Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Законнарыбыз «ямауга» мохтаҗ #7356

$
0
0
05.02.2013 Җәмгыять
Кагыйдәләрне бозар өчен уйлап чыгаралар, диләр. Җир йөзендә үз гомерендә бер тапкыр гына булса да канун (закон) бозмаган кеше юктыр ул. Сабыйларны, бала-чаганы исәпкә алмаганда, әлбәттә. Россиягә килгәндә исә, безнең илдә кануннар белән тулаем исәпләшеп яшәү бөтенләй мөмкин түгел, минемчә.

Әмма канунның тыюларын, кисәтүләрен бозу күңелсез нәтиҗәләргә китереп җиткерүе бик ихтимал. Бу шуклык түгел, аның өчен берничә минут почмакта басып торып кына котылып булмас. Һәрхәлдә, намуслы гражданнар канунны санга сукмау адымына чарасызлыктан, бик кирәк булган очракта гына баралар. Ә бу эш белән артык мавыгып киткән затларның тәгәрмәчләренә хокук саклау органнарының иртәме-соңмы юан таяк тыгачаклары көн кебек ачык.

Берәр кешегә үз ниятен чынга ашыруга канун тыюы комачаулый, ди. Кеше максатына ирешү юлында канунны атлап кына да үтәр иде, тик, алай эшләгәндә, ачыктан-ачык җинаять кылганын ул яхшы аңлый. Нишләргә? Бер караганда, тупикка терәлде төсле, кешегә хыяллары белән хушлашуы хәерлерәк. Юк, мәсьәләне бер якка да зыян китермәслек итеп чишүнең бер юлы бар. Бу – кануннардагы «тишекләр».

Кануннарны бозмаска тырышып яшәүчеләр белән аларга төкереп биреп көн күрүчеләр арасына кануннарны үз файдаларына авыштыра белүче хәйләкәр затлар кереп кысыла. Ул канунда язылган тыюларны да бозмый кебек, шул «тишекләр» ярдәме белән күп очракта хаксыз, әхлаксыз булган ниятен дә чынга ашыра.

Данлыклы өч «М»

Россия тарихында канундагы ямауга мохтаҗ урыннан файдаланып, чынга ашырылган иң күләмле афера данлыклы «МММ» системасыдыр, мөгаен. Эш шунда: безнең канунчылыкта финанс пирамидалары төзүгә билгеле тыю юк. Тыелмаган икән, димәк, рөхсәт ителгән, дип фикер йөртеп, Мавроди үзенең беренче шундый пирамидасын
1994 елның февралендә төзегән иде. Шул ук елның августында «МММ» хөкүмәт тарафыннан җимерелде, әмма 7 айлык эшчәнлеге дәвамында да Мавроди 10-15 миллион кешене кәкре каенга терәтергә өлгерде, 50ләп кеше хәтта үз-үзләренә кул да салды. Кыңгыр эшчәнлеге өчен төрмәдә дә утырып чыккан Мавроди 2011 елда үзенең яңа финанс пирамидасын булдырды, анысының эшчәнлеге интернет челтәрендә җәелдерелде.

«МММ-2011» җимерелгәч, хәзерге көнгә кадәр нәтиҗәле (Мавроди өчен) эшләп килүче «МММ-2012» төзелде. Ул системага 35 миллионга якын кеше теркәлгән, бу Россиянең дүрттән бер халкына тиң. Бердәнбер сорау туа: күпме халыкны төп башына утыртып, бернинди каршылыксыз эшләп килүче әлеге финанс пирамидасын һәм аңа охшаш туып торучы башкаларын нигә канун тарафыннан бөтенләйгә тыеп куймыйлар икән? Күпчелек дәүләтләрдә финанс пирамидаларын инде күптән авызлыклап бетерделәр, ә бер үк тырмага инде ничәмә тапкыр баскан Россиянең һаман да бер канун кабул итәргә кулы җитми. Моңа әлеге дә баягы бер үк җавап – Тютчев ике гасыр ярым элек үк (1866 елда) язган шигырь сүзләре: «Россияне акыл белән аңлап булмый».

«Тишек» ничек коралга әверелә

Канундагы «тишекләр»не үз файдаларына авыштыруның тагын бер киң таралган мисалы уен автоматларына бәйле. Халыкның шул «беркуллы бандит»ларга бәйлелеге наркоманиягә һәм эчүчелеккә тиң чиргә әверелеп баруын күреп, 2009 елның 1 июленнән хөкүмәт

Россиядә уен бизнесын тыйган канунны гамәлгә керткән иде. Канун кабул ителәсен алдан ишетеп, кайбер уен бизнесы белән шөгыльләнүче эшкуарлар баштан ук уңайлы хәстәрен күрде. Хокук саклау органнары уен автоматлары салонына аны ябарга дип киләләр, тик, баксалар, ул урында канунга каршы килердәй бернинди оешма да юк икән инде. Бинаның ишеге өстендә дә «Интернет-кафе» яки «Лотереялар уйнату» дигән язу балкып тора, фирманың документлары да тәртиптә. Шушы «коймадагы ярыктан» файдаланып, шәһәрләрдә, яңгырдан соң баш төрткән гөмбәләрдәй, бер-бер артлы интернет салоннары калкып чыга башлаган иде. Хәзер аларны да кырыс контроль астына алдылар алуын, әмма артык оста эшкуарлар бу керемле бизнесларын дәвам иттерү өчен тагын да хәйләле ысуллар уйлап чыгара. Шәһәрләрдә, шул исәптән Казанда да уен автоматлары салоннары, сауналар, бильярд клублары һ.б. оешмалар маскалары артына яшеренеп, рәхәтләнеп эшли бирә. Казанда йөзләгән шундый оешма бар, диләр.

Канундагы төзексезлектән бик уңайлы гына файдаланып, көн күреп ятучылар рәтенә акча күчерү терминаллары тотучы оешмалар, түләү агентлары, электрон янчык операторлары керә. Мондый эшчәнлек төрләре белән шөгыльләнүче оешмалар акча күчерүдә арадашчы ролен уйнап, ул операцияләрне чынга ашырганда, аз түгел күләмдә комиссия тотып калалар, комиссиянең күләмен дә үзләре билгелиләр. Бу бик үк дөрес эшчәнлек түгел, әмма канунда аны тыючы бер пункт та юк. Салым Кодексы кредитлы оешмаларга (Үзәк Банк рөхсәте белән банк операцияләрен чынга ашыра алучы оешмалар) гына комиссияләр тотып калуны тыя, ә терминал, электрон янчык, башка түләү системалары ул оешмалар рәтенә керми. Бер яктан караганда, кредитлы оешмаларның чыгымнары да күбрәк, аларга таләпләр дә кырысрак, әмма нишлисең, «юк» белән судлашып йөреп булмый бит.

Иң күп «тишекләр» исә юл йөрү кагыйдәләрендәдер, мөгаен. Беренчедән, алар еш үзгәреп тора, икенчедән, күп машина сөючеләр хәзер үз хокукларын юл полициясе хезмәткәренә караганда да яхшырак беләләр. Юллардагы бөкеләр белән көрәш, юл хәрәкәтен машина йөртүчеләр өчен дә, җәяүлеләр өчен дә куркынычсызрак итәргә тырышу максатында кертелеп торган төзәтмәләр бер-берсенә каршылыклы булган очраклар да байтак. Нәтиҗәдә юл йөрү кагыйдәләре буенча хәрәкәт итүче ике машина да һәлакәт хасил итәргә мөмкиннәр.

Көлке дә, гөнаһ та

Канундагы «тишекләр» кайчагында кызыклы хәлләр дә китереп чыгара. Мисалга шушы очракны китерергә була. 2011 елның июлендә сыраны кайсы урыннарда сатарга яраганлыгын билгеләүче канун гамәлдән чыгып, аның яңасы 2012 елның июлендә генә кабул ителергә тиеш иде. Юристлар шунда ук чаң суга башладылар – бу хәл сыраны теләсә кайсы җирдә сатарга яраганлыгын аңлата бит! Хет мәктәп территориясендә сат, хет маршрут автобусында. Ахыр чиктә, бу ялгышның ашыкканлык белән китүен аңлатып, барысын да җайга салдылар.

Менә тагын бер кызыклы хәл. Алдан ук кисәтеп куйыйм: аның дөреслеге турында үз өстемә бернинди дә җаваплылык алмыйм, чөнки кешедән ишеткәнне генә бәян итәм. Эш шунда: безнең кануннарда документ кәгазь битенә тутырылырга тиеш дигән билгеле кисәтү юк икән. Бер эшмәкәр бу хәлдән бик оста файдаланган. Банк белән ниндидер аңлашылмаучанлык килеп чыгып, бәхәс тугач, банк хезмәткәрләре моңа: «Ризасызлыгыгызны язып китерегез, аны 60 көн эчендә тикшерербез дә баш тартырбыз», – дип белдергәннәр. Шулай әйткәндә, алар эшмәкәрнең кабер ташлары җитештерүче икәнен исәпкә алмаганнар. Берничә көннән рәнҗүле эшкуар, банкның ишегенә үк терәтеп, 12 тонналы таш китертеп куйган, ә ташка аның ризасызлыгы, хәтта җавап адресы, реквизитлары чокып язылган, кулы да куелган булган. Эш урыннарына тәрәзә аша керергә мәҗбүр булган банк хезмәткәрләре полиция чакыртканнар, тик хокук саклаучылар җинаять составы булмавын теркәгәннәр. Суд та эшмәкәр яклы булып чыккан, ул бит, банкка мөрәҗәгатен язганда, канунны бозмаган. Банк, эш болай барса, клиентларын югалтачагын аңлап алып, гранит ташны ваткалап, тизрәк ишек каршын чистарттырган. Эшмәкәр икенче ризасызлыгын әзерләгәнче дип, туган бәхәсне хәл итеп, аңа ярдәм кулы сузу хәстәрен дә күргәннәр. Вакыйга дөрестерме-юктырмы, әмма игътибарга лаек, минемчә.

Менә чит илдән бер мисал. Швейцариядә бер бар хуҗасы, җәмәгать урыннарында һәм бина эчендә тәмәке тартуны тыючы канун кертелгәч, хәйләгә барган. Бар кунаклары уңайсызлык кичермәсеннәр өчен, ул өстәлләр янындагы диварларга ике кул һәм башны тыгып була алырлык тишемнәр эшләп куйган. Кеше үзе бина эчендә, әмма урамда тарта бит! Дино Лоттац исемле бу эшкуардан күреп, аннары башка кафе, бар хуҗалары да шулай эшли башлаганнар.

Россиядә дә 13 елдан алып 16 елга кадәр бөтен җәмәгать урыннарында, бина эчләрендә тәмәке тартуны тулысынча тыеп бетерергә җыеналар. Лоттац үрнәгендә безнекеләр арасында да, канундагы «тишек»тән файдаланып, стеналарга тишекләр ясап куючылар булмыйча калмас әле. Ул эшне вакытында тыймасалар, әлбәттә.


«Тишек»не ничек «ямарга»?

Канундагы «тычкан да, фил дә сыярлык» «тишекләр»не, яхшылап эзләгән очракта, кануннарның һәр төрендә табарга була. Язмада китерелгән мисаллардан тыш, аеруча зур һәм аферистлар тарафыннан нәтиҗәле файдаланыла торган төзексезлекләр сәүдә, төзелеш, йөкләр ташу өлкәләренә кагылышлы кануннарда, ана капиталын куллануны көйләүче канунда бар, Гражданнар кодексы белән юл йөрү кагыйдәләре бик еш бер-берсе белән «низаглашып» торалар. Искеләренә «ямау» салынган арада, аның яңалары барлыкка килергә өлгерә.

Ул «тишекләр» нәрсә аркасында туа соң? Төп сәбәп – кануннарның бик күп булуында. Бөтен әйберне алдан чамалап бетерү мөмкин хәл түгел бит. Яңа кануннарны гамәлгә керткәндә, элек кабул ителгәннәре белән исәпләшү, башкаларына каршылык тудырмыймы, комачауламыймы икәнен тикшерү, бик игътибарлы булу таләп ителә. Икенче сәбәп – кануннарның гел яңалары туып, искеләре гамәлдән чыгып, берсе өстенә берсе кабул ителеп торуында. Һәрхәлдә, кануннар бөтен җирдә тәртип булдыру өчен генә язылалар, әмма болай эшләүнең буталчыклык тудыруы бик ихтимал. Канундагы «тишекләр»нең игътибарсызлык, ялгышлык, ашыкканлык аркасында да китүе бар. Нишләтәсең, болар һәммәсе дә кеше факторлары, алар һәркайсыбызга хас. Әйткәнемчә, кануннарда төзексезлекләр, хаталар, аферистлар үз файдаларына куллана алырлык чи урыннар булмавын күзәтү бик авыр, четерекле эш һәм Россия әлегә ул хезмәткә әзер түгел.

... Апам белән кечкенә вакытта кием-салымнарыбызны әбинең күз уңыннан ерактарак тотарга тырыша идек, чөнки әби берәр сүтек урын, тишек яки ертык күрсә, шунда ук аны тегеп яки ямап куя. Ямаулык материалны каян ала диген әле – бала чагымда арткы кесәсе тездәге яки бот арасындагы ертыкка ямалмаган берәр чалбарым калган булдымы икән?! Бездән соң сеңлебез дә «киемнәрне аяк астында калдырырга ярамый» мәктәбен узды. Бөтен әбиләр дә үз оныкларына һәм аларның киемнәренә карата безнең әби кебек бик кайгыртучан була торганнардыр инде. Тишек киемне әби күреп алса, ул озак ямаусыз тормас, ә кануннардагы «тишекләр»не нишләтергә? Бу миссияне «ямау салу осталары» – әбиләр җилкәләренә йөкләсәләр, алар каршы килмәс килүен, ул күпсанлы канун «тишекләр»ен ямарга җитәрлек арткы кесәләрне генә каян табарга? 


Айнур ГАЛИМОВ

в„– |

Режиссерлар эшли белми? #7357

$
0
0
05.02.2013 Мәдәният
Әлеге кискен фикерне драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәдиф Сәгъди күтәреп чыкты. Еш кына режиссерлар хәзерге драматургларны үтемле, тормышчан, замана таләпләренә туры килердәй пьеса язмауда гаепли. Режиссерларга эзләнү өчен материал туплау җәһәтеннән Казанда “Яңа татар пьесасы” дигән конкурс та оештырылып килә бит инде үзе.

Ә драматурглар исә, киресенчә, гаепне Казан режиссерларында күрә. “Татмедиа” агентлыгында узган журналистлар белән очрашуда Рәдиф Сәгъди: “Казан режиссерлары язучы-драматурглар белән эшли белми. Алар әзер, суперпьеса гына көтеп ята. Элеккеге атаклы режиссерларыбыз кебек әсәрне ”сүтеп җыя” белмиләр. Ә бит режиссер пьеса белән эш итә белергә тиеш! Театрлардагы төрле сәясәт агымнары аркасында, язган әсәрләребезне Казан тамашачысына чыгара алмыйбыз”, - дигән фикере белән уртаклашты.

Тиздән 55 яшьлеге якынлашып килүче драматург, язучы Хәбир Ибраһимов та үз әсәрләренең Казан сәхнәсендә куелмавына бер дә риза түгел. Ул үзе белдергәнчә, аңа әле вакытың килеп җитмәгән, диләр икән. “Драматургның әсәрләрен Казан театрлары куймый икән, димәк ул драматург түгел, дигән караш яши бездә. Шәхсән минем әсәрләремне районнарда эшләп килүче театрлар куя. Дөрес, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында хәзерге көндә “Төн яна учакта” дигән әсәрем уйнала. Ләкин, башлыча, пьесаларым район җирлегендә генә куела. Моның белән горурланам. Тик шунысы гына кызганыч: күбесен Казан тамашачысы күрми кала”, - дип уфтана Хәбир Ибраһимов.

Мәгълүм булганча, Казанда “Һөнәр” Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивале дә оештырыла башлады. Узган елда “Һөнәр”нең дүртенчесе узды. Проекта Казан, Уфа, Әлмәт, Чаллы, Минзәлә, Стәрлетамак һәм Казахстанның Петропавловск шәһәрләреннән 16 яшь режиссер катнашкан иде.

Яшь режиссерларны, бигрәк тә яшь татар режиссерларын барлау, аларга иҗат мөмкинлекләре тудыру җәһәтеннән оештырыла башлаган чара Казанда үз урынын тапты. Ә бит кайчандыр проектта нибары алты кеше генә катнаша иде.

Димәк, яшь режиссерларыбыз да юк түгел, алар да үсештә. Казан режиссерлары белән драматурглар арасындагы аңлашылмаучанлыкка бәлкем алар чик куяр.


Мөршидә КЫЯМОВА

в„– | 05.02.2013

Иң пычрак 100 шәһәр исемлегенә Татарстаннан да 3 шәһәр кергән #7358

$
0
0
05.02.2013 Экология
Россиянең Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы вәкилләре илнең һавасы иң пычрак булган 100 шәһәр исемлеген төзегән.

Аңа Татарстаннан да өч кала эләккән. Министрлык вәкилләре ил­дәге экологик вәзгыятькә бәя би­релгән докладны 2011 ел нәтиҗәләре буенча әзерләгән. Һавасы иң пычрак булган шәһәр исемлегенә халык саны 100 мең һәм аннан да күбрәк булган калалар кертелгән. Анда Түбән Кама – 26, Чаллы – 32, ә Казан 61нче урында. Исем­лекнең беренче баскычында Новороссийск (Краснодар крае) урнашкан, ә соңгы урында – Карелия башкаласы Петрозаводск.




в„–21 | 05.02.2013

Кояшка үрелгән егет (Фәнис Яруллинның тууына 75 ел) #7359

$
0
0
05.02.2013 Язмыш
Бер елдан артык инде Фәниссез яшибез. Үзенең көчле булуына ул безне шулкадәр дә инандырды ки, дөньяда юклыгына һаман ышанып җитеп булмый әле.

Армиядә турниктан егылгач, егерме яшендә урын өстенә кала ул. Егылуы – булдыксызлык галәмәте түгел. Чамасыз тәвәккәллек, кыюлык нәтиҗәсе. Турникта «кояш» ясамакчы була ул. Ягъни бик нык атынып, кул, аяк, гәүдә бөгелмәгән килеш турник тимере аша әйләнеп, аягың белән һавада зур түгәрәк сызып чыгу бу. Армиядә өч ел хезмәт итеп тә, «кояш» ясаган кешене безнең частьта күргәнем булмады минем. Кыюлыктан һәм башың әйләнмәүдән тыш кулның бик тә көчле булуы да кирәк әле монда. Атналар буе ныгып-әзерләнеп, анда да аска йомшак маталар түшәп, каеш белән ике кулны турникка бәйләтеп дивизиядә дә бик сирәкләр генә эшли алган моны.

Күп булса өч ел яшәрсең, диләр врачлар Фәнискә. Ул исә тагын 54 ел яшәп дөнья куйды. Шыр сөяккә калган, хәрәкәт күрмәгән сызланулы гарип тән моны ничек булдыра алган соң? Медицина үзе генә моны аңлата алмыйдыр шикелле. Җавапны тәннән түгел, рухтан, күңелдән эзләргә кирәктер. Шөкер, бу хакта мин Фәниснең үз фикерен дә ишетеп өлгердем.

— Синең турыда, Фәнис, «Язмышны җиңгән кеше» дип әйтүләргә ничек карыйсың? Язмышны җиңеп буламы?

— Язмыш турында күп уйланам мин. Шундый фикергә килдем: безнең язмышлар Алла тарафыннан тулаем ук язып куелмагандыр ул. Кеше үз язмышына азмы-күпме йогынты ясый аладыр. Алла безгә, әйтик, ниндидер холык-фигыль, сәләт бирергә мөмкин. Менә шул холык безне язмышыбызга этәрәдер. Мин менә бөтен җирдә гел беренче булырга ашкынып торган бер кеше булганга, армиядә чакта турникта башка берәү дә эшли алмаганны эшләмәкче идем, бу мине фаҗигагә китерде. Ләкин ул ашкыну беркая да китмәде, миндә үк калды. Шуңа күрә эзләнәсең, бәргәләнәсең, һәм эчеңдә булган мөмкинчелекләрне ача башлыйсың... Шулай итеп минем холкым миңа азмы-күпме бирелгән сәләт — шагыйрьлек булып бәреп чыккан, салына башлаган юлдан — шигырьләрне армиягә киткәнче дә язгалый идем бит.

— Ягъни холкың сине еккан да, егылгач, тартып та торгызган.

— Әйе, нәкъ шулай.

Әңгәмәбез ун ел элек 12нче хастаханәдә барды.

Ә теге беркем дә эшләмәгәнне эшләргә омтылуда котыпларны ачкан сәяхәтчеләрне җилкеткән романтик ашкыну да булган, әлбәттә.

Ә ул биектән егылган –
Кояшка үрелгәндә. – Бу хакта әнә шулай дип язган идем мин.

— Телевизордан бертуктаусыз корыч бәдәнле әзмәверләрне, Сталлоне-фәләннәрне күрсәтеп торалар. Бусы да чынбарлыкка бик туры килми әле аның, ә рухи көч дигәне хәзер аеруча дефицит бит. Рухи дистрофиклар заманы бу... Әнә монда да, үз-үзенә пычак салган берәү, инде врачлар бугазын ямаганнан соң, тәрәзәдән сикергән... Тән эчендә янган хикмәтле утның көче, рух ныклыгы ни ул, Фәнис?

— Мин аны шулайрак аңлый башладым. Әгәр дә күңелеңдә нәрсәгә дә булса омтылыш юк икән, син, нинди генә таза кеше булсаң да, барыбер әкренләп-әкренләп, юеш җирдә яткан агач кебек, череп бетәсең.

— Ихтыяр мускулларын ныгытып буламы ул?

— Ныгытып була, ныгытырга кирәк. Үзең беләсең бит инде, язарга шул хәтле дә утырасы килмәгән көннәр була. «Их, берәрсе килеп чыксын да, бүлсен иде бу эштән», — дип уйлыйсың кайчагында. Ләкин барыбер тотынасың. Чөнки сүзеңнең кемгә дә булса кирәклеген беләсең. Язучы көн саен үз-үзен раслап яшәргә тиеш. Менә бүген язма, иртәгә язма, берсекөнгә язма — син инде язучы буларак онтылачаксың.

— Язучы буларак үзеңне җуячаксың да.

— Әйе. Шуннан әле кеше буларак үзеңне җую да башланырга мөмкин. Һәм менә үз-үзеңне раслар өчен ихтыяр көче табарга кирәк. Һәр көнне утырырга. Яхшы языламы, начармы — аны бит кайта-кайта эшләп тә була. Кайчак бөтен язганыңны ертып та ташлыйсың. Аннан соң бүтән формада туа ул. Барыбер синең эш процессың бара. Агачны шомарткан кебек шомарту бара эчтә.

— Без күбрәк тәнгә дикъкать итеп өйрәнгән. Син тән эчендәге көчне, аның резервлары булганны тоеп торасың инде, әйеме?

— Әйе. Кайчагында менә бер әйбер язмаслык хәлдә буласың. Ләкин кулга каләм алганнан соң ниндидер бер илһам килеп, менә шушы эчке бер рух үзе дә көч бирә кешегә. Физик көч тә бирә. Арыйсың, әлбәттә, сыгылып каласың. Прозада бигрәк нык алҗыта. Шигырь әле ул азмы-күпме күңелгә ниндидер җиңеллек тә бирә, уңышлырак сүз әйтә алсаң, очынып йөрисең.

— Ә прозада шахтага төшкән кебек, әйеме?

— Әйе! Прозада көн саен утыру өчен чыннан да рухны чыныктырырга кирәк. Рух ул — алмаз кебек, ныграк кайраган-игәүләгән саен шәбрәк ялтырый. Тик кенә ятып торсаң, әллә алмаз ул, әллә күмер — белмәскә дә мөмкинсең.

— Фәнис, 1964 елны чыккан, «Мин тормышка гашыйк» дигән беренче шигырь җыентыгыңны, аннары үз язмышыңны чагылдырган «Җилкәннәр җилдә сынала»ны сөенеп күтәреп алган беренче укучыларың да 30-40 яшькә картайды бит инде.

— Рәхмәт аларга! Шул хуплаулары, яратулары белән алар миңа ышаныч, ныклык өстәп тордылар. Элекке укучылар кебек актив укучылар юк инде ул хәзер. Сыңар шигырең чыкса да, хат язалар иде. Шул бер шигыреңә әллә кайлардан -— Мәскәүләр, Украиналардан да килә торган иде хатлар. Хәзер дә укымыйлардыр дип әйтмим, ләкин язу нык кимеде. Хат дигән нәрсә үзе дә искереп барамы инде әллә... Менә без язучылар да элек гел хат белән аралаша торган идек. Чөнки телефоннарыбыз юк иде. «Декабристлар»да яшәгән Туфан Миңнуллинга мин «Волгоград» урамыннан хат язып җибәрә торган идем. Ул заманда хаты да иртән салсаң кичкә барып җитәдер иде бит аның Казанда.

— Язучыга, җигелеп эшләр өчен, мөмкинлекләреңне ачар өчен ышаныч бик кирәк. Үз көчеңә, талантыңа ышану. Менә шул ышаныч дигән нәрсә арту-кимүләр синдә ни рәвешле барды?

— Баштарак җитеп бетми иде ул. Бер әсәр яза идем дә, шул басылып чыкмыйча торып бүтән әйбергә тотына алмый идем. Хәзер инде бер әсәрне язып та бетермәгән килеш икенчесенә омтыла башлыйм. Язганың хуплап каршы алынмаганда да аны начарга чыгарырга ашыкмыйм. Кайчакны бүтәннәр, аңа башка караш белән күз салганнан соң, гел бүтәнчә бәялиләр... «Җилкәннәр җилдә сынала» 1972 елны «Казан утлары»нда басылды, 1973 елны китап булып чыкты. Ул зур танылу китерде миңа. Ышаныч та арта төште инде. 1974 елда Камал театры «Әнә килә автомобиль»не куйды. Ул гел зал шыгрым тулы килеш һәм бик озак – дүрт ел буе барды. Аннары Күчмә театр да куйды, анда да гел аншлаг белән барды ул. Бусы икенче бер жанрда күтәрелеп алу булды.

«Менә шушы спектальнең уңышы күпләрнең күңеленә тиде. Элек исәнләшеп йөргәннәр күрмәмешкә салышып уза башладылар. Шунда мин язучылар арасында бер-берсенең уңышыннан көнләшү барлыгын аңладым. (Көндәлектән. 2009. 4 ноябрь.)

Ышаныч янә артты инде. Үзгәртеп корулар башлангач, СССР таркалгач, иҗатым аеруча нык ачылып китте. Шул 90нчы елларда 5-6 поэмамны яздым, үзем әйбәт кенә поэмалар дип саныйм инде, ун повестемның алтысын яздым.

«Тегене яздым, моны яздым...» Күпләр моны шулай гади итеп кенә аңлыйлар да. Сөякләр, буыннар сызлауны әйтмим дә инде, баш авырткан хәлдә дә әдипләрнең ничәсе генә повестьлар, поэмалар иҗат итә алыр иде икән? «Техник» ягы да бар бит әле. Башта Фәнис таякчыклар ярдәмендә машинкада баса башлый. Әмма бик авыр, алҗыта торган эш була бу. Гел чалкан яткач, аркасы да тишелә башлый. Мендәр өстенә папка куеп, әле бер янда, әле икенчесендә шул хәрәкәтсез бармаклар белән язарга өйрәнергә туры килә инде. Ручка да кулдан төшеп киткәли. Шундый хәлдә теге «илһам» дигән иркә, чәүчәләк «кош»ны да яныңда тотарга кирәк бит әле. Соңгы ике елда дип беләм, нәкъ менә шул каләм тота алмау, күңелендәген кәгазьгә төшерә алмау сәбәпле, иҗаты шигырь белән генә чикләнде. Әҗәлен әнә шул, үткәндәге «киң диапазонлы» Фәнистән ераклаша бару да якынайтмады микән аның? Көндәлегеннән янә бер өзек китерим әле (мәкаләмдә өзекләрнең матбугатта чыкмаганнарын гына бирермен).

«Йоклап булмый. Иртәнге сәгать өчтә уянам да, һич йоклап булмый башлый. Аннары 5нче яртыларда Нурсөяне уятып, иртәнге чәйне эчәбез. Шунсыз рәт керми. Һәркөн иртән торганда шундый арып, эт булып уянам. Берни эшләп булмас сыман. Миндә җеннәр көче бардыр, ахры. Чирлим дип иркәләнеп ятасы инде. Юк, төнлә үләм-үләм дип ятам да, Нурсөя юындырып, яраларны бәйләгәч, бер чынаяк кофе эчәм дә, эчтәге җеннәр уяна башлый. Каләмгә тотынам һәм, ни хикмәт: каләмнең дәвалау көче бар. Язу дигән галәмәт тамырлардагы канның агышын тизләтә, борын тишекләрен киереп үпкәләргә һава тула. Төнге йокысызлыктан аңгырайган баш миенең бормалары аша акыллы уйлар йөгерә башлый. Бер ярты көн шулай эшләгәч, бора-бора сыккан кер кебек бушанып каласың.» (2000 ел, 13 июль.)

Әлбәттә, Фәниснең хәтта җиңеллек дигәне дә үзенең гадәти хәле, авыр халәте белән чагыштыргандагы җиңеллек инде ул.

«Быел күп эшләргә туры килде. Арыдым. Ни язасы, ни укыйсы килми. Башка вакытта проза язып арыгач шигырьләр агыла башлый һәм шулар күңелне күтәреп, арыганлыкны бетерә иде. Бу юлы бер шигырь юлы да башка килми. Димәк, тән генә түгел, җан да арыган.» (2003, 10 октябрь.) «Ә көч кимегәннән кими. Түбән төшә башлаганымны сизәм, шигырьләргә ялкын җитми, проза язарлык көч юк.» ((2004, 23 июнь).

Ә менә башкарган эш күләмен, юллар, табаклар санын исәпкә алсаң, тап-таза ир-ат язучылар өчен дә баһадирлар йөге бит бу! Һәм ул, күп кенә китаплар кебек, кибетләрдә тузан җыеп ятмады, Фәнис язганны халык тансыклап көтеп ала иде.

Элекке электромонтерның, гарипләнгән солдатның әдәбиятка шулай тиз кереп китүе, иҗат колачының киңәйгәннән киңәя баруы шаккатыра. Шигырь белән прозага драматургия, әдәби тәнкыйть һәм публицистика да ялганды.

1964 елны «Мин тормышка гашыйк» дигән — шигырь, 1966 елны «Май төне» дигән хикәя җыентыклары (48 һәм 65 битле китапчыклар) дөнья күрсә, иң зур популярлыкны аңа 1972 елны «Казан утлары»нда — 87 мең, 1973,1986 елларда китап булып 15 һәм 12 мең тираж белән басылган, «Җилкәннәр җилдә сынала» дигән бәяны (повесть) китерде. (Бер хезмәттәшебез мәктәп баласы чакта бу китапны төнлә юрган астында фонарь яндырып елый-елый укыган.) 1978 елны исә ул, русчага тәрҗемә ителеп, 100 меңле тираж белән чыкты. Фәниснең «Әнә килә автомобиль» дигән пьесасы исә 1974 елны Марсель Сәлимҗанов тарафыннан куелды. Камал театры тарихына бер елда иң күп уйналган спектакль булып кереп калды. Дүрт ел рәттән җәмгысе өч йөз тапкырдан артык уйналган ул! Шуннан соң Күчмә театрда да аншлаг белән озак кына барды. Төрле театрларда һәм телевидениедә тагын унөч пьесасы куелды аның. Шуңа өстәп җырлары күпме әле!

Әйе, халык шундук үз итте, яратты Фәнисне. Ул — чын халык язучысы. Аның хәтта Нурсөяләре дә берәү генә түгел, өчәү бит!.. «Мин аның көчле ихтыярына сокланам, хатынының шәфкатьлелегенә баш иям... Рәсемнәре («Сөембикә» журналыннан кисеп алынган) каршымда тора. Аларга багышлап бала табар өчен генә кияүгә чыктым. Нурсөя туды инде. Фәнисне бүген-иртәгә көтәбез. Ирем, ничектер, малай туса, Фәнис кушам дигәч, икенче исемнәр әйтеп маташа. «Фәнис кушмагач, мин аны тапмыйм да», — дим...» Күп еллар элек Башкортстанның Бишбүләк районында яшәгән Әлфия Булатның Уфада чыга торган «Өмет» газетасы журналисты Равил Хәкимовка язган хатыннан бу. Балтач районыннан Салисә ханым да Нурсөя таба әнә.

Тиешле максатчан ярдәм булса, Союз күләмендә һәм күпмедер дәрәҗәдә дөнья күләмендә дә исемен таныта алыр иде әле ул. Инде 1964 елны, ягъни яза башлавының дүртенче елында ук, ул яшь шагыйрьләрнең Бөтенсоюз конкурсында икенче урынны ала. Англиядә чыга торган атналык газетада аның автобиографиясе, фоторәсеме һәм берничә шигыре басыла. Монда Фәнис бүтән җәһәттән әйткән сүз бик урынлы: «Бер-беребезне күтәрүдән куркабыз. Шуңа безнең әдәбият үз куеныннан чыга алмый.»

Хәзер янә теге әңгәмәбезгә әйләнеп кайтыйк әле.

— Фәнис, мин синең журналистлык сәләтеңә таң калдым. «Туган авылым Кызылъяр» дигән проблемалы мәкалә кебек мәкаләне татар журналистларыннан кем генә яза алыр иде икән? XX гасыр азагында, нефть төбәгендә яшәп яткан татар авылының аянычлы хәле бөтен катлаулыгында гаҗәеп бер осталык белән тасвирланган анда.

— Мин аны «Казан утлары»на җибәргән идем, ул чактагы баш редактор басмады бит. Очерклар бүлегендә Кояш Тимбикова иде, ул ошатты да, кертеп бирде. Теге яткырды-яткырды да, шалтыраттым инде, басасызмы, дип. Юк, басмыйбыз, ди. Нигә басмыйсыз, дигән идем, бу әйбер нефтьчеләрне түбәнәйткән, ди. Безгә икмәк кирәкми, икмәкне без теләсә кайсы илдән сатып ала алабыз, иң беренче чиратта безгә нефть кирәк, газ кирәк, ди. Шуннан соң мин аны «Аргамак» журналында бастырдым. Шунысы кызык, нефтьчеләр үзләре бик әйбәт карады бу мәкаләгә. «Татнефть»нең генераль директоры Ринат Галиев, нефтьчеләр турында бердәнбер дөрес язган кеше син, Фәнис, диде. Нефтьне күбрәк чыгарыр өчен чыннан да экологиягә зыян салдык шул, диде...

Биш бүлектән торган бу мәкаләнең бер урыны аеруча гыйбрәтле тоелды миңа. «Авыл яныннан гына газ торбалары узып та чиләнеп утын ягу, утын әзерләү халыкны бик рәнҗетә иде, әлбәттә. Хәтеремдә, ул вакыттагы авыл советы рәисе Закуан Шәйхетдинов газ кертү өчен нык тырышып карады. Хәтта Министрлар Советы рәисе Гомәр Усмановка кадәр барып җитте. Ләкин Усманов: «Сезнең газны бөтен Европа яга, сез шуның белән горурланыгыз. Тагын кайсы район үз продукциясен шулай дистәләрчә илгә чыгара ала?» – дип, җиребездән чыккан газның исен иснәп, шуның белән горурланырга кушып җибәргән... Дөрес, бик каты йөри торгач, дуңгызчылык комплексы дип аталган афәткә газ кертүгә иреште ул.» Бу хәлләр миңа Разил Вәлиев сөйләгәнне искә төшерде: «Милли китапханә директоры чагында, авылга кайткач, бер классташ очрады. «Нихәл, Разил, китапханә төзедеңме әле?» – дип сорады. «Юк, төзеп булмады шул әлегә», — минәйтәм. «Син аны төзи дә алмаячаксың, — ди сабакташ. «Нигә алай дип әйтәсең, менә бит монда сыерларга шәп кенә абзар төзеп куйгансыз». Җавапны һич онытасым юк. «Сыерларга була ул, сыерлар алар сөт бирә, ит бирә... Ә менә сыерлар китап укый белсә, аларга китапханә төзерләр иде.»

Фәнис башкаларга, бигрәк тә түрә-фәләннәргә җайлаша-яраклаша, матур булып күренергә тырыша торган тәти зат түгел иде. Хәтта аермачык нәрсәләргә дә үз фикер лупасы аша баккалаган ул. Мине аның менә бу сүзләре шаккатырды: «Китапларның кешеләр укымаганын укырга ярата идем. Ни өчен бу китапларны укымыйлар?»

«Татарстан хәзер үз байлыгына үзе хуҗа түгел. Шәймиев тешсезләнде. Парламентта оппозиция юк. Татар конгрессы кунаклар җыеп, шуларны ашатып-эчертеп йөрүдән башка эш эшләми... Милләтнең сулышы кысылганнан-кысыла бара. Халыкка аракы белән пиво җитәрлек булса, башкасын таләп итми.» (2004, 8 июль.)

Әдәби ел йомгакларында Фәнис Яруллинның бер докладчы тарафыннан бракка чыгарылган «Кыйгак-кыйгак каз кычкыра» дигән бәянына, тыелып кала алмыйча, беренче һәм бердәнбер рецензиямне («Кыйгак-кыйгак... җан кычкыра») язган идем мин. Әсәрдә моңарчы бер генә язучы да күрмәгән нәрсә – мактаулы социализмда хатын-кызның хатын-кызлык сыйфатларын, эчке матурлыгын, нәфислеген җуя баруы тасвирланган. Фәнис үзе исә – дистәләгән рецензия авторы. Һәр сүзне интегеп язган, колагында врачларның «күп булса өч ел яшәрсең» дигән сүзе яңгырап торган кеше күпме кадерле вакытын әнә шулай башкаларны үстерешү-күтәрешүгә сарыф иткән! Ничәмә-ничә үзе өметле санаган авторга әсәрләрен (повесть-романнарга кадәр!) төзәтешкән һәм хәтта язышкан да бит әле ул!

Фәниснең татар теленең үзенчәлекләрен күп кенә тел белгечләрен дә уздырып ачкан («Моңлы тел»), җыр сәнгатен нечкәләп тоеп язган («Җырны урлап буламы?») мәкаләләре, «Җан» дигән фәлсәфи уйланулары, шәхес турында, зыялылык турындагы көндәлеккә теркәлгән фикерләре аның гакыл һәм күңел офыкларының шактый киң булуын күрсәтә.

«Әгәр дә ниндидер әсәрләремне укуга яки исемне атауга минем үземне күз алдына китермиләр икән, димәк, мин шәхес буларак өлгермәгәнмен. Яисә Фәнис Яруллин диюгә минем әсәрләрне, андагы геройларны күз алдына китерә алмасалар да шулай дияргә кала. Ә исем астындагы Халык шагыйре, Тукай премиясе лауреаты дигән әйберләр алар — безнең күңел өчен генә. Халыкка алар берни бирми. Фәнис Яруллин икәнсең, димәк, син яхшы язарга тиешсең. Бары шул таләп.» (2001, 12 декабрь.)

— Синең янга, Фәнис, ярдәм эзләп килүчеләр дә күп бит әле. Мораль ярдәм!

— Әйе, ниндидер экстрасенс кебек хис итә башладым инде үземне. Менә синең янга килгәч нәрсә эшләргә кирәген аңладым, рәхмәт, дип соңыннан хат язучылар күп. Кешегә әлләни кирәкми бит, аны тыңлый белергә генә кирәк. Тыңлаучы юк хәзер. Ә мин бүлдермичә ярты сәгать тә, бер сәгать тә тыңлый беләм. Сөйли торгач, үз сорауларына үзе үк җавап табып, тынычланып кайтып китә кеше.

— Миңа «Ул яшьләр тормышын белми» дип әйтүчеләр белән бәхәскә керергә туры килгәне бар. Синең янга яшьләр дә күп килә бит.

— Исәпләп утырдым әле, елына мең ярымлап кеше килә икән, кара исәп белән инде бу, шуларның 70-80 проценты чамасы яшьләр — студентлар, укучылар. Сезнең «Идел»дә басылган повестьларның берсе дә уйлап чыгарылган әйбер түгел, шулар сөйләгән хәлләр. Мәхәббәттә уралып-буталып бетәләр дә, шуннан чыгарга юл эзлиләр.

— Синең янга килеп! Ачылалармы, яшермичә сөйлиләрме?

— Тулысынча ачылалар! Кызлар ничә егет белән йоклаганнарына кадәр әйтәләр.

Нурсөя: Нишләп бабайга килеп сөйлиләр икән болар оялмыйча дип аптырыйм инде.

— Бер бик шәп сюжет бар әле менә. Бер кыз килеп сөйләп йөри.

— Дәвамлы сөйләүмени?

— Бер ел бара бугай инде бу.

— Килеп сөйләү генә түгел, синең алда вакыйга бара, алайса. Сериал!

— Вакыйга бара! Нәрсә белән бетәр, белгән юк әле. Бик җилле бер мәхәббәт өчпочмагы хасил булды анда.

— Синдә, Фәнис, чыннан да ниндидер бер көч, хикмәт бар инде, алайса. Тикмәгә йөрмәсләр иде.

Нурсөя: Аңа бит кияүгә кайсысына чыгыйм икән дип тә киләләр. Егетләрен алып киләләр аның янына. «Фәнис абый, кара әле, ниндирәк кеше икән», диләр.

— Кайсыберләре карточкасын алып килә.

Нурсөя: Берсенә карточкасы буенча әйтте, алкаш була бу настоящий, дип.

— Әйе, эчә торган кеше булырга охшаган, дигән идем. Шулай булып чыкты тәки.

Фәнис Яруллин кешеләрдәге яхшылык, битарафлык, көнчелек кебек сыйфатларны ачып салган лакмус кәгазе сыман да булды ул. Яшь инвалидтан без белгән Фәнис Яруллинны ясашучыларның беренчесе «Яшь ленинчы»га килгән, әле бик әйбәт тә булмаган шигырьләре аша авторның хәлен тоеп ерак Баулы районының Кызылъяр авылына юл чыккан, Фәнис турында «Татарстан яшьләре» һәм «Яшь ленинчы» газеталарында язган Марс Шабаев, әлбәттә. Күпмедер вакыттан бирегә Гомәр Бәширов, Сибгат Хәким, Рәшит Гәрәй һәм Абдулла Гумеровлар да килә. «Совет әдәбияты»ның (1965 елдан «Казан утлары») баш мөхәррире Абдулла агайны Фәнис аерып әйтә. «Авылга килеп киткәннән соң Абдулла Гумеров мине күзеннән ычкындырмады», — ди. Фәнис Казанда хастаханәгә яткач, Сибгат абый белән хәл белергә килеп, аның шигырь дәфтәрен актарып, әйбәт дип тапканнарын журнал өчен үз куллары белән күчереп алып китәләр! (Хәзер берәү дә диярлек хәтерләмәгән Абдулла агайның миңа да игелеге тиде.) Үзе шәп кенә тәнкыйтьләгән «Татнефть»нең ул чактагы генераль директоры Ринат Галиев турында сөйләгәндә исә Фәниснең тавышлары ук үзгәреп китә иде. Үзенә һәм татар мәдәниятенә ихтирамлы, ярдәмчел булганы өчен генә дә түгел. Зыялы олуг зат булганга да. Киләм дип әйтеп тә килмәгәне өчен (инфаркттан соң бит бу!) телефоннан шалтыратып тагын кайсы олы түрә гафу үтенеп торыр иде икән?

Фәнискә игелекне укытучылар да эшли. Бу хакта үзе болай дип язды ул: «Яныма бик күп яшьләр килеп йөри. Җитен һәм мех комбинатларыннан, төзелешләрдән һәм югары уку йортларыннан. Шуларның берсе Рушания Арсланова үзе дә шигырьләр яза... Рушания Казанның 18нче эшче-яшьләр мәктәбендә укып йөри. Көннәрдән бер көнне ул миңа мондый сорау бирде: «Фәнис, син укуыңны дәвам итәргә теләмисеңме?» Әлбәттә, минем теләк зур: надан килеш шигырь язып булмаячак... Мин Рушанияга: «Эш минем теләктән генә торса иде!» – дидем.

— Мин бу хакта үзебезнең мәктәп директоры белән сөйләшеп карыйм әле, — диде Рушания.

Директор исә хәзер «Тулгак», «Газзәбану» кебек үтә популяр әсәрләре белән меңнәрчә укучыны әсир иткән Гөлчәчәк Галиева була. Ул бу үтә мәшәкатьле эшне хуплый, һәм педагоглар хастаханәгә килеп Фәнисне укыта башлыйлар. «Бу хөрмәтле укытучылар үзләренең төп эшләреннән соң авырулар ыңгырашып яткан палатада дәрес бирәләр иде. Моның өчен аларга беркем бер тиен дә түләмәде», — дип язып калдырган. Фәнис үзенең «Алар һаман минем укытучыларым» дигән мәкаләсендә. Аның «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» дигән җыры да асылда шуларга багышланган... Соңыннан ул нәкъ шул рәвешле университетның татар теле бүлеген дә тәмамлый әле.

«Фәнис белән мавыгып алу булды, аның турында нинди генә сокланулы мәкаләләр иҗат ителмәде. Соңыннан үзебез, шул мәкаләләрне язучылар ук, аның көчлелегенә шулкадәр дә ияләштек-күнектек ки, нинди генә исемнәр алуга да карамастан Фәниснең һаман да әле шул ук хәлдә икәнен, һәр яңа көнне иҗатта үткәрү аның өчен үзенә күрә бер җиңү, олы казаныш булуын онытып та җибәргәлибез бугай. Ара-тирә Фәнискә карата гамьсезлек, мәнсезлек, ә кайчакта хәтта ки таш бәгырьлелек күрсәтүебезне аңлап та җиткермибез бугай», – ун ел элек шулай дип язганмын. Ә менә монысы Фәниснең үз сүзләре: «Мәрхәмәт ул кешегә ярдәмгә ашкыну, үзеңнең вакытыңны яки бик кирәк нәрсәңне корбан итү бәрабәренә башкаларга яхшылык эшләү... Ә мәрхәмәт, талант кебек, сирәк кешеләргә бирелә, күрәсең». Тикмәгә генә язмаган инде ул моны. Көндәлектә исемнәр теркәлгән урыннар да бар. Язучылар берлегенең кайбер җитәкчеләренә үпкәсе аеруча зур аның.

«Шагыйрь Гакыйль Сәгыйревнең 15 февральдә туган көне. Ул Дмитровградта яши. Әнисе дә инсульт белән ята икән. Үзе хәзер элеккечә авызга ручка кабып та яза алмыйм ди. Гакыйль белән телефоннан бер ярты сәгатьләп сөйләштек. Союздан аңа шалтыратмаганнар, котламаганнар. Ә бит котлагыз дигән идем. Нинди дә булса матди ярдәм күрсәтү турында әйткән дә юк инде.» (2004, 17 февраль.)

Чыннан да, язучыларга бөтенләй катышы булмаган кешеләр дә аларга игелек кылганда Язучылар берлегеннән шундый хәлдәге кешене телефоннан котлау кадәресе генә дә авыр микәнни соң инде?

«Менә Гакыйль Сәгыйрев тә үлеп киткән. Ул нәкъ минем белән бер яшьтә иде... Ул да гомер буе урын өстендә ятып язды. Авызына карандаш кабып, үз китапларына үзе рәсем ясады. Шуңа Казаннан квартир да бирмәделәр» (2009, 8 август).

Фәнис, көндәлеккә язуынча (2000, 25 ноябрь), Берлек рәисенә «Гакыйльне Казанга китерергә иде бит» дип мөрәҗәгать иткән булган һәм «Язучылар союзы инвалидлар йорты түгел, үзеңнең монда килүеңә сөен әле» дигән җавап алган.

«Өченче көн Әдип Маликов үлгән. Минем беренче шигырьләрем республика матбугатында күренә башлагач ук ул минем иҗатымны хуплап, күңелемне дәртләндереп хат та язган иде. Элеккерәк буын язучылары татар әдәбиятына яңа кеше килүенә шатланганнар. Аларны үстерү өчен иҗатларын хуплаганнар. Хәзер кешеләрнең күңеле тарайды, көнчелек артты. Яхшырак әсәрең басылып чыкса, дус дигәнең дошманга әйләнә, мескен булсаң гына, «башыңны тагын да түбәнрәк и», — дигән кебек, башыңнан сыйпап китәргә мөмкиннәр. Чөнки мескеннәр күбәйгән саен урта кул шигырь язучылар ца үзләрен бөекләр рәтенә кертә башлый.» ( 2009, 26 апрель.)

— Син хәзер көчле язучы, Фәнис. Кемнәрдер, бәлки, артыгын көчле дип тә карыйлардыр. Туры сүзле дә әле үзең. Кайберәүләргә, бәлки, әйбәт әсәрләр язмыйча, тешләк булмыйча, зәгыйфь булып урында ятуың әйбәтрәктер дә.

Нурсөя: Фәнис син әйткәнчә ятса, күпләр шатланырие.

— Кемнәрдер, әйе, Фәнискә көндәш итеп карый. Ә син үзең моңа ничек карыйсың, Фәнис?

— Мин шушылай көнләшеп карауларына, хәтта үчләшеп карауларына да артык борчылмыйм. Кайчакта хәтта сөенеп тә куям. Бер мескен кеше генә булып ятсаң, дошманың да, дустың да булмаска мөмкин.

— Кызганучылар гына булырга мөмкин.

— Кызганып башыңнан сыйпап китүчеләр бар инде ул. Ә менә әз генә алар дәрәҗәсенә күтәрелсәң, моны бик гафу итәргә теләмиләр шул.

— Ә менә үзеңнең язучыларга мөнәсәбәтең үзгәрдеме? Үзең өчен берәр төрле яңалык ачтыңмы?

— Мин иҗат кешеләрен идеаллаштырыбрак караганмын. Язучылар арасында кимчелекле кешеләр булырга тиеш түгел дип. Күбрәк аралаша торгач, кимчелексез адәм баласы юк икәнне аңлый башладым. Үзем дә бит менә һәркемгә тигез итеп, дөрес итеп кенә карый алмыйм, кемгәдер симпатиям бар, андыйларга ярдәм итәсең килеп тора. Ә кемдер килеп керү белән нигәдер ошамый. Ул сиңа укырга алып килгән әйбәт әсәрне дә «җүнле түгел!» дигән фикер белән укый башларга мөмкинсең. Шуңа күрә кемнәрнеңдер миңа карата әйбәт булмауларына исем дә китми... Исем дә китми дию дөрес үк түгелдер, һәрхәлдә, моңа аңлап карыйм дип әйтә алам. Мине нигә бөтен кеше дә яратырга тиеш ди әле, яратмаганнары да булсын. Кешеләрдәге кимчелекле эшне күрсәм, әйтик, кемдер вәгъдә иткәнен эшләмәсә, бу күпмедер вакыт минем күңелне тырнап йөри инде йөрүен. Ләкин уйлыйм-уйлыйм да, әй, нигә миңа яхшылык эшләргә тиеш ди әле ул, дим. Миңа яхшылык эшләсә, шуның бәрабәренә аңа кемгәдер начарлык эшләргә кирәк булуы бар бит. Менә шулай үз-үзеңне тынычландыра алу, кемнедер гафу итә, кичерә алу сөенеч тә бирә, үз күз алдыңда үзеңне үстереп тә җибәрә инде ул.

— Нурсөя, син менә Фәнискә нинди өметләр белән килдең инде? Кырык еллап гомер үтәр дә, Фәнис белән шулай бергә чөкердәшеп яшәрбез дип алга карап уйлаганың булдымы?

— Юк инде, киләчәкне гел уйлый белмәгәнмен. Просто жәл иде ул. Минем егетем дә бар иде, между прочим. Фәнис белә. Фәнис янына да алып килгән идем әле мин аны. (Көлә.)

— Әле сез сөйләгән кызлар кебек, шушы егеткә чыксам ничек була дип күрсәтергә түгелдер ич?

— Юк, аңа Фәнисне күрсәтер өчен. Авыл хуҗалыгы институтын бетерә иде ул Фәнис янына килгәндә.

— Баянчы егет тә әле ул.

— Бик матур җырлыйдадыр ие.

— Ай, Фәнис, шундый егеттән тартып алдыңмени әле син Нурсөяне?!

Нурсөя: Шундый шәп итеп мораль укый иде әле ул егет миңа, ялгыш адым ясавымны, үкенәчәгемне шундый акыллы итеп исбатлап бирә иде. «Ул да кеше бит, ул да синең кебек яшь бит — һәм шушы хәлдә!» минем җавабым гел шул булды. Аннары үзе белеп тә җиткермәгән кызга өйләнеп китте ул, Караганда ягынамы... Килгәч, Фәнисне ташлыйм дигән уй беркайчан да башыма кереп карамады. Ничек инде, аннан икеңә дә хурлык була бит... Ну инде яшь вакытта, конечно, теңкәгә тиюче ир-атлар аз булмады. Хатын-кызга бәйләнәләр бит инде ул — кая барсаң да. Фәнискә: мин шундый юлдан китсәм, кырык яшьтә Тукай премиясен ала идең, дип тә әйткәнем булды.

— Нурсөя, алар... язучы халкы идемени?!

— Ул чакта минем бөтен аралашканым шул язучылар бит инде. Гади кешеләр арасында, элек үзем эшләгән җирдә, андый мөнәсәбәт булмады...

— Бу бит... сиңа гына түгел, Фәнискә дә мөнәсәбәт...

— Мин шуның белән бик нык интектем инде. Нык нервыга тияләр, рәнҗетәләр иде. Ну беркем дә әйтә алмас инде Фәнискә: мин шулай булдым синең хатының белән, дип — шул гына сөендерә. Гомер узган бит инде... Ул юлга кермәдем, шөкер. Без бит нинди тәрбия алган? «Береги платье снову, а честь смолоду» — абыйның иң яратып әйтә торган сүзе бу — балачактан ук. Ә хәзер ничек китте? Тегесе дә жәл түгел, бусы да.

— Күпләргә күлмәк жәлрәк тә булырга мөмкин әле... Фәниснең холкы үзгәрдеме, Нурсөя?

— Юк, үзгәрмәгәндер, Рәфикъ, шул ук тешләгән җиреннән өзә торган гадәте (көлә.) Фәнис усал ул! Әле бүген дә эләкте үземә!

— Өйдә хуҗа булып яши инде, име?

— Хуҗа! Еще менә болай итеп тота! (Көлә, ике йодрыгын берьюлы төенләп күрсәтә). Болай гына да түгел! (Бер йодрыгын төенли)... Үз гомеребездә беркайчан да бер-беребездән рәнҗеш сүзләре ишетмәдек. Бәлки, ул артыгын сабыр булгангадыр инде. Аннан, мин, чыркылдык булсам да, тегендә-монда йөрмәдем бит, Рәфикъ, өйдә генә чыркылдап ятадыр ием.

— Фәнис, ә менә син киләчәкне планлаштырган идеңме? Гаиләңнең киләчәген?

— Үзем бик озак яшәмәм әле дип уйладым инде. Врачлар да бик тиз үләрсең дип вәгъдә итеп торгач (икәүләшеп көләләр). Мәйтәм, өч ел булса да бәхетле яшәргә кирәк. Нурсөя миннән соң бүтән кешегә чыгар дидем. Чибәр кыз, мәйтәм, табар әле. Шулай дип кенә өйләнеп киткән идем. Аннан бер-береңнең гадәтләрен, холкын белә башлыйсың бит инде, ияләшәсең. Әлбәттә, безнең дә гел ал да гөл генә булып тормады, ачуланышкан чаклар да булды.

— Ачуланышканны да кеше белмәде. Кешегә сөйләп кеше шатландырмыйк дидем.

— Нурсөянең бер бик әйбәт ягы шул: үзе бик тиз кызып китә торган булса да, миңа карата сабыр ул... Мин йокыдан бик иртә торам. Менә бүген икедә тордым. Йоклый алмыйм чөнки. Язарга утырдым инде.

— Икедә түгел, икенче унбиш минутта! Өченче көнне дә шулай торды.

— Ә син, Нурсөя?

— Ул йокламагач, йоклап булмый инде. Аны бит борырга кирәк. Бер ягында кырык-кырык биш минуттан артык ятмый ул. Юкса тәне тишелә башлый...

— Аның чисталыгы тагын! Нурсөя чиста тотмаса, мин инде күптән череп беткән була идем, бөтен җирем тишелеп-агып беткән була иде инде...

«Бүген Нурсөянең туган көне. Иртәдән бирле пешеренә, ләкин пешергән ризыкларын үзебез атна буе ашарга туры килер. Безнең туган көннәрне кеше белми дә. Гомумән, Нурсөя үзен күрсәтергә, мактатырга яратмый. Телевидение килсә дә, берәр эш табып, күләгәдәрәк калырга тырыша.» (2003, 20 октябрь.)

«Нурсөя 18 августтан бирле больницада ята. Эчем бик авырта дип йөри иде. Практолог тикшергән. Авыр күтәрмәскә кушкан. Бөтен врачлар да аңа авыр күтәрмәскә куша. Ничек күтәрмәсен? Минем белән бергә бөтен дөньябызны ул күтәреп бара бит. Йөрәге, бөере, ашказаны, туры эчәге, веналары, кыскасы бөтен органы эштән чыккан инде аның.» (2009, 25 август.)

Фәнисне 1932-34 елларда «Корыч ничек чыныкты» дигән автобиографик роман язган Николай Островскийның тонык бер күләгәсе итеп кенә күрүчеләр дә бар. Ләкин «Татар Островские!» дип горурланып әйтү дә Фәнис Яруллинны түбәнәйтә төшү була әле ул. Чөнки күңел хөрлегенә ия Фәнисебез бернинди ялган идеологиягә дә хезмәт итмәде. Аннан, аның «батырлык вахтасы» да күп озаккарак сузылды бит (Островский 1936 елда, 32 яшендә дөнья куя).

Фәнис үзе исә бу хакта болай дип яза: «Мине күп вакыт Николай Островский белән чагыштыралар. Ә бит безнең татар әдәбиятында Николай Островскийга кадәрле үк Фатих Әмирхан булган. Аның таланты, минемчә, Н.Островскийныкыннан күпкә өстен һәм күпкырлы: 1. Нечкә юмор. 2. Әсәрләрендәге тормышчанлык. 3. Аның «Фәтхулла хәзрәт»е, «Гарәфә кич төшендә»ге алдан күрүчәнлеге безнең бүгенге көннәрдә расланмыймы?.. Нигәдер шуның белән чагыштырырга бер генә әдәбият белгеченең дә башына килми.» (2001, 12 декабрь.)

Фәнисне шул ук Островский белән икенче яклатып чагыштырып карыйк әле. Фәнис Язучылар берлегенә хатыны Нурсөяне шәхси секретаре итеп рәсмиләштерик дип үтенеч яза. «Ул минем барлык язганнарымны машинкада баса, газета-журналлар, китаплар өчен әзерли», — ди. Болай дип тә өсти: «Мин акча да, башка нәрсә дә таләп итмим, бары тик аның эш стажы гына барсын иде». Үтенеч канәгатьләндерелми генә түгел, аңа хәтта җавап та бирелми. Нәтиҗәдә Нурсөянең пенсиясе Фәнис үлгәндә нибары 4090 сум була. Островскийга исә Сочида йорт салалар, персональ машина һәм шофер билгелиләр, махсус секретарь беркетәләр. Фәниснең бик тә, бик тә Татарстан язучылары съездларында катнашасы килә. Ләкин бу бер-ике тапкыр гына тәти аңа – мәшәкате артык зур тоела Берлек җитәкчеләренә. СССР язучыларының беренче съезды алдыннан Островскийның өендә рация урнаштыралар. Ул шуннан бөтен чыгышларны да тыңлап ята һәм үзе дә чыгыш ясый әле.

Безнең замангарак күчсәк, ике кулсыз калган Украина шахтеры Владислав Титов каләмне авызына кабып хикәяләр яза башлый. Чит илгә җибәреп, аңа протезлар ясаталар, протез кул белән басарлык язу машинкасы, махсус телефон аппараты эшләтәләр, хатынын, акча түләп, үзенә секретарь итеп беркетәләр, язарына җим булсын өчен чит илләргә командировкаларга йөртәләр. Фәнискә исә гап-гади теләктәшлек кенә дә җитеп бетми. Бер язучы аңа хәтта мондый киңәш тә бирә әле: «Авыр булгач, нигә язасың, сиңа кем куша? Ят өеңдә тик кенә!»

Ләкин аның хәлендәгеләрнең сирәгенә тәтегән бик тә олы бүләк ала Фәнис. Бу – аның хатыны. Моны язмыш бүләге дип кенә әйтеп була микән? Фәнис мәктәптә укыганда ук кыю, үткен телле, кызларны иләсләндерерлек егет була инде.

«Кичәдә бер кызык хәл булып алды: сәхнәгә залдан бер ханым күтәрелде дә, минем турыда сөйли башлады. Мин 9нчы класста, Фәнис 8нче класста укыган чакта без Кызылъярга кунакка барган идек, ди. Шунда Фәнис клубның ишегенә кулларын җәеп аркылы басты да, безне чыгармый, кайсыбызныдыр тотып каласы килә иде бугай, ди... Бик аккуратно киенеп йөри иде, ди.» (2001, 29 сентябрь.)

Казанда хәлен белергә килгән кызлар өчен ул ярдәмгә мохтаҗ яшь шагыйрь генә түгел, чын ир-егет тә булган, күрәсең. Берничәсе әнә аның янында бөтенләйгә калырга теләүләрен дә әйтәләр әле.

«Яшь, матур кызларны минем яратуым гадәти хәл инде ул, ләкин яшь кызларның мине яратулары гаҗәбрәк. Бу минем фантазиям тудырган фикер түгел. Алар яратуларын исбатлыйлар бит.» (2000, 15 гыйнвар.)

Ләкин Фәнис аларны түгел, Нурсөяне сайлый. Ул үзе бу хакта болай дип яза: «Нурсөягә мин әкренләп гашыйк булдым. Күрәсең, аның тышкы матурлыгына караганда эчке сыйфатлары: күңеленең байлыгы, әйткән сүзенә, биргән вәгъдәсенә тугры булуы, тормышка, мәхәббәткә җиңел бер уен итеп кенә карамавы минем җанны әкренләп били баргандыр». Ләкин Фәнис сайлап кына эш бетми шул. Шуннан соң ниләр булганын мин әле бүген генә (ягъни 2013 елның 9 гыйнварында) Нурсөянең үзеннән сөйләттем.

— Фәнис янына килгәләп йөри идем инде. Бер-ике кич кунгалап та киткәли идем. Эшләре күп чакта эшләшеп. Университетта укый иде бит. Контроль эшләрен кәгазьгә яза алмыйдырие. Бөтенләйгә килергә куркыткандыр инде. Шуннан соң бик озак килми йөрдем мин. Общежитиегә әнисен җибәрде. Ияреп бардым инде. Аннан тагын килми тордым. Алар авылында пионервожатый булган Фәтхия исемле кыз бар иде, син беләсеңдер дә әле аны. Казанга килеп, укырга кергән иде ул – менә шул Фәтхияне җибәрә башлады мине чакырырга. Бер барам да, тагын килмим инде.

— Туктале, Нурсөя, нигә килми башладың да, аннары нигә килдең? Сөйлә әле шәпләбрәк.

— Нәрсәсен сөйлим ди инде аның. Шул кил дә кил, кал да кал, дигәч, калдым инде (көлә). Гомер буе «талаштык» аннары, Рәфикъ, шуның өчен. Нигә киләм дип батыраеп торган кешене чакырмыйча, килмәгәнне мәҗбүрләп китердең, дим инде (көлә). Киләм дигән белән әйбәтрәк яшәгән булыриең, дим. Ә ул, киләм дигән, бәлки, бер ел да тормыйча китеп барыр иде, ди.

— Каты талашкансыз икән!

— Авырлыклар күп булса да, матур яшәленелде үзе.

«Акчаң булса бөтен нәрсәне хәл итеп була», — диләр кайбер танышлар. Ә туалет эшләрен, юындыру, перевязка ясауларны әйтә башласаң, акчаң да, үзең дә кирәкми дип кача башлыйлар. Нурсөянең больницада икәнен белсәләр, телефоннан хәлне дә сорашмыйлар. ...Язарга уйланган әйберләр дә язылмый. Нурсөянең кырыйда бөтерелеп йөрүе кирәк. Юкса мин язганда аны икенче якка чыгарып җибәрәм инде. Аның рухы кирәк икән барыбер...» (2000, 29 август.)

«Нурсөя больницада, ансыз өйдә яктылык, җылылык ким. Күңелдә бушлык. Югыйсә Сәүия (Нурсөянең сеңлесе Минзәләнең кызы) дә әйбәт карый. Яши-яши мәхәббәт, бәлки, бетәдер, ләкин кешеләрне бергә бәйләп торучы башка бик күп нәрсәләр бар. Без аларга әле атамалар да уйламаганбыз.» (2009, 28 октябрь.)

— Сәүиягә дә тиз ияләште бугай Фәнис. Сәүия бик яратып карашты бит сиңа Фәнисне. (Сәүия хәзер Ветеринария академиясендә физика һәм математика укыта.)

— Әйе, алар бер-берсенә бик тиз ияләштеләр. Ярата иде Фәнис Сәүияне. Мин Сәүияне бераз гына ачулана башласам да, Фәнис шундук аны яклый иде: «Ярар инде сиңа! Җитте инде сиңа!» Мәктәп тәмамлагач, 94нче ел бу, Сәүияне операциягә дип алып килгән идек бит без Казанга. Аягына операция ясатырга дип. Алты ай ятачак, ике операция ясарбыз, дигәннәр иде. Өч елга сузылды бу. 7 операция ясадылар. Фәнис белән Сәүиягә бер-берсен аңларга, бәлки, шул да ярдәм иткәндер әле.

— Сез икегез дә больницада яткандадыр инде бу, Фәнисне элек хәлен белергә килеп йөргән «кызлары» да караган бугай бит. Берәр, икешәр көн торып.

— Булды инде. Кызылъярдан беренче мәхәббәте Надия дә ике тапкыр килде әле. «Җилкәннәр җилдә сынала»да Фәнис аны Фәүрия дип биргән.

...Ул үләр алдыннан мин больниста идем. Мин чыккачтын нәкъ ун көн торды. Белмәдек без аның үләсен. Берни әйтмәде, берни үзгәрмәде. Сәүия белән Айзиләне чакырткан иде, өч төн рәттән бездә кундылар. Айзиләбезгә ике яшь тә дүрт ай иде ул чакны. Фәнис Айзиләне бәби чактан ук диярлек өстенә утыртып, аңа нидер сөйли торган иде. Аннан бергәләп китап та укый башладылар. Бу юлы да кичтән әкият китабын кулына тоттырып, «бабай, укы!» диде Айзилә. Фәнис көчәнеп бер-ике юл укый да, Айзилә икенче битне ача: «Бабай, укы!» Укый торгач, Фәниснең хәле начарланып китте. «Скорый» чакырдык. Мин тиле бит инде, ялганлый белмим, температурасы ничә, дигәч, 38,5 дидем. Килсен өчен кырык дияргә кирәк икән. Тын ала алмый, йөрәге кыса иде бит, шуны кат-кат әйтергә кирәк булган инде. Ә болай безнең участокка гына тапшырганнар мин әйткәнне. 2 сәгать 40 минуттан килде врач. Аптырап карап-карап торды да, бик мескен тоелгандыр бу авыру, антибиотик язсам, йота алырсызмы, диде. «Я еще и вас проглочу!» диде Фәнис. Марҗа көлде инде, «В таком состоянии еще можете шутить!» – диде. Врач киткәч, 11гә кадәр утырдык әле. «Ятыгыз, нигә мине саклап утырасыз», — диде шунда Фәнис. «Барыбер йокы килми бит», — дибез инде... «Мин йоклыйм, миңа комачаулыйсыз», — ди бу. Сәүияләр чыгып яттылар инде. Мин еш-еш авыр сулаганын ишетеп янына килеп басам да, «Берни кирәкми!» — ди. Борып яткырдым инде төнлә. Иртәнге 6да тагын «Скорый» чакырдык, хәле бик начар иде. Фәнис гел үзенчә инде ул, тешен чистартмыйча дару эчми. Чистарттым инде. Даруны эчеп, су йотты да, шуннан соң әйткәнне дә аңламый башлады. Алай да, «бор!» дигән Сәүиягә – врач карар өчен чалкан яткырган иде бит. Бик әкрен әйткән, мин ишетмәдем дә. Врачлар, шок, алып китәргә, больниска салырга кирәк, дигәч, Нурислам Нуримановичка шалтыраттым. Баулының элекке главасы бу. Хәзер «Россельхознадзор»да эшли. (Хәбипов турында Фәнис, 5 ел хакимият башлыгы булуга карамастан, кешелеклелеген җуймаган, дип язган, көндәлектә башка әйбәт сүзләре дә бар. – Р.Ю.) Ул 18нчегә шалтыраткан, без анда яткан идек, әйбәт больнис, Рөстәм Сәйфуллович, баш врач инде, врачлар җибәрер, диде. Ләкин тиз арада гомере өзелде шул Фәниснең. Ярый әле «Скорый»да тилмертеп йөртмәгәнбез. Аңарчы Миңнегөл апаны чакырган идек, ул, пульсын тоткан килеш, ясин чыкты.

— Бу – Фәниснең бер документаль әсәренең герое бит инде, ятим баланы Америкага җибәреп, соңыннан аның ничек яшәвен тикшереп кайткан кеше.

— Әйе, шул. «Нурсөя, менә укып та бетердем, йөрәге дә типми башлады», — диде Миңнегөл апа... Шулай итеп, китте дә барды инде менә. Тыныч кына . Йөзе дә үзгәрмәде, ничек яткан булса, шул көйгә эреде генә.

«Тегендә» киткәндә дә үз өеңдә, караучыларың янда булганда әкрен генә китеп барсаң иде ул...» (2003, 20 гыйнвар. Әңгәмәдән.)

Бергә яшәүләренә 47 ел тулган була ул чакны...

— Ул һаман мин алданрак үләр дип курыкты. «Синнән калсам, мине өч көннән черетәләр. Кем генә караса да, мин өч көннән үләм», ди торган иде.

— Йә, Фәнистән соң син ничек яшисең инде?

— Яшәмим дә сыман. Җир белән күк арасында мин, Рәфикъ. Һаман әле аңыма кайтып җитә алмыйм, үзем дә шаккатам шуңа. Кырыгына чаклы бөтенләй аңгыраеп йөрдем. Өйгә ашыгып кайтам да, күргәннәремне Фәнискә сөйләргә дип йөгереп керәм (елый)...

Айзилә дә бик сагына Фәнисне. Элек килеп керүгә «Бабай, привет!» ди торган иде (урысча белмәгәндә дә «привет» сүзен белә иде). Хәзер дә менә килеп керә дә, портреты янына басып, «Бабай, привет, мин килдем!» – ди. Йокламый бездә (елдан артык берьялгызы яшәсә дә, Нурсөя һаман шулай «без», «бездә» дип сөйли әле). Мин ныграк чирләгәндә әнисе бездә кунарга тели инде – юк! Бер тапкыр төнге 11дә такси чакырып кайтып киттеләр. Йокламый, үкерә инде, «Мин өйгә кайтам, монда бабай юк!» – ди...

— Берәр үкенечле нәрсә калмадымы? Әйтелмәгән сүз, бергәләп эшлисе эш?

— Калды шул. Фәнис бик матур җырлыйдырие. Борынгы җырларны. Моны Гөлчәчәк апа (Галиева) да белә иде. Бер туган көндә, тыңлап-тыңлап торды да, «Нигә яздырмыйсыз?» – диде. Булмады шул инде. Эшләп өлгермәдек... Үпкәләшсәк, мин ваннага кереп кер уарга тотына идем, кер беркайчан бетми инде ул бездә. Дөбер-шатыр су коям инде. Ә Фәнис җырлый. «Гөлҗамал»ларны, «Уел»ларны... 69 яшенә хәтле җырлый алды әле. Аннан күкрәге авыртып, тыны кысыла башлады инде...

Нурсөягә хәзер тынычлап яшисе, ял итәсе, көч-саулык җыясы кана. Фәнис алдында йөзе ак, тузан бөртеге кадәр генә дә гаебе юк бит аның. Күпме мәшәкать төште өстеннән. Йокыдан да икедә-өчтә торасы түгел. Юк инде, һаман шул газап эчендә яши. «Ул чын шәхес, гади кеше генә түгел. Берничек тә оныта да, тынычлана да алмыйм», — ди. Сәламәтлеге дә юк инде. Фәнис хакына ясатмый калдырган операциясе дә булган бит аның. Хәзер, үләр вакыт җиткәч, ясатып тормыйм инде, ди. Врачларга да күренә, больницада да ята, әмма файдасы тия микән соң — 220-230лы басым белән дә «Ничего страшного!» дип чыгара торган булгач (басымы болай 170-180 тирәсе, 160ка бик сирәк төшә икән)... Шунда янә Фәниснең бер сүзе искә килде инде. Авыруы көчәеп, Нурсөя аны «Больниска кер» дип бик кыстый башлагач, ул баш тарткан һәм: «Анда кешегә утын түмәренә караган кебек кенә карыйлар», — дигән.

Фәнис Яруллин 2011 елның 9 декабрендә дөнья куйды. Урыны җәннәттә булсын!..
Авылдагы сыйныфташларының берсе генә дә исән булмаган инде ул чакны.
Соңгы көненә кадәр егет булып, егетләрчә яшәде Фәнис!
Кемне җуйганыбызны аңлап җиткерәбез микән?

P.S. Мәкалә инде язылып бетте дигәндә, аңа соңгы нокта булып, Урал ягыннан менә шушы шигъри хат килеп төште.

Нурсөя

Иң шәфкатьле хатын-кызлар өчен
Билгеләсә орден Русия,
Әйтер идем: аңа лаек бүген
Татарстан кызы Нурсөя.

Һәйкәлне дә аңа куегыз, дип,
Исән чакта һәм чын алтыннан.
Языгыз, дип, зур хәрефләр белән:
— Сөембикәләрнең затыннан!

Нурислам АЙБУЛАТОВ.
Чиләбе өлкәсе, Чибәркүл шәһәре.

1

2
 


Рәфикъ ЮНЫС

в„–2 |

Бергә булыйк, аерым торыйк #7360

$
0
0
05.02.2013 Мәдәният
Мөштәри урамы, 14 – данлыклы Язучылар йортының капиталь төзекләндерелеп, кулланылышка тапшырылуын дүрт күз белән көттек инде, яшерәсе түгел. Ярымҗимерек хәлгә килеп, кайбер җирләреннән гыжлап җил уйнап утырган, бераздан «Идел» журналы утырган «канаты»ның түшәмнәре кубып-кубып төшә башлагач, акрынлап бушый башлаган иде ул. Хөкүмәт әлеге эшкә үзе алынып, төзекләндерүгә тотынгач кына җиңел сулап куйдык – әлеге тарихи-мәдәни бинаның язмышы бәхетле булган икән.

Биек түшәмле, бизәкле, затлы бина заманында татар әдәби җәмәгатьчелегенең үзәк кан тамыры иде бит – монда данлыклы Тукай клубы эшләп торды, мәшһүр язучыларыбызның бер күрешеп, хәл-әхвәл белешү, фикер уртаклашу урыны иде ич ул.

Йөз миллион сумнан артык чыгым тотып, узган елгы Язучылар корылтаеннан соң яңа «күлмәк»ле булган бүгенге бина – искиткеч. Узган ел ахырында эшли башлаган Тукай клубы да акрынлап үзенә кеше җыя башлады – монда искә алу кичәләре, яңа китапларны тәкъдир итү, иҗат кичәләре уздыру гадәткә керде. Мин барганда да Равил Бохараевны искә алу кичәсенә әзерләнеп яталар иде. 180 кеше сыйдырышлы залдан тыш, башка бүлмәләргә дә күз йөгертеп чыктым. Монда кичәләр узганда буфет эшли, кайнар чәй, камыр ризыклары алып килеп саталар икән. Читтән килгән, кунарга җире булмаган язучы-шагыйрьләр өчен кунакханә эзләп мәшәкатьләнәсе юк – 3 кешелек койка-урыннары бар. Авторларның хокукларын яклаучы җәмгыять шушында утыра. Калган бүлмәләр ишегенә дә йозак эленмәгән анысы, әмма миңа монда кирәгеннән тыш тыныч тоелды.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис КОРБАН ишеген дә күбрәк шул нисбәттән шакыдым. Моннан сигез ай элек биргән интервьюсыннан чыгып, бүгенге көнгә бәйләп карарлык сораулар да юк түгел иде. Борын төбендәге Тукай бәйрәме, аңа мөнәсәбәтле дәүләт премиясе турында ничек сорамый китим ди инде?!

– Рафис абый, сүзне иң элгәре бинага бәйләп башлыйм әле. Артык тыныч, җансыз тоела берлек бинасы.

– Монда үлем тынлыгы юк, бинабыз гөрләп тора. Көн саен нинди дә булса чара үтә, әле яңа гына Тукай премиясенә тәкъдим итү буенча идарә утырышы булды. Бүген кич искә алу кичәсе узачак. Язучыларның өзелгәне юк, дияр идем. Бинабыз бик затлы, бик әйбәт, бик шәп. Әмма ул безгә иң беренче чиратта – эш урыны. Атна саен җомга көнне Тукай клубында кичәләр үтә. Халык мәнфәгатендә эшлибез. Иң зур яңалыгыбыз – сайтыбыз эшли башлады. Нәрсә белән шөгыльләнгәнебез уч төбендәге кебек.

– Яңалык дигәннән, Тукай премиясенә тәкъдим итү буенча идарә үз кандидатын билгеләдеме әле?

– 8 кандидат тәкъдим ителгән иде, иң күп тавышны Нәбирә Гыйматдинова җыйды. Идарә эшеннән канәгатьсезлек белдерү очраклары күп булды. Идарәдәгеләр үзара премия бүлешеп утыралар, дигән сүз белән килешмим. Андый кешеләр миңа кадәрге эшләүчеләр арасында да, бүгенгеләр арасында да юк. Иң эшлекле, иҗатта кайнап яшәүче, без уздырган чараларда да актив катнашучылар идарә эшендә дә катнаша. Яшьләрдән Рөстәм Галиуллин, Илгиз Зәйни, Ленар Шәехләр өстәлде. Яшьләр белән эшләү сәясәте көчле. Әле менә узган идарә утырышында гына да ике яшь иҗатчыны кабул иттек. Резидә Фәрхетдинова белән Илзирә Вәлиуллина тәкъдим ителгән иде – икесе дә кабул ителде. Кайбер кыз-хатыннар берлеккә алыну белән пассивлаша, үзбаш яши башлый – Илзирәгә ул яктан зур өметләр баглыйбыз. Тырышлыгы да, таланты да бар. Соңгы корылтай ачылган көндә 325 язучыбыз бар иде. Шул вакыт аралыгында 6 яшь язучыны берлеккә кабул иттек, 6 кешене югалттык. Эшләнгән эшләрне дәвам итсәк, Мәгариф министрлыгы белән берлектә, мәктәп балалары арасында шигырь конкурсы игълан иттек. Һәр районнан чыккан язучыны шул районга куратор итеп куйдык. Без үзебезгә алмаш әзерләү буенча эш алып барырга тиеш. Әлеге конкурска йомгак апрель аенда, Тукай бәйрәмендә ясалачак.

– Быел Тукай премиясенә язучы-шагыйрьләребезнең берсе булса да лаек булыр бит инде, шәт?

– Тукай премиясе лауреаты булырлык язучыларыбыз шактый. Былтыр, Язучылар берлегеннән тыш, уннан артык язучы тәкъдим ителгән иде. Шулар арасында ызгыш-талаш чыкты дип беләм: комитет әгъзалары беркемгә дә бирмәскә дигән карар чыгардылар да язучылар нәүмиз булып калды. Быел без бер генә кешене тәкъдим иттек. Башка җирдән килгән намзәтләр исемлеге билгеле булгач, без комитеттан, читтән килгән язучылар бармы, дип сораячакбыз да, идарәдә әлеге язучы-шагыйрьләрнең иҗатын тикшерәчәкбез. Үтәрлекме, юкмы – без шуңа бәя биреп, фикеребезне әйтәчәкбез. Тукай премиясе нигезләмәсендә андый пункт бар – Язучылар берлеге үз бәясен бирергә хокуклы. Президент кул куйган нигезләмәне нишләп үтәмәскә тиеш әле без?! Быел Тукай бәйрәмен дә башкачарак үткәрү нияте бар. Мин студент булганнан бирле катнашам ул опера һәм балет театры бинасы янында узучы бәйрәмдә. Ул миңа ошамый. Халык төркем-төркем булып, күрешеп сөйләшеп басып тора, сәхнәдәгеләр шигырь сөйли. Берәр сәгатьтән үтәли җилдән өшеп, кеше таралыша башлый. Кичәнең ахырында «Туган тел»не җырларга кеше дә калмый. Ул урын белән килешмим. Бәлки аны Академия театрында уздырырга кирәктер, бәлки аның каршысындагы мәйданда, бәлки Черек күлдә. Табарга кирәк ышык урын, уңай да булсын ул, халыкка да күркәм булсын. Мин үзем театр бинасы турында уйланам. Аннан әлеге чарада бер Язучылар берлеге генә түгел, бөтен иҗади җәмәгатьчелек тә катнашсын иде. Традицияләрне саклау да күзәтелергә тиеш. Алайса, ел да Тукай премиясе лауреатларының Кырлайга бару, анда үз агачларын утырту дигән гадәт каралган иде. Былтыргы лауреатлар анда барып та карамады. Эшлисе эшләр, гамәлгә ашырасы ниятләр шактый.

– Язучылар берлеге рәисе булып сайлангач, «Шәһри Казан»га биргән интервьюгызда, бинада гөрләп торырлык аралашу урыны булдыру, чәйләп алу өчен буфет турында сүз каткан идегез...

– Әлегә ул үзен-үзе аклый алмый. Кеше монда бина карарга, ай-яй, матур икән, дияр өчен генә килми, чаралар-кичәләр вакытында килә. Шуңа да без буфетны әлеге кичәләр вакытында гына ачабыз, анда чәй тәм-томнары китертәбез.

– Мондый бинаны «ашату» да очсыз түгелдер. Көн дә утка, суга салым артып торганда, хуҗалык тармагына кайдан акча табыла, арендаданмы?

– Моның өчен рәхмәтнең зурысы – Хөкүмәткә. Хезмәт хакы былтыргы кебек калса да, бинаның ул яктан бөтен кирәк-ярагын ул тулысынча үзенә алды. Утка-суга түләүләр өчен акча бүлеп бирә. Без бит иҗтимагый оешма, әлегә арендадан акча кергәне юк. Әмма 180 кешелек залны арендага алырга теләүче булганда, биреп торырга әзер.

– Ә бәлки әдәби журналларны монда китертү, «күрше»ләнү дөресрәктер? Бердән, берлек кайнап торачак, икенчедән, язучыларның үзләре өчен ике куянның койрыгын бергә тоту булыр иде. Бер-берсе белән дә күрешә, яңа язган әсәрен дә калдыра, Язучылар берлеге бинасына да тузан кундырмый. Алайса, бергә булыйк, аерым торыйк төсле килеп чыга.

– Кем монда килми, ул болай да килми инде. Шул ук «Казан утлары» егетләре – безнең идарәдә эшләүче кешеләр. Аларның бездән өзелгәне юк, тузан төшермиләр. Без читтән газета-журналларны бу бинага кертмәячәкбез. «Татмедиа» үзенең журналларын үзендә тота. Без монда Авторлар хокуклары җәмгыятен керттек. Аннан монда ниндидер арендага кемнедер кертергә хокукыбыз да юк, бу бина тарихи-мәдәни ядкарь булып санала. Без – язучыларны кайгырта торган оешма, шул юнәлештә эшлибез дә.

Яңа бина, андагы эшчәнлек турында язучылар үзләре ни ди соң?

Лилия Газизова, ТР Язучылар берлегенең рус секциясе бүлеге җитәкчесе, шагыйрә: «Һәр көнне булмаса да, безгә язучылар килеп тора. Монда йә тып-тыныч, йә кичәләр вакытында гөр килеп тора. Без бит әле үзебез дә бинага ияләшеп кенә киләбез. Әлбәттә, «кайнау» җитенкерәми дип саныйм. Әдәби журналларның безгә кушылуы да хата булмас иде».

Марсель Галиев, Татарстанның халык язучысы: «Әлегә яңа бина үзләштереп бетерелмәгән. Анда аралашу да җитенкерәми. Тукай клубы эшчәнлеген җәелдереп җибәрде, бер кичәдә булырга туры килде – зал тулы түгел иде. Әмма мин халык күнегер, дип уйлыйм, киләчәктә тулы залларга эшләр, дип өметләнәм. Зур заллар нигә кирәк ул? Ул бөтен дөньяда шулай каралган – кичәләр, чаралар өчен Тукай клубы менә дигән. Тулы залларга эшләү өчен, реклама булдыру, тәҗрибә туплау гына кирәк».

Мәдинә Маликова, язучы: «Шундый бинабызны саклап калу зур бәхет инде ул. Ул безнең йорт – һәр язучы анда йөрергә, аралашырга тиеш. Монда күршегә бармак төртеп күрсәтергә кирәкми, һәрбер кеше эшне үзеннән башласын. Язучы буларак Тукай клубында узучы һәр чарага чакыралар, зур рәхмәт. Бер-ике кичәгә бардык, бик ошады. Зал матур, бина бик күркәм. Безнең замандашлар бик кайнашмый инде анда, әмма яшьләр яратып йөри дип беләм. Элек бит Тукай клубы янәшәдәге янкормада урнашкан иде. Хәзер икенче катны биләп тора. Язучылар янына журналларны кертү дә бик уңышлы булыр, ул берлек эшен җанландырып җибәрер иде».

Разил Вәлиев, Татарстанның халык шагыйре: «Мин әлегә Татарстан Язучылар берлеге эшчәнлегенә бәя бирергә ашыкмыйм. Алар әле ярты ел элек кенә җиң сызганып эшкә кереште. Мин анда узучы идарә утырышларына йөрим, әмма башка чараларында актив катнашам дип әйтә алмыйм. Вакыт җитенкерәми. Тукай клубы эшчәнлеген торгызды, халык аңа ияләнер, йөрер дип уйлыйм. Яңа идарә, яңа рәискә дә бәя бирү иртәрәк, дип саныйм. Менә аларның эшчәнлегенә бер ел булгач, нәтиҗәләр чыгарырга, тәфсилләбрәк бәя бирергә җай чыгар».
 


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА

в„– |

Рафаил Хәкимов Татарстан фәннәр академиясе вице-президенты булды #7361

$
0
0
05.02.2013 Җәмгыять
Бүген Татарстан тарих институты җитәкчесе Рафаил Хәкимов республика фәннәр академиясе вице-президенты булып билгеләнде

“Һуманитар өлкә минем карамакта булачак”, диде ул «БИЗНЕС Online»га.

Хәкимов сүзләренчә, хәзер академиянең эшен тагын да җанландыру күздә тотыла һәм аңа да үз өлкәсенә караган план эшләү кирәк булачак.

Рафаил Хәкимов Азатлыка элек белдерүенчә, Татарстанда фәнгә игътибар кимемәгән, тик шулай да бүгенге көндә фәнгә икенче күзлектән чыгып карарга кирәк.

"Хәзер бүтән бурычлар, бүтән максатлар бар. Күбрәк фәннең халыкка нәрсә бирүенә карарга кирәк. Болай фән, фән дип кенә йөрмәскә кирәк", дип белдерде ул.  




в„– | 05.02.2013

Мәдәният министрлыгы коллегиясеннән ФОТОрепортаж #7362

$
0
0
05.02.2013 Мәдәният
Казан. Татарстан республикасы Мәдәният министрлыгы. 5 февраль.

 

 

 

 

 

 

 

 

Фото # 1

Фото # 2

Фото # 3

Фото # 4

Фото # 5

Фото # 6

Фото # 7

Фото # 8

Фото # 9

Фото # 10

Фото # 11

Фото # 12

Фото # 13

Фото # 14

Фото # 15

Фото # 16

Фото # 17

Фото # 18

Фото # 19

Фото # 20

Фото # 21

Фото # 22

Фото # 23

Фото # 24

Фото # 25

Фото # 26

Фото # 27

Фото # 28

Фото # 29

Фото # 30

Фото # 31

Шамил АБДЮШЕВ фотолары.


---

в„–--- | 05.02.2013

"Ак бүре" операсы бер генә куелып онытылмасмы? #7363

$
0
0
06.02.2013 Мәдәният
Казанда Универсиада барган көннәрдә "Ак бүре" операсының дөньякүләм премьерасы булачак. “Алтынчәч” операсы, “Башмагым” музыкаль комедиясе кебек “Ак бүре”дә бер тапкыр уйналыр да аннан онытылыр дигән шик тудыра. Җәлил театры репертуарындагы татар опера һәм балетлары да бик сирәк куела.

Татарстан симфоник оркестры җитәкчелеге бу көннәрдә "Ак бүре" операсында катнашачак җырчылар белән сөйләшүләр алып бара. Якын араларда төп рольләрне башкаручылар тәгаенләнер һәм килешүләр дә төзелер дип көтелә. Бу хакта оркестрның сүзчесе Наталья Лукина белдерде. Аның сүзләренчә, опера ачык һавада уйналачак. "Әлегә төгәл урыны билгеле түгел, мөгаен Камал театры яны булыр", диде Лукина.

“Ак бүре” либреттосының авторы Рүзәл Мөхәммәтшин операны ачык һавада кую идеясе барлыгы турында беренче тапкыр Азатлык радиосы белән әңгәмә вакытында ишетте. Әсәрне иҗат иткәндә ул үзе аны яхшы бинада, зур сәхнәдә уйналган опера буларак күз алдына китергән булган.

"Мин аны сәхнә әсәре буларак иҗат иттем. Ачык һавада куелуын да хуплыйм. Ул очракта, мөгаен, бераз үзгәрешләр кертергә кирәк булыр. Ачык һаваның үз минуслары булган кебек, үз плюслары да бар. Алла боерса, миңа калса бик матур килеп чыгар ул. Кайбер күренешләрне көтелмәгәнчә биреп була. Бу очракта режиссердан да күп нәрсә торачак", ди Рүзәл.

​​​​Соңгы дүрт-биш ел эчендә опера һәм балет театры бинасында түгел, ә башка сәнгать йортларында һәм ачык һавада яшьләр катнашында опера һәм музыкаль әсәрләр куела башлады. 2009 елның октябрь аенда Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе студентлары "Башмагым"ны сәхнәләштерде. Аның премьерасы Салих Сәйдәш исемендәге Зур концертлар залында булды. Күпмедер вакыттан соң "Башмагым" тагын бер тапкыр Галиәсгар Камал исемендәге Татар академия театры бинасында да күрсәтелде. Артистлар Уфага гастрольгә дә бардылар. Әсәрне куючылар да, башкаручылар да "Башмагым" бәлки опера һәм балет театрында да барыр дип өметләнде, әмма теләкләре акланмады.

2011 елның сентябрь башында Казан кирмәнендә татар сәнгате өчен әле моңа кадәр күрелмәгән вакыйга булды. Ачык һавада, тарихи диварлар янында "Алтынчәч" операсы куелды. Аны карарга меңнән артык кеше килде. Бу әсәр Казан консерваториясе һәм симфоник орекстрның уртак проекты иде. Бик күп илһам, көч, хәйран гына акча да кергән бу әсәр бер тапкыр куелды һәм шуның белән онытылыр кебек.

​​Наталья Лукина да “Алтынчәч”не Кирмәндә кую өчен бик озак сөйләшүләр барганлыгын, тормышка ашыру бик кыен булганлыгын раслый. Бер тапкыр уйналды да онытылды дигәннән ул: “Иң зур көч беренче куелышка китә, без аны янә куяр идек, әмма тагын уйнарга кирәк дип тәкъдим итүчеләр юк”, дип әйтә.

Универсиадага дип әзерләнүче "Ак бүре" операсы да "Алтынчәч" кебек бер тапкыр гына куелыр һәм шуннан соң онтылыр инде дигән шик уята. Рүзәл Мөхәммәтшин опера сәнгате өлкәсендә тәүге иҗатының бер көнлек кенә булып калмавын тели.

"Бер тапкыр гына куелуга мөнәсәбәтем уңай түгел минем. Бер эшләнгән әсәрне яңадан кабатлар өчен күп көч таләп ителми. Гадәттә беренче куелыш зур көч һәм хезмәт сорый. Бу очракта Камал театры белән чагыштырсак, анда әле дә Марсель Сәлимҗанов режиссерлыгындагы әсәрләр уйнала. Куелган сәнгать әсәрләре бер көнлек кенә булып калмасын иде дигән теләктә каласы килә. Татар балеты һәм операсы, минемчә, безнең әлегә кадәр тиешенчә эшләнмәгән өлкә булып тора. Опера һәм балет театрында нинди татар әсәре бара? Нинди опера куела? Нинди балет куела? Берәү дә юк. Ник куелмый дигән сорау да туа", ди Мөхәммәтшин.

​​Опера һәм балет театры татар әсәрләре әллә нигә бер генә куела дигән гаепләүне кире кага. Театр сүзчесе Жанна Мельникова сүзләренчә, Шаляпин фестивалендә “Шагыйрь мәхәббәте” җырланачак, аннан соң май аенда “Җәлил”операсы куелачак. Театр Универсиадага “Алтын Урда” балетының премьерасы булачак дип белдергән иде. Әмма планнары үзгәргән. Универсиада барган көннәрдә яңа куелышта “Шүрәле” балеты күрсәтеләчәк. Мельникова сүзләренчә, бу балетның сәхнә бизәлеше дә, көе дә үзгәрәчәк. “Алтын Урда”ның премьерасы исә сентябрь аенда булыр дип көтелә. “Резедә Ахиярова көен язып бетерде, декорация Мәскәүдә эшләнә”, ди Мельникова. "Татар әсәрләре сәхнәдә нигә сирәк күренә?" дигән сорауга ул: “Театр репертуары зур, чират җиткәнче хәйран гына вакыт узып китәргә мөмкин”, дип белдерде.

Ул-бу хәл килеп чыкмаса, халыкара уеннарны карарга килүчеләр һәм спортчылар "Шүрәле"дән тыш Камал театры янында тагын бер татар әсәрен “Ак бүре” операсын күрә алачак. “Ак бүре” әкиятенә нигезләнгән либреттоны Рүзәл Мөхәммәтшин узган елның декабрь урталарында язып бетергән.

"Халкыбызның рухын, иманын, тарихын чагылдырган Ак бүрене җанландырып, тере итеп күрсәтәсем, рухыбыз бүген дә исән дигән фикер уздырасым килде", ди Мөхәммәтшин.

​​Мәскәүдә яшәүче композитор Зөлфия Рәүпова Мөхәммәтшинга операның либреттосын язарга тәкъдим итә. Бу тәкъдимне Рүзәл теләп кабул иткән, һәм үзе әйтүенчә, либреттоны бик яратып, күңел биреп эшләгән. Либретто тәмам булгач Ркаил Зәйдуллага күрсәткән. Тукай бүләге иясе аның бу эшен хуплаган. Рузәл шулай да зур өчлекнең – либретто авторы, композитор һәм режиссер-куючының (Александр Сладковский) – уртак аһәңе барлыкка килерме дип шикләнебрәк көтә.

"Зур сәхнәдә ничек куелыр, көйләре ничек булыр, аның бит әле бу ягы да мөһим. Барсын бергә алганда либретто бик кечкенә әйбер булып кала. Режиссерның ничек эшләп бетерүеннән дә күп әйбер тора. Мин көткән әйбер килеп чыгармы, ансын күрербез. Либреттоны яздым да оныттым түгел, Зөлфия белән дә аралашып торабыз. Хәзер дә бер-беребезгә киңәшләр бирәбез", ди Мөхәммәтшин.

Казан консерваториясендә укып аспирантура тәмамлагач пианист Рөстәм Кудояровка кияүгә чыгып Мәскәүгә киткән, “Сөембикәнең пәйдә булуы”, “Алтын гыйбадәтханә” дип аталган әсәрләр җыелмасы һәм башка көйләре белән танылган Зөлфия Рәүпова үзенең әллә кайчаннан ук татар милли операсы язасы килгәнен әйтә.

"Мин бала чактан ук милли көйләрне бик яратам. Кечкенәдән үк үзем тарихи романнар, ә балаларым тугач аларга татар әкиятләрен укыдым. Шуннан соң татар әкияте нигезендә нидер язасым килде. Күңелемә хуш килердәй сюжет эзләдем. Ниһаять "Ак бүре" әкиятендә тукталырга булдым. Күпмедер вакыт үткәч, симфоник оркестрның баш дирижеры, сәнгать җитәкчесе Александр Сладковский шалтыратты. "Казан көзе" халыкара фестиваленә опера язуымны сорады. Мин аңа инде сюжетны табуымны, "Ак бүре"не бик ошатуымны әйттем. Бу бик борынгы әкият һәм анда көтелмәгән борылышлар бар. Бүре безнең бабаларыбыз өчен изге җәнлек булган. Алар аңа табынган. Минем өчен "Ак бүре" – бабаларыбызның изге рухы ул. Бу әкият-опера. Анда күп кенә фантастик образлар бар", ди Рәүпова.

Сладковский белән Рәүпова электән таныш. Сладковский аның “Сөембикәнең пәйдә булуы” әсәренә дирижерлык иткән була. Рүзәлгә килгәндә исә композитор аның шигырьләрен күптәннән яратып укуын әйтә.

“Ак бүре” операсы дөньяга чыкканчы ук шау-шуга дучар булды. Либреттоны Сладковский тәкъдиме белән Тукай бүләге иясе, шагыйрь, тәрҗемәче, публицист Равил Бохараев яза башлый. Бохараев узган ел 24 гыйнварда бакый дөньяга күчкәндә әсәр төгәлләнмичә кала. Рус телендәге бу әсәрне Бохараевның җәмәгате, шагыйрә Лидия Григорьева язып бетерә. Әсәрне симфоник оркестрга тапшыра һәм килешү шартлары канәгатьләндермәгәнгә аны имзалаудан баш тарта. Килешү нигезендә авторга 60 мең сум акча түләнергә тиеш була. Бер яктан, Григорьева моны бик аз дип бәяли. Икенче яктан, өч елга авторлык хокукларына ия булмау аны канәгатьләндерми.

Азатлыкка симфоник оркестр сүзчесе Наталья Лукина: “Өч елга авторлык хокукына ия булмау Русиядә төзелә торган иҗади килешүләр өчен гадәти хәл. Бу финанс белән бәйләнгән. Без үз ягыбыздан канун бозмадык. Равил әфәнде безнең килешү шартларына риза иде”, дип белдерде.

Узган елның декабрь башында Казанда Николай Лобачевский исемендәге халыкара әдәби-фәлсәфи фестивальнең икенчесе төгәлләнде. Анда беренче тапкыр Равил Бохараевның җәмәгате Лидия Григорьева да катнашты. Ул әлеге фестиваль вакытында симфоник оркестр һәм үзе арасында килеп туган аңлашылмаучанлыкны дөньяга чыгарып, “... Сладковский минем күңелемне җимерде”, дип әйтте. Кайбер мәгълүмат чаралары, Григорьева үзләре язган либреттоны яңа автор кулланыр, йә булмаса татарчага тәрҗемә итәр дип шикләнә, дип тә язып чыкты.

​​"Бохараев тексты барлыгын белсәм дә, аңа иярү булмасын өчен беренчедән, мин аны принципиаль рәвештә укымаска дигән карарга килдем. Безнең гомумән икенче сюжет линиясе, икенче вакыйгалар. Мин боларны кайдан беләм, Лидия ханым Бохараев башлаган әсәрне үзе язып бетереп, Казанда бастырып чыгарды. Аны күргәч мин тагын бер кат гомумән икесенең ике әсәр булуына инандым. Аның умырткасы бер инде әлбәттә, ул бит бер әкияткә нигезләнеп язылган әйберләр, ә гомумән алганда икесе ике әсәр”, ди Мөхәммәтшин.

Оркестр Рүзәл белән Бохараевныкы шикелле үк килешү имзалаган. Автор бу ягына әллә ни зур әһәмият бирми.

"Миңа акчадан бигрәк бу эш яңа өлкә, ачылмаган дөнья булуы белән кызыклы иде. Шигырь язганым бар, журналларда басылам. Узган ел Камал театры мин тәрҗемә иткән "Хан кызы Турандык"ны куйды. Ә монда Зөлфия: "Әйдә, эшләп карыйбыз", дип әйткәч, миңа бик кызык тоелды. "Ак бүре" әкияте нигезендә чын татарча, милли әсәр эшләп булу мөмкинлеге мөһим иде. Акчасына караганда икенче максатлар бу эшкә этәрде мине", ди Мөхәммәтшин.

Рәүповага да "Ак бүре" нигезендә ике әсәр язарга туры килә. Бохараев һәм Григорьева язган либреттога көйнең 80% әзер була. Бу эшкә Мөхәммәтшин алынып, ул аны төгәлләгәч көйне өр яңадан башкача язарга туры килә аңа. "Бохараев әсәренә язылган өлеше аның истәлегенә багышланган яңа музыкаль әсәремә керәчәк", дип белдерде Рәүпова.


Наил АЛАН

в„– | 05.02.2013

Кәгазь журнал ник ярамады? #7364

$
0
0
06.02.2013 Мәгариф
2013 елдан республикабыз мәктәпләре тулаем электрон журналга күчәргә тиеш дигән мәгълүмат узган ел ук кайнар бәхәсләр тудырган иде.

Үземнең таныш-белеш педагоглардан да кәгазь журналларны бетерүгә карата фикерләрен сораштыргалап торам. Дөресен әйтергә кирәк, кәгазь журналлар эшләү өчен уңайлырак иде дигән фикерләр ешрак әйтелә. Пенсия яшенә җитәренә берничә ай гына калып барган таныш укытучы ханым да: “Шул электрон журналларны тутыру әллә никадәр вакытымны ала, мәктәптә генә җитешеп булмый, эше өйгә дә ияреп кайта. Яшемне тутыру белән китәм эшемнән, бер генә көн дә эшләмим”, – дип, зарланып та алды әле беркөнне.

Бер тотынгач, мәктәпләрне электрон журналлар белән эшләүгә күчереп бетерерләр инде, мөгаен. Кәгазь журналлардан электрон журналларга күчү шәһәр мәктәпләрендә җиңелрәк, билгеле. Ни дисәң дә, шәһәрдә интернет та тотрыклырак эшли, электр линиясендә дә төзексезлекләр сирәгрәк чыга. Ә менә авылларда шартлар икенчерәк шул. Кайчак, табигать шартларына бәйле рәвештә, электр берничә көн булмаска мөмкин. Кайбер авылларда хәтта яшенле яңгыр, җил-давыл вакытында да электр трансформаторларын аерып торалар. Мондый хәлләр туганда электрон журналлар һәм интернет белән эшләп булмаячак, әлбәттә. Шуңа да, уйлап эш иткән педагоглар электрон журналларга гына ышанып бетмәсләрдер, барыбер дә, үзләре өчен генә булса да, укучыларга куйган билгеләрен дәфтәрләренә дә төшереп барырлар кебек.

Компьютер компьютер инде ул, аның винчестеры да сафтан чыгарга мөмкин, вирус та эләктерүе бар. Кайчак көтелмәгән хәлләр дә булгалап ала. Мәсәлән, үзем элегрәк эшләп киткән бер оешмада бервакыт кабель аша яшен бәрде. Гомуми системада утырганлыктан, әллә ничә компьютер, принтер, телефон-факслар, телевизорлар сафтан чыкты. Әле ярый үзем эшли торган документларны флеш-картага күчереп саклый идем, исән калган компьютерларга шуны кушып, документларны кабат хәтерләренә керттек. Мәктәпләрдә дә шуңа охшашлы хәлләр чыгу мөмкинлеген истә тотып, электрон журналлар тутыруга кагылышлы документларның күчермәсен флеш-карталарга күчереп баруның бер дә зыяны тимәстер.

Минемчә, кәгазь журналлар эшләү өчен гади дә, уңайлы да. Журнал битен ачып теманы язып кую, укучыларга билгеләр төшерү матди чыгымнар да таләп итми. Аннан соң, сыйныфтагы барлык укучыларның бөтен билгесе күз алдында тезелеп тора бит, ә кәгазь журнал битен ачып карау секундлык эш. Электрон журналны ачу өчен күпмедер вакыт кирәк. Ярый ла интернетның эшләү тизлеге тиешенчә булса. Юк икән, укытучының күпме кадерле вакыты исраф ителәчәк.

Күңелдә кайчак шик тә туа әле. Яшьләр бит хәзер компьютер программаларын яхшы үзләштерәләр, шуңа теге электрон журналлардагы билгеләрне әвеш-тәвеш китерергә җай тапмаслармы дим.

Прогресс бер урында гына тора алмый, билгеле. Тулысынча электрон журналлар белән эшләүгә дә күчеп карамый булмастыр. Кайсы журнал белән эшләүнең уңайлырак икәнлеге турында укытучыларыбыз киләчәктә әйтми калмаслар әле.


Җәүдәт ХАРИСОВ

в„– |

Балтач газетасы "Татарстан яшьләре"н сары матбугат дип атаганы өчен гафу үтенгән (ФОТО) #7365

$
0
0
06.02.2013 Матбугат
Бу арада "Татарстан яшьләре" газетасы битләрендә кызыклы гына ике язма чыкты. Сезгә ничек бар шулай тәкъдим итәбез.

 

 

 

 

 

 

2 февраль санында:

5 февраль санында:


---

в„–--- | 06.02.2013

Югалган Чаллы кызы Василиса Галицына эшендә яңа җинаять эзләре барлыкка килгән #7366

$
0
0
06.02.2013 Фаҗига
Яр Чаллыда яшәгән 8 яшьлек Василиса Галицына эше буенча тикшерүчеләр яңа дәлилгә тап булган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Россия Тикшерү Комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Искәртеп үтәбез, кичә, кызны урлап качып, аны үтерүдә шикләнелүче Яр Чаллыда яшәүче, чыгышы белән Үзбәкстаннан булган 30 яшьлек гражданин кулга алынган иде.

Аның шәхси автомобилен тикшерү барышында, ак хатын-кыз чәче табылган. Әлеге табылдык экспертизага юлланган. Хәзерге вакытта тоткарланган ир-атны сораштыру үткәрелә. Кызның кайда икәнлеген һәм вакыйганың нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән оператив-тикшерү чаралары дәвам итә.

Бүген Василиса Галицынаны эзләүнең дүртенче көне. Кызның мәктәптән кайтмавы турындагы хәбәр, кызның әти-әнисеннән, Россия ЭЭМ Яр Чаллы шәһәре буенча “Комсомольский” полиция бүлегенә, 2 нче февральдә кичке 20 сәгать тирәсендә килеп ирешә.


---

в„–--- | 06.02.2013

Җыерчыкны бетерү остасы белән фейсбилдинг турында ИНТЕРВЬЮ #7367

$
0
0
06.02.2013 Киңәш-табыш
Көзге каршына басып, үзенең йөзендәге кимчелекләрне күзәтмәгән яки җыерчыкларын санамаган хатын-кыз юктыр ул. Вак җыерчыклар барлыкка килгән, бит тиресе сәлперәйгән, яңаклар салынып төшә башлаган, икенче ияк чыгып килә... Кемдер, ниндидер могҗиза көтеп, кыйммәтле крем сөртеп карый, кемдер мимика мускулларына ботокс ясата. Нишләптер беребез дә организмның үз ресурсларына ышанмый. Ә юкка. Аның өчен әллә ни дә кирәкми икән ләбаса, биткә махсус күнегүләр ясап, бит тиресе астындагы мускулларны эшләргә мәҗбүр итү дә җитә. Мондый күнегүләр, кыскача итеп кенә әйткәндә, фейсбилдинг дип атала. Ә аның турында без тулырак итеп фейсбилдинг буенча фитнес-инструктор Лариса Николаевна СТЕПАНОВАдан сораштык.

– Фейсбилдинг инглиз телендәге бит һәм төзелеш дигән сүзләрдән барлыкка килгән. Ул җыерчыкларны тигезли һәм бит тиресен шома һәм сыгылмалы итә торган күнегүләр җыелмасы. Биткә ясала торган гади күнегүләрдән каршылык күрсәтеп һәм күпмедер көч кулланып ясалуы белән аерыла.

– Минем белүемчә, бу чагыштырмача яңа шөгыль...

– Казанда аның белән шөгыльләнүчеләр, төркем булдыручылар бер-ике генә дип беләм. Ә гомумән алганда ул узган гасырга ук карый. Әйтүләренчә, Германиянең бер пластик хирургы бер балерина белән танышкан. Балерина булгач, әлбәттә инде, аның гәүдәсе яшь һәм сылу, шома булган. Ә менә йөзенең күп косметика кулланудан, авыр физик күнегүләрдән арыганлыгы сизелеп торган. Гәүдәсе белән балерина үз яшеннән яшь, ә йөзенә караганда олы күренгән. Менә шул хирургны бит өчен махсус гимнастика ясауга этәргән.

– Димәк, фейсбилдинг белән шөгыльләнү битне яшәртә?

– Әйе. Моның белән даими рәвештә шөгыльләнү 5-15 яшькә яшәртә. Гимнастика ясаганда кан әйләнеше яхшыра, шуның белән бәйле рәвештә битнең төсе яхшы якка үзгәрә, кирәкмәгән май катламы яна, бит тиресе тартыла, мимика җыерчыклары тигезләнә, күз астындагы «капчыклар» югала. Бит тиресе астында, белгәнебезчә, шулай ук мускуллар бар. Алар начар эшләгәнгә, тире салынып төшә. Ә бармаклар белән без битебезнең төрле урыннарына басып, күнегүләр аша мускулларны хәрәкәткә китерәбез. Гади итеп кенә түгел, ә үзебезне жәлләмичә, ныграк итеп басабыз. Гадәттә, фитнеста без гер белән шөгыльләнсәк, монда кул бармаклары белән эш итәбез. Кайбер күнегүләр бөтен кеше өчен дә бер була алмый. Бит төзелеше нинди булуга карап, күнегүнең дә төрлесен тәкъдим итәм. Шуны да әйтәсем килә, без хәтта биткә кремны дөрес сыламау аркасында да үзебезгә үзебез җыерчык кына өстәргә мөмкинбез. Ә фейсбилдинг дәресләрендә биткә массаж да ясарга, кремны дөрес итеп кулланырга да өйрәнәбез.

– Даими рәвештә шөгыльләнгән очракта нәтиҗәсен күпме вакыттан күрергә була?

– Иң беренче билгеләр ике атнадан күренә башлый. Башкалар да игътибар итәрлек үзгәрешләр исә ике айдан. Ләкин бу нәтиҗәләргә ирешү өчен ялкауланмаска кирәк. Без атнага ике тапкыр шөгыльләнсәк тә, мин һәр кешегә өй эше дә биреп җибәрәм.

– Фейсбилдинг белән шөгыльләнүнең билгеле бер вакыты бармы?

– Юк. Иртән дә, кичен дә ярый. Көнгә ике тапкыр шөгыльләнү дә комачауламый. Аны телевизор караганда, ванна кабул иткәндә, компьютер каршында утырганда да ясап була. Күнегүләрне эшләгәндә нинди дә булса майлы крем кулланыгыз. Крем ярдәмендә бармаклар яхшы эшли.

– Күнегүләрне ничә яшьтән ясый башларга кирәк?

– Дәвалаганчы кисәтү яхшырак дигән кебек, 25 яшьтән шөгыльләнә башларга була. Бу яшьтә картая башлауның беренче билгеләре акрынлап күренә башлый. 30 яшькә битнең «арыганлыгы» сизелә. Ә кырыкта инде җыерчыклар да «менә күрәсеңме мине?» дип күзеңә үк чекерәеп тора. Тик бит нервлары бозылган, гипертониядән җәфаланган кешеләр өчен фейсбилдинг тыела. Биткә нинди дә булса операцияләр ясалган булса да, ике еллап күнегүләр ясарга ярамый.

– Яшәрергә теләүчеләргә фейсбилдинг күнегүләре күпмегә төшә?

– Сигез дәреслек абонемент 1100 сум тора.

– Әңгәмәбез ахырында газета укучыларга берәр киңәш тә бирмәссезме? Әйтик, икенче ияктән котылу яки аны булдырмау өчен...

– Учның арткы ягы белән ияк астына каты итеп суккалыйбыз. Әйе, каты һәм кискен итеп. Аннары бармак очлары белән һәр миллиметрны чеметеп чыгабыз. Яки булмаса тозлы суга манып сыгылган сөлгене ике ягыннан тотып ияк астына суккалыйбыз. Бу кан әйләнешен яхшырта, тире астындагы май катламын бетерә. Әлеге күнегүләрне кимендә ике минут эшләргә кирәк.


Дилбәр ГАРИФ

в„– |

Югалган кызның үле гәүдәсе Чаллы шәһәреннән ерак түгел урында табылган #7369

$
0
0
06.02.2013 Фаҗига
Чаллыда яшәүче Василиса Галицинаны урлауда шикләнелгән зат кызның гәүдәсе яшерелгән урынны күрсәткән. ТР буенча ЭЭМ матбугат җитәкчесе урынбасары белдерүенчә, бу республиканың Зәй һәм Сарман районнары чиге.

Россия ЭЭМ матбугат хезмәте белдергәнчә, кызның мәете Чаллыдан 50 километр ераклыкта юл кырыенда табылган. Әмма бу фаҗиганең башка нечкәлекләре турында хәбәр ителми. 




в„– | 06.02.2013

Бу сезонда әлегә иң шәп концерт #7368

$
0
0
06.02.2013 Шоу-бизнес
Самараның Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда Татарстанның атказанган артистлары Динә һәм Рафаэль ЛАТЫЙПОВЛАРның концерты булып үтте.

Бинаның кече залында узган тамашага халык күп җыелмаган иде. Шунысы кызганыч та, чөнки бу сезонда караган барлык концертлардан Латыйповларның концерты әлегә иң яхшысы булып, бөтен мәгънәләрдә югары дәрәҗәдә үтте.

Тамаша беренче мизгелләреннән үк игътибарны җәлеп итеп, бөтен дөньяны оныттырып, бер сулыштай, җиңел узды. Биредә бернинди артык нәрсә дә, җитешсезлекләр дә юк иде, барысы да “кырт” итеп торды.

Әле студент чакларымда аудиокассетадан Латыйповларның моңлы җырларын яратып тыңлый идем. Концертта шул вакыттагы кайбер хитларны ишеткәч, ул күңелле еллар исемә төшеп китте. Тамашачылар соравы буенча Рафаэль шундыйлардан “Ташлап китмә син” җырын да башкарды.

Рафаэль белән Динә Латыйповларның моңлы тавышлары, тирән эчтәлекле, мәгънәле җырлары гына түгел, ә аларның ачык йөзләре, гадилеге үзенә җәлеп итә. Бигрәк тә Динәнең мөлаем йөзе, елмаюы, сәхнәдә үз-үзен тотышы, шаянлыгы сокландырды. Ә ул хисләнеп, йомшак, назлы тавышы белән чын артистларча оста итеп, йөрәк түренә үтеп кергән шигъри юллар укыганда хәтта тәннәр чымырдап китте.

Төркемдәге барлык артистларның да сәхнә костюмнары бер-берсенә туры китереп сайланган, матур һәм тыйнак иде. Җыр-моң арасында Динә кызыклы, билдән аска төшмәгән көлкеләре белән халыкны рәхәтләнеп көлдерде дә, тамашачылар белән элемтә урнаштырып, алар белән чын күңеленнән аралашты да. Бу залны тагын да җанландырып, тагын да дәртләндереп җибәрде.

Төркемдәге яшь җырчыларны да мактап кына телгә алырга була, чөнки аларның һәрберсе үзенчә талантлы. Әйтик, Рөстәм Әсәдуллин үзе матур итеп җырлый да, үзе көйләр дә яза. Ул иҗат иткән җырлар белән күп кенә эстрада йолдызлары “Ак Барс” премиясенә лаек булганнар. Шулай ук моңлы тавышлы Алмаз Латыйпов җырлап кына калмады, кайбер танылган җырчыларыбызга оста итеп пародияләр дә күрсәтте. Ә Марий-Эл Республикасыннан Ләйсән Мөхәммәтҗанованың үзенчәлекле тавышы бигрәк тә үзенә әсир итте.

Төркемнең бик тә оста биючеләре – яшь пар Резеда Гәрәева белән Артур Шәяхмәтов матур милли киемнәрдән күбесенчә татар биюләрен башкарып, концертка милли ямь өстәделәр.

Әйе, менә, ичмасам, концерт, менә, ичмасам, җырчылар булды бу! Соңгы вакытта шушындый чын татар моңына, чын татар биюләренә, мәгънәле татар җырларына сусаган күңелгә май булып ятты бу тамаша. Шунысы кызганыч, бүген үзләренә оста итеп пиар ясый белгән күп кенә сәләтсез җырчылар татар эстрадасын чүп булып басып китте. Сәхнәне һаман да шул такмаклар сөйләүче (аларны җырчылар дип атарга тел әйләнми), репертуарларына кеше тыңламаслык мәзәкләр кертүче “җырчылар” сырып ала. Ә бит зәвыклы тамашага Латыйповлар кебек зәвыклы җырчылар, зәвыклы артистлар кирәктер. Тик аларның күбесе, кызганычка, күләгәдә кала шул...
 


Миләүшә ГАЗИМОВА

в„– |

"Татарларда милли һәм дини кимсенү хисе барлыкка килә башлады" #7370

$
0
0
07.02.2013 Җәмгыять
Казанда милли һәм дини хисләрдән оялучылар арткан. Бу фикерне психолог, фәннәр кандидаты Рамил Гарифуллин әйтә.

Рамил Гарифуллин – Казанда эшләүче танылган психолог, дистәләгән китап авторы. Татарстанда аны телевидениедә алып баручы буларак та беләләр. Бу хезмәтләрдән тыш, ул университетта укыта һәм Русия психоаналитиклары ассоциациясенең Татарстан бүлеген җитәкли.

Психолог фикеренчә, җирле халыкта “татарлык комплексы”, “мөселманлык комплексы” очраклары ешайган. Гарифуллин бу процесслар читтән тагылырга мөмкин дип саный. Тулырак итеп ул Азатлык радиосына сөйләде.

– Рамил әфәнде, бу комплекслар нәрсәдә чагыла?

– Миңа психолог буларак күп кешеләр белән аралашырга туры килә. Бер атна үткәч, берәр гомуми нәтиҗә чыгару авыр түгел. Билгеле, кешене турыдан-туры бу хакта сорасаң, ул җавап бирмәскә дә мөмкин. Ләкин бераздан ул ачыла башлый һәм ул кимсенү хисенә дучар булганы ачыклана. Күп очракта, кимсенү хисе милләткә яки дингә нигезләнә.

"Татарлык комплексы" кечкенәдән килергә мөмкин. Мәсәлән, урамда уйнаган вакытта милләтенә карап, мыскыл итүләре мөмкин. Тагын бер еш очрак: әдәбиятта һәм тарих китапларында татар-монголларны кыргый рәвешендә күрсәтү дә тәэсир итә. Өченчедән, бүген җәмгыятьтә милли стереотиплар, мифлар урын алды, ягъни без аны этнопсихология дип атыйбыз. Мисал өчен, яһүдләр – ялганчылар, хәйләкәрләр, акыллы милләт. Кара тәнлеләр – пычрак һәм ялкаулар. Кешеләрне кайда туганына карап бәяләү еш очрый.

– Татарларда бу комплекслар нидән? Берьяктан карасаң, татар булсаң, яхшы эшкә урнашу мөмкинлеге күбрәк. Татарларга бөтен җирдә юл ачык дияргә була, үз дәүләтебез бар, дин иреге.

– Озак вакыт дәвамында Русия татарларны тиешенчә бәяләмәде. Безнең үсеш мөмкинлекләре чикләнгән иде. Татарлар, милләт буларак, Советлар берлеге вакытында гына үсә башлады. Моны танырга кирәк, чөнки күпләр моны инкарь итә. Профессионал музыка Сәйдәшевтән башланды. Моңа кадәр бездә ул юк иде. “Без – бөек милләт” диеп, кайчак артыгын кыланып ташлыйбыз. Советлар берлеге безгә автономия статусы биргәч кенә, татарларга үсү мөмкинлеге бирелде: милли мәгариф, әдәбият, мәдәниятебез барлыкка килде. Моңарчы боларның берсе дә юк иде. Уйдырмалар сөйләмичә, моны танырга кирәк!

Икенчедән, татарлар этномимы – бик катлаулы әйбер. Элек хәтта азәрбайҗаннарны да татар дип атаганнар. Татар ул ниндидер бер аморф этноним һәм, гафу итегез, ул бернинди көчкә дә ия түгел. Бу исем негатив мөнәсәбәт белән тулып ята. Бу хакта әйтемнәр дә бихисап. Мәсәлән, “Чакырылмаган кунак татардан да яманрак” дигән мәкаль балада гомерлеккә милли кимсенү хисе тудыра ала. Әле бу бер мәкаль генә шулай йогынты ясый!

– Сезнең тормышта да мондый очраклар булдымы?

– Мәктәптә укыганда, тарих дәресләрендә милли кимсенү хисенә охшаш бер әйбер миндә дә пәйда булды. Билгеле, бу хәлләр күп кешедә булганы бардыр. Мәсәлән, шәһәр шартларында “субкультура" дигән төшенчә бар. Әгәр урамда низаг чыга икән, көчсезрәк кеше милләткә, дингә кагылып, мыскыл итә башлый. Бу очраклар гаскәр сафларында да еш күзәтелә иде. Гадәттә, армиядә хезмәт итүчеләр арасында милләткә нигезләнгән төркемнәр хасил була иде. Бу төркем кешеләре бер-берсенә ярдәм итеп кенә, мыскыл итүдән сакланып тора алдылар.

– "Мөселманлык комплексы" "татарлык комплексы"ннан аерыламы?

– "Мөселманлык комплексы" соңгы елда гына еш күзәтелә башлады әле ул. Күп очракта, федерал үзәктән җибәрелгән исламофобия моңа үз өлешен кертте. Шуңа күрә хәзер кешеләр мөселманнарны радикал карашлы булулары ихтимал дип саный. Мөселманнар агрессив булуда шикләнелә. Нәтиҗәдә, алардан курку барлыкка килде. Ә инде әгәр мөселман аклана башласа, димәк, анда “мөселманлык комплексы” бар. Моңа мәгълүмат чаралары да үз өлешен кертә. Кызганычка каршы, күпчелек мөселманнарга акланырга туры килә. Бу хәлнең гел кабатланып торуы аларны борчуга сала. Әгәр кеше үзен ачыктан-ачык мөселман итеп таныштырса, бу аның тормышына начар йогынты ясарга мөмкин. Җәмгыять аңа башкача карый башлаячак. Шуңа күрә мөселман үзенең дини карашларын яшереп торырга мәҗбүр.

– Бу процесслар федерал үзәк тарафыннан эшләнелә дидегез. Аларга бу нәрсәгә кирәк?

– Минем фаразлавымча, үзәкнең Татарстанда сәяси һәм икътисади кызыксынулары бар. Шәймиевтән соң кайбер структуралар, мирас калды. Бүлгәләр һәм хакимлек итәр өчен сәбәп кирәк. Бу эшләрне ничек башкарып чыгарга? Беренчедән, Татарстанга мәгълүмати сугыш игълан итәргә. Әлегә кешелек дөньясы идеологик сугыштан да яхшырак әмәлне тапмады. Шуңа күрә бу идеологик сугыш ярдәмендә Татарстан халкының фикерен исәпкә алмыйча гына компромат туплау бара. Берәр нинди җитди сәяси адымнар эшләр өчен төпле бер сәбәп кирәк.

Татарстанда Универсиада үткәрү - бик көчле сәяси адым. Бу уеннар “Kazan” брендын көчәйтеп, “Татар” брендын шәүләгә кертеп җибәрүгә этәргеч булып тора. Бөтен дөнья безне "татар" дип түгел, ә “Kazan” беләчәк. Бу – татар Универсиадасы түгел, бу – Казан Универсиадасы. Нәтиҗәдә, Татарстан уңышларына үсәргә мөмкинлек калмаячак һәм, ахыр чиктә, бу фәкать Русия уңышларына гына әвереләчәк.


Ленар МӨХӘММӘДИЕВ

в„– | 06.02.2013

Универсиадага «бойкот» - татарга файдамы, зыянмы? #7371

$
0
0
07.02.2013 Җәмгыять
Узган атнада Франциянең Сорбонна шәһәрендә кабызылган Универсиада ялкыны Владивостокка килеп җитте. Аны зурлап каршы алдылар. Бу чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, шәһәр башлыгы Илсур Метшин белән бергә Русия хөкүмәте вице-премьеры Игорь Шувалов катнашты. Июльдә үтәчәк Универсиада уеннарына әзерлек бер көнгә дә туктап тормый.

Ләкин узган атнада кинәт кенә Бөекбритания спортчылары Казанга килмәячәкләре турында хат юллады. АКШта яшәүче галим Вил Мирзаянов: “Бу мин бер ел элек Универсиадага игълан иткән бойкот нәтиҗәсе”, — дип белдерде. Исегездә булса, былтыр Русиянең Дәүләт Думасына сайлаулар зур хәрәмләшү белән узды. Бу җәмгыятьтә зур ризасызлык уятты. Шәһәрләрдә, шул исәптән Казанда халык урам җыеннарын оештыра башлады, кешеләр кулга алынды. Башкалада да риза булмаучыларга көч куллануга, Русия хакимиятенең кеше хокукларын бозуларына ризасызлык йөзеннән Вил Мирзаянов башка дәүләтләргә Казанда үтәчәк Универсиадада катнашудан баш тартыгыз дип хатлар юллады.
 
“Казадагы ярышларда катнашмаска өндәп, унлап хат җибәрдем”

— Сайлаулар нәтиҗәлә­ре­нә риза булмаган яшьләр­не рөхсәт ителмәгән урам җые­нына чыкканнар дип тотып алып зинданга яптылар, тикшерү уздырдылар. Аларны куркытып, басым ясарга тырыштылар. Шушымы демократия күрсәткече? Казанда гаепсез кешеләрне тоткарлауларны белеп, ишетеп, чит илләргә Универсиа­дада катнашмагыз дип мө­рәҗәгать язарга булдым.

Татарстанда хөкүмәт тарафыннан халыкка каршы террор оештырып, аларны эзәрлекләү башлангач, йө­рәгем түзмәде, Франция, Бө­­екбритания, Германия, Испания, АКШ студент оешмаларына, Дөнья студент оешмаларына бар хәлләрне сөйләп, Казандагы ярышларда катнашмаска өндәп, унлап хат җибәрдем. Әл­бәттә, алар җавап бирмәде. Әмма Британия командасының Казанда уйнамаячагын шу­шы хатларым белән бәй­лим, — ди Вил әфәнде. — Яңа­дан АКШ хөкүмәтенә, конгрессменнарга аерым хатлар җибәрдем. Чөнки АКШның Әсир милләтләр турындагы кануны нигезен­дә, июльдә әсирлектәге мил­ләтләр атналыгы үткәре­лә. Бойкотны хупламасалар, АКШ тарафыннан икейөзлелек булачак (Универсиада исә нәкъ июльдә уза — ред.). Бер яктан, без Идел-Уралда яшәүче татар халкына бәй­сезлеккә ирешергә ярдәм итәргә вәгъдә бирәбез, икенче яктан, Путинның диктатура режимы пропаганда машинасына ярдәм итеп, үзебездәге салым түләүче­ләр хакына анда студентларны җибәрәбез. Бу дөрес түгел, моны, һичшиксез, туктатырга кирәк, дип мөрәҗә­гать иттем. Британиядән соң хәзер чиратта АКШ дип исәп­лим. Ул да бу адымга барса, Көнбатыштагы барлык илләргә ишарә булачак.

Вил Мирзаянов Универсиада Татарстанны, татарны танытырга ярдәм итми дип исәпли. Универсиада дип акчаларны кредитка алу, Мәскәү алдында 76,8 млрд. сумга бурычлы калып дан казанып булмый, ди ул.

— Татарлар урыс дөньясында бервакытта да кол булудан туктамады. Универсиаданың максаты нәрсәдә? Күп­ләп бай туристларны китертеп акча җыюдамы яки Татарстанны чит ил кеше­ләренә Ру­сиянең бәхетле һәм уңышлы провинциясе итеп күрсә­тү­дә­ме? Төп максат — соңгысы, — диде “И.М.”­­га га­лим. — Президент Барак Оба­мага, бу Универсиада та­тарга басым көчәй­тел­гән, мө­селманнарга карата даими террор барган чакта берничек тә файдалы түгел, дип яздым. Аның файдасы Путин арбасына утырып, аның җы­рын җырлаучы Казан колониаль администрациясенә генә тия, ә алар татарга тө­кереп бирә.

Әйе, Татарстан — колония. Путинга һәм аның империясенә дөньякүләм бойкот кирәк. Бары тик шул рә­вешле генә Русиянең кече мил­ләтләргә карата агрессиясен киметеп була.

Вил Мирзаяновны тыңлапмы-юкмы, ләкин Бөек­бри­тания командасы 2011 елда Кытайда үткән Универсиадада уңышлы чыгыш ясаган булса да, спортчы студентларын Казанга җи­бәрүдән баш тартты. Моны алар студентларның быел 18 яшькә тиклеләрнең дөнья беренчелегендә, 20 яшькә хәт­леләрнең Европа беренчелегендә һәм 23 яшькә кадәргеләрнең Европа беренчелегендә катнашулары бе­лән аңлата.

“Универсиада Казанның данын, исемен күтәрер өчен яхшы этәргеч”

Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов, бу безнең өчен тискәре күренеш, Казан, Татарстанны яхшы яктан күрсәтүдә барлык мөм­кинлекләрне кулланырга кирәк, дип саный.

— Бойкот ясап, нәрсәгә ирешәбез? Татарларны булдыксыз милләт дип күрсә­тик­ме? Болай да Мәскәү матбугаты безне булдыксыз республика итеп күрсәтергә тели, гел тискәре вакыйганы күпертеп яза, Универсиа­даны уздыра алмаячаклар дип вәсвәсә тарата. Башка ил кешеләре Татарстан, татарлар белән танышса, начармы? Ник халыкны алдан куркытырга, биредә кеше­ләрне эзәрлеклиләр дип коткы салырга? Яхшы, позитив реклама булсын иде! Бойкот игълан итеп Мәскәү­не түгел, үзебезне начар яктан күр­сәтәбез. Күсәкнең ба­шы бит безгә төшә. Үзебезгә үзебез аяк чалабыз, — ди Рафаэль әфәнде. — Универсиада әллә ни зур чара түгел, ник аны бездә уздыралар, ак­ча әрәм итү дигән сүзләр бар. Ләкин ничек ке­нә булмасын, Универсиада Казанның данын, исемен күтәрер өчен яхшы этәргеч! Татар белән кызыксына башлаячаклар. Сез карагыз, быел кышкы ялларда башкалада ажиотаж булган, бер генә кунакханәдә дә буш урын калмаган. Казанны кү­рергә килү­че туристлар шулкадәр күбәер дип 20 ел элек күз алдына да китерү авыр иде!

Казанның меңьеллыгы вакытында да каршы тө­шү­че­ләр булды, күпме бурычка батабыз дип тән­кыйть­ләделәр. Ә нәтиҗәдә дәрә­җәсе ничек үсте аның!

Үзебезне колония дибез, ләкин Татарстанга чит ил башлыклары килә, безнең җитәкчене, мәсәлән, Төркия, гаскәрләрен тезеп бастырып, зурлап каршы алды бит! Андый дәрәҗәдәге җи­тәк­челәр колониягә йөрми. Әйе, зур салымнар түлибез, лә­кин шул ук вакытта республика төрлечә ул акчаларны кире кайтаруга ирешә бит.

“Милләт кайгысы өстендә бәйрәм ясамагыз, әфәнделәр!”

Вил Мирзаяновның бойкотын Фәүзия Бәйрәмова да хуплап, аңа кушылды, гәрчә Казан 2013 елда Универсиада башкаласы дип игълан ителгәч, ул бик куанган иде. Кискен рәвештә фикере үз­гәрүен Татарстандагы мө­сел­маннарны эзәрлекли башлаулары белән бәйле дип аңлатты.

— Универсиада Казанда үтә, дигән хәбәрне ишеткәч, күп кенә татарлар кебек, мин дә башта сөенгән идем... Татарстанны, татарны дөньяга танытырга бер сәбәп булыр дип уйладым. Әмма шул ук вакытта кү­ңелдә борчу да туды, чөнки Казанның меңьеллыгын уздырганда Татарстанда нинди хәлләр булганлыгын яхшы хәтерлим. Ул чакта шартлаулар оештырырга теләгәннәр дип, дис­тәләгән мөселман татарын кулга алдылар, хөкем итте­ләр, аларның кайберләре әле һаман бер гаепсезгә төр­­­мәдә газап чигә, — диде ул. — Универсиадага бер ел кала, узган җәй Казанда үтерү-шарт­латулар оештырдылар да, аны мөселман татарларына сылтап куйдылар һәм аларга каршы “ау” башланды...  Моны махсус ор­ганнарның Универсиадага әзерләнә башлаулары дип уй­лыйм, алар шулай итеп шә­һәрне үзләре өчен “шикле кешеләрдән” арындыралар, хакимият колы булмаган мөселман татарларыннан “чистарталар”.

Бүген-иртәгә милли республикалар бетерелергә торганда, милли мәктәпләр Русия законнары белән буылганда, татар халкына, аның теленә, диненә, яшәешенә каршы стратегияләр кабул ителгәндә, милләтебезгә Мәскәү тарафыннан тиңе булмаган һөҗүм барганда, берни булмагандай җырлап-биеп Универсиадалар уздырып яту — ул җинаять! Йө­рәкләрен май баскан татар түрәләренә һәм күз­лә­рен кан баскан Мәскәү түрә­ләренә безнең җавабыбыз — милләт кайгысы өстендә бәйрәм ясамагыз, әфән­де­ләр!

Универсиада һәм Олимпиадалар уздыру халыкара хокукый һәм әхлакый нормаларга туры килми.

“Кунаклар килгәндә өйдә ызгыш булудан да начар күренеш юк”

— Универсиаданы уздырырга дигән карарга килен­гән икән, хәзер аңа бойкот ясаудан файда юк, бердәмлекне саклау яклымын, — ди Татарстанның Халыклар Дус­лыгы йорты директоры Ирек Шәрипов. — Кунаклар кил­гәндә өйдә ызгыш булудан да начар күренеш юк. Казан кунакларны якты йөз белән каршы алырга тиеш дип саныйм. Универсиаданы лаеклы уздыра алсак, тагын да амбициоз проектларга алынып, тормышка ашырырга мөм­кин­лек туачак, тәҗри­бә туплыйк! Аны үз файдабызга борып та үткәреп бу­ла бит.

Гел генә Мәскәүне дошман итеп күрсәтү дә ки­рәк­ми­дер. Урыслар: “Политика — это искусство возможностей”, — ди. Татарстан булган шартлардан чыгып мөм­кинлекләрдән файдалана. Мин үзем бердәм булганда көчлебез дигәнгә ышанам. Бу очракта да әлеге зур чараны бердәм булып лаеклы уздыруга өндәр идем.


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА

в„– |

Яратыгыз! #7372

$
0
0
07.02.2013 Дин
Балалар белән булган әңгәмә вакытында: “Сезне әти-әниләрегез тез өстенә утыртып, кочагына алып сөяләрме?” – дип сорау бирәм. Тынлык. Әкренләп куллар күтәрелә башлады. Аллага шөкер, балалар сөюдән мәхрүм түгел. “Рәхәтме соң, яраткач?!” Балаларның күзендә очкын, йөзләрендә – нур.

Әңгәмәбезне болай башлавымның сәбәбе бар: балалар ата-анадан читләшә башлады, назны тоймый үсәләр. Әти-әнине матди яктан тәэмин итеп тора торган саклык кассасы итеп күрүләре барыбызга да мәгълүм. Ата-ана баласы итагатьле булып үссен өчен, иң башта аңа күркәм исем кушарга, хәләл ризык ашатырга, гаиләдә хөрмәт, тынычлык булдырырга, дөньяви һәм дини гыйлем бирергә тиеш. Шушыларның бер генә шарты үтәлмәсә дә, дөрес тәрбия бирү мөмкинлеген кулдан ычкындырачакбыз.

Яшь гаиләләр әлеге мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү максатыннан, мәдрәсәгә “түгәрәк өстәл” янына җыелды. Өчәр-дүртешәр балаларын ияртеп килгән мөселман гаиләләре үзләре белән таныштыра барды. Югары Ушмадан килгән Төхфәтовларның әтисе сөйли: “Тормыш упкынына төшеп бара идем, шунда бабамның яшәеше күз алдыма килде. Энем дә мәчетләргә йөреп намазга басты. Аларның да тәэсире булгандыр, күңелемдә дә ниндидер якты нур калыкты. Бүгенге тормышым өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен.” Җәмәгатенә сорау бирәм: “Укытучы булгач, намазларны вакытында укый аласызмы?”. “Ихлас булсаң, бөтен нәрсәгә дә өлгереп була”, – дип җавап бирә ул.

Чәбьяледән Шамил Сәләхов җәмәгате Рауза ханым белән өч егет, ике кыз тәрбияли. Шамилнең дәгъвәт эшен яхшы алып барганын күптән беләбез, моның өстенә оста тәрбияче дә икән әле. Урта Кирмәннән алты бала атасы Фаил Нәгыймов дини йолаларны теләп һәм Аллаһ ризалыгы өчен дип башкара. Шушы ук авылдан Сөмбел Шәрифуллина өч энесенә өлкән апа буларак катнашты. Ул “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә һәм КФУда белем ала. Илһам, Наил, Илнур, Габдрахман, Айнур хәзрәтләр иң акыллы һәм иң сөйкемле кызларны үзләренә хәләл җефет итеп сайлаганнар.  Кайберәүләр бер бала тәрбияләргә курыккан заманда алар өчәр-бишәр бала үстерә. Чөнки яхшы аңлыйлар: һәр бала дөньяга үз ризыгы белән туа. Яшь гаиләләр үзара фикер алышса, балалары туйганчы аралашты. Викторинада катнашып, бүләкләр алдылар. Комарлы уеннар уйнап, үзен дә, гаиләсен дә бәхетсезлеккә дучар иткән ата турында фильм карадылар. Әйе, тормыш чоңгылларыннан тартып алучы чын дуслар, рухи остазлар һәммәбезгә дә кирәк. “Түгәрәк өстәл”дә катнашучылар үзеңә генә түгел, сүнеп бара торган гаиләләргә дә ярдәм кулы сузып, зур савап алырга мөмкин икәнлеген яхшы аңлаганнар. Дини белемле мөгаллимнәрнең тирән эчтәлекле вәгазьләрен тыңлау үзе генә ни тора! Мәҗлес табын артында дәвам итте. 

Авылларыбызда башкаларга үрнәк булып мөселманча гомер кичерә торган гаиләләр шактыйдыр. Кешеләр күңелендәге яңа фикерләрне, уйларны башкаларга җиткерергә әзер торучы гәҗитебез – “Дин вә мәгыйшәт” аша үзегезне белгертегез, күркәм тәҗрибәгез, файдалы киңәшләрегез белән уртаклашыгыз, дигән теләктә калам.


Рәшидә ӘҮХАДИЕВА

в„–--- | 18.01.2013

Ишәк чумары #7373

$
0
0
07.02.2013 Җәмгыять
Без дә җиттек бит шул яшькә – баланың сорауларына җавап табып өлгереп булмый. Яңа ел алдыннан Кыш бабайга бүләк сорап язган кызым бер көнне яныма кабат каләм белән кәгазь тотып килгән. Хат язам, ди.

Аерым-аерым хәрефләр тезәргә өйрәнгән бәләкәй кеше бик җитди кыяфәттә генә: «Кем дидең әле теге абыйның исемен? Ходай Тәгалә дидеңме? Хат язам мин аңа. Сеңелкәш бирсен безгә, еламый торганын. Ул хат барып җитү белән сразу бирәме? Алайса син һаман минем мәктәпкә кергәнне көтәсең»... Менә мәйтәм, иштем ишәк чумарын, хәзер минем аркада Ходай Тәгалә алдакчы, үз сүзендә тормаучы булып калачак. Көн дә сеңелкәш таләп иткән кызыма, балаларны бары тик Ходай Тәгалә генә бирә дигән идем.

Сорау арты сорау

Телефоннан гына иптәш кызлар белән сөйләшкән тема да шул балалар. Синеке нишли дә, минеке ни кыла. Яңа ел алдыннан гына ахирәтем сөйләп көлдерде әле. Кызы белән бергә укучы икенче сыйныф баласы Кыш бабайга хат язган: «Миңа айпад алып кил. Егерме меңнән дә ким булганны алма, аның очсызы пүчтәк була». Нәфесле бу заман балалары дию дә ялгыш, нәфеследән бигрәк, алга киткән алар. Безнең кебек беркатлы җавапларга гына алдана торганнар түгел. Әйткәнсең икән, сүзеңне дәлиллә. Психологлар шуңа да балага гел дөресен генә әйтергә куша. Дөресен генә әйтә башласаң соң ул... Миңа да психолог буларак дәү әниләр ярдәмгә килә килүен, әмма дәү әниләр чорындагы балалар белән бүгенге балалар арасындагы аерма... Башта үз әнием мине «ике яшьтәге кризис», «өч яшьтән дүрт яшькәчә кризис», дип тынычландыра башлаган иде. Хәзер көләм генә: «Әни, ул кризис ел да кабатлана ич инде». Озак еллар укытучы булып эшләгән, янында балалар сырпаланып кына йөргән педагог кеше булса да, әмма ул да кайвакыт оныкларының «түгәрәк» җөмләләренә телсез калып тора.
Без бүген дә сабый балалар кебек сөенгән кечкенә шатлыклар да балаларыбыз өчен артык гади булып тоела. Мин кар явуына исем китеп карап торсам, кызым аның тәрәзәдән дә бик шәп күренүен әйтеп сала, мин алтын камканың кулымда йөрүенә онытылып хәйран калсам, кызым, син бит инде зур, әнием, дияргә мөмкин. Аннан, без авыл баласы шул, алар – таш калада үсүче балалар. Без – юктан да шатлана белүче буын, балаларыбыз исә – «айпад»лар, «Лего»лар, ике-өч яшьтән катлаулы компьютер, «Монополия» уеннары җиңүчеләре. Балалар бездән бер башка югары күтәрелгәндә генә үсеш була, диләрме әле?

Берегез дә минем хәлдә түгелсез

Роберт Миңнуллинның шигырен башта кызым сөйләп йөри иде, хәзер мин кабатлыйм инде: «Сезгә рәхәт, берегез дә минем хәлдә түгелсез...» Хат язу белән күзе минем бил турысыннан китмәгән кызыма да үземчә аңлаттым инде: «Ходай Тәгалә хатлар кабул итми, вакыты җиткәч үзе бәби бирә». «Электронкасы да юкмы аның? – ди күңеле төшә башлаган Мәрьям. – Ярар, елагы булса да ярый миңа, түзәр идем әле. Башта Актаныштагы дәү әнигә кайтарып торырбыз. Дәү әни елак булса да, яратачак аны». Дәлилләре дә саллы – бакчадагы Софияның да, Булатның да, Әмирнең дә энекәш-сеңлекәшләре туган, аларныкы бар, Мәрьямнеке юк. Бүген-иртәгә генә булмаячагын аңлагач, хат язганчы ук бөтен әйберен акрынлап бер җиргә, «сеңелкәшкә» дип җыя башлаган энҗе бөртегемнең күзенә яшь тыгылды. Яңа оекларын да, уенчыкларын да пакет сумкасыннан бушата-бушата үкси бу: «Миңа туган көнгә Ла-ла-лупси да кирәкми, мин яңа җырлар да өйрәнәм, үстем дә бит инде, сеңелкәш кирәк миңа...»

Менә шул – хәзер килереңнән алда, китәреңне уйла дигәндәй, һәр сүземне, әйткәнче, җиде кат кисә башладым инде. Әйттем дә оныттым, дигән нәрсәләр бүгенге балаларга «батмый», икенче көнне үк үз сүзең өчен җавап тотасыңны бел дә тор. Нәкъ теге Мәрьям әйткән «абый» алдындагы кебек... 


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА

в„– |

Бөтендөнья татар конгрессының Универсиада уңаеннан татарстанлыларга һәм татар халкына мөрәҗәгате #7374

$
0
0
07.02.2013 Җәмгыять

Универсиада татар данын дөньяга таратыр!

Соңгы вакытта төрле тарафлардан быел җәй илебездә, Татарстан башкаласы Казанда узачак дөнья студентларының XXVII Универсиадасына каршы сүзләр, өндәмәләр, чакырулар ишетелгәли башлады. Бу уңайдан Бөтендөнья татар конгрессы үз фикерен әйтмичә кала алмый, чөнки сүз әлеге очракта Республикабызны гына түгел, милләтебезне дә дөньяга таныту, димәк, безнең киләчәгебез турында бара.

Кызганыч, дүрт ел буена барган әзерлек эшләренең нәтиҗәләре күренгән бер заманда халыкка шикле һәм шомлы уйдырмалар таратырга тырышулар күзәтелә. Тормышыбызда булган тискәре күренешләрне кайберәүләр булачак Универсиада белән бәйләп күрсәтергә маташалар. Без мондый карашлар белән һич килешә алмыйбыз.

Киресенчә, дөнья мәйданына чыгу Татарстанның алга таба үсешенә ярдәм итәчәк. Бүген безнең эшләрне дөньяда миллионлаган күзләр күзәтеп тора. Моның өчен халыкара мәгълүмат чараларына  күз салу да җитә. Анда Татарстанның үсеше һәм уңышлары  турында мәгълүматлар артканнан арта бара. Ә бит бу уңышлар күктән төшмәгән, болар Татарстан халкы һәм республика җитәкчелегенең тырышлыгы, шул исәптән федераль үзәкнең дә зур ярдәме белән булдырылды, шуңа да без хаклы рәвештә алар белән горурланабыз. Моның шулай икәненә тагы     бер көчле дәлил бар. Республикабыздан  читтә яшәгән миллионлаган милләттәшләребез дә  Татарстаныбыз белән горурлануларын яшермиләр. Бу Бөтендөнья татар конгрессының V съездында да көчле яңгырады, соңгы елларда татар тормышын яктыртучы киң мәгълүмат чараларында да ачык күренә.

Чынлап та, бүген Татарстан тормышында барган уңай үзгәрешләрне күрмәскә мөмкин түгел. Әле бит кайчан гына тормышыбызда адәм баласын кимсетә торган күренешләр бихисап иде. Ул ярым җимерек йортларда яшәү дисеңме, шыгырым тулган шәһәр транспортында йөрү дисеңме, юлсыз, сусыз, газсыз авыллар тормышы дисеңме, көннәр буе елга ярларында паромнарга чират тору дисеңме, болар барысы да башларыбыздан узган хәлләр. Бүген алар еракта калган бер төш сыман гына тоела. Тормышыбызга бәя биргәндә боларны да истән чыгармаска иде.

Газиз милләттәшләр! Бүген дөньяның төрле илләрендә мөңләгән яшьләр Казанга Универсиадага килү теләге белән яшиләр, бик тырышып үз сәләтләрен күрсәтергә әзерләнәләр. Шуңа да аларның ышанычларын акламаска безнең хакыбыз юк. Турысын әйтергә кирәк, бүген татарның гасырлардан килгән абруе зур сынау алдында тора. Һәрберебездән милләтебезнең асыл сыйфатларына турылыклы булу тәлап ителә. Гомер-гомергә кунакчыллык татар халкының төп билгесе булып торды, бу юлы да шулай булыр дип ышанабыз. Универсиадага килгән яшьләр Татарстан һәм татар халкы турында тик якты хәтирәләр генә алып китәрләр дигән өметтә калабыз.

 Универсиадага рәхим итегез, кадерле дуслар!


---

в„–--- | 07.02.2013

Авылга алмашка нәсел утарлары килерме? #7375

$
0
0
08.02.2013 Авыл
Татарстан Дәүләт шурасында "нәсел утарлары" ("родовые поместья") турында канун өлгесе әзерләнә. Әгәр ул тормышка ашса, теләге булган һәр кеше дәүләттән бушлай 1-2 гектар җир алып, аны утар буларак рәсмиләштерә алачак.

Бер төркем депутат авыллар бүгенге заманның эчтәлегенә туры килеп бетми дигән фикердә. 25-30 сутый җир участогы авыл халкын тар, кысан шартларда яшәргә мәҗбүр итте һәм итә. Ә ике гектарга якын мәйданга җитүче нәсел утарларында никадәр иркенлек! Яңа канун әле кабул ителмәсә дә, Татарстанда инде берничә гектар җир алып башка чыгучы гаиләләр бар. Аларның саны 100дән артып китә. Казан шәһәре тирәсендәге районнарда – Биектау, Питрәч, Лаеш, Югары Осланда шундый бер дистәгә якын торак пункт төзелеп ята. Бу – “Светлое”, “Красная Горка”, "Ладушки” “Светлогорье" һәм башкалар. Аларның һәркайсы 50дән алып 300 гектарга кадәр җир мәйданын били. Утар турында хыялланучылар ут, су, газ коммуникацияләре булмаган ачык кырга чыгып утыра. Энергияне җилдән һәм кояштан алалар, су коедан, җылылыкны утын бирә. Белгечләр моны табигый хәл ди. Халык акрынлап шәһәр ыгы-зыгысыннан туеп, җиргә тартыла.

“Нәсел утарлары” кануны артында кемнәр тора    

“Нәсел утары” төшенчәсен халык арасына кертеп җибәргән кешеләрнең берсе –  язучы Владимир Мегре. Аның “Звенящие кедры России" (“Анастасия”) китабында утар бер гектарга якын җир мәйданында урнашкан участок буларак китерелә. Гаилә анда үз йортын төзеп яши, нәсел агачын утырта. Нәсел утарында мунча, бакча, урман, кечкенә күл, умарталык бар. Еш кына нәсел утарлары төшенчәсен экологик чиста җирлекләргә (экопоселения) бәйлиләр. Русиядә мондый урыннар саны инде 100дән артып киткән.
 
“Звенящие кедры России" китабы нигезендә соңрак тулы бер иҗтимагый хәрәкәт оеша. Аның тарафдарларын – “анастасиячеләр”не – христиан чиркәве сектага кертә.

Мөселманнар үз чиратында бу агымга тыныч карый. “Владимир Мегре китапларына мөнәсәбәтегез?” дигән сорауга, Русиянең баш мөфтие Тәлгат Таҗетдин “любовные” дип җавап бирә. “Без нәсел утарларының барлыкка килүен хуплыйбыз. Башкортстанда гына 300 гаилә җир алып, үз утарын булдырган. Бу хәрәкәт киңәя” ди Таҗетдин.

Татарстанда нәсел утарларлары идеясен блогер, “Кедровый дом” клубы рәисе Валерий Мирошников популярлаштыра. Бу кеше белән очрашып сөйләшү күп сорауларга ачыклык кертте. Мирошниковның төп тезислары:

1. Шәһәр кешесенең Ватаны юк. Фатир бу югары төшенчәне алыштыра алмый һәм алмаячак.
2. Шәһәрдә яшәүче үзенең нәсел тамырларын югалта бара. Аны юкка чыгудан бары тик нәсел утары гына коткарачак.

Валерий Мирошников: “Кеше үз гомерендә бер тапкыр булса да дәүләттән бушлай бер-ике гектар җир алу хокукыннан файдаланып калырга тиеш. Җирдә яшәү хокукы крестьянга гына түгел, ә гади токарь, балерина, журналист, укытучыга да бирелсен иде. Яңа канун байларның мәнфәгатьләрен кайгыртмый. Аларның болай да җир алып коттедж төзү мөмкинлеге бар. Аннары байлар бит безнең кебек утсыз, газсыз ачык кырга чыгып утырмый. Канун беренче чиратта урта катлам һәм зыялылар өчен кирәк. Утар – ул коттедж түгел. Бу икесе ике әйбер. Нәсел утары иң элек – Ватан. Ә Ватан сатылмый. Без нәсел утарына дигән җир участогы дәүләттән бушлай бирелә һәм шәхси милек була алмый дип саныйбыз. Утар җирен сатып булмаячак. Әгәр дә анда яшисең килмәсә дәүләт аны башка кешегә бирәчәк”, ди.

Валерий Мирошников аша “анастасиячеләр”нең берсе – Марат Галиев белән таныштык. Ул безне Яшел Үзән районының Малые Ключи авылына алып китте. Монда Маратның күптәнге танышы Владимир Зайцев яши. Малые Ключига ул  моннан 11 ел элек күчеп кайткан. Шәһәр туйдырды, ди. Табигать кочагында, экологик чиста урында яшисе килә башлаган. Владимир ике бала әтисе. Аларны берүзе тәрбияли, хатыны юк. Владимир Зайцев: “Һәрбер кешенең үз Ватаны булырга тиеш. Минем ул юк иде. Шундый урынны мин монда таптым. Ә моңарчы бер фатирдан икенчесенә күчеп, кагылып-сугылып йөрдем", ди.

– Ватан – ул кешенең туган ягы, туган нигезе түгелмени? Сез бит монда тумаган?

– Минем туган нигез башка төбәктә калды. Монда мин үзем һәм балаларым өчен уңайлы шартлар булдырып, үз Ватанымны төзеп ятам, ди ул.
   
Марат Галиев 34 сутый җир участогы сатып алып, шулай ук Малые Ключида төпләнеп калырга  җыена. Әлегә булачак йортының нигезен генә төзеп ята. Маратка 42 яшь. Хатыны белән аерылган, кызы бар. Шәһәрдә үзен тапмаган. Җиргә (авылга) кайтып төпләнү аныңча ике этаптан тора. Беренчесе – авылның җанына сеңү. Шәһәрдән кайткан кешегә башта авыл тормышына акрынлап күнегергә, ияләнергә кирәк. Үзенә дә авырлык килмәсен, җиргә дә. Икенче этап – җиргә күчү һәм нәсел утарын төзү.
 
Марат та, Владимир да сакал үстерә. Сакал – ирек символы, кешенең рухи үсеш билгесе. Читтән караганда бу кешеләрнең кыяфәте дөрестән дә сәер. Хәтта сектантларны хәтерләтә. Марат бу сүздән курыкмый. “Әйе, без сектантлар", ди ул. "Җир яратучы сектантлар!”

Авыл кризис кичерә
 
Татарстанда “нәсел утарлары” турындагы җирле канунны Дәүләт шурасының экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләр буенча комитет әгъзалары әзерли. Комитет рәисенең урынбасары Илсур Сафиуллин әлеге канунның байлар һәм “анастасиячеләр” түгел, ә шәһәр ыгы-зыгысыннан туеп, җирдә төпләнеп яшәргә теләге булган зыялылар мәнфәгатен кайгыртуын әйтә.

“Без барыбыз да беләбез,авыллар бүгенге көндә картаеп бара. Анда халык әзәйгәннән-әзәя. Элеккеге авыл системы кризис кичерә. Ә торак пунктның яңа формаларын оештыру өчен күпсанлы авыр процедуралар үтәргә кирәк. Менә без “Иннополис”ны оештыру өчен генә күпме закон кабул иттек. Торак пунктның яңа төре утар системы бар икән – аны рәсмиләштерергә кирәк.
 
Яңа канун буенча утар җире сатылмый. Әгәр дә сез аннан күчеп китәсез икән, дәүләт аны башка кешегә бирә, чират буенчамы, гариза беләнме. Ә инде балаларың шунда төпләнеп калырга уйласа – җир аларга нәселдән-нәселгә күчә. Тик барыбер аларның шәхси милке була алмый.
 
Без авылда үскән кешеләр беләбез. Хуҗалыкны алып бару өчен элеккеге заманда каралган нормалар – 25-30 сутый җир, аннан соң авылларның тар булуы(печән өяргә дә урын юк иде) бик күп кыенлыклар китереп чыгарды. Хайван асрау өчен генә дә, әгәр 5-6 сыер асрый башласаң, күршеңә комачаулык тудырасың. Анда тиресне кая куярга белмисең, исе килә. Элеккеге совет формасы бүгенге  көн эчтәлегенә туры килми башлады.  Менә шушы тар авылча яшәү рәвеше бәлки этәргеч  булгандыр күпләр өчен  шәһәргә  чыгып китәргә. Чөнки иркенлек юк иде. Менә бу утар системасындагы  иркенлек булса, бәлки халык янә җиргә кайтыр”, ди ул.
 
Рафаэль Хәкимов, Татарстан фәннәр академиясе вице-президенты, Тарих институты директоры шундый фикердә:

"Мәсәлән, Италиядә яңа технологияләр белән эшли торган фирмаларның күбесе авыл җирендә урнашкан. Монда һавасы да чиста диләр, шәһәр дә ерак түгел, аэропорт һәм башка объектлар да якын. Ләкин безнең очракта утарга алданып авылны ташларга ярамый. Авыл бит әле яшәү рәвеше генә түгел, ә элек-электән килүче гореф-гадәтләр дә. Авылны сакларга кирәк”.

"Нәсел утары" планы

 


Марсель ӘСКӘРОВ

в„– | 06.02.2013
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>