Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Миңнеханов GONGTV каналында (ВИДЕО)

$
0
0
30.11.2017 Мәдәният
GONGTV каналында яңа тапшыру эфирга чыга. Алып баручы - Миңнеханов үзе.
“СПЕЦНАЗ-парад” дигән исем астында чыгучы хит-парад тиздән тамашачыларга бары тик сыйфатлы музыкаль клипларны тәкъдим итәчәк.   Тапшыруның алып баручысы – күп кенә концертлар буенча тамашачыларның күңелен яулаганяшь алып баручы Илназ Миңнеханов.     Хит-парадта катнашучы күп кенә артистлар “Манзара” музыкаль премиясе лауреатлары һәм 2017 нче елгы премия номинантлары.    GONGTV каналы һәм PIXELFILMS PRODUCTION кинокомпаниясе оештырган  “Манзара” премиясен тапшыру тантанасы быел яңа форматта уза. 20 нче гыйнварда “Пирамида” сәхнәсендә иң яхшы җырчыларны һәм спортчыларны зур бәйрәмдә күреп булачак. Билетлар барлык билет операторларында инде сатуда.  


---

--- | 30.11.2017

Виталий Агапов: Матур гына эшкуарлык белән шөгыльләнгәндә - "гены сыграли"

$
0
0
30.11.2017 Шоу-бизнес
Җырчы, композитор, шаян сүз остасы – Виталий Агапов башкаруындагы “Гөл җибәргән әнкәй бүләккә” җырын яратам. Теләсә кайсы вакытта искә төшеп, көйләп җибәрергә мөмкинмен аны. Шул җырны җырлаган саен, Виталий абый үзе дә искә төшә. Кайда икән ул хәзер? Ничек яши?
Виталий абыйның үтенечен искә алып, интервьюдагы үзенчәлекле сүзләр, хәрефләр яңгырашы (керәшенчә) ул сөйләгәнчә калды, дип яза Акчарлак хәбәрчесе.   – Тормышыгызны үзгәртерлек кискен борылышлар күп булдымы?   – Булды. Матур гына бизнес белән, эшкуарлык белән шөгыльләнгәндә, композитор, җырчы булып китү – шуларның берсе. Тик бу үзгәреш юктан килеп чыкмады. Иван (Ибан) бабамның скрипка ясаучы, әтием Василийның (Бәчелейнең) гармунчы, әнием Марияның (Марҗаның) җырчы икәнен искә алсаң, "гены сыграли"!   – Болардан тыш, депутатлык эшен дә әлегә кадәр дәвам итәсез икән (Чаллы шәһәр советы депутаты – авт)...   – Депутат эше көндәлек эшең белән тыгыз элемтәдә барырга тиеш дип уйлыйм. Артист булудан тыш, күп кенә җәмәгать эшләрен дә алып барам. Чаллы керәшен җәмгыяте рәисе, шәһәребезнең Зәй якташлар оешмасы рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясенең Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе булу – минем депутатлык эшемнең төп юнәлешләре. Шәһәребездә яшәүче 86 милләт кешеләрен бергә туплап, төрле чаралар үткәрү бик кирәкле эш дип саныйм. Дөресен әйткәндә бу эшләрнең өчесендә дә мин инде 26 елдан артык кайныйм, ә инде депутат буларак миңа ул эшләрне икеләтә көч белән тартырга кирәк.
---

--- | 30.11.2017

Рифат Фәттахов "Татар җыры"нда Ришат Төхвәтуллинның катнашуына карата уз фикерен белдерде

$
0
0
30.11.2017 Мәдәният
Бүген Рәшит Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов журналистлар белән очрашу вакытында "Татар җыры" фестивалендә Ришат Төхвәтуллинның катнашу мәсьәләсенә дә уз фикерен белдерде.
"Әйе, "Татар җыры-2017" концертына багышланган матбугат конференциясе турында укыдым, - диде Рифат Фәттахов. – Хәзерге көндә Ришатның теге яки бу концертта катнашу – катнашмавы - аның үз ихтыяры. Әмма мине иң нык гаҗәпләндергәне: "Барс-медиа" директоры Марат Гәрәев, Ришатның элекке елларда фестивальдә катнашмау сәбәбләрен аңлатканда, этик нормаларны гына түгел, ә гап-гади дөреслекне дә боза кебек.   М.Гәрәев сүзләренә караганда, алар “Ришатның продюсеры белән сөйләшүләр алып барганнар, әмма уртак тел таба алмаганнар”.   Беренчедән, Ришат белән бәйле ниндидер җитди фикер - тәкъдимнәр белән Марат Гәрәевнең миңа бер генә, бер генә тапкыр да мөрәҗәгать иткәне булмады. Киресенчә, безнең кайбер тәкъдимнәр алар тарафыннан кабул ителмәде кебек тоелды миңа.   Аннары, Ришат минем белән 2014 елдан бирле эшләми. Нишләп соң ул 2014, 2015, 2016 еллардагы "Татар җыры”нда катнашмаган?! Моңа да мин гаеплеме?! "С больной головы на здоровую", - диләрме әле руслар...   Марат Гәрәев бик матур бер сүз әйткән: "Татар эстрадасында Ришат Төхвәтуллин дигән йолдыз кабынуга - без аны “Татар җыры”нда күрергә теләк белдердек". Мондый очракларда безнең бабай:  "Акылың алтын икән", - дияр иде...  Әзер йолдызларны файдалану җиңел шул ул, ә менә син аларны эзләп тап, зур сәхнәгә чыгар...   Соңгы вакытта "Татар җыры” ның үз йолдызлары бөтенләй күренми башлады кебек. Узган ел "Филүс Каһиров катнаша", - дип сөенештеләр, быел - Ришат Төхвәтуллин...   Хәер, Ваһапов фестивалендә тагын йолдызлар кабынып килә - Гөлсирин, Рәнис, Азат, Айсылу... Димәк, "Татар җыры”н оештыручыларына борчылыр урын юк..."    
---

--- | 30.11.2017

Исмәгыйль Шәңгәрәев: Дөньяны үзгәртү ул - тәрбияне үзгәртү

$
0
0
30.11.2017 Милләт
Исмәгыйль Шәңгәрәев белән Нурали Латыйповның милләттәшләребезнең рухи тормышына тәэсир иткән, тарихта эз калдырган шәхесләр хакындагы әңгәмәләре халык тарафыннан яратып кабул ителә.
Әлеге ике шәхес язган «Ислам һәм дөнья» китабының сүз башында халыкара ислам бизнесы ассоциациясе президенты Марат Кабаев болай ди: “Бу ике гаҗәеп кешене якыннан белгәнгә, ачыклык кертүне кирәк дип саныйм: Шәңгәрәев белән Латыйпов 1990 елда Согуд Гарәбстанында – легендар Мәдинә шәһәрендә очрашалар. Мәккәгә хаҗ кылырга баргач,изге урыннарга сәяхәтләрен дәвам итеп Мөхәммәт пәйгамбәр Аллаһка мөрәҗәгать иткән җирдә намаз уку теләге белән Мәдинә шәһәренә килгән булалар. Мөхәммәт пәйгамбәр мәчетенең гөмбәзе астындагы бу күрешүне әкияти вакыйгага тиңләргә була. Минем өчен бу “Мең дә бер кичә”, могҗизалар һәм гыйбрәтле тарихлар дөньясы. Иманым камил: Шәңгәрәев белән Латыйповның Мәдинә шәһәрендәге күрешүе очраклы гына күрешү түгел. Цивилизацияләр, мәдәниятләр, диннәр арасында каршылык арта барган заманның катлаулы сорауларына җавап табарга тырышкан бу иҗади тандемның эшчәнлеге Көнбатыш һәм Көнчыгыш өчен уртак рухи кыйммәтләргә нигезләнгән  аңлашу күпере төзүгә ныклы адым булып тора”.   Исмәгыйль Шәңгәрәев: Америка астрофизигы Майкл Харт үзенең “The 100: A Ranking of the Most Influential Persons in History” китабында тарихны өйрәнү һәм күпкырлы анализ нәтиҗәсендә  тарихта эз калдырган йөзтанылган шәхесне билгели.  Кешелекнең бөек остазлары биографиясеннәнгыйбарәт әлегеуникаль җыентыкта иң беренче урында Мөхәммәт пәйгамбәр тора. Моны ялгышлык дип уйлап яисә Америка астрофизигының Исламга симпатиясе белән бәйләп аңлатып булмыйдыр. Намуслы галим буларак, улбары тик фактларга нигезләнеп Мөхәммәт пәйгамбәрне кешелекнең иң бөек остазы, укытучысы итеп күрсәтә.     Мөхәммәт пәйгамбәрХира тавында. Н.К.Рерих. 1925 ел   Нурали Латыйпов: Шулай да, Майкл Хартның нинди критерийларга таянып нәтиҗәләр ясавы турында искәртеп үтик әле. Галим буларак, минем өчен дә теге яки бу карашның субъектив фикер түгел, иң кимендә, фактларга нигезләнгән объектив фәнни анализ булуы мөһим. Моннан тыш,аның әле шул фактларга таянып  нәтиҗәләр ясый алырлык методологиясе дә, эзләнү-тикшеренүнең концептуаль нигезләре дә булырга тиеш.   Исмәгыйль Шәңгәрәев: Мин сезнең белән килешәм, Нурали Нурисламович. Мөхәммәт пәйгамбәрнең балаларга карата башка мөнәсәбәт, караш (“балалыкның башка үлчәме”) барлыкка китерүдәге роле турында сүз алып барганда аның шәхесенең зурлыгын һәм цивилизация тарихына керткән өлешен дөрес күзаллау кирәк. Әйдәгез Майкл Хартның фикерләвенә әйләнеп кайтыйк. “Биографияләрнең урнашу тәртибенә тәэсир итә торган төп критерий әлеге бөек шәхесләрнең тарихка тәэсир итү дәрәҗәсе булды”,–ди ул. “Мөхәммәт пәйгамбәрнең иң беренче урында булуы кайбер укучыларны гаҗәпләндерергә, кайберләрендә хәтта канәгатьсезлек тә тудырырга мөмкин, – ди Харт.   – Әмма, ничек кенә булмасын, тарих буенча караганда, ул диндә дә, җәмгыятьтә дә искиткеч уңышлы эшчәнлек алып барган бердәнбер кеше”. Автор Мөхәммәт пәйгамбәрнең дөньядагы иң бөек дингә нигез салучы кеше һәм гаҗәеп уңышларга ирешкән сәяси лидер булуын ассызыклый. Әле бүгенге көндә дә, ягъни, үлеменнән  соң унөч гасыр үткәннән соң да, аның казанышларының тәэсире иң көчлеләрдән санала. Ничек кенә булмасын, Харт лабораториясе – ул аның шәхси мәйданы. Безгә Америка галименең   үз иленең мөселман Көнчыгышының планета цивилизациясенә керткән өлешен түбәнсеткән һәм  европоцентризм идеяләрен алга сөргән җәмәгатьчелек фикеренә каршы барып гаҗәеп дәрәҗәдә фәнни объективлык күрсәтүе мөһимрәк.   Нурали Латыйпов: Мөхәммәт пәйгамбәр эшчәнлегенә югары бәя биргән кешенең Америка астрофизигы булуы, һичшиксез, бик әһәмиятле. Майкл Харт белән килешергә дә, килешмәскә дә була, әмма Мөхәммәт пәйгамбәр, чынлап та, космопланетар масштаблы һәм ул заман галимнәренең иң җентекле тикшеренүләренә лаек булган шәхес.Әлеге әңгәмәбездә Мөхәммәт пәйгамбәрнең йогынтысы зур булган бер генә өлкә – балаларга мөнәсәбәт хакында сүз алып барабыз.   Исмәгыйль Шәңгәрәев: Бу өлкә үзе дә киңкырлы.Танылган педагог һәм табиб Януш Корчак юкка гына“Дөньяны үзгәртү – ул тәрбияне үзгәртү” димәгән.
Нурали Латыйпов: Тагын шунысы әһәмиятле: Мөхәммәт пәйгамбәр тәрбия турында киңәшләр биргәндә кешелек проблемаларын чишәргә омтылмый. Ул балалар белән ничек аралашырга, алар белән нинди мөнәсәбәттә булырга кирәклеген үз мисалында күрсәтә. Аның балаларның кадерен рухи яктан аңлап кабул итүе тәрбия процессы нигезләренә караганда киңрәк төшенчә. Бу балалыкка, балаларга карата илаһи мәхәббәт!  Майкл Хартның Мөхәммәт пәйгамбәрне тарихка тәэсире ягыннан беренче урынга куюы хакындагы фикерне дәвам итеп үземнән дә берничә аңлатма биреп китәр идем.   Профессор Владимир Исхаков белән үткән гасырның 80 нче елларындагы (аспирантура елларыбыз) әңгәмәләребездә без еш кына  сирәк фәнни дисциплиналарның берсе – тектология һәм икътисадчы галим Александр Богданов идеяләре хакында сүз кузгата идек. Әмма А.Богдановтан аермалы буларак, без тектология төшенчәсендә үзенчәлекле бер җыелма, ягъни,  Владимир Путин хәзер Россияне атаган кебек,“дәүләт- цивилизация” күрә идек. Мөхәммәт пәйгамбәр мисалында исә бу  –юк урында җыю, юктан бар итү.    Соңрак,1991 елда Владимир белән Татьяна Исхаковларның  «Древо мудрости и здоровья. Питание в истории культуры народов Востока» исемле китаплары чыкты. Анда “Дәүләттә һәм җәмгыятьтә Мөхәммәт пәйгамбәр вакытындагы үзгәрешләр рухи тормышка, акыл эшчәнлегенә тәэсир итеп, башка хыяллар һәм максатлар белән яшәргә этәргеч бирде” дигән сүзләр бар.  Мөхәммәтнең төп үзенчәлеге шунда – ул әзер дини система белән килми, ә яңа юллар эзләп, аны кешеләр күз алдында һәм кешеләр ярдәме белән булдыра. МондаМөхәммәтнең үзенә кадәр булган пәйгамбәрләр һәм борынгы халыклар тәҗрибәсенә таянуы һәм тарихны белүезур роль уйный. Иң мөһиме: Мөхәммәт пәйгамбәр  тарихны үз укытучысы итеп кенә калмый, аны замандашларының күзаллавына тәэсир итәрлек дәрәҗәдә, димәк, кардиналь рәвештә үзгәртә дә әле.      Исмәгыйль Шәңгәрәев: Әйе, Мөхәммәт пәйгамбәр идеяләренең шундый дәрәҗәдә таралыш алуы локаль үзгәрешләрнең бик тиз (тарих белән чагыштырганда) глобаль үзгәрешләргә күчүенә ачык мисал.  Майкл Харт хаклы– болар дини генә түгел, ә цивилизациягә  кагылышлы үзгәрешләр. Тарихка шулай һәм рухи, һәм социобиологик тәэсире, планета масштабындагы үзгәрешләргә йогынты ясавыМөхәммәт пәйгамбәрне башка бөек шәхесләрдән югарырак итә дә инде. Нурали Нурисламович, сез әйткәнчә, пәйгамбәр иң элек үзе яшәгән дөньяны  үзгәртә башлый.Шуның нәтиҗәсендә гарәп кабиләләре фәнни ачышлары һәм бөек “мөселман ренессансы” белән бөтен дөньяга танылган милләткә әвереләләр. Бу үзгәрешләргә, бер яктан,  Аллаһ ачышы – Коръән, икенче яктан–  Мөхәммәт пәйгамбәрнең үз тормышы – сөннәт зур йогынты ясый. Иң мөһиме –Мөхәммәт пәйгамбәр тәрбияне камилләштерә, балаларга карата мөнәсәбәтне үзгәртүгә ирешә.   Нурали Латыйпов: Чынлап та, Мөхәммәт пәйгамбәр иң элек балаларны яклау юлына баса.Ул чорда балаларның еш кына мәҗүсилек корбаннары булуы күпләргә мәгълүмдер. Материаль яктан кытлык кичергән гаиләләрнең үз балаларын (бигрәк тә, кызларын) юк итүләре гадәти күренеш булып саналган, хәтта җәмгыять тарафыннан  хупланган булган. Хәер, бүгенге заманда да канунлаштырылган рәвештә балаларны үтерү дәвам итә. Сәбәпләр күп, әмма мең ел элек булган кебек, бүген дә социаль сәбәпләр беренче урында. Без һаман Аллаһны ишетергә өйрәнмәгәнбезмеәллә?   Исмәгыйль Шәңгәрәев: Шулай булып чыга. Коръәннең 17 нче сүрәсендә (31 нче аять) әйтелгән: “Ярлылыктан куркып үз балаларыгызны үтермәгез.  Без сезнең барыгызны да туйдырачакбыз”. Онытмасак иде: балаларны үтерү бик зур гөнаһ ул. 
Нурали Латыйпов: Бу сүрәнең мәгънәсен ахырына кадәр аңлау өчен бүгенге көндә әти-әниләре теләмәгән өчен генә дөньяда 50 миллион бала үтерелүенә (бу саннарны Икенче бөтендөнья сугышында үлүчеләр саны белән чагыштырырга була)  игътибар юнәлтү кирәктер.   Сәбәбе дә һаман шул ук бит – мәҗүсилек хөкем сөргән Гарәбстандагы  кебек, ярлылыктан курку. Әйе, тумаган яки әле генә туган җаннан котылу өчен бүгенге көндә унар миллион кеше зур гөнаһ кыла.    Сүз уңаеннан, 17 нче сүрәдә туган балаларны үтерү турында сүз барамы, әллә тумаган балаларны дамы?     Исмәгыйль Шәңгәрәев: Балаларның бит җаннары да илаһи аларның. Мөхәммәт пәйгамбәр аларны “җәннәт күбәләкләре” дип атаган.   Нурали Латыйпов: Гаҗәп бит: җирдә үзләрен кирәксез дип тойган балаларның җаннары җәннәт күбәләкләре булып китә...   Исмәгыйль Шәңгәрәев: Әйе, күбәләкләргә – ахирәттә үз әти-әниләрен саклаучыларга, шәфәгатьчеләргә әйләнәләр алар. Мөхәммәт пәйгамбәр әйтә: “Сезнең балаларыгыз – җәннәт күбәләкләре алар. Үзләренең әти-әниләрен очраткач, аларныңкиемнәренә ябышалар һәм, Аллаһ әти-әниләрен җәннәткә алып кермичә, җибәрмиләр икән”.   Бу поэтик чагыштыру гына түгел. Олы йөрәкле пәйгамбәр  өчен һәрбер баланың үлеме искиткеч зур трагедиягә тиң булган. Әл-Бохари хәдисендә болай диелгән: “Бервакыт, Ибраһимның хәлләрен белергә килгәндә, Мөхәммәт пәйгамбәр янында аның тугры юлдашы Габдрахманбин Гауф була. Пәйгамбәр аны кулыннан җитәкләп пальмалар арасындагы йортка алып керә. Өйгә кергәч ул Ибраһимны кулына ала, үбә һәм яратып, аның исен исни. Бу вакытта Ибраһим үлем хәлендә була инде. Кайгысыннан Мөхәммәт  пәйгамбәрнең күзләреннән яшь агып төшә. Габдрахман бин Гауф гаҗәпләнеп сорый:  –И, Аллаһның илчесе! Син дә елыйсыңмы? Ә үзең башкаларгакешене күмгәндә еламаска куштың түгелме соң?  Пәйгамбәр аңа болай дип җавап бирә:  –Ибн Гауф! Бу күз яшьләре – шәфкатьлелек билгесе.–Аның күзләреннән тагын яшь агып төшә. Ул шыпырт кына:–Күзләр елый, йөрәк кайгыра, әмма без беркайчан да Аллаһны борчуга салырлык сүзләр сөйләмибез.Аллаһ белән ант итәм: Ибраһим, без синең белән аерылышканга бик кайгырабыз”.   Ярату һәм мәрхәмәт күрсәтү! Безне “кешегә әйләндерү”, кешелеклерәк итү өчен шул кыйммәтләрне төшендерергә тырышкан да инде пәйгамбәр. “Кешегә әйләндерү” дигәннән,Александр Блокның бу неологизмы күркәм гореф-гадәтләрне һәм коточкыч мәҗүси ритуалларны берләштергән мәҗүси гарәпләрнең этнопсихологиясен үзгәртүне бик төгәл аңлата кебек, миңа калса.    Нурали Латыйпов: Пәйгамбәр яшәгән заманда гарәп дөньясында яңа туган кыз балаларны тереләй күмү кебек мәҗүси йола булган. Гарәпләр кыз тууны зур бәхетсезлек итеп кабул иткәннәр. Коръәндә әйтелә: “Берәр кешегә кызы туу турында хәбәр җиткерәләр икән, аның шунда ук йөзе каралып чыга, ул бу хурлыкны ничек тә яшерергә, кешеләр күзенә күренмәскә тырыша. Шул хурлыкны күтәреп ул баланы үзендә калдырырмы, әллә аны җиргә күмәрме? Куркыныч карар!” (16 нчы сүрә, 58-59 нчы аятьләр).   Исмәгыйль Шәңгәрәев: Әйе шул. Шуңа да пәйгамбәр гарәпләрнең инде каннарына сеңеп беткән бу мәҗүси йоланы бетерү өчен көрәш башлый. Үзенең замандашларына ул: “Кыз бала үстерүчеләр үз кызларына карата кайгыртучанлык күрсәтсеннәр иде.Кызларыбыз безнең өчен җәһәннәм утыннан саклаучы каршылык булырлар”, –  ди. “Балигъ булганчыга кадәр ике кызына кайгыртучан һәм мәрхәмәтле булган әти Кыямәт көнендә минем янда булыр” дип тә ассызыклый. Күп гасырлар буе килгән гадәтне – замандашларының каралыгын пәйгамбәр бары шулай гына җиңә алган. Моны чынлап та могҗизага тиңләргә була.   Нурали Латыйпов: Уйлап карагыз әле: пәйгамбәребезнең йөрәге аша таралган ярату һәм аның төпле акылы нәтиҗәсендә ничә миллион бала исән кала,күпме хатын-кызлар әни булу бәхетенә ирешә. Шул әниләрнең үз балаларын ярлыкауны сорап ялваруларын ишеткән бит Аллаһ!Чөнки беләбез, пәйгамбәр: “Өч кешенең үтенече Аллаһка барып ирешер: кыерсытылган кешенеке, юлчыныкы һәм әти-әнинең үз баласы өчен ялваруы” дигән.
Исмәгыйль Шәңгәрәев: Әйе, милли традицияләрне Аллаһ ачышы дип кабул ителгән традицияләр генә кысрыклап чыгара ала. Мөселман Ренессансының бөек энциклопедист галиме Әбү Рәйхан әл-Бируни әйткән: “Дин кануннары кеше табигатенә гореф-гадәтләргә һәм йолаларга караганда көчлерәк тәэсир итә. Күрмисең мени, соңгылары әле башта тикшерелә, аннары я кабул ителә, я кире кагыла. Ә дин кануннары ничек бар, шул килеш кала һәм ышанганга күрә кабул ителә”.  Бу фикерне дәвам итеп, әл-Бируни ассызыклый: “Аллаһка ышанган кешеләрнең йөрәгеннән бу ышануны инде гомердә дә кире тартып алам димә”.   Мөхәммәт пәйгамбәр шул чорда яшәгән кешеләрнең караңгы дөньяларын яктырткан, йөрәкләрен  рәхимсезлектән, кансызлыктан чистартып, аларны “кеше иткән”. Миллионлаган балаларның җаннарын саклап калып, тәрбия өлкәсендәге бөек реформага нигез салган.Мөхәммәт пәйгамбәрнең үгет-нәсихәтләрендә тарих үткәннәр турында мәгълүмат бирүче генә түгел, ә тормыш итәргә өйрәтүче укытучы да. Илаһи ниятләр белән баеган тормыш үзе дә яңа мәгънә ала,тарихи аңислам фәлсәфәсе, мөселман гносеологиясе белән тыгыз бәйләнештә формалаша.
Дәвамы бар.   Әңгәмәдәш – фәлсәфә фәннәре кандидаты, журналист,  «Что? Где? Когда?» тапшыруы катнашучысы Нурали Латыйпов.   Тәрҗемәче –филология фәннәре кандидаты Эльвира Сафина.
---

--- | 30.11.2017

Ренат Ибраһимов Кырымда бәби таптыра торган мунча ачарга тели

$
0
0
01.12.2017 Шоу-бизнес
Бала салкын хастаханәдә түгел, ә җылы мунчада дөньяга килергә тиеш. Бу хакта Россия һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай бүләге лауреаты 8 бала атасы Ренат Ибраһимов хәбәр итте.
Татар-информ” язуынча, Ренат Ибраһимов: “40 яшькә кадәр, ир-ат бала чутыннан йөри, - ди. - Еш ялгыша, уйланылмаган гамәлләр кыла. Фәкать 40 яшьтән соң гына ир кеше җитлегә, аңа акыл керә. Китапларымны да мин олыгайгач, тормыш тәҗрибәсе туплагач кына яза башладым. Өч китабым чыкты. Менә дүртенчесен язарга керештем. Яңа китабымда мунчада бала тудыру турындагы тәҗрибәм белән дә уртаклашырга уйлыйм. Кече кызыбыз Мәрьямгә 9 ай. Ул мунчада дөньяга килде. Бала табу өчен иң кулай урын - мунча, чөнки биредә өч "т" бар. Беренчедән, "тепло", икенчедән, "тихо", өченчедән "темно". Сигез бала атасына ышаныгыз: бу уңайлыклар замана хастаханәләренең берсендә дә тәэмин ителмәгән. Хатыным Светлананың тулгагы башлангач, бабай яккан мунчага киттек (бабай - Светлананың әтисе, миннән ун яшькә яшьрәк ул). Кабартылган балалар бассейнына җылы су агыздым. Алдан сөйләшеп куелган акушерны чакырдык. Кендек кисәргә дип аптектан кайчы һәм кендек бәйләр өчен теш җебен дә алдан алып куйган идем. Барысы да уңышлы булды. Киләчәктә Кырымда бәлкем шундый бала тудыру мунчалары ачарга дигән фикер бар. Мин булдыра алмасам, башкалар эшли ала. Кырымда моның өчен шартлар тудырылган, анда җылы”.   Алты республиканың халык артисты исемен йөрткән бердәнбер җырчы Ренат Ибраһимовны яшь буын темасы да кызыксындыра.   “Бүгенге яшьләр аз кызыксынучан, безнең буын яшь вакытта активрак иде. Иҗатта мин һәрвакыт азатлык яраттым”, - ди Ренат Ибраһимов. Халык җырчысы Казанда шәхси мәктәп ачарга кирәклеген дә ассызыклап узды. “Нәкъ менә шәхси мәктәп, чөнки андый мәктәпне хөкүмәт яптыра алмаячак. 7 еллык программага исәпләнгән мәктәптә балалар тормышка яраклы, фикер йөртә алырлык итеп, ныклы тәрбия алырлар иде. Моның өчен инвесторларны җәлеп итәргә кирәк”,- диде ул.
---

--- | 30.11.2017

Татарстанда полиция мәчет тартмасыннан акча урлаган каракны тоткан

$
0
0
01.12.2017 Криминал
Полиция Казанның Тынычлык бистәсе мәчетеннән акча урлаучыны тоткарлаган. Бу хакта шәһәр полициясе хәбәр итә.
"Татар-информ" билгеләп үтүенчә, җинаять 22 ноябрь көнне кылынган. 19 яшьлек егет мәчеткә килгән. Ул 20 минуттан соң хәер акчалары салынган тартма янына килеп, аны ачкан һәм анда җыелган 30 меңләп акчаны алып качкан.   Шикле кешене “Промышленный” полициясе җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре тоткарлаган.    Егет 23 ноябрьдә Вахитов районында шундый ук урлау факты булуын да җиткергән. Икесендә дә ул үзенең гаепле икәнен таныган.   
---

--- | 30.11.2017

Кондыз сыекчасы яман шештән коткарамы?

$
0
0
01.12.2017 Җәмгыять
Редакциягә Әлмәт районы авылларыннан, Балтачтан, кондызлар күбәйде, дип шалтыраталар. Кайчандыр Кызыл китапка кертелгән бу җәнлекләр соңгы ун елда, чыннан да, сизелерлек арткан икән. Кондыздан акча эшләүчеләр дә барлыкка килгән: баксаң, бу җәнлектә яман шештән һәм башка бик күп кенә авырулардан дәвалый торган үзенчәлекле матдә бар, ди.
Бу хакта Балтач районы Алан авылы аучысы Хәлим Кәримов белән сөйләштек.   Серле дару кондыз сыекчасы (бобровая струя) дип атала. Бу һич кенә дә кондыз сидеге түгел. Әлеге матдә җәнлекнең аерым бизеннән бүленеп чыга. Яман зәһәр исле. Аны бары кондызны суеп кына алырга була.   – Кондызның сыекчасын аерып алабыз да аракыга йә медицина спиртына салып куябыз. Берничә айдан дару әзер. Спиртлы эчемлекләр кулланмый торган кешеләр өчен аны балга салып та ясыйлар, «дару»ның шәм формасындагылары да очрый. Бу дару бик файдалы булып санала, аны бездән сораучылар бик күп, – ди Хәлим Кәримов.   Кондызның сыекчасын сатып акча эшләүчеләр күп. Интернет шундый игъланнар белән тулган. Берничә номер буенча шалтыратып, хикмәтле даруның файдасын сораштык. Башта ук кисәтеп куйдылар: кондыз сыекчасы дип ялган дару сатучылар шактый икән. Шуңа да игътибарлы булырга, ышанычлы урыннардан гына сатып алырга кирәк. Шәхси медицина үзәгендә эшләүче белгеч кыз кондыз сыекчасын үтереп мактады: баш авыртуыннан, бит тиресен яхшырту өчен, бөердә ташлар булганда, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан, гепатиттан, салкын тигәндә һәм бик күп башка авырулар вакытында файдаланыла икән. Кешеләр аны күбесенчә онкологиядән һәм ирлек көчен арттыру өчен сорый.   – Үземнең кулланып караганым юк. Ул даруны эчү түгел, исен дә исни алмыйм, бик зәһәр. Ләкин авырганда кеше соңгы саламга ябыша бит, барысына да риза буласың ,– ди Хәлим абый.   Дару арзан түгел. Интернетта бер шешә сыекчаны уртача 5000 сум тирәсенә саталар. Дөрес, аучылардан аны арзангарак алырга була. Файдасы күп булса да, кондызның үрчүеннән зарланучылар җитәрлек. Бу җәнлекләрне юкка гына төзүчеләр белән тиңләмиләр. Алар төнлә дә, көндез дә бертуктамый эшләргә сәләтле. Баксаң, бер җәнлек көненә 1 килограммга кадәр агач ашый ала икән. Балтач халкы да кондызлар су буенда агачларны аудара, кәүсәләрне кимерә дип зарланды. Иң куркынычы – кондызлар җир астын казып оя ясый. Нәтиҗәдә, аскы катламда чокырлар хасил була. Кайчакта бу бушлыкларның зурлыгы 1 метрга 1 метр мәйданга җитә. Балтач районының Көек авылында шундый урынга туры килеп, җир убылып Т – 16 тракторы төшеп киткән.   – Элек бездә кондызлар булмаган. Алар безгә чит илдән кергән. Шуннан безнең мохиткә яраклашканнар. Бер яктан табигатькә файда китерә торган бу җәнлекләр элек Кызыл китапка кертелгән иде. Ни дисәң дә, алар яшәгән сулыклар балыкка бай, чиста була. Алар сулыкларны буа. Кондызлар беренче чиратта, нәкъ менә аучылар атмаганга үрчи. Аулау өчен Татарстанның хайваннар дөньясы объектларын саклау идарәсеннән рөхсәт алырга кирәк. Ау билеты булганнарга сезонлы юллама 2500 сум тирәсе тора, – ди Хәлим Кәримов.   Кондызның ите дә ашарга яраклы икән. Шашлыгы бик тәмле була, ди. Элек-электән затлы булып саналган тиресен 700-800 сумнан җыялар.
Эльвира МОЗАФФАР

--- | 29.11.2017

Лимон зарарлы икән

$
0
0
01.12.2017 Киңәш-табыш
Суык тигәндә без аны тиз генә чәйгә салып эчү җаен карыйбыз. Авыруга каршы көрәшү өчен С витамины кирәк, янәсе... Чынында исә, белгечләр әйтүенчә, лимонда С витамины без уйлаганча күп түгел.

Орга­низм­ның әлеге витаминга тәүлеклек ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен 1,5-2 лимон (180 грамм) ашарга кирәк. Чагыштыру өчен: татлы борычның 50 грамм булуы да җитә. Лимон түгел, ә гөлҗимеш С витамины буенча беренче урында тора. Организм әлеге витаминга баесын өчен тәүлегенә аны нибары 16 грамм ашарга кирәк.

Моннан тыш, температура 60 градустан артканда, витаминнар таркала. Димәк, кайнар чәйгә салгач, лимондагы С витамины бөтенләй юкка чыга дигән сүз.

Лимонның кабыгы кү­зәнәкле, шуңа күрә анда бактерияләр бик күп. Җимешне яхшылап юма­саң, йомшагына бактерия­ләр эләгәсен көт тә тор! Кабыгында бактерияләр күләмен киметү өчен кулланыр алдыннан лимонны уксуслы кайнар суда юып алыгыз.   Лимон – аллерген. Күп кенә кешеләрдә ул аллергия китереп чыгара, чөнки цитрус җимешләрендә иммун күзәнәкләрен ялкынсындырырдай матдәләр бар. Алар күзәнәкләр арасына сыеклык бүлеп чыгара башлый. Матдәләр кан тамырларына йогынты ясый һәм тамырлардагы сыеклык тире астына эләгә. Бу исә тән тиресенең кызарып кычытуына китерә.   Моннан шундый нә­тиҗә чыга: кулланыр алдыннан лимонны яхшылап юарга, кайнар чәйгә салмаска, аз күләмдә (аллергия килеп чыкмасын өчен) үзен генә ашарга кирәк.   kiziltan
---

--- | 30.11.2017

Алмаз Хәмзин юбилеена чакыра

$
0
0
01.12.2017 Әдәбият
Алмаз Хәмзин 70 яшь тулуга багышланган юбилей кичәсенә чакыра.
Татарстан мәдәният министрлыгы,Татарстан Язучылар берлеге быелның 4 декабрендә  17.00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында (Мөштәри урамы, 14) язучы – сатирик, режиссер, сценарист, популяр җырлар авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе  Алмаз Хәмзинга  70 яшь тулу уңаеннан  юбилей кичәсен уздыра.   Керү ирекле!   Рәхим итегез!​  
---

--- | 01.12.2017

Татарстанда фаҗига: машина күпердән елгага төшеп, йөртүчесе һәлак булган (ФОТО)

$
0
0
01.12.2017 Фаҗига
Чаллыда «Жигули» машинасы күпердән очкан, шоферы үлгән, дип хәбәр итә Чаллы автоинспекциясе. Юл-транспорт һәлакәте кичә 21.30 сәгатьтә килеп чыга. 6нчы модель «Жигули» автомобилендә 20 яшьлек Мөслим кешесе Яшьлек проспекты ягыннан Боровецкий урманына таба юл тота.
Шилнә елгасы аша салынган күпердән чыкканда, күпер култыксаларын җимереп, машина чокырга әйләнеп каплана.   Машина йөртүче шунда ук һәлак була. Башлангыч мәгълүматларга караганда, фаҗига тизлекне арттыру нәтиҗәсендә килеп чыккан.  
---

--- | 01.12.2017

Бәла ялгыз йөрми: Татарстанда янгыннан зыян күргән инвалид егеткә ярдәм кирәк

$
0
0
01.12.2017 Хәйрия
Казанның Кече Клыки бистәсендә яшәүче I группа инвалид егет Антон КАЙНОВ бәлагә тарыган. Йортында янгын чыккан. Булышыр кешесе юк, әнисе пенсионер, әтисе күптән вафат, төп таянычы – хатыны Екатерина. Әмма аның хезмәт хакы, Антонның пенсия акчасына гына әллә ни майтарып булмый. Аны борчыган мәсьәләләр – янгыннан калган торак кына да түгел...
«Катяны Аллаһы Тәгалә бирде»   Йорт каршында – кирпеч өеме, тәрәзәдән корымлы стеналар күренеп тора. Өй эчендә сөрем исе әле дә бетеп җитмәгән.   – Ул көнне бездә яшь тә өч айлык баласы белән туганыбыз да кунакта иде. Иртәнге биштә төтен исенә уяндык. Ничек янгын сүндерүчеләргә шалтыратканымны, йорттан чыгып өлгергәнебезне хәтерләмим дә, утта янган носкиларыбыз әле дә бакчада ята, – ди инвалидлар арбасында гына хәрәкәтләнүче Антон.   Янгын электр челтәрендәге кыска ялганыш аркасында килеп чыккан дигәннәр. Шөкер, йортның бер өлешенә зыян килмәгән. Тик олы якның эчке ягы көл булган. Су сиптергәннән соң, юештән идән асты да ишелеп төшкән. Йорт иминиятләштерелмәгән. Кайновлар гаиләсе, булдыра алганча, йортны рәткә китерергә тырышалар. Екатерина аш бүлмәсендәге сөремне чип-чиста итеп юып чыгарган. Бурычка 200 мең сум акча алып идәннәр җәйгәннәр, тәрәзәләр куйдырганнар. Эшлисе эшләр җитәрлек. Төзелеш материаллары кирәк, җиһазлар янып беткән. Җиргә иңеп барган сарайны төзекләндерергә дә хыяллана Антон. Сарай булса, тавыклар да асрар идем ди.   34 яшьлек ир тумыштан инвалид. Церебраль параличтан интегә. Бу йорт аның туган нигезе. 13 ел элек язмыш Антонны Екатерина белән кавыштыра. «Хатыным сау-сәламәт, аны миңа Аллаһы Тәгалә үзе бирде», – дип сөенә егет. Кызганыч, Катя белән генә күрешә алмадык. Ул эштә иде.   Антон татарча да аңлый булып чыкты. Катнаш гаиләдә үскән икән. Әнисе, дәү әтисе татарлар. Ике сүзнең берсендә, Аллаһыны искә ала. «Алла кушкан гомерне яшим, зарланмыйм», – ди.   Зур гына бакчасы ялт иткән. Яз-җәен шунда эшли. Җиләк-җимеш, яшелчәләр үстерә. Бакчасындагы чыршылар төбендә ак гөмбәләргә кадәр үсә. Элегрәк Антон гөмбә ярдәмендә дәвалау белән кызыксынган.   Күпердән егылган чак та булды   Антон Кайнов «Народный фронт» иҗтимагый-сәяси оешмасында эшли. Инвалидлар өчен уңайлыкларны тикшерә. Кызганыч, «Уңайлы мохит» программасы кысаларында, физик яктан мөмкинлеге чикле кешеләргә яшәү шартларын яхшырту өлкәсендә күп нәрсәләр эшләнсә дә, чишелмәгән мәсьәләләр җитәрлек. Метро тукталышларында, җир өсте кичүләренең күбесендә лифтлар эшләми, җәмәгать транспортында инвалидларга уңайлыклар тудырылмаган, күп оешмаларда пандуслар юк. Шул ук Кече Клыки бистәсендә дә бу юнәлештә хәл итәсе мәсьәләләр җитәрлек.   Антон безгә бер күперне күрсәтте. Бистәнең чокыр-чакырлы, асфальт җәелмәгән юлларыннан пычрак ерып чак барып җиттек анда. Ул үзе ияләнгән, артыннан куып тотып булмый. (Инвалидлар арбасы ватылса гына эш харап, ди. Өч ел элек яңа арба бирергә тиеш булсалар да, әлегә вәгъдә ителгәнне көтәргә генә туры килә.) Күпер аша халык автобус тукталышына чыгып йөри. Бу тар, бер якка кыйшаеп торган калай күпердән чыгуы сәламәт кешегә дә ай-һай. Кар явып китсә, бозлавык вакытында бөтенләй куркыныч.   – Берсендә кыш көне, арбам белән янтаеп, күпердән төшеп киттем. Ярый, уңышлы егылдым. Кар күп яуган иде. Әйләнгеч юлдан тукталышка кадәр бик ерак. Ярты бистәне урарга кирәк. Шуңа да гомерне куркыныч астына куеп булса да, азапланырга туры килә инде, – ди Антон. Бәла ялгыз йөрми диләрме әле? Үзенчә тырышып, тырмашып яшәгән егетнең проблемаларына янгын да өстәлгән. Шундый авыр хәлдә дә сабыр булып калган, яшәү дәрте сүрелмәгән Антонга сокланырлык.   Кайновлар гаиләсенә ярдәм итәргә теләгән кешеләр редакциягә мөрәҗәгать итә ала.   Сүзен-сүзгә   Рөстәм Гомәров, Совет районы башкарма комитетының торак массивларын төзекләндерү бүлеге җитәкчесе урынбасары: – Киләсе ел башында торак массивларны, юлларны төзекләндерү программасына кертелә торган урамнар исемлеге билгеләнәчәк. Без ул программага торак массивларны кертергә тырышачакбыз, әмма 2018 елда торак массивларны төзекләндерү өчен бюджеттан акча каралмаган.   Авыл җирендә юлларны, күперләрне үзара салым акчасына ремонтлау дигән нәрсә бар. Тик шәһәр яны бистәләре Казан муниципалитетына карый. Үзара салым җыю турында карар кабул итү өчен барлык Казан кешесе тавыш бирергә тиеш була. Бу, әлбәттә, катлаулы. Тиздән бу мәсьәләгә кагылышлы яңа закон кабул ителер дип көтелә. Аның нигезендә үзара салым җыюны муниципалитет түгел, территориаль җирлекләр үзләре хәл итә алачак. Ул чакта бистә халкы үзара салым җыярга риза булса, күперне дә үз теләкләре белән төзекләндерә алыр иде. Кызганыч, мондый проблема Кече Клыкида гына түгел, башка бистәләрдә дә бар. Тик әлегә берни дә вәгъдә итә алмыйм.
Эльвира МОЗАФФАР

--- | 30.11.2017

Уразавыл хоккейчылары

$
0
0
01.12.2017 Спорт
Бүген 1 декабрь - кышның беренче көне. Димәк, хоккей уйнарга яратучыларның вакыты җитте. Без дә “Тарихи фото” рубрикасын шуңа багышларга булдык. Бу фотосүрәт уразавыллы Гөлнара Назерованың архивыннан алынды, ә аңа комментарийны Кызыл Октябрь районы спорт ветераны Мирсәд Диянов бирде:

-  Бу  фотода  1958-1959  елларда  туучылардан  торган Түбән Новгород өлкәсе Уразавыл  командасы.  Ялгышмасам,  аңа  1973  елның февралендә  Сергачның  беренче  номерлы  мәктәбе янындагы  боз  кордында  “Алтын  алка”  Бөтенсоюз  хоккей турнирының зональ этабында Перевоз командасын җиңгәннән соң төштек. Алар бик көчле көндәш булып саналалар иде, чөнки ул Горькийның “Торпедо” командасы  карамагында  торды.  Шуңа  да  карамастан,  бар осталыгыбызны, көчебезне кулланып, перевозлыларны безнең якта беренчеләрдән булып җиңдек. Безне физкультура  укытучысы  Вәдүт  Билялов  җитәкләп  барган иде. кызганычка,  бу  составтан  Шамил,  Хайдәр,  Альберт һәм Равил Салахетдинов вафат булдылар инде.

Фотода сулдан уңга ак формадан: Мирсәд Диянов, Рафаэль Мөхетдинов, Равил Рахматуллин, капитан Шамил Ризванов (кубок белән), Хайдәр Имаметдинов, Ринат Ибраһимов, капкачы Альберт Шарафетдинов, Равил  Салахетдинов,  Абдрахман  Мавлетдинов  һәм Заһир Билялов. Үз хәбәрчебез.  
---

--- | 01.12.2017

Яшә һәм үлмә: 158 сумга ай буе яшәргә кирәк

$
0
0
01.12.2017 Җәмгыять
Архангельск өлкәсенең Профсоюзлар федерациясе белгече Артем Шишков үзенең социаль челтәрендә “МРОТка (минималь хезмәт хакы күләме) яшә һәм үлмә!” дигән акциясе белән ил буенча танылды.
Даруга калмый   – Мин айлык бюджетымны 7 800 сумга калдырдым. Шуның 13 процентын салымга чигердем һәм ярлылар өчен коммуналь хезмәткә түләнә торган 1 315 сумны куштым. Шулай итеп аена 8 100 сумга яшәргә кирәклеге килеп чыкты. ТКХга фатир өчен 3 200 сум түләгәч, 4 901 сум акча калды. Шул акчага, ягъни көненә 158 сумга ай буе яшәргә кирәк иде, – дип сөйләгән Артем “Собеседник” газетасына.   Беренче көннәрне шәп ашаган. Иртә белән бер йомырка, 200 мл сөт; төшке ашка – 80 гр макарон, котлет, чәй һәм бер кисәк ипи; кичен – 250 мл окрошка ашы. Икенче көнне Артем иртә белән йогырт һәм арзанлы казылыктан бутерброд, төшкә –Кокрошка, кичен дөге боткасы белән помидор ашаган.   – Башта кәрәзле телефонга һәм башка кирәкле саналган хезмәтләргә акчаны кысмаска уйладым. Ләкин бер атнадан соң болай яшәсәм, ачтан үләчәгемне аңладым. Шуннан соң сабын шикелле юыну әйберләренә һәм аена ике тапкыр шәһәр читендәге бакчага бару өчен генә акчамны тоттым.   Мондый яшәү рәвеше дә авыр финанс мәсьәләсеннән коткара алмаган.   – Ике атнадан соң ит, балык, каймак, печенье шикелле азыклардан баш тартырга туры килде. Тулысынча ташкабак, солы боткасы, кәбестә, макарон ашарга гына күчтем. Шуңа да карамастан тәҗрибәнең ахырында көненә бер тапкыр гына туклануга күчәргә туры килде, – ди Артем. Ул сынау вакытында чирләп китмәвенә шатлана.   – Болай бу акчага даими рәвештә яши алмас идем. Әгәр дә чирләп китсәң, даруларга акча юк, – дип дәвам итә Шишков. – Сәламәтлегем какшады, хәлсезлек, һәрвакыт йокы килү интектерде.   Ләкин ул болай яшәү бушка узмады, дип саный. Артем сакчыл яшәргә тәҗрибә туплаган, хәзер профсоюздагы коллегалары белән МРОТны үзгәртергә кирәклеген күтәреп чыгарга планлаштыралар.   Үз-үзеңне ашат!   Ленинград өлкәсе депутаты Владимир Петров яшәү минимумына дуңгызлар асрап карарга уйлаган. Дәүләт паегына күчкән дуңгызлар ябыга башлагач, зоосаклаучылар: “Түрәләр, депутатлар, үзегездә МРОТны сынагыз, хайваннарга тимәгез!” – дип тавыш куптарганнар.   Шул ук Ленинград өлкәсенең Черновский авыл җирлеге башлыгы, 130 килограммлы Виталий Овлаховский да үзен сынап карарга булган. – Минем күпмедер “чыдамлык запасым” бар иде, – дип сөйли Виталий Олегович. – Көненә ярты йомырка, 160 г ит, 50 г балык, бер алма яки мандарин. Аның каравы бәрәңге, макарон яки башка ярмаларны туйганчы ашадым. Бәлки моның кадәр азык кемдер өчен тәүлегенә җитәдер, ә мин беренче көнне үк үземне ач тоеп йокларга яттым, – дип искә ала Овлаховский.   Экспериментның 21 нче көнендә Овлаховскийның интернеттагы битендә бер стакан су фотосы гына күренә башлый. Яшәү минимумында каралган суммадан ашарга акчасы калмый, шул ук вакытта ул тәҗрибәсен дә туктатырга теләми. Дәүләт Думасы депутаты Николай Валуев экстремалга бирелмәвен теләп теләктәшлек белдерә, ә телетапшырулар алып баручы Елена Малышева авыл түрәсенә арзанлы азык-төлек белән ярдәм итүләрен сорап, халыкка мөрәҗәгать итә.   Овлаховский эксперимент вакытында тоткан чыгымнар чекларының фотосын уйланыр өчен өлкә җитәкчелегенә, депутатларга җибәрә. Тегеләре нинди фикергә килүе билгесез, ә менә авыл түрәсен халкы өч тапкырга артыграк булган күрше авылга җитәкче итеп билгеләгәннәр. Шулай итеп Виталий Олегович ярлыларның хәлен ашказаны белән тоеп, бер ай дигәндә 15 килограммга ябыккан.   Исән калырга мөмкин.   Яшәргә – юк   Үзләренең акча янчыклары белән эксперимент ясау соңгы вакытта модага әйләнеп бара. Екатеринбург студенты Виталий Никишин тәҗрибәсен ачлыктан хәле калмыйча, өч көн урын өстендә ятып тәмамлаган. Ә менә көньякта яшәүче Дмитрий Жертовскийның киресенчә, бер ай минималь хезмәт хакына яшәгәч, 75 сум акчасы янга калган. Бәлки аңа яшәргә көньякның бай табигате ярдәм иткәндер?   Шул ук вакытта “Контакт”та “Сутыйга яшәргә!” дигән паблик популярлык казанып, миллионга якын әбүнәче җыйган. Анда йөзләгән кеше арзан азык-төлектән ашарга пешерү рецептлары белү буенча ярыша, комментарийләр язалар.   – Мондый МРОТ акчасына яшәү исән калырга тырышуны хәтерләтә. Кайчагында ачлыкны басудан тыш тәмле ризыклардан ләззәт аласы килә. Яшәү минимумы концертларга баруга, китап, кием-салым сатып алуга исәпләнмәгән. МРОТка 1-3 айдан артык яшәп булмый, – дигән фикергә килгән үзе “минималкага” яшәп караган Омск журналисты Анна Никифорова. 
---

--- | 01.12.2017

Нижгарга сәфәр кылдым

$
0
0
01.12.2017 Авыл
Инде берничә еллар буе планлаштырып йөргән теләгем, ниһаять, тормышка ашты: 22 ноябрь көнне тиз генә уйладым да Сергач якларына юл тоттым. Анда бит минем балачак, яшьлек дустым Тәнзилә яши. Инде яшь тә бара, соңгы елларда сирәк күрешәбез: ул Казанга кайтса, карт әнисе янында күбрәк булырга тырыша. Үзем барсам, рәхәтләнеп сөйләшер идек, дип уйлыйм, ә сүзләр күп җыелган. Аннары Тәнзиләнең Сергач якларын мактап сөйләгәннәре кызыктыра: Изгеләр йорты, Мәдәнә мәчете теленнән беркайчан төшми.

Әлбәттә,  мин  килеп  төшкән тәүлекнең төне бик кыска булды, таң атканчы әллә ничә чәйнекне бушатып, рәхәтләнеп сөйләштек. Иртән озак  йоклап  ятмыйча,  тиз  генә  торып телефонга тотынды Тәнзиләм: “Без  бүген  Изгеләр  йортына  ба-рабыз”,  -  ди. 

Урамда  юеш,  карлы яңгыр ява, караңгы, шыксыз. “ничек барабыз инде?” – дим. “Хәзер шалтыратып  карыйм,  дусларым  ярдәм итми калмаслар”. Шалтыратты, бик матур  итеп  сөйләштеләр.  “Булды,  булды  бу,  йөрәк  парәм,  сәгать бергә  әзер  булырга  кушты  Фәрит”, -  диде.  Сәгать  бердә  машина  килде,  ни  гаҗәп,  Фәрит  дигәне  япь-яшь ир-егет булып чыкты. ни өчен гаҗәп  дисәгез,  яшьләрнең  хәзер вакыты  юк  бит,  бигрәк  тә  безнең кебек  апайлар  өчен.  Тәнзилә  тиз генә безне таныштырып ала: Фәрит Аймалетдинов – Сергачтагы “Татар радиосы” директоры. Мин Тәнзилә өчен сөенеп барам, кара син, димәк, дустымны бездә генә түгел, биредә, Сергачта  тагын  да  ныгрык  хөрмәт итәләр. Бер шалтыратуга берсүзсез шул буранда алып чыгып китте бит безне  Фәрит  балакай.  Алланың рәхмәте булсын аңа!

Изгеләр  йортын  язып  тормыйм, мондагы халык аны белә инде. Ан-нан  йөреп  кайткач,  Тәнзиләм  кичен  тагын  телефонын  кулына  ала: “Иртәгә  безгә  Мәдәнәгә  барырга кирәк, сиңа шул җирләрне күрсәтми җибәрсәм,  үземне  гафу  итмәм”,  - ди.  Тагын  шундый  җылы  сөйләшү, хәл-әхвәл  сорашу. күренеп  тора, кемгә  шалтыратса  да,  зур  хөрмәт белән  сөйләшәләр  Тәнзилә  белән. “Олег сәгать унга машина җибәрәм дип  әйтте,  әзер  булырга  кушты”,  - ди  ул  трубканы  куйгач.  “кем  соң ул?” – дим. “әул безнең “Туган як” газетасының  баш  редакторы  Олег әндәрҗанов”, - ди.

Иртәнге дүртенче яртыда йоклар-га  ятсак  яттык,  унда  машинага  чыгып утырдык......Алланың  рәхмәте  яусын Олегка,  авыл  җирендә  шундый мәһабәт  мәчетне  күреп  мин шаккаттым. кайтыр  юлга  чыктык:  бу  яклар  халкыбызга  бик күп  күренекле  кешеләр  биргән булып  чыкты.  Менә  бусы  безнең кабатланмас  җырчыбыз  Хайдәр Бигичевның туган авылы Чүмбәли, менә  бусы  бөек  җырчы рәшит Ваһапов  авылы.  Аларга  куелган һәйкәлләр  янына  туктап  алабыз. Уразавыл  -  К.Октябрь  районы үзәге  икән.  Аны  биредә  милли татар районы дип тә йөртәләр. әминем күңелдә хатирәләр яңара... Кич... Туган йорт. Гаиләбез белән телевизор  карыйбыз.  Экранда Рәшит  Ваһапов,  моңлы  җыры күңелләрне тибрәтә. Ул да түгел, диктор җырчының вафатын хәбәр итә.  Шул  вакытта  әниебез  урын-дыгыннан әкрен генә идәнгә шуып төшә.  Без  сикерешеп  торабыз, ә әти  әнине  диванга  күтәреп  сала, без энем белән фельдшер Сания апага чыгып йөгерәбез...Менә  биредә  (Семочки  белән Пашат  арасы. ред.)  Совет  власте урнашкан  елларда  (1917-1922  еллар  дип  уйлыйм)  бер  гаепсезгә үтерелгән авылдашларны искә алу урынын  “Шәһитләр  кабере”  дип атыйлар. Шундый урыннарны күреп күңелләр  айкалып-чайкалып  ала. Кайтышлый  балачак  дустым  татар дөньясына  яхшы  таныш  булган баянчы Рамил Курамшин  һәм  ша-гыйрь әхмәт  Саттар  туган Кочко-Пожар авылын да күрсәтеп узды. ниһаять, Сергачка кайтып җитәбез. Тәнзилә,  дим,  керик  әле  “Туган  як” газетына. кердек: компьютерына кереп чумган Олег безне бик мөлаем каршы  алды,  рәхмәтләребезне әйтеп  чыктык. редакциядә  хезмәт итүче  һәр  хезмәткәр  безне  ихлас күңел  белән  каршы  алып  озатып калды.  Мең  рәхмәт  барысына  да. Безне  алып  барган  шофер  егет  – Рушанга аерым рәхмәт! Хәзер  мин,  кайда  гына  булсам да,  кайларда  гына  йөрсәм  дә, Тәнзиләнең  ник  шушы  якларга  ашкынуын, монда үз халкым, үз җирем дигән сүзләрен тирәнтен аңладым. Ул  биредә  яши,  татар  халкы  өчен күңелен биреп эшли. Туган туфрагы сагындырса да, аның бөтен тормышы нижгар  төбәге  белән  һәм  аңа тирән хөрмәт белән караучы ихлас кешеләр белән бәйләнгән.Тагын да бер кат мең рәхмәт сезгә! Тыныч,  мул  тормышта,  теләгән җирләреңдә  уңышларга  ирешеп яшә, нижгар!    
Сания ГАЙНУЛЛИНА, Казан

--- | 01.12.2017

Казанда “Үзгәреш җиле-II” фестиваленең беренче концерты башланып китте

$
0
0
01.12.2017 Мәдәният
Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә “Үзгәреш җиле” II Татар җыры фестивале башланып китте.
Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.   Искәртеп үтәбез, “Үзгәреш җиле” Татар җыры фестивале концертлары беренче мәртәбә 2016 елның 5-6 ноябрь көннәрендә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында, 4 декабрьдә Мәскәүнең Дәүләт Кремль сараенда үткән иде. Музыка белгече, Сәнгать фәннәре докторы, профессор Вадим Дулат-Алеев билгеләп узганча, “әлеге проект, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән, безнең эстрадага үзгәреш кертергә тырышу идеясен тормышка ашыру ниятеннән башланып китте. Әгәр дә инде куелган сорауга әйләнеп кайтсак, проблема татар музыка сәнгатенең бүгенге дәрәҗәсендә, аның «конвертацияләнү сәләтендә» (бөтенроссия, Евразия, дөнья югарылыгына); «Үзгәреш жиле» («Ветер перемен») Татар җыры фестивале исемен алган проект - проблеманы хәл итү юлында ясалган беренче адым”.   Быел “Үзгәреш җиле” фестивале Казанда өч концерт буларак – 1, 2, 3 декабрь көннәрендә үтә.   Фестиваль концерты үтәсе залның декорациясе басмалы итеп эшләнгән. Музыкантлар басмаларда урнашканнар. Алып баручылар - Татарстанның атказанган артисты Гәлназ Сәфәрова һәм Айваз Садыров шушы басмалардан төштеләр. Алып баручылар фестиваль турында мәгълүмат биреп, җырларны классика, эстрада дип бүлмәүләрен, бер сәхнәдә тәҗрибәле артистлар белән бергә яшьләрнең дә чыгыш ясаячакларын билгеләп үттеләр. Алып баручылар концертны татар телендә алып бара.   Концертны Казан дәүләт консерваториясе студенты Айгөл Гардисламова "Сибелә чәчәк" җыры белән башлап җибәрде.   Беренче концертта оештыручылар 32 татар җырының яңача яңгырашын тәкъдим итә. Җырларны Вадим Эйленкриг оркестрына һәм Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрының симфоник оркестрына, шулай ук баянчылар Ринат Вәлиев һәм Айдар Сәләховка кушылып 23 җырчы һәм ике музыкаль төркем башкара. Дирижер – Станислав Курбацкий (Мәскәү). Композицияләрне Сергей Мандрик җитәкчелегендәге «STREET JAZZ» балеты (Мәскәү) бизи.   Программадан күренгәнчә, җырчылар нигездә үткән ел катнашучылар. Проектка быел кушылучылар – Мәликә, Салават Миңнеханов, Лилиана Ирназарова, «Jukebox trio» егетләре, “Ямьле” кызлары. Доминикан чыгышлы итальян җырчысы Lucy Campeti “Әпипә”не башкара. Былтыр вокал буенча укытучы булган Ксения Коробкова быел үзе дә җырлаячак – ул “Су буйлап” татар халык җырын сайлаган.   Илгиз Шәйхразиевка Асаф Вәлиевнең “визит карточкасы” булган “Эх, сез, матур кызлар” җырын яңача яңгырату бурычы йөкләнгән. Билгеле булганча, бу - удмурт авторлары язган җыр. Айдар Галимов төркемендә җырлаган Лилиана Ирназарова “Элмәлек” башкорт халык җырын тәкъдим итә. «Jukebox trio» фестивальдә җырлаячак җырын быел Казан концертларында уңышлы файдаланды инде. Егетләр социаль челтәрләрдәге битләрендә концертның анонсы буларак татар теле дәресләре башлап җибәргәннәр иде. “Ком бураны” шуларның берсендә яңгырап шактый “лайк” җыйды. Ренат Ибраһимов башкаруында заманында бик популяр булган “Төсле җыр”ны Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студенты, Венера Ганиева шәкерте Ильмир Сәгадиев җырлый. Ул “Татар моңы” һәм Р.Ваһапов конкурслары лауреаты булса да әле тамашачыга артык танылмаган егет. Фестивальдә беренче тапкыр чыгыш ясавы.  
---

--- | 01.12.2017

Зәй янында тагын куркыныч фаҗига булган (ФОТО, ВИДЕО)

$
0
0
01.12.2017 Фаҗига
Зәй янында «Лада» автомобиле «ДАФ» йөк машинасы белән бәрелешкән, дип хәбәр итә республика Дәүләт автоинспекциясе. Юл-транспорт һәлакәте кичә иртәнге 6.45 сәгатьтә Чаллы – Зәй – Әлмәт юлының 42нче чакрымында килеп чыккан.
«Лада» автомобиле рулендәге 21 яшьлек кыз, тизлеген арттырып, каршы як полосага чыккан һәм йөк машинасы белән «маңгайга-маңгай» килгән, дип яза Татар-информ.   Нәтиҗәдә, кыз шунда ук вафат булган.        


---

--- | 01.12.2017

Ялгыз аккош җылы якка китми калган

$
0
0
01.12.2017 Экология
Чабаксарда Николаев исемендәге балалар паркындагы күлгә август аенда кыргый аккош очып килгән булган. Барлык кошлар кышка ояларына таралышып беткәннәр, ә аккошның барыр урыны юк, шуңа да күл боз белән капланганчы анда яшәгән, тукланган.
Аңа иптәшкә бер үрдәк тә калган. Аккошны коткарырга Чувашиянең Табигатьне саклау министрлыгы алынган. Аны тотып, җылы вольерга урнаштырганнар.
---

--- | 01.12.2017

Тукай музеен төзекләндерүчеләр тарихи ядкарьләр тапкан

$
0
0
01.12.2017 Мәдәният
“Шамил йорты”, хәзерге вакытта Г.Тукайның әдәби музее капка баганалары астында бер гасырдан артык яткан ат дагалары табылган. Бу хакта Г.Тукайның әдәби музее мөдире, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Төхвәтова әйтте.
“Ремонт эшләре вакытында бинада элеккеге кайчылар, пыяла савытлар, чынаяк ватыклары һәм борынгы үзенчәлекле кадаклар чыкты, – ди Гүзәл Төхвәтова. – Иң кызыклысы урамдагы капка баганалары астында ике якта да ат дагалары табылды. Яңа экспозициядә “Шамил йорты”нда табылган бу тарихи байлык та урын алачак. Шулай ук, тагын бер сөенечле яңалыгыбыз бар. Казанда булмаган, Петербургта гына сакланып калган Г.Тукайның “Сабитның укырга өйрәнү” китабы электрон вариантта бүгенге көндә музейга кайтартылды. Бу тарихи ядкарь Г.Тукай музеенда эшли башлаячак “Тукай үзәге” ндә урнашачак. Әлеге басма бик матур, үзенчәлекле, төсле рәсемнәр белән бизәлгән. Тукайның бу китабын үз музеебызда, ягъни “Тукай үзәге”нә урнаштыра алуыбыз белән горурланабыз. Үзәк урнашкан бүлмәдә электрон өстәлләр куела, анда Габдулла Тукай турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат туплап бирергә тырышачакбыз. Тукай үзе исән вакытта нәшер ителгән китапларының электрон вариантын да тәкъдим итәчәкбез. “Тукай үзәге”нә язучылар, укытучылар шагыйрьнең төрле китапларын алып килә. Әлеге китаплар белән якын киләчәктә музейга килгән тамашачылар да таныша, куллана алачак. Китапны кулга алганда, ни рәвешле, кем тарафыннан бирелгәнлеге хакында да мәгълүмат биреләчәк. Гомумән музей бинасы тулысынча яңартылып килә. Монда без музей хезмәткәрләренә дә Тукайның иҗатын, аның шәхесенә нисбәтле фактларны туплап күрсәтү өчен зур җирлек тудырыла. Шагыйрьне һәр яктан ачу өчен материаллар тагы да күбрәк булачак. Эшчәнлегебез дә киңрәк масштабта алып барылыр, дип өметләнәбез”.   Г.Тукай музеен төзекләндерү эшләренә заказ бирүче – “ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе” дәүләт казна учреждениесе. Архитектор-рестовраторы Лилияна Иванова. Проектны «Татинвестгражданпроект» оешмасы төзегән.Г.Тукай музееның яңартылган бинасы быел декабрь азагына музейчылар карамагына тапшырылачак.   Белешмә өчен: Габдулла Тукайның әдәби музее Иске Татар бистәсендәге “Шамил йорты”нда урнашкан. Заманында беренче гильдия сәүдәгәр Ибраһим Аппаков йорты булган. 1884 елда Ибраһим Аппаков Бибимәрьямбану исемле кызын Кавказда милли-азатлык көрәшен җитәкләгән атаклы Шамилнең уртанчы улы, отставкадагы генерал-майор Мөхәммәтшәфигә кияүгә бирә. 1904 елда ире Мөхәммәтшәфинең вафатыннан соң, Бибимәрьямбану йортны сәүдәгәр Вәлиулла Ибраһимовка сатып, балалары белән Петербургка күченә. Танылган кондитер Вәлиулла Ибраһимов “Шамил йорты”нда да кәнфит җитештерү эшен оештырып җибәрә.   Соңрак чорларда йорт төрле максатларда файдаланыла. Музей ачылганчыга кадәр биредә коммуналь фатирларда утызга якын гаилә яшәве мәгълүм.   1984 елда “Шамил йорты”н Габдулла Тукайның әдәби музее карамагына тапшыралар. Ә тагын ике елдан, шагыйрь­нең тууына 100 ел тулган елны, музей ишекләрен ача.   Тукайның “Шамил йорты”нда булу-булмавы турында төгәл генә мәгълүматлар юк. Тарихчы Булат Солтанбәковның әйтүенә караганда, 1890 еллар уртасында Мөхәммәтшәфи янына аның беренче хатыныннан туган улы Мөхәммәтзаһит килә торган булган. Зыялы, мәгърифәтле бу егет тиз арада татар яшьләренең мәхәббәтен яулаган. Беренчеләрдән булып мөселман хәйрия җәмгыяте, татар телендә спектакльләр куюны оештырган. Шул елларда “Шамил йорты”нда алдынгы карашлы татар яшьләре җыелуы, алар арасында Тукайның да булуы ихтимал.   Татар-информ
---

--- | 29.11.2017

ТНВда Яңа ел кичәләре гөрли (ФОТО)

$
0
0
02.12.2017 Шоу-бизнес
ТНВда шау-гөр килеп Яңа ел "каршылап" яталар. Аңлавыгызча, бәйрәм огонеклары тапшыруларын шушы көннәрдә яздырдылар. Йолдызларның Инстаграм тасмалары берсеннән-берсе матур һәм мишурага төрелгән фотолар белән шыплап тулды. Шуларның азын гына сезгә тәкъдим итәргә булдык. Кемнәрне таныйсыз?


---

--- | 02.12.2017

"Бу вакытта газиз анасы күптән үлгән һәм суынып беткән була"

$
0
0
03.12.2017 Язмыш
Эх, терсәкне булса икән тешләп... Моны аңлар өчен бик күп хаталар һәм сынаулар аша үтәргә туры килгән танышым шулай ди.

Кешеләр дөньялыкта яшәгәндә төрле хаталар кыла. Кайчандыр ялгыш адым ясауларына үкенеп, сыкрана-сыкрана гомер йомгагын сүтә алар. Адәм баласы хатадан хали түгел, дисәләр дә, җанга һич тынгы бирми икән ул хаталар... Әлеге язмамның герое, бүген сау-сәламәт, тулыканлы тормыш белән яшәүче Наил дә, үткәннәргә караш ташлап, еш кына уйлана, өзгәләнә, үкенә һәм үз-үзен битәрли. Ләкин терсәк якын булса да, аны тешләп булмаячагын яхшы аңлый ул. Тормышта бик күпне күрергә һәм кичерергә туры килгән бу ир-егет белән танышуым шаулап-гөрләп узган сабантуйларның берсендә очраклы рәвештә генә килеп чыкты. Инде күп еллар үткәннән соң туган ягын өзелеп сагынып кайткан Наил, сүзгә сүз ялганып, миңа үзенең ачы язмышы турында бәян итте. Бу фәһем алырлык гыйбрәтле хикәятне түкми-чәчми сезгә дә җиткерергә булдым...

  Наил зәмһәрир салкын кыш аенда зыялы гаиләдә өченче бала булып дөньяга килә. Сабыйны бәби табу йортыннан алып кайткан көнне әй сөенә әтисе! “Нәселебезне дәвам итәчәк, мал-мөлкәтебезгә варис булачак малай туды!” – дип, шатлык-куанычтан күкнең җиденче катына менгәндәй тоя ул үзен шул чакта. Уллары да, әти-әнисенең ышанычын һәм өметен аклап, сау-сәламәт, баһадирдай таза егет булып үсә: яхшы укый, спорт белән шөгыль­ләнә, дөньяга сокланып, сөеп карый.   Урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлагач, киләчәк язмышын хәл итәр мәл дә килеп җитә. Баш­каланың күренекле уку йорты профессорлары булган әти-әнисе һәм үзаллы тормыш белән яшәүче ике апасы да егеткә фән юлыннан китәргә тәкъдим итә. Тик Наилнең уй-ниятләре башкачарак була: кечкенәдән техника белән мавыкканга, аеруча самолетлар белән кызыксынгангамы, документларын, ике дә уйлап тормыйча, Уфа дәүләт авиация университетына илтеп тапшыра. Имтиханнарны яхшы бил­геләргә генә биреп, шул абруйлы югары уку йорты талибы булу бәхетенә ирешә.   Әүвәлге мәлдә егет бик зур теләк белән тырышып укый, спорт ярышларында, җәмәгать эшләрен­дә катнаша, ләкин тора-бара үзгәрә: беркем белән дә аралашмый, һәрнәрсәгә битараф була, үз-үзенә бикләнә. Наилнең ялгыш юлга басуы, шикле компаниягә эләгеп, тәмәке тарта, хәмер эчә, ә аннары инде наркотиклар да куллана башлавы ачыклана. Күз карасыдай күреп, кадерләп үстергән бердән­бер улларының түбәнгә тәгәрәвенә, ахыр чиктә, укуыннан да куылуына ата-ана бик борчыла. Мондый көтел­мәгән хәсрәтне әти кеше күтәрә алмый – йөрәк өянәгеннән дөнья куя.   Шәһәр уртасындагы өч бүлмәле фатирларында үзләре генә торып калгач, Наил, бәйдән ычкынган эт кебек, иреккә чыга, тәмам аза: әнисе эштә чакта өйдәге затлы әйберләрне тилерткечкә алыштырып бетерә.   Җәйгә чыккач, кызлары һәм туганнары белән киңәшләшеп, Нурия ханым газиз улын шәһәр мохи­теннән, шикле әшнәләреннән аеру өчен башкаладан бик еракта урнашкан авылга алып кайта. Биредә яшәгән нәнәләре күптән вафат бул­ганлыктан, йорт-җирне тәртипкә китерергә, бераз ремонт ясап алырга да кирәк була. Наил акылга утыргандай тоела, барлык эшне әнисе белән бергәләп, күндәм генә башкара. Ләкин элекке наркоманнар булмый дип юкка гына әйтмиләр икән шул!.. Җәй узып, көз җитүгә яман дуслары егетнең эзенә төшә һәм алар белән элемтә яңара. Наил янә яшертен генә наркотиклар куллана башлый. Әнисе бу вакытта, аны-моны абайламыйча, шәһәрдәге абруйлы хезмәт урынын калдырып, авыл мәктәбенә укытучы булып эшкә урнашкан була инде. Көз дә ахырына якынлаша, кар-буранлы салкын кыш киләсен хәбәр итеп, җиргә беренче кар төшә. Ул чорда авыл йортларына газ кермәгән була әле, шунлыктан Нурия ханым мичкә ягар өчен бер машина утын сатып ала. Ул чи бул­ганлыктан, мичне яндырып җибәрүләре мең бәлагә әверелә.   Кышкы иртәләрнең берсендә Наил йокыдан уянып китә. Бизгәк тоткандай бертуктаусыз калтырануга, йөрәге сугуга, башы чатнап авыртуга һәм күңеле болгануга түзә алмыйча үрсәләнеп ята. Күп тә үтми, үз артыннан бер көлтә салкын һава ияртеп, өйгә әнисе килеп керә. Ул, кочагындагы утынны мич алдына бушатканнан соң, тыны бетеп, алсу таң нурлары чагылган, бозланып туңган тәрәзә­ләргә карап, бераз уйланып утыра. Ә аннары урындыгыннан торып чүгәли дә елый-елый мич кабызырга керешә.   – И Ходаем, ни өчен шундый күтәрә алмаслык авыр сынаулар бирәсең икән син миңа?! – дип яшь аралаш сөйләнә ул үзалдына. Наил, бу кызганыч күренешне күреп ятса да, берни кыла алмый. Йөрәге ярсып тибүдән җаны очып чыгып китәрдәй тоела аңа шул мәлдә. Нурия ханым, өс-башын тәртипкә китереп, иртәнге чәйне тавыш-тынсыз гына эчә дә эшкә китә. Улы өйдә янә берүзе кала, аның бөтен уе наркотик махмырыннан арыну була. Яшерелгән запасларының соңгысын алып куллана да, хәлсезлектән башы әйләнеп, янә урын өстенә барып ава...   ...Икенче көнне Наил йокыдан уянуга өй эчендә янә гүр салкынлыгы һәм тынлык хөкем сөрә, әнкәсенең йөргәне дә, никтер, бөтенләй ишетелми. Бераз ятканнан соң егетнең күңелен куркыныч шом биләп ала. Ул, көч-хәл белән генә торып, аш-су бүлмәсенә чыга һәм мич алдында, утын өстендә газиз әнкәсенең җансыз-тынсыз ятуын шәйләп ала. Берничә тапкыр дәшүгә дә күзләрен ачмый, җавап бирми ул. Егет аның янына килеп тезләнә, калтырана-калтырана кулын әнкәсенең маңгаена куя, тик бу вакытта анасы инде күптән үлгән һәм суынып беткән була. Наил куркуыннан торып баса, гаҗизлектән нишләргә белмичә өнсез кала һәм бераз чайкалып тора да, аңын югалтып, идәнгә ава.   Сәгать иртәнге тугызлар тулуга мәктәп директоры Нурия ханымның эшкә килмәвенә гаҗәпләнә һәм хәлне ачыклау өчен өйләренә техник хезмәткәрне җибәрә. Ул килгәндә кече якта ут балкый, ишек эчтән эленгән була һәм “шылт” иткән тавыш та ишетелми. Ишекне хәтсез шакып азаплангач, җыеш­тыручы апа берни дә аңламыйча кире мәктәпкә йөгерә, директорга барысын да сөйләп бирә. Анысы исә полиция һәм ашыгыч ярдәм машинасын чакырта һәм үзе дә шунда юллана. Ишекне каерып ачып керүгә алар ана белән улының мич алдында яткан гәүдәләренә тап була һәм икесен дә тиз арада дәваханәгә илтәләр.   Биредә табиблар Нурия ха­нымның моннан бер-ике сәгать элек мәрхүмә булуын, ә улының аңын җуюын ачыклый һәм Наилне реанимация бүлегенә салалар. Атна-ун көн узуга егет күзләрен ача. Егылганда башы бик каты бәрел­гәнлектән, ул хәтерен югалта, янына кил­гән кешеләрдән куркып, бө­гәрләнеп, беркем белән дә сөй­ләшмичә, стенага карап ята.   Әлеге күңелсез вакыйгалар турындагы аянычлы хәбәрне Наилнең Мәскәү шәһәрендә яшәүче зур­әтисенә дә җиткерәләр. Тиздән ул кайтып төшә һәм, егетне үзе белән алып китеп, башкаладагы абруйлы дәваханәләрнең берсенә урнаштыра. Биредә Наилне аякка бастыралар, наркомания сазлыгыннан котылырга да ярдәм итәләр, тик хәтерен генә кайтара алмыйлар. Сәламәтләнгәнче ул зурәтисе гаиләсендә яши, тора-бара аның кул астында эшли башлый. Ләкин бәла дигәнең бер килгәч килә икән ул: шикле әшнәләре егетне биредә дә юллап таба. Кичекмәстән үз­ләренең даирәсенә кабат әйләнеп кайтуын таләп итәләр.   Сүз уңаеннан Наилнең аларга бик зур суммада бурычы булуы турында да искәртәләр. Эштән арып кайтып килгән чактагы көтелмәгән бу очрашу егетне гүя айнытып җибәрә һәм кинәт хәтерен тергезә. Каршысында басып торучы шул хәшәрәтләрнең наркотиклар таратып, сатып йөрүчеләр булуын аңлый ул. Бу адәм актыкларының кайчандыр үзенә бик күп бәхетсезлекләр китерүен дә исенә төшерә. Шул мизгелдә егетнең күз алдыннан тормышында булган бихисап аянычлы вакыйгалар йөгереп уза, мәрхүмә әнисенең салкын өйдә җан тәслим кылуы да хәтер дәрьясында калкып чыга. Шулчак ул, тәмам ачуы кабарып: – Бурычым күпме булса да түләрмен, тик башкача сезнең янга аяк басасым юк! – дип җаваплый.   Иртәгәсен янә кояшлы, якты көн туа. Наил җанына тынгылык тапмый. Элекке наркоман әшнәләрен очраткач, һәммәсен дә хәтеренә төшерүе һәм аларның зур суммада акча таләп итүе турында зурәтисенә сөйләп бирә. Анысы исә бераз уйланып торганнан соң: – Кайгырма, улым, үзем исән чакта сине беркем дә кыерсыта алмас, – дип, егетне тынычландыра.   Ач бүредәй кыланган явыз­ларның тәкатен басу, афәтле золымнан Наилне янә коткарып алып калу бик зур суммага төшә: аның элекке бурычларын түләү өчен Уфадагы фатирларын һәм авылдагы йортларын да сатарга туры килә. Ләкин егетнең якты киләчәге якыннары өчен болардан кыйм­мәтрәк була...   ...Вакыт аргамактай алга җилә. Тора-бара Наил зурәтисенең ярдәме белән йөк ташу хезмәтләре күрсәтү буенча үз эшен ачып җибәрә. Ул эшкуарлыкның бу өлкәсен сайлап һич отылмый, озак та көттерми аңа уңыш елмая: берничә ел эчендә ныклап аягына баса.   – Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган җир, – дип җырлыйлар иде бугай элек?.. Нәкъ шул җырдагыча, мин дә, бик күп еллар узганнан соң, туган ягымны өзелеп сагынып кайттым әле менә, – дип сүзен дәвам итте Наил һәм, читкә карап, күз яшьләрен сөртеп алды.   – Бу кайтуымда күптән уйлап йөргән изге ниятләремне дә тормышка ашырып өлгердем әле: нәнәем нигезендә яңа хуҗаларның рөхсәте белән Коръән укыттым һәм әткәй-әнкәемнең каберенә барып зиярәт кылдым. Эх, адәм балалары Ходай Тәгалә тарафыннан бирелгән кыска гына гомерләре эчендә нигә шулкадәр ялгыша икән? Ул хаталарның соңыннан җаннарына тынгылык бирмәячәген тәүдә белми шул алар!.. Якын терсәк, ләкин булмый аны тешләп, – дип хикәятен тәмамлады Наил.   Кызыл таң
---

--- | 01.12.2017
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>