Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Василиса Галицынаны үтерүдә гаепләнүче Фарух Ташбаевка карата җинаять эше ТР Югары Судына тапшырылган

$
0
0
18.04.2013 Җәмгыять
Татарстан прокуратурасы Фарух Ташбаевка карта җинаять эше буенча гаепләү йомгагын раслаган.

Россия Тикшерү Комитетының ТР буенча тикшерү органнары, чыгышы белән Үзбәкстаннан булган 30 яшьлек Фарух Ташбаевка карата җинаять эшен тикшерүне төгәлләгән. Ул РФ Җинаять Кодексының 105 нче маддәсенең 2 нче часте (башка җинаятьне яшереп калу максаты белән талау, көчләү яки җенси характердагы көчләү гамәлләре белән бәйле төстә, кечкенә яшьтәге баланы үтерү), 126 нчы маддәнең 2 нче часте (балигъ булмаган баланы урлап качу), 131 нче маддәнең 4 нче часте (14 яше тулмаган баланы көчләү), 132 нче маддәнең 4 нче часте (14 яше тулмаган затка мөнәсәбәттә җенси характердагы көчләү гамәлләре кылу) буенча җинаятьләр кылуда шикләнелә.

Искәртеп узабыз, дөрес оештырылган тикшерү гамәлләре барышында, Т. Яр Чаллы шәһәрендә кулга алына. Ир-ат җинаять кылуга катнашы булуын танып, гәүдә яшерелгән урынны күрсәтә. Баланың күкрәк чителегенә чәнчеп, үпкәсе һәм йөрәгенә зарар китерү нәтиҗәсендә күп кан югалтуы сәбәпле җан бирүе дәлилләнгән. Моннан тыш, кызның тәнендә буылу һәм көчләү эзләре ачыкланган.

Тикшерү тарафыннан күләмле эш башкарылган. Берничә дистә төрле экспертиза үткәрелгән.

Тикшерүнең йомгаклау этабында Т. гаебен танымаган. Тикшерүче үтенече белән ул сак астында тотыла. Татарстан прокуратурасы Фарух Ташбаевка карта җинаять эше буенча гаепләү йомгагын раслаган. Хәзерге вакытта җинаять эше Татарстан Республикасы Югары Судына юлланган.  




в„– | 18.04.2013

Халыкны исерткеч эчемлекләрсез ял итәргә өйрәтәләр

$
0
0
18.04.2013 Җәмгыять
Татарстан халкы алкогольле эчемлекләрсез генә күңел ачу һәм төрле бәйрәмнәр уздыруны гадәти хәл итеп кабул итәргә тиеш. Дөрес яшәү рәвешен алдынгы карашлы, дөнья белән бергә атлаучы шәхесләр сайлый.

28 апрель көнне «Кара күл» паркында узачак «Аеклар бәйрәме» чарасы нәкъ менә әлеге шигарь астында үтәчәк. Аның максаты - халыкны исерткеч эчемлекләр кулланудан баш тартырга өндәү, алар арасында дөрес яшәү рәвешен пропагандалау. Чара Казан башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, «Сайлау» бәйлелекләрне кисәтү үзәге һәм республиканың наркологик диспансеры тарафыннан үткәрелә.

«Җәмгыятьтә, бигрәк тә яшьләр арасында, алкоголь куллану норма итеп кабул ителә. Андыйларга кырын караучылар да, бармак төртеп күрсәтүчеләр дә юк. Халыкның бу начар гадәткә булган ялгыш карашын үзгәртергә кирәк, моның өчен махсус стратегия булдыру мөһим», - дип саный чараны оештыручылар.

«Аеклар бәйрәме», әлбәттә инде, исерткеч эчемлекләрсез генә узачак. Анда катнашучылар сәламәт ял итүнең төрле формалары белән танышачак. Күпләр исә бу көнне беренче мәртәбә алкогольдән башка генә күңел ачып караячак.

Әлеге бәйрәмнең программасына килгәндә, ул бик тә кызыклы булырга охшаган. «Кара күл» территориясендә берничә ял мәйданчыгы эшләячәк. Шуларның берсе спорт уеннарына багышлана. Анда төрле яшь категорияләре өчен махсус спорт ярышлары уздырылачак. Фән белән кызыксынучылар исә интеллектуаль-тарихи мәйданчыкка рәхим итә ала. Монда бәйрәм кунаклары игътибарына төрле викториналар, мантыйкый мәсьәләләр, Россия һәм бөтендөнья тарихы турында күргәзмә һәм анимацияләр тәкъдим ителә.

Бәйрәмнең иҗади өлешендә исә чарада катнашучылар төрле мастер-классларда катнаша, төрле өлкәләрдә иҗади белемнәрен ныгыта алачак. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен аерым бер мәйданчыкта күңел ачу чаралары уздырылыр, дип уйланыла. Ахырда исә барлык кунаклар да чәй табынына чакырылачак.

«Аеклар бәйрәме»нә теләге булган һәркем рәхим итә ала. Бу чара берәүне дә битараф калдырмас, күпләр дөрес яшәү рәвешенең ни дәрәҗәдә мөһим булуын, ниһаять, аңлар, дип өметләнә оештыручылар. 


Рәмзия ЗАКИРОВА

в„– | 17.04.2013

"Татар иле"ниһаять әзер дип игълан ителде

$
0
0
19.04.2013 Интернет
17 апрель узган хөкүмәт утырышында Татарстан премьер-министры Илдар Халиков төп эшләрнең тәмамлануы турында белдерде. "Татар иле" социаль челтәре җитәкчесе Раил Гатауллин Азатлыкка проектның бүгенге хәле турында сөйләде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Прагага сәфәре вакытында "Татар иле" проектының әле дә эшләп китә алмавы турында ярым шаярып әйткән сүзләреннән соң күп тә үтмәде, проектның әзер булуы турында хәбәр ителде.

"Татар иле" дип аталган социаль челтәр башта 2011 елда ачыла дип вәгъдә ителгән иде. Соңрак ул 2012 елның апрель аена, Тукай көненә кичектерелде. Анда да ачылмаган проектны 2012 елның декабрендә татар корылтае көннәрендә ачарга вәгъдә иттеләр. Корылтайда тәкъдим итү чарасы булды, әмма проект тулы көченә эшләп китә алмады. Ике ай элек Татарстан хөкүмәте "Татар иле"н тернәкләндерүне "Татмедиа"га тапшырганнан соң аны ачу көне итеп 31 март билгеләнгән иде.

17 апрельдә хөкүмәттә узган утырышта премьер-министр Илдар Халиков төп эшләрнең тәмамлануы турында белдерде. "Татар иле" җитәкчесе Раил Гатауллин бу көннәрдә проект тулы көченә эшли башларга әзер булачак, ди.

– Без беренче этапта планлаштырылган бөтен эшләрне эшләп бетердек. Берничә көн элек кенә проект кысаларында татар телен өйрәнү програмын әзерләп тапшырдык. Аны кулланучыларга күрсәтергә кирәк, алар проектта ниләр булганын әле белми бит. Проект турында барлык мәгълүматны шушы шимбә-якшәмбе әзерләп бетерермен, дип уйлыйм. "Татар теле" бүлеген ачар өчен соңгы әзерлек эшләре бара. Бик зур, күләмле проект булды бу. Без аны социаль челтәр базасында эшләдек, ягъни кулланучы керә икән, анда аралашып, дуслар табып, төркемнәрен, яңалык каналларын булдыра ала. Мисал өчен, Шәһри Казан, Ватаным Татарстан һәм башка шундый төркемнәр кебек, кулланучыларны җыеп үз хәбәрләрен аларга тараталар, "Татар Иле" дә шундый яңалыклар каналы булдырырга мөмкинлек бирә. Төрле татар оешмалары, шул ук Чехия татарлары, Америка татарлары, Төркия татарлары үз төркемнәрен булдыра ала. Мәсәлән, Япония төркеме матур гына эшләп китте, ул төркемне Юто исемле егет алып бара. Үзбәкстан татарлары, Оренбур татарлары үзләренең төркемнәрен ясый башладылар, эш җанланып китте.

– Ачып карашка беренче биттә мәгълүмат аз кебек. Теркәлү тагын өстәмә мәгълүмат алу хокукын бирәме әллә?

– Барлык мәгълүмат ачык, спектакльләр, мультфильмнарны карап була, аның өчен теркәлергә дә, акча түләргә дә кирәкми. Фикер калдырасы булса инде теркәлергә кирәк. Федераль кануннар нигезендә теркәлгәндә кеше исемен һәм электрон адресын күрсәтергә тиеш, исеме башкаларга күренсә, электрон адрес яшерелгән була, аны администратор гына күрә, ул аны хәбәрләр, искәртүләр җибәрү өчен генә куллана ала, без дә шул канун нигезендә эш итәбез.

– Башка челтәрләрдә "яшәгән", дуслар тапкан татарлар "Татар ил"енә тагын нәрсә эзләп керә ала? Керәчәкме анда халык?

– "Татар иле" бит ул социаль челтәр генә түгел, проект кысаларында татарлар өчен бик күп төрле эшләр башкарыла. Татар иле кысаларында без "В Контакте" челтәрен тулысынча татарчага тәрҗемә иттек. Смартфоннарның операцион системнарын тәрҗемә иттек, "Facebook" челтәрен тәрҗемә иттек. "Татар иле" татар интернетына кереп китү өчен үзәк бер урын булачак. Әгәр дә кулланучы каядыр бара икән, ул шул төбәк татарлары турында анда укый ала, алар белән элемтәгә керә. Һәр төбәктә Татар конгрессының вәкилләре бар, аларны да шунда табып була. Мәсәлән, Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Тукай турында, шәһәр, авыллар турында мәгълүмат кирәк икән, ул энциклопедиягә керә. Мәдәнияте, сәнгате белән кызыксына икән, спектакль, татар концертлары карарга җыена икән - видеогалереяга керә. Хәзерге вакытта фотогалереяда татар рәссамнары бар, Бакый Урманчы сыннары, Харис Якупов рәсемнәре һәм башкаларныкы бар.

– Татар иленең смартфоннар өчен телефон версиясе булачакмы?


– Бу беренче этапта каралмаган иде, без аны икенче этапка язып куйдык. Быелның ахырында-киләсе ел башында булыр, дип планлаштырабыз. Хәзерге вакытта без компьютер, ноутбуклар аша керүне планлаштырдык.

– Татар иле проекты җәнҗаллы булды. Аны әзерләүчеләр арасында каршылыклар булып алды. Төрле якка тартучылар әле дә бармы?


– Хәзерге вакытта проектны тулысынча күзаллау бар, бернинди дә тарткалашулар юк. Берләшеп эшләгәндә генә эшләп булганын аңладык, моны барыбыз да бик яхшы беләбез. Каршылыклар юк. Хәзер иң мөһиме проектны ныгыту, халыкка таныту. Без эшләгәннең файдасы халыкка барып җитәрлек булсын иде.

– Ничә кеше катнаша бу проектта?


– Энциклопедия өлешен аерым Энциклопедия институты хезмәткәрләре эшли. Китапханәне алсак, анда китапларны эшкәртергә, компьютерга күчерергә, төзәтергә кирәк. Анысы икенче юнәлеш. Яңалыкларны әзерләүчеләр, фотографлар бар. Без санаганда 80ләп кеше килеп чыккан иде.  


Алсу КОРМАШ

в„– | 16.04.2013

Катнаш никах ләгънәте

$
0
0
19.04.2013 Җәмгыять
Бер танышымның туганы урыс егетенә кияүгә чыкты. Татар авылында оныгын өф-өф итеп тәрбияләп үстергән әбисе кан елый икән.

“Үзе­безнеке беткән идемени си­ңа? Урамга чыгарлыгыбызны, кеше күзенә күренерлегебезне калдыр­мадың бит”, – дип баштарак кияүне йортларына да кер­тергә рөхсәт итмәгән. “Соң урыс егете белән йөргәнен белмәгәннәрмени?” – дип кызыксынам танышымнан. “Бер ел күрешкәннәрен белгәннәр, әмма болай гына йөри дип уйлаганнар. Кияүгә чыгар дип башларына да килмәде”, – ди.

Дөрес, мондый очраклар адым саен диярлек булып тора. Әмма танышымның бөтен гаепне кызга гына аударып калдыруы сәеррәк, әлбәттә. “Ничек инде ул, әти-әнисе татар булып, урыс егетенә кияүгә чыга ала? Туйны урысча алып барырга туры килде инде, кодагыйлар татарча аңламый бит”, – дип ул хис­ләрен тыя алмыйча ярсый-яр­сый сөйләвен дәвам итте. Ә әти-әнисен, әбисен гаепләргә телә­ми иде. Бу вәзгыятьтә бөтен гаеп кызга йөкләнгән иде. Хәзер инде аларның туганлык җеплә­ренең югала башлавына да бу никах сәбәпче булган.

Катнаш никахлар күбрәк булган саен, күбебез моңа игътибар итмәскә тырыша. Чынлап торып уйласаң, милләт буларак саклануның иң зур проблемасы бу. Бүген Интернет сәхифәлә­рендә әлеге мәсьәлә хакында шактый бәхәсләр бара. Бервакыт бер кызның: “Мөселман кызы христианга кияүгә чыгарга тели”, – дип язган фикеренә тап булдым. Ул үзенең эчке киче­решләрен әйтеп, кемнәрдәндер киңәш сорарга, хисләрен бушатырга теләгән. “Мин – мөселман кызы, христиан егетенә кияүгә чыгарга телим. Үземне артык дини дип тә әйтә алмыйм. Гаи­ләмнең катнаш никахларга каршы икәнен беләм, бу хакта өйдә һәрвакыт гауга чыга. Мин кияү­гә чыгасы урыс егетен инде ун еллап беләм. Дөрес, минем әти-әнием дә артык дини түгел. Әмма әтиемне барыннан да бигрәк әбинең каршы булуы борчый, чөнки әби беркайчан да ризалыгын бирмәячәк. Хәзер булачак ирем ислам динен кабул итәргә дә вәгъдә итте. Әмма минекеләр аның динен алыштыруына ышанмыйлар. Миңа нишләргә?”

Әлбәттә, бу кызның бәргә­ләнүе урынлы. Мондый каршылыкка дучар булган егет яки кыз: “Йә мине сайлыйсың, йә әти-әниеңне”, – дип ультиматум куярга да күп сорамый.

Коръәннең “Хатыннар” (Әл – Ниса) сүрәсендә кызның язмышы өчен әтисе җавап бирә диелгән. Гомумән, Коръәндә мөселман кызына ислам ди­нендә булмаган ир-атка кияүгә чыгарга ярамый диелә. Әйткә­небезчә, кызның кемгә кияүгә чыгуын, иң әүвәл әтисе хәл итә. “Егет тәүбә итеп, мөселман динен кабул итеп, шәригать кануннарын үтәп яшәгән очракта әлеге никахка фатиха бирелә.

Шул ук вакытта татар гаи­ләсендә үсеп, рус егетенә кияү­гә чыгып, христиан динен кабул иткәннәр дә очрый арабызда. Бер-беребездән башка яши алмыйбыз, дип өйләнешкән пар­ларның гаугалары гадәттә бала тугач башлана. Мин бу хакта уйланганда, еш кына Туфан ага Миңнуллиннның “Илгизәр + Ве­ра”сын искә төшерәм. Драматург аны тормышыбыздан алып язган. Өйләнешеп, бер елдан тәпи йөри башлаган улын әти кеше чукындырырга кирәк, ә кызның гаиләсе сөннәткә утыртырга кирәк, дип тарткалаша башлый икән, димәк, арада низаг башланды дигән сүз. Гадәттә, ыз­гыш-талаш булмасын дип, рус егетенә кияүгә чыкканнар христиан динен кабул итә.

Менә шулай бервакыт мә­четкә бер ханым килеп керде. Әнисе үлеп киткән, ә ул аны соңгы юлга озату өчен мөсел­ман кануннары буенча нәрсә кирәген белми икән. “Гафу итегез инде, – диде ул үзенең камил татарча белмә­веннән оялып. – Кая барырга кирәклекне белмәдем дә сезгә килдем”. Күңеле тулып китеп, елап та җибәрде. Үзе исә нәрсә кирәген кәгазьгә теркәп яза бара иде. “Урыска чыккан идем, балаларыбыз туды, христиан динен кабул иттем, – диде ул, кинәт кенә үз тормышын бәян итеп. – Өебездә татар теле дә бетте, мөселманлык та югалды. Мин әти-әнинең бердәнбер кызы идем. Ул минем рус еге­те­нә кияүгә чыгуыма теше-тыр­на­гы белән каршы булды. Тыңлама­дым. Күптән түгел ирем үлеп китте. Менә хәзер әни. Үләр алдыннан: “Ходай хакы өчен сорыйм, мине мөселманча күм. Бу – минем соңгы васыятем”, – дип әйтеп калдырды. Әнием үлгәч кенә үзем­нең гаебемне аңла­дым. Яңадан мөселман диненә кайта алырмынмы икән? Югый­сә, күңелемә тынычлык ала алмыйм”, – диде.

“Тәүбә итәргә кирәк”, – диде хәзрәт. Апаның күзендә очкыннар кабынды. “Ничек итеп, анысын да язып алам”, – диде ул сумкасыннан янә кәгазен чыгарып. Күпме еллардан соң иманга килүгә әнисенең үлеме этәргән иде аны. Бүгенге яшь­ләрнең, мин аны яратам, дип хискә таянып яшәве дә бу апа­ның язмышы кебек тәмам­ла­н­са...  


Алсу ХӘСӘНОВА

в„–67 | 19.04.2013

Вероника Кузнецова: «Мин башкалар кебек колхоз түгел!»

$
0
0
19.04.2013 Шоу-бизнес
Соңгы арада матбугатта күкрәкләрен иминиятләштергән яшь җырчы кыз Вероника Кузнецова турында гәп шактый куерды. Безнекеләр дә, чүлмәкчедән күрмәкче, дип, Мәскәү йолдызлары артыннан куа башлады кебек. Мин ир-ат түгел, шуңа да Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева классында Мәдәният һәм сәнгать университетында укучы Вероника белән күрешеп сөй­ләшү теләге күкрәкләрдән битәр башка сәләт­ләр турында да сораштырудан туды.

Шушы көннәрдә яңалык буларак исемсез альбомы дөнья күрергә тиеш бит Кузнецованың. Аның янына әңгәмәгә барганда кызыксыну да юк түгел иде үзе. Имеш-мимешкә ышансаң, күк­рәкләрен якынча ярты миллион сумга иминиятләштергән кыз башкалар ише генә тү­гел­дер, ким дигәндә, «Бентли»да йөридер дә, Анна Семенович үзенең иминиятләштерел­мә­гән «байлыгы» белән аның янында «ял итәдер» инде...

Баксаң, Верониканы без соңгы бер-ике елда гына күреп белсәк, ул инде «Барс Рекордс» үзәге белән күптән хезмәттәшлек итә икән. 2010 елда, Чаллыда 10 нчы сыйныфта укыганда ук, әлеге музыкаль компания уздырган кастингта катнашып җиңү яулап, Айдар Галимов белән дуэт җырлау хокукын алган. Әмма Казанда югары уку йортында укый башлауга башаяк иҗатка чуммаган. Башта уку, аннан гына иҗат булган. Бүген Верониканың тамашачы белгән «Бердәнберем» (А.Әгъләмов көе, Л.Сабитова сүз.) һәм «Әллә инде көн­ләшәсең» (Таңсылу көе, Р.Шагаев сүз.) җырлары бар.

– Мин Казанга килгәнче, туып үскән шәһәрем Чаллыда иҗат белән актив рәвештә шөгыльләнә идем инде, – ди Вероника. – «Барс Медиа» белән элемтәм соңгы өч елда ныгыды. Бүгенгесе көн­дә үземне әлеге компаниянең тере тавышка һәм берничә чит телдә камил җырлый алучы җырчыларының берсе дип саныйм. Менә бүген-иртәгә альбомым дөнья кү­рәчәк. Аңа хәтта Рианна көнләшеп карарлык – прилавка янында торган һәркемнең күзе башта минем альбомга төшәчәк. Аның исеме дә, автор турында белешмә дә юк, тышында аллы-гөлле бизәлеш тә булмаячак. Фотограф үткәргән бу фотосессия үзе бер могҗиза – әлеге альбом тыңлаучыга зур бүләк булачак.

– Тамашачы ике җырыңны белә – исемсез альбомыңны кем кырылып алыр икән?


– Аның турында минем продюсерым да кайгырган иде, әмма мин аңа үземнең «атачагымны» әйттем. Әйе, мин күпчелек тамашачы көткән форматка туры килмим – мин колхоз түгел. Мин – башка. Компания тамашачы кемне яратасын белә. Безнең менталитет гади, тыйнак булуны күздә тота. Тик яшермим, мин андый түгел. Иҗатта нинди – тормышта да шундыймын. Ә андыйларга, кызганыч, безнең тамашачының күпчелек өлеше битараф... Тик минем башкалар кебек буласым килми – минем татарның Бейонсесы буласым килә. Репертуарымда инглиз һәм рус телләрендәге җырлар шактый.

– Альбомың татар телендә генә чыкмыймыни?


– Татар телендә генә шул, башка телдәге җырларны керт­сәң, аны чыгармаячаклар. Әмма бу альбомым өчен миңа беркем алдында да оят булмаячак. 21 яшьтә мондый дәрәҗәдә альбом тәкъдим итә алу – зур күрсәткеч. Әти-әнием дә минем белән горурланыр дим. Алардан тыш 8 яшьлек энекәшем Данил, кечкенә терьерыбыз өчен дә зур бүләк булачак ул. Эт тә – гаиләбезнең бер әгъзасы. Үз фатирым турында хыялланам, әти-әни дә булышабыз дип тора. Менә шул теләкләр чынга ашса, этемне дә Казанга алып килергә җыенам.

– Мин инде сине коттеджлы, «Бентли»лы кыздыр дигән идем.


– Минем акчам сәхнә эшчәнлегенә китеп бара. Кемдер сәхнәне акча эшләү урыны дип уйласа, бик нык ялгыша. Ул әле үзенә дә бик күп чыгымнар таләп итә. Мәсәлән, минем иң очсыз күлмәгем генә дә 30 мең сумнан артык. Машинам да юк әлегә, гәрчә мин җәмәгать транспортында йөри алмыйм. Миңа ирек кирәк – такси тотам.

– Фатир юк, машина юк – күкрәк иминият­ләш­терү ыштансыз арт санга пута бәйләү булып чыга түгелме соң?


– Күкрәкләремне иминиятләштерү фобиядән килә. Мин күкрәк рагыннан куркам. Ә болай өченче үлчәм­дәге күкрәкләрем өчен хәзер үземне тыныч тотам.

– Казанда бер дә күкрәк иминиятләштерүче компания турында ишеткән юк, Мәс­кәү тирәләрендә аның хакы 120 мең сумнан башлана, дигәннәре бар үзе... Пиар өчен сүз уйлап чыгару бу очракта очсызгарак төшә кебек.


– Пиар өчен түгел, үзем өчен. Аны ялгыш кына TMTV телеканалында ычкындырган идем, хәзер минем белән күрешергә теләгән һәр журналист шуңа басым ясарга тели. Төгәл хакын әйтәсем килми – сез әйткән сумма тирәсе. Мин Казанда эшләүче Мәскәү фирмасы филиалында иминиятләш­тердем.

– Шоу-бизнеска әйләнеп кайтыйк әле, тере тавышка җырлавың бик хуп, эшчәнлегеңне кай юнәлештә дәвам итәргә уйлыйсың?


– Мин «Барс Рекордс»та гомер буе эшләргә җыенмыйм. Чөнки кайбер җырчылар кебек, билгеле бер югарылыкка күтәрелү белән, җай гына бер урында таптана башлауны өнәмим. Минем өчен хет бер адым артка атлау булсын, әмма тукталу булмасын. Халыкка ярыйм дип, көтүгә иярәсем килми.

– Син ул көтүдән нәрсә белән аерылып торасың инде?


– Мин бик талантлы һәм бик чибәр. Эшчәнлегемне Казанда дәвам итәсем, әмма бөтенләй икенче юнәлештә иҗат итәсем килә. Мин хәзер яраткан кешемне очраттым. Аңа 24 яшь, ул – грузин егете. Владимир шулай ук музыка дөньясы кешесе – бүген ул минем баш мием дисәм дә була. Без бергә хезмәт­тәшлек итәргә уйлап торабыз. Шуңа өстәп бер елдан кияүгә чыгарга җыенам. Никах укыта алмасак та, әти-әнием каршы түгел.

– Бу синең беренче мә­хәббәтеңме?


– Юк, икенчесе, әмма соңгысы булачагына иманым камил. Без матур гаилә, өч баланың ата-анасы булырбыз, дип хыялланам.

– Мин инде буталып беттем, әле яңа гына иҗатта яңа сулыш турында сөйләдең, өч бала белән түгел, берсе белән дә нидер кыру җиңел түгел ул...

– Минем өчен башта – әни булу бәхете, аннан – иҗат. Кияүгә чыгып, балалар тапканда югалып торырмын, дип уйлыйм. Яшь әни буласым, аннан яшьлеген-матурлыгын югалтмаган хатын-кыз буларак сәхнәгә әйләнеп кайтасым килә. Кешеләргә башкалар җиткерә алмаганны җиткерергә телим. Минем тамашачым күп булмаса да, алар үзем кебек үк зәвыклы булачак дип ышанам. 


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА

в„– |

Ф.Абдуллина: «Кирәксез икәнеңне тойгач, эшләп булмый» (+ М.Айтуганова аңлатмасы)

$
0
0
19.04.2013 Матбугат
Үткән атнада “Татарстан-Яңа гасыр” каналында “Татарлар” тапшыруы эфирга чыкмагач, сәбәбен белергә теләп, редакциябезгә шалтыратучылар күп булды. Телевизор караучылар әлегә белмидер, тапшыру чыкмый калу гына түгел, ә аның 10 ел дәвамында алыштыргысыз алып баручысы Флюра Абдуллина “ТНВ”дан киткән. Бу безнең өчен дә көтелмәгән хәбәр булды. Нигә шундый карар кылган, тапшыруның киләчәге, алдагы планнар һәм башкалар турында Флюра АБДУЛЛИНАның үзеннән сораштык.

— 26 ел гомеремне телевидениегә багышладым, — дип сүз башлады Флюра апа. — Шуның 10 елы “Татарлар” тапшыруын эшләп үтте. “ТНВ”дан китү уемда юк иде. Быелгы аттестацияне дә уңышлы уздым. Әмма соңгы арада үземне телевидениедә кирәксез итеп тоя башладым. Сәбәпләрен канал җитәкчеләреннән сорарга кирәктер.

10 ел буе тапшыруга бөтен көчемне бирдем. Начар эшләдем димәс идем. Тамашачыдан гел уңай фикерләр, рәхмәт сүзләре генә ишеттем. Җитәкчелектән дә минем тарафка тәнкыйть уклары яумаган иде. Әмма кирәксез икәнеңне тойгач, эшләп булмый. Берәү дә: “Кит!” — дип әйтмәде, бу карарга үзем килдем. Дөресен әйткәндә, гомерен телевидениегә багышлаган дикторлардан бер мин генә калып бара идем.

— Алар арасында да гомерен телевидениегә багышлап, соңыннан үзләрен кирәксез итеп тойганлыктан эштән китүчеләр булды. Күңелләрендә авыр хисләре калды. Ә сезнең эчке халәт ниләр кичерә? Телевидениедән башка яши алырмын дип уйлыйсызмы?

— 26 елдан соң яраткан эшен калдырып китәргә карар кылган кешенең күңел халәте ничек дип уйлыйсыз?! Әлбәттә, миндә дә үпкә хисләре бар. Шулай булуга карамастан, үземне тыныч тотам. Журналистикадан ерак торган икенче өлкәгә эшкә урнаштым. Әлегә кайда икәнен әйтмим, сер булып калсын. Ияләшермен дип уйлыйм. Телевидениедә эшләгән кешеләр, гадәттә, югалып калмыйлар.

— “ТНВ”да “Татарлар” тапшыруы гамәлдә калачакмы соң?

— Аның исемен дә, форматын да үзем уйлап таптым. “Татарлар” дигән исемне калдырырга рөхсәт бирдем. Форматын үзгәртәчәкләр дип беләм. Ә яңа алып баручылар турында хәбәрдар түгелмен.

— Татар телле каналлар саны арта бара бит. Әгәр берәрсе сезгә шундыйрак рухта тапшыру эшләү тәкъдиме белән чыкса?

— Белмим. Кабат моңа алыныр идем микән?! Юктыр. Күңел сүрелде. Бөтен көчемне яңа эшкә бирәчәкмен.

“Татарстан-Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең генераль директоры урынбасары Миләүшә АЙТУГАНОВА белән дә элемтәгә кердек. Ул исә Флюра Абдуллинаның эштән шулай кисәк китүенә җитәкчелекнең дә нык гаҗәпләнүен белдерде.

— Җитәкчелек белән Флюра Абдуллина арасында бернинди низаг, конфликт булмады. Аңа: “Кит! Начар эшлисең”, — дип әйткән кеше юк. Һәркемнең үз теләге. Шундый карарга килгән икән, нишләтәсең?! Ул 1 апрельдә, китәм дип, кабинетыма гариза тотып кергәч, аптырашта калдым. Ә 5 есендә инде эштән китте. Тиз арада “ТНВ-Планета”да “Татарлар” тапшыруын алып баручы яшьләрне эшкә җигәргә мәҗбүр булдык. Хәзер андагы состав “ТНВ”да да алып бара. “ТНВ-Планета”да “Татарлар” тапшыруы 30 августтан чыгып килә. Шул вакыт аралыгында гел уңай фикерләр генә ишеттек. Яшьләр командасы да яхшы эшли, сынатмаслар. Бәлки, 10 ел буе шушы тапшыру өстендә үзе генә эшләгәч, Флюра бераз конкуренция сизгәндер. Кешенең күңел халәте турында сүз йөртеп булмый бит. Анысы үзенә генә билгеле. Без исә аны җибәрү ягында түгел идек. Сәбәпләре безгә дә сер булып калды.


Лилия ЙОСЫПОВА

в„–--- | 18.04.2013

"Мәгариф турында"гы яңа закон. Нәрсәсе яхшы? Нәрсәсе начар?

$
0
0
19.04.2013 Мәгариф
1 сентябрьдән мәктәпләр Русия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы яңа законы буенча эшли башлаячак. Күпләр өчен бу закон әлегә ерак томан артында. Кайсы укытучы законны кулына алып, азагына кадәр укып-танышып чыкты икән? Һичьюгы аның нәрсә турында икәнен, аз гына булса да эчтәлеген чамалый микән?

“Мәгариф турында” яңа законның күләме 160 биттән артык. Бу – уртача калынлыктагы бер китап дигән сүз. Аңларга кыен озын җөмләләрдән, телгә ятышсыз читен терминнар белән тулган хокукый документны төбенә төшеп, аңлап укып чыгу өчен зур түземлек кирәк. Закон кабул ителүгә инде 3 ай узды, ләкин әлегә кадәр аның татарчага тәрҗемәсе юк (бәлки бардыр, әмма мин таба алмадым). Татар теле дип күпме генә авыз суларын корытсак та, законның кулыңа алып укырлык татарча тексты булмагач, республикада мәгариф эше урыс телендә генә бара микән әллә дигән шикле уйлар килә.

Мәгариф законы кадәр озак эшләнгән һәм зур җәнҗаллар белән кабул ителгән закон Русиядә бүтән юктыр. Бу яктан ул уникаль. Ник дигәндә, закон белем бирү өлкәсендә соңгы 20 елда җыелып килгән бик күп каршылыкларны, җитешсезлекләрне бетерергә, хәл итәргә тиеш иде. Закон проектының беренче версиясе Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында 2010 елның маенда пәйда булды. Белгечләр һәм бу өлкәдә кайнаган кешеләр тарафыннан ул башта ук кискен рәвештә кире кагылды.

Яңа закон беренче чиратта “Мәгариф турында”гы (1992) һәм “Югары һәм вуздан соң һөнәри белем турында”гы (1996) законнарны берләштергән, 309нчы закон белән кертелгән үзгәрешләрне үз эченә алган.

2010 елның 1 декабрендә үзгәрешләр кертелгән документ башта интернетта иҗтимагый фикерләшүгә чыгарылды. Моннан соң канунга бәйле 11 меңгә якын фикер белдерелде һәм 1142 төзәтмә кертелде. Тәкъдимнәрне исәпкә алып, закон проектының яңа версияләре дөнья күрде. Һәм, ниһаять, канунның алтынчы варианты 2012 елның 3 августында Дәүләт Думасына кертелде. Өч тапкыр укып тикшергәннән соң, 2012 елның 22 декабрендә Федерация Советына җибәрелде. Ике елга якын тикшерелеп, ФС хуплаган законга президент В.Путин 2012 елның 31 декабрендә, тагын киләсе елга кала күрмәсен дигәндәй, ашыга-ашыга кул куйды. Аның ахырына кадәр эшләнеп бетмәгәнлеге кабул ителгән көненнән көченә кермәвендә дә күренде. Төзәтеп буласы җирләрен төзәтергә, кытыршы урыннарын шомартырга тагын 8 ай вакыт бирелде.

Шунысы кызык: бу законны әзерләгән вакытта шау-шу, каршылыклы фикерләрнең иге-чиге булмады. Закон кабул ителде: тавыш тынды. Бу нәрсә: җәмгыятьнең битарафлыгымы, әллә хөкүмәткә ышанычның бетүеме? Һәрхәлдә, мин миллионлаган укытучылар армиясе дә, мәгариф чиновниклары да бу закон белән 100 процент килешәләрдер дип уйламыйм. Әллә бүтән законнар шикелле монысы да кабул ителер дә онытылыр һәм барысы да элеккечә үз агымына барыр дип уйлыйлармы? Исән булсак, күрербез: озак калмады, көз җитүгә җимешләрен татый башлыйбыз, кабып йотарлык булырмы, төкереп ташларлыкмы?

Канунның төп яңалыклары нәрсәдән гыйбарәт соң? Дөресен генә әйткәндә, яңа законда укытучылар өчен бер генә күңелле яңалык та юк. Шулай да телгә алып сөйләрлек булганнарын, игътибарга алырга лаеклы дип табылганнарын берәм-берәм карап китсәк, менә нәрсәләр күрәбез.

Безнең өчен иң әһәмиятлесе: төбәкләрдә туган телне укыту мөмкинлеге калды. Яңа закон проекты әзерләнгәндә бу күпләрне борчуга салган, киң җәмәгатьчелекне уйланырга мәҗбүр иткән мәсьәләләрнең берсе иде. Законда туган телләрегезне туйганчы өйрәнегез диелмәсә дә, аларны өйрәнү тыелмый. Туган телләрне өйрәнүгә багышланган 14нче маддәнең 3нче пунктында “РФ республикаларында субъектларның законнарына ярашлы дәүләт телләрен өйрәнү һәм укыту кертелергә мөмкин. Төбәкнең дәүләт телләрен өйрәнү РФ дәүләт теленә (урыс теленә, димәк – авт.) зыян китерү исәбенә өйрәнелергә тиеш түгел” дигән юллар бар.

Бу яңа законда бөтен баланың белем алуга тигез хокуклы икәнлеге дә язылган. Ягъни, белем алуда дискриминациягә юл калдырылмый дип әйтелгән. Янәсе, сәламәтлекләре чикле балаларга да сыйфатлы белем бирелергә тиеш була. Искиткеч шәп сүзләр! Ләкин ничек итеп хәл итәргә җыеналар моны? Моның “яхшылыгы” законның 108нче маддәсенең 5нче пунктында болай язылган: “Сәламәтлекләре чикләнгән балаларга махсус (коррекцион) белем бирү учреждениеләре 2016 елның 1 гыйнварыннан да соңга калмыйча гомумбелем бирү мәктәпләре итеп үзгәртелә. Сәламәтлекләре чикле балаларга “инклюзив белем” бирү кертелә”. Бу нәрсә дигән сүз? Бу – акыл үсешләре тоткарланган (дебил), чукрак, күрмәүче, параличланган, даун балалар гадәти мәктәпләрдә гадәти балалар арасында утырачаклар дигән сүз. Болай эшләү, янәсе, мөмкинлекләре чикләнгән балаларга җәмгыятьтә яраклашырга, үз урыннарын табарга ярдәм итәчәк, ә җәмгыять зәгыйфьләргә, инвалидларга карата рәхим-шәфкатьлерәк булачак. Кәгазьдә барысы да шома, ә тормышта чокыр-чакырлары, ай-һай, күп булачак моның.

Мин үзем унбиш ел буе коррекцион мәктәптә эшләгәнлектән, чукрак баланы да, дебил баланы да сәламәт балалар арасында укытып булмавына 100 процент ышанам. Гадәти балалар арасында ала карга булачак ул. Укытучы аны укырга өйрәтеп вакытын әрәм итмәячәк. Бала үзе дә физик кимчелегеннән уңайсызланып, психикасы бозылачак. Ә коррекцион мәктәптә, үз ишләре арасында ул әле үзен уңайсыз хис итми, башкалар белән аралаша, укырга-язарга өйрәнә. Инклюзив белем бирү керткәч, коррекцион мәктәпләрнең кирәге калмый. Менә законның төп асылы кая яшеренгән! Хикмәт белемдә түгел, хикмәт акчада! Коррекцион мәктәпләрне тоту хөкүмәткә коточкыч суммаларга төшә. Бер елга бер бала өчен 137-140 мең сум акча сарыф ителә. Безнең республикада гына шундый 5746 бала бар. ЮНЕСКО мәгълүматлары буенча, Русиядә коррекцион ярдәмгә мохтаҗ балаларның саны 3 миллионга җитә. 2000 елдан коррекцион мәктәпләрне ябу башланды. 2004-2005 уку елында аларның саны 1947 булса, 2005-2006 уку елына 1810га калды.

Алга таба коррекцион мәктәпләрне бетерү ничек барыр, әлегә анысы нәмәгълүм. Ләкин хөкүмәт тиз тотарга охшаган, чөнки тиздән Олимпиада, аннан 2018 елда футбол чемпионаты. Ә аларны үткәрергә дигән акчаларның инде урланасы урланып беткән. Акчаны кайдан табасы? Менә шулай мәктәпләрне җиңел генә ябып, зәгыйфь, инвалид, ярдәмгә мохтаҗ балалар хисабына акча табарга уйлый безнең акыллыбаш депутатларыбыз. Мәскәү шәһәрендәге чукрак балалар мәктәбе коллективына киләсе уку елында мәктәбегез эшләмәячәк дип куйдылар инде. Кем әйтмешли, процесс башланды. Әмма законда әлегә өметне бик өзеп бетерми торган 79нчы маддә бар. “Сәламәтлекләре чикле балаларга белем бирүне оештыру” дип атала ул. Төрлечә уйларга юл калдыра торган сүзләр язылган анда. “Сәламәтлекләре чикләнгән балаларга белем бирү башка белем алучылар белән дә, башка классларда, группаларда яки аерым оешмаларда тормышка ашырылырга мөмкин” дип язылган 4нче пунктта. Коррекцион дигән сүз бөтенләй телгә алынмаган. Димәк, ул балаларны укыткан өчен коррекцион мәктәпләрдә бүген түләнеп килгән өстәмәләр дә юкка чыга дигән сүз. Анысын киләчәк күрсәтер, ә без шулай да яхшыга өметләник.

Закон проекты мәгарифнең бөтен тармакларын да үз эченә алган. Аның төп положениеләренең берсе һәм иң әһәмиятлесе – укытучының җәмгыятьтәге социаль урынын, статусын билгеләү. Яңа канун мөгаллимнәргә төбәк буенча уртача хезмәт хакыннан да ким булмаган керем вәгъдә итә. Без – уртача дигәнне күп ишеткән халык. Әгәр законда аның түләү механизмнары күрсәтелмәгән икән, бу уртача дигән сүзләр укытучы кесәсенә тагын хәерче акчасы булып керәчәк. Ул уртача хезмәт хакы 18 сәгатькә түләнәме, әллә аны укытучы хәлдән таеп, бер мәктәптән икенчесенә чаба-чаба 1,5 ставкага эшләп аламы? Бу турыда – ләммим. Закон кабул итүчеләр укытучының ике ставкага эшләвен нормаль хәл дип исәплиләр. Өстәвенә, укытучы укытудан тыш, методик, фәнни, иҗат һәм тәрбия эше алып барырга тиеш диелгән. Ләкин боларына өстәмә түләүләр каралмаган. Мондый нагрузка бүтән бернинди интеллектуаль хезмәт кешесендә дә юк. Белемнең сыйфаты, укытучының сәламәтлеге чиновниклар өчен әһәмиятле түгел ахрысы. Мин законда класс җитәкчелеге өчен түләргә дигән юлларны да тапмадым. Бу исә тагын күп кенә бәхәсләр тудырырга мөмкин. Аннан хезмәт хакын арттыру турындагы сүзләр бары укытучыларга гына кагыла: тәрбиячеләр, мәктәп психологлары, техникум укытучылары бу исемлектән төшеп калган.

Ләкин шунысына шатланырга кирәк: яңа законнан аңлашылганча, укытучыларның хокуклары һәм льготалары тулысынча саклана. 10 ел саен бер еллык өстәмә отпуск алу хокукы, мәсәлән. Ләкин хәзерге заманда кем генә бу түләүсез ялны алыр икән? Картлык буенча вакытыннан алда пенсиягә чыгу (пенсия за выслугу лет) да сакланачак. Бик күп бәхәсләр тудырган коммуналь түләүләр өчен льгота кертелә. Әмма ул гомерләре буе мәктәптә эшләп, сәламәтлекләрен җуйган пенсионер укытучыларга кагылмый. Льготаларны хәл итү төбәкләргә тапшырыла. Шулай итеп, хөкүмәт үз җилкәсендәге бурычын җиңел генә урындагыларга төшереп куйган. Ул түләргә куша, ул тәти, ә акчасын җирле властьлар табарга тиеш. Җирле хакимиятнең укытучыларга акча түләвен соңгы исәптә хәл иткәнен без инде күптән һәм бик әйбәт беләбез.

Фатирга мохтаҗ булып чиратта торучы белгечләргә торакны чиратсыз бирү каралган диелә. Ләкин бу кем акчасына хәл ителә – анысы әйтелмәгән. Акчалы кеше бүген фатирга чират тормый, теләгәнен сата да ала. Шуңа күрә бу закон укытучылардан көлгән сымаграк килеп чыккан.

Моннан тыш тәрҗемә итәргә бик кыен булган “конфликт интересов педагога” дигән төшенчә кертелгән (2нче маддә, 33нче пункт). “Конфликт интересов педагогического работника”: это ситуация, при которой у педагогического работника при осуществлении им профессиональной деятельности возникает личная заинтересованность в получении материальной выгоды или иного преимущества и которая влияет или может повлиять на надлежащее исполнение педагогическим работником профессиональных обязанностей вследствие противоречия между его личной заинтересованностью и интересами обучающегося, родителей (законных представителей) несовершеннолетних обучающихся. Кат-кат укып карагыз әле, нәрсә аңларсыз икән. Моның эчтәлеге, аңлавымча, укытучыга үз эшеннән өстәмә табыш алу мөмкинлеге бирү. Укытучы дәресләрен укыта, ләкин ата-аналар һәм укучылары белән каршылыклар килеп чыга икән, үзе укыта торган шул ук балаларга түләүле өстәмә дәресләр бирә алмый. Ә чит мәктәпкә барып өстәмә дәресләр бирә ала булып чыгамы?

Яңа закон нигезендә, укытучы үзенең һөнәри осталыгын элекке шикелле 5 ел саен түгел, ә 3 ел саен күтәреп торырга тиеш була.

Мин әлегә кадәр ияләнгән гадәт буенча “укытучы” дип яздым, ләкин законда хәзер “укытучы” дигән төшенчә юк. Аның урынына “педагогик хезмәткәр” дигән сүз кулланылачак. Аңа карап авылда безне берәү дә яңа исем белән атап йөртмәячәк, без гомергә шул укытучы булып калабыз инде.

Бөтен кешенең башын катырган, күпме баланың гомерен өзгән БДИ саклана. Алай гына түгел, хәзер 9нчы сыйныф укучылары да мәҗбүри тест сораулары буенча имтихан тапшырачаклар. Аның нәтиҗәләре 4 елга кадәр көчендә кала (элек 1,5 ел иде). БДИның начар ягы шунда: ул югары уку йортларына керергә кирәк булган фәннәрне генә өйрәнергә мәҗбүр итә, бала гомуми урта белем алудан мәхрүм кала.

Яңа закон буенча, моңарчы “белем бирү учреждениесе” дип аталган мәктәпләр “белем бирү оешмалары” дип йөртелә башлаячак. РФ Конституциясенең 48нче маддәсе дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрендә бушлай белем алуны гарантияли. Ә дәүләт оешмалары өчен мондый гарантия каралмаган. Шулай булгач... Шикләндерә, нинди хәлләр булмас? Гомумән, яңа законда берсенә икенчесе каршы килә торган төшенчәләр, җөмләләр, маддәләр шактый. Аны тулысынча аңлау өчен юридик белем кирәк. Без бертөрле аңлаган нәрсәләрне хокук белгечләре бөтенләй икенче төрле аңлатып бирергә мөмкиннәр. Шуңа күрә мәкаләдә кайбер төгәлсезлекләр күрсәгез, зинһар, гаепләргә ашыкмагыз, төзәтегез, аңлатыгыз. Мин мәктәптә диннең урынына, һөнәри белем бирү мәсьәләләренә бөтенләй кагылмадым.

Тагын нинди яңалыклар


Балалар бакчасы. Законны тикшергәндә иң күп бәхәс тудырган сорауларның берсе шул иде. Яңа закон буенча, мәктәпкәчә белем бирү мәгарифнең мөстәкыйль тармагына әверелә һәм федераль белем бирү стандартлары буенча оештырыла. Мәктәпкәчә белем бирү бушлай булачак. Ләкин баланы тоткан һәм ашаткан өчен әти-әниләргә түләргә туры киләчәк (“плата за присмотр и уход”). Бакчага йөрүче беренче бала өчен 20 процент, икенче балага – 50, өченчесенә 70 процент компенсация каралган. Түләүнең күләме әйтелмәгән, анысын җирле идарә органнары хәл итәчәк. Шулай булгач, баланы бакчага йөртү әти-әниләр өчен шактый кыйммәткә төшәргә мөмкин. Законда тагын бер ышанып бетәсе килмәгән әйбер бар: хөкүмәт 2016 елга балалар бакчаларына чиратны тулысынча бетерүне максат итеп куя. Әгәр түләү 4-5 тапкырга күтәрелсә, хәерчелек чигендә торган гаиләләр балаларын бакчага йөртә алмаячаклар, димәк, чиратлар 2015 елга да калмаска мөмкин.

Яңа закон буенча хосусый балалар бакчаларына да дотацияләр һәм субсидияләр бирелергә тиеш.

Мәктәпләр. Яңа закон буенча, 1нче сыйныфка балаларны үзләре яшәгән территориядәге мәктәпләргә бирү хокукы беркетелә. Ягъни, кайсы микрорайонда яшисең – шундагы мәктәптә укыйсың. Мондый принцип тора-бара “дәрәҗәле мәктәп” төшенчәсен бетерергә мөмкин. Фәннәрне тирәнтен өйрәнүче мәктәпләргә балаларны урта һәм югары сыйныфларга гына алу рөхсәт ителә.

Ниһаять, авыл мәктәпләрен ни көтә? Моңа кадәр оптимизация дигән сылтау белән авыл мәктәпләрен ябып бетерделәр. Яңа законның проектында авыл мәктәбен бары тик авыл халкы җыены (сельский сход) ризалыгы нигезендә генә ябып була диелгән иде. Ләкин кабул ителгән вариантында бу искиткеч кирәкле әһәмиятле положение беркетелмәгән. Аның урынына “моннан соң авыл мәктәпләре авыл кешеләре фикере белән генә ябыла ала” дигән юллар барлыкка килгән. Бу үтә җитди, чөнки ул теге якка да, бу якка да борып була торган начар үзгәреш. Авыл халкын кем фикерен кулланып, кирәкле якка ничек “күндергәннәрен” без яхшы беләбез.

Укучыларны дисциплинар җаваплылыкка тарту тәртибе дә законлаштырылган. Уку программасын вакытында үзләштермәгән, уку планын үтәмәгән өчен һәм мәктәп территориясендә исерек килеш, наркотик кулланган килеш күренгән, бүтән төрле хулиганлык гамәлләре өчен 15 яшькә җиткән укучы мәктәптән чыгарылырга мөмкин. Минемчә, бу маддә бүгенге мәктәп өчен иң хурлыклы кануннарның берсе. Бала мәктәпкә исерек килеш килгән җәмгыять рухи яктан нинди түбән дәрәҗәдә торырга тиеш һәм без – шул җәмгыять укытучылары шуларны күрә торып, закондагы югары идеяләр турында нинди телдә сөйләшергә тиеш?

Югары уку йортларына кергәндә элек булган күп өстенлекләр бетерелгән яңа законда. Хәзер ятим балалар, I-II группа инвалидлар, хәрбиләр, полиция балалары югары уку йортларының әзерләнү бүлекләренә түләүсез алынып, белемнәрен башта шунда укып арттырырга тиеш булачаклар.

Яңа законда беренче тапкыр интернет челтәре буенча һәм электрон уку төрләре телгә алынган. Шуның белән дистанцион белем бирү көйгә салынган. Ул белем бирүнең төрле баскычларында кулланылырга мөмкин. Балалар бакчасыннан алып югары уку йортларына кадәр – һәрберсенең үз сайты булырга тиеш. Анда оешма турында бөтен мәгълүмат, яңалыклар, устав, исәп-хисап эшләре, педагогик хезмәткәрләрнең квалификациясе һ.б. күрсәтелә.

Шулай итеп, РФ мәгарифен хәстәрләүче өр-яңа документ кабул ителде. Кешеләрнең конституцион хокуклары бозылмасын өчен һәр төзәтү җентекле тикшерелеп кабул ителде диләр. Моның шулай икәнлегенә бик ышанасы килә.

Сүз дә юк, яңа закон кабул итү мәгариф үсеше өчен бер адым алга атлау булды. Көченә кереп, кулланыла башлагач ике адым артка чигендермәсә... Законнар эшләмәгән илдә барысын да көтәргә мөмкин.  

P.S. Яңа закон турындагы фикерләрегезне www.vafin.mugallim.com сайтында белдерә аласыз


Фәрит ВАФИН

в„– |

Казанда Мәҗит Гафури ис. башкорт театры гастрольләре (ФОТОрепортаж)

$
0
0
19.04.2013 Мәдәният
18-23 апрель көннәрне Камал театры бинасында Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры гастрольләре уза. Игътибарыгызга "Ак пароход" спектакленнән фоторепортаж.

 

 

 

 

 

 

 

 

Фото # 1

Фото # 2

Фото # 3

Фото # 4

Фото # 5

Фото # 6

Фото # 7

Фото # 8

Фото # 9

Фото # 10

Фото # 11

Фото # 12

Фото # 13

Фото # 14

Фото # 15

Фото # 16

Фото # 17

Фото # 18

Фото # 19

Фото # 20

Фото # 21

Фото # 22

Фото # 23

Фото # 24

Фото # 25

Фото # 26

Шамил АБДЮШЕВ фотолары.


---

в„–--- | 19.04.2013

“Ел китабы-2011” республика конкурсында җиңүчеләр билгеле булды

$
0
0
19.04.2013 Матбугат
Конкурста Татарстан язучылары һәм шагыйрьләренең 182 китабы катнашкан.

“Ел китабы-2011” республика конкурсына йомгак ясалды. Бу хакта “Татар-информ” МАна ТР Милли китапханәсендә хәбәр иттеләр.

Конкурс ТР Мәдәният министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм ТР Милли китапханәсе тарафыннан оештырылган. 2011 нче елда басылып чыккан китаплар хакында 2012 нче ел дәвамында укучылар арасында сораштырулар уздырылган.

Бу юлы конкурска 182 китап тәкъдим ителгән булган, шуларның 53-е – чәчмә әсәрләр (проза), 55-е тезмә әсәрләр (шигърият), 48-е балалар әдәбияты, 26-сы рус телендә чыккан матур әдәбият китаплары.

Татарстан нәшриятларында 2011 нчы елда дөнья күргән, 2012 нче ел дәвамында иң күп укылган китапны билгеләүдә республиканың 45 үзәкләштерелгән китапханәләр системасы катнашкан.

2013 нче елның 10 апрелендә Дамир Шакиров җитәкчелегендә жюри җиңүчеләрне билгеләгән.

Чәчмә әсәрләр: 1 урын - Нәбирә Гыйматдинова, «Синдә минем хакым бар»; 2 урын - Зифа Кадырова,«Язмыш сынавы»; 3 урын - Рәмзия Габделхакова, «Тау артында кояш бар».

Тезмә әсәрләр: 1 урын - Разил Вәлиев, «Көз балкышы»; 2 урын - Фәнис Яруллин, «Мәхәббәткә илтә юлларым»; 3 урын - Шәмсия Җиһангирова, «Илаһият».

Кызыксындыру бүләге - Лена Шагыйрьҗан, «Хуш исләре җиһан гөлләренең».

Балалар әдәбияты: 1 урын - Хәкимҗан Халиков, «Ничек тизрәк үсәсе?»; 2 урын - Ркаил Зәйдулла, «Сабантуй сөлгесе»; 3 урын - Рабит Батулла, «Шаян бака».

Рус телендә чыккан матур әдәбият: 1 урын - Әхәт Мушинский, «Яблони цветут в октябре»; 2 урын - Сергей Малышев, «Какого цвета жизнь?»; 3 урын - Наилә Ахунова, «Ветер с Казанки». 




в„– | 18.04.2013

Казанда дүртенче тапкыр “Татар-дозор” квест-уены уздырылачак

$
0
0
19.04.2013 Җәмгыять
21 апрельдә “Мин татарча сөйләшәм” чарасы кысаларында Бөтендөнья татар яшьләре форумы “Татар-дозор-2013” дип аталган квест уздыра. Маҗаралы уен быел дүртенче тапкыр үткәрелә, шуңа күрә катнашучылар саны елдан ел арта бара. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк, чөнки уен шактый мавыктыргыч һәм җиңүчеләргә тапшырыласы бүләкләр дә мотивация өстәп тора. Квест катнашучылары билгеләнгән маршрут буенча үтеп, төрле-төрле биремнәрне үтиләр.

Квестта катнашыр өчен мәктәп укучылары, студентлар иҗади коллективлар һәм дә гади татар телен, маҗараларны яратучы кешеләр чакырылды. Ләкин уенда катнашу өчен берничә шартны үтәү мәҗбүри иде:

1. Командада 7 кеше булуы зарур

2. “Татарстанның дәүләт телләре турында” канунын бозучы оешмалар исеменә 5 хат язу

3. Татар телендә хата белән язылган элмә такталар, реклама баннерлары, юл күрсәткечләре һ.б. фотосүрәтләрен туплау

4. “Мин татарча сөйләшәм”, “Татарлар башка планетада”, “2050 елда татарлар” яки “Татарлар турында телсез кино” темаларына багышланган 3-4 минутлык видеоролик төшерү

Нәтиҗәдә, уенның финал өлешенә 10 команда арасыннан 6 сы сайлап алынды. Финалга чыккан катнашучылар ААҖ “Вымпелком” ширкәте тәкъдим иткән бүләкләр өчен көрәшәчәк.

Уенда катнашучы өчен командаларда фотоаппарат, видеокамера булу зарур. Шулай ук команда вәкилләре “Мин татарча сөйләшәм” логотибы төшерелгән футболкаларда маршрут буйлап йөрер дип көтелә.

Чара 21 апрельдә, Бауман урамында башлана. Вакыты – 12:00.

Җиңүчеләр 26 апрель көнне узачак “Мин татарча сөйләшәм” концертында бүләкләнәчәк.


---

в„–--- | 19.04.2013

Дзержинск шәһәрендә Әхмәр Үмәров призына көрәш чемпионаты узды

$
0
0
20.04.2013 Спорт
6 апрельдә Дзержинск шәһәренең «Химик» үзәк стадионында СССРның атказанган спорт остасы, самбо буенча биш тапкыр СССР чемпионы, өч тапкыр дөнья кубогы иясе, ике тапкыр дөнья чемпионы, якташыбыз Зәки Әхмәр улы Үмәров призларына 13 нче тапкыр рәттән билбаулар белән көрәш буенча Дзержинск шәһәренең ачык чемпионаты булып үтте.

Анда хуҗалардан гайре Т.Новгород, Кыстау шәһәрләреннән һәм Пильна, Кызыл Октябрь, Спас, Сергач районнарыннан йөздән артык бил алышучылар келәмгә чыкты.

- Традиция буларак, бу чемпионат та зур оешканлык белән узды. Һәм, ассызыклап үтәргә кирәк, 13 ел дәвамында өлкә күләмендә шундый дәрәҗәле турнирлар оештырып килү зур чыгымнар белән бергә зур оештыручанлык сәләте дә, күп вакыт та, энергия дә таләп итә. Шөкер, бу эштә Зәки Әхмәр улына ярдәмгә улы Марат килгән. Хәзер ул «Химик» стадионы белән уңышлы җи-тәкчелек итә. Шәһәр мэры Валерий Анатольевич Чумазинның татар көрәшен карарга килүе дә бу чемпионатның югары дәрәҗәдә булуы турында сөйли. Аның төп спонсоры да күренекле «Волго-Вят химик компаниясе»нең ачык типтагы акционерлык җәмгыяте иде. Директоры Җәмил Шамил улы Реймов чемпионатны тантаналы ачуда да катнашты, бүләкләнүче-ләрне дә тәбрикләде. Киләсе елда һәр команда ачу парадына махсус өс киемнәрендә һәм үзләренең шәһәр, район символикалары белән чыгарлар дигән карар кылдык. Көрәшебезгә яшь буынны күбрәк җәлеп итү максатыннан чыгып, җиңел үлчәмдә авырлык категорияләрен тагын да вакларга булдык, - дип сөйләде билбаулар белән өлкә көрәш федерациясе президенты Рамил Әхмәт улы Салихҗанов.

Зәки Әхмәр улы, үз чиратында, көрәшчеләрне җитәкләп килгән тренерларга, транспорт белән тәэмин иткән учреждение җитәкчеләренә, келәмдәге судьяларга, олы кунакларга, спонсорга зур рәхмәтләрен белдерде.

Көрәшкә кайтканда, яшүсмерләр биш үлчәмдә – 40, 50, 60, 70, 80 килограмм авырлыкта бил алыштылар. Биредә чемпион исемнәрен Азыйм Алимов (Сафаҗай), Дамир Хәсәнов (Т.Новгород), Илнар Садретдинов (Петрякс), Илнар Зайцев (Т.Моклокасы) һәм Александр Андреев (Петрякс) яуладылар.

Ир-егетләр 62, 68, 75, 82 килограмм һәм абсолют авырлыкта көрәштеләр. Беренче үлчәмдә Эльдар Госманов (Дзержинск) җиңүгә иреште, икенчесендә – Динар Абдулдианов (Т.Моклокасы), өченчесендә – Дамир Камалетдинов (Дзержинск), дүртенчесендә – Дамир Юсипов (Т.Новгород) һәм абсолютта – Ринат Сәбитов (Сафаҗай).

Гомум команда нәтиҗәләре буенча беренче урында Пильна районы, икенчедә – Спас, өченчедә – Дзержинск шәһәре.

Химиклар шәһәрендә аталы-уллы җаваплы вазифаларда булып спортны җәелдерүдә зур эшләр башкарган, шул исәптә милли көрәшебезне дә пропагандалаган Зәки һәм Марат Үмәровларга хезмәтләрендә уңышлар телибез.


Р.Жиһаншин фотосы.
 


О.ӘНДӘРҖАНОВ

в„–14 |

Сәмруг кош язмышы

$
0
0
20.04.2013 Язмыш
Без аның белән якташлар, яшьтәшләр булып, механизаторлар хәзерләү курсларында бер группада укыдык. Аның исеме Гариф. Урта буйлы, киң җилкәле, дулкынланып торган куе кара чәчле, кара кашлары астыннан йөрәккә үтеп керерлек итеп яндырып караучы кара күзле, көлемсерәп каравы, йөзе-сүзе белән һәр кешене үзенә каратучы (бигрәк тә хатын-кызны) егет, тел бистәсе, тиз кызып китүче калай әтәч, Сәмруг кош, – иде.

«Мин – Сәмруг кош», – дия иде үзе дә. Җилкәсендә кош канатына охшаш ике миңе бар иде. Аның яшәеше дә сәмруг кош кебек бер биек күкләргә менеп, бер түбәнгә тәгәрәп узды. Курсларда яхшы укыды, техниканы яратты, ип­тәшләр арасында үз кеше булды.

Укыган фәннәр буенча тиешле имтиханнарны тапшыргач, механизатор таныклыгы биргәнче, безне җәйге практикага Курган өлкәсенә җибәрделәр. Өлкә­нең Төньяк Казахстан белән күрше «Лопатинский» совхозына килеп урнаштык. «Татарстаннан курсантлар килгән», – дигән хәбәрне ишеткәч, Татарстанның Сарман районыннан бул­ган, күрше совхозда ветеринария белгече булып эшләүче Сания исемле татар кызы безнең янга үзе килде. Танышканда ук лидерлыкны Га­риф алды. Кыз да аның матур гәүдәсе, оста сөйлә­венә мө­киббән китеп, алар беренче көндә үк танышып калдылар. Сания, җае чыккан саен, бу авылга килеп йөрде, Гариф та, җаен табып, күрше кошчылык совхозына йөр­гәләде. Безгә ул вакытта 22-23 яшь­ләр. Гариф армиядән кайткач та авылларына медицина хезмәткәре булып килгән Наҗиягә өйләнеп, аларның малайлары бар иде. Гариф бу турыда Саниягә белдерми. Декабрь аенда без практиканы тә­мамлап кайтыр вакытта Сания Гарифка йөкле булуын әйтә. Каушап калмый Сә­м­руг кош: «Механизатор таныклыгы алуга сезнең янга килеп җитәм, бер гаилә булып яшәрбез», – дип ышандырып, саубуллашып кайтып китә һәм шул китүдән югала...

Авылларында ике ел эш­ләгәч, Казанга килеп, төзелеш оешмасында тракторда эшли башлый ул. Наҗия шә­һәрнең 6 нчы шифаханәсенә шәфкать туташы булып урнаша. Шулай ике елдан артык вакыт уза. Аларның шатлыклары булып кызлары туа. Хезмәтен искә алып, гаилә хәлен аңлап, аларга яңа тө­зелгән 5 катлы йорттан ике бүлмәле фатир бирәләр. Тормышлары җайлана диярлек. Ләкин Гарифның «кош кү­ңелле» җаны риза түгел, ул шоферлык таныклыгы алып, таксист булып урнаша. Менә шуннан үзен күрсәтә башлый инде. Көн саен яңа клиент, бигрәк тә яшь кызлар, кесә тулы акча... Эштән соңга калып һәм «күңелле» кайтулар ешая, Наҗиягә, балаларга караш салкыная. «Китәм мин сез­дән, – ди Гариф, бер кызмача кайткач. – Без Юля белән гаилә корабыз. Ул яшь, бай. Мине ярата». Күңеле күптән нидер сизенгән Наҗия кү­тәрелеп бәрелми. Түземлек белән: «Гариф, яхшылап уйлап кара, балалар бар бит, ахырда соң булмасмы?» – дип сөйләшеп карый. «Балалар үсәр, алимент алырсың. Без инде Юля белән хәл иттек», – була җавап.

Үзеннән күпкә яшь, бү­лек мөдире булып эшләүче Юля һәм аның биш яшьлек кызы белән өчәүләшеп «рә­хәт» тормыш башлый Сәм­руг кош. Еллар уза, Наҗиянең малае Казан дәүләт медицина институтын тәмамлап, шифаханәдә хирург булып эшли башлый. Юрист белеме алган кызы тикшерүче булып хезмәт итә. Наҗия балаларының яр­дәмен тоеп, ялгызы гомер кичерә. Сирәк булса да, Гариф күренеп китә. Тормышыннан зарланмый, мактанмый да. Инде яшьләре дә 50дән узган бит.
Ә Гарифның гаиләсендә тынычлык бетә. Фатирда чит ир-ат, аракылы табын, Юля да суына, Гариф та эчүчелеккә бирелә. Алар арасында бер-берсенә хөрмәт бетә.

Кышның 30 градуслы бер салкын кичендә «кызып кайткан» Гариф өйдәге таныш булмаган исерек ир белән сүзгә килеп, йодрык уйнатмакчы була. Ләкин үзен бик нык кыйнап, баскычтан тибеп төшерә­ләр. Исереклек белән сизми, аның умыртка сөяге имгәнә, яланөс, юка оекбаш белән урамда төн уздыра. Узгынчылар ашыгыч яр­дәм машинасы чакыртып, шифаханәгә озаталар үзен. Үлем­нән чак алып кала табиблар. Бәхете бар икән, аны кабул итүче дежур табиб, хирург аның үз малае була. Авырлык белән генә сулыш алган, аяк-кул чуклары өше­гән Гарифны тикшергәндә, аркасындагы канатка охшаган миң тамгасын күр­гәч, өнсез диярлек булып, каушап кала яшь табиб. Ни бу?! Әтиме?! Ни дияргә, нишләргә?! «Без үскәндә кайда идең син?» «Юк, авыр уйларга ирек бирергә ярамый! Ул авыру, ярдәм кирәк! Мин Гиппократ анты бирдем, минем бурычым – ярдәм итү», – дигән уйлар яшен тизлеге белән баш миеннән узып, йөрәккә үтеп киңәш бирә: дәваларга, терелтергә кирәк! Төрле уйлар эчендә төнен әтисе янында уздыра егет. Иртән сменасы тәмамланса да, шифаханәдән китми ул. Баш табибтан рөхсәт сорап, әтисенә ясалучы операциядә үзе дә катнаша. Гарифның ике аяк бармагын, сул кул бармакларын кисәләр, бер як үпкә­сен алалар. Кирәкле аппаратлар ярдәмендә бер атна тукландырып, аңга китерә­ләр. Бу вакыт эчендә улы әнисенә барын да сөйләп би­рә. Гомер юлын кешеләрне дәвалауга багышлаган Наҗия, хәлне дөрес аңлап, шифаханәгә килә. Гариф аңына килгәнче, аның янында кизү тора. Ир акрынлап савыга башлый. Хастаханәдән чыгар вакыты да җитә. Беренче төр­кем инвалидка шифаханәдән кая барырга?!. Юля кызы белән килеп, аннан баш тартуларын әйтеп китә. Наҗиягә, кызы һәм улына белдерми озак елый ул. «Ник яшим? Ник үлмәгән... Эх, тормыш, ялгышлык... Алда өметсезлек».
Беркөнне бөтен түземлеген җыеп, Наҗиягә, улы белән кызына мөрәҗәгать итә, елап гафу үтенә, кичерүләрен сорый ул. Элек бик тату булган дүрт җан дүрт төрле уйда... Нишләргә? Гафу итеп булырмы?! Наҗия һәм балалары өйгә кайтып, озаклап киңәшәләр дә уртак фикергә киләләр – Гарифны Наҗияләргә алып чыгалар.

...Мин боларны шактый соң ишеттем. Казанга эш белән баргач очраклы рә­вештә урамда Наҗияне очраттым. Ул инде лаеклы ялда икән. Аның да, минем дә буш вакыт булып, әлеге хәл­ләрне елап, тәфсилләп сөй­ләде ул. «Гарифны күрә­сең килсә, адресны беләсең», – дип саубуллашты. Казанга икенче вакыт барганда кердем мин аларга. Өйләренә уздым һәм исем китеп, югалып калдым. Инвалид коляскасында утырган Гарифны чак таныдым. Исән­лә­шәм дисәм, ул дәшә алмый, күзлә­рен­нән яшь ага. Бер ай элек инфаркт булып, телдән калган Гариф. Миңа бик озак карап торды ул. Аның ялварулы күз карашыннан ирексездән күздән яшь ага башлады. Бик авырлык белән: «Бәдамша, – дип язды ул, – үләсем ки­лә, күмәргә кил», – дигән сүзләр­не укыгач, күз­дән яшь агып, сүз әйтә алмадым. «Үләргә иртә әле, сау бул», – дип көч­кә яздым. Ямансу уйлар белән саубуллашып, тукталышта калдырган машина янына таба барганда (башка килмәслек хәл) олы гына хатын-кыз дәшә: «Гафу итегез, сез Бәдамша түгелме?». «Әйе, мин, – дим, әле авыр уйлардан аерылмаган килеш. – Кем бу?» Мине каян белә?! Хәтерли генә алмыйм... «Курган өлкәсе Манжурка авылын исеңә төшер», – ди әлеге ханым. Шулвакыт зиһен ачылып китте... Бу – Сания, Сарман кызы, Гарифны көтеп калган кыз, хатын димме... «Сания, синме?! Ничек болай монда?!» Шундый ярты-йорты сүз­ләр. Шул арада күптән булган хәлләр искә төшеп, Сания, Гариф һәм безнең яшь чаклар хәтердән узды. Сания Гарифка ышанып, аны көткән. Кызы туган. Кызына биш яшь тулгач, Казанга кайтып урнашып, ветеринария институтында лаборант хезмәтендә эшләп, лаеклы ялга чыккан. Кызы Казан дәүләт педагогия институтын тә­мамлап, Казан шәһәренең мәгариф бүлегендә эшли икән. Кияүдә булып, ике кыз үстереп ятулары турында бик тиз сөй­ләп алгач, минем өчен бик авыр булган сорауны бирде: «Гариф исәнме? Ничек яши?! Белсәң, зинһар әйт, яшермә. Бик озак көттем мин аны, инде үп­кәләрем бет­те. Ачуланмыйм, алай да бик кү­рәсем килә. Хәзер ничек икән, бик горур иде бит ул».

Ә мин һаман уйлар эчендә йөзәм. Менә сиңа очрашу, бу хәлләрне махсус уйлап эшләсәң дә, оештырып булмас. Ни дияргә?! Әле авыр уйлар белән мин яннарыннан чыккан Гариф, Наҗия, яшьлегендә ялгышкан, соң булса да Гарифны кү­рергә теләп, миңа өмет тулы күзләре белән карап торган Сания... Ул монда күрше йортта гына яши икән. Нәрсә дип әйтергә дә белмәдем. «Гариф исән, төгәл адресын белгәч, сиңа әйтермен», – дип, Саниянең адресын алдым. Кабат очрашырга килешеп аерылдык.
Уйларның очына чыга алмагач, тә­вәк­к­әлләп, Наҗия белән киңәшер­гә булдым. Авыр булса да, дөреслекне сөй­лә­дем. Бик сабырлык бе­лән тыңлады, үзенең олы йөрәкле ке­ше икәнен кабат расла­ды Наҗия. «Сания гаепле түгел, ул Гарифның кем икәнен бел­мәгән. Ул чакта күп­ләрне ышандыра иде бит Гариф. Мин дә аны бер күрүдә яраттым. Нишлисең, яшьлек, язмыш», – дип әйтеп куйды. Инде бу «очрашу» дигән авыр миссияне оештыру миңа калды.

...Мондый авыр, күз яшьле, кызганыч хәлне никадәр китап укып, тормыш итеп, чит ил сериалларын карап та күргәнем юк иде. Бер-берсен белмәгән ике хатын-кызның күзләреннән яшь ага, инвалид коляскасында күз­ләрен еш-еш йомып, исән кулы белән нидер әйтергә теләүче Гариф... Бу авыр хәл­не күргән берәү дә еламыйча тыныч кала алмас иде. Гарифны урынга яткыргач, ике хатын бик озак елашып, сөйләшеп утырдылар әле. Нишлисең, язмыштан узмыш юк шул.

Бу авыр очрашудан соң бер ай вакыт узгач, Гариф бакыйлыкка күчте.
 


Бәдамша ВӘЛИЕВ

в„– |

Күргәзмәләр залында көрәш дәвам итә

$
0
0
19.04.2013 Мәдәният
Сынлы сәнгать музее җитәкчелеге Күргәзмәләр залын заманча мәдәни үзәккә әйләндерергә тели. Татарстан рәссамнар берлеге бинаны кире үзләренә кайтару өчен көрәшен дәвам итә.

Татарстан сынлы сәнгать музее җитәкчесе Розалия Нургалиева, нинди генә каршылыклар булмасын, Күргәзмәләр залын заманча мәдәни үзәккә әйләндерәчәкләрен әйтә. Казанның Зур Кызыл урамындагы күп шау-шулар тудырган әлеге бина, анда рәссамнарның остаханәләре дә урнашкан, узган елның сентябреннән сынлы сәнгать музее карамагына тапшырылган иде.

"Мин аны мәдәни мәгърифәт учагы һәм шул ук вакытта иҗади бер үзәк итеп күз алдына китерәм. Аның күп өлешне рәссамнарның остаханәләре алып торачак. Шулай ук биредә мәгълүмат үзәге дә булырга тиеш, чөнки безнең рәссамнар мәгълүмат кырыннан бөтенләй диярлек аерылган дөньяда яши. Кайберләре интернетның нәрсә икәнен дә белми. Әгәр бу мәгълүмат үзәге булдырылса, сайтлары ясалыр иде. Бу сайтларга рәсемнәре куелып, бәлки аларны сата да алырлар иде.

Бу үзәктә бик яхшы китапханә булырга тиеш. Иҗатка багышланган бик зур тупланмабыз бар, ул 50 елдан артык җыела инде, байлыгыбыз бик зур.

Шулай ук бу бинада берсүзсез конференцияләр залы эшләргә тиеш. Анда рәссамнар белән генә түгел, ә язучылар, шагыйрьләр, музыкантлар катнашында төрле лекцияләр, түгәрәк өстәлләр, иҗат кичәләре үткәреп булыр иде. Бу конференцияләр залы һичшиксез күргәзмәләр залы белән бергә булачак. Рәссамнар ясаган рәсемнәр беренче катта сатылырга тиеш", ди Нургалиева.

Шулай ук ул бу бинада һәркем дә куллана алырлык төрле юнәлештә, мисал өчен, картон, таш һәм башка әйберләр белән эшләү заллары булуын да тели.

Нургалиева сүзләренчә, шушы араларда өч рәссам Кытайга китәчәк. Алар анда бер ара бер тиен дә түләмичә яшәп иҗат итеп кайтачаклар. Ясалган рәсемнәрнең бер өлеше Кытайда калса, бер өлешен Казанга алып кайтачаклар. Бәйрәм ашы – кара-каршы дигәннән, әнә шул рәвешле кытайлар да Казанга килергә тиеш була. Шул исәптән Германия, Франция һәм Швейцария иҗатчыларының Казанга килеп эшләп китәргә теләге бар, ди Нургалиева. Моның өчен исә шартлар тудырылырга тиеш.

Нургалиева Күргәзмәләр залының бер өлешендә әнә шундый иҗат алмашу остаханәләре булдырырга тели. Ишек алдындагы ике катлы бинаны ул кунакханә итеп күрә. "Әгәр без чит ил рәссамнарын үзебездә кабул итә башласак, безнекеләр дә рәхәтләнеп аларга барып иҗатлары белән таныштыра, иҗат өчен яңа рух алып кайта алачак", ди Нургалиева.

Бүгенге көндә исә ул бу эшләрне башкарып чыгар өчен зур каршылыклар булуын белдерә. Бер яктан, Татарстан рәссамнар берлеге җитәкчелеккә әледән-әле хатлар язып бинаны кабат үзләренә кайтаруны таләп итә. Рәссамнар узган елның октябрь аенда бинаны үзләренә кайтаруны сорап Татарстан президентына мөрәҗәгать юллаган иде инде.

Икенче яктан, Нургалиева сүзләренчә, бинадагы яшәешне тәэмин итү челтәре соңгы чиккә җитеп тузган, бинада берлек хуҗа булган вакытта куркынычсызлык кагыйдәләрен бозып төрле өстәмә бүлмәләр ясалган, ә берлекнең алардан чыгасы килми. Аның өстенә тикшерүчеләр дә ешайган. Алар моны төзәтегез, тегене алыштырыгыз дип акт өстенә акт яудыра башлаган.

Татарстан рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гимаев бинаның яңа хуҗаларын дошманнар дип атады.

"Безне остханәләрдән куып чыгарырга телиләр, әмма без бирешмибез. Министрлыкка хатлар язабыз, алар да безнең якта. Түрәләр, кайбер кешеләр безне моннан куарга җыена. Күрәсең, аларга кибетләр өчен, кунакханәләр төзеп куярга урын кирәк", ди Гимаев. Аның фикеренчә, берлеккә кергән һәр рәссамның да эш урыны булырга тиеш. Менә сәнгать училищесын бетерә торган студентлар бар, аларны да бүлмәле итү кирәк, ди ул.

Нургалиева, чын күңелләре белән иҗатта булган һәм сәнгать әсәрләре тудырганнарны бик ихтирам итүен, бу бинада алар берсүзсез иҗат итәргә тиеш, дип белдерә. Шул ук вакытта ярым ташландык хәлгә килгән остаханәләрнең булуын, аларны чүплек оясы итеп тотуга караганда башка файдалы максатларда куллану ягында икәнен дә әйтә.

"60 рәссамның 15-е үзенең шәхси күргәзмәләрен үткәрә. 20-ләп рәссам төрле күргәзмәләрдә катнаша. Ә калганнарының күренгәннәре дә юк дип әйтергә була. Анда келәт итеп тотыла торган бүлмәләр дә бар. Күбесендә янгынга каршы иминлек кагыйдәләре үтәлми. Дивардагы штукатурлар ясаган рәсемнәре өстенә җимерелеп төшкән очраклар да булгалады", ди Нургалиева.

Гимаевның бу мәсьәләгә үз карашы бар. "Безнең дошманнар хәзер остаханәләргә кем йөргәнне, кем йөрмәгәнне тикшерә. Безнең идарә кем йөрмәгәнне болай да белә. Елына кемдер ике-өч мәртәбә генә остаханәсендә була. Алар халык рәссамнары, авырый торган рәссамнар. Алар остаханәгә килә алмаса өйләрендә булса да эшлиләр. Күргәзмәләрдә катнашалар. Шулай булгач, остаханәләрен тартып алырга ярамый бит аларның", ди Гимаев.

Нургалиева мәсьәләнең бер остаханәдә генә булмавын, ә бинаның рәссамнар берлегенә караган вакытта тулаем эштән чыккан булуын ассызыклый.

"Нигә соң алар, рәссамнар берлеге бу бинага хуҗа булган вакытта аны тәртипкә китермәгәннәр? Сез аларның берлек бүлмәсенә кереп карагыз, ул – чүплек оясы. Сентябрь аеннан бирле ишек алдында өелгән чүпне түктек, берлекнең ниндидер иске машиналарын, мотоциклларны чыгардык. Хәзер исә бу кешеләр без нәрсәдер эшли алабыз дип белдерә. Алар мөлкәтне карап, аңа хуҗа була ала торган кешеләр түгел. Безгә бина тапшырылгач та рәссамнар берлеге саклагычлары ишеген ачып карасак, ниндидер аяк киемнәренә, шешәләргә, идәндә аунап яткан рәсемнәргә тап булдык. Түбәсеннән су ага иде. Анда кайда рәсемнәр, кайда чүп икәнне дә аерып алып булмады. Без 19 КамАЗ машинасы чүп түктек", ди Нургалиева.

Нургалиева сүзләренчә, әле күптән түгел Франция илчесенең җәмәгате Казанга килгән. Күргәзмәдә Фәридә Хәсьянова ясаган рәсемнәргә гашыйк булып, икенче көнне бөтен эшләрен ташлап остаханәсен карарга теләк белдергән. "Фәридәнең котлары очты, ул вакытта безнең 19 бәдрәфнең берсе дә эшләми иде. Хәзер без үз көчебез белән бер бәдрәфне чак-чак төзекләндереп бетереп киләбез”, ди Нургалиева.

Зөфәр Гимаев Азатлыкның “Әгәр бинаны кире сезгә кайтарсалар аны ничек карап торыр идегез, бинаның киләчәген ничек күрәсегез килә?” дигән соравына “Безне язучылар берлеге идарәсенә бирсәләр, рәссамнар үлеп бетмәде бит әле. Безнең потенциал бар әле. Яшьләр дә, урта буын да бар. Без заказлар табып ничектер эшләр идек", диде.

Аның сүзләренчә, берлекнең элекке җитәкчелеге үз кесәсе турында гына кайгыртып бинаны әнә шундый хәлгә төшергән.  


Наил АЛАН

в„– | 19.04.2013

25 апрельдә “Бердәмлек”кә 23 яшь тула

$
0
0
20.04.2013 Матбугат
25 апрельдә “Бердәмлек” газетасының беренче саны дөнья күрүгә 23 ел тула. Бүген аның 1196нчы саны сезнең кулыгызга килеп керәчәк. Ә милли басмабызны барлыгы 3750 кеше өенә яздырып алдыра. Әгәр “Бердәмлек”нең һәр санын гаиләдә уртача өч кеше генә укыса да, безнең 11 меңнән артыграк даими укучыбыз бар дигән сүз.

Төбәгебездә нәшер ителүче башка татар милли һәм дини басмаларның тиражлары белән чагыштырганда бу бик күп. Мәсәлән, рус һәм татар телләрендәге "Ислам-Нур" газетасын 262 кеше генә өенә яздырып алдыра. "Бердәмлек" укучылары саны буенча хәтта кайбер рус газеталары белән дә ярыша ала.

Туган көнебездә бу хакта мактанырга кирәкмидер дә, бәлки. Тик кайбер килеп туган хәлләр сәбәпле бу турыда әйтмичә мөмкин түгел. Безгә килеп ирешелгән хәбәрләрдән билгеле булганча, “Ислам-Нур” газетасы шушы көннәрдә исемен яңадан “Сәлам”гә үзгәртеп, яңа оештыручылар белән нәшер ителә башлаячак икән. Аның элеккеге хуҗалары - Самара өлкәсе мөселманнарының Региональ Диния нәзарәте һәм Самара Җәмигъ мәчете дини җәмгыятенә Самара өлкә региональ татар милли-мәдәни автономиясе дә өстәлгән. Дөрес, әлегә басма массакүләм мәгълүмат чарасы буларак кына теркәлү үткән, ә аның киләчәктә юридик зат булырмы, юкмы икәнлеге әлегә билгесез. Ике дини һәм дөньяви бу оешманың бер-берсе белән ничек уртак эш алып барырга уйлауларына төшенү кыен. Бу үзләрен татар милли хәрәкәтенең лидерлары итеп санаучы кайберәүләрнең амбицияләрен, тәкәбберлекләрен күрсәтү өчен эшләнгән чираттагы афералары - хәйләле эшләре генә түгелме икән дип уйлап та куясың. Бүген алар зур хезмәт хаклары вәгъдә итеп, “Бердәмлек”нең кайбер журналистларын үзләренә эшкә димләү белән дә шөгыльләнәләр. Янәсе яңа газетага өлкә хөкүмәте бюджетыннан зур күләмдә субсидияләр бүлеп биреләчәк.

“Бердәмлек” исә әлегә хезмәткәрләренә зур акчалар түли алмый шул. Өлкә бюджетыннан да мәгълүмат хезмәтләре күрсәтүебез өчен акчаны шулай ук үлчәп һәм санап кына бирәләр.

Ярый әле безне үз итүче, яратучы укучыларыбыз - сез бар. “Бердәмлек” башлыча сездән подпискага, котлаулар, игъланнардан җыелган акчаларга яши. Киләчәктә газетабызны тагын да кызыклырак, файдалырак итә алсак, сез аны өйләрегезгә тагын да күбрәк яздырып алырсыз дип өметләнәбез. Әнә ташламалы бәяләргә язылу кампаниясе барышында гына да “Бердәмлек”кә 2013 елның икенче яртысына 900гә якын кеше язылган инде. Бүгенге көндә дә милли басмабызга язылу дәвам итә.

Без яңа “Сәлам” газетасына, әлбәттә, уңышлар гына телибез. Аллаһының һәркемгә, әгәр күңелең дөреслектә булса, рәхмәте киң. Бәлки, кем белә бит, “Сәлам”нең дә безнең “Бердәмлек”неке кебек үк укучылары күп булыр. Ә Аллаһы Тәгалә кыенлыкларны безгә сынау өчен бирә торгандыр. Барысы да аның кулында бит, мөфтинекендә дә, депутатныкында да, зур түрәнекендә дә түгел. Димәк, барысы да Аллаһы кушканча булачак. Ә без - бәндәләрне котыртучы “Иблис” барыбер җиңеләчәк!

“Бердәмлегебез”нең туган көне белән барыгызны да чын күңелебездән тәбриклибез, исәнлек-саулык, зур уңышлар, бәхет, шатлык телибез. Бердәм булыйк, бергә булыйк, дуслар!
 


Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН

в„–17 | 20.04.2013

Байбулат Батулла: Көлә-көлә Мәскәүгә барыр идем! (ВИДЕО)

$
0
0
20.04.2013 Мәдәният
Казанның кино сөючеләре түземсезлек белән зур экраннарга “Сокровища О.К.” - “Кабан күле хәзинәләре” дигән нәфис фильм чыгуын көтә. Меңъеллык тарихлы башкалабызның үткәне, серле вакыйгалары һәм яшерелгән байлык хакында бәян ителәчәк проект чыннан да Татарстанның мәдәни тормышында олы вакыйга булачак, дип фаразлана.

Тулы метражлы “Кабан күле хәзинәләре” картинасының тәмамланмаган версиясен Мәскәүдә тамаша кылырга өлгергән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов киноның уңышлы килеп чыкканын расларга өлгерде дә инде. “Зур кинода беренче тапкыр Казанны бөтен матурлыгы белән күрдем. Бик матур, мавыктыргыч һәм кызыклы, күләмле фильм. Үзебезнең яшь актерларыбыз Эльвира Ибраһимова, Байбулат Батуллинның искиткеч уенына гаҗәпләнеп куйдым. Алар шундый йолдызлы компаниядә дә югалып калмаганнар”, - диде Президент.

“Интертат.ру” газетасының бүгенге кунагы - Байбулат Батуллин белән әңгәмәбезне дә нәкъ шуннан башладык.

- Байбулат, Рөстәм Нургалиевич әйткәнчә, чыннан да Россиянең кино йолдызлары янында үзеңне ничегрәк хис иттең?

- Проектның беренче көненнән алып диярлек үземне төштәге кебек хис иттем. Шундый зур кинода төшкәнемә ышанмыйча озак йөрдем. Уң ягыма карасам - Сергей Шәкүров басып тора, сул ягыма карасам - Мария Кожевникова күлмәген төймәли. Ә инде алга таба карасам: зур-зур павильоннар, Сөембикә манарасы, Кабан күленең астында без белмәгән, ә мәскәүлеләр белгән күптәннән эзләнә торган алтын -хәзинәләребез ята. Мондый очракта нинди хисләр булсын инде, тылсымлы дөньяга эләккән шикелле булды. Төштәге сыман хис кичерү шул данлыклы артистлар янында азрак каушап калу халәтеннәндер дә инде ул. Бүгенге көнгә кадәр әле кинода төшкәнемә ышанып бетә алмыйм. Киноның зур экраннарга чыгачагына да ничектер ышанып бетеп булмый, чөнки моңарчы да Мәскәүлеләр белән кино төшерергә туры килгәләгәне булды. Берсе дә дөньяга чыкмады.

- Сине татар фильмнарында күргәнебез бар. Чын профессионаллардан тагын нәрсәләргә өйрәндең?

- Беренче чиратта, техник әсбапларга шаккаттым. Анда операторларның төрле эш кораллары искитмәле, гомумән, эшкә бик профессиональ карыйлар. Операторлар гына түгел, ә шофердан алып генераль продюссерга хәтле үз эшен төгәл белә. Барысы да секундлап язылган. Әгәр дә ниндидер планнан тайпылу булса, шундук профессиналь рәвештә кире үз урынына бастыралар. Актерларга зур хөрмәт, һәрбер вак-төяк әйбергә аерым бер кеше җавап бирә. Костюмнар мәсьәләсенә кагылганда төгәллек. Беренче чиратта техник яктан эш процессын ошаттым.

- Фильмда Рөстәм исемле яшүсмер образын башкарасың. Героеңның үз холкыңа якын яклары да булгандыр әле...

- Минемчә, һәрбер актер башкарган персонажында үзен күрәдер. Вәли Мәхмүтне уйнаса, Мәхмүттә Вәли кисәге буладыр, ул табигый хәл. Шуңа күрә Рөстәмдә дә Байбулат өлешләре зур. Ләкин ул Байбулатка караганда беркатлырак һәм хыялыйрак, бәхетлерәктер дә. Балигъ була башлаган гына егет ул. Әле Рөстәм үзенең кем буласын да аңлап бетерә алмый. Джеймс Бонд булырга да тели, шаярта да. Байбулат та шаярырга тели, ләкин булып чыкмый. Байбулат кайгырса да, Рөстәм аңа кайгырып тормый.

- Кабан күлендә хәзинә барлыгына ышанасыңмы, бу хактагы риваятьләрдән хәбәрдар идеңме?

- Ничек инде белмәскә, Кабан күле буеннан узып йөргәндә водолаз мәетләре күренгәли иде. Тикмәгә генә водолазлар ул тирәдә кайнашмый бит инде. Димәк нидер бар. Монда ул эш белән шөгыльләнә торган белгечләр су төбендә хәзинә барлыгын исбатладылар. Һәм, ишетүем буенча, газет язганнарга ышансак, Владимир Путиннан хәзинәне тартып чыгару өчен акча да сорыйлар икән. Ләкин бу - бик четерекле мәсьәлә.

- Кино төшерү барышында иң истә калган мизгелләр...

- Мизгелләр истә калмады, кино төшерү барышы тулаем гел күңелдә. Фильмның эчтәлеген сөйлисе килми. Тамашачының 30 апрельдән кинотеатрларга барып, үз күзләре белән күрүләрен телим. Күп сүз - юк сүз дигән кебек, фильмның премьерасын көтик.

- Байбулат, кино актеры булып китәргә дигән теләк тумадымы? Россия киноларында төшәр өчен, Голливудка китәргә?..

- Голливудтта төшәргә 12 яшемнән хыялланам мин анысы. Ләкин хыял, хыял дип кенә, чынбарлык тормыштан аерылып булмый шул. Тик шулай да, хыялланырга кирәк, менә кинода төштем бит әле. Хыяллануның нәтиҗәсе бар димәк. Аннан соң табигатем белән дә мин хыялый кеше. Әгәр дә миңа тәкъдим итсәләр алга таба да нинди дә булса кинопроектта катнашырга, шатланып, көлә-көлә Мәскәүгә барырга ризамын.

- “Кабан күле серләре” фильмы Татарстанга, Казанга дөньякүләм игътибарны арттырачак дибез. Син дә шулай уйлыйсыңмы?

- Әйе, гомумән уйлана калсаң, Казаныбызда хәйран күп мөмкинлекләр бар. Әйтик, Россиянең калган шәһәрләреннән, Мәскәү, Петербургны әйтмим, мөмкинлекләребез зур. Ул мөмкинлекләр сукырларча бер өлкәгә генә карамый, бик заманча. Теләсә кайсы яктан үзеңнең теләкләреңне чынга ашырып була. Бездә яшьләр актив. Казанны еш кына Казахстан белән бутыйлар, Казанны Россиядә түгел, дип уйлыйлар. Россиядә булса да, Алтай якларында дип беләләр. Ә инде зур экраннарга чыккач, ичмасам, шәһәребезнең географик җәһәттән кайда икәнен чамалый башларлар иде. Бусы да зур плюс. Күп кенә мәскәүлеләр Казанга килгәч, әле менә төшерү төркеме арасындагылар да, шәһәребезгә гашыйк булдылар. Мәскәүдән соң Казан аерым яклары, җылы энергетикасы белән аерылып тора, диделәр. Монда тынычрак, шул ук вакытта артык сүнгән периферия дә түгел. Җаның теләгән җиргә барып та була, ял итәргә урыннар да җитәрлек. 


Мөршидә КЫЯМОВА

в„– | 19.04.2013

Ялгызлыктан коткару йорты

$
0
0
22.04.2013 Җәмгыять
Минзәләдә байтак еллар инде картлар һәм инвалидлар йорты эшләп килә. Мондый урыннарда элек тә булган бар иде. Илдә ятимнәр өчен балалар йортлары кирәк булган кебек, картларныкына да ихтыяҗ зур. Соңгысына ул тагын да артмады микән әле?

Балалар ак кәгазь кебек гомер юлын башлаган гына, матур киләчәкне уйлый. Олыларның исә гамәл дәфтәре тулу алдында, ахыр көннәрен көтә, аларны киләчәк әллә ни кызыксындырмый да төсле, үткәндәге хатирәләр тынгы бирми. Боларның инде үкенечләре дә күбрәк. Тагын шунысы бар: һәр ике як та көчсез, язмышны үзгәртерлек хәлдә түгел, бүтәннәр ярдәменә бик тә мохтаҗ. Бу ике йортта яшәүчеләрне бер үк нәрсә берләштерә кебек: кемнедер көтеп яшәү. Сабыйлар әти-әнисенең киләсенә чын күңелдән ышанса, әби-бабайлар, үлгәнче бер мәртәбә булса да, баламны, оныкларымны, туганнарымны күрермен, дип өметләнә.

Ак мендәрләр тарихы

Ул очрашуга байтак еллар уз­ды, ләкин истәлек әледән-әле күңелдә яңара. Республиканың бер районындагы картлар йортында татар әбие белән танышкан идем. Әби бирегә килгәнче, Казандагы Яңа бистәдә әнисе бе­лән генә яшәгән. Анасын җир­ләгәч, картайган көнендә сукырайган. Иске дип йортын җимер­гәннәр, караучысы юк дип үзен бирегә китергәннәр. “Йортым тар-мар килде, ясаган мен­дәрләремә кадәр таралып бетте. Ап-ак мамыклы мендәрләр сандык өстендә өем-өем тора иде”, – дип ярсыган иде әби.

Ул чагында, яшьлегем белән, аның сүзләрен йөрәк аша үткәр­мәгәнмен. Мендәр – байлык тү­гел, дип уйлаганмындыр, мөгаен. Хәзер аңлыйм: адәм баласына өендә үз куллары белән җитеш­тергән һәрнәрсә кадерле, берсен дә югалтасы килми. Казанга кайткач, тормыш мәшәкатьләре картлар йортындагы әби-бабайларны оныттырды. Күпмедер вакыттан соң тагын шул йортка барып чыктым. Исемә төшереп, Яңа бистә әбисе янына да кердем. Исәнлә­шеп, бусагадан атлауга, таныды сукыр әби. “Кызым, килереңә ышанган идем, ишектән кеше кер­гән саен син дип көттем! Бу дөньяда бүтән көтәр кешем дә калмады бит инде”, – дип елап җи­бәрде ул. Кабат “югалган мен­дәрләр” тарихын искә алды. Әби­нең өзгәләнүен карап тору бик тә авыр иде. Учына хәер итеп акча салдым. “Тагын килермен”, – дип хушлаштым. Өченче барганда күчтәнәчкә сумкама алмалар тыктым. Тик әлеге шыксыз йортта ак яулыклы әбине таба алмадым. Ак мендәрләрен, туган нигезен, сөекле әнисен юксынган әби үлгән иде...

Җәяүләп качтым

Минзәләдәге картлар һәм инвалидлар йортына килеп кергәч тә, шул әби каршыга чыгар кебек иде. Хәер, монда да кемнәр генә юк, нинди генә язмышлы кеше­ләргә юлыкмыйсың. Мөслимә әби (өлкәннәрнең исемнәре үз­гәртелде) әйтмешли, һәр­кай­сының күргәннәрен аерым китап итеп язарлык.

– Мин бу дөньяда озак яшә­дем инде, быел туксанны тутырам. Төрле җирләрдә яшәлде. Атлый торгач, сукмагым интернатка китерде. Шулай килеп чыгар дип бер дә уйламаган идем, кызым. Тормыш борылмалы, без дигәнчә генә бармый икән, – дип сүз башлады әби.

Ул ике тапкыр кияүгә чыккан. Икесендә дә димләгәннәр. Бе­ренчесендә – хатыны, балалары үлгән, үзеннән ун яшькә олырак, тыйнак иргә, икенчесендә – бик пырдымсыз, усал кешегә... Мөс­лимә икесен дә якын итә алмый. Озак уйлап тормастан, аерыла да китә. Аерылу сәбәбен болай аңлата: “Сугыштан соңгы елларда сайланып утыру юк иде. Кем туры килде, шуңа чыктым. Шуңа күрә ярату, мәхәббәт тә булмады”. Ул елларда байтак хатын-кызның язмышына шулай языла һәм алар балалар ятимлектә үсмәсен дип сабыр итә. Мөс­лимә апа түзеп тормаган. Ирдән кайткач, борчылып утырырга бирмиләр, торф чыгару эшенә китә, колхозда төрле эшләрдә йөри, май заводына да урнашып ала. Шулай итеп, картлык килеп җиткәнен сизмичә дә кала. Олыгайган көндә ялгызым калмыйм, дип туганының улы гаиләсе бе­лән яшәргә ниятли. “Минем план буенча без бергә оешырга тиеш идек. Шуңа күрә бөтен әйберне аларга тапшырдым. Тик яшәп булмады. Энемнең хатыны китте, бөтен мал-мөлкәт таралды”, – ди Мөслимә апа. Әлбәттә, әбинең энесен дә, бүтәннәрне дә ямьсез сүзләр белән искә алып пычратасы килми. Без дә артык сораулар биреп, йөрәгенә таш атмадык. “Өйгә кайтасы килгән чаклар буламы?” – дип сорагач, Мөслимә апаның җа­вабы аптырашта калдырды. “Юк, кайтмыйм, кайтаммы соң? Миңа монда рәхәт, мин ул йорттан туеп, җәяү­ләп качтым”, – диде, авыр сулап. Чыннан да, шулай булган икән, туксанга якынлашкан әби нужалы йорттан – авылдан җәяү чыгып киткән. Картлар йортында документларын со­ңыннан соратып алганнар. “Бу йортта гына тынычлык таптым, рәхәткә чыктым. Менә күземә операция ясаттылар. Өйдә кем минем арттан йөрер иде. Якын туганнарым үл­де, сагыныр кешем юк. Әнә балалылар сагынадыр...” Ләкин сагынмыйм дисә дә, аның күзләрендә тирән сагыш иде.

Бездә 3 ай яшәсә, инде китми

– Картлар һәм инвалидлар йорты дигән исемне үзгәртеп, “Шәфкатьлелек йорты” дип атар идем, – ди әлеге йортның директоры Илсөя Хәбибуллина.

Кем белән генә сөйләшсәң дә: “Коллектив бик әйбәт. Илсөя тырыша, Илсөя барысын да көйли”, – диләр. Үз өендә дә әти-әнисен, иренең олы яшьтәге туганнарын, күрше әбисен озак еллар кадер­ләп караган Илсөя ханым мондагы өлкәннәр өчен иң якын кешегә әйләнгән. Картлар йортына Мин­зәләдән тыш, Әгерҗе, Менделеевск һәм башка районнардан гыйбрәтле язмышлы өлкәннәр җыйналган. Гомер буе сыңар канат булып яшәп, ахыр көннәрен дә ялгыз үткәрүчеләр бар. Йортлары җи­мерек, мичләре ягылмый, авырып хастаханәгә эләк­кәннәр. Аннан документ әзерләп, турыдан-туры бирегә китергән­нәр. Директор әйтүенчә, икенче төр­кем­дәгеләрнең балалары бар, тик имансызлар. Ул бала­ларның үзләрен тәрбияләргә кирәк. Ә кайберсенең баласы еракта – яшьләр кайта, олылар китә алмый. Ә кемнәрдер бала үстерүдә бөтенләй катнашмаган, чөнки яшьли ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәр. Көтмәгәндә генә япа-ялгыз калучылар да очрый. Җайлы гына барган тормыш көннәрдән бер көнне чел­пәрәмә килә: хатыны яки ире кинәт үлеп китә, исән калганын көчле авыру аяктан ега. Карар кеше табылмагач, шушы адрес буенча шалтырата башлыйлар.

Соңгы елларда тагын бер төркем барлыкка килгән. Балалары яки туганнары карт-кар­чыкларны иртән әлеге йортка китерә, кичтән эштән кайтканда алып китә. Әби-бабай иртүк торып балалар бакчасына йөргән кебек була инде бу. Эшләре күп булу яки командировкага еш йөрү сәбәпле, ялгыз ата-ананы монда урнаштырып торучылар да булгалый. Әлеге гамәлләрен, өлкәннәр белештер­мичә өйдән чыгып китеп адашырга мөмкин, дип аңлаталар. Шуңа күрә картлар йортында акча түләп караталар. “Кеше, 3 ай бездә яшәсә, китми инде, ия­ләшә”, – ди директор.

22 ел элек ачылган йортта 15-16 ел, озаграк яшәүчеләрне дә очратасың. Бер бабай йөз дә беренче яшендә үлгән. Туган көнен зурлап уздыргач китеп барган. “Олы кешегә борчылырга ярамаган кебек, сөенергә дә ярамый. Күп кенә сугыш ветераннары май аенда үлеп китә. Чөнки хәтердә сугыш истәлекләре яңара, дулкынланалар, салып та җибәр­сә­ләр...” – ди Илсөя Илдус кызы. Бу йортка күбесе бөтен дөньяга ачулы булып, кемнедер каргап, кемгәдер рәнҗеп килеп керә икән. Йөзләре таушалган, кием­нәре пычранган, карашлары усал, кешегә шикләнеп карыйлар. Ә соңрак ияләнәләр: кә­еф­ләре күтәрелә, яулыкны да, күл­мәкне дә ешрак алмаштыра башлыйлар, йөзләренә елмаю куна.

“Килмәгән булсак, күптән аяк сузар идек: ялгызлыктан, куркудан. Олы кешегә күп кирәкмени?” – дип әйтүчеләр дә була. “Шатланып яшәсеннәр, кемгә эләккән әле мондый рәхәт тормыш. Атна саен мунча кертәбез, 4 тапкыр ашатабыз, урыннары җыешты­рылган, керләре юылган”, – ди җитәкче. Район хакимияте, депутатлар да онытып бетерми үз­ләрен. Быел хатын-кызлар көне уңаеннан Минзәлә районы башлыгы Рәсим Садыйков шалтыратып: “Ничә кызыгыз бар?” – дип кызыксынган. Күп тә үтми чәчәк бәйләмнәре, тәм-том­нар күтәреп килеп, бәйрәм белән котлап киткәннәр.

...Әйе, барысы да әйбәт, тик күңел дигәнең якын кешене тансыклый. Әнә Илсөяр ханым да, ник берсе баласы турында начар сүз әйтсен, игътибарым җитмә­гәндер, кырысрак идем шул, дип бөтен гаепне үз өс­ләренә алалар, ди. Кайберсе, балама бирермен дип, үзеннән кысып, акча җыя икән. Тик исән көе тапшырырга гына өлгерми, көтә торгач, әкрен генә сызып җан тәслим кыла...Нинди генә шартларда яшәсә дә, адәм баласы мәңгелек түгел шул.

Йомгак өчен

Картлар йортындагылар сагышланып гомер кичерсә, үз йортында үзен ялгыз хис итүче өлкәннәр дә җитәрлек. Кайберсе: “Мин мескенгә ярдәм итегез?” – дип редакциягә дә шалтырата. Кемнедер хастаханәгә салмаганнар, фатир кирәк, тик артыннан юллап йөрергә кеше юк. Күптән түгел бер районда яшәү­чедән: “Ялгызлыктан туйдым, үземә кул салам”, – дигән хат килеп төште. Бу хәлләрне ачыклый торгач, байтагының ялгыз түгел­леге, баласы булуы ачыклана. Үзенә кул салырга теләгән бабай да: “Балалар үстердек. Минем арттан йөрергә вакытлары юк, эшлиләр бит алар, пенсиягә чыгасылары бар”, – дип аңлатырга тырышты. Шөкер, сөйләшә, аңла­ша торгач, бабай начар ниятен­нән баш тартты... Без бүген эшем кешеләренә әйләндек. Уңны-сул­ны карап тор­­мыйча чабабыз. Балалар кеч­ке­нәдән өйдә ялгыз үсә, әти-әни читтә ялгыз яши. Шулай итеп, үзебезгә дә ялгызак тормыш әзерләмибез микән?.. 


Фәния АРСЛАНОВА

в„–63 | 19.04.2013

Мансур хәзрәт Батыров күз тию, сихер-бозым турында

$
0
0
22.04.2013 Дин
Көннәрдән-беркөнне кеше кинәт авырый башлый... Башта тәненә дәва эзләп табибка бара, хастаханәләрдә дәвалана, дарулар кабул итә, ләкин файдасын гына күрми...

Нинди ысуллар бар – барысын да кулланып карый чир белән тәмам җәфаланган адәм баласы, тик хәле җиңеләйми. Менә шул чакта Аллаһтан ярдәм сорап ялвара башлый ул һәм... җиңеллекне Коръән сүрәләрендә таба. Мамадыш шәһәрендәге Изге нур мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Батыровның кешеләрне сихер-бозымнан, күз тиюләрдән Коръән сүрәләре белән озак еллар дәвамында уңышлы дәвалавы хакында хәбәрдар идем. Шөкер, хәзрәт укучыларыбызны кызыксындырган сорауларга ихласлык белән җавап бирде.

– Хөрмәтле Мансур хәзрәт, бүген бозым, сихер, күз тиюләр хакында күп сөйләнә. Газета битләрен ачсаң да, телевизордан да “Сөйгәнеңне кире кайтарам”, “Дошманыңа бозым җибәрәм”, “Киләчәгеңне әйтеп бирәм” дигән белдерүләр күзгә ташлана... Кемнәр соң алар, кеше язмышына кысылып, үз өстенә шундый зур җаваплылык алучылар?


– Аллаһы Тәгалә каршында иң гөнаһлы кешеләр, дияр идем. Борынгы заманнарда, шәригать буенча, бозым ясаучыларның башларын чаба торган булганнар. Андыйларны авылда яшәтмәгәннәр, күмгәндә зиратта да урын табылмаган. Җеназа да укылмаган, чөнки алар – шәйтанга хезмәт итүчеләр, шәйтанга сатылган затлар. Җеннәр, шәйтаннар сихерче кушуы буенча кешегә җен кертәләр һәм аның янына барып: “Без шуны эшләдек, моны эшләдек”, – дип хисап тоталар. Пәйгамбәребез (сгв) әйткән: “Шәйтан сезнең кан тамырларыгыз аша йөри”. Бозымны шул җеннәр алып керә дә инде.

– Иманлы кешегә җен керми дисәләр дә, Пәйгамбәребезгә (сгв) дә кергән бозым...

– Беребез дә фәрештә түгел, җен адәмне сагалап кына йөри. Берәр гөнаһлы эш кылганда ул тиз генә керергә мөмкин. Ул бигрәк тә тәһарәтсез чакта һәм кеше курыккан, сөенгән вакытта да керә. Тәһарәтсез вакытта, намаз укымаганда организмның саклану көче кими, чөнки кешене саклап тора торган фәрештәләр азая. Ләкин ул намаз укыган, дин тоткан кешедә озак тора алмый. Чөнки кеше намаз укыганда җенгә авыр... Ләкин, кабатлап әйтәм, көчле җен булса, ул укыттырмый башлый, кешене иманнан биздерә.

– Бер танышыма: “Син инде үләргә тиеш булгансың, намаз укуың гына коткарган”, – дигәннәр. Намаз үлемнән алып кала аламы?

– Һәр кешенең үз тәкъдире бар. Мөселман кешесе тәкъдиргә ышана. Аллаһтан вакыт килеп җитмичә кеше үлми. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: “Бәндәм, әгәр дә синең әҗәлең килеп җитсә, бер минут артык, бер минут ким дә яшәмәссең”, – ди. Шулай да диннән читләшкән кешегә яшәү авыр. Аллаһы Тәгаләгә иман китереп намаз укыган кешедән шәйтан курка. Ә гомер озынлыгын Аллаһы Тәгалә генә белә.

Бер генә мисал китерәсем килә: без бит өйдән чыккан вакытта тимер ишекләр, зур йозаклар куябыз. Күзгә күренмәгән җеннәр өйгә кермәсен өчен Аллаһы Тәгалә безгә догалар белән яклавын-саклавын күрсәткән. Без өйдән чыкканда тәһарәтләнеп, догалар укып, үзебезгә саклау куеп чыксак – берни дә, беркем дә зыян китерә алмас. Ул чакта Аллаһы Тәгалә әйтер: “И-и фәрештәләрем, бу бәндә миңа юлын тапшырды, ул шушы юлдан кайтканчы бергә булыгыз, аны саклагыз”, – дияр. Менә шуңа һәрчак Аллаһка тапшырып юлга чыгарга тиешбез: “Сезнең алдыгыздан да, артыгыздан да, уң ягыгыздан да, сул ягыгыздан да, өстегездән дә, астыгыздан да сакчы фәрештәләрем бар”, – дигән Бөек Раббыбыз. Бу – медицина теле белән әйткәндә, аура (безнеңчә фәрештәләр). Үләр алдыннан ул кешене фәрештәләр ташлый.

Пәйгамбәребез (сгв) әйтә: “Азан әйтелгән, намаз укылган өйдә фәрештәләр тулы булыр, ә шәйтанга урын булмас... Ә инде бозыклык булган йортта барысы да киресенчә булыр. Өстәлгә сыра куелса да, бу – шәйтан туе. Башны миңгерәткән һәр эчемлек – алкоголь.

– Мансур хәзрәт, күз тию, бозым, сихер нәрсәсе белән аерыла?


– Күз тию, бозым, зәхмәт – барысы да сихер. Күз тию кешегә сокланып карау белән керә. Һәм чыкканда да бик җиңел чыга. Ә бозым – ул кемгәдер көнләшеп, кешедә ул әйбернең булмавын теләп, аңа атап сихер ясап кертү. Коръән сүрәсе укып өшкергәндә бозым вакланып-таркалып чыга (тирләү, елау, косу, суык чыгу).

Күз тигән кешенең гел башы авырта, кәефе, хәле булмый, эче поша һәм йокысызлыктан интегә. Танышларның күз тиеп хәтта берничә баласы харап булган. Күршедә торучы бер хатын: “Ай, синең шундый булдыклы балаларың бармыни?” – дип кенә әйткән. Шуннан балалар тәгәрәп үлгәннәр...

Менә шулай, күз тию кешене үтерә дә. Шундый “каты күзле”, бездән ерак түгел генә яшәгән бер кеше бар иде. Әни ул килгәндә күз тиярдәй бөтен нәрсәне җыеп куя. Пәйгамбәребез (сгв): “Шундый кеше булса, үзен өшкерегез”, – дигән. Күрәзәчеләр җен белән эш итә. Аларны өшкерсәң алар җеннәрдән чистарыналар. Һәм шулай күрәзәлек итүче кешеләрнең өшкерелү аркасында яхшы юлга басканнары булды.

– Кеше рәнҗеше төшә диләр...


– Пәйгамбәребезнең (сгв) шундый хәдисе бар: “Берәр кеше кемгәдер рәнҗесә, каргаса – ул аны тереләй кабергә күмде”. Шуңа да кешегә рәнҗергә ярамый. Әгәр бәндә берәр кешегә рәнҗедеме, ул рәнҗеш аның авызыннан чыкты – күкләргә менә, күкләр аны кабул итми, рәнҗеш җиргә төшә, җир дә кабул итми аны, дигән Мөхәммәд (сгв). Хәзер инде – кемгә рәнҗегән, рәнҗеш шул кеше янына бара. Әгәр ул кешенең гаебе булмаса – рәнҗегәннең үзенә кайтуы мөмкин. Шуңа күрә Пәйгамбәребез (сгв): “Кешегә кабер казыма, үзең төшәргә мөмкинсең”, – дигән.

Күңелегезгә бик-бик авыр вакытларда да: “Мин мөселман кешесе, һичбер вакытта да кешене рәнҗетмим”, – дияргә кирәк. Рәнҗегән очракта да: “Я Раббым, шушы бәндәнең калебләрен ислам нурлары белән нурландырып, дөрес юлга күндерсәң иде”, – дип теләргә кирәк. Чөнки фәрештәләр һәрчак әйтеп торыр: “Сиңа да шул артыгы белән булсын”. Әгәр инде: “Дөрес юлга күндер”, – дип теләсәк, фәрештәләр дә: “Сине Аллаһы Тәгалә артыгы белән нурландырсын”, – дип теләр.

– Сихердән дәвалау ысулы догалар белән генәме?


– Әйе. Чөнки Мөхәммәд (сгв) әйткән: “Аның диненә карагыз”. Әгәр ниндидер күрәзәче янына барса, алар кешене шәйтан ярдәме белән дәваларга мөмкин. Пәйгамбәребез (сгв) болай ди: “Әгәр кемдер күрәзәче янына барса, хәтта аның сүзенә ышанмаса да, Аллаһы Тәгалә аның 40 көн намазын кабул кылмас. Әгәр дә инде аның сүзенә ышанса, “Ай-һай, дөрес әйтте бит”, – дисә, кяфер булып кайтыр”. Ул бәндә яңадан иман китереп ислам динен кабул итсә генә кабаттан мөселман санала.

– Догалар белән дәвалап булмаган очраклар бармы?


– Догалар уку җиңеллек бирә. Иң мөһиме – кеше өметен өзәргә тиеш түгел. Беребез дә фәрештә түгел, әгәр Аллаһы Тәгалә безгә бер авыру биргән икән, без сабыр итәргә тиешбез. Коръәндә Аллаһы Тәгалә болай ди: “Бәндәләргә төрле бәлаләр, авыртулар җибәреп карыйм. Әгәр алар шушы авыруга сабыр итеп, миннән генә ярдәм сорасалар, мин алар белән бергә булырмын”. Әгәр бәндәләр бер-берсенең бәхиллеген алмаса, Коръәнне күпме укысаң да, аның файдасы булмый.

– Ни өчен җен-пәриләр кешеләргә шулкадәр тискәре мөнәсәбәттә? Җеннәрнең иң зурысы – Иблис. Аллаһы Тәгалә сүз бирде: “Мин аларның күбесен җәһәнәмгә лаек итәрмен”. Ул шуның өчен көнне-төнне белмичә көрәшә.


– Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай ди: “Мин җеннәрне һәм бәндәләрне яраттым бары тик үземә гыйбадәт кылыр өчен”. Җеннәрнең дә намаз укучылары, Коръән укучылары бар. Бәндәләрнең дә намаз укучылары бар. Җеннәрнең дә шәйтанга ияреп кеше үтереп йөрүчеләре бар, бәндә арасында да бар алар. Димәк, бар җен-пәриләр дә кешегә зыян китерми.

– Кешеләргә ниләр теләр идегез, Мансур хәзрәт?


– Аллаһ кушканча яшәсеннәр иде. Чөнки без бу якты дөньяга сыналу өчен яратылган. Сыналуны яхшы үтү өчен күркәм холык тәрбияләргә кирәк. Аллаһы Тәгаләнең биш баганасын үтәргә һәм җан ияләренә кешеләргә карата үзеңдә мәхәббәт тудырырга кирәк. Соңгы юлга озатканда әйтерлек булсын: “Әйбәт абый, я әйбәт апа иде, дип”. 


Фирая МИҢГАЛИЕВА

в„– | 22.04.2013

Наил Мөхәммәтов: «Аяк киеме кремыннан гомеопатик препарат ясарга җыенам»

$
0
0
22.04.2013 Медицина
Гомеопатик препаратлар турында ишеткәнем бар анысы, әмма аның ни-нәрсә икәнлеген төгәл генә күзаллый алмый идем. Шуңа да, аның турында күбрәк беләсем килеп, гомеопатия белән шөгыльләнүче Наил Касыйм улы Мөхәммәтов янына бардым. Наил Касыймович һөнәре буенча табиб-терапевт. Гомеопатия белән 1984 елдан, институтны тәмамлап, табиб булып эшли башлаганнан бирле шөгыльләнә. Отары бистәсендәге шәхси йортында яши. Үз йорты белән янәшәдә кечерәк кенә тагын бер йорт бар. Ул пациентларын шунда кабул итә икән.

Килеп керү белән күзем зур түгәрәк өстәлгә, дивардагы киштәләргә, шкафка төште.

Йа Хода, анда нинди генә нәрсә юк. Төрле-төрле ше­шәләр, агач гөмбәләре, үлән­нәр, минераль ташлар, агач ботаклары, кипкән бал кортлары... Идән сулы пластик ше­­шәләр белән тулган. Наил абый өстәл артына утырган да бер шешәдән икенчесенә, икенчесеннән өченчесенә нәр­сәдер бушата, берсенә ниндидер порошок сала, икенчесенә тагын нәрсәдер куша. Ул да түгел, бер хатын пакетыннан сөт белән күмәч чыгарды да аны Наил абыйга бирде. Ул исә кү­мәчнең бер кыерчыгын сулы шешәгә салды, берничә тамчы сөт тә тамызды. Аны ничек эчәр­гә кирәклеген аңлатты. Аннары тагын ниндидер су бирде. Шуның тугыздан бер өлешен литр ярымлы суга кушып, көненә биш тапкыр берәр капкач (шешә капкачы турында сүз бара) эчәргә кушты.

Пациенты чыгып киткәч, ниһаять, мин дә үземне кызыксындырган сорауны бирдем:

– Наил абый, өстәлдәге менә бу әйберләрне сез гомеопатик препаратлар әзер­ләү өчен кулланасызмы?


– Әйе, өстәлдә нәрсә күрәсең – барысы да чимал булып тора.

– Димәк, алардан әзер­ләнгән препарат белән дәвалану гомеопатия дип атала?


– Юк, гомеопатия ул, кыскача гына итеп әйткәндә, микродозалар белән дәвалау. Болардан ясалган гомеопатик препаратның уннан берен алып, бер сулы шешәгә салам. Бу сулы шешәнең уннан бер өлешен алып, икенче бер сулы шешәгә бушатам. Аннары шушы шешәнең уннан бер өлешен өченче шешәгә кушам, тагын шулай эшлим... Миллионнан бер өлеш булып чыга инде ул. Һәм кешеләрне шуның белән дәвалыйм. Монда төп рольне доза уйный. Әбугалисина да бит үз вакытында, доза агуны – даруга, ә даруны агуга әйләндерергә мөмкин, дип әйткән.

– Тизрәк дәваланам дип учлап-учлап дару эчүебездән файда юк алайса?


– Әйе. Мисал өчен, грипп белән авырганда күп итеп суган, сарымсак, лимон ашыйбыз. Ә организмга аның кечкенә генә бер дозасы да җитә. Мин исә андый вакытта литр ярым суга өч тамчы суган согы тамызып эчәргә кушам. Аны да берьюлы күп итеп түгел, ә ярты сәгать саен ярты капкачтан азрак микъдарда эчәргә кирәк. Сәламәт­ләнгәнче шулай эчәсең. Сынап кара, грипп тиз һәм җиңел формада узачак. Салкын тиеп авырганда бөер өсте бизләрендә С витамины югала. Шуның өчен даруханәдән С витаминын алып эчәргә тәкъ­дим итәм.

– Сез пациентыгызга сөт белән күмәч кыйпылчыгына салынган су бирдегез, бу да дәвалау ысулымы?


– Әйе. Моның турында мин бер чыганактан укыган идем. Авырулардан йөкле вакытларында нәрсә ашарга теләүләре яки әниләренең нәрсә ашыйсы килгәне белән кызыксынам. Әлеге хатын йөкле вакытында сөт белән күмәч ашарга яраткан. Йөкле вакытта хатын-кызның нәзберек урыннары үзен сиздерә башлый. Һәм аның теге яки бу нәрсәне ашыйсы килә. Шулардан гомеопатик препарат ясап дәвалану да нәтиҗәсен бирә. Әле бер хатын аяк киеме кремы алып килде. Йөкле вакытта шуны ашыйсы килгән. Аңардан да берәр препарат ясап карарга уйлап торам әле.

– Ниндидер бер авырудан бет ашап дәваланганнар, дип ишеткәнем бар. Препаратлар ясаганда таракан-бөҗәкләр кулланып караганыгыз булмадымы?


– Борынгы әрмән халык медицинасыннан мин тараканнар белән дәвалану турында укыган идем. Һәм шуны бер тапкыр кулланып карадым. Файдасы тиде, әлбәттә, ләкин мондый препарат ясап, пациентларымны куркытасым килми. Бер хатын килгән иде. Йөрерлек тә хәле юк. Нәрсә генә эчеп карамадым, алга китеш юк, ди. Ул гламоунефриттан җәфалана иде. Мин аңа тараканнан препарат ясадым, ләкин нәрсәдән ясаганымны әйтмәдем. Берничә ай шуны эчкәннән соң, хәле рәтләнде. Соңгы килүендә, сез мине нәрсә эчереп аякка бастыра алдыгыз, әйтегез инде, дигәч, тараканнарны күр­сәттем. Шуны күрүе булды, нык итеп басып, зур-зур адымнар белән чыгып та йөгерде. Мин исә, менә шулар сине торып чыгып чабарлык хәлгә китерде бит инде, дип артыннан елмаеп калдым.

– Гомеопатия нинди авырулар вакытында кулланыла?


– Операция таләп ителмәгән бөтен авырудан да.

– Гомеопатик препаратларның бернинди дә куркынычы юк дип әй­тергә буламы?


– Андый фикер бар, әмма күпьеллык тәҗри­бәмнән чыгып әйтә алам: бу һәрвакытта да шулай дип әйтеп булмый. 90 процент кына куркыныч түгел дияр идем. Шуны да искәртәсем килә: гомеопатик препарат дөрес итеп сайланган вакытта гына нәтиҗә бирә. Һәм иң мөһиме – нинди генә авыру булмасын, иң беренче чиратта ярдәмне Аллаһы Тәгаләдән сорарга кирәк. Намазга басу ул ярты проблемаңнан котылу дигән сүз. 


Дилбәр ГАРИФ

в„– |

Миләүшә Айтуганова: “ТНВ” – телейолдызлар фабрикасы”

$
0
0
22.04.2013 Җәмгыять
Миләүшә Айтуганова – “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең генераль директоры урынбасары – генераль продюсер. Татар телевидениесенең әйдәп баручы лидеры, каналдагы бөтен татар телепроектларының “әнисе”. Ул – тапшыруны идеясеннән алып эфирга чыкканчыга кадәр “җитәкләп” бара торган кеше. Дистәләгән журналистның остазы, хезмәттәшләренә – идея чыганагы, үз хезмәтенә гаять дәрәҗәдә бирелгән кеше. Безнең әңгәмәбез дә хезмәткә тугрылык, татар телевидениесенең үсеше һәм кадрлар әзерләү турында.

– Миләүшә Ләбибовна, сез баш-аягыгыз белән иҗат кешесе. Ә җитәкче кәнәфие, җи­тәкчелек роле кешене барыбер ниндидер кысаларга кер­тә. Иҗат белән җитәкчелекне бергә алып бару кыен түгелме?

– Юк, киресенчә, минем эштә алар бер-берсенә ярдәм итә. Иҗат коллективында җитәкче – “портфельле” җитәкче түгел ул. Миңа “иҗат процессы белән ида­рә итүче” дигән сүз күбрәк туры килә. Иҗат проектының төп уңы­шы – әйбәт команда. Һәр тап­шы­руның авторы, алып баручысы, режиссеры, тавыш режиссеры, монтажлаучысы – әллә кемнәр бар. Командада һәркем юрганны үз ягына тартса, син – җитәкче, мин – башкаручы, дип рольләр бү­лешә башласа, берни дә килеп чыкмаячак. Ә инде командада һәркем үз урынын белеп эшли икән, димәк, мин үз вазыйфаларымны үтим.

– Каналның генераль про­дюсерының төп вазыйфасы нинди – “телейолдызлар” әзер­ләүме, әллә югары рейтинглы тапшырулармы?


– Һәр тапшыруны идеясеннән башлап эфирга алып килеп җит­керү – продюсер эше. Техник мөмкинлекләрне дөрес куллану, студиядә яздыру вакытларын бү­лү, монтаж бүлмәләре эшен оештыру – монысы да минем вазыйфа. Һәм, әлбәттә инде, сез әйткән “йолдызлар” әзерләү эше дә – продюсер җилкәсендә. Проект­ны рейтинглы итүнең бер юлы – дөрес алып баручылар сайлау бит инде. Узган сезонда бездә ике тапшыру ачылды: “Башваткыч” һәм “Аулак өй”. “Башват­кыч”ка Җәвит Шакировны чакырдык, ә “Аулак өй”гә исә үзебез тәрбияләгән кадрларны куйдык.

“Телейолдызлар” – бу сүз­не әлеге очракта уңай мәгънә­дә кулланам – әзерләү бик җитди эш. Читтән караучыга гына ул чыктың да сөйләдең кебек тоела.Татар телендә камил сөйләшә белгән һәм алып баручыга кирәк­ле сыйфатларга ия булган кеше­ләрне табу бик кыен. Яхшы алып баручы бит сүзгә дә оста, эруди­ция-белемле дә, аралашу сәләте­нә дә ия. Шуның өстенә аның тышкы кыяфәте дә җәлеп итәрлек булырга тиеш. Ә бу барлык сый­фатларның бер кешедә туплануы бик сирәк. Ел саен алып баручыларга кастинг уздырабыз. Шул кастингта катнашкан 1000 кеше арасыннан 1 алып баручы сайлап алсак – бу инде безнең өчен зур табыш.

– Бүген ”ТНВ”да эшләүче­ләр арасында татар телевиде­ние­сендә үз йөзен булдырган, инде яшьләргә үрнәк итеп куярлык алып баручылар бармы?

– Бар. Каналда иҗат өлкә­сен­дә 380 кеше эшли. Моңа алып баручылар, журналистлар гына түгел, операторлар да, режиссерлар да, ассистентлар да, студия хезмәткәрләре дә керә. Әле яңарак кына без хезмәткәрләр арасында аттестация уздырдык. Шунда 380 кешенең 60 проценты канал ачылган көннән эшләгәне ачыкланды. Бу – 10 ел буена туп­ланган ныклы нигез. Әйтик, “Хә­бәрләр”дә – Данил Гыйниятов, сәяси тапшырулар редакциясе җитәкчесе Рамил Гарипов, “Халкым минем” тапшыруы алып баручысы, “Татарлар” (”ТНВ-Пла­не­та”) тапшыруы корреспонденты – Ләйсәнә Садретдинова, режиссерлар Дания Гыйльманова, Әл­фия Мәһдиева, музыкаль тапшырулар редакциясе җитәкчесе Зөлфия Асадуллина, фонд белән эшләүче Рамилә апа Әхмәтҗа­нова, “Яшь ТНВ” җитәкчесе Рами­лә Сәхабетдинова, иртәнге тапшырулар директоры Леонард Дәүләтшин... Саный китсәң, шактый алар, һәр редакция үзе бер мәктәп кебек.

”ТНВ-Планета” каналы ачылгач, без кыска гына вакыт эчендә “Татарлар” тапшыруын һәр көн­не эфирга чыга торган итеп эшли алдык. Мин моны шул унъеллык эш тәҗрибәсе нәтиҗәсе дип уйлыйм. Тапшыру редакциясендә гел яшьләр генә, бердәнбер зур тәҗрибәле журналист Ләйсәнә Садретдинова, әмма ул да яшь­ләр белән яшьләрчә эшли. Ә ре­дакциянең һәр журналисты, яшь булуга карамастан, инде үзе ос­таз булырлык. “ТНВ-Планета”да­гы “Татарлар”, гомумән, үзгә тапшыру ул. Аны редакция коллективы үзе ничек дөрес дип саный, шулай эшли, кемне кунакка чакырасы килсә, шуны чакыра. Әл­бәттә, темаларны бергәләп сайлыйбыз, тик безнең яктан аларга бер басым да юк. Әлеге тапшыру бөтен дөньяга яшь татар миллә­тен, аның ничек уйлавын, тормышны ничек күрүен, фикерлә­вен күрсәтергә тиеш.

– Ә сез кырыс продюсермы? Матбугатта эшләүче журналистлар белән чагыштырганда телевидение журналистлары тизрәк таныла, “йол­дыз”га әйләнә. Алар белән идарә итү авырмы?

– Мин, гомумән, кырыс кеше. Ләкин начарны яхшыдан аера белү мөһим. Турыдан-туры әйтә алу – үзе бер батырлык. Еллар буе бергә эшләгән кешеләр якыная, дуслаша. Дусмы син, дус түгелме, бергә чәй эчәсез, кунакка йөрисезме, синең бу эшең начар килеп чыккан яки менә монысы бик уңышлы, дип әйтә белергә кирәк.

Радиода эшләгәндә BBC корпорациясе үткәргән махсус мас­тер-классларда катнаштым. Безне анда “йолдызлар” белән эш­ләргә өйрәттеләр. “Йолдызлык” – чир бит ул, кеше үзе аны күп очракта сизми дә. Дөрес әйтәсез, башка мәгълүмат чараларына караганда, бу авыру телевидение хезмәткәрләре арасында күбрәк очрый. Тик без андый сыйфатлар күренгән кешене эфирда озак тотмыйбыз, чөнки ул чир кешене үсүдән туктата. Мине урамда таныйлар, дип кенә үзеңне “йолдыз” дип атау – ул кешене профессиональ яктан үсүдән туктата торган иллюзия генә. Чын йолдыз һәрвакыт үз өстендә эшләргә тиеш.

Бездә гел эфирда гына эшләү­че кешеләр аз. Журналистларыбыз күп функцияләрне башкара: текстларны да язалар, төшерү про­цессында да катнашалар, монтажлыйлар да. Алар шундый шартларга куелган, эфирда әзер текстны гына укып утырмыйлар, эш барышында башка һөнәрләр­гә дә өйрәнәләр, үз белемнәрен арттыралар. Шуңа бу чир белән көрәшүе җиңелрәк.

Әйе, “йолдызлану”ның журналистлар өчен начар тәмамлан­ган очраклары да булды, ләкин ул кешеләр үз ялгышларын аңлап эштән тыныч кына киттеләр.

– Бүген сезне, болай эшләр­гә кирәк, тегеләй эшләргә ки­рәк, дип өйрәтүчеләр артып китте. Тәнкыйть сүзләрен ничек кабул итәсез?

– Андыйларга сүзем бер: килеп эшләп карагыз, дим. Имеш, без федераль дәрәҗәдәге “Россия 1”, “1 канал”лардагы кебек ток-шоулар әзерли алмыйбыз, Татарстан хәтле Татарстанда шуны башкарып чыгарлык кеше юк, диләр. Бездә андый тапшырулар­ның ни өчен юк икәнлеген аңлау өчен ситуацияне эчтән белергә кирәк. Андый проектлар өчен, иң мөһиме, техник мөмкинлекләре­без юк. Бүген бер студиядә ике каналга 50 проект эшлибез. Студиянең тәүлек дәвамында бер минутка да ябылганы юк. Чагыштыру өчен Башкортстан телевидениесен генә алыйк: алар 5 сту­диядә төшерә. Федераль каналлардагы тапшыруларның де­корацияләре сүтелми дә. Ә без аларны көненә берничә тапкыр сүтеп җыябыз. Әлбәттә, без ки­ләчәктә телевидениенең үз йорты булыр һәм бу проблемалар хәл ителер дип ышанабыз.

– Әлеге техник проблемалар хәл ителгән очракта, ул идея­ләрне иҗади яктан тормышка ашырып чыгарлык белгечләр, журналистлар бармы соң? Сез үзегез дә журналистика факультетында да, мәдәният һәм сәнгать университетының режиссура факультетында да белем бирәсез, димәк, кадрлар резервын да яхшы беләсездер.

– Андый проблема бар, сүз дә юк, тик яшьләргә кул селтәмәскә кирәк. Алар арасында бик төпле­ләре бар. Бүгенге яшьләр үзгә. Безнең белән чагыштырганда те­левидениегә, иҗатка да, гомумән, тормышка да башка төрле карый алар. Хәзер бит яшьләр телевизор карамый, мин моны үз балаларымнан да чыгып әйтәм. Алар Интернетка чумган. Димәк, телевидение дә яшәрергә, аларны җәлеп итәр өчен яңа алымнар уйларга тиеш. Әйе, Интернет әле телевидениене тиз генә җиңә алмас, әмма киләчәк турында инде бүген кайгырта башларга кирәк.

Без хәзер балалар өчен ин­тернет-телевидение булдыру турында уйланабыз. Ул тәүлек буе татар телендә эшләргә тиеш. Әл­бәттә, моның өчен күп проблемаларны хәл итәргә кирәк. Үзебез­нең тапшыруларны ничек тә эшләрбез, ә менә балалар өчен мультфильмнарны, фильмнарны, документаль фильмнарны туп­лау, аларны тәрҗемә итү... Авыр гына түгел, чыгымлы да проект бу. Без “ТНВ-Планета”да татарчага тәрҗемә итеп күрсәтү өчен мультфильмнар сатып алыр­га җыенган идек, аена 2 миллион сум акча кирәк булып чыкты. Ләкин шуңа карамастан интернет-теле­видение проектын тормышка ашырып чыгу кирәк.

– Ә ”ТНВ” каналы гел җыр-бию генә күрсәтә диючеләргә ни дип җавап бирәсез?

– Бу бит инде хәзер стереотип кына. Әйе, элек эфир вакытының шактый өлешен җыр-бию алып тора иде. Хәзер инде, нигә шулай аз бирәсез, дип хатлар язалар. Бүген телевидение андый түгел.

– Миләүшә Ләбибовна, го­мумән, телевидение тапшырулары ничек төзелә? Тамашачылар фикерен тыңлыйсыз­мы, әллә, киресенчә, коллектив фи­керенә колак саласызмы яки абруйлы кешеләр кушуы буенча эшлисезме?

– Беренче чиратта, әлбәттә, тамашачы фикеренә колак салабыз. Проектыңның уңыш­лымы-түгелме икәнлеген нәкъ менә тамашачы билгели бит инде. Тикшеренүләр уздырабыз. Бер­ничә ел элек ”ТНВ-Татарстан”­ның рейтингын тикшергәч, төп тамашачы кем ул дигән сорауга җавап таптык. Аудиториябез “55+” булып чыкты. Ул вакытта без үз алдыбызга аудиторияне яшәртергә дигән максат куйдык. Соңгы тикшеренү аудиториянең яшә­рүен күрсәтте, “40+”кә күтә­релгәнбез. ”ТНВ-Планета”да әле­гә андый тикшеренү уздырганыбыз юк, аңа да чират җитәр.

– Без, сәнгать тәрбияләргә тиеш, дигән фикергә күнеккән. Ә телевидение тәрбиялиме?

– Федераль каналларны карагач, телевизион журналисти­ка­ның тамашачыга иярүен кү­рәсең. Ә журналистика иярергә түгел, ияртергә, теләсә кайсы башка сәнгать кебек тамашачыны тәр­бияләргә тиеш. Бер генә мисал. ”ТНВ-Татар­стан” эшли башлаган мәлләрдә эфирда гел эстрада җырлары гына булды. Хәзер ”ТНВ”­ның музыкаль сәя­сәте үз­гәрде. Син җырчы икән, тере тавыш белән тере музыка коралларына кушылып җырла! Без җыр­чылар­ны шулай эшләргә өйрәтә­без, архивтан ретро җыр­лар табып бирәбез, тәкъ­дим итә­без. Халык та шундый җырларны яратып кабул итә башлады. Телевидение эстраданы да үзгәртте. Фильм­нар белән дә шул. Без­нең каналда сугыш-үтереш, кан кою күренешләре юк.

Бу урында каналның тагын бер мөһим яңалыгын әйтеп үтәр­гә кирәк: без позитив телевидение дигән концепциягә күчтек. Кеше дөрес аңласын, бу бездә бар да матур, яхшы, әйбәт дигән сүз түгел. Бу – тормышның ямен күрсәтә белү. Әлбәттә, проблемасыз телевидение булмый, әмма бит аны да төрлечә күрсәтеп була. Әйтик, берәр фаҗига булган, ди. Аны мәетләр, бәрелешкән машиналар, кан аша да хәбәр итеп була, шундый очракларда кем­нең ничек ярдәм итүе аша да күрсәтергә мөмкин. Чаллыда югалган кыз баланы ничә кеше эзләгән, нинди чаралар күрелгән – күптән түгел булган фаҗигане шул юнәлешкә борып җибәрү нәкъ менә безнең мисалда башланды. Әйе, бу рейтингны күтәр­ми, тик бу кирәк. Киләчәк өчен кирәк.

– Сезгә нинди каналлар көндәшлек тудыра? Гому­мән, татар телевидениесе ту­рын­да сөйләшкәндә бу турыда сөй­ләшү урынлымы?

– Казанда көндәшлек бар. Татарстанның ярты халкы Казанда яши бит. Башкала тамаша­чысының мөмкинлеге бик зур, яшәү рәвеше дә икенчерәк. Милли идея белән яшәгән кешеләр дә алай күп түгел монда. Казанда тамашачыны җәлеп итү бик авыр. ”ТНВ”ның рейтингы, әйтик, шул ук “Эфир” белән чагыштырганда тү­бәнрәк. Ә Татарстан районнарында һәм татарлар яшәгән башка төбәкләрдә андый проблема юк.

– Телевидение – оператив­лыкның бер мисалы булырга тиеш. Яшерен-батырын түгел, үзе­безнең республикада булган күп кенә вакыйгаларны да без башта федераль каналларда ише­тәбез. Әйтик, дөньяны тетрәт­кән “Булгария” фаҗига­се вакытында да сез: “ТНВ” җыр-бию күрсәтеп ятты”, – ди­гән шактый тәнкыйть сүзләре ишеттегез...

– Кызганыч, бу сүзләрдә хак­лык бар. Хәзер без гадәттән тыш хәлләр вакытында “Хәбәрләр”нең төрле тапшыруларны бүлеп эфирга чыгару кагыйдәләрен бул­дырдык, ул кагыйдәләр документ рәвешендә расланган. Без хәзер нинди очракта ничек эш­ләргә кирәклеген беләбез.

Ә федераль каналларга кил­гәндә... Кайвакыт республикада уза торган федераль чараларны яктыртканда федераль үзәктән кил­гән матбугат хезмәтләре тө­бәк­ләрдәге каналларга тиешле игътибар бирми. Хәбәрне беренче чыгару, өстенлек федераль каналларга бирелә. Күп очракта бу җирле каналлар техникасы белән үк башкарыла да. Җирле мәгълүмат чыганаклары да федераль чыганак­лар белән бер югарылыкка куелса иде ул...

Гомумән алганда, ”ТНВ”да соңгы арада позитив үзгәрешләр шактый булды. Журналистларыбыз яңа технологияләр үзләште­рә. “Синержи” дигән яңа прог­рамма, мәсәлән, алып кайткан материалны шунда ук монтажлау, эфирга чыгару мөмкинлеге бирә. Бу телевидениене бөтен­ләй икенче бас­кычка алып менә торган техник яктан алга китеш булды.

Хәзер безгә мультимедияле журналистлар кирәк. Алар радиода, телевидениедә, матбугатта һәм Интернетта берьюлы эшли алу сәләтенә ия булырга тиеш. Без шундыйларны әзерлибез.

“Рюкзак” дигән яңа техникабыз барлыкка килде. Журналист кайда гына булмасын – Чаллыдамы ул, Арчадамы, Азнакайдамы, Пензадамы – төшергән материалын тиз генә монтажлый да инде әзер материалны эш урынына җибәрә. 


Гөлнара САБИРОВА

в„–63 | 22.04.2013

Кала акыллылары авыл «дивана»ларыннан бәхетлерәкме?

$
0
0
22.04.2013 Җәмгыять
Риясызлык геннардан килмидер ул. Юктыр, юкса ул сыйфат бүгенге заманда шуның кадәр тансыкка, сирәккә әверелмәс иде. Кайда күргәнегез бар риясызлыкның үрчеп ятканын? Ертлачлык, әрсезлек, пошмаслык – анысы адым саен.

Аеруча бүгенге заман балаларына карыйсың да кайберсенең «ник тудым» булып яшәвенә имәнеп китәсең. Ата-анасы да яхшы, тәрбияле кешеләр юкса, дип тел шартлатасың. Каян килсен бүгенге балаларга рәхмәткә нидер эшләү дә, мактау бәрабәренә сөенеп йөрү? Риясызлык шуңа да еллар дәвамында кайчандыр юкка чыккан динозавр-мамонтлар кебек җуелып киләдер дә.

Кызы да, малае да...


Күптән түгел генә газетада басылган «Йөрсә йөрсен, әмма башка хатынга бирмим» дигән язмамның герое янына баргач, әлеге фикер тагын бер кат кабыргасы белән калкып чыккан иде. Герой теленнән генә ишетсәм, үстергән ике кызының шуның кадәр битараф, каткан җан булуына ышанмас идем әле, бәлки. Үз күзләрем белән әниләренә, «туйдырдың инде», дип баккан ике яшүсмерне күргәч, ул хатынкайның сүзләренә инандым – кыз бала әнигә якынрак була, диюләре һәрвакытта дөрескә чыкмый икән шул. Бүгенге балалар эгоист, артык акыллы булып үсә. Сөенергәме-көенергәме – бүген шәхси мөнәсәбәтләргә, изге булып саналган ата-ана һәм бала арасына да базар мөнәсәбәтләре үтеп керә. Ул ханымның кызларына да аталарының каядыр алып барып сыйлап кайтулары, кулларына тоттырылган акча күләме бәһалерәк. Кечкенә вакытларында аналарының йокысыз төннәре, авырган чакларында елый-елый кулларында күтәреп йөрүләре берни түгел. Китерелгән корбаннар да чүп – авызың тулы кара кан булса да, кеше алдында гына түгел, балаң алдында да төкерәсе түгел икән! Син тугыз ай буе күтәреп йөргән йөрәк парәң, җан сердәшең булырга тиешле кызың авызыннан шундый сүзләр яңгырасын әле. Аллам сакласын!..

Күрсә, хатын-кыз күрә


Саклый күрсен инде Ходай Тәгалә андый афәт-балалардан. Берәү дә баласына начар тәрбия бирим дими. Бөтенебез дә ата-ана камыты кию белән шулар дип яши башлыйбыз. Тапканыбыз – балаларга, тырышканыбыз – шулар өчен. Үзебез кимәгәнне кидерергә, үзебез күрмәгәнне күрсәтергә тырышабыз. Кайвакытта нәкъ әнә шул пунктта хата җибәрмибезме икән, дип тә уйлап куйгалаган бар. «Юк» сүзен белмәгән баладан үсә дә бит инде үз-үзен генә сөяр бәндә, чын эгоист. Башта бала, аннан бала, аннан тагын бала, дип яшәгәнебезне күргән йөрәк парәләребездән ата-анасы тырышканнарны рәхмәт белән кабул итәрлек игелек ияләре үсеп җитә күрсен иде дә бит!

Иптәш кызым әйтә әле: «Ипотеканы түләп бетерергә дә, балаларның икесенә бер булса да бүлмә алып, «доля»ларын шунда чыгарып куярга кирәк, алайса үсеп җитеп, чыгып кит, бу минем мәйдан дип әйтмәсләренә гарантия юк». Шул шул – үзең үстергән балаңа да гарантия юк. Баласы гына түгел, җәмгыяте, дөньясы шундый булгач, алар гына башка төрле була алмас, дип аклансак кына.

Аннан, күрсә, шул хатын-кыз күрә инде ул. Авырлык та күбрәк әниләргә төшә, йокысыз төннәр дә – аларныкы, ачуланучы да – шул ук әни. Тавыш күтәрми, сораганын алып биреп кенә торучы әтиләр ничек начар булсын? Әнисенең күргән авырлыгын чамаламый ул бала, әтисенең бүләкләр белән күпертелгән мәхәббәте таудан да зур булып күренә.

Чөгендер басуы кирәк


Шәһәр балаларына кайвакыт анысы да җитенкерәми. Авыл баласы төсле иңе-буе күренмәгән чөгендер, бәрәңге бакчаларында эшләп үссәләр, бәлки, алар да башка камырдан әвәләнерләр иде дә бит... Түгәрәкләр, диван, телевизор, айфон-айпадлар, моданың соңгы тенденцияләрен күзәтүдән тыш авырлык күрмәгән, елга бер тапкыр каядыр ялга барып кайту традициягә әйләнгән шәһәр ялкаулары өчен каян килсен ул тырышлык, кадер белү дигән нәрсә? Ике кызының тиң уфылдап әниләре белән сөйләшүләрен күреп кайткач та, шул ук уйлар колачлап алды – и мәгънәсез дә инде бу шәһәр акыллылары! Авыл диванасы булса, әнисенең тормышын җиңеләйтү өчен тырышыр, булышыр иде инде. Башта әнине уйлау, аңа җиңеллек китерер өчен, көчең җитмәсә дә, бүрәнәнең юан башына ябышу булыр иде... Монда исә «давай»дан кала бер нәрсә дә юк, кая ул игътибар, наз, җылылык, риясызлык. Әзергә бәзер, бернинди авырлык күрми үскәннәр шундый буламы икән әллә? Ул таныш хатынкай да: «Хет бәреп үтер инде, хәзер аларны төзәтеп була торган түгел», – диде.

Үзеңне ярату... әллә яраттырумы?


Балаңны үзеңнән артык яратырга кирәкми диләр дә соң, әмма кайсыбыз шул алтын кагыйдәгә буйсынып яши ала? «Алла биргәнем» дип сөйсәк тә, бөтен нәрсәдән кадерле, иң яраткан, иң-иң итеп үстерәбез бит инде балаларны. «Алла биргәннәребез»гә Ходай Тәгалә игелек, аң, миһербанлык кына бирә күрсен, дип телисе кала. Риясызлык булмаса да, мөнәсәбәтләрдә алыпсатарлык була күрмәсен иде...  


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА

в„– |
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>