Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Ватанны саклаучылар көнен августка күчерергә мөмкинннәр

$
0
0
28.02.2017 Бәйрәм
ЛДПРдан Дәүләт Думасы депутаты Иван Сухарев Ватанны саклаучылар көнен августка күчерү тәкъдиме белән чыккан. Бу хакта “Известия” басмасы хәбәр итә. Дәлиләр итеп, «данлы традицияләр» һәм җылы вакытта өстәмә ял көне булуы китерелә.

Сухарев традицияләргә сылтама белән Россиядә революциягә кадәр Россия гаскәрләре көне Россиянең Төркия һәм Польша белән сугышы вакытында 1769 елның 29 августында билгеләнгән булуын әйтә.

«Әлеге бәйрәм безгә мирас итеп халык хәрби-диңгез комиссары Лев Троцкийдан калган һәм ул рус милли бәйрәме булып саналмый. Хәрби бәйрәмне җәй көненә кайтарырга кирәк дип саныйм: аның белән без Россия традициясен дәвам итәчәкбез һәм җәйге җылы көннәрдә өстәмә ял бирәчәкбез», — дип белдергән депутат.


---

--- | 28.02.2017

«Микроволновка» зыяны турында ФАКТ һәм УЙДЫРМАЛАР

$
0
0
28.02.2017 Киңәш-табыш
Әлеге җиһаз булмаган өйләр сирәктер. Ул 30 елдан артык актив кулланыла. Шулай да, аны зыянлы дип санаучылар да бар. Бу турыда сөйләшеп алыйк әле. «Микроволновка» турында уйдырмалар һәм чын фактлар белән танышыйк.

Беренче уйдырма: микродулкыннар – радиоактив, диләр. Магнетрон тарафынан таратылучы дулкыннар ионлаштырылмый. Шуңа күрә аларның ризыкка да, кешеләргә дә тискәре йогынтысы юк.

Икенче уйдырма: «микровол-новка»да ризыкның молекуляр структурасы үзгәрә һәм андагы әйберләр канцероген хәлгә керә. Башкача әйткәндә, яман шеш барлыкка килүгә сәбәп булырга мөмкин, диләр. Әмма әлегә моны фәнни яктан дәлилләүче бер генә факт та юк.

изыкны рентген нурланышы гына мондый хәлгә китерә ала. Микродулкыннарда ашларны май салмыйча пешерергә яки җылытырга мөмкин. Ул тиз арада әзер була, температура 100 градустан артмый – духовкада, мисал өчен, 180-220 градуста пешерәбез.

Молекуляр структура югары  температурада озак пешергәндә һәм кыздырганда үзгәрә. Аңа суның сыйфаты да тәэсир итә.

Өченче уйдырма: «микровол-новка»дан чыккан нурланыш – кеше сәламәтлеге өчен куркыныч, диләр.  «Вай-фай» роутердан яки заманча телевизордан нәкъ шундый ук нурланыш чыга. Дөрес, эшләп торган вакытта  ул «микроволновка»да көчлерәк була, шулай да, тышка чыкмыйча, җиһаз эчендә кала. Магнетрон туктауга, микродулкыннар сүнә һәм ризыкта сакланмый.

Шулай да, әлеге җиһазны кулланганда, кайбер кагыйдәләр үтәлергә тиеш:
– «микроволновка» эшләгәндә, пыяласына текәлеп, тәлинкәнең әйләнеп торуын карарга ярамый. Бу вакытта җиһаздан  бер метр тирәсе ераклыкта булу әйбәтрәк; 
– балалар өчен сатып алынган ризыкны һәм  күкрәк сөтен дә җылытырга кирәкми – зыяны тими, тик менә файдасы кими; 
– пешергәндә яки җылытканда савытны махсус капкач белән капларга киңәш ителә. Моның тагын бер уңый ягы – «микроволновка» чиста кала;
– җиһаз эшләгән вакытта организмда кардиоэтәргеч куйдырылган кешеләр аның янында тормаска тиеш;
– «микроволновка»ны кулланганда ризыкны пластик, тимер, яньчелгән савыт-сабага салмагыз;
– аны һәм әйләнә торган тәлин-кәсен ике атнага бер мәртәбә уксус белән юыгыз.

Сәламәт булыгыз!

Туган як


---

--- | 28.02.2017

“Болгар” радиосындагы “Чәк-чәк шоу” ник ябыла?

$
0
0
28.02.2017 Матбугат
2012 елның 2 нче гыйнвар иртәсендә “Болгар” радиосы дулкыннарында өр-яңа тапшыру чыкты. “Чәк-чәк шоу”! Безнең халык яңалыкка сагаеп карарга өйрәнгән. Шуңа күрә “Чәк-чәк шоу” да шактый тәнкыйть утына тотылды. Әмма эт өрә тора, бүре йөри тора дигәндәй, эшләп китте тапшыру, ябылмады. Рөстәм Гайзуллин, Гөлшат Гыймадиева, Марсель Әхмәдуллиннан торган трио тиз арада халык күңелендә ышаныч уятты.

Алай гына да түгел, күпләр иртәсен нәкъ менә “Чәк-чәк”ләр белән башларга күнекте. Тора-бара тапшыруның бер-ике еллык туган көннәре зурлап уздырылды, баллы тәмнүшкә исемен йөрткәнгәме икән, күп тыңлаучыларны үзенә җыйды ул.

Бүген эфирда тапшыруның соңгы чыгарылышы яңгырады. Төгәл биш ел да ике ай буе барган тапшыруның бүген хушлашу эфиры булды. Дөрес, бу елларда аның алып баручылары да алмашынып алды. Гөлшаттан соң егетләргә Айгөл Хәйруллина кушылса, быелдан Рөстәм янына Дилбәр белән Рәсим Фасыйхов килде. Биш ел аз гомер түгел, “Чәк-чәк шоу” – “Болгар” радиосы тарихында иң озын гомерле тапшыруларның берсе.

“Чәк-чәк шоу” проекты ябылу турында әйткәч, бер танышым: “Инстаграмда күрдем бервакыт. Дилбәр белән Рәсимнең сыер битлеге кигән фотосын куйганнар. Шулвакытта ук “Чәк-чәк шоу”га ясин чыктым инде мин”, – дип көлдерде.

“Шундый тапшыруны ябу, әлбәттә, күңелле күренеш түгел”


–1 марттан без яңа контентка, яңа форматка күчәбез, – ди радионың баш мөхәррире Илфар Кәримов. – Күңел ачу тапшыруы буларак, “Чәк-чәк шоу” бу форматка туры килми. Бу уйлап эшләнгән эш. Иртәнге тапшыру әлегә туктатыла. Бу сәгатьләрдә эфирга аерым алып баручылар, рубрикалар, музыка чыгачак.  Сүз дә юк, “Чәк-чәк шоу”ның ябылуы – күңелле күренеш түгел. Әмма һәр нәрсәнең башы һәм ахыры була. Тора-бара җайлашып китәрбез, иртәнге тапшыруның яңа форматын уйлашырбыз.
 


Бу үзгәрешләр “Тәртип” радиосының контенты “Болгар”га бирелү белән бәйле дигән сүзләр дә бар. Баш мөхәррир әйтүенчә, “Тәртип” алып баручыларына “Болгар”га килеп тапшырулар эшләргә тәкъдим ителгән. Якын арада “Калеб”, “Гүзәл гамь” тапшырулары, фондтагы язмалар, истәлекләр, ретро җырлар эфирга чыгачак.

“Иртәгә биштә торып радиога килермен кебек”


Тапшыруның ветераны Рөстәм Гайзуллин әлегә нинди хисләр кичерүен аңламый.

–Күңелдә бушлык, моңсу, – ди ул. – Иртәгә иртәнге 5тә торып, радиога килермен кебек әле һаман. Бер яктан, йокы туя икән дип тә шатланам. Шаяртам, әлбәттә. Моңсу. Биш елдан артык бит инде. Шулай да яраткан тыңлаучыларым югалтмас дип уйлыйм, мин радиода калам.

“Тыңлаучылар сагыныр инде”

–Радиода 16 ел эшләү дәверендә күп проектлар ачылды, күбесе ябылды, – ди Айгөл Хәйруллина. – Билгеле, биш ел буе барган шундый матур тапшыруның ябылуы кызганыч. Мин дә ике ел ярым эшләдем анда. “Чәк-чәк шоу”ның командасы бик көчле иде.  Авыз тутырып әйтә алам: бердәм идек. Ниндидер бер проектның ябылуы икенчесенә юл ачылуы да бит әле ул.

Алып баручылар да юкка чыкмас. “Чәк-чәк шоу”да үткән еллар һәрберебез өчен зур тәҗрибә. Ул яңа адым башлау өчен дә зур этәргеч. Күп идеяләрне без тормышка ашырдык. Сагынып искә алырбыз инде. Тыңлаучылар да бик яратты аны, алар да сагыныр. Ләкин ниндидер бер яңа тапшыру барлыкка килгәч, “Чәк-чәк”нең тарихы, башкарган эшләре онытылыр дип уйламыйм. Чөнки без Яшел Үзәннең Бакырчы, Актаныш халкы белән әле дә дус-тату яшибез. Бу проект өлкәсендә эшләгән кешеләрне бик хөрмәт итәм. Марсель Әхмәдуллин шикелле кешене эзләп табу җиңелләрдән түгел. Ул киткәч, әзрәк аксау сизелде. Минем китүем алдан көтелгән иде, башка проектка алындым. Рөстәмдәге кебек энергия беркемдә юк. Ул таулар күчерергә әзер, пүчтәк кенә фикерне дә күтәреп алып, дөрес юнәлешкә кертеп җибәрә торган кеше ул. Нишләтәсең, хәерлегә булсын. Шундый фикергә киленгән икән, юкка гына түгелдер инде.

“Пик” чагында ябылырга тиеш иде, сүнеп барганда түгел”


“Чәк-чәк шоу” проекты радионың дилбегәсе Илнур Фәйзрахманов кулында чакта дөнья күрде.

–Ул безнең программалар директоры Вячеслав Юрьевич (Лопатин – Ч.Ш) белән “тудырган” уртак эшебез, – ди   Илнур әфәнде. Ул бүген “Азан” радиосының баш мөхәррире. – “Яңа Гасыр” радиосының “Болгар”га күчеш мәле иде. Үз вакытында ачылып, бу тапшыру зур функция башкарды. Татарда моңа кадәр андый проект юк иде. Яшерен-батырын түгел, без аның калыбын үзебез дә “Русское радио”дан “урладык”. Әмма күңел ачу форматы булса да,  аның эчендә җитди әңгәмәләр корып, сыйфатлы тапшыру эшләнде.

- Ике ел элек үк тапшыруны эфирдан алу турыда сүз башлаган идем. Әмма аннан соң үзем эштән киттем дә, ул чыгуын дәвам итте. Яхшы рейтинг белән тапшыру өч елдан артык эшли алмый. Әмма “Чәк-чәк шоу”га “пик” ноктасында ябылу кирәк иде, ә сүнә баргач түгел. Ябылган очракта да аны алыштырырдай яхшы тапшыру кирәк. Ким дигәндә ике атна вакыт үтәргә тиеш. Һәркемнең үз фикере, үз позициясе. “Болгар” радиосы эшенә тыкшынмыйм. Алып баручылар да хәзер иртәнге тапшыру форматыннан үстеләр. Рөстәм Гайзуллин иң соңгы “могикан”. Ул үзе генә дә менә дигән авторлык программасы җитәкли ала.

- Дөресен генә әйткәндә, “Чәк-чәк шоу”ның составы бер кичтә хәл ителде. Мин Гөлшат, Рөстәм, Марсель белән аралашам, әмма аларның бер-берсе белән таныш икәнен белми идем әле. Баксаң, Рөстәм белән Марсель параллель классларда укыган, Гөлшат белән дә яхшы мөнәсәбәттә. Беренче көннән үк алар тапшыруны күтәреп алдылар. Тыңлаучылар да куркып калды хәтта. Тәнкыйтьләүчеләр дә күп булды. Әмма барыбер тыңладылар. Шулай контраст тудыруы белән дә үсеп китте ул. Радио рейтингы өчен “Чәк-чәк шоу” бик зур плюс булды. Радионың реклама щитына, роликларга да без “Чәк-чәк”ләрне кыстырдык. Яхшы тапшыру булды. Тагын андый проект булырмы-юкмы? Булыр ул...Әмма кайчан?


Чулпан ШАКИРОВА

--- | 28.02.2017

8 мартка бәйрәм торты пешерү рецепты (ФОТО)

$
0
0
28.02.2017 Аш-су
Озакламый иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе - 8 Март якынлаша. Шул уңайдан "Матбугат. ру" үз укучыларына торт пешерү һәм бизәү рецепты тәкъдим итә. Һәрвакыттагыча һәр адымын фотога төшереп.

 

  

 

 

 

 

1. 5 йомырка белән 1 стакан шикәр комын миксер белән 10-15 минут күпертәбез.

2. Күпергән массга 1 стакан он һәм 1 чәй калагы камыр йомшарткыч салабыз.     3. Шуны яхшы итеп болгатабыз.

4. Әзер массаны торт пешерә торган, астына кургаш җәелгән формага салабыз һәм 40-45 минутка духовкага куябыз. Әзерлеген зубочистка ярдәмендә тикшерәбез.

5. Тортның камыры пешкәч, 10-15 минут суытабыз да, пищевая пленкага төреп, суыткычка алып куябыз. Мин, гадәттә, тортның бисквитын кичтән үк пешерәм. Чөнки суыткычта озаграк торса гына ул сутлы ( влажный) була.

6. Арытаба бисквитны өч өлешкә бүләбез.     7. Аннары коржлар арасына ягарга крем ясыйбыз. Моның өчен 1 банка вареная сгущенка, 1 кап йомшарган ак май алабыз. Шуны яхшы итеп, бер төрле масса барлыкка килгәнче болгатабыз.

8. Менә шундый крем килеп чыга. Ул карамельле кремга да охшап тора.

9. Арытаба кремны коржлар арасына ягабыз.

10. Арытаба коржларны авыр әйбер белән бастырып суыткычка алып куябыз. Моны тортның өсте тигез килеп чыксын өчен шулай эшлибез.

11. Бисквит тигезләнә торган арада тортның тышына ягарга крем-чиз эшлибез. Башта 1 кап йомшарган ак майны (майлылыгы 82 проценттан да ким булмаганны) 70-80 грамм шикәр пудрасы белән миксерда күпертәбез.     12. Шуңа ике банка ( һәркайсы 140 граммлы) эремчекле-майлы сыр ( сурәттәге кебек) салабыз. Искәрмә: сыр сап-салкын, суыткычтан гына алынган булырга тиеш.

13. Өч ингредиентны да бергә кушкач, менә мондый катнашма килеп чыга.     14. Арытаба крем-чизны кондитер капчыгына тутырабыз.

15. Капчыкның башын кисеп крем-чиз белән тортның кырыен тигезли башлыйбыз.

16. Тигезләү өчен менә шундый скребоклар кулланабыз.

17. Тортның кырыен тигезләп бетергәч, 1-2 сәгатькә суыткычка озатабыз.     18. Тортның кырыен эретелгән шоколад ярдәмендә бизибез. Әлеге катнашманы эшләр өчен 40 грамм 10 процентлы сливкины, 70-90 грамм кара шоколадны , 40 грамм ак майны су мунчасында ( водяная баняда) эретәбез. Ул бераз суынгач, кондитер капчыгы яисә аш кашыгы ярдәмендә тортның кырыйларына агызабыз.     19. менә болай итеп.     20. Тортның өстен безе, шоколад, мармелад белән бизибез.     21. Кискәч, тортның эче менә болайрак була.     22. Коржлар арасына җиләк тәме килеп торган эремчек( творожок) та ягарга була.  

23. Шулай ук, бананлы-каймаклы крем да бик тәмле килеп чыга.

 


Венера МӘҖИТОВА

--- | 28.02.2017

ҺАВА ТОРЫШЫ начараю сәбәпле ерак юлга чыкмаска киңәш ителә

$
0
0
28.02.2017 Экология
Һава торышы начараю сәбәпле Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе гражданнарны ерак юлга чыкмаска, шәхси автотранстпорт кулланмаска киңәш итә. Шулай ук озаклап ачык һавада йөрү һәм табигатьтә ял итүдән тыелып тору хәерле.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 1 март төнендә һәм иртән Татарстан территориясендә урыны белән томан төшү ихтималы бар. Томан вакытында күз күреме 500 метрдан да кимрәк булачак.

Һава торышы начараю сәбәпле юлларда бөкеләр булу ихтимал. Машина йөртүчеләрдән кискен борылышларда, авария еш була торган җирләрдә аеруча игътибар итү сорала.


---

--- | 28.02.2017

Үзенчәлекле "Хәерле иртә!": Рөстәм Миңнехановны оригиналь рәвештә котлаганнар (ФОТО)

$
0
0
01.03.2017 Бәйрәм
Татарстан президенты бүген 60 яшьлек юбилеен билгеләп уза. Бүген дә ул эш урынында. Гадәттәгечә, эш бүлмәсе тәрәзәсеннән "Хәерле иртә!" стилендәге фото ясый. Һәм сюрприз күрә.

Мәйданда бер төркем КФУ студентлары "С юбилеем, Рустам Нургалиевич!" дигән язу тоткан. Ә КФУ бинасының тәрәзәләрен йөрәк формасында яндырганнар. Әмма монысы фотога тулысы белән кермәгән.

Соңрак КФУ сайтында тулы фото чыкты:


---

--- | 01.03.2017

Илдар Миргалимовка бүген 35 яшь тулды

$
0
0
01.03.2017 Матбугат
Аның эш бүлмәсе тәрәзәсе каршында бүген плакат тотып тормадылар, каршы бина тәрәзәләре дә йөрәк булып янмады. Әмма бүген ул да кечкенә генә юбилеен бәйрәм итә. "Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Миргалимовка бүген 35 яшь тулды.
Илдар Флүс улы 1982 елның 1 мартында Яр Чаллыда туган. Күпләр аны "Ватаным Татарстан" журналисты буларак белә. Әлеге басмада ул "7 каттан караш" дигән аналитик сәхифәне алып барды. Соңрак баш мөхәррир урынбасары итеп билгеләделәр. Берничә ел "Мәгариф" журналын җитәкләгәннән соң Илдар Миргалимовны "Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары итеп куйдылар.    35 яшендә Илдар күп балалы әти. Тормыш иптәше Зөлфия белән алар 3 бала тәрбияли.    Илдар Флүс улын кечкенә генә юбилее белән котлыйбыз!
---

--- | 01.03.2017

Альбина Кармышева хатын-кызларны 8 март белән төрле телдә оригиналь котлаган (ВИДЕО)

$
0
0
01.03.2017 Шоу-бизнес
Җырчы, тамада Альбина Кармышева Хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан тамашачыларына бүләк ясарга булган. Ул бу турыда күптән хыялланган. Һәм, ниһаять, “8 нче Март белән сезне!” исемле җырына клип төшергән. Бүген "Матбугат.ру"да әлеге клипның премьерасы.
   

– Альбина, бик оригиналь клип төшергәнсез.   – Дөньяда яшәүче бар хатын-кызларыбызны 8 Март бәйрәме белән котларга теләп, клип төшердем. Төрле телләрдә башкардым. Клипны күргәч, үзегез дә аңлап алгансыздыр. Монда чит ил кешеләре дә катнашты. Африка, Франция, Пакыстан, Кытай кебек илләрдән Казанга яшәргә килгән якын дусларым белән төштек. Шул рәвешле клипта халыклар дуслыгы барлыгын күрсәтергә теләдем.   – Сезне Миңгол абый Галиев укучысы дип беләбез. Үзегез белән якынрак таныштырып китсәгез иде.   – Мордовиядән Казанга күченеп килгән бердәнбер татар җырчысы мин. Әнием Галина рус милләтеннән булса, әтием Асым –татар. Ике телдә дә иркен сөйләшә алам. Мордовиядә 50 меңгә якын татар яши. Шунысы кызганыч: күбесе туган телләрендә сөйләшми. Минемчә, татар теленә мәхәббәтне татар җырлары аша аңлатырга мөмкин. Әйе, мин Казанда музыка факультетында Миңгол абый Галиев классында укыдым. Татарча сөйләшә алуым белән бик горурланам. 8 ел диярлек туган ягым – Мордовиядә татар концертлары оештырып киләм.   – Ул концертларны оештыруда дәүләт яисә Мордовиядәге татар җәмгыяте ярдәм итәме соң?   – Юк. Туган ягымдагы татар җәмгыяте миңа коммерция максатларында эшлисез, диләр. Аннан кергән акча артистның төркеменә һәм арендага китә. Миңа калмый диярлек. Чөнки төп максатым – Мордовия татарлары үзләренең татар булуларын белеп, татар җырларын ишетеп, телләрен онытмауларын телим. Тиздән 5 мартта Саранск шәһәренә Данир Сабиров концерт белән киләчәк. Якташларым үзен көтәләр инде.   – Вокал һәм гитара буенча балаларга дәресләр дә бирәсез икән. Гаиләгә вакыт каламы соң?   – Балаларны бик яратам. Алар белән Казандагы иҗат клубларының берсендә шөгыльләнәм. Моңа өстәп, туйлар, төрле бәйрәмнәр алып барам. Үземә рәхәтлек алу өчен генә җырлыйм. Әгәр ирем Айзат каршы килсә, сәхнәдән бөтенләй дә китә алам. Чөнки гаиләм һәрвакыт беренче урында булды. Бүген ике бала үстерәбез. Кызыбыз Әминәгә – 6, улыбыз Әскәргә 3 яшь тулды.                  
---

--- | 01.03.2017

Март нормадан күпкә җылырак булачак ди синоптиклар

$
0
0
01.03.2017 Экология
Март – язның беренче ае булса да, шартлы рәвештә ул әле кыш фасылы буларак карала. Чөнки кар катламының эрүен апрель башы һәм урталарында гына күзәтәбез. Россия Гидрометеорология үзәге директоры Роман Вильфанд "Российска газета"га март аена булган фаразларны җиткергән.

"Һава температурасының тәүлек дәвамында 0дән югарырак күтәрелүен март азагында гына көтәргә кирәк. Мәскәү зонасында, һәрхәлдә, шулай булачак. Елгалар боздан апрель башында ачыла, кара каргалар март азагына әйләнеп кайта. Чын яз 23 мартта башлана, – дигән ул.

Шул ук вакытта Россиянең барлык территориясендә дә март җылы булачак икән. Һава температурасының күпьеллык климатик нормадан 4-10 градуска җылы булуы көтелә. Аеруча Үзәк зонада җылы булачак, дип фараз кылына.
 
Роман Вильфанд сүзләренчә, айның беренче ункөнлегенә фараз кылып карасак, Татарстанда һава температурасы нормадан 6-8 градуска җылырак булачак икән. Шулай да ул әле 0дән түбән – 2-4 градус чамасы салкын булачак, ди.


---

--- | 01.03.2017

Киңәштек тә, кыстыбый да пешердек

$
0
0
01.03.2017 Милләт
Нижгар татарларының региональ милли-мәдәни автономиясе (РНКАТНО) каршындагы “Татар яшьләренең лидерлар мәктәбе” агымдагы елның 15 февралендә старт алды. Аның беренче семинарында Т.Новгород һәм Дзержинск шәһәрләреннән 16 яшьтән алып 30 яшькәчә 15 студент катнашты.

“Лидерлар мәктәбе”нең тулы курсында барлыгы 16 семинар каралган һәм студентлар бертавыштан аларның барчасын да үтәргә әзер икәнлекләрен белдерделәр.

Семинар темалары күптөрле. Мәсәлән, “Тормышта уңышлы булу”, “Үзеңдә булган сәләтләрне уяту”, “Карьерада, гаилә тормышында һәм профессиональ үсештә биек үрләр яулау” һәм башкалар. Курсаларда укучылар уникаль методика нигезендә нәкъ менә шушы темалар буенча белем алачак. Теориядән тыш, тыңлаучылар белән әлеге семинарларда уңышлы эшмәкәрләр, дәүләт структуралары җитәкчеләре һәм танылган җәмәгать эшлеклеләре турыдан-туры үзләренең тәҗрибәләре белән бүлешерләр. Кем белә, бәлки, алар тыңлаучыларның хәзерге эш бирүчеләре яисә киләчәктә файдалы хезмәттәшләре булып куярлар.

Семинарлар турында белешмәне эш көннәрендә 9.00 – 17.00 сәгатькә кадәр 8 920 072-04-09 яки 8(831) 216-36-14 телефон номерлары аша алып була. Әгәр заявкагызны rnkatno@mail.ru электрон адресына җибәрсәгез, без сезнең белән, һичшиксез, элемтәгә керәчәкбез.

Шул ук көнне Т. Новгород Җәмигъ мәчетенең административ бинасында татар халкының милли ризыкларының берсе – кыстыбый пешерү буенча мастер-класс та узды. Әлеге чараны РНКАТНо каршында эшләп килүче “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы мәчетнең Хәйрия бүлеге белән берлектә оештырды. Кыстыбыйны дөрес әзерләү – ашамлыкның уңышы. Аны пешерү серләренә РНКАТНо канаты астында эшләүче “Хәрәкәт” яшьләр үзәге активистлары Әлфия Бадяутдинова, Сылу Хәсәнова һәм Руслан закиров өйрәттеләр. Чарада 30га якын кеше катнашты, кыстыбыйны пешерү осталыгы хәтта ир-егетләрне дә кызыксындырды. Үзенең кече сеңелләрен ияртеп килгән мастер-класста катнашучыларның берсе Севиль Анвари: “Мәрхүмә әбиебез һәрвакыт кыстыбый пешерә иде, ул бала чактан безнең яраткан ашыбыз”, - дип тәэсирләре белән уртаклашты.

Осталык дәресе бигрәк күңелле үтте һәм барлык катнашучылар өчен дә файдалы булды.

“Әгәр яшь буынны милли ашлар пешерергә, татар теле һәм мәдәниятенә өйрәтмәсәк, киләчәктә ничек соң милләтебезне саклап калырбыз?!” – дип борчуларын белдерде “Ак калфак”ның җитәкчесе Рәзилә Ахмадуллина.

Әлбәттә, хәзерге заманда ана телен, милли мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне белмәү проблемасы кискенләште. Автономия советы әлеге проблеманы чишү буенча татар мәдәниятенең матурлыгын күрсәтү, яшьләрдә гореф-гадәтләребезгә кызыксыну уяту өчен төрле чаралар оештыра.

Форсаттан файдаланып, әлеге чараны уздыруда уңай шартлар тудырган өчен мәчетнең Хәйрия бүлеге җитәкчесе зөһрә ханым Идрисова¬га аерым рәхмәтләребезне юллыйбыз.

Киләсе җыелышларда казанча манты пешерү, тортлар әзерләү һәм башкалары белән дә таныштырырбыз.

Илдус АБДУЛЛИН, автономиянең башкарма директор урынбасары.


---

--- | 01.03.2017

Раушания Закирова: “Балалар өчен язылган җырлар бик аз” (ИНТЕРВЬЮ)

$
0
0
01.03.2017 Мәдәният
Бихисап башкаручылар өчен татар эстрадасында бик күп җырлар языла, ләкин мәхәббәт, хыянәт һәм якын кешеңне югалту турындагы җырлар ташкыны арасында без сабыйлар өчен язылган җырларга кытлык кичерәбез түгелме соң?!

Әлбәттә, бәләкәй артистлар белән эшләүче композиторлар һәм шагыйрьләр бу турыда уйланып кына калмыйча, балалар өчен әсәрләр иҗат итә башлады, ләкин нәниләрнең репертуарлары ярлы булуын күп кенә музыка укытучылары билгеләп үтә.

Арча шәһәрендә яшәүче  Раушания Закирова да әлеге өлкәдә зур тырышлыклар куеп иҗат итә. Җырларның көй авторы гына түгел, ул искиткеч башкаручы да әле. Норвегия белән чиктәш Мурманск өлкәсенең Заполярный шәһәрендә балачак елларын һәм үсмер чакларын үткәргән Раушания Закирова чит төбәктә яшәсә дә, милли моңнарга һәм татар мәдәниятенә карата соклану һәм тартылу хисләрен бервакытта да югалтмаган.
— Үзегез балачакта кем булырга хыялландыгыз?

— Музыкантлар гаиләсендә тәрбияләнгәч, ул юнәлеш буенча китәчәгем көн кебек ачык иде. Нәселдән килгән гадәтне дәвам итеп, мин дә музыка укытучысы булдым. Башта Казан музыка училищесында Гәрәева Венера Хәсән кызы канаты астында Айгөл Хәйри, Илназ Баһ, Энҗе Шәймурзина белән бергә укыдык. Остазым татар халык җырларына, милли мәдәнияткә булган хөрмәт һәм ярату хисен көчәйтте. Аннары Казан дәүләт гуманитар-педагогика университетын тәмамладым. Кияүгә чыгып, гаиләбез белән Арча шәһәренә күченгәч, педагогия көллиятендә укыттым, аннары балалар бакчасына музыкаль җитәкче булып урнаштым. Бүгенге көндә дә балалар белән шөгыльләнәбез.
— Укучыларыгыз фестивальләр, конкурсларда еш катнашамы? Нинди уңышларыгыз бар?
— Минем укучыларым – илһам чыганакларым. Аларның дәртләре һәм көләч йөзләре яңа җырлар иҗат итәргә этәргеч бирә. Балалар бакчасында без алар белән җырларга һәм биергә өйрәнәбез, сәхнә серләренә төшенәбез. Эш нәтиҗәләребезне телевизион фестивальләрдә, республикакүләм һәм халыкара бәйгеләрдә күрсәтәбез. “Йолдызлык”, “Казан утлары”, “Йолдызлар юлы” кебек җыр конкурсларында лауреат, дипломант исемнәренә лаек булдык.  Үзем исә халыкара бәйгеләрдә композитор буларак катнашып торам һәм шулай ук лауреат буларак бүләкләнәм.
—  Җырларны күптәннән иҗат итәсезме?
— Сәләтем ныклап өч ел элек кенә ачылды. Күп композиторлар фикерен дәвам итеп, чыннан да, балалар өчен язылган җырларның аз булуын билгеләп үтәсем килә. Шуңа да балалар өчен язылган җырлар репертуарын киңәйтү өчен әлеге эшкә алынырга булдым. Без танылган шагыйрә Гөлфия Шакирова белән балаларга гаилә, дуслык, туган як һәм башка темалар турындагы җырлар иҗат итәбез. Аңа ихлас рәхмәтләр әйтәм, чөнки уртак иҗат җимешләребез бик яхшы нәтиҗә бирә.
— Тамашачы еш мактыймы?
— Мин сәхнәгә артык еш чыкмыйм. Үземне шуңа да җырчы итеп түгел, күбрәк композитор буларак тәкъдим итәсем килә. Яздырылган җырларымны ишетеп, җылы сүзләр һәм уңай бәяләмәләр юллаучылар күп.
— Музыкаль җитәкче булудан тыш, сез тагын йөзү буенча тренер да. Бу өлкәгә ничек кереп киттегез?
— Мәктәптә укыганда мин 8 ел йөзү белән шөгыльләндем. Ярышларга Норвегия, Карелия, Мурманскка кадәр бара идек. 2011 нче елда Арчада спорт мәктәбе ачылгач, миңа тренер буларак урнашырга тәкъдим иттеләр. Музыка буенча укытучы белгечлегем белән беррәттән, физик тәрбия һәм спорт буенча педагог дигән дипломым да бар. Йөзүгә балаларны дүрт яшьтән өйрәтәм. Бездә индивидуаль һәм төркем белән шөгыльләнү каралган, ә шөгыльләнергә Казаннан, Биектаудан, Балтачтан ук киләләр, чөнки дәресләрне балалар белән төрле махсус уенчыклар һәм җиһазлар белән уен кебек итеп үткәрәм. Аннан кала әле мин Арча Укучылар сараенда балаларга вокал дәресләре бирәм. Беренче сыйныфтан алып, тугызынчы сыйныфка кадәрге балалар белән “Инеш” вокаль ансамблен булдырдык. Нәкъ әлеге ансамбльдә шөгыльләнүчеләр беренче булып минем җырларымны башкара да инде.
— Хәзер халык җырларын заманча эшкәртеп, сәхнәгә чыгаралар, яшь башкаручылар элеккеге җырларны шулай популярлаштыра. Сезнең халык җырларына һәм ретро җырларга мөнәсәбәтегез нинди? Репертуарыгызда андый җырлар бармы?
— Музыкада яңа үзенчәлекле алымнарны куллануны мин хуплыйм. Төрле иҗади яңарышлар сәнгатьне камилләштерә бара. Заманча эшкәртүләр халык җырларына яңа сулыш кертә, аларны яңа яктан ача. Әмма әлеге җырларның гүзәллеге гадилектә, халыкчан булуында һәм баян моңнарына уралып башкарылуында. Шуңа да халык җырлары тамашачы күңелендә бик озак еллар буе сакланырга сәләтле. Мин үзем дә кайбер вакытта язган җырларымның бераз гына халык җырларына охшаш булуын сизәм. Хәзер үзенә күрә “стилизация” ясау таралып китте. Бу шулай ук ретро җырларны искә төшерергә, милли көйләрне онытмаска ярдәм итә.
—  Күңелегездә йөрткән хыял бармы?
— Әйтеп узганымча, минем композитор буларак таныласым килә. Язган җырларымны яратып кабул итсәләр, сәхнәдән башкарсалар һәм танылган җырчылар тарафыннан игътибарга лаек булса,  хыялым тормышка ашты дияр идем.
—  Киләчәктә балаларыгызны сәхнәдә күрәсезме?
— Балаларым – минем горурлыгым. Һәрбер әти-әни кебек барысын да алар өчен эшлибез. Минем иҗатым да балаларыма багышлана. Кечкенә кызыма әле өч кенә яшь, ә олы кызым Камилә белән улым Данил Арча сәхнәсендә танылу алган бәләкәй артистлар рәтенә керергә өлгерде инде. Аларның тормышы, чыннан да, сәхнә белән бәйле булыр дип уйлыйм, чөнки иҗатка бер кереп киткәч, тамашачының мәхәббәтен тоеп, аның алкышларын татыгач, алар инде бу өлкәне берничек тә калдыра алмаслар.


Фотолар шәхси архивтан алынды.

 


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА

--- | 01.03.2017

Татарстанда баласын үтерүдә гаепләнүче анага карата суд карары чыгачак

$
0
0
01.03.2017 Криминал
Татарстанның Менделеевск шәһәрендә яшәүче 31 яшьлек ханым 1,5 яшьлек улының үлеме өчен суд каршында җавап тотачак. Ул Россия Җинаять кодексының саксызлык аркасында үлемгә дучар итүдә (Россия Җинаять кодексының 109 нчы маддәсе 1 нче бүлеге) гаепләнә.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары аңа карата җинаять эшен тикшерүне төгәлләгән, һәм хәзер судка хөкем чыгарасы кала. Бу хакта Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе хәбәр итә.

Тикшерү фаразлары буенча, 2016 елның 14 декабрендә Менделеевск шәһәрендә өендә 1,5 яшьлек баласы белән булган хатын-кыз берара аш бүлмәсенә чыга. Бала залда уйнап кала. Миксер детальләре белән уйнап, ул аларны тройник-озайткыч розеткасына тыга. Бала ток сугудан урында ук җан бирә.

Ана гаебен танымаган. Тикшерүче тарафыннан читкә чыкмау һәм тиешле тәртип турында чик чарасы сайланган булган. Тикшерү җитәрлек дәлилләр туплаган, моңа бәйле рәвештә җинаять эше гаепләү нәтиҗәсе белән судка тапшырылган.


Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА

--- | 01.03.2017

«Ростелеком» клиентларының кредит мөмкинлекләренә бәя бирә

$
0
0
01.03.2017 Интернет
«Ростелеком» клиентларының кредит мөмкинлекләре һәм куркынычсызлыгын бәяләү максатыннан скоринг идарә итү системасын булдырган. Скоринг системасы кредит менеджментын тулысынча: клиент яки контрагентның килешүгә кул кую моментыннан башлап, килешүне өзгәнче тикшерә һәм анализлый.

Анализ ярдәмендә клиентның хәтта кредитны түли алу-алмавын да чыклап була.

Система даими мониторинг үткәреп тора. Системаның партнеры «ЭйТи Сервис» компаниясе.

Тулырак: «Ростелеком» внедрил скоринговую оценку клиентов

Партнерлар яңалыгы


---

--- | 01.03.2017

Рифат Фәттаховка Чувашстан татарларының милли премиясе тапшырылды

$
0
0
01.03.2017 Мәдәният
28 февральдә Рәшит Ваһапов фестивале лауреаты Азат Абитовның беренче концертында аның продюсеры Рифат Фәттаховка Чувашстан татарларының Ф.Бурнаш исемендәге милли премиясе тапшырылды. Зур уңыш белән үткән концертта чыгыш ясап, Чувашстан Диния нәзарәтенең Казандагы вәкиле Тәлгат Камалетдинов күренекле татар продюсеры, Рәшит Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттаховның профессиональ музыка сәнгатен үстерүдәге, яшь талантларны зур сәхнәгә чыгарудагы хезмәтләрен асызыклап үтте.

“Безнең якташыбыз Азат Абитовны да зур сәхнәгә Сез чыгардыгыз,” – диде Чувашстан татарлары вәкиле.

Рифат Фәттаховка Чувашстан татарларының Ф.Бурнаш исемендәге Милли премиясе тапшырды. Ул бу бүләккә “Моң сакчысы” номинациясендә лаек булган.

Азат Абитовның беренче концертының фоторепортажны соңрак урнаштырырбыз.


Шамил Абдюшев фотосы.
 


---

--- | 01.03.2017

Казанда Рәзил Вәлиевның юбилей кичәсе узачак

$
0
0
01.03.2017 Мәдәният
3 апрельдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, җәмәгать эшлеклесе Рәзил Вәлиевның 70 яшьлек юбилеена багышланган кичә була. Юбилей кичәсенең программасы ике өлештән тора.

Беренче бүлектә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры шигъри композиция тәкъдим итә. Кичәнең икенче бүлегендә Рәзил Вәлиевны ТРның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россиянең һәм Татарстанның халык артистлары Ренат Ибраһимов һәм Венера Ганиева, опера җырчысы, Татарстанның халык артисткасы Резеда Галимова, Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Алтай шагыйре Бронтой Бедюров, Татарстанның атказанган артисткасы, "Голос" проекты финалисты Эльмира Кәлимуллина, Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, опера җырчысы, Башкортстанның атказанган артисты Илһам Вәлиев, "Голос.Дети" проекты катнашучысы Сәйдә Мөхәммәтҗанова, шулай ук Сөмбел Ситдыйкова, Рөстәм Насыйбуллин, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Энҗе Шәймурзина, Илүсә Хуҗина, Руслан Сәйфетдинов һәм Раяз Фасыйхов котлыйлар.

Кичә программасында шулай ук Рәзил Вәлиевның якташларыннан, Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамбленнән, "Казан" бию ансамбленнән чыгышлар һәм чит илләрдә яшәүче дусларыннан видеокотлаулар көтелә. Камал театры актерлары: Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы Алсу Гайнуллина, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов башкаруында Рәзил Вәлиевның шигырьләре яңгыраячак.

Кичәнең сценарий авторы - Рәмис Аймәт, режиссеры - Камал театры актеры, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин.

Билетларны театр сайтында "Афиша" сәхифәсендә сатып алып була kamalteatr.ru. Касса телефоны: (843) 293-03-74. ММЧ өчен аккредитация: 293-83-18, kamal.press@tatar.ru

***

Разил Исмәгыйль улы Вәлиев 1947 елның 4 гыйнварында Татарстанның Түбән Кама районы Ташлык авылында дөньяга килә. Башлангыч белемне туган авылында ала, Түбән Кама шәһәрендә урта мәктәпне тәмамлый.

1965 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. Ике курсны тәмамлагач, Татарстан Язучылар берлеге юлламасы белән Мәскәүгә барып, М. Горький исемендәге Әдәбият институтында белем ала, шунда шагыйрь укучыларның, тәнкыйтьчеләрнең, язучыларның һәм композиторларның игътибарын җәлеп итә.

Рәзил Вәлиев фикеренчә, Мәскәүдә укыган чор - аның тормышында иң авыры, әмма шул ук вакытта иң бәхетле чагы булган. Биш ел буена ул Мәскәү институтында шагыйрьләр һәм язучылар арасында укый. Мәскәүдә гаилә кора, әти була.

Укуын бетереп Казанга кайткач, Рәзил Вәлиев «Ялкын» журналы редакциясендә башта әдәби хезмәткәр, аннары әдәби бүлек мөдире, соңыннан журналның җаваплы сәркәтибе вазифаларын башкара.

Әдәбият өлкәсендәге иҗат белән бергә Рәзил Вәлиев җәмәгать эше белән дә шөгыльләнә. 1981-1984 елларда ул ТАССРның Чаллы Язучылар оешмасының җитәкчесе булып эшли.

1984 елда Рәзил Вәлиев Татарстан Язучылар берлегенең идарә рәисе урынбасары итеп билгеләнә.

1986–2000 елларда исә Татарстан Республикасының Милли китапханә директоры, 1990–1995 Казан шәһәр Советының Президиум әгъзасы, Мәдәният, дин һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссия рәисе урынбасары хезмәтендә була. Бүгенге көндә  Р.Вәлиев Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы, мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр Комитеты рәисе, Татарстан Республикасының Милли китапханәсе Химаячеләр шурасы рәисе, Бөтендөнья Язучылар оешмасының Татар ПЕН-үзәге вице-президенты.

1997 елда шагыйрь Россия Гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы, ә 2007 елда Халыкара Иҗтимагый фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы исеменә лаек була. 2005 елда Р.Вәлиев тарих фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә ия була.

Рәзил Вәлиевның исеме чит илләрдә дә киң таралган. Ул республикабызны күптөрле Халыкара конференцияләрдә һәм симпозиумнарда таныта, лекция һәм докладлар белән АКШ, Канада, Англия, Төркия, Польша, Израиль, Кытай, Испания, Корея, Япониядә чыгыш ясый. Шагыйрь киңкырлы эшчәнлеге өчен «Планетада цивилизацияне, яшәешне һәм мәдәниятне саклауга һәм үстерүгә керткән хезмәтләре өчен» халыкара көмеш медаль белән бүләкләнде. 1993 елда аңа Халыкара Биографик үзәк тарафыннан «XX гасыр кешесе» дигән мактаулы исем бирелә (АКШ, Төньяк Каролина).


---

--- | 01.03.2017

"Сездән башка булмый һич, Рөстәм Нургалиевич!" - Әбри Хәбриев Президент юбилеена җыр яздырган (ВИДЕО)

$
0
0
01.03.2017 Шоу-бизнес
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка 60 яшь тулды. Бәлки, әле ишетмәгән кешеләр калгандыр. "Татар радиосы" ди-джее, шоумен, "Рәвешләр" юмор театры артисты Әбри Хәбриев илбашына атап җыр яздырган.

  

 

Җырның тексты:

Юллар тигез, йортлар төзек, Кырда үсә игеннәр. Алтын куллы халык яши Безнең татар илендә. Гастрбайтер басып алды Шушы татар дөньясын Булышыгыз, зинһар, безгә, Татар эшсез ятмасын! Булышыгыз зинһар өчен - Сорый татар баласы!   Нигә генә тотынсак та, Кирәк егәрлек һәм көч! Сездән башка булмый һич, Рөстәм Нургалиевич!   Өченче башкала бездә, Казан - ыспорт үзәге. Урыслашкан татар күреп, Эй, өзелә бит үзәгем!!! Əти-әни бетте, өйдә Папа-мамалар көтә! Хезмәт хакын кыскарталар, Бәяләр безне өтә!   Бала-чага русча сөйли, Телне сукты паралич! Туган телне югалтмыйкчы, Рөстәм Нургалиевич!   Шулай да яшибез әле, Безне бетереп булмый! Без бит горур татар халкы, Татарлар кимен куймый! Татарстан чиген узгач Бетә юллар һәм тормыш. Синдә тудым, синдә яшим -  Шушыдыр минем булмыш. Татарстан, синдә яшим, Зур рәхмәт сина, язмыш!   Анда куәт, анда кодрәт, Акыл, чибәрлек һәм көч! Яраткан президентыбыз - Рөстәм Нургалиевич!   01.12.16 0:47  
---

--- | 01.03.2017

“Сү­рия” дигән язу чыккач, күз алларым караңгыланып китте

$
0
0
01.03.2017 Язмыш
Узган елның декабрендә башкаланың 113 нче мәктәбенә Россия Герое Марат Әхмәтшин исеме бирелде. Уку йортына якташыбыз хөрмәтенә истәлек тактасы куйдылар. Әлеге чарага Маратның хатыны Гүзәл белән өч баласы да килде. Ә бүген алар Лаеш районының Атабай авылына – әтиләренең каберен зиярәт кылырга барачак. Сүриядә һәлак булган капитан Әхмәтшинны июнь аенда җирләделәр.

– Безнең өчен 23 февраль һәрвакыт зур бәйрәм булды, – дип сөйли Гүзәл Әхмәтшина. – Марат – хәрбиләр гаиләсеннән. Бабасы да хәрби кеше булган, әтисе дә. Шуңа күрә безнең өчен зур мәгънәгә ия көн бу. Мин, гомумән, 23 февраль ул – армиядә булган кешеләрнең генә бәйрәме дип уйлыйм. Узган ел бу көнне әтиебез безнең янга кайта алмады. Ял бирмәгән өчен командирына үпкәләп тә йөргән иде. Быел менә Марат янына үзебез барабыз. Бер генә бәйрәмне дә калдырмаска тырышабыз. Ноябрь аен­да Артиллерия көне белән тәбрик итеп кайттык, Яңа елда да булдык аның каберендә.

Узган елның 3 июнендә Сү­риядә якташыбыз һәлак булганны киң җәмәгатьчелек вакыт уз­гач кына белде. Август ахырында Казан Кремлендә Татарстан Президенты катнашында узган чарада Марат Әхмәтшинга Россия Герое исеме бирелү турындагы таныклыкны һәм “Алтын Йол­дыз” медален аның гаи­лә­сенә тапшыр­дылар. Кайчандыр балалар та­вышыннан гөрләп торган фатирда бүген өч кенә кеше калган. Марат белән Гү­зәл­нең олы кызлары Зәринә хәзер Мәскәүдә Президент кадет корпусында белем ала. Өченче сыйныфта укучы уллары Әмирне исә Казандагы Суворов училищесында көтәләр. “Кызыбызның башта китәсе кил­мәгән иде. Аннары ризалашты ин­де. Бик сагына. Улыбыз исә хәр­би булырга хыяллана. Бераз шөл­ләсәм дә, аның бу теләгенә каршы килә алмыйм. Ул барысын да хәл иткән инде”, – ди әниләре.


 
Марат белән Гүзәл башкала читендәге Осиново бистәсендә яшә­гән. Кунак бүлмәсе фото белән тулган. Аларда яшь гаиләнең бә­хет­ле вакытлары чагыла. Тик бә­хет­ләре генә гомерле булып чыкмый. Егет белән кыз Лаеш районының Атабай авылында таныша. Икесе дә шунда кунакка кайтып йөри. Авылда башланган дуслык шәһәр­дә дә дәвам итә. Җитмәсә, икесе дә бер тирәдә яши икән. Марат артиллерия училищесын тәмамлагач, гөрләтеп туй итәләр дә, ике атна узуга, яшь гаилә башлыгының хезмәт урынына юл тоталар. “Туй сәяхәте” Төньяк Кавказга билгелә­нә һәм сигез елга сузыла. Әхмәт­шиннар Кабарда-Балкар республикасында урнашкан Прохладный шәһәрендә яши. Шунда ике балалары туа. Шул арада Марат “кайнар нокта”ларга да барып кайтып өлгерә. Хәзер Гүзәл ул елларны тормышларындагы иң бәхетле чор дип искә ала.

“Кая барасын алдан ук белгәндер”

Капитан Әхмәтшин хезмәт ит­кән полк таркатылгач, гаилә Казанга күченеп кайта. Аларга башкала читендә фатир бирәләр. Марат транспорт оешмасына инженер булып урнаша, аннары йөк машиналары ширкәтенә күчә. Әмма хәрби кеше “тыныч” тормышка ия­ләнеп китә алмый. Пенсиягә чыгарга да өч ел вакыт бар. Шулай итеп, гаилә  башлыгы кабат ар­миягә әйләнеп кайтырга карар кыла. Уз­ган елның декабрендә ул яңа хез­мәт урынына – Түбән Новгородка юл тота. Җәйгә таба гаиләсе дә шунда күчеп китәргә җыена. Әмма өлгермиләр.

– Миңа калса, Марат үзен кая җибәрәселәрен алдан ук белгән­дер. Тик безгә сиздермәде. Китәр вакыты җиткәч, Санкт-Петербург янында ниндидер яшерен корал сынаячакларын әйтте. Өч айга ки­тәчәкләр, аннан шалтыратып та булмаячак икән, – дип сөйли Гүзәл. – Соңгы очрашуыбызны бик яхшы хәтерлим. Ике көнгә кайткан иде ул. Беренче көнне бөтен өйне ялтыратып җыештырып, мин эштән кайтуга кичке аш әзерләп куйган иде. Икенче көнне балалар белән мәш килде. Ә китәсе көнне мине укуга озатып калды. Имтихан тапшырып йөргән вакытым иде.

“Әле ярый гранатасы шартламаган”

Апрель аенда була бу очрашу. Ә аннары Маратны Сүриягә җи­бәрәләр. Гаилә башлыгы өйдәге­ләр­гә бу хакта хәбәр итми. Тик сер барыбер чишелә. Ире шалтыраткач, Гүзәлнең телефонында “Сү­рия” дигән язу чыга. “Күз алларым караңгыланып китте. Кызымны чакырып китердем. Ә ул язуны күрде дә елап җибәрде. Кызымны тынычландырырга тырышам. Әтиеңнең Цхинвалга да барганы булды, исән кайтты бит, бу юлы да берни булмас, дим. Марат та борчылмаска куша. Барысы да яхшы булачак, калганын кайткач сөйләрмен, ди. Аның белән телефоннан башкалар аңламасын өчен татарча гына сөйләштек, – дип хатирәләргә би­релә өч бала анасы. – Дөресен әйт­кәндә, бу вакыйгага кадәр Сүриядә булган хәлләргә игътибар да бирми идем. Өч баланы карыйсы, эшкә барасы бар – яңалыклар кайгысымыни? Сүриядә ниндидер зур сугыш чыккандыр, минем ирем әнә шул ут эченә барып кергәндер дип күз алдына да китерә алмый идем. Ни өчен минем ирем иң куркыныч урынга барып эләккән? Бу сорауга әле дә җавап таба алмыйм”.

Марат өйдәгеләргә соңгы тапкыр 1 июнь көнне шалтырата. Ә 3е көнне хатынын бакча мөдире янына чакыртып алалар. Ниндидер документны дөрес тутырмаган, янә­се. Чыннан да, Гүзәл бер­ничә көн элек ял сорап гариза язган була. Отпуск вакытында Марат хезмәт иткән Түбән Новгородка барып, торыр урын карап кайтырга җые­на алар. “Мөдир бүлмәсендә өч ят кеше дә бар иде. Берсе хәрби киемнән. Безнең шәфкать туташы да шул тирәдә бөтерелә. Тик башка бер начар уй да кермәде. Башта Марат белән соңгы тапкыр кайчан сөйләшкәнемне сорадылар. Шунда уйлап куйдым әле: әллә безнең татарча ни сөйләш­кәнне тикше­рәләр микән? Сөй­ләшергә ярамый бит. Куркыныч хәбәрне тыңлап та бетерә алмадым. Өскә кайнар су сипкән кебек булды. “Аны әсир­леккә алганнардыр, миңа дөресен сөйләгез”, – дип кычкырдым. Маратны эзләп тапканда, аның кулында граната була. Аллаһыма рәхмәт укыйм – әле ярый әнә шул граната шартламаган. Мәете калмаса, гомеремнең ахырына кадәр иремнең һәлак булганына ышанмас идем. Әмма мин аны барыбер көтәчәкмен. Хәрби кешенең хатыны булганымны беркайчан да исемнән чыгармадым. Әмма мондый хәлне күз алдыма да китерә алмадым. Минем гемоглобиным түбән, шуңа күрә һәрвакыт дару эчеп торам. Маратка: мин синнән иртәрәк үләрмен, аннары син яшь хатын алып кай­тырсың инде, дип төрттерә идем. Ә ул, юк, 70 ел узгач, бергә китәрбез, дип тынычландыра иде. Тормыш­ның тәмен белеп яшәр чак җиткән иде. Юк шул, аны татырга язмаган икән”.

“Мой әтием – Герой России”

Туганнарына Көнбатыш хәрби округына кергән үзйөрешле-ар­тиллерия гаубица дивизионының разведка штабы башлыгы капитан Марат Әхмәтшинның Сүриядә батырларча һәлак булганын җит­керәләр. Әйтүләренә караганда, ул берүзе ДАИШның (Россиядә тыелган террорчылык төркеме – ред.) 200 сугышчысына каршы тора. Сугыш кырыннан тартып чыгарганда, Марат өч литр канын югалткан була. Яраланган капитан 3 июнь көнне җан бирә. “Аңа һәрвакыт бер сүзне кабатладым: Марат, ашыгып, адым ясама. Сине өйдә хатының, бала­ла­рың көтә. Батыр­лыгыңны аңлар­лармы? Әлбәттә, ул – каһарман. Әмма безнең өчен ул элек тә ка­һарман иде. Ә икенче яктан уй­ласаң, Марат бер генә адымга артка чигенсә дә, аннары моның өчен үзен кичерә алмас иде. Һәр­вакыт гадел булды, ялганны, хыя­нәтне яратмады, – дип сөйли Гүзәл. – Беренче вакытны ир-ат­ларны күрал­мас дәрәҗәгә җит­тем. Ни өчен баш­калар исән, ә минем ирем үл­гән? Кайгыдан кечкенә кызым тартып чыгарды. Аллаһы Тә­галә безгә аны шуның өчен бүләк иткәндер инде. “Мой әтием – Герой России”, – дип такылдаучы сабый артыннан йөгереп, бераз онытылып торам. Зурлары исә хис­ләрен тышка чыгармаска тырыша. Әти­ләре турында сөй­ләшмәгәч, мин әйтәм, әллә аңлап бетермиләр микән? Аң­лый­лар икән. Берсендә әтисе турында хатирәләрне, алар­ның соңгы сөй­ләшүен шигъри юлларга салган идем, шуны укыганда улыбыз үкси-үкси елады”.

Узган елның июненә кадәр Әхмәтшиннар гаиләсе зур хыяллар белән яши. Марат Сүриядән кайт­кач, Гүзәлнең 35 яшьлеген зурлап бәйрәм итәргә җыеналар. Әмма туганнарны һәм дусларны июльдә түгел, ә июнь башында ук җыярга туры килә. “Аны командировкага киткән дип уйларга тырышам. Һәлак булганына ышанасы килми. Беренче вакытны мәшәкать артыннан чабып йөрү ярдәм итте. Тормыш туктап калыр дип уйлаган идем. Юк икән, ул дәвам итә, Ма­ратның һәлак булганына инде тугыз ай вакыт узган. Бу вакыйгалар да кичә генә булган кебек. Аны алып кайтулары, җирләүләре – барысы да күз алдында, – дип күз яшьләрен сөртә Гүзәл. – Безне ташламадылар. Түлисе акчаларны тү­ләделәр. Пенсиясе килеп тора. Беренчесе килгәч, тагын утырып еладым. Ул үлгән, ә без аның акчасына яшәргәме? Хәтта бераз оят та булды. Төрле чараларга чакыралар. Бүләкләр бирәләр. Быел хәтта күп­балалы ана икәнемне искә тө­шерделәр, сәхнәгә чыгарып, Рәх­мәт хаты тапшырдылар. Менә, мин әйтәм, Марат, синең теләкләрең тормышка аша. Безне күрәләр, тик син генә арабызда юк, дим. Ватан алдындагы бурыч – барысын да аңлыйм. Әмма без нишләргә тиеш? Улыбыз үсеп килә. Аның белән әти­се кебек сөйләшә алмыйм. Ул беркайчан да кычкырмады, балалар да әти сүзенең ни икәнен яхшы чамалый иде. Әти дә, әни дә булу авыр икән. Иптәшләре сөйләде: Ма­ратның хәрби академиягә укыр­га керәсе килгән, безнең тормышны тагын да яхшыртырга те­ләгән. Аның бөтен хыялы балалар һәм гаилә белән бәйле иде. Өйдә бөтен нәрсә аны искә төшереп тора. Кухняда аның урындыгына утырып чәй эчәм, икебезнең караватка ятып йоклыйм. Хәтта бу фатирдан күченсәк тә, Маратка хыянәт иткән кебек булыр иде. Менә хәзер иремнең рәсемен чигеп ясый башладым. Аның эшләрен дәвам ит­терәсем, аның истәлеген сак­лыйсым килә”.

Саубуллашканда Гүзәл безгә Маратның “Алтын Йолдыз” медален дә күрсәтте. “Аны кешегә күрсәтмәскә тырышам, – ди ул. – Арабызда әллә кемнәр бар бит...”


Илнар ХӨСНУЛЛИН

--- | 01.03.2017

Таныш тyгел Эльвира Ибраһимова-Мотавалованы юксыну

$
0
0
01.03.2017 Хатлар
10 февраль җомгасында өебезгә килүче өч газета да якташ сеңлебез Эльвира Илдар кызы Ибраһимова-Мотавалова, аның һәлакәтле вафаты хакында якты күңел белән язылган һәм башкаларга да күңел яктылыгы өстәрлек мәкаләләр белән чыккан иде. Һәр мәкалә янында мәрхүмәнең фотосы бар. Мине бигрәк тә “Т.Я.”да басылган Раушания Шәяхмәтова язмасы әйбәт мәгънәдә гаҗәпләндерде.

Кайдан табышып, ничек дуслашканнар алар? Мин менә, күптән теләсәм дә, аның белән танышырга өлгерми калдым. Нәрсәдер гел комачаулады моңа. Әтисе Илдар мәрхүм белән яшьтәшләр дә, ярыйсы дуслар да идек бит. Икебез ике авылда, ике төрле хезмәттә булганлыктан, еш аралашмадык үзе. Мин Илдарның Карадуганда яшәгән һәм биредә үк балалар укыткан энесе Әнәс, аның гаиләсе белән якынрак аралаша идем, шуңа күрә Илдар миңа беркадәр абый кебегрәк иде. Әнәскә ияреп бервакыт Илдар хатыны Әкълимә ханымга “апай” дип эндәшүем һәм шуңа уңайсызлануым да истә. Илдарны олысымаграк күреп кабул итүемнең (бу элеккерәк елларда шулай иде) бүтән сәбәбе дә булгандыр. Ул безнең мәктәптә дә бер ел алдан укыды, Кенә урта мәктәбе укытучылары куйган “Зәңгәр шәл”дә Булат ролен искитәрлек уйнап та безнең каршыда шактый үсеп киткән иде. Сайлаган һөнәрләре нинди булуга карамастан, сәнгатьне, җырны-моңны да үз иткән гаилә шул Ибраһимовлар. Әнәснең авыл мәктәбе спектакльләрендә уйнаган рольләре, ясаган рәсемнәре, гармуннарда сыздырулары әле дә онытылмый. Хезмәт юлының икенче яртысында ул Бөгелмә педагогия техникумына җитәкчелек итте һәм гаиләсе белән шул шәһәрдә яшәп калды. Илдар абыйсы белән Әкълимә апасы кебек, Әнәс белән Фәния ханым да биш бала үстерделәр.

Эльвира белән танышырга теләвем ул “Шәһри Казан” газетасында эшли башлагач туган иде. Мин элегрәк аның медицина училищесына укырга кергәнен ишеткән идем, нилектән хәзер газетада эшләп йөрүен һич аңлый алмадым. Чөнки кешеләргә игелекле, рәхим-шәфкатьле Ибраһимовлардан берсенең укып шәфкать туташы булырга әзерләнүе бик табигый гына түгел, күңелгә куаныч та биргән күренеш иде. Күреп тора идек бит: больницаларның табиб ишекләре төбендә Карадуган, Арбаш, Таузар кебек авыллардан килгән “ятимнәр” көннәр буе чират торганда, биредә эшләүчеләрнең авылдашлары җайлы гына кереп китәләр иде. Шунда Эльвира кебек авылдаш диярлек бер сеңел эшләсәме... Хәер, аның медицина училищесыннан китеп баруы дөрес тә булгандыр бәлки, чөнки игелеклелегеннән, якты күңеллелегеннән явыз файдаланып йончыткан, ардырган булыр идек барыбер. Артык күп эшләп йончуы аркасында гына шәфкатьледән тупаска әверелгәннәрне сырхауханәләрдә аз очратабыз мәллә? Аннары, якты күңел нурлары белән Эльвирабыз кыска гомере буена болай да кешеләрне дәвалаган, күпләрнең яшәү көчен арттырган икән бит. Аның турында язып һәм шул язмаларны укып та бүген күпме кеше үз күңелен нурландыра һәм гомерен озайта.

Эльвира үзе “башы-аягы белән” Таузар кызы булса да, Ибраһимовларны кистереп шушы авылныкы дияр урын юктыр. Илдарның, Әнәснең һәм тагын ике баланың әти әниләре Гариф белән Җәмилә районның бу почмагына Норма авылыннан килгәннәр. Гариф абый Норманың хәлле, укымышлы кешеләреннән саналган, Балтачта волость башкарма комитеты рәисе булып та эшләгән, соңрак аны адресы Карадуган-Арбаш дип языла торган, районның иң зур предприятиесе булган “Кызыл мехчы” артеленә баш бухгалтер итеп җибәргәннәр, шунда бераз директорлык иткән. Шунда ук яшәгәннәрдер дә, мөгаен. Гариф абый вафат булгач, бу гаиләнең якын дусты Бакый ага Зыятдинов язганча, дүрт баласы белән тол калган Җәмилә апаны Таузар авылы үзенә сыендырган. Шулай алар Таузарныкы булып киткәннәр. Хәзер Ибраһимовларны Таузардан аерып алам димә. Илдарның бер энесе Васыйл кабат торгызылган көненнән мәчеттә имамлык итә. Сүзе ипле, гади-аңлаешлы булганга, һаваланмыйча, һәркемгә дустанә караганга, көнем өчен дип түгел, динем өчен дип эшләгәнгә, мәет җирләгәндә яки балага исем кушканда аны күрше авылларга да чакырып торалар. Гариф белән Җәмиләнең бердәнбер кызларының ире Әгъзәм Һадиев Кариле авылында бик хөрмәтле имам. Авылында Илдарның да саваплы эше истәлек булып калды: үзе ачкан, карап-чистартып торган чишмәгә Таузар кешеләре “Илдар чишмәсе” дип исем бирделәр. Эльвирабыз менә шундый күркәм гаилә баласы иде.

Бервакыт Әкълимә ханымны авылдагы саклык банкы бүлекчәсенә кереп барганда күргән идем. Ул вакытта нык авырый, авырлык белән генә йөри иде. “Кызым алып килде”, – диде ул юл читендәге машинага ымлап. Шул машина яныннан үтеп үз юлыма киттем. Шунда туктап, аның йөртүчесе белән танышу ул вакытта ник башыма килсен! Соңыннан гына аңга барып җитте. Машинада Әкълимә ханымның бүтән кызы түгел, нәкъ менә Эльвира утыруын чамаларга тиеш идем бит, чөнки аның еш кайтып әнисен карашуын ишеткән идем. Ул вакытта авылда әниләре янында гаиләнең төпчеге Азат кына яши иде. Әниләре вафат булгач та Эльвира бу якларга сукмагын суытмады. Бер-ике дусты белән кайтып, үз авылларында һәм Карадуганда концерт куюларын да (акчага түгел, билгеле) ишетеп беләм. Мәдәният йорты каршында шул хактагы белдерүне күреп, һичшиксез барырга кирәк дип уйлауларым һәм... карт хәтер түгел диген инде, онытып җибәрүләрем җанны тырнап тора менә. Шундый чыгышлары белән әти-әнисенең мәдәни эшләрен дәвам иттерергә, үзенең дә авыл белән элемтәсен югалтмаска теләгәндер ул. Эльвира булудан бигрәк, якташлары өчен Илдар белән Әкълимә кызы иде бит ул, һәр уңай эше шулар исеменнән эшләнә кебек иде. Сеңелнең шул гамәлләрен хуплап бер-ике сүз әйтергә бурычлы идем бит инде мин.

Безнең чор дуслыгын бүген яңа буын дәвам иттерә. Илдарның Азаты белән минем кече улым авылның урта мәктәбен бергә укып тәмамладылар, әле дә якын дуслар. Үзлекләреннән өйрәнгән һөнәрләре буенча, берсе икенчесенең төзелешенә булышса, тегесе аның машинасын төзәтешеп тора. Бервакыт Эльвираның машинасы юлда ватылып туктагач, бергәләп барып аны да төзәтеп җибәргәннәр. Бу икәүнең якын дуслар булуын Әкълимә ханым да хуплый иде. Эльвира мәрхүмәне җирләгәндә дә улым көн буе Азат янында булды.

Эльвира турындагы язмаларның берсендә аның “гаилә бәхетем булмады” дигән сүзләре китерелә. Нечкә шигъри җаннарның уртак бәласедер бу: аларны – без, безне алар аңлап җиткерми. Күк белән Җир арасында йөзгән тынгы белмәс хыялый җаннар үз-үзләрен дә авырлык белән генә табалардыр, картаеп тупасланган дөнья өчен андыйлар бөтенләй яттыр, бәлки. Аның гына тулы аңлавын пакь җаны белән тоептыр, соңгы елларда Эльвирабыз Аллаһка сыенган, дөньявилыкны дин белән бәйләгән. Юл һәлакәте аның вафатының тышкы сәбәбе генәдер, чынлыкта, тупас дөнья өчен ятрак булган бу баланың җанын садә хәлендә Күкләр үзенә алырга теләгәндер, бәлки. Дуслары Эльвираның радиодагы соңгы эшен интернетка куйганнар. Әнисе белән Казанда кыйбла эзләүләрен сөйләгән ул. Кыйбласын тапкан да, мәңгелеккә шунда юнәлгән балакай.

Рәфыйк ШӘРӘФИЕВ. Балтач районы, Карадуган авылы.


Рәсемдә: Эльвира үзе һәм бертуганнары белән (сулдан дүртенче). Бабасы Гариф Ибраһимовка Балтачта волость башкарма комитеты рәисе булып эшләве турында бирелгән таныклык.


Рәфыйк ШӘРӘФИЕВ

--- | 01.03.2017

Азат Абитовның беренче концертыннан ФОТОрепортаж

$
0
0
02.03.2017 Мәдәният
Казанда, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Рәшит Ваһапов фестивале лауреаты, яшь җырчы Азат Абитовның беренче концерты тулы аншлаг, зур уңыш белән үтте. Моңарчы аның ике концерты туган ягы – Чувашстанның Шыгырдан авылында шулай ук тулы залларда үтте.

Азатның беренче концертында сәхнәдәш дуслары Гөлсирин Абдуллина, Рәнис Габбазов, педагогы Венера Ганиева, “Сәйдәш” бию төркеме, “Әлфис” инструменталь ансамбле катнашты. Концертны Илназ Миңнеханов алып барды. Азатны якташлары, дуслары тәбрикләде. Ә продюсер Рифат Фәттахов Чувашстан татарларының милли премиясенә лаек булды.

Рәсемдә - А.Абитовның беренче концерты мизгелләре.


Шамил Абдюшев фотолары.
 


---

--- | 01.03.2017

Татарстанда песиләр пенсионерны ашаган

$
0
0
02.03.2017 Фаҗига
Минзәлә районының Татар Мушугасы авылында була бу кеше ышана алмаслык хәл. Йортларның берсендә 62 яшьлек пенсионерның үле гәүдәсе табыла. Аның битенең бер өлешен песиләр ашап бетергән була.

Ир-ат мәете табылганчы берничә көн алдан үлгән дип фаразлана.

Хәзер полиция пенсионерның үлем сәбәбен ачыклый.

Тулырак: В Татарстане домашние кошки съели лицо пенсионера


---

--- | 01.03.2017
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>