Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

"Сокровища Озера Кабан" фильмын Татарстанда бер көн алдан күрсәтәчәкләр (ФОТО, ВИДЕО)

$
0
0
11.04.2013 Мәдәният
Казан “Сокровища О.К.” фильмының төп герое булачак. Фильмның премьерасы Россия кинотеатрларында - 1 майда, Татарстанда бер көн алдан күрсәтәчәкләр.

Иван Грозный Казанны басып алган вакытта яшерелгән хан хәзинәләрен эзләү һәм, әлбәттә инде, мәхәббәт турында сөйләүче әлеге картинаны Американың легендар “Приключения Индианы Джонса” һәм “Невероятные приключения итальянцев в России” дигән популяр совет комедиясе белән чагыштыралар. Әйтергә кирәк, фильмны төшергән вакытта анда катнашучылар төрле күңелсез хәлләргә дә юлыккан. Әмма барысы да яхшы тәмамланган!

Каравыл, талыйлар!


Узган елның 8 июлендә, Казанда фильм төшерү эшләре кызган мәлдә, Эчке эшләр идарәсенең кизү пультына хәбәр килә. Иртә таңнан хулиганнар Бауман урамында ял иткән кино төшерү төркеме әгъзаларына һөҗүм иткән икән. Шәһәр кунакларын тукмаганнар, ә зыян күрүченең берсенең кесә телефоны һәм көмеш чылбырын тартып алганнар. Килгән зыян 7900 сум тәшкил иткән. Соңрак күзәтү камераларында сакланган видеоязмалар ярдәмендә 25 яшьлек егет тоткарлана, ул үз гаебен таный.

Кеше үтерүче декоратор


Картинаның декораторларыннан берсе – агачтан юнып сыннар ясаучы Моррис Циклаурины ерткычларча кеше үтерүдә гаеплиләр. Циклаури фильм өчен Шүрәле фигурасын ясый, шулай ук геройларның берсе – Әҗем картның йортын төзүдә катнаша. Быелның февраль аенда скульпторның узган көздә танышын үтереп, аннары аның мәетен кисәкләргә бүлгәләп чүплеккә ташлавы ачыклана. Циклаури җинаять кылуын таный.

Воробьев чыннан да имгәнә, тик кинода түгел


Фильмда сөйкемле Мәскәү егете Кирилл ролен башкарган Алексей Воробьев белән дә күңелсез хәлләр килеп чыккан. Казанда кино төшерү эшләре тәмамлануга, 24 яшьлек актер Италиядә җитди имгәнгән дигән хәбәр килеп ирешә. Соңрак моның Воробьев шәхесенә игътибарны җәлеп итү өчен таратылган ялган хәбәр икәнлеге ачыклана. Ул тормышта түгел, ә сценарий буенча “имгәнгән” икән. Шоубизнес законнары шундый ки, үзләрен күрсәтү өчен нинди генә адымга бармыйлар.

Әмма гыйнвар уртасында Воробьев белән чынлап та бәхетсезлек килеп чыга. Леша Лос-Анджелестагы автоһәлакәттән соң хастаханәгә эләгә – аның кабриолетына зур тизлектә машина килеп бәрелә. Артистның баш миенә зыян килә һәм кан сава. Табиблар Воробъевның гомерен саклап кала, әмма актерга йөрергә һәм сөйләшергә яңадан өйрәнергә туры килә...

Күптән түгел генә фильмның продюсеры Андрей Николаев безнең хәбәрчебезне Воробьев белән булган бәхетсезлек очрагы картинада чагылыш тапмаячак, чөнки ул вакытка кино төшерү эшләре тәмамланган иде дип белдерде. Әмма соңрак бу алай булып чыкмады. Алдан ниятләнгәнчә, Алексей фильмда татар телендә җырлый алмаячак. Сәламәтлегенә бәйле рәвештә, музыкант бер җырда рэп кына укый алган. Җырчы Бьянканың композициясе фильмның саундтрегы булган. Николаев сүзләренчә, актер авариядән соң тулысынча савыгып бетмәсә дә, Казанда узачак премьерага киләчәк...

Пресс гомерен саклап калган


Актриса Юлия Березикованы – кагыйдәләрсез көрәштә катнашучы Россиядәге бердәнбер хатын-кыз спортчыны фильм төшерү мәйданчыгыннан ук хастаханәгә алып китәләр. Кызның сукыр эчәгенә операция ясаган Республика клиник хастаханәсе табиблары билгеләп үткәнчә, аны корсагындагы пресс саклап калган – ул перитонит башлануына юл куймаган. Шул ук вакытта кино төшергән вакытта каскадер кызларның берсе умрау сөяген сындырган.

Хорафатларның бер катнашы да юк

Картинаның премьерасы берничә тапкыр кичектерелгән. Башта аны шау-шу куптарган кыямәт көнендә – 2012 елның 21 декабрендә уздырырга ниятләгәннәр. Аннары картина экраннарга яз көне чыгачак дип ышандырдылар, ә хәзер премьераны 1 майга билгеләүләре ачыкланды. Шул ук вакытта фильмның “Сокровища озера Кабан” дигән башлангыч исеме үзгәртелгән булуы ачыкланды.

- Кайбер журналистлар, без хорафатларга ышану сәбәпле, фильмның исемен алыштырган дип фаразлады. Чөнки Кабан күленә бәйле серләре һәм риваятьләр шактый, хәзинәне рухлар саклый, имеш. Янәсе, без аларны борчыганбыз да, шуңа да кино төшерү процессында төрле бәхетсезлекләргә юлыкканбыз. Чынлыкта биредә мистиканың бер катнашы да юк, - дип белдерде картинаның продюсеры Андрей Николаев. 

1

2

3

4


Олег ПЛАТОНОВ

в„– | 08.04.2013

Яратканда гына языла җыр... (Гөлшат апа Зәйнашеваны искә алып)

$
0
0
11.04.2013 Җәмгыять
Гөлшат апа Зәйнашева белән икәү бер зур кешенең ишеге төбендә торабыз. Көттерә бу безне. Икебезнең дә кәефләр китек. Үзгәртәсе килә кәефне, тик ничек? Шулчак мин Гөлшат апага сорау биргән булып, сүз кушам:

– Гөлшат апа, дөньяны ни үзгәртә ала дип уйлыйсың?

Җитди кабул итмәс тә дип уйлап кына бирелгән сорауны Гөлшат апа ифрат җитди кабул итте һәм күпмедер уйланып торганнан соң, кырт кына кисеп әйтеп куйды:

– Мәхәббәт, әлбәттә!

Соравыма җитди мөнәсәбәте, биргән җавабы бик ошаса да, мин тагы аңа сорау бирдем, чөнки аның ник шулай уйлавын беләсем килә иде шул.

– Шулкадәр төгәл беләсеңме? – дим.

Шулчак Гөлшат апа, үзенең кайда утырганын да онытып, рәхәт елмаю нурына чумды һәм иҗатчыларның түгәрәк өстәле янында сөйләшеп утыргандай, сүзен дәвам итте:

– Яратканда гына языла җыр. Иҗатны кешеләргә үзеңнән ташып чыкканда гына бүләк итеп була. Бар язмаучыларны да яратмыйлар дип әйтмим, тик яратмаганнарның яза алмаганнарын төгәл беләм. Җыр – мәхәббәт җимеше ул!

Шулай диде дә, карашын каядыр еракка төбәп, тынып калды. Мин, шул паузадан файдаланып, тагы сорау ташладым:

– Җыр гел мәхәббәт турында гына буламыни?

Гөлшат апа тагы күпмедер уйланып утырды һәм янә кистереп җавап бирде:

– Әйе. Минемчә, җыр ул нәфрәткә каршы юнәлдерелгән хис ташкыны да. Нәфрәт турында җыр булмыйдыр, юктыр. Иҗат кешесе ул – мәхәббәт белән сугарылган җан. Нәкъ шушы сыйфат аны шәхес итә дә. Нәрсә, әллә ышандырмыймы сүзләрем?

Инде аның соравына җитди җавап бирергә тиешлегемне аңлап, уйга калдым.

– Ышандыра да... – дидем дә, җавап ишетергә теләгәндәй, аңа текәлдем. Гөлшат апа шуны гына көткәндәй, мизгеллек тынлыкны эләктереп алды:

– Нәрсә, мәхәббәт чибәрләрдә генә була, безнең кебекләрдән ерак йөри димәкче буласыңмы? Юк, апаем, мәхәббәт ул тышкы матурлык, борынның озынлыгы яки почыклыгына карап килми. Мәхәббәт ул – кеше җаны аша ага торган ташкын! Синең җан иләгең ниндиен тотып алып кала ала, ниндиен сыйдыра – шунысы синеке була. Җаның зур, иркен, хөр икән, синең мәхәббәтең дә шундый!

Зур кешенең ишеге ачылып ябылды. Кемдер чыгып китте, тик безне чакыручы булмады. Өзелгән сөйләшү үзеннән-үзе дәвам итте.

– Нәҗибә, син Нурия Измайлованы белгәнсеңдер бит?

– Белә идем, әлбәттә. Бездән бер генә курс югары укыды бит ул университетта. Татар бүлеге белән параллель рус-татар бүлеген дә тәмамлады ул. Әле мин Казанга күченеп кайтып, Мөдәррис белән яши башлагач: «Андый кешегә кияүгә чыгарга башың ике булырга тиештер», – дип, хат та язган иде ул миңа Мәскәүдән.

– Әйе, менә шул Нурия Измайлованың шигырь юллары җаныма кереп оялады минем:

Кешене ямьсез димәгез,
Аның әнисе бар.

Ә мин шагыйрәгә кушылып гел кабатлап йөрим;

Кешене ямьсез димәгез, –
Аның мәхәббәте бар!

Безне ул көнне бу «ишек» кертмәде, әмма моннан киткәндә, Гөлшат апаның да, минем дә кәеф үзгәргән иде инде.

Гөлшат апа, җитди тоннан инде шаяруга ук күчеп: «Ярар, алар үзләрен кирәкле кишер яфрагы дип санасалар да, кишернең яфрагын түгел, тамырын ашыйлар. Җаннан чыкканны дөньяга чыгаруның башка юллары да бар бит, Алла ташламаса, бүре ашамас әле», – дип, кычкырып көлеп үк җибәрде.

Аерылышып киткәч тә, мин, якындагы урам кәнәфиенә утырып, бер шигырь сырлап куйган идем, «Гөлшат апа турында» дип язылган каптан шул килеп чыкты. Шигырьнең астына «Гөлшат апа стилендә» дип тә куйганмын. Менә ул:

Кечкенәне зур итә,
Гади сүзне җыр итә.
Сөйгән җирдән яшәп китә,
Сөймәгән ни хәл итә?
Алар үкенеч күлендә,
Күңелләрдә юк беркем.
«Бәхил бул, бәгърем!»– диеп,
Кемгә әйтерләр беркөн?

Еллар үткән дә киткән. Инде Гөлшат апага да 85 яшь тулган булыр иде. Әгәр исән булса, мин аңа: яратканда гына түгел, яратасы килгәндә дә языла җырлар, дип әйткән булыр идем дә бит...

Тагы ниләр әйткән булыр идемме? Әйтер сүзләр шулкадәр күп, ә андый гади затлар бик сирәгәйде шикелле. Кайчак кайберәүләр Гөлшат апаны артык гадилектә гаеплиләр дә әле. Хәер, иҗат кешеләренең бер-бер якларын гаепләмәгәннәре, аларның идеал затлар итеп кабул ителгәннәре бармы икән тарихта? Юк та, була да алмый, чөнки гади дә, гали дә халык, милләт җанына шагыйрьләрне сарайларның алтын капкалары алып керми. Ә милләт җанына иңгәннәрне тарих югалтмый. Милләтне саклау кирәк! 


Нәҗибә САФИНА

в„– |

Думада аерылышулар нигә арта?

$
0
0
11.04.2013 Җәмгыять
Коррупция җәнҗаллары арта барганда, Думадагы депутатлар хатыннары белән аерылыша. Депутатларның, түрәләрнең хатыннары да Путинныкы кебек кеше күзеннән югала бара.

Русия Думасы илне демографик кризистан чыгару, үрнәк гаиләләр булдыру, халыкның әхлагын күтәрү өчен яңадан-яңа кануннар чыгару эшен дәвам итә. Шул ук вакытта ил халкы өчен әлеге яңа кагыйдәләрне чыгаручы депутатларның үзләренә карасаң, алар демографияне дә яхшыртмый, гаилә хәлләре дә бик үк шәптән түгел икән. 447 депутатка барлыгы 714 кенә гаилә әгъзасы туры килә.

Бер караганда, бу хәлне аңлап та була кебек. Депутатларның күпчелеге инде өлкән яшьтә һәм балалары үсеп үз көннәрен үзләре күрә башлаганга, аларны декларацияләрдә күрсәтергә кирәкми. Мисал өчен, коммунистлар фракциясендә өлкән яшьтәгеләр иң күбе һәм анда 91 депутатка 112 генә гаилә әгъзасы туры килә.

Әмма чынлыкта депутатларның гаилә әгъзалары саны кимү балаларның үсеп балигъ булуы яки башка социаль-демографик сәбәпләр белән түгел, ә Думада аерылышулар санының артып китүе белән бәйле. Соңгы вакытта оппозиция вәкилләре Дума депутатларының декларациядә күрсәтелмәгән милкен берәм-берәм фаш итә барганда, депутатлар шундый яңа саклану чарасы уйлап чыгармаганмы дигән шик туарга мөмкин. Ягъни алар хатыннары, балалары белән элек ничек яшәгән булсалар, хәзер дә шулай яшәүләрен дәвам итә, әмма гаилә юридик яктан теркәлмәгәнгә күрә, чит илләрдә сатып алынып хатын исеменә яздырылган йортлар, фатирлар өчен хәзер аларны беркем дә гаепли алмый.

Әгәр аерылышуларның сәбәбе чыннан да шул булса, бу хакимият игълан иткән коррупциягә каршы көрәшнең коррупцияне ныграк яшерүгә генә кайтып калуы булып чыга.

Хәер, Русия түрәләре арасында хәзер Путин кушканча, Путин эшләгәнчә эшләү үзенә күрә бер стандартка әверелә бара кебек. Шуңа күрә түрәләрнең үз хатыннарын яшерүен илне путинлаштыруның бер чагылышы дип тә атарга була. Путинның хатыны Людмила да җәмәгатьчелек күзенә сайлауда тавыш бирергә килгәч кенә күренә бит. Матбугат очрашуларында да Людмила Путина турында сорау бирү ярамаган нәрсә буларак кабул ителә. Аның каравы Путин үзенең этләре Баффи һәм Конни турында җәелеп китеп сөйләргә ярата һәм аның этләре белән төшкән фотолары да киң җәмәгатьчлеккә бик теләп чыгарыла. Путин хатынын һәм балаларын яшерә икән, нигә башка түрәләргә дә шулай итмәскә?

Путинча эшләсәң, "Путин кушканча" дигән сүз дә кыстырып җибәрсәң -- сүз әйтүче булмас. Путинның чит илдә милке булуы мәгълүм түгел. Депутат Владимир Пехтин Майамидагы фатиры өчен Думадан китәргә мәҗбүр булды. Ә менә икенче бер депутат Ирина Яроваяның Мәскәүдә бик кыйбатлы фатиры булуы ачыкланса да, аңа сүз әйтүче булмады, чөнки ул чит илдәге милек түгел.

Патриотик тәрбия, ватанны сөю турында барыннан да күбрәк сөйләүче депутат Сергей Железнякның ике кызының Русиядә түгел, чит илдә укуы оппозиция күзенә эләккәч тә хакимият Железнякка бер сүз әйтмәде. Путинның да кызлары яшерен рәвештә кайсыдыр бер чит илдә укыган диләр бит.

Түрәләр инде, күрәсең, бу кагыйдәләрне үзләштереп алган һәм алар алга таба үзләрен камилләштерүне Путинча яшәргә өйрәнү юнәлешендә алып барырлар дип көтәргә кирәк.  


Наиф АКМАЛ

в„– | 10.04.2013

Без белгән һәм белмәгән Кытай

$
0
0
11.04.2013 Җәмгыять
Илне Кытай товары басты. Безгә аның иң сыйфатсызы агыла. 2012 ел нәтиҗәләреннән күренгәнчә, эчке тулаем продукция (ВВП) җитештерү буенча дөньяда беренче урында АКШ, икенче урында Кытай. Русия Италиядән соң тугызынчы урында. Безнең продукция җитештерү дигәнебез, нигездә, чимал сату.

Җир шарында 7 миллиардка якын кеше яши, шуның 1 миллиард 348 миллион тирәсе – Кытайда. Русиядә халык саны 143 миллион. Күргәнегезчә, кытайлар бездән 10 тапкыр күбрәк. Шуның кадәр халыкны ничек туендырып бетермәк, ничек эш белән тәэмин итмәк кирәк! Шунлыктан Кытайда яшь гаиләгә бары тик бер генә бала алып кайтырга рөхсәт бирелү һәм пенсия түләү системасы булмауга бер дә гаҗәпләнәсе юк. Мин Кытай буенча белгеч түгел, анда булганым да юк. Шулай да, бу бөек держава турында 60 ел дәвамында күңел түрендә тупланган фикерләрем белән уртаклашасым килә. Әнием: “Кытайда кыз балаларга кечкенә, кыса торган аяк киеме кидертәләр, шуңа кытай хатыннарының тәпиләре бик кечкенә була икән”, – дип сөйли иде. Каян белгәнме? Әниемнең әнисе – Бибиҗамал әбием яшьлек елларында (XIX гасыр ахырында) Сәмаркандта яшәгән. Анда кытайлар белән дә аралашкан. Икенче кардәшебез, Гаделша абзый 1936 нчы ачлык елында биш балалы гаиләсен алып, Чита өлкәсендәге Калган районына барып урнашкан. Ул 1965 елда авылга кунакка кайтты. Аннан соңгы елларда уллары Илдус һәм Илбирт гаиләләре белән ике тапкыр кайттылар. Безне дә чыкырып виза җибәргәннәр иде. Кызганыч, барып булмады. Совет чорында юк кына акча белән дә СССРның теләсә-кайсы почмагына чыгып китәргә була, самолет билетлары да арзан иде. Илебезнең дистәләгән зур шәһәрләрен кичеп йөрсәк тә, Ерак Көнчыгыш юнәлешендә Новосибирск шәһәреннән узып булмады. Кардәшләребез яшәгән Кытай чиген бик күрәсе килгән иде. Илбирт абый чик буеннан ерак түгел рудникта хезмәт итте. Илдус абый Аргунь елгасы янәшәсендәге авылда яшәде, ә елганың икенче ягында Кытай авылы, дия иде. 1960 елга кадәр ике авыл халкы үзара аралашып көн күргән. Низаглар башлангач, чик сызыгы елганың нәкъ уртасыннан билгеләнгән. Балыкчыларның чик сызыгын кисүе куркыныч булган.

Студент чактагы очрашу истә әле: чит илләрдә булып кайткан делегация вәкилләре кытайлар турында бик матур истәлекләр сөйләгәннәр, бу халыкның үтә тырыш, итагатьле, сакчыл, тәрбияле булуы турында бик күп мисаллар китергәннәр иде. Ул елларда Казан кибетләрендә Кытай товарлары шактый сатылды. Алар бик сыйфатлы иде. Калае ялтыратып эшләнгән цилиндр рәвешендәге кесә фонаре, җиңел, тыгыз тукымадан тегелгән плащ, ап-ак күлмәк, тышына әтәч сурәте төшерелгән термос минем үземә озак еллар хезмәт итте. Ул елларда китап кибетләрендә сатуга куелган гүзәл кытай картиналары әле дә күз алдымда. Кытай гегемоны Сталин белән дустанә яшәгән. 1949 елда Кытайның коммунистлар кулына күчүендә СССРның роле зур булган. Әмма Сталин Кытайга ачылып бетмәгән. Мао күпме генә сораса да, Сталин Кытайга атом бомбасы серен ачмаган. Югыйсә, Курчатовның беренче атом бомбасы Америкадан урланган, 1945 елда Хиросимага ташланган “Малыш”ның күчермәсе булган. Сталин үлгәч, бомба серен Хрущев та чишмәгән. Яшь аермасы бер ел гына булса да, Мао Хрущевны “яшь малай”га санаган. Ә Хрущев Кытайның дөньяга баш булуыннан курыккан. Ике ил арасындагы шома дуслык менә шуннан кытыршылана башлаган. Мао Хрущевның 1959 елның сентябрендә 13 көн дәвамында Америка фермерлары тәҗрибәсен өйрәнеп йөрүен дә өнәмәгән. “Капиталистлар алдында баш иде”, – дип санаган.

Америкадан кайтышлый Хрущев туп-туры Пекинга очкан. Кытай Халык Республикасы үзенең 10 еллыгын бәйрәм иткән чор, Мао Хрущевны бик матур каршылаган, мул табынга чакырган. Кытай башлыгы чын тәмәкече булган, берсен тартып бетерүгә икенчесен кабызган, өстәвенә тәмәке төтенен гел Хрущевка таба өргән. Ә Хрущев, тартмаучы буларак, тәмәке төтенен бөтенләй өнәмәгән. Очрашуның икенче өлешендә Мао Хрущевны йөзү бассейнына алып киткән. Үзе бик яхшы йөзгән, ә Хрущев аннан бик күпкә калышкан. Менә шундый “телдә” аралашканнар алар.

Хрущевның шәхес культы турында 1956 елда ясаган ябык доклады 1961 елда матбугатта басылгач һәм Сталинның гәүдәсе мавзолейдан алынгач, Кытай белән СССР арасында мөнәсәбәтләр челпәрәмә килгән. Пекинда совет илчелеге калмаган. Аннары Хрущев Кытайда эшли торган 1600 совет белгечен чакыртып алган. Совет-кытай чигендә 1960 елдан низаг-бәрелешләр башланган. 4380 чакрымга сузылган совет-кытай чигендә 658 мең – совет, 814 мең кытай солдаты урнашкан. Чик буенда мәзәк хәлләргә дә барып җиткәннәр: командирлары меңләгән кытай солдатына чик буенда ыштаннарын төшереп, совет ягына “арт шәриф”ләрен күрсәтеп торырга боерган. Көн саен дәвам иткән бу “картинаны” каплау өчен безнекеләр янгын сүндерү гидропультларын эшкә җиккәннәр. Ләкин кытай солдатлары бирешмәгәннәр. Мыскыллау туктамагач, безнекеләр үзенчәлекле ысул уйлап тапканнар. Ашыгыч рәвештә зур форматта меңләгән Мао портретын бастырып алганнар һәм совет солдатлары һәр кытай солдатының арт шәрифенә каратып Мао портретын тотып тора башлаганнар. Кытайлар аптырап калганнар, совет армиясен тагын ничек мыскылларга дип бүтән ысул эзләргә тотынганнар.

Хрущев чорында СССР-Кытай чигендә башланган каршылык хакимияткә Брежнев килгәч тә кимемәгән, мөнәсәбәтләр, киресенчә, киеренкеләнгән. Рәсми мәгълүматлар буенча, 1969 елның мартында кытайлар Даманский утравы өчен һөҗүм башлаган. Иңе – ярты, буе чакрым ярым чамасына сузылган, ике катлы берничә таш йорты булган әлеге кечкенә утрау өчен бәрелештә 58 совет солдаты һәм офицеры һәлак булган, 94 кеше яраланган һәм контузия алган. Җавап итеп, безнекеләр кулланган “Град” ракета системасы берничә йөз (кайбер мәгълүматлар буенча меңләгән) кытай кешесен юкка чыгарган. Телдән сөйләнгән “легенда”лар буенча, безнекеләр иң яңа лазер коралы белән утрауны тоташ яндырып бетергән, имеш. Лазер өчен зур электр энергиясе кирәк булганлыктан, СССРның зур мәйданында электрны берничә минутка өзеп торганнар, диләр. Кайбер мәгълүмат чаралары Брежнев Кытайга каршы атом бомбалары томырырга уйлаган, дип яза. Бу идеягә җавап итеп, АКШ: “Без карап тормаячакбыз, СССРның 130 шәһәренә төбәлгән атом арсеналы төймәгә басканны көтеп тора”, – дип белдергән, имеш. 1969 елның октябрендәге килешү нигезендә Даманский утравы Кытай ягында калган. 1991 елда бу килешү рәсмиләштерелгән. Даманский низагыннан соң да кытай чигенә тынычлык тиз генә иңмәгән. Минем райондашым – Дорга авылы егете, кече сержант, танкчы Борис Константинов 1970 елда Кытай чигендә хезмәт иткәндә һәлак булды. Хәрби комиссариаттагы документларда аның үлеме “бәхетсезлек очрагы” дип бәяләнгән һәм җәсаде Хабаровск крае Бикин шәһәрендә хәрбиләрчә җирләнгән, диелгән. Һич аптырарлык түгел. Совет чорында хәбәрдарлык дигән нәрсә юк дәрәҗәсендә иде. Борисның урыны җәннәттә булсын. Бик тәртипле, тырыш егет иде. Ул 1965-67 елларда Чепья мәктәбендә укыды, мин аның сыйныф җитәкчесе идем. Безнең районның Чутай авылыннан да бер солдатның язмышы Кытай белән бәйле. Ул Кытайга әсирлеккә эләккән. Тырнак астына энә кадап җәзалаганнар, әмма туган илгә исән кайткан.

Кытай халкы үз илендә дә тынычлыкка тиенмәгән. Мао Цзэдунның “Бөек сикереш” планы калкып чыккан. Ул биш ел эчендә илдә корыч кою буенча реванш алырга теләгән. Илнең 90 процент халкы авылда яшәп, һәрбер зур авылда кирпеч сукканнар һәм 4-5 көндә домна мичләре төзегәннәр. Бишәр метр биеклектәге бәләкәй мичләр саны 1958 елда 2 миллионга җиткән. Аңа утын ягылган. Әмма мондый мичләрдә эрегән металл сыйфатсыз булган. Җитмәсә бик кыйммәткә дә төшкән. Ике елдан исә домна мичләре ташландык хәлдә калган.

Мао “Чыпчык” программасы белән дә көлке капчыгына әйләнгән. Йөз чыпчык көнгә күпме дөге ашый? Ел дәвамында барлык чыпчыклар ашаган дөге күләмен исәпләгәч, шактый зур сан килеп чыккан һәм Кытайда чыпчыкларны юкка чыгару планы төзелгән. Чыпчык аулау өчен махсус көннәр билгеләнгән һәм бу көнне бөтен халык чыпчык куркыту белән шөгыльләнгән. Йорт түбәләре, агач ботаклары һәм җир өсте кулына чыбык-чабык тоткан, чиләк-табак каккан кытай халкы белән тулган. Чыпчык 15 минут дәвамында беркая да куна алмаса, җиргә егылып төшә дә үлә икән. Машиналар әрҗәләре чыпчык үләксәләре белән тулган. Бортлары чыпчыктан ясалган гирляндалар белән бизәлгән автоколонналар демонстрациясе башланган. “Дөге дошманыннан котылу” бәйрәм төсе алган. 1958 елда, берничә ай эчендә, ике миллиард чыпчык юк ителгән. Чыпчыклар ашамагач, чыннан да, ил буенча дөге уңышы арткан. Әмма ике елдан, киресенчә, бик нык кими башлаган. Бердән, корылык килгән. Икенчедән, саранча көтүе һәм башка корткычлар нык үрчегән. Аптырагач, Мао чит илләрдән чыпчык көтүләре сатып алган һәм аларны тырыша-тырыша үрчетә башлаганнар. Чыпчыксыз яшәгән берничә елда Кытайда 10 миллион кеше ачлыктан кырылган.

КПСС яшәгән чорда пропагандачылар өчен үткәрелә торган җыелышларда безгә Кытай турында матбугатта күренмәгән хәлләрне күп сөйләделәр. Анда төшерелгән документаль фильмнарны да күрсәттеләр. Хәзер ул мәгълүматлар барысы да интернетта бар.

1966-76 елларда Кытай тарихы “культура революциясе” һәм “хунвэйбин”нары (Мао Цзэдун дошманнарына каршы көрәшүчеләр отряды) белән билгеле. Ягъни, анда бу чор СССРдагы Сталинның шәхес культы, “халык дошманнарын юк итү” белән аваздаш. “Хунвэйбин”нар 5 миллионнан артык кытай коммунистын һәм зур күләмдә мәдәни мирасны юкка чыгарганнар. Мәсәлән, Пекин опера театрында бер гасыр дәвамында тупланган сәхнә декорацияләре яндырылган. “Буржуаз мәдәният” юкка чыгарылган. Маоның хатыны язган революцион музыкаль әсәрләр өстенлек алган. Хәтта Бөек Кытай стенасының бер өлеше сүтелеп, кирпечләреннән дуңгыз абзарлары төзелгән. Мао вафатыннан соң (1976 ел) Кытайда үзгәртеп кору чоры башланган. Авыл хуҗалыгы тармагы базар икътисадына атлаган. Бу чорда илнең 70 процент халкы авылда яшәгән. Фермер хуҗалыклары үсеш алган. 1990 елда авыл хуҗалыгы җитештергән продукциянең 80 процентын фермерлар биргән. 1992 елдан илдә сәнәгать тә базар икътисадына юл тоткан.

Әмма Кытайның базар икътисады Русиянекеннән нык аерыла, анда коммунистлар ил белән идарә итүдән куылмый. Кытайга даими яшәргә һәм дәүләт оешмаларына чит ил яһүдләре кертелми. Яһүд банкирларына, эшмәкәрләренә һәм инвесторларына Кытайда юл ябык. Бу илдә ришвәтчелеккә юл куелмый. Дәүләт милкен акционерларга (халыкка) өләшүне дә гадел итеп үткәрергә омтылалар, аерым кешеләргә генә умырып алырга ирек бирмиләр. Илнең базар икътисады социалистик юнәлешне югалтмый. Нәтиҗәдә, җан башына продукция җитештерү буенча Кытай 1978 елда АКШтан 19 тапкыр калышкан булса, хәзер бу сан 10ны гына тәшкил итә. Ә без ул вакытта АКШтан 5 тапкыр калышкан булсак, хәзер дә шул чама.

Кытай мәктәпләре дәреслекләрендә Русиянең Урал тауларына кадәрге мәйданы 50 ел дәвамында Кытай җирләре дип күрсәтелеп килгән. Күрәбез: кытай халкы әкренләп бу урыннарга шуыша башлады.

Татар халкы гасырлар дәвамында гарәп һәм фарсы телен өйрәнергә омтылган. Русиягә Наполеон һөҗүм итеп, Мәскәүне алгач, зыялы халык француз телен өйрәнергә тотынган. Гитлер Европада канат җәйгәч, совет мәктәпләрендә нимес телен өйрәтүгә күчтеләр. Компьютер технологиясе исә инглиз теленә өстенлек бирде. Моннан 10 ел элек Русиядә яшәүче кытайлар саны 400-500 меңнән артмаган. Ә бүген Русиядә ничә кытай яши? Төгәл статистиканы беркем белми. Әмма бүген үк инде ике йөз миллион(!) кытай Русиягә акча эшләргә килергә теләк белдерә, диләр. Кайбер экспертлар исәпләвенчә, 2010 елда Русиядә яшәүче кытайлар саны 21 миллионга җиткән. 2020 елда бу санның 44 миллионга җитү ихтималы бар икән. Ягъни, илдә кытай мохите туарга мөмкин дигән сүз бу. Шуны исәпкә алып, бүгеннән үк кытай телен өйрәнә башлау мәслихәт түгелме?  


Рәфхәт ЗАРИПОВ

в„– |

Камил хәз­рәт Сәмигуллин: "Тату булсак, бәрәкәт киләчәк"

$
0
0
12.04.2013 Дин
10 апрель көнне ТР Диния нәзарәте мөфтие вазыйфасын башкаручы Камил хәз­рәт Сәмигуллин, 17 апрельдә җыелачак республикабыз мөселманнары корылтае уңаеннан, бер төркем телевидение, газета журналист­ларының сорауларына җавап бирде.

– Ничек мөфти булып сайланырга уйладыгыз? Моңа кемнәр, нәрсә этәргеч бирде?

– Беренчедән, моңа яшәү рә­вешем, дусларым этәргеч булды. Дөресен генә әйткәндә, ике-өч ай элек кенә бу хакта хыялланганым, үземне мөфти итеп күзаллаганым да юк иде. Эшчән­легемдә төп маяк – ислам дине, Коръән. Киләчәктә дә шулай булачак. Иң мөһиме – тәкъвалык. Мөселманнарыбызны, ислам җәмәгатен берләштерү, өммә­тебез мәнфәгатьләре өчен эш­ләячәкбез.

– Сезнеңчә, җәмгыятебез­дә һич кичектерми хәл итәсе мәсьәләләр нидән гыйбарәт?

– Миңа калса, җәмгыятебез­дәге иң зур проблема – дин нигезләрен белмәү. Сер түгел, кайберәүләр исламны ниндидер хәвеф чыганагы дип күз­аллый. Без, мөселманнар, Гайсә пәйгамбәр турында сөйләгәндә аны – рухуллаһ (Аллаһ аңа җан биргән), Муса пәйгамбәр турын­да сөйләгәндә аны – Кәлимуллаһ (Аллаһ белән сөйләшүче), Мө­хәммәд пәйгамбәр турында сөй­ләгәндә аны Хәбибуллаһ (Аллаһның сөеклесе, яратканы) дип искә алабыз. Гомумән, сөю-мәхәббәт – динебезнең нигезе ул. Җир шарын мәхәббәт саклап тора. Без моны белергә, тарихтан яхшы үрнәкләр эзләргә тиеш. Әгәр мөселман Пәйгамбәре­безгә ияреп барса, аның кушканнарыннан чыкмаса, ул беркайчан да ялгышмаячак. Тату булсак, бәрәкәт киләчәк. Бергә, бердәм булсак, дәрәҗәбезне саклый, ныгыта алырбыз.

– Сез үзегез кайларда белем алдыгыз?

– Әле мин укуымны дәвам иттерәм, РИУда укыйм. Алла боерса, быел җәен, имтиханнар тапшырып, диплом алачакмын. Әү­вәл Казандагы “Мөхәммәдия” мәд­рәсәсендә укыдым, аннан соң Махачкаладагы Төньяк Кавказ ислам университетына укыр­га кердем. Анда бераз укыгач, академик ял алып, Төркиягә киттем. Анда Коръән ятладым. Ошап киткәч, шунда мәдрәсә тәмамладым. Төркиядән кайткач, читтән торып РИУда укый башладым.

– Дингә ничек килдегез?

– 11 яшемдә мәчеткә йөри башладым. Мин үзем Мари-Ил Республикасының Бәрәңге районындагы Искеавыл дигән җир­дә туып үстем. Гарәпчә хәреф таныткан беренче укытучым Рәисә ханым иде, хәзер ул мәр­хүмә инде. Дингә килүемә әби­ем зур тәэсир итте. Әгузе-бис­милланы өйрәтте, беренче дини китапларны ул бирде. Тугызынчы классны тәмамлагач, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә ки­лүемне әйттем инде.

– Мөселманнарны ничег­рәк берләштермәкче буласыз?

– Аллаһы Тәгалә Коръәни-кәримендә, мөэминнәр – үзара кардәш, дигән. Бүлешер бер­нәрсәбез дә юк. Раббыбыз – бер, китабыбыз, динебез – бер, пәй­гамбәребез – бер, илебез – бер. Без теләсә кайсы мәсьәләне чәй табыны янында җыелып хәл итә алабыз. Әле менә имамнар өчен вәгазьләрдән, рәсми фикерләр­дән, Хәнәфи мәзһәбе буенча со­рау-җаваплардан торган махсус журнал чыгарырга ниятлибез. Бер үк көнне бөтен мәчет­ләрдә бер төсле җомга вәгазе яңгырар дигән уй бар.

– Үткән ике елда, төрле сәбәпләр аркасында, вазыйфасыннан азат ителгән имамнар булды. Әгәр алар кире кайтып эшләргә теләк бел­дерсә, нәрсә әйтерсез?

– Мәгълүм ки, без Хәнәфи мәзһәбендә, Матуриди гакый­дәсендә эшлибез. Әгәр имам булып торган кеше яныбызга килеп, шушы кысалардан чыкмыйча эшләячәген әйтсә, сөйлә­шербез, хәл итәрбез. Инде үз дигәненнән кире кайтмый, элеккечә сукалый икән, бу аның үз иркендә, үзе сайлаган юл.

– “Без“ дип сөйлисез. Сезнең командага кергән кешеләр кемнәр инде алар?

– Безнең командага Илдар хәзрәт Баязитов керә. Аны Казанда күрмәүчеләр өчен Коръ­ән үзәге оештырган кеше буларак бик яхшы беләләр. Илдар хәзрәтнең башка социаль проектлары да бар. Яшьләр бү­ле­генә, республика мөслимәләре берлегенә таяначакмын. Мәр­җани мәчете каршында эш­ләү­че ислам көллияте проректоры Нияз хәзрәт Сабиров дәгъват бүлеге, җәзаларны үтәтү идарә­се белән эшләү бүлеге эшчән­лекләренә җитәкчелек итәчәк, ул вәгазьләр язу эшенә дә маһир. Әле тагын РИУ ректо­рының беренче урынбасары, ТР Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы рәисе Рөстәм хәзрәт Батыров бар. Ул фәнни юнәлеш өчен җавап бирәчәк. Без алар­ның үз командабызга керүенә бик шат.

– Социаль проектлар ди­гәндә нәрсәне күз алдында тотасыз?

– Сукырлар белән эшләү­не әйттем инде. Элегрәк имамнарыбыз төрмәләрдә, колония­ләрдә дингә чакыру-дәгъват эше белән шөгыльләнсә, хәзер азат ителгәннәргә дә тернәк­ләндерү үзәге булдырырга ки­рәк дигән фикергә килдек. Күрмәүчеләргә Коръән өйрәтү эше дәвам итәчәк. Әле Илдар хәзрәт белән ятим калган инвалид балалар өчен аерым ятим­нәр йорты ачасы иде дип хыялланабыз. Аларны зур тормышка әзерләү бик күп көч, сабырлык сорый. Ниятләребез бик күп. Әлегә якын арада гамәлгә ашырып булмасмы дигәннәрен генә әйтәм.

– Кол Шәриф мәчете кайчан эшли башлар икән?

– Хәзерге вакытта анда тө­зекләндерү эшләре бара. Мәгъ­лүм ки, ул нәзарәт балансында түгел, “Казан Кремле” музей-тыюлыгына карый. Мәчет озак­ламый ачылыр, җомга намазлары укытыла башлар, эшләп китәр дип өметләнәм.

– Сез бит әле чагыштырмача яшь. Үз өстегезгә зур җаваплылык алмакчы буласыз. Дулкынланасызмы?

– Өлкәнәю дигәне озак көт­термәс, анысы. Җигелгәч тартырга туры килер. Әз-мәз генә хәвефләнү дә бар. Командама таянырмын дип уйлыйм. Шактый җитлеккән кешеләр тупланган монда. Баш казый булып эшләүче Җәлил хәзрәт тә ышанычлы кеше. Шәт, ул үз вазыйфасында калыр, эшчәнле­ген дәвам иттерер дип өметләнәм. Аксакаллар шурасы, мөхтәрәм имам-мөхтәсибләр бар. Бергә­ләшеп, киңәшләшеп, җыелган мәсьәләләрне хәл итәрбез, иншалла.

– Камил хәзрәт, Сез бу вазыйфада бер айлап кына әле. Шушы вакыт эчендә Казанда, республикабыз районнарында йөргәндә, үзегез өчен кызыклы, гыйбрәтле тоелган хәлгә юлыкмадыгызмы?

– Чынлап та, күптән түгел генә Буа районына баргач, Ильяс исемле малай белән танышу насыйп булды. Яныма килеп, корьәнхафиз буласым килә дигән теләген җиткерде. Аның кебек шулай матур итеп Коръән укучыны бер илдә дә күргәнем, ишеткәнем юк иде әле. Тавышы шулхәтле матур, искитмәле!

– Дини мәгариф дигәндә, мирасны өйрәнүгә дә игътибар биреләдер?

– Әлбәттә, әле менә Мисырда Шиһабетдин Мәрҗани хәз­рәт­нең бер кулъязма китабы табылды. Ул фикъһе гыйлеме буенча. Без аны хәзер компьютерда җыеп бастырачакбыз. Тәгаен алганда, Мәрҗани хәзрәтнең утыздан артык китап язганы билгеле. Таба алган кадәр без аларның бөтенесен дә изге мирасыбыз итеп халыкка кайтарачакбыз. Һичшиксез, һәр ислам фәне буенча татар илаһият га­лимнә­ренең китабы бар. Безнең вазыйфабыз – шул китапларны табып, бастырып дөньяга күр­сәтү.

– Элегрәк чаңгы шуарга ярата идем, әмма китап укуга, телләр өйрәнүгә һәвәс­лә­неп китү аркасында бу спорттан баш тартырга туры килде, дип әйткән идегез бер әңгәмәгездә.

– Чынлап та, тәрҗемә эше бик күп вакытны ала. Аннан соң гарәп, төрек телләрен өйрәнү дә ансат түгел. Гомумән, тел өйрәнү бик кызык. Мин гадәттә тәсбих алып, тәсбих тартып, сүз­ләр ятлый идем. Аллага шөкер, соңгы ике елда егермеләп китап тәрҗемә ителде. Аларның берничәсе басылып чыкты инде, җиде-сигезе басу процессында. Башка мәзһәбләрнең, фиркаләрнең китаплары күбәй­де. Инде үзебезнең дә төпле, дәлилле китапларыбызны күб­рәк бастырып, халыкка җитке­рәсе иде.  


Рәшит МИНҺАҖ

в„–59 | 12.04.2013

Бүген «Матбугат.ру»га 5 яшь!

$
0
0
12.04.2013 Бәйрәм
Сайтыбыз 2008 елда дөньяга аваз салган иде. Бүген «Матбугат.ру» иң популяр татар сайтларының берсе. Март аенда, мәсәлән, безне 25 мең компьютердан 380 мең тапкыр ачып караганнар. Ай дәвамында 3 меңнән артык комментарий языла. Бу шатлыклы саннар өчен без Сезгә - һәр укучыбызга аерым рәхмәтле. Бәйрәм белән!

 

  

 

 

 

Матур традиция буенча туган көнне "Матбугат.ру"ның "чал" тарихын искә алабыз:

 

Дизайнерга сызып бирелгән беренче план

Сайтның беренче шапкасындагы "Ока" белән "Газель" бик күп тәнкыйть ишетте

Бу шапка да кешегә ошады дип булмый, әмма шактый эленеп торды

 

Берзаман шушындый логотип ясап куйдык. Аны әле дә кайбер сайтлардагы баннерларда очратырга мөмкин

Шушындый вариантлардан сайлап алынды ул

Монысы дизайнерыбызның күңеле хисләнгән чак

Әлегә шушыңа килеп җиттек

Монда безне беләләр...


---

в„–--- | 12.04.2013

"Мәктәптә намаз уку бүлмәсе булмый, яулыклар кала"

$
0
0
12.04.2013 Дин
11 апрельдә Татарстан Җәмәгать пулаты утырышында 1 сентябрьдән кертеләчәк мәктәп формалары турында сөйләшү булды.

Март аенда Түбән Кама мәктәпләренең берсендә мөслимә кызлар һәм укытучыларның яулык бәйләве мәктәп тәртибен боза дигән хәбәрләрдән соң Татарстан Җәмәгать пулаты һәм Бөтендөнья татар конгрессына борчылып мөрәҗәгать итүчеләрнең артуын исәпкә алып бүген Җәмәгать пулатында киң даирәдә очрашу узды. Мәктәп формалары һәм яулыклар турында фикер алышуда пулат рәисе һәм әгъзалары, прокуратура, мәгариф министрлыгы вәкилләре, эш белән тәэмин итү министрлыгы кешесе, президент аппараты, кеше хокуклары вәкилләре, Мөслимәләр оешмасы җитәкчесе Наилә Зиһаншина, Казанның 2нче гимназиясе мөдире Камәрия Хәмидуллина һәм башкалар катнашты. Сөйләшү җанлы, эчтәлекле һәм мәгънәле булды, диде Азатлыкка Конгрессның башкарма комитеты рәисе урынбасары, Җәмәгать пулаты әгъзасы Ренат Вәлиуллин.

– Укучылар өчен форма кануны 2013 елның сентябреннән гамәлгә керә. Субъектлар үзләре аерым канун кабул итмәсәләр уку йортлары үз формалары нинди булачагын үзләре хәл итәчәк, дип әйтелде безгә. Дини аермалар күренми торган кием булырга тиеш. Очрашуга килгән барлык кешеләр - диния идарәсе вәкиле Рөстәм Батров, мөслимәләр Әлмира Әдиятуллина, Наилә Җиһаншина - яулык бәйләргә ихтияҗлары булса аны чикләү дөрес түгел, кешенең хокукларын чикләү булачак, дип белдерде. Татар гимназиясе җитәкчесе Камәрия Хәмидуллина, хиҗаб белән никабны бутыйлар, гади халыкта аңлашылмаучанлык бар, диде. Шулай ук журналистлар да мәсьәләне куерта, шуңа башка милләт вәкилләре яулыкларга тискәре караш белдерә. Мәгариф министрлыгы вәкиле Эльвира Сафина, якын арада, бер ай эчендә мәктәп формасы буенча акт әзерләнеп хөкүмәт карары итеп тәкъдим буларак мәктәпләргә җибәреләчәк, диде. Форманың нинди булачагын Татарстанда мәктәпләр үзләре хәл итәчәк.

– Актта яулыклар турында сүз булачакмы?


– Бу сорауны да бирдек. Министрлык вәкиле бу мәсьәләне күтәрү урынсыз, чикләүләр кертү турында сүз бармый, диде. Соңгы кисәтүләр вазгыятьне аңлап бетермәгәннән килеп чыккан булырга мөмкин, диде ул. Күрсәтмә проекты әзер булгач, ул Җәмәгать пулатына тәкъдим ителәчәк. Без аны тикшергәннән соң гына кире хөкүмәткә раслауга җибәрәчәкбез.

– Түбән Кама мәктәбе турында аерым сүз булдымы?

– Прокуратура вәкилләре моңа аңлатма бирде. Мәктәптә намаз бүлмәсе була алмый, прокуратура бу мәсьәләдә хаклы, уку йортларында намаз бүлмәсе була алмый. Ләкин "динне чагылдырган кием" дигән сүз - дөрес сүз түгел диелде, алар (Түбән Кама прокуратурасы вәкилләре) моны аңлап бетермичә язган, Үзәк прокуратура алар белән бу хакта сөйләшәчәк диелде безгә. Бу очрашуда халыкны тынычландыра торган сөйләшү булды дип уйлыйм. Хөкүмәт карары безнең аша үтәчәк, министрлык вәкилләре мәсьәләне яхшы аңлый кебек күренде, аларның халыкның борчылуларын исәпкә алырга теләве уңай тәэсир калдырды.

Казанның 2нче татар гимназиясе 1 сентябрьдән кертеләчәк форманың әле нинди булачагын белми.

"Иң мөһиме - матур һәм җайлы булсын. Яулыклы кызлар бар, ул аларның үз эше, безнең эш түгел", диде Азатлыкка Җәмәгать пулаты утырышыннан соң гимназия мөдире Камәрия Хәмидуллина. 


Алсу КОРМАШ

в„– | 11.04.2013

Игезәк кызлар Гизатуллина Эльвина белән Эльвира савыгырга телиләр

$
0
0
12.04.2013 Җәмгыять
Кызлар икесе дә вакытлары җитмичә туып (35 атна), дөньяга аваз салганда көчле асфиксия кичерәләр. Шуның аркасында балаларда ДЦП, спастическая дилегия тяжелой степени, симптоматическая эпилепсия диагнозлары. Тугач, 1 ай ОПНда (отделение патологии новорожденных) колпак астында яталар. Аннан һәр өч ай саен массаж, парафин, ЛФК, уколлар.

Хәзер балаларга 9 яшь булса да, алар үзләре генә йөри алмыйлар, күтәреп йөрергә кирәк. Яшьләре арткан саен гәүдәләре авырлаша бара.

Май аенда кызларга Ульзибат методы буенча операция ясалырга тиеш. Бу операция түләүле. Мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән бер өлеше җыелган. Ләкин әле операциядән соң да озак түләүле реабилитацияләр үтәргә кирәк.

Әлеге үтенечкә битараф булмаучы һәм игезәкләргә ярдәм кулы сузарга мөмкинлеге булган кешеләр, бирергә теләгән акчаны түбәндәге банк счетына күчерә ала:

ОАО "АК БАРС БАНК"
Кор.счет № 30101810000000000805
в РКЦ НБ РТ
БИК 049205805
ИНН 1653001805
КПП 165502001
Счет №47422810245680920001
Алучы: Гизатуллина Алсу Наиловна(кызларның әнисе)
Счет 7824352

Эльвира һәм Эльвина турында тулырак мәгълүматны һәм ярдәм итүнең башка ысулларын түбәндәге номерга шалтыратып белергә мөмкин: 8-9274 085747 

 




в„– |

Күкрәкләрне җигеп эшкә... (ВИДЕО)

$
0
0
12.04.2013 Җәмгыять
Соңгы арада яңалыкларның икесенең берендә «Фемен» хатын-кызлар хәрәкәте турында телгә алынмыйча калмый. Күп очракта, үзләренең сәер һәм мәгънәсез булган идеяләрен алга сөреп, ул хәрәкәттә катнашучылар әле бер илдә, әле икенчесендә шәрә күкрәкләрен ялтыратып торалар.

«Фемен» үзен бөтендөнья хатын-кызларының хокукларын яклаучы берләшмә дип атый һәм үз гамәлләрен «җитди әһәмияткә ия эшчәнлек» дип белдерә. Дөреслектә исә, аларның ул «җитди эшчәнлеге» ярымшәрә калып, төрле ил башлыклары исемнәренә пычрак атып, диннәрне хурлап, төрле чараларны бозып, юньсезлекләр эшләп йөрүдән ерак китми.

Бер сүз белән – мәгънәсезлек


2008 елда Украинада нигез салынган һәм тора-бара бөтен дөньяга тамыр җәйгән «Фемен» хәрәкәтенең исәбендә бүгенге көндә йөзләгән җәнҗаллы протест акциясе. Һәрвакыттагыча бары тик шәрә күкрәк һәм үткен тел белән генә «коралланган» бу хәрәкәттә катнашучы кызлар биш ел эчендә нинди генә кыланчыклыклар майтарып бетермәделәр: Россия, Украина, Белоруссия президентларының юлларына каршы чыктылар, Рим Папасының вәгазен өзделәр, төрле түрәләргә һөҗүмнәр ясадылар, Украинада футбол чемпионатын өзәргә маташтылар, Киевта табыну тәресен кистеләр, шәригатьне мыскыл иттеләр һ.б. Кыскасы, бу хәрәкәт хәзер шул дәрәҗәдә таралыш алды ки, берәр сәяси җыелыш-мазар, төрле илләр җитәкчеләренең очрашулары була калса, ул төшкә тәннәрен төрле язулар белән бизәгән, туктаусыз сүгенү сүзләре кычкыручы ярымшәрә кызларның килеп җитүен көт тә тор.

«Фемен» хәрәкәте борын гына төртеп килгәндә, аңа нигез салучы кызлар шушы гамәлләре белән бөтен дөньяда чәчәк атып ятучы фахишлеккә, кызларны көчләү, алардан сексуаль кол ясауга каршы көрәшәбез дип чаң сукканнар иде. Шәрә килеш йөгереп йөргән һәм хатын-кызларны үз хокукларын һәм ирекләрен яклау өчен чишенергә өндәгән бу кызлар ничек гыйффәтлелек, сафлык үрнәкләре була алсыннар ди?! Дөрес, аларның һәр протест акциясе киң яңгыраш ала һәм күп илләрнең телевизион яңалыкларында беренчел хәбәрләр урынын яулый. Әмма күпчелек халык ул акцияләрне акылга зәгыйфьрәк кызларның бары тик чираттагы кыланчыклыгы, маймыллануы дип кенә кабул итә.

Аңлап булмый: «Фемен»ның, үзе белдергәнчә, ниятләре шундый изге булгач, нигә алар үзләре әхлакый яктан шулай түбән тәгәриләр? Идеяләрне алга сөрүнең күпкә ышанычлырак һәм нәтиҗәлерәк юллары була торып, алар, янәсе, хатын-кызларның хокукларын яклау өчен, киресенчә, асыл затны хурлый һәм түбәнсетә торган ысулны сайлаганнар. Әйтәсе килгәннәребезгә колак салсыннар, тиешле игътибар бирелсен өчен хәзер һәммәбез дә ыштаннарны төшереп йөгереп йөри башласак, бу җәмгыятьнең акылдан шашуын, кешелекнең прогресс баскычы буенча аска тәгәрәвен аңлатачак.

Сәер яклар күп

Кызларның үз-үзләрен шулай тотышын аңлатырлык һәм аңларлык бер нәрсә бар барын. Ул хәрәкәттә катнашучыларның дөньякүләм масштабтагы сәяси уенда бары тик ихтыярсыз курчаклар булуы да мөмкин. Үзенең мәкерле ниятләрен чынга ашыру максаты белән яки болай, кызык өчен генә кызларны шулай файдаланган, идарә җепләрен селкетеп кенә утыручы берәр спонсорлары бардыр, бәлки.

«Фемен» хәрәкәтенең инде биш ел буе төрле сәяси эзәрлекләүләрдән, җәзаларга тартылулардан котылып килүе аларның абруйлы, дәрәҗәле хуҗалары булуы турында сөйли. Сәер бит: күпсанлы әхлаксыз һәм хокуксыз гамәлләре өчен кызларның берсенең дә әле җәзага тартылганнары юк. Алар, күп дигәндә, берничә көн изоляторда утырып чыгалар да яңадан хәрәкәтләре сафына кайталар. Дүшәмбе көнне исә «Фемен»ның Путинга каршы юнәлтелгән чираттагы акциясе узды. Ярымшәрә кызлар безнең Президент Германия канцлеры Меркель белән очрашкан вакытта йөгереп керделәр һәм Путин адресына пычрак сүзләр кычкырдылар. Кызларга карата җинаять эше ачылган диләр, әмма алар бу юлы да судан коры чыгарлар кебек.

Хәзерге вакытта исә «Фемен» көннән-көн үсә, зурая гына бара, аның сафларын «Минем гәүдәм – минем коралым» дигән шигарь белән кичектергесез көрәшкә ыргылырга әзер, дөньяның төрле почмакларында яшәүче кызлар, хатыннар туктаусыз тулыландырып тора. Аларга рус дизайнеры Артемий Лебедев эмблема иҗат иткән, Парижда аларга багышланган китап һәм кинокартина дөнья күргән. Бу шөкәтсезлеккә кайчан нокта куелыр?!
 


Айнур ГАЛИМОВ

в„– |

Тагын Мәскәү гаеплеме?

$
0
0
12.04.2013 Сәясәт
Сугыш ветераннарын торак белән тәэмин итүдә хәрәмләшүләр турындагы хәбәрләрдән соң Буаның элекке башлыгы Рафаил Әбүзәров бу атнада урыныннан китүе турында белдерде.

Ирләр арасында шундый сүз бар – машинадан, хатын-кыздан, инструменттан ишетелгән зарлану тавышына вакытында игътибар итәргә кирәк. Тавышны чыгарган сәбәпне вакытында ачыкламасаң, берзаман кулыңа сынган ачкыч тоткан хәлдә юл читендә капланган машинада ялгызың калуыңны көт тә тор.

Җиңүнең ата-анасы күп, җиңелүче генә һәрвакыт үксез. Татарстанда берәр ямьсез вакыйга булса, гаепле, әлбәттә инде, Мәскәү. “Татарстан нефтен кулларына алырга теләүче олигархлар”, “Мәскәү заказы буенча язучы журналистлар”. Аларга ничек кенә булса да Татарстанны пычратырга кирәк. Башкача була алмый. Буа районы башлыгыннан зарланып Мәскәүгә хат язган ветеранга кадәр да “заказ буенча язучы”. Чөнки чәчәк аткан Татарстанда зарланучы кеше булырга мөмкин түгел. Бар икән – димәк, заказ буенча язучы. Үзләре бушлай кыл да кыймылдатырга иренгәннәр кемнеңдер күңеле гаделлек таләп иткәне өчен нәрсәдер эшләргә сәләтле икәнне бөтенләй аңлый да алмый, күрәсең. Андый хис аларга бирелмәгән дип аңлыйм.

Томскида милиционер адәм баласын газаплап үтергәнне ни өчендер өлкә журналистлары “Мәскәү олигархларының өлкәне каралтуы” дип атамады, киресенчә, бөтен Русия шушы вакыйганы күтәреп чыгып, гаеплегә җәза бирүгә өлеш керткәнгә рәхмәтле генә булдылар.

Бездә киресенчә. Юньсез икәнлеге билгеле булган кешене дә шундый итеп яклыйлар ки, ихтыярсыздан “боларның яклавы йөрәк кушуы буенча гынамы икән” дигән сорау туа. Әгәр аларның яклавы йөрәк кушуы буенча гына икән, монысы тагын да куркынычрак күренеш.

“Дальний”дагы хәлләр турында бөтен Русия шаулаганны да “заказ” дип атаучылар булды. Менә, андый хәлләр бар җирдә дә бар янәсе, безне генә туздыралар. Ә кем гаепле? Йорттагы чүпне читкә чыгаручылар кем?

“Дальний”дагы башбаштаклыклар турында беренче булып татар журналисты республикадагы басмада язып чыкты. Эльвира Фатыйхова “Безнең гәҗит”тә язганда әле Назаров та, шампан шешәсе дә юк иде. Кем комачаулады шул язма нигезендә тикшерү уздырырга, гаеплеләрне җавапка тартырга? Вакытында чара күрелсә, адәм баласы да исән калыр иде, Татарстанны да шампан шешәсе белән ассоцияләү хурлыгы читләп үтәр иде. Башбаштаклыктан азган “мөртәт сакчылары” адәм баласын үтергәч, билгеле инде, бөтен Русиягә шау-шу купты. “Мәскәү кулын” гаепләгән кешеләргә гаҗәпләнәм – нәрсә, әллә кеше үтергәндә дә “кеше алдында яхшы түгел” дип түзеп торырга тиешмени без? Әгәр түрәләр Татарстан журналистларының язганын чүпкә дә санамый икән, аларга нишләргә? “Татар матбугаты тешсез, үтәрлек итеп язарга кирәк” дигән сүз дә әйтеп булмый бу очракта – “Дальний”да кеше газаплаулары хакында бик ачык һәм аңлаешлы итеп язылган иде. Әгәр бердәнбер үтемле чара Русия матбугаты икән, алга таба да шуны кулланасы гына кала. Бу күпсанлы мисаллар белән ныгытылган фикер.

Инде менә Буа. Буа районы башлыгы Рафаил Әбүзәровның бертуганы Раян кулы белән ветераннарга пәрәвездән йортлар үреп бирүе турында сүз бер ел элек республика мәгълүмат чараларында пәйда булды. Янган урманнан калган агачлардан ясалган кеше яшәмәслек йортлар, иске биналарда гипсокартон – сайдинг белән укмаштырылган фатирлар белән дистәләгән ветеранны кәкре каенга терәделәр.

Нинди чара күрелде? Бернинди чара да күрелмәде. Шушы хакта язып чыккач, гадәттәгечә, “заказчыларны” эзли башладылар. “Фәлән колхоз җитәкчесе башлыкка ачулы”, “Төгән кешенең Буа башлыгы буласы килә”, “Фәлән депутат Әбүзәровка ачулы икән.” Бер генә республика дәрәҗәсендәге түрә дә шушы ветеран йортлары турында сүз кузгатмады, ветераннар янына барып, “хәлләрегез ничек, телевидениедә күрсәтелгән репортаж, газетада язылган язмалар дөресме?” дип сорамады, гаеплеләрне ачыклап, шулардан гаепләрен төзәтүне таләп итмәде. Имеш, ниндидер комиссияләр үткәргән булдылар да, “бар да тәртип” дигән хисаплар яздылар. Район башлыгы эшендә утырып калды. Бу инде “тавыш чыгарып”, зарланып йөргән ветераннарга да, республика журналистларына да зур билге иде – язсагыз да, язмасагыз да, берни дә үзгәрмәячәк. Сезнең язганыгыз – чүп, язмаларыгыз да, ветераннарыгыз да кирәкми.

Бу проблема Дәүләт Советында күтәрелгәч тә, һич кенә дә оялмыйча “андый проблема юк” дип күрәләтә ялганладылар. Әмма түрә “юк” дигәнгә карап кына чир юкка чыкмый шул. Гауга Мәскәүгә кадәр барып җитеп, Буага “Человек и закон” журналистлары килде. Алар, билгеле инде, гаепне Буа җитәкчеләренә генә аударып калдырмадылар. Ветераннарга ачкыч биргән республика җитәкчеләрен дә күрсәттеләр, гаепне республика җитәкчелегендә итеп күрсәттеләр. Һәм дөрес эшләделәр дә. Бер ел буена чара күрмәгәннәр икән, монда бер Буа башлыгы гына гаепле түгел. Җинаять кодексы буенча да урлаган гына түгел, урлаганны сеңдереп барган да гаепле. Инде үзләренең астына су керә башлагач, чаралары калмады, Әбүзәровны озаттылар.

Ирексездән сорау туа – Мәскәүне катыштырмыйча гына хәл итеп булмый идеме? Була, билгеле. Әмма монда ике сәбәп бардыр. Беренчесе – акча. Ул ветеран йортларыннан кергән акча район дәрәҗәсендәге җитәкчеләрнең генә түгел, республикагы кайберәүләрнең дә күзен йомдырган, күрәсең.

Икенчесе – сәясәт. Ат үзенең никадәр көчле икәнен белсә, беркайчан да үзен җигәргә мөмкинлек бирмәс иде дигән сүз бар. Халык үзенең “зур ул, көчле ул” түгел, “кечкенә ул, мескен ул” икәнен белеп торсын өчен җан-фәрман тырышалар. Әгәр халык ризасызлыгын белдереп журналистлар чакырса, ул журналистлар язганнан соң чара күрелеп, гаепле Буа башлыгын сөрсәләр, күрше Тәтеш белән Кайбыч та: “Әһә! Без дә бит шул рәвешчә үз проблемаларыбызны хәл итә алабыз”, - дип уйларга мөмкин. Йөзләгән, меңләгән, миллионлаган башка кереп утырган шушындый фикер “район башлыкларын мин генә куям, мин генә алам” дигән принципны бозарга мөмкин. Шуңа да, “бурның бур” икәнен белсәләр дә, “Рафаэль Хаҗиевич яхшы җитәкче” дип елмаеп, аркасыннан кагуны дәвам иттеләр башлыкның. Мәскәүләр килеп, үзләренең тузаннарын чыгарганчы.

Яманатыбыз чыкканга, әйтегез, кем гаепле? Универсиада объектлары ничек төзелгәне турында язучылар турында да шуны ук ишетәбез – “заказ буенча язучылар”.

Күрәчәкләр алда әле, алда. 


Рәмис ЛАТЫЙПОВ

в„– | 11.04.2013

Төзекләндерелгән Кол Шәриф мәчете ачылу уңаеннан Марат Гатин белән ИНТЕРВЬЮ

$
0
0
13.04.2013 Дин
Айлар буе ремонтка дип ябылып торганнан соң Казанда алдан игълан ителмичә генә Кол Шәриф мәчете ачылды. Элек халык анда мәчетнең баш имамы Рамил Юнысны тыңларга йөри иде. Ә хәзер ни булыр, йөрерме? Азатлык сорауларына "Казан кирмәне" тыюлыгының җитәкче урынбасары Марат Гатин җавап бирә.

Тугыз ай элек Казанда мөселман дин әһелләренә һөҗүмнәрдән соң ябылуы зур шау-шу тудырган Кол Шәриф мәчете 12 апрель көнне яңадан ачылды. Ни өчен халык яратып йөргән урынның ачылуы турында алдан хәбәр ителмәде? Азатлыкка бу хакта "Казан Кирмәне" музей-тыюлыгы мөдире урынбасары Марат Гатин сөйләде.

– Узган елның 22 августында Кол Шәриф мәчете төзекләндерү өчен ябылган иде, шул эшләрне тәмамлап 12 апрель көнне без аны ачтык. Камил хәзрәт Сәмигуллин җомга намазын үткәрде. Шуннан соң туристлар өчен дә, кемгә болай гына карап чыгу өчен, кемгә кереп намаз уку өчен ишекләрен ачты мәчет.

– Җомга намазында күпмеләп кеше булды?

– Беренче намаз булгач, без аны зур итеп игълан итмәдек. Шуңа да карамастан хәбәр таралды. Бер 200-300-ләп кеше булды. Махсус игълан булмаган иде.

– Мәчет ачыла икән дигән махсус игълан булмады. Сәбәбе нәрсәдә?

– Музей буларак без мәчетне планда булган ремонт эшләренә япкан идек. Шунлыктан мәчет ачылышыннан ниндидер зур вакыйга ясарга теләмәдек. Эшләребез беткәч ачып та җибәрдек. Ачылуны җомга көненә туры китерергә ниятләгәч диния нәзарәте вәкилләрен бу чарага чакырырга булдык. Кайбер мөхтәсибләр бүген Казанда иде, алар да килде. Монда укучы шәкертләрне дә чакырдык. Уйлавымча, киләсе җомгалардан мәчетебез элегрәк ничек тулы булган булса, шул хәлгә кайтыр дип уйлыйм.

– Элекке традиция кебек мәчетнең үзенең имамы булачакмы?

– Казан Кирмәне музей-тыюлыгы һәм диния нәзарәте арасында бер килешүгә кул куелды. Анда тыюлык һәм диния нәзарәтенең киләчәктә ничек эшләве турында бөтен әйбер дә язылган. Хәзерге вакытта диния нәзарәте вәкиле буларак Мәрҗәни мәчетенең имамы Илфар хәзрәт Хәсәнов билгеләнде.

– Ул  имам булып билгеләндеме?

– Ул диния идарәсе вәкиле итеп билгеләнде. Җомга намазларын үткәрәчәк, мөфти кушканны эшләячәк, зур чаралар узганда, зур делегацияләр килгәндә сайланган мөфти хәзрәт килә алмаган очракта Илфар хәзрәт дин идарәсенең вәкиле булачак.

– Узган җәйне вазгыять катлауланганчы Кол Шәриф мәчете - халыкның яраткан урыны иде. Шушы абруен кирә кайтара алырмы?

– Кирмән җитәкчелегеннән дә, дин әһелләреннән дә күп әйбер тора. Вәгазь сөйләү ул беренче чиратта халыкка рухи азык бирү, кешеләрнең йөрәкләренә үтү. Хөтбәләрне укыячак имамнардан күп тора.

– Кол Шәриф - яшьләрнең никахларын теркәү өчен иң яраткан урыннарның берсе иде элек. Хәзер дә бу традиция дәвам итәчәкме?

– Әлеге вакытта төгәл җавап бирә алмыйм. Диния идарәсе белән бу мәсьәләне өйрәнәбез, озакламый бу сорауга да төгәл җавап бирә алырбыз. Шулай ук мәчет структурасын да диния нәзәрәте, шул ук Илфар хәзрәт төзи, киләчәктә мәчеткә килүчеләр үзләрен борчыган барлык сорауларга да җавап таба алыр дип уйлыйм.

– Инде төзекләндерү эшләренә килгәндә, мәчеттә ниләр эшләнде?

– Беренче караганда ул эшләр күзгә күренми кебек, чөнки мәчетнең инженер челтәре яхшыртылды. Намаз уку залларында һава алыштыру шахталары киңәйтелде, һава температурасын көйләү җайланмалары куелды. Намаз уку залларындагы тәрәзәләр җылытылды. "Ислам мәдәнияте" музеендагы бөтен тәрәзәләр дә алмашынды. Тәхәрәт бүлмәләре намаз укучыларга кулайлаштырылды. Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен арбаларны өске катларга алып бенү җайланмалары куелды.


Алсу КОРМАШ, Наил АЛАН

в„–--- | 12.04.2013

Әлмәт театрында балалар театр фестивале узачак

$
0
0
13.04.2013 Мәдәният
Әлмәт татар дәүләт драма театрында 27 апрель көнне сәгать 10 да “Туфан мәктәбе” проектының балалар театр фестивале була.

Драматургның Әлмәт театрында узган 75 яшьлек юбилеенда “Акбай һәм сарык малае” әкиятеннән өзек күрсәтелде. Элмира Яһудина Бәрән ролен башкарды. Туфан абый чын күңелдән рәхәтләнеп көлеп һәм сокланып утырды аңа. Сәхнәгә шулай итеп яңадан “Акбай һәм сарык малае” әкияте куелды, һәм “Туфан мәктәбе” әнә шулай дөньяга килде.

Проект икенче ел эшли. 2012 нче елның 14 нче маенда Т.Миңнуллинның “Акбай һәм сарык малае” әкияте премьерасы белән “Туфан мәктәбе” проектының презентациясе булды. Залга проектта катнашырга теләгән балалар җыелган иде. Уку елы башыннан шәһәрнең 10 мәктәбенең 10 төркемендә театр дәресләре башланды. Артистлар балаларны актерлык осталыгына өйрәттеләр. 27 апрельдә булачак фестивальдә һәр төркем Туфан Миңнуллинның әкиятеннән өзек белән чыгыш ясаячак. Фестиваль сәхнәсендә кунак Камал театры артистлары “Авыл эте Акбай” әкиятенең өзеген уйнаячак.

“Туфан мәктәбе” проекты Татарстан республикасы мәдәният министрлыгы һәм “Татнефть” җәмгыяте булышлыгы белән башкарылды.


 


Әнисә ТАҺИРОВА

в„– |

Яңа Мансурда туган телебез ныклап өйрәтелерме?..

$
0
0
13.04.2013 Мәгариф
Авыл мәктәбе - бөек татар халкының язмышы бит ул. Чөнки шушы язмышка гомерлек сукмак биредә салына. Ә аның төп нигезе нык микән соң? Бу турыда укытучылар, әти - әниләрнең карашы ничегрәк икән?!

- Безнең Яңа Мансур авылы мәктәбендә 70тән артык укучы белем ала. Шушы ук бинада урнашкан бакчада әле 20 нарасый да тәрбияләнә. Мәктәбебезнең беренче сыйныфында 10 укучы укыса, киләсе елга да шул кадәр үк булачак. Үткән елда мәктәпне тәмамлаган 7 укучының дүртесе бүген югары уку йортларында белем ала. Ике кеше читтән торып укый. Хәзергесе вакытта унберенче сыйныфта 9 укучы белем ала, - дип башлады әңгәмәбезне Похвистнево районының Яңа Мансур авылындагы гомуми белем бирү үзәге, унберьеллык мәктәп җитәкчесе Тәнзилә Әхмәтбарый кызы ВӘЛИЕВА.

- Татар теле укытыламы соң? Һәм аңа ничә сәгать бирелгән?

- Икенче сыйныфтан тугызынчы сыйныфка кадәр атнасына барлыгы икешәр сәгать укытыла. Быелдан “Әлифба” беренче сыйныфта бөтенләй укытылмый инде. Чөнки андагы балаларның яртысы күрше Сосновкадан килгән рус балалары. “Әлифба”ны киләсе елдан укытырга уйлап торабыз торуын. Әлегә татар теле бер генә сәгать тә укытылмый. Бирелгән ике сәгатьтә дә әдәбиятны гына укытабыз. Мәктәптә эшли башлавыма ун ел була инде, шушы вакыт эчендә биредә ана телен өйрәткәнне күргәнем булмады. Ул миңа хәтле дә укытылмаган икән.

- Ни эшләп алай килеп чыкты икән соң?

- Мин моның барысы да үзебездән тора, дип уйлыйм, чөнки бездә татар теле китаплары юк. Әгәр теләсәк, бирелгән ике сәгатьнең берсен татар теленә биреп була ич. Югыйсә, үзебезнең яхшы әзерлекле татар теле укытучыбыз да бар. Лилия ханым Нуретдинова татар телен шушы аз сәгатьләрдә укытканда зур кыенлыклар кичерә. Бездә татар теле буенча дәреслекләр бөтенләй юк бит.

- Әти-әниләр үзләре бу турыда ни уйлыйлар?

- Без үзебез аларны үгетлибез. Алар моның белән кызыксынмыйлар да. Алдагы елларда минем балама бу фән бик авыр бирелә, укытмагыз, дип зарланып килүчеләре дә булгалады. Балаларның бөтенләй татарлыктан ваз кичүләре мөмкин, алар бит татарның тарихын, данлыклы язучыларын, рәссамнарын, гомумән, бөек шәхесләре турында берни белми калалар, дип әйткәнем дә булды. Киләчәктә ничек булыр, татар китапларына заявкалар бирдек инде.

Мәктәптә татар теле укытылмаса да, авыл җирлеге белән берлектә “Минем туган авылым” дип исемләнгән конференция үткәрергә җыенабыз. Җиңүчеләребезгә акчалата бүләкләр тапшырылырга тиеш. Алар моңа бик тырышып хәзерләнәләр, авылыбыз тарихы, биредән чыккан олуг шәхесләр турында кызыклы мәгълүматлар туплыйлар.

Күптән түгел генә бездә район күләмендә милли татар көрәше буенча бәйге үткәрелде. Һәр бәйрәм саен авыл сәхнәсендә концертлар да оештырабыз.

Укучыларыбыз буранлы көннәрдә әби-бабайларның ишек төпләрен кардан чистарталар һәм башка төрле шәфкатьлелек белән дә шөгыльләнәләр. Бөтендөнья, өлкә, район күләмендә үткәрелгән конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулаучылар да бар.
Мәктәбебезгә эшмәкәрләр Ринат Сәгыйров, Минегали Гайсаров, Рафаэль Шәйхетдинов, Хәбибулла Гыйззәтуллин һәм авыл җирлеге җитәкчелеге кирәк чакта гел ярдәм итеп торалар.

2011елда, Аллаһыга шөкер, мәктәбебезгә капиталь ремонт ясаттык. Балалар бакчасына кирәк-яракка Похвистнево муниципаль район хакимияте дә, шулай ук өлкә мәгариф министрлыгы да бюджеттан акча бирделәр. Өр-яңа ноутбуклар, бер моноблок, төрле программалар белән идарә ителүче фрезер станогы сатып алдык. Балалар бакчасына интерактив такта да бирелде.

8нче сыйныф укучысы Ринат Яһүдин Самара шәһәрендә яшүсмерләр арасында үткәрелгән грек-рим көрәшендә, 42 килограмм авырлыктагы үлчәмдә катнашып, өченче дәрәҗә дипломга ия булды.

- Киләчәккә нинди планнарыгыз бар?

- Киләсе уку елында 5нче сыйныф укучыларын яңа укыту стандартлары буенча укытырга керешәчәкбез. Җәйгә бакча балалары өчен уен мәйданчыгы булдырырга, мәктәп тирәсен өр-яңа койма белән әйләндереп алырга уйлыйбыз, - дип сүзен тәмамлады Тәнзилә Әхмәтбарый кызы Вәлиева.

Беренче карашка мәктәптә барысы да яхшы - ал да гөл кебек. Тик шулай да бер нәрсә эчне нык пошырып тора. Яңа Мансур кебек чын татар авылы мәктәбендә туган телебезгә әлегә урын юк. Моны алга таба өлкәбезнең татар милли җәмгыятьләре белән берлектә ничек тә үзгәртәсе иде.

Югарыдагы рәсемдә: Мәктәп директоры, Россия Федерациясенең иң алдынгы укытучыларының берсе – Тәнзилә Әхмәтбарый кызы ВӘЛИЕВА.



Капиталь ремонт ясалган Яңа Мансур авылы мәктәбе.
 


Нурсинә ХӘКИМОВА

в„–16 | 13.04.2013

Клара БУЛАТОВА: «Ничек тусам, шулай яшим»

$
0
0
13.04.2013 Мәдәният
Бик күптән күрешеп сөйләшәсе килә иде Клара апа белән. Үзе бер буын, үзе бер шигъри ачыш, үзе бер иҗади утрау булган шәхесне үз күзләрең белән күрү, рәхәтләнеп сөйләшеп утырудан да бәһалерәк ни була ала? Казаннан кузгалган автобус тәрәзәсеннән карны ерып йөгергән гөрләвекләрне күзәтеп, күңелдән генә Клара Булатованың шигъри юлларын яңартып башланган сәфәр күңелдә озак сакланыр әле. Шагыйрә белән үткәргән бер көн миңа әле бу язмамнан тыш та киләчәктә бик күп хатирәләр, бик күп серләре белән хәтергә теркәлер...

Бәхетле авылның үз шагыйрәсе була

Нәдер дигәннәре Әлмәттән үк күренеп тора икән – биш-ун минуттан без инде язны каршылап, бәрәңге бакчаларына су төшкән авыл урамы буйлап бара идек. Клара апаның улы Марс мине башта төп йортка түгел, әнисенең ахирәт дусларына алып барачагын әйтте. Йорт бусагасын атлап керүгә, бераз каушадым да – ашлап-бәлешләп, бер табын кеше каршы алыр дип уйламаган идем бит инде! Әлеге йортның хуҗабикәсе – 41 ел буе мәктәптә укытучы булып эшләгән Фәүзия апа Шакирова үз кызын каршы алдымыни! Клара апа исә түгәрәк табын артындагы башка ахирәтләре белән дә таныштырды, күрше-тирә дуслар да, авылның остабикәсе – 13 ел мәчеттә дин сабаклары бирүче Сафия Кәримова Нәдернең хөрмәтле кешесе икән. «Рәфкать» мәчете, авылның динле нигезе турында тәфсилләп сөйләделәр алар миңа. «Безнең иманлы халкыбыз, мәчетебез һәм авылыбызның шагыйрәсе бар», – дигән сүзләре никтер шундук хәтергә дә кереп калды. Бәхетле авылның үз шагыйрәсе дә булырга тиеш!

Фәүзия апа исә аш бүлмәсендә, кыскача гына, ахирәт дусты шагыйрә Клара Булатова турында шәрехләп узды: «Шагыйрә көйле генә кеше була алмый, әмма мин Клараның бер генә начар сыйфатын да белмим. Туры сүзле, гадел булды, иҗат белән яшәде». Ахирәт дуслар икесе дә күптән пенсиядә булса да, күрешми калган көннәре юк икән – йә Клара апа аңа кунакка төшә, йә Фәүзия апа югары очка тәпили.

«Үзем» һәм песи чәйнәгән бармак

Клара апа белән Нәфис абый йортына барып җиткәнче, шагыйрә миңа аңлатып китте: «Мин утраудагы утарда утарбикә булып яшәп ятам». Баксаң, аларның йорты чыннан да ике елга – Зәй белән Урсалбаш кисешкән урында урнашкан икән, монда тыныч, аулак җир. Иҗат өчен илһам эзләп махсус эзләп килерсең, билләһи. Нәфис абый отставкадагы хәрби кеше, бүген лаеклы ялда, куяннар үрчетү, умарта тоту белән мәшгуль.

– Без дүрт кыз, бер малай үстек, – дип искә ала Клара апа балачагын. – Әти-әнием укытучылар, икесе дә детдом балалары иде. Минем туу таныклыгыма Сарман районы Карамалы авылы дип язылган. Әмма ул авылдан әтине кудылар, шуңа да мин анда гомеремдә ике генә тапкыр булдым – студент чагымда бер сугылырга туры килде, аннан – 60 яшьлек юбилеемны уздырдылар да, очрашуга чакырганнар иде. Шунда беренче тапкыр аяк астымнан сәхнә идәне шуды...

– Әтиегез ни өчен куылган иде?

– Ул бит инде, бала, шундый авыр еллар иде. 27 ел буе директор булып эшләгән, фидакарь хезмәт куйган кешегә ни өчен аяк чалырга тырышканнардыр авылдашлар – анысы алар намусында. Әтинең соңыннан анда әйләнеп кайту мөмкинлеге бар иде, әмма ул бүтән кайтырга теләмәде. Алар әни белән укытучылык эшен башка авылларда дәвам итте.

– Сез әти кызы булдыгызмы, әниегезнекеме?

– Күбрәк әтинекедер. Холык-фигыль белән мин үземне аңа охшатам. Ә мин, ничек тусам, гомер буе шулай яшәдем. Тугыз айда тәпи киткәнмен. Ашый башлау белән, иң яраткан ризыгым ит булган – гомерем буе ит яратам да. Ит аркасында гариплек алган кеше дә әле мин. Әти-әни мәктәптә вакытта мине Тайбә исемле апа караган. Шул тәпи йөреп киткән вакытым икән, ападан калган озын җиңле блуза кигәнмен, кулга ит кисәге тоттырганнар. Песи килгән дә минем кулдагы итне ашарга тотынган. Башка бала булса, куркуыннан ук, ит кисәген төшереп җибәрер иде, ә мин бирмәгәнмен! Тайбә апа урамнан урап кергәнче, песи, ит белән бергә, минем бармакны да чәйнәгән. Сул кулдагы ул атсыз бармакны әти кистермәгән – шулай убырлы бармаклы булып калдым мин. Тайбә апа кергәнче, мин идәндә ятканмын, ул мине күтәреп торгызырга теләгәндә, усал гына итеп, беренче сүземне әйткәнмен: «Үзем!»

– Ничә яшьтән үз-үзегезне хәтерлисез?

– 4 яшьтә Теләнче Тамакка күченгәнебезне, шул авылдагы ике катлы йортны хәтерлим. 1944 елда мәктәптә шигырь сөйләп, бүләккә ике бармаклы бияләй алганым хәтердә. Зур бит бу, дип урам бетереп елап кайттым шунда. Апа тынычландыра, сүтәм дә оекбаш бәйләп бирәм үзеңә, ди. Шулай итте дә. Ул яктан эш белән үстек без – апа бәйли, мин тегәм, сеңлем чигү белән мавыкты. Шунсыз өс-башны карап була торган чор түгел иде ул. Мин үземне тәртипле булдым, дип мактана алмыйм – үзсүзле булдым. 1951 елда басылып чыккан беренче шигырем күлмәклек ситсы вәгъдә итеп тә, бүләген бирмәгән Митрофанов фамилияле директорга багышланган иде. Шигырь басылып чыгу белән, Митрофанов өйгә килеп, күлмәклекне бүләк итте, ә беренче гонорар акчасы исә үземә чүәккә, сеңлемә курчак алырга җитте. Әле аңа өстәп 200 граммлык карамель кәнфит тә тәтеде.

Мин аны гомерем буе яраттым

– Шигырьләр туктаусыз язылып тордымы?

– Мин тумыштан шагыйрә булган кеше. Башта авылдагы кырыкмаса-кырык эш белән ул, бәлки, азрак та язылгандыр. Әмма мәктәптә укыганда, мин инде шактый «запас» булдырган идем. 1958 елдан башлап минем бер генә көн дә көндәлек язмый калганым юк. Үзең дә чыгып карый аласың, аларның барысы да сакланган – әрдәнә-әрдәнә булып җыелдылар инде.

– Нишләп шагыйрә генә булып китмәдегез, укытучылык һөнәрен сайлап, туган якка кайтып төпләнгәнсез. Монда икенең берсе үләргә тиеш булган бит инде – йә шагыйрәлек, йә укытучылык?

– Бик дөрес әйтәсең, бала! Укытучылыкка шагыйрәлек ярдәм генә итсә, шагыйрә булуга укытучылык шактый аяк чалып маташты. Укытучының бит аның өйгә үзеннән алда тикшерәсе дәфтәрләре салынган алагаем зур сумкасы кайтып утыра. Төнлә дәфтәр тикшерәсеңме син, шигырь язасыңмы дигәндәй... Әмма мин башта туганнар дип яшәдем, аннан әти-әниемне карарга тиеш идем – үземне генә уйлап туган йортны калдырып китә алмадым. Казанда укыганда да, ял җиттеме, бәйрәмме – сеңлемнең ике баласына күчтәнәч, кием-салым төяп, авылга ашкына идем. Башта аларны карадым, аннан 28 ел буе каенана белән яшәдем.

– Нәфис абый белән бәйләгән мәхәббәт тарихына да килеп тукталдык менә...

– 14 яшемдә төш күрәм (ул вакытта без гаиләбез белән Ләке дигән керәшен авылында яши идек). Керәшен кызлары белән җиләктән кайтып киләбез, имеш. Бөтен кешенең җиләге чиләк төбендә генә – минеке мөлдерәп тора.

Шуннан арыш басуы уртасыннан солдат килеп чыкты. Кызлар чырыйлап кайсы кая качышып бетте. Ә мин исә кача алмыйм – җиләкләрем түгеләчәк. Шул арада солдат мине бил турысыннан эләктереп алды да арыш басуына алып кереп китте...

...1971 елның 27 декабре – мин Күктүбәдән өченче китабымны әзерләп алып кайткан, таныла башлаган шагыйрә. Кәшер мәктәбендә авырган килеш, башыма кара яулык бәйләп, дәфтәр тикшереп утырам. Ишектән солдат килеп керә, шинеле идән себерә, погонында йолдызын да шәйлим, шундук таныйм – минем төшемдәге солдат! Ул миннән 9А классы кайда дип сорый. Аннан урамда укучы сеңлесе белән күрәм. Шуннан мәхәббәт тарихы башлана да. Хәер, башлана дип – мин бит аны гомерем буе яраттым, гомерем буе көттем. Ул вакытта әниләр белән Әлмәттә тора, Кәшердә укыта идем. Нәфис кул сорарга килгәч хәтерлим әле, әни: «Өйләнмә син аңа, юньле түгел ул, үзсүзлелеге генә ни тора», – дигән иде. 35 яшемдә кияүгә чыктым.

«Сеңлем син үлгәнгәчә»

– Хәсән Туфан белән булган мөнәсәбәтләрегезне без Роза Туфитулова язган китаптан укып белдек...

– Ул китап басылып чыккач, мин әллә нишләп киттем. Анда бик күп фактларны укучы башка төрле яссылыкка күчереп аңлады. Менә мин сиңа турысын әйтәм, бала, Хәсән Туфан минем терсәгемә дә кагылган кеше түгел! Аны мәҗнүн, һәрбер кызга гашыйк булып йөргән кеше итеп күрсәтергә кирәкми – ул андый түгел иде. Миңа да шигырендә: «Сеңлем син үлгәнгәчә», – дип язып калдырды. Безнең буынны әдәбиятка Туфаннар дәшеп китерде. Әмма алар безгә хатын-кызлар итеп түгел, күктәге алиһәләргә караган төсле карады. Тән белән ярату түгел иде ул, күңел белән ярату иде. Мин бүген дә Туфанның 76 хатын кадерләп саклыйм.

– Ул сезне яратмадымыни?

– Яраткандыр. Без аның белән беренче тапкыр 1957 елда – яшь язучылар съездында таныштык. Мин яттан аның шигырьләрен сөйләп күрсәткәч, ул «ба-а» дигән иде. Иҗади аралашу шуннан башланды. Мин аның кызы Гөлгенәдән бер атнага кечерәк булгач, ул миңа «Тәнәкә», ягъни төпчек кыз ди иде. Әле дә хәтерлим – Маяковский урамы 23 нче йортка Гөлгенә янына килдем. Ул өйдә юк, Хәсән Туфан нидер язып утыра. Шунда ул мине мандолинада «Умырзая» һәм «Кошлар кебек» җырларын уйнарга өйрәтте. Аннан берчак аларның кухнясында башыма зәңгәр яулык, алъяпкыч итеп Туфанның сары төстәге күлмәген кайтарып бәйләп, чәй өстәле хәстәрләп йөргән идем. Аны Туфан шигыренә дә кертте. Тагын бер хатирә мин кияүгә чыгып, Әлмәттән Казанга килгән вакыт белән бәйле. Без Роза Туфитулова белән икебез дә көмәнле, Бауман урамы буйлап барабыз. Каршыга ике ир-ат килә. Хәсән Туфан белән Шәйхи Маннур булып чыкты бу. Шунда без ресторанга кереп утырдык. Хәсән абый безгә шәраб алмакчы була. Менә аның хатын-кызга булган карашы – ул безнең хәтта авырлы икәнебезне дә чамаламый! Мин шул очрашуда аннан: «Хәсән абый, Сез һаман ялгызмыни?» – дип сорадым. Ә ул: «Луизага да, Тәнәкәгә дә хыянәт итәсем килми», – дип җаваплады. Әмма кабатлап әйтәм, мәхәббәте булса да, ул хисләр җирдән күпкә югары иде. Минем өчен иң аянычы исә Туфанның нәселе калмавы – Гөлгенә Зифа Басыйрованың улы Тимурга кияүгә чыккан иде, язмышы фаҗигале төстә тәмамланды...

– Ә сез аны яраттыгызмы?

– Әллә инде... Минем җавап – китапларда.

– Нәфис абый Хәсән Туфаннан көнләдеме?

– Кесәсендә ике пуля йөртте.

Мин – әшәке


– 1958 елдан бирле языла башлаган көндәлекләр – барысы да шигырь белән. Тормыш Сезгә илһамланып яшәр өчен бөтен мөмкинлекләрен дә тудыра килгән бугай?


– Иҗат итәргә гел мөмкинлек тудырып килделәр дип әйтә алмыйм. Шигырь үзе саркып чыкты. Дәфтәр тикшерәсе, тегәсе, бала үстерәсе, көненә өчәр тапкыр ашарга пешерәсе бар – мин бит татар хатыны! Улыбыз Марска 9 яшь иде, ул ялгыш егылды да бөере шартлады. Мин аның белән ярты елдан артык хастаханәдә яттым. Андагы күргәннәр – әтисенең дә чәче шунда агарды. Ничә тапкыр кан гына салдырдык, ә минем йөрәккә сауган канны әйтеп тә тормыйм. Улым исәнлеге өчен койган күз яшьләрем... Шөкер, бүгенгесе көне матур аның – хатыны Зөлфия белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Инде олы улларын Маратны өйләндерергә дә өлгерделәр. Ике кызы бар, Камиләгә – 13, Гайшәгә – 4 яшь. Марсның үзенә 41 генә яшь булса да, гаилә стажына инде ике дистә ел булды. Хәзер менә Нәдердә нарат бүрәнәдән йорт җиткереп ята.

– Еллар, саннарга киткәч, сорыйм әле: Нәфис абый белән яшь аермагыз 11 елны тәшкил итә, үзен сиздермиме
?

– Мин инсульттан соң – 70 яшьтә генә картайдым. Аны да картайттым! Мин бит аның үземнән кече икәнен язылышырга баргач кына белдем! Нәфис бик булган кеше иде – хәрби дәрәҗәсе бар, генерал булу мөмкинлеге булса да, туган авылына кайтып төпләнгән төпле ир-ат ул минем бабай! Мин үзем тумыштан ата ямьсез, кирәктә генә матур була беләм. Бабайга да шулай дип көләм, ямьсезлек буенча конкурс уздырсалар, мин әле икенче урынга гына чыгачакмын, ә ир-атлар арасында беренчелек сиңа булыр иде, дим. Шаяртам, эш матурлыкта түгел, ул бик әйбәт кеше. Мин – әшәке. Бабайга, миңа түзеп яшәгәне өчен генә дә, исән вакытында алтыннан һәйкәл салырлык.

– Башаяк иҗатта булган кеше ялгызлыкка омтыла. Сезне гаилә йөге чабудан тартып, ялгызлыкка өндәмәдеме?

– Төрле чаклар булгандыр. Кайвакытта әллә кайларга китеп югаласы килә, әмма соңыннан кире кайтыр өчен, дип язып та куйганмын мин. Бабайны каядыр озатканда да мин, исән генә йөри күр дә, үземә генә була күр, дип озата калам. Ул булмаса, мин кем булыр идем соң? Нәфиссез мин инде әллә кайчан бу якты дөньядан киткән булыр идем.

– Иҗатта үкенечләр калмаганмы, Клара апа? Кире кайту мөмкинлеге булса, Клара Булатова исеме Әлмәттән битәр Казан белән бәйле булмас идеме икән?

– Юктыр. Иҗатым канәгатьләнерлек. Әлбәттә, Казанда торган булсам, минем китаплар саны күпкә артык булыр иде. Әмма Равил Фәйзуллин әйтмешли, Әлмәт ягы – минем микродөньям инде ул. Монда калганыма да, язмышым шундый булганга да мин рәхмәтле.

Юлны мин куям

Кайтыр юлга кузгалып, Нәфис абый Нәдердән Әлмәткә илткәндә дә Клара апа турында сөйләп туймый: «Аның эшләгән эше бихисап инде, ул бит Әлмәт муниципаль институтында ун еллап татар теле укытты, доцент дәрәҗәсен алды. «Луч» телеканалында ун еллап үз тапшыруын алып барды. Болар бөтенесе дә параллель рәвештә алып барылган хезмәтләр, ирешкән үрләр бит!»

– Шундый яратып сөйлисез, Нәфис абый, әйтерсез лә шагыйрә белән яшәүләр гел дә җиңел булган?

– Җиңел түгел инде! Клара бит ул көйсез кеше, әйтәсе сүзен турыдан ярып әйтә. Мин күбрәк юл куйдым, аның иҗаты үсештә булсын өчен бөтен мәшәкатьне үз өстемә алырга, аны вак-төякләр белән борчымаска тырыштым. Элек тә, бүген дә, вакытымның 90 проценты Кларага багышланган.

...Яратып киттем мин Әлмәт ягын. Әле юллар бер генә тапкыр алып килми калмас, дип киттем. Күчтәнәчкә дип Клара апаның китапларын, «төсем итеп сакла» дип бүләк итеп биргән зур шәльяулыгын да үзем белән алдым. Әле тагын бу юллар очрашулар, дуслык алып килсен, дип теләдем...
 


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА

в„– |

Аллаһы йорты янәдән ачылды

$
0
0
13.04.2013 Дин
Иске Мочалиның Яңа авылындагы Әүлияләр мәчетенә нигез 1999 елда Ваиз Сабитов тырышлыгы һәм инициативасы белән салына. Әлеге изге эштә аңа беренче һәм төп ярдәмне шәех Равил Гайнетдин, академик Рәшит Баязитов һәм туганы Ринат Мамусов күрсәтәләр. Ваиз әфәнде аларга бүгенгәчә чиксез рәхмәтле.

- Бу мәчет безнең авылда икенче, - дип сүз башлады Ваиз Сабитов. – Авылда халыкның дингә сусаганын күреп әлеге Әүлияләр мәчетен төзергә ният белән чыктым һәм каршы килүчеләр булмады, киресенчә, хупладылар гына, - ди ул.

Дөреслек хакында әйтергә кирәк, берничә ел эшләгәннән соң мәчет имамсыз кала һәм ябылырга мәҗбүр була. Аның ишекләре бары тик Корбан, Ураза гаетләрендә генә ачыла. Ниһаять, бер Аллаһының кодрәте белән агымдагы ел башында мәхәлләнең имамы итеп 19 яшьлек Булат хәзрәт Сабитов билгеләнә һәм мәчеттә кабат азан әйтелеп җомга намазлары укыла башлый. Азанчы вазифаларын күптән түгел генә армиядән кайткан Марат Рахматуллин башкара.

Иркенлек, чисталык хөкем сөрә бу Аллаһы йортында. Намаз укырга да, дини укулар оештырырга да урын җитә биредә. Үткән җомгада ике дистәдән артык халык җыелган иде, аларның сафларын яшьләр тулыландыра, монысы аеруча сөендерә.

«Һәр җомга көннәрне мәчеттә олы бәйрәм рухы сизелә. Хәзрәтебез бик ягымлы. Яшь булуына карамастан, Булат хәзрәт җомга вәгазьләрен аңлаешлы, тәрбияви, тормыш белән бәйләнешле дәлилләр китереп сөйли. Шуңа күрә атна саен җомга көнне вәгазь тыңлаучылар саны арта бара. Без бик тә шат, чөнки яшь хәзрәтләр белән авылыбызның киләчәге өметле.

Хәзер инде мәчетебездә җомга намазлары, укулар, дин әһелләре белән очрашулар алып барылыр, җәй айларында балалар өчен лагерьлар да оештырылыр дип өметләнәбез. Аллаһы ризалыгын өмет итеп динне күтәрү нияте белән мәчет салдырган Ваиз Сабитовка, бүген шунда игелекле хезмәт күрсәткән яшь мочалилыларга рәхмәтлебез», - ди Әлфия ханым Ибатуллина.

- Мәчет – без, мөселманнарның, Аллаһыбызга гыйбадәт кыла торган изге урыны. Мәчет халык өчен салына, - ди Булат хәзрәт, – әмма безнең хак динебез мәчеттә генә түгел, гадәти көнкүрештә дә, мәдәнияттә, икътисадта, юлда, урамда да чагылыш табарга тиеш, - ди яшь хәзрәт.

Бүген аларның төп бурычы – мәчетне буш тотмау, милли, дини йөзебезне булдыру һәм киләчәк буынны ялгыш юлдан саклап, хак динебез юлына бастыру.



Автор фотосы.
 


Р.ХАМЗИНА

в„– |

Ә сез санитар икеайлыкта катнашырга җыенасызмы?

$
0
0
13.04.2013 Җәмгыять
Киләсе дүшәмбе Татарстанда санитар-экологик икеайлык башланып китәчәк. Гадәттә, 1 апрельдән 1 июньгә кадәр дәвам итә торган чараларны һава шартлары аркасында ике атнага кичектереп торырга булдылар.

Респуб­ликада шимбә өмәсе 20 апрельдә узачак. Казанда Универсиада янындагы урыннарга аерым игътибар биреләчәк, моннан тыш ике ай эчендә Татарстанны кар астыннан чыккан чүп-чардан арындырып, законсыз чүплекләрне фаш итеп өлгерергә кирәк. Ә сез санитар икеайлыкта катнашырга җыенасызмы?

Альберт ШУБИН, Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы­ның әйләнә-тирәне саклау идарәсе башлыгы:

– Билгеле, әлеге чарада һәркем катнашырга тиеш. Мин дә катнашачакмын. Чүп­лекләр күбәя, дип аларны санау белән шөгыльләнсәк, алар арта кебек тоелачак. Ә менә бергәләшеп урамга чыгып, шәһәрне тәр­типкә ки­терсәк, вәзгыять үзгәрәчәк. Бу эштә безгә “Халык контроле” дә ярдәм итә. Чүплекләрне халык үзе үк табып бирә, ә урыны билгеле булган чүп бе­лән көрәшү, аны юк итү күпкә җиңелрәк.

Ләйсән БӘДРЕТДИНОВА, Әлмәт балалар бакчасы тәрбиячесе:

– Балалар бакчасы терри­ториясенең чиста булуы аеруча мөһим. Шуңа без әлеге эшләргә кар эри башлагач ук керештек инде. Җир тизрәк кипсен, уен мәйданчыклары кардан тизрәк ачылсын, дип март ахырында карны көрәп ташладык. Хәзер көрәк-тыр­ма тотып, җирне “уятырга” исәп. Әлеге эшләрне үзебез генә ерып чыгарга шактый вакыт кирәк, өстәвенә тәр­биячеләребезнең кайберәү­ләре пенсия яшенә җиткән. Ата-аналарга рәхмәт – булышырга атлыгып торалар. Уйнарга чыккач, балалар да кар атышкан була. Аларны яшь­тән үк чисталыкка, эшкә өйрә­тү ягыннан да файдалы бу.

Светлана ЗОНОВА, “Помоги другому” иҗтимагый оешма координаторы:

– Безнең оешма икеайлык кысаларында шәһәр паркы, күлләре тирәсендә өмәләр оештырачак. Моннан тыш мәктәпләрдә әлеге темага “түгәрәк өстәл”ләр, сыйныф сәгатьләре үткәрергә ниятлибез. Чисталыкка мәхәббәтне бер чара барышында гына тәрбияләп булмый, аны балага кечкенәдән сеңдерергә кирәк. Гади, ләкин дөрес сүз­ләр: җыештырган җирдә тү­гел, чүп ыргытмаган җирдә чиста. Шәһәр халкы әнә шул гади сүзләрнең асылына тө­шенсен иде. Ел дәвамында оешма тарафыннан макулатура җыю акцияләре уздырыла – табигатькә сакчыл караш тәрбияләү өчен бу да мөһим. Өмә уздыру өчен без Татарстан җитәкчелегенең махсус чаралар, айлыклар игълан ит­кәнен көтеп ятмыйбыз. Һава торышы яхшы торганда, та­бигатькә чыгып керү, шул ук вакытта файдалы эш белән дә шөгыльләнү күңел күтәрен­келеге бирә.

Таңсылу СОЛТАНГАЛИЕВА, Казан идарәче компаниясе белгече:

– Безнең оешма быел “Язгы сыерчык оялары” акциясен игълан итәргә булды. Аның кысаларында башкала­ның Яңа Савин районында 300гә якын сыерчык оясы урнаштырырга ниятлибез. Бу да – экологик икеайлыкның бер өлеше. Чөнки шәһәрдә сәнә­гать зур үсеш алганда, кошлар мегаполислардан китәргә мәҗбүр. Эре шәһәр урамнарында карга белән чыпчыкны гына очратырга мөмкин. Без исә әлеге акция ярдәмендә халыкта экологик җаваплы­лыкны арттырырга телибез. Экология – ул бит әле урамда җыештыру гына түгел, тирә-юньне саклау да.

Алексей КОНДРАТЬЕВ, Универсиада волонтеры:

– Төп эшебез Универсиадага әзерлек булса да, без экологик икеайлыктан читтә калмыйбыз. Мәсәлән, 20 апрель көнне Экология министрлыгы, Татарстан Фәннәр акаде­миясенең экология һәм җир асты байлыкларын куллану проблемалары институты белгечләре белән берлектә, Казанның “Эрмитаж” бакчасын җыештырачак­быз. Шә­һәр­не, гомумән, республиканы бер­гәләп кенә тәртипкә китереп була, дип уйлыйм. 




в„–60 | 13.04.2013

Татар теленең электрон сүзлеге ясала. Ул нинди булыр?

$
0
0
14.04.2013 Интернет
Татарстанда "Татар теленең электрон сүзлеге" эшләнәчәк дип белдерелде. Хөкүмәт вәкиле: "Ике телдәге электрон порталны булдыру үзе үк сүзлекнең нигезен тәшкил итәрдәй зур эш булды", дип белдерде. Тел галиме исә сүзлекнең камил булуына шик белдерә. Аның фикеренчә, әлеге электрон сүзлек моңа кадәр чыккан бөтен сүзлекләрне дә үзенә тупларга тиеш. Мәгълүматлаштыру министрлыгы "сүзлекнең бай булуы институттан торачак" дип белдерә.

Татарстан мәгълүмат чараларында "Татар теленең электрон сүзлеге" эшләп китәчәк дигән хәбәрләр булды. Бу эш өчен җаваплылыкның өч оешмага: Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтына; Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының мәгълүмати җәмгыять булдыру бүлегенә; юстиция министрлыгына тапшырылганлыгы белдерелде.

Институт сүзлектәге тәрҗемәләрнең дөреслеге өчен җаваплылыкта булса, бүлеккә, техник оператор буларак, аны эшләтеп җибәрү һәм карап тору йөкләнгән. Ә юстиция министрлыгы топонимика өлкәсендә ялгышлар җибәрмәүне үз өстенә алачак.

Азатлык радиосы бу сүзлек кайда урнашчак, кайчан эшләп китәчәк, ул нинди булачак, һәркем дә куллана алачакмы дигән сорауларга җавап эзләде.

Әлеге электрон сүзлек 2007 елдан “Электрон Татарстан” програмы нигезендә башкарылган эшләрнең чираттагы баскычы булып тора, дип белдерде Азатлыкка министрлар кабинетының Татарстан халыклары телләрен үстерү бүлеге җитәкчесе Фирая Шәйхиева. Аның сүзләренчә, башта барлык порталларны да татарчалаштыру эшләнгән булса, хәзер әлеге сүзлекне булдырып аны хөкүмәт порталына урнаштыру вакыты килеп җиткән.

"Дәүләт шурасы порталы ике телдә эшли башлады. Президент аппараты порталы аннан да алдарак ике телдә эшләп китте. 2007 елдан, эш башланганнан бирле, хәзер барлык министрлыкларның сәхифәләре дә ике телдә алып барыла. Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тарафыннан барлык муниципаль берәмлекләрнең сайтлары һәм барлык дәүләт порталлары да ике телдә булсын өчен тәкъдимнәр кертелгән иде. Бу тәкъдим министрлык тарафыннан калган барлык министрлыкларга, дәүләт оешмаларына, муниципаль берәмлекләргә җибәрелде.

Бүген сайтларны ачып карасак, аларны татарчалаштыру процессы ул үзенә күрә бер сүзлек төзү, үзенә бер тәрҗемә процессы да булды. Сайтын татарча булдырам дигән муниципаль берәмлек, яки министрлык, яки ведомство хәзер сүзлекләрдән сүзләр эзләп утырмый, татарчалаштырган материалларны алып үзендә үк куллана ала.

Татарча онлайн сүзлекләр төзүнең беренче баскычы узды инде дип әйтер идем мин. Хәзер инде без, Һәрбер хезмәткәр, һәрбер кеше ачып карап файдалана, куллана алсын өчен, хөкүмәт проталында электрон ресурс буларак, татарча мөмкин кадәр күбрәк сүзлекләр булдырырга тиеш.

Бу максат "Электрон Татарстан" програмы кысасында да куелган. Шуңа күрә хәзер яңа карар кабул ителде. Ул  – татар телен рәсми рәвештә интернет теле итүдә дә бер чара булып тора. Ул – муниципаль берәмлекләрнең сайтларын татарчалаштыруда тагын бер адым. Мәгълүматлаштыру министрлыгы аның техник операторы итеп юкка гына билгеләнмәде.

Топонимика өлкәсендә юстиция министрлыгы оператор булып тора, чөнки топонимика системасын алып бару аларның вазифаларына керә. Ә тел ягына килгәндә, аның операторы Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты. Сүзлекләр эшләнгән инде һәм бүген аларны шушы системага кертеп урнаштыру турында сүз бара", диде Шәйхиева. 

Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты үзләре 2007 елда "Мәгариф" нәшриятендә бастырып чыгарган ике томлык "Русча-татарча сүзлек"нең электрон вариантын мәгълүматлаштыру министрлыгына тапшырган. Бу сүзлеккә 56 мең чамасы сүз, җиде мең ярым фразеологик берәмлек кергән. Институт җитәкчесе Ким Миңнуллин сүзләренчә, ул бүгенге көндә иң тулы "Русча-татарча сүзлек" булып тора.

"Электрон сүзлекнең нидән гыйбарәт булачагы, аның эченә нинди сүзлекләр керүе һәм аларның нинди принциплар белән төзелүе зур мәсьәлә булып тора. Соңгы 20 ел вакытны гына алып карасак та, сүзлекләр бик күп чыкты. Бу электрон сүзлекне төзү өчен, безнең аңлавыбызча, аз дигәндә шушы 20 ел эчендә хөкүмәт акчасына чыккан барлык сүзлекләрнең дә бүгенгә кадәр сакланган электрон вариантларын тупларга һәм бергә җыярга кирәк. Монда безнең институтта булган сүзлекне генә куясы түгел, Татарстан китап нәшриятында, элекке "Мәгариф" нәшриятында чыккан һәм Татарстанның "Телләр кануны" нигезендә бирелгән акчага чыгарылган барлык сүзлекләрне дә җыю кирәк. Аларны махсус програмга салып зур электрон сүзлекне эшләп булыр иде", диде Миңнуллин.

Аның сүзләренчә, бу тәкъдимне алар мәгълүматлаштыру министрлыгына җибәргән хатларына да язганнар. Миңнуллин бу мәсьәләне төбенә кадәр аңларлар микән дип борчылу белдерә.

Бүген интернетта татарча сүзлекләр дә булган сайтлар хәйран дип әйтергә була. Берәр татар оешмасы, йә булмаса иҗтимагый оешма да үзенең сәхифәсендә зур булмаса да сүзлек тәкъдим итә. Бу уңай күренеш булса да, галимнәр фикеренчә, һәр сүзлеккә, бигрәк тә Татарстан хөкүмәте дәрәҗәсендә эшләнә торганына җитди һәм фәнни караш булырга тиеш.

"Кемнәрдер безнең институттагымы, йә булмаса университеттамы чыккан сүзлекләрне күчереп ала да шуның нигезендә тагын яңа сүзлекләр эшли башлыйлар. Коммерция юнәлешендәге оешмалар алар мәсьәләнең эченә кереп тормый гына, акча эшләү юлы белән яши. Интернеттагы төрле сайтларда сүзлекләр күрәбез. Алар сүзлекләрне чын мәгънәсендә сүзлек итеп яшәтү, үстерү, камилләштерү юнәлешендә эшләмиләр. Сүзлекнең эченә керсәң ул гади генә әйбер түгел. Тел закончалыкларына туры килү-килмәү дигән әйбер дә бар.

Хөкүмәтнең электрон сүзлек эшләргә кирәк дип карар кабул итүе белән һичшиксез килешәм. Бу - дәүләт, тел, милли сәясәтнең бер юнәлеше. Бу эшне коммерция оешмларына бирергә ярамый. Бөтен булган әйберне бер кулга җыю зарур. Аларны тиешле програмнар аша эшкәртеп, теләсә кем файдаланырлык дәрәҗәгә җиткереп кенә халыкка чыгарырга кирәк. Аның хуҗасы, аның координаторы һәм бу эшне аңлап эшләүчесе дәүләт оешмасы белән тыгыз элемтәдә булырга тиеш", ди Миңнуллин.

Аның сүзләренчә, хөкүмәт бу электрон сүзлекне булдыруны артык чыгымнар тотмый гына башкарып чыгарга җыена.

"Сүзлекләр барсы да җыела калса, аларны махсус програм белән тәртипкә салу кирәк. Бу сүзлекләрне махсус програмга күчергәндә тел белгечләре яңадан карап чыкмаса җитди хаталар китәргә мөмкин. Бу сүзлекнең тиешле дәрәҗәдә эшләү-эшләмәү ягын тел белгечләре компьютер белгечләре белән бергә карарга тиеш. Әгәр без бу әйберне яхшы итеп эшлибез дибез икән, монда күпмедер чыгымнар да булырга тиеш. Ни кызганыч, филологларга, тел белгечләренә акчаны кызгану бар. Мәсьәләнең бу ягын да онытмаслар дип уйлыйм", ди Миңнуллин.

Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының мәгълүмати җәмгыять булдыру бүлеге җитәкчесе Азат Могыйнов сүзләренчә, сүзлекнең камил һәм бай булуы нәкъ тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан торачак.

"Техник яктан без сүзлекне тулыландыра алабыз. Әгәр безгә электрон сүзлеккә әверелдерү өчен башка сүзлекләрне дә бирәләр икән, без аны техник яктан башкарып чыгачакбыз. Татарстан хакимияте бу эшне үз өстенә алгач, сүзлек бер тапкыр гына ясалып, аннан онытылмаячак", ди Могыйнов.

Аның сүзләренчә, 2013 елның 1 апреленнән сүзлекне техник яктан тормышка ашыру башланган. Әлегә сүзлек ябык. Ул әзер булгач та tatarstan.ru доменында республиканың рәсми порталы эченә керәчәк. Адресы халыкка аерым тәкъдим ителәчәк. "Эшләп китү вакытына килгәндә, барсы да институттан тора. Алар сүзлекнең электрон вариантын безгә бирде. Без аны техник яткан сүзлеккә кертәбез. Алар һәр сүзне тикшереп, "әйе, бу сүз дөрес тәрҗемә ителгән" дип карап чыгарга тиеш", ди Могыйнов.

Татарстанда яшәүчеләрнең мөрәҗәгатьләре бу сүзлекне ясарга этәргеч биргән. Хат язучылар Русия паспортының татарча битенә, ЗАГС документларына һәм башка калган документларга кешеләрнең исемнәрен дөрес язмыйлар дип шикаять иткән. Исем-фамилияләр саф татарча дөрес язылсын өчен дип тотынганган идек, ул татар теленең бүгенге көнгә булган бөтен сүз байлыгын да туплаган зур бер электрон чыганакка әйләнергә тора, ди Могыйнов.


Наил АЛАН

в„–--- | 12.04.2013

Татарстанның кайбер авылларын су баса (ВИДЕО)

$
0
0
14.04.2013 Экология
Видеода Апас районы Шыгай авылы. 4 апрель көнне төшерелгән. Ә сезнең якларда хәлләр ничек? Ташудан фото-видеоларыгыз булса, безгә җибәрегез.

 

 

 

 

 

 

 

 Чыганак vk.com

P.S. Быел яз соңрак килде дисәләр дә, узган елны да су басу турындагы хәбәрләр апрельнең икенче яртысында гына килә башлаган иде. Менә шуларның кайберләре, фото һәм видеолар:

«Әстәгыфируллаһый!» яки Татар Тау Иледә язгы ташу (ВИДЕО)

Нурулла Гарифне су баса язган! (ФОТО)

Мишә ташый (ФОТО)

Лениногроскида су баскан йортлар игътибарсыз кала (ВИДЕО)


---

в„–--- | 14.04.2013

«Йөрсә йөрсен, әмма башка хатынга бирмим»

$
0
0
15.04.2013 Ир белән хатын
– Мин бүген сиңа ике баламны кочаклап, уңган-булган иремнең иңбашына авыша төшеп, кәттә генә елмайган бәхетле хатын-кыз фотосы бирергә тиеш идем юкса, – ди чәче-башы да, йөзе дә күптән карау-тәрбия күрмәгән Лилия, уфылдап. – Ә, күрәсең, икенче төрле килеп чыкты. Мин бүген иренә дә, ике баласына да кирәк­мәгән, нервылары таушалган бер бәхетсез хатын.

Их, терсәкне тешләп булса – чәйнәп үк бетерер идем. Минем кебек тиле хатыннар да бардыр барын, әмма әйтер сүзем әле юләрлекләр эш­ләргә өлгермәгәннәр колагына...

Мин Лилиянең язмыш йомгагын тыңлап бетереп кайтып киткәндә, иңсәлә­ремә тау кадәр таш бастырганнар идемени – машинага чыгып утыргач та, уйлар йомгагының очын таба алмый интектем...

– Матур яшәп киттек без Артур белән, – дип башлады Лилия сүзне. – Хатын булу бәхетен чын-чынлап татыдым. Эреле-ваклы сүзгә килешүләр булса да, мин аны өстемнән йөри дип уйлап та карамадым. Ә ул йөргән! Кызларга 4-6 яшьләр иде, кесәсеннән саклану чарасы табып алгач, авып китәмме дип торам. Әй гарьләндем дә соң инде! Мин генә җитмим икән бит моңа – аңа тагын, тагын да кирәк. Өйгә кайткач, утырып сөйләштек. Сөйләде инде шунда бер ботка, минеке түгел, янәсе... Ә мин шул көннән тентепме тентим моны. Бер сүз белән әйткәндә, бер итәкне дә калдырмаганын аңладым инде моның. «Гулящий» булып чыкты минем җанкисәгем. Еладым, бетерендем, картайдым да, куып чыгардым моны. Имеш, бер-ике көн­нән аңлар, гаиләсез кыен булыр, гафу үтенер, кайтырга теләр. Теләр-теләмәс бер килүендә җөмләләр тезеп маташты ул маташуын – ике бала бар, фәлән-фәсмәтән, имеш. Мин юләр горур булдым, себерелгән нәрсәләрең янына китеп олак, янәсе, потың бер тиен. Китте бу. Мин ике бала белән утырып калдым. Бераз акча бирештерә шунда, балалар белән театр-циркка да йөри, язгы-кышкы киемнәрен дә алып бирә. Мин аның тормышыннан киттем дип, канауга чыгып ятып, шешә кочаклап эчкечегә әйләнмәде – эше гөрләп барды, хатыннары алышынып торды. Бездән китеп, җиде ел үткәч, өйләнде, хатыны үзеннән унбиш яшькә кече, чибәр.

Балалар исә башта әти­ләренә карата битараф иде. Мине жәлләп, аннан ерагаеп та алган вакытлары булды. Үсә-үсә алар өчен дә кадерем бетте. Берсендә олы кызым: «Туйдырдың инде туктаусыз шыңшуың белән, бөтен дөнья кабахәт, син генә әйбәт тә син генә бул­ган. Әтинең сине башкага алыштыруы да гаҗәп тү­гел», – димәсенме. Имәнеп киттем! Мин шулар дип яшәдем, ирләр белән чуалмадым, көнне-төнгә ялгап, җитеш тормыш булдырыйм дип чаптым! Ә аларга аена бер күренеп, акча тоттырып китүче әтиләре күпкә кадерле икән. Минем яңак буйлап тәгәрәгән күз яшьләремне күргәч исә: «Гомер буена борын мышкылдаттың, ирләрнең гүләйт итүләренә бөтен кеше түзә, син генә түзә алмадың инде», – дип «үтереп» ташлады.

Миңа бүген беркем дә кырыкны бирми – илле биш яшьлек булып күренәм. Рәхәт күрмәдем, рәхмәт ишетәсем юк. Балаларымның сүзлә­реннән дә нәтиҗә чыгарып әйтә алам – үзеңне корбан итәргә ярамый. Типтереп, тоташ ялганлап яшәгән кешеләрнең тормышы минекенә караганда мең яхшы.

Хатын-кызларга әйтер сүзем дә шул – ирең типтереп гүләйт итсә дә, гаилә җимермәгез! Шуның белән ирне генә түгел, яшьлегең-сәламәтлегеңне дә, балаларыңның хөрмәтен дә югалтачаксыз. Балалар эгоист – аларга кайда рәхәтрәк, мулрак, шунда яхшы. Синең интегә-интегә, төн йокыларыңны калдырып, алар хакын хаклап яшәүләрең өчен рәхмәт әйтмәячәкләр.
– Кирегә юл булса, ниш­ләр идең соң? – дим мин Лилиягә.

Тапкан әйберләремне «күрмәгән», йөргәненә игътибар да итмәгән акыллы хатын булыр идем. Алай буламы, дип аптыраучылар булса, өстәп әйтәм – була. Ирне ятларга бирмәгез. Ник ул егет булып йөрергә тиеш тә, син берүзең бала үстереп, шулар проблемасы белән картаерга тиеш? Үз балаларын үзе үстерсен. Хатын-кызга исә параллель рәвештә үз тормышын, үз мәхәббәт тарихын булдырырга кирәк. Дөньясы шундый аның. Берүзең генә судан ак, сөт­тән пакь булып утырудан файда юк... 


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА

в„– |

Алиягә ярдәм кирәк

$
0
0
15.04.2013 Җәмгыять
Алия йөклелекнең 30нчы атнасында дөньяга килде. Тулгак башлану белән ашыгыч ярдәм машинасы чакырттык, тик алар тиз генә без яши торган урамны, безнең йортны эзләп таба алмаганнардыр инде (без Казанның халык арасында Караваево поселогы дип йөртелә торган шәхси йортлар секторында торабыз), шалтыраткач та шактый күп вакыт узды. Алар килеп җиткәнче, бала инде туа башлаган иде...

Бала тудыру йортына килеп җиткәч тә, идәннәр юып йөрүче бер апа, минем, инде туып килүче баланы, идәнгә килеп төшмәсен дип кысып торумны күреп: "Таба бит инде бу!" дип кычкырып җибәргәнче миңа артык игътибар итмәделәр әле... Нәтиҗәдә, баланың башы кысылган, хәрәкәтләнү өчен җавап бирә торган нерв җепселләренә зыян килгән иде...

Алиягә бер яшь тулганда, аңа ДЦП (детский церебральный паралич), катлаулы дәрәҗәдәге спастик диплегия һәм күз нервларының атрофиясе дигән куркыныч диагнозлар куйдылар. Баламның тома сукыр да булачагын белгәч, минем яшисем килми башлаган иде инде... Аллаһы Тәгаләгә, һичьюгы, кызым уенчыкларга карап уйнап утыра торган булсын иде дип ялвара идем. Ходай төннәр буе елый-елый теләгән теләкләремне ишетте бугай, чираттагы тикшеренү вакытында бала сукыр дигән диагноз исбатланмады - Алиям күрә.

Алиягә 3 яшь тулганчы без 3 ай саен 8нче балалар шифаханәсенә ятып дәвәланырга тиеш идек, тик бу дәвалануларның артык файдасы да булмады диярлек, Алия бик еш авырый иде, шуңа күрә күп вакыт дәвалауны туктатып торырга мәҗбүр идек. Аннан соң Казанның тагын бик күп махсус үзәкләрендә реабилитация уздык, бик күп массаж курслары алдык, хәтта Тула шәһәрендә, профессор Ульзибит ысулы белән операцияләр дә ясадылар. Гомуми наркоз астында, аякларына ясалган 17 микрооперация кичерде Алия! Андый тән газапларын балалар түгел олы кешеләр дә бик авыр кичерәләр. Алиябез, түзде, тырышты, операциядән соң үтә торган катлаулы реабилитация чорын да олыларча түземлелек белән кичерде. Алиянең бөтен гомере тоташ көрәшүдән тора. Ул, башка балалар өчен гадәти үсеш процессында, җиңел генә үтелә торган һәрбер этап, һәрбер яңа мөмкинлек өчен, гәүдәсен богаулаган аяусыз авыру белән тиңдәшсез көрәш алып бара. Көрәшә, тырыша торгач, әкренләп, Алиянең хәле яхшыра башлады, хәзерге көндә ул туры итеп утыра ала, үзе кашык тотып ашый, рәсемнәр ясый, хәтта тотынып басып тора ала! Тик үзе генә йөрми, һәм әлбәттә инде кеше ярдәменнән башка кайбер иң гади ихтыяҗларын да үти алмый...

Алия бик аңлы, акыллы, тырыш бала. 8 яшендә ул беренче сыйныфка укырга керде, аның янына яраткан укытучысы килеп йөри. Алия укырга бик ярата, ләкин аның, барлык башка балалар кебек үк, чын мәктәпкә барып, үз яшьтәшләре белән бергәләп парта артында утырып укыйсы килә... Ходай ярдәме белән аның бу теләге чынга ашар дип өметләнәбез.

Электән үк табиблар Алиябезне өметле балалар рәтенә кертәләр иде, ул әкренләп кенә, вак-вак адымнар белән булса да алга, терелүгә таба бара. ДЦП - тулысынча дәваланып бетә торган авыру түгел, тик кызыбызны йөри ала торган итеп, үз-үзен карый ала торган итеп була! Алия турында мәгълүматны Кытайдагы махсус клиникаларга җибәреп карадык, һәм алардан конкрет хәбәрләр алгач, күңелләр тагын да үсеп, кызымның кайчан да булса үз аякларында ҮЗЕ йөри алачагына өметем тагын да ныгыды. Мин интернет буенча , безнең Алия кебек, гадәти булмаган балаларның әниләре белән бик күп аралашам. Алар арасында Кытайның төрле шәһәрләрендә дәваланып кайтучылар да бар, һәм дәвалануның файдасын күрүчеләр бихисап! Алиягә хәзер 10 яшь. Яшь барган саен андый диагноз дәвалауга авыррак бирелә. Бөтен мөмкин булганны эшләп карыйсы иде... Без бөтен кыюлыгыбызны җыеп, Кытайга Харбин шәһәрендәге, ДЦП диагнозлы балалар өчен махсус клиникага, 3 айлык реабилитациягә барырга карар кылдык. Бер реабилитация курсын үтү өчен 476617 сум акча кирәк (Бу суммага Кытайда яшәү һәм дәвалану бәясе генә кергән).

Дуслар ярдәме белән 14 май көнне кичке сәгать жидедә Казанның Ленин исемендәге мәдәният сараенда зур хәйрия концерты да оештырыла. Анда Илназ Баһ, Гүзәл Идрисова, Раяз Фасыйхов, Иркә, Ленар Сәйфиев, Венера Шәмиева, Чәчкә, Ләйсән Гыймаева, Нурзадә, Илгәрәй, Азат-Алсу Фазлыевлар, “Рәвешләр” юмор театры, Булат Шәрипов (баянчы), Денс-Лайф бию төркеме һәм тагын башка артистлар катнашачак. Билетлар сатудан килгән керем тулысы белән Алия файдасына күчереләчәк.

Кызыма караган саен, ни өчен Ходаем шушы баланы шундый газапларга дучар итте икән дип уйлыйм. Нинди сәбәпләр аркасында, бөтен кешегә бирелә торган мөмкинлекләрдән нәкъ менә минем балам мәхрүм калган икән дим... Язмышның бик зур сынавы бу. Шушы сынауны үтәргә Аллаһы Тәгалә сабырлык һәм көч бирсен иде...

Алиянең хәле турында әнисе Миләүшәгә, 89172251631 номернына шалтыратып белешергә була.

Алия турында социаль челтәрдә,шушы адрес буенча http://vk.com/club51560443төркем дә ачылган.

ЯРДӘМ ИТҮ ӨЧЕН РЕКВИЗИТЛАР:

Получатель: Баширова Миляуша Фаимовна
Банк получатель:Отделение “Банк Татарстан” №8610 г. Казань
Счет№42307810562266633201/48
К/Счет: 30101810600000000603
Р/Счет: 30302810862006006226
ИНН:7707083893
БИК:049205603, КПП: 165702001

Карта Сбербанка №4276 6200 1171 2621

ЯНДЕКС КОШЕЛЕК
410011754748430

ПОЧТОВЫЙ ПЕРЕВОД:
420091, Татарстан, г. Казань, ул. Пермская-1-я, дом 19, Башировой Миляуше Фаимовне

QIWI - КОШЕЛЕК:
9172251631

Мегафон 89272401030
БИЛАЙН - 89033431454
МТС 89172251631
(Гадәти кесә телефонына акча салган кебек күчерергә була)


Алиянең әнисе Миләүшә БӘШИРОВА

в„– |
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>