Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Татар йолдызларыннан ВИДЕОКОТЛАУ

$
0
0
31.03.2017 Җәмгыять
Якын кешегезнең туган көне, юбилее, туе, бәби чәе якынлашамы? Оригиналь бүләк ясыйсыгыз киләме?

 

 

Без сезгә ярдәмгә килербез! Моның өчен яраткан татар йолдызларыннан видеокотлауга заказ бирегез! Мондый бүләкне якын кешегез беркайчан да онытмаячак!

Әлеге хезмәт түләүле!

Безгә “Вконтакте” төркемендәге әлеге ссылка аша https://vk.com/imennoe_videopozdravlenie_2017  кушыла аласыз. Калган барлык сораулар буенча администраторлар җавап бирер. Рәхим итегез!


---

--- | 31.03.2017

Татарстанда бер хатын көчекне суеп ашаган, имеш

$
0
0
31.03.2017 Хәвеф-хәтәр
Чаллыда өлкән яшьтәге хатын волонтерлар биргән көчекне пешереп ашаган. Бу хакта йортсыз хайваннарга ярдәм күрсәтүче төркем әгъзалары белдергән. Алар бу хатынга көчекләрнең берсен биргән булганнар. Ул аны кызыма коттеджга кирәк, дип асрамага алган. Үзе исә шәһәр фатирында яши икән.

Волонтерлар эт баласын бу хатында калдырып киткәннән соң икенче көн шалтыратып этнең хәлен белешкәннәр. Көчекнең юкка чыгуын аңлап алганнан соң, кире кайтаруын сораганнар. Хатын аның урынына Минзәләдән өч лайка токымлы эт бирикме, дип әйткән.

Бу хатын олы улы белән яши икән, ул хайваннарны тереләй тунаучы буларак шикләнелә.

Волонтерлар тиздән “эт ашаучыларга” полиция хезмәткәрләре белән килергә җыеналар, дип яза "Шәхри Чаллы".


---

--- | 31.03.2017

"Баш катырма, чәй эч!"-Татарстанда яңа ВИДЕОБОМБА

$
0
0
31.03.2017 Интернет
Интернетта "Грибы" дип аталучы төркеменең "Тает лед" җыры бик тиз популярлашты. Ялкау кеше генә аны клибын карамагандыр. иртә дә, кич тә тирә-якта гел шул бер үк җыр дисәк, ялгышмабыз. Бу җырны эләктереп алып, пародияләр дә ясый башладылар инде. Күрегез:

Шушы көннәрдә генә җырның татарча варианты да барлыкка килде. Аны Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты Әдилә Заһидуллина башкара.


---

--- | 31.03.2017

Халыклар дуслыгы Йортында «Асыл тавышлар» фестивале узачак

$
0
0
31.03.2017 Мәдәният
III Татарстан халыклары Съезды уңаеннан оештырылган милли-мәдәни эстафета кысаларында 5 апрель көнне Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында «Асыл тавышлар» («Жемчужные голоса») фестивале узачак. Сәхнәдә Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслыгы Йорты, Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе коллективлары чыгыш ясаячак.

Алар арасында: «Сантош» һинд биюе, «Агыйдел дулкыннары» башкорт биюе һәм «Сакартвело» грузин биюе ансамбльләре. «Жемчуженки» күпмилләтле вокаль ансамбле үз юбилее уңаеннан махсус программа тәкъдим итәчәк.

Башлана 16:00 сәгатьтә. Керү ирекле.


---

--- | 29.03.2017

Данир Сабировның әбисе "сверхмөмкинлекләргә" ия икән

$
0
0
31.03.2017 Шоу-бизнес
Өлкән яшьтәге туган-тумачаларыбыз бик күпне майтара белә инде анысы. Менә җырчы Данир Сабиров та әбисенең әллә ниләр булдыра алуына моңарчы шикләнмәгән, ә бу юлы бөтенләй шаккаткан икән.

Инстаграмына шул турыда кызыклы видео да элеп куйган. "Исем китә безнең әбигә. Аңардагы акыл миндә булса иде", - дип тә өстәгән җырчы видео астына.


---

--- | 31.03.2017

Урта һөнәри белем бирү йортлары укучылары хәрби хезмәткә алынмаячак

$
0
0
31.03.2017 Җәмгыять
Урта һөнәри белем бирү йортларында укучылар быелдан диплом алганнан соң гына хәрби хезмәткә барачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, бу “Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында”гы федераль канунга кертелгән үзгәрешләр нигезендә тормышка ашырыла.

Моннан тыш, муниципаль районнарда чакырылыш комиссияләрен район башлыклары яки аларның урынбасарлары җитәкләве дә мәгълүм булды.


Лилия ЛОКМАНОВА

--- | 31.03.2017

Камал театры Бикчәнтәев-Зәйниев курсы студентларының диплом спектакльләренә чакыра

$
0
0
31.03.2017 Мәдәният
18, 19, 21 апрельдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Кече сәхнәсендә Казан дәүләт мәдәният институтының режиссура һәм актерлык осталыгы кафедрасы 4 курс студентлары диплом спектакльләрен күрсәтә. Курс җитәкчесе - Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәрит Бикчәнтәев, педагог - М.Җәлил исемендәге премия лауреаты, режиссер Илгиз Зәйниев.

18 апрель, 18.00 - А.Чехов "Палата №6". Спектакль шагыйрь Габдулла Тукайның сәүдәгәр Акчуриннар йортына килүе турында. Спектакльдә милләтебез турында мөһим һәм актуаль мәсьәләләр күтәрелә: татар халкы кайсы юлдан барырга тиеш? Халык яшәсен өчен нәрсәләр кирәк? Билет алу.

19 апрель, 18.00 - Т.Миңнуллин "Без китәбез, сез каласыз". Режиссер - Фәрит Бикчәнтәев. Спектакль шагыйрь Габдулла Тукайның сәүдәгәр Акчуриннар йортына килүе турында. Спектакльдә милләтебез турында мөһим һәм актуаль мәсьәләләр күтәрелә: татар халкы кайсы юлдан барырга тиеш? Халык яшәсен өчен нәрсәләр кирәк? Билет алу.

21 апрель, 18.00 - Ә.Фәтхетдин "Ияләр". Режиссерлар - Фәрит Бикчәнтәев, Илгиз Зәйниев. Бик җылы, ихлас һәм күңелләргә үтеп керерлек спектакль-театраль фантазия. Билет алу.

Касса телефоны: 293-03-74.

Аккредитация: kamal.press@tatar.ru 293-83-18, 89274464542 (Илшат Латыйпов).


---

--- | 31.03.2017

Айрат Ихсанов: «Әлеге авиафаҗигане төшемдә күрдем” (ВИДЕО)

$
0
0
31.03.2017 Шоу-бизнес
Мәхәббәт, әти-әни, туган җир темалары татар эстрадасында киң таралган һәм бу җырларны барыбыз да яратып кабул итәбез. Әлеге темалар сәнгатьтә үзенә күрә классика булып тора. Тормышта барган төрле вакыйгаларга игътибар итүче иҗатчылар да бүгенге көндә үз чыгышларын тәкъдим итә.

Яр Чаллы җырчысы Айрат Ихсанов үзенең күңел әрнүен салып, һәлак булганнарның якты истәлеген мәңгеләштерү максаты белән махсус Синай ярымутравында булган фаҗига хакында җыр язган.  Дөрес әлеге җырга төрле караш булды, ләкин мондый вакыйгаларга да игътибар юнәлдерелгән җырчыларны хөрмәтләүчеләр дә шактый җыелды.

— Айрат, “Яңгыр яумый, күкләр елый” җырын язарга нәрсә этәргеч ясады?
— Бу җырның иҗат ителүе һич тә гаҗәп түгел. Әлеге җыр шундый зур авиафаҗигадә һәлак булган башка милләт вәкилләренең якты истәлеген мәңгеләштерү һәм аларның туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашу максаты белән иҗат ителде. Әлеге очкыч һәлакәтендә татар кешеләренең булмавы башка милләт вәкилләренең бәхетсезлегенә битараф булырга тиеш дигән сүз түгел. Чит ил паспортлары күбебезнеке диярлек бар, диңгез ярларында ял итүне үзебезгә рөхсәт итә алабыз, шуңа да очкычта татар кешеләре дә булырга мөмкин иде. Кемдер бу кайгы үз гаиләсенә кагылмагач, артык игътибар да бирмәскә мөмкин, ләкин һәлакәттә вафат булган бик күп балаларның яшьли якты дөнья белән хушлашуы бигрәк тә аянычлы. Алар, бәлки, буйга җиткәч тә чит илләрне күрергә өлгергән булырлар иде, тик “Кайда егыласымны белсәм, алдан салам түшәр идем”, — дип юкка гына әйтмиләр бит. Язмыштан узмыш юк шул. Мин бу авиафаҗигане төшемдә күрдем, үзем төтен белән тулган салонда кешеләрнең куркудан кычкырган тавышларын, балаларның елавын ишетәм имеш. Очкыч аска ыргылганда мин ул авиафаҗигадә вафат булганнарның эчке кичерешләрен үземдә сиздем, әмма бәрелгәнче уянып киттем. Җырны язырга этәрүче бер сәбәп булды бу. Шулай ук әлеге рейсның иң нәни пассажиры Дәринә исемле кызчыкның тәрәзәгә кулларын куеп төшкән фотосын күз яшьләреннән башка карау мөмкин түгел. Кемнеңдер күзендә яшь, ә минем күңелемдә җыр туды һәм иң беренче кушымтасын язарга безнең якларда туктамыйча яуган көзге яңгырлар да булышты. Мәңгелек рейста адашып, күкләргә юл алган 224 ватандашын сагынып, күкләр елады да елады.
— Тамашачы мондый аянычлы җырларны ничек кабул итә?
— Җырны күп тамашачы якын итте. Күпләр: «Күз яшьләре белән тыңладык», — диделәр. Кайбер чараларда шушы җырым белән чыгыш ясагач, «Бигрәк йөрәккә үтеп керә торган җыр язгансын, рәхмәт» — дип килеп әйтүчеләр дә булды. Битараф калмаучылар күп булды, ләкин тәнкыйть сүзләре дә килмәде түгел. «Елына ике-өч мәртәбә ял итәргә йөреп, акчаларын кая куярга белмәгән байларны нигә җәлләп утырасың?!”, — дигән кискен фикерләр дә ишетергә туры килде, әмма башларында бары тик “Без өйгә кайтабыз” — дигән уй булган сабыйлар  барысы да шулай аяныч төгәлләнер дип күз алдына да китермәгәннәрдер. Мин аларның якты истәлеге югалуын һич теләмим. Күп тамашачыларым моны аңладылар, шуңа да зур рәхмәт аларга.
— Иҗатыңның башына әйләнеп кайтсак, анда “Ләззәт”  төркеме нинди роль уйнады?
— Укуны тәмамлаганнан соң Түбән Кама шәһәренә күчеп килдем. Анда бер танышым аркылы «Ләззәт» җыр һәм бию ансамбле җитәкчеләре — Флёр Гайнемхәммәтов һәм Ирек Гайнемхәммәтов белән таныштым. Башында әле танышып, ничек эшләгәннәрен, репетицияләрен карап кына йөрдем. Аларның төркеме мине бик җылы каршы алгач, бергәләшеп төрле кичәләр, халык ижаты йортындагы кичке уеннар, концертлар оештырып, чыгышлар белән дә йөри башладык. Бик күңелле була иде, тик ул вакытта җырлар язу турында әле уйламый да идем. Чаралардан буш вакытта вокал дәресләре алдым.  Елга бер тапкыр һичшиксез хисап концерты үткәрә идек. Иҗади өлкәдә танылуым, тамашачыларымны табуым һәм җыр ягыннан үсеш алган өчен мин “Ләззәт” ансамбленә чиксез рәхмәтлемен.
— Син үзең җырчы да, музыкант та, шагыйрь дә, композитор да. Һәрбер юнәлеш буенча иҗат итәргә ничек өлгерәсең?
— Әйе, мин җырчы да, музыкант та, композитор да, шагыйрь дә. Моны мактанып әйтмим. Бер юнәлештә генә эшләсәм миңа күңелсез дә булыр иде, чөнки алар бер-берсенә бәйле, бер-берсен тулыландырып торалар. Кош та сыңар канат белән генә оча алмый, минем дә шигырь язганнан соң, үзеннән-үзе көе дә иҗат ителә, ә җыр тугач күңел тулылана, яңа үрләргә омтыла башлыйсың. Дөрес, киресенчә, башта көен язарга да мөмкин. Синтезаторда көен уйнап утырганда сүз артыннан сүз күңелгә килә, аннары шуларны  рифмалаштырам. Ул чакта күңел ашкына, канатлар үсә башлый. Шуңа да, шигырь белән көй бер-берсеннән башка яши алмаганга, сыңар канатлы кош белән чагыштырдым да инде мин аларны. Җырлаганда гитарада да уйнап жырлыйм, шулай күңеллерәк, тик әлегә сәхнәдә түгел, өйдә генә. Сәхнәдә дә гитара белән җырларга исәп,  әмма күп очракта бик кызу җырларга гитара килешеп тә бетми. Хәзерге вакытта илледән артык көем бар, шуның егерме бишенең сүзләре дә көе дә үземнеке, башка авторлар белән дә хезмәттәшлек итәбез.
— Белүемчә, җырларны бары татар телендә генә дә иҗат итмисең?
— Татар телендә генә иҗат итмим, рус телендә дә берничә җырым бар, аранжировка көтеп ятканнары да җыелды. Бер дустымның туенда русча җыр башкаргач, миннән русча җыр язып бирүемне үтенделәр. Шуннан соң, чыннан да, “Нигә язмаска?” — дип уйлап куйдым. Шуннан соң Ринат Гибадуллин аранжировкасына язылган «Курортный роман» җыры туды да. Әлеге сәләтле Әлмәт егете миңа шулай ук бик күп минуслар язды. Аннары “Яңгыр яумый, күкләр елый” җырын рус теленә «Слёзы небес» дип тәрҗемә иттек. Алга таба да рус телендә җырларым чыгачак, инглиз телендә дә язарга исәп бар, шулай ук яхшы гына клип төшерергә ниятлибез.
— Үзең дә тәҗрибә туплаган артист буларак, бүгенге җырчыларның сәхнәдә үз-үзләрен тотышларына, киемнәренә, репертуарына карата нинди фикердә?
— Киемгә килгәндә татар эстрадасында һәркемнең үз зәвыгы булырга тиеш. Кием артистка килешә икән, теләгәнчә киенсен, чөнки һәркемнең дә үзенең стилистын булдырырга хәленнән килми, билгеле. Артист, гомумән, аңа ничек уңайлы һәм җанына хуш килгән киемне киеп, сәхнәдә чыгыш ясарга хаклы. Җырчы сәхнәдә костюм-чалбар киеп, классик образда гына чыгыш ясарга тиеш дигән төшенчә белән килешеп бетмим. Әгәр артист үзенең күңеле ятмаган кием белән сәхнәгә чыга икән, ул чыгышы турында уйламый, ә «Тамашачыга ошыймы икән? Миңа килешәме икән?», — дип борчылып торачак. Әллә ничә йөз меңлек костюмы булып та, чыгышы бер тиенгә дә тормагач, тамашачыга да, артистка да ни файда соң?! Ә җырчыларның, гомумән, сәхнәдәге тотышларына килгәндә, концертларда биюләр җитми, алар бик аз. Бии дә, җырлый да белүче артистлар сирәгрәк хәзер. Бию дигәч тә сикерә-сикерә бию дигән сүз түгел, килешле итеп, җырның ритмына туры килерлек итеп бию хәрәкәтләрен үзләштереп, сәхнәгә чыгу да җитә. Профессиональ хореографлар белән эшләү җитми шикелле. Сәхнәдә бит җырлау гына җитми, тамашачының күңелен «яндырырга» да кирәк. Ә репертуарга карата, минемчә, мәхәббәт, туган як темалары белән чиратлаштырып җырласалар һәм алар арасына ретро җырлар да кушсалар шәп булачак. Оста җырчылар күп, билгеле, мин аларга бары уңышлар гына телим. Гомумән, татар эстрадасы җырчыларына мөнәсәбәтем яхшы, ләкин үзем күрергә теләгән үзгәрешләрне санап үттем.
— Син продюсер белән эшлисең. Бүгенге көндә күпчелек кешедә, хәтта артистларда да бу турыда тискәре фикер яши. Үзегезнең артист белән продюсер мөнәсәбәтләрен ничек бәяләрсез?
— Бөтен җырчылар да никадәр сәләтле булуларына карамастан, үз-үзләрен камилләштерә, концертларын, чыгышларын оештыра алмыйлар. Кая барсалар да зур танышулар, элемтәләр кирәк. Сабантуйларда, шәһәр көнендә, мәҗлесләрдә җырлап йөрү ул бер нәрсә, ә үзеңә гастрольләр оештыру икенче мәсьәлә. Кайбер җырчыга гап-гади авыл клубында тамашачы җыю да авыр. Менә шундый очракта продюсер ярдәме кирәк тә инде, әмма аларның күбесе хәзерге заманда саллы гына күләмдә акча сорый. Мин үзем дә продюсер белән эшлим. Дөресен әйткәндә, төрле вакыт була, бәхәсләшәбез дә, дуслашабыз да, чөнки мин үзем иҗатка килгәндә бик үҗәт кеше, күп очракта үземчә эшләргә яратам, ул өйрәткәннәрнең барысы белән дә килешеп бетә алмыйм, чөнки җырларымны үзем язам, ә ул кайбер вакытта җырның сүзләренә, музыкасына, аранжировкасына төпченергә ярата һәм үзгәртүне сорый. Мин, билгеле, моңа үземнең канәгатьсезлегемне белдерәм. Сәхнәдә үз-үземне тотышыма, җырлау рәвешенә, киенүгә шелтә белдерсә, мин аны тиешенчә кабул итәм, ә менә язган җырымның сүзләренә, музыкасына төпченүен яратып бетермим. Шулай да андый мизгелләрдә уртак нәтиҗәгә киләбез. Чыгышлар алдыннан бәхәсләшеп алсак та, җырлап кергәч, ул минем кулымны кысып: «Молодец», — дип бәяли. Якын киләчәктә сольный концертымны оештыруны да күздә тотабыз.
— Артист тамашачы мәхәббәтен яхшы вокал белән генә яулый аламы?
— Әйе, яулый ала, әмма ул концертларга яшьләр бик аз йөриячәк. Хәзерге заман яшьләре бөтенләй вокал белән кызыксынмый диярлек, аларга күбрәк рэп кирәк. Яхшы, сыйфатлы музыка булса, кулларны өскә күтәреп, аякларны биетеп торсалар, сәхнәдәге рэппер аларның әти-әнисен һәм дә җиде бабасын сүксә дә аларга барыбер, «җыр»ның эчтәлегенә алар әһәмият бирми. Концертларга әзме-күпме яшьләр йөрсен өчен артист үзенең чыгышларында җыр аралаш булса да бию төркемен чыгарырга тиеш. Урта яшьләрдәге һәм олырак тамашачылар өчен җырлау осталыгы кирәк, алар җырны яратып, бирелеп тыңлый, аларга җырның эчтәлеге әһәмиятле. Яхшы вокал белән артист һичшиксез тамашачылар күңелен яулый ала, тик аңа иҗатын билгеле бер тамашачы төркеменә юнәлтергә кирәк.
— Иҗатыңда гаилә – илһам чыганагымы?
— Иҗатым белән гаиләне кушарга теләмим. Гаиләм янында мин иҗатым турында бөтенләй онытам. Илһам миңа табигать кочагында үзем генә булганда килә. Тик ни генә булмасын гаиләм өчен дә, иҗат өчен дә вакыт табам.


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА

--- | 31.03.2017

“Ике фләгә сөтемне кире китерделәр: су салганмын, сөт салырга онытканмын”

$
0
0
31.03.2017 Мәдәният
Үткән шимбәдә Самараның Киров мәйданында урнашкан Мәдәният йортында Буа дәүләт сатира театры тамашасын караучы самаралылар Тукай шигырендәгечә уй-хисләр кичерде. Театр “Килә ява, килә ява” комедиясен алып килергә тиеш иде, әмма билетлар аз сатылганлыктан самаралыларга концерт программасы тәкъдим ителде.

Бөек шагыйребез Габдулла Тукай да бит бер шигырендә:
“... Театр көлдерәдер,
                             уйнатадыр,
Тагы үткән гомерне
                             уйлатадыр.
Күрерсең анда үз хәлең,
                                 көләрсең,
Көләрлек булса, булмаса —
            еларсың...” дип язган. 

“Әлегә “разведкага” килдек, ошаса, икенче елга спектакль күрсәтербез. Бүген дә ике сәгать вакытның үткәнен сизмәссез дә”, - дип вәгъдә итте тамашачыларга театрның җитәкчесе Раил Садриев. Һәм сүзендә торды. Буалылар тормыштагы тискәре күренешләр, мәзәк хәлләр турында тамаша күрсәтеп, рәхәтләнеп көлдерде дә, тирән уйга да күмдерде.

Бу кичәдә хәйләкәр хатын-кызларга да, ирләргә дә “эләкте”. Таралып баручы авылларда бүген тормышны күбрәк хатын-кыз алып бара, ир-атлар чит җирләргә барып, акча эшләргә мәҗбүр. “Эш юк” дип, эчүгә салышканнары да шактый. Артист Илнур Шәйхетдинов сәхнәдә нәкъ шундый ир-атны күрсәтте дә инде. Аракы эчү әле бер дә яхшыга китергәне юк, әнә бу ир дә исерек килеш төрле көлке хәлләргә эләгә, гаилә тормышы да искитәрлек түгел икән.

Пычрак киемнәрдән чайкалып басып торучы, телен көч-хәл белән әйләндереп сөйләшкән исерек кеше үзе дә бары тик кызгану хисе генә тудыра. Аның киләчәге дә юк сыман. Бу номерны караганда залда утыручы яшьләр кирәк нәтиҗә ясаганнардыр, дип уйлыйсы килә.
Артист Римма Хәмидуллинаның чыгышы да сокланырлык. Ул үзенең геройлары аша  гади авыл хатын-кызы язмышын да, халык яшәешен дә бик оста күрсәтә алды, бүгенге мәгарифне дә сүгеп ташлады. Аның беренче герое - Хәдичә элек колхозның алдынгы сыер савучысы булган, ә  колхоз таралып, эшсез калгач, шәһәрдә сөт сата. “Ике фләг сөтемне кире китерделәр: су салганмын, сөт салырга онытканмын”, - дип көлдерде хатын. Бүген җитештерүчеләр дә, кибетчеләр дә безне еш кына шулай алдый бит.

Якты йөзле, үпкә-ачусыз Хәдичәне хатын-кыз бәхете генә читләп үтә, 40 яшендә ул әле кияүгә чыкмаган “әз генә тотылган кыз” булуына зарлана. Кемгә кияүгә чыксын соң ул?! Авылда – эчүгә сабышкан ирләр, шәһәрдәгеләргә таза гәүдәле, гади авыл хатыны кирәкми, аларга Барби курчагына охшаган сылукайларны бир! Хәдичә дә моны аңлый бугай, шул ирләргә ярарга тырышып, фәхишә төсле киенгән бит, бичара! Бүгенге заманда гадилеге, беркатлылыгы белән болай да сәер күренгән хатын безнең алда тагы да көлке төстә килеп баса.

Ә Римма ханымның икенче герое - мәктәптә идән юучы апа балаларга дәресләр бирә. Укытучыларның моңа вакыты юк: план язалар, ниндидер кәгазьләр тутыралар, квалификацияләрен күтәрүгә әзерләнәләр. Ә нишләсеннәр - мәгариф министрлыгы шулай эшләргә мәҗбүр итә!  Бу хәлләрне күреп: “Мескен укытучылар балаларга белем би¬рергә кайчан элгерәләр икән?!” - дип хәйран калабыз.

Бу кичтә Раил Садриев башкаруында “Берлинны кем алган?” дип аталган монолог та бүгенге мәгариф системасыннан көлү бит. Тарих укытучысының бу соравына укучы гына: “Белмим, ну точно мин түгел”, - дигән җавап бирсә ярый, әле мәктәп директоры, укыту эшләре буенча аның урынбасары, хәтта районо вәкиле дә  сүз нәрсә турында барганын белми. Бәлки, түрәләребезгә мәгариф өлкәсендә берсеннән берсе мәгънәсез кануннар чыгарганчы, укытучыларны юк-бар язу эшләреннән арындырып, балаларга сыйфатлы белем бирергә вакыт күбрәк калдырырга кирәктер?! Югыйсә, дөрестән дә, балаларыбызны идән юучы апалар укыта башлаячак.

Раил Садриев турында сүз китте икән, аның чыгышы бу кичәнең йөзек кашы булуын да әйтергә кирәктер. Ул инде күпләргә таныш мәзәкләрне дә үзенә генә хас тавыш, интонация белән укып, иске ашны яңа соус белән төрләндергән кебек, бөтенләй яңача сөйләп, тамашачыны рәхәтләнеп көлдерде. Ә аның ничек итеп шигырь укыганын ишетсәгез икән сез! Халык шагыйре Фәнис ага Яруллинның тормыш, үлем турында уйлануларга багышланган, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Язучылар  берлегенең  Һади Такташ исемендәге  премиясе лауреаты Илдус  Гыйлаҗевнең “Татар кирәк”, Арчада яшәүче Гөләра Шәрипова язган “Тормыш сәгате” шигырьләрен яттан сөйләгәндә залда “шылт” иткән тавыш та ишетелмәде. Аларны тыңлаганда  күңелләре каткан кешеләр дә тирә-юньгә башкача карый башлаганнардыр, мөгаен.

Театр җитәкчесе үзе белән талантлы җырчыларны да алып килгән иде. Яшь автор-башкаручы Ирек Хәйретдиновның “Кирәк түгел” һәм “Килмә димә” җырларын тамашачылар кайнар алкышларга күмде. Татар эстрадасының яңа йолдызы Илфир Солтанов башкаруында “Сине көтәм”, “Очар кошлар” җырлары, аеруча башкарган әсәрләренең авторларын игълан итүе тамашачыларның күңелләренә хуш килде. 

Раил Садриев алдан вәгъдә иткәнчә ике сәгать вакыт сизелмичә дә үтеп китте. Буа дәүләт сатира театры самаралыларның күңеллә¬рен¬дә тирән эз калдырып, аларның мәхәббәтен яулады. Киләсе елда артистларны инде тулы залда, кочак-кочак чә¬чәк бәйләмнәре белән каршы алырбыз, дип ышанасы килә.


Алия АРСЛАНОВА

--- | 31.03.2017

Булат һәм Ләйсән өчен 1 апрель - кырыс бәйрәм (ВИДЕО)

$
0
0
01.04.2017 Юмор
Бүген 1 апрель. Үзегезне алдарга бирмәгез. Иң яхшысы якыннарыгызны көлке көне белән котлагыз. Тик котлавыгыз Ләйсән белән Булатныкына кадәр барып җитмәсен. Шок-видео:

 

 

 

 


---

--- | 01.04.2017

Сканворд №7

$
0
0
01.04.2017 Сканвордлар
Ял көнне нишләргә инде? Бакча эшләренә әле иртәрәк. Шуңа күрә сканворд белән бераз баш ватарга тәкъдим итәбез. Каты ватмагыз, киләсе сканвордга калсын.

 

 


---

--- | 01.04.2017

Габделфәт Сафинның әтисенә 95 яшь тулды (ВИДЕО)

$
0
0
01.04.2017 Шоу-бизнес
Танылган җырчы Габделфәт Сафинның әтисе Габдрахман агага 31 март көнне 95 яшь тулды. Бөек Ватан сугышын узган Гадбрахман абый әле дә актив тормыш алып бара, матбугатка яза, хәтта сканвордлар төзи.

Аны котларга 5 баласы кайткан. "Безнең әтинең биографиясе буенча кино төшерсәң, ул күп серияле фильм булыр иде, китап язсаң калын китап булыр иде", - ди Габделфәт Сафин:

 

 

Евгений Евтушенко вафат

$
0
0
01.04.2017 Әдәбият
Америка Кушма Штатларында легендар шагыйрь Евгений Евтушенко вафат булган. Әдипкә 84 яшь иде. Хәтерләсәгез, әле берничә ел элек кенә Евтушенко Казанга килеп, очрашулар оештырган иде.

Шагыйрьнең үлеме турында аның дусты Михаил Моргулис хәбәр иткән. Бу турыда ТАСС яза. 

Евгений Александровичны кичә 31 март көнне сырхауханәгә озатканнар иде. Бүген үлгән.

Евтушенко үзен Переделкинода күмәргә васыять иткән. Мөгаен, шулай итәрләр дә.


---

--- | 01.04.2017

Камал театры артистлары, аккоштан үрнәк алып, Кабан күле ярларын чистартты (ФОТО)

$
0
0
01.04.2017 Экология
Бүген, 1 апрельдә, Камал театры актерлары һәм администрация хезмәткәрләре Түбән Кабан күле ярларын чистартуга багышланган шәһәркүләм өмәдә катнашты. Быел әлеге санитар икеайлык аккош символы астында уза. Барлыгы өмәдә 200дән артык кеше катнашты.

 

 

 

  

 

 

 

 

 

 

Экологик акциягә идеяне шушы аккош биргән иде: 


---

--- | 01.04.2017

Гөлназ Асаева Радик Юльякшинга кияүгә чыкмый!

$
0
0
02.04.2017 Шоу-бизнес
Радик Юльякшин белән Гөлназ Асаева арасындагы имеш-мимешләргә шушы арада, ниһаять, нокта куелды. Егет кызның “сольный” концертына килеп, сәхнәдән “Кияүгә” исемле җыр башкарды. Моны тамашачы тәкъдим дип кабул итте. Бу турыда матбугат чаралары язып та чыкты.

Womans Day  журналы Гөлназ авызыннан: “Без октябрьдән бирле очрашып йөрибез” дигән хәбәр дә җиткерде. Әмма җырчы кыз моны кире кага. “Мин шәхси тормышымны сөйләргә яратмыйм. Октябрьдә Радик Казандагы концертыма килде” дигән сүзләрне журналистлар шулай язган. Хәтта мин “йөрибез” дип тә әйтмәдем. “В каждой шутке доля правды” гына дигән идем. Ә Уфадагы концерт турында сүз барса, Радикның килүе шулай ук сюрприз булды. Чөнки ул: “Иртәгә минем концерт” диде. Бер ялгансыз әйтәм, без Казан концертыннан соң очраша башламадык.
 
–Чынлыкта сезнең арада ни бар соң?
 

–Радик белән безне дуслык кына бәйләми. Чәчәкләр, йомшак аюлар бүләк итүенең болай гына булмавын күбесе аңлый торгандыр. Ә кияүгә чыгу темасына килгәндә, мин әлегә бик яшь. 18 яшьтә үк кияүгә чыгып утырмам!
 
–Ә шулай да эшләр гаилә коруга таба барамы яки бу җиңелчә флиртмы?
 
–Мин болай гына “флиртовать” итеп йөри торган кыз түгел. Җитди булмаса, вакыт әрәм итеп тә тормыйм.
 
- Сезнең “егетле-кызлы” булу хәбәрен ишеткәннән соң: “Гөлназны яратып тыңлый идем, хөрмәтем шуның белән бетәр ахры” дигән сүзләр дә ишетелде. Моңа карашың?
 
- Көтелмәгән хәл түгел. Бу сүзләрне берәр кыз язгандыр дип уйлыйм. Радик өчен бит яшь кызлар үлеп китә. Нишлим инде, яратмасалар-яратмаслар, аның каравы, мин аларны яратам.
 
–Сине инде күптән Ришат Төхвәтуллин белән “кавыштырып” куйдылар. Бу сүз дә буш урыннан гына чыкмагандыр?
 
–Әйе, Ришат белән мине күбесе димли. Тик без Ришат белән дуслар гына булып калдык. Мин аның үзен дә, иҗатын да бик хөрмәт итәм.

Язган идек: Элвин Грей Гөлназ Асаевага тәкъдим ясады! (ВИДЕО)


Чулпан ШАКИРОВА

--- | 31.03.2017

"Эчә башладым, тормышым җимерелде - мин кемгә кирәк?"

$
0
0
02.04.2017 Язмыш
Картлар йорты дигәч, балалары янына сыймаган, артык кашыкка әйләнгән карт-карчыклар күз алдына килә. Мамадыш районының Шәдче авылында урнашкан картлар йортын үзгә урын дип алдан кисәтеп куйсалар да, барып күргәч, фикерләр, чыннан да, үзгәреп кайтты. Беркая да барыр урыны булмаган кешеләр җыелган бирегә.

Аерым түтәл үстерәләр

Өлкәннәр мондый урынга килеп эләккәч, гадәттә, аларның балаларын, якыннарын гаеплиләр. Тик мәсьәләнең икенче ягы да бар. Кылган гамәлләр өчен ир­тәме-соңмы җавап тотарга туры килә. Яхшылык эшләсәң дә, яманлык кылсаң да, үзеңә кире кайта, диләр. Биредәгеләр үз язмышы белән килешеп яшәргә күнеккән, кирегә юлның булмавын аңлый. Күбесе­нең бәхетсезлеге аракы белән дуслашкач башлана. Әнә шул бәла гомер­ләре буена кара сакал кебек арттан калмый ияреп килә. Менә шун­дый чарасыз калган кеше­ләр­не җыйган картлар йорты. Бер­никадәр тулай торакны да, шифа­ханәне дә хәтерләтә ул.

Бүген биредә яшәүчеләрнең язмышын бер йодрыкка туплап яшәүче хезмәткәрләр, аларның җитәкчелеге бар. 58 яшәүчегә 40тан артык кеше хезмәт күрсәтә. Шушы көннәрдә тагын 15 кешене кабул итәчәкләр. “Элек бу бинада хастаханә булган. 2011 елда ул капиталь ремонтка ябыла. 2014 елда Мамадыш районының махсус интернат-йорты буларак ачыла. Шул чакта бирегә төрмәдән ирек­кә чыгып, торыр урыннары булмаган кешеләрне җыйныйлар. 2016 елның ноябреннән бу оешма картлар йорты буларак эшли башлый. Өлкән яшьтәге хатын-кызлар, ир-атлар, I-II төркем инвалид булган кешеләр урнаша ала. Бүген биредә 12 хатын-кыз, 46 ир-ат яши. Дүрт тапкыр ашатабыз. Хезмәт, дәвалау физкультурасы буенча да махсус хезмәткәрләр бар. Интернат-йортта китапханә дә урнашкан”, – дип сөйли Мамадыш картлар йорты директоры Артур Горбунов.

Интернат-йортта яшәүчеләр өчен барлык шартларны тудырырга тырышканнар. Душ бүлмә­ләре, мунча – барысы да бар. Чис­талык, бар җирдә гөлләр чәчәк аткан. Төрле ял чаралары да уздырыла. Тирә-яктагы авыллардан килеп концерт куеп китүче­ләр дә күп. Теләгәннәр хуҗалык эше белән дә шөгыльләнә ала: кышын кар көриләр, җәен бакчада-теплицада эшлиләр. “Бөтен кеше­гә дә авыр эш каралмаган, араларында йөри алмаучылары, коляс­када хәрәкәт итүчеләре дә бар”, – дип сөйли директор. Көз көне биредә яшәү­челәр 50 төп карлыган үсентесе утырткан, бакча, кура җиләге күчергәннәр. Ашаган яшелчәнең яртысын үзләре үстерә. “Төрле кеше бар. Арада эшкә кушылмаганнары да, шул ук вакытта үз ки­шәрлекләрен ясап, үзләре утыр­тып, үзе өчен түтәл ясап, яшелчә үстереп йөрүчеләре дә бар”, – дип сөйли Артур Петрович.

Өйгә кайтасым килә


Интернат-йортта бер кешелек тә, өч кешелек тә бүлмәләр бар. Дуслаша алмыйлар икән, башкачарак урнаштыру җаен эзлиләр. Тамара апа бер кешелек бүлмәдә яши. Торган җирен бәйләп эшлән­гән вазалар, салфеткалар, кәгазь­дән ясалган оригамилар белән тутырган. Монда әле Тамара апа эшләгәннәрнең бер өлеше генә, күбесен китапханәдәге күргәзмә­дә күрерсез, диләр. Тамара апа­ның биредәге тормышы җайга салынган кебек тоелса да, аның барыбер өенә кайтасы килә икән. Өй дигәне – Минзәләдәге картлар йорты. “Монда килгәнгә өч ел була инде. Нишләп мине Минзә­лә­дән күчерделәр икән? Өемә кайтасым килә, – дип уф­тана ул. – Бөтен тормышым шун­да уз­ды. Шунда пионерга алдылар. Күз алдында агачлар үсте. Монда мин беркем түгел. Ә Минзәләдә чакта, такси яллап, әле ерак туганнарга, әле оныгым янына, әле әти-әни янына зиратка барып килә идем”.

Ә кайтып керергә Минзәләдә беркеме дә юк аның. “Кызым үл­де, улым Красноярск якларында яши. Кызымның оныгы бар. Аларның – үз тормышы”, – дип сөй­ли Тамара Неклюдова. Кулына күптәнге рәсемнәрне алып, элеккеге тормышына әйләнеп кайта ул. Яшь чагында эретеп ябыштыручыга укыган. Төзелештә дә эшли, кирпеч заводында да тир түгә. Ә энесе төп йортны сатып җи­бәргәч, Тамара апа картлар йортына килеп эләгә.

Башка эчәсем килми

“Артка таба борылып та карыйсым килми. Инсульт, инфаркт кичердем. Монда ашаталар-эчер­тәләр, киендерәләр. Авылда мич­кә ягу да – җәфа бит хәзер”. Лидия Исаева, гарипләнеп калган кулларын селки-селки, элек күргән­нәрен искә ала. Мамадыш районындагы Соколка авылыннан килгән ул. Эчкән, шуның аркасында төрмәгә эләккән. Аннары картлар йортында яши башлый.

– Беренче иремнән балам бул­мады. Кияүгә чыкканчы, бер мәртәбә аборт ясаткан идем инде. Икенче иремне үтерделәр. Балалар булмады, эчә башладым, тормышым бөтенләй җимерелде, – дип искә ала ул. – Авылда яшәү авыр. Мичкә ягарга, утын әзер­ләргә кирәк. Хәлем юк. Кан басымым уйный. Мин кемгә кирәк?

– Сазлыктан кем тартып чыгарды?
– Сорокина. Сорокина Светлана Владимировна. Ул районның социаль яклау идарәсеннән. Рәх­мәт, ул айнытты, бирегә урнаштырды. Рәхмәт, биредә ашаталар, юындыралар, киендерәләр, бө­тен нәрсә әзер. Артка борылып карыйсым да килми.

Артка борылып карар өчен туганнар кирәк. Әнә Рафаэль абыйны туганнары алырга кил­гән, ул безнең күз алдында, елмаеп, бер атнага кунакка китеп барды. Биредә яшәүчеләр янына хәл белергә килүче туганнар шактый икән. Директор Артур Горбунов әйтүенчә, күбесе – ерак туганнар, биредә яшәүчеләрнең гаиләсе белән арасы өзелгән.

Башка барыр җирләре юк

Интернат-йортка кереме булган өлкәннәр тупланган. Аларның пенсия өлешеннән 25 проценты гына үз кулларына тапшырыла. Бу акчага кибеттән кирәк-ярак алырга мөмкин. Тик араларында шул акчага хәмер алучылар бар икән. Авыл кешеләре дә картлар йортында яшәүчеләрнең исереп йөрүләреннән зарланды. Урамга чыккач, алар кибеткә керә, аннан туры гына интернат-йортка әй­ләнеп кайтмаучылар, авыл урамында йөрүчеләр дә бар, диләр. Янәшәдә терәлеп үк диярлек урнашкан мәктәпне дә исәпкә алсак, чыннан да куркыныч булып китә. Урамда буталып йөрүчеләрне кем кызгансын? Картлар йорты белән төзелгән килешүдә исә тәртип мәсьәләсенә аерым игътибар бирелә. Тәртип бозучылар белән араны өзәргә мөмкиннәр. Алда ни көтәсен күз алдына китерү дә куркыныч.

Күпләр әнә шуны уйлап яши. Мондагы шартлардан соң беркем дә кабат элеккеге тормышка кайтуны теләми. Кемнәрдер картлар йорты фойесында бильярд уйный, уйный алмаганнар аларны күзәтә, телевизор карый, китап укый. Шәд­чедәге картлар йорты китапха­нәсенә без дә китаплар алып барырга вәгъдә бирдек. Кышкы озын кичләрдә биредә күбесе китап уку белән мавыга икән. Арада кул эшләре белән шөгыльләнүче ир-атлар да бар. Әнә Алексей бәйләгән оекбашларны хәтта хатын-кыз­ларга өлге итеп күрсәтәләр. Ә Артур төгәл­леге белән аерылып тора. 28 яшьлек егетнең бу йортка ничек килеп эләгүе хакында аерым язарбыз әле.

...Картлар йорты территориясе шактый зур. Ул койма белән әйлән­дереп алынган, ишек бик­ле. Сак куелган. “Директор кешене тыңла­мыйча калмыйлар. Тың­ла­ма­ган­нар белән сөй­ләшүләр алып барабыз. Аларның бездән башка барыр җире дә юк. Бездә яшәүчеләрнең күбесе ялгыз. Кунаклар килсә, ял бүлмәсе каралган. Рөхсәт алып, туганнары кунакка алып китәргә, китереп куярга мөмкин. Кунакта да озак тора алмыйлар алар. Күбе­сенә табиб ярдәме кирәк. Өч шәфкать туташы тәүлек буе эшләп тора. Олы яшьтә булгач, авыручылар күп. Мамадышка, Алабугага, Казанга йә томография, йә УЗИ ясатырга алып барырга кирәк. Күзләре күр­мәү­челәргә операция дә ясаттык”, – дип сөйли директор.

– Картлар йортыннан гаиләгә кайту очраклары булмадымы? Хәзер бит махсус шундый программа эшләп килә.
– Алырга теләүчеләр булды. Сөйләшүләр булды. Тик бездән китәргә теләүчеләр генә булмады. Алар монда үзләрен генә көй­ләп, үз җайларына яшәп өйрәнгән инде.


Рәсимә ГАЛИЕВА

--- | 02.04.2017

Татарстанда берәү ике яшьлек баласын тәрәзәдән ыргытып үтермәкче булган

$
0
0
02.04.2017 Фаҗига
Бөгелмәдә коточкыч хәл: ана кеше үз нарасыен дүртенче кат тәрәзәсеннән ыргытып үтермәкче булган. Бу хакта "Бөгелмә газетасы" хәбәр итә.

Кансыз анага карата Татарстанның тикшерү комитеты җинаять эше башлаган.
 
Бөгелмәгә кунакка килгән әлеге хатын ни сәбәпледер җан җимешен фатир тәрәзәсеннән урамга ташлаган. Җинаять урынына чакыртылган ашыгыч ярдәм хезмәте сабыйны хастаханәгә озаткан.
 
Полиция хатын-кызны тоткарлаган. Тикшерү дәвам итә, дип яза район газетасы.


---

--- | 02.04.2017

Татарстанга кабат САЛКЫННАР кайта

$
0
0
03.04.2017 Экология
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген республикада аязучан болытлы һава торышы. Иртәнге сәгатьләрдә һәм көндез урыны белән җепшек кар яву ихтималы бар. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан искән җилнең көчәю мөмкинлеге дә бар.

Юлларда көчле саклана.

Көндезге һава температурасы көн дәвамында түбән төшә һәм кичкә таба -3..-8 градус тәшкил итәчәк. Казанда явым-төшем көтелми, һава температурасы көн дәвамында һәм кичкә таба -4..-6 градус булачак.

Алда торган төндә -9..-14, аязган вакытта урыны белән -18 градуска кадәр суыта, ди синоптиклар.


---

--- | 03.04.2017

Фирдүс Тямаев үзенә "мөгезле дус"тапкан (ВИДЕО)

$
0
0
03.04.2017 Шоу-бизнес
Фирдүс Тямаев бар җиргә дә өлгерә. Концертлар да куя, җырлар да яза, яңа дуслар да таба. Бу юлы "мөгезле дус" тапкан үзенә.

Бу яңа дусты Фирдүснең концертларында катнашырмы, гастрольләрдә күреп булырмы - билгесез. Шуңа күрә Инстаграмындагы видеосыннан булса да карап калыйк. Барысына да җитешә "тәмәй" - үзе әйтмешли "маладис бит ул"!

 

«Халкым минем» иҗат бәйгесенә Расих Латыйпов исеме биреләчәк

$
0
0
03.04.2017 Мәдәният
Похвистнево районының Гали авылында тугызынчы тапкыр танылган эшкуар һәм милләтпәрвәр Расих Латыйпов оештырып килгән «Халкым минем» фестивале булып узды. Нишлисең бит, шулай язган булгач, быелгысы үзеннән башка гына үтте…

Билгеле булганча, бу бәйге өлкәбездә яшәүче сәләтле милләттәшләребезне эзләп табу һәм аларда иҗат чаткысы кабызып, талантларын халыкка күрсәтү белән шөгыльләнә. Быел фестиваль бөек композиторыбыз Сара Садыйкованың юбилеена багышланган иде. Сәләтле яшьләрне һәм өлкәннәрне ачыклау, аларга иҗади яктан ачылу өчен шартлар тудыру максатыннан оештырылган иҗат бәйгесендә 15 яшьтән - 50 яшькәчә конкурсантлар катнашты. Һәр катнашучы Сара Садыйкова иҗат иткән җырны башкарырга тиеш иде. Алар 15 - 20, 21 - 35 һәм 36 - 50 яшькәчә төркемнәргә бүленеп чыгыш ясадылар.

Фестиваль, гадәттәгечә, Похвистнево районы администрациясе, Бөтендөнья татар конгрессы, “Татарстан - Яңа гасыр” телерадиоканалы һәм Похвистнево районының “Туган тел” татар оешмасы ярдәме белән уздырылды. Быелгысының төп иганәчесе Гали авылында туып-үсеп, бүген Казанда яшәүче Дания Әсхәт кызы Тулова-Хәсәншина булды. Күптән түгел генә ул Татарстан Республикасы Президенты Указы белән иң югары бүләк — «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнде.

Гали авылы бу көнне бик күп мәртәбәле кунакларны каршы алды. Алар арасында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының мәгълүмат һәм аналитика бүлеге җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлназ Шәйхи, Татарстанның “Яңа гасыр” телекомпаниясе журналисты, “Халкым минем” тапшыруы авторы Ләйсәнә Садретдинова, Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов, өлкә хөкүмәтенең урман хуҗалыгы һәм тирә-як мохитны саклау министры Александр Ларионов, Похвистнево районы администрациясе башлыгы Юрий Рябов, Самар өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, оешманың башкарма директоры Фәрхәт Мәхмүтов, Камышлы районы хакимиятенең Мәдәният, спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте идарәсе җитәкчесе Резедә Төхбәтшина һәм башкалар бар иде.

Бәйгедә катнашучыларга Татарстанның халык артисты, җырчы Фердинанд Сәлахов җитәкчелегендәге жюри бәя бирде. Иртәнге сәгать уннан көндезге сәгать икегә кадәр жюри әгъзалары сайлап алу белән шөгыльләнделәр.

Фестивальдә катнашучылар һәм кунаклар өчен күргәзмә дә оештырылган иде. Анда Гали уңганнарының кул эшләре, авыл тарихы турындагы мәгълүматлар күрсәтелде.

Сайлап алу туры узганнан соң галилеләр гала-концертка җыелды. Жюри әгъзалары,  тамашаны алып баручылар Гөлназ Шәйхи һәм Фердинанд Сәлахов тамашачыларны сәламләделәр.
- «Халкым минем» иҗат фестиваленең чишмә башында Гали авылының легендар егете Расих Мөҗәһит улы Латыйпов торды. Аның идея¬се белән оешкан иҗат фесвивале тугыз ел дәвамында үсте, баеды, төрлеләнде. Быел да бәйгене зурлап уздыру — аның хыялы иде. 10нчы фестивальгә дә планнары зурдан иде. Нишлисең бит, рәхимсез үлем Расихыбызны  безнең арабыздан алып китте. Гали авылы гына түгел, бөтен татар дөньясы үзенең затлы улын, бөек шәхесен, милләтпәрвәрен югалтты…

Расих Латыйпов туган авылын, туган җирен, авылдашларын хөрмәтләде, гаиләсен, туганнарын, дусларын яратты. Ул халык дип, милләт дип, Гали авылы дип яшәде. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, Бөтенроссия татар авыллары оешмасын оештыручыларның берсе, оешма рәисе урынбасары, Гали авылында үткәрелгән I Бөтенроссия авыл Сабан туен, Похвистнево районында «Туган тел» татар җәмгыятен оештыручы, гомумән, олпат шәхес Расих Мөҗәһит Латыйповны бер минут тынлык белән искә алыйк әле, — дип башлап җибәрде чараны күзләренә яшьләре тыгылган Гөлназ ханым.

- Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты карары белән быелдан «Халкым минем» иҗат бәйгесенә Расих Латыйпов исеме бирелсә, бик яхшы булыр иде, — диде ул бер минутлык тынлыктан соң. Бу тәкъдимне тамашачылар хуплап каршы алды.

Аннан соң сүз мөхтәрәм кунакларга — өлкә хөкүмәтенең урман хуҗалыгы һәм тирә-як мохитны саклау министры Александр Ларионовка, Похвистнево районы администрациясе башлыгы Юрий Рябовка бирелде. 

- Расих Латыйпов — үз авылының, районының, халкының патриоты булды. Аның исеме мәңге онытылмаячак…  “Халкым минем” бәйгесенең дәвамлы булачагына да ышанасы килә, - дип белдерделәр алар һәм мәрхүмнең туганнарына сабырлык, ә фестивальдә катнашучыларга иҗади уңыш¬лар теләделәр.

Александр Иванович Гали егетләрен көрәшкә өйрәтүче Хәйдәр Гәрәевне өлкә губернаторының Мактау грамотасы белән бүләкләде, Дания Туловага тапшырырга дип алып килгән “Куйбышев - запас башкала“ күкрәк билгесен аның әнисе Нәҗибә апага бирде.

Похвистнево районы башлыгы Юрий Рябов чараны оештыручыларны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Расих Латыйповка тәгаенләнгән «Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан» дип аталган күкрәк билгесен Гөлназ Шәйхи аның хәләл җефете Кәүсәр ханымга тапшырды.
Ахырда иң яхшы җырчыларның исемнәре яңгырады һәм алар бүләкләр һәм дип¬ломнар белән бүләкләнде. Лауреатлар октябрьдә Казанда үтәчәк “Татар моңы-2017” Халыкара телевизион яшь башкаручылар бәйгесенең II турына узды. Бу исә иң зур бүләк булгандыр, минемчә.

Беренче урыннарны Самараның мәдәният институтында укучы Камышлы кызы Розалия Хәкимова, самаралы Фәрзәнә Мәхмүтова, Гали авылыннан Алия Әхмәтова һәм камышлылы Наил Хәкимов яулады.

Гали авылында яшәүче игезәкләр Наилә һәм Камилә Хәсәновалар, Яңа Ярмәктән - Алисә Хаматшина, Яңа Мансурдан - Зилә Шәрәфетдинова, Мәчәләй Мәдәният йортының вокал ансамблендә катнашучы Рауза Иваева, Асия Исмәгыйлева, Бибинур Газизова, Разия Канюкаева, Зөләйха Мияссәрова һәм аларның җитәкчеләре Жанна Әмирова икенче дәрәҗә лауреат исе¬менә лаек булдылар.

Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучысы Әлсинә Дәүләтбаева һәм Яңа Мансур авылында яшәүче Зөлфия Арсланова  өченче дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнделәр.

Гала-концертта конкурстан тыш чыгыш ясаучылар да булды. Беренче булып сәхнәгә Камышлы районы һәвәскәрләре чыкты. Атаклы “Ак каен” фольклор халык ансамбле бәйрәмне бик матур итеп ачып җибәрде, ә Камышлы районы хакимиятенең Мәдәният, спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте идарәсе җитәкчесе Резедә Төхбәтшина чараны оештыручыларга рәхмәтләрен җиткереп, Казан кунакларына Камышлы бавырсакларын тапшырды.

Татарстанның халык артисты, яраткан җырчыбыз  Фердинанд Сәлахов та үз репертуарыннан берничә җыр башкарды. Тамашачы аның чыгышын көчле алкышларга күмде.

Рәхмәт сүзләре күп яңгырады. Гали авылы җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев, өлкә «Туган тел» татар җәмгыятенең башкарма директоры Фәрхәт Мәхмүтов һәм башкалар оештыручыларга, иганәчеләргә рәхмәтләрен әй¬теп, яшь талантларга мәйдан бирүче фестивальнең дәвамлы булуын теләделәр.

- Киләсе елда унынчы фестивальне Расих Латыйповның туган көнендә, 17 февральдә, зурлап уздырырбыз, Аллаһы теләсә. Аның исеме Гали авылындагы бер урамга бирелсә, татар җәмәгатьчелеге бик шат булыр иде, - дип тәмамладылар тамашаны алып баручылар. Аларның бу тәкъдимен халык алкышларга күмеп каршы алды. 

Римма НУРЕТДИНОВА,
“Самар татарлары”
сайты мөхәррире.


---

--- | 03.04.2017
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>