Әнием: “Балакайларым, кышларда да яздагыдай җылы көннәр, язларда да үзәк өзәрлек салкыннар булгалый. Барсына да әзер булырга кирәк”, - дип еш кына әйтә торган иде. Тормышта да нәкъ шулай бит, төрлесе була.
Менә үзем дә инде балалар үстереп, зур дөньяга очырып, ирем белән мул, матур тормышта яшәп, әкрен генә гомер көзләремә кереп барам. Әгәр үз вакытында әниемнең изге тормыш дәресләрен аңламаган булсам, дөнья шулай, без дигәнчә, тигез генә барыр идеме икән? Юк, әлбәттә.
Минем әнием Мәрхәмия сигез яшендә ятим калып, тормышның ачысын да, төчесен дә күргән, аннан соң үзәк өзгеч ачлы-ялангачлы сугыш елларын да кичергән.
“Иң зур байлыгым - гаиләм, балаларым һәм, тормышның барлык сынауларын үтеп, кеше булып калуым”, - дия торган иде ул. Аның тәрбия мәктәбен, изге тормыш дәресләрен, без, кызлары гына түгел, бөтен оныклары да үтте.
Әни миңа һәрвакыт: “Кызым, син дә кияүгә чыгарсың. Килен кешене барысы да күзәтергә ярата. Шуңа күрә йөзебезгә кызыллык китерерлек булмасын”, - дия иде.
Мин бу сүзләрне бик еш исемә төшергәлим. Әйе, кызларны хәзер элеккеге кебек көчләп бер кеше дә кияүгә бирми. Матур, чәчәкле туйлар уза да китә, ә алда катлаулы, тузанлы, сикәлтәлле тормыш юллары көтә. Шуларны матур итеп үтәргә телисең икән, үзең сайлап алган сөйгән ярың белән гомергә бергә булып, балалар үстереп, тәрбияләп, белем биреп, аларны аякка бастырыйм дисәң, бик күп көч куярга туры килә.
Гаиләне саклауда хатын-кыз вазифасы аеруча катлаулы, юкка гына хатыннарны – өйнең яме, гаилә учагының ялкынын саклаучысы димәгәннәрдер, “Ирне ир иткән дә хатын, чир иткән дә хатын”, “Ирне егет иткән дә, дегет иткән дә хатын” кебек әйтемнәр дә гел халык телендә. Һәр гаиләдә кызларына шундый тәрбия бирсәләр, тормыш яменең акчадан гына тормаганын аларга бәләкәйдән аңлатып үстерсәләр, күп гаиләләр, билгеле, таркалмас та иде.
Әниемнең мондый сүзләре дә хәтеремдә: “Иреңнең күлмәк якасы, җиңнәре гел чиста булырга, оекбашының табан асты да ялтырап торырга тиеш. Ә инде ир-атның оекбашы тишек булса, аның хатыны - хатын түгел”. “Иреңнән атлаган саен бүләк көтеп утырма, бәләкәен дә зур итеп кабул итеп ала бел. Шунысын да истә тот: иң зур бүләк, язмышның иң кадерле бүләге ул – сез үзегез. Бер-берегезгә карата мәхәббәтле булганда гына, тормышның яме дә, тәме дә булачак”.
Әнигә берәр нинди бүләк бирсәм, ул: “Ә кодагыйга бармы?” - дип сорар иде.
Хәзерге вакытта әтием Минсәхи дә, әнием Мәрхәмия дә мәрхүмнәр инде. Аларның рухларына багышлап, без гел Коръән укытабыз, корбан чалдырабыз. Аллаһы Тәгалә үзе кабул итсен иде.
- Кызым, кемнең генә ишеген ачсаң да, бусагадан буш кулың белән атлама, ә Аллаһы Тәгалә юмартларны бер дә буш итмәс. Артык йомшак, хәйләкәр теллеләрдән берүк сак бул, алар чакса, елан бер читтә тора.
Ялганнан сакланыгыз, аннан да начары юк дөньяда, - дия торган иде.
Уйланып утырам да, әниемнең шушы изге тормыш дәресләре, сүнмәс йолдыз кебек, тормыш юлларымны яктырталар сыман тоела башлый.
Күптән түгел генә Наҗия Хәмитованың “Бердәмлек”тә басылган “Байлык – бәхетме ул” дигән язмасын укыдым да хәйранга калдым. Аның уйланулары да әниемнекенә бик тә ошаганнар ич. Чыннан да, кияүгә акча, байлык өчен чыгучылар аланда чәчкәдән чәчкәгә кунып йөргән күбәләкләрне хәтерләтәләр. Андыйлар, әлбәттә, гаилә бәхетен саклый алмыйлар. Күренекле язучыбыз Туфан Миңнуллинның бер чыгышында әйткән сүзләре искә килеп төшә. Ул: “Бу бәндәләрне алтын белән күмеп, өсләренә алтын белән бастырсаң да юк, андыйлар беркайчан да дөньяда эчкерсез ярату хисен аңлый алмаслар, алардан саграк булырга кирәк. Бала хакында гына гаиләне саклаучылар да бәхетле була алмыйлар. Ничек кенә кыен булса да, тормышны яңа сызыктан башларга кирәк, ә бәхеткә мохтаҗлар бу дөньяда бик күп”, - дигән иде. Бик тә урынлы һәм дөрес сүзләр болар. Барысы да әнием әйткәннәргә тәңгәл киләләр.
Ятимлек, сугыш еллары әниебезне төпле белем алудан мәхрүм итсә дә, аның янына барсы да киңәш сорап килә, ә ул беркемне дә борып чыгармый иде.
Аның “Туры сүзем таш ярыр” дигән гыйбарәсенең мәгънәсен дә мин тормыш диңгезен кичкәндә аңладым. Үзе шундый булганга, безгә дә нинди искитәрлек изге дәресләрен биреп калдыра алган әниебез.
Ак кышларда алар ак кар бөртекләре булып өстебезгә явалар, язларында алмагач чәчкәләредәй күңелләребездә аталар, җәйләрендә пешкән җир җиләкләре булып, ә көзләрендә хуш исле алмалар кебек, безгә көч өстиләр, яшәргә якты өметләр уяталар.
Язгы сулар ярсып аккан
чакта,
Әни, күңел сине юксына.
Шул чакларда истәлеккә
калган
Мамык шәлең алам кулыма.
Мамык шәлнең чугын
санаганда
Искә төшә синең сүзләрең:
“Бу дөньяда иң мөһиме –
кеше,
Яратырга кирәк үзләрен!”
Без, әни, нәкъ син кушканча, кешеләрне яратып яшибез бүген.
Кадерле укучым, шелтәләмә инде, гел әнисе турында гына язган диеп. “Бердәмлек”нең бер санында дөнья күргән “Әтием юкәләре” дигән язмам газиз әтиемә - Минзәки улы Минсәхи Зәкиевка тулысынча багышланган иде. Ул сугышта катнашып, каты яралар алган, сугыш инвалиды иде. Шулай булса да, гомере буе туган авылында эшләде, әни кебек бик туры сүзле һәм мәрхәмәтле кеше иде.
Безгә әниебез: “Әтиегездән сорагыз, ул ни әйтер”, - дия торган иде, һәм бу сүзләр барысын да үз урынына куя. Без шулай балаларыбызны да үстердек. Әти кеше хәзер безнең гаиләләрдә дә зур абруйга ия. Әтиемнең: “Гаилә тормышта тулысынча хатын-кызның уңганлыгыннан, йомшаклыгыннан, белдеклегеннән тора, әниегез кебек булсагыз, сез дә гаиләләрегезне саклый алырсыз”, - дигән сүзләрен әле дә онытмыйм. Әти белән әнинең ятимлекне күреп, ачы сугышны үтеп, ачлык-ялангачлыкны кичереп, тормыш авырлыкларына бирешмичә, күңелләрендә шундый изге хисләрне саклап калганнарына исем-акылым китә. Барсы өчен дә мең рәхмәт үзләренә.
Рус Байтуганы авылы, Камышлы районы.
Әтием Минсәхи Минзәки улы, әнием Мәрхәмия Нургали кызы ЗӘКИЕВЛАР һәм олы апам Гөлсинә. Урыннары оҗмахта булсын (гаилә альбомыннан).
Нурания АБЗАЛОВА
№28 | 07.07.2012