Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Татар яшьләре урамнарга хата эзләргә чыга

$
0
0
13.05.2013 Җәмгыять
Дөнья татар яшьләре форумының Казан бүлеге фотомарафон уздыра. Хаталы элмә такталары, татар һәм рус - дәүләт телләренең тигез кулланылмавы барланачак. Яшьләр хаталарны туплап Татарстан хөкүмәтенә җибәрергә җыена.

Фотомарафон 13 май көнне старт алачак. Ул ике өлештән тора. Дөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбриз Яруллин сүзләренчә, башкалада гына түгел, ә республикадагы шәһәр һәм авылларда хаталы элмә такталар адым саен очраган кебек моңа битараф булмаганнар, эчтән янып-көеп йөргәннәр дә шактый. Шунлыктан алар фотомарафонга үз теләге белән кушылучылар да булачагына шикләнми.

Яшьләр әлеге чараны бәйге рәвешендә оештырырга тели. "Җиңүчеләргә кесә телефоннарны, планшетлар бүләк итәчәкбез", ди Яруллин.

Бәйгенең беренче өлеше 13 майдан 26 майга кадәр дәвам итәчәк. Шушы вакыт эчендә теләгән һәркем татарча хаталы, рус һәм татар - ике дәүләт телендә дә булмаган элмә такталарны, һәм шулай ук инглизчә һәм русча хата киткән элмә такталарын фотога төшереп, ким дигәндә 20-не, яшьләрнең Казан бүлегенә җибәрергә тиеш була. Аның өстенә әгәр дә әлеге хаталар турында дәүләт оешмаларына, хата җибәргән оешмаларга шикаять итеп, җавап алучылар инде булса, аларның бу гамәлләре хупланачак кына. Алар бәйгегә бу шикаятьне раслаган скриншотларны да җибәрсә җиңү мөмкинлеген арттырачак.



"Без бу юлы татарча хаталарга гына түгел, ә инглизчә һәм русча хаталарга да игътибар бирергә булдык. Андыйлар да еш очрый. Ул такталар да Татарстанның йөзен күрсәтә", ди Яруллин.

Беренче турда җиңгәннәр Казанга чакырылачак. 26 май көнне фотомарафонның икенче өлеше старт ала. Яруллин сүзләренчә, беренче турда җиңүчеләрдән зур булмаган төркемнәр оештырылачак. Алар Казанда билгеле бер вакыт эчендә төрле эчтәлектәге, мисал өчен, "Татар Казаны", "Казанда мөселманнар тормышы" һәм башка темаларга фотолар төшерергә тиеш була. Иң-иң эчтәлекле рәсемнәрне бүләкләр көтә.

Яшьләрнең Казан бүлеге әлегә бу рәсемнәрдән махсус күргәзмә оештыруны планлаштырмаган. Шулай да социаль челтәрләргә урнаштырып киң җәмәгатьчелек хозурына чыгарырга килешкәннәр инде.

Хаталы элмә такталарның рәсемнәре Татарстан хөкүмәтенә җибәреләчәк һәм киткән ялгышларның төзәтелү-төзәтелмәве контрольдә булачак.

Яшьләр моңа кадәр хаталарга "Татар дозор" уенында да игътибар итә иде. Татарча хаталы язылган элмә такталарны туплау әлеге уенның бер шарты булып торды.


Наил АЛАН

в„–--- | 10.05.2013

Табиб ялгышының бәясе– кеше язмышы

$
0
0
13.05.2013 Медицина
Табиблар үз бурычларына салкын карыйлар дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Шикаятьләр саны да арта бара. Медицина хезмәткәрләрен дөрес дәваламауда, ялгыш диагноз куюда, операция уңышсыз булуда гаеплиләр.

«Табибның ялгышырга хокукы бармы?» дигән сорауга җавап бирү гаять кыен. Бер яктан караганда, һәркем хата җибәрә ала кебек. Әмма, икенче яктан, кеше сәламәтлеге сагында торучыларның мондый ялгышлары кеше гомере белән бәяләнә ала.

Авырулар акча янчыгымы?


Саулык саклау өлкәсендәге аянычлы хәлләр барчабызны да тетрәндерә. Телевидение әледән-әле шундый очраклар турында сөйләп тора. Берәүнең табиб ялгышы аркасында баласы гарип калган, икенчесе вакытында дөрес дәва алмыйча, үлеп киткән. Боларны ишеткәч, табибларга мөрәҗәгать итәргә дә куркып торасың кайвакытта.

Алай дисәң, сыйфатлы дәвалау өчен мөмкинлекләр зур бездә. Белгечләр биш елдан биш елга белемнәрен күтәреп тора, хастаханәләр авырудагы бөтен үзгәрешне ачыкларга мөмкинлек биргән камил җиһазлар белән тәэмин ителгән. Ел саен бу максатларга дәүләт казнасыннан миллиардлар бүлеп бирелә. Авыруны тиешле итеп дәвалау өчен ни җитми соң?! Кызганычка, үз эшләренә намуссыз караган табиблар бар.

Тормышта авыруларга акча янчыгы итеп кенә карау очраклары шактый еш күренеш. Табиб һәм шәфкать туташларының чирлеләргә кешечә мөнәсәбәте конверт калынлыгы белән билгеләнә бүген. Күчтәнәч бирмәгән пациентларга исә борылып та карамыйлар. Авыруны өстән-өстән генә, аннан-моннан тикшерү аяныч нәтиҗәләргә китерә дә инде. Болай була торып, әлбәттә, бернинди модернизация дә ярдәм итмәячәк.

“Сатып алынган” дипломлар кеше гомерен өзә


Социологик сораштыру нәтиҗәләре буенча Россиядә яшәүче һәр икенче кешегә гомерендә бер генә тапкыр булса да табиб хатасы белән очрашырга туры килә. Әмма судка мөрәҗәгать итүчеләр бик аз. Ел саен табибларга каршы бары 700гә якын дәгъва белдерелә. Күпчелек очракта бу мөрәҗәгатьләр сәламәтлеккә авыр зыян китерү һәм үлем очраклары белән бәйле.

Табиб хаталарының күбесе тәҗрибә булмаудан һәм «сатып алынган» дипломнар аркасында ясала дип саный россиялеләр. Илдәге халыкның 60 проценты табибларга ышанса, 28 проценты исә аларга ышанычын югалткан.

“Табиб хаталары” иминиятләштереләчәк


Күптән түгел Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы табиб хаталарыннан мәҗбүри иминиятләштерү турындагы закон проектын иҗтимагый фикер алышуга чыгарды. Әгәр табиб ялгышлык җибәреп, авыруга зыян китерә икән, бу зыян махсус иминият акчасыннан капланачак. Пациент үлгән очракта аның якыннарына 2 миллион сум күләмендә компенсация түләнәчәк. Инвалид булып калганда – 0,5-1,5 млн.сум түләү каралган. АКШ, Канада, Бөек Британия, Германия, Швеция, Финляндия, Яңа Зеландия һәм Австралиядә мондый тәҗрибә кулланыла инде. Бездә бу законнны гамәлгә кертү кирәклеге турында берничә ел элек сөйли башладылар.

Әмма табибның гаебен исбатлау бик авыр. Медицина хезмәткәрләре «үзләренекенә» сүз әйттерми. Авыру тарихын да, анализ нәтиҗәләрен дә үзгәртеп язу берни тормый бит аларга. Шуңа да законны илебездә “эшләтеп” җибәрү шактый кыен булачак, ди белгечләр. 


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

в„– | 13.05.2013

Ваучерның дивидендын көтәм

$
0
0
13.05.2013 Җәмгыять
«Шәһри Казан»ның 26 март санында басылган «Образование» кайда?» дип аталган язмага кем генә игътибарсыз калды икән?! Дөресен генә әйткәндә, газета аша бу теманы күтәрергә мин дә берничә тапкыр талпындым, ләкин, барыбер дөньяга чыгармаслар дип, тукталып кала килдем.

Бик кызык бит бездә: эш үткәч, нигә тавыш чыгарып торырга инде, узган эшкә салават, диләр дә күп очракта мәкаләне редакциядә «йомып» калдыралар, язмаң чыккан очракта да, теге четерекле җөмләңә «урын җитмәгән» була. Без дәшмәгән саен, халыкны алдауларның арта баруы бик азларны гына борчый кебек.

Узган гасырның туксанынчы елларында заман таләбе буенча барлыкка килгән һәм халыкның «икешәр «Волга» машинасы тиячәк» ваучерларын җыеп алган инвестиция фондлары да, ни көенеч, чираттагы дәүләткүләм алдашу гына булып калды. Андый фондлар шактый иде: Роберт Мусин җитәкләгән Милли инвестиция фонды, «Доверие», яңа фикерле демократлар оештырган (һәрхәлдә, «Татарстан» журналы шулай язган иде) «Финансист», җир кешеләрен муллыкка күмәчәк «Алтын башак»... Россия өлеш чыгарганнан тыш, безгә Татарстанның үз ваучерларын да өләшкәннәр иде. Республика милкен үз кешеләребезгә генә бүләләр, янәсе. Ышандык та, сөендек тә, билгеле. Ләкин хакимияттәгеләрнең «үз кеше» дигәне гади халык түгел, әнә шул Мусиннар, «Образование» хуҗасы Семиннар гына булган икән ләбаса. Берсеннән-берсе матуррак вәгъдәләр биреп, ваучерларыбызны җыеп алдылар да бер-бер артлы күздән югалдылар. Баштагы елларда кайбер фондлар тиенләп дивиденд түләп маташты, янәсе, шуннан артыгына мөмкинлекләре юк, табыш килми. Күптән түгел матбугатта Алексей Семинны Татарстанның иң бай кешесе дип яздылар. Менә сиңа «табышсыз» фонд хуҗасы!

Семин әфәндегә, ваучер уены ясап, шәхси мал туплау мөмкинлеген Мәгариф һәм фән министрлыгы бирмәгәндер, мөгаен. Мөмкинлекне дәүләт бирде дип беләм. Халык кулындагы хосусыйлаштыру чекларын кире җыеп алу эшен уңышлы башкарып чыккач, Мусин әфәнденең Финанс министрлыгы башына, аннары депутатлыкка, Семин әфәнденең бөлгенлек эшләре буенча ниндидер комитет башына, ягъни хөкүмәт структурасына күтәрелүләре бу эшнең югарыдагылар кушуы буенча башкарылганлыгын күрсәтә түгелме?

Мин үзем гаилә ваучерларын «Образование»гә дә, «Финансист» белән «Доверие»гә дә тапшырган идем. Соңгы тапкыр кайчан дивиденд алуымны хәтерләмим, берьюлы ике фондтан килүе генә истә. Берсе почта кәгазе артына хат та язган иде. Мин әле исән-саумы, адресым үзгәрмәгәнме – шуларны сораганнар. Берсенеке генә җитмәгәнлектән, ике фондтан килгән акчаны кушып, «Татарстан почтасы» конверты сатып алдым да җавап яздым. Ләкин минем исән булуым андагыларга ошап бетмәде бугай, бүтән борчыганнары юк. Бөек Ватан сугышы ветераннарына аз-маз дивиденд түләүне, сугыш тәмамланып, ярты гасыр узгач, аларның күпчелеге бер кадер күрмичә якты дөньядан киткәч башлаганнар иде, бәлки акционерларның да «сирәкләнүен» көтәләрдер.

Ваучерларын нефть яки газ тармагына салучыларга меңәрләгән сум дивиденд түләнәдер дә бит, тик андый табышлы тармакларга теләсә кемнең хосусыйлаштыру чегын җыймадылар шул. Нефть ди тагын, бездә мескен сөт-май комбинаты акцияләренә дә, шунда эшләүчеләрдән тыш, аерым бер кешеләр генә ия була алды. Хосусыйлаштыру чегы дип аталса да, гади халыкка бирелгән чеклар бернинди дә хосусый милеккә ия булмады. Шулай итеп, без чираттагы алдау корбаны булсак, хакимият тагын бер тапкыр халыкның ышаныч дивидендын югалтты.  


Рәфыйк ШӘРӘФИЕВ

в„– | 3

Матбугат конференциясенә чакырабыз

$
0
0
13.05.2013 Мәдәният
Сезне Төрки халыкларның XI “Нәүрүз” Халыкара театр фестиваленең программасына багышланган матбугат конференциясенә чакырабыз. Конференция 16 майда 11:00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Кече сәхнәсендә узачак.

Катнашалар:
Фәрит Бикчәнтәев – Россиянең һәм Татарстанның Атказанган сәнгать эшлеклесе, фестивальнең сәнгать җитәкчесе;
Нияз Игъламов – фестивальнең Тәнкыйтьчеләр коллегиясе әгъзасы, театр тәнкыйтьчесе;
Айгөл Дәүләтшина – фестивальнең матбугат үзәге җитәкчесе.

Төрки халыкларның XI “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале Казанда 3-7 июнь көннәрендә узачак. XI “Нәүрүз” фестиваленең төп программасына Россиядәге төрки телле республикаларның, шулай ук Төркия, Азербәйҗан, Төркмәнстан, Кыргызстан һәм башка илләрнең драма һәм курчак спектакльләре керәчәк.

Аккредитация өчен телефоннар: (843) 293-83-18, 8-9274-40-70-70 




в„– |

Динә Гарипова "Евровидение"дә татарча җырлаган (ВИДЕО)

$
0
0
13.05.2013 Мәдәният
Мальма шәһәрендә "Евровидение-2013" бәйгесе алдыннан узган пресс-конференциядә Динә Гарипова әле күлмәге тулысынча әзер булмавын әйтте. Аның белән дүрт бэк-вокалист чыгыш ясаячак.

Шулар арасында былтыргы җиңүче җырчы Лорин булуы кызыклы. Пресс-конференциядә Динә торып-басып татарча җырлап та күрсәтте.


 

 

 

 

 


---

в„–--- | 13.05.2013

Татар яхшымы, яманмы?

$
0
0
13.05.2013 Милләт
Чита шәһәре урамнарында эленгән баннерларның сүзләре нинди максат белән язылган? Кайберәүләр элеккеге губернатор – татар кешесен сагыну белән бәйле, ди...

Чита урамнарында “Незваный гость - хуже татарина” дип язылган баннерлар барлыкка килгән. Калада яшәүче берәү (мөгаен, татар кешеседер) әлеге вакыйга уңаеннан полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иткән. Янәсе, язуларда экстремизм чаткылары бар. Полиция баннерларны урнаштыручыларны кулга ала, әмма бераздан кире җибәрә. Чөнки бу язуларда алар бернинди начарлык та тапмый.

Хурлапмы, мактапмы?

“Чакырылмаган кунак татардан да начар” - рус телендәге мәгълүм әйтем татарча әнә шулайрак яңгырый. Татар кешесенә мондый әйтем-гыйбәрәләр, әлбәттә, яхшы тәэсир итми. Әмма Чита каласында чыга торган “Вечорка” газетасы бу турыда уйлап та карамагандыр, мөгаен. Ә бит газета хуҗаларының максаты үзләренчә изге була: матбугат чарасына өч ел тулу уңаеннан алар шәһәр урамнарын рус мәкаль-әйтемнәрен чагылдырган баннерлар белән бизәмәкче булалар. Янәсе, ниндидер кичәләр уздырганчы, шәһәр халкына яхшылык эшләргә кирәк. Баш мөхәррир Владимир Кантемир белдергәнчә, югарыда аталган баннерлар Читада гына түгел, бәлки бөтен Забайкалье краенда урын алачак. Якынча 60лап баннер. Юл кырыйларында гына булса бер хәл, әле мәктәп яннарында да бар икән андый “реклама”лар.

Дөрес, бу очракта татарны хурлау түгел, бәлки киресенчә дә булырга мөмкин икән. Аерым алганда, аерым берәүләр баннерларның барлыкка килүен тиздән узачак губернатор сайлаулары белән бәйли. Эш шунда ки, моңа кадәр төбәктә губернатор вазифасын Равил Гыйниятуллин башкарды. 1 мартта ул үз вазифаларыннан китте. Инде яңа губернаторны көтәләр. Вакытлыча исә бу вазифаны Константин Ильковский башкара. Беренчесенең татар икәнлеге аңлашыладыр шәт. Икенчесенең сәяси оппонентлары исә әнә үз позицияләрен әнә шул баннерлар белән белдерергә теләгәннәр дигән фикер бар. Ягъни шулай булса, Ильковский татар губернаторыннан начаррак булып чыга. Дөрес, газета мөхәррире бу фикерне кире кага.

Татар, рус, чуваш – бар да куркыныч?

“Фразеологизмнар сүзлеге”ндә югарыда аталган әйтемнең Рус дәүләтенең татар-монгол изүе астында яшәгән вакытында барлыкка килгәнлеге әйтелә. Янәсе, рус кешесе гомер гомергә кунакчыл, киң күңелле булуы белән аерылып торган. Ә татар-монголлар исә аларны кызганып тормаган, яулап алынган халыкны күрә алмаган, саран, явыз булган. Янәсе, руслар әнә шуннан соң йортларына килгән һәр татарны чакырылмаган һәм көтелмәгән итеп саный башлаган. Тарихтан билгеле булганча, рус кешесе сабый балаларын да татарлар белән куркытып үстергән.

Хәер, бу очракта татарның да, еш кына балаларын тыңлату максатыннан, рус яки башкасы белән куркытканлыгы мәгълүм. Әйтик, үзем үскән якларда чуваш авыллары күп. Әти-әниләрнең, әби-бабайларның балаларын “әнә, чуваш килә”, “хәзер чувашны чакырам” дип үстергәннәре истә. Әлбәттә, күз алдына сакаллы, исерек, ямьсез адәм килеп баса. Куркудан өлкәннәрне тыңлый башлавыңны сизми дә каласыңдыр, мөгаен. Монысы болай гына, сүз уңаенда...

P.S.: Берара Казан урамнарында да татарча матур эчтәлектәге гыйбәрәләр, мәкаль-әйтемнәр, хәтта ки дини эчтәлектәге цитаталар язылган баннерлар пәйда булган иде. Ялгышмасам, аларның “гомере” озын булмады, татарча язылган “реклама”ларны Татарстан башкаласында бик өнәп бетермиләр шул. Әмма шунысы факт: мин анда башка милләт вәкилләрен кимсеткән язулар күрмәгән идем... 


Сабир ЗАКИРОВ

в„–--- | 13.05.2013

Шаһинур МОСТАФИН: “Бөек Ватан сугышында катнашкан милләттәшләребез турында энциклопедик хезмәт эшлисем килә”

$
0
0
13.05.2013 Тарих
9 майда Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүгә 68 ел тулды. Бу уңайдан “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында сугышның башыннан ахырына кадәр партизан-разведчик булган, әтисен 34 ел буе эзләгән, аңа багышлап китап язган, күрсәткән батырлыклары өчен “Кызыл йолдыз”, I, II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары, “Бөек Ватан сугышы партизаны”, “Мәскәү оборонасы өчен” медальләре белән бүләкләнгән, күптән түгел генә вафат булган Чәчкә Миңнегали кызы Заһировага багышланган видеоконференция узды.

Сүз аның тормышы, әтисенә багышлап язган китабы, сугышта партизаннар хәрәкәте һәм хәзерге вакытта эзтабарлар хәрәкәте турында барды. Сөйләшүдә шагыйрь, публицист, документаль проза өлкәсендә каләм тибрәтүче, Язучылар берлеге әгъзасы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, РФ М.Ломоносов исемендәге премиясе лауреаты, «Хәтер яктысы» экспедициясе җитәкчесе Шаһинур Әхмәтсафа улы Мостафин катнашты.

- Шаһинур абый, сез байтак еллар Чәчкә апаны белгән, аның белән аралашкан кеше буларак, безне аның белән таныштырып китегез әле. Кем соң ул Зоя Космодемьянская белән бер отрядта көрәшкән партизан-разведчик Рита – Чәчкә апа Заһирова?

Ш.М.: Чәчкә апаның, чыннан да, исеме җисеменә туры килеп тора. Мин заманында үземнең китапларымда да ул тормышыбызның чәчкәсе дип язган идем. Аның бөтен тормышы тоташ янудан, батырлыктан һәм матурлыктан тора. Бөтен кылган гамәлләре матурлыкка, эшчәнлеге батырлыкка корылган дип әйтәсем килә. Ул гаҗәеп үзенчәлекле шәхес иде. Үзенең туксан яшенә барган көннәрдә, шушы елның 14 нче апрелендә, безнең каһарман әдибебез Рафаэль Мостафин үлгән көнне вафат булды. Без аны, зур хөрмәт күрсәтеп, үзенең васыяте буенча сөекле туганнары, ире җирләнгән урында - Татар зиратында җирләдек. Аның балалары юк, әмма ул һәркайсыбызны баласы кебек якын күрде, гел өенә дәшеп торды, без аңа гел барып булышып тордык. Ул минем әниемнең яшьтәше. Әнием, Аллага шөкер, исән-сау, 89 яшендә. Чәчкә апаның беренче китабы “Шәһитләр авазы” дип атала. Бу татар телендә чыккан, чын мәгънәсендә бик уникаль китап.

Монда Чәчкә апаның, ул бит әле партизан һәм разведчик кына түгел, зур галимә икәнлеген дә әйтеп китү кирәк. Икътисад фәннәре кандидаты ул, заманында Казан дәүләт финанс институтында укыткан, доцент булган кеше. Менә шул чорда ул эзләнүләрне оештырып җибәрә дә инде. Әтисен эзли башлау белән, башкаларны да эзли башлый һәм бик күпләрне таба. Әйткәнчә, 34 елдан соң әтисенең каберен эзләп таба. Аның каберен тапкач, ул шушы дивизия, һәлак булганнар өчен махсус Казанда - беренче һәйкәлне, аннары инде Белоруссия җирендә куйдырды. Ул гаҗәеп дәрәҗәдә тиктормас җан иде. Беркемгә дә тынгы бирмәде һәм фидакарьлеге белән башкаларны да шулай эшләтте. Без аңа бик рәхмәтле.

Монда иң кызыклысы шул: ул татар телендә беренче булып реквием тудырды. Ун бүлектән һәм 1000 юлдан торган реквием танылган шәхесләргә багышлана. Без аны бергәләп, бик җентекләп 7 ай эшләдек. Монда үзәк темалар булып ятимнәр, ялгыз кызлар, ялгыз аналар, тол хатыннар ялваруы кергән. Реквиемны ул атаклы композитор Моцарт әсәрләре белән танышып, татарчалаштырып, үзебезнең йөрәккә якын итеп язган. Әлеге реквием беренче тапкыр “Татар иле” газетасында басылып чыкты. Бу өлкәдә безгә ТР Журналистлар берлеге рәисе, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова нык булышты. Чәчкә апаның бу китапта тагын шигырьләре, публицистик мәкаләләре бар.

Ул үзенең сугышчан дусларын барлау буенча да нәтиҗәле эшләде. Аның иң зур, 33 ел буе эшләгән хезмәте – “На пути к Твоей Памяти ...” китабы. Китап тышлыгында - әтисенең һәм үзенең рәсеме. Ул үлгәндә дә шушы китапны күкрәгенә кысып үлде. Чәчкә апа әлеге хезмәтне үзенең сугышчан дусларына, гаиләсенә, әти-әнисенә, кыз һәм ир туганына, аларның балаларына багышлаган. Чәчкә апа монда беркем дә әйтмәгән сүзләрне дә язган. Зоя Космедемьянская турында аерым бүлеге бар. Алар арасында әле менә безнең якташыбыз Фәрит Фазлыәхмәтов бар. Ул Саба, Кукмара, Мамадыш районнары егете. Легендар-разведчик, дошман тылында ул Александр Матросов псевдонимы белән йөри. Маршаллардан Василевский белән Рокоссовский аның турында югары фикердә була. Алар 99.03 дигән разведчиклар-диверсантлар отрядында хезмәт итә.

Чәчкә апаның васыяте буенча без бу китапны аның бүгенге көндә дә исән булган сугышчан дусларына, аларның балаларына илтеп тапшыру максатын куйган идек. Бу өлкәдә безгә Столбище урта мәктәбенең югары категорияле татар теле укытучысы Мөнирә Гомәр кызы Садыйкова нык булыша. Ул бу китапның җаваплы сәркәтибе булды. Чәчкә апаны, үз әнисе кебек, соңгы көннәренә кадәр тәрбияләп, карап торды. Без моның өчен аңа бик рәхмәтле. Ул күптән түгел генә үзенең укучысы Ринат Фазлыәхмәтов белән Мәскәүдә зур гына халыкара конференциядә катнашты. Анда “Страницы семейной славы” дигән интернет конкурс булды. Мөнирә Садыйковага “Укытучы-остаз” дигән мактаулы исем бирелде.

Чәчкә апаның күкрәк тулы орден, әмма ул беркайчан да аның белән масаеп йөрмәде. Ул, күрсәткән батырлыклары өчен, “Кызыл йолдыз”, I, II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары, “Бөек Ватан сугышы партизаны”, “Мәскәү оборонасы өчен” медальләре белән бүләкләнә. Ул үзе теләп фронтка киткән, разведчик-диверсант буларак, 1941 елның 15 октябреннән 1944 елның 20 июленә кадәр дошман тылында хәрәкәт итә. Менә шундый уникаль шәхес бу.

- Шаһинур абый, нигә Чәчкә апаның бу китабы рус телендә язылды?

Ш.М.:
Чөнки Чәчкә апаның сугышчан дусларының 99 проценты – руслар, белоруслар, латышлар һәм башка милләт вәкилләре. Ул аларга барып ирешсен диде. Без аны киләчәктә, Чәчкә апаның васыяте буенча, татарчага тәрҗемә итәчәкбез. Бу китапны Мәскәүдә алып калганнар, аны башка телләргә дә тәрҗемә итәргә мөмкиннәр. Чөнки бу бик кызыклы китап. Элекке чорларда ничек эшләгәнәр диеп, хәтта бу китап белән бүгенге көн разведчиклары да кызыксына.

- Китаптагы барлык фактлар да реальме?

Ш.М.:
Әйе, барлык фактлар да реаль. Бер ялган сүз дә кермәде. Ул турысын әйтә торган кеше: хәтта язарга ярамаган сүзләрне дә язды. Ничек булган, ни өчен үтерелгәннәр, кайчагында безнең салтыкҗаннар да булган – анысын да курыкмыйча әйтте ул. Ләкин китапның 99,9 проценты - батырларыбыз турында. Бу – чын мәгънәсендә дөреслек турында дәреслек.

- Шаһинур абый, без Зоя Космедемьянская турында беләбез бит инде, аның турында кинолар да бар. Ә менә батыр йөрәкле Чәчкә апа турында мәгълүмат бик таралмаган кебек тоела миңа. Моның сәбәбе нидә микән?

Ш.М.:
Чәчкә апа ул бик тыйнак кеше иде. Шуңа күрә үзе турында беркайчан да шапырынырга яратмады. Иң кызыгы шунда: ул – шәм кебек. Шәм үзе, күләгәдә калып, дөньяны яктырта. Ул менә шундый шәхес иде. Шулай яшәде ул: аның тормышы бик катлаулы булды – бертуган энесен, сеңлесен, ирен, әнисен җирләде. Ләкин барыбер мәңге бирешмәс имән кебек калып, үзенең сугышчан дуслары истәлеген мәңгеләштерү өчен ахыргы көненә кадәр көрәште. Аллага шөкер, бу дөньядан бурычын үтәп китте.

- Шаһинур абый, Чәчкә апа кебек, чыгышы белән Татарстаннан булган башка партизаннар турында да мәгълүмат бармы?

Ш.М.:
Мәгълүмат шактый, менә үземнең “Хәтер яктысы” дигән китабымда сүз бик кызыклы шәхес турында бара. Ул - Кукмара районының Битләнгер авылында яшәүче, Аксубай районында 1919 елда туган Зәки абый Җәләлиев. Зәки абый 1941 елның октябрендә, сугышта яраланып, аңсыз килеш әсирлеккә эләгә һәм озак вакыт Югославиядә тоткынлыкта була, ләкин кача, көрәшә. Зәки Җәләлиев 1943 елда сак астында Югославиягә озатылган кеше. 1944 елның апрелендә ул Татарстанның Дөбъяз районы (хәзерге Биектау районы) Олы Кавал егете Габделхак абый Галиуллин һәм тагын бер казах, ике рус әсире белән качып, Югославия партизаннарына кушыла. Зәки Җәләлиев, шулай итеп, партизаннарның 33 нче девизиясенә караган икенче Масловецкая бригадасында рус ротасы сугышчысы булып китә. Фашистларга каршы күп кенә сугышларда катнашып, 1944 елның 11 октябрендә Новый град каласы янында авыр яралана. Якташы Габделхак абый Галиуллин шунда батырларча һәлак була.

Зәки Җәләлиев алдынгы комбайнчы, авылның мөхтәрәм мулласы була. Аңа Социалистик Хезмәт Герое исеме бирергә тиеш булалар. Әмма әсирлектә булу сәбәпле бирмиләр, бары тик ВДНХның СССР Авыл хуҗалыгы күргәзмәсенең Алтын медале белән генә бүләклиләр. Әмма әсирлектә булгач, пенсиясен түләмиләр. Әмма дөреслек барыбер җиңә.

Тагын бер кызыклы вакыйга турында әйтәсем килә: ул Зәки абыйга дөреслеккә ирешү өчен Ходай Тәгаләдән бирелгән бер әмер булгандыр инде. 1990 елның маенда Югославия партизаннары Орел һәм Брянск шәһәрләрендә Бөтенсоюз очрашуы үткәрде. Аларга анда “Партизаны Югославии – граждане СССР” дигән медальләр тапшырылды. Шунда Зәки абый үзенең дусларын тапты. Аның бу вакытта аяклары сынган иде, без аны аркабызга күтәреп алып бардык. Борис Гусев дигән партизан дустын табып, аны монда кунакка чакырдык. Аннан соң Югославия илчелеге кешеләрен чакырып, зур бәйрәм ясадык. Зәки абыйга Югославиянең зур бүләкләре тапшырылды. Ул анда милли герой булып йөри икән, шаккаткыч. Шуннан соң Кукмара районының военкомы Зәки абыйдан тезләнеп гафу үтенде. Аның батыр икәнлеген белгәннән соң, түләнмәгән пенсияләре дә түләнде. Менә шундый кызыклы, гыйбрәтле вакыйгалар булды.

Мәскәүдәге Югославия илчелегеннән һәм Югославиянең үзеннән Кукмарага бер гап-гади татар абзыен күрү, аңа орденнар, бүләкләр тапшыру өчен 1991 елның 11 августында 4 кеше килде. Без дөреслекне эзләп табу өчен, Югославия архивларына язган идек. Алар белән Мәскәүдәге илчелеге аша элемтәгә кердек. Алар бирелгән документлар нигезендә Зәки абыйны акладылар. Менә шундый кешебез бар безнең, ә андыйлар байтак.

Икенчесе – безнең атаклы җәлилчебез, Мамадыш районы егете Фәрит Солтанбәков. Аның турында “Эш күрсәткән ирне Ил онытмас ...” дигән китап ике телдә чыкты. Үз исән чакта без аның хатирәләрен язып калдык. Партизаннарны эзләү эше дәвам итә, әле башкарасы эшләр байтак.

- Шаһинур абый, бүгенге көндә эзтабарлар отрядлары күпме, алар нинди уңышларга иреште?

Ш.М.:
Эзтабарлар һәр районда диярлек бар, шулай да Кукмара районындагысы аеруча нәтиҗәле эшли. Аңа мәктәп директоры Гомәр Вәлиуллин җитәкчелек итә. Ул бөтен гомерен шушы эшкә багышлады. Балалар, “Кар десанты” белән ул күпме җирләрдә булды. Анда безнең Рәшит Миңгалиев дигән кеше дә бар. Аның белән Кукмара газеты редакциясендә бергә эшләгән елларда эзтабарлык эше нык көчәеп китте. Якташларны барлау, эзләп табу, геройларыбызны, билгесез каһарманнарыбызны өлкәсендә. Кукмарадан бик күп кешеләр чыкты. Без эшне Мамадыш районында эшләгән чорда ук башлап җибәргән идек. Менә төп-төгәл 45 ел буе шушы эзләнүләр дәвам итә. Тора-бара без бу эзләнүләргә – экспедициягә “Хәтер яктысы” дигән исем бирдек. Соңгы берничә дистә ел дәвамында безнең эзтабарлар дәһшәтле сугыш җилләре үткән Брянск, Волгоград, Донецк, Кировград, Львов, Мәскәү, Псков җирләрендә, Балтыйк буе һәм Кавказ республикаларында булып, моңарчы билгесез булган геройларны эзләп таптык, аларга һәйкәлләр куйдырдык, китаплар чыгардык, радио-телевидение тапшырулары аша халыкка җиткердек. Аларга багышлап документаль фильмнар төшердек. Урамнарга, мәктәпләргә, парк-скверларга аларның исемнәрен бирүне оештырдык. Алар батырлык үрнәге күрсәткән һәм бер үк вакытта туып-үскән җирләрендә һәйкәл-бюстлар куйдырдык. Һәйкәлләрнең саны өч дистәдән артып китә. Алар арасында бөтенләй билгесез булган каһарманнарыбыз да, геройларыбыз да бар. Әмма моңарчы без белмәгән, батырлык үрнәге күрсәткәннәре дә бар. Мәсәлән, очучы егет Георгий Смирнов. 1941 елны аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелергә тиеш була. Әмма, ни кызганыч, бирелми кала. Аны эзләп табып, 2008 елда бу исемне зурлап бирүне оештырдык, һәйкәлен дә куйдык. Ул - Мамадыш районы Албай авылы егете. Бу авылдан 6 каһарман чыккан. Советлар Союзы Геройлары да, Хезмәт Геройлары да – шушы авылдын.

Һәйкәлләр, дигәннән, тагын шунысын әйтәсем килә: Мамадыш районында сугышта 8 баласын - фидакарь уллары Исмәгыйль, Ибраһим, Мөгтәсим, Мөхлисулла, Мәгъсүмҗан, Габделбарый, Мисбахетдин, Әгъмәлетдинне югалткан анага без беренче мәртәбә һәйкәл куюны оештырдык. Бу, гомумән, дөнья тарихында бик сирәк күренеш. Фатыйха апа Әхмәдиеваның соңгы малае Япониядә сугышның соңгы көнендә – 1945 елның 18 августында һәлак була. Әлеге Ана һәйкәле Мамадышның нәкъ үзәгендә – чын мәгънәсендә “йөрәгендә” тора. Без ананы зурладык – заманында аның турында “Азатлык” радиосы аша да сөйләдек, аның турында мәкалә Мәскәүдәге “Наш современник” журналында 2003 елның июль санында чыкты. Шулай ук “Современная татарская проза” дигән антологиядә дә урын алды.

- Шаһинур абый, эзләү-тикшеренү урыннарын нинди мәгълүматлар нигезендә билгелисез?

Ш.М.:
Безгә кайчагында теге яки бу кешене эзләп табып булмасмы дип мөрәҗәгать итәләр. “Хәтер яктысы” берләшмәсе булгач, без һәрвакыт Мәскәү белән элемтәдә торабыз. Әйткәнемчә, чирек гасыр инде Подольск шәһәрендәге архивта эшлибез. Анда эшләгәндә бөтенләй көтелмәгән кешеләр табыла. Син бер кешене эзләргә барасың, уйламаганда икенче кеше килеп чыга. Без табылганнарның берсен дә калдырмыйча алып кайтырга һәм “Хәтер китабы”на бирергә тырышабыз, чөнки үзара элемтәдә торабыз.

“Хәтер китабы” турында аерым әйтеп китәсем килә: анда безнең күптәнге дустыбыз Анатолий Александрович Иванов эшли. Ул 22 ел дәвамында 28 том “Хәтер китабы”н чыгарды. Анда яу кырында һәлак булган, әсирлектә булганнар белән 350 меңнән артык кеше турында мәгълүмат керде. Аннан соң 31 томда ике телдә “Алар җиңү яулап кайтты” дигән китаплар басылды. Черепанов дигән егетебез кебек, ул да, Татарстанга килеп, каһарманнарыбызны халкыбызга кайтару өчен шулкадәр күп эш эшләде, аларга мең дә бер рәхмәт әйтәсе килә.

Минем тагын бер китап турында әйтеп китәсем килә. Дөньяда “и один в поле воин” дигән сүз бар. Сугыш кырында бер кеше дә батыр була ала икән менә бу очракта. Менә үзе яшь кенә булса да, Герман Шакиров дигән егетебезнең язмышы бик кызыклы. Аның турындагы “И один в поле воин ...” дигән китапны генштабта полковник булган, бертуган абыйсы Мәгърүф Шакиров язды, без аңа булыштык. Мөхәррәм Каюмов дигән егеткә заказ бирдереп, поэма да яздырдык. Мәгърүф абый исән чагында – 2000 елда бу китап “Татарстан китап нәшрияты”нда басылып та чыкты. Ә бу егет үзе – старшина Герман Шакиров – 1942 елның 9 ноябрендә Төньяк Осетиянең Майрамадак авылы янында, бер бәйләм граната белән, фашист танклары колоннасы башында баручы иң куәтле машина астына ташланып, аны шартлата һәм, Суар тарлавыгына юлны бикләп, безнең сугышчыларга җиңүгә юл ача. Шуның аркасында бөтен Кавказда яу тукталып кала.

Аннан соң безнең “Сүз” нәшрияты да үзенең эшен матур гына алып бара. Күптән түгел генә бездә өч телдә сугыштан соң юрист булып эшләгән бик кызыклы шәхес Шамил Мәҗитов турында “Артиллерист офицер көндәлегеннән” дигән китап чыкты. Бу китапны аның хәләл җефете Рауза апа Мәҗитова эшләде. Бу офицер сугышта һәм аннан соңгы чорда ниләр кичергән – монда шулар сурәтләнгән. Без өч телдә чыгару белән оттык – аның турында дөнья халкы белә. Хәзер Рауза апа Мәҗитованың “Тапшырылган хатлар” дигән икенче китабын басмага әзерлибез. Без анда аларның бер-берсенә язган хатларын туплап урнаштырдык.

- Ә менә эзтабарлар эшчәнлегенә нәтиҗә ясалган берәр китап чыгарылдымы инде?

Ш.М.:
Дистәдән артык китап чыкты, мин монда икесен - “Хәтер яктысы” һәм “Яңа меңъеллыкка очыш” китапларын алып килдем. Менә, мәсәлән, “Яңа меңъеллыкка очыш” китабы уңаеннан бер кызыклы гына әйбер әйтеп китим әле. Без күптән үлгән саналган атаклы очучы Фәрдетдин Сәхәбетдиновны таптык. Ул Мөслим районында 10 балалы гаиләдә туа. Алар Ижау шәһәренә күчеп китә, ул анда очучылыкка укый, аннан сугышка китә. Һәм көннәрдән бер көнне – 1943 елның март азагында – боларның самолеты Ленинград өлкәсенең Карбусель авылы белән Маукса бистәсе арасындагы җирдә дошманны утка тотканда боларга снаряд тия. Алар, яна башлап, 4 метр тирәнлектәге сазлыкка төшәләр. Еллар үткәч, 2002 елның 12 июлендә очкыч табыла – аның уң канаты акрынлап су өстенә калкып чыга. Безнең экспедиция үзенә күрә бу өлкәдәге эшләрне эшләде инде. Аның Ижевскидагы туганнарын эзләп таптык. Самолеттагы Фәрдетдин Сәхәбетдинов “исән кебек” тора. Аның белән Егор Кретов дигән бер рус егете дә була. Аларның икесен дә чыгарып, зурлап җирләүне оештырдылар. Егор Кретовны Владимир өлкәсе җитәкчеләре Ленинград өлкәсендә Киров районындагы Батырлык мәйданында җирләделәр. Ә татар егетен Ижауга алып кайтып, әнисе кабере янында 15 октябрьдә, бөтен мөселман йолаларын үтәп, кәфенләп җирләдек. Әнисе Таҗылбанат апа: “Көтегез, улым барыбер кайтачак”, - дип әйтеп үлгән. Җирләгән көнне аның бертуган сеңлесе Разыя апа төш күрә: ак күлмәген кигән, әнисе, килеп: “Улым, синең килүеңне көткән идем”, дип, улын кочаклап ала. Ул башына нигәдер, очучылар фуражкасы түгел, тимер юлчылар фуражкасы кигән була. Аннан соң без үзебезнең Президентыбызга, ул чакта Премьер-министр Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать иттек. Шуннан Татарстан – Ижау тизйөрешле поездына аның исемен бирделәр. Безнең батырның батырлыгы шул рәвешле рәсмиләштерелде, дип без дә сөенеп йөрибез инде.

- Эзтабарлар эшчәнлеге вакытында концлагерьларда утырган Татарстан сугышчылары табылмадымы?

Ш.М.:
Алар бар. Мәсәлән, шул ук Зәки абый Җәләлиев, Фәрит Солтанбәковлар. Рушат Хисаметдинов бар, аның белән очрашып, хәзерге вакытта китабын эшлибез. Менә Әмир Үтәшев – аның турында минем повестем дә чыкты. Без яу кырында һәлак булганнарны да, әсирлектә булганнарны да, билгесез югалганнарны да эзләп табабыз һәм бер үк вакытта тыл батырларын да онытмыйбыз. Соңгыларына “Яңа меңъеллыкка очыш” китабымда мин аерым бүлек багышладым. Медальнең ике ягы бар: бер ягында сугыштагы батырлык булса, икенче ягында тылдагы фидакарьлек бит инде. Бу тыл белән фронтның бердәмлеге аркасында яуланган җиңү. Алар исән булганда, мөмкин кадәр җылылык һәм игътибар биреп калырга кирәк. Тылдагыларга да, фронтта булганнарга да. Төп максат шул – алар турында сурәтләп калдырырга кирәк. Аларның батырлыгы яңа меңъеллыкка барырга тиеш, дип уйлыйм мин.

- Шаһинур абый, әлбәттә, мондый зур эшне башкарып чыгу бик авыр. Шушы эзләнү эшендә сезгә кемнәр ярдәм итә?

Ш.М.:
Миңа иң беренче ярдәм иткән кеше – әтием. Ул – Бөек Ватан сугышы каһарманы. Александр Матросов батырлыгын күрсәткән кеше. Әтием әйткәч, миңа эзләнүләр барышында Александр Матросов батырлыгын күрсәткән 432 кешене табарга туры килде. Шулар арасыннан 9 кеше исән-сау кала. Әтием үзе Псков өлкәсе Островский районы Горшки авылы янында күкрәге белән фашист амбразурасын каплый. Бомбалар төшкәч, күмелеп кала, ләкин биш бармагы өскә чыккач, эзләп табалар. Ишетми, күрми, сөйләшми әтиебез. Иваново шәһәрендә 7 ай госпитальдә ята. Шуннан соң, азрак хәл керә башлагач, 1944 елның 5 маенда аны туган ягына озатып куялар. Ул кайтасы көнне апам төш күрә: көтүгә киткән сыерыбыз сукыраеп кайткан да, капка төбендә мөгрәп тора, ди. Нәрсәгә булыр микән дип уйлый апа. Әтинең сугыштан кайтканын ишеткәч, шаккаталар: чөнки аның ике тапкыр үлгән хәбәре килгән була. Ә ул безнең бәхеткә исән калган. Әти үлгәннән соң, 1982 елның 25 гыйнваренда аның батырлык өчен “Кызыл йолдыз” ордены килеп төште. Сукыр булса да, ул урманда эшләп, “Хезмәттәге батырлыгы өчен” медале белән бүләкләнде.

- Димәк, сезнең эзтабарлар эшчәнлегенә әтиегез нигез салды булып чыга инде?

Ш.М.:
Әйе, нәкъ шулай. Ул миңа: “Син эзләп тап. Безнең кебекләр Бөек Ватан сугышында күпме булган”, - дип әйтте. 1965 елның 20 февралендә Муса Җәлилгә багышлап шигырь язган, шагыйрь булам дип хыялланган идем. Шагыйрь дә мин бер үк вакытта, әмма күбрәк документаль проза өлкәсендә эшлибез. Безне бөтереп алып китте: архивка Әбүгалисина мәгәрәсенә барган кебек барабыз. Анда һәр көнне зур ачышлар белән, белмәгән, күрмәгән нәрсәне эзләп табып алып кайтасың.

Моннан тыш, әле минем рухландырып торган кешеләрем, якыннарым бар. Менә озак еллар дәвамында командировкаларда йөргән чакта Дамирә Рафаэль кызы – ул Чистай ягыннан иде, ни кызганыч: автомобиль һәлакәтенә очрап, вафат булды. Ул елмаеп озатып кала, елмаеп каршылый иде. Иң зур ярдәмчем ул булгандыр бәлки. Әниебезгә дә бик рәхмәтле без. Исән-сау гына була күрсен. Сеңлем Илсөяр Тимербаева да проза өлкәсендә эшли. Ул әтием турында “Кайту” дигән документаль повесть эшләде. Әнием турында “Әниемнең күңел сандыгы” дигән әсәре бар.

- Эзләнү эшләренә килгәндә, тагын нинди уйлар белән янып яшисез?

Ш.М.:
Мин хәзерге вакытта өч китап өстендә эшлим. Беренчесе аның “Алар – Җәлил йолдызлыгыннан!” дип атала. Бу Муса Җәлилнең көрәштәш дуслары һәм аның дәвамчылары турында. Анда Польша җирендә һәлак булган Рәхим Саттар, безнең якташыбыз Рушат Хисаметдинов, Мамадыш төбәгеннән Фәрит Солтанбәков, Башкорстан төбәгеннән булган, Арчада эшләгән, Кукмарада яшәгән, монда акланып, әсирлектә булган бик күпләрнең исемнәрен кайтарган үзе бер легенда Әмир Үтәшев (мин аның турында махсус повесть тә яздым инде) керәчәк, бишенче җәлилче минем остазым Рафаэль Мостафин булачак. Икенче китап “Үлмәс моң варислары” дип атала. Ул 1941 елда туган һәм әтиләренең башкарылмый калган эшләрен дәвам итүче үлмәс җаннар бу. Шул батырлык кан, геннар аша күчә. Монда Фоат абый Галимуллин, Рәфыйк Рәүпов, Кукмарадан Мәгъфүрә апа Гайнетдинова кебек кызыклы шәхесләр кергән. Без анда 1941 елда туган байтак кешене тупладык. Өченче китап “Онытырга мөмкин түгел” дип атала. Ул - сугыш кырларындагы яңа табылган батырлар турында. Монда очучылар, танкистлар, артиллеристлар бар, тыл батырларын керттек.

Аннан соң Бөек Ватан сугышында катнашкан милләттәшләребез турында, махсус аларга багышлап энциклопедик хезмәт эшлисем килә. Мәскәүдә Мәхмүт Гәрәев редакциялегендә рус телендә “Татарлар” дигән кызыклы китап чыкты. Анда безнең бик күренекле подполковниклар катнашкан. 2007 елның 17 апрелендә аны миңа Ломоносов премиясен тапшырган вакытта бүләк тә иттеләр. Шаккатмалы китап, үзенә күрә безгә үрнәк инде ул. Бу китапны күргәч, миндә шундый энциклопедик китап эшләү теләге туды. Безгә дә шундый хезмәтне чыгарырга кирәк. Белсеннәр халкыбызның нинди гайрәтле икәнлеген. Маршаллар да татар халкының нинди батыр булуы турында әйтеп калдырган. Сүз дә юк: һәр милләтнең үз батырлары бар, мин татарларны гына аерым күтәреп чыгарга теләмим, бу очракта дөрес аңласыннар. Һәр милләт үзенең батырлары белән горурланырга тиеш.

Менә туган авылым турында “Тамчыда чагылган кояш” дигән китап эшлим. Бер авыл аша бөтен илне сурәтләргә була. Безнең Мамадыш районы Арташ авылыннан да бик кызыклы шәхесләр чыккан. 


Римма ГАТИНА

в„– | 13.05.2013

“Бәллүр каләм” бәйгесендә икенче турга үтүчеләр

$
0
0
14.05.2013 Матбугат
Татарстан Республи­ка­сының журналистика һәм мас­смедиа өлкәсендә XVI “Бәллүр каләм” – “Хрустальное перо” бәйгесендә икенче турга үткән номинантлар:

“ОБЪЕКТИВ АША КАРАШ” номинациясе:

1. Григорьева Лилия, “Барыбыз да – Җир балалары” (“Мы все – дети Земли”) фо­тосурәтләр циклы; 2. Исламов Фаил, “Көмеш кыңгырау” газетасы; 3. Камалов Фәйзе­рахман – шагыйрә Гөлшат Зәйнашева турындагы фильм­ның режиссеры, операторы; 4. Романов Игорь – “Казан” телерадиокомпаниясе операторы.

“ТАТАРСТАН РЕСПУБ­ЛИ­КАСЫНЫҢ ШӘҺӘР, РАЙОН, КОРПОРАТИВ МАССАКҮЛӘМ МӘГЪЛҮМАТ ЧАРАЛАРЫ” номинациясе:

1. “За нефть” газетасы, “Лениногорскнефть” нефть-газ табу идарәсе; 2. “Йолдыз” (“Звез­да”) газетасы, Апас районы; 3. “Кайбыч таңнары” газетасы, Кайбыч районы; 4. “Лениногорские вести” газетасы, Лениногорск районы; 5. “Нур” (“Луч”) телерадиокомпаниясе, Әлмәт; 6. “Маяк” газетасы, Азнакай районы; 7. “Нократ” (“Вятка”) газетасы, Мамадыш районы; 8. “Чаян” журналы; 9. “Челнинские известия” газетасы, Чаллы шәһәре.

“ТЕМАСЫ – ҖИРЛЕ, ОСТАЛЫГЫ – БАШКАЛАНЫКЫ” номинациясе:

1. Зәкиева Гөлсинә, “Арча хәбәрләре” газетасы; 2. Логинова Ольга, “Нурлат” телерадиокомпаниясе; 3. Мөбарә­кова Әлфия, “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе; 4. Мусина Флүрә, “Минзәлә” газетасы; 5. Нигъмәтҗанов Фә­нил, “Теләче” газетасы; 6. Разов Мирһади, “Шәһри Чаллы” газетасы; 7. Фролова Наталия, “Зеленый Дол” инвестиция үзәге.

“РЕДАКТОР” номинациясе:

1. Галимова Лилия Рифат кызы – “Казан” телерадио­ком­паниясенең хәбәрләр бүлеге директоры; 2. Исхакова Сәрия Тәлгать кызы, “Знамя труда” газетасы; 3. Кондратьев Анатолий Арсентьевич, “Лениногорские вести” газетасы; 4. Солтанова Зөлфия Нәби кызы, “Челнинские известия” газетасы; 5. Хөс­нет­динова Зилә Зиннур кызы, “Салават күпере” журналы.

“МЕДИАПРОЕКТ” номинациясе:


1. “Акчарлак” газетасы; 2. “Дуслык” (“Дружба”) газетасы; 3. “Зеленодольская правда”, “Зеленый Дол” газеталары, “Зеленодольское ТВ”; 4. “Мин­зәлә” мәгълүмати-ре­дакция үзәге; 5. “Информпечать “Нократ” (“Вятка”).

“ТУГАН ТЕЛ” номинациясе:

1. “Туган як” газетасы, Ок­тябрьск, Башкортстан; 2. Сафин Рәмис, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе, Ульяновск.

“ДЕБЮТ” номинациясе:

1. Бочкова Наталья, “Строй­экспертиза” журналы фотографы; 2. Герасимова Дарья, “Новый Зай” газетасы; 3. Саниева Таңсылу, “Маяк” газетасы; 4. “Чын Мирас” журналы.

“ЖУРНАЛИСТИКАДА ИСЕМ” номинациясе:

1. Белосков Владимир, “Земля-Землица” газетасы; 2. Беляева Венера, “Intertat.ru” электрон газетасы; 3. Бертман Ирина, “Новый Зай” газетасы; 4. Бик-Булатов Айрат, “Татарстан” телерадиокомпаниясе; 5. Веселова Елена, “Казан” телерадиокомпаниясе; 6. Галәвиева Гөлнара, “Шәһри Казан” газетасы; 7. Заһ­ретдинова Ирина, “Актаныш таңнары” газетасы; 8. Нуретдинова Эльмира, “Акчарлак” газетасы; 9. Сабирҗанова Нәфисә, “Нур” телерадиокомпаниясе, Әлмәт; 10. Садретдинова Ләйсәнә, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе; 11. Садрисламова Сәрия, “Ватаным Татарстан” газетасы; 12. Сорокин Николай, “ИТАР-ТАСС”­ның үз хә­бәрчесе; 13. Шәй­хетдинова Надия, “Мәгъ­ри­фәт” газетасы; 14. Юхновская Ольга, “Талант” журналы.

“2012: ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНДА ТАРИХИ-МӘ­ДӘ­НИ МИРАС ЕЛЫ” номинациясе:

1. Биккинина Әминә, “Зай-ТВ” телерадиокомпаниясе; 2. “Казан” журналы; 3. Кашапова Рәзимә, “Зәй офыклары” газетасы; 4. Староверова Ләйсән, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе; 5. Хә­би­бул­лина Сәрия, “Казан” телерадиокомпаниясе. 




в„–72 | 14.05.2013

Русия ислам институтында Ачык ишекләр көне узачак

$
0
0
14.05.2013 Дин
Тиздән мәктәпләрдә чыгарылыш имтиханнары тәмамланып (кайбер фәннәрдән БДИ «Соңгы кыңгырау»га кадәр була, шуңа да чыгарылыш имтиханнары да алдан тәмамлана), югары уку йортларында урак өсте башланачак. Һәр чыгарылыш сыйныф укучысының, аеруча аларның әти-әниләренең уенда бер генә сорау – белем алуны кайда дәвам итәргә? Меңләгән югары уку йорты, йөзләгән һөнәр арасында нәкъ менә үзеңә туры килгәнне, киләчәктә тормыш алып барырга яраклысын табу бер дә җиңел эш түгел. Ислам дине мөһитендә укып, дөньяви белем алырга теләүчеләр дә аз түгелдер. Дин юлыннан китәргә теләүче яшьләр өчен дә алдагы мәгълүмат файдалы булыр дип уйлыйбыз.

Казан шәһәрендә менә инде 15 елга якын Русия Ислам институты эшләп килә. Бу дини белем бирүче уку йорты хакында уку-укыту бүлегенең өлкән белгече, кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркәтибе Рим Мидхәт улы Камалов белән әңгәмә кордык.

– Рим әфәнде, сезнең югары уку йортында нинди белгечлекләр буенча укыталар?

– Бездә дүрт юнәлеш буенча белем алырга була. Бу – теология, лингвистика, икътисад һәм журналистика белгечлекләре.

– Русия Ислам институтына укырга кергәндә, гадәти югары уку йортына кергәндәге кебек, БДИ нәтиҗәләре буенча кабул итәләрме?

– Безнең һәр белгечлек буенча өч имтихан тапшырасы. Бездә дә, гадәти югары уку йортларындагы кебек үк, БДИ нәтиҗәләре буенча кабул итәләр. Шулай ук гадәти имтихан тапшыру ысулы да бар. Ул имтиханны абитуриентлар безнең уку йортында тапшыра.

– Ислам институты булгач, димәк, сездә дини белем бирүче укытучылар шактый. Ә менә дөньяви белем бирүче укытучылар җитәрлекме?

– Ислам институтымы ул, башка уку йортымы – белем бирү учреждениеләренең барысына да дәүләт таләпләре бертөрле. Шуңа бездә дә дөньяви белгечлекләр буенча укытучылар җитәрлек. Безнең институтның үзенчәлеге шунда, монда укырга кергән студент ислам мохитендә яши, укый һәм белгеч булып чыга. Безнең студентлар белгечлек алу өстенә, тагын ислам дине нигезләрен дә өйрәнү мөмкинлегенә ия.

– Башка уку йортларыннан килеп укытучы белгечләр бармы?

– Безнең институтта югары дәрәҗәдә белем бирерлек укытучылар шактый. Нинди дә булса фәннән белгечебез юк икән, әлбәттә, без башка югары уку йортларыннан да укытучылар чакыртабыз.

– Рим әфәнде, РИИны тәмамлаучылар нинди өлкәләрдә хезмәт куя ала?

– Безнең төп юнәлеш ул – теология. Без, беренче чиратта, дин белгечләре әзерлибез. Бу юнәлештә белем алучылар авылларда, шәһәр мәчетләрендә мулла вазыйфасын башкарырга мөмкиннәр. Әлбәттә, фән белән дә шөгыльләнә алалар. Әлеге юнәлештә магистратурада уку мөмкинлеге дә бар.

Лингвистика буенча белем алганнар тел гыйлемен, гарәп, фарсы, төрек, инглиз телләрен өйрәнә. Гарәп теле ислам дине белән турыдан-туры бәйләнгән. Изге Коръәнебез дә гарәп телендә язылган. Шуңа да РИИны тәмамлаган һәр белгеч гарәпчә камил белергә тиеш.

Икътисад белгечлегенә килсәк, бу юнәлештә белем алучылар теләсә нинди компаниядә икътисад буенча эшли ала. Шуның өстенә ул әле ислам икътисадының да нигезләрен белә. Шул ук хәл журналистикага да кагыла. Бездә журналистика буенча белем алган студент ислам дине нигезләрен дә тирәнтен өйрәнә.

Тагын шуны да әйтергә кирәктер, безнең студентларыбыз чит илләрдә практика үтү мөмкинлегенә дә ия.

– Торак, туклану мәсьәләсе ничек?

– Институтның эчендә ашханә урнашкан. Анда һәр көнне җылы, хәләл ризык белән тукланырга мөмкин. Бәяләр кыйммәт түгел, 50-60 сумга рәхәтләнеп әбәт ашап була. Торак мәсьәләсенә килгәндә, Институт каршында гына тулай торак бар. Чит шәһәрләрдән, авыллардан килүчеләр шул тулай торакта яши.

Кабул итү комиссиясенең телефоны: +7(843)251-01-55.
Web-адрес: e-riu.ru, moeobrazovanie.ru/rosiu, islam-portal.ru

P.S. Казан шәһәре, Газовая урамы, 19 йорт адресы буенча урнашкан Русия ислам институтында 18 майда, 11 сәгатьтә Ачык ишекләр көне булачак. Рәхим итегез!

Реклама


---

в„–--- | 14.05.2013

Мөдәрис Җаббаров:«Шәһәрдә чыпчыкларның да гомерләре кыска»

$
0
0
14.05.2013 Җәмгыять
Казанда яшәүче Мөдәрис Җаббаровның Краснодар краенда гектардан артык җире бар. Ул үзенең буш вакытын, җәйләрен шул утарында үткәрә. «Мин җирне нәсел утары буларак рәсмиләштердем. Шул җирдә гөлҗимешле җәннәт бакчасы ясыйсым килә», – ди Мөдәрис абый.

– Шәһәр ыгы-зыгысыннан туеп, җир алып табигатькә якынаерга теләүчеләр хәзер арта бара. Сезне шулай ерактан җир алырга нәрсә этәрде?

– Шәһәрдә яшәүче чыпчыкның гомер озынлыгы ике-өч ел булса, табигатьтә яшәүче чыпчыклар 16 яшькә кадәр яши. Шәһәрдә, бетон фатирларда яшәү дә кешенең табигатенә каршы килә. Кеше чын мәгънәсендә табигать белән гармониядә, камиллектә яшәсә генә бәхетле, сәламәт була ала дип саныйм. Шәһәр фатирларында мәхәббәт яши алмый. Төзелгән өч гаиләнең берсе аерыла бит, чөнки уртак максат юк. Ә без гаиләбез белән үз җиребездә җәннәткә тиң гөлбакча ясау бурычы куйдык. Мин бу җирне буыннан буынга – балаларыма, оныкларыма калдырачакмын. Безнең татар авылларында нәсел җепләре өзелеп бара шул. Кешеләр авылларын ташлап китү ягын карыйлар. Мин дә, хатыным да буш вакытыбызда бик күп китаплар укыйбыз. Бервакыт кулыма Мегре китабы эләкте. Шуны елый-елый диярлек укыдык та, җиргә шулкадәр көчле мәхәббәт уянды. Җирне әниебез кебек күреп ярата башладык.

– Краснодар крае шактый ерак. Ничек, нәрсә белән барасыз?


– «Нива» машинам бар, шуңа төзелеш материаллары да төяп барам әле. Бару-кайту дүрт меңгә төшә. Әле генә барып агачлар утыртып, умарталарымны карап кайттым. Анда инде апрель башында ук утыз градус эсселәр булып алды.

– Шундый әйбәт урында гектардан артык җир шактый кыйммәт торадыр?


– Мин алганда гектары 30 мең иде, хәзер 300 мең сум тора. Әмма хәзер инде бу бәя дә кыйммәт түгел. Бездән ерак түгел генә Ильск өлкәсендә җирнең гектары 3 миллион сум тора. Ни өчен нәкъ менә гектардан артык җирме? Чөнки кешенең үзен, гаиләсен тулысынча тәэмин итү өчен нәкъ менә шулкадәр җир кирәк. Без хөкүмәттән берни дә сорамыйбыз. Чөнки хәзер утка, газга бәяләр бик нык артты. Без өйләребезне мичкә ягып җылытабыз, су өчен кое казыйбыз, күлләр булдырабыз. Электр энергиясен аккумуляторлардан, җил тегермәне, кояш батареялары ярдәмендә алабыз. Безнең максат та җиргә зыян салмау, бар җирне яшеллеккә төрү. Менә мин җиләк-җимеш, эрбет агачлары утырттым. 20 елдан соң эрбет чикләвегеннән май, сөт, он ясап була. Җитмәсә бик туклыклы һәм файдалы да. Бер нәрсә дә чәчеп үстерәсе юк. Үскәнне кулланырга гына кирәк. Табигать белән дус яшәсәк, ул безне үзе туендыра, тәрбияли. Өемне төзеп бетергәч, гаиләбез белән шунда күчәргә планлаштырабыз.

– Җирне сезнең кебек шулай яратучылар тагын бармы икән?


– Экопоселениеләр яки нәсел утарлары тоту хәзер бик киң җәелә бара. Россиянең бөтен төбәкләрендә диярлек бар алар. Чит илләрдә – Франция белән Испания, Андорада да модага кергән.

– Казаннан барып җир алучылар Краснодарда тагын бармы?


– Эльмир Ихсанов дигән бер эшмәкәр егетне беләм. Аның 30-40 гектар җире бар. Ул кавын-карбыз үстереп сату белән дә шөгыльләнә.

– Өегезне нинди материалдан төзисез?


– Каркас өй итеп салам. Алты почмаклы итеп баганалар утыртам да ике яктан сирәк кенә такталар кагып, уртасына салам, үлән һәм кызыл балчыктан измә изеп тутырам. Җиңел саман дип атала. Анда шакылдап ката торган кызыл балчык, бетон кебек нык була. Аннары штукатурлап куясы гына кала. Түбәсен профнастилдан яптым инде. Мондый өйдә яшәве бик рәхәт, жылы да, арзан да, экологиягә дә зыян килми.

Мөдәрис Җаббаров кызыклы әңгәмәдәш, үзенчәлекле кеше булып чыкты. Ул вегетариан, ит ризыкларын ашамый. Медицина белгечлегенә ия. Кешеләргә массаж ясап дәвалау белән дә шөгыльләнә. Һәрвакыт хәрәкәттә, йога белән дә дус. «Бу кадәр хәрәкәтләнеп тә ит ашамагач, энергиягезнең кимүен сизмисезме соң?» – дигән соравыма: «Мин үземдә энергия, көч-куәт кенә сизәм, азрак ашап, күбрәк хәрәкәтләнсәк, җирне яратсак, барыбыз да көчле, сау-сәламәт булыр идек», – диде ул, елмаеп. 


Фаил ГЫЙМАДОВ

в„– |

Акчалары көл булды

$
0
0
14.05.2013 Җәмгыять
“Яңа Тура” сәүдә технополисында килеп чыккан янгын сатучыларга бик нык зыян салырга мөмкин. Кызганыч, эшкуарларга ашыгыч ярдәм генә ашыкмады.

“Intertat.ru” хәбәрчесен бу көнне “бәхет” басты. Яшел Үзән шәһәреннән кайткан чакта миңа “Яңа Тура”дагы янгынны күзәтергә мөмкинлек туды. Кап-кара төтен болыты Яшел Үзәннән чыкканда ук күренеп тора иде. Юлда ашыкмый гына бер-ике янгын сүндерү машинасы бара. Ашыгыр иде, искелекләре күзгә ташланып тора. Җитмәсә, суы да агып бара. “Яңа Тура”га барып җиткәнче күпме суы калгандыр – белмим.

Ә базар янында мәхшәр. Бик күпләр телефонына фото һәм видео төшерә. Кешеләр йөгерешкәнен күреп, мөгаен, янгыннан качалардыр дигән уй туды. Әмма алар, киресенчә, янгынга таба ашыгалар иде. Сатучылар икән, моны йөзләренә карап ук әйтергә була. Күбесе – вьетнамлылар. Ара-тирә үзебезнекеләр дә һәм үзбәкләр дә очрап куя. Йөзләре борчулы, хатын-кызлар елый-елый йөгерә, Казан ягыннан килүче транспорт каршы як полосадан бара... Баксаң, бу көнне базарда санитар көне булган икән, ягъни сатучылар эш урыннарында булмаган.

Әйе, сатучы халкы ашыга-ашыга янгын эченә омтылды. Ярты сәгатьләп күзәттем бу мәхшәрне. Шул вакыт эчендә аларның саны күбәйгәннән-күбәя генә барды. Алар, әлбәттә, үз товарларын коткарырга тели. Шунысын да искәртергә кирәк, иртән генә сатучылар бирегә яңа товар алып кайткан булалар. Алары да янган дигән фараз бар. Гомумән, имеш-мимешләрдән ишетелгәнчә, ут очкыннары “зәңгәр” блок-базарның икенче этажында – товар куелган бүлмәләрдә чыккан икән.

Кыскасы, сатучылар дистәләгән миллионнарын югалтты бу көнне. Күпләрнең яңа базарга урнашу өчен зур бәяләр түли-түли кергәннәре мәгълүм. Абсолют күпчелеге миллионнарны кредит рәвешендә алганлыгы да билгеле. Әнә шуңа да сатучыларның янгынга карап “акчам яна” диюләрен аңларга була иде.

Кайда ярдәм?

Әйткәнемчә, биредә ярты сәгатьләп басып тордым. Кызык эзләүчеләр дә, кайгы уртаклашучылар да җитәрлек иде янымда. Күпчелекне бер генә сорау борчый иде: кайда соң ярдәм күрсәтергә тиешле кешеләр, техника... Соңрак янгынны сүндерергә вертолет та ярдәмгә килгән, диделәр. Әмма мин шушы вакыт эчендә берничә янгын сүндерү машинасын гына күрдем. Ә бит гадәттән тыш хәлләргә әзерләнү (репетиция) вакытында бар да әзер, бар да өлгер, ярдәм дә вакытында күрсәтелә.

Аннан килеп, тагын бер проблема барлыгы ачыкланды. Сәүдә комплексы бик тиз янды, дөрләп янды, озак янды. Мактаныша-мактаныша ачкан иделәр бит аны. Ышанычлырак, янгынга түзем материалдан ясап булмадымы икән дигән сорау туа. Нанотехнологияләр вакытында яшибез түгелме соң? Һичьюгы, оператив янгын сүндерү җайланмалары куеп булмадымы икән?

Ә бит базарчыларны шәһәрдән куганда, төп сәбәпләрнең берсе итеп куркынычсызлык мәсьәләләре аталган иде. 


Радик САБИРОВ

в„– | 13.05.2013

Ришат Төхвәтуллин дәүләт имтиханын “5” легә тапшырды (ВИДЕО)

$
0
0
14.05.2013 Мәдәният
2011 елда Рәшит Ваһапов фестиваленең яшь башкаручылар конкурсында җиңү яулап, фестивальнең продюсерлык үзәгендә эшли башлаган һәм бер ел эчендә диярлек татар-башкорт сәхнәсендә “йолдыз” дәрәҗәсенә күтәрелгән Ришат Төхвәтуллин бүгенге көннән – дипломлы профессиональ җырчы!

11 майда ул Уфа дәүләт һәм мәдәният сәнгать академиясендә белгечлек буенча дәүләт имтиханын “5” ле билгесенә тапшырды. Ришат имтиханда З.Исмәгыйлевнең “Сагынырмын Урал тау буйларын” (видео), Р.Яхинның “Китмә, сандугач”, Н. Даутовның “Әниемә” романс-җырларын, Н.Җиһановның “Алтынчәч” операсыннан Җик-Мәргән ариясен һәм башкорт халык җыры “Уел”ны башкарды.

Ришатны истәлекле вакыйга белән тәбрик итәргә Октябрьск каласыннан беренче вокал укытучысы Галия Мусина һәм Казаннан продюсеры Рифат Фәттахов килделәр (фото).

Без дә яраткан җырчыбызны дәүләт имтиханын уңышлы тапшыруы белән тәбрик итәбез. Яңа иҗади унышлар сиңа, Ришат!

Ә 15 майда Ришат Төхвәтуллин Казанда, Рәшит Ваһапов фестиваленең С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында үтәсе гала-концертында катнаша.
 




в„– |

Һаман яратам (Фәрит Хатыйпов белән ИНТЕРВЬЮ)

$
0
0
14.05.2013 Мәдәният
Шулай ипле генә туры килеп торуын күр әле. Пар күгәрченнәр кебек гомер кичерүче Татарстанның халык артисткасы, җырчы Рәбига Сибгатуллина белән Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, баянчы, композитор Фәрит Хатыйпов бер елда, бер айда туганнар. Шуңа күрә юбилей кичәләрен дә гел бергә үткәрәләр.

Быел шундый бәйрәм филармония залында үтте. “Һаман яратам” дип аталды ул. Минемчә, композиторның шагыйрь Зөлфәт сүзләренә язылган иң популяр җыры булганга гына да түгелдер бу. Җыр, гомумән, аларның яшәү мәгънәсен ачып бирә.

– Фәрит абый, хәтерлим әле, бу көй мин Арча педучилищесында укыганда пәйда булды. Аны өйрәнмәгән, җырла­маган бер генә кеше дә юк иде. Тик, ялгышмасам, без аны “Әллә ялгышым, әллә язмышым...” дип тә җырлый идек бугай...

– Ул, чыннан да, башта шулай атала иде. Музыка училищесында укыганда, үзләренең гармунчылары булмагандыр, күрәсең, мине театр училищесына төрле кичәләргә гармун уйнарга чакырдылар. Бервакыт шулай Фәүзия Бәйрәмовага шушы көйне уйнап күрсәттем. Бик ошатты. Икенче көнне үк шигырь язып китергән. Үзем дә шаккаттым. Шуннан Таһир Якупов бик яратып җырлый башлады моны. Хәтеремдә, халык шашынып-шашынып алкышлый иде. Пермь өлкәсенә концертлар белән барсак, анда да бөтенесе шушы җырны җырлый. Каян беләсез дип сораган идем, Казаннан артистлар килгән иде, яздырып калдык, диләр. Шуннан без дә радио фондына яздырырга булдык. Тик, сүзләре бик пессимистик рухта дип, җырыбыздан баш тарттылар. Шуннан мин Зөлфәт Маликовка мөрәҗәгать иттем, ул шигырьне фонд таләп иткәнчә, оптимистик рухта язды. Менә анысы “Шик туса әгәр...” дип башлана. Әле күптән түгел генә башыма бер фикер килде: баксаң, Зөлфәт Фәүзия Бәйрәмова шигырь-хатына җа­вап язган икән бит. Ә ши­гырьнең беренче вариантына башка көй яздым. Аны Флера Сөләйманова җырлый.

– Әле менә җырлар китабын карап утырам. Аның исемен дә “Һаман яратам” дип куйгансыз икән...


– Минем биш китабым бар. Кайберәүләрнең, азсынып: “Бу нишләп йөргән икән?”– дип уйлавы бар. Китапларымның бер-берсенә 100әр җыр кергән. Ә элекке композ­иторларның җыентыкларында 15-17 шәр генә. Шул исәптән карасаң, димәк, минем биш китабым утызга тора. Якташларга рәх­мәт. Гел ярдәм итеп торалар. Арча районы башлыгы Алмас Нәзиров бишенче китабымны чыгарырга булышты.

– Якташлар дигәннән, Арча районы Иске Иябаш авылы – Рәбига апаның туып үскән җире, ә сез үзегез Теләче якларыннан бит. Анда да сезне бик хөрмәт итәләр.


– Шөкер итеп кенә торам инде. Теләчедә ел саен Таһир Якупов белән минем исемдәге җыр конкурсы үткәрәләр. Гыйн­вар аенда гала-концерт булды. Шунда 300 ләп кеше катнашты. Үземнең дә исем китте. Талантлар күп безнең төбәктә. Хәтта район башлыгы Илдус Зарипов та түзә алмады, сәхнәгә чыгып, үзе гармунда уйнап җырлады. Мин үзем 19 йортлы Түлешкә авылында тудым. Кызганыч, хәзер ул юк инде. Уйлап утырсаң, башлар китәрлек бит. Шул кечкенә генә авылда сарык, сыер фермалары бар иде. Техника булса да, әле мин бөртекләрне тубал белән чәчеп йөргәнне дә хәтерлим. Урман буенда – яшелчә бакчасы. Мул сулы Изгеләр чишмәсе, Көмеш чишмә челтерәп ага! Кыскасы, әкият инде. Беренче сыйныфны Максабашка йөреп укыдым. Аннан без Югары Кибәхуҗа авылында яшәдек. Анда Галия апа Газизова дигән укытучым бар иде. Шөкер, бүген дә исән-сау. Ул мине җырларга да, шигырь укырга да, урысча сөй­ләшергә дә өйрәтте. Тальянда уйный идем. Концертлар белән күрше авылларга йөрдек, хәтта районга да бара идек.

– Ә тальянда уйнарга кем өйрәтте?


– Безнең нәсел-нәсәптә бөтен туганнар гармунчы. Хә­зер дә туганнан туган абый­ларның, энекәшләрнең кайсы педагогия көллиятендә, кайсы сәнгать мәктәбендә укыта. 2 нче класста укыганда әни миңа Сорочий базарыннан “Вараксин” гармуны алып кайтып бирде. Төймәләренә баса-баса үзем өйрәндем. Иртәрәк алып кайткан булса, иртәрәк өйрән­гән булыр идем, мөгаен.

– Башка берәр һөнәр үзләштерү турындагы уй башыгызга да кереп карамадымы?


– Уйлап торырга вакыты да булмады бугай. Инде мәктәптә укыганда ук районнан Казанга, халык иҗат йортына, баянчылар курсына җибәрделәр. Мактана да алам. Берүзем бөтен фәннән дә “5 ле“гә генә бетердем. Мәдәният министры, мине мактап, хәтта телевиде­ни­едән дә сөйләгән иде. Шуннан ничектер бик тиз булды: имтиханнарсыз гына музыка училищесына кабул иттеләр. Ар­миядә хезмәт итеп кайттым. Кайткач, укып бетердем дә филар­мо­ниягә эшкә юлладылар. Аңа кадәр үк мин музыка дөнья­сына баш-аягым белән чумган идем инде. Усман Әлмиев, Таһир Якупов, Динә Сираҗет­динова кебек җырчылар мине бертуктаусыз гастрольләргә чакырдылар. Студентка түлисе юк бит. Акча сорамыйм. Ил гизеп йөрүе үзе кызык. “Һаман яратам”, “Гөл­нарым”, “Авылым кызы” кебек популяр җырлар училищеның соңгы курсында укыганда язылды.

– Мин мондый мәхәббәт җырлары Рәбига апага бәй­ле түгелме икән дип уйлый идем...


– Мин Рәбиганың “Назлы гөлкәем”, “Бер тауда ун чиш­мә” кебек җырларына очрашканчы ук гашыйк идем. Ә үзе белән очраклы гына күрештек. Филармония янә­шәсендә генә Раиф исемле дустым яшәде. Аның янына кергәли торган гадәтем бар иде. Бервакыт шулай аларга туганнары кил­гән, араларында Рә­бига да бар. Аның Мәскәүдә, Бөтенсоюз эс­традасы сту­дия­сендә укып кайт­­кан чагы иде. Аннан фи­лармониядә бергә эшли башладык.

– Үзен сәнгатькә багышлаган гаиләнең көнкүреше ничегрәк була икән?


– Елның сигез аен юлда уздырдык инде. Бер чыгуда 2-3 ай йөри идек. Ике атнага кайтып торасың да тагын китәсең. Улыбыз Илнур мәктәпкә кер­гәнче безнең белән йөрде. Рәбига, ул укырга кергәч, 1-2 ел эшләми торды. Аннан 10 нчы интернат-мәктәпкә бирдек. Атна уртасында кайтсаң, ре­жимны бозасыз дип, малайны җибәрмиләр иде әле. Ял көн­нәре җиткәнен көтә идек.

– Бөтен нәсел-нәсәбегез музыкант булса да, улыгыз сезнең юлдан китмәгән...


– Улыбыз да сәләтле. Синтезаторда, баянда уйный. Әмма тормышыбыз “көпчәкләр өс­тендә” үткәч, аның да безнең язмышны кабатлавын, авыр юлдан китүен теләмәдек. Без бит хөкүмәткә эшләдек. Акча аз түләделәр. Яшьлекнең үткәнен дә, баланың үскәнен дә сизми дә, күрми дә калдык. Хәзер генә ул музыкантлар да, җыр­чылар да үзләренә эшлиләр.

– Әллә үкенәсезме?

– Һич кенә дә юк. Без бит ул вакытта халыкка хезмәт итәбез дип яшәдек. Яшәү төшен­чә­ләре бөтенләй башка иде. Без эшли башлагач та филармо­ниядә яшьләр бригадасы оештырдылар. Илһам Шакиров, Таһир Якупов, Габдулла Рәхим­кулов, Хәйдәр Бигичев кебек җыр­чылар белән кайларда гына булмадык, бөтен Советлар Союзын иңләдек.

– Фәрит абый, ә сезнең җырчы буларак үзегезне сынап караганыгыз булдымы?


– Илһам Шакиров яңа җырларымны өйрәнә башласа: “Фәрит улым, нота нота инде ул, син үзең җырлап, кассетага яздырып кил әле”,– дип әйтә иде. Аннан тыңлый иде дә: “Синең тавышың бик әйбәт бит. Җырларга кирәк сиңа”, – дия иде. Тыңламадым шул чакта Илһам абыйны. Менә монысына бик тә үкенәм. Хәзер олыгайгач кына җырлаштыргалый башладым. Хәзер тавыш яшь чактагы кебек түгел шул инде. Әмма халык барыбер ярата. Юбилейларга, очрашуларга чакыралар.

– Сәнгать дөньясында кайнаган кеше, минемчә, сәламәтлеге әйбәт булса, пенсиягә чыктым дип, яшәү рәвешен үзгәртмидер, иҗат итүдән туктый алмыйдыр?


– Ял итү турында хәтта уйлаганым да юк. Гел яңа көйләр белән шатландырасы килә. Тик, әйтергә кирәк, яхшы ши­гырьләр бик аз. Җыр популяр булсын өчен аның бит сүз­ләре дә, көе дә, җырчысы да әйбәт булырга тиеш. Тик шунысы бар: өч кеше иҗат иткән җыр ахыр чиктә җырчы­ны­кына әйләнә дә куя. Бик тә күңелне төшерә торган кү­ренеш бу. Ярый әле, “ТЯГ” каналы бу хәлгә азрак игътибар бирә. Миңа калса, бу проблеманы югары дәрәҗәдә хәл итәргә кирәк.  


Фәния ӘХМӘТҖАНОВА

в„–--- | 14.05.2013

Көн дә бәйрәм, көн дә туй... ЯКИ син кайчан концертка бардың?

$
0
0
14.05.2013 Җәмгыять
Кукмарадагы гаилә дусларыбызга сокланып туя алмыйм – алар Кукмарадан торып, безне Казанның мәдәни учакларында узачак концерт-тамашаларга барырга кодалыйлар. Әнә бу юлы Ленар Гөлгенәне «Звери» төркеме концертына ике билет белән бүләкләгән. «Туган көнемә шундый матур бүләк ясады», – дип елмайды Гөлгенә, ирен мактап.

Ерак араны якын итеп килеп җитәләр дә алар Казанга, концерт тәмамлануга, иртәгә эшкә шул дип, кайтып та китәләр. Әй мәйтәм, безнең ялкаулык – иллә дә мәгәр йөрмибез инде. Йөрмибездән бигрәк – көн дә бәйрәм, көн дә туйга шуның кадәр күнегелгән, кая барыйк икән дип, афиша эзләп торасы да юк.

Өй артына килеп җырласаң гына


Кызганыч, заманасы шуңа әйләнеп бара шул – без тансыкның гына кадерен беләбез. Хәзер кая инде ул концерт-тамашага тансыклау. Кайвакытта гарык дип тә куясың. Көне-төне җыр әйләндерүче рус каналлары янына үзебезнекеләр дә өстәлде – кайчан пультка басма, җырлап кына торалар. Газета-журналларда интервью-мазарлар кырык-илле ел хезмәт итеп үрнәк шәхескә әверелгән алдынгылар түгел, җырчы-җилкенчәк. Кайсы мәдәни учакны алма – һәр көн концерт, һәр көн «кабатланмас», «алтын-бакыр тавышлы» җырчы сольнигы. Начар димим, әмма һәр көн ашасаң, бал да әче тоела башлый икән ул. Беркем дә шуңа концерт, фәлән артист килгән, фәлән артистның фәлән яшьлек юбилее дигәнгә егылып төшми – иртәгә тагын берсенеке узачак, иртәгә үк шундый ук шоу-тамаша көтеп тора.

Аннан, элеккеге кебек, нинди дә булса концертка алдан ук әзерләнә башлап, көязләнү дигәнне дә оныттык. Концертка барган очракта да, эштән кайтышлый гына джинсы чалбардан, күптән тәрбия күрмәгән кыршылып беткән ботинка-чүәгеннән килүчеләр дә юк түгел. Кайтышлый, үтеп барышлый, эч пошканнан гына, үзенең килүе белән зал тутыруга булышкан тамашачы ник юк-бар белән ваклансын ди? Концертка бару бит ул хәзер кайтышлый кибеткә кирәк-яракка, вак-төяккә кереп чыгу белән бер. Шуңа да күпләр: «Бармыйм бернинди концертка, өй артына килеп җырласалар да тыңламыйм», – сәясәтенә күчә бара.

Тамашачыны каян табарга?


Тәме китсә, җетелеге уңса, беребезнең дә ис китми инде анысы. Меңгә якын җырчы үрчү дә хәерлегә илтмидер. Һәрберсе «кабатланмас», «үз юлын булдырырга теләүче», «тамашачы мәхәббәтен яулаучы»лар пәйда булгач, вакланды да инде концерт-тамашалар кадере. Сәхнә белән тамаша залы тигезләнгәч, бер метрда өстәрәк чыгыш ясаучыларга чәбәкәй итәсе килми башлады. Караш үзгәрде. Шуңа да хәзер инде күптән исем булдырган, танылган, кадерле җырчыларыбыз да үзләре билет урнаштырып, билет сатып, тамашачы җыйнарга мәҗбүрләр. Аларның иҗаты вакланды димим мин – үрчү чире аларга да шаукым булып килеп иреште. Әлбәттә, һәркемнең сайлап алу мөмкинлеге бар, әмма адым саен, чат саен эче буш булса да, ялтыравык-чыштырдавык кәгазе белән реклама булып ишелгән, зур күпчелектән теләсә нинди ысул белән дә аерылып чыгарга омтылганнар аркасында танылган җырчылардан ерагая барабыз. Җыр-бию тормыш мәшәкатеннән арынып, ял итәр өчен бит инде ул, әмма бүген җыр-биюдән, көненә өчәр җирдә узучы Казан концертларыннан ял итәсе килә башлады...

Аш – ашка, урыны – башка


Әйтәсе килгән фикерем дә шул – тәмләткече артыгы да, киме дә булмаганда гына аш тәмле. Күпләрнең сәнгать белән акча эшләү арасында параллель уздырулары аркасында, чын иҗатчылар, талантлар зыян күрә. Иләктә иләнеп, вак-төякләр коелыр анысы, әмма тамашачыны бүгеннән үк җыен юк-бар белән очсызлыйсы түгел иде. Югарыга карап атлыйсы, матурлыктан гына үрнәк аласы килә бит.
 


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА

в„– |

Ишекләр ябыла. Киләсе тукталыш - "Сукно бистәсӘ" (ФОТО)

$
0
0
14.05.2013 Җәмгыять
Бу фотоны Рашат Якупов төшереп алган. Казан метросының яңа схемалары 3 телдә язылган. Ләкин, "матур" традиция буенча хатасыз булдырмаганнар. "Сукно бистәсӘ"нә рәхим итегез!

 

 

 

 


---

в„–--- | 14.05.2013

Динә Гарипова «Евровидение-2013» финалына чыкты

$
0
0
15.05.2013 Шоу-бизнес
«Евровидение-2013» бәйгесенең беренче ярымфиналы тәмам. Анда 16 ил катнашты. Әмма унысы гына финалга узды. Шулар арасында Россия. Динә Гарипова 18 май көнне финалда катнашачак. Аңа уңышлар телик!

---

в„–--- | 15.05.2013

"Әни"урынына "мәм-мә"?

$
0
0
15.05.2013 Җәмгыять
Дөньяда сабыйлар белән нинди телдә сөйләшүгә карамастан алар әйткән беренче авазлар "мәм-мә" була. Аналар моның сәбәбен яхшы аңлый.


Яңа туган бала белән беренче булып татар телендә сөйләшәләрме, русчамы, инглизчәме – аермасы юк. Бала тугач та дөньяга аваз сала, беренче айларда аның әйткән авазлары йомшак була. “Мәм-мә”, “ән-нә” дигән авазлар татарчаны беркайчан да ишетмәгән бәбиләрдән дә ишетеп була.

Бәби теленең бу үзенчәлеген узган гасырның 50 елларында чыгышы белән Русиядән булган, сугыш башланганда элекке Чехословакиядә яшәп, аннан Даниягә качкан танылган лингвист Роман Якобсон өйрәнгән булган. Аның бәби теленә багышланган хезмәтендә “ни өчен мама һәм папа?” дигән бүлек бар. Шунда төрле телләрне ишеткән сабыйларның реакциясен чагыштырып ул балалар белән нинди телдә сөйләшүгә карамастан, аларның беренче итеп “мәм-мә”, “па-па”, “ба-ба”, “дә-дә”, “әт-тә” дип әйтүләре турында яза.

Бала ашыйсы килсә дә, туңса да, арыган булса да “мәм-мә” дип елый. Әмма ул аны “әни” кирәк булганнан гына шулай дими, “мм” авазы бала өчен иң җиңеле. Моның икенче сәбәбе – баланың барлык дөньясы әнинең имие тирәсендә генә әйләнә. Ими капкан бала “мм” авазыннан башкасын әйтә алмый. Үзегез авыз тутырып тәмле әйбер ашаганда нинди авазлар чыгара аласыз?

Якобсон үз хезмәтендә әниләргә, “балагыз “мәм-мә” дип чакыра икән, ул нәкъ сезнең әни икәнегезне һәм аның янына сез генә барырга кирәклеген аңлатмый”, дип яза. “Мәм-мә” аның өчен тәмле әйбер бирә алган, йомшак кочагына ала алган берәү. Шуңа күрә баланың тормышында иң мөһим роль уйнаган һәм аның беренче булып әйткән сүзләре бик гади, ул әйтә ала торган авазлардан тора.

“Әннә”, “әттә”, вакыты белән “әни” һәм “әтигә” әйләнә. Һәрбер телдә бу сүзләр аңлашыла. (инглизчә “mommy-daddy”, төрекчә “anne-baba” һәм башкалар).

Кеше сусыз яши алмый, әмма “су” сүзе төрле телләрдә төрлечә яңгырый. Инглизчә “water”, японча “mizu”, лезгин телендә “яд” дип әйтелгән “су” сүзенең төрле телләрдә лингвистик яктан караганда бер охшашлыгы да юк. Төрле кыйтгаларда төрле телләрдә сөйләшкән кешеләр барысы да суга мохтаҗ булса да, “су” сүзе төрлечә яңгырый. “Әни” генә барысы өчен дә бер.
 


Алсу КОРМАШ

в„– | 14.05.2013

Ни хәлең бар, Галиябану? “Аренда”га хатын алу

$
0
0
15.05.2013 Җәмгыять
Мәрхүм Туфан ага Миңнуллин моннан унбиш еллар тирәсе элек “Хәлил – әйбәт егетме?” дигән мәкалә язган иде. Танылган драматург, шунда беренче тапкыр әдәбият укытучылары бакчасына таш атып, популяр драманың халык тарафыннан сөелгән персонажларының берсенә стандарт булмаган бәя бирергә тырышты: Хәлилне булдыксызлыкта, ачык авызлыкта гаепләде.

Язучы белән килешмәскә була иде, чөнки Хәлилнең романтик буяуларны мул өстәп язылган колоритлы образы үзенең тәвәккәллеге, бөтен авыл кан калтырап торган Ис­мәгыйльгә курыкмыйча кар­шы чыгуы белән яраттыра, уңган, булган һәм чибәр Га­лия­бануга пар килүенә аз гына да шик калдырмый иде. Тагын бер нәрсәне истә тотыйк: “Галиябану” драмасы­ның сюжетында реаль тормыш вакыйгалары ята, сюжетта “ша­гый­ранә ял­ган”­ның өлеше зур түгел. Ре­волюциягә кадәрге татар авылында Га­лиябану-Хәлил типлары, алар­га хас романтик мә­хәббәт аз очрамый, хәтта совет чорында да әле матди исәп­ләрдән азат булган сөю очраклары сирәк түгел иде. Бары тик яңадан капитализмга кү­чеп, тормышта матди кыйм­мәтләрнең беренче план­га кү­чүе мәхәббәт һәм гаилә мәсьә­ләләренә үзенең котылгысыз эзен салды: тормыш итүдә праг­матиклык, ягъни шәхси файда, туклык һәм муллык беренче урынга куела башлады. Хәзер дә әле, бил­геле, үсмер кызлар Хәлил кебек типларга гашыйк булырга мөмкиннәр, әмма алар белән гаилә кору сирәк күренеш булыр иде. Гомумән, хәзерге җәмгыятьтә Галиябану кебек гүзәл затларга да гаилә кору шактый катлаулы бер эшкә әверелде, чөнки хатын-кыз­ның кыйммәте төш­те. Моның үз объектив сәбәп­ләре бар, тик алар турында аз гына соңрак.

Мин үзем, мәктәптә үс­мерләр белән “Галиябану” драмасын өйрәнгәндә, кеч­кенә генә бер эксперимент үткәрәм. кызларны гына аерып алам да аларга сорау бирәм: “Хәлилгә кияүгә чыгарга теләр идегезме?” – дим. Кызлар, ризалык белдереп, дәррәү кул күтә­рә­ләр (хә­зер­ге үсмерләр алай бик тартынып тормый, гаилә-мәхәббәт темасына иркен сөй­ләшәләр). Шун­нан мин сорауны аз гына үзгәртәм: “Чүплек башында­гы түбәсез йортта гомер киче­рүче әтисез-әнисез егет­нең кәләше булуга ничек карыйсыз?” – дим. (Әсәрдәге Хә­лилнең матди хәле нәкъ менә шулай бәяләнә.) Кызлар бер-берсенә карашалар, күтәрел­гән куллар шунда ук җыелып алына. Аңлашыла: бер үсмер кыз да фәкыйрь егет белән язмышын уртаклашырга телә­ми. Бу очракта романтик хис­ләрне прагматик акыл җиңә. Мин балаларны аз гына да гаепләмим, аларның тормышка аек карауларына сөенәм. Тик байлыкны алгы планга чыгару да хатын-кызны бәхетле итми. Акча һәм муллык төп кыйммәткә әйлән­гәндә, ир­ләр­дә хатын-кызга Исмәгыйль карашы өс­тенлек ала башлый: җиңдең, файда­ландың һәм ташладың.

Соңгы вакытта интернет-сайтларда һәм социаль чел­тәрләрдә егерме биш яшьлек замана “Галиябану”ының бай трейдерларга (биржа спекулянтларына) атап язган хаты һәм финанс куыкларында кул җылытып баеган шундый бер алыпсатарның аңа җавабы ак­тив таратыла. Мондый хат чынлап та язылганмы, әллә инде кемнеңдер күңелендә туган иҗат җимеше генәме – монысы тәгаен генә мәгълүм түгел. Баштарак ул Америка җир­легендә туган хат буларак таратылса, хәзер инде Россия чынбарлыгына туры китерелеп үзгәртелгән. Әм­ма бу мәсьә­ләне үзгәртми, чөнки хатның эчтәлеге хәзер­ге заман өмет­ләрен һәм омтылышларын тулысынча чагылдыра. Кыз болайрак яза: “Мин – матур, шат күңелле, акыллы 25 яшьлек кыз. Мәскәүдән түгел. Елына 200 мең доллардан да кимрәк булмаган акча эшли торган егеткә кияүгә чыгарга телим, чөнки безнең булачак балаларыбыз белән өйдә утыру мөмкинлегенә ия буласым килә”. Шуннан соң кыз үзенең байлыкка булган таләбен ак­ларга тырыша (чөнки чибәр­лек белән түли), әллә ни ис­китәрлек булмаган хатыннар­ның бай ирләр белән яшәвенә, ә менә таң калырдай матурлыгы бе­лән җәлеп итәрлек кызларның барларда ялгыз утыруларына аптырый.

Бай трейдерның җавабы исә менә болайрак: үз бай­лыгының кыз куйган таләптән ике ярым тапкыр артып ки­түен белдерә, әмма кыз тәкъди­менең үзе кебек егет өчен начар алыш-биреш булуын әйтә, чөнки, егетнең үз сүзләрен китерсәк, “...фактта минем к­а­питалымның үсү ихтималлыгы бик зур, ә син тагын да чибәрләнмәячәксең дип төгәл әйтеп була! Шуңа күрә, – ди егет, – сине сатып алу – начар бизнес, мин иң яхшысы, сине арендага алыр идем”.

“Арендага алу”, ягъни бернинди гаилә җаваплылыгы тоймыйча хатын-кыздан вакытлыча файдаланып тору – безнең җәмгыятьтә киң таралган күренеш. Моны “гражданлык никахы”, “кунак никахы” дип никадәр генә гаилә стандартларына туры китерергә тырышмасыннар, асылда, бу – зина кылып сөяркә тотуның гап-гади бер ысулы. Гадәттә хатын-кызлар мондый “ни­ках”ка гаилә статусы бирергә тырышалар, үзләрен кияүдә дип саныйлар, ә ирләр исә “буйдак” дип таныштыруны өстен күрә. Феминисткалар­ның гасырлар буе алып барган хатын-кыз азатлыгы өчен кө­рәше аяныч нәтиҗәләргә китерде: ирекле хатын-кызны ирләр товар буларак бәя­лиләр, вакытлар үтү белән бәясе төшүче активка тиңли­ләр, шуңа күрә “гражданлык никахы” озын гомерле булмый, чибәрлек сулу белән аренда срогы да чыга. Ир кеше гадәттә яңа “аренда ки­лешүе” төзи, хатын-кызлар исә финанс мөм­кинлекләре зур булганда гына яңа бер альфонс белән бер түбә астын уртаклашырга мөмкин. “Арендатор” ирләр­нең һәм аль­фонсларның да гадәттә ахыры күңелсез тә­мамлана. Мин белгән шундый альфонслар­ның берсе гомерен бай хатыннан бай хатынга йөреп үт­кәрде дә, инсульт кичереп, картлар йортында эт типке­сендә яшәп төгәлләде.

Чибәрлеген бай гаиләгә алыштырырга теләгән кызның хаты тагын бер нәрсәне дә­лилли: феминисткалар күтәр­гән ирләр белән тигезлек, хатыннарның җәмгыять тормышында актив катнашып лидер булып яшәү идеясе ул – ясалма идея, гүзәл зат ин­стинк­тив рәвештә үз бәхетен ире тарафыннан тәэмин ител­гән тормышта бала тәрбияләп өйдә утыруда күрә. Бу – аның таби­гый теләге. Табигатькә каршы килеп, хатыннарга ир­ләр вазыйфасын йөкләргә тырышу аларны бәхетле итми, үз вазыйфаларыннан баш тарткан ирләр катлавын ишәйтеп, ха­тын-кызның хәлен начарайта гына.

Ир кешенең гаиләне тәэ­мин итүче булуы аны туктаусыз камилләшергә, үсештә булырга мәҗбүр итә, чөнки байлык биредә төп роль уйнамый, булдыклылык, һөнәргә ия булу кебек сыйфат алга чыга. Имеш, кайчандыр олы бер байның улы ярлы балыкчы кызы­на гашыйк булып, әти­сеннән аны үзенә сорарга килгән икән. Балыкчы: “Нинди һө­нәрең бар?” – дип сораган. Егет: “Безнең байлы­гыбыз үз гомеребезгә дә, балалары­бызның балалары гомеренә дә җитәрлек”, – дигәч, балыкчы: “Байлык бер айлык, аңа ышаныч юк, бер хәл булу сәбәпле бер тиенсез калуың мөмкин. ул чагында гаиләңне нәрсә белән туен­дырырсың? Һөнәре булмаган кешегә мин кыз бирә алмыйм”, – дип егетне кайтарып җи­бәргән. Егет бары тик берничә ай кәрзин үрергә өйрәнеп яңадан килгәч кенә кызын бирергә булган (Риза казыйдан алынды – Р.Ф.). Ир­ләргә карата менә шушы та­ләпнең юкка чыгуы, хатын-кызны арендага алып, аннан вакытлыча файдаланып торырга ниятләгән бушкуык затлар үрчүенә китерде.  


Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ

в„–73 | 15.05.2013

Республиканың каләм ияләре Медиафорумда катнаша

$
0
0
15.05.2013 Матбугат
16-17 май көннәрендә Казанда Медиафорум уздырыла. Аның кысаларында төрле танылган шәхесләр катнашында берсеннән-берсе кызыклырак чаралар үткәрү каралган. Ул республиканың барлык массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен җыячак.

16 май көнне журналистлар белән Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин очраша. Шул ук көнне сәгать 14:00 дә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы фойесында «Интерфакс» компаниясенең генераль директоры урынбасары Николай Касьянов «Җирле яңалыкны федераль дәрҗәдә үткәрү» дигән темага семинар уздыра. Теләге булганнар исә икенче шундый ук чара — Медиаиндустрия Академиясенең интернет һәм радиожурналистика кафедрасы җитәкчесе Кипрас Мажейка тарафыннан үткәреләчәк семинарга рәхим итә ала.

Медиафорумның икенче көне кызыклы чараларга аеруча бай булачак. Журналистлар BBC WorldNews компаниясенең Россия һәм Евразиядәге вәкиле Сергей Становкин тарафыннан уздырылачак яңалыклар белән эшләү кагыйдәләренә багышланган семинарда катнашачак. Татарстан милли китапханәсендә исә «Аргамак.Татарстан» әдәби журналы түгәрәк өстәл үткәрә. Анда Татарстанның халык язучысы, Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев, Татарстан язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов, Татарстанның иҗтимагый палата рәисе Анатолий Фомин һәм башка рәсми затлар катнашыр, дип көтелә.

Медиафорумның иң тантаналы вакыйгасы исә - «Бәллүр каләм» республикакүләм бәйгесенә йомгак ясау, җиңүчеләрне бүләкләү чарасы. Әлеге чара 17 май көнне «Пирамида» концертлар һәм күңел ачу залында узачак. 


Рәмзия ЗАКИРОВА

в„–--- | 15.05.2013

Гаяз Исхакый хатларында әдәби проблемаларның чагылышы

$
0
0
15.05.2013 Тарих
Гаяз Исхакыйның төрле архивларда, музейларда сакланып калган хатлары гаять зур әһәмияткә ия. Бу кыйммәтле кулъязмалар әлеге шәхеснең тормыш дөреслеген, хис-кичерешләрен, эзләнүләрен, теләк-омтылышларын үз эчләренә туплаган. Алар Г.Исхакыйның тәрҗемәи хәленә яңа фактлар өсти, шул чор атмосферасын һәм әдипнең әдәби процесстагы урынын тулырак күзалларга ярдәм итә.

Гаяз Исхакыйның табылган хатлары нигездә (бигрәк тә кызы Сәгадәт Чагатайга язганнары) аның көндәлек тормышын яктыртса, сәяси-иҗтимагый эшчәнлеген һәм әдәби проблемаларны чагылдырганнары да шактый. Соңгыларында Г.Исхакый үзенең иҗади планнары белән уртаклаша, аерым мәсьәләләр тирәсендә уйлана.

Балачакта гарәп-фарсы, Казан мәдрәсәсендә укыган елларда төрек, рус әдәбиятлары белән кызыксынган Г.Исхакый шулар тәэсирендә дөньяга килгән үзенең әсәрләрен дә татар булмаган укучыларга чыгарырга тели. 1910 елның азагында моңа җитәрлек нигез бар дип саный һәм русчага тәрҗемәдә «Брачный договор» дип исемләнгән «Алдым-бирдем» пьесасыннан башларга уйлый. Г.Исхакый аны әүвәл М.Горькийга укытуларын һәм берәр җыентыкка кертүләрен үтенеп, «Знание» нәшриятына юллый, җавап ала алмагач, турыдан-туры М.Горькийның үзенә мөрәҗәгать итә, «...Мин үземнең тарафтан шуны әйтүне кирәк саныйм: әсәрнең җитешсезлекләре бардыр, шулай булуга да карамастан ул хәзерге татар әдәбиятының нинди үсеш ноктасында булуын һәм уянып килә торган татар халкы алдында нинди бурычлар торуын аңлау нисбәтеннән рус укучыларына кызыклы булыр иде. Әгәр дә Сезгә, Европа әдәбияты нигезендә тәрбияләнгән кешегә, кайбер типлар ачылып җитмәгән, эшләнеп бетмәгән булып күренсә, бу автор гаебеннән түгел, ә татар тормышының чынбарлыгыннан килә: анда әле яңа кешеләр тәмам калыпланып җитмәгән. Тәрҗемә өчен ник бу әсәрне сайлап алдым дигәндә, ул көнкүреш вакыйгаларының сурәтләнеше ягыннан иң характерлысы...» – дип яза. (Константинополь. 1910 ел, 19 декабрь) М.Горький, Г.Исхакыйның теләген хуплап, «Алдым-бирдем» белән бергә тагын берничә хикәясенең тәрҗемәләрен һәм берничә татар әдибенең әсәрләрен алып, «Татар мәҗмугаи әдәбиясе» исемендә бер җыентык чыгарырга өнди. Г.Исхакый әлеге тәкъдимне теләп кабул итә.

1913 елның 10 февраль хатында Г.Исхакый М.Горькийга кулъязмалар җибәрүе хакында яза. Анда: «Фатих Әмирханның ике хикәясенең тәрҗемәсе, үземнең ике хикәямнең тәрҗемәсе миңа канәгатьләнерлек булып тоелды, ләкин икесе бер дә ошамады... Аларны Сез бастырырга яраклы дип тапсагыз гына, барысы да татар телендәге җыентыкларны күздә тотып язылган. Шигырьләрне тәрҗемә итү эше әле төгәлләнмәгән. Аларның кайберләрен икенче хикәяләр белән алыштырырга мөмкин», – диелә.

Әлбәттә, әсәрләрне тәрҗемә итеп бас­тыру эшендә Г.Исхакыйның беренче максаты татар булмаган укучыларны әдәби характерын югалтмаган татар әсәрләре белән таныштыру булса, икенчесе – авыр матди хәлдән чыгуның бер юлы. «Минем өчен аның кайда басылуы мөһим түгел, Чехиядәме, Германиядәме яки Франциядәме. ...Миңа билгеле күләмдә акча китерсен», – дип яза ул 1914 елның 13 мартында М.Горькийга юллаган хатында. Халыкка хезмәт итүче интеллигенциянең саны аз булган бу чорда үзенең матди хәлен яхшырту өчен генә физик хезмәткә күчүне Г.Исхакый халык һәм мәдәният алдында җинаять булыр дип саный.

М.Горькийның 1910-1912 елларда җәмәгатьчелекне Россиядәге милли әдәбиятлар белән таныштыру өчен рус телендә җыентыклар чыгару уе, кызганычка каршы, тормышка ашмый. Татар әдәбияты җыентыгы да чыкмый кала.

Әлеге җыентыкны төзү юнәлешендә Г.Исхакыйның татар әдәбияты классигы Фатих Әмирханга язган хатлары игътибарга лаек. Бу гарәп шрифтындагы кулъязмалар Казан шәһәрендәге М.Горький музеенда Ибраһим Нуруллин архивында саклана. Беренче хат, И.Нуруллин тарафыннан әзерләнеп, «Казан утлары» журналының 1991 елгы 2 нче санында басылып чыкты. Калган икесе беренче тапкыр матбугатка тәкъдим ителә. Мәгънә бөтенлеген саклау өчен, өч хатны да бергә бирүне урынлы дип саныйм.

Хөрмәтле Фатих!

Мин сиңа бу хатны зур бер йомыш берлән язам. Максим Горький «Алдым-бирдем» вә башка минем берничә хикәяләремнең тәрҗемәсен җыеп, шуңарга тагы берничә татар мөхәрриренең әсәрләрен, шигырьләрен кушып, «Татар мәҗмугаи әдәбиясы» исемендә бер китап басдырырга димләп хат яза. Мин бу эшне үз тарафымдан кабул итеп, җавап бирдем. Хәзер шуны эш итеп чыгарырга гына кала. Шуның өчен сезнең Казандагы мөхәррирләремездән сиңа, Габдулла Тукаевка, Әстерхан Сәгыйдь Рәмиевкә мөрәҗәгать итәргә уйладым. Син шул фикерне ничек табасың?

Беренче мәсьәлә бу: мин, син, Габдулла, Сәгыйдьтән башка рус галәменә күрсәтелерлек әсәр ияләре юк дип уйлыйм. Шул фикеремдән мәҗмуганы дүрт кешенең әсәрләрендән генә төземәкче булам. Син ни фикердә? Бәлки мин белми торган, мин читдә торып, күрми калган берәр мөхәррир, шагыйрь бардыр. Булса, шул кем?

Икенче: син үзең шул мәҗмугада басдырыр өчен, әсәрләреңнең иң яратканындан бер йә берничә хикәяләреңне тәрҗемә итдереп бирә аласыңмы? (Өч формадан [басма табак мәгънәсендә булса кирәк] күп булмаска тиеш).

Әлбәттә, гонорар дигән нәрсә булачак, ләкин алары әле тәгаен ителмәгән. Бәлки бөтен китап үз файдамызга бирелеп, күпме килә, шулкадәр бүлешергә тугры килер.

Өченче сөаль: шагыйрьләремездән Габдулла берлән Сәгыйдьне генә бүлеп алдым. Син кабул итә аламсың? Минем шул карашымда, мин белмәгән шагыйрьләргә каршы берәр җинаять юкмы? Бәлки хакыйкатән дә зур шагыйрьләремез бардыр да, мин аларны укымаганмын, күрмәгәнмен генәдер.

Дүртенче сөаль: татар әдәбияты ха­кында кыска гына мәкалә язып, мө­каддимә [кереш сүз] урынында шул китапка куярга кирәк, ди. Шуңарга материал табып буламы, син табыша аласыңмы?

Бишенче: Габдулла Тукаев кайда? Аңарга син, шул мәсьәләне аңлатып, хат яза аласыңмы? Мин газеталарда әллә кая китде дип укыганга, кая язарга да белми торам. Әгәр яза алсаң, яз.

Менә шул сөальләргә тиз җавап бирүне, әгәр үзеңнең әсәрләрең берлә иштиракъ итәргә [катнашырга] булсаң, тиздә тәрҗемә итдерә башлавыңны үтенәм. Материаллар булса, шуларны җыештырып, миңа җибәрергә тиеш булыр. Чөнки ул мәкаләне мин язачакмын йә яздырачакмын. Бу бетде.

«Урталык»ны укып чыкдым. Матур башлана, ләкин «Хәят» аңардан «тормышлы»рак. Аңардан куәтлерәк тел берлән язылган. Хәсәнең әле бик уртача кеше, бара-бара бәлки ачылыр. Ачылыр да татар тормышының чәвирүчеләре [үзгәртүчеләре] арасына керергә хак казаныр. Икенче, өченче җөзьәләре [бүлекләре] чыкса, әлбәттә, җибәртерсең. «Хәят»не тизрәк бетер.

Синеңчә, Габдулла Тукаевның нинди шигырьләре мәҗмугага керергә тиеш? Миндә аның шигырьләре хәзер берсе дә юк. Минемчә, бөтен әсәрләрдән, кирәк шигырь булсын, кирәк нәсер булсын, татар исе, татар тормышы аңкып торырга тиеш. Шуның өчен тәрҗемәләрдә Лермонтовка, Пушкинга тәкълидән [ияреп] язылган нәрсәләр кермәскә кирәк. Булдыра алсак, шул эшне эш итеп чыгара алсак, шактый зур хезмәт булыр иде. Шуның өчен, әлбәттә, синең тырышуың бик зур шарт. Фәкать минем шул хатымны серрәк тотып, шул хәбәрнең бик киңәймәвенә тырыш.

Үзем сәламәт торам. Тормышны шәп дип булмый. Ләкин тәмуг да түгел. Менә хәзер бер атна чамасындан бирле бездә кояш батмый. Ике йөз дә ничәнче сәгатьдер инде бер туктамаенча, күзен алмаенча, безгә карап тора (әлбәттә, миңа ахшам, ястү намазларын казага калдырырга тугры килә). Ипдәшләр бар. Читдән килгән хатлар, хәбәрләр, газеталар берлән яшимез. Ләкин мин үзем татар обществоның юклыгын бик ачы итдереп татыйм. Татар агымының эчендә булмаганга, кая таба дулкын киткәнен, кая таба су үзәк салганын, нинди елгаларны ташлап, яңа юл алганын күрә алмыйм. Шул күрә алмау минем өчен, әлбәттә, нык авыр, бик уңайсыз. Бәгъзе мәсьәләләрдә артка калырга, бәгъзеләрендә алга сикерергә мәҗбүр итә. Тагы татар тормышының янында утырып тормау, әллә нинди батыклыклар [баткаклыклар], […] рус галәмләре аша яза торган галәмеңә карап тору, әлбәттә, тормышыңның кытыршыларын югалта, аның буяуларын уңдырып китерә. Казандан беркемдән дә хат алмыйм. (Гомәрләрдән генә.) Шуның өчен Казанны тагы бер дә белмим. Әлегә хуш.

Дуст-ишкә сәлам.

Хатны тиз яз.

Хөсәен Ямашев хакында бер «Йолдыз» чыгаргансыз, ди. Шуның бер номерын табып, миңа җибәреп булмыймы?

Коръән тәрҗемәчеләргә синең вә синең ипдәшләреңнең, вә бөтен яшьләрнең ноктаи назары [карашы] ничек? Ул мәсьәләгә әһәмият бирәләрме, әллә юкмы? Вакытың булса, иренмәсәң җавап яз.

Гаяз. 13 нче июнь. 1912 ел. Мезень.

Адрес: Мезень, Исхаков.

Материаллар заказной бандероль берлән генә җибәрелсен. Посылка полица [полиция] кулындан үткәнгә, андый нәрсәләр күп вакыт жандарм кулына төшеп югалалар.

Хөрмәтле Фатих!

Синең хатны соң булса да алдым. Җавапларына шадландым. Инде Сәгыйдьдән генә җавап көтәргә калды. Андан соң эш тәмам бетә. План эшләнеп өлгерә. Шуны фәгалиятькә чыгарырга [тормышка ашырырга] гына кала. Габдулланың «Шүрәле»се, минемчә дә, иң мәслихәте булыр. Ләкин аңарга башка тагы бер-ике кыска-кыска шигырьләре дә тәрҗемә ителергә кирәк иде. Татар әдәбиятында аның тоткан урыны бик зур булганга, русларга күрсәткәндә дә төрле ягындан әйләндеребрәк, ялтыратыбрак күрсәтәсе иде. Шуның өчен бергәләшеп, тагы бер-ике кыска шигырьләрен кертергә уйлашыңыз. Тәрҗемә хакындагы фикерләрне мин уртаклаша алмыйм. Казанда әллә никадәр студент булачак. Студент, курсистка бар. Шулар соң хәзер шундый кирәк вакытта эшкә ярамаса, алар, яман, пычагыма мыни? Һәммәсен җыеңыз да, сүзне аңлатып, мәсьәләнең әһәмиятен төшендереп, эшкә кушыңыз. Бер кат тәрҗемә кылынып чыгылса, шималиен саклауны руслардан берәр кешегә я берничәсенә биреңез. Шигырьләр хакында, минемчә, Васильев, теге профессор Васильевның углы сезгә бик күп хедмәт итәр. Әсәрләр хакында тагы, әлбәттә, кеше табарсыз. Бер дә булмаса, Кодарсов берлән сөйләшеп, аңардан кеше сораңыз (Кодарсовны Габдрахман, Фуад беләләр). Ләкин мөмкин кадәр тиз кирәк. Дөньялар үзгәреп китеп, әдәбият мәсьәләләренең аңардан алдагы эшләр берлән каплану ихтималы барлыгын да онытмаңыз. Безнең өчен бит мөмкин кадәр дикъкать берлән укылып, шуңарга әһәмият бирелүе кирәк. Минемчә бит, без шул мәҗмуга берлән русларга каршы: «Ниндиләр менә бездә бар. Без дә торырга телимез, тормакчы да буламыз. Яшәргә юллар да эзлимез. Табылганларын аллы-гөлле маяклар утыртып, киңәйтеп, турайтып, алдагы юлга чыгармакчы буламыз», – дип кычкырырга телимез. Вә шуны ишетдерергә тырышамыз. Бәлки максадка ирешә алмабыз. Ләкин шул мәҗмуга, шөбһәсез, шул юлда салынган күперләрнең иң беренчесе, бәлки, иң ныгы булачак. Синең әсәрләреңдән кайсысындан тәрҗемә хакында мин аерым бер фикер әйтә алмыйм. Ләкин синең үз әсәрләреңне татарларның руслашкан тормышындан алынган дип, читкә кагып, ташларга теләвеңә разый түгел. […], алар – татар тормышы. Син үзең – яза торган дәвернең чын баласы, шул дәвернең психологиясен иң белә торган мөхәррире. Шуның өчен синең үзеңнең типичный әсәрләреңдән берсен ал да тәрҗемә итдер. Яисә атына бернәрсә яз! «Татар кызы»н мин әллә кайчан укыганга, хәзер аның хакында бер сүз дә әйтә алмыйм. Ул вакытда миндә зур бер әсәрнең конспекты хәятен калдырган иде. Үзең укып, бүтәнләрдән укытып, тагы төшенеп кара әле. Ибраһим Галимҗанның «Диңгез»ен укый алмадым. «Сөю-сәгадәт» дигән хикәясен генә укыдым. Ул әле татарларның беренче мәҗмугаларына керү хакын казана алган кебек күренми. Тагы шуны әйтеп китәм: ул кеше хәзер русларның «елакчы» әдәбиятларының тоткарлыгында яши булырга кирәк. Әсәрендән өмидсезлек чыгып тора. Шәриф Камалның да миңа иң ярамаган йире – шул егълау тавышының бөтен тавышларны җиңеп китүе. Аның матур самими әсәрләре әллә кая әрәм була. Тап-таза киң җилкәле Фәйзулла абзыйсы үлә. Анасы берлән килешә алмаган яшь хатыны югала... Хаслы тормыш матур башланса да, ямьсез бетә, үлә, корый, кибә, оча... Менә шул «өмидсезлек» минем карашымдан татар әдәбиятына «елавык» руслардан кертелгән, татар рухына аз гына да охшамый торган, кирәкмәгән зарарлы буяу гына. Безнең тормышымызда (минем күрүемчә) мескинлек, булдыксызлык хәятнең үзәге түгел. Ара-тирә очрый торган бәхетсезлек кенә. Шуның өчен, шул ноктага иң зур нокта итдереп тотып, бөтен тормышны шундан ага торган зәһәрле буяуга буярга тырышу, минемчә, зур хата. Татар халкының истикъбали [киләчәккә төбәлгән] кара­шындан җинаять! Истанбулда төрек дәрнәгендә укыган рефератымда мин татар әдәбиятының аерынгы бер галәмәте, аның егъламавы, ныклыгы, тазалыгы, тормышның начарларына, зәһәрләренә каршы чыгуына ышанып, күкрәкне киереп, йырлый-йырлый сугышуы дип, рефератымны бетергән идем. Шул сүзләрне мин тәмам ышанып әйткән идем. Хәзер менә шуңарга ышанам. Татар китап мәйданына чыккан бөтен әсәрләрдән шул фәйзъне [белемне] ныгыта торган дәлилләр эзлим. Бик күбесендән табам. Никадәр өмидсез күренсә дә, Сәгыйдьнең шигырьләренең һавалылыгын төшен. Габдулланың арый белмәгән шигырьләрен укы. Һәммәсендән яңа пешкән арыш икмәге исе чыгып тора, һәммәсендән үзенә-үзе ышану нуры балкып тора. Минем әсәрләремдән ул мәҗмугага «Алдым-бирдем», «Сөннәтче бабай», «Кияү», «Шәкерд абый» керә. Бәлки тагы берәр кыска хикәя кертелер. Анысы әлегә мәгълүм түгел. Алар хәзер тәрҗемә кылынып ята һәм дә октябрь ахырларына таба бетәр дә. Эш сездә кала.

Синең аттестатка тоту мәсьәләсе, әлбәттә, үз эшең. Университетка кереп, тюркология хакында мәгълүмат җыю, әлбәттә, хәзер безнең өстә. Фарыз [үтәлүе тиешле булган бурыч] киңәя. Ләкин имтиханның авырлыгы, сарыф кылынган вакытның әрәмлеге төшенелсә, шуны ыргытып, слушатель булып керү генә ярамыймы икән? Уе туг­ры кебек күренә. Тагы, шуның өстенә, син бит шулай инде, мөхәррир булып китү юлына, шул юлда үлү юлына аяк баскан. Төрек-татар тарихы берлән маташуны бүтәнгә бирсәң, әлбәттә, эшләмәгән булмассың. Шуңарга кул селтәсәң ярамыймы? Тагы, минемчә, ул юлда хезмәт итәргә теләгән кешегә, мотлакан, Петербургка килергә кирәк. Алар синең өчен бик авыр. Мөмкин булса, шул юлга син Габидуллиннарның берсен төртергә тырыш. Акча да бар, дәрт дә булса, әлбәттә, эш чыгар.

«Урталыкда» синең тәкъдиреңчә булса, әлбәттә, минем могарәзәләрем [каршы төшүләрем] килми. Ләкин аны укучылар шулай син теләгәнчә аңлаячаклармы? Каһарманлары күрсәтелмәгән тарихи бер вакыйганың корбанларындан башларга ярыймы? Сөальләре җавапсыз калмыймы? Минем «Тормышмы бу?», «Фамилия сәгадәте» хакындагы фикерләрең кыйсъмән дөрест. Лә­кин шуларда бит [...] генә әһәмият бирелмәгән, бер татар шәкерденең бөтен тормышы, рухы күрсәтелергә, тәхлил ителергә [анализланырга] тырышылган. Муаффәкъ [уңышлы] булу-булмау – икенче мәсьәлә. Сыерга: «Сыер абызтай, иртәнге сөтнең каймагы тәмле була. Мондан соң инде безгә шул каймакны гына бир, сөт кирәкми. Ул барыбер әчи генә», – дип әйтелсә, әлбәттә, сыер, мескин, күшәүдән башка сүз таба алмас иде. Әмма мин, үземне шул сыер урынында итдереп уйлап: «Юк, абзыйлар, мин инде аз эшли алмыйм. Бирә торган сөтемне бирәм. Аны каймакка, яшел сөткә аеру замана эше, сөтендән катык ясау – оста абызтайлар эше, каймакдан май ясау – яшь киленләр эше», – дияр идем. Һәм шулаен да шулай бит. Зур бернәрсә язарга башлыйсың, кечкенә булып чыга, кечкенә генә итдереп тотынасың, кыйсемле булып куя. Шуларны урыны-урыны белән урынлаштыру өчен, сөте, каймагы аерылу өчен вакыт үтәргә кирәк.

Минем кайту мәсьәләм әлегә бик еракка күрә, әлбәттә, аның хакында язып торырга да ярамый. Шул кадәресен генә әйтә алам: миңа бит Казанда торырга ирек бирмәсләр. Икенче мәртәбә ссылкаларга барып, усырак иләп, […] изелеп йөрергә күңел теләми. Шуның өчен Казанда «кунак» кына булып, Петербургка китәргә ниятем бар. Хәзер безгә иң кирәкле мәсьәлә бер «журнал» ясау иде. Шуны басдыра алсак, татар тормышына да тәэсиремез артыр иде. Казаән [очраклы рәвештә] мәшһүр журналларның да зарары кими төшәр иде. Әгәр Алла язган булса, дуст-иш мәслихәт тапса, менә мин шул уйны эшкә чыгарырга төшенәм. Габдуллага сәлам. Истанбулда «Шимали төрек әдипләрендән Гаяз Исхакый» дип, бер китап чыгарганлар. Бәлки укыгансың. Казанга сатарга җибәргәнләрдер. Үзем хәзер яхшы гына торам. Ләкин бу араларда җәй булып китде дә бер эш дә эшли алмадым. Инде монда көз башланды. Сентябрь ахырларында почта туктала, юл бозыла, диләр. Әлегә хуш.

Гаяз. 5 август. 1912 ел.

Татар әдәбияты хакындагы материал әдәбиятның тууы, мәсләге, кая таба юл тотуы, хәзерге хәле, өмиде хакында булырга тиеш. Һәм дә Габдулла, син, Сәгыйдьнең кыска-кыска тәрҗемәи хәлләре керүе тиеш.

Әлегә хуш. Пароход китә дә почтага ашыгам. Миңа Хөсәен хакындагы «Йолдыз»ны береңез җибәрегез әле.

Фатих!

Синең хатны бүген генә алсам да, бездә актыккы почта булганга, ашыгып җавап язам. Монда юл бозылу сәбәпле, почта туктый, диләр. Күпмегә кадәр юл өзелүенең дәвам итүен, әлбәттә, белеп булмый. Хәзер менә монда кар яугалап тора. Чынлабрак ятып китсә, әлбәттә, чана юлы төшәр иде. «Яшьләр» хакында игътиразым [кире кагуым] түгел, фикеремне генә әйтеп китәм. Мәҗмугада мәгълүмеңез «Алдым-бирдем» бар. Аның өстенә «Яшьләр» дә була калса, театрымызга артыграк әһәмият бирелеп, әдәмиятымызның башка тарафы аксатылган булмыймы? Тагы синең әсәрләреңнең «минеке»леге күренеп тора торганы, минемчә, «Яшьләр» түгел, «Хәят». «Хәят» язылып бетмәгән, озындыр. Шуның стилендә кыскарак бер әсәрең юкмы соң? Әллә кайда гына, әллә кайчан гына синең исемне оныткан бер кыска хикәяңне укыган идем. Әллә нишлиләр. [...] Татар кызы иркенләп сулу алган кебек булып китә иде. Бәлки аның кыйммәте зур түгелдер. Хәзер бер сүз әйтә алмыйм. Шундыйрак рухда булса, син тулырак күренер идең кебек тоела. Әгәр инде тәрҗемә башланган булса, Аллага тапшырдык. Материал хакында җавабың юк. Шул да кирәк бит. Син, мин, Габдулла, Сәгыйдьләрнең татар әдәбиятындагы урынларын күрсәтә торган берме, берничәме мәкаләләр. Ләкин кыска-кыска булулары шарт. Болары бетде.

Журнал кайвакыт чыга башлаячак? Материал хәзерли башладыгызмы? Мин дә нәрсә язарга да белми апдырап торам. Читдә тора-тора кулыңның үз-үзенә ышанычы кими бит. «Журнал» дигәч, искә төшде. Бүген генә Сәгыйдьдән хат алдым. Хатына карасаң, күңеле бик төшенке. Теге дуңгыз мелла үзен бик изә булырга кирәк. «Картайдым» дип зарлана. Алай итеп, болай итеп, ләп-кәп итеп, басма салып, киртә сузып, шул Сәгыйдьне журналның әллә кайбер йиренә «мәгашле» итдереп чакырта алмыйсызмы? Ул бит – безнең ыштансыз, аристократ шагыйремез. Габдулланың кыйммәте үз урынында никадәр зур булса, моның да бәһасе үз базарында Габдулланыкындан ким түгел. Бәлки шунда урынлашса, күбрәк язар, күбрәк йырлар иде. Шуңарга әһәмият биреп, тиешле кешеләре берлән сөйләшеп кара әле. Ул бит, култыклап йөртмәгәндә, бик акрын селкенә торган кеше. Шуңарга әһәмият биреп, кулыңдан килгән кадәре күтәрергә тырыш әле.

Үземнең Казанга кайта алуым бик шөбһәле. Русиянең хәле бит бик мәгъ­лүм. Әле бит реакция машинасы эченә җыелган бу утны чыгарып бетерергә бик ерак. Дөрестен әйтсәң, әле полный ход китәргә маташып кына тора. Думаның нинди булуы, шул машинага я май салачак, я ачуын китереп, көпчәге арасына таяк тыгачак. Әлбәттә, таяк шарт итеп сынып, ачуы килгән машина тагы көчләнеп китәчәк. Кая барып терәлүе мәгълүм булмаса да, юлында бик күп каралтылар, күперләр, юллар бозачагында һич шөбһә юк. Безнең вазифамыз хәзер мөмкин кадәр шуның юлындан читкә китеп калып, тарих ташына барып бәрелеп, пыран-заран килгән рус машинасының ватыкларын җыешканда хәзер булып, куәтемез, көчемез зурлыгымызга мөнасиб ватыкларны кулымызга алып, шул машинаны яңадан юлга салганда, үз маемызны да кушарга тырышу. Исерек рус кучерына гына ышанмаенча, үземезнең Әхми агайны да шуның янына меңгертеп утырту. Русиядә руслардан кала иң зур милләт без булганга, шуңарга безнең хакымыз бар. Русиядә еврейләрдән кала иң тырыш, иң [...] милләт без булганга, көпчәкләрне майларга, май чыгара алырлык көчемез бар. Май атларга егерме биш миллионлы сөтле савым халкымыз бар. Шуның өчен аның сөтен бозмау, каймагын ачытмас өчен күпер янында йөри торганлар безләр, сезләр, әминләр, диниләр, бик сакланып, кулны-башны юып, ни эшләгәнемезне төшенеп, һәр хәрәкәтне уйлап, үземезнең мәсьүлиятемезне [җаваплылыгыбызны] аңлап, селкенмәскә кирәк. Вә шул күпер янына килә башлаган һәр кешегә вазифасының зурлыгын аңлатырга, вә тегендә ятып тора торган көченең куәтен белдерергә, вә шул куәтенең эч кайнавындан гына үзенең кәпрәп-күпрәп чыккан бер комчык кына икәнен хәтерендән чыгармаска кирәк. Мин менә хәзер бөтен эшемезне шулай карыйм. Вә шул карашдан яңа программа, яңа план ясыйм. Вә шул карашдан эшләремезне тәнкыйд итәм. Шул ноктаи назарындан мин хәзер Мусаның (Муса Бигиев. – Ред.) татарча Коръәнен басдыруга каршы киләм. Бүгенге көндәге Әхми агайларны җыеп-җыйнап, бер көч итеп тота торган куәтенең берсе – Коръәннең гарәпчә булуы. Иң дөресте аның, Әхми агайга һич аңлашылмаенча, зур дәһшәтле бер куәт кебек күренеп, котын очырып торуы дип ышанам. Әхми агайларны, Миңлесафа абызтайларны милли әдәбиятымыз берлән бергәләшдергәнчегә кадәр, шул Коръән йеп берлән тегелгән букчамызны сүтмәенчә торуны, әлегә шуның бер кырыендан гына әдәбият кертә-кертә маташуымыз хәзерге хәлемез өчен тиеш вә лязем дип уйлыйм. Шуның өчен Мусаның хакыйкатән файдалы вә кирәкле эшендә гомум халкымыз файда итәр урында (вакыты җитеп бетмәгәнгә күрә) хәзер зарар гына итәр дип иман китерәм. Вә шул сәбәбдән Мусага сүз аңлату каил [әйтүче] булса иде. Мин, мотлакан, шул тәрҗемәне басдыруны, ичмасам, 1925 елга кичекдерер идем. Шуның өчен Коръән татарча булгач, гарәпнең ком сахрасына ясалган дин дә татарчаланырга кирәк. Татарча Коръәнгә гарәп рухы зарар итсә дә, татар рухы зарар итмәскә кирәк. Аңардан татар исе чыгып торырлык, татар буявы күренеп торырлык булырга кирәк. Алай итәр өчен, бердән, рухан татар булу лязем, икенчедән, татарча белү лязем. Муса – рухан гарәп, сарт [үзбәк], фарсы, әллә кем, иң тугрысы, шулардан ясалган ботка. Мусаның теле тел түгел. Аны госманлы төрекләре татарча, ди. Татарлар төрекчә, ди. Кырымлылар фарсыча, ди икән, дөресте, берсе дә түгел. Шул телләрдән ясалган хәерче капчыгы. Менә шулар өчен мин Мусаның иң зур хезмәтендән булган шул хезмәтендән кирәгенчә файдалана алмыймыз дип куркам. Аңлашылдымы, түгелме? Хәтта шул фикеремне матбугатда да әйтеп карарга уйладым. «Вакыт», «Шура»ның минем өчен бикле булуы, имеш-мимешләренең косасыны китерүе аркасында язылмаенча калды. Бәлки, сезнең журналыңыз чыкса, мәсьәләсе искермәгән булса, бер мәкалә язып ташлармын әле. Минем хакда элеккедән ясалып куелган фикергә соңгы карашларым тирес [каршы] килеп, бик күп кешеләрне таң да калдырыр. Ләкин мин бит андый гади эшләргә генә ис китә торган кеше түгел. Ышанганымны кычкырып әйтергә өйрәнеп килгәнмен. Төрек әйтмешли, бакалым.

Галимҗан Ибраһимовның «Диңгездә»сен берәр кешедән табып булса, җибәрт әле. Әлегә хуш.

«Шәкерд абый» хакында фикерләрен сөйләүче егетләр, китапда «оешдылар», дигән сүзне күргәч дә, оялуларындан кызарып китеп, түбән карый торган, оҗмахтагы хур егетләре камырындан ясалган «нәҗме гыйффәт» [гыйффәт йолдызлары] яшьләр түгелме? Яңарак әсәрләр чыкса, җибәртергә тырышкалап тор әле. Әлегә хуш. Габдуллага вә башка дуст-ишкә сәлам.

18 сентябрь, 1912 ел. Мезень. Гаяз.

Гомәрләргә, сиңа дип «Шимали төрекләрендән Гаяз Исхакый»ны җибәрәм. Соратып ал.

Кереш мәкаләне һәм текстны басмага Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни хезмәткәре Фәния Фәйзуллина әзерләде.

 


Фәния ФӘЙЗУЛЛИНА әзерләде

в„– |
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live