Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Быелгы Тукай бүләгенә кандидатлар расланды

$
0
0
16.03.2013 Мәдәният
Татарстан президенты каршындагы дәүләт бүләкләре комиссиясе 2013 елгы Тукай бүләгенә җиде кешене намзәт итеп раслады. Быелгы намзәтләр арасында кайбер еллардагы кебек иҗат төркемнәре юк, һәрбер намзәт аерым-аерым тәкъдим ителә. Менә алар:

 

Рәссам Ильяс Айдаров – 2005-2012 елларда Габдулла Тукайга багышланган сәнгать әсәрләре һәм Уральски белән Казандагы Тукай музейларында үткән тематик күргәзмәләре өчен.

Язучы Нәбирә Гыйматдинова – “Мәхәббәттә гөнаһ бар”, “Синдә минем хакым бар” китаплары, “Хатыннар сагышы” әсәре өчен.

Язучы Клара Булатова – ике томлы “Сайланма әсәрләре” өчен.

Актриса Алсу Гайнуллина – Осетин драматургы Геор Хугаевның “Кара чикмән” әсәрен сәхнәләштергәндә Биртәтә образын, Гаяз Исхакыйның “Курчак туе” әсәрен Мансур Гыйләҗев һәм Ризван Хәмид инсценировкасында сәхнәләштергәндә Наташа образын, Зәки Зәйнуллинның “Арбалы хатыннар” әсәрен сәхнәләштергәндә Сөяксез Гайшә образын тудырган өчен.

Рәссам Софья Кузьминых – Тукайга багышлап күн мозаикасы белән башкарылган әсәрләре өчен.

Җырчы Гөлзада Сафиуллина – 1983-2007 елларда “халык тарафыннан яратып кабул ителгән һәм мәдәнияткә һәм сәнгатькә зур өлеш керткән концерт програмнары” өчен.

Композитор Шамил Тимербулатов – “Җиңүнең хатын-кыз йөзе” исемле бишенче симфония өчен.

Сәнгать белгече Розалина Шаһиева – “Бакый Урманче”, “Әхсән Фәтхетдинов”, “Фиринат Халиков. Кичке Казан”, “Абрек Абзгильдин”, “Тукайга мәхәббәт белән” “Шүрәле иле” хезмәтләре өчен.

Һәр елдагыча Тукай бүләген кемнәр алачагы бөек шагыйрьнең туган көне – 26 апрельдә игълан ителә һәм гадәттә бүләкләрне 30 август – Татарстан республикасының дәүләт суверенлыгы турында декларация кабул ителгән көндә Татарстан президенты тапшыра.


---

в„–--- | 16.03.2013

Дөнья бит ул – куласа, яки “Вамин”да... чираттагы амин

$
0
0
16.03.2013 Авыл
Татарстан Арбитраж судының чираттагы утырышында республиканың иң эре агрохолдингы саналган “Вамин-Татарстан”да банкротлык процессы башлануы турында карар кабул ителде. Конкурс идарәчесе итеп моңарчы “Татфлот”, ”Зилант-Cити”, ”Красный ключ” кошчылык фабрикасы, “Татазот”, “Чис­тай суднолар төзәтү заводы” һәм башка кайбер предприятиеләрне банкротлыкка чыгаруда катнашкан Сергей Кондратьев билгеләнде.

Зөләйха ханым нигә үпкәли?

Районныкы түгел, республика Арбитраж судына да килмәгән “Гаилә” әгъзалары да “Вамин”дагы хәлләргә битараф түгел икән. Республикада иң ”зур сөт империя­се“н төрлечә рәнҗетүләр, кыерсыту һәм җәберләүләренә түзә алмый кайберәүләр илнең иң югары җи­тәкчеләренә дә барып җиткән. Аерым алганда “Вамин-Татарстан” ачык акционерлык җәмгыятенең 19,9 процент акцияләренә ия булган Зөләйха ханым Хөсәенованың Россия Президенты Владимир Путинга юллаган хатында да йөрәк әрнүе нык сизелә. Әрнемәс­лек­мени? Авыл хуҗалыгында иң авыр, болганчык елларда ника­дәрле зур җаваплылыкны үз өс­ләренә алып, таркалып баручы хуҗалыкларны киредән аякка бастырган, җимерек фермаларны терлек-туар белән тутырган, миллиардларча сум кредит алып, югары җитештерүчән техника һәм технологияләр булдырган “Ва­мин”­ны кемнәрдер бүген аяк астына салып таптарга җыенсын­нар әле?! Зөләйха ханым фике­ренчә, 37 миллиард сумнан артык инвес­тицияләр кертелгән агрохолдингны банкротлыкка чыгарыр өчен нигез юк. Бүгенге кыенлыклар исә – рәттән берничә ел килгән корылык һәм республикадагы кайбер “рәс­ми затларның” банкротлык процессы аша агрохолдинг­ның мал-мөлкәтен үз кулларына төше­рергә тырышуы нәтиҗәсе. Шуңа күрә Зөләйха ханым Россия ил башлыгының әлеге гадел­сез­леккә чик куюын сорый.

Турыдан әйткәндә, гаделсез­лекләр безнең илдә элек тә бар иде, хәзер дә муеннан. Шул ук “Вамин”да нинди хәлләр булып ятканын барыбыз да белә. Йөзләгән, меңләгән кешеләрнең еллар буена үзләренә тиешле хезмәт хакын ала алмавы яки продукция белән түләүләр бүген дә күпләр хәте­рендә. Алар да өстәгеләргә мөрәҗәгать итмәде түгел, иттеләр. Тик, кем әйтмешли, эт өрә, бүре йөри торды шул.

Дөнья – куласа, әйләнә дә бер баса, дигән борынгылар. Зөләйха ханымның Владимир Путинга юллаган хатына да өстәгеләр җавап­ны вакытында бирер анысы. Тик, “Мәскәү күз яшьләренә ышанмый” шул. Сезгә юлланган җавапның да эчтәлеге нинди икәнлеген алдан ук чамаларга була. Банклардан алганны вакытында кайтармасаң, “Вамин” түгел, чурт булсаң да, нә­тиҗәсе шундый инде аның.

Могҗиза әкиятләрдә була

“Вамин”дагы хәлләрне җен­тек­ләп күзәтеп баручы буларак шуны әйтә алам: күңелсезлекләр бүген генә килеп чыкмады. 2010 елга кадәр уңышлы гына эшләп килгән агрохолдингның язмышы, иртәме-соңмы, аянычлы тәмам­ланачак иде. Илледән артык җи­тештерү һәм эшкәртү предприя­тиеләре, 450 мең гектарга якын сөрү һәм печәнлек җирләре, 44 меңләп мөгезле эре терлек... 36 сөт җитештерү комплексында тәүлегенә 500 тонна сөт кенә җитештерелә иде. Бу кадәресе үзе үк, әйтик, Самара өлкә­сендәгегә караганда ике тапкыр артык. Татарстан Арбитраж судына “Вамин”ның вакытлы ида­рәчесе Сергей Башкатов әзер­ләгән документлардан күрен­гәнчә, “Вамин”да булган мал-мөл­кәтнең исемлеге генә дә бер­сеннән-берсе калын 43 папкага да сыймаган!

Билгеле инде, мондый гигант белән идарә бер Вәгыйз Мин­һаҗевнең генә кодрәтеннән килерлек түгел. Гәрчә, гаиләсендә, туганнары арасында тәҗрибәле ярдәмчеләре шактый булса да. Бу кадәресенә басым ясарга тырышуым ниндидер яңалык ачырга җыенуымнан түгел. Башка агрогигантларны да шундый ук кыенлык­лар көтә, дип кисәтүем генә.

Бүген күпләрне “Вамин”ның киләчәге борчый. Ни генә дисәк тә, югарыда санап кителгән мал-мөлкәт артында тере кешеләр, зур-зур авыллар, ниһаять, Татарстан авыл хуҗалыгы тора бит әле. Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әх­мәтов “Вамин” агрохолдингы киләчәктә берничәгә бүленер, шәт, дип фаразлый. Шулай булганда, нәти­җәлерәк эшләргә мөм­кинлек туа, ди. Казаннан торып яисә вертолеттан карап үтеп кенә хуҗалыклар белән идарә итеп булмый, билгеле.

Республика Арбитраж судында банкротлык турында карар кабул ителү белән генә бетми. Кем әйтмешли, күрәселәр алда әле. Иң элек күзгә ташланганы – идарәче итеп Сергей Кондратьевны бил­геләгәндә, банк вәкилләре арасында төрле фикерләр өстенлек итү. Кайчандыр, Казан шәһәре башкарма комитеты рәисе урынбасары булып эшләгән Сергей Кондратьев банкларга ошап та җитми. Ул үзе дә бу мәрәкәгә бик үк теләп алынмаган бугай. Мәгъ­лүмат чыганаклары раславынча, “Ак барс” банкы һәм тагын кем­нәрдер бу урында Кондратьевны күрергә теләгән. Ә менә “Саклык банкы” вәкиле аның кандидатурасын якламый. “Россельхозбанк”, ”ВТБ“ банкларының да конкурс ида­рәчесе итеп башка кешене күрәселәре килгән бугай.

Ни генә булмасын, “Вамин”ның киләчәк язмышы инде кредиторлар кулында. Ә алар – банкротлык, ягъни булган мал-мөлкәтне сату ягында. Бу кадәресе исә аны тарату дигән сүз инде. Элегрәк колхоз-совхозларны тараткан кебек... 


Камил СӘГЪДӘТШИН

в„–43 | 15.03.2013

Татарстан хакимият башлыкларының театрга мөнәсәбәте ничек?

$
0
0
16.03.2013 Мәдәният
Россия Президенты В.В. Путин Пенза шәһәрендә мәдәният хезмәткәрләре белән очрашу вакытында соңгы елларда илдә театрлар саны артуга карамастан, алар барыбер 40 процентка җитешми әле, дип билгеләп үтте. Кайбер шәһәрләрдә театрлар бөтенләй юк. Россиялеләрнең 47 проценты театрга бик сирәк йөри, 30 процентының исә театрга барып та караганы юк. Театрга йөрмәгән кешенең культура дәрәҗәсе хакында бернинди сүз әйтеп булмый, дип үзенең ачынуын белдерде.

...«Һәр кеше үзенең татар булуы белән горурлана алсын өчен без татар телен, культурасын пропагандалауга (театр ярдәмендә!- З.Х.) бар мөмкинлекләрне файдаланырга тиешбез».

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов



Зиннур Хөснияр:

– Татарстандагы җитәкчеләрнең, хакимият башлыкларының театрга мөнәсәбәтләре ничек? Түрәләр арасында театрның халыкка кирәклеген аңлаган асыл егетләребез очрыймы, әллә мөнәсәбәт салкынмы? Ник дисәгез, түрә булгач, ул үз кул астындагы халыкның рухи үсеш ягы турында да кайгыртырга тиеш. Оештыручы буларак, бу мәсьәләләр Сезгә яхшы таныш булырга тиеш. Гастрольләр вакытында да Сезгә күп җитәкчеләр белән аралашырга туры килә бит.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов:

– Шөкер, түрәләребезнең сәнгатькә мөнәсәбәтләре уңай якка үзгәрә башла-ды. Татарстанда да, читтә дә җитәкчеләр, әлбәттә, районына карап, спектакльләргә игътибарлы. Хакимият башлыгы үзе башлап йөрсә, ул районда мәдәният кайнап тора. Андый төбәктә халкы да ачык чырайлы, якты йөзле. Мәсәлән, Саба, Арча, Балык Бистәсе, Теләче, Питрәч, Кукмара, Азнакай кебек районнарда әлеге нисбәттән эш яхшы куелган. Беләсезме, бер шундый кызык аксиома бар: әгәр район икьтисад буенча алда бара икән, аның җитәкчесе мәдәниятне дә онытмый. Булмаганыннан берсе дә юк инде аның, нишләтәсең?..

Сезнең бу сорау миндә тагын фикер уятты әле: мәктәп программасына елга кимендә ике тапкыр булса да театрга баруны кертеп буладыр бит! Өстәвенә яңа мәгариф министры Энгель әфәнде Фәттәховның да бик сәнгать җанлы кешеикәнлеге мәгьлүм. Бу нисбәттән Актанышта үрнәк алырлык эшләр эшләде бит ул. Нишләп шул тәҗрибәне, министр булудан файдаланып, Татарстан буенча кулланмаска! Моның эчен Конституция үзгәртү кирәк түгел бит!.. Минем әлеге фикерем хөрмәтле министрыбызга барып ирешер дигән теләктә калам.

Әтнә Татар дәүләт драма театры директоры Ландыш Фазлыева:

– Бик урынлы сорау, югыйсә, кайбер җитәкчеләр: «Тәнкыйтьләргә барыгыз да оста. Нишләп азрак уңай якларны да күрмисез!» – дип, үпкә дә белдерәләр. Безне яраткан тамашачылар, беренче чиратта, дәүләт театры өчен Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка рәхмәтле! Мәдәният министры Айрат Миңнемуллович хәлләребез белән шәхсән үзе махсус кызыксынып тора, үсендерә, дәртләндерә. Мәгьлүм ки, театр дөньясы төрлеэреле-ваклы һәм бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләрдән тора. Андый вакытларда, шөкер, үзебезнең Әтнә районы хакимият башлыгы Габделәхәт Гыйлемханович бар! Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәк тә, ул һәрвакыт үзенең ярдәм кулын суза. Безнең спектакльләрне карап, дөрес бәясен бирә. Монысы да безнең өчен бик мөһим бит әле аның! Гомумән, театрны булдыруда, аның бүгенге яшәешендә Габделәхәт Гыйлемхановичның роле әйтеп бетергесез.Аллага шөкер, безнең юлда театрга начар мөнәсәбәтле җитәкчеләр очраганы юк әлегә. Кайсына гына мөрәҗәгать итсәк тә, аңларга, ярдәм итәргә тырышалар. Зур рәхмәтебезне Питрәч районы хакимият башлыгы Шәйхулла Галимулловичка, Арча районы хакимият башлыгы Алмас Аминовичка, Мамадыш районы җитәкчесе Анатолий Петровичка, Балтач районы хакимият башлыгы Рамил Рәшитовичка, Кукмара районы җитәкчесе Рауил Шәйдәүләтовичка белдерәсебез килә. Андый җитәкчеләр булганда халыкта театрга карата мөнәсәбәт һичшиксез үзгәрер дип ышанып калабыз, чөнки, дөрес әйтәсез, театрның тәрбияви әһәмияте чиксез зур. Моны тамашачы белән якыннан аралашканнан соң яхшырак аңлый барасың.

Зиннур Хөснияр:

Игьтибар итсәгез, Саба, Арча, Питрәч кебек муниципаль районнар директорларның җавапларында уңай яктан еш телгә алына. Баксаң, ошбу районнар икьтисади үсеш рейтингы буенча да беренче унлыкта исәпләнәләр
 


Зиннур ХӨСНИЯР

в„–3 |

Казанда Шамил Закировны искә алдылар (ФОТО)

$
0
0
16.03.2013 Мәдәният
Камал театрының элеккеге директоры Шамил Закировның үлгәненә бер ел булды. Быел 15 мартта аңа 68 яшь тулган булыр иде...

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Фото # 1

Фото # 2

Фото # 3

Фото # 4

Фото # 5

Фото # 6

Фото # 7

Фото # 8

Фото # 9

Фото # 10

Фото # 11

Фото # 12

Фото # 13

Фото # 14

Фото # 15

Фото # 16

Фото # 17

Фото # 18

Фото # 19

Фото # 20

Фото # 21

Фото # 22

Шамил АБДЮШЕВ фотолары.


---

в„–--- | 16.03.2013

Миңнеханов һәм Метшин Мәккәдә кече хаҗ кылды (ФОТО)

$
0
0
16.03.2013 Сәясәт
Бу - Татарстан Президентының матбугат үзәге фотолары. Татарстан делегация бүген Согуд Гарәбстанында.

 

 

 

 

 

 

 

Фото # 1

Фото # 2

Фото # 3

Фото # 4

Фото # 5

Фото # 6

Фото # 7

Фото # 8

Тулырак: Президент Татарстана посетил Мекку, где совершил малый хадж (ФОТО)


---

в„–--- | 16.03.2013

«Иремнең сөяркәләре тынычлыгымны алды»

$
0
0
16.03.2013 Ир белән хатын
«Бер генә дә исән җирем юк. Йөрәгем дә чәнчи, башым да гел сызлый, тәнемә әллә нинди бетчәләр чыгып азаплый, тамагымнан аш үтми... Нервыдан инде болар. Бөтен авыру шул стресслардан дип әйтәләр бит». Табиб ишеге төбендә утырган 45 яшьләрдәге хатын күршесенә шуларны сөйләп, сәламәтлегеннән зарлана.

Янәшәдә генә утырган бер әби исә, үзең яшь күренәсең, нәрсәгә шулкадәр борчыласың, дөньясы матур, ипигә тилмереп яшәмибез, юклык заманасы инде артта калды, дип сөйләнә генә башлаган иде, теге хатын, күңелең тыныч булмаганда, алары күзгә күренми шул, дип елап та җибәрде. Наҗия исемле әлеге хатынның ире кызлар ярата икән. Ә алары, Наҗиянең үзенә шалтыратып, ирне эзлиләр, өйләренә килеп борчып йөриләр ди.

– Үзләре шалтыратмаса, килеп йөрмәсә, белмәгән дә булыр идем. Эшкә мине машинасы белән илтеп куя, аннан үз эшенә китә. Кичен вакытында кайта. Кай арада кызлар күңелен күрергә вакыт табадыр – аптыраган инде. Авылга кайтып киткән вакытларымны сагалап торган булса гына. Авыл юлын еш таптарга туры килде шул, башта әти умыртка баганасын сындырып урын өстендә ятты, аннары әни чирләп алды. Аларны карадым. Мин булмаган арада ул үзенә юаныч тапкан булып чыкты. Бер сөяркәсе балага узып, әти-әнисе килеп тавыш чыгаргач, акылга утырыр дигән идем. 18 яшьлек кыз белән очрашып йөргән. Үзенең хатыны барлыгын, улы үсеп килүен яшергән. Кыз әти-әнисе белән үз йортларында яши. Ирем кулга оста, аларга барып, йорт, бакча эшләренә булышып йөргән. Әти кеше дә кияүне гел мактап кына торган. Кызлары бала көтүен әйткәч, минем донжуан килеп йөрүдән туктаган, телефонын да алмый башлаган. Машина номеры аркылы кем булуын, адресын тапканнар да өйгә килделәр. Утыртып куям, эшеңнән кудырам дип тузынган иде кызның атасы, ул-бу булмады, башка килеп йөрмәделәр.

Иремә бу яхшы сабак булды дигән идем. Юк, бер йөргән ир йөри икән шул инде. Аннары тагын бер кызның башына җитте. Анысы тагын да хәтәррәк булды. 22 яшьлек кыз бала үзенә кул салды – ишек каршыбыздагы баскыч тоткычына асылынып үлде. Ирең барыбер минеке була, мин аңа кыз алып кайтам, дип шалтыратып азаплады. Өйгә килеп ишек шакып йөрде. Шул кичне, полициягә шалтыратам, дигәч, китеп барган иде. Иртән торышка полиция кешеләре үзебезнең ишекне какты. Күршебез иртүк эшкә дип чыгып барганда капрон оегына асылынган кызга – иремнең сөяркәсенә тап булган һәм полиция чакырткан. Алары әлеге кызны таныйсызмы дип сораштылар. Юк, белмим, дигәннән башканы әйтә алмадык. Ярый әле, хат язып калдырмаган. Ирем шуннан соң эчүгә сабышты. Эшкә дә бармыйча, өйдә эчеп ята. Мондый ир белән яшәп, өеңдә-күңелеңдә тынычлык булмаганда, дөньяның матурлыгы күзгә-башка күренми шул... 


Айгөл САФИУЛЛИНА

в„– |

“Каурый каләм эзеннән” (Гакыйль Сәгыйровны искә алып)

$
0
0
16.03.2013 Мәдәният
Ульяновск шәһәренең татар мәдәнияты үзәгендә өлкә татар язучыларының «Каурый каләм эзеннән» дип исемләнгән I нче форумы булып узды. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, «Өмет» газетасы редакциясе һәм татар мәдәнияты үзәге тырышлыгы белән оештырылган әлеге очрашуда мөхтәрәм кунаклар - Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов, Татарстан Язучылар берлеге идарәсе вәкилләре - Данил Сәлихов, Эльмира Шәрифуллина да катнаштылар.

Форум кунакларын иң әүвәл легендар шәхес - каһарман шагыйрь һәм рәссам, «Филантроп» халыкара премиясе лауреаты Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйровның иҗат җимешләре - каләмне тешләре арасына кыстырып ясаган рәсемнәре күргәзмәсен ачу тантанасы көтә иде. Иҗат әһеленең 75 еллык юбилеена багышланган әлеге күргәзмәдә ике дистәдән артык рәсем урын алган. Татар мәдәнияты үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина беренче булып каһарман милләттәшебезнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырып үтте. Аннары тантанада катнашучыларны Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов сәламләде.

- Геройлары, нык ихтыяр көченә ия шәхесләре булган милләтләрнең генә тарих сәхифәләрендә үз урыны бар. Татар халкы бу яктан бик тә бәхетле - ул Тукай, Җәлил, Гакыйль Сәгыйров кебек каһарманнары белән чиксез горурланып яши. Димитровград шәһәре мэры булып эшләү дәверендә миңа да Гакыйль Шәрифулла улы белән якыннан аралашырга, аның иҗат кичәләрендә, юбилей бәйрәмнәрендә катнашырга насыйп булды. Һәрвакытта да аның батырлыгына, актив тормыш позициясенә, иҗади осталыгына соклана һәм таң кала идем, - диде губернатор.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин исә төбәгебез татарлары турында һәрдаим кайгыртучанлык күрсәтүе өчен губернаторга рәхмәт сүзләрен ирештереп, күргәзмәдә урын алган рәсемнәрнең мәдәният үзәге фондында сакланачагы хакында хәбәр итте.

Гакыйль ага Сәгыйровның бертуган энесе Наил абыйның чыгышы да күпләрнең игътибарын җәлеп итте.

- Абыем илле елдан артык урын өстендә ятты. Ул шигырьләр язу, рәсемнәр ясау белән генә чикләнмичә, телевизорлар һәм радиоалгычлар да ремонтлый, авыл балаларын фоторәсемгә төшерергә һәм гармунда уйнарга да өйрәтә иде. Рәсемнәрен гади карандаш белән түгел, ә каләмне тушька манып та ясый иде. Бүген аның иҗат җимешләренең төп нөсхәләре гаиләбез архивында саклана. Әгәр туган авылыбыз Иске Җүрәйдә шагыйрьнең музей-йорты ачылса, һичшиксез, аларны шунда тапшырачакбыз, - диде Наил абый.

Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары Данил Салихов та төбәгебез башлыгы Сергей Морозовка рәхмәт сүзләрен җиткерергә ашыкты.

- Милләтебез каһарманы Гакыйль Сәгыйровның иҗаты белән кызыксынуыгыз, татарларга карата уңай, җылы мөнәсәбәттә булуыгыз, менә шушы мәһабәт бинаны - мәдәният үзәген автономия карамагына тапшыруыгыз өчен олы рәхмәтебезне кабул итеп алсагыз иде. Сез Россиянең бик күп төбәкләре җитәкчеләре өчен үрнәк булып торасыз, - диде мәркәзебез Казан кунагы губернаторга мөрәҗәгать итеп.

Ә Сембер шагыйрәсе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Иделбикә каләмдәше Гакыйль Сәгыйровның китапларын бастырып чыгаруга һәм аңа «Ока» машинасы бүлеп бирүгә бәйле мәсьәләләрне хәл итү өчен вакытында үзенең бик күп түрәләрнең ишекләрен шакуы турында сөйләде.

Тантананың ахырында милләтпәрвәр Розалия Матросова һәм мәдәният үзәгенең «Хыял тамчылары» ансамбле солистлары Айгөл Альметова белән Алсу Сәлахетдинова Гакыйль Сәгыйровның гаҗәеп дәрәҗәдә тирән эчтәлекле шигырьләрен яңгыраттылар. Ә Сембер татар сәхнәсе йолдызы Алсу Альметова Гакыйль Сәгыйров сүзләренә иҗат ителгән җырлар белән сөендерде.

Зәвыклы итеп әзерләнгән күргәзмә белән танышканнан соң, Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов, Татарстан вәкилләре һәм язучылар форумында катнашучылар мәшһүр әдип һәм мәгърифәтче Кол Гали һәйкәленә чәчәкләр куйдылар.



Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей МОРОЗОВ (уңнан сулга), өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис САФИН Гакыйль СӘГЫЙРОВның рәсемнәре күргәзмәсен ачу тантанасында. Сулда – шагыйрьнең җиңгәсе Халидә һәм энесе Наил СӘГЫЙРОВЛАР.
 


Исхак ХӘЛИМОВ

в„– | 16.03.2013

Бергә булыйк, бердәм булыйк!

$
0
0
16.03.2013 Милләт
Нижгар татарларының Региональ милли-мәдәни автономиясе инициативасы белән 5 мартта Пильна районының Сафаҗай авылында БТК Башкарма комитеты Бюросының күчмә утырышы булып үтте. Олы делегация иң мөһим мәсьәләләрнең берсе - татар авылларында эшмәкәрлекне торгызу һәм шуның белән авылларыбызны югалудан коткару турында сүз алып барды. Казан кунаклары безнең төбәкләргә Нижгар татарларының региональ милли-мәдәни автономиясе һәм аның рәисе Гаяз Закиров чакыруы буенча килгәннәр иде.

Без дә утырышта булдык, делегатларның фикерләрен тыңладык. Кайберләрен сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез.

Утырышны БТК Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров ачып җибәрде.

“Авылларыбызның киләчәген эшмәкәрлектә, фермерчылыкта күрәм. Бүгенге утырыш тарихи, татар эшмәкәрләрен берләштерүгә, үзара тәҗрибә алышуга бер адым”, - диде Ринат Зиннур улы.

Татарстанның Арча муниципаль районы башлыгы Алмаз Назиров:

- Тәҗрибә алышу, аралашу үсешкә уңай йогынты ясар иде, әлбәттә. Безне, мәсәлән, фермерчылык тармагы кызыксындыра. Бүгенге сәфәрдә Зөфәр Зайровның, Хәмзә Камалетдиновның фермер хуҗалыклары эшчәнлеге белән таныштык. Афәрин, егетләр! Эшне җайга салганнар.

Мондый югары үсеш алган фермерлар аз Арчада. Бездә ОООлар һәм гаилә фермалары өстенлек итә. Соңгылары күбрәк сөт җитештереп көн күрә. Һөнәрчелек белән шөгыльләнүчеләр дә күп: оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр, түбәтәйләр тегәләр, сандыклар эшлиләр, чаналар ясыйлар. Балта осталары да бар.

Сезнең регионда хөкүмәт тарафыннан аграр секторга конкрет ярдәмгә юнәлтелгән максатчан программаларның нәтиҗәле эшләгәне ачык күренеп тора. Бездә дә булышалар, сөткә, югары сортлы орлык сатып алырга дотацияләр, ташламалы кредитлар бирәләр бирүен, тик бу кадәр зур күләмдә түгел.

Татарстан җирләрендә эре инвесторлар эшли. Ләкин бу озакка түгел, минемчә, авыл хуҗалыгының киләчәге фермер хуҗалыкларында.

Дамир ИСХАКОВ, тарихчы:

- Озакламый БСО шартларында җирле хуҗалыклар җитештергән продукцияне сату проблемасы тагын да кискен килеп басачак. Хәзер инде күрше, элекке союз республикаларыннан, иң күбе Белоруссиядән (анда авыл хуҗалыгын тулаем дәүләт дотацияли) юнь хаклы азык-төлек товарлары килә. Моңа каршы тору өчен татар эшмәкәрләренә, фермерларына бергә булырга, бердәм булырга кирәк. Хәләл ашамлыклар җитештерүне кулдан ычкындырмыйк, бу тармакка башкаларны җибәрмик. Без институтыбызда татар авылларының көнкүрешен һәрьяклап өйрәнәбез һәм менә шундый нәтиҗәгә килдек: совет чорында ук төрле һөнәр-кәсеп (ремесло) белән шөгыльләнгән авыллар әле дә чәчәк ата. Пенза өлкәсе татар авыллары, мәсәлән.

Татар эшмәкәрләре бер-берсе белән аралашып, информация белән бүлешеп, бер-берсенә булышып яшәсә, авылларыбыз югалмаячак. Бездә – Мәрҗани исемендәге тарих институтында илебезнең барлык татар авыллары, аларның тарихы, шөгыле турында информация тупланган диярлек. Авылының тарихын өйрәнеп, анда эшмәкәрлеген җәелдерергә теләүче булса, без мәгълүмат белән бик теләп уртаклашырбыз.

Ринат ЗАКИРОВ:

- Хәләл азык-төлек җитештерүче эшмәкәрләребез Казанда продукцияләрен сату мөмкинлеген тудыру турында Татарстан Республикасы президентына мөрәҗәгать иткәннәр иде. Рөстәм Миңнеханов республика башкаласында төзелә торган “Агропарк” дигән сату мәйданыннан арендага урыннар алып, шунда сату итәргә тәкъдим итте.

Зөфәр ЗАЙРОВ, «Заречное» КФХ җитәкчесе:

- Татарстан белән элемтә булдырдык, шулай бергәләшеп, кулга-кул тотынышып эшләргә насыйп булсын иде. Балаларыбызны да шундый дуслык рухында тәрбияләүне бүгеннән башларга кирәк. Беренче адым – Казанга экскурсия булыр иде, минемчә.

Зөфәр Ибраһим улының бу тәкъдимен Казан кунаклары хуплап алды һәм якын киләчәктә шундый экскурсия оештырырга ышандырдылар.

Шамил НУРИМАНОВ, Киров исемендәге СПК җитәкчесе:

- Без, 27 белгеч, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап Сафаҗайга кайткан идек. Бүген аграр белгеч таныклыгы алучы яшьләребез берле-икеле генә, алар да авылда калмый, шәһәргә китә дә бара. Яшь буынны авыл хуҗалыгына, фермерчылыкка тарту, җирдә эшләргә өйрәтү – бүгенгә иң мөһим бурычыбыз. Чөнки җир безнең төп байлыгыбыз.

Утырыштан соң БТК Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров “Халкым минем” телетапшыруына биргән интервьюсында: “Казы – Нижгар татарлары бренды, аны рәсмиләштереп бөтен дөньяга танытырга кирәк”, - диде.

Кунаклар китте. Тормыш үз чиратында бара. Киләчәк нәрсә китерер, белеп булмый бүгенгә. Бергә булырга, бердәм булырга кирәк дигән чакырулар тормышка ашса, әйбәт булыр иде, әлбәттә.

 



Нижгар татарларының Региональ милли-мәдәни автономиясе әгъзасы"ЭкоГрад" идарәсе рәисе Надир Мансур улы Хафизов чыгыш ясый;



Тарих фәннәре докторы Д.М.Исхаков сүз тота;
 
Автор фотолары.
 


Р.СӨННӘТОВ

в„–10 | 15.03.2013

Киноны кайчан карарга?

$
0
0
18.03.2013 Мәгариф
Республика авылларының берсендәге мәктәпкә кергәч, мин шундый хәлгә тап булдым: дәресләр өзелгән, укытучылар канәгатьсезлек белдерә иде. Мәктәпкә “Татаркино”ның хәрәкәт итүче төркеме (кинопередвижка) килгән һәм балаларга нәфис фильмнар күрсәтә икән.

Беренче карашка монда гаҗәпләнерлек бернәрсә дә юк: укучыларны кино сән­гатенә тартырга тырышуларын хупларга гына кирәк кебек. Россия күләмендә үк бит инде балалар карарга тиешле йөз фильмның исемлеге булдырылды, мәктәптә үк классик фильмнар ярдәмендә патриотик һәм әхлак тәрбиясе бирү таләбе дәүләт сәясәтенә әй­ләнеп бара. Дөрес, әле мәсь­әлә тулысынча ачыкланып бетмәгән: фильмнар кайсы сәгатьләр хисабына, кайсы укытучы тарафыннан күрсә­телергә тиеш? Эш фильм карау белән генә бетәме яисә аңа анализ ясау өчен дә махсус сәгатьләр бүленәме? “Татаркино” инде мәктәптә фильмнар күрсәтү вазыйфасын үз өстенә алган. Бу инициативаны да хуп­лыйк әйдә. Әмма укытучылар нәфрәтләнгән иде. “Артык ешка китте, әле күптән түгел генә өлкән сыйныф укучыларына сиксән сумлык кино күр­сәттеләр, артистлар даими килеп тора, дә­ресләр өзелә”, – диде укытучы­ларның берсе. “Дәүләт йомгаклау аттестация­сенә укучыларны әзерләргә дип кенә керешкән идем, дәрестән алып чыгып киттеләр, нәф­рәтләндем”, – диде икенче укытучы. Укытучыларны аң­ларга була: чирек ахыры, административ контроль эшләр алалар, имтиханнар да инде борын төбендә генә. Кино күрсәтүче өч кешелек төркем­нең җитәкчесенә барып, дә­ресләрне ни өчен өзүләрен сорадым. Җавап итеп, район мә­гариф бүлеге җитәкчесенә “Татаркино” дәүләт бюджет оешмасы директоры В.А.Бат­раков имзалаган хатны тоттырдылар. Анда ике нәфис фильмны балаларга күрсәтү өчен рөхсәт соралган иде. Мәгариф бүлеге җитәкчесе хатка резолюция салмаган, кино кайчан һәм кайсы мәктәптә күр­сәтелергә тиешлеге әйтел­мәгән иде. Дөрес, тагын бер кәгазь бар, анысына мәгариф һәм фән министры урынбасары (хәзер инде элекке урынбасар) Зиннуров имза салган, анда сүз режиссер Вячеслав Златопольский тө­шергән “Дом ветра” фильмы­ның балаларга күрсәтү өчен министрлык тарафыннан тәкъ­дим ителүе турында бара.

Мәктәп җитәкчелегеннән ни өчен дәресләрне өзәргә рөхсәт итүләрен сорадым. “Каршы килергә куркабыз, йөрәкләребез өзелеп төшәргә генә тора бит”, – дигән җавап ишеттем. Бу куркуның бик тә хаклы нигезе бар, анысы турында аз гына соңрак. Мәга­риф бүлеге җитәкчесе, үз өстенә алып хатка резолюция салмаса да, телдән генә кер­тергә кушкан икән, анысы да мәгълүм булды.

Ситуациянең тулаем рес­пуб­ликага хас икәнен белсәм дә, төрле район мәктәпләренең җитәкчелеге һәм укытучылары белән элемтәгә кердем. Хәл бар җирдә дә шундый ук: кайда кино күрсәтәләр, кайда артистлар килеп дәресне өзә. Бер уңайдан инде, әлбәттә, ихтыя­ри-мәҗбүри рәвештә балалардан утыз сумнан алып йөз сумга кадәр акча да җыела. “Берүк кайсы район белән сөйләшкә­неңне яза күрмә, безгә мә­гариф өлкәсендә күзәтү һәм контроль департаментының тикшерүе килергә тора, куркабыз”, – диделәр берничә районда. Дәһшәтле курку бу, мо­ның сәбәбен мин яхшы аң­лыйм. Ул хакта да соңрак әй­термен.

Телефоннан Мәгариф һәм фән министрлыгының номерларын җыя башладым. Мәк­тәп­­ләргә нәрсәдер тәкъдим ител­гәнче, ул яхшылап өй­рә­нелә, экспертиза үтә, монысын да яхшы беләм. “Мәктәп китапха­нәсе” сериясеннән клас­сик татар әдәбияты томнарын эш­ләргә керешкән вакыттан бирле ун елдан артык редакцион совет утырышында катнашам, һәр том министрлык белгеч­ләре, галимнәр һәм җәмәгать­челекнең киң вәкилләре катнашында тик­ше­релә, аны төзүче-автор бил­­геләнеп куела, том­ның кереш өлешендә, укучылар әсәр­не дөрес аңласын өчен, аналитик язма язу таләп ителә, төзелгән том белгеч­ләргә рецензиягә бирелә, шуннан соң гына нәшрият, “Мәга­риф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителде” дигән гриф белән бастырып, китапны мәктәпләргә тарата. Кинофильмның тәэсир итү кө­че әдәби әсәргә караганда да көчлерәк, шуңа күрә төпле экспертиза үткәрелми калмагандыр дип уйладым. Бигрәк тә фильмның яңа һәм “Йөз фильм” исемлегенә кертелмә­гән булуы шулай уйларга нигез бирә иде. Гаҗәпләнүемә каршы, министрлыкның тәр­бия һәм балаларның өстәмә белеме бүлеге хезмәткәрләре (җи­тәк­чесен туры китерә алмадым) фильм белән таныш булмауларын әйттеләр. Гомуми белем бирү бүлеге җитәк­чесе Земскова Вероника Николаевна да: “Фильм безнең бү­лек аша узмады, үзем дә аны караганым юк”, – диде. Граж­даннар­ның хатлары һәм матбугат белән эшләү секторы җитәкче­се Алсу Мө­хәммәтова да фильм белән таныш булмавын яшер­мәде: “Он-лайн режимда те­лә­сә кайсы фильмны карап булган заманда, нинди мәҗбүри­ләп утыз сумга кино күрсәтеп йөрү ул”, – дигән фикерен дә әйтте.

Чиратта укытучылар нык курыккан мәгариф өлкәсендә күзәтү һәм контроль депар­та­ментының законнар үтә­ле­шен күзәтү бүлеге җитәк­чесе Любовь Лисенкова белән сөй­­­лә­­шү тора иде. “Берен­­­чедән, дәресләр вакытында мәктәпкә белем бирүгә кагылышы булмаган беркем дә аяк баса алмый, шуңа күрә физика, биология дәресләре урынына кино карау һич мөмкин түгел. Икен­чедән, дәресләрне объектив сәбәп­ләрсез үт­кәр­мәү ба­ла­ларның белем алуга хокукын бозу дип карала, моның өчен юридик затларга илле меңнән йөз мең сумга кадәр, физик затларга ун меңнән утыз мең сумга кадәр административ штраф каралган, – диде ул. – Киләбез, тик­шерәбез, расланса, штраф салыначак”. Мәктәп җитәк­че­леге һәм укытучылар менә шушы тик­ше­рүдән курка да инде.

Укытучы август аенда ук детальләп эш программасы төзи, һәр дәреснең кайсы көн­не үткәреләсе билгеләнә, дата куела. Монда аз гына да ялгышырга ярамый, датада ялгышу гына да зур күңелсез­лекләргә китерергә мөмкин. Андый эшне эшләгәндә исә техник хаталар китми калмый. Эш программасы һәр классныкы аерым тегелә, тегелгән җеп өс­теннән кайсы числода ничә бит тегелгәнлеге язылган кә­газь белән ябыштырыла, мәк­тәп җитәкчелеге тарафыннан имза һәм мөһер белән расланып, директорга саклауга тапшырыла. Департамент вә­килләре килгәч, шул документ белән аның укытучы кулындагы нөс­хәсе, класс журналы чагыштырылып өйрәнелә, бер генә те­маның укытылмавы ачыкланса да, административ штрафка тартылу ихтималы көтә укытучыны. Моның кадәр катгыйлык һәм кырыслык кирәктерме, анысы – башка мәсьәлә. Бу без­нең дәүләтнең дәресләрне укы­туга куйган таләбе, аның сәясәте, бу сәясәт белән килешми булмый. Шушы программаны төзеп дәрес­ләргә керү хокукы алу өчен укытучы югары белем ала, даими рәвештә биш ел саен имтихан биреп аттестация үтә, өзлексез белемен күтәрә. Хәзер инде аның профессиональ яраклылыгын ел саен тикшерү көн тәртибенә килеп басты. Кайбер районнарда укытучының БДИ тапшыруына гына канәгать булмыйча, һәр фән буенча махсус компьютер тестлары бирдерт­теләр. Бу да дәүләтнең бүгенге сәясәте.

Хәзер инде карыйк: бернинди педагогик белеме булмаган артист үз ихтыяры белән программа төзи, ул беркайда да расланмый, бернинди тик­шерү аша үтми (хәзер бит совет чорындагы худсоветлар да юк), балаларны тәрбиялим дип, дәресләр вакытында концерт куя. Кемнәрдер аңа хат тоттыралар да, шул хат белән мәктәптән мәктәпкә йөри, көн­гә икешәр, өчәр кат чыгыш ясый. Лаеш районыннан бер укытучы: “Авыл баласына ярый инде дип сыйфатсыз гына чыгышлар әзерлиләр”, – дип язды. Шәһәрләрдән дә хәбәрләр алдым, анда да шул ук хәл икән: “Артистларга спонсорлык итеп арыдык инде”, – диделәр. Әл­бәттә, укучыларның иҗат әһел­ләре, язучылар, галимнәр бе­лән очрашуы кирәк, яхшы кинолар да күрсәтелсен. Тик болар барысы да – дәрестән тыш эшләр, планлы рәвештә һәм уйлап үткәрелергә тиеш.

Кинопередвижка җитәк­че­се Радик әфәнде Михайлов белән дә озак сөйләштек. Мин аны бик яхшы аң­лыйм: үз эшенә бирелгән, балаларга әхлак тәрбиясе бирү өчен кайгырган җитәкче икә­нен таныдым, карашла­рының байтагын хуплыйм. “Дом ветра” фильмының бик яхшы лента икәнен дә исбатларга тырышты ул. Карадым, тик үз фикеремне әйтмим, чөнки ул субъектив фикер булачак. Бел­гечләр бәясе кирәк монда. Бала психикасына анда сурәтләнгән драманың ничек тәэсир итәчәге мәгълүм түгел бит әлегә. Белгечләр исә әнә матбугатта балалар суициды очрагы турында тәф­силләп язылган язма пәйда булу белән, ил буйлап суицид­лар­ның көчле дулкыны уза ди­ләр. Югыйсә бит инде журналист начар нияттән язмый, ки­сәтергә тели, кире нәтиҗә килеп чыга никтер.

Радик әфәнде хөкүмәт газетасы дәүләт сәясәтенә каршы килгән язма бастырмас дип өметләнүен яшермәде. Яз­мада мин нәкъ менә шул дәүләт сәясәтен аңлатырга тырыштым. “Татаркино” мәктәп­ләргә йөрү өчен машиналар да сатып алган икән. Урамда ХХ гасыр түгел, ник акчаны исраф итәргә, лицензияле диск­ны сатып бирү дә җитә мәк­тәпләргә. Хәзер бит проекторлар да, кино күрсәтү өчен ки­рәкле башка җиһазлар да һәр авыл мәктәбендә бар. Кинофильм анализланырга, укытучы тарафыннан юнәлеш бире­лергә тиеш, шунда гына без тиешле нәтиҗәгә өмет­ләнә алабыз. Менә монда “Татаркино” методистларының укытучыга ярдәме таләп ителә дә инде. 140 минутка сузылган кинофильмны бернинди тә­нәфес­сез, физкультминутсыз балаларга күрсәтү, әлегә чит­тән килгән белгеч­ләрнең бала физиологиясен, табиб­лар­ның моңа карата таләп­ләрен аз гына да белмәвен күрсәтә. Мәк­тәп стенасында табиблар тарафыннан расланган расписание эленеп тора, анда һәр дәреснең үз урыны бар, математика урынына музыка белән керүне рөхсәт итмиләр. Һәр дәреснең урыны тәү­лекнең вакытына, фәннең авыр­лык дә­рәҗәсенә карап билгеләнә.  


Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ

в„–44 | 16.03.2013

Хәзрәт шигыре

$
0
0
18.03.2013 Дин
21 гыйнварда РИУ каршындагы имамнарның белемен күтәрү үзәгендә чираттагы дин әһелләренең чыгарылышы булды. Бу юлы Аксубай районы имамнары белемнәрен күтәрде. Биредә ун көн уку дәвамында алар үзәккә багышланган шигырь чыгарырга да җитешкәннәр.

 

 

 

Муллалар

Аксубайдан, авыллардан,

Җыелды барлык мулла.

Әй раббым, бәндәләргә,

Хәерле сәфәрең юлла.

Ниятләнеп укыр өчен,

Казанга дип юл алабыз.

Әйтерсең лә зур бәйрәмгә,

Шатланышып без барабыз.

Килеп төштек бер авылга,

Иске Горький дип атала.

Казан эчендә калган ди,

Казан шәһәре санала.

3 катлы йорт!

Мәдрәсәбез бигрәк әйбәт,

Хәлфәләребез бик галим

Гыйлем бирәләр зур.

Ачуланмый алар безне

Катлы-катлы сорау бирсәң,

Аңлаталар бигрәк яхшы.

Мулла булып йөрсәк тә,

Аңлашылмаган нәрсә күп.

Ислам дине бигрәк киң-

Өйрәнелмәгән чиксез күк.

Хөкүмәтебезнең изгелеге

Безгә дә насыйп булган.

Муллаларны укытырга

Өр-яңа йорт булдырган.

Ашау-эчү, тору урыны

Бушлай әле укыту да.

Һәрбер гамәл үтәләдер

Билгеләнгән вакытларда.

Муллалар бит тату халык

Хөрмәт белән карый эшкә.

Яшьләр дә бар арабызда

Тик мин картрак – 80 яшьтә.

Киңәшәбез. Серләшәбез

Күргәннәрне искә алып.

Өйрәтәбез бер-беребезне

Белгәннәрне уртага салып.

Күп нәрсәне ачыклыйбыз

Ялгышлыкны төзәтәбез.

Компьютерлар дәрес бирә,

Без карыйбыз, күзәтәбез.

Ислам дине бик катлаулы

Күпме генә өйрәнсәң дә,

Яңалыклар чыгып тора.

Еллар үтәр, гомер үтәр

Яңалыклар чыгып барыр.

Коръән генә үзгәрмәс

Хаман серен- нурын биреп торыр.

Ун көн буе бергә булдык

Бигрәк тату тордык.

Намазларын калдырмадык

Дәресләрен дә укыдык.

Ияләшеп бер-беребезгә

Туганлаштык дуслаштык.

Көннәр узды, уку бетте

Бәхилләштек, аерылыштык.

Истә калыр укыганнар

Истә калыр һәр берегез.

Аерылсак та тиздән

Бер берегезне искә алыгыз.

Беләм анда эшегез күп

Мәхәлләдә һәм дә өйдә.

Гыйбадәт кылыгыз иренми

Сау- сәламәт көйгә.


Таһир хәзрәт ӘХМӘТСАФИН

в„– |

«Яшьлек хатам, сиңа кайтам»

$
0
0
18.03.2013 Җәмгыять
Ул минем белән очрашырга теләмәде. Язмышының катмарлы, гыйбрәтле булуы да өченче зат тарафыннан гына тәфсил ителә. «Яздырырга теләвемнең сәбәбе – яшьләргә сабак булсын. Яшьлек хаталары узып китми алар, көннәрдән бер көнне барыбер куып тота», – дигән Галия.

– Мөслим районыннан Чаллы шәһәренә чыгып киткәндә 17 яшьлек кыз бала идем, – ди язмышын сүтүче Галия. – Үзем тулай торакта торам, училищеда укыйм. Әти белән әни бик коры, кырыс үстергән, күрәсең. Шәһәр һавасын сулый башлауга, мин татып карамаган бөтен «алма»ларны татып чыктым – башта бүлмәдәш, курсташ кызлар белән хәмер эчтек, тәмәке көйрәттек, егетләр белән төн куна башладык. Атна ахырында тәти кыз булып әниләр янына кайтып киләм дә, атна башлануга баш төзәтеп, төнге тормышны дәвам итәм. Авырга узуымны белүен белдем, әмма баланың әтисе кем – белгән юк. Киңәшер кешем дә юк бит, нишләргә? Абортка дип район хастаханәсенә барган идем, анда эт итеп сүгеп кайтардылар. 18 яшең тулмаган, әти-әниеңне алып кил, янәсе. Дус кызлар белән киңәшләштем дә бер авылдагы әбигә бардым. Ул да төшермәде – моны төшертсәң, башка балаң булмый, дип куркытты. Мин пошаманга төштем – әнигә әйтсәм, бәреп кенә үтерәчәк. Өч аена кадәр кызлар кебек йөргән идем, аннан бил юаная башлады. Авылга кайткач, әти белән әни дә, шәһәр һавасы килеште, ит куна башлады үзеңә, дип сөенде. Мин уйладым-уйладым да, бишенче аем киткәндә, Казанга, бер оешмага идән юучы булып урнашып куйдым. Әти белән әнигә: «Бу атнада кайтып булмый әле», – дип алдаша торгач, сигезенче аем да җитте. Тулгак эштә вакытта тотты. Бала тудыру йортына көчкә илтеп җиткерделәр үземне – ике сәгать дигәндә, кызым туды. Алла, бигрәк матур бала, дигән акушеркага, күкрәгемә салмагыз, дип акырдым. Чын, акырдым менә, күзләрен күрмим тагын, дип котым чыкты. Күкрәкләремә шаулап сөт төшсә дә, баланы имезмәдем, битенә дә карамаска тырыштым. Калдырып чыгам, дигәч, баш табиб үзенә чакырып алды, юләр син, сеңлем, алып чык, үз каның бит, дип үгетләп карады. Мин берәүнең дә сүзен тыңламадым. Әйберләремне җыеп, инде чыгып китәм дигәндә, баламны бүлмәмә керттеләр дә чишеп җибәрделәр. Һаман да күз алдымда шул күренеш!!! Нәни кул-аяклар бер-берсенә буталып болгана, җыерчыклы маңгай, нечкә тавышлы, әмма хәтәр усал елау. Күзләре зәп-зәңгәр, кара чәче маңгаена таба бөтәрләнеп килгән. «Ач ул, – диде шактый гына юантык гәүдәле шәфкать туташы. – Бәгырьсез анасына тагын бер карап калсын дип алып кердем».

Мин еламыйча чыгып киттем! Китәргә кирәк иде! Туп-туры авылга, әти белән әни янына кайттым. Сентябрьнең бәрәңге ала торган алтынсу вакыты иде. Әни, күкрәкләрең зурайган, гәүдәң дә әллә нишләгән шунда, диде. Кайдан уйласын инде ул зимагурының бала табып, шуны калдырып чыгуы турында!.. Чиләк-чиләк бәрәңге ташыдым бит әле шунда. Ничек өзлекмәгәнмендер, үзем дә аптырыйм. Мунчада таш булып каткан күкрәкләремне чаптым, саудым да кысып бәйләп куйдым.

Аннан кабат Чаллыга чыгып киттем. Район администрациясенә эшкә урнаштым, аннан кадрлар бүлегенә күчерделәр. Кияүгә чыктым. Тагын ике кыз таптым. Ирем минем саф түгел икәнемне белә иде, бервакытта да аның турында сүз куертмады – яратты чөнки. Ике кызыбызны да икебез дә үлеп яраттык. Олысы Казанга кияүгә чыгып урнашты. Кечесен Төркиядә укыттык, анысы бер бай иркәй белән яшәп ята, музыка дөньясы кешесе.

Бәйләнчек төш моннан ике-өч ел элек керә башлады. Болын уртасында түгәрәк өстәл артында аш бүләм икән. Ике кызым да, ирем өстәл артында утыра. Тагын бер артык тәлинкә тора. Болында күбәләк куып йөрүче чәче тузган бер кызчык борылып безгә карый да елмая икән. Кил, кызым, дип дәшәм – килми. Аның артыннан йөгерәм, куып җитә алмыйм, имеш. Ул ефәк чәчләрен тузгыта-тузгыта, көлә-көлә, күздән эреп югала. Елап шешенеп уянам.

Эзләтеп карадым мин кызымны. Мин бәбиләгән балалар тудыру йортына да бер генә бармадым. Акча төртә-төртә очына чыгарга теләдем. Ятим балалар йортыннан соң җеп өзелде... Чит илгә китмәвен беләм – шул гына. Кызчыгым исән булырга тиеш. Мин генә тере мәет. Ник шунда бәби тапкан вакытта җир йотмаган икән мине? Миндәй кабахәтләрне җир дә йотмыйдыр инде ул. Җәсәдемне яндырып, минем төсле үк җилбәзәк җилгә сипсәләр генә...


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА

в„– |

“Акчасыннан тормыйбыз, тик әти сездә яшәсен”

$
0
0
18.03.2013 Җәмгыять
Берәү дә, олыгайгач картлар йортына керермен дә гомеремнең соңын шунда үткәрермен, дип уйламый. Ә баксаң, язмыш шулкадәр рәхимсез икән. Кемнедер газиз баласы кулыннан тотып бирегә алып килгән, кемнәрнедер куып чыгарганнар, кайберәүләр җиде юл чатында адашып, йорт-җирсезлектән монда килеп егылган. Питрәч районы Күн авылындагы картлар йортына баргач, нинди генә язмышлар белән очрашмадым.

Авылымны үлеп сагынам

Госман абый Вәлиуллин алты бертуганына сыймаган әнә. Үзе тумышы белән Күн авылыннан икән. Туган нигезендә бер энесе яши. “Бер-беребез белән килешә алмадык. Тоттым да үзем чыгып киттем”, – ди ул, сер бирмәскә тырышып. Ә үзенең күзләре яшь­ләнә.

Гаиләдә җиде ир егет булып үскәннәр. Госман абый – иң олысы икән. Алты бертуган энесенең хәлен белешеп тора, ә менә туган нигезендәгесенең килеп күрен­гәне юк. Госман абый бирегә 2006 елда килгән. Җиде ел буена туган авылыңда гомер иткән нигезеңне урап үтеп, читтән генә күзәтеп яшәп кара әле син?!

– Күн авылындагы картлар йорты өч ай ябылып торды, – ди Госман абый. – Саба районындагы Лесхоз картлар йортына вакытлыча гына җибәреп тордылар. Үлдем, авылымны сагынып. Бик ямансуладым.

Әйе, үзең туып үскән авы­лыңда һәр агач кадерле шул. Госман абый иртән чыгып китә дә урман буйларын әйләнеп кайта. Авылдагы якын иткән туганна­рының хәлен дә белешергә өл­герә. Хәзер генә авыл урамын бик озаклап йөри алмый, сәла­мәтлеге какшап киткән. Ике тапкыр инсульт булган, чак кына Газраил тырнагыннан ычкынган.

Хәзер янәшәсендә дусты Сә­кинә апаның булуы аны тер­нәкләндереп, яшәүгә дәрт биреп җибәргән. Лесхоз картлар йортында танышкан булган алар. “Анда акча сорыйлар, исерекләр бик күп, – ди Сәкинә апа. – Үл­гәнче Күн авылындагы картлар йотында яшим, мине шунда җи­бәрегез дип сорадым”.

Тумышы белән Саба районы Чиратнай (Урта Нырты) авылыннан булган Сәкинә Кашапованың да язмышы гыйбрәтле. Әтисе сугышта үлеп калган, дөрес, әнисе белән яшәгәндә тормышлары көйле булган үзе. “Әни кияүгә бирмәде, шуннан соң башлы-күзле булмадым, балаларым да юк. Бертуган абый да миһер­бан­лы булмады.  Олы апа үлде. Ә тагын бер апам – Мәрьямбану читтә яши. Аның белән 1952 елдан бирле элемтәгә кергән юк. Архангельскида яши ул. Апамны эзләп табарга булышыгыз, зин­һар. Авылга кайткан иде, бертуган абыем куып чыгарды. Аннан соң миңа да чират җитте. Инде биш ел картлар йортында яшим”.

Сәкинә апа да, Госман абый да биредә  эшләүче хезмәт­кәр­ләрнең аларга карата җылы мөнәсәбәттә булуларына шатлануларын белдерделәр. “Менә телевизор алдым әле, кинолар, концертлар карыйбыз. Тормышыбыз әкрен генә шулай ага”,  – ди Госман абый балаларча сөе­неп.

Фатирны комарлы уенда оттырган 

Госман абыйның күршесе Елена Андреева исә сукырайгач бирегә килергә мәҗбүр булган. Ире белән аерылганда ике улларын үзара бүлешкәннәр. Берсе синдә калыр, икенчесе минем белән яшәр, дип сүз куешканнар. Елена Дмитриевна белән яшәгән улы утыз яшендә үлеп киткән. Ананың күзе сукырайгач, берәүгә дә кирәге калмаган, монда алып килгәннәр. “Ирегез белән бү­лешкән улыгыз бирегә килеп, хәлегезне белешмимени?” – дип кызыксынам.

– Сирәк булса да күренә. Сеңлем: “Син аны тәрбияләмәдең, нишләп монда килергә тиеш соң ул”, – дип һәрвакыт искәртеп тора. Озак яшисе калмады инде, 80 яшьне тутырдым бит. Теге дөньяга китәргә әзерләнәм.

Якты дөнья белән хушлашырга күпме генә теләсәң дә, Ходай биргән  гомерең белән саубуллашып, бакыйлыкка күчеп булмый шул. Үләсе килгән вакытлары күп булган Зоя Коронскаяның да. Монда килеп эләгермен дип башына да китермәгән. 

Бердәнбер улыңны кадерләп, өф-өф итеп үстер дә, өйсез-җирсез калып, картлар йортына эләк әле син! Зоя Сергеевна бервакыт фатирына килеп кергәч, аны бер хатын-кыз белән бер ир-ат каршы ала. “Бу безнең фатир, сез чыгып китегез”, – диләр болар. Баштарак ул аңышмый кала. Болар яный башлыйлар. Хәтта җиһазлар өстенә керосин да сибәләр. “Шул вакытта мили­циягә шалтыратасы калган бит, уйлап бетермәгәнмен”, – ди ул. Әлеге хәлне ачыклау өчен улына шалтырата. Бактың исә улы комар уйнап фатирын оттырган. Әнисенә әйтми-нитми генә ике бүлмәле фатирны хосусыйлаштырган документларны урлап чыгып, аларны оттырган көн­дәшенә тоттырган. Менә шулай уеннан уймак чыгып, Зоя Сергеевна йортсыз калган.

– Мин хәзер бомж хәлендә, – ди ул. –  Кырык елдан артык заводта эшләдем. Ир-атлар гына башкара торган хезмәттә булдым. Хәзер әнә шул эшләп алган фатирымны улым оттырды.

Зоя Коронская өч ел инде картлар йортында яши. Югары Осланнан Күн авылына күчеп килгән. Фатирындагы кулына эләккән савыт-сабаларны, кирәк-яракларны да кыстырып килгән. Берүзенә бер бүлмә. “Өйдәге җиһазлар фатирымны искә тө­шереп торыр, ичмасам”, – ди ул.

– Улыгыз киләме соң?  – дим.

–  Әле күптән түгел генә килеп китте, – ди Зоя Сергеевна. – Акча сорый.  Нишләтәсең, бирәсең инде, бала ич. Үзе дә бомж хәлендә хәзер. Гаиләсе бар барын, әмма йорт-җирен сатып җибәргән кеше кемгә хаҗәт?! Билгеле, хатыны, баласы янына сыймый. Ә оныгым хәлемне белергә килә, аның фотосурәтенә карап кына торам.

Картлар йортындагы әби һәм бабайлар: “Күңелебезгә җан тынычлыгы алу өчен Күн авылы урамнарын әйләнеп кайтабыз“, – диләр.

Әбиләрдән бабайлар күбрәк

Биредә – 21 кеше, аларның барысының да язмышлары төр­ледән-төрле, катлаулы, сикәл­тәле.  Күн авылы җирле үзидарә рәисе Рәдиф Шәрипов белән юлда барганда ук әлеге картлар йорты турында сөйләшеп килдек. Кайчандыр, колхоз бай, авыл хәлле вакытта ялгыз карчыклар кыш көннәре биредә торып торырлар дип, рәис йорт салдырып куйган булган. Вакытлыча гына ял итү урыны булган бу йорт вазыйфасын үзгәрткән. Заман үз­гәрдеме, әллә без үзгәрдекме, әти-әнисе кирәк­мәгән балалар күбәеп китеп, якыннарын бирегә алып ки­лүчеләр күбәйгән. Соң­рак Пит­рәч районы үз карамагына  алып, әлеге бина картлар йортына әйләнгән. Күптән түгел генә аз комплектлы дип, Югары Ослан районына тапшырганнар.

Картлар йортының мөдире Эльмира Сәйфетдинова биредә унбер ел эшли икән инде.  “21 кешенең ундүрте – бабайлар бул­са, җидесе – әбиләр”, – диде ул.

– Моның берәр сере бармы соң? Нигә бабайлар күбрәк? –дим Эльмирага.

– Белмим дә. Аталарын бирегә алып килеп, түләп тотучылар да бар. Аларны гаепләргәме-юкмы, моны мин генә өздереп әйтә алмыйм.

Егермебер кешенең  дүрте­сен якыннары, балалары түләп тота икән. Эльмира әйтүенчә, бер көнлек яшәү 594 сумга төшә. Әгәр Социаль яклау министрлыгы аша юллама алсаң, бушка урнашасың.

– Бер айга шактый гына сумма килеп чыга лабаса бу, түләп яшәргә теләүчеләр күпме?  – дип кызыксынам.

Күп икән шул, бер генә якыннары да булмаган әби-бабайлар мөрәҗәгать итә икән. Әмма акчалары җитми. “Бер көнне бер әби шалтырата: “Картлар йортына мине алмассызмы икән?” –  ди. Айлык яшәү хакын әйтеп күр­сәткәч, пенсия 11 мең генә шул, диде. Алмадык инде. Без куйган бәя түгел бит”, – ди Эльмира.

Биредә яшәүче бер ялгыз әбине туганнары “асрый”. Кияүгә чыкмаган, балалары булмаган. Пенсиясе җитмәсә дә, туганнары берләшеп, яшәү хакының чыгымнарын үзләре күтәреп,  әбине бирегә алып килгәннәр.

Биредә кул-аяклар йөрмәгән, инвалид коляскасында яки урын өстендә яткан авырулар да бар. Аларны карап тору, яшәтү кыйм­мәтрәккә төшә икән. Бер көнгә 3 мең сум тирәсе.

–  Акчасыннан тормыйбыз, түлибез, алыгыз гына, дип әй­түчеләр бар, –  ди Эльмира.

Матур киенеп, тәмле ашап, рәхәттә яшәп, әтисен бирегә алып килүчеләр дә юк түгел. Шундый хәлле бер ир-ат атасын картлар йортына алып килгән. Эльмира әйтүенчә, бабайның 11 мең сум пенсиясенә, улы тагын 7 мең сум акча өстәгән. Айлык яшәүне аталлы-уллы әнә шулай каплыйлар.

Биредә эшләүчеләргә: “Без хатыным белән һәрвакыт командировкада булабыз, әтине карап торырга кирәк, югыйсә газларны, суларны ачык калдырырга мөмкин. Шуңа сезгә китерәбез, акчасыннан тормыйбыз”, – дип акланган.

– Шул 18 мең сум акчага әтисенә күз-колак булырга берәр кеше яллап эшләтсә булмас идеме икәнни? – дим Эльмира ханымга.

Мөдир иңнәрен сикертеп куйды. Аларны да аңлап була, биредәге язмышларга, ата-бала хакы турында нотык уку алар вазыйфасына керми ләбаса.

Мин китәр юлга кузгалганда, “яшәү өчен түләүчеләр” телевизор карый иде. Әйе, алар яшәргә талпынып, гомерләре өчен соң­гы акчаларын да кызганмаган үз якыннарының “артык кашык­лары”. Яшәү кадерен күпме генә акчалар белән исәпләсәң дә, туганнарыңның ихтирамын, бала җылысын бер генә бизмән дә үлчи алмый икән. Бирегә эләк­кәннәр моны бик яхшы аңлый.


Алсу ХӘСӘНОВА

в„–43 | 15.03.2013

Илгиз дөньякүләм зәркән осталары бәйгесендә янә җиңде (ФОТО)

$
0
0
18.03.2013 Җәмгыять
Моннан ике ел элек “Чемпионнарның чемпионы”дәрәҗәсе алган, бөтилекләрне һәм бизәнү әйберләрен сәнгати дәрәҗәгә җиткергән, дөньяда “Эмальләр патшасы” дип бәяләнгән, Илгиз Фазылҗанов Һонгконгта үткән зәркән дизайны бәйгесендә быел да иң югары бүләккә лаек булды. Бу халыкара бәйгегә 5 мартта йомгак ясалды.

Татар егете Илгиз Фазылҗанов менә икенче тапкыр Халыкара зәркән дизайны бәйгесендә иң югары бүләккә лаек булды. Һонгконг шәһәрендә ике елга бер тапкыр дөньяның иң оста зәркәнче дизайнерларның бәйгесе булып тора. Гадәттә йөздән артык тәкъдим ителгән бизәнү әйберләре арасыннан финалга дистәгә якыны гына уза һәм шуларның берсе җиңеп чыга.

International Jewellery Design Excellence Award дип аталган әлеге бәйгедә Илгиз беренче тапкыр 2011 елда катнаша һәм "Чемпионнарның чемпионы" дигән дәрәҗәгә лаек була. Ул вакытта останың "Карабүрекләр" дип аталган муенсасы жюрины хәйран итсә, быел мартта "Күбәләкләр" исемле алкалары һәм йөзегенә тиңнәр булмый.

​​"Мин беркайчан да махсус бәйгегә дип бизәнү әйберләре эшләмим. Гомумән, күңелем тарткан бизәнү әйберләре генә ясыйм. Аннары эшләрем арасыннан берсен бәйгегә тәкъдим итәм. Мин бит иҗат кешесе, шуңа күрә бөтен эшләрем дә  игътибарга лаек дип саныйм. Бу бәйгегә мин "Күбәләкләр"не түгел, ә белгечләрдә кызыксыну тудырырдай бүтән башка бер эшемне дә тәкъдим итә ала идем. Әмма күңелем, эчке тоемлавым шушы "Күбәләкләр"не алып барырга кирәк дип әйткән сыман булды", диде Азатлыкка Фазылҗанов.

Илгиз бөтен илһамны табигатьтән алуын әйтә. Ул үзен табигать баласы дип тә белдерә. Балачагы Идел буендагы, урман эчендәге дип әйтерлек Яшел Үзән шәһәрендә үткән. Хәзер исә ул илһам алу, хозурлану өчен бакчасында төрледән-төрле чәчәкләр үстерә. Табигать тормышының аерылгысыз бер өлеше икәнен дә әйтә. “Минем миссиям кешеләргә табигатьнең кабатланмас матурлыгын зәркән сәнгате аша күрсәтү”, дип өсти ул. Оста сүзләренчә, зәркән сәнгате тарихында чәчәкләрнең холык-фигылен, алардагы катлаулы төсләр чагылышын күрсәткән осталар бармак белән генә санарлык.

"Тумышым белән Яшел Үзәннән булганга (1968 елгы), балачакта карабүрекләрне без еш күрә идек. Хәзер исә алар бөтенләй күренми диярлек. Бу җиңү китергән муенсаны ясарга бер ел кала көтмәгәндә карабүрекләрне күреп алдым. Шунда ук үземнең бер эшемне аларга багышларга булдым. Әле моңа кадәр зәркән сәнгатендә карабүрекләргә мөрәҗәгать итүчеләр булмады. Мин бу эшемдә балачакны да, хәзер инде бик сирәк күренеш булган табигатьнең гүзәл кошларын бергә бәйләргә тырыштым", ди Илгиз.

​​Аның сүзләренчә, Татарстан, Русия табигатенә генә хас үзгәлекне дөньяга алып чыгу үзе бер уникальлек булып тора. Карабүрекләрне, бу кошларны тагын халык балан чыпчыклары дип тә әйтә, Африкада да, Азиядә дә, Канададан кала башка кыйтгаларда белмиләр диярлек. "Карабүрекләр" муенсасы хәзер Илгизнең җәмәгате Динәдә, ә быел җиңү яулаган "Күбәләкләр"не исә Италиядәге бер коллекционер сатып алган.

Табигать Илгизне илһамландырып яңа идеяләр бирсә, классик көйләр тыңлап ул иҗатына рух ала. Татар композиторлары арасыннан Салих Сәйдәшне бигрәк тә үз итүен әйтә.

Илгизнең әтисе Фәрит абый инде бакый дөньяга күчкән, ә әнисе Мөршидә апа Яшел Үзән шәһәрендә яши. "Һәр уңышыма ихлас сөенүче кешем ул минем", дип белдерә оста. Илгиз исеме кушкан өчен әти-әнисенә бик рәхмәтле ул. Исемнең кеше язмышында зур әһәмияткә ия булуын да белдерә.

"Исем – кешенең холык-фигыленә көчле йогынты ясый. Илгиз – илләр гизүче, сәяхәтче, эзләнүче дигәнне аңлата. Бу исем миңа бик туры килә", ди Илгиз.

Илгиз үзен ирекле, бәйсез кеше дип әйтә. Кечкенәдән үк язмышы үз кулында булган, тормыш сукмагын үзе салган. "Без гаиләдә дүрт ир бала үстек, ә әни-әтиләр эшли иде, безнең белән шөгыльләнергә артык вакытлары булмады”, дип искә ул.

Әти-әнисе киңәшен көтеп тормаганнар алар, нинди спорт белән шөгыльләнәсен дә, мәктәптә укудан тыш тагын нинди һөнәр үзләштерәсен дә үзләре сайлаган. Илгиз мәктәптә укыганда ук үз теләге белән сәнгать мәктәбенә барып керә. Аны бетергәч Казандагы сәнгать училищесында укый. 1992 елда Таҗикстанга бизәнү әйберләре ясаучы оста тәҗрибәсен өйрәнергә китә. Анда озак булырга туры килми. Советлар берлеге таркалгач, Дүшәмбе урамнарына танклар кергәч, Казанга кайтырга туры килә.

“Илгиз үзе дә муенында бөти йөртә”

Ислам темасына караган эшләр Илгиз иҗатының аерылгысыз бер өлеше булып тора. Беренче зур җиңүе дә әлеге тема белән бәйләнгән. 1994 елда Пакъстанда яшь мөселман ювелирларының халыкара бәйгесендә беренче бүләккә ия була ул. Әлеге бәйгегә Илгиз дөньядагы иң юка алтын һәм көмеш җепләрдән эшләнгән Коръән тышлыгы тәкъдим итә. Аның бу эше хәзер Казандагы "Туран" фондында саклана.

​​Илгиз әледән-әле бөтилекләр ясап тора. “Илгиз үзе дә муенында гел бөти йөртә. Бөтилеген үзе ясады, ә сүрәсен абыстайга барып яздырып алдык”, ди Илгизнең җәмәгате Динә ханым. Илгизнең бөтилекләре үзгә –  ул аларны алтыннан һәм кайнар эмальдән ясый.

Бүген дөньяның зәркән сәнгате осталары, зәркән белгечләре Илгизне “Эмальләр патшасы”, “Эмальләр чемпионы” дип йөртә.

"Мин беркайчан да зәркән сәнгатенә укымадым, үзлегемнән өйрәндем. Бу минем иҗатыма файдага гына булды. Үземнең ысулларны тудырдым. Алар әлегә кадәр зәркән сәнгатендә беркайчан да булмаган. Мин сәнгать мәктәбендә рәссам белгечлеге алган кеше буларак,  эмальләр минем өчен шул ук буяу инде ул. Минем өчен алтын - киндер тукыма (холст) булса, эмаль - буяу булып тора. Миңа алар белән эшләү шулкадәр рәхәт, ләззәтен табам. Әгәр мин классик зәркәнче һөнәрен үзләштергән булсам, гадәти юнәлештә эшләр идем. Андый белемем булмагач, һәрвакыт төрле тәҗрибәләр ясап алга бардым. Мин алай итәргә ярыймы-ярамыймы дип аңа карап тормадым, һәрвакыт нәтиҗәгә ирешергә теләдем. Һәм һәрвакыт теләгәнем тормышка ашты. Бүген нәтиҗәләр күренә инде. Эмаль белән эшләү – төп юнәлешләремнең берсе”, ди Фазылҗанов.

XVII гасыр ахырында Европада уйлап табылган һәм аннан соң күпмедер вакыттан соң ясау ысулы онытылган кайнар эмаль технологиясен Илгиз яңадан булдыра. Әлеге ысул аңа кабатланмас сәнгать әсәрләре тудырырга ярдәм итә. Русия зәркәнчеләре арасыннан бары тик аның эшләре генә Christie”s һәм Bonhams аукционнарында сатыла. 

​​Илгиз нинди генә чарага чакырмасыннар, барырга тырыша. Төрле хәйрия чараларында да теләп катнаша. Аның “Мәкләр” дип аталган балдагы Кызыл Хач җәмгыятенең хәйрия балы акционында сатыла. Оста сүзләренчә, балдакны сатудан килгән акчага амбулатор машина алынган һәм бу машина мохтаҗ булган илгә җибәрелгән. “Мин бу хәйрия аукционында ел да катнашыр идем, әмма анда билгеле бер вакыт узгач кына чакырырга мөмкиннәр. Оештыручыларның максатлары – бу хәйрия чарасына күбрәк осталарны җәлеп итү”, ди Илгиз.

“Чит илләрдә танылсаң гына Русия дә танырга мөмкин”

Фазылҗановның Мәскәүдәге остаханәсендә 15 кеше эшли. Ул тудырган бизәнү әйберләрен үз итүчеләр әлеге студиягә барып сатып ала ала. Шулай ук Женева һәм Парижда да аның эшләрен сатучы кибетләр бар.

“Мәскәүдә йә булмаса Казанда булдыра алган кадәр эшләрегезне бергә җыеп берәр зур күргәзмә эшләргә җыенмыйсызмы?” дигән сорауга, оста: "Без Казанда гына түгел, ә Мәскәүдә Русиянең зәркән сәнгатенә багышланган зур күргәзмә эшләргә теләгән идек. Әмма, кызганыч, безнең бу теләкне беркем дә хупламады. Бу хәл шулай ук илнең бәласы булып тора. Шуңа күрә хәзер без чит илләрдә, зур музейларда зур күргәзмәләр эшләргә тырышабыз. Хәзер Нью-Йоркның Метрополитен музее, Париждагы Лувр белән сөйләшүләр башларга җыенабыз", дип әйтте.

​​Ул үзенең Европа базарына йөз тотуын әйтә. Русиядә талантларның бәясе юк, әгәр син чит илдә танылсаң гына Русиядә үз итәргә мөмкиннәр дип тә өсти. Илгиз үзе җитештергән зәркән эшләнмәләрен чын күңелдән хуш күреп, аңлап гашыйк булучы кешеләрнең генә сатып алуын тели.

"Кызганыч, чын сәнгатьне Русиягә караганда чит илләрдә яшәүчеләр күбрәк аңлый. Эшләремә Русия тарихыннан да мин кайбер үзенчәлекләрне алам, әмма алар бик аз. Көнчыгышта, Европада сәнгать югарырак. Русия сәнгате ул кайчандыр монда китерелгән әйберләр.

Зәркән эшләнмәләр җитештерүчеләр Русиянең үз ювилер сәнгате бар дип белдерә. Ул бер яктан бар шикелле. Әмма илнең зәркән сәнгате рәссамнар ясаган кебек иҗади әсәрләр тудырылганда гына булырга мөмкин. Русиядә сәнгать дәрәҗәсендәге эшләр өчен шартлар тудырылмый. Мин үземнең бәйсез булуыма чын күңелдән сөенәм. Әгәр мин берәр җитештерүдә эшләгән булсам, чын сәнгать белән күптән инде шөгыльләнә алмаган булыр идем. Хәзер чын зәркән сәнгате белән шөгыльләнүчеләр бөтен дөньяда бармак белән генә санарлык, алар унлап кына. Аннан артык була да алмый. Зәркән сәнгате ул бик катлаулы иҗат. Ул –  хәзерге чорның йөзе. Бу вакытка кадәр ирешелгән бөтен уңышларны үзенә берләштерә ул. Зәркән эшләнмәләдән кешелекнең бу чорда ничек яшәгәнен ачыклап була.

Мисал өчен, лазер уйлап табылды һәм ул шунда ук зәркән сәнгатендә дә кулланыла башлады. Сәнгатьнең йөзе юк дип әйтер идем мин. Шулай ук аны бер генә илгә карый дип тә әйтеп булмый. Чын сәнгать җир йөзендәге кешелекнеке, ә кайсыдыр бер илдә яшәүче аерым бер генә халыкныкы түгел”, ди Фазылҗанов.

"Күбәләкләр"

"Карабүрекләр"

Бөтилек

"Мәкләр"


Наил АЛАН

в„–--- | 12.03.2013

Сатлыкҗан гына түгел, куркак та икән

$
0
0
19.03.2013 Ир белән хатын
Гомерең буе ышанып яшәгән кешедән гайрәт чигү бик авыр хис икән. 30 елга якын бергә яшәгән иремне мин бөтен яктан да беләм дип уйлый идем. Ни теләгәнен, ни әйтәсен, ни уйлаганын күз карашыннан ук аңлыйм кебек иде. Куенда кара елан җылытканымны төшенгән көнне күз алларым караңгыланды. Башта ярсып еладым, аннан күралмас дәрәҗәдә нәфрәтләндем. Бу бәндәнең шул мизгелдә үк күз алдымнан югалуын теләдем. Озын-озын төннәрдә үз-үземне аңларга тырышып озак уйладым.

Иремнең хыянәте турындагы хәбәр миңа йөрәгемә инфаркт булып, түшәктә ятканда килеп иреште. Болай да яшәү белән үлем арасында торган чагымда әлеге хәбәрдән яшәү мәгънәсен югалттым, тормыш өчен көрәшерлек хәлем дә, теләгем дә калмады...

Без Нәфис белән бер авылда туып үстек. Мәктәптәге дуслыгыбыз яратуга әверелде, бик иртә өйләнештек. Бер кыз, бер ул үстердек. Бик авырлык белән фатир алдык. Дөресрәге, мин алдым. Нәфис әллә ни өтәләнмәде. Йомшак холыклы булуы нәтиҗәсендә эчәргә өйрәнде. Дөрес, эчсә дә өйгә кайтып тавыш чыгармады, миңа да, балаларга да кул күтәрмәде. Үгет-нәсыйхәт үтмәде, дәвалап карадым, күп дигәндә, 5-6 ай эчми түзгәндер. Чибәр, озын буйлы Нәфис бик тиз картайды, ямьсезләнде. 3 ел элек, бер туганыбыз ярдәме белән бик яхшы табибка алып барып “кодлаштырдык” үзен. Менә шуннан соң гына айныды. Әмма ул баш күтәрми эчкән 15 ел минем өчен эзсез узмаган икән. Фатир, акча, балалар дип икешәр-өчәр эштә эшләдем бит. Исерек көйләүнең дә нәрсә икәнен үз башына төшкәннәр генә аңлый шул.

Башта ашказанына операция кичердем. Аннан таушалган йөрәк аяктан екты. Наркоз, дарулар тәэсиреме – йокысызлыктан интегә башладым. Төннәрен сусап киткәндә караватым янындагы тумбага кызым ясап куйган чәйгә дә үрелә алмый интегәм бервакыт. Гадәттә, эштән соң ук өйгә кайтып, ашап алганнан соң бөтен вакытын диванда, телевизор каршында үткәрә торган Нәфис ул төнне төнге берләр тирәсендә генә кайтып керде. Соңаруын эштә авария булды дип аңлатты. Аннан “аварияләр” ешайды. Үз хәлем авыр булуга карамастан, ирдәге үзгәрешне сизеп алган идем инде. Киемгә гомер бакый исе китмәгән кеше, мин авырып ятканда, баштан-аяк кием яңартты. Үсмер малай кебек көзге каршында бөтерелә, мыек җибәргән – аны төзәтә...

Соравыма каршы җавабы озак көттермәде: “Әнисе, ни, мин бүтән хатын очраттым...” – дип авыз эчендә ботка пешереп маташканыннан башта берни аңышмыйрак та тордым. Ир әкәмәтенең кыяфәтен күрсәгез икән! Бу үзенең “батырлыкка тиң” гамәлен миңа, гомер иткән хатынына, иң авыр вакытта – түшәктә ятканда әйтте. “Мин бит сау-сәламәт ир. Син авыру. Тормыш бит дәвам итә... Мин аңа яшәргә китәм... Мөгаен...” – диде. Мин күкрәгемә тегермән ташы бастырып куйган халәтемдә телемне көчкә әйләндереп: “Бар, зинһар өчен, бар!” – дидем. “Әнисе, алайса мин берәр атна яшәп карыйм аның белән. Килешеп китә алмасак син мине кабат кертерсең микән?” – димәсенме бу! “Юк”, – дигән җавабымны ничек аңлагандыр, әйтә алмыйм. Ләкин чыгып китәргә ирлеге җитмәде. Урамда калудан, җайлы-ипле, җылы, ияләнгән тормышыннан аерылырга да курка, хайвани нәфесен дә җиңә алмый, бичара.

Гомеремне шушы куркак сатлыкҗан бәндә белән үткәргәнмен, шушыннан балалар тапканмын, түшәк бүлешкәнмен, кайнар ашымнан өзмәгәнмен, исереп аунап яткан чакларында да ташламаганмын – нинди өч тиенлек тормыш юлы үткәнмен мин дип үрсәләндем. Менә-менә балалар башлы-күзле булырлар, туйларында пар канатлы әти-әни, тигез кода-кодагыйлар булып, куанышып утырырбыз, оныклар багарбыз дип яшәгән киләчәк хыяллар бер мизгелдә чәлпәрәмә килде. “Мине кире кертерсез микән...” ише күңел болгаткыч сүзләрен балаларга да әйткән бит әле. Тегеләре муенына сарылып, аягында аунап: “Китмә, әти!” – дип өтәләнмәгәннәр. Малай ярсып йодрыкларын йомарлаган да, ишеккә күрсәтеп: “Әнә, юлыңа ак җәймә!” – дигән.

Гаилә икегә аерылды. Өебездә чит кеше яши башлады, гүя. Әтиләре сүз катса, балалар сыңар сүз белән җавап бирүдән узмыйлар. Нәфис пешергән ризыгымны ашый, юасы киемнәрен дә бер дә сөяркәсенә илтми. Бик ачыктан-ачык йөрмәсә дә, “уҗым”га баруын ташламаганы да сизелә. Минем аны куып чыгарып, аерылышу дауламавыма үзе дә, балалар да аптырыйлар ахрысы. Алай эшләр өчен күңелеңдә бу адәми затка ниндидер хис булуы кирәк бит: йә ярату, йә нәфрәт, яки көнчелек. Ә минем күңелдә боларның һәммәсеннән дә көчлерәк хис туды – гайрәт чигү. Мине аның киләчәктә нинди карар кабул итәчәге дә кызыксындырмый, әйткән сүзләренә битарафмын, вакыт-вакыт тамакка җирәнү тойгысы да килеп утыра. Эшкә барам, эштән кайтам. Дуслар-туганнар, балалар белән аралашам. Вакыт барысын да җайга саласына ышанам. Күңелдә бушлык ни-нәрсә белән тулыр, белмим. Сатлыкҗанга багышланган еллар гына кызганыч...  


ЗӘМИРӘ

в„– |

Кадыйровның кызып китүе "Терек"ка кыйммәткә төшә ала (ВИДЕО)

$
0
0
19.03.2013 Спорт
"Терек" белән "Рубин" футбол такымы уены барышында төп хөкемдарга карата яңгыраган мыскыллы сүзләр сәбәпле, Грозный такымы җәзага тартылырга мөмкин. Уен 0:0 белән тәмамланды.

Күп кенә белгечләр мондый хәлнең Русия генә түгел, хәтта халыкара футбол уеннарында да сирәк күренеш булуын әйтә. Кичә Грозныйда "Терек" белән Казанның "Рубин" уены барышының 87нче минутында төп хөкемдар Грозный такымының уенчысы Ризван Уциевны "Рубин" уенчысы Гөкдениз Караденизне төртеп екканы өчен уеннан чыгаргач стадионда бар көчкә "Сатлык хөкемдар.. Ахмак!" ("Судья продажная... Козел ты!") дигән сүзләр яңгырады. Әлеге уенны туры эфирда алып баручы Василий Уткин хәтта бер мәлгә ни әйтергә белмичә тынып калды.


Соңрак Чечня хакиме Рамзан Кадыйров Instagram битендә әлеге сүзләре өчен футбол дөньясы алдында гафу үтенүен, ләкин хөкемдарга карата шундый ук фикердә калуын һәм аның “сатлык” булуын әйтте. Шулай ук хөкемдарның “Терек” уенчысын уеннан чыгаруын төптән тикшерүне таләп итәчәген язды.

Шул ук вакытта “Терек”ның матбугат хезмәте хөкемдарга стадионның бер хезмәткәре кычкырды дип белдерергә ашыкты. Ләкин гади генә хезмәткәргә микрофоннан сүз бирелүе мәзәк тоела. 

Хәзер матбугатта бу өлкәдә төрле бәхәсләр бара. Контроль-тәртип комитеты нәтиҗә чыгару өчен барлык документларны көтә. Әлеге хәл сәбәпле Грозныйның "Терек" футбол такымы биш уенын тамашычаларсыз гына уйнарга мөмкинлеге әйтелә. Киләчәктә Грозныйда Европа уеннарын уйнау да имин түгел дип саналырга мөмкин.

10 март көнне Казанның “Рубин” футбол такымы чираттагы уенын нәкъ Грозныйда уздырды. Ул вакытта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Чечня хакиме Рамзан Кадыров белән бергәләшеп футбол уенын күзәтте. Миңнеханов Чечняга эшлекле сәфәр белән килгән иде.

Соңрак президентлар Twitter челтәрендә дә аралашып алдылар. Рөстәм Миңнеханов, гадәттәгечә, интернетта күп сөйләми, Кадыров исә сүзләрне бер дә кызганмый һәм Татарстан башлыгына еш кына “брат”, ягъни “кардәш” дип мөрәҗәгать итә. Ахыр чиктә Миңнеханов Кадыровны Татарстанга чакырды. Кадыров чакыруны бик теләп кабул итте һәм килергә вәгъдә бирде. Аралашу урыс телендә барды.


Ландыш ХАРРАСОВА

в„–--- | 18.03.2013

Тольяттида “Язлар моңы” фестивале узды

$
0
0
19.03.2013 Мәдәният
Тольятти шәһәрендә дүртенче тапкыр “Язлар моңы” фестивале булып үтте.

Моңлы җырларыбыз, дәртле биюләребез, күркәм йолаларыбызны берләштергән бу фестиваль ике еллык тәнәфестән соң тольяттилыларның күңеленә яңа сулыш өрергә, яңа өметләр уятырга дип кайтты. Фестиваль алдына куелган төп бурычлар арасында - борынгы көйләрне искә төшереп, яшь буынга җиткерү, шулай ук аларны борынгы халык музыка уен кораллары белән таныштыру һәм халык авыз иҗатына карата кызыксыну уяту. Мондый чаралар төбәгебезнең үзешчән сәнгать артистларына үсәргә һәм яшь талантларыбызны ачарга мөмкинлек тә бирә бит әле.

Фестивальдә Самарадан килгән хөрмәтле кунаклар - өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе директоры Равил Галимов, “Туган тел” җәмгыяте вице-президенты,  “Ялкынлы яшьлек” ансамбле җитәкчесе Илгиз Колючев, “Азан” газетасы мөхәррире Шамил Галимов, Жигулевск шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ирек Шәрәфетдинов, Тольятти шәһәре Думасы аппаратының җитәкчесе Дмитрий Микель бик теләп катнаштылар. Кунакларның берсе дә буш кул белән килмәгән: Ильяс әфәнде Шәкүров  Самарада чыгарыла торган  газеталар һәм яңа гына дөнья күргән “Самара татарлары” журналын, ә Равил әфәнде Галимов өч томлы мәкальләр җыентыгын бүләк иттеләр.

Ә бәйрәм сәхнәсе шау-гөр килеп тора. Камышлы һәм Челно-Вершины районнарының, Сызран, Самара, Жигулевск, Тольятти шәһәрләренең  иң оста гармунчылары, җырчылары һәм биючеләре бер мәйданда көч сынашырга әзерләнә. Фестивальне тантаналы рәвештә Тольяттиның татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе  Рәүф Кирасиров ачып җибәргәннән соң, Тольятти мәчете имамы Ислам хәзрәт Гомәров катнашучыларга  иҗади уңышлар теләп, дога кылды. 2012 елда Тольяттида узган беренче “Якты йолдыз” фестиваленең Гран-при бүләге иясе Наил Исхаков хәзрәт чыгышын “Дога кылыйк без” җыры белән дәвам итеп, конкурс программасын башлап җибәрде.

Әйе, бәйге - бәйге инде ул. Егерме өч җырчы арасында ярыш барды. 18 - 35 яшьтәгеләр арасында өченче урын - тольяттилы Айгөл Гәләүтдиновада, икенче һәм беренче урыннар Камышлы районы егетләре Руслан Кәбировта һәм Илгиз Хәсәншинда. 35 яшьтән олырак җырчылар арасында самаралы Фәнил Зиятдинов - өченче, Жигулевск егете Илһам Шәрәфетдинов - икенче, тольяттилы Рәйхана Ханбикова беренче урыннарга чыктылар.

Ә гармунчылар ярышында 18 - 35 яшьтәге катнашучылар бик аз булу сәбәпле, жюри әгъзалары өченче урынны бирмәделәр. Гармун белән скрипка икесе ике уен коралы булса да, алар бит бер моңда тибрәлә. Скрипкада уйнаучы бердәнбер кыз - Тольяттидан Элина Садыева  гармунчылардан бер дә ким булмады. Шуңа да аңа икенче урын бирелде, ә сызранлы Рушан Тухтаров беренчелекне алды.

35 яшьтән олырак гармунчыларыбыз берсен-берсе уздырырга тырышып, осталыкларын күрсәттеләр. Сызран егете Рәшит Тимербулатов өченче урынны шатланып кабул итте. Икенче урынга чыккан Челно-Вершины егете Әсгать Кәбиров киләсе елда тагын да яхшырак уйнарга өйрәнеп киләчәгенә ышандырды. Ә Камышлы районыннан килгән Мәгъдән Хәсәншин гармун телләренә җанын иңдергәндәй уйнады һәм быел ук иң оста гармунчы исеменә лаек булды. Конкурста катнашучылар арасыннан тамашачы күңеленә хуш килгән җырчы Фәрит Садыйков һәм олы яшьтәге тальянчы Наил Вахитов та  махсус бүләкләргә ия булдылар.

Ә бәйгенең иң зур бүләге - Гран-при Самара кызы Алсу Галимовага бирелде. Татар халык җыры “Китмә сандугач”ы белән ул бөтен халыкны таң калдырды. Илгиз Колючев җитәкчелегендәге “Ялкынлы яшьлек” ансамблендә катнашучы бу кыз яхшы хәзерлек һәм сәләте белән аерылып торды. Афәрин, Алсу! 

Фестиваль ахырында чыгыш ясаган Тольятти мәдәният департаменты вәкилләре: “Шәһәребезнең  татар милли-мәдәни мохтарияте  милли Сабантуй бәйрәме белән беррәттән “Язлар моңы” фестивален уздырып, шәһәр һәм өлкә күләмендә халык алдында үзенең абруен тагын да арттырды”, - дип, югары бәя бирделәр. Җыр бәйгесе шулай уңышлы узуга күп көч куйган оештыручыларга, матди һәм мәгълүмати ярдәм күрсәткән иганәчеләребезгә - өлкә татар “Бердәмлек” газетасына,  “Тольяттипресс” нәшрият йортына, “Площадь Свободы” газетасына, “Дорожное радио”га һәм “Альмакс” коммерция фирмасына рәхмәтләр җиткерәсе килә.

Тольятти шәһәре.

Югарыдагы фотода Алсу ГАЛИМОВА.

Тольяттилылар кунакларны татлы бавырсак белән каршы алдылар.

Тольяттиның татар милли хәрәкәте ветераны Исмәгыйль ӘМИНОВ (сулдан уңга), Самараның "Азан" газетасы мөхәррире Шамил ГАЛИМОВ һәм Тольяттиның оста гармунчысы Наил ЗАҺРЕТДИНОВ.


Зөлфия ГАЛИХАНОВА

в„– |

Россиядә азык-төлек карточкалары кулланылышка керергә мөмкин

$
0
0
19.03.2013 Икътисад
Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүдән әлегә файда күрергә өлгермәдек, ә менә тискәре нәтиҗәләре инде үзен сиздерә. Бигрәк тә агросәнәгать тармагында. Россиягә читтән кертелә торган продукциягә пошлина бәяләренең кискен кимүе һәм кайбер чикләүләрнең бетерелүе нәтиҗәсендә, узган ел илгә сыер һәм дуңгыз ите кертү 1,4 тапкырга арткан. Сөт продуктлары импорты да сизелерлек үскән. Шул сәбәпле, үзебездә җитештерелгән җирле продукциягә сорау 25-30 процентка кимегән.

2012 ел нәтиҗәләре буенча, Татарстанның агросәнәгать комплексында җитештерү күләменең якынча 7 процентка кимүе дә ВТО шартларындагы конкурентлы көрәшнең бер чагылышы. Бөтендөнья сәүдә оешмасы шартларында яшәү үз товар җитештерүчеләребезгә ярдәмнең тагын да нәтиҗәлерәк формаларын эзләүгә этәрә бүген. Күптән түгел ТР Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы куллану кооперативлары ассоциациясенең XIII съездында да шушы көнүзәк проблема хакында фикерләшкәннәр иде. Анда дәүләт ярдәмен үзебезнең җитештерүчеләргә илтеп җиткерү механизмнарын камилләштерү, продукциябезгә сату базарын табу, эчке базарда үзебезнең продукциягә сорауны арттыру хакында сүз барды. Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы куллану кооперативлары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров үз җитештерүчеләребез тәкъдим иткән продуктларга сорауны арттыруның бер юлы итеп аерым категория гражданнар өчен азык-төлек карточкаларын кулланылышка кертүне атады. Моның бернинди дә ояты юк, дип саный ул. Аның фикеренчә, бу бердән, азык-төлек базарында бәяләрне тотрыклыландыруга өлеш кертәчәк, икенчедән, үз җитештерүчеләребезгә читләтеп булса да ярдәм булачак.

Камияр Байтимеровның әлеге фикере яңалык түгел. Илнең эре җитештерүчеләре аны инде шактыйдан күтәреп килә. Совет чорында талонга азык-төлек алуның ни икәнен озын-озак чиратларда торып ныгыган өлкән һәм урта буын вәкилләре яхшы белә. “Тагын шул чорлар әйләнеп кайтырмы икән дип борчылырга кирәкми. Совет чорында ул система товар кытлыгыннан котылуның бер юлы булса, бүген, шөкер, андый проблема юк. Хәзер карточка системасы бер яктан, халыкның аз тәэмин ителгән катламына ярдәм, икенчедән, үзебездә җитештерелгән, үстерелгән продукциягә сорауны арттыру юлы буларак карала”, -дип юата яңа Россия шартларында карточка системасын тәкъдим итүчеләр.

Яңалык берничә вариантта тәкъдим ителә. Мәсәлән, Россия ашлык берлеге тәкъдим иткән вариантның асылы моннан гыйбарәт: аз тәэмин ителгән россиялеләргә социаль азык-төлек картасы тапшырылачак. Ул кредит картасы белән бүген мәскәүлеләр файдалана торган социаль карта арасындарак булачак дип уйланыла. Шундый һәр картага хакимият ай саен берәр мең сум тирәсе акча күчерергә тиеш була. “Бу бюджет күтәрә алмаслык сумма түгел. Аны үзебездә җитештерелгән продукция алуга гына файдаланып булганга, ул җитештерүчеләребез товарларына сорау артуга китерәчәк”, -ди Россия ашлык берлеге президенты Аркадий Злочевский.

Шулай да яңалык тарафдарлары азык-төлекнең икътисади үтемлелеген тәэмин итүнең бу формасы федераль казнага күпмегә төшәчәген әлегә төгәл генә әйтә алмый. Икътисади кризис чорында Россиядә аз тәэмин ителгән гражданнар санының сизелерлек үсүе мәгълүм. Росстат хәбәрләренә караганда, хәзерге вакытта ил халкының 14 проценты (20 млн га якыны) ярлылык чиген узган, ягъни аларның керемнәре яшәү минимумыннан да түбән. “Шуңа да социаль җаваплылыкны күтәрү бюджет өчен бик авыр булмагае”, -дип кисәтә экспертлар.

Сөт җитештерү тармагы предприятиеләре берлеге башкаручы директоры Владимир Лабинов азык-төлеккә карточка системасы кертүне аз тәэмин ителгән гражданнарны кирәкле туклану продуктларының гарантияләнгән минимумы белән тәэмин итү юлы дип саный. Шул ук вакытта аны үз җитештерүчеләребезгә читләтеп бирелгән дәүләт заказы дип дә аңлата. Ләкин гамәлдә моны башкару кыен булачак, дип кисәтә кайбер белгечләр. Мәсәлән, бүген сөтчелек тармагының төп проблемасы халыкның сөт продуктларын аз сатып алуында түгел. Ит белән дә шулай. Проблема аны җитештерүгә барып тоташа. Россия аграрийларының якын киләчәктә эчке базарны тавык ите һәм дуңгыз ите белән генә тәэмин итәргә реаль мөмкинлекләре бар. “Карточка системасы эчке базарда үзебезнең авыл хуҗалыгы продукциясенә сорауны берничек тә үстерә алмаячак. Сорау болай да җитәрлек бит”, - ди РФ Иҗтимагый палатасының икътисади үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм комиссиясе рәисе Валерий Фадеев. Аның фикеренчә, берни дә уйлап чыгарырга кирәкми. Бары бәяләрне күзәтеп барырга, җитештерү, илтү, сату, салымнар һ.б. белән бәйле бердәм чылбырны тәэмин итү юнәлешендә эшләргә генә кирәк.

Бу яңалыкка каршы чыгучылар ул икътисади проблеманы чишүдән бигрәк, илнең сәяси имиджына тискәре йогынты ясаячак, дип кисәтә. “Россиянең имиджы өчен ипигә карточка системасы кертүдән дә начаррак әйбер була алмыйдыр. Бер яктан бу илдә, нефть, газ чыгарыла, икенче яктан, камалыштагы Ленинградтагы кебек ипигә карточка кертелгән дип, безгә озак еллар бармак төртеп сөйләячәкләр”,- ди Россия ипи пешерүчеләре һәм кондитерлары гильдиясе президеты Юрий Каценельсон.

Фикерләр төрле һәм каршылыклы булуга, карточка системасын гамәлгә кертүнең механизмнары аңлашылып бетмәүгә карамастан, аграрийларның бу инициативасы РФ Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каравына алынган инде. 


Айгөл ФӘХРЕТДИНОВА

в„– | 18.03.2013

Рәшит Заһидуллин: “Өйдә театр турында сөйләшмибез” (ИНТЕРВЬЮ)

$
0
0
19.03.2013 Мәдәният
“Кәрим Тинчурин белән безнең бәйләнешләр аз түгел, ди Рәшит Галиевич үзе бераз шаяртып - ул Гали улы, мин дә Галиевич. Хатынының исеме - Заһидә, минем исә фамилиям Заһидуллин!” Режиссер һөнәрен еш кына шахтер эше белән чагыштыралар. Шахтер җир астыннан байлык чыгарса, режиссер - сәхнә биеклегендә рухи байлык тудыручы кеше. Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшид Заһидуллинның К.Тинчурин театрында баш режиссер булып эшли башлавына быел март аенда егерме ел тулды.

Хәер, Заһидуллиннар гаиләсе өчен 2013 ел төрле юбилейларга бай. Хатыны, шулай ук К.Тинчурин театрының әйдәп баручы артисты Җәмилә Әсфәндиярова белән гаилә корып яши башлауларына чирек гасыр икән бит инде. Режиссер белән бүгенге очрашуыбыз гаилә, бала тәрбияләү һәм, әлбәттә инде, иҗатка багышлана.

- Рәшит Галиевич, Татарстаннан читтә туып үскәнсез. Шулай да татар мохитенә бик тиз кереп киттегез. Бала чагыгызның тамырлары кая барып тоташа?

- Мин Пермь өлкәсенең кечкенә генә ябык бистәсендә тудым. Безнең клубта үзешчән сәнгать бик әйбәт иде. Бистә яртылаш хәрбиләрдән торгач, инфраструктураның да бик яхшы булуы табигый. Төрле түгәрәкләргә йөрдем. Әлбәттә, алар рус телендә, ләкин бистә үзе интернациональ. Өйдә яртылаш татарча, яртылаш русча сөйләшә идек. Җәй көне Татарстанның Балтач районы Бөрбаш авылында абыем белән өчәр ай торган чаклар булды. Әти-әнием шул яктан минем. 1982 елда Казанга килдем. Театр училищесының актерлык бүлегенә укырга кердем. Бер ел укыганнан соң армия сафларына киттем. Юнона Карева һәм Вадим Кешнер бүлегендә яңадан укый башладым.

- Ә режиссер булу теләге ничегрәк бөреләнде?

- Мәскәүнең Щукин институтында режиссер бүлеген тәмамладым. Режиссер булу теләге училищеда укыганда ук туган иде инде. Үземнең диплом эшем - студент чакта ук куйган спектакль. 1992 елда Роберт Әбелмәмбәтов режиссер итеп чакырды. Ул вакытта Тинчурин театрында Кәрим Тинчуринның бер әсәре дә куелмый иде. Эшемне бөек драматургның әсәрен куюдан башладым. Оригиналда “Йосыф-Зөләйха” дип атала, сәхнәдә “Хәйләсез дөнья файдасыз” дип бирдек. Бу - минем беренче татар спектакле, 1992 елның 28 декабрендә сәхнәгә чыкты. Бу вакытта әле режиссер дипломы алмаган идем. Шунысы кызыклы: егерме елдан соң “Йосыф- Зөләйха”ны янә сәхнәләштерергә туры килде. Монда инде оригиналына мөрәҗәгать иттем. Театрга баш режиссер тәкъдименә карыштым әле. Моңарчы берничә әсәр генә куйган бар иде бит. Бернинди тәҗрибә юк. К.Тинчурин театрында (ул вакытта күчмә театр) эшләү өчен шартлар бөтенләй башкача! Шулай да озак уйланулардан соң мине вазифага раслап фәрман чыкты. “Мәхәббәткә мәдхия” - баш режиссер буларак әзерләгән беренче хезмәтем.

- Яшь булуыгызга да карамастан, тирән эчтәлекле, тарихи әсәрләрне дә сәхнәгә күтәрә башладыгыз...

- “Итил суы ака торур” әсәрен сәхнәләштердем. Әле ул вакытта бу теманы күтәрүче дә юк иде. Идел буе Болгарстаны, дин турында да зурдан кубып сөйләү юк. Сәхнәдән догалар укылды. Идел Болгарстанының исламны кабул иткән чоры тасвирлана.Сәхнәдә кырыклап артист, җиңел куелган әсәр димәс идем, Нурихан ага Фәттах белән озак-озак сөйләшүләр булды. Бу спектакльне куюга ул каршы да чыккан иде. Ләкин мин аны күндерә алдым. “Үзегезгә ошамаса, сәхнәдән алачакбыз, репертуарга кертмәячәкбез”, дигәч кенә ризалашты. Ә караганнан соң ошатты, шулай итеп “Ител суы...” безнең репертуарга кертелде. Минем яраткан спектакльләрнең берсе ул. Брехтның “Кураж ана” спектакле дә театрның шул чор уңышы, стационар иҗат икәнен аңлатучы бер этап булды кебек.

- Рәшит әфәнде, режиссер - эгоист һөнәр, диләр...

- Бар режиссер, бар баш режиссер дигән хезмәт. Профессия һәм вазифа икесе ике нәрсә. Кеше талантлы режиссер була ала, шул ук вакытта булдыксыз оештыручы. Баш режиссер булып та таланттан мәхрүм калмаганнары очрый. Бу ике юнәлешне бергә алып бару - шактый авыр йөк. Мәсәлән, миңа спектакль кую ошый. Материалны яратам икән, мин аны куям. Ул мәхәббәт минем артистларыма да күчә. Артистларымны әйбәт йә начарга бүлмим. Көндәшлеккә килгәндә исә, мин беркем белән дә ярышмыйм. Бу ахмаклык дип саныйм. Бер-береңә көнләшеп карау мәгънәсезлек, чөнки теге яки бу мәсьәләгә һәркемнең үз карашы бар. Һәрбер иҗади профессиягә күпмедер эгоистлык хас инде ул. Режиссерлар бу сыйфат ярдәмендә генә идарә итә дип әйтү дә дөрес булмас иде. Минем иҗатым артистлар аркылы тормышка ашырыла. Һәм минем артистларымның булмышы нинди, шундый итеп аларны кабул итәм. Конкуренциягә килгәндә, бер труппада ике режиссер эшләсә, бәлкем, була торгандыр. Ике театр арасында конкуренция була алмый. Минем мөмкинлекләрем дә башкача бит. Театрлар төрле булган саен милли сәнгать өчен әйбәтрәк дип уйлыйм.

- Режиссер үз артистлары өчен ул педагог та бит әле...

- Әлбәттә, дөньяга караш, тормыш нечкәлекләре хакында сүз булмаса, спектакль, роль турында диалог бара. Артист, чыннан да, күп нәрсәне режиссер күзе аша тоемлый. Бу очракта ул режиссерны кабатлый дип уйлыйм. Спектакль куйганда артист режиссер белән конфликтка керә икән, бу хәл сәхнә әсәрендә барыбер тискәре чагылыш таба. Шуңа күрә артист белән режиссер уртак фикергә килеп эш итәргә тиеш. Югыйсә, иң беренче роль челпәрәмә киләчәк, ә аннары инде тулаем спектакль юкка чыгачагын көт тә тор. Режиссер нәрсә теләгәнен алдан ук белергә һәм артистка караганда 100 тапкырга әзерлеклерәк булырга тиеш.

- Сез бит әле атаклы актриса Шәхсәнәм Әсфәндиярованың кияве, бердәнбер кызының ире. Аның белән уртак телне ничегрәк таптыгыз?

- Бик җиңел. Дүртенче курста укыганда, Җәмилә белән өйләнештек. Бергә яши башлавыбызга быел 25 ел булды. Ә Шәхсәнәм Әсфәндиярова белән бернинди проблема булмады. Ул бик гади, эчкерсез, конкрет кеше иде. Үзенә нәрсәдер ошамаса, күзгә бәреп әйтә ала. Ул безнең спектакльне дә карарга килде, аннары мин танышырга дип өйләренә бардым. Ә калганы башкаларныкы кебек үк булды инде. Өйдә без театр турында сөйләшергә тырышмый идек. Шулай да спектакльләремне яхшы кабул итә, конкрет киңәшләрен җәлләми иде. Ул бик рәхмәтле тамашачы һәм рәхмәтле тәнкыйтьче булды. Безнең театрда аның укучылары да эшләгәч, Шәхсәнәм Ибраһимбәковна репетицияләргә дә килгәләде. Аның театр сәнгатенә үз карашы, безнең үз карашыбыз иде. Ул һәрчак академик театр югарылыгыннан фикер йөртте.

- Театрда сезне бик таләпчән диләр, ә гаиләдә  нинди?

- Шундый ук, күземә генә карап торалар. Җәмилә белән бергәләп Даниял исемле егет үстерәбез. Баланы аерым утыртып тәрбия биргән юк. Бала бездән күреп тәрбияләнә инде ул. Алдан ук әйтеп куям, театр белән алай мавыкмый(!) Ник алай дим, чөнки бер гаиләдә өч артистны без беләбез инде. Ул гаилә өчен бик күп. Улыбыз хәзер заман кешесе, 8-9 яшендә компьютер белән дуслашты. Бик күп программаларны эшкә җигә ала. Хәттә аннан файда да күрә, кесәлек дигәндәй акча да эшли үзенә. Хәзер аңа 14 яшь, программист буларак төрле сайтлар эшли. Исемен әбисе, Шәхсәнәм Әсфәндиярова тапты. “Даниял Алланың якын кешесе дигәнне аңлата”. Улыбыз әбисе үлгәч дөньяга килде. Кызганыч, Шәхсәнәм ханым аны бик көтсә дә, күреп өлгермәде. Даниял белән кечкенәдән үк олы кешеләр белән сөйләшкән шикелле сөйләшә идек. Бала-бала дип кенә утырмадык. Аның фикере һәрвакыт исәпкә алына. Шуңа күрә дә ул мөстәкыйль булып үсте. Без үзебез дә аның белән бергә үстек дияр идем. Кечкенә вакытта олылар соравын биргәндә дә зурларча җавап бирә идем, ничек бар шулай аңлатырга, алдаларга тырышмадым. Мин заманында бик күп тәмәке тарттым. Даниялга өч яшь ярым чагында, чупа-чупс таягын тәмәке итеп уйнаганын күргәч, тәмәке тарту начар гадәт дип аңлата башладым. Ә ул: “Син тартасың ич”, ди. Менә шулай итеп тәмәке тартмаска да өйрәтте әле ул мине. Баланы үз мисалыңда тәрбияләргә кирәк. Мәктәптә бишлегә генә һәм үзе теләп укый. Көчләп тегене эшлә, моны эшлә дип әйткән юк безнең аңарга. Бокс, каратэ белән шөгыльләнә. Шулай булгач, урамда да үзе өчен үзе җавап бирә ала торган егет ул безнең.

- Җәмилә ханымга сәхнә тормышы җиңел бирелмәгәндер. Әнисе данлыклы актриса, ә аннары ире театрның баш режиссеры...

- Барысы да булгандыр, тик вакытлар узу белән бер нормага килә инде ул. Хәзер аңа “Мин яхшы актриса”, - дип исбатларга кирәк түгел. Ул үзенең талантын миңа кадәр үк раслаган артист. Бу яктан мин бик уңдым. Мин килгәнче театрда ул уйный һәм баш рольләрне дә күп башкара иде инде. Аның уңышлы рольләре күбесенчә миңа бәйле түгел. Әле театралларның “Җәмиләгә нишләп аз роль бирәсең?” дип әйткәне дә бар.

- Чыннан да шулай кебегрәк шул. Егерме биш ел янәшә атлаган хатыныгызга юбилей бүләге дә ясарга җыенмыйсызмы?

- Бу хакта уйланганым юк иде шул. Бәлкем, мин ялгышамдыр, нишләп аңа игътибар аз икән дип уйлап куйгалыйм үзе. Башкалар "үзенекен генә уйната бу" димәсеннәр өчен шулай килеп чыккандыр инде. Ул үзе беркайчан да үпкә белдермәде. Шуңа күрә егерме биш ел тату яшибездәдер инде. Җәмилә белән уртак телне яшь чагыннан ук тиз таптык без. Төрле низагларга безнең гаиләдә сәбәп тә юк бит. Безнең бер генә сәбәп булырга мөмкин - иҗат. Эш турында сөйләшә башласак, сүзгә килүебез ихтимал. Шуңа күрә эштәгене эштә калдырырга күптән өйрәндек инде. Барысын да сөйләп бетермим. Шуны гына әйтим: тиздән яңа бер куелышта Җәмилә “Гамлет”та Гертруданы уйнаячак.


Мөршидә КЫЯМОВА

в„– | 19.03.2013

Профсоюз башлыгы: "Түрә ул беркем түгел"

$
0
0
19.03.2013 Җәмгыять
Бүгенге вәзгыять гади халыкның саклаучысы һәм ярдәмчесе булуын таләп итә. Чынбарлыкта исә алар тормыш диңгезендә ялгызы гына калган. Ә бит ки­рәк вакытта сине күтәреп алучы булмаса, дөньяга карашың да үзгәрә, хаки­мияткә ышаныч та бетә. Моннан чыгу юлы бармы соң? Гади кеше кемнән яклау таба ала? Бу хакта СОЦПРОФ профсоюзлар берләшмәсенең Татарстандагы бүлеге рәисе Сергей РОМАДАНОВСКИЙ белән сөйләштек.

– Сергей Юрьевич, бү­генге вәзгыятькә күз салып алыйк әле. Бер яктан ка­расаң, түрәләр һәм төрле дәүләт органнары саны көн­нән-көн арта, ә халык барыбер сыйфатсыз хез­мәт күр­сәтүдән зарлана. Кайчан алар бер-берсен аңлый башларлар икән?

– Мин һәрвакыт әйтеп киләм: түрә ул беркем түгел һәм аны патша урынына кү­рергә кирәкми. Йомшак кәнә­фидә утыруның бер генә сәбәбе булырга тиеш: ул да булса, кешеләрнең мәнфә­гатен кайгырту, аларга булдыра алган кадәр булышу. Әгәр ул “мине борчымагыз!” дип халыктан качып йөри яисә башка эшләр белән шө­гыльләнә икән, димәк, аны тиз арада вазыйфасыннан азат итәргә кирәк. Безнең ха­лыкның төп проблемасы – түрәне зур кешегә санау. Шул сәбәпле янына баш иеп керәләр, үзләрен алар янында мескен кебек хис итәләр. Алай булырга тиеш түгел, җитәкчеләр белән ба­шыңны югары күтәреп, проб­лемаңны хәл итүне таләп итәргә кирәк. Нәкъ менә таләп итәргә, чөнки ул халык җил­кәсендә яши, аның кәстрүлен­нән ашый. Безгә түрәләрдән курыкмаска өйрәнергә иде, аларның халык хезмәтчеләре булуын истә тоту зарур.

– Гади халыкны яклау бүген мактаулы да түгел бит әле. Бер яктан, өстәрәк торучы түрәләр сүксә, икенче яктан, кешеләр, үз ки­рәген алгач, ахыр чиктә синнән ваз кичәргә мөм­кин...

– Халык синең ни эшләвең­не, ничек ярдәм иткәнеңне күрә бит ул. Миңа тормышымда күбрәк яхшы кешеләр очрады. Хәзер дә янымдагы иптәш­ләрем барысы да дө­реслек һәм гаделлек өчен дип янып яши. Мондый команда булганда эшлисе дә эшлисе, бер адым да артка чигенергә ярамый. Безне ха­кимияткә каршы оппозиция дип әйтергә яраталар, әмма шуны әйтәсем килә: без аңа бөтенләй дә каршы түгел, ки­ресенчә, андагы төпле, халык өчен булган гамәлләрне хуп­лыйбыз. Кәнәфидә утыручы кабахәтләр генә борчый, ме­нә шулардан чистартасы иде хакимиятне. Андагы акча урлаучылар, ришвәтчеләр, җи­на­ятьчеләр иптәшләрен, үз халкын, илне мыскыллый бит.

– Хәзерге гаделсез дөнь­яда дөреслек табып була дип уйлыйсызмы?

– Дөреслек һәм гаделлек, сез ышанмассыз инде, бүген ул хәтта түрәләрнең үзләренә дә кирәк. Мин алар белән күп аралашам, араларында риш­вәт­челектән, акча урлаудан котылырга теләүчеләр байтак. Әм­ма алар системада, монда һәр түрәнең аяк-кул­лары бәй­лән­гән, тиешенчә эш­­­ләмәсәң, “тәр­типне” боз­саң, йә сине вазый­фаңнан азат итәләр, йә сиңа каршы җинаять эше кузгаталар. Бү­ген теләсә нинди түрәгә бер кочак компромат бар, аларны кармакта тоту өчен бу бик уңайлы. Ә гаделлек ул барыбер булачак, аның башка юлы юк. Халык кайбер түрә­ләрнең башбаштаклыгыннан тәмам туйды инде, монысы көн кебек ачык.

– Пикет, төрле чаралар­ның, хат язуларның, кеше­ләрне яклауның нәтиҗәсе күренәме?

– Әлбәттә! Соңгы арада “Яңа Тура” технополисы, Вьетнам базары, Биектаудагы мө­сел­­маннар мәктәбен ябу, Зәй­дәге икмәк заводы, Казандагы аз катлы биналарны җимерү ти­рәсендә купкан гау­галар – барысы да безнең эшләр. Бүген алар буенча төпле карарлар да бар, һәр­берсе яклау тапты. Үзен әллә кемгә куючы түрәнең бер сүзе аркасында күпме гаи­лә җәфа чигә, моны күрәсең дә исләр китә. Әллә аларның йөрәк­ләре юкмы соң, балалары юкмы дип уйлый башлыйм кайвакыт. Каян килә соң кайбер түрәләргә мондый вәх­ши­лек? Без бит халыкның тормышын яхшырту өчен барыбыз да эшләргә тиеш, әмма арабызда кабахәтләр дә җи­тәрлек шул.

– Сергей Юрьевич, Татарстан – үзенчәлекле тө­бәк: монда күптөрле мил­ләт яши. Һәрберсенең үз го­реф-гадә­те бар, традиция­ләре дигән­дәй...

– Әйе, Татарстан – ул га­җәеп төбәк, мин аның тормыш итә белүенә шаккатам һәм сокланам. Башка мондый субъект бар микән ул иле­бездә? Республика һәр мил­ләтне үз итә, якын күрә, берәүне дә җәбер­ләми. Монда яшәгән кайсы гына халыкны алма, барысы да дустанә мөнәсә­­бәттә. Мин үзем дә Татарстанда яшим икән, төбәк телен белергә кирәк дип саныйм. Шуңа күрә дә тиздән татар телен өйрәнү курсларына йөри башларга ниятлим. Нәкъ менә шул тел, го­­реф-га­дәтләр аркылы мил­ләт­нең эчке дөньясын, киче­решлә­рен аңлыйсың бит инде. Безгә бүген шул җитми, бер-бере­безне аңлашып яшәү кирәк, бер-беребезнең күңеле­­­­нә үтеп керсәк, барына да ире­шә­чәкбез.


Рәсим ХАҖИЕВ

в„–45 | 19.03.2013

Россия Президенты Казанга килде

$
0
0
19.03.2013 Җәмгыять
Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Казанга эш сәфәре белән килде. “Казан” Халыкара аэропортында дәүләт башлыгын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Казан мэры Илсур Метшин каршы алды.

Владимир Путин Казанга сәфәре кысаларында Бөтендөнья җәйге Универсиаданы үткәрүгә әзерлек барышы белән танышачак. Ул спорт объектларында булачак, аннары РФ Президенты каршындагы физик культура үсеше буенча Совет утырышын үткәрәчәк, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Фото: sv_kostina (instagram)


---

в„–--- | 19.03.2013
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>