Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Президент буш сенсацияләрне сыйфатлы хәбәрләр белән алыштырырга өндәде #7378

$
0
0
08.02.2013 Матбугат
Быелдан башлап, Татарстан китап нәшрияты чыгарган китапларны һәм ”Барс-медиа” фирмасы җитештергән музыка һәм видеоларны “Татмедиа” ширкәте бинасында ачылган яңа кибеттән сатып алып була. Монда “Идел-Пресс”та бастырылган китапларны тәкъдим итү кичәләре дә уздырылачак.

Шулай ук татар китапларын хәзер Интернет аша да сатып алырга мөмкин. Виртуаль кибетнең төп аудиториясе чит төбәкләрдә, чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез булыр дип көтелә. Бу турыда “Татмедиа” агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов журналистларның еллык коллегиясенә килгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка сөйләде.

Коллегия башланыр алдыннан Президент өчен “Идел-Пресс” һәм “Татмедиа”ның яңартылган бинасы буенча экскурсия дә үткәрелде. Аннан соң инде аны агентлыкның узган елгы эшчәнлеге белән таныштырдылар.

Татарстанда язылу тиражы былтыргы дәрәҗәдә

Беренче булып Ирек Миңнәхмәтов үзе хисап тотты. Татарстанда бүген 383 газета, 175 журнал нәшер ителә, шуларның татар телендә 122 газета һәм 33 журнал, чуваш телендә – 5, удмурт телендә – 1 газета чыга, керәшеннәрнең үз басмасы бар.

Тармак җитәкчесе сүзләренчә, дөнья һәм илебезнең матбугат базарында газеталар тиражы ел саен кимүгә таба бара. 5 елда язылучылар саны уртача 7 процентка азайган. Шулай да, Татарстан быел бу тенденциядән читтә кала алган – бездә агымдагы яртыеллыкка язылу өлкәсендә югалтулар юк. Әйтик, үзәк басмаларга бу сан 360 мең данә тәшкил иткән, республика басмалары – 1 млн. данәдән артык укучы туплый алган, район басмаларына исә 273 меңнән артык кеше язылган. Гомуми язылу тиражы 1 млн. 665 мең данә тирәсе дип исәпләнгән. Нәтиҗәдә, 1 мең кешегә уртача 438 данә газета-журнал туры килә икән.

Республика массакүләм мәгълүмат чаралары заманча технологияләрне үзләштерү юнәлешендә дә актив үсә. Басмаларның Интернет-версияләрен өстен күрүчеләр саны ишәя, әмма өлкән яшьтәгеләр өчен традицион газета төп мәгълүмат чыганагы булып кала бирә. Шуңа да Ирек Миңнәхмәтов сүзләренчә, кулланучылар аудиториясен саклау һәм үстерү өчен басма һәм Интернет-продукция өлкәсендә тигезлек саклау мөһим.

Почта үз эшенә мөнәсәбәтен һаман үзгәртми

Билгеле булганча, басмаларга язылудан кергән акчаның саллы өлеше почта хезмәте өчен түләүгә тотыла. Әмма коллегиядә чыгыш ясаган Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова аларның эшенә зур шелтәләр булуын әйтте. Бигрәк тә район җирләрендә хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе түбән, кайбер авылларга почта хезмәткәре атнага бер генә килә.

Матбугатка язылып та, аны вакытында алып укый алмау хакында халык бик еш зарлана. Шәһәрдә исә почта ящикларының ватык булуы, яисә аларның бөтенләй юклыгы басмаларга язылуны киметә.
 
Эш бирүчегә “универсаль солдатлар” кирәк

 
Журналисттан бүгенге шартларда бөтенләй башка, яңа күнекмәләр таләп ителә. Хәбәрченең нинди булырга тиешлеге хакында Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Волин сөйләде.

“Билгеле бер тармаккта гына махсуслашкан хезмәткәрләр хәзерге вакыт таләпләренә җавап бирми. Журналист бар өлкәне дә белеп эш итәргә, үзе фотога да төшерергә, яңалык агентлыгы сайтына тиз арада мәгълүмат язып урнаштыра белергә, аннары шул мәгълүматны анализлап, газета-журнал өчен мәкалә әзерли алырдай кеше булырга тиеш. Өстәвенә, аннан телевидение өчен кыска гына сюжет әзерләү һәм радиодан чыгыш ясау күнекмәләре дә таләп ителә”, – дип үз фикерен белдерде ул.

Төп проблема исә журналистларны искечә әзерләүне дәвам иткән уку йортларында. Бүген укыту программаларын үзгәртү мәсьәләсен хәл итмичә, заман таләпләренә җавап бирердәй, көндәшлеккә сәләтле журналистны әзерләү мөмкин түгел, ди Мәскәүдән килгән кунак.

Сыйфатлы матбугатка күчәргә вакыт

Мәгълүмат бүген нинди формада җиткерелсә дә, аның кызыклы, эчтәлекле, профессиональ булуы шарт итеп куела. “Мәгълүмат чарасы газета булып чыгамы, сайт, яки башка формада дөнья күрәме – анысы икенчел мәсьәлә, төп игътибар эчтәлеккә бирелергә тиеш”, – ди Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

 Әмма бүген укучыны беренче чиратта сенсацияләр кызыксындыра. Алай да, Президент фикеренчә, бу вакытлы күренеш, бүген булмаса иртәгә мондый мәгълүматтан ул читләшәчәк. Сыйфатлы матбугатка йөз белән борылырга вакыт җитте инде, дип саный ул. Шулай ук республика башлыгы журналистларны күбрәк игътибарны позитив күренешләргә юнәлтергә өндәде.

“Сезнең хезмәтегез бик тә җаваплы, аңа карата таләпләр бөтенләй башка бүген. Тиз мәгълүмат җиткерү таләп ителгән заманда, хаталар да бик еш китә инде. Шуңа да үз осталыгыгызны үстерү юнәлешендә һәрдаим эшләгез”, – дип киңәш итте ул журналистларга.
 


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

в„–--- | 07.02.2013

Кремль дамбасы: үткәне һәм бүгенгесе (ФОТО) #7376

$
0
0
08.02.2013 Тарих
Инде берничә ай дәвамында Кремль транспорт дамбасында үзгәртеп кору эшләре бара. Башкалабызның Вахитов һәм Мәскәү районнарын тоташтырган әлеге дамбаның тарихи исемнәре – «Кизик» яки «Хижик дамбасы» (Кизическая, Хижицкая дамба), совет чорында – «Ленин дамбасы», ә 90 нчы елларда бирелгән рәсми исеме – «Кремль транспорт дамбасы».

Казан халкы һәм башкалабыз кунаклары өчен «Ленин дамбасы» исеме һәрвакытта да үз һәм якын. Бу дамбаның шактый бай һәм кызыклы тарихын күпләр әле белмидер дә, мөгаен.

1687-1692 елларда Казансу елгасының уң як ярында Кизик монастыре ачыла, тора-бара монастырь тирәсендә халык саны артып, ХVII гасырның азагы – ХVIII йөз башында бу тирәдә бистә оешып китә. 1825 елда Кизик һәм Кәҗә бистәләре рәсми рәвештә шәһәр эченә керә. Бу вакытта бистәләр белән шәһәрне Казансу аша басма күпер тоташтырып торган. Казансу елгасының киңлеге 20-50 метр, тирәнлеге 1,5-2 метр чамасы булган. Табигый ки, язгы ташулар вакытында елга тагын да киңәйгән. Казансудагы су күтәрелү турында тарихчы М.Г.Худяков: «Казан язгы ташу вакытларында, шәһәрне өч яктан да су әйләндереп алганда күркәм күренә... Шәһәр суда йөзеп барган әкияти утрауга охшый. Елның бу вакытындагы Казан каласының матурлыгы белән Мәскәү, Бакчасарай, Вильна, Сарайчык кебек Көнчыгыш Европаның бер генә шәһәре дә ярыша алмый», – дип яза. Су киткәннән соң, бу урында гүзәл болыннар, күлләр, елга кушылдыклары һәм сазлыклар хасил булган. Айлар буена сузылган язгы ташу һәм басма күперның ел саен агып китүе, елга үзәнендә калган сазлыклы җир хәрәкәт өчен комачаулык тудырган. ХIХ гасыр азагында шәһәрдә сәүдә мөнәсәбәтләре һәм җитештерү сәнәгате үсү, Казансуның ике як ярында да халык саны арту дамбага һәм күпергә ихтыяҗны арттырган. 1891 елда ачлык булу сәбәпле, крестьяннар Казан каласына күпләп агылганнар. Ачларга ярдәм итү максатыннан, аларга җәмәгать эшләре оештырыла, шул исәптән дамбаны да гади крестьяннардан төзетәләр. Дәүләт бу дамба-күперне төзергә 43 мең сум акча бүлеп бирә, җитеп бетмәгән 10 мең сумны шәһәр идарәсе финанслый. Ә 1915 елда дамбаны киңәйтү эшен Беренче бөтендөнья сугышында әсир төшкән солдатлар (австралиялеләр һәм венгрлар) башкара. Совет чорында дамба Ленин исеме белән атала башлый. 1926 елда шактый куәтле булган язгы су ташулары дамбаның күп өлешен юып алып китә, ә күпер җимерелә. ХIХ гасыр азагыннан сакланып калган иске дамбаның кисәкләрен хәзерге Декабристлар урамының сул ягыннан күрергә мөмкин. Аның да бер өлеше «Казметрострой» корылмалары астында калган.

Әмма тиз арада дамба төзекләндерелә. 1926 елның 1 сентябрендә аның аша башкалабызда беренче номерлы автобус йөри башлый. Узган гасырның 30 нчы елларында Казансуның уң як ярында яңа сәнәгать оешмалары барлыкка килү, халык саны арту күпер һәм дамба аша хәрәкәтне арттыра. 1933 елда Ленин дамбасы буенча трамвай юллары сафка баса һәм 9 нчы номерлы маршрут ачыла. 1948 елда Ленин дамбасы аша шәһәрдә беренче троллейбус юлы ачыла. Троллейбус һәм трамвайлар шәһәр үзәгеннән авиазаводка кадәр пассажирлар йөрткән. 1957 елда Жигули ГЭС һәм Куйбышев сусаклагычы төзелү сәбәпле Казансу ярлары тагын да киңәю, сугыштан соң шәһәр үсеше, яңа кварталлар барлыкка килү агач күпер урынына яңа, заманча гидротехник корылма төзүне таләп иткән. Шулай итеп, 1955-1957 елларда Ленин дамбасындагы агач күпер тимер-бетон корылмалар белән алышына. Ә 2010 елның декабреннән дамбаның көньяк ярыннан 30 метрга кадәрге тирәнлектә Казан метрополитенының Үзәк линиясе эшли башлый.

Ленин дамбасы узган гасырның икенче яртысында төзекләндерү өчен кыска вакытлы срокка берничә тапкыр ябыла, җәяүлеләр өчен Казансу аша басма төзелү очрагы да була. Дамба Казан каласының меңьеллыгы алдыннан, 2000 елларда өлешчә реконструкцияләнә. Аның Казан шәһәренең Мәскәү районына илтә торган ягы өч юллы итеп эшләнә. 2010 елда трамвай линиясе бетерелә, шуның нәтиҗәсе буларак, транспорт юлларының саны арттырыла.

Елдан-ел башкалабыз үсештә булу, соңгы елларда яңа сәүдә үзәкләре, торак-йортлар сафка басу, 2013 елда булачак Универсиада янәдән заманча, киң дамба һәм күпер төзүне таләп итә. Шул сәбәпле 2012 елның июнь аеннан, Кремль дамбасын тулысынча заманча үзгәртеп кору максатыннан, транспорт агымы вакытлыча махсус төзелгән күпергә күчерелә.

Күрүебезчә, Кремль транспорт дамбасы – Казан каласының иң төп транспорт юлы. Күз алдыгызга китерегез: бер генә сәгать бу дамбада транспорт агымы тукталса да, шәһәр йөрәге тибүдән туктый. Күпер һәм дамбаның шәһәрдә икътисад, мәдәният үсеше, халык саны арту, яңа кварталлар барлыкка килү белән үзгәреше, яңаруы – бу заман таләбе.

 Казансуда язгы ташу. А. Дубин коллекциясеннән

А. Дубин коллекциясеннән

Казансу аша басма күпер. А.Дюран рәсеме

А. Дубин коллекциясеннән

Дамбада реконструкция эшләре бара Л.Гобәйдуллин фотосы

Фоторәсемнәр авторлар архивыннан
 


Абдулла ДУБИН, Ленар ГОБӘЙДУЛЛИН әзерләде

в„–7 |

Еленаның татар телен укыту хыялы чынга ашты #7377

$
0
0
08.02.2013 Мәгариф
“Мин укыган беренче татарча әсәр Рабит Батулланың “Сөембикә кыйссасы” иде. Мин аны йотлыгып укыдым”. Бу сүзләрне саф рус кызы Елена әйтә. Үҗәтлеге һәм көчле кызыксынуы аркасында татар телен камил үзләштергән Елена Анисимова бүген Казанның 40нчы гимназиясендә татар теле һәм әдәбиятын укыта. Рус балаларына гына түгел, татарларга да.

Еленаның әти-әнисе – саф рус кешеләре, нәселләрендә баш­ка милләт вәкиле белән гаилә коручылар да юк икән. Шуңа кү­рә кыз­ларының татар теле белән мавыгуына алар  башта бик сәер­се­неп карый. Моны вакытлы кү­ре­неш, ахры, дип тә уйлыйлар. Ни­кадәр тырышып, үҗәт­ләнеп укуын кү­зәт­кәндә, кө­лемсерәп куйган чак­лары да булгалый. Әмма Елена­ның нияте бик җитди икән­леген аңла­гач, аңа бер дә каршы тормыйлар, хәер-фатыйхаларын би­рә­­ләр.

 – Татар теле һәм әдәбиятын укыту  теләге миндә 9 нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң туды. Әлеге фәннәргә дәрестә генә түгел, мәктәптән тыш та тартылдым. Сыйныфташларым белән татарча сөйләштем, татарча җыр­лар тыңладым, татар театрларына йөр­­дем. Дөрес, мине бу юлга бастырган укытучыларым­ның да роле зур булды. Шу­ларның иң яратканы инде бу дөньядан китеп тә барды, урыны җәннәттә булсын, – ди Елена Павловна.

Казанның 52 нче гимназия­сен­­­­дә укыганда ул, татар те­леннән төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар ала. Белеме арта  баруын сизгәч, үзлегеннән әдәби әсәр­ләр укырга керешә. “Әле дә исемдә: мин укыган беренче татарча әсәр Рабит Батулланың “Сөембикә кыйссасы” булды, аны йотлыгып укып чыктым. Аңла­шылып бетмәгән сүз­ләрне сүз­лекләргә мөрәҗәгать итмичә ге­нә, контексттан аңларга өйрән­дем, мәктәптә дәресләребез дә мавыктыргыч һәм кызыклы  үтә иде”, – дип искә төшерә татар  әдә­биятына гашыйк булган елларын.

Татар телен өйрәнгәндә, Елена үзе өчен яңа бер дөнья ача: яңа тел, яңа гореф-гадәтләр, мәдәният. Аңа барысы да кызык һәм мавыктыргыч тоела. Менә шул ачышлар аңа яңа тормыш юлын билгеләргә мөмкинлек бирә дә инде. Билгеле, телләрне өйрәнүгә хирыслыгы да бар, шуңа күрә татар теле дә аңа бик җиңел бирелә.

Елена Казан дәүләт универ­ситетының татар һәм инглиз тел­ләре бүлеген тәмалап, бүген татар  һәм рус балаларын татар теле һәм әдәбиятыннан укыта. Дәрес­ләрен төрле техно­логия­ләр кулланып төрләндерергә ярата. Әлбәт­тә, моның өчен һәрвакыт эзләнү ки­рәк. Кайвакыт тәҗрибәлерәк укытучыларга да мөрәҗәгать иткәли.

“Хәзерге ата-аналарның татар теленә мөнәсәбәте төрлечә. Үзем­нең укыту тәҗрибәсеннән чыгып шуны әйтә алам: татар әти-әниләре дә татарча укытуга каршы чыгарга, балаларыбызны рус төркеменә күчерегез әле, дип әйтергә мөмкин. Рус әти-әниләре арасында да ике куллап татарча укытырга риза булучылар бар. Бу гаиләдән, тәрбия­дән тора, дип әйтәсем килә, – ди 3 ел тәҗ­рибәсе булган яшь укытучы. – Хәзерге вакытта татарча бел­мәүчеләр ишәя бара. Бу, минем­чә, шәһәр мохитенә бәйле. Без рус телендә генә сөйләшәбез, татар теле дәре­сеннән чыккач та, балаларыбыз русчага күчә. Ми­немчә, мондый вәзгыять татар теленең системалы итеп укытылмавыннан да килеп чыга. Татар теленнән күп төрле дәреслекләр басыла торса да, бернәрсә дә үзгәрми кебек. Рус телле балаларга аралашу техно­логиясенә нигезләнгән дәреслек­ләр кулайрак, дип саныйм, шулай ук грамматика да кызыклы итеп би­релгән очракта гына татар теле укытучысының эше нәтиҗәле булачак. Татар теленә мөнәсәбәт кеч­кенә чакта ук формалаша башлый, шуңа без балаларыбызны толерантлылыкка өйрәтергә тиешбез, ике халыкның үзара мөнә­сәбәт­ләрен, шул исәптән телләр мөнәсә­бәтен кискен­ләштерү файдага түгел”.

Бүген Елена аспирантураны тәмамлап, фәнни эшен яклап, гыйль­ми дәрәҗә алу турында хыяллана.


Сәрия САДРИСЛАМОВА

в„–23-24 | 08.02.2013

Түбән Новгородта "Татарча Яңа ел" кичәсе эшлекле узды #7379

$
0
0
08.02.2013 Җәмгыять
Нижгар татарларының милли-мәдәни автономиясе Түбән Новгородта «Татарча Яңа ел» кичәсе оештырды. Мондый кичәләр «Шатлык» клубы тарафыннан ел саен оештырыла. Гадәттәгечә, очрашу җылы мөнәсәбәттә үтте. Быелгысында башка милли-мәдәни автономия вәкилләре дә катнашты. Әлеге чараның тагын бер мөһим әһәмияткә ия булган вакыйгасы – бәйрәм табыны артына җыелган якташ-милләттәшләребез, кунакка килгән дин-кардәшләребез өлкә хөкүмәтебезнең эчке эшләр сәясәте министры белән дә җылы аралаштылар.

Сезгә кайбер катнашучыларның бәйрәм турында фикерләрен тәкъдим итәбез:

Ольга ШУМАКОВА, Түбән Новгород өлкәсе эчке сәясәт министр-лыгының җәмгыять эшләре буенча идарә җитәкчесе:

 - Бер дингә табынган, әмма төрле милләт вәкилләренең бер табын артында Яңа елны бергәләп каршылау – тарихи вакыйга. Бәйрәм рухы бигрәк ошады. Милли көйләр, төрле сәнгать осталары чыгышлары күңелемә хуш килде."Татарча Яңа ел» - милләтләрне берләштерүдә зур адым. Һәм моның өчен татарларның автономиясенә аерым рәхмәт.

 Гаяз ЗАКИРОВ, Нижгар татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе:

 - Әйтергә кирәк, бу кичәләрне уздыру бездә яхшы гадәткә керде. Быел Урта Азия һәм Кавказ диаспоралары вәкилләренең катнашуы, эчке сәясәт министры Анатолий Мигуновның килүе кичәбезгә ямь өстәде. Анатолий Александрович үзенең чыгышында шундый бәйрәмнәрнең оештырылуы бик мөһим роль уйный, дип белдерде. Ул ачыктан-ачык безнең белән дә аралашты. Милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуда яңа министр үзенең сәясәтендә милләтләрнең үзенчәлекләрен исәпкә алыр, дип ышанасы килә.

 Рамил САЛИХҖАНОВ, Спас районы башлыгы урынбасары:

 - Бу чарада күп кунаклар белән аралаштым, фикер алыштым. Минемчә, барысы да канәгать. Чөнки оештыручылар дуслык, җыйнаклык атмосферасын булдыра алганнар. Бәйрәмгә төрле һөнәр ияләре, иҗтимагый оешма эшлеклеләре җыелган иде. Алар арасында кызыклы әңгәмәләр туды. Өлкә хакимияте вәкилләренең игътибары, катнашуы кичәгә дәрәҗә өстәде. Үземнең исемемнән шундый кичәләрне оештыручы Рәзилә ханым Ахмадуллинага ихлас күңелдән олы рәхмәтләремне белдерәм.

  Кичә аукцион белән тәмамланды. Аны уздыруда Р.Абдуллин, Ш.Нуриманов, З.Зайров, К.Иксанов, Р.Салихҗанов, Р. Исаков кебек милләтпәрвәр якташларыбыз аеруча активлык күрсәтте.Җыелган акчалар Диния нәзарәте каршындагы Хәйрия бүлеге җитәкчесе Зөһрә ханым Идрисовага тапшырылды. Алар ничек, нинди максатларга кулланылды, газетабызның киләсе саннарында укырсыз.


И. САДЕКОВ

в„–2 | 18.01.2013

9 февральдә "Уникс"та Әлфинә Әзһәмова концерты! #7380

$
0
0
08.02.2013 Шоу-бизнес
Татар һәм Һинд культурасы бер сәхнәдә! Яхшы таныш һәм яңа җырлар, күз явын алырлык костюмнар, матур биюләр... Килми калма!

9 февраль. 17.00. "УНИКС".

Билетлар бәясе: 400-850 сум.

Белешмәләр өчен телефон: 297-43-77

 


---

в„–--- | 08.02.2013

Мин ничек Казанга укырга бардым (артист язмалары) #7381

$
0
0
09.02.2013 Җәмгыять
Унынчы сыйныфны тәмамлагач, кулга аттестат алгач, ничек кенә булса да авылдан чыгып китәргә, кайда булса да укырга кирәк икәне каныбызга сеңгән иде. Тик институтка керә алмасаң, оятыңнан нишләрсең? Әти-әни генә түгел, туганнарың да. «Яхшы укый, тырыш бала, аннан кеше чыгачак», дип өметләнеп яшәгәндә өметләрен акламасаң, күзләренә ничек карарсың, алай гына да түгел, бөтен авыл, Чалпы урта мәктәбе укытучылары алдында оятка калуың бар.

Шуңа күрә бөтен теләк Казанга барып, нинди дә булса институтка керү. Минем өчен кайсы булса да барыбер, мин әле институтның, шәһәрнең нәрсә икәнен белми идем. Әни кич белән юлга дип тәмле ризыклар әзерләде, малае Казанга укырга бара бит! Габдулла абыйдан калган ботинка, Нурулла абыйдан калган чалбар, күлмәк кенә үземнеке. Кияргә юньле кием дә юк, хәер, ул турыда уйламадым да инде. Уналты яшьлек чандыр гына бер малай, сөенә-сөенә укырга керергә бара. Авылдан чыгып Карамалыга җиткәндә бик көчле яңгыр ява башлады. Өс киемнәребез манма су, аяк киемнәребезгә кап-кара балчык чабатадай ябыша, куптарып алмалы түгел. Атлап булмый башлагач, Нәҗибәгә әйтәм: «Без болай баралмыйбыз, әйдә, аяк киемнәребезне салып, берәр җиргә яшереп куябыз». Рангазар күперенә җиткәч, күпер астына төштек тә, аяк киемнәребезне беркем дә күрмәслек итеп яшереп калдырдык, кайтканда кире алырбыз янәсе. Хәзер атлавы шулкадәр җиңел, рәхәт булып китте, яланаяк йөрергә шулкадәр өйрәнелгән, пычрак сизелми дә.

— Нәҗибә, әйдә, басу аркылы Сарманга барабыз, Рангазарга кереп тормыйбыз, югыйсә Чаллыга бүген барып өлгермәбез.

Шулай итеп, ашлык басуы арасыннан бик озак җәфаланып баргач, көч-хәл белән Сарман тавына килеп чыктык. Сарманнан самосвал машинасына утырып, кичкә Чаллыга барып җиттек. Әйткәнемчә, аяклар тездән кара балчыкка ябышып каткан. Чаллы пристаненда аякларны, битләрне юып, яланаяк пароходка утырабыз. Мин инде билет алып тормаска булдым, халык белән буталып, әйткәнемчә, буем кечкенә, үзем чандыр, ык-мык килдем дә, тиз генә пароходка кереп тә киттем. Бераз баргач билет тикшерә башладылар. Мин тиз генә пароходның бер почмагына, кеше керә алмый торган мичкәләр арасына сеңдем. Мине моннан бер кеше дә эзләмәс, таба алмас кебек тоелды. Чыннан да, монда кеше бардыр дип, беркем дә уйламаячак. Караңгы төшкәч, Нәҗибәнең хәлен белергә бардым. Ул бит минем билетсыз икәнемне белми, күз алдына да китерми. Ничек инде, курыкмыйча, пароходка билетсыз керергә мөмкин. Мин үзем дә Нәҗибәне күргәч айнып киткәндәй булдым, нәрсә эшләгәнемне аңлап, куркуымнан калтырана башладым. Нәҗибә: «Син нәрсә, авырыйсыңмы әллә?» — дип сорады. — «Юк, мин әйтәм, аз гына калтырата, яңгырда салкын тигән ахры», — дим. Төнлә керфек тә какмыйча, үземне сүгеп чыктым: «Дурак та дурак, син дә дурак!»

Менә Казанга да килеп җиттек. Сөенечемнән үземне кая куярга белмим. «Ну, малай, Чаллыдан Казанга бушка килдең бит!» Траптан төшкәндә зур гына гәүдәле, сары чәчле бер урыс егете билетлар тикшерә башлады. «Готовьте билеты!» Мин нишләргә дә белмичә катып калдым, чиратымда аптырап торам, менә килеп каптым. Мине халык төрткәли-төрткәли алга таба этә башлады. «Ну что ты стоишь? Глухой что ли?» — диешәләр. Бер заман билетларны тикшерүче урыс янына китереп бастырдылар. Ул миннән билет сорый: «Где ваш билет?» Мин авызымны ачып бер сүз дә әйтә алмыйм, аякларым да атламый. Гомеремдә беренче мәртәбә урамга чыккан сарык бәрәне кебек аптырап карап торам. Шуннан соң бу кеше мине күтәреп алды да, арт ягыма шундый итеп китереп типте, очып киткәндәй булдым. Карасам, җирдә аунап ятам, фанер чемоданым ачылып киткән, әйберләрем таралганнар, әни биргән йомыркалар төрлесе төрле якта тәгәрәшеп ята. Ярый әле китап битенә төргәнгә, барысы да ватылмаган, исәннәре дә бар иде. Шул вакыт Нәҗибә: «Нәрсә булды, бик озак тордың?» — ди. Мин әйтәм: «Билетымны югалтканмын, шуны эзләп азапландым», — дим.

Әле иң кызыгын сөйләргә онытканмын икән. Нәҗибә: «Әйдә инде, тиз бул! Нәрсә мыштырдыйсың? Әнә, трамвай кузгала!» — ди. Кая, без утырганчы трамвай кузгалып та китте. Артыннан чабабыз да чабабыз. Үзебез: «Туктагыз, туктагыз инде», — дип кычкырабыз. Тамаклар бетте. Кая туктау, трамвай бара да бара. Белмим, әллә тукталышка килеп җиттек, әллә кешеләр зур сандыклар күтәргән яланаяк авыл балаларын жәлләп микән, трамвайны туктаттылар. Монда да билет саталар икән, русча: «Берите билет», — дип бер апа ике мәртәбә янымнан узып китте. Мин кая барсам шунда килә, ул яныма килгән саен, мин икенче урынга күчәм. Шуннан, кыяфәтемә карап торды да: «Что спросишь, чаплашка», — диде дә, кулын селтәп, җирәнгән кыяфәттә урынына барып утырды. Менә хәзер минем хәлне күз алдына китереп карагыз инде. Шушы баланы язмыш театр дөньясына алып кереп китә.

Боз өстендә


Минем белән кызык хәлләр еш була дип язган идем инде. Шундый бер вакыйганы искә төшерәсем килә. 1972 елның февраль башында әтидән хат килеп төште. «Улым, вакытың булса, бер әйләнеп кил әле, бәләкәй баланы да алып кайт, бик күрәсем килә, хәлем әйбәт түгел!» Казаннан безнең авылга кайту җиңел түгел, бигрәк тә кыш көне, җитмәсә бала белән. Бервакыт театрда авылдашым Әсләхне очраттым, ул Азнакайда балалар больницасында баш врач булып эшли иде. Отчет белән Казанга килгәннәр: район больницасының баш врачы, райисполком кешесе — өчесенә ике машина. Берсе ГАЗ-69, икенчесе «Волга».

— Әйдә, Азнакайга кайтабыз», — дип шаярта. — Үзем алып кайтам, — ди.

— Сез кайчан кайтасыз?

— Иртәгә, төштән соң.

— Ярар, уйлармын.

Спектакль беткәч, барысын да хәл иттек.

— Мин иртәгә улым Рөстәм белән, аңа әле биш кенә яшь, сине үзебезнең урамда, йорт каршында көтеп торам, — дип, сүз куештык Әсләх белән.

Саҗидәгә кирәк әйберләрне әзерләргә куштым:

— Иртәгә авылга китәм, — дидем.

— Син нәрсә, кыш көне, сезнең авылга кереп булмый, анда юл юк.

— Мин кайткач булыр. Әти кайтырга кушкан, үзем генә түгел, Рөстәмне дә алып кайтам.

— Ты что, одурел что ли? Зимой 400 км с ребенком, я не разрешаю!

— Мине тыңламасаң әтине тыңла, баланы бик күрәсем килә, дигән. — Төне буе талашып чыктык. Нишләсен, риза булды.

— Бер-бер хәл булса, үзең җавап бирәсең, мин сине кисәттем, — диде Саҗидә.

Финляндиядән алып кайткан зур сары сумканы шул кадәр тутырган, күтәреп булмый.

— Син нәрсә тутырдың анда?

— Әтигә җылы спортивный трико, әбигә күлмәклек (минем үги әнине без әби дип йөртә идек). Рөстәмнең җылы алмаш киемнәре, сиңа костюм, күлмәк, полотенце. Подарки — чай индийский, сухофрукты, шоколадные конфеты, разное печенье.

Минем хатын яртылаш русча, яртылаш татарча сөйләшә, татарчага үзем өйрәттем. Ачуы килгәндә гел русча сөйләшә. Менә хәзер дә:

— Две бутылки коньяка, лимон, икра. Смотри, сам не пей!

Ул Казан ресторан трестында бухгалтер булып эшли иде. Шуңа күрә нәрсә кирәк, шуны ала, ул заманда бар нәрсә дә дефицит иде. Хәзер генә ул ни телисең, шул бар, акчаң гына булсын. Костюм кесәсенә паспорт белән, бераз җыйган «заначка» бар иде, шуны салдым. Тагы нәрсәләрдер сөйләгән иде Саҗидә, оныттым инде. Шундый зур бүләкләр, күчтәнәчләр белән әти янына кайтырга чыктык. Зур сумканы «Волга» машинасының багажнигына көчкә сыйдырдык. Шунда Саҗидә әйтә: «Рөстәм улым, әллә бармыйсыңмы, әнә кара, буран чыгарга тора, авыл бит ерак». Кая, Рөстәм машинадан чыгарга уйламый да. Мине тагын бер-ике мәртәбә кисәтте: «Зинһар, юлда кешеләр белән эчә күрмә, үзең генә түгел, бала бар. Помни, что я тебя предупредила! Повторять не буду!»

Казаннан ике машина белән чыгып киттек. «Волга» машинасында улым белән икәү барабыз. Тегеләр «вездеход»та өчәү күңел ачып, баян белән җырлап, рәхәтләнеп кайталар. Әсләх баянда искиткеч уйный, җырлый да. Саескан тавына җиткәч, миңа әйтәләр: «Без Кама уртасында туктап, боз өстендә утырып, бер яртыны эчәбез, ул безнең гадәткә кергән — «обычай», — диләр. Мин аңладым, болар миннән бер ярты өмет итәләр. Шунда шофер белән теге сумканы чыгарып боз өстенә куйдык. Мин бер ярты коньяк, бер лимонны кисеп алларына куйдым. «Сезгә бик зур рәхмәт инде, мине зурлап туган ягыма алып кайтасыз. Сез беләсезме кемне алып кайтканыгызны? Әйдәгез, шуның өчен берне күтәреп куйыйк». Коньяк белән лимон капкач, күңел тагы да күтәрелеп китте. «Без кем белән кайтканыбызны бик яхшы беләбез», — дип, тегеләр шешәнең төбенә төштеләр. Мин тагы нәрсәдер әйтмәкче идем, райисполком кешесе, ярар, әйдә кузгалыйк, дип, мине үзләре янына вездеходка утыртты. «Минем анда бала борчыла, сезнең белән озак бара алмыйм», — дип, әйтеп карадым. Әсләх баянын сузып җибәргәч, күңел әллә нишләде. Ярый, сезнең хөрмәткә ике җыр башкарам да, бала янына барам. Кая ул ике җыр, бер башлагач шактый җырладык. Чистайга җитәбез дигәч, тегеләр, әйдә, Чистайга кереп ашап чыгабыз, диләр. Мин бала янына төшеп утырдым, ул рәхәтләнеп йоклый иде. Да, болар минем калган коньякка да өмет итәләр ахрысы дип уйлавым булды, Чистайга да килеп җиттек. Машина ашханә янына килеп туктады. Рөстәмне алып ашханәгә кердем. Минем дуслар көтеп утыралар.

— Ярый инде, булгач булсын, тагы бер коньягым бар. Әйдәгез, шуны бераз эчәбез, монда юкка кердек, кайтырга иде тизрәк, караңгы төшә, бала белән уңайсыз. Әйтегез шоферыгызга, минем сумканы алып керсен.

Бер заман шофер килеп кергән:

— Анда бит сумка юк!

— Ничек юк? Шундый зур сумка кая китсен!

Тиз генә машина янына чыгып киттем, багажникны ачып карыйм, сумка юк! Хуҗалар янына кердем дә:

— Минем әйберләр юк бит, нишлибез?

Миннән сорыйлар:

— Ә син сумкаңны багажникка куйдыңмы соң?

— Нишләп аны мин куярга тиеш, аның өчен шофер бар бит! Син нишләп минем әйберләрне багажникка куймадың, шундый зур сумканы күрмәдеңмени?

— Мин сумка ташып йөри торган малай түгел, игътибар да итмәдем, утырдык та киттек, — ди шофер.

Райисполком кешесе машинаны кире Камага җибәрде.

— Бар, алып кайт артист Шакировның сумкасын!

Хәзер нишләргә? Бер ярты аракы чыгардылар, ашарга алдылар. Кая миндә ашау-эчү кайгысы, әйберләремне тапса иде дип, бер Ходайдан ялварам. Ходай шундый чакта гына искә төшә бит ул. Хуҗаларым ашадылар, эчтеләр, машина да кире кайтты. Юл уртасында, боз өстендә калган сумканы ничек табасың? Кешеләр дурак түгел, алганнар да киткәннәр. Инде хәзер нишләргә? Кире Казанга кайтыргамы? Бернинди күчтәнәчсез әти янына кайтып булмый бит инде, Саҗидә алдында оят. Аек килеш әйберләрен боз өстендә калдырып киткән. Сөйләсәң, кеше ышанмас. Тот та, әйберләреңне Кама елгасы уртасында боз өстендә калдыр инде. Бу бит акылга сыймаслык эш. Исерек булсаң бер хәер, аек килеш! Иптәшләремә аптырап карап торам.

Берсе әйтә:

— Әйдә, Азнакайга кайтыйк, күчтәнәчләрне анда алырсың, паспорт югалганын да әйтербез.

— Минем хәзер күчтәнәч алырлык акчам да юк. Булган акчам паспорт эчендә иде.
Барысы да айнып киткәндәй булды.

— Син нинди шофер, хуҗаларыңны йөрткәч, аларның әйберен кем күтәрсен, кем урнаштырсын, аны син эшләргә тиеш! Син! Мин сезне чын күңелдән хөрмәт итәм, ә сез!?

Барысына да бик нык үпкәләдем. Ачуымнан нәрсә әйткәнмендер, хәзер инде хәтерләмим. Казанга кайтасы килми, авылга да барасы килми, үз-үземне кая куярга белмим. Әй, дурак, сезнең белән нигә чыгып киттем! Көчкә тынычландырып, Азнакайга кайтарып җиткерделәр. Төнге сәгать унбердә бала белән кайтып төшкәч, апа белән җизни бик нык аптырадылар.

— Нишләп кайттың, кем китерде, әйберләрең кайда? — бер-бер артлы сорау артыннан сорау бирә башладылар. — Саҗидә баланы ничек җибәрде?

Әллә мине, Саҗидәне ташлап, баланы аларга карарга алып кайткан, дип уйладылар ахыры. Чөнки аларның балалары юк иде, алар өчен мин бала булдым, бигрәк тә әни үлгәч. Нәрсә булган, барысын да сөйләдем.

Икенче көнне иртүк апа белән кибеткә кереп, әтиләргә күчтәнәчләр, Рөстәмгә киемнәр, үземә күлмәк, свитер алдык. Минем бәхеткә, апа гомер буе кибеттә сатучы булып эшләде. Шуңа күрә кирәк әйберләрне ала алдык. Хуҗалар да җыелып күчтәнәчләр алганнар, райисполком машина бирде. Буралы авылында безне Беларусь тракторы көтә иде. Алдан Беларусь бара, артыннан без, шулай авылга килеп кердек. Әти белән әби сөенеп каршы алдылар, бигрәк тә әти. Рөстәмне күргәч күңеле тулды. «Әй, бәләкәй малай, сине күрми үләм икән, дип уйладым». Әтинең хәле чыннан да әйбәт түгел иде. Ике көн кунгач кире Казанга кайтып киттек. Әгәр бу бәладән исән-сау котылсам, эчмәм дип сүз биргән идем. Бер айдан барысы да онытылды. Саҗидәгә, әйберләребез «Волга» машинасының багажнигы ачылып, сикерткәндә төшеп калган, дип аңлаттык. «Чыгып киткәндә үк миңа сезнең багажник ябылмады кебек тоелды. Ярый инде, әйберләр табылыр, баланы исән-сау алып кайттың — менә монысы очень важно, — диде ул.

Үзем язам, үзем аптырыйм, нишләп мондый хәлләр гел минем белән генә булды икән?

Мин ничек беренче мәртәбә опера тыңладым


Миңа, яшьлек елларымда татар театрын, аның артистларын күрергә насыйп булмады. Авылыбызда тыңлыйм дисәң хәтта радио да юк иде. Үз гомеремдә беренче мәртәбә театрны Мәскәүдә Щепкин исемендәге театр училищесында укыганда күрдем, анысы да рус театры иде.

Беркөнне безнең укытучыбыз Лидия Ивановна Дейкун: «Мин сезгә Большой театрга билетлар алырга куштым. Анда Глинканың «Иван Сусанин» операсын карарга барырсыз, акчаларыгызны әзерләгез», — диде. Мин әйтәм: «Мин Большой театрга бармыйм, минем анда җырлыйсым юк. Мин драма артисты булам». — «Шакиров, нәкъ менә сиңа анда барырга кирәк тә, чөнки синең әле операны тыңлаганың юк. Большой театр белән танышып кайтырсың». Укытучы кушкач нишлисең, тыңламый хәлең юк. Әлбәттә, минем өчен акча кызганыч иде. Без бүтән театрларга бушка, студент билеты белән керәбез, монда түләргә кирәк. Билет бәясе 70 тиен, нәкъ безнең бер көнлек ризык. Безнең стипендия аена 21 сум. Шуңа күрә хәтерләмим, күпме кеше барганбыздыр, артык күп булмас.

Зур театрның эченә кергәч, мондагы матурлыкны күреп, шаккаттым, булса да булыр икән мондый искиткеч матурлык, барсы да алтыннан. Безнең утыра торган урыннарыбыз бик биектә булып чыкты, 4 нче яруста. Менә «Иван Сусанин» операсы башланып китте, музыка уйныйлар, җырлый башладылар. Мин аптырап як-ягыма карыйм. Минем янымда утырган өлкән яшьтәге апалар бик бирелеп музыка тыңлыйлар, сәхнәне карыйлар. Бераз утыргач түзмәдем: «Нигә алар гади генә сөйләшмиләр, гел җырлыйлар, мин аларның нәрсә җырлаганнарын аңламыйм, зинһар аңлатыгыз, нәрсә турында җырлыйлар соң алар?» — дип бер өлкән яшьтәге ападан сорадым. — «Молодой человек, не мешайте слушать оперу, сидите тихо, внимательно слушайте, потом поймете».

Утырам, утырам, бер дә кызык түгел, урыслар бик каты көчәнеп, акырып кычкыралар, җырлыйлар, сүзләрен аңлый алмыйм, никадәр кычкырмасыннар, күңелемә, җаныма тәэсир итми, бу миңа ят нәрсә. Эчтән генә уйлап куйдым, болар бит дөрес уйнамыйлар, ягъни сәхнәдә дөрес яшәмиләр. (Мин бит әле опера сәнгатенең үз законнары барын белми, аңламый идем, аны аңлар өчен үзе бер гомер кирәк.) Декорацияләре әйбәт, киемнәре искиткеч, сәхнә тулы йөзләгән халык. Көчле утлар, карлар ява. Әмма күңел тартмый, икенче пәрдәдә чыгып китәм дип утырганда, сәхнәгә ике ат килеп чыккач, бөтенләй аптырап телсез калдым, куанычымнан күземә яшьләр килде, авылны күргәндәй булдым. «Карагыз, кара! Нинди матур атлар!» дип сикереп тордым. Янымдагы тамашачыларга төртә-төртә күрсәтәм: «Сез нәрсә, күрмисезме әллә, шундый матур атларны! Мондый атлар дөньяда юк!» Тамашачылар миннән көлә башладылар. Кайберләре тынычландырырга кереште, күршедәге теге апа: «Молодой человек, ради бога, успокойтесь, прошу Вас, дайте мне послушать оперу!» — дип, миңа кисәтү ясады. Мин әйтәм: «Сез бит белмисез, их, безнең авылда булса иде мондый атлар! Юк шул, мондый атлар авылда буламыни?» Күңел әллә нишләде. Полякларның Иван Сусанинны җәзалап үтерүләре дә ул кадәр тәэсир итмәде, чөнки мин ышанмадым. Ә менә ике атның сәхнәгә чыгуы гомерлек истәлек булып калды. «Әйе, мин әйтәм, менә сиңа опера», — дим. Бер студенттан сорыйлар икән: опера белән опереттаның аермасы нәрсәдә? Студент: «Опера — мужчина, оперетта — женщина», — дип җавап биргән. Миңа операны шул студент хәтле аңлау өчен генә дә, бик күп мәртәбә опералар тыңларга кирәк иде.

Мин ничек Совет паспорты алдым


1956 елда ун классны тәмамлагач, кайда булса да укырга кирәк ич инде дип, үзебезне Казанга институтка керергә әзерлибез. Өч ел буе 20 чакрымга көз дими, кыш дими, кар дими, буран дими, бер кисәк икмәк күтәреп, Чаллы урта мәктәбенә җәяү йөреп укып кара әле! Нәҗибә белән икебезнең уку яхшы иде. Югыйсә, ул заманда кем сине көчләп укытсын, үзебез чын күңелдән теләп укыдык.

Институтка керер өчен колхоздан справка алырга кирәк, колхоз укырга җибәрергә рөхсәт бирә, дип. Әгәр колхоздан справка ала алмасаң, институтка керә алмыйсың, паспорт та бирмиләр. Бер сүз белән әйткәндә, син авыл кешесе, мәңге авылда калырга тиеш. Синең киләчәгең маңгаеңа язылган, кол булып тугансың, кол булып үләсең! Шуңа күрә, Канәгать абый Газизуллин артыннан басуда, сөргән кара җирдә: «Канәгать абый! Канәгать абый! Зинһар, справка бир инде!» — дип елый-елый, Нәҗибә белән артыннан чапканым әле дә хәтеремдә. Ул, ат өстеннән генә: «Әгәр сезне колхоздан җибәрсәк, монда кем эшләр, сез нәрсә, колхозны җимерергә уйлыйсызмы?» дип котыбызны алган иде. Шунда безнең күз яшьләрен күргәч, бик ялынгач, түзмәде, справка алырга рөхсәт бирде. Рәхмәт инде, андый кешене ничек онытасың.
 

Паспорт алуым да хәтеремә бик уелып калган. Безнең авылдан район үзәге Тымытыкка кадәр 40 чакрымнар булыр. Иртән иртүк Нәҗибә белән чыгып киттек, бер чабабыз, бер йөгерәбез, ниһаять көндезге әбәткә барып җиттек. Район үзгå бит, миңа бик матур күренде. Милиция, паспорт бүлеге дигән язуны күргәч, әллә нишләп куркып киттем. Керергәме, кермәскәме, дип икеләнеп торганда, Нәҗибә алып кереп китте. Эчтә караңгы, ниндидер тимер рәшәткәләр бар. Нәҗибәне фотога бик тиз төшерделәр. Шуннан мине чакырдылар. Паспорт бирә торган апа миңа гаҗәпләнеп карап торды да: «Юк, энем, сиңа паспорт биреп булмас, кыяфәтең паспортка төшәрлек түгел. Кара инде бу күлмәгеңне, кара инде бу чалбарыңны, аягыңда бер нәрсә дә юк. Яланаяк паспорт алырга килмиләр. Совет паспортын синең кебек хәерчеләргә бирмиләр. Ул — Совет гражданинының горурлыгы! Син нәрсә, безне мыскыл итеп юри шулай киенеп килдеңме? Бар, авылыңа кайтып кәчтүн, ак күлмәк, аягыңда ботинкаң булсын, киенеп кил», — диде. Мин нишләргә белмичә, ап-ак булып каттым да калдым, көләргә дә, җыларга да белмим, куркуымнан, оятымнан җир тишегенә кереп китәр идем. Түзмәдем: «Апа, безнең авыл моннан 40 чакрымнар бит, мин ничек кайтып килим. Аннан соң, минем авылда паспортлы кешене күргәнем дә булмады. Миңа ничек киенергә кирәк икәнен әйтүче дә булмады. Минем бит кияргә кәчтүм-чалбарым да юк. Ничек инде мин авылга оялмыйча кайтыйм?» — дип елап җибәрә яздым. «Бар, бар, авылыңа кайт, киенеп кил, күземә күренмә!» Шунда фотога төшерүче абый мине жәлләп: «Ярый, бик борчылма, аягың белән чалбарың күренми анда. Күлмәгең бераз искерәк икән анысы. Ярый, анысын табармын, менә шушы костюмны киярсең», — дип стенада эленеп торган кәчтүмне бирде. Фотога ничек төшкәнемне хәтерләмим. Ярый әле Нәҗибә бу хәлләрне күрмәде, мине көтеп тышта утыра иде, күрсә, белмим, оятымнан нишләр идем. Шул көнне үк 40 чакрымны тагын җәяүләп кайтырга чыктык. Юл буе: «И, Ходаем, бу турыда беркем дә белмәсен иде», — дип, теләк теләп кайттым. Ничек инде, сиңа Совет паспортын бирмәсеннәр, дөньяда моннан зур кайгы, хәсрәтнең булуы мөмкин түгел, оятыңнан асылынып үләрсең, хурлыгы ни тора. Сиңа Совет паспортын бирмиләр! Кияргә киемең юк! 16 яшьлек егетнең хәлен күз алдына китерәсезме? Минем өчен моннан да зур гаделсезлек юк. Әгәр фотограф абый булмаса? Мин бит аңа рәхмәт тә әйтә алмадым. Гарьлегемнән ауный-ауный елыйсым килде. Хәзер инде ул паспортны кайчан алганымны хәтерләмим. Әллә шул көнне алдык, әллә яңадан килеп. Паспортны карагач, үземне танымадым, ниндидер бер бәхетсез бала рәсемнән карап тора иде. Ә менә Чуар-Абдул авылының яшелчә бакчасыннан кишер урлап, туйганчы ашадык, югыйсә, авылга кайтып җитеп булмас иде.


Әзһәр ШАКИР, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты
 


Әзһәр ШАКИР

в„–2 |

Мәүлед ән-Нәби зур сәхнәгә чыкты #7382

$
0
0
09.02.2013 Дин
Мәүлед ае – Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.с) туган, Мәккәдән Мәдинәгә күчкән һәм вафат булган ай. Шуңа күрә Мәүлид-ән-Нәби бәйрәмен мөселманнар ай буе билгеләп үтәләр, кунакка йөрешәләр, Мөхәммәт пәйгамбәргә (с.г.в.с) салаватлар әйтәләр, мөнәҗәтләр укыйлар. Ә менә өлкәбезнең шәһәрләрендә һәм авылларында күләмле чаралар уздыру әлегә кадәр гамәлдә юк иде. Үткән шимбәдә Самараның Киров мәйданындагы Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда “Мөхәммәт пәйгамбәрнең тууы - бөтен дөньяга шатлык” шигаре астында үткәрелгән чара үзенә күрә бер могҗиза булды, дияргә дә ярыйдыр.

Самара өлкәсе мөселманнарының Региональ Диния нәзарәте һәм Региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы бергәләшеп үткәргән бу бәйрәмгә халык күпләп җыелган иде. Партерда гына түгел, хәтта балконда да ак яулыклы апа-әбиләр, түбәтәй кигән агайлар, күпсанлы балалар тезелешеп утырдылар.

Тамаша Самараның Җәмигъ мәчете каршындагы “Нур” мәдрәсәсен тәмамлап, бүгенге көндә дәүләт университетында укучы Динмөхәммәт Нәбиевның Коръән сүрәләре укуыннан башланып китте. Аңардан соң сүз алган Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин халыкны бәйрәм белән котлады һәм бөтен чыгымнарны үз өстенә алган “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаевка, Мәүлид ән-Нәби бәйрәмен уздыруга каршы килмәгән өлкә хөкүмәтенә, шәһәр Думасы депутатларына рәхмәтләрен җиткерде. “Кешеләр мөселман булулары белән горурланырга тиеш”, - диде ул сүз ахырында. Аннары соң Җәмигъ мәчете имамы Иршат хәзрәт Сафин һәм Тарихи мәчет имамы Наил хәзрәт Биктаев Мөхәммәт пәйгамбәрнең тормышы турында тәфсилләп сөйләделәр.

Бәйрәмдә котлаулар да күп булды: Бөтендөнья татар конгрессының бюро әгъзасы Фәхретдин Канюкаев конгрессның башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров исеменнән Талип хәзрәт Яруллинга эшләгән күп изге гамәлләре өчен Рәхмәт хаты тапшырды. Шулай ук Самара өлкәсенең Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Дамир Гатин, шәһәр мэры Дмитрий Азаров исеменнән Дмитрий Долганов, шәһәр Думасы рәисе Александр Фетисов исеменнән депутат Минәхмәт Хәлиуллов чыгыш ясап, халыкка сәламнәрен һәм котлауларын җиткерделәр.

Котлаулар Казанның “Раян” дуэты, Уфаның Ислам университеты студентлары, Оренбургның “Хөсәения” мәдрәсәсе, Дагыстан Республикасының Диния нәзарәте вәкилләре һәм Гали авылы мәдрәсәсе шәкертләренең мөнәҗәтләр башкаруы белән аралашып барды.

Чувашстан Республикасындагы атаклы Шыгырдан авылының “Гөлистан” мәдрәсәсендә дин белемен үзләштерүче балаларның зур программасы аерым сүзгә лаек. Алып баручылар – Гүзәл һәм Айнурның, яшь кенә балалар булуларына карамастан, тамашаны оста алып баруларына, бигрәк тә Гүзәлнең шигырь укуына Самара тамашачысының хушы китте. Гүзәл “Нигә салдың яулыгыңны, әй, кыз бала!” шигырен укыганда тәннәр чымырдап торды:

Нигә салдың яулыгыңны,
әй кыз бала?
Синең нурың беленми дә,
ул югала;
Бу караңгы, ямьсез дөнья
аны йота
Матурлыгың куандырмый,
ул куркыта!

Нигә салдың яулыгыңны,
нигә салдың?
Йөрәгемнең тынычлыгын,
гамен алдың.
Шәрә шушы матурлыклар
арасында
Син бер утрау идең фәхеш
дөньясында!

Нигә салдың яулыгыңны,
уйлап кара!
Үрнәк идең башкаларга,
әй кыз бала.
Сиңа карап күпләр шулай
уйланачак,
Бәлкем кемдер йокысыннан
уяначак.

Бу хатаңны төзәтергә
җитсен көчең
Динебезнең дошманнары
күрсен өчен.
Кайсыбыз соң беркайчан да
абынмаган?
Тәүбә өчен юллар ачык,
ябылмаган!

Гүзәл башкаруындагы бу юллар һәр мөселман кызының йөрәгенә үтеп кергәндер, дип ышанасы килә. Шыгырданлылар шулай ук дин темасына төрле этюдлар, күренешләр дә күрсәттеләр: “Шөкер һәм сабырлык”, “Сабырлык турында”, “Үкенечкә калмасын”... Кызганыч, өйлә намазы якынлашып килү сәбәпле, ераклардан килгән кунакларга чыгыш ясарга вакыт күп бирелмәде һәм бәйрәмгә йомгак ясарга туры килде.

Самарада беренче тапкыр шулай зурлап үткәрелгән Мәүлед ән-Нәби бәйрәме беренче коймак булуына карамастан, уңышлы үтте. Дөрес, яхшыртасы яклары да юк түгел. Мәсәлән, тамашаны алып баручы Идеал Галәветдинов татарлар тезелешеп утырган залга мөрәҗәгать итеп: ”Дәүләт телебез рус теле булганлыктан, бәйрәм рус телендә алып барылачак”, - дип белдерде, һәм күпчелек чыгыш ясаучылар: имамнар да, мөфтиләр дә русча сөйләделәр. Бу, бәлки, залда утыручы бердәнбер рус кешесе – шәһәр адмиинистрациясе вәкиле өчен эшләнгәндер. Әйе, дөрес, без барыбыз да хәзер татарчага караганда русчаны яхшырак беләбез. Тик шуны да онытмаска кирәк: мондый чараларның максаты - мөселманлыгыбызны, татарлыгыбызны арттыру бит. Бәлки бәйрәмне оештыручылар халык татарчаны аңлап җиткермәс, дип уйлаганнардыр. Бу фикер дөрес түгел. Шыгырдан балаларының чыгышын тыңлаганда тамашачыларның барысын да аңлап, ничек кабул итүләрен үз күзебез белән күрдек.

Тагын бер нәрсәгә тукталып үтәсе килә. Чара башында чыгыш ясаучылар фәнни-гамәли конференцияләрдәге кебек эчпошыргыч озак сөйләгәнгә, кунакларның әзерләп килгән номерларын халык күрә алмыйча калды. Бу тамашачыга да, ерак араны якын итеп килүчеләргә дә үкенечле булгандыр. Әдәби композиция, шигырь, җыр һәм мөнәҗәт аша бирелгән мәгълүматлар күпкә үтемлерәк булалар бит алар! Шуңа күрә дини бәйрәмнәрдә дә сүзгә караганда халык күңеленнән ташып чыккан сәнгать әсәрләренә басым ясарга кирәктер.

Ел саен Нәүрүз, Сабантуй кебек милли бәйрәмнәребез Җәмигъ мәчете каршындагы “Нур” мәдрәсәсе шәкертләре башкаруындагы мөнәҗәтләр белән башланып китә иде. Ә бит алар җырлаган мөнәҗәтләренең яңгырашы “Раян” дуэтыннан бер дә ким түгел. Самарада үткәрелгән Мәүлед ән-Нәби бәйрәмендә безнекеләр дә бу сәхнәгә чыкса, кунаклар алдында Самара татарларының дәрәҗәсе тагын да күтәрелә төшкән булыр иде.

Чараны оештыручы Фәхретдин КАНЮКАЕВ




Хәмзә МОРТАЗИН фотосурәтләре. Югарыдагы фотода Гүзәл “Нигә салдың яулыгыңны, әй, кыз бала!” шигырен укый
 


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА

в„–7 | 09.02.2013

Кырыс җәза белән генә булырмы? #7383

$
0
0
09.02.2013 Җәмгыять
Куркыныч җинаятьләр санын үлем җәзасы ярдәмендә генә киметергә мөмкин. Мондый фикерләр әледән-әле яңгырый. Ә инде Чаллыдагы кебек куркыныч вакыйгалардан соң иң кырыс җәзаны кире кайтару турындагы тәкъдимнәр тагын да күбәя. Үзенең Интернеттагы сәхи­фәсендә автокала мэры Васыйл Шәйхразиев та бу фикерне хуплавын белдергән. Ә сезнеңчә, үлем җәзасы гына куркыныч җинаятьләр санын киметергә ярдәм итә аламы?


 

Равил ВАХИТОВ, Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе:

– Җинаять кылганнар җә­за­дан котыла алмый. Миңа калса, җинаятьчелеккә иң нык йогынты ясый торган нәрсә әнә шуннан гыйбарәт. Кыек юлга басарга мөмкин булган һәр кеше закон бозган очракта җаваплылыкка тартыласын аңларга тиеш. Шәх­сән үзем үлем җәзасын кире кайтару тәкъдименә уңай карыйм һәм бу төр җәза кыргый җинаятьләр санының кимүе­нә китерергә мөмкин. Алай уйлаучылар аз түгел. Нәкъ ме­нә куркыныч, кыргый, биг­рәк тә балаларга карата кылынган җинаятьләр арту аркасында үлем җәзасы мәсьә­ләсе еш күтәрелә башлады. Халык бу вәзгыятьне әнә шундый чара ярдәмендә үзгәртеп буласына өметләнә.

Булат МӨХӘММӘТҖА­НОВ, Казан хокук яклау үзә­генең матбугат үзәге җитәк­чесе:

– Күп мәртәбәләр уздырылган тикшеренүләр шуны раслады: җәзаны кырысландыру, шул исәптән үлем җә­засы кертү дә җинаятьләр санына берничек тә йогынты ясамаган. Моннан тыш, ялгыш хөкем карары чыгару ихтималы турында да онытырга ярамый. Бигрәк тә безнең илдә. Чикатило эшен генә искә алыйк. Ул вакыйгада гаепсез кешене хөкем итеп, аны атып үтерәләр. Ә хакыйкать ачыклангач, инде бер нәрсә­не дә үзгәртеп булмый. Кешелеклелек мәсьә­ләсенә кил­гәндә, миңа калса, гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителгән кешеләр дә җиңел шартларда тотылмый.

Илгиз ЗӘЙНИЕВ, драматург:


– Монда ике яклы инде. Дин ягыннан караганда, үте­рергә бер­кемнең дә хокукы юк. Шәригать кануннарында күрсәтелгән аерым очрак­лар­дан кала. Ә кешелек ягын­нан карасаң... Билгеле, үлеп котылу андый җинаять­челәр өчен бик җиңел котылу. Шулай да, ник аларны асрап ятарга? Чаллыдагы оч­ракны мисалга китерсәк, ул кеше баланы ялгыш үтер­мәгән. Ул аны белеп үтергән бит. Миңа калса, кирәктер.

Ксения ХИСАМОВА, “Казметрострой” белгече:

– Законның нәтиҗәлелеге хакында сүз алып барыр өчен, аны гамәлгә кертеп карарга кирәк. Җитди җина­ятьләр өчен үлем җәзасына тартуны да, мәсәлән, 10 елга гамәлгә кертергә һәм моның нинди нәтиҗәләргә китерүе­нә карарга мөмкин. Берничә тапкыр җинаять кылган ке­шеләрне бу гына туктатмаса да, кырын эшне беренче тапкыр гына кылырга теләүче­ләр, бәлки, уйга калыр. Россия җитәкчелеге гел ассызыклап тора: теләсә нинди җи­наять өчен җәза котылгысыз булырга һәм кылынган җи­на­ять авырлыгына тәңгәл ки­лергә тиеш. Кеше бүтән кеше гомеренә кул суза икән, үзе­нең көннәре санаулы булуы турында да белеп торсын.

Рамил СОЛТАНОВ, такси йөртүчесе:

– Әлбәттә, кимиячәк. Моңа шикләнмәскә була. Ләкин сүз кеше гомере турында бара. Шуңа күрә төгәл генә җавап биреп булмый. Үлем җәзасы гамәлгә кертелеп, гаепсез килеш мондый җәзага хөкем ителгән кешеләр булмас дип кем ышандыра ала? Әнә шул рәвешле бер генә кешенең җаны кыелса да, телгә алынган чара кертү-кертмәү бәхәс­легә әверелә. Бу мәсьәләнең бәхәсле яклары тагын бар әле. Әйтик, ни өчен кешеләр үтергән җина­ятьчене дәүләт дистәләгән ел буе асрап ятарга тиеш? Икенче яктан, го­мер­леккә хөкем итүне үлем җә­засыннан да кырысрак чара ди­ләр. Кыскасы, андый нәрсә белән очрашырга насыйп итмәсен.




в„–25 | 09.02.2013

Күрше хакы – Аллаһ хакы #7384

$
0
0
10.02.2013 Дин
Кешелек дөньясында гаилә мөнәсәбәтләре иң алда торса, кардәш-туганнардан соң бер-берсенә иң якын булучылар ул – күршеләрдер. Исламият күрше хакын югары дәрәҗәгә куя. Аллаһ күршеләргә җаннарын, малларын, намус һәм даннарын үзара саклашуны бер вазифа итеп йөкләгән. Күршеләргә ярдәм итешү, күңелләрен күрү, кайгыртучанлык, кайгы һәм шатлыкларын уртаклашу, юк-бар нәрсәләр белән бер-берсен борчымаска тырышу – исламиятнең әмередер.

Кайвакыт кечкенә генә сәбәп аркасында килеп чыккан аңлашылмаучанлык (мәсәлән, бакчасына күршесенең тавыгы кергән) күршеләр арасында зур тавыш чыгарып, көннән-көн артып, хәтта суд эскәмиясенә кадәр җитүләр; айлар, еллар буе бер-берсенә дәшмичә, олы дошманнарга әйләнгән очраклар бар бит.

Берәүнең чит кешегә бурычы булып, аны тиз генә кайтарырга кирәк икән. Ни эшләргә? Бер- каян да акча керер чыганак юк, ирексез, йортны сатарга туры килә. Һәм күршесенә өен тәкъдим итә бу. Күршесе: «Ник әле өеңне сатарга булдың?» – дип сорый. «Менә бурычым бар, шуны түләргә кирәк», – дип җавап бирә әлеге кеше. Бәясе хакында сөйләшәләр, бурыч күләмендәге суммага килешәләр болар. Икенче көнне күршесе: «Мин кичә синең бурычыңны түләдем, беркая да китмә, үзеңнең йортыңда яшә», – ди. «Нигә болай эшләдең инде? Зур чыгым күргәнсең бит!» – дип аптыравына ул: «Менә синең кебек яхшы күршем китсә, югалтуым тагын да зуррак булыр иде», – дип җавап бирә.

Гарәп телендә «күрше» сүзенең асыл мәгънәсе золымга очраган, авырлыкка калган бер кешегә ярдәм итүче зат дигәнне аңлата. Хәзрәте Гали (р.г.) кычкырганда тавышы ишетеләчәк кадәр арада яшәгәннәрне күрше итеп кабул итә торган булган. Хәзрәте Гайшә (р.г.) тирә-ягында яшәгән 40 кешене күрше итеп санаган. Күршелек өйләрнең янәшә терәлеп торуыннан гына гыйбарәт түгел, шулай ук поездда, автобуста, транспортта, эштә, хәтта яныңда утырган классташың да күрше булып санала. Күршеңә изге мөнәсәбәттә булу иман билгесе икәнлеккә дәлил булып тора. Чөнки без күршеләр белән һәр көн очрашабыз һәм бергә булабыз. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Күршегә хезмәт итү анага хөрмәт итү кебек тиешледер», дигән боерыгы белән күрше булганнарга үзара кадер-хөрмәт күрсәтешеп гомер кичерүне нәсыйхәт итә. Бер хәдистә: «Җәбраил күрше турында миңа шул кадәр күп нәсыйхәт бирде, мин хәтта аны варисларымның берсе итәр дип уйладым» (ягъни ул озак итеп күршенең хакларын аңлатты да, мин күрше варислар исәбенә керә дип уйладым), диелә. Шулай итеп күршеләр белән туганнар бер дәрәҗәдә диярлек.

Өч төрле күршелек хакы бар:

– безнең диндә булмаган күршенең бер хакы – күршелек хакы;

– мөселман булган күршенең ике хакы – ислам, күршелек;

– кардәш-туган булган күршенең өч хакы – ислам, күршелек, нәсел хакы бар.

Күршелек хакының иң мөһимнәре: очрашканда сәлам бирешү, баш иеп китү; чакырганда бармый калмау; чирләп китсә, барып хәлен белү; казанышларында-бәйрәмнәрендә тәбрик итү; хыялларын уртаклашу; хаталы эшләрен гафу итү; үткән заманда булган җитешсезлекләрен искә төшермәү; онытып калдырган әйберләрен кертеп бирү; йортындагы хатын-кызларына, хезмәтчеләренә күз ташламау; өйдә юк чакта йортларына күз-колак булып тору; юлларына, йөргән сукмагына чүп ташламау; бурычка сораса, бирү чарасын күрү; бала-чагаларын тәрбия итү, белмәгәннәрен өйрәтү; килеп хәлеңне белмәсә, үзең барып хәлен белү; бүләк китермәсә, үзең барып бүләк бирү.

Расүлүллаһ (с.г.в.) янына берәү килеп: «Йә Расүлүллаһ, мин яхшы кешеме, яман кешеме икәнемне ничек белим?» – дип сорагач, ул: «Үзең аңларсың: күршеләрең начар кеше дисәләр, син начар бер адәмсең!» – дигән.


Бер хәдистә: «Ирнең күрше хатыны белән зина кылуының гөнаһысы чит ун хатын белән зина кылудан артыграк. Һәм күршесенең әйберен урлавы башка ун өйдән урлаганнан да артыграктыр», – диелә.

Әхлакый мөселман күршесенә сабыр була һәм аның җәберләвен кичерә. Мәккә шәһәрендәге бер карчык Мөхәммәд Пәйгамбәрне (с.г.в.) бер дә яратмаган, һәр иртәдә, Пәйгамбәр аның йорты яныннан үткәндә, өстенә чүп-чар ыргыткан. Ул түзгән, зарланмаган, ачуын да күрсәтмәгән. Бервакыт карчык авырып киткән. Карчык өе яныннан үткәндә, Мөхәммәд (с.г.в.), өстенә чүп-чар очмаганга аптырап, карчыкның өенә кергән, хәлен белешкән. Ә карчык: «Бу минем белән талашырга кергәндер инде», – дип куркып калган. Мөхәммәд (с.г.в.) хәлен сораша башлагач, карчык елап ук җибәргән.


– Нинди игелекле җан син! Начарлыкка яхшылык белән җавап кайтарасың, үз динеңә өйрәт мине! Үзең яшәгәнчә яшәргә өйрәт! – дигән ул.

«Күршеңә яхшылык ит, сәламәт булырсың. Күршеңнең этен кыерсытсаң, күршеңә начарлык эшләгән булырсың». Безгә Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) шундый әмере дә билгеле.


Меңьеллык тарихыбызда бүгенгә кадәр тузмаган, таушалмаган милли гореф-гадәтләребезнең берсе – яхшы күршелек мөнәсәбәтләрен сакласак һәм камилләштерсәк иде. 


---

в„– |

Түбән Новгородта чәк-чәкле бәйрәм #7385

$
0
0
10.02.2013 Бәйрәм
Түбән Новгород өлкәсе төрле дини һәм мәдәни традицияләрнең үзара дуслыкта сакланып килүенә ачык мисал булып тора. Шуны исбатлап, өлкәбезнең Баш ярминкә бинасында барча милли-мәдәни оешмалар Губернатор чыршысында катнаштылар. Төрле милләт вәкилләре өлкәбезнең барча районнарыннан килгән күпсанлы кунакларга үзләренең гадәти аш-суларын тәкъдим иттеләр, өс-киемнәрен күрсәттеләр.

Төбәгебездә үз халкы өчен мөһим эшләр алып барган Нижгар татарларының милли-мәдәни автономиясе дә “Туган як” милли-мәдәни үзәге белән берлектә бу чарада актив катнашты. Автономиянең яшь активистлары, “Мирас” ансамбленең кызлары һәм егетләре милли киемнәрдән кунакларны татар халык ашлары белән сыйладылар. Ә бу хуш исле тәмле ризыкларны автономия активистлары Равилә һәм Адилә ханымнар әзерләгән иде. Теләгән кеше гөбәдия, пәрәмәч, өчпочмак, бәлеш, чәк-чәк, кош теле, талкыш кәлеве, кыстыбый кебек таба ашларының рецептлары белән дә таныша алды.

Гомер-гомердән татарлар игенчелек һәм умартачылык белән уңышлы шөгыль-ләнгәннәр. Шуңа күрә, безнең киң танылган чәк-чәкнең нигезен әлеге продукт-ларның тәшкил итүе гаҗәеп хәл түгел. Беренче карашка, чәк-чәкне әзерләү хикмәтле кебек күренмәсә дә, ул күп көч куюны таләп итә һәм аңа зур игътибар, шактый вакыт кирәк. Шунлыктан аны зур бәйрәмнәргә һәм олы кунакларга гына әзерлиләр. Губернатор чыршысында катнашучыларга чәк-чәкне авыз итү бәхете елмайды, чөнки бу безнең өчен зур бәйрәм иде. Иң күңеллесе – табыныбыз тирәсендә кунаклар бер өзелмәде. Татарлар күмәк яшәгән район башлыклары да безнең ашлардан авыз иттеләр. Пильна районы җитәкчесе Виктор Козлов безнең өстәлгә югары бәя бирде. Сергач районы башлыгы Николай Субботинга да тәм-томнар ошады. “Татарларның пәрәмәченнән дә тәмле берни юк”, - диде ул. Кызыл Октябрь районы башлыгы Халит Сөләйманов табын белән соклануын, татарлар өчен горурлануын яшермәде.

Күпсанлы кунаклар безнең татар стилендә бизәлгән чыршыбызны күреп тә “ах” итте. Сары күлмәк, зәңгәр камзулга “киенгән” түбәтәйле һәм тылсымлы ак итекле “урман гүзәле” яныннан берәү дә битараф узмады.

Р.АХМАДУЛЛИНА, Нижгар татарларының региональ милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары.
 


Р.АХМАДУЛЛИНА

в„–3 | 25.01.2013

"Татар иле" үле туды. Бу эшне булдыра алганнар белән яңадан башларга кирәк" #7386

$
0
0
10.02.2013 Интернет
"Татар иле" социаль челтәре бер калыпка салынып эшләп китәчәк. Бу хакта "Татмедиа" агентлыгы җитәкчесе урынбасары Нурия Беломоина белдерде. "Интертат"та "Татар иле"нә хезмәт күрсәтү өчен махсус бүлек булдырыла.

"Татар иле" соңгы вакытта Татарстан мәгълүмат кырында иң зур шау-шу тудырган проект булды. 2011 елда ук ачылачак дип вәгъдә ителсә дә, берничә тапкыр кичектерелде. 2012 ел ахырында финанс мәсьәләләре дә калкып чыкты. Зур сүзләр сөйләнсә дә, эшнең нәтиҗәсе әлегә кадәр юк. Татарстан хөкүмәт "Татар иле"н тернәкләндерүне "Татмедиа"га тапшырды. Азатлык радиосы "Татмедиа" җитәкчесе урынбасары Нурия Беломоинадан "Татар илен" тернәкләндерү өчен ниләр эшләргә җыенулары белән кызыксынды.

– Тернәкләнгәнче ул бала туарга тиеш иде. Ләкин ул бала үле туды. Интернеттагы идеяләр өч ай эчендә гамәлгә ашмаса искерә. Ә "Татар иле" идеясенә ике елдан артык вакыт узды. Ни кызганыч, бу идеяне тормышка ашыруны берничә кеше генә үз өстенә алды, ә ул асылда зур коллективның уртак эше булырга тиеш иде. Шуңа күрә эш тоткарланды. Бу идеяне башкалар гамәлгә ашырды. Интернетка керсәң "Татар иле" дигән домен белән берничә сайт шунда ук ачылыр. Аларның ресурслары да, эчтәлекләре дә төрле һәм бу домен бик актив кулланыла.

​​Безгә калса, элек уйланылган проект 100% гамәлгә дә ашмаска мөмкин. Аны уйлап тапкан кешеләрнең фикерләре, әйткәнемчә, бераз искерде. Икенче яктан, ул кадәр үк 100% тормышка ашмаса да ярый. Биредә иң әһәмиятлесе – "Татар иле"нең социаль челтәр булуы. Мәгълүмат тарату, контент бирү генә түгел, ә теләгән кешенең татар телендә үзара аралашу челтәре булырга тиеш ул. Моны без иң беренче максатыбыз итеп куйдык. Элек эшләгән төркем бу функциясен иң ахырга калдырган. Безнең уйлавыбызча, аралашу функциясен иң алга кую кирәк. Башта социаль челтәр булдырабыз да, аннан соң җайлап кына мөмкин булган саен аның контентларын арттыра барабыз.

Образлы итеп әйтсәк, башта яшәр өчен өчен шәһәрчек төзелә, аннан соң анда китапханә, мәдәният йорты, концерт залы, театр кебек әйберләр салына. Безнең теләгебез башта дискотека биналары, мәдәният йорты салып, ә аннан соң аның кырыена өйләр салу түгел, ә киресенчә кеше булган җиргә аларга кирәк мәдәни, рухи контентны ясау. Менә шул рәвешчә эшне башларга ниятлибез. Үзебезгә үзебез беренче нәтиҗәбез 10 мартта күренергә тиеш дип максат куйдык. Иншалла, шуңа җитешербез дигән өметебез бар.

Әлегә без татар телендә аралашасы килгән яшьләрне туплап калмасак, бер-бер чара белән берләштермәсәк, соңыннан аларны да югалтуыбыз бар. Социаль челтәр туплау авыр булачак.

– Хәзер "Татар иле"ндә кемнәр эшли?

– Без өр яңадан иҗади төркем булдырдык. Элекке төркем булдырган ресурлардан да баш тартмыйбыз, чөнки алар хөкүмәт акчасына булдырылды. Киресенчә аларны да бу яңа проектка кертү юлларын эзлибез. Минем фикеремчә, берәүләр эшли алмаган икән, икенчеләр тудырып карасын. Бу мәсьәләдә минем фикерем каты - булдыра алмаганнар икән, алар белән эшне дәвам итмәскә. Булдыра ала торган, инде нәрсәдер булдырганнар белән яңадан башлап карарга кирәк. Анда да 100% гарантия юк. Әмма биредә теге төркемнең булдыра алмаганын вакыт ачыклады дип уйлыйм.

– "Татар иле"нә җитәкче билгеләндеме әле?

– "Татмедиа" агентлыгы Татарстан хөкүмәте җитәкчесе Илдар Халиков карары белән бу проектның координаторы итеп куелды. Ә "Татмедиа" башкаручыларны үзе билгели. Без башкаручыларны таптык. Бу проектны гамәлгә ашыру җитәкчесе итеп "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте җитәкчесенең урынбасары Марат Ибляминов куелды. Гамәлгә ашканнан соң даими рәвештә мәгълүмат биреп бару, бу ресурсны алга этәрү эшләрен татар телендә чыгучы "Интертат" газеты баш мөхәррире Булат Сруровка куштылар.

– Эчтәлек ягын "Интертат" хезмәткәрләре караячакмы?

– Юк. Яңа хезмәткәрләр кабул ителәчәк, чөнки бу бик зур проект. "Интертат" коллективы белән генә аны тормышка ашырып булмый. Аларның татар телендә эшләү тәҗрибәсе бар, шуңа күрә, ул аларның җитәкчесенә генә тапшырылды. Сруров бүгеннән башлап ике проектка җитәкчелек итә: "Интертат" газетына һәм "Татар иле"нең мәгълүмати өлешенә.

"Татар иле" өч өлештән тора торган проект. Беренчесе – мәгълүмати өлеш, икенче өлеш – ресурс, контент өлеше, өченчесе – социаль челтәр. Контент, ягъни икенче өлешен "Татмедиа" дәвам итәчәк. Татарстан, татар тормышына карый торган видео, электрон китаплар, балалар өчен чыга торган мультфильмнар, музыка һәм тагын башка ресурсларны туплау "Татмедиа" агентлыгы өстендә булачак.

– "Татар иле" үле бала булып туды дип әйттегез. Шул ук вакытта финанс мәсьәләләре дә килеп кушылып үзенең исемен дә, абруен да пычратты. Имиджын күтәрү өчен ниләр эшләргә уйлыйсыз?

– Ансы дөрес. Әмма бу уңайдан әлегә бернинди чара да планлаштырылмый. Ихлас күңелебез белән тырышып эшләп, сыйфатлы ресурс тәкъдим итәсебез килә. Мин бу ресурсны әкренләп бер калыпка сала алачагыбызга ышанам.

– "Татар иле" махсус финансланачакмы, әллә аның өчен "Татмедиа"ның гомум бюджетыннан акча тотылачакмы?

– Аңа аерым бернинди акча да каралмаган. Дөресен әйтсәк, бу проектны баштан ук безгә тәкъдим иткән иделәр, әмма ахырда бирмәделәр. Ул вакытта ук проектка карата үзебезнең фикерләребез дә бар иде. Инде хәзер башлаган эш - беткән эш диләр. “Татар иле”н үзебезнең агымдагы финанслау бәрабәренә эшләргә ниятләп торабыз. 


Наил АЛАН

в„–--- | 10.02.2013

Туфан строфасы серләре #7387

$
0
0
11.02.2013 Мәдәният
Бөтендөнья әдәбият тарихында шагыйрьләрнең үзләре уйлап чыгарган шигырь формаларына исем бирүләре мәгълүм күренеш. Мәсәлән, борынгы грек шагыйре Анакреон, тормыш матурлыгын җырлый торган шигырьгә үз исемен биреп, тарихка кереп калган. Антик шигырьнең спондей, дактиль, хорей стопаларын тезеп, яңа форма уйлап чыгарган грек шагыйре Ферекрат исеме белән аталган шигырь дә (ферекратов стих) яшәп килә (Квятковский 1998: 376).

Әдәбиятта һәр әсәрнең үз эчтәлеге һәм формасы була. Эчтәлек әсәрнең сыйфат үзенчәлеген билгеләсә, форма – шул эчтәлекнең яшәү ысулы, тышкы рәвеше. Эчтәлек формадан башка була алмый. Әдәби әсәр эчтәлеккә ия булырга һәм шул эчтәлекне яшәтә торган форманы табарга тиеш. «Эчтәлек белән тулы тәңгәллеккә ирешкән форма табылганда гына, эчтәлек һәм форманың тулы бердәмлегенә ирешкәндә генә, әдәби әсәр чын мәгънәсендә сәнгать әсәренә әверелә», – дип яза А.Әхмәдуллин (Әдәбият 1990: 221). Әдәби әсәрдә эчтәлекнең беренчел, форманың икенчел булуы турында бәхәсләр тынып тормый. Иҗат процессында эчтәлекне һәм шуңа туры килгән форманы эзләү бер үк вакытта бара. Чын әдип өчен форма үзмаксат була алмый, шагыйрь укучы алдында форма матурлыгы белән генә уңыш казануны күздә тотмаска тиеш.

Х.Туфан (1900-1981) да шигърияткә үзенчәлекле бишьюллык строфалы шигырь формасы алып килә. Аның 1940-1950 елларда бу өлкәдәге эзләнүләре яңа табышка китерә. Шагыйрь шигырьнең беренче һәм аннан соңгы юллары калган строфаларда бер-бер артлы беренче юл булып кабатланып килә торган (шулай ук бердәй булган беренче һәм бишенче юл) строфалы шигырь формасында яза башлый.

Төрки шигърияткә әлеге строфа формасы Хафиз строфасы буларак кереп калган. Хафиз Ширази (чын исеме Шәмсетдин Мөхәммәт) – 1320/25-1389/90 еллар тирәсендә яшәгән фарсы шагыйре. Ул күпсанлы газәл, касыйдә, кыйтга, робагый, мәснәвиләр язган. Аның кайбер шигырьләрен татарчага Ф.Бурнаш һәм Х.Туфан тәрҗемә иткән (Татарский 1998: 630).

Шәрык поэзиясенең башка күренекле вәкилләре Хәйям, Фирдәүси, Нәвоиләрдән килгән, рус әдәбиятында С.Есенин тарафыннан уңышлы кулланылган бу форма Х.Туфанга уй-фикерләренең мәгънәсен тирәнәйтергә, эмоциональ тәэсир итү көчен арттырырга булыша. Нәтиҗәдә, гаҗәеп ягымлы, мөлаем лирик сурәт барлыкка килә. Рифмалашу тәртибе – аббаа. Әгәр моның дүрт юлын гына алып карасаң, монда әйләнмәле рифма күренә. Ләкин биредә 1-4 нче юллар гына түгел, 5 нче тезмә дә бердәй яңгырый. Шулай итеп, шактый катлаулы рифма барлыкка килә (Хатипов 2002: 69).

Бишьюллык строфа формасы Бөтендөнья әдәбиятында яңалык түгел. Тарих танка дип аталган, төп фикере шигырьнең баштагы өч юлына, нәтиҗә ясалган фикере исә соңгы ике юлына салына торган бишьюллык рифмасыз япон шигырен дә белә (Елисеев 2002: 245).

Якын һәм Урта Көнчыгыш шигъриятендә, кайбер Кавказ халыкларында, аерым алганда, әрмән халкында, «мөхәммәс» исемле бишьюллык шигырь строфасына юлыгыла. Мөхәммәс бер генә строфалы шигырь түгел. Аның беренче строфасында бер гомуми рифма яки «рәдиф» дип кабул ителгән поэтик синтаксис күренеше күзәтелә. Икенче строфаларның инде рифма төре бөтенләй башка була. Мөхәммәс строфасында һәр дүрт юл рифмалаша, соңгы бишенче юллар тагын үзара рифмалаша, алар хәтта бер үк сүз белән рифмалашырга да мөмкин. Мәсәлән, төрекмән шагыйре Молланепесның «Зөһрә һәм Таһир» дастаны шулай төзелгән (Квятковский 1998: 195). Хәзерге шигърияттә шагыйрә Ф.Тарханованың мөхәммәс строфа формалы шигырьләре бар (Тарханова 2000: 113).

Тагын бишьюллык строфа формасы, испан лирик шигъриятендә «квинтилла» дип исемләнеп, абааб рәвешендә рифмалаша. Әдәбият тарихыннан күренгәнчә, бишьюллык строфаның үз тарихы бар. Татарда Р.Фәйзуллинның һәркайсы исемле булган мөстәкыйль бишьюллыклары 1960 еллардан бирле мәгълүм булып, узган гасырның 70 нче елларында шигъри фикерне кыска формада белдерүнең иң югары һәм камил ноктасына кадәр барып җитә. Мисал өчен бер шигырь:

Ике көзгесе бар Кешелекнең:
Каберләр һәм күзләр.
Үткәне һәм бүгенгесе.
Ә калганы?
Ә калганы – бар да сәясәт!.. (Фәйзуллин 1996: 165)

Р.Харис, З.Мансуров, Г.Моратның да бишьюллык шигырьләре бар. Соңгы еллар шигъриятендә М.Мирза үзенә генә хас ритмик үзенчәлекләре булган бишьюллык строфа белән өр-яңа шигъри форма барлыкка китерде. (Хасанова 2009: 210-215).

Строфаның бер үк сүз яки сүз тезмәсе белән башлануы һәм бетүе эпистрофа (кире борылу, әйләнү) яки анэпифора (баштагы юлны азакта кабатлау) дип атала. Татар поэзиясендә бу стилистик алымның остасы булып Хәсән Туфан санала. Аның Себердәге тоткынлык чорында (1940-1956) язылган (Әдипләребез 2009: 457) «Хәят» (1942), «Иртәләр җитте исә» (1944), «Гөлләр инде яфрак яралар» (1945), «Яшьлек» (1947), «Халыклар Капкасы янында» (1947), «Кәрван» (1947), «Кара-Ком ягында» (1947), «Каплан Кырда» (1947), «Агыла да болыт агыла» (1951) (Туфан 2007: 228-268) исемле шигырьләре шул стилистик алым белән язылган.

Әмма исемнәре күрсәтелгән әлеге тугыз шигырьнең һәрберсе дә бер-беренә төгәл тәңгәл килә торган бердәй формалы түгел. Шулардан «Хәят» һәм «Агыла да болыт агыла» – алтышар, ә «Яшьлек» дүрт строфадан төзелгән, калган алты шигырь бишәр строфадан тора. Исемнәре күрсәтелгән шигырьләрнең төзелү формасының үзенчәлеге шунда: аларда анэпифоралы эпистрофа күзәтелә. Туфан һәрбер шигырендә аббаа формалы рифма тәртибен саклап яза.

Тугыз шигырьнең сигезе төгәл тугызлы үлчәм белән язылган, бары берсе – Әминә Җәлилгә багышлаулы «Иртәләр җитте исә» шигыре генә җиделе үлчәмдә калган силлабик шигырь. Бу шигырьнең өч строфасында цезуралар төгәл өч һәм дүрт ритмик буынны кисеп үтә. Ә менә дүртенче һәм бишенче строфаларда, цезураларның төгәл урынын һәм шигырь ритмикасын саклау максатында, фонетик яңгырашны җиделе шигырь калыбына «буйсындырырга» кирәк була. Безгә бу очракта 5 томлык «Әсәрләр»дә (236 бит) сүз уртасындагы иҗекнең [е] һәм [ы] авазларына тәмамлана торган өлеше төшеп калуга нигезләнгән синкопа күренеше кебек үзенчәлекнең күрсәтелмәвен әйтергә генә кала.

Галим М.Гайнетдинов билгеләп үткәнчә (Гайнетдинов 1989: 280), Хафиз строфасында шигъри әсәр беренче строфадагы шигырь юллары санынча – биш строфалы итеп төзелә. Хафиз строфасын татар әдәбиятында беренче булып Х.Туфан куллана башлый. Соңрак әлеге форманы Туфан строфасы дип атап йөртә башлыйлар. Әйткәнебезчә, «Яшьлек» шигырендә Х.Туфан Хафиз строфасына хас үзенчәлекне «үтәп бетерми»: шигырь дүрт строфадан гына гыйбарәт.

Килде дә ул, үтеп тә китте,
Шау-гөр килеп, сабантуй сыман.
Әйтте бугай: «Сагынсын Туфан
Иң ахыргы көненә тикле!»
Килеп шулай үтеп тә китте.

Әлеге шигырьнең 2 нче һәм 3 нче строфаларын укыганда (хәтта бер үк юлда ике тапкыр), 4 һәм 5 (2+3) иҗекле ритмик буыннарның төгәл тәртибен саклау максатыннан, тагын ритмикага бәйләнешле фонетик синкопа алымын кулланырга кирәк була. Шулай да бу шигырьгә 5 нче строфаның соралып торуын билгеләп үтү кирәк булыр. Дөрес, фикер төгәлләнә, ләкин шигырьнең мелодикасы дәвам итүне сораган кебек тоела. Хафиз строфасы шарты буенча «Килеп шулай үтеп тә китте», дип башланган бишенче строфа булырга тиеш иде. Ләкин шагыйрь фикерен алданрак – дүртенче строфа белән үк тәмамлый.

«Хәят» шигыре – тугызлы үлчәм белән алты строфалык итеп төзелгән силлабик шигырь. Шигырьнең 5 нче строфасында лирик геройның халәте һәм монологы урын алган дип билгеләсәк, алтынчысы лирик герой хисе белән объект хисенең берләшүе буларак кабул ителә. Соңгы строфа өмет хисләрен белдерү өчен кирәк булып чыга. Шигырьнең дүртенче строфасында 2 тапкыр атом сүзе кулланыла. Бу строфаның дүрт юлында 4 һәм 5 (2+3) иҗекле ритмик буыннардан гыйбарәт булган цезуралар тәртибенең «бозылу»ы күзәтелә. Шигырьнең дөрес яңгырашын бозмас өчен, синкопа куллану сорала.

«Әсәр»ләрдә шигырьнең язылышы

Аерылабыз, ахры, озакка, –
Атом чорының тыныч көннәрен
Тилмерешеп көткән күзләрем
Атомнарга бүленер зиратта.
Аерылабыз күпкә, озакка.
Шигырьне уку тәртибе

Айрылабыз, / ахры, / озакка, –//
Атом чорның / тыныч / көннәрен //
Тилмерешеп / көткән / күзләрем /
Атомнарга / бүлнер / зиратта.//
Айрылабыз / күпкә, / озакка.//

«Аерылабыз» сүзендәге [й], [ы] авазлары әлеге шигырьнең тагын ике урынында ритмик яңгырашны «бозарга» мөмкин икәнлеге күренә.

Х.Туфанның «Агыла да болыт агыла» шигыре күп галимнәр тарафыннан анализланды. Шул сәбәпле, безгә шигырьнең алтынчы строфасындагы «таулар аша» сүзләрен искә алмаганда, беренче строфаны кабатлавын әйтергә генә кала. Әлеге шигырь башкаларыннан 4 елга соңрак язылуы белән дә аерыла. Беренче строфада шагыйрьнең әйтеп бетермәү кебек поэтик синтаксис чарасы («Агыла да болыт агыла...») соңгы строфада капма-каршы позициягә күчә, ягъни күпнокталарның урыны үзгәрә: «...Агыла да болыт агыла...». Күренеп торганча, әйтеп бетермәү кебек стилистик алым әлеге символик тезмәне баштан алып ахыргача чорнап ала. Аңлашыла да: бу әле 51 нче ел гына...

Х.Туфанның 1945 елда язылган «Гөлләр инде яфрак яралар» шигыре дә – мәктәп дәреслекләреннән башлап, фәнни хезмәтләрдә һәрвакыт искә алынып килә торган шигырь. Галим Х.Курбатов Туфанның «Кая ашыгасың?» шигыренең дә үзенчәлекле строфа белән язылуын әйтә (Курбатов 2002: 148), ләкин ни сәбәптәндер, әлеге шигырь яңа чыккан биштомлыкта урын алмаган.

Шагыйрьнең 1947 ел язылу датасы белән Хафиз строфалы дүрт шигыре яшәп килә («Халыклар Капкасы янында», «Каплан-Кырда», «Кәрван», «Кара-Ком ягында»). Алар, шагыйрьнең 1928 елның языннан башлап, Кавказ һәм Урта Азия якларына икееллык сәяхәте нәтиҗәсе буларак язылган. Туфан географик атамаларны шигырьләрнең исеменә үк чыгара. Әлеге шигырьләрдә төрки халыклар тарихы, көнкүреше, табигате чагылу белән бергә, совет чорындагы «елгаларны борып, чүлне сугару» кебек «бөек төзелешләр» дә урын алган.

Билгеле, һәр уйлап табучы өчен аның дәвамчылары булу шарт. Хафиз строфасы белән язучылар Туфаннан соң булганмы дигән сорау туа. Шагыйрь Зөлфәт (1947-2007) иҗатында Хафиз строфалы шигырьнең еш очравы – нәкъ менә Х.Туфанның дәвамчылары булуы турында сөйли торган факт. 1971 елда Зөлфәтнең «Язмышлар ярында» исемле беренче мөстәкыйль җыентыгы Х.Туфанның кереш сүзе белән чыга. Мәкаләдә Туфан татар шигъриятенә үзенчәлекле шагыйрь килүен раслый. Шул «үзенчәлекле шагыйрьнең» күп кенә шигырьләре бишьюллык анэпифоралы эпистрофа белән язылган. Менә алар: «Чишмә сукмагы» (1993, 2 февраль); «Калыкты ай» (1993, 6 февраль); «Кызлар көлә» (1993, 2 февраль); «Мәҗүсиләп син шәм кабыздың» (датасы куелмаган); «Ярам-ярым» (1998); «Бәхет кошы өркеп очмасын» (1998, 8 июль); «Әйтми калганы» (1998, 21 декабрь).

Күренгәнчә, «үзенчәлекле» шигырь Зөлфәттә дә күп түгел. Аның «Калыкты ай» шигыре Туфанның тоткынлык мотивларын дәвам итә. Күктә ай калкуын лирик герой тылсымга тиңли. «Ай-бичара» ялгыз җаннарга охшаган, нурларыннан тулып моң ага, ул уйлый, тыңлый. Лирик герой да үзен Айга тиңли. Серләрне дә бары тик Айга гына ышанып сөйләргә була. Айның «сары сагышы» лирик геройга да күчә. Шулай да соңгы строфадан шигырьдә оптимизмга урын калган дип уйларга нигез бар.

Калыккандыр бу ай кыйссадан.
Янсын яктың әйткән сүземдә,
Сары сагыш булып күземдә
Балкысын нур, чорлар кысса да...
Калыккандыр бу ай кыйссадан!

Зөлфәт иҗатында Табигать образының җанлануын, кешегә хас сыйфатларны ала барып, ахырда фаҗигале үлемгә дучар ителүен инкарь итеп булмый. Шагыйрьнең баллада жанрында язылган әсәрләре күп булу да моның бер дәлиледер. Әйтик, «Казан шәһәренең 39 нчы кварталы янындагы Сазлыкның төнге бәхилләшүе» шигыре (1976). Ә менә «Бәхет кошы өркеп очмасын» шигыре Хафиз строфасы таләпләренә тулысынча туры килә. Шигырьнең нигезен лирик геройның «Төнге аккаеным»а риторик эндәше тәшкил итә.

Чык төшсә дә, гөлләр егыла.
Иртәгесен уяныр ла ул,
Тибрәп-тибрәп уйланыр ла ул!
Уйлы таңнар аткан чагында
Чык төшсә дә, гөлләр егыла.

Шагыйрьнең «Мәҗүсиләп син шәм кабыздың» шигыре тирән мәхәббәт лирикасына карый. Шагыйрь серле, тылсымлы, тигез, язмыштан ук насыйп булган мәхәббәт хисенә мәдхия укый. «Ярам-ярым» шигыре дә лирик геройның шомлы айлы-йолдызлы төнне искә төшерү хисләренә нигезләнгән. Шунысы үзенчәлекле: лирик геройның үкенечле сөю хатирәләре һәр биш строфада кабатланып килгән соңгы юл «феномены»на салына. Хафиз строфасында һәр шигырь юлының өчәр-дүртәр тапкыр кабатлануы күренә. Бер үк сүзләрнең, тезмәләрнең һәр очракта яңача яңгыравы шигырьнең моңлы мелодикасын китереп чыгара. Зөлфәтнең «Әйтми калганы...» исемле шигыре дә – бик матур мәхәббәт лирикасы шигыре.

Моң дигәнең / серләр / середер... //
Әллә әйтми / калган / сүз микән?//
Күңелеңә / төнме, / көн үткән?//
Тик бер генә / кара – / боз эрер!//
Моң дигәнең – / серләр / середер...//

Әлеге строфадагы мөлаемлыкны сизми мөмкин түгел. Шунысы кызыклы: Хафиз строфасының башка бер формасы белән язылган С.Есенин шигыре дә нәкъ шул интонацияне бирү көченә ия.

Свет вечерний шафранного края,
Тихо розы бегут по полям.
Спой мне песню, моя дорогая,
Ту, которую пел Хайям.
Тихо розы бегут по полям.

Зөлфәтнең «Чишмә сукмагы» шигыре (1993) Хафиз строфасына куелган барлык таләпләргә туры килә. Дөрестән дә, 4 һәм 5 (2+3) ритмик буыннан төзелгән 9лы үлчәмле Хафиз строфалы шигырь бу. Хәтта шигырьнең эчке интонациясендә үк Туфан рухы сизелә. Мисал өчен беренче һәм соңгы строфаларын укып карыйк:

Илләр искә төшкән чагында /
Күз алдыма килә гел генә – //
Сулар тибә чишмә төбендә, //
Кызлар көлә чишмә янында /
Илләр искә төшкән чагында. //

Илләр искә төшкән чагымда /
Утлы уйлар айкый күңелне: //
Кемнәр җырсыз итте бу илне? //
...Гүяки мин хөкем алдында – /
Илләр искә төшкән чагында...

Бик матур яңгырашлы беренче строфаның төгәл вертикаль цезуралы ачык иҗекләр системасына нигезләнүен сизми калу мөмкин түгел. Тик калган строфаларда әлеге тәртип тулысынча сакланмаган. Шулай да югары дәрәҗәдәге шигырь техникасы белән язылган бу әсәрне һич тә сәясәткә кагылышлы итеп күрәсе килми, билгеле. Әмма шигырьнең дүртенче строфасы тагын сискәндерә:

Кызлар көлә чишмә янында.
...Ул чишмәләр кипте ләбаса –
Яңа заман – яңа тамаша!
Хыялымда бары, җанымда
Кызлар көлә чишмә янында. (Зөлфәт 1995: 271)

Зөлфәт Хафиз, Туфан строфасын кулланып шигырь генә язып калмый, бәлки анэпифоралы эпистрофалы шигырьне баета, төрләндерә дә. Шундый бер шигыре «Күзлут» (1996) дип атала. Зөлфәтнең әлеге шигырендәге үзенчәлеге шуннан гыйбарәт: ул биредә, ритмик буын тәртибен һәм 9лы шигырь үлчәмен саклап, алтыюллык анэпифоралы алты эпистрофалы шигырь уйлап чыгара. «Бездән калыр-калмас эзләр бар» (1996) шигыре дә нәкъ шундый формага нигезләнә. Тик бер үзгәреш белән – соңгы алтынчы строфага тагын бер юл өстәп. Әлеге артык җиденче юл ахырдан (бәлки баштандыр) шигырьнең исеменә үк әйләнә. Шул юл белән шагыйрь анэпифоралы строфаның «бар таләпләре»н дә үтәүгә ирешә. Җиденче юл булмаган очракта, шигырьнең исеме икенче төрле булыр иде.

Йолдыз нуры тамсын җаныңа!
Керфегеңә җилләр кагыла,
Һәр бөртеге саен – якты таң...
Сөю өстен икән Вакыттан
Куеныма сеңгән чагында...
Йолдыз нуры тамсын җаныңа!
Бездән калыр-калмас эзләр бар.

«Сөйләшик бер, гомер, синең белән!» (1974) шигырендә Зөлфәт эпистрофаны башкача төрләндерә. Шигырь шулай ук биш строфадан төзелгән, әмма бу Хафиз строфасын башкача куллану. Шагыйрь шигырьнең һәр икенче юлын соңгы юлда кабатлап бара. Ирексездән ни сәбәпле Зөлфәт, Хафиз строфасы «таләпләрен бозып», строфаның беренче юлына игътибарсыз соң дигән сорау туа. Менә өченче строфадан бер мисал:

Син дә, гомер, олгаясың бугай,
Җитдиләнә бара карашың;
Бала чагым илләреннән мине
Нинди илгә алып барасың?
Җитдиләнә бара карашың.

Китерелгән мисалдан күренгәнчә, шагыйрь строфаның беренче юлында риторик эндәш яки лирик геройның күзәтүен «урнаштыра», кабатлана торган юлның беренчесендә фараз итүен бирсә, икенче тапкыр кабатлаганда нәтиҗә ясарга омтыла. Шигырьнең төп фокусы – Гомер образы. Лирик герой аны сөйләшергә чакыра, ул башта йолдызлы күкләр буйлап йөрергә тели. Әмма уе барып чыкмый, ил өстендә төнге җил йөри башлый. Тора-бара гомер үзе дә олыгая бара, күзенә көз ялкыны капкан каеннар күренеп ала, йөргәндә дә сары яфракларга басып атлый. Шигырьнең 1974 елда ук язылуына игътибар итсәк, бу аның яңа строфа тудыруда беренче тәҗрибәләре булуы да мөмкин дигән нәтиҗә ясау ихтималы килеп чыга. Белгәнебезчә, Зөлфәтнең Хафиз строфалы шигырьләре, нигездә, 1993, 1998 елларда язылган.

Хафиз строфасы булмаса да, Дәрдмәнднең «Нидер, и сөйгәнем, бу яшь күзеңдә» шигыре дә строфаның икенче юлын кабатлап бару формасында язылган (Дэрдмэнд 2009: 18). Барысы ундүрт юлдан төзелгән бу шигырьдә Дәрдмәнд «Ничөн хәсрәт күренде гөл йөзеңдә?» юлын дүрт тапкыр кабатлауга ирешә. Шигырьнең беренче башланып киткән юлында риторик эндәш яки лирик геройның күзәтү нәтиҗәсе ачык беленеп тора. Кыскасы, эпистрофа таләпләре үтәлә.

Бишьюллык строфа формасы яшь шагыйрьләрдән Л.Шәех (Шәех 2008: 42) һәм Р.Сәлах (Сәлах 2007: 61) иҗатларында күзәтелә. Ләкин бу шигырьләр Туфан строфасы таләпләренә туры килми: метрик система һәм рифмалар тәртибе үзгә булган верлибр шигырьләр бу. Л.Шәехнең «Бер җылы сүз» шигыре период алымы белән язылган булса, Р.Сәлахның «Син кил әле...» исемле эпифора дип аталган стилистик фигуралы бишьюллык шигырен ун да тугызлы үлчәмле традицион дүртьюллык строфага бик җиңел генә әйләндереп була. Шулай булса да, безнең карашыбызча, нәкъ менә Р.Сәлахта Туфан строфасына якынаю сизелә. Әллә бу «Буа феноменымы?» дигән сорау да туа, хәтта.

1990 елларда эпистрофалы шигырь язу Буа шагыйре Р.Хариста күзәтелгән иде. Аның иҗатында бары ике шигырь – «Мин кабат кадерле җылыда» (Харисов 2006: 323) һәм «Якында булсаң да – еракта» (Харисов 2006: 329) шигырьләре анэпифоралы эпистрофа юлы белән язылган. Дөрес, шигырьләрнең икесе дә төгәл Хафиз строфасы түгел. Шагыйрь андый максат куеп язмаган да. Тикшерү өчен аларны эпистрофа буларак мисал итеп алабыз.

Мин кабат / кадерле / җылыда... //
Көз сеңгән / яфраклар / келәме... //
Язны да, / җәйне дә / теләмим – //
Ә гөлләр – / чәчәктә... / Нигәдер /
Мин кабат / кадерле / җылыда. //

Р.Харисның «Мин кабат кадерле җылыда» шигыре дүрт кенә строфадан төзелгән. Рифма тәртибе болай: абаба / абаба / абвба / абвба. Күренгәнчә, рифма тәртибе Хафиз строфасына туры килми. Шигырьнең һәр строфасында беренче һәм бишенче юллар бертөрле кабатлана, шулай да строфаларның тезелү тәртибе башкача: шигырьнең беренче юлы һәр дүрт строфада да баштагы һәм азактагы юллар булып кабатланып бара. Бу, дөрестән дә, чын анэпифоралы эпистрофага нигезләнгән шигырь. Р.Харис шигырендә 9лы үлчәм сакланса да, ритмик буыннар тәртибе Х.Туфан һәм Зөлфәт шигырьләреннән үзгә: цезуралар вертикале һәр өчәр иҗекле ритмик буынны кисеп үтә, ә алдагы ике шагыйрьдә беренче цезура дүрт иҗектән соң килә иде. Р.Хариста да цезураларның урыны төгәл билгеләнгән һәм ул башта ничек булган, шулай ахыргача үзгәрми. Шигырь техникасы югары дәрәҗәдә. Ул лирик геройның яңа мәхәббәт хисләрен ачуга юнәлдерелгән.

Шагыйрьнең икенче шигырендә дә Хафиз строфасы таләпләре тулысынча үтәлми. «Якында булсаң да – еракта» шигыре анэпифоралы эпистрофа сыйфатларын алса да, өч кенә строфа белән калган. Бу шигырьнең дә ритмик системасы алдагысына охшаган кебек, әмма рифмасы бүтән, дөресрәге, ул төрле. Беренче строфадагы рифма тәртибе калган строфаларда сакланмый. Әлеге шигырьдә рифма менә ничек: аабаа / абаба / аббба. Ә менә Туфан белән Зөлфәттә рифмаларның тәртибе Хафиз строфасы рифмасына тулысынча туры килә иде.

Р.Харисның эпистрофалы «Мин кабат кадерле җылыда» шигыре белән Туфан һәм Зөлфәтнең Хафиз строфасында зур аерма бар икәнлеген әйтми калу ярамый. Билгеле, шагыйрь әйтәсе фикерен яки белдерәсе хисен бишьюллык строфада белдереп калырга дип «планлаштыра». Безгә бишьюллык строфага «сыймыйча», киләсе строфага да чыккан (интонацион фраза бүленеше белән метрик бүленешнең туры килмәвенә нигезләнгән) фраза бүленү кебек поэтик синтаксис алымы белән очрашырга туры килмәде. Ә менә традицион дүртьюллык строфада синтагма бүленү очрак¬лары. күп булмаса да, очрый торган шигъри күренеш, гәрчә ул шигъри гармониягә зыян салса да.

Шулай да Х.Туфан иҗатында да ике строфа арасында фраза бүленү алымын безгә табу насыйп булмады (хәтта шагыйрь иҗатын өйрәнгән тикшерүчеләр дә бу фактны күрсәтми). Ә хәзер Хафиз строфалы шигырьне өч шагыйрьдән дә берәр мисал итеп китерик.

Хәсән Туфанның «Каплан-Кырда» шигыреннән өзек:

«Чүлдә сиңа, Кеше, ни кирәк?»
«Су кирәк, су! Чүлдә су булсын,
Дәрья тагын Каспийга койсын!
Сахраларны гөлстан итсәк,
Чүлдә миңа бүтән ни кирәк?!»

Зөлфәтнең «Бәхет кошы өркеп очмасын» шигыреннән өзек:

Чык төшсә дә, гөлләр егыла.
Иртәгесен уяныр ла ул,
Тибрәп-тибрәп уйланыр ла ул!
Уйлы таңнар аткан чагында
Чык төшсә дә, гөлләр егыла.

Ренат Харисның «Мин кабат кадерле җылыда» шигыреннән өзек:

Мин кабат кадерле давылда...
Дөньяңда җил булып очамын.
Бер узган гомерләр кайтмый дип,
Әйтсәләр, мин ничек ышаныйм?!
Мин кабат кадерле давылда.

Һәр өч шагыйрьдә дә беренче юл бәйсез, мөстәкыйль формада язылган. Х.Туфан шигырьләрендә шигырь юлларында яки юл ахырында интонацион фраза бүленеше белән метрик бүленеш туры килә. Шулай да безнең максат шигырьгә «бишенче тәгәрмәч» нигә кирәк икәнен ачыклау иде. Х.Туфан шигырендә ул эмоциональлекне көчәйтү белән бергә мәгънә бөтенлеген тәэмин итү өчен дә кирәк. Зөлфәт шигырендә, Туфаннан аермалы буларак, бишенче юл кыска цезурадан соң килә. Шулай ук фикерне төгәлли, хисне көчәйтеп җибәрә. Харис шигырендә бишенче юл, баштагы ике шагыйрьдән аермалы буларак, синтаксик яктан тулысынча тәмамланган фикердән соң килә. Ләкин әлеге фикерне шагыйрь, сорау билгесе белән тәмамлап, «җавап сорый» торган итеп формалаштыра. Һәм соравына җавап ала да. Ул җавап бер үк вакытта эмоциональ дә, лирик геройны тынычландыра да, фикергә дә ачыклык кертә. Шулай да Р.Харис шигыреннән бишенче юлны алып ташларга мөмкин икәнлеген дә күрсәтеп үтү дөрес булыр. Ә алдагы ике шигырьдә моны эшләп булмый: синтаксик яктан җөмлә бөтенлеге югала. Димәк, Хафиз строфасындагы «бишенче юл феномены» «арбаның бишенче тәгәрмәче» була алмый, дигән нәтиҗә килеп чыга. Шагыйрьләргә бу очракта шигырь, Мөхәммәт пәйгамбәргә вәхиләр иңгән кебек, бер эчтәлек – бер форма булып «иңә», дигән фикергә ышанырга гына кала.

Соңгы елларда татар шигъриятендә М.Мирза мөстәкыйль бишьюллык строфалар язып танылды (Ибраһимов 2009). Әмма аның бишьюллыклары Туфан строфасы түгел. Мирза бер строфалык кыска шигырьләр яза. Саны биш йөздән дә артып киткән әлеге мөстәкыйль шигырьләр «Адәм баласы» исемле уртак бер циклны тәшкил итә, күпсанлы шигырьләрне Адәм баласы исемле бер гомумиләштерелгән образ бәйләп тора. Мирза строфасының Туфан строфасыннан төп аермасы шунда, аның шигырен ике һәм өч юллардан торган өлешләргә бүлеп була. Ә менә Туфан строфасын бүлеп булмый. Ул – бербөтен. Шулай да бик тырышканда Зөлфәт белән Туфан шигырендә өч юлдан соң «тукталып хәл алырга» була. Ә Р.Хариста киресенчә – ике юлдан соң. Димәк, Зөлфәттә Туфан белән охшашлык күбрәк булып чыга.

Туфан строфасы хәзерге шигърияттә тагын бер Буа ягы шагыйрендә күзәтелә: ул да булса – шагыйрь Әхмәт Рәшиттә. Безгә аның Хафиз строфасына куелган бар таләпләрне үтәп язылган бер генә шигырен табу насыйп булды, гәрчә шагыйрьнең бишьюллык строфа белән язылган әсәрләре берничә булса да. Без эзләгән шигырь – ул «Каршылау идиллиясе» исемле (Рәшит 2006: 194).

Йә, мәрхабә, / яңа көн таңы, //
Күңелләрнең / сүндер сагышын – /
Татлы булсын / безнең кавышу, //
Мәхәббәтен / сөйлә син аның – /
Йә, мәрхабә, / яңа көн таңы! //

Күренгәнчә, Ә.Рәшит Туфан строфасы рифмасын һәм ритмик системасын саклап яза. Туфан, Зөлфәт, Ә.Рәшит шигырендә дүрт иҗектән соң, ягъни һәрбер тәфәгыйльдән соң, кече цезура килү күзәтелә. Әлеге күренеш шигырьнең гаруз системасыннан силлабикага күчүен дәлилли торган сыйфатларның берсе булып тора. Шигырь тулысы белән күңел лирикасы төренә карый. Хис агышына килсәк, ул салмак. Гомумән, Хафиз строфасы белән язылган шигырьдә ярсу хис була алмый, хисләр агышы салмак, тигез, тыныч. Бу шигырьдә дә иртәнге таң туып килә, тынлык. Лирик геройның очучылар эшенә катнашы бар икәнлеге күренә, бәлки ул юлчыдыр йә эшчедер. Самолётлар да, вертолётлар да очмый. Шагыйрь бу сүзләрне «очкычлар һәм боргалаклар» дип бирә. Нәтиҗәдә, лирик геройның берәр аэродромда утырып, сөйгәне янына ашкынуы сурәтләнгән дигән фикер кала.

Анэпифоралы эпистрофа формасы Ә.Рәшитнең тагын «Әллә?.. Әллә?..» дип исемләнгән И.Шакировка багышламасында күренә. Әмма шигырь Туфан строфасы түгел. Ул алтышар юллык өч строфалы эпистрофа буларак кына карала ала.

Нигә җырлыйсың син / үзәк өзгеч җырны? //
Бәгырь уртасына / күз яшьләре тама: //
Кемгә гаҗәп бу җыр, / кемгә газап бу җыр, //
Кемгә яңгыр ява, / кемгә йолдыз яна. //
Өзгәләнә күңел / һаман, һай, сызлана: //
«Әллә яңгыр ява... / әллә йолдыз яна...» //

Өзектән күренгәнчә, алты буынлы рәмәл цезурасының бишенче юлда урыны ныклы түгел, ул тагын ике иҗек киткәч соралып тора. Шигырьнең калган ике строфасында гаруз ритмы тәртибе саклана. Ә.Рәшит иҗатында бишьюллык строфа формасы «Фәлсәфи парадокслар» исемле күләмле шигырендә күзәтелә. Ләкин бу инде Туфан строфасы түгел. Шагыйрьнең «Казан» поэмасы да тугызлы үлчәм, бишьюллык строфа белән язылган. Әмма поэманың рифма тәртибе бертөрле түгел. Аерым строфалар бер катлаулы кушма җөмләне хәтерләтә. Шул «җөмләдә» ике төп фикер – ике баш җөмлә шәйләнә. Өченче җөмләне шагыйрь өч юлга тигез итеп, тугызар иҗектән бүлеп «урнаштырган кебек» тоела. Бер җөмлә булганлыктан, ике янәшә юлда озын цезуралар кую мөмкинлеге дә калмый. Шулай да строфаларда Хафиз строфасына хас интонация һәм мелодика сизелә.

Утырам / Казансу ярында, //
Дулкыннар / тәгәри Иделгә – //
Аларның / шул гамьсез җырына /
Бик теләп / кушылыр идем дә, /
Нигәдер / ямансу күңелдә. //

Бишьюллык биш строфалы (нәкъ менә биш строфалы!) шигырь Рәдиф Гаташ иҗатында да бар. Мисал өчен ике шигырьне генә алыйк: «Бишенче каләм. Синең хат» һәм «Ләйләләр язса...» шигырьләре (Гаташ 1997: 45). Икенче шигырь эпифоралы эпистрофа стилистик фигурасы кулланып язылган, һәр икесе 11ле үлчәмдә. Әмма бу шигырьләр Хафиз строфасы түгел. Р.Гаташ кулланган метр башка шигырьләрдән цезуралар тәртибе белән дә нык кына аерыла. Беренче цезураның урынын төгәл генә билгеләү кыен: ул йә дүрт, йә биш иҗектән соң туры килә, йә сүзне бүлә. Ә менә рифмалар тәртибе Туфан строфасындагы кебек. Шигырьдән Шәрык мотивларын, гаруз интонациясен тоймый калу мөмкин түгел.

Нәтиҗә ясап, «әдәби әсәрдә эчтәлек беренчел, әйдәүче як булса да, ул үзенә лаеклы форма табылганда гына яшәеш ала, әсәрнең эчке бөтенлеге тик шул вакытта гына хасил була. Иҗат процессы асылда бер үк вакытта эчтәлекне һәм шуңа туры килгән, тиң форманы эзләүдән гыйбарәт. Чын әдип беркайчан да форманы үзмаксат итеп куймый, ягъни укучы алдында форма матурлыгы белән генә уңыш казануны күздә тотмый» (Әдәбият 1990: 221) икәнлеген истән чыгармыйк.

Хафиз строфасы – катлаулы күренеш. Аңа бишьюллык строфа формасы дип кенә карарга һич ярамый. Бишьюллык строфа белән язучылар бар ул. Н.Акмалда, Сөләйманда, Х.Бәдигыйдә, Р.Зәйдуллада бишьюллыклар бар, ә менә Туфан строфасы юк. Аның шигърияттә сирәк очравы рифма һәм ритм системасының катлаулы булуыннан киләдер. Хәтта без күрсәткән сирәк мисалларда да «нормадан» тайпылышлар бар.

Шулай да Хафиз строфасы традицияләрен өйрәнгән, тәрҗемә иткән Х.Туфан татар әдәбиятында үз дәвамчыларын әзерләп калдыра алган. Аның үзе зур шигърияткә фатиха биргән шәкерте шагыйрь Зөлфәтнең камил дәрәҗәдә эшләнгән Туфан строфалы шигырь формалары булу шул турыда сөйли. Ә Зөлфәттән соң кем килер? Хәзергә әлеге сорауга җавап ачык күренми...

Әдәбият

1. Әдәбият белеме сүзлеге / төз.-ред. А.Г.Әхмәдуллин. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1990. – 238 б.

2. Гайнетдинов М. Давылларда, җилләрдә. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 280 б.

3. Даутов Р.Н., Рахмани Р.Ф. Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек: 2 томда: 2 том / төз. Р.Н.Даутов, Р.Ф.Рахмани. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2009. – 735 б.

4. Елисеев И.А., Поляков А.Г. Словарь литературоведческих терминов. – Ростов н/Д: Феникс, 2002. – 320 с.

5. Квятковский А.П. Школьный поэтический словарь. – М.: Дрофа, 1998. – 464 с.

6. Коллектив. Туфан: Истәлекләр, шигырьләр. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2000. – 152 б.

7. Курбатов Х.Р. Сүз сәнгате: Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы. – Казан: Мәгариф, 2002. – 199 б.

8. Татарский энциклопедический словарь. – Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1998. – 703 с.

9. Туфан Х.Ф. Әсәрләр: 5 томда / төз. Гайнетдинов М.; 1 т.: шигырьләр, поэмалар; кереш сүз авт. М.Гайнетдинов.– Казан: Татар.кит.нәшр., 2007. – 479 б.

10. Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе: югары уку йортлары, педагогия училищелары, колледж студентлары өчен кулланма. Тулыландырылган икенче басма. – Казан: Раннур, 2002. – 352 б.

11. Хасанова Ф.Ф. Медитатиная лирика в поэзии татарского поэта М.Мирзы / MEDITATION LYRICAL AND BY TATAR POET MUHAMMAT MIRZA // Вестник Поморского университета им. М.В.Ломоносова. Серия «Гуманитарные и социальные науки». 2009. – № 9.

12. Хасанова Ф.Ф. Новый жанр в татарской литературе: «татарская танка» // Научный Татарстан. – 2009. – №4. – С. 150-155.

13. Хәсәнова Ф.Ф. Шигърияттә – яңалык // Казан утлары. – 2010. – №4. – Б.134-142.

Матур әдәбият

1. Гаташ Р.К. Бу – сиңа кылган догам: шигырьләр, газәлләр, робагыйлар. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1997. – 240 б.

2. Дэрдмэнд. Шигырьләр=Стихотворения / авт. предисл. и пер. с тат. В.Думаева-Валиева. – Казань: Татар.кн.изд-во, 2009. – 160 с.

3. Зөлфәт. Ике урман арасы: Эссе, шигырьләр, җырлар, поэмалар. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1995. – 287 б.

4. Зөлфәт. Йөрәгемне былбыл чакты. – Казан: Рухият, 1999. – 416 б.

5. Зөлфәт. Ходай сулышы: шигырьләр. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2007. – 383 б.

6. Ибраһимов М.М. Адәм баласы: Шигырьләр.– Казан: Мәгариф, 2009. – 448 б.

7. Рәшит Ә.Ә. Язмыш җилләре: Шигырьләр, поэмалар; кереш сүз авт. З..М.Мансуров. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2006. – 271 б.

8. Сәлах Р.Г. Күңел бөртекләре: шигырьләр, поэма; кереш сүз авт. Ә.Рәшит. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2007. – 111 б.

9. Тарханова Ф.Г. Язмышлар язылганда: шигырьләр, хикәяләр. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2000. – 239 б.

10. Фәйзуллин Р.А. Җил – Вакыт ул... – Казан: Мәгариф, 1996. – 287 б.

11. Харисов Р.М. Сайланма әсәрләр: 7 томда / Төз. һәм кереш сүз авторы Ф.Хәсәнова; 3 т.: Шигырьләр (1990-2005). – Казан: Татар.кит.нәшр., 2006. – 511 б.

12. Шәех Л.М. Дүртенче кат... Бишенче кат...: шигырьләр, поэма; кереш сүз авт. Р.Миңнуллин. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2008. – 176 б.

Фәридә Хәсәнова, филология фәннәре кандидаты, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият бүлеге мөдире
 


Фәридә ХӘСӘНОВА

в„–12 |

Универсиаданы карарга җыенасызмы? #7388

$
0
0
11.02.2013 Спорт
Универсиада, беренче чиратта, Татарстан халкы өчен үткәрелә. Аны республикада яшәүче һәркем карый алсын өчен бар шартлар тудырырга кирәк. Казан мэры Илсур Метшин шуны ассызыклап әйтте. Казан халкына Уеннар вакытында шәһәрдән китәргә киңәш бирәләр, дигән сүзләр исә мэрга ошап бетмәде. “Мондый сүзләр ризасызлык уята. Шәһәр тарихында булачак шундый зур чараны карамый калып булмый”, – диде ул бу хакта. Ә сез Универсиада вакытында нишләргә җыенасыз?

Анна ЗАХМАТОВА, Татарстан Дәүләт Советының Иҗтимагый мәсьәләләр комитеты әгъзасы:

– Ышансагыз – ышаныгыз, ышанмасагыз – юк, ләкин Уни­версиада вакытында мин­ җиң сызганып эшләя­чәкмен. Бөтендөнья Уеннары башкарма коми­тетының волонтерлар бе­лән эшләү департаменты җитәкчесе урынбасары булып эшлә­гәнгә, мин аннан качып котыла алмаячакмын. Шуны ышандырып әйтә алам: Казан хал­кының июль аенда шәһәр­дән китәргә мәҗбү­риләү хакындагы сүз­ләр – уйдырма. Бу – го­мердә бер килә торган вакыйга, Татарстан өчен зур адым. Кем­неңдер Уеннарга битарафлык күрсә­тәчәгенә ышана алмыйм.

Фәндәс САФИУЛЛИН, сәясәтче, җәмәгать эшлек­лесе:

– Җәйгә минем планнар ел саен бер үк. Исән-сау булсам, кояшлы көннәрне бакчада үткәрергә ниятлим. Һа­ва торышы начаррак килсә, шәһәргә кайтачакмын. Көн­нәр кояшлы, җылы торса, киресенчә, бакчага китә­м. Планнарымны Универсиадага бәйләп үз­гәр­тергә җыенмыйм. Уеннар миңа, шәхси тормышыма кагылмый. Яшьләр өчен ул зур бәйрәм, алар карарга ашкынадыр.

Ленара КУТЕЕВА, Бөтендөнья татар конгрессының Чит илләрдәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе:

– Дөресен генә әйткән­дә, бу турыда уйлаган юк әле. Шулай да җәй көне шәһәрдә булырга, Уеннарны карарга җыенам. Бу үзеннән-үзе килеп туа торган җавап. Казанда торып та, Универсиададан читтә калсаң – оят. Мондый чарадан качарга кирәкми.

Лилия НУРИСЛАМОВА, Казан дәүләт медицина университеты студенты:

– Май аенда сессияне ябып, туган ягым Әлмәткә кайтып китмәкче идем. Алай җиңел генә котылып булмас, дип куркыттылар. Аңлатуларынча, укулар тәмамлангач, Универсиада вакытында безгә спорт объектларында беренче ярдәм күрсәтү буенча эшлисе була. Казанда ул вакытта мәхшәр булачак инде, ләкин вуз җитәкчелеге безгә ике уйларга бирмәде. Шуңа Казанда каласы булыр, ахры.

Алеся СИДОРОВА, архитектор:

– Әлегә мин Мәскәүдә. Заманча сәүдә йорты планы өстендә эшлибез. Ләкин җәй көне ялга чыгып, Универсиада карар өчен Казанга махсус кайтырга җыенам. Яшьрәк булсам, бәлки, волонтер булып та эшләгән булыр идем – студентлар өчен менә дигән мөмкинлек бит. Дөрес, Уеннарның һәр көнен дә күзәтеп барып булмас, ахры – сеңлем 12 июль көнне кияүгә чыгарга ниятли. Берәр айга соңартыйк туегызны, дип үгетләп карадык, ризалашмадылар. 




в„–23-24 | 08.02.2013

Сынчы-рәссам Илдар Ханов вафат (ВИДЕО) #7389

$
0
0
11.02.2013 Җәмгыять
Узган шимбәгә каршы төндә 72 яшендә Мәскәүдә күренекле рәссам, сынчы, Тукай бүләге иясе Илдар Ханов көтмәгәндә арабыздан китте. Мәрхүм белән хушлашу сишәмбе көнне Казанда үтәчәк.

Илдар Ханов 2010 елда республика шәһәрләрендә һәм районнарында сыннар һәм монументаль-бизәү композицияләре, шул исәптән “Ату” рельефы (Казан шәһәре), “Ватан-ана” һәйкәле, “Тормыш агачы” сыны (Чаллы шәһәре), “Шигърият агачы” сыны (Тукай-Кырлай авылы, Арча районы) өчен Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә ия булды.

Илдар Ханов 1940 елда Казанның Аракчино бистәсендә туа. 1960 елда Казан сәнгать мәктәбен, 1968 елда Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтын тәмамлый.

​​Узган гасырның 70нче еллары башында ул Казанга кайта. Теләге Кирмәннән хәрби бүлекне чыгарып, анда күргәзмәләр, сәнгать галереялары, музейлар һәм мәчет төзү була. Шул проектны тәкъдим иткәндә, аның белән танышкан бер генерал авторны дәваларга яки атарга, ә проект төшерелгән планшетларны яндырырга кирәк дип белдерә. Бер тәүлек эчендә Казаннан сөрелгән Илдар Ханов Чаллыга барып урнашып, яшь шәһәрдә яңа рухлы сыннар ясый.

Илдар Ханов туган авылында егерме елга якын төзегән төрле диннәрне берләштергән "Галәм гыйбадәтханәсе" белән дә танылды. Ул аны сәнгать йорты, рухи һәм физик сәламәтләнү үзәге буларак корды.

Өч ел чамасы элек Азатлыкка биргән әңгәмәсендә Илдар әфәнде үзенең "Галәм гыйбадәтханәсе" белән таныштырган иде.


---

в„– | 10.02.2013

Законы яңа, проблемсы – иске #7390

$
0
0
11.02.2013 Мәгариф
Бу елның 1 сентябреннән мәгариф хакында яңа закон гамәлгә керәчәк. Шунысы кызык, Законда хәзер “укытучы” дигән төшенчә юк. Аның урынына “педагогик хезмәткәр” дигән төшенчә кулланылачак. (Халык исә күнегелгән гадәт буенча педагогик хезмәткәрне барыбер укытучы дип атаячактыр).

Яңа канунны ныклап карасаң, анда колакны торгызырлык җитди генә яңалыклар бар. Әйтик, укытучы хәзер үз укучысына репетиторлык хезмәте күрсәтә алмый. Димәк, беренче мәктәп укытучысы үзенең укучыларын икенче мәктәп укытучысына җибәрәчәк, ә икенчесенеке – беренчесенекенә.

Укытучыларга чираттагы тапкыр хезмәт хакларын күтәрергә вәгъдә итәләр. Фәлән еллар үтүгә укытучы бик зур акча алырга тиеш, имеш. Афәрин, аларга гомергә тәмле вәгъдә бирделәр, алар гомер буе гамәлдәге түрәләр өчен сайлау компанияләрендә бушлай чаптылар...

Укучылар мәсьәләсенә килгәндә дә үзгәрешләр җитди генә. Балаларны беренче класстан мәктәпкә урнаштыру территориаль принципка таяначак. Ягъни, кайсы микрорайонда яшисең – шундагы мәктәптә укыйсың. Тора-бара “дәрәҗәле мәктәп” төшенчәсе кулланыштан бөтенләй төшеп калыр, мөгаен.

Иҗади мәктәпләргә балаларны бары тик конкурс нигезендә генә алу каралган. Инде конкурс комиссиясе шул ук мәктәп педагогларыннан төзелсә, анда ни булырына җавап эзләп торасы юк.

Яңа законда укытучылар өчен, турысын гына әйткәндә, бер күңелле яңалык та юк. Укытучы 8 сәгатьлек эш көнендә укытудан тыш, методик, фәнни, иҗат һәм тәрбия эше алып барырга тиеш диелгән. Мондый нагрузка бернинди интеллектуаль хезмәт кешесендә дә юк. Әмма атнага кимендә 18 сәгатьлек дәресләр нормасы һаман да саклана.

Дөрес, яшь укытучылар өчен җитди үзгәрешләр бар. Иң мөһиме: фатирга мохтаҗ булып чиратта торучы яшь белгечләргә торакны чиратсыз бирү каралган, диелә.

Ниһаять, авыл мәктәпләрен ни көтә? Моңа кадәр оптимизация дигән сылтау белән авыл мәктәпләрен ябып бетерделәр. Яңа законның артка таба көче юк. Димәк, ябылганнарын кире торгызып булмаячак. Яңа закон нигезендә хәзер авыл мәктәбен бары тик авыл халкы җыены (сельский сход) ризалыгы нигезендә генә ябып була.

Бу үтә җитди үзгәреш. Әмма авыл халкын ничек “күндергәннәрен” без яхшы беләбез. Авыл халкы исә бүген сәяси, икътисадый һәм рухи яктан тулысынча изелгән. Аларның күпчелегенә мәктәп түгел, ә зират коймасының ныклыгы гына кирәк.

Авылны яшәтү өчен анда иң беренче чиратта мәктәп белән терлек фермасын яшәтү һәм үстерү кирәклеге –Кәллә кайчан билгеле хакыйкать. Инде алар булсын өчен авылга асфальт юл керергә тиеш. Кешеләр кире авылга кайтсын өчен төрле кызыксындыру чаралары булганда гына авыл яңадан күтәрелергә мөмкин. Әмма бу үзгәрешләрнең нигезендә барыбер мәктәп торачак. Кешенең сәяси һәм хокукый азатлыгының нигезе мәгариф икәнлеген тарих күптән раслады инде.

Авыл дип лаф орсак та, яңа законда ПТУларны ябу күздә тотыла. Югыйсә авыл хуҗалыгы белгечләрен шул ПТУлар әзерлиләр бит.

Югары белем системасында үзгәрешләр күп. Кайберләре сәер дә. Мәсәлән, югары уку йортларына укырга керү өчен хокук саклау системасында эшләүчеләрнең балаларына өстенлек бирелгән. Бәй шулай булгач, авыл хуҗалыгы югары уку йортларына кергәндә иң беренче чиратта авыл баласы өстенлеккә ия булырга тиештер ич?!

Законда бер күңелле яңалык бар: бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләренең көчен 5 елга тиклем саклау гади халык өчен файдалыдыр.

Әмма закон иң төп мәсьәләне хәл итми. Укып чыккач кая барырга? Конституция буенча хезмәт ирекле санала. Әмма халык акчасына белем алып та эшләмичә йөрүчеләргә карата ни эшләргә? Законда бу хакта берни дә әйтелмәгән. Кыскасы, яңа закон гамәлгә керәчәк, ә кайбер иске проблемалар һаман да яшәвен дәвам итәчәк.


Назыйм САФИН, адвокат

в„– |

Тәгълим-тәрбия системасында Коръәннең роле #7391

$
0
0
11.02.2013 Дин
Халкыбызның үткәндәге тарихында, яшәешендә, мәдәниятендә һәм рухи тормышында тирән эз калдырган вакыйгалар шактый. Алар арасында ислам дине белән багланышта булганнары да бар. Шуларның берсе – 922 елда Идел Болгарстаны дәүләтендә рәсми рәвештә ислам динен кабул итү.

Исламны кабул иткән болгарларда шул дәверләрдән алып җәмгыять тормышының барлык өлкәләрендә тирән үзгәрешләр башлана, халыкның тәрбия тәҗрибәсе яңа әхлакый кыйммәтләр белән байый, яңа эчтәлек ала, тәрбия тәэсире яңарыш кичерә. Чөнки кешеләрнең рухи-әхлакый ихтыяҗларын канәгатьләндерү ислам диненең иң әһәмиятле вазифасы булып тора. Ул гаделлек, шәфкатьлелек, кешелеклелек, сафлык, сабырлык, үз хезмәте белән гадел көн күрү идеалларын яклый һәм аларны шәхесне формалаштыруда фарыз гамәлләр дип исәпли. Алар халкыбызның уй-фикерләрен, дөньяга карашын һәм яшәеш кануннарын изгеләштерә, нәтиҗәдә, инсаннарны яман адымнар, хәрам эшләр кылудан саклап килә. Шул ук вакытта Болгарда ислам дине кабул ителгәннән соң, элек-электән яшәп килгән мәҗүси гореф-гадәтләрдән, йолалардан, хорафатлардан, тискәре күренешләрдән арыну процессы башлана. Халкыбыз тарафыннан гасырлар дәвамында укылып килгән “Бәдәвам китабы” да әнә шундый ышануларга каршы үзенчәлекле өндәмә булып яңгырый:

Һәркем җенгә табынса,

Йә суга нәрсә салса,

Агачка нәрсә чалса,

Аллаһ дигел бәдәвам.

Һәр строфаның соңгы юлы “Аллаһ дигел бәдәвам” дип тәмамлана, ягъни һәрдаим Аллаһ сүзен кабатларга кушыла.

Дини, фәлсәфи, идеологик, хокукый һәм әхлакый система буларак, ислам диненең халкыбыз тормышы тарихындагы мөһим роле әхлакый концепцияләр белән генә чикләнми. Ул, беренче нәүбәттә, татар халкын туплауда, төрле кавемнәрне берләштерүдә, болгарларның дәүләт булып оешуына уңай йогынты ясый. Шул дәүләтнең идеологик асылын тәшкил итә. Икенчедән, ислам дине үз чорында шактый үсештә булган гарәп-мөселман мәдәниятенең йогынтысын көчәйтә. Болгар халкы гарәпләрдән кергән фәнни-фәлсәфи идеяләр, бай әдәби мирас белән танышу мөмкинлеге ала. Өченчедән, бабаларыбыз тарафыннан кулланылган рун язуы гарәп әлифбасы белән алышына, шул рәвешле меңьеллык язма мираска нигез салына. Шулай итеп, ислам динен кабул итү яңа фәнни-фәлсәфи фикерләр таралуга, мәдәният һәм мәгърифәт үсешенә куәтле этәргеч була. Тәгълим-тәрбия өлкәсендә билгеле бер система барлыкка килә. Мәктәп-мәдрәсәләрдә, дин сабагыннан тыш, дөньяви белемнәр бирүгә дә зур урын бирелә. Бу система Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорында да, Рус дәүләте тарафыннан яулап алынгач та сакланып кала. Нәтиҗәдә, халкыбызда мәгърифәт, уку-укыту һәм тәрбия эшенең сизелерлек үсүе, шул нигездә болгар-татарлар арасында белемлелекнең шактый югары дәрәҗәдә булуы күзәтелә.

Болгарларда ислам кабул итүнең тагын бер мөһим иҗтимагый-тарихи әһәмиятен күрсәтергә кирәк. Ул халкыбызның милләт, этник берәмлек булып сакланып калуын тәэмин итә. Мәгълүм булганча, болгар-татарларга XIII йөзләрдән үк башланып киткән төрле җәбер-золымнар кичерергә туры килә. Шундый авыр дәверләрдә дә ул үзен кавем-халык буларак сакланып кала ала һәм монда, һичшиксез, гаять көчле берләштерүче үзәк буларак, динебез хәлиткеч роль уйный. Шуның нәтиҗәсендә халкыбыз үзенең                        күркәм традицияләрен, гореф-гадәтләрен, бай мәдәниятен, телен, милли үзенчәлекләрен саклап кала һәм алга таба үстерә ала. Патша хакимияте һәм миссионерлар басымы чорында да халкыбызның бердәмлеген һәм бербөтенлеген, аның милли асылын саклауда ислам дине төп идеологик терәк була, мөселман мәктәп-мәдрәсәләрендә милли үзаң формалаштыруда, дини-әхлакый тәрбия бирүдә дә ныклы нигез булып тора.

Гомумән, ул заманнарда ислам дине мөселман кешесенең рухи терәге генә түгел, ә аның яшәү рәвешенә әверелә, татар кешесенең барлык тормыш-көнкүреше шәригать кануннары буенча тәртипкә салына.

Исламда дингә ихтыярсыз буйсындыру юк, ә дингә өндәү, вәгазьләү генә бар. Аның нигезен исә, Коръән-Кәрим алып тора.

Коръән (гарәпчәдән “яттан уку, яттан сөйләү”) Ислам фәлсәфәсендә Изге Китап булып санала. Илаһият фәнендә аның 55 атамасы бар дип күрсәтелә: Коръән-Кәрим (кәрим-хөрмәтле, кадерле, бөек, газиз); Коръән-Мәҗид (мәҗид-данлы, мактаулы); Коръән-Газим (газим – алдан уйлап куючы, исәпләүче, ниятләүче; батырчылык итүче; кыюлык итүче; баручы, юл тотучы); Китабуль-зекер (зекер-искә алучы, искә төшерүче); Китабуль-мөбин  (мөбин-дөреслек белән ялганны аеручы); Өммелкитап (Китаплар анасы); Форкан (Коръән); Кәлямулла (Аллаһ сүзе, Коръән); Мосхәф шәриф (кадерле Коръән) һ. б.

Коръәннең үзәгендә бер Аллаһка ышану-инану идеясе ята. Ул барысын да  яратучы, тиңсез, кодрәтле. Коръәни-Кәримдә Аллаһы Тәгаләнең 99 исеме һәм асыл сыйфатлары булуы турында әйтелә. Изге Китапта ислам диненең асылы, шәригать кануннары, Адәм галәйһиссәлам балаларының яшәү рәвешләре аңлатыла. Алар арасында аеруча мөһим булганнары түбәндәгеләр: Алаһы Тәгаләнең берлегенә һәм барлыгына, Мөхәммәд пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) Аның илчесе икәнлегенә ышану (“Лә иләһә илләллаһү Мөхәммәдү рәсүлүллаһу”), биш вакыт намаз (ас-саләт), Рамазан аенда ураза тоту (ас-саум), мохтаҗларга өлеш чыгару (зәкят) һәм хаҗга бару.

Коръәни-Кәримдә Ислам кануннары һәм фазыйләтләр кешенең фикерләве, рухи халәте, үз-үзен тотышы белән тыгыз бердәмлектә бирелә. Эчтәлеге гаҗәеп бай: Аллаһы Тәгалә һәм Аның асыл сыйфатлары; инандыргыч дәлилләр; мөэмин-мөселманнар һәм мөселман булмаганнар; пәйгамбәрләр һәм халыклар; җиһан турындагы фикерләр; җәмгыять төзелеше; туу, яшәү һәм үлем; гаилә; әдәп-әхлак мәсьәләләре; гыйбрәтләр, хәерле һәм бозык эш-гамәлләр; гыйлем алу һ. б. Анда инсанны бизи торган әхлакый сыйфатларга аеруча зур урын бирелә: тугрылык, гаделлек, ихласлык, юмартлык, шәфкатьлелек, сабырлык, ата-ананы хөрмәтләү, сүз һәм эш-гамәл берлеге һ. б. мактала, ә аларның тискәреләре төрлечә хөкем ителә. Бигрәк тә ялганлау, кеше канын түгү, фетнә тарату, икейөзлелек, эчүчелек, зина кылу, хәрам мал туплау, гайбәт сөйләү һ. б. гаепләнә, алар зур гөнаһлардан санала.

Коръәни-Кәрим конкрет тарихи җирлектә, билгеле бер иҗтимагый-сәяси шартларда барлыкка килгән. Изге Китапта шул дәвер кешеләренең гореф-гадәтләре, мифологик күзаллаулары, фикерләү үзенчәлекләре дә гәүдәләнеш тапкан. Әмма Коръәндә вакытлы, тарихи күренешләрне тасвиралау аша, гомумән, инсаният, җәмгыять, яшәеш хакында фәлсәфи уйланулар бәян ителә.

23 ел дәвамында Җәбраил фәрештә арадашчылыгында Аллаһтан Мөхәммәд пәйгамбәргә (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) иңдерелгән Коръәни-Кәрим 114 сүрәдән (бүлектән) гыйбарәт. Анда алар үзләренең күләмнәренә карап урнаштырылганнар: әүвәл (беренче сүрәдән кала иң озыны, аннан соң кечерәкләре). Сүрәләрнең һәрберсе, эчтәлекләренә һәм нигез мәгънәләренә нисбәтле рәвештә исемләнгән: 1) “Фатиха (Ачучы)” сүрәсе; 2) “Бәкара (Сыер)” сүрәсе; 3) “Әл-Гыймран (Гыймранның гаиләсе)” сүрәсе; 22) “Хаҗ” сүрәсе; 30) “Рум” сүрәсе; 62) “Җомга” сүрәсе; 114) “Нәс (Кешеләр)” сүрәсе.

Һәр сүрә аятьләрдән (тәгъбирләрдән) тора. Аларның да күләмнәре төрлечә. Мәсәлән, 108 нче “Кәүсәр (Байлык)” сүрәсе өч аятьтән, ә иң озыны булган “Бәкара” сүрәсе 286 аятьтән гыйбарәт. Коръәни-Кәримнең төрле басмаларында 6204тән алып 6239га кадәр аять урын алган. (Әхмәдһади Максудиның “Гыйбадәте Исламия” китабында: “Коръәндә барлыгы 6226 аять бар”, – диелгән.) Бер аять берничә хәрефтән дә, сүз яки сүзләр тезмәсеннән, җөмләдән яисә берничә җөмләдән дә торырга мөмкин. Коръән гыйлеме галимнәре күрсәткәнчә, бу аятьләрдә 77934-79934 лексик берәмлек бар.

Мөхәммәд пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) яшәгән дәвердә (571-632) аның өйрәтмәләре эзлекле рәвештә язып алынмаган, халык арасында телдән таратылган, бары тик кайбер фикерләре генә теркәлеп калган. Рәсүлебезнең (сгв) вафатыннан соң, хәлифә Әбу Бәкер заманында, бу тәгълиматны язып туплауга карар кылынган һәм бу вазифа Зәйд ибне Сабитка тапшырылган. Ул үзе һәм пәйгамбәргә якын башка кешеләр яттан белгән сүрәләрне, аерым урыннарда язылган мәтеннәрне (текстларны) туплап, күчереп язган. Шул рәвешле 632 ел азакларында беренче мәртәбә Коръән мәтене барлыкка килгән. Тарихи чыганакларда ул “Сухуф” (ягъни “сәхифәләр – аерым битләр”) дип телгә алына.

Коръән башта кулъязма рәвешендә генә таралган. Бөек хәлифә Госман әмере белән төзелгән “Мосхәф” (651 елда төзелгән җыентык) барлык кулъязмалар өчен нигез чыганак буларак хезмәт иткән. Аннан күчерелгән иң борынгы кулъязмаларның дүртесе безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Алар Мәккә, Каһирә, Вена, Ташкент калаларының иң мәртәбәле урыннарында саклана.

Элек-электән Коръәнне күчереп язу гаять җаваплы һәм саваплы хезмәтләрдән саналган. Моны гыйлемгә, матур язуга (каллиграфиягә) маһир булган осталар-хаттатлар башкарган. Аны күчереп язуның төрки халыкларда, шул исәптән татарларда да ифрат бай тәҗрибәсе булган.

Китап басу эше җайга салынгач та, Шәрекъ илләрендә Коръәни-Кәримне басма рәвештә тарату тыелып киленгән. Аллаһ сүзен басма хәрефләр белән бирү гөнаһ саналган. Аны бары тик кулъязма рәвешендә генә тарату мәгъкуль  күрелгән. Әмма бу Изге Китапка булган ихтыяҗны аз санлы кулъязмалар гына канәгатьләндерә алмаган. Акрынлап аны бастырып чыгара башлаганнар. Мөхтәрәм галимебез Ризаэддин Фәхреддин билгеләп үткәнчә, аның гарәпчә басма нөсхәләре 1881 елда Истанбул шәһәрендә нәшер ителгән.

XVIII йөз ахырларында Коръәни-Кәримне бастырып чыгару Россиядә дә башлана. 1787 елда Екатерина Икенченең махсус фәрманы белән Коръәннең гарәпчә тулы тексты дөнья күрә. Аны хәзерләүдә Диния нәзарәте казые Госман хәзрәт Ибраһимов зур эшчәнлек күрсәтә. Бу басма 1789, 1793, 1796 һәм 1798 елларда кабаттан бастырыла. XIX гасыр башында (1801) Ул Казанда да нәшер ителә. Кайбер мәгълүматларга караганда, XIX йөз дәвамында Коръәннең 21 басмасы дөнья күрә. 1892-1899 нчы еллар эчендә генә дә Изге Китап 276 мең данәдә нәшер ителә. Совет хакимияте елларында бу эш, нигездә, туктатыла. 1917-1990 нчы елларда Коръән бары тик 8 мәртәбә генә басылып чыга. Узган гасырның 90 нчы елларыннан соң гына бу изге гамәлият яңадан тормышка ашырыла башлады. Алар арасында үзебездә нәшер ителгәннәре дә, чит мәмләкәтләрдә эшләнгәннәре дә байтак. Соңгы вакытларда Коръәни-Кәримнең аерым нөсхәләрен аеруча нәзакәтле, нәкышле итеп эшләүгә игътибар бирелә. Мәсәлән, шуларның берсе Италия осталары тарафыннан эшләнгәне – 1,5x2 метр үлчәмендәге Коръәни-Кәрим 800 килограмм авырлыкта. Аның малахиттан эшләнгән тышлыгы мәрҗән, куе яшел төстәге  авантюрин, топаз, кызыл яшма, аметист кебек асылташлар белән бизәлгән.

Иң әүвәл Коръәни-Кәрим бары тик гарәп телендә генә нәшер ителгән. Көнбатыш Европада Коръәни-Кәримнең латин телендәге тәрҗемәсе 1144 елда ук дөнья күрә. Аннан соң ул итальян (1513 ел), алман (1616 ел), француз (1647 ел), инглиз (1648 ел) телләренә тәрҗемә ителә. Бүгенге көндә бу илләрдә Коръәннең утызга якын тәрҗемәсе булып, алар арасында сүзгә-сүз һәм мәгънәви тәрҗемәләре дә бар.

Россиядә Коръәннең заманында күренекле галимнәрдән саналган Пётр Посников тарафыннан башкарылган рус телендәге тулы тәрҗемәсе 1716 елда басылып чыга. 1783 елда галим Савари тәрҗемәсе бастырыла. 1790 елда Казанның Беренче ирләр гимназиясе директоры булып эшләгән һәм шәрекъ телләрен укытуның ялкынлы тарафдары булган академик М.М. Веревкин тәрҗемәсе нәшер ителә. 1792 елда мәшһүр тәрҗемәче А.Колмаков Коръәни-Кәримнең рус телендәге дүртенче тәрҗемәсен бастыра. 1854 елда А.Казимирский, 1864 елда К.Николаев тәрҗемәләре дөнья күрә. Моңа кадәр Коръәннең рус телендәге тәрҗемәләре француз, инглиз телләрендәге басмаларга нигезләнеп башкарылса, XIX йөзнең соңгы чирегеннән турыдан-туры гарәп теленнән тәрҗемә ителгәннәре дөнья күрә башлый. Рус телендәге шундый тәрҗемә авторларының берсе шәрекъ һәм гарәп телләре белгече Г.С. Саблуков була. 1877 елда аның тәрҗемәсендә Коръәннең яңа басмасы Казанда нәшер ителә. 1894 һәм 1907 елларда ул кабаттан бастырып чыгарыла. Гомере буе Коръәнне рус теленә тәрҗемә итү белән шөгыльләнгән һәм “Коръән тәрҗемәсенә кушымталар”, “Коръән турында мәгълүматлар”, “Мөхәммәд динендәгеләрнең кыйбла турындагы фикерләре” кебек хезмәтләр язып калдырган Г.С. Саблуков тәрҗемәсе тулы бер гасыр буена бу өлкәдә рус фәне һәм җәмгыяте ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндергән мөһим чыганакка әверелә. Коръәннең рус телендәге чираттагы басмасы бары тик 1963 елда гына дөнья күрә. Аның авторы – бөтен гомерен Коръәнне өйрәнүгә багышлаган, югары уку йортларында лекцияләр укыган атаклы галим, академик И.Ю. Крачковский. Бу тәрҗемә үзенең төгәллеге, текстларның аныклыгы-камиллеге һәм тулылыгы белән аерылып тора. Аның яңа басмалары 1986 һәм 1990 елларда нәшер ителә.

Ислам дөньясында Коръәнне мөселман халыклары телләренә тәрҗемә кылу катгый тыелган булса да, төрле дәверләрдә уйгур, фарсы, урду, төрек телләренә тәрҗемә ителгәнлекләре мәгълүм. 1960 елда күренекле төрек галимнәре Хөсәен Атай һәм Ятар Котлыай тарафыннан төрекчәгә яңа тәрҗемәсе дөнья күрде, аннан соң да аның яңадан-яңа басмалары нәшер ителде. 1991 елда Бакуда Коръәннең азәрбайҗан теленә яңа тәрҗемәсе (тәрҗемәчеләр: 3.Бониятов, В.Мәмәдалиев, А.Пашазадә) басылып чыкты.

1911 елда мәшһүр дин галиме Муса Бигиев Коръәнне татар теленә тәрҗемә итә. Әмма ул тәрҗемә нәшер ителмичә кала. Зыяэтдин Кәмалиның “Коръәни-Кәрим тәрҗемәсе” дә шундый язмышка дучар була.

1914 елда Камил Мотыйгый-Төхвәтуллин тәрҗемәсенең аерым өлешләре дөнья күрә. Коръәни-Кәримнең татар телендәге башка тәрҗемәләре билгеле түгел. 1936 елда Каһирәдә (Әл-Әзһәрдәге ислам университеты) күренекле дин галимнәреннән махсус һәйәт төзелә һәм Коръәнне башка телләргә тәрҗемә кылу мәсьәләсе уңай хәл ителә.

Тәфсир, гыйльме тәфсир (гарәпчәдән “аңлатып бирү”) – Коръәннең фәлсәфи аңлатмасы. Коръәннең үзе кебек үк, тәфсирләр дә исламият тарихын, аның гасырлар дәвамындагы эволюциясен өйрәнү өчен әһәмиятле чыганак булып тора. Борынгы тәфсирләр, нигездә, гарәп телендә язылган. Тәфсир эшләүне беренче булып Мөхәммәд саллә-ллаһу галәйһи үә сәләмнең туганнан-туган кардәше Габдулла бине Габбас башлап җибәргән. Башка тәфсирчеләр аны үзләренең остазы итеп кабул иткәннәр. Сөнниләрдән тәфсир язучы – атаклы голамәләрнең берсе, күренекле тарихчы һәм дин галиме Әт-Тәбари. Аның “Тәфсире әл-Коръән” дигән хезмәте бу өлкәдә аңа кадәр эшләнгәннәрнең бөтенесен үзенә туплаган. Бу хезмәтнең тулы басмасы 1906 елда Каһирәдә 30 җилдтә басылган. Шулай ук Зәмәхшәри Бәйдави, Фәхретдин Рази, Хөсәйни, Җәләлетдин Суюти тәфсирләре бөтен дөнья күләмендә шөһрәт казанган һәм киң таралган.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) өммәтендәге мөселман татарлар өчен дә Коръәни-Кәримнең татарча тәфсирләренә ихтыяҗ артканнан-арта бара. Дин тотучыларның иң зур күпчелеге гарәп телен аңламый. Димәк, Изге Китапта ниләр язылганын да белеп бетермиләр. Ә Коръәнгә киңәйтелгән мәгънәви аңлатма-тәфсир кылганда гына аның бөеклегенә, инсаннарның яшәү рәвешенә тугры юл күрсәтүче Изге Китап булуына төшенергә мөмкин.

Мәгълүм булганча, Коръәнне башка телләрдә аңлату-шәрехләү беркайчан да тыелмаган. Моның шулай икәнлеген дәлилләп, атаклы гыйлем иясе Шиһабетдин Мәрҗани да үзенең “Нәзурәтүл хак” (“Хаклыкка бер караш”) дигән хезмәтендә Коръән һәр чорда яңача тәфсир ителергә тиеш, ягъни Коръән сүрәләрендәге аятьләрне заман сулышын тоеп тәфсир итү яхшырак дигән фикерне әйтә.

Элегрәк кулъязма рәвешендә таралган Коръәннең татарча тәфсирләре XIX йөзнең икенче яртысында басма хәрефләр белән нәшер ителә башлый. Шул дәвернең 80 нче елларында Хөсәен һәм Мөхәммәтзариф Әмирханнар тарафыннан эшләнгән 2 җилдлек “Тәфсире фәваид” (“Файдаларның тәфсире”) Казанда басылып чыга. XX гасыр башларында, гарәп шрифтлары белән эш итүче матбагалар ачылгач, Коръән тәфсирләре күбрәк нәшер ителә башлый. Бу елларда Шакирҗан Хәмидинең “Һәфтияк-Шәриф тәфсире” (Казан, 1906), Шәйхелислам Хәмидинең “Әл-Иткан фи тәрҗүмәтил-Куръән” (Казан, 1907), Габденнасыйр Курсави һәм Ногман әс-Самани тарафыннан шәрехләнгән “Тәфсире Ногмани” (Оренбург, 1907), Мөхәммәтсадыйк Иманколыйның “Тәһсилел бәян фи тәфсире Коръән” (Казан, 1911), Камил Мотыйгый-Төхфәтуллинның “Татарча Коръәни тәфсир” (Казан, 1914) басмалары дөнья күрә.

Соңгы вакытларда Коръәни-Кәримнең берничә яңа тәфсире нәшер ителде. Без аларга Фәрит хәзрәт Сәлман, Рабит Батулла, Камил хәзрәт Бикчәнтәев, Мөхәммәтъяр Нәҗметдин мөәллифлегендә чыккан басмаларны кертәбез. Һичшиксез, татар телендәге Коръән тәфсирләре буш урында гына барлыкка килмәгән. Бу өлкәдә эшләүче голамәләр, төрле елларда нәшер ителгән Коръән тәрҗемәләреннән, тәфсирләреннән нәтиҗәле файдаланганнар. Мәсәлән, татар галимнәре Исмәгыйль Бохариның “Китабүт-тәфсир”, Җәләлетдин әл-Мәхәлли һәм Җәлалетдин әс-Суюти тарафыннан эшләнгән “Тәфсирүл-Җәләхайн”, Гинтаби Мәхмүднең “Тәфсире Тибъян” китапларыннан файдаланганнар.

Инде Коръәни-Кәримнең тел үзенчәлекләренә килгәндә, иң элек аятьләрнең тәрҗемә ителү принципларына игътибар итү зарур. Сүзгә-сүз тәрҗемә иткәндә төгәл мәгънәсен табу мөһим булса, юлга-юл яисә әдәби тәрҗемәләрдә җөмләнең яки тулы текстның мәгънәсен бербөтен итеп аңлату бурычы куела. Болай булмаганда, мәгънәне ялгыш, хәтта бозып аңлату куркынычы бар. Бу гаять җаваплы эш, – дип ассызыклый билгеле дин белгече Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәк.

“Тәфсир, – ди Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәк, – Рәсүл Әкрәм хәзрәтләреннән яки сәхабәләреннән дөрес арадашчылар белән күчерелгән риваятьләрдән, гарәп теле булышкан мәгънәләрдән тыш булмаска тиеш. Тәфсир китапларының юк-бар нәрсәләрдән сәламәт булмаулары Ислам өчен куркыныч тудыра. Коръәни-Кәрим үзе сәламәт булганлыктан, соңгы вакытта чыккан тәфсир китапларында артык нәрсәләр булуыннан әллә ни зарар юк. Мәсәлән, күренекле язучы Рабит Батулла, Коръән аятьләренең татарча тәфсирләрен биреп, “Хөҗүрәт (Бүлмәләр)” сүрәсенең 12 нче аятен болай дип аңлата: “Әй, иманлы кешеләр! Уйдырмаларның (гайбәт, имеш-мимешләрнең) күбесеннән ваз кичегез. Аларның байтагы гөнаһ. Кешенең серен сатмагыз, шымчылык кылып, бер-берегезнең гаебен (тырнак астыннан кер) эзләмәгез. Берегез икенчегезнең артыннан (яман) сөйләп калмасын. Үлгән туганының итен ашап, кеше тәм табармы? Бу нәҗес бер гамәл булыр иде. Шулай булгач, (бу харамнарны кылып, гөнаһка батудан) Аллаһтан куркыгыз. Шик юктыр ки, Аллаһ тәүбәләрне кабул итә һәм ярлыкый”. Күргәнебезчә, монда авторның әдиплек сәләте эшкә җигелгән.

Шулай итеп, гарәпчәләре бик үк камил булмаганнар өчен дә Коръәни-Кәримнең бик күп татарча тәрҗемәләре һәм тәфсирләре бар. Алардан дөрес һәм нәтиҗәле итеп файдалана белергә генә кирәктер.

Элеккеге мәктәп-мәдрәсәләрдә Коръән, тәҗвид (Коръәнне дөрес итеп уку турындагы кагыйдәләр), Коръән тәфсире – иң төп фәннәрдән саналган, аларны өйрәтергә шактый күп вакыт сарыф ителгән. Хәзерге дини уку йортларында да Коръәнне өйрәтүгә зур игътибар бирелә. Бу аңлашыла да: алда күрсәтелгәнчә, Коръән ул – гадел яшәү ысулы, тормыш итү рәвеше, ул гүзәл әхлакка, пакьлеккә, сафлыкка өндәүче.

Коръәннең дини укыту системасында гына түгел, бәлки дөньяви белем бирү өлкәсендә дә роле арта бара. Бүгенге көндә бөтен кешелек дөньясын хафаландыра торган куркыныч вакыйгалар, хәлләр булып тора, күп сораулар ачык кала. Шуңа күрә Ч.Дарвинның материалистик тәгълиматына карата да башкача фикерләүләр барлыкка килде. Әнә бит, атаклы океанограф Жак-Ив Кусто, дәрьядагы төче һәм тозлы агымнарның бергә кушылмауларының серенә төшенә алмый интеккәч, Коръәнгә мөрәҗәгать итә һәм үзен канәгатьләндергән җавап тапкач, ислам динен кабул итә, иманлы булып бакый дөньяга күчә. Ә андый мисалларны бик күпләп китерергә мөмкин булыр иде.

Инде мәгълүм булганча, 2012 елның 1 сентябреннән илебезнең барлык мәктәпләрендә дә IV-V сыйныф укучылары өчен “Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре” (элегрәк ул “Дини мәдәният нигезләре һәм дөньяви этика” дип атала иде. – ред.) дип аталган яңа фән кертелде. Бу курсны алып бару өчен әзерлекле белгечләр – ислам дине нигезләре белән хәбәрдар,  Изге Китабыбыз – Коръән турында мәгълүматлы укытучылар кирәк, чөнки, беренче чиратта, татар балаларына шул хакта сөйләргә, өйрәтергә кирәк булачак. Бу – гаять җаваплы һәм саваплы вазифа.

Гомумән, дөньякүләм диннәр арасында шактый яшьрәк булган ислам дине һаман куәтләнә, үсә бара. Исламга каршы нинди генә каршылыклар, хәтта фетнәләр оештырылса да, көчле идеологик көрәш алып барылса да, аның абруе үсеш юлында. Һичшиксез, барлык инсаннарның яшәешен әхлакый формалашуына, гыйлемле, мәгърифәтле булуына туры юл күрсәтүче Изге Китап – Коръәни-Кәрим бәһаләп бетергесез зур әһәмияткә ия. 

Фәрит МИҢНУЛЛИН, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре

 


Фәрит МИҢНУЛЛИН

в„– | 08.02.2013

“Булгария” көймәсенең бату сәбәпләре һәм гаеплеләр игълан ителде #7392

$
0
0
11.02.2013 Җәмгыять
Русия тикшерү комитеты "Булгария" көймәсе һәлакәтенә бәйле кешеләрне тикшерү тәмамланды, дип белдерде.

Көймә капитаны ярдәмчесе Рамил Хәмитов, "Булгария" субарендаторы Светлана Инякина, Русия елга регистры белгече Яков Ивашов һәм Русия транспортын күзәтү идарәсенең ике хезмәткәре  Владислав Семенов вә Ирек Тимергазеевка кулланучылар сәламәтлеге һәм иминлеген тәэмин итү өчен тиешле кагыйдәләрнең үтәмәвеннән алып транспортны куллану кагыйдәләрен бозу һәм үз вазифаларын тиешенчә үтәмәү кебек гаепләүләр белдерелгән. Аларның гамәлләре аркасында "Булгариянең" 122 юлчысы һәлак булды, диелгән рәсми белдерүдә.

Көймә бату сәбәпләренә килгәндә, тикшерүчеләр өч сәбәпне ачыклаган.

1. Көймә техник яктан юлга чыгарга, анда эшләүчеләр көймәне идарә итәргә әзер булмаган.

2. Су транспортында иминлек кагыйдәләре бозылган.

3. Атап үтелгән кешеләр үз вазифаларын тиешенчә үтәмәгән.

Мондый фаҗигаләрнең киләчәктә кабатланмавы өчен Русия елга регистры һәм транспортны күзәтү идарәсенә тиешле күрсәтмәләр бирелгән.

Җинаять эшен тикшерү мәгълүматлары 90 томга җиткән.

"Булгария" 2011 елның 10 июлендә батты.




в„– | 11.02.2013

Аяз Гыйләҗев: “Без бит бәхетсез заман җимеше” (Әдәби мирас) #7393

$
0
0
12.02.2013 Җәмгыять
Менә мин «Йәгез, бер дога!» дигән әсәремне төгәлләдем. Анда сүз кырык ел элек булган вакыйгалар турында бара. Әсәрдә телгә алынган һәр кеше — чын, һәр вакыйга үз башымнан үткән! Үткәнемә һәм тарихка хилафлык кылмыйча, үзем кабул иткән дөреслекне сурәтләргә омтылдым. Чөнки кеше зурмы-кечкенәме, аның тарихка үз мөнәсәбәте, үз аршыны бар. Миңа бу хатирәләрдән котылырга кирәк иде, чөнки хәтеремнең иң якты еллары (22 яшьтән 28гә кадәр) Сталин зоналарында, төрмәләрдә үтте.

Ул темага бик күп авторлар, үзләренең караш-фикерләреннән чыгып, бәя бирделәр, төрле жанрларда язып чыктылар. Мин инде язмам дигән идем. Ләкин уйлый-уйлый, яши-яши, укый-укый шундый нәтиҗәгә килдем: мин булган лагерьлар турында әле беркем дә язмаган. Чөнки андый типтагылар 1948 елда гына төзелде. Без соңгы дулкынга эләктек. Шушы лагерьларда үткән көннәремне, кеше булырга ярдәм иткән, күземне ачкан бик күп олпат ирләрне әгәр мин язып ачыкламасам, бу дөнья турындагы фикерләремне укучыга чыгармасам, әсәрләремнең төбенә төшү кыен булыр иде. Бу роман минем киләчәгемне түгел, ә үткәннәремне билгели. Сент-Экзюпери әйтә: «Мине язганнарымнан эзләгез». Гади, һәркем башына килә торган фикер. Ләкин менә тарихи шәхес әйткәч, ул ышанычлырак... Без бит үз фикерләребезне дә кемнәндер оялыбрак әйтәбез. Чөнки безнең беребезне дә татар халкының да, дөнья халкының да әле укытучы-остаз итеп, акыл иясе итеп таныганы юк. Безнең татар әдипләренең гомер юлларын әсәрләренә карап фикер йөртү кыен. Затлы кешеләребез хакында истәлекләр басылып чыга, ләкин алар искиткеч ярлы, фәкыйрь. Чорыбызның иң зур, фаҗигале язмышын кичергән Салих Сәйдәшев турындагы истәлекләрне генә карыйк. Ул китап әллә кайчаннан бирле кибет киштәләрендә тузан җыеп ята. Әгәр без шушы бөек шәхесне ача торган нәни генә дәлилләр белән беркетеп, кеше җанына, аңына үтеп керерлек искәрмәләр белән чыгарган булсак, бу китап тормыш дәреслеге булып хезмәт итәргә тиеш иде бит. Чөнки ХХ гасырда Сәйдәш кебек талантлы, аның кебек бай рухлы һәм татар җанын аркылыга-буйга, түбәннән югарыга аңлаган шәхес тагын бармы? Ул – безнең милли каһарманыбыз! Бу бөек сүзне без Тукайга карата гына әйткән идек. Халыкка маяк, күңел серләренә юлдаш булырлык, телне-моңны, бөтенлекне аңлаган ике милли каһарман бер гасырга җитә дип аңларга кирәк.

Тукай каршылыклы шәхес булмаган дип кем әйтә ала?! Әлегә без аны гел уңайга гына сыпырып тордык. Туры Тукай, дибез. Аның хаталары булмаганмени?! Үз замандашларына карата мөнәсәбәтләрдә «балаларча суллык авыруы» белән авырмаганмени? Тукай, миңа калса, үзенең каршылыклы булуы белән дә бөек. Аның ясаган хаталары, кылган гамәлләре – уңаймы алар, тискәреме – безнең өчен гыйбрәт, сабак. Ә Сәйдәш... Аны изеп таптаган, иҗатын буып торган кара ташлар аз булганмени?!

Радиодан чыгышларының берсендә Мөхәммәт Мәһдиев «революциядән соң татар әдәбиятында бер генә күренекле әсәр дә юк», дип раслап чыкты. Бу нилектән туа? Талантлы язучылар булган кебек, халыкның талантлы укучылары да булырга тиеш... Телисеңме-теләмисеңме, әдәбиятның югарылыгын, аның базар бәясен, әгәр шулай әйтергә яраса, укучы билгели. Дөрес, татар әдәбиятының туксан биш проценты бүген авылга хезмәт итә. Татарның зыялы, әзерлекле укучысы аз. Әдәби телнең нечкәлекләрен белеп язган Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев, Гариф Ахунов кебек язучыларның тел байлыгыннан күпме процент татар файдалана? Безнең әдәбиятның зур ялгышы – ул халыкка ярарга тырыша, аның алдында тез чүгә, үрмәли, вагая. Ә бит язучылар төрле зурлыкта булган кебек, укучының кабул итү дәрәҗәсе дә бердәй түгел. Миргазиян Юныс татар әдәбияты турында хөкем чыгарганда моннан мең ел элек башланган Европа әдәбиятлары белән чагыштырып карый. Ә бер уйлап карасаң, безнең проза бик яшь әле, аңа йөз ел гына тулып килә. Әдәбиятны караңгыга кысрыклап кертү җиңел ул. Дөнья әдәбияты классиклары, без хаклы рәвештә ярата торган шәхесләр белән чагыштырганда, әдәбиятыбыз түбәндә түгел... Бары тик яшь булып кала. Бер генә әдип тә, бер генә әдәбият та үз халкының дәрәҗәсеннән югары сикерә алмый...

Әгәр якын елларда татар бетмәсә... Чын татарлар туу өчен тагын ике-өч буын үтү кирәк. Бүген безнең исламиятнең бөеклеген аңлатып бирер галимнәребез юк. Диннең өстә яткан кануннарын аңлатудан башка тирәнгә керә алган шәхесләр күренми. Дин әһелләре чыгыш ясаганда үз сүзләренең кемгә, нинди катлау кешеләренә юнәлдерелгәнен ачыклап бетермиләр. Әлбәттә, динсез булмый. Дин – милләтнең, халыкның бөтенлеге сагында зур көч. Милләт өчен уртак дин алган халыклар гына дәүләтчелеккә ирешкәннәр. Динле, дәүләтле булу – тарихның бөтен юлларында бәхет саналган... Безнең милләтебезнең эчке ресурслары хәзер юкарган чак...

Без җиде миллионлы халык, дибез. Кайберәүләр аны егерме миллионга да җиткерә. Бу бит – миф. Катнаш гаиләләр күбәя барган чорда нинди миллионнар булырга мөмкин! Алдырма син сан белән! Бер генә мисал: безнең Вил Мирзаянов дигән егетебез дөнья каршында үзенең көрәше, максатының ачыклыгы белән дан казанды. Бүгенге көнгә кадәр бу шәхеснең иманын, ул иманның ныклы нигезләрен ачып бирә алганыбыз бармы? Гомумән, без милләткә хезмәт итә торган шәхесләргә бәя биреп үтмибез, ныгытмыйбыз. Уртак каһарманнарыбызны күтәрә белмибез. Башкортларны гына алыйк, Салават Юлаев белән алар күпме еллар яшиләр. Шундый зур, якты шәхесләр милләтне җылытып торалар. Алар милли тамырларга һәрвакыт көч бирә торган дым... Югыйсә, бездә ул чорның Бәхтияр Канкаевлары, Батыршалары юкмы? Тарих алга барсын өчен шәхесләрдән калыккан баганаларга гына күпер салып була. Безнең уртак милли батырларыбыз бармы бүген?

Муса Җәлил? Ул ачылып беткән шәхес түгел... Мин Җәлил һәм аның иптәшләре хакында шик-шөбһә уятырга теләмим. Яшьләрне тәрбияләүдә үз вакытында аларның роле югары булды. Ләкин... Милли геройлармы алар? Татарның киләчәге өчен һәлак булдылармы? Уртак ватан өчен һәлак булулары белән тарихта калырлар, әлбәттә, әгәр килер заман яңа дәлилләр табып, аларның батырлыгын батырлык дип таныса...

Авылларның рәвеше үзгәрә. Мәчетләр салына. Ләкин бу изге эшкә күп җирдә ашыгып, алдан уйлап бетермичә тотыну сизелә. Мәчетләрнең чын архитектура үрнәге булып, гасырларга калачак, дип төзелергә тиешлеген онытмасак иде.

Тәкъдир язган һәр мизгелдә минем язмышым агышы: үтәлергә тырышып караган эшләрем үтәлгән, эшләнәсе эшләнгән. Һәрчак хак юлдан гына барганмындыр дип әйтмим. Без бит бәхетсез заман җимешләре. Шулай булдык, тегеләй булдык дип никадәр генә күкрәк какмыйк, гасырга хас хаталар бөтенебездә дә бар. Берәүләр бүген ашыгып-ашыгып үзгәрергә маташа, икенчеләр кабат ялган юлга баса... Без яшәгән ил шундый булды ул, ак киемнән корымлы казан янында йөреп, тапсыз калу мөмкин түгел иде.

Кичергән мизгелләргә бәя дә үзгәрә икән шул. Менә ни өчен үткәннәргә кайтып кабатланасы килми.

Хәзерге мәгълүматларга таянганда, Сталин чорында һәр өч кешенең икесе теге яки бу күләмдә җәзалау органнары белән багланышта торган. Катлаулы, авыр чор! Мине төрмә сукмакларына этәргән кешеләрне моннан ике ел элек кенә белдем. Бар – исәннәре, бар – күздән югалганнары. Барчасы белән күрешеп-сөйләшеп йөрим. Аерым шәхесләргә караганда, чорны ныграк гаеплим. Беләм, ул гаеплеләр шушы елларда тәүбәгә килде. Тәүбәгә килеп, күңелеңне сафландыру – үзе дә бер батырлык ич. Тәүбәгә килү (покаяние) һәртөрле дини өйрәтүләрдә күңел байлыгына ия булу түгелмени? «Казан утлары»ның 10 нчы санында басыла башлаган «Йәгез, бер дога!»дигән роман-хатирәмдә мин хәзерге заманның катгый сорауларына үткәндәге гыйбрәтләр белән җавап бирергә тырышам.

Кешеләргә гаеп ташлау, шик-шөбһә белдерү көнчелек галәмәте. Әгәр мин әдәбиятта кайсыбер уңышларга ирешә алмаган булсам, минем өскә кара хәбәрләр ябырылыр идеме икән? Юк, билгеле. Миңа таш атып, калкынырга тырышкан кемсәләрне эзәрлекләргә дә, үч алырга да тырышырга җыенмыйм. Югарыда телгә алынган романым әнә шул кемсәләргә җавабым да булыр. Язмышым турындагы хөкемемне, йомгаклау сүзләрен мин замандашларыма шунда тапшырам.


«Балта кем кулында?» романын моннан ун-унбиш еллар элек язарга уйлаган идем. Әлбәттә, сюжеты гадирәк иде, тынычрак агышлы иде. Ләкин әсәр үзе өлгерде һәм мине дә өлгертте. «Балта кем кулында?» романы минем иң җитди әсәрләремнең берсе, дип уйлыйм. Монда минем чорга, халкыма мөнәсәбәтем чагыла. Балта кем кулында? Балта ленинизм, совет режимы кулында! Бу режим ике катлауны да имгәтте. Югары катлауны чамасыз-чиксез байлыгы белән, бернинди җаваплылык тотмый торган иркенлеге белән, бөтен бозыклыкка юл ачып, талауга, халыкны мыскыллауга йөз тотып имгәтте. Ярлы-ябагайны исә ач тотып, салымнар белән сытып, кешелек хокукларын тартып алып имгәтте. Совет режимы аста да, өстә дә гарипләрне генә тудырды. Мин соңгы әсәрләремнең бөтенесендә дә шушы режимның татар халкын ничек изүе, талавы хакында фикер йөртәм. Милләтнең һәлакәте алда әле... Без гел инкыйраздан куркабыз. Ә бит инкыйраз инде булып узды. Тагын нинди инкыйраз көтәргә мөмкин! Татар кызларының кырык проценты чит милләт егетләренә кияүгә чыга. Татар егетләренең кырык проценттан артыгы чит милләт кызларын алып үз йөзләрен югалта. Бер Наҗар Нәҗми авылыннан гына да 26 татар кызы Үзбәкстанга кияүгә чыгып, соңгы берничә ел эчендә үзбәк халкын күпмегә баетты! Без алга карый белгән милләт түгел. Бер кыйсса: Ленинградның Товстоногов театры берничә ел элек Япониягә гастрольгә бара. Шуннан кайткач, күренекле актер Олег Басилашвили шундый бер хикмәтне сөйләде. Токиодан 75 чакрымда бер югары мәктәп бар икән. Анда Япониянең булачак галимнәре, эшмәкәрләре, министрлары, икътисад хуҗалары, кыскасы, сайлап алынган балалар укый икән. Шушы мәктәпнең ректоры Ленинград театрын расходланып чакырта, ике спектакль куйдырта. Шәкертләр бик матур каршы алалар. Басилашвили ректордан сорый: «Менә без сезгә ят булган рус тормышыннан «Ат тарихы» һәм «Ваня агай» спектакльләрен күрсәттек. Сезнең укучыларга моның ни файдасы бар?» Ректор: «Әгәр шушында укыган мең җиде йөз укучының, дистә еллар үткәч тә, бу спектакль исенә төшеп, күңелендә мәрхәмәт очкыны кабынса, димәк, безнең бүгенге эшебезнең нәтиҗәсе булган», – ди. Менә япон ничек алга карый! Авылда калып, дуңгыз, ат койрыгы борып кына алга китеп булмый. Шәһәр әлегә татар шәхесләрен бирми. Канында, җанында милли рух юк икән, андыйларны мин «ямаулы татарлар» дип атыйм. Ана карыныннан ук Сәйдәш моңнарын, «Ак бүре» әкиятләрен тыңлап үсмәгән татар беркайчан да чын татар була алмый. Халкына мәхәббәт тәрбияләнмәгән кешедән ничек инде милли каһарман чыксын! Ләкин... Татарның коесы корыган, чишмәсе агышын туктаткан дип әйтергә җыенмыйм. Хәзерге көндә милләтне ныгытырга мөмкинлекләр бар.

Сентябрь, 1993 ел

 


Аяз ГЫЙЛӘҖЕВ

в„–2 |

Ильяс Халиков: Җыр мәгънәле булырга тиеш (ИНТЕРВЬЮ) #7394

$
0
0
12.02.2013 Дин
Бүгенге татар эстрадасында барлыгы 700ләп җырчы исәпләнә. Аларның һәркайсы үз юлын табып, иҗат тормышы белән яши. Кайсылары үзләренә гел пиар ясап торуны ярата. Хәтта моның өчен сәбәпләр дә тудыра. Ә кайберләре һаман серле булып кала бирә. Татар эстрадасында нинди генә җырлар башкарылмый?! Күпчелек җырларның асылында мәхәббәт, туган җир, әти-әни, балалар темасы. Моннан бер-ике ел элек татар эстрадасына бөтенләй яңа агым килеп керде. Шушы агымда иҗат итүче җырчыларның берсе – Ильяс Халиков.

Бүген ул Рәсәй ислам университетында педагогика дәресләрен укыта. Калган вакытын җырларга көй язуга, аларны башкаруга, клиплар төшерүгә багышлый. Тормыш иптәше Нурфия шигырьләр иҗат итсә, Ильяс аңа көй яза ”Мәчетләргә илтә сукмак” исемле альбом аларның уртак иҗат җимешләре. Алар өчен шәхси танылу түгел, ә иң мөһиме – башкарган җарлары аша кешеләрнең хак дин юлын эзләп табулары икән.

“Әй бәндәм, иман китер!”

– Ильяс, укучыларны үзең белән якыннан таныштырып кит әле. Кайсы яклардан буласың?


– Әссәламугаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү. Үзем мин гади авыл егете. Мамадыш районының Уразбахты авылында туып-үстем. Әтием Йосыф белән әнием Зәйнәпбикә тамырлары белән шушы авылдан. Балачактан ук җырга, моңга гашыйк булдым. Ике як нәселдә дә  гармунчылар булган. Ни дисәң дә, авылда җырсыз, моңсыз яшәп булмый инде ул. Кечкенә вакытымда әти-әниләрем миңа гармун алып бирделәр. Дөресрәге, абыйларыма баян алдылар. Ә минем баянга буй җитмәде (елмая). Буй җитмәү аркасында, миңа гармун бүләк иттеләр. Бертуган абыйларым Айдар белән Исламның үрнәгендә үстем. Алар нәрсә эшли, мин дә шуны башкардым. Башлангыч сыйныфта укыганда гармун белән дуслашкач, баянда уйнарга өйрәндем. Әле бүгенгедәй хәтерлим. Ел саен мәктәптә гаилә эстафетасы дигән ярыш була торган иде. Иң беренче мәртәбә мин “Әссәләмәгәләйкүм” исемле җыр белән чыгыш ясадым. Менә шунда барлык укытучылар мине күреп, мәктәпнең барлык чараларында катнаштыра башлады.

– Милли татар көрәше белән шөгыльләнеп, чемпион титулына да ия булгансың, шулай бит?

– Әйе, анысы шулай. Бу җиңүгә бик нык тырышырга туры килде. Авыр чакларым да булды. Чөнки 10 нчы сыйныфта укыганда Татарстан республикасы буенча зона ярышлары чемпионатына көрәшкән вакытта сул аякның тез капкачы чыкты. Көрәш Баулыда узган иде. Көч-хәл белән тернәкләндем. Әти-әнинең ярдәме аркасында гына аякка бастым. Табиблар: “Бәрелгән”, – дип кенә кайтарып җибәрделәр. Хастаханәдә ятмыйча, өйдә генә дәваландым. Шундый хәлдәге аяк белән операциягә кергән булсам, хәзерге көндә чатанлап йөрер идем. Минем өчен бик көчле җәрәхәт булды ул. Әллә күз тиде шунда? Әллә үзем дөрес эшләп бетермәдем? Ә шулай да Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламады. Әниемә дә зур рәхмәт. Мине Кукмара районында яшәүче шифалы куллы бер әбигә алып барып, аякны төзәтеп кайтарды. Куллары белән тоеп, аякны утыртты. Хәзер инде ул әби исән түгел. Ике атна вакыт узганнан соң, аякның шеше бетте. Мин әкренләп аякка бастым. 15 көн буе урын өстендә яткан идем бит. Бернәрсә дә эшләп булмады. Аягым төне буе сызлап чыга торган иде. Менә шул елны: “Әни, Сабантуйны карап кына кайтым инде”, – дип өйдән чыгып киттем. Күңел һаман көрәшкә тартылды. Ә аякта бик күп бинтлар чорналган. Әти-әнигә әйтмичә генә, көрәш мәйданына чыктым. Үз авырлыгымда район буенча җиңү яуладым. Барыбер көрәштем дип әйтәсем килә. “Почетный чемпион” – дигән лента белән өйгә кайтып кердем. Андагы хисләрне әйтеп бетерерлек түгел! Мине күргәч, әти-әнинең күзләре яшьләнде. Аларга кушылып, мин дә елый башладым (елмая). Ул көнне бүгенгедәй хәтерлим. Бүләккә газ плитәсе биргәннәр иде. Мин дә кеше дигәнне үз-үземә исбатладым. Аллам сакласын! Беркемгә дә урын өстендә авырып ятарга язмасын! Авырткан кешеләрнең дә хәлен белергә кирәк. Андый кеше барыбер кемне дә булса көтә, йә сөйләшергә кешесе булмый аның. Сыйныфташларым мәктәпкә укырга бара, ә мин урын өстендә ятам. Психологик яктан да бик авыр ул. Хәтта әти-әни ат арбасына утыртып мәктәпкә алып төшә торганнар иде. Махсус таякларга таянып, мәктәпкә кереп китә идем инде. Галәмәт иде инде ул. Менә шушы авыр чагымда миңа ярдәм иткәннәре өчен әти-әтиемә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын. Көрәшне Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетына укырга кергәннән соң да дәвам иттем. Призлы урыннар яуладым. Спорт мастеры кандидаты нормативын үтәргә насып булды. Көрәшкән вакытта аяк барыбер үзенең авыртуын сиздереп торды торуын. Һава торышы алышынган вакытта да уйната ул. Бүгенге көндә дә әзрәк сиздереп тора әле.

– Мәктәпне тәмамлаганнан соң, юллар сине Казанга китердеме?

– Мәктәпне тәмамлаганнан соң, сайлау юлында калган кеше мин. Йә музыка, йә спорт, йә дин өлкәләре буенча укырга теләдем. Бертуган абыйларым да көрәшчеләр иде. Абыем Ислам татар көрәше буенча спорт мастеры булды. Шуңа күрә спорт буенча укырга китү теләгем туды. Аның каравы, моңа күрсәткечләрем дә бар иде. Аннары музыка буенча укырга теләк туды. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә дә укырга керәсем килде. Менә шушы уйлар барысы да минем башыма кереп оялады. Ахыр чиктә, ТДГПУның татар теле һәм әдәбияты факультетына юл тоттым. Шушы югары уку йортын тәмамлап, укытучы һөнәрен үзләштереп чыгуыма бер дә үкенмим. Аллага шөкер, бүгенге көндә Рәсәй ислам университетында педагогика һәм психология дәресләрен укытам. Ә җырлау – ул минем хобби буларак бара. Радиода җырларымны, телевидениедән клипларымны күрсәтеп торсалар да, “Мин җырчы! Автор башкаручы!” – дип күкрәк киереп әйтәсем килми. Репертуарымда шактый җыр тупланды. Тормыш иптәшем Нурфия сүзләрен, ә мин көен язам. Җырларымның асылында әти-әни, туган як, Кыямәт көне, Аллаһы Тәгаләне мактау, Коръән уку ята.

– Тормыш иптәшең Нурфия белән танышу кыйссагыз ничегрәк?

– Анысын да сөйләргәме (елмая)? Без бер төркемдә укыдык. Нурфия белән III курста йөри башладык. 2004 елны өйләнештек. Бүгенге көндә Исламия, Хәнифә исемле кызларыбызны үстерәбез. Нурфия үзе балалар бакчасында татар теле укытучысы булып эшли. Мин дә, ул да укытучы булгач, бер-беребезне аңлап яшибез,төрле вакыт була(елмая). Шигырьләр яза. Аллаһ боерса, киләчәктә үз китабын чыгарырга ниятли.

– Ильяс, беренче иҗат иткән җырың кайчан туды? Гомумән, нәшидләр (дини җырлар) нинди булырга тиеш?

– Беренче кызым Исламия дөньяга туганнан соң, “Шөкер Аллам” җырын яздырдым. Сүзләре Нурфиянеке, ә көен инде үзем иҗат иттем. Бик матур җыр булды ул. Һәркемнең күңеленә хуш килгәндер дип уйлыйм. Нәшидләр нинди булырга тиеш? – дигән сорауга җавабым болайрак. Үз тормышыбыз, үз рухи байлыгыбыз, үз динебез кебек мәңгелек һәм мөһим темалар турында җырларга кирәк дип таптым. Бүгенге татар эстрадасының төрле җырлар бар. Укытучы буларак, нәшидләрнең яңа буынны тәрбияләүдә хезмәт итә алачагына, аны чисталыкны, намуслылыкны һәм тәкъвалыкны пропагандалауда булышлык итүен дә яхшы аңлыйм. Җырлар мәгънәле булырга тиеш. Җырларыбыз  аша кеше үзенең дөрес юлын табып, тормыш юлында уйланса, дөрес юлга кертүгә җырлар сәбәпче икән, без шуның белән риза дип әйтәсем килә. Чөнки татар эстрадасына менеп, “Мин йолдыз!” – дип йөрүне күз алдыма да китермим. Без хакыйкатьне һәм иманны аңларга, тәкъвалыкны сизәргә тиеш. Ислам кагыйдәләренең барысы да үтәлү мөһим. Шул ук вакытта ул яшьләрне җәлеп итү өчен үз стилендә калырга тиеш.

– Ә шулай да нәшидләр башкарып, профессиональ сәхнәгә чыгу нияте ничек барлыкка килде? Әллә бу балачактан килгән хыялны тормышка ашырумы?

– Күпмедер дәрәҗәдә сорауга җавапны үзегез бирдегез. Кечкенәдән җырларга яраттым. Бигрәк тә гармунда, баянда уйнап үскән баланың күңеле барыбер җырга тартылган күрәмсең. Әмма максатым дини рухтагы һәм мәгънәле җырлар башкару иде. Әби-бабам дини кешеләр булганга, аларның тәэсир көче дә зур булды. Уйлап карасак, бүгенге татар эстрадасында нинди генә җырчылар юк. Аларның һәркайсының үз стиле, җырлау манерасы. Гарәп илләрендә Исламны куәтләп җырлаучы җырчылар бар. Ә нишләп без мөселманнар була торып та, Аллаһы Тәгаләне зурлап җырламаска тиеш?! Һаман да хатын-кыз белән ир-атның ярату, хыянәт җырларына терәлеп калабыз. Әле шушы хыянәт турындагы җырга клип та төшерәләр. Анда кемнеңдер кемгәдер хыянәт итүе хакында һәм караватта яткан кадрлар күрсәтелә. Менә шушы клипны караган вакытта хыянәтне күрсәткән кадрлар кешедә хыянәт итү теләген тудырмый микән? Җырларыбыз аша кеше күңел һәм җан дәвасы алырга тиеш бит. Беренче мәхәббәтләрен искә төшереп, үзенең гаиләсен дә җимерергә мөмкин.

– Клип дигәннән, бүгенге көндә ничә клибың бар? Аларның үзенчәлеге нәрсәдә?

– Шөкер Аллам”, “Әй бәндәм, иман китер!”, “Никах көне” исемле җырларыбызга клип төшердек. Безнең халык бер-беренә карата мәхәббәтне сурәтләгән клипларга ияләшкән инде. Ә дини рухтагы җырга төшерелгән клипны караганнан соң, аңарда моңсулык, төрле уйланулар барлыкка килергә мөмкин. Хәтта ул сискәнеп тә китә ала. Безнең татар халкы мондый дини рухтагы җырларга әле әзерләнеп кенә бара дип әйтәсем килә. Гомумән, безнең татар милләтендә дини яктан күтәрелешкә 15-20 ел гына. Без һаман дини күтәрелештә. Студент вакытта кача-поса намаз укыган вакытлар әле дә хәтердә. Ул чагында хәләл кафеларны, хәләл ит кибетләрен күзалдына да китерми идек. Аллага шөкер, хәзер адым саен.

Клипларым аша татар халкы үзенең дөрес яшәмәү мәгънәсен аңласын иде. Эчүчелекне ташласыннар һәм әти-әниләрне рәнҗетмәсеннәр. Мәсәлән, “Шөкер Аллам” җырына төшерелгән клипта кечкенә кыз бала намаз укырга тырыша. Әлеге клип урта буын кешеләре дә намазга бассын иде дигән ният белән төшерелде. “Әй бәндәм, иман китер!” исемле клипта сүз кыямәт көне турында бара. Кыямәт көненең ничек буласы билгеле инде. Киләчәктә йортларның биек булулары, эчүчелекнең артуы һ.б. һ.б. Болар барысы да кыямәт якынлышуын күрсәтүче билгеләр. Кыямәт якынлашса да, без тормышны дөрес алып барып, кылган хаталарыбызны төзәтергә тиеш булабыз. Шушы ният белән икенче клибым да төшерелде. Өченче клип исә, мөселман яшьләренең ничек итеп танышулары, никахлашуы күрсәтелгән.Бу клип реаль фактларга нигезләнеп төшерелде. Карамыйча калмагыз!

– Ильяс, үзең популяр җырлар тыңлыйсыңмы? Татар эстрадасы җырларын дип әйтүем...

– Тыңламыйм дип әйтә алмыйм. Чөнки һәр кеше музыка тыңлый ул. Дини кешеме ул? Теләсә кайсы кешенең колагына барыбер җыр керә. Чөнки радио ачасың – җыр, телевизорны ачасың – җыр. Мәгънәле җыр тыңларга кирәк. Яшьләр арасында шундый бер әйбер популярлашып китте. Хит булган берәр җырны ишетәләр дә, шуны җырлап йөриләр. Ә нәрсә җырлап йөргәннәрен үзләре дә аңлап бетерми.

“За тебя калым отдам
Душу дьяволу продам
Пусть бушует в сердце кровь
Мне нужна твоя любовь”, –

дигән эчтәлектәге әлеге туй җыры яшьләр арасында нык популярлашып китте. “Үз җанымны шайтанга сатам”, – дип тәрҗемә ителә. Ул үзенә дога укыган кебек килеп чыга түгелме?! Менә шулай мәгънәсенә төшенмичә, җырны җырчылардан кабатлап йөрмәсәк иде.

– Синеңчә чын мөселман туе нинди булырга тиеш?

– Туйга яшь парларга киңәш бирү урынына, “маймылланып” кайтабыз. Бер дә дөрес әйбер түгел инде бу. Бәлки, яшь парларга өлкән буын узенең киңәшен бирер, үз тәҗрибәсе белән уртаклашуга күбрәк тукталырга кирәктер. Уеннарсыз да булмый, әлбәттә. Әмма алар әдәпле уеннар булсыннар иде. Чөнки без кешене көлдерәбез дип, тамада килгән кунакларны шулхәтле дәрәҗәгә менгезә. Хәзер барлык туйлар кендектән түбән уеннар белән корылган бит. Әдәпсезлекнең теге ягына чыгып барабыз. Инде чыкканбыз. “Яшьләр нигә наркоманиягә кереп китте? Эчүчелеккә бирелеп, нигә зина кылып йөриләр? Өйләнмиләр?” – дибез. Боларның бар нәтиҗәсе тормышыбызны дөрес алып бармаудан киләдер кебек тоела миңа..

– Монда тагын бер сорау килеп баса. Яшьләрне ничек итеп дингә тартырга мөмкин соң?

– Һәр кешенең үзеннән тора. Яшьләрдә моңа теләк уятырга кирәк. Атнасына бер мәртәбә, ягъни Җомга вәгазенә генә барып килсә дә, дөрес яшәү рәвешен аңлап кайтырлар иде.

– Бүгенге көндә репертуарга бары дини рухтагы җырлар туплап, концертка халык җыеп буламы, киләчәккә нинди планнар белән янасың?

– Үземнең киләчәктәге планнарымның берсе, Аллага шөкер, чынга ашты.Үзебезнең тәүге альбомны чыгардык. Аллаһның рәхмәте яусын әти-әниләребезгә, булышкан туганнарыбызга, иганәчеләргә! Аллаһ боерса, театрләштерелгән концерт-тәрбияви тамаша рәвешендә гастрольләргә чыгарга торабыз. Киләчәк Аллаһы Тәгалә кулында. Концертларыбыздан тамашачы дөрес юнәлеш таба икән, теләгебезгә ирешкәнбез дип саныйбыз. Әйтергә дә онытып торам. Саба аграр көллияте “Әти-әнигә” исемле җырымны ишетеп, үзләренә гимн итеп алганнар. Беркөнне аның директоры минем белән элемтәгә чыкты. Минем өчен бу хәбәр чын мәгънәсендә куаныч китерде. Менә шундый күңелле мизгелләр киләчәк тормышымда да күп булсын иде. Исән-сау, бәхетле, иманлы булыйк. Аллаһның ризалыгына ирешергә  һәммәбезгә дә насыйп булсын!

– Амин, барыбызга да язсын! Әңгәмәң өчен бик зур рәхмәт сиңа!

Белешмә:
Тулы исеме: Ильяс Йосыф улы Халиков.
Туган көне: 1983 елның 26 апреле.
Туган урыны: Мамадыш районы Уразбахты авылы.
Гаиләсе: әтисе Йосыф (урыны оҗмаһта булсын), әнисе Зәйнәпбикә, бертуган абыйлары – Айдар, Ислам.
Гаилә хәле: хатыны — Нурфия, балалары — Исламия (2006), Хәнифә (2009).
Белеме: Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының татар теле һәм әдәбияты факультеты.
Хит җырлары: “Шөкер Аллам”, “Әти-әнигә”.

“Юлдаш” газетасыннан алынды.

P.S. Ильяс Халиковның шушы көннәрдә чыккан альбомы:


---

в„–--- | 12.02.2013

Хатын-кызга сәлам бирмәү – мөселманлык билгесеме? #7395

$
0
0
12.02.2013 Дин
Илебездә үзгәреш җилләре исә башлап, дин иреге кайтарылгач, шатлыгым чиксез иде. Үзем мәчеткә йөрергә кыймасам да, ниһаять, арабызда иманлы, мәрхәмәтле бәндәләр пәйда булыр дип сөендем.

Икенче зур сөенечем – үлсәм, мине дә кешечә тәр­бия­ләп озатучы, рухыма дога кылучы рәхмәтле бәндә табылмый калмас дигән өметем иде. Хаксызга рәнҗетелеп, зур сынаулар аша узып, исән калганнан соң, кыюсызлыгымны җиңеп, изге урында теләктәшлек, җан җәрәхәтлә­ремә шифа табарга өметләнеп мәчеткә юл алдым, мәдрәсәдә укый башладым. Бервакыт авыллардан җыелышка дип килгән муллаларга чәй эчертү өчен табын әзерләп йөрибез. Бүлмәгә элек мин укыткан авылда клуб мөдире булып эшләгән, бергәләп концерт-спектакльләр куйган, кичәләр оештырган ир килеп керде. Сөенеп аңа сәлам бирдем, әмма ул дәшмәде. Ниндидер сәер җанварга караган шикелле күзләрен зур ачып ми­ңа текәлеп озак кына карап торганнан соң, кинәт арты белән борылып басты. Миңа бик уңайсыз булып китте. Бу кеше мине түбәнсетәме, әллә авырудан соң шундый коточкыч кыяфәткә кердемме икән, дип кимсенеп тә куйдым.

Җыелыш башланды. Ачык ишек аша эчтәге бүлмәдә ни сөйләгәннәре безгә дә ишете­лә. Бер мулла гаярьләнеп хисап тота: “Авылда фәлән хатын миңа сәлам биргән иде, алмадым сәламен!” Минем өчен тагын бер яңалык ачылды – сәламемне алмауда кыя­фәтемнән бигрәк хатын-кыз булуым гаепле икән бит! Без яшьрәк чакта халык арасында йөргән: “Исереккә сәлам бир­мә, биргән сәламен алма!” – дигән гыйбарә хәзер менә ниндигә әверелгән икән. Ни хикмәт, мәдрәсә шәкертенә әверелгәч, хәтта туганнан туган энем дә миңа сәлам бирми башлады. Сәбәбе менә нидә икән.

Мәчет яны мәдрәсәсендә укып имтихан тотканнан соң, алга таба да укыйсыбыз килде. Укырга керү нияте белән югары мәдрәсәгә бардык. Кабул итү, уку шартлары турында сорашабыз. Бер соравыбызга сәркатип ханым җавап бирергә алынмады. Менә бу әфәнде – өлкәнебез, дип соравыбызны янәшә өстәл артында утырган иргә юллады. Без күтәрелеп карауга, ул торып безгә аркасы белән борылып басты. Без – советча тәрбия алган, югары белемле, гомер буе диярлек балалар укыткан инде өлкән яшьтәге ике хатын кеше белән күзгә-күз карашып сөйләшергә кү­неккән. Бу әфәнденең арт шә­рифләренә мөрәҗәгать итәр­гәме, әллә аның безгә йөзе белән борылганын көтәргә­ме? Әфәнде борылмады. Эш белән дә мәшгуль түгел. Без башта бер-беребезгә, аннан сәркатип ханымга карап алдык та сүзсез генә борылып чыгып киттек. Уку теләге инде сүнгән иде. Кайтып, Коръән укуны булса да тыңларбыз дип, кабат мәчет мәдрәсәсенә юнәлдек.

Шөкер, хәзер дини мәгъ­лүмат алу өчен мөмкинлекләр зур. Бер-бер артлы китаплар чыгып кына тора. Күңелне борчыган мәсьәләләрне ачык­лау, сорауларыма җавап табу өмете белән шул китапларга ябырылдым. Әмма сорауларга җавап табылмады, укыган саен адаша гына бардым. Бер автор бер төрле әйтсә, икенчесе аңа капма-каршы фи­кердә. Һәркайсы үз фикерен ышанычлы дәлилләр бе­лән исбатлый сыман. Дин юлына яңа аяк баскан, башлангыч дөрес дини тәрбиясе, гыйлеме булмаган кеше бу мәгъ­лүматлар арасында адашып, югалып кала. Табигый, нәр­сәнең – яхшы, нәрсәнең на­чар икәнлеген беләсе, кү­ңел тынычлыгы табып яшисе килгән кеше мәчеткә бара. Ирләргә ярый, ә хатын-кыз өчен мәчет бусагасын тәүге тапкыр атлап керү бик ансат эш түгел. Ниһаять, кыюсыз­лыгыңны җиңеп эчкә уздың ди. Якын танышыңа ияреп килмәсәң, монда сиңа кыюлык өстәп, якты чырай күрсә­теп каршы алучы сирәк очрый. Чөнки син әле сәлам­ләшүдән әүвәл мәчет намазы укырга тиешлегеңне белми­сең. Ә мин, әйтик, йомыш белән килдем, атам-анам рухына багышлап та, үзем өчен дә дога кылдырасым килә. Җансыз тартмага сәдака салу гына мине канәгатьләндерми. Ә үзем теләк тели белмим. Тели белсәң – теләк, тели белмә­сәң – имгәк, дигән әйтем дә бар бит әле. Мин дә доганы белгән кешедән кылдыру ния­те белән килдем. Әмма монда да күңелгә рәхәт бирерлек, кабат шушында килү теләге уятырлык каршылаучы, дога кылучы табылмады. Соңрак кайсыдыр газетада берәүнең мәчеттә сәдакага дога кылучыны чат башында теләнеп утыручыга тиңләгән язмасын укып гаҗәпкә калдым. Дога – гыйбадәтнең нигезе ләбаса. Ихластан кылган дога хәерле сәгатькә туры килеп, бәлки сәдака бирүченең күңе­лен йомшартыр, Аллаһ Тәгалә ул күңелгә иман нуры салыр, бу кеше үзе дә хак мөселманга әверелер. Кешегә ихтирамлы, йомшак мөгамәләдә була белү безнең өчен шулкадәр авыр нәрсәгә әверелдемени соң?

Әйтик, кемдер авыруына шифа таба алмыйча гаҗиз булгач, өшкерүләрен сорап, мәчет әһелләренә мөрәҗә­гать итә. Менә кайда кешене иманга чакыру мөмкинлеге! Әмма мәчет әһелләренең кү­бесе өшкерү догаларын, алар­ны уку тәртипләрен белми. Күбесе кеше чирен үзенә йоктырудан куркып бу эшкә алынмый. Алай гына да түгел, өшкерүчеләрне мәчеттән чит­ләштерү ягын карый. Бер көнне авылдагы бер танышым шалтырата. Әнисен җир­ләгән. Җидесенә Коръән укытыр өчен аш мәҗлесенә мулланы чакырырга дип мәчеткә барган. Мулла чакырылган кунакларның исемлеген карап чыккан да: “Мин анда аяк басмаячакмын. Нигә шулка­дәр күп кеше чакырдың, ни­кадәр исраф!” – дип мәҗлескә барудан баш тарткан. Үзәк мәчеттә моны болай аңлат­каннар: янәсе, кеше үлгәч, аның гамәл дәфтәре ябыла, укыганы инде аңа барып ирешми. Ирешү-ирешмәү без­гә мәгълүм түгел. Әмма мәҗлестә мәетләр түгел, исән кешеләр җыела. Син анда бар, хәсрәтләрен уртаклаш, Коръән укы, вәгазьлә, ихлас догаңны кыл – кемнең дә булса берсенең күңеленә иман нуры ирешми калмас. Мәет өчен дога укымаска дигән кагыйдәне уйлап чыгарып, аны тормышка ашыручы ке­шеләр бәлки башка фикер­дәдер. Әмма мин үзем мәңге­лек йортыма кешечә пакь­лән­дереп, хөрмәтләп озатуларын теләр идем.

Бу уңайдан тагын бер мисал. Үзенә кул салган берәү­нең рухына багышлап Коръән укыту өчен чакырылган җир­гә яшь, укымышлы мулла ки­лә. Тик, мин монда килергә тиеш түгел, бу ашларны ашарга тиеш түгел, туганыгыз шундый үлем белән үлгән, кебек сүзләр белән “игәүләп” туганнарын елатып, шашар дәрә­җәгә җиткергәч кенә Коръән укый. Ә нигә соң бу мәрхүм исән чагында, үзен кая куярга белми тилмереп йөргән вакытта хәленә керүче, ярдәм кулы сузарга теләүче табылмаган? Адашканнарга юл күр­сәтү – дин әһелләренең төп бурычы түгелмени? Кайчан соң без кешенең мәчеткә үзе килүен көтеп утырудан туктап, халык арасына чыга, халык ихтирамын казана башларбыз икән?!

Мәдрәсәдә укый башлагач, сәламләшү мәсьәләсен күтә­реп, укытучыбызга сорау бирдем. Ул сәламләшүне ки­рәк санавын белдерде. Шул ук вакытта ирләр – ирләргә, хатын-кыз хатын-кызларга гына сә­лам бирә дигән ка­гыйдәнең ислам нигезендә яшәүче ил­ләрдә генә кабул ителгән булуын әйтеп, фикеремне яклагандай итте. Икенче очрашуыбызда үземнән күпкә яшь булган бу иргә, остазым итеп, олылап сәлам бирдем. Ә ул, минем яннан бушлыкка караган кебек, керфеген дә сел­кетмичә узып китте. Сәлам бирү вәҗиб, ягъни мактаулы, ә сәламне кайтару – фарыз, ягъни мәҗбүри гамәл дип укыдык. “Дини наданлыгыбыздан” арынгач, бәлкем, без– хатын-кызлар ир­ләргә сәлам бирүдән туктарбыз. Шулай да, миңа калса, ир-ат белән хатын-кыз сәлам­лә­шүдә бернинди гөнаһ та юк. Мөхтәрәм дин әһелләребез бу мәсьәләгә ачыклык кертсен иде.


Гөлшат ГАНИ

в„–26 | 12.02.2013
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>