Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

ТР экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров: Тәртип урнаштыруда җитди адымнар ясала

$
0
0
07.05.2013 Экология
2013 ел Татарстанда экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне сак­лау елы буларак кына түгел, ә җәен үтүче Универсиада чаралары уңаеннан да бик катлаулы һәм үзенчәлекле чор булып тора. ТР экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров белән әңгәмәбездә без бу юнәлештә нәрсәләр эшләнгәнлеге белән кызыксындык.

– Артем Георгиевич, билгеле булганча, Универсиаданы башкалада үткәрү өчен иң беренче һәм мөһим та­ләп­ләрнең берсе шәһәр­нең экологик планда һәр яклап имин булуына бәйле. Казанның дөнья кунакларын кабул итүгә әзер­леге ни хәлдә?

– 2012 ел нәтиҗәләре буенча, Россиянең һава бассейны иң пычрак 30 зур шәһәре исем­легендә, гадәттәгечә, без­­нең Түбән Кама, Чаллы шәһәр­ләре дә урын алган. Казан, шөкер, анда юк. Әмма ул 100 меңнән артык халкы булган һәм һава­сы пычранган шә­һәрләр йөз­ле­генә керә. Бүген­ әлеге юнә­лештә җит­ди эш алып барыла. Пред­прия­тиеләрнең үзләре бе­лән нык­лы элемтә булдырырга тырышабыз. Мисал өчен, баш­каланың иң зур проблемалы предприятиеләренең берсе булган “Нәфис” ААҖне генә алыйк. Аның эшчәнлеге нәти­җәсендә һавадагы начар истән зарланучылар күп булды. Узган елның көз аенда тикшерү эш­ләре башкарылды. Анда Казан районара табигатьне сак­лау прокуратурасы, шулай ук бу эшкә ту­рыдан-туры катнашы булган федераль органнар (Рос­природнадзор, Рос­потреб­надзор), безнең министрлык, санитария хезмәте вә­килләре катнашты. Нәти­җә­дә министрлык белән әлеге пред­прия­тие арасында ки­лешү тө­зелде. Быел­ның беренче гыйн­варыннан алып, пред­приятиенең начар ис чыгаруга бәйле булган җи­тештерү өлеше районнарга күчерел­де. Хәзерге вакытта алар эш­ләми. Бу предприятие безнең ныклы контрольдә тора. Быел аның эшчәнлегенә карата шикаятьләрнең килгә­не юк.

Гомумән алганда, уз­ган елгы эш нәтиҗәләре буенча, без республиканың ике йөзгә якын предприятиесе белән килешү төзедек һәм тиешле чаралар күрдек.

– Киләчәктә эшләнгән эшләрнең нәтиҗәсен саклап калып булырмы?

– Безнең бүгенге эш принцибы табигатьне саклауда предприятиеләр тарафыннан контроль булдыруны күздә тота. Экологиягә кагылышлы законнарга үткән гасырның 70-80 нче елларыннан бирле үзгәрешләр кертелгәне булмады. Хәзер исә бу өлкәдә җитди адымнар ясала дип әйтергә мөмкин. Мисал өчен, Дәүләт Думасында “Әйләнә-тирә мо­хиткә йогынтыны нормалаштыру турында”гы закон проектлары карала. Аның ниге­зендә предприя­тие­ләрне та­бигатькә зарарсыз яңа заманча техноло­гияләрне кулланып эшләүгә этәргеч булырлык стимулларны билгеләү ята. Моны тулысынча тормышка ашырган очракта, 2020 елда бездәге барлык предприя­тиеләрдә дә шундый техно­логияләр белән генә эшләү күздә тотыла. Иске техноло­гияләрдән баш тартучы пред­приятиеләрне таби­гатькә начар йогынты өчен түләнелә торган салымнан азат итү карала. Бу исә бик җитди стимул була ала. Әлегә экологияне саклау юнә­ле­шендә көчен кызганмаучы предприя­тиеләр моны бары тик үз җаваплылыклары ни­гезендә генә башкара.

– Универсиадага әзерлек кысаларында бу ел аеруча үзенчәлекле, дибез. Бу уңай­дан нинди эшләр башкарыла?

– Әзерлек чаралары инде күптәннән башланды. РФ Хө­күмәте бу чорда башкарылырга тиешле чараларны бил­­ге­лә­де. Без эшләргә тиешле юнә­лешләр шулай ук билгеле. Бу, беренче чиратта, сулар һа­ваның торышына бәй­ле булган хәлләрне даими күзәтеп тору, Казансу һәм Кабан күле кебек башкала су­лыкларының яр буйларын тәртипкә китерү, ярларны ныгыту эшләрен башкаруга бәйле. Универсиадага килгән кунаклар безнең тарихи хә­зинәләребезне – Бол­гардагы, Свияжск утрау-каласын­дагы тарихи объектларны карарга теләр дип ышанабыз. Шуңа күрә бер үк вакытта әлеге юнәлештә дә табигатьне саклау буенча җитди эш­ләр башкарыла.

– Санитар чисталык икеайлыгын ике атнага кичек­тереп башлау да Универси­адага әзерлек белән аңла­тыл­ды. Бүген республикада “кы­зу урак өсте” бара...

– Чыннан да, быелгы чис­талык икеайлыгы безнең өчен аеруча мөһим. Экология министрлыгы бу эштә координатор буларак катнаша. Әл­бәттә инде, Казанга игътибар аеруча зур. Башкалада чистарыну эшләре инде 1 ап­рель­дән үк башланды. Чөнки яз да монда алданрак килә, аннан соң проб­лемалар да күбрәк. Чөнки Универсиада һәм то­рак объектлары төзе­леше дә гаять күп. Шуңа күрә хәл итәсе мәсьә­ләләр байтак. Бу шәһәр­гә керү юлларына, тимер юл буйларына, федераль трасса­лар­ның торышына, аэропорт, елга порты, парклар, скверлар, шәхси йортлары белән яшәү­челәр террито­рияләре, гараж кооперативларына да кагыла. Шәһәр бү­ген 69 секторга бүленде. Алар буенча 16 оператив төркем эш алып бара. Моның өчен бел­гечләрне барлык республикадан җәлеп иттек. Мондый эш тәҗрибәсе узган ел үзен нә­тиҗәле күр­сәтте. Бел­гечләрнең үзләренә билге­ләнгән территорияләре бар иде. Быел шул рәвешле, оештыру эшләренә вакыт әрәм итмичә генә, тиз арада эшкә керештек.

Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының “кай­нар линиясе“ (267-68-87), “Халык контроле” хезмәте аша килгән хәбәрләргә таянып та эшлибез. Монда яшьләр аеруча актив катнаша. Шунысын да әйтеп китим: бу проект турында без федераль министрга хә­бәр иткән идек. Ул Россия президентына җиткергән. Хәзерге вакытта исә Россия буенча нәкъ шундый ук хезмәт булдыру чаралары тормышка ашырыла. Без бу эштә актив катнашачакбыз.

– Традицион үткәрелүче санитар чистарыну ике­ай­лы­гының, башка еллардан аермалы буларак, быел бе­рәр үзен­чәлеге бармы?

– 2013 елда барлык муниципалитетларга да әйләнә-тирәдәге уңайлы шартларга хилафлык китергәннәргә карата административ беркетмә­ләр төзү һәм аларны карау вә­каләте бирелде. Элегрәк мондый хокук Казанда гына бар иде. Башкалада адми­ни­стра­тив-техник инспекция нәти­җәле генә эшләп килә. Хәзер районнарның да мондый эшне башкарырга тулы хокукы бар. Штрафлар җитди. Юридик затка, бер үк хатаны ике тапкыр ясаганда, 1 миллион сумгача штраф салынырга мөм­кин. Аннан соң шунысы да бар: бу штрафлар муници­пали­тет­лар­ның үз бюджетларына юнәл­­дерелә. Ди­мәк, Казанда гына түгел, районнарда да тәр­тип урнаштыруга менә дигән этәргеч бу.  


Чулпан ХӘЙРУЛЛИНА

в„–70 | 07.05.2013

Мәктәп формасының нинди булачагын төбәкләр хәл итмәячәк

$
0
0
07.05.2013 Җәмгыять
Русия федераль канунында мәктәп формасының нинди булачагы төгәл билгеләнәчәк. Мөслимәләр бу вәкаләтләр төбәкләрнең үзләренә тапшырылыр дип өметләнгән иде. Министр Фәттаховка баш киеменең зарары турында хат килгән.

Уртак мәктәп формасын кертү турында сүзләр куертыла башлагач, Татарстандагы күп кенә белгечләр төбәкләр аны үзләре хәл итәчәк дип тынычландырырга тырышты, ләкин Русия Дәүләт думасы депутатлары бу вәкаләтләрне субъектларга калдырмаска булган, алар мәктәп формасының нинди булачагын федераль канунга бәйнә-бәйнә кертергә җыена. Мәгариф комитеты вәкиле Ирина Мануйлова сүзләренчә, “төбәкләр бу вәкаләтләрне үз өстенә алуга әзер булмаган” һәм думадан канунда барлык стандартларны ассызыклауны сораган.

14 май көнне эшче төркем киемгә булган барлык таләпләрне билгеләячәк һәм ул яңадан думада каралачак.

Шулай итеп, милли традиция һәм һава торышы нигезендә, төбәкләргә мәктәп формасын булдыруда вәкаләтләр бирү турындагы үтенечләр искә алынмаган булып чыга.

Мөгаен моңа күптән түгел “туры элемтә” барышында Русия президенты Владимир Путинның әйткән сүзләре дә тәэсир иткәндер. Ул мәктәпләрдә хиҗап киюгә каршы чыкты.

“Кайбер милли төбәкләрдә, әлбәттә милли үзенчәлекләр бар. Әмма хиҗап ул милли традиция түгел. Безнең илдә һәм мөселман төбәкләрендә беркайчан да андый традиция булмады. Мин инде элек әйткәнемчә, мәктәп формасына кайту дөрес булачак дип саныйм. Бу эш инде бара һәм төбәкләрдә ул онытылмас, ә киресенчә тиз генә кереп китәр дип уйлыйм”, диде Путин.

Күрәсең, аның сүзләре бу мәсьәлә белән шөгыльләнүче түрәләргә инде иркенрәк хәрәкәт итәргә мөмкинлек биргәндер, чөнки баштарак мәктәп формасын билгеләүне төбәкләр карамагында калдырылу мөмкинлегенә өмет зур иде. Әлбәттә, моңа каршы булучылар субъектларга андый мөмкинлек бирергә ярамый дип әйтеп килде. Шуларның берсе мәҗбүри мәктәп формасы турында канун өлгесен думага керткән ЛДПР фиркасеннән Михаил Дегтярев.

“Русия - зур ил. Кайбер төбәкләр милли республикалар булып санала һәм анда милли элементлар кертү милләтара низагларны бетерү урынына аларны арттырачак кына”, диде ул.

Роспотребнадзорның Татарстан бүлеге шулай ук республика мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттаховка мәктәп формасының сәламәтлеккә тәэсире турында хат җибәргән. Аның бер өлешендә балалар һәм үсмерләрнең уку вакытында бинада баш киеме белән йөрү төрле авырулар китереп чыгарырга мөмкинлеге әйтелә, хәтта баланың күз күреме дә начарая икән. Бу хатта турыдан-туры яулык сүзе булмаса да, баш киеме дигәндә инде нәкъ мөслимәләр искә тотылганы билгеле.

Әйтергә кирәк, моңа кадәр милли республикаларның берсендә дә мәктәпкә яулыктан йөрү проблемнар тудырганы булмады. Мәсьәлә Ставропольдагы хәлдән соң куера башлады. Күптән түгел Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә дә мөслимә кызлар һәм укытучыларның яулык бәйләве мәктәп тәртибен боза дигән хәбәрләр таралды. Әлеге хәлдән соң Татарстан җәмәгать пулаты һәм Бөтендөнья татар конгрессы бу темага сөйләшү дә уздырды. Конгресс рәисе урынбасары Ренат Вәлиуллин сүзләренчә, анда Татарстан министрлыгы вәкиле бу мәсьәләне күтәрү урынсыз, чикләүләр кертү турында сүз бармый дигән.

Укучылар өчен форма кануны 2013 елның сентябреннән гамәлгә керәчәк.  


Ландыш ХАРРАСОВА

в„– | 06.05.2013

Татарлар – Европарламентта

$
0
0
07.05.2013 Милләт
22 апрель көнне Бельгия башкаласы Брюссельдә тарихи вакыйга булды – Европа парламенты каршында Ауропа татарлары альянсы (АТА) оешты. Татарстаннан оештыру корылтаена кунак сыйфатында баручылар – БТК башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков, конгрессның тышкы элемтәләр бүлеге мөдире Ленара Кутиева һәм без фәкыйрегез бу чараны милләтебезнең бер аягы белән Европа Берлегенә керүе дип бәяләдек.

Брюссельне гизеп йөргән көннәрдә Казандагы кебек җиләсрәк булса да, барча җимеш агачлары шау чәчәктә иде. Милләтебезнең бүгенге халәтенә охшаттык моны. Сәяси мохитебез салкынчарак торса да, күңелдә өмет бар.

Йомылырга түгел, ачылырга кирәк

Шунысы сәер: корылтай алдыннан әлеге альянс оешачагы турында хәбәр интернетта шау-шу куптарды. Янәсе, бу берлек “өлкән туган” кушуы буенча, өстән торып оештырыла. “Мондый фикерләр чынлыкта вәзгыятьне тирәннән белмәүчеләрдән чыга. Әлеге башлангыч бу көннәрдә генә тумады. Узган ел без Латвиядә, Клайпедада альянсны оештыру комитеты утырышында катнашкан идек инде. БТК түгел, Европа татарлары башлангычы ята моның нигезендә. Ничек инде Европа татарлары артында Россия торсын?! Көлке бу. Билгеле, Россия йогынтысы бар. Лә­кин ул тараф татарлар оеша башлагач кына пәйда булды. Әүвәл Европада татар яшьләре оешмасы барлыкка килде. Анда, гомумән, Россиянең бернинди катнашы бул­мады. Яшьләр үзләре мөс­тә­кыйль җыелды. Инде Клайпедада Россия тарафы, уянып җитеп, безнең дә йогынты булырга тиеш дип катнашты. Ләкин бу гайре табигый хәл түгел. Россиядә читтәге ватандашлар белән хезмәттәшлек итү оешмасы бар. Конгресс ул оешма белән күптәннән хезмәт­тәшлек итә. Без Россия Тышкы эшләр министрлыгы аркылы, шушы оешма белән хезмәттәшлек итеп, чит илләрдә яшәүче берничә йөз ватандашны үзебезгә укырга китердек. Читтән киләләр икән, без дә анда бара алабыз. Шуңа күрә дәүләт дәрәҗәсендә эшләү­дән баш тарту дөрес булмас иде. Без бит яшьләр җыеннарын да шулай – Россия Тышкы эшләр министрлыгы ярдәмендә оештырдык. Нигә әле Мәскәүдән акча алмаска?! Бюджетыбызның бер өлеше шунда китә бит. Тышкы эшләрдә дәүләт катнашмый булдыра алмый. Татарстан мөстәкыйль дәүләт түгел бит, Россия эчендәге бер респуб­лика. Шуңа күрә Татарстан үз мәнфәгатьләрен Россиянең тиешле оешмалары аркылы кайгырта. Телисеңме-теләмисеңме, вәзгы­ять шундый”, – дип исәпли бу җәһәттә Дамир Исхаков.

Чынлап та, корылтайда катнашкан кешеләр артында, нигездә, 10-15 елдан артыграк эшләгән оешмалар тора. Шуңа күрә Россия Франциядә, Германиядә яисә Англиядә яшәгән татарларга ничек фәрман бирә алсын инде?! Бәлкем, мәскәүлеләр бу альянска БТК аша йогынты ясарга уйлыйдыр. Чөнки аның үзәге Россия эчендә урнашкан. Әмма бу бит безнең аерым мәнфәгатьләр юк дигән сүз түгел. Әйтик, Россия Европа Берлегендә урыс теленең әһәмиятен арттырырга, шундагы телләрнең берсе итеп игълан итүләрен тели; бу җәһәттә Европадагы ватандашларына таянырга җыена. Балтыйк буе илләрендә урыслар шактый бит. Шушы вакытта Россия безгә дә татар телен Европаның рәсми телләреннән берсе итеп танытырга ярдәм итсен дигән таләпне куя алабыз. “Казанда Универсиада үткәрмәскә кирәк дигән чакыруга охшаган бу. Үз эчеңә бикләнеп, безгә Мәскәү каршы, басым зур булганга, берни эшли алмыйбыз, дип читтән кычкырып яту гына булачак бу. Чынлыкта безгә дөньяга ачылырга кирәк. Европа Берлеге каршында шушындый берлек оештыру – дөньяга ачылуның бер ысулы инде ул”, – дип йомылырга түгел, ачылырга чакырды Дамир әфәнде.

Милли моңнар

Мөгаен, Европа парламенты диварларында моңарчы татар те­ленең болай иркен яңгыраганы булмагандыр. Хәер, җыелышта татарча да, урысча да сөйләделәр (шөкер, тәрҗемәчеләр бар иде). Англия, Польша, Болгариядән сайланган Европа парламентарийлары изге ният белән йөрүчеләрне инглизчә тәбрикләде. Россия Тышкы эшләр министрлыгы, Чит ил­ләрдәге Россия ватандашлары белән хезмәттәшлек итү агентлыгы, Бельгиядәге РФ илчелеге вә­килләре, БТК башкарма комитеты рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Закировның котлавы да бик урынлы, вакытлы яңгырады.

Корылтайда сөйләнгән чы­гышларның берсендә Европа Берлеге илләрендә 30 мең татар яши дип әйтелде. Әмма бу якынча гына сан. Чөнки бу тарафларда яшәүче шактый гына татарның Россия гражданлыгы саклана, ә алар Европа гражданлыгы алмаган. Кайтып китеп йөрүчеләр дә шактый. Европа татарларының борынгы диаспорасы – Литва һәм Румы­ниядәге (Добружа) милләттәш­лә­ребез. Д.Исхаков, Литвада 15 мең чамасы татар булса, Добружада татарларның саны, төрле мәгъ­лүматлар буенча, 25-37 меңгә кадәр булырга мөмкин, дип исәп­ли. Польша татарлары да анда борынгыдан яшәүчеләргә керә. Финляндиядәге татар диаспора­сының бер гасырдан артык яшәве мәгълүм. Калганнары – аерым илләрдә яшәүче хәзерге диаспора вәкилләре, күптән түгел күчеп ки­лүчеләр. Дөрес, 15-20 ел дәва­мында яшәүчеләр дә шактый. Ме­нә шуларның вәкилләре – 17 илдән килгән 18 оешма җитәкчесе, активистлар, милли йөзебезне саклап калу юлларын, проблема-кыен­лыкларны барлаганнан соң, Ауропа татарлары альянсы оештырды. Дөрес, әле анда чит илләрдәге татар милли оешмаларының шактые катнашмады. Әйтик, Литвадагы татар оешмаларының яртысыннан гына вәкилләр булды. Шунысы кызык: корылтайда катнашучылар арасында әле 10-15 ел элек кенә Казанда укып, эшләп йөргән Ришат Сабитов (Франция), Альбина Хәйруллина-Вәлиева (Болгария), Алсу Сәләхетдинова (Төркия), Рөстәм Хөсәеновны (Голландия) күрү бик күңелле булды, сез аларны рәсемдә күрәсез (сулдан уңга). Корылтайда катнашкан Тәлгат Измайлов (Словакия), Айдар Гайнуллин (Германия), Рөстәм Хөсәенов (Голландия) хакында үз вакытында “ВТ”да кызыклы гына язмалар да басылган иде.

Делегатларны тәгаен нәрсә борчый соң?

– Тупланып, күмәкләшеп яшә­мәгәч, туган телебезне өйрәнү өчен якшәмбе мәктәбе оештыру да кыен. Шулай да без татар телен өйрәнү курслары ача алдык. Әгәр Россиядән ярдәм күбрәк булса, зуррак эшләр дә башкара алыр идек. Россия – урыс дөньясы гына түгел ул. Илдә халык саны ягыннан икенче урында торган татарларга да саллы ярдәм күрсәтелергә тиеш (Венера Вәгыйзова, Германия). Венера ханым сөйләгәндә күптән түгел Россия Хөкүмәтенең Парижда урыс мәдәнияте үзәге төзү өчен берничә миллиард сум акча бирергә җыенуы турындагы хәбәр искә төште.

– Татар кая гына барса да үз мәктәбен булдырырга тырыша. Мәктәп ачу өчен иң элек балалар җыярга кирәк. Без балалар да җыйдык. Әмма финанслаштыру җитмәде: ачтык-яптык, ачтык-яп­тык. Шулай да радиода татар тапшырулары оештырдык. Ул “Дуслык” татар радиосы дип атала. Әмма әдәбият җитми, чыганаклар аз. Мәдәният министрлыгы безгә виза чакырулар эшләтүне җиңе­ләйтсен иде (Фәүзия Һадиул­лина, Эстония).

– Соңгы елларда ун яшь кешебез Англиягә китте. Авылдашла­ры­бызның күбесе Вильнюска йөреп эшли. Сабантуй уздыруга тәкә табу да кыен хәзер. Безнең Кырыктатар авылында йөз кеше яши. Ни кызганыч, бөтен мәдәни чараларны җәен урамда уздырабыз. Бюджетыбыз бик кечкенә. Кунаклар кабул итү, мәдәни чаралар, бәйрәмнәр уздыру, якшәмбе курслары оештыру өчен авылыбызда мәдәни үзәк ачасы иде (Фатыйма Сөләйман кызы Буйновска, Литва).

– Без Европага этник культурабыз белән кызык. Шуңа күрә Татарстанда диаспораларда укыту өчен татар теле һәм этник культура буенча дәреслек булдырсыннар; сән­гать, җыр-музыка буенча мас­тер-класслар үткәрү өчен белгеч­ләр җибәрсеннәр иде. Милли киемнәребезне, музыка коралларыбызны яңарту да елдан-ел кыенлаша бара (Зилия Кәримова, Висагинас шәһәре, Литва).

Финляндия вәкиле, җирле мәхәллә имамы Рамил хәзрәт Беляев корылтай эшчәнлегендә кү­зәтүче сыйфатында гына катнашса да (алар әле бер ел көтәргә булган) күбебезне борчыган җитди мәсьә­лә күтәрде. “Шактыебыз бүген дә урысча чыгыш ясады. Милләтнең беренче сыйфаты – аның теле. Оешманың рәсми теле татар һәм инглиз телләре булсын иде”, – дип тәкъдим итте ул. Чынлап та, борчыган мәсьәлә бу. Кайбер оешма башлыклары дистә елдан артык милли хәрәкәтебездә булса да, туган телебездә адәм рәтле сөй­ләшергә өйрәнми. Үзе татарча юньләп сөйләшә алмаган килеш ничек инде ул башкаларны бу эшкә күндерә алсын? Дөрес, шундыйлар да бар: үзләре яхшы гына татарча сөйләшсә дә, балаларына туган телебезне өйрәтми. Мондый кешеләрнең ихласлыгына ышану кыен.

Шөкер, яшәешебездә проблемалар гына түгел, үрнәк алырлык мисаллар да шактый. Әйтик, Европарламент әгъзасы, Польша вәки­ле Януш Войцеховский, Европа мәдәнияте тамырлары татарларга да бәйле, Литва кенәзлегендә толерантлык булган дип, парламентта һәрвакыт татар мәнфәгатьлә­рен яклаячагын белдерде. Польшадан килгән профессор Селим Хазбиевич та, үз заманында татарларга, башка диндәгеләргә өйлән­гән сурәттә, гаиләләрендә ислам динен саклау хокукы бирелгән­леген җиткерде. Наполеон армия­сендә татар гаскәрләре, татар атлылары булганлыгын да искәртте ул. Дамир Исхаков исә үз чыгышында, Европадагы толерантлык Алтын Урда белән багланышлар вакытында салынган; әйтик, французлар, итальяннар Алтын Урдадан күпләп бодай алган. Һуннар заманында ук бабаларыбыз Европада булып киткән, кайберләре урнашып та калган, дип белдерде.

Корылтай ахырында альянс­ның уставы, хартиясе кабул ителде, логотибы тәгаенләнде. Берлек рәисе итеп – Литвадагы “Нур” татар җәмгыяте рәисе Флүр Шә­рипов, аның урынбасарлары итеп Германиядән Бари Дианов, Болга­риядән Альбина Хәйруллина-Вә­лиева сайланды. Җыен Тукаебыз­ның мәшһүр “И туган тел” җырын җырлап тәмамланды. Шунысы да мөһим: рәис ике елга гына сайланды. Ике елдан соң рәислек, үзәк башка илгә күчә. Берничек тә бер ил генә йогынты ясый алмый. Бер ил – бер тавыш принцибы кабул ителүе дә яхшы. Киләчәктә альянсны Татарстан белән бергә, тыгыз мөнәсәбәттә эшләтергә кирәк булса, яңадан җыелып, уставка үзгә­решләр кертү кыен булмас, дип килеште ахырда делегатлар. Оешманы татарча берлек, берләшмә дип тә атап булыр иде. Әмма альянс сүзе Европада яхшы аң­лашыла, “Ауропа татарлары аль­ян­сы”н АТА дип кыскартып йөртү дә уңышлы булачак, дигән карарга килде милләттәшләребез.

Мондый берлек кемгә кирәк?

Ни гаҗәп, инде альянс оешкач, Казанга кайткач та, мондый берлек кемгә кирәк, татарларга ни бирә соң, дигән сорауларны ише­тергә туры килде. Әлеге альянс беренче чиратта Россия эченнән күптән түгел генә күчеп киткән татарлар өчен кирәк. Күбесенең әти-әнисе, туганнары Россиядә яши, безгә кайтып-китеп йөри. Еш кына виза алырга туры килә, ягъни даими элемтә булырга тиеш. Аннан соң бит әле Словакиядәге кебек урыс телле ватандашлар берләш­мәсендә әгъза булып торучылар да бар (шунысы кызык: Словакиядә аның җитәкчесе урыс яки украин түгел, үзебезнең Буа районында туып үскән якташыбыз Тәлгат Измайлов). Анда татар бүлеге – бер сектор гына. Аерым җәмгыять булып теркәлү өчен өч меңнән артык әгъзаң булу кирәк икән. Хәтта украиннарның да мөстәкыйль оеш­масы юк. Ни ишле булган төрекләр дә, аерым оешма булып түгел, ислам җәмгыятендә теркәл­гән. Ишле булганда ил бюджетыннан ярдәм алу да, йогынты ясау да ансатрак, билгеле.

Корылтай ахырында Россия Тышкы эшләр министрлыгы вәки­ле Татьяна Смирновадан: “Сабантуй үткәрү өчен сездән ярдәм алып буламы?” – дип кызыксынды делегатлар. “Март аеннан калдырмый гариза язсагыз, булыр”, – дип вәгъдә итте ул. Дөрес, милли оешмаларыбызга аерым илләрдә, әйтик, Эстониядә, Польшада ярдәм бирелә. Инде хәзер, альянс оешкач, бөтен Европа күләмендә милли чараларга грант алу мөмкинлеге булачак. Әлеге дә баягы сабантуйны үткәрү өчен Европа Берлеге бюджетыннан да акча алырга юл ачыла. Анда милли бәйрәмнәр уздыруга булышлык күрсәтү фондлары да бар.

Бөтендөнья татар конгрессы­ның статусын күтәрү өчен дә уңышлы булды әлеге альянсның оешуы. Хәзер АТА, коллектив әгъ­за буларак, конгресс составына керәчәк. Инде хәзер Киевтә, Астанада гына түгел, Европа Берлеге каршында да БТКның бер зур, саллы бүлеге гамәл кылачак.

– Безнең өчен БМО каршындагы дәүләти булмаган берләш­мәдә теркәлү үзмаксат түгел. Ул – дә­вамлы эшнең бер этабы. Безнең андый ниятебез – төрле халыкара оешмаларга кереп, мил­ли хәрәкә­тебезне таныту исәбе бар, әлбәттә. БТК егерме ел дәвамында эшләп моңа шактый якынайды. Милләт­тәш­ләре­без­нең Европа Берлеге каршында Ауропа татар альянсы оештыруы да – шуның бер чагылышы. Хәзер конгрессның иле­бездә дә, халыкара оешмалар алдында да дәрәҗәсе үсә бара. Корылтайда 28 ил вәкилләре кергән Европа парламент депутатлары­ның җы­лы мөнәсәбәте яхшы сизелде. Дүрт депутатның теләктәш­лек белдерүе, өчесенең шәхсән катнашуы – моңа ачык дәлил. Татар конгрессының эшчәнлеге, хал­кыбызның милли яңарыш юлында баруы, моның халыкара масштабта чагылышы, Татарстан­ның, Ка­зан­ның уңышлары – болар бөте­несе бер юнәлештәге эшләр, казанышлар, – дип белдерде бу уңайдан Ринат Закиров.

Ауропа татарлары альянсы оешу кан-кардәшләребезгә Европа Берлегендә үз урыннарын табу, Европа халыклары арасында үз­ләрен тиң итеп тою мөмкинлеге бирсен, татар милли хәрәкәтенә шифалы йогынты ясасын, җыеп әйткәндә, милли йөзебезне саклап калуда ярдәм итсен иде, дип кайттык без Брюссельдән.  


Рәшит МИНҺАҖ

в„–69 | 30.04.2013

Дөнья тирәли сәяхәт итүче Марат Хәсәнов белән ИНТЕРВЬЮ

$
0
0
07.05.2013 Җәмгыять
«Безнең гомер эчендә бер чит илгә барып кайтырга тәвәккәллегебез җитми. Ел әйләнәсе сәяхәт кылып йөрүчеләр дә бар икән бит хәзер. Шулар турында да языгыз әле. Сания Кәшипова, Казан».

Дөнья тирәли сәяхәт итүчеләр төркемен татар егете Марат Хәсәнов оештырган. Интернеттан аны sunsurfers.ru адресы буенча табарга мөмкин. Анда чит илләргә бик арзанга гына бару серләрен белергә, Азия илләренең искиткеч матур табигатен чагылдырган фотолар күрергә мөмкин. Сәяхәтнамәләрне дә укырга була. Марат инде өченче ел сәфәрдән кайтып керми. Барысы 23 илдә булган. Тайландта исә ел ярым яшәгән. Сәяхәтләр һәм яшәү өчен акчаны башлыча интернет ярдәмендә эшли. Сайтлар ясый, дизайн белән шөгыльләнә, музыка иҗат итә.

– Мин Литваның Висаганас шәһәрендә туып үстем. Әтием татар, әнием рус милләтеннән, дип үзе белән таныштырды Марат. – Безнең шәһәрдә татарлар җәмгыяте, якшәмбе мәктәбе эшли, кечкенә чагымда, шунда яшьтәшләрем белән йөреп, татарча сөйләшергә, җырларга, биергә, Татарстан тарихын өйрәндем. Еш кына төркемебез белән концерт программалары әзерләп, Литва буенча да, төрле илләргә дә чыгыш ясар өчен сәяхәтләрдә була идек. Бер тапкыр миңа Казанда булу бәхете дә тәтеде. Анда без татар мәдәнияте фестивалендә Литвадагы татар җәмгыяте исеменнән чыгыш ясадык. Казан миңа бик ошады.

– Чит илләргә мөстәкыйль сәяхәт итүләрең ничек башланды?

– Мин мәктәптә укыганда ук тырышып инглиз телен өйрәндем. 2007 елда мәктәпне тәмамлагач, Англиягә белем аларга киттем. Биредә өч ел мөстәкыйль яшәү дәверендә минем дөньяга карашым үзгәрде. Төрле илләрдән укырга килгән студентлар белән таныштым. Аларның тормышларын, мәдәниятләрен күрәсе, өйрәнәсе килү теләге туды. Университетны уңышлы тәмамлаганнан соң, мин үз тормышыма «оптимизация» ясадым, артык нәрсәләрдән арындым. Бу адымга килергә миңа кайбер китаплар да булышты, алар хакында үземнең сайтыма да яздым. Шулай итеп, Азия илләренә сәяхәткә чыгып киттем. Иң элек Таиланд, Лаос, Бирма, Малайзия, Япониядә булдым. Ихлас күңелемнән әйтәм, мин Азиягә беренче күрүдә үк гашыйк булдым. Биредә кешеләр гел елмаялар, табигатьтә ел әйләнәсе диярлек җәй хакимлек итә. Экзотик җиләк-җимеш, яшелчәләр бик арзан.

– Тормышыңны сәяхәтләргә генә багышлауга әти-әниең, танышларың ничек карады соң?

– Әти-әнием мине аңлыйлар, ярдәм итәргә тырышалар. Алар төрле илләргә булган сәяхәтнамәләрем, фотоларым, видеофильмнарым белән иң беренчеләрдән булып танышып баралар. Ә танышларымның кайберләре хәтта миңа кызыгып та карыйлар.

– Инде өченче ел туган өеңә кайтмый сәяхәт итәсең. Сагындырмыймы соң?

– Әлегә сагынмыйм, чөнки бу планета минем өем бит. Хәзер мин Шри-Ланкада. Монда нәкъ үз өемдәге кебек, бик уңайлы һәм яхшы.

– Синең иң зур хыялың нинди?

– 40 яшь тулганчы, мөстәкыйль рәвештә, дөньяның бөтен илләрендә булып чыгасым килә.

– Сәяхәтләрең турында китап язарга җыенмыйсыңмы?

– Кайсы да булса бер илдә бер-ике айга тукталгач, китап язарга исәбем бар. Ләкин әлегә мин һәр-даим хәрәкәттә, сәяхәттә.

– Сәяхәт итүнең аянычлы яклары да бар бит. Чит-ят җирләрдә тормышыңа куркыныч янаганы булмадымы?

– Әйе, дөрестән дә, шулай. Ике ай Һиндстанда булуның һәр көне экстремаль булды. Ә Балида кояш батуын карарга биек тау башына менгәч, фонаремдагы батарейкалар утырды. Төнне салкында, караңгыда тау башында үткәрергә туры килде.

– Сәяхәтләргә күпме акча тотасың?

– Һиндстанда айга 300 доллар да җитә иде. Бу яшәү, ашау, тору һәм арендага мотоцикл алуны кертеп. Таиландта – 400, Балида 500 доллар акча тоттым. Мин бик талымсыз кеше, тормыш формулам да: ирекле+ позитив+ гади булу. Шуңа да мин «тере», пешмәгән ризык белән генә тукланам. Менә хәзер Шри-Ланкада кокослар өлгерде, мин шуларны ашап яшим, ризык өчен бөтенләй дә акча тотмыйм диярлек.

– Бу сәяхәт итүләр сиңа нәрсә бирә?

– Рухи яктан баета. Мин хәзер йога, медитация, спорт белән дә шөгыльләнәм. Мәктәптә бик укырга яратмый идем, ә хәзер электрон китап сатып алдым, көн саен күп итеп китап укыйм. Сәяхәтләр мине тышкы яктан да үзгәртте. Аврели Августин: «Дөнья ул – китап», – дигән. Шул китапның берничә битен генә түгел, ә тулысынча укып чыгарга тырышыгыз. Хыялларыгызны тормышка ашырыгыз. Игелекле гамәлләр кылып, булдыра алганчы сәяхәт итегез. 


Фаил ГЫЙМАДОВ

в„– |

Үткəнеңне һәм килəчəгеңне бер җеп белəн бəйлəп, күңел сандыгыңда йɵрт

$
0
0
07.05.2013 Язмыш
Бɵек Ватан сугышы хəтирəлəре. Укучыбыз күчтәнәче.

Сугыш еллары кунелгə
Утлар белəн уелган,
Утлар белəн уелган да
«Онытма» дип куелган.
М.Рафиков.

Əби-бабайлар Ходайнын һəр бирмеш көнен: «И Ходаем, сугыш афəтлəре, ачлык хəсрəтлəре күрергə насыйп итмə» - дип башлыйлар. Чөнки алар сугыш афəтендә дə, ачлык фаҗигасен дə күргəн, ялгызлыкның, ятимлекнең ачысын - тɵчесен татыган кешелəр. Икенче бɵтендɵнья сугышы тəмамланганга 68 ел вакыт үтсə дə, күңел яралары әле бүген дə тɵзəлеп бетмəгəн. Әйе, язмыш алар ɵчен аерата мəрхәмəтсез була. Язмыш сүзендə котылгысызлык шаукымы бар. Бу дɵньяда безне иң куркытканы да шул котылгысызлык, ахры. Минем бабам ɵчен дə  бу тɵсмер үзгə бер мəгънəгə ия…

Минем бабам Германия җиренə җəяү барып җиңү яулаган кеше. Батыр солдат туган җиреннəн 18 яшендə чыгып китә. Ул бик күп авырлыклар күрə-күрə, солдат дусларын югалтып, җиңү яулый. Бик күп яралана. Госпитальгә элəгə. Дəвалана. Тагын туган җирен немец илбасарларыннан азат итәргə бөтен гомерен биреп кɵрəшə.

Соңгы яралану Германия җирендә апрель аенда була. Бу юлы бабам аңын җуеп госпитальгә бик авыр хәлдә эләгә. Госпиталь врачы бу егет яшәргә тиеш, аның күзләрендə ɵмет бар, йɵрəге тибə, - ди. Бабам 11 кешелек палатада ята. Операция ясагач, аның кырыенда дуслары: бɵтен миллəт кешелəре «дежур» тора. Чечен дусты да, грузины да, урысы да бабама Саша друг (үзенең  исеме Сɵнгать) - дип кул бирəлəр. Әйе, бабам үлем белəн кɵрəшə. Сɵнгать бабам иренен кыймылдатып «моң», таныш моң дип дəшə. Бɵтен дусларының күзлəрендә яшь бɵртеклəре. Әйе, ул яшəячəк, ул исəн… Бабам аларга күзен ачып карап ята… Нинди сихри моңлы кɵй?.. Саташа бит ул… Әйе, саташа… Ничек инде шушы чит илдə аның якын дусты гына белə торган моңлы кɵйне уйнасыннар!

Их, тиз генə туган якларына - Татарстанга, җанга якын туган авылы Нəдеренə кайтасы иде дә бит, юк шул. Бу каһәр суккан сугыш бɵтен якты уйларны чəлпəрәмә китереп ташлый. Ə моң агыла да агыла! Госпитальнең аргы башындагы җиңел яралылар ята торган палатадан ишетелә бу моң. Бу кɵйне татар егете уйный, аны сугышчылар уратып алганнар. Барысы да аңлый, барсының да башында бер уй: тизрəк җиңү яулап, туган җирләренə кайту телəге.

Бабам кырыена утырган чечен дусты бабамның иреннəренә калак очы белəн генə су сала. Бабам шул дустыннан, мин саташаммы әллə, матур, моңлы кɵй ишетəм, дип сорый.

Юк, Саша! Син саташмыйсың, син исəн, син яшисең - дип тизрəк бу моңлы кɵйне уйнаган егетне алып килə. Әйе, бу аның бергə уйнап үскəн дусты Әмирҗан.

Әмирҗан абый бабамны кочаклап бераз тынып тора. Алар əкрен генə, тын гына сүзсез елыйлар. Әмирҗан абый яралары тɵзəлгəч, яңадан жиңү яуларга сугышка китə. Бабам əле бик озак, жиңү  кɵненнəн соң да, туган якларына кайта алмый. Ул Германиядə 1949 елга кадəр хезмəт итə. Ул ручной станковый пулеметный батальоның командиры була. 1949 елның май аенда күкрəк тулы орденнар, медальлəр белəн кайтып тɵшə.

Бабам бүгенге кɵндə исəн түгел инде, дусты Әмирҗан абый да күптəн вафат, əмма бабамның сугыштан язган хатлары минем хəтер китабымда саклана. Мин сезгə бер хатны язып үтəм:

«Исенмесез, минем кадерле туганнарым. Сезгə  хат яза улыгыз Сɵнгать. Хəллəрем бик үк  əйбəт түгел, кичə генə иң якын дустым Рəшитне югалттым. Хəзерге вакытта иң куркынычы - ялгызлык, чын дусларың булмау, чɵнки Рəшит минем таянычым, ɵметем, ышанычым иде. Сталинград шəһəренə якынлашу, йɵрəктə ниндидер кыйпылчыкның  яшен тизлеге белəн тибүенə китерде. Хат язарга вакыт юк. Якын дусларыңны югалту, бик авыр булса да, түзəргə, бирешмəскə кирəк! Сезнең язган хат миңа июнь башларында гына килеп җитте, бəлки минем хатым да озаклар. Исəн-сау торыгыз, сəламəтлегегезне саклагыз, минем ɵчен борчылмагыз, туган-тумачаларга сəлам əйтегез. Улыгыз Сɵнгать. 10.09.1942»

Мин, бик кыен булса да, бабамнан сугышка карата мɵнəсəбəтен сорадым. Җавап итеп, олы сулыш алганнан соң, бабам болай диде: «Сугыш - чын мəгънəсендə бик куркыныч, дəһшəтле күренеш. Мин сугышка үз телəгем белəн киттем һәм Ватанны илбасарлардан яклый алдым. Кызым, сугыш елларын сүзлəр белəн генə аңлатып булмый, ул минем йɵрəгемдə олы яра калдырды һəм аның эзлəре булып (бабам шул вакытта, белəген ачып, ядрə кыйпылчыгы кергəн урынны күрсəтте) менə шушы  ядрə тора. Сугыш вакытында аларны ала алмадылар һəм алар кузгалган саен сугыш елларын исемə тɵшерəм. Кызым, бу хəтле мəрхəмəтсез, дəһшəтле елларны күрергә насыйп итмəсен, Ходай. Гомернең  кадерен белеп яшə. Үткəннәрне барлау - килəчəкне аңлау дигəн сыман, үткəнеңне, килəчəгеңне бер җеп белəн бəйлəп гомерлеккə күңел сандыгына салып йɵрт!».


Ләйсән МОРТАЗИНА. Әлмәт.

в„–--- | 07.05.2013

Казанда Рәшит Ваһаповны искә алдылар (ФОТО)

$
0
0
07.05.2013 Мәдәният
7 май – бөек татар җырчысы Рәшит Ваһаповның туган көне. Бу көнне аңа 105 яшь тулган булыр иде.

Әлеге уңайдан бер төркем татар зыялылары 7 майда Казан шәһәренең Яңа татар зиратына барып, Рәшит Ваһапов каберенә чәчәкләр салдылар. Җырчыны искә алу чарасын Р. Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды рәисе Рифат Фәттахов алып барды. Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис, күренекле актриса Гөлсем Исәнгулова, Татарстанның халык артисты Рамил Курамшин, Габдулла Кариев исемендәге театр актеры Фәнис Кәлимуллин һәм башкалар Рәшит Ваһаповның татар мәдәниятендәге урынын ассызыкладылар, җырчының мирасын өйрәнү, исемен мәңгеләштерү чаралары турында сөйләделәр. Әнвәр хәзрәт Ибраһимов исә җырчы рухына дога кылды. Шул ук көнне Г. Кариев театрында Р. Харис пьесасы буенча куелган “Умырзая” спектакле булды. Әлеге әсәр дә Р. Ваһаповка багышлана. Бөек җырчының 105 еллыгына багышланган чараларның чираттагысы – Р.Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестиваленең гала-концерты. Ул 15 майда С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында үтәчәк.

1

2

3

4

5

6

7




в„– | 07.05.2013

Альбина Гайзуллина: «Рольләрем төшемә керә»

$
0
0
08.05.2013 Мәдәният
Матур кеше белəн матурлык турында сөйлəшми буламыни? Г.Кариев театры артисткасы Альбина Гайзуллина белəн дə матурлык серлəре турында сүз куерттык. Бала тəрбиялəүгə кагылышлы киңəшлəрне дə урап узмадык. Альбина ире Рөстəм Гайзуллин (К.Тинчурин театры артисты) белəн ике малай үстерə. Бу киңəшлəргə игътибар бирмəү ярамас, яңа театр династиясен булдырырлык егетлəрне тəрбиялəүче əни бит ул!

«Хатын-кыз һəрчакта да чиста-пөхтə, гүзəл булырга тиеш. Аны күрүгə кəеф күтəрелергə, күз сөенергə тиеш. Лəкин тышкы кыяфəт белəн генə ерак китеп булмый, хатын-кызның эчке дөньясы да гүзəл булсын иде. Акыл, зирəклек, уйлап эш итү – болар барысы да хатын-кызга хас сыйфатлар. Нəкъ менə шушы сыйфатлар хатын-кызны бизи дип уйлыйм.

Хатын-кызны чəчəккə тиңлəр идем. Роза чəчəклəренə исем китми, лилия чəчəклəрен яратам. Үземне дə лилия чəчкəсе итеп күзаллыйм».

«Дөнья булгач, мəшəкатьлəре дə төрле. Ике малай үстерəбез, аларны бакчага илтергə, алып кайтырга кирəк, өйне дə карыйсы бар. Ə бит шушы мəшəкатьлəрдəн арынып сəхнəгə чыгарга, бар дөньяны онытып спектакль уйнарга кирəк була. Шушындый тыгыз график белəн яшəүчелəргə һəр нəрсəгə дə өлгерер өчен мин кичтəн үк иртəге көнне планлаштырып куярга киңəш итəр идем. Үзем иртəгəмнең һəр минутын уйларга тырышам: ничəдə чыгып китəсен, ничəгə барып өлгерəсен. Спектакль уйныйсы көнне юлда ук ролемне уйлап барам. Кайчакта рольлəрем хəтта төшемə керə».

«Ир балага беренче чиратта əти тəрбиясе кирəк дип саныйм. Улларым нишлəргə генə телəсəлəр дə, башта əтилəреннəн рөхсəт соратам. Икесе дə ир бала булгангамы, улларыбыз бик дус. Яшь аралары да зур булмагач, бер-берсен яхшы аңлыйлар. Кичлəрен алар безне диванга тезеп утырталар да «концерт» куялар. Эстрада җырчыларын исемлəп белəлəр, нəкъ алар кебек кыланалар, бөтен җырларын җырлыйлар, үз-үзлəрен «сəхнə»гə чакырып чыгаралар, кул чаптыралар! Мəш килəлəр!

Үскəчрəк улларыбызны төрле түгəрəклəргə йөртербез, дип хыялланабыз. Малайлар тəрбиялəгəндə иң мөһиме буш вакыт калдырмаска кирəк, дип уйлыйбыз».

«Хатын-кыз ул берьюлы ашарга да пешерə, телефоннан да сөйлəшə, шул ук вакытта телевизор кабызып берəр рецепт язып алырга да өлгерə. Ə ирлəр бераз хатыннарына салынган, иркəрəк, салмаграк булалар, ике эшне берьюлы эшли алмыйлар. Тормыш башлаганда шушы үзенчəлеклəрне истə тоту кирəктер. Вазыйфаларны төгəл билгелəргə дə, юк-барга тавыш чыгармаска, бер-береңнең кəефен кырмаска. Менə, мəсəлəн, йорт – минем өстə, ə ирем Рөстəм эшли – əле съемкада, əле сəхнəдə. Өйдə иремнең бердəнбер вазыйфасы – чүп ташлау. Биш тапкыр əйткəннəн соң ул аны алып чыгып ташлар... бəлки».

«Кеше белəн танышканда иң беренче чиратта аның күзлəрен күреп аласың. Хатын-кызның да матурлыгы, беренче чиратта, күзлəрендə чагыладыр, моңа зур игътибар бирергə кирəк. Туташларның тагын бер байлыгы – озын чəч. Театр училищесына кергəндə мин кыска челка йөртə идем. Чəчем «под каре» кистерелгəн, мин аны хна белəн уттай янып торган җирəн төскə буйый идем. Образым шундый иде. Укырга кергəч, мастерыбыз Тəслимə Хəнəфовна Фəйзуллина безгə: «Актрисаның тышкы кыяфəте матур булырга тиеш. Матур булыр өчен йөзегез ачык, чəчегез озын булсын», диде. Без, курстагы кызлар, ике ел буе чəч үстердек. Аннан соң кайсыбыз түзмəде – кистерде, кайсыбыз башка төскə буяды. Ə мин ул вакытны курсташым һəм булачак ирем Рөстəм белəн йөри башлаган идем. Рөстəм миңа чəчне кистерергə дə, буярга да рөхсəт итмəде. Чəчем билемə кадəр төшеп җитте! Туй ясар вакытыбыз җитте – чəч төсем ошамый, үзгəртəсе килə. Рөстəмне озак кына үгетлəгəч күндердем – чəчне чем карага буяп куйдым... Шаккаткыч булды ул! Хəзер андый экспериментлар ясамыйм, табигый төсемне саклыйм. Чəчем сəламəт булсын, ялтырап торсын өчен ике атнага бер маска ясарга тырышам. Майонездан бик гади маска ясап була. Ярты уч чамасы майонезга бераз зəйтүн мае кушып чəчкə сыларга. Иң мөһиме масканы чəч төплəренə сеңдерергə. Шуннан чəчлəрне пакет белəн төреп бер 15 минут тотканнан соң юып төшерергə».

Блиц-киңәшләр

Карарга: комедиялəр, мелодрамалар, һинд фильмнарын, театраль премьераларны.
Укырга: Т.Миңнуллин пьесаларын, А.Пушкинның мəхəббəт лирикасын.
Тыңларга: Раяз Фасыйховны, Асылъярны, «Казан егетлəре»н, «Болгар» радиосыннан ирем сөйлəгəнне, улларым куйган «кичке концерт»ларны!
 


Рания ЮНЫСОВА

в„–4 |

Белем әлифбадан башлана

$
0
0
08.05.2013 Мәгариф
Еш кына кодаларым шалтыратып зарлана. “Әлифбалары “Күңелле татар теле” дип аталса да, бер дә күңелле түгел әле. Оныгыбыз бирем-күнегү­ләрне аңлап бетерә алмый, дәреслек бигрәк катлаулы”, – дип уфтаналар.

Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Милли Мәгариф үзәгендә әлифбалар турында сөйләшү була, дип чакыргач, шул зар-инти­зар­лар искә төште. Һаман татар теле, әдәбияты дәреслеклә­ренең камил булмавын туг­лыйлар. Урыс теле, әдәбияты дәреслекләрен тәнкыйтьлә­ми­ләр диярлек. Югыйсә аларда да хилафлыклар күп. Әйтерсең лә, урыс сыйныфындагы балалар иншаларын гел “4”ле, “5”легә генә яза. Бу бит дөрес түгел. Алтын дә­реслек язсаң да, барыбер татар теле, әдәбияты дәрес­лек­ләренә дәгъва кимемәячәк. Чөнки ата-аналарның үзлә­рен­дә татар теле өйрәнү те­ләге кечкенә. Иң әүвәл балалары белән өйдә татарча аралашсыннар иде, дигән мәгъ­нә­дәрәк җавап бирделәр бу җәһәттә “түгәрәк өстәл” барышында. Гомумән, әлифба­ла­рыбызның торышы, үткәне, бүгенгесе хакында “Белем әлифбадан башлана” дигән бик кызыклы сөйләшү булды ул. Күренекле педагог Сәләй Вәгыйзовның тууына 105 ел тулуга багышланган әлеге сөй­ләшүдә КФУ, Мәгарифне үстерү институты, әлеге дә баягы Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге галим­нәре, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, Арча педагогия көллияте укытучылары һәм, әлбәттә, дәреслек авторлары үзләре катнашты. Киләчәктә киң җәмәгать­че­лекне дә җәлеп итеп, әлиф­баларыбыз турында зур сөй­ләшү уздырырмакчы алар.

Хәзер, XXI гасыр башында, әлифбаны беренче сыйныфта ел буе өйрәнеп, укып утырмыйлар. Балалар бакчасында ук хәреф танырга, укырга өйрә­неп килгән сабыйлар өченче чиректә “Татар теле” дәреслеген үзләштерә башлый. Шуңа күрә дә, Сәләй ага әлифбасы үз вазыйфасын үтәгән инде, кабат-кабат яңар­тып бастырылса да, ул 1965 елда тукталып калган кебек, дигән тәнкыйть фикер­ләре табигый тоелды. Хәзер иҗек өстәп уку принцибы кулланыла, аңлы рәвештә укуга, аерманы күрә белүгә басым ясала, дәреслекләрне федераль стандартка туры китерергә кирәк, дип аңлатты төп үзенчәлекне галим-методист­лар. Билгеле, яңа әлифба язучыларга да таләп бер үк: сайлап алынган рәсем, шигырь, хикәячекләр балаларны сок­ландырсын, гаҗәп­ләндер­сен, уйлануга этәрсен, кыскасы, бала психология­сенә туры килсен. “Гомер-гомергә “Әлиф­ба” китабын ким ди­гәндә дүрт рәссам бизәгән. Әгәр нәшрияттә тиешле рәс­самнар булса, безгә интернеттан эзләп утырырга туры килмәс иде”, – дигән тәнкыйть тә бик урынлы яң­гырады. Һәр юлында рәсем күрерлек, “Әминә елый үкереп” кебек шигырьләр аз. Тәрҗемә әсәр­ләре булса да файдаланырга кирәк, дигән таләп белән ничек килеш­мисең?! Әнә Ренат Харисның “Матур өй”, Рафис Корбанның “Минем туган кө­немдә” кебек бик матур ши­гырьләре бар. Әмма бәлә­кәч­ләргә бер куплетлы, дүрть­юллык шигырь­ләр кирәк.

Бу уңайдан, Мәҗит Гафу­риның, бик уңышлы дүртьюл­лыклары бар, тик аларны дә­реслекләргә кертүгә игътибар җитми; Газиз Мөхәммәт­шин кебек үтә нечкә зәвыклы, оста телле язучыларыбыз да төшеп калып бара, дигән тәкъ­дим­­нәрне киләчәктә яңа дә­рес­лек язучылар исәпкә ал­мый калмас дип өметләник. Ләкин балаларның яшь үзен­чәлек­ләренә туры килгән матур текстларны дәреслеккә кертү өчен, әдипләрдән рөхсәт алырга кирәк, дигән таләпне генә җитди кабул итү кыен. Миңа калса, бер шагыйрь-язучы да үз әсәренең әлифба-дәрес­леккә керүенә каршы булмас.

Соңгы вакытта Татарстандагы татар мәктәпләрендә Сә­ләй Вәгыйзов һәм Рәмзия Вәлитованың “Әлифба”сыннан тыш, перспективалы башлангыч мәктәп өчен, дип аталган Гарифуллина, Мияссарова, Шәм­сетдиноваларның “Әлиф­­ба”сы киң кулланылышка керде дияргә мөмкин. Дөрес, кайбер укытучылар куллану өчен уңайлы дип, әле хәзер дә яңа әлифба белән беррәттән, искесеннән дә файдалана. Сер түгел: татар теле күнегүләре аз, сайлау мөмкинлеге юк, зур булганга, өстәлдән егылып төшә, дип зарланучылар да бар. Гаҗәп түгел: укытучыларга да яңалыкны кабул итү авыр. Мөгаллимнәр һаман искегә ябышып ятмасын өчен, дә­реслек авторлары үзләре мәктәпкә барып мастер-клас­с­лар үткәрсен иде, дип әйтелде бу җәһәттә. Икенчедән, педучилище, педкөллият­ләр­нең үзләрендә үк студентларга төрле-төрле дәреслекләр булганлыгын күрсәтү, өйрәтү җитмәгәнлеген дә таныдылар “түгәрәк өстәл” барышында (“Әлифба” дигәннән, әле тагын республикабызда урыс мәк­тәп­­­ләрендәге татар балаларына аталганы, “Күңелле татар теле” дигән төсле урыс мәк­тәпләрендәге урыс балаларына татар теле өйрәтү максатында чыгарылган дәреслек-әлифбалар да бар).

Мәгарифне үстерү институты укытучысы Лилия Гыйла­җева белән Гүзәл Нәбиуллина язган, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен чыгарылган, дүрт кисәктән торган “Нәниләр өчен әлифба”ны тәкъдим итү, миңа калса, күп­ләргә кызыклы тоелды. Тик аңа нигәдер Мәгариф министрлыгы вәки­ленең исе китмәде. Дөрес, министрлыгыбыз балалар бакчасында тәрбияләнүче татар балалары өчен сөйләмне үстерү кулланмалары чыгара башлаган икән. Әмма, шайтан – башка, җен – башка, диләр бит. Әти-әни­ләргә, тәрбиячеләргә сайлап алу мөмкинлеге дә арта дигән сүз бит бу.

Татарстаннан читтәге рес­публика-өлкәләрдә яшәүче татар балалары өчен “Әлифба” китабы бастыру иҗтыяҗына аерым тукталырга мөмкин. “Республикабыздан читтә Татарстанда инде кулланылмый башлаган, узган гасыр­­ның 60 нчы, 70 нче елларында нәшер ителгән “Әлифба” ки­тап­ларыннан файдаланалар. Әнә Оренбург өлкәсендә Башкортстанда бастырылган өр-яңа башкорт әлифбаларын бушлай китереп тараталар. Бездә чит төбәкләргә планлы рәвештә җибәрү юк”, – дип аптырый бу хәлгә Мәгарифне үстерү ин­ститутының милли мәгариф ­лабораториясе мө­дире Рәсимә Шәмсетдинова. Ул, гомумән, чит төбәкләр өчен беренчедән алып унберенче сыйныфларга кадәр, атнага ике сәгать укыту исәбеннән, татар теле һәм әдәбияты дәрес­лекләрен аерым язып бастыру ягында. Чынлап та, төбәкләргә исәп­лән­­­гән дәреслекләр язарга, анда шул җирлектә яшәүче укытучы-методистларның үз­ләрен дә катнаштырырга, бер үк вакытта ул Әстерхан, Пермь, Себер, Уфа... татарлары өчен дә кызыклы, якын булырга тиеш, дигән принципны үзәккә куярга кирәк безгә.

Әйтүләренчә, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында үз­гәрешләр көтелә. Министр­лыктагы милли мәгариф бү­леген милли мәгариф идарәсе итеп үзгәртмәкче, анда Татарстан өчен аерым, читтәге татар төбәкләре белән эшләү өчен аерым бүлекләр булдырмакчылар икән.

Җирле милли-мәдәни мөхтәриятләр, татар мәктәп­­­ләре, Бөтендөнья татар конгрессы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы бергәләшеп эш­ләгәндә, ниһаять, быел беренче сыйныфка ничә татар баласы бара, Россиядә мәктәп яшендәге татар балалары күпме, дигән сорауларга җавап та табылыр, шәт. 


Рәшит МИНҺАҖ

в„–70 | 07.05.2013

Әгерҗедә тагын татар мәктәбенә кизәнәләр

$
0
0
08.05.2013 Мәгариф
Әгерҗе районы җитәкчелеге Салагыш урта мәктәбен 9 еллыкка калдырмакчы. Ата-аналар балаларын Азеводагы урыс мәктәбенә җибәрүгә каршы. Әгерҗе районында оптимизация сылтавы белән алты мәктәптә үзгәрешләр булу мөмкин. Алар арасында данлыклы Иж-Бубый мәктәбе дә бар.

Әгерҗе районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина Азатлык радиосына Салагыш мәктәбенең үзгәртеләчәген кире какмады. Аның сүзләренчә, БДИ нәтиҗәләре Салагышта соңгы ике-өч ел эчендә югары сыйныфта укучыларның белем дәрәҗәсе төшкәнлеген күрсәткән. Салагыш укучылары олимпиадаларда һәм башка район күләмендә үткән чараларда да катнашмыйлар икән.

"Югары сыйныфтагылар Азевога йөреп укый башласа, көндәшлек, бер-береңне уздырырга тырышу хисләре туачак, белемнәре дә яхшырачак", ди ул. Аннан да кала, Сафиуллина фикеренчә, Салагышта 10нчы сыйныфта укучылар бөтенләй юк, ә 11нче сыйныфны быел ике бала гына бетерә. Балалар саны аз булганга әлеге белем йортын урта мәктәп итеп тотуның чыгымнан кала файдасы да юк.

Мәктәпне 9 еллыкка гына калдыралар икән дигән хәбәр укытучыларда һәм авыл халкында зур ризасызлык тудырган. Бу хакта Салагыш мәктәбе директоры Айдар Хөснетдинов белдерде. Укытучылар ата-аналар белән бу хакта җыелып сөйләшкәннәр инде. Барсы да бер тавыштан: "Без каршы!" дип әйткән.

Русиядә 2012 ел ахырында кабул ителгән мәгариф кануны нигезендә мәктәптә берәр үзгәреш көтелсә, бу хакта иң беренче чиратта авыл халкы һәм ата-аналар фикере исәпкә алынырга тиеш дигән юллар бар. Канун быел 1 сентябрьдән көчкә керергә тиеш. Татарстанның яңа мәгариф канунына да бу хакта аерым маддә кертергә җыеналар. Әлегә ул өлге хәлендә, ахырга кадәр эшләнеп бетмәгән. Җәй башларына аны Татарстан дәүләт шурасы карарга тиеш дигән хәбәрләр булган иде.

Сафиуллина сүзләренчә, Салагыш халкы белән мәктәпне оптимизацияләү йә булмаса аңа тимәү турында әлегә сөйләшү булмаган. "Бу мәсьәлә авыл халкы белән дә тикшереләчәк", диде ул. Аның сүзләренчә, барыбер соңгы сүзне район башлыгы әйтәчәк. Чөнки район хакимияте бу мәктәпне оештыручы булып тора.

Азево Салагыштан 25 чакрым ераклыкта урнашкан. "Беренчедән, ул татар мәктәбе түгел, ә рус мәктәбе. Азевога кадәр асфальт юл юк. Балалар көн саен яңгырда, буранда, көзге-язгы пычракта дыңгыр-дыңгыр 50 чакрым юл үтәргә тиеш була. Алар йөреп укый башласа, дәрестән соң үткәрелгән чараларда катнаша алмаячак. БДИ-га әзерләнү өчен дә өстәмә дәресләргә кала алмаячаклар. Мәктәпкә барам дип бала иртәнге биштә үк торып куярга тиеш була", ди Хөснетдинов.

Борчуга калган Салагыш халкы мөрәҗәгать әзерләгән. “Безгә аңлашылмаган тагын бер мәсьәлә бар. Әгерҗе районындагы күп авылларның арасы ерак. Бер-берсе белән асфальт юл белән тоташмаган, әмма аралары ерак булмаган рус авыллары Азево һәм Красный Бор бар. Азевода укучылар саны 60тан да артмый. Нигә бу ике мәктәпне бер-берсенә кушмыйлар, ә еракта урнашкан Салагыш балаларын йөртеп укытмакчы булалар. Без рус милләтенә каршы түгелбез. Ләкин безгә кагылган очрак татар милләтен кысу, аны ничек тә кимсетү, юкка чыгарырга тырышуның ачык мисалы булып тора. Киләчәктә авылда балалар саны кимүгә түгел, ә артуга таба барачак”, диелә мөрәҗәгатьтә.

Моннан ике ел элек Салагыш мәктәбендә киләчәктә укыячак балалар санын чагылдырган план төзелгән булган. Анда 2018-2019 елларда Салагыш мәктәбендә 77 бала укырга тиеш дип фаразлана. Үзгәрешләр булмаса, шуның эченнән сигез бала 10нчы сыйныфта һәм 11 бала 11нче сыйныфта белем алачак. Бүген мәктәптә 69 бала укый.

Бүген югары сыйныфтагыларның аз булуына килгәндә, Хөснетдинов: “Моннан өч ел элек мәктәпне 9 еллыкка калдыралар дигән ыгы-зыгы тугач, ата-аналар балаларын туганнарына - Ижауга, Чаллыга һәм башка зуррак калаларга җибәрде. Хәтта Казанда укучылар да бар”, дип белдерде.

Аның сүзләренчә, мәктәпне ябу шау-шуы чыккач, нәкъ яхшы укучылар башка мәктәпләргә киткән дә инде. Шуңа күрә БДИ нәтиҗәләре дә алай ук яхшы түгел. Укучылар китмәгән булса, бүген Салагышта 10-11нче сыйныфларда 9 бала белем алырга тиеш булган.

Авыл халкы да мөрәҗәгатендә: “Берничә ел рәттән билгесезлектә, куркып яшәү, билгеле, үз ролен үтәде. 9ны тәмамлап мәктәптән иң тырыш, иң яхшы укучылар китә башлады. Әгәр ябалар дип куркытып тормасалар, алар мәктәптә укуларын дәвам итә иде. Моңа кадәр мәктәпне тәмамлаучыларның үзләре теләгән уку йортына керә алуы моңа дәлил булып тора”, дип язган.

6 май көнне Әгерҗедә район җитәкчелеге мәктәп директорларын, депутатларны, авыл хакимияте башлыкларын җыеп киңәшмә үткәргән. Шунда директорларга акчаны бәрәкәтле итеп тоту өчен кайбер мәктәпләрнең кыскартылачагын аңлатырга тырышканнар.

Сафиуллина сүзләренчә, оптимизациялисе мәктәпләр бер Салагышка гына төртелеп калмый. “Аларга хәйранга җыелырга мөмкин. Ләбиб Айтуганов исемендәге Девятерня татар мәктәбен алыйк. Анда 66 бала укый. Ул да үзгәртелергә мөмкин. Аның янында Кадыбаш мәктәбе бар. Ә Кадыбаш математика һәм физика буенча районда иң көчле мәктәпләрнең берсе. Планда Девятерняны күчерү дә каралган. Әле уйланабыз”, диде ул.

Әгерҗедә 6 май көнне булган сөйләшү вакытында Салагыштан кала тагын Исәнбай, Иж-Бубый мәктәпләрен 9 еллык итү, Тәдәрле мәктәбен башлангычка калдыру, мари авылларындагы Кулигаш һәм Кәдрәк мәктәпләрен дә оптимизацияләү турында сүз булган. Бу хакта Азатлыкка әлеге киңәшмәдә катнашкан бер кеше белдерде. Исемен күрсәтмәүне үтенде.

Сафиуллина да мәктәпләрне үзгәртү өчен кызу эш башланганын яшерми. “Татарстан мәгариф министры урынбасары Данил Мостафин белән дә киңәшләшүләр бара”, диде ул.

Салагыш мәктәбен моннан ике ел элек 9 еллыкка калдырырга теләгәннәр иде инде. Ул вакытта ата-аналар нык каршы торганга тимәскә булдылар.

2011 елның февраль аенда данлыклы Бубый авылы мәктәбе ябыла дигән фараз ишетелгәч, татар журналистлары Бубый авылына десант төшергән иде. Нәтиҗәдә, район хакимияте халык алдында мәктәпне япмаска вәгъдә бирде.


Наил АЛАН

в„– | 07.05.2013

Мәхәббәт бар ул...

$
0
0
08.05.2013 Язмыш
Без аның белән адашлар. Гадәттә, адашлар язмышында охшашлыклар була дип әйтәләр. Ләкин мин яз­мыш­лары­быз­ның охшаш булуын һич телә­мәс идем... Адашымның гыйбрәтле язмышын сезгә дә бәян итәргә булдым.

...Булат белән без институтта укыганда таныштык. Кара чәчле, зур зәңгәр күзле егеткә игътибар итмәскә мөмкин түгел иде. Ул да миңа күз аткалап йөри, тик сүз катарга кыюлыгы җитми. Ярты еллап укыгач, бер группадашыбыз туган көненә чакырды. Хәйран кызып кит­кән кызлар килеп сүз каткалап карасалар да, эреп китмәде Булат. Миңа – егет­ләр, аңа кызлар якынлашса, никтер безнең карашлар очрашкалап куя иде. Үзем эчмәгәч, сәрхушләр арасында буталып йөргәнче өйгә кайтыйм дип, урамга чыгып киттем. Мин атлыйм, минем арттан кемдер ашыгып атлый. Бераз шул рәвешле куышып кил­гәннән соң, безнең адымнар тигезләште. Бу Булат иде. Шул көннән соң без, булмаган сәбәпләрне бар итеп, бер-беребезгә шалтыраткалый башладык. Дә­ресләрдән соң ул мине озатып куйгалый иде.

Икенче курста укыганда Булат никтер күңелсезләнеп йөри башлады. Тикшеренү­ләр үтеп төрле дәвалау курслары алганнан соң, хәле хәй­ран яхшыргандай булды. Тик тулысынча тикшеренү өчен хастаханәгә ятарга ки­рәк, диделәр. Булатның хәлен белергә баргач, аның әнисе белән таныштым.

Бер якта яшәмәсәк тә, тукталышка бергә чыктык. Шунда Булатныкы кебек зур зәңгәр күзләрендәге борчуын яшерә алмаган Мәрьям апа миңа: «Яратасыңмы син минем Булатымны?» – ди­мә­сенме! Мин ни дияргә дә белми аптырап торганда, ул җавабын да бирде: «Яратасың, кызым, күреп торам. Ул да сине өзелеп сөя, тик аның бит санаулы гомере калып бара». Шул сүзеннән соң аяк астымда җир убылгандай булды. Мин яшьләремә буылган халәттә үк­сеп елаучы Мәрьям апаны тынычландырырга тырыштым. Кая соң ул, баласының гомере бетәчәген белгән ананы тынычландырырлык көч дөньяда бар димени?!

Бераз тынычланганнан соң, Булатка берни дә сиздермәскә сүз куешып, Мәрь­ям ханым белән саубуллаштык. Хастаханәдән шактый хәлләнеп чыккан Булат үзенең авыруы хакында берни белми иде. Аның кебек тормышны яратучы, аның кебек һәр минутның кадерен белүче оптимист кеше дөньяда башка юктыр.

Ә беркөнне ул мине үзләренә кунакка чакырды. Кыенсынып кына булса да бардым, Мәрьям апа әзерләнеп көтеп торган икән. Өй­ләрендә һәр нәрсәдән затлылык бөркелә, бөтен җир­дә чисталык, тәртип. Озакламый әтисе дә кайтып җитте. Әсгать абый инженер, шактый җитди күренсә дә, аралаша башлагач, Булатның шаянлыгы аннан икәнлеген аңладым. Мәрьям апаның тәмле ризыкларыннан авыз иткәннән соң, Булат сүз башлады: «Әти-әни, мин Гөл­нараны бик яратам, өйлә­неш­сәк, каршы килмәссезме?» – димәсенме бу! Минем шаккатудан телем әй­ләнмәс, башым эшләмәс булды. Әтисе: «Гөлнараң риза булса, без риза», – ди. Әлеге сөй­ләшүнең булачагын башына да китереп карамаган Мәрь­ям апа, аптыравын яшерергә тырышып: «Иртә­рәк түгелме соң?» – дип, миннән тискәре җавап булачагына ышанган иде бугай. Ә мин шулчак: «Риза!» – диюемне сизми дә калдым.

Әлеге сөйләшүгә ике ай узганнан соң, без Булат белән кавышып, аларда яши башладык. Минем гомеремнең иң бәхетле дә, бәхетсез дә көннәре башланды. Ул мине, мин аны өзелеп сөям, андый мәхәббәт бик азларга гына тәти торган мә­хәббәттер, аның нинди зур бәхет булуын аңлату мөмкин түгел. Ә бә­хетсезлегем шушы бәхетне озакламый югалтачагымны аңлап бәр­гәләнүдән иде.

Кавышуыбызга бер ел була дигәндә, Булатның хәле кискен начарланып китте. Соңгы стадиягә җиткән кан рагын дәвалап булмый, диделәр. Дарулардан шифа таба алмаган, санаулы көннәре калуын белмәсә дә, күңеле белән сизгән Булатка бу дөньядан матур һәм үпкәсез генә китү юлын күрсәтүче ниндидер остаз кирәк иде. Остаз дигәнең аны үзе тапты ул чакта...

Мин укуда, әти-әнисе эштә чакта урамда аңын җуеп егылган Булат яныннан мөселман булган кешеләр: «Исеректер бу!» – дип җирәнеп китеп барганнар. Ә менә соңрак остазы дип йөрткән Дмитрий ул вакытта аңа ярдәм кулы сузган. Булат аңына килгәч, адресын сорап, өйгә кайтарып куйган. Соң­рак Дмитрий хәл сорашып еш кына шалтыраткалый башлады. Нәтиҗәдә гомере­нең соңгы көннәрен яшәүче Булатта ниндидер өмет чаткылары уятучы, бу дөньядан теге дөньяга матур гына күчү юлларын да күрсәтүче шул Дмитрий булды. Булатка бу дөньядан бәхетле булып китәргә, ә әнисенә бу авыр хәсрәт белән алга таба да яшәргә юл күр­сәтүче дә ул булды.

Каенанам белән каенатам янына атна саен кереп йө­рим. Миңа башка яр табарга ­кушалар. Тик Булатымны алыш­тырырдай кешене мин мәңге очратмаячакмын. Бы­ел инде Булатсыз бишенче язымны каршылыйм. Майда кавыштык, майда мәңгегә аерылыштык та. Һаман яратам, кайтмасын белсәм дә, һаман көтәм. Юктыр дисә­ләр дә, чын мәхәб­бәт бар икән ул... 


Гөлнара ЗИННӘТУЛЛИНА

в„– |

Бүген сугыш чорына дөрес бәя биреләме?

$
0
0
08.05.2013 Җәмгыять

Айдар ХӘЛИМ, язучы:

– Икенче Бөтендөнья сугышы милләтләр язмышында – зур фаҗига. Бөек Ватан сугышына килсәк, анда бит татар гына да, рус кына да, белорус кына да сугышмаган. Шуңа күрә аны яктыртуда һәр халыкның үз дөреслеге бар. Безгә Рейхстагка иң беренче булып татар кешесе Гази Заһи­товның Җиңү байрагы элү фактын тарихи факт итеп, фашизмны җиңү факты итеп күрсәтергә кирәк. Бөек Ватан сугышында беренче һөҗүмне Брест крепо­с­тенда татар кешесе Петр Гаврилов кабул иткән булса, Рейхстагка, ялгышмасам, 29 апрельдән 30ына каршы төндә сәгать 2ләр тирәсендә яралы килеш байрак кадап сугышны тәмамлаучы да – татар кешесе. Татар сугышчы­сының батырлыгы әле дә булса танылмаган. Бу факт 1-10 сыйныф укучыларының тарих китап­ларына кертелергә тиеш. Билгеле, аның турында фактлар бик күп. Рәсми документлар да, бу турыда Михаил Мининның “Трудные дороги к Победе: воспоминания ветерана Великой Отечес­твенной войны” дигән китабы да бар. Мин бу кеше турында шактый фактлар тупладым, аның турында әсәр яза башладым. Аның батырлыгын күтәрү безнең мил­ләт өчен дөреслеккә якынаю булыр.

Искәндәр ГЫЙЛӘҖЕВ, тарих фәннәре докторы, Казан федераль университеты­ның татар халкы тарихы кафедрасы мөдире:

– Тарих, гомумән, объектив яктыртылмый, бу – табигый кү­ренеш. Сугыш кебек киеренке, каршылыклы чорлар, алар тагын да ныграк бозып күрсәтелә. Бик күп кеше тарихтан файдаланырга тырыша – монда пиар дигән нәрсә дә, үзеңне күрсәтергә тырышу, кер эзләү дә бар. Бу да – табигый күренеш. Сугыш – шул­кадәр күпкырлы вакыйга, зур фаҗига, сынау. Һәр кеше әлеге сынауны үзенчә тапшырырга тиеш булган. Шуңа күрә аны бәя­ләгәндә дә карашлар күптөрле. Ләкин соңгы вакытта, минемчә, сугыш тарихын бозу артты. Чөн­ки сугышны күргән кешеләр, анда катнашкан кешеләр, сугыш­ның ни икәнен аңлаган кешеләр кими бара. Бу очракта тарихны күзаллау шактый кыенлаша. Җитди булмаган, чыганакларга ни­гезләнмәгән фикерләр арта. Әмма бу – шулай ук табигый. Моның белән бернәрсә дә эшләп булмый. Бары тик тарихны өйрә­нергә, тарихи чыганакларга таянырга кирәк. Сугыш тарихыбызда булган. Бу – зур фаҗига, без­нең өчен гыйбрәт, Советлар Союзының зур казанышы да. Без фашизм дигән зур вәхши көчне, бөтен дөньяда халыкларына янаган тискәре көчне җиңдек. Бу җиңүне беркем дә кире кага алмый. Без каһарманнарны хөрмәт белән искә алырга тиеш.

Борис ГРЕВЦОВ, Татарстанның сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары комитеты рәисе урынбасары, отставкадагы полковник:

– Объективлык бар дип саныйм. Әмма бу чорга кагылышлы мәгълүмат даими дөнья күреп торсын иде. Безнең оешма мас­сакүләм мәгълүмат чаралары бе­лән тыгыз элемтәдә эшли, әлбәт­тә. Шулай да, республиканың әйдәп баручы мәгълүмат чаралары вәкилләренең сугыш белән бәйле даталар – сугышның башланган көне, Мәскәү асты, Сталинград сугышындагы истәлекле даталарны яктыртуы, ветераннар белән аралашуы җитәрлек дәрәҗәдә түгел, минемчә. Тагын да махсус рубрикалар булдырылсын, мәгълүмат күбрәк таратылсын иде. Мәсәлән, тиздән Курск сугышының 70 еллыгы җитә.

Сәидә БАЙНАЗАРОВА, студент:


– Сугыш беткәч, батырлар күбәя. Әмма шунысы да бар: ерагайган саен без ул вакыйганы бөтенрәк итеп, аның барлык якларын да күрә алабыз. Сугыш чоры турында безнең буын, хәтта безнең әти-әниләрнең кү­бесе өчен дә иң объектив мәгълүмат ул әби-бабайларның телдән сөйләгән истәлекләре иде. Әмма фашистлардан немец­ларның үз­ләренең дә җәфа чи­гүен, андагы халыкның да тыныч тормыштан аерылып сугышка озатылуын, тыл­дагылар арасында ачлыктан интегүчеләр булуын белүчеләр аз. Болар барысы да фашизмны җиңүнең әһә­миятен раслый. 




в„–71 | 08.05.2013

Габделхак Абдуллин: Дошман үтергәнче ата иде...

$
0
0
09.05.2013 Җәмгыять
Ленинград блокадасы һәм Курск дугасындагы канкойгыч бәрелешләрдә катнашкан, дошман яулап алган ил һәм шәһәрләрне азат итеп, фашистларны куа-куа Австриягә кадәр барып җиткән батыр йөрәкле Габелхак Абдуллин һаман да егетләр кебек нык әле. Тиздән 92 яшен тутыра димәссең дә...

Габделхак абый Сарман районындагы иң хөрмәтле сугыш ветераннарының берсе. Бөтен гомерен башта туган илне фашистлардан азат итүгә, аннары исә Зур Нөркәй авылында балалар укытуга багышлаган мактауга лаек шәхес ул.

Сугыш башлану хәбәрен Габделхак абый Пермьдә эшләгән вакытта ишетә. «Бу куркыныч хәбәр бик тиз таралды. Шул ук көнне безне дошманга каршы сугышырга «өйрәтә» башладылар. Көндез эшлибез, ә төннәрен исә мылтыктан атарга, окоплар казырга, штык белән һөҗүм итәргә өйрәнәбез. Шул рәвешле, аз йокларга, шуңа да карамастан үзебезне яхшы хис итәргә өйрәндек. Һәм менә 1942 елның көзендә - сугышның иң кызган вакытында барыбызны бергә җыеп фронтка озаттылар», - дип сүзен башлады Габделхак абый.

Аларны Мәскәүдән ерак түгел Кержач районына китерәләр. Бомбага тотудан калган хәрабәләрне күреп, барысы да бер мәлгә сүзсез кала. Тик озак уйланып торырга вакыт булмый, эшләргә кирәк. Барысын бергә җыеп, ниндидер бер амбарга урнаштыралар. Аннары исә яшь солдатларны роталарга билгеләү башлана. Урта белемле егетләр химротага эләгә. Габделхак абый да шулар арасында. Әгәр дә химия сугышы башлана калса, беренче булып сугышка нәкъ менә алар керергә тиеш була. Шул ук көнне ротага химия дәресләре бирә башлыйлар. Дошман нинди агулы газлар кулланырга мөмкин, ничек һөҗүм итәчәк, нинди бомба һәм снарядлар файдаланачак - солдатлар шулкадәр күп мәгълүматны кыска вакыт эчендә ятларга тиеш була.

1943 елның башында Сталинград сугышы тәмамлана. Габделхак абыйлар беренче җиңүгә шатланырга да өлгерми, аларны бернинди кисәтүләрсез генә сугышның иң кызган урыны - Ленинградны азат итәргә төньяк-көнбатыш фронтка китерәләр. Яшь солдатлар Сталинградтан Гвардия исеме алып кайткан дивизиягә барып кушыла. Нәкъ менә шул вакыттан алып сугыш тәмамланганчыга кадәр Габделхак абый дошман белән көрәшнең нәкъ үзәгендә кайный, әҗәлдән бер адымда гына йөри, иптәшләре, көрәштәшләренең үлеме белән очраша, бер-бер артлы сызгырып узучы бомба, мина, снарядлар шартлавы исә көндәлек ишетелә торган тавышларга әверелә.

Ловать елгасы янындагы сугышны бүгенгедәй хәтерли Габделхак абый. «Елганың бер ягында дошман, бер ягында без. Максат - шушы елганы кичәргә, дошманга һөҗүм итәргә һәм шул рәвешле Ленинградны азат итәргә. Әйләнә-тирәдә сазлык, юллар юк. Юл дигәнең - бүрәнәләрдән генә салып куелган сукмак, машиналар да шуның буенча гына уза. Без әзерләнеп бетәргә дә өлгермәдек, дошман һөҗүмгә күчте... Кая барырга, нишләргә? Салынган юлдан аз гына кырыйга чыктыңмы, шундук сазлыкка кереп батасың. Һөҗүм дә итә алмыйбыз - пушкалар, тракторлар барысы да батып калган... Көч-хәл белән урманга күчерделәр үзебезне. Ул чактагы югалтуларны сөйләп кенә бетерерлек түгел. Шулай да соңрак Ловать елгасын кичүгә ирештек», - дип сөйли ветеран.

Озак та үтми Габделхак абыйлар дивизиясен Курск дугасына күчерәләр. Сугышка әзерлек эшләре өр-яңадан башлана. «Химрота буларак, без һәрвакыт разведкада булырга тиеш. Дошман белән безнең арада 1-2 километр ара бар. Ул нейтраль зона дип атала. Төннәрен шул зона буйлап дошманга таба шуышабыз. Кулда - махсус прибор. Әгәр дә дошман ялгыш кына сизеп алса, башың бетте. Шундук пулеметлардан ата башлый да, яралаганчы яки үтергәнче ата да ата, ата да ата... Яраланучылар да, үлеп калучылар да күп булды», - дип искә ала Габделхак абый.

Курск дугасында сугыш бик каты була ул чакта. «Сталинград сугышы белән бер булды ул, бик көчле булды. Тик дошман безне кисеп ала алмады, киресенчә, без аларны чигенергә мәҗбүр иттек. Орел һәм Белгород шәһәрләрен дошманнан арындырдык. Бу - СССР өчен бик зур җиңү иде. Мәскәүдәге беренче салютны шуның хөрмәтенә аттырдылар. Ә сугыш кырындагыларның ничек сөенгәнен белсәләр иде, ул хисне сүз белән генә аңлатырлык та түгел...», - дип елмая элеккеге химик-разведчик.

Мин Габделхак абыйдан: «Сугышта иң исеңдә калган вакыйганы сөйлә әле», дип сорыйм. Аның йөзе шундук җитдиләнә, уйчанланып китә. Бераз уйланып торгач, сүз башлый: «Ул чакта дошман Днепрның аръягына чыгып туктады. Андагы урынны бик каты ныгытканнар иде алар. Без алар артыннан килеп Днепрның бу як ярына урнаштык. Ара 10 километр чамасыдыр, мөгаен. Бервакыт шулай тыныч кына эшләп йөргәндә безнең өстән нимесләрнең “Рама” дигән разведчик самолеты очып узды. Эчтән генә: “Әһә, бу бер-бер нәрсә эшли инде хәзер”, - дип уйлап куйдым.... Мин машина өстендә эшләп маташам, 5 метр чамасы ераклыкта гына пешекче һәм ике солдат төшке аш пешерәләр. Шулвакыт нәрсәдер “чож” итеп китте. Мин шундук аны-моны сизгәндәй чокырга сикердем. Төшеп җитәргә дә өлгермәдем, баш очымда снаряд шартлады. Пешекче һәм солдатлар утырган урынның нәкъ үзәгенә барып төшкән иде. Аз гына соңлаган булсам, мин дә шулар белән бергә һәлак буласы булганмын...”

Габделхак абый исән кала. Дошман артыннан куып Днепрны да кичә, Бессарабия (хәзерге Молдавия), Румыния аша уза, Венгрия башкаласы Будапештны алу өчен барган зур канкойгыч сугышта да катнаша Җиңү көнен исә Австрия җирендә каршылый солдат. Ул турыда сөйләгәндә, Габделхак абый яшәреп киткәндәй була, күзләрендә очкын кабына, елмаеп җибәрә. “Сугыш беткән көнне мәңге онытасым юк. Солдатлар сөенечтән һавага ата. Шул пулялардан озак кына бөтен дөнья яктырып торган иде”.

Сугыштан исән-имин кайтуы турында Габделхак абый: “Аллаһы Тәгалә саклады инде мине” дип әйтә. Медальләре, рәхмәт хатлары бик күп аның.

15 май көнне хөрмәтле сугыш ветераны 92 яшен тутырачак. 58 ел бергә торган сөекле хатыны Мәсрүрә апаны гына бик юксына инде (хәләл җефете 2009 елда вафат булган). Аның турында сәгатьләр буе сөйләргә дә риза Габделхак абый. “Бик бәхетле гомер кичердек, икебез дә укытучылар. Бөтен кеше ай-ай матур парлар инде сез, дип әйтә иде”, - дип сөйли ул Мәсрүрәсе турында.

Сугыш афәте белән күзгә-күз очрашкан Габелхак абый бик бәхетле гомер кичерә бүген. Балалары тәрбиясендә, кадер-хөрмәттә яши ул. Өч баласы да “әткәй безгә кил, юк, безгә кил” дип өзелеп торалар. Бәхетле картлык менә шул буладыр инде ул. Балаларыңа терәк һәм киңәшче булып тагын озак еллар яшә әле, Габделхак абый! 

1

2

3


Рәмзия ЗАКИРОВА язып алды

в„– | 09.05.2013

Ветераннарны эчертмәгез!

$
0
0
09.05.2013 Җәмгыять
Шушы көннәрдә Төмән өлкәсе мөфтие Фатих Гарифуллин Җиңү көнендә ветераннарны “фронттагы йөз грамм” белән сыйлау традициясеннән баш тартырга чакырды. “Бүген сиксән-туксан яшьлек әби-бабайларны градуслы эчемлекләр белән сыйлау фаҗига китереп чыгарырга мөмкин”, – ди ул.

Мондый очраклар чынлап та булган икән. Төмәндәге татар авылларында “фронттагы йөз грамм” традициясеннән баш тартканнар. Җиңү көнен зурлап билгеләп үтүчеләр өстәлгә аракы куймыйлар икән. Фатих хәзрәт шулар үрнәгендә башкаларга да өстәлдән хәмерне алырга тәкъдим итте.

Дөрес, мөфтинең сүзенә карата төрле фикер әйтүчеләр бул­ды. Төмәндәге ветеран оеш­ма­ла­ры активистлары: “Бу элекке традицияләрне санламау була. Эчәргәме яки эчмәскәме икәнен һәркем үзе хәл итәргә тиеш”, – дип әйткән. Берәү­нең дә авызына коймыйлар анысы. Әмма сугыш кичкән ветераннарны аракы белән сыйлау, бүләккә бер ”ярты” бирү, чыннан да, дәвамлы традициягә әве­ре­леп китте. Гадәттә, Җиңү кө­ненең түгәрәк юбилее уңаен­нан, әби-бабайларга бүләкләр тараталар. Минем әбием дә ала ул бүләкне. Биш ел узган саен аракы бирмичә калмыйлар. Гомерендә авызына хәмер алмаган әбием аның белән ниш­ләсен?! Пакетка бер шешә аракы кую, чыннан да, ниндидер бер йоланы хәтерләтә башлады. Мөф­тинең бу уңайдан тәкъдим белән чыгуы бик тә урынлы. Башка төбәкләр дә авыз йомып тормасын. Татар авылларының барысы да өстәлгә хәмер түгел, ә тәм-том гына куйсыннар.

Әнә бит Кукмара районы Аш-Буҗи авылындагы кибет­ләрдә бөтенләй аракы сатылмый. Хәмер эчмичә үлмиләр дә, үпкәләүчеләр дә юк. Авылга аракы кермәскә тиеш дигән канун ниндидер бер традициягә әверелгән. Ул канунны имамнары Мансур хәзрәт керткән. Кибеттән-кибеткә йөреп, аракы сатмагыз, дигән фикерен җит­кергән. Дөрес, баштарак күп­ләргә сәеррәк тоелган бу, әмма авылның лидерына колак салганнар бит.

Димәк, барысы да үзебездән тора. Әгәр бүген оештыручылар, спиртлы эчемлекләрне өс­тәлгә куймыйбыз, дип карар кыла икән, аларны шешә куймаган өчен берәү дә орышмаячак. Сугыштагы унисигез-егерме яшьлек егет-кызларның традиция­сенә әйләнгән “фронттагы йөз грамм”ны сиксән-туксан яшьлек әби-бабайга тагып булмый бит инде.

“Бүген Төмән мөфтиенең сөрән салуы нигә кирәк? – ди “Хәтер” мәчетенең имамы Харис хәзрәт Салихҗан. – Бу фикерне моннан егерме ел элек әйтергә кирәк иде. Ветераннар үлеп бетте бит инде. Янгын чыкканнан соң кычкыру нәрсәгә кирәк?”

Харис хәзрәт үзе дә су­гыш­ның утын-суын кичкән кеше. “Фронтта йөз грамм салып кую бар иде, – ди ул. – Әмма мин эчмәдем. Менә шулай Дунайны кичкәндә муеннан суда йөздек. Яр буена чыктык. Барыбыз да калтырый, чыдап булмаслык салкын. Егетләргә йөз грамм аракы салып бирә башладылар. Командирга: “Мин – мөселман, эчмим”, – дим. “Коръәнне бел­мисең икән, – диде ул. – Анда бит гомереңне саклап калу өчен спиртлы эчемлекләр эчәр­гә дә, дуңгыз ите дә ашарга ярый диелгән“. Үлмәс өчен йөз грамм салып куйдым. Ә Коръән­дә җан саклап калу өчен эчәргә дә, дуңгыз ите ашарга да ярый диелгән аять бар.

Харис хәзрәт әйтүенчә, Эчке эшләр министрлыгында Җиңү көненә багышлап бәйрәмнәр уздыралар, өстәлгә спиртлы эчемлекләр куялар икән. “Куймагыз, дип кисәткәнегез булдымы соң?” – дип кызыксынам.

– Мәчеттә хәмергә багышлаган вәгазьләр күп сөйләнә, – ди хәзрәт. – Әмма ветераннар бәй­рәмендә андый фикер әйтергә хакым юк. Исламда көчләү юк бит.

Бүген әллә нинди тузга язмаган традицияләр уйлап чыгарабыз да шуңа тугрылыклы булып калырга тиеш дип уйлыйбыз. Ярар, фронтта йөз грамм эчелгәндер, ә аны бит өстәлгә куярга кирәк дигән традиция юк лабаса. Православие динендә дә кеше үлгәч аракы эчәргә дигән бернинди дә канун булмаган. Кешеләр аны үзләре уйлап чыгарган. Мәет өстендә аракы эчү бө­тен­ләй тыелган. Россиядә рево­лю­циягә кадәр шулай булган да. Икенче Бөтендөнья сугышында үлгән­нәрне хәмер эчеп озату ниндидер бер йолага әве­релеп кит­кән. Бүген ка­бердә эчеп утыру – сугыш кыйпыл­чыклары.

Әнә шул язылмаган кануннардан чынбарлыкка, тугры ди­небезгә кайту – дин әһе­ллә­ребезнең бурычы. Алар фикер­ләрен җиткереп, һәрдаим аң­латып тормаса, халык яңа традицияләр уйлап табачак. Чөнки динебезнең тамырына балта чапкан чорлардан яңадан асылыбызга кайту өчен нәкъ менә дин әһелләренең кыйблабызны турылап торуы зарур.  


Алсу ХӘСӘНОВА

в„–71 | 08.05.2013

Самарада Татар шигърияте кичәсе уздырылды (ФОТО)

$
0
0
10.05.2013 Мәдәният
Самараның Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда беренче тапкыр Татар шигърияте кичәсе уздырылды

Аны оештыручы – туган телебез өчен янып-көеп йөрүче өлкә “Туган тел” оешмасы президенты Ильяс ШӘКҮРОВ, ә гамәлгә ашыручылар – Фәрхәт һәм Альбина МӘХМҮТОВЛАР. Бу парның мондый чаралар уздыру тәҗрибәсе байтак. Быел, мәсәлән, алар уңышлы гына ике караоке-конкурс уздырып өлгерделәр инде. Хәзер менә шигырь кичәсе...

Әллә шәһәребездә шигырь сөючеләр күп дип торасызмы? Бигрәк тә татар шигырьләрен? Ә сәнгатьле итеп башкаручылар алардан да азрак. Язучылар турында сөйләмим дә инде - ике-өч бөртек кенә. Заманында Самара якларыннан Зыя Ярмәки, Әнвәр Давыдов, Рөстәм Мингалим, Гакыйль Сәгыйров кебек талантлы шагыйрьләр чыкты.

Ә хәзер ни хәл? Шигырь язучылар үз казаннарында гына кайныйлар, дигән фикер туа. Мәсәлән, җирле шагыйрьләребез Рәшит абый Морзакаев, Марат абый Сафин, Саимә апа Морзаханова, Фәния Кәримова һәм Наилә Хөсәенова һәм башкалар үзләре язган шигырьләрне туплап, үз акчаларына китаплар чыгаралар. Аларны куеп сатарга кибетләр дә, укып бәяләргә белгечләр дә, халыкка күрсәтергә шундый кичәләр оештыручы да юк. Хәзер моңа “иде” сүзен кыстырырга да була. Чөнки бу шигърият кичәсендә тамашачы Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Шәйхи Маннур, Хәсән Туфан кебек танылган шагыйрьләребез белән беррәттән иҗат җимешен беренче тапкыр тамашачы хозурына чыгарган авторлар белән дә танышты. Шулар арасыннан Иске Ярмәк авылында туып-үскән, Иске Усман авылында гомер кичергән Илһамия Гарипованың “Яшик әле” шигыре игътибарга лаек. Аны кызы Гөлназ Биксалиева бик сәнгатьле итеп башкарды һәм олы яшьтәге башкаручылар арасында беренче урынны алды. Иң зур приз - киң экранлы телевизор аларга хаклы рәвештә бирелде.

- Минем әни гомере буе кибет мөдире булып эшләде. Кечкенә чакта аның дәфтәргә нәрсәдер язып утырганын күргәли идем. Әмма шигырьләр язадыр дип һич кенә дә уйламадым. Ә хәзер мин аларны укып туя алмыйм. Минем нечкә күңелле әнием бик матур шигырьләр язган бит, - ди Гөлназ.
Гади авыл хатынының зирәклегенә исең китәрлек. Гөлназның кызы Алия тугач, әнисе аңа: “Кызым, шәһәрдә яшисез, ирең, шәһәр кешесе буларак, татарча сөйләшми. Син баланы туган телеңә үзең өйрәтергә тиеш”, - дип әйткән булган. Оныгы авылга кайткан саен әбисе аның белән гел татарча сөйләшкән һәм телне белүен күреп сокланган. Менә без дә Алиянең дә, аның икетуганнары Илмаз һәм Исламия Гариповларның да телебезне бик яхшы белүләрен, бөтен татар хәрефләрен дөрес әйтүләрен, әбиләренең шигырьләрен сәнгатьле итеп укуларын күрдек. Исламия кечкенәләр төркемендә - өченче урынга, ә Алия икенче урынга лаек булдылар.

Ә шушы номинациядәге беренче урын Шенталы районы, Денис авылы малае Айдар Фәләховка бирелде. Ул Роберт Миңнуллинның “Энекәш кирәк миңа” шигырен шундый үтемле итеп сөйләде ки, хәтта: “Ник шулай өзелеп сораган балага әниләре энекәш алып кайтып бирмиләр икән”, - дип уйлаучылар күп булып, алкышлар да аңа күбрәк тәтеде.

Ун - унөч яшьтәге балалар төркемендә шулай ук җирле шагыйрә Шаһидә Галимованың “Денисем - татлы җимешем” шигыре белән Денис урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Рамил Хәмзин җиңеп чыкты. Шулай ук “Яктылык” мәктәбенең татар теле укытучысы Нурзидә Фәйзуллинаның ике укучысы - Сабир Галимуллин - Гөлшат Зәйнашеваның “Солдат гармуны” һәм Айнур Зарипов Рәшит Бәшәровның “Мин бит татар малае” шигырьләре белән икенче - өченче урыннарны алдылар.

Ундүрт - унҗиде яшьтәге шигырь сөйләүчеләр арасында да Денис авылы әйдәп баручылардан иде. Лилия Галиуллина үзе язган “Туган авылым - Денисем” шигыре белән барысыннан да уздырды. Денис балаларының укытучылары Гөлсинә Хәйруллинага шундый укучылары өчен тик рәхмәт сүзләре генә җиткерәсе килә.

Ә “Яктылык” мәктәбенең татар теле укытучысы Фәния Гыйләҗеваның укучылары Эльвира Нигъмәтуллина һәм Гүзәл Субеева икенче - өченче урыннарга чыктылар. Шәһәр балалары өчен бик тә лаеклы урыннар бу.

Жюри унсигез яшьтән олырак башкаручылар арасыннан “Яктылык” мәктәбен тәмамлап, югары уку йортында белем алучы Айсылу Мостакаева башкаруындагы Сибгат Хәкимнең “Клиндерләр эзлим” шигырен билгеләп үтте. Әле мәктәптә укыганда ук Айсылу укытучысы Фәния апасы белән бу шигырьне Казанга олимпиадага әзерләгән булганнар. Ә Туплига кунакка кайткач, ул аны Затия әбисенә дә укып күрсәткән. Шуннан бирле Айсылу авылга кайткан саен, Затия әбисе янына кергән күрше карчыклары да шигырьне тыңлап, бергәләшеп елашалар икән. Сугыш вакытларында каткан клиндергә тилмереп яшәгән апалар конкурска да тик шушы шигырьне генә укырга кушып җибәргәннәр. Нәкъ шуның белән Айсылу икенче урынны алды да инде. Ә өченче урынга Нурания Мөхетдинова Дания Әгъзамованың “Тукай бар чакта” шигырен укып чыкты.

Призлы урын алмаса да, көйгә салынган “Яшик мәхәббәтне саклап” шигыре белән чыгыш ясаган Гүзәл Сәлахованы аерым билгеләп үтәсем килә. Ул бит хәзер Самараның “Татар радиосы”нда эшли һәм уңышлы гына репортажлар белән танылып килә. Мәхәббәт поэмасының сүзләрен кыз үзе язган, ә тормыш иптәше Азат Әмиров аны көйгә салган. Шушы ике иҗатчы ике ел элек безнең “Пресса көне”ндә чыгыш ясаганда танышканнар иде бит. Ә быел яз башында инде никах укытканнар. Без аларны котлыйбыз һәм тагын да шундый иҗат җимешләре белән шатландыруларын көтәбез.

Шулай ук каһарман шагыйрь Гакыйль Сәгыйровның “Манарада балкый ай” шигыре белән чыгыш ясаган казах малае Тәлгать Есмурзаев аерым мактауга лаек. Аның татарчасы - акцентсыз, матур сөйләм. Шундый матур чыгышы өчен аның үзенә дә, “Яктылык” мәктәбе укытучысы Нурзидә Фәйзуллинага да зур рәхмәт.

Кичә ахырында ерак араны якын итеп килүче кунаклар - “Татарстанның атказанган хезмәткәре, балалар өчен нәшер ителүче “Сабантуй” газетасы журналисты, танылган шагыйрә, биш бала анасы Йолдыз Шәрәпова һәм укытучыларның һәм яшүсмерләрнең “Мәгърифәт” газетасы хәбәрчесе Надия Шәйхетдинова чыгыш ясадылар. Йолдыз ханымның шигырьләре балаларга бик ошады. Ә аларны бит тик “Сабантуй” газетасыннан гына укырга була. Шуңа күрә, шигырь сөюче балалар тәрбияләп үстерергә теләсәк, башта алар өчен чыгарыла торган газета-журналларга язылырга кирәклеген онытмаска кирәк.

Казан кунаклары кичәдән соң ук юлга чыгып китмәделәр, икенче көнне әле Самараның “Яктылык” татар мәктәбенә дә барып, укытучылар, балалар белән очрашып сөйләштеләр. Безнең мәктәпнең кунакчыллыгы, татар телен өйрәнгән укучыларның белем дәрәҗәсе язучыларда татар басмаларының киләчәгенә өмет уятты.

Язмам башында тикмәгә генә “Әллә шәһәребездә шигырь сөючеләр күп дип торасызмы?” - дип язмадым мин. Шундый җылы атмосферада, матур шигырьләр, югары поэзия мохитында үткән кичәгә тамашачы бик аз килгән иде. Литвинов исемендәге Мәдәният сараеның 300 кеше сыешлы кече залын да тутыра алмагач, нинди татар булабыз инде без? Ильяс әфәнде Шәкүров, хәләл акчаларын түгеп, заллар ала, балаларга кыйммәтле призлар әзерли. Ә без диваннарыбыздан кубып, Мәдәният сарае кәнәфиенә килеп утырырга, балаларыбызның тырышып-тырышып татар телебездә шигырьләр сөйләвен тыңларга иренәбез. Менә кичә башында яшьләр төркеме “Татарлар килә!” дип җырлаган иде. Бәлки, каядыр киләләрдер дә, әмма Самара татарлары турында алай ук җырларлык түгел шул әле...

 

Жюри әгъзалары



Йолдыз ШӘРӘПОВАның шигырьләре балаларга бик ошады



Тәлгать Есмурзаев



Гөлназ БИКСАЛИЕВА



Денислеләр Лилия Галиуллина, Айдар Фәлахов, Рамил Хәмзин

Римма НУРЕТДИНОВА фотосурәтләре. 


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА

в„–19 | 10.05.2013

Дүрт туган көн

$
0
0
11.05.2013 Дин
"Якутлар табыладыр вакыт белән, Вакытлар табылмыйдыр якут белән" (Габделҗаббар Кандалый)

Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Әлхәмдүлилләәһи раббил гәәләмииин. Үәссаләәтү үәссәләәмү гәләә расүүлинә Мүхәммәдиү үә гәләә әәлиһи үә әсъхәәбиһи әҗемәгииин.

Газиз дин кардәшләрем, әссәләәмүгәләйкүм үә рахмәтүллааһи үә бәракәәтүһ!

Аллаһ Раббыбызның бу дөньяда безгә биргән иң зур нигъмәте — вакыт. Шул бүләкне, ягъни вакытны ничек үткәрүебезгә карап, хакыйкый булган мәңгелек тормышыбыз тәгаенләнә. Әлбәттә, без – гафил (сизми-абайламый, белми калучы). Кулыбызда нинди хәзинә барын, аны ничек файдаланып буласын уйламыйбыз. Исебезгә төшсә — гомер үткән, үләр вакыт җиткән. Әгәр гомеребезнең нинди хәзинә икәнен аңласак, без аның бер минутын да бушка, заяга үткәрмәс идек, һәр сулышыбызны Аллаһка шөкер итеп, һәр мизгелебезне игелек кылырга омтылып, бер изге гамәлдән икенчесенә генә күчеп үткәрер идек.

Бүгенге көндә бик күп календарьлар бар, аларда истәлекле даталар, бәйрәмнәр генә дә нихәтле! Без бер датадан икенчесенә, бер бәйрәмнән икенче бәйрәмгә әзерләнеп, бәйрәм итеп гомер үткәрәбез. Эшләргә, гамәл кылырга вакыт калмый.

Кызганыч ки, күп бәйрәмнәрне үткәрүебез бирән булганчы ашауга һәм лыгыр булганчы эчүгә, ягъни хайвани сыйфатларны арттыруга, нәфесне иреккә чыгаруга, шәһвәтне котыртуга кайтып кала. Артыгын ашау да – хәмер эчү кебек үк гөнаһ бит. Исереп егылган кеше үзенә золым кылса, нәфесен аздырган кеше һәрвакыт башкаларга зарар китерергә мөмкин. Эчүчелек – нәфесне йөгәнли алмау чире.

Әлбәттә, бәйрәм дә итәргә кирәк — акыл белән, тиешле кысадан чыкмыйча. Гомәр радияллаһу ганһу: «Сезнең күңелләрегезнең дә сезнең өстә хаклары бар, күңелләрегезне вакыт-вакыт иреккә чыгарып алыгыз, югыйсә каты бәгырьле, тар күңелле булырсыз», – дигән.

Димәк, һәр бәйрәм күңелне тәрбияләү һәм рухый яктан биеклеккә күтәрелү булырга тиеш. Уразаны гына алыйк. Динсезләр: «Ач тору нинди бәйрәм булсын?» – диләр. Әйдәгез, уйлап карыйк: дуслар белән очрашу — зур сөенеч, зур бәйрәм; дошманыңны җиңү — аннан да зуррак бәйрәм. Дошманнарын җиңү көнен һәр халык, һәр милләт ил күләмендә бәйрәм итә. Безнең илдә ул — 9 Май. Ә иң зур дошманыбыз кем соң безнең? «Шайтан» дисезме? Юк. Пәйгамбәребез (сгв): «Сезнең нәфесегез 70 шайтаннан да яманрак», – дигән. Иң бөек җиңү — үз нәфесеңне җиңү. Уразада без, өлешчә булса да, нәфесебезне йөгәнлибез. Ашамыйча-эчмичә торып үзебезнең хайван түгеллегебезне күрсәтәбез. Ач булган хәлдә ризыгы янында яткан хайван аны ашамыйча тора алмый. Ә без исә Аллаһның рәхмәте белән тора алабыз — күңелебез тантана итә, җанга рәхәт. Шуңа күрә дә мөселманнар күп бәйрәмнәрен ураза тотып каршылый.

Адәм баласының бөтен гомере — акыл белән нәфес көрәше. Гомерең хаталар һәм ялгышлар җыентыгына әйләнмәсен дисәң, акылыңны намаз белән, нәфесеңне ураза белән тәрбиялә. Акылың да, нәфесең дә тәртипсез икән — милиция дә (исемен “полиция” дип үзгәртүгә дә карамастан) синнән тәртипле кеше ясый алмый инде. Димәк, җәмгыятьтә дә тәртип була алмый, чөнки күп вакыт үзләре дә шул нәфес коллары булып кала бирәләр. Без кешечә яшәсен өчен Аллаһ Раббыбыз дин биргән, Коръән иңдергән, үзенең пәйгамбәрләрен җибәргән. Гомеребез, бәйрәмнәребез, яшәешебез хәрәмнәрсез, Аллаһ риза булырлык итеп үтәргә тиеш.

Бәйрәмнәрнең шактые, мөгаен, туган көн белән бәйледер: үзеңнеке, әти-әниеңнеке, әби-бабаңныкы, балалар-оныкларныкы, кода-кодагыйныкы, таныш-белешләрнеке, дус-ишләреңнеке... Кыскасы, көн дә бәйрәм, көн дә туй.

Һәркем үзенең дөньяга килүен бәйрәм итә, нәрсә бәйрәм иткәнен, ничек бәйрәм иткәнен уйлап та карамый – фикере юк…

Фикер өчен күңелеңнең чиста булуы лазем. Күңелең чиста булсын өчен Аллаһ Раббыбыз кушканнарны үтәргә, Аның тыйганнарыннан тыелырга кирәк.

Ә безнең күңелебез пычрак. Акыл дигән нәрсә намаз белән тәрбия кылынмаган, шуңа күрә теләсә-нәрсә ашыйбыз, теләсә-нәрсә карыйбыз-ишетәбез, аннары шуны сөйлибез. Хакыйкатьтә исә без яшәмибез, бары күңелне генә нәҗеслибез. Югыйсә безгә, кеше булып яшәү өчен, акыл бирелгән, аны тәрбияләү өчен, биш вакыт намаз фарыз кылынган. Хайваннарга мондый нигъмәт бирелмәгән бит, ә безгә бирелгән — нигә моның кадерен белмибез?!

Күңелебез пычрак булгач, үзебездән башканы күрмибез һәм яратмыйбыз. Үзебезне генә яратучылар (эгоистлар) булып яшибез. Яныбызда безне аңламый, хәлебезгә керә белми торган чиновниклар бар икән, шулар аркылы Аллаһ Раббыбыз безгә үзебезне күрсәтә. Кызганыч, бүген күбебез миһербансыз. Югыйсә, диннең беренче кагыйдәсе — «Аллаһны, ул яраткан барча кешеләрне һәм мәхлүкатьне ярат».

Сүзебез туган көн турында иде бит. Әйдәгез, уйлап карыйк. Кем идек тә, кем булдык? Ничә тапкыр туабыз? Ни өчен яшибез?

Без боларны белергә тиеш. Шуларны аңлап, бәһасез вакытыбызны бушка үткәрмәскә кирәк.

Беренче туган көн

Дөнья яратылганда, Аллаһ Раббыбыз барча җаннарны яратты, һәм Ул безне җан буларак мәңгелек итеп яратты. Җан мәңгелек: туган көне бар, үләчәк көне юк. Җан – бер халәттән икенче халәткә генә күчә. Мисал өчен, су кебек. Суны коедан тутырасың, коедан чиләккә саласың, чиләктән чәйнеккә аласың, аннары эчәсең. Хакыйкатьтә, су юкка чыкмый. Җаннарны яраткач, Аллаһ Раббыбыз аларга үзен күрсәткән, һәм: «Әләстү бираббикүм?», ягъни: «Раббың кем?» – дип сорау биргән (“Әгъраф (Пәрдә, калкулык)” сүрәсенең 172 аяте).

Җаннар бу күрешүдән соң шулкадәр тәэсирләнгәннәр, ләззәтләнгәннәр: аларда иң Гүзәл, иң Бөек, иң Олуг Зат булган Аллаһка әйтеп бетергесез олы мәхәббәт уянган. Җаннар бертавыштан: «Әйе, Син – безнең Раббыбыз һәм барлыкка китерүчебез», -– диләр, Аллаһны танып Аңа иман китерәләр. Бу – Кыямәт көнендә җаннар: «Без Раббыбыз турында бернәрсә белмәдек, гафил булдык», – дип акланмасыннар өчен эшләнә һәм бу очрашу Аллаһ белән җаннар арасында килешү булып тора. Җаннар Аллаһны танырга, ул кушканча яшәргә вәгъдә бирәләр. Җаннарның Аллаһ белән очрашуы, иманлы яшәргә вәгъдә бирүе – әлмисак дип атала.

Риваятьләрдә болай диелә: Аллаһы Тәгалә җаннарга Җирне һәм Җәннәтне күрсәткән, һәм: “Сынар өчен мин сезне “Җир” дип аталган якты дөньяга чыгарып алам. Анда үзегезне, якыннарыгызны, минем барча мәхлүкатымны күрерсез, әмма Мине күрә алмассыз, шул кыска гына мизгел эчендә бүген китергән иманыгызга тугры кала алсагыз – мәңге җәннәттә яшәрсез”, – дигән. Җаннарның кайберләре Җирдәге сынаудан куркып: “Без бу сынауны үтә алмабыз, безгә Җир ләззәтләре кирәк түгел, Җәннәт булса җитә”, – дип әйткән. Җирдән баш тарткан җаннар сабый вакытта ук үлә яисә бу дөньяда гарип яки дивана булып яши. Аларның Җирдә яшәүләре — үзләрен тәрбияләгән кешеләрне җәннәтле итү – сәламәт кешеләр аларга карап шөкер итсен, намаз-уразаларын җиренә җиткереп үтәргә омтылсын өчен.

Без бүген Җир йөзендә “кеше” дигән бөек исемне йөртәбез икән, дөнья яратылгандагы килешүебезне (вәгъдәбезне) онытырга тиеш түгелбез. Тормышта кайчак вәгъдәсез кешеләр белән дә очрашырга туры килә: безнең ачуыбыз чыга, аларга үпкәлибез. “Вәгъдәңдә тормадың, килешүне үтәмәдең”, – дип, кайвакыт судлашып та йөргән булабыз. Әгәр дә без Аллаһ кушканнарны үтәмичә, Аның тыйганнарыннан тыелмыйча яшибез икән, без дә вәгъдәдә тормаучылар, килешүне исәпләмәүчеләр (санга сукмаучылар) булачакбыз. Әлбәттә, Аллаһы Тәгалә безнең бу эш-гамәлебездән разый булмаячак.

Җир йөзендә күпме кеше гомер сөрә, күпме кеше яшәп киткән, тагын күпме кешенең дөньяга аваз саласы бардыр... — ләкин һәркайсының беренче туган көне бар. Җаннарның барысы да бер яшьтә, тик сынау вакытлары гына төрле...

Икенче туган көн

Дөнья барлыкка килгәндә яратылган, Аллаһ Раббыбызны күреп әлмисакта иман китергән, фәрештәләр хозурында тәрбияләнгән саф, пакь иманлы җанны, Аллаһ рәхмәте белән, фәрештәләр дүрт ай да ун көн эчендә ана карынындагы бала хәленә җиткезәләр һәм без ана карынында “яши башлыйбыз”.

Бала сулый, ризыгы килеп тора. Ана карынындага “бала”га “әле моннан башка тагы бер дөнья бар” дип аңлатсалар, ул ышанмас та иде. Кызганыч ки, бүген күпләребез ахирәт дөньясы барлыгына ышанып җитә алмый. Югыйсә, ничекләр итеп намазны калдырырга, башка фарызларны үтәмәскә, тыныч күңел белән хәрәм эшләр эшләп ятарга мөмкин?!

Балага җан иңгәндә, ашыйсы ризыгы, эчәсе суы, сулыйсы һавасы тәгаенләп (билгеләп) куела. Дөньяда без ашыга-ашыга мал җыябыз, ниндидер уңышларга ирешкән кебек булабыз.

Чынбарлыкта исә без бернәрсә дә җыймыйбыз, бәлки аны сүтәбез. Безгә бирелгән, безгә бүлеп куелган артмый да, кимеми дә. Берәүнеке икенче бер кешегә күчми (бирелми). Халкыбызда “Күп ашасаң, аз ашарсың” дигән әйтем бар, шуңа күрә исрафтан сакланырга кирәк.

Һәркемгә билгеле бер күләмдә һава “бүлеп бирелгән”. Берәү аны сулау өчен файдалана, икенче берәүләр аны тәмәке тарту өчен тота. Мәсәлән, берәүнең ашыйсы ризыгы да, эчәсе суы да бар, әмма аңа дип бирелгән һава беткән. Бу кеше һава җитмәүдән, ягъни тыны бетеп үлә дә китә… Икенче бер кеше артыгын ашарга һәвәс була — әле аның сулар һавасы да, эчәр суы да бар, тик ризыгы калмаган. Ул тамагыннан ризык үтмичә дөнья куя...

Икенче туган көннән без нинди нәтиҗә чыгарырга тиеш соң? Көнләшмәскә, барыннан канәгать булырга. Синеке сиңа килә. Аллаһ Раббыбыз мал табу юлын ирекле кылган, чөнки бу дөнья — сынау гына. Хәләл юл белән табасыңмы, хәрәм юл беләнме — барыбер, үзеңә дигәне — үзеңә килә.

Хәрәм юл белән тапкан өчен ахирәттә җәза каралган. Ашау-эчүдә, киенүдә хис-чаманы югалтмаска кирәк. Аллаһ Раббыбыз безгә билгеләп куйган: ашыксаң, исраф итсәң тизрәк бетә. Башкалар белән бүлешсәң, сәдака итеп бирсәң — арттырырмын дигән вәгъдәсе бар. Юмартлык – синең өлешне киметми.

...Бервакыт бик каты арыган, йончыгып беткән, тамагы ачкан бер кеше яшь гаиләгә килеп керә. Яшь парлар аны ашатып, эчертеп, кунак итеп, ял иттереп җибәрә. Ул кеше әүлия булган. Киткәндә: “Аллаһ билгеләгән байлык яшьлегегездә килсенме, картлыгыгыздамы – дога кылачакмын”, – дигән. Ир кеше: “Картлык өчен сорыйм”, ә хатын исә: “Яшьлек өчен сорыйм”, – дигән. Ахыр чиктә икесе дә “яшьлектә” дип сораганнар. Зәкят һәм гошерләрен вакытында түләп, мохтаҗ кешеләргә биреп барганнары, күп кешеләрне нәфел сәдакалары биреп тә сөендергәннәре өчен Аллаһы Тәгалә картаймыш көннәрендә боларга дәүләт (байлык) биргән. Игелекле балалары арасында тыныч картлык кичергәннәр.

Өченче туган көн

Монысы – без билгеләп үтә торган, ягъни бу дөньяга аваз салган көнебез. Дөньяга килдеңме, сынау инде башланды дигән сүз. Һәр үткән көн, һәр мизгел, һәр сулыш безне дөньядан китәр вакытка (үлемгә) якынайта. Һәр мизгел безне я җәннәткә, я җәһәннәмгә “өстери”. Исән-сау бу дөньяга килдең. Иң беренче бурычың — әлмисакта иман китергән, ана карынында 4 ай да 10 көн чакта саф, пакь көе кабул итеп алынган җанны шул хәлдә (саф, пакь килеш) Аллаһка кайтару. Әҗәл вакытын беребез дә белми. Дөрес яшәү ул — үлем гомереңнең кай җирендә куып җитсә дә, күңелең – саф, изге гамәлең гөнаһларыңнан күбрәк булу дигән сүз. Икенче бурыч — үзеңә караганда да яхшырак балалар тәрбияләп калдыру.

Якыннарыбызны хөрмәтләп, хәләл ризыклар тулы табын янында дуслар-туганнар белән бергә җыелып, бер-береңә бүләкләр бирешеп туган көнне бәйрәм итүдә, әлбәттә, гөнаһ юк. Гөнаһ – бәйрәмнең үзендә – туган көндә түгел. Гөнаһ – бәйрәмне ничек итеп үткәрүдә, ничек итеп яшәүдә. Гомер кыска һәм ул кыска булуы белән кадерле дә — һич үләсе килми.

Бер әби: “Рамазанда үлсәм иде”, – дип дога кыла икән. Шулай рамазан аеның бер көнендә каты гына авырып киткәч: “И Раббым, әле бу Рамазанда ук димәгән идем”, – дия-дия елый, ди.

Үләсе килмәсә дә, туган көнне бәйрәм итү (“Үлем якынайды” дип бәйрәм итүебез) шул максаттан була түгелме инде?

Дөньяда ике генә хакыйкать бар. Берсе — Аллаһ. Ул бар, Аңа ышанырга һәм Аңа гына гыйбадәт кылырга кирәк. Икенчесе — үлем, аңа исә әзерләнергә кирәк. Үлемгә әзерләнү ул – “Үләм” дип елап утыру да, үлемтеккә әйбер-мазар хәстәрләү дә түгел, ул — күбрәк изге гамәлләр кылырга омтылу; үз гаиләң, әти-әниең, туганнарың, күршеләрең белән бергә яшәүнең кадерен белеп калу, күркәм мөгамәлә белән санаулы көннәреңне үткәрү.

Бер мизгел дигәндә килеп җитә торган үлем безне бу тормыштан аерачак. Һәркем үз-үзенә сорау бирсә иде: “Аллаһ каршындагы, әти-әни, Ватан, милләт, туган тел, балалар һәм башка кешеләр алдында булган вазыйфаларымны җиренә җиткереп үтәдемме? Кыямәт көнендә йөзем кызармасмы?” Әгәр барысы да тәртиптә икән — бәйрәм ит, бәйрәм итүдә гөнаһ юк, бу очракта синең моңа хакың бар. Туган көн ул – балаларга бүләк бирү бәйрәме генә түгел, аларга вазыйфа йөкләү, бурычларын аңлата башлау да булсын иде: җиде яшьтә намаз өйрәнергә кереш; ун яшең тулдымы, намазыңны укый башла; балигъ булдыңмы, гаурәтләреңне капларлык киемнән йөр һәм башка фарызларыңны да калдырма. Кызганыч, балаларыбыз бүген кулланучы гына булырга өйрәнеп үсә. Әгәр дә кеше Аллаһ каршындагы бурычларын үтәргә гадәтләнмәгән икән, ул аның башкалар алдында булганын да намус белән үтәмәячәк. Бүген-иртәгә сүзләрендә тормаучы чиновникларны, вазыйфаларын үтәмәүче җитәкчеләрне сүгәбез икән, бу – безнең Аллаһ каршындагы бурычларыбызны үтәмичә яшәвебезнең чагылышы. Моннан үзебезгә сабак алыйк, күңелебезне төзәтик.

Дүртенче туган көн

Монысы – үлеп терелгән, ягъни кабердән кубарылачак көнебез. Аллаһ Раббыбыз ул көндә булачак хәлебезне җир тормышында ни рәвешле яшәвебез белән бәйле иткән. Дөнья — ахирәтнең иген кыры. Бу дөньяда ни чәчсәк, теге дөньяда (ахирәттә) шуны урырбыз. Үлем — ахирәт дөньясына керү капкасы булып тора. Аллаһ сиңа акыл бирде, шуның кайсысына ирешерлек итеп яшисең бит. Ахирәт мәшәкатьләре, тәмуг газаплары бу дөнья хәятендәге хәрәм әйберләргә төрелгән булса, җәннәт ләззәтләре мондагы борчу-мәшәкатьләргә, вазыйфаларга яшерелә — һәркем үзе сайлый, аны сайлауда без ирекле. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (сгв): “Берәү үлде исә — йокысыннан уянды”, – дигән. Бу дөнья белән генә Аллаһның нигъмәте бетми, бары Аның сынавы гына тәмамлана. Җирдә яшәешебез тукталганнан соң хакыйкый (чын) дөньяда мәңге яшисебез бар. Һәр якты көнебезне, яшәешебезнең һәр мизгелен мәңгелек бәхет-сәгадәт җәннәтенә алып барырлык итеп үткәрергә кирәк. Һәр туган көн ул – ахирәткә, ягъни дүртенче туган көнгә әзерлекнең бер этабы, Аллаһ Раббыбыз һәркайсыларыбызга да дүртенче туган көнебезне матур итеп, сөенеп каршыларлык итеп яшәүләрне насыйп вә мияссәр кылса иде.

Югары уку йортына керергә китәр алдыннан, урта мәктәпне тәмамлаган бер яшь егет хәзрәт янына сугылып чыгарга була.
— Укыгач, кем буласың инде, энем? — дип сораган хәзрәт.
— Юрист булам.
— Аннары?
— Судья, я прокурор булып эшкә урнашырмын.
— Ә аннары?
— Аннары өйләнермен, матур гаилә корып, балалар үстерермен.
— Ә аннан соң?
— Пенсиягә чыгармын, оныкларны карашырмын.
— Ә аннары?
— Хәзрәт, үлемнән качып калып булмастыр инде ул...
— Менә шуның өчен, энем, тормышыңның кайсы гына мизгелендә дә Аллаһны онытма, Аллаһ каршында йөзең кызарырлык эш-гамәлләр кылма, мәңгелек урының рәхәттә булсынга максат куй, шуңа омтыл.

Ике генә хакыйкать бар. Берсе — Аллаһ, аңа ышанырга һәм гыйбадәт кылырга кирәк. Икенчесе — үлем, аңа әзер булып торырга кирәк. 


Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ

в„– | 06.05.2013

Мәдинәм-гөлкәем

$
0
0
11.05.2013 Җәмгыять
Ильяс укытучы булып эшләгән мәктәптән ерак түгел газета-журналлар сата торган киоск бар. Атнасына бер-ике тапкыр шунда сугылып китү егетнең гадәтенә кергән иде. Анда эшләүче олы гына яшьтәге апа аны күптәнге танышы кебек каршы ала.

Бүген киоск янына килеп, тәрәзәсеннән караса, анда ап-ак йөзле, зур зәңгәр күзле, озын сары чәчләре иңбашына төшеп торган бер кыз утыра. Йөзе, кыяфәте белән нәкъ Ильяс хыялланган кыз инде. Егет үзенә кирәкле газеталарны сорады. Кыз аларны сузганда, карашлар очрашты. Егеткә шушы караштан ниндидер җылылык бөркелгәндәй тоелды, күңеле әллә нишләде. Кыз ягына тагын бер караш ташлады да читкәрәк китте, чөнки киоск янында, зур булмаса да, чират бар иде.

Кичен, иртәгә бирәчәк дәресләрен әзерләргә утыргач, нишләптер эше бармады. Ни булды соң әле?

Иртәгәсен, үзенә кирәкле газета чыкмаган көн булса да, киоск янына тукталды, исәнләшеп, бер журнал сорады. Кыз аны таныды, елмайды һәм журнал сузды:

– Рәхим итегез!

Үзе мөлаем булудан тыш, тавышы да ягымлы икән. Ильяс, бу кыз белән танышырга теләп, гәпләшеп алырга уйлаган иде дә, чит кешеләр пәйда булды: берсенә программа кирәк, икенчесенә – кроссворд. Янә читкә китәргә туры килде.

Тагын бер көн үтте. Киосктагы кыз күңел тынычлыгын бозды булса кирәк, гел күз алдына килә дә тора. Ильяс бүген ничек тә аның белән якыннанрак танышырга булды. Кеше юклыктан файдаланып, сөйләшеп алырга ният итте. Тик сүзне ничек башларга?

– Бу киоскта элек бер апа эшли иде, ул кайда? – дип сораудан башкасын тапмады.

– Ул апа пенсиягә чыкты. Хәзер инде монда мин эшләячәкмен.

– Ә исемегезне сорарга мөмкинме?

– Мәдинә. Искерәк исем инде...

– Нигә иске булсын. Аның җыры да бар бит.

Башкача әңгәмәне дәвам итеп булмады – тагын кеше җыелды. Киоск шундый урын бит инде ул, кеше өзелеп тормый.

Икенче көнне Ильяс, чәчәкләр кибетенә кереп, иң матур букетны сайлап алды. Аны киоск тәрәзәсе аша кызга сузды. Көтелмәгән бү­ләктән кыз аптырап калгандай булды һәм, рәхмәт әйтеп, сораулы карашын егеткә төбәде.

– Эшләгән җиремдә ях­шы гына премия бирделәр, шуның шатлыгыннан, – дип ялганлады Ильяс. – Моны кем беләндер бүлешәсем килде.

Аннары кыюсыз гына өстәде:

– Бүген эштән соң озатып куйсам, риза булырсызмы?

– Юк, мөмкин түгел. Бү­ген әнием белән кибет­ләрдә йөриячәкбез.

Алдагы көндә Ильяс тәкъ­димен тагын кабатлады.

– Юк, булмый, – дип кырт кисте Мәдинә. – Минем каршы алучым бар.

Димәк, ире бар дигән нәтиҗәгә килде ул. Их, егет, егет, тагын соңлагансың. Димәк, буйдак тормышың дәвам итәчәк. Алдагы өч көндә Ильяс киоскка сугылмаска, анда утырган сөйкемле кызны күрмәскә тырышты, чөнки аның күзләре белән очрашу йөрәген тагын яндырачак иде. Шулай да дүрт көн дигәндә түзмәде, киоск каршына тагын килде. Мәдинә аны күптәнге танышы кебек ягымлы каршы алды:

– Бу көннәрдә никтер күренмәдегез. Сез бит даими сатып алучым.

– Мин командировкада булдым, – дип ялганлады егет, һәм эчендә хисләр ташкыны кайнаса да, тиз­рәк китәргә ашыкты. Әмма бу кыз белән кызыксынуы арта гына барды. Аны кем каршы ала икән? Ире ниндирәк икән? Кичкә таба шул ти­рәгә килеп, каршыдагы бер йорт почмагыннан күзәтә башлады. Нәкъ кичке сәгать җидедә киоск ишеге янына ук «Жигули» машинасы килеп туктады, аннан бер ир чыкты, киоскның ишеген ачты да аннан күренгән Мә­динәне, кочаклап ук алып дигәндәй, машинасына утыртып китеп барды.

Ильяс үзенә нәтиҗә ясады: болай кочаклап ук алгач, димәк, ире. Димәк, синең яну-көюләрең бушка гына... Буш өмет, буш хыяллар...

Бер атна киоск янына бармады. Андагы кызны ничек тә онытырга кирәк иде. Тик әсир иткән хистән тиз генә котылып буламы соң. Бу мөлаем хатын белән яшәүче бәхетле ир ниндирәк икән дип кызыксынды. Якын­нанрак күрәсе иде...

Бу юлы Ильяс якында гына торган кибет яныннан күзәтергә булды. Нәкъ сәгать җидедә шул ук машина килеп туктады, аннан шул ук ир килеп чыкты. Элеккечә ишекне ачты, аннан Мәдинәне кочаклап ук алып машинасына утыртты һәм китеп тә бардылар. Егет шунысына игътибар итте: иркәй шактый олы яшьтә кебек тоелды, кепкасы астыннан чал чәчләре дә күренеп калды. Ире шулай карт микәнни?

Тагын бер атна үтте. «Мәдинәм-гөлкәем» моңы Ильясны тагын киоск янына әйдәде. Кичке сәгать җиде. Машина һаман юк. Менә эчтән ишек ачылды, иң башта таяна торган таяк күренде, аннары сак кына аякларын сузып Мәдинә үзе чыкты. Баскычтан төшкәндә чак кына егылмыйча чайкалып куйды. Шул чакта Ильяс җитез генә килеп, аны тотып алды.

– Бүген килеп алучы юкмыни?

– Юк шул, әтием чирләде, машина йөртерлек хәлдә түгел.

– Мин аны ирегез дип торам.

– Кая инде ул миңа дигән ир, мин бит гарип-гораба, – диде дә Мәдинә сулкылдап елый башлады.

Бер-ике адым атлауга, кызның бер аягы шыгырдап куйды. «Протез?! – дип уйлап алды Ильяс. – Менә нигә бу кызның озаттырасы кил­мәгән икән?»

Ә кыз һаман елый. Егет аны көчкә тынычландырды. Икәүләп якындагы бер эскәмиягә барып утырдылар. Кыз шунда үзенең тарихын сөй­ләп бирде.

«Уфада университетның беренче курсын тәмамлаган җәйдә, юлаучы җиңел машинага утырып, кайтыр юлга чыктым. Бер үрне төшкәндә каршыга зур тизлектә килүче икенче машина күренде. Калганы бер-ике секундта булды. Тормозлар чинавын, көчле бәрелү тавышын һәм каядыр очканыбызны хәтерлим. Күземне ачтым. Бөтен нәрсә ап-ак. Димәк, больница. Уң кулымны күтәреп, башымны капшасам, күземне, авызларымны гына калдырып, марляга чорнаганнар. Сул кулымны күтәрим дисәм, анысы гипста. Сул аягым сызлагандай тоелды. Исән кулымны сузсам – аяк юк. Кычкырып елап җибәрдем. Дежур медсестра йөгереп килде, кнопкага басты, ашыга-ашыга, табиб килеп керде. Мин елыйм да елыйм. Ниндидер укол кадап кына туктаттылар.

– Нигә минем аягым юк? – дим.

– Башкача булмый иде, – диде табиб. – Авариядә бер аягың чәрдәкләнеп бет­кән иде. Гангрена куркынычы туды. Ярый әле, бер аягыңны һәм кулларыңны саклап калдык. Алары да сынган иде. Өстәвенә баш миең селкенгән булып чыкты. Өч көн аңыңа килә алмадың.

– Аяксыз калганчы, үлә­сем булган, – дим.

– Алай димә, – диде табиб. – Син бит әле яшьсең. Бөтен тормышың алда. Иң мөһиме, исән калдың.

...Больницада бик озак яттым. Хәзер инде ике ел өйдә утырам. Икенче группа инвалидлык бирделәр. Егерме яшьтә – инвалид. Иртән әни белән әти эшкә китә. Көне буе ялгызым үрсәлә­нәм, үземә урын таба алмыйм. Аптырагач, менә ­киоскка эшкә урнаштырдылар».

Кыз тагын елый башлады.

– Мәдинәм-гөлкәем, – диде Ильяс. – Мин сиңа бер күрүдә үк гашыйк булдым. Риза булсаң, чык миңа, сине һичкайчан ташламам.

– Риза булыр идем дә бит, имгәк буласым килми. Ашыкма әле, соңыннан үкенүең бар...

Бу сөйләшүдән соң тагын ике ай үтте. Нәкъ кичке сәгать җидедә киоск янына машина килеп туктады. Аннан Ильяс килеп чыкты. Киоск ишеген ачып, Мәдинәгә чыгарга ярдәм итте, аны сак кына үзе янына утыртты. Машина Ильясның йортына юнәлде. Үзе руль артында, алдан җыры бара: «Мә­ди­нәм-гөлкәем». Ә янәшә утырган Мәдинәкәйнең йө­зендә шатлык балкый. Бу минутларда дөнья йөзендә шушы икәүдән дә бәхетлерәк беркем юктыр кебек тоела иде.


Хаҗи ӘХМӘТҖАНОВ

в„– |

Камал театрында - "Әрем исе"

$
0
0
09.05.2013 Мәдәният
29 майда Галиәсгар Камал театрында Илгиз Зәйниев пьесасы буенча куелган “Әрем исе” спектакленең премьерасы булачак. Спектакльнең режиссеры – “Золотая маска” номинанты Айрат Абушахманов. Рольләрдә – Илдар Хәйруллин, Алсу Гайнуллина, Ринат Таҗетдинов, Илдус Әхмәтҗанов, Зөлфирә Зарипова, Ришат Әхмәдуллин, Раил Шәмсуаров, Эмиль Талипов, Алмаз Сабирзянов, Гөлчәчәк Хәмәдинурова, Гөлчәчәк Гайфетдинова һәм Нәфисә Хәйруллина.

Танылган драматург, режиссер, Камал театры актеры Илгиз Зәйниев “Әрем исе” пьесасын 2012 елның көзендә язган. Әсәр шул ук елның декабрендә “Яңа татар пьесасы” бәйгесенең беренче премиясенә лаек булды.

Нәрсә турында бу әсәр? Кешенең гомер буе нәрсәдер эзләве турында ул: бәхет, мәхәббәт, тормыш мәгънәсен, үзен... Пьесаның төп герое Сәфәр дә, 35 ел элек шундый уйлар белән, беркемгә бернәрсә аңлатмыйча, үзеннән бала көтүче сөйгәнен, туганнарын ташлап туган авылыннан киткән. Эзләгәнен таба алганмы ул? Кайчандыр якын булган кешеләре: аны ихластан яраткан Сара, хурлыктан коткару өчен Сарага өйләнергә мәҗбүр булган дусты Марат, гомер буе Сәфәргә карата җавапсыз мәхәббәт кичереп яшәгән Рузия һәм бөтенләй таныш булмаган оныгы Нурзилә – кемнәр алар аның өчен хәзер? Бәлки, язмышларының мондый ачы булуына Сәфәр бик яраткан әрем исе гаепледер...

Камал театрында спектакльне сәхнәләштерү өчен Казанга Башкортстанның танылган режиссеры Айрат Абушахманов чакырылды.

Айрат Абушахманов – М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры режиссеры. Уфа сәнгать институтын һәм Мәскәүдә Россия театр сәнгате академиясен (ГИТИС, П. Хомский курсы) тәмамлаган. 2008 елда К.Кизиның “Пролетая над гнездом кукушки” спектакле өчен “Иң яхшы режиссер эше” номинациясендә илнең төп театраль премиясе – “Золотая маска” номинанты булган иде.

“Әрем исе” спектакленең премьерасы 29 һәм 30 майда 19.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының зур сәхнәсендә булачак. 




в„– | 07.05.2013

Рафаил Хисамов: “Музейда идеалистлар эшли”

$
0
0
11.05.2013 Җәмгыять
Чистайда “аяклы энциклопедия яши”. Ул Борис Пастернак мемориаль музеенда эшли. Әгәр бу музей бүген тел очында һәм баш әйләндергеч уңышка ирешә икән, монда, һичшиксез, безнең героебыз Рафаил Хисамовның өлеше зур.

Берничә мисал: Алексеевск районына сәфәргә чыккан Россия Федерациясе Хисап палатасы рәисе Сергей Степашин Чистайга туктала һәм биш минутка Пастернак музеена кагылып чыгарга була. Рафаил Хисамов аңа сәгать ярымлык экскурсия оештыра. Нәтиҗәдә бер атнадан соң республика бюджетыннан музей йортында яшәүчеләргә фатирлар бирү өчен 9 млн сум акча бүлеп бирелә. Премьер-министр Илдар Халиков исә шундый ук экскурсиядән соң ремонт өчен финанс ярдәме оештыруга вәгъдә бирә. Вәгъдә үтәлә: бер айдан соң төбәк бюджетыннан 8 млн сум акча килә. Аның экскурсиясендә мин дә катнаштым. Нәтиҗәдә Пастернак иҗатына гашыйк булдым һәм Рафаил Хисамов тормышының кайбер сәхифәләре белән таныштым.

– Рафаил Хәмитович, Чис­тайның бай тарихы халыкка тиешенчә җиткереләме?

– Бу юнәлештә эш күптән алып барыла. Бүген Чистайда музей берләшмәсе бар. Ул әлегә Б.Пас­тернак мемориаль музеен, Өяз шәһәре музеен һәм Укытучы йорты музеен берләштерә. Алга таба ул үз канаты астына 15ләп музейны алыр дип көтелә. Ә төп республика проектлары – Болгар һәм Свияжскины торгызу эшләре тө­гәл­ләнгәч, Президент Чистай шә­һә­ренә алынырбыз дип өметлән­дерде. Мөгаен, тарихны торгызырга алынгач, төр­мә тарихы, дворян көнкүреше, сәүдәгәрлек эше, янгын куркынычсызлыгы һәм баш­ка күп кенә музейлар барлыкка килер... Болар бар да тормышка ашкан очракта, Чистай Алабуга музей-тыюлыгына кергән музейлар саныннан калышмас. Фәкать бу эшләрне үз иңнәрендә күтәрер­лек кешеләр генә булсын. Чөнки оештыру бер хәл, аны эшләтеп җибәрү, профессиональ югарылыкка күтәрү күпкә катлаулырак. Пастернак музее әнә шундый югарылыкта. Әмма бит моңа 22 ел дәверендә ирешелгән.

– Тарихи шәһәр буларак Чис­тай моңа лаек...


– Чистай – бик борынгы шә­һәр. Аңа хәтта меңнән артык ел дип әйтеп була. Бу һавадан алынган сан түгел, ә табылдыклар, фәнни тикшеренүләр белән расланган факт. Биредә ике дистә елдан артык галим Наил Нәби­уллин эшли. Нәкъ менә ул Юкә­тауда казу эш­ләре алып бара. Юкәтау шәһәрле­ге табылдыклары Чистайга 1070 ел тирәсе икән­леген ачыклады. Юкә­тау кенәз­леге Болгардан соң сәяси һәм икътисадый яктан икенче урында булган. Ләкин безнең меңьеллык билгеле бер сәбәпләр аркасында билгеләп үтелмәгән.

– Сезне “аяклы энциклопедия” дип йөртәләр. Сездәй кешене музейда нәрсә бәйләп тота?

– Һәрхәлдә, хезмәт хакы түгел инде. Мин монда 8 мең сум акча алам. Бу – 23 ел эшләү дәверендә эшләгән кеше лаек дип табылган сумма. Ә пенсиягә кадәр сәгать заводында генераль директор яр­дәмчесе булып эшләдем. Анда кич­ләрен эшләдем һәм җитди вәкаләтләргә ия идем. Заводның икенче, өченче сменалары миңа буйсынды. Шуңа күрә эш хакы яхшы булды. Ул вакытта музейга хезмәт хакы алыр өчен кереп тә тормый идем. 30 ел буе заводта эшләгәндә гаиләм мохтаҗлык ки­чермәде. Бүген исә музей хез­мәткәрләренең хезмәт хакын кимсетерлек дәрәҗәдә түбән дияр идем. Минеке ярый әле, әле генә эшкә килеп урнашканнарныкы 7 меңгә дә тулмый. Бу җәһәттән без бик нык артта калдык. Хезмәт хак­ларын 10-20 процентка арттырырга карар кылган очракта да, мәсьәлә хәл ител­мәячәк. Укытучы, тәрбиячеләр­нең хезмәтен бәялә­деләр, анысы әйбәт. Ә музей хез­мәткәрләре элек ничек иде, шулай калды. Сәбәбе гади: без бит куркыныч та тудырмыйбыз, таяныч та була алмыйбыз. Без – җәмгыять­нең аң­ла­ешсыз катлавы. Музей хезмәт­кәрләре беркайчан да протест белдермәячәк. Аңа эшләргә те­ләмисең икән, ял ит дип әйтү дә ансат. Дөрес, мин Эрмитаж кебек эре музейларны исәпкә алмыйм. Анда башка система, чөнки алар коммерцияле эш алып бара. Һәм алар кунакка килгәч безнең шундый эш хакына риза булып эш­ләвебезгә берничек тә ышанмыйлар. Ә без эшлибез һәм ничек кенә әле! Чөнки музей үзенә сирәк очрый торган идеалистларны яки бөтен нәрсәгә төке­реп бирә торган идиотларны җәлеп итә (көлә).

– Пастернак музее беркайчан да буш булмый. Бу аның үзен­чәлегедер, мөгаен. Сез моңа ничек ирештегез? Чөнки күпләр халык музейга йөрми дип зарлана бит.

– Без фәкать халык артык күп килә дип кенә зарлана алабыз. Ә музейларның буш тору-тормавы музей хезмәткәрләренең үзлә­рен­нән тора. Чөнки һәр җир­лекнең, һәр музейның үз “фиш­ка”сы бар.

Безгә Пастернакның Нобель премиясе лауреаты булуы да яр­дәм итте. Ләкин бу да иң мөһим факт түгел. Без музейны беренче көн­нән үк кызыксындырырлык итеп эшләтеп җибәрә алдык. Кем ул Пастернак? Монда килгән кеше бу сорауга җавап таба. Без эшне шундый итеп оештырдык, ул Чис­тайның брендына әйләнде. Ә бит монда килгән­нәрнең 90 проценты Пастернакны белми. Өлкәннәр бәлки ниндидер җәнҗаллы вакыйганы хә­терлидәдер, ә яшьләр “Док­тор Живаго” романын да белми, шигырьләреннән дә бихәбәр.

– Ә “кара исемлек”кә ничек эләктегез?

– КФУның тарих-филология факультетын тәмамлагач, 1974 елда Чистай кичке мәктәбендә эш­ләдем. Аннан төрмә мәктәбе директоры вазыйфасын башкардым. Ләкин китәргә туры килде... Үзенә күрә сәбәпләре бар иде. Стандарт фикер йөртмәгән кеше ул елларда “Черек күл”нең “кара исемлегенә” эләгә иде. Хикмәт шунда, 1978 елда Чистай төр­мәсенә Владимир шәһәреннән сәя­си маддә белән хөкем ител­гәннәр кайта башлады. Мин шу­ларның кайберләренә яр­дәм ит­кәндә тотылдым. Ярдәм бик гади: аларга сораган китапларын юнә­теп тапшыра идем. Ә бу – кагый­дәдән тайпылу дигән сүз. Лаеш шулпасын эчәргә туры килде.

– Кагыйдә бозган кешене ничек шундый төшемле эшкә алдылар соң?

– 30нчы елларда шундый гыйбарә бар иде: “Блат Совнаркомнан югарырак”. Әнә шул блат ярдәмендә эшле булдым. Ә болай мине беркайда да эшкә алмадылар. Заводта, бәхеткә, элеккеге коллегаларым – укытучылар эшли иде. Кайсы – тәэмин итү бүлеге, кайсы конструкторлык бюросы җитәкчесе. Дусларым эшкә алгач, орган кешеләре мине эштән җи­бәртергә тырышмады. Чөнки моннан да куылсам, мин инде өлгереп җиткән антисоветчик була идем. Алар моны аңлады булса кирәк... Ә болай артыңнан бер саплам да калмыйча күзәтче йөр­гәнен тою бер дә күңелле булмады. “Черек күл”дә КГБ рәисе урын­басарының сорау алганы истән чыга торган түгел. Тоткын булудан чак-чак котылып калдым.

– Кемгә булышу өчен кыен ашадыгыз?

– Журналист, әдәбият белгече һәм тарихчы Сергей Григорьянцка (“Азатлыкның алтын каләме” WAN халыкара премиясе лауреаты – ред.) китап тапшырдым. Ә танышу болай булды. Аның камерадашы, чып-чын җинаятьче Грибо­едовның “Горе от ума” әсәре буенча бик яхшы инша язып килде. Анда яңа фикер, яңа уй ярылып ята иде. Укыдым да, күзләрем маң­гайга менде. Мондый фикерне хәтта әдәби мәкаләдә дә табып булмый иде. Моны XIX гасыр башындагы четерекле вакыйгаларны аңлаган кеше язганлыгы ап-ачык. “Укучым” дөресен әйтергә мәҗбүр булды. Ул кем язганлыгын “тиште”. Күрәсең, моның буш вакытта рецензия язарга теләге булмаган, ә Григорьянц кызык табып, сырлап биргән. Шул кеше аркылы ул Достоевский китабын соратты. Гап-гади, совет чорында басылган басма. Авторның “Записки из мер­твого дома”, “Братья Карамазовы” әсәрләре укыту программасына кермәгән, әмма тыелмаган иде. Ул алардан өзек­ләр сайлап кайбер мәсьәләләрдә җинаятьчеләрнең күзен ача иде. Кеше хокуклары өчен көрәшеп, ул монда да күп нәрсәләргә иреште. Анда тоткыннар сәгать “колаклары” ясый иде. Григорьянц аркасында эш бүлмә­лә­рендә тиешле яктылык булды. Ул китапханә фонды турында да кайгыртты. Аны этап белән лагерьга озатканда төрмә җитәк­челеге иркен сулап куйды. Ләкин озакка түгел, бер елдан соң аны кабат бирегә кайтардылар... Монда бик күп акыллы башлар срокларын тутырды. Алар арасында Сергей Ковалев (совет диссиденты, СССРда, соңрак Рос­сиядә хокукларны як­лау хә­рә­кәте әгъзасы, сәясәт һәм җә­мәгать эшлеклесе – ред.), сә­ламәт кешене сырхау дип язудан баш тартканы өчен медицина фәннәре докторы Анатолий Корягин да бар иде. Хәзер Корягин Швейцариянең Цюрих шәһәрен­дә укыту эшләре алып бара. Ә Михаил Казачков Принстонның Гарвард университеты профессоры. Төрмәдән чыккач ул музейга килеп теләкләрен язып калдырды.

– Үткәннәрегез кызыклы...

– ...һәм караңгы. Без – берничә төрле караш яшәгән чор кеше­ләре. Көндәлек совет тормышы ул бө­тенләй башка төрле. Анда халык бер-берсенә кешелекле иде. Чөн­ки барысы да бертигез булды. Мин заводта эшләдем һәм 180 сум акча алдым. Ә баш ин­женерның хезмәт хакы 240 тәңкә иде. Күрәсез, ми­некеннән әллә ни артык түгел. Төп проблема – фатир алу. Анысын 20 елдан соң булса да алып була иде. Совет чорында барысы да тыйнак яшәде. Анда супер байлар, урта хәл­леләр һәм бик нык ярлылар юк иде. Бусы ул чорның плюсы дисәк, минусы – югарыдагылар­ның сәяси уеннары булгандыр. Алар авантюрасы халыкка кыйм­мәткә төште. Әйтик, Әфган сугышы... Халык бе­лән исәпләшеп тормадылар. Җыеп әйткәндә, мин ул системаны да, бусын да яратмадым.  


Гөлинә ГЫЙМАДОВА

в„–71 | 08.05.2013

Динә ГАРИПОВА: “Самара татарлары алдында башымны иям!”

$
0
0
09.05.2013 Мәдәният
Россия күләмендә узган “Голос” телевизион җыр бәйгесе җиңүчесе, илебезнең иң шәп тавышы исемен йөртүче, күпме татар кешесенең җанына милли горурлык орлыклары салучы, “Евровидение” халыкара җыр бәйгесендә Россия данын яклаячак татар кызы – Татарстанның атказанган артисты Динә ГАРИПОВА Самараның Үзәк спорт сараенда беренче тапкыр үткәрелгән “Боз озату” татар милли бәйрәмендә катнашып, чараның бизәге булды, дип язып чыккан идек инде. Бәйрәм көнне миңа җырчы белән аралашу бәхете дә татыды.

Динә - елмаючан, киң күңелле, үзенә “йолдызлык чире” билгеләрен тидермәгән гап-гади татар кызы. Сөйләшеп утыруыбыз ярты сәгатькә сузылды, шушы вакыт эчендә ул шактый гына күптөрле сорауларга җавап бирде.

- Динә, Самара шәһәрендә үткән “Боз озату” бәйрәме сине нәрсәсе белән үзенә җәлеп итте? Мөгаен, син моның кебек барлык проектларда да катнашырга ризалашмыйсыңдыр, кайсыларыннан баш та тартасыңдыр?

- Самара татарлары алдында башымны иеп, үзләренә афәрин диям! Алар мәдәниятебезне һәм гореф-гадәтләребезне яңадан торгызу юлында йөриләр. Мин бигрәк тә татар милли бәйрәмнәре, халкыбыз җырлары һәм биюләре белән бәйле чараларны яратам. Ничек инде әлеге проектта катнашмаска, ди? Бик теләп ризалаштым!

Мин, гомумән, үземә кызыклы булган барлык чараларда да чыгышлар ясарга тырышам. Тик соңгы вакытта халыкара җыр бәйгесендә катнашырга әзерләнү сәбәпле, вакыт җитеп бетми.

- Динә, син ничек Беренче каналга килеп эләктең? “Голос” телевизион җыр бәйгесе турында кайдан ишеттең?

- Иң популяр сорауларның берсе бу. (Елмая). Беренче каналга, “Голос” проектына мин очраклы рәвештә килеп эләктем. Дөрес, мин инде күптән үземне телевизион җыр бәйгесендә сынап карарга тели идем. Шулай беркөнне миңа дус кызым шалтыратып, “Голос” дип аталган яңа проектның рекламасына юлыгуы хакында сөйләде. “Әлеге чарада башкаручының вокал мөмкинлекләре генә бәяләнәчәк, барып кара әле”, - дип үтенде.

Бәйгенең сайтын табып, барлык хәбәрләрне укырга керештем. Конкурсның ничек узуы хакында төгәл генә мәгълүмат туплый алмасам да, аның “Йолдызлар фабрикасы”ның дәвамы булмавын аңладым... Мине “Йолдызлар фабрикасы” форматы канәгатьләндермәс иде, чөнки ул җыр бәйгесе дә түгел кебек, күбрәк реалити-шоу, димме соң...

Шулай мин үземне сынап карарга булдым. Анкетамны җибәрдем дә, мине кастингка чакырып алдылар.

- Син алдан ук остазың буларак Александр Градскийны сайларга теләгән идеңме?

- Әйе. Чөнки ул - мэтр, профессионал, шоу-бизнеста зур тәҗрибәле шәхес. Мин аны алдан ук бик таләпчән һәм туры сүзле, дип кабул иткән идем. Дөрестән дә ул шундый булып чыкты. Әмма тора-бара аның тагын бер искиткеч сыйфаты ачыкланды: ул бик эчкерсез кеше, безне үз балалары кебек күрә.

- Эльмира Кәлимуллина белән чагыштырганда, син “Голос” бәйгесендә татар телендә җырламадың да. Бу яктан аңа оттырдың, дип тапмыйсыңмы?

- Мин Александр Борисовичка татар телендә җырларга теләвемне белдергән идем, ул да моңа каршы төшмәде. Әмма репертуар тупланганда шулкадәр күп җырлар сайланды, аларның һәммәсен башкарасы килде! Татар телендә булган җырымны киләсе турга калдыра-калдыра, финалга да барып җиткәнбез...

Әлбәттә, проектта туган телемдә җырлый алмавым аяныч булып калды. Әмма беркемнең дә күңелен кайтарасы килмәгән иде... Аллаһы теләсә, сәхнәдә кабат чыгышлар ясармын, бу хатаны төзәтергә соң булмас.

Мин республикамны, үз халкымны, татар җырларын бик яратам. Кайчандыр Татарстан Республикасының халык артисты Габделфәт абый Сафин концертларында татар җырлары белән чыгышлар ясап йөрдем. Киләчәктә дә туган телемдәге көйләрне башкарудан баш тартмамын. Әнә Universal компаниясе белән контракт төзегәндә дә, дискта бер татар җыры булсын, дип тәкъдим иттем. Туган телебездәге музыкаль композицияләр минем концертларда да, дискларда да урын табачаклар, Аллаһы бирсә!

- Мөгаен, проектан соң синең яшәү рәвешең, тормышың төптән үзгәргәндер?

- Чыннан да шулай. Әле дә үзем белән булган вакыйгаларга ышанып бетә алмыйм.

Хәятем ике өлешкә бүленде: проектка кадәр һәм аннан соң. Элек мин эзләнүләр юлында йөрдем, зур сәхнәгә күтәрелергә теләдем, үземне күрсәтергә тырыштым. Хәзер хыялым тормышка ашты - язмыш миңа зур мөмкинлек бирде. Мин аннан файдаланырга, югалтмаска тырышам.

Әлбәттә, минем тирәли шундый шау-шу кузгалыр, дип уйламаган идем. Төрле чараларга чакырулар, интервьюлар... Журналистларның күбесе ничек булса да «эләктереп алырга» тырыша. Аларны да аңлыйм инде, үзем Казанда журналистика факультетында укыйм, хәбәрчеләргә сенсация кирәк бит.

- “Голос” проектыннан соң үзеңдә үзгәрешләр тоясыңмы? Конкурска кадәр булган Динә бәйгедән соң үзгәрдеме?

- Минемчә, шул ук Динә калды. Бу сорауны минем дусларыма һәм якыннарыма бирү дөресрәк буладыр. Мин алардан бу хакта сораштыргалап торам, алар үзгәрешләрне тоймыйлар.

- Динә, дан-шөһрәт йөге татлымы әллә авырмы?

- Дан-шөһрәт мине беркайчан да кызыктырмады да һәм кызыктырмый да. Миңа “йолдызлык чире” кагылмаса иде, дип куркып торам... Шөкер, мине әти-әнием таләпчәнлек белән тәрбияләделәр, шул ук вакытта иреклек тә бирелде. Шуңа да мин үзем дөрес юлны сайлап алырлык шәхес буларак формалаштым. Әти-әниемнең йөзенә дә кызыллык китермәм, дип өметләнәм.

Әлбәттә, тамашачының мәхәббәте - бик татлы. Минем өчен шушы кадәр күп кешенең тавыш бирүләре дә - зур бүләк. Икенче яктан, тамашачының ышанычын аклау - бик авыр. Бу - зур җаваплылык.

Минем өчен тавыш биргәннәрнең күңелләрен кайтармаска, үз-үземне саклап калырга, кешелеклелек сыйфатларын югалтмаска, кайдан чыкканлыгымны һәм үз милләттемне онытмаска тырышырмын...

- Бүген синең репертуарыңда ничә җыр? Яңаларын кайдан алырсың?

- Ике дистә җыеладыр. Әмма минем репертуарымда күбесенчә башка җырчыларның танылган композицияләре.

Яңа җырларны эзләячәкмен. Авторлар күп, әмма үземә туры килгәннәрен, мәгънәлеләрен, матурларын табасы иде.

Мин үзем дә шигырьләр иҗат итәм. Бәлки, аларны да көйләргә салырлар. Андый уйларым бар, тик мин һаман аларны халык хөкеменә чыгарырга җөрьәт итә алмый торам. Минем өчен шигырьләрем шәхси көндәлек сыман. Мин аларга барлык хис-тойгыларымны, кичерешләремне кертергә тырышам. Шуңа да тәнкыйтьтән куркам.

- Динә, син нигә музыка белгечлеге буенча түгел, ә журналистика факультетында укыйсың?

- Бу сорау да бик популяр! (Көлә).

Мин алты яшемнән үк музыка түгәрәгендә шөгыльләндем. Ә журналист һөнәренә акрынлап килдем. 10нчы сыйныфта үзебезнең “Зеленодольская правда” газетасы каршындагы яшь хәбәрчеләр түгәрәгенә килдем. Биредә безне төрле жанрларда язарга, матур итеп җөмләләр, мәкаләләр төзергә өйрәттеләр. Төрле чараларга йөрдем, үземнең беренче язмаларымны әзерләдем. Тәүге мәкалем белән чыккан газетаны кулга алгач, шундый шатлыклы хисләр кичердем. Мәктәпне тәмамлагач, журналистика факультетында белем алырга булдым.

Бер үк вакытта Казанда журналистика факультетына, Мәскәүдә музыка-театр бүлегенә укырга керергә тырыштым. Кызганычка, икенчесе килеп чыкмады.

Журналистика белгечлеге буенча укырга кергәнемә бер дә үкенмим. Бәлки, киләчәктә миңа бу һөнәр кирәгеп куяр. Мәсәлән, журналистлар белән аралашканда. Аннан белем дәрәҗәсе дә киңәйгәндер, бик күп әдәбият укырга туры килде бит. Ахыр чиктә, берләштереп тә була: музыкаль журналистика, музыкаль критика, музыкаль тапшырулар бар. Белемем юкка чыкмас...

- Сиңа журналист буларак сораулар бирергәме, әллә артист буларак сорауларга җаваплар кайтарырга кызыгракмы?

- Сораулар бирергә дә, аларга җаваплар кайтарырга да ошый. Гомумән, мин аралашучан кеше. Дусларым белән сөйләшеп утырган вакытта да ирексездән сораулар яудыра башлыйм, алар миңа: “Әһә, журналист килде...”, диләр. Икенче яктан, сорауларга җавап кайтару да кызыклы. Үз-үзеңдә казына башлыйсың. Кайвакыт сораулар шундый үзенчәлекле була, җавап табуы да авыр...

- Музыкаль белемеңне дәвам итәргә уйлыйсыңмы?

- Әйе, теләгем зурдан. Профессиональ белем алырга иде. Быел Мәскәүдә яисә Казанда кабат музыка-театр бүлегенә укырга кереп карармын. Миңа музыка белән генә чикләнү дә дөрес булмас, сәхнәдә дөрес итеп образлар тудыру өчен актерлык һөнәре дә комачауламас.

- Динә, син кайчан Татарстанның атказанган артисты исемен алуыңны ишеттең?

- “Голос” телевизион җыр бәйгесе тәмамлангач, нәтиҗәләр билгеле булгач, мине җиңүче дип игълан иткәннән соң, гримлау бүлмәсенә кайттым. Кесә телефонына күз салсам, миңа берничә тапкыр таныш булмаган номер шалтыраткан икән. Шуңардан ук: “Бөтен Татарстан сине тәбрикли һәм синең белән горурлана. ТР Президенты Р.Н.Миңлеханов”, - дигән хәбәр дә килгән иде...

Икенче көнне шушы ук номердан тагын бер хәбәр килеп иреште. Миңа һәм Эльмирага Татарстанның атказанган артисты исеме бирелүе хакында язылган иде. Әлбәттә, бу көтелмәгән шатлыклы яңалык булды! Без моңа ышанып та бетмәдек!

Дөресен әйткәндә, минемчә, әлеге исемне алыр өчен бик күп еллар эшләргә кирәктер. Әлбәттә, без куандык, әмма әлеге бүләк - өстеңә йөкләмә алу бит ул. Аны исбат итәргә, чыннан да аңа лаеклы булуыңны дәлилләргә кирәк булачак. Әлеге исем - зур аванс!

Аннан соң безне ТР президенты үзендә кабул итте, бүләк тапшырды... Әх.., ул - гомерлек истәлек!

- Рөстәм Нургали улы Миңлеханов белән тәүге очрашуың идеме? Нәрсә турында сөйләштегез?

- Мин аны моңа кадәр төрле хөкүмәт чараларында күргәнем булгалады, әмма менә шулай янәшә озаклап сөйләшеп утырган булмады, әлбәттә.

Президент безгә үсәргә кирәклеген аңлый. Моның өчен безгә нинди ярдәм кирәклеген сорашты. Укырга керергә булса да, нинди кыенлыклар туса да, булышлык күрсәтергә әзер булуы хакында әйтте. Рәхмәт яусын үзенә!

- Шулай ук ул сиңа Яшел Үзән шәһәрендә фатир да бүләк иткән. Ә Мәскәүгә китәргә туры килсә?

- Эшем таләп итсә, бу адымны да ясармын инде.

- Синең яраткан җырчыларың? Вокал сәнгатендә сиңа кем үрнәк булып тора?


- Татар җырчылары арасында мин Илһам абый Шакировны билгеләп үтәр идем. Ул - легендар шәхес. Балачактан ук аның җырларын тыңлап үстем. Ул татар халык көйләрен таң калдырырлык итеп башкара белә. Аның тавыш тембры - могҗиза. Күптән түгел, Илһам абый белән танышырга мөмкинлек туды, әлеге талантлы шәхеснең шундый йомшак күңелле булуына исем китте. Аллаһы Тәгалә үзенә ныклы исәнлек бирсен иде!

Алдан әйтеп үткәнемчә, мин Татарстан Республикасының халык артисты Габделфәт абый Сафин белән эшләдем. “Йолдызлык” дип аталган җыр бәйгесендә катнашып, призлы урын алган идем. Шунда ул мине күреп алды да үзенең программасында чыгышлар ясарга тәкъдим итте.

Габделфәт абый башкаруында җыр ишеттем икән, барлык эшемнән бүленәм, колак салам, битараф кала алмыйм. Мин аңа шулкадәр рәхмәтлемен. Ул бүгенге көнгә кадәр ярдәм итәргә әзер булып тора.

Россия күләмендәге башкаручылар арасында Александр Панайотов һәм Алексей Чумаковны әйтеп үтәргә була. Аларның тавышлары көчле, киң диапазонлы. Әлбәттә, Александр Борисовичны искә алмый мөмкин түгел.

Чит ил җырчылары арасыннан Уитни Хьюстонны билгеләп үтәр идем. Мин аңа охшарга тырышам, дия алмыйм, чөнки без һәммәбез дә үзенчәлекле, әмма аңардан үрнәк алырга була. Ул - хатын-кыз вокалының иң югары планкасы.

Мин - җыр-моң сөюче кеше, үземнең яраткан башкаручыларны бик озак саный алам.

- “Йолдызлык юлын” сайлап, нәрсәне корбан итәргә әзер?

- Миңа “йолдыз” сүзе бер дә ошамый бит. Мине алай атамасыннар иде. Мин - җырчы, артист.

Корбан итүгә килгәндә, мин вакытымны корбан итәмдер. Әмма мин аны сарыф итмим. Әлбәттә, мин бик арыйм, тик әлеге ару - татлы.

Гаиләмне корбан итмәм. Аллаһы теләсә, эшем дә моңа комачауламас. Минемчә, якыннарың терәк булып тормаса, иҗат итеп булмый.

- “Евровидение” халыкара җыр бәйгесе алдыннан дулкынланасыңмы?

- Әйе-е-е. Дулкынлану гынамы соң? Россия данын яклау - шу-у-ундый зур җаваплылык. Бу хакта уйланганда тез буыннары калтырый башлый. Ничек бу эшне башкарып чыгармын?.. Чыгышым мактауга лаеклы булсын өчен, барлык көчемне куярга тырышырмын, дип вәгъдә итәм!

- Динә, тәфсилле җавапларың өчен рәхмәт. Уңышлар сиңа!

 



Динә ГАРИПОВА (уңда) һәм Римма НУРЕТДИНОВА. 


Римма НУРЕТДИНОВА

в„–19 | 08.05.2013

“Сөйгәнеңнең бер кимчелеген дә күрмисең икән” (Сугыштан хатлар)

$
0
0
12.05.2013 Җәмгыять
Бөек Ватан сугышы һәр гаиләнең, нәселнең тормышын актарып аткан. Авылдагы йортларның рәттән һәрберсендә сагышлы хатирәләр бар. Без кечкенәдән “Минем әби белән бабай - сугыш ветераны” дип горурланып үстек. Кичләрен җыелып, бабайның елый-елый сөйләгәннәре әле дә күңелне тетрәндерә.
Ул өч тапкыр яраланып, Җиңү көненә ярты ел кала авылга әйләнеп кайткан, әби исә Җиңүне сугыш кырында каршылаган.    Әби белән бабай сугышка кадәр яратышып йөргәннәр. Бабайны 1941 елның 29 декабрендә сугышка алгач, алар хат языша башлаган. Әбине 1942 елның маенда чакырганнар. Әби зенитчик-разведчик булган, бабай пехотада “Ура” кычкырып атакага йөргән. Сугышта алар кыр почтасы аша хат алышканнар. 1945 елда Ярославльдә аларның частьлары очрашырга тиеш булып, болар вагоннар янында күрешергә сүз куешкан. Тик очрашуга әби генә килгән. Бабай исә бу вакытта өченче тапкыр яраланган. Мәскәү астындагы бәрелештә, снаряд шартлап аягы яраксызланган. Госпитальдән ул сөйгәненә хат юллаган. Хатлардагы орфографияне үзгәртмәдем. Инде саргаеп юкарып беткән хатларны сканер алмагач, җыеп бирергә булдым.   Сагынычлы сәләмләрем! Мәрьям, мин хәзергә исән. Сине дә ул тарафларда исән-саудыр дип беләм. Мин бик каты яраландым. Наркоздан айныша алмагач, мине үлекләр янына сарайга чыгарып ташлаганнар. Айнышып киттем дә, каранам, төртәм, алар үлгәннәр икән. Кычкырдым “Сестра: почему я здесь?”. “Сейчас, больной” дип әйтте дә, килеп җитеп носилка белән алып кереп киттеләр. Бераз хәлләнгәч, уң аягыма операция ясадылар. Кисәселәр иде, кистермәдем. Мин өйләнмәгән әле, сугышта кызым бар дидем. Кисми калдырганнар. Үз протезың була диделәр.  Менә, Мәрьям, шулпай кешегә яраклыгым юк, син нәрсә әйтерсең. Үзең ничек яшисең, шуларны әйтеп яз яме.  Ярый хуш сәлам белән дустың Салих. Хуш! Казарманың ишегенә мылтыгымны сөядем. Туган-үскән җирләремә катыр микән сөягем. Синнән түземсезлек белән хат көтеп калам!   (Ул заманнарда хат артына шигырь язып кую гадәте булган икән. Һәр хатның ахырында шигырь юллары язылган.)   Дърт елга якын сугыш кырында йөреп, бомба астында калып та, бер тапкыр да яраланмаган яшь кыз, әлбәттә, бу хатны алгач бик елаган. Әби “Кызлар җыелышып, тынычландырдылар, яхшы итеп хат язарга куштылар”, дип сөйли. Күз яшьләре аша язылган хатны китерәм:   Сәлам хатым. Салих, миннән бик сагынычлы күп сәлам. Исән-сау күрешүне теләп калам. Кайгырма, терелергә кара, хөкүмәт ташламый.  Мин дә сине ташламыйм, нинди булсаң да. Исән-сау кайтырга язсын. Бәлки сугыш та тиздән бетәр, алла боерса. Менә январь ае бетә инде, бәлки салкында фашист та дөмегер. Син 1945 елның 6 январендә яраландыңмы? Тиздән терелеп авылга да кайтырсың, ранен урының төзәлсә. Бер дә кайгырма, мин сине сөеклем ташламыйм. Мин дә исән кайтыйм. Самолет бомбасына очрамасам. Бик куркыныч, шулай булса да түзәргә туры килә. Бер дә сугыш бетәр төсле түгел. Ярый хуш,  сау бул.  Тиз терел. Сине сагынып дустың Мәрьямең. Безнең яшьлек шушы сугыш кырларында үтте инде, яшәгән шикелле дә түгел. Аякта 42ле кирза итек, өстә озын шинель. Шулай кирәктер төсле. Белмисең дә, йөрисең дә йөрисең. Дошманны җиңү кирәк бит. Мин бу хатны теләкләр тели-тели язам.  Кабуллардан булсын инде. Хуш, хуш! Сандугачлар су эчәләр Агыйделдә тезләнеп. Нигә болай сагынам икән Үзәкләрем өзелеп. Хат яз, хат көтәм. 1865 ЗАП  5 дивизион 15 батарея. Сиразеевой М.С.   Бабай вафат булганга өч ел булды, аңа 89 яшь иде. Әбигә хәзер 92 яшь. Ул әлеге саргаеп беткән хатларны баш астында саклый. Сугыштан бабай алданрак кайта. Әбине сабырсызланып көтеп ала. Алар 60 елдан артык бергә яшәп, биш бала, итәк тутырып оныклар үстерделәр. Әби укытучы, бабай авылда "сәвит рәисе" булып 30 ел эшләде. Бабай үлер көнне дә әбигә чәйләр ясап эчертеп, ял итәргә ятып торган хәлдә бакыйлыкка китте. Алар гомерләре буена аерым ятып йокламадылар, күз карашларыннан бер-берсен аңлашып яшәделәр.   “Әби, ничек итеп бабайга кияүгә чыктын соң, ул бит ярымаяксыз иде” дип сорагач, әби елмаеп кына куя. “Сөйгәнеңнең бер кимчелеген дә күрмисең икән, балалар! Мин бабагыз каршында "аксак тавык" дип тә әйтмәдем,” ди ул. 
Ләйсән ХАФИЗОВА, Лаеш районы, Татар Янтыгы

в„–--- | 12.05.2013
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>