Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Ренат Ибраһимовлар гаиләсендә мунчада бәбиләү темасын "Пусть говорят"та сүтеп җыйдылар (ВИДЕО)

$
0
0
25.04.2017 Җәмгыять
Милләттәшебез, танылган җырчы Ренат Ибраһимов гаиләсе бүген 1 каналдан балкыды. Ренат әфәнденең күптән түгел баласы тууы турында язган идек. Бала йорт шартларында дөньяга килгән икән. "Пусть говорят" шул турыда иде.

 

 

 

 


---

--- | 25.04.2017

Президент Минтимер Шәймиевны Россиянең Хезмәт Герое исеме бирелү уңаеннан котлады

$
0
0
26.04.2017 Сәясәт
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевны аңа Россия Федерациясенең Хезмәт Герое исеме бирелү уңаеннан котлады.

"Хөрмәтле Минтимер Шәрипович! Сезне Россия Федерациясенең Хезмәт Герое исеме алуыгыз белән чын күңелдән котлыйм. Бу - Сезнең туган республикабыз һәм халкыбызга тиңдәше булмаган иксез-чиксез, тулы канлы, нәтиҗәле хезмәтегезне хаклы рәвештә югары бәяләү”, - дип билгеләп үтә Рөстәм Миңнеханов президентның матбугат хезмәте бастырып чыгарган котлау телеграммасында.

“Сез Татарстанны яңа кимәлдәге үсеш мәйданына алып чыктыгыз, куелган максатларга ирешү өчен, булган мөмкинлекләрне һәм нәтиҗәле тырышлыкны берләштереп туплый алдыгыз, туган Татарстаныбызда да, шулай ук Россиядә дә хаклы рәвештә көчле сәясәтче, алдан күрүчән дәүләт эшлеклесе һәм талантлы җитәкче буларак какшамас абруй казандыгыз”, - дип котлавын дәвам иткән Президент.

Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиевны “һәрвакыт беренче булды һәм беренче булачак та”, дип белдерә һәм шул исәптән аның татарстанлылар һәм Россия субъектлары җитәкчеләре арасында да Россиянең Хезмәт Герое исемен беренчеләрдән булып алуын билгеләп үтә.

“Сезнең өчен ихластан шатмын, кадерле Минтимер Шәрипович. Сезнең гомумхалык иминлеге өчен йөрәгегезнең тынгы белмәвен һәм шул максатта хезмәткә омтылышыгызны, Сезнең көчле энергия һәм энтузиазмга ия булуыгызны беләм. Чын күңелдән Сезгә киләчәктә бәрәкәтле озын гомер, барлык уңай башлангычларыгызда уңышлар телим. Зур шатлыгыгызны уртаклашам һәм олы хөрмәтемне белдерәм”, - дип тәмамлый республика җитәкчесе үзенең котлау юлламасын.


---

--- | 26.04.2017

Айдар Сәрвәров Динара Шәйдуллинага ачкычлар җыелмасы белән нинди тәкъдим ясаган? (ВИДЕО)

$
0
0
26.04.2017 Мәдәният
Яшь җырчылар Динара Шәйдуллина һәм Айдар Сәрвәров татар эстрадасында шактый гына танылу алырга өлгереп, Татарстанның гына түгел, Рәсәйнең дә күп кенә шәһәрләрендә чыгыш ясаган башкаручыларга әверелделәр инде.

GONGTV спорт һәм музыка каналында чыгучы “Йолдызлы алачык” тапшыруында аларның иҗатларына Илназ Сәфиуллин һәм Азат Тимершәехның нинди йогынты ясавын, Айдарны инглиз теле буенча кайсы танылган йолдыз укытканын һәм ачкычлар бәйләме белән Айдар Динарага нинди тәкъдим ясаганын ачыкларбыз.

Һәр якшәмбе, кичке сигездә GONGTV спорт һәм музыка каналы “Йолдызлы алачык” тапшыруында сезне өр-яңа клиплар, четерекле сораулар һәм пәрдә артындагы кадрлар белән беренче булып таныштыра.


 


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА

--- | 26.04.2017

Тинчуринлылар бер көндә Тукай иҗатына бәйле ике спектакль күрсәтте (ФОТО)

$
0
0
26.04.2017 Мәдәният
Бүген татар халкы бөек улы Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәчәк. Шул уңайдан тинчуринлылар Казан мәктәпләре укучыларына шагыйрь иҗатына бәйле ике көндезге спектакль күрсәтте. Аерым алганда, башта балаларга Ш.Фәрхетдинов әсәре буенча куелган “Шүрәле-online” әкияте тәкъдим ителде.

Укучылар Тукайның “Шүрәле” әкиятендә тасвирланган серле карурманда, кайчандыр исемнәре телдән төшмәгән ягымлы әкият каһарманнары – Камыр батыр, Шүрәле, Убырлы карчык, Су анасы һәм Дию пәрие белән танышты. Соңрак укучылар Тукай әсәрләренә нигезләнеп сәхнәләштерелгән “Сөй гомерне!” шигъри драмасын тамаша кылды. “Сөй гомерне!” — Г.Тукайның “Исемдә калганнар”(1909) истәлек язмаларына нигезләнеп сәхнәләштерелгән драма. Спектакльгә шагыйрьнең шигырьләренә язылган җырлар да кертелгән. Бу Тукай шәхесен тулырак аңларга ярдәм итә. Шигъри драманың премьерасы 2011 елда булды. Аның режиссеры — Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин. Театр әлеге спектакль белән Россия төбәкләрендә генә түгел, ә чит илләрдә — Бельгия, Төркия, Финляндиядә дә булып кайтты.

Спектакльдән соң Тукай әкияте геройлары – Су анасы белән Шүрәле катнашында интерактив оештырылды. Укучылар шагыйрьнең әдәби мирасына багышланган интеллектуаль викторинада катнашты. Чара Тукайның "Туган тел" җырын башкару белән төгәлләнде.



 


---

--- | 26.04.2017

Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен тапшырды

$
0
0
26.04.2017 Мәдәният
Татарстан Республикасы Президенты 2017 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасының Дәүләт премияләрен тапшырды. Чара М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында уза.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән расланган исемлектә бу шәхесләр бар:    Маликова Мәдинә Габделхаковна – “Арыш тәме”китабы. Ул үз эченә роман, повесть, хатирәләрне ала. 2014 елда “Ихлас” нәшриятендә бастырылган.   Салихов Харис Салихович - “А.Пушкин, Г.Тукай иҗатында дөньяви һәм дини мотивлар һәм бүгенге көндә әхлакый тәрбия бирү проблемалары” (Казан, “Идел-Пресс” нәшрияты, 2008); “Дин һәм фән (дөньядагы дини һәм дөньяви мәдәният нигезләре)” (Казан, “Идел-Пресс” нәшрияты, 2012).   Шаһиева Розалина Гомәровна - Татарстанның милли мәдәни мирасы турындагы “Мәңгелек гөлчәчәкләре: татар һәм рус телендәге мәкаләләр җыелмасы” (Казан: “Заман” нәшрияты, 2015).   Быел Тукай бүләгенә 19 кеше тәкъдим ителгән иде.   
---

--- | 26.04.2017

Татарстан Президенты «Мин татарча сойләшәм!» акциясенә кушылды (ВИДЕО)

$
0
0
26.04.2017 Бәйрәм
Рөстәм Миңнеханов Туган тел бәйрәменә багышланган флешмобка кушылып, Инстаграмында шушы видеоны элгән. Әлеге чара "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе кысаларында оештырыла. Видеодан күренгәнчә, бер төркем яшьләр ел саен узучы акциянең логотибына әверелгән "Ә" хәрефе ясап баскан.

Төп чаралар исә бүген 16:00 сәгатьтә Бауман урамында үтәчәк. «Мин татарча сойләшәм!» акциясе быел 11нче тапкыр уза.

 

Камал театры Наил Дунаевның юбилей кичәсенә чакыра

$
0
0
26.04.2017 Мәдәният
4 май, 19.00 сәгатьтә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Наил Дунаевның 80-яшьлегенә багышланган юбилей кичәсе уза.

Юбилей кичәсе 2 өлешкә бүленгән. Беренче бүлектә тамашачылар өчен юбиляр катнашында Камал театры репертуарының иң яхшы:  “Гөргөри кияүләре”, “Гөлҗамал”, “Өч аршын җир”, “Канкай углы Бәхтияр” спектакльләреннән өзекләр күрсәтелә. Артистны юбилее белән Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев, музыка белгече-фольклорист Геннадий Макаров, Татарстанның керәшен иҗтимагый идарәсе рәисе Иван Егоров һәм “Бәрмәнчек”  керәшен Дәүләт фольклор ансамбле котлаячак.

Тантаналы кичәнең икенче өлешендә М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры, К.В. Иванов исемендәге дәүләт академия драма театры, Татарстан театрлары вәкилләре, җырчылар Алинә Кәримова, Лариса Байсарова, Татарстанның Зәй районы җитәкчеләре һәм коллективлары, Казан мәдәният һәм сәнгать институты, Камал театрының яшь актерлары Раил Шәмсуаров һәм Ришат Әхмәдуллин чыгыш ясаячаклар.

Билет алырга. Касса телефоны: (843) 293-03-74

Аккредитация: kamal.press@tatar.ru, 293-83-18, 89274464542 (Илшат Латыйпов).

Актер турында:

Николай Иванович Дунаев

1937 елның 3 маенда Татарстанның Зәй районы Әхмәт авылында туа. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (татар студиясе) тәмамлый һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында эшли башлый.

Театрда эшләү дәверендә ул үзен талантлы, киң иҗади диапозонга ия артист буларак күрсәтә. Ул тудырган образлар төрле, бер-берсеннән аерылып тора. Алар арасында лирик-драматик персонажлар:   Нияз –  «Соңгы хат»,  Марат – «Туй алдыннан» Х.Вахит, Зөфәр – «Зөбәйдә - адәм баласы», Сәйяр – «Әни килде» Ш.Хөсәенов, Йосыф –  «Югалган көн» А.Гыйләҗев, Чотбаев – «Ахырзаман» Ч.Айтматов; көчле, кыю шәхесләр: Шамил Усманов – «Шамил Усманов» А.Гыйләҗев, А.Яхин, Бәхтияр  – «Канкай углы Бәхтыяр» Т.Миңнуллин, Мирвәли – «Өч аршын җир» А.Гыйләҗев, Акъегет – «Ай тотылган төндә» М.Кәрим, Василий – «Бер төн» Б.Горбатов; комедияләрдәге рольләре: Лисео — «Җүләр кыз» Лопе де Вега, Качкинский – «Һиҗрәт» Н.Исәнбәт, Камали – «Банкрот» Г.Камал, Җиһанша – «Зәңгәр шәл» К.Тинчурин, Ишми – «Конокрад» Т.Миннуллина, Сәймән – «Китмәгез, тургайлар » А.Гыйләҗев, Бригелла – «Болан-Патша» К.Гоцци һ.б. актер тудырган театрның алтын фондын тәшкил итәрдәй образлар.

Н.И.Дунаевның тамашачы күңелендә сакланган рольләренең берсе – Ә.Фәйзинең “Габдулла Тукай” әсәрендәге татар халкының бөек шагыйре Тукай образы. Актер тирән кешелекле, үз халкының язмышы өчен кайгыручы шагыйрь-гражданин образын иҗат итә.

Н.Дунаев иҗатының зур өлешен рус классикасы алып тора. Төрле вакытта ул А.Островскийның “Агай-эне ак мыек” спектаклендә Подхалюзин, “Бирнәсез кыз”да - Паратов, “Җимерелгән бәхет”тә- Залешин, Л.Леоновның “Нашествие”сында -Колесников, Б. Горбатовның "Бер төн"ендә - Василий рольләрен башкара. 1973 елда бөек драматург А.Н.Островскийның тууына 150 ел тулуга багышланган Бөтенсоюз спектакльләр смотрында Подхалюзин роле өчен Н.И. Дунаев I дәрәҗәле диплом белән бүләкләнә.

Актер тирән психологик кичерешләрне дә, җиңел юморны да, нечкә тойгыларны да, тискәре һәм уңай образларны да тормышчан, ышандырырлык итеп тамашачыга җиткерә белә. Н.Дунаевның актерлык осталыгын чагылдырган рольләре арасында: Күрше -"Бичура" М. Гыйләҗев, Якуб Акчурин - "Без китәбез, сез каласыз", Нурислам - " Хушыгыз!", Алексей "Илгизәр+Вера" Т.Миңнуллин һ.б.

1998 елда Т. Миңнуллинның "Хушыгыз!" драмасындагы Нурислам роле өчен  Н. Дунаев Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә ия була. 

Актерның соңгы елларда иҗат иткән образлары арасында тамашачы мәхәббәтен казанган рольләре:  Гөргөри -"Гөргөри кияүләре" Т.Миңнуллин, Зимин -"Телсез күке" З.Хәким, Карт - "Зәңгәр шәл" К. Тинчурин, Ногман - " Мәхәббәт турында сөйләшик" И.Зәйниев, Василий Дмитриевич -"Банкрот" Г.Камал һ.б.

Шулар арасыннан Гөргөри образы иң матуры һәм иң яктысыдыр. Аның Гөргөрие акыллы фикерле, җор телле, шаян табигатьле, хәйләкәр холыклы, гомумән бар яктан да килгән чын керәшен карты.

Н.И.Дунаев актерлык хезмәте белән беррәттән рус һәм чит ил драматурглары пьесаларын тәрҗемә итүче буларак та танылды.

Н.И.Дунаев - Казан Дәүләт мәдәният институты профессоры. Бүген аның шәкертләре - Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Оренбург һәм башка театрларның танлыган актерлары.


---

--- | 26.04.2017

Радик Юлъякшин исеме дәреслекләргә кертелгән (ФОТО)

$
0
0
26.04.2017 Шоу-бизнес
4 нче сыйныфлар өчен башкорт теле дәреслегендә теманы мисаллар белән аңлату максатыннан, бүген эстраданың популяр җырчысы Радик Юлъякшин (сценик псевдонимы - Элвин Грей) исемен кертеп, җөмлә төзелгән.

Дәреслекнең авторларының берсе – М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты доценты Мәрхәбә Дәүләтшина “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә дәреслек төзүдә ни сәбәпле  бүген популяр исемнәрне кертү сәбәпләрен аңлатып үтте.

“Радик Юлъякшинны олылар да, яшьләр дә яратып тыңлый. Аны һәммәсе бик яхшы белә, шуңа күрә аны популярлаштыру безнең максат түгел. Уку материалын таныш исемнәр белән бәйләп дәреслеккә кертү өйрәнелгән теманы тормышка якынайта дип уйлыйбыз. Көндәлек тормышта ишетеп, күреп белгән кешеләрне дәреслектән уку балага кызыграк булырга тиеш кебек. Ул бит инде фәнни төшенчәләрдән генә торган, дөньядан аерылган дәреслек була алмый”, - дип, Мәрхәбә Дәүләтшина дәреслекне шул рәвешле заманча итәселәре килгәнен әйтте.

Галимә әйтүенчә, дәреслектә диалог формасында материал, башка ниндидер мәгълүмат бирергә кирәк булганда, балалар өчен кызыклы булырга тиешле язучыларны, күренекле шәхесләрне алдан планлаштырмыйча кертәләр. “Алдан кемне кертү турында план төзеп утырмыйбыз. Темасына карап, туры килгәнрәк кешеләрне чамалыйбыз”, - диде әңгәмәдәш.

 



Фотода Мәрхәбә Дәүләтшина.


Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА

--- | 26.04.2017

Чишенәбез: Татарстанда 20 градуска кадәр җылыта

$
0
0
26.04.2017 Экология
Татарстан синоптиклары алдагы тәүлекләрдә язгы, җылы һава торышы вәгъдә итә. Татарстан Гидрометеорология үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, 27 апрель көнне төнлә – 0,+5 градус, көндез 13-18 градус җылы булачак.

Явым-төшем көтелми.

28 апрель көнне төнлә – 3-8 градус, көндез 14-19 градус җылы булачак.


---

--- | 26.04.2017

“Әтине гафу итә алмыйм”

$
0
0
26.04.2017 Язмыш
– Әтиемне кичерә алмыйм, ул күптән гүр иясе инде, югыйсә, – дип эч серен чиште Гөлсем (исемен үзгәрттем). – Күңелгә җыелган рәнҗү-үпкә җанны-тәнне агулый, чиргә сабыштыра икән. Мин шуңа өзлексез авырыйм, ахрысы. Гөлсем белән сырхауханәдә очраштым. Бүтәннәрне ишетергә теләмичә, үзенекен генә сөйләве, туктаусыз зарлануы өчен өнәмәсәм дә, кызганудан, тыңламый чарам калмады.

Әтисе галәмәт каты бәгырьле булган аның. Кул күтәрмәсә дә, өйдә юктан гына җәнҗаллар кубарып, авыр сүзләр белән якыннарын рәнҗетеп яшәгән. Хәрби кеше булуы йогынтысымы: гаиләдә һәркемнең үзенә, үзенең әмерләренә буйсынуын таләп иткән.

– Мондый тормыш әниемнең үзәгенә үткәндер: һәрвакыт башы сызлап интекте, – ди Гөлсем. – Кан басымы бик югары күтәрелеп, түзәр чамасы калмагач, ашыгыч ярдәм чакырта идек. Мондый хәлләр төннәрен аеруча еш булды. Күпкатлы йортлар арасында буталып йөрмәсен дип, ашыгыч ярдәм машинасын урамда көтеп ала идем. Салкын, караңгы төндә көзге яфрак кебек калтыранып басып торган кыз баланы күз алдына китерегез әле! Эчкән, сүгенгән егетләр күренә калса, тиз генә подъездга кереп качып торам да, табиблар күренмиме дип, янә урамга чыгарга мәҗбүр булам...

Шулчак сөйләүдән туктап, Гөлсем күз яшьләрен сөртеп алды. Әнисе нибары кырык биш яшендә дөнья куйган аның. Егерме яшьлек кыз газиз кешесенең үлемен бик авыр кичергән. Тормышының яме беткәндәй, кояшы сүнгәндәй тоелган. Кайгысыннан чиргә сабышып, сырхауханәгә эләккән. Ай ярым дәваланганнан соң гына бераз тынычлангандай булган.

– Әнисез калуымда әтине генә гаепләдем, – дип сөйләвен дәвам итте танышым. – Ә ул мине күралмады. Нинди генә әшәке сүзләр белән рәнҗетмәде! Ярый әле, энемә карата артык мәрхәмәтсез булмады. Әти әни үлгән елда ук өйгә бүтән хатын алып кайтты. Тәкәббер, үзен генә яратучы ул хатынны беренче күрүдә үк ошатмадым. Кияүдә булган инде, буй җиткән улы бар, анысы үз фатирларында торып калган. Менә шул үги анам безнең мал-мөлкәтне әкренләп үз “оя”сына ташый башлады. Сөйгән егетем белән гаилә корырга җыенгач, әниемнең алтын балдак-йөзекләрен дә бирергә теләмәде хәтта. Гаиләдә рольләр алмашынды: әти инде үз сүзен әйтә алмады. Калган гомерен хатынына буйсынып үткәрергә туры килде аңа. Мин әтине һич кенә дә кызганмадым, шушындый тормышка лаек иде ул. Үлгәч, әни белән янәшә җирләдек үзен. Артыннан елап калсам да, күңелем эремәде. Элек әнием каберенә ай саен бара идем, әтием дә шунда яткач, барасым килми. Гафу итсәң, үзеңә җиңелрәк булыр, дип әйтүчеләр бар. Булдыра алмыйм...

Гөлсемгә ни дияргә дә белмәдем. Хәер, минем киңәшкә колак салыр идеме икән ул?

Гөлҗофар Миннеханова, Кукмара.


---

--- | 26.04.2017

Тукай һәйкәле каршында узган "Шигърият бәйрәме"ннән ФОТОрепортаж

$
0
0
26.04.2017 Мәдәният
Казанның Г.Тукай исемендәге скверында күренекле татар шагыйрен искә алдылар. Чара Габдулла Тукайның туган көненә туры килде. Бүген татар классигының тууына - 131 ел. Безнең фоторепортаж:

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

32

33

34

35

36

37

38

39

40

41

42

43

44

45

46

47


Шамил АБДЮШЕВ фотолары

--- | 26.04.2017

Кансызлык: ана исемен йөртүче хатын-кыз асрамага алган улын чылбырда тоткан

$
0
0
26.04.2017 Криминал
Бу кыргыйлык Самара өлкәсендә булган. Анда 43 яшьлек Оксана Гавюк асрамага алган тугыз яшьлек улын чылбырда тоткан өчен суд каршында җавап тотачак. Бала үзен чылбырдан ычкындырып, күрешесен ярдәмгә чакыра алган. Күрше исә шунда ук полициягә хәбәр итә.

Баксаң, баланы асрамага алган хатын, өйдән ике-өч сәгатькә чыгып китү сәбәпле, аны чылбырга бәйләргә мәҗбүр булган икән. Моны ул баланың авыру булуы белән аңлаткан.

Тулырак: Дикость: женщина держала девятилетнего приемного сына на цепи


---

--- | 26.04.2017

Татарстан президенты татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

$
0
0
27.04.2017 Милләт
Кичә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай тууына 131 ел тулды. Шул уңайдан Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов Г. Тукай исемендәге скверда урнашкан шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салды.

Татар классигы истәлеген Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан Мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы хакимияте әгъзалары, ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, республика парламенты депутатлары, Татарстанның мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләре дә хөрмәтләде, дип хәбәр итә республика башлыгының мәтбугат хезмәте.


 


---

--- | 27.04.2017

Прокуратура Татарстанның бер мәктәбендә төшерелгән ГАУГАЛЫ ВИДЕОязманы тикшерәчәк

$
0
0
27.04.2017 Мәгариф
Бу видеоны Чаллыдагы 18 санлы мәктәпнең башлангыч сыйныфта укучы балаларның ата-аналары яшертен камера ярдәмендә төшергән. Укытучының балаларга кычкыруы төшерелгән язма "ВКонтакте" челтәрендә пәйда булуга ук бик зур шау-шу куптарды.

Нәтиҗәдә Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков кыска вакыт эчендә әлеге инцидентны һәм язманы тикшерергә боерды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Руслан Бариев хәбәр иткән.


---

--- | 27.04.2017

Җырчы Иркә үзенең копиясе булган кызының ФОТОсын күрсәтте

$
0
0
27.04.2017 Шоу-бизнес
Вакыт үткәне сизелми дә: инде Иркәнең буй җиткән кызы Айсылу әнисен куып килә. 15 яшен тутыручы кыз җырчының "тач копиясе" булган.

"Минем копиям" исеме астындагы шушы фотоны Иркә Инстаграмына элеп куйган. Яле, сез дә чагыштырыгыз, охшаганнармы?


---

--- | 27.04.2017

Кайсы якта егетләр ничек таныша – шаян күзәтү (ВИДЕО)

$
0
0
27.04.2017 Юмор
Яз җитү белән бар дөньяны җылы һава гына түгел, ә мәхәббәт юрганы да каплый. Аеруча да бу күренешне урамнарда һәм ял паркларында күзәтеп була. Статистикага игътибар итсәк, яз көне үз тиңеңне очрату мөмкинчелеге аеруча да зур, шуның өчен урамда барганда яныгыздан "КАМАЗ"га утырып Чаллы егетләре сезне “пикапить” итәргә маташса, бер дә аптырамагыз.

"КАМАЗ"да Татартанның Чаллы егете дип юкка гына әйтелмәде, чөнки Татарстан һәм татарлар никадәр генә бердәм булсалар да, алар барыбер төрле. Һәр якның үзенчәлеге, җимеше, фишкасы дип әйтик бар, шуңа егетләр кызлар белән төрлечә танышалар.
 
1. Балтач егетләре: кыланчыклар, "балтачча" әйтсәк, "яклылар", бертуктаусыз сөйләп торалар, кызларның колакларын тәмле сүзләре белән назлыйлар. Балтач кызлары андый егетләр турында "үрдәкнең артын" ашаган диләр.
 
2. Өч полосалы спорт костюмы кигән егетне күрсәгез, бер дә шикләнмәгез – бу 100 процент Кукмара егете. Әйтерсең лә "АвтоВАЗ" концерны кайчандыр 2109 моделен махсус алар өчен диеп чыгарган. "Текәлек" буенча Кукмара егетләрен Эверест тавы гына уза аладыр, мөгаен.
 
3. Ике километр ераклыктан музыка хәм көчле басслар ишетәсез икән, димәк, Чаллы егете машинасында кызлар "катать" итә. Әлбәттә инде, бу 18-20 яшьләрдә бик "текә" күренеш, тик бер-ике елдан бу бассларга һәм музыкага чыдый алмыйча машина сүтелә башласа, 21 яшьлек яшь кеше чукракка әйләнсә, бер дә кызык булмастыр, мөгаен.
 
4. Чәчәк кибетендәге сатучы апаларны мишәр егетләре генә аптырата ала, чөнки аларга чәчәк кирәкми, аларга "цәцәк" кирәк. "Адә, цәйханәгә цәй әцәргә барабыз", – дигәч, кызларның да куркып калулары бар, ияләшмәгән колакка әллә ничек ишетелүе бар...
 
5. Тәмле аш кебек тәмле телле Актаныш егетләрен исәпкә алмый булмый, әлбәттә. "Бәй, нәмәкәй" бигрәк йомшак сузләр, бу сүзләргә кызларның исе китә. Белмим сез ничектер, ләкин минем уйлавымча Татарстанда Актаныштан егет белән йөреп карамаган кыз юктыр, мөгаен, тәмле сүзләр ишетеп карар өчен булса да йөреп карыйлар...
 
Нинди генә як булмасын, һәр як кешесе үзенчә матур, егетләре батыр, кызлары асыл. Ә сез үзегезне кайсы категориягә кертәсез, анысы үзегездән тора.
 


Булат БРАВО

--- | 27.04.2017

Татарстанда чүплектә яңа туган сабыйга тап булганнар

$
0
0
27.04.2017 Криминал
25 апрель көнне Яр Чаллының медицина үзәге территориясендә урнаштырылган бер чүп савытыннан тере яңа туган сабый табып алганнар. Беренче фаразлар буенча кыз балага бер ай тирәсе.

Хәзерге вакытта бу хәл буенча тикшерү эше бара. Баланың сәламәтлеге кәнәгатьләнерлек бәяләнә.

Соңгы тапкыр Татарстанда чүплектән табылган бала турында февраль аенда язган идек. Ул очракта табылган сабый исән түгел иде.

Тулырак: Возле мусорных баков медцентра в Татарстане нашли живого грудного ребенка


---

--- | 27.04.2017

«Матбугат.ру» тәкъдим итә: Бөек Болгарга ФОТОСӘЯХӘТ

$
0
0
27.04.2017 Тарих
Бөтен татар дөньясы туган тел көнен бәйрәм иткәндә хәбәрчебез Данил Сәфәров һәм фотографыбыз Наил Зыятдинов Бөек Болгарга сәяхәткә китте. Бу көнне журналистлар өчен пресс-тур оештырылган иде. Быел Бөек Болгар туристларны ничек каршылаячак? Безнең фоторепортаж:

 

1. Кунакларны Әби патша каршы алды. Петр I Болгарга килгән вакытта монда 77 объект булган. Ә Екатерина II килгәндә нибары 44 объект кына калган. Бу хәлгә Әби патша кәнәгатьсезлеген белдергән ди. 

 2. Туристларны менә шушындый электромобильләр йөртә. Тарихи объектка барып җитү нибары 25 сумга төшәчәк. Әмма туристлар күп булганда барысына да электромобиль җитми. Барлыгы 15 электромобиль җилдерә.

 3. Туристларны интерактив шоу белән каршылыйлар.

 4. Тамак ялгарга теләүчеләр өчен кафелар күп монда. "Түбәтәй" ни өчендер ябык иде.

 5. Бөек Болгар җире 1996 елда музей-тыюлык статусы алган.

 6. Тарихи объектлар янәшәсендә шәхси хуҗалыклар да бар. 2010 елдан 2015 елга кадәр шушы җиректә яшәүчеләрне күчерү программасы эшләгән. Кем район үзәгенә күченгән, кем Казанга, кем башка җиргә. Әмма 17 йорт хуҗалары үз нигезләрен бернәрсәгә дә алыштырмаган. Хәзер дә шушында яшәп яталар. Әмма тыюлык җире булгач, аларга карата чикләүләр дә бар. Әйтик, яңа фундамент казырга рөхсәт юк. 

 7. "Элеккеге табиблар зәркәнчеләрдән чыккан. Чөнки зәркән белгечләре химияне яхшы белгән", - дип сөйләде экскурсоводыбыз Ваһапов Ренат Зиннәт улы. Ул монда музей-белем бирү бүлеге мөдире булып эшли. Аңа методист Абдрахманова Люция Шамил кызы булышты.

 8. Болгарда берничә музей эшләп килә. Экспонатларны, дөресен генә әйткәндә, бер көндә генә карап чыгарлык түгел.

 9. Һәр экспозиция уйланылып эшләнгән.

 10. Экскурсовод яллау 2500 сум тора. Әгәр дә 10 кешедән артсагыз, бу инде төркем дигән сүз - ул чакта башка бәя каралган.

 11. Акча түләсәгез, бар да бушлай! )

 12. Монда килгән кеше, гадәттә, сувенирсыз кайтмый.

 13. Замана кешеләре моның ни икәнен дә белми.

 14. Сувенирларның кайберләре шушында ук эшләнә. Шуңа да алар бик кадерле.

 15. Эшләгәнне урында ук карап та була.

 16. Музей-тыюлыкның буеннан-буена адым саен видеокамералар куелган. Алар кояш батарее белән эшли.

 17. Идел бит ул киң бит ул...

 18. Һәр объект тиешенчә саклана. Монысын "Русский стандарт" башлыгы Рустам Тарико финанслаган.

 19. Чит ил туристлары ярым ай һәм тәренең янәшә торуына аптырыйлар ди.

 20. Чит ил туристларыннан иң еш килүчеләр - кытайлылар. Аннары - төрекләр. Әмма төрекләр соңгы арада бераз кимегән ди. Ни өчен икәнен үзегез беләсез.

 21. Чиркәү макеты.

 22. Гомумән, макетлар күп монда.

 23. Бу - иконаның төп нөсхәсе түгел. Төп нөсхәсен саклау өчен махсус климат кирәк.

 24. Болгарда 8 җил тегермәне булган. Хәлле җирлек була бу, димәк. 

 25. Бу объектны бер грузин туристы күргәч, ни өчен безнең бинага ай куйдыгыз дигән.

 26. Россия туристларыннан иң еш килүчеләр - Мәскәү, Питер һәм Мәскәү өлкәсе.

 27. Шәригатьтә тыелган гамәлләр.

 28. Элек чигүле түбәтәйләрне бабайлар, аксакаллар гына кигән. Ә хәзер бөтен кеше кия, дип сөйләде гид.

 29. Легендар рәсем - Болгарларның Ислам кабул итүе.

 30. Коръәнгә күчү.

 31. Коръән музеенда.

 32. Экспозиция.

 33. Иң зур Коръән.

 34. Бина эче бик матур.

 35. Иң зур Коръәнне саклау өчен махсус шартлар тудырылган.

 36. Керү

 37. Болгар цивилизациясе музеенда.

 38. 6 катлы (этажлы) музей бу.

 39. Бар да затлы эшләнгән.

 40. Кол Гали һәйкәле.

 41. Эскалаторлар күргәч, үзебезне "Тандем"да яки "Мега"дагы сыман хис иттек..

 42. Һәр эш "Юнеско" белән хәер-фатихасы белән эшләнә монда.

 43. Су буеннан күренеш.

 44. Су юлы белән килүче туристларны шушындый елга порты каршы ала.

 45. Моңарчы зур теплоходлар туктый алмаган монда. Хәзер шартлар тудырылган. 4 палубалы теплоходлар да туктый ала. Быел шундый 150 судно кабул итәргә исәплиләр.

 46. Дөяләр фермасы да бар. Бу эшләнмәләр - дөя йоныннан.

 47. Бер ир дөягә 25-30 хатын дөя туры килә икән )

 48. Чәй йорты.

 49. Блинная.

 50. Ресторан һәм Икмәк музее. Монда никахларны еш укыйлар икән.

 51. Фотограф Наил Зыятдинов куаклар арасында качышлый уйныймы дисәң, шәп кадр эзләп йөреше икән )

 52. Авыл йорты.

.

 53. Без барган көнне һава торышы бик шәп иде.

.

 54. Еракта Ак мәчет. Эшләнгән чорда аны Болгар мәчете дип йөрттеләр.

 55. Су тегермәне.

 56. Икмәк музеенда безне икмәк белән каршы алдылар. Бу хезмәт туристлар өчен 1000 сум. Безнең өчен бушлай булды.

 57. Реклама өчен әйтү түгел - ипиләре телеңне йотарлык, бик тәмле!

 58. Чын авыл мичендә коймак пешерәләр монда.

 59. Акчаңны жәлләмәсәң, коймак пешерү буенча мастер-класс та үткәрәләр.

 60. Сүз уңаеннан, бер генә музей да үз-үзен финанс яктан акларлык дәрәҗәдә эшләми ди. 50% чыгымнарын күтәрә алу - иң зур күрсәткеч, ди. Әйтик, "Эрмитаж" 50% чыгымын күтәрә ала. Ә Болгар - якынча 25% ди. Әмма монысы да яхшы күрсәткеч.

 61. Карлар-бозлар да эреп бетмәгән әле. Су юлы белән килүче беренче туристлар төркемен 30 апрельгә көтәләр монда. 

 62. Сиртмә кое.

 63. Болгарда 4 йолдызлы 350 урынлы заманча кунакханә төзиләр. Әмма акчаларын янга калдырырга теләүчеләр өчен палаткалар шәһәрчеге дә бар. Монда куну бер тәүлегенә нибары 300 сум.

 64. Һәр бинаның үз хуҗасы бар.

 65. Бу - сыер.

 66. Бу - сарыклар.

 67. Монда төрлесе бар.

 68. Хуҗалык.

 69. Йорт эчендә - музей.

 70. Ястыклар югарырак булган саен килен хәллерәк гаиләдән саналган.

 71. Музейга бахила киеп керәсе.

 72. Янында казаны булу - татар пиченең аермасы.

 73. Читекләр.

 74. Матур бит?

 75. Җилне карап кына торалар. Җил тегермәнен көйлисе бар чөнки.

 76. Мәчет төзелешен финанслауны олигарх Алишер Усманов тулысы белән үз өстенә алырга әзер булган. Әмма Минтимер Шәймиев, бу күмәк эш дип, мәчетне күп оешмадан һәм шәхси затлардан җыелып төзеттерү дөресрәк булыр, дигән карарга килгән. Һәрхәлдә экскурсовод шулай сөйләде. 

 77. Минтимер Шәриповичны бик хөрмәт итәләр монда. Аның исеме экскурсоводның теленнән төшмәде.

 78. Алишер Усманов дигәннән, Ислам академиясен төзүгә иң зур акча кертүче дә ул. Рекорд сәдәка - 500 млн сум. Быел әлеге академия ачылачак, Алла бирсә. 

 79. Ак мәчет тыштан бик зур күренсә дә, эче җыйнак.

 80. Әмма бик матур!

 81. Монысы мәчеткә Рөстәм Миңнеханов бүләге.

 82. Болгарның иң таныш тарихи объектлары.

 83. Кече манара (Малый минарет).

 84. Иң өстенә кадәр мендек.

 85. Һәм фотога төшердек.

 86. Фотограф ракурс таба белә.

 87. Мунча.

 88. Ул бик уйланылып эшләнгән.

 89. Болгардагы тарихи объектларының кайсыдыр өлешләрен реконструкцияләсәләр, аны кызыл буяу белән сызып куялар.

 90. Кара пулат.

Бөек Болгар белән танышу өчен берничә төрле программа каралган. Әлеге җирлекнең бар байлыгын бер көндә генә карап бетерерлек түгел. Әлбәттә, теплоход туктаган арада гына да барын да күрә алмассыз. Бер тарихи бина белән танышу өчен дә күп вакыт кирәк. Иң яхшысы - монда ялларга 2-3 көнгә килү. Ул очракта сез ял да итә алырсыз, бик күп кызыклы мәгълүмат та белә алырсыз. Рәхим итегез! Җәйге сезон ачык!

Наил Зыятдинов фотолары, fotosmall.ru

 


---

--- | 27.04.2017

Җиңү көнендә шалтыратулар бушлай булачак

$
0
0
27.04.2017 Җәмгыять
Җиңү көне уңаеннан «Ростелеком» матур гадәт буенча Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидларына зур бүләк ясый. Бу көнне алар якыннары, туганнары, Ватан өчен иңне-иңгә терәп сугышкан дусларына бушлай шалтырата алачак.

Бәйрәм уңаеннан ветераннарга 100 түләүсез минут бүләк ителә, аларны кулланып:
•    Россия буенча зона эчендәге,
•    Россия буенча шәһәрара шалтыратулар,
•    Украина, Беларусь, Молдова, Казахстан, Узбәкстан, Таҗикстан, Кыргызстан, Грузия, Абхазия, Латвия, Эстония һ.б.ларга шалтыратулар ясап булачак.

Моннан тыш, 25 апрельдән 10 майга кадәр хөрмәтле ветераннар түләүсез телеграммалар да җибәрә алачак.

Тулырак түләүсез 8-800-100-0-800 телефон номеры аша яисә www.rt.ru сайтында белешә аласыз.

Партнерлар яңалыгы


---

--- | 27.04.2017

Интернетта халык күз талдырып, ФОТОдан елан эзләп башваткыч чишә

$
0
0
27.04.2017 Җәмгыять
Халык баш ватарга ярата инде ул. Без үзебез дә яратабыз. Менә мәсәлән бу юлы шушы фотодан еланны эзләп күзебез чыга язды. Башкалар да интернетта егылып китеп сурәттән елан эзли.

Дөресен генә әйткәндә, башта "елан юк - алдау" дип тә уйладык. Анна соң таптык бит, минсиңайтим!

Еланның төсе кипкән яфрак төсендә булгач, табуы читенрәк инде. Исеме дә андый-мондый гына түгел, ә "медноголовый щитомордник", дип яза Лента.

Карагыз сез дә, күрәсезме еланны?

P.S. Хәтерләсәгез, күптән түгел шулай фотодан елан эзләп утырган идек инде.


---

--- | 27.04.2017
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>