Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Милләттәшкә оран: Мескен булмыйк, тел өчен көрәшик!

$
0
0
13.03.2013 Милләт
Татарстан Конституциясының 8-нче маддәсендә язылганча, “Татарстан Республикасында дәүләт телләре – тигез хокуклы татар һәм урыс телләре”. Шул ук маддәдә күрсәтелгәнчә, хакимият, җирле үзидарә органнарында, барча дәүләти оешмаларда татар һәм урыс телләре бертигез нигездә кулланылалар.

Шул оешмаларда эшләүче беркемнең дә, беркемнән дә, әгәр син татар телендә мөрәҗәгать итәсең икән, синнән (тамашачы фикерендә әйтелгәнчә) “Говори по-русски”, яисә “Вы уж и перевод принесите"”, дип тәлап итәргә хакы юк! Әгәр министр ярдәмчесеме, президент аппаратындагы түрәләрме, шуны таләп итәләр икән, димәк алар Татарстан Конституциясын, синең хокукларыңны санга сукмыйлар, ягъни Татарстанга, аның татар телле гражданнарына каршы эшлиләр.

Мөһим искәрмә – Татарстан Конституциясы, шул исәптән, аның телләр турындагы маддәсе Русия конституциясы тарафынан танылган һәм расланган (ст. 5, п. 2; ст. 66, п. 1; ст. 68, п. 2). Телләр турындагы 8-нче маддә Конституциянең, урысча әйткәндә, “Основы конституционного строя” дигән бүлегенә кертелгән. Анда кергән нормаларны бозу – дәүләти җинаять.

Президент аппаратында, министрлыкларда һәм башка дәүләти органнарда андый җинаятьчеләр эшләргә тиеш түгел. Әгәр син үзең дә, шул “Говори по-русски”, яисә “Вы уж и перевод принесите"” төсле җинаятьчел таләпләргә риза булып, аларны үтисең икән, димәк син кем буласың? Үз кадерен, үзенең хокукларын үзе белми торган кеше булсасың түгелме?

Белмәү – ул әле куркыныч та, оят та түгел. Иң хурлыклысы – куркаклык, куркып чигенү һәм битарафлык. Үзеңнең татарча язылган мөрәҗәгатеңне, үтенечеңне урысчага тәрҗемә итү – синең эш түгел. Дәүләт хезмәткәре, әгәр ул тигез хокуклы ике телнең берсен аңламый икән, тәрҗемә турында үзе кайгыртырга тиеш. Ярдәмгә берәр хезмәткәренме, сөяркәсен чакырамы – анысын үзе хәл итсен.

Татар телен дәүләт теле итү менә шулай, ягъни үзебезне үзебез хөрмәт итүдән башлана һәм түрәләребезнең шуны тануы белән тәмамлана. Киресенчә түгел. Әйдәгез, Аллага тапшырып, башлап җибәрик. Булмаган йомышларыбызны да йомыш итеп, язма рәвештә, яисә телдән төрле оешмаларга сорау-үтенечләрегезне татарчалап юллыйк. Урысча җавап бирсәләр, икеләтә кабатлыйк – берсен үзләренә үк, икенчесен прокурорга.

Түбәннән югары оешмаларга китә торган төрле язма хисап-отчет кәгазьләребезне дә татарча гына язып җибәрик. Тагын бер кисәтмә. Кайберәүләр татарлы-урыслы җыелышта татарча ике җөмлә әйтергә җыенганда, сүзләрен “акланудан” башлый: “Учитывая, что у нас два равноправных гос. языка, я скажу пару слов на татарском”. Бу - мескенлек! Алай түбәнсенеп “акланганчы” эндәшми утыруың әйбәтрәк.


Фәндәс САФИУЛЛИН

в„– | 12.03.2013

Солярийга йөргәнче, кишер ашап кызынуың яхшырак

$
0
0
13.03.2013 Экология
Яз башландымы, кызлар тизрәк солярийга ашыга. Табибларның ясалма кызыну белән мавыгу зыянлы дип чаң сугуы да туктатмый аларны. Бактың исә, матур, кызынган тәнгә ия булу өчен аерым төр җиләк-җимеш һәм яшелчә ашау да җитә икән.

Әлеге ачышны Шотландиянең Сент-Эндрюсс университеты галимнәре ясаган. Алар фикеренчә, даими рәвештә солярийга йөргәндә алырга мөмкин булган матур каракучкыл тән төсенә кәбестә, кишер һәм киви ашап та ирешергә мөмкин.

Яшелчә, җиләк-җимешнең файдасы иммунитет белән генә чикләнми

Әлеге тикшеренүдә хатын-кызлар белән беррәттән ир-атлар да катнашкан. Беренче чиратта, аларның барысын да фотога төшереп алганнар. Катнашучылар берничә ай дәвамында көненә 3 мәртәбә әлеге төр җиләк-җимеш һәм яшелчәләр белән тукланган. Тикшеренү башланып, 6 атна вакыт узгач, галимнәр «кызынучылар»ның тән тиреләре күзгә күренеп яхшыруына игътибар иткән. Әле алай гына да түгел, тән төсе әкрен-әкрен генә матур каракучкыл төс ала башлаган. Тикшеренү тәмамлангач, аларны яңадан фотога төшергәннәр һәм сурәтләрнең барысын бергә җыеп гади халыкка күрсәткәннәр. Барысы да тикшеренүдә катнашучыларның тән тиреләре яхшы якка үзгәрүен раслаган.

Галимнәр фикеренчә, яшелчә һәм җиләк-җимешләр ярдәмендә тән төсе үзгәрү, беренче чиратта, алар составындагы каротиноид дип атала торган табигый буягыч матдәләр белән бәйле. Нәкъ менә шулар ярдәмендә помидор, кишер, киви һәм башка яшелчә, җиләк-җимешләр үз төсләрен ала да.

Солярий - дөрес яшәү рәвешенең бер өлеше?

Әлеге ачыш күпләрдә зур кызыксыну уятырга өлгергән инде. Шулай да, бу ачыш кына ясалма рәвештә кызынырга яратучыларны солярийга йөрүдән тыеп кала алыр микән? Ник дигәндә, күпләр солярийны дөрес яшәү рәвеше алып баруның аерылмас бер өлеше дип кабул итә. Бу фикергә зур фитнес һәм спорт үзәкләрендә кызыну кабиналары тору да йогынты ясыйдыр, мөгаен.

Солярийның организмга уңай йогынтысы юк түгел анысы. Солярийда кулланыла торган ультрафиолет нурлар тиредәге төрле чирләр китереп чыгарырга мөмкин булган бактерияләрне үтерергә сәләтле. D витамины исә иммунитетны ныгыта, төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләрнең төзәлүенә уңай йогынты ясый. Солярийның тагын бер уңай ягы - нурлар тәэсирендә кеше организмында «бәхет гормоны» - эндорфиннар бүленеп чыга.

Татарстанлыларга җәй көне алган кояш нурлары да бик җиткән

Шулай да, солярийның зыяны аның файдалы якларын тулысынча күләгәдә калдырадыр, мөгаен. Солярийга йөрүчеләрдә рак чире килеп чыгу куркынычы бермә-бер арта. Ультрафиолет нурлары тән тиресен корыта, нәтиҗәдә ул тиз картая. «Солярийның зыяны бик зур - бу галимнәр тарафыннан күптән исбатланган факт. Безнең халыкка җәй көне алган кояш нурлары да бик җиткән. Солярийга йөргәнче, җәйге кояшта озак һәм әйбәт итеп кызынып, шуны ел буена җиткерергә тырышуың мең өлеш артыграк. Тәнендә миңнәре булган кешеләргә кызынырга бөтенләй киңәш итмәс идем», - дип сөйләде Казандагы шәхси клиникаларның берсендә дерматолог булып эшләүче Люция Зарипова.

Ясалма кызынуның зыяны 10-15 елдан соң да үзен сиздерә ала

Солярийның зыяны турында күп сөйләү тәэсирендәдер инде, соңгы арада яшьләр арасында тәнгә каракучкыл төс бирә торган кремнар популярлашып китте. Табиб сүзләренә караганда, аларны да организм өчен зарарсыз дип әйтеп булмый. «Кремнар да бит химик катнашмадан кыйбарәт. Тән төсен үзгәртергә сәләтле эшләнмәләр шик тудыра», - дип саный дерматолог.

Солярийның зыяны турында безгә Казан Дәүләт медицина академиясенең онкология һәм хирургия кафедрасы профессоры, медицина фәннәре докторы Илгиз Гатауллин да сөйләде. «Хәзер, гомумән, саклык белән генә кызынырга кирәк. Ә иң әйбәте - бөтенләй кызынмаска. Солярийның зыяны исә 10-15 еллардан соң үзен сиздерергә мөмкин. Шоколад төсенә керәм дип, кешеләр саулыкларына зыян китерәләр», - дип сөйләде табиб «Intertat.ru» газетасына биргән интервьюсында.

 


Рәмзия ЗАКИРОВА

в„– | 09.03.2013

Ятим бала асрасаң... яки Үзең утырган ботакны чабу

$
0
0
13.03.2013 Җәмгыять
Балык Бистәсе районының Югары Тегермәнлек авылындагы “Акчарлак” приюты турында сүз чыккач, авыл халкы әнә шул әйтемне искә төшерә. Элек приют бинасында хастаханә эшләгән. Халык дәваханәсез калдык дип ачынамы дисәң, сәбәбе ул гына түгел икән. Яралы язмышлар белән очрашкан авыл халкы аларның проблемаларын хәл итәргә әзер булмаган, күрәсең.

Югары Тегермәнлек урта мәктәбе директоры Рамазан Кәбиров сөйләгән бер очракны искә алыйк әле. Чөнки бу уку йортында приютка ките­релгән балалар, язмышлары ачыкланганчы, вакытлыча укып тора. Уку дигәннән, әлеге балалар күбесенчә уку программасыннан артта калган, димәк, дәрес бирү алымын да үзгәртергә, сыйныфка әлеге балаларга җай­лашырга кирәк була. Бу йөк ГИА, БДИ белән болай да башы каткан гап-гади авыл укытучысы җилкәсенә төшә. Ә югарыда искә алынган оч­ракка кил­гәндә, приютта тәрбияләнгән малай сыйныфташлары күз алдында авыл баласына ки­нәт кенә сәбәпсез-нисез йод­рыклары белән ташлана. Ятим бала­ның ни өчен мондый адымга барганын күпме генә ачык­ларга тырышсалар да, ул эчендә ни кайнаганын әйтми. Фәнис Яруллинның ятим балалар дөньясын бер­никадәр ачкан, исеме үк проблеманың тирәнгә яше­рен­гәнен күр­сәткән “Яралы язмышлар” китабын янә кулга алам. Анда бәхетле очраклар бәян ител­гән. Бу очракта да авыл җирлегендә беркадәр сафланып, әйбәт белем алып, тулы канлы тормыш корып җибә­рә алсалар ярый да бит. Бу җәһәттән Красноярск университеты галимәсе Мария Миркес тикшеренүләре бер дә күңелне тынычландыра торган түгел. Ул балалар йорт­­ларында тәрбия­ләнгән­нәрнең яртысыннан артыграгы тормышта түбән тә­гәри, җинаятьчеләрнең, бомжлар­ның рәтен тулыландыра, дип исәпли. Проблеманы анализлап, Миркес, ятим бала никадәр генә яхшы шартларда тәрбияләнсә дә, яңа­дан җәмгыятьнең түбән катлавына әйләнеп кайта, дип бел­дерә. Моны исбатлап, ул йөз­ләрчә дәлил китерә. Әйтик, әтисе тарафыннан көчләнгән кыз бала язмышы. Ул ятимнәр йортында коллективка тиз ияләшә, укыту­чыларның ярат­­кан укучысына әйләнә. Яхшы укый, килә­чәге дә өмет­ле кебек тоела. Әмма... ятим­нәр йортыннан чыккач, фахи­шәгә әйләнә. Педагоглар әй­бәт укучылары гамә­леннән аптырашта кала. Га­лимә исә хикмәт аның ир-ат белән мөнәсәбәте 7 яшьлек чагында ук программалаштырылган булуында дип аң­лата. Һәм бу программаны ун ел буе аны укыткан педагоглар да, психологлар да үз­гәртә алмаган. Ятим бала­ларның киләчәген ничек өметле итәргә соң?

Күптән түгел Татарстан Президенты Рөстәм Миңне­ханов хатын-кыз журналистлар белән очрашу вакытында: “Алдыбызда уллыкка алу эшен кызулату һәм балалар йортлары санын киметү мәсь­әләсе тора”,– дип белдерде. Гаилә җылысы, ана назы яралы язмышларны, бәлки, чыннан да, төзәтә алыр иде. Ә илдә ятимнәр саны арткан­нан-арта. Моның сәбәпләрен без “Акчарлак” приюты директоры Рәдиф Сафиуллин белән дә барладык. Ул: “Тарихтан кайсы гына чорны алма, ятим балалар булган. Тукай чорында баланы асрамага биреп, ятимлек проблемасын хәл итәргә тырышканнар. Әмма аннан соңгы сугыш илдә үксезләрнең санын коточкыч күбәйткәч, балалар өчен хөкүмәт йортлары булдырылган. Балалар йортла­рының саны сугыштан соң да кимүгә түгел, артуга барган. Хәзер икенче төрле сугыш бара: юлдагы һәлакәтләрдә мең­ләгән кеше кырыла. Ятимлекнең башка сәбәпләре дә бар. Әйтик, эчкечелек. Әтиләре эчсә, гаилә таркала, әниләре эчсә, балада гаме бетә”, – диде.

Рәдиф Сафиуллин шул ук вакытта проблеманы балалар йортларын бетереп кенә дә хәл итеп булмый дигән фи­кердә. Моңа да аның мисаллары шактый. Чөнки берничә тапкыр гаиләгә урнаштырсалар да, качып, кире приютка кайткан балалар бар. Менә шундый психикасына зыян килгән, гаиләне ят иткән сабыйлар да бар, ди ул.

Приют белән танышабыз. Чиста, пөхтә, заманча җиһаз­ланган. Моннан биш ел элек “Кулон” җәмгыяте генераль директоры А.Фәхретдинов ярдәме белән капиталь ремонт ясалган һәм, түшәмнән кала, бар да алмаштырылган. Балаларны төрле чараларга йөртер өчен шул ук елны машина да бүләк иткәннәр. Бүген монда 25 бала тәрбия­ләнә. Без барганда, шуларның бишесе кышкы лагерьда ял итә иде. Биредә бала бер елга кадәр тора ала. Ярты ел эчендә сабыйның язмышы хәл ителергә тиеш икән. Йә ул гаиләсенә кире кайтарыла, йә яңа гаиләгә тәкъдим ителә, йә балалар йортына озатыла. Әмма гаиләгә кире кайтарылганнары меңгә бер очрак кына була.

Шундый бәхет­ле­ләрдән Рәдиф әфәнде халык теленә “фәйзрахманчы“лар дип кереп калганнарның балаларын атады: “Габдерәхим, Рә­хи­лә, Ибраһим бик чиста, пөх­тә, тәртипле балалар иде. Алар яктылыкны да бик күрмә­гәннәр, мәктәптә дә укымаганнар. Әмма Югары Тегермәнлек мәктәбендә яхшы укыдылар”. Приют директорын бу бала­ларның, үзе янына килеп: “Абый, безгә монда бик ошады. Сез безне мылтыклы абыйларга гына кире бир­мәгез”, – дигән сүзләре сис­кәндергән. Нишлисең, балаларга әнә шундый хәлне дә кичерергә туры килгән.

Бүлмәләренә керәбез. Күп­челеге рус телендә сөй­ләшә. Сораулы карашымны аңлап, Рәдиф әфәнде ачык­лык кертә: “Элек рус балалары күп иде, хәзер татар гаи­ләләреннән килгәннәре дә күренә башлады. Күп­челеге исә, ышанмассыз, катнаш гаи­ләләрдән”. Бусы – бер приют мисалында күрсә­тел­гән факт.

Без сөйләшкән арада балалар уратып алды. Мин исә сумкадан газетабызның куен календарьларын алып тарата башладым. Арада аралашырга бик ашкынмаганнары да, чаялары да, дусларын кайгыртып, рөхсәт белән ике календарь алганнары да бар. Алар нәкъ башка балалар кебек. Берсенең дә маңгаена “мин – ятим” яки “яралы язмышлы” дип язылмаган. Бары тик алар кичергән фаҗигане оныттырырлык җан җы­лысы, ана назы кирәк. Фәнис абый язганча, башка балаларга караганда күп тапкыр күбрәк күләмдә. Ә аны исә гаиләдә генә биреп була. Яңа ел алдыннан гына өченче баласы туган бәхетле ата – Рәдиф Сафиуллиннан: “Үзегез уллыкка бала алыр идегезме?” – дип сорыйм. Ул бу турыда бик күп уйланган икән. Җавабы исә болайрак булды: “Мин балаларны бик яратам. Юкка гына педагогия университетын сайлап, физика укытучысы булып, туган якка кайттыммы соң инде?! Алдан Түбән Тегермәнлек урта мәк­тәбендә сигез ел директор, аннан өч ел укытучы булып эшләдем. Хәзер менә биредә. Һәр балага күңел күзе аша багып, эчке дөньясын аңларга тырышып карыйм. Һәрбер­сенең сагынуын, елавын кү­ңе­лем аша үткәрәм. Аңлыйм, яратам, әмма... ул батырлыкка бара алмыйм...”  


Гөлинә ГЫЙМАДОВА

в„–42 | 13.03.2013

Хәләллек – халыкның сәламәтлеге, җәмгыятьнең киләчәге

$
0
0
13.03.2013 Дин
ҮДО – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие фәрманы белән мөхтәсибәтләрдә хәләл ризыкларны тикшерү комиссияләре төзелде. Алар базарларга, сәүдә нокталарына рейдлар белән чыгарга һәм ялган хәләл продукцияне ачыкларга тиеш булалар. Бу нисбәттән, хәләл ризык ул нәрсә, нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

Без аларга җавап бирүне үтенеп нәзарәт каршындагы “Хәләл” комитетының баш эксперты Фоат хәзрәт Мөхәмәтовка мөрәҗәгать иттек. Ул аңа болай дип җавап бирде:

- Хәләл белән хәрамне аеру мөселман өчен бик мөһим. Чөнки белә торып хәрам белән туклану – ул инде мөселман кешегә хас сыйфат була алмый.

Хәләл, хәрам дигәндә безнең күбебез беренче чиратта ризыкны, мөселманча суелган яки суелмаган итне күз алдына китерә. Әмма хәләл төшенчәсе мөселман тормышының барча якларын да үз эченә ала. Ул – ризык, тормыш, бизнес, икътисад, дәвалану һ.б. Башлыйк хәләл ризыктан. Алыйк хәләл итне. Аның хәләллеге суюдан башлана. Мал ничек суела, кем кулы белән? Мал чалганда кем зекер ителә? Динебездә мал чалу биш таләпкә буйсына:

1. Мал чалучының мөселман булуы..
2. Ир-ат булуы.
3. Бәлигъ булуы.
4. Үз акылында булуы.
5. Аллаһны зекер итүе – бисмилләһи Аллаһу әкбәр дип әйтүе.

Син тавык чаласыңмы, эре малмы – шул шартлар үтәлгәндә генә суелган малның ите, тиресе, эчке органнары хәләл була. Өстәмә таләпләр: мал таза, сәламәт булырга тиеш. Мал чалганда намаз уку, дога кылу кирәклеге хакында да еш кына ишетергә туры килә. Шәригатебездә андый таләпләр юк. Болары – халкыбызның күркәм гореф-гадәтләре. Шулай ук малны чалу урынына куркытмыйча алып килү, күкрәген кыйблага юнәлтү, 3 яисә 4 аягын бәйләү. Әмма бу эшләр булмаганда да, алдагы 5 шарт үтәлгәндә, ит хәләл була. Һәм “Хәләл” Комитеты шушы 5 шартка нигезләнеп эш итә. Күләмгә килгәндә, бүгенге көндә ит комбинатлары үзләренең мөмкинлекләреннән чыгып эш итәләр. Кемдер көнгә берничә баш кына мөгезле эре терлек суярга һәм эшкәртергә мөмкин, кемдер 100 башны. Ә кошчылык фабрикалары дистә меңнәр белән генә эш итәләр. Һәм аларда электр тогы кулланмыйча мөмкин түгел. Әмма ул хәлләлеккә шик тудыра алмый. Чөнки тавык яки башка кош электр шогына эләккәч йоклау хәлендә була, аның тереклек сыйфатлары югалмый. Төркиядә булдык - анда да шулай эшлиләр, бездә дә, күрше Башкортостанда да.

Инде шул суелган маллар итеннән төрле тутырмалар ясауга килик. Биредә инде сораулар килеп чыга. Чөнки хәләл иттән ясалган тутырмаларда башка катнашмалар, шул исәптән тәмләткечләр дә хәләл булырга тиеш. Бүгенге көндә үсемлекләрдән ясалган тәмләткечләр дә, химик юл белән алынганнары да бар. Белгечләрнең эше – аларның чыгышын ачыклау, хәләллеген раслау. Бу очракта Голәмәләр шурасы фәтвәләре бик мөһим. Ниндидер шикле әйберләр булганда, без алардан фәтва алабыз. Фәтвалар Интернет аша гарәп илләреннән дә килә. Кайберәүләр Кардави фәтвәләренә киң таяна. Безнең фикер: үзебезнең галимнәр фәтвасы буенча эш итү. Әйтик, шул ук Кардави сыйфаты, хәләте үзгәргәндә дуңгыз тиресе дә хәләл булырга мөмкин ди. Әмма күңелдә шик кала. Безнең теләк – Татарстан мөселманнары Диния нзарәте Голәмәләр Шурасының хәләллек темасына киңрәк йөз белән борылуы, Шурада хәләллек буенча аерым фәтва төркеме булдыруы. Бу безнең өчен зарури. Чөнки Рәсәй буенча шундый ситуация: 3-4 җирдә хәләллекне раслаучы ширкәтләр бар. Кем әйтә сертификат бирәбез ди, кем – шаһәдәтнамә. Сертификатны дәүләт стандарты органнары гына бирә ала. Безнең Комитет хәләллекне раслап шаһәдәтнамә бирә. Әмма безгә шундый хәлләр белән очрашырга туры килә: җитештерүченең сертификаты бар, ә күңелдә шик. Тотынабыз тикшерергә. Мәсәлән,

бер күргәзмәдә хәләл сарделькилар күрдем. Аның тышчасы нәрсәдән ясалуы белән кызыксындым. Миңа аның натураль булуын әйттеләр. Белүемчә, Рәсәйдә бүген беркем дә тутырмалар өчен натураль тышлыклар җитештерми. Ә алар миңа әйтәләр: “Безнең сертификат бар.” Шуңа күрә Татарстанга хәләл маркасы белән килүче һәр ризык безнең Комитет тарафыннан расланырга тиеш. Бу мәсьәлә буенча мәгълүмат чараларында халыкның да фикерен ишетәсе килә. Халыкта маргаринга, кулинар маена дуңгыз мае кушыла дигән фикер яши. Күптән түгел Түбән Новгородның зур май комбинатында булдык. Аның филиалы Самара шәһәрендә дә бар. Күрдек – искитмәле. Барлык продукцияне фәкать үсемлек майларыннан гын эшлиләр, сабынга тикле. Анда рапс мае да, көнбагыш мае да, пальма мае да бар. Бүгенге көн технологиясе шундый – көнбагыш маеннан каймак эшләп чыгаралар. Шуңа күрә этикеткалар белән яхшылап танышырга кирәк. Әгәр дә продукция үсемлек маеннан эшләнгән икән – биредә шик булмый.

Бүгенге көндә хәләл тортлар, башка кондитер әйберләре кулланышка керде. Аларга төп таләп – составларында исерткечләр булмасын. Икенчедән, кулланылучы май хәләл, ягъни үсемлек мае булырга тиеш. Тортларны ясаганда желатин кулланыла. Ул хайван сөягеннән кайнатып ясалган матдә. Желатин хәләл тортлар составында булырга тиеш түгел. Күп кенә җирләрдә аны хәзер диңгез үсемлекләре белән алыштыралар.

Ипи нигездә хәләл. Әгәр дә ипигә төрле тәмләткечләр кушыла икән – ул вакытта карарга кирәк.

Кайсыбер галимнәрнең фикере шундый: әгәр коньяк яки ром тәмләткечләрне эретү өчен генә кушыла һәм ул күпмедер вакыттан соң очып бетә икән, аны куллану ярый. Бу мәсьәлә буенча анык кына фикер юк. Шуңа күрә без әйтәбез: шикле әйберне кулланырга ярамый.

Сөт турында. Халыктан җыелган, фермалардан китерелгән сөт, әлбәттә, хәләл, без аның һәм аңардан ясалган каймакның, эремчекнең хәләллегенә берничек тә шикләнә алмыйбыз. Ә менә 6 ай әчеми торган сөткә килсәк, монда сораулар туа. Чөнки нинди генә яхшы шартларда сакланса да, 5-6 көн эчендә сөт әчи. Шуңа күрә бу очракта хәлләлекне ачыклау зарури.

Бүгенге көндә дөнья буенча хәләл ризыкның әйләнеше трл. долларлар белән исәпләнә. Бу бик зур күләм. Хәләл җитештерү Рәсәйдә дә кызу темплар белән үсә. Мәсәлән, “Чаллы-Бройлер” җәмгыяте 2004 елны 40 тонна тавык ите чыгарган булса, былтыр бу сан 6500 тонна тәшкил итте. Элек хәләл итне авыллардан эзләсәк, хәзер хәләл индустриясе эш итә. Чөнки хәләл ризык ул – тазалык-саулык, озын гомер. Ул халыкның исәнлеге, җәмгыятьнең киләчәге. Бүгенге көндә хәләл ризыкларны башка диндәгеләр дә ашыйлар. Чөнки хәләл ризыкның файдасын алар үз мисалларында аңлыйлар. Әмма әле Татарстанда хәләл продукция аңа булган ихтыяҗның 20-25% гына канәгатьләндерә, ә Рәсәй буенча – 1%.

Безнең хәләл продукция ни өчен башка илләргә чыгарылмый? Шундый сорау бирүчеләр дә бар. Әлбәттә, хәләл продукцияне чит илләргә чыгару өчен бер теләк кенә җитми, ул җитештерүчеләр өчен дә файдалы булырга тиеш. Бүгенге көндә бездә җитештерелгән тавык ите Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәгедән ике мәртәбә кыйбатрак. Чөнки алар белән чагыштырганда безгә җылылык өчен дә зур чыгымнар сарыф итү кирәк. Шулай ук башка технологик сәбәпләр дә бар.

Хәләл ризыкларның популярлашуы кайбер намуссыз җитештерүчеләрне хәләл булмаган продукцияләрен хәләл маркасы астында реализацияләргә этәрә. Шул сәбәп белән былтырның июнендә мөфти фәрманы белән мөхтәсибәтләрдә хәләллек буенча җаваплылар билгеләнде. Ә быел җәмәгать башлангычында эшләячәк комиссияләр төзелде. Алар базарларга, сәүдә нокталарына рейдлар уздырачак. Билгеле, алар кискен чаралар күрә, хәләл булмаган продукцияне каядыр чыгарып ташлый алмыйлар. Әмма хәләллекне раслаган документлар булмаган очракта, Комитетка хәбәр бирергә, бу хакта мәгълүмат чаралары аша халыкка җиткерергә мөмкиннәр. Минемчә, бер җитештерүче дә

мондый хәлдә калырга теләмәс. Чөнки мәгълүмат чаралары аша кисәтү булгач, бу сәүдә ноктасына беркем дә килмәячәк. Кулланучыларны яклау законының 10 маддәсендә ризыкка ниндидер яңа сыйфат, үзенчәлек бирелгәндә аны закон нигезендә раслату кирәклеге искәртелә. Шуңа күрә комиссия әгъзалары кулланучыларны яклау хезмәтләренә дә мөрәҗәгать итә алалар. Минемчә, мондый рейдларны Роспотребнадзор хезмәткәрләре белән бергәлектә уздыру нәтиҗәлерәк булыр.

Киләчәктә хәләл җитештерүчеләрне яклау, хәләл кулланучыларны яклау җәмгыятьләре дә барлыкка килер дип фараз кылам. Алар рәсми теркәлергә, үз Уставлары, положениеләре буенча эш итәргә мөмкиннәр. Бу Хөүмәт органнарына бер ярдәм булыр иде.

Тагын бер нәрсә - экология һәм хәләл. Алар киләчәктә бергә эш итәрләр дип уйлыйм.

Әмма күңелне борчыган яклар да бар. Татарстанда Агропарк ачыла. Аңа 72 оешма хәләл продукция белән керергә теләк белдергән. Сорау туа: аларның хәлләлеген кем тикшергән, раслаган. Әлегә аларның Комитетка мөрәҗәгать иткәннәре юк. 




в„– | 07.03.2013

Сезонның соңгы юмористик тамашасы - "Шаян концерт"

$
0
0
13.03.2013 Шоу-бизнес
Сезонның соңгы юмористик тамашасы - "Шаян концерт" 21 нче март көнне Филармонияга чакыра! Оста юмористлар белән популяр җырчыларны бер сәхнәдә күреп калырга ашыгыгыз!!! Бу кичне кызык мәзәкләре белән сезне Раил Садриев, Хаҗия, Алмаз Хәмзин, Рафис Фазылҗанова, Фәнис Кәлимуллин көлдерер. Ә татар эстрадасының популяр җырчылары Ландыш Нигъмәтҗанова, Иркә, Индива, Әлфинә Әзһәмова, Фирдүс Тямаев, Мөнир Рахмаев һәм Раяз Фасыйхов иң матур җырларын бүләк итәр!

Билетлар бәясе: 250-650 сум.
Белешмәләр өчен телефон: 297 43 77

Билетларны «Билетти» кассаларыннан, «Евросеть» үзәгендә, ФИЛОРМОНИЯ кассасында, «Франт» сәүдә үзәгеннән, «Тамаша.ру»дан, «Кольцо» җир асты чыгу юлыннан, Кассир.ру, Концерт.ру. сайтларыннан алып була.

 

 

 




в„– |

Автономия, Конгресс һәм “Туган як”

$
0
0
13.03.2013 Милләт
Нижгар татарларының Региональ милли-мәдәни автономиясе җитәкчелеге инициативасы белән февраль азагында Пильна районының Мочали авылында нижгар татарлары проблемаларына, гомумән, телебезгә, милләтебезгә битараф булмаган якташларыбызның эшлекле очрашуы булып узды.

Әлеге чарада Пильна районыннан Ш.Ә.Нуриманов, З.И.Зайров, Кызыл Октябрь районыннан Х.М.Сөләйманов, Г.А.Хәсәнов, Спас белән Сергачтан Р.Ә.Салихҗанов һәм Р.Р.Идрисов катнаштылар. Нижгар татарларының Региональ милли-мәдәни автономиясеннән аның рәисе Г.С.Закиров үзе һәм урынбасары З.А.Ахмадуллина килгән иделәр. Кызганычка каршы, өлкә татарларының “Туган як” мәдәни үзәгеннән берәү дә булмады. Шулай да рәсми булмаган шартларда инде һәркемне борчыган барча сорауларны уртага салып сөйләшү, фикер алышу үзеннән-үзе килеп чыкты.

Исегездәдер, узган саныбызда гына Кызыл Октябрь районында “Нижгар өлкә татарлары Конгрессы” дип аталган иҗтимагый оешма турында хәбәр иткән идек. Иң беренчедән, өлкә вәкилләре бу оешманың “Конгресс” дип аталуына борчуларын белдерделәр. Аерым, мөстәкыйль барлыкка килгән бу оешма, аларның фикеренчә, автоматик рәвештә өлкә татарларының бердәм булмауларын күрсәтүгә ясалган адым. Шуннан соң яңа оешманың барыкка килүен исбатлап, автономиянең эшчәнлеге тиешенчә авылларга җәелмәвен әйттеләр. Милли районда бер генә милли оешмабызның юклыгы да моңа этәргеч булгандыр.

Өстәл артында утыручылар чыгарып әйтмәсәләр дә, һәрбересенең уй төбендә: “Хәзер инде нижгар татарлары тормышында кайсы оешма баш булыр?” – дигән сорау тынгы бирми ятканы сизелеп торды.

“Хөрмәтле җәмәгать, “бала” үз исеме белән туган икән, аны берни эшләп тә булмый, бары тик безгә хәзер аның киләчәк язмышын гына хәл итәргә кирәк”, - дигән фикер яңгырады.

Бераз бәхәсләшеп утырганнан соң, катнашучылар бу темага март аенда кайтырга булдылар. Ә моңа кадәр без, үз чиратыбызда, “Автономия”нең эшчәнлеге һәм “Конгресс”ның максаты, планнары белән укучыларыбызны таныштырырга тырышырбыз. Беренче карашка, “Конгресс” “Автономия” канаты астында эшләргә риза булды кебек. Ни әйтсәң дә, икенчеләре өлкә хөкүмәтенә якынрак һәм мәркәзебез Казан белән дә элемтәләре нык.

Һәрхәлдә, “Конгресс”ны яклап килүчеләр милли оешмаларыбыз белән дустанә мөнәсәбәтләрдә эшләргә теләкләрен белдерделәр.

Бу өлкәдә әлеге оешма җитәкчеләребез уртак тел табып, халкыбыз ихтыяҗын кайгыртып, бер юнәлештә бердәм булып эшли алырлар дип ышанасы килә. Ә Крыловның “Аккош, кысла һәм чуртан” әкиятендәге хәлгә калып, тарткалашып та, төрткәләшеп торсалар, һичшиксез, монысы милләтебез файдасына булмаячак.

Шул ук җыелышта татарлар компакт яшәгән район вәкилләре, автономия җитәкчеләре 5 мартта БТК Башкарма комитеты Бюросының Сафаҗайдагы күчмә утырышын югары дәрәҗәдә оештыру турында да сөйләштеләр.

Һәм, әйтергә кирәк, 5 мартта Шамил Нуриманов, Хәмзә Камалетдинов һәм Зөфәр Зайров Казан кунакларын тиешлечә каршы алдылар, сый-хөрмәт күрсәт-теләр. Казан делегациясе иң баштан Сафаҗайда “Камалетдинов” фермерчылык хуҗалыгының казылык цехы белән танышты, аннары “Заречное” хуҗалыгының заманча торгызылган һәм эшләп килгән терлекчелек корылмасын карады (фотода). Инде төшке аштан соң Сафаҗайның Киров исемендәге СПК идарәсе бинасында Бюроның күчмә утырышы булды.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты үз Бюросының бу утырышын безнең өлкәбездә уздырырга хәл иткән икән, димәк, автономия турында да, утырыш узачак Пильна районы татар хуҗалыклары турында да Бөтендөнья татар конгрессы югары фикердә. Ә бу инде барча нижгар татарлары өчен дә горурлык һәм зур җаваплылык. Һәм мондый чакта безнең бердәм булуыбыз, кирәк чакта амбицияләребезне читкә куеп, бер юнәлештә эшли алуыбызны күрсәтү дә урынлы һәм зарури. Бу күчмә утырыш турында киләсе саннарыбызда аерым һәм тулырак тукталырбыз.

Ә хәзер тагын шуны гына әйтә алабыз. 15еннән 18 мартка кадәр Казанда II Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены була. Безнең өлкәдән әлеге җыенда 19 эшкуар һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашыр. Алар белән киләсе санда таныштырырбыз.
 


О.ӘНДӘРҖАНОВ

в„–9 | 08.03.2013

“Татар-кола” эчәрбезме, яки Пәрәмәч, шулпа һәм казылык тупланмасы булса

$
0
0
13.03.2013 Милләт
5 март көнне Нижгар өлкәсендәге Пилнә районының Сафаҗәй авылында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бюросының күчмә утырышы булды. 21-23 март көннәрендә башкалабыз Казанда үткәреләчәк II Бөтенрусия татар авыллары эшкуарлары җыенына әзерлек кысасында оештырылды ул.

Авыл җирендә эшкуарлыкны ничек тергезергә, халыкта эшкуарлыкка хирыслык хисен ничек уятырга? Шактый четерекле, катлаулы сорау бу. Әлеге сорауга җавап тапкан, базар шартларына яраклашкан, җитештер­гәнен урнаштыра, сата белгән бик уңышлы татар авыллары бар. Әйтик, Пенза өлкәсендәге Урта Әлә­зән авылындагы еллык товар әйлә­неше 2 млрд сумга җитә, диләр. Андый авыллар­ның сере нәр­сәдә? Көндәш­лек­кә сә­ләтле тагын ни-нәрсә җитештерергә мөм­кин? Ераккарак карый белмә­сәк, безне нинди афәт­ләр сагалап тора? Менә шушы сорауларга җавап эзләү, фикер алышу булды әлеге утырыш (анда Пилнә районыннан тыш, өлкәнең Спас, Сергач, Кызыл Октябрь районнары хакимияте вәкил­ләре, Нижгар шәһәре эшкуарлары катнашты).

Сафаҗәй, Мәчәләй

Хәер, утырыш башланганчы ук бу сорауларга беркадәр җавап табылды. Җыелыш уздырылган биш мәчетле, мул тормышлы Сафаҗәй – шул уңышлы татар төбәк­ләренең берсе инде. 1200 хуҗалыклы бик төзек, бик күркәм авыл ул. Байтак кына төбәктә казылык ясау белән шөгыльләнсәләр дә, биредәге кебек авызга кабуга эреп китә торганын җи­тештерүчеләр сирәктер. Билгеле, өй шартларында бик теләсәң дә аны әллә ни күп ясап булмый. Менә авылдаш­ларының бә­хетенә Хәмзә Камалетдинов дигән эшкуарлары күптән түгел генә ит эшкәртү цехы ачып җибәргән. Без аның хуҗа­лыгында булып, заманча технологияләр белән танышып чыктык.

– Авылыбызда бик күп кеше туар тота. Җәй җитсә, безгә 16 көтүче генә кирәк. Мо­ңарчы бик күп кеше үс­тергән малын кая куярга белми аптырый иде. Инде Хәмзәнең бу цехына зур өмет баглыйбыз. Авылны сакларга ярдәм итәр дибез. Алла боерса, киләчәктә авылыбызда кечкенә генә сөт заводы ачу исәбе дә бар, – дип сөйләде безгә Киров исе­мен­дәге хуҗалык рәисе Шамил Нуриманов.

Районның Мәчәләй авылы янында өр-яңа терлекчелек комплексы төзеп куйган Зө­фәр Заировның хуҗалыгы белән танышып чыккач, БТК бюросы әгъзасы, Арча районы хакимияте башлыгы Алмас Нә­зиров: “Мондый эшкә алыну өчен арыслан йөрәкле кеше­ләр кирәк. Сез шундый тәвәк­кәл, булдыклы кеше икәнсез!” – дип үсендерде эшкуарны. Заманча өр-яңа технология кулланып, сыер фермасы корып куйган, игенчелек белән дә шөгыльләнгән Зөфәр әфән­денең атларын күреп тә га­җәпләндек без. Киң колачлы эшкә алынган ул. “Табигый, үстерү, җитеш­терү генә җит­ми. Үзең үстер­гәнне эшкәртеп, товар хәленә җиткерергә ки­рәк”, – дип күршеләре белән бер­гәләп эшләячәген сөйләде З.Заиров.

Җир-суың калмаса

– Эшкуарлар үз казанында гына кайнамасын. Тәҗрибә алмашып, аралашып торсын өчен җыябыз да инде без сезне. Бу юлы Казанга Русиянең төрле төбәкләреннән 450 эшкуарны чакырдык. Сер түгел: күпләр өстән кушканны көтеп ята, инициатива күрсәтергә ашыкмый. Нәтиҗәдә күп кенә авылларыбыз картая, таркала бара. Авылларны саклау – милли мохитне, телебезне дә саклау, – дип башлап җибәрде утырышны БТК башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров. Пилнә районы хакимияте башлыгы Виктор Козлов исә, авылны саклау – илебезнең азык-төлек иминлеген кайгырту да ул, дип искәртте.

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков, үз чиратында, революциягә хәтле булган тәҗрибәне искә алырга чакырды. “Ул тәҗрибә инде шак­тый онытыла төшкән. Рево­люциягә хәтле авыл кулланучылар җәмгыятьләре уңышлы гына эшләп килгән, төрле вәзгыятькә яраклаша белгән. Бөтен кеше дә сөт җитештерү белән генә шөгыльләнә алмый. Аны кая куярсың?! Әле менә илебезгә Бразилиядән арзанлы ит килә. Шуңа күрә күпләп мал үстерүчеләргә итне урнаштыру мәсьәләсе проб­лемага әйләнде. Элек нинди культуралар үстер­гән­нәр? Аларны игү технологиясе, милли аш-су нинди булган? Без үзе­безнең Тарих институтында утыз ел буе традицион культураны өйрәнү белән шө­гыльләндек. Теләге булганнарга искене яңартырга, кулланышка кайтарырга ярдәм итә алабыз”, – дип тәкъдим итте ул. 20-30 елдан дөньяда азык-төлек проб­лема­сының бик нык кискен­ләшәчәген дә искәртте галим. “Халык саны бик тиз арта. Җир-суы мул булган төбәк­ләрнең киләчәге өметле”, – дип хәзерге вакытта җирнең товар, капитал буларак әллә ни кыйммәт булмавына борчылуын белдерде һәм Швеция­дәге кебек җир­ләрне чит кешеләргә сатмас­ка, мә­хәл­­ләләргә беркетергә тәкъ­дим итте ул.

Татар эшкуарлары бер­ләшмәсе башкарма комитеты рәисе Фәрит Уразаевны да җиргә бәянең бик түбән булуы борчый. “Татарстандагы эре инвесторлар озакламый бер-бер артлы бөлгенлеккә тө­шәчәк. Инде моның мисаллары бар. Шушы рәвешле аяк астында булган җиребездән мәхрүм калуыбыз бар. Җирсез милләтнең киләчәге юк”, – дип белдерде ул. Эшкуарларыбызны берләшергә чакырып, Төр­кия эшкуарларын үрнәк итеп китерде Ф.Уразаев. Хәзерге вакытта төрек эшкуарлары 168 бер­ләш­мәгә тупланган икән. Алар, үз чиратында, 7 фе­де­рациягә, фе­де­рацияләр исә “Тускон” дигән конфе­де­ра­циягә берләшкән. “Тускон” белгечләре дөнья­ның кайсыдыр бер иленә барып, җирле шартларны тәфсил­ләп өйрән­мичә, төрек эшкуарлары анда барып эш җәел­де­рергә, ин­вес­тиция кертергә ашыкмый. Хәер, татар эшкуарлары бер­ләш­мәсендә бү­ген ике меңнән артык милләт­тәшебез булу безнекеләрнең дә “уянуын”, активлашуын күр­сәтә.

Татар... Макдоналдсы

Нижгарлы милләт­тәш­ләребез тарафыннан чыгыш ясаучылардан иң истә калганы ун ел дәвамында АКШта эшләп-яшәп кайткан, өлкә башкаласындагы “Экоград” ширкәтен җитәкләгән Надир Хафизов чыгышы булды. “Нигә безнең үзебезгә Макдоналдска көндәшлек итәр­лек тиз генә ашап чыгу челтәре булдырмаска?! Әй­тик, пәрәмәч, бер стакан кайнар шулпа, берничә кисәк казылыктан торган ризык туп­ланмасы әзерлисең дә олы юлда йөрүче шоферларны, машина йөртүчеләрне “Татнефть”, “Башнефть” ягулык салу станцияләрендә тукландыруга алынасың. Шәһәр җир­ләрендә дә мондый тиз генә капкалап чыгу урыннарына ихтыяҗ зур. Дөрес, моңа патент алырга, үзәк штабын, төбәкара базаларын булдырырга, кырыс контроль оештырырга кирәк булачак. Бу эшкә һәр татар төбәгендә, һәр татар авылында теләге булган гаилә катнашып килә алыр иде”, – дип тәкъдим итте ул. Дөрес, әүвәл ике тәкъдимем бар дигән иде эшкуар. Чыгышында анысы яңгырамагач, икенчесе нәрсә соң, дип кызыксындык без. “Анысын 21 мартта, Казанда очрашкач җиткерермен”, – дип җа­ваплады Надир әфән­де.

Чынлап та, кызык бит Надир әфәнденең тәкъдиме. Әнә төрекләр үз илләрендә “Кока-кола”га конкуренция булырлык “Турко-кола” җи­тештереп ята. Нигә безгә дә алардан үрнәк алмаска, “Татар-кола” ясамаска?! Әгәр җәмгыятьтә ихтыяҗ бар икән, күрмәмешкә салынып утырырга түгел, аны үз файдабызга борырга кирәк. “Кока-кола” сусауны басмый, дип дәгъва бел­дерүнең мәгъ­нәсе юк. Ә менә дөнья­күләм танылган брендны үз файдабызга эшләтергә була.

 


Рәшит МИНҺАҖ

в„–42 | 13.03.2013

ДЖИПта йөрсә дә, аерылышты

$
0
0
13.03.2013 Җәмгыять
Кызык вакытларда яшибез, чын капитализмда, ә бәлки, Һиндстандагы кебек кешеләрнең касталарга бүленә башлау чорындадыр. Байлар, ярлылар дибез. Кыскасы, туксанынчы еллар башында илебездә купкан хаос әкренләп тәртипләнә башлады.

Ә халык барыбер тынычланып бетә алмый. Күпләр баеп калырга ашыга. Кызлары бай егеткә кияүгә чыкса ярар иде, улларын берәр бай хатыны йортка кертмәсме икән дип хыялланучы ата-аналарның да саны аз түгел. Шулай булган очракта, аларның балалары рәхәт тормышта яшәячәк һәм бер михнәт тә күрмәячәк, дип ышана алар. Эх, байлар белән тормышыңны бәйләп кую гына тормышны җайлап куйса икән. Ул вакытта безнең тормыш бер кызыксыз кино кебек кенә булыр иде. Тормыш тормыш бит инде ул. Анда кеше үзәктә, ә кеше үзәгендә аның күңеле. Аны күпме генә үзгәртергә тырышып кара, барыбер үзгәртә алмаячаксың.Әмма халык арасында шундый фикер яши: әгәр кеше яхшы, җитеш тормышта яши икән, димәк, аның тормыштан зарланырга, нәрсә беләндер килешмәскә бөтенләй дә хакы юк. Байлыкта яши бит, чәпчемәсен, диләр андыйларга.

Күптән түгел бик бай иреннән аерылган туганым Алия тарафына да шундыйрак җөмләләр яуды. Үзе сабыр, тыныч, матур булса да, иреннән бер юньле сүз ишетә алмады ул. Өйләнешкәнче ягымлы гына күренгән егет туйның икенче көнендә үк үзгәрде. Эчмәде, тартмады, сулга йөрмәде, бары тик үзен бик күпкә югарырак куеп, әллә кем булып яши башлады. Ә туганым дүрт ел түзгәннән соң аерылды. Дөрес туйлары да шәһәрнең иң затлы ресторанында узган иде, туйдан соң ук шәһәр үзәгендә урнашкан өч бүлмәле аерым фатирда яши башладылар, авылга кунакка да джипларында гына җилдереп кайтып, бар кешене ах иттерделәр. Ә ул тотты да аерылды. Ел саен берәр кая – чит илгә бару да (Греция, Швейцария, Бельгия), затлы кием кию дә, дәрәҗәле эш урыны да аны туктатып кала алмады. Кешечә мөнәсәбәт җитмәде аңа. Ягымлы караш, тәмле сүз, синең фикерең белән санлашуны бернинди матди байлык та алыштыра алмый икән шул.

Аерылышып берәр ай узгач, шәһәр кибетләренең берсендә очраттым мин Алияне. Күзләрендә балкыган нурны, йөзенә кунган сөенечне күрсәгез. Ире янәшәсендә дөньядагы иң бәхетсез кеше булып басып торган чагы белән янәшә дә куярлык түгел. Кыскасы, мәгънәсез ире белән интегеп яшәгәнче, дөрес эшләгән дип уйлап куйдым мин. Байга кияүгә чыкты, инде хәзер тормыш йөген тартып, безнең кебек интекмәячәк, дип сөенгән ата-анасы гына нишләгәндер. Алия исә андый тормышның да ни дәрәҗәдә интегү булырга мөмкин икәнлеген төптән аңлагандыр. Әлбәттә, минем белән килешмәүчеләр дә булыр. Балда-майда йөзүдән, артыгын кыланасы килүдән нишләргә белмиләр, диючеләр дә булыр. Аны ярлы тормышта, каты куллы иргә дә түзеп яшәгәннәр белән чагыштыручылар да табылыр. Шөкер итә белми, дип тә гаепләрләр. Әмма баймы синең тормыш иптәшең, әллә юкмы, әгәр ул мәгънәсез һәм дорфа икән, сине аның белән берәү дә мәҗбүриләп яшәтми бит. Соңгылары ирем эчә, тормышыбыз авыр дип уфтанып, авыз тутырып зарлана ала. Күңелләрен бер бушаталар да, башкалар тарафыннан юату сүзләре ишетеп, тынычланалар. Ә тормышлары яхшы булып күренгәннәрнең зарланырга хакы юк. Ирләре йә хатыннары башкалар алдында әйбәт икән, димәк, алар түзәргә тиеш. Әлбәттә, баераклар тормышның караңгы якларын күрми. Әмма һәркемгә кешечә мөнәсәбәт кирәк булуы бәхәссез. Бу очракта баймы син, әллә юкмы – мөһим түгел. Язмамның башында ассызыклап үткәнчә, тормышның үзәгендә кеше тора. Һәм аның уй-ниятләре, теләк-омтылышлары белән санлашырга кирәк, аңа карата аеруча якыннары тарафыннан хөрмәт булырга тиеш. Әгәр инде күпчелек боларның берсенә дә игътибар итмичә, затлы машинада йөрү, алтын-бриллиантлар асып кую, кыйммәтле кием киюне өстенрәк куя башлый икән, димәк, безнең җәмгыять төбе-тамыры белән чери башлаган дигән сүз. Димәк, кеше үзе, аның фикерләре, теләк-омтылышлары иң соңгы урында калачак. Минемчә, бу дөрес түгел. Кеше, нинди генә шартларга куелса да, кеше булып калырга тиеш. Яшәү дәрәҗәсе нинди булуга карамастан, аның тормышын яхшы якка үзгәртергә хакы да, хокукы да бар. Иң мөһиме – якыннарыбызга хөрмәт һәм кадер тормышыбызның асылын тәшкил итсен иде. 


Айсылу ИМАМИЕВА

в„– | 13.03.2013

Рим папасы итеп Аргентина иезуиты сайланды (ВИДЕО)

$
0
0
14.03.2013 Дин
Конклавның икенче кичендә Ватиканда 115 кардинал җыелган Сикстин капелласының морҗасыннан ниһаять ак төтен чыкты. Дүртенче раунд тавыш бирүдән соң күренгән ак төтен Рим католик чиркәвенең яңа җитәкчесе сайланган дигәнне аңлатты. Бераздан яңа папаның исеме дә мәгълүм булды. Ул – чыгышы белән италияле 76 яшьлек Аргентина кардиналы Хорхе Марио Бергольо (Jorge Mario Bergoglio). Яңа папаның әлеге вазифадагы исеме Франциск I булачак. Аның вазифага керешүе 19 мартка билгеләнгән.

Франциск Рим католик чиркәвендә 266-нчы понтифик булачак. Әмма чиркәү тарихында Латин Америкасы вәкиле бер мәртәбә дә папа булмаган. Өстәвенә яңа папа үзләрен рәсми рәвештә "Гайсә җәмгыяте" дип атаучы иезуитлар ордены вәкиле. Бу төркем вәкилләре дә моңарчы папа дәрәҗәсенә күтәрелә алмаган.

Франциск яңа папаның традицион беренче чыгышы "Urbi et Orbi"да ("Илгә һәм дөньяга") чиркәүне моңарчы җитәкләгән Бенедикт XVI-га ярдәм сорап ялварырга чакырды. Бенедикт исә бу тантада күренмәде.

Бергольо папа вазифасына намзәтләрнең берсе буларак каралса да, шактый өлкән яшьтә булганга күрә төп намзәт дип саналмады. Күп кенә күзәтүчеләр төп намзәт буларак Милан архиепискобы Анджело Сколаны атап килде.


Шул ук вакытта Бергольо Рим католик чиркәве папасы итеп 2005 елда ук сайлана алган булыр иде. Әмма ул чакта конклав соңрак Бенедикт исемен алган алман кардиналы Йозеф Ратцингерга өстенлек бирде.

Яңа папа сайлануны Европа Берлеге илләре җитәкчеләре дә, АКШ президенты Барак Обама да хуплады. Обама, папаның Латин Америкасыннан сайлануы бу төбәкнең әһәмияте арта баруны күрсәтә, диде.

Бергольо 1936 елда Буэнос-Айреста чыгышы белән Италиядән булган тимер юл эшчесе гаиләсендә дөньяга килә. Яшь чагында фәлсәфә һәм химия белән нык мавыгып фәнни дәрәҗәләргә дә ирешә. Буэнос-Айресның өч католик көллиятендә әдәбият, фәлсәфә һәм теология укыта, итальян һәм алман телләрендә дә ирекле сөйләшә.

Булачак папа 22 яшендә иезуитлар орденына кушыла һәм 1969 елда руханилык эшенә керешә.

Рим католик чиркәвен моңарчы җитәкләгән Бенедикт февраль аенда шактый өлкән яшьтә булу сәбәпле вазифаларын тиешенчә башкарырга хәле җитмү белән аңлатып урыныннан китүен игълан иткән иде. Чиркәү тарихында соңгы алты гасырда папаның исән килеш вазифадан киткәне булмаган.


Наиф АКМАЛ

в„–--- | 14.03.2013

Татарстанда мөфти сайлау пычрак кампаниягә әйләнде

$
0
0
14.03.2013 Дин
16 марттагы пленумда мөфтилеккә намзәтләр расланыр дип көтелә. Чәршәмбе Казан вакыты белән кичке биштә Татарстан мөселманнары башлыгы урынына намзәтләр кабул итү төгәллләнде. Әлегә ничә намзәт, кемнәр икәнлеге белдерелмәде. Мөфтилеккә намзәтләр тәкъдим итү барганда интернет аша Татарстандагы төрле оешмаларга гына түгел, мәгълүмат чараларына, чит илләргә төрле эчтәлектәге хатлар, хәтта оятсыз рәсемнәр дә таралды.

Русия ислам университеты ректоры Рәфик Мөхәммәтшин фикеренчә, мондый компроматның дөньяга чыгуы мөселманнар арасында бердәмлек булмауны күрсәтеп тора.

​​"Бу хәл, бәлки, мөфти сайлау алдыннан төрле төркемнәрнең үз мәнфәгатьләрен алга этәрүедер. Моны нәрсә дип әйтәсең инде... Әллә мөселманнар эшли, әллә мөселманнарга каршы эшлиләрме? Интернетта барган бу кара PRны мөселманнар кулы белән әллә башкалар эшлиме, әллә мөселманнар үзләреме? Бу сорауга да җавап бирү шактый авыр. Бу хәл мөселманнарга хас әйбер түгел.

Төрле сайлау вакытында мондый хатлар күп була инде ул. Мин үзем аларга зур игътибар бирергә кирәкми дип саныйм. Бу компроматның чыгуы иң беренче чиратта бу вакыйганың мөһим икәнлеген күрсәтә. Бүген интернет заманында яшибез. Ул компроматларны, мәгънәсез хатларны, кызганыч, туктату мөмкин түгел. Мин бу хәлне үзем мөселман өммәтен пычрату дип санамыйм, чөнки ул хатларның эчке мантыйгы да җитеп бетми. Алар мөмкин булган бөтен намзәтләргә дә каршы язып чыктылар. Әлеге хатлар нигезендә аларның нәрсә теләгәне дә аңлашылмады. Кемне мөфти итеп куярга теләүләрен дә белдермиләр. Ул хатлар нигезендә җитди нәтиҗәләр ясау дөрес булмас иде", ди Мөхәммәтшин.

Татарстан мөселманнары диния идарәсе вәкиле Ришат Хәмидуллин Азатлык радиосына әлеге хатларга каршы идарәнең махсус белдерү әзерләвен һәм ул пәнҗешәмбе көнне сайтларына эленәчәген белдерде. Хәмидуллин, бу хатлар артында нинди көчләрнең торуын да өздереп кенә әйтеп булмый, дип әйтә.

"Бу язмаларга без бик каршы. Бу хәл мөселманнарга хас әйбер түгел, гөнаһларның берсе булган гайбәт сату дип бәяләнә. Тәнкыйть бар икән, без аны кабул итәбез. Ошамый торган әйберләрне аноним рәвештә түгел, турыдан-туры җиткерә алалар. Бәлки, кайбер көчләр сайлаулардан файдаланып, мөселманнар арасында нәфрәт чыгармакчы буладыр", диде Хәмидуллин.

Дини темаларны яктыртучы журналист Рәшит Минһаҗ фикеренчә, килә торган хатларның кемнән икәнен ачыклап булмый, алар барсы да тәхәллүсләр. Аны ачыкларга тырышуның кирәге дә юктыр. Анда теләсә нинди исем-фамилия куярга мөмкиннәр. Монда барсы да ялган исем-фамилияләр.
 
​​"Моны ике төрле аңлап була. Бәлки, кемнеңдер бик нык мөфти буласы киләдер, бердән, ә икенчедән, бернинди үзгәреш тә булмас, элекке җитәкчелек сүзеннән чыга алмаслар, шул ук "кызыл күлмәкле егет" (Рәис Сөләйманов) сүзеннән чыга алмаслар, шул егетләрнең тәэсире сакланыр дип, күрәсең, фаразлаучылар бар. Миңа калса, хәзер кемне мөфти итеп куйсалар да аңа бәйләнәчәкләр. Ни кызганыч, ул "кызыл күлмәкле егет"нең дуслары һәм үзенең язмалары да диния нәзарәте нәшер итә торган "Умма" газетында даими чыгып килде. Элекке җитәкчеләрнең шушы кешеләр белән дустанә мөнәсәбәттә булуы, бергәләп чаралар үткәрүләре аларны бер дә бизәмәде. Кайбер кешеләр алар белән мөнәсәбәтләр киләчәкәтә дә калыр дип шикләнә", ди Минһаҗ.

Аның сүзләренчә, диния идарәсе рәисе вазифаларын башкаручы Камил хәзрәт Сәмигуллинга каршы төрле пычрак ыргытучы үзе мөфти урынын алырга теләгән кеше дә булырга мөмкин. "Мөфти булырга теләүчеләр бардыр дип уйлыйм мин. Бу хәл тулаем алганда диния нәзарәтенең, мөселманнарның абруена суга. Яхшы ниятле эшне пычрак ысуллар белән эшләмиләр. Алар, бәлки, бик кызу канлы кешеләрдер. Әгәр син изге эшкә алынасың икән, начар, шакшы алымнарны кулланып эшләргә тиеш түгелсең дип исәплим мин. Мондый рәсемнәр тулаем алганда исламны, мөселманнарны бизәми.

Казан мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин фикеренчә, әлеге хатларга җавап бирү дәрәҗә төшерү генә булып торачак. Дин башлыгын сайлаганда Ватиканнан үрнәк алырга кирәк, дип әйтә ул.

​​"Без үзебез дә бу хатлар кемгә кирәк дип аптырашта. Мөселманнарда фетнә тарату зур гөнаһ, гайбәт сөйләү бөтенләй ярамаган әйбер. Бу гайбәт сөйләүчеләрне мөселман дип атап булмый. Дин әһелләрен тәнкыйтьләү динле кешегә килешми. Бу язмаларны җибәргән кешеләрне мин мөселман дип атый алмыйм.

Минемчә, бу хәл сайлауны булдырмас өчен дә эшләнергә мөмкин. Моңа игътибар итү кирәкми. Анда тулысынча уйлап чыгарылган әйберләр языла. Бернинди дәлил дә юк, кемнең кая укыганын да белмиләр.

Бу хатны язучылар мөселманнарның, ислам диненең абруен төшерергә омтылучылар. Бу хәл исламга каршы. Бездәге бу хәлләр Ватиканда сайлау белән бергә туры килде. Бөтен җир шары шуның турында гына сөйли. Андагы сайлау турында яза алмыйлар мени? Теләсәләр, вәт фәлән кеше шундый, фәләне кара, фәләне каядыр укыган, тегесе сектант, дип яза алалар. Әмма язмыйлар. Дин әһелләре турында язарга ярамаганны беләләр. Бу безгә үрнәк булып тора.

Ә бездә сайлаганда "бу мөфти фәлән кеше", "бу хәзрәт фәлән кеше" дип бөтен кешегә тап ташлыйлар. Бездәге соңгы вакыйгалар белән чагыштырсак, Ватиканда сайлау культурасы, менталитет югарырак дип әйтеп була. Бездә таралган гайбәт урысча чыга. Аны урыслар һәм башка дин әһелләре дә укый һәм бу хәлләрдән көләләр. Праваслав, йә католик, йә яһүдләрнең дини башлыгы сайлаганда пычрак ату юк бит аларда.

Монда без Казанда кайнап ятабыз. Җавап кайтару безнең дәрәҗәне генә төшерү булачак. Камил булсынмы, Илдар Баязитов булсынмы, Госман хәзрәт булсынмы, мин булыйммы -- язучыларга җавап кайтару безнең дәрәҗәне генә төшерәчәк", диде Мансур хәзрәт.


Наил АЛАН

в„–--- | 14.03.2013

Ике язмыш (Булган хәл)

$
0
0
14.03.2013 Язмыш
Бу хәл сугыш алдыннан Оренбург якларында булган. Мәдинә белән Талип бер көн¬не туалар, хәтта авылның бер урамында яшәп, бергә уйнап үсәләр: хәтфәдәй яшел чирәмдә каз бәбкәләре сак¬лыйлар, бакча артындагы инеш¬тә су коеналар, әниләре тегеп биргән чүпрәк букчаларын җилкәләренә асып, балтырган, какы, көпшә үләннәре җыеп йөриләр ... Малай белән кыз бер-берсенә шулкадәр ия¬ләшәләр ки, аларны беркем дә аера алмас кебек тоела.

Талип гаиләдә бердәнбер малай булса, Мәдинә ишле гаиләдә үсә. Аның әтисе Садыйк абзый сигез баланы туендыру өчен кәсеп итә башлый. Төрле авыллардан бәрәңге, он җыеп, башка җирләрдә аларны иткә, майга алыштыра. Шулай аларның хәлләре бераз җиңеләя төшә.

Бер көнне Садыйк абзый урман артындагы чуваш авылында сарыклар сатылуы турында ишетеп кайта. Ул тиз генә атын җигә дә, арбасына бәрәңге, он салып, урман аша шул авылга чыгып китә. Ә юл тирән чокыр аша үтә. Ул аны ничек чыгармын икән, дип барган арада  куркыныч урынга килеп җитә. Догаларын укый-укый, әкрен генә аска төшеп җитә җитүен, ә өскә менгәндә арбасы кинәт бер якка ава башлый. Садыйк абзый җәһәт җиргә сикереп төшә.  Шырпы сызып караса, арткы тәгәрмәченең ватылып таралуын күрә. Нишләргә? Уйланып торгач, берничә катлы чалбар каешын сүтеп ала да, тәгәрмәчне җыеп, аны ар¬кылыга-буйга бәйләп куя һәм чокырдан чыга. Атка авыр булмасын дип,  ул ярты капчык онны аркасына аса һәм арба яныннан җәяү атлап китә. Таң атканда чуваш авылына җиткән була инде ул.

Сарыклар сатучы абзый йорты тиз табыла. Ул бик яхшы кеше булып чыга, татарча да яхшы гына сукалый. Каяндыр тәгәрмәч табып бирә, кайнар чәйләр эчереп, кунак итеп озата. Садыйк абзый ике сарыкны суеп, арбага сала да, юлга чыга. Юл уңаеннан күрше-тирәдән тире дә җыеп чыгарга өлгерә. Ашарга ите дә, балаларга кием тегәргә тиресе дә бар дип, куана-куана кайтыр юлга кузгала.

Урманга кергәндә генә кулына таяк тоткан җәяүле юлчы очрый. Өс-башы сәләмә, аягында чабата, сакал-мыек бас¬кан бик фәкыйрь ир-ат була бу. Алар сөйләшеп китәләр, бергә ма¬хорка көйрәтеп алалар. Аллага шөкер, кайтырга иптәш тә булды, дип шатлана Садыйк абзый.

Арбага алмаш-тилмәш утырып бара-бара теге  чокырга килеп җитәләр. Юлчы җәяү төшә, ә Садыйк абзый чокырдан тизрәк менеп җитәргә өметләнеп, атны камчылап кыздыра. Әмма менеп җиттек,  дигәндә генә  ат кинәт туктап кала һәм пошкырып артка чигә.  Күңелгә шом өстәп, ябалак кычкыруы ишетелә. Агачлардан пырхылдап кошлар очып китә. Садыйк абзый атны күпме генә камчыламасын, малкай урыныннан да кузгалмый. Садыйк абзыйның арбадан сикереп төшүе була, теге фәкыйрь аны башына сугып ега.

Тиздән яшен яшьнәп, күк күкрәп, коеп яңгыр ява башлый. Күпмедер вакыт үткәннән соң, Садыйк абзый айнып китә һәм башын тотып торып утыра. Башта ни булганын  аңламыйча, теге кешене чакыра башлый. Җавап бирүче булмагач, яшен ялтыравында юеш юлда тәгәрмәч эзләре күреп ала. Шунда ук “фәкыйрь”нең таягы, сакал-мыеклары, сәләмә киемнәре дә аунап ята. Садыйк абзый нәрсә булганын аңлап ала һәм чарасызлыктан елап җибәрә. Бераздан таякка таянып, өенә таба кузгала. Башыннан аккан кан күз¬ләренә агып төшә, һаман туктамый. Ә Садыйк абзый мо¬ңа игътибар итмичә, алга атла¬вын дәвам итә. Таң беленә баш¬лаганда урман читенә  чыгып, ялгыз тирәк төбенә егыла ул.

Хатыны бу төнне йокысыз уздыра. Тезелешеп яткан балаларының өсләренә япкалап, тәрәзәдән күзен алмыйча, ирен көтә. Таң алдыннан ул соңгы ярты чиләк  бәрәңгесен күрше Сәлим абзыйга кертеп, аңардан ирен эзләргә баруны үтенә. Күршесе риза була, һәм алар юлга чыгалар.

Урманга җитәрәк, тирәк янында җыелган чәүкәләрне күреп, якынрак килеп карасалар, ыңгырашкан тавыш ишетелә. Бу канга батып ятучы Садыйк булып чыга, хәтта йөзе дә танымаслык хәлгә килгән. Аны сак кына арбага салып, авылга алып кайталар.

Балаларының елашкан тавышыннан Садыйк абзый аңына килә һәм хатынына башыннан үткәннәрне сөйләп бирә.  Башына сугып, талаган ир-атның кем икәнлеген дә әйтеп бирә. Тик ул заманда да Садыйк абзый кебек  көчсезләргә судлашып йөрүе бик авыр була. Шушы хәлдән соң ул озак яшәми,  якты дөньяны мәңгегә ташлап китә. Табиблар канын күп югалткан, дип әйтәләр.

Садыйк абзый вафат булганда кызы Мәдинә 7нче сыйныфны гына тәмамлаган була әле. Аңа эшкә урнашырга туры килә. Ә Талипны шәһәргә укырга җибәрәләр. Егетнең әтисе белән әнисе  аларны аерырга тырышалар. Тик Талип ялга авылга кайтканда яшьләр гел бергә булалар. Ата-ана аера алмаганны,  ачы язмыш аера аларны...

Яшьләр өйлә¬нешергә җые¬нып йөргәндә, Бөек Ватан сугышы башлана. Талипны беренче көннән үк фронта алалар. Сирәк кенә хат алышалар алар. Соңгы хатында Мәдинә сөйгәненә: “Талип, мин йөкле. Без сине икәү көтәбез, исән-сау кайтуыңны телибез”, - дип яза. Ир-егет әлеге хатны түш кесәсендә саклап йөртә. “Синең сүзләрең йөрәгемне җылытып, өмет чаткысы, яшәргә дәрт биреп тора”, - дип җавап кайтара ул Мәдинәгә.

Тик Талипка өенә әйләнеп кайтып, хатынын, баласын күрергә насыйп булмый шул. Ярасыннан аккан канга баткан хатны йөрәгенә кысып, соңгы тапкыр зәңгәр күккә карап, күзләрен мәңгелеккә йома ул.

Мәдинәнең әнисе дә вафат була. Кыз бертуган энеләрен, сеңелләрен карап тәрбияли. Ә улына Талип дип исем куштыра. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр сөйгәнен онытмый ул.

Ә Садыйк абзыйның башына җиткән теге ир-атның ике баласы да бәкегә төшеп үләләр. Хатынының шушы хәсрәттән акылы җиңеләя. Ә үзе сугышка барырга теләмичә, шул тирән чокырда качып ята. Бераздан аның үле гәүдәсен табып алалар. Шулай бит ул, Аллаһы Тәгалә барысын да күреп тора, һәм кешегә, гөнаһлары өчен, кирәкле  җәзасын бирмичә калмый...

Гали авылы,
Похвистнево районы.


Саимә МОРЗАХАНОВА

в„– |

Безгә дигәне – безгә булачак, яки Бер”Вамин”га – өч амин...

$
0
0
14.03.2013 Авыл
Республика хуҗалыкла­рында язгы чәчү вакытында һәм тулы күләмдә башкарылачак. Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премь­ер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шулай диде.

Ала каргадан алачагың бармы?

Министр әйтүенчә, 2013 елда чәчү мәйданы 2 миллион 900 мең гектар булыр дип көтелә. Шуның 1 миллион 600 мең гектары – бөртекле һәм кузаклы культура, 1 миллионы – терлек азыгы, 300 мең гектары техник культуралар. Бу кадәрле эшне тулысынча һәм югары сыйфатлы итеп башкарып чыгу өчен хуҗа­лыкларга 11 миллиард сум акча кирәк. Чыгымнар узган ел белән чагыштырганда да 3 мил­лиард сумга артык. Сә­бәбе – минераль ашламалар, ягулык-май­лау материаллары һәм башка кайбер кирәк-яракларга бәя арту.

Хуҗалыкларга минераль ашлама алу өчен – 5 миллиард сум, дизель ягулыгы өчен – 2,5 миллиард сум, орлыкка һәм запас частьларга берәр миллиард сум акча кирәк. Республика җитәкчелеге биргән 1 миллиард 500 миллион сумга федераль бюджет, кредит ресурслары һәм хуҗалык­ларда булган кадәресен дә кушкач, чыгымнарның яртысыннан артыгы инде бар дип исәп­ләргә була. Әмма әлегә җи­тәрлек түгел.

Әлеге нисбәттән Марат Әх­мәтов хуҗалыкларны банк­лар, бигрәк тә “Россель­хоз­банк”белән хезмәттәшлеккә чакыра. Кредит өчен субси­диянең ни икәне хуҗалык­ларга да, аграр министрга да яхшы билгеле дә бит. Россия Авыл хуҗалыгы министр­лы­гының хуҗалыклар­га вәгъдә ителгән субсидиясе язгы чәчү алдыннан бирелсә, бәлки бу кадәр ыгы-зыгы да килеп чыкмас иде. Тик ни хәл итәсең, кем әйтмешли, ала каргадан алачагың булсын.

Саннар ни сөйли?

Россия Хөкүмәтенең авыл ху­җалыгына субсидия бирү тәр­тибе турында кабул ител­гән карарында 2013 елдан башлап хуҗалыкларга бюджет ярдәме эшкәртелгән җир һәм югары сыйфат белән сатылган сөт күләменнән булуы уйландыра. Ярый, гаилә фермалары сөтне югары һәм беренче сорт белән сата алдылар, ди. Шәхси хуҗалыкларга ни эшләргә? Мәгълүм булганча, аларның күбесе тапшырган сөт башлыча түбән сорт белән кабул ителә бит. Шулай итеп, шәхси хуҗалыклар дәү­ләт ярдәменнән колак кагарлармы икән? Марат Әхмәтов әйтүенчә, шәхси ху­җа­лыгын­да күпләп терлек асраучыларны дәүләт элеккеге елларда да кулдан килгәнчә яр­дәменнән ташламады, бу эш киләчәктә дә дәвам итәчәк.

Эре агрохолдингларга, шул исәптән мөстәкыйль эш­ләүче хуҗалыкларга да тер­лекчелектә дәүләт ярдәме хәзер мөгезле эре терлекләр­нең баш саныннан чыгып тү­гел, ә сатылган сөтнең сыйфатына карап биреләчәк. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бел­гечләре әйтүенчә, хуҗа­лыкларга мондый ярдәм федераль үзәктән генә түгел, республика бюджетыннан да шактый булыр дип көтелә.

Көн саен диярлек матбугатта авыл хуҗалыгына ярдәм кү­ләме турында берсеннән-бер­се саллы саннар китерелә. Югыйсә сүз миллиард сумнар турында бара бит. Ә респуб­ликаның кайбер хуҗалыкла­рына баргач, инде менә шактый еллар сизелерлек ярдәм күргәнебез юк диючеләрне оч­ратып, гаҗәпкә каласың. Аграр министр да бер чыгышында республика авыл ху­җалыгына дәүләт ярдәменең 16 миллиард сумнан артык булуын искәртеп узган иде. Бу кадәрле акча кая китә икән соң?

Хикмәт шунда, ди Марат Әхмәтов, мәсьәләгә ачыклык кертеп, кайчандыр агрохолдинглар һәм эре хуҗалыклар тарафыннан хөкүмәт гарантиясе аша алынган кредитлар өчен процент ставкаларына гына да банкларга ел дәва­мында 10-11миллиард сум акча түләргә туры килә икән. Ни хәл итәсең, чит илләрдәге кебек авыл хуҗалыгына кредитлар 1,5-2 процентлы гына булса, мондый башбаштак­лык килеп чыкмас иде дә бит.

“Вамин” чәчүдән читтә калмый

Муеннан бурычка баткан “Вамин” ху­җалыклары язгы чәчүне ничек башкарып чыгар? Кайбе­рәүләр, моның өчен 1 миллиард сум акча кирәк булачак, дип фаразлый. Ни генә дисәң дә, агрохолдингның үзе бер дәүләт территориясе кадәр җире бар.

Министр ачыклаганча, “Ва­мин”га язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен, чыннан да, 500 миллион чамасы акча кирәк. Бу кадәресе дә барлык чыгымнар өчен җитмәячәк. Юрга­ныңа карап, аягыңны сузарга, ягъни күп­медер гектар сөрү җирен чиста пар итеп калдырырга туры килер, шәт.

Упкындагы агрохолдингка ниндидер банк кредит белән булышыр дигән өмет бөтенләй юк. Бар ышаныч республика бюджетында. Тик санаусыз акча анда юк шул. Россия авыл хуҗа­лы­гына язгы кыр эшләрен башкарып чыгу өчен вәгъдә ителгән 42 миллиард сумнан безгә тиешле 700 миллион сум, аннан тыш федераль бюджеттан кө­телгән 1 миллиард 600 милион сум субсидия акчасы якын араларда килеп җитсә, хәлләр бераз җиңеләер.


Камил СӘГЪДӘТШИН

в„–42 | 13.03.2013

Чирләми торыгыз...

$
0
0
14.03.2013 Медицина
Рәхәт хәзер – чирләр өчен бөтен шартлар бар: стресс, вакыт җитмәү, йокы туймау, хроник арыганлык, акча кытлыгы, сыйфатсыз ризык, пычрак су, әшәке һава, тискәре мәгълүмат, нерв киеренкелеге...

Шулай ук дәвалану өчен дә бөтен шартлар да бар кебек: авылларда яңа фельдшер-акушерлык пунктлары ачыла, шәһәрләрдә адым саен даруханә, кайсы җирең авыртса нәрсә эшләргә кирәклеген телевизордан сөйләп-аңлатып торалар, интернетта барлык чирләр һәм аларны дәвалау ысуллары турында мәгълүмат бар. Чирлә дә дәвалан!

Әйтәсе генә тиз һәм җиңел шул, ә чынлыкта... Хезмәткәребезнең 9 яшьлек оныгы 20 декабрьдә кулын сындырган. Аңа 21 декабрьдә РКБның Травматология үзәгендә операция ясаганнар, сынган сөякләренә спицалар куйганнар, гипс салганнар. Үзәктә бер атна дәвалаганнан соң, алга таба үз районнарындагы (Идел буе) травматология пунктында тикшеренеп йөрергә кушып, баланы өенә озатканнар. Шуннан әти-әнисе травмпунктка алып барып, улларының кулын тикшертеп-дәвалатып торганнар. 30 гыйнварда снимок ясаганнан соң, табиблар: “Без спицаларны ала алмыйбыз – аңа ит үскән”, – дип, баланың әти-әнисенә Травматология үзәгенә юллама биргәннәр. Әлеге үзәктә кабул итүче: “Бу мәсьәләне мөдир генә хәл кыла ала, ул дүшәмбе кабул итә, шунда килегез”, – дип, тагын кайтарып җибәргән. Гаилә дүшәмбедә мөдир янына барган, әмма ул: “Сез 19 февральдә үзегезнең травмпунктка барыгыз, әгәр анда кабул итмәсәләр, безгә килерсез”, – дип, тагын юллама тоттырган. Шуннан без: “Аңламыйбыз, нигә баланы болай футбол тубы урынына “тибеп” йөртәләр? Нишләп аның кулындагы спицаларын алмыйлар? Тагын кайчанга кадәр йөртергә уйлыйлар?” – дип, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына чылтыраттык. “Бүген барысы да коллегиядә, сез мәсьәләне аңлатып безгә хат языгыз, җавап бирербез”, – диде безгә министрлыкның матбугат үзәге хезмәткәре. Хатны шул ук көнне (12 февраль) электрон почта аша юлладык. Шуннан көн саен өч-дүрт тапкыр чылтыратып, хатның язмышы белән кызыксынырга талпындык, ләкин матбугат үзәгендә телефонны яки алмадылар яки өзеп куя торган булдылар. Шулай итеп, бер атна үтте. Ниһаять, матбугат үзәге хезмәткәренең кәрәзле телефон номерын табып, шунда чылтыраткач: “Әйе, мин сезнең хатны белгечкә тапшырган идем, җавап бәлки бүген булыр”, – диде. Әмма җавап күренмәде, ахырда кулын сындырган бала җил чәчәге белән авырый башлады. Шулай итеп, аның кулына ясаласы операция тагын ун көнгә чигерелде...

Табибларның авыруны берсеннән-берсенә куып йөртүе, кызганыч, күпләргә таныш хәл. Бер ай ашамыйча, саргаеп, күз алдында кибеп-сүнеп баручы әбине сырхауханәгә урнаштыра алмыйча үзем дә аптырап беткән идем. Хезмәттәшемнең дә туганын РКБга сала алмаудан гаҗизләнеп елавы истә: чират, урын юк, анализлар тапшырталар, берсе әзер булганчы икенчесе искерә... Нигә шундый мөнәсәбәт бездә чирлеләргә – аңлашылмый. Аңлатып бирүче юк. Күп очракта мәсьәлә табибларның сүзгә саранлыкларына да килеп төртелә. Шуннан авыру пошаманга төшә: “Чирем катлауланып китмәсме, аннан тагын да четереклерәк дәвалаулар кирәк булмасмы?” Шулай аптырап, кимсенеп, гаҗизләнеп йөри-йөри дә, проблемасын кемгәдер акча “төртеп” хәл итү юлларын эзли башлый яки түләүле клиникага юл тота. Статистика түләүле медицина үзәкләрендә елдан-ел күбрәк кеше дәвалануын күрсәтә. 2011 елда ук инде коммерцияле медицина хезмәтенә ихтыяҗ 13-15 процентка арткан. Акчалы кешеләр генә түгел, кесә ягы шактый такырлары да түләүле медицина үзәкләренә баруны хәерлерәк күрә хәзер. Чөнки теге яки бу чирне бушлай тиз генә дәвалау мөмкин түгеллеген беләләр. Димәк, саулыкны сатып алып булмый дигән сүз искерде, ул бүгенге тормышка туры килеп бетми. Дөрес, “сыйфатсыз” сүзе балалар поликлиникаларына кагылмый – анда чагыштырмача тәртип.

Ә акчалы кешеләр чит илләрдә дәваланалар. Телевизордан Германия клиникаларында барлык анализларны, диагнозларны бер көн эчендә ачыклауларын сөйләделәр. Безнең ил байлары шунда барып тикшеренәләр, дәваланалар, әле чит ил белән танышырга да вакытлары кала икән. Ә бездә поликлиникага барып, берәр чиреңне ачыклый башласаң... Сырхауханәдә ятып дәвалану да нык сәламәтлек сорый. Чөнки стационарга эләккәнче әлеге дә баягы поликлиника-терапевт-анализлар-терапевт чылбырыннан торган сират күперен кичәсе бар. Сырхауханәгә “Ашыгыч ярдәм” белән китереп атсалар да, урын юк, авыруың җитди түгел дип, анда сине кабул итмәүләре дә бик ихтимал.

Кеше өчен иң кадерле, зур байлык – аның саулыгы дибез. Бездә бу байлыкка нигә шундый салкын караш соң? Моның сәбәпләре бик күп. Иң зур сәбәп – илдә тәртип юк. Халык теләсә-теләмәсә дә чирли – шартлары шундый һәм онкологиядән, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан кырыла. Статистика күрсәткәнчә, илдә ел саен ике миллионнан артык кеше бакыйлыкка күчә. Шуның 600 меңе – эш яшендәгеләр. Татарстанда туучылар саны үлүчеләргә караганда артып китте дип сөендерсәләр дә, шул ук вакытта әле күптән түгел генә Казан зиратларының шыплап тулуы, кеше күмәргә урын җитмәве турында әйтеп, пошаманга салдылар. Күреп, ишетеп торабыз: чирлеләр дә, бакыйлыкка күчүчеләр дә бик күп. Чөнки кешеләр үзләре дә саулыкларына җиңел карыйлар, дәваланырга карар кылганнарын да колач җәеп көтеп торучы юк. Эшләп йөрүчеләрнең дәваланырга вакытлары юк һәм алар тиз, сыйфатлы дәвалану өчен түләүле клиникаларга барырга мәҗбүр. Хәер, барганы бара, бармаганы юк. Мондый эшем кешеләрен эш урыннарына барып тикшерүне, ягъни диспансеризацияне ешрак оештырырга кирәк. Аннан соң, күреп-белеп торабыз: табибның чирлене карарга вакыты да юк, ул журналист блокнотка мәгълүмат җыйган кебек яза да яза, яза да яза. Монда табибны гаепләү ярамас – аңардан хисап, план сорала. Һәм ул фәлән вакыт эчендә фәлән кадәр авыруны кабул итеп тә өлгерергә тиеш. Кая авыруның чире турында җәелеп сөйләшеп утырсын, аның күңелен юатырлык сүзләр эзләп торсын ул? Чирлеләр артканнан-арта барган заманда бездә сырхауханәләрне оптимальләштерү башланды. Илдә соңгы җиде елда ике меңгә якын поликлиника һәм сырхауханә кыскартылган. Моңа карап авырулар беркая да китмәделәр бит. Димәк, эштән кыскартылмаган табибларга йөкләмә тагын да арткан дигән сүз. Шунлыктан, авыру, кирәкле соравын да бирә алмыйча, табиб яныннан рецепт җилфердәтеп җил тизлегендә очып чыгарга мәҗбүр.

Белгечләр сәламәтлек саклау өлкәсен финанслауда да эт баш, сыер аяк диләр. Мәҗбүри медицина страховкасы фонды һәм бюджет кайсы нинди медучреждениене күпме финансларга тиеш – төгәл тәртибе юк икән. Сәламәтлек саклау өлкәсендә генә түгел, бөтен җирдә эш тәртипкә һәм контрольгә килеп төртелә. Сырхауханәләрне һәм поликлиникаларны койкалар, персоналлар һ.б. санына карап финанслыйлар, ә дәвалау сыйфаты исәпкә алынмый. Хәзер бу мәсьәләне үзгәртү турында сүз бара инде, бәлки бушлай медицинага караш үзгәрер. Хәер, эш тәртип һәм контрольдә генә дә түгел. Эш – белгечнең намуслылыгына да бәйле. Монысы иң әһәмиятлеседер дә, мөгаен. Безнең тизрәк сыйфатлырак терелүебез намуслы, иманлы, эшен яхшы белгән табибка эләгүебездән тора. Түләүле клиникада эшлиме ул табиб, яки дәүләтнекендәме – мөһим түгел.

Конституциядә безнең бушлай дәваланырга хокуклы булуыбыз турында язылган. Ул хокук нинди медицина ярдәмнәренең бушлай башкарылырга тиешлелеге күрсәтелгән махсус Программа аша тормышка ашырыла. Программада безгә беренчел медик-санитар, ашыгыч ярдәм, белгеч-табиблар ярдәме, шул исәптән югары технологияләр нигезендә башкарыла торган ярдәмнәрнең бушлай күрсәтелергә тиешлеге язылган. Ә бездә бер тиен акча чыгармыйча дәвалануга ирешкән кешеләр бар микән? Бәлки бик кыйммәтле саналган заманча югары технологияләр ярдәмен бушлай алган кешеләр бардыр? Безгә дә язсагыз иде.

Барысы да коточкыч начар дип, бездәге сәламәтлек саклау тармагын бетереп атарга җыенмыйм. Уңай яклары да күп аның. Әйтик, хәзер табиб-белгечләргә өйдән чыкмыйча, интернет яки телефон аша гына да язылырга була: фәлән вакытка килергә дип теркәп куялар. Шул вакытка киләсең, ә син керәсе кабинет ишегендәге исемлеккә исем-фамилияң инде язып куелган була, вакытың җиткәч, табиб янына керәсең дә зарыңны түгәсең. Күршебез Фәритнең сулыш юллары чирле, ул поликлиникага барып, үзенә кирәкле бик кыйммәтле даруларны бушлай алып кайта. Ягъни, инвалид булмаган кешеләргә дә яшәү өчен кирәкле даруларны бушлай бирү тәртибе бар. Дөрес, күршем поликлиникада чират бик зур дип зарлана, ләкин нишләсен – дару кирәк булгач, көтә инде. Аннан, иң әһәмиятлесе, бездә искиткеч оста, тумыштан сәләтле табиблар күп. Без моны “Бер рәхмәт мең бәладән коткара” рубрикасына килгән хатлардан да күрәбез. Укучыларыбыз аеруча РКБ табибларына рәхмәт яудыралар. Ләкин, алда әйтеп үтелгәнчә, мактаулы табиблар кулына килеп эләгүе генә мең бәла... Бездә заманча, алдынгы технология ярдәмендә дәвалый торган галәмәт хәтәр медицина үзәкләре ачыла. Моңарчы ясалмаган катлаулы операцияләр ясала. Медицина алга бара. Бәлки берзаман поликлиникаларда һәм сырхауханәләрдә, заманча медицина үзәкләрендә киртәләрсез генә тикшеренү һәм дәвалану да күпчелек өчен хыял булудан туктар. Ә әлегә чирләми торуыбыз, саулыгыбызны мөмкин кадәр саклавыбыз хәерлерәк...

Сәламәтлек, авыруга медицина ярдәме – бик катлаулы тема. Моны бер язуда колачлап бетерә торган түгел. Без бу мәсьәләләргә әле кабат-кабат кайтырбыз. Ә әлегә сәламәт булыгыз.
 


Назилә САФИУЛЛИНА

в„–--- |

Сөембикә манарасына ай кунгач... (Аяз Гыйләҗевне искә алып)

$
0
0
14.03.2013 Җәмгыять
Аяз татар милләтенең таркаулыгына, киләчәгебезнең томанлы булуына нык борчылып яшәде. Милләтне милләт итеп саклап торган динебезне түбәнсетүгә нык рәнҗеде. Диннең тәэсир итү көченә ихлас таянырга өндәргә тырышты. Сүземә дәлил итеп 1990 елда Переделкино иҗат йортыннан миңа язган хатыннан бер өзек китерим әле. «Өченче көн ташкентлы Раим Фархади: «Киоскларда алтмыш сумга Коръән бар иде», – дип, кемгәдер әйтеп тора иде, колагыма чалынды.

Хәбәрне Марс Шабайга җиткердем. Кичә ул бичәсен ияртеп Мәскәүгә киткән дә Госкомиздатка кагылып, шуның китап кибетеннән миңа да Коръән алган! О, сөенеч! Коръәнле дә булдым. Кичә-бүген буш вакытымда шуны укып, аңларга тырышып ятам. Бик кирәк иде, бик! Алланың рәхмәте белән булсын!» Шушы юллардан аңлашылганча, Аяз дингә нык тартылды, әмма дә ләкин аңа яшәү юлында, ул мөмкинлекләргә атлап кермәслек итеп, корычтан койма корып куелган иде. Коммунистик идеология диннәрне төбе-тамыры белән бетерү юлына баскан елларда йортларда иман нуры саклап торган Коръәннәргә дә шәфкать булмады. Әти-әниләр, шул афәттән котлары очып, дини китаплардан тиз-тиз котылу ягын караганнар. Күңелләрендә сакланган догаларны да балаларына ятлатып калдырырга омтылмаганнар. Шулай итеп, без үскән, без яшәгән чорда Коръән китабын кулга төшерү дә зур проблемага әйләнгән иде. Ниһаять, күргәнебезчә, Аяз да 62 яшендә кулына Коръән тоту бәхетенә ирешкән...

Аяз Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат иткән Газиз Кашапов-Үзиле белән 80-90 нчы елларда дустанә хатлар алышты, гаиләләребез белән җылы аралашып яшәдек. Аяз ул иҗат иткән әсәрләргә уңай мөнәсәбәттә булды, алга таба басылачак язмаларыннан да хәбәрдар иде. Әмма рәхимсез үлем илле яшен дә тутырып өлгермәгән талантлы каләм иясен 1991 елның 30 августында безнең арабыздан алып китте. Урыны җәннәттә булсын! Гаиләсенә сабырлык бирсен Ходай!

Аяз шул ук сәфәре вакытында Газизгә язган хатында да динебезгә мөнәсәбәтле сүзләрен ирештергән. Газета укучыларга да әлеге хатны тәкъдим итәсем килде.

Нәкыя ГЫЙЛӘҖЕВА

25 октябрь, 1990 ел, Переделкино. Көндез.

Газиз, саумы!

Мәскәү – Казан, Казан – Мәскәү поезды, без бу хурлык юлын нык күрмәсен өчен, кара төндә уза. Алай да, Мәскәүгә җитәргә дигәндә көн яктырып бетә дә, соңгы елларда мин кызыксынып күзәтә торган ике урынны ап-ачык күрсәтә. Җитмеш бишенче чакрымда, бездән килгәндә уңда, киң ачыклыкта, буй сузган камышлар арасында менә ничәмә-ничә еллардан бирле автобус үләксәсе череп ята. Резин-калайлары күптәннән юк, буявы уңып күгәргән калайның автобус диярлеге дә калмаган. Мәгәр анысы гаҗәп түгел, автобусның нәкъ шушы урында кереп батуы һәм шунда мәңгегә калуы гаҗәп! Ачыклыкның чит-читендә тәбәнәк, нәни генә җилдә дә атынып-селкенеп утыра торган «атаклы рус урманнары»: усак, зирек, кәрлә каеннар... Аларны һәр яктан сазлык-баткаклар каймалаган. Бер якка да үтәрлек юл юк, тоташ сазламыклар, дым, чүп-чар үлән, әрсез камышлар. Кая барган, каян кайта диген, әллә Алланың каһәре булып күктән ингәнме бу сурәбәт? Үткән саен шушы үләксәне күрми үтмим, карамыйча калмыйм, караган саен, ул миңа коммунистлар партиясен, совет властен исемә төшерә. Башы һәм азагы юк, барыр юлы шәйләнми, ә үзе нәкъ уртага кереп урнашкан, камышларны изгәндер, суны качыргандыр. Быел үттем, үләксә һаман шунда. Тагын да мескенләнгән, зәгыйфьләнгән, черегән, калҗайган, какшаган, ә һаман бар! Тимер-томыр җыючылар да керерлек түгел янына, коммунизмга куелган хурлык һәйкәле булып тагын күпмедер торачак...

Утыз өченче чакрымда, уңда мөселман зираты. Зиратка аяк басканым юк, белешләрем дә күмелмәгән, әмма шуның шыксыз гына коймасы, ямьсез генә капкасы өстенә куелган айны күргәч, күңел әллә нишләп сискәнеп китә. Гаҗәп ул, әй! Менә мин керәшен авылында хәлгә килдем, балачагым, яшьлегем керәшеннәр арасында үтте, татар дигәндә әби-бабам яшәгән Югары Әхмәт авылын хәтерлим дә Игәнәбаш, Кәшер авылындагы туганнарым исемә төшә. Әти, әнием дингә, Аллага ышанмадылар, әти, партиядән, совет власте эшчәнлегеннән ерак торса да, дингә дә тартылмады. Әни аңа ияреп диннән язгандыр дип уйлыйм. Әмма мин диндар Сөләйман бабамны, җәйге озын көннәрдә, көйдерерлек эссе җәйләрдә дә уразасын куймаган, намазын онытмаган сөекле Зөләйха әбиемне күрдем... Менә хәзер Коръән укый башласалар, беренче иҗегеннән үк минем бала йоннарым кабара, күз төпләремә яшь килеп бөялә, рухым сулкылдап-сулкылдап җылый, үкси, мин үземнең бик мөһим, бик кадерле бер нәрсәдән – дини белемнән мәхрүм калуымны сизәм. Әгәр мин Коръән укып, аңлап, аңлата алырлык дәрәҗәдә булсам... Әгәр мин Библияне хәтер пычранганчы укып өйрәнсәм... Әгәр мин Будда тәгълиматы белән якыннанрак танышсам... Әгәр мин Рәчәйгә кайтучы Розанов, Флоринскийларны укып белсәм... Библия һәм башка дини теорияләр белән Коръән аша танышырга кирәк булган бит, әй! Әгәр бер динне бик яхшы үзләштерәсең икән, икенчесенең үзәгенә керү кыен түгел, ислам динен якты шәм итеп, аңа ышанып, аңа инанган очракта христиан динен аңлау, чагыштырып карау ансат булыр иде. Безнең буыннар, ничәмә-ничә еллар җирне кулда тотып, сукырлыкка хөкем ителгәннәр шул. Шул Мәскәү зираты яныннан үткән чакта якты күңел белән дога да укый белмим! Догасыз тилмереп яткан, онытылган, туганнары да җирдән киткән ятим җаннар әллә анда юктыр дип беләсеңме?! Менә ничек бит без: сабыр гына вагон үләксәсенең череп ауганын, югалганын көтеп йөрибез. «Әй! – ди бугай күңел, – ул бетәргә мәҗбүр инде!» Ә зират яныннан үткәндә ихлас догалар укырга тиешлегемне бу килгәндә генә ачтым. Бу юлы гына, алтмыш икедә! Алтмыш икедә зират ягына башкача күз белән карыйсың, бүтән уйлар күңелгә иярә, поезд шәбәеп чапса да, ул уйларны юл буенда чәчеп бара алмыйсың, алар синнән калмый, әнә ич килгәнемә тәүлек булса да, мин эшемне бүлеп шул уйларга кайтам, урыс җирендә яткан дин кардәшләремне мин сызланып уйлыйм һәм кинәт кенә шушы тимер юл астында күмелеп калган кан кардәшләрем, борынгы бабаларым искә килеп төшә. Урыс җиренә яу чапкан, ил-җир, Идел-йорт, Казан өчен җаннарын биргән шәһитләрне дә уйлыйм. Әгәр быел Казанны яу алганга 438 ел тулмаса, шул уңай белән Сөембикәбез янына унбиш мең татар җыйналмаса, минем күңелгә мондый уйлар килер идемени? Казаннан Мәскәүгә барганда, Мәскәүдән Казанга, сөекле мәркәзебезгә кайтканда, авызыбызда гел дога, күңелебездә яктылык уты гына булырга тиеш ләбаса! Ә без... агач авызлар, шушы тимер юлдан съездларга бардык, съездлардан кайттык, алдыбызда шешә, авызыбызда анекдот булды, көлдек, җырладык, кочаклаштык... Ә берчакта да, беркемнән дә юньле сүз, әрвахларның тар ләхетләрен яктырта торган, шәһитләрнең җанын җылыта торган дога чыкмады... Әгәр Казанда унбиш мең кеше бердәм Хәтер көнен үткәргән булмаса, миңа да бу кадерле уйлар иңәчәк түгел иде бит! 1945 елның көзендә мин университетның беренче курсына укырга кердем, Академия театрында беренче караган спектаклем Х.Уразиков белән М.Гали язган «Каюм Насыйри» әсәре булды. Спектакль томанлырак булса да хәтеремдә, ләкин мине иң гаҗәпләндергәне кәттә-кәттә ирләрнең, затлы киемнәргә төренгән адәм балаларының татарча сөйләшеп йөрүе булды. Безнең якларда татарча сөйләшкән кеше – фәкыйрь, затлы киенгән кеше татарча сөйләшми торган иде. Яшьлектән бер эпизод... Зәй юлыннан җиде-сигез малай тыпыр-тыпыр, ялан тәпиләр белән юл тузанына чигү чигеп, Багражга кайтып киләбез. Трантаска киерелеп утырган, өс-башы бик яхшы, бүлтәеп торган тук корсагын алга этеп күрсәткән бер атлы безне куып җитте. Тимеркүк айгырын тыйды, без лакланган трантаска, атның чуклы эшлияләренә, җизләнгән күн йөгәненә исебез китеп катып калдык. Атлы безнең белән янәшә бара башлады, эре генә, вәкарь белән генә рус телендә өч-дүрт сорау бирде. Кайсы авылга барганын белә күпертмән корсак, безнең татар-керәшен балалары икәнне дә күреп тора, керәшен малайларында балагы тездән генә зәңгәр киндер ыштан, төймәсез изүле юып сизерәп беткән киндер күлмәк... Ничә яшьтә идек икән? Бәләкәйләр идек, русчаны белмибез дә белмибез, шәп кешедән курку да каушаткандыр инде, тегенең сорауларына юньләп җавап бирә белмибез генә, агай!.. Байтак интектергәч, атка да төрле яктан кигәвен, чебен явы куна башлагач, бүксә авызын бер якка чалшайтып: «Авылыгызда аерымнар бармы?» – диде. Без «единоличник» дигәнне аңлый алмыйча озак тинтерәгәч, юлчы татарча сөйләп җибәрде дә, без карга балалары сыман: «Бар, бар!» – дип каркылдагач, тагын бөек телгә күчте... Икенче көнне ишеттек, бүксә юлчыбыз леспромхоздан килгән өтек кенә дәрәҗәле бер вәкил, татар икән. Баграж аерымнарын, колхозга кермәгән, элеккеге кулак токымнарын зелпе тамыры җыярга чакыра икән... Ә без... «аты, сбруйлары, трантасы, үзе!» Мөгаен, йә Казаннан килгәндер, Мәскәүдән үк түгелме дип, әтиләрнең колагын торгызган идек.

Урысча сөйләшкән кеше безнең өчен куркыныч та, ерак та, биек тә иде. Һәм 45тә, чибәр апалар, кәттә абыйлар, һич тарсынмыйча, тайчынмыйча театрда! Театрда! Казанда! Теттереп татарча сөйләшеп йөриләр... Миңа ул чакта унҗиде яшь... Алтмыш икедә миңа татарларның унбиш-егерме мең булып җыелуын күрергә насыйп булды! Без, яшь Идел елгасы булып, Ирек мәйданыннан Сөембикәбез янына тоташтан актык. Ниһаять, меңләгән татарның туган телендә гөрләшеп яу булып барганын да күрергә язды... Шөкер, без әшәке яу булып, дошманлык әләмнәре тотып, бүтән милләтләрне каһәрләп бармадык, күңелебездә моннан 438 ел элек, октябрь уртасында, батырларча шәһит булган бабаларыбызны искә алу иде. Изге максат, тапсыз максат, халыкның аңын уятырлык көчле максат...

Тәкбир әйттеләр, мин катнашмадым. Тел каткан, тел бөгелми, изге сүзләр сытылып, ватылып иреннәрдән җиргә кургаш булып коелырлар төсле... Әй-й-й!!!

Ярый, Газиз, килдем, урнаштым, күргәнеңчә – эшкә тотындым. Ахыры хәерле булсын!

РS. Газиз!

Үз вакытында мин синең бер сүзеңә ныклы игътибар биреп бетермәгәнмен... Гафу! Син армиядә чакта үзең күргән бер эпизодны сөйләгән идең. Спасскида лагерь бетерелә, сез, бер төркем офицерлар, шушы лагерь корылмаларын, мал-мөлкәтне кабул итәргә Спасскига киләсез... Хәзер эш дәвамында бу эпизодның искиткеч мөһим икәнлеген уйладым. Спасск – әле чынлап торып ачылмаган сер. Ләкин җирнең әнә шул мәйданында әллә ниләр булып беткәнен без белеп бетермибез. Мин шәхсән Спасскида булмадым, мәгәр иптәшләрнең сөйләшүләре буенча (Копач Иван, Федор Попежук һ.б.) мин анда булып узганнарны теркәп китәргә җыенам. Әгәр вакыт табып, анда күргәннәреңне, ничек, кемнәр белән... һ.б. документаль рәвештә миңа юлласаң, бу синең миңа зур ярдәмең булыр иде. Әгәр теләгәнемне тормышка ашырып әсәр языла икән, мин, әлбәттә, анда синең исемеңә, синең документларыңа таяначакмын. Шуны эшлә әле, зинһар, ярыймы?..

Кышкы бишмәт киеп килгән идем, монда җылы көз... Йөрим чүлмәк булып җылыны куркытып. Уфадан Марат Кәримов монда, шуның белән генә аралашам...

Кулыңны кысып, АЯЗ.


---

в„–--- | 14.03.2013

Татарча Windows 8 тәкъдим ителде. Кулланучы булырмы? (ВИДЕО)

$
0
0
15.03.2013 Милләт
14 мартта Казанда Microsoft ширкәтенең Windows 8 операцион системының татарчалаштырылган өлгесе тәкъдим ителде. Чарада катнашкан Татарстанның элемтә һәм мәгълүмаштыру министры Роман Шәйхетдинов, без түрәләрне татар системын кулланыгыз дип мәҗбүр итә алмыйбыз, ләкин шәхсән үзем кулланачакмын, диде.

Казанның IT паркында чара 11.30да башлынырга тиеш иде, ләкин Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Дагыстан җитәкчесе Рамазан Абдулатиповны каршы алу сәбәпле, бер сәгатькә соңлап башланды. Ул арада журналистлар белән бергә дәүләт башлыгын министрлар, түрәләр сабыр итеп көтеп утырды. Чарага Миңнеханов үзе белән Рамзан Абдуллатипов, Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, элемтә һәм мәгълүмаштыру министры Роман Шәйхетдиновны һәм бөтен аппаратын ияртеп алып килде. Президиумда шулай ук Microsoft  компаниясенең Үзәк һәм Көнчыгыш Европадагы  президенты Дон Грентем, Русиядәге президенты Николай Прянишников утырды.

Рөстәм Миңнеханов сүзне озакка сузмады, беренче булып бу эшне башкарган Microsoft компаниясенә “татар телен үстерүгә өлеш керткән” өчен рәхмәтен белдерде.

“2005 елда безнең рәсми килешү төзелде, шул вакыттан бирле без уңышлы эшлибез. Windows-ның татарлаштырылуы безгә татарларга файдага булды. Заманча технология чикләрне юкка чыгара, бу читтәге татарлар белән аралашу, телнең үсешен тәэмин итү өчен кирәкле проект. Информацион технологияләр аша тел, милли традицияләрне саклауда бу мөһим адым. Татарстан шулай ук Microsoft-ның барлык проектларын тормышка ашыру, аның эчтәлеген булдыруда беренче булачак. Татар теленә, Татарстанга уңай имидж тудырырга мөмкинлек биргәнегез өчен барыбыз исеменнән дә рәхмәтемне белдерәм”, диде ул.

Аннары Дон Грентем Microsoft продукциясен татарчага тәрҗемә итү компаниянең иң мөһим социаль проектларның берсе дип әйтте.

“Татарстан – мөһим төбәк, биредә бизнес алып барыр өчен зур мөмкинлекләр тудырылган. Без 7 миллионлы татар милләтенә файда китерүебез, туган тел, мәдәният үсешенә керткән өлешебез өчен шат”, диде ул.

Дон Грентом Windows 8 операцион системының татарчалаштырылган беренче дискларын Рөстәм Миңнеханов белән Рамазан Абдуллатиповка тапшырды.

Рамазан Абдуллатипов “Татарстанга килү файда гына – менә диск та миңа эләкте” дип барысын да көлдреде.

“XX  гасыр башында татарлар иң белемле, укымышлы милләт иде. Алар арасында югары белемле кешеләр башкаларга караганда күбрәк булган. XXI гасырда татарлар заманнан калышмыйча үз урынын таба. Татарстанда иң креатив президент, иң тәҗрибәле парламент җитәкчесе. Татарлар алда бара, безнең сездән калышасыбыз килми, шуңа сездән өйрәнергә кирәк. Һәр милләт өчен тел, мәдәният мөһим. Аларны заманча технологияләр аша да саклау да зур эш. Татарстанны, татар милләтен зур киләчәк көтә”, диде ул.

"Патриотлар кулланыр"

Президентның китүе белән барлык министрлар да таралышты. Журналистлар белән аралашуны Роман Шәйхетдинов дәвам итте. Ул үз чиратында шулай ук проектның файдалы булуы турында сөйләде.

“Безгә эчтәлек турында да уйларга кирәк булачак, бу эшкә татар телле “айтиншник”лар алыныр дип өметләнәм. Бик уңайлы эшләнгән, тәрҗемә ителгән. Карап утырам, шундый кызык тәрҗемәләр! Бу хезмәт аша татар телен дә үзләштереп була икән! “Корзина” татарча “Кәрзин” дип языла икән!” дип татар теленә мөкиббән китеп сөйләде.

Һичьюгы бер министрның татар теленә кызыксынуы барлыкка килгән икән, башкарылган хезмәт юкка түгелдер дип ышанасы килә. Microsoft кебек эре корпорация үз продукциясен татарчага тәрҗемә иттергән икән, бу, чыннан да, татар теленә уңай имидж тудыра, телебез төшеп калганнардан түгеллеген исбат итә. Ләкин зур хезмәт башкарылган икән, аңа акча сарыф ителгән икән (бюджетын Роман Шәйхетдинов та, Николай Прянишников та әйтмәде, “коммерция сере” булып калсын дип котылдылар), безгә аның кулланышта, гамәлдә булуы мөһим. Гади кешеләрне үз компьютерларына татарча Windows операцион системын урнаштыруын таләп итеп булмый, ләкин бу очракта дәүләт эшлеклеләре үзләре үрнәк күрсәтә алыр иде.

“Азатлык” радиосының “Татарстанның кайсы министлыкларында, дәүләт оешмаларында татарча версия урнаштырылган? Кайсы министр куллана? Кулланылмаса, бу башкарылачакмы?” дигән сорауга Роман Шәйхетдинов җавапны кыска тотты:

“Әгәр дә кеше үз теленең патриоты икән, ул бушка тәкъдим ителгән Windows 8 операцион системын компьютерына урнаштырачак. Аңлы кеше моны эшләр дип уйлыйм. Министрлыкларга килгәндә, татарчасын кулланыгыз дип берсен дә мәҗбүрләү булмаячак, кем тели, шул кулланыр. Камчы белән телгә мәхәббәт тудырып булмый. Үземә  килгәндә, мин, мәсәлән, аны урнаштырачакмын. Популярлаштыру кирәк, без журналистларны шуңа җыйдык та. Иң мөһиме – без бу мөмкинлекне тудырдык, мәгълүматны җиткердек”, диде Роман Шәйхетдинов.

"Күптән  кирәк иде"

Санак белгече, “Jahat” програмы авторы Раил Имамов исә “чит ил корпорациясенең татар телен куллануы – куанычлы күренеш, ләкин бу дәүләт тарафыннан түгелгән акчалар үзен акламый, без Windows операцион системын тәрҗемә итүдә соңга калдык” дигән фикердә.

“Сез ничә кеше бу операцион системны куллана дип уйлыйсыз? Аны башкарган кешеләрдә торамы ул? Бу эшне “Сәләт” егетләре башкарды, кайсысында ул урнаштырылган икән? Казанда компьютерында татарча Windows торган бердәнбер кеше бар – ул милләтче Наил Нәбиуллин. Үзе интернеттан алып, урнаштырып, көчкә өйрәнеп, шуңа чак-чак күнегеп барган шәхес. Бүтән берсендә дә юк!

Бу эшне элегрәк башкарырга кирәк иде, 1995нче елларда Татарстан Фәннәр академиясе бу эшкә алынган булса, ул вакытта кешеләрне татарча интерфейска өйрәтеп булыр иде. 2006 елда “Татмедиа” кушуы буенча без редакцияләргә “Jahat” програмы куеп йөрдек. Ул вакытта Windows XPның татарча интефейсы чыккан иде, шуны да урнаштырырга дигән бирем булды. Казан, Чаллы, Түбән Каманы әйтеп тә тормыйм, хәтта Чүпрәле районында татарча интерфейс аркасында талаш купты,  урысча булсын, татарчасын кем куллансын, уңайсыз, тәрҗемә кәкре бит дип каршы чыкты. Бүген дә карагыз, һава торышын “ясно” урынына “якты” дип тәрҗемә иткәннәр, татарча гадәттә “аяз” дип әйтелә. Инглизчә, урысча куллану күпкә җиңеләк булып чыга. Дәүләт акчасы сарыф ителгән икән, түрәләр аны беренче чиратта кулланырга тиеш! Халыкка алар үрнәк күрсәтсен!  Ләкин бүген латиннан да куркып торганда, татарча Windows нәрсә ул, дип уттан кебек куркачаклар.

Бүген кешеләргә татарча корректор кирәк, ә ул юк. Аны кирәк дип тә тапмыйлар. Менә шуны башкарсалар, егетләрчә булыр иде!” дип фикерләрен җиткерде Раил Имамов.

Windows 8не татарчага аудару эшен башкарган егетләр “кытыршы яклары бар, алар эш дәвамында төзәтеләчәк” дип ышандырды.

“Бу эшкә ярты ел чамасы вакыт узды. Элегрәк урысчадан татарчага тәрҗемә ителә иде, соңгысында татарчага инглиз теленнән туры тәрҗемә ясалды. Бу эш Татарстан Фәннәр академиясе белгечләре белән башкарылды. Әлбәттә, хаталар бардыр, шуңа күрә кем нинди хилафлыклар күрә, аны онлайн режимда безгә хәбәр биреп, аны төзәтеп булачак”, дип сөйләде Искәндәр Бариев.

"Татарлар гына башкарды"

Microsoft-ның Русиядәге президенты Николай Прянишников “татарча версиянең массалы рәвештә кулланылуы кирәк, ләкин бу эш Татарстан ягыннан башкарылырга тиеш” дип саный.

“Русиядә урыслардан кала бары тик татарлар гына бу эшне башкарды. Microsoft програмнары урыс теленнән башка бер телгә дә тәрҗемә ителмәде, бу – уникаль күренеш. Татарстанда информацион технологияләрнең  үсешенә нык игътибар ителә, бу эш дәүләт дәрәҗәсендә башкарыла. Киләчәктә бу юнәлештә эшләвебезне, камилләшүебезне дәвам итәчәкбез. Мәсәлән, бүген Дагыстан җитәкчесе Рамазан әфәнде Абдуллатипов катнашты, кызыкты бу проектка, ләкин җитәкчелек теләгеннән генә тормый бит бу. Без башта кулланучы аудиторияне тикшерәбез, бу тел кулланыштамы, юкмы икәне карала.  Татар теле – тере тел, яшьләр актив куллана. Юк эш белән шөгыльләнергә безнең дә артык теләк ташып тормый. Бу хезмәт башкарылган икән, аны популярлшатыру кирәк”, диде Николай Прянишников.

Татарча Windows 8не тәкъдим итү нигездә урыс телендә барды. Бары тик Мәскәү кунаклары гына татарча сәлам бирде. Журналистлар өчен татарча матбугат релизлары да тәкъдим ителмәде. Казан оештыручылары бу хатаны танырга теләмәде. Бары тик Николай Прянишников кына соңыннан гафу үтенде. “Ни өчен матбугат релизлары татарча да башкарылмады, Татарстанда ике дәүләт теле, икесе дә гамәлдә” дигән сорауга безгә менә шундыйрак җавап килде:

“Дело в том, что мы рассылаем федеральную версию релиза не только по Казани и татарским СМИ, но и другим российским журналистам, которые не знают татарского языка, тем не менее им интересно получать новости из Республики Татарстан и писать о развитии инноваций в регионе. Выход пакета локализации на татарский язык для Windows 8 – новость федерального масштаба, и важно максимально оперативно, сразу после окончания официального мероприятия, распространить ее по всей стране. Спасибо за комментарии. Мы обязательно учтем их в будущем. Если вам необходима татарская версия пресс-релиза, мы пришлем ее в течение дня.”

Ләкин татарча релизны татарчага аударырлык белгеч табылмады.


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА

в„–--- | 15.03.2013

Түбән Кама мәктәпләрендә яулыктан йөрүне тыймакчылар

$
0
0
15.03.2013 Дин
Түбән Кама шәһәрендә мәктәпләр уставына үзгәрешләр кертү таләп ителгән. Аның нигезендә мөслимә укытучы һәм укучыларыннан хиҗап-яулыкларны салдырырга мөмкиннәр.

Чәршәмбе көнне Түбән Каманың бөтен мәктәп җитәкчеләрен 24нче лицеена җыйганнар һәм аларга прокуратурадан мәктәп уставын ун көндә үзгәртергә дигән кәгазь тапшырылган. Әлеге кәгазьдә мөслимә укытучы һәм укучыларның яулыкларын салдыруга ишарә бар, ягъни уставка шул пунктны өстәргә телиләр. Әлеге хәлгә борчылучылар бүген шәһәр хакимиятенә барган.

“Алар, борчылмагыз, дөрес түгел, барысы да әйбәт булыр дип тынычландырдылар. Бу Русия күләмендә эшләнмәгән һәм без моңа дөрес түгел дигән бәя бирәбез. Беркем дә яулыкларын салдырмаячак дип әйттеләр”, ди шуларның берсе Түбән Кама Җәмигъ мәчетенең мөслимә хатын-кызлар бүлеге җитәкчесе Роза Латыйпова.
Роза Латыйпова белән әңгәмә

Билгеле булганча, Түбән Камада 5нче татар мәктәбе кысаларында мөселман сыйныфлары бар. Анда 7-8 укытучы һәм укучылар яулыктан йөри.

“Бу дөньяви мәктәп, ә алар яулыктан йөри, җитмәсә намазларын укыйлар”, диелгән.

Татарстан мөфтие белән булган хәлдән соң мәктәпкә кереп-чыгулар арткан.

“Балаларның намаз укуын күргәннәр ахрысы. Мәктәпләрнең бөтенесен тикшереп чыкканнар. Башка мәктәпләрдә дә яулыклы укытучылар һәм укучылар бар, күрәсең, мөслимәләр артып китәр дип куркалардыр. Без балаларны ачык җәмгыятьтә тәрбияләргә телибез”, диде Роза ханым.

Аның сүзләренчә, бу Русия кануннарына каршы килә. 2003 елда яулык мәсьәләсендә Мәскәүгә кадәр барып җитүен әйтә ул.


Ландыш ХАРРАСОВА

в„– | 15.03.2013

Фермерлар да интернетның рәхәтен күрә

$
0
0
15.03.2013 Авыл
Сөт һәм ит тә, каймак та, бозау һәм кәҗә дә, бал да, тәрәзә йөзлекләре дә, яшелчә һәм җиләк-җимеш, киез итекләр, тирес һәм хәтта дөя дә бар монда.

Кыскасы, авылда  җитештерелгән барлык продукцияне, авыл хуҗалыгы өчен кирәк-яракларны – барысын да табарга була биредә. Фермерларның үзләренә дә уңайлы: товарларын турыдан-туры тәкъдим итә алалар, шул ук вакытта башка фермерлар белән үзара киңәшләшергә, тәҗрибә уртаклашырга да мөмкин. Продукцияңне сату өчен көнозын салкында  торырга да кирәкми, урын өчен дә акча түлисе түгел. Татарстан фермерларының күбесе монда инде, хәтта Россиянең башка төбәкләрендә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүчеләр дә белдерүләрен күп куя. Сүзем инде ярты еллап чамасы эшләп килә торган Фермерлар.ру сайты – фермерлар өчен бушлай игъланнар тактасы турында.

Әле эшли башлавына бик күп вакыт узмаса да, ул популярлашып килә. Ни әйтсәң дә, интернет заманында яшибез. Сайтның җитәкчесе Данил Сәфәров әйтүе буенча, бирегә көнгә 300ләп кеше керә, ә тар тармаклы сайт өчен бу шактый яхшы күрсәткеч санала. Сайтның төп максаты – фермерлар, шәхси хуҗалыклар өчен сату-алу мәйданы булдыру. Биредә игъланнарны татар телендә дә, русча да язарга була, алар бушка куела, шул ук вакытта түләүле баннерлар урнаштыру мөмкинлеге дә бар.

Бүгенге көндә күп кенә фермерлар үзләре җитештергән азык-төлекне, турыдан-туры үзләре сата алмагач, ахыр чиктә очсыз гына бәягә алыпсатарларга бирергә мәҗбүр – монысын барыбыз да белә. Ә Фермерлар.ру бу яктан авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүчеләргә бер ярдәм булып тора. Дөрес, алдынгы фермерларның бүген инде үзләренең махсус сайтлары да бар (мәсәлән, республиканың танылган фермерларыннан берсе Мурат Сиразинның инде берничә ел үз сайты эшләп килә). Иң әүвәл бу фермерларның үзләренә бик уңайлы. Әйтик, кемдер ит сату белән шөгыльләнә, әмма үстереп сату өчен әле бозауларны аласы бар бит. Шушы ук сайттан анысын да табып була.

Бушлай игъланнарны монда Татарстаннан гына түгел, Башкортстан, Мәскәү, Ульяновск, Тамбов, Волгоград өлкәләре фермерлары да элә, Урюпинск  шәһәреннән дә белдерү куючылар бар. Данил Сәфәров: «Бу хәлне мин алдан күзалладым, шуңа күрә «Фермерлар.ру» атамасы татарча булса да, сайтны русча ясадык. Күпләр безне моның өчен тәнкыйтьләде. Ничәмә-ничә рус сайты бар бит инде! Әмма бу сайтның максаты – фермерларга икътисади яктан ярдәм итү иде. Ә сайтны русча ясамыйча, чит төбәкләргә чыгып булмый. Интернет, Фермерлар.ру кебек тар тармаклы сайтлар фермерларга эшне күпкә жиңеләйтә», – ди.  Әмма алыпсатарлар интернетта да өлгерә. Алардан котылырмын димә! Фермерлар.руда да аларның игъланнары шактый. Данил Сәфәров үзе дә: «Сайтны шәхси фермерлар, җир кешесе өчен дип ачкан идек, әмма игъланнарның шактые күпләп сатучылардан, алыпсатарлардан килә. Без аларны да кире кага алмыйбыз. Әмма шәхси хуҗалыкларга күбрәк ярдәм итү мөмкинлеге бар. Әйтик, игъланны беренче биткә, өске позициягә чыгарабыз», – диде.

Интернет аша авыл хуҗалыгы товарын сатып буламы икән, дип кызыксынып, сайтка берничә игъланын куйган Илшат абыйга шалтыратып карыйм. Берсендә ул куяннар сатуы турында хәбәр итсә, икенчесендә исә төрле токымдагы тавык һәм әтәчләр, декоратив тавыклар тәкъдим итә. Илшат абый Казанның Авиатөзелеш районында яши, тавыклар һәм куяннар үрчетү белән дә беренче елын гына шөгыльләнми инде. «Сайтка игъланнарымны куйгач та, шалтыратулар бик күп булды. Республикабыз районнарыннан да, Казаннан да күп мөрәҗәгать иттеләр. Чит төбәкләрдән дә шалтыраттылар хәтта. Берничә көн элек кенә әле Бурятиядән чыктылар. Тавыклар алмакчы булалар. Шушы көннәрдә килергә тиешләр, аларны көтәбез менә», – диде Илшат абый.

Актаныштан 4 айлык бозаулар сатучы бер гаилә дә, сайтка белдерү куюның нәтиҗәсе булды, дип уртаклашты. Аларга да игъланны күреп шалтыратканнар икән. 

«Ит өчен үстерелә торган бозаулар» дип игълан биргән бер абзый исә, белдерү куйганнан соң, бөтен товарын сатып бетерә алган.

Әлкидән үз умарталыгыннан бал сатучы Рузилә апага исә шалтыратулар бөтенләй булмаган.  Сәбәп белдерүне куйганга аз вакыт узган булудамы икән (Рузилә апа аны әле февраль ахырында гына урнаштырган), әллә бал сезоны булмаганга шалтыратмаганнар инде? Үз продукцияңне кайчан тәкъдим итүең дә зур роль уйный, күрәсең. Аннан соң шундый сайт барлыгын бөтен кеше белеп тә бетерми торгандыр әле...


Чулпан НӘҖИПОВА

в„– |

Күпхатынлылыкмы, “ирекле мәхәббәт”ме?

$
0
0
15.03.2013 Дин
Казанда яшәүче берәү өченче хатын алган. Бу ке­шенең ике хатын белән яшәгәнен белә идем инде, ә өченчегә дә өйләнүенә бө­тенләй хәйран калдым. Халык арасында танылган бу ир-ат “күп хатын берлән тормыш” алып барганын ке­ше­ләргә белдерергә яратмаса да, аның әйләнә-тирәсен­дәгеләр, якын танышлары аның гаилә хәленнән хәбәрдар.

Шулай бервакыт аның белән радиода тапшыру эшләргә туры килде. Мине исә тыңлау­чылар әрләп шалтырата. “Нигә син әле күпхатынлылыкны рекла­ма­лый­сың?” – ди бер ханым. “Рекламаламыйм, ничек бар шулай сөйлибез”, – дим аңарга. Ә ике хатынлы ир-ат үз тормыш кыйссасын дәлилләп аңлатырга тотынды. “Беренче хатыным бе­лән араларыбыз суынды. Көн саен әрләшәбез. Гаиләдә мәх­шәр, өйгә хәтта кайтасы да килми башлады. Аерылышу дәрә­җәсенә килеп җиттек. Инде шулай сөйләшкән дә идек. Ул вакытта ике балабыз бар иде. Бер көнне өйгә кайттым да, мин өйләнәм, дидем. Ул югалып калды. Шулай сөйләшә, аңлаша торгач, аерылышмый калдык. Аның рөхсәтен сорап, икенчегә өйләндем. Шуннан соң хатынымны үзгәртеп куйдылармыни?! Әкренләп башына яулык та япты, намаз укый башлады. Арабыз да җайланды. Әгәр аерылган булсак, балалар ятим кала иде”, – диде ул.

Бу кешегә кайберәүләр сә­ерсенеп карасалар да, аны ничек бар, шулай кабул итүчеләр дә юк түгел. “Ә хәләлең өстеннән чит хатыннар белән йөрү әйбәтме?” – дип әйткән иде ул чакта. Уйлап карасаң, аның фикерләвендә дә дөреслек бар.

Моннан берничә ел элек, Төркиягә ял итәргә барганда, самолетта Ксюша исемле бер кыз белән танышып киттек. Сөйләшә торгач, сүзебез аның шәхси тормышына ук барып тоташты. “Өйләнгән татар ире бе­лән биш ел очрашабыз, – диде ул. – Аэропортка да ул озатты. Бөтен капризларымны үти, нәр­сә теләсәм, шуны алып бирә”.

– Хатыны сезнең хакта бе­ләме соң? – дим.

– Белмидер, сөйгәнемнең эше гел командировкалар бе­лән бәйле. Аның хатыны өйдә бала гына карый, чыгып йөрми. Шуңа күрә кайдан белсен инде ул безнең турында.

– Сезнең гаилә беләме соң?

– Белә, әнием белән аралары бик яхшы. Безгә һәрвакыт кунакка килә, мунча керергә бер­гәләп бакчага барабыз.

– Кияүгә чыкмыйча, алга таба да өйләнгән ир белән яшә­мәкче буласыңмы?

– Күз күрер әле. Ояларга оясы булмаган, кунакларга куначасы булмаган 20 яшьлек “юеш борыннар” белән яшәгәнче, җи­тештә, рәхәттә, баш авырттырмыйча гына көн күрү кулайрак.

19 яшь тулган кызның шулай фикер йөртүе гаҗәпләндерде дә, шаккатырды да мине. Бүген күпчелек аның белән килешә. Ә өендә бала тәрбияләгән хатын-кыз иренең яшь кызлар куенында ятканын белми дә. Хәер, белүчеләре дә бар. Балда-май­да йөзгән, җитеш тормышта яшәгәнлектән, ашаган җиренә сыер да кайта, дип күз йомып яшәүчеләр дә җитәрлек.

“Мөселманнарда ике хатын белән яшәргә рөхсәт ителә, бәлки кияүгә чыгарсың”, – дип шаярткан идем Ксюшаны. Ул исә авызларын турсайтып: “Минем икенче буласым килми, бердәнбер буласым килә”, – диде. Хәзерге көндә үзенең икенче булуын аңлап бетерерлек дәрәҗәдә түгел иде, күрәсең.

Күпхатынлылык темасына хәз­­рәт­ләр белән шактый гәп куерткан булды. Коръәндә дүрт хатын алырга рөхсәт ителә дигән юлларны дөрес аңламау­чы­лар да җитәрлек икән. “Дүрт хатын алырга кирәк дигән өлешен укыйлар, ә калган җөм­ләләрен укып бетермиләр”, – дигән иде миңа бер хәзрәт. Берәү белән яшәү хәерлерәк дигәне дә бар бит әле аның. Чөнки дүрт хаты­ның булса, аларны ярату да, киендерү дә, ашату да бертигез булырга тиеш.

“Пәйгамбәребез яшәгән бит әле”, – ди кайберәүләр. Мондый фикерне, гадәттә, мөселманнар­дан, биш вакыт намаз укучылардан ишетәбез. Ул бит яшь кызларны кияүгә алмаган. Тол хатынга өйләнгән. Без исә бүген күбрәк хисләргә таянабыз кебек.

Бер иптәш кыз, Мисырга барып, бер кызыклы хәлгә тарыганлыгын сөйләгән иде. Ял итәргә баргач, бер кибет ху­җасы күреп, моны дүртенче хатынлыкка димли башлаган. Бик күп телләр белгән утыз яшьлек әлеге ир-атның инде өч хатыны бар икән. Берсен – Италиядән, икенчесен – Франциядән, өчен­чесен Мисырдан алган. Бу ил­ләрдә кибетләр тота икән. Ди­мәк, хатынның дүртенчесен алса, кибетен Россиядә ачачак. Мөселман илләрендә күпхатын­лылык киң таралса да, аның Коръ­ән кушкан асылына тө­шенеп җитә алмыйлар әле.

Көнчыгыш илләрендә таралган күпхатынлылыкны Көнба­тыш­­тагылар барыбер кабул итә алмый. Андый гаиләләрдә яшәү хатын-кызны кимсетә, аның хокукларын чикли дип белдерә­ләр. Бүген Америка Кушма Штат­ларында ир-атларга караганда хатын-кыз сигез миллионга күбрәк икән. Алар бу хәлдән ничек чыгарга тиеш? Аларда “ирек­ле мәхәббәт”, ирсез бала үстерү гадәти хәлгә әве­релеп бара. Бүген хатын-кызны “вәхши” күп­хатынлылыкмы, әллә “цивилизацияле” фахишә­лек ким­сетәме? Күпләр бүген әнә шул сорауга җавап эзли. Көн­батыш илләре үзләрендә хак­лы, Көнчы­гыш­тагылар – үзлә­ренчә.


Алсу ХӘСӘНОВА

в„–43 | 15.03.2013

Ришат Төхвәтуллинның Казандагы өченче концертында да зал шыгрым иде (ФОТО)

$
0
0
15.03.2013 Мәдәният
12 мартта Казанда яшь җырчы, Рәшит Ваһапов фестивале лауреаты Ришат Төхвәтуллинның чираттагы концерты узды. Бу инде – Ришатның соңгы ярты елда Казандагы өченче концерты. Һәм бу юлы да Казан Ришатны шыгрым тулы зал белән каршылады. Алай гына да түгел, Татар дәүләт филармониясе залына өстәмә урындыклар куярга мәҗбүр булдылар, залга эләгә алмыйча урамда калганнар да шактый булды. Ришатның һәр җырын тамашачы кайнар алкышларга күмде.

Концертны Замирә Гәрәева алып барды. “Мирас” инструменталь ансамбле һәм “Сәйдәш” бию төркеме чыгышлары да җылы кабул ителде. Яшь башкорт җырчысы Фәридә Газзалова белән Ришат дуэт башкардылар. Ә инде Ваһапов фестиваленең гран-при иясе Филүс Каһировның концертта катнашуы нур өстенә нур булды.

Филүс белән Ришатның продюсеры Рифат Фәттаховның һәм егетләрнең вокал буенча беренче педагогы, Башкортостан Республикасының Октябрьский музыка училищесы укытучысы Галия Мусинаның сәхнәгә күтәрелеп яшь җырчыларга җылы сүз әйтүе тамашаның дулкынландыргыч мизгеле булды.

Ахырда исә рәхмәтле тамашачы Ришат Төхвәтуллинны аягүрә басып алкышлады.

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15


Александр Эшкинин фотолары.
 




в„– |

Түбән Новгородның “Туган як моңнары” ансамбленә 10 яшь тулды

$
0
0
15.03.2013 Мәдәният
3 мартта Түбән Новгородның тимерьюлчылар мәдәният сараенда “Туган як моңнары” ансамбле 10 еллыгына багышланган концерт бирде. Аларны шушы юбилейлары белән Түбән Новгород өлкәсенең эчке сәясәт министры Анатолий Мигунов тәбрик итте һәм губернатор Валерий Шанцевның Рәхмәт хатын тапшырды. Халык иҗатын үстерү һәм пропагандалау үзәге белгече Елена Белянина артистларга Канавин районы администрациясе башлыгы Дмитрий Шуров исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.

Шулай ук бу көнне ансамбльне өлкә татарларының милли-мәдәни автономисе рәисе Гаяз Закиров, Түбән Новгород администрациясенең мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте департаменты идарәсе начальнигы Николай Гуськов, өлкәдәге Татарстан Республикасы сәүдә-игътисад вәкиллеге җитәкчесе Айрат Усманов һәм башкалар җылы тәбрик иттеләр, Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр.

Концерт барышында күбрәк халык җырлары, җырлы-биюле композицияләр башкарылды. Шыгрым тулган залда якты һәм җылы атмосфера хөкем сөрде. Килгән халык бөтен җырларга кушылып җырлады, моңлы җырларда хискә бирелеп елады, күңелләре күтәрелгәндә биеде. Бу көнне сәхнәгә ансамбль солистлары, сәхнә осталары, төрле җыр бәйгеләре җиңүчеләре Дамир Фәйсханов, Алсу Латыйпова, Марат Муллин белән бергә ансамбльнең яшь артистлары Лилия Фәйсханова, Энҗе Сафина, Камилә Зөбәирова, Лилия Салимҗанова, Динара Халилова, балалар төркеме җырчылары Эльмира Ярханова, Лилия Гилфанова, Эльнара Хафизова һәм Сафия Насырьянова, “Павлины” бию төркеме дә чыктылар. Беренче минуттан ук тамашачы һәм артистлар арасында җылы мөнәсәбәт урнашты.Тамашачы артистларга алкышларын жәлләмәде, чәчәкләрне һәм алдан алып килгән бүләкләрен концерт буе тапшырып барды.

Тулаем алганда, концерт зур оешканлык белән үтте. Җырчылар исеменә яудырган рәхмәт сүзләре, кабат очрашу теләкләре чиксез булды. Концерт тәмамлангач та, тамашачы таралышырга, артистларны сәхнәдән җибәрергә ашыкмады. Дамир Фәйсханов, халык үтенече буенча, моңлы баян тавышына берничә җыр башкарды.

Ансамбль өчен бу зур казаныш. Киләчәктә дә шундый концертлар оештырып, шундый тулы заллар җыярга язсын. “Туган як моңнары” ансамбле җырлары Нижгар җирендә мәңге яңгырасын дигән теләктә калабыз һәм ансамбльнең яңадан-яңа үрләр яулавын телибез.
 


Р.ХАМЗИНА

в„–9 | 08.03.2013
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>