Quantcast
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

"Без кайтып җиткәндә йортыбыз янып беткән иде инде"

10.02.2018 Фаҗига
Дүрт айда – алты мәет. Арча­ның Ашабаш авылында гомер итүче Халидә Әсхәдуллинага әнә шундый кайгы кичерергә туры килә. Әтисе белән әнисе, апасы белән сеңлесе, абыйсы белән энесе артыннан, өч елдан соң ирен дә югалткан хатын ничек тә хәсрәтләрдән котылып, тормышның якты ягына чыгарга азаплана.
Халидә – Биектау районы кызы. Яшь вакытта яратып йөргән егете дә була. Яшьләр зур хыяллар белән янганда, әти-әниләре каршы төшә. Бервакыт дусларының туена барган кызны башка егет ошатып кала. Халидә бер белмәгән кешегә чыкмыйм дисә дә, әти-әнисенең теләгенә каршы килә алмый.   – Кем икәнен дә белми иргә чыктым. Ирем бик холыксыз булды. Гел кул күтәрде. Бервакыт ул кыйнаганнан соң, өч ай буе хаста­ха­нәдә ятып чыктым. Ни генә күр­мәдек балаларым белән. Ирем кайтып тавыш чыгара башлауга, чыгып кача идек. Атналар буе бакчада кунып йөргән вакытлар булды, – дип сөйли Халидә. – Ничек кенә сабыр итсә дә, аның да чиге була. Әти-әни янына кайтырга теләдем. Тик аларның ул чакта йортлары янып көлгә әйләнде, үзләре дә апабыз гаиләсендә көн күрде. Мин дә балаларым белән шунда кайттым. Күз алдына ките­рә­сезме: өйдә апа белән җизни, аларның алты баласы, әти белән әни, абый яши, алар янына ике бала белән мин дә килеп кушылдым.   Халидә Казанга китеп эшкә урнаша. Алты ел буе йөреп эшли. Бераз гына тормышы да яхшырып китә. Тик шул чакта әнисе авырый башлый. Халидә аны карарга дип кире авылга кайта. Никадәр генә яшә­тергә тырышсалар да, әнисен коткара алмыйлар.   Image may be NSFW.
Clik here to view.
  – Әнине җирләргә дә мөмкин­лек юк иде. Авыл кешеләре ярдәм итте. Ул чакта эшләгән җиремнән дә булыштылар. Тормышымның тагын авыр вакытлары башланды. Әнинең җидесен уздырганнан соң, озак та тормады, мине үз йортына яшәргә чакырган апам кызы белән бергә юл фаҗигасенә эләк­те. Биектау белән Коркачык авылы арасында алар утырган машина поезд астына барып керде. Бер мәлдә бар дөньяның асты-өскә килде. Җизнигә бигрәк тә авыр булды. Ул чакта апаның олы кызы Әлмәттә кияүдә. Җизни иң кечкенә баласын алып, үз авылына китеп барды. Бер уллары төп йортта яшәп калды. Тагын ике балаларын ятимнәр йортына бирмәс өчен күршеләре уллыкка алды, – ди Халидә. – Әтиебез бу хәсрәт­ләрне күтәрә алмады. Апа белән сең­лемнең вафатыннан соң ике ай дигәндә ул да үлеп китте. Әтисез калу бигрәк читен булды. Хәзер уйлыйм да, ничекләр түзеп булган, дим. Шул чакта мин шигырьләр яза, аларны интернетка куя башладым. Бервакыт беренче йөргән егетем эзләп тапты. Кич­тән хәлләр сорап смс язды, иртәгесен яны­ма килеп җитте. Шул көнне никах та укыттык. Мин дә бә­хеткә тиенгән төсле булдым. Бер­гә-бергә яшәү авыр булмас дип уйладык. Ирем ике тапкыр тормыш корса да, баласы булмаган. Бик тә сабый сөясе килә иде. Аллаһы Тәгалә борчуларын онытсын дип, миңа сабый җибәрде. Бик сөе­нештек. Бала туар алдыннан ирем­нең авылына күчендек. Ялгыз торган бер йорт­ны сатып алдык.   Әмма тыныч кына яшәргә насыйп булмаган икән Халидәгә. Бу гаиләнең ишеген тагын кайгы җиле шакый. “Абый белән эне­безгә үз яныбызда эш таптык. Алар да күче­неп килергә тиеш иде. Әмма бер көн соңга калдылар. Без фаҗи­га­ле хәбәр турында ишетеп кайтып җиткәндә, йорт янып беткән иде инде. Абый белән энем дә уттан котыла алмаган”, – дип сөйли күпне күргән хатын.   Әнә шул хәсрәтләрдән бө­гелеп төшмәс өчен ире белән бер-берсенә терәк булып тормышны алып барырга тырыша алар. Тик бу юлы да килеп чыкмый. Казанга эшкә урнашкан иренә акча түләми башлыйлар. Баксаң, элек бергә яшәгән хатынына дип үз исеменә кредит алган икән. Әҗәтне үзенә түләргә туры килә. Инде аның исеменә теркәлгән машина белән үги кызы авариягә очрап, 200 мең сумнан артык акча таләп иткәч, Халидәнең ире тагын да бете­ренә. Борчулы көннәр эл­мәккә менү белән тәмамлана.   Халидә ничек тә бирешмәскә тырыша. Апасының күршеләре алып үстергән балалары белән дә элемтәне өзми ул. Рәмиснең 4 айлык булып калган улына да 4 яшь тулган. Җизнәсе белән дә хәбәр­ләшеп торалар. Әлмәттә яшәүче сеңлесенең исә тормышы барып чыкмаган. Кая барырга белмәгән туганын Халидә сыендырган. Сең­лесе Арчага барып эшли икән. Әкренләп тормышлары җайла­нып килә. Әмма Халидә ярдәм кулы сузучылар булса, каршы түгел. “Тор­мышымның авыр вакытлары артта калыр дип ышанам. Өч баланы аякка бастыру җиңел түгел”, – ди ул.   Моңсулыкка күңел бирелде... Әллә нигә килә елыйсы... Нигә шулай кырыс сыныйсың? Язмышымнан килә сорыйсы!
Аз булдымы киртә юлларда? Аз булдымы кары,бураны? Күпме газап,кайгы кичердем, Уйлап куям бик еш шуларны...
Нигә, язмыш,нигә сыныйсың?! Әллә миңа бәхет язмаган?! Язмышымның барыр юлларын Кара болыт гүя каплаган...
Җитәр инде, җитәр, сынама! Бәхет нуры керсен җаныма... Давылларың егар булса да, Түздем инде, түздем барына! Җитәр инде, язмыш, сынама...   Халидә Әсхәдуллинага ярдәм итүчеләр өчен Саклык банкы картасы:
4817  7600  2318  4462
Гөлгенә ШИҺАПОВА

--- | 09.02.2018

Динә Закированың әнисе үлгән

10.02.2018 Язмыш
Динә Закированы беләсездер. Танылган музыкант, Камал театры скрипкачысы, "Җырлыйк әле" тапшыруында катнашучы, күп кенә татар җырчылары белән иҗади сәфәрләргә йөрүче, гел елмаеп торучы Динәнең бүген 10 февраль көнне әнисе үлеп киткән.

Динәнең ире - танылган актер Илнур Закиров, Камал театры артисты. 

Күңелсез яңалыклыкны да "Матбугат.ру" Камал театрыннан белде. Театрның сайтында болай диелгән:

Бүген, 10 февральдә, 54нче яшендә Гарифуллина Диләрә Закирҗан кызы вафат булды. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры үлем турында кайгылы хәбәрне үкенеч белән кабул итте. Камал театры мәрхүмәнең кызы, театрыбызның скрипкачысы Динә Закированың һәм кияве Илнур Закировның тирән кайгысын уртаклаша. Ходай Сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын!

Image may be NSFW.
Clik here to view.

Динә һәм Илнурның, Диләрә ханымның туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун...

 

 


---

--- | 10.02.2018

«Сагыну...» дан соң туган хисләр

10.02.2018 Мәдәният
ТНВ каналында милләтебез горурлыгы, моңлы сандугачыбыз Әлфия Авзаловага багышланган “Сагыну...” тамашасының видеоязмасы булды. Өч сәгать ярымлык кичә бер тында, бер сулышта үтте дә китте. Никадәр җылылык, моң-сагыш хисләре уятты бу тапшыру!

Соклану, сагыну, югалту күңелләрне айкады, күзләрне яшьләндерде. Минемчә, залдагы һәр тамашачы да шул халәттә иде. Бөтен нечкәлекләре белән уйланылып төзелгән (сәхнә бизәлешләрен дә кертеп) сценарий бу, ниһаять!

Алып баручылар да үз урынында. Бигрәк тә Лилия Фәйзрахманова игътибарны үзенә тартты: аның килеш-килбәте, киеме, сәнгатьле тыныч интонациясе сәхнә этикасын бик яхшы белүче икәнлеген күрсәтте. Югыйсә, күпчелек вакытта ике алып баручы сәхнәгә чыгып, бер-берсе белән тарткалашкан кыланып, мәгънәсез сүзләр әйткәләшеп кереп китәләр иде.

Тагын да шуны билгеләп үтәсем килә – Әлфия апаның үзе турында видеоязмалар, видеодагы җырын сәхнәдә дәвам итүче җырчылар ничек урынлы сайланган! Кайвакытта сәхнәгә менә хәзер Әлфия апа үзе, кулларын җәеп, “Дусларым!” дип килеп чыгар төсле тоелды хәтта. Дөрес, бер-ике “җырлаучы” урынына башка җырчыларны күрсәк тагы да уңышлырак булыр иде, мөгаен.   Әйе, Әлфия апа Авзалова кебек бөек шәхесләребезне шулай данлау – киләчәктә телебезне, милләтебезне саклап калуда вакытлы, бик тә кирәкле чара ул.   Лидия ӘХМӘТОВА, ветеран укытучы. Тукай районы, Боерган авылы
---

--- | 09.02.2018

“Авыру баланы карау җиңел түгел. Әмма үзең­неке бит!”

11.02.2018 Хәйрия
Әтнә районының Күңгәр авылында гомер итүче 7 яшьлек Илмир Хисмәтуллин үз аягында йөрү турында хыяллана.
– Илмирны без көтеп алдык. Ул туганда улыбыз белән кызыбыз буй җиткән иде инде. Яңа йорт җиткергән чак. Дөньяга тагын бер сабый килгәч, тормышыбыз тү­гәрәкләнеп китте. Тик алда безне зур сынаулар көткән икән, – дип сөйли әнисе Ләйлә. – Бала тапканчы бернинди авырлык­лар булмады. Көмәнемне дә җиңел күтәрдем. Ахыргы айда кан басымым күтә­релеп тилмертте. Бервакыт бик югары сикергән иде. Табиблар мине саклап калу өчен, баланы тиз арда тудырырга кирәклеген әйтте­ләр. Илмирны кесарев кисеме белән ярып алдылар. Алдагы икесен үзем тапкач, монысын да табигый юл белән табармын дигән идем. Хәзер менә балам­ның авыруын әллә шул опе­рациядән микән дип тә уйлыйм.   Илмир 2 килолы сабый  булып туа. Хәер, андый балалар азмыни?! Тиз арада яшьтәшләрен куып җитеп, узып та китәләр әле. Ләйлә дә шулай дип өмет­ләнә. Вакыт уза, әмма малай алты ай тулгач утыра да алмый, үрмәләми дә. Гел тәгәрәп кенә йөри.   – Шешәсен тоттырып карыйм, кулыннан төшеп китә. Тизрәк табибка бардым. Балабыз авыру, ахры, дим. Ә алар берни әйтми, тынычландырып кайтарып җи­бә­рә­ләр. Янәсе, әле иртәрәктер диләр. Ике яшенә җиткәч тә, балада үзгә­реш булмады. Шунда да чаң суктым. Балам инвалид бит дип табибларга әйткәч, тикшереп, диагноз куйдылар. Улымда ДЦП икәнлеге расланды. Менә шуннан соң мин аны дәваларга керештем. Авыру баланы карау җиңел түгел. Әмма үзең­неке  бит! Ничек тә кеше итә­сем, терелтәсем килә. Бәла ялгызы гына йөрмәде. Иремнең ашказанында яман чир табылды. Операция дә ясап карадылар. Тик ул озак яшәмәде. Бар тормыш берүземә калды, – ди Ләйлә. – Кешедән акча сорарга да уңайсыз. Моңарчы маллар тотып, шуларны сатып, баламны дәвалый идем. Соңгы вакытта акча җиткерә алмый башладым. Барлык туганнарымнан ярдәм сорадым. Аптырагач, мәчет­ләргә мөрәҗәгать ит­кән идем. Улымны Арчага дәваланырга йөр­тәм. Күптән түгел Республика клиник хаста­­ханәсенең травматология бүлеген­дә аякларына операция булды. Сигез җирдән кисеп ясадылар.   Дәвалану бушка кит­мәгән, Илмир сөй­ләшергә өйрәнгән. Ба­шы да эшли икән. Тик менә аяклар гына тыңламый әлегә. Әм­ма операция уңышлы чыгар дигән өмет бар. “Улымны өйгә килеп укыталар. Аңа бик тә ошый. Яза бел­мәсә дә, санарга өйрәнде. Хә­рефләрне дә таный. Тик соңгы арада өянәк­ләре азаплый. Аякларына ка­дәр калтырый. Шуны авыр кичерә. Ничек тә сабыем­ның авыруларын киметәсе иде. Шуңа да дәвалануны өзмәскә тырышам. Ай буе Арчага йөрер­гә кирәк. Бала өчен бик әйбәт булса да, миңа матди яктан авыррак. Ба­рып-кайтып йөрер өчен юлга гына 7-8 мең сум акча китә. Улым авыргач, эшләп тә булмый әле. Үз гомеремдә бер генә тапкыр да ярдәм сорамаган идем. Чарасыздан мәрхә­мәтле кешеләр­нең булышуын үтенәм”, – ди Ләйлә.   Илмир Хисмәтуллинга ярдәм итү өчен Саклык банкы картасы:  2202  2003  7013  8495   Әнисе Ләйлә исемендә   Алсуга ярдәм кирәк!   Казанда яшәүче Алсу Зарипова турында берничә тапкыр яздык. Дус кызы белән очрашам дип, тукталышка киткән җиреннән аны аңсыз килеш табалар. Тиз арада килеп җиткән табиблар хаста­ха­нәгә алып барсалар да, Алсуга инсульт булып, башына зыян килгәне ачыклана. “Әнием, хәзер кайтам”, – дип чыгып киткән Алсу бер мәлдә бар дөньясын онытырга мәҗбүр була.   Ул кешеләрне танымый, хәрә­кәтләнә алмый, күзгә генә карап ята башлый. Әле бит аның кечкенә улы да бар. Җитмәсә, ул вакытта ире белән аерылышып йөргән чак­лары да була. Тормышның бар авырлыгы әнисе Тәнзилә апага өелеп кала. “Үзем үлгәнче кызымны инвалид арбасына булса да утыртып булмасмы?” – дип гел борчыла ул.    “ВТ” журналистлары да бу гаи­ләнең хәлен белешеп тора. Тәнзилә апа безнең аша үтенечен дә җиткерде. Кызына махсус матрас кирәк икән. “Аны алыр өчен 150 мең сум акча кирәк. Тик мин бу сумманы күтәрә алмыйм. Бар акчабыз даруларга китә. Оныгымны да укытасы бар бит әле. Гозеремне ишетсәгез, бик рәхмәтле булыр идек”, – ди ул.   Алсуга ярдәм итү өчен редакциягә 89872076910 телефон номерына шалтырата аласыз.
Гөлгенә ШИҺАПОВА

--- | 10.02.2018

Муса Җәлил истәлегенә уздырылган көрәш ярышыннан ФОТОрепортаж

10.02.2018 Спорт
Муса Җәлил истәлегенә үткәрелүче көрәш турниры быел 55нче тапкыр оештырылды. "Ватаным Татарстан" газетасы призына уздырылган әлеге ярыш төрле шәһәр-районнарда кабул ителә. Быел Биектауда узды.

Командалар арасында беренче урынны Зәй алды. Икенче урында - Әлмәт, Өченчедә - Теләче.

Җиңүчеләр исемлеге:
60 кг: 1. Нәфис Миңнебаев (Биектау) 2. Фирзәр Гыйниятуллин (Теләче) 3. Риназ Гарипов (Лаеш) 3. Илсур Гыймадетдинов (Кукмара)   65 кг: 1. Искәндәр Мортазин (Әлмәт) 2. Рөстәм Сәлахов (Зәй) 3. Динар Фәттахов (Кукмара) 3. Дмитрий Левашов (Зәй)   70 кг: 1. Ислам Фәлахов (Алабуга) 2. Равил Зәйнашев (Зәй-2) 3. Илшат Фазылҗанов (Арча) 3. Рамил Хисмәтуллин (Зәй)   75 кг: 1. Ранис Галимуллин (Биектау) 2. Динар Кәримуллин (Теләче) 3. Ринат Шәйхетдинов (Чаллы) 3. Рамил Синәкәев (Әлмәт)   80 кг: 1. Ренас Кәлимуллин (Зәй) 2. Роберт Шакиров (Тукай) 3. Илдар Закиров (Чирмешән) 3. Инсаф Шакиров (Саба)   85 кг: 1. Илмир Төхвәтуллин (Яңа Савин районы) 2. Раил Сәлахетдинов (Кукмара) 3. Нәфис Галиев (Вахитов-Идел буе районнары) 3. Салават Әсхәдуллин (Балтач)   90 кг: 1. Булат Мусин (Яңа Савин районы) 2. Марсель Гозәеров (Әлмәт) 3. Азат Кавиев (Алабуга) 3. Руслан Хәмидуллин (Зәй)   100 кг: 1. Раил Нургалиев (Биектау) 2. Ришат Гайнетдинов (Минзәлә) 3. Айдар Алтынбаев (Азнакай) 3. Илнур Хурамшин (Әлмәт)   130 кг: 1. Муса Галләмов (Теләче) 2. Ранис Гыйләҗетдинов (Чаллы) 3. Фердинанд Вәлиев (Әлмәт) 3. Лениз Абдуллин (Вахитов-Идел буе районнары)   130 кг артык: 1. Сергей Павлик (Зәй) 2. Фирдүс Зәйнуллин (Яшел Үзән) 3. Илфат Гыймадиев (Нурлат) 3. Марат Мөхәммәтҗанов (Түбән Кама)   Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Image may be NSFW.
Clik here to view.
   
Шамил АБДЮШЕВ фотолары

--- | 10.02.2018

Хәния Фәрхинең кечкенә кызы - Алсу Биктаһирова: «Юк, мине акылдан шашкан димәгез!»

11.02.2018 Шоу-бизнес
- Күптән түгел сәер хәлгә тарыдым. Кич. Йоклар алдыннан, гадәттәгечә, шкафтан мендәрләрне алдым, урын җәйдем. Йоклап китә алмыйм. Мендәрне әйләндереп, уңайлырак итеп ятырга булдым. Һәм шулчак мендәрдән әнинең исе килде. Дөресерәге, аның хушбуеның исе.
DKNY духие, әни аны «яшел алма» дип йөртә иде. Элек ул безгә кунакка килеп киткәч шул ис кала иде. Ə бит соңгы тапкыр килгәненә күпме вакыт үтте, аннары, мендәр тышлары да бер генә кат юылмады. Юк, мине акылдан шашкан димәгез! Уйга чумдым: бәлки ул минем янга әле дә куна киләдер?!..   Синсез - ярты ел... Беләм, иртәгә төшемә керәчәксең, чөнки алты ай буе айның нәкъ шушы көнендә яныма килеп юатасың. «Яшәргә кирәк, балам»...
Зоя СОЛОШИНА

--- | 10.02.2018

Скрипкачы Динә Закирова: "Әнисез көннәребез башланды..."

11.02.2018 Язмыш
Скрипкачы Динә Закированың әнисе Гарифуллина Диләрә Закирҗан кызының үлеме турында "Матбугат.ру" кичә язды. Ял көне булуга карамастан, язманы 3000гә якын кеше укыды. Сайтта да, "Инстаграм" һәм "Вконтакте"дагы битебездә дә укучыларыбыз Динәнең һәм Динәнең ире Илнурның тирән кайгыларын уртаклашты.

Бигрәк жәл шул. Диләрә ханымга нибары 53 яшь булган...

Бүген Динә Закированы әнисенең фотосын күрсәтте.

"Әнисез көннәребез башланды... Авыр вакытларыбызда яныбызда булган Барлык дус-туганнарга чиксез рәхмәтемне белдерәм. Моя Мамочка больше не с нами. Спасибо Всем кто был рядом", - ди Динә.

Нишләмәк кирәк, тормыш дәвам итә. Динә һәм Илнурга сабырлык телибез.

Image may be NSFW.
Clik here to view.

Кичә яздык: Динә Закированың әнисе үлгән: http://matbugat.ru/news/?id=21464 

 


---

--- | 11.02.2018

Арча районында утыздан артык бала агуланган

11.02.2018 Хәвеф-хәтәр
Татарстанның Арча районындагы бер мәктәптә күпләп балалар агулануы ачыкланган. Бу хактагы хәбәр “Татар-информ”га шаһитлар сүзеннән билгеле булды.
Агентлык чыганагы җиткерүенчә, гадәттән тыш хәл районның Казанбаш авылында килеп чыккан. Агуланган балалар барысы да шушы урта мәктәптән.    Хәзерге вакытта утыздан артык бала агуланган булуы билгеле. Зыян күргән балаларның барысы да хастаханәгә китерелгән. Биредә төрле яшьтәге балалар бар.   Татарстанның Арча районындагы мәктәптә агуланган балаларда эчәклек инфекциясе булуы ачыкланган. Бу хактагы хәбәрне “Татар-информ”га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтеннән җиткерделәр.   Агентлыкка 31 баланың Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә китерелүен хәбәр иттеләр. Беренчел диагноз –  эчәклек инфекциясе.   Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте җиткерүенчә, балаларның хәле җиңел һәм уртача авырлыкта дип билгеләнгән. Балаларга тиешле ярдәм күрсәтелә. Әлеге очракны Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин контрольә тота.
---

--- | 11.02.2018

Скрипкачы Иркә Гайнемхәмәтованың кызы туган

11.02.2018 Шоу-бизнес
Мондый яңалыклар аеруча күңелне күтәрә. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, күп кенә татар концертларында чыгыш ясаучы скрипкачы Иркә Гайнемхәмәтованың шушы көннәрдә кызы туган.

Иркәнең дә, кызының да хәлләре яхшы. 

Скрипкачы кызыбыз барлык танышларына сәламнәрен әйтеп кала. 

"Ничек безгә күрсәтми генә уздырдың йөклелек чорын? Бәби тапканчыга кадәр концертларда йөрдең бит?" - дип аптырый тамашачылар.

Иркәнең моңа җавабы бар: "Тиешле киемнәрне сайлап кия белдем".

Шунысы гына жәл, моннан соң Иркәнең үзенчәлекле бер шөгыленә вакыты аз калчак. Күпләр, бәлки, белмидер: ул һәвәскәр балыкчы. Ярый, киләчәктә улы һәм кызы белән йөрер әле балыкка. Алла бирса!

Image may be NSFW.
Clik here to view.

 

Image may be NSFW.
Clik here to view.

 


---

--- | 11.02.2018

Язучы, журналист, татар милли активисты Мөхәммәт Миначев вафат

11.02.2018 Милләт
11 февраль Мәскәүдә сиксәненче яшендә күренекле татар активисты, милләтпәрвәр Мөхәммәт Миначев вафат булды. Мәскәү татар оешмаларыннан иң беренче барлыкка килгән оешмалар арасында Мөхәммәт Миначев күп еллар җитәкләгән "Ватан" фиркасен әйтергә була. Мәскәүдә Сабан туйларын оештыручыларның да берсе - Мөхәммәт Миначев.
Кайгылы хәбәрне "Азатлык" радиосы хәбәр итте.   Үзен борчыган темаларга бик күп язмалары да матбугатта гына басылып калмады, аның берничә хезмәте аерым китаплар булып та дөнья күрде. Аның милләткә биргән хезмәтен Бөтендөнья татар конгрессы да билгеләде. 70 яше тулган көннәрендә аны “Татар халкына фидакарь хезмәте өчен” дигән медаль белән бүләкләгән иде. Үзенең эше өчен бирелгән ул бүләкне Мөхәммәт абый горурлык белән йөртте. Ул аны бер дә салмый Мәдәни үзәктә үткән бар чараларга да тагып килә иде, дип хәбәр ителә.   Татар халкының хокуклары өчен көрәшеп яшәгән Мөхәммәт абыйның вафыты Мәскәү татарлары өчен генә түгел, барлык татар милләте өчен дә зур югалту.
---

--- | 11.02.2018

20 елга якын балалар өчен уйнаучы Юрий Чуктиев: Дуслар “Шушы олпат гәүдәң белән курчак уйнатып йөрисең” димәсенме?!

12.02.2018 Мәдәният
"Әкият” татар дәүләт курчак театры артисты Юрий Чуктиев 20 елга якын сәхнәдә балаларга уйный.

— Бервакыт дуслар: “Шушы олпат гәүдәң белән курчак уйнатып йөрисең!” — димәсенме?! Читтән бик җиңел кебек бит ул. Ә алар — балта остасы, — дип сүз башлады Юрий. — Театрда “Сөйкемле Шүрәле” спектакле бара иде. Шунда әлеге дусларым килде дә эшне күзәтергә дип сәхнә артына керделәр. Мәш киләбез. Спектакле дә шундый: тиз дә кирәк, образлар да күп... Дуслар карап торды да: “Юк, Юрий, үзең генә уйна! Бик катлаулы икән бу!” — диләр. Күзәткәч, эшнең асылын аңладылар. “Сез — балта, мин курчак күтәреп йөрим, һәрберебезнеке шулай үзенчә авыр”, — дим. Бергә көлештек. Һәр эшнең җиңеллеге дә, авырлыгы да бар. Иң мөһиме — күңелгә ятышлы булсын. Хезмәттән рухый ләззәт алмасаң, нигә үзеңне җәфалап йөрергә?!.

Image may be NSFW.
Clik here to view.

— Җансыз курчакларны җанлы итеп, ышандырып уйнау зур көч сорыймы? 

— Сәнгать бер урында тормый. Театрда курчаклар белән эшләү системасы да үзгәрә, төрле вариантлар табыла. Иң элек кулга курчак киеп, бармаклар белән уйнату гына булган. Соңрак арканнар, кул таягы, таяклар ярдәмендә эшләү кергән. Үзең киенеп уйнау төре дә бар, мәсәлән, “Кәҗә белән сарык” спектаклендә шулай.    — Үзегез киенеп уйнау җайлыракмы?    — Барысына да ияләшкәнбез. Әмма, ни дисәң дә, үзең чыгып уйнауның да читен ягы бар. Битлек киеп сикереп йөри-йөри тирлисең. Гомумән, нәниләргә уйнау зур җаваплылык сорый. Ышанмыйча карый икән, спектакль күрсәтүнең мәгънәсе калмый. Хис-тойгыңны, тавышыңны образга карата көйләп, алар дөньясына чумып, үзеңне шуңа багышлап уйнарга кирәк. Эшемне яратам. Ник бирегә эләктем икән, дип әйткәнем булмады...    Image may be NSFW.
Clik here to view.
  — Курчаклар театрның үзендә тегеләме?    — Бөтен нәрсә шушы бинада эшләнә. Цехыбыз бар. Декорацияне — бер, курчакларны бутафорлар икенче цехта эшли. Бер спектакльгә әзерлек якынча ай-ай ярым тирәсе вакыт сорый. Образларны режиссер белән тегүче — үзенчә, без үзебезчә күзаллыйбыз. Текстны укыгач, бөтенебез җыелышып, уртага салып сөйләшәбез. Шунысы кызык: азактан образыбыз үзебезгә шулхәтле охшаган булып чыга. Искиткеч сихри процесс ул, карале, ничек болай туры китереп була, дип гаҗәпләнәбез дә. Директорыбыз Роза Сәетнур кызы да эшкә дәрт биреп, илһамландырып тора, безгә бөтен шартларны тудырырга тырыша, театр өчен җанын бирергә әзер.    Image may be NSFW.
Clik here to view.
  — Курчак театрына яшьләр киләме?    — Берара шундый чор булды: яшьләр килмәде. Хәзер хәлләр бераз үзгәрде. Килеп китүчеләр дә бар. Составта 30 лап артист, коллективта 100 ләп кеше. Теләгем — яшьләр күбрәк килсен иде. Үзебез яшь кебек булсак та, барыбер олыгаябыз. Бигрәк тә егетләр җитми...   Image may be NSFW.
Clik here to view.
 
Лилия ЙОСЫПОВА

--- | 11.02.2018

Асылъяр: «Асылъяр кая югалды икән», – дисезме?

12.02.2018 Мәдәният
Асылъярның «Яланаяклы кыз» фильмында Дилбәрне уйнавын тамашачы шулкадәр яратты ки, аның катнашындагы «Синең күзләр» фильмын да шатланып каршы алды. Ялгышмадылар. Фәридәне дә ул шәп итеп башкарды. Татарлардан беренче булып «Евровидение» бәйгесенә сукмак салган җырчының бүгенге көннәре ничегрәк үтә икән? Сүзне Асылъярның үзенә бирик.
Туган урыны: Лаеш районы Столбище авылы. Бер яшь тулуга, Имәнкискә авылына күченәләр. Туган вакыты: 14 июль 1986 ел. Белеме: Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының вокал бүлеген тәмамлый. Педагогика фәннәре кандидаты.   Җырга фән комачауламый   «Асылъяр кая югалды икән», – дисезме? «Югалдым» дип әйтү дөреслеккә бик үк туры килеп бетми. Җырларым да язылып торды, авторлар белән элемтәдә булдым. «Яшәү яме» дигән яңа альбомымда дистәдән артык җыр тупланды. Аспирантураны тәмамлап, кандидатлык диссертациясен якладым. Бу бик күп вакыт, энергия, хезмәт сорый торган күләмле эш. Милли сәнгать әсәрләре нигезендә яшьләрнең зәвыгын тәрбияләүгә багышланган тема иде. Татар җыр сәнгате, үземнең иҗат аркылы чыктым бу темага. Мөгаллимнәрем тәкъдим иткәч, укырга килдем. Ярты юлда ташлап калдырырга яратмыйм. Минем өчен бик зур мәктәп, белем, тәҗрибә булды бу. Уйланырга, ул уйларны эзлекле рәвештә кәгазъгә төшерергә, эзләнергә, материал тупларга һ.б. кирәк. Фикерләрне дөрес итеп әйтеп бирергә, аудитория каршында чыгыш ясарга, басма өчен материаллар әзерләргә өйрәтте. Башкарып чыктым! Күңелдә канәгатьлек хисе калды.   Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Бер-бер артлы туган улым һәм кызымны тәрбияләү мине үзенә суырып алды. Баланың анага хакы бар! Ул сабыйларны кемгәдер калдырып чыгып китүне мин кабул итмим. Дөрес, гел тамашачы күз алдында булмасаң, син бераз онытылырга да мөмкинсең. Ләкин әгәр синең иҗатың хак икән, тамашачы күңеленә юл яра алгансың икән – сәхнә сине онытмый. Миңа калса, кеше синнән туеп, «Уф, тагын шушы!» дип радионы сүндереп куйганчы, «Аһ, кайда югалды икән» дип сагынып көтеп алса – күпкә яхшырак. Шуңа күрә әлегә үземне гаиләгә багышлавыма бер дә үкенмим, алар миңа шулкадәр күп энергия бирә, эшләргә соң түгел. Гаиләдә бер генә борчу булса да күңелне тырнап тора. Ә гаиләдә иминлек булса – теләсә нинди эшләр өчен канатлар үсә.   Һәр нәрсәнең үз чиге бар   Күпләр, ни өчен исемең Асылъяр, дип сорый миннән. Әйе, күпләр үз исемен танытырга омтыла. Әмма ул минем өчен саклагыч, сәхнә белән тормыш арасындагы бер чик. Чөнки бу ике төшенчәне бутарга яратмыйм. Тормышымны сәхнәгә чыгармыйм. Социаль челтәрләрдә балаларымның фотоларын күрә алмассыз. Бу – аларның хокукларын яклау да. Үскәч, ни өчен дөньяга минем теге яисә бу фотомны куйдың, дип миңа үпкә дә белдерергә мөмкиннәр ич. Шуңа күрә артык сүздән, каты күздән сакларга тырышам.   Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Һәр һөнәр иясе, кем генә булмасын, үз эшенең остасы булырга, җиренә җиткерергә тиеш. Әйтик, хирург кешенең гомерен озайту өчен тырышса, төзүче исә төзегән йортлары ишелмәслек, озак еллар хезмәт итәрлек дип эшләргә тиеш. Җырчы да – һөнәр. Безнең эш – җырларыбыз, иҗатыбыз аша әлеге өлкәдә сыйфатлы хезмәт итү. Талантың, хезмәтең белән үзеңне күрсәтергә кирәк, ә балалар аша түгел.   Хәер, шоу-бизнес шартларында болай эшләү кыенрак, билгеле. Искерәк карашлы кеше инде мин, «тусовка»лар яратмыйм. Җырларның да озын, сузыбрак җырлый торган моңлыларын яратам. Яратып, аңлап башкарган җыр гына күңелдән саркып чыга. Кайчакта җыр яздыргач, уйлап та куям, бәлки тормышка җиңелрәк карарга кирәктер? Кем тыңлый инде бу озын җырларны? Ләкин башкача булдыра да алмыйм. «Банкет җырчысы» гына буласы килми. Репертуар да шуңа да бик озак сайланыла. Җыр башта күңелдә, дискта, флешкада йөри. Әйтик, «Үткәннәрне булмый яратып» дигән җыр 2012 елдан бирле минем кулда иде. Яздыруы исә бары 2015 елда гына булды. Өлгерүе җиткәч кенә җыр туа. Һәркайсында кино кебек өч-дүрт минутлык кына язмыш, сюжет күз алдына килә. Әгәр җыр шулай йөрәк аша үтеп тумаса – башкалар күңеленә сукмак сала алмый. Монда остазларымның да роле зур. Иң беренчесе – әнием, аннан ишетеп үскән җырлар һәрчак күңелдә. Университетта җыр дөньясын ачкан остазым Люция Хәсәновага да рәхмәтем чиксез.   Танылу өчен беренчел этапларда конкурсларда катнашу бик мөһим. Үзеңне күрсәтергә, тәҗрибә тупларга кирәк. Үзем, заманында, «Сандугач керде күңелгә», Илһам Шакиров исемендәге Бөтендөнья татар җыры конкурсында катнаштым. Шунда беренче урын яулаганнан соң, юл ачылып киткәндәй булды. Җырлар яздырылды, кинода төштем, зур «сольный» концертлар куелды, «Евровидение» конкурсына татар дөньясында иң беренче булып сукмак салу җаваплылыгы да минем өлешемә туры килде.   Тормышта ялганчыларны, кешене кимсетүчеләрне яратмыйм. Чөнки мин ышанам. Соңрак дөреслекне белгәч, бик авыр була. Төгәл, тырыш кешеләрне хөрмәт итәм. Әйттеңме – эшлә. Эшләмәсәң – әйтмә дә.   Кино – халык өчен булырга тиеш   «Яланаяклы кыз» фильмында җырчы кыз язмышы сурәтләнгәнен белгәч, «Карале, мин туры киләм бит моңа», дип үземне сынап карарга булдым. Тик кастингны узмадым. Моңа әллә ни кайгырмадым да, инде оныткан да идем. Насыйп булган икән, күпмедер вакыттан шылтыратып мине кабаттан чакырып алдылар. Әлеге фильмны халыкның ник шулай яратып кабул итү сәбәбен төгәл беләм. Яратып эшләдек. Көчле команда иде. Һәркем үз урынында, үз эшен җиренә җиткереп башкарды. Уртак эш өчен яндык. Мөгаен, бу рух тамашачы күңеленә дә барып җиткән.   «Синең күзләр» фильмында төшүем дә уйламаганда гына килеп чыкты. Декабрьның беренче числоларында гына Нурания Җамали сценарийны юллагач, төне буе укыдым. Икенче көн иртән шылтыратам: «Булмый, Нурания апа, тексты да күләмле, образны ачып бетерә алырмынмы икән?». Ләкин Нурания апа җиңде, бик аз вакыттан мин яңа героиня хис-кичерешләре белән яна идем инде. Бер ай дигәндә ул фильм әзер булып, тамашачы хозурына тәкъдим ителде. Бер-берсен яраткан ике кеше арасына ялган сүз, гайбәт керүе адым саен. Тормышта һәрчак яхшылык җиңми бит. Ә кинода, ичмасам, барысы да яхшы тәмамлана, геройларның бәхетен күреп сөенәсең.   Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Уйнаган образларымның тормыштагы Асылъяр белән уртак сыйфатлары да бар. Шашкын, үзсүзле геройлар алар. Үзенең хыялына, күңелнең иң түр почмагында яши торган максатларына тугры булып кала торган шәхесләр. Бала күңелле, могҗизага ышанучан булулары да күңелемә якын.   Җыр сәнгате дә, кино сәнгате дә безгә зур миссия йөкли. Без халыкка хезмәт итәргә, телебезне сакларга тиеш. Соңгы арада тел мәсьәләсе бигрәк тә куерып алды. Урамга чыгып «Туган тел» җырын җырлап кына әллә нигә ирешеп булмый. Финансланган, максатчан конкрет бер эш булырга тиеш ул. Әйтик, гади кеше карый торган сыйфатлы татар кинолары кирәк. Гади пропаганда рәвешендә генә түгел. Ә татар телендә сөйләшеп, татар мохитендә кайнап, татарча фикерләү дәрәҗәсенә җиткерерлек фильмнар булсын иде ул. Көчле мәгънәле, тормышчан сюжетка корылсын. Ә зур фестивальләр кысаларында тәкъдим ителгәннәре тар даирәгә генә билгеле булып кала. Халыкка барып җитмәгән фильмнардан ни файда…  
Ләйсән НИЗАМОВА

--- | 11.02.2018

Татарстанда тау шуу фаҗига белән тәмамланган: ир һәм бала хастаханә, әниләре үлгән

12.02.2018 Фаҗига
Буа районында гаилә таудан чана шуганда бәрелеп, нык имгәнгән. Бу турыда Тәтеш районы газетасы язган.
Татар-информ”га билгеле булганча, фаҗига 2 февральдә Буа районының Черки-Бибкәй авылында килеп чыккан. Яшь гаилә Буадан авылга ял итәргә кайткан. Көндез алар таудан чана шуарга киткән.   Таудан шуганда, чана астына зур таш эләккән. Гаиләдәгеләр барысы да нык имгәнгән һәм хастаханәгә озатылган.   Җиде яшьлек кызны табиблар тикшергәннән соң, Казан хастаханәсенә озатканнар. Анда аңа операция ясаганнар. Ир-ат хирургия бүлегендә дәвалана.   Яшь хатын-кыз җитди җәрәхәтләр алган. Ул берничә көн реанимациядә яткан. Табиблар атнадан артык яшь ана гомере өчен көрәшкән. Туганнары социаль челтәрләрдә хәбәр итүенчә, аны коткарып кала алмаганнар. Хатын үлгән. Ире белән җиде яшьлек кызы әле һаман хастаханәдә дәвалана.
---

--- | 12.02.2018

Исән калучы юк: һәлакәткә очраган самолетта 71 кеше арасында Татарстан кешесе дә булган

12.02.2018 Фаҗига
Мәскәү янында АН-148 авиалайнеры һәлакәткә очрады, дип хәбәр итә ТАСС. АН-148 самолеты “Домодедово” аэропортыннан кичә очкан. Ул “Мәскәү – Орск” рейсын башкара торган булган.
Самолет очып китү белән үк  диярлек радар экраннарыннан югалган, ә экипаж элемтәгә чыгудан туктаган.   Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында самолетның һәлакәткә таруын расладылар. Урынга коткаручылар һәм табиблар киткән.   Беренчел мәгълүматлар буенча, беркем дә исән калмаган, дип яза Татар-информ. “Самара авиалинияләре” бортында 65 пассажир һәм алты экипаж әгъзасы булган.   Россия Тикшерү комитеты Мәскәү өлкәсендә АН-148 пассажир самолеты һәлакәткә юлыгу факты буенча “Һава транспорты хәрәкәтендә һәм файдалануда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу аркасында ике яки аннан күбрәк кеше үлеменә китерү” маддәсе нигезендә җинаять эше кузгаткан.   Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында 8 800 775 17 17 номеры буенча кайнар элемтә эшли.   Соңгы хәбәр буенча һәлакәткә очраган кешеләр арасында Казан кешесе дә булган.   Тулырак: Среди погибших при крушении АН-148 есть житель Казани
---

--- | 12.02.2018

"Рәхмәт абый"Шаһинур Мостафинга бүген 70 яшь тулды

12.02.2018 Әдәбият
Бүген язучы Шаһинур ага Мостафин зур юбилеен билгеләп үтә. Аңа 70 яшь тулды. Без аны "Матбугат.ру" редакциябездә "Рәхмәт абый" дип йөртәбез, чөнки исәнләшкәндә ул сиңа бер 5-6 тапкыр рәхмәт әйтә. Ни өчен рәхмәт - аңлашылмый.

"Рәхмәт абый", Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз! Ныклы сәламәтлек, озын, тыныч гомер телибез.

Шаһинур Мостафин (Шаһинур Әхмәтсафа улы Мостафин) - шагыйрь, прозаик, публицист, журналист. 1948 елның 12 февралендә Татарстанның Мамадыш районы Арташ авылында туа. Әтисе урманчы була, ул Бөек Ватан сугышы инвалиды. Шаһинур унбер балалы гаиләдә иң өлкән бала. Туган авылында башлангыч мәктәпне тәмамлагач, күршедәге Урта Кирмән сигезьеллык һәм Түбән Ушмы унберьеллык мәктәпләренә йөреп урта белем ала. Укыган елларында, әти-әнисенә, эне-сеңелләренә матди ярдәм итү максатыннан, кичләрен авыл клубында киномеханик ярдәмчесе булып эшли. 1966 елда Шаһинур Мостафин Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Көндезге бүлектә ике ел дәвамында белем алгач, ишле гаиләләренә булышу өчен, читтән торып уку бүлегенә күчә һәм университетны 1972 елда «бик яхшы» билгеләренә тәмамлый.
1968 елдан алып Мамадыш районында чыга торган «Коммунистик хезмәт өчен» (хәзерге «Нократ») газетасының әдәби хезмәткәре булып эшли. 1970 елды ул Кукмара эшчеләр бистәсенә күчеп килә һәм биредә «Хезмәт даны» газетасы редакциясенә хатлар бүлеге мөдире булып урнаша. Шаһинур Мостафинның унике елдан артык гомере әлеге Кукмара район газетасы белән тыгыз бәйле (1972 елның көзеннән 1973 елның көзенәчә ул Германиядәге совет гаскәрләре төркемендә зенитчы-артиллерист һәм «Советская Армия» газетасында хәрби хәбәрче булып хезмәт итәргә дә өлгерә). 1983 елдан Шаһинур Мостафин, гаиләсе белән Казанга күчеп килеп, Халык иҗаты һәм мәдәни-агарту эшләре буенча республика фәнни-методик үзәгендә баш мөхәррир хезмәтен башкара. 1988—1992 елларда ул СССР һәм РСФСР Язучылар берлекләре Әдәбият фондының Татарстан бүлеге директоры хезмәтен башкара.
1992—1999 елларда Шаһинур Мостафин «Казан утлары» журналы редакциясендә мөхәррир, бүлек мөдире булып эшләде.
1999 елның августыннан Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары вазифасын башкарды.
Бер үк вакытта Шаһинур Мостафин яшь талантларны барлау өлкәсендә дә эчке сизгерлек, ныклы эзлеклелек күрсәтә. Мәктәп елларында «Яшь язучылар түгәрәге» оештырган, Мамадыш, Кукмара районнарындагы әдәби берләшмәләргә җитәкчелек иткән, армиядә чакта хәрби хәбәрчеләрнең «Солдат сүзе» клубына җан өргән Шаһинур гомере буе үз кыйбласына тугрылык саклый. Халык иҗаты һәм мәдәни-агарту эшләре буенча республика фәнни-методик үзәгендә, Әдәбият фондында, «Казан утлары» журналында эшләгән елларында да ул йөрәкләрендә иҗат уты кабынган бик күпләргә эчкерсез ярдәм кулын сузды, дистәләгән авторларның беренче китапларын редакцияләп, аларны дөньяга чыгаруда ихластан булышты.
Шаһинур Мостафин, тынгысыз җанлы эзтабар әдип буларак, яу кырында мәңгелеккә ятып калган каһарманнарыбызны барлау, ал арның кылган батырлыкларын, якты исемнәрен хәзерге һәм киләчәк буыннар хәтеренә җиткерү юнәлешендә дә армый-талмый эшли. Ул үзенең остазлары Гази Кашшаф, Рафаэль Мостафин, Самат Шакир, Шамил Рәкыйпов юнәлеш биргән үтә авыр, әмма бик тә игелекле, изге шөгыльне уңышлы төстә дәвам итә. Аның җитәкчелегендәге «Хәтер яктысы» экспедициясе әгъзалары соңгы елларда гына да, хәрби архивларда кат-кат эшләп, Балтыйк буе һәм Кавказ республикаларында, Волгоград, Донецк, Кировоград, Орел, Ленинград, Львов, Мәскәү, Псков өлкәләрендә, Карелиядә һәм Алманиядә булып, Бөек Ватан сугышының моңарчы билгесез булган батырлары турында бай мәгълүматлар туплап кайттылар. Шул хактагы ачышларның һәммәсе радио-телевидение тапшырулары, газета-журнал язмалары аша һәм аерым китаплар рәвешендә халык игътибарына үз вакытында җиткереп барыла. 2000 елда, Бөек Җиңүнең 55 еллыгы уңаеннан, татар һәм рус телләрендә дөнья күргән «Батырлар китабы» — «Книга Героев»ның баш консультанты, кереш сүз авторы һәм мөхәррире дә булды Шаһинур Мостафин. Җиңүебезнең 60 еллыгын исә ул «Хәтер яктысы» (2004) дигән документаль-публицистик язмалар китабы белән каршылый — әлеге энциклопедик басмада Бөек Ватан сугышының моңарчы «хәбәрсез югалды» дип саналган яисә аз билгеле булган каһарманнары турында тәфсилләп сөйләнелә.
Шаһинур Мостафинның журналистика, әдәбият һәм хәрби-тарихи публицистика өлкәсендәге эшчәнлеге Татарстан Республикасы журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге премиясе (1982), Кукмара районы газетасының беренче редакторы — гвардияче каһарман Сәмигулла Кәримуллин исемендәге премия (1986), Татарстан Язучылар берлеге, Мамадыш районы хакимияте һәм «Чулпан» агрофирмасының Шәйхи Маннур исемендәге премиясе (1995), Кол Гали исемендәге премия (2000) белән билгеләп үтелде. Аңа шулай ук Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде (1999). 2003 елда Шаһинур Мостафин, Татарстан журналистларының «Бәллүр каләм» бәйгесендә хәрби темага язган әсәрләре белән катнашып, «Журналистикада абруйлы исем» номинациясе буенча лауреат исеменә лаек булды. Шаһинур Мостафин — 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Шаһинур Мостафин әдәбият сөючеләргә шагыйрь, публицист, документаль проза өлкәсендә эшләүче каләм иясе буларак таныш. Иң беренче шигырен ул каһарман шагыйрь Муса Җәлилгә багышлап, алтынчы сыйныфта укыганда иҗат итә. Республика матбугатында 1963 елдан күренә башлый. 1965—2003 еллар арасында иң яхшы шигырь, хикәя, очерк, публицистик язмаларга республика күләмендә оештырылган иҗади бәйгеләрдә ул унике мәртәбә җиңүче исеменә (беренче урын) лаек була. Мостафинның күп санлы очерклары, кыйссалары, публицистик язмалары республика көндәлек матбугатында, элеккеге СССР һәм чит илләрдә нәшер ителә торган дистәләрчә газета-журналларда, «Иркен минем Туган илем» (1967), «Безнең Ангелиналар» (1981), «Ана бәхете» (1983), «Җирдәге йолдызлар» (1984), «Җиңү дәвам итә» (1985), «Көзге ачы җилләрдә» (1988), «Халык бәхете өчен көрәшчеләр» (1989), «Мамадыш — яңарышта» (1989), «Җырларыбыз» (1989), «Безнең сәхнә» (1989), «Җырлап ачыла күңел» (1993) һ. б. исемдәге күмәк җыентыкларда урын алган.  
---

--- | 12.02.2018

Муса Җәлил истәлегенә багышланган 55 нче көрәш турнирыннан ФОТОрепортаж

12.02.2018 Спорт
"Ватаным Татарстан" газетасы призына уздырылган көрәш ярышы Биектауда 400гә якын көрәшчене җыйды. GONGTV каналы әлеге ярыштан профессиональ комментарийлар белән туры трансляцияләр алып барды. Сүз уңаеннан, быелгы көрәш сезонында зур көрәш ярышларында спорт һәм музыка каналы даими рәвештә шундый трансляцияләр оештырачак.

Көрәш сөючеләр GONGTV каналының социаль челтәрләрдәге төркемнәргә кушылып барлык яңалыкларны күзәтеп бара ала. 

Image may be NSFW.
Clik here to view.

1

Image may be NSFW.
Clik here to view.

2

Image may be NSFW.
Clik here to view.

3

Image may be NSFW.
Clik here to view.

4

Image may be NSFW.
Clik here to view.

5

Image may be NSFW.
Clik here to view.

6

Image may be NSFW.
Clik here to view.

7

Image may be NSFW.
Clik here to view.

8

Image may be NSFW.
Clik here to view.

9

Image may be NSFW.
Clik here to view.

10

Image may be NSFW.
Clik here to view.

11

Image may be NSFW.
Clik here to view.

12

Image may be NSFW.
Clik here to view.

13

Image may be NSFW.
Clik here to view.

14

Image may be NSFW.
Clik here to view.

15

Image may be NSFW.
Clik here to view.

16

Image may be NSFW.
Clik here to view.

17

Image may be NSFW.
Clik here to view.

18

Image may be NSFW.
Clik here to view.

19

Image may be NSFW.
Clik here to view.

20

Image may be NSFW.
Clik here to view.

21

Image may be NSFW.
Clik here to view.

22

Image may be NSFW.
Clik here to view.

23

Image may be NSFW.
Clik here to view.

24

Image may be NSFW.
Clik here to view.

25

Image may be NSFW.
Clik here to view.

26

Image may be NSFW.
Clik here to view.

27

Image may be NSFW.
Clik here to view.

28

Image may be NSFW.
Clik here to view.

29

 

 
---

--- | 12.02.2018

Кылсаң – хәерле, кылмасаң – җәза юк, яки Сөннәт нәрсә ул?

12.02.2018 Дин
Бүгенге вәгазебезне мин “сөннәт” төшенчәсенә багышлыйм. Нәрсә ул сөннәт? Нинди төрле сөннәтләр була?
“Сөннәт” сүзенең мәгънәсе   Гарәп телендә «сөннәт» сүзе «гадәт» мәгънәсендә килә. Бу мәгънәдә «сөннәт» сүзе Коръәни-Кәримдә дә, хәдисләрдә дә очрый. Мәсәлән «Әл-Әнфәл» сүрәсенең 38 аятендә Раббыбыз: «Көферлек кылучыларга әйт: «Әгәр (көферлектән) туктасалар, үткәннәре аларга кичерелер. Әгәр (көферлеккә) кайтсалар, әүвәлгеләрнең (элеккеләрнең) инде гадәте узды (ягъни үзләренең көферлек гадәтләренә карата җәзаларын алдылар инде)», — дип әйтә. «Сөннәт» сүзе Аллаһ Тәгаләгә бәйләп әйтелсә, монда Аллаһ Тәгаләнең бөтен галәмгә булдырылган тәртибе мәгънәсендә килә, Коръәндә искә алынганда шул ук әүвәлгеләргә көферлекләренә карата җәза бирү гадәте турында сүз бара. «Сөннәт» сүзе Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) исеме белән бергә әйтелсә, ул очракта монда аның әйткән сүзләре, кылган гамәлләре, әхлагы һәм тышкы кыяфәт сыйфатлары керә. Аның белән бергә тагын Пәйгамбәребез (с.г.в.с)нең икърары да керә, ягъни ул үзе кылмаган, ләкин сәхабәләргә дә тыймаган гамәлләр. Мәсәлән, дабб исемле эре кәлтә итен ашау. Мөхәммәд (с.г.в.с.) үзе аны ашамаган, ләкин сәхабәләргә ашарга тыймаган. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)нең сөннәтен безгә җиткергән хәбәрләр хәдис дип йөртелә. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)нең сөннәте ике төрлегә бүленә: үзенә генә карата хас килгән хөкемнәр һәм бөтен өммәтенә билгеләнгән сөннәт. Мәсәлән, хатыннарының саны дүрттән ашып китүнең һәм һәр төннең күпчелек вакытын намазда уздыруның фарыз булуы Рәсүлебез (с.г.в.с) генә хас. Шулай ук Пәйгамбәребез (с.г.вс.) үзенең сөннәте белән бергә безгә тугры хәлифәләрнең: Әбу Бәкер, Гомәр, Госман һәм Галинең, Аллаһ Тәгалә алардан разый булсын, сөннәтләрен тотуны йөкләде. Моның турында без шулай ук Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)нең хәдисеннән беләбез. Кайбер мөселман халык­лары «сөннәт» сүзен күбрәк ниндидер бер төрле гадәт өчен кулланалар. Мәсәлән, безнең якларда мөселман малайларын кечкенәдән сөннәткә утырту гадәте бар. Бу сүз аңлатуга мохтаҗ түгел.   Кылсаң – хәерле, кылмасаң – җәза юк   Ә хәзер мин “сөннәт” сүзенең фикх (мөселман хокук белеме) гыйлемендә аерым бер хөкем өчен кулланылганын ачыклап китәр идем. Кыскача сыйфатлаганда, сөннәт – ул шундый гамәл, аны кылу хәерле, әҗер-савапка ирештерә, ләкин кылынмаганы өчен җәза юк. Аның фикхтагы тагын бер исеме — мәндүб. Бу сөннәт тә ике төрлегә бүленә: ихтыяри, ягъни кеше кылыргамы, кылмаскамы дип, үзе сайлый һәм мәҗбүригә якыны, чөнки Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) аны беркайчан да калдырмаган. Мәсәлән, иртәнге намазның 2 рәкәгать сөннәте. Ләкин ихтыяри сөннәтне дә даими рәвештә калдыру шәригатебездә тәнкыйтьләнә. Искә алынган сөннәт намазлары турында аерым әйтергә кирәк. Алар 18 рәкәгать. Шуларның 12сен кылу сөннәт (икесе — иртәнге намазда, алтысы — өйләдә, икесе — ахшамда һәм икесе ястүдә даими рәвештә укыла). Гарәпчә алар берлек санда «ратиб», күплек санында «раватиб» дип әйтелә. Җитди сәбәпсез аларны калдыру ярамый. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) аларны сәфәрдә яисә чирләгәндә генә калдырган. 18нең алтысы тулысынча ихтыяри сөннәт, чөнки Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) аларны кайчандыр кылган, кайчандыр калдырган (4 рәкәгать икенде фарызына кадәр һәм ахшам алдыннан 2 рәкәгать). Намаз вакытларына бәйле сөннәт намазлары 3 төрлегә бүленә. Беренчесе: ваҗибка якын — беркайчан да калдырылмый торган иртәнге намазның 2 рәкәгать сөннәте. Икенче төркем: сәфәр белән чир вакытында гына калдырырга рөхсәт ителгән сөннәт намазлары, алар — 10 (өйләдә 4 рәкәгать фарызга кадәр, 2-фарыздан соң; ахшамда 2-фарыздан соң һәм ястүдә 2-фарыздан соң). Өченче төркем: бу сөннәт намазлары тулысынча ихтыяри (4 рәкәгать икенде фарызына кадәр һәм ахшам алдыннан 2 рәкәгать). Шәригатьтә сөннәт хөкеменең бертөсле дәрәҗәдә булмаганын аңлыйбыз. Аларның кайсыдыр ваҗибка якын (суннәтун-муәккәдә). Кайберсе даими рәвештә кылына. Аларның төрлелеге бер дәлилдән генә алынмый, берничә дәлилдән һәм шәригатьтә булган гомуми кагыйдәләргә таянып барлыкка килә. Шәригать хөкемнәре хакында сөйләгәндә без нинди сөннәт турында сүз барганын аңларга, иң еш кулланыла торган ике төшенчәне аера белергә тиеш. Беренчесе: Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)нең сөннәте – ул аның хәдисләре. Икенчесе: сөннәт хөкеме, ягъни аны кылган кеше саваплы, кылмаган кеше гөнаһлы түгел, аны танымаган кеше зур гөнаһлы.   Хөкем чыгарырга ашыкмагыз   Бүгенге көндә күп яшьләребез Пәйгам­бәребез (с.г.в.с.)нең сөннәтенә, ягъни хәдисләрдә әйтелгәннәргә иярергә өнди. Әйе, Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) әмеренә иярү бик яхшы гамәл. Ләкин бик еш кына алар Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)нең әйткән бөтен сүзләрен, ә еш кына бөтен кылган эшләрен барча мөселманнарга мәҗбүр итәләр. Коръәндә фарыз да, сөннәт хөкеме дә, мөстәхәбе дә, хәрәме дә, мәкруһы да бар. Нәкъ шулай ук Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)нең хәдисләреннән фарыз, ваҗиб, сөннәт, мөстәхәб, хәрәм, мәкруһ хөкемнәре чыгарыла. Моны һәрбер кеше хәдисне уку белән генә эшли алмый, аның өчен, гомумән, шәригать кагыйдәләрен, башка төрле дәлилләрне белү кирәк. Шуңа күрә ниндидер сүзне яисә гамәлне кешеләргә мәҗбүр иткәнче аның фарыз яисә ваҗиб икәнлеген исбатларга кирәк. Шуңа күрә бер хәдисне укып хөкем чыгарырга ашыкмагыз. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): «Фәтва чыгарганчы, утка сикерергә ашыгыгыз!» — дигән.   Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов, Ижауның Җәмигъ мәчете имамы.
---

--- | 12.02.2018

Майамига гөбәдия әзерләшергә барган Резидә Хөсәенова туган көнен үзенчәлекле итеп үткәрде (ФОТО, ВИДЕО)

12.02.2018 Матбугат
Резидә Хөсәенова – ТНВ каналы тамашачыларына аш-су әзерләргә өйрәтүче, милли кулинария турында китаплар авторы, Казандагы Достоевский урамында урнашкан “Тәмле булсын!” рестораны хуҗасы. 11 февральдә ул туган көнен билгеләп үтте. Быел ул гомер бәйрәмен үзенчәлекле итеп оештырырга уйлаган.

Үзе җитәкләгән “Тәмле булсын!” ресторанында Резидә ханым аш-су әзерләү мастер-классы бирде. Каймак бәлешен пешергән арада милли ризыкларның әһәмияте, популярлаштыруы хакында в фикер алштылар.

“Майамига кадәр барып гөбәдия пешерергә өйрәттем, Чехиягә бер баруымда чәкчәк, икенче баруымда кыстыбый пешердем,” – дип сөйләде “Матбугат.ру” хәбәрчесенә Резидә апа.    Һәм тагын бер яңалык: Резидә Хөсәенова социаль челтәрләрдә “Тәмле ярыш” дигән марафон башлап җибәрде. Ул март уртасына кадәр дәвам итәчәк. #тәмлеярыш яки #тамлеярыш дигән хештег белән үзегез пешергән милли ризыкларыгызың фото һәм видеоларын “Инстаграм” һәм “Вконтакте”га элегез. Җиңүчеләрне Резидә Хөсәенова үзе билгеләячәк.   Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Image may be NSFW.
Clik here to view.
 


---

--- | 12.02.2018

Шок хәлендә идем: "Баланың карыныгызда үлү ихтималы бар" диделәр

12.02.2018 Хатлар
Исәнмесез, кадерле редакция хезмәткәрләре! Үземнең башымнан үткән вакыйгалар хакында язып үтмәкчемен. Бәлки, кемгәдер сабак булыр.
Хатын-кызлар өчен әни булу – дөньядагы иң зур бәхет. Элек, бәлки, кайсыбер хатын-кызлар бәби алып кайта алмагандыр да. Бүген исә, кесә ягың калын булса, төрле ысуллар ярдәмендә әни булу бәхетенә ирешеп була.    Әни булачагымны белгән көн иң бәхетлесе иде! Йөклелелек җиңел үтте. Канатланып, очып кына йөрдем. Декрет ялына чыктым. Аякларым шешенә башлады. Кайчандыр йөкле булганнар бертавыштан “шешенүләр була инде, бәби тапкач бетә ул” дип юатты. Мин ышандым да. Шуннан бер кичне кан басымымны үлчәргә булдым. Үлчәдем дә... берара ышанмый тордым. 150/110. Бераз торгач тагын үлчәдем. Шулай ук. Моның әйбәт түгеллеген якынча чамалый идем. Хатын-кызлар консультациясендә гел 120/80 була иде. Икенче көнне табибыма бардым. Ул, кичекмәстән, бала табу йортына ятарга юллама бирде. Мин артык шикләнмәдем дә. Кайсыберәүләр авырга калганнан бирле ахыргача “сохранение”дә ята, аның нәрсәсе бар инде дип уйладым.    Китапларымны җыйнадым да, дәваханәгә ятарга киттем. Ультратавыш тикшерүләре, капельницалар – барын да тыныч кабул иттем. Ун көн яткач, табиб бүген сине чыгарабыз диде, әмма өстәп әйтте:   – Берне өйдә кун да кабат ятарга кил. Синдә гестоз. Аны даими күзәтеп тору мотлак. Бәлки, вакытыннан алда операция ясарга да туры килер, күз күрер. Башта нык кайгырдым, соңыннан тынычландым. Йөклелек яхшы үтте, төшү куркынычы булмады бит. Кыскасы, тынычландым. Әмма иртәрәк тынычланганмын, анализлар тапшыргач, мине реанимациягә җибәрделәр. Табиб берни булмагандай сөйләнде: “Ял көннәрендә (мин җомга көн яттым) бүлектә бер генә шәфкать туташы кала, реанимациядә исә персонал да күбрәк”, – диде.    Шок хәлендә мендем реанимациягә. Яттым. Бермәл консилиум җыелып хәлемне сораштылар. Ә мин үземне һаман яхшы хис итәм! Үземә булган шулкадәр игътибарны һаман аңламыйм. Ял көннәрендә дежур табиблар кереп хәлемне белеп тордылар. Җомга көнне бер яшь кенә хатынны китерделәр дә, тиз генә анализлар алып, канында аксым нык кимүен, тиз рәвештә операция (кесарево сечение) ясарга кирәклеген аңлатып, алып киттеләр. Иң куркыныч момент булды – операция вакытында ул-бу була калса, аналыгын алдыру ихтималлыгын кисәттеләр. Һәм ризалыгын алып, кул куйдырттылар. Шул чакта йөрәгем “жу” итте. Ике көн болай тыныч кына үтте. Дүшәмбе көнне тагы консилиум җыйдылар. Кан басымымны белештеләр, хәлемне җентекләп сораштылар. УЗИ үтәргә кирәк диделәр, аның нәтиҗәсе буенча карар чыгарачакларын әйттеләр. УЗИ шатландырмады мине. “Тиз рәвештә операция ясарга кирәк. Бала кислородны тиешле күләмдә алмый, гипоксия барлыкка килгән, карыныгызда аның үлү ихтималы бар. Сез моны аңларга тиеш, без беренче чиратта сәламәтлегегезне кайгыртачакбыз”.    Табиб операциягә әзерләнергә кушты. Тиздән анестезиолог киләчәген әйтте. Анестезиолог килеп, минем белән сөйләшкәч, эпидураль анестезиягә ризалаштым. Чөнки кызымның дөньяга салган тәүге авазын ишетәсем килә иде. Капельница куйдылар. Ул бетми дә бетми. Тамчылап кына тама. Иң җанга тигәне шул булды. Ниһаять, табиб аркама укол ясады. Наркоз акрынлап аякларымны һәм аннан өске өлешемне сиздермәс дәрәҗәгә җиткерде. Табиблар эшләренә кереште. Үзләре бертуктаусыз нидер сөйләшә. Берсе әйтә: “Мин үткән ялларда шашлык сезонын ачып җибәрдем”. Икенчесе: “О-о-о-о, бик иртә түгелме соң?” (апрель уртасы иде) Һәм тагын шау-шу. Шул вакытта радио да сөйли. Кыскасы, “операционная” шау-гөр килеп торды.    Һәм бермәл колагыма күптән көтелгән бала тавышы ишетелде! Белсәгез иде, минем өчен ул җыр төсле яңгырады! Күп тә үтми тавыш тынды. Кызымны реанимациягә алып киттеләр. Мин азмы-күпме белә идем инде алдан туган балалар язмышын. Аларны күпмедер вакыт реанимациядә тикшерү астында тоталар.    Операция беткәч, мине палатага кертеп салдылар. Аяклар һаман “туң”. Тәннең билдән түбән өлеше берни сизми. Бер яшь хатын йөри палатада. “Телефоныңны алып биримме? Кайда ул?” – дип сорады. Мондый ярдәмчеллектән күңелләрем тулып елыйсыларым килде. Телефонны алып, әниемнәргә, иремә шалтыраттым. Бар да яхшы икәнен, кызым туганда елаганын, хәлем начар булмавын әйттем.    Палатада 8 хатын ятабыз. Биредә план буенча да, ашыгыч рәвештә операция дә ясатканнар бар. Иң кыены: балаң кайдадыр ята (ә мин бит кызымны хәтта күрмәдем дә), ә син монда ялгызың. Аннан кичке сәгать 9ларда палатага бер-бер артлы кулларына ап-ак биләүле сабыйлар тотып акушеркалар керде. И-и-и-и, әниләрнең бәхетле йөзләрен күрсәгез! Бу аларның балалары белән беренче очрашулары иде. Чөнки биредәге әниләрнең барысына да гомум наркоз ясаганнар. Китте “селфи” төшүләр! Тавыш. Кемдер тиз генә иренә скайптан шалтырата. Сиңа охшаганмы, я миңамы... Бу гомер бәйрәмендә бер рус кызы белән мин генә артык идек. Торып китәргә мөмкин булса, һичшиксез, коридорга чыгар идек. Әмма бәгырь нишләптер каткан булып чыкты. Еламадым хәтта. Аңлый идем. Кызым реанимациядә. Әлегә тик шулай. Моннан анда чыгармыйлар. Бары тик шалтыратырга мөмкин. Иртәнгә кадәр ятасы килмәде. Санитарканы чакыртып, катетерны алуын үтенеп, аякка бастым. Коридорга чыктым. Постка барып, балалар реанимациясенә шалтыратып, кызымның хәлен белештем. Алдан туган сабыйлар өчен иң мөһиме аларның үзаллы тын алулары дип исәпли идем. Шуны сорадым. “Әйе, ул үзе тын ала, ясалма вентиляциядә түгел”, – диделәр. Шуннан артыгы кирәкмәде дә. Аллага шөкер, дип уйлап куйдым. Каршыма чираттагы операциягә ашыккан, кайчандыр мине шушы реанимациягә озаткан табибым очрады. Хәлемне, кызым турында сорашты. Бар да яхшы булыр дип ышандырып калды.   Операция көнендә үк аякка басуымны да мактады. Бу вакыйгаларга ике елдан артык вакыт үтеп китсә дә, бар дә әлегедәй хәтердә. Хәзер инде безнең кызыбызга ике яшь ярым, ул яшьтәшләреннән калышмый диярлек. Югарыда язганнарым бала тудырачак хатын-кызларга багышлана. Әйтер сүзем шул: төрле сәбәпләр белән җитлегеп өлгермәгән бала табарга мәҗбүр булгансыз икән, моны кулдан килгәнчә тыныч кабул итегез. Ни дисәң дә, вакытыннан алдан туган сабыйларны аякка бастырырга күп көч һәм тырышлык кирәк, бөтен игътибарны шуңа юнәлтү мотлак. Аллага шөкер, интернет бар. Бар мәгълүматны табарга мөмкин. Медицина да көннән-көн үсешә. Әгәр сабыегызга яшәргә язган булса, ул яшәячәк.    Әлбәттә, сабыйларыгыз срогы тулгач туса, яхшырак. Булачак әниләр, шешенүләр булса, аерым игътибарга алыгыз, аксым дәрәҗәсен, кан басымын тикшереп тору да зарур. Күңелле нәрсәләр турында гына уйлагыз. “Уйлаган уең алдыңа килеп баса” дип юкка гына әйтмәгәннәр. Чөнки “мысли материальны” дип юкка гына әйтмәгәннәр. Әни булып өлгер-гәннәргә һәм әни булырга җыенган хатын-кызларга җиңеллек, яхшы хәбәрләр телим.   З.Насыйрова.  Нефтекама шәһәре.
---

--- | 12.02.2018

31 бала агуланган мәктәп директоры гаебен таныган

12.02.2018 Хәвеф-хәтәр
Бүген иртән Арча районара тикшерү бүлегенә, гаебен танып, Казанбаш мәктәбенең 40 яшьлек директоры Айдар Сафиуллин мөрәҗәгать иткән. Ул балаларны ашатуны оештыруда хилафлыклар турында хәбәр итеп, тикшерү белән хезмәттәшлеккә әзер булуы турында белдергән. Бу хакта Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итә.
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары Арча районында балаларның агулануы буенча җинаять эшен тикшерүне дәвам иттерә. Җинаять эше Россия Федерациясе Җинаять кодексының 236 нчы маддәсенең 1 нче өлеше (санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне бозу), 238 нче маддәсенең 1 нче өлеше (куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән хезмәтләр күрсәтү) буенча кузгатылган.   Тикшерү мәктәп ашханәсенә туклану продуктлары китерүче оешмада тентү уздырган. Мәктәп территориясен карау барышында куллану яраклылыгы вакыты чыккан продукцияне юкка чыгару омтылышлары ачыкланган. Шулай ук, агуланганчы бер көн алдан, мәктәп ашханәсе менюсында тавыктан тарттырылган ит һәм омлет булуы билгеле.   Бу хәлнең барлык нечкәлекләре тикшерелә. Җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә.    "Татар-информ" Арчада Казанбаш мәктәбен дүрт көнгә яптылар, дип хәбәр иткән иде.   Үз чиратында агуланган балаларның 22 сенең хәле канәгатьләнерлек, калганнарның хәле уртача авырлыктагы дәрәҗәдә. Атна дәвамында алар тулысынча тернәкләнер дип көтелә. Бу хакта бүген журналистларга Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин хәбәр итте.   Аның сүзләренчә, агуланганнан соң, Казан һәм Арча хастаханәләренә барлыгы 41 кеше эләккән - 39 бала һәм ике олы кеше. Хәзерге вакытта Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсендә 30 бала дәвалана, тагын 9 бала Арча үзәк хастаханәсендә. "22 баланың хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә. Аларга вакытында билгеләнгән дәвалау үз нәтиҗәләрен бирде, балалар тернәкләнә башлады. Калганнарның хәле уртача авырлыктагы дәрәҗәдә. Бөтен тиешле терапия үткәрелә. Инфекцияне кузгатучы сәбәпне шактый тиз ачыклый алдык. Бу норовирус инфекциясе. 15 сәгать эчендә ПЦР- диагностика ысулы белән ачыклап, шул инфекциягә каршы дәвалау башладык. Хәзер балалар сәламәтлегендә уңай динамика күзәтелә", - дип аңлатты Гадел Вафин. Вируслы инфекция булганлыктан, ул тагын 7 көн дәвамында вирус белән контактта булырга мөмкин кешеләрнең күзәтү астында булачакларын әйтте. Бу вирус таралышына чик кую өчен кирәк.   Министр әйтүенчә, инфекциянең чыганагы ачыкланган. Бу нисбәттән, Роспотребнадзор белән эш алып барыла. "Инфекция таралмасын өчен, барысын да эшләячәкбез. Бер атна эчендә авырган балалар тулысынча савыгырга тиеш", - диде ул. 
---

--- | 12.02.2018
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>