Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

“Татар кызы” конкурсы киләсе елдан күчмә булачак

$
0
0
31.08.2016 Мәдәният
Киләсе елга “Татар кызы” матурлык һәм сәләтлелек халыкара бәйгесе Башкортстанда узачак. Моңа кадәр 6 тапкыр рәттән Чиләбе өлкәсендә генә уздырылган конкурс быелдан төрле төбәкләр буйлап күчеп йөриячәк. Бу хакта кичә Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитетында узган матбугат конференциясендә мәгълүм булды.

Быелгы конкурс финалында Башкортстан данын 18 яшьлек Эдельвейс Ихсанова яклый.

“Мин республикада финалга үтәрмен дип уйламаган да идем. Лекциядә утырганда миңа районнан шалтыраттылар да, бәйгегә барасыңмы дип сорадылар. Мин, билгеле инде, ризалаштым”, — диде Эдельвейс Ихсанова.
Беренче тур Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә узган, икенчесе Уфада. Өченче турга 25 кыздан 12 сен сайлап алганнар.

“Миңа артык авыр булмады, чөнки мин бәләкәйдән сәхнәдә. Җырлыйм да, биим дә, бар җиргә дә өлгерергә тырышам, кеше белән эшләргә яратам”, — диде конкурста катнашучы.
Бәйгенең ярымфинал өлеше Казанда уздырылган.

“Биредә дә кыенлыклар тумады. Анда безнең аш-суга осталыгыбызны сынап карадыдар. Кечкенәдән әнием пешерергә өйрәткәнлектән, миңа кыен булмады”, — диде Эдельвейс Ихсанова.
Ул бәйгедә ни өчен катнашуын да аңлатты.

“Минем татар телен үстерәсем, аны таратасым килә. Безнең татар кызларына карап, үрнәк алсыннар иде, яшьләр телне онытмасын, кешеләр татарча аралашсын иде. Үзем аша телебезнең матурлыгын күрсәтәсем килә. Киләсе елда Башкортстан бу бәйгене югары дәрәҗәдә үткәрер дип уйлыйм”, — ди конкурсант.

Чыганак: Татар-информ


---

--- | 31.08.2016

Татарстан полициясе кеше үтерүдә шикләнелүче өч ир-атны эзли (ФОТО)

$
0
0
01.09.2016 Криминал
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре Юдинода яшәүче һәм кеше үтерүдә шикләнелгән өч ир-атны эзли . Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Полиция мәгълүматларына караганда, 30 яшьлек Максим Чершинцев, 31 яшьлек Денис Чекменев һәм Руслан Сафин Казанда яки якындагы районнарда бакчачылык ширкәтләрендә качкан булырга мөмкин.   Җинаять кылуда шикләнелә торган затларның кайда булуы билгеле булган очракта, Татарстан Эчке эшләр министрлыгы (843) 291-30-21, 291-30-22, 8-917-284-50-99, шулай ук 02 телефоннары аша хәбәр итүне сорый.   Тулырак: МВД Татарстана разыскивает троих подозреваемых в убийстве        
---

--- | 01.09.2016

Янгында хатыны һәм биш баласы үлгән ир-ат 2,5 млн сумлык компенсация сорый

$
0
0
01.09.2016 Фаҗига
Татарстанлы Игорь Журавлев янгында элеккеге хатыны Ольга Журавлева һәм аның биш баласы үлеме өчен рухи зыянны компенсацияләүне дәгъва итеп Лениногорск шәһәр судына мөрәҗәгать иткән. Бу хакта дәгъвачы мәнфәгатьләрен кайгыртучы юрист Андрей Сучков белән хезмәттәшлек итүче «Акцент» хокук саклау төркеме хәбәр итә.
"Агымдагы елның гыйнварында Иске Куак авылында чыккан янгында Игорьнең 10 яшьлек улы үлгән. Ул төндә әбисендә булган 8 яшьлек улы әнисен, өч сеңлесен (2009, 2014, 2015) һәм ике энекәшен (2005, 2011) югалткан", - дип билгеләп үтелә хокук саклаучылар хәбәрендә.   Игорь Журавлев үз файдасына 750 мең сум һәм улына (ул аның законлы мәнфәгатьләрен кайгырта) 1 млн 750 мең сум түләүне таләп итә.   Дәгъва өчен фаҗига булган Иске Куак авыл җирлеге җаваплы. Өченче зат сыйфатында Татарстанның Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты, Лениногорск муниципаль районы финанс-бюджет палатасы, Иске Куак авыл җирлеге башлыгы Йосыф Вәлиуллин белдерелгән.   Элегрәк хәбәр ителгәнчә, фаҗига 2016 елның 9 гыйнвар төнендә Татарстанның Лениногрск районы Иске Куак авылында торак йортта булган. 27 яшьлек Ольга Журавлева һәм аның кече яшьтәге биш баласы янгын корбаны булган. Аның белән бергә яшәүче ир-атны хастаханәгә озатканнар. Алтынчы бала ул төндә әбиләрендә йоклаган.   2013 елның августында бурычлар өчен йортта газны өзгәннәр. Шуңа күрә йортны җылыту өчен кулдан эшләнгән электр приборлары кулланылган.   Иске Куак авыл җирлеге башлыгы Йосыф Вәлиуллин фаҗига килеп чыгуда үз гаебен өлешчә таныган. Суд аны гамьсезлектә гаепле дип тапкан һәм 20 мең сум штраф билгеләгән.   Хокук саклаучылар мәгълүматлары буенча төрле дәрәҗәдәге 16 түрә һәм ике полиция хезмәткәре дисциплинар җаваплылыкка тартылган.
---

--- | 31.08.2016

Казанда өчпочмакка һәйкәл ачылды (ФОТО)

$
0
0
01.09.2016 Җәмгыять
Ул "Туган Авылым" милли комплексында урнашкан. Республика һәм Шәһәр көнен бәйрәм иткәндә Казанда өчпочмакка һәйкәл ачтылар. Әлеге чара күптән көтелә иде инде. Исегездә булса, шәһәрдә өчпочмакка һәйкәл урнаштыру эшен 2014 елда ук планлаштырганнар иде. Әмма проект кичектерелеп торды.
Сүз уңаеннан: өчпочмакның биеклеге – 2 метр. Ул тимер-бетоннан эшләнгән. Һәйкәлне татар халык мәкальләре белән бизәргә дә ниятлиләр.  
---

--- | 01.09.2016

Гыйбрәтме, үрнәкме?

$
0
0
01.09.2016 Җәмгыять
– Ышанасыңмы, мин телевизор да карамыйм, газета-журнал да укымыйм. Аларда бернинди позитив та, игътибар итәрдәй яңалык та юк. Карасам да, “Маша и медведь”не генә карыйм, – дип шаккатырган иде моннан берничә ел элек райондагы бер җитәкче. Ышанырга да, ышанмас­ка да белмәдем. Ахыр килеп, кечкенә баласы булгач (ә балалы йортта төп канал – Карусель һәм анда бу сериалны еш күрсәтәләр ди­ләр), шулай эшлидер инде дип акладым үзен.
Үткән җәй атна-ун көн бик ыгы-зыгылы булды. Телевизор да каралмады, интернетны да кабызмадык, газеталар да өстән-өстән ге­нә күздән кичерелде. Ни­һаять, дип яңалыклар вакытына телевизорны кабыздым. “Без югында дөнья кай тарафларга үзгәрде икән?” – дисәм... әй­терсең, әлеге ун көн бөтенләй булмаган, телевизордан кичә генә “аерылган”. Шул ук сугыш, шул ук кан, шул ук күз яше... Украина вакыйгалары (кызганыч, “кайнар нокта”лар өстәлә тора), Европага ка­чак­лар агымы башланганнан бирле яңа­лыкларны фә­кать кеше­ләр язмышы турында уйлан­масаң гына карап була. Йортсыз-җирсез, илсез калганнарны уйласаң, билгеле, төн йокыларың кача торган. Аларга фаҗи­га­ләр, терактлар, вәх­ши­лек­ләр бе­лән тулы сюжетлар өс­тәлә һәм, гаҗизләнеп, бу илдә башкаларга күрсә­терлек бер генә матур яңалык, үр­нәк-өлге булырлык эшләр-кешеләр калмадымы әллә дисең. Явызлыкны күрә-күрә тагын да явызланып бетәбез түгелме, берсен­нән-берсе хәтәррәк вәхши­лекләр арту шуның нәти­җә­се түгелме? Матурлыкны, яхшылыкны күрми-ишетми генә аңа ничек омтылмак кирәк тә, яшь буыннан ни өмет итмәк кирәк?   Әле бит аның яңалыклары гына тү­гел, фәләнчә ка­нал­ның барысында да диярлек атыш-үтереш турындагы бетмәс-төкәнмәс, бер-бер­сенә ике тамчы су кебек охшаш детективлар яки “Воронины” кебек иләс-миләс сериаллар, берсен­нән-бер­се кү­ңел кайтаргыч хәл­ләргә корылган, беркем беркемне тың­ламый, ишетми торган ызгыш-талашлы шоулар... Гыйбрәттән дә бигрәк, һәм­мә­се начар өлге-үрнәккә охшап тора. Көн-төн, һәрь­яклап барган бу “тәр­бия” ба­ла­ларның гына түгел, өлкән­нәрнең дә пси­хология­сен “вата, җи­мерә” торган. Психологлар, балалар компьютерда атыш-үтереш уеннары уйнап “бозылып” бетә, дип чаң сукса, ир-ат заты, миңа калса, нәкъ менә әлеге дә баягы детективлар корбанына әйләнеп, үзләренә начар гадәтләрне шактый “йоктырды”. Үз баласына кул сузучылар, са­быйлар­ның сафлыгын мәс­хә­рә­ләү­челәр – ир-ат исеме әрәм булырлык бозык җан­нар арта бару да шуның бер нәтиҗә­седер күк тоела. Ялгыша­сың, боларны бит гыйбрәт өчен күрсәтәләр диючеләр дә табылыр. Бәл­ки, чыннан да, бүгенге за­ман­ның иң көчле идеология коралы булган шул эк­раннар аша безне алай эш­ләргә ярамый дип кисә­тү­ләредер? Тик алар бүгенге форматта үз максатларыннан шактый ерак шул, кызганыч.   Детективлар ошамаса, әнә “сабын опералары” җи­тәр­лек, шуларны кара дию­челәр дә булыр. Алар да теләгән тәрбияне бирми шул. Чынбарлыктан бик ерак торган, бер чиктән икенче чиккә ташланучы сериаллар да кешене җиңел тормышка этәрә, “түшәмгә төкереп ятып кына” да баеп булуга, “Золушка” әкиятендәге бай принцларга өметләндерә. Иң популяр чагында фильм­нарга төшүдән туктаган, Рос­сиянең танылган бер актеры үзенең кинода төшмә­венең төп сәбәбен аңлат­канда: “Без уйнаган роль­ләр кешеләрне чынбарлыктан ерагайта, аның аңын, фикерен томалый, уйлау сәләтен үтерә, акча дип кенә мин моны эшли алмыйм”, –  дип шаккатырган иде. Зәңгәр болытлар арасында адашу да юньлегә илтмәсен аңла­сак­мы?..   Бер чорда бар мәгъ­лүмат чаралары дәр­рәү килеп спайслар турында шаулады. Аларга хокук саклаучылар, укытучылар, тәрбия­челәр кушылды. Бу эшкә әти-әни­ләрне дә тартырга теләп, өсте-өстенә җыелыш җый­дылар, фильмнар күрсәт­теләр. Артыкка китте. Көн-төн шулар турында гына сөйләп, күрсәтеп, балаларны тагын да ныграк кызыксындыралар инде дип, чын-чыннан курка башлаган идек (ә бит заманында наркотик­лар белән дә нәкъ шулай булды, әле дә аның яңа төре билгеле булу белән мәгъ­лүмат бирми калмыйлар, әйтерсең, махсус эшлә­нә). Бәхеткә, бераздан туктадылар. Май ботканы бозган кебек, артыкка киткән һәр мәгълүмат кире реакция бирә башлый. Үте­рүләр, га­дәт­тән тыш авыр җина­ять­ләр турында де­тальләп, ваклап сөйләү, язу, күрсәтү дә, миңа калса, гыйб­рәт булудан бигрәк күрсәтмә әсбап булып хезмәт итә. Гыйбрәт икән, ул инде уйсызларны да уйландыра белергә тиеш. Бездә кан­сызлыкны дә­лилләүче фактлар белән шыплап тулган мәгъ­лүмат кына бирелә. Үз-үзенә кул салучылар турында күбрәк язган саен, киле­шәсездер, бу адымга баручылар да арта гына.   Кызганыч ки, бүген журналистика үзенең тәрбияви асылын югалта бара. Үз хез­мәтен фәкать товар дип бәя­ләүче иҗат әһелләре арта. Һәм бу “товар”ның заказга корылуы бигрәк тә уйландыра. Сенсация артыннан куу, фаҗигаләр, үлем-китем, һә­лакәтләр... – халык шундый те­­маларны егылып укый, шундый газета-жур­нал­ларга күбрәк языла бит дия-дия, шактый “сул”га каердык бугай инде... Билгеле, бу хәл­ләргә башкача бәя бирергә омтылучылар да, авыр хәлгә юлыкканнарга ярдәм итү, тормыш төбенә төш­кән­нәр­гә менәргә булышу, авырлык­ларны җиңә белүчеләр үр­нә­ге белән яшәргә өйрәтү­челәр, көч бирүчеләр, шө­кер, сирәг­рәк булса да, бар...   Язмамның башында без тәрбия чарасы дип уйлаганнар нигә көткән нәтиҗәне бирми дигән идем. Миңа калса, тәрбиянең кыйбласы, билгеле бер максаты, системасы калмады. Бер “кадак”ка сугарга тиешле кешеләр әлеге “кадак”ны төрле якка боргалый, үзенә кулай якка сугарга тырыша, ә аңыбыз белән акча, байлык идарә итә. Ә акча хакимлек иткән җирдә тагын ни көтәсең?
Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА

--- | 28.08.2016

Миңгол Галиев: «Бөтен артистлар да җырлый белергә тиеш»

$
0
0
01.09.2016 Мәдәният
«Ни хәлләрдә яшисез? Авырмыйсызмы?» дип сораучыларга Татарстанның халык артисты, профессор Миңгол Галиев: «Урманга барып, берәр яфрагы саргаймаган агач табып кара әле син», – дияргә ярата. Шушы көннәрдә үзенең 75 яшьлеген билгеләп үтүче җырчы һәрвакыт үзенең укучылары янында булыр.
Бүген, кайберәүләр тирә-юньдәгеләргә җылы сүзен дә кызганган заманда, Миңгол абыйның башкалар өчен җан атып йөрүе гаҗәпләндерә дә, сок­ландыра да. «И Ходаем, изгелекләр кылырга мөмкинлек бир», – дигән шигарь белән атлый ул гомер юлыннан.   Миңгол Галиев – кешеләр күңелендә матурлык тудырырга яратылган зат. Аның беренче тапкыр сәхнәгә аяк басуына киләсе елга 60 ел тула. Ә быел педагоглык эшчәнлегенә 50 ел тулды. Шушы дәвер эчендә ул татарлар гына түгел, башка милләт яшьләрендә дә милли моңнарыбызга мәхәббәт тәрбияләде. Алар арасында төрек, әрмән, үзбәк егетләре-кызлары бар, яшьләре дә 7 яшьтән алып 86 яшькә кадәр. Ул үзенең җыр мәктәбен оештырган педагог. Аны «Азино» балалар иҗат үзәге белән Алиш исемендәге иҗат үзәгендә укучылар көтеп алалар.   Миңгол абыйның тагын бер зур хыялы бар: музыкаль драма театрлары өчен кадрлар әзерләү. Ул бөтен артистлар да җырлый белергә тиеш, дип саный. Хыялларыгыз чынга ашсын, сәламәт булыгыз, хөрмәтле Миңгол абый!
Георгий Ибушев, Татарстанның халык артисты: – Җыр сәнгатенә юлны миңа Миңгол абый ачты. Ул милли җыр сәнгатенә тугрылыклы булып хезмәт итә. Җырның кадерен белә. Яше 75кә җитсә дә, аның яшьләр көнләшерлек энергиясенә шаккатам. Ул һаман яшьләрне эзли. Төп максаты : милләткә хезмәт итү. Татар җыр сәнгатен күтәрүдә зур көч куя ул, үз сүзе, үз фикере бар. Миңгол абый миңа абыем кебек кадерле.   Рөстәм Закиров,Татарстанның атказанган артисты: – Миңгол абый җыр сәнгатендә лаеклы урын алган өлкән артистларның берсе. Мөгаллим буларак, ул үзенең студентлары белән горурлана ала. Шушы арада аның туган көнендә дә бергә чыгыш ясадык. Милләтебезгә тагын да хезмәт итсен әле. Аңа рәхмәттән башка сүз юк.   Иркә, эстрада җырчысы: – Мин Казанга килгән елларымда, җырлый башлагач та, сәхнәдән фонограммага авыз ачып торуымнан ояла башладым. Шуңа күрә Миңгол абый янына бардым. Ул мине тере тавышка җырларга өйрәтте. Аның көчле укытучы икәнлеге беркемгә дә сер түгел. Мин аларның өендә күп тапкырлар булдым. Хатыны Фәния апа белән алар мине үз балаларыдай каршы алалар иде. Укырга дип барып, мин аларда ял итеп кайта торган идем. Аларның өендә һәрвакыт җылылык. Миңгол абый бер кешене дә аермый, һәркемне тигез күрә. Минем өчен ул тормышта да, вокал буенча да укытучы. Алга таба аңа саулык телим. Ул безгә бик кирәк.   Закир Шаһбан, Татарстанның атказанган артисты: – Миңгол абый искиткеч саф күңелле кеше. Ул мине зур сәхнәгә алып чыкты. 1995 елда «Татар җыры» фестивалендә икенче урын алуымда аның да өлеше булды. Күп еллар аның татар сәнгатенә хезмәт итүен телим. Егетләр сыман, энергиясе сүрелмәсен. Яшәү дәрте сүнмәсен.   Гөлсирин Абдуллина, эстрада җырчысы: – Миңгол абыйны мин мәктәптә конкурсларда катнашып йөргәндә күрдем. Шуннан соң ул мине музыка серләренә өйрәтә башлады. Җырны юлдаш итүемдә аның да роле булды. «Синең тавышың үзенчәлекле», – ди торган иде ул миңа. Аның укучылары һәрчак күп булсын. Сәхнәдән дә аерылмасын.
Люция ХӘБИБУЛЛИНА

--- | 01.09.2016

"Рубин” уенчысы Гёкдениз Карадениз Татарстан пенсионерына зур бүләк ясаган (ФОТО)

$
0
0
01.09.2016 Спорт
Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылында гомер кичерүче 74 яшьлек Рифкать Шәйдуллинга Казанның “Рубин” футбол командасы лидеры Гёкдениз Карадениз инвалид креслосы бүләк иткән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Рифкать абый һәм аның тормыш иптәше Фирүзә Шәйдуллина сөйләде.
2015 нче елның 5 октябрендә Рифкать Шәйдуллинның бер аягы ампутацияләнә. “Рифкатьнең аягы бармактан бозылып китте. Дарулар белән дә дәваладык, сөлек тә салдырып карадык. Чүпрәле районында да, Буада да, Ульяновскида да хастаханәдә ятты, бер файдасы булмады. Аннан инде Ульяновскида тездән өске яктан кисәргә куштылар. Бүтән чарабыз калмагач, районда кистердек”, - дип сөйләде Фирүзә апа.   “Гангренага китсә, бот төбеннән үк кисәсе була дигәч, аякны кистерүгә ризалаштым. Бик зур авыртулар кичердем. Искә төшерсәм, күземә яшь тула. Дошманыңа да күрергә язмасын моны. Аякны эзләп басам да, тәгәрәп китәм. Ничә тапкыр егылдым инде”, - диде Рифкать Шәйдуллин.     Аяксыз калган пенсионерга шактый гына урын өстендә ятарга туры килгән. “Култык таякларыннан ике култык асты каралып чыкты инде”, - ди Фирүзә ханым.   Рифкатьнең оныгы Динар һәм күршеләрендә яшәүче “Рубин” клубы җанатары (исемен әйтмәүне сорады) ярдәм сорап, “Рубин” клубына мөрәҗәгать иткән. Лидер уенчыларның берсе Гёкдениз Карадениз үтенечне кабул итеп, махсус инвалид креслосы бүләк иткән. Кресло Россиядә җитештерелгән. "Төймәгә басып, бер 15 км тирәсе барырга була. Шөкер, кресло әйбәт булды. Безгә, сугыш балаларына, инвалидларга булышканнары өчен зур рәхмәт”, - диде Рифкать Шәйдуллин.   “Шөкер, Рифкать хәзер урамга чыгып йөри башлады. Бик шатландык, бик уңайлы кресло”, - диде Фирүзә апа. Шәйдуллиннар гаиләсе иганәче Гекденизга компьютер аша рәхмәт хаты язып җибәргән.     Фирүзә ханым әйтүенчә, Рифкать абыйның аягына протез да ясаталар. “Ул әзер булгач, Казанга бер 10 көнгә йөрергә өйрәтергә киләсе диделәр”,- диде ул. “Шул протезны күз карасы күк көтеп ятабыз, әлегә Казаннан хәбәр юк, - ди Рифкать Шәйдуллин.
Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА

--- | 01.09.2016

Җәлил Гайбадуллин: “Сәхнә бәхете минем өчен бик кадерле” (ФОТО)

$
0
0
01.09.2016 Мәдәният
Җәлил Гайбадуллин 6 сыйныфта ук гармунда уйнарга өйрәнгән. Баянны да үзләштергәннән соң, 8 сыйныфта синтезатор артында җырлап, көйләр чыгарып җыр конкурсларында беренче урыннарны яулый башлый. Җырчы карьерасы шулай башланып китә. Бүгенге көндә Җәлил Гайбадуллин танылып килүче автор-башкаручы, үз концертларында тамашачыларга бар мәхәббәтен яудыра. Әмма төп мәхәббәте аның яңа чыккан клибында чагыла.

– “Улым, күз нурым” җырына яңа клибың чыкты. Әлеге эшкә әти кеше буларак нинди хисләр белән алындың?

– “Улым, күз нурым” җырын бик яратам. Улымны тагын да катырак яратам, бар җаным белән сөям, шуңа тормыш иптәшем Лиана, әти-әни, әби-бабай һәм дуслар белән киңәшләшеп истәлеккә клип ясарга уйладык та — төшердек. Хисләр монда иң чыны, иң тирәне инде, сүз белән әйтеп бетерерлек тугел.

– Клипта синең кечкенә улың да катнаша. Артистлар гадәттә шәхси тормышларын яшерергә тырыша, синдә зур аудиториягә улыңны күрсәтү турында икеләнү булмадымы?   – Икеләнү булды, әлбәттә, әмма Аллага тапшырып башкарып чыктык. “Улыма күз тимәсен генә” дип көн дә иртә-кич теләп йөрим.   – Клипта улың катнашты, ә кадрда тормыш иптәшеңне күрмибез. Бу аның теләге идеме әллә сюжет шулай төзелгән?   – Тормыш иптәшем клипны төшергәндә башыннан ахырына кадәр янымда булды hәм ярдәм итте. Сюжет буенча Лиана бу клипта булырга тиеш түгел иде. Алда бит әле, кем белә, кызым да булыр.Ул клипта инде тормыш иптәшем һичшиксез булачак.   – Улыңны артист итеп күрәсеңме?   – Улымнан бер көнне генә сорадым: “Кем буласың?”- дип. “Әниең кебек юрист яисә әтиең кебек артистмы?” — дип сорагач, җырчы һөнәрен сайлады. Кем булса да яраткан эше булса, халыкка булышса — без бәхетле булыр идек.   – Күпчелек җырчылар хәзер автор-башкаручы. Бу талантлы кешеләрнең артуымы яисә җырларны үзең язсаң шактый очсызгарак чыгамы? Чөнки сәхнәгә күтәрелер өчен калын кесә кирәк.   – Сәхнәдә соңгы 4-5 ел эчендә генә автор-башкаручылар артты, мин дә алар исәбендә. Әйе, җырлар сатып алырга бик калын кесә таләп ителә. Мин үзем беренче җырны 8 сыйныфны тәмамлагач иҗат иттем, «Әткәй-әнкәй фатихасы» дип атала. Бүгенге көндә игезәк кызлар Регина һәм Венера Ахмеровалар җырлый аны. Автор-башкаручы булсам да, башка композиторлар җырларын да башкарам бик теләп.   – Хәзер барысы да сәхнәгә омтыла, үзешчән җырчылар да күп. Үз тамашачыңны нинди ысуллар белән җәлеп итәсең?   – Күп җырчылар, тагын да дөресрәге — җырлаучылар, хәзер көйсез, моңсыз җырлар да башкарып халык күңелен яулый. Миңа калса, минем җырлар да, стиль дә, тавыш та күпләргә ошый, шактый хуплау сүзләре ишетәм.Үзем гади булгангадыр инде. Җырларны бит автор-башкаручылар беренче чиратта халык өчен яза, бизнесны, акча эшләүне арткы планга куябыз.  Җырларны сатабыз да, бушка да бирәбез.   – Сәнгать өлкәсеннән кала башка эшләр белән шөгыльләнәсеңме? Бәлки үз бизнесың бардыр?   – Сәнгать минем әлегә кадәр хобби кебек кенә иде. Хәзер мин аңа өстенлек бирәм, алгы планга чыга башлады. Үзенчә бизнес та бар: туйлар алып барабыз. Халыкның кәефен күтәреп рәхәтләнеп ял итеп эшлибез.   – Син ничек ял итәсең? Кайсы урыннарда очратып була сине?   – Ял иткән юк дисәм дә була. Әни-әти янына авылга кайтырга яратабыз, эшләп ял итәбез.   – Үзең концертлар куйган җырчы буларак нинди көчләр тәлап ителә синеңчә бу эшкә? Бәлки мондый җаваплы эшкә алынмыйча гади гына мәҗлесләрдә җырлау кулайрактыр?   – Гади мәҗлесләрдә дә җырларга, чыгыш ясарга кирәк дип уйлыйм, үзенә күрә репетиция итеп кабул итәргә кирәк. Без төркем белән hәр җәйне авыллар буйлап концертлар куеп йөрибез, дискотекалар оештырабыз. Зур сәхнәләрдә концерт эшләү җиңелләрдән түгел, әлбәттә. Шәп администратор, продюссер булса уңайлы булыр иде. Хәзер “кассовый” җырчыларны бармак белән генә санап була, ә зур залларны тутыру өчен бик күп көч һәм чыгымнар кирәк. Реклама да кыйммәт, сәхнә арендалау һәм башкасы.   – Өметсез шайтан гына була, диләр бит, син нинди максатлар белән яшисең?   – Зур һәм изге максатлар белән яшибез. Матур, мәгънәле җырлар иҗат итүне дәвам итеп, жиhанда яшәгән hәр татарның күнеленә үтеп керерлек итеп иҗат итәсе килә. Бөек автор-башкаручы, композитор булып каласым килә тарихта.       Фотолар шәхси архивтан алынды.
Гөлшат МИНГАЗИЗОВА

--- | 01.09.2016

Артистлар балаларын Белем иленә озатты (ФОТО)

$
0
0
01.09.2016 Шоу-бизнес
Белем бәйрәме көнне беренче сыйныф укучылары гына түгел, аларның әти-әниләре дә алардан ким дулкынланмый. Мәктәп эзләү, баланы баштан-аяк киендерү, букет әзерләү – ата-аналар өстендәге зур бурыч. Газизләренең тырышып укуын теләп, бүген күпләр балаларын мәктәпкә озатты.
Булат Бәйрәмов һәм Ләйсән Гимаеваның төпчек кызлары Зифа, Раяз Фасыйховның беренче баласы Венера, Ләйсән һәм Илнар Ялаловларның уллары Аяз, Алсу һәм Азат Фазлыевларның беренче уллары Аяз, Ильвинаның кызы Раяна да быел тәүге тапкыр белем иленә аяк басты.         Раяз Фасыйховның кызына форма ярамаган     - Кызым 149 нчы татар-төрек лицеена укырга керде. Бик ябык булганга Венерага гадәти әзер мәктәп формасы ярамады. Шуңа күрә тектерергә туры килде, берничә тапкыр “примерка”га да бардык. Мәктәпкә тизрәк бару теләге белән янды. Әзерлек курсларына йөрде. Яза, саный белә. Сумкасын август башыннан бирле көненә өч-дүрт тапкыр бушатып-тутырып карады инде. Балалар бакчасына йөреп, иртүк торырга ияләште. Шуңа күрә бу яктан авыр булыр, дип уйламыйм. Энесе генә нишләп бетәр менә. Балалар бакчасына икәү йөрергә ияләшкәннәр бит. Ул әлегә аңлап бетерми. Мәктәптән соң апа “садик”ка килә, дип куана.   Илнар Ялаловның улы мәктәпкә имтихан биреп кергән     – Аяз 19 гимназиядә белем алачак. Монда эләгү җиңелләрдән булмады: бер урынга 7-8 бала дәгъва кылды. Улыбыз мәктәпкә имтихан биреп керде. Карарны үзе кабул итте: икенче мәктәп сайлау мөмкинлеге дә бар иде. 1 сентябрьне җәй башыннан бирле көтте. Һәр иртә: “Тагын ничә көн калды?” соравы белән башлана иде. Улыбыз укый, яза, математик гамәлләрне башкара белә. Сыйныфта малайлар күбрәк. Инде бүген дуслашырга да өлгерделәр. Тик менә балалар бакчасындагы дусларын гына сагына. Урамда күрешсәләр, зурларча кочаклашалар, – ди Илнар.   Булат Бәйрәмовның кызы форма алган көнне кичкә кадәр салмый йөргән     - Кызларыма караганда үзем күбрәк дулкынландым, – ди Булат. – Беренче сыйныфка барган көннәр искә төште. Аннан соң балалар ничек укыр, дип тә борчыласың. Бүген безнең Җиһангәрәевлар гаиләсе өчен тарихи көн. Ике абыемның да төпчек кызлары беренче сыйныфка укырга керде. Әниебез шулай итеп өч оныгын Белем иленә озатты. Зифа инде мәктәпкә барырга күптән әзер. Әзерлек курсларына да йөрде. Ул безнең туганнан бирле укучы. Олы кызыбыз Таңсылу белән иң яраткан уеннары – укытучы булып уйнау. Каннарына сеңгән, күрәсең, Ләйсән белән минем дәү әти-дәү әниләр дә, әти-әниләр дә, үзебез дә укытучы бит. Укый белә. Үзенчә яза да. Җәй беткәнгә хафаланып, көндәлек язган бит, балакаем.     - Таңсылу бишенчегә күчте. Кай арада үсеп җиткәннәр диген! Зифа бу көнне бик зарыгып көтте. Уку кирәк-яракларын да әллә кайчан җыя башладык. Мәктәп формасы алган көнне салмыйча да кичкә кадәр шуның белән йөрде. Сумкасын да әллә ничә тапкыр тутырып-бушатып, асып йөрде. Исән-сау булып, тырышып укысыннар гына инде. Ходайга һәм укытучыга тапшырдык! – ди кызларыннан да артыграк дулкынланган Булат Бәйрәмов.   Фазлыевлар: «Ничек укытырбыз”, – дип баш вата     - Улыбыз Аяз 149 лицейга барды. Үзенең укырга теләге бик көчле. Әмма балалыгы белән алда ниләр көтәсен аңлап бетерми инде. Сыйныфта 32 бала. Әти-әниләр дә күп килгән иде. Алар арасында әзрәк югалып та калды кебек. Әзерлек курсларына йөргәндә аның кадәр күп бала түгел иде бит. Кечкенә улыбыз Ильяс “мин дә укырга барам”, дип җыенды. Сумкасына китаплар тутырып килде. Үзебез Аязга караганда да күбрәк борчылабыз. Укытасы бар бит. Эш белән вакыт яклары тыгыз булгач, икеләтә дулкынландыра.
Чулпан ШАКИРОВА сораштырды

--- | 01.09.2016

Күршең үзеңнән яхшырак булсын...

$
0
0
01.09.2016 Хатлар
Шәһәребез зур түгел, ләкин заманасы шундый: терәлеп торган күршеңне дә айлар буе күрмисең. Ә монда шәһәрнең икенче башында, яңа микрорайонда торучы, элек бергә яшәгән күршемне урамда очраттым. Туганын күргәндәй шатланды, кочаклап ук алды. Мин дә аны күрүемә бик шат идем. Күршең үзеңнән яхшырак булсын дигән әйтем бар.

Күршеләрне бик күп күрмәдем күрүен, чөнки утыз елдан артык бер җирдә – бер йортта гына торам. Әмма күршеләрем үземнән дә яхшылар. Без бер мәйданчыкта торган күршеләр белән түгел, бер подъездда торганнары белән дә бик озак вакыт белешеп, күрешеп, аралашып яшәдек. Хәзер тормыш үзгәрде. Зур тизлек заманы. Күпләрнең күршеләр белән түгел, туганнары белән аралашырга да вакыты юк.

Әйткәнемчә, бер гаилә кебек яшәгән җирдән бер күршеләрем, яңа фатир алып, икенче урынга күчеп киттеләр. Яңа җирдәге урыннары иркен – өч бүлмәле, зур кухнялы һәм зур балконлы фатир. Карт кайнана, өч бала, дүртенчегә баладан да көйсез ир белән алар ике бүлмәле «хрущевка» да яшәделәр. Балаларының да икесе малай, берсе кыз. Тар, кысан фатирда бик озак интеккән күршемнең баштагы көннәрдә шатлыгы эченә сыймады. Күченү шатлыгы бе лән тәмам сихерләнеп, “исереп” йөрде. Күргән саен елмаеп, шатлыктан балкып, күршем яңа фатирын мактый: – Кухнясы зур (хатын-кызга иң кирәкле, мө һим җир), бүлмәләре иркен, матур. Балконы гына ни тора. Элеккесе кебек бер метр гына түгел, җиде метр – үзе бер бүлмә бит! Кил әле, күреп китәрсең, – ди. Әйе, гомер буе кысанлыкта интеккәч, балалар үсеп таралышкач булса да яңа, иркен фатир алу үзе зур бәхет иде алар өчен. Алар өчен генә түгел, бөтен кеше яхшыга, иркенгә омтыла.

Ә бит югыйсә икесе дә гомер буе заводта эшләделәр. Ярый инде картлыклары иркендә, рәхәттә үтәр. Күршеләрем яңа йортка, яңа фатирга күченеп киткәнгә шактый вакыт узды. Менә элеккеге күршемне янә очраттым. Исәнлекләрне, хәл-әхвәлне белешкәч мин фатирларын сораштыра башладым. – Фатирыгыз иркен инде, – дим. – Иркен... – Рәхәткә чыктыгыз, ә? – Сүз дә юк, фатирыбыз иркен. Иң мөһиме кибете, базары да якын. Кайнар суы бар. Бүлмәләр аерым, иркен. Балкон зур. Кыскасы, оҗмах. Тик менә сезне – элеккеге күршеләремне, бергә торган чакларны сагынам. Балаларга яңа фатирны биреп, үзебезгә искесендә генә каласы булган икән дим. Ирем белән көн саен шул хакта сөйләшәбез. Ничек рәхәт итеп, тату-дус яшәгәнбез. Мин моны сездән аерылгач кына аңладым. Бер-беребезнең хәлен белешә идек.

Берәребез авырып китсә, кем мәтрүшкә, кем бал тотып кереп җитә идек. Шатлыклар да, кайгылар да уртак булды. Мин әле фатирны сат канда алучыга: “Безнең подъезд бик тыныч, күршеләрем бик яхшы”, – дип әйттем. Ә ул: “Мне этого не надо. Я покупаю квадратный метр, а не соседей”, – диде. – Сатып алучылар үзләре анда күренмәде. Фатирыгызны арен дага биреп торалар бугай. Анда әллә офис, әллә нәрсә. Көн саен яңа кешеләр кереп-чыгып йөри. Подъездда тынычлык дигән нәрсә бетте. – Шулайдыр шул. – Яңа фатирда шактый яшәсәм дә, күршеләрнең берсен дә белмим, – дип сүзен дәвам итте элеккеге күршем. – Хәзер инде иркен бүлмәләр дә, зур кухня да, җиде метрлы балкон да кирәк түгел кебек. Әнә шул тар бүл мәләрдә сезнең белән яшисем килә. Иркен бүлмәләрдә җан җылысы юк икән...

Элеккеге күршемне бу олыгаю галәмәте генә, узар дип юаткан булсам да, үзем уйга калдым. Беренче карашка, күршеңнең яхшы яки начар булуы вак мәсьәлә генә кебек. Начар булса аның белән аралашмыйча, аны күрмичә дә яшисең. Алай гына түгел икән шул. Тормышың тулы булсын өчен сине аңлардай, хәлеңә керердәй, күңелең тулып ташыганда сине тыңлап торырдай яхшы күрше дә кирәк икән. И, адәм баласы!

Гомерең буе нәрсәгәдер талпынып, алданып, һаман яхшыга өметләнеп дөнья куасың, ә үзеңә бу фани дөньяда ни кирәген үзең дә белмисең. Иң кыйммәтле байлыгыбыз – күңел байлыгыбызны үзебез дә сизмәстән кадерсезләп югалта барабыз түгелме?!


Илүсә НӘБИУЛЛИНА, Әлмәт

--- | 01.09.2016

Татарстанда юл һәлакәте нәтиҗәсендә ике кешенең гомере өзелгән, берсе авыр хәлдә (ФОТО)

$
0
0
01.09.2016 Фаҗига
Бүген 12.37 сәгатьтә Казан-Оренбург автоюлының 117 нче чакрымында җитди юл-транспорт һәлакәте булган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. 15нче модель "Лада" һәм "Шкода Октавиа" автомобильләре бәрелешү нәтиҗәсендә беренче автомобильнең 61 яшьлек йөртүчесе һәм пассажиры һәлак булган. Пассажирның шәхесе ачыклана.

"Шкода Октавиа"ның 56 яшьлек йөртүчесе һәм 19 яшьлек пассажиры, "Лада"ның 55 яшьлек пассажиры Чистай Үзәк район хастаханәсенә озатылган.


Светлана БЕЛОВА

--- | 01.09.2016

Балаларын беренче сыйныфка озаткан җырчы әти-әниләр хис-кичерешләре белән уртаклашты (ФОТО)

$
0
0
02.09.2016 Шоу-бизнес
Кичә мәктәпләрдә укучыларны белем дөньясына сәяхәт кылырга дәшеп, кабат кыңгырау чыңлады. Артта – кояшлы, матур көннәр, алда – яулыйсы үрләр, ачасы яңа, кызыклы дөнья. Әлеге көнне балалар бакчасы белән саубуллашып, тәүге тапкыр яңа, мавыктыргыч та, катлаулы да тормыш юлына аяк атлаган “беренче”ләребез аеруча зур дулкынлану, кызыксыну белән көткәндер.
Җырчылар арасында да балаларын беренче сыйныфка озата баручы әти-әниләр бар. Алар нинди хисләр кичерә икән? Балаларына уку йортын сайлаганда нәрсәгә игътибар иткәннәр? Әлеге язма шул турыда.   Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйховның кызы Венера Казанның 149 нчы татар-төрек лицеенда белем алачак. Беренчедән, әлеге уку йорты үзләре яшәгән урыннан якында гына урнашкан булуы белән җәлеп итсә, икенчедән, төпле, яхшы белем бирүе дә мөһим роль уйнаган.     - Балабызны мәктәпкә урнаштырганда, әллә нинди “текә” уку йортын эзләмәдек. Иң мөһиме – традицион, яхшы белем бирә торган булсын дидек. Танышлар белән дә киңәшләшеп, сөйләшеп сайладык. Бик яхшы белем бирә торган мәктәп, диделәр. Аннан соң безнең өчен үзебезнең татар телендә белем бирүе дә бик мөһим иде. Балалар туган телебездә аралашып, аны белеп үссеннәр. Хәзер бит дөньяны маңкортлар басты. Кызларыбыз-улларыбызның татар булулары белән горурланып үсүләрен телибез.   Үземдә исә каршылыклы хисләр өермәсе. Бер яктан, кызыбыз зур үсте дип сөенәм, аның белән горурланам, икенчедән, без дә олыгаеп барабыз бит инде дип сагышланам. Үзебезнең мәктәп елларын да сагынып искә алдык. Авылда да бик яхшы белем биргәннәр дип уйлыйм. Балаларыбыз яңа, зур тормышка аяк басалар, сыйныфта, коллективта кеше буларак формалашу чорларын үтәләр. Аның өчен дә бераз борчылу хисе бар. Коллективка ничек кереп китәрләр дә, мәктәп тормышында нинди урын алырлар, дип уйланам. Шуңа күрә мәктәпкә тәүге адымнарын атлаган балаларыбызга исәнлек-саулык, тел ачкычлары һәм уңышлар телим,  - ди Раяз.          Моңлы гаилә Алсу һәм Азат Фазлыевлар да зур уллары Аязны беренче сыйныфка озатты. Шунысы кызыклы, Аяз белән Р.Фасыйховның кызы Венера бер лицейда, бер сыйныфта белем алачаклар икән.   – Әлеге көнне Аяз бик зур түземсезлек белән көтте. Бик әзерләнде инде. Мәктәпне сайлаганда иң элек татар телендә белем бирүе мөһим иде. Аяз татар балалар бакчасына йөрде. Шәһәр балалары русчаны барыбер яхшы белә ул. Безнең Аяз да ике телдә дә яхшы аралаша.     Әлегә үземнең хисләремне аңлап та бетермим. Бик дулкынланам. Бердән, улым өчен сөенәм, икенчедән, безнең дә яшь бара бит инде, дип уйланам. Курку да бар. Хәзер балаларның мәктәп программалары бик авыр, диләр. Булдыра алырбызмы дип тә уйлыйм. Үзебезнең дә эш графигыбыз тыгыз. Без булмаганда, балалар кем белән калыр? Аннан соң, әлеге вакыт безнең гаилә өчен гомумән мәшәкатьле чорга туры килде. Әлегә Аязның мәктәбе үзебез яшәгән урыннан шактый ерак, тиздән Алла боерса, яңа фатирыбызга күченәбез. Шуннан соң гына якынаячак. Кечкенә улыбызга да шушы көннәрдә балалар бакчасы булырга тиеш. Фатирга күченгәч, аны да урнаштырырбыз дип торабыз, - диде һәрвакыттагыча ачык, мөлаем Алсу.   Эстраданың моңлы җырчысы Илдар Әхмәтов та улы Исламны беренче сыйныфка озатты. – Улыбыз үзебезнең йорттан ерак түгел генә урнашкан 171 нче мәктәпкә барды. Әзерлек курсларына бик теләп йөргән иде, укый-яза белә. Менә Исламны мәктәпкә озата бардым, ә үзем горурланам да, шатланам да, көенәм дә. Картаябыз бит, әй, дип уйга калам, - ди уенын-чынын бергә кушып Илдар.   Популяр җырчы Ләйсән Гыймаева белән танылган ди-джей Булат Бәйрәмовның та икенче кызлары Зифаны көмеш кыңгырау мәктәпкә дәшеп алды. Зифа апасы Таңсылу укыган 19 нчы гимназиядә белем алачак. Әти-әниләр балаларына мәктәп сайлаганда аның яхшы абруйлы, тәртипле, төпле белем бирүенә игътибар иткәннәр. “Хәзер балалар мәктәпкә барганчы ук укый-яза, саный белә. Зифа да шушы ук мәктәпкә бер ел әзерлек сыйныфына йөрде” – ди Ләйсән.         Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева да уртанчы баласы – кызы Ильвинаны беренче сыйныфка озатты. “Бүген безнең өчен бик шатлыклы көн. Кызыбыз беренче сыйныфка китте. Исән-сау укып, белемле, акыллы булып үсәргә язсын”, - дип теләкләр тели әни кеше.     Ә без исә белем дөньясына сәяхәт итәргә чыккан укучыларыбызга - сәламәтлек, уңышлар, ә аларның әти-әниләренә күңел тынычлыгы, иминлек телибез.  
Зөһрә САДЫЙКОВА

--- | 01.09.2016

Татарстанда пенсионер каз "чәлдергән"өчен җавап бирәчәк

$
0
0
02.09.2016 Криминал
Ютазы районы Яссытугай авылында гомер итүче бер ханым кош-корт асрап интекмичә, аны урларга гына уйлаган. Пенсия яшендәге бу хатын, авылдашларының казларын урлап, хокук саклау органнары тарафыннан кулга алыган.
Кечкенә авылда капчыктагы безне яшереп калып булмый, шунлыктан яссытугайлыларга җинатьченең кем икәнлеге, мөгаен, билгеле булыр һәм ул аларның кырый карашына “лаек”, дип яза "Ютазы таңы".  
---

--- | 02.09.2016

Камал театрында "Җилкәнсезләр"спектакленең репетицияләре бара (ФОТО)

$
0
0
02.09.2016 Мәдәният
8 һәм 9 октябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында 111 сезонның беренче премьерасы - татар драматургиясе классигы Кәрим Тинчуринның "Җилкәнсезләр" спектакле. Спектакльнең режиссеры - Георгий Цхвирава (Омск академия драма театрының башрежиссеры).
Билет алырга Касса тел.: 293 03 74.                                  
---

--- | 01.09.2016

Туйга татарча котлау үрнәкләре (ВИДЕО)

$
0
0
02.09.2016 Ир белән хатын
Сентябрь ае – туйларның кызган чоры. Көннәрнең кызуы кими төшсә дә, табигатьнең матурлыгына сокланып туеп булмый. Алтын көздә өйләнешүчеләрнең гомер юлы да алтынга тиң булсын диясе генә кала. Туйда кунак булгач, теләкнең дә үзенчәлеклесен әйтәсе килә. Бүген оригиналь теләк әйтү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Аны нинди итеп ясау бары үзегездән тора.
Без сезне даими рәвештә татар телендә туй котлаулары белән таныштырып киләбез. Ләкин бүген гади теләк кенә әйтү белән генә кияү белән кәләшне, туйдагы кунакларны җәлеп итеп булмый. Шуңа күрә фантазияне эшкә җигәргә туры килә. Бүген без сезгә туйларга оригиналь итеп котлау үрнәкләрен тәкъдим итәбез.   1. Илдан һәм Альбина туена аның иҗади дуслары менә шундый видеокотлау әзерләгән. Яшь парларның дусларының фантазиясе бай икәнен видеоны карагач үзегез дә күрерсез. Татарча-русча яңгыраган мондый котлауны туйдагы һәр кунак җылы кабул итәчәк. Аңлашылганча, таныш җырларның көенә салынган җырда яңа өйләнешүчеләрнең мәхәббәт тарихын да ишетеп була. Бу видео туй көнендә үк күрсәтелә. Анда туй мизгелләре дә кертелүе монтажерның оператив булуын тагын бер ассызыклый. 

 2. Берәр җырның “минус” вариантын алып, аның сүзләрен үзгәртеп, кияү белән кәләшнең исемнәрен, туй узган көн, ай, елны кертеп, рэп иҗат итәргә мөмкин. Рэп юнәлешендәге мондый иҗат җимеше яшьләр арасында аеруча популяр.

3. Рафаэль һәм Айсылу туена исә кәләшнең дуслары видеокотлау өчен русча, татарча өч җырның куплет һәм кушымтадагы сүзләрен үзгәртеп, алар аша яшь парга якты теләкләр, ә кияүгә үгет-нәсыйхәт тә әйтергә онытмаган. Бу иҗат җимешен монтажлаучы видеоэффектлар куллануы видеопрезентациягә игътибарны тагын да ныграк җәлеп итә.

4.  Биредә шулай ук бик күпләргә таныш булган рэп стилендәге җырның сүзләрен үзгәртеп, аны татарчалаштырганнар. Мондый төрдәге котлауны егет ягы да, кыз ягы да башкара ала, чөнки рэп укыганда, тавыш, тембр мөмкинлекләре алай ук мөһим түгел.


---

--- | 01.09.2016

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Приморьеда кешеләрне коткарган Олег Федюраның ничек һәлак булуына аңлатма бирә алмый

$
0
0
02.09.2016 Фаҗига
Приморье крае буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе башлыгы Олег Федюр вафат, дип хәбәр итте җомга көнне РИА “Новости” әлеге хәл белән таныш чыганакка нигезләнеп. "Ул Чугуевск районында үлгән", — диде агентлык әңгәмәдәше. МЧС ның край идарәсендә әлеге мәгълүматны расламаганнар, кире дә какмаганнар.
“Бу мәгълүматны расламыйбыз да, кире дә какмыйбыз, әлеге хәл буенча аңлатма бирә алмыйбыз”,- диде Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле. Шул ук вакытта җирле матбугат чаралары Федюрның күпердән төшеп киткән КамАЗ кабинасында батып үлүен хәбәр итәләр.   Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән Чугуевск районының Уборка торак пункты янында көчле тайфуннан соң булган тәртипсезлекләрне бетерүләрен, кешеләрне эвакуацияләүләрен һәм аларга ярдәм күрсәткәндә "КамАЗ" машинасының коткаручылар белән бергә суга төшеп китүен хәбәр иттеләр.   "Бу урынга "КамАЗ" машинасында МЧСның Ерак Көнчыгыш эзләү-коткару өстәмә отряды коткаручылары килгән. Павловка елгасын кичкәндә машина су астына китә”,- диде агентлык әңгәмәдәше. Матбугат хезмәтендә исә зыян күрүчеләр турында мәгълүматлар булмады, дип белдерделәр. 

 


---

--- | 02.09.2016

Өйдә нибары ике балага дәрес бирүче укытучы әниеңнән, “2ле” куйма әле, дип сорап буламы?

$
0
0
02.09.2016 Мәгариф
Мәктәбең өеңдә булса, ничек шәп! Иртән торып, авылның икенче башына чабасы да, автобуска ашыгасы да юк. Укытучы әниеңнән, “2ле” куйма әле, дип тә сорап буладыр. Өй эшен эшләмәсәң дә, артык тиргәмәячәк. Андый мәктәп чынбарлыкта да бар. Әтнә районының Бахтачы авылында яшәүче Рәмзия Хөсәенова үз балаларына өйләрендә белем бирә. Кызык, ә таләпләр нинди икән?
Быел алар икәү булачак   Хөсәеновларның өе “Укытучы йорты” дип үзгәртелгәнгә быелгы уку елында ун ел була. Авылда башлангыч мәктәп ябылганнан соң ачылган ул. Шушы вакыт эчен­дә Рәмзия ханым башта Рәниләне, аннан кызы Илүзәне укыткан, быел улы Ислам икенче сыйныфка бара. “Бездә сөенечле яңалык бар әле. Ике укучы булдык. 1 нче сыйныфка Казан шәһәреннән кайткан Йосыф килде. Ул татарча да, русча да яхшы белә”, – ди Рәм­зия ханым.   11 хуҗалыклы авылда 1 нче сыйныфка баручы башка сабый юк. 4 нче сыйныфны тәмамлагач, балалар Күлле Киме мәктәбенә укырга китә. Әлеге мәктәп “Укытучы йорты”нда белем алучыларга да яхшы таныш. 1 сентябрь, “Соңгы кыңгырау”ны алар шунда бәйрәм итә. Инглиз телен дә, Күлле Киме­дән килеп, Ирина Хәмидуллина укыта икән. Медицина тикшерүе үтәргә дә зур мәктәпкә баралар. Балалар 4 нче сыйныфта биш фәннән сынау тапшыра. Бу вакытта балаларны Рәмзия ханымның ире Ирек үз машинасында илтә. “Иптәшем бервакытта да каршы килми, вакытын таба. Хезмәтемне аңлый, хәлемә керә”, – ди укытучы.
Минуслар, плюслар...   “Укытучы йорты”, бер караганда, мәктәптән аерылмый да кебек. Яшел парта, укытучы өстәле... Уку бүлмәсе әнә шуннан гыйбарәт. Физкультура һәм информатика дәресләре башка бүлмәдә үтә. Яңа уку елына мәктәпләрнең әзер­леген тикшергәндә, әлеге “өй-мәктәп” барлык таләпләргә җавап бирә дип табылган. Ә балалар, сыйныф бүлмәсенең ишеген ачканда, үзләрен мәктәпкә барган кебек хис итә. Дәресләр тәмам­лангач, анда кереп йөр­миләр. “Укытучы йорты”ның нинди уңай һәм тискәре яклары бар? Үз өеңдә үз балаларыңа белем бирү кыенмы?   – Уңай ягы бар: анда һәрвакыт җылы һәм якты. Элеккеге мәктәп бинасы утын ягып җылытылды. Кыш көне дәресләр беткәнче суына башлый иде. Балалар аякларына киез итек киеп утырырга мәҗ­бүр иде. Хәзер бар да уңайлы: җылы суы, бәдрәфе өйдә, ашау бүлмәсе аерым. Мәктәптә болар­ның берсе дә юк иде. Барысына да кечкенә генә бер сыйныф бүлмәсе. Компьютеры, телевизоры дисең­ме? Кимчелекле ягы – балалар аз. Һич югы 3-4 бала җыелса, күңел­лерәк булыр иде. Тикшерү кил­гәндә дә читен. Укытучы да, пешекче дә, җыештыручы да – үзем. Барысына да өлгерергә кирәк, – дип сөйли Рәмзия Хөсәенова.   Укытучы үз балаларына белем бирүне кыен дип санамый. Әмма аңа көн буе диярлек шулар янында бөтерелергә туры килә. Башта ярты көн буе укыта, аннан дәрес хәзерләтә. “Кайвакыт арып та бетәм. Бигрәк тә 1 сыйныфта авыррак”, – ди укытучы-әни.   Әниме, апамы?   Алар аңа дәрестә “әни” дип эндәшсә дә, үзен укытучы буларак кабул итәләр икән. Үзе дә беренче көннән үк, дәрес вакытында син – укучы, ә мин – укытучы апа, ә дә­рес­тән соң – “әни”гә әйләнәм, дип искәртеп куйган. Үзегезне өйдә дип түгел, мәктәптә итеп хис итегез дип аңлаткан. 2 нче сыйныфта инглиз теле укытучысы Ирина Васильевна килеп укыта башлагач, кызы Илүзә әнисенә башта “апа” дисә, аннан тиз генә “әни” дип төзәтеп куя торган булган. Ә улы Ислам 6 яшьтән укырга кергән. Шуңа күрә былтыр беренче сыйныфта укыганда әнисен укытучы кебек кабул итә алмаган әле.   Үз өйләрендә булгач, балалар тәмам иреккә чыгып бетмиме? Балалар “укытучы-әни”дән ташламалар көтәме? Безнең өчен шунысы да кызык.  – Озак йоклап ятмыйлар. Ир­тәнге сәгать сигездә дәресләр баш­­лана, алар шуңа күнегәләр. Дәресләрне кичектереп, әйтик, кичен укытканым булмады. Дә­ресләр бергә кадәр дәвам итә. Бу вакытта өйдә эш бар дип бүленү юк. Аннан түгәрәкләр башлана. Кызым кул эшләре белән шөгыль­ләнә иде. Кәгазьдән бик матур әй­берләр ясап, аны танышларына, туганнарга бүләк итте. Быел ул 6 нчы сыйныфта укый, – ди укытучы.   Физкультура дәресләрен кыш көне чаңгыда шуып үткәрәләр икән. Яз-көз айларында җылы көнне урамда, ә һава торышы начар булганда дәресне өйдәге махсус бүлмәдә уздыралар. Хезмәт дәресләре уку программасы буенча оештырыла. Ә дәрестә балаларга тактасын да сөртергә, уку бүлмәсен дә тәртипкә китерергә туры килә.   Кырыс та, таләпчән дә   “Укытучы-әни”нең балалары мәктәпкә барганда ук укый белгән инде. Быел беренче сыйныфка керүче Йосыф та хәрефләрне таный. Гомумән, Күлле Киме укытучылары Рәмзия Хөсәенова укыткан балаларның белеменнән зарланмый. Илүзә – уку алдынгысы, Ислам да тырышса, апасыннан калышмас, ди Хөсәеновлар. Яшь­тәшләре аз булса да, балалар бик тә аралашучан икән.    – Балаларыгызга “2ле” куйган чаклар да буламы? Алар моны ничек кабул итә? – дип сорыйм укытучыдан. – Илүзә “2ле”ләр алмады. Ара-тирә “3ле”ләре булгалый иде. Ул аны җиңел генә үткәреп җибәрә. Кич белән әтисенә: “Миңа бүген әни “3ле” куйды”, – дип җиткерә. Аннан әтисеннән үзенә шелтә элә­гә. Башка укытучы укытса, бәлки ул аны әйтмәгән дә булыр иде. Исламга билге быел гына куела башлаячак. Мин үземне йомшак дип әйтмәс идем. Кырыс та, таләпчән дә. Үзеңнең балаңа кырысрак та буласың икән ул. Дәрестә белми утырса, орышып та куям. Сорауга җавап алырга кирәк, аның урынына башка бала юк бит, – ди педагог.
Сәрия МИФТАХОВА

--- | 02.09.2016

Татарстанның биюче "гаишнигы"интернет йолдызына әйләнде (ВИДЕО)

$
0
0
02.09.2016 Юмор
Татарстанның "биюче ЮХИДИ хезмәткәре" уйламаганда интеренет героена әверелде. Социаль челтәрләрдә пәйда булган әлеге биюче чынлыкта ЮХИДИ хезмәткәре булып чыкмаган. Әлеге форманы ул төрле чараларда, туйларда чыгыш ясау өчен алган булган.
Мәдәният институтын бетергән биюче "гаишник" буларак ТНТда бию буенча бәйгедә чыгыш ясаганлыгы хакында яза "Реальное время".    


---

--- | 02.09.2016

Үзбәкстан Президенты Ислам Кәримов вафат булган - Reuters

$
0
0
02.09.2016 Сәясәт
Үзбәкстан Президенты Ислам Кәримов вафат булган. Бу хакта Reuters агентлыгына өч дипломатик чыганактан мәгълүмат килгән. Журналистларның Reuters агентлыгы хәбәренә комментарий бирүен сорагач, РФ Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков әлегә яңалыклар юклыгын, чыгынак булып бары тик рәсми мәгълүмат кына була алуын белдергән.
Ислам Абдугани улы Кәримов — совет, аннан Үзбәкстаннның дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, 1991 елдан, ил бәйсезлек алганнан башлап Үзбәкстан Республикасының беренче президенты; 1990—1992 елларда Үзбәкстан хөкүмәте башлыгы. Совет чорында ул Үзбәкстан Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетының Беренче сәркатибе (1989—1991) һәм Үзбәк ССР президенты (1990—1991) вазифаларын били.   Ислам Кәримов 1938 елның 30 гыйнваренда Сәмарканд шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә туа. Рәсми биографиясендә милләте үзбәк диелгән (башка мәгълүматлар буенча әтисе үзбәк, әнисе таҗик).   Ислам Кәримовның 27 ел дәвамында – президентлык чорында рәсми хөкүмәт вәкилләре бер вакытта да авыруы турында хәбәр итмиләр. Шулай да матбугатта еш кына Кәримовның сәламәтлеге какшавы турында хәбәрләр басыла. Президентның ике тапкыр комага китүе турында мәгълүмат 2010 елдан күренә башлый. 2013 елда ул инфаркт кичерә һәм биостимуляторлар ярдәмендә яши икән диелә. Хәер, озакламый әлеге хәбәрләрдән соң Үзбәкстан башлыгы Мәскәүгә эш сәфәре белән килә.   2016 елның 28 августында Министрлар Кабинеты 78 яшьлек Ислам Кәримовның алдагы көнне инсульттан соң сырхауханәгә салынуын һәм стационар дәвалану үтүен хәбәр итә. Бер тәүлек үткәннән соң Кәримовның кече кызы Лола социаль челтәрләрдә әтисенең баш миенә кан савуын һәм реанимациядә икәнен һәм хәле тотрыклы дип белдерә. 31 августта Кәримовны беренче көннән үк Ташкентта Россия белгечләре – академик Н. Н. Бурденко исемендәге нейрохирургия фәнни-тикшеренү институты табиблары дәвалавы билгеле була. Шул ук көнне РФ президенты Путин Кәримовны Үзбәкстанның Бәйсезлек көне белән котлый һәм аңа ныклы сәламәтлек тели. 2 сентябрьдә Үзбәкстанның Министрлар Кабинеты Кәримовның хәле кинәт авыраеп китүе һәм хәлнең кискен булуы турында хәбәр итә.   Хатыны— Татьяна Әкбәр кызы Кәримова милләте буенча таҗик-рус чыгышыннан. Белгечлеге буенча икътисадчы. Кәримовларның ике кызлары һәм биш оныклары бар.   Олы кызлары Гөлнара Кәримова (1972 елда туган) — дипломат, профессор һәм эшкуар, Үзбәкстанның мәдәният һәм сәнгать Форумына нигез салучы һәм аның рәисе, шулай ук дәүләтнеке булмаган оешмалар җитәкчесе. Кайбер матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, 2014елның февраленнән Гөлнара үз вазифаларыннан артык файдаланган һәм коррупция гаепләве буенча өй арестында. Аның улы - Ислам Кәримов һәм кызы бар.   Икенче кызы - Лола Кәримова-Тилляева (1978 елда туган) — дипломат, Үзбәкстанда мәгариф һәм спорт өлкәсен үстерүдәге роле һәм балалар хокукын кайгырту эшләре белән билгеле шәхес. Ул эре хәйриячелек оешмаларына нигез салучы. ЮНЕСКОда Үзбәкстан вәкиле.   Лола Кәримова-Тилляеваның ире — бизнесмен, аларның ике кызлары һәм бер уллары бар.   Кәримов — совет илләре арасында хакимияттә озак утырган рекордчыларның берсе ( икенче урында ул, Казахстан лидеры Нурсолтан Назарбаевтан бер көнгә генә калыша). 1989 елдан республиканың беренче кешесе постында. Элеккеге СССР республикалары җитәкчеләре арасында аксакал – аңа 78 яшь.   Үзбәкстан һәм Казахстан — элеккеге СССРдагы бәйсезлек алганнан соң башлыклары алышынмаган ике республика.
---

--- | 02.09.2016

Уйла, кияү!

$
0
0
02.09.2016 Юмор
Кияү, алдан әйтеп куям: быел печән чабарга кайтмасаң да ярый. Дөрес, соңгы елларда печән әзерләргә бик ашкынып тормадың кебек. Кызыбыз: «Тимәгез аңа, вакыты бик тар, профессор булырга җыенып йөри», – дигәч, җыен юк-бар белән сине борчымаска тырышабыз, ярты елга бер генә шалтыратабыз. И-и, кияү, кулымда егәр булганда, ул печәнне үзем дә чаба идем аны.
Башкалар шәһәрдәге балаларына итен-маен төяп җибәргәндә, безнең дә калышасы килми. Күптән кайтканыгыз юк.  Яшерен-батырын түгел, быел сыерны бетергәнгә нәкъ дүрт ел булды. Күчтәнәч җибәргәндә майны күршеләрдән алабыз,  балны умарта кортлары ташып тора,  ит кирәк булганда – фермерлар  адым саен:  капка төбенә чыгып сызгырасың,  шундук түшкәсе белән китереп бирәләр.    Хәзер авылда безнең ише карт-корыдан башка кеше калмады. Клуб түбәсе җимерелеп төште, балалар мәктәпкә күрше авылга йөриләр. Авылдашлар: «Синең киявең врачларны  укыта, кая соң алар, нишләп берсе дә күренми?» – дип сорагач,     оялып куям кайчагында. Бер ел чамасы фельдшер кыз матур гына эшләп йөргән иде,  белмим, әллә кияүгә чыкты,  әллә безнең тормыштан туеп качты, күренми хәзер. Качарсың да, бүген авылда кан басымын үлчәрлек тә кеше юк. Кичләрен урамнарда ут та янмый, ичмасам.  Югары очтагы баганада бер лампочка яна,  түбән очта да нәкъ шундый ук хәл. Беркөнне күрше авылдан силсәвит Бәшәр килгәч:  «Борчылмагыз,  тиздән районнан акча киләчәк,  урамнар совет влачындагы кебек балкып торачак»,  – дип мактана башлаган иде,  «И-и, энем, ул акчаны күптән урлап бетергәннәрдер»,  - дигәч,  авызы бик тиз томаланды.   Алай да,  кияү, сиңа бер үтенеч бар. Безнең авыл Габделхәй малае, күрше авылга йөреп,  быел мәктәп бетерде. Ул малайны мин кечкенә чагыннан ук беләм. Олы мал суйганда бармагы белән төртеп күрсәтеп: «Монысы нәрсә була», дип, барлык эчке әгъзалары белән кызыксына иде. Хәзер генә аңладым:  бердә гаҗәп түгел, ул малай кулына аттестат алуга,  атасы Габделхәйгә:  «Әти, минем врачлыкка укыйсым килә», – дип белдерде.  Андагы баш! Укып та торасы юк,  янында өйрәтеп торучы булса,  бүген үк операция ясап,  кирәкмәгән җиреңне кисеп атачак. Дөрес булса,  хәзер аның белән мәчет картлары да киңәшләшә башлаган дип, сөйлиләр.  Кияү,  алай-болай, берәрсе: «Мин – Габдел-хәй малае», - дип,  ишегеңне тибеп  ачып керсә,  югалып калма, зинһар,  сабырлыгыңны җуймыйча,  сөйләгәнен ахыргача тыңлап бетерә күр. Әгәр үзегезгә врачлыкка укырга алсагыз,  әйткән иде диярсең,  ул малай әле үзен күрсәтәчәк.   Кияү,  бер таныш фермердан сезгә ит белешеп куйдым инде. Мин ул фермерны күптән беләм:  мал ашата белә,  ите һәр елдагыча тәмле була. Быел да – арт бот.  Печкән үгез,  карап торышка майлы күренә,  әмма артык симез түгел,  уртача гына... И-и, кияү,  үзебез дә шулай уртача гына яшәп ятсак иде, әгәр теге каһәр суккан  кан басымы борчып азапламаса. Ичмасам,   берәр дару уйлап тапсаң иде шул афәттән.  Бөтен өмет синдә –  син безнең кияү,  ни әйтсәң дә булачак прафисыр...   Чыганак: Туган як
Илдар ХӘЙРУЛЛИН

--- | 02.09.2016
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live