Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Буада югалган баланың әнисе: “Күрәзәчеләр судан түгел, урманнан эзләргә куша”

$
0
0
29.03.2017 Хәвеф-хәтәр
Язгы каникуллар вакытында, елга-күлләр боздан арчылганда балаларны урамга чыгару аеруча да куркыныч. Әнә, Буа районының Казма авылы халкы да 15 марттан бирле ут йота. 14 яшьлек Илназ Шибаев шул көнне суга төшкәндәй юк була.

Казма авылына терәлеп үк Зөя елгасы ага. Шуңа микән иң беренче шик тә шул елгага төшә: яшүсмерне водолазлар да эзләде хәтта. Тик су болганчык, пычрак, агым тиз булганга эзләү эшләре шактый авыр. Ә вакыт уза тора, Илназның югалуына бүген уникенче көн.
 
Шибаевларны авыл халкы социаль яктан тәэмин ителмәгән, йомшаграк гаилә дип бәяләде. Гөлшат һәм Илгизәр Шибаевлар биш балага гомер биргән: өч кыз, ике малай. Гаилә Казма авылында Гөлшат ханымның әти-әнисе нигезендә яши, шулай ук Буада фатирлары бар. Илгизәр әфәнде Казаннан, акыл ягыннан җиңелрәк. Шуңа микән, Гөлшат ханым Фәнил исемле өйдәш белән көн күрә. Иң гаҗәбе, балаларның әтисе Илгизәр дә шул ук йортта яши.
 
“Урамда озак йөрми иде”

 
Илназ – гаиләдә төпчек бала, икенче төркем инвалид. Акылга зәгыйфь.  Ул Буада М. Вахитов исемендәге гимназиянең коррекция классында укыган. Авылдашлары аның авызыннан бер генә сүз дә ишетмәгән, чөнки сөйләме аңлаешсыз.  Әнисе исә аның “чипсы”, “Фрия апа” дигән сүзләрне әйтә белүен искәртте.
 
–Илназның су тирәсенә барганын бер дә күргәнем булмады, – ди Казма авылы мәдәният йорты мөдире Гөлфия Гыйниятуллина. – Бер ияләшкән бала гел шунда бара бит ул. Илназ курка иде. Бик жәллибез үзен, табыла гына күрсен.

Әнисе Гөлшат ханым да бу фикерне куәтләде. Илназның моңа кадәр Зөягә төшкәне булмаган.
 
–Буада укыгач, авылга атна ахырында гына кайта иде ул, – ди әнисе. – Ә бу көнне исә мин дә Буада идем. Мәктәптән кайту белән “Авылга китик” дип бәйләнде. Такси белән кайттык. Өйдә пирог, кабартмалар белән чәй эчте.  Шуннан соң урамга чыгып китте, аның шулай йөреп керә торган гадәте бар иде. Бу кичке 5нче яртылар тирәсе. Гомердә дә алай озак йөргәне булмагач, 6лар тирәсендә эзли башладым. Авылда без йөрешә торган Фрия апа яши. Иң беренче анда түгел микән дип, шунда чаптым. Тик ул анда сугылмаган. Илназның аларга бармый калган көне юк иде. Буага китмәдеме икән дип, кызыма шалтыраттым. Анда да юк.
 
Илназ өч ел Казандагы махсус мәктәптә дә укып кайткан. Башкаланы яратмаган булса кирәк, Буага кайткач, шатлыгының иге-чиге булмаган. Укырга да теләп йөргән. Билге куймасалар да, укудан очынып кайткан.
 
–Анда-монда барам дигән сүзе дә булмады, – дип көрсенә әнисе. –Берәрсенә үпкәсе барын да сиздермәде. Берәр машинага утырып китмәдеме икән дип тә шикләнәм. Әллә ничә күрәзәчегә дә бардык инде. Баштарак “Судан, яр буйларыннан эзләгез” дисәләр, хәзер “урман, посадкаларада адашып йөрми микән?” диләр. Берсе дә үлгән дип әйтми. Үзем дә исән дип көтәм. Төшемә дә керми ичмаса, берәр билге булыр иде.
 
“Илназ өйдә, бүген укырга килми”
 
Иң кызыгы шул, бала югалу турында хокук саклау органына Илназның әти-әнисе түгел, ә гимназия җитәкчелеге хәбәр итә.
 
–Илназны укудан апасы килеп ала иде, – ди директор Линар Зиннәтуллин. – 14 көнне дә ул энесен алырга килгән, сыйныф җитәкчесеннән: “Иртәгә укыргамы?” дип сораган. Бу көнне малайның әнисе дә Буага килгән булган. Каникулга санаулы көннәр калуга карамастан, ул аны авылга алып кайтып киткән. Хәер, бу очрак беренче генә түгел. Элегрәк тә атна уртасында алып кайтып, иртән мәктәп автобусына утыртып җибәрә иде ул аны. Тик 15 көнне Илназ укырга килмәде. Сыйныф җитәкчесе шундук әнисенә шалтырата. Гөлшат ханым исә: “Илназ өйдә, бүген укырга килми” дип җаваплый. 12ләр тирәсендә укытучы кабат шалтырата. Бу вакытта исә трубканы күршеләре ала да: “Илназ кичәдән бирле юк бит инде” дип елап җибәрә.
 
Менә шуннан соң гимназия полиция, коткаручылар хезмәтен күтәрә. Мәгариф идарәсе вәкилләре, мәктәпнең тәрбия эшләре һәм хуҗалык эшләре буенча директор урынбасарлары, Илназның сыйныф җитәкчесе Казмага юл ала.
 
“Машиналарга утырып китә торган гадәте булган”
 
–Илназ – икенче төркем инвалид, – ди директор. – Сөйләме аңлаешсыз, “апа”, “абый” сүзләрен генә ачык әйтә. “Эх-эх” авазы белән аңлата үзенә кирәген. Шулай булса  да, агрессив түгел, усаллыгы юк, йөзеннән елмаю китми, һәр кеше белән исәнләшергә тырыша. Минем белән көнгә әллә ничә мәртәбә кул биреп күрешә иде. Тәмле ашарга ярата. Ашханәдә өстәмә порция алып та ашый. Ир бала булгангадыр инде, машиналар ярата. Гимназия яныннан машина үтеп китсә дә, аңа кул күтәреп кала иде. Авылда да машиналарга утырып китә торган гадәте булган. Тик авыл халкы инде аны бер урам әйләндереп, кире кайтарып куйган. Шуңа күрә, бу көнне дә чит машинага утырып китмәдеме икән дип шикләнәбез. Казма авылында бездә эшләүче бер укытучы яши. Ул Илназның Зөягә якын да бармавын, судан куркуын әйтә.
 
Әниләре  артык пошынмый кебек тоела миңа. Баласын алсаң, эт тә ырылдый, мәче дә каршылык күрсәтә бит. Болар исә артык тыныч. “Тәмәке алырга чыгарып җибәргән идек, шуннан кайтмады” дип әйтәләр икән. Илназның абыйсын да күргән идем, “Водолазлар судан тапмады бит, кайтыр әле, исәндер” диде. Аларның оптимистик уйлары әйбәт, билгеле. Тик бала бит ул, кызганыч.
 
Берәрсеннән куркып качып утырмый микән дип, гимназиянең подвал-парникларыннан да, якын тирә авыллардан да эзләгәннәр малайны. Тик файдасыз.
 
–Күзгә-башка чалынса, аны танымый калып булмый. Карап торышка ук сәламәт бала түгел икәнлеге аңлашыла. Кыскарак кына буйлы, әзрәк бөкресе дә бар, – ди Линар Зиннәтуллин. – Күренсә, аңа халык та, полиция дә игътибар итәр иде.
 
Илназ әлеге сыйныфка дүртенче бала булып килеп кушылган. Кызганыч, узган ел Илназ исемле адашы шулай ук фаҗигале төстә вафат булган. Үләр алдыннан “Мин үләм” дигән сүзләр ычкындырган булган ул. Директор сүзләренчә, Илназ Шибаев та югалуына бер атна элек бер әби үлгәч, зиратка барган. Шунда ул да: “Мин дә үләм бит” дип ычкындырган. Әллә Ходай андый балаларга эчке сиземләү биргәнме, белмәссең... Тик шулай да бер гөнаһсыз баланың исән-имин әйләнеп кайтуын телибез.
 


Чулпан ШАКИРОВА

--- | 27.03.2017

Биектаудан Зөһрә Хәкимуллина ШИГЫРЬЛӘРЕ

$
0
0
29.03.2017 Хатлар
Исәнмесез, хөрмәтле Матбугат-руны гамәлгә ашыручылар!!! Мин - Зөһрә Хәкимуллина. Биектауда яшим. Миңа 53 яшь. Гомерем буе әдәбияттан ерак - сәүдә өлкәсендә хезмәт куйдым. Ләкин күңелем белән әдәбиятка гашыйк кешемен.

Сезгә үземнең берничә иҗат җимешемне тәкъдим итәм. Һәм аларны Сезнең сайтыгызда күрүгә өметләнеп калам.

Сезгә зур ихтирам белән Зөһрә Хәкимуллина. Биектау.

 

 

 


Дага таудан сәлам!

Биектавым — чал тарихлы таулар иле,
Дага тауда — минем халкым сере!
Тау битендә , ялгыз дәрвиш булып,
Хаҗи Мулла рухы йөри - тынгы бирми!

Изге Бабам рухы йөри,яктылыкка өнди.
Безгә ныклы иман көче тели .
Чакырып китерә дә меңнәрне ,
Яшьләндерә гамьсез күзләрне.

Әйтә кебек: күрәсезме мәңгелектән
Ничә чишмә мөлдерәп сезгә карый?
Бер дә юкка түгел, варисларым,
Җир-Анабыз Сездән дога сорый!

Бу тауларның катламнары
Халкыбызның йөзен саклый.
Шәһит киткән батырларның җаны
Әле Һаман тынгы тапмый!

Һәрбер карыш җирне саклап,
Балаларым сузылып яттылар.
Ядкарь булып батыр яугирләргә
Тау сыртлары гына арттылар.

Телне, динне сакламасак,Гайшә-Ана
чишмәсенә кемнәр чиләк элер?
Җәйләүләрдә кемнәр хуҗа булып,
Кем уллары Җирне сөреп йөрер?!

Бабайларның әманәтен саклау-
Хәзер менә сезнең җилкәгездә.
Югалтырга Аны - хакыгыз юк —
Нәрсә генә дисәгез дә!!!
Нәрсә генә дисәгез дә!!!

Уйла, кешем... Һәм онытма!!!

Яткан чакта җылы түшәк-мендәреңдә,
Менгән чакта кәнәфиең--мөнбәреңә
Уйла, Кешем, уйла һәм онытма:
Сине саклап улы сакта тора,
Аналары төн йокламый дога кыла.
Җир астында күмер чаба ир солтаны,
Нарасые өзелеп өйдә көтә аны!!!

Үрелгәндә затлы шәраб,яхшы кабымлыкка,
Көн күргәндә сыгылган бер табынлыкта,
Уйла,Кешем! Уйла һәм онытма:
Адым саен авыру сабый
Ярдәм сорап күзләремә карый
Әллә нигә түгел, сәламәтлек сорый!
Әби--бабайларым тиен саный.Телләрендә—
Ярый әле,Һәр ай килә, ярый--ярый.

Җилдергәндә затлы машинаңда,
Очкан чакта җитез очкычларда
Уйла, кешем! Уйла һәм онытма:
Азаплана берәү аякларым йөрми ди,
Ник соң таяклар да хәлгә керми ди.
Мал кайгысы түгел анда, җан кайгысы,
Ярдәм итәр кем ди, кайсысы?!

Очып йөргән чакта кайберәүләр
Хуҗа булып зәңгәр күккә
Җирдә меңнәр, ярдәм сорап,
Тәңребезгә сәҗдә китә.
Уйла, Кешем! Уйла һәм онытма:
Аллаһ-бөек! Аллаһ-берәү генә!
Барысын да Ул хәл итә,
Тотмагыз Сез күккә киртә!

Җир бүлгәндә күршең белән.
Сер бүлешер кешең белән
Уйла, Кешем! Уйла һәм онытма:
Алып китеп, булмый бездән кала,
Яшәгәндә гөлгә күмик Җирне,
Ахыр чиктә күп кирәкми,
Бер ләхетлек җир дә җитә,
Ахыр чиктә... Һәркемне дә
Үз урыны... анда көтә...

Яңа язлар килде! ...
Килде ул көтелгән манзара -
Язларның капкасы ачылды!
Наз көтеп арыган күңел-кош
Күкләргә, биеккә атылды!

Язлар яңа сулыш-тынын өрде,
Булмас ла бу кошны туктатып!
Яз җиледәй бииселәр килә
Тамганда тамчылар тып та тып.

Языласы яңа җырлар булып
Баскан эздән ургып су чыга.
Кар сулары бик зур дәва икән
Минем кебек моңлы юлчыга!

Саумысыз дип дәшәм талларыма
Аларның да күзе ачылган!...
Тау битендә үз сукмагым көтә -
Яңа гына кардан арчылган!..

Әманәт

Аяк астым яшел чирәм -
Әп- әзер бер хәтфә келәм.
Ходай аны үзе биргән,
Сиңа дигән,миңа дигән.

Эчәр суым —саф көмештер,
Безгә дигән зур өлештер.
Сулар һавам--Аннан бүләк,
Биргән камил акыл, зирәк йөрәк.

Күз-колаклар, аяк-куллар
Үз урынында кирәк дигән.
Кодрәте киң,мәрхәмәте чиксез—
Барысын да төгәл биргән.

Безне сөеп биргән нигъмәтләрне
Шөкер итеп кабул итик.
Булганнарның бәрәкәте булсын,
Алтын таулар өмет итмик!

Бу байлыклар--зур әманәт,
Үзе биргән, кадерен белик.
Саф көенчә, бөтен килеш
Оныкларга илтеп бирик!

Яшьтәшемә

Таудан аккан ташкын көчле була,
Тау елгасы үргә акмый ул.
Дулкыннарга ятып агып киткән
Яшь гомерләр кире кайтмый ул!

Күзләреңдә җемелдәгән чыкны
Керләр итеп кояш киптергән.
Шаянлыкны,шуклыкларны җилләр
Еллар итеп сибеп бетергән.

Буйсынма Син вакыт җилләренә,
Учагыңны сакла, бирмә күмергә!
Син еларга тиеш түгел әле,
Син көлергә тиеш,көләргә.

Агач утырт бакчаң түрләренә,
Соң түгел:әле сиңа илле... генә.
Алтмышыңда өзәрсең җимешен
Оныкларың белән бергә-бергә.

Кыз-улыңны җыеп җырың җырла,
Туган Илдән, Туган телдән туйма!
Җыруларың шытым бирер--онык-
ларың үз телеңдә җырлап йөрер!


---

--- | 29.03.2017

Элвин Грей телевизион тапшырулар алып баручысы булган? (ФОТО)

$
0
0
29.03.2017 Шоу-бизнес
Соңгы арада Элвин Грей белән Салават Фәтхетдинов арасындагы бәхәсле көрәш темасы бераз тынып торды төсле. Инде менә тагын бер зур яңалык: Элвин Грей үзенә җыр һәм бәхәсләшүдән кала яңа шөгыль тапкан ахрысы.

Шушы көннәрдә генә «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясенең артистны алып баручы буларак әзерләве билгеле булды.

Бу турыда үзенең Твиттерында алып баручы Лилия Галимова язган.

Элвин тагын нинди яңалыклары белән шаккатырыр, карап карарбыз.


---

--- | 29.03.2017

Яшел Үзән йортларында җылылыкны "акыллы җиһазлар"исәпли

$
0
0
29.03.2017 Җәмгыять
Яшел Үзәндә җылылык өчен түләүләрне исәпләүгә "Ростелеком" белән берлектә үзгәреш керткәннәр. Экономияләү максатыннан 86 торак йорт коллектив кайнар су һәм җылылык исәпләү җиһазы белән тәэмин ителгән.

Һәр җиһаз үзе автоматик рәвештә интернет аша кулланылган күрсәткечләрне идарә итүче компаниягә җибәрә.

Шәһәр администрациясе дә экономияләргә ярдәм итүче әлеге "акыллы җиһазлар" эшчәнлегенә бик югары бәя биргән.

Партнерлар яңалыгы


---

--- | 29.03.2017

“Кече Рбишча – кече ватаным” күргәзмәсе булып үтте

$
0
0
29.03.2017 Мәдәният
Нижгар төбәгенең татар авыллары талантларга бай, һәр тармакта диярлек алар бар. Сынлы сәнгать тә читтә калмаган – рбишчалы Әмир Хамзин менә дигән пейзажлар яза. Март башында район мәдәният йортында аның “Кече Рбишча – кече ватаным” дип аталган иҗади күргәзмәсе дә булып үтте. Анда рәссам 40 картинасын тамашачылар хөкеменә тәкъдим итте.

Әйтергә кирәк, белгечләр әфәнде эшләренә югары бәя бирде.

Әмир Нурәхмәт улы Нижгар төбәге самородогы. Махсус белеме булмавына карамастан, картиналарын бөтен сынлы сәнгать ысулларын кулланып яза ул. Аның эшләре искиткеч композицияле, күләмле, ә төсләр аеруча мактауга лаек. Чын мәгънәсендә профессионал ул, ә иң мөһиме - Әмир минем дустым, - ди районның танылган рәссамы Салих Алимов.

Әйе, Әмир әфәнде үзешчән рәссам, чөнки ул рәсем ясарга мәктәп программасы кысаларында гына өйрәнгән, авылдашы Җәфәр абый Рәхимов янында тәҗрибә туплаган. Ә профессиональ дәрәҗәгә сәләте ярдәмендә ирешкән.

Беренче сыйныфтан ук рәсем дәресләрен яраткан ул. Бишенче сыйныфта рәсем ясау нечкәлекләрен аларга Хәсән абый Үмәров укыта башлаган. Ул Әмирдә бу сәнгатькә мәхәббәт тудырган да. Ә Җәфәр абый авылның танылган балта-пычкы остасы булган. Ул матур бизәкләр белән бизәлгән агач әйберләр эшли булган, майлы буяулар кулланып, әйбәт рәсемнәр дә ясаган. Әмир Нурәхмәт улы да иҗатында шушы техник алымны куллана.

Күбесе өчракларда авыл малай-кызларына теләгән һөнәрләрен үзләштерергә авыр була, аеруча ошаган кәсеп иҗади булса. Менә Әмир әфәнде дә җирле мәктәпне тәмамлап, рәссам кәсебенә укырга тели, ләкин махсус уку йортына укырга керергә көнкүреш проблемалар комачаулый. Шуңа да карамастан, ул балачак хыялына хыянәт итмичә, рәсем ясауны җан шөгыленә әверелдерә. Ә профессиональ эшчәнлек итеп төзүче һөнәрен сайлый. 2000 елларда ул үз куллап йорт, терлек каралтысы, мунча төзи. Өендәге барча мебель һәм көнкүреш кирәк-яраклар аның алтын куллары белән ясалган.

Әмир Нурәхмәт улының иҗади күргәзмәсендә без дә булдык һәм аның белән әңгәмә кордык.

- Әмир әфәнде, сезнең рәсемнәрегездә аеруча күп кече ватаныгыз - Рбишча табигате сүрәтләнгән. Сез пейзажлар гына ясыйсызмы?
- Әйе, мин пейзажист. Башка юнәлештә эшләгәнем дә, дөресен әйткәндә, тырышып караганым да  юк. Сынлы сангатьтә, кагыйдә буларак, жанрлар кушылмый. Мәсәлән, бөек пейзажист Иван Шишкинга да “Наратлыкта таң” картинасындагы аюларны башка рәссам – Константин Савицкий ясарга булышкан икән.
- Картиналарыгызга сюжетлар каян аласыз?
- Минем өчен туган авылым – илһам чыганагы. Рбишча табигате искиткеч матур, күптөрле төсләргә бай. Туган җирем мине иҗатка канатландыра. Аеруча кышкы күренешләрне сүрәтләргә яратам. Кышкы табигать сихри, тынычлык хөкем итә анда. Нәкъ менә тыныч¬лыкны, чиксез ап-ак киңлекне холкыма тиңдәш дип табам.
- Рәсем ясаганда нинди хисләр кичерәсез?
- Ял итәм, җаным, тәнем белән иҗади процесска чумып, рәхәтләнәм, ләззәт алам. Бу минем җан шөгылем, шуңа күрә картиналарымда туган ягыма карата булган бар мәхәббәтемне сүрәтлим, ачыклыйм.
- Сез хәтердә калганнардан яки натураданмы язасыз?
- Натурадан дияргә була. Дөресрәге, тәрәзәдән. Безнең авыл тирәсендә, кай якка гына карашны юнәлтсәң дә, матур күренеш. Баш¬та шуларны холстка төшерә идем, соңрак балаларым сюжетларны фотога төшереп китерә башладылар. Әлбәттә, табигать кочагына чыгып, рәсем ясау бернәрсә белән дә чагыштырмаслык ләззәт. Тик безнең халыкның менталитеты башка, беләсез бит, алар иҗади шөгыльне көлкегә күтәрергә тыры¬ша. Мольберт тотып кырлар буйлап йөрегәнне күрсәләр, шаяралар. Шуңа күрә фотолардан каралмалар (набросок) ясыйм, ә төсләрне фан¬тазиям ярдәмендә баетам.
- Беренче картинагыз исегездәме?
- Әйе, мин Исаак Левитанның “Алтын көз” картинасыннан күчермә ясадым. Бүгенге иҗат җимешләрем белән чагыштырганда, сыйфаты түбән иде аның. Шулай да аны хөрмәтле урында саклыйм. Бу эшкә ике дистә ел булып килә инде.
- Белемегезне ничек арттырасыз?
- Махсус әдәбият укыйм, бөек рәссамнарның иҗатын, техникасын өйрәнәм, Аларны практикада кул¬ланырга тырышам.
- Сезнең стиль кемнекенә якынрак?
- Исаак Левитанныкына, дип беләм. Аның әсәрләренә карап мин өйрәндем, аларга күчермәләр ясап, тәҗрибә тупладым. “Алтын көз” картинасын ике, “Март”ны бер тапкыр күчереп ясадым.
- Сезнең шөгылегезгә туганнарыгыз ничек карый?
- Хуплыйлар, ярдәм итәргә тырышалар. Иң мөһиме – комачауламыйлар. Мин эш булмаганда, аеруча кыш айларында картинаар язам. Әти-әни белән яшәгәндә аңламыйлар иде кебек. “Бу кәсеп ипи ашатмас”, - дияләр иде туганнар да. Бүгенгә үз йортымда үзем хуҗа. Тормыш иптәшемә, балаларыма шөгылем ошый.
- Сез картиналарыгызны бүләк иткәнегез яки сатканыгыз бармы?
- Сатканым юк, еш кына бүләк итәм. Туганнарым, дусларым бик теләп алалар. Аңлагыз, мин сатып табыш алыр өчен язмыйм аларны. Сынлы сәнгать – минем хобби. Менә район мәдәният йортында беренче күргәзмәм дә булып үтте. Әлбәттә, моңа мин бик шат. Аны оештырган өчен Хөсәин Мансур улы Аймалетдиновка аеруча рәхмәтлемен.
- Киләчәккә иҗади планнарыгыз нинди?
- Иҗат итәргә, яңа сюжетлар эзләргә. Рәссам һәрвакытта да эзләнергә тиеш. Туган авылым табигатен сүрәтләп, киләчәк буынга мирас итеп калдырасым килә. Шулай ук планда күргәзмәләр оештырып, Түбән Новгород һәм Мәскәү мәйданнарына чыгу. Бу эштә дә минем беренче ярдәмчем Хөсәин әфәнде булыр дип ышанам.
- Әмир әфәнде, әңгәмәгез өчен рәхмәт, уңышлар сезгә.


Ринат СӨННӘТОВ

--- | 29.03.2017

Мордовиядә “яулык” проблемасы азагына якынлашты

$
0
0
29.03.2017 Дин
Мордовия Республикасының Азюрка татар авылында укытучыларга яулык киюне тыю турында эш азагына якынлашты. Кичә һәм бүген Ромоданово бистәсе судында узган утырышларда укытучылар файдасына карар чыгарылган: мәктәптә яулык киеп укыту моннан соң тыелмаячак, һәм бу уңайдан кисәтүләр башка ясалмаячак.

Бу хакта Саратов өлкәсе адвокаты, “Халыкка хокукый ярдәм үзәге” иҗтимагый оешмасының идарә рәисе Равил Тугушев хәбәр итте.

Суд укытучыларны яклап чыкса да, ел башыннан бирле көн үзәгендә булган яулык эше буенча рухи яктан күргән зыян өчен түләттерү уңай хәл ителмәгән. 13 укытучының һәркайсына 5 әр мең сум дип билгеләнгән бу сумма түләнмәячәк. Соңгы дәлилле карар 31 нче мартта дөнья күрәчәк.

Искәртеп үтик, Азюрка мәктәбе җитәкчелеге мөслимә укытучыларның яулык киеп укытуына каршы чыккан иде. Бу мәсьәлә буенча Мордовия Мәгариф һәм фән министрлыгыннан да вәкилләр килеп, укытучылар белән сөйләшүләр үткәрде, аларга, яулыкларын салмаган очракта, эштән куу белән янау булган иде.

 


Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА

--- | 28.03.2017

Илсөя Бәдретдиновага "тәртипсез бүләк" ясаганнар (ФОТО)

$
0
0
29.03.2017 Шоу-бизнес
Артист кешегә якын итеп ниләр генә бүләк итмиләр! Тамашачының чәчәк бәйләмнәре белән дисеңме, шоколадмы, төрле-төрле йомшак уенчыклар белән сөендерергә тырышуына җырчылар күнегеп тә бетте кебек инде.

Ә менә Илсөя Бәдретдиновага бөтенләй көтелмәгән бүләк ясаганнар. "Нәкъ үзем кебек" ди ул.

Игътибар белән карагыз әле, йә ничек, шәпме?


---

--- | 29.03.2017

Газиз улын да кызганмаган

$
0
0
29.03.2017 Криминал
Казандагы бер гаиләдә көпә-көндез чыккан низаг та ямьсез тәмамлана. Хуҗа хатын үзенең ... улы өстенә пычак белән ташлана. Эче яраланган 35 яшьлек ир-ат 12нче шәһәр хастаханәсенә озатыла.

52 яшьлек хатынны милли гвардия гаскәрләренең ведомстводан тыш сак экипажы тоткарлый. Җинаять Кодексының 111нче “Сәламәтлеккә авыр зыян китерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылырга тора, дип хәбәр итә РФ Милли гвардия гаскәрләренең Татарстан Республикасы буенча “Ведомстводан тыш сак идарәсе” ФДКУнең матбугат хезмәте.

 


---

--- | 29.03.2017

Гөлсирин Абдуллинаның яңа иҗади сәфәре башланды! (АФИША)

$
0
0
29.03.2017 Мәдәният
Кичә, 28 февраль, Алабуга шәһәрендә Гөлсирин үзенең өченче сезон гастрольләрен башлап җибәрде! Яңа концерт программада төп игътибар Гөлсириннең үзенә , аның яратылып өлгергән һәм өр-яңа җырларына бирелә! Концертта шулай ук -Рәнис Габбазов белән Азат Абитов та катнаша!

Ваhапов фестивале лауреаты Гөлсирин Абдуллинаның концертларына рәхим итегез!

29 МАРТ – МАМАДЫШ,
РДК,19.00,
тел.:+79600598709, +78556332993



30 МАРТ – АЛАБУГА,
ГДК,18.00,
тел.:+78555734279

1 АПРЕЛЬ – БАЛТАЧ,
РДК, 19.00,
тел.:+79874114529

4 АПРЕЛЬ – КАЗАН,
Филармония,19:00
kzn.kassir.ru/kassir/event/view/39179
www.concert.ru/Order.aspx?ActionID=69206
Касса Филармонии:+7(843)2771822

6 АПРЕЛЬ – ӘЛМӘТ,
Драмтеатр,19.00,
Тел.:+79173981727, 454640

7 АПРЕЛЬ – ТҮБӘН КАМА,
Муз.колледж,18.30,
тел.:+79172606569



 


---

--- | 29.03.2017

Башым авыртмасын, дисәң (ГАДИ КИҢӘШЛӘР)

$
0
0
29.03.2017 Киңәш-табыш
Баш үтереп сызлаганда, күзгә ак-кара күренми. Моның ничаклы авыр хәл икәнлеген үз башына төшкәннәр генә беләдер, мөгаен. Табиблар фикеренчә, баш авырту һәм хәтер саегу күбесенчә минең кан тамырлары тараюга һәм вак капиллярларның тыгылуына бәйле. Башка органнарыбыздагы тукымалар кебек, баш миен кан белән тәэмин итүче тамырлар да даими кайгыртуга, аеруча чистартуга мохтаҗ.

Кирәгеннән артык тупланган “начар” холестерин, тозлар, майлар, шлаклар, токсиннар, эреле ваклы тамырлар эчендә утырым рәвешендәге атеросклеротик оершалар хасил итеп, аларның табигый үткәрүчәнлегенә зыян сала. Нәтиҗәдә баш сызлый, күрү һәм хәтер начарлана. Бу хәлдән котылу өчен, учлап дару ашаганчы, кан тамырларын табигый юл белән чистарту һәм киңәйтү күпкә отышлырак һәм арзанрак. Ничә яшькә җитүебезгә карамастан, сау-сәламәт һәм зирәк акыллы булыйк дисәк, түбәндәге файдалы азык-төлекне көндәлек рационыбызга кертү зарур.

“Баллы” әстерхан чикләвеге
Әстерхан чикләвеген иттарткычтан чыгарып, куе ботка хәленә килерлек күләмдә бал кушып болгатабыз. Теләгән кеше берәр чеметем дарчин һәм имбир оны да өсти ала. Шифалы һәм бик тәмле катнашманы суыткычта саклыйбыз, ашар алдыннан көнгә 3 мәртәбә берәр аш кашыгы кабып куябыз.

Бал белән суган согы
1 стакан сыек балга стаканның өчтән бер өлеше күләмендә яңа сыгылган суган согы салып болгатабыз һәм суыткычка куябыз. Бу катнашма бик үк тәмле түгел, әмма файдалы үзлекләре искиткеч. Аны ашар алдыннан көнгә 3 мәртәбә берәр чәй кашыгы күләмендә кабул итәргә кирәк. Кан тамырларын чистартудан тыш, ул организмның чирләргә каршы торучанлыгын да арттыра.

Гранат, алма, кишер соклары

Бу сокларның кибеттән сатып алынганнарын түгел, ә җимешләрдән һәм яшелчәдән яңа гына үзебез сыгып алганын куллану зарур. Көнгә ике-өч мәртәбә, ашар алдыннан яртышар стакан күләмендә эчү сорала. Берничә төрлесен бергә катнаштырып эчү файдалырак.

Әрекмән тамыры төнәтмәсе

Дәвалау курсы – бер ай дәвам итә. Көздән җыеп киптергән тамырларны файдаланабыз. Кичтән 10 г коры әрекмән тамырын термоска салып, өстенә бер стакан кайнап торган су коеп, иртәнгә чаклы шунда төнәтәбез. Сөзеп алгач, суыткычта саклыйбыз. Иртән, ашарга ярты сәгать кала, 4 аш кашыгы төнәтмә эчәбез. Әрекмән тамыры төнәтмәсе, баш миенең кан тамырларын чистартудан тыш, ашкайнату системасы өчен дә бик файдалы эчемлек.

Киптерелгән җимешләр һәм мандарин
Әлеге нигъмәтләр, тәмле булудан тыш, сәламәтлекне яхшырту, кан тамырларын ныгыту сыйфатына ия. Һәр көнне, иртәнге ашка ярты сәгать кала, 1 мандарин, бер-ике аш кашыгы йөзем, ике әстерхан чикләвеге ашарга мөмкинлек тапсак, башыбыз сызлап интектермәс. 15 минуттан лимон салынган яки аның согы сыгылган 1 стакан кайнаган су эчеп җибәрергә кирәк, тагын шулчаклы вакыт үткәч, иртәнге ашка рәхим итәргә дә була.

Югарыда санап үтелгән ысулларның, һичьюгы, бер-икесен генә кулланып карасак та, чагыштырмача тиз арада нәтиҗәсе сизелми калмас. Иң мөһиме: бу табигый азыклар баш миебезне чорнап алган капиллярларны табигый юл белән чистартып, кан йөрешен, матдәләр алмашын яхшыртыр, ми эшчәнлеген нормага салыр. Башның даими авыртуыннан арынырбыз, чигәләр кысудан туктар, йокыбыз тирән һәм тыныч булыр, кан басымы уйнап тилмертмәс, ишемик инсульт куркынычы янамас. Күңел күтәрелер, эшкә сәләтебез артыр. Яхшы хәтер, зирәклек, аек акыл, тиз уйлау сәләте, катлаулы хәлдә дә фикер чуалмау, игътибарны җиңел туплый алу кебек мөһим факторлар күбесенчә кан тамырларының сыгылмалылыгына, чисталыгына бәйле. Күргәнегезчә, моңа ирешү әлләни авыр түгел, җитмәсә, күбесенчә үзебездән тора.

Организмыбыздагы тискәре үзгәрешләргә битараф булмыйча, вакытында чарасын күрергә ашыгыйк. Урын өстенә егылып, кеше күзенә карап тилмереп ятмыйча, якыннарыбызга терәк булып, аларны сөендереп һәм үзебез дә сөенеп яшәргә язсын.


Хәмидә ГАРИПОВА

--- | 29.03.2017

Булат Җиһаншин: Эстрада җырларын тыңлаганга гына яшьләр татар телен онытып бетерми

$
0
0
30.03.2017 Шоу-бизнес
Үзенчәлекле тавыш иясе, җырчы-композитор-аранжировщик, озак кына интервьюларда катнашмаган Булат Җиһаншин, ниһаять, бүген сөйләшергә теләде. Булатның иҗаты күп төрле – заманчадан башлап, RnB, поп, халыкчан-лирикага хәтле. Ә җырлары төрле җиңүләр яулады. Мәсәлән, аның “Я, хуш, сау бул” җыры күп еллар буе иң популяр телефон рингтоны булып тора. Ә “Туган якта” җыры Болгар радиосының “Кайнар Хит” хит-парадының беренче җиңүчесе булып “Милли музыка премиясе” лауреаты булды.
Соңгы вакытта Булатны милләт, тел, эстрада темалары борчый башлаган.    – Булат, күңелеңнең тынычлыгын ниләр качырды?    – Соңгы вакытта милләтебезне кысулары, халкыбызны зомбига әйләндерүләре ачуымны чыгара. Мин милләтче түгел, дөньядагы барлык милләтләрне дә яратам. Ләкин һәр кеше туган телен ныграк яратырга тиеш. Аңыбызга рус телен сеңдерү буенча көчле, җитди эш алып баралар. Бөтен җирдә рекламалар рус телендә яңгырый. Татар яшьләре русча сөйләшмичә нишләсен инде? Бер инглиз теле укытучысы телне өйрәнер өчен, яныңда шул телдә сөйләшүче булырга тиеш дигән иде. Шулай итеп кеше телгә ияләнә һәм инглиз телендә сөйләшә башлый.    Аннан бездә “Европа плюс”, “МУЗ ТВ” кебек төрле музыкаль каналлар бар. Анда русча, инглизчә, французча җырларны гына әйләндерәләр. Ләкин татарларның да супер треклары бар бит. Әгәр без Россия Федерациясендә яшибез икән, закон бар милләткә дә тигез карарга тиеш: эфирларда чуваш, башкорт, татар җырлары яңгырап торсын! Шуңа мин илебезнең төрле республикаларында иҗат итүче барлык музыкант, композитор, җырчыларга петиция язарга тәкъдим итәм. Болай барса, безнең телләребез үләчәк! Яшьләрнең аңына телевизор, радио аша тәэсир итәргә кирәк. Мин балаларымның рәхәтләнеп татар телендә сөйләшүләрен телим, ә минем кебек интегүләрен түгел.      – Телебезне саклауны нидән башларга кирәк синеңчә?    – Башта әлеге мәсьәләне республика дәрәҗәсендә реклама бирүчеләр белән хәл итәргә кирәк. Татар каналына реклама бирәсең икән, рекламаң да шул телдә яңгырасын. Әгәр алай эшләргә теләмиләр икән, ике тапкыр күбрәк түләтергә. Аннан урамнарда, хезмәт күрсәтү урыннарында, кибетләрдә ике телдә элмә такталары торырга тиеш. Кемдер үтәми икән – штраф.    Телеканаллар буенча да шуны әйтәсем килә: хәзерге вакытта телевизион тапшырулар саны төгәл ике телдә бара, ләкин бу бит бик дөрес түгел, минемчә. Андагы тапшырулар саны түгел, ә татарча һәм русча телеканаллар саны тигез булырга тиеш. Өегездә 100 канал бар икән – аның 50се туган телдә булса дөресрәк бит инде... Ләкин, бу әле чынга ашырлык әйбер түгел, шуңа күрә Татарстан телеканалларында булса да тапшыруларның, фильмнарның 90 проценты үз телебездә генә булырга тиеш.    – Милләт өчен үзең нәрсәләр эшлисең соң?    – Яшьләр дә игътибар итсен өчен Илһам ага Шакиров заказы буенча заманча дискын чыгардым. 70-80 еллардагы язмаларны тагын да сыйфатландырып, Илһам абыйның тавышын якынайтып әзерләдек анысын. Дискның тышы да заманча дизайн белән булды. Шулай ук 1984 елда төшерелгән “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклендәге тавышны яңартып сыйфатландырдым. Кирәкле урында оригиналь музыка ясап куйдым.    – Илһам Шакировның дискын чыгарып милләт өчен файда эшләдем дисең. Ләкин бит аның өчен сиңа түләгәннәрдер?    – Эшем өчен бер тиен дә алмадым. Чөнки мин аны чын күңелдән, бар җанымны биреп эшләдем.    – Эстраданы сүгүчеләргә нәрсә әйтерсең?    – Ә бәлки аны сүгәргә кирәкмидер? Эстрада җырларын тыңлау аркасында гына яшьләр үз телен онытмый бит инде. Шуңа да татар телендә нәрсәдер эшләргә тырышып йөргән җырчыларны бәлки сүкмәскә, ә киресенчә, аларга булышырга кирәктер? Әйе, кемдер “арзанлы товар” җитештерә. Ләкин тырышлыгы өчен булса да макта син аны!    – Җырчыларның күбесе русча сөйләшә, интернетта да шул телдә язалар, гәрчә татарча белсәләр дә...    – Мин дә аптырыйм. Бу бик көлке һәм аяныч. Мода куып, текә булып күренәселәре киләме? Ләкин бит аларны урыс кешеләре түгел, шул ук татарлар укый.      – Быел “Болгар радиосы” премиясен бирү тантанасында катнаштың...    – Әйе, былтыр, шагыйрь Нур Амстердам белән бик матур, халыкчан “Туган якта” исемле җыр иҗат иттек. Бу җырның идеясе кинәт килде күңелемә, анда ике мәгънә салынган. Беренчесе: читтә яшәүче кардәшләребез турында булса, икенчесе – яшерен мәгънә: “туган якка кайту” монда “туган телебезгә кайту”ны аңлата... Бәлки шуңа да, бу иҗат җимешебез халыкка хуш килгәндер.   Нәзилә Хуҗина«Акчарлак» газетасы.  
---

--- | 30.03.2017

Селфи ясаганда ике кызның башы өзелгән

$
0
0
30.03.2017 Фаҗига
Коточкыч фаҗига Мексикада була. Күз алдыгызга китерегез, 18 һәм 17 яшьлек ике кыз самолетлар очу полосасыннан ерак түгел урында фотога төшәргә уйлый.

Фотосессия вакытында кызлар якынлашып килүче самолетны абайламый кала, күрәсең. Нәтиҗәдә лайнерның канаты кызларның башына эләгеп өзеп ата. Икесе дә шунда ук һәлак була.

Пилот кызларны күрсә дә, самолетны берничек тә туктата алмый.

Тулырак: Делавшие селфи у самолета мексиканки остались без голов


---

--- | 30.03.2017

Беренче татар barber! Кем ул? Нәрсә ул? (ФОТО, ВИДЕО)

$
0
0
30.03.2017 Җәмгыять
Билгеле булганча, Казанда шактый барбершоплар эшләп килә. Ә гади чәчтарашханә белән барбершоп нәрсәсе белән аерыла дип уйлыйсыз? Барбершоп – ул бары ир-атлар территориясе. Анда чәчне дә бары ир-ат чәчтарашлар гына кисә, буый һәм башкасы. Шулай итеп, беренче татар barber белән таныш булыгыз!

Ул – Илнар Сафин. Казан егете. Бик аралашучан. Чын татар егете. Җитмәсә, җырчы Эльмира Кәлимуллинаның икетуган энесе дә булып чыкты.

–    Илнар, син беренче татар barber. Бу профессия турында тулырак сөйләп кит әле.

–    Barber инглиз теленнән кергән сүз. Ир-атлар чәчтарашы дигәнне аңлата. Мин бары ир-атлар белән генә эшлим. Ислам кануннарына туры килерлек эшне бик озак эзләдем. Кайда һәм кем булып кына эшләмәдем мин. Ниһаять, үземне таптым. Барбер эшендә син бары ир-атлар белән генә эшлисең. Бүгенге көндә Казанда ир-атларны ир-ат кисә алырлык чәчтәрашханәләр бик аз. Ничектер бу эшемнең хәләл булуын теләдем. Әлегә мин шәхси эшмәкәрнең салонында эшлим. Киләчәктә үземнең чәчтарашханәләр челтәрен булдырырга телим.

–    Гомумән, барбер эшенә ничек кереп киттең? Моңарчы кайсы уку йортларында белем алган идең?
–    Казан дәүләт төзелеш һәм архитектура институтында белем алдым. Төзелеш көллиятендә эретеп ябыштыручыга да укып чыккан идем. Массажист курсларында да укыдым. Төрле профессияләрдә эшләп кардым. Менә соңгы ел ярым да гына күңелемә якын булган профессияне таптым. Моңарчы 8 ел буе дзюдо белән шөгыльләндем. Спортчылар массажисты булып эшләдем. Бер әйберне аңлап бетермәгәнмен.

Бармаклар аша кешенең начар энергетикасы күчә. Эштән кайткач, нык арый идем. Ул чагында душ белән ванна гына коткарды. Аннары мин кеше йөзләрен сүрәткә төшерергә яратам. Прическаларын уйлап, ак биткә төшердем. Шул рәсемнәремне таныш барбер күреп алды да, “Син кешеләргә бик оста образ тудыра алыр идең. Мин сине чәчтарашханә һөнәренә өйрәтәм. Ошаса каласың, ошамаса башка юлны сайларсың”, – диде. 3 ай буе иртәдән кичкә кадәр аның барбершобында ныклап өйрәндем. Кичке тугызда гына өйгә кайта торган идем. Чын мәгънәсендә барбер һөнәрен үз иттем. Чәчтараш эше – ул кеше чәчен генә кистем түгел. Баш формалары төрле булган кешеләр килә. Зур яки кечкенә булырга мөмкин. Йөзенә туры килерлек итеп чәчләрен кисәргә кирәк. Үзенә ошарлык итеп образ тудыру алырга тиешбез.

–    Димәк, бу синең соңгы профессияң.
–    Әйе, барбер булу миңа бик ошый. Бигрәк тә беренче татар барберы булу. Эшемнең хәләл икәнлеген беләсең. Хатын-кызларның чәчләрен кисмим. Чит хатын-кыз чәченә кагылу харам бит (елмая).

Профессия буенча шуны әйтер идем. Ярты ел Төркиянең Истамбул шәһәрендә яшәдем. Анда гид булып эшләдем. Русчадан төрекчәгә, төрекчәдән русчага, татарчадан төрекчәгә тәрҗемә иттем. Шул вакытта профессия турында ныклап уйландым. Ә Төркиядә миңа профессиягә карата мөнәсәбәт ошады. Безнең илдә күп кешеләр булачак профессиясе аңа туры киләчәкме-юкмы турында уйланмыйча, әлеге уку йортына укырга керә. Мәсәлән, мин инженер, банкир буласым килә дип, шунда юл тота. Ул кая барасын белмичә бара. Ә бәхетле кешеләр алар кечкенәдән үк кем буласыларын белеп, әлеге һөнәр буенча укырга керәләр.

–    Ә син кечкенә чагыңда кем булырга теләдең?
–    Белмәдем, әлбәттә. Янгын сүндерүче, коткаручы булырга
хыялландым. Кешеләргә булышырга тели идем. Булачак профессиям кешеләргә файда китерерлек булырга тиеш дип санадым. Мәсәлән, миңа бик күп студент егетләр чәчләрен рәтләргә киләләр. “Бу уку йортына ни өчен барырга булдың?” – дип сорыйм алардан. 70%ы: “Әти-әниләр куштылар”, – ди. Алар әти-әниләренең сүзләренә карап, 5 ел вакытларын бушка үткәрәләр. Минемчә, булачак профессия кешенең үзенә ятышлы булырга тиеш. Аңа бит киләчәктә бу юнәлештә эшләргә дә кирәк. Мәсәлән, Истамбулда итекче профессиясе бик абруйлы. Итекче әти кеше баласын кечкенәдән үк әлеге эшкә өйрәтергә мөмкин. Әгәр бездә, Россиядә, берәр кызга “Ул егет итекче булып эшли” дисәң, кыз әлеге итекче егет белән танышмаячак! Чөнки бездә бу профессияне җитди эш дип карамыйлар.

–    Бик күп ир-ат татар йолдызлары синдә чәчләрен рәткә китерә дип беләм.
–    Әйе, соңгы вакытта Салават Миңнеханов, Булат Бәйрәмов, Илгиз Шәйхразиев, блогер Татар малай, гитарист Альберт Исмаилов кебек йолдызлар булып китте.

–    “Ярдәм” мәчетендә хәйриячелек күрсәткәнсең. Бу идея каян килде?
–    Идеяләр миндә ташып тора. Аны тормышка ашырып кына барырга вакыт җитсен. “Ярдәм” мәчетендә авыру, гарип булган ир-атларның чәчләрен кисү акциясен уздырырга теләп, башта танылган җырлар авторы Лилия Сәләхетдиновага чыктым. Ул әлеге мәчетнең активисты.

Рәхмәт аңа, идеямне күтәреп алды. Шулай итеп, ике көнемне әлеге ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә багышладым. Беренче килүемдә ир балаларның чәчләрен кистем, ә икенчесендә коляскада утыручыларны. Кемнәргә яңа образ тудырдым, алар шатлыкларыннан нишләргә белмәде. Ә кем күрми, алар миннән кемгә охшаганлыклары турында сорадылар. “Коръән”не яттан белүче Имранны беләсездер. Ул шул сорауны миңа биргән иде. Хәйрия акциясендә төшкән фотоларны Лилия апа интернетка куйгач, бөтен кеше күрде. Сораулар да күп булды.

Аеруча рәхмәт сүзләре. Үземнең социаль челтәрләремдә фотоларны куярга ашыкмадым. “Показуха” булуыннан курыктым. Алла боерса, 3 апрель көнне шушы ук хәйриячелек акциясен Рональд Макдональд йортында уздырачакмын.

–    Чит илләрдә булырга яратасың. Якын киләчәктә кая барырга уйлыйсың?
–    Апрель аенда Малайзиягә җыенам. Чит илләргә ял итәргә йөрмим мин. Дөрес аңлагыз. Күбрәк шушы илне өйрәнергә, кругозорны арттыру максатыннан. Малайзиядә барбер һөнәре алга киткән. Шул максаттан да анда юл тотмакчы булам. Анда барып кайткач, күргәннәремне сөйләрмен.

 

Эльза ГАЗИЗОВА


---

--- | 30.03.2017

Татарстанда хатын-кыз биш метр биеклектән егылып төшеп һәлак булган

$
0
0
30.03.2017 Фаҗига
28 мартта Ямашев проспектындагы «Казан Арена» стадионы янындагы көймәләр кую урыныннан Казансу бозына 52 яшьлек хатын-кыз егылып төшкән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Әлеге хәл турында иртән бердәм 112 номеры коткару хезмәтенә хәбәр ителгән. Урынга 2 янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре, һава мендәрендә кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәре, шулай ук янгын сүндерүчеләр чыккан.

Коткаручылар үлгән хатын-кызны көймә ярдәмендә ярга алып чыгып, суд-медицина экспертлары кулына тапшырган.


---

--- | 29.03.2017

Элвин Грей Гөлназ Асаевага тәкъдим ясады! (ВИДЕО)

$
0
0
30.03.2017 Шоу-бизнес
Радик Юльякшинның (Элвин Грей) "Кияүгә чык син миңа" җырын кемгә багышлап язганын беләсезме? Ниһаять, җырчы бу серне ачты!.. Радик белән Гөлназ Асаева турында имеш-мимешләр күптәннән йөри. Кемдер яшьләрнең никахы булган, дип тә сөйләде.

Чын дөресен Радик Гөлназның Уфада узган концертында ачып салды. Ул зал тулы тамашачы алдында Гөлназга бер кочак чәчәк бүләк итте. Узган ел Казанда узган концертында да Радик Гөлназга зур йомшак аю белән чәчәкләр биргән иде.
 
– "Кияүгә чык син миңа" җырын язганда, Гөлназ башымнан чыкмады. Әти-әниең дә монда, шаһитлар да бар. Кыскасы, кияүгә чык син миңа! – дип белдерде Радик. Ул Гөлназның сөйкемле булуын һәм күрешүләренә шат булуын әйтте.
 

 
Әлбәттә, бу чакта Гөлназ сәхнә артында иде. Аның бу тәкъдимгә ничек җавап бирүен тамашачы белми калды. Шуңа да Гөлназның үзе белән элемтәгә чыктык. "Чыкмыйча булмас инде!" – дип җавап бирде Intertat.ru хәбәрчесенә Гөлназ Асаева.
 
Яшьләргә бәхет телик, дуслар!


Эльвира ШАКИРОВА

--- | 30.03.2017

Татарстанның Милли банк җитәкчесе Мидһәт Шаһиәхмәтов отставкага китте

$
0
0
30.03.2017 Икътисад
Татарстан республикасының Милли банк матбугат хезмәте бүген банк идарәчесе Мидһәт Шаһиәхмәтовның отставкага китүен раслады. Бу урынны ул 2014 елның октябреннән били иде.

Мидһәт Шаһиәхмәтов Казанда туган. Татарстанның атказанган икътисадчысы. Икътисад гыйлеме докторы.


---

--- | 30.03.2017

Казан метросында МЧС коткару операциясе үткәрде (ФОТО, ВИДЕО)

$
0
0
30.03.2017 Хәвеф-хәтәр
30 мартка каршы төндә Казанның «Яшьлек» метро станциясендә зур масштаблы өйрәнүләр узды. Легенда буенча МЧС коткаручылары кешеләрне түшәме ишелеп янгын эчендә калган метродан алып чыгарга тиеш иде.

Вакыйгалар шулкадәр реаль һәм чынбарлыктагыча иде ки, хәтта журналистларны да өйрәнүләр урынына кертмәгәннәр.

МЧСта планлы өйрәнүләрнең 2016 елдан бирле башкрылуын билгеләп үттеләр. Бу юлы да коткаручылар үз эшен югары дәрәҗәдә "бишлегә" башкарып чыккан.

Тулырак: В казанском метро сотрудники МЧС отработали спасательную операцию (ФОТО, ВИДЕО)


---

--- | 30.03.2017

Камал театры сезонның төп премьерасы - "Ак калфагым төшердем кулдан..."спектакленә чакыра

$
0
0
30.03.2017 Мәдәният
7, 8 һәм 20 апрельдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә 111 сезонның төп премьерасы - татар поэзиясе һәм драматургиясе классигы Илдар Юзеев әсәре буенча куелган "Ак калфагым төшердем кулдан..." спектакле уза. Спектакльнең режиссеры - Фәрит Бикчәнтәев, рәссам - Сергей Скоморохов, музыкаль бизәлеш - Фуат Әбүбәкеров.

Илдар Юзеевның "Ак калфагым төшердем кулдан.." пьесасы 1980нче еллар ахырында языла. Үзгәртеп кору елларында телевизион күпер жанры бик популяр иде. Шул елларда Владимир Познер һәм Фил Донахью кебек танылган журналистлар алып барган, СССР һәм АКШның гади кешеләре арасында телевизион күпер аша корылган әңгәмәләр тележурналистика тарихына кереп калдылар. Бүген, интернет заманасында, ул чорның күп кенә техник яңалыклары кызыклы анахронизмнар булып тоела, ләкин автор тарафыннан күтәрелгән темалар актуальлеген югалтмый, киресенчә, куркыныч, дәһшәтле төсмер ала.

"Курыкмыйча әйтеп була, без 1990нчы елларны татар җәмгыятенең концепциясен төземичә, декларацияләргә генә йотылып, аларны гамәлгә ашырмыйча бушка уздырдык. Шуңа күрә Фәрит Бикчәнтәев спектакле бер үк вакытта ике вакыт катламында яши. Әгәр аларның берсе, элеккеге дөнья, озак көтелгән үзгәрешләр бусагасында торса, чынбарлык дөньясы оптимизм уятмый, - дип билгеләп үтә Камал театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов, - Тарих кабатлана, спираль буенча хәрәкәт итә, ул янәдән тегермән ташын бар көченә эшләтеп җибәрергә, палачлар һәм корбаннарны, диссидентлар һәм җайлашучыларны, гадел һәм намуссызларны вакыт онына тарттырырга әзер. Моңа карамастан, бу искиткеч җиңел, уенлы спектакль. Шул ук вакытта, мәгънәсе үзәккә үтеп керә торган спектакль".

7, 8 һәм 20 апрельдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә. Билет алырга. Касса телефоны: (843) 293-03-74.


---

--- | 30.03.2017

Гөлбаниз Сәгыйдуллина ШИГЫРЬЛӘРЕ

$
0
0
30.03.2017 Хатлар
Мин, Голбаниз Сэгыйдуллина (Хэйретдинова), 1979 елнын 8 февралендэ Саба районынын (бугенге кондэ Телэче районынын) Олы Нырсы авылында туганмын. Мэктэптэ укыган елларда ук калэм тибрэтэ башладым. Шигырьлэрне кубрэк узем, якыннарым очен язам, шигырьлэрем - минем сердэшем дэ,юлдашым да, алар аша кунелемэ юаныч, тынычлык табам.

Эниемнен якты истэлегенэ багышлап "Онытмыйк энилэрне" дип исемлэнгэн шигырьлэр жыентыгым донья курде. Бугенге кондэ Татар хэм Башкорт эстрада жырларынын сузлэр авторы булырга да олгердем.

Мин уземне боек шагыйрьлэр, язучылар белэн чагыштырмыйм, лэкин алар каршында баш иям. Миндэ татар шрифты юк, шуна гафу утенэм.

Анлый алсан ана йорэген

Энием, дип соелеп, назланып
Жылы кочагында син устен.
Усеп житкэч газиз эниенне
Бер ялгызын калдырып киттен.

Киткэн коннэн ана котэ сине,
Тэрэзэдэн алмый кузлэрен.
Исэн-сау дип хэбэр салыр иден,
Анлый алсан ана кунелен.

Ана котэ сабырлыгын жуеп,
Сизми кала гомер уткэнен.
Энием дип хатлар язар иден,
Белсэн эгэр анын коткэнен.

Балам кайтыр диеп, котэ ана,
Бер курешу сонгы телэге.
Энием,дип,бэлки кайтыр иден,
Анлый алсан ана йорэген.

Онытмыйк энилэрне

Бу доньяда ин кадерле кеше,
Ин сойкемле газиз аналар.
Безнен очен янып - койгэн алар,
Онытмагыз шуны, балалар.

Мэнгелеккэ киткэн аналарнын
Каберенэ эзне суытмыйк.
Рухлары шат булсын диеп,хэрчак
Без ниятлэп догалар кылыйк.

Ниятлэрен чын йорэктэн булса,
Игелеге кайтыр узенэ.
Анан рухы тыныч булып калыр,
Иман нуры инэр йозенэ.

Мен адым

Бу доньяга аваз салганчы ук
Гомер юлы язып куела.
Еллар узган саен шушы юллар
Уталмаслык авыр тоела.

Юлларыбыз унган чакта гына
Соенэбез, шашып колэбез.
Сикэлтэлэр очрап абынганда
Язмышларны тиргэп сугэбез.

Язган язмышларга риза булыйк,
Жинел юлга бер дэ кызыкмыйк.
Авырлыктан ялгыш башны иеп,
Начар юлга хич тэ юллыкмыйк.

Хэр адымны, зинхар, уйлап атлыйк,
Начар юлга житэ бер адым.
Кылган ялгышларны тозэтергэ,
Яхшы юлга кирэк мен адым.

Иманлы булып

Ходай безгэ жан биргэн
Якты донья гизэргэ.
Уз вакыты килеп житкэч,
Китэрбез бу жирлэрдэн.

Сабыйлар да китэ кайчак,
Якты доньяны курми.
Эжэл арттан килэ икэн,
Яшь дими ул, карт дими.

Жаныбыз зэнгэр куктэ
Йозэр ак болыт булып.
Бакыйлыкка кучсэк иде
Без дэ иманлы булып.

Бу доньяга кунак булып,
Килгэнбез бит барыбыз.
Йэ, Ходаем, жэннэтенэ
Кабул булсын жаныбыз...

Яшь килеш бит килми китэсе

Авырлыклар килгэн чакта
Начар уйлар башта чуала.
Соенеч, шатлык, хыяллар-
Бер мизгелдэ бар да югала.

Яман чиргэ юк шул дэва,
Яшэргэ ометлэр сурелэ.
Ышаныч, сою, бэхетлэр-
Бер мизгелдэ бар да жимерелэ.

Китэр вакыт якынлашкач
Кузлэр дэ чылана яшьлэргэ.
Тагын бер соеп - соелеп
Ашкына йорэк тэ яшэргэ.

Без бит эле бигрэк тэ яшь,
Алда купме юллар утэсе.
Иркен-матур бу доньядан
Яшь килеш бит килми китэсе.

Юк бит балам

Хэрбер бала - бэхет жимешедер,
Тик ул голем чэчэк атмаган.
Балам, диеп, кайнар кочагымда
Назлап устерергэ язмаган.

Оебездэ уенчыклар бик куп,
Алар белэн беркем уйнамый.
Булмэ уртасында нэни бишек,
Ул бишектэ сабый еламый.

Урамнарда, комда уйнап йоргэн
Сабыйларга илтэ юлларым.
Балам, диеп,чит-ят балаларга
Тартылалар минем кулларым.

Нэни сабыйларны кургэн саен
Кызулана йорэк тибешем.
Кукрэгемэ кысып кочар очен
Булмады шул балам-жимешем.

Йорэгемдэ сунмэс мэхэббэт

Мин яраттым сине чын кунелдэн,
Син, дип типте минем йорэк тэ.
Авыр яра, тозэлмэслек яра
Син калдырдын минем йорэктэ.

Соям, диден дэ син, алдадын,
Соймэгэнсен икэн син мине.
Э мин, юлэр, яратадыр диеп,
Уйлап йордем хэрчак гел сине.

Минем йорэк синнэн бутэннэрне
Хич китермэс якын узенэ.
Синнэн башка хэзер берэуне дэ
Соя алмам, ахры, узем дэ.

Ник без бергэ тугел, ник мин ялгыз?
Нинди булыр синсез килэчэк?
Йорэгемдэ минем татлы бер хис,
Йорэгемдэ сунмэс мэхэббэт.

Боек Казан

Боек Казан, нурлы Казан
Иркен синен юлларын.
Матур да сон, батыр да
Кызларын хэм улларын.

Йортларын, куперлэрен
Таулар булып калыккан.
Мондый биеклекне син
Алдынмы сон халыктан?

Боек Казан, нурлы Казан,
Байдыр синен тарихын.
Кабан кулендэ серлэрен,
Балкыйдыр изге рухын.

Мэчет манараларыннан
Ишетелэ изге азан.
Туган ягым кебек якын
Син мина, гузэл Казан.

Изгелек

Адэм булып тугач бу доньяга
Тел ачылган безнен ин элек.
Туры юлдан атлаган чагында
Эзлэрендэ кала изгелек.

Ачы язмышларга бирешмичэ
Урмэлэ син урлэр туренэ.
Узен китсэн, изгелеген калсын
Тарих дигэн дэфтэр битендэ.

Кеше булып калыйк

Тирэ-якны кузлим дэ мин
Йорэккэем эрни, сызлана.
Эллэ узебез явызмы, без, кешелэр,
Ник узгэрэ безнен замана?
Кешенен тирэн кайгысын
Хэттэ уртаклаша белмибез.
Кеше кунелен рэнжетеп
Нахак сузлэр сойлэп йорибез.
Кешегэ, син гаепле дияргэ
Эйтегезче, кемнен хакы бар?
Бэлки, Тэнгребез каршында
Куберэктер безнен гонахлар.
Бер нигез дэ туган балалар да
Усеп житкэч, нигэ читлэшэ.
Йорэгендэге бозларны эретеп
Чит-ят берэу сина эндэшэ.
Нигэ сон без туганлык жебен
Алыштырабыз акча, байлыкка?
Туганнардан дога омет итэбез бит
Кучкэн чакта бакыйлыкка.
Ускэн агачларны сындырабыз,
Утыртырга житми кулыбыз.
Табигатьнен гузэл куренешен
Чупчар белэн кондэ туплыйбыз.
Инеш, елга, куллэребезгэ
Шешэлэр дэ болгап атабыз.
Су кергэндэ, шул пыялалардан
Узебез ук яраланабыз.
Табигаттэ ускэн улэннэрне
Бер дэ файдалана белмибез.
Куклэр ярсып еласа да
Корылыктан ярыла жиребез.
Нигэ, кеше йорэгендэ яши
Ачы нэфрэт хэм вэхшилек.
Узебезне узебез узгэртмэсэк
Кая илтэр безне, кешелек.

Бикле ойлэрендэ янып улгэн балаларга багышлана..

Бэет

Нигэ, язмыш, кырыс булып
Килден син безнен йортка?
Бер мизгелдэ бар эйберне
Чыгардын син бит юкка.
Бэхетемнэн конлэп, язмыш,
Нигэ шашып тилерден?
Гонахсыз тэнемне минем
Кайнар утта койдерден.
Энием, коткарыгыз дип
Мин бит купме кычкырдым.
Бикле ишекне ачарга
Нэни кулларым суздым.
Дорлэп янган ут эчендэ
Мин бит, эни, курыктым.
Гомеркэем озелгэнче
Кара тотеннэр йоттым.
Сонгы сулышымда, эни
Белмим нилэр уйладым.
Читлектэге бер кош сыман
Иреккэ очмый калдым.
Жаным очты зэнгэр куккэ,
Тэнем коеп каралды.
Эни-эти, туганнардан
Эжэл килеп аерды.
Киткэннэр, кире кайтмый,
Исэннэрне саклагыз.
Нэни сабыйларны коштай
Бикле ишеккэ япмагыз.


---

--- | 30.03.2017

Без - байлыкны кая куярга белмәүче мәгънәсезләр...

$
0
0
31.03.2017 Хатлар
Бу интернет мине көннән-көн ныграк гаҗәпләндерә. Юк, гайре табигый яңалыкларга да, сенсация булырдай хәбәрләргә дә егылып китмим. Оста фокусчы буларак, заман безне юкка-барга ышанмаска өйрәтеп бетерде кебек. Бөтендөнья пәрәвезендә күпләребезнең атасыз-анасыз сүзләре, нигезсез фикерләре, агу чәчеп утырган комментарийлары шаккатырудан туктамый мине.

Ил-көндә берәр шатлыклы вакыйга булдымы, республика башлыкларыбыз турында берәр язма күзгә ташланамы – китә тискәре комментарийлар... Аларга ышансаң, Татар иле чүплек башында көн итеп ятучы сукбай хәлендә дип уйларсың, билләһи. Иң кызыгы шунда, әлеге фикерне язучылар һаман шул бер үк кешеләр. Берничә сайтта, социаль челтәрдә армый-талмый зарланышып утырганчы, тотып бер юньлерәк эш башкарсалар, әллә кайчан коммунизм кырында утырасы идек, югыйсә. “Республикада халык хәерчелек чигендә, түрәләр берни эшләми, урлашудан башканы белмиләр, тормыш түзә алмаслык авыр һ.б., һ.б...” – тирә-ягына күтәрелеп карарга вакыты булмаган, көне компьютер экранына төбәлеп узган мескеннәргә бәлки яшәү, чыннан да, шулай начар тоеладыр ул? Ә чагыштыра башласаң, республикабыздан читкә дә чыгып кергәләгән, аек фикерле, каланчалары биегрәк кешеләр белән аралашсаң, бөтенләй икенче сүзләр ишетәсең.

Күптән түгел бик якын кешебез Саратов якларын урап кайтты. Казаннан төштән соң гына кузгалып китәргә туры килгән үзләренә. Кышкы көн кыска, тиз караңгылана. Татарстан чиген узганчы инде кич җиткән. “Җай гына җилдергән автобусыбыз берзаман дыңгыр-дыңгыр килә, сикертә башлады. Ни хәл соң бу, без кайда дип сорыйм юлдашларымнан. Бу юлны инде беренче генә узмаганнар миннән рәхәтләнеп көлде, Татарстан юллары тәмам, исәнме Русия юллары дип, тәмам аптырашта калдырдылар”, – ди ул. Кайтыр юлда шактый күзәткән тирә-якны.

Беткән авыллар, ташландык басу-кырлар – күрше төбәкләр аша узганда без җәннәттә яшибез икән дип кайттым, дип сөйләде туганыбыз соңрак. Мәскәү ягына автомобиль юлы белән барып кайтучылар да шул ук сүзләрне әйтә. Киров, Башкортстан якларын да бик мактап кайтмыйлар. Һәй, нигә кеше сөйләгәнне тыңлап торырга соң, шул күренеш үзебезгә дә кул сузымында гына бит! Безнең Әтнә районы Мари Иле республикасы белән чиктәш. Әллә нигә бер булса да, күршеләргә кунакка барып кайтыштыргалыйбыз. Ул Мари Иле юлларын күрәсең булса... Бомбага тотылганнан калган хәрабәләр дә моннан кайтышрак булыр, билләһи. Совет заманыннан бирле ремонт күрмәгән ул юллардан безнең як шоферларының коты очып тора. Мари Иле республикасыннан менә бетәм, менә калам дип кайта торгач, кинәт кенә машина бөтен калтырауларыннан, сикерүләреннән тынып кала. Ни булган икән дип, як-ягыңа карана башлыйсың...

Һәй, үзебезнең Әтнә районына кергәнбез икән дә, машина да тигез юлга чыкканына шат булып, майлагандай йөгерә, йөгерә генә түгел, оча башлаган икән. Юлы гына дисеңме?! Безнең як авылларының, кем әйтмешли, бакча башына урнашкан мари авыллары әле бүген дә табигый газ ягуның ни икәнен белми. Ә без, ваемсызлар, өйләргә газның кайчан кергәнен дә онытып бетердек түгелме? Мари авыллары бүгенге көндә совет елларыннан калган музей кебегрәк. Һәрхәлдә, елдан-ел йорт-җирен яңартып, бөтәйтеп, авыл җирендә дә шәһәр шартларында яшәргә күнегеп, бераз маемлый да башлаган без фәкыйрьләргә әнә шулай тоела.

Узган ел газетабызда Лаеш районыннан Гүзәл апа Галләмованың Волгоградка сәяхәте турындагы язмасында да әлеге фикерләр ярылып ята иде. Герой-шәһәрнең төссезлеген, юлларның начарлыгын бик үтемле итеп, Казан белән чагыштырып тасвирлаган иде ул. Инде башкалабыз турында сүз чыккан икән, соңгы елларда аның танымаслык булып үзгәрүен, яшәү өчен уңайлана баруын, белмим, барып чыккан пессимистлар гына күрмәс, мөгаен. Адым саен сәүдә үзәкләре, ресторан-кибетләр, матурлык салоннары, фитнес заллары...

Нәрсә, хәерчелек чигендә яшәгән халыкның күзен кызыктырырга гына салып куймаганнардыр бит инде аларны?! Ипигә акчаң булмаса, сәүдә үзәкләрендә киләп-сарып йөри алмыйсың. Маникюр-педикюры да, фитнесы да күзеңә күренми. Ә бит халык йөри ул урыннарга! Социаль челтәрләргә генә күз сал: кеше хәзер һәр адымын селфи итеп элеп куярга маһирланып китте. Туйлар-бәйрәмнәрне, мәҗлесләрне әйтмим дә – яхшы ресторан-кафеда, тамадасын, җырчысын чакырып, кем әйтмешли, бөтен килешен китереп, аяк тибеп бәйрәм итәр өчен кесәңнең такыр булмавы гына түгел, ә шактый ук калынлыгы да мәҗбүри бит. Бер сүзем юк, мөмкинлеге бар икән, эш кенә димәгән, безнең халык бәйрәмен дә итсен. Татарстанда кешеләр хәерчелек чигендә яши дигән уйдырмага каршы дәлил итеп кенә китерәм әлеге мисалны.

Бәйрәмнәр турында сүз кузгалган икән, Яңа елны гына алыйк. Ел саен декабрь азагында кибетләрдә ахырзаман җитә. Бер төн эчендә эчелеп һәм ашалып бетәргә тиешле ризыкның күләме гаиләнең айлык ихтыяҗына тиңләшә түгелме? Кирәксә-кирәкмәсә күз тондырып җыелган азык-төлеккә киткән чыгымны, Яңа ел курантлары сукканнан соң һавага салют булып очкан меңнәрне саныйбызмы? Ул фейерверкларның иң кәттәләре дә 5 минуттан артык һаваны бизәми, ә бәяләре... Өендә ачлыктан балалары елап утырган кеше шулкадәр акчасын күккә очыра аламы? Без бит, бер уйласаң, хәерче түгел дә түгел, без байлыкны кая куярга белмәүдән исрафчылык юлына баскан мәгънәсезләргә әйләнеп барабыз түгелме?

Гаиләнең һәр әгъзасы санынча җиңел автомобиль, кыйммәтле смартфон, лимитсыз интернет, өй тулы заманча техника – нәрсә, болар бар да хәерчелек билгеләреме? Мең, хәтта миллион тапкыр кабатлый алам – әйе, безнең халык яхшы яшәргә лаек! Ат урынына эшләргә күнеккән милләтебез рәхәтләнеп ял да итсен, иң тәмлесен ашасын, иң матурын кисен, иң кәттә транспортында җилдерсен, әмма шөкер дә итә белсен.

Халык өчен тир түккән затларның эшен аз гына булса да күрсен, рәхмәтле булсын, туган җире өчен горурланырга өйрәнсен, киләчәккә өмет белән карарга күнексен иде. Юк, берәүне дә дөньяга ал күзлекләр аша карарга чакырмыйм. Борынгылар да элек-электән югарыга карап фикер ит, түбәнгә карап шөкер ит дигән. Без бәхетсезләр дип, ул кадәр үк өметсезлеккә бирелмик әле. Өмет качкан шайтаннар түгел бит без.

Гөлүсә БАТТАЛОВА. Әтнә районы, Күәм авылы.


---

--- | 31.03.2017
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>