Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Татарстанда хатын-кыз биек күпердән автомобиль өстенә төшеп һәлак булган (ВИДЕО)

$
0
0
03.04.2017 Фаҗига
Коточкыч авария кичә Түбән Камага керү юлында булган. Яшь хатын-кыз Чаллы-Түбән Кама трассасындагы биек күпердән хәрәкәт итүче машина өстенә үк килеп төшкән.

Бәрелү көченнән аның гәүдәсен берничә метрга ук ыргыткан. Алган җәрәхәтләрдән ул шунда ук һәлак булган.

Тулырак:  На трассе в Татарстане девушка с моста упала на автомобиль (ВИДЕО)


---

--- | 03.04.2017

“Җырлыйк әле!”не алып баручы Кәримовлар гаиләсендә берсе обой ябыштыра-ябыштыра бәбиләргә киткән, икенчесе авылны сагынып имтиханга бармаган (ФОТО)

$
0
0
03.04.2017 Шоу-бизнес
12ел эшләгәннән соң, “ТНВ” каналы “Җырлыйк әле!” тапшыруын япкан иде. Күпләр моңа ризасызлык белдерде. Ниһаять, үткән ел азагында ул, яңа көч, сулыш һәм яңа алып баручылар белән, зәңгәр экраннарга кайтты. Хәзер аны җырчы гаилә, бик күп конкурслар лауреаты Алинә һәм Азат Кәримовлар алып бара.

Безнең белешмә:
Тулы исеме: Азат Айрат улы Кәримов
Туган җире: Мөслим ра¬йоны Олы Чакмак авылы
Туган көне: 30 май, 1990 ел
Белеме: Алабуга сәнгать көллияте, Казан дәүләт консерваториясе
Гаилә хәле: хатыны — Алинә, кызы — Азалина.

Безнең белешмә:
Тулы исеме: Алинә Юрий кызы Прокофьева-Кәримова
Туган җире: Түбән Кама шәһәре
Туган көне: 14 март, 1992 ел
Белеме: Казан музыка көллияте, Казан дәүләт консерваториясендә белем ала.


Үзебез дә, йортыбыз да музыкаль”
Кәримовлар гаиләсе Казанның Самосырово бистәсендә яши. Йортлары шәһәргә якын, уңайлы урында урнашкан. Икенче катны Азат тулысынча студия иткән.
— Йортыгыз бик зур. Ничек шулай тиз арада очына чыга алдыгыз?
Азат:
— Йортны Алабугада бергә укыган дусларым белән төзедек. Нигезеннән башлап, түбә ябуга кадәр үзебез башкардык, чит куллар ялламадык. Әкрен генә төзи торгач, шактый өлешен тәмамладык. Утны да үзем керттем. Никахтан соң төзи башлаган идек, өч елга якын вакыт алды. Әле эшлисе эшләр байтак. Матди як та бар бит.

Үзебез дә, йортыбыз да музыкаль (көлә). Җырлый-җырлый төзегән идек. Хәзер биредә иҗат кайный. Икенче катны тулысынча сту¬дия итү теләге кызык килеп чыкты. Өй салган кичләрнең берсендә караңгы иңгән вакыт иде. Югарыдан шәһәр ягына карыйм, утлар шулхәтле матур балкый, ниндидер сихри дөнья кебек. “Егетләр, бу урынны па-норама ясыйм, бөтен җиргә тәрәзә куям. Биредә студиям булачак”, — дим. Шулай эшләдек тә, анда хәзер бөтен яклап тәрәзә. 
Алинә:
— Җәен анда керә торган түгел. Тәрәзә күп булгач, кояш кыздыра. Ә матурлыкка килгәндә, искиткеч.

Азатның кулыннан бөтен эш килә. Әле йөкле вакытым иде бит. Эчке ягын икәү эшләдек. Обой ябыштыра-ябыштыра, бала табарга киттем. Кайтышыбызга Азат бала бүлмәсен дә матурлап куйган. Кызыбыз туганчы өлгертик дип тырыштык. Йорт салуның нәрсә икәнен аңладык. Тышы бер хәл әле, менә эче бетә торган түгел икән (көлә).

— Бакча эшләре ничек?
Алинә:
— Җиребез әллә ни зур түгел. Шулай да бераз помидор, яшелчә, яшел тәм¬ләт-кечләр, кыяр үстердек. Киләчәктә зуррак урынга утырту теләге бар. Җир эшен бик яратам. Үз бакчаңнан өзеп алып кер¬гән помидор-кыярдан тәмлесе юк. Исе генә ни тора! 

“Кечкенәдән сәхнәдә без”
— Азат, Алинә, балачакта кем булырга теләдегез? Сәнгатькә ничек кереп киттегез?
Азат:
— Мөслим районы Олы Чакмак авылында үстем. Балачакта бабам: “Улым, үскәч кем булырга телисең?” — дигәч, тимерче булам, дип җавап бирә идем. Миннән кычкырып көләләр иде. Бала-чага йә космонавт, йә шофер булам, ди... Ә мин авыр тимерче эшенә кызыкканмын. Нурмөхәм¬мәт бабам күпкырлы талант иясе иде. Һөнәрләре санап бетергесез. Заманында Мин¬зәлә театрында да эш¬ләгән. Гармунда, балалайкада уйный иде. Үз кулы белән хәтта скрипка ясап уйнаган. Бабам мине 3 яшемдә, көзге каршына утыртып, хромкада уйнарга өйрәтте. Балалар бакчасында гармунда уйнап, башкаларны биетә, җырлата идем. Әнием дә — бик күп конкурслар лауреаты. Аннан күреп тә кызыкканмын инде. Ул мәдәният йортында эшләде. Әни карынында чакта ук сәхнәдә йөргәнмен (кө¬лә). Берара хирург та буласым килде. Әмма барыбер сән¬гатькә киттем. Катнашмаган конкурс калмады, әкренләп Әлмәт, Казанга йөри башладым... Ме¬нә шулай иҗатка чумдым.  
Алинә:
— Түбән Камада тудым.
I сыйныфны тәмамлагач, Сарман районының Сарайлы авылына күчендек. Җыр¬га мине әбием этәрде. “Ме¬нә бу җыр матур, өйрәнергә ки¬рәк”, — дип гел әйтеп тора иде. Күршеләр кергәч, һәр¬вакыт әби мине җырлата иде. Әмма, никтер, кечкенә чакта җырларга бик яратмадым, үзалдыма гына көйләп йөри идем. Әкренләп барыбер сәхнә үзенекен итте, бөтен чараларда катнаша башладым. 2009 елда “Татар моңы” конкурсы лауреаты булдым. Аннан Казанга укырга килдем.

— Хәзер ничәнче курста белем аласың?
— Башта Казан музыка көллиятендә укыдым. Аннан соң Казан дәүләт консерваториясенә кердем. Ике курс¬ны тәмамлаганнан соң, укуны туктатып, академик ял алдым. Бала белән өйдә утырам. Быел яңадан укырга ниятем бар. 

— Азат, мәктәптән соң Казан дәүләт мәдәният инс¬титутына укырга кер¬гән җиреңнән кире кайтып киткәнсең. Ни өчен?
— Казан дәүләт мәдәният институтына килдем, ике имтиханны уңышлы тап¬шыр-дым. Уен кораллары буенча гына калган иде. Аны¬сы минем өчен бик җиңел. Әмма сагынып авыл¬га кайтып киттем һәм имтиханга килмәдем. Имеш, Алабугада көллияткә укырга керәм дә атна саен кайтып йөриячәкмен. Ул чакта шундый уйлар җиңгән. Ә Алабугада инде имтиханнар беткән иде. Барып, бөтен белгәнемне, сәләтемне күр¬сәттем. Мине алдылар. Аннары Казандагы институттан да шалтыраттылар. Алабугада дуслашып беткән идем инде. Төрле конкурсларда катнашып йөри торгач, мине Зилә Гаян кызы Сөнгатуллина күреп алды. Консерваториягә үз классына укырга чакырды. Консерваторияне уңышлы тәмамладым.

— Иҗат тормышы ничек?
Азат:
— “Алым диярсең әле” исемле җырга беренче клибыбыз дөнья күрде. Көен үзем яздым. Алинә белән дүрт ел бергә концертлар куеп йөрибез. Бишенче сезонга әзерләнәбез. Инструменталь ансамбль белән куярга телибез. Программабызда күбесенчә ретро җырлар. Берничә җирдә укытам. Студиядә җырлар язам, аранжировкалар эшлим, тавыш яздырам...

— Җырчылар тавыш яздырырга киләме?
— Киткәннәре дә юк (кө¬лә). Клиентларым гел бар. Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Зөһрә Шәрифуллина, Вадим Захаров, Рөстәм Закиров — нинди генә талантлы җырчылар килми. Әле реклама бирмәдек. Реклама да булса, студиядән чыгасы да юк. Кайчак онытылып китәм, төннәр буе эшлим. 
Алинә:
— Азат күп эшли. “Икенче каттан төш инде”, —  дип гел кисәтеп торам.
  
“Татарстаннан читтә таныштык”
— Бер-берегез белән кайда таныштыгыз?
Азат:
— Алинәне тәүге тапкыр “Татар моңы”нда күрдем. Мин әзерлексез генә барган идем, җиңеп булмады. Бер укытучым: “Татар моңы”нда  Алинә Прокофьева исемле керәшен кызы җырлап та күрсәтте. Гран-при алды”, — ди. Алинә беренче урын алган икән. Кызык булып китте, хәтеремә кертеп куйдым. 2009 елдан соң әлеге конкурска җентекләп әзер¬ләнә башладым һәм бер-бер арт¬лы бөтен конкурсларда дияр¬лек җиңеп бардым. Шуннан Башкортостанда узучы “Дуслык моңы”на җи¬бәрделәр. Анда Алинә Прокофьева да бар иде. Менә шулай Татарстаннан читтә якыннан таныштык. 
Алинә:
— Миңа бер дус кызым Казанда чакта ук: “Әнә Азат Кәримов”, — дип төртеп күр-сәтте. Азатны башта никтер ошатмадым, әллә ни исем китмәде (көлә).
Азат:
— “Дуслык моңы”нда сәх¬нә артына чыктым, бер кыз күкрәгемә башын куеп елады. “Бер нотамны сузып бетермәдем, тын җитмәде”, — ди. Аны тынычландырдым һәм җырларга чыгып киттем. Елаучы кыз Алинә иде. Ул икенче урынны алды. Миңа беренчене бирделәр. Бер-беребезне котладык. Сәхнә артында кабат игътибар иттем, чибәр генә кыз. Номерын сорап алдым һәм кайтып киттек. Ул вакытта йөргән кызым бар иде, бер ел чамасы үткәч, аерылыштык. Алинә белән очраша башладык.

— Азат, Алинә кайсы ягы белән җәлеп итте?
— Алинә бөтен сорауга, сүзгә җырлап җавап бирә иде. Шаккаткыч, каян табып бетерә диген?! “Ничек тү¬зәсең, туктамый бит бу, гел җырлап тора”, — дип дуслар да шаярта иде.
Алинә:
— Башта ошатмасам да, Башкортостанда Азатка карата ниндидер хисләр уянды. Казанга канатланып кайт¬тым. Азатка гашыйк бул¬дым, дип дус кызга сөй¬лә¬гәннәр хәтердә. Көттем көттем дә, егет миңа шалтыратмагач, җиргә төштем. Бер ел үткәч, элемтәгә чыкты бу. Шуннан сөйләшә башладык.

— Озак очраштыгызмы?
Азат:
— Дүрт ел бардыр. Бераз аерылышып та тордык. Аннан никах укыттык, 2013 елда туй ясадык. Яшь ярымлык кызыбыз бар.

— Азалина исемен кем сайлады?
Алинә:
— Азалина — Азат белән Алинә исемнәреннән ясалган. Мулла белән киңәш-ләштек, бу исем рөхсәт ите¬лә, диде. Элегрәк әлеге исемне миңа тәхәллүс итеп алыр¬га тәкъдим иттеләр. Әмма мин шактый конкурсларда Алинә Прокофьева булып катнашкач, шул исем белән урыннар яулагач, яңаны аласым килмәде. Шулай да хәтеремә кереп калды ул. Кызым туса, Азалина дип кушарбыз, дидем. Ходайның “амин” дигәненә туры килде. 

“Җырлыйк әле!”гә ашкынып барабыз”
— “Җырлыйк әле!”гә ки¬лү ничегрәк булды?

Алинә:
— Көннәрдән бер көнне безгә тапшыруның баш мө¬хәррире Нәҗип абый килде. “Җырлыйк әле!”не ачарга йөрибез”, — диде. Бер ел буе эфирга чыкмаган иде бит.
Азат:
— “Җырлыйк әле!” тапшыруының башланып китә торган өлеше элек тә безнең тавыш белән яздырылган иде. Нәҗип абый аны бездә эшләтте. Шуның белән мәш¬гуль булдык. Яздыргач, ул: “Алып баручы эз¬либез әле”, — дип сүз башлады. “Җырлыйк әле!” эфирга кире кайту бик әйбәт инде”, — дип сөендек. Шуннан соң бер-ике ай вакыт үткәч, Нә¬җип абый шалтырата. “Башыма фикер килде. Тапшыруны алып баруны сезгә тәкъдим итеп карыйм әле”, — димәсенме?! Каушап калдык, без бит җырчылар, ә телевидениедә алып бару буенча тәҗрибәбез юк. “Хә¬зерге программа үзенчәлекле, җыр сәнгатенә гашыйк, җырлый белгән кешеләр ки¬рәк. Ки¬леп карагыз әле”, — диде. Бардык. Һәм безне сайлап алганнар. Җаваплылык бик зур. Курка-курка эшли башладык.

— Ияләшү авыр булмадымы?
Алинә:
— Мин, гомумән, камерадан куркам. Кечкенәдән шулай. Хәзер әзрәк ияләшә башладым. Шундый мәртә¬бәле тапшыруны ышанып безгә тапшырганы өчен, Нә¬җип абыйга зур рәхмәт! Га¬ди итеп алып барырга тырышабыз. Кимчелекләре дә бардыр. Беренче көннәрдән үк әйбәт алып барып булмый бит. Тагын да яхшы булсын, дип бөтен көчне куячакбыз.
Азат:
— Беренче тапшырулар бөтен кеше өчен катлаулы булды. Уен тәртибен берәү дә белеп бетерми. Хәзер җай¬лана башлады. Күп эш¬не Нәҗип абый белән режиссер башкара, алар җилкәсендә иң күп җаваплылык.

— Өлгереп буламы?
Азат:
— Бик яратып, сагынып барабыз. Аны тамашачы да тоя. Бу — безнең өчен бө¬тен-ләй яңа өлкә. Тапшыруның гомере озын булсын. 

— Азалинаны кем карый?
Алинә:
— Тапшыру әзерләргә киткәндә, әниләр дә булыша, дуслар да карый, тәрбияче дә чакыртабыз... Сабый ике айлык чагыннан безнең бе¬лән сәхнә артында кулдан-кулга йөрде.

— “Җырлыйк әле!”дә катнашырга теләүчеләр ан¬да ничек эләгә ала?
Алинә:
— Җыр-моңга сәләтле тамашачылар катнашырга те¬ләк белдерсә, бик шат булачакбыз. Моның өчен электрон почтага tatkaraoke@mail.ru адресына үзләре турында мәгълүмат язып, хат юлларга гына кирәк. Барысын да укыячакбыз, берсе дә игътибарсыз калмаячак. Көтәбез!

 


Әңгәмәдәш — Лилия ЙОСЫПОВА

--- | 03.04.2017

Роберт Миңнуллин "Яратам! Бетте-китте!" җыры турында: "Бу урлашу дип атала"

$
0
0
03.04.2017 Әдәбият
ТНВда чыгучы "Ком сәгате" тапшыруының чираттагы кунагы язучы Роберт Миңнуллин булды. Данил Гыйниятов алып барган проектта шигърият, сәясәт, җәмгыять турында сөйләштеләр.

Әдәбияттә дә урлашулар була икән. Роберт Мөгаллим улы кайвакыт үзенең стилен, образларын урлаулары турында сөйләде. "Бу миңа бер дә күңелле түгел", - диде язучы һәм популяр җырлар авторы. Менә, мәсәлән, "Яратам! Бетте-китте!" дигән җырны ишетеп алган ул. Шул сүзләр кергән шигырьне бик күптән язган булган. "Бу - урлашу дип атала," - диде Роберт Миңнуллин.

"Яратам! Бетте-китте!" җырын бүген Илназ Гарипов башкара. Көе үзенеке, Ренат Галиаскар сүзләре.

Тексты мондый:   Ни өчен дип сорама, очраттым да яраттым, Сиңа гашыйк булганымны, сизмичә дә калганмын. Ничек кенә тырышсам да, сине оныта алмадым, Хәзер инде синсез яши алмавымны аңладым.
Кушымта: Син минем соңгы тукталышым, Йөрәк сине үз итте, Ни өчен дип сорама, Яратам, бетте-китте!
Берәр хәбәр килсә әгәр, син яшәгән тарафтан, Яхшы кәеф белән тулып, кызарып ата һәр таң, Ничек кенә тырышсам да, сине оныта алмадым, Хәзер синсез яши алмавымны аңладым.
Кушымта: Син минем соңгы тукталышым, Йөрәк сине үз итте, Ни өчен дип сорама, Яратам, бетте-китте!   Менә клибы:    

  Роберт Миңнуллин шигырен тапмадык. Бәлки, сез табып бирерсез?    
---

--- | 03.04.2017

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков отставкага китте

$
0
0
03.04.2017 Сәясәт
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Премьер-министры Илдар Халиковның, башка эшкә күчү сәбәпле, үз теләге белән эшеннән китү турындагы үтенечен канәгатьләндерде. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы икенче кандидат билгеләнгәнче, Премьер-министр вазифаларын Премьер-министрның беренче урынбасары Алексей Песошин башкарачак.

"Татэнерго" идарә компаниясе" акционерлык җәмгыяте директорлар советы җәмгыятьнең бердәнбер акционеры - "Связьинвестнефтехим" тәкъдимен бертавыштан хуплап, 2017 елның 4 апрелендә Илдар Халиковны компаниянең генераль директоры итеп билгеләде.

Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Илдар Халиков Татарстан Республикасының энергетика өлкәсе компанияләренең директорлар советында идарә итүне дәвам итәчәк.

Халиков Илдар Шәфкать улы 1967 елның 21нче ноябрендә ТАССРның Әгерҗе шәһәрендә туган.

1985 елда Совет Армиясендә хезмәт итә. 1987 елда хокук белгечлеге буенча В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетына укырга керә.

1993-1995 еллар – "Челны-банк" акционерлык коммерцияле банкының әйдәп баручы белгече, кыскавакытлы һәм озынвакытлы кредитлаштыру, депозитлар һәм кыйммәтле кәгазьләр идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы, идарә башлыгы.

1995-1996 еллар – "КамАЗ" ачык акционерлык җәмгыятенең хокукый идарә башлыгы урынбасары.

1996-2003 еллар – "КамАЗ" ачык акционерлык җәмгыятенең  финанслар буенча директоры, генераль директорының икътисад һәм финанслар буенча урынбасары - икътисад һәм финанслар буенча директоры, генераль директорының корпоратив стратегия буенча урынбасары.

2003-2005 еллар – Яр Чаллы шәһәре администрация башлыгы.

2006 елның 1нче гыйнварыннан - Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы, шәһәр мэры.

2010 елның 22нче апреленнән бирле - Татарстан Республикасы Премьер-министры.


---

--- | 03.04.2017

Петербург метросында көчле шартлау булды (ВИДЕО)

$
0
0
03.04.2017 Фаҗига
Санкт-Петербургның метрополитенында бер вагон шартлаган. Беренче мәгълүмат буенча шартлау «Сенная» станциясендә булган.

Шартлаудан соң Лайф төшергән видеода метро станциясе вестибюлендәге кап-кара төтен генә күренә.

Тулырак: В Петербурге в метро произошел взрыв в вагоне


---

--- | 03.04.2017

Татарстанда балалар бакчасында ике бала феназепам эчеп агуланган

$
0
0
03.04.2017 Хәвеф-хәтәр
Яр Чаллы шәһәре прокуратурасы, Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков йөкләмәсе буенча, “Улыбка” 13 нче балалар бакчасында ике кызның агулануы турында массакүләм мәгълүмат чараларында чыккан мәгълүматны тикшергән.

2017 елның 14 мартында, урамда көндезге уеннан соң, тәрбиячеләр ике баланың йөрешләре һәм сөйләмнәре бозылуын сизеп ала. Урынга ашыгыч ярдәм чакырыла һәм балаларның берсе агулану билгеләре белән Кама диагностика медицина үзәгенә салына. Соңрак шундый ук билгеләр белән хастаханәгә икенче кыз да эләгә. Тикшерү балаларның билгесез матдәдән агулануын күрсәткән.

Аннан ачыкланганча, балалар бакчасы ишегалдында уйнаганда, кызлар феназепам даруын табып, шуларны ашый. Соңрак бакча территориясендә препаратның йомарланган төргәге дә табыла.

Хәзерге вакытта балалар хастаханәдән чыгарылган һәм бакчага йөри башлаган.

Тикшерү күрсәткәнчә, бу хәл тәрбияченең үз вазифаларын тиешенчә үтәмәве нәтиҗәсендә булган. Ул урамда вакытта балаларны һәрвакыт күзәтеп тормаган, шулай ук, территориядә чит-ят предметлар булмавына да инанмаган. Шул рәвешле, Россия Федерациясендә бала хокукларының төп гарантияләре һәм белем турында канун таләпләре бозылган. Шулай ук, мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе мөдире тарафыннан да контроль булмаган.

Канун бозылуга китергән сәбәпләрне һәм шартларны бетерү максаты белән, прокуратура Яр Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе адресына гаепле вазифаи затларны дисциплинар җаваплылыкка тарту мәсьәләсе буенча язма гариза керткән. Прокурор тикшерүе акты карау стадиясендә.


Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА

--- | 03.04.2017

Фәрит Мөхәммәтшин Илдар Халиковның эштән китүенә АҢЛАТМА бирде

$
0
0
03.04.2017 Сәясәт
Республика Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Премьер-министры Илдар Халиковның эштән китүенә аңлатма бирде. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Илдар Халиков эшеннән азат итүне сорап, бергә зур мәктәпне узган республика Президентына мәрәҗәгать итте. Бу уйланылган карар булуына ышанам. Татфондбанк белән килеп чыккан хәл дә моңа этәргеч ясамый калмагандыр, – дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин. – Дәүләт Советы Татарстан Президентыннан Хөкүмәт алдында торган мәсьәләләрне оператив рәвештә чишергә керешерлек яңа Премьер-министр кандидатурасын тәкъдим итүен көтә».

Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковның, башка эшкә күчү сәбәпле, үз теләге белән эштән китү турындагы үтенечен канәгатьләндерде.


---

--- | 03.04.2017

Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе активистлары мастер-класс үткәрде

$
0
0
04.04.2017 Мәгариф
Мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү практикасы үзәгендә «МУВИ» форум-театрының мастер-классы узды. Әлеге очрашуны «Имин мәгариф мөхите» проекты авторлары оештырды. «МУВИ» (Мирное Урегулирование Вопросов Интернационала) форум-театры Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе активистарының иҗат проекты.

Аның асылында милләтара киеренкелекне уен формасында чишү ята. Форум-театр командасы үсештә, яңа катнашучыларны кабул итә, актуаль сценарийлар төзи, конфликтлы вакыйгадан чыгу юлларын яшьләр белән бергәләп эзли.

Сценарий буенча уен барышында кульминацион момент була. Бу вакытта тамашачыларга актерлар белән рольләрен алмашып, милләтара конфликтны булдырмаслык итеп яңа сценарий төзергә һәм аны уйнап күрсәтергә мөмкинлек бирелә. Нәтиҗәдә, тамашачы конфликттан чыгуның төрле юллары барлыгын аңлый һәм нәтиҗәләр ясый.

Проект авторлары фикеренчә, профессиональ белем бирүдә студентларда «эмоциональ компетентлыкны» үстерергә кирәк, нәтиҗәдә, егетләр-кызлар төрле ситуациядә курыкмыйча аралашырга күнегәчәкләр. Ә форум-театрның эмпирик театраль техникасын куллану студентларга уйламаган киеренкелектә ничек үз-үзеңне тоту траекторияләрен өйрәнергә һәм аны практикада кулланырга мөмкинлек бирә.

Театр җитәкчесе Лилия Сәйфуллина әлеге очрашуның үзенчәлекле атмосферасын, студентларның милләтара аралашу белән кызыксынганлыгын билгеләп үтте. Ул мастер-классның һәр этаб технологиясе белән таныштырып барды.

Форум өлешенә күчү күп кенә студентларны гаҗәпкә калдырды. Тамашачы роленнән алар сценарийны теләгәнчә үзгәртә алучы актер роленә күчтеләр, вакыйга герое булып уйнадылар һәм сюжет конфликтын чиштеләр.

Очрашу ахырында студентларны, форум-театр алымнарын файдаланып, мультимәдәни белем бирү мөхитендәге куркынычлык шартларына әзерләүдә хезмәттәшлекне планлаштырдылар. Студентлар эчтәлегенә милләрара конфликтлар кергән театральләшкән вакыйгалар алгортмын өйрәнәчәк. Нәтиҗәдә алар стериотиплар ачыклаячаклар һәм аларга каршы торачаклар.

kpfu.ru


---

--- | 04.04.2017

Удмуртия башлыгын кулга алдылар

Казанда шагыйрь Разил Вәлиевның юбилей кичәсе үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

$
0
0
04.04.2017 Әдәбият
Казанда халык шагыйре Разил Вәлиевне 70 яшьлек күркәм юбилее белән тәбрикләделәр. Юбилей кичәсе коры котлауларга гына корылмыйча, җырчы-шагыйрьнең иҗат кичәсе буларак әзерләнгән иде. Бәйрәмнән фотоларны карап алыгыз:

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

32

33

34

35

36

37

38

39

40

41

42

43

44

45

46

47

48

49

50

51

52

53

54

55

56

57

58

59

60

61

62

63

64

65

66

67

68

69

70

71

72

73

74

75

 


Шамил АБДЮШЕВ фотолары

--- | 04.04.2017

Лилия Гаврилова һәм Руслан Сөнгатов клипта нинди бәхет күрсәтер? (ИНТЕРВЬЮ)

$
0
0
04.04.2017 Мәдәният
“Ни булса да бергә булсын” дигән девиз астында яшәүчеләрнең тормыш мәшәкатьләре дә уңай якка гына җайлаша бара. Ә нәкъ шундый исемдәге җыр белән тамашачы күңелен дәртләндереп һәм илһамландырып торучы Лилия Гаврилова һәм Руслан Сөнгәтовның иҗатлары да яңа нәтиҗәләр белән сөендереп тора.

Тиздән Руслан һәм Лилия PIXELFILMS PRODUCTION кинокомпаниясе белән бергә әлеге җырга клип та тәкъдим итәчәк. Лениногорск шәһәрендә иҗат итүче дуэт инде берничә ел мәртәбәле чараларда, бәйрәмнәр өлкәсендә  уңышлы гына эшләп килә.

— Иҗади дуэт булып ничек берләшеп киттегез?
Лилия: 2013 елда минем танышым Гүзәл: “Тормыш иптәшем Русланның төркеменә җырчы һәм алып баручы кирәк, аның белән эшләп карамыйсыңмы?”, — дип миңа тәкъдим ясады. Шулай без Руслан Сөнгәтов белән танышып, бергә эшли башладык. Ул вакытта ук аның бәйрәмнәр оештыру төркеме бар иде һәм бүгенге көндә дә без төрле мәҗлесләр үткәреп, бергә эшләп йөрибез. Гаиләләр белән бик дус яшибез, барлык проблемаларны бергә хәл итеп, бәйрәмнәрне дә бергә үткәрәбез. Соңгы вакытта без үз репертуарыбыз өстендә эшләдек, җырлар яздырдык һәм клипка да алынырга булдык.

— Зур сәхнәдә беренче булып кайсы җырны башкардыгыз? Чыгышыгыз ничек истә калды?
Лилия: Беренче чыгышым зур сәхнәдә түгел, ә үзем эшли торган мәктәбемдә булды. 8 мартка багышланган конкурста мине җырларга үгетләделәр. “Музыка училищесын бетереп, бер җыр да башкармасаң инде”, — дип тәрбия эшләре буенча директор урынбасары бераз үпкәсен белдереп куйды. Мин инде аны үпкәләтмим дип, чыгышымны әзерли башладым. Эльвира Хәйруллина репертуарыннан  “Мең яшә, әнкәем” дигән җырны башкардым. Бу чыгыш минем, чыннан да, беренче иде. Музыка училищесында имтихан һәм зачетлар биргәндә дә мондый  илһам һәм дулкынлану хисе булмаган икән. Анда ничектер сессияне ябарга кирәк, койрыклар булмасын дип укылган. Иң кызыгы, шул чыгыштан соң озак та үтмәде мин Руслан Сөнгәтов белән таныштым. Менә шушы чыгышым миңа ниндидер дәрәҗәдә иҗатка ныклап алынырга этәргеч бирде.
Руслан: Мин беренче булып зур сәхнәдә Фирдүс Тямаев репертуарыннан «Әти җаным» һәм «Зәңгәр күзләр» җырларын башкарган идем. Беренче чыгыш, әлбәттә, дулкынландыра инде, кеше ничек кабул итәр икән дип уйлаганым истә.

— Тормышыгыз бары иҗатка гына багышланганмы?
Лилия: Юк, минем өчен иң мөһиме — гаиләм, балаларым, аларның киләчәге, ә иҗат ул минем тормышымны тагын да баетып, тулыландырып тора. Тормыш иптәшем Руслан белән кызыбыз Эльвинаны һәм улыбыз Эмильне үстерәбез.
Руслан: Иҗат өлкәсе минем төп эшем булуга карамастан, гаиләм һәм балаларым беренче урында тора. Без тормыш иптәшем Гүзәл белән ике ул —  Илнур белән Тимурны тәрбиялибез.

— Күп кенә артистларның керем чыганагы булып бәйрәмнәрдә эшләү тора. Әлеге өлкәдә хезмәт куеп, кешенең күңелен күрү беренче карашка гына җиңел тоела. Моның авырлыгын эшләп карагач кына аңлыйсыңмы?
Лилия: Минем уйлавымча, һәр кешенең хезмәте бәяләнергә тиеш. Моны җырчыларга гына кагыла дип әйтмим. Һәр кеше үз профессиясенең остасы булса, нигә аңа акча түләмәскә?! Ә иҗат өлкәсенә килгәндә, бу бик кызыклы һәм авыр эш. Үзе эшләп карамаган кеше сине сәхнәгә матур итеп чыгасың да, шуның белән эшең бетә дип уйлый, ә сәхнә артында, шул бер чыгыш өчен күпме әзерлек, күпме көч куелганын күз алдына да китерми. Кеше күңелен күрә белү — ул үзе бер һөнәр дип тә әйтер идем мин. Тагын шунысы бар: синең эшең әле барысына да ошап та бетмәскә мөмкин, чөнки төрле кешенең төрле карашлары.
Руслан: Бик күп артистларыбыз бәйрәмнәр үткәрә һәм аларның иҗатлары керем чыганагы булып торуын мин нормаль күренеш дип саныйм. Һәр кешенең эше бәяләнергә тиеш, бигрәк тә кешегә ярый белү, аның күңелен күрә белү җиңел эш дип әйтеп булмый. Тик шуңа карамастан, эшләнгән эшеңнең әйбәт нәтиҗәсен күрү барлык авырлыкларны да җиңә.

— Эстрадада җырчы булып балку өчен музыкаль белем алуны төп шарт дип саныйсызмы? Популяр булу өчен нәрсә таләп ителә?
Лилия: Эстрада җырчысы булу өчен музыкаль белем кирәк дип саныйм, тик шул ук вакытта безнең шактый гына танылган җырчыларыбызның музыкаль белемнәре юклыгы аларга комачауламый. Җырчы үзенә музыкаль белем кирәк дип санаса — укырга беркайчан да соң тугел. Популяр булу дигән сүзне дә һәр кеше үзенчә аңлый, минемчә, кеше күңеленә юл табып, аларга ошый алсаң, син, чыннан да, популяр җырчы буласың. Һәр башкаручының үз тамашачысы була, шуңа күрә монда төгәл генә кагыйдәләр юктыр дип уйлыйм.
Руслан: Әгәр дә сәхнәдә үз урыныңны, сине яраткан тамашачыны таба алсаң, музыкаль белем катгый таләп булып тормый.

— Зур сәхнәгә сәләт белән генә чыгып булмый, аның өчен тамашачыны кызыксындырырлык иҗат юнәлеше булырга тиеш. Сез бу турыда нинди фикердә?
Руслан: Тамашачыны кызыксындырырга хәзер бик авыр, чөнки безнең артистларыбыз күп һәм һәрберсе дә талантлы. Монда ниндидер «изюминка» булырга тиеш. Бу өлкәдә үзеңә профессиональ яктан кызыклы юнәлеш табып эшләсәң, тамашачының игътибарын җәлеп итеп була.
—  “Ни булса да бергә булсын” җырына клип та төшерергә алынгансыз  дип беләбез.
Лилия: “Ни булса да бергә булсын” дигән җырның эчтәлеге һәм көе безгә бик ошады. Ни булуга карамастан яныңда сиңа тугры туганнарың, дусларың булу — ул үзе бер бәхет дип уйлыйбыз. Без Руслан белән Лениногорск шәһәрендәге иҗатташ дуслар белән үзебезнең эшчәнлегебез өчен бер клип төшергән идек инде. Русланның үзенең аерым тагын бер клибы бар. Алардан кала тагын бер сыйфалы уртак клип эшлисебез килде. PIXELFILMS PRODUCTION кинокомпаниясе белән иҗат җимешебезне тиздән тамашачыларыбызга тәкъдим итәрбез.

Фотолар шәхси архивтан алынды.


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА

--- | 04.04.2017

Татарстанда баласын тәрәзәдән ыргыткан ана бу адымга бару СӘБӘБЕН атаган

$
0
0
04.04.2017 Фаҗига
Бөгелмәдә баласын тәрәзәдән ыргыткан хатын-кызның әлеге гамәле буенча сәбәпләре ачыкланды, дип хәбәр итте «Татар-информга» Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Лениногорскида яшәүче хатын-кызның 2 яшьлек баласын тәрәзәдән ташлавын хәбәр иткән идек. Әлеге факт буенча “Үтерергә омтылыш” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Тикшерү фаразлары буенча, яшь ана үзенең якташы янына кунакка килгән. Алардан тыш фатирда тагын ике ир-ат булган. Хатын-кыз алар белән спиртлы эчемлекләр кулланган. Аннан икенче бүлмәгә йокларга киткәч, артыннан хуҗа ир-ат кереп, бәйләнә башлаган. Ул аны кире каккач, балаңны, йә үзеңне үтерәм, дип янаган. Шуннан хатын-кыз аста зур кар өеменә дүртенче каттан баласын ыргыткан, бала бик җитди булмаган җәрәхәтләр генә алган. Күршеләр баланы күреп алып кергәннәр һәм медицина хезмәткәрләрен чакырганнар.

Шикләнелүченең дәлилләре тикшерелә. Шулай ук фатир хуҗасын “Һөҗүм итү һәм көчләүгә омтылыш” буенча җинаять җаваплылыгына тарту мәсьәләсе хәл ителә.


---

--- | 03.04.2017

Төрек сугышчылары истәлегенә

$
0
0
04.04.2017 Тарих
27 мартта Төркиянең Казандагы илчелеге консулы Турхан Дилмач Самара делегациясен кабул итте. Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында әсирлеккә төшкән төрек сугышчыларының Самара зиратларында күмелүе турында документлар әле 2013 елда ук табылган иде. Идел-Урал якларындагы хәрби әсирләр лагерьларына баручы эшелоннарда йогышлы тиф авыруы тарала һәм әсирләрнең күбесе вафат була.

Беренче булып бу документларга Сызран мөхтәсибе Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев һәм Самара Җәмигъ мәчете имамы Иршат хәзрәт Сафин тап була. Аларның тәкъдиме буенча бу эш белән тарихчы Шамил Галимов шөгыльләнә башлый. Архивтан табылган документларга караганда, Самара ягында мөселман динендәге 1127 төрек әсире җирләнгән. Ә христиан динендәге грек, әрмән, ассирия кешеләрен чиркәү документларында теркәп, Сызран зиратында һәм башка урыннарда күмәләр. Ә менә мөселманнарны теркәү өчен Сызранда мәчет булмый һәм аларның кайда күмелүен эзләп табуы зур кыенлык тудыра.

- Төрек сугышчыларының Самара якларында күмелүе билгеле булгач ук, Төркиянең Казандагы консуллыгыннан элек¬кеге консул килеп төшкән иде. Ләкин мөселманнарның кайда күмелүе турындагы документлар ул вакытта табылмаган иде әле. Соңрак билгеле булганча, мөселманнарны Самараның хәзерге Тарихи мәчетендә һәм Молодогвардейская урамындагы (1960 еллар башында аны ватып, янына Үзәк Спорт сарае төзелгән) мәчетләрдә тер¬кәп, Самараның Железнодорожный районындагы һәм Новые Студенцы авылы (Кинель районы) зиратында җирләгәннәр, - дип сөйли Шамил Галимов.

2012 елда Владимир Путин Төркиягә рәсми визит белән баргач, Төркия һәм Россия президентлары “I Бөтендөнья сугышында һәлак булган рус һәм төрек сугышчыларының исемнәрен мәңгеләштерү” дип аталган документка кул куйганнар. Ул озак вакыт ратификация үтә алмаган, аннары Россия белән Төркия арасында низаг та чыгып торды бит әле. Ниһаять, быел, ике як та ратификация үткәреп, документка юл куярга әзерләнә икән.

Шул уңайдан Төркиянең Казандагы консулы Турхан Дилмач 27 мартта Самара делегациясе белән очрашырга теләк белдергән. Өлкә мөфтие Талип хәзрәт Яруллин, Тарихи мәчетнең мәхәллә рәисе Усман Илингин, имамы Наил хәзрәт Биктаев һәм тарихчы Шамил Галимовны Турхан Дилмач татар телендә сәламләгән. Самаралылар алып килгән документларның күчермәләрендәге һәр сугышчының исемен, званиесен, яшәгән урынын консул бик җентекләп тикшергән.

Турхан Дилмач зур канә¬гатьләнү хисе белдереп, төрек сугышчыларының исемен мәң¬геләштерү буенча концепция язып җибәрүне соралган. Ә инде Самара җирендә төрек сугышчыларына истәлек тактасымы, һәйкәлме буласын Төркия һәм Россия хөкүмәтләре хәл итәчәк.


РӘСЕМДӘ: тарихчы Шамил ГАЛИМОВ (сулдан  уңга), мөфти Талип хәзрәт ЯРУЛЛИН, консул Турхан ДИЛМАЧ, мәхәллә рәисе Усман ИЛИНГИН, имам Наил хәзрәт БИКТАЕВ һәм вице-консул Нуретдин КАЯ.

 


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА

--- | 04.04.2017

Апрельгә халык сынамышлары: әтәч кычкырмаса – яңгырга, тузганак чәчәк атса – кыска җәйгә ишарә

$
0
0
04.04.2017 Экология
Апрель ае керүгә карамастан, урамда һаман да әле кыш белән яз тартыша. Синоптиклар 2017 елның язы вакытыннан иртә килде дип белдерсә дә, җылы кояшлы көннәр аралаш карлап-буранлап та ала. Халык исә һәр күренешне гасырлардан килгән сынамышлар аша юрый.

Апрель артык җылы булса, май салкын, җилле булыр.
Апрельнең бишесендә Хозыр-Ильяс камчы селти.
Апрельнең алтысында торна кычкырса, ел яхшы килә.
Апрель яңгырлы булса, гөмбә уңар.
Ай башында яшен яшьнәсә, җәй җылы килер һәм чикләвек мулдан булыр.
Апрельдә көндез кызу, төнлә салкынча булса, җылы җәй юрыйлар.
Ай ахырында төннәр йолдызлы булса, уңыш уңар. Шулай ук айның соңгы ун көнендә яңгырлар яуса да, ел уңдырышлы булыр.
Апрельдә каен суы күп акса, җәй яңгырлы килер.
Апрельдә карлыгачлар килмәсә, ясалкын язга.
 
АЙ КАЛЕНДАРЕ
 
1 апрельдә һава торышы нинди булса, октябрьнең беренче көне дә шундый булыр. Йолдызлар күренмәсә, җылы көннәр җитә дигән сүз.

2 апрельдә елгадагы бозлар тиз агым белән китсә, икмәк уңар. Әгәр көн суык булып, кошлар чыркылдашса, җылы җәйгә.

3 апрельдә сулыкларда боз китмәсә, балыкчылар язгы “ау”ны көтмәсен.

4 апрельдә кояш кызарып баеса, яшелчә уңышы уңар. Ала каргалар коенса, җылыта.

5 апрельдә аяз төн – иртәнге суыклар билгесе.

6 апрельдә төн җылы булса, яз матур килер.

7 апрельдә көн җилле, бәс яки томан булса, уңышлы ел килә.

8 апрельдә көн нинди булса, 8 октябрьдә дә шуны көт.

9 апрель көнне көндез әтәч кычкырмаса, 2-3 көннән явым-төшем булыр.

10 апрельдә кояш кызарып чыгып, тиз арада болыт артына качса, яңгыр явар.
 
11 апрельдә кояш болытка утырса, кара каргалар төркемләп очса – яңгырга. Саесканнар агачның аскы ботакларына оя корса, җәй яшенле булыр.

12 апрельдә тузганак чәчәк атса, җәй кыска булыр.

13 апрельдә иртәдән яңгыр сибәләп торса, җәй дә яңгырлы килер.

14 апрельдә боз кинәт китсә, ел җиңел, уңышлы булыр.

15 апрельдә елгалар ярларыннан ташып акса, печән күп булыр.

16 апрельдә зирек агачының “алка”лары күп булса – солы, күркәләре күп икән арпа уңар.

17 апрельдә көн кояшлы булса, бодай бөртеге күп булыр.

18 апрельдә көндез җылы, төнлә салкынча икән, тотрыклы һава торышы килә дигән сүз.

19 апрельдә көн җилсез, тыныч икән, язгы сабан культуралары уңар.

20 апрельдә яңгыр яуса – балан, суык һәм кояш булса, икмәк, карабодай уңар.

21 апрельдә көн кояшлы икән, җәй җылы килер. Көн бозылып торса, икмәк уңмас.

22 апрельдә һава торышы “утырып” беткән икән, коры җәй көтегез.

23 апрельдә кояш томан әсирлегендә булса, икмәк уңышы уңар.

24 апрель көнне сулар агып бетмәсә, яз соңга кала.

25 апрельдә төш вакытында болытлар куерса, ике көн тоташ яңгыр явар.
 
27 апрельдә катлам-катлам болытлар җәелсә, атна-ун көн эчендә явым-төшем булмас.

28 апрельдә  җил көньяктан иссә – яңгырга.

29 апрель көнне салават күпере чыкса, һава торышы бозылыр.

30 апрельдә бал кортлары шәмәхә төскә кунса, чия уңышы мулдан булыр.


---

--- | 03.04.2017

“Рәвешләр” юмор театрындагы Әбри иптәшләренә ни-нәрсәсен жәлләгән?

$
0
0
04.04.2017 Юмор
“Рәвешләр” юмор театрында дүрт егет булса да, редакциягә алар өчәү килеп керде: Әбри Хәбриев, Фәрит Галиев һәм Айдар Галиәскәров. Сәхнәдә генә түгел, тормышта да бик позитив, шаян икән үзләре.

– Егетләр, татар юморы турында сүз чыкса, аның итәгенә “билдән түбән юмор” дигән ярлык ябыша. Сезне дә заманында бик сүктеләр бугай...
Әбри:
– Элек булгандыр. Яшь вакытта, эшчәнлекнең башлангыч чорында кызык тоела иде ул. Минемчә юмор өлкәсендә эшләүче һәрбер кешегә “билдән түбән юмор” аша узарга кирәктер. Нәкъ тә менә аның кирәк түгеллеген аңлар өчен. Без инде ике-өч ел билдән түбән төшкән юк. Бары “Намек” белән генә әйтеп узабыз. Халык үзе хәл итә: оятсыз якка борыргамы, әллә берәр акыллы фикер алыргамы.
Фәрит: – Халык дигәне кызык бит ул: матур номер күрсәтәсең, көлми. Ачу килә башлый. Шунда юри генә импровизация белән оятсызрак әйбер кертеп җибәрәсең икән, рәхәтләнә инде көлеп.

- Беренче вакытларда подгузник киеп тә чыгып карадыгыз бугай инде?
Әбри:
– Подгузник бала образы белән бәйләнгән бит инде ул. Ялангач тәнгә киелмәгән. Аның эчендә өч кат колготки иде.
Айдар:
– Юмор театры булсак та, лирик чигенешләр дә ясап куябыз. Узган ел Башкортстанда узган концерт 9 май бәйрәменә туры килде. Баксаң, һәрберебез сугыш темасына кагылышлы шигырь, проза әсәрен яттан беләбез икән. Уйлаштык та, юмор өлешен бүлеп, әби-бабаларыбызны бәйрәм белән котлап, шигырьләр сөйләдек. Халык бик җылы кабул итте. Күзләре яшьләнде хәтта.

- Үзегезнең тарафка тәнкыйть ишеткәннән соң нидә булса эшлисезме?
Әбри:
– Тәнкыйтьнең ике төре була: дөресе һәм урынсызы. “Кайвакыт кызык булмады” дип интернетта язалар да, “Нәрсә ошамады?”
дип сорыйсың. “Белмим, миңа ошамады” дип кенә җавап кайтара ул кеше. Кайсы урыны ошамаганны аңлатып бир син. Тәнкыйтьнең нигезе булырга тиеш. Дөрес тәнкыйткә колак салабыз, читтә калдырмыйбыз. Иң беренче тәнкыйтьчеләребез – хатыннар.

– Холыкларыгыз нинди?
Әбри:
– Фәрит турында әйтим әле. Кайвакыт ачу чыга минем аңа. Бер әйбер әйтәсең дә, “ыхы, ыхы” дип тыңлый-тыңлый да, аннан бер сүз дә әйтмичә китеп бара. Сорау бирәсең, җавапсыз калдыра.
Айдар:
– Без Әбри Хәбриев белән бик кызу кешеләр. Дөрес, Әбринең ташы кызурак. Шулай да тиз суынабыз. Ачу тотып йөреп булмый. Гастрольләрдә бер караватка ятып йоклаган чаклар да күп бит.
Әбри:
– Төркемдә икәү генә сугышабыз. Ә җитди итеп әйтсәк, дүртебез дүрт туган шикелле. Барыбыз да Балтачныкы. Үзем анда тумасам да, шул як кияве булдым.
Айдар:
– Интернет дигәннән, безгә аннан мактау сүзләре язучылар да күп. Мәктәп балалары белән дә аралашып торабыз. Аннан: “Ачуланмагыз инде берүк, сезне бик яраталар бит”, – дип ул балаларның әниләре яза. Башкортстанда Айгизәр исемле бер егет бар. 13-14 яшьләр бугай аңа. Безнең бөтен миниатюраны яттан белә. Шуларны диктофонына яздырып, безгә җибәрә.

–Хатын-кыз образын тудыру авырмы?
Әбри:
– Образына карап. Ир-ат төп-төгәл итеп хатын-кызны тудыра алмый. Холкын күпертеп күрсәтү аркасында гына кызык килеп чыга.
Айдар:
– Мин күбрәк әбине уйныйм. Бер зур гына юмор остасы, “андый нәрсәдән чигенергә кирәк инде егетләр. Мужик икән мужик булып калыгыз”, дигән иде. Төркемдә хатын-кыз булмау сәбәпле үзебез уйнарга мәҗбүр. Безнең артыгын кылланган, чуар-чуар кызларны уйнаган юк бит.
Әбри:
– Театр артисты булып, хатын-кызны уйнасаң, сәер булыр иде. Ә миниатюра очрагында нормаль күренеш дип уйлыйм.
Айдар:
– Образлар тиз-тиз алмашынып тора, киенеп тә, юынып та өлгерергә кирәк. Гримнар салып җибәрсәң, бәлки шәбрәк тә чыгар иде. Концерттан соң гример бүлмәсенә керсәң, колхоз базарына кием алып кайтып бушаткан хәлне хәтерләтә. Бөтен дөньяның асты-өскә килгән була.

– Мәзәкләрне мунчада туа дигән идегез, әле дә шулаймы?
Фәрит:
– Быел мунча алачыгыннан үтеп булмады. Әбри утын жәлләде.
Әбри:
– Салкын, якма дидегез бит үзегез!
Айдар:
– Быелгы программа утырып кына язылды.

– Бүген халыкка нинди юмор кирәк?
Әбри: – Бар гомерлек юмор, бар актуаль темага. Хәзерге вакытта халыкка актуале ошый. Шуңа да соңгы елларда сәясәткә басым ясый башладык. Быел бигрәк тә.
Фәрит:
– Түрәләрдән көлгәнне ярата халык.
Айдар:
– Бүгенге көнне чагылдырган юморны уйлап кабул итәргә, әзрәк башны эшләтеп көләргә кирәк.
Әбри:
– Без чәйнәп каптырмыйбыз. Примитив шаярулардан читкәрәк китәсе килә. Дөрес, җиңелләреннән дә бөтенләй үк баш тартырга ярамый. Уйларга яратмый торган тамашачы да бар бит.

- “Мунча ташы”ына фикерегез ничек?
Әбри:
  - Ни генә әйтсәң дә, “Мунча ташы” – татар юморының эталоны инде ул. Без шуны карап үстек, илһам алдык дисәң дә була.
Айдар:
– Шәмси абый Закиров безне сәхнәгә чыгарган кешеләрнең берсе дә әле.

– 11 апрельдә Филармониядә “Җонлы” дип аталган концерт программагызны кабатлап күрсәтәсез икән. Ни өчен мондый исем сайладыгыз? Берәр җонлы нәрсә буламы әллә?
Әбри:
– Баштарак “җанлы концерт” дип атарга уйлаган идек. Рекламада игълан иткәндә, бер ханым “а” хәрефен “о”га әйләндереп әйтте дә, шуннан “җон” килеп чыкты.

Акчарлак

 


---

--- | 04.04.2017

Татарстанда явыз бәндә 17 сум акча өчен баланың бугазына ябышкан

$
0
0
04.04.2017 Криминал
29 март кичендә 12 яшьлек кызның әбисеннән кайтып килеше була. Урам буйлап барганда аның янына билгесез ир килә һәм көтмәгәндә бугазына ябыша, кызның 17 сум акчасын ала.

Кыз артыннан өенә кадәр бара. Ишегалдына җиткәч, кызны кар көртенә этеп ега һәм 1000 сум акча алып чыгып бирергә куша. Кыз ничек тә явыз бәндә кулыннан ычкынып, өенә йөгерә. Бу хәл Чистай шәһәрендә була. 34 яшьлек, Балык Бистәсе районында яшәүче ир кулга алына. Гаебен таный, кайтыр юлга акчам калмаган иде, дип аклана.
 
Районда да кайчакта кичен дә, кичкырын да ялгыз йөрүче балалар очрый. Берсендә кичке сәгать 9, бистә үзәгендә 5-6 сыйныфта укучы бала машиналарга кул күтәрә. Утырттык. Күрше авылга кайтышы. Бистәгә кичен түгәрәккә килә икән. Бу баланың әнисе Казанда, әтисе Мәскәүдә эшли. Карт әбисе белән генә тора. Андый чакта балалар кемнең күзәтчелегендә? Әгәр дә югарыдагы хәл шушы бала белән дә кабатланса... Аллам сакласын, әлбәттә. Эштән кайтканда аркасына сумка аскан, юл кырынннан ялгыз баручы укучы балалар да күренгәли... Санланганны саклармын диән Ходай, сакланып яши күрик, дип яза Хезмәт.


---

--- | 04.04.2017

«Кайтып җитәренә биш минут калган иде»

$
0
0
04.04.2017 Фаҗига
23нче март көнне иртәнге 10:20 сәгатьтә Яшел Үзән районының Маевка авылы борылышы янында коточкыч һәлакәт булды. 23 яшьлек Ситора Баратова исемле кыз үзенең Daewoo Matiz машинасында «ПАЗ» автобусына бәрелде. Нәтиҗәдә, автобус йөртүченең ике аягы сынган, автобустагы биш пассажирның, шул исәптән 7 яшьлек бер баланың да сәламәтлегенә уртача дәрәҗәдә зыян килгән.

Ә кыз үзе табиблар килеп җиткәнче үк җан биргән. Тикшерү барышында, гадәти булмаган фактлар ачылды.

«Кем нәрсә эшли, кем кая бара?»

Трассада хәрәкәт итү барышында, Ситора Баратова кесә телефонын автомобиль панеленә урнаштырып, интернет аша «ВКонтакте» челтәрендә турыдан туры эфирга чыккан. Мондый эфирлар социаль челтәрдәге дусларыңа хәзерге мизгелдә нәрсә эшләвеңне видео аша күрсәтү мөмкинлеге бирә. Дуслары язган хәбәрләрне укып барганда ул кинәт кенә һәлакәткә очраган. Шул рәвешле, кызның автобус белән бәрелешү мизгеле видеога яздырылып, интернетка кереп калган. Әлеге видеоязманың озынлыгы нибары ике минут тирәсе. Аннан күренгәнчә, Ситора Баратова машинада бара, музыка тыңлый һәм үзе дә кушылып җырлап ала. Шул ук вакытта, еш кына телефонына караштырып, үзенә нәрсә язганнарын укый. Ике-өч секунд саен кызның карашы һәм игътибары юлга түгел, телефон экранына юнәлгән булуы күренә. Бер мизгелдә телефон төшеп китә, кыз, машинасын туктатмый гына аны алып, кабат панельгә урнаштыра. Һәлакәт булырга берничә секунд кала, Баратова үзенең интернет дусларыннан нәрсә белән шөгыльләнүләре турында кызыксына. «Сәлам! Кем нәрсә эшли, кем кая бара?» – дип, сорый ул. Азрактан бәрелгән тавыш ишетелә, шул ук мизгелдә Баратованың куркынган йөзе күренеп ала, телефон селкенеп төшеп китә. Машинаның тормозга баскан әче тавышыннан соң, элемтә өзелә. Кайбер мәгълүматларга караганда, кыз, телефонга карап алган мәлдә идарәне югалткан һәм, юлның каршы як полосасына чыгып, автобус астына эләккән. Һәлакәт урынында төшерелгән фотолардан күренгәнчә, бәрелү – йөртүче утырган җиргә туры килгән. Автобусның бамперы кыз утырган креслога кадәр килеп кергән.

…Авария булып, берничә минут үтүгә, узып баручыларның берсе машинаны видеога төшереп алган. Бу язма интернетта да таралды. Аннан күренгәнчә, көчле бәрелеш кызны үзе утырган җирдән уң якка таба атып бәргән, ул башы белән ишек тәрәзәсен ваткан һәм йөзтүбән капланган. Ситораның берничә урыннан сынган уң кулы ватык тәрәзә аша урам якка таба асылынып тора. «ПАЗ» тәрәзәсе дә чатнап яргаланган.



Һәлакәт булырга берничә секунд калганда…

5 минутка өлгермәгән


Кызның гомере Ключи авылына туганнары янына кайтып барганда өзелгән. Кайтып җитәренә нибары биш минутлык юл калган булган аның…

Һәлакәт урынында әле дә пыялалар, машина фарасы кисәкләре, һәм бампер ята. Юл читенә кызыл роза һәм канәфер чәчәкләре кадап киткәннәр. Вакыйга булган урыннан якынча ун метр ераклыкта гына һәйкәл тора – бу юл Ситорага кадәр дә берәүнең гомерен алып киткән булган инде.

Мәрхүмәнең абыйсы – Бәхтияр Нигъмәтов та, сеңлесенең гомере өзелгән урыннан ерак түгел генә бер туганнарының һәлакәткә очравын сөйли. «Анда шундый юл – гел игътибарлы булуны сорый. Кызганыч, тик Ситора юлга карамаган шул», – ди ул.

Яралары тирән булса да, ул үзендә сеңлесе турында сөйләрлек көч тапты. Алар тумышлары белән Үзбәкстан якларыннан. Моннан ун еллар элек Татарстанга беренче булып Бәхтияр үзе күченеп кайткан.

– Шәһәр читеннән бер йорт сатып алып, шунда яшисем килә иде. Ә нинди шәһәр – монысы мөһим булмады. Иң кулай вариант – Татарстан дип санадым, чөнки монда булганым бар иде. Яшел Үзән районының Ключи авылыннан йорт сатып алдым. Өч ел элек, минем янга кунакка дип, Үзбәкстаннан сеңлем Ситора да кайтты. Аңа биредә бик ошады, кабат туган ягыбызга китмәскә карар кылды, – дип сөйли ул.

Бәхтияр белән Ситораның яшь аермасы – 18 ел. Гаиләдә дүрт бала үскән алар. Мәрхүмә әлеге уңайдан сул як кулына 4 роза чәчәге сурәтле татуировка да ясаткан булган. Иң өлкән бала булган Бәхтияр белән иң кечкенәсе булган Ситора бик җылы мөнәсәбәтләрдә торганнар. «Ул миңа кызым кебек якын кеше иде. Терәк тә, киңәшче дә, туганым да була белде. Нәрсәгә генә тотынса да, эшне тиз отып ала, һәрвакыт елмаеп тора, ни уйласа, шуны йөзеңә туры бәреп әйтә торган кеше иде сеңлем. Бу үлем – безнең гаилә өчен зур югалту», – дип сөйли абый кеше.

Татарстанга күченеп кайткач, Бәхтияр Нигъмәтов зәркан һөнәрен үзләштергән. Берничә елдан үз остаханәсен ачып җибәргән, һәм сеңлесен үз янына чакыртып кайтаруы да Ситораны шушы һөнәргә өйрәтү нияте белән булган.

– Мин аны зәркан эшләнмәләр ясарга өйрәнер дә, кире китәр дип уйлаган идем, тик ул бераздан Казан егете белән танышты, ярты ел очрашып йөрделәр дә, өйләнештеләр. Бергә яши башлауларына ике ел да булырга җитешми калды. Сеңлем кияүгә чыккач, «Пятерочка» кибетләр челтәренә гади кассир булып эшкә урнашкан иде. Бераз вакыттан җитәкче урынбасары дәрәҗәсенә үк күтәрелде. Минем аны барыбер дә ювелир итеп күрәсем килә иде, бәлки, бергә эшләрбез, гаилә бизнесы булдырырбыз дип әйтеп килдем. Үләсе көнне иртән минем яныма килде ул. «Абый, иремнең туганнары җиһазлар алырга ярдәм итәрбез дип әйтте. Мин дә үз остаханәмне ачам, кибеттәге эшемне ташлыйм», – диде. Шундый сөенеп озатып калган идем аны. Үзбәкстаннан әниебез күченеп кайтып, безнең белән яши. Сеңлемнең авылга – аның янына юл тотуы иде. Ул әнине бик яратты, атна саен җай табып, кайтып килә иде. Тик бу юлы кайтып җитәренә биш минут вакыты калгач, фаҗигагә очрады, күрешә алмадылар… – дип, яшьле күзләрен аска иде әңгәмәдәшем.

Интернет бәласе

Бәхтияр Нигъмәтов сеңлесенең интернетта еш утырырга яратуын сөйләп алды. «Фанатизм» кебек иде», – ди ул. Һәм яшьләрнең интернет чоңгылына төшеп, «лайк»лар куюларыннан, «просмотр» җыюларыннан ләззәт алуларын аңламый абый кеше.

– Социаль челтәрләрдә «Туры элемтә»гә чыгу мөмкинлеге тудырулары да яшьләрнең башын әйләндерә дип уйлыйм. Бу –психик авыру кебек. Хәзерге буын яшьләренең мондый бәйлелеге турында уйланырга җирлек бар. Әгәр «туры элемтә» дигән әйбер булмаса, Ситора да үзенең ничек машина йөрткәнен күрсәтү теләге белән янмас, игътибарын телефонына юнәлтмәс иде бит. Сеңлемнең машина йөртү таныклыгы алганына бер ел чамасы гына әле. Тәҗрибәле йөртүче түгел иде ул. Тик мин биргән киңәшләргә колак салды, аңа шушы вакыт эчендә бер генә мәртәбә дә юл кагыйдәләрен бозуы аркасында штраф түләргә туры килмәде. Язмышы шулай булгандыр инде – ни сәбәпледер, авылга кайтып җитәрәк, машиналар аз йөри торган урын дип белепме, сеңлем элемтәгә чыккан. Юл буе интернетта сөйләшеп кайтмаган ул, һәлакәткә очрарга ике минут кала гына шушы эшне эшләргә булган… – ди Бәхтияр Нигъмәтов.

…Сеңлесенең исән-имин генә кайтып керүенә инану өчен өендәгеләргә шалтыратырга булган абый кеше. Тик телефонын кулына тотуга, чит бер номердан шалтырату килеп ирешкән. «Фәлән номерлы машина сезнекеме? Тиз арада килеп җитегез, монда һәлакәт булды. Бер мәет бар», – дип, билгесез зат телефонын куя. Бу яңалыкка ышанырга да, ышанмаска да белмичә, Ситораның кесә телефонына шалтырата әңгәмәдәшем. Чакыру тавышлары барса да, трубканы беркем дә алмый. Әле шулай булганда да, «сеңлем исәндер, бу куркыныч төш кенәдер, бәлки», – дип уйланып, кичекмәстән юлга кузгала Бәхтияр.

– Шундук сеңлемнең иренә дә шалтыраттым. «Мөгаен, Ситора хәзер безнең янда бүтән булмастыр», – дип әйттем. Һәлакәт урынын ерактан ук күреп алдым. Мин сеңлемне җиңел машинага бәрелгәндер, бәлки, дип уйлаган идем. Ә монда автобус тора. Һәм танымаслык хәлгә килгән машина. Шунда ук аңладым – бер мәет бар, дигәннәр иде бит. Димәк, бу – минем сеңлем… Бәрелүгә шундук җан биргән ул. Муены сынган… Киемнәре канга баткан… Аларны яндырдык. Ситораның җаны юкка гына кыелмагандыр, дип өметләнәсе килә. Яшьләргә гыйбрәт булсын иде бу хәл. Бу һәлакәт вакытында зыян күргән кешеләрнең хәленә керәм, сеңлемнең игътибарсызлыгы аркасында зыян күрсәләр дә, ачуланмасыннар иде. Буласы булган инде. Тизрәк сәламәтләнүләрен телим. Әле анда 7 яшьлек бала да больницага эләккән диделәр бит. Аңа нәрсә булуын төгәл генә белмим, тик мин кызыксыначакмын, – ди Бәхтияр Нигъмәтов.

Әлешә закон тыймый…


Ситора Баратова белән булган фаҗигале хәл – Татарстандагы беренче очрак кына түгел. Моннан ике ел элек Чаллыда 14 яшьлек малай да селфи эшләргә теләгән вакытында 7нче каттан егылып төшеп үлгән иде. Шушы ук елны август аенда Дәрвишләр бистәсе – Восстание – Пассажирское перегонында да куркыныч хәл булды. 14 яшьлек егет һәм кыз күпердә фотога төшкән вакытларында аска мәтәлде. Егылган чакларында алар гәүдәләре белән югары вольтлы линияләргә эләгеп, токка тотылды һәм авыр тән җәрәхәтләре алды. Бары тик табиблар ярдәме белән генә исән калдылар. Аеруча кызның хәле авыр иде – ул барлыгы 19 операция кичерде.

Ситора белән булган хәлгә кадәр үк, Русия эчке эшләр министрлыгы «Куркыныч тудырмый торган селфи» дигән махсус белешмәлек (памятка) булдырган иде. «Корал тотып селфи ясау – үтерә», «Руль артында селфи ясау – юлыңны кыскартырга мөмкин», «Кәттә селфи синең ГОМЕРЕҢ бәясе торырга мөмкин» дигән сүзләр бар анда.

Аны төрле чаралар вакытында мәктәп укучыларына һәм студентларга таратырга уйлаганнар иде.

Әлеге һәлакәттән соң ТР Эчке эшләр министрлыгы да үз сайтында мөрәҗәгать белән чыкты. Анда аңлатуларынча, хәтта гади генә тоелган телефон шалтыравы да соңгысы булырга мөмкин. Мисаллар рәвешендә Баратова һәм машина йөрткәндә телефоннан сөйләшүе аркасында каршы якка чыгып һәлак булган башка бер хатын-кыз китерелә.

Шунысы гаҗәп – руль артында булганда телефоннан сөйләшү закон буенча ярамаса да, (моның өчен билгеле бер күләмдә штраф та каралган), турыдан туры эфирга чыгу рәсми рәвештә тыелмаган. Чөнки, кагыйдә буларак, йөртүченең куллары рульдә бит. Аралашу өчен дә «громкая связь» кулланыла. Тик моның начар ягы бар: машина йөртүче, караучыларның нәрсә язганын уку өчен, һәрдаим игътибарын телефонга юнәлтергә тиеш булып чыга. Шуңа күрә, бәлки, ЮХИДИ хезмәткәрләре киләчәктә руль артында кесә телефоны куллануга катгыйрак чикләүләр кертүләрен сорарлар.

Ситора Баратованың үлеме бөтен илгә шаулаган гыйбрәтле дә, куркыныч та очрак булды. Машина йөртүчеләргә уйланырга җирлек бар. Интернет һәм телефон синең гомерең бәясе торамы соң?

Айгөл ЗАКИРОВА, beznen.ru

Казан – Яшел Үзән – Казан


---

--- | 04.04.2017

Петербург метросындагы теракт фаҗигасына Чаллы кызы да эләккән

$
0
0
04.04.2017 Фаҗига
Санкт-Петербургта метрода шартлау нәтиҗәсендә каза күргән татар кешесе сырхауханәдә табиб ярдәме күрсәтелгәннән соң, өенә кайтарып җибәрелгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Ренат Вәлиуллин белдерде.

Еникеев Артур Ринатович – 1996 елгы, ул Ленинград өлкәсеннән, милләте буенча татар. Террор актыннан соң, җиңел тән җәрәхәтләре белән Мариин сырхауханәсенә китерелгән булган.

Террор акты вакытында тәне пешкән Чаллы кызы Стужина Анна Сергеевна әлегә сырхауханәдә дәвалана. Ренат Вәлиуллин әйтүенчә, аңа апасы ярдәм күрсәтә.

Террор актыннан соң Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнарны саклау министрлыгы мәгълүматларында хата китү сәбәпле, Ял Чаллы кызы Аннаның фамилиясен, икенче өлкәдәге кыз белән бутап, Селезнева дип язганнар. Шул сәбәпле, студентканың Татарстаннан икәне беркадәр соңга калып ачыкланган.

“Стужина Петербургта үз фатирында яши, шунда теркәлгән, шуңа күрә исемлекләргә ул Петербург кешесе итеп кертелгән. Үзе Чаллыдан, әти-әнисе дә шунда яши. Анна Көнчыгыш институтның икенче курсында укыган. Аңа 21 яшь”, - дип белдерде Ренат Вәлиуллин.

Аннаның хәле хәзерге вакытта тотрыклы дип бәяләнә. Аңа апасы ярдәм күрсәтә.

“Безгә бик күп кеше борчылып шалтырата, хәлне белешәләр, телефон ике көндә тынып тормый да, - дип белдерде Ренат Вәлиуллин.


Рәмис ЛАТЫЙПОВ

--- | 04.04.2017

“Әнине яратмагач, өемдә эзең булмасын!" (БУЛГАН ХӘЛ)

$
0
0
05.04.2017 Язмыш
Әлеге хәлне миңа гомер буе тол яшәгән апа сөйләгән иде: – Безне димләп өйләндерделәр, никах укыттылар, үзебезгә күрә матур итеп туй үткәрдек. Яратышып, матур гына яши башладык. Ирем фермада ат җигеп, малларга азык ташыды, мин бозаулар карадым.

Бергә бер ай яшәгәч, каенанам күрше авылдагы туганнарына бер атнага утырмага китте. Һәрвакыттагыча, иремнән иртәрәк кайтып, мичкә ягып җибәрдем, коймак, итле бәлеш пешердем. Чиста киемнәремне киеп, өстәл әзерләп, иремне каршы алдым. “Утыр әле, җаныем, әни юкта, аулак өйдә рәхәтләнеп бер сыйланып алыйк әле”, – мин әйтәм. Ачык йөз белән кайткан, юынып, өстен алыштырган ирем шулчак кара коелып төште. Аннан бик ярсып, нәфрәтләнеп кычкырырга тотынды: “Син нәрсә, әнине артык кашыкка саныйсыңмы, шул бер айда да аны күралмый яшәдеңме? Хәлеңнән килеп тә, ул барында, аны яратмаганга, тәмле ашлар пешерергә теләмәдеңме? Болай әнине яратмагач, бер нәрсәңне ашамыйм, әнә, малларга чыгарып сал! Ә үзең алып килгән әйберләреңне җый да, өемнән чыгып ычкын, гомердә эзең булмасын!”

Бу кадәр кимсетүгә түзә алмыйча, елый-елый әйберләремне җыеп, әниләргә кайтып киттем. Каенанам кайткач, безне килештерергә тырышып карады, мине алып китәргә дип тә килде. Ә мин: “Ирем килсен, гафу үтенсен”, – дидем. Ул килмәде. Шуннан ир-ат җенесенә гомерлеккә ышанычым югалтып, нәфрәтләнеп ялгыз гомер иттем. Ә ир дигәнем бүтәнгә өйләнеп, уллар, кызлар үстереп, матур гомер итте...
Җан өшеткеч сүз аркасында яңадан гаилә кормыйча ялгыз яшәгән ирне дә беләм.

Анысы өйләнеп, ике көн узгач та үз язмышын үзе хәл итә. Төнге мәхәббәт уеннары вакытында яшь кәләш аңа: “Син әллә нинди, сүлпәнрәк, бүтәннәр кебек гайрәтле түгел”, – дип әйтә. Моңа бик гарьләнгән, җен ачулары чыккан ир: “Ах, әле шулаймыни, әле син миңа кадәр бүтәннәр белән булып, төрлесен татып йөрдеңмени?! Бар, гайрәтлеләрне эзлә, өемдә эзең булмасын!” – дип, караваттан өстерәп алып, урамга чыгарып ташлый. Шуннан хатын-кызлардан күңеле кайтып, йөрәге рәнҗеп, бүтән бер дә өйләнми. Хатын дигәне дә кияүгә чыкмый. Икесе дә азып-тузып, очраклы кешеләр белән зина кылып, тәртипсез гомер кичерделәр.

Тән ярасы төзәлә, сүз ярасы төзәлми дип юкка гына әйтмиләр шул. Беренче очракта яшь кәләш тора салып кычкырырлык, аерып җибәрерлек сүз дә әйтмәгән, ир кызыбрак киткән кебек. Уйламыйча сөйләүдәнме, әллә инде тәкъдиргә алдан ук шулай язылгангамы, күпме кеше ялгышуына үкенеп, әрнеп гомер кичерә. Яшьлектә дә, картлыкта да бер-беребезгә мәрхәмәтле булып, алдан үлчәп, матур, мәгънәле сүзләр белән генә сөйләшсәк иде.


Рәҗәб ӘХМӘТОВ, Чаллы

--- | 05.04.2017

"Толымнарым белән бергә бәхетемне кистердем..."

$
0
0
05.04.2017 Язмыш
Юл чатында басып торган чираттагы “язмышым”, машинага кереп утыруга ук сүз башлады. Уйларыма бирелеп, сап-сары каен кочагында үскән яшел чыршы- наратлар полосасына сокланып бара идем.

– Толымнарым теземә җиткән иде. Менә шул толымнарым белән бергә бәхетемне кистердем. Без үскәндә, мәктәптән соң, бер ел колхозда эшлисе иде. Әнинең мине бер дә үзеннән еракка җибәрәсе килмәде. “Авылда калсам, толымнарымны кистерәм,”– дигәч тә, калага җибәрмәде әни. Иң зур хыялым – укытучы булу иде. Ике каенана янына килен булып төшкәч тә, толымнарымны сагынып еладым. Горур басып, Казанга чыгып кына китәсе булган бит!

–Гаиләле студентлар да була, укыйсыгыз калган,– дим.

–Кердем, сеңелем, читтән торып уку бүлеген тәмамладым. Исерек ир, көйсез каенаналарны көйләп, күптән акылдан язган булыр идем. Әнә шул белем алу, “кеше булу” теләге яшәтте инде. Өйдә ике дәү әни булса да, сессияләрдә улымны әниемә калдыра идем. И-и, ул көннәр! Килен вазифасын җиренә җиткерим дип, тавык чүпләп бетермәслек эшне төн йокламый эшлим дә, таң атканда, ике яшьлек сабыемны күкрәгемә кысып, күрше авылга, әни янына чабам. Укып кайтып керүемә: “Ял йортыннан кайттың!”– дип, үзәккә үтәләр өйдә. Тынычлап утырып бер чынаяк чәй дә эчә алмадым. Әнә шулай, җәен-кышын, башта бер, аннан ике бала күтәреп әни янына йөгергән вакытлар искә төшә. Диплом алганда инде ике улым үсеп килә иде.

–Белемегезне файдалана алдыгызмы соң?

–Укыттым, сеңелем, Аллаһка шөкер, күкрәк билгесе дә, Мактау кәгазьләре дә сандык төбендә ята.

Эчкече иремнән кыйналдым башта. Заманалар үзгәргәч, начар гадәтләрен дә ташлады ул, тормыш йөген үз иңенә алды... Тик...

.... Елады бу юлы юлдашым. Бик озак елады. Тынычланганын көтеп, күзләремне тагын сап-сары каеннарга төбим.

– Белемле булу гына бәхетле итми икән шул. Менә ике улым үсеп җитте. Икесе дә мәктәпне уңышлы тәмамлады. Әмма берсе дә алга таба белем алуны кирәк санамады. Җитәкләп алып барып, “улым, укы, кеше бул”,– дип югары уку йортына кертсәм дә, укыйсылары килмәде. Армиягә киттеләр дә, бозылып кайттылар. Берсе эчә. “Башын ташлап” түгел, бәйрәмнәрдә. Икенчесе шәһәр кызына өйләнде. Кодагыйлар туйларына бер бүлмәле фатир да бүләк иттеләр. Йортка керүенә кимсендеме шунда, белмим, бар табышын уен автоматлары йота башлады. Минем исерек ирле яшьлектән дә авыррак икән анысы, әллә ничә куып чыгарды хатыны. Курчак кебек кызлары бар, хөкүмәт эшендә эшли, тик... Өйгә акча гына алып кайтмый.

–Хәзер, ирегез дә эчмәгәч, авырлыкны җиңәргә җиңелрәк булыр инде,–дип юатам.

–Ирем дә эчсә, акылдан язарга гына кала инде. Әле ярый ул аек. “Юлын табарбыз, уеннан дәваларбыз без аны”,– дип юата инде ул.

Бала үскәндә беләккә авыр, үсеп җиткәч йөрәккә авыр икән. Киленгә дә үзем күргән авырлыкларны сөйләп, сабыр итәргә кушам. Ирне ир иткән дә, чир иткән дә хатын, диләрме әле. Яшь вакытта үземнең иремә игътибарым аз булгандыр, балалар яшь, үзем эшлим, укыйм. Аннары, безнең заманда укытучы дәрәҗәле эш иде. Ирем, бәлки, кимсенеп, шешәгә үрелгәндер.

–Димәк, килен гаепле?!

–Фатир аныкы булгач, үзен өстен тотадыр, бәлки. Эше дә акчалы киленнең... Хәер, кем хаклы, кем гаепле–эзләп утырудан ни мәгънә?– дип, ул да карашын сары каеннарга төбәде.

Ирне ир иткән дә, чир иткән дә хатын, диләрме әле.

Сәрия Закирова,  Казан шәһәре

Өмет
 


---

--- | 05.04.2017
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>