Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Динә Гарипованың хыялы чынга ашкан

$
0
0
06.07.2016 Шоу-бизнес
«Голос» телепроектының беренче сезонында җиңүче, «Евровидение» финалисты, якташыбыз Динә Гарипова 8 июльдә "Беренче канал"да Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган концертта беренче тапкыр композитор буларак чыгыш ясарга җыена.
Бу – аның күптәнге хыялы булган.   Әлеге куанычы турында ул социаль челтәрдәге битендә язган.   "Ниһаять, үзем иҗат иткән «Ты для меня» җырының авторы буларак, беренче тапкыр чыгыш ясыйм. Бу искиткеч бәйрәмдә тәүге тапкыр җырымны башкару мөмкинлеге өчен рәхмәт", - дип язган Динә.
---

--- | 06.07.2016

Оят, әмма ят тема түгел...?

$
0
0
06.07.2016 Җәмгыять
Әлеге теманы күтәрү дөрестерме-юкмы – белмим. Бәлки газетабызны яратып укып, аңа гомере буе тугры калган укучыларның күпчелегенә бу проблема хакында язу да, мондый мәкаләне уку да бик чирканыч тоелыр, безнең өчен ят күренеш хакында ниемә дип сүз кузгатырга инде диючеләр дә табылыр. Әлбәттә, уртага салып сөйләшер өчен оят, тик җәмгыятебез өчен һич кенә дә ят тема түгел шул бу.

Бу афәтне демократия тудырды, халык чит кавемнәргә ияреп азды диюдә бераз хаклык бар, әмма “дөрес түгел”ләр, ягъни җенси ориентациясе үзгә затлар гомер бакый булганнар. Күптән түгел генә үзәк телеканалдан француз короле Людовик XIV һәм аның бертуганы Филипп Орлеанский турында фильм күрсәттеләр. Тарихи романнарга да, фильмнарга да бик яшьли мөкиббән булсам да, бу картинадагы ачыктан-ачык гомосексуализм күренешләре шактый нервыны ашады. Чыннан да, искиткеч чибәрлеге белән “Кояш король” дип йөртелгән Людовик XIVнең энесе Филипп үзенең тотнаксыз мәхәббәте, ягъни ир-егетләргә гыйшык тотуы белән дан казанган булган. Тарихи чыганаклар принцның мондый булып үсүендә әнисе Анна Австрийскаяның кече улын кечкенә чакта кызларча киендерергә яратуы, фрейлиналарының, ягъни хезмәтче кызларының аның белән курчак сыман уйнауларына юл куюы, тора-бара малайның нәкъ кызларча сөйләшүе, хәрәкәтләнүе, аларча фикерли башлавы хакында сөйлиләр.

Безнең чорда балада бүтән җенси юнәлеш формалашуның сәбәпләрен ничек кенә аңлатырга тырышмыйлар. Табигать ялгышы диләр, килешмичә булмый, чөнки табигатьтә һәр нәрсә капма-каршы җенес белән парлы итеп яратылган. Җәмгыятьтә гаилә институты бетүе, ир балаларның күбрәк әни-әбиләре, апалары, мәктәп-бакчаларда бары тик хатын-кыз педагоглар тәрбиясе генә алуы, ир-атның гаиләдә абруе бетүе, ир-атның улларын тәрбияләүдән читләшүе яки, киресенчә, әти кешенең гаиләдәге тиранлыгы гаепле диләр. Хак фикерләр! Бала психологиясе формалашканда боларның һәрберсе үз эзен калдырырга мөмкин. Азгынлык бу диючеләр дә ялгышмый. Бер генә дин дә хупламый торган яшәү формасы бу чөнки. Ә менә кирәкми, бездә юк әйбер хакында сүз куертмыйк дию – ялгышлык. Утсыз төтен чыкмаган кебек, еш кына әле бер, әле икенче танылган кешеләребез хакында ямьсез-ямьсез сүзләр ишетелгәли. Барысын да гайбәткә сылтап калдырып кына, бездә андый проблема юк дия алмыйбыз. Бар һәм ничек кенә әле! Тик безнең “зәңгәр”ләр күзгә чалынмаска тырышалар, чаршаулау өчен генә булса да гаилә коралар, балалар тудыралар. Белмичә сөйләмим, әле күптән түгел генә бер хатын үзенең студент улына институттагы укытучысы (ир кеше!) имтиханны уңышлы бирү өчен сиңа минем белән табигатьтә ял итәргә чыгарга кирәк дип әйткән дип сөйләде.

Адәм баласының баш мие шул юнәлештә кодлаштырылган икән, моны тылсым ияләре дә, табиблар да үзгәртә алмый. Борынгы заманнарда гомосексуалларны ничек кенә җәзалап карамаганнар. Ә хәзер исә кайбер илләрдә мондый төр “мәхәббәт”кә, җәмәгатьчелекнең ай-ваена карамыйча, тулы ирек бирелгән. Ә җәмәгатьчелек ай-вай дип кенә утырмый шул. Еш кына зәңгәрләргә карата көч куллану, хәтта үтерү фактлары турында да ишетелеп тора. Күптән түгел АКШның Орландо шәһәрендә булган фаҗига турында күпләр ишеткәндер. Андагы бер гей-клубта әфган милләтеннән булган кораллы бәндә атыш-кырыш оештырган. 50 кешене атып үтергән, 53е яраланып-җәрәхәтләнеп больницаларда дәвалана ди. Бүгенге заман “хикмәт”ләреннән нәмәгълүм укучыларыбызга, әйтик, самими-гади авыл агай-апаларына да аңлатып китим: гей-клуб, гей-бар дигәннәре әнә шул стандарт булмаган җенси юнәлеш вәкилләренең бер-берсен сөя торган, бер җенес вәкилләренең җыелышып күңел ачу, аралашу урыны ул. Аларның кайберләре бернинди рекламасыз, элмәтакталарсыз гына эшли, аларга даими клиентлары гына килергә мөмкин. Гей-клублар һич кенә дә бары тик чит илләргә генә хас күренеш түгел, интернетка ышансаң, үзебезнең Казаныбызда да шундый берничә клуб тыныч кына эшләп ята икән. Хәтта адреслары да бар. Әнә шулай, иркенләп, яшеренмичә эшләүчеләре дә бар диген. Андыйларының ишекләре гейларга тыныч-лояль караган нормаль, ягъни гетеросексуаль кешеләр өчен дә ачык ди. Орландо шәһәрендәге гей-клуб та шундый эре күңел ачу урыны булган.   Кораллы үтерүченең никадәр җан кыюына бөтен дөнья нәфрәтләнде. Тик, үз-үзенә хөкемдарлык хокукы йөкләп, җирне зәңгәрләрдән “чистартырга” алынган әфганлыны яклаучылар да юк түгел. Әнә шундыйларның берсе, Республика инновацияләренең яшь лидерлары берлеге җитәкчесе, “Эфир” телеканалының элеккеге дикторы Рамил Ибраһимов исемле егет Инстаграм һәм ВКонтакте социаль челтәрендәге битендә әлеге вәхши актны хуплавы хакында язып “дан казанды”. “Бер “дөрес” әфган малае гей-клубка кереп 50 п... ны (бу урында сүгенү сүзе) атып чыккан. Тагын 53е больницада икән, кызганыч, үлмәгәннәр. Тиздән дөмегерләр дип бик тә ышанабыз. Инновацияләрнең яшь әйдәп баручылары союзы әлеге акцияне хуплый!” – дип язган Рамил. Рамил бик эшлекле яшь кеше буларак танылган егет инде ул. 2012-2013 елларда Чаллының ИТ-паркына (югары технологияләр технопаркы) җитәкчелек иткән Рамил шушы көннәрдә интернетта үзенең Әлмәт шәһәре башлыгы командасында эшли башлавын хәбәр иткән булган. Тик Әлмәт шәһәре башлыгы Айрат Хәйруллин Твиттерда массакүләм канкоешны хуплаучы Рамил Ибраһимовның Әлмәтнең административ органнарында эшләмәвен һәм эшләмәячәген язып чыккан: “Кызганыч ки, кайберәүләр фаҗигале хәлләрдән дә үзләренә пиар ясыйлар. Мондый гамәлләрне һич тә кабул итәргә ярамый”, – дип белдергән Әлмәт башлыгы. Рамил пиарлыкка һәвәслеге белән элегрәк тә күзгә чалынгалаган. Әйтик, 2014 елда KazanFirst мәгълүмати порталына биргән интервьюсында ул “мин – Иосиф Сталин тарафдары” дип әйткән булган.   Орландо шәһәрендәге фаҗигане президент кәнәфие өчен көрәшүче АКШ сәясәтчеләренең һәрберсе үзе файдасына борырга азаплана. Кандидат Дональд Трамп явызлык чыганагы – мөселманнар ди һәм мигрантларны авызлыкларга вәгъдә итә. Ә бит җанкыяр Омар Матин әфган милләтеннән булса да, мигрант түгел! Ул АКШта туган һәм үскән! Кандидат Хиллари Клинтон террорчылыкка каршы көрәшне көчәйтергә чакыра. Ә Омар Матин исә хәрби компаниядә эшләгән, корал йөртергә рөхсәте булган һәм махсус хезмәтләр тарафыннан һәр яклап тикшерү узган кеше булган!   Рамил “дөрес” малай дип атаган үтерүче Омар Матинны әлеге гей-клубның даими клиенты булган дип тә яздылар. Имеш, ул еш кына монда килеп, башын югалтканчы эчкән һәм үзен бик әшәке тоткан. Шулай итеп, үз ишләрен кырган Омарны яклыйм, югары әхлакый дәрәҗәмне күрсәтәм дип, Рамил катырак әйтеп ташлаган. Аның чамаламый ачкан авызыннан синеңчә-минемчә уйламаган һәм безнеңчә яшәмәгән кешеләрнең яшәргә хакы юк дигән фикер очып чыккан түгелме соң?   Рамилне җавапка тартуны таләп иткән авазлар да озак көттермәде. Татарстанда бер төркем активистлар күмәк хат язганнар. Бу хатка меңләгән имза да җыелган инде. Бу мәктүпне оештыручылар Р.Ибраһимовның Республика инновациясенең яшь лидерлары берлеге исеменнән сүз әйтүе толерант Татарстанга тап төшерә дип язалар һәм республика җитәкчеләреннән, Прокуратурадан Рамилне җавапка тартуны сораганнар. Алай гына да түгел, әлеге ыгы-зыгы Русия җитәкчелегенә дә барып җиткән. Президент В.Путинның матбугат сәркатибе Д.Песков: “Я не знаю, кто такой господин Ибрагимов, и не знаю, что он написал. Такие мысли абсолютно неприемлимы”, – дип белдергән. Чыннан да, теләгәненә иреште ахрысы бу егет, барып чыкты “пиары”, киң җәмәгатьчелектә шактый зур резонанс китереп чыгарды. Интернетта ничек кенә атамыйлар үзен: фашистлар, каннибаллар белән чагыштыралар. Татарстан Прокуратурасы әлеге факт уңаеннан тикшерү эшләре дә башлаган...   Әйе, җан кыюны берничек тә акларга-хупларга ярамый. Яшәү рәвеше, фикерләве синеңчә-минемчә түгел дип, кеше үтерүгә юл куелса, болай да посып булса да этлек эшләргә торган фашистик төркемнәр баш калкытачак һәм җиребездә мәхшәр башланачак. Без болай да үзен “чын ирләрчә” тотмаган, ягъни эчмәгән-тартмаган, сүгенмәгән, әдәплерәк, йомшак холыклырак яшьләргә “зәңгәр бит ул!” дигән тамга тагыла торган чорда яшибез һәм еш кына мондый егетләрне яшьтәшләре каккалый-суккалый.   Шулай итеп, пиарчы Рамил аркасында Татарстаныбызның яман атын сатар өчен тагын бер сылтау табылды.   P.S. Русия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе гей-клубтагы үтерешне хуплаган 35 яшьлек Рамил Ибраһимовка карата җинаять эше ачкан. 
Галия ХӘКИМОВА, Казан

--- | 06.07.2016

Зират кагыйдәләре еш кына бизнес җәһәтеннән оештырыла

$
0
0
06.07.2016 Милләт
Зиратларны әрвахларның мәңгелек йорты, тынычлык тапкан урыны дип әйтәбез. Кызганыч, фани дөнья затлары каберстанга әледән-әле үз кагыйдә-законнарын кертә. Ярый ла алар билгеле бер тәртип урнаштырса, хәтерне сакларга ярдәм итсә. Кызганыч, кагыйдәләр еш кына бизнес җәһәтеннән урнаштырыла.
Күптән түгел Яңа Татар бистәсе зиратында тынычлык бозылып алды. Аңа “Ритуал” унитар предприятиесе “запискалары” сәбәпче бул­ды. Бөек Җиңү көне алдыннан бабалары ка­берләрен тәр­типкә китерергә килгән халыкны һич югы мәрмәр валчыгыннан (мраморная крошка) ясалган таш куелмаса, ул каберлек ташландык дип исәп­ләнәчәк дигән кәгазьләр көтә иде. Дөрес, бу язулар эш зурга китә башлагач, юкка чыкты үзе, кыйммәтле ташлары булмаган каберлекләр дә тынычлыкта калдырылды. Вакытлыча. Без әнә шундый “ятим” каберлекләрне барлап кайтырга булдык.   Чардуган кору белән эш бетми   Зиратның яңа өлеше, шөкер, тәртиптә. Ташлары биек, мәрмәр­дән, каберлекләргә чәчәкләр утыртылган. Ишек төбеннән укып китсәк, галим Миркасыйм Госманов, академия тетары директоры Шамил Закиров, драматург Туфан Миңнуллин, каршы якта композитор Сара Садыйкова кебек шәхесләр мәңгелек йортларын биредә тапкан. Бу өлеш тәртиптә, монда Камал театры артистлары да елга ике мәртәбә килеп җыештырып, карап тора, ди озата баручыбыз. Тукай каберенә кадәр юлда тузан да күренми дип әйтерлек чисталык. Ә менә арырак киткән саен сукмаклар тарая, кабер араларыннан үтүләр кыенлаша. Үзен­нән-үзе тарихчы-галим Рафаэль Хәкимов сүзләре искә төшә. Ул да туганнары каберенә үтәргә юл калмаганлыгы турында ачынып әйткән, язып та чыккан иде. Галим зиратның миссиясен ти­рәндә күрүен мондый юллар белән аңлата: “Татарлар өчен иң мөһиме – чардуган кору. Башка нәрсәләр турында алар уйлап тормый. Халыкның мәдәнияте турында исәннәр кылган эшләр буенча гына түгел, үлгәннәргә мөнәсәбәте буенча гөманлап була. Тарихи хәтер исә сайлауга дучар була алмый, монда һәрбер чор әһәмиятле”.   Кызганыч, сайлауга дучар булу дигәнең зиратның иске өле­шенә үткән саен ачыграк күренә. Монда кабер ташлары тирәк мамыгына күмелгән, каберләрне чүп үлән баскан. Татар зыялылары Тукай кабереннән арырак йөрмәс, дип исәпләнә, күрәсең... Әмма зиратта күзгә күренмәс хәтер сакчылары бар. Исемен әйтмәүне үтенеп, шундый зат­ларның берсе безгә булдыра алган кадәр мәгълүмат җиткерде: “Менә бу – Казан хореография училищесында фаҗигале төстә вафат булган малай каберлеге. Моны караучы юк. Әгәр бу факт ачыкланса, кабер туздырылачак һәм башка кешегә биреләчәк. Мин аны әнием янына килгән саен чистартам. Ләкин зират караучылары өчен бу мөһим түгел, аларга таш булу-булмау мөһим. Шуңа күрә каберне үземчә тәрбияләп торам, чәчәк утырту урыны ясаттырдым”. Аның сүз­ләренә караганда, ятим кабер­ләрне тәрбияләп торучылар аз булса да, бар. Үтенече исә мондый: Яңа татар бистәсенә туганнары каберләрен тәртипкә ки­терүче кешеләр үзләренеке янына берәр ятим каберне дә (ташландык каберлекләрне монда шулай атыйлар) карауга алса, хәтер бөтенлеге сакланыр иде.    Өстеңә ауса йөзьяшәр агач...   Яңа яктан эчкәрәк үткән саен агачлык куера, яртылаш ауганнары, авып та алынмаганнары күзгә ташлана. Ташларның ки­тел­гәннәре күп. Заманында “Социалистик Татарстан” газетасын җитәкләгән Галим Рябков кабере янында да ауган агач ята. Озата баручыдан нишләп агачларның ауганын көтәләр, вакытында кисмиләр икән, зиратның караучысы бар лабаса, дип сорыйм. Җавап гади һәм тетрәндерерлек: “Вакытында чистартканнан аңа ни фәтва? Болай агач ава, аны килгән кеше күрә, акча түләп яллый. Күрәсеңме, ауган агачның бер өлешен генә алганнар, димәк теге каберлек хуҗалары әле түләмәгән. Берочтан караучысыз каберлекне дә шулай ачыклап була, килмиләр, ялынмыйлар икән, димәк, бу урынны башка кешегә бирергә ярый. Монда түләмичә кыл да кыймылдатып булмый”.   Зиратның йөзьяшәр агачлары тагын бер проблеманы яше­рә. Ул да булса, кайчандыр Мәдәният министрлыгы тарафыннан куелган ташларның аяныч хәле. Шундыйларның берсе – шагыйрь Миргазиз Укмасига (1884 – 1948) ТАССР Мәдәният министрлыгы тарафыннан куелган таш.    Министрлык куйган ташларны кем карарга тиеш?   Укмаси – татар тарихына зур өлеш керткән, хаксызга онытылган затларның берсе. Аның турында мәгълүмат бик аз. Ә бит аның иҗатына Тукай шигъри традицияләрен дәвам итүче дигән бәя бирелгән, драматургиясе, публицистикасы, педагогик китаплары аз өйрәнелгән. Укымышлы кеше совет властена җайсыз кеше дип таныла һәм сигез елга сөргенгә сөрелә. Балык Бистәсенең Кече Укмас авылында туган шәхес.  Бүген аның кабер ташы ярым ауган, каберлеге караучысыз. Шушындый шәхес­ләрнең мәңгелек йортларын кем карап торырга тиеш? Министрлык ясаткан кабер ташы тарихи ядкәр булып саналамы? Саналган очракта карауны кем оештыра? Бу сорауларга җавап бирелер анысы, ләкин ул җавапта чын җавап булырмы – анысын вакыт күрсәтер.   Ерак түгел танылган мәгъри­фәтче Галимҗан Баруди каберлеге урнашкан. Ул сары ярымай белән билгеләп куелган. Баксаң, “Ал мәчет” җитәкчелеге һәр елны май аенда остазларны искә алу чарасы уздыра икән. Әлеге чара кысаларында мәшһүр имамнарның каберлекләре чис­тартыла, рухларына дога кылына һәм чистартылган каберлек­ләргә ярымай билгесе беркетелә икән. Галимҗан Баруди һәм башка имамнарның кабере шул сәбәпле тәртиптә. Ятим каберләр күбрәк иҗат әһелләренеке икән­леге күренә. Бәлки имамнар башлап җибәргән бу эшне бөтен зиратка җәелдерер вакыт җит­кәндер? Әрвахларны синекенә-минекенә, бусы шагыйрь, бусы артист дип бүлгәләү дә күңелгә ятышлы гамәл түгел бит инде.    “Шиһап Мәрҗани кайда ята, белмисезме?”   Аллеяларга номерлар сугылса да, дога кылырга килүчеләр кирәкле каберләрен таба алмыйча, шактый йөри. Беренчедән, эчкәрәк үткән саен сукмаклар бетә, икенчедән, зиратның планы, каберлекләр саны күрсә­телгән, мәшһүрләр турында белешмәсе булган китапның (путеводитель) күптән басылганы юк. Шул ук “Ал мәчет” буклет ясаткан. Ләкин анда мәгълүмат өлешчә генә. 1993 елда нәшер ителгән “Татарстан Республикасы: тарих һәм мәдәният һәй­кәлләре” белешмәлегендә татар зираты буенча мәгълүмат бар, ләкин ул да яңартуга мохтаҗ.   Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары, тарих фәннәре докторы Радик Салихов Яңа Татар бистәсе зиратын өйрәнергә вакыт дип саный: “Безнең бу зиратта күптән фәнни эш башкарганыбыз юк, чөнки андый программаның кабул ител­гәне булмады. Һәйкәл­ләрнең көн саен юкка чыкканын исәпкә алсак, бу эшне кичек­терергә ярамый. Шәһәр җитәк­челеге һәм Фәннәр академиясе белән бер­лектә каберлекләр буенча бе­лешмәлек әзерләү көн кадагындагы мәсьәлә”, – диде ул.   Зиратта әле хәтер бар. Аны югалганчы теркәп каласы иде. Ә бит биредә мәҗүсилектән калган каберләр дә бар. Шундыйларның берсе – җиде кыз каберлеге. Бирегә килүчеләр шактый. Халык Мөхәммәтхасим кызлары Биби-Мөшкилбикә, Биби-Дар­ман­дбикә, Биби-Хаҗатбикә, Би­би-Шишәмбикә, Биби-Чәхәр­шәм­бикә, Биби-Дарманбикә, Биби-Намуратбикә каберлеге янында кылынган дога кабуллардан була дип ышана. Бу хакта кабер ташы тирәсенә сибелгән тәңкәләр, чардуганына бәйләп куелган тасмалар да сөйли.    Тарихны барлау үзеңне данлау инде ул. Каберлекләр исә – тарихның телсез шаһитлары. Шаукымга ияреп зиратларны күп туздырдык, өсләреннән күп юллар салдык, аңа карап мантыдыкмы икән? Яңа Татар бистәсе зираты безгә Палермодагы, Прагадагы, Гамбургтагы мәшһүр каберлекләр кебек үк кадерле ләбаса. Каберстанны тәртипкә китереп, мемориал ясау вакыты җиткәндер инде.
Гөлинә ГЫЙМАДОВА

--- | 05.07.2016

Кыйнау, караклык, алимент түләмәүнең кайбер төрләре җинаять итеп саналмый башлый

$
0
0
07.07.2016 Сәясәт
Россия Президенты Владимир Путин кыйнау, алимент түләмәү, урлау һәм мошенниклыкның кайбер төрләрен административ хокук бозуга кертү турындагы законны имзалады. Хокукый мәгълүмат рәсми порталында дөнья күргән закон 21 июньдә Дәүләт Думасы тарафыннан хупланды һәм 29 июньдә Федерация Советы тарафыннан расланды.
Кыйнау беренче тапкыр кылынган очракта, ул РФ Җинаять кодексы буенча каралмый, административ хокук бозу булып исәпләнә. Беренче тапкыр кыйнаган хокук бозучыга җәза буларак, 5 мең-30 мең күләмендә штраф түләү каралган. Шулай ук кыйнаучыны 10-15 тәүлек административ кулга алырга яки 60-120 сәгать мәҗбүри эшләргә җәлеп итәргә мөмкиннәр билгеләнә. Әгәр кыйнаучы бер ел эчендә тагын бер тапкыр шундый ук хокук бозса, ул очракта бу гамәл җинаять эше буларак каралачак.   Яңа канунның  искәрмәләре дә бар. Якын кешеләрен (ата-анасы, балалар, хатыны яки ире, абыйсы һәм апасы, әби-бабай, оныклары, опекун һәм попечитель һ.б.) кыйнаган затның гамәле административ хокук бозу булып түгел, җинаять эше буларак каралачак.   Хулиганлык нияте, сәяси, идеологик, раса, милли, дини, ниндидер социаль төркемгә нәфрәт аркасында, дошманлык мотивлары буенча кыйнаган очракта да җинаять җаваплылыгы каралган. Бу маддә буенча гаепле зат 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителәчәк.   Закон шулай ук алимент түләүдән баш тартуны да административ хокук бозу разрядына кертә. Бу гамәл өчен 150 сәгатьлек мәҗбүри эш яки 15 тәүлеккә кулга алу, 20 мең күләмендә штраф түләтү каралган. Бер тапкыр алимент түләүдән баш тарткан өчен административ җәза алган затлар кабат хокук бозса, алар 1 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителергә мөмкин.   Вак урлау очраклары административ хокук бозу булып санала башлый. Әгәр урланган милекнең бәясе 1 мең сумнан ким булса, аны урлаган өчен штраф 5 тапкыр арттырылып түләтелә яки аның күләме 1 меңнән дә ким булмаска тиеш. Шулай ук 15 тәүлеккә кадәр кулга алу яки 50 сәгатьлек мәҗбүри эшләр каралган.Әгәр урланган милек бәясе 1-2,5 мең сум булса, штраф күләме 3 мең сумнан да ким була алмый. Бу хокук бозу өчен 10-15 тәүлек административ арест, 120 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр каралган.   Беренче тапкыр җиңел яки уртача авырлыктагы җинаять кылган зат, штраф түләгәч, җинаять җаваплылыгыннан азат ителергә мөмкин. Бу вакытта суд билгеләгән штраф күләме 250 мең сумнан арта алмый. Штраф түләмәгән зат җинаять җаваплылыгына тартылачак.   Җинаять эше бәясе 2500 сум яки шуннан артыграк суммадагы милек урланган яки хокук бозучы моңарчы караклык өчен административ җаваплылыкка тартылган очракларда кузгатыла.   РФ ҖКда хупланган закон белән эшмәкәрлек өлкәсендә җинаятчеләргә багышланган маддәләрне либеральләштерү турында яңа нормалар кертелә. 159 маддәгә ("Мошенничество") 5 нче пункт өстәлә. Килешү төзеп, шул килешүдәге шартларны махсус рәвештә үтәмичә, зур матди зыян китергән эшмәкәрләргә карата җинаять эше шушы бүлектә карала башлый.   Бу җинаять өчен 300 мең сум күләмендә штрафтан алып 6 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган. Зур зыян китерелгән очракта штраф санкцияләре 1 миллионга кадәр, ә төрмә җәзасы - 10 елга кадәр арта. Бу очракта 10 мең сумнан артыграк сумма зур зыян, ә  12 миллионнан артыграк сумма бик зур зыян санала.   Экспертлар бу үзгәрешләрне төрлечә бәяли - каршылыклар барлыккка киләчәк дип тә, бизнес өчен уңай йомшак шартлар тудырыла дип тә санаучылар бар. 
Гөлүзә ВАСИЛОВА

--- | 06.07.2016

Рабит Батулла: «Кайда куркыныч түгел соң хәзер?»

$
0
0
07.07.2016 Җәмгыять
Сез Төркиягә барырга уйламыйсызмы? Рабит Батулла, язучы: - Төркия белән элемтәләр яңаруга мин бик шат. Алар безнең ут күршеләребез, үзара дус, ярдәмләшеп яшәргә тиешбез.
Яңарак кына үзем дә шунда булып кайттым. Барырга куркып, өйдә утырып булмый, кайда куркыныч түгел соң хәзер?..
Булат Бәйрәмов, “Татар радиосы” ди-джее: - Төркиягә юлламалар сатыла башлый дигән хәбәр мине аптырашта калдырды. Ил җитәкчелеге моңа бик җиңел карады кебек тоела. Гафу үтенүгә үк, рөхсәт бирделәр дә куйдылар. Ә куркынычсызлык мәсьәләсе? Аны безгә гарантияли алалармы? Мин быелга Төркиягә барудан тыелып торыр идем, башкаларга да шуны киңәш итәм. Шартлаулар анда бик еш булып тора, сак булырга кирәк.
Дилә Нигъмәтуллина, җырчы: - Үзем дә, таныш-белешләрем дә Төркиягә бару мөмкинлеге ачылуга бик сөендек. Ул бәя ягыннан да, хезмәт күрсәтү сыйфаты ягыннан да иң отышлы тур. Күптән түгел генә Сочида ял итеп кайттык. Ни дисәң дә, Төркиягә җитә алмыйбыз. Алар Төркиягә альтернатива була алмыйлар.
---

--- | 06.07.2016

Татарстанда югалган ир-атны 4 көннән соң табып алганнар

$
0
0
07.07.2016 Фаҗига
Фаҗига Алабуга районы Покровский авылы янындагы Чулман елгасында булган. "Җирле халык судан, 1983 елгы ир-атны тартып чыгара һәм хокук саклау органнарына тапшыра", – дип хәбәр итә ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.
Әлеге ир-ат 2 июль көнне сулыкта юкка чыккан була.   Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.
---

--- | 07.07.2016

Аксубайда интернет аша мал сатарга теләүче кеше акчасын югалткан

$
0
0
07.07.2016 Криминал
Алдакчылар районда яшәүче бер ханымның саклык кенәгәсеннән 70 мең сумнан артык акчасын салдырган. Бу хакта Аксубай районы сайты хәбәр итә. Ханым үгезен сатып җибәрмәкче була. Кызы интернет сайтка белдерү урнаштыра. Ике сәгать тә үтми, “сатып алучы“ пәйда була – ул үзен Яңа Ибрай авылыннан Олег дип таныштыра.
Үгезне 45 мең сумга сатып алырга ышандырып, акчаны ханымның банк картасына салырга вәгъдә итә. Начарлык турында берни уйламаган ханым банк картасы номерын хәбәр итә, аннан соң телефонына килгән барлык смс-кодларны аңа юллый. Явыз ниятле кешеләр дүрт сәгать эчендә ханымның саклык кенәгәсеннән 70 мең 818 сум акчасын салдырып алалар.   “Интернетта белдерүләр биргәндә, караклар файдаланучының шәхси мәгълүматларын, банк картасы яки исәп-хисап счеты номерын белергә омтылулары турында истән чыгармаска кирәк. Бу шәхси һәм финанс иминлеккә куркыныч тудыра”, – дип аңлата полиция җитәкчесе урынбасары Владимир Семенов. Бу хакта aksubayevo.ru сайты хәбәр итә.
---

--- | 07.07.2016

Өй салсалар, кайтыр идем...

$
0
0
07.07.2016 Мәгариф
Югары уку йортларында район белән вуз арасындагы килешү нигезендә белем алган белгечләр укып бетергәч, туган якларына кайтамы? Әлеге төркемне күпләр “түрә балалары” дип күзаллый. Бу, чыннан да, шулаймы? Максатчан юнәлеш, ягъни “целевик”лар өчен нинди ташламалар каралган?
Гадәттә, вузларга бирел­гән квота бюджет урын­на­рының 15 процентын тәшкил итә. Татарстанның баш педагогы Энгель Фәттахов быел да максатчан программа өчен урыннарның узган елдан ким булмаячагын белдерде. Әмма быел шунысы гаҗәп: кайбер вузларда билгеле бер юнәлешләргә “це­левик”ларны бөтенләй кабул итмиләр. Әйтик, КФУда 30га якын юнәлеш бетерелгән. Икътисад, юрист, менедж­мент, дәүләт һәм муниципаль идарә, Көнчыгышны өй­рәнү, филология кебек юнәлешләр бу. Монысы аңлашыла. Бүген әлеге белгечләр артык күп. Шул ук вакытта техник физика, биотехник системалар һәм технологияләр, инноватика кебек юнәлешләрнең нигә юкка чыгуын вуз җитәк­челеге үзе дә аңлап бетерми. Аның каравы быел республикада укытучылар әзерләүгә урыннар арткан. Быел рес­пуб­лика Мәгариф һәм фән министрлыгы һәр районда укытучы булырга теләгән яшь­ләр­не барлады. БДИ нә­тиҗә­ләре яхшы һәм укытучы эшен яраткан 200 абитуриент вузларга максатчан юнә­леш буенча кабул ителәчәк. Студентларга дүрт ел дә­вамында ай саен 15 мең сум стипендия түләнәчәк.   Казан дәүләт медицина университетында исә макБелгечлек – программасы буенча бүлеп бирелгән урыннар саны – 65, интернатурада 100 процентка җиткән”, – дип белдерә ректор Алексей Созинов. Медицина көллият­ләрен тәмамлап килүчеләр дә күбәйгән. Аларны бәйге нигезендә кабул итәләр.    Быел районнар күпме абитуриентны укырга җибә­рер­гә җыена? Кама Тамагы мәгариф бүлегенең кадрлар буенча баш белгече Альбина Гыйлаҗева белдергәнчә, быел 16 кеше максатчан программаны сайлаган. Алар­ның күбесенең КФУ студенты буласы килә. Кама Тамагы яшьләрен укытучы, табиб, мал табибы, авыл хуҗалыгы өлкәсенә караган белгеч­лекләр кызыксындыра.   “Кайбер елларда гаризалар саны 30га җитә иде. Соңгы вакытта районда чыгарылыш сыйныф укучыларының саны кими бара. Кимү күренеше шуңа бәйле. Бу әле аларның барысы да укырга керә дигән сүз түгел. Бәйге аша узарга кирәк. Диплом алгач, барысы да үз төбәгебезгә кайталар”, – ди ул.   Саба районында КФУга барлыгы – 15, медицина университетына 11 кеше барырга җыена. Шулай ук төзелеш, химия-технология, авыл ху­җа­лыгы юнәлешен сайлаучылар да бар. Сабада 8 укучыны укытучы булырга сайлап алганнар. Педагог булырга теләгәннәр тагын бар, монысы – күп стипендия ала торганына. Районда физика, химия, математика, башлангыч сыйныф укытучылары җитми икән. “Педагогик вузларны тәмамлап кайтучылар арта бара. Кайбер районнарда елына санаулы гына укытучы кайтса, бездә кайчак 20гә җитә.    Район мәгариф бүлеге җитәкчесе август киңәшмә­сен­дә аларга эшкә урнашу кенәгәсе тапшыра. Соңгы вакытта күрше районнар яшь­ләре дә килә башлады. Мәк­тәпләрдә һөнәргә карата кызыксыну уяту буенча эш алып барыла. “Целевик”ларны тү­рә балалары дип әйтеп булмый. Укырга БДИны яхшы биргәннәр генә керә ала”, – ди кадрлар белән эшләү буенча методист Лира Галим­җанова.   Азнакайда инде ун еллап “50гә 50” программасы эшли. Район үзенә кирәкле бел­гечләрне укырга җибәрә. Бүген 40лап студент табиб белгечлеген үзләштерә. “Әле менә авыл хуҗалыгы белгеч­ләре, мал табиблары буенча җибәрергә торабыз. Соңгы­ларына алай теләк белдерү­челәр күп түгел. Комиссия нигезендә сайлап алабыз, – дип сөйли Азнакай районы­ башкарма комитеты җитәк­чесенең социаль мәсь­ә­ләләр буенча урынбасары Дамир Гыйлаҗев. – Чыгым­нар­ның 50 процентын студент үзе, ә яртысын район түли. Укып бетергәч, кире кайтмаучылар бар. Әмма алар сирәк. Кызлар кияүгә китә. Җитди сәбәпләр булгач, акчаны кире кайтартмыйбыз. Авылда төпләнгән яшь гаиләләргә бозау, сыер саву аппаратлары бүләк итәбез. Максатчан программа буенча да белем алучылар бар. Быел 4 кеше укытучылыкка җыена”, – ди ул.   – Мин максатчан юнәлеш буенча укымыйм. Әгәр районда өй салып бирсәләр, авылга кайтыр идем. Район мәдәният йортында гына тү­гел, авыл клубында да эшләр­гә риза. Район җитәкчелеге дә тәкъдимемне хуплады. Әлегә белем алуымны магис­тратурада дәвам иттерәм. Ә болай мин шәһәрне яратам, – ди Кукмара кызы Алена.   Кулларына диплом алган белгечләргә авылга кайту мәҗбүриме? – Максатчан программа буенча белем алучылар алдан килешү төзегән оешмага эшкә кайтырга тиеш. Таләп­ләрне үтәмәгәннәр чыгымнарны икеләтә түләргә тиеш. Әгәр белгеч I яки II группа инвалид яисә эшкә урнашырга комачаулаган җитди авыруы булса яки якыннарының берсе инвалид булып, эш урыны башка төбәктән тәкъдим ител­сә, ире (хатыны) хәрби булып, башка җиргә китәргә туры килсә, мәҗбүри эшкә урнашудан азат ителә ала, – дип хәбәр итә Татарстан Мә­гариф һәм фән министр­лыгының  матбугат хезмәте.
Сәрия МИФТАХОВА

--- | 05.07.2016

6 телдә җырлаучы Мәликә халыкара "Новая волна-2017" бәйгесенең ярым финалына узган

$
0
0
07.07.2016 Шоу-бизнес
Танылган җырчы, якташыбыз Мәликә "Новая волна-2017" халыкара җыр бәйгесенең ярым финалына узган. Яшь талантларны сайлап алганда аларны Игорь Крутой, Иосиф Пригожин һәм Валерия тыңлаган. Сайланган бәхетлеләр арасына безнең Мәликә дә кергән.
Сүз уңаеннан: Мәликә күп кенә Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты, ул 6 телдә - татарча, башкортча, үзбәкчә, русча, төрекчә, инглизчә җырлый, берничә тапкыр "Татар җыры" призына да ия булды.   Тулырак: Певица Малика из Казани прошла отбор на международный музыкальный конкурс «Новая волна-2017»
---

--- | 07.07.2016

Безгә боларны күрергә язмасын

$
0
0
07.07.2016 Дин
Бер көнне Татарстанның “Яңа гасыр” каналында “Яңалыклар” программасын караганда хәйран калырлык хәбәр ишеттем: Удмуртиядә 7 мөселман зираты булган, шуларның 3се тулган һәм аларны япканнар. Калган-нарында да 4 - 5 елга җитәрлек кенә урыннар калган. Шушы сәбәптән кайберләре крематорийлар булдырырга, әрвахларны юып–кәфенләп, җеназа укып, җәсәден яндырырга тәкъдим итә.
Янәсе, көл салган савыт күп урын таләп итми, аны туганнары каберенә дә күмеп куеп була.    Бу тәкъдимнән коммерция исе аңкый. Әле дә исемдә - без яшь чакта маллар ящур дигән яман чир белән авырый башласалар, аларны яндырып, дарулап күмәләр иде. Хәзер халыкны шул мал хәленә калдыралар түгелме соң?    Хәзерге заманда бер нәрсәгә дә гаҗәпләнергә кирәкми. Ярлылар “беркем дә түгел”, ә байлар акча ярдәмендә законны да “җиңә” ала. Удмуртиядә яңа зират ясар өчен акча да, урын да юк, имеш.  Коттеджлар, дачалар төзәргә урын табылып тора бит, ә вафат булган кешене җирләргә 2 метр җир юк.   Хәер, өлкәбездә дә “байлар” һәм “ярлылар” проблемасы бар бит. Похвистневодан Самарага барганда тимер рәшәткәләр белән уратып алынган 2 - 3 катлы йортлар очрый. Алар турыннан узганда: “Берәр бай кордыргандыр инде, гади халыкка кайдан шул кадәр акча килсен?” - дип уйлап куям. Коттедж бистәләре төзелгән бу урыннарда элек шаулап иген үсә иде. Колхозчылар шунда көне- төне эшләп, шәһәр халкын бушка диярлек туендырып торды. Нәтиҗәдә - без хөкүмәттән 7 - 8 мең сум пенсия алып торабыз, ә байлар ресторанда ашап, “Сдачасы кирәкми”, - дип биш мең сум акчасын өстәлгә куеп чыгып китә. Кайберсе нәфесен тыя алмыйча, исәпсез-хисапсыз урлап, илгә миллиардлаган сумлык зыян китерә.   Алар безнең кебек пенсия акчасына бер генә ай булса да яшәп карасыннар иде. Өйләребезне закон буенча милеккә күчердек, хәзер шуның өчен җиргә - йортка салым түләп торабыз. Газга, утка түләргә акча калмый. Ә кием-салым, ризык нәрсәгә сатып алырга? Каралты-куралар да ишелеп бара, аны ничек төзекләндерергә? Әнә, Удмуртиядәге кебек, бакыйлыкка күчкәч күмәргә җир дә калмаса нишләрсең? Ярый әле һаваны бүлеп сатмыйлар, югыйсә суларга да интегеп утырыр идең.   Шуларның барсын да уйлыйм да, “Әле дә саф татар авылында яшим!” - дип куанам. Әлһәмдүлилләһи! Гали авылы өстендә - азан моңнары, күңелебездә иман нурлары. Әби-бабалардан килгән гореф - гадәтләрне саклап киләбез, Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәргә тырышабыз.  Авылыбызда ике зират бар. Яңасы йөз елга җитәрлек итеп, халыкның көче  белән булдырылды. Тирә-ягы наратлар, каеннар белән уратып алынган мәңгелек йортыбыз бик матур. Бакыйлыкка күчкәч кайда урнашасыбызны белеп, күреп торабыз, булганнарына риза булып, ислам дине кушканча яшибез. Безгә бу крематорий турында канун килеп җитмәс, Аллаһы кушса.
Саимә МОРЗАХАНОВА, Гали авылы, Похвистнево районы

--- | 07.07.2016

Кая китте ир хакы?

$
0
0
07.07.2016 Ир белән хатын
– Армиядән кайтып өч ай йөрде дә, өйләнде минем кече малай. Үгет-нәсыйхәтне ишетерлек түгел, күзе-башы тәмам тонган иде. Һәрнәрсәдә безнең белән киңәш-табыш итә, борчу-шатлыклары белән уртаклаша торган улыбызны алыштырып куйдылармыни! Сәбәбе нәрсәдәме?

Башта татар кызы белән дуслашуы, өйләнергә нияте барлыгын әйтте – әтисе белән катнаш гаиләнең бик тә четерекле икәнлеген төшендерергә тырыштык. Безне тыңларга да теләмәде.

Кыз сорарга бардык. Булачак киленнең әтисе юк икән, әнисе белән “малосемейка”да яшиләр. Кәләш тә, әнисе дә чатнатып туй мәҗлесе үткәрүне шарт итеп куйдылар. Күндек, армиядән кайтып үзенә чалбар алып киярлек тә акча эшләп карамаган малайга туй үткәрәбез дип кредит алып, хәзер мәш килеп әзерләнеп йөрибез. Беркөнне Сережабыз кайтып керде дә: “Әти белән миңа түбәтәй, әни сиңа озын җиңле күлмәк, мөселман яулыгы алырга кирәк. Киләсе атнада Айгөл белән никах укытабыз”, – диде...

Күптәнге танышым Ольганы ике ел чамасы күргәнем юк иде. Очрашып хәл-әхвәл сорашканда ук ничектер картаеп киткәнен күргән идем инде. Гомергә шаян-чая холыклы рус кызының нилектән болай алыштырып куйгандай үзгәргәнен менә шушы, күңеленә җыелган бөтен борчуын яшьләренә төелә-төелә миңа сөйли башлагач аңыштым. Карале, мин әйтәм, руслар катнаш никахка җиңелрәк карыйлар дип уйлыйбыз бит без, һич алай түгел икән ләбаса... Ольга дәвам итте, ә мин аның кодагые белән килене өчен оялып, җир ярылса шунда төшеп китәрдәй булып тыңлап торам. Милләттәшләр бит, ни дисәң дә...   – Малайга ипләп кенә төшендерергә тырышып карыйм: “Улым, син бит христиан динендә, чиркәүгә алып барып чукындырылган. Мөселманча никах укыткач син динеңне алыштырасың, муеныңдагы тәрене саласыңмыни?” – дим. “Мин аны Айгөл белән йөри башлагач ук салдым инде!” – ди. Бабасының төсе итеп, тууга ук муенына кигерткән тәрене хатын-кыз боерыгы белән салып куйган җебегән малай үстергәнемә ышанмыйча, өнсез калдым. Малай көлә-көлә: “Ул кадәр борчылма, әни! Никахны Айгөлнең әнисе белән 80 яшьтәге әбисе кушканга гына укытабыз. Тәртибе шулай икән аларда”, – диде.   Әйт әле, дускаем, без бит синең белән бер-беребезне гомер буе беләбез. Ярыймы соң болай?! Менә син тәртибе шулай дип, муеныңа безнең изге тәребезне тагып, чиркәүгә кереп, чукынырга риза булыр идеңме?! Башына түбәтәй кигән икән дип кенә рус баласына никах укырга ярыймыни сезнең диндә? Нигә дин әһелләрегез шуны аңлатмый катнаш никахка керергә җыенган балаларга? Бу хәлгә тарыгач, мин күрше Равил бабай янына кереп аңлатуын сорадым. Ул: “Мөселман кызына рус егетенә кияүгә чыгарга, гомумән, ярамый! Мөселман егете рус кызын алырга мөмкин, әгәр рус кызы “мин – мөселман” дигән дога әйтеп динен алыштырса”, – дип чыгарды. Башым бөтенләй буталып бетте. Алайса, ник дин, мәчет әһелләрегез Ислам кануннарына каршы барып, рус малайларына никах укыйлар?! Динегез гореф-гадәткә әверелеп бара түгелме? Нигә кирәк мондый фарс, күз буяу?!   Ольга ярсыганнан-ярсый барып, дәшми торганымнан файдаланып, мине сүгә үк башлады.   – Ольга, тынычлан әле! Нишләдең соң инде? Бардыгызмы никахка? – дидем. – Бармадым! Бармасак та никах уздырганнар дип кешедән генә ишеттек. Мулланың: “Кайда әти-әниең, кайда хәер-фатихалары?” – дип сорамавы тагын аптыратты. Мүкләк сыер үстергәнбез икән – кемгә үпкәлисең... 300 мең сумга төшереп туй ясадык. Хет шуның өчен булса да аз гына хөрмәт итәргә тиештер бит инде безне килен белән кодагый. Кая ул! Малайны алыштырып куйгандай булды өйләнгәч. Безнең белән түгел, бертуган абыйсы белән дә юньләп аралашмый. Кыш көне: “Әтиең больницада ята бит, барып килер идең”, – дип чылтыраткан идем, “Бүген Әлмәткә, баҗаның туган көненә барасы бар”, – дип кенә җавап бирде.   Менә хәзер шомланып онык туганын көтәбез. Соңгы аен йөри киленебез. УЗИдан каратканнар, малай ди. Исемен дә тапканнар. Әмир булачак ди исеме. Әмир Сергеевич Михайлов! Шәпме?!   Ольганың күзендә яшь ялтырады. Ни әйтергә белмичә ык-мык итеп торганнан соң, ир-атның елдан-ел сыек буынлы, хатын-кыз кубызына биеп яши торган зәгыйфь холыклыга әйләнеп баруы турында мыгырдандым. Чын күңелдән кызгандым мин бу рус хатынын. Нигә, кемгә кирәк булды икән аның газиз баласын диненнән яздыру, туганнарыннан, ата-анасыннан биздерү? Айгөл үзе Әмир Сергеевичны кем итеп үстерер икән инде? Тормышта бөтен нәрсә дә папуаслар таягы – бумеранг сыман үзеңә әйләнеп кайта диләр бит.   Озак сөйләшеп тордык Ольга белән. Кибеттән алган атланмаем җебеп беткән сумкамда. Кичке аш әзерлисем дә онытылган. Йөгерә-атлый өйгә кайтып ашарга пешерергә тотындым. Ә күңелдән Ольга белән сөйләшү һич китми. Шулай, берәр күңелгә тигән хәлгә юлыккач бер миндә генә эчке диалог пәйдә булмыйдыр инде ул! Үзем камыр басам, үзем эчтән генә Ольга каршында акланам: “Сезнең кызлар гомер бакый татар малайларына кияүгә чыгарга атлыгып торалар әле! Чыгалар да, үз якларына аударып бетерәләр. Балаларга исемне дә әбизәтелне сезнеңчә куйдыралар. Яулык ябып никахта утырганнарын онытып, балаларын чиркәүгә дә алып баралар. Әнә, дөнья тулган “Никита Хәйретдинов”, “Игорь Сәйфуллиннар” белән!” – дидем. Әмма, күпме генә акланма, барыбер Ольга белән килешмичә мөмкин түгел. Кайда ялгышканбыздыр ул баланы үстергәндә дип өтәләнгән ананы ничек кызганмыйсың инде? Ни теләсәң шуны әвәләп була торган менә бу камыр төслегә әйләнде шул ирләр...
Раушания ШӘЯХМӘТОВА

--- | 07.07.2016

Татарстанда җиләккә барган ир-ат аюдан чак качып котылган

$
0
0
07.07.2016 Хәвеф-хәтәр
Мамадыш районы еланнарга "бай" булуы белән генә түгел, соңгы елларда аюлар еш күренә торган район буларак та "таныла" башлады. Бу көннәрдә генә Уразбахты белән Дегетле авыллары арасында - халык җиләккә иң күп йөри торган урында, бер ир кеше аю күргән.
Болындагы җиләклек кеше күп йөреп тапталып беткән булгач, җиләкче урман янындагы аланлыкка кереп чыкмакчы булган. Ир кеше җирдә авып яткан җиләкле чиләкне дә биредә җиләк җыючыныкыдыр дип әллә ни игътибар итмәгән.   Урман эчендә агач ботаклары сынган тавышны да кеше йөргәннән дип кенә уйлаган. Әмма яхшылап караганнан соң, арт аякларына басып, агачтан нәрсәдер үрелеп алырга тырышкан аюны күреп, тизрәк машинасына утырып өенә кайтып киткән, дип яза mamadysh-rt.ru.
---

--- | 07.07.2016

Бабаларыбыз хезмәте истәлегенә - сабан

$
0
0
07.07.2016 Авыл
Бүген авыл яшьләре күбрәк шәһәрдә төпләнеп калу ягын карый. Дөрес, алар арасында туган нигезен кайгыртып, кече Ватаны өчен янып-көеп йөрүчеләр дә бар. Челно-Вершины районының Совет Нурлаты авылында туып-үскән, бүген Самарада яшәүче абыйлы-энеле Шәүкәт һәм Минҗәүдәт Ильмухиннар нәкъ шундыйлардан.
- Авылыбыз гөрләп торган чакларны сагынып искә алырга гына калды. Колхозыбызда 4 меңгә якын мөгезле эре терлек асраган ферма, тегермән, машина паркы бар иде, ничәмә еллар үлән гранулалары ясый торган заводыбыз белән дан тоттык. Алар барсы да халыкны эш урыннары белән тәэмин итеп торды, шуңа яшьләр шәһәргә китү турында уйламый да иде.    Бүген авылыбыз әкрен генә сүнеп бара. Анда барлыгы 200 кеше яши, ә 120 бала сыйдырышлы мәктәптә 23 укучы гына белем ала, - дип ачынып сөйли Минҗәүдәт. - Авылыбыздан яшьләр китүнең төп проблемасы - Пекарня елгасы кибеп, сазлыкка әйләнеп баруы, дип уйлыйбыз. Чөнки су - үсемлекләр, хайваннар һәм кешеләр өчен яшәү чыганагы. Борынгы бабаларыбыз да 100 ел элек Пекарня елгасы тугаена юкка гына килеп урнашмаганнардыр. Буа буып, елганың суын күтәртергә телибез. Тугаенда ял итү урыны да ясап булыр иде. Хәер, эш ял урыннарында, табигать матурлыгында гына да түгел бит. Янгын чыкканда, янгын сүндерү машиналары су ала алмыйча, өйләр янып беткән вакытлар да булгалады.    Ильмухиннар бу мәсьәлә буенча күптән чаң кагалар инде. Авыл халкы да аларны  хуплый. “Сазлыкны киптереп, авылны затлыландырсак, бәлки яшьләр кабат кайтыр, башка җирләрдән гаиләләр килеп төпләнер иде”, - диләр.    Совет Нурлатында яшәүче балалар да авылларын торгызу турында хыялланалар. Әнә өченче сыйныфта укучы Илдар Мәүлетов үзенең иншасында: “Елгабыз чистарса, авылыбыз бөтенләй башка булыр иде. Күз алдыгызга китерегез әле: көзге кебек ялтырап торган суда балалар рәхәтләнеп су керә. Яр буенда утырган балыкчылар аларга бармак яный: тавышламагыз янәсе, балыкларны куркытасыз! Ә елгадан өстәрәк яңа өйләр балкып утыра. Алар шаулап утырган алма бакчаларына күмелгән.   Авыл уртасында төзелгән яңа мәктәп бинасы әллә кайдан күренеп тора. Мәдәният йортында көн саен балалар өчен мультфильмнар күрсәтәләр. Балалар шул кадәр күп ки, хәттә утырырга урын да юк”, - дип язган.    Авылны төзекләндерү эшләре башланган да инде. Бу максаттан үткән көздә 400 төп агач утыртканнар, сазлыкны киптерү мәсьәләсе буенча авыл халкы Самара Губерна Думасы депутаты Гомәр Вәлитов һәм Челно-Вершины районы администрациясе вәкилләре белән очрашып сөйләшкәннәр. Самараның “Волгаспецподземстрой” оешмасы җитәкчесе Павел Олухов та халыкка ярдәмгә килгән. Ул техника һәм хезмәткәрләрен бүлеп биргән һәм алар ярдәмендә елга үзәненең бер өлеше мәтедән чистартылган, Пекарня елгасын туендырып торган чишмә юллары ачылган. Бу аз булса да елганың суын күтәререгә ярдәм итәчәк. Тик бу эшләр диңгездәге бер тамчы су кебек кенә, сазлык территориясе зур, аны чистарту өчен күп техника да, көч тә кирәк. “Дәүләт ярдәменнән башка шундый зур мәсьәләне чишеп булмас. Депутатларга, район җитәкчелегенә кабат мөрәҗәгать итәргә туры килер һәм алар бу проблеманың ни кадәр зур һәм мөһим булуына төшенер, дип ышанасы килә”, - ди авыл халкы.    Клуб каршында Шәүкәт һәм Минҗәүдәт Ильмухиннар сабанга һәйкәл куярга тәкъдим итәләр.   - Сабан - крестьянның төп коралы. Аңа һәйкәл куеп, бабаларыбызның фидакарь хезмәте турында истәлек калдырасыбыз килә. Аны 20 августка кадәр куясы иде. Чөнки бу көнне авылыбыз мәктәбе 45 яшьлеген бәйрәм итәчәк, читтә яшәүче авылдашларыбызны да чакырып, авылыбызны торгызу мәсьәләсен уртага салып сөйләшербез, аны хәл итү якларын карарбыз, -  ди Минҗәүдәт.   Тик һәйкәл куярга кирәк дип әйтүе генә җиңел. Бу эшне чынга ашыру ай-һай, күпме көч һәм чыгымнар таләп итә. Шуңа да Ильмухиннар авылдашларына, читтә яшәүче милләттәшләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә-ләр: кемдер акыллы киңәш бирер, кемдер матди ярдәм күрсәтер, бәлки.   Ярдәм итәргә теләүчеләр акчаны Минҗәүдәт  Ильмухин  исеменә 4276540021288984 Сбербанк картасына күчерә алалар. Белешмәләр өчен телефон 8-927-708-23-31.  
Әминә ШИҺАПОВА

--- | 07.07.2016

«Гыйсъянчы иблис» яки «Канатлы татар» Рудольф Нуриевның могҗизасы нәрсәдә?

$
0
0
07.07.2016 Милләт
«Канатлы татар», «Оча торган татар» һәм «Гыйсъянчы иблис». Аны ничек кенә атамыйлар. Танылган балет биючесе Рудольф Нуриев турында иҗат ителгән әсәрләрне, төшерелгән фильмнарны саный башласаң, дистәгә тула торгандыр. Әйе, бу серле шәхеснең тормышын уйлап чыгарырга кирәк түгел, аның катлаулы язмышыннан том-том китап язарлык, күп серияле фильм төшерерлек.
Дөнья сәнгатендәге барлык талантлар да баш иярлек бу үҗәт татарның могҗизасы нәрсәдә? Россия кинотеатрларында күрсәтелгән «Рудольф Нуриев. Мятежный демон» («Гыйсъянчы иблис») фильмының продюсеры Әлфия Чеботарева белән әлеге сорауга җавапны бергәләп эзләдек.   Дөньяда америка фильмнарына аваздаш кино сәнгате алга китте. Бер караганда, моны аңлап та була кебек, чөнки мондый фильмнарны прокатка чыгару җиңел­рәк, шул ук вакытта андый кинолардан режиссерга да, продюсерга да күбрәк табыш керә. Сез исә «канатлы татар» турында фильм төшерергә алынгансыз. Ни өчен нәкъ менә Рудольф Нуриев?  – Бу проект ике ел элек үк туган иде инде. Фильмны без биюченең 75 еллык юбилее уңаеннан төшердек. Әлбәттә, аның турында бик күп мәгълүмат тупладык, эзләндек, танышларын таптык. Бер ел буе Рудольф Нуриев тормышы, иҗаты белән яшәдек. Фильм өчен кызыклы мәгълүматлар шулкадәр күп иде. Кино төшергәндә үк бер-ике сәгатьлек фильмга сыеша алмаячагыбызга инандык. Тиздән әлеге киноның дәвамы булып, Рудольф Нуриев турында нәфис фильм дөнья күрәчәк. Бүген инде иҗади процесс башланды. Франция, Америка, Англия илләрендәге сәнгать әһелләре әлеге фильмны төшерүгә ризалык бирде. Гади генә татар малаеның дөньякүләм танылуы һәркемне гаҗәпләндерә икән. Рудольф Нуриевнең тормышын да, иҗатын да уйлап чыгарырга кирәк түгел. Аның яшәеше үзе бер риваять кебек. Ул – үз көче, үҗәтлеге белән иҗат баскычына күтәрелгән биюче. Дөрес, аның юлында киртә булырга теләүчеләр дә аз булмый. Әмма көчле ихтыярлы Рудольф Нуриев иҗатының югары баскычыннан бер басма түбән төшми. Безнең фильмны чит илдә дә бик җылы кабул иттеләр. Чөнки аны Франциядән Мәскәүгә кайтарырга теләүләре, ирегеннән мәхрүм итәргә омтылулары берәүне дә битараф калдыра алмый. Моңа кадәр биюче турында фотосурәтләрдән кала бернинди документлар да сакланмаган, диделәр. Әмма без фильмны кызыклы сюжетлар, вакыйгалар, яңа архив мәгълүматлары белән баеттык. 
Киләчәктә биюче турында нәфис фильм дөнья күрәчәк, дидегез. Ул күп серияле булачакмы?  – Рудольф Нуриевнең балачагыннан алып бакыйлыкка киткәнгә кадәр тормышын чагылдырган әлеге фильм биш серияле булыр дип көтелә. Биюче чыгыш ясаган дөньяның данлыклы опера һәм балет театрлары җитәкчелеге белән бүген сөйләшүләр бара. Тиздән фильмда төп геройны уйнар өчен Мәскәү, Казан, Санкт-Петербург, Уфа һәм чит ил театрларында сайлап алу кастинглары узачак. Беләсезме, Рудольф Нуриев исеме безгә бик күп ишекләрне ачты. Кая гына барсаң да, аны таныйлар, хөрмәт итәләр. Фильмны дөньяга чыгаруга ярдәм кулы сузучы иганәчеләребез дә күп.   Белүебезчә, биюченең бик күп дошманнары, көндәшләре булган. Рудольф Нуриевне яхшы белгән, аның белән аралашкан хезмәттәшләрен, дусларын табу кыенлык тудырмадымы? – Биюченең тиз кызучан, гыйсъянчы татар холкы сәхнәдә генә түгел, ә кешеләр белән аралашканда да үзен сиздерә. Таланты, хәрәкәт җитезлеге белән Рудольф Нуриевтән калышмаган биючеләр дә булгандыр, мөгаен. Әмма аңа гына хас үҗәт холык сәхнәдә биючене кабатланмас итә. Франция театрында Рудольф Нуриев белән биегән балериналар татар биючесенең тиз кызып, ярсып китүен, ә менә спектакльләрдән соң аның чәчәк бәйләм­нәре бүләк итүен искә төшерделәр. Әйе, Рудольф Нуриев каршылыклы шәхес була. Көнбатышта миллионер булып баеп киткән биюче тормышлары авыр булган күп кенә актрисаларга акчалата ярдәм итә. Нишләптер, бу хакта сөйләүчеләр бик сирәк. Рудольф Нуриев исеме безнең илдә бүген дә тыелган булып кала бирә. Без аны фильм төшергәндә дә тойдык. Санкт-Петербург­тагы КГБ архивына бөтенләй кертмәделәр. Ә татар биючесе турында иң күп мәгълүмат нәкъ менә анда саклана.    «Гыйсъянчы иблис»нең экранга чыгуын гасыр проекты дияр идем.   Фильмда сюжетлар белән таныштырып барган Россиянең халык артисты Андрис Лиепа: «Рудольф Нуриевнең шәхси мөнәсәбәтләренә кагылырга тырышмадык, аның турында сөйләгән танышларыннан биюченең язмышына, иҗатына бәйле вакыйгаларга күбрәк тукталып китүләрен үтендек», – дигән иде...  – Андрис Лиепаны автор итеп алуыбыз бик уңышлы килеп чыкты дип уйлыйм. Рудольф Нуриев белән аның әтисе Марис дуслар булганнар. Бер-берсенең иҗатына бәя биргәннәр, кунакка йөрешкәннәр. Марис Лиепа сөйләвенчә, Россиядә килгән саен Рудольф Нуриев артыннан шымчылар сагалап йөргән. Биредә аның һәр адымы сак астында булган. Андрис фильмда биюченең иҗади тормышын, яшәешен колачларга  тырышты, һәм аның ул бик уңышлы килеп чыкты.    Рудольф Нуриев үткән юлдан, ягъни иҗатының иң югары баскычы булган дөнья театрларының барысын да узарга туры килдеме? Фильмда боларның барысы да чагылдымы?  – Без бик аз юлны уздык, дип әйтер идем. Рудольф Нуриев гастрольдә күп йөргән һәм аны кая гына барса да, яратканнар, хөрмәт иткәннәр. Шуңа күрә ул үткән юлдан кабат узу мөмкин дә түгел, һәм аңа бик күп чыгымнар кирәк. Хәер, без төшергән фильм да очраклы проектлардан саналмый. Рудольф Нуриев турында арзан һәм гади генә кино төшереп булмый торгандыр.   Чит ил театрларында ул куйган спектакльләр бүген дә сәхнәдән төшми.   Фильм төшергәндә, Рудольф Нуриев кем булып истә калды? Оста биючеме, хореографмы, әллә инде талантлы режиссермы?  – Ул – һәр яктан килгән талантлы шәхес. Рудольф Нуриевне тамашачы талантлы биюче буларак хәтерли. Көнбатыш илләрендә аның исемен искә алалармы дигәндә, Франция буйлап йөргәндә, опера һәм балет театры янындагы афишага күз төште. Андагы дөньякүләм танылган артистлар, режиссерлар арасында Рудольф Нуриев исеме дә бар. Димәк, ул биюче дә, талантлы актер да, оста хореограф та булган.    Рудольф Нуриев – каршылыклы шәхес дигән фикерне еш ишеттек. Фильмда аның бу сәер холкын ачып бирә алдыгызмы?  – Әлбәттә. Фильмны «Гыйсъянчы иблис» дип атавыбыз нәкъ менә аның холкы белән бәйле. Үз-үзен кулда тота алмаган кызу канлы биюче бер минутта кабынып киткән һәм икенче минутта ук гафу да үтенгән. Рудольф Нуриев җитәкләгән труппасына таләпне дә үзенең мөмкинлекләреннән чыгып куйган. «Канатлы татар»ның катгый кануннары күпләргә ошап бетмәгән, әлбәттә. Рудольф Нуриевне каршылыклы шәхес дип атаулары иң әүвәл шуннан килә. Тугыз яшеннән биюче булачакмын дип хыялланган егет үз-үзенә шулкадәр таләпчән, кырыс була ки, һәм башкалардан да шуны ук таләп итә. 
Дөньякүләм премьераны беренче тапкыр Санкт-Петербургта күрсәткәнсез? Ә ни өчен Казанда түгел?  – Безнең алар белән килешү бар иде. Аннан соң иганәчеләрнең күбесе Санкт-Петербургтан лабаса. Алар фильмны төшергәндә үк, премьераны бездә күрсәтерсез дип әйтеп куйганнар иде. Фильм белән танышу ябык ишекләр артында үтте. Ә Казанга мөселман кинофестиваленә генә чакыру алдык. Узган ел фестивальдә катнашу теләге белән әлеге фильмны тәкъдим иткән идек. Әмма чакыру булмады.    Фильмда төп образларның берсе – поезд. Рудольф Нуриевнең язмышы белән поезд параллель рельсларда. Ни өчен поезд образы?  – Чөнки биюченең бөтен тормышы поезд белән бәйле. Бу хакта үзе турында язылган язмаларда еш искә алына. Рудик үзе дә поездда туган. Әтисе улының биюче булуына каршы килгәч, ул поездга утырып, еракка укырга китәргә хыяллана. Һәм аның хыялы тормышка аша. Алай гына да түгел, аның бөтен гомере тәгәрмәч өстендә үтә. Ул самолетта очарга яратмаган, ә поездны үз иткән. Биюче булып танылган олпат шәхес хәтта уенчык поездлар җыйган. Поезд образы – биюченең яшәешен чагылдыра, аның гомер буе эзләнүен, алга омтылуын күрсәтә.           13.05.2015 бастырылган.
Алсу ХӘСӘНОВА

--- | 13.05.2015

Матбугатка язылу тәмам: "Татмедиа" нәтиҗә ясый

$
0
0
07.07.2016 Матбугат
Быел май аенда фаразланган тиражларның 40 процентка кимүе чынга ашмады. “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин белдерүенчә, 2016 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе нәтиҗәләре узган елгы саннар белән чагыштырганда бары тик 7,9 процентка гына кимегән.
Шунысын ассызыкларга кирәк: кайбер басмалар, киресенчә, икенче яртыеллыка язылу кампаниясе барышында үз тиражларын үстерүгә дә ирешкән. Мәсәлән, “Биектау хәбәрләре” гәҗитенә 5154 язылучы булган, шулай итеп узган елның икенче яртысы белән чагыштырганда бу күрсәткеч 10 процентка арткан. Шулай ук тиражларын арттыручылар исәбендә “Теләче” район гәҗите, “Шәһри Чаллы” шәһәр гәҗите, Мамадыш районының “Нократ”, Алексеевск районының “Таң” гәҗитләре дә булган. Кайбыч, Югары Ослан һәм Кама Тамагы районнарының да җирле басмалары киләсе яртыеллыкка язылучылар санын арттырып аяк баса.   Журналлар арасында бу елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясен зур уңышка ирешү белән тәмамлаучылар берничә булган. “Ялкын” журналы хәтта узган елның икенче яртысы белән чагыштырганда язылучылар санын 40 процентка якын арттыруга ирешкән. Шулай ук “Безнең мирас” журналы да алардан беразга гына калыша: аны укучылар саны 34 процентка арткан. Ә “Салават күпере” исә язылу тиражын узган ел дәрәҗәсендә саклап калуга ирешкән.   “Татмедиа” ширкәте 2016 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе кысаларында күп төрле акцияләр, конкурслар уздыруы хакында шактый хәбәр иткән идек. Мәсәлән, май аендагы язылу декадасында “Татмедиа” үз басмаларына язылучыларга 10 процентлы ташламалар тәкъдим иткән. Шулай ук күптән түгел язылучылар һәм почта хезмәткәрләре арасында конкурс та игълан итте. Традициягә әйләнгән бу ике конкурста быел да катнашучылар саны байтак булган. Язылучылар арасында төп приз – телевизор, ә почтальоннар арасындагы конкурста җиңүчеләрне акчалата премия көтә. Бу ике конкурска да нәтиҗәләр августта ясалачак. “Татмедиа” басмаларына иң күп язылучыга бүләк уйнату 19 август көнне булачак.   Басма матбугатка язылу чорының иң кызган вакытында “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте тагын бер кызыклы акция игълан итте. #Подпишиблизких #Подпиширодителей дигән өндәү белән барлыкка килгән акция тиз арада популярлык казанды. Акция башлап җибәргән “Татмедиа” ширкәтенең генераль директоры Андрей Кузьминга бер ай эчендә  Татарстан районнарының башлыклары, министрлар, депутатлар, республикабызның танылган шәхесләре кушылды.   – Безне административ ресурсны үз мәнфәгатьләребездә куллануда тәнкыйтьләүчеләр дә булды, ләкин акциянең куанычлы нәтиҗәләренә сөенмәскә мөмкин түгел – күпме социаль оешмалар, балалар йортлары газета һәм журналлар алдыру бәхетенә иреште бит, – дип белдерә Андрей Кузьмин.
---

--- | 07.07.2016

Данир Сабировның кызы чит илдән зур бүләк белән кайткан!

$
0
0
08.07.2016 Шоу-бизнес
Юмор остасы Данир Сабиров гаиләсе белән Кипрдан ялдан кайтып төште. Билгеле булганча, Сабировларның 6 яшьлек олы кызлары Мәрьям нәфис гимнастика белән шөгыльләнә, төрле ярышларда катнашып дәрәҗәле урыннарга лаек була. Кипрда да Мәрьям тик ятмаган, осталыгын күрсәтеп бүләк откан!
- Мәрьям 3 яшьтән бирле нәфис гимнастика белән шөгыльләнә. Кипрга баргач та балалар үзәгенә кереп карарга булды. Анда ярышлар бара иде, кызыбыз да читтә калмады, бик теләп катнашты. Йөзү, бию һәм башка өлкәдә үзен күрсәтте. Медаль белән бүләкләделәр үзен. Чит илгә соңгы тапкыр төпчек кызыбыз Дания белән йөкле булганда барган идек. Кипрда гаилә дусларыбыз белән 8 көн ял иттек, бик канәгать булып кайттык, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Данирның тормыш иптәше Миләүшә Сабирова.   Миләүшә әйтүенчә, быел Данирның зур сәхнәгә аяк басуына 5 ел тула икән. Юмор остасы юбилей елына әзерлек эшләре башлаган, яңа программа өстендә эшли.  
Эльвира ШАКИРОВА

--- | 07.07.2016

«Курку йөрәккә төшә!», яки Сүз "чүбе" кемгә кирәк?

$
0
0
08.07.2016 Җәмгыять
Сүз “чүбе” күбәйде хәзер. Һәрбер өлкә-тармакта әллә нинди “белгечләр” артты. Аларның һәрберсе үзенчә, яңача “себереп”, бу тормышны бигрәк катлауландыралар. Кайчак үз телебездәге гади генә төшенчәләрне дә аңламас башыбыз белән, кайсы телдә бу дип, очына чыга алмаслык яңадан-яңа сүзләр дә “ясап” торабыз.

Интернетта гади сөйләмдә кулланышта булмаган “фобия” сүзенә юлыктым. Ул игътибарны җәлеп итәрлек итеп, катлы-катлы, күп төрдә язылган иде. Мәгънәсенә төгәл төшенәсем килеп, википедиядән укыган идем, “билгеле бер очракларда кеше күңелен биләгән тотрыксыз курку хисе, организмда вегетатив бозылулар китереп чыгаручы сырхау” диелгән. Ай, бигрәк катлаулы бу фәннәр дөньясы! Соң, гади генә әйткәндә, һәрбер кешедә була торган курку хисе бит инде бу! Юк бит, алай дип кенә язмаганнар, “фобия” дигәннәр һәм аны төрләргә бүлеп, телне сындыра торган әллә нинди сүзләр белән атаганнар: автофобия, агорафобия, батмофобия, инсектофобия, лилапсофобия, тачофобия, йатрофобия, хемофобия... Барлыгы туксан төр санадым. Сүзләр кыланмышы бит бу!

Гомер-гомердән килгән курку хисен кем бүлгәләп исемләп бетергән бу кадәр?! Катлаулылыкка чумган бу дөньяга бер карасаң – кызганыч, икенче карасаң – көлке. Кызыксынып китеп, шушы төрләрне күчереп алдым да, һәрберсенең янәшәсенә үзем белгән холыктагы якыннарның, таныш-белешләрнең, туганнарның исемнәрен яза башладым. Акрофобия, ягъни биеклектән курку – монысы кызыма туры килә, обезофобия (тазарудан курку) – апа, тонитрофобия (яшеннән курку) – күрше, ноктифобия (караңгы төннән курку) – дустым... Һәрберсенең исемнәрен язып чыктым. Ләкин туксан төргә дус-туган җитмәде.

Озаграк утырылган икән. – Эшең юкмы әллә синең? – дигән тавышка торып ук бассам да, “махы” бирмәдем тагын. - Минем түгел, кайбер галәмәт зур белгечләрнең дә эшләре юк әле монда. Менә, кем уйлап тапты икән шулкадәр сүзне, тыңла әле: хромофобия, цинофобия, эфебифобия – фобия дә фобия, – дидем иремә, компьютер каршында утыруыма аклангандай. - Нәрсә соң ул фубия? - Фубия түгел, ә фобия... Әй, белмәвең белән бәхетле син, – мин әйтәм. – Курка да белмисең бугай син. Шулай булгач, икеләтә бәхетле! – дидем. - Һе, мәрхүм бабай, ярамаган нәрсә эшләгәч, тотып ярган иде бервакыт. Башка алай эшләмәс өчен әйбәтләп куркытты ул мине. Шунда әби бабайга: “Бүтән алай итмә! Курку йөрәккә оялый ул, бала чактагысы бигрәк тә”, – дип, мине яклады. - “Курку йөрәккә оялый”! Туксан төрле фобияне бәрә дә ега торган сүзләр бит бу! – дим иремә. Әмма ул һаман шаяртуын дәвам итә: - Кем соң ул Фубия? – ди кабаттан, башын юләргә салып, – Сәрбия әби бар иде безнең, туган тиешле кеше...   Балык Бистәсе районындагы белекче Сәрбия әбине искә алуы иде аның. Күпләргә ярдәм иткән ул ак әбине хәтерләүчеләр бардыр әле. Ул төрле куркулардан, ягъни, хәзергечә әйтсәк, фобияләрдән өшкерә иде. Байтак кешегә шифасы, сихәте тия иде өшкерүләренең (шушы искә алуларым аңа дога булып ирешсә иде).   Без катлаулыландырган дөньяны өлкәннәребез җиңел генә бер сүз белән аңлата шул. Яшь чагымда күрше авылда практика үтәргә туры килде. Бер хатынның йөрәк өянәгеннән җәфалануын күреп, фатир хуҗасыннан: “Алар барысы да йөрәк чире белән авырыймыни соң?” – дип сорадым, тагын бер туганының йөрәк авыруы барын белгәнгә. “Ятим үстеләр, яшьли тормыш йөген тарттылар. Ферма якын иде, шуннан курка-курка урлап, терлек туйдырып, олы тормыш юлына чыктылар. Курку йөрәккә төшә ул!” – дигәне әле дә истә.   Халык ул гыйбрәт (гайбәт димәдем!) җыючан. Үзе татыганын, яки әйләнә-тирәдән күреп, аңлаганын сөйли, нәтиҗә ясый. Шуңа барысы да аңлаешлы, тормышчан. Нигә кирәк ул истә калмый торган, тел сындыра торган фобия төрләре кешегә? Нерв системасы какшаган, сәламәт булмаган кешенең курыккан нәрсәсен күргәч, калтырап агарынуы, үзен начар хис итүе гадәти әйбер бит! Сәламәт кеше дә курка. Тик кеше күзенә күрсәтмичә, күңелдән генә, аз гына тетрәнеп үткәреп җибәрә. Минем ирем телевизор экраныннан бөрчек-бөрчек тир чыгарып җырлаган җырчыларыбызны күреп гаҗәпләнә. Аның халык алдында бер тапкыр да чыгыш ясаганы юк, шуңа күрә бары тиз физик хезмәттән генә шулай тир тамчылары бүленергә мөмкин дип белә ул. Халык алдында чыгыш ясарга куркуның, ягъни нерв киеренкелегенең бу төре глоссофобия дип атала икән. Мин үзем кысан, ябык нәрсәләр эчендә калудан куркам. Куркам, әмма кирәк икән – керәм. Мәсәлән, компьютер томографияләренең кайбер төрләре ябык аппарат эчендә үтә, башыңа төшкәч, анда керми хәлең юк. Бу куркуның төре клаустрофобия дигән исем алган. Фобия – сырхау дигәнне истә тотсам, тагын бер диагнозым бар икән әле (бәйләндем бу фобияләргә, һич чыга алмыйм). Локайофобия дигәне. Андый исем белән бала табу алдыннан куркуны атыйлар икән. Йа, Ходаем, ничек курыкмыйсың ди? Үзең өчен дә, туасы балаң өчен дә куркасын шул! Тел сындырырлык исем таксалар да-такмасалар да, бала табу алдыннан курку безнең эрага кадәр дә булган, һәм дөнья дәвам итсә, алдагы гасырда да булачак! Гадәти курку бит бу.   Бервакыт, агулыйсы килмәгәнгә, колорадо коңгызын бәрәңге сабагын селкеп, чиләкләргә генә җыярга булдык. Буразна саен кеше иде бездә ул көнне. Арада авыл җәе күрергә кайткан туганыбызның дус кызы да бар. “Кызыл җиләкләр”не чиләккә коярга дип, буразна башына баскан гына идек, матур кызыбыз: “Паук!” – дип ачыргаланып кычкырып, чәбәләнә, “бии” башлады. Кычкыруыннан бигрәк, аның чырае агаруыннан котыбыз алынды. Көчкә тынычландыргандай итеп, өйгә кертеп куярга туры килде.   Үрмәкүчтән курку арахнофобия дип атала икән Үзебез курыкмагач, симез колорадо личинкаларын кул белән чиләккә коя-коя, “үрмәкүчкә охшаган микәнни соң бу” дип, гаҗәпләнгән идек. Кем нәрсәдән курка шул. Судан курку, теш врачыннан курку (һәрберсенә фобия исеме бар) тормышта бар. Пычрактан һәм микроблардан куркуны исә мизофобия дип атаганнар. Татар аны җирәнү, чиркану ди бугай.   Фобияне – авыру дип яза фән. Бәлки шулайдыр. Мин аның катлаулы исемнәр чыганагы булуына гына гаҗәпләнәм. Ә бит бөек Аллаһның кушканын үтәп яшәгән пәйгамбәрләребез заманыннан килгән сүз бар: динне катлауландырмаска! Дин шул дөрес яшәү юлы бит инде. Тормышны катлаулыландырмаска, димәк ки. Куркуның яңа формалары туа тора, исемлеккә фобияләр кушыла тора. Әллә килер бер көндә, кеше гыйлемлегә әйләнеп, фәнни терминнар белән: “Синдә нинди төр фобия?” – дип сорармы? Юк, андый хәл булмастыр. Мондый исемнәр дөньясы бер кылану гына кебек. Врачка да кирәк түгелдер андый терминнар, чөнки куркудан врачка мөрәҗәгать иткән кеше юк дәрәҗәсендә бит.   “Татарстан яшьләре”ндәге язмаларым аша интернетта танышкан Нурия ханым яза: “Гүзәл, туйдым шул “арт” сүзеннән. Нинди һаман сүз алдыннан “арт” сүзен өстәп куллану икән ул? Моны укыгач, ишеткәч, арт сан күз алдына килә бит. Яз әле шул турыда! Ай, үртәләм шул сүзгә”, – ди. Әйе шул, соңгы елларда “арт”лар белән дөнья тулды: арт-группа, арт-пространство, арт-студия, арт-шоу һ.б. Бу очракларда “арт” сүзе үзе матур мәгънәле – сынлы сәнгатьне, рәсем сәнгатен аңлата. Бу сүз каян килеп кергәнен белешергә теләгем юк, аның күчермә сәнгатьне аңлатканын белүем дә җиткәндер. Авыл җирендә арт-сәнгать юк. Шәһәрләрдә исә ул адым саен: автобус-троллейбусларга, йорт стеналарына төшерелгән рәсемнәр, реклама такталары – барысы да урамнарны бизи. Без – совет чоры кешеләре, бертөрле тонык төсләр һәм коры сүзтезмәләрдән торган өндәмәләр генә күреп үстек. Бәйрәмнәрдә кызыл әләм җилфердәгәнен исәпкә алмасак, ул еллар төссез диварлары белән генә истә калды. Хәзерге көнкүрештәге аллы-гөлле төсләр, матур бизәлешләр күңелгә хуш килсә дә, тел сындырган бу сүзләргә ияләшеп булмый шул. Һәм мин генә түгел икән, әнә.   Беркөнне Казан урамында “Арт-салон “С любовью” дигән сүзләр күзгә чалынды. Искечә һәм саф татарча, ягъни арт сан дип уйласаң, “бетте баш!” бит бу.   Катлаулы сүзләр дөньясында яшибез дип яздым. Ә бит тормыш үзе катлаулы түгел, бары тик без үзебез генә катлауландырабыз аны. Бу мәкаләне язып утырганда ирем авызыннан миңа карата инде икенче тапкыр: “Эшең юкмы әллә?” – дигән сүзләр чыкты. Кызу көндә манма тиргә батып, нидер эшләп өйгә кергән ирем сүз булсынга гына әйтә инде моны. “Миннән битәр, сүз ясаучыларның бер эшләре дә юк, әнә! Бу дөньяны чуар, исәпсез сүзләргә манып чуалдырып утыралар! Әнә, тиргә манып эшләргә кирәк ул, ә юк-бар белән шөгыльләнергә түгел!” – дигән уй йөгереп үтте баш миеннән...
Гүзәл ГАЛЛӘМОВА, Лаеш районы, Имәнкискә авылы

--- | 08.07.2016

Зөлфәт Зиннуров тормышында зур вакыйга булган!

$
0
0
08.07.2016 Шоу-бизнес
Бүген 8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә "Башваткыч" тапшыруын алып баручы Зөлфәт Зиннуровның гаиләсендә икеләтә бәйрәм: икенче сабыйлары дөньяга килде. Нарасый Казанның 1нче бала тудыру йортында иртәнге 6 cәгать 23 минутта туган.
– Аллага шөкер, хатыным Гөлназның да, нәни кызыбызның да хәле яхшы. Баланың авырлыгы – 3570 грамм, буе – 53 см, – дип сөенече Intertar.ru хәбәрчесе белән уртаклашты бәхетле әти. Зиннуровлар кызларына нинди исем сайлавын әлегә әйтмәде. Сүз уңаеннан, олы кызлары Зәлиягә 12 октябрьдә 5 яшь тулачак.   Без дә чын күңелдән Зиннуровларны котлыйбыз, гаилә бәхете һәм балаларының сау-сәламәт үсүләрен телибез!
---

--- | 08.07.2016

“Балагыз Казанга барып җитә алмаячак” диделәр

$
0
0
08.07.2016 Хәйрия
Балтач районының Алан авылында яшәүче Ләйлә Шәймөхәммәтовага, бала тапкач, табиблар әнә шулай дип әйтә. Ләйлә кызы Ралинәне авырлык белән тудыра. “Авырлы вакытта һәрвакыт табиблар күзәтүе астында булдым. Бар анализларым да яхшы иде. Ә менә бала тудыру йортында кыенга туры килде”, – ди Ләйлә.
Баланың кендек бавы биш тапкыр чорналган була. “Мондый очракта кесеров кисүе ясарга тиеш булганнар икән. Әмма миңа үземә таптырдылар. Бу хәл­не табиблар хата дип аңла­талар. “Балам туганда зәп-зәңгәр иде. Табиблар сәламәт­леген 1 балл белән генә бәяләде­ләр. Туып бер сәгать тә үтмәде, кызымны Казанга җибәр­деләр. Балагыз үлә, Казанга кадәр барып җитә алмаячак, диделәр. Минем хәлем дә җиңел түгел иде. Шөкер, ике атна реанима­циядә ятканнан соң, кызыбызны палатага чыгардылар. Бу вакытта янында мин идем. Кызыма 40 көн тулгач кына өйгә кайттык”, – дип искә ала Ләйлә.    Әби-бабасы, әтисе янына кайтканда Ралинә махсус трубка аша туклана торган була. “Кайчак аз гына сөт эчертер өчен дә берәр сәгать азаплана идем. Балам йота алмады. Тора-бара кашыклап ашатырга да өйрәттем. Кызыбызга хәзер ике яшь. Әмма ул әле утыра да белми, сөйләшми дә. ДЦП диагнозы куйсалар да, эпилепсия өянәкләре булмагач, бу авыруны ничек тә җиңәрбез, дидем. Кызымны табибларга күрсәтә башладык. Өч айдан массажга йөрттек. Тернәклән­дерү үзәкләренә бара башладык. Кукмарада, Арчада урнашкан үзәк­ләрдә дәваландык”, – ди Ләйлә.   Ралинәнең хәле бик үк яхшы булмагач, Ләйләгә якыннары тагын бер бала алып кайт, диләр. Кызына ике ай вакытта ул тагын авырга уза. Бу юлы инде куркып кына йөри. Табиблар да: “Орга­низмың ныгымыйча бала тапма”,­ – диләр. Тик Ләйлә тәвәк­кәлли.   “Икенче баламның үсешенә күзләр тимәсен. Сигез айдан теле ачылды. Күптән түгел бер яше тулып китте. Җөмләләр әйтә инде. Апасы авыру булгач, бала да аңлады, ахры. Тиз үсте. Бик борчып тормады. Гел әбисе һәм әтисе янында булды. Төнлә уянганда да башта әтисен чакыра. Ралинәне карау тулысынча минем өстә. Әмма мин каенанам Сәвиягә бик тә рәхмәтле. Әгәр әти-әни белән бергә яшәмәсәк, бик авыр булыр иде”, – ди Ләйлә.   Хәзерге вакытта Ралинә әни­се белән тернәкләндерү курслары уза. Бу юлы Казандагы түләүле кли­никага барып караганнар. Би­редәге белгечләр, баланы дәва­лый башлаганчы, башта аның баш миен өйрәнә икән. Махсус аппарат аша караганнар. Ралинәнең башы сәламәт, ди. Тик менә рефлекслары гына тукталып калган. Шуларын уятсалар, кызчыкта алга таба үзгәрешләр барлыкка килә­чәк икән. Ләйлә баласының аякка басасына бик ышана. “Ул бит безне аңлый. Әтисе эндәшсә, елмаеп куя. Авыру баланы үстерү җиңел булмаса да, аның терелүенә өметем зур”, – ди Ләйлә.   Әлеге түләүле үзәктә 2-3 ай саен дәваланырга кирәк икән. Тик менә Шәймөхәммәтовлар чыгымнарны үзләре генә күтәрә алмый. “Әти белән ирем эшли. Әмма аларның акчасына яшәргә дә кирәк бит әле. Шулай булса да, дәваланырга акча табарга тырышабыз. Тик алга таба дәвалану курслары артачак. Димәк, чыгымнар да. Газета аша мәр­хәмәтле кешеләрдән кызыбызга ярдәм итүләрен сорыйбыз”, – ди Ләйлә.
Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:   Номер СБЕРКНИЖКИ: 42307.810.3.6200.0298015  Номер счета:  408 178 103 62 000 69 87 41  Номер карты:  4276 8800 8821 9732  (Сбербанк)
---

--- | 08.07.2016

Путин "Яровая законын"имзалады

$
0
0
08.07.2016 Сәясәт
РФ Президенты Владимир Путин террорчылыкка каршы законнарга төзәтмәләрне имзалады. Бу хакта журналистларга Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков белдерде. Июнь аенда Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы төзәтмәләрнең "террорчыллыкка каршы пакет"ын хуплады. Бу үзгәрешләр җәмгыятьтә зур гауга тудырды.
Депутат Ирина Яровая тәкъдим итү сәбәпле, массакүләм мәгълүмат чараларында аларны  "Яровая законы" дип атаганнар иде.   Закон телефон операторларыннан һәм интернет-компанияләреннән кулланучыларның шалтыратуларын, хәбәрләрен, СМСларын, җибәргән сурәтләрне, аудио-видеоларны алты айга кадәр саклауны таләп итә.    Бу законны үтәүгә кәрәзле телефон операторлары каршы чыккан иде. "Мегафон" бу закон таләп иткән шартларны үтәү өчен махсус үзәкләр булдырырга кирәклеген белдереп, булачак чыгымнарны 230 млрд сум дип бәяләде. МТС исә чыгымнарын "триллион сумнар" дип санавын әйтте. Мобиль операторлар закон элемтә хезмәтенең бәясе 2-3 тапкырга артачак дип белдерде.   Пакетта тәкъдим ителгән төзәтмәләрнең аерым блогы "миссионерлык эшчәнлеге"нең нәрсә икәненә төгәл бәя бирә һәм аны законга каршы килгән дини берләшмәләр исеменнән алып баруны тыя. Бу төзәтмәләр әһелләрендә зур борчу тудырды. Аерым алганда, мөселманнар бу төзәтмәләр ифтар, җеназа уздыру кебек гамәлләргә киртә куячак дип белдерделәр һәм бу төзәтмәләгә каршы чыктылар.    Вөҗдан, дин иреге һәм дини берләшмәләр турындагы закон таләпләрен бозып башкарылган миссионерлык эшчәнлеге гражданнарга 5 меңнән 50 меңгә, юридик затларга 100 меңнән 1 млн сумга кадәр штраф яный. Яңа нормалар буенча, дини оешмалар тараткан әдәбият , аудио- һәм видео материаллар маркировкаланган булырга тиеш.   Җинаять кодексында "халыкара террорчылык" дигән яңа состав пәйда булачак, анда гомерлеккә иректән мәхрүм ителүгә кадәр җәза каралган.    Террорчыллыка өндәү яки аны интернетта аклау 1 млн сумга кадәр штраф яки 5-7 елга кадәр иректән мәхрүм итү белән яный.   Экстремистик оешма, экстремистик җәмгыять эшчәнлеген оештыру, экстремистик эшчәнлекне финаслау өчен дә җәзалар катгыйлана.   Уйлап эшләнгән террорчылык өчен яшь чиге 14 яшькә кадәр киметелә.   Әлеге нормалар 2016 елның 20 июленнән үз көченә керә.
Гөлшат ГАНИЕВА

--- | 07.07.2016
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>