Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Нишлисез сез, кызлар? #6360

$
0
0
26.07.2012 Ир белән хатын
Гаиләбез белән Идел ярында ял итәбез. Ирем белән газета-журнал укыйбыз, Мәрьям комда уйный торган тәтиләре белән мәш килә. Кояш, рәхәт, күңелдә дә, Идел ярында да күбәләкләр оча. Кеше аз йөри торган аулаграк җирне махсус сайладык шул... Әмма кеше аягы басмаган утрау булмаган кебек, безнең аулак урыныбызга да башка «Робинзон»нар килеп, ашка кара таракан булып төште. Шул көнне мин, ирексездән, Мөхәммәт Мәһдиевнең «ата кара тараканының кан әйләнеше»н искә төшердем...

Яныбызга утыз яшьләр тирәсендәге ике хатынкай якынлашты. Башта шактый гына ара калдырып, ярның биегрәк турысына урнаштылар болар. Үзләре белән өч яшьләр тирәсендәге кыз балалары да бар. Озакламый, хатыннарның берсе, әлеге кечкенә кызны җитәкләп, Мәрьям уйнаган җиргә килде. «Исемең ничек, дип сора, – диде хатын, кечкенә кызны сөйләштерергә тырышып, – минеке Мәликә була, диген». Мәрьямне бәхет басты – уйнарга иптәш килде бит монда. Тиз генә үзенең көрәк-чиләкләрен Мәликә белән бүлешергә кереште. Без дә ирем белән боларны күзәтеп ятабыз. Әмма баланың әнисеме, апасымы булырга тиешле хатынкайның күзе генә Мәрьямдә түгел, комсызлана-комсызлана Мәрьямнең әтисен күзәтә. Мин башта үз-үземә, кит инде, шулай тоела гынадыр, дигән идем. Миңа гына тоелмаган икән, ирем дә, нормаль караш түгел бу, дип, аркасы белән борылып утырды. Ун-унбиш минут та вакыт узмады, хатынкайлар, җәймәләрен күтәреп, безгә терәлеп үк диярлек килеп ятты. Мәрьямне сок белән сыйларга ярыймы, Мәрьямгә кәнфит ярыймы, дия-дия тинтерәтә башлады бит болар! Мәрьям әтисе белән суга китүгә, Мәликә белән танышырга килгәне дә ашыга-кабалана Иделгә кереп китте. Ул суга керә, без – чыгабыз. Без чыгабыз, ул да безнең арттан – корыга. Мин, йөзә белмәгәч, суга артык тирәнгә кермим, әмма иремә шаярткан булам: «Берәр нәрсә булса, каты итеп кычкыр, булышырмын», – дим. Инде сок кирәкми, кәнфит тә кирәкми, безгә үз компаниябез дә бик күңелле дигәнне тегеләй дә, болай да аңлатып карыйбыз, ә юк, хатынкайның күзе-башы тонган. Инде ары килеп, бераздан иремнең күзенә карый-карый күкрәкчәсен салып аткач, безнең бала да шок хәлендә калды. «Әнием, бу апа нишли», – диде ул, аптырап. Безгә, торып, кайтып китүдән башка чара калмады. Үземнән кала башка берәүнең дә күзе төшмәс әле, дип йөргән бул син иреңне...

Яшьләр җитсә кырыкка...


Мин бу күренешне гайре табигый дип нәтиҗә чыгарырга да өлгермәдем, шушы ук хәл ике-өч көннән кабат Казаннан ерак түгел бер бистәдә елга ярында кабатланды. Бу юлы инде кырык яшьләр тирәсендәге ике хатынның кыланмышына шаккатып кайттык без. Аларның коену костюмнары, инде еллар агышына буйсынып, шактый деформацияләнгән гәүдә төзелеше турында әйтеп тормыйм, әмма кыланмышлары! Инде, су салкынмы, төбе тирәнме, куркынычмы, сез йөзә беләсезме, дип унбиш-егерме яшьлек кызлар кебек безнең тирәдә чыркылдашуларына түзеп булмагач, телгә килдем: «Бик куркыныч, төбе акуладан гына тора», – дидем. Юк инде, Алла бәндәсе, инде килеп ир кешегә ошадың да ди, ул бит хатыны, кечкенә баласы янында барыбер синең белән бернинди телефон номеры да алыша алмый, аралашу мөмкинлеге дә юк дигән сүз. Аннан каян килә шундый оятсызлык һәм очсызлык?! Яшең җитсә кырыкка, дияр идең, монда яшьнең катнашы да юк төсле. Тез буе чирәмне ера-ера безнең янга килеп, аяк киемнәрен бала уенчыклары арасына салып, суга кереп китүләре, чыркылдашулар дисеңме?!

Шуның кадәр очсызланган хатын-кызга, инде тулаем ир-атлардан гына торган компания булса да, борылып карар идеме икән? Борылып карар өчен дә иң элгәре аз булса да табигый матурлык кирәктер бит инде ул. Үз мөмкинлекләреңне чамалау да бераз лаземдер ләбаса...

Табигый, димәк, ярый?

«Что естественно, то не безобразно», – ди рус әйтеме. Әмма бүгенге хатын-кызларның, үзләренең хайвани инстинктларын күрсәтеп, шуның кадәр дәррәү акырып йөрүләре «естественно»га түгел, «безобразно»га керә икән шул. Без дә аларның үз-үзләрен тотышларына, тәннәрен тегеләй дә, болай да тәкъдим итүләренә җавап таба алмадык. Дөресен генә әйткәндә, аларга реакция белдереп тә булмый бит. Ни дисең?! Көпә-көндез, янында хатыны һәм баласы булган ир алдында чишенә башлаган хатынкайга йә бичара дисең дә инде, йә борынгы һөнәр ияседер бу, дисең. Әмма аның мәгънәсе генә булмаячак. Аны аңлар дәрәҗәдәге кеше андый түбәнлек-очсызлыкка төшмидер дә инде ул. Нишлисез сез, хатын-кызлар, ахырзаман түгел ләбаса, диясе килә килүен...


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА

№--- | 26.07.2012

«Хатын-кызлар күкрәк үлчәмен сайлаганда ялгыша» #6370

$
0
0
29.07.2012 Җәмгыять
Соңгы елларда пластик операция ясатучыларның саны артып китте. Матурлыкка омтылу кешенең табигатенә хас нәрсә анысы. Тышкы кыяфәткә карата булган идеаллар да вакыт узган саен үзгәрә. Аның да үзенә күрә бер модасы бар. Әмма кайсы гасырда гына яшәсә дә, кешене үзенең нинди кыяфәттә булуы борчымый калмый. Тормыштагы уңышсызлыкларын да тышкы кыяфәт белән бәйләп караучылар юк түгел.

Йөз-кыяфәте чибәр булган кешенең башкалар алдында йөзек кашы кебек күренеп торуы бәхәссез. Ул эшкә дә ансат кына урнаша, яңа дусларны да җиңел генә таба. Матур булма, бәхетле бул яки матурлыкны һәркем үзенчә аңлый, дип әйтергә яратсак та, матурлыкның һәркем тарафыннан танылган кануннарын да исәпкә алырга кирәк. Хатын-кызлар хирургка шул идеалга омтылып барса, ә ир-атларны пластик операция ясатырга нәрсә этәрә?

Кешеләрне операция өстәленә этәргән сәбәпләрне ачыкларга теләп, мин медицина фәннәре докторы, профессор, пластик операцияләр ясаучы хирург Тәфкил Такый улы ФӘИЗОВка мөрәҗәгать иттем.

– Тәфкил Такыевич, пластик операция ясатырга теләүчеләр моны нәрсә белән аңлата?

– Сәбәпләре аның күптөрле. Камиллекнең чиге юк дигәндәй, кайберәүләр тагын да чибәррәк күренер өчен килә безгә. Иреннәрен кабартырга, салынып торган күз кабакларын алдырырга, борын яки колак яфрагы формасын, күз кисемен үзгәртергә телиләр. Бала тапканнан соң, асылынып торган корсак тиресен кистерәләр, күкрәкләрен зурайттыралар, корсак һәм бот тирәсендәге майларны алдыралар. Икенчеләр, картаю процессын туктату, ягъни яшьлекне кайтару максатыннан, бит һәм муен тиресен тарттырырга тели. Өченче категориягә төрле инфекцияле авырулар яки травмалардан соң йөз-кыяфәтләре үзгәргән кешеләр керә. Сифилис, волчанка кебек авырулардан соң кешенең борыны, каты аңкавы җимерелә. Болары хәзер бик сирәк очрый, әлбәттә. Төрле фаҗигагә очрап, битләрендә үзгәрешләр барлыкка килүчеләр дә мөрәҗәгать итә безгә. Кемнеңдер битен яки борынын, йә булмаса колагын эт тешләгән була. Битендә яки тәнендә күренеп торган деформация, билгеле, кешедә комплекс барлыкка китерә. Психикасы да үзгәрергә мөмкин. Ә бит ул кешенең җәмгыятьтә яшисе, кешеләр белән аралашасы бар.

– Димәк, пластик операция ясатып, кеше үзенең тормышын да үзгәртә ала?

– Әлбәттә. Пластик операцияне мин психик хирургия дип тә әйтер идем. Хирургия ярдәмендә кыяфәтенә үзгәреш керткән кешенең эчке дөньясы да үзгәрә. Ул үзен иркен тота башлый, аның үз-үзенә ышанычы арта.

– Сезгә хатын-кызлар да, ирләр дә бертигез күләмдә киләме?

– 95 проценты – хатын-кызлар, калган 5 проценты – ирләр.

– Халык арасында пластик операциянең кайсы төре аеруча популяр?

– Хатын-кызлар арасында бит тиресен тарттыру, күз кабакларын үзгәртү, липосакция, ягъни артык майны алдыру популяр. Күкрәкләренә протез куйдырырга теләүчеләр күп. Шунысы да бар, яшәрү процедураларыннан соң үз өстеңдә дә күп эшләргә кирәк. Операция ясаттым да бетте түгел. Яшәрергә теләү ул акча ягыннан гына кыйммәткә төшми, ә гомер буе үзеңне гел карап-тәрбияләп тору да зур хезмәт сорый. Махсус гимнастикасын да, массажын да ясап, косметологка да гел йөреп торырга кирәк. Ирләр арасында исә борынга операция ясату популяр. Сугышып, борынын җимерүчеләр күп килә. Аннары колак яфрагы формасыннан риза булмаучылар да бар.

– Гадәттә, ничә яшьлекләр килә?

– 16-25 яшьлек кызларның иреннәрен, борыннарын үзгәртәселәре килә. Бер әти-әни 5 яшьлек сабыйларын алып килде. Кызның колак яфракларын үзгәртергә туры килде. 18 яшькә кадәргеләрне әти-әнисе ризалыгы белән генә кабул итәбез. 40 яшьтән алып инде яшәрергә теләүчеләр мөрәҗәгать итә. Иң олы пациентыма 70 яшьләр тирәсе иде. Ул бер операция белән узган соңгы 15-20 елын «алып ыргытты».

– Киноларда кешенең пластик операцияләрдән соң төрле өзлегүләр барлыкка килеп, танымаслык хәлгә килгәнен күрсәтәләр. Ә чынлыкта мондый хәлләр буламы?

– Бернәрсә эшләмәгән кешенең генә хатасы булмый. Безнең эштә дә андый нәрсәләр булгалый. Аларның күбесе хирург гаебе белән дә түгел, ә пациентның организмы үзенчәлегенә бәйле. Менә, мәсәлән, скульпторлар балчыктан сыннар ясый. Нәрсә дә булса ошамаса, ул аны алып ыргыта да кабат эшли. Әллә ничә тапкыр бозып ясарга мөмкин. Ә без исә тере кеше белән эшлибез. Аларның нинди дә булса хроник авырулары булырга һәм аны без хирурглардан яшерергә мөмкиннәр. Безне капчыкта саклап булмаган кебек, ул исә операциядән соң үзен сиздерә. Аналыктан кан килгәндә операция ясарга һич ярамый. Безгә аны да хәбәр итмәскә мөмкиннәр. Андый вакытта организмда гормональ үзгәрешләр күзәтелә. Шуңардан инде өзлегү дә барлыкка килә. Киселгән урыннар, яралар озак төзәлә. Аналык бизләре дөрес эшләмәү аркасында да өзлегүләр барлыкка килә. Операция ясаганчы, мин пациентларга гинекологта һәм эндокринологта тикшеренергә кушам. Операцияне гормональ препаратлар кулланганда да ясарга ярамый. Аны кабул итүне туктатып, бер ай узгач кына ясала. Тонзиллит, ринит, тешләр үлекле булганда хирургка килер алдыннан иң элек аларны дәваларга кирәк. Яман шеш булганда инде операция ясау турында сүз дә була алмый.

– Күкрәкләрен зурайтып, аннары инде аны ошатмыйча кире килүчеләр бармы?

–Андыйлар да була. Хатын-кызларның күбесе күкрәк протезларының үлчәмнәрен сайлаганда ялгыша. Кайвакыт хирург үзе дә гаепле була. Миңа бер кыз килгән иде. Буе кечкенә, 155 см лап кына. Башка бер клиникада күкрәгенә протез куйдырган. Гәүдәсенә караганда күкрәкләре аның чынлап та артык зур, Памела Андерсонныкы кебек инде менә. Пропорция дигән нәрсә дә булырга тиеш бит әле. Кыз, миңа бу күкрәкләр белән йөрергә авыр, дип, протезларын алырга кушты. Муеным, иңнәрем авырта, ди. Протезларны алырга туры килде. Ә аларны куйдырганчы нәрсә уйладың соң, дигәч, нинди протезлары бар иде – шуны куйдылар, дип җаваплады.

– Димәк, андый адымга барганчы, хирургны да дөрес сайларга кирәк. Аның намуслы һәм тәҗрибәлеме икәнен кайдан белергә соң?

– Хирургның әлеге эш белән шөгыльләнергә сертификаты булырга тиеш. Аның кайда укыганлыгы, әлеге өлкәдә ничә ел эшләве белән кызыксынырга иренмәгез. Интернеттан аның турындагы бәяләмәләрне өйрәнегез. Хирургның ничек эшләве турында аның пациентларының сүзе дә җитә. Алар эшеңне ошатсалар, сине таныш-белешләренә, дусларына да тәкъдим итә. Рекламаның иң яхшы ысулы да шул.

– Ә Сез үзегез кайсы төр операцияләрне яратып ясыйсыз?

– Пластик операция әле ул үзенә күрә бер иҗат та. Миңа гадәти булмаган операцияләр ясау ошый. Кайберәүләр тумыштан ук деформация белән туа. Әйтик, колак яфраклары бөтенләй булмаган кешеләр килә. Икенчеләрнең ату коралы аркасында йә булмаса берәр травмадан соң битләре «җимерелә». Өченчеләрнең колагын эт тешләгән булырга мөмкин. Башка хирурглар тотынырга курыккан эшкә дә алынам. Аларга операция ясаганчы, озаклап уйлыйм: ничегрәк итеп ясарга була. Миндә хәтта азарт барлыкка килә. Андый операцияләрне мин бушка ясыйм.

– Гименопластика («кызлыкны кире кайтару») ясатырга теләүчеләр күпме?

– Аз дип әйтеп булмый. Гадәттә, алданган яки көчләнгән кызлар килә. Ә алар исә, күбесенчә, йә мөселман гаиләләреннән, яки татар авылларыннан килүчеләр. Мөселман илләреннән махсус килүчеләр күп. Мондый кызлар әти-әниләреннән, булачак ирләреннән куркып бара бу адымга. Берничә ел гаилә булып яшәгәннән соң да, мөнәсәбәтләрен яңартырга теләп, «кызлыгын кайтарырга» теләүчеләр бар. Бер хатын килгән иде. Үзе белән баласын да алып килгән. Гименопластика ясагыз әле, кияүгә чыгам, ди. Сезнең балагыз бар бит, булачак ирегезне ничек ышандырырсыз, дим. Ә ул, мин чит илгә кияүгә чыгам, балам монда кала, иремә аның турында әйтмим, ди. Менә шундый максаттан килүчеләр дә бар.

– Пластик операциягә килгән кешеләрне аны ясатмаска күндергәнегез бармы?

– Андый очраклар да булгалый. Бернинди дә җитешсезлеге булмаган кешегә аны ясауны кирәксенмим. Әйткәнемчә, хирург ул яхшы психолог та булырга тиеш. Сез болай да чибәр, хатыным булмаса, үзем үк Сезгә өйләнер идем, дигәч, алар үз уйларыннан кире кайта.

Уртача бәяләр

Миңнәрне алдыру 500 сумнан башлап.
Борынны төзәтү 30 000нән 70 000гә кадәр.
Колак яфракларына, иреннәргә төзәтмә кертү 15000нән башлап.
Гименопластика 10 000нән башлап 15 000гә кадәр.
Липосакция 10 000нән башлап 80 000гә кадәр. Аның бәясе, гадәттә, тире астындагы майның күләменә карап билгеләнә.
Күкрәккә протез кую 110 000нән башлап. Бәя протезның төренә карап куела.
Корсак тиресен кисеп алу, бит һәм муен тиресен тарттыру 160 000-200 000ләп тора.
Күз кырыйларына коррекция ясау 3 000нән башлап.
Ирен кырыйларына коррекция ясау шулай ук 3000нән башлап.

Дин буенча пластик операция ясату рөхсәт ителәме? Әлеге сорауны мин «Солтан» мәчете имам хатибы Камил хәзрәт БИКЧӘНТӘЕВкә бирдем.

– Кыяфәтне үзгәртү нияте белән пластик операция ясату шәригать тарафыннан тыела. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә, Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтегезне югалтмагыз, дигән. Бу инде киемгә дә, төс-кыяфәткә дә, йөрешкә дә карый. Икенче бер хәдисендә тагын, ир кеше – хатын-кызга, хатын-кыз ир-атка охшаш булмасын, дигән. Әмма инде искәрмә дә юк түгел. Бер сәхабәнең сугыш вакытында борыны киселә. Аңа борынны тимердән куеп карыйлар, әмма ул бозыла. Аннан соң инде борынны алтыннан ясап куялар. Пәйгамбәребез моны рөхсәт иткән. Мәсәлән, әгәр дә инде кешенең битендә яки тәнендә нинди дә сәбәп белән җитешсезлек булса, әйтик, берәр спортчының көрәш барышында борыны җимерелсә яки берсенең колагын эт өзеп ташласа, ул очракта операция ясату рөхсәт ителә. 


Дилбәр ГАРИФ

№26.07.2012 | 29.07.2012

Халык тикшерә – түрәләрнең исе китми #6371

$
0
0
29.07.2012 Җәмгыять
“Халык контроле” сервисына килгән 2000 гә якын шикаятьнең һәр дүртенчесе буенча гына “карар кабул ителгән”. Төрле тәртипсезлекләргә кагылышлы хәбәрләрнең күпчелеге сайтта “эшләнүдә” дигән тамга белән эленеп тора. 300 дән артык гражданның хәбәре “нигезле рәвештә кире кагылган”. Ә халыктан килгән 200 дән артык гариза “планлаштырылган” дигән графада эленеп калган.

Искәртеп узабыз, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы май аенда дәүләт хезмәтләре порталында (uslugi.tatar.ru) “Халык контроле” дигән яңа сервис ачты. Анда гражданнар үзләренә комачаулаган төрле проблемаларга – начар юллар, ваемсыз торакчылар, стихияле чүплекләргә карата шикаять калдыра ала. Хәбәргә фото да өстәргә мөмкин, ә аннары инде түрәләрнең моңа мөнәсәбәтен көтәсе генә кала. Ә күпме көтәргә? Кемгә ничек бәхет елмая инде...

Әйтик, Бөгелмәдә яшәүче берәү 25 май көнне сервиска Шашин урамындагы “Пизан” беседкасының фотосын җибәргән. Ханым сүзләренчә, әлеге авыш корылма, Италия манарасыннан аермалы буларак, 700 ел буе басып тора тормаячак, ул ауган очракта балалар зыян күрергә мөмкин. 2 июль көнне Бөгелмә башкарма комитеты җитәкчеләре “бүгенге көндә беседка конструкциясендә җитешсезлекләр бетерелгән” дип хисап тоткан.

Ә менә Әлмәт районының Түбән Мактама бистәсендә яшәүче берәү сервиста 13 июль көнне калдырган гариза бер атнадан соң ук “карар кабул ителде” дигән статуска күчкән. Халык контролеры үзе яши торган биш катлы йорт тирәсен куаклар һәм кеше биеклегендәге үләннәр басып китүенә зарланган. “Әлеге куаклыкта эчкечеләр, наркоманнар җыелып ята, аяк астында шешәләр һәм шприцлар ауный. Үләнне чабыгыз, куакларны кисегез, йөрергә куркыныч бит!!!”. 19 июль көнне гражданин Түбән Мактама бистә советыннан җавап алган. Хөрмәтле иптәш, борчылмагыз, “территорияне тәртипкә китерүне таләп итеп күрсәтмә бирелде”, янәсе. Шуннан соң шикаять автомат рәвештә “карар кабул ителгән” категориясенә күчкән, гәрчә әлеге күрсәтмәнең кайчан үтәләчәге билгеле булмаса да. Хәер, Түбән Мактама кешесе үзенә комачаулаган үләнне үзе дә чаба алыр иде. Күрәсең, хәзер авыл кешеләренең, чалгы һәм сәнәк урынына, компьютер белән дуслыгы күбрәктер.

Ә менә сукбай этләргә бәйле проблеманы алай җиңел генә хәл итеп булмый, монда аерым осталык таләп ителә. 10 июль көнне Чаллыда яшәүче Сергей К. Боровецкий бульвары буйлап бер көтү эт йөрүенә зарланган, алар кешеләргә ял итәргә комачаулый икән. 20 се көнне Сергей Чаллы башкарма комитетыннан җавап алган: күрсәтелгән адрес буенча барган белгечләр этләрне таба алмаган. Гариза шунда ук “карар кабул ителгән” дигән статуска күчкән. Этләргә бәхет елмайган дисәң дә була!

Гаҗәпләнерлек әйберләр шактый

Әйтергә кирәк, министрлык, ведомство, башкарма комитет һәм башка инстанцияләрдән килгән җаваплар шикаять калдыручыларны бик еш гаҗәпкә калдыра. Мисал өчен, 3 май көнне Казанда яшәүче Марат Х. “Халык контроленә” Родин урамындагы юлларның бик начар булуына зарланган. Аның сүзләренчә, ул бу хакта 2010 елда ук Казан башкарма комитетына язган һәм аның җитәкчесеннән язма рәвештә җавап алган. Анда урамның 2010 елгы юлларны капиталь ремонтлау программасына кертелүе һәм аның “финанслауга бәйле рәвештә” үтәләчәге әйтелгән. Әмма әлегә кадәр ремонт эшләре башкарылмаган. 2 июль көнне Сергей Совет районы хакимиятеннән үз соравына мондый җавап алган: “Бюджеттан финанслану чикле булу сәбәпле, Родин урамы 2012 елда Казан шәһәрендә юлларны капиталь ремонтлау программасына кертелмәгән...”. Хәзерге вакытта шикаять “эшләнүдә” статусын алган.

Әмма халык шикаятьләренең күбесе әлеге статусны яки “планлаштырылган” тамгасын да алмый, ә “нигезле рәвештә кире кагу” маддәсе буенча төшереп калдырыла. Әйтик, 9 июль көнне Мария М. “Халык контроле”нә Түбән Кама районының Сарсаз-Бли авылы янындагы юл чатында барлыкка килгән тирән чокырның фотосын юллаган. Башта гариза ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына, аннары Түбән Кама районы башкарма комитетына җибәрелгән. 18 июль көнне үк түрәләр башкарылган эш турында: “Юлның әлеге участогы Шәңгәлче авыл җирлегенә карый”, хисап тоткан. Порталдан файдаланучыларның берсе: “Шул да булдымы җавап?” дип аптырашка калуын белдергән. Хәбәр каршындагы тамгага карап фикер йөртсәң, моның чыннан да җавап икәнлеге аңлашыла.

19 июль көнне Петр И. сервиста урнаштырган “энергетиклар Кызыл Чапчак авыл җирлегенә караган барлык салаларда баганалардагы электр фонарьларын өзеп чыкты, ә күп кенә баганалардан аларны алып ташладылар, сезнең авыл җирлеге түләр өчен акча түли алмый диләр” дигән шикаятькә дә Түбән Кама җитәкчеләре җавап бирүдән “нигезле рәвештә баш тарткан”. 24 июль көнне Түбән Кама районы башкарма комитеты әлеге мәсьәләне хәл итү үз компетенциясендә булмавын әйткән һәм шикаять “нигезле рәвештә кире кагу” статусын алган. Ә Петр И., үз чиратында, хәзер РФ президенты сайтына шикаять бирергә кала инде дип белдергән. Татарстан авылларындагы янмый торган фонарьлар аның компетенциясенә карыйдыр бәлки?..

Чүплекне кире какканнар

 Ачулары кабарган гражданнарның кайбер хәбәрләре “Халык контроле” сервисына, димәк, статистикага да бөтенләй эләкми. ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында аңлатуларынча, гаризалар норматив булмаган лексика, мыскыл итүче гыйбарәләр яки таратылырга ярамаган мәгълүматлар булганга кире кагыла. Шул ук вакытта баш тарту турында кире кагылган заявканың авторына гына хәбәр итәләр. Әмма, безнең хәбәрчебез үзе инанганча, сәбәп һәрвакытта да нигезле булмый икән. 8 июль көнне мин Восстание урамында урнашкан 50 нче йортта яшәүчеләр үтенече буенча “Халык контроле”нә, баскыч мәйданчыгында калкып чыгып, почта тартмаларына юлны томалаган төзелеш чүп-чарлары турында хәбәр юлладым. Тиешенчә, фото да өстәдем, сүгенү сүзләре дә кулланмадым. Тик минем хәбәр нишләптер сайтта урнаштырылмады. Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетка кереп, гаҗәпләнүемә каршы, үз хәбәремнең кире кагылуын белдем, чөнки анда кемнеңдер шәхси мәгълүматлары бар икән. Мин ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгыннан төзелеш калдыкларыннан хасил булган чүплекнең төгәл адресы “шәхси мәгълүмат” булырга мөмкинме дип кызыксындым. Миңа хәбәрегез ялгыш кире кагылган һәм хәзер ул “эшләнүдә” дип җавап бирделәр.


Елена МЕЛЬНИК

№27.07.2012 | 29.07.2012

Салават та якташларын җыйды (ФОТО) #6372

$
0
0
29.07.2012 Мәдәният
Күптән түгел генә җырчы Алсу әтисенең туган авылында зур тамаша уздырганын хәбәр иткән идек. Шушы арада Бошкортстанның Тәтешле районының Аксәет авылында туып үскән күренекле татар җырчысы Салават Фәтхетдинов та туган ягында зурлап бәйрәм оештырды.

Җиденче ел рәттән узучы бәйрәмгә нигез 2006 елда авылга 500 ел тулганда салына. Ул елны Салават Татарстаннан кунаклар чакырып, онытылмаслык тантаналар оештырып, бәйрәмне ел да оештырачагын әйтә. Кыска вакыт эчендә ул Тәтешле халкын гына түгел, башка районнар, өлкәләрдән дә милләттәш, дус, туганнарны бергә җыючы чарага әверелде. Быел бәйрәмдә Татарстан, Пермь, Удмуртиядән, Свердловск, Төмән, Владимир һәм Архангель өлкәләреннән 50 меңләп кеше җыелган.

Әйтергә кирәк, быел район хакимияте тәкъдиме белән, бу чарага республика бәйрәме дәрәҗәсе бирелде. Шулай булгач, аны үткәрү өчен авыл һәм район халкы ныклап әзерләнгән.

Әйтик, элекке тигез мәйданда тамашага килгән халык берничә сәгать буена басып торырга мәҗбүр булган. Җитмәсә артта торган кешегә сәхнә дә күренмәгән. Быел исә бәйрәм мәйданы күл буендагы аланга күчерелгән. Монда хәтта күлнең текә ярына 7 мең кеше утыра алырлык урыннар да булдырылган. Сәхнә исә күл уртасына урнаштырылган. Шулай ук монда балалар сабантуе үткәрү өчен спорт мәйданчыклары, сәүдә нокталары, машиналар кую урыннары махсус билгеләнгән.

Быел бәйрәмгә беренче тапкыр Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов та килгән. “Бу тарихи вакыйга. Әлегә кадәр Аксәет авылына республика Президенты килгәне юк иде. Монысы беренче булса да, соңгысы булмасын”, — диде Салават.

Елдагыча котлаулар, кыйммәтле бүләкләр тапшыру белән беррәттән, Салаватның якташларына сюрприз ясау гадәте бар. Быел ул бүләккә “ВАЗ- 2107” автомобиле алып кайткан.

“Татарстандагы дусларым, фикердәшләрем бу чарага үз өлешләрен кертергә теләде һәм уңган, тырыш авылдашыңа бүләк итәрсең, дип өр-яңа, ап-ак “ВАЗ- 2107” автомобиле биреп кайтардылар. Авылга кайткач аптырашта калдым, кемгә бирергә дә белмим. Шушы соравым белән Әмиров исемендәге кооператив рәисе Насыйбулла Хөснуллинга мөрәҗәгать иттем һәм ул миңа хезмәт алдынгылары, бертуган Талиповларны тәкъдим итте. Илнар һәм Радик егерме елга якын фермада мал карыйлар, Илмир 15 ел тирәсе атлар белән шөгыльләнә. Әлегә кадәр алар бу хәбәрне ишетмәделәр һәм берни белмиләр, — диде Салават Зәки улы һәм уңган авылдашларын чакырып чыгарды. Әлеге вакытта әниләренең кемдә торуы белән кызыксынды. Ата-бабаларыбызның борынгыдан килгән гореф-гадәте бу юлы да сакланган — төп йортта иң кечеләре Илмир яши икән. Салават машинаны төп йортка тапшырды”, дип яза musulman.su.

Чараның тантаналы өлешен тәмамлап, Салават: “Без арыганчы җырларбыз, сез туйганчы тыңларсыз. Бүгенге концертта Тәтешле районы мәдәният сарае, Татарстан һәм Башкортстанның сәхнә осталары һәм ут күршеләребез Пермь краеннан һәм Удмуртиядән килгән коллективлар чыгыш ясаячак”, — дип көймәгә утырып сәхнәгә таба йөзеп китте һәм концертны “Кайтам әле Аксәеткә” дигән яңа җыры белән ачып җибәрде.

Бәйрәм чарасы елдагыча зур фейерверк белән тәмамланды.

Фото №1

 Фото №2

 Фото №3

 Фото №4

 Фото №5

 Фото №6

 Фото №7

 Фото №8

 Фото №9

 Фото №10

 Фото №11

 Фото №12

ФОТОчыганак. 


 


---

№--- | 29.07.2012

Мөселманнар Миңнехановтан гаепсез мөселманнарны яклауын үтенә #6373

$
0
0
30.07.2012 Дин
29 июльдә Казанда мөселманнарны кулга алуга каршы пикет узды. Пикетта катнашучыларның төп таләбе – мөселманнарны кулга алу, тентү, эзәрлекләүне туктату. Тоткарланган мөселманнарны якларга мөселман булмаганнар да килде. Президент Миңнеханов исеменә юлланачак хатка халыктан имза җыелды.

Галиәскәр Камал театры янында узган пикетка ике йөзгә якын кеше җыелды. Араларында мәчет имамнары һәм абыстайлар, яулыклы-түбәтәйле әби-бабайлар, шәкертләр һәм кызлар, полиция һәм журналистлар бар иде. Кулга алуларга каршылык белдерү өчен мөселман булмаганнар да килде. Чараны “Азатлык” татар яшьләре берлеге һәм “Әл-Ихлас” мәчете җитәкчелеге оештырды. Пикет шәһәр хакимияте белән килештерелгән иде.

​​Пикетта чыгыш ясаган “Азатлык” берлеге җитәкчесе Наил Нәбиуллин, “хокук саклаучы органнар гаепсез мөселманнарны кулга алуны туктатырга тиеш. Рәттән кулга алу халыкта полициягә карата ышанычсызлык уята. Мөселманнарны мәгънәсез һәм гаделсез рәвештә эзәрлекләүгә, тентүгә юл куярга кирәк”, дип белдерде.

Пикетта катнашучылар президент Миңнехановка юлланачак хатны имзалады. Хатта билгеләнгәнчә, Рамазан аенда шундый вазгыятьнең барлыкка килүе ул – мөселманнарны кимсетү. “Бер гаебе булмаган мөселманнар һәм аларның гаиләләре зур газаплар кичерә. Кулга алынган кешеләр бик начар шартларда тотыла, намаз укырга, ураза тотарга мөмкинлек бирелми”, диелә хатта. “400дән 600га якын кеше кулга алынды,  200 кешедә тентү узды, дини китаплар һәм компьютерлар алынды”,  дигән мәгълүмат та китерелә хатта.

Юлламаның авторлары Миңнехановтан репрессияләрне туктатуны һәм тоткарланганнарны иреккә чыгаруны үтенә. “Сез бит мөселман, бик күп мәртәбә җәмәгатьчелек каршында намаз укыдыгыз, гаепсез кешеләрне саклавыгызны сорыйбыз”, диелә хатта.


Илдар ГАБИДУЛЛИН

№--- | 29.07.2012

Гакыйль Сәгыйров истәлегенә музей ачу вәгъдәсе үтәлмәде (+ беркайда да басылмаган шигырьләр) #6374

$
0
0
30.07.2012 Җәмгыять
Без менә төп-төгәл өч ел инде каһарман якташыбыз, күренекле шагыйрь һәм рәссам Гакыйль Сәгыйровтан башка яшәдек. 2009 елның 29 июлендә аны явыз үлем арабыздан бакыйлыкка алып китте. Үткән елда Кошки районының Иске Фәйзулла (Иске Җүрәй) авылында шагыйрьнең кабере өстенә истәлек ташы куелды, һәм ул күп еллар яшәгән йортта музей да ачарга вәгъдә бирелгән иде. Тик, ни кызганыч, бу вәгъдәнең үтәлгәне юк әлегә.

Дөрес, авыл җирлеге башлыгы Равил әфәнде Минебаев якын көннәрдә бу турыда карар кабул ителәчәгенә ышаныч белдерде.

Шагыйрьнең бөтен шигырьләрен, кулъязмаларын туплап, берничә җыентык чыгару эше дә әлегә хәл ителмәгән.

Бу көннәрдә мин шагыйрьнең архивын – беренче иҗат чорында һәм соңгы елларда язылган күпсанлы шигырьләрен, көндәлекләрен, кулъязмаларын актарып, барлап утырам. Аның әле беркайда да басылмаган әсәрләре байтак. Шуларны ничек тә дөньяга чыгарып, халыкка җиткерәсе иде.

Шигырьләр арасында 1988 елда язылган “Гомер турында” дигәне күңелне ничектер тырнап алды.

Кем белсен, иртәгә
Башлар ни күрәсен,
Шатлыклар кул җәеп көтсә дә,
Таң атар - ә без юк,
Ә без юк дөньяда,
Булмабыз мең еллар үтсә дә.

Кем белсен, иртәгә
Башлар ни күрәсен,
Кешене син бүген рәнҗетмә -
Тугандай күрешик,
Шатлыклар бүлешик,
Гел тату яшәүгә ни җитә?!

Кем белсен, иртәгә
Башлар ни күрәсен, -
Гомер ул гомерсез гөл сыман,
Табылыр микән соң
Әйтүче сагынып,
Мин, диеп, аны бик юксынам.

Кем белсен, иртәгә
Башлар ни күрәсен,
Шатлыклар кул җәеп көтсә дә,
Таң атар - ә без юк,
Ә без юк дөньяда,
Булмабыз мең еллар үтсә дә...

Әйе, Гакыйль Сәгыйров васыять әйтеп калдырганча, безгә шушындый каршылыклы заманда гел бергә булырга, үзара татулыкта яшәргә кирәк.

Без сине сагынабыз, юксынабыз, Гакыйль! Синең иҗатыңны халыкка җиткерү, исемеңне мәңгеләштерү – ул безнең изге бурычыбыз.

“Бердәмлек”нең бүгенге сәхифә-сендә без укучыларыбыз игътибарына аның 1967 елда язылып, беркайда да басылмаган шигырләрен тәкъдим итәбез.

Күз карашың

Тылсым нур тамчысы булып
Күз карашың
Тамды минем җанга.
Тын да алмый яткан хисләремне
Уятты ул анда.

Шатланышып яшел үрентеләр
Якты нурга каршы үрелделәр...
Шул минуттан миңа бөтен дөнья -
Ай-йолдызы, урман-кыры
Әллә нинди серле булып күренделәр.

... Син юк инде минем янда.
Син уяткан хисләр генә кайный  җанда.
Нурга каршы күтәрелеп үрентеләр
Шау чәчәккә күмелделәр.

Әгәр синең караш төшми
Читтә калган булса җаным -
Бер моңаеп, бер елмаеп йөрмәс идем,
Бар дөньяны кочып үбәр булып

Тормыш гүзәллеген
Бәлки мәңге күрмәс идем?!
... Көлемсөрәп-уйнап кына
Син уяткан идең чишмә минем җанда,

Ул киң елга инде хәзер,
Омтыла алга гына.
Син юк күптән минем янда...
Иделне башлап җибәргән чишмә
Һаман әле ага.

Сагындым

Тузган башын селкеп
Юл буенда үскән
Әремнәргә кадәр сагындым.
Ул җирләргә мин бит чәчеп киттем
Шат көннәрен балачагымның...

Акбүз атка менеп,
Кылыч болгый-болгый
Болыннарда йөгереп үткән ул...
Һәрбер көне кызык әкият булып
Күңелемдә калган бикләнеп.

Чын идеме, күңелемдә генә
Тудырдыммы әллә мин аны.
Һәр адымы могҗизага тулы
Икенче бер матур дөньяны?!

Нурларына, моңнарына манып
Мине үстергән гүзәл ягымның
Көзләрендә басуларда очкан
Тузанына хәтле сагындым.

Мин ышанам

Бер кыз ята күрше палатада,
Кереп чыга минем янга да.
Тор тизрәк, синең кебек ялкау
Булмас инде һичбер кайда да!"

Кара чәчле бер кыз...
Сагынып көтәм
Мин һәр көнне аның керүен,
Сагынып көтәм
Шулай матур итеп
Залны яңгыратып көлүен.

Күз карашы нинди җылы аның,
Алсу йөзе нинди сөйкемле,
Күңелләргә шатлык китерүче
Нурдан гына тора шикелле.

... Җиденче ел инде аяклары
Тыңламыйлар үзен аның да...
Ах, күңелсез, дуслар, канат сыну
Очам гына дигән чагыңда...

Күргәнем юк бәлки кайвакытта
Алгалыйдыр әле елап та,
Елмаюын гына күрәм аның
Газапларын ташлап еракка.

Йөрәгендә аның урын алган
Тормыштагы бөтен матурлык.
Бар кайгыларыннан өстен чыгып
Шулай көлү - үзе батырлык.

Мин ышанам. Күңелем сизә минем
Шундый якты бер көн килүен:
Ишетерләр әле киң урамнар,
Гөлчәчәкле болын һәм урманнар
Яшькелт күзле шушы чибәр кызның
Чын бәхетле булып көлүен.


Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН

№--- | 30.07.2012

Гали авылының киләчәге өметле #6375

$
0
0
30.07.2012 Авыл
Безнең гөрләп торган Гали авылында тагын бер зур чара - Бөтенроссия ат чабышлары үткәрелде бит әле. Бу турыда газеталарда да тәфсилләп яздылар, зәңгәр экраннардан да күрсәттеләр. Ә мин бу чарада күңел хисләремне кузгаткан, уйланырга мәҗбүр иткән башка нәрсә турында язарга булдым.

...Болын уртасында урнаштырылган сәхнәдә Казаннан килгән артистлар матур җырларын, биюләрен башкара. Без дә аларга кушылып биибез дә җырлыйбыз. Ә авылыбызга инде берничә мәртәбә килгән танылган җырчы Фердинанд Сәлахов үзенең җырларын сузып җибәргәч, түзмәдем, аңа үзем чиккән кулъяулыкны бүләк иттем.

Аның “Яшисем килә” җыры бигрәк тә күңел түремә үтеп керде. Шул мизгелләрдә күзем ерак түгел урнашкан зиратка төште. Сагыштан башларын иеп утырган каеннар арасыннан каберлекләр күренеп тора. Мәңгелек йорт... Гали авылының күпме кешесе шунда ята. Әби-бабаларым, кадерле инәкәем, әтием, туып егерме көн генә яшәгән кызым Гөлназ, яраткан ирем, якын туганнарым – барысы да шунда җирләнгән.

Яшисе килә дип күпме генә җырланса да, беребез дә бу дөньяга мәңгелеккә килмәгән шул. Көн үткән саен сәгать телләре гомерне санап кыскартып бара. Фердинанд Сәлаховның “Яшисе килә” җыры мине шушы уйларга чумарга мәҗбүр итте. Ятим үскәнгәдер инде, минем күңелем бигрәк тә нечкә, юкка гына да елап җибәрүем бар. Әйе, язмыш безне ничек кенә сынамасын, барыбер яшисе килә шул.

Ә атлар чабышы кызганнан-кыза барды. Халык әле концерт карый, әле атлар чабышканын күзәтә. Көне дә матур булды, шөкер. Иртән яңгыр явып узды да, көне буе җиләс иде. Аллаһы Тәгалә мескен хайваннарны жәлләгәндер инде.

Чара бик тә матур узды. Кунаклар да, авыл халкы да бик канәгать булып таралыштылар. Авылыбызның уңган-булган эшмәкәрләренә - чараның иганәчеләренә, аеруча Расих Латыйповка, рәхмәт. Шушы кешеләр ярдәмендә Гали авылы яши, аның киләчәге өметле, яңадан-яңа үрләр яулыйбыз.

Минем күршедә үскән, бүген Казанда яшәүче авылдашыбыз Дания Тулова да шундый мәрхәмәтле кешеләрдән санала. Ул Галине үстерүгә бик күп матди ярдәм күрсәтеп тора. Әле менә күптән түгел генә мәчетебезнең берсен яңартырга акчалата өлеш чыгарган. Алар Расих Латыйпов белән бергә авылыбызны күтәрәләр. Аллаһы Тәгалә үзләрен дә шулай зурласын иде.


Саимә МОРЗАХАНОВА. Гали авылы, Похвистнево районы

№--- | 30.07.2012

"Сеңлем мине урамда калдырды" #6376

$
0
0
30.07.2012 Язмыш
Ике бертуган акча аркасында килеп чыккан гауганы судта хәл итәргә тели. "Миңа ярдәм кирәкми. Минем белән булган хәлләр турында языгыз гына. Кешеләр укып, гыйбрәт алсыннар. Тормышта шундый хәлләр дә була икән, дисеннәр. Бертуган сеңлем мине урамда калдырды. Өемне саткан акчамны алып китте, хәзер кире кайтарырга уйламый". Редакциягә килгән Зөһрә Яббарова үз башыннан үткәннәрне елый-елый сөйләде.

Бездә яшәрсең

– Мин тумышым белән Әлки районының Аппак авылыннан, – дип сөйләп китте Зөһрә Яббарова. – 2006 елга хәтле Балаково дигән шәһәрдә яшәдем. Андагы өйне сатып, Казанга кайтырга булдым. Өйне саттым гына, Сәрия исемле сеңел шалтыратырга тотынды. Ул чакта аларның Ершов урамындагы йортлары ишелеп, урамда калган чаклары иде. Кредитка ала-ала, бурычка керә-керә, дүрт бүлмәле фатир сатып алдылар. Миннән дә бурычка акча сорады. Мин инде аны-моны уйлап тормыйча, расписка да алмыйча, башта 20 мең, аннан тагын 30 мең сум акча бирдем. Шуннан, бирә-бирә, 250 мең сумга җитте. Алар инде: "Кайт, бездә яшәрсең", – диделәр. Биектауда төзелеп бетмәгән, дөресрәге, документлары рәсмиләштерелмәгән йортлары бар иде боларның. "Бурычка биргән акчаң йорт хисабына булыр, кайтырсың да, документларын рәсмиләштереп бетерербез", – диделәр. Әле безгә акча биргәнеңне улыңа да, каенанаңа да әйтмә, дигәч тә, күңелемә шик килмәде.

Вакытлыча гына теркәлеп булса да кайттым. Шул Биек­таудагы йортка әйберләремне кайтарттым. Ирем белән бергә яшәми идек инде ул чакта. Озак кына эш таба алмыйча тилмердем. Чөнки вакытлыча гына теркәлүем белән беркая да аласылары килми. Шулай да тырыша торгач, бер җиргә урнаштым инде. Эшкә барам, аннан кайтып, шул Биектаудагы өйнең бакчасында казынам. Сеңелгә шалтыраткан саен ул документлар турында ләм-мим, бер сүз дә әйтми. "Рәсмиләштерербез әле", – дип кенә җибәрә. Әле тора-бара тагын 150 мең сум сорады бу миннән. Үземдә аның хәтле булмагач, 60 мең сумны Чечнядагы башка сеңлем җибәрде. Шул акчаны биргәч тә кымшанмадылар. Әле алай гынамы, Биектаудагы өйгә, 20 мең сум түләп, су да керттердем, электр керткәндә багана өчен дә 7,5 мең сумны миннән алдылар. Тик өметләрем генә акланмады. Инде тора-бара, минем сораганга каршы авызымны ябу гына түгел, бөтенләй дә: "Ник кайттың соң, сине кем чакырды монда?" – дип ире белән җикеренә башладылар. Көннәрнең берендә килеп шул Биектаудагы өйдән дә кудылар. Казанда үз гаиләсе белән яшәүче улым такси белән кайтып алды. Баксаң сеңел минем улымнан да акча алган булган. Улым бастырып сорый башлагач, театр уйнарга кереште, йөрәгем дип, аугандай итте.

Шул хәлләрдән соң озак кына аралашмыйча яшәдек. 2008 елның гыйнварында әтиебез үлгәнгә 20 ел булган иде. Коръән ашына әни авылга Сәрияләрне дә чакырды. Кайттылар. Сәрия беркем белән дә юньләп сөйләшми. Документ турында янә сүз кузгаткач, бөтенләй кызып китте. Клубка чыгып киткән кызына шалтыратып: "Кайт тизрәк, мине монда кыйныйлар", – дип кычкырды. Шулай итеп, кызы кайтты да төнлә белән өйдән чыгып киттеләр. Шунда өйдән куып чыгардылар дип авыл буйлап сөйләп йөрде. Югыйсә ул чыгып китә башлагач, әни ишеккә аркылы басып, туктатып та калмакчы булды: "Мине мыскыл итеп йөрмә болай", – дип ялынды. Әнине бар көченә стенага алып бәрде. Бу хәлләргә чыдый алмыйча Илгиз исемле энем 31 мартта йөрәк чиреннән үлеп китте, – ди Зөһрә Яббарова.

Судка барудан башка чара калмады

"Мин биргән 530 мең сумга гына риза булмыйча, бәяләр тагын артты дип, болар миннән йорт өчен тагын 800 мең сум акча сорый башладылар. Шуннан судка барудан башка юл калмады. Биргән акчамны кире кайтарыгыз, дидем. Сәрия исә, судка биргәч акчаңны күрмисең инде хәзер, дип янады", – ди Зөһрә Яббарова.

Биектау районы суды, Зөһрә апаның Биектаудагы рәсмиләштерелмәгән йортта 2007 елдан бирле яшәвен, бу йортны тәэмин итү өчен кирәк булган чыгымнарны каплавын, электр, су кертеп, йорт янындагы җирләрне эшкәртеп торуын һәм боларны күршеләрнең раслый алганлыкларын исәпкә алып, йортны сату-алу турындагы килешүнең гамәлгә керүен раслый. Шулай итеп, район суды чыгарган карар Зөһрә Яббарова файдасына була. Әмма сеңлесе Сәрия Хөсәенова һәм аның ире Дамир бу карар белән килешмиләр, һәм эшне ТР Югары судына юллыйлар. Югары суд исә район суды чыгарган карарны кире кага. Шуннан соң Зөһрә апа, ул очракта акчамны кире бирегез дип, янә суд юлын таптарга керешә. Нәтиҗәдә, Хөсәеновларга Зөһрә Яппаровадан алган акчаларын кире кайтарып бирергә дигән карар чыгарыла. Хәзерге вакытта әлеге суд эше шулай ук Югары суд карамагында. "Очы-кырые күренми", – ди, 5 ел буе әле тегендә, әле монда яшәргә мәҗбүр булган Зөһрә Яббарова.

Без начар булып калдык

– Зөһрә апа ялган сөйли. Без башта ук йортны 1300 мең сум дип бәяләдек, – ди Сәрия Хөсәенова. – Кан туганым булгач жәлләдем мин аны. Ул Балаководагы өен саткач, иремне көчкә-көчкә үгетләп, апаны шул Биектаудагы йортыбызга кайтарттым. Документларыгыз әзер булу белән өегезне сатып алам, диде. 1300 мең сумга сатып алырга үзе ризалашты. Иң башта ул анда әйберләрен генә куеп торды. 5 ел буена 530 мең сум акча бирде. Калган сумманы сорый башлагач исә суд юлларында йөри башлады, без начар булып калдык. Хәзер суд акчаны кире кайтарырга дип карар чыгарды. Без инде ай саен 55 мең сум яисә кредит формасында берничә меңләп булса да кайтарып килик, дип сөйләшмәкче идек, ул риза түгел. Үзе безгә шул акчаны ничә ел буе түләде, ә үзенә шундук кирәк. Әле менә Югары суд хөкемен көтәбез. Әгәр ул да түләргә дип чыгара икән, Биек­таудагы йортны булса да сатып түләрбез инде, нишлисең, – ди ул. – Ә бит без аны Биектаудагы йорт­та бер тиенсезгә биш ел яшәттек. Аның бит ике фатиры бар иде. Иренекен дә сатып кайтты бит ул Казанга кайтканда. Ире бүгенге көндә бомж хәлендә йөри. Әнине дә үз ягына аударды. Имеш, Биектаудагы йортта ниләрдер эшләткән. Ярар, эшләткән булса түләрбез. Без анысына каршы түгел. Сез әле аның кем икәнен белмисез. Шуның аркасында әни янына да кайта алмыйм хәзер. Туганлык җепләре өзелде. Гомерлеккә инде бу, – диде Сәрия Хөсәенова елап.

Рәнҗим мин аңа

Зөһрә һәм Сәриянең газиз әниләре Зәрия Кәлимуллинаның да бу хәлләргә карата фикерен беләсе иттек.

– Ирем белән алты бала үстердек. Тигезлектә үстердек, какмадык-сукмадык. Һәрбарчасын да укытырга тырыштык. Шушы көнгә калып, балаларым үзара шундый мөнәсәбәткә килер дип һич кенә дә уйламадым, үзем дә бу хәлләргә бик аптырыйм, – ди ана кеше. – Сәрия ничек итеп оялмыйча Зөһрәне гаепли ала? Ул бит аны коры җирдә калдырды. Шушы хәлләр аркасында, йөрәге шартлап, Илгиз исемле улым дөнья куйды, – дип елап ук җибәрде.

Зәрия апа сөйләгәннәрдән аңлашылганча, мәрхүм Илгиз абыйның машинасы булган. Ул Сәрия Хөсәенова белән берничә ел эшләгән дә әле, товар ташыган.

– Биектаудагы өйне бергә­ләшеп кордык, – ди Зәрия апа. – Бер сыерымны, өч үгеземне суеп саттым, калган әйберләр белән дә булышырга тырыштым. Илгизем дә йөгереп йөрде. Йорт сатуга килгәндә, ул болай булды. Бервакыт, Илгиз дә шунда иде, Сәрия: "Әни, йортны сатарга булдык әле", – дип сүз башлады. "Кемгә сатасың?" – дип сорадым. "Бик күп әҗәтләрем җыелган бер хатын бар, шуңа сатам", – диде. Әмма ул хатын йортны килеп караган да, ошатмаган. Шуннан: "Әйдә, Зөһрә апаны кайтарабыз", – диде бу. Мин әйтәм, Зөһрә апаңның өй сатып алырлык 150 мең сум акчасы каян килсен, дим. Өйгә шундый бәя билгеләнгән иде ул чакта. Әмма апасына дигәч, 200 мең сумга күтәрде. "Акчасы булмаса, өен сатар", – диде Сәрия мин әйткәнгә каршы. Апасы Сәриягә ышанды. Өен саткач, Сәрия апасының Казанга кайтканын көтеп тә тормыйча, акчаны Балаковога үзе барып алды. Зөһрә курка-курка, аякларына чорный-чорный биреп җибәрде.

Менә хәзер ничә ел инде Зөһрә урамда яши. Аның кебек гадел, намуслы бала юктыр. Ул бит азып-тузып йөргән кеше түгел. Кияүгә дә без биргәнгә генә чыкты. Анысыннан, кызганычка, уңмады. Зөһрәмне бөтен авыл белә. Теләсә кемнән сорый аласыз.

Сәриягә исә бик тә рәнҗим. Кайту түгел, узганда да кереп хәлне белмиләр. Әле алай гынамы: "Кызым, нихәл?" – дип булса да әйтер идем дип, шалтыраткач та трубканы алмый. Рәнҗим, бик каты рәнҗим...



Күптән төшкән бәхетле гаилә фотосы. Беренче рәттә уртада – Зәрия Кәлимуллина. Уң яктан икенче хатын-кыз – Сәрия Хөсәенова, янәшәсендә – Зөһрә Яббарова


Чулпан ХӘЙРУЛЛИНА

№148-149 | 27.07.2012

Кинофестивальгә Муса Җәлил оныгы да киләчәк #6377

$
0
0
30.07.2012 Мәдәният
Казанда уздырылучы VIII Халыкара мөселман киносы фестивале быел да зур кино йолдызларын каршы алырга җыена. Фестивальне оештыручылар ышандырганча, мөселман киносы чарасына халык мәхәббәтен яулаган кызыклы һәм атаклы шәхесләр киләчәк. Фестивальгә кунаклар чакыру эшен оештыручы Альбина Нәфигова сүзләренә караганда, Советлар берлеге, Россия, Американың иҗади ресурсларын кулланып, тиңе булмаган эшләр башкаручы, үзенчәлекле шәхес Андрей Кончаловский белән уңышлы сөйләшүләр алып барыла икән. Үзенең кабатланмас таланты белән уртаклашырга дип билгеле актер Дмитрий Певцов та килергә ризалык биргән. Үзенең музыкаль проекты белән кино фестивальнең ябылу тантанасында катнашыр, дип көтелә.

Быелгы кинопроектка герой-шагыйрь Муса Җәлилнең оныгы Лилиан Наврозашвили да килер дигән өмет бар. Лилиан - Казан кызы, заманында шәһәребезнең театр училищесын тәмамлаган. Бүгенге көндә Санкт-Петербургта театр һәм кино артисты булып эшли. Туган шәһәрендә оештырыла торган кинофестивальдә ул бик рәхәтләнеп катнашачагын белдерә.

Фестивальнең ачылу тантанасын Россия кинойолдызы Сергей Шакуров алып барачак. Мәгълүм булганча, мөселман фестиваленә чит ил йолдызлары да чакырылган. Тик аларның исемнәрен чараны оештыручылар әлегә сер итеп саклый.

VIII Халыкара Казан мөселман киносы фестивале башкалабызда 5-11 сентябрь көннәрендә узачак.


---

№--- | 30.07.2012

Тәмәке тарту хәраммы? #6378

$
0
0
30.07.2012 Җәмгыять
«Мөселман кызлары да тәмәке тарта бит»... Иптәшемнең бу сүзләреннән тәнем чымырдап китте. Мөслимәме? Тартамы? Булмаганны... Яулыклы кызларыбызны пычрату максатыннан уйлап чыгарылган гайбәттер бу, дим. Әмма дустымның үз сүзендә нык торуы уйланырга мәҗбүр итте.

Бүгенге җәмгыятьнең котылгысыз гадәтләреннән берсе булган, медицина күзлеге тарафыннан күпме зыянлы дип «чәйнәлгән» тәмәке мөслимә кулында?! Ишетеп белгәнемчә, диндә дә тарту тыелган бит. Әллә ялгышаммы икән? «Кол Шәриф» мәчетенә юл тотуымның максаты да шушы соравыма җавап табу иде. «Кол Шәриф» мәчете имам хатибы Рөстәм хәзрәт ЗИННУРОВ белән әңгәмәбезне укучыларга да тәкъдим итәм.


– Күпләрне борчыган сорау: мөселман кешесенә тәмәке тартырга ярыймы?

– Дин әһелләренең бу мәсьәләдә фикерләре төрле. Берләре – тәмәкене хәрам, икенчеләре мәкруһ (мәкруһ – дин тарафыннан кискен тыелмаган, ләкин җиңелчә читкә кагылган эш. – М.А.) исемлегенә кертә. Коръәндә бу сорауга төгәл генә җавап юк. Галимнәрнең күбесе исә «хәрам» дигән фикердә. Ни өчен? Чөнки Аллаһы Тәгалә Коръәндә: «Яхшы, файдалы әйберләрне сезгә хәләл кылдык, зыянлы әйберләрне хәрам кылдык», – дип әйтә. Тәмәкенең, нинди генә яктан карасак та, файдасы юк, кешегә ул бары зыян гына китерә. Аның хәрам булуын исбатлаучы дәлилләр бар. Беренчедән, тәмәкене сатып алганда, гаиләбезнең акчасын исраф итәбез. Исраф – хәрам. Икенчедән, төтен суырып, сәламәтлеккә күпме зыян салабыз. Бу да гөнаһ гамәл санала. Күреп торуыгызча, тәмәке тартучы ике яклы зыян, ике яклы гөнаһ эшли.

– Дини уку йортларындагы тартучы мөслимә кызлары турында ишеткәнем бар. Бу турыда ни уйлыйсыз?

– Мин катгый рәвештә каршы бу күренешкә. Хатын-кызга гына түгел, ир кешегә дә килешми торган гадәт ул. Бигрәк тә мөселман хатын-кызына... Әлеге мөслимәләрне остазлары кисәтергә тиешләр. Кисәткәннән соң да ташламасалар, уку йортыннан куарга кирәк. Кайсы гына уку йортын алсаң да, бу – шулай. Мәсәлән, бер егет хәрби академиядә белем ала, ди. Әгәр ул Уставны бозса, аны академиядән чыгарып җибәрәләр. Егет башка җирдә укый, эшли ала, әмма бу һөнәр белән ул шөгыльләнә алмый, чөнки ул аңа туры килми. Безнең очракта да нәкъ шулай. Дингә өйрәнеп, киләчәктә башкаларны өйрәтергә тиешле кеше Аллаһы Тәгалә тыйган нәрсәне эшләп торса, эшенең мәгънәсе дә, хикмәте дә калмый.

Тарту бит ул дөнья белән генә бәйле. Кеше гөнаһларын фәрештәләр язып барганын, Кыямәт көнендә бөтен кеше каршында басып, гөнаһларыбыз өчен җавап бирәсе бар икәнен онытмаска тиеш. Тәүбә кылмаса, әлбәттә...

Тартучы, үзләрен мөслимә дип йөрүче кызлар аңласыннар иде: Аллаһы Тәгалә барысын да күреп тора. Кешедән оялу булмаса, Аллаһтан оялу дигән нәрсә булырга тиеш.

– Тәмәке тартучы дин әһеле була аламы?

– Кистереп кенә, «була алмый», дип әйтә алмыйм. Ләкин кешеләргә үрнәк булу йөзеннән, әлбәттә, тартмавы хәерле. Чөнки дин кешесенең сүзе белән эш-гамәле бер-берсенә туры килергә тиеш.

– Тәмәке тарткан кайбер кешеләр мәчеткә барырга читенсенәләр...

– Тәмәкене аракы белән бертигез куярга ярамый. Чөнки, хәмер эчкән кешенең догасы 40 көн кабул булмый, дип, ачыктан-ачык әйтелгән. Наркотик белән дә шул ук хәл. Хәмер дә, наркотик та адәм баласының акылына зыян китерә, аны зәгыйфьләндерә. Хәрам булуларының төп сәбәбе дә шунда.

Тәмәкене хәрам дисәк тә, аның акылга зыяны көчле түгел. Шуңа күрә тәмәке тартучыга андый хөкем юк. Мәсәлән, дуңгыз итен дә ашарга ярамый, ашаучының намазы кабул булмый, дип әйтә алмыйбыз. Әлбәттә, бу үзенә карата бар гөнаһ һәм догалары кабул булу-булмавына бер киртә. Ләкин, дуңгыз итен ашаган, тәмәке тарткан кешегә намаз укырга ярамый, дип әйтү дөрес түгел.

– Тәмәке тартучы ураза тота аламы?

– Тәмәкесен тартса, әлбәттә, юк. Ураза тотасы килсә, ташлый инде. Ихтыяр көче дигән нәрсә бар бит, кеше аны аңлап кына бетерми. Мисал өчен, тарткан кешегә: «Туган, без бер конкурс оештырабыз. Бер атна тартмыйча торсаң, банктагы счетыңа бер миллионны күчереп куябыз», – дип әйтсәләр, дөньяда тартучы кеше калмаячак. Барысы да кешенең теләгеннән тора.

– Гарәп илләрендә кальян белән мавыгалар. Ул рөхсәт ителәме?

– Кальян да ярамый. Хәтта табиблар: «Кальян – тәмәкедән дә зыянлырак», – диләр. Бер галимнең дә кальян тартып утыруын күрмәссез. Бу нәрсә дигән сүз? Димәк, мөселман кешесенә ярамаган шөгыль бу, килешми. 


Мәрьям АБДУЛЛИНА,

№26.07.2012 | 30.07.2012

Су килмәсә, кое казы #6379

$
0
0
30.07.2012 Җәмгыять
Яз, җәй айлары башлану белән шәһәр янында урнашкан күпчелек бистәләрдә һәм авылларда яшәүчеләр суга тилмерә. Эчәр өчен бер чынаяк су юк, дип зарланган кешеләрне күп ишетергә туры килә. Аптыраган гади халык төрле урыннарга шикаять яза. Тик аңа карап кына краннардан су акмый.

Авылларда су юклыкның сәбәпләре төрле. Кайбер урыннарда суүткәргечләр бик начар хәлдә. Башня һәм колонкалар исә каралмаган. Аларны төзәтү өчен акча кирәк. Ә кайбер авылларда су башнясы тулы куәткә эшләп торса да, су бар йортка барып җитми.

Сусызлыктан интегү бакча чорында аеруча нык сизелә. Көннәр кызу торганда, түбән урамнарда яшәүчеләр бәрәңге бакчаларына су сипкәнлектән, югарыда яшәүчеләргә су барып җитә алмый икән. Авыл халкы шулай зарлана. Аптырагач, кайбер авылларда җирле җитәкчелек, көннәр коры торганда, суны сәгатьләп бирә башлаган.

Күптән түгел бер танышымны очраттым. Моннан берничә ел элек яңа урамда йорт салып чыккан иде. Җәен генә түгел, кышын да сусызлыктан интекте алар. Очрашкан саен су юк, безгә кадәр килеп җитә алмый, дип зарлана иде. Бу юлы су хакында сүз чыккач, көннәр кызу торса да, шатланып сөйли башлады.

– Үзебезнең кое бар хәзер. Сусыз тилмергәнне үзең беләсең, – диде Гөлназ. – Балалар кечкенә чакта чәй куеп эчәргә су булмаган чакларыбыз да күп иде. Болай тилмереп булмый, дип кул белән кое казыдык. 6 метрдан су чыга башлады. Чишмә юлына килеп чыктык булса кирәк, ике насос белән суыртып, көчкә 8 метр түбәнгә төштек. Бүтәнчә казый алмадылар. Хәзер инде шулкадәр рәхәт. Сусыз тилмермибез. Искелек калдыгы дип авылларда коены бетерделәр. Аны караучы булмады. Хәзер менә шуңа күрә авыл кешесе сусызлыктан интегә, дигән фикергә килдем. Коеларны карап торсалар, авыл кешесе болай газапланмас иде. Чишмәгә баручылар да бик сирәк бит.

Шәһәр яны бистәләренең берсендә яшәүче туганнарыбыз да быел сусызлыктан интекте. Алдагы елларда төнлә су килсә, быел кайбер көннәрдә бөтенләй булмады. Килгән очракта да, самавыр борыныннан аккан кебек кенә булды, диделәр. Яшелчәләре корып бетә язды. Эчәр суга тилмерә башлагач, җир бораулатып, үзләрендә кое булдырырга уйладылар. Интернеттан бу эш белән шөгыльләнүче кешеләрдән сорашып чыкканнан соң, шактый гына тәҗрибә тупладылар. Баксаң, су булдырасың килсә, аның бәясенә карарга кирәк түгел икән. Араларында чын белгечләре дә, акча гына эшләп йөрүче шарлатаннар да барлыгына төшенгәннәр.

“Кое казучыларны чакырганда бөтенесен дә төптән уйлап эшләргә кирәк”, – дип аңлаткан аларга төзелеш өлкәсендә эшләүче танышлары. Сулы булу өчен җир бораулаучыларны чакырып, акчаңны гына түлисе түгел икән. Балчыкка карап насосын сайлап ала белергә, фильтрын урнаштырырга һәм башка төрле эшләрен җиренә җиткереп башкарыр өчен төпле белгечкә юлыгырга кирәк. Шундый белгеч табып, тәки үз дигәннәренә ирештеләр.

Бәясе шактый кыйммәт булуга карамастан, бу рәвешле су бораулату хәзер авылларда да киң тарала башлаган. Гомер буе суга интеккәнче, үзендә булдыруны хуп күрә башлаган авыл кешесе. Әтнә районында булганда, андый хуҗалыкларны үзебезгә дә күрергә туры килде. “Үзебезнеке булгач, кайгы юк. Ут булса, су була”, – ди авыл апалары.

Авыл халкын сулы итүче кешеләрнең берсе Рәшит абый белән безгә дә очрашырга туры килде.

– Соңгы вакытта авылларга да күп чакыра башладылар, – диде инде 20 еллап шушы эш белән шөгыльләнүче Рәшит абый. – Шәһәр халкы белән авыллар бераз аерыла. Авыллар безне кунак көткәндәй каршы ала. Өстәлен әзерләп көтеп тора. Эшеңне бетергәч, матур итеп рәхмәтен әйтеп кала. Ачык йөзләрен күргәч, үзебезгә дә шулкадәр күңелле. Юлдан килеп эшләсәк тә, арып кайтмыйбыз. Әллә инде сусызлыктан интеккәнгә шулай без килүне якын итәләр. Үзебез дә аңламыйбыз.

Рәшит абый әйтүенчә, чакыручы булса, республиканың һәр авылына барып эшләп кайтырга әзер алар. Бораулау техникалары 50 метр тирәнлеклеккә төшәргә сәләтле икән. Хәзер 150 метрга кадәр тирәнлектә бораулаучылар да бар, ди ул. Тирән казытырга теләүче клиентларга юлыксалар, белгечләрнең телефон номерларын бирәләр икән.

– Һәр эштә дә үзара фикерләшү кирәк, – ди Рәшит абый. – Ялгызың гына бернәрсәгә дә ирешеп булмый. Үзебез генә белгән кайбер нечкәлекләр дә бар. Балчыгына туры китереп бөтен кирәкле әйберен сайлый белергә кирәк. Ташлы урынны да үтүнең үз сере бар. 


Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА

№28.07.2012 | 30.07.2012

Казанда экстрасенсларга каршы көрәш башланды #6380

$
0
0
30.07.2012 Җәмгыять
Татарстан башкаласында үз эшчәнлекләрен җәелдергән тылсымчылар һәм күрәзәчеләр кеше алдауда шикләнелә. Кешеләргә магик йолалар һәм әфсен-төфсен ярдәмендә барлык проблемаларын хәл итәргә вәгъдә итүче “Возрождение” Язмышларны төзәтү үзәге хезмәткәрләренә карата Казан буенча Тикшерү бүлеге тарафыннан өч җинаять эше кузгатылган.

Без Казанда яшәүче 56 яшьлек Кадрия Д. ның судлашып, “Возрождение” үзәгеннән үзенең өч теләге кабул булсын өчен түләп тә, алар тормышка ашмаган өчен 78 мең сум акчасын кире кайтарырга омтылганы турында язган идек инде. Ханым тормышында җитди кыенлыклар башлангач, ул телевизорда әлеге үзәкнең реклама ролигын күреп ала һәм үз язмышын яхшы якка үзгәртергә карар кыла.

Үзәктә “җиденче буын тылсымчы һәм экстрасенс” Мәликә Кадриянең проблемаларын хәл итәргә алына: ул клиент тирәсендә шәм тотып әйләнеп йөри, әфсен укый, ханымга “бөтиләр” – ниндидер әфсеннәр язылган кәгазь кисәкләре, соры кош каурые, мәк орлыклары бирә... Боларның барысы өчен дә клиент 80 мең сумга якын акча түли. Ә хатынның хыяллары тормышка ашмагач һә акчаларын кире кайтаруларын сорагач, тылсымчы һәм күрәзәчеләр Кадриягә дәгъва белдерер өчен нигез булмавын әйтә һәм зур хәйләкәрлек белән төзелгән үз хезмәтләрен тәкъдим итү кагыйдәләрен күрсәтә. Янәсе, “хезмәттәшлекнең нигезе матди сервис түгел”, “матдиләштерелгән нәтиҗә чыгару да үзәкнең төп максаты түгел”. Ягъни, клиентлар акчаны йола башкару өчен түли, ә аның нәтиҗәсе өчен түгел.

Нәтиҗәдә, Вахитов районы суды Кадриянең гаризасын канәгатьләндерүдән баш тарта, әмма ханым бирешми, экстрасенсларга карата прокуратура һәм полициягә шикаять бирә.

- Минем гаризаны караудан берничә тапкыр баш тарттылар, тикшерү озакка сузылды, - ди Кадрия. – Әмма мин үз сүземдә нык тордым. Шундый беркатлылар бер мин генә булсам аңлар да идем. Ә бит халык “Возрождение”гә көтүе белән йөри! Минемчә, аның хезмәткәрләре клиентларны алдый, алар ничектер психологик басым ясый, иң авырткан сөялләренә баса һәм кеше ихтыярын, акыл белән фикер йөртү сәләтен югалта. Күптән түгел мине полициягә зыян күрүче сыйфатында сорау алырга чакырдылар. Минем белән коридорда тагын бер ханым чират көтеп утырды, аны да ул үзәктә алдалаганнар. Соңыннан мин үзебезнең өчәү икәнлегебезне белдем. Әмма мин чынлыкта зыян күрүчеләр күбрәк булыр дип уйлыйм.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, үзләрен экстрасенслар дип атаган “Возрождение” Язмышларны төзәтү үзәге” ҖЧҖ хезмәткәрләре чыннан да клиентларга күпмедер дәрәҗә психологик басым ясый, бу, иң беренче чиратта, өметсезлеккә бирелгән, авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә исәпләнгән. Магик йола башкаруның бәясе 5 меңнән алып 120 мең сумга кадәр тәшкил итә.

6 август көнне ТР Югары суды Кадрия Д. ның Вахитов районы судына карата апелляция шикаятен карарга тиеш. Бу юлы ханым суд утырышына буш кул белән түгел, ә җинаять эше кузгату турындагы документлар тотып барачак.

Әлегә “Возрождение” үзәгенең рекламасы элеккечә үк телеэкраннардан төшми, язмышларын үзгәртергә теләүчеләрне һаман да үзенә өнди. 


Елена МЕЛЬНИК

№--- | 30.07.2012

Комбайнчы Гөлия #6381

$
0
0
30.07.2012 Авыл
Әтнә районы Дусым авылына баргач, бер кыз белән очраштык. Карап торышка ул яшьтәшләреннән берни белән дә аерылмый. Озын кара чәч, мөлаем йөз. Аны "Мега" комбайны штурвалы артында күргәч, машинабызны туктатып, сөйлә­шеп алдык. Эшкә батыр булса да, күп сөйләргә яратмый торган кыз булып чыкты.

– Комбайнда дүртенче сезонны эшлим инде, – дип сүзен башлады ул. – Алдагы ике елда әтигә булышып, чистартышып кына йөргән идем. Җитәкчелек безгә яңа комбайн биргәч, әти миңа руль бирә башлады. Минем өчен техникада эшләү авыр түгел. Кызыксынып, яратып эшлим. Шуңа күрә 18 яшь тулу белән машина йөртергә таныклык алыр өчен укырга кердем.

Әтисе Рәдис кызының сәләтен белгәнгә, мәктәптә укыган вакытында ук аны үзе белән эшкә алып чыгарга уйлый. Кыз карышмый, эшләп карарга була. "Иртән чыгып китәсең, кичен генә кайтып керәсең. Авыр вакытлар була. Бер ияләшкәч, бернәрсәсе юк", – ди кыз эше турында сөйләгәндә. Егәрле комбайн булгач, быел аларга эшне иртәрәк башлап, соңрак төгәл­ләргә дә туры килә икән. "Яңа комбайн булгач зур ватылулар да юк. Вак-төяген үзең дә ремонтлап куеп була инде", – ди аграр университетның урман хуҗалыгы факультетында белем алучы Гөлия Әхмәдуллина.

– Хәзер күп хатын-кыз рульдә бит. Кызымның комбайн­га утырганына аптырыйсы юк, – дип сүзгә кушыла Рәдис. – Мин 17 ел комбайнда эшлим. Моңа кадәр дә чит кеше белән эшләгән булмады. Баштагы мәлдә энекәшләр янымда булды. Аннан каенишне үзем белән эшләттем. Хәзер менә кызым белән дүрт ел эшлибез.

Дусым халкы да Гөлиянең комбайнда эшләвенә аптырамый. Инде аның көчле техниканы иярләвен гадәти хәл итеп карыйлар.

– Рәдис комбайнда да эшли. Хуҗалык җитәкчесен дә йөртә. Янгын машинасы да аның карамагында. Нинди генә эшкә алынса да, булдырып башкара торган егет, – ди озак еллар авыл хуҗалыгында колхоз рәисе булып эшләгән, бүген "Татнефте­продукт"ның генераль директорының авыл хуҗалыгы буенча киңәшчесе Наил Сабиров бу гаилә турында. – Кызы да үзе кебек. Инде ничә ел комбайнда эшли. Әтисен алмаштыра алырлык тәҗрибә туплады ул. Бик тәртипле гаилә. Гөлия аграр уку йортында да укый бит әле. Ки­ләчәген авыл хуҗалыгына багышлар дигән өметем бар.

Кыз балаларның комбайн артына утыруы республикада сирәк күренеш анысы. Авыр хезмәт башкарган гүзәл затлар аз булуга карамастан, белгечләр аңлатканча, аларга егетләр кебек хезмәт хакы түләнә икән. Өстенлекләр каралмаган.

– Республикада механизатор кызлар бармак белән санарлык кына. Кайбер вакыт ир-егетләр дә бу эшне авырсынып торганда, безнең кызларның курыкмыйча авыр эшкә алынулары зур соклану тудыра. Түбән Кама районында да инде менә ничә ел эшләүче бер кызыбыз бар, – ди Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кадрлар бүлеге җитәкчесе Алмаз Кашапов бу уңайдан.


Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА

№148-149 | 27.07.2012

Путин мәрхүм Вәлиулла Ягъкубны “Батырлык ордены” белән бүләкләде #6382

$
0
0
31.07.2012 Дин
Русия президенты Владимир Путин Казанда атып үтерелгән Татарстан диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге башлыгы Вәлиулла Ягъкубны “Батырлык ордены” белән бүләкләү турындагы фәрманга кул куйды.

Вәлиулла Ягъкуб үз өе янында 19 июльдә атып үтерелде. Аңа һәм мөфти Илдус Фәизгә һөҗүм тикшерелә.

Рәсмиләр җиде кешенең кулга алынуы турында хәбәр итә.

Сак астына алынучылар арасында Биектау районының элекке имамы Айрат Шакиров, «Шифа» ширкәте җитәкчесе Мурат Галиев, диния нәзарәтенең көч структуралары белән хезмәттәшлек итү бүлеге башлыгы Марат Кудакаев, Казанда яшәгән Үзбәкстан ватандашы Абдунозим Атабоев, «Идел-Хаҗ» ширкәте башлыгы Рөстәм Гатауллин, Лаеш районыннан Рөстәм Кашапов һәм Ютазыдан Алексей Верезумский бар.

Хокук яклаучылар бу һөҗүмнәрне тикшерү белән бәйле кимендә 500 кеше тоткарланды, дип белдерде.

29 июльдә Казанда мөселманнарны кулга алуга каршы пикет узды. Пикетта катнашучыларның төп таләбе – мөселманнарны кулга алу, тентү, эзәрлекләүне туктату. Тоткарланган мөселманнарны якларга мөселман булмаганнар да килде. Президент Миңнеханов исеменә юлланачак хатка халыктан имза җыелды.


---

№--- | 30.07.2012

«Алма апа» ничә сумга килә? #6383

$
0
0
31.07.2012 Җәмгыять
Бүген кешеләр карьера дип шулкадәр мавыкты ки, аларның ни үзләренә, ни баласына вакыты җитми. Хәллерәк танышларымның да сабыйлары өс-башын карамый йөрткәнен беләм. Бакчага алып барганда колготкидан бармагы күренсә дә, борыны юеш булса да, артык исләре китми. Өстәленә дә ешрак йогурт, шоколад, башка төр фаст-фуд менә. Бу хәлгә аптырагач, бер танышыма няня алырга киңәш иттем. Бизнеслары яхшы бара, акчалары ким түгел. Сүземә колак салды бит Алсу. Нарасыйларының еш авыруы үзен дә арыткан иде, ахрысы.

Әби - диңгездә, әни - эштә...

Танышымнан белүемчә, бүген бала караучы яллау - бик популяр ысул. Чит илдә бу гадәти хәл. Ләкин бездә онык күрергә зарыккан әниләргә: «Эшкә урнашырга кирәк, фатир ягын хәстәрләргә кирәк» дисәң, алар шундук үз планнарын кыстыра башлый, алып кайтыгыз гына, үзебез үстерербез, янәсе. Килешәм, сүзендә торган әби-бабайлар да бар. Ләкин замана әбиләре үзләре дә хәзер 45-50дән узгач, бизнес, чит илдә ял итү дип йөри башлый. Үзем таныш-белешләр өчен бер компаниядән көнкүреш химиясе алам. Төп офисларына баргач, анда олы апайларның шактый күп булуына игътибар итәм. Шуңа бездә дә «алма апалар»ның (Татарстанның кайбер районнарында бала карашучы ханымнарны шулай атыйлар) даны артканына бер дә аптырыйсы түгел.

Казанда бу эшне оештыручы кадр агентлыклары да бар. Алар бала караучыларны эшкә ала, кирәк икән укыта. Шундый оешмаларның берсендә хәбәр итүләренчә, алма апа буларак еш кына 40 яшьтән олырак хатын-кызлар килә. Няняларның педагогик белеме булу шарт.

Бакчадагы тәрбиячеләр няня булып китә

«Эшкә педагогик юнәлештәге урта һәм югары белем алган кызларны да кабул итәбез. Алар ешрак 3 яшьтән зурырак балалар белән эшли. Чөнки, беренчедән, бу яшьтә балалар аеруча хәрәкәтчән була. Олы апайларга нәниләр артыннан йөгереп йөрүе авыррак. Аннан соң, хәзер балалар компьютер уеннары ярата. Бу вакытта яшь няняларның файдасы күбрәк. Ә менә күкрәк яшендәге балаларны карау өчен, әти-әниләр олырак апаларны чакырта», дип аңлатты безгә кадр агентлыгы вәкиле. Аның сүзләренә караганда, бүген няняларга ихтыяҗ шулкадәр зур ки, кайбер оешмалар аларны тәҗрибәсез дә ала. Ләкин күп очракта бала карарга элек балалар бакчасында эшләгән тәрбиячеләр алына. Монда бер төркем сабыйны карыйсы түгел бит...

Алай да, нинди бала эләгә инде. Кадр агентлыгы аша түгел, ә интернетка игъланнар биреп, няня булып эшкә урнаша торган танышым Алия үз эшенең бер дә җиңел түгел икәнен әйтә. Югары белем алып, үз юнәлеше буенча эшкә урнашка алмагач, ул садикка кереп, читтән торып педагогка укый башлады. Ләкин ни сәбәпледер, бакча мөдире белән уртак тел таба алмый, ярты елдан ул бакчадан китте. Хәзер, үзе әйтмешли, үз көенә яши. Ләкин берәр оешма түбәсе астында эшләмәүнең дә үз уңайлыклары-авырлыклары бар.

«Бала карашырга бер-ике сәгатькә дә, ике-өч көнгә дә чакыралар. Нәниләрне урамга алып чыгу, өйдә уйнатудан да бигрәк аларны бакчадан алырга кирәк. Шуңа көтмәгәндә еш шалтыраталар. Кичкә таба бушрак булуың хәерле», ди Алия.

Әти-әниләрнең була төрлесе...

Танышым әйтүенчә, ул балалар белән эшләүнең 1 сәгатенә 100 сум ала. Кадр агентлыкларында исә няняның эш сәгате вазифасы, яше, тәҗрибәсенә карап, 85-250 сум тирәсе бәяләнә. Еш кына бер чакырган няняларның кабаттан килүен дә сорыйлар икән. Алия исә юмарт гаиләләрнең өстәмә түләүләрен дә, өенә кайтарып куюларын да әйтә. Ләкин бик дорфа, бәйләнчек әти-әниләр дә очрый. «Бала караучы, өй җыештыручыларны икенче сортлы кешеләргә куялар качак. Берәүләр бу эшне башкарырга мәҗбүр, ләкин үз эшен яратучылар да бар бит. Миңа исә еш кына үз сабыем булмаганга бәйләнәләр, ләкин үземнекен үстергәндә миңа кеше баласы карап йөрүе авыррак булыр иде», ди Алия.

Алай да интернетта «бала карашам» дигән игъланнар тулы. Алма апаларның яшьләре 16дан ук башалана. Няня яллаган танышым Алсу исә кадр агентлыгы аша бала караучы чакыруны дөресрәк саный. Няняны укыту-өйрәтү өчен өстәмә чыгымнар оешма клиентлары - әти-әни җилкәсенә төшүгә карамастан, хезмәткәрләрнең медицина белешмәсе тикшерелә, өйдә әйберләр югалу очрагына да гарантие бирелә. Танышым әйтүенчә, алар няня чакыртыр алдыннан бала караучы өч көнлек стажировка үткән. Моннан соң ярты елга агентлык белән килешү төзелгән. Даими клиентларга ташламалар да бар дип куана әни кеше. Башкасы ничектер, ләкин сабыйлары хәзер тук, өс-башы чиста.

Кем ничек булдыра, шулай акча эшли. Берәүләр акчаны янда калдырып, бала караучыны танышлары арасыннан, интернеттан эзләсә, икенчеләре сабыйлары иминлеген акчадан өстенрәк күрә.


Миләүшә ЗАКИРОВА

№--- | 31.07.2012

Хулиганнар төнлә фәрештәгә әйләнә #6384

$
0
0
31.07.2012 Җәмгыять
Үзе әйдаман булып караган кеше генә әлеге эшнең никадәр җаваплы да, шул ук вакытта кызыклы да икәнен белә. Алдыгызда – яшьтәшебез Ләйсәннең әйдаман булып эшләгәндә чуарлаган юллары. Шатлык-сөенечләр дә, борчылулар да, күз яшьләре дә бар монда...

Беренче көн

Көн бик авыр булды. Башта 2 сәгатьлек юл, аннары төркемнәргә бүленү һәм әйдаманнар белән танышу. Миңа 2 нче төркем эләкте. Араларында тынычлары да бар бугай, бер урында тик утырырга яратмаучылар да юк түгел, ахры. Дөресен генә әйткәндә, җилкәмә төшкән бу җаваплылык башта бераз куркытты. Әмма кич белән танышу уены вакытында ничектер җиңелрәк булып китте. «Әнә бит, нинди яхшы, матур, талантлы минем төркемем», – дип уйлап куйдым. Берәү футбол уйный, икенчесе бию буенча хәтта чит илдә дә җиңү яулаган, өченчесе шахматта 25 яшьлек тәҗрибәле кешене дә җиңә ала. Монда курыкмаска, ә сөенергә кирәк! Ярар, йокларга ятарга вакыт. Иртәгә эшлисе эшләр байтак.

Өченче көн

Бүген бездә Нептун көне иде. Бәйрәмгә әзерләнү сәбәпле, 3 сәгать кенә йокладым. Балалар да бик яхшы әзерләнгәннәр. Аеруча кызлар. Алар хәтта абагадан итәкләр дә ясап куйганнар. Бәйрәм бик күңелле узды, мин дә рәхәтләнеп су белән сибендем. Тик хәзер бераз тамак кына авыртып тора. Балалар гына чирләмәсә ярар иде.

Бишенче көн


Балалар белән эшләргә яратсам да, йөрәгемдә барыбер бераз курку хисе яши иде. «Аларга минем белән күңелсез булса? Лагерьдан китәргә теләсәләр? Берәрсе белән уртак тел таба алмасак, нишләргә?» – дип уйлый идем. Шөкер, күңелсез булмады. Мин көне-төне алар белән. Уеннар уйныйбыз, су коенабыз, кайчак мин аларга төнлә гитарада уйнарга да рөхсәт бирәм. Әлбәттә, үзем дә яннарында утырам. Аңлыйм, бу кагыйдәләрне бозу. Тик миннән һәм төркемемнән кала, бу турыда берәү дә белми бит. Димәк, бу – безнең генә бәләкәй серебез. Ә серләр кешеләрне якынайта.

Җиденче көн

Минем иң куркыныч төшләрем тормышка ашты. Бүген, ашханәдән чыккач, балаларны санаганда, Илгәрәйне югалттым. Бу минутта бөтен гомерем күз алдыннан узган сыман булды. Нишләргә? Кайдан эзләргә? Сабыйларымны табибка калдырып, сакчы белән бергә югалган малайны эзләргә тотындык. Ул якын-тирәдә урнашкан урманга, мин елга буена киттем. «Таба алмасак? Гомер буе шул йөк белән яшәргәме? Аның ата-анасы күзенә ничек карармын?» – дип уйлый-уйлый йөгердем. Аллаһ мине кызгангандыр, ахры. Илгәрәй лагерьдан читтәрәк урнашкан бәләкәй комлыкта су коенган булган. «Мин су керергә яратам. Ә сез безгә еш рөхсәт итмисез. Шуңа күрә мин, ашамыйча, тиз генә монда килергә булдым», – дип акланды югалган малаебыз. Әлбәттә, бераз орышырга туры килде үзен. Тик монда минем дә гаебем бар бит.

Сигезенче көн

Эх, бу бернәрсә белән дә чагыштырып булмаслык мизгелләр. Син бөтенесенә караганда да иртәрәк торасың. Урамда искиткеч матур. Саф һава, кояш үзенең көләч нурлары белән бөтен тирә-якны җылыта, уята башлый. Тик синең балаларың гына йоклый. Әйе, минем балаларым. Алар белән атна буе тыгыз элемтәдә торсаң, кайгыларын уртаклашсаң, үз гаиләңдәй якын күрсәң, бу сабыйларны башкача атап та булмый. Әнә бит төркемнең баш хулиганы да йоклаганда фәрештәгә охшаган. Шул мизгелләрдә бу балаларның сиңа никадәр якын булуын тоясың. Шундук аерылу, лагерь белән хушлашу көннәре күз алдына килеп баса. Бит буенча бәләкәй күз яшьләре тәгәрәгәнен сизми дә каласың. Эчке тавыш: «Җәй, ашыкма, җәй, бетмә!» – дип әйткәндәй тоела.

Унберенче көн

Көн бик күңелле узды. Минзәлә театры артисты да килеп китте. Ул балаларга төрле күнегүләр күрсәтте. Алар бик теләп кабатлады. Араларында Алия аеруча талантлы. 14 яшь кенә булса да, үзен чын актерлар сыман тота.

Ә кич белән кино карадык. Күңелле дә инде бергә утырулары! Аннары бүлмәләргә таралдык. Утлар бөтен җирдә бик тиз сүнде. Әллә бүген вакытында йоклап киттеләр инде болар?

Соңгы көн

«Патшалар төне» гөрләп узды. Балалар да, әйдаманнар да көлешәләр, тик күзләре генә моңсу. Ә күзләр алдамый. Беребезнең дә китәсе килми. Тик смена ахырына якынлашты шул. Хәзер 2-3 сәгать йоклап алабыз да, бүлмәләрне җыештырып, сумкаларны тутырып, лагерь белән хушлашабыз. Күңелсез. Тик биредә узган вакыт тормыш битләремә мәңгегә язылып калыр.


Ләйсән ГАЛИУЛЛИНА, КФУ студенты

№--- | 31.07.2012

"Каюлы күнне татарныкы итеп рәсмиләштерү кирәк" #6385

$
0
0
31.07.2012 Мәдәният
ТӨРКСОЙ халыкара оешмасы 2012 елда Алабуганы төрки илләр һөнәрчеләренең башкаласы дип игълан иткән иде. ТӨРКСОЙ чаралары уңаеннан 2-5 август көннәрендә Алабугада төрки илләрнең күн эшләнмәләр фестивале уздырыла. Фәнни симпозиумда катнашучылар төрки дөньяның халык сәнгате, күн эшләнмәләрнең төрле илләрдә саклануы һәм алга таба да югалтмау хакында фикер алышачак.

Чарада Азәрбайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Төркия, Төрекмәнстан һәм Русиянең күп төбәкләреннән килгән декоратив-гамәли сәнгать осталары һәм халык һөнәрчеләре үз осталыкларын күрсәтәчәк.

Розалина Шаһиева фикеренчә, каюлы күн эшләнмәләр һәр татар өчен дә бәйрәм киеменә әйләнергә тиеш.

– Розалина ханым, татарларда күн сәнгате традицияләре ничәнче гасырларга ук барып тоташа?

– Бизәкләп эшләнгән күн читекләрнең башы Алтайга, безнең эрага кадәр V-VI гасырларга ук барып тоташа. Безнең ата-бабаларыбыз әллә кайчан ук күнне эшкәртеп аңа сәнгать итеп караган була. Бездә, татарларда XVIII-XIX гасырларда һәм бүгенге көндә дә каюлы күн горурлыгыбыз булып тора. Бу техника бер генә милләттә дә, бер генә илдә дә очрамый. Бу – безнең ата-бабаларыбыз уйлап тапкан, гаҗәп рациональ, гаҗәп нечкә һәм гүзәл технология ул. Ул апликация, ягъни күнне-күнгә ябыштыру түгел, ә тышында ике миллиметрлы кайма калдырып, шуның белән эш итеп, эчтән энәләр белән аларны беркетеп, тыштан араларыннан бизәк җибәрү. Бу бизәкләр йә энҗе, йә асылташлар, йә төенләнгән-төенләнгән ефәк җеп тә булырга мөмкин.

Бу технология, бер яктан, рациональ булса, икенче яктан, гүзәл, чөнки ул бизәкләрнең каймаларында матур-матур, энҗе сыман бизәмнәр-бизәкләр тудырырга мөмкинлек бирә.

Татар итекләренең килеп чыгышы, барыбер, бик борынгы. Алар Казан ханлыгы чорында да булгандыр дип уйлыйм. Безнең музейда ул чорга караган экспонатлар бар. Безнең технология "каюлы күн", ә читекләребез "чәмчәләй читекләр" дип атала. "Чәмчәй" - ул энҗе дигән сүз. Хәтта энҗе белән дә бизәгәннәр.

Бездә бүгенге көндә дә бик зур квалификацияле осталар бар. Алар: София Кузьминых, Светлана Гарбузова, Илдус Гайнетдинов, Әлфия Җәмилова, "Туран-Арт" фонды осталары һәм башкалар.

Без күн эшләнмәләребезне киюне киләчәктә үзебезнең бәйрәмнәргә кертергә тиеш. Әле минем балачакта, 50-60нчы елларда күн читекләрне киеп йөри иделәр. Ә 70-80нче елларда алар экспонатка әйләнгәч, аны ул вакытларда Арча фабрикасында кул белән эшләделәр, менә ул чыгарган әйберләрне без кибет киштәләрендә карап соклана идек. Шуны киясебез килә иде. Ни өчендер безнең бәйрәмнәргә каюлы күн читек рәвешендә кереп китә алмый.

"Туран-Арт", мисал өчен, киемнәр, сумкалар, төрле асылмалар, һәдияләр дә ясый. Бу ширкәт күнне эшкәртү һәм сәнгати дәрәҗәгә җиткерүдә бик алга атлады. Минемчә, бүген Суфия Туктарова һәм Кузьминых каюлы күннең остазы. Кузьминых аны борынгы этапларыннан алып өйрәнде. Күннән триптихлар ясалды. Күн хакимлек иткән бөтен нәрсәләр дә тудырылды. Мисал өчен, бер төсле генә кызыл читекләр, әмма алар барыбер каюлы итеп ясалды. Шулай ук күп төсле, үкчәле һәм үкчәсез читекләр дә эшләнде.

– Сез каюлы көнне тормышка кертеп җибәреп, аны бәйрәм киеме итү кирәк дидегез. Ә ничек булдырырга соң моны?

– Балтыйк буенда һәм шулай ук безнең керәшен татарлары бәйрәмнәренә милли кием киеп чыга. Балтыйк буенда латышлар, литвалар җыр бәйгеләре вакытында көне буе милли кием киеп йөри. Безгә дә Сабан туйларда милли кием кию традициясен кертү кирәк. Инде вакыт.

– Киеп килмәгәннәрне борып тору өчен капка төбенә сакчы куеп булмый бит.

– Моны президент та, мәдәният министрлыгы да кертми. Мәдәни оешмалар тәкъдим итәргә һәм халык арасына кертеп җибәрергә тиеш. Яшьләр һәм балалар бәйрәмнәрендә дә милли кием кию традициягә әйләнергә тиеш. Татарның милли киеме ул гаҗәп әйбер, андый милли кием ул бер халыкта да юк.

– Каюлау ысулын берәр халык үзенә алмаганмы, ишеткәнегез булмадымы?

– Каюлы күнне кабатлаган милләт юк әле. Берзаман безгә Кушма Штатлардан бер институттан килгән иделәр. Алар Татарстан яңа технологияләргә әзер микән дип кызыксынды һәм тикшерү үткәрделәр. Безнең музейга килеп алар каюлы күнне күрделәр дә: "Бу милләт югары технологияле XXI гасырга керә ала", дип әйттеләр.

​​Чыннан да, каюлы күн югары технология ул. Аны сакларга кирәк. Беренчедән, бу сәнгатьне ЮНЕСКО дәрәҗәсендә татар халкыныкы икәнлеген рәсмиләштерү кирәк. "Татар каюлы күне" дигән гыйбарә әлегә сүздә генә. Мин бездә эшләнгән әйберләрне Урта Азиядә Бохара музейларында да күрдем. Алар аны татарныкы дип күрсәтә. Алар үкчәле хан читекләрен "сезнең татарларның каюлы күне" дип күрсәтә. Безгә дә сәнгать тирәсендәге белгечләргә моны саклауны кайгырту, татарның гаҗәп иҗаты икәнлекне тәкърарларга кирәк. 


Наил АЛАН

№--- | 31.07.2012

«Иркә эшчән бал корты иде» #6386

$
0
0
31.07.2012 Матбугат
Казан телевидениесенең күренекле дикторы Иркә Сакаеваның вафатына 30 ел тулды. Үз һөнәренең чын остасы булган Татарстанның атказанган артисткасы, 1960-1980 елларда телевизор экраннарында балкыган иң якты йолдызларның берсе Иркә Сакаева белән 17 елдан артык эшләгән Абдулла Дубин хезмәттәше турындагы иң якты хатирәләрен яңартты.

Иркә Сакаева искиткеч гүзәл кеше иде. Тышкы матурлыкның эчке дөнья белән тулысынча яраклашуын гармония дибез. Иркәдә бу үзенчәлек бик тиз күзгә ташлана. Аның балаларныкы төсле зур ачылган самими күзләреннән әйтерсең якты бер нур сирпелә. Мондый ягымлылык, мондый эчкерсезлек бары тик анда гына кебек тоела. Кешелекнең 2 халәте мөселманнарда зур гөнаһ булып санала: тәкәбберлек һәм күңел төшенкелегенә бирелү. Иркә мондый «гөнаһ»лардан азат булды. Нәкъ менә күңеленең күтәренкелеге, эшкә чиксез дәртлелек тою, кешеләргә хөрмәт белән каравы нәтиҗәсендә ул шулай югары уңышларга иреште дә инде.

Иркә дан-шөһрәтеннән беркайчан да явызларча файдаланмады, борынын һавага чөймәде. Ул хезмәттәшләреннән үз-үзен гадиләрчә тотуы белән аерылып тора иде. Уңышының сере дә, һичшиксез, Иркәнең гадилегендә, эшкә теләк дәрте саклауда һәм, әлбәттә, үзе сайлаган һөнәргә карата табигый сәләтендә булуда. Бу өч асыл сыйфатны ул гомеренең соңгы көннәренә чаклы саклый алды. Осталыкның югары баскычларына туктаусыз үрли барган Иркә Сакаева һөнәрдәшләрен дә үз артыннан ияртте, якты таланты белән нурлады. Ул, иң төгәл барометр шикелле, тирә-юньдәге һәрбер үзгәрешне, тормышның көндәлек ритмын, вакыйгалар үсешен, заман сулышын тоя иде.

Студиядә төрле мәзәк хәлләр еш булып тора. Шуларның берсен сөйләп үтим әле. Яңарак кына ачылган бер кибет турында тапшыру әзерлибез. Анда (кибеттә) ниләр генә юк: колбаса, сыр, консервалар һәм башка ит ризыклары. Кадрлар күрсәтелеп бетте, ә минем әле әйтелмәгән бер-ике фразам калган иде. Соңгы фраза болай яңгырый: «Кибетебезгә рәхим итегез. Сезне колбаса-сыр ризыкларының иң затлылары көтә!» Пленка беткәч, экранда мин күренергә һәм менә шул сүзләрне әйтергә тиеш идем. Ә режиссер, каушавыннан, экранга зур итеп Иркәне чыгарды. Ул, аптыравыннан, күзләрен челт-челт китереп, алга карап тора иде. Шулвакытта кадр артында бик ачык һәм тантаналы төстә минем тавыш яңгырады: «Иң тәмле колбаса һәм сыр ризыклары сатып алырга ашыгыгыз!» Экранда тиеш булмаган сурәтне күреп, мин, хатамны төзәтергә тырышып, бу юлы инде әкрен, зәгыйфь чыккан тавышым белән, сүлпән генә өстәп куйдым: «... һәм ит ризыклары...». Иркә түзмәде, тулы яңакларын кабартып, көлеп җибәрде...

Искә төшкәндә, күзләрдән яшьләр китерергә мәҗбүр иткән бу хезмәттәшем чын мәгънәсендә эшчән бал корты булды. Ул ике елга якын балалар өчен «Буратино» тапшыруын алып барды. Икебезнең берлектә чыккан «Кичке Казан» тапшыруы да заманында иң танылган, иң күренекле тапшыруларның берсе иде. Иркәнең тагын бер үзенчәлеге шунда – ул укыйсы текстына җаны-тәне белән бирелеп, бер кат күңеленнән үткәреп, сөйләнәчәк вакыйга-хәлне җаны аша кичерә торган иде. Аның шулай чын күңелдән берәр шәхес турында сөйләвенә без сокланып та, гаҗәпләнеп тә карый идек.

Әйткәнемчә, диктор хезмәте журналистлык һәм артистлык сәләтләрен бергә яраклаштырып эшләгәндә генә зур бәягә тора. Иркәнең Мәскәүдәге Щепкин исемендәге театр училищесын уңышлы тәмамлап, телевидениедә эшли башлавы тамашачы өчен әйтеп бетергесез зур табышка әйләнде. Ул әле еш кына радиода да чыгыш ясады. Күрше автоном республикаларыбыз халкы тормышын яктырткан «Идел белән Урал арасында» тапшыруын, «Районнар ярышы»н, төрле музыкаль фестивальләрне бик яратып алып барды.
Иркә Сакаеваның да язмышы торгынлык елларындагы бүтән иҗат кешеләренекенә охшаш-якын. Шундый ук кыенлыклар, кискен кичерешләр, тетрәнүләр, тирә-яктагыларның көнчелеге, нахак сүзләр ишетү... Йолдыз иртәрәк сүнде шул. 1982 ел бара иде... 


Абдулла ДУБИН

№--- | 31.07.2012

“Аклы-каралы” Интернет #6387

$
0
0
31.07.2012 Интернет
Россиядә интернет сайтларының “кара исемлеге” булдырылачак. Кичә әлеге эчтәлектәге закон ил Президенты тарафыннан имзаланды һәм үз көченә керде.

Сүз, беренче чиратта, балалар порнографиясе урнаштырылган, үз-үзеңә кул салырга чакырган һәм наркотиклар ясарга өйрәткән сайтлар турында бара. Теге яки бу Интернет сә­хи­­фә­сендә хокук бо­за тор­ган мәгъ­­лүмат табылса, бу хакта аның хуҗасына хәбәр итәчәкләр. Әлеге мәгъ­лүмат бер көн эчендә юк ителмәсә, нәтиҗәдә сайтка керү гомумән тыелырга мөмкин.


---

№--- | 31.07.2012

Колхоз базарында яшибез #6388

$
0
0
01.08.2012 Җәмгыять
Йомышым төшеп, Үзәк базарга барып чыгарга туры килсә, аласы әйберне алып, тизрәк кайтып китү ягын карыйм. Күзләре белән ашардай булып карап калган кара-кучкыл ир-егетләрдән тизрәк котыласы килә. Тик алардан качып булмый икән.

Универсиада авылында яшәүче студентларны җәй көне бер йортка тупладылар. Чәчелеп-түгелеп йөрмәсеннәр, дигәннәрдер инде. Зарланырга сәбәп юк. Әле ярый ике йортның арасы ерак түгел, сумкаларны ташырга җиңел булды, торырга фатир эзләп баш катырмадык, дип сөендек кенә.

Элекке йортта журфак студентлары гына иде, монысында тормыш чуар-чабыр икән. Әзмәвердәй каракучкыл егетләрнең күптән кызлар күргәне булмаган, ахры: узып киткәндә, туктап, арттан карап калалар, лифтта, баскычта очраша калсаң, тизрәк сүз кушарга, комплимент ясарга ашыгалар. Күршеләребез үтә дә сәер булып чыкты: аяк киемнәрен коридорда ук салып керәләр, ишекләре көне буе төбенә кадәр ачык тора, үзләре бөтен көченә музыка акырталар. Барыбызга да билгеле яшьләрчә җырлар белән беррәттән, милли көйләрен дә яңгыраталар. Эштән арып кайтучыларның нерв кыллары соңгы чигенә җитеп тартылган булуын онытып җибәрәләр, ахры. Ничә тапкыр кисәтү ясарга талпынып карадык: йә кызу канлы егетләргә сүз катарга шүрлибез, йә, без кыюлык җыеп бетергәч кенә, алар урыннарында булмый.

Бүлмәдәшем әйтмешли, колхоз базарында яшибез, җәмәгать. Үзәк базарга барсаң, кара-кучкыл халык: «Красавица, купи урюк», – дип үзәккә үтә бит. Әле без иртүк китеп, кич кенә кайткач, «базар»ның кайнаган чагын күрмибез. Көндезге хәлләрнең шаһиты булучылар тагын да кызыграк хәлләр сөйли.

Уртак кухняда беренче көнне үк бер пакет бәрәңгебез югалган иде. Кулларыннан тотмагач, гөнаһысына кермәдек инде, үз җилкәбездә ташыган авыл бәрәңгесе белән уйда гына хушлаштык. Икенче көнне башка кухняга күчендек: хәзер аш бүлмәсен үз милләтебез кешеләре белән бүлешәбез. Котылдык бугай дип тынычлансак та, вакыт-вакыт «кара баһадир»ларның кухнясыннан килгән ризык исләре авыз суларын китерә. Әллә җәй беткәнче дуслашып калырга инде: тәмле итеп ашарга пешерергә булса да өйрәтерләр иде...


Фәнзилә МОСТАФИНА

№--- | 31.07.2012
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>