Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

«Мин аңа “әни” дип әйтмим, телефонда да ул “ма” дип кенә язылган»

$
0
0
28.11.2017 Язмыш
“Сиңа Айдар “әни” дип әйтә, ә мин әйтсәм ярыймы?” дип кай­чандыр рөхсәт сораган Милана үзгәрде дә куйды. Биш яшьтә түгел шул инде ул, 15тә. Хәзер әнә телефонына да “мама” дип түгел, “ма” дип кенә язып куйган. Ә бит Алсу аны үз кызыдай күргән иде. Булмады…
Беренче ире белән аерылышу газабын бик авыр кичерә Алсу. Нервылары какшап, хастаханәдә дә ятып чыга. Менә шунда шәфкать туташы булып эшләгән Зина ханым аны улы белән таныштыра. “Минем улым да ялгыз: аерылган, кызы бар, әмма ул әнисе белән яши. Синең дә улың бар. Бәлкем, танышып китәрсез. Эчми, тартмый, ха­тын-кызга кул күтәрми. Әмма аңа матурлар ошый. Ә син нәкъ шундый. Татар кызлары әйбәт, тырыш булалар. Әгәр бергә була калсагыз, балаңа да сүз әйтмәбез”,  ди Зина, Алсуны ымсындырып. Менә шулай таныша яшьләр. Андрей аны бер күрүдә ошата. Зифа буйлы, кара тутлы, зә­вык белән киенә белгән Алсу ошатмаслык түгел лә! Өстә­венә ягымлы да, һичкайчан кешегә тавыш күтәрмәс. Андрей да биш яшьлек Айдарны үз баласы кебек кабул итә. Дусларыннан да читенсенми: аларга, минем улым, ди. Менә шулай бер ел тирәсе яшәгәч, Андрейның беренче хатыныннан хәбәр килеп төшә. “Кызыңны үзең кара, мин аны тәрбияли алмыйм. Синдә яшәсен”,  ди.   Шулай итеп, Милана әтисе гаиләсенә кайта. Кызның әнисе исә, берни­чә елдан яшьрәк егеткә кияү­гә чыгып, ике бала таба. Кызы барлыгын оныта. Дөрес, эчү белән мавыкмый. Аның борчуларсыз, бала елауларын ишетмичә генә яшисе килә. Ә менә яшь ир аны үзгәртә дә куя: баланы да берне түгел, икене таба. Милана да яңа әнисе Алсуга бик тиз ияләшә. Танышуның икенче көнендә үк: “Сиңа әни дип әйтергә ярыймы?” дип сорый.   Алсу кечкенә Милананы үзе барган бер җирдән дә калдырмый. Бакчага чәчен үреп озата, кибеттә бе­рәр матур кием күрсә, аны сатып алу ягын карый. Әни белән кыз әнә шулай уртак тел табып, ун ел бик матур итеп яши. Ә уртак баланы ире теләми. Милана әнисе белән ун елга 3-4 тапкыр гына очраша. Анысы да – кызның те­ләге. “Кызык өчен генә Интернеттан әнине эзләп карыйк әле”,  дип башлый ул сүзен. Ә әнисе: “Син бик чи­бәр”,  дип язып җибәрә. Ме­нә шуннан соң гына күре­шәләр. Әмма ул очрашу бер­нәрсәне дә үзгәртми. Кыз белән ана арасында мөнә­сәбәтләр җылына алмый.   Тыныч кына яшәп яткан гаиләдә күңелсезлекләр су коенырга барудан башлана. Милана, әтисе белән комлыкта кызынып ятканда, үзе яшендәге кыз белән таныша. Ә ул әнисе белән килә. Менә шулай итеп, ике ят гаилә аралаша, кунакка йөри башлый. Үз фирмасын булдырган Анжела, тора-бара, Андрейга эш тәкъдим итә. Тегесе каршы килми. Чөнки ике эштә эшләргә җае бар. Шу­­­лай итеп, ул бай хатынның шоферына әйләнә. Командировкалар дип ерак сәфәрләргә чыгып китә башлый. Баксаң, алар икәүләшеп ял итеп яталар икән. Өч балалы ялгыз хатын Анжела Андрейның башын әйләндерүнең төрле юлларын таба. Әле хатыныңа бүләккә дип затлы күлмәк­ләр, әле кызына кыйммәтле телефоннар биреп җибәрә, әле тәмле ризыклар белән сыйлый.   Әмма Андрейның хез­мәт хакын гаиләсенә алып кайтып биргәне юк. Мин аны банкта саклыйм, дип аклана. Алсуның да холкы, киенү рә­веше ошамый башлый. Ан­желаның зәвыгындагы кием­нәрне алырга куша. Ә башкасына акча бирми. Буй-сыны да аныкы кебек булырга тиеш. Тазарырга һич тә ярамый. Алсу исә, иремә ярыйм дип, диета тота, күнегүләр ясый. Синең ирең кирәкми миңа, дип йөргән Анжела­ның көннәрдән бер көнне теле ачыла. “Без бергә булачакбыз, мине ул барыбер син – авыл кызына алыштырмаячак, мин әле бит бай да”,  дип рәнҗетә. Алсуның беркайда эшләмәве дә борчый башлый. Хатының өеңдә тик ята, дип Андрейны котырта. Тегесе өенә кайтып, Алсуны ачулана, күп акча эшләргә куша. Гаиләдә тынычлык югала, Андрей Алсуны күралмаска әй­ләнә. Башта хыянәт итүен инкяр итсә, хәзер бер нәрсәне дә яшерми. Алсу янында сө­яркәсе белән телефоннан сөй­ләшә, өенә кайтмыйча калган көннәре дә байтак. Матур сүзләр әйтү турында әйткән дә юк.   Милана да әни дигән сүзне әйтми башлый. Теге хатын әле телефонына, әле “ВКонтакте”дагы сәхифә­се­нә: “Алсу синең әниең түгел. Ник ул бер җирдә дә эшләми? Әгәр “әни” дип әйтсәң, сиңа чыгарылыш кичәсенә бернинди күлмәк тә булмаячак, фә­лән әйберне алмаячакмын”,  дип яза. Милананың да тәкъ­дим иткән әйбер­ләрдән коры каласы килми. “Мин аңа “әни” дип әйтмим, телефонда да ул “ма” дип кенә язылган. Әти Сезне ярата, Алсу белән гел талашалар”,  дип җавап би­рә. Монысы гына җитмәгән, Ан­дрейның әнисенә дә Алсуны хурлап тора. “Өегездә яшәт­мәгез, баласы белән асрап ятмагыз”,  ди. 9 нчы сыйныфны тәмамлаган Милананы үз районнарындагы техникумга урнаштыра. Үзенең ике катлы йортында яшәтә. Миланада Алсу тыйнаклык тәр­бияләргә тырышса, Анжела аны тәмәке тартырга өйрәт­кән, кыйммәтле шәраб­ләр тәкъдим итә башлаган. Уку елы башланып кына кит­сә дә, инде шактый егетләр белән танышып өлгергән. Бу хакта техникумда шелтәләр дә булгалаган.   Алсу әлеге хәлләрне башта бик авыр кичерә. Беренче ирен дә шул хыянәт аркасында югалткан иде бит. Язмыш тагын кабатлана. Андрейдан китәр иде дә, фатир арендаларга акчасы юк, улы Ай­дар­ның быел БДИ бирәсе бар. Репетитор өчен түли. Хисапчы булып бер фирмага урнаша, буш вакытларында бай­лар­ның өен җыешты­рыр­га йөри. Әлегә түзә Алсу. Бәл­кем, ирем акылына килер, дип сабыр гы­на көтә. Яратуы да әле нәф­рәткә әйләнеп җитмәгән, кү­рә­сең. Ә өченче тапкыр яңа тормыш башларга курка. Тагын алданса, тагын беркемгә дә кирәксез булып калса? Ә яшь бара… 35 бит инде. Тик әле бер көн дә үзе өчен яшәмәгән.
Сәрия МИФТАХОВА

--- | 28.11.2017

Бала тудыру йортында баласы алыштырылган анага миллион сум түлиләр

$
0
0
29.11.2017 Җәмгыять
Зоя Тугановага Чиләбе бала тудыру йортында 30 ел элек баласы алыштырылган өчен миллион сум түләячәкләр. Район судының әлеге карарын өлкән суды үзгәрешсез калдырган. Хатын-кыз суд аша компенсацияне 10 тапкырга арттырырга теләгән булган. Бу хакта ТАСС язмасында хәбәр ителә.
"Татар-информ" билгеләп үткәнчә, Туганова 1987 елда Чиләбе өлкә акушер гинекология хастаханәсендә кыз бала табуын, ә медикларның баланы башка кыз бала белән бутавын җиткергән. Ул бу проблеманы бала тудыру йортында ук чишәргә теләгән, әмма табиблар аңа бу синең балаң дип, сабыйны алырга мәҗбүр иткән.   Утыз елдан соң кыз үзе ДНК-тикшеренү үткән, һәм Зоя Туганованың шикләре тулысынча расланган.
---

--- | 28.11.2017

Тукай филармониясе яңартылучы Тукай музеена бүләкләр илтте (ФОТО)

$
0
0
29.11.2017 Мәдәният
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе артистлары һәм хезмәткәрләре Казандагы Тукай музеенда кунакта булдылар. Музейда хәзер масштаблы реконструкция эшләре бара. Татар артистлары, язучылар, журналистлар реконструкция барышы белән таныша, музейның әлегә кадәр сирәк кешеләр аяк баскан серле баскычларын, төзекләндерү эшләре төгәлләнгән кайбер бүлмәләрен күрә алдылар, архив өчен Тукай китапларын, шагыйрь әсәрләре кергән дисклар бүләк иттеләр.
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Эмиль Җәләлетдинов музейга үзе башкаруда 116 (арада 23 әсәр – Тукайныкы) әсәр кергән «Осталык һәм илһам» дип аталган диск; Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов Татарстан дәүләт Фольклор музыкасы ансамбленең «Милли аһәң» дискын; Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин Тукай әсәрләре тупланган, дүрт дисктан торган җыентык; Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтова, Татарстанның халык артистлары Георгий Ибушев, Резеда Галимова, филармония музее мөдире Алсу Хәкимова, матбугат үзәге җитәкчесе Зимфира Гыйльметдинова –Тукайның төрле елларда рус һәм татар телләрендә чыккан җыентыкларын; Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров Татарстанның халык артисты Наҗия Теркулова архивында сакланган, Тукайның фоторәсемнәре, шагыйрь белән бәйле истәлекле урыннар сурәтләнгән альбом  тапшырдылар.   Музейда реконструкция эшләре 2017 елның декабрь азагында тәмамланырга тиеш.                        
---

--- | 28.11.2017

Илсөя Бәдретдинова Инстаграмда әнисенең ФОТОсын күрсәтте

$
0
0
29.11.2017 Шоу-бизнес
Җырчы Илсөя Бәдретдинова үзенең Инстаграм тасмасына мәрүхумә әнисенең фотосын урнаштырып, мондый сүзләр язган (үзгәртмичә бирәбез):
"Бик яшьли китте минем эни.. 55 яшьтэ..
Бер кайчан зарланмады... куз яшен безгэ курсэтмэде... Гел елмайган,ботенесен жайлый торган,нык ярдэмчел, искиткеч сабыр иде... Энинен «Утэ ул,кызым,утэ... бар нэрсэ дэ утэ... сабыр бул... Ходай кушмаган эш булмас...» дигэн сузлэрен гел искэ тошерэм. Гел узенэ хэм безгэ кызык табып нэрсэдер уйлап чыгарулары... доньясын онытып безнен белэн уйнаулары ,э ин мохиме шул уен аша безне нэрсэгэдер ойрэтулэрен хэзер генэ анлыйм.   
Салкын тидереп чирлэгэндэ ,чилэккэ мэтрушкэ ,бэрэнге,ниндидер улэннэр салып кайната иде дэ,шуны идэнгэ куеп,мине янэшэ утыртып зууур половник белэн болгатырга куша иде остэн юрган каплый Эни тышкы якта,мин эчке якта жырлый идек икэу « Ишетмииииим...ныграк кычкырып жырлааааа...»,-ди эни Элбэттэ ныграк сулаган саен улэн тонэтмэсе эчкэ ныграк керэ... Аннан шул юрган белэн отереп караватка салада,борынны гына чыгарып калдырып нык-нык итеп кочаклап йоклата иде... Ничек олгергэн ул барсынада?... Тегэ,чигэ,пешерэ,жыя... Ике сыер,ике угез, сарай тулы сарык,тавык,каз,урдэк,индоуткалар... бакча... Ой тулы халык... Барыбызга игьтибарлы,ботен жирдэ чисталык...голлэр... тэмле ризык исе... гел матур киенгэн,уз-узен караган,елмайган... ЭНИ! ЭНИ! ЭНИ!"
---

--- | 28.11.2017

Татарстанның бу авылында Кыш бабай джипта җилдерә

$
0
0
29.11.2017 Авыл
Ары авылы Әтнә районының иң биек урынында урнашкан. «Кояш чыкканын беренче булып без күрәбез, кыш көне дә безнең авылда 5 градуска җылырак була», – ди арылылар үзләре. Сүзгә оста, мәзәкчән халык яши биредә. Гади, ягымлы, кунакчыл булулары белән үзләренә тартып торалар.
Күрәсең, шуңадыр да, авылга бер килеп киткән кешеләр, кабат әйләнеп кайта. Мич белән җылытыла торган агач клубтан да артистларның өзелгәне юк. Гади көнне дә бәйрәмгә әйләндерә, үз күңелләрен үзләре күреп, тормыштан тәм табып яши белә Ары халкы.

 

Арыны навигатор белән дә тиз генә табып булмый. Мари чигендә урнашканга гына түгел, авылның русча атамасы – Ислейтар. Ни өчен шулай икәнен үзләре дә аңлатып бирә алмый. Без килгән көнне Арыда ак кар яуган иде. Кышын бездә җылырак дигән булсалар да, монда кар һәрчак иртәрәк ята икән. Авыл уртасындагы бер-берсенә тоташкан биш күлләрендә дә юка боз катламы хасил була башлаган. Халык каз өмәсенә әзерләнә, кышка мал симертә. Йорт мәшәкатьләре белән мәшгульләр.   Авылда хуҗалык саны йөздән артмый. Кечкенә булса да, Арының үз инкубаторы бар, анда үрдәк, каз, күркә, бройлерлар чыгаралар. Чебеш сорап, күрше районнардан да киләләр икән. Яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылган. Ике кибет эшләп тора. Үзара салым акчасына авыл эчендәге юлларны рәтләгәннәр. Фермада хәзер бозаулар гына асрыйлар. Сыер савучылар күрше Күлле Киме авылына барып эшләргә мәҗбүр. Арының клубы да, мәктәбе дә агачтан салынган. Дәүләт программасы буенча яңа мәдәният йорты төзелер дип хыяллансалар да, әлегә мичкә яга-яга концерт куярга мәҗбүрләр. Башлангыч мәктәптә өч бала белем ала. «Мәктәпләрне бетерергә ярамый – алар авыл учагын саклый», – ди 30 елга якын стажы булган укытучылары Миләүшә Вәлиева.   Авыл башында теплицага охшаган берничә корылма күзгә чалынды. Кайчандыр биредә «Алтын каз» җәмгыяте булдырырга уйлаганнар икән. Казаннан кайткан бер авылдашлары Арыда күлләр күп булгач, каз үстерүне җәелдермәкче булган. Сөт заводы төзетергә, яшелчәләр, җиләк-җимешләр үстереп сатарга хыялланган. «Алтын каз»ны хәтерләтеп, теплицалар гына утырып калган. Дөрес, завод ук булмаса да, авылның үз сөт җыючысы бар. Чәчтарашханә дә авылның үзендә. Гөлфия апа чәч кисәргә, прическалар ясарга оста. Белгечлеге буенча инглиз теле укытучысы Ирина татар, рус, француз, инглиз, мари телләрен белә. Һәр кеше үзенчәлекле монда, кайсы турында сорасаң да, очерк язарлык. Клубка килеп керүгә, «Әби-бабаларыбызның күңел бизәкләре» дигән музейны күреп шаккаттык. Керосинлы лампалар, күмер белән эшли торган үтүкләр, кызыл башлы сөлгеләр... Яшь буынга гореф-гадәтләрне, йолаларны искә төшереп торсын өчен, шундый почмак булдырганнар. Мәдәният йортында курчак театры да эшли. Үзебез дә йоннан бәйләнгән әкият геройларын уйнатып, сөйләштереп карадык. Клуб мөдире Раилә Кадыймова ире Фидаил белән сәнгатькә гашыйк кешеләр. Бөтен бәйрәмнәрне оештыруда алар башлап йөри. Укытучы Миләүшә Вәлиева, авыл фельдшеры Әлфия Хөснетдинова – аларның уң куллары. Шигырен дә язалар, нәрсә кушсаң, шуны эшлиләр. Гади генә вакыйганы да берәр бәйрәмгә әйләндерергә дисәң, Ары халкына куш.   Тиз арада самавырын да кайната алар, учакта, чиләк каплап, бәрәңгесен дә пешерә, бәлешен дә сала. Табигатькә чыгып бергәләшеп чәй эчеп утырган чаклары да еш була, гореф-гадәтләрне саклап калу, балаларны кечкенәдән хезмәткә өйрәтеп үстерү максатыннан, төрле чаралар оештыралар. Быел җәй «Көтү каршы алу» йоласын үткәргәннәр. Балалар бизәкләп таяклар, чыбыркылар ясаган. Иң матур таяк ясаучыга, кушаматы яңгырашлы сыер хуҗасына, оста итеп чыбыркы шартлатучыга бүләкләр дә тапшырганнар. Ел саен күл буена уха пешерергә җыелалар. Җыйнаулашып велосипедта йөрергә, чаңгы шуарга китәләр. Балаларның табигатькә чыгып китап уку, рәсем ясау гадәте бар.

 


Эльвира МОЗАФФАР

--- | 28.11.2017

Nokia компаниясе журналистларны бәйгедә катнашырга чакыра

$
0
0
29.11.2017 Җәмгыять
«Ростелеком» һәм Nokia компанияләре VII «Бергәләп цифралы киләчәккә» региональ журналистлар конкурсы башлануын хәбәр итә. Бәйгенең төп идеясе - җәмгыятьтә яңа инновацион сервис һәм телекоммуникацион эшчәнлек өлкәсен объектив һәм сыйфатлы итеп яктырту.
Конкурс агымдагы елның 10 апреленнән киләсе елның 30 мартына кадәр дәвам итә.   Партнерлар яңалыгы
---

--- | 28.11.2017

“Ак чәчәкләр”дә Гөлшаһидәне уйнаган Резедә Сәләхова: Идәнгә ятып, үксеп елаган чаклар да булды

$
0
0
29.11.2017 Мәдәният
Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романы буенча фильм, дөресрәге сериал төшерелгән иде. Халык яраткан әсәре буенча төшерелгән картинаны ябырылып карады. Ә минем тормыштагы Гөлшаһидә белән якыннанрак танышу теләгем туды.
К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, “Ак чәчәкләр” кинофильмында Гөлшаһидә ролен башкарган актриса Резедә Сәләхова “безнең кунак булды.   – Резеда, ни өчен тормышыңны театр белән бәйләргә булдың?   – 9нчы сыйныфтан соң мәктәптән китәргә булдым. Әти-әни белән киңәшләшкәннән соң, музыкаль белем алуымны дәвам итәр өчен музыка училищесына укырга керергә дигән фикергә килдем. Тик юлымда Татарстанның халык артисты Илгизәр абый Хәсәновның очравы барлык планнарны үзгәртертте дә куйды. “Дулкыннар” бәйгесендә катнашканнан соң, ул миңа театр училищесына укырга керергә тәкъдим итте. Илгизәр абый белән күрешү май аенда булса, июньдә мин училищега укырга кергән идем инде. Өч атна эчендә тормышым, булачак һөнәрем хәл ителде.   – Театр артистының тормышы нәрсәдән башлана?   – Сынаудан. Училищега кергәндә иҗади бәйге, театрның баш режиссёры Рәшид Заһидуллин белән әңгәмә узарга кирәк иде. Ә аннан соң “Көн дә бәйрәм, көн дә туй” дигәндәй, көн дә сынау көтә.   – Училище белән бәйле иң кызыклы хатирәң?   – Мәктәптән чыгып киткәндә миңа 14 иде. Укырга алмаслар дип куркып, кабул итү комиссиясенә 15 яшь дип алдадым. Декабрьдә, туган көнем җиткәч, барысы да ачыкланды. Шуннан соң мине ел саен: “О, Сәләховага тагын 15 тулды”, – дип котлый башладылар.   – Театр училищесында укуны нәрсә белән чагыштырып була?   – Бернәрсә белән дә. Җиңел түгел иде: физик яктан да, рухи яктан да. Көн дәвамында бию, сәхнә хәрәкәте, фехтование, шуңа өстәп – дәресләр. Еш кына үзебез калып та шөгыльләнә идек. Берсендә вахтер куып чыгарганчы утырдык. Училище идәненә ятып, үксеп елаган чаклар да булды.   – Ә үкенгәнең?   – Хисләргә бирелгән мәлләр булмый калмагандыр инде. Тик үкенмәдем.     – Актёр өчен иң мөһиме нәрсә?   – Тамашачы һәм режиссёр алдында хур булмау, аларның икесен дә канәгатьләндерү.   – Артист үз тормышында дистәләгән роль уйный. Кабатланмау, һәр спектакльдә төрле булуның сере нидә?   – Һәрдаим үзеңне анализларга, эшләргә, трагик һәм комик образлар башкарып карарга, әйләнә-тирәдәгеләрне күзәтергә кирәк. Икенчедән, монда режиссёрның роле бик зур. Ул булмаса, бөтен образлар да бертөрле булыр иде. Бары режиссёр киңәшләре, таләпләре белән генә артист төрле булырга өйрәнә.
– Мәскәү сәхнәләрендә уйнау хыялың юк идеме?   – Училищены тәмамлагач, иптәшләр белән Мәскәүгә укырга кереп карарга булдык. Тик төрле сәбәпләр аркасында бу эш барып чыкмады. Баштагы мәлдә төшенкелек булды инде. Соңрак, тынычлангач, мондый фикергә килдем: Мәскәүдә ике меңенче актриса булганчы, Казанымда бердәнбер Сәләхова булам.   – Артист нинди авырлыклар белән еш очраша?   – Рольне кабул итмәү, үз-үзеңне “сындыра” алмау. Чөнки һәр яңа роль – ул яңа тормыш. Сәхнәгә чыгуга, мин йә Сәрвәр, йә Мәйсәрә, йә Офелия булам да куям, тик эчемдәге Резедә турында да онытырга ярамый. Артист үзе булып калып, башкаларның тормышын кичерә белергә тиеш. Иң зур авырлык шулдыр, мөгаен.     – Образлар шәхескә иярәме?   – Һәр образның артистта эзе кала. Мәсәлән, “Гамлет” спектакленнән соң Артём Пискуновка: “Җитдиләнеп киттең әле син”, – диләр. Иң мөһиме – чама хисен сакларга.   – Ә рәхәте нәрсәдә артист эшенең?   – Ролеңне җиренә җиткереп башкару һәм тамашачының рәхмәтле карашын тоюда.   – “Ак чәчәкләр” кинофильмына ничек килеп эләктең?   – Миләүшә Айтуганова шалтыратты. Әйтүенә караганда, ул ун еллап шундый фильм төшерү хыялы белән янып йөргән. Быел, ниһаять, бу хыялны тормышка ашыру мөмкинлеге барлыкка килде. Миләүшә апа миңа Илһамия образына проба узып карарга тәкъдим итте. Пьесаны кабат укып чыктым да ризалаштым. Әмма тора-бара Илһамиянең тискәре персонаж булуы мине үзеннән биздерде. Телевидениедәге беренче ролемнең шундый булуын теләмәдем, халык күңеленә тискәре образ булып кереп каласым килмәде. Шуннан миңа Диләфрүз образын тәкъдим иттеләр. Теләп ризалаштым. Без Диләфрүз белән бер-беребезгә охшаганбыз кебек тоелды. Ул вакытта Гөлшаһидә роленә беркемне дә тапмаганнар иде әле. Үҗәтлегемне эшкә җиктем дә Гөлшаһидә роленә кастинг узып карарга булдым. Нәтиҗәдә, минем тормышыма – Гөлшаһидәле “Ак чәчәкләр” кинофильмы, “Ак чәчәкләр” фильмына мин килеп кердем.   – Төшерү вакытында булган иң истәлекле вакыйга нинди?   – Һәр көне, һәм мизгеле истә. Шулай да көзге салкыннарда җәйге көнне уйнарга туры килү мәңге онытылмаячак. Бик нык өшедек. Безнең күлмәкләргә кечкенә микрофоннар яшерәләр. Звуковик, колакчыннар киеп, барысын да тыңлап тора. Бераздан тавыш яздыру өчен җаваплы егетебез Ринат: “Микрофонда ниндидер ят тавыш бар. Нәрсәдер бертуктаусыз шыкылдый,” – ди. Туңудан Гөлшаһидәнең, ягъни минем тешләрем шыкылдаган икән. И көлдек инде шуннан!     – Синең өчен Гөлшаһидә кем ул?   – Гөлшаһидә ул – үз һөнәренең фанаты. Бу яктан без бер-беребезгә бик охшаганбыз.   – Тамашачыдан нинди фикерләр ишетергә туры килде?   – Татарстанның күп кенә районнарында “Ак чәчәкләр” фильмын күрсәтүләр булды. Аллага шөкер, тамашачылар уңай кабул итте кебек. “Сыйфатлы, югары дәрәҗәдә төшерелгән татар киносы барлыкка килде,” – дип куаналар. Килеп: “Китапны укыганда, Гөлшаһидәне нәкъ сезнең кебек күз алдына китерә идем”, – диючеләр дә, “Гөлшаһидә кара чәчле бит, нишләп чәчеңне карага буятмадың, сеңлем?” – дип сораучылар да булды. Габдрахман Әпсәләмов тудырган образлар белән режиссёр тәкъдим иткән Гөлшаһидә, Мансурлар туры килмәс, күңел кайтыр, дип куркучыларны да очраттык. Тик, бәхетебезгә, тамашачыда тискәре фикер тумады.   – Бу фильм һәм образ сине нәрсәгә өйрәтте?   – Гомумән алганда, һәрбер яңа спектакль, яңа проект, шул исәптән “Ак чәчәкләр” фильмы да – зур тәҗрибә. Фильмда төшү камера алдында үземне дөрес тотарга, ихлас булырга, табигыйлеккә өйрәтте, актёрлык осталыгы артты, үзебездә яңа сыйфатлар ачтык. Шуңа өстәп, Әзһәр Шакиров, Наил Дунаев кебек олы шәхесләр, төрле шәһәрләрдә, төрле театрларда иҗат итә торган артистлар белән эшләү мөмкинлеге дә бирелде.   Айгөл Абдрахманова, Ялкын
---

--- | 28.11.2017

Татар теле дәүләт теле буларак ихтыяри рәвештә атнасына 2 сәгать укытылачак

$
0
0
29.11.2017 Сәясәт
Татарстан парламентында Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм республикада яшәүче башка халыкларның телләрен өйрәтү мәсьәләсе каралды. Төп доклад белән Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков чыгыш ясады.
Бу хакта “Татар-информ” яза.   “Бу сорау теге утырыштан калган иде. Ул җәмгыятьтә зур кызыксыну уята. Безнең республикада гына түгел. Шушы вакыт эчендә Татарстан Республикасы Президенты да, Хөкүмәт тә, Мәгариф һәм фән министрлыгы да, депутатлар корпусы да шушы мәсьәләнең уңай чишелеше юнәлешендә эзләнде. Татарстан прокуратурасы, Рособрнадзор да үзара файдалы карар табу юнәлешендә эшләде”, - дип белдерде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кереш сүзендә.   Илдус Нәфыйков докладында Россиянең барлык субъектларында Мәгариф турындагы закон үтәлеше тикшерелгәнен әйтте. Татарстан прокуратурасы тарафыннан 1412 белем бирү учреждениесе тикшерелгән. Нәтиҗәдә, түбәндәге хокук бозулар ачыкланганын санап узды. Рус телен укыту күләмнәре федераль белем бирү стандартларына җавап бирмәгән, бары тик 24 мәктәптә таләпләр үтәлеп килгән. Туган телләрне ихтыяри рәвештә өйрәнүгә хокук һәм ирекләр бозылу теркәлгән. Йомгаклау тестлары да законсыз оештырылган. Бу хокук бозуларның барысы да белем бирү нормативларын бозып кына калмаган, гражданнарның Россиядә ирекле хәрәкәтенә һәм яшәү урынын сайлауга комачаулаган.   “Барлыгы 3 мең 856 хокук бозу очрагы теркәлгән. Аларны юкка чыгаруга прокурорлар чарасын күрде. Тикшерү башыннан прокуратура адресына бу мәсьәлә буенча 1716 шикаять кабул ителде. Икенче чирекнең беренче атнасыннан ук үткәрелгән контроль тикшерүләре күрсәткәнчә, Казанда бер белем бирү оешмасыннан тыш, башка учреждениеләрдә барлык хокук бозуларны төзәтү буенча чаралар күрелгән. Укыту планнары закон нигезендә тәңгәлләштерелгән. Рус теле сәгатьләре Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы билгеләгән таләпләргә җиткерелгән. Туган телләрне өйрәнүнең ихтыярилылыгы тәэмин ителгән. Мәктәпләрдә уку планнарының берсе сайланган. Гомуми мәктәп һәм сыйныф җыелышлары үткәрелде, ата-аналар туган телләрен күрсәтте”, - дип прокурор бу мәсьәләдә аңлау һәм хилафлыкларны тиз арада юкка чыгару өчен рәхмәт белдерде.   “Катлаулы вазгыятьтә сез акыллы эш йөрттегез, низаг тууга җирлек тудырмадыгыз, белем бирү процессының өзексезлеген тәэмин иттегез. Хәзерге вакытта алга таба да хокук бозуларны бетерү юнәлешендә эш алып барыла. Сүз яңа методикалар эшләү, дәреслекләр әзерләү турында бара. Калган хилафлыкларны юкка чыгару юнәлешендә эш прокуратура контролендә һәм дәүләт хакимияте органнары белән тыгыз элемтәдә алып барыла”, - диде Илдус Нәфыйков.   Прокурор әйтүенчә, шушы көннәрдә Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан җитәкчелеге тәкъдимнәрен исәпкә алып, уку планы вариантын эшләде. Анда республикаларның дәүләт телләрен өйрәнү тәгаенләштерелгән. “Ихтыяри рәвештә, ата-аналарның язма ризалыгы белән – атнасына 2 сәгать күләмендә. Телләрне укытуны норматив хәлгә китерү мәсьәләсе һәркайда аерым эмоциональ бәяләмәләр белән озатылып барды. Мин “кайнар” башларны законсыз гамәлләрдән, экстремистик характердагы сүзләрдән тайпылырга кирәклеге турында кисәтәм. Прокуратура конфликтлы вазгыятьләр тууга каршы. Безнең бурыч – мәсьәләнең конструктив чишелешенә ирешү. Хәзер иң мөһиме – башкарылган эшнең кәгазьдә генә калмавы. Бу максаттан, законның практикада кулланышы бозылмасын өчен, хакимият органнары, ата-аналар белән хезмәттәшлек урнашты. Без теләсә нинди шикаятьләргә карата чарасын күрәчәкбез, хилафлыкларга чик куячакбыз. Депутатлар корпусына ярдәменә дә өмет баглыйбыз”, - дип мөрәҗәгать итте Илдус Нәфыйков.   Фәрит Мөхәммәтшин чыннан да җәмәгатьчелекне бу сорау бик борчыганын, Дәүләт Советы җитәкчелегенә дә, депутатлар корпусына да битараф булмаган гражданнардан мөрәҗәгатьләр, үтенечләр күп килүен ассызыклады. “Саллы эш башкарылды. Федераль министрлык белән күп нәрсәләр буенча аңлашу табылды. Татар теле дәүләт теле буларак уку планнарында укытылачак. 28 ноябрь көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатенә Россия Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильевадан җавап хаты алынды. Анда безнең адреска республикаларның дәүләт телләрен укыту буенча якынча уку планнары җибәрелгән. Мәгариф һәм фән министрлыгын уку планнарын кабул итү буенча саллы эш көтелә. Анда татар теле ике сәгать күләмендә кертелә. Эш программасына уку әдәбиятын, методик документларны яңарту, укытучыларны квалификациясен күтәрү кебек гамәлләр бар. Бу мәсьәләне алга таба да озайту, кичектерү тагын да киеренкелек тудырыр иде, укытучылар, ата-аналар, хәтта балалар даирәсендә дә”, - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.   Бу мәсьәлә буенча фикер алышулар булмады. Мәгариф, фән, милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиевка бу эшне контрольдә тотарга йөкләмә бирелде. “Комитет утырышларында бу мәсьәләгә, бәлки, кире кайтасы да булыр”, - диде парламент рәисе.  
---

--- | 29.11.2017

Фирдүс Тямаев: "30 ел доярка булып эшләгән әниемә "Татар җыры"на 4500 сумлык билет алып биргәч, ул көнне гел әниемә карап кына җырладым"

$
0
0
29.11.2017 Шоу-бизнес
Моннан берничә ел элек беренче тапкыр гына "Татар жыры"нда катнашкан Фирдүс Тямаев әнисенә 4500 сумга билет сатып алган.

"30 ел буе гади сыер савучы булып эшләгән әнигә бу бик зур бүләк булды. Гел әнигә карап җырладым", - дип сөйләде Фирдүс "Татар җыры" фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә.

Исегезгә төшерәбез, быел фестивальгә 18 яшь тулуга багышланган "Татар җыры"нда 25 номинациядә 25 җырчы катнашачак. 16 декабрьдә "Пирамида"да үтәчәк чараны турыдан-туры эфирда TMTV каналы күрсәтәчәк.


---

--- | 29.11.2017

Илсөя Төхвәтуллина юбилееннан хис-кичерешләрем

$
0
0
29.11.2017 Хатлар
Әрсез көзнең кара пәрдәсен ертып алга атлыйм. Алдымда яктылыктан нур чәчеп торган бина. Ишектән үк мөлаем йөзле ханым каршы ала. Минут эчендә көзнең караңгы киче дә, урамдагы пыскак яңгыры да эреп югала. Ниндидер җылы, рәхәт мохитка чумасың. Юк, бина җылылыгы гына түгел бу, күңел җылылыгы.
Җанны ял иттерә торган рәхәтлек. Син кайда дисезме? Камал театрында. Бүген Илсөя Төхвәтуллинаның юбилей кичәсе. Башланырга унбиш минутлап вакыт бар. Өс киемнәремне салып халык агымына кушылам. Яшьләре бар, картлары, парлылары, парсызлары...   Дивар буендагы фотосурәтләргә күз салам. Илсөя ханымның иҗат иткән төрле образлары. Алдарак китаплар тезелгән. Инде арабыздан киткән артистлар... Хәлил абый Мәхмүтовның рәсемен күреп йөрәк кысып куйды (иртәрәк китте ул арабыздан). Исламия апа белән Хәлил абыйның иҗатын гомерем буе яраттым, аларның таланты алдында башымны иям. Сүзем дога булсын. Алдарак Камал театры артистларының фотосурәтләре. Танышлары бар, таныш тугелләре... Мин генә шулаймы, әллә олыгаю галәмәтеме, хәзерге яшь артистларны һич кенә дә истә калдыра алмыйм (бик сирәген генә). Ә элеккеләр алай түгел бит. Бер күрелгән дә күңелдә уелган, онытылырлык түгел. Ни кызганыч, аралары гына сирәкләнә...   Залга утеп үз урынымны табып кунакладым. Уңайлырак утырып залны күзәтәм. Үзем утырган рәткә күз салам. Унбер ханым тезелгән, төскә-биткә дә ярыйсы гына, яшьләре дә әллә ни китмәгән, яңадан җиләк чаклары дип әйтимме, ләкин үзләре генә. Хәләл җефетләре үзләрен генә ял итәргә җибәргәнме, әллә бөтенләй ялгызлармы, тарих ул турыда дәшми. Бу унбер санына үзем дә керәм. Сул ягымда матур гына гаилә утыра. Кечкенә кыз бала да бар. Оныкларыдыр, ә бәлки соңлап туган мәхәббәт җимешләре. Бөтен тамаша буена бер тавышы чыксын, сирәк хәл, рәхәтләнеп карап утырды. Менә бу тәрбия, афәрин дип әйтәсе килә.   Ә сабыйга карап уйларым балачагыма йөгерде. Мин дә кечкенәдән сәхнәгә гашыйк сабый идем бит. Авылга килгән бер генә тамашаны да калдырмый идек. Акча яклары да такыр булгандыр инде. Афишалар куренүгә, лапас суллыгына менеп тавыкларның урлап салган күкәйләрен итәк тутырып җыеп төшә торган идем. Әнкәй беркайчан да сатма димәде, шуларны кибеткә сатып билетка акча эшлим. Аннан зур бәйрәм көткәндәй артистлар килгәнен көтәсең. Алар бит хәзерге бук чебене кебек күп тугел, бармак белән генә санарлык, буй җитмәслек чын йолдызлар иде. Бала күңелендә калган якты хатирәләр. Мин әлегәчә әнкәемә рәхмәтлемен. Ул да мине кекенәдән һәр тамашага үзләре белән йөртте. Минем телемне, милләтемне, җыр-моңнарыбызны яратуымның беренче орлыклары да шунда салынгандыр инде.   Карашым алгарак күчте. Тагын хатын-кызлар чылбыры тезелгән. Алар арасына кыюсыз гына бер ир-ат кереп утырды. Вакчыллыгы йөзенә чыккан, ялгызлыгы да бәлки шуннандыр, аннан рәт беткәнче гүзәл затларыбыз тезелгән. Шулай итеп бу рәттә йөзек кашы кебек ике генә бөртек ир-атыбызны таптым. Алдагы рәткә күз салам. Алдымда башларына чалма ураган өч ханым утыра. Яңа мода күрәсең. Әле берсе баштан-аяк кап-карадан киенеп куйган. Күпме генә мөселман илләрендә булсам да, күпме генә күнегергә тырышсам да, кара кием кигән хатын-кызны кабул итә алмыйм, әллә нигә күнелемә ятмый. Татар хатын-кызына ак төс күберәк килешә минемчә.   Бер чак шулай Европа илләренең берсендә йөргәндә, киенгән, бизәнгән-ясанган әбиләргә карап Казаннан килгән бер журналист ханым, кит инде үзебезнең ак яулыклы әбиләргә җитәме соң, дип куйган иде. Бу чыннанан да шулай. Ханымнарның тамаша буе кулларыннан телефон төшмәде, әллә бик эшлекле булдылар, әллә шулай куренергә тырыштылар - аңлап бетермәдем. Алдымда утырганы бертуктаусыз "улыма" шалтыратса да, җавап бируче булмады. Ни әйтәсең, ана күңеле балада, бала күңеле далада инде.   Карашым рәт буйлап йөгереп чыкты. Бөтен рәткә бер түбәтәйле бабай. Инде яше сөбханалла. Янында хәләл карчыгы утырса да бабайның күзләре ялт-йолт тирә-яктагы ханымнарны кармалаштыра. Афәрин, ир-ирлеген итте, урындыкка басып артыма типте, дигәндәй, үзе бетсә дә дәрте бетмәгән әле бабакайның.   Аллага шөкер, әллә нинди көфер уйларымны бүлдереп моң агыла башлады, ут сүнде. Азга гына булса да хушыгыз дөнья мәшәкатләре...   Илсөя... Күпме карасаң да карап туеп булмыйдыр бу ханымга. Алиһә. Камал театрының горурлыгы дияр идем мин аны. Ходай сиңа барысын да мулдан биргән. Сылулыгын да, тавышын да, талантын да. Гомереңнең соңына кадәр түкми чәчми алып барып җитә алсаң иде шуларны, Илсөякәй. Озак еллар тамашачыларыңны куандырып иҗат итәргә язсын иде әле сиңа.   Котлаулар да ярыйсы булды, ләкин күңелгә ятып бетмәгәннәре дә. Илназ Баһның бер генә чәчәк тә тотып килмәве күнелне төшерде. Илсөягә бәлки чәчәк кирәк тә тугелдер, ул үзе дә чәчәк кебек. Тагын әйтәсе килгән сузем котларга килгән Зур абзыйлар язып биргән язуларын сәхнәгә чыкканчы бер генә кат булсада укып чыксыннар иде. Хәрефләп укып торулары бердә колакка ятмый.   Иң матур котлауларның берсе Илсөянең туган апасы булгандыр. Чын йөрәктән чыккан сүзләр башкачарак яңгырый шул. Тулаем алганда, тирә яктагыларның лыбыр-лыбыр сөйләшүләрен, туктаусыз телефон шалтырауларын һәм фотога төшерүләрен искә алмасаң, кичә бик матур үтте. Суземнең ахыры итеп Төхвәтуллиннар гаиләсенә бәхет, шатлык, озын гомер, иҗади уңышлар телисе килә. Балаларының игелеген куреп тигез картайсыннар.   50 яшь ул бары 50 генә, Алда булсын әле 100 дә. Куанычлар булсын ,елмаюың Һич китмәсен нурлы йөзеңнән.   Төнге урам. Шәһәр тынган. Әкрен генә алга атлыйм. Салкын җил битләрне чеметкәли. Пыскак кына яңгыр ява. Әрсез, китә белмәгән көз кыш белән якалаша. Ә күңелдә шундый җылылык.                                                                                                                                       
Исламия КУРАЗБАЕВА

--- | 29.11.2017

Салават: «Удмурт, мари, чуваш халкы исән булганда, татар теле мәңге бетмәячәк!»

$
0
0
29.11.2017 Милләт
«Татар моңы -2017» яшь башкаручылар бәйгесенең финалында сәхнәгә чыккан жюри рәисе Салават Фәтхетдинов татарча җырлау гына ул әле татар моңы түгеллеген искәртте.
Күмәкләшеп «Туган тел»не башкарыр алдыннан, Салават болай дип белдерде: «Соңгы вакытларда «Татар теле белән нишлибез?” дип бик күп сораулар бирделәр. Мин һәрвакыт шаярып әйтә килдем, хәзер дә кабатлыйм: удмурт, мари, чуваш халкы исән булганда, татар теле яшәячәк. Чөнки алар бездән матуррак сөйләшә. Аллага шөкер, менә тагын бер матур күренеш – хәзер безнең кайбер егет-кызларыбыздан чистарак сөйләшүче кытайлар да бар икән. Болай булса, безнең тел мәңге бетмәячәк!”
---

--- | 29.11.2017

Йоклап ятмагыз: ана капиталы озайтылды

$
0
0
29.11.2017 Җәмгыять
Россия Президенты Владимир Путин балалар мәнфәгатьләрендәге гамәлләрнең илкүләм стратегиясен гамәлгә ашыру буенча координацион совет утырышында ана капиталының 2021 елга кадәр озайтылуын хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез: ана капиталы 2018 ел ахырында бетәргә тиеш иде. Президент аны куллануның өстәмә мөмкинлекләрен дә карарга кушты. Моннан тыш ул социаль-демография өлкәсендә тагын берничә яңалык көтеләчәген әйтте, дип яза РИА Новости.   Ил җитәкчесе сүзләренчә, 2018 елдан Россиядә беренче бала өчен ай саен акчалата түләү каралган. Аның суммасы субъектларда каралган балалар яшәү минимумыннан чыгып билгеләнелә. Уртача алганда ул 10 523 сумны тәшкил итәчәк. Алдагы ике елда түләү якынча 300 сум тирәсе артачак.
---

--- | 29.11.2017

Быелгы "Татар җыры"нда беренче тапкыр Ришат Төхватуллин катнашачак

$
0
0
29.11.2017 Шоу-бизнес
Популяр артист "Зәңгәр күзләр" җырын башкарачак. Бу хакта фестивальгә багышланган матбугат конференциясендә билгеле булды. Әлегә номинант булган Ришат Төхвәтуллин "Татар җыры" көнне лауреат титулына ия булачак.

Сүз уңаеннан, "Татар җыры" быел 18нче тапкыр оештырыла. 18 яшь. Быелгы масштаблы чараның режиссеры Максим Скалозубов. Фестивальнең бренды, логотибы үзгәргән. Оештыручылар башка сюрпризлар да күп булачак ди.

Барыбыз да зарыгып көтеп алган "Татар җыры" 16 декабрьдә Пирамида концертлар залында узачак.  
---

--- | 29.11.2017

Күгәрчен үләксәләренә хәтле сасып ята башлагач, ниһаять, җыештырып киттеләр

$
0
0
30.11.2017 Экология
Йолдызнамә буенча һәр елның үз исеме булу җитмәгән, хәзер югары җитәкчелек тарафыннан елларга өстәмә исемнәр дә кушыла. Югары посттагыларның башлары эшли инде анысы. Тормышыбызда кайсы тармак аксый, шуны ел исеме итеп кушкач, алга китеш, әйбәт үзгәреш булыр диләрдер, бәлки.
Аңлапмы-аңламыйчамы, мин үзем дә шуңа өметләнәм. Үзем язучы булмасам да, әдәбият-сәнгать елыннан шактый нәрсәләр көттем. Язучыларыбыз, шагыйрьләребез, драматургларыбыз менә дигән әсәрләрен язып нәшриятка бирерләр дә, алар хөкүмәт ярдәме белән бастырылып чыгарылып, халыкка таралыр, республикабызның кино сәнгате үз телебездә сокланып карарлык фильмнар тудырыр, сәхнә “йолдызларыбыз” да чүп-чардан арынып, халык яратып тыңларлык җырлар гына җырларлар дип тә өмет иттем. Ләкин, ни кызганыч, яхшы якка үзгәрешләр сизелмәде, киресенчә, “үзгәреш җилләре” кирегә исте.   Менә быелгы 2017 елны “Экология елы”, халыкчанрак итеп әйткәндә, тирә-юньне, табигатьне чистарту елы дип атадылар. Табигать тә шуны гына көткән диярсең, кышын кары, җәен яңгыры иште генә. Җирдәге һәр үсемлеккә җылысын да, дымын да мул бирде. Безнең якларда, шөкер, кайсыбер урыннардагы шикелле табигатькә, кешелеккә олы афәтләр китерерлек ураганнар да, янгыннар, су басулар да булмады.   Кырларыбызда иген уңышы (игенчеләребез быел биш миллион тоннадан артык ашлык җыйнап алдылар), бакчаларыбызда яшелчә, җиләк-җимеш, бәрәңге, чөгендер гөрләп уңды. Болай булгач, үзебез дә, мал-туарларыбыз да тук булыр, иншаллаһ. Тик, сүзебездә торып, безне ризыклы иткән басу-кырларыбызны, җиләк-җимешле иткән урман-болыннарыбызны, корылыктан саклаучы балыклы елга-күлләребезне, гомумән, бөтен тирә-юнебезне чистарта алдыкмы соң?   Экология елы дигәч тә, язга чыккач чистарту эшенә җиң сызганып тотынган идек. Шәһәр эчендә кар астыннан чыккан чүп-чарны капчыклап, машиналап җыйдык, урман, су буйларын тәртипкә китердек, меңләгән төп агач утырттык. Дөрес, тирә-якны тәртипкә салу, чистарту кебек мондый эшләр, Ленин бабайдан калган “субботник”лар һәр язда үткәрелә анысы. Ә менә Экология елында әллә ниләр эшләнер дә, бөтен шәһәр, аның тирә-юне чәчәккә күмелер шикелле иде. Елның исеме үзгә булса да могҗиза тумады, бүтән еллардан артыгы эшләнмәде. Шәһәрдә юлларны, тузган йортларны, балалар бакчаларын, мәктәп, сырхауханәләрне, шөкер, ел саен билгеле бер план нигезендә ремонтлап, яңартып торалар. Безнең йортның да эчен-тышын ничә еллар ремонтлап маташкач, ниһаять, тәмамладылар. Искергән кабель, щитларга хәтле яңага алыштырдылар. Ике яктагы тоташ стенаны җылыткыч материаллар беркетеп, җил-яңгыр үтмәслек итеп шомартып чыктылар. Йортның стеналарына рәссамнар “Мир” дип язып, кубиклар белән уйнап утыручы бала һәм аның баш өстенә аяз күктә очучы тынычлык күгәрченен сурәтләп киттеләр. Стенаның эчке ягында – фатирларыбызда җылысы булырмы, салкыннарда тагын күгәрек гөмбәчекләр пәйда булмасмы, анысын инде салкын көннәр күрсәтер.   Ә менә тирә якта балкып торган бу рәсемне узган-барган һәр кеше тукталып, кәрәзле телефонына төшереп ала. Стенадагы әлеге рәсем тирә-юньдәге шапшаклыкны бераз оныттыра кебек. Шәһәр күләмендә елдагыча көзге чәчәк бәйрәмнәре дә узды, хәзер агач, куак утырту эшләре бара. Чәчәк бәйрәмендә үз мәхәлләләрендә чисталык саклаучылар, гаҗәп матур гөл, чәчәк үстерүчеләр бүләкләнде. Яңа, матур ял парклары, фонтаннар, скверлар барлыкка килүе турында әлеге бәйрәмдә сөенеп сөйләделәр.   Шәһәрнең матурлыгын булдыру өчен әле тагын да яңа планнар барлыгын искәртеп үтте шәһәр җитәкчелеге. Шулай булсын, гамәлгә ашсын берүк. Ләкин шәһәрнең ышык урыннарын, халык аз йөри торган җирләрне күреп бетермәүләре, ә шәһәр кырыйларын бөтенләй онытулары бер дә яхшы нәрсә түгел. Мин үзем әллә кайларга йөрмим- йөрүен, шулай да якын-тирәдән әйләнеп кайтканда әллә никадәрле шапшаклык күрәм.   Янәшәбездәге мәктәп, балалар бакчасы тирәсендәге көзгә чаклы чабылмый калып, орлык чәчеп утыручы тай күмелерлек чүп үләннәренә эчем поша иде. Халык йөри торган урыннарын ялт иттереп чабып алдылар, берничә кабат чистарттылар, ә болары калган иде. Ниһаять, бер чыгуымда, Алланың рәхмәте, соң булса да чабып чистартканнар. Берәрсе фотога төшереп, тиешле урынга җибәргәндер дип уйладым. Шулай да кайбер җирләрдә, кечкенә киоск артында чүп үләннәренең “нәселе” калган әле. Шул киоск хуҗасы, көрәк белән булса да бу чүп үләннәренең тамырына тидереп алгаласа, үзенең эш урыны тирәсе болай ямьсезләнеп утырмас иде. Нишлисең, үзе теләми, бүтәннәр күрсәтми, шуңа чүп үләннәре тик утыра орлык таратып.   Гаеп эзләп әллә кая барасы да юк, быел үзебезнең ишегалдында да яздан алып әлегә чаклы шапшаклык. Өч-дүрт метр иңендәге юлның икенче ягында кибет. Шул юлның уң ягыннан ни безнең урам себерүченең, ни кибетнекенең иелеп чүп алганы юк. Элек безнең дворниклар юлның ике ягын да ялт иттереп себереп торалар иде, ә бу яшь хатын бер генә дә җыймый. Җыярга, себерергә дип әйтеп тә карадылар, комиссия дә килде, тик барыбер җиңә алмадылар аны. Баксаң, территорияләр бүленеше буенча юлның ул өлешен урам чистартып йөрүчеләр җыярга тиеш икән.   Күгәрчен үләксәләренә хәтле сасып ята башлагач, ниһаять, ике хатын-кыз килеп, җыештырып китте. Димәк, бу урын киләчәктә дә елына бер генә тапкыр себерелә торган участок булып калачак. Ни гаҗәп, хәзерге урам җыештыручылар әллә ялкау, әллә тәртибен шәп беләләр, элеккеләре кебек бөтен җирне ялт иттереп чистартмыйлар. Хәзер кышын бераз буран булса икешәр ярдәмче, яки трактор килеп җитә.   Подъезддагы чүп торбасы тыгылса да ярдәм чакыралар. Подъезд идәннәрен икенчесе, лифт эчен өченчесе юа. Гарифҗан исемле олы гына яшьтәге бик тә уңган ир җыештыра иде ишегалдыбызны. Ай чиста, пөхтә дә кеше иде соң! Ишегалдында бер чүп, кар, боз тотмас иде. Чүп торбасы тыгылса, бүтәннәр кебек әле өстән, әле астан тимер ыргаклар белән йолкып ятмас иде. Үзенең илле кило чамасындагы йомры ташы бар иде, уникенче катка менеп, шуны торба эченнән төшереп җибәреп, тыгылган бөтен чүпне “ә” дигәнче чистартып төшәр иде. Һәр эшнең җаен белеп эшләсәң, тәртип тә, чисталык та була икән ул.   Без шәһәр читендәрәк яшибез. Шәһәр яны тирәсен ярыйсы ук беләм. Эчтә, үзәктә чисталык булмаганны, монда юк та юк инде. Чүп үләннәре, тәртипсез адәмнәрнең качып-посып китереп түккән чүпләре ел әйләнәсе өелеп ята. Көз коры килсә көздә, көз булмаса язда гөрләп яна шул чүпләр. Шәһәргә газлы әче төтен исе тарала. Шул тирәдәге төрле предприятие, машина кую урыны хуҗалары үз тирәләрендәге ике метрлап җирне чаптырган булалар, ә калган мәйданнарга күз йомалар. Шәһәр хуҗалары калган мәйданнарны да чабып чистартырга мәҗбүр итсә, тыңламаганнарны җавапка тартса, монда да тәртип, чисталык хөкем сөрер иде. Бүтән шәһәрдән кайткан кунакларымны шәһәр тирәсенә, урман-посадка тирәсенә саф һава суларга, табигать кочагына алып чыккан идем.   Бу эшемә бик үкендем, андагы шапшаклыкны күреп, кунаклар хәйран калдылар. Тизрәк алып кайтып киттем үзләрен. Шәһәрдән ераграк ташландык бакчаларга китсәң, хәлләр тагын да яманрак: бирегә машина олаулары белән нинди генә төзелеш калдыкларын китереп ташламаганнар! Болары да көздән янмаса, яз көне гөрләп яначак.   Русиянең төрле төбәкләрендә яшәүче халык корылыктан, авыл, шәһәр тирәләрен чистартып тормаудан күпме зыян күрә – авыллары, поселоклары белән көлгә әйләнәләр. Бездә әлегә, Аллага шөкер, андый зур афәтләрнең булганы юк. Тик болай чүпкә күмелеп, тирә-юнебезгә илтифатсызлык күрсәтеп яшәсәк, табигатьнең безгә арты белән борылуы да мөмкин. Шәһәр хуҗалары, калаларның тирә-ягына да күз салып, чистартуны оештырсалар, ничек шәп булыр иде. Техника заманасы җиңмәслек эш түгел бит, бары тик теләк кенә кирәк. Буш мәйданнарга агач-куаклар утыртып, яшеллеккә төренеп, саф һава сулап яшисе иде!
Рәҗәб ӘХМӘТОВ, Чаллы

--- | 29.11.2017

Айдар Фәйзрахманов Абу Дабига китте

$
0
0
30.11.2017 Мәдәният
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Абу-Даби шәһәрендә узачак Зәед Шәех исемендәге Милли мирас фестиваленә (Sheikh Zayed Heritage Festival) китте. Ансамбль әлеге фестивальдә инде берничә ел рәттән катнаша.

Татар ансамбле чыгышы фестиваль кысаларында көн саен берничә булуы да ихтимал. Казанга Фольклор ансамбле декабрь азагында гына кайтачак. Бу баруда– гарәп иле күренешләре белән тагын бер музыкаль клип төшереләчәк.

Исән йөреп сау кайтырга язсын!


---

--- | 29.11.2017

Туймазы шәһәрендә яшәүче Альмира ханым: Минем кебекләр Җир шарында нибары 2%

$
0
0
30.11.2017 Җәмгыять
Башкортостанның Туймазы шәһәрендә яшәүче Альмира Латыйпова ике кул белән дә оста яза. "Бу хакта узган җәй, 50 яшем тулырга берничә көн кала белдем. Берьюлы уң кул белән дә, сулы белән дә матур язганымны күреп шаккаттым", — дип сөйли ул.
Альмира ханым — һөнәре буенча башлангыч сыйныф укытучысы. Гомеренең 29 елын балаларга белем бирүгә багышлаган. Күптән түгел мәктәптән киткән, хәзер репетиторлык белән шөгыльләнә.    — Мәктәптә имтиханнар алдыннан тактага: “Каникул башлану белән!” — дип яздым. Карасам, сул кул белән, өстәвенә уңнан сулга таба язам. Үзем дә сизмәстән шулай булды. Әле сул кулныкы матуррак та килеп чыга.    Өйгә кайтуга, бу хакта ирем Әлфиргә, балаларым Венера белән Радмирга әйттем. Язып күрсәттем. Гаиләм дә гаҗәпкә калды. Минем кебекләр Җир шарында нибары 2 % тәшкил итә һәм аларны амбидекстр дип атыйлар икән.   
— Шундый сәләтегез булгач, хәзер ике кулны да эшкә җигәсезме?    — Юк. Педучилищеда укыганда, сул кул белән язганым булды үзе. Хәзер уң кул белән язам. Уң кулны имгәтергә язмасын, дим.   
Эльмира СӘЛАХОВА

--- | 29.11.2017

Кыш бер айга соңара

$
0
0
30.11.2017 Экология
Казан урамнарында чыршылар бизәлә башласа да, кибетләрдә мандарин исе таралса да, кыш килергә ашыкмый, кар яумый. «Климатны тикшерүләрдән чыгып, соңгы елларда ноябрь болай да җылы килә башлады, бу юлы аеруча сизелде.
Гадәттә, 19-20 ноябрьдә 5 градус салкын күзәтелсә, быел кыш бер айга соңарып килә», - ди Казан федераль университеты профессоры Юрий Переведенцев.   Аның әйтүенчә, шимбәгә кадәр һава температурасы уртача 5,6 градус салкын сакланачак. Ә шимбә яңа циклон кар алып килер дип көтелә. Дөрес, температура да җылына, кар эреп бетүе ихтимал. Бу циклон узганнан соң, киләсе атнага суыта башлар, ниһаять, кыш килер, дип фаразлый синоптиклар.
---

--- | 30.11.2017

Улым төрмәдә утыра...

$
0
0
30.11.2017 Язмыш
Ләйлә апа картайган көнендә үзенең шундый көнгә каласын белдеме икән? Юктыр. Кызы Роза белән улы Фәритне бик яратып, сөеп кенә үстерде. Ире яхшы урында эшләде, эш хакы әйбәт булды. Балалары кеше арасында ким-хур булып үсмәделәр. Әмма язмыш дигән әйбер бар. Балаңны никадәр генә сөеп-назлап үстермә, аның бәхете кемгә өйләнүенә, кияүгә чыгуына бәйле икән шул.
Фәрит армия хезмәтен Себер якларында үтте һәм шунда, бер кызыкай белән танышып, гаилә корып төпләнеп калды. Башта яхшы гына эшләделәр, яшәделәр, бер-бер артлы ике кызлары туды. Еракта яшәгәч, Ләйлә апа аларның хәлен бик тәфсилләп белмәде.    Бер җәйге ялга кайткач килененең ничектер таушалып калганын күрде. Ана йөрәге дөрес сизенгән: Ольга шайтан суы белән дуслашкан. Көне-төне улы өчен Аллаһтан бәхет сораган ана өчен бу кара кайгы иде. Я, Раббым, нигә догаларымны ишетмәдең? дип өзгәләнде ул.   Ярты ел чамасы үткәч, Себер якларыннан хәсрәт хәбәрләре килеп иреште: Фәритне кулга алганнар. Ләйлә апаның Себергә барып кайтырлык акча запасы юк иде, тиз генә микрофинанс нокталарыннан бурычка ачка алды да юлга кузгалды. Сәфәрнең авыр буласын белә иде. Ике ай тирәсе яшәде ул анда. Фәрит эштән кайтуга Ольганың башка ирләр белән эчеп утыруын күргән дә, пычакка үрелгән... Теге ирләр чыгып качып өлгергән, исерек Ольга ни булганын аңламый да калган...   Ярасы тирән һәм үлемечле түгел иде. Әмма Ольга хастаханәдә ятып, аннан өендә дәваланып аякка басканчы Ләйлә апа ике бала янында яшәде. Ольга кайнасы алдында гаепле булуын аңлый иде, күз яшьләре түгеп гафу үтенде, башкача шайтан суын авызына да якын китермәскә антлар итте. Тик Фәритне генә коткара алмадылар, суд аны дүрт елга ирегеннән мәхрүм итте.    Йөрәге тулы ут булган ана Себер белән Башкортстан арасын ай саен урады. Алган кредитларын башта пенсиясеннән түләп барды, аннан пенсиясе түләүгә җитми башлады.    Ләйлә апаның дүрт ел гомере төрмә арасында йөреп үтте. “Акчаң булмагач, берәр ай бармый торсаң да була бит”, – дип карадылар туганнары, дуслары. “Улымны жәллим шул. Ичмасам, бер тамагы туйганчы ашатып кайтырмын”, –дип күз яшьләрен сөртеп тагын юлга җыенды ана.  Ниһаять, дүрт ел үтте. Ләйлә апа ундүрт елга картайды. Юл газабы – гүр газабы дип юкка әйтмәгәннәр. Фәрит гаиләсенә кайтты, Ольга белән яңадан яши башлады. Ә Ләйлә апа бүген миллионлаган кредитлары белән ялгызы калды. Кызы Розаның да үз гаиләсе, ике баласы. Пенсиясенең 80 проценты кредиторлар файдасына тотылып бара. “Үлгәнче пенсия күрәчәгем юк”, – дип авыр сулый Ләйлә апа һәм: “Ярар инде, тамагым ач булса булсын, Фәритемне Ходай ташламасын”, – ди...   Ачы икән шул ачы җимеш алмасы...
Эльвира ӘСӘДУЛЛИНА

--- | 30.11.2017

Фәүзия Бәйрәмованың әнисе Сәлимә апа: Авырлыкны күп күр­дем

$
0
0
30.11.2017 Милләт
Кайгылы хәбәр алдык. Милләтпәрвәр язучы Фәүзия Бәйрәмованың әнисе Сәлимә апа 94 яшендә бакыйлыкка күчкән икән. Кем ул милләт анасы: нинди гаиләдә үскән, балаларын ничек тәрбияләгән? Менә шушы сорауларга ачыклык кертер өчен, моннан дүрт ел элек язылган язмага кире кайтыйк әле.
Улакка боз катканда туганмын   Сәлимә апа туган көне турында бик ачылып сөйләми. Беренчедән, татарда гомер-гомергә туган көн дип бәй­рәм ясау гадәте булмаган, икенчедән, төгәл көне билгеле түгел, ди ул. Авылда ут чыгып, янгын телләре кәнсә­ләр­не йотканлыктан, авыл мет­рикәсе дә көлгә әйләнгән. Туган көне төрле документларда төрлечә язылган, балалары 5 ноябрьне әниләренең туган көне итеп исәпли. Сә­лимә апа безнең сораулы карашларны күреп җайлап кына гомер йомгагын сүтә башлады:   – Әни, улакка боз катканда тудың, куллар өшеде, бик салкын иде, дип сөйли торган иде. Әтием – мәзин, әни дә бик дини кеше иде. Әтием­не озын сырлы таяклы, тезгә җиткән казакилы, ак чалмалы килеш истә калдырганмын. Аңа ияреп мәчеткә йө­ри идем. Әти белән әни кызу урак өстендә дә уразасын кал­дырмадылар. Урактан кай­­тып, кар базына төшеп уты­рулары истә калган. Мин баз авызыннан  карыйм да аптырыйм. Чыгыгыз инде мон­да, дип дәшәм. Алар эссе­лектән әлсерәп, хәл алырга төшкәннәр икән. Икенче көнне тагын кырга чыгасы. Әни жбан белән су ала. Шунда яулыгын чылатып, башына бөркәнә икән. Әни итәк тулы балаларымны үстергәндә янымда булды. Сабыйларым­ның кендек әбисе дә әле ул. Колхоз эше­нә дә йөрисе, бер-бер артлы туган балаларны да тәрбия­лисе бар. Шундый авыр мәл­ләрдә миңа, кызым, бала­ларың күп, бас намазга, дип өнди торган иде. Дини мәҗ­лесләрдә булырсың, намаз рәтен белмәгәч, нишләр­сең, дип үзенчә үгетләгәне ис­тә. Мин исә, менә синең эшең беткән, укы инде, дип әйт­кәнмен. Шул сүзләрем әле дә күңелемә тынгылык бирми. Аллаһы Тәгаләдән вакыты җиткәч, намазга үзеннән-үзе өйрәндем. Әни кечке­нә­дән оеткысын салган, догаларын белә идем инде. Шуңа кү­рә дин юлына кереп китү­нең бер авырлыгы да булмады.   Әүхәдине жәлләп, кияүгә чыктым   Тумышым белән Сабай авылы кызы мин. Тормышка да шушы авыл егетенә чыктым. 17 яшь иде, мәхәббәтнең нәрсә икәнен белмәдем. Әү­хәди исә үги абыем Сәү­бән­нән мине сораган. “Сәлимә­нең тормышка чыгарга уе юк, ә миңа өйләнергә кирәк. Ничек итсәң ит, күндер аны, юкса урлап булса да китәчәк­мен”, – дигән. Абый мине, егетнең анасы бүген-иртәгә өзелергә тора, хәленә кер, дип үгетләде. Ипле, тәртипле, грамотный егет дип ризалаттырды. Грамотный дигәне 4 класс белем инде ул. Әүхәди мине, кашевкага утыртып, югары очтан түбән очка алып төште. Анасы бер ел да тормады, гүр иясе булды. Үзем бердәнбер бала булганмын. Кем уйлаган бит итәк тутырып бала үстерер­мен дип. Тормышка 1940 елның 3 ноя­брендә чыктым. 67 ел бергә бик тату итеп яшәдек. Авылда бөтен кеше белә: тавыш-ни­заг булмады безнең. Балалар бар бит. Алар алдында ничек ямьсез­ләнәсең: елтыр күзлә­ре бе­лән күзәтеп, һәр мөгамә­ләң­не күңелләренә сеңдереп ба­ралар, үзләрен алдагы тор­мышка әзерлиләр. Шө­кер, илгә-көнгә кызыллык ки­терә торган булмадылар. Берсен дә аерып әйтмим, барысы да үз урынында. Әүхә­дине 88 яшенәчә бала караган кебек карадым. Аның кит­кәненә дә биш ел була икән инде. Авырлыкны күп күр­дем. Күрәсең, Ходай, картлык көнеңдә рә­хәт яшәтермен, дигәндер. Иге­­зәк сыңарлары­ның берсе – Розалиям, бәхе­те­мә, күрше авылда – Миңгәр­дә төпләнеп калды. Мине бү­ген ул кадер-хөрмәттә яшәтә.    Үзәкләргә үткән ясмык   – Тыныч тормышта бер ел гына яшәп калдык, дәһ­шәтле сугыш башланды. Әү­хәди 1943 елга кадәр колхоз рәисе булып эшләде. Ирләр­сез, атсыз калган колхозны ничек­ләр генә җитәкләде икән ул, ничекләр түзде икән – хәзер дә шаккатам. Аннан сугышка китте. Сугышта кулын өзде­реп Омскида озак вакыт дә­ва­ланды. Кайткач исә, бригадир, ферма мөди­ре булып эш­ләде. Мин төрле эшкә йөр­дем. Ат белән Сабага йөк ташыдым. Ул вакытта сыер башына мәҗбүри түләү бар иде. 265 литр сөтне хө­кү­мәт­кә тапшырасы. Бу – ир­тәнге 4тә торып сөтне Сабага ир­тәнге алтыга илтеп тапшырасы дигән сүз. Анысы түзәр­лек, ә менә Арча заготзерносыннан чәчү өчен ясмык алып кайту үзәккә үтеп калган. Алты хатынга өч уфалла арбасы тоттырып чыгарып җибәр­деләр безне. Бардык, кайтыр юлга чыктык. Юл аркылы чык­канда арбабызның тәгәр­мәче тузып китте бит. Аны шул килеш Урыс Чокырчасына ка­дәр сөйрәп бардык. Авыл башындагы иң беренче йортка кереп урыс мужигына хәлне аңлатабыз. Мин аз-маз русча сукалыйм, иптәш хатын бө­тенләй дә белми. Бу безгә ясмыкны икегә бүлеп катомка ясарга кушты. Иптәш хатынга катомка бавы бирде, ә миңа юк. Нишләргә? Утыз чакрым араны йөкне аркага асмасаң үтеп булмаячак. Баш­ны иеп торам шулай. Кү­зем биш бала итәкле күлмәк­кә төште. Бала итәген сүттем дә, катомка бавы ясадым бит. Көч-хәл белән кайтып егылдык. Соңга калганлыктан авыл халкы безгә каршы чыккан иде инде. Ул вакытта ур­так хәсрәт кеше­ләрне бердәм иткән. Аннан машина әй­лән­дереп бодай сугу, көлтә ташу дисеңме – барысы да баштан үтте инде. Аларның барысын да сөйләп бетерә торган түгел, җитте...   Укымасагыз, дуңгыз карарсыз   – Балаларым бик тәр­тип­ле булдылар. Аталары янын­да кара-каршы эш­лә­деләр. Әүхәди сугыштан кулын өз­дереп кайтты бит. Мине, өс-башыбыз юк, теге ки­рәк, бу кирәк, дип борчымадылар. Яхшы укуларын гына бел­де­ләр. Укыгыз дип үземә әйтер­гә туры килде. 1946 елда туган кызым Вәсиләне әтисе дуңгыз карарга фермага урнаштырды. 7 класс тә­мамлаган гына иде әле. Чөнки эшкә чыгарырга башка кеше таба алмады. Вә­си­ләнең иптәшләре 8 нче класста да укып йөр­де­ләр, аның аларны күргәч, күзләре яшь­ләнә иде. Шуннан, балалар, минәйтәм, тагын кеше кирәк булса, атагыз сезне дә фермага урнаштырыр, ничек тә булса укырга тырышыгыз, дидем. Сүземне тыңладылар. Авылда дүрт класс укыдылар, 8 класска кадәр өч чакрым ераклыктагы Шаңарга йөреп укыдылар, аннан тагын 3 класс Сабада укыдылар. Иң беренче Сабага укырга Тәс­лимәм чыгып китте. Җәяү йөреп укыды, бер тапкыр арыдым, туйдым ди­гән сүзләр әйтмәде. Аннан Нурания, Нурулла, Фәүзия укыдылар. Фәүзия арада иң шаяны, чәтерәне иде. Сабада укыганда ук редакция белән дуслашып, шунда ук эшли дә башлады. Менә шулай берсе артыннан берсе тырыштылар, укыдылар. Минем генә, бураннарда исән-сау кайтсалар ярар иде, дип котларым чыга иде. Бигрәк тә Тәсли­мәне жәл­­ләдем. Иң беренче Казанга китүче дә ул булды. Беркемне белмәгән килеш, күр­ше хатыны адресын юнә­теп чыгып китте ул. Аның артыннан Ленин университетына башкалары да тартылды. Алты балам югары белемгә ия булды.   Хәсрәт агач башыннан йөрми   Сәлимә апага бала югалту ачыларын да татырга туры килгән. Дин кушканча, югалту ачыларына сабыр булган ана, бәлки эчендә вулканнар кайнаса да, аны безгә күр­сәтмәде:   – Өч балам гүр иясе булды. Мин инде исәннәрен исәнчә, үлгәннәрен үлгәнчә искә алып дога кылам. Ходайдан ил-көнгә тынычлык, балаларыма игелек, тәү­фыйк, бә­хет сорыйм. Фәүзия­мә ерак сәфәрләргә кузгалганда хәер-фатихамны биреп дога кылып калам. Киявем Җәү­дәт­не инсульттан соң бала карагандай тәрбия­ләгән Тәс­лимәгә са­бырлык, саулык телим. Мине җән­нәттә яшәткән игезәк сыңары Розалиягә (Ро­залия Хәбиб­рах­манова – Саба районы Миңгәр авылы­ның мактаулы укытучысы) Ходай мине зурлагандай зурласын иде дип телим. Һәр балама да намаз укыган саен теләкләр телим. Хәзер күзлә­рем бик күр­ми, укый алмыйм. Аның каравы телевизордан ил-көн яңа­лыкларын тыңлап, күзә­теп барам. Авыл кешесе­нең, кара җирдә эшләүче­ләр­нең кадере беткәнгә үртәнәм. Юкса иписез бер көн дә яши алмыйбыз бит.    Йомгаклау сүзе   Саубуллашыр вакыт җит­кәч, тагын бер вакыйганы ис­кә төшерделәр. Аны исән чагында Г.Камал театры директоры Шамил Закиров тет­рә­неп тә, сокланып та искә ала торган булган. Алар Җәү­дәт Дәрзаман белән мәктәп укучылары өчен берничә җирдә очрашу, иҗат кичә­ләре оештырганнар. Җәүдәт абый ничек итсәк итик, очрашу вакытын булса да кыскартыйк, ләкин Казанга әнине күрмичә китмим, дигән булган. Шулай иткәннәр дә. Сәлимә апа да бу очрашуны хәтерли. “Бу бит Җәүдәт белән соңгы күре­шүебез булды. Бик озак утырды ул, ничектер китәсе дә килмәде кебек. Чыккач та, нидер әйтәсе килгән кебек каерылыплар карады. Шуннан аны инсульт аяктан екты. Кү­ңеле сизенеп ашкынгандыр инде”, – диде ул. Инде Розалия һәм Рөстәм Хәби­брах­ма­новлар корган оя-нигез турында да берничә сүз. Ачык күңелле хуҗалар татарның ничәмә-ничә ул-кызын кунак итеп каршы алган, серләре белән уртаклашкан икән. Соңгы вакытларда Шәүкәт Биктимеров та аларга кайтып йөргән. Каршыларында гына үз нигезе булса да, мәшһүр артист нәкъ менә Хәбибрах­манов­лар йортында җан тынычлыгы тапкан. Ме­нә шундый балалар үстергән Сәлимә апа.    P.S. Сәлимә апаның бакыйлыкка күчүе турында кызы Фәү­зия апа Бәйрәмова хәбәр итте. Ул социаль челтәрдә менә ниләр язды: “Әни үлде. Иннә лилләһи вә иннәә иләйһи ра­аҗи­гуун... Гыйльман кызы Сәлимә Бәйрәмова 94 яшендә бакыйлыкка  күчте, бүген туган авылыбыз Сабай зиратында җирләдек... Әниебезнең урыны җәннәттә булсын! Сугыш гарибе әтиебез белән ун бала тәрбияләп үс­терделәр, алты кызга югары белем бирделәр, үз­лә­рен­нән соң догачылар калдырдылар... Урыныгыз җәннәттә булсын, газиз ата-анабыз, соңгы сулышыбызга кадәр без сезгә догада булырбыз!” Менә шулай... милләт анасы улакка боз каткан көннәрдә туган, бакыйлыкка китүе дә шундый көннәргә туры килде. Искә алуыбыз, язган сүзебез рухын шат кылсын, урыны оҗмахта булсын.
Гөлинә ГЫЙМАДОВА

--- | 30.11.2017

Кыш Бабай телеканалы Яңа ел кәефе бүләк итә

$
0
0
30.11.2017 Җәмгыять
«Ростелеком» 1 декабрьдән Кыш Бабай телеканалының эшчәнлеген янә дәвам иттерәчәк. Бу тәүлек буе Яңа ел кәефен бүләк итүче каналның бишенче сезоны старт ала дигән сүз.
Телеканалны һәр елдагыча бары тик «Интерактив ТВ» абунәчеләре генә карый ала.   Кыш Бабай каналын Lagardere Active компаниясе белән берлектә «Ростелеком» уйлап тапкан.  Беренче тапкыр ул 2013 елда эшли башлаган иде.
Партнерлар яңалыгы
---

--- | 30.11.2017
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>