Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Трактор йөртүче татарстанлы фаҗигале төстә һәлак булган (ФОТО)

$
0
0
22.03.2017 Фаҗига
21 мартта Татарстанның Питрәч районында трактор йөртүче үлгән, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Кичә көндез бердәм 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә Шәле авылы артындагы басуда тракторның кюветка төшеп китүе турында хәбәр алынган. Ачыкланганча, бригада яңа югары вольтлы ЛЭПта эшләгән. Аннан соң, трактор әйләнгән һәм трактор йөртүче кабинада кысылып калган һәм ул алган җәрәхәтләрдән үлгән.

Урынга Питрәч янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре, полиция һәм медиклар килгән. Коткаручылар трактордан йөртүченең гәүдәсен чыгарган.


---

--- | 22.03.2017

Татарстанда берәү яңа туган баласын чиләктә үләргә калдырган

$
0
0
22.03.2017 Криминал
Узган елның ноябрендә Алексеевск районы Биләр авылында коточкыч фаҗига булган иде. Хатын йөкле булуын яшереп, өендә бала таба. Аннан аны чиләккә салып үләргә калдыра. Бала туганда сау-сәламәт була.

Хәзер ваемсыз хатын хөкем карары көтә. Ул үз гаебен танымаган, дип хәбәр итә "Әлмәт таңнары".


---

--- | 22.03.2017

“Голос.Дети-4” җыр бәйгесендә Татарстан егете катнаша

$
0
0
22.03.2017 Шоу-бизнес
Чаллыдан 11 яшьлек Нурлан Исмаилов җомга, 24 мартта беренче каналда бара торган “Голос.Дети-4” җыр бәйгесендә чыгыш ясаячак. Нурлан кечкенәдән вокал белән шөгыльләнә. Ул 4 санлы музыка мәктәбенә йөреп белем ала. Чаллының “Мизгел” җыр театрында да җырлый.

Телевизион тапшыру төшерелгән, Чаллы егетенең Полад Бюль-Бюль Оглының “Позвони!” җырын башкаруы остазларның берсенә - Нюшага бик ошый һәм ул “сукыр тыңлауларда” аңа борыла.

Башка остазларның командалары инде тулган була. Нурланга бәхет елмая, ул Нюша командасында иң соңгы сайлап алынган җырчы.

Нурлан Исмаилов чыгышын “Голос.Дети-4”ның ахрындарак карарга мөмкин. Хәзер ул икенче турга әзерләнә, дип яза Шәхри Чаллы.

 


---

--- | 22.03.2017

TMTV телеканалы премиясе матбугат конференциясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ

$
0
0
22.03.2017 Шоу-бизнес
Бүген “Корстон”да ел саен уздырылучы Татар музыкаль телевизион премияләр тапшыру тантанасының матбугат конференциясе булды. Зур чарада "Татар радиосы" радиостанцияләр челтәре җитәкчесе Динә Гәрәева, TMTV телеканалының баш режиссеры Лилия Кадыйрова, шулай ук Филүс Каһиров, Зәйнәб Фәрхетдинова, Элвин Грей, Иркә һәм башка җырчылар катнашты.

1

2

3

4

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27


Шамил АБДЮШЕВ фотолары

--- | 22.03.2017

"Минем тавыш юк диләр. Килешәм. Әмма..." - Элвин Грей Салават белән килеп чыккан хәл турында сөйләде (ВИДЕО)

$
0
0
22.03.2017 Шоу-бизнес
Әйтүебезчә, бүген “Корстон”да Татар музыкаль телевизион премияләр тапшыру тантанасының матбугат конференциясе булды. Анда популяр җырчы Элвин Грей да катнашкан иде.

«БИЗНЕС Online» порталының Салават белән килеп чыккан хәлгә кагылышлы соравына Элвин: "Бу буыннар конфликты", - дип комментарий бирде. "Мин тәкъдим иткән ярышка карата да әлегә җавап юк", - дигән ул.

Хәтерләсәгез, Элвин Грей Салаватны "дуэльгә" чакырган иде.


---

--- | 22.03.2017

Эльвира Фәйзуллина: “Җырчы – күңел халәте генә түгел, кешенең асылы ул” (ИНТЕРВЬЮ)

$
0
0
22.03.2017 Мәдәният
Итальян, француз, инглиз телләрендәге җырларны да искиткеч җиңел һәм төгәл итеп башкарса да, җырчы Эльвира Фәйзуллинаның татарча репертуарын тамашачы ихлас ярату белән кабул итә. Җырчы гына түгел, алып баручы буларак та сынатмаган Эльвира Стәрлетамак дәүләт филармониясендә гөрләп иҗат итә, ә җырлары Башкортстанда гына түгел, Татарстанда да игътибарга лаек булды.

— Стәрлетамак дәүләт филармониясендә ничек эшли башладыгыз?
— Мин Стәрлетамак шәһәрендә туып-үстем. Мәктәпне тәмамлауга Стәрлетамак дәүләт педагогик институтына укырга кердем. Ә яраткан һөнәрем буенча Башкортстан республикасының мәдәният һәм сәнгать көллиятендә иң талантлы укытучы — Уршеева Светлана Рәшит кызы канаты астында белем алдым. Белем алуны тәмамлауга филармониягә эшкә урнаштым. Безнең төркемдә бик талантлы артистлар җыелган, коллектив белән рәхәтләнеп эшлибез. Иҗади атмосферада эшләве үзе бер бәйрәм, һәрвакыт илһамланып эшлибез.
—  Чыгышларыгыз югары бәяләнә, телевизион экраннардан да еш күренәсез. Үзегез иҗади юлыгыз белән канәгатьме?
— Әлбәттә, канәгать. Сәнгатьтә эшләү үземә рухи көч өсти. Алга таба да югары нәтиҗәләргә ирешү өчен тырышачакбыз.
— Иҗатның тагын нинди юнәлешләрендә эшлисез? Алып бару өлкәсенә күптән кереп киттегезме?
— Юнәлешләр күп, тик барысына да өлгерү кыен, чөнки вакыт, чыннан да, җитми икән. Мин портретлар һәм пейзажлар ясыйм, шигырьләр язам, төрле бизәнү әйберләре эшлим, кул эшләре белән кызыксынам, үземнең сәхнә киемнәремнең дизайнын булдырам. Ә менә алып бару өлкәсендә мин инде узган гасырдан бирле эшлим (көлә). Беренче җитди чараны 1999 нчы елда уздырган идем һәм бүгенге көндә дә шулай ук бәйрәмнәр өлкәсендә уңышлы эшләп киләм.
— Артист кеше сәхнәдән башка яши алмый диләр. Җырчы – ул күңел халәтеме?
— “Басып сайрар талы сынса сандугач та моңлана” дип җырлана бит. Мин беренче тапкыр сәхнәгә унҗиде яшемдә чыктым һәм шунда ук аңа гашыйк булдым, гәрчә бик зур каушау һәм дулкынлану хисе булса да. Залда утыручы тамашачы сине елмаеп каршы ала, башкарган җырыңа биеп яисә күз яше белән тыңлап утыра икән, димәк, синең иҗатың юкка түгел һәм бу очракта артист та битараф була алмый. Җырчы – ул күңел халәте генә түгел, ә синең асылың булып чыга. 
— Җырлар яздыру, клиплар төшерү шактый чыгымлы эш, ләкин аннан башка иҗатны алып барып булмый. Әлеге эшкә җитди карыйсызмы? Җырларны махсус язалармы?
— Әлбәттә, җырларга карата җитди карашым да, таләпчәнлегем дә бар. Дөресрәге, авторларга. Җырларның да иң матурларын гына  яздырасы килә. Мин танылган композитор Урал Рәшитов,  сәләтле Гөлназ Фәхертдинова, бик яхшы аранжировщик Олег Зиннәтуллин, искиткеч шагыйрә Гөлфия Шакирова белән эшләдек. Аларга мин башкарган хезмәтләре өчен генә түгел, ә ярдәмнәре һәм киңәшләре өчен дә рәхмәтле. Алга таба тагын бергә хезмәттәшлек итәргә язсын.
— Профессиональ җырчыга үсеш алу өчен җыр бәйгеләрендә катнашып тору кирәк дигән фикер белән килешәсезме? Үзегезнең нинди фестивальләрдә катнашканыгыз бар?

— Конкурсларда катнашу, дөрестән дә, һөнәри яктан җырчыны яңа дәрәҗәгә чыгара, монда үзеңне сынап карарга мөмкинлек бар. Җыр бәйгеләрен һәрбер башкаручы өчен дә кирәкле тәҗрибә дип саныйм. Үземә дә республика, бөтенрәсәй һәм халыкара фестиваль-бәйгеләрдә катнашырга һәм лауреат исемнәрен яуларга туры килде. Мин Уфада узган “Вдохновение”, “Планета талантов”, “Таланты Башкортостана”, “Моң чишмә”, Бирскта үткәрелгән “Крещенские морозы”, Туапсе шәһәрендә булган «Лучшие из Лучших», Мәскәүдәге “В мире искусства – 2016” һәм башка бик күп җыр бәйгеләрендә катнаштым һәм алдынгы урыннарга лаек булдым.
— Иҗади яктан максатчан кешеме сез? Нинди хыяллар белән яшисез?
— Максатчан дип саныйм, ләкин яраткан тормыш иптәшемнең ярдәменнән башка иҗатта моның кадәр дәрәҗәгә ирешмәгән дә булыр идем. Ул минем беренче тәнкыйтьчем, киңәшчем һәм илһамландыручым. Барысы өчен дә беренче чиратта аңа чиксез рәхмәтлемен. Ә хыялларым бик күп. Барыбыз да сәламәт тормыш иткәндә һәм янда терәк булырдай гаилә булганда җырлар да яздырып, концертлар да куеп һәм барлык иҗади проектларны да тормышка ашырырга була. Мин һәрбер кешегә бәхет һәм теләкләрнең кабул булуын телим.


Фотолар шәхси архивтан алынды.
 


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА

--- | 22.03.2017

Танылган блогер-сәяхәтче Рәйхан Халитов: "Савыгырга дусларым булыша!" (ФОТО, ВИДЕО)

$
0
0
22.03.2017 Җәмгыять
Һиндстанда юл һәлакәтенә очраган Казан егете Рәйхан Халитов савыга башлаган, дигән сөенечле хәбәрне ишеткәч, өенә барып хәлләрен белеп кайтырга булдык. Яшьтәшләре арасында «мега-энерджайзер» исеме яулаган егет, чыннан да, үзен яхшы хис итә. «Мин тере, «почти сәламәт», болар барысы да Президентыбыз, якыннарым һәм дусларым ярдәме белән мөмкин булды», – ди ул.

Рәйхан Халитов — Казанда туып үскән татар егете. Югары белемле, инглиз телендә яхшы аралаша. Аңа 27 яшь. Интернет киңлекләрендә төрле илләргә сәяхәт кылучы блогер буларак танылган.  2015 елның 3 апрелендә ул чираттагы сәфәренә чыгып киткән иде. Ярты ел эчендә 6-7 илдә булырга өлгергән...
 
«... Һиндстанда авариядән соң мине полиция табып алган, телефонымнан симканы чыгарып үз телефонына куйгач, дустым Артем Воронковның (ул Башкортстаннан, хәзерге вакытта Таиландта яши) номеры килеп чыккан. Без аның белән шул көнне очрашырга тиеш идек... Һиндстанда шәхсән бер атна да булмадым. Ә минем гәүдәм анда бер ай тирәсе булып кайтты, чөнки аңсыз ятканмын...», – дип сөйләп китте коточкыч хәлләрне искә төшерергә тырышып Рәйхан.
 

 
Аз акчага гына илләр гизеп йөргән Рәйхан Халитов: «Дөнья буйлап сәяхәт итү, Җир шарының гүзәл почмакларын күреп йөрү өчен, кесәң «калын» булу бөтенләй мөһим түгел», – дип раслый. Ул «акчасыз сәяхәт, арзан сәфәрләр» идеясен пропагандалауны максат иткән. Шулай да, чит илдә кайдадыр тәрҗемәче, кайдадыр укытучы булып эшләп йөргән. Бераз мая туплагач, әти-әнисен Вьетнамга чакырып кунак итәр дәрәҗәгә дә ирешкән  хәтта. Телләр белгән ил ачар, ди халык мәкале.
 
«Моннан ике ел элек миңа Япониягә барырга мөмкинлек туды, – дип сөйли Рәйхан. – Ул вакытта әле бу илгә чыгу читенрәк иде... Әнигә дә ниятемне җиткердем. Ничек барып кайтыйм икән, дигән соравыма ул: «И, улым, синең яшеңдә булсам, синдәге мөмкинлекләр белән, мин инде әллә кайчан, әллә кайсы илләргә барыр идем», – диде. Бу тылсымлы сүзләр мине рухландырып җибәрде. Әни дә шулай сөйләп утыргач инде, миңа тәвәкәлләргә кирәк, дигән фикергә килдем. Биштәремне җыйдым да, трассага чыктым. Уң кулымны күтәреп, машинага утырып, кузгалдым. Аңа кадәр Хабаровскидан Токиога билет сатып алган идем. Бер ай Россия киңлекләре буйлап сәяхәт иткәннән соң, Токиога очтым...»
 
Рәйханның романтик сәяхәте әнә шулай башланып киткән була. Әмма узган елның сентябрь аенда ул Һиндстанда юл фаҗигасенә очрый: егетне автобус бәрдереп китә. Чит илдә бәлагә тарыган сәяхәтчене дуслары, якыннары ташламый.  Сеңлесе Дилбәр интернетта ярдәм группасы оештырып, гаиләләренә килгән бәла хакында бар җиһанга аваз сала. Мәрхәмәтле кешеләрнең ярдәм итүләренә өмет итеп, Рәйханны аякка бастыру өчен төрле җирләрдән акча туплана башлый. Әтисе  Нияз әфәнде исә Татарстан Президентына мөрәҗәгать итә, илбашыннан ярдәм сорый. Гозерен кире какмыйлар.
 

 
«Җир йөзендә мәрхәмәтле кешеләр күп икән, – дип кушыла Рәйханның әнисе Наилә ханым. – Улыбыз да фаҗигагә юлыкканчы бу сүзләрне еш кабатлый иде. Ә инде гаиләбезгә төшкән сынаудан соң мин моңа, чыннан да, инандым. Рәйханны савыктыру өчен акча җыябыз, дигән хәбәр интернетта таралгач, өч атна дәвамында бертуктаусыз, СМС хәбәрләр аркылы ярдәм килеп торды. Беренче сәгатьләрдә күңелем тулып, әй, еладым... Һиндстанга виза алып, аэропортта самолет көтеп утыра идем, бер әби шалтырата: «Кайгыгызны ишеттем, пенсия алган идем, акчаны телефон аша җибәрә алмыйм, килеп ала алмассызмы икән?» – ди. Кайгылы чагыбызда ярдәм кулы сузучылар табылганга куанып, тагын елый башладым. Ни хикмәттер, улым янына ерак илгә ялгыз башым чыгып киткәндә дә авырлык кичермәдем, һәр нәрсә җайлы гына барды. Юлымда ярдәм итүчеләр чыгып торды. Уйлап карыйм да, мөгаен, Рәйхан үзе җайлы кеше булганга, шулай килеп чыккандыр инде. Елак булсам да, Рәйхан янында, хастаханәдә үз-үземне кулга алдым. Ул комада, аңсыз ята, ә мин: «Улым, барысы да яхшы булачак, улым, улым, бәгырем...», – дия-дия  колагына пышылдыйм. Һиндстан табиблары аны «3-4 айсыз аңына килмәячәк,» – дигән иде. Аппаратсыз, үзе сулый башлагач та, Россиягә кайтырга кузгалганда, телгә килде...
 

 
Улыгызны шундый ерак сәфәргә чыгарып җибәрергә курыкмадыгызмы, дигән соравыма Наилә ханым болай ди: «Юк, идеясен дә үзем әйткән идем бит. Ник дигәндә, Рәйхан – тәртипле, акыллы бала. Без аңа мөстәкыйльлек бирдек, начар юлга кереп китмәвенә, башында акылы барына ышандык. Бу фаҗигадән соң  да ул үзгәрмәде, һаман шат, гел көр күңелле. Төшенкелеккә бирелсә, болай тиз генә савыга да башламаган булыр иде».
 

 
Дөрестән дә, Рәйхан төшенкелеккә бирелми. Әңгәмәдәшен сәгатьләр буе авызына каратып тота. Зур планнар корырга ашыкмыйм әле, дип сабырлык күрсәтергә теләсә дә, күңеле белән инде ул – ирекле кош. Җилдәй җитезлеге белән бөтен Җир шарын колачларга әзер. Әле бит аның өзелеп калган юллардан яраткан мотоциклында җилдереп, әллә кайларга барып җитәсе бар. Вьетнамдагы дуслары бүләк иткән  укулелене (гавай гитарасын) чиертә-чиертә, төрле илләр буйлап татар моңын таратасы алда әле блогер егетнең…
 
 «Австралияне күрми булмас,» – ди ул шаяру катыш җитдилек белән. Сөйгәне Мадокага да тәкъдим ясарга җыена. Киң күңелле, ачык йөзле япон кызы Рәйханның әти-әнисенә дә ошаган. Мадока Вьетнамда эшли, ай ярым тирәсе элек өч көнгә Казанга да килеп киткән икән.
 

 
Рәйханның хәрәкәтсез калган кулында биш татуировка төшерелгән. «Уң кулыма буеннан-буена җиң ясатасым килде. Нинди илдә сәфәр кылам – шул илләрдән истәлек итеп, татуировка калдырырга уйладым. Беренчесен (Зилант рәсемен) сәфәргә кузгалыр алдыннан  Казанда ясаттым, эскиз авторы – әтием (архитектор-галим Нияз Халитов – автор). Икенчесе Токиода, Көньяк Кореяда, Кытайда, ә соңгысы – мотоцикл рәсеме – Вьетнамда эшләнелде. Бу рәсемдә – фотографиягә төшерелгән үз мотоциклым...» Рәйханның уң кулына төшерелгән рәсемнәр буенча аның сәяхәт маршрутын күзәтергә мөмкин.  Әлегә хәлсез кулны биш татуировка бизәп тора. «Һиндстан истәлеге, ягъни тамга уң аякка  эләккән инде», – дип шаяртып ала ата кеше дә.
 
Нияз ага Халитов гаиләсендә балалар белән аралашу татар телендә бара. «Мин үзем балаларым туганчы, бөтенләй татарча белми идем. Ә менә Рәйханны алып кайтып бишеккә салгач, кулга сүзлек тотып, аның белән татарча сөйләшә башладык. Балаларга ияреп үзебез дә ана телебезгә кайттык, дия алам», – ди.
 

 
Егет хәзер үзен әйбәт хис итә, ләкин әле алда аны сынаулар көтә. Шушы көннәрдә ил гизәргә яратучыбыз кабат хастаханәгә кереп сәламәтлеген ныгытачак. Безнең аша  Рәйхан үзенә ярдәм кулы сузган дусларына, якыннарына һәм Татарстан Президентына олы рәхмәтен җиткерде. Барчабызга да тормышның һәр мизгеленнән тәм табып, сөенеп яшәргә өндәде. «Күкрәгеңә иркен сулыш алу, үз аягында басып тору, үз кулың белән, әлегә сулы белән булса да йомышларыңны үти алу – үзе зур бәхет! Газиз әниләрегезнең кадерен белегез!» – монысы да егетнең күңеленнән чыккан ихлас фикер иде.
 


Яков АБРАМОВ фотолары.

Шулай ук укыгыз: Татар егете Һиндстанда ярдәм көтә


Мөршидә КЫЯМОВА

--- | 22.03.2017

Петрякста өлкә җыены узды (ФОТО)

$
0
0
22.03.2017 Милләт
2 мартта барча татар авыллары администрацияләре белән җирле эшмәкәрләр арасында дуслык, хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен ныгыту, тәҗрибә уртаклашу, мәдәниятне, милли гореф-гадәтләрне саклап калу максаты белән Петрякс мәдәният йортында беренче өлкә сходы булып үтте.

Чарадаавыл главалары һәм җирле эшмәкәрләр белән бергә Түбән новгород өлкәсе эчке сәясәт министрлыгы вәкиле, татарлар күмәк яшәгән район башлыклары да катнашырга тиеш иде. Кызганычка каршы, алар килмәде. Президиумга Түбән өлкәсе татарларының региональ милли-мәдәни оешмасы башкарма директоры Салихҗанов, аның урынбасары Илдус Абдуллин, өлкә иҗтимагый палата әгъзасы Валерий камальдинов, тарих фәннәре докторы, профессор Ольга Сенюткина, Пильна районы башлыгы урынбасары Светлана Сальникова, Петрякс авыл администрациясе җитәкчесе Ансар Садретдинов менделәр. Җыелышны  Илдус Абдуллин алып барды һәм беренче булып сүзне Пильна районы вәкиленә бирде. Светлана Валерьевна кунакларны тәбрикләп, чараның зур әһәмиятен ассызык-лап үтте. Ә җыелышның максатын ачыклап, Әхмәт улы чыгыш ясады.

- Сходның Петрякста уздырылуы тикмәгә генә түгел. Бу авыл бар¬ча торак пунктларга үрнәк булып тора, чөнки монда барлык социаль объектлар сакланган һәм алар җирле СПК белән үзара тыгыз хезмәттәшлектә торалар. Бу факт авыл үсешенә уңай йогын¬ты ясый, - диде ул.
рамил әфәнде рнкАТнО бурыч¬ларына да тукталып үтте.

- Безгә акча сорап киләләр, ләкин милли оешма финанс ярдәм күрсәтә алмый. Без информатив ярдәм күрсәтә алабыз, сезнең пробле¬маларыгызны, тәкъдимнәрегезне төрле дәрәҗәдәге түрәләргә җиткерергә мөмкинлегебез бар. Менә бүгенге очрашу нигезендә тупланган сорауларны да Губернаторга юлларбыз, - диде рамил Әхмәт улы.

Шулай ук ул узган елда чүмбәлидә атаклы рәис, Социалистик хезмәт герое Шәмил Юсипов исемен бер урамга бирү һәм аның истәлегенә такта куелу турында сөйләде.

- Кирәкле, мөһим чара үткәрдек. Һәр авылда да дан казанган шәхесләр бар, чүмбәлилеләрдән үрнәк алып, башка авыллар да танылган авылдашлары истәлеген мәңгеләштерсә, әйбәт булыр иде, - диде рамил әфәнде.

Ансар Садретдинов үзе җитәкләгән администрация эшчәнлеге белән таныштырды, Татар Моклоасы администрациясе башлыгы Салех Щегалев та шушы максат белән чыгыш ясады.

Сергач район администрациясенең авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе рушан Идрисов үз чыгышында узган елда Түбән Нов¬городта үткән Федераль сабантуйны оештыруда килеп чыккан җитешсезлекләргә аеруча зур игътибар бирде.

- Безнең төбәктә узган Федераль милли бәйрәмебез тиеш¬ле дәрәҗәдә оештырылмаган иде. Анда районнардан килгән милли-мәдәни коллективларга, эшмәкәрләргә игътибар бөтенләй бирелмәде, - диде ул, зарын нижгар татарларының милли-мәдәни реги¬ональ оешмасы идарәсенә юллап.

Дөрес тә, Түбән новгородта үткән Федераль сабан туеның дәрәҗәсенә туры килмәвен белгечләр дә ассызыклый, милли көрәш ярышларында туган бәхәсләр Татарстанда бүген дә киң тикшерелә икән.

Фермерчылык хәрәкәте пробле¬маларын рбишча аграрие наил Алимов күтәреп чыкты. Аның тәкъдимнәренең иң мөһиме - җирле хуҗалыклар җитештергән продук¬цияне максатчан программалар яки башка система ярдәмендә реализацияләүне җайга салу.

Россиянең атказанган физкуль¬тура хезмәткәре Зәки Валемеев мәгариф системасында барган үзгәрешләр турында сөйләде. Аеруча аны укытучыларны стимуллау чаралары юкка чыгуы борчый.

Рамил Салихҗанов йомгак сүзендә бу чараның кирәклеген билгеләп үтте һәм сходта ачыкланган проблемаларны өлкә түрәләренә җиткерербез, диде, ә Валерий Камальдинов бу эштә ярдәм итәргә ышандырды.

Сход Петрякс мәктәбендә чәй табыны белән тәмамланды. Әлбәттә, бу чара кирәкле, максаты изге, ләкин, форматы шик тудыра. Бу җыелыш мөһим проблемаларны чишү урынына, бер-беребезне кри¬тикалау чарасына әверелмәсен иде.

ФОТОДА: С.Щегалев, М.Шәймәрданов һәм А.Аймасов.


И.Садеков фотосы.

 


Ринат СӨННӘТОВ

--- | 22.03.2017

Балага акчаны ничә яшьтән бирергә?

$
0
0
23.03.2017 Киңәш-табыш
Балага акча бирергә ярыймы? Аны ничә яшьтә бирергә? Күпме бирергә? Бу сораулар күп кенә яшь әти-әниләрнең төн йокыларын качырадыр, мөгаен. Иң беренче балага акчаны нинди максат белән бирергә теләвегезне ачыкларга кирәк.

Кемдер баласының кечкенәдән үк акчаны дөрес тотарга өйрәнүен, яшьтәшләреннән калышмавын яки яхшы билгеләр һәм үрнәк тәртип өчен бирергә телидер.

Өй эшләрен эшләгән өчен акча бирергә ярамавын искәртә психологлар, чөнки болай эшләгәндә әти-әни бала белән идарә итә башлый. Бала өй эшен эшләмәсә, әти-әни акча бирми. Аларга карата негатив арта. Өй эшләренең сыйфаты начар булачак, ничек эшләсә дә, барыбер акча бирәләр бит, аннан моннан тиз генә эшләсәң дә була дип уйларга мөмкин ул.

4-5 яшьлек баланың акча җыя торган копилкасы булса әйбәт. Ул анда үзе алырга теләгән уенчык өчен акча җыярга мөмкин. Бала белән бергәләп шул копилкага вак акчалар салырга була.

Кече яшьтәге мәктәп баласына акча бирергә кирәк, ул мәктәптә ашар өчен тотыла.

Ә яшүсмер акчасыз тора алмый инде. Кечкенә мәктәп укучысына акча нәрсәдер сатып алырга кирәк булса, яшүсмергә ул — дуслар белән вакыт үткәрү чарасы.

Балага акча биргәндә шуңа игътибар итегез: ул аларны көнендә үк тотып бетерәме, әллә инде берничә көн дәвамында тотамы.Ул акчаны үз тәҗрибәсендә тотарга өйрәнергә тиеш.

Әти-әни биргән акча балага шатлык бүләк итә. Бу баланы зур тормышка әзерләү дә булып тора. Балаларыбыз акыллы һәм акча белән дөрес эш итә торган мөстәкыйль кешеләр булып үссен иде.

http://baltasi.ru


---

--- | 22.03.2017

Кайда үстерергә: тартмадамы, ...йомырка кабыгындамы?

$
0
0
23.03.2017 Киңәш-табыш
Бакчачылыкка махсуслашкан кибеткә керсәң, рассада үстерүгә тәгаенләнгән савытларның төрлелеге хәйран калдыра. Эреле-ваклы пластик кассеталар, торф чүлмәкчекләре һәм төймәләре, ә савыт-лотокларның ниндие генә юк! Барысы да эшкә яраклы, тик бәяләре генә “тешкә тия”.

Әбиләребез яратып кулланган гап-гади тактадан ясалган тирән, шактый киң тартмалар, балчык тутыргач күтәреп йөртергә авыр булсалар да, модадан чыкмас иде, мөгаен. Тик алар сатуда юк, әмма борыс- такталарны кадаклап, үзең ясап кую әлләни авыр түгел. Шәхсән үзем, Плюшкин сыман кыланып, токмачтан, соктан, торттан, сөт ризыкларыннан бушаган барлык төр савытларны, бер кулланылышлы стаканнарны ел дәвамында гараждагы капчыкларга җыеп барам. Рассада үстергәндә һәркайсының кирәге чыга.

Сүз дә юк, һәртөрле савытның уңай һәм кимчелекле яклары бар. Әйтик, агач, пластик, пенопласт тартмаларны аслыкка урнаштырып, аңа күпсанлы, хәтта берничә төрле орлыкны берьюлы чәчеп була. Үсемлекләр тишелә башлагач, тартманы кояшка каратып борып куярга, рассаданы исән-имин килеш бакчага алып барырга җайлы. Томат, борыч, чәчәк үсентеләрем тишелеп, чын яфраклар чыгаргач, тамырларын зарарламыйча, лотоктан сак кына “чокып” алып, төбе берничә җирдән тишелгән ярты литрлы сыра стаканнарына, сөт шешәсен урталай кисеп ясалган пластик савытларга, соктан бушаган капларга берәмләп күчереп утыртам. Аларны җиләк-җимештән бушаган зур пластик яки фанерадан ясалган тартмаларга (боларын азык-төлек кибетләре һәм базарлар чүплеккә чыгарып ташлый) тезеп барам, үсентенең сорты, культурасы язылган ярлыкны шуның тышына ябыштырып куям. Токмачтан, торттан, кекс, пирожныйлардан бушаган тирән пластик савытлар суган, сельдерей, фенхель, кайбер чәчәк орлыклары чәчәргә кулай. Аларны бакчага пикировкасыз гына чыгарабыз. Күп мәртәбә кулланылышлы, аскуймалы, 8-36 оячыклы, төбе тишекле, нык пластиктан ясалган кассеталарым баклажан чәчеп үстерү, пикировкалап борыч, томат күчерү өчен кулай. Аларның бик юка материалдан ясалганнары күчереп йөртергә яраксыз, әмма апрельдә теплица эченә урнаштырып, тиз арада кабак, кабакчык, патиссон, кыяр, кәбестә, чәчәк рассадасы үстереп алырга җайлы. Вакытына күрә төбе тишек кисмәк, иске ләгән, төпсез чиләкләр дә, судан, майдан бушаган 1, 5, 3,5 литрлы пластик савытлар да эшкә җигелә, бакчада уңыш үстерү өчен кулланыла.

Бакчачылык белән шө-гыльләнә башлаган елларымда ярты литрлы, аннан кечерәк торф стаканчыкларын яратып куллана идем. Аларда үсемлек рәхәтләнеп сулый, түтәлгә савыты-ние белән утыртканга күрә үсемлек бик тиз тернәкләнеп китә иде. Соңгы елларда мондый стаканнар җитештерүчеләрнең тәртибе бозылды: торфка караганда, җилемгә батырып катырылган картоны күбрәк. Җитмәсә, калдык чималдан ясалуга карамастан, бәясе хәттин ашкан кыйммәт.

Соңгы елларда торф төймәләре киң кулланыш таба башлады. Петуния, лобелия, сельдерей кебек бик вак орлыкларны чәчү өчен әйбәт алар. Аскуймага су салып, кабартып-“үстереп” алгач, туклыклы эремә сеңдерелгән, һава һәм су иркен йөри торган, үсемлек өчен уңайлы, бер дигән табигый савыт килеп чыга. Аларның кимчелекле ягы – тиз кипшенәләр, суны даими сибү сорала. Үсемлекне савыты-ние белән түтәлгә яки газонга күчереп утыртканда, төймәнең челтәрен кисеп алырга онытмаска кирәк. Мондый төймәне кыйммәтсенсәк, берничә катлы марлядан капчыклар тегеп, эченә биостимулятор сеңдерелгән торф тутырып, үзебез дә ясый алабыз.

Соңгы елларда газетаны берничә кат бөкләп, кырыен скрепка белән беркетеп, линолеум, ламинат астына салып калдырыла торган губкасыман юка синтетик материалны төреп, “әкәм-тө-кәм”-нәр ясап, хәтта гап-гади целлофан пакетны урталай катлап, шуның эченә ике кашык туфрак һәм орлык салып төреп, чәчү өчен җайланмалар ясаучылар бар. Кәбестәдән, кыярдан, майонездан бушаган пластик чиләкләр, сөттән, каймактан, йогурттан, сушидан бушаган кәгазь һәм пластик савытлар, эреле-ваклы тартмачыклар, йомырка салып йөртә торган катыргы контейнерлар, бәдрәф кәгазе уртасындагы катыргы, хәтта сыеклыгы агызып алынган йомырка кабыгы да, рәтен белеп кулланганда, орлык чәчү өчен ярап куя. Әйтик, соңгысы бакча җиләге орлыгы чәчеп үстерү өчен әйбәт. Бакчачылар уйлап табуга маһир халык бит алар, мин белмәгән тагын әллә нинди ысулларны кулланучылар бардыр әле, язсагыз, белем-тәҗрибәгез белән уртаклашсагыз иде.


Хәмидә ГАРИПОВА

--- | 22.03.2017

Пычактан ашама, чыгып киткән җирдән әйләнеп кермә... Күпләрне ышандырган 7 ырым

$
0
0
23.03.2017 Җәмгыять
Кечкенәдән сезгә “пычактан ашама”, “бер чыгып киткәч, өйгә кире кермә”, “бусага аркылы әйбер бирергә ярамый” ише кисәтүләр ишетергә туры килгәндер. Әмма ни өчен ярамаганын беркем аңлата алмый иде. Әлеге юрау-ырымнарның барысы да борын-борын заманнардан ук килә.

Кешелек дөньясының күпгасырлык тарихы дәвамында халык теге яки бу күренешләрне күзәтеп, шул рәвешле киләчәкне юрарга өйрәнгән. Әлеге ырымнар ни буласын алдан чамалап, әзерләнеп куярга ярдәм иткән. Аларның барысын да санап бетереп тә булмыйдыр, мөгаен. Шулай да аеруча популяр булган кайберләренә тукталыйк әле.

Кара мәче юлыңны бүлсә...


Аның турында кино, фильмнар иҗат ителә, әсәрләр языла, җырлар башкарыла. Ырым-юраулар арасында да иң танылганы – кара мәче турындагысыдыр, мөгаен. Кара мәчеләр гомер буе бәхетсезлек, кайгы-хәсрәт, күңелсез вакыйгаларны символлаштырган. Кара төс үзе дә – кайгы төсе, өстәвенә песиләр – изге хайван булып саналган. Әлеге дүрт аяклы дустыбыз турындагы иң танылган юрау: кара мәче юлыңны аркылы чыкса – берәр начар нәрсә килеп чыгасын көт тә тор. Бу юрауның тарихы урта гасырларга барып тоташа. Инквизиция елларында кешеләр төрле убырлы карчык һәм сихерчеләр кара мәчегә әйләнә алган дип уйлаган. Шуңа алардан бик курыкканнар. Соңрак, ырымнарга җитди караучылар бу юрауга ничәмә-ничә каршы ысул да уйлап тапкан инде: кемдер кара мәче чыккан юлдан барганда сул як җилкә аркылы өч тапкыр төкерә, икенчеләр киемдәге берәр төймәне тотып, бисмилласын укып уза.

Дөресен әйткәндә, кара мәчеләрнең бернинди куркынычы да юк. Киресенчә, алар көчле энергетикалы, сакчы хайван булып санала. Кара төстәгеләре бигрәк тә. Алар хуҗаларын начар уйлы кешеләрдән  саклый, үзләре яшәгән өйгә муллык китерә.

Пычактан ашарга ярамый

Бу ырымның иң беренче сәбәбе – әлбәттә, куркынычсызлык. Пычактан ашаганда ялгыш кына яраланырга мөмкин. Кайбер кешеләр пычактан ашасаң – явызланасың, икенчеләре – операция булырга мөмкин, өченчеләре – бу хәл йөрәк авыртуына китерә дип саный. Ә дөресе ни соң? Беренчедән, пычак – элек-электән иң киң таралган салкын корал, үтерү әмәле булып саналган. Икенчедән, пычак очында тискәре энергетика җыела, ул теләсә кемнең биокырына негатив йогынты ясый. Шуңа пычактан ашаган кешенең кәефе кырыла, күңеле төшә, диючеләр дә бар.



Ә Кавказ якларында яшәүче тау халкы, киресенчә, пычактан ашый һәм анда ул батырлык, кыюлык билгесе санала.

Сәгать бүләк итәргә ярамый

Нишләп дисезме? Сәгать бүләк итүне кеше гомеренең соңгы көннәрен санауга юрыйлар. Бу ышану Кытайда барлыкка килгән. Элек монда кемне дә булса күмәргә чакырганда кешегә сәгать бүләк итә торган булганнар. Бездә бүләккә сәгать бирү – үпкәләшү-әрләшүгә китерергә мөмкин дигән ышану бар, сәгать укларының очлы булуы – кешеләр арасындагы каршылыкларга китерә ала. Моны булдырмауның бик җиңел юлы да бар – алмашка акча бирү, 1 тиен дә, 5 тиен дә бирергә ярый, шул рәвешле кеше сәгатьне сатып алган кебек килеп чыга, ди ырымнарга ышанучылар. Сез шулай итәсезме?



Җомга 13е

Тагын бер иң киң таралган ышану – айның 13нче көне җомгага туры килүе. Бу ырым күбрәк христиан динендәге халык арасында популяр, чөнки мөселманнарда җомга, гомумән, изге көн булып санала. Әлеге датаны икенче төрле – “кара җомга” дип тә атыйлар. Ырым тамырлары белән “Иске васыять”кә (“Ветхий завет”) барып тоташа. Бу көнне Каин үзенең абыйсы Авельне үтергән дип санала. Әлеге кичке җыелышта 13 кеше катнашкан. Шулай ук Иуданың хыянәте турында да Евангелиеның 13нче бүлегендә искә алынган. Вакытлар узгач, төрле бәла-бәхетсезлекләрнең сәбәбен 13 санына бәйли башлыйлар. Әйтик, кайбер хастаханәләрдә 13нче палата юк, ә кайбер кунакханәләр 13 нче катсыз гына.



Бер чыгып киткәч, ярты юлдан кире кайту

Һәрбер кешегә гомерендә бер тапкыр булса да чыгып киткән җиреннән, нидер онытып, кире өйгә кайтырга туры килгәндер. Ә ярамый, диләр. Ник соң? Юлың хәерле булмаячак икән. Бу юрау бусага белән бәйле. Ишек бусагасы гына түгел, теге һәм бу дөнья арасындагы чик турында бара сүз. Чыгып китеп, ярты юлдан борылып кайтканда – кеше башкарырга җыенган эшен эшләргә өлгерми, кәефе кырылып кайта, ә бусага төбендә аны бабаларының җаны көтә. Чөнки элекке заманнарда вафат булган кешеләрнең тузанын өй бусагасы астына күмә торган булганнар. Сүз уңаеннан, шуңа бусага аркылы әйбер дә бирергә ярамый диләр. Ә ярты юлдан кире борылып кайтырга туры килгән очракта өйдәге көзгегә карарга кирәк, көзге – кешенең көч һәм энергиясен ике мәртәбә арттыра.



Өйдән кунак чыгып киткәч, идән себерергә яки юарга, өй җыештырырга ярамый

Чыннан да, ырымнар буенча, өйдән чыгып киткән кеше теләгән урынына барып җитмичә, юа, җыя, себерә башларга ярамый, диләр. Бу әлеге кеше турында барлык хәтер-хатирәләр дә юып-себереп чыгарылу белән бәйле. Җыенганда, анысын аласың, монысын аласың – төрле нәрсә төрле җирдә ятып кала, бу тәртипсезлек хуҗаларга өйдән чыгып киткән кеше турында искә төшереп тора.  Ә искә төшергән саен – әлеге өйдә яшәүчеләр юлга чыгып китүче белән үз энергетикасын бүлешә, аңа уй-фикерләре, хисләре белән ярдәм итеп тора, уңыш тели.



Өйдән кеше чыгып китүгә себерсәң исә – бу йортка аның эзен дә себерәсең, диләр. Шуңа ул бирегә кире кайтмаячак, диләр.

Савыт-саба ватылу

Иң киң таралган ырымнар арасында күбрәге – начарлык турындагылар. Бу кешеләрнең ниндидер предмет, саннардан куркуы,  юк-барга ышануы белән бәйле. Тик, мисал өчен, савыт-саба – бәхеткә ватыла дип санала. Шуңа иң яраткан касә я чынаягыгыз ватылса, балаларны әрләргә дә, үзегезне сүгәргә дә кирәкми, чөнки начар энергетиканы нәкъ менә яраткан әйберләр саклый икән. Димәк, ватылган икән – шулай тиеш булган. Әмма чынаяк тулысынча ватылган очракта гына – бәхеткә дип санала. Ә бер кырые кителсә я тоткычы ватылса –  аны чыгарып кына атыгыз, чөнки өйдә китек, ватык һәм ярылган савыт-сабаны тотарга, кулланырга ярамый, дип киңәш бирәләр. Кешенең тормышы да кителергә я ватылырга мөмкин, диләр.



Кайбер төбәкләрдә туй вакытында махсус шундый гореф-гадәт тә бар. Кияү белән кәләш, рәсми рәвештә язылышканнан соң, гаиләгә бәхет килсен өчен, бәллүр бокалларын вата. Борынгы риваятьләрдә эчкәннән соң чынаякны вату күренешләре турында укырга мөмкин. Шул рәвешле бабаларыбыз Аллаларга үзләренчә корбан китерәбез дип уйлаган, һәм алмашка бәхет һәм муллык киләчәк дип санаганнар.



Ә менә түбәндәге юраулар өйгә муллык китерә дип санала:

- Өйгә акча керсен өчен, себеркенең тоткасы түгел, себерә торган өлеше өскә карап торырга тиеш;
- Төшке ашка кадәр һәм аннан соң тоз сибелгән ипи кисәге ашарга кирәк, бу ысул шулай ук уңыш та китерә;
- Әгәр бурычка акча алып торырга уйласагыз, моны үсә торган ай булганда эшләргә кирәк. Ә биргәндә, киресенчә, кими торган айда.;
- Акчаны һәрвакыт сул кул белән алыгыз, үң кул белән бирегез;
- Бурычка сорасалар, акчаны иртән бирегез;
- Бертөрле бәядәге кәгазь акчалар янчыкта бергә урнашырга тиеш, шулай ук купюраларны бөрештереп тыгарга да ярамый;
- Акча санаганны ярата, шуңа акча күбәйсен өчен – ешрак санагыз;
- Өйдәге һәр почмакка тимер тәңкә куегыз, шулай ук тимер тәңкәне ишек төбендәге келәм астына куярга да мөмкин;
- Ә өйгә зур акча килсен дисәгез, һәрвакыт үзегез белән кәгазь акча йөртегез. Аны туздырырга да, вакларга да ярамый, ул башка кәгазь акчаларны үзенә тартачак имеш.


Рания САДЫЙКОВА туплады

--- | 22.03.2017

Салават Фәтхетдинов: мөселман кешегә дүрт хатын фарыз (ФОТО)

$
0
0
23.03.2017 Шоу-бизнес
Элвин Грей Салават Фәтхетдиновны тәнкыйтьли, ә Салават Фәтхетдинов үзенең һәм Җәвит Шакиров гаиләсе белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә ял итә. Intertat.ru ялдан фотоларны тәкъдим итә.


 


 

 


Эльвира ШАКИРОВА

--- | 23.03.2017

Борчылып сораулар яудыручы тамашачыга Илсөя Бәдретдинова БЕР СҮЗ белән җавап кайтарды

$
0
0
23.03.2017 Шоу-бизнес
Соңгы арада популяр җырчы Илсөя Бәдретдинова тормышында бик күп үзгәрешләр булды. Шуңамы, тамашачылары борчылып, аңа бик күп кирәкле - кирәкмәгән сораулар да яудыра икән.

"Нигә ябыктың? Нигә иренеңне алай иттең?" кебек меңләгән сорауларга Илсөя бер сүз белән генә җавап кайтарган: "Тәртип!"

Инстаграмдагы фотоларына караганда, чыннан да тәртип бугай шул. Ә сурәттәге коймак, каймак һәм өчпочмаклар моңа дәлил.

 

Татарстанда 6 яшьлек бала үз-үзен пычак белән яралап һәлак булган

$
0
0
23.03.2017 Фаҗига
Татарстан Тикшерү комитеты үзен ялгыш пычак белән яралаган 6 яшьлек малай үлемен тикшерә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. Әлеге хәл Тукай раонының Кече Шилнә авылында булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, 6 яшьлек малай пычак кайрый торган булган.

Пычак таеп китеп, малайның күкрәк читлегенә килеп кергән. Аны ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар, әмма бераз вакыттан ул үлгән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, малай үзен яралаганда, әтисе кече кызын йокларга сала, әнисе өй эшләрен башкара торган булган. Кухняга чыккан хатын канга баткан улын күргән, аннан әтисе малайны шунда ук хастаханәгә алып киткән. Юлда малай әтисенә пычак кайрарга тырышканда яралануын әйткән.

Хәзерге вакытта әлеге хәл ачыклана. Җинаять эше ачу кирәклеге тикшерү нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк.


---

--- | 23.03.2017

“Зинһар, кызымны ташлама”

$
0
0
23.03.2017 Җәмгыять
Дустым Әлфирәгә мәчеләрне, гомумән, телсез җан ияләрен кызгану, ярату, уй-теләкләрен аңлау мәрхүмә әнисеннән күчкән. Әнисе Тәнзилә әби дә үзе урамда йөри алганчы кошларны, эт-мәчеләрне кайгыртты. Аналы-кызлы икәү урамда калтырап торган мәчеләрне өйләренә алып кайтып карыйлар, кайберәүләр исә үзләренә кирәксезгә чыккан җан ияләрен аларның ишек төпләренә куеп китәләр иде.

Әнисе үлгәч тә, Әлфирә өйдәге мәчеләрен дә, урамдагыларын да тәрбияләүне дәвам итте. Аларга макарон, ярма, балык пешереп ашатты, сөт, су эчерде. Тик быел, һич уйламаганда, шушы мәрхәмәтле хатынны йөрәк өянәге эләктереп алды. Беркөнне ул тизрәк керүемне сорап, миңа чылтыратты. Кергәч, хәлсез тавыш белән: “Әлфинур, зинһар, мәчеләремне кара әле”, – дип, өй, подвал ачкычын калдырды. Мәчеләрен ничек тәрбияләргә кирәген, урамдагыларына нәрсә пешерәсен, нәрсәне яратып ашауларын, нинди ризыкларны өнәмәүләрен – бәйнә-бәйнә аңлатты. “Запас ашамлыклар беткәч, үзең алырсың, мәчеләрне караганга түләрмен”, – дип, “Ашыгыч ярдәм” белән китеп барды.

Мәче карыйм дип әйтүе генә ансат, өйдәгеләре талымлы, урам мәчеләре ашаганны ашамыйлар да икән.

Әлфирә өчен борчылдым, пенсиядә булса да, чирләп киткәнче эшли иде бит әле, хәзер нишләр инде... 7-8 мең сум пенсияне фатирга түлисеңме, үзеңә ашарга аласыңмы, өйдәге – биш, урамдагы ун-унбиш мәчене ашатасыңмы?..

Ә авырып киткәч, бигрәк тә инде, күпме акча кирәген үз башына төшкән кеше генә белә. Гөнаһсыз җан ияләрен 20 көн карагач, аңладым мин Әлфирәнең хәлләрен.

Ярый, мәчеләрне тәрбияләргә керештем, алар өчен кибеттән алынган пакетлы ашамлыкларын ничек тә янгарак калдырып, үзебезнең майлырак, кипкәнрәк итләрне бирәм. Урамдагыларга искерәк ярмалар пешереп, кәстрүл, чүмеч күтәреп, курка-курка подвал ишеген ачып, Әлфирә әзерләп куйган савытларга су, ашарга салам, аннан бүтән җирдәгеләрен ашатырга китәм.

Фатирны ачып кереп, Әлфирәнең балалары урынына күреп яраткан, күз карасыдай биш мәчесен сыйлыйм. Зур күзле, нәселле ике мәчене – Даша белән Миләүшәне аерым бүлмәгә ябып ашатасы, чөнки әле алар назланып, “китап кушканча” кырык кат чәйнәп ашаганчы, гади мәчеләрнең үз алларындагыны тиз арада сыпырып куеп, боларныкына ябышулары бар.

Алар ашаган арада, “бәдрәфләрен” җыештырып алам, махсус сеңдергечләрне чүплеккә түгеп, яңаларын салам.

Мәчеләр, рәхмәт инде дигәндәй, ишек төбенә кадәр озатып киләләр. Берничә көннән алар мине аяк тавышымнан таный башладылар. Бер-ике кибетне урап, мәчеләр өчен кибеттә махсус сатылучы ризыкның арзанрагын эзләп таптым. Аны да әле рәхәтләндереп ашатмыйча, күбрәк ярмалар биреп, анысын “десертка” гына салдым.

Аннан инвалид иремне җайлап-көйләп, кайбер көнне өйдә пешеренеп, өлгермәсәм, кибет ризыгын алып, Әлфирә янына сырхауханәгә йөгерәм. Ул, мин килеп керүгә, беренче сүз итеп мәчеләрен сораша: “Ябыкмадылармы, ашыйлармы, чирләмиләрме, урамдагыларына пешерәсеңме?” Киткәндә дә: “Су, сөт салырга онытма, рәхмәт инде сиңа”, – дип озатып кала.

Беркөнне кәстрүл тотып йөргәндә подъезд күршем, бик ачык йөзле, җор телле Алмаз очрады. “Болай да җиңел түгел иде бит инде сиңа, мәче карау гына кирәк идеме?” – диде ул, аптыраулы һәм кызганулы тавыш белән.

– Нишлим, әманәткә хыянәт итмәм бит инде! – мин әйтәм. – Әлфирәнең әнисе Тәнзилә әби белән бик якын дус идем бит, ул минем әти-әни рухына күпме дога кылды. Авырып киткәч тә янына һәрвакыт кердем. Бер керүемдә калтыранган кулларына минем кулларны алып: “Сине бик нык яратам, кызым кебек күрәм, соңгы гозерем бар, зинһар, нинди хәлдә дә кызымны ташлама”, – диде.

Әлфирә сырхауханәдән кайтты, ишек төбендә үзенә төбәлгән мәчеләрен күреп күңеле тулды. Рәхмәтләр укып, синең хезмәтеңә бу гына аз инде дә дип, миңа 500 сум акча сузды. Мин аңардан акча аламмы инде?! Кылган игелегең, иртәме-соңмы, үзеңә игелек булып кайта бит ул. Әлфирә үзе дә безгә игелек кылган кеше. Сыңар аяклы инвалид ирем былтыр мин туган авылга кайтып килгән арада исән аягына ялгыш кайнар шулпа койгач, шушы ук Әлфирә безгә ун көн кереп, иремә укол ясап йөрде. Тезәлеп китә алмагач, сырхауханәгә кердек, анда да, килмә дип торуыбызга да карамастан, туганнарыбыз кебек ризык пешереп килеп, һәрчак хәл белеп торды.

Шулай, Аллаһ сынавын да, шул сынау-авырлыкны күтәрешергә мәрхәмәтле кешеләрен дә бирә.

Әлфинур ГАЛИЕВА. Азнакай.


---

--- | 23.03.2017

Татарстан юлында автобус белән җиңел машина катнашында фаҗига булган

$
0
0
23.03.2017 Фаҗига
Бүген Татарстан юлында автобус белән җиңел машина бәрелешкән. Бу хәл Яшел Үзән районында була. Раифа-Күлбаш юлының 11 нче чакрымында пассажир автобусы руль артында 23 яшьлек кыз утырган җиңел машина белән бәрелешә.

Кыз ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәнче үлә. Автобустагы биш пассажир, шул исәптән 7 яшьлек бер бала  тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә салына, дип хәбәр итә "Әлмәт таңнары".
 


---

--- | 23.03.2017

"Гомерем буе көттем, бәхет тик быел гына елмайды"

$
0
0
23.03.2017 Җәмгыять
Казан шәһәренең Кызыл химик урамында яшәүчеләр инде менә ничә елдан бирле яңа фатир көтә. Тик бу бәхеткә аларның әлегә бер өлеше генә ирешә алган. 2013 елдан Россиядә ава­рия хәлендәге тораклардан күчерү программасы эшли башлады.

Татарстан­ның Тө­зелеш, архитектура һәм то­рак-коммуналь хуҗа­лык министрлыгыннан алын­­ган сан­нарга күз салсак, республикада 2013 – 2017 еллар дәва­мында 1 мең 195 авария хәлен­дәге йортта яшәүчеләр (8 мең 764 фатир яки бүл­мә­ләрдә гомер итүчеләр) күче­ре­лергә тиеш.
 
Бупрограм­ма моңа кадәр республикада эшләп килгәненнән шактый аерыла. Торакта ничә кеше пропискада булуга карамас­тан, иске йортта күпме мәй­дан булган, яңасыннан шул­кадәр генә бирелә. Шуңа күрә дә халык арасында ризасызлык бар. Моннан тыш хосусыйлаштырылган һәм социаль наем белән яшәү­че­ләргә дә торак бирүдә үзгә­решләр бар. Ми­нистр­лык­ның матбугат үзә­геннән алын­­ган мәгъ­лү­мат­лардан күренгәнчә, әлеге йортлардагы фатир-бүлмә­ләрнең 6 меңләбе хосусыйлаштырылган. Андыйларга дәүләт­тән торак өчен субсидия бирелә. Программа эшли башлаганнан алып бүген­гәчә 4 мең 400ләп милекче белән киле­шү төзел­гән. Алар­­ның шактые тораклы булган инде.

Кемнәр фатирлы булган?
 
Татарстан Президенты кар­шындагы дәүләт торак фонды Казан шәһәренең Мә­җит Гафури урамында дүрт йорт (барлыгы 352 фатир) төзегән. Тыштан карап торышка гадәти күренсә дә, эче бик үзенчәлекле аның. Эконом класслы бу фа­тир­ларның өч бүлмәлесе, мәсәлән, балкон белән бер­гә 53,9 квадрат метрлы. Кухня белән зал бергә, тагын кечкенәрәк кенә ике бүл­мәсе, ванна-туалеты бар. Ике бүлмәлесе дә балкон белән 30,7 квадрат метрлы. Бер бүлмәлесе бик кечкенә генә бүлмәдә кухня белән зал бергә, балконы, туалет-ваннасы үзендә. Анда халык күченә башлаган инде.

Ләкин әлеге дүрт йорттагы фатирларның нибары 10 процентына гына күчен­гән­нәр. Калган фатирлар әлегә буш. Ни өченме? Чөнки Казан хакимияте фатирларны үз ба­лансына алып бетер­мәгән, документларны тиешле та­ләпләргә китерә­селәре бар. Кәгазь эшләре беткәч, социаль наем белән яшәү­челәрне дә бирегә күчер­мәкчеләр.

Күченүчеләр кемнәр соң? Торак фондының матбугат хез­мәткәре Лилия Мән­на­пова сүзләренчә, алар – авария хәлен­дәге фатир-бүлмә­ләрен үз­лә­ренеке итеп хосусыйлаштыручылар. Дәү­ләт андый­ларның милкен бер квадрат метрын 11 мең 22 сумнан сатып алган.

– Әгәр дә кешенең тузган торакта, мәсәлән, 30 квадрат метр милке булса, аңа 300 мең сум чамасы акча бирелә, – дип аңлатты бу уңайдан Лилия Мәннапова. – Торак фондыннан фатир алырга теләү­челәр бу акчаны беренче взнос итеп күчерә һәм түлә­неп бетмәгән квадрат метр­лар өчен ипотека килешүе ниге­зендә аларга 28 елга ка­дәр 7 процентлы заем бире­лә.

Алар ни өчен бу программадан аламы? Тузган торакта яшәүчеләрне йортсыз-җирсез калдырмас өчен, рес­публика җитәкчелеге социаль ипотекага кертергә булган. Сер түгел, бүген мондый җирләрдә күбесенчә аз керемле, базар бәясеннән сафка бастырылган торакны алырга мөмкинлеге булмаган категория кешеләре яши. Нәкъ менә шуны истә тотып, арзан бәядән тәэмин итү мак­сатыннан Торак фонды аша сафка баскан йортлардан фатир бирергә булганнар. Риза булмаучыларга башка йортлардан да сайлау мөмкинлеге бирелгән.

Сания апа кыйссасы

Гомер буе бернинди уңай­лыклары булмаган йортта яшәгәннән соң Сания апа Тумакаева бүген башка шартларда гомер итә башлаган. Бөтен балачагым, тор­мы­шым иске торакта үтте, ди ул.

– Яңа йортка гыйнвар ахырында күчендем, – дип каршы алды Сания апа. – Моңа кадәр булган шартлар белән мондагысын чагыштыра торган түгел инде. 2004 елдан башлап безне, яңа йортка күчәсез, дип ышандырып килделәр, – ди Сания апа. – Әмма мондый бәхет ба­ры тик быел гына тиде. Кечкенәрәк, әлбәттә. Минем кебек ялгыз кешегә ярый инде. Гаилә­леләр дә бар бит. Хәзер миңа ипотека түләргә кирәк. Ипотекага – 5 мең, фатир өчен 3,5 мең сум түләдем. Әле тагын иске фатир өчен түләргә. 11 мең пенсиягә ничек яшәр­мен, белмим. Шунысы бик куркыта. 75 яшеңдә 1 миллион сумга якын бу­рычың булсын әле.

Фатирлы булыр өчен Сания апа моңа кадәр дә ипотека алырга ризалыгын бел­дергән булган. Тик пенсия яшендәгеләргә социаль ипотека бирелми дип, бар өме­тен сүндергәннәр. Узган ел искесен 11 мең сумга биреп, яңасын 35 мең сумга сатып алырга мөмкин икәнлеген әйткәч тә, ризалашкан. Тараканнар, тычкан-күселәр арасында тагын күпме интегергә була, ди ул.

– Туганнарым, дусларым күченергә булышты, әле ярый алар бар, – ди Сания.
Туганнары белән дә сөй­ләшеп алдык. Картлык кө­нендә ипотека кабаласына ке­рүе өчен борчыла алар. Әмма бернинди мөм­кин­лекләрсез, җимерелү куркынычы янаган йортта яшәүгә караганда, монда яхшырак инде, дип үз-үзләрен тынычландыралар. “Тегендә мәй­даны 38 квадрат метр иде, монда балкон белән 31 квадрат тирәсе. Кечкенә инде, әмма без аны тынычландырабыз, чистада, рәхәттә яшәр­­сең, дибез. Җитмәсә, бө­тен нәрсә электр белән эшли торган, фатир түләве кыйммәткә чыгар микән инде?” – дип тагын бер көр­се­неп куялар. Сания апа бүген фатирын җиһазлау белән мәшгуль. 

Куркыныч йорт

Сания апа элек яшәгән Кызыл химик урамындагы 24 нче йортка да барып кайттык. Әле­ге бинаның кайчан тө­зел­гәнен берәү дә төгәл генә әйтә алмады. Туганнан бирле биредә яшибез, бабай алган фатир диючеләр дә булды. Сания апа аннан иң берен­челәрдән булып кү­чен­гән кеше булып чыкты.
– Безнең торак хосусыйлаштырылмаган, – ди биредә 46 ел яшәүче Аида Нәбиул­лина. – Әнием гомер буена фа­тирлы булырга иде дип хы­ялланды, булмады. Әби бе­лән бабай да фатир күр­мәде. Без­гә соцнаемга би­рәбез дип ышан­дыралар. Кайчан булыр, билгесез. Үзе­безнең дә тизрәк китәсе ки­лә. Мондый шартлар туйдырды. Күреп торасыз: йортыбыз бик начар хәл­дә. Бө­тен нәрсә җи­мерелә. Сте­на­да ярыклар хасил булды. Тор­балар эшләми диярлек, су агып тора, кайнарын күр­гәнебез юк.

Дүрт катлы әлеге йортта яшәү чыннан да куркыныч. 
– Бу фатирны минем бабам алган иде, – ди, инде үзе дә бабай булган Дмитрий Васильев. – Күчерәбез, диләр инде, кем белгән. Хәер, ел саен күчерәләр инде безне, – дип кул гына селтәде ул.

P.S. 2013 елдан башлап бүгенгәчә тузган торак мәй­даннарын хосусыйлаштырган 1532 гаилә яңа куышлы булган. 508 фатир (соцнаем) муниципаль берәмлек­ләргә тапшырылган. 755 милекче үз фатирларының төзе­леп бетүен (социаль ипотека программасы буенча төзелә торган йортлардан) көтә.


Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА

--- | 23.03.2017

“Казлалны улламасалал, ит асал идек”

$
0
0
23.03.2017 Хатлар
Иртән торып, тиз генә камыр куйдым, чөнки мәктәптә укучы оныгым Камилә кичтән үк: “Әби, камыр куй әле, иртәгә мәктәптә бәлеш пешерергә өйрәнәбез”, – дигән иде. Камыр, он биреп, аны мәктәпкә озаткач, кухнядагы телевизордан музыкаль каналны кабызып, камырдан пәрәмәчләр, вак бәлешләр ясап, газ миченә тыктым.

Беренче табадан төшкәннәрен залда телевизор караучы ирем, үз бүлмәсендә дәрес хәзерләп утырган оныгым Булат алдына куйдым да, йөгереп кенә күршемә дә кертеп чыктым. Өйдәгеләрне ашатып, пешерәсен пешереп бетереп, үзем дә чәй эчәргә утырдым. Өстәлем тулы кунак сые, тәм-том. Ни җитми? Баянчы Ренат Вәлиев Шамил Шәрипов көйләрен уйный. Моң дулкыннары җаннарны-йөрәкләрне айкап, туган авылыма, болын-тугайларыма, бала чагыма алып кайтып китте.

“Кечкенәм, аркама терәлеп ят әле”
...Авылыбыз – Олы Казаклар Биектау районының төньягында урнашкан. Гап-гади татар авылы, ләкин ул минем өчен Мәскәү дә, Париж да! Туган җирдәй җир булмас, туган илдәй ил булмас, диләр шул. Әтием Низаметдин белән, әнием Шәмсенаһар сугыш башланганда Мәскәүдә яшәп, эшләгән, яшәгән җирләре бомбага тотылып, коточкыч авырлыклар күреп, бер балалары ачтан үлгәч, әти контузияләнгәч, үсмер ике балалары белән Олы Казакларга кайтып егылалар. Берәүләрнең иске генә бура абзарын сатып алып, мич чыгарып, шунда яши башлыйлар.

Әти-бәгърем бигрәкләр дә рәхәт күрми инде! Башта үги ана кулында, аннан 13 яшеннән Мәскәүгә чыгып китеп, байларда приказчик булып эшли. Чукрак, чирле килеш Суслонгер лагерьларының да “тәмен татырга” туры килә. Кем өчен, нәрсә өчен җибәргәннәрдер инде? Әнием аны шуннан ярыммәет хәлендә алып кайта. Шуннан, пенсия алу өчен, әтием ярты ел саен медкомиссия үтеп йөри. Актык баруында: “Бүтән барасы юк”, – дип, сөенеп-куанып кайта. Үзенә соңгы юлга билет биреп кайтаруларын белми, мескенкәем. Үлгәнче иза чикте, авырудан газапланды, гел туңды. Җәйләрен түзәргә була, җылы, ә кышларын салкын фермада каравыл торып, салкын өйгә кайтасы... Ферма үгезе сөзеп, көч-хәл белән аякка басса да, бик бетереште.

Өебез суык, әтигә дә, безгә дә җылы кирәк. Беләк юанлыгы агачлардан укмаштырылган бура абзарга җылы кайдан килсен дә, ничек саклансын?! Әни көз көне абзарның бүрәнә араларын тыштан кызыл балчык белән сылый, ә әти биек итеп, тәрәзәгә кадәр балчыктан нигез сала. Өебезнең ике якка караган ике тәрәзәсе бар. Ул да тыштан кибәк тутырылган капчык белән кадаклана, бары өстән элгеләре генә кала. Яктылык шуннан төшә. Өй эчендә сәке, яз көне аның астында ояда каз йомырка басып утыра. Шул тирәдә йөрсәң, башын сузып, аягыңны кан чыкканчы чукып ала. Бөтенебез шул сәкедә йоклыйбыз. Әти-әни ике кырыйда, ә без энем белән – уртада. Мин әти кырыенда, энем әни янында. Әти, мескенем, туңа: “Кечкенәм, аркама терәлеп ят әле, аркам бик туңа”, – ди (әтиебез, безне яратып, миңа “кечкенәм”, ә энемә “матур егетем” дия иде). Иртән дер калтырап торасың, идәндә чиләктәге су катып бозга әйләнгән була. Әни чүмеч белән бәрә-бәрә ватып, бозлы су салып, самавыр куя. Чәй эчеп, мин мәктәпкә китәм, әти – эшкә.

Өебезнең дүрттән бер өлешен зур мич алып тора. Ягасың-ягасың, барыбер җылынмый. Ягарга утыны булса иде әле! Әтиебездә бронхит чире, көне-төне буыла-буыла йөткерә. Җәй буе тимер көпчәкле “уфалла” арбасы тартып урманнан коры-сары ташый. Юньле, утынга яраклы агачны кисәргә ярамый. Көз көне, тал яфраклары коелгач, әни тал кисә. Ул вакытта таллары да бармак юанлыгы гына иде, гел кисеп торгач үсәргә өлгермәгәннәрдер инде. Колхоз салам бирсә, аны вак көлтәләргә бәйләп, кышын мичкә ягарга өеп куялар. Әнием менә шул “дирбия”ләрне ягып, өйне җылыта, казан астына ягып аш пешерә, ипи сала. Кичтән берәр чиләк бәрәңгене юып, кыргычта кыра да, аңа арыш оны кушып, камыр басып калдыра. Салкын өйдә камыры да юньләп кабармый аның, көчсез генә ягылган мичтә ипие дә чиле-пешле булып пешә (сигезенче классны тәмамлаганчы бәрәңге кушылмаган ипи ашаганымны хәтерләмим).

“Казлалны улламасалал, ит асал идек”
Күршебездә Гани абый белән Нәгыймә апа тора, өч балалары бар. Гани абый тегермәнче. Яшьтән урман кисеп, утын әзерләп үскән Нәгыймә апа җор телле, зур гәүдәле, ирләрнеке кебек калын тавышлы, таза беләкле хатын, безнең ише бала-чаганың арт сабагын укытырга да күп сорамый. Безгә кергәнен көтеп алабыз, чөнки ул әллә ниләр сөйләп, көлдереп бетерә. Керә-керешкә: “Шәмси, чүбек чәйнәп елап утырма, җыен, иртәгә утынга барабыз!” – дип кычкыра. Икенче көнне иртән Нәгыймә апа үзләренең савым сыерларын җигеп, әни чана тартып, утынга китәләр. Урманда бөтен кешене зар елаткан каравылчы Салих очраса, беттең, йә чанасыз, йә балтасыз каласың. Әни әйбәтрәк утын алып кайтса, әти аны мактап куя. Урманнан кайтып, казан астына ягып, аш пешерергә кирәк. Су салып, казан астын тергезеп җибәрүгә, каһәр суккан, кырык ямаулы казан тишелеп ага башлый. Битеңне сыпырып “әппәр” әйтәсең дә, ач корсак белән йокларга ятасың.

Иртән, чиләк ярымлы, корымга каткан казанны куптарып (ямауга иске көрәк тапсаң, бәхет инде), әни тимерчегә чыгып китә. Тимерче дә сине көтеп тормый әле, вакыты булгач кына ямый. Әйткән вакытка барып, казаныңны алып кайту гына түгел, кыш икән, аны сыларга кызыл балчык табу – үзе бер бәла. Казанны кабат үз оясына урнаштыргач, анда быгыр-быгыр умачлы аш пешә, “ите” – сыздырылган сызык. Ит булса, бәйрәм инде, тик анысы сирәк эләгә.

Тәрәзә каршында казлар өчен читәннән үргән лапас бар. 9 баш казыбыз шунда төн куна. Беркөнне караклар шунда тавыш-тынсыз кереп, казларны урлап, су буенда суеп, башларын гына калдырып киткәннәр. Ике казыбыз ни могҗиза беләндер качып калган. Әни иртән елый-елый казларны чакырып, эзләп йөрде. Көзге сугымыбыз шул – ике каз һәм җиде каз башы булды. Энем Фәритнең теле ачылып килгән чак иде: “Әни, казлалны улламасалал, ит асал идек”, – диде. Безнең кебек хәерче, ач-ялангач кешеләрнең казлары каракларның тамакларыннан ничек үтте икән?! Укытучы Мәсгуть абый Камалов: “Шул мескеннәрнең казларын суйганчы, минем сарыгымны урлап суйган булсаларчы”, – дигән. Ул көзне күпләрнең бозауларын, сарыкларын, казларын урлап, башларына җиттеләр.
Соңыннан бурларның эзенә төшеп, хөкем иттеләр.

“Тыңлагыз! Колхоз радиоузелы сөйли”

1956 ел. Авыл урамнарында чокырлар казып, баганалар утырталар. Халык гөж килә... Йортларга радио кертәселәр икән. Баганаларга чыбык сузып, йорт саен радио нокталары-розеткалар куеп чыктылар. Кибеткә радиолар кайтты. Әни акча бирде, мин дә һөд-һөд кошы тоткан кебек “Северы” радиоалгычы тотып, очып өйгә кайттым. Радио эчендә башта нидер шытырдады-чытырдады, аннан: “Тыңлагыз! Тыңлагыз! Колхоз радиоузелы сөйли”, – дигән тавыш ишетелде. Безнең шатлык эчкә генә сыя торган түгел – урамга, бер-беребезнең өйләренә йөгерешеп кердек. Авыл кайнады... Кайсыдыр радиосын кибеткә кире китерде: “Миңа урысча гына сөйли торганын саткансың”. Радио иртә-кич кенә сөйли, ә ял көннәрендә көндезләрен дә татарча тапшырулар була иде.

Җәйге челләдә янгын сүндерүчеләр мич ягарга рөхсәт итмиләр. Морҗадан төтен чыкканны күрсәләр, килеп, мичеңне җимереп китәргә дә күп сорамыйлар, чөнки шул елларда безнең колхозга кергән Матмыр авылы тулысынча янып бетә язган иде. Берзаман Зарифа апа кача-поса гына мичкә ягып, ипи пешерергә җыенганда гына, радио кинәт сөйләп җибәрә. Курыкканга куш, коерыгы белән биш – Зарифаттәй куркуыннан “лып” итеп артына утыра. Аннан: “Пожар!” – дип кычкыралар дип торам, син икәнсең, ләгънәт!” – дип, кисәве белән радионы тетеп бетерә.

Мин өченче класста укыганда, берәүләрнең иске өен сатып алып, әтиләр икенче өй салырга уйлыйлар. Хәерчегә җил каршы дигәндәй, ул йорт бик черек була. Әнинең: “Акчаны суга салдык”, – дип, ачынып елап йөргәне хәзер дә күз алдымда. Колхоз, эшләгәннән тотып калу хисабына, чи усак бүрәнәләре биреп, теге иске өйнең бүрәнәләрен кушып, кечкенә генә өй “сипләп” керәләр.

Әти-бәгърем шул өйдә кышлады. Үләренә берәр атна кала йөткерүеннән туктады. “Их, берәр ай гына шулай яшәргә иде!” – диде. Күп тә түгел, бары бер ай гына! Әтиебез 57 яшендә, апрель аенда, газапларыннан котылып, безне ятим итеп, бакыйлыкка күчте. Аның өчен мин “кечкенәм”, энем “матур егетем” булсак, авыл халкы өчен “Чукрак Низами балалары” идек.

“Атадан бала яшь кала, бик күп эшләр башкара”

Әти үлгәч, тормыш йөге үзебезгә генә калды. Беренче язда ук кулыма көрәк тотып, бәрәңге утыртырга туры килде. Әнием яшелчәчелектә эшли. Кан басымыннан интегә. Елына берничә тапкыр сырхауханәдә ятып чыга. Колхозда юньләп эшләүчесе, ир-аты булмагач, колхозчыларга икмәк аз тия. Алган ашлыклар язга инде ашалып бетә. Әни иртән колхоз идарәсенә аванска он сорарга менеп, берәр пот арыш оны кайтарып калдыра да, үзе эшкә китә. Өйдә үзебез генә, ашыйсы килә... Онны ашап карыйбыз, авызга алуга тамакка тыгылып, пырык-пырык йөткертә, ашап булмый... Җәй буена бөтен эшебез – ашарга эзләү. Кәҗә сакалы, сәрдә, кыр суганы, кузгалак, балтырган, каен, җир җиләге, чикләвек эзләп, урман-кырларны, бакча башларын, Ашыт буйларын айкап чыгабыз. Безнең очта гына 25-30 бала. Көтүебез белән борчак басуына китәбез. Ә анда каравылчы Шәүкәл бабай басу кырыена да китерми, таяк белән куа. Билгеле, сакламасаң, ач күзле, буш корсаклы, саранча көтүе кадәр бала-чага борчак басуын дүрт-биш көндә кара җиргә калдырачак. Бөтен дөньяны айкап, үзебезнең инеш буена кайтып егылабыз.

Чәч аралары ком, балчык белән тула. Зәңгәрләнеп-күгәреп беткәнче су коенабыз. Тишек кәрзиннәргә камыш тутырып, ыштаннарыбыз белән балык сөзәбез. Усалрак малайлар ул арада йә күлмәк җиңеңне, йә ыштан балагыңны юешләп, төйнәп куялар. Судан чыгып, дер-дер калтырап, елый-елый тешең белән “каз боты” кимерәсең.

Кыш буена нинди генә этлекләр эшләп бетермибез. Хәзерге вакыт булса, билләһи, көтүебез белән полициядә учетта торыр идек. Әби-чәбиләргә аеруча күп зыян кылдык. Тавык ояларыннан йомырка чәлдереп, аны сагызга алыштырулар, комган тоттырып, салкын мунчага җибәрүләр, яз көннәрендә юлга бер-бер артлы сулы батыргычлар ясап, әни чәй эчәргә чакырды дип, “шахтер кәлүшләре” кигән әбиләрне шунда батырулар... Беркатлы, мәрхәмәтле әбиләребезнең рухлары безне кичерсен инде, Ходаем.

Менә без дә үсеп җиттек, әни!
Энемә – 9, миңа 12 яшьтә колхозда эшли башладык. Энем Фәләхетдин абый белән дуңгыз көтүен көтә, ә мин болында печәнчеләр янында. Җиткән кызлар, киленнәр белән Ашыт буенда ир-егетләр чапкан печәнне таратабыз, кипкәч җыябыз. Печәнчеләр өчен зур казанда итле аш пешә, чәй кайный. Әбәт ашап, Ашытта су коенып, уйнап, ял итеп алгач, тагын эшкә тотынабыз. Печәннән кайтканда һәркем бераз печән алып кайтырга тырыша. Чүлмәкчедән күрмәкче, мин дә көлтәлим. Өебез авылның иң түбән очында, болыннан өч-дүрт чакрым бардыр.

Беркөнне печән күтәреп кайтып, “ишегалдына” керүем булды, бригадир Кашаф абыйның ат белән безнең тыкрыктан төшкәне күренде: капка-койма юк, бөтен тирә-юнебез “җил белән” ябылган-тотылган. Печәнемне күтәреп, лапаска кереп постым. “Әнә, әнә, шунда кереп китте”, – дип, бригадир артымнан лапаска керде. Шулкадәр ерактан күтәреп кайткан печәнемне бирмәс өчен тарткалаша-тарткалаша еласам да, файдасы тимәде: бригадир аны ат арбасына салып, өстенә утырып китеп барды. Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен шул...

Аннан авыл халкы кышка утын әзерли. Мин дә урман каравылчысы Гыйлемхан абыйга барып, рөхсәт алып кайтам. Бераз ашарга алып, иртән аңа ияреп урманга китәбез. Каравылчы безгә нинди агач-куак кисәргә яраганын күрсәтә дә, үз эшләре белән китеп бара. Без – 9 һәм 12 яшьлек ике бала, “урман кисәргә” тотынабыз. Ун көннәр чамасы биш-алты чакрым барып-кайтып, утынны әзерләп бетерәбез. Әле бит аны алып та кайтырга, моның өчен идарәгә барып, машина сорарга кирәк. Әнием бигрәк юаш, йомшак хатын: “Кызым, колхозда син эшлисең, үзең менеп сора инде”, – ди.

Кичке җиделәрдә идарәдә нәрәт вакыты. Бригадирлар, эреле-ваклы авыл түрәләре шунда җыела. Мин кемнән нәрсә сорарга белмичә, коридорда аягымны селкеп утырам. Сәгать тугызларда нәрәт бетеп, кайсы-кая таралыша, мин “күзле бүкән”не күргән кеше юк. Иң ахырдан колхоз механигы Габделхәй абый Каюмов яныма туктап: “Бала, нишләп утырасың монда, караңгы төшә бит инде?” – ди. Күзләремдә яшь, көч-хәл белән: “Абый, утын әзерләгән идек, машина кирәк”, – дим. “Иртәгә кичке якта булыр”, – дип, мин ятимәгә кош канатлары куеп, озата. Габделхәй абыйның яхшылыкларын гомеремнең соңгы көннәрендә дә онытасым юк. Әллә ничә тапкыр ярдәм итте ул безгә. Соңыннан, мин механизаторлар бухгалтеры булгач, үзе белән эшләргә дә насыйп итте әле. Әйбәт кеше иде, урыны җәннәттә булсын.

...Ренат Вәлиевнең гармун моңнары күңел түрендәге менә шушы хатирәләрне актарып ташлады. Безнең бала чак шулай узды. Хәзерге балаларны бернәрсә белән дә шаккатырып та, шатландырып та булмый. Без бер шакмак шикәрне дүрткә бүлеп, шул кисәккә дә шатланып туймый идек.

Әни-бәгърем, берни ашый-эчә алмыйча, тилмерепләр үлде. “Кызым, гөлләргә су сип, тилмертмә”, – дия иде.

Әнием, юашлардан юаш булсаң, беркемгә бер авыр сүз әйтмәсәң, гомер буе намаз укысаң да, Ходай сиңа авыр, яман чир насыйп итте шул. Син үлсәң, бөтен дөнья җимерелеп, асты-өскә килеп, үзем дә үләрмен кебек иде. Нишлисең, “башым ярылса – бүрек эчендә, кулым сынса – җиң эчендә” булды.

Сиңа догалар кылу өчен Коръән Кәримне гарәпчә укырга өйрәндем. Әнием-бәгърем, кылган догаларым, әлеге истәлекләрем дөньялыкта эчә алмаган суларың, ашый алмаган ризыкларың булып рухыңа ирешсә иде.

Филсинә СИБГАТУЛЛИНА. Кадыш поселогы.


---

--- | 23.03.2017

Егетләргә 18дәгеләр кирәк, ә кызларга?

$
0
0
24.03.2017 Ир белән хатын
Егетләр 23-25 яшьтә өйләнергә тели, кызлар 30 яшьләре тулмыйча кияүгә чыгарга ашыкмый. Нишләргә? Бу хакта “Гаилә” мәчетендә узган “түгәрәк өстәл”дә сөйләш­те­ләр. “Татар халкы элек-элек­тән димләп кавышкан. Бабайлардан калган бу го­реф-­гадәтләрне безгә дә дәвам иттерергә кирәк”, – диде республика мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Казанның “Гаилә” мәчетендә күптән түгел таныштыру үзәге эшли башлаган. Бу вазыйфаны мәхәл­ләнең яшьләр белән эшләүче хәз­рәте Нуршат Муллагалиев бе­лән аның хатыны Айгөл абыстай алган. Декабрь аенда гына тотынсалар да, 35 ир-аттан, 24 хатын-кыз­дан анкета килгән. Әлегә кавыштырган парлары юк. Нуршат хәзрәт әйтүенчә, бер-берсенә туры килгән кешеләрне табу бик кыен. Менә шуны истә тотып, Казан мәчетләре каршында эшләүче башка яучыларны үзләренә чакырып, киңәшләшергә уйлаганнар.

“Өметлеләр” мәчетендә та­ныш­тыру үзәге берничә ел дә­ва­мында эшли. Мәчетнең имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафин сүз­ләреннән аңлашылганча, 2012 елдан алып бүгенгәчә 184 кеше үз анкетасын тутырган. Шуның 111е – ир-ат, калганнары – хатын-кыз. 5 елда 10 парны кавыштырганнар.

“Сәгадәт” яшьләр хәрәкәтенең җитәкчесе Фәнияр Шәкүров анкета тутырып кына пар табу кыен икәнне белдерә. Яшьләр бу рәвешле бер-берсен белеп, аңлап бетерә алмый, ди ул. Алар гаилә корырга теләгән егет-кызларны кафеларга чакырып, чәй табыны янында уеннар аша таныштыра икән. Тик аңарчы егет-кызларга аерым тренинг уздырып, гаилә кору нечкәлекләре турында фикер­ләшәләр. Шуннан соң гына парлы булырга теләк белдерүчеләрне очрашуга чакыралар. Айга бер тапкыр узучы әлеге чарага 20 кыз һәм егет килә. Бер ел эшләү дәве­рендә 4 парны кавыштыра алганнар инде. “Без башта мөселманнар арасында гына уздырабыз дип уйлаган идек, әмма шәригать кануннарын тулысынча үтәмәүчеләр белән дә эшләргә булдык. Килү­челәр бик күп. Хәтта чит өлкәләр дә кызыксына башлады, алар да катнашырга теләк белдерә. Тик шунысы аяныч: егетләребез 23-25 яшьтә өйләнергә теләсә, кызлар карьера ясаганнан соң гына гаилә корырга уйлый. Безгә килүче кызлар арасында 35 яшьтән дә өлкәнрәкләр бар. Егетләр белән кызлар арасында яшь аермасы нык сизелә”, – ди Фәнияр.

– 25 яшьлекләр өчен 18дәгеләр кирәк бит әле, – ди Диния нәза­рәтенең яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова. – Ә ул яшьтә кызлар кияүгә чыгарга бик атлыгып тормый. Тагын шунысы да бар: егет-кызларны бергә чакырабыз икән, нигә шулай эшлисез, аерым үткәрегез, дип яза башлыйлар. Эшнең башы нияттән тора бит. Әгәр дә без егет белән кызны кавыштыру өчен тотынганбыз икән, моның нинди начарлыгы булсын?! Без, мәсәлән, таныштыру белән шөгыльләнмәсәк тә, инде 7 никахыбыз бар. Тәрбияви чарага килеп тә үз парларын табалар.

Егет-кызлар арасындагы яшь аермасы яучыларның бер баш бәласенә әверелгән. Аеруча 35-45 яшьлек ир-егетләргә кытлык си­зелә. Ә шул ук вакытта бу яшьтәге кызларның анкеталары күп. “Өмет­леләр” мәчетенә мөрә­җә­гать иткән хатын-кызларның 85 проценты 1970 – 1980 елларда туганнарга туры килә, ди Алмаз хәзрәт. 30ы тулмаган егетләр алар өчен әле яшь, 50дән узганнары исә карт санала. Ир-егетләр булачак хатынының тышкы кыяфәтенә өстенлек бирсә, хатын-кызлар матди якка игътибар итә. Анкетада үзләре турында әллә ни мәгълүмат бирмәсәләр дә, гаилә корырга теләүчеләрнең таләплә­ре зур икән.

Яучыларга уртак мәгълүмат базасы кирәк. Очрашуда әнә шул фикергә килделәр. Рөстәм хәзрәт Хәйруллин әйтүенчә, әти-әни­ләр­гә дә тик утырырга ярамый. Гаи­ләдә егет-кыз үсеп җиткән икән, алар баласына пар табу турында кайгырта башларга тиеш. Кызның яше чыга башлагач кына түгел. “Мәчеткә килеп, һәр теләгән кеше баласына пар эзләрлек булсын. Без аларга ярдәм итик”, – диде бу уңайдан хәзрәт.

Анкета тутырганда егет-кыз­ның үзе турында гына түгел, нә­сел-нәсәбе турында да мәгълүмат кертергә кирәк дигән фикер яң­гырады. Чөнки безнең халыкта элек-электән нәселен тикшереп, белешеп туганлашканнар


Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА

--- | 23.03.2017

Күңелле туйның дәвамы шундый булыр дип беркемнең башына да килми (ВИДЕО)

$
0
0
24.03.2017 Җәмгыять
Краснодар өлкәсенең Лабинск шәһәрендә була бу хәл. Гадәт буенча Лаба елгасына бәхеткә дип туй бәйләмен ыргытырга килгән кияү-кәләш һәм кунаклар күпер астындагы күренешне күреп өнсез кала.

Ә анда, чыннан да, чәч үрә торырлык хәл: боз астына төшеп китеп батучы ир-ат көч-хәл белән 9 яшьлек кызын салкын судан этеп чыгара алган. Ә әтисен ничек коткарырга белмәүче бала яр буенда ярдәмгә чакырып бәргәләнә.

Күпер өстендәгеләр шунда ук ярдәмгә килә. Көч-хәл белән ир-атны бозлы елга тоткыныннан коткаралар, дип яза pikabu.ru

"Каушаудан батучы ирнең исемен дә сорарга онытканбыз", - дип искә алалар әлеге хәл турында туйдагылар.


---

--- | 23.03.2017
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>