12.02.2018 Матбугат
19 февраль көнне газетабызның даими авторы, үзенчәлекле язучы, ил агасы Локман Закировка 90 яшь тула. Шул уңайдан әдип белән очрашып, аның күңел түрендә уелып калган иң истәлекле, тормышындагы хәлиткеч 10 мизгелне барладым. Кем ничектер, ачык зиһенле, көчле рухлы, сәламәт акыллы булганга, аны Әлмәндәр картка охшаттым.
1. Мин бу дөньяга очраклы килгәнмен. Чөнки миннән алдарак туган ир балалар барысы да үлеп барган. Дөрес, миңа хәтле өч апам булган. Ул вакытта бәби табу йортлары юк. Хатын-кызлар гадәттә өйдә бәби тапкан. Җәй көне кырда, басуда табу очраклары да сирәк түгел. Кыш ае булганга, миңа өйдә туу насыйп булган. Ләгәнгә шап итеп килеп төшкәнмен дә, әбием Мәмдүха (кендек әбием дә шул була инде) миңа шундук Локман дип исем биргән. “Озын гомерле шул олуг затның исемен кушканга, син исән калгансың да инде”, – дип әйтә иде әнием Нәкыя. Соңрак Локман Хәким хакында Коръәндә дә укыдым. Әкияттәге шикелле: миннән соң туган өч энекәшем дә исән калган. Дөрес, барысы да бакыйлыкка күчте инде.
2. Колхоздан читкә чыгып китеп булмый. Ял көннәре юк. Якшәмбе көнне базарга бару өчен дә бригадирдан кичен сорап куярга кирәк. Без базарга гадәттә чабата сатарга бара идек. Чабатаны атна буе, әмма төннәрен үрәсең, ә көндез эшкә йөрисе. Әле аның юкәсен юнәтү – үзе бер кыен. Каравылчыга күренмичә урманнан алып кайтырга, шуны берничә көн суга салып тотарга кирәк. Чыра яндырып эшлисең. Аерым бер агачтан 50-60 сантиметр озынлыкта кисеп ясала иде ул чыра. 7-8 минут чамасы яна. Әтинең чыра телә торган махсус пычагы бар иде. Мин чабатаны бик оста үрә идем. Аның төрле калыбы була. Әйтик, яз көне кия торганының астына азактан шакмак беркетәсең. Атнага ун пар ясыйсың да базарга китәсең. Үзең генә барсаң, акчаңны шундук караклар талап ала. Ни өчендер аларны милиция дә тотмый. Күрәсең, милиция белән уртак тел тапканнардыр. Шуңа күрә әни белән бергә бара идек. Әле олы кешеләргә дә бәйләнәләр. Сатып бетерүгә тизрәк кайтып китү ягын карыйсың. Безнең чабатаның яхшы, ныклы икәнлеген белгәнгә, базарга кергәнче үк алып бетерәләр иде. Ул вакытта шәһәр кешеләре дә чабата киде. Сугыш алды еллары бу.
3. Туган җиремдә – Мамадыш районының Түбән Ушмы авылында җиде класс бетердем. Авылда яшәү, эшләү өчен таза гәүдәле, көчле, сабыр булырга кирәк. Мин ябык, чандыр малай булып үстем. Шуңа күрә минем кебекләр уку ягына авыша. Хәзер бит нечкә билле, озын аяклы кызлар модада. Авылда киресенчә. Ул вакытта авылыбызда тракторчы бер хатын бар иде. Шундый көчле: алгы ягыннан бәләкәй тракторны күтәрә. Хәзер дә малны күпләп асрасаң, таза, көчле хатыннар кирәк. Ул заманда авыл җиреннән укырга керсәң генә китеп була. Казан ерак, кемдәдер торып укырга акча да юк. Бердәнбер юл – Мамадыштагы педагогия училищесына укырга керү. Өч ел укып, аны 1945 елны бетердем. Гадәттә укулар 20 майларда тәмамлана. 9 майда сугыш беткәч, укытуны туктаттылар. Бәйрәм булсын дип тә уйлаганнардыр инде, диплом биреп чыгардылар. Уку вакыты ачлык, фәкыйрьлек еллары булып истә калган. Салам тутырылган матрасларда, солдат караватында икешәр кеше йоклыйбыз, кемдер – идәндә. Өс, аяк киемнәрен салу юк, училищеда да салкын, бүрекне салмыйбыз. Бетли идек, аны хәзер язмыйлар гына. Чөнки ул вакытта сабын юк. Мунча ягу – бик мәшәкатьле эш. Су ташып була, утын кирәк. Сталин идарә иткән вакытларны сагынган кешеләргә исем китә. Укытучылар да ач, без дә ач.
4. Ул вакытта укып бетергәч, юллама биреп, мәҗбүри эшкә җибәрү дигән нәрсә юк (хәзер дә шуңа әйләнде бугай). Җибәреп, бармый калсаң да, әллә ни булмый. Һәрхәлдә, паспорт бирделәр, без инде колхозчы түгел. Теләгән җиреңә китә аласың. Колхозда да эшләдем, мәктәптә эш булганда үзебездә, башка авылларда да укытып алдым. Укытучыларга аена 520 сум хезмәт хакы түлиләр иде. Тик аңа әллә нәрсә сатып алып булмый. Ул вакытта авыл халкы салымны бик күп түли. Халык хуҗалыгын күтәрергә дип, колхозчыларны облигация алырга мәҗбүр итәләр иде. Халыкта акча юк. Авылда унлап укытучы бар. Безгә урамлап бүлеп бирәләр. Син әлеге урамга облигация таратып, шул хәтле акча җыярга тиешсең, дип бурыч йөклиләр. Йортларга керсәң, ачлык-ялангачлыкка тап буласың. Күп кешедә алты-җиде бала, сәке, өстәл-урындык. Өстәлдә бәрәңгедән башка ашар нәрсә юк. Ни гаҗәп, тозга кытлык иде. Тозсыз бәрәңгене күп ашап булмый, шешенәсең, күбенәсең. Шулай күбенеп үлүчеләр булды. Мин кечкенәдән антикоммунист булып үстем. Авыл кешесе көне-төне диярлек эшли бит, нигә акча бирмиләр икән, дип уйлана идем. Акчаны чабата сатып кына юнәтеп була. Дөрес, әтием тимерче булгач, авылда арба, чана, сәгать кебек тимер катышкан нәрсәләрнең барысын төзәтә иде. Бушка эшләтмиләр. Ит, май белән түлиләр. Һәрбер эш түләнергә тиеш бит.
5. 1948 елны армиягә киттем. Авиациягә эләктем, авиатор булып хезмәт иттем. Колхоз, авыл тормышы туйдырган иде, шуның өчен армиядә калдым. Солдат казармасыннан курсантларныкына эләктем, хәрби училище тәмамлап, офицер булдым. Югыйсә мин патриот кеше түгел. Хәрби кеше булырмын дип тә хыялланмаган идем. Менә шулай миңа 25 ел хәрби хезмәттә булырга туры килде. Армия тормышы шактый гыйбрәтле ул. Хәрби гарнизоннарны мактыйлар. Дөресен әйткәндә, анда тормыш бик сәер. Балаңның кемнән туганын да белмисең. Хәзер ничектер – белмим. Армия тормышы – бик ябык тема ул. Аны күрсәтмиләр. Ул хакта Петр Тодоровскийның бер кинофильмы бар. Хәрби гарнизон тормышын “ачып күрсәткән” әлеге кино турында рецензия дә яздым. Ул режиссер белән таныш мин. “Абитуриентлар” дигән повестем буенча фильм да төшермәкче иде ул. Кызганыч, өлгерә алмады, үлеп китте. Әсәрләрем әзер сценарий кебек бит. Уйдырмалар, хискә бирелүләр аз. Мин бит күбрәк “кара” нәрсәләрне язам. “Совет вакытында бөтен ак нәрсәләрне язып бетергәннәр. Локманга кара нәрсәләр генә калган”, – дип шаярта иде дусларым.
6. Язу эшенә дә очраклы гына алындым. Пенсиягә чыккач кына яза башладым. Казанга Союз таралыр алдыннан кайттым. Язганнарымны Мәскәү газета-журналларына җибәрәм. Бер атнадан бастырып та чыгаралар. “Огонек”, “Москва” журналлары, “Литературная газета”, “Новая газета” баса. Әле премия дә бирәләр. Ул вакытта дошман рупоры саналучы “Би-би-си”, “Голос Америки”, “Радио Свободы” радиотапшыруларында бу язмаларымны укый да башладылар. Бездә тыңлаучылар күп. “Казанлы Локман Закиров менә ничек яза”, – дип сөйли болар. Ул вакытта миңа долларлата гонорар да килә башлады. Шул рәвешле бик популяр булып киттем. Минем вакыт җитте дип аңладым моны. Әдәби яктан алай оста сурәтли белмим. Документаль, ярымдокументаль материаллар, публицистика бик яхшы чыга. Әйтик, шул чакта ук “Огонек” журналында “Сколько стоит загробная жизнь вождя?” дигән кыска мәкалә бастырган идем. Аны шуннан бик күп газета-журналлар күчереп бастырды. Күп кеше белми: сугыш вакытында, 1941–1944 елларда Ленинның җәсәде Мәскәүдә, мавзолейда түгел, Төмәндә сакланган икән. Әле дә тулы бер институт хезмәт күрсәтә революция юлбашчысына. Ул вакытта язганнарым бүген дә актуаль. Хәзер аны күммәскә икенче хәйлә таптылар. Изге кешегә тиңли башладылар. Ленинны әүлия дип игълан итсәләр дә аптырамагыз. Дини кешеләр белән коммунистлар хәзер берләште бит.
7. Бик күп яздым дип мактана алмыйм. Төрле калынлыктагы егермеләп китабым бар. Аларның сюжетлары нигездә танып белүгә, күпләргә мәгълүм булмаган факт-хәлләрне аңлатуга корылган. Публицистика, документаль материаллар һәм повестьлар болар. Аларда күпмедер фәлсәфә, психологик табышлар, уйланулар бар. Мин үзем зур, калын романнар укырга яратмыйм. Яшьрәк чакта вакыт та булмады. Язучылар белән аралашмадым дип әйтә алмыйм. Әйтик, Туфан Миңнуллин мине бик хуплый, кыска язуымны бик ошата иде. Хәтта бер әсәрен, кыскарта алмыйсыңмы, дип тә бирде. Башкалар язганны кыскартып булмый икән ул. Минем ничектер шулай кыска чыга. Өслүб-стилем шундыйдыр инде. Күпчелек китапларымны үз акчама бастырдым. “Гнездо кукушки”, “Вершина айсберга” кебек китапларым Татарстан китап нәшриятында чыкты. 90 яшем тулу уңаеннан тәкъдим итеп тә тормадым. Мин бит хәзер “неформат”. Биреп тә тормыйм. Хәзер аларга язу-сурәтләү рәвешем “бармый”. Бу – “чернуха” дип, яртысын сызып аталар икән, анда минем рух калмый. Аннан соң минем китап булмый ич ул. Эчке цензура дигән нәрсә бар. Анда минем дуслар утыра. Алар бөтен язганымны укый, өемә килеп китапларымны да алып китә, әмма бастырырга дип алмый.
8 .Туу, үлем дигәннән, эвтаназияне – үзең теләп, табиблар ярдәмендә тормыштан китүне яклыйм мин. Күпләр бу фикерне кабул итә алмый. Мин бу хакта әүвәл “Литературная газета”да яза башлаган идем. Әлеге мәкалә дөнья күргәч, мине бигрәк тә үз Татарстаныбызда, аеруча дини кешеләр сүгә башлады. “Ничек инде үзең теләп якты дөньядан китәсең? Бу бит үзеңне үтерүгә бәрабәр”, – диләр. Ул вакытта мине медицина академигы Долецкий яклап чыкты. Шуннан соң гына мине сүгүдән туктадылар. Артта калган илләргә эвтаназия керә алмый. Алга киткән илләрдә генә рөхсәт ителә бу. “Эвтаназия чемоданы” дигән әлеге әйбер Голландиядә аптекада сатыла. Анда бөтен кирәкле нәрсә бар. Ә безнең илдә нык сызланган кеше авыртуны баса торган дару да таба алмый. Андый дару табу өчен, ике-өч көн төрле бусагаларны таптарга кирәк. Бездә бөтенесе тыелган. Ракны һаман дәвалый алмыйлар. Химия терапиясе бар дип әйтәләр әйтүен. Бик куркыныч агу бит ул. Йә ул яман шеш күзәнәкләрен бетерә, йә кешенең үзен үтерә. Геннары бик нык кешеләр генә химия терапиясен җиңеп чыга. Туксанга җиткәч, эвтаназия рөхсәт ителүен көтеп булмый инде, әҗәл үзе килер дип уйлыйм.
9. Мин оптимист түгел, пессимист. Дөрес, күпләр моны танырга теләми. Язучылар арасында үзен пессимист дип атаучылар аз. Әнә язучы Карл Чапек үзен пессимист дип әйтә торган булган. Күп кенә кеше телевизор экранында күренә икән, тамашачы яратсын өчен, тизрәк үзен оптимист дип игълан итәргә ашыга. Пессимистларны яратмыйлар. Шуңа карамастан, минем беркайчан да тормыштан ваз кичкәнем булмады. Озын гомерле булу белән мактану килешми. Мин аскет кеше түгел. Үз вакытында тарттым да, эчтем дә, хатын-кызлар белән дә чуалдым. Берсеннән дә баш тартмадым. Яшим бит әле менә. Гомер озынлыгы кешенең үзенә әллә ни бәйле түгел икән. Әнә юморист Задорнов, сәхнәгә чыккач, кулында йөреп күрсәтә иде. Бер хатын белән генә яшәгән, эчмәгән, тартмаган. Тик менә җитмешкә дә җитмәде – үлде. Димәк, генетик яктан озын гомер бирелмәгән. Әнием, әбием туксанны үтеп вафат булганнар иде. Мин шуларга охшаган. Байтактан инде үзем генә яшим. Тәрбияләп, карап торучы юк. Әллә ни кирәксенмим дә. Бервакыт, карап торыр дип, социаль яклау бүлегеннән хезмәткәр билгеләгәннәр иде. Баш тарттым. Үз аягымда йөреп торганда, нигә кеше мәшәкатьләргә?! Ике суыткычым бар. Берсендә – ризык, икенчесендә – дарулар. Кибеткә кышын ике-өч көнгә бер генә чыгам. Иптәшкә таягым бар.
10. Соңгы вакытта кулга алулар, гаеп тагулар күбәеп китте. Интернетта бу яхшы күренә. Сталин заманы кайтыр дип уйламыйм. Әмма шунысы куркыныч: тоталитар җәмгыятьне тергезсәң, халык белән идарә итү җиңелләшә. Хәзер интернет бар дигән булалар. Аны ябу берни түгел. Әнә Төньяк Кореяда интернет юк. Сталин вакытында радиоалгычларны гына түгел, хәтта велосипедларны җыеп алдылар. Чөнки кеше күбрәк, тизрәк аралаша, хәбәрләшә ала. Безнең авылда әтинең генә велосипеды бар иде. Яхшы эшләгәне өчен бүләк иттеләр. Әле күрше авылларга барып та эшли бит. “Юк, ярамый!” – дип, шуны сугыш вакытында килеп алып киттеләр. Сталин вакытында өстәге түрәләр юньләп эшләмәгән дә. Төне буе кәеф-сафа корганнар. Тәрәзәләрдә ут янгач, агайлар төнлә дә эшли, дип уйлаган халык.
Рәшит Минһаҗ язып алды
Рәшит МИНҺАҖ
--- | 10.02.2018