Quantcast
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Раил Садриев: «Дөньяда юмор булмаса кеше тугач та үлгән булыр иде»

24.04.2017 Мәдәният
Татарстанның атказанган артисты Раил Садриевны белмәгән кеше сирәктер. Урысның «три в одном» дигәне кебек, Раилнең дә берьюлы артист, директор, администратор, режиссер, сәнгать җитәкчесе, фәйләсуф, юморист икәнлеген искә алсак, аны үзебезчә «берүзе унга тора» дип әйтеп буладыр.

Чыннан да, бүген татарча кайсы телевизион каналны гына ачсаң да, кайсы радионы гына кабызсаң да, Раилне күрсәтәләр, сөйләтәләр. Кем әйтмешли, өйдәге үтүкне электрга тоташтырсаң, аннан да үзенең бераз карлыкканрак тавышы белән Раил Садриев көлдерер кебек. Бу әңгәмәбез 1 апрель, ягъни көлке көне алдыннан дөнья күрергә тиеш иде. Бүген татар дөньясында аннан да көчлерәк юмористны табып булмый. Әмма берничә тапкыр алдан килешеп куюга карамастан март аенда очрашып булмады. Ни өчен дигәндә, аның грамм да вакыты юк иде. Раил ике атна буена Буада бөтен Русия күләмендәге театр фестивале уздырып йөрде. Ул тәмамлануга Башкортстан якларына чыгып китте. Аны мин Башкортстаннан кайтканда гына «эләктерә алдым».

Image may be NSFW.
Clik here to view.

Гаиләсе белән.

– Раил, иң әүвәле юморның нәрсә икәнен бераз ачыклап китик әле.

– Гап-гади генә итеп әйткәндә, яшәүнең бер төре ул. Әгәр юмор булмаса, адәм баласы туган да үлгән булыр иде. Юмор һәр кешегә ашау-эчү, йоклау кебек иң кирәкле әйберләрнең берсе, дөрес яшәүнең бер юнәлеше дип әйтер идем. Ул кешене теләсә нинди авыр шартларда да оптимистик рухта тоту өчен ярдәм итә, аның тормышка, яшәүгә ышанычын арттыра. Төрмәдә икәү утыра икән. Аның берсе тәрәзәгә карый да андагы рәшәткәне генә күрә, ә икенчесе шул рәшәткәләр арасыннан ерактагы йолдызларны да күрә, хыяллана, үзендә шаярырга көч таба. Бу ике кешенең кайсысының озаграк яшәячәге аңлашыладыр.

– Син тормышта бик җитди күренәсең. Театрың да юмор яисә миниатюралар театры дип түгел, ә Буа дәүләт драма театры дип атала. Репертуарыгыз да гел юмордан гына тормыйдыр бит, җитди спектакльләр дә бардыр?
– Син телевидение аша бара торган «Елмай!» тапшыруларыннан чыгып фикер йөртәсең инде бу очракта. Пәри башка, җен башка дигәндәй, безнең бүгенге репертуарда нигездә бик тормышчан, актуаль әйберләр. Болар – Зөлфәт Хәкимнең «Килә ява, килә ява» спектакле (аны Фәрит Бикчәнтәев куйды бездә дә). Башкортстан драматургы Сөләйман Латыйповның «Кодалар, кодачалар», Рәдиф Сәгъдиевнең «Алсу томан артында» пьесалары да, Туфан абыйның «Кияүләр» спектакле дә замана таләпләренә җавап бирә торган фәлсәфи әсәрләр.

– Раил, әле март аенда гына син 20 мең кеше яши торган Буада бөтен Русия күләмендә «Идел-Буа-Урал» дигән милли театрлар фестивале уздырдың. Әлбәттә, төп чыгымнарны республикабызның Мәдәният министрлыгы күтәргәндер. Әмма безнең халыкта «Ашаган белми, тураган белә» дигән әйтем бар бит. Синеңчә ничек, фестиваль барып чыкты дип саныйсыңмы? Аны алга таба да үткәрергә исәп бармы?
– Минем холкым шундыйдыр инде: бөтен кеше барып чыкмас бу дип шикләнгән әйберләргә тотынам да, аны геройларча башкарып чыгарга тырышам. Моннан ун ел элек Буада театр барлыкка килер дип берәр кеше уйладымы икән? Юктыр. Ә бүген андый театр бар, Аллага шөкер. Һәм аны татарлар яши торган барлык төбәкләрдә дә беләләр. Чөнки без гел юлда, тәгәрмәч өстендә. Бүген Башкортстанда, иртәгә – Ульянда, берсекөнгә Пермьдә дигәндәй. Рәхмәт президентыбызга, әле март аенда гына безгә «Хагер» автобусы бүләк итте. Ә фестиваль барып чыкты дип әйтә алам. Анда Казахстаннан, Башкортстаннан, Комидан, Удмуртиядән 17 театр катнашты. Аларның дүртесе академия, ә бишесе курчак театрлары иде. 12 көн буена Буа һәм тирә-күрше районнардан килүче тамашачылар дистәләгән спектакльләр карады. Жюри составында да Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан килгән мәртәбәле театр белгечләре утырды. Кунакларның безнең кунакчыллыкка, театр коллективындагы үзара җылы мөнәсәбәткә исләре китте. Беләсезме миңа аларның нинди бәяләре ошады: «Сездә батарея җылысы түгел, ә күңелләр җылысы», – дип әйтте бер кунак.

Әлбәттә, фестивальне киләсе елга да уздырырга исәп бар. Бераз статусын зурайтып, географиясен киңәйтеп. Халыкара дәрәҗәгә җиткереп дип әйтүем. Быел да без Монголия артистларын чакырган идек. Техник сәбәпләр аркасында гына килә алмадылар. Ә киләсе елга Казахстан, Монголияне генә түгел, ә Әзербайҗан, Төркия, Финляндия кебек илләрдән дә аларның театрларын чакырырга исәп бар.

– Инде дә Буа театрына кайтсак, ул йөз ел элек барлыкка килгән дип әйтәсең. Син моны тарихчы буларак казып чыгардыңмы, әллә бу факт Буада яңадан дәүләт театры оештыру өчен генә кирәк булдымы?
– Әйе, Буада моннан йөз ел элек театр оешкан. Хәтта революциягә кадәр үк. Аннан колхоз-совхоз театры сыйфатында узган гасырның 50 нче елларына кадәр яшәгән әле ул. Мин яшь чакта бездә үзешчән театрлар гөрләп эшли иде, район үзәгендә халык театры да бар иде.

Мин Буада яңадан дәүләт театры оештырырга хыялланып йөргәндә иң әүвәле шул театрларның тарихы белән кызыксындым. Чыннан да, Иделнең бу ягында, ә монда бит Яшел Үзән, Кайбыч, Буа, Апас, Кама Тамагы, Тәтеш, Чүпрәле кебек районнар, аларга өстәп тагын Чувашиянең, Ульян өлкәсенең йөзләгән татар авыллары бар, нигә бер профессиональ театр булмаска тиеш дип уйладым. Буаны икмәге, чөгендере, шикәре белән генә түгел, ә театры белән дә белә башладылар. Киләчәктә үзебезнең төбәкне тагын да күбрәк белсеннәр өчен тырышып йөрибез бит.

– Бүген театрыгыз ни хәлдә? Башкалардагы кебек кадрларга, репертуарга кытлык сизеләме?
– Алары бар инде аның. Бүген менә труппада 16 артист санала (икәү декрет отпускысында). Аллага шөкер, менә быел Фәрит Бикчәнтәев әзерләгән курстан берничә кеше кайтырга тиеш.

Ә репертуарга кытлык юк дигән театр юктыр инде ул.

– Син инде театрыгызда башка танылган режиссерлар чакыртып та байтак драма әсәрләре, комедияләр куйган кеше. Ә кайсы спектакльне куярга хыялланасың?
– «Хуҗа Насретдин»ны. Ул бик фәлсәфи әйбер. Миңа дөньяның асылын, яшәү мәгънәсен гап-гади тормыш детальләре аша ачып биргән спектакльләр ошый. Мәсәлән, Туфан абыйның «Әлдермештән Әлмәндәр»е ни өчен һаман да популяр. Чөнки ул яшәү белән үлем хакында ачыктан-ачык сөйли, үлемнән курыкмаска өйрәтә.

– Раил, синең күпмедер дәрәҗәдә фәйләсүф икәнлегеңне беләм. Бик күңелле тема булмаса да, яшәү-үлем философиясен бераз дәвам итик инде. Чөнки әлеге тема тормышта да, әдәби әсәрләрдә, хәтта диндә дә бик үк ачылып бетми шикелле.
– Мин яшәешнең рәвешен аңлыйм. Үлемнән курыкмыйм. Чөнки үлем – конкрет әйбер, вакыты килеп җиткәч бөтенебез дә бакыйлыкка күчә. Без бит күп әйберне белми калабыз, безне дуслар, хәтта хатыныбыз сатарга мөмкин, ә үлем бик гади әйбер, ул сатып тормый, килә генә. Безгә үлемгә һәм яшәүгә карашны үзгәртергә кирәк. Чөнки күбебез мәгънәсез тормыш алып барабыз. Кемнәрнедер рәнҗетә-рәнҗетә байлык җыябыз. Һәм бер әйберне дә үзебез белән алып китә алмыйбыз.

Динне исә кешеләр үзләре уйлап чыгарган, Алланы да үзләре тудырган. Әйе, менә күз алдына китерик. Ходай Океан шикелле, ә адәм баласы шул океанда бер тамчы гына. Мин җиһанның законнарына ышанам. Чөнки беләм: кеше дөньяга килә, яши, китеп бара. Ә җан – мәңгелек.

– Син инде тарихчы буларак та, артист буларак та байтак кына фәйләсүфләрнең әйткәннәре, язып калдырганнары белән таныш. Шулай да иң зур тәэсир ясаганы кем?
– Һиндстан фәйләсүфе Ошо. Аның фәлсәфәсе гап-гади, бөтен кешегә дә аңлашылырлык. Үлем юк, кемгәдер аның килүе калганнарга сабак булырга тиеш, ди ул. Ошо безгә проблема тудырган кешеләргә карата да начарлык кылмаска куша. Әгәр дә кара булмаса, без акның нәрсә икәнен белмәс идек, ди.

Безнең татар халык иҗатында да, мәкаль-әйтемнәрдә дә яшәү фәлсәфәсен ача торган әйберләр күп. Мәсәлән, «Кеше михнәткә түзә, рәхәткә түзә алмый» дип ничек төгәл әйтелгән. Без бит алдагы буыннарга караганда рәхәтрәк яшәсәк тә һаман зарланабыз. Югыйсә сугыш булмаганга шатланырга гына кирәк. Әнә Фәнис абый Яруллин үзенең бер шигырендә: «Әрнемәгән, сызламаган җанда битарафлык җәя кочагын», – дип, бик дөрес яза.

– Раил, инде реаль тормышка кайтып, гаиләң белән дә танышып китик.
– Хатыным Эльмира белән 29 ел бергә торабыз. Ул урыс теле укытучысы. Улыбыз Фәриткә 20 яшь. Ул Казан федераль университетында инглиз, кытай телләрен өйрәнә.

Хатыным белән менә 20 елдан артык инде Иванов ысулы белән чыныгабыз: бәкедә су коенабыз, чыклы үлән өстеннән яланаяк йөрибез.

– Ничә сәгать йоклыйсың?
– Кешегә алты сәгать йокы җитә дип уйлыйм.Тик менә үземнең 4 кенә сәгать йоклаган көннәрем күп.

– Синең кулда бүген күпме власть: театрыгызда директор да син үзең, администратор да, сәнгать җитәкчесе дә. Гомумән, син нинди җитәкче?
– Кайчагында кызып та киткәлим. Әмма тиз суынам. Кычкырган кешемнән барып гафу да үтенәм. Нишлисең, мин һәрнәрсәне үземчә күрәм, үземчә эшләргә тырышам. Үземнең кул астында эшләүчеләрдән дә кайчакта күпне таләп итәм кебек. Әмма бүген шунсыз булмый. Чөнки мин театрыбызны яшәтү өчен дип яшим, туган төбәгебезне тагын да данлырак итәр өчен тырышам.

Image may be NSFW.
Clik here to view.

– Шушы юнәлештә тагын да зуррак уңышлар сиңа!
– Рәхмәт.


Әңгәмәдәш – Атлас ГАФИЯТОВ

--- | 24.04.2017

Бауманның «татар йолдызлары аллеясыннан» ике исем югалган

24.04.2017 Шоу-бизнес
Интернетта Казанның Бауман урамында урнашкан «татар йолдызлары аллеясыннан» ике йолдыз югалган дигән сүзләр таралды. Бу хакта КФУ доценты Айрат Бик-Булатов хәбәр итә. Доцент сүзләренчә, югалган йолдызларның берсе аның икетуган әбисе Мөнирә Булатованыкы.

Мөнирә Булатова татар операсына нигез салучыларның берсе, аның исеме бары тик шушы Бауман урамындагы аллеяда гына мәңгеләштерелгән дип язган Айрат әфәнде Facebookта.

Шулай ук ул әлеге урамны тулысынча реконструкцияләү сәбәпле, аллея гомумән юкка чагарылачак дигән мәгълүмат та бар. Хакимияттә рәсми комментарий бирмиләр.

Тулырак: Соцсети: в Казани с «аллеи татарских звезд» на Баумана пропали две таблички с именами


---

--- | 24.04.2017

Татарстанда шәхси йортта кеше янып үлгән (ФОТО)

24.04.2017 Фаҗига
Казанда Идел буе районында шәхси йортта 65 яшьлек ир-ат янып үлгән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Кичә 11.02 сәгатьтә үзәк янгын элемтә бүлегенә Казанның Пожарная урамындагы 32нче шәхси йорт януы турында хәбәр алынган.

Урынга 7, 10, 1нче номерлы янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре, полицейскийлар, медиклар һәм дознавательләр килгән.

Image may be NSFW.
Clik here to view.

Image may be NSFW.
Clik here to view.


Аларны каршылаучылар өйдә ир-ат барлыгын җиткергән. Янгын 10 квадрат метр мәйданны чолгап алган. Таралу куркынычы булмаган. 10 минут эчендә ут бастырылган. Караватта нык пешкән 65 яшьлек ир-ат мәете табылган.

Image may be NSFW.
Clik here to view.

Image may be NSFW.
Clik here to view.


Янгынның беренчел сәбәпләре – ут белән саксыз эш итү.


---

--- | 24.04.2017

Алексей Урманов Татарстанда балалар өчен йолдызлы мастер-класс үткәрде

24.04.2017 Интернет
Казанның Спорт сараенда «Йолдызлы сукмак» программасы кысаларында тимераякта фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алексей Урманов нәни спортчылар өчен мастер-класс күрсәтте. Анда ул баларга үз һөнәри серләрен чиште.

«Йолдызлы сукмак» федераль программасы кысаларында оештырылучы мондый мастер-класс «Ростелеком» һәм Россиянең тимераякта фигуралы шуу Федерациясе белән берлектә Казанда тәүге мәртәбә узды.

Image may be NSFW.
Clik here to view.

Image may be NSFW.
Clik here to view.

Оештыручылар мондый матур чаралар алга таба да дәвам итәр дигән теләктә кала.

Партнерлар яңалыгы
 


---

--- | 24.04.2017

Азат Абитовтан - Изгелек акциясе!

24.04.2017 Мәдәният
Ваһапов фестивале лауреаты, үзенең тәүге гатсрольләренә әзерләнеп йөрүче Азат Абитов 9 май бәйрәменә багышлап махсус акция булдырды! “Җиңү көне уңаеннан гастрольләр графигына кергән районнарда яшәүче ветераннарга, тыл саклаучыларына, аларның тол хатыннарына үземнең концертларыма чакыру билетлары бүләк итәргә булдым!

Хөрмәтле шәхесләребезне барлар өчен миңа сезнең ярдәмегез кирәк: концертлар буласы районнарда яшәүче , Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабаларыгыз,туганнарыгыз, күршеләрегез турында кечкенә кенә хикәя һәм контакт информациясен Вконтактедагы төркемемдә көтеп калам!

Минем дә Шәфигулла бабаем Бөек Ватан сугышында Курская Дугада хезмәт иткән, авылга бер кулсыз кайткан. Үзем аны исән чакта очратмасам да, бабаем белән бик горурланам! “ – дип сөйләде Азат Абитов.

Image may be NSFW.
Clik here to view.


Азат Абитовның гастрольләр графигын искә төшерәбез:
30 АПРЕЛЬ - УРМАЙ,ДК (Чувашстан Республикасы)
19:00
Билет бәясе: 300 сум

1 МАЙ - ШЫГЫРДАН,ДК (Чувашстан Республикасы)
19:00
Билет бәясе: 300 сум

3 МАЙ - БУА, РДК (Татарстан Республикасы)
19:00
Билет бәясе: 350 сум

4 МАЙ - АРЧА,РДК (Татарстан Республикасы)
19:00
Билет бәясе: 300 сум

5 МАЙ - ӘТНӘ, Театр (Татарстан Республикасы)
19:00
Билет бәясе: 250-300 сум

6 МАЙ - САБА,РДК (Татарстан Республикасы)
19:00
Билет бәясе: 300 сум

7 МАЙ - ТЕЛӘЧЕ,РДК (Татарстан Республикасы)
19:00
Билет бәясе: 300 сум

8 МАЙ - БӘРӘҢГЕ,РДК (Татарстан Республикасы)
19:00
Билет бәясе: 300 сум

АЗАТ АБИТОВНЫҢ БЕРЕНЧЕ ИҖАДИ СӘФӘРЕ!
РӘХИМ ИТЕГЕЗ!
 


---

--- | 24.04.2017

Казанда Җиңү көненә багышланган ПРОГРАММА билгеле булды

24.04.2017 Бәйрәм
Казан ветераннарын шәһәрнең һәр районында котлаячаклар. Бу хакта бүген Казан шәһәре Башкарма комитетында эшлекле дүшәмбедә хәбәр ителде. 9 Майны бәйрәм итү кысаларында Казанның һәр районында хакимият ветераннар белән очрашу, концерт һәм истәлекле йөрешләр оештыру ниятли.

Шәһәрнең һәр районында ачык һавада күңел ачу чаралары узачак. Шулай ук барлык ветераннарга түләүсез медицина күзәтүе оештырыла, ялгызларның фатирларын ремонтлаячаклар.

27 апрельдә Киров һәм Мәскәү районнарында ветераннар проблемаларына багышланган "түгәрәк өстәл"ләр үтәчәк. Совет районында 31 чара үткәрү каралган. Бүген Бауман урамында “Георгий тасмасы” акциясе старт алды. 9 Майга кадәр 15 мең тасма тарату планлаштырылган.

Аерым игътибар һәйкәлләргә һәм мемориалларга биреләчәк. Апрель азагында шимбә өмәләре Кызыл Тау, Арча, Архангельск зиратларында оештырыла. Шулай ук журналистларга бер обелискка реконструкция ясаганда табылган капсуланы ветераннар һәм балалар катнашында ачачакларын вәгъдә иттеләр.

9 Май көнне 08.00 сәгатьтә Арча зиратында республика җитәкчеләре катнашында тантаналы рәвештә венок салыначак.

Соңрак Совет районы скверында традицион концерт булачак. Шул ук көнне Кремль алдында Казан хәрби гарнизоны һәм колонна катнашында парад була.

10.00 сәгатьтә  Җиңү паркында бәйрәм чаралары старт ала һәм анда реставрацияләнгән сугыш чоры техникасы экспозициясен күреп булачак.

Бөтенроссия “Үлемсез полк” акциясе Казан үзәге буйлап, Кремльдән Меңъеллык мәйданына үтәчәк һәм ул хор концерты белән тәмамланачак.

18.00 сәгатьтә М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында сугыш корбаннарына багышланган концерт булачак, анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашачак.

Бәйрәм программасы 22.00 сәгатькә кадәр дәвам итә һәм ул бәйрәм салюты белән төгәлләнәчәк.


Егор НИКИТИН

--- | 24.04.2017

Камал театры “Шигырь сөйләүчегә билет” дигән акция игълан итә

24.04.2017 Мәдәният
Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 131-ел тулу уңаеннан Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры “Шигырь сөйләүчегә билет” дигән үзенчәлекле акция игълан итә! "Ак калфагым төшердем кулдан" спектакленә икенче билетны бушка алу өчен бер генә шарт үтәлергә тиеш: театр кассасында Г.Тукайның берәр шигырен яттан сөйләргә (ким дигәндә бер дүртюллык).

Акция бары бер көн генә дәвам итә: 26 апрельдә, 16.00дән 18.00 сәгатькә кадәр. Әлеге махсус тәкъдим 26 апрельдә 19.00 сәгатьтә булачак “Ак калфагым төшердем кулдан” спектакленә генә кагыла. Шигырь сөйләгән өчен билет беренче билет сатып алынган очракта гына бирелә.

Театр кассасы: Казан ш., Татарстан ур. 1 йорт. Белешмә өчен телефон: 293-03-74.

26 апрельдә Габдулла Тукай тууына 131–ел була. Шул уңайдан Татарстанның шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә тантаналы чаралар үтә. 

Акция буенча сатып алынган билетлар кире кайтарылмый. Театр администрациясе акция шартларына үзгәрешләр кертергә хокуклы.


---

--- | 24.04.2017

Мәүлиха бураны (ХИКӘЯ)

24.04.2017 Язмыш
Яңавыл районы Тау авылында гомер иткән, 1958 елның 7 февралендә буранда адашып фанилыкка күчкән зурәнием Мәүлиха Сәяф кызы Әхмәдишинаның якты истәлегенә багышлана

Ул бүген төнлә тагы да Нурмөхәммәтен күрде. Имеш, икәүләп җигүле атка утырып күрше авылдагы апасының хәлен белергә барырга чыкканнар. Алдына кочаклап кечкенә кызы Зөһәйрәне утырткан, ә Фидаһи уллары әтисенә терәлеп диярлек утырган. Күңелдә шулкадәр тынычлык…

…Чү…Нинди шакылдаган тавыш бу? Мәүлиха татлы төшеннән аерылып кинәт кенә сискәнеп торып утырды. Караңгы. Салкын. Тәрәзә капкачының берсе шак-шок китереп бүрәнә стенага суга, җил әллә нинди кыргый җанвар тавышлары чыгарып улый. И, Ходаем, тагы буран чыккан бит, әле кичтән генә бар да тыныч иде дип, Мәүлиха торып керосинлы лампасын кабызып җибәрде. Аннан үз янында берни дә сизми изрәп йоклап яткан кызы Таһирәнең өстенә ипләп япты да берара күз яшьләренә ирек куеп, кызының йөзенә карап торды. «И, балакаем, бәхеткәйләрең генә була күрсен инде. Сине аякка бастырып яхшы гына бәндәләр белән кушылып яши башлаганыңны күрсәм ярар иде. Әтиең, Нурмөхәммәтем, күрә дә алмады бит сине. Шул каһәр төшкән сугыш… Аны сугышка алгач ике айдан соң гына дөньяларга тудың шул, нарасыем…» Мәүлиха акрын гына кызының чәчләреннән сыйпады. «Ярый әле син янымда, юанычкаем!» – дип эчтән генә елмаеп куйды. Олы улы Фидаһи гаиләсе белән Украинага киткәч, Зөһәйрә кызы да шул тарафларга чыгып китте. Үзе теләп түгел инде, әтисез баланың кайда кадере бар соң, авыр эшләр, төзелешләргә яшьләр кирәккәч, ирегенә дә куймый җибәрделәр. «И, балакайларым, сәламәт кенә була күрегез инде, үз-үзегезне саклагыз!» – дип, Мәүлиха берара улы һәм кызларының исәнлегенә, ил тынычлыгына багышлап догаларын укып алды. «Тагы да юлны каплагандыр инде бу кар, кызым йокыдан торганчы мәктәпне җылытып, кайтып җитәргә дә кирәк бит әле», – дип, Мәүлиха кызының өстенә рәтләп юрганын япты да, иске сырмасын киеп, башына инде таушала башлаган шәлен бәйләде. Мич буендагы киез итекләрен алып аякларына киде һәм дә биссмилласын әйтеп ишекне ачып тышка чыкты.

Тышка чыгу белән юеш кар Мәүлиханың битенә китереп сылады, тын алуы да авырлашып куйды. Битен кулы белән сыпыргач, сырма кесәсендәге бияләйләрен киеп буран сырып өйгән кар көртләрен ера-ера урамга чыкты. Буран әле күптән түгел генә чыкканга охшап тора, җиле көчәйгәннән-көчәя. Авыл читендәге кечкенә йортлары әллә нинди аерым дөньяда калган төсле тоелды Мәүлихага. Көч-хәл белән карны ера-ера, хатынкай мәктәп утырган урамга таба атлый башлады. Урамның ике ягындагы йортларның түбәләре генә азрак күренеп кала, Мәүлиха, адашмасам ярар иде дип, догаларын укый-укый алга атлый. Менә ул тыкрык почмагына килеп җитте, каршысында ике колач та җитмәслек өянке агачы тора. «Өянкекәем, син дә минем кебек ялгыз шул. Шушы буранга гына түгел, тормышның иң ачы җилләренә дә минем кебек ялгызың гына каршы торасың. Ә ялгыз хәлен ялгыз гына белә шул…Бу буранда адашучылар да күп булыр инде. Я Раббым, бәндәләреңне рәхим-шәфкатеңнән калдыра күрмә!» – дип сөйләнде, өянкенең кәүсәсенә терәлеп хәл алгач.

Өянкедән соң сулга борылып, бакчалар артында берүзе генә утырган мәктәп тарафына юл тотты ялгыз хатын. Дөресен генә әйткәндә, юл шушыннан булырга тиешле дип фикер йөртте ул. Кар өемнәрен бар көчен җыеп үтәргә тырышты. Азаплануларның да чиге бар дигәндәй, ниһаять, алда мәктәпнең бер як стенасы белән аз гына түбә өлеше күренеп калды. Җил дә ул арада азга гына тынып калгандай итте. Мәүлиханың эченә җылы йөгерде, өшүләрен дә онытып соңгы көченә шул якка китте. Бәхетенә каршы, буран урап килеп мәктәпнең ишек алдына карны бик үк күп салмаган булып чыкты. Йозакны ачып ишекне тартты Мәүлиха. Яңа яуган кар ишек белән бераз этелгәч, кеше сыярлык кына арадан мәктәп эченә үтте хатын. Ярый әле кичә саламын, вак-төяк утынын да китереп куйган иде, алар булмаса, менә хәзер нишләр идең?

Карга батып инде бозга әйләнеп барган бияләйләрен бер як читкә салып куйды да, Мәүлиха бармакларына җылы тынын өреп алды, җылынып китмәсләр микән. Буран җиленең әчесе җанына үтте бу юлы Мәүлиханың. Мич капкачын ачып куеп, мич эченә бер уч салам салып ут кабызып җибәрде. Аннары инде аллы-гөлле булып уйнаган ялкын утлары өстенә тагы да салам өстәде. Утка салам нәрсә инде, күз ачып йомган арада ялмап ала да, комсыз итеп йота да куя. Салган саламы янып беткәнче дип, Мәүлиха мичкә коры-сары агачлар өстәде. Алары да шатыр-шотыр килеп яна башлады. Юанрак агач ботакларын мичкә ташлагач, Мәүлиха көрәк тотып мәктәп алдына чыкты. Буран котырганнан-котыра. Үз уйларына бирелеп хатынкай ишек алдын көрәп куйды, карны көчле җил сыпыруына карамастан, мәктәп ишек алдына җитәрлек сукмак ачты. Битенә кунган кар эреп, шәл читләре бозланып катты. “Мондый җилдә мәктәптә җылы да тормый инде, и Аллам”, – дип үз алдына сөйләнеп янәдән мәктәп эченә үтте. Эчтәге җылы һавада Мәүлиханың киез итекләренә ябышып каткан карлар эри башлады, аягына су үтте. Мичне томалап, тизрәк өенә кайтып киләсе итте. Йоклап калган кызы Таһирәне уятып, туендырып, күрше Ямады авылындагы мәктәпкә озатып җибәрәсе бар. “И, балакаем, ничекләр генә барыр икән, Ходаем, тынсын инде буран, тынсын!” – дип, хатын, мәктәпне бикләп, килгән юлыннан түгел, ә бакча башлап авыл очындагы өйләренә турыга гына чыгарга уйлады. Башта бакча башындагы читәннәрне шәйләбрәк, дөрес юлдан барды, ә инде берара юлны бөтенләй югалтты. Инде бакчалар бетеп аларның өе булырга тиеш иде бит! Кайда китте соң? Мәүлиханың башын мең төрле сорау борчыды. “И, Аллам, балаларым хакына бу зәмһәрир буранда адаштыра күрмә...” Бите буйлап аккан күз яшьләре шәл чуклары буйлап тәгәрәп төшеп каршыга искән көчле җил белән себерелгән карга буталып боз кисәкләренә әйләнеп сырмасына ябышып калалар. Инде кар көртләре бил тиңентен... Алда да, артта да, тирә-якта да берни дә күренми, бары тик кар, күз ачкысыз әче җил, себертмә буран... Әллә соң кычкырып караргамы? Карларны бар көченә бөтереп ерткыч җанвар кебек ыҗгырган буран Мәүлиханың тавышын үзенә йота барды. Кычкыруның файдасысызлыгын аңлаган хатын үксеп елап җибәрде. Салкын җил инде аның үзәгенә тәмам үткән иде. “Ходаем, ник тагын мине сыныйсың??? Аз күрдеммени соң шушы еллар эчендә? 9 ел гына бергә торып калган Нурмөхәммәтемне сугыш йотты. Таһирәмне дә күрми китте бит, бахыркаем. Инде Зөһәйрә дә көченнән дә килмәгән эштә... Болай да ятимлек ачысыннан айнымаган сабыйларымны тагы да үксез ятим итәргә уйлыйсыңмы, Ходаем? Таһирәм бит әле берни дә аңламый торган бала. Кайда барыр, кемнәр күзенә карап тилмерер, сабыем? Раббым, балаларым хакына исән чыгар мине бу бураннан!” Ә буран хатынның елавын да, сөйләнүен дә ишетмәде дә, күрмәде дә. Ул үч иткәндәй тагы да ныграк котыра барды. Елап эш чыкмаганын аңлаган Мәүлиха тагы да авыл ягын эзли башлады. Көртләрне көчкә ера-ера алга атлады. Тешен кысып, туңган аякларын атларга мәҗбүр итеп алга барды да барды. Берара алда зур кара әйбер хасил булды.. “.Я, Раббым, авылыма кайттым инде әллә?” – дип уйларга да өлгермәде, бу авылдан 3 чакрым ераклыкта урнашкан Шадырбай атамалы урман икәненә төшенде. Менә кайда килеп чыккан ул... Күпме ара үтелгән... Ә авыл артта. Ничек кенә булса да, соңгы көчне җыеп кирегә борылырга кирәк.... Кайтып җитәргә кирәк....Балалар хакына... «Я, Раббым!» Мәүлиха авызыннан шушы ике сүз генә чыкты. Урман буендагы усакка терәлеп бераз хәл җыеп торды да мескен хатын, кирегә борылды. Бу юлны бит ул йөзәр тапкыр үткән. Әле җәен генә Таһирәсе белән икесе шушында килеп берәр чиләк җир җиләге җыеп кайтканнар иде. Уңга борылмый гына турыга атласа, авыл кырыена килеп чыгачак, Алла боерса. Кар көртләренә чума-чума Мәүлиха алга китте. Инде менә ничек тә кайтып җитәчәк ул, кайтып җитәргә тиеш ул. Шушы уйлар аңа ниндидер яңа көч биргәндәй булдылар, җилегенә үткән салкын да бер мәлгә онтылып, тәненә ниндидер җылылык йөгергәндәй итте. Күпмедер ара үтелгәч, хатынга бөтенләй кызу була башлады, ул сырмасының өске төймәләрен ычкындырды. Менә бәреп егам дигән көчле җилгә каршы кулларын куеп алга атлавын дәвам итте. Ничек тә алга барырга, турыга, уңга да, сулга да тайпылмаска! Бик тырышса, берәр сәгатьтән Таһирәсе янына кайтып җитәчәк ул! Ә буран хатыннан ниндидер үчен алган төсле аңа каршы кар өермәсен тузгытыпмы тузгытты. Аунап булса да, шуышып булса да кайтып җитәргә кирәк! Аяклары тыңламас хәлгә килделәр мескен хатынның, ә инде үзен ниндидер йокы басканлыгын сизде. Ишеткәне бар иде аның, буранда адашкан кеше башта туңып өши, аннары кинәт аңа эссе була, ә соңыннан ул оеп йоклап китә. Бу куркыныч уйларны читкә куып, Мәүлиха ничек тә атлавын белде. Тик хәзер инде ул үзенә хуҗа түгел төсле иде. Күз алдында әле үзен тудырган вакытта үлеп киткән әнисенең йөзе чалынып киткәндәй була, әле сугышта һәлак булган абыйлары ерактан кул изи. Ә менә монсы Нурмөхәммәте түгелме соң? “Саумы, Мәүлиха! Менә бит кайттым!” – дип, Нурмөхәммәте аны куенына кысты. Иренең кайнар куенында Мәүлиха елап җибәрде. “Менә кайттым. Бөтенләйгә, хәзер без беркайчан да аерылмаячакбыз!” Мәүлиха Нурмөхәммәтен тагы да ныграк кочаклады, аның чәчләреннән, битеннән сыйпады, елмаеп шулкадәр якын һәм кадерле булган күзләренә бакты һәм дә башын иренең күкрәгенә салып изрәп китте...

Буран, барыбер үземнекен иттем бит, дип тантана итә иде бу вакытта. Мәүлиханың йөзенә кунган кар бөртекләре берара эреп бетеп бардылар да озакламый эремичә генә күзләренә, керфекләренә, бит очына кунаклый башладылар...

Юныс Миңнемөхәммәтов, Өмет


---

--- | 24.04.2017

Раил Гатауллин безнең белән хушлашты. Хәзер ул башка Раил. 90 көндә 1 млн сум эшләмәкче

24.04.2017 Интернет
Программист, "Белем.ру" порталы җитәкчесе, соңгы ара шигырьләр язу белән мавыккан Раил Гатауллинга күптән түгел 40 яшь тулды. Шул уңайдан ул үзенең тормышы турында уйлана башлаган. Һәм болай булмый дип, үзгәрергә булган.

"Иртәгәдән башлап мин инде мин түгел, ә башка Раилгә әверелә башлаячакмын! Хушыгыз!" - дип язган ул "Белем.ру"дагы блогында. Максаты - бизнеста зур үрләргә ирешү. 90 көн эчендә, ягъни 30 июльгә кадәр миллион сум акча эшләргә ниятли ул. Киләчәктә миллиардер булу мөмкинлеген дә карый: "Әгәр долларлы миллионер булсам, сүз бирәм - үз тәҗрибәмнән чыгып татарча бизнес-китап язып чыгачакмын. Типа - "Мин ничек миллиардер булдым?" дигән. Һәм бу китапны 100 якын дустыма автографым белән бүләк итәчәкмен", - ди.

Берәүләр Раилнең бу максатына көлеп кенә карар. Икенчеләр зур батырлык дип кабул итәр.

Ничек кенә булмасын, сез дә Раилнең уңышлары (ә, бәлки, уңышсызлыклары) белән хәбәрдар була аласыз. Үзенең блогына 90 көн эчендә 90 язма элеп бармакчы ул. Миллион эшләү юлында көн саен укучылары алдында хисап тотачак ул.

Раил Гатауллин блогы монда: http://belem.ru/bloglar/Rail_Gataullin

 
---

--- | 24.04.2017

Сак булыгыз: Татарстанда бик көчле җил көтелә!

25.04.2017 Экология
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе бүген җилнең көчәю ихтималы турында кисәтү таратты. Төньяк-көнбатыштан, шулай ук юнәлешен үзгәртеп, көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге, көчәйгән вакытта, секундына 17 метрга кадәр җитәчәк.

Бүген Татарстанда көндез бераз яңгыр явачак. Көндезге һава торышы  +7..+12 градус тәшкил итә. Казанда шулай ук яңгыр көтелә, һава температурасы +9..+11 градуска кадәр җылыта.

Алдагы ике көндә явым-төшемнәр кими: иртәгә – +10..+15, пәнҗешәмбегә +13..+18 градуска кадәр җылытачак.


---

--- | 25.04.2017

“Эчтә нидер шартлады да, кан китте": бер хата гаиләнең тормышын астын-өскә китергән

25.04.2017 Хәйрия
Сөләйманның яшьтәшләре инде күптән беренче адымнарын ясап, тәпи китте – хәзер артларыннан куып тотарлык түгел. Кайберәүләре әти-әнисе һәм тирә-янындагылар белән аерым сүзләр белән аңлашса, икенчеләре инде үз фикерләрен, хис-кичерешләрен тәмам олыларча белдерә.

Үсеш тизлеге төрле булса да, алар әти-әниләрен сөендереп, елмая-көлә, уйный-уйный көн дә нәрсәгәдер өйрәнә - айлап түгел, көнләп үсә.

Сөләйманга гына шундый бәхетле балачак, аның әнисе Гөлназга улының мондый уңышларын күреп сөенүләр әлегә насыйп түгел. Бу очракта “әлегә” сүзенә күпме өмет, ышаныч салынуын белсәгез иде, эх! Дөньяга аваз салганның беренче көненнән үк сабый  башка яшьтәшләре кебек үк булу өчен тырышлык куя.  Исемен дә Сөләйман дип юкка гына кушмаганнар – ул сәламәт, исән, имин дигәнне аңлата бит.

Йөкле хатын-кызга, гадәттә, исән-имин котылырга, сау-сәламәт бала табарга язсын, дип телиләр.  Гомеренең беренче мизгелләреннән үк әнисез калган үксез сабыйлар һәм авыру бала тәрбияләргә, көн саен бәгырь җимешенең газапларын күрергә  мәҗбүр әниләр бер дә булмасын иде дә шул... Әмма , кызганычка, медицинабыз алга китте, хастаханәләребез иң заманча җиһазларга баетылды  дип, горурланып сөйләсәк тә,  кайчак бер кешенең хатасы тулы бер гаиләнең тормышын астын-өскә китерә.

Гөлназ Яруллинаның бу  икенче йөклелеге була.  Уллары Кәримгә бүген инде 9 яшь. Беренче йөклелек берникадәр авырлыклар белән кичерелсә дә, бала сау-сәламәт булып туган, хәзер инде Кәрим 2 сыйныфта укый.

Гөлназның икенче балага узуы  зур сөенеч булып кабул ителә. Яруллиннар гаиләсендә бу бик тә көтелгән, карында ук яратылган сабый була.  Әмма бу юлы булачак әнинең сәламәтлегенә зарлары була. Ара-тирә кан басымы уйный, аяклары шешенә, 7 айда анализларында аксым барлыкка килә. Шунда Гөлназ табиблар күзәтүендә булуым хәерле дип, ашыгыч ярдәм машинасы чакыртып, бала табу йортына китә. Әмма Казанның 3 бала табу йортында Гөлназны кабул итмиләр.

- Башта бала табу йорты табиблары, ашыгыч ярдәм фельдшерлары белән "Ник аны монда алып килдегез, монда китерергә тиеш түгел идегез", дип талашты. Ашыгыч ярдәм машинасына китми торырга куштылар. Әмма табиблар мине караган арада, алары китеп барган. Табиблар янә ашыгыч ярдәмгә шалтыратып: "Ник китеп бардыгыз?" дип ачуланышырга тотынды. Мин "Дарулар, дәвалану языгыз да, өйгә генә кайтып китәм", - дип тә карыйм. Җибәрмәделәр. Ашыгыч ярдәм машинасы яңадан әйләнеп килгәнче, тагын фәлән кадәр вакыт узды.

Гөлназны 1 санлы бала табу йортына алып китәләр. Анда "Ник монда китердегез. Бала табу йорты шыгрым тулы, урын юк", - дип каршы алганнар.

- Мин иртәдән бирле аяк өстендә, ашамаган-эчмәгән, инде арып-талган, янә өйгә генә кайтарып җибәрегез дип ялварам. Әмма мине яңадан табиб креслосына яткырдылар. Яшь кенә табиб кыз килде яныма. Мин аңа әйтеп торам, эчкә кадәр тыгылмагыз, минем балам бик түбән ята, дим. Әмма бу кыз кереп тә китте, эчтә нидер шартлады да. Шуннан кан китте. Моннан соң табиблар инде каннны туктата алмады. Шулай, Сөләйманыбызны 7 айлык вакытта ашыгыч рәвештә ярып алырга туры килде. Бер тәҗрибәсез табиб аргасында хәзер менә улыбыз күпме тилмерә, күпме авыртулар, газаплар кичерә, - дип сыкрана Гөлназ.

7 айлык булып туган нарасыйның, билгеле, үпкәләре җитлекмәгән була. Аны аппарат аша гына сулаталар. Өстәвенә, нәни инсульт та кичерә.  Бала табу йортыннан башка әниләр балалары белән өйгә чыгарылса, Гөлназны сабые белән Казанның 1 санлы балалар хастаханәсенә күчерәләр. 1 ай дәвамында нарасыйны шунда "кеше" итәләр.

- Барысы да әйбәт бара иде кебек.  Безне 1 айдан өйгә чыгардылар. Әмма берзаман баланың баш миенә су җыелуы ачыкланды, гидроцефалия башланды. Мондый диагнозлы балаларның башы үсә. Сөенечкә, без бик яхшы невропатолог күзәтүенә эләктек. Бу процессны вакытында туктата алдык. Әмма нәниебезгә ДЦП диагнозы куелды, - дип сөйли әни.

Бүген Сөләйманга инде 1,8 ай. Әмма ул яшьтәшләре кебек утыра, йөри, сөйләшә, уйный алмый.  Алай гына түгел, хәтта борыла, каты ризык та ашар хәлдә түгел. Ә бит нәнинең бик тә башкалар кебек буласы килә.

- Улыбыз барысын да аңлый, ымсынып, төрле тавышлар чыгарып, ни теләгәнен аңлата. Кешене таный, ояла, ятсына да белә. Элек мин авыру баланы әниләре ничек аңлый икән дип уйлый идем. Үз балаңны аңламыйча мөмкин түгел икән. Ни теләгәнен барысын да белеп торасың.

Улларын тернәкләндерү, аякка бастыру өчен әти белән әниләре кулыннан килгәннең барысын да эшли – күренмәгән табиблары, алмаган дәвалары калмаган. Көн дә масаж, ЛФК, логопед белән шөгыльләнүләр, 1 ампуласы 2 меңгә якын торган уколлар. Узган ел Сөләйманны 1 айга Чехиягә дә алып барып кайтканнар. Шуннан соң бала сыек ризыкны ашарга өйрәнгән. Моңа кадәр монысы да авырлык белән бирелгән. Ике-өч ай саен Чехиягә барырга кирәк дип әйткәннәр. Әмма гаиләнең мондый мөмкинлеге юк.
 
Гөлназ Казанда мондый балаларны тернәкләндерү белән шөгыльләнә торган клиника тапкан. Узган ел ахырыннан Сөләйманны шунда йөртәләр. Авыру балалар белән анда Кытай белгечләре эшли икән. Моннан тыш Сөләйманны Самарага остеопатка да алып баралар.

- Бала табу йортыннан безне карында үсеш тайпылышлары булган дигән диагноз белән чыгардылар. Әмма күпме белгечкә күрендек - барысы да Сөләйманыбызның бүгенге хәлен тудырганда алынган җәрәһәтләр белән бәйли. Остеопат умыртка сөягенең муен өлешенә зыян салынган, сосудлар кысылган, ди. Шуның аркасында күзләребез дә кылыйлана башлаган иде. Остеопатка йөри башлагач, рәткә килә инде, - дип сөйли Сөләйманның әнисе.

Табиблар Сөләйманның тернәкләнүенә, аякка басуына өмет бар, диләр. Чөнки нәни тышкы кыяфәте белән сау-сәламәт нәниләрдән аерылмый да диярлек. Бары тик яше буенча бик кечкенә  бала кебек кенә. Акыл ягыннан да зәгыйфь түгел. Хәзерге вакытта дәвалануны туктатмаска гына кирәк, ди белгечләр.  Әмма гаиләнең көннән-көн мөмкинлекләре кими бара.

- Ирем прораб булып төзелештә эшли. Көне-төне эштә инде.  Үзем декретка кадәр балалар бакчасы мөдире идем. Әле бала өчен пособие алганда, ярыйсы иде. Хәзер инде дәвалануны дәвам итү авырга туры килә. Фатирыбыз социаль ипотека буенча алынган. Ай саен аның өчен түләүләрне каплап барасы бар.  Инвалидлык буенча пенсия билгеләнде. Әмма 13 мең акча безнең очракта нәрсәгә җитсен? Көненә генә дәвалануга 7 меңгә якын акча тотарга туры килә. Моңа кадәр бераз җыйган акчаларыбыз бар иде. Инде хәзер алар да бетте - дәвалануларга 1 миллионнан артык акча тоттык. Хәзер бөтен өметебез кешеләр мәрхәмәтлелегенә, - ди Гөлназ.

Гөлназ ярдәм сорарга кыенсынса да, чарасызлыктан бу адымга барырга мәҗбүр булган. Клиникада дәвалану өчен гаиләгә өч ай өчен 460 мең сумлык счет чыгарганнар. Аннары, җәй көне, Гөлназ улын белгечләргә күрсәтергә Мәскәүгә алып барырга җыена. Шулай ук Кырымда дәвалану узарга ниятлиләр.

Бәгырь җимешенең дәвалануын дәвам иттерү үз көчләре белән тәэмин итә алмагач, Гөлназ "Ярдәм" мәчетенә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган. Социаль челтәрдә дә Сөләйманны тернәкләндерүгә акча җыю буенча төркем дә эшли. Әмма беренче вакытта туганнары, танышлары акча белән булышса, хәзер инде аларның да мөмкинлекләре саеккан. Әмма Яруллиннар гаиләсе республикабызда киң күңелле, кеше бәласенә битараф булмаган кешеләр барлыгына чын күңелдән ышана.

Яруллиннар гаиләсе уллары мәктәпкә үз аякларына басып барачагына чын күңелдән ышана. Кешеләр, каты бәгырьле булмыйча, ярдәм кулы сузса, билгеле...

Ярдәм итү өчен реквизитлар:
карта Сбербанк России на имя Яруллиной Гульназ 4276 6200 2607 8455
Яндекс кошелек 4100 1499 9152 594
Сөләйманның әнисе Гөлназның телефоны: 89173 952 982
Ярдәм төркеменә сылтама: https://vk.com/club140788158
Шулай ук "Ярдәм" мәчетенә дә мөрәҗәгать итәргә була.
 


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

--- | 24.04.2017

"Җырлыйк әле" тапшыруы скрипкачысы Динә Закирова каенанасы белән булган мөнәсәбәтләр турында сөйләде

25.04.2017 Мәдәният
Чал­лы – мә­дә­ни­ят, сән­гать өл­кә­сен­дә та­лант­лар­га бай шә­һәр. Без­дә җыр­чы­лар, би­ю­че­ләр, му­зы­кант­лар күп. Алар ара­сын­да скрип­ка­чы Ди­нә За­ки­ро­ва да бар. Шә­һә­ре­без­дә бе­лем алып, Чал­лы­да тә­ү­ге тап­кыр сәх­нә­гә чык­кан Ди­нә бү­ген­ге көн­дә Г.Ка­мал исе­мен­дә­ге Ака­де­мия те­ат­рын­да скрип­ка­чы бу­лып эш­ли. Га­зе­та уку­чы­ла­ры­быз­га та­лант­лы кеше бе­лән әң­гә­мә тәкъ­дим итә­без.

–Ди­нә, үзе­гез бе­лән та­ныш­ты­ры­гыз әле.

Әти-әни­ем Мөс­лим ра­йо­ны Мөс­лим авы­лын­да ту­ып-үс­кән. Га­и­лә кор­гач, алар 1985 ел­да Чал­лы­га кү­чеп кил­гән­нәр һәм бү­ген­ге көн­дә дә шун­да яши­ләр. Мин 1986 ел­да ту­ган­мын. Шә­һә­ре­без­нең 54нче та­тар гим­на­зи­я­сен­дә бе­лем ал­дым. Әни­ем Ди­лә­рә За­кир­җан кы­зы 13нче та­тар сән­гать мәк­тә­бен­дә ба­ла­лар­ны ба­ян­да уй­нар­га өй­рә­тә. Әти­ем Иль­яс Рәм­зи улы һө­нә­ре бу­ен­ча, сән­гать­тән ерак бул­са да, мә­дә­ни­ят­кә, җыр-му­зы­ка­га га­шыйк. Алар ми­не му­зы­ка мәк­тә­бен­дә укыр­га бир­де­ләр.

–Ди­мәк, сез­нең му­зы­кант бу­лу­ы­гыз­да алар зур роль уй­на­ган. Ни өчен уен ко­рал­ла­ры ара­сын­да скрип­ка­га өс­тен­лек бир­де­гез?

Ба­ла­лар әти-әни­лә­ре­нең хы­я­лын тор­мыш­ка ашы­ра ди­ләр бит. Ми­нем бе­лән дә шу­лай ки­леп чык­ты. Әни­ем кеч­ке­нә­дән скрип­ка­га га­шыйк бул­ган, Мөс­лим­дә бу уен ко­ра­лын­да уй­нар­га өй­рә­нү мөм­кин­ле­ге бул­ма­гач, ба­ян сый­ны­фын­да укы­ган. Әм­ма скрип­ка­га мә­хәб­бә­те ки­ме­мә­гән аның. Шун­лык­тан әти-әни­ем ми­не скрип­ка сый­ны­фы­на укыр­га бир­гән­нәр. Ә әни­ем үзе­нә дә скрип­ка са­тып алып, ми­нем бе­лән бер­гә этюд, гам­ма­ны өй­рән­де. Ул кон­сер­ва­то­ри­я­дә укыр­га да хы­ял­лан­ган бул­ган. Тик авыл ба­ла­сы­ның бу хы­я­лы тор­мыш­ка аш­ма­ган, ул Әл­мәт му­зы­ка учи­ли­ще­сын тә­мам­лап, ки­я­ү­гә чы­гып, үзен ба­ла­лар­да сән­гать­кә мә­хәб­бәт тәр­би­я­лә­ү­гә ба­гыш­ла­ган. Аның ка­ра­вы мин ка­дер­ле­лә­рем­нең ки­ңә­ше һәм яр­дә­ме бе­лән му­зы­ка мәк­тә­бен, Чал­лы му­зы­ка учи­ли­ще­сын, Ка­зан дә­ү­ләт кон­сер­ва­то­ри­я­сен тә­мам­лап, әни­ем­нең хы­я­лын тор­мыш­ка ашыр­дым.

–Ди­нә, еш кы­на ба­ла­лар ике мәк­тәп­тә дә укыр­га өл­гер­мим дип, му­зы­ка мәк­тә­бен таш­лар­га те­ли­ләр. Сез­дә ан­дый те­ләк бул­ма­ды­мы? Ни­чек уй­лый­сыз, мон­дый оч­рак­лар­да әти-әни ба­ла­сы­на те­ләк­тәш­лек бел­де­рер­гә ти­еш­ме?

Мин­дә дә бул­дый ан­дый хәл. Яр­ты ел му­зы­ка мәк­тә­бе­нә йөр­мә­дем. Ал­ла­га шө­кер, әти-әни­ем ми­ңа йом­шак­лык күр­сәт­мә­де: ”Көз­дән нык­лап му­зы­ка мәк­тә­бен­дә уку­ың­ны дә­вам итә­сең!” ди­де­ләр. Мо­ның өчен мин әти-әни­е­мә го­ме­рем бу­е­на рәх­мәт­ле­мен. Ба­ла му­зы­ка мәк­тә­бен­дә укый­мы, өс­тә­мә бе­лем би­рү уч­реж­де­ни­е­сен­дә шө­гыль­лән­ме ата-ана ба­ла­сы­на ка­ра­та та­ләп­чән бу­лыр­га ти­еш. Мин әти-әни­ем­нең яр­дә­ме, ва­кы­тын­да нык­лы ка­рар ка­бул итүе нә­ти­җә­сен­дә бү­ген­ге һө­нә­рем­не сай­ла­дым. Хә­зер мин тор­мы­шым­ны скрип­ка­сыз күз ал­ды­на да ки­те­рә ал­мыйм. Өй­дән ку­лы­ма скрип­кам­ны то­тып чы­гып кит­мә­сәм, мин үзем­дә нин­ди­дер буш­лык хис итәм.

–Ата-ана­лар ара­сын­да та­тар­ча укы­ган ба­ла юга­ры бе­лем алал­мый ди­гән ял­гыш фи­кер йө­ри. Сез та­тар гим­на­зи­я­сен­дә укып, кон­сер­ва­то­рия тә­мам­лап, та­ныл­ган скрип­ка­чы дә­рә­җә­се­нә иреш­те­гез...

Ал­ла­га шө­кер, юлым­да гел әй­бәт укы­ту­чы­лар оч­ра­ды. Гим­на­зи­я­дән соң, Чал­лы му­зы­ка учи­ли­ще­сын­да Ве­ро­ни­ка Яку­ни­на­да скрип­ка сый­ны­фын­да укы­дым. Би­ре­дә Гөл­за­дә Нур­га­ли­мо­ва та­тар әдә­би­я­ты­на мә­хәб­бәт тәр­би­я­лә­де. Ми­не тә­ү­ге тап­кыр сәх­нә­гә чы­га­ру­чы Чал­лы­да гы­на тү­гел, рес­пуб­ли­ка­да бил­ге­ле шә­хес Ил­шат Га­лим­хан улы бул­ды. Ул ми­нем өчен мах­сус ро­манс яз­ды. Мин аны хә­зер дә клас­сик кон­церт­лар­да уй­ныйм һәм Ил­шат абый­ның як­ты ру­хы­на ба­гыш­лыйм. Ты­рыш­лык бул­ган­да, та­тар те­лен­дә уку гы­на мак­сат­ка ире­шү юлын­да кир­тә бу­ла ал­мый. Ал­ла­га шө­кер, Чал­лы му­зы­ка учи­ли­ще­сын­да төп­ле бе­лем бир­де­ләр. Ан­нан соң кон­сер­ва­то­ри­я­дә уку авыр бер дә бул­ма­ды.

–Бе­лү­ем­чә, сез кон­сер­ва­то­ри­я­дә дә та­тар­ча укы­ган­сыз.

Ал­ла­га шө­кер, тор­мы­шым­да гел әй­бәт укы­ту­чы­лар гы­на оч­ра­ды. Учи­ли­ще­ның соң­гы кур­сын­да укы­ган­да мин кон­сер­ва­то­ри­я­гә Ма­рат Әх­мә­тов­ка йө­ри баш­ла­дым. Ул ми­нем бе­лән дә­рес­ләр­не та­тар те­лен­дә алып бар­ды. Та­тар мо­хи­тын­да тәр­би­я­лән­гән, укы­ган ба­ла өчен бу зур бә­хет. Ма­рат Га­киф улы кон­сер­ва­то­ри­я­дә укы­ган­да ми­ңа та­тар ком­по­зи­тор­ла­ры­ның әсәр­лә­рен өй­рә­нер­гә һәм уй­нар­га мөм­кин­лек бир­де. Без­нең ком­по­зи­тор­ла­ры­быз­ның әсәр­лә­ре баш­ка мил­ләт ком­по­зи­тор­ла­ры әсәр­лә­рен­нән бер дә ким тү­гел. Мәр­хүм про­фес­сор Ва­дим Афа­нась­ев, та­тар ак­цен­ты бе­лән уй­на­ган­га­дыр ин­де, ми­нем ту­ры­да “Бах­ны та­тар­ча уй­ный” дия иде... Шө­кер, ос­та­зым Ма­рат Әх­мә­тов бе­лән бү­ген дә ту­ган­нар­ча, җы­лы мө­нә­сә­бәт­тә яши­без.

–Г.Ка­мал те­ат­ры­на ни­чек эш­кә ур­наш­ты­гыз?

Мин кон­сер­ва­то­ри­я­дә укы­ган­да ук, дө­рес­рә­ге 2008 ел­дан Г.Ка­мал исе­мен­дә­ге та­тар дә­ү­ләт ака­де­мия те­ат­рын­да эш­лим. Кеч­ке­нә­дән те­атр­га га­шыйк ке­ше­нең мәш­һүр те­атр­га эш­кә ур­на­шуы үзе бер мог­җи­за. Мон­да ми­не Та­тар­стан­ның ха­лык ар­тис­ты, Та­тар­стан­ның ат­ка­зан­ган сән­гать эш­лек­ле­се Фо­ат Әбү­бә­ке­ров үз ка­на­ты ас­ты­на ал­ды. Ул ми­ңа ор­кес­тр­да уй­нау тәҗ­ри­бә­сен өй­рәт­те. Бу те­атр­да­гы ос­та һәм та­лант­лы ди­ри­жер­ның үз итеп, һәр­да­им ки­ңәш­ләр би­рүе дә зур бә­хет. Мон­дый шә­хес­ләр бе­лән эш­ләү җа­вап­лы да, рә­хәт тә. Шө­кер, хез­мәт юлым­да тәҗ­ри­бә­ле ос­таз­лар күп бул­ды. 2009-2011 ел­лар­да Ай­дар Фәй­зе­рах­ма­нов җи­тәк­че­ле­ген­дә­ге та­тар дә­ү­ләт фольк­лор ан­сам­блен­дә хез­мәт куй­дым. Мон­да эш­ләү дә ар­тист өчен зур тор­мыш мәк­тә­бе. Мин Ай­дар абый Фәй­зе­рах­ма­нов­ны да үзем­нең укы­ту­чым дип са­ныйм. Ул бик та­ләп­чән, акыл­лы җи­тәк­че. Аның куш­кан­на­рын үти­се ге­нә ки­леп то­ра. Мин укып эш­лә­гән­дә ва­кы­тым­ны дө­рес һәм нә­ти­җә­ле бү­ләр­гә өй­рән­дем: ир­тән ре­пе­ти­ция, көн­дез уку, кич спек­такль... Ба­ры­сы­на да өл­гер­дем.

–Ди­нә, сез бик еш Ал­ла­га шө­кер ди­сез...

Мин үзе­мә би­рел­гән һәр мөм­кин­лек­не Ал­ла­һы Тә­га­лә­нең сы­на­вы дип ка­бул итәм. Ма­рат абый Ай­дар Фәй­зе­рах­ма­нов ан­сам­бле­нә му­зы­кант­лар җы­я­лар икән, ба­рып ка­ра әле, ди­гәч бар­дым. Бу урын­га Зә­рия Ку­не­е­ва ки­лә­се бул­ган. Тик кы­ен­лык­лар­дан, җа­вап­лы­лык­тан кур­кып­мы, ул би­ре­гә кил­мә­гән. Шу­лай итеп, Ал­ла­һы яр­дә­ме бе­лән мин ан­самбль­гә эш­кә ур­наш­тым. Мин хол­кым бе­лән аван­тю­рист. Ал­ла­һы тә­га­лә тәкъ­ди­мен һәр­ва­кыт ка­бул итәм, ке­ше­ләр­гә “юк” ди­мим, һәр­ва­кыт “әйе” дип җа­вап би­рәм. Буш­лай уй­нар­га да ба­рам. Скрип­ка­чы ми­нем хә­ләл һө­нә­рем. Бү­ген мә­сә­лән, буш­лай уй­нап ке­ше­ләр­не сө­ен­дер­сәм, әле­ге ча­ра­да яңа дус­лар та­бып, ир­тә­гә бәл­ки, хез­мә­тем бә­я­лә­нер. Мин шу­лай тәр­би­я­лән­гән, баш­та ке­ше­ләр­не, ан­на­ры гы­на үзем­не кай­гыр­там.

–Ирегез Ил­нур бе­лән дә те­атр­да та­ныш­кан­сыз­дыр ин­де?

Мин аны 2008 ел­дан бир­ле бе­ләм. Ул тый­нак, җит­ди ке­ше. Ша­яр­мый да иде. Шун­лык­тан мин 2010 ел­га ка­дәр аны өй­лән­гән ке­ше­дер дип йөр­дем. Аның бе­лән баш­та “Исән­ме­сез” дип ке­нә исән­ләш­тек. Мин “Ал­ка­нат” рок төр­ке­ме со­лис­ты да. Ә Ил­нур әле­ге төр­кем­нең фа­на­ты. Бер көн­не ми­ңа СМС кил­де. Ан­да “Ал­ка­нат” төр­ке­ме­нең чи­рат­та­гы кон­цер­ты кай­чан бу­ла? Ка­мал­дан Ил­нур” ди­ел­гән иде. Ме­нә шун­нан соң, аның бе­лән дус­ла­шып яр­ты ел йөр­дек тә, өй­лә­неш­тек. Ал­ла­һы бо­ер­са, әти­се­нә оша­ган кы­зы­быз Зә­ли­я­гә 3 яшь ту­ла. Ил­нур – биш ва­кыт на­маз укый тор­ган ыша­ныч­лы һәм җа­вап­лы ке­ше.

–Кай­на­на бе­лән мө­нә­сә­бәт­лә­ре­гез ни­чек?


Әни­е­без­гә 65 яшь, күч­тән­чә­ләр алып Әт­нә ра­йо­ны­на кай­та­быз. Ул бик яшь­ли тол ка­лып, 4 ба­ла­ны бе­рү­зе үс­тер­гән. Ба­ры­сы­на да юга­ры бе­лем бир­гән. Мон­дый ана­га хөр­мәт бе­лән баш ияр­гә ге­нә ки­рәк дип уй­лыйм.

–Сез бер­ни­чә җир­дә эш­ли­сез, га­и­лә­гез­не тәм­ле ри­зык­лар бе­лән сый­лый­сыз. Мо­ның өс­те­нә тү­бә­тәй, кал­фак­лар да чи­гә­сез... бар­сы­на да ни­чек өл­ге­рә­сез соң?

Буш вак­ты­ла­рым­да кал­фак­лар чи­гәр­гә то­тын­дым. Бу сәх­нә об­ра­зым­ны ту­лы­лан­ды­ру өчен ки­рәк. Мин ба­ла­га уен­чык­лар бәй­лә­ү­дән баш­ка кул эшен бел­ми идем. Хә­зер кал­фак, тү­бә­тәй­ләр­не үзем те­гәм, үзем сәй­лән бе­лән чи­гәм, таш­лар бе­лән би­зим. Кыс­ка­сы, үзе­мә ни ки­рәк, ба­ры­сын да үзем­чә эш­лим. Һәрь­як­тан ка­мил бу­лып үсәр өчен күп нәр­сә­не эш­ли бе­лү за­рур. Бу дөнь­я­да си­не бер­кем дә эш­кә өй­рәт­ми. Шу­ңа кү­рә фә­кать үзе­ңә ты­ры­шыр­га ки­рәк.

–“Җыр­лыйк әле” те­ле­ви­зи­он тап­шы­ру­ын­да сез­нең скрип­ка­да уй­на­вы­гыз нур өс­те­нә нур. Әле­ге тап­шы­ру­га ни­чек кил­де­гез?

Бу тап­шы­ру­га элә­гү­ем дә Ал­ла­һы Тә­га­лә бү­лә­ге. Бер көн­не тап­шы­ру­ның ав­то­ры Нә­җип Бәд­рет­ди­нов­ны төш­тә күр­гән идем. Икен­че көн­не ул шал­ты­ра­тып, ми­не тап­шы­ру­га ча­кыр­ды. Бак­саң, аңа фи­лар­мо­ни­я­дә кадр­лар бү­ле­ген­дә эш­лә­ү­че ха­ты­ны Гөл­чи­рә апа ми­не тәкъ­дим ит­кән икән. Ми­нем тор­мыш пазл ке­бек җы­е­ла, ва­кы­тын­да “әйе” дип әй­тер­гә ге­нә ки­рәк.

–“Җыр­лыйк әле” тап­шы­руы ха­лык ара­сын­да по­пу­ляр. Мо­ның се­ре ни­дә дип уй­лый­сыз?

Тап­шы­ру­га үз эше­нең ос­та­ла­ры туп­лан­ган. Алар бе­лән за­ман­ча эш­ли тор­ган ре­жис­сер Гү­зәл Вә­лих­мә­тов­на җи­тәк­че­лек итә. Ха­лык яра­тып ка­рый, ми­ңа да уңай фи­кер­ләр яза­лар. Сез­нең скрип­ка­да уй­на­вы­гыз­ны ярат­кан­га ба­лам­ны му­зы­ка мәк­тә­бе­нә бир­дем ди­ю­че­ләр күп... Мон­дый хат­лар уку сө­е­неч, ди­мәк, мин үз һө­нә­ре­мә ба­ла­лар­да мә­хәб­бәт тәр­би­я­лим. Мин 1 ел “МА­КИ” да ба­ла­лар да укыт­тым. Тик язу-сы­зу­га ва­кыт күп кит­кән­лек­тән укы­ту­чы­лык­ны әле­гә кал­дыр­дым. Кем бе­лә, бәл­ки ки­лә­чәк­тә яңа­дан бу эш­кә әй­лә­неп кай­тыр­мын.

–Ал­ма ага­чын­нан ерак төш­ми ди­ләр. Кы­зы­гыз­ны үзе­гез­нең юл­дан җи­бә­рер иде­гез­ме?


Әл­бәт­тә. Му­зы­ка ярат­кан ба­ла яшь­тәш­лә­рен­нән иге­лек­ле, зы­я­лы бу­луы бе­лән ае­ры­лып то­ра. Зә­ли­я­без “Шү­рә­ле” бе­лән “Су ана­сы”н Ту­кай яз­га­нын бе­лә ин­де. Алар­ны әти­се бе­лән өлеш­ләп ят­тан өй­рә­нә. Сәх­нә­не, те­атр­ны яра­та. Спек­такль­ләр­не яра­тып ка­рый. Өй­дә кур­чак­ла­ры­на спек­такль­ләр дә күр­сә­тә.

–Ди­нә – сез күп­кыр­лы та­лант. Бү­ген­ге ха­лә­те­гез­не ни­чек бә­я­ли­сез?

Ал­лаһ­ка шө­кер, мин әти-әни­ем­нең хы­я­лын тор­мыш­ка ашы­рып, алар­ны да үзем­не дә бә­хет­ле ит­тем. Әти-әни­ем, энем исән-сау, ярат­кан эшем, ирем – нык­лы те­рә­гем, мә­хәб­бәт җи­ме­ше­без – кы­зы­быз үсеп ки­лә. Бо­лар­ның ба­ры­сы өчен мин, Ал­ла­һы Тә­га­лә­гә рәх­мәт­ле­мен. Ки­лә­чәк­тә дә яр­дә­мен­нән таш­ла­ма­сын иде ул без­не.

Шәһри Чаллы
                                                                          


Әң­гә­мә­дәш – Зөл­фия ГА­ЛИМ

--- | 25.04.2017

Ркаил Зәйдулла туган авылына бер төркем язучылар алып кайтып ниләр "җимергән"?

25.04.2017 Әдәбият
Бу көннәрдә Татарстанда һәм төбәкләрдә бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көне уңаеннан күптөрле чаралар оештырыла. Шул уңайдан кичә, 24 апрельдә, танылган шагыйрь, прозаик, драматург һәм публицист, Татарстанның Г.Тукай исемендәге премиясе лауреаты, “Гаилә һәм мәктәп” журналының баш мөхәррире Ркаил Зәйдулла бер төркем танылган каләм әһелен туган төбәгендә – Чуваш Республикасының Комсомол районы Чичкан авылында зурлап кунак итте.

Кунаклар арасында Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай премиясе лауреаты Марсель Галиев; Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай премиясе лауреаты Зиннур Мансуров; Г.Тукай премиясе лауреаты, шагыйрь Газинур Морат; Татарстанның халык артисты, сатирик язучы, юмор остасы, композитор Алмаз Хәмзин; танылган сатирик язучы Камил Кәримов; шагыйрь һәм фән докторы, Арча районы Язучылар берләшмәсе җитәкчесе Рифат Җамал, күптөрле жанрларда иҗат итүче танылган язучы Марат Кәбиров бар иде.

Каләм әһелләре Ркаил Зәйдулланың туган авылы Чичканда авыл халкы, укытучылар һәм укучылар белән очрашты. Балалар язучы һәм шагыйрь абыйларының әсәрләрен сәнгатьле итеп укыдылар, җырларын башкардылар.

Казан кунаклары Тукай авылында – мәхәллә йорты-мәдрәсәдә дә булды. Монда да ике як өчен дә тирән тәэсир калдырган бай эчтәлекле очрашу узды. Танылган шәхесләр тирә-юньдә дан булырлык – заманча конференц-заллары, уку йортлары булган мәхәллә йорты-мәдрәсәдән зур рухлану һәм илһам алып, Ркаил Зәйдулланың туган нигезенә кайттылар. Аларны язучының 80 яшьлек әнисе Гөлинә апа мул табын янында каршы алды. Гөлинә апа төпчек улы Рамилнең гаиләсе белән яши. Ул туган йортын, улы Ркаилне зурлап килгән мәртәбәле кунакларга рәхмәтен әйтте.

Казан кунаклары бу яклардагы халыкның  көчле рухлы һәм кунакчыл булуына, төзек юлларга, таза йортларга соклануын белдерде, ә Чичкан һәм Тукай халкы танылган милләттәшләребезне кунакка ешрак кайтырга чакырды.

Зәйдуллиннар Камил Кәримовка күчтәнәчкә бер чиләк симәнә бәрәңгесе бирде. Шуны утыртып үстереп, мондый очрашуларның дәвамы буларак, көз көне язучы каләмдәшләрен Шәледәге йортында кунак итәргә ышандырды.


Сания ӘХМӘТҖАНОВА

--- | 25.04.2017

Сагынудан юк чара... Журналист Эльвира Ибраһимова (Мутавалова) якты истәлегенә

25.04.2017 Хатлар
Без анын белән гадәти шартларда, ничектер үзеннән-үзе аралашып киттек. Биектау радиосына яңа диктор килүен, аның чишмә чылтыравына тиң тавышын ишетеп белә идем. Мине ул радиога интервью бирергә чакырды. Беренче очрашуда ук аның гадилеге, эчкерсез саф күңеле, самимилеге мине әсир итте.

Эльвира күңелдә матур хисләр, күтәренке кәеф тудырырга сәләтле якты кеше иде. Аның белән очрашып сөйләшү – үзе бер бәйрәмгә әйләнә.

Эльвира турында күптән язасым килеп йөрсә дә, кул бармады. Күңелдәге ачы сагыш язарга ирек бирмәде. Аның турында күпме генә язсаң да аз булыр иде кебек. Эльвираның барлык кылган гамәле туганнарына, дусларына, гомумән, кешеләргә яхшылык эшләү, хәленнән килгәнчә ярдәм итү, милләтенә хезмәт итү иде. Ул - чын мәгънәсендә халык баласы, һәрвакыт кеше мәнфәгатьләрен үзенекеннән өстен куйды. Шуңа күрә мин бер дә арттырмыйча, Эльвираны - милләт турында кайгыртучы олы йөрәкле Татар кызы дип әйтә алам. Аның халкына, туган теленә, туган ягына булган мәхәббәте иҗатында, кылган гамәлләрендә чагылды.

Фаҗигале хәлдән
соң, Эльвираның якты образы республика матбугатында да урын алды. Тыйнак кына безнең күңелләребезгә үтеп, миһербанлылык, шәфкатьлелек орлыклары чәчкән Эльвирабызның вакытсыз безнең арадан китеп баруы купләрне тетрәндерде. Бу хисләр шигырь булып, чәчмә әсәр булып ташып чыкты:
...Уйлыйм һаман...
Тар булгандыр сиңа җиһан,
Сыймагандыр фанилыкка.
Ул җаныңның ярсулыгы
Алып китте бакыйлыкка.
Китеп бардың...
Ышаналмый синсез калган
Җаннар елый гаҗизлектән.
Туган көнең синсез үтә,
Саплап гомер, тәкъдир йөртә.
Күреп белми идем сине...
Белмәсәм дә,
Шулкадәрле авыр...
Мең кат тыңлыйм тавышыңны,
Йа, Ходаем, бирче сабыр!... (Сүрия Мингатина)
 
...Сагынамын!!! Нигә алды күкләр?
Фәрештәдәй кебек кызчыкны?!
Сабырлыкнын да чиге була,
Нигә, Тәңрем, безне сыныйсың?! (Резида Храмова)
 
Гомеренең соңгы коннәрендә дә ул “Ярдәм” мәчетендә ярдәмгә мохтаҗ кешеләр хакында, авылының мәчете турында, бөтен татар халкы яратып өлгергән “Татар – FM рариосы” турында кайгыртты. Ә бит бу вакытта аның үз хәле дә мактанырлык түгел иде. Иртән эшкә барырга әзерләнгәндә, аңын югалтып сәгатьләр буе ятуын, больницада дәваланып та файдасы булмавын күпләр, бәлки, белмидер дә. Ләкин ул моны сиздермәскә, игътибар бирмәскә тырышты. Мин аның батыр йөрәкле булуына, беркайчан да зарланмавына соклана идем, аннан күп нәрсәгә өйрәнә идем. Нечкә күңелле, йомшак тавышлы бу кыз кайдан көч алды икән?! Күрәсең, кечкенәдән ятим булып бер әни җилкәсендә биш бала үсү - үзенекен иткәндер, язмыш еламаска, көчле булырга өйрәткндер. Әтисез үсүнең авырлыкларын үз җилкәсендә татыган ятимнәр генә аңлыйдыр шул...
 
Эльвира һәрвакыт каядыр ашыкты, ашкынды. Күрәсең, ул үзенең кыска гына гомерендә эшләп калдырасы изге гамәлләрен кылырга ашыккандыр.Ул миңа ут ялкынында талпынган күбәләкне хәтерләтә иде. Шулай дип аның үзенә дә әйтәнем булды.

Image may be NSFW.
Clik here to view.

 
Эльвира туган ягы Балтачта бик күп районкүләм чараларда катнашып бик матур чыгышлар ясады. Моны ул йөрәге кушканча яратып башкарды. Шундый кичәләрдән иҗат дәрте, көч җыеп кайта иде. Шул көч аны яшәртте, яңа иҗади эшләргә канатландырды. Бу аның өчен бик мөһим иде. Аның үзенең дә әйткәнен хәтерлим: “Миңа “турыдан – туры эфир” кирәк, әгәр дә шул булмаса минем хисләр күңелгә сыеп бертми һәм мин авырый башлыйм “- дигәнен. Биектау радиосыннан киткәч, ул туры эфирда чыгыш ясаудан мәхрүм калды. Бу аңа бик начар тәэсир итте. Йөрәгеннән чыккан хисләрне халыкка җиткерә алмавына күңеле әрнеде. Шуңа күрә төрле кичәләрне, якташлары белән очрашуларны, “Ярдәм” мәчетендә нихах туйларын алып баруны ул бик теләп башкарды. Аның өчен хезмәт хакы түгел, ә эшнең күңелгә ятышлы булуы, нәтиҗәсе мөһим иде. Ул - үз эшенең югары дәрәҗәдәге профессионалы булды. Башлаган һәр эшенә җаваплы карап, зур осталык белән җиренә җиткереп башкаруы күпләрне, шул исәптәм мине дә, сокландырды.
 
Эльвира, туган ягы Балтачны, бик яратты. Әҗәлен сизгән кебек соңгы җәйне ул Балтачның бөтен матур почмакларында булып, күрәсең,
саубуллашып йөрүе булгандыр. Һәр атнаны ял көннәрендә ул Балтачка “очты”. Чишмә буйларында, урман кырыйларында фотосурәтләр ясап миңа да җибәрде. Шушы гаҗәеп гүзәл табигатьле төбәккә дан җырлаган Балтач сандугачы Эльвираның иҗатын туплап, Актаныштагы дуслары аның якты истәлегенә багышлап диск чыгардылар. Аларга изге эшләре өчен зур рәхмәт әйтәсе килә. Бу дискта беренче чиратта, әлбәттә, туган ягына, әниенә олы мәхәббәт белән сугарылган шигырьләр урын алган. Балтач ягы, Таузар кызы- Эльвира кебек игелекле баласы, чын мәгънәсендә патриот кызы белән горурлана ала.
 
Язмамның азагында, мин Балтачлыларга бер үтенеч-тәкъдим белән мөрәҗәгать итәсем килә. Бәлки, Эльвира истәлегенә аның туган авылы мәктәбендә почмак (музей) булдырырсыз, бәлки, балалар оешмасына аның исемен бирерсез. Нәрсә генә эшләсәгез дә ул моңа лаек дип уйлыйм. Ул, башкарган шигырендәге кебек, тапкан кыйбласын югалтмады, тормыш девизына хыянәт итмәде:
 
Кеше кайчан матур була,
Кеше матур шул вакыт:
Иле очен, халкы өчен
Яшәгәндә җан атып.
Замананың аврлыгын
Җилкәсенә алганда.
Олы данга ирешеп тә,
Кече булып калганда.
 
Эльвираның тормыш мәгънәсе аның девиз итеп алган шушы шигырь юлларында чагылды. Аның мисалында балаларда туган ягына, иленә, халкына мәхәббәт тәрбияләргә мөмкин. Эльвиранын язмаларын татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сәнгатьле сөйләмне үстерүдә файдаланырга була. Эльвираның сөйләме - саф татарча, аһәңле, Татарстан радио һәм телевидениесы дикторларына үрнәк итеп куярлык сөйләм.
 
Мин язмамны Эльвира дустымның бертуган апасы Алсу Хәкимҗанова сүзләре белән төгәллисем килә:
 
Кышлар, сеңлем...
Сине җиргә бирде...
Шул кышлар алды куйнына.
Күңел фәрештәсе булырсың син
Кадерлебез, гомер буена.
 
Нурдидә Гаязова, Биектау районы. Хезмәт


---

--- | 25.04.2017

Миләүшә Айтуганова “Татаркино” директоры итеп билгеләнде

25.04.2017 Матбугат
Продюсер һәм Казан дәүләт мәдәният институтының кино режиссурасы һәм телевидение факультетының телевидение кафедрасы мөдире, тарих фәннәре кандидаты, профессор Миләүшә Айтуганова “Татаркино” дәүләт бюджет оешмасы директоры итеп билгеләнде. Әлеге мәгълүматны «Татар-информ» хәбәрчесенә Миләүшә Айтуганова үзе раслап: «Әйе, боерыкка бүген кул куелды”, - диде.

Әлегә ул алга таба эш юнәлеше буенча фикер йөртергә иртәрәк дип саный.

2006 елдан бирле “Татаркино” дәүләт бюджет оешмасы директоры булган Владимир Алексеевич Батраковка 2015 елда 60 яшь тулды. Ул хәзер “Татаркино” дәүләт бюджет оешмасы директорының беренче урынбасары вазыйфаларын башкара.

Мәгълүмат өчен. “Татаркино” дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе Татарстанда киноматография үсеше өчен шартлар тудыру максаты белән оештырылган. Ул кино төшерү һәм прокат мәсьәләләре белән шөгыльләнә. «Татаркино»ның структур бүлекчәсе булып «МИР» кинотеатры санала. «Татаркино»ның Чаллы, Бөгелмә һәм Чистай шәһәрләрендә филиаллары бар.

Миләүшә Айтуганова озак еллар “ТНВ” – “Яңа гасыр”ның телевидениесенең генераль директоры урынбасары вазыйфаларын башкарды, 2016 елда XII Казан Халыкара мөселман кинофестиваленең башкаручы директоры итеп билгеләнде.


Рузилә МӨХӘММӘТОВА

--- | 25.04.2017

Көтелмәгән очрашу: Интернетта чираттагы көлдергеч ВИДЕОбомба

25.04.2017 Юмор
Интернетта чираттагы көлдергеч видеоязма популярлык баскычыннан югары үрмәли. Бүлмәдәге өч кызның берсе чит-ят тавыш чыгаручының иясен ачыклау өчен балконга чыга. Ә анда...

Күгәрчен белән кызның очрашуы шулкадәр көтелмәгән килеп чыга ки, кызның да күгәрченнең дә йөрәге ярыла язгандыр мөгаен. Хәер, үзегез карагыз да фикерегезне комментарийларга языгыз.


---

--- | 25.04.2017

Тукай премиясенең быелгы ияләре билгеле

25.04.2017 Мәдәният
Бу юлы мәртәбә бүләккә өч кеше лаек дип табылган. Алар – язучы Мәдинә Маликова ("Арыш тәме: роман, повесть, хатирәләр" китабы), сәнгать белгече Розалина Шаһиева (Татарстанның милли мәдәни мирасы турындагы "Мәңгелек гөлчәчәкләре: татар һәм рус телендәге мәкаләләр җыелмасы") һәм Харис Салихов ("А.Пушкин, Г. Тукай иҗатында дөньяви һәм дини мотивлар һәм бүгенге көндә әхлакый тәрбия бирү проблемнары", "Дин һәм фән" китаплары өчен).
2017 елның Тукай бүләгенә 19 кеше тәкъдим ителгән иде. Бүләкләр 26 апрель, Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулу уңаеннан үткәрелгән тантанада тапшырыла. 2014 елдан бирле бүләк күләме 500 мең сум тәшкил итә.
---

--- | 25.04.2017

Казанда Натан Рахлин һәм Җәүдәт Фәйзи истәлегенә агачлар утыртылды (ФОТОрепортаж)

25.04.2017 Мәдәният
Бүген Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе паркында атаклы дирижер, СССРның халык артисты, И.Сталин исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Натан Рахлин һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты Җәүдәт Фәйзи истәлегенә агачлар утыртылды. Безнең фоторепортаж:

Image may be NSFW.
Clik here to view.

1

Image may be NSFW.
Clik here to view.

2

Image may be NSFW.
Clik here to view.

3

Image may be NSFW.
Clik here to view.

4

Image may be NSFW.
Clik here to view.

5

Image may be NSFW.
Clik here to view.

6

Image may be NSFW.
Clik here to view.

7

Image may be NSFW.
Clik here to view.

8

Image may be NSFW.
Clik here to view.

9

Image may be NSFW.
Clik here to view.

10

Image may be NSFW.
Clik here to view.

11

Image may be NSFW.
Clik here to view.

12

Image may be NSFW.
Clik here to view.

13

Image may be NSFW.
Clik here to view.

14

Image may be NSFW.
Clik here to view.

15

Image may be NSFW.
Clik here to view.

16

Image may be NSFW.
Clik here to view.

17


Шамил АБДЮШЕВ фотолары

--- | 25.04.2017

Хәния Фәрхи гомеренең иң зур үкенече турында күңел серен чиште (ӘҢГӘМӘ)

25.04.2017 Шоу-бизнес
— Тормыш иптәшегез бәйрәмнәрдә сюрпризлар ясый беләме? — Миңа калса, хатын-кызны шаккатыру җиңел эш түгел. Гадәттә, бүләкләрне бергә алабыз. Бәйрәм иртәсендә ул миңа һәрвакыт ак розалар алып кайта. Табын әзерли. Шашлык пешерә, күмердә балыкны тәмле итеп кыздыра.

Моның өчен авылда махсус мич ясап куйды. Учак ягып, шәмнәр куеп, матур кич уздырабыз.



— Кызганычка каршы, тормыш үкенечсез булмый...
— Үкенечем Габделхәйгә малай табып бирә алмавым. Биктаһиров фамилиясе аңарда туктап кала. Иремнең калган туганнары хатын-кызлар — 5 сеңлесе бар.

Image may be NSFW.
Clik here to view.


— Салават Фәтхетдинов: “Бүген кайда карама – йолдыз, җиргә төшеп беттеләр, хәзер йолдызлар өстеннән йөрибез”, - ди. Сез бу хакта нинди фикердә? Татар эстрадасында кемнең иҗаты ошый?
— Хәмдүнә Тимергалиеваның энергетикасына, харизмасына шаккатам. Зәйнәпне тыңлыйм. Асылъяр кыю адымнар белән сәхнәгә чыккан иде, кызганычка каршы, югалды. Ул кыз тавышы һәм матурлыгы белән зур җырчы булырга тиеш иде. Эстрадада күпләр җиңел акча өмет итеп, үзләрен юк итә. Бушлай сыр кайда? Әйе, капканда. Бүгенге көндә үзең тырышмыйча зур үрләр яулап булмый. Ир-ат җырчыларга килгәндә, әлбәттә, Салават белән Айдар! Алар белән якын дуслар да мин. Яшьләрдән Раяз Фасыйховның иҗатын яратам, аның таланты күпкырлы.

— Бервакыт Хәния Фәрхи матурлык салоны ачкан икән, дип сөйләделәр.
— Ике куянның койрыгын берьюлы тотып булмау сәбәпле, матурлык салоны ачылырга тиешле бинаны арендага бирергә уйладым. Тотынсаң, эшне җиренә җиткерергә кирәк бит. “Хәниянең матурлык салоны” дигәч, халык миңа дип киләчәк. Ул эшкә мин бөтенләй кереп чумарга тиешмен. Минем уйлавымча, ул “Хатын-кыз клубы” шикелле урын булырга тиеш. Прическа, макияжлар ясаучы гына түгел, ә психологик үзәк итәсем килә. Рәнҗетелгән, кимсетелгән гүзәл затларга ярдәм итү.

— Сезгә бизәнергә күпме вакыт кирәк?

— Өйгә кеше килеп керсә, 6-7 минут та җитә. Машинада да шул вакыт эчендә бизәнә алам. Урамга, кибеткә чыгарга икән, якынча 20 минут вакыт кирәк. Әлбәттә, сүз сәхнә макияжы хакында бармый. Аның өчен профессиональ куллар һәм озак вакыт таләп ителә. Аеруча прическага. Моңа тиклем төркемдәге егет-кызлар прическа ясый иде. Аларны махсус укытып чыгара идек. Биюче егетебез Айрат, Чулпан исемле саксофончыбыз эшләде. Ә хәзер үзебез белән үз эшенең остасы Рәмиләне йөртәбез.

— Ялгышмасам, күп еллар бер үк төрле прическа белән йөрисез.

— Бит төзелеше үзенчәлекле, башка прическа килешми. Кыйммәтле париклар да алып карадым. Парикны салгач, хатын-кыз бөтенләй ямьсезләнә икән. Иң яхшысы — табигый кыяфәтеңә канәгать булып, үз чәчең белән йөрү.

— Хәния Фәрхи дә банкетларда җырлыймы?
— Ник җырламаска?! Бу эш бер дә җиңел түгел. Кеше ашап-эчеп утырганда, аларның күңелен күреп кара әле?!

— Ә заказ бирүчеләр Сезнең белән элемтәгә ничек чыга?
— Кесә телефоннары барлыкка килгәннән бирле Габделхәйнең номеры бер дә үзгәрмәде - аның аша. Күп очракта миңа шалтыраталар. Телефон номерымны яшермим, сораган кешегә бирәм. Оештыру, финанс мәсьәләләре буенча сорау яудыра башласалар, Габделхәйгә шалтыратыгыз дип әйтәм.


Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА

--- | 25.04.2017

“Икенче Салават” Әнвәр Нургалиев Элвин Грейны ник татар Шатуновы дип атавын аңлатты (ВИДЕОинтервью)

25.04.2017 Шоу-бизнес
Гади, эчкерсез, ихлас. Күп тамашачының йөрәгендә үз урынын алырга өлгергән җырчы Әнвәр Нургалиев турында мин шулай дияр идем. Әнә шул сыйфатлары аны тамашачыга якынайткандыр да. Үзе дә шулай ди: “Күңелең яхшы булмаса, җырың халыкка барып ирешми!” Казанга килгән сәфәреннән файдаланып, әңгәмәгә дәштем әле үзен. "Татар-информ" агентлыгы өчен интервью бирергә берсүзсез риза булды.

Кем син Әнвәр Нургалиев?

- Әнвәр, сезне күбебез Башкортстанның атказанган артисты буларак беләбез. Татарстан тамашачысы сезнең белән якыннан таныш түгел әле. Әйтегез әле, кем ул Әнвәр Нургалиев?

- Әйе, җырчы буларак, мин сездә беренче адымнарымны гына ясый башладым. Ә Башкортстанда мин ничә ел шул ук Әнвәр инде. Җырлавын күптән җырлыйм. 1991 елда Уфаның сәнгать училищесына укырга кергән идем. Аннары сәнгать академиясен тәмамладым. Зур сәхнәгә 2000 елда мендем. Башта “Ихлас” төркемендә җырладым. Аннары аерым эшли башладым. Уфада мин елына дүрт-биш концерт бирәм. Татарстанга килергә теләгем күптән булса да, нәрсәдер тотып торды. Вакыты җитмәгән булган, күрәсең. Никадәр генә эшләсәм дә, күп әйбернең миннән генә тормавын аңладым. Һәрнәрсә Ходай Тәгалә ризалыгы белән килә, аннан вакыт җитмичә, берни дә эшли алмыйсың. Әйтик, Башкортстанда тулы заллар белән концертларым узса да, сәхнәдә үземне хәзергедәй җиңел хис итми идем. Кыяфәт тә, тойгылар да икенче иде.

Ә яңа елдан соң бар да үзгәрде. Сәхнәдә тору рәхәт була башлады. Чыгам, рәхәтләнеп җырлыйм. Әгәр элек мин районнарда аена биш-алты концерт кына куйган булсам, быелдан 20шәрне бирә башладым. Әйе, тавыш арый, үзем дә арыйм. Әмма ул рәхәт итеп арыта. Сәхнәгә чыгам – бар да онытыла. Шундый рәхәт тойгылар ул! Концерт беткәч, ничектер кыен, ямансу була башлый. Гастрольләрдә чакта гаиләм сагындырса да, концерт кую теләге барыбер үзенә тарта. Һәр нәрсәнең үз вакыты, диләр. Сезгә килүем дә шуңа бәйледер. Татарстанга бөтенесе дә омтыла, ул татарның үзәге бит!

Опера җырчысы - эстрадада

- Әнвәр, зур сәхнәдә иҗат итә башлаган вакытларыгызны хәтерлисезме? Иң элек нинди авырлыклар белән очраштыгыз?


- Мин опера җырчысына укыдым. Ул бик авыр хезмәт, аңа күп көч кирәк. Безнең халыкка гадилек, аларга якын җырларны башкару кирәклеген аңлагач операдан китеп, үземчә җырлый башладым. Дөресен әйтергә кирәк, беренче вакытларда җырлау авыр бирелде.

Тәүге чыгышым Стәрлетамак шәһәрендә булды. Юньләп җырлый алмадым, көй сузу шулкадәр авыр иде. Шунлык белән “Ихлас” төркемендә фонограммага да чыгыш ясарга еш тур килә иде. Тавыш тәҗрибә арткан саен гына ачыла башлады. Ләкин күңел биреп җырлый алмый идем мин. Сәхнәгә чыгуга ук бу җыр бетәме-юкмы дип уйлый идем. Күп җырлар миңа бөтенләй туры килмәде.

Эчке халәтемне дустым Вәсилә Фәттаховага еш сөйли торган идем. “Әнвәр, синнән була! Бу вакытлыча авырлыклар, үтәр, борчылма” – дип, ул миңа көч өсти торган иде. Бервакыт үзенең концертларында катнашырга чакырды. Бик барасым килсә дә: “Мин бит җырлый алмыйм, нигә мине аласың, сиңа икенче кеше кирәк!” - дип әйткән идем. Ләкин ул минем булдырачагыма ышанды. Рәхмәт аңа. Эшли-эшли генә йөрәк белән җырларга кирәклеген аңладым.

"Соң дисең микән?"
 
- Безнең тамашачыга сез “Соң дисең микән?” дигән җырыгыз белән танылдыгыз. Ул җыр ничек туды? Аны сайлаганда шулай популяр булачагын күзаллаган идегезме?

- Мин үз гомеремдә йөздән артык җыр җырлаганмындыр. Тик ул җырларның минеке түгеллеген һәрвакыт тоя килдем. Үз җырымны эзләү теләге белән яндым. “Соң дисең микән?” җырының авторлары Эльмир Залеев һәм Галиәхмәт Шәйхи. Миңа аны Илшат Яппаров дигән җырчы: “Әнвәр абый, менә җыр бар, җырлыйсың килсә җырла, миңа бармады ул”, - дип тәкъдим итте. Беренче ноталарын тыңлау белән үк күңелемә ятты ул. Бу җыр популярлыгымның беренче этабы гына. Күңелләрне айкап чыгарырдай башка җыр җырлыйсым килә. Шундыйны эзлим.

Әнвәр Нургалиев - икенче Салават, татарның Стас Михайловы...

- Быел сезне ТМТВ премиясен тапшыру тантанасында җырчы Иркә рус эстрадасындагы Стас Михайлов белән чагыштырды. Татарның Стас Михайловы дип әйтте. Күпләр сезне “Икенче Салават”  дип тә әйтә. Бу образларга карашыгыз нинди? Үзегезне кем белән булса да чагыштырасызмы?


- Стас Михайлов дип миңа беренче мәртәбә генә әйтмиләр инде. Мине дә күпчелек хатын-кыз тыңлый бит. Шуңа әйтә торганнардыр. Ә Салават абый дигәннән... Ул безнең мэтр. Аның кебек 28 ел сәхнәдә җырлап йөрүче җырчылар бик сирәк.

Шуны әйтәсем килә, популярлык белән танылганлык - икесе ике әйбер. Популяр булу ул әле танылган булу дигән сүз түгел. Шуңа күрә мин үземне аның белән чагыштырырга кыймыйм. Минем татар эстрадасында беренче адымнарым гына әле. Уйлап атларга кирәк – бер адымыңны атлап, икенчесен дөрес басмасаң, бар да югала. Шуңа күрә мин үзем турында әле бернәрсә дә әйтә алмыйм. Ә ТМТВ премиясенә килгәндә, бу минем иҗатыма беренче зур бәя. Ләкин премия ул премия гына. Миңа халыкның мине ничек кабул итүе мөһим. Әллә нинди алтыннарга күмәргә, исемнәр бирергә мөмкиннәр, ә халык сине яратмаса, тулы заллар җыя алмасаң, ул премиянең мәгънәсе юк.
 
Халык концертларыңа килә икән - син артистсың, килми икән... Сәнгатьне бит аны аңлап бетереп булмый. Нинди генә тавышлар юк! Тик бүгенге көндә бездә биш-алты гына артист тулы заллар җыя ала. Бүтәннәргә халык җыю авырдан бирелә. Миңа калса, халык күңел, йөрәк белән җырланган җырларны күбрәк үз итә. Тамашачы алдында ихлас булу кирәк. Эчең, күңелең пычрак булса матурлык, мәхәббәт, изгелек турында җырлап булмый. Күңел чисталыгы, уйлар изгелеге кирәк.

...ә Элвин Грей – татар Шатуновы
 
- Әнвәр, бу биш-алты гына җырчы халык җыя ала диюегез татар эстрадасындагы яңа үсешме, ниндидер яңа юнәлешме? Бездә еш кына татар эстрадасын рус эстрадасы белән чагыштырырга яраталар. Янәсе, без калышабыз, безнең эстрада түбән дәрәҗәдә. Һаман ниндидер кыек якларын эзләргэ тырышалар. Сез үзегез татар эстрадасына нинди күзлектән карыйсыз?

 
- Миңа калса, бүген безнең эстрада күчеш чорын кичерә. Менә Элвин Грей килеп чыкты. Бүген безнең балаларның күбесе русчалы-татарчалы сөйләшә. Бу аның буыны. Моңа кадәр аларга тыңларга җырчы юк иде. Башкалар җырлап карый, ә яшьләргә нәрсә кирәк икәнен аңламыйлар. Ә Радик нәрсә кирәклеген эзләп тапты. Мин аны икенче Шатунов дияр идем. Бүгенге яшьләр Элвин Грейны ярата. Аның булуы кирәк. Аны тыңлаган яшьләр әллә кайда аламалык, зыян кылып йөрмиләр. Концертларына баралар, бииләр, җырлыйлар. Минем якын дустым Ислам хәзрәт бар. Ул җыр белән дин бик охшаш ди – җыр да, дин дә яхшылыкка өйрәтә. Берсе дә син алама бул, тегеләй ит, болай ит дип җырламый бит. Яхшы бул, әниеңне ярат, сөйгәнеңне ярат, туган җир, туган телеңне ярат дип җырлый.

“Элвин Грейның киеменә аптырап карыйлар иде”

- Татар эстрадасындагы продюсерлар турында да сөйләшик әле. Җырчыга танылу, зур сәхнәгә чыгу өчен продюсер кирәкме, әллә җырчы бу хезмәтне үзе генә дә башкарып чыга аламы?

- Кирәктер. Чөнки җырчы үзе генә барысына да өлгерә алмый. Безнең заманда продюсерның нәрсә икәнен белүче дә булмады. Ә бүген андый кеше кирәк, чөнки технологияләр көчле, интернет ресурслар заманы. Сәхнә тормышын стратегик яктан дөрес төзи белүче кирәк. Кайда, ничек, кайчан нинди җыр җырларга... Продюсер белән эшләсәң яхшы. Тик моның өчен  синең талантлы булуың мөһим. Талантың булмаса, күпме генә акчаңны чыгарып түкмә, мәгънәсе булмый. Тагын шул ук Радикка әйләнеп кайтабыз. Ул электән безнең белән солянкаларда җырлап йөрде. Тик ул чагында Башкортстанда аны берсе дә аңламый иде. Кешеләр киеменә аптырап карый иделәр. Менә ул үзенең продюсерын тапты! Менә дигән бик талантлы, башлы Саша исемле егетне. Мин аның белән дусмын. Ул да миңа якташ буларак: “Әнвәр абый, менә монда болай итәргә кирәк, монда болай”, -  дип киңәшләрен бирә. Продюсер булса җырчыга җиңелрәк.

- Сезнең үзегезнең продюсерыгыз бармы?

- Әлегә юк.

- Ә булдырыр идегезме?
 
– Бәлки...  Дөрес юнәлеш бирә торган кеше булса. Менә мине Стас Михайлов һәм Салават белән чагыштыралар дип әйттегез бит. Мин исә эстраданы башка юнәлешкә борып, тагы да югарырак дәрәҗәгә күтәрер идем. Тик моңа өйрәтүче кирәк. Менә “Тойота” һәм “ВАЗ” машиналарын алыйк. Икесенең дә йөртүчесе бар, ди. Остарагы “ВАЗ” белән дә бик яхшы идарә ала. Эстрадада да шулай, җырчыга да яхшы “йөртүче” кирәк. Өндәүче, дөрес стратегияләр белән эш итә белүче. Минем “Соң дисеңме икән?” җырына төшерелгән клип, мәсәлән... Аның сюжетына шахмат уены тик томалга кермәгән бит! Аның мәгънәсе бар – дөрес адымнар эшләп барырга кирәк.
 
Тагын “Соң дисеңме икән?” турында
 
- Клибыгыз турында да бераз сөйләп китегез алайса. Ул ничек туды?

 
- Аның режиссеры – клипмейкер Тимур. Чиләбе егете. Төп геройга интернеттан миңа язылучылар арасыннан бер кызны эзләп таптык. Клипны бик тиз эшләдек. Бер авырлыгы да булмады.

- Ә бүген нинди яңа проектлар әзерлисез?

- Яңа проект? Әйтергә микән анысын, әйтмәскәме икән? Көзгә “Уникс”та концертлар эшләргә исәплим. Анда башкару өчен Элвин Грей белән берәр дуэт эшләргә уйлыйбыз. Аның темасы абыйлар турында булыр, мөгаен. Ул бит миңа энекәш кебек. Без кайчандыр бергә җырлап йөрдек, ул бәләкәй иде әле ул вакытта, хәзер генә буйга киткән! Бүгенге көндә иң зур проектым – ул Татарстан. Татарстанда сине халык ярата икән, димәк, бөтен татар дөньясы да ярата. Ләкин бу Әнвәр Башкортстанны ташлап китте дигән сүз җүгел.  Технологияләр алга киткән заманда яшибез. Самолет белән Уфага бер сәгатьлек юл. Машинада да озак түгел - 5 сәгать.

- Иҗатыгызга бәйле нинди хыяллар белән яшисез?
 

- Хыялымның берсе - эстраданы тагы да югарырак дәрәҗәгә күтәрү. Күп яшь җырчыларның җырларында мәгънә юк. Нигә җырлаганнарын, сәхнәгә нәрсәгә чыкканнарын белмиләр. Татар дөньясы өчен яңа дәрәҗәдәге берәр проект эшлисем килә. Икенче хыялым – менә бу инде минем җыр дип әйтерлек үз җырымны табу. Аны көн дә эзлим. Миңа аларны гел җибәреп торалар, һәркайсын игътибар белән тыңлыйм. Программа тупладым да, булды, бүгенгә җитте, акча туздырмыйм әле дип яшәп булмый. Җырлар кыйммәт хәзер. Бер җырны эшләргә генә дә бик күп чыгымнар кирәк. Менә яшь талантлар бик күп, ләкин аларның отышлы җырлар алып эшләргә хәлләреннән килми. Авылларда бик күп талантлар. Хушың китәрлек! Аларны тыңлыйм да, карале, мин дә җырлап йөрим инде дип уйлап куям. Тик, тәҗрибәләре дә, акчалары да җитеп бетми.

- Теләкләрегезнең тормышка ашуын теләп калабыз, Әнвәр! Без бик арабызда шундый талантлы җырчы пәйда булуга зур рәхмәтле. Тамашачы сезне үз мәхәббәтеннән калдырмасын, бергә-бергә матур яшәргә язсын!

- Амин! Сезгә дә рәхмәт чакыруыгызга!


Галия РАХМАН

--- | 25.04.2017
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>