Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Исерек ир һәм аның сукыр улы (БУЛГАН ХӘЛ)

$
0
0
20.03.2017 Язмыш
Азатның изге Рамазан аенда да өйгә салгалап кайтуына бик борчыла Айсылу. Менә туктар, менә акыл керер, балалар хакына булса да үзгәрергә тиештер бит инде ул, дип өметләнүләр юкка, күрәсең.

Бергә яши башлауларына 10 нчы ел бит инде. Азат кына шул ук. Ә бит яшьлектә нинди матур хыяллар белән яна иде алар: күп балалы гаилә булдырырга, үзләренә зур, иркен йорт салып чыгарга теләделәр. Ялларда машинага утырып табигатькә чыгачакларын, сәяхәткә йөриячәкләрен уйлап хыялландылар. Аларның балалары, һичшиксез, тырыш, тәртипле булып үсәргә тиеш иде…

Аракы белән дуслыгы Айсылуга өйләнгәнче үк бар иде егетнең. Бу яшьлек җүләрлеге генә булыр, балалар тугач, акыл керер дип уйлады кыз: “Мин аны мәхәббәтем белән үзгәртәчәкмен. Акыллы бит, яхшы күңелле бит аның Азаты”.

Еллар уза торды. Тупырдашып торган 3 малай бүләк итте Айсылу якты дөньяга. Өченчеләре Булатның гына, тугач та сәламәт дисәләр дә, тора-бара сукыр икәне ачыкланды. Ары сугылды, бире сугылды Айсылу бала кайгысыннан. Иң зур таянычны – иреннән көтте. Ә Азат бу хәсрәтне җиңеләйтүнең юлын белә иде. Өйгә эчеп кайтулары ешайды. Ахыр чиктә аны эшеннән дә кудылар. Тормыш сынавында егылмаска, балалар хакына яшәргә көч табарга кирәк иде Айсылуга. Тапты ул аны. Авыр чакларында, үзен-үзе кая куярга белми азапланганда ул эч-серләрен Аңа сөйләде, Аллага таянды. Ислам дине кушканча яши башлады. Белем алыйм дип, мәдрәсәгә укырга язылды, улларын да үзе белән ияртте.

Малай кеше әтисе үрнәгендә тәрбияләнә, диләр. Ә Айсылу улларының һич кенә дә Азат эзеннән китүләрен теләми. Юк, юк, Аллам сакласын! Тормышларын үз куллары белән җимерүчеләр булырга тиеш түгел аның балалары! Әтиләре бирә алмаган тәрбияне аларга дин аңлатыр, мәчеткә йөрүче ир-егетләр үрнәк күрсәтер. Яхшы сүз белән малайлар күңеленә иман нуры, изгелек, җаваплылык кебек хисләр керер, дип ышанды ул. Аллага, дингә таянган адәм ялгышамы соң? Малайларның барысы да тырыш. Ә кечкенәсе – Булатны аерым мактый укытучысы. Хәтере яхшы, күңеле чиста, тавышы матур аның. Коръән аятләрен шундый итеп укый, күңелләр тула, күзгә яшьләр килә...

Азат бүген тагын башы авыртудан уянды. Кәеф юк, яшисе килми, депрессия. Нишләргә, бу халәтне бетерү өчен кайдан акча алырга? Шулчак Булат бүлмәсеннән сулкылдап елаган тавыш ишетелде. “Айсылу, Айсылу! – дип кычкырды ир ачулы тавыш белән. “Чукракландыңмы әллә?  Малаең шыңшый”.  Җавап бирүче булмады. Айсылу кибеткә чыгып киткән иде, олы малайлар мәктәптә. Елау тавышы туктамагач, ишекне ачмыйча булдыра алмады Азат. Бүлмәгә узды. Булат идәнгә егылган. Бераз читтәрәк торган таягын таба алмый азаплана. Әллә шунлыктан, әллә җан ачысыннан үксеп елый бала. Азат шунда беренче тапкыр улына кызгану, ярдәм итү теләге белән карады. Әти йөрәге баласына булышасы килү теләге белән тулды. Йөгереп килеп, күз яшьләрен сөртте ул Булатның, торырга булышты, таягын бирде. “Нәрсә булды, улым, нишләргә тели идең? – дип сорады. “Мәдрәсәгә укырга соңа калам, әти. Әни кайтып өлгерми, абыйлар бүген укуда. Эх, үземнән генә булмый шул”, – диде Булат яшь аралаш. “Бер дә борчылма, улым, бүген мин сине озата барырмын», – диде Азат улын ничек тә юатырга теләп.

Әтисеннән мондый сүзләр көтмәгән малай аптыраганнан нишләргә белми тын торды бераз. Алар җыенып, икәүләп мәчеткә киттеләр. Азат юл буе уйланып барды. “Карале, моңарчы ничек күрмәгән? Аның улы өчен бу уку никадәр мөһим икән бит. Сукыр күзләрендә яшь тамчылары да кибеп өлгермәгән, инде ул әтисе белән барудан канәгать калып авыз ера. Мәчеткә уң аяктан “Бисмиллә” әйтеп керергә икәнлеген аңлата. “Әти, анда шундый рәхәт, сиңа ошаячак!” – дигән була.

Азат кечкенә чакта мәчет манарасына менү турында хыяллана иде. Шунда өстә, иң югарыда ниндидер бер серле көч сине көтеп торадыр, синең белән сөйләшер кебек тоела иде аңа. Мулла азан әйткәндәге моңлы аваз, аңа аңлашылмый торган сүзләр – күңелгә ниндидер рәхәтлек бирә, тынычландыра иде. Әй, бу балачак сафлыгы! Әй, ул чакларның бер борчусыз вакытлары! Кайларга китеп югалдыгыз икән сез хәзер?

Алар килеп җиткәндә намаз вакыты якынлаша иде. Мәчеткә ирләр җыелды. Алар барысы да ягымлы итеп исәнләштеләр, Булат белән якын туганнары кебек хәл-әхвәл сораштылар, үзләре белән ияртеп намаз уку бүлмәсенә алып кереп киттеләр. Азат аларны ишек катындагы эскәмиядә көтеп торырга уйлады, ул урындыкка утыргач, азан әйтә башладылар.
 
“Чү, нинди таныш тавыш бу? Күңелләргә үтеп керүче газиз тавыш, якын тавыш, моңлы тавыш. Аның улы, аның Булаты әйтә түгелме соң азанны? Аның сукыр улы, аның каны, аның төпчеге кешеләрне намазга чакыра түгелме соң?” Иртә чәчләре агарган, куллары үзенә буйсынмый калтыраучы ирнең күзләре яшьләнде. Бушка узган көннәре, балаларына, хатынына бирми калган назлары, бар мәхәббәте үкенеч булып тышка агылды. Йөрәгенә генә сыешмыйча бар кыяфәтен үзгәртте. “Йә Аллам, бу гамьсез йокымнан уяткан өчен рәхмәт сиңа! Гафу ит мине, гафу ит!” – дип кабатлады ул. Намаз укып чыгып килүче Булатын кулларына күтәреп алып, кысып-кысып кочаклыйсы килде аның. Кешеләрдән читенсенде. Улының кулларын ике учы белән кысып тотты да: “Рәхмәт улым! Рәхмәт сиңа! Минем ничә еллар күрми яшәгән күзләремне ачтың син бүген!” – дип пышылдады, улының ябык кулларыннан үпте.
 
Янәшәсендәге кешеләрне дә, Булатның бите буйлап агучы яшьләрен дә күрерлек хәлдә түгел иде хәзер Азат. Гүя бар дөньяда алар өчәү генә: ул, Булат һәм ул бүген генә тапкан Раббысы.


Энҗе НОГМАНОВА

--- | 19.03.2017

Хатын-кызлар “Дуслык” һәм “Ак калфак” оешмалары тарафыннан оештырылган фәнни-гамәли конференциягә җыелды (ФОТО)

$
0
0
20.03.2017 Милләт
Ай, әле бик еракта идек без, Җитмеш чакрым җирдән килдек без...

Бу көнне нәкъ менә шулай, җырда җырланганча, сагынып, ашкынып  өлкәбезнең төрле авыл-шәһәрләрендә яшәүче хатын-кызларыбыз “Дуслык” һәм “Ак калфак” оешмалары тарафыннан оештырылган  фәнни-гамәли конференциягә үзләре алдында торган зур бурычлар турында сөйләшү өчен килгәннәр иде. Мәртәбәле кунаклар арасында Самара өлкәсе мөселманнарының региональ  Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин да, “Дуслык” оешмасы президенты, Бөтедөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Фәхретдин Канюкаев та, өлкә администрациясендә җәмәгать фикерен өйрәнү департаментының милли һәм конфессиональ сәясәт ида¬рәсе җитәкчесе, баш консультант Надежда Осипова да, Татарстанның ТНВ каналының “Халкым минем” тапшыруын төшерүче һәм алып баручы Ләйсәнә Садретдинова да бар. Бөтенроссия “Ак калфак” оешмасы рәисе Кадрия ханым Идрисованың килүен көткән булсак та, бу юлы ул, башка ашыгыч эшләре булу сәбәпле, видеокотлавын гына җибәргән.

Халыклар дуслыгы йортының тамаша залы башларына матур яулыклар бәйләгән, аллы-гөлле калфаклар кигән хатын-кызлар белән тулып барганда, сәхнәдән халык уен кораллары оркестры уйный башлады. Татарча киенгән, кулына дирижер таякчыгы тоткан яшь кызны шунда ук танып алдым. Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә укып чыккан Алия Тынчарова бит ул. Кай арада үсеп җиткән дә, күптән түгел генә оешкан “Дуслык” оркестрының дирижеры булып киткән?! Ул гына да түгел, Самара өлкәсенең атказанган мәдәният хезмәткәре булырга да өлгергән инде. Соңрак билгеле булганча, оркестрдагы яшьләр барысы да музыка училищесында укыйлар икән. Оркестр башкаруында татарның гимнына әверелгән “Туган тел” көенең беренче ноталары яңгырау белән зал дәррәү торып басты да кушылып җырларга кереште.
Шундый тантаналы рухта башланып киткән җыелыш алга таба да шулай матур гына дәвам итте. Бүген “Яктылык” мәктәбендә вокал дәресләрен “Ялкынлы яшьлек” ансамблендә күп еллар музыка җитәкчесе булып эшләгән Әлфия Гыйниятуллина алып бара.  Аның тәрбиясендәге Альбина Әпсәламова, Алинә Саниева һәм Дамир Кашаповлар элек шушы мәктәптә музыка укытучысы булып эшләгән Линар Абсаттаровның “Әниемә”, Сара Садыйкованың “Туган авылым” җырларын җырлап, тантананы тагын да матурлатып җибәрделәр.

Талип хәзрәт Яруллинның гаиләдә ана, хатын-кыз роле әһәмиятенә багышланган вәгазеннән соң сүз Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы, “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаевка бирелде. Ул хатын-кызларны узган 8 Март бәйрәме белән котлап, “Ак калфак”ның иң актив әгъзаларына - Самарадан  Гөлнара Насыйрова, Асия Сәйфетдинова, Галия Әюпова, Айсылу Әбдиева-Курмаеваларга, Иске Җүрәйдән - Рәфисә Миңнебаевага, Мәчәләйдән - Асия Исмәгыйлевага, Галидән - Илһамия Кәримовага, шулай ук Гали, Иске Җүрәй, Мәчәләй һәм Сызран бүлекләренә  конгресс бүләкләрен - Ихтирамнамәләр тапшырды. 

Өлкә хөкүмәте вәкиле Надежда Осипованың котлау сүзләре Коръән сүзләре белән башланды: “Оҗмах аналарыгызның аягы астында”, - диде ул. - Татар хатын кызы өен җылы, уңай итә, иренең таянычы була белә. Киләчәк буыннарга да шушы матур гадәтләрегезне күчерегез”, - дип, Разия апага “Российская история в семейных преданиях” дип исемләнгән китап бүләк итте.

Аннан соң өлкә “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Разия Әюпова эшләнгән эшләргә йомгак ясады. “Бүгенге көндә иң мөһиме - өлкәнең бөтен районнарында да “Ак калфак” бүлекчәләрен булдыру, - диде ул. - Бу юнәлештә бик актив эш алып барылуга карамастан, Кече Татарстаныбыз булган Камышлы районында андый оешмалар әлегә юк. Ә менә Похвистнево районының Гали, Мәчәләй, Кошки районының Иске Җүрәй авыллары, Сызран, Самара шәһәрләре хатын-кызлары еш кына бергә җыелышып, төрле темаларга фикер алышалар, мәҗлесләр, аш-су, тегү-чигү буенча мастер-класслар үткәрәләр”.

Дөрестән дә, “Ак калфак” канаты астында бик эшчән һәм булдыклы хатын-кызлар җыелган: Асия Шәймарданова - табибә, Айсылу Әбдиева-Курмаева - җырчы, Гөлфия Кәримова - оста оештыручы һәм шул ук вакытта чигүче дә. Асия Сәйфетдинова һәм Гөлнара Насыйрова - кул эшләренә, Әминә Ибәтуллина, Румия Низамова - аш-суга бик тә хирыслар, Наилә Хөсәенова - дин мәсьәләләре буенча, ә Рәйсә Гыйбадуллина иҗтимагый эшләрдә зур активлык күрсәтәләр. Ә менә Разия ханым Әюпова үзе оештыручы да, чигүче дә, пешекче дә...
Әлбәттә, калфак, алъяпкыч чигү - эшнең башы гына әле. Менә тиздән Сабан туйлары җитә. Милли ярышларда җиңүче егетләргә бүләккә дип сөлгеләр һәм кулъяулыклар чигәргә кирәк булачак, ә кышка таба Оренбург өлкәсенең “Ак калфак” оешмасы белән элемтәгә кереп, хатын-кызларыбызга  мамык шәлләр бәйләү эшенә алынырга да була. Быелгы Мәүлид бәйрәменә ерак Төмәннән килгән Луиза ханым Ильясова-Сүрмәтова калдырган китаптан һәм дисклардан бәетләр һәм мөнәҗәтләр өйрәнәсе, җырга оста хатын-кызларыбыздан хор оештырып җибәрәсе дә бар бит әле. Гомумән, дөньябызның нәфис яртысы өйдә дә, иҗтимагый оешмаларда да тик утырырга яратмый, сөйләшкән, җырлашкан арада ни дә булса тегеп, чигеп, бәйләп утырырга күнгән. Бу көнне фойеда урнаштырылган күргәзмәдә дә аккалфаклыларның тегү-чигү әйберләрен, аш-суларын, хәтта рәссам Тәслимә Мос¬тафинаның рәсемнәрен дә күрергә була иде.

Разия ханым оешманың өч еллык эшенә нәтиҗә ясаганнан соң, аның актив әгъзаларына – Румия Низамова, Рәсимә Алюшева, Асия Шәймарданова, Эльмира Шәвәлиева, Әминә Ибәтуллиналарга “Рәхмәт хатлары” тапшырды. Ул әле сәхнәдән төшеп тә бетмәгән иде, Ульянның “Ак калфак” оешмасы вәкилләре Галия Мәүлетова һәм Гүзәл Гафарова Разия Әюпованы үзләренең якташы дип атап, Нико¬лаевка районының Чирекле авылы мәктәбе директоры Рамил Ваһапов җибәргән Ихтирамнамә белән бү¬ләкләделәр, мәктәптә укыган чордагы тарихи фотосурәтләрне тапшырдылар.  Җыелышның бу өлеше Мидхәт Әминовның төрле уен коралларында халык көйләрен башкаруы белән тәмамланды.

Өлкә “Ак калфак” оешмасының башкарма директоры Гөлфия Кәримованың чыгышы да эшлекле һәм эчтәлекле булды. Ул утыздан узган хатын-кызларның җыелышып, сөйләшеп утырулары, кул эшләре белән шөгыльләнүе кирәкле эш булса да, киләчәк – яшьләр кулында, дип белдерде. Шуңа да хатын-кызларның җыелышларын заманча, олыларга гына түгел, яшьләргә дә кызыклы итеп үткәрергә кирәк. “Без - булдырабыз!” шигарен девиз итеп алып, аларда милләтебез белән горурлану хисләре тәрбияләргә, борынгы әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләренә хыянәт итмичә, заманадан да артта калмыйча яшәргә өйрәнергә, телебезнең һәрчак  урынлы булуын күрсәтергә кирәк, дип, мисаллар китереп сөйләде.

Чараны оештыручы һәм алып баручы - “Дуслык” оешмасы президенты киңәшчесе, сәхнә ветераны Идеал Галәүтдинов “Идел бит ул киң бит ул” җыры белән бу чыгышка нокта куйды. Шунысы мөһим: аңа кушылып кызы Наилә һәм оныгы  Әдилә дүрт куллап пианинода уйнадылар.
Тегүче Гөлнара Насыйрованың чыгышы татар хатын-кызының өс киеменә багышланган иде, әлбәттә. Гөлнара татар бизәкләре белән чигеп теккән камзолын киеп, шундый ук сумка тотып шәһәр буйлап барганда төрле милләт хатын-кызлары артыннан кызыгып карап калалар. Әлбәттә, бөтен кеше дә аның кебек матур итеп тегә дә, чигә дә белми. Шуңа күрә "Ак калфак"та хатын-кызларыбызны шушы һө¬нәр¬ләргә өйрәтергә тырышалар да бит инде.

Менә сәхнәгә башларына матур яулыклар бәйләгән хатын-кызлар чыга башлады. Бу Җәмигъ мәчете йортындагы “Әссәлам” кибете хуҗабикәсе Гөлсылу ханым Вахрамованың яулык бәйләү ысулларын күрсәтүе иде. Кара инде, бернинди прическа ясап торасы да юк бит. Менә шулай матур итеп яулыгыңны бант ясап бәйлисең дә очларын йә аркаңнан, йә җилкә турысыннан төшерәсең. Бу күренеш  Наилә Хөсәенова башкаруындагы “Нигә салдың яулыгыңны, әй кыз бала!” һәм “Татарларым” шигырьләре белән үрелеп барды.

Аш-су осталары Мәүлет һәм Румия Низамовларның кызлары Азалия дә бик үткен бит. Буе әле бик кечкенә булса да, әтисенең талкыш-кәләвә ясавын карап торган да бүген шуны халыкка бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Әйе, Низамовлар гаиләсе Самара татарларының горурлыгы булып тора. Нинди генә милли бәйрәмнәр үткәрелмәсен, үзләре пешергән милли ризык¬лары белән шунда ук килеп җитәләр. Аларның талкыш-кәләвәләре, чәкчәкләре, бавырсаклары телеңне йотарлык. Азалия дә үсеп җиткәч, әтисе белән әнисе эзеннән китәр, дигән өмет юк түгел.
“Яктылык” татар мәктәбе укытучылары да “Ак калфак” оешмасы эшләрендә бик актив катнашалар. Кызларны кул эшенә өйрәтүче Асия Сәйфетдинова, татар теле укытучылары Фәния Гыйлаҗева, Алия Әпсәламова, директор урынбасары  Рәсимә Алюшева мәктәптәге тәҗрибәне - оешмага, ә оешмада өйрәнгәннәрен мәктәп балаларына өйрәтеп, буыннар алмашы булдыру эшенә үз өлешләрен кертәләр.

“Ак калфак”ның бүлек җитәкчеләре: Гали авылыннан - Илһамия Кәримова, Мәчәләйдән - Асия Исмәгыйлева, Иске Җүрәйдән - Рәфисә Миңнебаева, Сызраннан - Гөлшат Йосыпова да оешмаларында нинди матур эшләр башкарылуы турында кыскача сөйләп үттеләр.
Өлкә “Ак калфак” оешмасының мәдәни бүлеге җитәкчесе Айсылу Әбдиева-Курмаева да хатын-кызларыбызның иҗтимагый оешмада күп файдалы эшләр башкарулары, җәмгыятькә файда китереп, ирләре, балалары алдында да абруй казанулары турында әйтеп үтте. Ул катнаш никахлар темасына аерым тукталып, татар егет-кызларын таныштыру чаралары үткәрү кирәклеге турында да сөйләде.

Әйе, балаларны татар итеп үстерү генә аз, аларга үз милләтендәге кеше белән гаилә кору, чын татарча матур итеп никах укыту, туйлар үткәрү, килен белән кайнана арасында ипле мөнәсәбәтләр урнаштыру, бала тугач, йоласына туры китереп исем кушу кебек гореф-гадәтләр - барысы да хатын-кыз эше. Димәк, “Ак калфак” оешмасы алдында зур һәм милләт өчен кирәкле бурычлар тора әле.  Бу турыда хатын-кызлар аш-су осталары Галия Әюпова, Наилә Тимербулатова һәм аның кызы Әлфия әзерләгән чәй өстәле артында да сөйләшүләрен дәвам иттеләр.
 


Винер НУРМӨХӘМИТОВ фотосурәтләре.

 


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА

--- | 20.03.2017

Игътибар! Татарстанда укучы бала югалган

$
0
0
20.03.2017 Хәвеф-хәтәр
Буа районының Черки-Кощак авылында 13 яшьлек Илназ Шибаев югалган. Ул өеннән 15 мартта чыгып киткән һәм эзсез югалган. 16 мартта да мәктәпкә килмәгәч, беркайда да табылмагач, якыннары бала югалу турында полициягә хәбәр иткән.

Бүгенге көндә баланы эзләү эшләре дәвам итә.

Илгиз Шибаев турында нинди дә булса мәгълүмат белүчеләргә түбәндәге телефоннар буенча кизү тору бүлекләренә шалтыратуларын сорыйлар: (84374) 3-12-88, (84374) 3-13-00, (84374) 2-28-25, (84374) 3-28-15, 2912-942 (факс).

Тулырак: В Татарстане исчез 13-летний мальчик


---

--- | 20.03.2017

“Ана капита­лы”на алмаш уйлап тапканнар

$
0
0
20.03.2017 Җәмгыять
Машина, җир һәм ай саен 15 мең сум акча! “Ана капита­лы”на алмаш уйлап тапканнар. Яңалык тәкъдим итүче­ләр әйтүенчә, бала үстерүче гаиләләргә ярдәм чараларын арттырырга кирәк. Ә “Ана капиталы” искереп бетте дигәннәр. Яңалыкны тормышка ашыру өчен федераль казнада акча җитәме?

Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль яклау һәм ветераннар эш­ләре комитеты депутаты Сергей Вострецов һәм Казанда яшәүче Ил­күләм ата-аналар комитеты рәисе Ирина Волынец балага 18 яшь тулганчы әти-әниләргә ай саен акча түләргә тәкъдим итте. Пособие кү­ләмен гаиләдәге малай-кызлар санына карап билгелә­мәк­челәр. Кыскасы, бер бала тәрбия­ләүчеләргә – 3, ике балага – 8, ә өч һәм аннан да күбрәк бәби алып кайтучыларга 15 мең сум түләргә киңәш иткәннәр. Әйтүләренә караганда, пособие гаиләнең матди хәленә карамастан, һәркемгә бирелергә тиеш. Ә менә “Ана капиталы”на карата кызыксыну кимеде, әлеге программаны туктатырга кирәк дигәннәр.
 
“Ана капиталы” ул – чын ярдәм түгел, сертификатка ия булучылар аны тизрәк акчага әйләндерергә омтыла. Дәүләт исә илдә туучылар санын арттыру яклы. Шуңа күрә гаиләләргә тәгаен ярдәм кирәк. Бала үстерү өчен ай саен түләнә торган акча кирәк”, – дигән депутат Сергей Вострецов. Дүрт бала әнисе Ирина Волынец шунысын да ис­кәрткән: пособие гаиләдәге өч балага гына түләнергә тиеш. Әти-әнинең дүртенче, бишенче малай-кызы өчен дәүләт җавап бирми. “Гаиләдәге һәр бала өчен пособие түли башласаң, акча җитмәскә дә мөмкин. Айлык акча ул – тормыш дәрәҗәсен яхшырту җае түгел, әти-әниләр дәүләт ярдә­мен тоеп яшәр­гә тиеш”, – дигән комитет рәисе.
 
Яңалык тормышка ашса, дәү­ләттән бушлай җирне гаиләдә өчен­че түгел, ә биш һәм аннан соңгы булып туган балага бирә башлаячаклар. Хәзерге кебек кыр уртасында дүрт казык каккан буш җир “бүләк” итү тәҗрибәсеннән баш тартып, биредә иң элек дәүләт хисабына газ, су һәм ут үткәрергә тәкъдим иткәннәр. Өч бала табып кыр уртасында басып калганчы, биш бала белән бөтен комму­никацияләре булган җирдә йорт сала башла, янәсе. Җиденче бәби алып кайткан әти-әниләргә тагын да зуррак сөенеч бар. Андыйларга “Газель” бүләк итәчәкләр, ди.
 
Хыяллар зурдан, кыскасы. Тик күктәге торнага караганда, кулдагы чыпчык яхшырак, дип фикер йөртүчеләр дә бар. Федерация Советы вәкиле Елена Мизулина әй­түенчә, моның ише уйламыйча әй­телгән фикерләр файда китерүгә караганда, зыян гына салачак. “Ана капиталы”ннан баш тарту – соңгы елларда социаль өлкәдә ирешкән бөтен уңышларны сызып атачак”, – дигән ул. Яңалык тәкъдим иткәнче, илдә яшәүче гаиләләргә нәрсә кирәк икәнен тәгаен өйрәнергә дә киңәш иткән.

Билгеле булганча, “Ана капиталы” гаиләдә икенче һәм аннан соңгы булып туган балага бирелә. Закон 2018 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә. Былтыр ил Хөкү­мәте “Ана капиталы”н 2020 елга ка­дәр “катыру” турында да карар кабул итте. Аңлашыла да, илдә со­циаль-икътисадый хәл шактый катлаулы. Бөтен кешегә дә акча каян җиткерәсең? Быел “Ана капи­та­лы”­ның күләме 453 мең дә 26 сум тәш­кил итә. Әлеге акчаны яшәү шартларын яхшырту, баланы укыту, сә­ламәтлек саклау яки әнигә булачак пенсия итеп файдаланырга мөм­кин.

Илнең Хезмәт министрлыгы мәгълүматларына караганда, агымдагы елда бюджетта “Ана капи­талы”н түләү өчен 330 миллиард, киләсе елда 344 миллиард сум акча каралган. 2007 елның 1 гыйнварында закон га­мәлгә кергәннән бирле, Татарстанда 225 мең гаилә матди ярдәм алган. Аларның 70 проценты чамасы сертификатны файдаланган да инде. Яңалык гамәлгә керсә, чыгымнар тагын да артачак. Әлеге мәсьәләгә багышлаган “түгәрәк өстәл” Дәүләт Думасында киләсе атнада узачак дип көтелә.
 
Белгеч фикере

Татьяна ВОРОПАЕВА, Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитеты рәисе:


– Бүген тиктомалдан гына балага 18 яшь тулганчы ай саен акча түли башлау ул – чынга аша торган эш түгел. Ил күләмендәге икътисадый кризис турында истән чыгармаска кирәк. Дәүләттә бу кадәр акча юк. Бүген бездә компенсациягә өмет итүче сугыш чоры балалары кебек аерым катлау кешеләр бар. Федераль үзәктән ярдәм итүләрен сорадык. Тик җавап итеп мәсьә­лә­не төбәк дәрәҗәсендә хәл итәргә куштылар. Яңалык федераль акча хисабына тормышка аша башласа, ул бөтен кешегә дә кагылмаячак, аның күләмен дә киметәчәкләр дип уйлыйм. Бу мәсьәлә һавада эленеп калыр, мөгаен.


---

--- | 20.03.2017

Балтачта ире белән ызгышкан хатын баласын тәрәзәдән ташламакчы булган

$
0
0
20.03.2017 Хәвеф-хәтәр
Балтач районы прокуратурасы әлеге хатынга карата ачылган җинаять эшен судка җибәргән. Хатынны мәҗбүри дәвалануга җибәрү мәсьәләсе хәл ителә. 2016 нчы елның 3 нче октярбендә Балтач район хастаханәсенең педиатрия бүлегендә ятучы хатын, ире белән ызгышканнан соң, баласыннан котылырга уйлаган.

Уен тормышка ашыру өчен, ул күкрәк баласын одеялга төреп, икенче этаж коридоры тәрәзәсеннән атарга җыенган. Ярый әле янындагы башка пациентка аны вакытында туктатып калган.

Хатын Җинаять кодексының 105 маддәсе «в» пункты, 2 нче өлеше һәм 30 нчы маддәнең 3 нче өлеше буенча гаепләнә (покушение на убийство).

Психологик-психиатрик тикшерү хатында психологик тайпылышлар булуын ачыклаган. Аны мәҗбүри дәвалануга җибәрмәкчеләр. Җинаять эшен кылганда ул үзенең нишләвен аңламаган, дип яза baltasi.ru

Әлеге эш Балтач район судына тапшырылган. Бер үк вакытта судка аны аналык хокукларыннан мәхрүм итү турындагы гариза да кертелгән.


---

--- | 20.03.2017

“Кызыгызны комага җибәрәбез...”

$
0
0
20.03.2017 Хәйрия
Радик һәм Ләйлә Шәймөхәммәтовлар ике кыз тәрбияли. Беренче балаларына карата аеруча зур игътибар, сынмас сабырлык таләп ителә – язмыш яшь әти-әнигә зур сынау әзерләп куйган – тәүге сабыйлары Ралинәнең туганда баш мие авыр дәрәҗәдә җәрәхәтләнгән... Бүгенге көндә алар Ралинәне аякка бастыру, терелтү турында хыялланып яши.

Татарстанның Балтач районы Яңгул авылы кызы Ләйлә күрше Алан авылында яшәүче Радик белән ике ай гына очрашып йөри дә, бик яратып кияүгә чыга. Ләйлә алты балалы гаиләдә хезмәт белән тәрбияләнеп үсә, шуңа да ире белән авылда төпләнеп калудан һич курыкмый. Кайнана-кайната белән бергә яши башлыйлар. Хуҗалыклары зур: күпләп мал асрап, бакча тотып, тырышлык белән көн итеп ята алар.
 

 
Тиз генә авырга уза Ләйлә. Бу яңалыкка бөтен туганнар да бик сөенәләр, түземсезләнеп кечкенә бала тууын көтәләр. Ләйлә йөген әйбәт кенә күтәрә, үзен яхшы хис итә. Йөклелек чоры да, анализ нәтиҗәләре дә – барысы да әйбәт була.
 
– Бала табар вакытым якынлашканда, көмәнемне саклау өчен, хастаханәгә яткырдылар, – дип, моннан өч ел элек булган хәлләрне искә алды Ләйлә. – Авырымны да УЗИдан Балтачта гына карадылар. Тулгак башлангач, табарга алып киттеләр. УЗИда тиешенчә карамаганнардыр инде – баланың муенына кендек бавы биш мәртәбә уралган булган, юкса, шуны күреп Кесарев кисеме ясаган булырлар иде. Ә миңа үзлегемнән таптыра башладылар. Кендек чорналган булгач, бала буылды, кысылды, башына кислород кермәгәч, баш миенең күзәнәкләре дә үлгән...
 
Бу мизгелләр турында күз яшьләрсез сөйли алмый яшь әни. Ачы тулгак газапларын кичереп, мең газаплар белән баласын якты дөньяга тудырып та, Ләйлә кызын кулларына алып сөя дә алмый кала.
 
Бала зәп-зәңгәр булып туа. Кендеккә чорналудан буылып тугач, ике күзе дә тоташ шешкән...
 
Бер сәгатьтән Казаннан “Ашыгыч ярдәм” машинасы да килеп җитә.
 

 
– Гаеп табибларның үзләрендә булганга күрә шулай тиз чакырткан булганнардыр инде “Ашыгыч ярдәм”не. Машина килгәнче, хирурглар баланың борынына кислород тоташтырып кына исән килеш саклап тора алдылар, ә “Ашыгыч ярдәм” белән ДРКБга алып киттеләр, – ди Ләйлә.
 
Болай да нәрсә уйларга белмичә куркып, югалып калган Ләйләгә табиблар җанөзгеч сүз әйтәләр: “Казанга барып җитеп булмаячак, сабый юлда үләчәк”. Ләйлә өчен бик авыр минутлар, сәгатьләр була бу...
 
“Кызыгызны комага җибәрәбез”
 
Ходай Тәгалә кызчыкны исән калдыра. Күрәсең, нарасыйның гомере бетмәгән булган.
 
Казанда Ралинәне реанимация бүлегенә урнаштыралар. Өч тәүлек буена сабыйның сәламәтлегендә бернинди уңай үзгәреш булмый. Үзлегеннән сулый алмыйча ята бала, ә йөрәге “яшисем килә” дип типкәндер, мөгаен.
 
Табиблар Радикка кызларына укол ясап, өч көнлек комага җибәрергә тәкъдим итәләр. Максатлары – сабыйның организмын ял иттерү, шулай эшләгәндә яңадан “уянып китәр”, диләр.
 
Шәймөхәммәтовлар өчен бу көннәр газап утында януга тиң була. Нәрсәләр генә уйлап бетерми алар. Әлбәттә, көчле стресс кичерәләр, бигрәк тә Ләйлә бирешә.
 
– Табибларга шалтыратып кызыбызның хәлен сорашкан арада да, йөрәк табан астына төшеп китәргә әзер тора иде – үлмәдеме икән дип кот алынды. Тугыз ай буена зарыгып көттек бит, инде күзгә күренгәч ул баладан башка ничек яшәрмен дидем. Шулай да, кайчан да булса кызымны үз кулларыма тотып ашатуыма өметемне өзмәдем. Һәр төнне диярлек бер үк төрле төш күрдем: кызчыгым үз аяклары белән капкадан килеп керде, – дип сөйли яшь әни.
 
Комага җибәрүнең файдасы тия: Ралинәнең организмы әкренләп тернәкләнә башлый. Ике атнадан соң нарасый үзлегеннән сулый. Тик моның белән генә әле мәшәкатьләр тәмамланмый шул: сулый башласа да, тәне хәрәкәтләнми. Кайчакта кисәк-кисәк йә кулын, йә аягын тарткалап ала, ә башкача кымшанмый да.
 
“Балагызга күз тияр инде сезнең”
 
Йөкле вакытта Ләйләгә берничә кеше: “Ирең дә, үзең дә бик чибәр, балагызга күз тияр инде сезнең”, – диләр. Күз тигән, күрәсең, бу сабыйга...
 
– Бер айдан соң, кызымның күзендәге шешләр кими башлады, тик кылыйлыгы калды. 35 көн хастаханәдә ятканнан соң авылга кайтып киттек. Үзлегеннән йота алмагач, ашказанына зонд тоташтырдылар, шуңа шприц ялгап кына эчерттем сөтемне дә. Ул вакытларда миңа бик авыр булды... Көтеп алган беренче бала бит ул – аның шулкадәр газаплануы йөрәкне меңгә телде. Башкаларның сабыйлары сау-сәламәт, ә минеке сөтне дә көчкә йота бит... Үзе бик матур сабыем, озын керфекле, кап-кара күзле – нәкъ әтисе! Ралинә исемен дә Радикныкына охшатып куйдык, – ди Ләйлә.
 

 
Әти кешегә дә бер дә җиңел түгел, тик ул хатынын һаман яхшыга өметләндереп, Ләйләгә зур ышаныч биреп тора: “Исән калды бит – иң мөһиме шул! Нинди булса да, үзебезнеке, бик яратабыз үзен”, – ди Радик һаман.
 
Бераздан Ләйлә ике чәй кашыгы сөтне шешәгә салып, шуны сәгать буе ашата кызына – монысы да зур уңыш була. Шешәне авызына каптырып куйса, кызчык сөтне йотмыйча, авызында җыеп тора. Әкренләп кашыктан ашарга күнегә. Йота белмәгәч бик читен, кызчык һаман саен тончыга. Бик курка Ләйлә андый чакларда. Әмма барыбер ашатырга тырыша.
 
Ралинәгә өч ай тулгач, массажларга йөртә башлыйлар. Акрынлап кына булса да, алга китеш сизелә – кызның күзләре турая. Соңрак йөзе сәламәт балаларныкына охшап кала. Ике ай саен массажга йөреп торалар. Бер яше тулгач кызчыкны буыннары йомшарган арада сөяп куеп утырта башлыйлар.
 
Шундый мәшәкатьле көннәрдә, Ләйлә икенче тапкыр йөккә узганнан соң, баланы табаргамы-юкмы дип шикләнеп кала. Икенче бала белән дә шундый сират күперләре кичәсе булыр дип начар уйларга бирелә, табибларга ышанычы бөтенләй бетә хатынның. Кайнанасы: “Кызым, ачуланма, тик авыру бала белән калмагыз, алып кайт икенче балаңны, үзебез карашырбыз”, – ди. Радик баладан баш тарту турында уйламаска да куша. Чыннан да, йорттагы өлкәннәр уллары белән киленнәренең бик зур ярдәмчеләре. “Әле дә ярый алар бар”, – ди Ләйлә.
 
Ходай рәхмәте белән, Ләйлә һәм Радик икенче кызларын алып кайталар. Шөкер, бала сау-сәламәт, бөтерчек кебек, бик шаян, шук – сөбеханаллаһ! Ралинәнең иң якын дусты ул, апалы-сеңелле бер-берсен нык яраталар, Айгизә апасын бик кайгырта икән.
 
Бушлай сыр капкында гына була
 
Хәзер кая гына, кемгә генә мөрәҗәгать итсәң дә, акчасыз селкенеп тә булмый торган заман. Шәймөхәммәтовлар да  бушлай хезмәт күрсәтә торган тернәкләндерү үзәкләренә йөриләр. Акча түләмәгәч, ничек тә ярар дип кенә караучылар аз түгел. Кызга ярты сәгать массаж ясыйлар да, шуның белән шул.
 
Ләйлә белән Радик уйлашып, Казанда түләүле шәхси үзәк табып, шунда дәваланырга киләләр. Ралинәнең башын бер сәгать буе тикшергәннән соң, әти-әнигә сөенечле хәбәр җиткерәләр: “Баш миендә бернинди тайпылыш юк, баланың киләчәге сезнең кулларда! Кызыгызны кеше итәсегез килсә, аның белән күбрәк шөгыльләнергә кирәк”, – дип әйтәләр.
 
Беренче ун көнлек дәвалану 45 мең сумга төшә. Бу чыгымнарны баланың инвалидлык өчен килә торган пенсияләрен җыеп барып каплыйлар. Киләсе дәвалану курсларына акча кайдан алырга дип баш ватсалар да, балаларының савыгу мөмкинчелеге аларга дәрт өстәп җибәрә.
 
Икенче дәвалану курсына 100 мең сум акча кирәк була. Гаиләләрендә кечкенә кызлары Айгизәне дә тәрбияләгән Шәймөхәммәтовлар моның кадәр сумманы ялгызлары гына күтәрә алмый, билгеле. Гаиләне туендыручы – әти кеше, ә Ләйлә әлегә кечкенә кызлары белән өйдә утырырга мәҗбүр. Борчылулар аркасында Ләйлә 25 килограммага ябыккан...
 
Дәвалануны дәвам иттерәләр
 

Дөньяда мәрхәмәтле, изге күңелле кешеләр күп. Ралинәнең икенче дәвалану курсына акча җыю өчен, Интернет аша мөрәҗәгать итәләр. Нәкъ менә ураза Гаете вакытына туры килеп, күпләр фитыр сәдакасын Ралинәнең картасына салалар. Шул рәвешле, тагын ике тапкыр дәвалануга җитә акча.
 
Иң мөһиме: уңай үзгәрешләр бар! Ралинә ныклап башын, гәүдәсен тотарга өйрәнгән. Массажларны, башка төрле күнекмәләрне бик авырттырып, елатып ясасалар да, сәламәтлегендә алга китеш хәйран сизелә. Ул хәзер рәхәтләнеп елмая да ала.
 
Яшь гаилә ирешелгәннәр белән генә туктап калмыйча, дәвалануларны дәвам иттерергә тырыша. Балалары савыгуга ышанычлары зур. Шушы көннәрдә Ралинә белән чираттагы дәвалануга Казанга килделәр.
 
– Ике ай саен 100 мең сум табып булмый шул, ә дәвалануларның күпме дәвам итәчәге әлегә билгесез. Балабызны савыктырырга ярдәм итәргә теләүчеләр булса, бик рәхмәтле булыр идек, – ди Ләйлә белән Радик.
 
Тамчыдан күл җыела диләр бит. Күңелендә мәрхәмәт орлыгы булып, хәленнән килгәнчә генә акча салган кешеләр өчен бу гамәл сәдакадан булса, Ләйлә белән Радикка зур ярдәмегез тияр иде.
 
Ралинәнең әнисе Шәймөхәммәтова Ләйлә Хәйретдин кызы исеменә ачылган карта һәм счетның номерлары:

 
4276 8800 8821 9732 (Сбербанк)
408 178 103 62 000 69 87 41
СБЕРКНИЖКА номеры: 42307.810.3.6200.0298015
Ләйләнең телефон номеры – 8 93 72 90 83 58
“ВКонтакте” челтәрендә Ралинәгә багышланган махсус төркем бар: https://vk.com/club124161288

 


Кадрия ХӘСӘНОВА

--- | 20.03.2017

Йөрәген 6 тапкыр күчереп утырткан миллиардер Дэвид Рокфеллер 101 яшендә вафат булган

$
0
0
20.03.2017 Җәмгыять
Бүген бабасы Американың иң беренче миллиардерлар исәбенә кергән финансчы, дәүләт эшлеклесе Дэвид Рокфеллер 101 яшендә вафат булган. Дэвид Рокфеллер дөньякүләм икътисад һәм сәясәт өлкәсендә зур авторитетка ия зат.

Моннан тыш ул банкчы, финансчы, хәйрияче, бөҗәкләр коллекцияләүче һәм йөрәген 6 тапкыр күчереп утырткан (!) шәхес булуы белән дә билгеле иде, дип яза АиФ.

 


---

--- | 20.03.2017

"Ни кирәк соң, зарланма син, Гөлнур! Сабырлык тап газиз җаныңа..."

$
0
0
20.03.2017 Әдәбият
Гөлнур Зариф кызы Васыйлова – Мамадыш районы Түбән Ушмы авылында туып-үскән. Мәдәният хезмәткәре, дүрт китап авторы, Шәйхи Маннур исемендәге премия лауреаты. Гөлнур ханымның шигырьләрен элгән идек. Бүген башкаларын эләбез.
  Кем?   Кем кабызган  икән бу кояшны, Туган авылымның күгендә? Ямьле язлар җиткәч яралдыра Якты, изге хисләр күңелдә?   Офыкларга, алсу шәфакъләргә Өмет уты кем соң сирпегән? Күк йөзенә көмеш капчыклардан Йолдызларны кемнәр селкегән?   Кем соң минем авылыма күркәм, Кабатланмас үзгә төс биргән? Барысы өчен рәхмәтлемен сиңа – Бер Раббыма – миңа көч биргән!     Бәхет ул...   Бар инде ул дөнья йөзләрендә, Бәхетләрен  эзләп йөрүчеләр. Туган оялардан читкә китеп, Бәхет эзләп гомер итүчеләр.   Бар инде ул, бар бит, дөнья булгач, “Шул бәхетме?” – диеп көлүчеләр. Бар дөньясы җитеш була торып, “Мин бәхетсез!” – диеп йөрүчеләр.   Бәхет бит ул, дуслар, туганнарың Үз итсәләр сине кайда да. Бәхет бит ул  –  үзең белән үзең Килешенеп яшәү дөньяда.     Дәшмәү – алтын   Юләр үзен мактар,  диеп, Халкыбыз белеп әйткән.  Мактанчыклар тирәсендә Йөрү дә кыен икән...   Үз дигәнчә яшәсеннәр Алыш – биреш дөньяда. Баш ияргә бер күнеккәч, Түзәм инде  кайда да.   Акылсызлар дәгъвәләшә, Сүзләре – көмеш, имеш. Дәшми тору – алтынга тиң Күңелең тыныч килеш.     Яшәү – бүләк   Без бәхетле,  әле җирдә яшәп Ай – кояшны күзли алабыз. Күрә алмый яшәүчеләр дә бар Беләбез бит – якын арабыз.   Чишмә шавын, сайрар сандугачны Күрә алмый күпме кешеләр? “Эх, бер ишетсәм иде!” – диючеләр Арабызда бик аз түгелләр...   Иман, акыл белән гомер итә, Ата – ана кадерен белүче. Шулай ук бар дорфа, үчле кеше, Юк белән дә җанны телүче.   Бәхет бит ул: күрә, ишетә белү... Аллаһ биргән бүләк – акыл да. Шөкер итеп, матур эз калдырып, Яши белү кирәк асылда.     Шифаханәдә   Тәрәз төбемдәге каеннарга Зарланамын, сөйлим хәлләрем. Каеннарның берсе башын иеп, Моңсуланып әйтте сүзләрен: “Җаннар саклап көрәшәләр монда, Дучар була кеше үлемгә. Синең зарың – бары чыпчык зары, Шөкер итеп яшә бүгенгә. Туган як җилләре битең сыйпый, Халкың моңы ага каныңда. Көн дә иртән табиб хәлең белә, Кадерле дусларың яныңда. Ни кирәк соң, зарланма син, Гөлнур! Сабырлык тап газиз җаныңа...”     Үкенечсез булсын   Кышлар килә, ап –ак кышлар килә, Уйнаклатып гомер чанасын. Ашыкмыйча гына үтсен иде –  Эх! Табарга шуның чарасын!   Чана юлы яшьлегемә илтми, Күңел кушаяклап чапса да. Үткән юллар урау булмый икән, Сулар үргә кире акса да.   Сулар аккан, учак сүнгән инде, Җылысы юк,салкын күмернең. Үткән юллар үкенечсез булсын, Кадерен белик калган гомернең.     Карыйм да уйланам   Картларга карыйм да шатланам, Ярый ла мин әле карт түгел. Яшь бара, чәчләр дә агара, Гомергә яшь кала бу күңел.   Яшьләргә карыйм да сокланам, Нигә соң бу яшьтә мин түгел?! Тилелелек бетмәгән һаман да, Һаман да җилбәзәк бу күңел!   Үземә карыйм да уйланам – Күңел бит һаман да яшь  калган. Яшьлегем үтсә дә - күңел яшь! Ә йөрәк? Йөрәккә моң сарган...     Яратканнар...   Яратканнар дөнья ямен күрә, Яратканнар таулар күчерә. Яратканнар гына сабыр итә, Гафу итә белә, кичерә.   Яратуны саклый белү кирәк, Яратулар булсын дәвамлы. Яратканда тормыш матур була, Яратканнар була саваплы.     Нигә кирәк?   Нигә кирәк күңел, нигә кирәк Ярсымаса, әгәр талпынып? Сагышланган күңел бер еласын, Очып китсен коштай талпынып.   Нигә кирәк йөрәк, нигә кирәк Авыртулар тоеп янмагач? Яналмаган йөрәк сүнгән кисәү, Дөрләп торган утка салмагач.   Нигә кирәк гомер, нигә кирәк Яшәмәсә, әгәр яртып. Бәхет тоеп, сөеп, иркәләнеп, Газапланып, янып, җан атып?...   Нигә кирәк?...    
---

--- | 20.03.2017

Татарстанда 8 яшьлек бала табиблар кулында үлгән (ВИДЕО)

$
0
0
21.03.2017 Фаҗига
Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта кызның үлеменә китергән диагнозны ачыклау өстендә эш бара. Фаҗига болай була: Түбән Камада 8 яшьлек кыз 15 мартта авырып китә. Поликлиника педиатры аңа ОРВИ диагнозы куя.

Баланы ике тәүлек дәвалаганнан соң да хәле яхшырмагач, аны хастаханәгә салырга карар кылына. Хастаханәдә дәвалауны башлап, тикшерүләр үткәргән арада, нибары сәгать ярымнан соң кыз үлә. Табиблар моны баланың өзлегүе белән бәйлиләр. Хәзерге вакытта тикшерү бара.

Тулырак: Медики рассказали, от чего скончалась школьница в Татарстане

 


---

--- | 20.03.2017

Алсу Хәсәновага бүген 39 яшь тулган булыр иде

$
0
0
21.03.2017 Матбугат
"Ватаным Татарстан" газетасында эшләгән танылган журналист, мәдәният һәм сәнгать темаларына язылган күпсанлы үткен материаллар авторы Алсу Хәсәнова, әгәр исән булса, бүген үзенең туган көнен бәйрәм итәр иде. Аңа бүген 39 тулыр иде...

Алсу куркыныч авыруны җиңә алмыйча, 2015 елда арабыздан китте. Алсуның әнисе Миңзифа апа Шәледә кызының бүлмәсеннән музей ясаган. Күптән түгел безнең өчен кечкенә генә экскурсия дә үткәргән иде.

Яшь журналистлар арасында үткәрелүче Алсу Хәсәнова премиясе дә булдырылды. Аның беренче нәтиҗәләре әле чыгарылмады. Якын арада хәл ителер, дип ышанып калабыз.

 

 


---

--- | 21.03.2017

Өч көн Казанда кайнадык (ФОТО)

$
0
0
21.03.2017 Авыл
9-11 мартта Казанда IV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены булып үтте. Быелгысын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Бөтенроссия “Татар авыллары” иҗтимагый оешмасы белән берлектә оештырды. Авылларыбызны, шул исәптә телебезне, гореф-гадәтләребезне, динебезне саклап калу максаты белән гамәлгә куелган бу мөһим чара-да быел Россиянең 41 төбәгеннән 748 делегат катнашты.

Нижгар делегациясе составында мәркәзебез Казанга барып кайтканым өчен шәхсән рәхмәтләремне өлкә татар автономиясе рәисе Надир Мансур улы Хафизовка белдерәм, чөнки безнең төбәктән шушы җыенга делегацияне туплау һәм барлау белән нәкъ РНКАТНО Советы шөгыльләнде. Әйтергә кирәк, 27 кешедән торган нижгарлыларны Казанга автономиянең башкарма директоры, Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рамил Әхмәт улы Салихҗанов җитәкләп барды. Безнең делегация составында уңышлы СПК рәисләре, КФХ җитәкчеләре, җирле эшмәкәрләр белән бергә авыл башлыклары һәм район җитәкчеләре дә бар иде. Мәсәлән, К.Октябрь районы төркемен милли районның үзидарә башлыгы Рафаэль Ильясов җитәкләде.

Беренче көнне делегатлар өч дискуссион мәйданчыкка бүленеп эшләделәр. Шөгыльләре һәм теләкләре буенча безнең делегация дә өчкә бүленде. кайберләре игенчелек, үсемлекчелек һәм бакчачылык өлкәсендә теоретик белемнәрен үстерде, бүтәннәре терлекчелек һәм кошчылык белән кызыксынды, бу тармактагы инвестицион казанышлар һәм дәүләт ярдәме турында мавыктыргыч мәгълүматлар белән коралланды. Умартачылык һәм балыкчылык белән кызыксынучылар да табылды. Шул ук мәйданчыкта агросәнәгать комплексы продукциясен экспертлау турында да сүз алып бардылар, белгечләр үз киңәшләрен бирделәр, бу шөгыльнең табышлы булуын конкрет мисаллар белән расладылар. Һәр төштә дә авылда яшәп сыйфатлы һәм халык сәламәтлеге өчен файдалы продукция җитештерү – дискуссияләрнең төп темасы иде.

Юл мәшәкатьләренә карамастан, безнең делегация әгъзалары өч мәйданчыкта да актив булды. Ә кич белән теләүчеләр кәрим Тинчурин театрында “казан хәзинәсе” исемле тарихи-хореографик спектакль карады. Тик берсе кызганыч, җыен делегатларын тарихи бина көч-хәл белән сыйдырды. Шуңа да карамастан, кичке казан утларының сихерлелеге бөтен ару-талуны, зар-борчуны оныттырып, үз хозурлыгына җәлеп итте. казан кремле, Кол Шәриф мәчете һәм Сөембикә манарасы безнең күңелләрдә милләтебез өчен, Татарстан өчен әйтәлмәслек горур хисләр уятты.

“Татарстан” кунакханәсендә дә безне бик җылы каршы алдылар, бөтен уңайлыклары булган бүлмәләргә урнаштырдылар, автомобиль белән килүчеләрнең “тимер атларына” бушлай махсус парковка бүлеп бирделәр.

Икенче көнне иртәнге ашны ашап чыкканда, безне комфортлы зур автобуслар көтеп тора иде инде. Волонтерлар һәрберебезгә тиешле аңлатманы биргәч, Арча һәм Балтач районнарына барырга, андагы авыл эшмәкәрләренең хуҗалыклары, авылларның яшәеше белән танышып кайтырга киңәш иттеләр. Бу очракта да безнең делегация икегә бүленеп сәфәр чыгарга карар кылды. Безнең төркем Рамил Әхмәтович җитәкчелегендә Арчаны сайлады. Шунысын да әйтергә кирәк, нәкъ Арчага баручыларны Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Зиннур улы Закиров үзе озатып йөрде. Арча дигәч, керфек какканчы Габдулла Тукай күз алдына килә, аның кырлае нәкъ шушы районда, бөек шагыйребез исеменә биредә бик күп нәрсә бәйле. россиядә яшәп көн күрүче татар төбәкләрендә яхшы таныш булган педучилище да бит нәкъ биредә урнашкан, чөнки шушы Арча уку йортын тәмамлаган укыту-чылар безнең төбәктә дә аз түгел.

Бу район үз эченә 128 авылны ала. Һәрбересендә дә диярлек мәктәп һәм балалар бакчасы эшли. күп халык терлекчелек белән шөгыльләнә. Ә барлык пунктлар 17 муниципаль берәмлеккә бүленгән. Гомумән 52530 кеше яши районда, рус һәм татар телендә “Арча хәбәрләре/Ар¬ский вестник” газетасы чыга. Татарлар күпчелекне тәшкил итә - 92,8%, руслар – 5,9%.

Безне, алты зур автобуска төялеп килгән кунакларны, Арча районы чигендә милли киемнәрдән җырлап-биеп, чәк-чәк белән кыстап каршы алдылар, аннары һәрбер автобуска җирле гидлар кереп утыргач, авыллар буйлап кузгалдык. Шунысы кызык, без булган авылларның һәрбересенә асфальт юл керә һәм алар тар булсалар да, иң мөһиме – чокырсыз. Бу көнне без берничә авылга тукталыш ясап, шәхси хуҗалыкларда да, гаилә фермаларында да, бер зур КФХда да булдык, аларның көнкүрешләре белән таныштык. Арча - авыл хуҗалыгы районы, шуңа ки күбесе терлекчелек һәм игенчелек белән эш итеп көн күрә. Билгеләп үтәсе килә, биредә сыерның кадере әлегә Һиндстандагы кебек булмаса да, соңгы вакытта сөтбикәләргә хөрмәт янәдән үсеп киткән. Хәер, моңа республика ярдәме дә бер нык этәргеч биргән, чөнки гаилә фермаларын оештыру Президент игътибарында тора икән. Шуның өстенә сөтнең һәр литры сизелерди дотацияләнә, терлекчелек корылмаларын төзү һәм яңарту өчен дә регион булышып тора. Кызыксынучылар өчен әйтәбез, хәзер анда сөтнең литрын 24 сумнан да азга сатмыйлар, гомумән, бу продукциягә сорау зур, эшмәкәрләр сөтне авыл буйлап җыеп йөри, гаилә фермаларыннан да килеп ала.

Президент программасы белән төзелгән “Солнышко” бакча-мәктәп бинасын да кереп карадык. Менә, ичмасам, балалар өчен җәннәт. Һәр бүлмә якты, җылы, бөтен җиргә келәмнәр җәелгән, тәрбия һәм уку-укыту саф татар телендә алынып барыла.

Төшке аштан соң, Арча мәдәният йортында шушы җирлектә җитештерелгән продукция күргәзмәсе белән таныштырдылар һәм безнең хөрмәткә бик яхшы концерт бирделәр, шул кысаларда район турында кыска гына кино да карап үттек. Биредә соңгы вакытта туу¬чылар саны үлүчеләргә караганда артып киткән. 2016 елда барлык җитештерелгән продукция күләме 2015 ел белән чагыштырганда 11 процентка үскән. Бу казанышта 1270 эшмәкәрнең дә өлеше шактый. Узган елда район икътисадына һәм социаль көнкүрешкә кергән инвестицияләр 2 млрд 600 млн сум тәшкил иткән. 2016 елда 29900 кв.м. торак, 5 мәктәп, ике күп функцияле үзәк, 5 спорт мәйданчыгы, 2 ветеринар пункты, 500 млн сумлык юл төзелгән, 7 ФАП яңартылган. Гомумән, халыкны эш белән тәэмин итү, аның социаль көнкүрешен яхшырту - бу районда иң приоритетлы юнәлеш.

- Делегатларны быел ике районга алып бару – безнең инициатива иде, чөнки Арча да, Балтач та республикабызның тотрыклы районнарыннан. Бу ике төбәктә борынгы гасырлардан килгән рухи байлыгыбыз саклана, биредән бик күренекле шәхесләр чыккан. Әмма шушы байлыгыбызны югалтмас өчен безгә авылларыбызны сакларга кирәк. Шулай булмаган очракта киләчәгегез икеле, чөнки шәһәр җирендә туган телне дә, милли традицияләрне саклау да бик кыен. делегатларга уңышлар телим, ә хуҗаларга рәхмәтләребезне җиткерәм, - диде Бөтендөнья татар конгрессы рәисе ринат Зиннурович.

АрчАЛыЛАр безне ничек җылы каршы алса, шулай ук озатып та калдылар. Ә Балтач районы турында без анда барган Печә фермеры Җамаловтан сораштык.

- Безне дә район җитәкчеләре җыр һәм ипи-тоз белән дигәндәй, җылы каршы алдылар. Аннары өр-яңа зур мәктәпкә алып керделәр. Аның азбарында күзгә ташланганы – дистәләгән кош оясы тезелеп киткән. Ә бинага бахиллар киеп уздык. Мәктәпнең фойесында дип әйтик, махсус өстәлләрдәге шахмат такталары артында укучылар интеллектуаль сәләтләрен сыныйлар иде, заманча җиһазландырылган остаханәләргә дә кереп чыктык. Аларның берсендә малайлар агач эшкәртү белән шөгыльләнә, ә икенчеләрендә кызлар тегү-чигү белән мәшгуль иделәр. Аш-су әзерләү буенча да махсус класслары бар. Укучыларның шунда әзерләгән татлы ризыкларын хәтта авыз итеп тә карадык.

Мәчет кебек һәр бүлмәдә келәм, ә коридорларда кызыл паласлар җәелгән. Актлар залында кечкенә генә концерт та карап алдык.
Шуннан соң агачтан вагонка ясаучы эшмәкәрнең эшчәнлеген кереп карадык. Товарының кибетләрдәгеләрдән аермасы юк, шулай ук целлофан пакетларына төреп, үз билгесе һәм адресы белән сатуга озата. Шунысы кызык, такта ярмасын да (опилки) киптереп сата, заяга җибәрми.

Аннан казылык белән шөгыльләнүче эшмәкәрдә кунакта булдык. дөрес, итне эшкәртү һәм казылык ясау цехларын тәрәзә аша гына күзәттек, ә менә уннан артык җитештерелгән продукциясенең тәмен татып карадык. Ошаган казылыкны бер данә үзең белән алып китәргә дә рөхсәт иттеләр.

Өченче бер эшмәкәр кафе һәм зур автопарк тота. Иң мөһиме – бу эшмәкәрләр авылдашларына эш урыннары булдыралар, гаиләләрен туендырырга гына түгел, ә тормышларын заманча җайларлык хезмәт хакы да түлиләр.

Төшке ашны ашап алгач, без дә бик матур концерт карадык, - дип сөйләде безнең Печә фермеры Рәшит Сәмиуллович.

Өченче көнне “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында пленар утырыш булды. Ә аңа кадәр төбәкләрендә татар эшмәкәрләре җитештергән продукция һәм халык кәсебе товарлары күргәзмә-ярминкәсен карап йөрдек. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та бу күргәзмәне әйләнеп чыкты, Сафаҗайдан казы белән сату иткән рифат нуриманов өстәле алдында да тукталыш яса¬ды. Безнең милли ризыкны Президентка Сафаҗай башлыгы Фәрит каюмов һәм киров СПк рәисе Шамил нуриманов тәкъдим иттеләр.

Пленар утырышта кереш сүз белән БТк рәисе ринат Закиров чыгыш ясады, аннары Башкортостаннан, Чувашстаннан, Ульяннан, Оренбург¬тан, Мордовиядән иң алдынгы КФХ рәисләре һәм Омск өлкәсеннән 10 татар авылын үз эченә алган Большеречье районы хакимия¬те вәкиле Ләйлә Мәүлетдин кызы Мөхәммәтшина урыннарда булган татар проблемаларын күтәреп чыктылар, үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Татарстан президенты Рөстәм Нургалиевич тагын бер тапкыр татар эшмәкәрләрен җылы сәламләде, бу җыенның географиясе киңәя ба¬руын билгеләде, кытайдан, казахстаннан милләттәшләребез барлыгын ассызыклады.

- Авыл җирлеге бетсә, телебезне, динебезне саклау бик авыр булачак. Әлбәттә, без моны аңлыйбыз, шуңа күрә республика күләмендә шушы максатка төрле программалар эшли, елдан-ел без аларны арттыра барабыз. Авылларга газы, юлы гына түгел, хәзер аңа эш кирәк, кешеләргә яшәү һәм шөгыль шартлары тудыру өстендә җитди эшлибез. күреп торам, россиянең башка төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез дә кече ватаннарын саклап калу өстендә зур эшләр алып баралар. Шуңа бу җыен нәкъ үзара тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булып тора да инде.

Киләчәктә дә безгә бергә булырга кирәк. Бергә булсак, авырлыкларны җиңеп чыгачакбыз. Без Россия күләмендә сан буенча икенче ха¬лык, тырыш халык, үзебезнең “татар” дигән исемебезне сакларга бөтен мөмкинлекләребез бар. Шуңа күрә бергә булып, бергә тырышыр¬га кирәк, - дип сөйләде Татарстан президенты һәм берничә делегатны истәлекле медаль һәм рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Аннары делегатлар тәкъдим ителгән резолюцияне, пленар утырышта калкып чыккан мәсьәләләрнең чишелеш юлларын хәл итү максаты белән өстәмә үзгәрешләр кертеп, бертавыштан кабул иттеләр. Ә безнең Шамил Әнәсович әле Бөтенроссия «Татар авыллары» Советы утырышында да катнашты.


 


Олег ӘНДӘРҖАНОВ

--- | 21.03.2017

Зәйдә үсмерләр дүртенче каттан егылган хатын-кызны көлә-көлә видеога төшергәннәр (ВИДЕО)

$
0
0
21.03.2017 Җәмгыять
Зәйдә берничә үсмер дүртенче кат балконында асылынып калган хатын-кызны видеога төшереп торганнар. Бу хәл аларга бик кызык тоелган. Хатын-кыз ярдәм сорап кычкырган һәм озак кына асылынып торганнан соң аска мәтәлгән.

Үсмерләр шуннан соң гына ашыгыч ярдәм чакыртырга уйлаганнар. Мәгълүматларга караганда, хатын-кыз исән калган. Аны хастаханәгә алып киткәннәр. Ханымның балконда асылынып калу сәбәпләрен ачыклау бара, дип хәбәр итә "Әлмәт таңнары".


---

--- | 21.03.2017

Ркаил Зәйдулла «Гаилә һәм мәктәп» журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде

$
0
0
21.03.2017 Матбугат
«Идел» журналының бүлек мөхәррире Ркаил Зәйдулла эш урынын алмаштырды. Шушы көннәрдән ул «Гаилә һәм мәктәп» журналының баш мөхәррире вазифаларын башкарачак.

«Идел»нең иң якын, тугъры дусларыннан берсе булган Ркаил абыйга зур уңышлар һәм сабырлык телибез!


---

--- | 21.03.2017

5 яшьлек Татарстан малае Мәскәүдә Беренче каналны "дер селкетеп"кайткан (ВИДЕО)

$
0
0
21.03.2017 Шоу-бизнес
Туп кебек тупырдап торучы, йомры битле Иван Шуваровка әле 5 кенә яшь, ә ул инде Мәскәүгә барып җиткән. Казанда үсеп килүче Иван Беренче каналдан күрсәтелүче "Лучше всех" тапшыруына барып, Максим Галкинны шаккаттырып кайткан. Афәрин дими, ни дисең?! Үзегез карагыз:


---

--- | 21.03.2017

Татарстанда бер туташка машинага дигән кредит акчасын туздырганы өчен төрмә яный

$
0
0
21.03.2017 Криминал
Чаллыда балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче 25 яшьлек туташка карата "мошенниклык" факты буенча җинаять эше ачылган. Ул «Kia Rio» автомобиле алырга дип рәсмиләштерелгән 367877 сум кредит акчасын кием-салым алып туздырган.

Бу хәл әле 2013 елның августында ук булса да, бүгенге көнгә кадәр туташ алган кредиты буенча бер түләү дә кертмәгән. Җинаять эше буенча хәзер аңа 4 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү куркынычы яный.

Тулырак: Взятый на покупку машины кредит девушка в Татарстане потратила на наряды


---

--- | 21.03.2017

Казанда поезд хатын-кызны бәргән

$
0
0
21.03.2017 Фаҗига
Бүген иртән Казанда поезд хатын-кызны бәреп киткән. Зыян күрүче шунда ук җан биргән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Федерациясе Тикшерү комитеты Идел буе транспортта тикшерү идарәсе җитәкчесенең массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү буенча өлкән ярдәмчесе Дмитрий Захаров хәбәр итте.

Иртәнге 8дә «Компрессорный» станциясеннән ерак түгел, поезд юл буйлап атлаган хатын-кызны эләктерә. Алган җәрәхәтләрдән ул вафат була.

Хәзерге вакытта вакыйга булган урында тикшерү бара, шулай ук барлык хәлне ачыклыйлар, тимер юл хезмәткәрләренең никадәр дәрәҗәдә гаепле икәнен билгелиләр.


---

--- | 21.03.2017

Элвин Грей: "Ул миңа әтием кебек. Ашатты да, киендерде дә"

$
0
0
21.03.2017 Шоу-бизнес
Казанда "Елама, ярсыма", "Агымсу юлын таба", "Гомер буйлап барам", "Үтми торчы, гомер", "Юллар көтә", "Әллә нинди язмыш", "Эй, Ходай, исәнлек бир", "Кузгала поезд" һәм башка алтын хитлар авторы, Уфада яшәп иҗат итүче танылган композитор Ризван Хәкимов җырларыннан торган гаҗәеп концерт узды.

"Җырларым сезгә кала!.." зур сәхнә белән саубуллашу турының тамашасында композиторның якын иҗатташ дуслары һәм кабынып килүче йолдызлар катнашты.

Әлбәттә, барыбызны, бигрәк тә тугры тамашачыны шаккатырган һәм борчуга салган сорау ул – "Ни өчен Ризван Хәкимов сәхнә белән саубуллаша?"
 
"Кадерем бар чагында китәргә кирәк. Сәхнәне яшь талантлы җырчыларга калдырам. "Нәфисә" җыр-театрында менә дигән сәләтле егетләр-кызлар тәрбияләнеп, зур сәхнәгә аяк баса. Сәхнәнең өметле яшьләргә калуына сөенәм. Китәм дигәч тә, дөньядан китәргә җыенмыйм бит. Киләчәктә дә җырлар язачакмын, Алла теләсә", – дип белдерде Ризван Хәкимов.


 
Билгеле булганча, моннан күп еллар элек Ризван Хәкимов тормыш иптәше Нәфисә Хәкимова белән "Могҗиза" җыр-театры оештырды. Әмма Нәфисә ханымның вакытсыз һәм тетрәндергеч вафатыннан соң, Ризван абый театрга "Нәфисә" исемен бирде. Менә инде 14 ел дәвамында "Нәфисә" җыр-театры халкыбызга яшь башкаручыларны тәкъдим итә, Россия буйлап концертлар куя. Казан тамашачысы Рафил Мусин, Гөлназ Гомәрова, Олег Зиннәтуллин кебек яшь җырчыларның чыгышын тамаша кылды. Ризван абыйның кызы Альбина Хәкимова исә "Апама", "Кире кайт син миңа" һәм башка җырлары аша таныш. Шуны да әйтергә кирәк, Альбинаның тавышы ике тамчы су кебек әнисенең тавышына охшаган.
 
Тамашада Башкортстанның "Яшел беретлар" төркеме дә чыгыш ясады. Мәгълүм ки, бу төркем Әфганстан һәм Чечня кебек "кайнар нокталарда" һәлак булучыларга истәлек такталары урнаштыра. Бу игелекле эшкә алар үзләре куйган концертлардан кергән акчаны файдалана. Төркем Ризван Хәкимовның "Кандагар" исемле патриотик җырын башкарып, яшьләрне хәрби-патриотик рухта тәрбияләгәне өчен композиторны Рәхмәт хаты белән бүләкләде. "Кандагар" җырын зал башыннан ахырына кадәр аягүрә басып тыңлады.
 

 
Концерт Рәшит Ваһапов исемендәге фонд ярдәмендә оештырылды. Биредә Ваһапов фестивале лауреатлары Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Рәнис Габбазов катнашты. Шулай ук Илсөя Бәдретдинова, Асаф Вәлиев, Радик Юльякшин, Нәфкать Нигъмәтуллин да бар иде. "Ризван белән озак еллар буе дус булып яшибез. Бик ихлас, олы йөрәкле, сабыр, рәхим-шәфкатьле кеше. Ул Казанга җыенса, туп-туры безгә килә. Бүген дә дусларымны рәхәтләнеп кунак иттем, концерттан соң да безгә чакырдым. Ризванның 30дан артык җырын башкарам. Табадан төшкән иң кайнар җырларын һәрвакыт миңа биреп барды. Ә барлыгы күпме җыр язганын күз алдына да китерүе кыен. Әгәр аның җырларын башкаручы барлык артистларны җыя башласаң, атна буе концерт куеп булыр иде", – диде Нәфкать Нигъмәтуллин.


 
Радик Юльякшин (Elvin Grey): "Ризван абый белән 8 ел элек таныштык. Студиягә килеп, минем эшләвемне карап-күреп киткәч, үзенең җырына аранжировка ясарга тәкъдим итте. Шушы аранжировкадан соң тагын да якынрак танышып, дуслашып киттек. Мине концертларга чакыра башлады. Ризван абый минем өчен композитор гына түгел, ул миңа әтием кебек. Ашатты да, киендерде дә. Ул – киң күңелле, ихлас кеше. Беркайчан да миңа ачуланганы булмады, һәрвакыт матур итеп аңлатты. Мин аны гел сагынып көтәм. Ә инде күрешсәк, үз әтием кебек кысып кочаклыйм. Ризван–әти язган "Елама, ярсыма" җыры – "Elvin Grey" проектының иң уңышлы җырлары рәтендә. Җыр электән үк халык күңеленә керде, ә мин аны яңартып тамашачыга тәкъдим иттем. Ул бүгенге көндә дә мине күтәреп алга алып бара", – ди.

 

Илсөя Бәдретдинова: "Үземне сәхнәдә хәтерләгән көннән бирле Ризван абыйның җырын җырларга хыялландым. Аллага шөкер, бу теләгем чынга ашты, Ризван абыйның "Кичү" дип исемләнгән җырын башкарам. Бу юлы "ике җыр язып килдем", дигәч бик сөендем. Әлегә ул концертка әзерләнү белән мәшгуль, шуңа күрә борчымыйча торам. Концертның тәмамлануын түземсезлек белән көтәм, чөнки Ризван абыйның яңа җырларын тыңлап карыйсым килә. Ризван абыйны күптәннән беләм. Ризван абый Ризван абый инде ул! Ул – искиткеч мегаталантлы Кеше! Уфада, гомумән, Башкортстанда мине иң беренче күрсәткән кеше – Ризван абый. Ул мине концертында чыгыш ясарга чакырды. Саубуллашу дигәне белән бер дә килешәсе килми. Миңа калса, аның күңеле түзмәс, сәхнәгә тартылыр. Китәргә кирәкме юкмы икәнен халык үзе хәл итә", – дип фикере белән уртаклашты.
 

 

Без Ризван Хәкимовның җырларын тыңлап үстек, аның җырларында тәрбияләндек һәм әле озак еллар буе кабатланмас әсәрләрен ишетергә насыйп булсын иде. Аның һәр көе моңлы, тирән мәгънәле, үз язмышын тасвирлый сыман. Сүз дә юк, Ризван абыйның саубуллашуын күңел кабул итми, һич тә ышанмый! Үзе әйтмешли, сәхнәгә бер чыксаң, кире керәсе килми! Сәхнәдән китәргә ашыкма, Ризван абый! Син тамашачыга бик кирәк әле!..


Эльвира ШАКИРОВА

--- | 21.03.2017

Филүс Каһиров хатыны белән улын балалар тудыру йортыннан каршы алган (ФОТО)

$
0
0
22.03.2017 Шоу-бизнес
Филүс белән Эльмира Каһировлар гаиләсендә зур бәйрәм: икенче тапкыр әти-әни булганнар, дип язган идек. 16 март көнне 11 сәгать 20 минутта сабыйлары дөньяга аваз салган. Айдар абыйсына иптәш булган балага Рөстәм дип исем кушканнар.

Тоталь диктант телләр географиясен киңәйтә

$
0
0
22.03.2017 Милләт
Татар, рус һәм немец телләре белән беррәттән тоталь диктантны эрзя һәм мокша телләрендә язачаклар. Акция бу елның 6 апрелендә уза. «Эрзя һәм мокша телләрендә тоталь диктант» россиякүләм белем бирү бушлай акциясенең оештыручылары булып Фин-угыр халыклары мәдәниятының Идел буе үзәге һәм Мордовия Республикасының мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгы тора.

Тоталь диктантта яшь, милләт, социаль статус, эрзя һәм мокша телләрен ни дәрәҗәдә белү-белмәүгә карамастан теләге булган һәркем катнаша ала. Татарстанда әлеге акция мордва халкы күпләп яшәгән районнарда узачак. Мисалга, Бөгелмәдә.

Нәтиҗәләр Тоталь диктант үтеп 5 көн узганнан соң игълан ителә. Аларны Фин-угыр халыклары мәдәниятының Идел буе үзәгенең рәсми сайтында карарга мөмкин булачак.


---

--- | 20.03.2017

Камал театры "Тантана" театраль премиясенең 4 номинациясендә катнаша (ФОТО, ВИДЕО)

$
0
0
22.03.2017 Мәдәният
20 мартта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан ел саен үткәрелеп килүче "Тантана"(“Триумф”) - 2017 театраль премиясенең Комиссия утырышы узды һәм 12 номинация буенча номинантлар исемлеге игълан ителде. Быел премиягә Республиканың 17 театрыннан гаризалар кабул ителде.

«Тантана» - республиканың опера-балет, драма һәм курчак театрлары хезмәткәрләренә театр сәнгатендәге иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен ел саен бирелүче профессиональ премия. Аның акчалата күләме - 50 мең сум. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры быел 4 номинациядә катнаша:

 

Ел вакыйгасы:

- К.Тинчурин «Җилкәнсезләр».

Иң яхшы ир-ат роле:


-  Вәҗиев Рамил Камил улы, Татарстанның атказанган артисты - К.Тинчуринның “Җилкәнсезләр” спектаклендә Нуретдин роле өчен.

Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле:

- Каюмова Алсу Салихҗан кызы, Татарстанның атказанган артисткасы - И.Зәйниевнең “Көтәм сине” спектаклендә Зәйнәп роле өчен.

Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле:

- Сабирҗанов Алмаз Реваль улы, Татарстанның атказанган  артисты - И.Зәйниевнең “Көтәм сине” спектаклендә  Арслан роле өчен;

-  Хәйруллин Искәндәр Илдар улы, Татарстанның халык артисты - К.Тинчуринның “Җилкәнсезләр” спектаклендә Мисбах Хаҗи роле өчен.

Премияләрне тапшыру тантанасы 27 мартта 18.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә үтә. Билет алырга, 293-03-74.


---

--- | 22.03.2017
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>