Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

"Күз тию үтерә, ир белән хатын арасын боза..."

$
0
0
02.03.2017 Җәмгыять
“Бас, бас эзенә, күз тимәсен үзеңә”, “Күз тияр дип, йөзләреңә туйганчы карамадым”, “Бер битең айдай, берсе – кояш, яман күздән сине сакласын”... Менә шундыйрак җырларны ишеткәнегез бардыр. “Хорафатларга ышану – искелек калдыгы” дип тамгаланган совет заманында да мондый җырлар халык теленнән төшмәде.

Берәүләр күз тиюгә чын күңелдән ышанса, икенчеләр моңа сагаебрак карый, өченчеләр бөтенләй ышанмый. Фән исә, кайбер кешеләрнең күзләре көчле биотоклар җибәрергә сәләтле, дип саный. Ә диннең моңа карашы ничек?   “Күз тию дигән нәрсә бар һәм ул кешелек дөньясы барлыкка килгәннән бирле яшәп килә. Күз  тию кешеләрне чирләтә, үтерә, ир белән хатын арасын боза. Аллаһы Тәгалә аны адәм балаларын сынау өчен бар иткән”, – дип әйтә дин әһелләре.

Элек, күз тиюдән саклый дип, безнең әбиләр, әниләр балаларына, оныкларына бөти такканнар. Кайбер гаиләләрдә балаларын таң суы белән коендырганнар. Баланың беләкләренә миләштән беләзек ясап такканнар, әмма дин күз тиюне таныса да, төрле әйберләр тагып йөрүне хупламый.

Авылларда элек кешеләр, күз тиюдән дәва алу өчен, багучы әбиләргә йөргән.  

Каты күзле кешеләр хакында тарихта да адәм әйтеп ышанмаслык гыйбрәтле хәлләр бар.

Париждан опера җырчысы Массольнең каты күзле дигән яманаты чыга. Аңа, тамашачыларга күзе тиюдән куркып, сәхнәгә чыккач, халыкка түгел, ә өскә карап җырларга кушалар. Ул шулай эшли дә. Көннәрдән бер көнне декорацияләрне күчереп торучы машинистның өстә эшләгән вакыты була. Ул кинәт мәтәлеп төшеп, җан бирә. Күпмедер вакыттан соң җырлаганда, моның күзе очраклы рәвештә генә оркестр дирижерына төшә. Дирижер үзен начар хис итә башлый һәм берничә көннән вафат була. Аннары Массольгә буш ложага карап җырларга киңәш итәләр. Ләкин бервакыт моңа кадәр буш торган ложага соңга калып килгән бер сәүдәгәр кереп утыра. Ул,  хәле начарланып, өенә кайтып китә. Икенче көнне аның үлеме турында хәбәр итәләр. Шушы хәлләрдән соң опера театры җитәкчелеге аптырашка кала. Нишләргә? Галимнәрнең тикшеренүләреннән соң шул ачыклана: артистның күзләре югары ешлыктагы нурланыш җибәрергә сәләтле икән. Бу бик сирәк кешеләрдә генә очрый ди. Шул сәбәпле артист театрдан китәргә мәҗбүр була.

Тагын бер мисал. Анысын инде күз буу дибез. Даны бөтен җир шарына таралган Вольф Мессинг турында ишеткәнегез бардыр. Заманында Мессинг хикмәтләре хакындагы хәбәрләр Сталинга да барып ирешә. Аны Мәскәүгә чакырта. Ул башта Берия янына керергә, аннан соң Сталинда булырга тиеш була. Мессинг сакчылар яныннан бернинди язу-сызусыз үтеп, НКВД башлыгы бүлмәсенә килеп керә. Берия телсез кала. Аннан икәүләп Сталин янына китәләр. Сталин аны сынамакчы була. Кунак ул кушканны бик җиңел үти. Берни дә язылмаган чиста бланк белән банктан 100 мең сум акча ала. Шуннан соң гына Сталин аның хикмәтле көченә ышана.

Соңгы елларда дөнья матбугаты Израильдән Англиягә килеп, шунда яши башлаган экстрасенс Ури Геллер турында күп язды. Ул күз карашы белән Британия парламентындагы борынгы сәгатьне туктата. Геллерның бу сәләтен Англиянең иң абруйлы фәнни үзәкләре өйрәнә һәм гаҗәпкә кала. Аның турында унга якын китап һәм фәнни хезмәт языла.

Биология фәннәре докторы Грант Демирчоглян әйтүенчә, кешенең күз карашы куәтле биоэнергетик көчкә ия. Франция фәннәр академиясе кешенең күз карашын өйрәнгән.

Галимнәр раславынча, кешенең башы артына текәлеп карасаң, аның тән тиресенең каршылыгы үзгәрә икән. Шуңа күрә без кайвакыт артыбызда кемнеңдер күз карашын тоябыз һәм борылып карыйбыз. Белгечләр болай ди: күздән тарала торган нурлар кыска дулкынлы, алар, рентген яки лазер нуры кебек, тәнгә үтеп керергә, үзәк нерв системасына, мигә һәм бөтен организмга йогынты ясарга мөмкин.

Табибларның кисәтүенә дә колак салу зыян итмәс. Алар фикеренчә, чегәннәр психотерапиядә мәгълүм алымнар – гипноз алымнары куллана. Шуңа күрә дә, урамда чегән хатыны очрап, багам, дисә, аның күзләренә карамагыз.

Кешенең күзе кебек могҗизалы, серле башка бер орган да юктыр, мөгаен. Без әйләнә-тирә мохиттән мәгълүматның 90 процентын күзләребез аша алабыз. Шуңа да “йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшырак”, дибез.  Инде килеп, фәлән кешенең күзе каты, күзе тимәсен диләр икән, саграк бул, халык белми әйтмәс.

omet-rb.ru


---

--- | 02.03.2017

Айгөл Мирзанурова: “Актанышка “бомба” төшкәндәй булды” (ИНТЕРВЬЮ)

$
0
0
02.03.2017 Мәдәният
Авырлыклар чыныктыра гына диләр. Кайбер артистларның матур күлмәктән, елмаеп басып торган клипларын карыйсың да, бер зар-моңнары юктыр кебек тоела. Җырчыларны җырлап кына яши диярсең. Ә тормышларына төпченә башласаң, каз тәннәре йөгереп үтә кайчак.

Сабый вакытыннан ук кайгының нәрсә икәнен белеп үскән сөйкемле башкаручы Айгөл Мирзанурова тормышка карата ямьле карашын бервакытта да югалтмый. Телевизор экраннарыннан “Дустым хыянәте” җыры аша тыңлаучыларга таныш булган Айгөл авырлыкларга бирешми, үзенең балачак хыялын тормышка ашырып иҗат итә. Болыт артыннан кояш чыга диләр, ул да нәкъ шушы сүзгә өметләнеп, бүгенге көндә, ниһаять, үз бәхетен тоеп яши.
— Айгөл, тормыш юлың бик катлаулы дип беләм, нинди авыр сынаулар үтәргә  туры килде үзеңә?
— Мин Актаныш районы Байсар авылында әнинең әнисенең бертуган апасы карамагында үстем. Мине әти-әнием карамады. Балачагым да бик авыр, кызганыч үтте. Авырлыкларны барыбер җиңәчәкмен дигән максат куеп үстем. Кечкенәдән җырларга һәм биергә яратсам да, нигәдер әти-әниле балалар гына сәхнәдә үз һөнәрләрен күрсәтте, мин гел читтә булдым. Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Актаныш районына училищега укырга кердем. Анда азмы-күпме булса да үземнең сәләтемне халыкка күрсәтә башладым. 3 ел укыганнан соң алга таба белем алырга мөмкинлегем булмады, хыялларым белән алга таба яшәдем. Укуны тәмамлауга унтугыз яшемдә кияүгә чыктым, егерме бер яшемдә олы кызым Сөмбелем дөньяга килде. Ирем белән алты ел торганнан соң хыянәт аркасында аерылыштык. Миңа дүрт яшьлек баламны җитәкләп чыгып китәргә туры килде. Карап үстергән әбием янына бала ияртеп кайтырга курыктым, шуңа да фатир табып, тормыш йөген тулаем үз җилкәмдә алып барырга туры килде, ләкин Ходай мине ташламады, яраткан тормыш иптәшем Рүзилемне очраттым. Бүгенге көндә бергәләп өч кыз үстерәбез. Торырга урыныбыз, ашарга ризыгыбыз булганга сөенеп туя алмыйм.
— “Дустым хыянәте” җырына төшерелгән клипның эчтәлеге күпләргә таныш. Үз тормышыңда да мондый хәл килеп чыкканга әлеге җырга алынырга булдыңмы?
— Чынлап та, тормышымда дустым хыянәтен күтәрергә туры килде. Яшермим, ул чакны бик авыр булды. Җырны чыгарыр алдыннан да бик озак уйладым. Актаныш кечкенә район булганлыктан, «Ни диярләр?», «Көндәшемә авыр булмасмы?» дип баш ватканнан соң, сүз авторы Венера Мәхмүтова белән киңәшләшеп, җырны яздырырга булдым. Иҗади яктан Венера Мәхмүтова бик ярдәм итте миңа. Без интернет аша танышып, аралашып киттек. Язучы кеше төпченергә ярата бит, Венера апа да минем тормышым белән кызыксынды. Хәлемне аңлап, авыр минутта беренче җырымны яздырырга ярдәм итеп, Казанда иҗат кешеләре белән таныштырып йөргән шәхес ул. Җыры язылгач клип та озак көттермәде.
— Актанышта кояш яктырак диләр. Бу төбәктән чыккан сәләтле артистлар күп, сездә мәдәнияткә зур игътибар биреләме?
— Бездә, чыннан да, мәдәнияткә зур игътибар бирелә. «Агыйдел» җыр һәм бию ансамбле гөрләп эшләп килә, сәләтле җырчылар да, композиторлар да шактый. Актаныш халкы җырлап һәм биеп кенә яши.
— Зур танылу алырга, профессиональ җырчы булырга теләгең бармы? Әллә иҗат бары үзең өчен генәме?
— Профессиональ җырчы буларак таныласы килә, әлбәттә, тик бүгенге эстрадада иҗат итү өчен бик күп күләмдә акча таләп ителә. Дөрес, иҗатымны күтәреп җибәрүче, ярдәм итүче тормыш иптәшем янымда. Ул миңа танылу алырга башлангыч бирде, бәләкәйдән күңелемдә йөрткән хыялымны тормышка ашырды. Әлбәттә, минем җырчы буласы килде дип кенә барлык эшләп тапкан хезмәт хакын иҗатка гына тотып бетереп булмый, чөнки кызларны да аякка бастырырга кирәк, үз өебезне дә салып бетерәсе бар. Алай да әкренләп үз җырларымны яздырырга тырышам.
— Син бер урында гына туктап тора торган кеше түгел, төрле өлкәдә яңа һөнәрләр үзләштереп торасың. Үзеңә мондый тормыш кәнәгатьләнү хисе бирәме?
— Чынлап та, мин бер урында гына тапталып торырга яратмыйм. Күп уйлыйм. Эзләнәм. Әлеге вакытта сәүдә өлкәсендә эшлим. Халык белән аралашырга бик яратам. Кешегә изгелек эшләргә, аларны бәхетле итәргә һәм сөендерергә бик яратам. Бер урында тик кенә басып тора алмыйм, биеп, җырлап кешеләрнең күңелләрен күтәрәм. Кайбер вакытта эшкә мине күреп китәр өчен генә килүчеләр дә бар. Бәйрәмнәргә чыгыш ясарга чакырсалар рәхәтләнеп җырлыйм. Аннан кала гүзәл затларга матур прическалар ясыйм. Алынган эшне җиренә җиткереп башкара торган кеше мин. Шуңа да мондый тормыш миңа кәнәгатьләнү хисе бирә.
— Гаиләдә иҗатыңа нинди мөнәсәбәттә? Танышларың җырчы дип кабул итәме?
— Актаныш халкы «җырчы Айгөл Мирзанурова» гына дип йөртә. Клибым чыккач Актанышка “бомба” төште дисәк тә була. Кемдер: “Бик матур булган, уңышлар телим”, — дип аркамнан сөйде, кемнәрдер көнләшүеннән шартлады дисәк тә була (көлә). Кызларым минем белән горурланалар, аларны “жырчы кызлары” дип йөртәләр хәтта. Олы кызым: “Әни, сине мәктәптә мактап кына торалар, мин шуңа бик сөенәм”, — дип кочаклап үбә, ә тормыш иптәшем: “Минем җырчы сандугачым”, — ди.
— Иҗат белән шөгыльләнү бүгенге көндә шактый чыгымлы, алай да шушы юнәлеш буенча кереп киткәннәр сәхнәне калдыра алмый. Үзең иҗаттан аерыла алыр идеңме?
— Иҗатны беркайчан да ташламас идем. Мөмкинлегем булса бик күп яңа җырлар яздырыр һәм клиплар төшерер идем. Мин җырламыйча яши алмыйм. Иртә ничек музыка белән башланып китә, көнем дә шул көй астына уза. Авыр чакта да җырлый-җырлый елыйм, шатлыгымнан да җырлап җибәрәм.


Фотолар шәхси архивтан алынды.

 


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА

--- | 02.03.2017

Мартта ничә көн ял итәчәкбез?

$
0
0
02.03.2017 Җәмгыять
2017 елның 8 марты, халыкара хатын-кызлар көне, чәршәмбегә туры килә, шунлыктан ул эш атнасын икегә бүлә. Бары бер генә - 8 март көне генә эш көне саналмый. Ә бәйрәм алды, 7 март көнендә эш вакыты бер сәгатькә кыскара. Бу хакта Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

Дүрт көн дәвамында озын яллар Җиңү көненә - 6 майдан 9 майга кадәр расланган. Календарьда 1 май, 12 июнь һәм 6 ноябрь дә ял көннәре булып билгеләнгән.


---

--- | 02.03.2017

Бар дөньясын этләр баса

$
0
0
02.03.2017 Җәмгыять
Кыш кереп, кырларга кырпак кар яту белән, авыл урамнарын этләр баса. Җәен алар, ничектер, күзгә бик ташланмыйлар, чөнки кырда ашарга табу җае чыгуга таралышалар. Моннан егерме биш-утыз еллар элек авыл урамында бу кадәр эт туе күзә­теп булмый иде әле. Фер­ма тирәсендә берничә салынган колаклы, «дүрт күз»ле авыл акбайлары, актырнаклар очраштыргалый, әмма урамнарны баскан бозау кадәр этләр өере күзә­телми иде.

Хәзер урамда нәселле, токымлы этләрнең тулы бер коллекциясе кайнаша. Үзара кушылып, алар инде моңар­чы күрелмәгән яңа токымнарга старт бирделәр бугай. Авылда этләрне җыеп, питомник ачарга, алар­ны сте­рильләш­терергә җые­нучы күренми, шуңа күрә үрчү конвейеры тулы кө­ченә эшли. «Нәсел эше»нә, әлбәттә, шәһәргә китеп шә­һәрләшкән һәм ассимяля­цияләшкән авыл кешеләре этәргеч бирде. Туксанынчы еллар башында, «базар мө­нәсә­бәт­ләре»нә күчү белән, өйдә бизнес оештыру мәрә­кәсе башланды бит. Токымлы эт алып, аны үрчетү, эт баласын сатып «миллионер булу» хыялы шул бизнесның бер тармагы иде. Кырык-илле квадрат метрлы таш тартмада ничек эт үрчетеп була, ничек анда ашап-эчеп яшәп буладыр, авыл кешесе буларак болар миңа ка­раңгы. Тик шәһрдә бер бүл­мәле фатирда да эт үрчетеп азапланган танышлар бар иде, монысы факт. Һәрбер бизнес шикеле үк, эт үрчетү эшмәкәрлегенең дә барып чыкмаган очраклары җи­тәрлек. Товар бар, сатып алучы гына юк.
 
Бизнес­ның шушы төп проблемасына килеп төртелгән элекке авыл кешесе ниш­лә­сен: җан­лы һәм «затлы» бу «товар»­ларны, туган якка кайтканда, машина багажнигына тыгып алып кайтып, йөрәккә газиз кырларга сипте. Кемнәрдер шәһәр урамнарына гына чыгарып та җибәргәләгәндер, чөнки калада да атлаган саен эткә абынган чаклар бар иде. Шулай итеп сала тыкрыкларын үз иткән себер хаскалары, немец овчаркалары, лабрадорлар пәйда булды. Соң­гысының хәзерге көндә базар бәясе бер көчеккә 15 мең сум тора икән. Авылда бу бәягә кечерәк бер бозау сатып алып симертеп була. Эт кавеме тик тормый, үзара яратыша, тормыш дәвам итә. Берничә ел элек авыл янына шуышып ауга килгән ике бүрене күреп авылдашлар аучыга шалтыраттылар. Бакча башында гына атылган бүреләрне карарга бардым. Коточкыч азау тешле ерт­кычларның ярымбүре, ярым эт икәнен ачыклау өчен белгеч булырга ки­рәк­ми иде.

 Сүз башы озынгарак китте, мин этләр саны һәм аларның токымнары хакында түгел, кемдә игелеклелек, кешелеклелек дә­рәҗәсе зур­рак булуы турында язарга теләгән идем. Беренче «резюме» шул: авылда токымлы этләрнең «шартлаулы үрчүе» кеше­ләр «этлеге» нәтиҗә­сендә. Кайчандыр әби-ба­балары урамга куып чыгарылу аркасында кырыгыйлашкан этләр нигездә юаш күңелле, эчкерсез җан­нар алар. Син тимәгәндә, алар тимиләр. Этнең кеше­дән беренче аер­масы да менә шунда. Әмма дөньяга килгәнсең икән, тамак кайгысы йөртә башлый. Ач эт­ләрнең авыл кешесенә салган беренче җәфасы ишегалдында җыр­лап йөргән тавыкларның бе­рәрсен эләктереп алып бугазлап ташлаудан гый­барәт. Көн саен берәр тавыгың югала башлагач, этләрнең изгелеге турында онытасың, билгеле. Хәзер инде күнек­тек: тавыкларны биктә тота башладык. Тик биктә тавык асрау белән бөтенләй асрамау бер-берсенә тиң дип әй­терлек. Бигрәк тә балалы ана этләр кешеләрнең үзә­генә үтә.
 
Боларны ашатып та булмый. Аз гына ашаттыңмы, эт ияләшә һәм үзең генә түгел, аннан күршеләрең дә җик күрә башлый. Хуҗасыз йорт­лар­ның каралтыларына кереп балалаган этләр­нең исә үз кайгысы. Болар кешеләр кебек үк кансыз түгелләр: баланы буып ташлау, бүтән бер этнең оясы тирәсендә калдырып китү кебек «этлек»­ләрне бөтен­ләй белмиләр, балиг булганчы баланы ашаталар, үсте­рәләр. Көн тудымы, үзе өчен генә түгел, балалары өчен дә ризык эзләп чабышалар. Менә шунда күзә­теп торсаң, этләрдәге үзара ярдәм, неч­кә күңеллелек, иге­лек кылу сыйфатла­рының ни дәрә­җә­дә ­зур булуын күрә­сең. Үз­ләре эт асраучы авылдашлар сөй­ләшә.
 
«Бәй­дәге эткә сөякләр чыгарып салам, ашамый, күмә дә куя, – дип сөйли берсе. – Ни хикмәт икән бу дип, күзәтеп торырга булдым. Аз гына вакыт үтүгә, якындагы буш йорт­ның лапасына кереп балалаган ана эт килеп җитә. Карга кү­мел­гән сөякләр казып чыгарыла; кәнтәй, авызына сөяк кабып, балалары янына чаба». Икенче күрше дә шуңа охшаш хәлгә тап булган икән: бәй­дәге эт савытына сөт сала, тегесе яртылаш кына эчә туклыклы сыеклыкны. Ке­ше­ләр кү­ренми башлау белән, шул ук ана эт килеп, калган сөтне эчеп бетереп китә, ди. Кеше­ләрдән аер­малы буларак, этләр хәй­рия фондлары төзеп азапланмыйлар, үз авызларыннан өзеп булышалар мохтаҗ кардәш­ләренә.
 
Бездә, кешеләрдә, бит ничек: дүрт хәйрия фондының өчесе мошенник­лардан тора, акча җыялар да үзләш­терәләр, җыялар да кәеф-сафа коралар. Этләр мондый явызлыкка бара алмый. Гомумән, мондый “этлек” аларның төшләренә дә керми. Кешеләр “этлеге”нең хәйрия белән бәйле икенче төре дә бар: мохтаҗларга дип бүленгәнне ачкүз байлар талый. Моның интернетта әллә никадәр мисалларын таба аласың.

Күптән түгел генә Якутиядә бер эшмәкәр гаилә кибеттә “Игелек киштәсе” булдырган. Мохтаҗлар килеп бушка алсын өчен, киштәне азык-төлек белән тутырган, шул хакта белдерү дә язып элгән. Сатып алучыларга да изгелек эшләргә җай чыккан: мөмкинлегең бар икән, киштәдә берәр пачка май, яисә макарон калдырып китәсең. Киштәне күрү белән, бер өлкән яшьтәге карчык та бер кисәк май китереп өстәгән: “Мин үзем пенсионер, ләкин акчам бар. Бәлки, миңа авыр чак килсә, мин дә шушыннан килеп ашарга алырмын”, – дип әйтә икән. “Игелек акциясе” озак дәвам итмәгән, ләкин кемнең кем икәнен ачып салган. Иң беренче шул күзәтелгән: чынлап та фәкыйрь булган затлар – ялгыз һәм аз керемле пенсионерлар киштәдән ризык алырга оялганнар. Аның каравы чәшке тунлы, шәхси автомобильле гражданнар активлык күрсәткән: киштәдән бушлай азык-төлекне сәгать эчендә сыпырып алып бетер­гәннәр. Графит төсендәге чәшке тун кигән бер ач- күзле ханым бер сә­гатьтән соң, яңадан “калҗа”лар өстәмәгәннәрме дип, кибеткә кабат сугылды ди игелекне оештыручы эшмәкәр. Яшьләр, машиналарга утыртып, пенсиядәге әти-әниләрен ташый икән. Боларда инде, күрәсең, бик ябыгып, нечкәреп беткән булса да, намусның скелеты калгандыр, өлкәннәргә дигән киштәдән бушлай ризыкны үзләре килеп алырга оялганнар.

Бервакыт көзге якта авыл урамында шундый күренешкә тап булдым. Бакчалар аша турыдан гына үтәргә ниятләгән эт рәшәткә ярыгына кереп кысылган. Тегеләй талпына, болай тартыла, һич кенә дә ычкына алмый. Тик ул ялгыз түгел: икенче бер кардәше моның янына хәсрәтле кыяфәт белән килә, булышырга итмәк була, әмма эт мөмкинлекләре чикләнгән бит инде. Кайгылы башын иеп, читкә китә, тагын килә. Карап торсаң, кысылган эткә караганда, иркен­дәгесе­нең хәле яманрак кебек. Рәшәткә әйбәт кадакланган, буш кул белән генә кубарырлык түгел. Хуҗага кереп әйтергә туры килде. Берәр сәгатьтән соң узганда, эт инде котылган, койма ярыгы эт сыймаслык итеп кадакланган иде.

Интернетта яңа видеохәбәр карыйм. Чита шәһәрендә исерек автомобильче, кызыл утка кереп, җәяүлене бәрдергән. Ун метр читкә очып, аңын югалткан корбанына машинасыннан төшеп аз гына карап торган да юк булган. Берничә җиңел машина хуҗасы авыр хәлдәге җәяүлегә борылып та карамый үтеп киткәннәр. Шәһәр урамында аңын югалтып егылып ятучылар яныннан кешеләрнең тыныч кына үтеп китүләре – бик еш күзәтелә торган хәл бит инде. Менә шуларның барысын да уйлыйсың да “кешелеклелек” сүзе белән “этлек” сүзләренең мәгъ­нәләрен алыштырасы килә башлый. Югыйсә этләрнең кешелеклелеге, кешеләрнең этлеге турында сөйләргә туры киләчәк.


Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ

--- | 02.03.2017

Татарның яңа секс-символы! Кем ул? (ФОТО, ВИДЕО)

$
0
0
02.03.2017 Шоу-бизнес
Бу көннәрдә Казанда “Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясе булып узды. Анда “Ямьле” төркемендә җырлаучы Дилия Әхмәтшина аерым җырчы буларак чыгыш ясаган иде. “Чын сөю” җыры өчен лауреат исеменә лаек булды ул. Сәхнәгә Голливуд йолдызлары образында чыгып, күпләрне шаккаттырды. Хәтта аны татарның яңа секс-символына тиңләделәр.

– Дилия, син аерым җырчы буларак “Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясендә катнаштың. “Ямьле” төркеменнән китмәгәнсеңдер бит?

– Шулай килеп чыкты инде. Аерым җырчы буларак та үземне сынап карарга булдым. Узган елның август аенда “Чын сөю” исемле җырыма клип төшердем. Бу җырым хит-парадларда катнашты. Күпләргә ошады дип әйтәсем килә. Әмма төркемнән киткән сүзләр дөреслеккә туры килми. Алдан нәрсә буласын әйтә алмыйм. Әлегә эшлибез.

– Клипта төшкән ир-егет кем ул?


– Ирем. Туебыз алдыннан “Love Story” өчен видеога төшкән идек. Ул кадрларны клибымда кулланырга дигән уй килде. Ә фортепиано артында утырып уйнаган һәм җырлаган кадрлар махсус студиядә төшерелде. Минемчә, бик матур килеп чыкты. Образым да үзгә булды.

– “Ямьле” төркеме әле ничә еллар буе эшләр дип уйлыйсың?

– Теләсә кайсы төркем 5 ел яши, диләр. Төркемдәге һәр катнашучы үзенә күпме кадәр эшләргә кирәк, шуның кадәр төркем яшим. Бигрәк тә составында кызлар булганда. Кемдер кияүгә чыга, кемнеңдер тормышында башка максатлары булырга мөмкин. 2013 елда “Ямьле” төркеме барлыкка килде. Инде менә дүртенче ел матур гына эшләп киләбез. Һәрберезнең аерым проекты да бар, ягъни аерым җырчы буларак чыгышлар ясыйбыз. Минемчә, “Ямьле” төркеме озак еллар буена сөендерер дип уйлыйм. Чөнки ул һәр яктан отышлы проект.

– Хәзер кайда яшисең?

– Казанда һәм Мәскәүдә. Гаиләм Казанда. Ирем белән Мәскәүдә яшибез. Ирем анда инженер булып эшли. Фатирыбыз бар. Казанга күбрәк чыгышлар буенча килергә туры килә. Хәзер ике шәһәргә яшәргә өйрәнеп беттем инде. Юлда йөрүнең авырлыкларын күрмим.

– Дилия, сине Хәйрия концертлары оештырып йөрүче буларак та беләм. Бу адымга нәрсә этәрде?

– Әйе, узган елны оештырдым. Онкология белән авыручы кешеләр өчен башкарган эш иде ул. Әнием дә әлеге авыру белән көрәшә. Алла ярдәменнән ташламас дип уйлыйм. Берүк якыннарыбыз исән булсыннар!

Чыганак: http://idel-tat.ru


---

--- | 02.03.2017

Камал театрында премьера – "Ак калфагым төшердем кулдан..."спектакле була

$
0
0
02.03.2017 Мәдәният
7, 8 һәм 20 апрельдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә 111 сезонның төп премьерасы – татар поэзиясе һәм драматургиясе классигы Илдар Юзеев пьесасы буенча "Ак калфагым төшердем кулдан..." спектакле. Режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев, рәссам – Сергей Скоморохов, музыкаль бизәлеш - Фуат Әбүбәкеров.

"Әлеге спектакль - 80нче еллар темасына фантазия. Сюжет, шул чорда телевидениедә бик популяр булган, монда яшәүче һәм эмиграциядәге татарлар арасында оештырылган телекүпергә нигезләнеп корылган. “Чынбарлыкта, әлбәттә, мондый нәрсәләр булмаган, - дип сөйли спектакльнең режиссеры Фәрит Бикчәнтәев. – Спектакль - мәңгелек тыюлар һәм чикләүләр, төрле фобияләр тарихы. Теге яктан да, шулай ук, безнең яктан да. Моннан тыш, пьесада милли тәңгәллек темасы да күтәрелә. Нәрсә ул миллилек? Миллилекнең табигате нидән гыйбарәт? Спектакльдә нәкъ менә шушы сорауларга җавап эзләнәчәк".

Спектакльдә театрның әйдәп баручы актерлары: Россиянең һәм Татарстанның халык артистлары Әзһәр Шакиров, Ринат Таҗетдинов, Алсу Гайнуллина, Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артистлары Наил Дунаев, Илдус Әхмәтҗанов, Айдар Хафизов, Рузия Мотыйгуллина, Татарстанның халык артистлары Әсхәт Хисмәтов, Искәндәр Хәйруллин, Люция Хәмитова, Раушания Юкачева, Илдус Габдрахманов, Венера Шакирова, Татарстанның атказанган артисты Мәрьям Йосыпова һәм театрның яшь артисткасы Алинә Мөдәрисова катнаша.

Чирек гасыр элек, үзгәртеп коруның кызган чагында язылган әлеге пьеса Камал театрының баш режиссерын нәрсәсе белән җәлеп итте икән? АКШ, Европа һәм ТАССР татарлары арасында оештырылган телекүпер турындагы әсәр нигә нәкъ менә бүгенге көндә бик актуаль? Тамашачылар спектакльдә нинди роль башкарачак? Әлеге сорауларга җаваплар премьера көнендә табылачак. Боларның барысы да спектакльнең премьерасында - 7, 8 һәм 20 апрельдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә билгеле булачак.

Билетларны театр сайтының "Афиша" сәхифәсендә сатып алып була kamalteatr.ru. Касса телефоны: (843) 293-03-74.
 


---

--- | 02.03.2017

Каян килә ямьсез хатыннар?..

$
0
0
02.03.2017 Җәмгыять
Көндез шәһәр транспортында халыкның азрак йөрүеннән файдаланып, сырхауханәдән яңарак кына чыккан дус хатыным Рәсимә янына барып, хәлен белеп кайтырга уйладым. Дәрвишләр бистәсенә юл тотучы кызыл автобуска кереп урнашуга, юан ботларын ямьcез итеп як-якка аерып, каршы як утыргычтагы ике урынны бер итеп җәелгән хатынны күреп алдым.

Шактый зур гәүдәле, мул күкрәкле, кабактай зур башлы, кырык биш яшьләр чамасындагы хатын, сәдәфләре коелган соры курткасының керле чабуларын җилбәгәй җибәргән. Кесәсеннән яртылаш эчелгән сыра шешәсе тырпаеп тора, күзләре сәер елтырый, үзе черек тешле зур авызында әвәләп, лач-лоч китереп, чертләтә-чертләтә сагыз чәйнәп бара. Салонда кеше юк диярлек. Ике-өч тукталышны сүзсез генә узгач, комач йөзле хатын чәерен авызыннан алып тәрәзә рамына ябыштырды да, бераз карлыкканрак, әмма көчле тавыш белән кычкырып җырлап җибәрде:

Тала, тала, тала, тала,
Тала ике беләгем,
Талмас иде лә беләгем,
Яна минем йөрәгем....

Миңа аның матур тембрлы, бормалы-бизәкле тавышы үтә дә таныш кебек тоелды. “Кайда ишеткән идем соң әле?” – дип баш ваткан арада, бераз салмыш хатын, җырлаудан туктап, елауга күчте. Елап туйгач, элекке танышын очраткан сыман, яшьле күзләрен мөлдерәтеп миңа күтәрелеп карады. Аның хисләрен кем белән дә булса бүлешеп, эч серен бушатасы килүе йөзенә чыккан иде. “Мин Эльза исемле”, – диде дә, җавап бирүемне дә көтмәстән, моңсу тавыш белән сөйли башлады.

– Апа, миннән дә бәхетсезрәк кеше бармы икән бу дөньяда? – диде ул, көрсенеп. – Ятимлектә үстем. Ирләремнән уңмадым. Беренчесе көнләшеп үзәк-бәгыремә төште, кыйнады. Аерылдым. Икенчесе үтә чыккан саран иде, ияртеп килгән кызымны күралмады. Шуннан ризык кызганды. Аннан да китәргә мәҗбүр булдым. Өченчесе – төрек иде, Хуҗабәк исемле төзүче. Бер дә начар кеше түгел иде дә, ашказанына чыккан яман шештән бик иртә китеп барды. Ул үлгәч, төрекләр мине аның Киров районындагы фатирыннан пыр туздырып куып чыгардылар. Хәтта телевизор белән киң караватыбызны, кер юу машинасын, савыт-сабамны, кышкы киемнәремне дә алып чыгарга өлгермәдем. Мин Хуҗабәкне җирләү мәшәкате белән Төркиягә киткән арада, йозакны алыштырып куеп, безне уртак торагыбызга кертмәделәр. Ирем безнең ил кешесе түгел иде шул, аның белән законлы рәвештә язылышып яшәмәгәч, уртак балабыз булмагач, үз хокукларымны яклый алмадым.

Эшчеләр тулай торагында 13 квадрат метрлы бүлмәм бар иде. Төрекләр фатирдан куып чыгаргач, кызым белән янәдән шунда әйләнеп кайтырга мәҗбүр булдык. Ул чакта мәктәптә (!) эшли идем әле мин. Урыс балаларына татар теле укытып азапландым. Алар безнең телне өйрәнергә атлыгып тормый шул. Кирәксенмиләр. Чирек ахыры саен ата-аналарның мәктәпкә килеп, мине эт итеп сүгеп китүеннән туйгач, башымны юләргә салып, укучыларымның барысына да уңай билге тезәргә тотындым. Болай кылануымны завучыбыз сизеп алып, директорга әләкләде. Җитәкчелек белән борчак пешми башлагач, эшемне алыштырып, базарга сату итәргә чыктым. Кышкы салкында ката-туңа көнозын урамда басып торганда үпкәмә суык тимәсен өчен, башкалардан күрмәкче, аз-маз гына аракы йоткаларга керештем. Кайвакыт арттырыбрак җибәргәләдем ахрысы. Исереп кайтып авуларым ешайгач, инде буй җиткән кызым белән арабыз бозылды. Аңа үпкәләрлегем юк: исерек ананы кем хөрмәт итсен? Былтыр мине айнытмакчы булып, мәҗбүриләп табибка алып барды. Кодлаштырды. Эчмәгәч, яшәүдән бөтенләй кызык тапмый башладым. Сүлпәнләндем. Эшем артка тәгәрәде. Сатуда җитмәүчелек килеп чыккач, хуҗам гафу итмәде. Дүрт ягың кыйбла дип, эш урынымнын өреп кенә очырды. Кайтып кызыма зарланган идем, хәлемә кермәде. Хәсрәтемне юарга дип, иртән менә шушы сыра шешәсен күтәреп кайткан идем, бердәнбер кызым бүлмәбездән куып чыгарды. “Шайтаныма олак, исерек пәри, бүтән күземә күренәсе булма! Бүгеннән син миңа әни түгел!” – дип артымнан кычкырып калды.

– Йа Аллам, инде кая барырсың икән, сеңелем? – дип соравыма, Эльза ирен чите белән елмаеп кына куйды:
– Кайгырмасана, апа, илдә чыпчык үлми. Клыки авылында балачак дустым бар. Хатыны күптән вафат, бала-чагасы юк, ялгыз яши. Йортына ничек тә сыйдырыр әле.

Автобустан төшкәч, үргә каршы җәяү тәпиләгәндә, Эльза турында уйланып бардым, җаныма тынычлык иңмәде. Әрәм булган бичара. Яралы язмыш колы. “Кыз чагында бар да матур, каян килә ямьсез хатын?” дигән йөремсәк гыйбарә исемә төште. Эльза да, баш ташлап эчә башлаганчы, болай ук шөкәтсез, нурсыз хатын булмагандыр. Ә тавышы ничек матур!

Йөрәк чиреннән яңа тернәкләнеп килүче Рәсимәнең фатирына килеп кергәч, эчке халәтемнең киеренкелеген сиздерергә теләмәсәм дә, хисләремне яшереп кала алмадым, күрәсең.
– Сиңа ни булды? Төсең киткән. Авырыйсыңмы әллә? – дип каршылады ул мине.
Юлда ишеткән-күргәннәрем турында тәфсилләп сөйләп бирдем. Берәүнең дә сандыгы буш түгел шул. Бүгенге көндә зур заводта технолог булып эшләүче Рәсимә ахирәткәем дә чиксез борчулы. Зур тетрәнү кичерүе урынга еккан иде аны. Ярый, табиблар ярдәме тигән. Яшьли яратып кавышкан, утыз ике ел бергә гомер кичергән ире, өч кызының атасы, чәчләренә чал кергәч, Рәсимәне зар елатып, яшь хатынга чыгып китте. Дустымның фикеренчә, гаиләнең таркалуына, иреннән бигрәк, ул үзе гаепле.
– Иң зур ялгышым: ирем мине яратып өйләнде, шунлыктан беркайчан да хыянәт итмәячәк, балаларым белән мине ташлап, беркая да китмәячәк, дип сансызланып, үз-үземне карамавымда, аңа тиешле җылылыкны биреп бетерә алмавымда, – ди Рәсимә. – Үзең беләсең, күп вакытым командировкаларда, юлда узды. Төшемле, гаиләгә файдасы зур дип, эшемне юкка алыштырмаганмын. Бөтен көчемне эшемә һәм балаларыма гына биреп, дөрес яшәмәгәнлегемне хәзер генә аңладым. Үз-үзен хөрмәт итмәгән эш колын, хезмәтчене кем яратсын соң? Очрашып йөргәндә, һәркайсыбыз сөйгәненә матуррак күренергә тырыша. Бергә яши башлаган мәлдә, үз кимчелекләреңне эчкәрәк яшерәсең. Ә тормыш арбасын җигелеп тартканда, үзара мөнәсәбәтләрдә ихласлык артса да, үз-үзеңә игътибар кими, иркәләнү-назланулар икенче планга күчә шул. Ә ир-атлар чибәрләргә тартыла. Табигатьләре шундый. Алларында дәртләнеп биеп, күз, бил уйнатып, елмаеп торучы җилбәзәкләргә күз аталар. Минеке дә үз кулы астында эшләүче, утыз яшен яңа тутырган ялгыз чибәркәйгә капланды...

Көн иткәндә ирдә дә, хатында да мин-минлек баш калкыта бит ул, үз сүзем сүз булсын дип, бер-береңә юл куймаган, теләсә-нәрсә әйтеп ташлап, җанны биздергән чаклар да булгалап куя. Эштән күңел кителеп кайткач, бөтен ачуымны иремнән, балаларымнан алган вакытларымны яшермим. Әйтерсең, кәефем төшкәнгә, эшем уңмаганга алар гаепле... Сайлаган парыңның сиңа игътибары, күңел җылысы җитми башладымы, яныңнан юкка чыгасын көт тә тор икән. Хаталануымны авыз пешкәч кенә аңладым...

Зур, зәңгәр күзләреннән бәреп чыккан ачы яшьләре дустымның сула төшкән яңаклары буйлап тәгәрәште. Ихластан кызгандым мин аны. Тынычландырырга өметләнеп, берсеннән-берсе саллырак дәлилләр тездем:
– Борчылма әле шулкадәр. Тормышың җитеш, торырга йортың, ашарга ризыгың, юанырга эшең бар. Иң мөһиме – терелеп, аягыңа баскансың. Йөрәгеңне сакла! Син ялгыз түгел бит. Бер дигән кызларың, оныкларың өзелеп тора үзең өчен. Кеше алдында абруең зур. Эшеңдә хөрмәт итәләр. Тәлгатеңнең дә башына тай типмәгәндер. Җете кызыл тиз уңа, диләр. Күрерсең, башын иеп әйләнеп кайтачак ул яныңа.

– Ахирәткәем, иреңнең кадерен бел. Җылы сүзләреңне, йөрәк назыңны кызганма, берүк. Янәшәдәге кешеңне Ходай бүләге дип сана. Олыгаеп килгән мәлеңдә язмыш сезне юкка гына очраштырмаган, шуны онытма! – дип озатып калды мине Рәсимә.

Бер көн эчендә гыйбрәтле ике язмышның шаһиты булдым. Хаталардан беребез дә хали түгел. Адәм баласы, егылса да, янәдән торып баса, язмышыңа ни язылган булса, шуны күрми хәлең юк.

 


Хәмидә ГАРИПОВА

--- | 02.03.2017

Эстрада артистларын күзәтү: Элвин Грейда – 68 мең, Илһам Шакировта – 250

$
0
0
03.03.2017 Шоу-бизнес
Татар эстрадасы җырчыларының тамашачысы Салаватның кайчан сәхнәдән китәчәген фаразлый, Илһам Шакировка һәйкәл куярга тели, Гүзәл Уразова клипларына сценарий яза, Элвин Грейга мөкиббән китеп гашыйк булудан дәва эзли... “Интертат.ру” социаль челтәрдә җырчыларга багышланган төркемнәрне барлап чыкты.

1 урын: Радик Юлъякшин (Элвин Грей)

Татар эстрада җырчылары арасында Интернет киңлегендә берләшкән “җанатарлар” саны ягыннан Радик Юлъякшин (Элвин Грей) беренче урында. “ВКонтакте” социаль челтәрендә генә дә җырчыга багышланган 45тән артык төркем теркәлгән. Шуларның иң зурысы – официаль дип билгеләнгән төркемдә 68 меңләп кеше исәпләнә.

Монда Радикны төшләрендә күрүчеләр хисләре белән уртаклаша, концертлар турында фикер алыша, аңа кәләш сайлый,  “Артистка башны югалтып гашыйк булудан ничек котылырга?” дигән сорауга җавап эзли. Биредә артистка багышланган шигырьләр, рәсемнәр, җыр сүзләре (һ.б.) урын алган, җәмгысы 184 темага әңгәмә корылган. Шул рәвешле, Радик Юлъякшин иҗатын чагылдырган группа татар эстарадасы җырчыларына багышланган иң актив төркем исеменә лаек.



Җырчы тамашачысы белән социаль челтәрләр аша тыгыз элемтәдә тора. Шәхсән үзе фото-, видеоязмалар урнаштыра, кайвакыт сорауларга җавап бирергә вакыт таба. Радикның “ВКонтакте”да 1меңгә якын “дусты” , 88 меңнән артык язылучысы бар.



Элвин Грейның шул кадәр халык арасында популярлыгын, тамашачы шаукымын куптарырдай талант иясе булуы өстенә, татар, рус, башкорт телләрендә иҗат итүе белән бәйләп аңлатып буладыр, бәлки. Шул ук вакытта җырчының аудиториясе Интернетны актив куллана торган буын булуын да исәптән чыгармаска кирәк.

2 урын: Гүзәл Уразова – Илдар Хәкимов


“ВКонтакте” социаль челтәрендә Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовка багышланган төркемнәр 80нән артып китә. Иң күп язылучысы булган төркемдә 12 меңнән артык кеше исәпләнә. Биредә җырчылар тамашачыларының фикерләрен белешә, шуларга таянып иҗат юнәлешен билгели, күрәсең. Әңгәмәләрдә “Халык җырларын башкарырга кирәкме?” кебек сорауларга тамашачы фикерен белешә, җыр сүзләренә, көйгә конкурслар уздырыла, клип сценарийлары әзерләүдә дә тугры тамашачысы ярдәм күрсәтә.

Шунысы да кызыклы – киң йөрәкле Гүзәл Уразова шәхси битендә 10 мең кеше белән дуслашкан, 44 меңнән артык кеше артист яңалыкларына язылган.



Җырчыларның иҗат елъязмасы булып язылып бара торган бу төркемнәрдә артистларның сәхнәгә аяк баскан дәвердән башлап бүгенгә кадәр булган меңләгән фото-, видеоязма табарга мөмкин.


 
3 урын: Фирдүс Тямаев – Резеда Әхмәтвәлиева

Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов парыннан Фирдүс Тямаев һәм Резеда Әхмәтвәлиева беразга гына калыша. “ВК”да Фирдүс Тямаевка багышланган 13 ләп төркем булса да, шуларның иң зурысын (33 меңнән артык катнашучы) Фирдүс Тямаев һәм Резеда Әхмәтвәлиева үзләре алып бара.



Татар телле бу төркем, Фирдүстән аермалы буларак, тыйнаклыгы белән аерылып тора. Мондагы әңгәмәләр бары тик концертларга багышлана, анда җыр, видеолар урын алган. Тямаевның үзенең 8 меңнән артык “дусты”, 35 меңгә якын язылучысы бар. Ә Резеда Әхмәтвәлиеваның 8 меңнән артык дусты исәпләнә һәм аның “битен” 3 меңгә якын интернет кулланучы күзәтеп бара.

4 урын: Ришат Төхвәтуллин


Татар-башкорт сәхнәсе йолдызы Ришат Төхвәтуллин иҗаты да социаль челтәрдә 20 меңгә якын кешелек аудиторияне бер төркемгә җыйган. Җырчыга багышланган унга якын төркем булса да, тамашачы күбрәк хуҗасы Айгөл Төхвәтуллина булган “рәсми” төркемдә активлык күрсәтә.



Биредә һәрбер тамашачы Ришат Төхвәтуллинның үзеннән кызыксынган сорауларына җавап алырга мөмкин. Сүз уңаеннан, Ришат Төхвәтуллинның 7 меңнән артык дусты, 12  меңнән артык язылучысы исәпләнә.

 5 урын: Салават Миңнеханов – Гүзәлем

Тагын бер җырчы пар – Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем “ВК” кулланучылар арасында популяр. Аларга багышланган төркемнәр күп булмаса да, Салават Миңнехановның 10 меңгә якын дусты, 7500 язылучысы исәптә тора. Салаватның хәләл җефете Гүзәлем бераз гына калыша: 9 мең дус һәм 3 меңләп язылучы.
 

 


 6 урын: Салават Фәтхетдинов

Әлеге иҗади пар социаль челтәрдә махсус эшләсә, эстрадабызның олпат җырчысы Салават Фәтхетдинов иҗатын яратучылар үзләре аерым төркемнәргә берләшкән. Бу төркемнәрдә исә Салават Зәкиевичның катнашлыгы сизелми. 



15 мең, 12 мең һәм 10 меңләп кеше җыелган әлеге төркемнәр чагыштырмача зур санала һәм монда Салават тамашачысы аралаша, иҗатын бәяли. Бу төркемнәрне рекламалаучы кешеләр дә юк, Салават иҗаты тарафдарлары үзләре берләшә. Монда аның калган җырчылардан ни белән аермалы булуы турында гәп куерталар, концертларында “ычкынган”  фразаларын, мәгънәле сүзләрен, шаян сүзләрен теркәп баралар.

Шулай ук артистның кайчан сәхнәдән китәчәген фаразлыйлар, “Салават сезнең әтиегез яки ирегез булса нишләр идегез?” кебек әңгәмә коралар. Шунысы да игътибарга лаек, Салават белән бер чорда сәхнәгә күтәрелгән Хәния Фәрхинең тамашачысы социаль челтәрдә 4 меңнән артмый.

7 урын: Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров

“ВКонтакте” социаль челтәрендә хәтта Әлфия Авзалова һәм Илһам Шакировка багышланган төркемнәр дә эшли. Аларда 250ләп катнашучы теркәлгән. Әлеге төркемдә Илһам Шакировка һәйкәл кую турында фикер алышалар. Кайбер төркемнәрдә нибары 1 генә кеше.





Хәзерге буын тамашачысы сәхнәдә Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова иҗат иткән чор тамашачысыннан күпкә бәхетле. Күңеленә хуш килгән җырларны кабат-кабат тыңлый ала, артистлар тормышындагы һәр яңалыктан хәбәрдар тора, фото-, видеолар карап соклана. Эстрада артистлары да социаль челтәрләрнең әһәмиятен аңлап алды, Интернет киңлекләрендәге тамашачысы өчен махсус эшли, каналлар ача, мөмкин кадәр күбрәк күзгә чалынырга тырыша, камера, экран аша булса да әңгәмә кора. Ә кайберәүләр реклама белән акча эшләү җаен таба, концертларына әйди.

Социаль челтәрләрдәге язмалар артист иҗатының елъязмасы буларак теркәлеп бара, иҗатын тәфсилләп сөйли. Иң мөһиме – социаль челтәрләр җырчыга да, тамашачыга да файдага гына булсын иде!

Фото – vk.com


Алёна НИЗАМОВА

--- | 02.03.2017

Үзәк Банк Татфондбанк, ИнтехБанк һәм Анкор банкның лицензияләрен алган

$
0
0
03.03.2017 Икътисад
Россия Банкы бүген Татфондбанк һәм ИнтехБанк оешмаларының лицензияләрен алган. Әлеге хәбәр Үзәк банкның рәсми сайтында басылган. «Әлеге иң соңгы чиккә җиткән чара – операцияләрне рөхсәт итүче лицензияне тартып алу – банк эшчәнлеген көйләүче федераль законнарны үтәмәү нигезендә кулланылган.

Шулай ук Россия Банкы билгеләгән норматив актлар да башкарылмаган. Ягъни кредит оешмасының капиталы 2 проценттан да кимрәк булмаска, регистрациягә куйганда уставта каралган минималь капиталны киметмәскә дигән норматив бозылган. Бер ел дәвамында аларга карата “Россия Федерациясе Үзәк Банкы (Россия Банкы) турындагы” Федераль законда каралган чаралар кулланылган”, - дип язылган Үзәк Банк хәбәрендә.

Татфондбанкның вакытлыча администрациясе эшчәнлеге лицензиясен тартып алу сәбәпле туктатылган. Хәзер исә банк эшчәнлеген конкурс буенча идарәче яки ликвидатор билгеләнгәнче яңа җитәкчелек башкара.

“2017 елның 3 мартында кул куелган ОД-544-нче номерлы Россия Үзәк Банкы карары нигезендә” Татфондбанк оешмасына вакытлыча администрация билгеләнгән. Аның эшчәнлеге “Бурычларын түләргә хәле җитмәү (банкротлык)” турындагы Федераль закон буенча конкурс идарәчесе куелу яки Федераль законның “Банк һәм аның эшчәнлеге” турындагы 23.1 маддәсе нигезендә ликвидатор билгеләнгәнче булачак. Кредит оешмасының вәкаләте федераль законнар нигезендә туктатылган”.

“ИнтехБанк” лицензиясе 2017 елның 3 мартында кул куелган ОД-546-нчы номерлы карар нигезендә алынган. Ә “Анкор Банк”ның эшчәнлеге ОД-550-нче номерлы карар буенча туктатылган.


---

--- | 03.03.2017

Нинди планетадан сез, хатын-кызлар?

$
0
0
03.03.2017 Юмор
Гаҗәеп тә зат инде бу хатын-кыз дигәнең, әйеме? Уйлыйм-уйлыйм да, әллә соң алар безнең планетадан түгелме икән, дип куям. Менә без, ир-егетләр, эшкә ни өчен барабыз? Сәер сорау, шулай бит? Әлбәттә инде, эшләр өчен. Ә хатын-кыз? Алар үзләре, без дә эшләр өчен барабыз, дигән була... Ә чынында?

Моны аңлау өчен хатын-кызның иртән эшкә җыенуын күзәтү дә җитә. Кием сайлавы гына да ни тора бит! “Монысын кисәм, алдан отышлырак, монысы арттан карап калучыларны җәлеп итәр өчен менә дигән”. Чәч ясау тагын аерым бер вакыйга. Ә алтын йөзек, энҗе муенсалар нигә кирәк инде? Алары нәрсә – гайка борырга ярдәм итәме әллә квартал отчёты төзегәндә файдалары тияме? Каш, керфек буяуларын әйтәсе дә түгел! “Миңа гына карап торсыннар!” – дигән уй белән буялмаса, макияж шулкадәр оста ятар идеме?

Менә шуннан соң уйла инде. Эш бит бу очракта сылтау гына булып чыга!.. Ә төп максат нәрсәдә соң? Дөрес, игътибар үзәгендә булу.
Ир-егет өенә ни өчен кайта? Эштәге ыгы-зыгыны онытып, тыныч кына үзе яраткан шөгыльләргә бирелер өчен түгелме? Ә хатын-кыз? Үз-үзен тотышына караганда, ул янә игътибар үзәгендә булмакчы. Иренең игътибар үзәгендә. Бу шарт үтәлми икән, ялы ял, йокысы йокы түгел инде аның. Ире бер генә минут карамый торса да, хатын-кыз моны үзенчә: “Мине күрми дә... Кемгә күзе төште икән тагын?”, – дип шәрехли. Ә мәхәббәт сүнә икән, хатын-кыз яки чиксез төшенкелеккә бирелә, яки нәфрәт утында яна башлый. Алтын урталык дигән төшенчәне алар бөтенләй белми. Әйтерсең лә, галәмәт зур күк таганы аларны бер котыптан икенчесенә ташлый. Ир-атның тыныч кына гомер уздыру теләге аларның планында бөтенләй дә каралмаган.

Ирләр уенча, хатын-кыз – эзлексез, башына ни килде шуны эшли торган зат. Бервакыт миңа бабай, кызы миндә кияүдә икәнен дә онытыпмы: “Хатын-кыз сүзенә карап яшәмә син, улым”, – дигән иде. Ә бит алар үз планетасындагы кануннар буенча яшидер. Бәлки, ул кануннар буенча, киресенчә, без, ирләр, эзлексездер, без генә җир шарындагы барлык тәртипсезлектә гаепледер.

Чыннан да. Фәлән патша сугыш ачкан, чөнки сөяркәсе алтын таулар таләп итә, имеш. Танылган артист эчкечелеккә бирелгән, чөнки хатыны көн күрсәтми икән. Йә, мантыйк кайда монда? Үзеңне санга да сукмаган кешегә ярыйм дип яки аңа үч итеп шундый ахмаклыклар эшлиме кеше?

Аркылы-торкылы йөрмичә, турысын гына әйткәндә, хатын-кыз планетасында төп канун – мәхәббәттер. Мәхәббәт юк икән, син хет алтын сарай төзеп куй, хет кыядан ташлан, ярармын димә инде.

Бервакыт автобуста барам. Тукталышта, яңа палас күтәреп, бер хатын килеп керде. Чәче тузган, маңгаенда тир бөрчекләре. Янымда утыручы ир:
- Кызганам шундый хатыннарны, – ди. – Ул бит, мескен, ире белән сөйләшә белмәгән, аны ышандырырлык сүзләр тапмаган, димәк. Ә нинди чибәр хатын! Ирен кочаклап алып: “Кадерлем, шушы паластан башка яши алмыйм, шуны алсак, дөньяда миннән дә бәхетлерәк кеше булмас иде”, дип пышылдаса... “Бүген төнне шул палас өстендә үткәрербез”, дип тә өстәсә... Юк, назлы сүзләр жәл. Ә үзенекен итәсе килә! Көчәнеп, билен имгәтеп булса да.

Шулай, гүзәл затларыбыз, әгәр без төрле планетадан икән, уртак нокталар табу ягын карау кирәктер. Югыйсә, уены-чыны бергә дигәндәй, эшләр харап булмагае.


Марс ЯҺУДИН

--- | 03.03.2017

Кунаклар отып киттеләр

$
0
0
03.03.2017 Спорт
Кызыл Октябрь районы яшьләр палатасының беренче рәисе Рөстәм Айдерхановның якты истәлегенә багышланган традицион районара биатлон турнирының быелгысы, һава торышы чамадан тыш җылынып китү сәбәпле, Чүмбәлинең “Кыр күле”ндә түгел, ә 22 февральдә Уразавылның “Лагуна” кафесы артындагы аланда үткәрелде. Ә түбәндәге фото турнирдан соң истәлеккә ясалды.

Чаңгыларда узышып, мишеньнәргә төз ату буенча осталыкларын күрсәтергә Сечен, Сергач һәм Кызыл Октябрь районнарыннан бу юлы да 4әр кешедән торган 17 команда җыелды. Катнашучылар арасында иң өлкәне – Камкадан 66 яшьлек Камил Мавлиханов иде, ә иң кечесе – Уразавылдан 11 яшьлек Самир Кадыйров булды. Безнең якларда бу спорт төре елдан-ел киң популярлык яулый бара. Шушы Хәтер турнирын оештыруны мәрхүм Рөстәмнең якын дуслары Рауф Ваһапов, Борис Кынин, районның мәгариф бүлеге һәм яшьләр палатасы үз өсләренә алдылар, ә спонсор булып Наил Хисәметдинов, Надир Юнисов, Рамил Мусин, Илһам Җәләлов, “Шамиль и Ко” фирмасы, РНКАТНО, “Ассоциация” банкы һәм Уразавыл администрациясе чыктылар. палатасы җәлеп иткән волонтерлар төркеме дә оештыру эшләрендә нык булышты. Барча катнашучылар өчен самавыр чәе һәм кайнар аш табыны да әзерләнгән иде.

Ярышларны башлар алдын¬нан Рауф Ваһапов спортчыларны сәламләп, микрофонны мәрхүм Рөстәмнең туганнары Ринат белән еленага тапшырды. аннары район башлыклары Халит Сөләйманов белән Рафаэль ильясов, мәгариф һәм яшьләр эше буенча бүлек мөдире әлфия Мөхәммәтҗанова, РнКаТнО вәкиле илдус абдуллин, өлкә яшьләр парламенты һәм район палатасы рәисләре Татьяна Скоробогатова белән Фәнис Сабе¬ров сүз тоттылар. алар мәрхүмне җылы искә алдылар һәм барча ир-атларны Ватанны яклаучылар көне белән тәбрикләделәр.

Тантаналы чыгышлардан соң Рауф Ваһапов ярышлар кагыйдәсе белән таныштырды һәм аңа старт бирде. Сечен командалары да чаңгы эзенә басканны белеп, кайберәүләр алдан ук җиңүне аларга юрады һәм нәтиҗәдә шулай булып чыкты да: беренче белән өченче урыннарны Сечен биатлончылары алды, ә икенче урынны Кочко-Пожар командасы яулады. алар кубок, грамота һәм медальләр белән бүләкләнделәр.

Башкалары актив катнашканнары өчен грамоталарга лаек булдылар. “ассоциация” банкының Уразавыл бүлеге җитәкчесе Любовь Пивоварова Чүмбәли мәктәбенең физкультура укытучысы Зиннур Баһаутдинов белән Кечас укучысы Виктория николаеваны, илдус абдуллин Пильна агротехникумының кызлар командасын, Камканың өлкән чаңгычысы Камил Мавлихановны, Уразавыл мәктәбе укучысы Самир Кадыйровны һәм кабат кечаслы Виктория николаеваны махсус призлар белән бүләкләделәр. Яшьләр палатасы исеменнән Рәхмәт хатларына Уразавыл командасында катнашкан Суыксу кызы диляра Сетдекова, оештыру эшендә ярдәм күрсәткән Наил Хисәметдинов, надир Юнисов һәм Борис Кынин лаек булдылар. К.Октябрь районының балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Ринат Садретдиновны “Бердәм Россия” фракциясенең район бүлекчәсе исеменнән Рафаэль ильясов бүләкләде. Мәрхүм Рөстәм Айдерхановның гаиләсе дә спортчыларга бүләкләр тапшырды. Турнир илдус Харрәсов башкаруындагы җыр белән тәмамланды, ә ахырда барчасы бергәләп истәлеккә фотога төштеләр. Берсе кызганыч, һәр ел улының истәлегенә оештырылган шушы ярышларда катнашып килгән Сәяр аганың да фани дөньядан үтүенә берничә ай узды инде...


Ришат РАМАЗАНОВ

--- | 03.03.2017

“Яктылык”лылар V Халыкара олимпиадада катнашачак

$
0
0
03.03.2017 Мәгариф
Күптән түгел Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада узды. Россиянең 17 төбәгеннән килгән 100дән артык укучы арасында Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары да бар иде. - Олимпиада биремнәренең беренче өлеше тестлардан торып, аларга тиз җавап бирә алдым.

Ә менә иҗади бирем берникадәр кыенлык тудырды. Анда сугыш темасына инша язырга кирәк иде, моның өчен миңа вакытны күбрәк сарыф итәргә туры килде. Шулай да жюри әгъзалары эшемне матур эчтәлекле дип тапты, грамматик хаталар да аз җибәргәнмен, - дип сөйләде Айтурган Осмонова. Кыргыз милләтеннән булган кызның татар теле буенча олимпиадада катнашып, призлы урын алуы оештыручыларны нык гаҗәпләндергән.

Ә 10нчы сыйныф укучысы Гүзәл Хәйбуллова мондый чараларда даими катнаша икән.
- Моннан ике ел элек Казанда үткән милли мәктәп укучылары арасында рус теле буенча икенче Халыкара олимпиадада беренче урын яулаган идем. Бу юлы призер дәрәҗәсенә генә ия булсам да, катнашуыма шатмын. Чөнки олимпиадага әзерләнгәндә дә үземә күпме яңа мәгълүмат, белем алдым. Моның өчен, әлбәттә, укытучым Фәния апа Гыйлаҗевага рәхмәт. Туп¬лаган белемем алдагы тормышымда да ярдәм итәр, дип уйлыйм, - дип кичерешләре белән уртаклашты ул.

Төбәкара олимпиадага барган Ксения Петрова (8нче сыйныф укучысы), 9нчы сыйныф укучысы Гүзәлия Шәкурова (укытучысы Нурзидә Фәйзуллина) һәм Гөлнара Галимова (10нчы сыйныф) да шактый гына баллар җыеп, призер исеменә лаек булганнар, һәм барысы да V Халыкара олимпиадада катнашачаклар.

- Татарстан Республикасының мәгариф министрлыгына шундый дәрәҗәдә олимпиадалар оештырган, ә Самараның “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Газизовка Казанга барырга мөмкинлек тудырган өчен ата-аналар да рәхмәтле. Мондый чаралар ана телен өйрәнүгә кызыксыну уята, балаларның сәләтен арттырырга, укытучыларның тәҗрибәсен барларга ярдәм итә.

Оештыручылар бай мәдәни программа әзерләп, ял вакытын да кызыклы һәм файдалы үткәрү өчен күп көч куялар. Бу юлы балалар төрле мастер-классларда катнаштылар, Кәрим Тинчурин исемендәге театрда “Кияүләр” спектаклен карадылар. Бу да үзенә күрә яхшы тәрбия ысулы.

Өлкәбезнең башка татар телле мәктәпләренә дә бу чарада катнашырга кирәк иде. Олимпиадаларда призлы урыннар яулаган балаларга Татарстанның кайбер югары уку йортларына да укырга керергә мөмкинлек бар бит, ә безнең укучыларыбызның күбесе белем алуларын нәкъ Казанда дәвам итәргә телиләр. Тик, ни кызганыч, татар филологиясе буенча укытучы һөнәрен сайлаучылар гына юк. Безгә алмашка килүчеләр булса бик шат булыр идек, - дип сөйли Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләре укытучысы Фәния Гыйлаҗева.


Казанда төбәкара олимпиадада катнашып, призлы урыннар алган Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучылары укытучылары Фәния ханым ГЫЙЛАҖЕВА белән.

 


Алия АРСЛАНОВА

--- | 03.03.2017

Салават Фәтхетдинов: “Элвин Грей - супер! Татар эстрадасының өмете ул”

$
0
0
03.03.2017 Шоу-бизнес
Җырчы Салават Фәтхетдинов Башкортстанда узачак концерт туры уңаеннан Уфада матбугат конференциясе үткәрә дигән хәбәр кичә татар җәмәгатьчелеген сискәндереп җибәрде. Журналистларга карата тискәре фикердә булуы белән дан тоткан Салаватның бу инициативасын халык ничек бәяләргә белмичә аптырады.

Социаль челтәрләрдә “Салаватка әллә популярлык җитми башлаганмы?”, “Салават абый каты эшли башлады әле, үкчәсенә басып киләләр, ахрысы” дигәнрәк фикерләр күренде. Салаватның халыкара дәрәҗәгә җыенуын да фаразлап, “Халыкара Олимпка җыенамы әллә” диючеләр дә бар. Өстәвенә, Салават Башкортстан телевидениесендә иртәнге эфирга чыгарга ризалык биргән. Монысы да дистә елга бер була торган хәл бит!
 
Салават Фәтхетдинов бу гамәлләренең асылын үзе аңлатсын дип, аның белән хәбәрләштек.
 
– Элек Башкортстанда матбугат конференциясе оештырганым юк иде. Соңгы 3 елда Казанда да җыйганым юк аны. Концертлар алдыннан гаммәви мәгълүмат чараларыннан концертлар турында язуларын бераз сорыйсым килә. Башкортстанда быел беренче мәртәбә администраторсыз эшлим. Барысын да үземә оештырырга туры килә. Буш, яртылаш тулган заллар миңа кирәк түгел.
 
Элек мин, нык популяр вакытта, билетны поезд белән биреп җибәрә идем, ул өч көндә таралып бетә иде. Мине гади халык яшәтә. Хәерче кереп, билет алып, концерт тыңласа, мин яшим. Мин бит дотациядә утырмыйм.
 
Быелдан башлап, бөтен кеше дә “яна” башлады. Бу халыкның кәефенә бәйле дип уйлыйм. Билет бәясе бит 500 генә сум, әле шуңа да хәзер кеше китереп булмый. Без бит рус артистлары кебек, билет хакын 2-3 мең сум итеп куя алмыйбыз.
 
– Бу сезнең буын артистларының вакыты узып бара дигән сүз түгелме?
 
– Юк инде! Сез кемнәрнең нәрсә җырлаганын тыңлагыз хәзер.
 
– Ә нәрсә җырлыйлар? Халык тыңлый бит.
 
– Ыштансыз чыксаң, кызыграк, халык тагын да җыелачак. Без бит алай эшләмибез. Татар мәдәниятен үстерәбез. Татарны саклыйбыз.
 
– Ыштансыз җырчылар сирәгәйде. Җырчылар зәвыклы хәзер.
 
– Бөтен концертларны карагыз. Минекендә ыштансызларны күрмәссең, әлбәттә, әмма башка кешеләрдә күрәсең.
 
– Сез үзегез кемнең концертларын яратып карыйсыз?
 
–  Үземне. Үземне яратам мин (көлә).
 
– Соңгы тапкыр нинди концертта булдыгыз?
 
–  “Мунча ташы”нда булдым.
 
– Ошадымы соң?

 
– Монысы – икенче мәсьәлә. Артист артистны хурларга да, мактарга да тиеш түгел. Чөнки берсен мактасаң, икенчесе үпкәли, башкасын хурласаң, анысы үпкәли. Мин бер генә әйберне әйтәм – тамашачыны залга куып кертеп булмый. Теләсә, залдан куып чыгарып булмый. Шуңа күрә ул аның намусында.
 
Безне “Мунча ташы” белән 28 еллык дуслык бәйли. Гамил (Гамил Әсхәдулла,  “Мунча ташы”ның директоры – автор.) мине, “Зәкиеч, кайсы көнгә киләсең?” – дип, берьюлы биш көнгә чакырып куя. Аннары очрашабыз да, мин аңа кайсы җире ошаганын яки ошамаганын әйтәм. Дус кына дөресен әйтергә мөмкин. Мин дә чакырам үз концертыма, карагыз да, әйтегез, дим. Иң дөрес киңәшне миңа хатыным Ләйсән бирә. Хатынның фикере белән башкаларныкын чагыштырам – чын күңелдән әйтәләрме, юкмы дип.
 
– Күбрәк ничек килеп чыга: дусларыгызның, халыкның фикере Ләйсәннекенә туры киләме?
 
– Һәрвакытта түгел инде. Журналистлар менә ничек итә? Бер өч кешедән сорыйлар да, фикер булдыралар. “Мин – Алсу, минем фикерем менә шушындый. Бәлки, дөрес түгелдер”, – дип язмыйсыз бит сез. “Салават болай, Гамил шундый, Фирзәр тегенди”, – дип язасыз. Бу минем фикерем, бәлки, халык минем белән килешмәс”, – дип язарга кирәк бит инде. Кеше бит нәрсә укый, шуңа ышана! Бөтенесе дә түгел инде, әлбәттә.
 
– “Татар җыры”нда быел соңгы булып Элвин Грей җырлады. Гадәттә, Сез җырлый идегез, моңа үпкәләмәдегезме?
 
– Үпкәләмәдем. Бик дөрес конкурс булды. Элвин Грей миңа караганда ике тавышка күбрәк җыйды, шуңа күрә ул җырлады. Бу аның казанышы, бар да матур килеп чыкты. Элвин Грей менә дигән җырчы. Супер! Татар эстрадасының өмете ул.
 
– Сез бервакыт: “Әбиләргә дә хәзер Элвин Грей кирәк”, дигән идегез.
 
– Аның концертына барып карагыз, анда кемнәр килгән. Аның 70-90 проценты әбиләр.
 
– Сездән һаман да “Сезнең заман узып бармый микән?” дип сорыйсы килә инде...
 
– Анысы инде минем мәсьәлә. Сезнең берегездән дә сорамыйм мин аны. Сорап та тормыйм. Мин ничек эшләгәнмен, шулай эшләячәкмен.
 
– Сез бүген дә элеккечә үк популярмы?
 

– Нык популяр. Бер шигем дә юк. Миңа җиткән. Казанда минем концертка халык җыю белән проблема юк. Уфа ул татар җырчыларын коткару мәйданы. Башкортстаннан Татарстанга бер җырчы да килми, ә Татарстаннан җырчылар Башкортстанга бара. Бер зал, бер тамашачы ул. Барыбыз да шул тамашачыны чакырырга тырышабыз.
 
– Инстаграмда аккаунтыгызны үзегез алып барасызмы?

 
– Үзем алып барам. Бөтен дөреслекне шуннан укыгыз.
 
– Еш кына яшьләр смартфонга куя торган татар шрифтын таба алмыйча интегә. Ә Сезнең аккаунтта постлар татар хәрефләре белән язылган. Сез ул хәрефләрне смартфонга үзегез куйдыгызмы? Бәлки, яшьләргә татар шрифтын көйләү буенча киңәш бирерсез?
 
– Татар хәрефләрен үзем куйдым. Яшьләргә киңәш бирмәгез, алар синнән башка да табалар табасы әйберләрен.
 
– Салават концертларына өстән фәрман белән кеше җыя дигән сүзләр йөри...
 
– Менә синең ышанасың киләме шуңа?
 
– Дөресен генә әйткәндә, юк.
 
– Молодец! Өстән фәрман белән җыеп буламы? Фәрман дигән төшенчә юк. Дуслар бар. Бер тапкыр да концертны калдырмый торган кешеләр бар. Бер тапкыр килмәгән кешеләр дә бар. Нишләтәсең инде аларны. Минем концертка килеп, канәгать булмыйча кайтып киткән кеше юк. Чөнки мин өч сәгать ярым җанлы концертта "пахать итәм". Мин халыкны алдамыйм.


Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА

--- | 03.03.2017

Йөрү түгел, утыра да алмаячаксың, диделәр

$
0
0
03.03.2017 Язмыш
Моннан 11 ел элек булган фа­җига Марат Ильясовның тормышын икегә бүлә. Теге якта калган хыялларын тормышка ашырыр өчен күп тырышырга туры килә егеткә. Уфа – Самара трассасында килеп чыккан юл фаҗигасе аны кешеләрне аңларга, тормыш­ның кыйм­мәтен бәяләргә, баш­каларның хәлен аңларга өйрәтә.

Утыра да алмассың

Марат мәктәпне тәмамлагач, Башкортстандагы нефть көл­лия­тенә укырга керә. Аны әйбәт бил­геләргә генә тәмамлап, эшкә дә урнаша. Ярты ел эшләгәч, егетне армиягә алалар. Анда да сынатмый ул. Башка егетләр хезмәт итәргә куркып йөргәндә, Марат өчен ике ел вакыт си­зелмичә дә үтеп китә. Хәрби бурычын үтәгәч, ул киредән туган ягына, элеккеге эш урынына кайта. Мәскәүгә барып, укырга да керә әле. Кайгы дигәннәре көт­мәгәндә килеп чыга. Диплом аласы елны Марат юл фа­җи­гасенә очрый. Дус егете белән Уфа читендә “КамАЗ” астына барып керә алар.

 “Машинада барганда бераз черем итәргә уйладым. Юл озын, җитмәсә, кичкә Мәскәүгә китәсе идек. Күземне ачып җибәрсәм, кар­шыбызга кызыл төстәге зур йөк машинасы килгәнен шәйләп алдым. Ә аннары аңымны югалтканмын, – дип искә ала Марат. – Күз­лә­ремне Уфа хастаханәсендә ачтым. Хәлем әйбәт түгел иде. Табиблар да яшермәде: муен умырт­калары сынган, арка мие­нә зыян килгән. Йөрү түгел, утыра да алмаячаксың, диделәр. Ул чакта хәтта мускулларым да хәрәкәтләнми иде. Эчке органнарым да эшләргә теләмәде. Әмма мин барыбер аякка басасыма, йө­ри алачагыма ышандым”.

Иң яхшы әни миндә икән!

Маратның умырткалыгына опе­рация ясыйлар. Зарарланганы урынына титан куялар. Янәшә­сен­дә әнисе Гайшә апаның булуы яшәр­гә көч бирә. Әтиләре Мөдә­рис абый яшьли үлеп китә. Бу вакытта Маратка 9 гына яшь була. Гайшә апа өч бала белән тол кала. Әнә шул көннән бирле иренә тугры калып, балаларын аякка бастырыр өчен тырыша ул. “Параличлангач, мин үземне беркемгә дә кирәксез дип уйладым. Әмма әнием мине көн-төн карады. Ул вакытта сөйгән ярым да янәшәмдә иде. Аның булуы, аңа булган мәхәббәтем яшәргә көч бирде. Аякка басарга хыялландым. Табиблар  кулдан кил­гәннең барысын да эшләде”, – ди Марат.

Аякка басам дигән уй тынгы бирми Маратка. Ул ныклап торып шөгыльләнә башлый. Унике айның унысын тернәкләндерү үзәклә­рендә, ял йортларында, хастаханә­ләрдә үткәрә. Буш вакыт булдымы – тизрәк физик кү­негүләр ясый башлый. Билгеле, дәвалануның бер өлеше бушлай булса да, калганына түләргә туры килә. Менә шул чакта Маратка туганнары, дуслары яр­дәмгә ки­лә.

Сөйгәнем ташлады, дустымны югалттым

Үҗәтлек, тырышлык бушка китми – Марат аягына баса. Әкренләп атлый башлый. Матур уйлар белән яшәгән егет бервакыт төш күрә. Имеш, сөйгәне белән каядыр барырга җыеналар икән. Әмма ул Маратның кил­гәнен көтмичә, китеп бара. Марат йокыдан торгач та нидер буласын сизенә. Өч көннән исә, сөйгәне телефоннан шалтыратып, аерылышуларын әйтә. Менә шушы хәл Маратны яңадан сындыра. Егетнең кулы эшкә бармый. Ул күнегүләрен туктата. Аяк атлавы начарая. 50 метр араны да уза алмый башлый. Шул чакта янә әнисе ярдәмгә килә.

Егет кабат физик күнегү­лә­ренә тотына. Аякка ныклап басар өчен, чит  илгә барып дәва­ла­нырга кирәк була. “Ул чакта хә­лебез авыр. Әнием мине тәр­бия­ләр өчен эшеннән китте. Абыем, сеңлем дә бар. Аптырагач, минем белән бергә авариягә эләк­кән дустымнан ярдәм сорадым. Рульдә ул иде. Баштарак яр­дәм итсә дә, аннары араны бө­тенләй өзде. Шулай итеп  ава­риядә сә­ламәтлегемне, яшьлегемне, сөй­гән кызымны гына түгел, якын дустымны да югалттым, – ди Марат. – Авырлыклар арт­та калгач, эчке дөньямны үзгәр­тергә булдым. 2006 елның 7 октябре икенче туган көнем булгандыр, мө­гаен. Психология турында китаплар укыдым, бел­гечләр кушканча яшәргә тырыштым. Ачулар онытылды. Сөйгән кызымны да, дус егетемне дә гафу иттем.  Бар дөньямны онытып, пазллар җыя башладым. Соңгы биш ел эчендә 500 дән артык картина җыйдым. Дөньяны башка күзлектән кү­рер­гә өйрәндем. Абыем Азат, сеңлем Гөлназ гаи­ләләре мине якын итеп тора. Туганнарым гына түгел, хәтта дус­ларымның әни­ләре дә мине ярдәменнән ташламый”.

Хәзер ул Баулыда урнашкан бер даруханәдә директор булып эшли. Әмма моңа ничек иреш­кәнен үзе генә белә. Бервакыт имтиханын тапшыра алмагач, егет җитәкче урында эш­ләүче туганы янына бара. Булышмасмы, янәсе. Ә ул исә: “Беренче тапкыр булмаса, икен­чесендә булыр. Утыр да укы. Икенче юлы тап­шырырсың”, – дип чыгара. Ма­рат­ка абыйсы шушы гамәле белән гомерлек сабак бирә. Менә шуннан соң ул үҗәт­ләнергә, тырыш булырга кирәк­леген аң­лый. “Юлымда гел яхшы кешеләр очрап торды. Мәс­кәү­дәге укуымны да тәмам­ладым. Ә аннары Казан дәүләт медицина университетына укырга кердем. Хәзерге вакытта 4 курста белем алам. Соңгы биш елда башкарган күнегүләрне видеога төшереп бардым. Киләчәктә шуны башкаларга күрсәтмәкче булам. Минем хәлгә калган кешеләр өчен махсус турниклар ясадым. Укырга да әнә шундыйларга ярдәм итәр өчен кердем, – ди Марат. – Тө­шен­ке­леккә бирелергә ярамый. Әйе, көн саен физик кү­негүләр эшләү җи­ңел түгел. Әнә шунлыктан урынга егылучылар бар. Авыру белән көрәшергә, аны җиңәргә кирәк. Күбрәк җәяү йөрергә тырышам. Йөзәргә дә йөрим. Сәла­мәтлегемә вакыт кыз­ганмыйм”.


Гөлгенә ШИҺАПОВА

--- | 03.03.2017

Җиңүчеләр арасында – милләттәшләребез

$
0
0
03.03.2017 Матбугат
Россия Журналистлары берлегенең Самара өлкә оешмасы һәм өлкә Шахмат Федерациясе тарафыннан “Популяр технологияләр” дип аталган 13нче Халыкара интеллектуаль уеннар фестивале кысаларында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм блогерлар арасында тиз шахмат турниры үткәрелде.

Турнирда уннан артык шахматчы катнашып, 100 процентлы нәтиҗә белән Новокуйбышевск шәһәреннән Самара дәүләт техник университетының “Инженер” газетасында даими хәбәрләр язып торучы ФИДЕ мастеры Руслан Габдушев җиңеп чыкты. Ул әле студент елларында ук “Бердәмлек” татар газетасы өчен дә чыгыш ясый, шахмат сеанслары үткәрә торган иде.

Икенче урынны Самара дәүләт университетының шахмат клубы җитәкчесе, блогер Николай Портнов алды. Ул бары тик җиңүчегә генә оттырды.

Өченче урын шулай ук татар егете, блогер Ратмир Ситдыйковка бирелде. Махсус приз белән хатын-кызлар арасында иң яхшы нәтиҗәгә ирешкән тагын бер татар милләте вәкиле, “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллинның кызы - өлкә Журналистлары берлегенең матбугат хезмәте җитәкчесе Тәнзилә Әһлиуллина бүләкләнде. Башка елларда шахмат турнирларында катнашып, яхшы нәтиҗәләр күрсәткән Рәфгать Әһлиуллин үзе бу юлы ярышта катнаша алмады.

Турнирның иң яшь катнашучысы Александр Свинарев та истәлекле бүләккә ия булды.

Бүләкләрне җиңүчеләргә Самара өлкәсенең Шахмат Федерациясе вице-президенты Станислав Янушевский һәм интеллектуаль уеннарның оештыручысы һәм рухландыручысы милләттәшебез Дамир Гыйбадуллин тапшырды.

Бу турнирда катнашып, яхшы нәтиҗәләргә ирешкән барлык милләттәшләребезне дә “Бердәмлек” татар газетасы исеменнән аерым тәбриклибез.


Дамир ГЫЙБАДУЛЛИН (уңда – беренче) һәм Станислав ЯНУШЕВСКИЙ (сулда – икенче) җиңүчеләргә – Тәнзилә ӘҺЛИУЛЛИНАга (сулдан уңга), Александр СВИНАРЕВКА, Николай ПОРТНОВКА, Руслан ГАБДУШЕВка, Ратмир СИТДЫЙКОВка бүләкләр тапшырганда.

 


Рәфыйк НУРИЕВ

--- | 03.03.2017

«Татфондбанк» рәисе Роберт Мусинга карата җинаять эше ачылды

$
0
0
03.03.2017 Криминал
Татарстанның Тикшерү комитеты «Татфондбанк» рәисе, Дәүләт Советы депутаты Роберт Мусинга карата җинаять эше башлап җибәрде. Бүгенге көндә зур күләмдә акча урлауда гаепләнүче җитәкче кылган җинаятьнең барлык нечкәлекләрен ачыклау һәм тикшерү эше дәвам итә.

Хәтерләсәгез, "Татфондбанк" җитәкчесе Мусин Роберт Ринат улы узган елның декабрендә рәсми приказ нигезендә вазифасыннан азат ителгән иде.

Тулырак: Возбуждено уголовное дело в отношении Роберта Мусина, председателя правления ПАО «Татфондбанк»


---

--- | 03.03.2017

Замирә Рәҗәпова: "Яхшы табиб урманда да, урамда да бала таптыра"

$
0
0
03.03.2017 Шоу-бизнес
Хатын-кызның тулгагы өйдә башланса – өйдә, кырда эштә чакта булса – салам өстендә бала тапкан заманнар булган! Хәзер исә әни булырга әзерләнүчеләр өчен әллә нинди уңайлыклар тудырылган. Иң заманча җиһазлары булган бала табу йортлары, индивидуаль бала тудыру заллары, әни һәм бала бүлмәләре – тагын әллә ниләр.

Бала тапкан вакытта, теләсәң – әниең, теләсәң – ирең яныңда басып торырга мөмкин. Килешү төзеп, үзең сайлаган табибка килергә, хәтта аерым игътибарны да “сатып алырга” була…

БЕРЕНЧЕ УРЫНДА – ЯХШЫ БЕЛГЕЧ
 
Хәзер булачак әниләр тормышындагы иң мөһим вакыйгага 9 ай буе диярлек әзерләнә. Бала табу йортын сайлау мәсьәләсе  «исемлек»нең башында тора. Кемдер заманча җиһазландырылган бала табу йорты караштырса, беренче чиратта яхшы табиб эзләүчеләр дә юк түгел.
 
Танылган алып баручы Замирә Рәҗәпованың гаиләсендә ике малай үсә. Олы улы Аязга инде – 11, кечесе Данилга апрель аенда әле 1 яшь кенә тула. Бала табу йортын сайлаганда, Замирә Рәҗәпова үзен 15 елга якын күзәткән,  ышанычлы гинеколог белән киңәшләшкән. “Казанның 2нче  хатын-кызлар консультациясе мөдире Зәйтүнә Ганиева – чын мәгънәсендә, зур хәрефтән язылырга лаеклы Табиб”, – ди Замирә аның турында.
 
Замирә Рәҗәпова ике баласын да “кесарев кисеме” юлы белән Республика клиник хастаханәсендә тапкан. Әмма, аның сүзләренчә, бала табу йортында иң мөһиме –  җиһазлар да, уңайлыклар да түгел.
 
– Минем фикеремчә, табиб сайлау һәрчак беренче урында булырга тиеш. Яхшы табиб урманда да, урамда да бала таптыра. Тәҗрибәсез, кулыннан эш килмәгән табиб исә әллә нинди җиһазларга да карамастан, хата җибәрергә мөмкин. Шул ук вакытта, әни булырга әзерләнүче хатын-кыз акушер-гинеколог кына түгел,  яңа туган балага ярдәм итәрдәй яхшы педиатрлар кирәклеген дә күз уңыннан ычкындырмаска тиеш. Ике баламны тапканда да, Аллага шөкер, бик яхшы табиб-акушерлар туры килде. Икесе дә Татарстанның атказанган табиблары, 30 еллык тәҗрибәсе булган үз эшенең осталары иде, – ди Замирә Рәҗәпова.
 
ИКЕСЕ ДӘ МӨҺИМ
 
Өч бала әнисе, Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева исә,  бала табу йортындагы шартлар да, табибның квалификациясе дә мөһим дип саный. Олы улы Данилны ул Казаннның 1нче бала табу йортында тудырса, уртанчы кызы Ильвина һәм төпчеге Ильяс Республика клиник хастаханәсендә дөньяга килгән.
 

 
– Беренче баламны табуга бәйле хатирәләр бик үк яхшы түгел. Барысы да авырлык белән узды. Бала тудыру йортында персоналның мөнәсәбәте дә ошамады. Алдан табиб белән күрешеп, сөйләшеп тә куйган идек инде. Әмма ул чакта сөйләшеп бала табуларның башлангыч чоры гына иде әле. Беренче тапкыр әни булырга әзерләнгәндә, үзең дә бөтенесен белеп бетермисең. Күрәсең, нидер дөрес эшләнмәгән. Икенче һәм өченче баламны инде үз гинекологым белән киңәшләшеп, алдан барысын да җайлап, яхшылап сөйләшеп, бер үк табибта таптым.  Барысыннан да – табибтан да, бала табу йортындагы шартлардан да канәгать калдым, – ди Лилия Муллагалиева.
 
БЕЛГЕЧ КИҢӘШЕ
 
Чыннан да, бала табу йортын, табибны сайлаганда, беренче чиратта, нәрсәгә игътибар итәргә, яхшы белгечне ничек табарга, бу мәсьәләне кайчан кайгырта башларга, акча түләп табу нинди өстенлекләр бирә? Казанның 10нчы хатын-кызлар консультациясе югары категорияле акушер-гинекологы Лилия ВӘЛИЕВА әлеге сорауларга ачыклык кертергә ярдәм итте.
 

 
Беренче чиратта кайсын сайларга?
Әлбәттә, табибны! Бала табу йорты беренче карашка матур да, уңайлыклары да бик үк мактанырлык булмаска мөмкин, әмма табиблары шулкадәр яхшы булуы бар. Казанның 3нче бала табу йорты – шуның ачык мисалы. Ул бик иске бинада урнашкан, шуңа да анда аерым бәдрәфләр дә, аерым бүлмәләр дә ясый алмыйлар.  Әмма бала табу йортының үз акушерлык һәм гинекология кафедрасы эшли  –  табиблары искиткеч!  Шуңа да йөкле хатын-кыз  башта бинаны түгел, ә нәкъ менә табибны сайларга тиеш.
Бала табу йортын кайчан тәгаенләргә?
Әгәр дә йөклелек вакытында хатын-кыз үзен тотрыклы хис итсә, бернинди тайпылышлары юк икән, аңа үзе сайлаган балалар йортына 32 атнадан соң мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу вакытта көмәнле хатын-кызга өченче скрининг ясалган була. Шулай ук бала табу сертификаты да кулында – ул 30 атнада декрет ялы белән бергә бирелә.
Кемнең киңәшенә колак салырга?
Бала табу йортын, табибны сайлаганда, иң беренче чиратта, хатын-кызның сәламәтлеге, аның йөклелеге ни рәвешле узуы, карынындагы баланың үсеше исәпкә алынырга тиеш.
Бала табу йортын сайлаганда иң ышанычлысы –  үзеңне күзәткән акушер-гинеколог белән киңәшләшү. Ул синең сәламәтлегең белән бәйле бар нечкәлекләрне белә һәм шуннан чыгып, билгеле бер медицина учреждениесен киңәш итә ала. Табиблар бик еш конференцияләргә йөри, үзара аралаша. Шуңа да йөклелек вакытында күзәткән гинеколог яхшы белгечне дә ачыкларга ярдәм итә ала.
Бушлай табаргамы, акча түләп тудыру хәерлерәкме?
Хәзерге йөкле хатыннарның күпчелеге “бушлай бәби табудан Алла сакласын!” дигән фикердә. Берәүләре алдагы тәҗрибәсенә таянып шулай ди, икенчеләре таныш-белеш сөйләгәнне тыңлап, интернетта тулып яткан коточкыч хәлләр турында укып, шундый фикергә килгән.
Бушлай бәби табудан куркырга кирәкми. Түләүсезен дә, түләүлесен дә шул бер үк табиблар башкара. Әмма хәзер бала табу йортларының саны аз, ә бәби табучылар күп. Кизү торучы табиблар саны да билгеләнгән санда гына. Баланы акча түләп табуга өстенлек бирү – кесәсе калын кешеләрнең үзләренә аерым игътибар күрсәттерергә теләве.
Әмма бу очракта да нәтиҗә акча түләгән кеше көткәнчә булмаска мөмкин. Әйтик, бала табу йортына китерелгән хатын-кызның гомеренә, аның баласына ниндидер куркыныч яный икән, төп игътибар барыбер аларга булачак.


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

--- | 03.03.2017

Фирдүс Тямаев концертыннан 50 ФОТО

$
0
0
04.03.2017 Шоу-бизнес
Берничә көн рәттән "Уникс"та Фирдүс Тямаев концертлары уза. Билетлар инде күптәннән юк иде. Аншлаг! 3 март көнне тамашаны безнең фотографыбыз Шамил Абдюшев та төшерде.

 

 

 

 

 

 

 

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

32

33

34

35

36

37

38

39

40

41

42

43

44

 

45

46

47

48

49

50

 


---

--- | 04.03.2017

"Татфондбанк"ның экс-җитәкчесе Роберт Мусин кулга алынды (суд залыннан ФОТО һәм ВИДЕО)

$
0
0
04.03.2017 Криминал
"Татфондбан" гавами акционерлык җәмгыятенең элекке идарә рәисе Роберт Мусин кулга алында. Тикшерүчеләр таләбе буенча, ул 16 апрельгә кадәр сак астында булачак. Суд карарын ишеткәч, залда булучылар кул чабып алкышладылар.

"Татфондбанк"ның элекке җитәкчесе, 52 яшьлек Роберт Мусинның кулга алынуы турында хәбәр иткән идек инде. Ул "аеруча зур күләмдә акча үзләштерүдә"гаепләнә. Тикшерүчеләр фаразынча, "Татфондбанк" җитәкчеләре, кредит алу һәм аны үз максатларында куллану ниятеннән, 2016 елның августында РФ Үзәк банкына ялган документлар тапшырган. Алар "Татфонбанк"ның табышлы активлары булуы хакында ышандырып, 3 миллиард сумнан артык кредит алганнар һәм ул акчаларны үз фирмаларына күчергәннәр.

"Аеруча зур күләмдә акча үзләштерү" маддәсе буенча инде биш кеше кулга алынды. Алар: "Татфондбанк"ның кыйммәтле кәгазьләр базарындагы актив операцияләр идарәсе җитәкчесе - "ТФБ Финанс" ИК" кыйммәтле кәгазьләр базарында клиент операцияләре үткәрү идарәсе җитәкчесе Рөстәм Тимербаев,"ТФБ Финанс" ИК" актив операцияләр идарәсе җитәкчесе Илнур Абдульманов, "ТФБ Финанс”ИК" директоры Тимур Вальшин, "Татфондбанк" идарәсе рәисе урынбасары Вадим Мерзляков һәм "Татфондбанк"ның элекке идарәсе рәисе урынбасары Сергей Мещанов. Алар барысы да "ТФБ Финанс" инвестиция компаниясеннән 90 миллион сум акча урлауда гаепләнәләр. Каза күрүчеләр - йөздән артык клиент.

Мусин Роберт Ренат улы 1964 елда Казанда туа. Казан финанс-икътисад институтын тәмамлый.
1987-1989 - "Татпошивобувь" оешмасының планлаштыру бүлеге җитәкчесе.
1989 - 1992 - "Татпошивобувь" оешмасы директоры урынбасары.
1993 - 1996 - "Доверие" инветиция фонды идарәчесе, Татарстан Милли инвестицион фонды президенты.
1995 - 1999 - Татарстан Дәүләт Советы депутаты.
1996 - 1997 - "Татфондбанк" банкы идарәсе рәисе.
1997 - 1998 - Татарстан финанс министрының беренче урынбасары.
1998 - "АК БАРС" банкы идарәсе рәисе.
1998 - 2000 - "Нижнекамскшина" акционерлык җәмгыяте идарәсе рәисе.
1998 - 2002 - Татарстан финанс министры.
2002 - 2006 - "Нижнекамскнефтехим" акционерлык җәмгыяте идарәсе рәисе.
2002 - 2013 - "АК БАРС" банк директорлар советы рәисе.
2004 - 2014 - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
2010 - 2013 - "Татфондбанк" идарәсе рәисе.
2013 - 2016 - "ТФБ Холдинг", "ТФБ Стратегия" директоры.
2016 елның 19 мартыннан 15 декабренә кадәр - "Татфондбакн" идарәсе рәисе.
2014 елның октябреннән Татарстан Дәүләт Советы депутаты.


Александр ЕЛИСЕЕВ

--- | 03.03.2017

Салават: “Бу юлы мактанырга килдем”

$
0
0
03.03.2017 Мәдәният
Бүген авыруларны нинди генә ысуллар белән дәваламыйлар. Ә февраль ахырында Самараның Киров мәйданындагы мәдәният сараенда узган концертта Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов тамашачыларга музыкатерапия үтәргә тәкъдим итте. Үткән елларның популяр җырлары һәм өр яңалары, юмор һәм театрлаштырылган сәхнә күренешләре белән үрелеп барган концерт программасы чыннан да күңелләрдәге иң тирән яраларны да дәвалагандай булды.

Җыр-моңның сихәтле сыйфатына ышанмаган җиреңнән ышанырсың - сәхнәдә үк “профессор Фәтхетдинов” 28 ел элек мәрткә киткән Ядкарь абыйны (бу рольне оста итеп Ядкарь Хәбибуллин уйнады) “Урсал тау” җыры белән аякка бастырды бит!

Дөрес, пациент дөньяда булган үзгәрешләрне күреп, кабат аңын югалта язды. Аны аңлап та була: гомер буе үзе эшләгән завод инде күптән ябылган, “ул вакыттагы пионерлар бүген инде пенсионерлар”, бер партия урынына унлап партия  оештырылган. Үзе мәрткәдә бул¬ганда энесе (Таһир Гайнуллин) аның исеменә кредитлар да алган, абыйсына “инвалид” дип, белешмә дә ясаткан әле.

- Нинди инвалид булыйм ди мин, бер җирем дә авыртмый бит! - дип ачуы ташыган Ядкарь абыйсын энесе:
- Бүген инвалидларның күбесе сау-сәламәт кешеләр, справка булуы да җиткән, - дип “тынычландыра”.
- Дөньяның өсте аска килгән икән, - дип көрсенә яңа гына мәрткәдән кайткан абзый.

Артистлар тамашачыларны бүгенге заманның башка көлке якларын да, күңелсез мизгелләрен дә күрсәттеләр.

Шоу-бизнес вәкилләренә дә “эләкте”:  бүген татар эстрадасында 700ләп җырчы, шуларның 4-5сен генә “чын профессор” дип атап була, диләр алар. Шуларның берсе – ул, әлбәттә,  “профессор Фәтхетдинов”. Бу кичне дә ул сәхнәдән китмичә дә диярлек яраткан тамашачыларын моңлы тавышы, популяр җырлары белән “дәвалый”  торды. Мәхәббәт авыруы тигәннәр “Яратамын дияргә дә куркам”, “Иңнәремә кулың сарылсын” дигән җырлары белән сихәтләнсә, хәтерләре сай булганнар “Хәтер җыры”н  тыңладылар. Хәер, күренекле шагыйрьләребез, композиторларыбыз, рәссамнарыбыз һәм милләтебезнең башка шәхесләре исемнәрен искә алган соңгы бу җыр һәркемнең күңеленә үтеп кергәндер, тамашачы аны кайнар алкышларга күмде. Җырчының сыналган “дарулар”ы - “Сандугач булыйм димә”, “Үпкәләгән булып” дип аталган җырларын да самаралылар яратып кабул итте.

- Бер киткәч кире кайтмас, исән чакларында газизләребезнең кадерен белик, - дип Салават Фәтхетдинов әниләргә багышланган “Яшәгән кадәр яшәмәс”, “Әнкәем мендәре” җырларын башкарды. 

Җырчы: “Бу юлы Самарага мактанырга килдем”, - дип гаиләсе турында да сөйләп алды. Мактанырлыгы да бар шул Салаватның: өченче тапкыр бабай булган. Ә әтисе эзләреннән китеп, автоспорт белән шөгыльләнгән улы Рөстәм 16 яшьлек спортчылар арасында Россия чемпионы исеменә лаек булган. Январьда 57 яшен тутырган җырчы: “Вакытның тиз узганын, алда ни көткәнен белмәдем”, - дип уфтанды һәм “Яшьлекнең  үткәнен сизмәдем”, “Дөнья тәгәрмәче” җырларын башкарды. 

Самаралылар “Буа фармацевты” Фирзәр Мортазинны да кайнар алкышлар белән кабул итте, ә рәхмәтле композитор аларга “Син булмасаң тормышымда”, “Җанымда яз булып кал әле” һәм “Яратып кавышканнар” җырларын башкарды. Күп тапкыр сыналган “табиб”ларның берсе, Салаватның укучысы Рәзил Исмәгыйлев та “Әй син, яшьлек” җыры белән тамашачыларның күңелен яулады.

Концерт башында мәрткәдән уянган Ядкарь абый тамаша ахырына модельер һөнәрен “үзләштереп”, Салаватны да, аның төркемен дә милли киемнәргә киендергән иде. “Чын татар булу өчен түбәтәй кию генә җитми”, - дип алып баручы ана телебезне, гореф-гадәтләребезне сакларга өндәде.

Дәвалау сеансы “Мин яратам сине, Татарстан” җыры белән тәмамланды. Самаралылар бик канәгать булып,  өйләренә таралышты.
- Концерт бер сулыштай үтте, - дип үзенең кичерешләре белән уртаклашты тамашачыларның берсе Айгөл Хәкимова. - Аны рухи-әхлакый тәрбия чарасы буларак та кабул итәргә була – сәхнәдән күпме гыйбрәтле киңәшләр яңгырады, үрнәк алырлык, үзебез өчен нәтиҗә ясарлык күренешләр күрсәтелде. Бер сүз белән әйткәндә, Салават Фәтхетдиновның “Һәр кешенең үз чоры, һәр заманның үз җыры” дип аталган 28 сезон концерты да, һәрвакыттагыча, югары дәрәҗәдә әзерләнгән.

Казан артистлары да әле сәхнәдән, әле зәңгәр экраннан Самара турында фикерләрен әйтеп торалар. Дөресрәге, сүз безнең юллар сыйфаты, андагы бөкеләр турында бара. Салават та үзенең Инстаграммында: “Кешеләр Сочида, Эмиратта ял итсеннәр, ә без Самарада диңгездә йөзәбез”, - дип Волжское һәм Мәскәү шосселары кисешкән җирдәге йөзеп чыгарлык пычрак “диңгезне” видео¬га төшереп куйган. Аңардан алдарак килгән Айдар Галимов: “Кар үзе дә эреп бетәр, футбол буенча дөнья чемпионатына юлларыгызны ясап өлгерсәгез ярар иде”, - дигән иде, Аллаһыга шөкер, кар эри башлады, бәлки, юлларга да чират җитеп, 1 апрельдә булачак Рифат Зарипов концертына кадәр алар¬ны төзекләндерә башларлар?


Алия АРСЛАНОВА

--- | 03.03.2017
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>