Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Гомерлек ипотека (ЮМОРИСТИК ХИКӘЯ)

$
0
0
05.09.2016 Юмор
– Карале, Мөсәлим, ныклап уйла, нинди көн бүген? Башыңны эшләт, безнең өчен түгәрәк дата, исеңә төшерергә тырыш, ашыкмыйча уйла. – Күрмисеңме, ашап утырам, ашаганда баш түгел, ашказаны эшләргә тиеш. Яратасың андый чакта юк-бар сорап, эчемне пошырырга, ә көненә килгәндә гап-гади чәршәмбе бүген.
– Хәтереңне әйтер идем, синең өчен гади көн ул,  шуны да белмәскә, безнең бергә тора башлаганга нәкъ ун ел булды.  Я, әйт әле, моны онытырга ярыймы соң?! – Минем өчен биш елмы, ун ел булса да әллә ни аерма юк. Белмим, нәрсәсе түгәрәк буладыр аның. – Әһә, әле шулаймыни? Ярар, әйт алайса, ялгыз гына миннән башка ничә көн яши алыр идең икән?  – Ничә көн дип,  теге вакытта әниең янына киткәч, кәстрүлдәге ашың өч көнгә җитте, кәтлит белән макаронны дүрт көнгә суз- дым,  димәк син әзерләп киткән ризык белән бер атна яши алам, чиста күлмәк-носкилар да шул вакытта бетте. – Син мине аңламадың ахры. Әгәр бөтенләйгә китсәм дим. Ялгыз башың калсаң, нишләрсең? – Бөтенләйгә?! Ничек бөтенләйгә? Бу турыда уйлаганым юк әле,  аннан уйларга сәбәп тә булмады кебек. – Болай яшәсәк, уйларга сәбәбе табыла аның. Ашаудан башка берни сораганың юк. Иң ачуымны китергәне шул - синдә  тамак кайгысы гына. Ял күрсәтмисең, кадеремне белмисең, кеше хатыннары чит илдә диңгез буенда ял итә, минем урыным көннәр буе плитә янында.  Уф, ардым, гарык, дөрестән дә, синнән китми булмас,  ахры. – Чит илдә,  диңгез буенда  дисеңме? Андый җиргә барганым юк, миңа монда да начар түгел. Ярар, карчык,  китсәң аермачык әйтеп кит.Үзең беләсең, миңа ялгыз яшәве кыен,  атнадан артык чыдап булмый, шуңа сиңа алмаш табып куярга кирәк. – Алмаш?! Нинди алмаш? Нәрсә сөйлисең? Ышан сиңа, минем урынга инде берәрсен тапкансыңдыр да?!  – Табуын тапмадым әле, әмма болай китәм дип куркытсаң, эзләмичә булмас. Әнә күрше подъезда  яшәүче Сания ирен эчкәне-тартканы өчен фатирыннан куып чыгарган диләр. Ул кайсыдыр кафеда эшли бугай, шәт тәмле ризык әзерли беләдер. – Син нәрсә?  Савыт-саба юа белмәгән Саниягә плитә калдырып китәм ди, аны үз  фатирында да идәнен ярты елга бер генә юа диләр. – Ярар,  аны ошатмасаң, тугызынчы катта  ялгыз яшәүче Гөлия бар. Аны пилмән-мантый ишегә оста дип мактыйлар. – Кибетнекен оста пешерә ул. Плитәдә пе-шергәне тач тоз була диләр.Тукта, нинди Сания,  нинди Гөлия ул? Китәм дип, сынап кына авыз ачуга, кара нәрсә сөйли башлады. Ун ел буе сиңа түзгәннән соң,  китәмме соң?! Шушы еллар эчендә синең тамагың тук булсынга  плитә янында күпме тир түктем,  күпме савыт-саба юдым, хәзер чык та кит имеш, китми торыйм әле! Аннан бу елларда фатирга ипотека,  машинага кредит түләп бетердең. Син, Мөсәлим, шушы ун ел эчендә акылым бөтенләй чыгып бетте дип уйлыйсың бугай. Ялгышасың,  миңа ул зиһен дигәне әле керә генә башлады. Җылытылган оямны ташлап китәргә башыма тай типмәгән әле,  ә синең тамагыңны мин ничек тә туйдырырмын,  бу минем өчен гомерлек ипотека, күрәсең...   Чыганак: Туган як
Илдар ХӘЙРУЛЛИН

--- | 05.09.2016

Казанда банк талаганнар

$
0
0
05.09.2016 Криминал
3 сентябрь көнне Казанның "Татсоцбанк"ын талаганнар. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Рәшит Хәмидуллин хәбәр иткән. Аның сүзләренчә, урында тикшерү-оператив төркем эшли. Җинаятьнең барлык нечкәлекләре – талаучылар саны, урланган сумма ачыклана.
Банкның Губкин урамындагы офисы иртән таланган. Җинаятьче банк хезмәткәре артыннан кереп, пычак белән янаган һәм сейфтан якынча ике миллион сум акча урлап качкан. Һөҗүм итүче парик һәм күзлектән булган, диелә. Банк комментарий бирми.   Җинаять эше кузгатылган. Тикшерү эше дәвам итә.   Тулырак: В Казани ограблен «Татсоцбанк»    
---

--- | 05.09.2016

Чистай районында югалган балыкчыны бишенче тәүлек эзлиләр (ФОТО)

$
0
0
05.09.2016 Хәвеф-хәтәр
1 сентябрьдә 112 бердәм диспетчер хезмәте номерына 40 яшьлек ир-атның балыкка китүе һәм юкка чыгуы турында хәбәр килгән, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Чистай районында Прость елгасына, Ветляное күленә (Куйбышев сусаклагычы зонасына керәләр) Дәүләт кече суднолар инспекциясе инспекторлары барган.
Ир-атның бикле машинасы яр буенда булган, ә бер тәүлектән камышлар арасында әйберләре салынган көймәсе табылган. Әмма әлегә ир-ат үзе юк.   Балыкчы юкка чыккан көннән алып коткаручылар 54 кв.метр су өслеген һәм 3-6 метр тирәнлектә 19 кв.метрны тикшергән. Эзләү дәвам итә.        
Светлана БЕЛОВА

--- | 05.09.2016

Бушлай бензин чишендерә

$
0
0
05.09.2016 Җәмгыять
Күптән түгел шәһәребезнең автомашиналарга ягулык салу станцияләренең берсендә гадәти булмаган акция игълан иттеләр. Әлеге акциянең шарты буенча биккини гына киеп килүче хатын-кызларның машиналары багына 30ар литр бушлай бензин салдылар. “Челнинские известия” газетасы хәбәр итүенчә, бушлай бензинга кызыгучылар хәтсез күп булып чыккан, хәтта чират барлыкка килгән. Биккинилы кызларыбыз бернинди кыенсынусыз фотога да төшкәннәр.

Әлеге вакыйга интернетта шау-шу тудырды. Ә инде үз оешмасында эшләгән бер хатын-кыз хезмәткәрнең интернеттагы ярымшәрә фотосын күргән җитәкче аны эштән чыгарган һәм бу яңадан-яңа бәхәсләргә сәбәп булды. Кемнәрдер җитәкчене дөрес эшләде дип язды, кемнәрдер исә ханымны үз эшенә кире кайтарырга, ә җитәкчесен судка бирергә тәкъдим итте.

Шәһәрдәшләребезнең интернеттагы фикере нинди соң? Кайберләрен язып үтәм:

– Хатын-кызлардан көләргә, аларны мыскыл итәргә уйланган инде бу акция. Ә бәлки аларның ныклыгын, тәртиплелеген, сатыламы-юкмы икәнлеген сынаудыр. Кем чишенеп бензин салдырырга килгән, боларда хатын-кызда булырга тиешле сыйфатлар юк дип санарга кирәктер. – Моның нәрсәсе начар инде, бөтенләй үк шәрә түгел бит алар. – Бушлай нәрсәдер алу өчен намусыңны, оятыңны сатарга кирәк икән. – Пляжда шулай йөриләр бит әле. – Пляж бит ул – су коену һәм кызыну өчен махсус билгеләнгән урын, гадәттә шәһәр читендә. Ә монда шәһәр уртасындагы ягулык салу станциясе. Аерманы аңлыйсызмы? – Бу кызлар бушка дигәндә бөтен нәрсәгә әзер. Бүген биккинидан калып кына чишенгәннәр, иртәгә анысын да салып атарга мөмкиннәр. Нинди үрнәк күрсәтә инде алар яшьләргә, балаларга? Ата-аналары, туганнары, таныш-белешләре каршында ничек оят түгел? 30 литр бензин дип, шулкадәр түбәнчелеккә төшәләрме инде? – Ярар инде, кешеләргә бераз җүләрләнеп алырга ирек бирегез. – Киләсе акциядә стрингиларда һәм биек үкчәле түфлиләрдә килүчеләргә генә бушлай бензин салырга тәкъдим итәм. – Мондый кызу көннәрдә чишенсәң дә гөнаһ түгел, янга калган 1000 сум да зыян итми. – Менә шулай үзенең әдәбен сата да инде безнең халык. – Ә нигә... матур кызлар, машиналары яхшы. Ирләр җыелып, рәхәтләнеп бушлай гына шәрә хатын-кыз фигураларын күзли. Хатын-кыз тәненең матурлыгы күзләрне иркәли. – Оят, валлаһи! – Китереп җиткерделәр илне. – Нормаль, психик яктан сау-сәламәт ирләргә мондый күренешләр ошамый, ә менә ихтиярсыз, көчсез, җенси тотанаксызларга, киресенчә, ошый. Бу – психологик проблема. – Хатын-кыз гәүдәсе нормаль ирләрдә кызыксыну тудырырга тиеш, табигать безне шулай яраткан. – Нормаль, сау-сәламәт ирләр бары тик үз дәрәҗәсен белгән, саф, акыллы, тәртипле, үзен хөрмәт итә торган кызларга гына карыйлар. Ә акча, бушка дигәндә теләсә-нәрсә эшләргә әзер кызлар аларны тамчы да кызыксындырмый. Чит кешеләр алдында чишенергә кыенсынмаган кыз иренә хыянәт итүдән дә, ярамаган бүтән гамәлләр кылудан да тартынып тормаячак. – Өске фотодагы кыз кияүдә микән? – Түгел, әмма аңа инде тиздән 40 яшь тула. – Бу акцияне оештыручыларга һәм чишенгән кызларга хурлык! – Ә нигә чишенмәскә, һәм дә ки, кызларны карарга килгән ирләрне шатландырмаска ди? – Акыллы фикер йөртмисез, менә үзегез, чит ирләрне шатландыра-шатландыра, хатыныгызның, яисә кызыгызның шәрә килеш фотога төшүен ничек кабул итәр идегез? – Болар Чаллы кызлары түгел, ә амораль җан ияләре.   Җитеп торыр, интернеттагы бөтен комментарийларны да язмада күрсәтеп бетерү мөмкин түгел. Шунысын гына әйтәм: Чаллы кешеләренең күбесе акцияне тискәре бәяләде. Тик, ни гаҗәп, хатын-кызларыбызның бер ише руль артында йөрүче кызларыбызның гадәти булмаган бу гамәлен аклап язганнар. Ә инде бушлай бензин салдырырга дип ярым-шәрә барган хезмәткәрен эштән чыгарган җитәкчегә карата ниләр генә әйтеп бетермәгәннәр. Янәсе, үзенең күзе төшеп йөргәндер әле, яки хатын-кыз мәсьәләсендә сәләтсездер, яисә башлык хатын-кыздыр, кул астында эшләүченең интернетка фотосы эленүен яратмагандыр. Билгеле, кызларның гамәленә дөрес бәя бирүчеләр дә бар, әмма аларның фикеренә каршы килүчеләр дә җитәрлек.   Ә бит ул чишенгән кызлар арасында татар кызлары да булуы шиксез. Мөселман кызларына гына хас тыйнаклык, тәртиплелек, сафлык кебек сыйфатларны югалта барабыз түгелме? Уйланыгыз әле бераз, хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Шәрәлекне берүк акламагыз да, якламагыз да, милләтебезгә ят гамәл ул.   Шулай ук укыгыз: Бушка бензин салдыру өчен Чаллылар шәрә йөрергә дә риза (ВИДЕО)Бушлай бензин өчен чишенгән Чаллы кызын эшеннән азат итәләр
Җәүдәт ХАРИСОВ, Чаллы

--- | 05.09.2016

Биш көнлек укуга күчәбез?!

$
0
0
05.09.2016 Мәгариф
Күптән түгел Россия мәгариф һәм фән министры итеп билгеләнгән Ольга Васильева әти-әниләрне сөендерерлек шактый яңалыклар җиткергән иде. Шулар арасында биш көнлек укуга күчү йөрәккә сары май булып ятканыдыр, мөгаен. Ә безнекеләр ике көн ял итәрме соң?
Әтиләр, балагыз кайсы мәктәптә?   –Белем көненә бала­лар­­ның әтиләре белән бер­гәләп килүе аеруча кү­ңелле. Аларны мәктәпләр­дә уза торган чараларга ешрак җәлеп итәргә кирәк. Ә бит кайбер әтиләр мәк­тәпнең кайда икәнле­ген дә белми. Әти тәрбиясе гаи­ләдә бик мөһим, – дип белдергән Дәү­ләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов 1 сентябрь көнне. – Без Думага башлангыч сыйныф укучыларын биш көнлек укуга күчерүне тәкъ­дим иттек. Ике ял кө­нен балалар ялны әти-әниләре белән файдалы итеп, үткәрә алыр иде. Әти-әниләрнең дә, укыту­чы­ларның да максаты бер бит – бәхетле, сәламәт, иҗа­ди, тормышта югалып калмый торган бала тәрбияләү.   Кичә “Татар-информ” мәгъ­лүмат агентлыгында яңа уку елына багышланган брифингта да журналистлар бу сорауны күтәрде. Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәм­мәтов белдер­гәнчә, әлеге мәсьәләне мәк­тәпләр үзләре хәл итә. Әмма мәгариф министрлыгында алты көнлек укуны хуплыйлар. Ни өчен дигәндә, биш көн укыганда укучыларга программаны үз­ләштерү авырга туры ки­ләчәк. Өс­тәвенә безгә әле республика компонентын да укытырга кирәк. Уку көн­нәрен кыскарту гары сыйныфлар өчен дә ул файдалы түгел. Җавап менә шундыйрак.    Чистайда кичен укыйлар   Ә менә балалары икенче сменада укыган әти-әни­ләрне башка проблема борчый. Балаларның иртән йокылары туйса да, мәктәптән соң кайту бер дә рәхәт түгел. Санкт-Петербург шә­һә­рен­нән кала илнең барлык төбәкләрендә укулар ике сменда оештырыла икән. Дөрес, бездә бу сан башкалар белән чагыштырганда азрак – уртача 8 процент. Әмма Чистай районында ул 33 процентка җитә. Проблеманы хәл итү өчен узган ел яңа мәктәпләр төзүгә кереште­ләр. 2025 елга кадәр барлыгы 8 миллион урын булдырмакчылар. Бездә Белем көнендә Чаллыда 800 укучыга исәп­лән­гән яңа мәктәп ачылды. Соңгы егерме елда анда бер генә мәктәптә төзелгәне булмаган. Проблема бигрәк тә шәһәр үзәкләренә кагыла. Зур мәктәпләр төзү өчен тиешле таләпләргә җавап бирердәй мәйданнар юк.   Туклану, сәламәтлек, тәрбия...   Мәктәпләрдә “Дөрес туклану турында сөйләшүләр” проекты гамәлгә ашырыла башлаячак. Бу көннәрдә Татарстан Министрлар Кабинетынд ике атналык яңа меню турында карар чыгачак. Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима әйтүенчә, меню укучыларны сыйфатсыз ризык белән тәэмин итүгә бәйле.   Яңа министр Ольга Васильева өч физкультура дә­рес­ләренең берсен биюгә багышларга тәкъдим итә. Ә бездә әлеге сәгатьтә спорт­ның самбо, гольф, йөзү кебек төрләре белән шөгыль­ләнә­чәкләр. Әйтик, быел баш­калабызның 16 мәктә­бендә “Мәктәптә гольф” проек­ты тормышка ашырылачак. Быел җәй республика сулыкларында 6 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар­ның батып үлүе дә түрәләр­не уйланырга мәҗбүр ит­кән. Шу­ңа күрә балаларны йөзәргә өйрәтә башлаячаклар. Казан мәктәп­ләренең 34 ендә, моннан тыш, барлык районнарда да бассейннар бар. 300 дән артык белем йортында “Гаилә дәресләре” узачак. Педагогларны махсус укытканнар инде. Ата-аналар комитетлары өчен “Тату сыйныф­ның серләре” дигән бәйге игълан ителгән. Мәктәпләр рухи якны да кайгыртырга булган.
Сәрия МИФТАХОВА

--- | 03.09.2016

4 кечкенә баланы көчләгән татарстанлы суд каршында җавап тотачак

$
0
0
05.09.2016 Криминал
Минзәлә районында башка сыймаслык хәл булган. Татарстан прокуратурасы 47 яшьлек Сергей Треповны балигъ булмаган 4 кечкенә баланы көчләүдә гаепле дип белдерде.
Җинаять эше судка җибәрелгән. Хәзер әлеге кабәхәткә үзенең пычрак гамәлләре өчен җавап тотарга туры киләчәк.   Тулырак: Татарстанца будут судить за насилие над четырьмя малолетними детьми  
---

--- | 05.09.2016

ТНВдагы "Ком сәгате"дигән өр-яңа тапшыруның беренче чыгарылышын "Матбугат.ру"дан карагыз (ВИДЕО)

$
0
0
05.09.2016 Мәдәният
Якшәмбе көннәрне 15:00дә ТНВ каналында моннан соң "Мәдәният дөньясында" тапшыруы булмаячак. Аның урынына бу вакытта "Ком сәгате" тапшыруы чыгачак. 4 сентябрь көнне аның беренчесе дөнья күрде. Карамаган булсагыз, күрегез. Тапшыру ошадымы? Фикерләрегезне комментарийларда языгыз.

 

 

 

 


---

--- | 05.09.2016

Корбан итенең бер өлешеннән бәйрәм табыны әзерләү мәҗбүриме?

$
0
0
06.09.2016 Дин
Изге Корбан гаете якынлаша. Быел корбан бәйрәме 12 сентябрьгә туры килә. Гает көннәре якынлашканда, газета укучыларыбызның теләкләрен истә тотып, корбан чалуга кагылышлы сораулар белән без Татарстан мөфтие урынбасары, «Гаилә» мәчете имам хатибы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга мөрәҗәгать иттек.
– Рөстәм хәзрәт, корбан чалдыруның билгеле бер шартлары һәм тәртипләре бар, шулар белән таныштырып китегез әле. – Корбан нисабының кү­ләме быел 20-24 мең сум дип килешенде. Гаиләдә шуның кадәр артык акча булганда, корбан чалу вә­җиб, ягъни мәҗбүри санала. Корбан итеп биш яшьлек дөя, ике яшьлек сыер яки үгез, бер яшьлек яки алты айлык (авырлыгына карап) сарык һәм кәҗә чалына. Авыру, сукыр, чатан яки ашарга яраклы бер әгъзасы җитмәгән хайваннарны корбан итеп чалырга ярамый. Мөгезле эре терлекне җиде кеше яки гаилә җыелып чала ала. Эре терлекне чалганда, барлык кешеләрнең дә аны корбанлыкка дип ниятләве кирәк. Әгәр берәрсе, ит беткән иде, ашарга ите дә булыр яки җиде кеше җыелса, арзангарак чыгар, дип кушыла икән, бу корбанлыктан китми, хәтта калган алты кешегә дә әҗер-савабы булмый.
– Кредит, ипотека түләүчеләр дә корбан чалдырырга тиешме? – Әгәр кешенең төп ихтыяҗларыннан тыш, ягъни кредит, бурыч яки ипотека түләгәннән соң 20-24 мең сум акчасы кала, гаиләсенә матди яктан авырлык килми икән, алар корбан чалырга тиеш. Без корбан чалганда шуны аңларга тиеш: Аллаһы Тәгаләгә корбанның ите дә, каны да кирәк түгел, Аңа безнең тәкъвалыгыбыз гына ирешә.
– Корбан ите ничек бү­ленә? – Пәйгамбәребез (с.г.с.) хә­дис-шәрифләрендә: «Иң хәерлесе – өч өлешкә бүлү», – дип әйтә. Бер өлешен үзебезгә калдырабыз, бер өлешен мескен-ятимнәргә, күршеләргә, дусларга таратабыз, бер өлешеннән Корбан ашы уздырабыз.   – Кайберәүләр үзлә­ренә кечкенә генә өлешне калдырып, күбрәген тараталар... – Бу сорауны безгә еш бирәләр. Корбан итен үзеңә калдырмыйча, бөтенләй таратып бетерсәң дә ярый.   – Корбан итенең бер өлешеннән бәйрәм табыны әзерләү мәҗбүриме? – Ул сөннәт гамәлләрдән санала, ягъни мөмкинлек булса, уздырсаң хәерлерәк. Корбан гаете, гомумән безнең дини бәйрәмнәр алар – социаль бәйрәмнәр. Туганнар, дуслар, күршеләр белән очрашу-аралашу чарасы.   – Корбанлык хайван өчен акчаны бурычка алсаң? – Бу бик үк дөрес булмый, ни өчен дигәндә, нисабка барып җитмәгән икән, аның өстендә гөнаһ юк. Әгәр дә инде кеше берәр атна яки айдан соң бурычын түли алачагына ышанса, саваптан мәхрүм калмыйм дип бурычка керсә, нияткә карап, бу дөрес була. Бурычны бирмәү теләге күбрәк булса, аны әйткән вакытына кайтарып бирергә ышанычы юк икән, дөрес булмый. Һәр нәрсә нияттән тора.   – Корбанлыкның тиресен һәм сөякләрен нишләтергә? – Безнең динебез чисталыкны хуп күрә, хәтта юлда яткан чүпне алып кую да савап санала. Корбанлыкның сөякләре тегендә-монда аунап ятарга тиеш түгел. Аны эткә ашатып, аннан калган өлешләрен күмеп куярга тиешбез. Тиресен исә тапшырып, аның акчасын сәдака итеп таратыгыз, үзегезгә калдырмагыз.   – Үлгән кеше исеменнән корбан чалынырга тиешме? – Вафат булган әби-бабайлар, әти-әниләргә багышлап, аларга хөрмәт күрсәтеп корбан чалу рөхсәт ителә. Тик нисабка җиткән кеше иң беренче чиратта үзе яки гаиләсе исеменнән чала, акчасы калса, бу йоланы вафат булган кеше исеменнән дә башкара.   – Корбанлыкның акчасын мәчеткә генә илтеп тапшырсаң буламы? – Ул гади сәдака булып бармасын өчен, корбанлык өчен дип кисәтергә тиешсең. Корбанлык хайванны сатып алу, аны чалу һәм таратуны исә мәчет үз өстенә ала.   – Корбанлык хуҗасының корбан чалган урында булуы мәҗбүриме? – Мәҗбүри түгел.   – Мәчетләрдә корбан чалучы кешегә акча урынына ит кенә бирсәләр? – Күчтәнәч итеп кенә бирергә мөмкин, вә ләкин эш хакы итеп түгел.   – Шәһәр халкы корбан чалдыру өчен кая мөрәҗәгать итә ала? – Мәчетләрнең күбесендә корбан чалулар оештырыла. Аның өчен алдан ук мәчеткә шалтыратып, заявка бирергә кирәк. Сезгә сәгать ничәдә килергә икәнен әйтәләр, шул вакытка киләсез. Корбанлыкны чалып-эшкәртеп бирәләр. Бәясе, уртача алганда, авыр­лыгына карап, сарык 6-8 мең сум тора.   – Кайберәүләр корбанны гает намазына кадәр ча­лып куя, болай эшләү дө­рес­ме? – Пәйгамбәребез (с.г.с. ) хә­дис-шәрифләрендә, кем гаеткә кадәр корбан чала, бу аның гаиләсе өчен ит кенә булыр, ә корбан чалу йөкләмәсе аның өстеннән төшмәс, дигән. Кайберәүләр, гает намазына кадәр үк чалып куеп, тизрәк таратып бетерсәк ничек булыр, диләр. Ашыгыр­га кирәкми, корбан итен гаеттән соң да таратыр­га рөхсәт ителә.   Корбан бәйрәме көннәрендә ихлас күңелдән изге гамәл-гыйбадәтләр кылып, корбаннарыбызны чалып Аллаһы Тәгаләнең иксез-чиксез рәхмәтләренә барчабызга да ирешергә насыйп булсын!
---

--- | 01.09.2016

Бу атнада өч көн ял итәчәкбез

$
0
0
06.09.2016 Бәйрәм
Корбан бәйрәме җитә. Ул 12 нче сентябрь дүшәмбе көнгә туры килә. Шуңа өч көн рәттән ял итәбез:10 шимбә, 11 якшәмбе һәм 12 се.
Киләчәктә мөселман дини бәйрәмнәре: Рамазан һәм Корбан гаетләре ял көне буларак рәсмиләштерегә мөмкин. Бу хакта инде Дәүләт Думасына тәкъдимнәр кергән, дип яза "Туган як".
---

--- | 06.09.2016

Казан-Ульяновск трассасында 54 канистра алкоголь сыйдырган “Деу Матиз”ны туктатканнар

$
0
0
06.09.2016 Криминал
Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре әле дә гаҗәпләнә: ничек “Деу Матиз” автомобиле 5 литрлы 54 канистра сыйдыра алган?! Ләкин бу факт. Казан-Ульяновск трассасының 109 километрында әлеге автомобильне туктатканнар.
Рульдә 1959 елгы Югары Ослан кешесе булган. Аның ЮХИДИ инспекторларына күрсәтер өчен әлеге алкоголь эчемлеккә бернинди документлары да булмаган, дип хәбәр итә "Байрак".    
---

--- | 06.09.2016

Камал театрының оркестр музыканты, танылган скрипкачы Динә Закирова пешерергә өйрәтә

$
0
0
06.09.2016 Мәдәният
Г.Камал театрының оркестр музыканты, танылган скрипкачы Динә Закирова Инстаграмдагы аккаунтында "Аш-су" исемле яңа рубрика ачып җибәрде. Беренче чыгарылышта уңган хуҗабикә тәмле круассаннар пешерә.
Аш-су өлкәсендә кайнашырга бик яратам. Кызыбыз Зәлия белән өйдә утыргач, буш вакытым күп, рәхәтләнеп әзерлим. Кызыксынучылар күп булгач, ризыкны әзерләү процессы белән башкаларны да таныштыру өчен әлеге рубриканы ачарга булдым. Студент елларында ук Илнур белән бергәләп төрле ризыклар әзерли идек. Киләсе чыгарылышта әнә шул студент елларында яратып пешерә торган тәмле торт ясарга исәп, Алла теләсә. Өйдәгеләр яратып ашый, үзем генә камыр ризыкларын авыз итә алмыйм. Диетада утырам, "Җырлыйк әле" тапшыруының яңа сезонына әзерләнәм. Фитнеска, бассейнга йөрим, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Динә Закирова.
---

--- | 05.09.2016

Дилә Нигъмәтуллина Әлмәт балаларына гашыйк булган (ФОТО, ВИДЕО)

$
0
0
06.09.2016 Шоу-бизнес
Бу ялларда җәй буе барган проектка йомгак ясалды. Әлмәткә Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар килеп “Шәмсенур” паркында чыгыш ясады. “Мәдәни мохит” проекты барлыгы 52 385 тамашачыны җәлеп иткән.
- Сездә бигрәк җайлы икән. Концертларны фатирдан чыкмыйча да карап була, - диде танылган эстрада җырчысы Дилә, парк янәшәсендә яшәп, тәрәзәләреннән концерт карап торган тамашчыларга ишарәләп.    Гади һәм ачык артистларны карарга хәтта күрше-тирә районнардан да килгәннәр иде. Халык артистлар белән рәхәтләнеп фотога да төште. Концерт программалары башка урыннарда да булды. “Нефтьче” Мәдәният сарае каршында Татарстан Республикасы керәшеннәренең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле чыгыш ясады, дип яза "Әлмәт таңнары".


---

--- | 06.09.2016

Камил хәзрәт Сәмигуллин 200 сумлык купюрага Казан сурәте төшерелсен өчен хаҗда дога кыла (ФОТО)

$
0
0
06.09.2016 Дин
Кичә Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин 200 сумлык яңа банкнотларда Казан сурәтен яклау акциясендә катнашты. Бу хакта ул "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына хәбәр итте. Хаҗ сәфәрендә булган Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең хәләл җефете белән 200 сумлык банкнот тотып фотога төште.
Камил хәзрәт Сәмигуллин Россиядәге яңа купюралар өчен символларны сайлау бәйгесендә Казан сурәте җиңсен өчен изге җирдә догалар укуларын белдерде.    Мәккәдә хаҗ сәфәрендә башка илләрдән килгән мөселманнар да Казан символы төшкән банкнотларны тотыш фотога төшкәннәр.      
---

--- | 05.09.2016

Флюра Низамова: "Гомерем буе кеше эзлим икән мин, ләкин үзем яраткан һәм мине дә яратканны таба алмыйм"

$
0
0
06.09.2016 Матбугат
"Татарстан яшьләре"н 80-90нчы елларда укыган кешеләр Флюра Низамова, Гадел Низам яки Зөләйха Кыдашеваны сагынып куядыр. Флюра апа хәзер интернетка күчте. Вакыт-вакыт хисси язмалар да элеп куя. Менә шуларның берсе:

Бүген нишләптер тагын ялгызлык турында уйлана башладым. Гомерем буена кеше эзлим икән мин, ләкин үзем яраткан һәм мине дә яратканны таба алмыйм. Мәхәббәт бер генә була диләр. Юк сүз. Мәхәббәт биш тә, ун да, йөз дә була ала.Әгәр кеше еллар дәвамында ялгыз икән, ул табигатьтән бирелгән дәрт-куәте аркасында, һаман эзли дә эзли. Әлеге вакытта мин тагы да гашыйклык стадиясендә утырам - Интернетта гашыйк булдым! Бу теге поляк язучысының, фамилиясен оныттым, "Челтәрдәге ялгызлык" китабындагы сымаграк була инде. Миннән күпкә яшьрәк булса да, ул кеше нәкъ минем уйларыма-хыялыма тәңгәл кебек тоела. Күп телләр белә (мин үзем дә телләр белән кызыксынам, бигрәк тә төрки телләр белән), ул да үз ялгызлыгы дөньясына башы белән чумган, шунда коена, казына, хәтта рәхәтлек таба кебек. Үзем дә шулай яшим. Бер яктан, ялгызлык кыен хәл кебек, икенче яктан караганда, ялгызлык - ул суверенитет! Ул - сине чит-ят мохиттан саклап торучы көчле пәрдә, экран кебегрәк нәрсә. Ул пәрдәне тышкы яктан көч белән берәү дә ертып керә алмый, бары тик үзең теләсәң, үз йөрәгең команда бирсә генә ачыла ул пәрдә. Ләкин Йөрәк бик еш ялгыша да. Бигрәк тә, яшьлектә. Ә минем ялгышыр чакларым инде узган. Акыл белән Йөрәк бергәләшеп, тату гына идарә итә беләләр хәзер. Шунысы гына ямансу: ялгызлыктан чыгып, тапканынңны иркәләрлек, аңа матур булып күренерлек көч-куәт кенә сүрелеп бара. Бу картая башлауның башы бугай... - Әлеге ихласлыгымнан көлмәгез дә, мине җәлләп еламагыз да, дуслар. Бу вакытлыча гына туктап, уйланым алу мизгелем. Ә болай мин, һәрвакыттагыча, шат күңелле шайтан таягы!


---

--- | 06.09.2016

Татарстанда ТКХ директоры үтерү белән янаганы өчен хөкем ителгән

$
0
0
06.09.2016 Криминал
Менделеевскида районның Торак-коммуналь хуҗалыгы идарәсе директоры – 55 яшьлек Илсур Вахитов үтерү белән янаганы өчен хөкем ителгән. «Татар-информ» агентлыгына район прокуратуратурасы хәбәр иткәнчә, 2016 елның 1 июлендә Вахитов үзенең кул астында эшләүче баш инженер белән башкарылмаган эш өчен низаглаша.
Бәхәс барышында предприятие җитәкчесе баш инженерны буа башлаган һәм үтерү белән янаган. Зыян күрүче, чынлап та үтерә дип уйлап, полициягә гариза белән мөрәҗәгать иткән.   Нәтиҗәдә эш судка барып җиткән. Суд Вахитовны 6 айга сынау срогы белән шартлыча 6 айга ирегеннән мәхрүм иткән. 
---

--- | 05.09.2016

Казанның күпкатлы йортында янгыннан соң хатын-кыз мәете табылган (ФОТО, ВИДЕО)

$
0
0
06.09.2016 Фаҗига
Казанда Әмирхан урамындагы ун катлы 41нче йорт подъездында чыккан янгын сүндерелелгәннән соң, анда фатир ишеге янган иде, хатын-кыз мәете табылды, дип хәбәр итте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин.
Бүген 10 сәгать 25 минутта бишенче каттагы фатир ишеге яна дигән хәбәр алынган иде.   Подъездны куе төтен баскан булган. Янгын сүндерүчеләр өске каттан кешеләрне эвакуацияләгәннәр.   Башлангыч мәгълүматлар буенча, хатын-кыз үлемендә янгын сәбәпче булмаган, аның үлеме криминаль характерда булырга мөмкин. Хәзерге вакытта бу хәлнең сәбәпләре ачыклана.   «Татар-информ» агентлыгы корреспондентына биредә яшәүчеләр хәбәр иткәнчә, фатирда өлкән яшьтәге хатын һәм аның спиртлы эчемлекләр кулланучы улы яшәгән.   Видеоны сылтама аша үтеп карый аласыз.    
Светлана БЕЛОВА

--- | 06.09.2016

Иң үтемле вәгазь – киноларда (Мөселман киносы фестиваленнан ФОТОРЕПОРТАЖ)

$
0
0
06.09.2016 Мәдәният
Кичә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексына кино йолдызлары җыелды. Казанда уза торган Мөселман киносы фестивале менә инде унике ел рәттән шәһәребезгә дөньяның төрле илләреннән килгән гомумкешелек кыйммәтләренә дан җырлаган картиналар тәкъдим итә. “Мәдәниятләр аралашуы аша – аралашу мәдәниятенә” шигаре астында уза торган форум кунаклары гадәттәгечә тантаналы рәвештә кызыл келәмннән узды. Алар арасында танылган режиссерлар, Россия кино йолдызлары, шулай ук татар артистлары да бар иде.
Фестивальнең тантаналы ачылышында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Россиянең мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Россииянең өлкән буын актерлары чыгыш ясады. Чараны Санкт-Петербургтан килгән актриса Полина Толстун һәм Г.Камал артисты Искәндәр Хәйруллин алып барды.     Чыгыш ясаучылар залга җыелган тамашачыга ислам кыйммәтләрен, милләтара дуслык, толерантлык төшенчәләренә тукталып уздылар. Казанда атна дәвамында тәкъдим ителәчәк йөзгә якын фильм нәкъ шушы максатлардан чыгып төшерелгән дә бит.   Фестивальнең төп номинациясе – “Тулы метражлы уен фильмы”на Россиядән бер эш кергән. Ул Сергей Потапов (Якутия) иҗат иткән “Дьесегой алласы” (“Божество Дьесегой”) фильмы. Аның көндәшләре булып Иран, Кытай, Сербия, Гарәп Әмирлекләре, Кыргызстан, Казахстан, Бангладеш, Малайзия илләреннән тәкъдим ителгән фильмнар тора; тагын бер фильм “Тормышымның хатын-кызы” (“Женщина моей жизни”) – Болгария, Ирак (Курд), Румыния һәм Македония кинематографчыларының уртак эше. Нәкъ менә тулы метражлы уен фильмнары арасында фестивальнең иң күп бүләкләре “уйнатыла” – “Иң яхшы фильм”, “Иң яхшы режиссер эше”, “Иң яхшы сценарий”, “Иң яхшы оператор”, “Иң яхшы хатын кыз һәм ир-ат рольләре”.   Кыска метражлы уен фильмнары бәйгедә Сирия, Ирак, Иран, Бахрейн, Индия, Әфганстан, Таҗикстан һәм Россия (Татьяна Астапованың “Өйгә таба юл” (“Дорога к дому”) һәм Таңчулпан Буракаеваның “Ике күрше” (“Два соседа”) фильмнары) илләренән тәкъдим ителгән.     Татарстан режиссерларының эшләрен “Тулы метражлы уен фильмы” һәм “Кыска метражлы уен фильмы” номинацияләрендә күрергә мөмкин. Алар – Ренат Хәбибуллинның “Мәрҗәни мәчете. Гамәлгә ашырылган гадәтләр тарихы” («Мечеть Марджани. История воплощенных традиций») һәм Руслан Вәлиевның “ЗК” фильмнары. Әлеге бәйге номинацияләрендә шулай ук Франция, Иран, Сербия, Әфганстан, Сирия, Швеция, Литва, Төркия, Кыргызстан, Россия кинематографчыларының эшләре тәкъдим ителгән. Фестивальдә уртак иҗат җимешләре дә күп: Ливан-Катар-АКШ, Россия-Испания, Марокко-Италия, Россия-Норвегия-Финляндия һ.б. Берьюлы ике тасма күренекле язучыларга багышланган: “Рәсүл Гамзәтов. Тәүбә итү” («Расул Гамзатов. Исповедь») (Әзербайҗан) һәм “Лев Толстой и Махатма Ганди” (Россия-Индия).   Россия авторларының эшләре “Анимацион фильм” номинациясендә әйдәп бара. Монда Татарстаннан бер тасма тәкъдим ителгән – Сергей Киатровның “Мирас угы” («Стрела наследия») фильмы һәм яңа “Яшь Россия” номинациясенең 100% тәшкил итә, шул исәптән Светлана Калинаның «Шишел-мышел» Светлана Калина һәм Айдар Шәриповның “Ялгызлык җире” фильмнары.  Конкурс программасына кертелгән картиналарны “Мир”, “Родина” кинотеатрларында тамаша кылырга мөмкин.     #1     #2     #3     #4     #5     #6     #7     #8     #9     #10     #11     #12     #13     #14     #15     #16     #17     #18     #19     #20
Солтан ИСХАКОВ фотолары

--- | 05.09.2016

Тикшерүче булырга хыялланган җырчы Диана Габдрахманова белән әңгәмә (ФОТО)

$
0
0
06.09.2016 Мәдәният
Марий Эл республикасының Бәрәңге районында иҗат итүче, профессиональ җырчы Диана Габдрахманова Казан белән якын бәйләнештә тора. Татарстаннан читтә яшәсә дә татар җырына мәхәббәтен исбатлаучы яшь башкаручы яңа профессиональ үрләр яулау өстендә эшли.
— Марий Элда яшәп, Казанда иҗат итү кыенлыклар тудырмыймы? — Казанда җырлар яздырам, аранжировкалар ясатам, иҗатны, гомүмән, Казанда алып барам. Беренче клипны да нәкъ менә Татарстан башкаласында төшердем. Сентябрь аенда Зәйнәп Фәрхетдиновадан мастер-класс алырга килүем. Зәйнәп апаның иҗаты белән бәләкәйдән кызыксынам. Әнием кечкенә вакытта ук татар җырларын куя иде, мин үземчә шул көйләргә бии һәм җырлый идем. Әни ягыннан барлык туганнарым да бик матур җырлый, сәнгать белән кызыксынуыма  да әнием һәм әбием йогынты ясагандыр дип саныйм, аларның тавышлары бик моңлы. — Җырга тарту көче сине музыкаль мәктәпкә дә китергәндер? — Музыкаль мәктәпне тәмамлагач Йошкар-Оладагы мәдәният һәм сәнгать көллиятенә укырга кердем. Анда минем укытучым, Марий Элның атказанган артисты, Лариса Васильевна Кренёва тавышымны куйды, вокал өстендә эшләде. Татарлардан мин берүзем идем, шуңа концертларда да бертөрлелек булмасын өчен гел татарча җырларга сорыйлар иде. Мин ансамбльда марийча да, русча да җырладым. Алга таба да музыкаль юнәлеш буенча Казанга укырга керергә теләк бар. — Үзеңнең карьераң өстендә эшли башладың, хәтта җырларыңа көйне дә үзең иҗат итәсең. Бу эшкә илһам каян килде? -Кияүгә чыгып, декрет ялында булган чакта музыка башка керә башлады. Иң беренче җырымны үзебезнең татар теле укытучысы шигыренә иҗат иттем. “Гомер ике килми” дип атала. Көен иҗат иткәч, Казанда тавышны яздырдык, аранжировкасын ясаттым, шуннан башланып китте. Җырымны ишетеп, Татарстанда иҗат итүче Фәнәвис Дәүләтбаев шигырьләрен тәкъдим итте, бүгенге көндә аның белән берлектә иҗат итәбез. — Кайсы чараларда чыгыш ясыйсың? Татарстаннан читтә яшәп, репертуарга бары татар җырларын гына җыеп кына да булмыйдыр? — Русча да җырлыйм, күбесенчә Ирина Круг җырларын үз итәм, ләкин өстенлек татарча җырларда. Мин концертларда да чыгыш ясыйм, ләкин Татарстанда зур сәхнәгә чыкканым юк әлегә. Татар дискотекаларына чакырулар килә, анда бик теләп катнашам. Миңа милли атмосфера бик ошый. Хәзер күпчелек җырчылар мәҗлесләрдә чыгыш ясый, мин дә шулар рәтендә. Әлбәттә, киләчәктә популяр җырчы булу хыялы бар. — Зәйнәп Фәрхетдинова җырларын тыңлап үстем дисең. Аны музыкаль өлгең итеп кабул итәсеңме? — Ул минем өчен үрнәк. Аның барлык концертларын карап чыктым. Җыр осталыкларына Зәйнәп Фәрхетдиновадан өйрәнәсем килә. Аның иҗатына гашыйк кеше дип атасам да була үземне, барлык җырлары ошый. Ул бигрәк тә халык җырларын яхшы башкара. — Ә үзең баянга кушылып халык җырларын башкарасыңмы? — Әйе, башкарам, ләкин бу формат һәрбер чыгышларда да урынлы түгел. Баянны исә һәрбер аранжировкага кушырга тырышам, ул музыкаль уен коралларыннан минем иң яратканы. Үзем дә музыкаль мәктәптә баян классын бетердем. Беренче теләгем фортепианога уку иде, тик, урын булмау сәбәпле, баянга ризалаштым. Дөрес, ул вакытта мин баянны аккордеон белән бутаганмын. Укуымны тәмамладым, бәлки шуңа баян күңелгә якындыр. Колледжта шулай ук флейтада, фортепианода уйнарга өйрәндем, бары гитара белән генә минем килеп чыкмады.  —  Бүгенге көндә чит илгә, рус эстрадасына тартылу бар. Синең иҗатыңда мондый алымнар чагылыш табамы? — Татарча җырлау миңа күпкә ныграк ошый, ләкин беренче җырны иҗат иткәч әтием тыңлап карауга “монда рус музыкасы мотивлары чагыла” — дип әйткәне бар. Минем музыка бераз шансонга да тартылган дисәк була. — Син беренче клибыңны инде төшердең, киләсе клипны көтәргәме? — Беренче клипны төшергәндә сценарий бөтенләй үзгәреп бетте. Ничек килдем, шулай төшерә башладык. Табигать, Казан күренешләре керде ул видеога. Икенче клипны мәхәббәт темасына багышлап бина эчендә төшерәсе килә. Җырны яза башладым инде, киләчәктә әлеге максатны тормышка ашырырга исәп. — Башка җырчыларга да көйләр иҗат итәсеңме? — Башка җырчыларга язарга тырышмыйм. Дөрес, сорап киләләр, ләкин минем репертуардагы җырлар кабатланыр сыман тоела. Акча эшләү дип кумыйм, иҗатны өстен чыгарам. — Үзеңне сәхнәдә нинди образда күрәсең? Нинди киемгә өстенлек бирәсең? — Миңа озын күлмәкләр ошый, ачык киемнәр, кыска итәкләр кияргә яратмыйм. Әлбәттә, барлык өлешләрне каплап бетермим. Сәхнә костюмнарын үзем уйлап табам, тукымаларын сайлыйм. Күбрәк шәрык стиленә тартылам. — Үзеңне тәлапчән дисең. Бу иҗатка, эшкә карата чагыламы яисә тормыштадамы? — Тәлапчәнлек иҗатка гына кагыла. Үземә карата мин тәлапчән дия алмыйм. Тавышны яздырганда, аранжировканы ясатканда үземә ошаган нәтиҗәгә ирешкәнчегә кадәр тырышам. Бәхеткә каршы, минем белән эшләүче авторлар  белән дә, аранжировканы ясаучы Филүс Беркет белән дә без бер дулкында. — Бары бер авторлар белән генә эшлисеңме?Бертөрлелек барлыкка килер дип курыкмыйсыңмы? — Бераз курку бар, соңгы арада андый уйлар килә башлады. Бертөсле килеп чыга сыман. Башка авторларга да игътибарны юнәлдерәм, моңарчы яздырылган җырларны бер кеше белән генә эшләдем, хәзер исә башкалар белән дә иҗатташлык итәсе килә. Көйләрне бары үзем язарга телим. — Үзеңне башка һөнәрдә күрәсеңме? Алга таба музыкаль белем бирәсең килмиме? — Юридик юнәлешне сайлар идем. Мине детективлар кызыксындыра, үземне тикшерүче итеп күрәм, тик бу күзаллаулар бары хыялда гына калыр. Музыкага килгәндә, укытасы килми, бу һөнәр күңелгә ятмый ничектер. Үземне бары җырчы итеп танытасым килә.     Фотолар шәхси архивтан алынды.
Гөлшат МИНГАЗИЗОВА

--- | 06.09.2016

К.Тинчурин исемендәге VIII Халыкара милли драматургия театр фестивале “Сүнгән йолдызлар” спектакле белән ачыла

$
0
0
06.09.2016 Мәдәният
15 сентябрьдә Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге VIII Халыкара милли драматургия театр фестивале башлана. Аны татар театрына нигез салучыларның берсе – бөек артист, режиссер һәм драматург Кәрим Тинчурин әсәре буенча куелган спектакль белән ачу традициягә әверелде.
Әйтик, 2014 елда узган фестиваль программасына К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының “Назлы кияү” спектакле старт биргән иде. Бу күркәм гадәт быел да үтәләчәк: фестивальне ачу тантанасыннан соң тинчуринлылар тамашачыларга “Сүнгән йолдызлар” музыкаль трагедиясен тәкъдим итәргә ниятли.    Әлеге спектакльнең премьерасы театр сөючеләрне 2013 елның 12 апрелендә сөендергән иде. Аның режиссеры – Резидә Гарипова. Ул театрның баш режиссеры, бу спектакльне берничә тапкыр сәхнәгә куйган Рәшит Заһидуллинның шәкерте. Иҗат юлында Рәшит Заһидуллин да “Сүнгән йолдызлар” әсәренә берничә мәртәбә мөрәҗәгать итә. Аның тарафыннан пьеса беренче тапкыр 1999 елда К.Тинчурин театрында, аннан соң 2011 елның 12 апрелендә Төркиянең Әнкара дәүләт театрында төрек телендә сәхнәләштерә.    К.Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” пьесасы, әдипнең башка әсәрләре кебек үк, бүген дә актуальлеген югалтмый. Әдәбиятта бер-берсен өзелеп сөйгән ике ярның бергә була алмау фаҗигасен сурәтләгән әсәрләр халыкта һәрвакыт зур кызыксыну уята. Ромео-Джульетта, Фәрхәд-Ширин, Таһир-Зөһрә мәхәббәте кебек К.Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар”ындагы Сәрвәр белән Исмәгыйль мәхәббәте дә күптән инде халык күңелендә яши. Спектакльнең тагын бер үзенчәлеге сәхнәдә профессиональ музыкантлардан торган төркем булуга бәйле. Сәхнәдә яңгыраган һәрбер җыр, контрабас, барабан, скрипка, баян, флейта моңнарына кушылып, тамаша залына күчәчәк.   Спектакльдә төп рольләрне театр сөючеләр күптән инде яратып өлгергән яшь артистлар Резедә Сәләхова, Булат Зиннәтуллин башкара. Надир мәхдүм ролен Зөлфәт Закиров уйный. Фатыйма роле Гүзәл Галиуллинага ышанып тапшырылган. Спектакльдә шулай ук Лилия Мәхмүтова, Гүзәл Гарәпшина, Әнәс Галиуллин катнаша. Авыл яшьләре ролендә –  Артем Пискунов, Илфак Хафизов, Илнур Байназаров, Камилә Галиева,  Диләрә Фәттәхова, Айсылу Мөсәлләмова, Гөлнара Гыймранова, Салават Хәбибуллин.   Куелышның хормейстеры – Алия Хәмзина. Хореографы – Мария Лазукова.
---

--- | 06.09.2016

Путин гаиләсенә кагылышлы серен чишкән

$
0
0
06.09.2016 Сәясәт
Россия Президенты Владимир Путин Bloomberg агентлыгы мөхәрриренә кызларының нәрсә белән шөгыльләнүе турында сөйләгән. Кызларының сәясәттә карьера ясауларын телиме дигән сорауга ул "алар яшь, әмма инде олы кешеләр, үзләренең киләчәген үзләре билгеләргә тиеш" дигән.
Путин кызларының фән һәм башка кешеләр өчен игелекле, кирәкле эшләр белән шөгыльләнүләрен дә әйткән.   Аларның үзләрен кирәкле итеп тоюлары, үз эшләреннән канәгатьлек алулары, үзләре сайлаган эшкә җитди һәм гадел караулары турында әйткән.   Алдагы әңгәмәләренең берсендә Путин кызларының Россиядә яшәүләре, сәясәт һәм бизнес белән шөгыльләнмәүләре хакында сөйләгән иде.
---

--- | 06.09.2016
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>