02.09.2016 Әдәбият
"Сабантуй" газетасының элеккене баш мөхәррире, балалар язучысы Ләлә Гыймадиева (Сабирова) өлкәннәр игътибарына беренче китабын тәкъдим итте. "Бер уч борчак" дигән җыентыкта элек һәм бүген татар гаиләсендәге үзенчәлекле мөнәсәбәтләр, сынаулар, язмышлар, гыйбрәтле хәлләр тасвирлана. Автор белән әлеге китап турында әңгәмә кордык.
- Ләлә апа, без сезне балалар язучысы буларак беләбез. Бусы – өлкәннәр өчен беренче китабыгыз икән. Ни өчен хәзер генә өлкәннәргә күчтегез?
- Чынлап та, моңарчы бөтен иҗатым балалар дөньясына бәйле иде. Әмма тормышымның өлкәннәр чынбарлыгына кагылышлы икенче өлеше кәгазь битенә күчми калды. Чынбырлыктан алынган кызык яисә кызганыч язмышлар укучыларны битараф калдырмас дип ышанам. Гыйбрәт булырдай үрнәкләр бар.
- Бүгенге яшь татар гаиләсенә бу китапта язылганнар аңлашылырмы икән?
- Мәсәлән, бүген иренең хыянәте яисә эчкечелеге белән беренче тапкыр очрашкан яшь әни, китаптагы вакыйгалар белән танышкач, бәлки алга таба тормышына дөрес юл табар. Өлкәнрәкләр күңелен басар, нәтиҗә ясар. Әмма бу китап аша мин акыл өйрәтергә теләмим, моңа хакым да юк. Минем максат – укучының уй-хисләрен кузгату.
- Әлеге әсәрдә үзегез белгән шәхесләрнең тормышы сурәтләнде дип әйтеп буламы?
- Китаптагы бер герой, бер вакыйга да уйлап чыгарылмаган, бөтенесе тормыштан алынган.
- Геройлар бүген дә билгеле шәхесләр булгач, алар үзләрен танып, ачуланып шалтыратмасмы?
- Китапны укып чыгучылар шалтыраталар. Өч иптәш шалтыратты, күптән түгел генә. Өчесе дә: “Бу безнең институтта бергә укыган төркемдәш турында”, - дип әйтәләр. Һәм барысы да өч төрле кеше турында сөйли. Үз тормышымда да хаталар булмады түгел, беркем дә килеп төзәтмәде аларны. Барысына да тормыш үзе өйрәтә. Аның сабакларыннан чыгып язылган китап бу.
- Хикәядәге вакыйгалар татардагы ир-хатын мөнәсәбәтләренә хасмы, әллә искәрмәме?
- Элеккеге татар гаиләсе белән бүгенгесе нык аерыла. Элек ата-ана сүзеннән чыгу юк иде, хәзер балаларда мөстәкыйльлек күбрәк. Әти-әни тәҗрибәсе, заманага карамастан, кирәкле нәрсә дип уйлыйм.
- Китапта язылган хәлләрдә калмас өчен ни эшләргә кирәк?
- Мәхәббәткә корылган гаилә кору өчен тырышырга кирәк.
- Китапта Сталин телгә алына, ни өчен ул анда керде?
- Анысы инде шул чор кешеләренең сөйләүләре буенча язылды. “Сталин” сүзе алар өчен куркыныч, тирән, дулкынландыргыч мәгънәгә ия.
- Алга таба өлкәннәр өчен тагын китап чыгарырга ниятегез бармы?
- Ният бар. Материаллар, әйтәсе сүз байтак җыелды.
- “Бер уч борчак” дигән исем нәрсә хакында сөйли?
- Кыскача әйткәндә, китапта вакыйгалар өере бер уч борчактан башлана. Адәмне кеше итүче дә бер уч борчак, харап итүче дә...
"Бер уч борчак" китабыннен өзекне моннан укый аласыз:
http://matbugat.ru/news/?id=16092
---
--- | 02.09.2016