Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Мөселман туйлары кыйммәткә төшәме? #6298

$
0
0
13.07.2012 Җәмгыять
Яшьләрнең елдан-ел күбрәк дингә тартылуы сәбәпле хәмерсез туйлар да күпкә ешайды. Андый мәҗлесләргә махсус тамадалар чакыртыла, туй программалары да төрлечә оештырыла.

Мөселманнарда да туй алдыннан кәләшнең дус кызларын җыеп, бәйрәм чарасы уздырыла. Алар кәләш йортына җыелып, аңа кынадан төрле бизәкләр ясыйлар, кызга матур теләкләр теләп, догалар укыйлар, дини җырлар башкаралар, аны туйга әзерлиләр.

Билгеле, туй тантанасы хәмерсез, хәләл ризыклы табын янында, кунаклар мөселманча киенгән килеш үтә. Ягъни туй ислам кануннары кысаларында уза. Әмма мәҗлесне һәркем үзе теләгәнчә оештыра икән.

Күп очракта Татарстанда уза торган мөселманча туйлар гадәти туйлардан әллә ни аерылмый да. Биредә шулай ук күңелле уеннар да бар, бәйрәм чарасы махсус программа буенча матур итеп алып барыла. Әмма искәртеп кителгәнчә, алар шаригать кануннарыннан тайпылмый, шуның өчен тамадалар да нәкъ мөселман туйлары үткәрүче буларак махсуслашкан була.

Туйны оештыру да бәяләр буенча нык аерыла. Һәр гаилә аны үз мөмкинлегенә карап үткәрә. Әмма шунысы искәртелә: гаиләнең зур мәҗлес үткәрергә мөмкинлеге юк икән, бурычка акчалар алып, туйларны купшылаштырырга киңәш ителми.

Аракылы туй булмагач, билгеле, акчаның күп өлеше ризыкларга китә. Һәм өстәл өстендәге ашамлыклар төрлелеге күбрәк, өстәл бизәлеше дә матуррак була икән. Хәләл ризыклар гадәти ризыклардан кыйммәтрәк тору сәбәпле, мөселман туе арзангарак төшә дип әйтеп булмый.

Кайберәүләр туйны түгел, ә иң мөһим мәҗлес - никахны зурлап оештыра. Рәсми язылышу көне исә иң якыннарны гына җыеп, чәй эчү белән билгеләп үтелергә мөмкин. Никахны да, туйны да зурлап үткәрүчеләр дә бар. Ике бәйрәмне бер мәҗлес буларак берләштерүчеләр дә юк түгел. Алар никахны туй башланыр алдыннан укыта.

Күпләр хәмерсез туйны кызык түгел дип саный. Әмма шундый бәрәкәтле туйларда булып кайтучылар аның һич тә күңелсез булмавына инана. Беренчедән, ул гаилә өчен бәрәкәтле булса, икенчедән, кунакларга да күп файда китерә ала икән. Шунысын да әйтергә кирәк, ислам кануннары буенча аракылы өстәл артында әйтелгән түгел, ә бары тик хәмерсез туйда ихластан теләгән теләкләр генә кабул була.

Кунакларга килгәндә, кайбер туйларга хәзрәтләр дә чакырыла. Алар туйның бер өлешендә кунаклар белән әңгәмәләр алып бара, алар белән сорау-җавап формасында сөйләшә. 


Резеда ӘХМӘТВӘЛИЕВА

№--- | 13.07.2012

Бөекбритания тарихында беренче мәртәбә Лондонда Сабантуй үтәчәк #6299

$
0
0
13.07.2012 Мәдәният
Быел 14 июль көнне Бөекбритания татарлары беренче мәртәбә Сабантуй үткәрәчәк. Чара Лондон шәһәренең Wembley Park гольф мәйданында узар дип көтелә.

Әлеге Сабантуйда катнашучылар саны күп түгел - 100-150 булыр дип планлаштырыла. Әмма оештыручылар бәйрәмдә кунаклар саны күбрәк булыр, дип өметләнә. Алар Сабантуй Бөекбритания татарларына бер-берсен табарга, берләшергә ярдәм итүенә ышана. 

Әйтергә кирәк, чараны оештыручыларга әлеге милли бәйрәмне уздырырга рөхсәт алу җиңел булмаган.

"Башта безгә Сабантуй үткәрүне рөхсәт итмәдәләр. Чөнки җирле хакимиятнең мондый бәйрәм турында берни дә ишеткәне булмаган. Бөекбританиядә бөтен җир Королева гаиләсенең шәхси милке булып санала. Шуның өчен нинди дә булса чара үткәргәндә ризалык алу кирәк. Әлбәттә, шәһәр читенә чыгып бәйрәмне пикник рәвешендә дә үтәрергә булыр иде. Тик без Сабантуйны ел саен үткәрергә исәплибез. Шуның өчен дә барлык кирәкле процедураларны үтәргә булдык”, дип оештыручылар аңлатма биргән IslamNews сайтына.

 Сабантуйга Бөекбританиядән генә түгел, ә Германия, Бельгия, Россиядән, Балтыйк буе илләреннән дә кунаклар чакырылган.

Бәйрәмнең программасында Бөекбритания һәм Татарстан байракларын тантаналы рәвештә күтәрүдән соң, төрле милли уен-ярышлар: көянтә белән су ташып йөгерү, капчык белән сугышу, гер күтәрү, катыклы савыттан тәңкә эзләү, авызга йомырка салган кашык тотып йөгерү, аркан тарту һәм башка күңел ачу чаралары каралган.

 Бәйрәм ахырында кунаклар тәмле пылау белән сыйланачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
 


---

№--- | 13.07.2012

Җырчы Алсу Уяндыкта дусларын җыеп зур тамаша оештырды (ФОТО) #6300

$
0
0
13.07.2012 Мәдәният
"Бердәмлектә без көчлебез". Башкортостанның Илеш районында, ямьле Агыйдел елгасы буенда урнашкан Уяндык авылында шундый исем белән зур концерт узды. Бәйрәмне оештыручылар - шушы авылда туып үскән эшәмәкәр Ралиф Сафин һәм аның кызы, мәшһүр җырчы Алсу.

  Бирегә килгән халык мәдәни програмнан тыш төрле спорт ярышларында да катнашты. Монда гер күтәрү, милли көрәш һәм кул көрәше ярышлары узды. Абсолют чемпион исемен Уфа көрәшчесе Рәдиф Акчурин яулады. Ул бүләккә җиңел машина алды. Бәйрәмдә шулай ук Татарстанның һәм Башкортостанның эстрада йолдызлары, Мәскәү кунаклары чыгыш ясады. 

 

Фото №1

 Фото №2

 Фото №3 

 Фото №4

 Фото №5

 Фото №6

 Фото №7

 Фото №8

 Фото №9

 Фото №10

 Эльвира ГАРИПОВА һәм Рузил ИМАМОВ фотолары.

 


---

№--- | 13.07.2012

Татар дин әһелләренең гаилә тормышы #6301

$
0
0
14.07.2012 Дин
Татарлар үзләренең гаилә тормышын элек-электән ислам дине кушуы буенча корырга тырышкан. Халкыбызның мәдәниятен, традицияләрен формалаштыруга асылда нәкъ менә дин хезмәт иткән. Аллаһы Тәгаләгә ышану һәрвакыт берләштерү көченә ия булып, милләтебез язмышына төшкән бик күп авырлыкларны җиңәргә булышкан. Бүгенгә кадәр нәкъ менә шул дин тоту татарларның рус телле халык арасында “эреп” юкка чыкмавына ярдәм итә. Дин җәмгыять яшәешенең иң мөһим нормаларыннан берсе булган әхлакый кыйммәтләрнең югалуыннан саклый. Шунлыктан дин таләпләренә нигезләнеп татарларда гаилә төшенчәсе һәрвакыт бик югары бәяләнеп килде, никахлашу табигый зарурилык булып исәпләнелде.

Гомер-гомергә татар муллалары гаиләләре халыкның зур игътибар үзәгендә булды. Гадәттә бу гаиләләр зур һәм нык булган. Әйтик, Түнтәр авылының (хәзерге Балтач районында) танылган имам-мөдәррисе Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов җиде бала тәрбияләп үстерә: Фатыйма, Мөхәммәтрәкыйп, Фарук, Латыйфа, Нурлыгаян, Габделхәй, Нурислам. Тәтеш өязенең Тәүгилде авылы имамы Сәгыйть бине Хәмитнең тугыз баласы була: Сабит, Сәхиб, Гыймран, Гыймадетдин, Мөхәммәтша, Әхмәтша, Җамалетдин, Низаметдин, Гатаулла. Ата-аналар, кагыйдә буларак, улларының гаиләләре белән бергә яшәгәннәр.

Муллалар үзләренең балаларын тәрбияләүгә нык игътибар итәләр. Алар сабыйларын, мәктәпкә яки мәдрәсәгә биргәнче үк, өйдә бик җентекләп әзерлиләр. Кечкенәдән үк балаларын шәригать кануннарына, укый-язарга, әхлакка һәм хезмәткә өйрәтәләр. Улларын 7-8 яшькә җитүгә башлангыч дин белеме мәктәпләренә укырга җибәрәләр. Шуннан соң алар 20-25 яшькә кадәр мәдрәсәләрдә гыйлем эстиләр, хәллерәкләре чит илләрдә дә дини белемнәрен арттыра. Шул рәвешле белем алгач, күбесе башта мәдрәсәләрдә хәлфә булып эшли, аннан әтиләре урынына яки башка мәхәлләдә муллага әйләнәләр.

Гадәттә, муллалар мәдрәсәне тәмамлаганнан соң гаилә корганнар. Кәләшне егетнең әти-әниләре, башлыча, байлыгына, белеменә, матурлыгына, дәрәҗәсенә карап, күбесенчә башка мулла гаиләләреннән сайлаганнар. Өйләнгәч, мулла үзенә аерым йорт төзегән, мәхәллә халкы аңа бу эшендә зур ярдәм иткән.

Муллаларның кайбер уллары, мәдрәсәне тәмамлагач, сәүдә юлы белән киткән. Мәшһүр этнограф Карл Фукс алар турында болай дип яза: “Муллаларның уллары бервакытта да өйләрендә тормыйлар: алар ел давамында ярминкәләрдән кайтып кермиләр, баштарак үзләренең атлары белән олау ташыйлар, аннары шәһәрнең татар сәүдәгәрләренә кибетләрендә эшләргә булышалар. Алар товарлар китерәләр, түкләр бәйлиләр. Шулай итеп, сәүдәгә өйрәнәләр, әкренләп приказчикларга әйләнәләр дә, акча туплаганнан соң, еш кына сәүдәгәр булып китәләр”.

Муллаларның кызлары исә, гел әти-әниләре янында булып, төпле башлангыч белем һәм тәрбия алганнар. Ата-ана кызына бирнә хәстәрен күрү белән беррәтттән, аның әйбәт хуҗабикә булып үсүен дә кайгырткан. Кыз баланы укый-язарга, ислам дине нигезләренә, шулай ук кул эшенә, милли аш-суга, йортта хуҗалык эшләренә өйрәтәләр. Ә инде 15-16 яше тулуга, башлыча мулла, сәүдәгәр, йә булмаса мещан улына кияүгә бирергә тырышканнар. К.Фукс муллалар турында: “... Аларның кызлары еш кына бай Казан татарларына кияүгә чыга, кызлары өчен кияүдән зур гына калым алалар”, – дип яза.

Ул чорда муллалар берсен-берсен яхшы белгәннәр, үзара кунакка йөрешкәннәр, шуңа күрә үз балаларын еш кына таныш муллаларының балалары белән кавыштырганнар. Шулай итеп, үзара мөнәсәбәтләр дуслык-туганлашу белән ныгытылган. Мисал өчен, мәшһүр имам, галим, тарихчы Һади Атласи Түбән Чыршылы (Лениногорск районы) авылының танылган имам-мөдәррисе Габделфәттах хәзрәтнең (аңарда Ризаэддин Фәхреддин 10 еллап чамасы белем ала) кызы Хөсникамалны үзенең гомерлек яры итеп сайлый. Танылган мулла Мөхәммәдзакир ишан Камаловның кызы Әсма дин галиме Муса (Җарулла) Бигиевка кияүгә чыга. Чистай өязенең Яуширмә (Кутлушкино) авылыннан имам Гыйләҗетдин Исхаков (язучы Гаяз Исхакыйның әтисе) Габделвәли мулланың кызы Камәрия белән тормыш кора.

Өйрәнелгән материаллардан күренгәнчә, муллалар гаиләләрендә аерылышулар бик сирәк күренеш булган. Бай муллалар арасында икешәр хатынга өйләнеп яшәүчеләр дә була. Мәсәлән, Мамадыш өязенең Шәдче авылыннан Җамалетдин бине Бикашның, Норлат (Буа районы) авылы имамы Фәхреддин бине Мостайның икешәр хатыны булган. Бу уңайдан танылган дин эшлеклесе, Чистай шәһәре имамы Мөхәммәдзакир ишан Камаловның гаиләсен тасвирлап үтәргә мөмкин. Аның гаиләсе шактый зур була. Ул ике хатынга өйләнеп яши. Бибигасыйма белән беренче никахыннан гына да дүрт бала тәрбияләп үстерә. Кызларыннан берсе – Фатыйма яшьли вафат була, калган икесе – Бибихандәлиф белән Бибихәдичә үзләренең язмышларын имамнар (беренчесе – Мөхәммәдшаһит, икенчесе – Шиһабетдин имам) белән бәйли. Мөхәммәднәҗип дигән улын да затлы нәселдән булган кызга өйләндерәләр. Үзеннән күпкә яшь хатыны Бибифатыймага (аңа 15-16 яшендә кияүгә чыга) Мөхәммәдзакир хәзрәт олы яшьтә өйләнә. Ел саен аларның балалары туып тора. Озакламый балаларының гомуми саны ундүрткә җитә (дүртесе сабый чагында үлә). Аларның күбесе кызлар була. Әминә – имам Нәҗип хәзрәт Шәмсетдиновка (Түнтәри), Камиләттениса – имам Нәҗип хәзрәт Әмирханга, Тарифә – Уразгилдиевка, Әсма-Галия – атаклы дин белгече Муса Бигиевка, Өммегөлсем – фабрикант Абдулла Акчуринга, Шәмсениса – “ярлы” Рөстәм Акчуринга, Җүәйрә – мөгаллим Миргалим Мансуровка кияүгә чыга, Хәтимә исемле бер кызы гражданнар сугышында фельдшер булып хезмәт иткәндә тифтан вафат була.

Танылган дин эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗанинең гаилә тормышы үзенә күрә четерекле була. Ул 1851 елда 32 яшендә Казан ахуны Габденнасыйр бине Рахманколыйның кызы Фатыймага өйләнә. Әмма озакламый хатыны бала тапканда вафат була. 1852 елда Казанда яшәүче Исмәгыйль Апанайның кызы Бибинәгыймә (Нәгыймә) белән икенче гаилә кора. Бу никахтан ун баласы туа (Хәерниса, Борһанетдин, Мәрьям (зурысы), тагын Мәрьям (кечесе), Фәхерниса, Әхмәт, Мәхмүт, Гайшә, Салих, Һава). 19 ел диярлек бергә яшәгәч, 1870 елда бу хатыны да бала тапканда вафат була. Өченче тапкыр Шиһабетдин хәзрәт 1871 елда 53 яшендә Казан сәүдәгәре Хөсәен бине Якубның кызы Бибифатыймага (Фатыйма) өйләнә. Аның бу хатыннан ике баласы (Галия, Нәгыймә) булганлыгы мәгълүм. Соңыннан Буа шәһәренең атаклы имам-мөдәррисе Габденнасыйр ишан Мөхәммәдәминнең (1886 елда вафат) кызы Бибизөһрәне (Зөһрә) икенче хатынлыкка ала.

Шиһабетдин хәзрәтнең Әхмәт, Гайшә, Салих, Мәхмүт исемле балалары һәм ике Мәрьяме дә әтиләре исән чакта ук вафат булалар. Ул үтә дә сәләтле булган, бик зур өметләр багланган 20 яшьлек Мәхмүтенең үлемен аеруча авыр кичерә..

Ә менә мөфти Ризаэддин Фәхреддиннең шәхси тормышы шактый уңай бара. Ул 1885 елда 26 яшендә Минзәлә өязенең Чубытлы авылы ахуны кызы Нурҗамалга өйләнә. Бу бәхетле пар 51 ел бергә гомер кичереп, балаларына үрнәк булып, дүрт ул – Габдрахман, Габделәхәт, Габдрәшит, Сәгыйтьне һәм ике кыз – Зәйнәп белән Әсманы тәрбияләп үстерә.

Кыска нәтиҗә буларак шуны әйтик: XIX йөз – XX йөз башларында татар муллаларының гаиләләре шактый ишле, нык һәм тату була. Алар халыкка чын мөселманнарның ничек яшәргә кирәк булуы хакында үзенә күрә бер күрсәткеч, үрнәк булып тора. 


Рәшит хәзрәт МАЛИКОВ

№ |

«Аша, балам, кеше өлешен...» #6302

$
0
0
14.07.2012 Җәмгыять
– Бөтен җирдә таныш, блат кирәк инде хәзер. Һәрбер нәрсәдән файда табарлык булмасаң, яшәп тә торасы юк. Менә балалар өчен бушлай бирелә торган сөт продуктларын гына алыйк. Ул безгә тиеш түгел, чөнки балам сау-сәламәт, ирем эшләп тапкан керем кеше башына тиешле суммадан ике мәртәбә артык, үзем сигез меңгә якын пособие алам. Ә нигә бушлай алып булганда мин аңа акча әрәм итәргә тиеш әле? Әнә башы эшләмәгәннәр сатып алсын. Сырхауханәдә эшләүче бер танышымнан, баланың гемоглобины түбән дип, кәгазь ясаттым да, вәссәлам, рәхәтләнеп алып ятам сөт ризыкларын. Кечкенәсе ашамый ашавын, аның каравы мәктәптә укучы улым бик ярата.

Бик җылы гына барган әңгәмәбез шул җиренә җиткәч, танышым Рузиләнең сүзләрен ишетмәс булдым, чөнки кылт итеп әле кичә генә елап шалтыраткан икенче бер танышым Эльвираның сүзләре күңелемә килде.

 

– Педиатр, бушлай сөт продуктлары алырга мөмкин түгел, чөнки ул тиешле бер сандагы кешеләргә генә бирелә. Артыгы юк дигәч, елый-елый чыгып киттем бүлмәсеннән. Инде дүрт ай баланың авырлыгы һаман бер килеш тора, артмый. Тиеш булса да бирмиләр бит, – дип өзгәләнгән иде Эльвира. Олы баласының сәламәтлеге бик шәптән булмаганга, эш арты эш алыштырып йөргән Эльвира ахырда бөтенләй эшен ташларга мәҗбүр булды. Олысына тугыз яшь тулгач, икенчесен алып кайтты. Куанып-шатланып йөргән ханымның шатлыгы әллә ни озакка сузылмады, балаларның әле берсе, әле икенчесе авырый башлады. Айлык гаилә кеременең өч-дүрт меңе даруларга, җиде меңе ипотекага алган фатирга, дүрт меңе кредитка алган машинага, дүрт меңгә якыны квартплата, телефон өчен түләүләргә китә. Иренең егерме мең тирәсе хезмәт хакы белән Эльвира алган минималь пособиене кушып яшәү өчен күпме калганлыгын исәпләп караганнан соң, йа Хода, шул кадәр акчага Казан кадәр Казанда ничек жан асрарга мөмкин икән, дип шаккатасың. Калган акчага дүрт кешелек гаилә әле киенеп, ашап торырга да тиеш икәнлеген күз алдыңа китерәсең дә шул ук вакытта кайберәүләрнең: «Аша, балам, кеше өлешен...» – дип куанып утыруларына хәйран каласың.

 

Дөрес, Эльвираның бәхетенә, аларның участок педиатрын алыштырдылар. Яңа табибә – мөселманча киенеп йөрүче мөлаем ханым – берсүзсез, Эльвираның бәләкәченә сөт ризыкларын бушлай алуга рөхсәт бирде. Әй шулвакыт аның өчен куануымны белсәгез!

 

Мин беренче балам белән декретта утырган вакытта сөт кухнясы теләгән һәркем өчен бирелә иде, аны бушлай өләшкәннән хөкүмәт бөлмәде, әниләр дә канәгать булды. Пособие исә бөтен кешегә нәкъ бер күләмдә – биш йөз сум бирелде, аңа ике кап подгузник тия иде. Аның каравы һәркем өчен бертөсле булгач, рус әйтмешли, «обидно» түгел. Ирең, каенанаң, туганнарың, балаларың алдында йөзең ак иде, язма героеннан гына әйтәм, чөнки аның пособиесе башкаларныкыннан аз булуын, балалары өчен «тырышмавын» еш исенә төшерәләр. Түлисе шунда бар хатын-кызга да алты-җиде мең тирәсе нәкъ бер төсле итеп пособиене, бирәсе һәр балага бушлай сөт ризыкларын! Үсә-үсә байга, хәерчегә аерылачак балаларга хет бишектә чакларында тигез итеп карасалар, әни кешеләрнең мәшәкатьле, кабатланмас, җәмгыятькә кирәксез вакытлары ямьлерәк үтәр иде. Байларга әллә ни тоелмаса да, таманча яшәгәннәргә коляска алырлык акча бит ул. Пособиене дә яшь ярымга кадәр түгел, ә пособие ала башлаганнан ел ярым бирсәләр, ничек шәп булыр иде! Әгәр шулай булса, пособиең беткәндә, балага ике яшь тула яза, ул чакта инде баланы балалар бакчасына бирүне ана кеше сабые алдындагы «җинаяте» дип кабул итмәс, тынычлап эшкә чыгар иде. 


Гөлнара ЗИННӘТУЛЛИНА

№ |

Халкыбызның рухи кыйммәтләре Сабан туйларында чагыла #6303

$
0
0
14.07.2012 Бәйрәм
Татар барда сабантуй бар диләр, бик хак сүзләр. Узган шимбә, якшәмбе көннәрендә өлкәбездә биш җирдә бәйрәмнәр гөрләде. Шулар арасында шактый зур игътибар җәлеп иткәне – Түбән Новгород шәһәр сабан туе иде.

Бу статуста өлкә үзәгендә татар бәйрәме унбишенче мәртәбә үткәрелде, ә гомумән шәһәрдә бу – 23 нче сабантуй. Аны оештыручы, традиция буларак, өлкә “Туган як” милли-мәдәни үзәге иде. Комиссияне Татарстанның Түбән Новгородтагы сәүдә-икътисад вәкиллеге рәисе Айрат Усманов җитәкләде. Өлкә милли-мәдәни автономиябез дә шактый өлешен кертте. Киңәшеп-ризалашып башкарган эшнең нәтиҗәсе дә уңай булды.

 Бәйрәм традицион татар бистәсе булган Канавин районында 1 Май ял паркында оештырылган иде. Район башлыгы Николай Сатаев, дистәдән артык сабантуй уздырган кеше буларак, юбилейлы унбишенче бәйрәмне оештыруда да бик актив катнашты, күп нәрсәләрне үз күзендә тотты, тәртип, паркны әзерләү, сәүдә мәсьәләләрен кирәгенчә хәл итәргә булышты. Финанслау өлкә һәм шәһәр хөкүмәтләре ярдәмендә милли-мәдәни оешмаларыбыз аша хәл ителде. Билгеле, милләт рухлы якташларыбыз да якта калмады.Татарстанның Балык Бистәсе районыннан мәдәни десант килеп бәйрәмнең дәрәҗәсен тагын да югарырак күтәрде.

 Шәһәр мэры Олег Кондрашовны Николай Сатаев һәм Балык Бистәсе районы җитәкчесе Илһам Вәлиев, Законнар чыгару җыены рәисе урынбасары Евгений Миронов, татар җәмәгатьчелеге активистлары каршы алдылар һәм бергәләп үзәк мәйданга юнәлделәр. Алда сабантуй байрагы, гармунчылар. Сергач, Спас, Кызыл Октябрь районнарыннан килгән үзешчәннәр төркемнәре өлкә җитәкчеләрен, бәйрәм кунакларын ипи-тоз, чәк-чәк белән сыйладылар. Биетеп тә алдылар кунакларны, авылда җитештергән ризыклар тәкъдим иттеләр.

 Шыгрым тулы мәйданда Татарстан үзешчәннәре сабантуйлар тарихын, татар тормышын чагылдырган күренешләрне сәхнәдән күрсәттеләр. Менә шулай матур гына башланып китте быелгы шәһәр сабан туе.

 Тантаналы өлеше дә үзенчәлекле, истә калырлык булды. Олег Кондрашов мәйданга җыелган нижгарлыларны татарча сәламләп тәбрикләде. Татарлар һәрвакыт шәһәр тормышында актив катнашалар, халыкара дуслыкны, бердәмлекне саклау факторы булып торалар, диде Олег Александрович. Аның ислам рухи-мәдәни үзәге төзелешенә акча бүлеп бирүе турында хәбәре нижгарлыларны аеруча сөендерде.

 Өлкә Законнар чыгару җыены рәисе урынбасары Евгений Морозов, Канавин районы башлыгы Николай Сатаев, өлкә парламенты депутаты Исхак Ягудин, өлкә милли-мәдәни автономиясе рәисе Гаяз хәзрәт Закиров һәм башкалар нижгарлыларны бәйрәм белән тәбрикләп, халыкка имин тормыш, бәйрәмебезгә озын гомер теләделәр. Рәхмәт сүзләренең шактый өлеше бу көнне Татарстан хөкүмәтенә, Бөтендөнья татар конгрессы идарәсенә иде. Без Татарстанга карап яшибез, аннан үрнәк алабыз, рухланабыз, өметләребезне дә шул тарафка юллыйбыз. Татарстан делегациясе җитәкчесе Илһам Вәлиев республика президентының җылы тәбрик сүзләрен җиткерде, Олег Кон драшовка Казан Кремле сурәтләнгән рәсем, кунакларга түбәтәйләр бүләк итте.

 Бу көнне бүләкләр күп булды. Николай Сатаев “Туган як” оешмасы җитәкчесе, сабан туйларын даими оештыручы Марат Кадыйрович Юнисовка Рәхмәт хаты тапшырды һәм ноутбук бүләк итте. Кызыл Октябрь районы башлыгы Халит Сөләйманов та тәбрик сүзеннән соң Марат әфәндегә Рәхмәт хаты тапшырды – татарларны берләштерүгә, аның гореф-гадәтләрен саклап үстерүгә куйган зур хезмәте өчен. Евгений Морозов, сабантуйны оештыруга керткән хезмәте өчен Хәйретдинова Роза Усман кызын өлкә парламентының Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Рамил Салихҗанов шәһәрдәге якташларыбызны тәбрикләп авылдашларының кайнар сәламнәрен җиткерде. Сабан туе комиссиясе җитәкчесе Айрат Усманов Татарстан белән Түбән Новгород өлкәсе арасындагы элемтәләрнең киләчәктә дә нык булуына өметләнеп республикадан килгән кунакларга, сәнгать коллективларына рәхмәтләрен белдерде.

 Шуннан соң бәйрәм тәмамланганчы сәхнәдән татар җыры, татар моңы яңгырады. Билгеле, Балык Бистәсе артистларын бар халык олы ихтирам, зур кызыксыну белән карады һәм тыңлады. Халыкның күңелен, теләген аңлап программаны төзегәннәр иде алар. “Йолдызларны без телевидение аша да еш күрәбез, ә болар үзебезнеке кебек”, - дип сөенде Равза ханым Сәхипжанова.

 Бу көнне районнардан килгән үзешчән сәнгать артистларына да, “Туган як” оешмасының “Мирас” ансамбле артистларына да алкышлар күп булды. Бәйрәм халкы аларны үз итеп күрде. “Мирас” ансамбленең дебюты иде бу көнне. “Туган як моңнары” юлын дәвам итәр өчен туган ансамбль составында сәләтле яшь егетләр һәм кызлар. Битряков Рафаил – житәкче. Ярдәмчесе - Эльвира Закирова. Ул сабантуй программасын да бик матур алып барды. Ак юллар сезгә...

 Сату нокталары күп булмаса да, бәйрәмгә хас әйберләр, милли һәм дини атрибутика, компакт-дисклар, милли киемнәр сатып алырга мөмкин иде. Күмәкләшеп ял итү өчен өстәлләр, урындыклар гадәттәгедән күбрәк куелган. Балалар өчен аттракционнар эшләде.

 Бәйрәмнең иң күренекле өлеше – көрәш, ул елдан-ел яхшырак оештырыла. Быел мәрә тирәсенә урындыклар куелган иде. Баш судья Равил Гафуров ярышларны бик оста алып барды. Көрәшчеләрнең күпчелеге Урта Азия ягыннан булганга, еш кына кагыйдә-ләрне аңлатырга туры килде аңа. Мәйданда гаделлек хөкем иткәнгә, канәгатьсезлек, бәхәсләр булмады. Түбән Новгород сабан туе батыры исемен танылган спортчы, нижгарлы Дамир Юсипов яулады. Аңа шәһәр мэрының шәхсән призы – сарык бүләк ителде.

 Нижний сабан туе үзенең матурлыгы, күңелле мизгелләре, хөрмәтле кунаклары, кызыклы очрашулары белән истә калыр. 




№28 | 13.07.2012

Татарстанның шәхси хуҗалыклары 70 процентка кадәр бәрәңге уңышын югалтырга мөмкин #6304

$
0
0
15.07.2012 Авыл
«Бәрәңге булса, ачка үлмәбез», – дип кабатларга ярата безнең халык. Шулаен шулай да, тик менә соңгы елларда бәрәңгегә кинәнеп бетеп булмый әле. Колорадо кортларын әйтүем түгел, аны инде афәт дип санамыйбыз. Бәрәңге яфракларын әллә ничә төрле агу белән коендырабыз да кортлардан котылабыз. Ә корылык булса, күпкә куркынычрак, монысын да баштан кичердек. Инде менә быелгы табигать шартлары да икенче афәткә юл ачкан, авыл халкының бакчаларында фитофтороз кебек куркыныч авыруның массакүләм таралуы күзәтелә ди. ТРның шәхси хуҗалыклары 70 процентка кадәр бәрәңге уңышын югалтырга мөмкин икән.

Бу хакта «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» идарәсенең ТР буенча филиалы җитәкчесе Таһир Һадиев хәбәр итте. Аның әйтүенчә, ТРда 80 процент бәрәңгене шәхси авыл хуҗалыклары үстерә. Шәхси бәрәңге бакчаларының мәйданы 65-70 мең гектарга кадәр җитә. Ни өчен шәхси хуҗалыкларның бакчалары куркыныч астында, чөнки зур хуҗалыклар ел саен алдан ук профилактик чаралар үткәрәләр. Ә быел фитофторозның массакүләм таралуына һава торышы – даими яңгыр яву һәм һава температурасының югары булуы тәэсир иткән. Бу авыру вакытында үсемлекләрнең аскы яфраклары, таплар белән күмелеп, көрән төскә керә, яфракларның аскы өлешендә ак кунык барлыкка килә. Авыру тиз арада бөтен үсемлекне чолгап ала. Әгәр дә 20 июльгә кадәр берәр чара күрелмәсә, шәхси сектор уңышның күпчелек өлешен югалтачак.

Фитофтороз турында күпләребез ишетеп белсә дә, чарасын күрергә ашыкмыйбыз. «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» идарәсенең ТР филиалы җитәкчесе урынбасары Алмаз Гыйниятуллин белән аңа каршы көрәш чаралары турында сөйләштек. «Бу мәкерле авыру белән көрәшне көздән үк башларга кирәк. Бәрәңге казыганда авыру бәрәңгеләрне, сабакны бакчада калдырырга ярамый, чистартып түгәргә кирәк. Аның гөмбәчекләре саклана, алай гына да түгел, җил белән споралары биш чакрымга хәтле таралырга мөмкин. Бәрәңге тишелеп чыккач та, сакчыллык чарасын күрергә, бакыр купоросы (10л суга 2 гр исәбеннән) белән эшкәртергә кирәк. Аннан соң ике-өч тапкыр бәрәңге төбенә өелә, бу авыру йогудан саклый. Бүгенге көндә бәрәңге бакчаларыгызда фитофтороз билгеләрен күрәсез икән, пеннкоцеб, ширлан, курзат, дитан М-45 дигән препаратлар белән эшкәртергә кирәк. Аларны кулланганда чиратлаштырсаң, яхшырак. Химик препаратларны куллану зарарлы дип исәпләгән кешеләр безнең үзәктән организм өчен зарарсыз биологик препаратлар сатып ала алалар», – диде Алмаз Гыйниятуллин.

Бәрәңгене фитофтороздан саклауның тагын бер яхшы ысулы – әлеге авыруга каршы тора ала торган Невский, Арина, Верба, Весна, Вятка, Мавка, Новинка, Огонек, Сентябрь сортларын утырту. Бездән менә шундый киңәшләр. Кыш көне базга төшкән саен: «Бер Аллага мең шөкер», – дип куанып менәсегез килсә, чарасын күрегез.


Зөлфия ХӘЛИУЛЛИНА

№--- | 12.07.2012

Мәктәп гомерен озайткан җитәкче #6305

$
0
0
15.07.2012 Мәгариф
Быелгы яз Челно-Вершины районының Совет Иглае авылына шатлык алып килгән. Оптимальләштерү куркынычы янаган авыл мәктәбенә аккредитация үткәрелгән. Бу турыда мәктәп җитәкчесе Марат Фәттах улы Мәүлетов менә нәрсәләр сөйләде:

- Хөкүмәт карамагына күчкән мәктәбебезнең исеме үзгәрде. Хәзер ул: “Дәүләт бюджетындагы Совет Иглаеның тугызъеллык гомуми белем бирү үзәге” (ГБОУООО) дип атала. Бүгенге көндә биредә 23 укучы белем ала. Киләсе уку елында беренче сыйныфка биш бала киләчәк.

Мәктәбебезгә 2016 елга кадәр лицензия алган идек инде. Ә хәзер аның гомере тагын да озайды, ул гомерлеккә бирелде. Аннан әкренләп кенә мәктәпне аккредитация үтәргә хәзерли башладык. Оптимальләштерү куркынычы янаса да, Аллаһыга шөкер, бәхеткә, бусы да уңай хәл ителде. Комиссия әгъзалары мәктәбебезне бик мактадылар: ул чиста, матур, төзек, укытучылар коллективы үз эшләрен зур җаваплылык белән башкаручы, тырыш хезмәткәрләр, укучыларыгыз бик яхшы укый икән, диделәр. Та-гын шунысын әйтми калу ярамас, районыбыздагы 15 мәктәпнең барысы да әлегәчә исән-имин эшләп тора. Билгеле, без – укытучылар, авыл кешеләре, укучылар өчен бу бик зур шатлык булды.
Әгәр дә аккредитация үтә алмаган булсак, мәктәбебез күрше Озёркино авылы мәктәбенә беркетелеп, филиал итеп кенә калдырылачак, һәм бу очракта мәктәптә татар телен укыту бөтенләй бетәчәк иде. Чөнки Озёркинода укыту бары тик рус телендә алып барыла бит. Без чыгарган карарга буйсынырга мәҗбүр булачак идек.

Марат Фәттах улы белән сөйләшә торгач, шунысы мәгълүм булды: мәктәпнең хәлиткеч язмышы турында сүз алып барганда, бу аның илле яшьлек юбилеена туры килгән. Ир-егет кеше өчен илле яшь - гомер уртасы, диләр бит. Менә шул яшьтә кешенең тормыш тәҗрибәсе туплап, гомере буена яраткан һөнәренә тугрылыклы булып, эшләгән эшләренә нәтиҗә ясар чак җиткәнлеге аңлашыла. Ә Марат Мәүлетовның гомерен киләчәк буынга багышлавы беребезгә дә сер түгел. Үзе дә шушы мәктәптә укып чыгып, биредә утыз ел хезмәт иткән укытучы җитәкче генә түгел, ул физкультура дәресләрен дә алып бара, укучыларына спортның тормышта әһәмиятле, бик кирәк шөгыль икәнлегенә төшендерә. Мин бу турыда “Бердәмлек” газетасында язып чыккан идем инде. Аның укучылары Рәсимә Сәйфетдинова, Айрат Мәүлетов, Рамил Сәйфетдинов, Фаил Мәҗитов, Гайса Гыймранов – чаңгы ярышларында район чемпионнары, ә Фердинанд Хәбибуллин абсолют чемпион исемнәренә лаек, дип табылганнар. Ә менә Газим Төхвәтуллин, Динис Баһаутдинов чаңгы ярышлары буенча Самара өлкәсе чемпионы статусына ия булганнар. Руслан Зәйдуллин үз остазының юлын сайлап, хәзер Самара шәһәре мәктәпләренең берсендә физкультура укытучысы булып хезмәт итә. Марат әфәнденең хәләл җефете Гөлсирә ханым белән үстергән уллары Айрат белән Рамил дә спортка мөкиббән киткән кешеләр булып үскәннәр.

Авыл мәктәбенә килгәндә, биредә укыр өчен бөтен уңайлыклар да бар. Ул заманча итеп җиһазландырылган: спутник интернеты да көйләнгән, янгын сигнализациясе дә бар. Биредә ел әйләнәсендә ашханә эшләп тора, җылы бәдрәф ясалган, җәен бакчада кышкылыкка җиләк-җимеш, яшелчәләр үстерелә. Укытучылар катнашындагы иҗат коллективы эшләп килә. Тырыш җитәкченең хезмәте Россия Федерациясенең Мәгариф министрлыгы тарафыннан Мактау грамотасы белән бәяләнгән.

Хәзерге вакытта татар халкының теленә югалу куркынычы янаганда, алдан әйтеп үткәнчә, мәктәпнең филиалга әйләнмәве зур шатлык, әлбәттә. Марат Фәттах улының бу турыда бик борчылып яшәве, мәктәпне таркатмас өчен, күп көч куюы да миңа мәгълүм. Чөнки аның сөйләвенә караганда, ул директор вазифасына керешкәнче, биредә җитәкчеләр гел алышынып торган. Аларның кайберәүләре бер яки ике елдан артык эшли алмаган. Менә шуларны күзәтеп торгач, Марат әфәнденең түземлеге бетеп, ул үзе төпкә җигелеп, эшкә керешкән.

Дөресен әйткәндә, тугызъеллык авыл мәктәпләрен филиалга әйләндергәч, бераздан аларны башлангыч мәктәп итеп кенә калдырмаслармы, ә тора-бара аз комплектлы мәктәп дип, бөтенләй ябып куймаслармы дигән борчу да юк түгел. Менә шушы мәхшәрдән соң авыл кешесенә, “Хуш, авылым” дип аталган җырны җырлап, төянеп, сабыйларын туган нигездән аерып, елый-елый гомере буе яшәгән туган авылыннан чыгып китәргә генә кала бит. Ә шәһәрдә, синең балаң рус мәктәбендә уку сәбәпле, татар телен укудан, гореф-гадәтләребез белән якыннан танышудан, ата-бабаларыбызның матур йолаларын өйрәнүдән мәхрүм булачак. Шулай итеп, иманлы татар авылларыбыз юкка чыгып, картадан да сызып ташланачак, ә балаларыбыз телсез маңкортлар булып калачак. Моны ничек тә булдырмаска иде.

Бүгенге көндә Совет Иглае мәктәбендә югары квалификацияле татар теле укытучысы Фәридә Насыйп кызы Маннапова укучыларга татар телен үзләштерергә ярдәм итә. Ул башлангыч сыйныф укучыларына икешәр сәгать, ә 5нче сыйныфтан 8нче сыйныфка кадәр факультатив рәвешендә белем бирә. Шулай булса да, укучылар татар телен бик яратып өйрәнәләр. Татарстанның Нурлат шәһәрендә шушы фәннән үткәрелгән конкурста Совет Иглае мәктәбенең 8нче сыйныф укучылары Эльвира Хәбибуллина белән Динара Хәйруллина призлы урыннарга лаек булганнар. 4нче сыйныфта укучы Лилия Мөхәммәтҗанова “Зирәк тиен” дип аталган конкурста бик матур итеп рәсем ясап, беренче урынны яулаган. Укучылар татарча шигырьләр, җырлар бәйгесеннән дә читтә калмаганнар.

Менә шулай, матур итеп яши бүген Совет Иглае авылы мәктәбе.

Язмам ахырында мәктәп гомерен озайтучы Марат Фәттах улын, ихлас күңелдән олуг юбилее белән котлап, аңа авыр эшен алып барырга нык исәнлек, гаилә бәхете теләп, рәхмәтләребезне җиткерәсе һәм мәктәп, авыл язмышы сезнең кулыгызда, хөрмәтле укытучылар, дип әйтәсе килә.

Нурсинә ХӘКИМОВА.
Совет Иглае авылы,
Челно-Вершины районы.


---

№--- | 15.07.2012

Гали гармуны – гомерлек дустым #6306

$
0
0
15.07.2012 Җәмгыять
Данлыклы тальян гармунын ясау остасы Гали Гәрәевнең 100 еллык юбилеена багышлап Камышлыда уздырылган “Уйнагыз, Гали гармуннары!” фестивале турындагы язманы “Бердәмлек”тән укыгач, бигрәк тә гармунчыларның чыгышын Казанның ТНВ каналыннан карагач, үземнең яшьлек елларым искә төшеп китте. Сугыш вакытында тормыш бик авыр иде бит: ашарга - ризык, кияргә кием юк. Шулай да, 1943 елда әтием бер кешедән Гали Гәрәевнең тальян гармунын алып кайтты.

Акча булмаганлыктан, ул аны бер сарыгыбызга алыштырган. Ул вакытларда безнең Идәй тирәсендәге авылларда гармун дигән нәрсә бөтенләй юк иде бит. Шуңа күрә безнең әти янында бөтен мәдәни тормыш кайный башлады.

Миңа ул вакытта 12 яшь кенә булса да, колхозда эшли идем инде. Ә эштән кайткач, әтинең гармунын алам да, бакча башына чыгып утырам һәм үзлегемнән гармунда уйнарга өйрәнәм. Үзем җырлыйм, үзем гармун бакаларына баскалап, көй чыгарырга тырышам. Шулай азаплана торгач, бераз булдыра башладым бит. Хәзер инде бакча башына түгел, урамга чыгып уйнарга да мөмкин. Яныма кызлар, егетләр, тол хатыннар җыела да, моңланып, сөйгән ярларын исләренә төшереп, җырлап утыралар. Әти белән әни дә мин уйнаганны бик яраталар иде, алар да безнең янга чыгып тыңлап торалар.

Кышка таба бию көйләрен дә өйрәндем. Элек бит такмакка бии торган гадәт бар иде. Гармун тавышын ишетүгә кызлар-егетләр урамга чыгалар да, гармунчыга ияреп, кич утыру урынына баралар, ә әби-бабайлар, тол хатыннар сугыш кырларында калган ирләрен һәм улларын исләренә төшереп, күз яшьләрен сөртә-сөртә өйгә кереп югалалар.... Ә яшьлек – яшьлек инде ул. Аулак өйдә төн уртасына кадәр бию, җыр, шаян такмаклар тынмый, иртәгә кемгә повестка, кемгә туганының үлү хәбәре килер икән дип уйлап, куркып утыру юк.

Минем дә өч абыем бу вакытта сугышта иде. Иң олыбыз, Газиз абый, сугыш кырларында ятып калды, икесе - Вагыйз һәм Гаяз, яраланып кайтты, шулай булса да, әле күп еллар колхозда эшләделәр.

Мине 46нчы елда ФЗОга алдылар. Гармун, әлбәттә, абыйларга калды. Алар да уйнарга өйрәнделәр һәм гомерләре буена әтинең гармунында уйнап юандылар. Мин дә ялга кайткан вакытларымда дустым Әсгать Насретдинов белән шул гармунны тотып Губанкүл, Әбдери клубларына, йә кызлар җыелган җиргә бара идем. Соңрак, Алмалы авылы кызы Сәриягә өйләнгәч тә, гармунда уйнауны ташламадым, чөнки ул җырларга да, биергә дә бик ярата иде.

Ә әтинең сарыкка алыштырган гармуны миңа 55 елдан соң, абыйларым вафат булгач кына әйләнеп кайтты. Әнә ул, яшьлек истәлегем, минем кебек үк боегып утыра. Кемгә уйныйм соң инде хәзер? Яраткан хатыным Сәрия дә, улым да бакыйлыкка күчтеләр. Дуслар да, туганнар да кайсы кая таралышты...

Булмаса, берәр Сабантуйга гармунымны тотып чыгып, бер сиптеримме әллә?! Күрсен яшьләр, ничек ял итеп, ничек күңел ачып булганны! Ишетсеннәр бездән татар моңын, татар җырын! Без күрсәтмәсәк, кем күрсәтсен соң аларга татар җанын?!


Гомәр СӘГЫЙРОВ, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны

№--- | 15.07.2012

Төмән губернаторы яңа йортын татар авылында салган (ВИДЕО) #6307

$
0
0
16.07.2012 Авыл
Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев яңа йортын Сәел авылында салган. Сәел өлкәнең Ялутор районында Сәел күле буенда урнашкан. Күлнең гомуми мәйданы 40 дүрткел чакрым тирәсе. Авыл халкы сөйләвенчә, Якушев Сәелгә еш кайта. Губернатор йортына илтүче аерым юл да салынган. Авылда мәчет тә бар. Аны төзүдә гарәпләрнең зур ярдәме булган.

Владимир Якушев Башкортстанның татарлар күп яшәгән Нефтекама шәһәрендә туган. Төмән өлкәсе губернаторы булып 2005 елның 24 ноябреннән бирле эшли.

Авылның тарихы һәм Якушевның яңа йортын ни өчен нәкъ менә татар авылында салганы турында Азатлык радиосына авылда яшәүче Гөлфирә Кәримова сөйләде.

 


Рамил САФИН

№--- | 15.07.2012

Эчкечеләр бала «ташый»... #6308

$
0
0
16.07.2012 Җәмгыять
«Сигез сыер асраганчы, симез сыер асра!» – ди халкыбыз мәкале. Санны түгел, сыйфатны кайгыртып әйтелгән сүзләр бу. Санауга, исәп-хисапка күчүем симез сыер турында түгел, балалар турында язасы килүемдә. Дөресрәге, тәртипсез яшәү рәвеше алып баручы гаиләләр һәм анда тәрбияләнүче балалар турында.

Әлеге уй-фикерләр күңелемдә күптән түгел районыбызның мохтаж гаиләләренә ярдәм итү йөзеннән үткәрелгән хәйрия акциясеннән соң туды. Чара барышында «Форпост» яшьләр оешмасы, «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре районыбызның Ачы һәм Үзәк авылларында яшәүче мохтаҗ, күп балалы һәм даими эчкечелек белән шөгыльләнүче, тәртипсез яшәү рәвеше алып баручы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга райондашларыбыз тарафыннан җыелган, кулланышта булган киемнәрне, уенчыкларны һәм тәм-томнарны тапшырды. Әлбәттә, әлеге гаиләләр көтелмәгән күчтәнәчләрдән канәгать калдылар. Арада гаиләләрнең төрлесе бар. Ни тырышып та очын-очка ялгап бетерә алмаучы мохтаҗ һәм күп балалы гаиләләрне дә күрдек без.

Әмма даими эчүчелек белән шөгыльләнүче, тәртипсез яшәү рәвеше алып баручы гаиләләр дә бар шул. Бу гаиләләрдә үсүче балалар кызганыч. Өйләрендә санитария кагыйдәләренең үтәлмәвен, кием-салымга, азык-төлеккә булган мохтаҗлыкны һәм тәрбиянең бөтенләй алып барылмавын әйткән дә юк. Моны күргәч, йөрәкләр кысыла... Бу очракта, бар нәрсә дә үзеңнән тора, диясе генә килә. Шуңа игътибар иттем: тәртипсез яшәү рәвеше алып баручы гаиләләрдә балалар саны күбрәк. Өстәвенә һаман ишәю ягында үзләре.

Әлеге гаиләләр алны-артны уйламыйча бала «ташу»ларын беләләр. Һәр¬кайсында кимендә дүрт-биш бала. Аларны тәрбияләп аякка бастырасы урында, үзләре ирле-хатынлы даими рәвештә эчкечелек белән шөгыль¬ләнә. Балалары язмыш кочагында: ни ашарларына, ни киярләренә юк. Булганнары да, кем әйтмешли, хан заманнарыннан бирле юылмаган. Балаларның күбесе дистрофия белән чирли. Әйтерсең лә концлагерь тоткыннары.

Өйләрдәге фәкыйрьлекне, шапшаклык-пычраклыкны әйткән дә юк. Чәчләрең үрә торырлык! Яшь җанны газаплап, шундый шартларда үстерергә нигә табалар икән ул баланы? Йә, бу бала нинди тәрбия, нинди әхлакый кыйммәт¬ләр күреп үсә инде?! Киләчәктә кемнеңдер килене яки кияве булырга тиешле җаннар бит болар. Шуңа өстәп, кемнеңдер газизен бәхетсез итәргә туган җаннар диясе килә. Чарасызлыктан, тамак хакына аларның күбесе яшьли караклык юлына баса. Ашыйсы килә бит. Өйдә ризык булмагач, нишләсен ул?!

Аракыга, суррогат эчемлекләргә табылса да, ашау-эчүгә, бала тәрбиясенә акча дигәннәре бөтенләй юк. Аналар көне уңаеннан район хакимияте тарафыннан бирелгән биш мең сумны (һәр бала саен бер мең) атна-ун көн эчендә эчеп бетергән ата-ананы, аеруча ананы ничек аңларга?! Өстәвенә аларны күп балалы аналар янына (һичшиксез, лаеклылар янына) зур тантанага чакыралар, чәчәк бирәләр, тәбриклиләр. Кайда монда мантыйк, кайда монда гаделлек?

Мондый аналар арасында ун бала табып, ташлап (табып, багып түгел): «Мин ун бала анасы!» – дип күкрәк кагып йөрүчеләр дә булды. Аның ун бала табуыннан кемгә ни файда?! Берсе – төрмәче, икенчесе – зиначы, өченчесе – кеше малына кул сузучы...

Өйләрендә без булган авыр гаиләләр һаман да үз эшләрен дәвам итә – эшләмәс һәм пособие акчасына эчәр өчен бала ташый. Арада яшь, чибәр, теләсә кайсы ирне ымсындырырлык ялгыз хатыннар да бар. Балалары төрлесе төрле атадан. Әлбәттә, мондый гаиләләр районда эшләп килүче комиссиянең, авыл җирлегенең, медицина һәм полиция хезмәткәрләренең даими игътибар үзәгендә. Кисәтү дә ясала, киңәш тә бирелә үзләренә. Ахыр чиктә, ата-ана хокукыннан да мәхрүм итеп карыйлар. Әмма хәл үзгәрми.
 


Фәнил НИГЪМӘТҖАНОВ, Теләче

№--- | 16.07.2012

Лондонда тәүге Сабантуй үтте (ФОТО) #6310

$
0
0
16.07.2012 Милләт
Бөекбритания тарихында беренче тапкыр Лондонда Сабантуй үтте. Чара Лондон шәһәренең Wembley Park гольф мәйданында узды. Бәйрәмгә Россиянең Лондондагы илчесе А.В.Яковенко килеп, милләттәшләребезне Сабантуй белән котлады.

 

 

 

 

 

 

 

Фото №1 

 Фото №2

 Фото №3

 Фото №4

 Фото №5

 Фото №6

 Фото №7

 Фото №8

 Фото №9

Фоточыганак. 


---

№--- | 16.07.2012

Рамил Курамшинга 65 яшь #6311

$
0
0
16.07.2012 Мәдәният
16 июльдә күренекле якташыбыз, Татарстанның халык артисты Рамил Курамшинга 65 яшь тула. Без аны олы юбилее белән котлыйбыз. Аңа исәнлек-саулык, киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп калабыз һәм укучылар игътибарына Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның мәкаләсен тәкъдим итәбез.

Рамил Курамшин белән рәхәтләнеп сөйләшеп була. Әдәбият-сәнгать, җыр-моң турында, үзебезнең мәдәният әһелләре турында. Югыйсә, хәзер бит бер-беребез белән очрашканда күбрәк юк-бар турында гәпләшәсең, дөньядан зарланасың. Шуның белән бетте китте. Рамил андый түгел. Сәнгатебез өчен борчылып, аның проблемаларын тирән кичереп яшәүче зыялыларыбызның берсе һәм сирәге дип беләм мин аны. Зыялы дип яздым да уйга калдым. Күпме соң алар бездә андый зыялылар? Юк шул, күп түгел. Зыялы исемен күтәреп йөрүчеләрнең дә кайберләре сөйләшә башласа, авызларыннан бәрәңгеләре күренә башлый. Кая инде ул милләт, халык кайгысын кайгыртып йөрүләр. Йөрсәләр дә иң элек үзләрен күрсәтергә, нидер эләктереп калырга гына. Рамил исәк чәчрәп чыкмас, юкка-барга лаф ормас, мин дип күкрәк какмас. Әмма үз эшен ихластан эшләр: баянда уйнар, көйләр язар, җырлар башкарыр. Инде болары гына аз тоелса, эчендәге бөтен борчылуларын газета-журналларга мәкалә итеп бастырыр. Инде алай да җанына урын тапмаса, халык кайнаган бәйрәмнәргә, митингларга чыгып китәр. Шул мөстәкыйльлек өчен барган көрәш уртасында үзенә җан тынычлыгы табар. Хәер, җан тынычлыгы төшкә дә керми инде ул хәзер. Бигрәк тә Рамил Курамшин шикелле милләт җанлы зыялыларга.

Ул миңа элекке өлкән буын сәнгать вәкилләренең соңгы могиканы итеп тоела. Үз-үзен тотышы, иҗаты һәм кылган гамәлләре турында уйлап әйтәм мин моны. Инде арабыздан китеп барган Гөлсем Сөләйманова, Зифа Басыйрова, Азат Аббасов, Рокыя Ибраһимова, Мөхтәр Әхмәдиев, якташы Рәшит Ваһапов кебек атаклы җырчыларны, музыкантларны үзенең кумирлары итеп исәпләвеннән, аларның иҗатыннан өйрәнеп олы сәнгатькә килүеннәндер ул. Рамил белән күпме сөйләшкән булды, телендә – шулар гына. Ул алардан сәнгатькә мәхәббәтне мирас итеп алган, бүгенгә китереп җиткергән. Билгеле инде, киләчәк өчен.

Илленче, алтмышынчы елларда чәчәк аткан олы сәнгать дөньясыннан аерыла алмавы аркасындадыр, Рамил Курамшин консерватив (яхшы мәгънәсендә) карашлы кеше. Иҗатында да, сәхнәдә дә сизелә ул. Бигрәк тә бүгенге җыр сәнгатенә булгакн мөнәсәбәтендә. Яңа исемнәргә сак карый, эстрада йолдызларына бик исе китми. Аларның күбесе үзләренең моңсыз тавышлары, үз-үзләрен тотышлары белән Рамилнең ачуын гына кабарта. Көнбатыштан, урыстан кергән «массовый культура» үрнәкләренә ияреп җырлаучыларга кинаяле, мыскыллы көлү белән генә бәя бирә. Кайчакларда кискенрәк фикерләр әйтеп ташласа да, аның белән килешми дә булмый. Аның профессиональ сизгерлеге, җыр сәнгатендәге нечкә тоемлавы күпләрне көнләштерерлек, объективлыгы исә күп иҗатташларына үрнәк булырлык. Бу аның Салих Сәйдәшевне дә, Нәҗип Җиһановны да бердәй олылавында ачык чагыла. Югыйсә, Җиһановны бетереп ташлап, шуның исәбенә Сәйдәшне күтәрүчеләр дә бар бездә. Бер сөйләшеп утырганда Рамил белән шулар хакында озаклап фикер алышкан идек. Шул чакта мин аның киң карашлы музыка белгече булуын да аңлаган идем.

Рамилдәге профессиональлек һәм универсальлек аеруча сокландыра мине. Без аны, гадәттә, татарның атаклы баянчысы дип беләбез. Биредә аның үз музыкаль алымы, үз моңы, үз темпераменты бар. ул уйнаган көйләрне әллә каян таныйсың. Әйтерсең лә, осталыкны гына түгел, баянның үзен дә ул Мөхтәр Әхмәдиевләрдән алып калган. Татар моңына бик тә килешеп торган, татарның үзенеке булып киткән табигый тавышлы бу уен коралы Рамилнең кулларында нинди генә рәвешләргә керми дә, нинди генә моңнар чыгармый. Баянның ул бөтен мөмкинлекләрен файдаланырга тырыша. Бу урында күптән түгел генә безнең арабыздан киткән мәшһүр язучыбыз Туфан Миңнуллинның публицистик мәкаләләреннән тупланган һәм «Утырып уйлар уйладым» дип аталган китабыннан (2005 елда басылып чыккан) Рамилгә багышланган язмасын китерү урынлы булыр. «Җанга мунча» дип аталган язмасында ул болай ди: «Рамил Курамшин баянда татар көйләрен уйный. Әсәрләнеп тыңлыйм, керләнгән тәнне мунчада юганнан соң тән ничек рәхәтләнеп китсә, минем җанымны да шул көйләр «юып» чистарта, пакъли. Котсыз авазлардан җыеп ясалган шырдый-бырдый көйләр югала, корымланган, сөрем кунган, керләнгән җан иркен сулыш ала башлый. Күңелгә моң тула, яшисе килә, сүнеп барган өмет кабына. Шушы рәхәтлектән мәхрүм милләттәшләремне кызганып куям». Әйе, Туфан ага әйтсә, берәгәйле итеп әйтә иде шул...

Рамил Курамшин баянчы да, җырчы да. Үзе уйнап, үзе җырлаучылар яңалык түгел ансы. Әмма аларның күбесе, гадәттә, йә җырчы буларак, йә баянчы буларак үзешчән дәрәҗәсендә генә була. Рамилнең чыгышлары исә профессиональ баянчы белән профессиональ җырчыныкы. Бер концерт вакытында Рамилнең чыгышын атаклы җырчы Гали Ильясов белән караган идек. Аның: «Монда кайсын тыңларга белмәссең: җырчысынмы, баянчысынмы?» – дигәне истә калган. Моны, әлбәттә, соклану сүзләре дип кабул итергә кирәк. Үз коллегаларыңнан мактау сүзләрен сирәк ишетергә туры килә бит.

Рамилнең җырлый башлавына, һичшиксез, Илһам Шакировның тәэсире зур булган. 20 елга якын мәшһүр җырчыбызның баянчысы булып эшләү, Олы Иҗат, Сихри Моң дөньясында кайнау, шул Иҗатны, Моңны тудыруда турыдан-туры катнашу... Хәер, Илһам янында бер ул гына эшләде мени? Берсе дә җырчы булып китмәде бит. Димәк, хикмәт анда гына түгелдер. Шулай да... Илһамның тәэсирен берничек тә кире кагып булмый. Рамил үзе дә миңа: «Әгәрдә ки Илһам абый белән бергә эшләмәгән булсам, җырлыйм дип авызымны да ачып карамаган булыр идем бәлки», - дип әйткәне бар иде.

Рамил халкыбызның сирәк башкарыла торган катлаулы һәм моңлы җырларына ешрак мөрәҗәгать итә. Әйтик, «Озын су өсте», «Кара урман», «Шахтёр көе моңлы диләр» җырлары. Аның бу җырларга тотынуы әлеге җырларның гомерен озайту, яңарту, баету ул. Андагы моң – борынгы моң. Ераклардан, үзенең туган якларыннан (Түбән Новгород өлкәсеннән ул) ияреп килгән, шунда сакланган, еллар, гасырлар дәвамында да үзгәрешсез калган, консервацияләнгән бер аһәң. Ул халкыбыз җырларын җырлаганда үзенең моңын, үзенең кичерешләрен, сагыш-моңнарын да кушып җибәрә. Ул башкарган җырлардагы бормалар, мелизмнар гаҗәеп тә милли, гаҗәеп тә үзенчәлекле, үзенеке. Аның җырлар яза башлавы да үзе башкарган җырларга сыеша алмавыннан, җаныннан ташып чыккан моңнарны кая куярга белмәвеннән килгәндер, мөгаен. Аның үз җырлары да халкыбыз җырларына аһәңдәш.

Рамил Курамшинны бүгенге эстрада йолдызлары арасында күрмәссең. Аның татар сәнгатендәге миссиясе югарырак, җаваплырак. Сәхнәдә, радио-телевидениедә, хәтта язучылык, журналистлык хезмәтендә дә үзешчәнлек (начар мәгънәсендә) хупланганда, яшьләрне аңгыралата торган сорылык, төссезлек хөкем сөргәндә Рамилнең профессиональлеге, осталыгы, виртуозлыгы аеруча күзгә күренә. Ул чын мәгънәсендә халыкчан талант, халык таланты. Татар сәнгатендәге фидакарь хезмәтләре өчен татар баянчылары арасында беренче булып аңа «Татарстанның халык артисты» дигән мәртәбәле исем бирелүе дә моңа саллы дәлил булып тора.


Роберт МИҢНУЛЛИН

№--- | 13.07.2012

«Булгария»дә якыннарын югалткан Дания апа: «Үзем генә барып ятар идем дә бит...» #6312

$
0
0
16.07.2012 Язмыш
Беренче карашка Арча районы Айван авылында гомер итүче Хәйретдиновлар гаиләсе башкалардан берни белән дә аерылмый: йорт-җирләре җитеш, төзек, гаилә әгъзалары да бер-берсе өчен үлеп торалар. Тик Дания апа белән Габделхәй абыйның йөрәк җәрәхәтләре тирән. Бер ел элек бөтен илне шаулаткан «Булгария» фаҗигасе алар йортын да читләтеп үтмәде: уллары Айнур белән киленнәре Раилә Идел корбаны булдылар. Йөрәк парәләрен югалткан ата белән ананың, ятим калган 5 яшьлек Алмазның хәлләрен белү нияте белән, Хәйретдиновларның ишеген шакыдым.

«Казып алып кайтырмын әле!»

Мәрхүмнәрнең елын уздырып йөргән көннәре икән. «Айнур белән Раилә алты ел ярым бергә тордылар. Шул гомер эчендә киленебез үз кызыбызга әйләнде. Бик тату, бик матур яшәдек. Ашны да икесенә бергә уздырдык, икесенең рухына да догалар кылып торабыз», – дип сөйләде Дания апа. Фаҗигадә якын кешеләрен югалткан гаилә тынычланган инде. Үлгәннәр артыннан үлеп булмый, ди Хәйретдиновлар. Әби белән бабайның оныклары Алмазны үстереп, кеше итәселәре бар бит. Без сөйләшеп утырганда, сабый үзе дә йөгереп кереп җитте. Бер кулында – яңа гына түтәлдән йолкынган бармак буе кишерләр, икенчесендә – түгәрәкләнә генә башлаган чөгендер. «Әби, әбием, салат ясарсың әле», – дип, Дания апага килеп сарылды бала. Харап булган яшелчәләре өчен әбисе ачуланмады тагын, башыннан сыйпап, чыгарып җибәрде. Алмаз әти-әнисенең вафат булганын, бүтән беркайчан да кире кайтмаячакларын белә. Кадерле кешеләре исән вакытта күбрәк әнисе янында чуалса, хәзер әтисен ешрак телгә ала икән. Бервакыт нәрсәгәдер ачуы килгән Алмаз: «Казып алып кайтырмын әле үзләрен!» – дип тә әйтеп куйган.

Аек акыл җиңгән

Бүген тыныч яшәгән Хәйретдиновларга оныклары өчен озак көрәшергә туры килгән. Балаларын җирләп берничә көн узуга, Раиләнең әнисе Рәмзия апа Алмазны үзенә алу турында сүз кузгата. Башта оныкларын Айнурның әти-әнисе тәрбиясендә калдырырга ризалашкан кодагыйның фикерен нәрсә үзгәрткәндер – Дания апа хәзер дә шуңа аптырый. Арча районы опека хезмәте исә Алмаз Рәмзия әбисе белән калырга тиеш дигән карар чыгара. Баланың өзгәләнүен, әби-бабасыннан аерылырга теләмәвен күреп торган Дания апа судка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. «Алмаз шушында туды, 4 яшенә кадәр шушында яшәде. Без һәрчак аның янәшәсендә идек. Рәмзия үзенә алырга килгәч, балам матрас асларына кереп кача иде», – дип искә ала Дания апа.

Биектау район судында алты ай карала аларның эшләре, барлыгы алты утырыш була. Бу ярты ел эчендә Хәйретдиновларның күрмәгәне калмаган. «Тормышта аек акыллы кешеләр бар икән әле», – ди Дания апа. Баланы тикшергән психологларның нәтиҗәләрен, Хәйретдиновлар гаиләсенең тулы булуын (Рәмзия ханым улы белән генә яши, ире вафат. – Ф.М.) исәпкә алып, Алмаз Хәйретдиновлар белән калырга тиеш дигән карар кабул ителә. Адвокатлары акча да сорамый хәтта. «Мин сезнең балагызга булыштым, Аллаһ минем сабыйларымны ярдәменнән ташламасын», – дигән яклаучыларына чиксез рәхмәтле Дания апа.

Бала өчен яшиләр

«Аллаһка шөкер, барысы да артта калды бугай», – ди Дания апа. 1 марттан Алмаз алар янына кайткан. Өчәүләшеп шифаханәдә булырга да өлгергәннәр Хәйретдиновлар. Мин килгәндә, бабай белән онык залда мәш киләләр иде. Ир балага барыбер янында көчле зат булу кирәк шул.

Рәмзия әбисе белән дә күрешеп тора икән Алмаз. Тик Дания апа гына кодагыйлары белән бозылышуына уфтана. «Бергә-бергә дус-тату итеп кенә яшисе иде дә бит...» – дип көрсенә ул.

Суд барган вакытта Айнур белән Раилә Дания апаның төшенә еш кергәннәр. «Имеш, Айнур каяндыр кайткан икән. Әллә никадәр матур әйберләр алып кайткан бу. Алдыма тезеп-тезеп куя шуларны. Мин берсенә дә игътибар итмим. Мәрҗәннәр белән бизәлгән бик матур телефон чыгарып куйды – анысына да исем китмәде. Шуннан Айнурның кулында бик матур дисбе күрдем. Кодагыйга алып кайттылармы икән, әллә миңамы, дип уйлыйм, имеш. Улым: «Әни, бу сиңа», – дип, миңа китереп тоттырды. Аны Алмаз булгандыр дим инде», – дип бер төшен исенә төшерде Дания апа. Суд карарыннан соң бүтән кергәннәре юк икән – тынычланып калганнардыр, күрәсең.

Хәйретдиновларның тагын бер юанычлары – «Булгария» һәлакәтеннән исән калган кызлары Илмира белән кияүләре Альберт. Алар да һәрдаим ярдәм итеп торалар икән.

«Үзем генә барып ятар идем дә бит... – дип күз яшьләрен сөртә Дания апа. – Хәзер менә шушы бала өчен яшибез инде. Аны укытып, кеше итәсебез бар. Җитәкчелеккә, «Булгария» экипажына рәнҗеп тә ни файда – үлгәннәрне кире кайтарып булмый бит. Башка мондый хәсрәтләр күрергә язмасын иде инде, дип телибез».


Фәнзилә МОСТАФИНА

№--- | 12.07.2012

Авылыбыз белән горурланырбыз әле #6313

$
0
0
17.07.2012 Авыл
Аллаһының кодрәте белән җылы, шифалы яңгырлар явып үтте, ә соңгы көннәрдә матур итеп кояш та кыздыра башлады. Әйтерсең лә, халыкның махсус заказын үтәп, Ходай Тәгалә печәннәргә кибәргә мөмкинлек бирә. Мин Похвистнево районы Мәчәләй авылы җирлеге җитәкчесе урынбасары Равил Фәрит улы Уразмәтов белән басуга килеп җиткәндә, биредә кызу эш кайный иде. Әнә печән җыючы агрегат артыннан печән төргәкләре тезелеп кала. Авылның эшчән ирләре аларны машина һәм тракторларга төяп, урынына илтеп торалар. Мин бу күренешләргә сокланып карап торган арада Мәчәләйнең “Бердәмлек” газетасының авыл хәбәрчесе Шамил абый Мамышев та килеп җитте.

- Соңгы вакытта авылыбызда зур үзгәрешләр булды бит әле. Авыл хуҗалыгы производствосы башлыгы итеп яшь кешене сайлап куйганнан соң, юллар, күперләр төзекләндерелде. Мәктәптәге балалар бакчасына, ашханәгә капиталь ремонт ясалды. Самарада яшәүче милләттәшебез Фәхретдин Канюкаев ярдәмендә бик матур, зур Сабан туе үткәрдек. Әгәр дә эшләр шулай дәвам итсә, матур тормышларны күрергә тагын насыйп булыр әле, - дип сөйли башлады. Шул мизгелдә хуҗалыкның яңа җитәкчесе Ринат Искәндәров пәйда булды. Шунысы кызык, авыл халкы аны элеккегечә колхоз рәисе дип атый икән.

- Эшләр ничек бара? – дип сорыйм Ринаттан.

- Бик яхшы. Авыл халкы бер булып эшкә кереште. Чәчкән икмәкләребез матур гына башак кыса. Иншалла, икмәксез калмабыз, дип уйлыйм. Әле менә күргәнегезчә, кышкылыкка печән хәзерләп яткан чагыбыз. Эшчеләребезгә печәнне бушлай кайтарабыз. Көзгә табарак фураж, салам белән дә тәэмин итәргә җыенабыз. Хезмәт хакын да ай саен түләп барабыз. Аның күләме тагын да күтәрелер, дип исәплим.

Калган печәнне фермага ташып, өеп куярбыз. Аллаһы язса, көздән терлек үрчетә башларга ният бар.

- Ринат, эшчеләрегез күпме соң?

- Мин эшли башлаганчы биредә барлыгы 7 кеше генә иде. Хәзерге вакытта. “Айбагар” эшкәртү цехын да кушып әйтсәм, 30 дан артык эшчебез бар. Алар барысы да ирләр. Киләчәктә хатын-кызларга да эш булыр әле, дип уйлыйм.

Малай-шалай тик ятмасын өчен, мәктәп янында футбол стадионы булдырдык. Тренер Наил Сапуковка хезмәт хакы билгеләнде. Спорт белән шөгыльләнүче егетләребез район күләмендәге төрле чараларда катнашып, призлы урыннарга лаек булып торалар.

Ярдәм сорап килгән авылдашларны кире бора торган гадәт юк, кулыбыздан килгән кадәр булышырга тырышабыз. Җәмәгать эшләрендә дә актив катнашабыз.

- Киләчәккә нинди планнар белән яшисез?

- Көзгә май чыгару эшен көйләп җибәрергә дигән ниятебез бар. Дәүләт грантына дәгъва итәргә дә исәп тотабыз. Көзге уңышны җыеп алгач, яңа техника сатып алырга телибез.

Сүзгә хуҗалыкның агрономы Рәфкать Сөләйманов кушыла:

- Күптән түгел заман таләпләренә җавап бирүче “Амечка” дип аталган чәчкеч сатып алдык. 15 - 20 ел буе чәчкән бодай урынына Кинель фәнни-тикшеренү институтыннан яңа сорт бодай кайтарып чәчтек. Башка культураларны да төрләндерергә уйлап торабыз. Быел 1200 гектар мәйданда ашлык чәчелде. Бу былтыргыга караганда 350 гектарга күбрәк. Ә көзгә таба ”Савруха” акционерлык җәмгыятенә аренда-га бирелгән җирләребезне дә кире кайтарып, чәчү җирләрен тагын да киңәйтергә исәплибез. Җирләребезгә минераль ашламалар 15 - 20 ел буе кертелмәгән, гербицидлар белән эшкәртелмәгән булса, хәзер инде бу эш тә җайланды.

Авылда 64 буш йорт тора. Әгәр дә җирләр эшкәртелеп, хуҗалыгыбыз аякка басса, читтә каңгырап йөрүче яшьләребез дә авылга кайтырга җыеналар.

Әйе, “кунак аз утыра, күп сыный”, ди халык. Элек Мәчәләйгә килгәндә күңелне шомлы тынлык борчый иде. Ә бүген мин тыныч, чөнки биредә тулы тормыш кайный. Моны авыл кешеләренең нур кунган йөзләреннән, техника гөрләвеннән, печән һәм җиләк исе белән тулган йортлардан күреп була. Авыл кешесе өчен моннан да зур бәхет бармы икән соң?!

Сабуллашканда Ринат Зәйнулла улыннан:

- Максатыгыз нидә? – дип, сорамый булдыра алмадым.

- Авылыбызны аякка бастыру. Мәчәләй Самара өлкәсендә иң зур, дәрәҗәле, уңган, алдынгы авыл булып санала иде бит. Элек биредә умартачылык, сарык, мөгезле эре терлек, ат, кошчылык фермалары бар иде. Алдагы көндә уңган, тырыш хезмәткәрләребез ярдәмендә алар барысы да сафка басачак. Авылыбыз һәм аның кешеләренең даны бик еракларга таралыр һәм без, яшьләр, туган җиребез белән горурланырбыз әле, - дип җавап бирде ул.

РӘСЕМДӘ: Басканнар: (сулдан өченче) авыл җирлеге җитәкчесе урынбасары Равил УРАЗМӘТОВ, (дүртенче) "Восток" авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Ринат ИСКӘНДӘРОВ һәм (бишенче) агроном Рәфкать СӨЛӘЙМАНОВ бер төркем хезмәткәрләр арасында.


Нурсинә ХӘКИМОВА

№--- | 17.07.2012

Урамда яшәүче Суфия апа: «Үлсәм дә, моннан китмим» #6314

$
0
0
17.07.2012 Язмыш
Менә инде ике айлап Суфия апа урамда яши. Аның түшәме чиксез күк, стеналары картон тартмалар, идәне дә, түшәге дә коры җир. Күршеләре китерсә – ашый, китермәсә – су эчеп гомер итә. Яшел Үзән районындагы Олы Карауҗа авылында яшәүче шундый үзенчәлекле әбигә игътибар итми булдыра алмадым. Ул үзе янына кеше килгәнне бик яратмый икән. Куркамы шунда, уңайсызланамы, ояламы... Сүзгә дә саранрак, диделәр, сорашканны, «кунакка» килүчеләрне бик өнәми. Әби белән уртак телне алай да таптым үзе.

Җәйге челләдә Суфия әби кат-кат киенгән: халаты астыннан ике кат калын кофтасы күренеп тора, җирдә оекчан гына йөри, башында бәйләнгән башлык, кояштан бит алмалары, борын очлары купшакланып беткән, кулында үзеннән дә озын юан агач ботагы. «Өй» дигәне үзенә җитәрлек кенә урынны алып тора – ике метр тирәсе аралыкны картон тартмалар белән әйләндереп алган. Әрҗәләрне исә кибеттән ташыган. Бер якта бәйләнгән жилеты, шәле ята. Бишәр литрлы ике шешә белән суы тора, ике майонез банкасындагысы белән юына. Суфия апаның бәдрәфе дә ерак түгел: урам уртасында ук кече йомышын үтәргә дә күп сорамый ул.

Кечкенә генә, ябык кына әби 80 ягына авышкан икән инде. «Ничекләр яшисең болай, Суфия апа, нәрсә ашап торасың? Ярый ла хәзер җиләк-җимеш вакыты», дим, койма буенда кызарып утырган чияләргә ишарәләп. «Аларныкын алмыйм, явызлар алар, ачуланалар. Ашарга кешеләр китерә, рәхмәт. Суга күршегә керәм, минем тәлинкәләрем, кашыкларым да бар, әйбәт яшим, шөкер», – диде Суфия апа.

Суфия Җәләлиева тумышы белән Карауҗа авылыннан. Кечкенәдән әти-әнисенең ярдәмчесе булып үскән. «Бик кечкенә чагымнан йон алганда сарык аякларын тотып торганымны хәтерлим, аннары кырда әтигә булыша идем», – дип искә ала әби. Озак еллар мәктәптә, аннары авыл мәдәният йортында идән юучы булып эшләгән. Әти-әнисез калганнан соң, бертуганнары да еракка китеп урнашкач, нигездә Суфия апа үзе хуҗа булып калган. Авылдашлары сөйләвенчә, газ кермәгән йортка мичкә ягар өчен ул төрле чыбык-чабык, агач ботаклары ташый торган булган. Бәхетсезлегенә, көннәрдән бер көнне, ут чыгып, йорты көлгә әйләнгән. Торыр урыны калмаган ялгыз хатын, инде шактый еллар аралашып йөргән бер ир-атка ияреп, Яшел Үзәнгә китеп барган. Тату гына гаилә булып яшәп ятканда тагын күңелсезлек – бабай үлеп киткән. Суфия апа аның белән язылышырга өлгерми калган, уртак балалары да юк. Ә бабайның беренче хатыныннан туган кызлары фатирны сатарга булалар. Кыскасы, әби урамда кала. Шулчак аны мәрхәмәтле ерак туганнары табып, подъезд төбеннән үзләренә алып кайтканнар. «Ул ирем ягыннан бик ерак туганыбыз. Кызгандык инде үзен. 80 яшенә җиткән карчыкны урамда калдырып булмый бит. Алып кайттык, юындырдык, киендердек. Тик тәртипкә өйрәтә алмадык. Әбиебезнең үз гадәтләре. Гаеп итеп әйтүем түгел инде, ул үзе белән урын өстенә ризык алып керә дә урын җиренә төреп куя. Мине начар сүзләр әйтеп сүгә, кәефе булмаса, көне буе сөйләшмәскә мөмкин. Балаларны яратмый, кунакка гына кайткан кызым белән улымны да куа иде. Инде оекчан гына мал-туар сараена чыгып, шул килеш түргә узгач, ирем түзмәде, кисәтү ясады. Әбиебез исә төенчекләрен төйнәде дә чыкты да китте», – ди Дания Камалиева. Туганнары үгетләп кире дә чакырып караганнар, тик Суфия апаның үз туксаны туксан – кайтмыйм булгач кайтмыйм...

Авылдашлары Суфия апаның мондый хәлгә төшүенә бик кыенсына. Күпләр аны кызгана, кайсы авыл өчен хурлык дип саный. Карауҗалылар сөйләвенчә, үзеннән рәхим-шәфкать өмет итеп булмый аның, гомер буе усал, авыр холыклы. Үзе яхшы булса, туганнары да сыендырган булыр иде аны дип сөйли халык. Аның әйткән нахак сүзләреннән хәтта инфаркт кичерүче, йөрәге авыртып хастаханәдә дәваланучылар да булган. Тик бүген әби мескен хәлдә. Аңа ярдәм итәргә теләгән кешеләр шактый. Кайсы өенә яшәргә чакыра, мунчага дәшүчеләр бар, авыл җирле үзидарәсендә буш йортлар тәкъдим итеп караганнар, ашыгыч ярдәм машинасы да чакырткан булганнар. Тик Суфия апага мондый яшәү рәвеше ошыймы, әллә нәрсәдәндер куркамы, гел бер сүзне кабатлый: «Монда тудым, монда үстем, монда үләм». «Суфия апа, төнлә куркытмыймы соң, этләр, яшьләр йөри бит», – дим. «Юк, тимиләр», – ди ул, банкасындагы суын йотып. «Ә көзгә, кышка нишләргә уйлыйсың, салкыннар башлана бит?» – дим. «Берәр нәрсә уйлыйсы була инде, монда калмам», – ди ул. Яңгырлы көннәрдә Суфия апа янәшәдә туктаган «КамАЗ» машинасы астына кереп ышыклана икән.

«Бәлки картлар йортына барсагыз әйбәтрәк булыр», – дип авызымны гына ачкан идем, «Юк, кирәкми. Бармыйм», – дип кырт кисте ул. Әллә шикләндеме, минем белән дә корырак сөйләшә башлады. Фотога төшерергә дә рөхсәт итмәде.

Суфия Җәләлиеваның мәсьәләсе буенча Олы Карауҗа авылы җирле үзидарәсе башлыгы Марат Шакировка да мөрәҗәгать иттем. «Без бу хакта күптән уйланабыз инде. Хәзер хастаханәләр белән сөйләшүләр алып барыла. Салкыннарга кадәр әбине берәр интернатка урнаштырырга кирәк. Моның өчен медицина тикшерүе булырга тиеш. Ә ул беркая да бармый, аны көчләп тә алып барып булмый. Милиция чакыртып, мәҗбүри җибәрер идек, ул тәртип бозмый, тыныч кына яши бирә. Тиздән бу мәсьәлә хәл ителер дип уйлыйм», – диде.

Әтисе Гражданнар сугышында катнашкан, кайчандыр дәрәҗәле гаиләдә тәрбияләнгән Суфия апа бүген урамда. Оныкларын кочып, намазларын укып җылы өендә утырасы иде дә бит... Нишләтәсең, бәхетсез картлык... Язмышмы бу, әллә үткәнендә кылган хаталары өчен җәзамы... Картаймыш көндә әнә шулай беркемгә дә кирәкмичә урамда калулардан Алла сакласын...


---

№Ýëüâèðà ÌÎÇÀÔÔ&Agrav | 12.07.2012

“Фәрхәт һәм Фәрхәд” проекты ябыла (ВИДЕО) #6315

$
0
0
17.07.2012 Шоу-бизнес
Интернетта киң популярлык казанган “Фәрхәт һәм Фәрхәд” проекты туктала. Кайчан яңадан чыгасын үзләре дә белмиләр. Артта 24 бүлем, меңләгән тамашачы калды. Видеоларны гомуми карау ике миллионнан артып китә. Ләкин популярлык югары булуга карамастан, “Фәрхәт һәм Фәрхәд” проекты туктала. Билгесез вакытка. Кайчан яңадан чыгасын авторлар әле үзләре дә белми. Бәлки бөтенләй ябылып куячагын да инкяр итмиләр. Бу хакта Байбулат Батулла белән сөйләштек.

 – Байбулат, «ФһФ” проекты бетте дип сөйлиләр. Нигә туктарга уйладыгыз?

 – Көн дә, төн дә бер үк йөзләрне күрә торгач ара башлыйсың. Бу табигый хәл. Кешенең җаны-тәне ял итәргә тиеш. Шуңа күрә аз гына тәнәфес ясап алырга булдык. Яңа идеялар туплап, яңа форматта икенче сезонны башлап җибәрергә уйлыйбыз. Дөнья хәлен белеп булмый, бәлки икенче сезон булмас та. Бүгенге көндә моны бәян итү авыр, кем әйтмешли, күз күрер.

 – Беренче сезон нәтиҗәләре белән канәгатьме?

 – Мин үземне тыңларга да, карарга да яратмыйм, ләкин вакыт-вакыт иске бүлемнәрне карыйм да күңелем күтәрелеп китә. Үзем эшләгән әйберләрдән беркайчан да канәгать булганым юк. Бәлки үземә артык тәнкыйтьчел карыймдыр.

 – Алдыгызга нинди максат куелды һәм аңа ирешә алдыгызмы?

 – Дөресен генә әйткәндә, “кил-апкил” дәрәҗәсендә башланып китте. Бездә мөдир юк, кәгазь эше юк. Башлаганда андый максат куелмады, бары тик җаныбызга нәрсә ошады – шуны эшләдек. Без барыбыз да шундый эгоистлар, чөнки үзебезгә ләззәт алу өчен генә шөгыльләндек. Соңгы нокта куяр өчен эшләнгән 24 нче бүлемне исәпкә алмаганда, 23 өлешен эшләү ләззәт бирде.

 – Бу эшкә алынганга үкенмисезме?

 – Без моны үз теләгебез белән башлап җибәрдек. Аның нәтиҗәләре белән мактанырлык дисәм дә була бит, чөнки “Вконтакте” сәхифәсендә 26 мең язылучы бар, беренче чыгарылышны 200 меңнән артык кеше караган. Татар проектлары өчен бик яхшы күрсәткеч дип уйлыйм.

 – Проект бүгенге көндә барлык чыгымнарны каплар хәлдәме?

 – Без моңа беркайчан да коммерция ягыннан карамадык. Кайчак реклам бирүчеләр булды, хәтта аларны да җентекләп сайлап алырга туры килде. Әмма анда да тамашачының күзен “әчеттермәслек” материал булса гына, реклам эшли идек. Алар азмы-күпме керем бирде, әмма бүгенге көндә проект акча китерә торган өлкә түгел. Хәтта Рунетта йөрүче проектлар да күп акча эшли дип уйламыйм. Татар интернетында андый индустрия юк, без ятимнәр. Әкренләп “Исәр кино” дигән тапшыру популярлашып килә. Болардан тыш яшьләр дә төшерә башласа, сыйфаты да булыр иде, акча эшләү мөмкинлеге дә артыр иде. Шәхсән без нидер үзгәртү ягында. Яңа форматта эшләп карыйсы килә.

 – Сезне Татарстанда да карыйлар, чит илдә дә карыйлар. Әмма күбрәк Башкортстан татарлары ярата дип беләм. Күптән түгел Башкортстан якларында булып кайттыгыз. Нинди тәэсирләр калды?

 – Аны сизенә идек инде. Башкортстан татарлары гына түгел, ә башкортлар да кызыксынып карый. Алар актив тамашачылар рәтендә, чөнки алар тәнкыйтьләрен вә тәкъдимнәрен язалар, элемтәгә керергә тырышалар. Ә инде Казан урамында танучылар еш очрый, ә Уфада тану очраклары шаккатырды.

Башкортстан татарлары безне җылы кабул итә дигән фараз йөри иде, әмма Уфага концерт белән килгән вакытта безне бик җылы каршы алдылар. Уфада яшәүче татарларга һәм башкортларга зур рәхмәтебезне җиткерәсе килә. Үзләренең дә шундый проект эшләргә теләгәннәрен ишеттек. Бездән киңәшләр сорадылар. Башкортстанда актив яшьләр яши. Бәлки киләчәктә Башкортстан якларында да безгә конкурентлар барлыкка килер, Алла бирсә. Шәхсән мин шат кына булачакмын.

 – “ФһФ” проектын караучы иң экзотик тамашачыны кем дип әйтер идең? Башкортлар, урыслар карый дип беләм. Тагын кем?

 – Иң экзотик тамашачы дип әтиемне әйтер идем (Рабит Батулла – драматург, язучы, режиссер – авт.).

 – Әти-әниегез бу мавыгуга ничек карыйлар? Сезнең гаиләләрегез шактый билгеле.

 – Әти болай баш ватып йөргәнебезне үзе хуплый. Концертыбызга да килде. “Сәләт” оешмасы мөдире Җәүдәт абый да безгә җылы карый. “Сәләт” – татар яшьләренең базасы дип әйтер идем. Аларга зур рәхмәтебезне белдерәсебез килә, чөнки чыгарылышларны “Сәләт” офисында төшерәбез.

Әни көлеп карый, әти көлмичә карый. Әти “Шаяннар һәм тапкырлар” уенын башлап җибәрүче буларак яңа идеяләр тәкъдим итә. Без татар телендә камил сөйләшмибез, шуңа күрә Батулла киңәшеннән чыгып булмый. Ул – безнең мөхәррир.

 – Киләсе сезон үткәненнән аерылачакмы? Видеога яңа персонажлар, махсус рубрикалар кертергә ниятегез юкмы?

 – Соңгы чыгарылыш чыкканнан бирле, “ФһФ” турында сөйләшкән юк. Әлегә әйтүе кыен. Бәлки “Гуфи” КВН такымыннан кешеләр пәйда булыр. Музыка, яңа сәхифәләр, урамга чыгып сораштыру – боларны да планлаштырабыз. Шул безнең төче юморны дәвам итәргә уйлыйбыз.

Безнең иҗат күп файда китерә дип уйлыйм. Урыс телендә сөйләшеп йөргән татарлар тамырларын искә алалар, халыкның күңеле күтәрелә. Менә шуның өчен булса да, бу проектны ташлыйсы килми. Үз тарихыбызны, үз телебезне исләренә төшерсәк тә, миссия үтәлгән дип уйлыйм. Соңгы чыгарылышта Америкада яшәүче Илһан Садри видеосын куйдык. Аның сүзләре күңелгә кереп калды: “Тарихыңны, телеңне белү – пәлтә кебек. Пәлтә белән җылырак та, рәхәтрәк тә”. Менә шул тамашачыларга пәлтә кидерүне дәвам итәсе килә.

 


Ленар МӨХӘММӘДИЕВ

№--- | 16.07.2012

Ураза тотучыларга файдалы киңәшләр һәм намаз вакытлары #6316

$
0
0
17.07.2012 Дин

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Ничек тукланырга? 

Бар мөселман дөньясының сыналу чоры җитә: ураза башланырга санаулы көннәр калып бара. Ходай ризалыгы өчен башкарылган әлеге гамәл кешене рухи яктан да, физик яктан да чыныктыра. Сабырланасың, нәфесеңне тыярга өйрәнәсең, саваплы гамәлләр кыласың. 

Соңгы елларда олыларның гына түгел, яшьләрнең дә ураза тотуы, мәчеткә йөрүе - күркәм күренеш. Әмма бөтен кешенең дә ураза тотарга түземлеге җитми. Кайберәүләр ураза тотмас һәм үзен аклар өчен йөз төрле сәбәп таба, зыяны булса, авырып китсәм, нишләрмен, дип борчыла. Сәламәт кешенең ураза тотып ач торуы – организмны шлаклардан чистарту өчен әһәмиятле булуын бүген табиблар да таный. Ураза тотарга кемнәргә ярый, кайсы авырулар вакытында рөхсәт ителми, ач торырга үзеңне ничек әзерләргә? Әлеге язмада шул сорауларга җавап табарга тырышырбыз. 

Габделхак Ризванов, Казан дәүләт медицина университеты доценты: 

– Мин 10 елдан артык инде уразаны калдырмыйм, Аллага шөкер. Алдан ният итеп, үземне әзерлим. Аннан тәвәкәлләп тотынам. Ураза тотуның баштарак 2-3 көне генә авыр, соңрак организм шул режимга ияләнә. Дөрес, бу чорда көч күп сарыф итә торган авыр физик эшләрне соңгарак калдырып торырга да туры килгәли. Әмма бөтенләй эшсез торырга да ярамый. Бакчада эшләп керсәң дә, вакыт тизрәк уза. 

Иң мөһиме: ашау-эчүне җайга салу. Сәхәргә эремчек, сөт өсте, хәләл иттән әзерләнгән шулпа бик әйбәт. Кара бодай, тары, дөге боткалары да туклыклы. Кичкә шулай ук ит шулпасы, тавык, балык ризыклары пешерергә мөмкин. Үзебезнең җирлектә дә җиләк-җимеш, яшелчә өлгерде. Ник шулар белән сыйланмаска, алар читтән китерелгәннәргә караганда файдалырак та. Ураза вакытында, ризыкны кояш баеганнан соң таң атканчы өч тапкыр, аз-азлап ашап алам. Көндез тыелып торганлыктан, чәйне күбрәк эчәм. 

Хәзер ураза тоту үзе зур бәйрәм. Тәрәвих тамазын укырга, авыз ачарга мәчеткә дә йөрибез. Анда да табын аш-судан сыгылып тора. Ураза тотучыларның күплегенә хәйран каласың. Яшьләр дә килә. Бу бит тәрбия чарасы, кешене чисталыкка өйрәтә, берләштерә, савыктыра. Әйе, гает көннәре якынлашканда, үземне күпкә сәламәтрәк хис итәм, йөрергә җиңел, йөрәктә дәрт уяна, кәеф күтәрелә, тормышка караш үзгәрә. Бер сүз белән әйткәндә - рәхәт. 

Искәртмә. Тик кайбер хасталарга ураза тотарга ярамый. Бу хакта белә торып та ач тору - үзеңә-үзең зыян китерү дигән сүз. Аннан беркемгә дә файда юк. Мәсәлән, шикәр чире белән авыручы көн дәвамында аз-азлап 5 мәртәбә ашарга тиеш. Гипертония белән авыручыга дару эчәргә кирәк, шуңа карамастан кайберәүләр ураза тотарга алына. Моның азагы бик аяныч, хәтта үлем белән тәмамланырга мөмкин. Йөкле ханымнар, бала имезүче аналар, йөрәк-кан тамырлары системасы, көчле формада үпкә, бавыр, бөер, ашказаны авырулары булганнар да ураза тотудан тыелсын иде. Һәрхәлдә үзеңнең чамаңны белергә, башта табиб белән киңәшергә кирәк. 

Суны күп эчегез, җиләк-җимеш ашагыз 

Рамазан ае якынлаша. Бу уңайдан Гөлизар Бакыйның “Заман” (Төркия) газетасында чыккан “Психологик әзерлек кирәк” дигән мәкаләсе файдалы, кызыклы булыр дип, бераз кыскартып укучыларыбызга тәкъдим итәбез. 

– Профессор, доктор Мөхит Мәрт уразага үзеңне алдан психологик әзерләргә кирәклеген әйтә. Намаз кылыр алдыннан тәһарәтләнгән кебек, Рамазанга да әзерләнү таләп ителә. Мәгълүм ки, Рамазан – Коръән ае. Шуның өчен аңлап уку, тәфсирләрне уку бик файдалы. Рамазан аенда күп укырга, фикерләргә тәкъдим ителә. Моның иң әйбәт юлы китап, Коръән уку. Укыгач, табигый, уйланасың, фикерлисең. 

Күп һәм тыгыз эшләүчеләр йокы туймаудан зарланырга мөмкин. Шуңа күрә алар бер сәгать, сәгать ярым иртәрәк ятсын. Инде иртәрәк ята алмый икән, мөмкинлегенә карап, төштән соң ярты сәгать булса да йоклап алу бик файдалы. Әлеге ярты сәгать йокы төнге сәгать ярым йокыга тиң, ди галимнәр. Әмма көндез озаклап (сәгатьтән артык) йоклау тәкъдим ителми. Чөнки мондый хәл баш авыртуга сәбәп булырга мөмкин. Гомумән, йокы туймау проблемасы килеп чыкмасын өчен режимны саклау таләп ителә. Берүк вакытта ятарга, берүк вакытта торырга кирәк. 

Ашказаны гына түгел, тел, күзләр, колаклар да ураза тота. Әйтик, телевизорны азрак карарга кирәк. Белгечләр уразага әзерләнү өчен иртәнге һәм төшке, төшке һәм кичке аш арасын озынайтырга тәкъдим итә. Мәрт кайбер кешеләрнең Рамазанны күңел ачу ае итеп күзаллауларын да әйтә. Кайберәүләр, чынлап та, беренче чиратта ифтар, сәхәр табыннары турында уйлый. Бу – бер проблема. Югыйсә, бу ай – Аллаһы Тәгаләнең мәгънәви, рухи табыны. Димәк, гыйбадәтләрне, телнең гыйбадәте булган зикерне арттыру кирәк. “Телебез, күзебез, колагыбыз буш, мәгънәсез нәрсәләр белән керләнергә мөмкин. Моңа юл куймаска кирәк”, – дигән пәйгамбәребез. Шуңа күрә пәйгамбәребезнең җиңел әйтелә торган: “Сөбханаллаһи бихәмдиһи, сөбханаллаһил газыйм” дигән зикерен еш әйтергә кирәк (автобуста да әйтеп барып була). Күзне мәгънәви керләрдән арындыру өчен – Коръән укырга, калебне начар фикерләрдән арындыру өчен фикер йөртергә кирәк. 

Рамазан башланырга 4–5 көн кала суны күп итеп эчәргә тәкъдим ителә. Озак вакыт сусыз тору минераль матдәләрне югалтуга сәбәп булачак. Шуның өчен минераль суларны, әйрән кебек эчемлекләрне күпләп эчә башларга кирәк. 

Рамазан алдыннан татлы, шикәрле ризыкларны азрак кулланырга кирәк. Чөнки кандагы шикәр тотрыксызлыгы җитди проблема китереп чыгарырга мөмкин. Шикәрле ризык ашаганда канда шикәр микъдары кинәт артып китәргә һәм аннан соң кинәт төшәргә мөмкин. Мондый хәлгә тап булмас өчен шикәрле ризык ашауны киметү зарур. Кирәкле минераллар һәм витаминнарны тиешенчә алу өчен җиләк-җимешне күпләп ашарга тәкъдим ителә. Әйтик, сәхәрдә алма ашасаң, эчәсең килү кими. 

Ураза тоту - ашау-эчүдән тыелып тору гына түгел

Рөстәм Зиннуров, “Казан нуры” мәчете имам-хатыйбы: 

Дин буенча уразаны балигълык яшенә җиткән һәркем тотарга тиеш. Балигълык дигәндә, физиологик яктан өлгерү турында сүз алып барыла. Аз гына кәефең китеп, чирләп торасың икән, уразага кергәнче, алдан ук дәвалану чарасын күрү мәслихәт. 

Адәм баласы нинди дә булса сәбәп белән ураза тота алмый икән, һидия сәдакасы бирү фарыз. Моңа мохтаҗ кешене ашату, аңа бер утырып ашарлык ризык яки акча бирү дә керә. Бу хакта “Бәкара” сүрәсендә дә искә алына. Сәдакәне ятим балага, ялгыз карт-карчыкка, аз керемле гаиләләргә дә бирергә була. Әгәр кешенең бирер мөмкинлеге юк, үзе дә авыр хәлдә, очын-очка ялгап кына яши икән, Аллаһы Тәгаләдән үзен ярлыкауны сорарга кирәк. 

Ураза тоту - ашау-эчүдән тыелып тору гына түгел бит әле ул. Аның мәгънәсе зуррак. Рамазан - рухи сәламәтлек, күңел пакьлеге, әдәплелек турында уйлану ае да. Әгәр ураза тотучы көннәр буе кем турындадыр гайбәт сата, вакыт узсынга, телефоннан теләсә нәрсә сөйләшеп, кеше тикшереп утыра икән, уразасының кабул булуы шикле. Ир кеше хатыныннан, балаларыннан гаеп эзләп, вак-төяккә дә катышып утырса, аның да тоткан уразасы кабул булырмы? Шулай ук икеле. Балалар, студентлар да уразага керә. Шул ук вакытта әти-әнисе берәр йомыш кушканда, мин ураза, миңа ярамый дип иренеп сүз тыңламау шулай ук дөрес гамәл түгел. Балалар шуны истән чыгармасын иде: Аллаһы Тәгаләдән соң, икенче булып, ата-ана хакы тора. Бәхет – аналарның аяк астында дип юкка гына әйтмиләр. Бала намазга әзерләнә, ди. Ә әнисенә ашыгыч ярдәм итәргә кирәк. Бу очракта да иң әүвәл әнинең гозерен үтиләр. Аннан тыныч күңел белән намаз укып алырга була. Тәртип, җай белән эшләсәң, барына да өлгерәсең. 

Шунысын әйтим: бүген без әти-әни, әби-бабайның төшенә дә кермәгән ризыклар ашыйбыз. Булганына шөкер итә белсәк иде. Кайчандыр әби-бабайларыбыз черек бәрәңге, алабута күмәче белән ураза тоткан. Бөтен нәрсәне кул белән башкарганнар: сабыен янәшәсенә куеп, урак урганнар, кырдан кайтып кермәгәннәр, уразаларын калдырмаганнар. Безгә ризык табу проблемасы юк, җаның ни тели шул бар. Бу миңа ошамый дип, ризыктан гаеп эзләп утыру үзе зур гөнаһ. Кайбер кеше, ашау-эчүдә чик-чама белми. Мин көннәр буе ураза тотам дип артыгын ашарга ярамый. Бала-чагагыз ураза тота икән, аңа җиләк-җимеш, тәмле ризыклар алырга акча кызганмагыз. Ураза тоткан балаң өчен матур итеп табын әзерләп бирү шулай ук саваплы гамәл. 

Ураза нияте 

Кояш чыгарга 2 сәгать кала сәхәр ашап бетереп, фарыз уразаны тоту өчен ният әйтелә: 

“Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләһи Тәгалә. Әмиин”. 

“Аллаһ Тәгалә өчен ихласлык белән, таң вакытыннан башлап кояш батканчыга тикле, Рамазан уразасын тотарга ният кылдым. 

Кояш баеп, чираттагы көннең уразасы тәмамлангач, бер чеметем тоз яки бер йотым су, шулай ук хөрмә кебек татлы җимешләр белән ифтар кылу, ягъни авыз ачу – сөннәттер. 

Авыз ачканнан соң укый торган дога: 

“Әллаһүммә ләкә сумтү үә галә бикә әәмәңтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү”. 

“Аллаһым, шушы уразамны Синең өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм мин Сиңа тәвәккәл иттем. Синең ризалыгың белән авыз ачам. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка”.


Фәния АРСЛАНОВА, Рәшит МИНҺАҖ әзерләделәр

№--- | 17.07.2012

Университетта татар теле һәм әдәбияты белгечлеге бетерелә #6317

$
0
0
17.07.2012 Мәгариф
Университет мәктәпне тәмамлаучыларны һәм югары белем алырга теләге булганнарны үзгәрешләр белән каршы ала. Журналистика һәм социология факультеты деканы Васил Гарифуллин сүзләренчә, һуманитар белгечлекләргә бюджет урыннары шактый киметелгән. Казан университеты җитәкчелеге Русиянең яңа фән һәм мәгариф министры Дмитрий Ливановның әйткән сүзләрен үзенчә тормышка ашыра башлаган.

– Васил әфәнде, татар журналистикасына түләүсез укуга быел ун урын сораганыгызны белдергән идегез. Күпме бирделәр?

– Безнең татар журналистикасына тугыз бюджет урыны бирелде. Бәйге бар, хәзер безгә утыздан артык гариза керде. Исем, фамилияләрен карап утырдым, араларында газет һәм журналлар аша таныш булганнар күп. Ике имтиханнан 160-164 бик югары баллар белән килгән җиде-сигез бала бар.

​​Алар 19 июльдә иҗади имтихан бирәчәк. Анда аларның татар әдәбиятен, грамматиканы белүләрен, иҗади сәләтләрен дә тикшерәчәкбез. Шушы өч имтихан нәтиҗәсе белән август башында иң яхшылары түләүсез тугыз урыннарга кабул ителәчәк.

Көндезге бүлектә түләүсез укуга без ун урын сораган идек, тугызга калды. Бездә генә түгел, һуманитар белгечлекләрне шактый киметтеләр. Бездә түзәрлек әле ул, алай ук түгел. Политология, юридик белем, икътисадчыларның бюджет урыннарының өчтән беренә кадәр кыскарттылар.

– Татар журналистикасына читтән торып укуга түләүсез урыннар булдымы?

– Быел без татар журналистикасына читтән торып укуга студентлар кабул итмибез. Бу Русия мәгариф системы белән бара торган әйбер хәзер сәясәткә әйләнеп китте инде дияргә була. Яңа министрның әйткән сүзләренә күп кенә уку йортлары шунда ук керешеп тә китте. Безнең уку йортында быел читтән торып уку алдан игълан ителгән булса гына алалар. Без алдан игълан итмәгән идек, шуңа күрә безнең филиаллар гына кабул итәчәк. Албуга филиалы һәм Чаллы филиалы журналистика белгечлегенә читтән торып укуга алачак. Бездә Казанда бары тик көндезге бүлек кенә кала.

– Башка курсларда читтән торып татар журналистикасын өйрәнүчеләр күпмеләп соң?

– Безнең хәзер татар журналистикасында читтән торып укучылар саны төрле курста төрлечә. Быел утызлап укучы чыгардык. Ул утыз кабул ителмәгән иде, төрле елларда кайсы бала табып, кайсы эше белән бер ел килә алмыйча калганнар бергә җыелып шулай булды ул.

Төрле редакцияләрдә эшләүчеләр өчен читтән торып уку бүлеге начар әйбер түгел иде. Кызганыч, соңгы елларда читтән торып уку бүлегенә журналистика белән бернинди элемтәсе булмаган, редакцияләрдә эшләмәүчеләр, урта мәктәпне тәмамлап килүчеләр дә бар иде. Гадәттә болай уку нәтиҗәле түгел дип саныйм мин.

Абитуриентлар җәлеп итү беренчел...

Казан университеты элекке елларда татар телен һәм әдәбиятын тирәнтен өйрәнү, бу өлкәдә белгечләр әзерләүдә билгеле уку йорты иде. Татар теле һәм әдәбияты белгечлеге алып һуманитар тармакта гына түгел, ә башка өлкәләрдә дә үзләрен танытканнар да бар. Быелдан башлап татар теле һәм әдәбиятына башка белгечлек тә кушылып укыта башланачак. Казан федераль университетындагы филология һәм сәнгать институтының татар бүлеге җитәкчесе Флера Сәйфуллина сүзләренчә, абитуриентларны җәлеп итәр өчен алар әнә шундый адымга барырга мәҗбүр булган.

– Әле мәктәпләрдә чыгарылыш имтиханнары тәмамланганчы ук классик татар теле һәм әдәбияты белгечлегенә бюджеттан 25 урын сораячагыгызны әйткән идегез. Бу урыннар булдымы?

– Үзгәрешләр белән булды. Ватан филологиясе, татар теле һәм әдәбияты төркеменә, ягъни классик филологиягә үзенә генә булмады. Безгә аңа 25 урын бирделәр, аның 11е татар теле, әдәбияты һәм гарәп теле, монда ислам тарихын һәм мәдәниятен тирәннән өйрәнү дә карала. Тагын 14 урын татар теле, әдәбияты һәм мәгълүмати технологияләргә бирелде. Бу 25 урынлы бер төркем булачак.

– Алга таба татар теле һәм әдәбияты белгечлеге үзе генә булмаячак мени?

– Үзе генә булмаячак, бер ягында гарәп теле, ә икенче төркемдә мәгълүмати технологияләр булачак. Алга таба белгечлек "татар теле, әдәбияты һәм..." дип барачак. Менә шулай үзгәрде ул. Документлар кабул итү алдыннан гына әнә шундый үзгәрешләр булды.

– Кем теләге белән үзгәрде соң?

– Укырга керергә теләүчеләр өчен татар теле һәм әдәбияты күңеллерәк бит. Эшкә урнашу якларын да исәпкә алып шулай эшләнде. Мәгълүмати технологияләр дә көн кадагында, узган ел моңа аерым кафедра ачылган иде. Ул филологиядә мәгълүмати технологияләр дип атала. Кафедрасы бар, ә студентлар булмаса күңелле булмый бит. Гарәп проектына да үзенә генә тулы бер төркем җыеп булмас иде. Хәзер яңа таләпләр белән төркемдә 25 кеше булырга тиеш. Шуңа күрә, алай да, болай да уйлап, җитәкчелек белән уйлашып үзебез әнә шундыйрак нәтиҗәгә килдек. Өстән саннар бирелеп, менә шулай җыясыз дип кенә төшмәде ул. Абитуриентларны ничек җәлеп итеп булыр дип уйлана торгач, әнә шулай килеп чыкты.

​​Татар теле, әдәбияты һәм инглиз теле төркеменә бюджеттан 25 урын бирделәр. Хәзер 50гә якын кеше моңа керергә теләп документларының төп нөсхәләрен тапшырды. Татар теленә һәм әдәбиятына тагын бер нәрсә булса гына балаларны җәлеп итә. Шуларның бөтенесен уйлап, балаларга киләчәктә нинди диплом бирәчәгебезне, хәзер нәрсә белән кызыксындыра алуыбызны исәпкә алып эшләнгән эш булды ул.

Татар теле һәм инглиз теле педагогик белем бирү юнәлеше ул. Ул элеккеге педуниверситет юнәлеше. Педагогик белем бирүгә ике төркем җыела. Беренчесе татар теле һәм әдәбияты инглиз теле белән булды. Аннары татар теле һәм әдәбияты һәм мәктәпкәчә белем бирү дигән төркем бар. Аңа да 25 бюджет урыны бирелде.

– Гомумән бюджет урыннарын бирүне, белгечлекләргә үзгәрешләр кертүне кем хәл итә, университетмы, әллә Мәскәүме?

– Университетка Мәскәүдән гомуми урыннар килә, аннары университет җитәкчелеге мондагы институтларга һәм факультетларга бүлә дип беләм мин. Татар теле һәм әдәбияты шуңа тагын бер өстәмә белгечлекне дә кушып безгә көндезге бүлеккә 75 бюджет урыны бирелде. 19 түләүсез урын читтән торып укуга бирелде. Читтән торып укуның шарты бар – керергә теләүчеләр татар теле һәм әдәбияты юнәлешендә көллият бетергән булырга тиеш.

– Татар теле һәм әдәбиятын гына тирәннән өйрәнү элегрәк фәнни юнәлешне дә үзенә ала иде. Гарәп телен дә өйрәнеп, мәгълүмати технологияләрне дә өйрәнеп татар теленә башкача күзлектән карау өчен шулай эшләндеме бу?

 – Абитуриентларның игътибарын җәлеп итү өчен шулай эшләнде ул. Өстәмә белгечлек булгач, бетергәч эшкә урнашу мөмкинлекләре дә күз алдында тотылды. Быелга әнә шулай эшләнде. Киләсе елга бәлки икенчерәк юнәлештә эшләргә туры килер.

– Димәк, әле бу үзгәрергә мөмкинме?

– Үзгәрергә мөмкин. Былтыр гарәп теле педагогик белем бирү юнәлешендә иде. Былтыр педагогик белем бирүдә дә чиста татар теле һәм әдәбияты төркеме бар иде. Инглиз белән бергә булганы да бар иде. Киләсе елга тагын да үзгәрешләр булачак. Безнең әле татар телен хокук белеме белән ачу да планыбызда бар. Быел ук ачарга теләгән идек, бюджет урыннар чикләнгәнгә тормышка ашырып булмады.

Удмуртиядә дәүләт теленә башка караш

Күршеләргә күз салсак, Удмурт дәүләт университетының удмурт филологиясе деканы Любовь Федорова үзләрендә республикадагы дәүләт телен үзләштерү белгечлегенә урыннарның киметелмәвен әйтә.

Удмурт теле һәм әдәбияты белгечлегенә 32 бюджет урыны бирелгән. Аннан да кала читтән торып укуга түләүсез җиде урын биргәннәр. Узган ел биш кенә булган. Магистратурага ун урын алганнар алар. Федорова сүзләренчә, университет җитәкчелеге дәүләт теленә аерым игътибар кирәклеген аңлый.

Быел да удмурт теле һәм әдәбияты белгечлегенә укырга керергә теләүчеләр бер урынга ике кеше булыр дип торалар. Бүгенгә бер урынга 1,8 гариза бирелгән. Федорова бер урынга биш-алты кеше булуга караганда, ике кеше булуны хуп күрә. “Элек бәйге зур булганда удмурт телен һәм әдәбиятын бик үк яхшы белмәгәннәр дә бәлки анда үтәрмен дип гаризаларын тапшыра иде, хәзер алай түгел, удмурт телен һәм әдәбиятын бик яхшы белеп, аны өйрәнергә теләүчеләр генә килә безгә”, ди ул. 


Наил АЛАН

№--- | 17.07.2012

Аяз Гыйләҗевнең Марсель Галиевкә язган хаты #6318

$
0
0
18.07.2012 Җәмгыять
Нәкыя ГЫЙЛӘҖЕВА: Соңгы көннәрдә Аязның архивындагы язмаларны җентекләбрәк барларга керештем. Аязның үз куллары белән теркәп куйган папкаларны күп мәртәбәләр актаргалаган булсам да, эчтәлеге нечкәлекләре белән истә калмаган. Максат куеп эзлекле казына башлагач, алар бер-берсенә тоташкан көндәлекләр рәвешендә баралар икәнлеген аңладым...

Аяз, хатлар язып, аларны теркәп калдыруны хуп күрде. Кая гына хат юлласа да, күчермәләрен үзендә калдыра килде. Шулар хәзер киләчәк буынга тарих булып, әдәбиятыбызның үткәндәге серләрен дә сөйлиләр икән. Һәрхәлдә, үзем шулай дип уйлап, түбәндәге бер хатны гына тәкъдим итеп карарга булдым. Ә алар меңәрләгән. Аяз татарның яшь язучыларын бөтендөнья әдәбияты югарылыгында күрергә теләп, үзенә нык якынайткан һәм, аларны яклап, Мәскәү нәшриятларына хатлар да юллаган... Әйтерсең лә берәр җирдә җаваплы пост биләгән?! Шулай булса да, аның сүзенә замандашлары, теләктәшлек күрсәтеп, колак салалар иде...

Бүген «Шәһри Казан»га Аяз Гыйләҗевнең Марсель Галиевкә язган хатын тәкъдим итәм.

Марсель дус! Чуктин-чук сәламнәр! Менә срокның беренче бишкөнлеген уздырып җибәрәбез. Кәеф начар түгел, эшләнә. Егетләр дә ничего гына йөриләр сыман. Кәшфулыч, гадәтенчә, бераз мырлый инде ул, диңгез шавы да ошамый аңа, юлларда машинаны да бетерер иде, нарат урманнары өстенә, томанны таратып, кояш та элеп куяр иде. Без ул яшьне узган, безгә ничек тә бара, кояш безнең күкрәкләрдә. Утырдык исә машинканы шакылдатабыз гына!.. Пьеса язып маташам бит. Академия театрына берәр нәрсә биреп булмасмы дигән идем. Репертуарлары юк. Репертуарларында минем исем юк. Ике «юк» – нәрсә дигән сүз ул? Начар дигән сүз. Менә шулай.

Инде сүзне бүгенге татар прозасына күчерик. Син бүгенге көндә иң җаваплы, иң олы тәхетләрнең берсендә – татар прозасының башында утырасың. (М.Галиев ул елларда «КУ» журналының проза бүлегенең мөдире булган – Н.Г.) Кем син? Язучы буларак, син бик үзенчәлекле талант. Дөрес, әле син ачылып җитмәдең, бөтен барлыгыңны раслый торган әсәрләрең әле язылмаган, әмма, әгәр онытмаган булсаң, мин сине беренче адымнарыңнан ук, беренче проза әсәрләреңнән үк үз иттем, яраттым. Хәтта Туфан Миң-нуллин «капустник» дигән пьесаңда да яхшы өмет яралгылары бар иде. «Чаян»да басылган юмор әсәрләрең синең ул якка да канат җәя алачагыңны күрсәтсә, «Социалистик Татарстан»да басылган публицистик мәкаләң шул рубрикада, шул тема тирәсенә багышлап басыла торган бик күп материаллардан өстен, анда төп-төгәл, дөп-дөрес тормыш күзәтүе, бүгенгене үзеңчә аңлау һәм аңлатырга тырышу бар иде. Бәс, шулай икән, син дөньяны үзеңчә танып белүче кеше, үзеңчә ачарга тырышучы сәяхсың. Бу, дустым, ифрат зур җаваплылык. Талант бар кешегә дә бирелми. Таланты бар кеше халкы алдында мең тапкыр җаваплы, талант бер синең байлыгың гына түгел, ул – уртак хәзинә. Без синнән күпне көтәбез, өметләнәбез һәм законлы рәвештә таләп тә итә алабыз. Килештекме?

Бүгенге татар прозасының уртак кимчелеге нәрсәдә? Ул – авторларның надан булуында. Безнең бик күп авторларыбыз дөнья агышын бәяли алмыйлар, тормышның бүгенге көнен хәрәкәттә билгели белмиләр, дөнья әдәбиятын, рус әдәбиятын укымыйлар. Бөтен илебезгә таралып утырган татарларның бик күптөрле тормыш формаларын һаман бер үк сюжетлар, бер үк эчтәлекле гади ситуацияләр белән аңлатырга тырышалар. Әйтик, безнең әсәрләрне русчага яки башка телләргә тәрҗемә иткәч, алар татар әсәре булып яңгырау дә-рәҗәсенә менә алмыйлар, русның яки башка милләтнең уртакул әсәрләре белән аваздашлык алалар да югалалар. Мисалга ерак барып йөрисе дә юк. Г.Әпсәләмов күпме әсәрләрен нинди тиражлар белән әдәбият мәйданына чыгарып карамады. «Роман-газета»да миллион тиражлар белән чыкты әсәрләре, хәзер дә, китап кибетләренә керсәң, бары тик аның әсәрләре генә тезелеп торганын күрерсең. Ә берәр җирдә әдәби мәсьәләләрне чишкәндә, стиль, форма якларына игътибар юнәлткәндә, бүгенге совет әдәбиятының торышына багышланган күпсанлы мәкаләләрнең берәрсендә аның әсәрләре нигез булып, бүгенге әдәби үсешне билгеләүче әсәр булып телгә алындылармы? Юк. Үлгәннәр турында яман сүз әйткәнче, телеңне тый, дигәннәр. Мин Г.Әпсәләмов турында түгел, аның романнары турында сүз алып барам.

Бармы безнең әдәбиятта «үткәннәр авазын» актив рәвештә куллану? Без милләтебезне күрә торып ярлыландырдык. Бездә дә бар ул эзли башласаң риваятьләр-легендалар! Ми-шәрләр үзләре нинди кызыклы этник группа! Ә керәшеннәр? Алардагы йолалар, май чабулар, нардуганнар, кырау куулар, яфрак бәйрәмнәре, покраулар – һәммәсе әллә никадәр мәгънәгә ия! Типтәрләр аерым, себер татарлары, нугайлар, Урал татарлары, Нократ татарлары... Фольклор экспедицияләре аларның байтагын җыеп, туплап куйды. Тик без аларны әдәби хәрәкәткә кертеп җибәрергә кыймыйбыз.Татар язучысы, кайда гына туып үссә дә, һаман да шул бер төбәкне – Казан арты татарларын гына яза яки кызык өчен (мәгънә өчен түгел!!!) бер мишәрне кертеп, кеше көлдерергә маташа. Ал син грузиннарны. Сваннар икән алар, үз тарихлары, үз тормышлары, үз төсләре, гореф-гадәтләре белән әдәбиятка килеп керәләр. Гуриецлар, иммеретиннар, мегреллар – һәммәсе, Грузия чикләрен үтеп чыгып, дөньядагы мең халыкка таныш. Ә без чикылдап торган мишәр авыллары, мишәр кызлары, мишәр мәхәббәте турында язарга кыймыйбыз. Кояшның «Тәңкәле тау» повестенда шуның бик матур яралгылары бар иде. Аңа шушы юнәлештә бик нык үсәргә һәм әдәбиятны үстерергә кирәк. Кара инде син Гәрәй керәшенне, татарлар турында язып азаплана бит. Күр инде мине, егерме яшенә кадәр керәшеннәр белән яшәгән килеш, алар турында рәхәтләнеп укырлык этнографик әсәр яза алганым юк. Этник группалар турында язу – тарих турында язу ул. Нурихан шикелле тарихның әллә кай тамырларына төшкәнче, якынрак үткәннәребезне яза алсак та ярар иде. Керәшеннәр турында яза башладыңмы, Иван Грозныйны телгә алмыйча булмый. Ә Иван Грозный, шәхес буларак, татар тарихына нык кагылган кеше. Ни өчен тарихны бер яктан торып руслар гына язарга тиеш?!

Без үз тарихыбызны белмибез. Өйрәнмибез. Ялкаубыз. Татардан да ялкау халык юктыр дөньяда! Ялкау! Шуннан менә Миргазиян Юныс килеп чыга.

Китәр алдыннан мин Миргазиян повестен шактый нык печүләрен ишеттем. Бәлки шулай булыр да, печәрләр дә, ләкин мин бу очракта бик җентекләп повестька синең шәхсән мөнәсәбәтеңне күреп тордым. Син алдан ук курка-калтырана башладың. «Цензура үткәрми инде аны! Толстой турындагы урыннарны сызып аталар». Болар – синең сүз-ләр... Марсель, шәкерт җиләненнән бет чүпләп азаплана дип, миңа үпкәләмә, бу хатым – синең белән бергә утырып уйлануларым.

Курка-курка кемнеңдер Миргазиян әсәрен кисәргә тырышуы гаҗәп түгел, шул кисүләргә синең алдан ук әзерләнеп, кайчы үткенләп йөрүең искиткеч гаҗәп! Син, кайчы үткенләшеп йөрүдән бигрәк, әсәр өчен талашырга, әсәрнең яхшылыгын кемгәдер исбатларга һәм җиңәргә тиеш идең.

Менә узган кич һәм төнлә Н.Думбадзеның «Ак флаглар» исемле романын укып чыктым. Без коралны бик иртә ташлыйбыз шул, Марсель! Ни генә юк романда! Төп герое, кеше үтерүдә гаепләнеп, төрмәгә кергән егет. Вакыйга гел төрмә камерасында бара, монда сүз, язгы ерганак шикелле, бөтен якларга агып кереп китә. Исең китәр! Автор да курыкмаган, ышандырырлык итеп яза алган. Бастырып чыгарганнар, тәрҗемә иткәннәр һәм укыла! Яңа итеп, кызыксынып укыйсың. Шушы төрмә камерасына автор грузиннарның күпме тарихын, гореф-гадәтләрен, әдәби әсәрләрен, йолаларын, тапкырлыкларын, тагын әллә ниләрен сыйдыра алган. Үз халкыңны яратсаң, караклар, кеше үтерүчеләр аша да туган илеңә булган мәхәббәтне биреп була икән!

«Бездә мифлар, легендалар юк!» – дип, кул кушырып утыру ансат ул. «Бездә тарих Октябрь революциясеннән соң гына башлана», – дип әйтү кемгәдер бик ошыйдыр да...

Неужели без бүген ирекле илдә, әдәбият үсәргә бөтен мөмкинлекләр барда татар прозасына азмы-күпме борылыш кертә алмабыз инде? Кемдер безнең арадан чыгып, дөнья халыкларына татар халкының барлыгын исбатларга тиештер бит?! Алдан ук әйтеп

куям, андый эшне Б.Камалов. Ш. Бикчурин, Г.Ахунов һ.б. башкарып чыга алачак түгел. Өмет Н.Фәттахта, М.Мәһдидә, М.Юныста... Алар, беренче булып, тарлык-татарлыктан чыга алалар. Чыгарга тиешләр, һәм син, бүгенге көнге татар прозасының штаб начальнигы, алар иҗатына аерата җете күзле була алсаң иде! Чөнки син үзең дә талантлы егет, әдәбиятның төрлелеген ярата торган егет, талантларны яклаучы егет...

Миргазиянның бу повесте уңае белән хата җибәрмәдекме? Ашыгыч рәвештә авторны чакыртып алырга кирәк булмадымы? Уйлашыйк әле. Инде соң булмаса... Татар акылы төштән соң. Гел-гел алай булмасын инде! 


---

№--- | 18.07.2012
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>