Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

«Җәһәннәмгә хатын-кызлар күбрәк эләгә»

$
0
0
27.04.2017 Дин
Җәһәннәм дигәч, безнең күз алдына куркыныч ут килеп баса. Әмма ул без белгән уттан күпкә хәтәррәк, хәдисләрдә язылганча, 69 тапкырга көчлерәк икән. Тәмуг уттан торса да, анда агач та бар. Җәһәннәм турында тагын нәрсәләр мәгълүм? Әлеге сорау белән мин даими әңгәмәдәшем – «Өмет» мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаевка мөрәҗәгать иттем.

– Аллаһ җәннәт һәм җәһәннәмне бу дөньяда тереклекне бар иткәнче барлыкка китерде һәм аларның икесен дә тутырачакмын, диде. Тәмуг бар һәм без моңа ышанабыз. Үлемнән котылып булмый, ә җәһәннәмнән – була. Адәм баласы хәзердән үк үзенең гамәлләре турында уйланырга тиеш, Аллаһның әмерләрен үтәп, җәннәткә эләгергәме, яисә, Аллаһ кушканнарга каршы килеп, утка керергәме – үз юлын ул үзе сайлый. Раббыбыз безгә, туры юлга күнәр, вәгазьләнер өчен, Коръәнне иңдерде, Пәйгамбәрен җибәрде. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.): «Җәннәткә нинди юл алып бара, барысын да күрсәттем. Җәһәннәмгә юллар нинди, анысын да белдердем», – диде.
Җәһәннәмгә кергән кешеләр: «Йа Раббым, дөньяга кире кайтарсаң иде, без анда изге гамәлләр генә кылыр идек», – дип мөрәҗәгать итәрләр. Әмма Раббыбыз, сез тагын шул хәлегездә кайтыр идегез дип, аларны кире кайтармас.

– Нишләптер, җәннәт – күктә, ә җәһәннәм җир астында тирән чокырда кебек. Алар чынлыкта кайда урнашкан?

– Ул Аллаһы Тәгаләгә генә билгеле. Пәйгамбәребезнең, җәһәннәмне кыямәт көнендә 70 мең фәрештә тартып китерәчәк, дигән сүзе бар. Ул кешеләр өстенә авам-авам дип торачак. Аллаһы Тәгалә сират күперен дә шул җәһәннәм өстеннән куячак. Тәмуг җиде катлы. Аның төбендә монафыйклар яначак. Тәмугның иң өске каты – гөнаһлы мөселманнар өчен. Сират күпере дә шул югары кат аша үтә. Сират күпереннән кешеләр гамәлләренә карап үтәрләр. Бер ишләре аны күз ачып йомганчы, икенчеләре яшен шикелле, өченчеләре чапкан ат кебек үтәр, кайберләре егылам-егылмыйм дип кенә атлар. Ә кайберләрен җәһәннәмнең ыргаклары эләктереп алып калыр. Иң югары катта гөнаһлы мөселманнар җыелачак, алар күпмедер газаплангач, җәннәткә чыгарылачак. Шуңа да ул кайчан да булса бетәчәк. Анда беркем дә калмаячак. Ә иман китермәгән кешеләр исә җәһәннәмнең башка катламнарында мәңге кала.

– Хәдисләрдәге гөнаһлы мөселманнарның шәфәгать кылынуы дигән сүз шул тәмугтан чыгарылуны аңлатамы?
– Әйе, кыямәт көнне Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с) һәм башка пәйгамбәрләр, фәрештәләр, изге кешеләр, Аллаһның рөхсәте белән, аларны шәфәгать итәчәкләр. Хәтта изге кешеләр, җәннәттә үзләренең иптәшләрен күрмәгәч, Аллаһка, без бергә мәчеткә йөрдек, намаз укыдык, алар кайда, дип сорар. Аллаһы Тәгалә ризалыгы белән, бу кешеләргә иптәшләрен җәһәннәмнән алып чыгарга рөхсәт ителер.

– Җәннәттәгеләр җәһәннәмдә газапланучыларның тавышларын ишетәме?
– «Саффат» сүрәсендә җәннәт кешеләренең җәһәннәмне күрүләре әйтелә. «Җәннәттәге мөэмин әйтер: «Ул терелеп кубарылуны инкяр итүче иптәшемне җәһәннәмнән күрсәтимме?» Һәм җәннәттә булганы хәлдә җәһәннәмгә карап, әлеге иптәшен ут уртасында күрер. Уттагы иптәшенә кычкырып әйтер: «Валлаһи, син мине ышанмаска өндәп үзең кеби утка салырга якын булдың.
Әгәр Раббым миңа иманны ингам итмәсә, әлбәттә, сезнең белән бергә мәңгегә утка салынган булыр идем».

– Пәйгамбәребез (с.г.с.)-нең җәһәннәмдә хатын-кызларның күп булуы турындагы хәдисен дә сөйләп китегез әле.
– Пәйгамбәребез, җәннәтне күрдем, анда зәгыйфь һәм фәкыйрь кешеләр күп иде, аннары җәһәннәмне күрдем, аның әһелләре күбесенчә хатын-кызлар иде, ди бер хәдисендә. Ни өчен шулай дип сорагач, алар ирләренең кадерләрен белми. Ире аңа гомер буе изгелек кылып та, бер тапкыр кылмый калса, ул хатын: «Мин синнән гомер буе яхшылык күрмәдем», – дип әйтер һәм бик күп теләсә нинди сүзләр белән ирен битәрләп торыр диде. Моннан котылу өчен сәдака бирергә кушты. Сәдака ул – тәмуг утыннан пәрдә. Галимнәр моны җәһәннәмгә беренче керүдә бәлки хатын-кызлар күбрәк эләгәдер дип аңлата. Гөнаһларына карата тиешле җәзаны алганнан соң, җәннәткә керәчәкләр.

– Җәһәннәм Коръәндә тагын ничек сурәтләнә?
– Аның турында бик күп сүрә-аятьләрдә искә алына. Әйтик, «Духан» («Төтен») сүрәсендә җәһәннәм кешеләренең ашавы турында әйтелә. Алар анда зәккум дигән агачның җимеше белән тукланачак. «Хакыйкатьтә, җәһәннәмдә үсә торган зәккум агачының бик ачы җимеше – явызлыгы күп булган имансызларның ашамлыгыдыр. Аны ашаган кешеләрнең эчендә ул су кайнаган кебек кайнар». «Саффат» сүрәсендә ул җимеш турында тагын да куркынычрак сурәтләнә: «Ул зәккум агачының җәһәннәм уты эчендә үскәнлегенә һәм җимеш биргәнлегенә ышанмыйлар, ышанмаулары аларга газап өстенә газап булачак. Ул җимеш энәле булып, ашаганда тамакны ертыр, ачылыгы тамакны көйдерер. Дөреслектә ул агач җәһәннәмнең төбеннән чыгып үсәдер. Аның җимешләре кабахәтлектә гүя шайтан башларыдыр. Имансызлар, әлбәттә, ул агачның җимешен ашарлар һәм шул ачы җимеш белән корсакларын тутырачаклар». Зәккум агачы белән ризыкланганнан соң, динсезләр, сусаганнарын басар өчен, гөслин дигән эчемлекне эчәләр. Сусаганнары басылмый, киресенчә, су аларның эчләрен көйдерә, тагы да катырак эчәселәрен китерә. Ул суның кайнарлыгыннан аларның карыннарында булган нәрсәләр һәм тиреләре эрер. «Вакыйга» сүрәсендә: «Ул суны комсызланып (сусаган дөяләр кебек) эчәрсез», – диелә. Ятимнәрнең малын ашаучылар турында «Ниса» («Хатыннар») сүрәсендә искә алына: «Золым юлы белән ятимнәр малын ашаган кешеләр ахирәттә, әлбәттә, карыннарына утны ашарлар һәм бик тиз җәһәннәм утына керерләр».

– Җәһәннәм әһелләренең киемнәре булачакмы?
– Анда кием бар. «Хаҗ» сүрәсендә әйтелгәнчә, иман китермәгән кешеләргә уттан киемнәр кисәрләр һәм кидерерләр, җәһәннәмнең кайнар суы аларның башыннан коелыр. Аларның киемнәре утта кыздырылган бакырдан яки сагыздан булып, йөзләрен ут каплар («Ибраһим» сүрәсе). Тәмугта күләгә дә бар, әмма кара төтеннән булган күләгә салкынча булмас. Андагы эсселектән баш мие кайнар. Андагы ут без белгәннән 69 тапкырга көчлерәк. Әмма шулай да җәһәннәмгә эләгүчеләр аннан үлеп котыла алмыйлар. «Фәрештәләр» сүрәсендә, аларга анда үлмәк белән хөкем булмас, үлсәләр, газаптан котылыр иделәр, вә алардан җәһәннәм газабы аз гына да җиңеләйтелмәс, диелә. Аллаһы Тәгалә, һәр кайчан тиреләре янып бетсә, тәннәренә яңадан тире үстерербез, газапның катысын татысыннар өчен, ди («Хатыннар» сүрәсе). Әмма тәмуг никадәр генә куркыныч күренсә дә, адәм балалары нишләптер үз-үзләренә золымлык кылып, Аллаһка итагать итмичә, үзләрен җәһәннәмгә әзерли. Тәмугка акча түләп тә барырга ризалар. Тәмәкене, аракыны, наркотикны бушка бирмиләр, акча түләп аласың бит. Ә җәннәткә юл бушка. Намаз укыган, ураза тоткан, мәчеткә йөргән өчен акча түләргә кирәкми. Пәйгамбәребез (с.г.с.)нең, кеше көнгә өч тапкыр Аллаһы Тәгаләдән җәннәткә керүне сораса һәм җәһәннәмнән коткар дип дога кылса, җәһәннәм Аңа, бу бәндәңне миннән азат ит, дип әйтер, ди. Шуның өчен Аллаһның әмерләренә буйсынып, Ул кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә кирәк.


Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА

--- | 27.04.2017

Татарстан районнарында медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфаты (РЕЙТИНГ)

$
0
0
27.04.2017 Медицина
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы 2008 елдан бирле районнарда сәламәтлек саклау системасына бәя бирә. Биредә күп кенә күрсәткечләр (сабыйлар үлеме, медицина ярдәменең күләме һәм бәясе, яман шеш авыруларының таралышы һәм пациентларның медицина ярдәменең сыйфатын ничек бәяләве) исәпкә алына.

Критерийлар (алар барлыгы - 40) берничә төп төркемгә (демография, икътисади активлык, учреждениеләр эшчәнлеге күрсәткече, халыкның медицина ярдәменең сыйфатына бәя бирүе) бүленә. Сәламәтлек саклау министрлыгы шуларга карап барлык дәүләт учреждениеләрен өйрәнә, нәтиҗәдә сәламәтлек саклау системасының сыйфаты буенча районнарның йомгаклау рейтингы әзерләнә. Тикшеренү мөмкин кадәр объектив булсын өчен, барлык районнар да халык санына карап бүленә. Татарстанда Казан һәм Чаллы кебек зур шәһәр округлары белән бергә, халкы 30 меңгә дә тулмаган районнар да бар. Моңа карап кына аларның мөмкинлекләре кимеми. Мисал өчен, узган ел нәтиҗәләре буенча, Чүпрәле районы сизелерлек алга киткән. Ул 38нче баскычтан 22нче урынга күтәрелгән. Рейтингны төзүчеләр районның нәрсә хисабына шундый ыргылыш ясавына җентекле аңлатма биргән.  

«Аналар арасында үлем очракларының күзәтелмәве, сабыйлар арасында һәм яман шештән үлүчеләр санының кимүе уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирде», - дип билгеләп үтелә документта.

Уңай моментлар белән бергә йомшак яклар да юк түгел. Районнарда халыкның табигый кимүе, сулыш органнары, туберкулез авыруларыннан үлүчеләр саны арту – әнә шундыйлардан. Критерийларның һәр төркеме буенча, муниципаль берәмлектә алга таба кайсы юнәлештә эшләргә кирәклеген белеп торсыннар өчен, районга тулы характеристика бирәләр. 



- Рейтинг районда үлем-китем дәрәҗәсенең ни өчен югары булуын, нинди авырулар киң таралуын, чирләрне кисәтүдә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген белеп, башкарылган эшнең нәтиҗәләрен һәркем күреп торсын өчен кирәк, - ди Тукай Үзәк район хастаханәсе юрисконсульты Айваз Мохитов.

Узган ел нәтиҗәләре буенча Тукай районы икенче урынны алган, биредә медицина ярдәме күрсәтүнең дәрәҗәсе югары. Рейтингтагы урын, әлбәттә, ел саен үзгәреп торган, шулай да соңгы елларда аны сизелерлек яхшыртуга ирешкәннәр.

Кайбер районнар соңгы ике ел дәвамында медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын яхшырткан, бу – рейтингта да чагылыш тапкан. Актаныш, Минзәлә, Әлки районнары – әнә шундыйлардан. 15 муниципаль берәмлек үз позицияләрен яхшырткан.

Эш күрсәткечләре кимүгә таба бара торган районнар да юк түгел. 15 муниципаль берәмлектә (Яңа Чишмә, Мөслим, Зәй һ.б.) шундый вәзгыять күзәтелә. Алар арасында Югары Ослан районы иң түбән урынны били.

- Бездә инде дистә еллар дәвамында үлүчеләр саны туучылардан артып китә. Үлем-китем дәрәҗәсенең югары булуы, нигездә, йөрәк-кан тамырлары, яман шеш авыруларыннан үлүчеләрнең артуына бәйле. Бу, үз чиратында, рейтингка сизелерлек йогынты ясый. Әлбәттә, без төрле чаралар күрәбез, күрсәткечләрне яхшырту юнәлешендә эшлибез, әмма моның нәтиҗәсе әллә ни күренми әле, алга таба хәрәкәт итүе бик катлаулы, - ди Югары Ослан Үзәк район хастаханәсе баш табибы Алексей Смирнов.

Күп кенә районнарда исемлекне төзегәндә сәламәтлек саклау системасын комплекслы төстә бәяләргә ярдәм итә торган күрсәткечләрнең исәпкә алынуын расладылар. Әмма бәхәсле урыннар да бар. Мисал өчен, Саба районы узган елда өченче һәм дүртенче баскычлар арасында урнашкан, бу да – югары күрсәткеч. Әмма Үзәк район хастаханәсенең баш табибы моңа әллә ни шатланмый, чөнки 2015 елда аларның районы рейтингта беренче урында булган. Сулыш органнары, яман шеш авыруларыннан, эшкә сәләтле кешеләр арасында миокард инфарктыннан үлүчеләрнең артуы күрсәткечләрнең түбәнәюенә китергән.

Юлия КОСОЛАПКИНА, sntat.ru


Юлия КОСОЛАПКИНА

--- | 27.04.2017

Римма Никитина Элвинны Грейны үзенеке итәргә булган: "Өйлән давай!"-ди ул

$
0
0
28.04.2017 Шоу-бизнес
Элвин Грей (Радик Юльякшин) белән Гөлназ Асаева арасындагы мөнәсәбәтләр турында ишетми калучылар булдымы икән? Гөлназның Уфадагы "сольный" концертына килеп, Радик "Кияүгә чык миңа" дигән җыр башкарды. Менә шуннан соң тамашачы Радик белән Гөлназга "әй икегез, икегез, икегез дә бертигез" дип җырлап, аздан гына туй табыны артына утыртмады.

Гөлназ Радик белән дуслар гына булуын яшермәсә дә, кияүгә чыгарга атлыгып тормавын белдерде. Бу аңлашыла да, чөнки аңа 18 генә яшь әле. Әмма мондый " заветный" кияүне вакытында эләктереп калуың хәерле. Чөнки Радикка кызыгучы кызлар буа буарлык. Әнә, Римма Никитина исемле кыз үзе ук Радикка тәкъдим ясый: "Ә син, Радик Юльякшин, шундый шәп малай, син миңа өйлән, давай!" - ди ул!
 

 

Скоро.... "Бие, бие, туктамаааа!!!!"
Чулпан ШАКИРОВА

--- | 28.04.2017

Резедә Ганиуллина GONGTV каналында уникаль проектта катнашты (ВИДЕО)

$
0
0
28.04.2017 Мәдәният
Танылган биюче, “Кызлы йорт” музыкаль проекты солисткасы Резедә Ганиуллина GONGTV спорт һәм музыка каналында чыгучы “YOGA TIME” тапшыруында йога буенча махсус күнегүләр ярдәмендә билнең нәфислеген, сыгылмалыкны арттыру серләренә төшенде һәм артистларның күп кенә профессиональ чирләреннән арыну ысулларына өйрәнде.

Тапшыруның алып баручысы, тәҗрибәле онлайн-инструктор Ләйсән Бикмуллина да Резедәнең шәрыкъ, һинд мәдәниятенә тартылуы, профессиональ дәрәҗәдә шул биюләрне башкаруы артистканың физик халәтендә уңай чагылыш тапкан дип бәяләп үтте.

Резедә Ганиуллина үткән дәресләрнең видеоязмасын GONGTV спорт һәм музыка каналының рәсми сайтында карый аласыз.


Гөлшат МИНГАЗИЗОВА

--- | 28.04.2017

Үрнәккә лаек белгеч

$
0
0
28.04.2017 Авыл
Аграр хезмәт һәрвакытта да хөрмәтле кәсеп, чөнки крестьян кешелек дөньясын иң кирәкле ризык – азык-төлек белән тәэмин итә. Әйе, бүген бу авыр һәм катлаулы хезмәт белән яшь буын аз кызыксына. АПКда, күбесе очракта, совет колхозларында чыныккан тәҗрибәле белгечләр генә хезмәт итә. Печәнең Нариманов исемендәге СПК рәисе Сабер Магҗанов нәкъ шундыйлардан.

Сабер Садек улы 25 апрельдә 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Дүрт дистә елга якын хезмәт юлын ул Печә хуҗалыгына багышлый. Ерак 1974 елда ул анда гади колхозчы булып эшли башлый. Яше тулгач, меңләгән яшүсмер кебек үк совет гаскәрләрендә хәрби буры¬чын үти. Армиядән кайткач, Работки авыл хуҗалыгы техникумында агроном һөнәрен үзләштерә һәм диплом алгач, Печә колхозында эшли башлый, ә 1987 елда шул ук кәсеп буенча югары белем ала.

Үзгәртеп кору чорында колхоз¬лар базар мөнәсәбәтләренә чыга башлый, шуның нәтиҗәсендә күп хуҗалыклар үз эшчәнлекләрен дә үзгәртеп коралар – башка милек формасы алалар. Печә колхозы да яңача корыла һәм бу хуҗалыкта Сабер Садек улы башта рәис урын¬басары, ә 2003 елдан алып СПКны үзе җитәкли.

Күп тапкыр өлкә, район хөрмәт билгеләренә лаек булган җитәкче эшчәнлеге бүген дә үрнәккә лаек. Печәнең Нариманов исемендәге СПКсы Сергач районында алдынгыларның берсе.

- Сабер Садек улы тәҗрибәле аграрий, ә иң мөһиме - ышанычлы дус. Бүгенге кырыс экономик шартлар крестьян эшчәнлеген төрле яктан сыный, какшата. Нәкъ менә Сабер кебек, һөнәрен тирән белүче профессионаллар гына заман таләпләрен эшкә җигеп, үз хуҗалыкларын дөрес курс белән алып барырга сәләтле. Юбилеең белән, дустым! Саулык, эшеңдә уңышлар телим, - ди “Ачка” хуҗалыгы җитәкчесе Харис Хакимов.

- Сабер Магҗанов кебек белгечләр - Сергач төбәге авыл хуҗалыгы терәге. Ул җитәкләгән хуҗалык озак ел¬лар буе район үсешенә өлеш кертә. Димәк, Сергач районы яулаган Губернатор хөрмәт билгеләрендә дә аның өлеше бар. Ә иң мөһиме – аның тәҗрибәле эшчәнлеге яшь бу¬ынга менә дигән үрнәк булып тора. Мин районның авыл хуҗалыгы идарәсе исеменнән һәм шәхсән үземнән Сабер Садек улын матур юбилее белән котлыйм! - ди Сергач район администрациясенең авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Рушан Идрисов.

Сабер Садек улы “Туган як” газетасы редакциясенең дә якын дусты. Милли басма тарафыннан оештырылган һәр чарага диярлек ярдәм итә. Бер төркем эшчеләренә бүләк итеп газетабызны да еш кына яздыра.

Хөрмәтле Сабер әфәнде, “Туган як” газетасы редакциясе исеменнән теләкләрнең иң изгеләрен кабул итегез! Киләчәктә дә шулай тыгыз элемтәдә эшләргә насыйп итсен иде.

“Туган як” редакциясе.


---

--- | 28.04.2017

Тормышның ачысын күп татыган ике исемле Юрий-Рәис язмышы (ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН)

$
0
0
28.04.2017 Язмыш
Үз башыннан үткәннәрне кәгазьгә төшерәсе килү теләге күптәннән бимазалый иде Юрийны. Тик ни өчендер һаман да кулына каләм алырга батырчылыгы җитми йөрде. Аның бу теләге Җиңү көне якынлашкан көннәрдә тагын да көчәя. Башкалар бәйрәм иткәндә, аның күңеле тынгысызлана, эчендә ниндидер бушлык, төшенкелек барлыкка килә.

Менә тагын Җиңү бәйрәме якынлаша, күңелендә ничәмә-ничә еллар йөрткән, уе белән язган язмасын район газетасында бастырып, бар таныш-белешлә­ренә, якын­нарына үзенең барлыгын белдерә­се, “кыен ашап” үскән балачагын, үгилекне, Тукай кебек асрамага бирелгән ба­ланың киче­решләрен сөйлисе килә иде аның. Сигезенче дис­тәне ваклагач, хатыны Зиләнең өйдә юклыгыннан файдаланып, ни­һаять, барлык батырлыгын җыеп, кулына зәңгәр пасталы каләм, туксан алты битле күн тышлы дәфтәр алып, өстәл янына килеп утырды. Бераз тәрәзәгә карап торганнан соң, хәрефләрен авыштыра төшеп, дәфтәргә яза башлады: “Җиңү бәйрәме җит­кәндә, мине ниндидер сәер хис урап ала...” Шулай диде дә туктап калды. Болай башла­саң, кеше­ләр­нең әллә ни уйлавы бар. Сөйләм телен әйткән дә юк, язу осталыгы да чамалы икән шул. Ә менә математикадан сыйныфташларын куып җиткерә торганнардан түгел иде ул. Укытучы апасы яңа дәрес башлап, мәсь­әләне тактага язып чишә башлау белән, Юрага чишеп бе­терергә куша иде. Ул аны шунда ук чишеп куя.
 
Ул кабат шакмаклы дәфтәр би­те­нә тигез җөмләләр тезә башлады: “Cугыш башлангач, әнием­не – Анна Леонтьевна Глазкованы Әсәй авылына балалар укытырга җибә­рә­ләр. Ул, кеше сөй­ләве буенча, яшь чакта бик чибәр булган. Ире сугышка киткәнче, бер кызы, бер улы була. Минем апа белән абый булалар инде. Озын сүзнең кыскасы, мәктәп директоры белән безнең әни арасында нидер була һәм 1943 елның 1 февралендә, көтеп алын­маган өченче бала булып мин туганмын...” Юрий калә­мен дәфтәр ур­тасына куйды да уйга чумды. Күз ал­дыннан кино тасмалары кебек ба­лачагы йө­гереп үтә башлады. Күз алдында озын тормыш юлы сузылды...
 
...Сугыш бетеп ике ел узганнан соң, Җиңү көне алдыннан әнисе­нең ире Харис кайтып төшә. Ән­кәсенең Юрага чәй куярга йөргән генә чагы иде. Сугыштан дошманны җиңеп кайтуына хатының “сө­ендереп” малай табып куйса, беркем дә әйбәт булган дип тормас шул. Юра үги әтисенең ишектән килеп керү белән өстәлдәге сулы чүмечне ачудан селтәнеп сугып очырганын бик яхшы хәтерли. Шул ук көнне аны әнисе күршеләренә кертеп куйды. Ул чактагы өйдә буранның нинди булганын чамалау авыр түгелдер. Фронтовикны соңгы чарага барудан ике тупырдап торган баласы янәшәсен­дәге бик чибәр hәм укымышлы хатынын югалту куркынычы гына сак­лап калгандыр. Әмма ачуыннан ниш­ләргә белмәгән ир гаиләне сак­лап калуның төп шартын куя – сансыз бала аның күз алдыннан югалырга тиеш! Юк икән, өч баланы ияртеп, үзе дә аның күз алдыннан югала. Хаталанган ана, өч баланы берүзем аякка бастыра алмам, барысын да ятим иткәнче, берсен генә язмыш кочагына ташлау хәерлерәк булыр, дип уйлагандыр... Шулай итеп, бар дөнья өчен шатлык алып килгән Җиңү бәй­рәме Юраның күңеленә ятим калу көне булып кереп калды.

Ире кушканча, әнисе аны күрше Уразай авылындагы бер бабай белән әбигә асрауга бирде. Аларны да яманлыйсы килми Юра­ның. Сугыштан соңгы еллар бит, үз балаңның да тамагын туйдыра алмаган авыр еллар. Ул әби-бабайда озак тормады, тагын берничә гаиләдә уллыкта булганнан соң, әнисе, Зирекле Елга колхозы рәисе белән сөй­ләшеп, авылдагы хәлле генә Фә­хирә белән Рәхим гаиләсе­нә уллыкка китеп барды... Килү белән, аңа яңа исем бирделәр: Юра хәзер Рәис Рахманов булды. Бер сүз дә татарча белмәгән дүрт яшьлек Рәис бу яңа апа белән абыйны да “әни-әти” дип йөртер­гә мәҗ­бүр калды.

... Әтисе колхозда атлар карый. Рәис тә аңа ияреп йөри. Тормышы шулай көй­ләнде генә дигәндә, ком тавы кебек тагын җимерелеп төште. Тагын шул мәхәббәт гаепле. Әтисе, Фә­хирә әнисен ташлап, башка хатынга чыгып китте. Рәисне тәрбиягә әтисе алганга күрә, суд аны әтисе белән яшәргә тиеш дигән карар чыгарган. Суд карары белән әти­сенә Рәис һәм өч кәҗә бәтие тиде.

Бу аның өченче әнисе була бит инде. Аңа да “әни” дип эндәште, шулай тиеш! Ләкин яңа гаиләдә Рәис­кә җүнле көн булмады диярлек. Чөн­ки өченче әнинең аннан башка да ике баласы бар иде. Бүген әйт­сәң, кеше ышанмас: “яңа өй­лә­нешкән яшь парларга” аулак ки­рәк булганда, аның төннәрен суык чоланда җылы­ну өчен сарык тәкәсенә сыртын терәп йоклаган чаклары да бул­ды...

Яман хәбәр тиз йөрүчән була. Улының язмышын ничек тә күз уңында тотарга тырышкан әнисенә күңелсез хәбәрләр ишетелеп торган, күрә­сең. Йөрәге авырткан ана, ты­рыша-тормаша торгач, кабаттан аны Фәхирә әни­сенә кайтарды.

Фәхирә әнисенә Рәис мең рәх­мәтле. Ул – аның икенче әнисе. Авыл халкы алдында ким-хур итеп тәрбияләмәде, тамагы тук, өсте бөтен булды. Авыл малайларында булмаган вилсәпидтә дә йөртте, сорагач, гармунын да алып бирде. Фәхирә әнисе бик ярата иде шул Рәис улын. Рәис тә әни­сенең кул астына керергә тырышты. Укудан кайтып, дәрес­ләрен хә­зерләү белән, әнисенә йорт эшлә­рендә булышты. Үзенең башлангыч белеме генә булган ана улының белемле булуын теләгән­дер, укысын, белем җыйсын ди­гәндер. Җиденче сыйныфка җиткәнче, Рә­искә өч авыл юлларын таптап, Зирекле Елга, Мачаклы, Сәпәй мәк­тәпләренә йөреп укырга туры килде. Җиденче сыйныфны тәмам­ла­ган елны, укырга китәр өчен, Фә­хирә әнисе фамилиясе белән ЗАГС бүлегенә белешмә алырга баргач, андый фамилияле кеше юк дип борып кайтардылар үзен. Шул вакытта тагын бер тапкыр үзенә тигән язмышка ачулану аралаш үпкәләп, аптырап кайткан иде. “Ничек булмасын инде ул, менә бит ул бар, кулында мәктәпне тәмамлаган таныклыгы да бар! Ул укыган мәк­тәпләр дә бар, уйнап үскән дуслары да исән-саулар!” Бераз уйланып йөр­гәннән соң гына белеш­мәне үз әни­се фамилия­сендәге Юрий исе­менә алырга кирәк булганы исенә төш­кән иде. ЗАГСка кабат баргач, аңа Юрий Харис улы исе­менә бе­леш­мә тоттырдылар.

Җидееллыкны бик яхшы билгеләренә тәмамлаган булса да, укуын дәвам иттерергә насыйп булмады аңа. 1957 ел иде ул. Ул елны әнисенең: “Улым, әнә аламачы Шәрип абыең да җиде сыйныф бетергән, нинди җавап­лы эштә эшли, белемле кеше. Мин сиңа башка ярдәм итә алмам инде, көчем юк”, – диде. Шуның белән Рәиснең укуга булган хыялына нокта куелды. Ә менә аның җиденче сыйныфны тәмамлаган таныклыгы белән әллә ничә авылдашы уку йортларына барып керде, диплом алдылар, аннан зур урыннарга күтә­релделәр. Хәер, укуын Рәис тә укыды. Башта кичке мәктәпне тәмамлады, аннан Чистай авыл хуҗалыгын механикалаштыру техникумына барып керде. Тик анысы соңрак булды...

“Бирде дөнья кирәкне, ел­а­маc­ка өйрәтте...” Хәсән Туфанның бу шигырь юллары Рәискә атап язылган кебек. Җиденче сыйныфны тә­мамлау белән, авыл картлары сорагач, колхоз таналарын һәм хуҗа­лык көтүен көтәргә алынды. Колхоз рәисе­нең, сине үзем трактор­чы­лык­ка укырга җибәрәм дип тә, сү­зендә тормыйча, ике ел буе сыерларга басудан салам ташырга, колхоз көтүен көтәргә мәҗбүр итүен дә, Чаллы урманнарына барып колач җитмәс наратлар кисәр­гә туры килүен дә, ар­миягә киткән­че Хәрби комиссариат ярдәме бе­лән шоферлар курсларын тәмам­лавын да, үз татарың паспорт би­рергә теләмә­гәндә, дусты Рәфәт белән юл сумкаларына әнисе суйдырган сарык итен салып, Казахс­тан­га Кызыл Орда шәһәренә китеп, кирпеч заводында эшләп, авырлыклар белән чит үзбәк кардә­ше ярдәме белән паспорт алып кайтуы турында да тәф­силләп, озаклап язып булыр иде...

Армиягә киткәнче, ул Азнакайда Промкомбинатта шофер булып эшләде. Промкомбинат директоры Гали Садыйков: “Мин сине эшкә алам, тик машинаны үзең төзә­тә­сең”, – дип, җимере­леп беткән “ГАЗ-93” самосвалы биргән иде аңа. Булачак машинасы кабина­сының ише­ген ачып баскычына басу белән, җимере­леп, җиргә төшкә­нен искә тө­шереп елмаеп куйды. Череп диярлек беткән “әрвахтан” ай ярым дигәндә өр-яңа машина ясап чыгып, эшкә алган җитәкчене дә, коллективта эшлә­гән шоферларны да шаккатырган иде ул. Моның сере склад мөдире Гали абыйсының Зирекле Елга авылы кешесе булуында иде. Ул серне баш­каларга сөйләп тормады.

Армиядә Германиядә өч ел ярым хезмәт итте Рәис, анда да машина йөртте. Туган ягына күк­рә­генә хәрби хезмәт отличнигы һәм икенче класслы шофер билгесе, спортта ирешкән уңышла­рын күр­сәткән күп санлы значоклар тагып кайтып төшкән иде. Армиядә хез­мәт иткәндә, үз әни­се белән үги әтисеннән килгән хаттан да куанычлырак хат алмагандыр ул. Анда: “Бүгеннән үз әниең, үз әтиең бар, барысына да әйт”, – дип язылган иде. Ул чордагы кичерешләрен үзе генә белә Рәис-Юра. Соңарган таны­лу­н­ың аңа әллә ни кирәге дә юк иде инде. Тапкан түгел, баккан – ана, дип белми әйтмәгәннәрдер.

Спортка булган хыялын тормышка ашырам дип, танышы янына армиядән Бөгелмәгә туры кайткан иде ул. 1965-1966 елларда Бө­гелмәдәге “Труд” спорт җәм­гыяте өчен ярышларда катнашып, Бөгел­мә чемпионы булды, Лениногорскида уздырылган ярыштан кубок та алып кайткан иде. Әнисе берүзе яши дип, Азнакайга кайтасы итте. Кайткач та әлеге шөгылен ташламады. Кайту белән туп-туры “Азна­кай­нефть”нең УТТ идарәсенә эшкә килде. Технологик транспорт ида­рәсе җитәкчесе Сәях Фәрхет­динов янына армиягә киткәнче эшкә ке­рергә дип килгәч, хезмәт итеп кайту белән алам дигән иде бит. Рәхмәт инде, бу юлы документларын карау белән, моңарчы кайда йөрдең, дип шелтәләп, шунда ук эшкә алды. Шуннан соң аның хез­мәт юлы шушы идарәдә нефть­челәргә хезмәт күрсәтүгә бәйле бул­ды. “Урожай” спорт җәмгыя­тенең Азнакай оешмасы җитәкчесе Раил Газизуллин да аны ярышларга чакырып торды. Үз авырлыгы җит­меш кило булуын исәпкә алып, күкрәктән этеп йөз илле, ыргым белән йөз унбиш килограмм авырлыкны буйсындыру аның ирешкән зур уңышы икәнен әйтеп торасы түгел. Беренче май бәйрәме де­монстрацияләрендә машина әр­җәсендә штанга күтәреп үтә иде. Эшкә карусыз булды. Нинди машинага утырталар, кая кушалар, шунда барды, нигә алай, нигә мин дип, артык сораулар биреп тормады, кабинасына кереп утырды да китеп барды. Эшкә карусызлыгы, аз сүзлелеге, техниканы яхшы бе­лүе өчен коллективта хөрмәт иттеләр үзен. Хезмәтен зурлап, беренче класслы шофер Газизов Рәис Харис улына “Татарс­танның атказан тран­спорт хезмәт­кәре” исемен бирде­ләр. Эшендә би­релгән Мактау кә­газьләрен санап бетерерлек тү­гел. Хатыны Зилә дә, Азнакай нефть һәм газ чыгару идарәсенең иң тынгысыз Җир асты ремонты цехында утыз дүрт ел дәвамында эш бүлеп бирүче булып эшләп, лаек­лы ялга чыкты. Алар ике­се бергә нефть тармагында җитмеш алты ел хезмәт куйдылар. Бер­дәнбер кызлары – Ли­лияләре хәзерге көндә Әлмәт шәһәре хас­таха­нәләрнең берсендә хезмәт куя. Оныкчыклары үсеп ки­лә.

Сугыш чоры баласы буларак Рә­ис-­Юрий бар авырлыкны үз җил­кәсендә татыды. Кимсетелү­ләр, тү­бәнсетүләрнең нәрсә икә­нен яхшы белә. Хәзер дә ул җанын тынгысызлап йөдәткән бер сорауга җавап эзләүдән туктамый. “Мин – сугыш чоры баласы... Мине сугыш ятим ит­те... Бү­ген сугыш та юк, ил дә тыныч, нигә ятим балалар аз түгел. Җимерелгән гаиләләр адым саен. Нигә шулай?”

Аларга карап, күңеле сыкрый, үзенең үксез балачагы исенә төшә. Шушы уйларын язып, газетадамы, берәр журналдамы бастырса, ятим балаларның саны бергә булса да кимер, дигән хыял белән яшәде ул. Яшьләнгән күзләрен кулъяулыгы белән сөртте дә, башлаган язмасын дә­вам иттерү өчен, күн тышлы дәф­тәргә үрелде Юрий Харис улы...


Нәфис ӘХМӘТ

--- | 28.04.2017

Татарстанда фаҗигале рәвештә яшь ярымлык сабый һәлак булган

$
0
0
28.04.2017 Фаҗига
Җан өшеткеч фаҗига 26 апрель көнне Бөгелмәдә булган. Өченче кат тәрәзәсеннән урамга егылып төшкән яшь ярымлык баланың алган җәрәхәтләрдән вафат булуын район газетасы хәбәр итә.

Күрәсең, сабый москит сеткасына таянган... Хәзерге вакытта тикшерү дәвам бара.

Тулырак: В Татарстане скончался полуторагодовалый малыш, который выпал из окна


---

--- | 28.04.2017

Баласы студент булган әти-әниләрнең акчасы арта

$
0
0
28.04.2017 Җәмгыять
Балигъ булмаган балаларны тәрбияләүче пенсионерларның, шулай ук баласы студентбулган әти-әниләрнең пенсиясе арта. Бу очракта иминият пенсиясенә фиксацияләнгән түләү арттырылып бирелә. Бер бала өчен әтисе дә, әнисе дә пенсиягә өстәмә түләү алырга хаклы. Әмма, бу түләүләр иң күбе өч бала өчен түләнә.

Әлеге өстәмә түләүләрне алу өчен теркәлү урыны буенча пенсия бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзең белән балаларның туу турындагы таныклыклары, 18 яшьтән узганнарның уку йортында белем алуы турында белешмә дә сорала. Өстәмә түләүнең төгәл суммасын пенсия бүлеге хезмәткәрләре исәпләп бирәчәк.

Балигъ булмаган балалардан тыш, студент балалары булган пенсионерлар да гадәттәгедән зуррак суммада фиксацияләнгән түләүләр алырга хокуклы. Моның өчен баланың көндезге бүлектә укуы шарт, түләүләр укуны төгәлләгәнче бирелә, шулай да балага 23 яшь икән, түләүләр туктатыла, - ди Россия Пенсия фондының Татарстан идарәсе җитәкчесе Эдуард Вафин.

Шулай ук студент укын ташлаганда, озак вакытка академик ял алганда, яки хәрби хезмәткә киткәндә дә түләүләр бетерелә.


---

--- | 28.04.2017

12 октябрьдә ахырзаман җитәчәк?!

$
0
0
28.04.2017 Җәмгыять
Дөнья бетүнең чираттагы датасын әйттеләр. Безнең планета быелның 12 октябрендә юкка чыгачак, имеш. Бу юлы Җир шарына 40 метр диаметрлы ниндидер космик объект яный икән.

Бер төркем галимнәр, тикшеренә торгач, галәмдә безгә таба зур тизлектә якынлашучы шул объектны күреп алганнар һәм аны планетабыз белән 12 октябрьдә бәрелешәчәк дип исәпләп чыгарганнар.

Нәтиҗәдә, Җир шарының озон катламы бетәчәк, бу исә климатның коточкыч үзгәрүенә һәм бөтен терек иясенең һәлакәтенә китерәчәк икән.


---

--- | 28.04.2017

“Җәясу” Пожарга китте

$
0
0
28.04.2017 Җәмгыять
Яз уртасы булуга карамастан, үткән атна ахырында табигать кар-бураннары белән шаккатырса да, җомга көн иртән иртүк ялтырап чыккан кояш бар җиһанны сөендерде. Нәкъ менә шушы көнне Кочко-Пожар авылының яңартылып килгән мәдәният йортында бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә һәм Экология елына багышланган VII районара “Җәясу” балалар фольклор фестивале шаулап үтте.

Проектның авторы һәм җитәкчесе - Тәнзилә ханым Паламарчук, ә оештыручылар -  “Туган як” газетасы редакциясе  белән Сергач районының мәгариф һәм мәдәният бүлекләре.

Клуб фойесы 14.00 сәгатькә  Кызыл Октябрь, Спас, Сергач һәм Пильна районнарының төрле авылларыннан матур милли костюм-күлмәкләр, калфак-түбәтәйләр киеп килгән  шат күңелле бала-чага белән тулды. Теләгән кеше биредә “Габдулла Тукай әкиятләре балалар иҗатында” дигән кул эшләре күргәзмәсе, шагыйрьнең тормыш юлына багышланган стенд материаллары һәм мишәр халкының ашлары, бакчада  милли бәйрәмнәр уздыру фотокүргәзмәсе белән танышты. Шул ук вакытта Сергач райпосы бүләк иткән татлы күчтәнәчләр белән балаларга кайнар чәй табыны да оештырылган иде.

Әзерлек эшләре, коллективларны теркәү бетүгә, барлык балалар үзләренең җитәкчеләре белән залдагы йомшак, уңайлы урындыкларга урнаштылар.

Иң беренче булып сәхнәгә Кочко-Пожар авылы башлыгы Рөстәм Абдуллин күтәрелде. Үзенең чыгышында Рөстәм әфәнде мәдәният йортын төзекләндерүдә финанс һәм физик ярдәм күрсәткән Сергач районы администрациясенә, өлкә татарлары автономиясенә, Мәскәүдәге якташларга, аеруча бик күп эшләр башкарган алтын куллы клуб хезмәткәрләренә рәхмәтләрен җиткерде һәм шушындый дәрәҗәдәге фестивальнең нәкъ биредә узуы белән чиксез горурлануын белдерде, ә бүгенге фестивальдә катнашучыларның һәркайсына уңышлар  теләде.

Фестивальнең сәламләү өлеше Шөбиле мәктәбе коллективының яз турында шигъри юллары һәм Пашат коллективы башкаруында “Без бит татар баласы” исемле матур җыр белән башланып китте, аларны Сергачның өченче номерлы мәктәбендә белем алучы Кочко-Пожар кызларының татар биюе алмаштырды. Аннары Тәнзилә ханым сәхнәгә хөрмәтле кунакларны – өлкә татарлары автономиясенең башкарма директоры Рамил Салихҗановны, Сергач районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Рушан Идрисовны һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Светлана Ерахтинаны чакырды.

Рушан Рафекович барча халыкны зур бәйрәм белән котлады, ә фестивальнең чишмә башында торган, аның проект авторы Тәнзилә Нурулла кызына җиденче ел башкарып килгән эчкерсез хезмәте өчен рәхмәтләрен  белдерде һәм шушы эшне киләсе елларга да уңышлы башкарып чыгарга аңа исәнлек-саулык теләп чәчәкләр гөлләмәсе тапшырды.

Светлана Александровна да үз чиратында барлык катнашучыларга уңышлар теләде һәм мондый чараларның кирәклеген ассызык-лады.
Чынлыкта исә быел язгы ташу булмаса да, фестиваль экранда җәясу күренешләрен чагылдырган презентация белән башланып китте һәм сәхнә түренә проектның авторы, аны әйдәп баручы Тәнзилә ханым Паламарчук чыкты. Ул балаларны, хезмәтләрен дә, көчләрен дә жәлләмичә аларны әзерләгән җитәкчеләргә, барча кунакларга рәхмәтләр әйтте.

- Без бүген юкка гына язгы ташкыннар вакытында җыелмадык, безнең әби-бабаларыбыз элек-электән табигатькә табынганнар, яз башында яр читләренә җыелып, төрле йолаларыбызны башкарганнар: яулык, бозларда учаклар агызып, күңелсезлекләрне, авыру-сагышларны аккан су белән озатып җибәргәннәр. Агымсуның, кар суының зур көченә, шифасына ышану бүген дә яши халыкта. Без әле дә шушы клубка гына җыелып булса да, ул йолаларны башкарабыз, яз суларының шифасына өмет итеп калабыз. Киләчәгебез якты, матур булсын, - диеп Тәнзилә ханым җиденче районара “Җәясу” фестиваленә старт бирде.

Ә фестивальнең төп программасын Пашат мәктәп-бакча фольклор коллективы башлап җибәрде. Гадәттәгечә, җитди итеп әзерләнгән әлеге төркем матур киемнәре, декорацияләре белән тамашачыларны таң калдырды. Аларның чыгышлары Экология елына багышланган иде. Габдулла Тукай әкиятләренең нинди генә персонажлары юк биредә: кечкенә Апуш үзе, Шүрәле белән бала-Шүрәлечик, бала белән күбәләк, Су анасы һәм башкалар.

Алар урманга кунакка килделәр, андагы саф һаваны сулап, матурлыктан ләззәт алдылар, җыр-биюләр белән үрелеп барган төрле уеннар уйнадылар, кешеләрне урманда тәртипле булырга, табигатьне сакларга өндәделәр.

Сафаҗай балалар бакчасының дүрт нәни кызчыктан торган фольклор төркеме “Бас кызым, Әпипә!”не оста биеде.

Кочко-Пожар балалар бакчасы коллективы җитәкчесе презентация ярдәмендә үзләренең 2011 елдан 2016 елга кадәр әлеге проектта катнашу тарихын сөйләде, ә балалар “Бала белән Күбәләк “ шигырен сәхнәләштерделәр, кечкенә кызчыклар милли кием кигән курчакларын күрсәтеп, татар һәм рус халкы биюләрен башкардылар.
Шөбиле коллективының чыгышы да тамашачы күңеленә хуш килде. Ул тулаем татар халкының уеннарын чагылдырды: кыз бала сеңлесенә “Баш бармак, балан үрдәк...” санамышын өйрәтте, ә аннары балалар барысы бергә рәхәтләнеп “Бүре”, “Тары чәчү” һәм “Кәрия-Зәкәрия” уеннарын уйнадылар.

Яндавишча балалар бакчасы фольклор коллективы апалары җитәкчелегендә “Каз өмәсе”н сәхнәләштерде. Милли матур күлмәкләр кигән кызчыклар һәм гармун тоткан малайлар “Каз канаты” җыры астында каз йолку күренешен күрсәттеләр. Кызларның итәгендәге түшкәләр нәкъ менә чын каз түшкәләре кебек иде, шундый туры китереп эшләнгәннәр. Алар апаларыннан яшь чакта уйнаган уеннары турында сораштылар һәм ул тәкъдим иткән “Ачык авыз” уенын бик яратып уйнадылар. Ә инде “ачык авыз” калган балаларның бирелгән җәзаны үтәүләренә: такмак әйтүләренә, яттан шигырь сөйләүләренә, биюләренә халык алкышларын кызганмады. Уен беткәч, малайларның гармун тотып, кызларның уенчык көянтәләргә  түшкәләр элеп, су буена каз юарга китүләре тамашачы күңелендә соклану уятты.

Шул ук авылның мәктәп коллективы Диляра Камалова башкаруында татар биюен һәм “Кәрия-Зәкәрия” уенын күрсәтте.

Номерлар арасында Тәнзилә ханым сәхнәгә К.Октябрь районы мәгариф, яшьләр һәм спорт эшләре комитеты җитәкчесе Әлфия Мөхәммәтҗанованы һәм “Туган як” газетасы редакторы Олег Әндәрҗановны чакырды. Әлфия ханым Нижгар төбәгенең талантларга бай булуын дәлилләп, бар дөньяга танылган якташларыбызны – Рәшит Ваһаповны, Хайдәр Бигичевны, Рамил Курамшинны һ.б. хөрмәтләп искә алды,  балаларның сәләтен ачар өчен дә мондый проектлар бик кирәк диде һәм әлеге фестивальдә катнашучыларга иҗади уңышлар теләде.
Олег Хөсәин улы барча  кунакларга сюрприз итеп, махсус Мәскәүдән кайткан талантлы җырчы, “Татар моңы” яшь башкаручылар телевизион конкурсы лауреаты, мөтеравыллы Ринат Закеровның чыгышын игълан итте. Аның искиткеч матур җырлавы, аңа гына хас булган үзенчәлекле тавыш, сәхнәдә үз-үзен тотуы тамашачыларның күңелен күтәрде һәм кайнар алкышларга лаек булды.

Ринатның җырлавыннан соң сәхнә тутырып Зур Рбишча мәктәбенең фольклор коллективы чыкты. Бу коллектив “Өч кыз” әкиятен сәхнәләштерде. Әлфия Рәфиятҗанованың “Балам өчен” шигырен сәнгатьле укуы залда утырган тамашачының берсен дә битараф калдырмагандыр дип беләбез. Алар шулай ук “Кәрия-Зәкәрия” уенын да уйнап күрсәттеләр.

Грибан клубы фольклор коллективы кызы Лилия Секамова татар биюен үзенчә матур башкарды.

Камка балалар бакчасының ике нәни сылукае башкаруындагы “Каз канаты”  биюен карап торуы да бигрәк рәхәт булды.

Иң зур, 25 кешедән торган фольклор төркем Сафаҗай мәктәбенеке иде. Алар үзләренең чыгышларында “Карга ботка”сы йоласын күрсәттеләр. Ботка пешкәнче балалар “Әпипә”не биеделәр, төрле уеннар да уйнадылар, такмаклар да әйтештеләр. Казандагы ботка пешүгә ашарга утырдылар, каргаларны да өлешсез калдырмадылар, ә инде чыгышларын “Яз килә” дигән җырны күмәк башкару белән тәмамладылар.

Семочкилылар чыгышларын “Ак каен” җыры белән башладылар. Аннары Эльмира Багаутдинова Ренат Харисның “Кеше кайчан матур?” дигән шигырен бик оста итеп укыды. Ахырда татар бию көйләре тезмәсенә “Вальс” бию коллективның чыгышына аеруча ямь өстәде.
Лопатин мәктәбендә белем алучы Печә балалары “Аулак өй”не яңача күрсәттеләр. Иң элек алар, олыларның өйдә юклыгыннан файдаланып, мендәр бәреш уйнап алдылар, ә инде әбиләре, кайтып кергәч, балаларга үзе уйнап үскән татар халкының “Кәрия-Зәкәрия”, “Түбәтәй” уеннарын өйрәтте.

Рус Пожары мәктәбендә укучы Кочко-Пожар балаларын туплаган фольклор коллектив фестивальдә беренче тапкыр гына катнашса да, аңа җитди әзерләнгән. Татар әбиләре ролен оста башкарган Альбина Әндәрҗанова белән Анна Шаипова экранда күрсәтелгән фотолар ярдәмендә авыллар бетүгә китерү-че проблемаларны ачыкладылар һәм милләтебезне дә шушындый язмыш көтмәсен иде дигән теләктә калдылар. Аннары алар урамда максатсыз уйнап утырган хәзерге заман балаларын бер мизгелгә генә телефон-планшетларыннан аерып, үзләренең яшьлек уеннары – “Түбәтәй”не уйнаттылар. Уен барышында балалар кызыгып китеп шигырь сөйләделәр, авыл такмак-лары җырладылар, биеп тә алдылар.

Әйтергә кирәк, рус мәктәпләрендә укучы балалар татар телен укымасалар да, аларның  милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне сак-лаулары шатландыра.

Уразавыл балалар иҗаты йорты коллективы татар биюе белән “Әбием” җырын әзерләп килгәннәр иде. Әлеге җырны башкарганда 6 яшьлек Ләйсән Гамалетдинова  сәхнәдә үзен чын артистларча тотты һәм аның чыгышы кайнар алкышларга күмелде.

Рәзил Вәлиевнең “Мәңгелек яз” шигыре белән Татар Моклокасы коллективының чыгышы башланды. Аннары ике туган Абдулдиановалар бигрәк матур, үзенчәлекле бию хәрәкәтләре белән татар биюен башкарганнан соң, ал чәчәк төсендәге милли күлмәкләр кигән кызлар триосы Габдрахман Әпсәләмов романы буенча төшерелгән фильмнан “Ак чәчәкләр” җырын искиткеч оста, күңелләрне җилкендерерлек итеп җырладылар. Шул ук коллектив башкаруында яңгыраган “Туган тел” җырын тыңлаганда, чын мәгънәсендә, туган телебез, туган илебез өчен горурлык хисләре кичереп утырдык дисәк дә, ялгышмабыздыр.


16 нчы сан астында Кече Рбишча мәктәбе чыгыш ясады. Коллектив җитәкчесе Хамисә ханым Шәрәфетдинова башта авыл турында шигырь укыды, аннары моңлы, көчле тавышы белән “Кыр казлары артыннан” дигән җырны сузып барлык халыкны сокландырды. Ул җитәкләгән фольклор төркем “Ремень сугыш” һәм “Яле, иркәм, чыгарам” уеннарын уйнап күрсәтте.

Мөтеравыл кызлары да фестивальдә, һәрвакыттагыча, югары дәрәҗәдә чыгыш ясадылар. Алар башкаруында Вәсилә Фәттахова репертуарыннан күпләр яраткан “Туган як” җыры яңгырады, ә инде “Җиләк җыю”ны  барча тамашачы яратып кабул итте, бигрәк тә нәни Җәмиләнең зурларча оста иттереп, тырышып биюе аларны аеруча сөендерде. Бу сөйкемле кызчык кечкенәдән сәхнә түрендә үсә, шуңа киләчәктә аны югары үрләр көтәчәгенә ышанасыбыз килә.

Камка мәктәбенең “Зимцәцәк” фольклор төркеме һәркемгә күптәннән таныш инде. Әлеге коллектив кызлары, аеруча малайлары үзләрен сәхнәдә һич тартынмыйча, иркен тоталар. Алар Камка татарларының борынгы җырын “Зимцәцәк”не җырлап күрсәттеләр, ә “Җан ияңне алам” дигән уенны оста, артистларча уйнаулары тамашачыны елмаерга мәҗбүр итте.

Фестивальнең азаккы катнашучысы - Уразавыл урта гомуми белем бирү учреждениесе коллективы әти-әниләр, укытучылар һәм укучыларның үзара мөнәсәбәте, БДИ проблемаларына кагылган сәхнә күренеше күрсәтте.

Шуның белән өч сәгатькә якын дәвам иткән фестиваль ахырына якынлашты һәм Габдулла Тукайның “Туган тел”ен күмәк башкару белән тәмамланды.

Ниһаять, сәхнәгә барлык коллек-тивларның җитәкчеләре чакырылды. Төп оештыручыларның берсе булган “Туган як” газетасы тарафыннан барча коллективлар дипломнар һәм спонсорлар тарафыннан әзерләнгән тәмле тортлар белән бүләкләнделәр, ә өлкә татарлары автономиясе фольклор төркеме җитәкчеләренә истәлекле бүләкләр тапшырды. Кочко-Пожар мәдәният йорты да читтә калмады – җитәкчеләргә бүләккә чәчәк бәйләмнәре бирде.

Кыскасы, тагын бер “Җәясу” фестивале – җиденчесе дә зур оешканлыкбелән үтеп китте. Рухи кыйблаларыбыз юкка чыга башлаган заманда балаларны татар рухлы, татар җанлы, татар телле итеп тәрбияләү, милли мәдәниятебезне, үзебезнең гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклап-үстерүгә юнәлтелгән әлеге проект бик кирәк һәм бик мөһим, ә мондый гамәлләрне Тәнзилә ханым Паламарчук кебек милләт җанлы шәхесләр булганда гына тормышка ашырып була. Шуңа күрә “Җәясу” дәвамлы, озын гомерле булып, Сергач ягында тагын күп еллар җәелсен иде дигән теләктә калабыз. Тик бу өлкәдә уйланасы уйлар, эшләнәсе эшләр дә байтак әле.

Форсаттан файдаланып, фестивальне оештыруда финанс ярдәм күрсәткән Сергач райпосы җитәкчесе Равил Мангушевка, “Ачка” хуҗалыгы рәисе Харис Хакимовка, “Континент” сәүдә үзәге директоры Фаил Хамзинга, Шөбиле ОРТсы җитәкчесе Фаил Арифуллинга, Осман хәзрәт Бадяутдинов җитәкчелегендәге Яңа Мочали мәчете мәхәлләсенә, РНКАТНОга чиксез рәхмәт сүзләре җиткерәбез.

Шулай ук олы рәхмәт сүзләрен Кочко-Пожар мәдәният йорты директоры Ибраһим һәм художество җитәкчесе Эльвира Мусиннарга, аккомпаниатор Азат Жиһаншинга һәм җыештыручы Әлфия Шакировага белдерәбез. Кабат очрашуларга кадәр, дуслар!


И.Садеков фотолары.


Кадрия СЯМИУЛЛИНА

--- | 28.04.2017

Татарстанда бер хатын-кыз барган җиреннән җир убылып юк булган (ФОТО)

$
0
0
28.04.2017 Хәвеф-хәтәр
Бу хәл Казанда була. Бүген иртән хатын-кыз юлын кыскартам дип газон өстеннән китә һәм юк була.

Бәхеткә, аның җир астына төшеп китүен янәшәдә эшләгән электриклар күреп ала һәм ярдәмгә килә.

Хатын-кызга әллә ни зыян килми.

Шәһәр уртасында 2,5 метр тирәнлектә җирдә чокыр хасил була, дип яза Әлмәт таңнары.

 

 



 


---

--- | 28.04.2017

Май бәйрәмнәрендә ничә көн ял итәбез?

$
0
0
28.04.2017 Бәйрәм
Халыкның иң көтеп алган бәйрәмнәре - май бәйрәмнәре. Күпләр әлеге ялларда бакча эшләрен башларга, өмә оештырырга, табигатьтә шашлык пешерергә планлаштыра. Әмма быел җәелеп ял итәрлек ялы гына булмас шул.

Гадәттә, май бәйрәмнәре ялы 5-6 көнгә сузыла иде. Ә быел 1 нче май бәйрәме өчен 29,30 нчы апрель һәм 1 нче май көнне ял итсәк, 9 нчы май — Җиңү көненә 8,9 көннәрендә генә ял итәчәкбез. Шуңа күрә дә рәхәтләнеп ял итү өчен, башта бар көчне бакчага яки башка өй эшләренә багышларга, ә аннан соң гына ял итәргә туры киләчәк. Күңелле һәм файдалы яллар теләп калабыз!

Чыганак: baltasi.ru


---

--- | 28.04.2017

70 яшендә дә кызлар башын әйләндерүче Фидан Гафаров шәхси проблемалары турында сөйләде (ИНТЕРВЬЮ)

$
0
0
28.04.2017 Мәдәният
Җырчы актерлар, гадәттә, мин – театр кешесе, эстрада минеке түгел, диләр. Татарстанның, Башкорстанның һәм Россиянең халык артисты Фидан Гафаров исә – театрда иң абруйлы артистларның берсе, эстрадада да аны уздыручылар сирәк. Өстәвенә 70 яшьлек артист әле бүген дә кызларның башын әйләндерә. Ул безгә театр проблемалары һәм шәхси мәсьәләләр хакында ачылып сөйләде.

– Артистлардан еш кына, үзебез күргәне дә җиткән, балаларыбызга артист булырга рөх­сәт юк, дигәнне ишетергә туры килә. Ә менә Сез улыгыз Азамат белән икегез бер сәхнәдә уйнап йөрисез.

– Мин аның театр институтында укыганын ул өченче курска җит­кәч кенә белдем. Чөнки тор­мышымның иң зур өлеше юлда үтте. Өчәр ай гастрольдә була идек. Балаларны әнисе үстерде, әнисе зур тормышка әзерләде. Укып бетергәч, Азамат татар “Нур” театрында эшли башлады. Соңрак аны башкорт драма театрына чакырып алдылар. Ул – бар яктан да килгән, иртә җитешкән артистла­рыбызның берсе. Аның “халык артисты” исемен алуы белән дә горурланып була, миңа исә улымның игътибарлы, акыллы, ярдәмчел булуы кадерле. Тамашачының спек­такль­дән соң кереп, малаең өчен рәхмәт, дип әйтүләре бөтен бүләкләрдән дә кыйммәтлерәк.
 
– Бүләк дигәннән, аның ниндие Сезгә аеруча кадерле?

– Миңа ике тапкыр ат бүләк иткәннәре бар. Чын ир-егет өчен бик шәп бүләк инде ул. Ләкин аны кая куясың? Баш тартырга туры килде. Бер юбилеема Камал театры кылыч бүләк итте. Менә анысы кадерле бүләк булды. Гомумән, бүләк­нең зурысын да, кечкенәсен дә яратам. Матур сүзләргә алданам да инде.

– Еш алдыйлармы?

– Нишләптер көнаралаш диярлек алданам. Кайчак, кызык ясап, күзгә төтен җибәрәләр. Мондый алданудан ләззәт аласың. Кайчак түрәләр кушуы буенча күзгә карап, керфек тә какмыйча алдыйлар. Бусы ачуны чыгара инде.

– Сез – усал кешеме?

– Якыннарыма куркыныч тудырсалар гына усал кеше. Болай холкым бик йомшак минем. Кешеләргә күрәләтә зыян салганым юк. Ялгыш кагылам икән, гафу үтенәм.

– Ләйлә Дәүләтова белән концертларыгыз капылт өзелде кебек. Бу уңайдан төрле сүзләр дә йөрде.


– Концертлар бөтенләй үк тукталмады. Әле күптән түгел Питерда концерт куйдык. Тамашачы шактый килгән иде. Дөресен генә әйткәндә, тамашачы Нурия Ирсаева белән чыгышларымны ярата, көтеп ала. Башка җырчылар булсынмы, артистлар беләнме чыгыш ясасам, зур мәхәббәткә хилафлык кылганмын кебек кабул итәләр. Чөнки Нурия белән без – илле ел буе сәхнә парт­нерлары, гомер буе чын мәхәб­бәтне уйнарга тырыштык. Юк, дөрес әйтмим, мәхәббәтне уйнап булмый, ул ихлас булганда гына тамашачыны ышандыра ала. Тормышта бер-беребезне еш тән­кыйтьлибез, ә сәхнәгә бөтен вак-төякне онытып, ярату өчен генә чыга идек. Халык сәхнәдә чын мә­хәббәт күрде. “Тапшырылмаган хат­лар”, “Галиябану” спектакльлә­рен­дә аерылышкан вакытларда үзебез тетри идек. Халисә Мөдәр­рисо­ваның “Бәхет хакы” спек­так­лендә дә уйнау юк, бары тик яшәү булды. Яшәү ул әсәр вакыйгаларын үзең аша кичергән вакытта гына була.

– Тормышта бер-беребезне еш тәнкыйтьлибез, дидегез. Ул нәрсәдән гыйбарәт?

– Гап-гади әйберләрдән. Аяк киеме күлмәгенә туры килмәсә дә, “эләктерә” алам. Миңа да, әйтик, 10 минутка гына соңга калсам да, шактый сүз тыңларга туры килә. Көлү, караш табигый булмаса да, бер-беребезне кисәтәбез. Безнең арада начар тәнкыйть булмады.

– “Бәхет хакы” спектаклен гади тамашачы автобиография итеп кабул итә.

– Анда, чыннан да, минем язмышка охшаш мизгелләр бар. Каһарманым улын югалткан кебек, мин дә олы улымны җир куенына иртә иңдердем. Кызымны табу күренеше дә тормыштагысына тәңгәл килә. Аны уйнаганда, кайбер мизгелләрдә сәхнәдә тыела алмыйча елый идем.

– Мөгаен, Сез ихласлык бе­лән кеше күңелен яулыйсыздыр. Сәхнә артында басып торганда да, урамда да яныгызда гел кызлар.

– Яшьләрнең янымда чуалуына үзем дә гаҗәпләнәм. Мин бит синең атаң яшеңдә, нишләп кү­зеңне уйнатасың, дип сорыйм кайчак. Әбием, әнием сезнең турында шултиклем яратып, сокланып сөй­лиләр иде, аларның яратуы күчкән, күрәсең, дип җавап бирүче булды.

– Кибеттә азык-төлек җыясы урынга, автограф таратам, диюегез чынлыкка туры килә алайса?

– Кабан күле буендагы бик затлы бер ресторанга кердем. Берзаман яныма урта яшьләрдәге ике пар килеп басты. Хатыннары танып алган да, кич белән Сез катнашкан спектакльгә барабыз, автографыгызны бирмәссезме икән, диләр. Иркенләп сөйләшеп тә утырдык әле. Мондый аралашулар миңа комачауламый, аннан гына әллә кем булып китмим. Ә менә үзем турында ни уйлауларын белеп тору – кирәкле нәрсә. Кеше иҗатыңны яратып яныңа килә икән, димәк, аның әйтер сүзе бар. Гадәттә, андый сүз ихлас була. Шуңа күрә мин халык фикерләрен мыегыма чорнап куям. Базарда, кибеттә туктатып автограф сорыйлар икән, монда инде Фәридә апагызга хыянәт итеп булмый. Гафу үтенеп, эшне тәмамлыйм, аннары гына автограф бирергә, фотога төшәргә була.

– Тормышта Сезнең өчен иң кадерлесе нәрсә?

– Иң кадерлесе – тамашачым. Мине ашаткан, киендергән, роль­ләремне яраткан тамашачымның булуы – минем өчен зур бәхет. Бү­генге көнем дә кадерле. Иртәгә нәрсә буласын беребез дә белми бит. Шуңа бүгенге көнебезне мәгъ­нәле итеп үткәрә белергә кирәк.

– Сез – театр дөнья­сында да, эстрадада да абруй казанган артист. Бездә исә популярлыкны мал белән исәпләргә яраталар.

– Малга гомерем буе исем китмәде. Кесәмдә бер миллион сум акчам булса, кичкә хәтле таратып бетерәчәкмен. Мохтаҗлар да җитәрлек, хыялын тормышка ашыра алмыйча интегүчеләр дә шактый, туганнарны да рәхәттә яш­­ә­тәсе килә. Банкларга салып җыйган бер тиен дә акчам юк. Гомер буе бер фатирда яшәдем. Улым Азаматны башка чыгарырга вакыт җиткәч, шул фатирны сатып, ике кечкенәне алдык. Бөтен байлыгым шул. Кайчак, нишләп синең бакчаң, шәһәр читендә йортың юк, диләр. Минем бакча да, йортым да – бөтен ил ул. Нишләп мин ниндидер сутыйларга бикләнеп, казынып ятарга тиеш әле? Урыным – халык арасында. Миңа аралашу, фикер алышу ошый. Халык арасында мин – кадерле кеше.

– Тормышыгызда югалтулар да булган. Мондый кайгыларны ничек үткәреп җибәрергә?

– Эчтән сыкрасам да, тышка чыгармадым. Тышка чыгарып, кызгандырудан ни файда? Кызгану ул утка бензин өстәгән кебек, кайгы китми, арта гына. Аннан бит гаи­ләм­нең күз карашы миндә, сыгылсам, алар да сыгыла. Бирешмим икән, алар да хәсрәтне үткәреп җибәрү юлларын эзлиләр. Сынауны Аллаһы Тәгалә яраткан бән­дәләренә бирә. Күрәсең, без – ярат­кан бәндәләредер инде. Өл­кән улым Айбулатны югалту ай ачы булды. Ул: “Әти, мин бу тормыш өчен яратылмаганмын, монда ялган күп, гаделлек юк”, – дип әйтә торган иде. Талантлы музыкант, виртуоз гитарист, җырчы иде. Шигырь­ләр дә язган, ләкин беркайчан да күрсәткәне булмады. Аның вафатыннан соң табып алдык та, фикерләренең тирәнлегенә хәй­ран калдык. Үз кулларым белән редакциягә илтеп бирдем, бастырып чыгардылар. Улымнан шушы кечкенә генә ядкәр калды.

– Театрның төрле чорларын кичергәнсез. Бүген театр нинди хәлдә? Югалтулар күбрәкме, табышлармы?


– Театрда бүген лидер юк. Ул бөтен җирдә дә шулай. Элек лидер бар иде. Социаль геройлардан Әхтәм Абушахманов, мелодрамалар буенча Нурия Ирсаева, Фидан Гафаров лидер булып торды. Бүген­ге буынны алсак, алар барысы да бертөрле. Халык театрга герой карарга килә. Ә бүген герой үстерү ниятендә беркем дә эшлә­ми. Театр ул – кечкенә генә бер дәү­ләт. Геройларсыз дәүләтне нинди язмыш көтүен сез үзегез дә беләсез. Футбол, хоккей кебек уеннарны алыгыз. Анда бит әйдәп баручылар бар. Халык нәкъ менә аларны карарга, алар өчен җан атарга килә. Театрда герой үстерү турында уйласалар, тамашачыны театрга ничек тартырга дигән сорау үзеннән-үзе хәл ителер иде.

– Драматургиядә хәлләр ничек?

– Бу өлкәдә дә артка борылып көрсенер хәлгә калдык. Элек бит халык белән очрашулар үткәрелә, аннан драматурглар белән утырып сөйләшеп, иң борчыган мәсь­әләләр турында әсәрләр иҗат ителә иде. Туфан абый көндәлек­ләрендә ничек пьеса язуы турында аңлаткан. Баксаң, Марсель Сәлим­җанов, Туфанюга, фәлән темага пьеса кирәк бит әле, дип әйтә торган булган икән. Йә булмаса, Туфан ага, Марсель, авылда менә шундый хәлләр, дип телефоннан шалтыраткан, режиссер, яз, дигән. Туфан Миңнуллин пьесалары шуңа күрә бүген дә актуальлеген югалтмый. Йә булмаса, Флорид Бүләковны алыйк. Профессиональ түгел, театр үзе чакырып, җәлеп итеп, эшләтеп, бу шәхестән драматург ясаган. Бүген аның әсәрләрен кайда гына сәхнәләштермиләр! Уртага салып эшләгән эш бәрәкәтле, дип тикмәгә генә әйтмиләр бит инде.

– Озакламый Май бәйрәм­нәре  җитә. Сезнең өчен иң рәхәт ял кайда?

– Миңа туктаусыз хәрәкәттә булырга кирәк. Хәрәкәт ул концерт кую, театр уйнау гына түгел. Хә­рәкәт ул – үз өстеңдә эшләү, ка­милләшү дә. Шулай дигәч, кайчак, Сез өйдә дә туктаусыз репетиция ясыйсыздыр инде, эш арасында гел җырлап йөрисездер, дип әйтәләр. Юк, мин аш пешергәндә, юынганда җырлый торган кеше түгел. Бер эшкә алынам икән, аны ахыргача җиткерәм. Җыр өйрән­гәндә дә башка эш турында уйларга яратмыйм. Ял итәргә җай чыкса, иң яраткан җирем – табигать, авыл. Өй болдырына чыгып, тәмәке кабызып җибәрү генә дә тәнгә дә, җанга да ял бирә, яшәреп китәсең. Яшәреп дигәннән, иң зур проблема ул минем. Күңел һаман яшь, һич картаеп булмый.
 


Гөлинә ГЫЙМАДОВА

--- | 28.04.2017

"Кызыбызның акылга зәгыйфь икәнен белгәч, ирем безне ташлап, бүтән гаиләгә китте"

$
0
0
29.04.2017 Язмыш
Узган җәй көннәренең берсендә авыр сумкаларымны асып, көч-хәл белән кибеттән чыгып бара идем (хәзер бит супер-гипермаркетлар ясап бетерделәр, керсәң, кирәген дә, кирәкмәгәнен дә тутырып чыгасың), шулчак артымнан кемдер килеп кагылды. “Әллә Айгөл инде? Ни хәлләрең бар, дустым? Алланың рәхмәте, карале, күрештек бит!” – диде ханым.

Мин ни әйтергә белми терәлеп каттым. Кем соң әле бу дип, йөзеннән таныш чалымнар эзләп, танырга азапланганымны күреп, ул:
– Әллә танымый да инде? Мин бит бу – Диләрә (исемнәрне үзгәрттем), яшьлек дустың. Балалар да бер тирә иде бит, –дип аңлатырга тырышты.
– И-и, әйе бит әле, кара инде тишек хәтер! Диләрә шул, – дип, дустымны кочаклап алдым.

Әмма тулырак гәүдәле, елмайганда бит урталары батып, күзләре уттай янып торучы, бер урында биш әйләнүче чая Диләрәм түгел иде бу. Каршымда – вакытыннан иртә картайган, битен җыерчык сарган, чандыр гәүдәле, күзләре төпсез күлне хәтерләткән, миннән күпкә олы чырайлы хатын-кыз басып тора. Өс-башының да әлләни рәте юк: юа-юа төсе беткән футболка белән күптән модасы чыккан итәк, аягында таушалып беткән резин итекләр... Киемнәре иске булса да, ару, дустым чисталыгын югалтмаган.

Сынаган язмыш дустымны! Аның минем белән бик тә сөйләшәсе, серләшәсе килә иде кебек.

– Вакытың бармы? Әйдә, әнә тегендә эскәмия бар, ял итеп алырсың, – дип, ул мине үзе белән ияртте. Вакытым бар иде, чөнки поселогыбызга кайтучы автобус китте, ә чираттагысын тагын бер сәгать көтәсе.
– Син үзгәрмәгәнсең, һаман да элеккеге Айгөл! Тормышың яхшы, ахрысы, – диде Диләрә.
– Әйе, Аллага шөкер, гаиләм, балаларым бар. Сөбеһаналла, үсеп киләләр. Үзең ничек соң? Син бит монда яшәми идең? Кайчан кайттың?
Күптән күрешкән юк икән шул, чутлап чыгардык – 18 ел!

– Сорама да инде минем хәлләрне, – дип, көрсенде дустым, шуннан үткәннәрен сөйли башлады. – Син минем бүтән милләт кешесенә кияүгә чыкканны белә идеңме әле? Әти белән әни, дини кешеләр үк булмасалар да: «Берүк нәселебезне бутамагыз! Татарны алыгыз, татарга барыгыз!» – дип тукып торалар иде. Ә мин нәрсә?! Тыңламадым, әти-әниемнең хәер-фатыйхасын алмыйча, рус кешесенә кияүгә чыктым. Авырлы идем шул. Ирем Вадим еракта эшли иде, шунда китеп урнаштык.

Улыбыз туды, ләкин, алты айлык була дигәндә, үпкәсенә салкын тиеп, бәбкәчебез үлеп китте. Икенче балабызны кадерләп-сөеп үстергән идек, анысы да гомерле булмады. Иремнең туган авылына кайткач, су коенганда батып үлде. Өч көн эзләгәч кенә таптылар. Улыбызга уналты яшь иде... Аннан кызыбыз туды. Ләкин ул акылга зәгыйфьрәк...

Дустымны тәннәрем чемердәп, эсселе-суыклы булып тыңладым.

– Ә монда кайда, кем белән яшисең? – дип сорадым, бераз зиһенем туплагач.
– Әнием исән-сау, Аллага шөкер. Әтием күптән үлде инде. Гафу итмәделәр алар мине: “Гомердә булмаган хәлне күрсәттең, нәселебезне пычраттың”, – диделәр. Яннарына сирәк кайттык. Хәзер әниемнең аяклары йөрми, урын өстендә ята, аны карарга кайттым. Хәер-фатыйхасын алып каласым килә. Әй, дустым, минем күргәннәр инде...
– Ә ирең кайда соң?
– Кызыбызның акылга зәгыйфь икәнен белгәч, безне ташлап, бүтән гаиләгә китте. Ирләрнең күбесе авырлыкны күтәрә алмый бит. Мин аңа рәнҗемим. Кайчандыр шул ир дип, әти-әниемнең хәер-фатыйхасын алмыйча, аларны язмыш кочагына ташлаган идем. Алар рәнҗешедер...

Кайгы-хәсрәттән Диләрәнең күзләрендәге нур, битләренең алсулыгы юылып беткән. Дустымның җанын биләгән сагыш аның гәүдәсен бөрештереп китергән, ябыктырып, кечерәйтеп калдырган. Нервыдан, авыр эштәнме – кул бармаклары да кәкрәйгән. Шулчак минем: “Их, усал язмыш, нишләттең син бу баланы?!” – дип кычкырасым килде. Диләрә соңгы сүзләрен сөйләгәндә мин язмыш белән «талашып» утыра идем.
– Ярый, дустым, кызым белән әнине күршегә генә калдырып, ипигә генә чыккан идем бит мин. Сине күргәч онытылдым, – диде ул.

Телефондагы сәгатькә карасам, минем автобус килергә дә ун гына минут калган. Диләрә белән кочаклашып, тагын күрешергә сүзләр куешып саубуллаштык.
 


Айгөл ВӘЛИУЛЛИНА, Азнакай

--- | 28.04.2017

"Матбугат.ру"cыз яши алмыйм, бетерегез тизрәк вирусны!"

$
0
0
28.04.2017 Интернет
Әнә шулай дип шалтыратты безгә бер укучыбыз. Дөресен генә әйткәндә, вируска зарланып шалтыратучылар, язучылар күп булды бу арада. Ничә көн инде "Матбугат.ру"ны вирус җәфалый.

9 ел эшләү дәверендә бу беренче шундый очрак. Вируслар булмады түгел, әмма алар "дәвалана" иде. Әмма бу юлы хәлләр җитдирәк. Шулай да бу вирус сезнең компьютерга зыян китермәс, борчылмагыз. Шунысы гына бар. Сайтны Яндекс яки Гуглдан җыеп ачсаң, Сбербанк дип язылган реклама чыга һәм "Матбугат" ачылмый. Шул ук вакытта браузерда адресны кулдан җыйсагыз, сайт нормаль эшли. Смартфон һәм телефоннардан керүчеләр дә уңайсызлык кичерергә мөмкин. Чөнки сайт белән параллель рәвештә (яки сайт урынына) башка сайт ачыла. Нишләтәсең, "Матбугат.ру" - зур проект. Сайт популяррак булган саен аңа атакалар да ешрак һәм көчлерәк була. 

Әлеге минутларда вируска каршы эшләр алып барыла. Мәсьәләне хәл итү юлы инде табылды. Сайт сезгә уңайсызлыклар тудырган булса, гафу итәрсез. Шулай ук безгә шалтыратучы һәм язучы укучыларыбызга битараф булмаганнары өчен рәхмәтебезне белдерәбез!
---

--- | 28.04.2017

Язучы Айдар Хәлим авыр хәлдә

$
0
0
28.04.2017 Әдәбият
Күренекле татар язучысы, публицист, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим каты авырудан катлаулы операцияләр кичерде. Бүген әдип өендә генә, хәле төрлечә. Аякка басу өчен дәвалану курслары үтәргә кирәк. Язучы кыйммәтле даруларга да мохтаҗ.

Хөрмәтле милләттәшләр, әдипкә ярдәм йөзеннән аның китапларын сатып алып финанс ярдәме күрсәтсәгез иде, дип хәбәр салды "Шәһри Чаллы".  

Айдар Хәлимнең китапларын татар китаплары сатыла торган кибетләрдән һәм өеннән килеп алырга мөмкин. Аның өй телефоны: (8–85552) 35–40–86.
---

--- | 28.04.2017

21 нче гасыр баласыннан сугышта үлеп калган Солдат абыйга АЧЫК ХАТ

$
0
0
29.04.2017 Җәмгыять
Ничә дистә еллар узгач, күңел түремдә йөрткән иң кадерле рәхмәт хисләремне, иң кайнар йөрәгем серләрен җиткерергә Сиңа хат язарга булдым, Солдат абый.

Минем битләремнән назлы җилләр иркәли, сандугач сайраган, агач яфраклары лепердәшкән авазлар йөрәгемә керә һәм шушы авазлар сугыш кырында ятып калган солдат абыйларның кайтавазын ишеттерә:
- Үзебез еракта калсак та, җаныбыз туган якларда...
 
Тәңкә-тәңкә яуган карлар, киң кырларда җәйрәп утырган башаклар җыры гүя Сезне туган якка чакыра сыман. Ишетәсеңме, Солдат абый?
 
Авылымда елмаючы бәхетле йөзләр күрсәм, самими шат нәниләр авазы ишетсәм,тыныч күктә зәңгәрсу ак болытлар йөзсә, йолдыз –йолдыз булып язгы чиста саф тамчылар тамса, беләм: болар бөтенесе дә сезнең рухыгызга дога кыла кебек. Аларга кушылып, мин дә изге догамны кылам. Сизәсеңме, Солдат абый?
 
Әгәр мин тыныч өйләрдә яшим, иркен, матур мәктәпләрдә укыйм, айлы кичләрдә дусларым белән серләшеп утыра алам икән, кешеләргә шатлык өләшәм һәм җирдә эз калдыра алам икән, беләм – бу җирдә сезнең матур яшәвегез өчен меңләгән солдатларның каны түгелгән. Сезнең түгелгән каннарыгыз инде ничәмә буыннарның мәңге онытылмаслык йөрәк ярасы икәнен аңлыйбыз, Солдат абый.
 
Эх, Солдат абый! Син дошманны куып үткән йөзләрчә шәһәрләрне, син кан коеп азат иткән дистәләрчә ил һәм калаларны күрә-күрә, син корбан булган Алман иленә, син азат иткән Германиягә барып, кабереңә үз кулларым белән бер генә мәртәбә булса да, чәчәк куярга өметләнәм. Нәни башымны синең рухын сакланган изге туфракка куясым килә. Һәм шунда мин Сиңа ишетелерлек итеп: “Без Сезне онытмадык, Сезгә мәңге бурычлы без! ”- дип, яңгыратып бар җиһанга кычкырыр идем.
 
Әй, Солдат абый, ничә дистә еллар узса да, Җиңү көннәрендә мин әле дә синең белән җитәкләшеп, бер генә мәртәбә булса да, башымны югары күтәреп, урамнан узарга хыялланам. Син миңа берүк ачулана күрмә, буш хыяллар, татлы уйлар икәнен үзем дә аңлыйм. Шулай да.. Күңел нидер көтә, каядыр ашкына сыман. Уйларым ерак-еракларга барып тоташа. Сезнең арагызда ничәмә-ничә баласын ятим калдырып сугышка киткән, газиз әнкәсен, сөекле хатынын елатып, хәтта бер генә мәртәбә булса да, “әти” сүзен ишетмәгән солдатлар барлыгы җанны өшетә, күңелне тырный.
 
Кадерле, Солдат абый! Иртән әниемнең назлап уятуыннан җылы юрган астында иркәләнеп ятканда да минем уйларым еракка, сезнең янга юнәлә. Юк, Юк... болай очрашу мөмкин түгел икәнлеген бик яхшы аңлыйм. Һәр кич саен йокларга ятканда Ходаемнан төшләремдә генә булса да, Синең белән очрашуны сорап ятам. Син күргән газап-михнәтләрне, син кичергән хисләрне үз авызыңнан ишетәсем килә минем. Ләкин уйга калам. Сөйләсәң дә мин аларны киләчәк буынга җиткерә алырмынмы? Сез күргәннәрне тел белән әйтеп, каләм белән генә язып бетереп буламы соң?! Әйе, ничәмә-ничә буыннарның йөрәкләрендә сызлый ярасы, ә үткәнгә ничек барасы? Бу сүзләр сугышта үлеп калган меңләгән солдат аналарыннан, солдат хатыннарыннан, солдат туганнарыннан, солдат балаларыннан ишетелеп, ерак-еракларга сагышлы моң булып тарала.
 
...Күңел кылын, эх, бер тартасы,
Ә үткәнгә ничек кайтасы???
 
Мин шуны уйлыйм әле, Солдат абый, дөньяда ниндидер могҗиза булып, син тагын бер генә тапкыр җир йөзенә күз сала алсаң иде һәм шунда син үзең кебек һәлак булган меңнәрчә якташларың, миллионнарча ватандашларың исеменнән, бөтен галәмгә ишетелерлек итеп әйтер идең:
- Кешеләр, уяу булыгыз! Безнең аяныч язмышлар җирдә бүтән кабатланмасын, килер буыннарга сугыш афәтен күрергә язмасын, язмасын...
 
Әйе, Солдат абый, кабатланмасын, язмасын. Без, ХХI гасыр балалары, барыбыз да шул теләктә. Сез яулап алып биргән тыныч тормышның кадерен белербез һәм сакларбыз. Сез безгә ышаныгыз. Тыныч йокла, рәхмәт Сиңа,Солдат абый.
 
Лилия Таһирова, Пыжмара мәктәбе укучысы, Хезмәт
 


---

--- | 28.04.2017

Сеңлем рухы мәҗбүр иткән (ЯЗМЫШ)

$
0
0
29.04.2017 Язмыш
Розалия апаның сөйләгән вакыйгасына битараф кала алмадым. Аны сезгә дә җиткерәсем килә. –Яңа ел алдында зур кайгыга юлыктык, – дип башлады ул сүзен.

– Октябрь аенда гына 50 яшьлек юбилеен гөрләтеп уздырган сеңлебезне яман чир бер ай ярым эчендә бакый дөньяга алып та китте. Бу югалту безнең өчен бернәрсә белән дә алыштырып булмый торган кайгы булды. Бөркеттәй нык характерлы киявебезнең, канаты каерылган кош кебек боегып, яшәргә бөтенләй теләге булмавы, безне тагы ныграк хәсрәт утына сала. Сеңлебез артыннан китеп бармаса ярар иде дип куркып торабыз әле... Әмма сүзем бөтенләй бүтән кеше турында.

 Бер көнне болай да авыр кайгыбызны икеләтә тирәнәйтеп, минем янга сеңлемнең яшүсмер чактан гел бергә йөреп, аннары гаиләләре белән аралашып яшәгән дус хатыны Мәдинә елап килеп керде дә: “Розалия апа, зинһар, кичерә күрегез мине! Түзәр чарам калмады бүтән.

Гүзәлия минем кызларымны алып китәргә тора бит. Ничек коткарып калырга икән җан кисәкләремне? Алардан да кадерле беркемем дә юк бит минем бу дөньяда! Ярдәм итегез, Розалия апа, алай каты бәгырьле булмагыз, зинһар, бәхилләгез мине!” – дип аягыма килеп егылып үксеп-үксеп елады. Мин Гүзәлия сеңлемнең исемен ишетүгә, зиһенем буталып, баскан җиремдә катып калганмын икән. Ә ул яшьләренә буыла-буыла, эченә сыймый башлаган ташкынга юл ачты. “Гүзәлияне бары тик мин генә үтердем... Мин аның үлемен теләдем... Хәзер ул миннән үч ала, көн дә төшемә кереп йөдәтә. Нәрсәләр генә эшләп карамадым инде, барыбыер мине үзеннән җибәрми, рухы янымда йөреп, гел усаллык эшләп, тормышымның астын-өскә китерә бара. Зур кызымның күкрәгендә яман шеш таптылар, икенче кызым гаиләсе белән юл һәлакәтенә очрап, үзе әле дә хастаханәдә ята... Сезгә әйтәм, Розалия апа, балаларым, оныкларымның ни гаепләре бар соң биредә?!

Мин болай буласын белмичә эшләдем бит... Инде төшемдә генә түгел, өнемдә Гүзәлия белән сөйләшәм, болай дәвам итсә, психушкага барып эләгүем дә ихтимал. Башка чарам калмагач, сезгә килергә мәҗбүр булдым, чөнки Гүзәлия рухы миңа барын да сезгә сөйләп, бәхиллегегезне алырга куша. Әйе, мин Гүзәлиягә күпме бозым ясаттым, фотосурәтен 3 табутка салып җиргә күмдердем. Ни өчен дисеңме? Чөнки тормыш бар уңышларны аңа гына бүләк итә барды: яхшы укыды, югары белем алгач ук шәһәр хакимиятенә эшкә керде. Менә дигән егеткә кияүгә чыгып, сау-сәламәт балалар үстерделәр, өйләнешкәч үк 2 бүлмәле фатир сатып алдылар, аннары коттеджда яшәп, иң яхшы чит ил машиналарында гына йөрделәр, ел саен чит илләрдә ял иттеләр. Ә мин? Гүзәлиядән ни җирем ким иде соң?!

Балачактан әнием белән фермада сыер саудым, бозаулар карадым. Тирескә баткан итекләрне чишкән саен, нечкә үкчәле затлы түфлиләр турында хыялландым. Исерек әтидән качып әни һәм 4 энем белән салкын сарайларда яшеренгән чакта җылы бер почмак табылуын, әнине, энеләремне бу хурлыктан яклар өчен, әтинең аракыга тончыгып үлүен теләдем. Ә ул үлгәч тә, тормышыбыз җайланмады, әни үзе эчүгә сабышып, өйгә төрле ирләр йөртә башлады. Энеләрем минем өстә булдылар, шулар аркылы югары уку йортына керү турында сүз дә булмады.

Гаилә корырга вакыт җиткәч, минем яшерен яратып йөргән егетем иптәш кызыма өйләнде. Туйларында шаһидә булу миңа нинди җан газаплары китергәнен белсәң иде! Барына да түздем, сыкрануларны беркемгә дә сиздермәдем.

Озакламый мин дә кияүгә чыктым, ләкин ул наркоман булып чыкты. Улым тугач, врачлар аңа ДЦП диагнозы куйдылар. Нарасыем озак яшәмәде, әтисе дә передозировкадан дөнья куйды. Икенчегә кияүгә чыккач, каенанам яшәргә бирмәде, мин кызымны алып Викторга чыгып китәргә мәҗбүр булдым. 3 нче ирем алтын куллы булса да, йомшак характерлы иде, эчәргә яратты, шулай аның белән дә мал җыеп, яхшы машиналар, коттеджларда яшәргә насыйп булмады...

Мин михнәт чигеп яшәгәндә, Гүзәлия бәхет дәрьясында йөзде: ире дә бар капризын үтәргә көтеп кенә торды, балалары да бернинди газап кичермәделәр. Ә бит мин Рәмилне дә үземә каратырга тырышып, фотосурәтен берничә багучыга алып барып карадым. Аның энергетикасы көчле диделәр, фотолары сары төскә кереп, ритуаллар башкарырга мөмкинлек бирмәде. Гүзәлиягә булган мәхәббәте комачаулады, күрәсең! Розалия апа, акылдан шаша бу, дип уйлама, Гүзәлия сезгә һәм балаларына җиткерергә кушты – Рәмил миңа килергә ашкынмасын. Ул яшь әле, ир кешегә үзенә генә яшәве бик авыр, әгәр яхшы күңелле хатын-кыз очратса, аны мине яраткан кебек үк үз итеп кабул итегез, тормышларын рәткә салып җибәрергә булышып җибәрегез, дип әйтергә кушты”, – дип сөйләде Мәдинә  тагын да зур афәткә калдырып.

“Серле телефон”га бу хәлне сөйләвемнең сәбәбе – зинһар, һәркемнең колагына ишеттерсәгез иде, кеше язмышы белән уйнамасыннар, кылган явызлыклар барыбер эзсез югалмый, 70 кат тиреңне тунап барыбер үзеңә, балаларыңа әйләнеп кайтачак ул.

Бозым ясату түгел, борынгылар хәтта карганырга да кушмаганнар. Әнием һәрвакыт безгә: “Каргыш сүз беркайчан да әйтмәгез, чөнки каргыш иясен табалмыйча йөреп-йөреп хуҗасына кире әйләнеп кайта икән”, – дип кисәтә иде. Аңлыйм, кызган, нәфрәтләнгән чакта, бәлки, корбан теләгән җан башкарган усаллык нәтиҗәләрен күреп канәгатьлек күчерүен кичерәдер дә.

Әмма ләкин озакламый аның “җимеше”н үзең яки газиз җаннарың “татый” башласа, әлегә кешелек сыйфатын югалтып бетермәүче өчен моннан да ачырак, моннан да зур үкенечнең булуы мөмкин түгелдер. Аннары йомры агач ике башлы булуын һич тә истән чыгармасыннар иде”, – дип йомгаклады сүзен Розалия апа.    

Рәүфә КАНГАЗИНА, Өмет


---

--- | 28.04.2017

Казан үзәгендә коточкыч юл һәлакәте булды (ВИДЕО)

$
0
0
29.04.2017 Хәвеф-хәтәр
Вахитов районының Чернышевский һәм Мәскәү урамнары чатында "внедорожник" югары тизлектә “Хенде” җиңел машинасы белән бәрелешкән. Бәрелү көче зур булганлыктан, машиналар юл читендәге тимер койманы кубарган. Машиналарның икесе дә җитди зыян күргән.
Социаль челтәрләрдә Казан уртасында булган коточкыч юл һәлакәтенең видеоязмасы пәйда булды.          


---

--- | 29.04.2017

Ильяс Халиков концертыннан ВИДЕО һәм ФОТОЛАР

$
0
0
29.04.2017 Шоу-бизнес
Шушы көннәрдә Казандагы Филармония залында Ильяс Халиков концерты булып узды. Ильяс - танылган җырчы, никахлар һәм хәләл мәҗлесләр алып баручы, дини темаларга җырлар башкаруы белән тамашачы күңелен яулаган кеше. Концерттан видеорепортаж һәм фотолар сезнең өчен:

 

 

 

 

 

 1

 2

 3

 4

 5

 6

 7

 8

 9

 10

 11

 12

  13

14

 


---

--- | 29.04.2017
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>