Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Яңа мәгариф законыннан ни көтәргә? #6389

$
0
0
01.08.2012 Мәгариф
Елъярымга сузылган фикерләшүдән соң “Мәгариф турындагы” закон, ниһаять, хакимият тарафыннан уңай бәяләнде. Бу атнада ул Россия Дәүләт Думасы каравына кертеләчәк. Әмма белгечләр фикеренчә, документны камилләштерү юнәлешендәге эш әле тәмамланмаган. Хәзер дискуссияләр парламент дәрәҗәсендә дәвам итәр дип көтелә.

“Мәгариф турындагы” закон проекты бүген гамәлдә булган 1992 елгы “Мәгариф турындагы” һәм 1996 елгы “ Югары һәм вуздан соңгы һөнәри белем бирү” законнарын алыштырырга тиеш. Закон проектының беренче версиясе Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында 2010 елның маенда урнаштырылды. Белгечләр һәм бу өлкәдә кайнаган кешеләр тарафыннан ул кискен рәвештә кире кагылды.

2010 елның 1 декабрендә үзгәрешләр кертелгән документ интернетта иҗтимагый фикерләшүгә чыгарыла. Моннан соң канунга бәйле 11 меңгә якын фикер белдерелә һәм төзәтмәләр кертелә. Тәкъдимнәрне исәпкә алып, закон проектының яңа версияләре дөнья күрә. Һәм, ниһаять, канунның алтынчысы Дәүләт Думасына кертелергә әзер дип табыла.

Закон проекты мәгарифнең бөтен тармакларын да үз эченә ала. Яңа канун мөгаллимнәргә төбәк буенча уртача хезмәт хакыннан да ким булмаган керем, ә студентларга стипендияләрнең артуын вәгъдә итә.

Фикерләшүләр барышында күпчелек яңа закон кабул ителгәннән соң илнең мәгариф системасы түләүле белем бирүгә күчәргә мөмкин дигән курку белдерде. Әмма Россия хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев: “Россиядә белем бирү түләүле булмаган һәм булмаячак”, дип искәртте.

Д.Медведев сүзләренчә, элеккеге законда каралган һәрбер укучыга белем алу шартлары тудыру, мәктәпне сайлау, туган телдә уку мөмкинлеген бирү кебек нигезләмәр яңасында да өстенлекле булып кала, ләкин алар детальләштерелә.

Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов әйтүенчә, яңа канун 2012 ел ахырында-2013 ел башында кабул ителергә тиеш.


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

№--- | 01.08.2012

Россия туристлары бәлага таруларына үзләре гаепле #6390

$
0
0
01.08.2012 Җәмгыять
Ял иткәндә үлгәннәр һәм каза күргәннәр саны буенча Россия дөньяда беренче урында. Күп очракта Россия туристлары бәлага таруларына үзләре гаепле була икән. Бу турыда Россия туриндустрия берлеге хәбәр итә. Быелның 1 гыйнварыннан 30 июненә кадәр, ял иткәндә безнең 224 турист зыян күргән. Бу күрсәткеч буенча Россия Таиланд, Төркия, Мисыр кебек илләрне дә узып киткән.

Таиланд исемлектә икенче урында тора. Быелның алты аенда ял иткәндә 29 таиландлы казага тарыган. Өченче урындагы ике ил – Төркия һәм Вьетнамның 10шар туристы ял иткәндә зыян күргән. Ял иткәндә үлүчеләр саны буенча да Россия – лидер. 2012 елның беренче яртысында 14 Россия туристы һәлак булган.

Россия туриндустрия берлегенең массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән эшләүче белгече Ирина Тюрина сүзләренчә, статистика Россия туристларының теракт яки башка төрле криминаль хәлләр аркасында түгел, ә көтелмәгән бәла-каза яки юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә үлүен күрсәтә. Ростуризм компаниясе вәкиле Ирина Щеголькова: “Күп нәрсә туристларның үзләреннән тора”, – ди. Аның фикеренчә, ял иткәндә кешенең проблемаларны онытырга теләп спиртлы эчемлекләр куллануы беркем өчен дә сер түгел. Күп кенә бәла-казалар шуның аркасында килеп чыга да. Шулай ук ул гарәп илләрендә ял итүче Россия туристларының бу илләрнең гореф-гадәтләрен хөрмәт итмәүләре дә көтелмәгән казаларга китерүен әйтә. “Әгәр аларда шәһәр буйлап кыска итәктән, күкрәге ачык булган киемнән йөрү гадәте юк икән, ял итәргә килүче дә моны эшләргә тиеш түгел”, – ди Ирина Щеголькова. Чит илдәге Россия гражданнарын яклау үзәге җитәкчсе Дмитрий Давыденко Россия туристларының үлүенә йөрәк һәм кан тамырлары авырулары сәбәп була ди. “Анда 50 градусов эссе, ә безнекеләр шуңа карамастан үз илендәге кебек еш һәм күп эчә”, – ди ул.


---

№--- | 01.08.2012

Казанда демографик шартлау #6391

$
0
0
01.08.2012 Җәмгыять
Казан 80 нче еллар азагында куелган туучылар саны буенча рекордны яңартырга җыена. Быелның алты аенда туган сабыйлар саны буенча Татарстан башкаласы Идел буе федераль округының халкы миллионнан арткан башка шәһәрләрен узып киткән инде. Дөрес, әлеге сөенечле күренешне аборт һәм аерылышулар статистикасы берникадәр боза.

Соңгы “эшлекле дүшәмбе”дә Казан башкарма комитетының ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева сөйләгәнчә, 1987 елда шәһәрдә чын мәгънәсендә демографик шартлау теркәлгән – 18 меңнән артык сабый дөньяга аваз салган. Шул вакыттан бирле рекорд яңартылмаган. Әмма ЗАГС белгечләре бу елга зур өметләр баглый –  быел 19 мең бала туар дип фаразлана.

- 2000 елда Татарстан башкаласында нибары 8849 сабый туды, - дип искәртте Шәвәлиева. - Ә быел моның киресе күзәтелә. Бары алты ай эчендә генә дә Казанда 9603 сабый дөньяга аваз салды. Халыкның табигый артымы 3033 кешене тәшкил итте. Хәзер без туучылар саны буенча Идел буе федераль округының халкы миллионнан арткан башка шәһәрләреннән: Уфа. Самара, Түбән Новгород, Пермьнән алда барабыз. Яңа туган сабыйларның яртысыннан артыгы – гаиләдә беренче бала, 52 проценты - малайлар.

Башкала мэры Илсур Метшин уңай статистикадан канәгать калды һәм  кул астында эшләүчеләргә яңа рекорд куюда үзләреннән өлеш кертергә тәкъдим итте.

- Мин күп балалы әти буларак, бөтен кешегә кайнар сәламнәр һәм котлаулар юллыйм. Һәм әлеге рекордта катнашмаучыларны җитди уйлана башларга чакырам. Алексей Валерьевич (Песошин. – авт.), сез башкарма комитет җитәкчесе буларак, шулай ук чаралар күрегез, - дип шаяртты шәһәр башлыгы.

Әмма мэрга тискәре статистиканы бәян иткәч, шаяртуларга нокта куелды. Аерылышу һәм абортлар саны буенча Казан Идел буеның башка шәһәрләреннән әлләни калышмый икән. Республика башкаласында ел саен 6 меңгә якын аборт ясала, аерылышулар саны да меңнәр белән исәпләнә.

- Өйләнешүчеләр санының кимүе күзәтелми, чөнки 80 нче еллар ахыры буыны өлкәнәеп, актив рәвештә гаилә кора башлады. Ярты ел эчендә 4502 туй гөрләде, - дип хәбәр итте Альбина Шәвәлиева. – Ә 2276 гаилә аерылышкан. Нигездә, никахта 5 елдан азрак яшәгән яшь гаиләләр таркала. Әмма әлеге күрсәткеч тә без гадәттә үзебез белән чагыштырган шәһәрләр арасында иң әйбәте. Әйтик, Түбән Новгородта 3 меңнән артык пар аерылышкан.

Шәвәлиева аерылышуларның күбесе суд тәртибендә булып, элеккеге ир белән хатын загска никахны өзү турындагы әзер карар белән килгәнлектән, загслар хезмәттәшлек иткән психологлар вәзгыятькә йогынты ясап, кешеләргә гаиләне саклап калырга булыша алмый дип зарланды.

Моңа каршы Илсур Метшин үзенең “кисәтү” чараларын тәкъдим итте.

- Бәлки безгә бу уңайдан судлар белән сөйләшергәдер? Бу нәкъ менә бюрократик киртәләр файда гына китерәчәк очрак лабаса. Бу бит закон бозу булмаячак? Ул арада кешеләр уйланачак, тиешле карарга киләчәк... – дип бүлеште үз фикерләре белән шәһәр башлыгы.

Метшин кул астында эшләүчеләргә әлеге мәсьәләне җитди рәвештә тикшерергә һәм соңыннан нәтиҗәләр хакында үзенә хәбәр итәргә кушты.


Кәрим МИҢНУЛИН

№--- | 01.08.2012

Күңелеңдә кояш балкып торса, матур күренәсең #6392

$
0
0
01.08.2012 Мәдәният
Сәхнәгә беренче мәртәбә чыккач та, сап-сары чәчле, кыска итәкле сап-сары парча күлмәк кигән Сәнифә Рангулованы кояшка тиңләделәр. Җыры да килешеп тора иде үзенә, елмаерга чакыра. Аннан соң сәхнә буенча күбәләк кебек очынып җырларга яраткан Сәнифә озын күлмәктән дә чыкты, милли костюм да киеп карады.

Ә халык күңелендә исә "Елмай" (Ренат Харис шигыре, Резеда Әхиярова музыкасы), "Кызлар пирчәткә түгел" (Гөлшат Зәйнашева шигыре, Рәшит Кәримуллин музыкасы) кебек җырлар башкаручы кыска итәкле җырчы булып кереп калды. Татарстанның атказанган артисты Сәнифә Рангулованың бүген дә эштән бушаганы юк. Әле яңа җыр яздыра, әле фотосессия үткәрә. Озакламый тамашачыны зур яңа концерты белән дә сөендерергә җыена. Без исә кызыклы образлар иҗат итүче җырчы белән яңабаштан таныштырырга булдык. 

– Тумышым белән Пермь өлкәсе Барда районы Күчтәнти авылыннан мин. Кечкенәдән җырчы буласым килә иде. Гадәттә укытучылар "Кем буласыгыз килә?" дигән инша яздыралар. Бу сорау башлангычта, урта, өлкән сыйныфларда да кабатлана. Мин беренче иншамда артист буласым килә, дигәнмен. Бәлки, бу сүзләрне әллә ни тирәнтен уйлап язмаганмындыр да. Бәлки, бу мәгълүмат миңа күктән иңгәндер, ә бәлки язмыш... Белмим инде. Һәрхәлдә, теләгемә ирештем. Шулай да берара артистлык һөнәрен онытып торып, 4-5 сыйныфларда төзүче буласым килә дип тә язганмын. Анысын заман шаукымына бәйләп карарга кирәктер. Ул вакытларда төзүче һөнәре белән бәйле кинолар, спектакльләр шактый иде. Бик күп бала, бу пропагандага ияреп, төзүче, монтажчы, тракторчы, сыер савучы һөнәрләренә, кызыкты. Сигезенче сыйныфларда исә җырчы булыр өчен кайда укырга икән дигән сорауга җавап эзләдем. Ул сорауны "Яшь ленинчы" газетасына язып җибәргәнем дә хәтердә. Билгеле, җавап язмадылар инде. Без дә иптәш кызым белән тагын каяндыр белешергә базмадык. Хәзер генә ул артист булам дисәң, беркем дә гаҗәпләнми. Чөнки бөтен кеше артист, теләсә кем җырлый, сәхнәгә чыга ала. Ул вакытта җырчылар санаулы гына. Алар буй җитмәслек биеклектә, хөрмәтле, дәрәҗәле кешеләр иде. 

– Артистлык һөнәрен ничек кабул итәсез? 

– Чынлыкта артистлык – бик авыр һөнәр. Ул, бәлки, һөнәр дә түгел, синең язмышыңдыр. Чөнки аңардан читләшеп, башка эшкә керешергә теләсәң дә, ул барып чыкмый. Мин моны яши-яши аңладым. 

– Сәхнә корбаннар таләп итә. Ул еш кына шәхси бәхеткә комачаулый, диләр. Сез бу фикер белән килешәсезме? 

– Юк, мин алай уйламыйм. Чыннан да, халык ялгыз җырчыны кызганып, и бичара, сәхнә диеп бәхетеннән коры калган, дип кызгана. Миңа калса, ялгызлык ул – тәкъдир. Чөнки башка һөнәр ияләре арасында да ялгызлар шактый бит. 

– Сәхнәгә чыкканда иң авыры нәрсә булды? 

– Халык алдына чыккач та, күзләр якын кешеләрне эзли башлый. Әни арабыздан яшьли китте. Минем Казанга укырга киткәнне дә күрмәде ул. Әти дә нишләптер концертларыма килмәде. Казанда иң элек музыка училищесының вокал бүлеген тәмамладым. Аннан соң Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының режиссура факультетында укыдым. Хәзер концертларымның режиссеры да үзем. 

– Бардалыларның ярдәмчел һәм бердәм икәнен беләбез. Сезгә сәнгать өлкәсендә үз урыныгызны яулаганда кемнәр ярдәм итте? 

– Беләсезме, үзең булдыра алмасаң, халык мәхәббәтен кемнеңдер ярдәме белән генә яулап алып булмый. Истә калырлык, җете образ тудырырга кирәк иде, миңа калса, ул уңышлы булды. Сәхнәгә шаян җырлар белән күтәрелдем. Бүген исә япь-яшь кызларның әллә нинди фаҗигаләр турында җырлауларын аңлый алмыйм. Дусларга килгәндә, тормышымда гел яхшы кешеләр генә очрап торды. Яхшы сүзләре, киңәшләре белән дә ярдәм итте алар. 

– Хәзер репертуарыгыз нинди җырларга баеды? 

– Репертуар минем белән бергә "үсә". "Бала бишеге" (Гөлшат Зәйнашева шигыре, Илфат Дәүләтшин көе), "Бердәнбер" (Марат Кәбиров шигыре, Фәрит Хатипов музыкасы), "Гашыйк буласым килә"(Ләйлә Дәүләтова шигыре, Риф Гатауллин музыкасы), "Хәлләр ничек, диям дусларга" (Вазыйх Фатыйхов шигыре, Риф Әхмәтов музыкасы) дигәннәрен аеруча яратып башкарам. Сүз уңаеннан, иҗатым белән танышасы килгән укучылар мине "Вконтакте" сайтыннан эзләп таба ала. 

– Миңа калса, хәзер популярлык казаныр өчен бөтен шартлар да бар. 

– Бу фикер белән бик килешеп бетә алмыйм. Әлеге дә баягы, халык күңеленә кабатланмас образ белән генә кереп калып буладыр. Кайберәүләр, кесәң калын булса, җырыңны радиода ротациягә куясың да (көннең билгеле бер вакытында синең җырың гына яңгырасын өчен түләүле хезмәт), популярлык казанасың дип уйлый. Бәлки алар өлешчә хаклыдыр. Туктаусыз кабатланып торган җыр хәтергә сеңә, син телисеңме, теләмисеңме аны хәтта җырлый да башлыйсың. Әмма берничә ел уза, ротациядә башка җырлар әйләнә, хәтердә теге җырның эзе дә калмый. Ә күңелгә уелып кала торганы вакыт узса да, онытылмый. Популярлык өчен шул җырчының, шәхес буларак, билгеле бер вакытта, билгеле бер урында балкып алуы кирәктер. 

– Җырның ертыгы бармы? 

– Әлбәттә, бар. Шаян җыр булса да, аның мәгънәсе булырга тиеш. Хәзер телевидениедәге мәзәкләр, шаян тапшырулар да, кайбер җырларның эчтәлегенә дә билдән түбән юмор килеп керде. Мин бу хәл белән килешә алмыйм. Сәхнәдә позитив җырлар җырлансын, матур мәзәкләр сөйләнсен иде. Халык тамашада зәвыгын югалтмасын, ә энергия алып китсен иде. 

– Сәнифә, матурлык серләрен дә чишсәгез иде. 

– Күңелеңдә кояш балкып торса, көнчелек, хөсетлек булмаса, һичшиксез, матур күренәсең. Эчке дөньямны баетырга тырышам. Үзем йога белән шөгыльләнәм, һәрвакыт хәрәкәттә булырга тырышам. Кичен битне йомшарта торган маска тәкъдим итим әле. Ул 1аш кашыгы эремчек, күкәйнең сарысы һәм бер кашык балдан ясала. Әлеге массаны биттә 15 минут тотарга. Бит тиресе йомшара, мимик җыерчыклардан да файдасы бар. Матур булыгыз, балкып торыгыз! 


Гөлинә ХИСАМЕТДИНОВА

№20.07.2012 | 01.08.2012

“Алло, Америка! Азнакайдан Ренат бу” #6393

$
0
0
01.08.2012 Җәмгыять
Депутатлар белән Азнакайга баргач, безне Чатыр Тауга дәштеләр. Татарстанда диңгез өсте тигезлегеннән иң биек нокта бу. Тау түбәсенә менгәч, җиңеллек, рәхәтлектән баш әйләнә. Шунда радиосөюче Ренат Вәлиевне дә чакырганнар. “Бер фанатик ул, дөньяның теләсә кайсы ноктасы белән элемтәгә керә ала”, – диделәр.

Килеп туктады Ренат, машинасындагы радиостанциясен көйләп тә куйды. “Кайсы илгә барыйк?” – ди. Бертавыштан: “Италиягә!” – дибез. Бер-ике минут узгандырмы, Италиядән тавыш та килде. Хәл-әхвәл сораштылар да, Ренат безгә: “Әйдә, сез дә берәр сүз әйтегез!” – ди. Тележурналист Юлия Казанцева итальянча белә булып чыкты, аңа сокланып-көнләшеп карап тордык та: “Йә, нәрсәләр ялганладың?” – дибез. “Кем икәнлегебезне әйттем, Татарстанны мактап алдым...” 

Ренат үзе дә алты тел белә икән, үзлегеннән өйрәнгән, чөнки шунсыз чит-ят җирләрдәге радиосөючеләр белән аралаша алмыйсың. 

Чатыр Тауда очрашудан соң, миңа тагын Азнакайга барырга туры килде һәм Ренат белән яңадан очраштык. Эш урыны “Әфганчылар клубы”нда икән. Моңарчы өендә шөгыльләнгән. Үзе генә булса бер хәл, бит аның йөзләгән шәкертләре – мәктәп укучылары бар. Ике бүлмәле фатирга ничек сыймак кирәк? 

– Өйдә бала-чага җыеп ятканга хатының ачуланмыймы соң? 

– Юк. Мәүлидә берара үзе дә радио белән җенләнеп китеп, Израиль белән элемтәгә кереп, медицина рецептлары язып алгалады әле. Радиосөючеләр – гаҗәп халык. Алар – якын туганнар кебек, – ди Ренат. Элемтә вакытында үзем тыңлап тордым: Ренатка үз “позывноен” әйтү җитә һәм дөньяның теләсә кайсы почмагындагы корреспондент белән дустанә әңгәмә башлана. Алар космонавтлар белән дә, төрле илләрнең президентлары белән дә элемтәгә керә ала. Әмма эфирда теләсә нәрсә сөйли алмыйсың. Иң элек Россиянең “Баш радиоешлык үзәге”ннән таныклык аласың. Синең ни сөйләгәнеңне тиешле органнар гына түгел, радиосөючеләр дә контрольдә тота. “Без ра­диосөючеләрнең халыкара лигасы законнарына буйсынабыз”, – ди Ренат. Ул үзенең шөгыле турында көннәр буе сөйли ала. 

Шөгыле, шәкертләре турында мөкиббән китеп, дөньясын онытып сөйли ул. Андый “эш белән саташкан” кешеләр сирәк була. 7 яшендә детекторлы радиоалгыч җыйган Ренат. Монысы да гайре табигый тоелды. Ул яшьтә әле бала, кем әйтмешли, еламыйча ашый да белми. Инде бүген үзе 600 ләп баланы “радио һөнәре”нә өйрәткән. Түгәрәккә йөрү өчен ата-ана Ренат исеменә гариза яза икән.

– Үз һөнәреңә бушлай өйрәтәсеңме? 

– Әйе. Акча сорарга оялам. 

– Нинди акчага яшисез? 

– Хатын бар бит, – ди Ренат һәм көлеп җибәрә. 

Кызык инде, бу гаилә дөнья малына кызыкмыйча, булганына шөкер итеп яши бирә. Аның каравы Ренатны бөтен Азнакай гына түгел, бөтен дөнья белә. Ә хатыны Мәүлидә – ташчы һәм үз һөнәре буенча уздырылган ярышларда беренче урыннарны алып килә. Мәүлидә турында аерым язармын әле. 

Ә менә Ренатның шөгыле мине кызыксындырганнан- кызыксындыра барды. Шәкертләре елына 20 меңнән артык радиоэлемтә урнаштырсалар, Ренат үзе 40 мең мәртәбә “дөньяны барлый”. “Россия радиосөючеләр союзы” һәр елны 4–9 майларда “Җиңү” мемориалы уздыра. Анда үзенең шәкертләре белән Ренат та катнаша. Радиоалгычларын көйләп куя да, Азнакайның Бөек Җиңүгә керткән өлеше, сугыш ветераннары, Советлар Союзы Геройлары (Азнакайда алар дүртәү) турында бөтен дөньяга сөйли алар. “Бу бит – балаларда Ватанны ярату хисе тәрбияләү, әллә нинди алымнар уйлап табасы, чаралар үткәрәсе дә юк”, – ди Ренат. Кызыклы гына бер гыйбрәт тә сөйләде әле. “Бервакыт шундый радиоэлемтә вакытында безнең янга бер гаилә килде дә: “Сугышта югалган бабабызның каберен табуда булыша алмассызмы?” – диде. Кайда армиягә алынганын, кай тирәдә күмелгән булуын сорашып эфирга чыктым һәм, бәхеткә, Смоленск өлкәсендә яшәүче тарих укытучысына эләктем. Исемен оныттым инде, ул эзләнүләр алып баручы укытучы булып чыкты. Гозеребезне аяк астына салып таптамады. Смоленск өлкәсенең “Красный” бистәсендәге туганнар каберлегенә барып, якташыбызның исемен тәки тапкан бу. Туганнары, бабалары каберенә барып, чәчәк куеп кайтты”, – дип сөйләгән иде ул. 

Ренат Вәлиевнең шәкертләре, радиоспорт буенча Россия һәм дөнья күләмендәге ярышларда катнашып, 31 мәртәбә призлы урыннарны яулаганнар. Ә Ренат үзе 2005 елда Бөтендөнья күләмендәге бәйгедә III урынны алган. “Җиһазларны яңартып, халыкара ярышта I урынны алмыйча тынычланмыйм әле мин”, – ди ул. 

– Аннан соң барысын да ташлыйсыңмы? 

– Юк, яратмагач – башламыйлар, башлагач – ташламыйлар, – ди ул, елмаеп. 

Азнакайга тагын барсам, Ренат Вәлиев мине Америка Президенты белән сөйләштерә алмасмы дип хыялланам әле. Ә нигә? Әйтәсе килгәннәрем, сорауларым да бар. Хыял тормышка ашса, ни сөйләшкәнебезне язармын. 


Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ

№31.07.2012 | 01.08.2012

Татарстан язучыларының XVII корылтаеннан чыгышлар (1 кисәк) #6394

$
0
0
01.08.2012 Җәмгыять
2012 елның 18 маенда Татарстан язучыларының XVII корылтае булды. Әдипләр җыенына Татарстаннан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән 260 язучы делегат булып килгән иде. Корылтайда ясалган төп чыгыш-докладларның берничәсен укучыларыбызга тәкъдим итәбез. Бу өлештә Равил Фәйзуллин, Рөстәм Миңнеханов һәм Илфак Ибраһимов чыгышлары.

Равил Фәйзуллин, Татарстанның халык шагыйре

Мөхтәрәм Президент!
Хөрмәтле каләмдәшләр — корылтай делегатлары!
Кадерле кунаклар!

Бүген безнең өчен, гомумән, җәмәгатьчелек өчен зур вакыйга. Ниһаять, без, күпмедер югалтулар аша булса да, бергә күмәк җыела алдык. Җыелганбыз икән, күп съезд-корылтайлар күргән өлкәннәр дә, әдәбиятка яңа аяк баскан яшьләр дә нәрсәгәдер өмет белән, киләчәктә яхшыга үзгәрешләр булуын теләп килде бу залга. Әмма, күреп торабыз, дөнья яшәеше, тормышыбыз шактый катлаулы, хәтта әйтер идем, кайбер хәлләребез шактый ук аянычлы. Халкыбызның милләт буларак саклану мәсьәләсе, телебез һәм мәгариф язмышы, яңа буыннарның иман-әхлагы һәм, ниһаять, үзебезнең тереклек итү шартлары, матди мөмкинлекләребез... Үзегез беләсез, дөньяның көйсезлеге иң әүвәл гади халыкны, бигрәк тә нечкә күңелле җаннарны — талантларны яралый... Бүгенге көндә намуслы язучы булу — үзенә күрә бер батырлык ул.

Әмма без бирегә зарланыр өчен түгел, булдыра алган кадәр киләчәк өчен игелекле гамәлләр кылырга ниятләнеп җыйналдык. Аның өчен безнең ихтыярыбыз да, көчебез дә, нигезебез дә бар.

Без Россия күләмендә үрнәк итеп куярлык иҗат союзыбызны, берлегебезне бүлгәләнмичә, бердәм булып саклап кала алдык.  Китаплар чыгару буенча да күрше-тирә халыклар белән чагыштырганда алда барабыз. Интернет челтәрендә «Татар әдәбияты китапханәсе»н гамәлгә кую да бер зур эш булды. Тәрҗемә эшен җанландыру буенча байтак эшлекле чаралар үтте. Һәм, ниһаять, бүген капиталь ремонттан соң гаҗәеп затлы бинабызны ачтык. Болар, әлбәттә, республика җитәкчелегенең булышлыгы, теләктәшлеге белән тормышка ашырылды. Иҗат эше никадәр генә индивидуаль булса да, эш нәтиҗәләре буенча барыбер күмәклеккә, ягъни, укучыларга, киң җәмәгатьчелеккә барып тоташа. Укучыларың булмаса, язуның мәгънәсе дә калмас. Язучы һәм укучы арасындагы бәйләнешне ныгыту иң мөһим мәсьәләләрнең берсе бүген.

Хөрмәтле каләмдәшләр!

Без бүген соңгы еллардагы эшләргә хисап бирү белән бергә, киләчәккә бару юлларын да ачыкларга тиешбез. Докладлар, чыгышлар булыр. Яңа идарә сайланыр. Без бу җыенда, зур максат куеп, вакланмыйча, зур тарихлы әдәбиятның лаеклы варислары булып, әдипләрчә эш алып барырбыз дип уйлыйм. Хәерле сәгатьтә!

Татарстан Язучыларының ХVII корылтаен ачык дип игълан итәм.

Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Президенты

Хәерле көн, хөрмәтле язучыларыбыз! Бүген бик җаваплы көн. Татарстан язучылары съезды республика тормышында зур вакыйга. Бүгенге көнне без яхшы эшләрдән башладык: ниһаять, сезнең үтенечегез канәгатьләндерелде — иртән без яңартылган Язучылар йортын карап чыктык. Әлбәттә, бу үзгәрешләр киләчәктә язучылар иҗатына уңай тәэсир итәр дип уйлыйм.

Хөрмәтле язучылар, сез бүген эшегезгә нәтиҗәләр ясыйсыз, үз алдыгызга бурычлар куясыз. Белгәнебезчә, дөнья глобальләшүгә таба бара. Әмма рухи кыйбла җәмгыять өчен төп ориентир булды һәм шулай булып калырга тиеш. Бу мәсьәләдә әдәбият җитди роль уйный: аның иң мөһим бурычы — туган телне, рухи кыйммәтләрне саклау, мәгърифәт-белем тарату. Минем уйлавымча, мәгълүмати җәмгыять шартларында да язучы сүзенең абруе элеккечә бик югары булып кала. Хәзер мәгълүматны тапшыруның зур мөмкинлекләре бар. Иң мөһиме — мәгълүматның эчтәлеге тиешле югарылыкта булуы кирәк. Заманча технологияләр безгә әдәбиятыбызны башка регионнарга, халыкара мәйданга чыгарырга мөмкинлек бирә.

Аңлашыла ки, язучы кеше үзе дә билгеле бер таләпләргә җавап бирергә тиеш. Үрнәк алырдай кешеләр бездә һәрвакыт булды һәм бар. Күптән түгел арабыздан киткән хөрмәтле Туфан ага Миңнуллин шундыйлардан иде. Андый кешеләр безнең өчен нигез, терәк булып тора.

Безгә җитди рәвештә яңа эш алымнарын барларга, әйтелгән тәкъдимнәрне исәпкә алырга кирәк. Бүгенге фикер алышуда республика җитәкчелегенә дә теләкләр җиткерелер, дип уйлыйм. Тормыш тормыш инде. Гади кешегә кагылган мәсьәләләр язучыга да кагыла. Бөек төшенчәләр хакында фикер алышканда да без тормыштан аерылмаска, язучыларыбыз турында кайгыртырга тиешбез. Вакыт-вакыт үз фикерләрегезне безгә ирештереп торсагыз, бик дөрес булыр.

Әйткәнемчә, бүген әдәбиятны үстерү, пропагандалау өчен заманча технологияләр, глобаль челтәрләр бар. Беренчедән, басма әдәбият булса, икенчедән, электрон әдәбият формалаша. Минем уйлавымча, һәр икесенең дә үз урыны бар. Басма әдәбият һәрвакыт булган һәм булачак, ә электрон форма безгә алга үсәргә җирлек тудыра. Дөнья барыбер үзгәрә. Яшь буын электрон мәгълүмат чараларын бик актив куллана, һәм без аларга булышырга тиешбез. Татарстанда «Электрон китап» проекты бар, Татарстан китап фонды да электрон версияне хәрәкәткә китерергә тиеш. Китап басу — ул зур чыгымнар, дигән сүз, ә электрон форма чыгымнарны киметергә һәм яңа әсәрләрне укучыга җиткерергә мөмкинлек бирә. Минем уйлавымча, без электрон версия ярдәмендә иң беренче чиратта басылырга тиешле, иң күп укыла торган әсәрләрне дә билгели алачакбыз. Заманча мөмкинлекләрне файдаланырга кирәк, дип саныйм.

Мин сезнең игътибарны чит ил һәм Россия язучылары тәҗрибәсенә юнәлтергә телим. Алар сайтлар, блоглар булдыра. Үзеңне пропагандалау, тәкъдим итү өчен бу форма бик кирәк. Мин ышанам, шушы формада эшләү үзен аклар һәм сезне күпләр белә башлар.

Электрон форма барлыкка килү белән авторларга гонорар түләү мәсьәләсе туа. Монда да яңа методлар, яңача якын килү булачак. Электрон китап чыгаручы да авторлык гонорары алырга тиеш, шуңа күрә бүгенге корылтай кысаларында без «Татмедиа» агентлыгына, Мәгълүматлаштыру һәм элемтә, Мәдәният министрлыкларына түләү системасы механизмын эшләргә йөкләмә бирербез. Тагын бер кат искәртәм: бу яңалыклар китап бастыруга берничек тә тәэсир итмәскә тиеш. Бу өлкәдә дә яңа технологияләр бар, алар да эштә кулланыла.

Бу урында тагын берничә мәсьәләгә киңрәк тукталып үтәсем килә. Аның беренчесе — әдәби әсәрләрне тәрҗемә итү. Әлеге эш системалы рәвештә башкарылырга тиеш. Безнең республика киңрәк таныла бара, безгә бик күп кунаклар килә. Татарстан һәм татар халкы турындагы, шулай ук икътисадка, тарихка багышланган әсәрләрне тәрҗемә итүне тиешле югарылыкка куярга кирәк.

Икенчесе — китапка мәхәббәт тәрбияләүне гаиләдән, балалар бакчасыннан башларга иде. Соңгы елларда без «Бәләкәч», «Киләчәк» программаларына зур игътибар бирәбез, мәктәпне реформалаштыру бара. Китаплар кызыклы һәм бай эчтәлекле булырга тиеш. Бу, әлбәттә, язучылар эше генә түгел, бу — хөкүмәтнең дә бурычы. Без бергә эшләргә тиешбез. Яңа барлыкка килгән «Татар иле» порталы, «ТНВ-Планета» каналы — алар һәммәсе әдәби иҗатның дәрәҗәсен күтәрүгә хезмәт итәргә һәм Татарстанда чыккан яңа әсәрләрне укучыларга, Интернет кулланучыларга җиткереп барырга тиеш.

Бүген бик күп көндәлек матбугат, китаплар басылып килә. Боларның кайсысы файдалырак, югарырак икәнен билгеләүдә тәнкыйтьчеләрнең роле зур булырга тиеш. Алар гади укучыга өстенлекләрне билгеләргә ярдәм итәчәк. Профессиональ тәнкыйтьче барыннан да бигрәк укучыга кирәк.

Бүген язучыларның сафы ишәюе турында әйтелде. Язучы кешенең дә төп сыйфаты — талант һәм һөнөри осталык. Бу критерийлар сакланырга тиеш. Сезнең арага кабул ителгән яшьләр шул таләпләр югарылыгында тәрбияләнсә, яхшы булачак. Татарстан Язучылар берлегенең Россия Язучылар берлеге составына керү-кермәү мәсьәләсен каләм ияләре үзләре хәл итәргә тиеш, дип уйлыйм. Әмма элемтәләр булырга тиеш. Эрерәк оешмага керү — ул яңа бурычлар алу дигән сүз. Бәлки, бергә эшләүнең башка формаларын табаргадыр. Мин фәкать барлык иҗат берлекләре белән дә хезмәттәшлек итәргә кирәклеген генә әйттем. Россия күләмендә грантлар бар. Алар безнең Татарстанда да булырга тиеш. Ул — талантлыларга ярдәм итү формасы.

Корылтай ул һәрвакыт күпмедер хисап бирүне күздә тота. Уйлавымча, биредә тәнкыйть тә, тәкъдимнәр дә булыр. Республика Президенты буларак та, мин сезгә рәхмәтле. Безнең мәдәниятебезгә, тарихыбызга мөнәсәбәт, җәмгыятьтәге урыныбыз сезнең әсәрләрегез тәэсирендә дә формалаша. Сезгә хезмәтегез өчен ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Безнең арада тыгыз элемтә булырга тиеш. Безгә — сезне, сезгә безне ишетү кирәк. Киләчәктә дә республикабыз яңа уңышларга ирешсен өчен, бергәләп эшләргә насыйп булсын.

Илфак Ибраһимов, Татарстан Язучылар берлеге рәисе

Хөрмәтле каләмдәшләр, корылтаебыз кунаклары!

Республикабыз Язучылар берлегенең XVI корылтаеннан соң нәкъ 4 ел узып китте. Дүрт ел дәвамында без башкарган барлык дөньяви эшләр тарихка-хәтергә күчте, ә һәркайсыбыз язган әдәби әсәрләр китап укучыларга һәм вакыт хөкеменә тапшырылды.

Узган чор халкыбыз тормышында, ил-көндә истәлекле вакыйгаларга бай булды: Бөек Җиңүнең 65 еллыгы, Язучылар берлеге төзелүгә 75 ел, Татарстан Автономияле Республика буларак төзелүгә 90 ел; Россия күләмендә халык санын барлау һ.б. Татар халкы, төрки халыклар бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуны Евразия киңлекләрендә билгеләп үттеләр. Тукайның олуг юбилее татар халкын барлау, ана телебезне зурлау, әдәбият үсешенә көчле рухи этәргеч биргән вакыйга булды. Әлеге чараларны әзерләүдә һәм үткәрүдә Татарстан Язучылар берлеге, киң җәмәгатьчелек актив катнашты.

Хөрмәтле каләмдәшләр! Бүгенге җыеныбыз ике корылтай арасындагы эшләребезгә анализ ясау гына түгел, ә XXI гасырның, өченче меңьеллыкның беренче ун елында әдәбиятыбыз-мәдәниятебез үсешенә дә билгеле бер дәрәҗәдә йомгак ясау, киләчәгебезне күзаллау, кичекмәстән хәл итәсе мәсьәләләрне һәм, гомумән, ил-көнебез, милли мәдәниятебез язмышы хакында тирәнтен фикерләшү дә булыр дигән нияттә торабыз.

Язучылар берлеге идарәсе, бүгенге корылтайга хисап докладларын әзерләү мәсьәләсен караганда, аны дүрт өлештән торган мәгълүмат формасында тәкъдим итәргә булды. Әдәби иҗат процессының торышы хакында: татар поэзиясе, татар прозасы, рус телендәге әдәби иҗат турында аерым өч доклад һәм Язучылар берлеге рәисенең идарә эшчәнлеген оештыру буенча хисабы. Бу чыгышларны бербөтен итеп кабул итүегезне сорыйбыз.

Ике корылтай арасында Язучылар берлеге идарәсе, киң әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан үткәрелгән барлык чаралар хакында махсус җыентык чыгарылып, һәркайсыгызга тапшырылды. Алар хакында һәм әдәбиятыбызны пропагандалау буенча үткәрелгән барлык чаралар, шул исәптән дистәләрчә юбилейлар турында сөйләүнең хаҗәте юктыр. Алар барысы да узган корылтаебызда кабул ителгән резолюция таләпләреннән чыгып оештырылды. Язучыларны үзебезнең һөнәри оешма тирәсенә туплау-берләштерүдә әлеге чаралар мөһим урын алып торып, берләшмәбезнең нигезен ныгытырга ярдәм иттеләр.

Хисап жанры таләп иткәнлектән, узган корылтайда кабул ителгән карарларның аерым бүлекләре үтәлешенә, идарә һәм аның рәисе тарафыннан башкарылган аеруча мөһим эшләргә тукталырга бурычлымын. Иҗат берлегенең нигезен ныгыту дигән җөмләне турыдан-туры аңлау да кирәктер. Авария хәлендәге Язучылар бинасын төзү-төзекләндерү мәсьәләсе корылтайдан корылтайга иң югары дәрәҗәдә күтәрелүгә карамастан — хәл ителмәде. Алай гына да түгел, узган корылтаебыздагы киеренкелеккә төп сәбәпче булып, барыбызның да кәефен җибәргән иде... 2008–2010 кризис елларында ремонт эше бөтенләй тукталды. 2010 елда Республикабыз Президентына Язучылар берлегенең бинасын төзекләндерүне генә түгел, гомумән, бөтен проблемаларны күрсәтеп, бигрәк тә язучыларның каләм хакы — гонорарларының түбән булуын, китап бастыру һәм тарату буенча үзебезнең теләк-тәкъдимнәребез белән мөрәҗәгать иттек. Рөстәм Нургали улы безнең мөрәҗәгатебезгә бик игътибарлы һәм җаваплы карады. Бик тиз арада Мәдәният министрлыгына, Финанс министрлыгына, Төзелеш-торак, комуналь хуҗалык министрлыгына, «Татмедиа» агентлыгына, нәшриятларга мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән мәсьәләләрне уңай хәл итү буенча тәкъдимнәр әзерләргә күрсәтмә бирде.

Бөтен эш процессларын сөйләп-әйтеп тормыйм, Илбашыбыз безнең барлык сорауларыбызны уңай хәл итте. Беренче чиратта, аның күрсәтмәсе белән 2011 елдан дәүләт нәшриятында басылган китаплар, әдәби журналларда басылган әсәрләр өчен гонорарлар түләү 150% күтәрелде. Китаплар бастыру өчен өстәмә рәвештә 26 миллион сум күләмендә акча бүлеп бирелде. 2012 елда исә узган елдагы өстәмәләр күләмендәге акча бюджетка ук кертелде. 2011 елдан башлап, дәүләт китап нәшриятында басылган һәр китапның 85 % күләмендәге тиражы турыдан-туры дәүләт китапханәләренә җибәрелә башлады. Шулай итеп, болай да түбән гонорарларны китаплата-натуралата түләү кебек кимсетүле гамәл бетерелде.

Бу көннәрдә озак еллар ремонт күрмәгән бинабызда реставрация-төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә. Президентыбыз ярдәме белән моның өчен 98 миллион күләмендә акча бүлеп бирелде. Ремонт эшләренең баруын шәхсән үз контролендә тотты. Язучылар берлеге бинасында элек Габдулла Тукай исемендәге клуб бар иде. Яңа бинада әлеге клуб өчен 180 урынлы зал булдырылды. Г.Тукай клубы, барлык эш бүлмәләре өчен 4 миллион сумга өр-яңа җиһазлар, тавыш аппаратлары, мебельләр сатып алынды. Язучылар берлеге бинасының язучыларга булачагында бүген бернинди дә шик калмады.

Татарстан Язучылар берлеге бинасын шундый зур чыгымнар бәрабәренә ремонтлау-реставрацияләү — ул тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне, биналарны саклау буенча Республикабыз җитәкчелеге үткәргән яңа сәясәтнең беренче күркәм нәтиҗәсе! Әлбәттә, шундый таләпләр 2-3 ел алданрак булса, Тукаебызның куышы булган «Болгар» номерлары җимерелмәгән булыр иде.

Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, барлык язучылар, иҗат интеллигенциясе Сезнең тарихи һәм милли мәдәни һәйкәлләребезне саклау буенча үткәргән сәясәтегезне тулысынча яклыйбыз. Без Сезнең милли Республикабызның бөтен матбугаты, мәгарифе, язма мәдәнияте үсешенең бер гасыр дәвамында үзәге булган, Казанның Бауман урамындагы атаклы Матбугат йорты бинасын төзекләндерү турындагы күрсәтмәгезне дә хуплыйбыз. Әлеге бина татар китабы йорты булып, аның беренче катындагы китап кибете татар язучысының, татар әдәбиятының йөзен билгели иде. Сезнең ихтыяр белән һәм турыдан-туры катнашуыгызда ул яңадан милләтебезгә кайтарылыр дигән ышанычта һәм өметтә яшибез. Бауман урамындагы матбугат йорты — милли китап нәшрияты булып та, милли китап кибете булып та хезмәт итәр иде. Без шулай ук Республикабыз милли китапханәсенең яңа бинасы төзелешен дә Сезнең исем белән бәйлибез.

Язучылар берлегенең яңа бинасы республикабызның милли әдәби-мәдәни үзәге булып хезмәт итсен өчен, безгә үзебезнең һәм иҗади, һәм иҗтимагый активлыгыбызны бермә-бер арттыру сорала. Моннан 4-5 ел элек Язучылар берлеге каршында әдәбият-сәнгать өлкәсендә эшләүчеләрнең сәясәтчеләр, милли байлар, дин әһелләре һәм башкалар белән аралашу-фикерләшү урыны буларак «Зыялылар клубы»н оештыру теләге белән йөргән идек. Хәзер моның өчен бөтен шартлар да бар һәм бу эшкә кичекмәстән алыну кирәктер.

Узган корылтайда ук «Яшь әдәбиятчылар клубы»ын төзү хакында әйткән идем. Яшь иҗатчыларны барлый алдык, байтагын Язучылар берлегенә хакыйкый әгъзалар итеп кабул иттек, инде 30 яшькә кадәрге 30га якын яшь язучыбыз һәм галимебез бар. Алар да бу бинада үзләренең чараларын үткәрә алачаклар. Югыйсә, кем өчен төзедек тә, кем өчен җиһазладык соң аны — яшьләребез өчен түгелмени?! Язучылар берлеге бинасы өр-яңадан тернәкләнеп килүче республикабызның Әдәби фондын да үз түбәсе астына кертергә тиеш.

Билгеле булганча, Язучылар берлеге бинасында безнең әдәби басмаларыбыз булган «Идел», «Салават күпере» журналлары редакцияләре урнашкан иде. Аларга «Татмедиа» агентлыгы уңай шартлар тудыру буенча эшлекле чаралар күрә. Без үз бинабызда иҗат секцияләре өчен мәйданнарны киңәйтә алачакбыз. Язучылар берлеге бинасы үзе үк, архитектура һәйкәле һәм мәдәни мирас буларак, безнең милли әдәбиятыбыз тарихын чагылдыручы музей хезмәтен дә үтәргә тиештер. Ә Габдулла Тукай исемендәге клуб һәм залыбыз әдәбиятыбызны пропагандалау мәйданы, трибунасы ролен үтәр дип ышанабыз.

Бинабыз Мәдәният министрлыгының тарихи һәйкәлләрне саклау идарәсе тарафыннан безгә килешү буенча тапшырыла. Ул — республика милке. Аны киләчәктә Мәдәният министрлыгының дәүләт учреждениесе статусына күтәреп, карап тору, эксплуатацияләү өчен махсус штатлар билгеләүне сорау дөрес булыр. Язучылар йорты буларак дәүләт учреждениесе дә булып теркәлсә, анда эшләү өчен штатлар бирелсә, бу язучыларга өстәмә эш урыны да булыр иде...

Хөрмәтле каләмдәшләр! Язучы һәм җәмгыять арасындагы мөнәсәбәтләр язма әдәбият мәйданга чыккан вакытта ук барлыкка килгәндер, мөгаен. Ул бер генә яклы түгел. Бер яктан, язучы, үзенең язма иҗаты белән иҗтимагый фикер әйтеп, җәмгыятькә мөнәсәбәт белдерсә, икенче яктан, җәмгыять исеменнән хакимият үзе язучыдан шул идарә системасы өчен яраклы һәм кирәкле фикер әйтүне теләгәндер. Борын-борыннан бу мөнәсәбәтләрнең меңнәрчә төрдәге чагылыш үрнәкләре бар: тоталитар җәмгыятьтәге мөнәсәбәтләр, демократия чикләнгән җәмгыятьтәге мөнәсәбәтләр, тулы демократия урнашкан илдәге мөнәсәбәтләр. Милли әдәбиятыбыз тарихы да әнә шул мөнәсәбәтләрнең тарихи тупламасы дисәк, хакыйкатьтән китү булмастыр.

XXI гасырда демократик мөнәсәбәтләр һәм граҗданлык җәмгыяте төзелүгә юнәлеш алган безнең илдә милли әдәбиятыбызның граҗданлык активлыгы үз югарылыгында калды дип әйтергә бихисап күп мисалларыбыз бар. Ике корылтай арасындагы иҗтимагый вәзгыятькә мөнәсәбәт белдергән дистәләгән публицистик язмалар, шигырь һәм поэмалар, эссе һәм романнар язылды. Милли мәктәпләребезне саклау, ана телебезне үстерү турында булсынмы, хак тарихыбызны яктырткан фәнни-әдәби иҗат булсынмы, халыкара террорчылыкның сәбәпләренә карата булсынмы, милли мирасыбыз, тарихи һәйкәлләрне саклау турында булсынмы, «Болгар» номерлары, «Булгария» теплоходы фаҗигаләре хакында булсынмы — барысы хакында да татар язучысының иҗтимагый активлыгын чагылдыручы мисаллар күп булды. Дөрес, бер-беребезне иҗтимагый пассивлыкта, куркаклыкта, яраклашуда тәнкыйтьләвебезне дәвам итәбез. Бу үзе дә иҗтимагый активлыкның капма-каршылыктан гыйбарәт бер күренеше.

Иҗтимагый активлык, дәүләтне һәм җәмгыятьне тәнкыйтьләүгә багышланган публицистика гына түгел, ә бәлки шул җәмгыятьтә яшәүче кешеләрнең язмышлары, тирән кичерешләре, рухи-психологик киеренкелек шартларында кылган гамәлләре, ягъни табышлары, югалтулары, фаҗигаләре аша чагыла. Бу очракта һәр язучы — миссионер. Ул үз максатына үз ысулы, стиле, иҗади осталыгы, акылы, яшәү тәҗрибәсе белән ирешә. Иҗтимагый активлык әдипләрнең иҗатын барлаучы, анализлаучы тәнкыйтьчеләр һәм галимнәр иҗатына да шул югарылыкта ук таләп ителә.

Әдәби процессны оештыру Язучылар берлегенең төп вазифасы булган дәверләрне өлкән язучыларыбыз әле дә булса сагынып искә алалар. Күрәсең, бер яктан, иҗат иреге чикләнү, көчле цензура шартларында, икенче яктан, әдәби иҗатны үстерүгә тулысы белән дәүләт кайгыртуы гарантияләнгән шартларда язучыларыбыз үз максатларына ирешү юлларын-ысулларын тапканнар. Дәүләт идеологиясе тәкъдим иткән, мөһим дип күрсәткән дистәләрчә темаларны үз итеп, иҗат ихтыяҗларына һәм мәсләкләренә якын итеп алып хезмәт куйганнар... Әлбәттә, милли язучыларның төп мәсләге дәүләт заказын үтәүдән бигрәк, ана телебезне саклау-үстерү, туган халкыбызның әдәбиятка, әдәпле сүзгә булган, үз халкының олы тарихын дөрес чагылдырган әдәби әсәрләргә ихтыяҗын канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән иде. Шуңа күрә дә без милли әдәбиятыбызның киләчәге ничек булыр дигәндә, үзенең гасырлар дәвамында формалашкан традицияләренә нигезләнеп үсәргә тиеш дип белдерәбез. Милли әдәбиятыбызның үсеш процессы дөнья әдәбияты һәм мәдәнияте белән тыгыз бәйләнештә барырга тиеш дип беләбез. Бердәм әдәби мохитне булдыру иҗат берлегенең бүгенге һәм иртәгәсе көндәге беренче дәрәҗәдәге бурычы да.

Ике корылтай арасында Язучылар берлеге идарәсе, Фәннәр академиясе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре белән берлектә, «ХХI гасыр татар әдәбияты, татар әдәби теленең сакланышы һәм үсеше тенденцияләре»; «Яшь язучылар иҗаты»; «Балалар әдәбияты: бүгенгесе һәм үсеш перспективалары» дигән темаларга фәнни-гамәли конференцияләр уздырды. Әлеге конференцияләр максатчан рәвештә язучыларыбыз өчен һәм күпчелек әдипләр катнашында 2009, 2010, 2011 — әдәби ел йомгаклары кысаларында үткәрелде. Конференциядә ясалган докладлар, чыгышлар аерым җыентыклар булып бастырып чыгарылды һәм алар безнең каләмдәшләребезгә, бигрәк тә яшь язучыларга кулланма булып та хезмәт итәр дип уйлыйбыз. 2008 елда Әлмәттә «Милли драматургиянең бүгенгесе һәм киләчәге» дигән темага барлык драматурглар, театр режиссерлары һәм директорлары катнашында семинар булып узды.

Әдәби процессны оештыруда, бигрәк тә яшь каләм ияләрен барлауда иҗат фестивальләре хәрәкәтенең мөмкинлекләре зур. Отчет чорында Язучылар берлеге идарәсе алдагы чорларда ук «Идел» яшьләр иҗат үзәге тарафыннан гамәлгә куелган «Иделем акчарлагы», Татнефть ачык акционерлык җәмгыятенең «Рухият» Яңарыш фонды белән эшли башлаган Саҗидә Сөләйманова исемендәге яшь иҗатчылар фестивальләрен оештыруга турыдан-туры катнашты. Яшь язучыларның әсәрләрен рецензияләү, редакцияләү һәм бастырып чыгаруга безнең тәҗрибәле язучыларыбыз һәм галимнәребез дә актив алынды. 2009 елда Казан дәүләт гуманитар педагогика университеты, хәзерге Идел буе федераль университетының Филология һәм сәнгать институты, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм Язучылар берлеге идарәсе тарафыннан өченче зур иҗат фестивале —«Илһамлы каләм» — гамәлгә куелды.

Әйткәнемчә, фестиваль хәрәкәтенең мөмкинлекләре зур. Ул моңа кадәр эшләп килүче әдәби берләшмәләрнең эшчәнлеген дә активлаштыра, бер максатка, юнәлешкә туплый. Фестивальләр әдәби көчләрне барлау һәм, гомумән, бөтен әдәби процессны тулаем күзалларга мөмкинлек бирә. Отчет чорында Язучылар берлегенә алынган барлык яшьләребезнең санап үткән фестивальләрьдә чыныгып, олы иҗатка юллама алганнарын барыбыз да белә. Киләчәктә бу хәрәкәткә тагы да оешкан төс биреп, аның матди чыгымнарын да кайгырту кирәк булачак.

Әдәби иҗат процессы нәшрияттан аерым була алмый. Республика китап нәшрияты «Мәгариф» нәшрияты белән берләштерелде һәм бердәнбер дәүләт нәшрияты булып калды. Финанс кризисы иң тәэсирле 2009-2010 елларда язучыларның китапларын бастыру бермә-бер кимеде. Шөкер, 2010, 2011 елларда исә янәдән темпланнар кабул итеп, язучыларыбызның җыентыкларын бастыра алдык. Нәшрият дирекциясе һәм Язучылар берлеге идарәсенең килешүе буенча Яшь язучыларның беренче китапларын бастыру, берлек әгъзаларының юбилей басмаларын эшләү гамәлгә керде. Нәшрият дирекциясенә Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан фронтта һәлак булган язучыларыбызга багышланган «Каһарман каләме» җыентыгын, Г.Тукайның 125 еллыгына багышлап, Мәскәү әдипләре башкарган өр-яңа тәрҗемәләрдән төзелгән «Тукайның язгы фаэтоны»н, Идел буе халыкларының алты телендә Г.Тукайның шигырьләр җыентыгын бастыруда ярдәм иткәне, шулай ук Төркия һәм Төрекмәнстан кебек илләрдә, Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Пермь кебек шәһәрләрдә «Татарстан мәдәнияте, әдәбияты көннәре»н үткәрүдә китап күргәзмәләре белән катнашып, татар әдәбиятын пропагандалауда зур өлеш кертүләре өчен рәхмәтебезне җиткерәбез. Китап нәшрияты Халык язучылары һәм Халык шагыйрьләренең күптомлыкларын бастырып чыгаруын яңартты.

Көндәлек әдәби процесс безнең әдәби басмаларыбызда бара. «Татмедиа» агентлыгы карамагындагы «Казан утлары», «Идел», «Мәдәни җомга», «Мәйдан», «Салават күпере», «Сөембикә», «Ялкын», «Казан», «Казан альманахы» журналлары, кризис киеренкелеге булуга карамастан, үзләренең тиражларын һәм даими укучыларын саклап калды. Отчет чорында Чаллы каласында рус телендә «Аргамак» журналы гамәлгә куелды. Быелның май аеннан өр-яңа фәнни-популяр, әдәби-нәфис «Мирас» журналы нәшер ителә башлаячак. Бер сүз белән әйткәндә, республикабыздагы әдәби басмаларның санап үткән үрнәкләре гамәлдә булуы — безнең казанышыбыз, дәүләтебезнең олы кайгыртуы дип тану фарыз. Ә журналларның сыйфаты, әдәби зәвыклылыгы, затлылыгы, үз укучыларын табуы — болар барысы да редакцияләрнең җаваплы хезмәткәрләреннән һәм безнең һәркайсыбыздан тора.

Һәр ни-нәрсә вакыт сынавына дучар. Дүрт ел элек корылтайда яңа дәвердә милли әдәбиятыбызны үстерү, яшь әдәбиятчыларны барлау, гомумән, иҗат процессын тәэмин итүгә юнәлтелгән резолюция-карарлар да җитди сынауга хөкем ителгән икән. Ни дәрәҗәдә реаль чынбарлыкка нигезләнгән булган ул?.. Юкса, һәр пункты уйланып, киләчәкне күзаллап язылган иде.

Узган корылтайның резолюциясендә Казан дәүләт университетының татар теле факультеты базасында татар әдәбиятчыларын, тәрҗемәчеләрен әзерләү буенча махсус төркем ачарга тәкъдим ителгән иде. Тормыш безнең хыялларга үз төзәтмәсен керткән булып чыкты. Идел буе федераль университеты статусына кадәр күтәрелгән югары уку йортында татар теле һәм әдәбияты тарихы факультеты бөтенләй ябылып, федераль университет составына кергән Филология һәм сәнгать институты кысаларында гына калды безнең булачак язучыларыбызны тәрбияләргә тиешле факультетыбыз! Ни кызганыч, Мәдәният министрлыгы белән фаразланган яшь язучылар өчен стипендияләр булдыру да хыял гына булып чыкты. Дөрес, без отчет чорында хөкүмәтнең 2 грантын — узган ел Г.Тукай әкиятләре буенча аннимацион фильмнар төшерү һәм быел яшь язучыларыбызның әсәрләрен бастырып чыгару буенча — оттык. Бүген сезнең кулларга тапшырылган яшь язучыларның антологиясе — шуның нәтиҗәсе.

Алдагы корылтайда Мәскәүдәге Әдәбият институтына өметле яшь язучыларыбызны дәүләт стипендиатлары итеп җибәрү мәсьәләсе дә куелган иде. Анда укуга юллама алып урнашкан ике язучыбыз, финанс кризисы сәбәпле дип әйтик, укуларын калдырып кайттылар. Киләчәктә бу эшне өр-яңадан башлыйсы булыр.

Соңгы ике елда «Тюрксой» халыкара оешмасы һәм Мәдәният министрлыгының юлламасы буенча ике яшь язучыбызны Төркиягә әдәби тәрҗемәчеләр әзерләүче курсларга җибәрә алдык.

Әдәби тәрҗемә — иҗат процессының мөһим бер тармагы. Киләчәктә милли әдәбиятыбызны яңа киңлекләргә чыгару, әдәби багланышларны киңәйтү фәкать әдәби тәрҗемә аша гына мөмкин булуына беркемнең дә шиге юктыр. Ни кызганыч, узган корылтайда дәүләт китап нәшриятында махсус әдәби тәрҗемә бүлеге булдыру, аны финанслау һәм тәрҗемә әдәбиятны дәүләт заказлары тәртибендә алып бару билгеләнгән булса да, ул тормышка ашмады. Шулай ук алдагы елларда хөкүмәтнең «Дәүләт телләрен үстерү» программасы буенча безгә бүлеп бирелә торган акча да, күп тапкыр мөрәҗәгать итүгә карамастан, безгә 4 ел дәвамында бер тапкыр да бирелмәде. Шуңа да карамастан, әдәби тәрҗемә буенча безнең Язучылар берлегенең иҗади мөмкинлекләре әлегәчә сакланды. Яңа сайланган идарә һәм аның рәисенең бу юнәлештә максатчанрак эшләве сорала.

Әдәби иҗат процессын оештыру юнәлешенә шулай ассызыклап тукталуыбыз, киләчәктә Язучылар берлегенең төп игътибары әлеге мәсьәләләргә юнәлтелергә тиешлегеннән, әлбәттә! Иҗат берлеге иҗатлы булырга тиеш. Һәрбер каләм иясе үзенең иң шаһ әсәрләрен язуны билгесез ераклыкка күчермичә, бүген-иртәгә язу өчен үзен әзерләргә, иҗат итәргә тиеш!

Әдәби иҗат процессы әдәби иҗатны стимуллаштыруга да бәйле. Язучылар берлеге идарәсе тарафыннан озак еллар дәвамында бу эшнең билгеле бер системасы, механизмы булдырылды: әдәби иҗат елына йомгак ясау, әдәби иҗатның төрле жанрлары буенча әдәби премияләр тапшыру, язучыларның иҗат кичәләрен уздыру, аларны дәүләт бүләкләренә тәкъдим итү һ.б. Отчет чорында, моңарчы гамәлдә булган Державин исемендәге премия бөтен Россия күләмендәге премия статусына күтәрелде. Узган ел Язучылар берлеге һәм Актаныш муниципаль район хакимиятенең Гамил Афзал исемендәге премиясе гамәлгә куелды. Әдәби иҗатны стимуллаштыру, иң югары дәүләт бүләге, Г.Тукай исемендәге бүләктән мәхрүм ителүне исәпкә алмаганда, нәтиҗәле файдаланылды һәм берлекнең иҗат потенциалын үстерде дип әйтә алабыз.

Яшәешебезгә үтеп кергән электрон куллану техникасы казанышлары басма китапларга, матбугат басмаларына карата булган мөнәсәбәтләрне дә үзгәртә. Интернет, виртуаль аралашу чаралары инде һәркайсыбызның көндәлек кулланылышына үтеп керде. Отчет чорында республикабызда «Электрон китапханә»гә нигез салына башлады. Без моңа төрлебез төрлечә мөнәсәбәт белдерсәк тә, киләчәк көннәребездә әдәби иҗат процессын электрон китаплардан башка күзаллап булмастыр. Бу юнәлештә хәл итәсе бердәнбер мәсьәлә — авторлык хокукларын саклауның гарантияләнүе һәм һәр язучының электрон китаплар чыгаруга шәхси теләге булу-булмау исәпкә алынырга тиешлеге... Электрон китапханә, нигездә, моңарчы традицион ысулда басылган китаплардан төзелә. Бу очракта да авторлык хокукы буларак, язучыга бер тапкыр каләм хакы түләүне хәл итү зарур. Ул традицион китап бастыру тарифларыннан кимрәк тә булырга мөмкин. Бер сүз белән әйткәндә, яңа сайланган идарәгә бу мәсьәләне беренче планга куюны тормыш үзе үк таләп итәчәк.

Язучылар һәрчак халык белән очрашу ихтыяҗын кичерәләр. Аларга трибунлык хас. Соңгы елларда республикабыз радио-телевидениесендә язучылар катнашында күп кенә тапшырулар оештырылды. Язучыларыбызның иҗат, юбилей кичәләренең язмалары даими күрсәтелде. Әмма радио, телевидениедә әдип сүзе, язучы мөнбәре булырдай тапшырулар программасын оештыра алганыбыз юк. Бу максатта берничә еллар элек ТНВ җитәкчелегенә язмача мөрәҗәгать итүебездән соң, «Шигърият», «Шигъри тәлгәшләр» һәм «Мәдәният дөньясында» тапшыру программасы кысаларында «Әдәбият дөньясында» тапшырулары гамәлгә куелды. Безне бигрәк тә «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең, «Болгар» радиосы һәм «Татар радиосы»ның талымсызлыгы, зәвыксызлыгы борчый. Турыдан-туры эфирда бозык тел белән примитив юморга корылган уеннар, табышмаклар, бернинди әдәби кануннарга сыешмаган сүзләрдән төзелгән җырлар белән эфирны пычрату һаман дәвам итә. Радиода әдәби тапшыруларга урын бирү өчен эфир вакытын табып булыр иде югыйсә.

Язучылар берлегенең яңартылган бинасында «Яшел камин»нар, «Шигъри мизгел»ләр, «Әдәби кич утыру»лар, «Түгәрәк өстәл»ләр һәм башка исемдәге яңа цикллар ачып, телевидение, радио аша халкыбызга милли әдәбиятыбыз, ана телебез, халык иҗаты җәүһәрләрен, нәфис сүз сәнгате үрнәкләрен җиткерә алыр идек. Бу — язучыларга яңа эш урыны да булыр иде.

Узган корылтайда мәктәпләр өчен яңа әдәбият дәреслекләре әзерләү, хрестоматияләрне яңарту тәкъдимнәре булган иде. Бу максатта хөкүмәтебезнең дә аерым карары булып, шөкер, Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан бу эш башланып китте. Язучылар берлегенең тәнкыйть, проза, поэзия һәм балалар әдәбияты остаханәләре яңа дәреслекләргә язучыларыбызның әсәрләрен кертү буенча тәкъдимнәрен әзерләде. Безнең язучыларыбыз, галимнәребез дәреслекләр төзү буенча эшче группаларга тартылды. Уртак эшләребез нәтиҗәсен якын арада күрербез дигән ышанычта торабыз.

Хөрмәтле каләмдәшләр! Ике корылтай арасында Язучылар берлеге идарәсе тарафыннан әдәби багланышларны җәелдерү буенча да күп кенә чаралар күрелде. Элеккеге СССР Язучылар берлегенең дәвамчысы буларак оешкан Халыкара язучылар оешмалары берләшмәсе, Россия Әдәбият фонды, Мәскәү язучылар оешмасы, «Дружба народов», «Наш современник» журналлары, «Литературная газета» әдәби басмалары, Башкортостан, Удмуртия, Чувашия, Якутия, Пермь өлкәсе, Ульян өлкәсе язучылар берлекләре, Төркиянең Евразия язучылар берлеге һәм «Кардәш әдәбиятлар» журналлары белән иҗади элемтәләр урнаштырып, алар белән бердәм чаралар үткәрелде. Язучыларыбызның тәрҗемә әсәрләрен санап үткән газета-журналларда бастырып чыгару оештырылды. Шулай ук Бөтендөнья татар Конгрессы Башкарма Комитеты белән берлектә Россия төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез өчен әдәби-мәдәни чаралар оештыруда язучыларыбызның катнашуына ирештек. Төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезгә йөзләрчә данәдә китапларыбызны туплап бүләк иттек. Язучылар берлеге идарәсе 2010 елда Рәсәй күләмендә үткәрелгән халык санын алу уңаеннан Татарстан язучыларының бөтен татар халкына мөрәҗәгатен кабул итеп, аны милли-мөхтәриятләр һәм 46 төбәккә 64 язучы-шагыйрьләребезне иҗади командировкага җибәрү аша халыкка юлладык. Отчет чорында бу чараларны үткәрүдә Мәскәү, Ижау, Ульяновск, Чиләбе шәһәрләрендә яшәп иҗат итүче язучыларыбызның да иҗтимагый активлыкларын билгеләп үтәр идем.

Әдәби багланышлар, алдагы чорда да Язучылар берлегенең төп эш юнәлешләренең берсе булачак. Бу мәсьәләдә безгә, телибезме-теләмибезме, Россия Язучылар берлеге белән хезмәттәшлек итү юлларын табасы булыр. Ике корылтай арасында, Россия Язучылар берлегеннән аларның чираттагы съездына чакыру килгәч, дөресрәге делегатлар сайлап җибәрүләрен сорап мөрәҗәгать иткәч, без бу мәсьәләне өч тапкыр идарә утырышында тикшердек. Россия Язучылар берлеге съездында Туфан ага белән мин фәкыйрегез кунак буларак катнашып чыгыш та ясадык. Без үз позициябезне — әгәр киләчәктә илдә бердәм иҗат берлеге төзелсә, Татарстан Язучылар берлеге аны оештыручы буларак, аңа керәчәк дигән фикеребезне җиткердек. Бүгенге көндә Татарстан Язучылар берлеге — Россия Язучылар берлеге составында булмаган бердәнбер оешма. Әмма бу — безнең өстенлегебез, табышыбыз димәс идем. Россия Язучылар оешмасы вертикаль структурада оешкан булса да, ниндидер катгый вертикаль идарә урнаштырмый. Шул ук вакытта үз оешмаларына, бүлекчәләренә Россия хөкүмәте билгеләгән төрле грантлар, фондлар аша матди ярдәм күрсәтүдә ул шактый эшләр башкара. Без, Россиягә налог түләүчеләр буларак, ул грантларга хокукыбыз булуга карамастан, алардан әлегә үзебезне-үзебез мәхрүм итәбез.

Язучылар һәм җәмгыять, шул исәптән хакимият арасындагы мөнәсәбәтләрнең иң мөһиме — язучының социаль статусы, аның гражданлык һәм авторлык хокукларының сакланышы. Ни кызганыч, Рәсәй күләмендә әлегәчә бу мөнәсәбәтләр иҗат кешеләрен канәгатьләндерми. Иҗат берлекләре — җәмәгать оешмасы статусында, ул үз эшен шуңа нисбәтле законга нигезләп оештыра. Шуңа күрәме, бүген язучы хезмәтенә үзешчән хезмәт, хобби дип карау күзәтелә. Хоббины дәүләт тарафыннан үстермәскә дә мөмкин бит. Ә бит иҗади хезмәт нәтиҗәсе — китап — ул шул ук дару, шул ук азык, шул ук дәреслек, шул ук фән, шул ук сәнгать. Алар барысы да үзешчән иҗат белән түгел, ә эш сәгатьләре чикләнмәгән хезмәт нәтиҗәсе. Язучының хезмәт хакы — аның хезмәтенә тәңгәл булырга тиеш. Безнең хезмәт хакы — кулланучылар кулында. Радио-телевидениедә, интернетта язучыларның публицистик чыгышларына, лекцияләренә түләүләр тарифы кертелсә, язучы үзе дәүләткә тагы да күбрәк налог түләр иде. Республикабыз хөкүмәтеннән һәм Дәүләт Советыннан бу максатта Россиянең закон кабул итү органнарына тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать итүләрен сорыйбыз. Без үз тәкъдимнәребезне 2006 елда ук әзерләп биргән идек, киләчәктә дә тәкъдимнәребезне бирә алабыз.

Ни кызганыч, безнең күз алдыбызда ил күләмендәге бердәм әдәби процесс, бердәм мохит таралып, югалып бетеп бара. Әлбәттә, ил җитәкчелегенең мәдәнияткә булган мөнәсәбәте үзгәрмичә, ил буенча «Мәдәният турында», «Иҗат оешмалары турында» өр-яңа законнар кабул ителмичә, бердәм Язучылар берлеге төзү озак вакытлар билгесезлектә калачак. Аерым була торып, без ул законнарны эшләү, үз тәкъдимнәребезне әйтү хокукыннан да мәхрүм әлегә. Моннан егерме еллар элек үзара ниндидер килешү булган икән, ул кайсыдыр як тарафыннан үтәлми икән, аның егәре-көче шулай гына булган дигән сүз. Димәк, килешүнең, хезмәттәшлекнең яңа юлларын эзләү кирәк. Бу мәскәүләрдән бигрәк, безнең өчен аеруча кирәк дип уйлыйм һәм бу хакта да фикерләшү кирәктер бүгенге корылтайда.

Отчет чорында вафат булган каләмдәшләребезнең исемнәрен мәңгеләштерү, аларның иҗади мирасларын саклау, кабер ташларын урнаштыру буенча да шактый эшләр башкарылды. Бөек Тукаебызның Яңа Бистә татар зиратындагы ташы-һәйкәле өр-яңадан корылды. Ул чын мәгънәсендә тарихи һәйкәл, һәйкәлләрнең һәйкәле. Президентыбызның матди ярдәме белән Мөдәррис Әгъләмов, Рафаэль Мостафин, Шәүкәт Галиев, Рөстәм Кутуй, Роберт Әхмәтҗанов, Фәнис Яруллин, Равил Бохараевларның кабер ташларын, һәйкәлләрен куюны быелның җәендә тулысынча хәл итәчәкбез.

Безнең алда чорыбызның күренекле шәхесе, олуг язучыбыз Туфан ага Миңнуллинның исемен мәңгеләштерү бурычы тора. Ул, әлбәттә, Татарстан Хөкүмәтенең карары белән тормышка ашырылыр дип уйлыйбыз. Вафат булган язучыларыбызның әдәби мирасын — архивларын Татарстан Республикасы Дәүләт архивына тапшыру, аларның сакланышына һәм киләчәктә чын-чынлап әдәби мирас булып файдаланачагына гарантия бирәчәк.

Әлбәттә, ике корылтай арасында эшләнеп бетмәгән эшләребез дә күп булды. Ел ярым үз бинабыздан читтә, уңайсыз шартларда эшләвебез дә, ике ел авыр кризис булуы да комачаулагандыр. Әмма бу җитешсезлекләрдә мин беркемне дә гаепләргә җыенмыйм. Үзебез дә булсын дип йөрдек. Һәр идарә әгъзасына бергә куйган хезмәтләребез өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Дүрт ел дәвамында идарә әгъзасы булмаган бик күп каләмдәшләребезнең, галимнәребезнең Язучылар берлеге үткәргән чараларда рыясыз ярдәмнәрен күрдек — аларның барчасына да зур рәхмәт.

Отчет чорында Мәдәният министрлыгы, «Татмедиа» агентлыгы, «Татнефть» җәмгыятенең «Рухият» фонды, Татарстан китап нәшрияты, «Мәгариф» нәшрияты, «Идел-Пресс» коллективы, ТР Фәннәр Академиясе, Г.Ибраһимов ис. ТӘСИ коллективы, Республикабызның Милли китапханәсе, театрлар һәм музейлар белән тыгыз элемтәдә булып, ярдәмләшеп эшләдек.

Мин Язучылар берлеге рәисе буларак, Хөкүмәтебез, Дәүләт Советы җитәкчелегеннән, бигрәк тә Президентыбыз Р.Н.Миңнехановтан үземнең мөрәҗәгатьләремә һәрчак уңай җавап алдым. Аларның ярдәмен тойдым, зур рәхмәт аларга.

Хөрмәтле каләмдәшләр! Язучылар берлеге идарәсе бөтен эшчәнлеген Устав һәм алдагы корылтайда билгеләнгән юнәлешләр нигезендә алып барды. Идарә еллык эш планы регламентында эшләде. Һәр ай саен идарә утырышлары үткәрү тәртибе тайпылышсыз сакланды. Докладта бәян ителгәнчә, отчет чорында иң олы игътибар әдәби иҗат процессын оештыру, яшь иҗатчыларны барлау, язучыларыбызга социаль-көнкүреш мәсьәләләрендә ярдәм итү, әдәбиятыбызны пропагандалау, әдәби багланышларны оештыруга багышланды. Берлегебезнең Чаллы, Әлмәт бүлекчәләрендә дә эшне бергәләп оештырдык. Аларның һәркайсының үзләренә тапшырылган вазифаны үтәүгә җаваплы каравын билгеләп үтәр идем.

Хөрмәтле каләмдәшләр! Ил күләмендәге вәзгыять, дөньядагы глобальләшү күренеше һәр милләт алдына үз-үзен саклап калу иммунитетын югалтмау бурычын куя. Күпмилләтле дәүләт кысаларында яшәргә дучар булган халыклар өчен андый чыдамлылык икеләтә таләп ителә. Бүген милләтебез алдында милли мәктәбебезне, ана телебезне, милли мәдәниятебезне саклап калу, халкыбызның рухи төшенкелеккә бирелүенә киртә булырдай гамәлләр кылу сорала. Гомумән, һәр халыкның рухи үсешен билгеләп, гасырлардан гасырларга өзлексез дәвам итә торган мәдәни үсеш программасы булырга тиеш. Ул программаны эшләүдә иҗат интеллигенциясе үзенең өлешен кертергә бурычлы. Беренче чиратта, талантлы, кыю һәм җитди фикерле, әхлакый кыйммәтләргә ия әдәби әсәрләр язып! Халкыбызның рухын күтәрә торган гимн, җырлар, шигырьләр язып... Тарихыбызны әдәби иҗатыбыз аша халкыбызга аңлатып, милли геройларыбызны байрак итеп күтәреп, халкыбызның күркәм йолаларын, традицияләрен саклап, үзара һәм барлык халыклар белән дустанә, гадел яшәп, аек, сау-сәламәт һәм иманлы булып.


---

№--- | 01.08.2012

“Күк капусы ачылганда” дип аталган тулы метражлы татар фильмының премьерасы булды #6395

$
0
0
02.08.2012 Мәдәният
“Мир” кинотеатрында “Күк капусы ачылганда” дип аталган тулы метражлы татар фильмының премьерасы Татарстан башкаласындагы татар зыялыларына, журналистларга тәкъдим ителде. Анда мәшһүр җырчыбыз Илһам ага Шакиров, шулай ук тамаша залында галимнәр, артистлар, язучылар шактый иде. Караган булсагыз, сезнең фикерләрне дә көтәбез.

Тормышы, хезмәте теге яки бу сәбәптән (шул исәптән холкының йомшаклыгы белән) гел уңышсызлыклардан гына торган бүгенге татар актерының (Мират Борһанов – Г.Кариев театры актеры Илфат Камалиев) халкыбызның мәшһүр улы Габдулла Тукай (Г.Камал театры актеры Алмаз Сабирҗанов) һәм аның Зәйтүнә туташка (Гөлнара Мулланурова) булган самими мәхәббәте тәэсирендә, ә бәлки күк капусы ачылганны күреп теләк теләгәнгәдер, язмышы уңай якка тамырдан үзгәрүе турында ул фильм. Төгәлрәге, Куян, Күсе ише рольләр уйнап йөргән артистка читтән килгән режиссер Тукай ролен ышанып тапшыра һәм... китә шуннан! Башкалабыз Казан урамнарында, җимереп янә торгызыла торган һәм узган гасыр башында Г.Тукайның куышына әйләнгән данлыклы “Болгар” кунакханәсенең 40 нчы номерында, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында барган күренешләр, рольләрне башкарган таныш йөзләр үзебезнең татар тамашачысы өчен үтә кызыклы булыр кебек. Фильмны куючы режиссер Фәрит Дәүләтшин, актерларны Казандагы 3 татар театрыннан да җәлеп иттек, шуның белән дә үзенчәлекле ул, ди. “Ләкин биредә кино төшерү өчен заманча студия юклыгы проблемасы бар, Татарстанда кинематография барлыгын расларга омтылам, шуның белән студия заруриятенә игътибарны җәлеп итәргә тырышам. Елына ике фильм төшерәм, ярдәм булса, өчне дә төшерә алам, яшьләрне шуңа тартам. Ә инде фестиваль комиссиясенекеләр “Собака” фильмын Мәскәүдә “Дом кино”да, һичшиксез, күрсәтергә кирәк, дип әйттеләр, фестивальда катнашачак ул”, - диде режиссер Ф.Дәүләтшин.

Фильм премьерасын дикъкать белән караганнан соң, шушы әсәрне киң экраннарда күрсәтерлек итүдә хезмәте һәм өлеше кергәннәр сәхнә тутырып тезелгәч, фикер уртаклашулар башланды. Тамашачы, рус телле фильмнардан тыш, читләр төшергәнне татарча тәрҗемәдә караудан әллә ни узмаган һәм чын татар киносын тансыклаган булса да, бу картинадагы кимчелекле яклар күләгәдә калмады. “Бу кинога, инде нәрсә күрсәтерләр дип, нигилистларча карашта килгән идем, күздән яшьләр чыгарырлык булгач, чыннан да, начар килеп чыкмаган. Дөрес, озынгарак киткән, рус сүзләре кыстырылган (Р.Батулла, минем текстта алар юк иде, ди. – ред.), титрларда русчалы-татарчалы бутап язулар күзәтелде”, - дип, үзе әйтмешли, “җитешмәгән вак-төякне” барлады КФУ профессоры Хатыйп ага Миңнегулов. Гомумән алганда, бу кино татар өчен зур бәйрәм булырлык – фән докторының бәяләмәсе шундый.

Шушы ук университет доценты, әдәби тәнкыйтьче Әлфәт Закирҗанов, мелодраматик рухтагы фильмның мәхәббәткә бәйле интригага корылуы уңышлы сайланган, дигән фикердә.

Ничек кенә булмасын, ике тарих катламы (Тукайның гомер баешы һәм бүгенге көннәр – арада нәкъ бер гасыр) параллель сурәтләнгән, хәтта бергә үрелеп барган “Күк капусы ачылганда” хыялый нәфис фильмының киң экраннарга чыгуы кирәк. Тормышчан, хиссиятле, заманча һәм шул ук вакытта үткәнебездән өзелмәгән, гомумән алганда, бер сулыш белән карала торган үз кинобыз үзебезгә кадерле. Премьераны караучыларның төп фикере шулайрак.

Фильның сценарий авторлары ике - язучы Рабит Батулла һәм куючы режиссер Фәрит Дәүләтшин. Дөрес, сценарийны башта Р.Батулла Шагыйрьнең тууына 125 ел тулу вакыйгасына әзерләп өлгерткән, финанслауда проблемалар булганга гына фильм төшерү мәсьәләсе хәл ителә алмаган. Быел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән дөнья күргән әлеге татар киносы соңгысы түгел: балет биючесе Рудольф Нуриевның тууына киләсе елның мартында 75 ел тулуга багышлап киң метражлы документаль фильм төшерү эшләре бетеп килә. “Габдулла Тукай, Сөембикәбез турында киң форматлы фильмнар кирәк, әмма әлегә финанслау юк, шуңа да Президентыбызга өметебез зурдан”, - ди Рабит әфәнде.


Миләүшә НИЗАМЕТДИНОВА

№--- | 01.08.2012

Авыл егетенә беркайчан кияүгә чыкмаячакмын! Әнинең дә чиләнүе җиткән #6396

$
0
0
02.08.2012 Авыл
Авылда көне буе эшләп арып-талып хәлдән тайган сеңлем әнә шулай ди. Югыйсә без, ягъни мин, энем һәм сеңлем, кечкенәдән үк чын мәгънәсендә маңгай тире тамган хезмәтнең нәрсә икәнен белеп-күреп үстек. Яшүсмер вакытта ук әтине югалту (ул безнең арадан киткәндә, сеңлебезгә җиде яшь иде) ялкаулыкның ни икәнен белгертмәде.

Без – әнинең төп ярдәмчеләре, таянычлары. Бу язылмаган канунны һәрвакыт белеп үстек. Әни – үтә дә сабыр һәм тырыш хатын. Шуңа күрә безгә дә башкалардан ким булырга ярамый. Мин үземне белгәннән бирле әни өч сыер сава. Быел тана беренче тапкыр бозаулап, сөтлебикәләр дүрткә (!) кадәр җитте. Күп итеп сарык асрый, үгез, бозаулар, кош-корты да җитәрлек. Бүген авыл җирендә мондыйлар бармак белән генә санарлык инде. Быел әле, җитмәсә, өйалларын сүтеп, төзү эшләре белән дә мәшәкатьләндек. Осталарыбыз булды. Шулар өстенә, авылдагы су насосын алыштыру сәбәпле, бер ай тирәсе сусыз утырдык. Күршеләрдән иртәнге биштә үк су ташый башлыйбыз. Ә авылда сусыз тормыш чын мәгънәсендә ике кулсыз калган кебек. Көне буе аш-су бүлмәсендә мәш килгән хуҗабикә генә белә аны. Әле бит абзарда көтүгә чыкмый калган маллар су сорап тавыш бирә. Утыртылган яшелчәләр дә бар, аларны да әрәм итеп булмый. Моннан тыш, печәнен, мунча себеркесен әзерләү, җиләк-җимешен эшкәртү, чират көтүен көтү кебек бетмәс-төкәнмәс эшләре өелеп тора. Болар өстенә хөкүмәт эшенә дә барырга кирәк. Әни кибеттә берүзе сата. Ялсыз, иртәдән кичкә кадәр... Кыскасы, кич белән «телен җилкәгә салып», көч-хәл белән кереп ава. Кая анда пешкән ашны иркенләп утырып ашау, ике-өч сәгать тәмләп, чабынып мунча керү, кунакка йөрү! Йокы киемеңне алыштырырлык хәлең калса, бик рәхмәт!

Бер айдан артык авылда яшәп килгәннән бирле, башымда бер уй чуала. Бездә хәләл хезмәткә хөрмәт юк. Әле берничә ел элек кенә дә күп мал асраган кешегә, сокланып: «Кара нинди тырыш!» – дип әйтәләр иде. Ә хәзер әнинең дүрт сыер савуын ишетүчеләр, бармакларын чигә тирәсендә әйләндереп: «Юләрләндегезме әллә сез?» – дип тел шартлата. Беркөнне үзем дә: «Әни, нигә шулкадәр йөгергәнеңне үзең аңлыйсыңмы соң?» – дидем. «Кайвакыт аңлап та бетермим, кызым. Шулай яшәргә өйрәнгән инде. Башкача булдыра алмыйм», – диде әни.

Сүз дә юк, өчебез дә югары уку йортларында укып чыктык, өстәлдән ит, сөт-май, катык-каймакның өзелеп торганы юк дигәндәй... Күпләрнең бәйрәм табынына гына куела торган каз-үрдәк безнең гаиләдә көндәлек ризык дисәң дә ялган булмас. Зур йорт җиткерелде, заманча ремонтлары да ясалды. Әмма... адәм баласына ял да кирәк икән шул. Ни өчендер моңа кадәр бу турыда әллә ни уйланылмаган. Әйтерсең бөтен кеше шулай яши, шулай тиеш кебек кабул ителгән. Ике кулына бер эш булган, җай чыккан саен, күңел ачарга, кунакка йөрергә яраткан, отпусклары вакытында чит илләр гизеп тә, зарланудан башы чыкмаган шәһәр халкы белән чагыштырам да әниемне... кем әйтмешли, сузып-сузып сызгырып җибәрәсе килә... Беркөнне: «Әни, синең бер ял күргәнең юк. Никадәр генә арысаң да, бер дә зарланмыйсың», – диюемә каршы: «Нигә зарланыйм ди?! Күңелем тыныч бит», – диде ул. Гомер буе үземнеке булсын, балаларым мохтаҗлык кичермәсен, аларга аз булса да ярдәм итим, дип яшәгән кешене җиңел генә үзгәртеп булмыйдыр шул инде!

...Ә мине, авылдан кузгалып киткәндә, моңсулык биләп ала, ирексездән күзгә яшь тула. Иреннәрем исә: «Тавык та чүпләп бетерә алмаслык эшләрең белән тагын үзең генә каласың инде, әнием!» – дип кабатлый.


Зөһрә САДЫЙКОВА, Азнакай

№--- | 02.08.2012

Салаватның беренче концертыннан ФОТОрепортаж #6397

$
0
0
02.08.2012 Мәдәният
Августны күпләр Салават ае буларак көтеп ала. Быел да танылган җырчы Казанны гөрләтеп 20 тапкыр концерт куячак. 1 август кичендә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында Салават тамашачыга беренче концертын күрсәтте. Сезгә дә бу тамашадан ФОТОрепортаж карарга тәкъдим итәбез.

 

 

 

 

 

 

Фото №1 

 Фото №2

 Фото №3

 Фото №4

 Фото №5

 Фото №6

 

 Фото №7

 Фото №8

 Фото №9

 Фото №10

 Фото №11 

 Фото №12

 Фото №13

 Фото №14

 Фото №15 

ФОТО: Шамил АБДЮШЕВ


---

№--- | 02.08.2012

Җәвит Шакиров: 5 яшьтә әнидән калып, 5-6 үги ана күрдем. Тормышта гармун каешына тотынып күтәрелдем #6398

$
0
0
02.08.2012 Шоу-бизнес
Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты, нәфис сүз остасы, шоумен, "Башваткыч" тапшыруын алып баручы Җәвит Шакиров белән Асия Юнысова әңгәмәсе.

– Җырчы икәнеңне әлегә әйтмәдем. Исемеңне дөрес яздыммы дип тә уйланып торам әле.

– Минем иң зур титулым: мин – җырчы Зөлфия Шакированың ире. Исемем дә әллә ничәү: Җәвит, Җәүит, Явит... Якташым Салават Фәтхетдинов кушканы да бар – Яшка. Алай да паспортымда Явит мин. Ә сез үзегезгә ошаганын сайлагыз.

– Кызык икән. Шимбә киче саен халыкны телевизор экраннарына беркетеп куя торган «Башваткыч»та синең исемеңне сорасалар, буталып бетә торган. Алай да син үзең «Башваткыч»ның иң отышлы табышы бугай. Сәхнәгә беренче чыккан көннән тамашачыга мәхәббәтле күрендең син.

– Әйе шул, төрлечә балкыйм инде. Җиде ел эчендә 400 ләп мәҗлес алып барганмын. Шуңадыр инде олы улым: «Әтиең, артист булмаса, кем булыр иде?» – дип сораучыларга «Тамада булыр иде», – дип җавап бирә икән.

– Эстрадада нәфис сүз осталары санаулы гына. Беренче сәхнәң, мөгаен, урындык булгандыр инде.

– Мин кунак килгәндә, урындыкка басып, тамаша күрсәтеп, иркәләнеп үскән бала түгел. Биш яшьтә әнидән калдым. Биш-алты үги ана күрдем. Җылы сүзне дә мәктәптә, укытучыларымнан ишеттем. Шуңа күрә алар «җырла!» дисә, җырладым, «сөйлә!» дисә, сөйләдем. Өченче сыйныфта укыганда абыемнан отып алган «Раушаниям-бәгърем»не, «Янбикә»не җырлап, авылда танылдым мин. Безнең клуб мөдире бер кабынган йолдызны күз угыннан ычкындырмады инде. Әткәйдән генә ояла идем. «Сез концертка йөрмәгез», – дип кисәтеп куя торган идем. Гастрольләргә дә йөрдек күрше авылларга. Трактор чанасына утырталар иде толыпка төреп. Толыптан cуза-суза борын озынаеп калды. Чанадан төшеп калган чаклар да булгалады.

– Алай да тормыштан төшеп калмагансың. Нәрсәгә тотынып күтәрелдең?

– Гармун каешына. Минем һәр каникул саен грипп белән авырый торган гадәт бар иде. Үги әнкәй бәрәңге кыздырып ашаткач, терелә торган идем. Бер юлы озаграк терелә алмадым. Әткәй «Беларусь» дигән баян сатып алгач кына аякка бастым.

– Киң профильле артист! Стәрлетамак мәдәни-агарту училищесына диплом алып кайтырга гына киттең инде алайса.

– Укыгач ни, алдым инде. Алдым да Тайняш дигән авылга мәдәният йорты директоры булып кайттым да. Мин авылдагы өч директорның берсе идем. Кунактан кунакка гына йөртәләр. Тик мондый хөррият озак дәвам итмәде. Чакмагыш райкомының беренче секретаре мине зона конкурсында күргән дә: «Бу егет мәдәният бүлеге мөдире булырга тиеш», – дигән карар чыгарган. Бер көн эчендә Коммунистлар партиясенә әгъзалыкка кандидат итеп теркәп тә куйдылар.

– Тагын да күтәрелү өчен югары белем алу да зарур бит. Чакмагыштан Казан якынрак тоелганга сөенеп торам, югыйсә, йөрәк парәң – Зөлфияң дә Уфада укып йөргән чак бит әле.

– Ияреп китә торган гадәтем бар, күрәсең. Салават Фәтхетдинов Казанда институтка кереп кайткан икән. «Яшка, әйдә син дә», – ди бу. Казан тарта инде. Ашкындыра. Һәр татарча дәреслек тышында Казандагы һәйкәлләрнең сурәте бар иде бит. Казан – хыял! Җәлил йөргән урамнардан үтәсе килә. Шуңа күрә мин дә Казанга Мәдәният университетына читтән торып укырга кереп кайттым.

– Казан хыялын тормышка ашыру хакына Зөлфияңне дә Уфасыннан аердың инде алайса.

– Аның каруы, үземә гомерлеккә беркетеп куйдым. Быел менә көмеш туебызны бәйрәм итәргә торабыз. Әйе, хыялны бергәләп тормышка ашырдык. Башта үзем генә Җәлил һәйкәле янында имтиханга әзерләнеп утыра торган идем. Аннары Зөлфия белән Камал театры каршында бала арбасы тартып йөрдек. Университет каршына килеп, аның ак мәрмәр колонналарына соклана идек. Олы улыбыз быел шул университетның сәясәт факультетын тәмамлады. Ректор кулыннан медаль алды, рәхмәт төшкере бала.

– Димәк, сезгә Казан урамнары бәхет китергән. Авылда өч директорның берсе булган җирдән килеп, Казанда хезмәт кенәгәсенә беренче мөһерне Камал театрында суктыргансың дип беләм. Текә күтәрелеш!

– Остазым Флера Хәмитова җитәкләп алып барды анда. Өч ел эшләдем. Сәхнәдә түгел, төрле эштә.

– Аның каруы, биш-алты елдан сез икәү – Зөлфия белән Җәвит Шакировлар Камал театрына тулы заллар җыеп, сәхнә тота алдыгыз. Конферансье булып башлаган Җәвит Шакиров тиз арада экспромтлар остасы булып танылды. Рәшит Сабиров Фаил Шафигуллин белән күтәрелде. Камил Кәримов – үзен үзе тәэмин итәргә сәләтле киң кырлы нәфис сүз остасы. Ә менә синең өчен сәхнә әсәрләрен махсус язучы юк бугай.

– Концерт вакытында тамашачылардан хатлар килә, газеталардан җыям – башыңны эшләтеп кенә өлгер. Сюжет үзеннән үзе туа ул. Минем геройларым авыл картлары, гаишниклар, ир белән хатын. «Теща» гына сөйләп йөрмим мин. Фәнзаман Баттал, Зөлфәт Хәким, Гөлшат Зәйнашева әсәрләрен дә файдаланам. Конферансьеның төп бурычы – артистны матур итеп «сату». Мин сәхнәдәшләрем өчен тәмле телемне җәлләмим.

– Үзеңне һаман тыйнак кына, «конферансье» дип кенә атыйсың. Ә бит кайвакыт концертны тотарга гына түгел, коткарырга да туры киләдер. Чаллыда Фирзәр Мортазин концертын «коткарып», кич буе халыкны таратмый тотканыңа шаһит булганым бар.

– Ни хәл итәсең. Аппарат куелган – Фирзәрләр юк! Халыкның ни гаебе бар! Мин үзем концерт башланырга бер сәгать алдан киләм.

– Концерт артистларга бәйле булмаган сәбәпләр аркасында да өзелергә мөмкин. Әйтик, ут сүнде ди.

– Андый хәлләр еш була. Сабада шулай булды. Зөлфия җырлап кына керде, ут сүнде. Шәм кабызып бирделәр. Тамашачыга минем битем генә күренә. Шәм янып беткәнче сөйләдем. Мин басып торган урында келәм, парафин эреп тама-тама, ап-ак булган иде.

– Бик популяр булып киткән «Башваткыч» тапшыруын караганда сине иң җитез, иң тапкыр шоумен дип сокланып утырабыз. Син әле иң чыдам конферансье да икәнсең.

– Алтышар сәгать аяк өсте басып торам. Сәхнәгә чыгарга тиешле артист «югалса», сәхнәгә чәчрәп үзем килеп чыгам. Берәр анекдот сөйләп алам. Мәзәкләр үзебезнең тормышта да җитәрлек. Бервакыт олы улыбыз, ул вакытта дүрт-биш яшьлек булгандыр, безнең туй альбомын карап утыра. Кинәт кенә сорый бу: «Әти, туегыз көнне сез мине кемгә калдырып торган идегез?» – дип. Чөнки без гастрольгә киткәндә аны кешедә калдыра торган идек. Бала укырга кергәч, безне төрек лицее коткарды.

– Кызык булса да, мәзәк түгел инде бу. Артист тормышының чынбарлыгы. Яле, бер мәзәк!

– Бервакыт Уфада концерт бирәбез. Залда Башкортстан Президенты да утыра. Микрофон сүнде дә куйды. Аптырап калмадым. «Бу микрофонны япон ясаган. Татар, я башкорт ясаса, бер дә ватылмас иде», – дип, тамашачыны көлдердем.

– Бу да мәзәк түгел, тапкырлык кына.

– Ярар алайса. Сәхнә сүзенең менә мондые да бар:

«Телим булырга мин инсани гали,
Тели күңлем тәгали биттәвәли.
Күңел берлә сөям бәхтен татарның,
Күрергә җанлылык вактын татарның.

Татар бәхте өчен мин җан атармын:
Татар бит мин, үзем дә чын татармын.
Хисапсыз күп минем милләткә вәгъдәм,
Кырылмасмы вавы, валлаһе әгъләм?»

– Тукай шигыре өчен рәхмәт. Күңел байлыгың белән сөендердең.

– Миндә андый байлык бетәсе түгел. Илдар Юзеевтан да сөйлимме?

– Шаян сүз сөйләгәндә дә күзеңнән агылып торган моңны күреп шикләнәдер идем анысы. Зөлфия белән дуэтларыгызны тәүге тапкыр ишеткәннән соң Җәвит Шакировның шоумен битлеге кигән драматик пландагы җырчы булуына чынлап торып инандым. Сезнең дуэтлар һәркайсы бер спектакль. Мәхәббәт, тугрылык турында спектакль. Очраклы кавышканнарның җыры алай тәңгәл килә алмый.

– Без бөтен эшне икәү бергә эшлибез. Икәү яздырган дисклар саны да исәпсез. Алай да шулар арасында дүртесе минем мәзәкләрдән, такмак җырлардан тора.

«Без үзебез Ютазы,
Асрыйбыз йорт казы.
Ир белән хатын арасын
«Теща» гына бутады», – кебек «тозсыз» җырларым байтак минем. Һәр төбәккә аталганы бар. Юмор ишене җыеп, китап чыгарырга дигән ният тә бар. Тормышта болай бик нечкә күңелле кеше мин. Мине елатырга бер сүз җитә. Мин гаилә кешесе. Йорт, бакча, балалар, Зөлфиям – яшәвемнең мәгънәсе шулар.


Асия ЮНЫСОВА

№--- | 02.08.2012

Игътибар! «Матбугат.ру»га реклама сатучы кирәк #6399

$
0
0
02.08.2012 Интернет

 

 

 

 

 

 

 

 



Эш нидән гыйбарәт:
- берничә сайтка реклама сату (текстлардан торган реклама, банерлар, контекст реклама)
- документлар белән эшләү
- партнерлар белән хезмәттәшлек итү

Таләпләр:
- компьютерны белү
- кеше белән сөйләшә белү
- югары белем булса яхшы
- эш тәҗрибәсе булса яхшы
- калганын өйрәтербез

Эш шартлары:
- вакыт буенча төрле вариантлар карала
- хезмәт хакы: оклад + процентлар

Телефон:
(843) 2-666-788


---

№--- | 02.08.2012

Авылдашлар укысын дип... #6400

$
0
0
02.08.2012 Җәмгыять
Без – язучы халкы һаман саен: «Бүген халык матбугат укымый, газета-журналларга язылмый», – дип зарланабыз. Бу сүзләрнең хакмы-түгелме икәнлеген ныклап өйрәнер өчен, чираттагы экспериментымны үз авылымда почтальон образына кереп үткәрдем. Төп максатым газетабызга абунәчеләр санын арттыру булса да, авылыбыздагы һәрбер өйгә кереп, авылдашларны барлау, хәлләрен белү үзем өчен аеруча кадерле булды. Моңарчы һәр йортка да кереп авыл әйләнгәнем юк иде әле.

Менә мин Казаннан асып кайткан бер букча «Шәһри Казан»ны күтәреп, авылыбыздагы өйләрне барлап йөрим. Бабамның сугыш чорына туры килгән егет чагында, почтальонга ярдәм итәм дигән булып «газета таратышуы», дөресрәге, аяклары өшемәсен өчен портянка урынына газета чорнап, чабата киюе хакында сөйләгәннәре искә төшә. Әбиемнең почтальон булып эшләгән еллары, абыемның әби урынына почта таратканда кайсыдыр йортның усал этеннән йомшак урынын тешләттерүе... Һәр йортның капкасын ачкан саен берәр вакыйга күз алдына килә бара.

Әби минем арттан, улым, фәләнгә кермә – авыру, төгәнгә кермә – исерек, анысына кермә – бу көннәрдә генә хатынын җирләде, монысына кермә – укырдый кешеләре юк, дип, капкадан чыкканда нәсыйхәтен бирә калды. Моңа кадәр авылыбызның һәр йортына кереп йөрергә сәбәп туганы юк иде шул, әби әйтте дип кенә авылдашларның «хәлен белми» китә алмадым...

Тәүге эшне, бисмилламны әйтеп, үзебезнең очның беренче санлы йортыннан башладым. Гариф Билалов мәрхүм бабам Хаммәтвәгыйз белән бер елгы. Алар буыныннан булган ир затыннан авылыбызда бер ул гына исән калды бугай инде. Мин килеп кергәндә, карчыгы Миңзифа апа белән икәү яшәп ятучы күршеләребезнең өендә Югары Кәминкә авылында тормышта булган кызлары Хатимә апа да бар иде. Ул шулай, вакыт тапканда, өлкәннәрне барлап, ашын пешереп, өйләрен җыештыргалап китә икән. Бераз икеләнеп торсалар да, акчаларын җыештырып язылды болар газетага. Хуш. Кесәгә бер уч тимер акча җыелды. Каршы якта яшәүче Ринат абыйларга кердем. Йорт тирәсендә маташып йөрүче күрше абзый мине шунда ук хатыны Мәрьям апа янына кертеп җибәрде. (Авыл буйлап йөргәндә кесәдән акча чыгару мәсьәләсенең күбрәк хатын-кызлар өстендә булуы тагын да ачыклана төште.) Ике кызларын кияүгә биргәннән бирле бу йортка, кияүләрдән кала, туган-тумачаның кереп йөргәннәрен әллә ни хәтерләми идем. Өйгә килеп керсәм – тел шартлаттым! Мәрьям апаның әнисен паралич суккан да, хәзер ул кияү йортында гомер кичерә башлаган икән. Элек улы белән икәүдән-икәү югары очта гомер итәләр иде. Мәрьям апа башта: «Акча юк бит», – дип зарланып алса да, «минем хакка гына» кайдандыр 500 сумлык тартып чыгарды. Аннан алар янәшәсендә яшәүче күршебез Фатыйх абый белән Нәсимә апаларга кердем. Алар да икәүдән-икәү картаеп яталар. Икесенең дә күзләренә операция булган. «Күзебез күрми бит. Район газетасын да көчкә укыйбыз», – дигәч, киңәшемне тотып, Чирмешән үзәгендә яшәп ятучы килене белән оныгы адресына яздырттылар. Ә уллары, районда эш тапмагач, гаиләсен калдырып, Себер якларына киткән икән. Ул арада, аларның хәлен белергә, дип, берничә көнгә авылга кайткан күршебез Рәфидә апа килеп керде. Ялгыз карчык Факихә әбинең вафатыннан соң иске йорт бушап калса да, аның апасының кызы елга берәр кат шулай кайтып киткәли. «Ачу китереп йөрмә әле. Нәрсәгә соң? Газета укымыйм мин», – дип, юлны кырт кисте Чаллы шәһәрендә яшәүче Рәфидә апа. Янәшә күршебез Фаикъ абыйны да әбием: «Ул каядыр шабашта йөри әле», – дигән иде. Сүзе хак, күрәсең, ишеге бикле иде. Әлегәчә үзе почтальон булып эшләгән күршебез Гөлфирә апа: «Борып чыгарды димәс өчен», – дип, язылуны алдагы өч ай белән генә чикләде. Кибетче күршебез Габдерәхим абый исә, хатынына ишарәләп: «Наилә язылды инде», – дигән җавап белән «котылды». Янәшә күршебез Җария апалар гаиләсе мин газетада эшли башлаганнан бирле язылып килгәнлектән, аларны борчып тормадым. Бирегә Иске Ибрай авылыннан күченеп килеп, Йосыф абзыйлар йортында яшәп ятучы Банат апаның кызы, сыйныфташым Альбина бәби тапкан икән, берүзе яшәүче әнисе аның янына Чаллыга китеп барган булып чыкты. Аның күршесе һәм кодагые Фахирә әби дә авылда берүзе яши. Әле җәйге ялга дип янына кызы Фәния кайткан. Фахирә әби узган гомерләрен, соңгы елларда кичергән югалтуларны (ирен, улы Хафизулланы җирләде, без бала чакта Фатыйма исемле кызы да дөнья куйган иде), оныгы белән минем арадагы дуслыкны искә төшереп, хәл-әхвәлләр сорашканнан соң, пәнҗешәмбе санына язылу өчен акчасын тоттырды. Каршы як йорттагы гомере буена сарык асраган, ялгызы гомер кичергән, яшь чагында авыру анасын карап гомере узган Мәймүнә әбинең йортына кереп тормадым. Ул былтыр күзләренә операция ясаткан иде. Һәрхәлдә, аның берәр кайчан берәр газета алдырганы да исемдә түгел. Ә аның күршесе, тагын бер Габдерәхим: «Хәзер бит элеккечә газета түгел, макулатура гына китерәләр. Мәсәлән, район үзәгендә ярминкә булуы турында хәбәр була, ә газета миңа ярминкә булып узгач кына килеп ирешә. Тәртип юк. Язылуның мәгънәсен күрмим», – диде. Хатыны Гөлйөзем әби исә: «Газетагызга күбрәк чирләрдән терелтә торган догаларны бастырыгыз. Савыгып яшисе килә!» – дип, моң-зарлары белән бүлеште. Миһман бабайның карчыгы яңа гына дөнья куйган икән. Элегрәк авариягә эләгеп, култык таяклы инвалидка әйләнгән, инде япа-ялгыз калган картка Ходай сабырлык бирсен! Хәлләрен белештем, газетага язылырга кыстарга кыенсындым. Аның күршесе Равил абый: «Үземдә акча юк. Кичкә хатын кайткач кил. Болай газета укымасам да, сине тыңлап язылам», – дип озата чыкты. Сыйныфташым Альберт: «Мин үземә кирәген интернеттан табып укыйм», – диде. Ике улы да вафат булганнан соң, сыйныфташым яшәгән йортка каршы өйдә гомер итүче Әминә апаны кызы Казанга алып киткән. Йорт буш. Берүзе яшәүче Зәйнәп апаның күзләре күрми. Барый бабайның улы Якуп буш йортка ял көннәре генә кайтып йөри. Әхмәдулла бабай шулай ук хатыны белән җәй көне генә биредә яши.

Шулай итеп, безнең урамның чишмә тыкрыгына да килеп җиттем. Авылның ярты өлеше инде юк та икән! Шушы аралыктагы иң яшь кеше күршебез Илшат абыйның улы Рәмис. Ул да быел инде мәктәп тәмамлады. Өч авыл өчен уртак булган мәктәп дигәне дә хәзер тугыз сыйныфлы гына.

Һәр йорт саен йөреп, кешеләрнең моң-зарларын тыңлап, кайберләрендә чәйгә туктап, 200 тирәсе йорты булган авылны әйләнеп чыкканда инде төн җиткән иде. Нинди генә гыйбрәтләр күрмәдем мин ул көнне. Югары очта тукталыш янындагы бер өй соңгы берничә ел бушап торган иде. Хәзер анда гомер кичергән Мәхрүзә әбине балалары кире авылына кайтарып калдырган булып чыкты. Паралич сугып ястыкка яткан карчыкны күрше-тирә җыйнаулашып карый икән. Картлар йортына да алырга ашкынмыйлар ди үзен. Анда барыр өчен, имеш, пенсия акчасы 13 меңнән дә ким булмаска тиеш. Карчык үзе түли алмаган өлешен балалары тутырып барырга алынмаса, кабул итмиләр. Аның күршесендә яшәүче Миләүшә апалар исә бөтенләй җиде юл чатында – үзләренең алга таба кайда яшәячәкләрен тәгаенли алмыйча газапланалар. Ире, авыл тирәсендә эш тапмагач, Чаллы шәһәренә йөреп эшли, үзе әлегә Чирмешән үзәгендә. Өй тулы яшь балалар. Кайсы – мәктәпкә, кайсы балалар бакчасына йөри. «Йә китәбез, йә калабыз. Әлегә билгесез. Шуңа күрә газетага языла алмыйм», – ди Миләүшә апа. Аның күршесендәге ялгызы яшәүче Фигаль апа да: «Мөгаен, бу кышны кызларымда каршы алырмын. Бакчабыз эченнән өйгә терәтеп асфальт керттеләр дә хәзер төнлә йокы да алмый. Машина узган саен, өй селкенә», – дип зарланды. Аларның күршесендәге Фәһим абый газеталарга гомумән ышанмавын белдерде.

Ә газетага яздыруга килгәндә, асылда, яшьләрнең «акчасы юк», өлкәннәрнең «күзләре күрми» булып чыкты. Акчасызлык турында иң оригиналь җавап булып: «Хатын – соцзащитада, үзем колхозда эшлим!» – дигән җөмлә яңгырады. Турыдан-туры: «Барыбер укымыйбыз!» – диючеләр дә булгалады арада. Газетага инде язылып өлгергән кешеләр дә бар икән. Монысы сөендерде. Алар бу адымга узган яртыеллыктагы реклама газетасын күргәч басарга булган. Шулай да үз авылымда 25кә якын абунәче таба алдым.

Авыл буйлап газетага яздырып йөргәндә күбрәк кайчандыр авылда рәис булып эшләгән Якупның кызы, ягъни Керкәле почтальоны буларак танылган әбиемнең авторитеты ярдәм итте. Үзем белән таныштырганда: «Мин шуның оныгы», – дип, аны даими телгә алып йөрдем. Россия почтальоннары көнен билгеләп үткәндә без журналистларга «Почта России» дип язылган футболка һәм бейсболка өләшкәннәр иде. Бу бүләкләр белән әбинең авторитеты барып җитмәгән авылларга чыгасы булыр, дип уйлап торам әле менә.
Ә почта хезмәтендә, минемчә, ниндидер реформалар үткәрергә вакыт җиткәндер... 


Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ, Чирмешән, Ибрай Каргалы

№--- | 02.08.2012

Заһир Исрафилов: Мин тормышны өстән дә, астан да күрдем инде, «тәмуг»ның күзенә дә баккан кеше #6401

$
0
0
03.08.2012 Җәмгыять
«Нур» компанияләр төркеме һәм «Биектау» инновация үзәгенең директорлар советы рәисе Заһир абый ИСРАФИЛОВны кем ничек беләдер бит. Миңа исә ул иң элгәре бик тә матур итеп гармунда уйнаучы, сәнгать дигәндә җанын бирергә әзер нечкә күңелле шәхес. Зәй районының Шыкмай авылы егете өчен тормышта һәрвакыт шулай булган да: башта рухи җирлек, аннан инде матди ныклык, үз белемең буенча тәм табып яшәрлек эш.

Шулай булмаса, заманында «Каз канаты» ансамбленә студентлар иң күбе биш ел йөргәндә, Заһир абый унбиш ел буе сәхнә идәнен шомартмас иде. Хәзер дә, инде үз эше белән республика күләмендә танылу алып, инновацияләр, нанотехнологияләр тармагында яңа проектлары белән зур югарылыкка ирешкән җитәкче булса да, Заһир Хөснемәрдән улының үз кыйбласы бар. Ә нинди ул – Заһир абый аны бары тик «Күңел тәрәзәсе»нә генә ачты...

Беренче сыйныфта тарткан тәмәке

Заһир абыйның сугышны кичеп кайткан әтисе Хөснемәрдән ага 1944 елда Советлар Союзы Герое исеменә һәм Ленин орденына тәкъдим ителгән була. Әмма әллә татар булуы комачаулык тудыра, әллә башка сәбәпләр килеп туа – аңа хәрби бүләкнең бер баскыч түбәнрәген бирәләр. «Сугышчан Кызыл Байрак» ордены белән бүләкләнеп, яраланып кайткан Хөснемәрдән ага гомер буе авыл советы рәисе булып эшли. Ике улына да кырыс, таләпчән әти була ул. 1949 елда туган Ирек,

1955 елда аваз салган Заһиры өчен Хөснемәрдән ага зур үрнәк тә күрсәтә. Балаларына фронтовик әти бер тамчы тавыш күтәрми, каеш эләктерми, әмма җитдилеген күз карашы белән үк аңлата белә.

– Мин беренче сыйныфка укырга кергәндә тәмәке тартырга өйрәнгән идем инде, – ди Заһир абый. – Тәнәфес вакытларында малайлар белән «Прибой», «Север» көйрәтәбез. Без бит инде зур, шту син, инде тәмәке тарта беләбез үзенчә. Әмма тарту озакка бармады минем – әти күреп алды. Бармак белән янап: «Башка күрмим!» – диде ул. Миңа шул җитте – гомер бакый тәмәке тартасы килү теләге булмады.

– «Биш»ле капчыгы булган малайлары башка шукланып күрсәтмәгән алайса?

– Абыйга караганда шуграк булганмындыр анысы. Әмма мәктәпкә укырга кергәч, мине абыйның «дәрәҗәсе» куып тотты. Гел «биш»легә генә укыган абыйдан соң мине күрүгә, ә-ә, бу бит Ирекнең энесе, дияләр иде. Калышырга ярамады – абый салган юлдан мин дә гел «биш»легә генә укыдым. Аның кебек үк математика һәм физиканы яраттым. Бишенче сыйныфка без инде өч чакрым ераклыктагы күрше авылга йөреп укыдык. Букчада – ике телем ипи, көзге айларда алма, помидор булгандыр бәлки. Ач яшәмәсәк тә, туйганчы ук ашый да алмадык төсле. Йомшак ипи өстенә май, аның өстенә писүк сибелгән булса – деликатес белән бер... Әмма без шундый яратып, тырышып укый идек. Сигезенче сыйныфны тәмамлап, Чаллы шәһәренә «Вахитов» гимназиясенә киткән абыйны гына ал син. Гап-гади авыл баласы бит инде, ә анда «җырлап» укырга керде...

– Абыйсы артыннан энесе дә кимен куймагандыр?

– «Укыган кеше беркайда да югалмый, тырышып укыгыз», – ди иде әни. Кайвакытта: «Укымасагыз, әнә фермада эшләрсез», – дип тә өстәштергәләде. Абыем укыган гимназия, андагы танылган математика укытучысы Варис Әхмәтов янына да мине әни үзе алып барды. Варис Әхмәтович: «Ирек хәтле булмас инде», – диюгә, әнинең җавабы кыска иде: «Минем ике төрле балам юк». Абый артыннан мин дә гел «биш»легә укыдым, абый артыннан ук Нәчтүк түти белән Әндри бабайларга фатирга кердем, абый кебек үк төрле олимпиадаларда җиңү яуладым...

«Гомере буе концертта йөрсен!»

– Заһир абый, гармун белән дуслык та балачак елларына барып тоташамы?

– Безнең өйдә абыйга дип бүләк ителгән хромка бар иде. Аны шифоньер түбәсенә мин ватмасын дип алып куялар иде дә янына килергә рөхсәт бирмиләр. Абый анда уйнамады, ә минем кызыксыну бар! Өйдәгеләр күрмәгәндә генә урындык өстенә урындык куеп алып төшәм дә шуны, телләрен өйрәнәм. Беркөнне өйдәгеләргә, теттереп: «Күзкәйләрең синең нигә кара булган?»ны уйнап-җырлап күрсәтмимме! Шуннан миңа хромканы бирделәр, бераздан әти баян бүләк итте.

– Математика белән физика фанатын шуңа да гармун бераз алдалап, башка тарафка тарткалап торгандыр да?

– Вахитов исемендәге гимназиядә укыганда, без шәһәрдә узган концертларда катнаша, шефлык күрсәтеп, сукырлар җәмгыятенә бара идек. Шулай берчак математика дәресенә кергән Варис Әхмәтович, минем юклыкны күреп, кайдалыгымны сораган. Мин бит инде аның алдынгы укучысы, ә монда, математика дәресен калдырып, җырлап-уйнап йөрим, имеш. Бик тә хәтере калган Әхмәтовичның. Шунда: «Гомере буе концерт куеп йөрсен!» – дигән ул минем хакта...

Бию минем «башыма җитте»

– Һәм ниндидер күләмдә аның сүзе өстегезгә төшкән дә инде?

– Әйе, әмма бераздан. Аңа кадәр әле миңа Мәскәүдән вузга керергә чакыру килде. Мин, журналларда чыккан викториналарда катнашып, олимпиадаларда җиңүче булып килдем. Шуңа минем алда йә Ленин укыган атаклы Казан дәүләт университеты, йә КАИ, йә Мәскәү вузы дигән сайлау килеп басты. Мәскәүгә бару-бармауны Илһам Шакиров хәл итте дисәм дә була. Илһам Шакиров, аның моңнары, һәм гомумән, татар мохите булмаган шәһәргә нигә барыйм әле мин, дидем. КДУның физика факультеты студенты булдым. Стройотрядта эшләгәндә исә иптәш егет «Каз канаты» ансамбле турында әйтте. Ул мине ансамбльнең җитәкчесе Габдрахман абый Сәлимовка алып китте. Габдрахман абый мине уйнатып, биетеп карагач, моңа кадәр кайда йөрдең син, диде. 1977 елда оешкан ансамбльгә мин 1978 елда йөри башладым һәм унбиш ел буе биедем. Чаллыдагы укытучым әйтмешли, концерттан баш чыкмады. Рига, Вильнюс, Петербург, Мәскәү, Уфа дисеңме – берсе дә калмады. «Каз канаты» ансамбле аша гомерлек дусларымны – Васил белән Вильсурны да таптым.

– Ансамбль Сезгә, дуслардан кала, гомерлек тиң яр да бүләк иткән бит әле...

– Бию минем «башыма җитте» дисәм дә була. Гомумән, безнең ансамбльдән генә чыккан 10лап гаилә бар. Бөтенесе дә матур итеп яшиләр, аеры-чөере йөргәннәр булмады. Ә безнең мәхәббәт тарихына әйләнеп кайтсак... Фәйрүзә ансамбльгә 1981 елны килде. Мин инде ул вакытта «стажлы» биюче, профи, кем әйтмешли. Башта Фәйрүзәнең биегәнен карап тордым, бераздан тулай торакларына кунакка керештергәндә, аш-суга осталыгын да сынадым. Менә шуннан китте инде...

– Һәм көннәрдән бер көнне, Фәйрүзә, мин сине яратам, дигән сүзләр яңгырады?

– Ул «яратам» дигән сүз бик җиңел әйтелми икән шул... Шулай бервакыт тулай торакка кергәч, җаен туры китереп, ничек кирәк шулай әйттем инде мин аны. Фәйрүзә җавап итеп бер сүз дә әйтмәде. Әмма җавабын сүзсез дә аңладым. Аннан кулын сорарга кайттык, 1982 елның декабрендә туй иттек.

Минем әрсезлегем дә бар

– Сез КАИда лаборатория җитәкчесе булып эшләгән кеше. Үз эшегезне булдыруга әлеге хезмәт урыныгыз этәрдеме, әллә туксанынчы еллардагы үзгәртеп корулармы?

– Мин фәнни лабораториядә җитәкче булып ун еллап эшләдем. Яратып, белеп эшләгән тармагым ул. Шул чорда ук мин институтта эшләп килгән «МЖК» проекты буенча да күп чапкан кеше. Институтта эшләүче яшьләргә юнәлтелгән әлеге торак программасы буенча бик күп хезмәткәрләр түбәле булды. Әлеге проектның матди ягын Мәскәү белән хәл итәсе иде, әлеге юлны мин таптадым. Акча алып кайта тордык, бер-бер артлы торак төзелә торды. Әмма туксанынчы еллар башында үз эшемне булдырасы килү теләге туды. Эштән китү турында гариза яздым. Башта – идеям, кулымда каләмем бар. Шулар белән күзгә-күз карашып басып калдым дисәм дә була. Плазма, сферик көзгеләр турындагы идеяләрем белән мин ул чактагы Премьер-министр урынбасары Фәрит Мөхәммәтшингә кердем. Ул, әлеге проектны хуплап, дәүләт ярдәме турында карар чыгарды. Һәм без бераздан КамАЗ, соңрак башка машина заводлары өчен Европа таләпләренә туры килгән сферик көзгеләр эшләп чыгара башладык. Элек аларның һәммәсе чит илдән сатып алына иде.

– Мәскәүгә барып, министрның үзенә кадәр үк кереп, мәсьәләне уңай якка хәл иткәнсез, җирле җитәкчеләр белән дә бер талпынышта уртак тел тапкансыз. Русча әйткәндә, бер «везунчик» үзегез...

– Уңыш кына түгел, минем әрсезлегем дә бар. Үз эшеңне булдыру өчен, артка чигенми, үз позицияңне дәлилли белергә кирәк. Менә хәзер дә «Биектау» дип аталучы зур проектка тотындык. Ул өр-яңа, махсус технологияләр ярдәмендә уйлап табылган, бик күп тармакта кулланышка керәчәк материал эшләп чыгарачак. Без инде әлеге материалга патент алдык. «Биектау» үзәге исә быелдан төзелә башлаячак.

«Тәмуг»ның да күзенә карадым

– Заһир абый, тормышыгызда зур авырлык – кара полоса булды. Сез аны бүген нәрсә белән бәйләп аңлатыр идегез – өстән бирелгән сынаумы, әллә нәрсәгәдер булса каралган җәзамы?

– Элек-электән чын эшмәкәр сүзе дигән нәрсә булган. Чын эшмәкәр буш вәгъдәләр бирмәгән, ярдәм итәрлеге булганда, ярдәм иткән. Мин – шул принциптан чыгып яшәгән кеше. Әмма һәр кеше дә әлеге кануннар белән яшәми икән. Минем дә кешеләргә булган артык ышанучанлыгым үземә авырлык китерде.

– Нәрсәләргә караш үзгәрде соң?

– Дуслык төшенчәсенә. Элек аяк бармаклары да җитми торган дуслар исемлеге бер кул бармагына сыеп бетте. Тормышка караш үзгәрде – дөньяда гаиләдән дә, туганнардан да якынрак кеше була алмый икән. Мин гаиләмне дә башка яктан ачтым. Ике кызымның ун егеткә торганлыгын да аңладым. Без бу сынауны бергәләп, плюс «биш»легә җиңеп чыктык.

– Әле бит шушы юлда әниегезне соңгы юлга озату да булды...

– Тормышымдагы әлеге чор әнинең бу дөньядан китүен тизләтте. «Сират күпере»нең әлеге баскычы тагын да авыррак иде – мин аны озатырга чыга алмадым...

– Үз-үзегездә хаталар эзләдегезме?

– Үземнең әлегә кадәр кайбер нәрсәләргә битарафлык күрсәткәнемне аңладым. Мисалга, кеше кара көнчелек белән көнләшә, ә мин кешеләрдә яхшылыктан кала сыйфатларны күрмәмешкә салыштым. Ә дөньяда агы бар, карасы – көнләшү җимергеч сыйфатка да ия булырга мөмкин.

– Бу сынаудан соң эчке дөньягыз үзгәрдеме?

– Мин ныгыдым. Хәзер юкка-барга чәчелмим. Үзем белгән эштә, үзем теләгән юнәлештә генә эшлим. Яңалыкка һәр ягын өйрәнгәч кенә тотынам. Янымда тугры дуслар һәм гаиләм генә. Чөнки мин тормышны өстән дә, астан да күрдем инде, «тәмуг»ның күзенә дә баккан кеше. Әмма мин беркемгә дә ачу тотмыйм. Һәрнәрсә – яхшылык та, яманлык та үзеңә әйләнеп кайта. Иң авыр вакытымда Госман хәзрәт Исхакыйдан, менә моңа мөрәҗәгать итимме икән, моңа барып караргамы соң, дип киңәш сораган идем. Ул миңа: «Син турыдан-туры Ходайдан сора. Ул сиңа ярдәм итәр!», – диде. Мин әлеге олуг һәм гап-гади җаваптан соң гына тынычланып калдым, бер Ходайдан сорадым. Һәм ул мине ташламады. Мин бүген туган һәр көнемнең, сулаган һаваның, эчкән суымның кадерен белеп яшим.

– Ә бәхет өчен артыгы кирәкмидер дә...

– Мин бүген бик тә бәхетле. Эшләгән эшемнең алга баруы да ниятемдә каралык, начарлык булмауга ишарәдер. Кешеләргә бервакытта да зыян салмадым. Хәзер дә башлаган эшемдә туганнар, ике кызым, ике киявем, ике оныгым, хатыным белән бергәләшеп, бер-беребезнең кадерен белеп алга барырбыз, яшәүнең мәгънәсен югалтмабыз, дим.


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА

№--- | 02.08.2012

Татарстан язучыларының XVII корылтаеннан чыгышлар (2 кисәк) #6402

$
0
0
03.08.2012 Җәмгыять
2012 елның 18 маенда Татарстан язучыларының XVII корылтае булды. Әдипләр җыенына Татарстаннан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән 260 язучы делегат булып килгән иде. Корылтайда ясалган төп чыгыш-докладларның берничәсен укучыларыбызга тәкъдим итәбез. Бу өлештә Зиннур Мансуров, Ркаил Зәйдулла чыгышлары һәм корылтайның резолюциясе.

Зиннур Мансуров, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты

Иҗат белән шөгыльләнүче һәрбер буын заман алдына үзенчә сораулар куя. Җавап таләп иткән мәсьәләләр исә аерым чорларда әледән-әле кабатланып тора. Сораулар төрлечә яңгырый. Әйтик, классик шагыйребез Габделҗәббар Кандалыйның түбәндәге шигъри юллары килеп туган чарасызлык тәэсирендә үз-үзеңә эндәшүне хәтерләтә:

Языйм микән, җитәр микән?
Язу файда итәр микән?
                («Иляһи, бу асыл кошны...»)

Күрәбез, шагыйрь әле XIX гасыр ахырында менә шундый гаҗизлек кысаларында калган. Дөрес, аның шул рәвешле үзалдына мөрәҗәгать итүендә шәхси тормышына бәйле мотивлар да тоемлана. Ничек кенә булмасын, безгә килеп ирешкән әлеге шигырьдә кодрәтле каләмнең мөмкинлекләренә шик белдерелә. Ә бит бүгенге заман шагыйре дә бу сорауны сүзмә-сүз кабатлый алыр иде: «Языйм микән, җитәр микән? Язу файда итәр микән?».

Чыннан да, мондый икеләнүле ниятне белдерер өчен хәзер байтак сәбәпләр күренеп тора. Соңгы берничә дистә ел эчендә алар бөтен кискенлеге белән калыкты. Һәммәбез дә шаһит: сәнгать төре буларак, әдәбиятның гомум дәрәҗәсе төште, иң күп укый торган илдә китап кадерсез тауарга әйләнеп калды, язганнарны басма итеп чыгару, аларны халыкка ирештерү авырлашты... Санауны дәвам итәргә мөмкин. Яңа вакыт сынаулары шигърияткә аеруча зур зыян салды — аның элек-электән килгән гаммәвилек чикләре елдан-ел кысыла килә. Меңләгән шигырь сөючеләрне бергә җыйган Лужники спорт фанатикларының сугышу урынына әйләнеп бара. Атнаның һәрбер җомгасында сәхнәсен шагыйрьләргә биргән Габдулла Тукай клубы инде тарихка күчте, башкала халкын үзенә тартып торган «Казан язы» кичәләре сагынып сөйләргә генә калды.

Менә шундый югалтулар аша күзалланган вәзгыять язучының җәмгыять алдындагы ролен тарайтуга китерде. Рухи кыйммәтләрне аңлы рәвештә диярлек инфляциягә дучар итүнең нинди күңелсез хәлләргә алып баруы инде күпләргә мәгълүм. Күңел киштәләрендә Һади Такташ кебек шагыйрьләрнең китаплары сирәгәя барган саен, мәхкәмәләрдә «Һади Такташ» сыман оештырылган җинаятьчелек төркемнәренең «эш-томнар»ы ишәя тора.

Гыйбрәтле заманда яшибез. Кызганыч ки, тормыш пәйгамбәрләр телендә сөйләшүче шагыйрьләр билгеләгән юлдан гына бармый. Әмма гаҗәпләндергәне шул: «Язу файда итәр микән?» ише шөбһәле гамь бимазаласа да, зур әдәбиятыбызның чишмә башы саналган шигърият рухы һәрвакыттагыча исән-аман! Алай гына түгел, безнең халыкта шигырь язу омтылышы күзгә күренеп көчәя генә бара. Хәзер балалар да, урта яшьтәгеләр дә, өлкәннәр дә, картлар да үзләренең уй-кичерешләрен тырышып-тырышып тезмә калыбына салырга талпына. Татар күңеленең шулай түгелүе, мөгаен, безнең төрки традицияләрдән киләдер. Әнә, илле Кырым ханының утызы шигырь һәм көйләр иҗат иткән. Пародокска охшаган әлеге күренешкә карата бүгенге шагыйрьләребез дә мөнәсәбәтләрен белдерә. «Һәр икенең берсе шигырь яза, шигырь белән дөнья туп-тулы», — дип искәртә Фәйрүзә Мөслимова «Һәр икенең берсе» исемле әсәрендә. Ә Салават Рәхмәтулла үзенчә сагайтып куя:

Китап укучы аз булу —
Һич түгел каза!
Каза —
Китап укымаучылар
Үзләре... китап яза?!.
             («Китап укучы аз булу...»)

Кайвакыт шикләнеп куясың, киң колач алган әлеге шаукым ахыр заман билгесе түгелдер бит?! Әлбәттә, табигый рәвештә туган ошбу «шигырь бумы»нда ниндидер сыйфат күтәрелешенә исәп тотып булмый. Кирәк тә түгел. Гомумән алганда, гаммәви төстә иҗатка тартылу югары зәвыклылыкка зыян салса да, күңелдәгесен ак кәгазьгә күчерергә омтылучыларның кулына үчләнеп сугарга ярамый. Хәтерлим, нәкъ менә шундый охшаш хәлләр җәһәтеннән язучы Ованес Туманян мактанып алуны кулай күргән: «Һәрбер грузин — шагыйрь, — дигән ул. — Ә шагыйрь-грузин — икеләтә шагыйрь». Безнең татар шигырь белән күбрәк җенләнәдер. Әйе, күпләр каләмгә тартыла. Әгәр олы шигърияттә сәнгатьлелек дәрәҗәсе беркадәр төшә бара икән, моның өчен беренче чиратта профессиональ иҗат әһелләре гаепле.

Юк, безнең шигърият талчыктыргыч ыгы-зыгылы чынбарлыктан качып тору урыны түгел, ул халыкның рухи үсешендә үзен һәрдаим җаваплы итеп тоя. Кайчак җыр-биюгә авышып киткән гавамның күңелен ачып яшәү аның өчен бик тар мәгънәдәге максат булыр иде. Сентименталь җаннарда ләззәтле матурлык хисен генә уяту татар шигъриятендә элек-электән беренчел бурыч рәвешендә куелмаган. Безнең күпчелек әсәрләребез кешенең рухын формалаштыруга, җәмгыятьнең әхлак табигатен яхшыртуга турыдан-туры хезмәт итә. Ә моның өчен каләмгә тугрылык саклау, үзеңне сүз сәнгатенә тулысынча багышлау сорала.

Шапырынмыйча гына әйткәндә, шагыйрьләребез соңгы елларда да шушы олуг максатларны күзаллап, халкыбызның үткәне белән бүгенгесенә киләчәк югарылыгыннан карап иҗат итте. Барлык шигъри жанрларның әдәби барышта үзләрен үсештәге организм итеп тоюы да, гәзит-журнал битләрендә тезмә әсәрләрнең тулы яңгырашта мәйдан тотуы да, китап нәшриятларында төрледән-төрле мәҗмугаларыбызның күпләп чыгуы да шуны раслап торадыр. Әйтик, язучыларның ике корылтае арасында Татарстан китап нәшрияты гына да төрле буын шагыйрьләренең 80гә якын җыентыгын укучылар хөкеменә тапшырды. Алар арасында Габдулла Тукай, Һади Такташ, Хәсән Туфан, Рәдиф Гаташ, Клара Булатованың күптомлыклары, Мәҗит Гафури, Дәрдемәнд, Сибгат Хәким, Әнвәр Давыдов, Марс Шабаев, Фәнис Яруллинның сайланма әсәрләреннән торган җыентыклары да бар. Ә «Идел-Пресс» нәшриятында Марсель Галиевнең алты, «Илһам» нәшриятында Гәрәй Рәхимнең биш томлыклары дөнья күрде. Аларның икешәр томын тезмә әсәрләр тәшкил итә.

Дөрес, әле генә санап үтелгән шагыйрьләр иҗаты төрле чорларга карый, кайберләренең язганнарын соңгы еллар казанышы итеп санап та булмыйдыр. Әмма алар китап продукциясе буларак тулаем бүгенге гамәлләребез исәбенә керә. Гомумән, көтеп алынган һәртөрле күптомлыклар әдәбият сөючеләрнең гомерендә тулы бер чорны тәшкил итә, һәм алар әле язу барлыкка килгәнче борынлаган шигъриятебезнең зурлыгын да күрсәтеп тора. Бу җәһәттән Ренат Харис, Разил Вәлиев, Лена Шагыйрьҗан, Айдар Хәлим, Мөхәммәт Мирза, Илдус Гыйләҗев, Госман Садә, Җәүдәт Сөләйман, Резеда Вәлиева, Нурия Измайлова, Нәҗибә Сафина, Әнәс Исхаков, Ирек Сабиров, Фәйрүзә Мөслимова, Таһир Шәмсуаров, Шәмсия Җиһангирова, Илсөяр Иксанова, Әнәс Хәсәнов, Мансур Сафин, Вазыйх Фатыйхов, Хәнәфи Бәдигый, Фәүзия Солтан, Әлфия Ситдыйкова, Раушания Арсланова, Сирень Якупова, Рәсимә Гарифуллина, Рөстәм Зәкуан, Сания Әхмәтҗанованың нәшриятта дөнья күргән аерым җыентыкларын да шигъриятебезнең соңгы еллардагы казанышларын үзенчә кристаллаштырган басмалар рәтенә куярга мөмкин. Шулай ук Роберт Миңнуллин, Мөхәммәт Мирза, Рашат Низами, Факил Әмәк, Илдус Гыйләҗев, Рифат Җамал, Рөстәм Зәкуан, Розалина Шаһиева, Шәүкәт Гаделша һ.б.ларның төрле нәшриятларда шигъри китаплары басылып чыкты. Тулылыкны дәгъва итмәгән әлеге исемлектә аеруча уңышлы җыентыклар байтак булды, һәм аларның һәркайсы хакында көндәлек матбугатта әтрафлы бәяләмәләр дә күренгәләп торды.

Һәммәбез дә яхшы белә, хәзерге «прозаик заман»да шигырь арты шигырь язып, купшы метафора тапканга куанып кына яшәргә ярамый. Лирик дөньяны беркадәр артка чигендергән чор аңлы рәвештә реалист булуны таләп итә. Мондый шартларда халык тормышы белән яшәүче каләм иясенең көндәлек мәшәкатьләр ягына авыша төшүе, аеруча шагыйрьләрнең җәмгыятьтәге теге яки бу мәсьәлә уңаеннан үз мөнәсәбәтен белдереп баруы бик табигый. Ә безнең әдипләргә шулкадәр вазифа йөкләнгән ки, аларны борчыган мәсьәләләрне санап та бетереп булмыйдыр. Күреп торабыз, күпне колачлаган рухи экология киләчәккә атлаган саен кискенрәк төс ала. Милли яшәешнең отыры тармакланып торган катлаулы проблемаларын ничекләр итеп «тар шигырьләр үлчәве»нә сыйдырмак кирәк!

Таный белик, мондый мөһим юнәлештәге эшчәнлектә дә шагыйрьләребез зур активлык күрсәтте, көндәлек матбугатта публицист буларак чыгыш ясап, көнүзәк мәсьәләләргә багышланган мәкаләләрен җыентык итеп чыгарырга да өлгерде. Ошбу раславымда мин иң беренче чиратта Равил Фәйзуллинның «Илбагар уйлар», Разил Вәлиевнең «Дөнья гаме», «Җанга уелган уйлар», Марсель Галиевнең «Талисман», Әхмәт Рәшитнең «Һәркемнең... үз хакыйкате», Ркаил Зәйдулланың «Ташка ордым башны» исемле чын мәгънәсендә саллы китапларын күз алдында тотам. Безнең шагыйрьләребез китапка бәйле башка игелекле гамәлләр, әйтик, аерым махсус басмалар төзеп чыгаруда да катнаша. Шуларның берсен генә искә төшереп узыйм. «Наҗар Нәҗми. Милли җаным» дигән әлеге уникаль китап Роберт Миңнуллинның шәхси тырышлыгы нәтиҗәсендә укучы кулына тапшырылды. Үзебезнең мәшһүр шагыйрьләребез мирасын шулай ташта теркәп калдыру исә татар шигърияте тарихы елъязмасын киләчәккә карап дәвам итүебезне күрсәтә.

Татар шигъриятенең дәрәҗәсе шигъри китапларда гына түгел, башка төрле басмаларда да шактый ачык чагыла. Бу җәһәттән шуларның икесенә генә аерым игътибар юнәлтеп үтәсем килә. Болар — Тәлгат Галиуллинның «Яктылык» һәм Нурмөхәммәт Хисамовның «Татар шагыйрьләре» китаплары. Гадәти булмаган әлеге басмалар Татарстан китап нәшриятында 2011 һәм 2012 елларда дөнья күрде. Безнең шигъриятне классик нигездә өйрәнүгә зур өлеш керткән галимнәрнең бу китаплары үзләре дә әдәби тәнкыйтьнең соңгы елларда ирешкән казанышлары рәвешендә бәяләнергә лаек.

Көн кебек ачык, сүз сәнгате казанышларын чагыштырмача кыска вакыт эчендә киң җәмәгатьчелеккә җиткереп баруда, теге яки бу жанрны үстерүдә, яңа әсәрләрне сайланыш иләге аша үткәрүдә көндәлек матбугат зур роль уйный. Әле кайчан гына каләм уйнатыр мәйданның киңлегенә шөкер кыла идек. Гаҗәпләндерә, соңгы елларда шигъриятне читкә тибәрүче басмалар да күренгәли башлады. Иң яхшы иҗат үрнәкләрен укучыларга тәкъдим итүдә, әлбәттә, «Казан утлары» төп профессиональ журнал булып кала. Тезмә әсәрләрне сайлап бастыруда «Мәйдан», «Идел» журналлары, «Мәдәни җомга» гәзите дә зур таләпчәнлек күрсәтә. Бирелеш формалары да төрлеләнеп бара. Бу уңайдан «Мәйдан» журналының эзләнүләрен билгеләп үтәргә кирәк. Кем ничек кабул итәдер, журналның аерым шагыйрьләр иҗатына багышлап чыгарылган саннары миңа тулы бер энциклопедик басмалар кебек тоела. Мәсәлән, һәртөрле мәгълүматка тартылучы укучылар «Мәйдан»ның ике корылтай арасында чыккан саннарыннан Ренат Харис, Гәрәй Рәхим, Айдар Хәлим, Резеда Вәлиева, Гарифҗан Мөхәммәтшин, Рәшит Бәшәр, Рашат Низами, Җәүдәт Дәрзаман, Нәҗибә Сафина, Мөхәммәт Мирза, Факил Сафин, Флера Тарханова, Газинур Морат, Ләбиб Лерон, Шәмсия Җиһангирова, Фәйрүзә Мөслимова, Фирүзә Җамалетдинова һ.б. шагыйрьләребезнең өстәмә мәгълүматлар белән бирелгән үзенчәлекле «сайланма әсәрләр»ен яратып кабул иткәндер. Соңгы елларда шагыйрьләребез Мәскәүдә чыга торган гәзит-журналларда да һәм хәтта Интернетта да чагыштырмача ешрак күренә башлады. Кыскасы, безнең әдәби хәрәкәттә катнашуыбыз шундыйрак гамәлләребез аша күзаллана.

Күргәнебезчә, шигъриятнең хәле алай ук зарланырлык түгел — безнең күңелләрдәге шигырь уты элеккечә исән-сау. Ул чынбарлыкка карата мөстәкыйль рәвештә үтемле сүзен әйтә ала һәм үзенең укучыларына да шундый ук мөстәкыйльлекне тәрбия кыла. Әлбәттә, һәрвакыт яхшы исәптә торган шигърият күбрәккә дә өмет итә аладыр. Һәр җитешсезлек артында объектив сәбәпләр ята. Аларның иң җитдиләреннән берсе «кадрлар мәсьәләсе»нә, ачыграк әйткәндә, чын-затлы шагыйрьләребезнең чагыштырмача азаеп калуына бәйледер. Һәрбер әдәбиятның биеклеген барыбер шәхесләр билгели.

«Безнең белән ул-бу була калса...» Әдәби алмаш мәсьәләләренә багышланган бер мәкаләсендә Сибгат ага Хәким шулай язган иде. Безнең белән ул-бу була калса... Шактый шомландыргыч сүзләр. Шигърияттә көчләрнең кимиячәген, әйтерсең, аксакал алдан сиземләгән. Менә шундый тәкъдири фаразлаудан соң никадәр алтын баганабыз киселде. Соңгы дистә ел дәвамында гына да без күпме асыл шагыйрьләребезне мәңгелеккә озаттык: Илдар Юзеев, Мөдәррис Әгъләм, Зөлфәт, Роберт Әхмәтҗан, Харрас Әюп, Шәүкәт Галиев... Яшәү белән үлем арасында иҗат итәргә дучар ителгән Фәнис Яруллинның китүе дә күктән бирелгән кабатланмас талантлар сафына китереп суккан зур югалтуга бәрабәр иде. Миллионнарның уй-гамьнәрен күкрәгендә йөрткән шушы гаҗиз зат, гәрчә сәламәтлеккә туймаса да, үз әсәрләре аша күпләргә яшәү дәрте өләште. Алай гына да түгел, ул безгә яшәүнең мәгънәсен һәм бәһасен аңларга ярдәм итте. «Сары тап»ны кояшка әверелдерә алучы оптимист иҗатчы мораль укымады, үзенең идея-фикерләрен укучыга үҗәтләрчә көчләп такмады, җәмгыятьтә туып торган социаль күренешләргә коры кимәлдә анализ ясамады — ул образлы телдә сурәтләде генә. Юк, аның әсәрләрендә авторның үкенечле тәкъдир сынаулары бүлтәеп чыкмады, киресенчә, күңел яктысы белән өртелгән халык язмышы үзәккә алынды. Нәкъ менә шушы асыл сыйфатлар шагыйрь иҗатының әһәмиятен дә билгели. Гомерлек урын хастасы булган Фәнис Яруллинның күптомлыгын күздән кичергәндә Габдулла Тукайның җан авазыдай яңгыраган мондый сүзләре хәтергә килә: «Милләт хәлен тетрәгән куллар белән язып бирү бу...» Ул да шулай әйтә алыр иде. Аның тау кадәр хезмәте калды. Шунысы да сокландыра, Фәнис Яруллин Шигърият әнкәбез белән дә чын шагыйрьләрчә хушлашып китәргә көч тапты. «Мәдәни җомга» гәзитендә чыккан соңгы шәлкеме хәзер инде бәхилләшү буларак кабул ителә.

Сау бул, шигырь, күпме мөмкин инде
Туктамыйча алга барырга?
                   («Сау бул, шигырь»)
Каләм очындагы ут сүнгәнче
Яши алсам — калмас үкенеч.
Болай да мин артык күп яшәдем,
Дөньяга юк үпкәм, юк бер үч.
                  («Каләм очындагы шигъри утым...)

Әле ярый, Равил Фәйзуллин, Ренат Харис, Рөстәм Мингалим, Гәрәй Рәхим, Рәдиф Гаташлар буыны зур шигъриятебез казанышларын баетуда төпкә җигелеп тартучы шагыйрьләр булып кала бирә. Тәҗрибәле өлкәннәр хаклы: һәр югары зәвыклы талант көчле фикер-хис юнәлешенә кертелсә, гадәттә, андыйлар үзләренең эзләнүчән иҗатында бик күп нәтиҗәләргә ирешә.

Ак кәгазьнең эчке чиксезлеген
кем ишетә, ә кем күрә дә...
Әллә кая барып юк эзлисе —
кәгазь эчендә ул, тирәндә.
                 («Ак кәгазь сонеты»)

Ак кәгазьгә могҗиза чыганагы итеп карый белгән Ренат Харис әлеге юлларны үзенең һәрбер буындашы исеменнән белдерә кебек тоела. Чыннан да, милли әдәбиятыбыз тарихына атаклы «алтмышынчы елгылар» буларак кергән әлеге плеяда вәкилләре татар шигъриятенең иксез-чиксез тирәнлегеннән талант көче белән нинди генә җәүһәрләр чыгармады икән?! Әйткәнемчә, алар әлегәчә иярдә. Соңгы елларда Ренат Харис үзе драматургия өлкәсендә бик нәтиҗәле эшләп алды, шулай ук шигырьләр, сонетлар, поэмалар һәм кызыклы мәкаләләр язарга да өлгерде. Шулай ук Равил Фәйзуллин да әдәбиятыбызга армый-талмый хезмәт итте: шагыйрь буларак та, мөхәррир вазифасында да, җәмәгать эшендә дә... Ә Гәрәй Рәхим үзенең күптомлыгын нәшриятка әзерләү белән бергә, байтак кына затлы басмалар төзеп чыгаруга зур көч салды. Каләмдәшләре иҗатына һәрвакыт игътибарлылык күрсәткән Рәдиф Гаташның да татар шигърияте турында мәкаләләр язуда активлашуы сокландыра. Көтмәгәндә язмыш сынавына дучар булган шагыйребез Рөстәм Мингалимнең дә яхшы мәгънәдәге иҗади үҗәтлеген күрмичә мөмкин түгел. Югарыда телгә алынган буын хакында уйланганда күңелдә йөргән мәгълүм хакыйкать калкынып куя: сүз сәнгатендә милләт хадиме дәрәҗәсенә күтәрелү өчен, әлбәттә, әүвәл үзең яшәгән чорның мәдәни биеклеген яулау, бүгенгенең торышына бәйле үткәннәр тарихын тирәнтен белү, шул рәвешле милли рух культурасына ирешү зарур. Ә аларның өзлексез җимешләнеп торган иҗаты әлеге олуг таләпкә тулысынча җавап бирә.

Әгәр мондый мәртәбәле җыенда «Шигъри иҗаттагы нәтиҗәлелек» номинациясе буенча бәяләү җитди санала икән, мин хисап чорында аеруча активлык күрсәткән берничә каләмдәшемне атап үтәргә җөрьәт итәр идем. Аларның берсе — Илдус Гыйләҗев. Көндәлек матбугат басмаларында даими рәвештә дөнья күреп килгән саллы тупламаларында шагыйрьнең тагын да киңрәк офыкларны колачлавы, тирәнрәк катламнарга үтеп керүе, зуррак гомумиләштерүләргә ирешүе сизелеп тора. Шигъри теле тыгыз, сурәтле һәм музыкаль. Һәрбер әсәре милләт гаме белән сугарылган. Аның буш юллары бөтенләй юк диярлек. Каләме өлгер. Безнең бүгенге съездга да ул ике яңа китап белән килде. Бик артык киңәеп китмичә, шуны гына искәртәсе килә: Азнакай районында яшәп иҗат итүче Илдус Гыйләҗев язганнары белән әдәби җәмәгатьчелекнең зуррак игътибарына лаек. Бездә андый каләм ияләре күп түгел. «Көндәш тә юк ичмасам...» исемле шигырендә исә ул хәл-халәтен үзе дә аңлатып үтә кебек:

Авылларның шагыйрьләре
Шәһәргә күчеп киткән.
...Беткән саланы язарга
Мин үзем дә бик җиткән...

Күз тимәсен, шагыйрә Флера Гыйззәтуллинаның әдәби хезмәт җитештерүчәнлеге күпләрдә соклану хисе тудырадыр дип уйлыйм. Соңгы дүрт ел дәвамында гына да ул «Казан утлары»нда «Ватан көзгесе» исемле шигъри дастан, «Яну дәверләрендә» дигән роман-поэмадан өзекләр, «Мәдәни җомга»да ике поэма бастырып чыгарды. Көндәлек матбугатта аның шигъри тупланмалары да, шулай ук мәкаләләре дә дөнья күрде. Кыскасы, Флера Гыйззәтуллина илһамлы иҗат аша сулыш алып яши, дөньясын онытып дигәндәй, көннәр, атналар, айлар буена өзлексез бер тында халык «яшәешен дәваларлык» әсәрләрен кәгазь битләренә төшерергә ашыга.

Иҗат өлгерлеге хакында фикер йөрткән чакта тагын бер исемне атап үтәсем килә: ул — Мөхәммәт Мирза. Шәхси тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, Язучылар берлегендә җаваплы вазифа башкарган шагыйрьгә үзенең иҗатын югарылыкта тоту гаять кыен. Барысына да җитешергә кирәк. Ә Илфак Ибраһимов оештыру эшчәнлеген дә көйле-эзлекле итеп алып барды, бүгенге катлаулы заманда язучыларыбыз һәм, гомумән, мәдәниятебез өчен дә байтак игелекле гамәлләр кылды, үз иҗатын да әдәби җәмәгатьчелек алдында калкытып куюга иреште. Гадел булыйк, аның активлыгын күпләребез таный. Шагыйрьнең «Адәм баласына» исеме астында бирелеп килгән бишьюллыклары эчтәлек һәм форма җәһәтеннән аеруча зур кызыксыну уятты. Татар рухиятенең бихисап якларын галәми киңлектә яктыртып күрсәткән әлеге проект, күп кенә әдәбият белгечләре раславынча, эзләнүләрдән туктамаган милли шигъриятебезнең соңгы чордагы казанышлары рәтеннән саналырга хаклы.

Рухи яссылыктан караганда, шагыйрьләрдә иммунитет дигән нәрсә гомумән булмыйдыр — алар милләтнең һәрбер авыру-сызлануларын, гадәттә, үзләренең җаннарына кабул итеп алучан. Менә шундый олы хис-кичерешләрнең бихисап төсмерләрен без Әхсән Баян, Роберт Миңнуллин, Разил Вәлиев, Марсель Галиев, Айдар Хәлим, Әхмәт Рәшит, Эльмира Шәрифуллина, Шамил Маннапов, Нур Әхмәдиев, Әхмәт Гадел, Газинур Морат, Ркаил Зәйдулла, Ләбиб Лерон, Флера Тарханова, Рифә Рахман, Шаһинур Мостафин, Рафис Корбан, Гөлзадә Бәйрәмова, Луиза Янсуар, Гөлнур Корбанова, Рамис Аймәтнең шигъри әсәрләрендә әледән-әле күреп торабыз. Күп кенә каләм ияләренең югары шигырь культурасы биеклегендә торуы, иң әһәмиятлесе, шушы биеклектән милли тамырларыбыз тирәнлегенә төшә алуы һәркемне сөендерәдер. Башкортостанда яшәп иҗат итүче Фәрит Габдерәхим, Рим Идиятуллин, Марис Нәзиров, Халисә Мөдәррисова, Дилә Булгакованы, Ижаудан Ринат Баттал, Ибраһим Биектаулы, Гөлфия Исхакова, Гыймран Сафинны, Мәскәүдән Әхмәт Саттарны, Чиләбедән Ирек Сабировны, Ульяннан Иделбикәне, Пермьнән Һидият Әшировны, АКШтан Нурия Измайлованы, Төркиядән Чулпан Зарифны, Англиядән Рөстәм Сүлтине ничек инде милләт өчен җан аткан шагыйрьләр җөмләсенә кертмисең?!

Ишеттем күкләрдән вәхи:
— Тәкъдирең шундый, бала!
Хезмәт, Газап, Ләззәт өчен,
Шигъри юллар тезмәк өчен
Яратты сине Алла.
Тәкъдирең шундый, бала!..

Хәрәкәтле тынгысыз гомерендә төрлесен күрергә өлгергән шагыйрәбез Салисә Гәрәева хаклы — аның «Вәхи» исемле әлеге шигырендә үткәрелгән фикер белән күпләр килешер: гүзәл затлар гына түгел, шулай ук ир-егетләр дә. Ошбу юлларда безнең олуг миссиябез дә, газаплы иҗат хасияте дә ачык чагыла. Мең михнәткә бер рәхәт, дигәндәй, әҗер-мәртәбә көттереп кенә килә. Бу җәһәттән әйдәп баручы шагыйрьләребезнең берсе Лена Шагыйрьҗанга әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге иң югары бүләк — Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелү үз хөкемен ашыкмыйча ирештерүче Гаделлекнең «Афәрин!» дип әйтүенә бәрабәр иде.

Әдәбият белеме классиклары искәрткәнчә, сүз сәнгате форма-жанрлар төрлелегендә генә үзенең олуг максатларына ирешә ала. Бу уңайдан соңгы елларда яхшы мәгънәсендәге чуарлык күзгә ташлана, ягъни шагыйрьләребез иҗатында шигъри сурәтләүнең һәрбер төре гәүдәләнеш таба: поэма да, баллада да, сонет та, робагый да... Алыйк поэма жанрын гына. Исегезгә төшерәм, әгәр әдәбиятыбыз тарихына күз салсак, без анда иң элек зур күләмле шигъри әсәрләрнең — дастан, кыйсса, поэмаларның аерым биеклекләр булып торуын күрербез. Гасырдан гасырга шулай дәвам итә. Шагыйрь шәхесенең зурлык перспективасын аеруча ачык күрсәтүче поэма жанры бүгенге заманда иҗтимагый яңгыраш мөмкинлекләрен эзлекле рәвештә киңәйтә төште. Көндәлек матбугат басмаларында соңгы дүрт ел дәвамында гына да дистәдән артык зур полотнолы шигъри әсәр дөнья күрде. Болар — Рәсимә Гарифуллинаның «Кем көчлерәк?», Җәүдәт Дәрзаманның «Тормыш — сәхнә», «Ап-ак карлар ява», Рашат Низаминың «Яшәүгә гимн», Ренат Харисның «Татар «Титанигы», «Урам» поэмалары, Флера Гыйззәтуллинаның
«Ватан көзгесе» шигъри дастаны, «Яну дәверләрендә» шигъри трилогиясе, Җәүдәт Сөләйманның «Кыйбла», «Болгар җиле» дастаннары... Шулай ук Рәниф Шәриповның «Соңгы сәлам» исемле монологларын да зур күләмле шигъри әсәрләр исәбенә кертергә мөмкин дип уйлыйм. Бу җәһәттән Сания Әхмәтҗанованың «Татар кызлары» дип аталган тарихи циклы да бер мөбарәк тәсбихка тезелгән асыл геройлары белән лиро-эпик жанрга якын тора. Андый мөһим теманың барлыгын күптән белеп, шуның сәнгатьчә гәүдәләнешен көтеп яши идем. Ниһаять, күңелдә йөргән гамәлгә ашты... Санап үтелгән әлеге әсәрләрнең күпчелеге безнең игътибарны халкыбызның үткәненә юнәлтә. Табигый ки, милли үзаң уяу заманда тарихка ихтыяҗ нык арта.

Яшьләрнең эзләнүле иҗаты, куанып әйтәм, күңелдә ышаныч уята. Татар шигъриятенең үзгә бер феноменаль күренеш рәвешендә кинәт яшәреп китүенә туксанынчы еллар милли күтәрелеше балаларының үсеп җитүе дә йогынты ясагандыр. Бездә яшь талантлар тәрбияләү мәктәбе дә әлегәчә көчле булып кала бирә. Әлбәттә, озак еллар дәвамында зур тәҗрибә туплауга ирешкән әлеге мәктәпнең эшчәнлеген Татарстан Язучылар берлегенең координацион роленнән башка күз алдына китереп булмый. Дөресен әйтик, соңгы дистә елда яшьләргә кайгыртучанлык чагыштырмача күбрәк күрсәтелде. Шунысы да сөендерә: «Казан утлары», «Идел», «Мәйдан» журналлары, «Мәдәни җомга» гәзите дә яшь каләм ияләре иҗатын даими төстә хәерхаһлык үзәгендә тота. Татарстан китап нәшрияты да әдәби алмаш мәсьәләсенә игътибарлы. Безнең төп нәшрият ике съезд арасында гына да Ленар Шәех, Рифат Сәлах, Рүзәл Мөхәммәтшин, Айдар Җамал, Лилия Гыйбадуллина, Йолдыз Миңнуллина һ.б.ларның җыентыкларын бастырып чыгарды.

Шөкер, яшь шагыйрьләребез дә иҗтиһат итә. Аларга мактау мулдан эләгә. Әмма таләпчән мөнәсәбәт белдерү дә яшьләр өчен артык булмас кебек. Әнә, Рифә Рахман әлеге буынның сәхнәдән күмәкләшеп чыгыш ясавын да, язган шигырьләрен дә тәнкыйди күзлектән бәяләп үтәргә кирәк саный. «Кызы да, егете дә аңлаешсыз җирлектә туган образлар белән чуарланган әсәрләрен, үчле кысылган тешләреннән, күтәртеп куелган тамак төбеннән сытып, имгәтеп чыгарып, каядыр еракка, томанлы офыкларга карап, уртак бер яңгырашка китерелгән тавыш белән укый, — дип яза ул «Бөек мәгънә эзли юкса шагыйрь» исемле мәкаләсендә. — Кирәгеннән артыграк күкләргә чөелгән бер төркем яшьләребезнең уртак рухта, уртак темаларга шактый охшаш стильдә иҗат ителгән сумбур әсәрләрен игезәк интонация белән укыганнарын ишеткәндә үз яшьтәшләремне уйлыйм...» («Казан утлары», №1, 2012).

Хикмәти Хода, яшьләр кайда да бертөрле бугай. Күптән түгел Казанда «Дружба народов» журналы редакциясенең күчмә сессиясе үткәрелгән иде. Анда Россия, Әзәрбайҗан, Беларусь, Казакъстан, Кыргызстан, Украина, Эстония вәкилләре беравыздан диярлек шулай кабатлады: «Яшьләр күбрәк фэнтези яки постмодернизм өслүбендә иҗат итә... Алар бүгенге катлаулы чынбарлыкны тасвирлаудан читләшүне хуп күрә... Яшь каләм ияләренең үз-үзләре белән артык хозурлануы күзгә бәрелеп тора... Лаеклы дәвамчылар булырга тиешле буын өлкән әдипләрне тиешенчә хөрмәтли белми... Язган әсәрләре аша яшь авторның милләтен ачыклау шактый кыен...»

Электән шулай булган: һәрбер яңа алмаш әдәбиятны үзенчә яулый. Кайчак яшьләрнең без ошатып бетермәгән яклары да тора-бара үзенчәлек рәвешендә кабул ителергә мөмкин ләбаса. Шигъриятебезгә алтмышынчы еллар буыны килгәндә дә әдәби җәмәгатьчелектә төрлечә канәгатьсезлек белдерүләр күзәтелде. Үз шигырьләрен «үчле кысылган тешләреннән» сытып чыгару Белла Әхмәдуллина кебек мәшһүрләргә дә хас иде. Әмма Рифә Рахман сүзләрендә дә хак бәяләү бар дип уйлыйм, шулай ук «Дружба народов» сессиясендә катнашучыларның күзәтүендә дә дөреслек чагыла. Безнең бүгенге кайбер яшьләребезгә образлы фикерләү ачыклыгы, башкалардан аерылып торган тел-өслүп җетелеге җитеп бетми. Чәчәк тузанында гына казынып ятарга ярамый. Купшы киенгән сумбурлык бушлыкка атуны хәтерләтә. Бу җәһәттән хәзерге яшьләр безгә мирас кылынган «общественный деятель»лектә дә тынгы белмәүче шагыйрьләргә төс игелекле гамәлләр башкарырга ашкынып торсын иде. Ә моның өчен сүзләрне тезмә калыпка салучы гына түгел, бер үк вакытта чын фикер иясе булу да шарт.

Бу мөһим теманы дәвам итәсе килә. Гомумән, соңгы елларда шигъриятнең профессиональ дәрәҗәсе сизелерлек төстә төшә башлады. Сәбәпнең иң зурысы каләмдәшләребезнең сәнгатьлелеккә игътибар биреп җиткермәвенә, төгәлрәк әйткәндә, поэтика кануннарын тирәнтен аңлап эш итмәвенә кайтып каладыр. Гадирәк итеп аңлатканда, безнең ташка басылган бик күп әсәрләребез сәнгатьчә оешып җитмәгән, алар төрле образлылыктагы сүзләр җыелмасыннан торган ниндидер «полуфабрикат»ны хәтерләтә. Нәтиҗәдә, ритмга игътибар чамасыз кимеде. Алама рифмаларның үрчүе тезмәнең тәмен җибәрде. Шигырьнең әүвәлге юлларын бер үлчәмдә башлап, аннары икенче төрле иҗек санына күчеп, өченче үлчәмдә төгәлләү гадәти күренешкә әйләнде. Поэма дип тәкъдим ителгән байтак әсәрләр эт эчәгесе кебек сузыла, аларда лиро-эпик жанр элементларын үзара сәнгатьчә беркеткән композиция бөтенләй сизелми. Сүз сәнгатенең иң мәһабәт формасы булган шигъриятне күрәләтә ниндидер коры карикатурага авыштыра баручылар бермә-бер ишәйде. Без иң нәзакәтле тезмә кысасына, көчли-көчли, ниләр генә кертергә маташмыйбыз икән?! Гап-гади публицист каләме белән күтәрелергә тиешле темага да лирик жанрлардан саналган ода күлмәген кидермәкче булабыз. Шигырь тукымасына хәтта мәкаләләрдә дә сирәк кулланыла торган, тәнне чымырдатып куйган әллә нинди сүз-кәлимәләр кереп китә. Тезмәдә милләт гамен калкытып күрсәтү өчен каләм иясеннән зур талант көче сорала. Әйтик, аеруча мөһим иҗтимагый-сәяси теманы шигырь калыбына керткәндә Дәрдемәнднең «Кораб»ы безгә үрнәк булып торырга тиеш. Югыйсә камиллектән ерак торган әсәрләр хәзер кемгә кирәк, аларны укыр өчен озын чиратка тезелгәннәр дип уйлыйсызмы?

Иң аянычы, шигъриятебезнең гомуми дәрәҗәсен төшерүгә китергән мондый хәлләр хәтта абруй казанган шагыйрьләр иҗатында да күзәтелгәли. Вазифам буенча байтак вакыт кулъязмалар белән эшләвемнән чыгып әйтәм, үзләренең язганнарын сәнгатьлелек ягыннан мөкәммәллек дәрәҗәсенә җиткерә алмаучылар, аерым редактор ярдәменә мохтаҗ каләм ияләре артканнан-арта бара. Күпләргә кат-кат төзәтү сабырлыгы җитми. Лампа эчендә май кимегәндәй, андыйлар гелән каядыр ашыга. Җитмәсә арабызда көнгә 5-6 шигырь язам, дип, үзләренчә мактанып алырга яратучылар да очраштыргалый. Әнә, һинд шагыйре Шри Чимной 1975 елда бер көндә 843 шигырь язган. Аңардан үрнәк алыргамы? Санның сыйфатка сугуын күргәндә, үзалдыңа көрсенеп куйгандай итәсең: мәдәни үсешкә китергән сәнгать әсәрләрен, юк, конвейер алымы белән ишәйтеп булмый.

Санап үтелгән әлеге җитешсезлекләрнең барысы да, минемчә, бер асыл башлангычка кайтып кала: бу — каләм әһеленең иң беренче чиратта телгә бәйле булуы. Телгә бәйлелек дәрәҗәсе турыдан-туры аның әдиплек дәрәҗәсен билгели. Әгәр без язучылык сәнгате стиль белән билгеләнә, дибез икән, стиль үзе барыннан да элек телгә бәйле рәвештә күзаллана. Менә шушы хакыйкатьне тирәнтен аңлап иҗат иткәндә, иманым камил, безнең әсәрләребезнең сәнгатьчә дәрәҗәсе һәрвакыт югары булачак. Әйе, татар теле — шагыйрьләр теле. Әгәр шулай икән, әдәби иҗатның үзәгендә торган тел-өслүп мәсьәләсендә дә иң беренче чиратта шагыйрьләребез үрнәк күрсәтергә тиештер. Гайре очракта без Изге Китаптагы шигъри аһәңгә хыянәт иткән булып саналырбыз, яшәү рәвешендәге мөкатдәс шигъри рух гаять куркыныч дәрәҗәдә көчсезләнә барачак, газиз Әнкәбез Туган тел безгә рәнҗү белән караячак.

Шушы урында элгәрге шагыйребез Габделҗәббар Кандалыйның мәгълүм шигъри юллары янәдән хәтергә килә:

Языйм микән, җитәр микән?
Язу файда итәр микән?

Гәрчә каләмнең яшәеше өчен шартлар җиңеләюгә бармаса да, әлеге сорауга җавап бары бер генә булырга мөмкин: «Язарга!» Шигърияткә биниһая зур бурычлар йөкләнгән. Хәтта ЮНЕСКОның 30 нчы сессиясендә дә (октябрь-ноябрь, 1999 ел) бу мәсьәләнең мөһимлеге турында ассызыклап әйтелде. «Шигърият бүгенге кешенең иң кискен һәм тирән рухи сорауларына җавап була ала, — диелә әлеге халыкара оешма кабул кылган мөрәҗәгатьтә. — Әмма моның өчен киң җәмәгатьчелекнең мөмкин кадәр күбрәк игътибарын җәлеп итәргә кирәк».

Ркаил Зәйдулла, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты

Күптән түгел бер район үзәгендә китапханәгә кергән идем. Әлбәттә, татар китаплары белән кызыксындым: «Яңа китаплар киләме? Ниндиләре килә?» Китапханәче ханым мине татар китаплары тулы киштә янына алып килде. «Үзегез укыйсызмы соң? Безнең китаплар укырга кызыкмы?» — дип сорадым мин китапханәчедән. Ул балкып елмайды... «Кулга кергән һәр китапны укып барам», — диде. Һәм китапларны берәм-берәм кулына алып, аларга бәя бирергә кереште: «Менә монысы яшьләр проблемасы турында, монысы хатын-кызлар проблемасын чагылдыра, монысында эчкечелек проблемасы күтәрелгән...» Безнең язучылар кагылмаган бер генә проблема да калмаган икән. «Бер генә проблема да булмаган әсәр юкмыни соң арада?» — дип сорадым мин аптыраганнан.

Миңа калса, бу бик гыйбрәтле сөйләшү булды. Әдәби әсәр турында сүз чыкса, гадәттә, «нәрсә турында?» — дип сорау бирәләр. Элегрәк тәнкыйтьчеләр һәм әдәбият чиновниклары язучыдан ниндидер бер теманы яктыртуны таләп итә иде бит. Шуның нәтиҗәсендә нефтьчеләр турында күпме әсәр язылды, КамАЗ турында... Совет заманының соңгы елларында безнең әдәбиятта Татар АЭСына да игътибар зур булды. Үзгәртеп кору елларында АЭС төзүне туктаттылар, әмма аның кирәклеген раслаган роман һәм күпсанлы мәкаләләр әдәбият чүплегендә әле дә саклана.

Һәркемнең үз зәвыгы, әлбәттә, ләкин миңа бүгенге көн проблемаларына хадимлек итмәгән әсәрләр якынрак. Дөресрәге, әдәби әсәрдә, публицистикадан аермалы буларак, проблема күзгә бәрелеп тормаска тиеш. Ләкин бездә соңгы ике дистә елда жанрлар шулкадәр буталды, кайбер әсәрне укып чыккач шактый озак аптырап утырасың: ни булды бу — публицистикамы? тарихтан компиляцияме? фантастикамы? истәлекме? Тик шунысы хак, авторларның байтагы әсәрен роман итеп күрәсе килә. Нинди генә романнар пәйда булмады бездә! Роман-эпопея, роман-хатирә, роман-эссе, роман-фарс... Миңа аерата охшаганы «интеллектуаль бәян» дип билгеләүләре булды. Ә кайбер әсәрнең жанры бөтенләй билгеләнми: мәсәлән, соңгы елларда чыккан романнардан Марат Кәбировның структурасы, бербөтенлеге, сәнгатьчә югарылыгы, символик әһәмияте белән аерылып торган «Бердәнбер һәм кабатланмас» әсәре «Казан утлары»нда жанр җәһәтеннән бернинди билгеләмәсез чыкты. Хәлбуки, романның төрләрен ачыклау юлына бассак, мин аны роман-фантасмогория дип билгеләр идем.

Леонид Андреевның Горькийга язган бер хатында мондый юллар бар: «Һәр атның тумыштан килгән үзенчәлекләре була, милләтнең дә шулай ук, — дип яза ул. — Барлык юллардан да кабакка борыла торган атлар бар, — безнең ватан да үзенә якын булган ноктага борылды, һәм ул, чыгарып ташланганчы, сәрхушләнеп янә озак яшәр».

Л.Андреев шулай үз ватанына, үз милләтенә бәя бирә, аның төп үзенчәлеген билгеләргә омтыла. Ә без кем? Татар халкы нинди бүген? Безнең милли үзенчәлегебез калдымы? Чөнки үзенә генә хас сыйфатлары булмаса, милләт үзе дә юк дигән сүз. Әдәби әсәрләрдә шул сыйфатлар, үзенчәлекләр, милли гамь, әгәр алар булса, чагылырга тиеш бит. Язучы сюжет кысаларында характерлар тудыра, һәм аларда без үзебезне төсмерләми кала алмыйбыз.

Бу җәһәттән Айдар Хәлимнең «Хунвейбин» әсәренә кагылмыйча үтү килешмәс. Әсәрнең композициясе бик отышлы: Шәркый Төркестанда туган Иркен ага Казанга килеп төшә һәм татар яшәгән төбәкләрдә йөри. Әлеге алым авторга халкыбызның төрле катламнарын, төркемнәрен сурәтләргә ярдәм итә. Әсәр проблемалар белән дыңгычлап тутырылган. Казанда милли чәйханәләр булмавыннан алып татар дөньясындагы бер генә проблема да әдипнең күз уңыннан читтә калмаган. Әсәрне укыганда гел әрнисең, гел гарьләнәсең: нигә без шундый хәлгә калдык соң? Кем гаепле? Инде нишләргә? Һәркем бу сорауларга үз вөҗданы кимәлендә җавап эзләр, әлбәттә. Шунысын да әйтергә кирәк, романны сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе язуы күренеп тора, кайчакта нәфисе сәнаигъка хилафлык китереп публицистика алга төртеп чыга. Хәер, бу безнең күп әсәрләргә хас сыйфат. Мондый күләмле, колачлы әсәрләрдә башкача булмый да торгандыр. Ләкин бу сүзләрем белән мин Айдар Хәлимнең художниклык куәсен һич тә кимсетергә теләмим. Сурәтләү чараларының байлыгы, персонажларның үзенчәлекле сөйләме авторның шагыйрь икәнлеген күрсәтеп тора. Кайбер урыннарда, А.Платоновның «Котлован» әсәрен укыгандагы кебек, сәер хисләр дә кичерәсең. Әйтерсең лә, Иркен ага бүтән яссылыкта, бүтән вакыт үлчәвендә яшәп ятучыларның планетасына килеп эләккән дә ниндидер сәер төш томанында тирбәлә. Гүяки иң асыл татар булып дөнья йөзләрендә бер ул гына калган. Ул һәм автор, әлбәттә.

Никадәр пессимистик рухта һәм кара тоннарда язылса да, әдәби әсәр укучыда киләчәккә өмет калдырырга тиеш, минемчә. Милли яшәеш җәһәтеннән мондый өмет һәм көрәш дәрте уяту бүген безгә аерата кирәк. Бүтән әсәрләр янында Ринат Мөхәммәдиевнең «Кыргый атауга сәяхәт» дип аталган хикәясе бу яктан аерылып тора. Аның нон-фикшн шәкелендә, ягъни булган хәл дип язылуы да ышандыру көчен арттыра. Автор бер урыс шагыйре белән Яңа Зеландиягә барып чыга. Аннан аларны нәни генә бер утрауга алып китәләр. Баксаң, әлеге утрауда туган илебездәге бандитлардан, алардан да бигрәк алйот чиновниклардан качкан Айрат исемле татар егете үзе бер нәни Татарстан булып яшәп ята икән. Татар кешесенең һичкайда югалып калмавына, гомумиләштереп әйткәндә, милләтнең үлемсезлегенә бер шәһадәтнамә түгелмени бу әсәр?

Югары сәнгать әсәренең төп үзенчәлеге — кеше ышанмастай нәрсәләр турында язып та укучыны сискәндерә, тетрәндерә алуда. Бу яктан хәзерге татар әдәбиятында Марат Кәбировка тиңнәр юк, минемчә. «Бердәнбер һәм кабатланмас» романында ул халкыбызның бүгенге аянычлы хәлен аллегория алымнары белән җелеккә үтәрлек итеп тасвирлап бирә алган. Кыскача гына эчтәлеге болай: Фатыйма әби ире белән авылда дүрт ир бала үстерә. Хәлил югары уку йортына керәм дип чыгып китә дә Америкага барып төпләнә. Хәмит марҗага өйләнә, марҗасы үлгәч, яңа хатынының авылына — Башкортостанга барып урнаша. Малик, Сургутка эшкә китә, анда нахакка кеше үтерүдә гаепләнеп төрмәгә эләгә, биредә исә килеп йөргән поптан христиан динен кабул итеп, азат ителгәч, үзе дә поп була. Исемен Михаил дип үзгәртә, Анна исемле марҗа белән гаилә кора. Өчесе дә әти-әниләренә бер кәлимә хәбәр җибәрми, алардан ваз кичә. Ул арада әтиләре вафат була. Шәһәргә киткән төпчек Радик алкашка әверелә. Фатыйма әби аның янына килеп тулай торакка урнаша, хәер теләнеп шунда җан асрый башлый. Менә шул вәзгыятьтә дөньякүләм танылган бай язучы Искәндәр әлеге дүрт ирне төрле юллар белән Балтыйк диңгезендәге бер серле утрауга җыя. Ул аларны ата-анадан, туган туфрактан ваз кичкәннәре өчен җәзаларга, сабак бирергә ниятли. Ягъни үзенә Аллаһы Тәгалә вазифасын ала. «Үзе хакында халык югары фикердә булырга тиеш. Ә безнекеләр үзенең мескенлегенә җуелмас ышаныч белән рәхәтләнеп яши бирә», — ди кодрәтле язучы. «Бу нәфрәтме?» — дип сорый әңгәмәдәше. «Юк. Әрнү, — дип җавап бирә ул. — Фатыйма карчык турында белгәч, шушы әрнү кабат кузгалды. Татарның да бит бер өлеше чит илләрдә, бер өлеше Башкортостанда, бер өлеше чит диннәрдә. Ә ата йортын сакларга тиешлесе — исерек. Юк, хәмердән генә түгел. Белмим нәрсәдән икәнен дә. Тик ул — исерек. Ул, айнык кеше кебек, алдын-артын карап, иртәгәсен уйлап гамәл итми».

Искәндәрнең, биредә Марат Кәбировның дисәң дә ярыйдыр, эксперименты аянычлы тәмамлана. Утраудагы дүрт бертуган ир эзсез юкка чыга, авторның кинаясенә ышансаң, алар, мөгаен, бер-берсен татарча ашап бетергән булса кирәк. Аларга ярдәмгә ашыккан Фатыйма юл һәлакәтенә очрап, үзенең ниндидер яман энергиясен — улларын ул соңгы сулышында да кичерми! — уйнашчы хатын Ләйләгә калдырып дөньядан китә. Соңыннан язучыны да әлеге юкка чыккан ирләрнең варислары үтерә.

Әйтерсең лә, милләтебезне суырып яткан упкынга күз салган Марат Кәбиров. Ләкин әйтем бар: упкынга озак карап торсаң, упкын үзе сине күзәтә башлый. Бер генә дә өмет юкмыни икән соң? Юк! Менә бу өзекне сезгә кабатламый булдыра алмыйм: «Фатыйманың җыры, тулай торак бүлмәсенең түшәмнәре аша узып, югарыга күтәрелде һәм, далаларга киткән балаларны эзләп табарга теләгәндәй, җир шары буйлап таралды. Биек-биек йортлар, кара урманнар, очсыз-кырыйсыз далалар, шаулы диңгезләр аша урап кайтты да, хәле бетеп тынган давыл сыман, кабат тулай торак бүлмәсенә ауды. Далаларга киткән балаларны ана моңы гына таба алмый икән. Монда инде тыелгысыз дәрт тә, өмет тә, киләчәктән көткән яктылык чаткылары да юк иде, монда тик ятимлек ачысы гына сулкылдады.»

Әсәр ризасызлык хисе уята, ниндидер кысаларны җимереп атасы, татар тормышын үзгәртеп корасы килә башлый. Романның көче шундадыр да, бәлки. Ләкин ничек? Ни рәвешле? Әйткәнемчә, үзе кузгаткан сорауларга җавап бирү авторның вазифасына керми.

Шунысы гыйбрәтле: авторлары шагыйрь булган проза әсәрләрендә сурәтләнгән баш каһарман, гадәттә, фани дөньяга сыя алмый, гел каршылыкларга очрый, каршылыклар булмаса, аларны үзе уйлап таба. Шәхес һәм җәмгыять, шәхес һәм дәүләт каршылыгы. Бу җәһәттән Нур Әхмәдиевнең «Мөнирстан» әсәре кызыклы. Теле камил, сурәтләү чараларына бай әсәр, озынрак булса да, җыйнак: сюжет сызыгыннан чыгып арткан, бүселгән өлешләр юк диярлек. Иртә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас, дигәндәй, әсәр каһарманы гел сынаулар аша уза, ул бу җәмгыятьнең торышыннан риза түгел, әмма аны үзгәртергә дә чарасыз. Н.Әхмәдиев хәзерге татар әдәбиятында үзенчәлекле «артык» кеше образын тудыра алган. Мөнирнең бәхетсезлекләренә җәмгыять гаеплеме? Әллә үзенең дә гаебе бармы? Яраклаша белмәү гаеп була аламы?

Бүгенгең аянычлы, киләчәгең томанлы икән, яктылыкны үткәннәрдән эзләү табигый хәл. Ә нигә әле бүгенге хәлебез аянычлы, дип кистереп әйтәсең, диярсез. Равил Фәйзуллинның яңа шигырьләреннән берсе белән җавап бирәм:

Чагыштырам. Тик кызганыч:
Күп нәрсә истән чыккан.
Бүгене кызык булса да,
Үткәне өскә чыга.

Толерантлык, дия-дия
Күп нәрсә эштән чыккан.
Ил-тел хәлен уйлыйсың да,
Үткәне өскә чыга.

Марат Әмирханов соңгы дүрт елда өч тарихи әсәр язып дөньяга чыгарды: «Урбәт ханәкә гыйшкы», «Гәүһәршад», «Әлвидаг». Боларга төрлечә бәя бирергә мөмкин. Кайбер терминнарны дөрес кулланмауда, тарихи төгәлсезлекләрдә гаепләргә дә була. Ләкин тарихыбызда һәмишә сай йөзгән яки бөтенләй хәбәрсез укучыда данлы да, кызганыч та үткәнебезгә карата кызыксыну уяту җәһәтеннән мондый әсәрләрнең әһәмияте бәхәссез. Шушы кыйммәтле сыйфатын икърар иткән хәлдә, «Әлвидаг» әсәренә бераз тукталып үтсәм, зыян булмастыр. Әсәрдә тарихка кагылышлы бүлекләр белән бүгенге заманны тасвирлаган өлешләр аралаштырып язылган. Бу, әлбәттә, яңалык түгел. Хәзерге заман белән үткәндәгесен чагыштырып нәтиҗәләр ясар өчен әлеге алымның үз өстенлекләре бар. Әсәр сәер генә башланып китә. Йоклап яткан Сөембикәне юрганына төреп урларга маташалар. Һәм урлаган да булырлар иде, тик ире Сафагәрәй ханның тавышы ишетелә: «Ханбикәне азат итегез!» Баксаң, бу чынлап урлау түгел, хан тарафыннан хатынының иминлеген сынар өчен үткәрелгән бер «учение» икән. Әлбәттә, керештә үк мондый көлке нәрсәләрне язу укучыда әсәргә ышанмау хисе тудыра. Шунысы да бераздан ачыклана: тарихка кагылышлы бүлекләр безгә билгеле чыганакларның компиляциясе генә икән. Шулай да аларда фәкать безнең көннәргә генә хас булган сүзләрне, төшенчәләрне кулланудан тыелырга иде. Бүгенге көнгә багышланган бүлекләрнең күбесе исә газетадагы репортажлар өслүбендә язылган. Мәсәлән, Париждан килеп Сөембикә эзләреннән йөрүче Татли дигән француз хатыны (үзе кайсыдыр татар морзасының токымы да икән әле) мондагы безләргә болай акыл өйрәтә: «Глобализация күп халыкларга, күп телләргә яный. Ассимиляция инде бүген үк бугаздан алды. Тик өметсез шайтан гына, ди. Татар зур тарихлы халык. Милләт агачының үзәге таза, тамырлары тирәндә. Шуңа күрә яфраклары саргаеп, ботаклары зәгыйфьләнеп киткән очракта да шытым бирергә сәләтле. Әлбәттә, табигатьтәгечә тәрбияләнү, ашлау, сугару зарур. Монысы инде субъектив фактор: һәр буын өстенә бердәй дәрәҗәдә төшә торган гомум бурыч кына түгел, көндәлек вазифа. Татар кебек дәүләтчелеген
югалткан этнос өчен субъектив фактор аеруча мөһим». Мин инде моңа берни өсти алмыйм.

Ә Камил Кәримовның «Игезәкләр йолдызлыгы» әсәрен укыганда үзебезнең, ягъни хәзерге заман татарларының тарихка күчә баруын тоясың. Әсәргә җентекләп тукталырга мөмкинлегем юк, киләсе елга Тукай премиясенә тәкъдим ителгәч, аның турында әле күп язарлар. Мин Дияр картның кызыл сандык ясатып (һәлакәткә дучар булган очкычларның «кара тартма» дигәннәре кызыл төстә икән), аңа икешәр данә «Әлифба», «Туган тел» китаплары, Илһам Шакиров, Фәридә Кудашева пластинкалары, чүпләмле сөлгеләр, чигелгән яулыклар салып җиргә күмүенә генә игътибарны җәлеп итәсем килә. Дияр карт кыямәттән соң да Татарның яңадан тернәкләнеп күтәрелүенә ышана. Бу коры ышанычтыр, баксаң, ләкин ул бүген барыбызга да кирәк. Кыямәткә өметләнеп тормыйча, бүген татар булып яшәү өчен кирәк.

Бүгенге дөньяда милләтнең урынын билгеләгәндә, иң беренче нәүбәттә, аның асыл шәхесләрен барлау зарур. Инде тарихта калганнарын да, бүгенгеләрен дә... Үз арабызда булып татар дәүләтчелегенә, татар мәдәниятенә хезмәт иткәнме ул, әллә татар исемен югары күтәреп дөнья сәхнәсенә менгәнме — алар барысы да безнең өчен кадерле булырга тиеш. Равил Вәлиевнең Рудольф Нуриев тормышына һәм иҗат эшчәнлегенә багышланган «Канатлы татар» әсәре шул юнәлештә бер адым булды. Күптән түгел Батулланың да әлеге атаклы шәхес турында романы дөнья күрде. Зәки Зәйнуллинның «Кави Нәҗми дигән язучы» әсәре исә әлеге каршылыклы шәхеснең биографиясенә яңа штрихлар өсти.

Былтыр Татарстан китап нәшриятында Роза Туфитуллованың «Бәйлисе бар йөрәкне» дигән китабы дөнья күрде. Ул Хәсән Туфан тормышындагы гүзәл мизгелләрне үз эченә алган. Һәм бер үк вакытта бөек шагыйрьгә җан җылысы биргән, кайчакта үлем куркынычын да җиңәргә ярдәм иткән ханымнар, туташлар турында да әлеге китап. Анда әдәби эшләнгән кисәкләр белән шәхси хатирәләр, кичерешләр, документаль чыганаклар, әсәр каһарманнарының истәлекләре нәүбәтләшеп, бер-берсен баетып килә. Нәтиҗәдә үзенчәлекле форматка ия булган бербөтен әсәр дөньяга туган.

Мондый әсәрләр рәтенә мин Тәлгат Галиуллинның «Мөхәммәт Мәһдиев йолдызлыгы» дигән роман-эссесын да кертер идем. Дөрес, аның жанрын «истәлекләр» дип кенә дә билгеләп була. Ләкин автор белән бу җәһәттән бәхәскә керәсем килми. Гоголь «Үле җаннар» әсәрен поэма дип атаган бит әле, һәм аңа беркем дә дәгъва белдерми. Иң мөһиме, Тәлгат ага М.Мәһдиевне һәйкәлгә әверелдерми, төрле гамьнәр, вак борчулар, нәни сөенечләр һәм олы әрнү белән яшәүче гап-гади кеше итеп сурәтли. Һәм безнең күз алдында мәшһүр язучының олпатлылыгы, зурлыгы арта гына төшә. Олы язмышлы шәхесләр турындагы әсәр үзе үк бу авыш-тәвеш заманда һәрберебезгә терәк була ала.

Ләкин милләт язмышында булсын, аерым кешенең шәхси тормышында булсын — иң төп терәк, әлбәттә, Аллаһ Тәгалә. Аңарга ышану, ягъни Иман. Нәбирә Гыйматдинованың «Эзләмәгез җирдән» бәянен укыгач, әлеге хакыйкатьне хәтердә яңартмый мөмкин түгел. Кайчандыр күренекле рәссам булган Зөлфия Солтанова алга таба юл таба алмаудан гаҗиз булып, тәмам кешелектән чыга, эчкечелеккә бирелә. Әмма Аллаһ Тәгалә ташламаса, кеше барыбер кыйбласын таба. Автор, психологик төсмерләрдән саран гына файдаланып, шушы мәңгелек фәлсәфәне алга сөрә.

Тарих чоңгылларыннан исән-имин үтеп, милләт буларак үз йөзеңне җуймау һәр көн туктаусыз көрәш, көчәнеш таләп итә. Шул көчнең чыганагы нидә? Хатын-кызда! Нәбирәнең һәр әсәрендә хатын-кызның алгы планга чыгуы, минемчә, шуның белән бәйле. Монысы да безнең борынгы риваятьләрдән, әкиятләрдән килә. Тарих төпкелендә чакта ук безне Ашина коткарып калган! Хатын-кыз йорттагы учакны саклап, аңа утын өстәүче генә түгел, яугирләре йә кырылып, йә хатыншага әйләнеп беткәндә, көрәш кылычын үз кулына алып юлбашчыга әверелүче дә...

Бүген хатын-кыз язучыларның алгы сафка чыга баруын шушы хәл белән дә аңлатып була. Бу уңайдан иң беренче итеп Фәүзия Бәйрәмова исемен атарга кирәк, әлбәттә. Аның романнары, хәтта юлъязмалары (мин аларны документаль проза буларак кабул итәм) бүгенге әдәбиятыбызның офыкларын киңәйтеп җибәрде. Аларны укыганда мәңгелек әрнү, рәнҗү тойгылары белән бергә йөрәктә горурлык хисе дә уяна, җилкәләр язылып китә.

Биредә өлкән язучыларыбыздан Мәдинә Маликованың «Юкә чәчәк аткан чак иде» романын, Гөлчәчәк Галиеваның «Газзәбану»ын, яшьрәкләрдән Рәмзия Габделхакованың «Тау артында кояш бар», Фирүзә Җамалетдинованың «Исемнәре Искәндәр», Айгөл Әхмәтгалиеваның «Өзелгән гөл» әсәрләрен билгеләп үтәр идем. Халисә Мөдәррисованың «Соңгы сер» бәяне исә миңа аерата тәэсир итте. Җыйнак кына әсәр җиңүчеләргә дә, җиңелүчеләргә дә бәхетсезлекләр китергән сугышка ләгънәт булып яңгырый. Хәер, авторның үзеннән дә үтемлерәк әйтеп булмас: «Тарихта булып үткән яки булачак бөтен сугышларга каһәр укып, аталыдан атасыз булган баласын күкрәгенә кысып, чәчләрен җилгә чәчеп, эшелон артыннан бер хатын йөгерә.

Милләте кем аның, сәясәткә мөнәсәбәте бармы, нинди телдә сөйләшә ул, дине нинди аның? Кем генә булса да, ул сугышка каршы, ул бары тик имин илдә, тыныч, тулы гаиләдә, ир хатыны булып яшәп, дөнья киләчәген дәвам иттерергә теләүче гади хатын гына.

Сугышка ләгънәт укып, перроннан, сугыш эшелоны артыннан Мәңгелек хатын йөгерә».

Сүземнең ахырында шуны әйтәсем килә: без күп вакытта татар прозасының торышына канәгатьсезлек белдерәбез, укымаган килеш бәя бирергә ашыгабыз. Хәлбуки, бездә игътибарны җәлеп итәрлек әсәрләр бар. Кайберләре татар игътибарын гына түгел, бүтән халыкларның да игътибарын яуларлык. Шуңа күрә аларны, аерып алып, бүтән телләргә, аерата урыс һәм төрек телләренә тәрҗемә итү эшен гамәлгә куясы иде. Чөнки киң дөньяга чыккан һәр яхшы әсәр татар халкының да, Республикабызның да дәрәҗәсен күтәрәчәк. Урыс теленә күпмедер әсәр тәрҗемә ителә, ләкин бу авторларның энтузиазмына һәм кесәсенә генә бәйле. Татар әдәбиятын дөньяга чыгару мәсьәләсендә Мәдәният министрлыгы белән Язучылар берлегенең аерым программасы булырга тиештер. Шунысын гына әйтәсем килә, Төркия нәшриятлары, каләм хакы түләмәү шарты белән, татарчадан тәрҗемә китапларын нәшер итәргә әзер. Шундый мөмкинлекләр булса да, без беркемнән дә әсәрләрне бушлай тәрҗемә иттерә алмыйбыз. Тәрҗемә бик күп көч һәм, әлбәттә, сәләт сорый торган гамәл. Гомумән, мөстәкыйль дәүләтләрд
ә үз әдәбиятларын чит илләрдә пропагандалау белән тышкы эшләр министрлыгы, илчелекләр шөгыльләнә. Без өмет тулы карашыбызны бары тик Мәдәният министрлыгына гына төби алабыз.

Киләчәгебезгә ышаныйк! Үз язмышына ышанып алга барган халыкларга Тәңре мәрхәмәтле була.

ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ XVII КОРЫЛТАЕ РЕЗОЛЮЦИЯСЕ

Татарстан Язучылар берлеге – Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында иң зур иҗат оешмаларының берсе. Аның 2008 елдан алып 2012 елга кадәр булган ике корылтае арасындагы эшчәнлеге Язучылар берлеге Уставына нигезләнеп һәм Татарстан Президенты указлары, хөкүмәтебез карарларына таянып алып барылды. Шул ук вакытта бу чорда республикабыз һәм бөтен халкыбыз тормышында булып үткән әһәмиятле вакыйгалар да язучылар иҗатына, Язучылар берлеге эшчәнлегенә җитди йогынты ясады. Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов, Дәрдемәнд, Муса Җәлил, Һади Такташ, Мәҗит Гафури, Галиәсгар Камал, Хәсән Туфан, Сәгыйть Рәмиев, Гомәр Бәширов, Сибгать Хәким, Әмирхан Еники, Габдрахман Әпсәләмов һәм башка күренекле шәхесләребез юбилейларын бөтенхалык бәйрәме дәрәҗәсендә уздыру чараларында һәрвакыттагыча Язучылар берлеге һәм әдипләребез турыдан-туры һәм актив катнаштылар.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе И.М.Ибраһимовның отчет докладында, әдәби жанрлар буенча ясалган докладларда, язучылар чыгышларында идарәнең отчет чорындагы эшчәнлеге төрле яклап яктыртылды.

Бу чорда Татарстан каләм ияләре актив иҗат иттеләр, милли әдәбиятыбызны поэзия, проза, публицистика, драма, шулай ук балалар өчен язылган әсәрләрдә укучы таләбенә җавап бирерлек камил, югары дәрәҗәдәге сүз сәнгате әсәрләре белән баеттылар. Рус телендә иҗат итүче әдипләр дә отчет чорында нәтиҗәле эш алып барды. Аларның әдәби тәрҗемә өлкәсенә актив тартылуы игътибарга лаек. Нәтиҗәдә ике корылтай арасында Татарстан язучыларының 500гә якын әдәби китабы укучыга барып җитте. Ул китаплар Татарстаннан тыш Мәскәүдәге үзәк нәшриятларда, Уфада, Ижау, Төмәндә, Самарада, Россиянең башка төбәкләрендә, Төркия, Англия, Әзәрбайҗан һәм башка чит илләрдә дөнья күрде.

Ике корылтай арасында әдипләребезнең иҗатын стимуллаштыру максатында әһәмиятле чаралар күрелде. Г.Исхакый, Ф.Хөсни, Һ.Такташ, А.Алиш, Җ.Вәлиди исемендәге әдәби премияләр Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлеге бүләге статусында даими бирелеп барылды. «Татнефть» ачык акционерлык җәмгыяте белән Язучылар берлегенең Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләрен һәм яшь иҗат көчләре өчен стипендияләрен бирү дәвам иттерелде. Юмор һәм сатираны үстерү максатында Татарстан Язучылар берлегенең һәм Актаныш муниципаль районы хакимиятенең Гамил Афзал исемендәге премиясе булдырылды.

Язучыларның иҗатын пропагандалау, укучыларның каләм ияләре белән элемтәсен ныгыту максатында күпкырлы һәм нәтиҗәле эш алып барылды. Башкортостан, Чувашия, Удмуртия, Мордовия республикаларында, Пермь, Чиләбе, Ульяновск, Самара, Төмән өлкәләрендә, республикабызның дистәләрчә районында татар әдәбияты көннәре, юбилейлары уңаеннан йөзгә якын язучының иҗат һәм искә алу кичәләре үткәрелде.

Язучыларыбызның иҗат эшчәнлекләре, республиканың рухи-мәдәни тормышында актив катнашулары дәүләт органнары тарафыннан югары бәяләнде. Ике корылтай арасында Татарстан Язучылар берлеге үтенече нигезендә 126 язучы Татарстанның һәм Россиянең мактаулы исемнәренә һәм төрле бүләкләргә лаек булды.

Татарстан язучыларының XVII корылтае Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең 2008-2012 еллардагы эшчәнлеген «канәгатьләнерлек» дип бәяли.

Шул ук вакытта матбугат чараларындагы язмалардан, съезддагы докладлардан, чыгышлардан күренгәнчә, хәл итәсе мәсьәләләр дә байтак әле. Аерым авторларның шәхси уңышларына карамастан, республикабыз каләм ияләренең иҗат активлыгы бердәй югары дип әйтеп булмый. Әдәби әсәрләрдә туган телебезгә, халкыбызның рухи байлыкларына карата булган таләпчәнлекне арттырырга кирәк. Поэзиябездә югары зәвыклылык, прозада эпиклык һәм колачлылык, драматургиябездә миллилек җитенкерәми. Татар әдәбиятын рус теленә тәрҗемә итүдә профессиональлекне үстерү, сәләтле тәрҗемәчеләрне дәүләт китап нәшриятларында даими эш белән тәэмин итү зарур.

Балаларга белем бирүдә милли-төбәк компонентын юкка чыгарып, Россия Федерациясе халыкларының милли-мәдәни, шул исәптән әдәбиятының үсешен чикли торган федераль закон кабул ителү барыбызны да борчый.

Ике корылтай арасында дәүләт нәшриятларының, «Татмедиа» ачык акционерлык җәмгыяте карамагындагы әдәби басмалар редакцияләренең китап чыгару, тарату, авторларның хезмәтенә тәңгәл гонорар түләү эшендә күзгә күренерлек уңай үзгәрешләр булса да, телерадиокомпанияләрнең бу өлкәдә активлык күрсәтүләре җитенкерәми.

корылтай Язучылар берлегенең җәмгыятебезгә кирәклеген, халкыбызның мәдәни-рухи тормышында тарихи әһәмиятен тагын бер кат искәртә.

Татарстан язучыларының XVII корылтае язучылар җәмәгатьчелегенең киләчәктәге һәр гамәле, беренче чиратта, республикабыз тормышын һәрьяклап кайгыртырга, туган халкыбызның милли идеясен раслауга һәм үстерүгә хезмәт итәргә тиеш дип саный. Корылтай Язучылар берлеге киләчәктә республикабызның дәүләт, җәмәгать һәм башка төр оешмалары белән берлектә түбәндәге чараларны тормышка ашыруны максатка ярашлы дип таба:

– Татарстан Республикасы хөкүмәте белән берлектә әдәбиятны һәм сәнгатьне үстерүгә юнәлдерелгән озак вакытка исәпләнгән дәүләт финанславындагы Республика Программасын төзү.

– Татарстан Язучылар берлегенең дәүләт тарафыннан төзекләндерелгән-реставрацияләнгән бинасын әдәбиятны пропагандалау, төрле чаралар үткәрү, иҗат мөмкинлекләре тудыру, үзара аралашу, ял итү максатында нәтиҗәле файдалану.

– Татарстан Республикасы хөкүмәте белән берлектә, атаклы әдәбият-сәнгать эшлеклеләренең исемен мәңгеләштерү максатында, озак вакытка исәпләнгән план төзү һәм аны дәүләт чыгымнары, хәйриячелек нигезендә тормышка ашыру.

– Татар әдәбиятын пропагандалау максатында һәр шәһәрдә, район үзәгендә, зур торак пунктларында китап кибетләре ачу, китапханәләрдә китап сәүдәсе оештыру, аларның фондларын дәүләт заказы белән басылган китаплар исәбенә баету.

– Татар әдәбияты классикларының, халык язучыларының күптомлы сайланма әсәрләрен дәүләт исәбенә бастырып чыгаруны дәвам итү.

– Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә татар язучылары әсәрләрен рус һәм башка телләргә тәрҗемәдә нәшер итүнең 5 еллык планын төзү.

– Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә мәктәпләрдә, махсус урта һәм югары уку йортларында файдалану, чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләргә куллану өчен татар язучылары әсәрләренең аудио-китапларын чыгаруның еллык планын төзү.

– Татар әдәбиятын үстерүдә, аның төп юнәлешләрен билгеләүдә әдәбият фәненең, әдәби тәнкыйтьнең ролен көчәйтү.

– Әдәбиятның киләчәген кайгырту, яшь каләм ияләренең активлыгын үстерү, иҗатларын стимуллаштыру максатында җирле әдәби берләшмәләр эшчәнлегенә игътибарны арттыру, республика күләмендә үткәрелә торган әдәби конкурсларны тагын да масштаблырак итү һәм аларны финанслауда дәүләт һәм иганәчеләр ярдәмен арттыруга ирешү.

– Мәктәп дәреслекләрен классик әдәбиятның һәм бүгенге заман язучылары иҗатының иң яхшы үрнәкләре белән камилләштерү.

– Татарстан язучыларының торак шартларын яхшырту максатыннан, Татарстан социаль ипотекасы программасы кысаларында, Язучылар берлеге әгъзалары өчен льготалар билгеләүне тормышка ашыру.

– «Васильево» шифаханәсендәге «Иҗат йорты»нда язучыларның ташламалы юлламалар белән ял итүен дәүләт гарантиясенә алу.


---

№--- | 03.08.2012

Коллыкка алучы тозаклар #6403

$
0
0
03.08.2012 Икътисад
Акча нәрсә өчен кирәк? Тормыш алып бару өчен, дип җавап бирер күпчелек. Әмма, чынлыкта, заман кешесенең яшәү рәвеше, нәкъ киресенчә, акча эшләүгә һәм әйбер җыюга кайтып кала түгелме? Адәм баласы акча колына әверелеп, мескен хәлгә төшмәсен өчен, тормышыннан ямь качмасын, күңел тынычлыгын югалтмасын өчен, аны көн дә сагалап торган кайбер тозакларны алдан күреп, аларны урап узу кирәк. Бөтен яшәешең акча эзләүдән генә тормасын өчен, нәрсәләрдән сак булырга соң?

1. Кредитлар

"Минем хәчтерүш хезмәт хакы белән зур әйбер алып буламыни?" Шушы сылтау белән күп кеше кредит тозагына эләгә. Андыйлар ахыр чиктә аз хезмәт хакы алып та, аягын юрганына карап суза белгән хезмәттәшләреннән дә мескенрәк хәлгә төшә. Әйе, яхшы телевизорга акча туплау өчен, каешны буып, бер ел буе акча җыеп барырга була. Хәзерге заманда исә күпләрне икенче юл кызыктыра: бүген үк телевизорлы булырга, ә акчаны шуннан соң гына ай саен хезмәт хакының саллы өлешен банкка күчереп тү­ләргә. Әмма кредит буенча барлыгы күпме түләнгәнен белгәч, банк­ка илтеп бирәчәк акчаларына ике телевизор алып буласын күрә. Ә бурычлы кеше авырып китсә, эшне югалтса, банк аның хәленә керә дип уйлыйсызмы?

2. Машина

Бүген машина, автомобиль "бөкеләре" заманы. Дүрт көпчәк­ле дусты булмаган кеше бәхетсез, җебегән булып санала. Шуңа күрә эте дә, бете дә кредитлар ала-ала, бурычлар җыя-җыя, ничек тә булса машина сатып алырга яисә аны яңасына алмаштырырга тырыша. Машина белән исә бергә үз башына күп төрле проблемалар да ала: бензин, иминият полисы, шәһәрдә парковка, штрафлар, расходниклар, шиннар алыштыру, аварияләрдән соң ремонт – барысы да акча сорый. Алай гына да түгел, "алган алган – яхшы булсын инде" дип безнең халык очсызрак машиналардан йөз чөереп, кеше сүзенә ияреп, кәттә иномаркалар карый, зур джипларга кызыга. Күршене шаккатыру, иптәшләрне кызыктыру, кызларны карату кебек түбән хисләр аек акылны җиңеп, бурычларга батыра. Гомумән алганда, машиналы тормышның үз "плюслары" булса да, җәяүле тормыш күпкә очсызрак һәм хәвефсезрәк. Автомобильнең бөтен чыгымнарын утырып исәпләсәң, шушы ук акчага берничә ел буе таксида йөреп булуы ачыклана. Эшең машинага бәйле түгел, ерак араларга сәяхәт итмисең икән – автомобиль үз-үзен акламаска да мөмкин.

3. Артык кыйммәтле әйберләр алу

"Очсыз әйбер алырга мин бай түгел", "Комсыз ике мәртәбә түли" – бу мәкальләр дә үзенә кү­рә бер тозак. Әйе, аларда дөреслек бар, ләкин бер чиктән икенче чиккә ташлану да харап итәр­гә мөмкин. Әлеге тозакка эләк­кән кеше базарда әйбер алудан чиркана, супермаркетларга гына йөри, киемне дә купшы бутиклардан ала. Шул сәбәпле аш пешерергә ит кисәге алырга да акчасы калмый һәм ул хезмәт хакы көнен зарыгып көтә-көтә, бурычка бата. Югый­сә кечкенәрәк кибеткә кереп юньрәк бәядән сыйфатлы һәм зәвыклы кием алырга мөмкинлеге бар иде. Моның өчен бераз гына вакыт һәм аек акыл гына кирәк. Ләкин бу тозакка эләккән кеше һаман да: "Мин Кытай чүбенә калмаган!" – дип, Кытайда эшләнгән Италия сумкасын кибеттән өч мәртәбә кыйммәтрәк бәягә ала.

4. Мәҗбүри булмаган вак чыгымнар

Сәламәтлеккә зыянлы тәм-томнар, сагыз, ялтыраган тышлыклы журналлар, "бер генә тапкыр юып карау өчен" шампунь сатып алу, кирәксә-кирәкмәсә такси тотып кайту, сыра һәм тәмәке, чипсы, көнбагыш – кирәкмәгән әйберләр сатып алуга тоткан акчаларны бер утырып санасак, чәчләребез үрә торыр иде. Мондый исрафтан ваз кичсәк, янга калдырылган акчага ел ахырында ким дигәндә шәп кенә компьютер алып булыр иде.

5. Реклама

Бер кеше дә үзе белән реклама идарә итүен танырга теләми. Чынлыкта исә һәр кеше кибеткә баргач, телевизордан күзгә чалынган атамаларны, тышлыкларны, таныш брендларны эзли. Рекламасына мөлаем бәбиләр төшкән товарга кулын суза. Футболчылар ашап күрсәткән азык-төлек ала. Экранда матур һәм зи­фа буйлы кешеләр кулланган әйберне үз кулыңда, үз өеңдә күр­гәч, тормышы җитеш булып тоела. Әмма берәүгә дә сер түгел: күп рекламаланган товарның бәясе шушы реклама чыгымнарын каплау өчен арттырыла. Шулай итеп, үзебез белән идарә иттерәбез, аның өчен әле акча да түлибез.

6. Өйрәнергә теләмәү

Вузны "кызыл диплом"га бетерсә дә, фәнни дәрәҗәгә ия булса да, дәүләт тарафыннан мактаулы исем алса да, кеше өйрәнүдән, өстәмә белем туплаудан баш тарт­са да, тормыш куласасыннан төшеп кала. Бүген Интернет пәрәвезендә үзеңә кирәкле әйберне табу, компьютерда әйбер бастыру, факстан хат җибәрү, электрон почтадан файдалану – белгеч эше генә түгел, аны инде һәркем үзләштерергә тиеш. Машина йөртергә, чит телдә сөйләшергә өйрәнү, уку курслары тәмамлау – боларны кирәк дип санасак та, өйрән­мәү­не һаман да вакыт җитмәүгә, өй­рәтергә кеше булмауга сылтыйбыз, "миннән булмый" дип сәбәп эзлибез. Чынлыкта, төп сә­бәп – өйрәнергә теләмәү, ире­нү. Ә моның нәтиҗәсе – еллар буе һаман да бер эштә утыру, карьераның бер баскычында гына тору, "зарплатадан-зарплатага кадәр" яшәү. Шәхес буларак үсмәүне әйтеп тә торасы юк.

7. Хәлиткеч карарлар кабул итәргә курку

Эшеннән, хезмәт хакыннан, җитәкчелектән, хезмәттәшләреннән зарланмыйча, хезмәт урыныннан тулысынча риза булган кеше сирәк очрый. Ләкин ризасызлар арасыннан илле кешенең берсе генә яратмаган эшеннән китү турында карар кабул итәргә әзер. Калганнары: "Башка эш тапмасам?" – дигән сорауга йөз дә бер тапкыр: "Хәзерге заманда эш табу кыен шул", – дип үз-үзенә җавап кайтара. Нәтиҗәдә эштәге җитәкче мондый хезмәткәрнең мокытлыгын, мескенлеген күреп, аңа тагын да күбрәк эш өя, акчасын арт­тыру турында уйламый, кечкенә гаеп өчен әшәке сүзләр белән сүгеп ташларга да мөмкин. Мондый түбәнсетүләрдән хез­мәткәр үз урынына тагын да тирәнрәк сеңә, үзен колларча тота башлый, ә эштән китү турындагы уйлар сирәгәйгәннән-сирәгәя. Мондый кешеләр бәхетсез тормышларына гаеплеләрне читтән эзли башлый. Начар тормышта яшәүгә җитәкчеләр, сәясәтчеләр, хакимият, коррупция, җәмгыятьтәге әхлаксызлык, күршеләр, урам себерүче, ягъни башкалар гына гаепле, имеш. Буш сүз сөйләгәнче, дөньяны үзләртүне үзеңнән башласан була да бит...


---

№153-154 | 03.08.2012

Михнәткә түзеп була, рәхәткә чыдап булмый... #6404

$
0
0
03.08.2012 Дин
Дөнья тормышы сикәлтәле. Кеше үз гомерендә ниләр генә күрми, йөрәге аша ниләр генә үткәрми! Күпме шатлык мизгелләренә ирешә, күпме хәсрәт кичерә. Шатлык-сөенечләргә куана, көлә, шаяра. Михнәт-кайгылар эчендә янып, көенечләр өчен күз яше түгә. Еш кына җир үзенең киңлеге белән шулкадәр тарая-кыса ки, кеше ирексездән үзенең җиргә ник килгәненә үкенә башлый. Һәм кинәт көтмәгәндә-уйламаганда, дөньялары ачылып, сулышлары киңәеп, ул үзен җир өстендә иң бәхетле кеше итеп хис итә.

Табигатьтә һава торышлары үзгәреп торган кебек, кешенең дә тормышы, хәл-әхвәлләре гел алышынып килә. Тормышта болытлы һәм караңгы көннәр булмаса, бәлки, кояшлы көннәрнең кадерен дә белмәс идек. Шуңа күрә иман иясе килгән авырлыкка сабыр итәргә, куаныч-шатлыкка шөкер итәргә тиеш. Шунысы гыйбрәтле, еш кына адәм баласы башына төшкән хәсрәтләргә тешен кысып сабыр итә, ләкин килгән рәхәт һәм җиңел мизгелләргә түзәргә көч таба алмый. Әүвәлге заманнарда яшәгән мөселманнарда шундый хикмәтле сүз булган: «Авырлыкка түзәр мөэмине дә, кяфере дә. Әмма җиңеллеккә чыдар ныклы иман иясе генә».

Бу хакта Пәйгамбәребез безгә моннан берничә мең ел элек булган бер вакыйганы сөйли. Һәркайсыбызга гыйбрәт булсын өчен, шул вакыйганы сезнең белән дә уртаклашасым килә. «Аллаһ Бәнү Исраил халкыннан өч кешегә сынау бирә: берсе махау (проказа) авыруыннан азап чигә, икенчесенең чәче коелып бетә, өченчесенең күзләре сукыр була. Көннәрдән бер көнне Аллаһ алар янына фәрештәсен җибәрә. Иң элек изге зат махау белән авыручының өенә килә һәм: «Синең иң зур теләгең нинди?» – дип сорый. Әлбәттә, ул: «Сәламәт тән, матурлык телим. Кешеләр миңа җирәнеп карамасыннар иде», – ди. Шулвакыт фәрештә кулы белән аның тәнен сыпыра һәм авыруның тәне савыгып, матурлыгы кайта. Шуннан соң фәрештә, аның фәкыйрьлеген күреп: «Ә син нинди мөлкәт теләр идең?» – дип сорый. Ул: «Миңа дөя булса иде», – ди һәм аңа буаз дөя бирелә. Шулвакыт фәрештә: «Аллаһ сиңа ул дөянең бәрәкәтен бирсен», – дип, үз юлы белән китеп бара.

Алга таба фәрештәнең юлы чәчсезнең өенә таба була. Аның янына килгәч, ул: «Син иң ныгы нәрсә телисең?» – дип сорый. Чәчсез: «Матур чәчләр телим һәм кешеләр миңа чирканып карамасыннар иде», – ди. Шулвакыт фәрештә аның башыннан сыпыра һәм шунда ук чәчсезнең, матур булып, чәчләре чыга. Фәрештә аннан: «Ә син нинди мал-мөлкәт теләр идең?» – дип сорый. Ул: «Мин сыерлар телим», – ди. Шуннан соң, аңа буаз сыер нигъмәт кылына. Фәрештә: «Аллаһ сиңа бәрәкәтен насыйп итсен», – дип, китеп бара.

Алга таба фәрештә сукырның өенә килә һәм: «Синең иң зур теләгең нинди?» – дип сорый. Ул: «Аллаһ минем күзләремне кайтарса, мин кешеләрне күрер идем», – ди. Фәрештә кулы белән сыпыра һәм сукырның күзләре сәламәтләнә. Фәрештә аннан да: «Ә нинди мал теләр идең?» – дип сорый. Ул: «Сарыклар», – дип җавап бирә. Шулвакыт аңа буаз сарык бирелә һәм фәрештә: «Аллаһ сиңа аның бәрәкәтен бирсен», – дип, китеп бара. Бераздан дөя һәм сыерның бозаулары, сарыкның бәрәне туа. Вакытлар үтеп, берсенең дөя көтүе, икенчесенең сыер көтүе, өченчесенең сарык көтүе барлыкка килә.

Еллар үтә, әлеге өч кешенең һәркайсы шатлык-куанычта яшәп килә. Саулыклары бар, мал-мөлкәт артканнан-арта бара. Аллаһ янә, аларга сынау өчен, фәрештәсен җибәрә. Фәрештә беренчесе янына юлда калган, мескен һәм махау авырулы кеше хәлендә килә, һәм: «Мин юлда бернәрсәсез калдым. Минем Аллаһтан һәм Аннан соң синнән башка мөрәҗәгать итәр беркемем дә юк. Сиңа матур тән һәм байлык бирүченең хакы белән сорыйм, өемә кайтып җитәр өчен, бер дөяңне бирсәңче», – дип, ярдәм сорый. Әмма ул кеше, җавап итеп: «Минем әҗәтләрем бик күп шул», – ди. Фәрештә аңа: «Ә мин сине беләм бит. Син махау авыруы белән азап чигә идең, синнән кешеләр чирканып качалар иде. Син бик ярлы идең түгелме? Аллаһ сиңа мөлкәт бирде», – ди. Кеше фәрештәнең бу сүзләренә: «Юк, бу байлыкларны мин ата-бабамнан мирас итеп алдым», – дип, тәкәбберлек белән җавап кайтара. Фәрештә: «Әгәр син алдасаң, Аллаһ сине элекке хәлеңә кайтарсын», – дип, үз юлы белән китә.

Шуннан соң ул икенчесе янына чәчсез кеше хәлендә килә һәм беренчесенә әйткән сүзләрне әйтә. Шундый ук җавап ала. Фәрештә аңа: «Әгәр алдасаң, Аллаһ сине элекке хәлеңә кайтарсын», – дип, юлын дәвам итә.

Соңыннан ул өченче сыналучының ишеген шакый. Ул вакытта фәрештә юлда калган сукыр мосафир хәлендә була. «Мин ярлы юлчы, бөтен нәрсәмне югалттым. Аллаһтан һәм Аннан соң синнән башка сорар беркемем дә юк. Сиңа сәламәт күзләреңне бирүченең исеме белән сорыйм, миңа бер сарыгыңны бирче. Өемә кайтып җитү өчен шул да җитәр иде», – дип, бу кешедән дә ярдәм сорый. Өй хуҗасы аңа: «Чыннан да, мин сукыр идем, Аллаһ миңа күзләремне кайтарды. Мин бик ярлы идем, Ул миңа байлык бирде. Аллаһ белән ант итеп әйтәм, нәрсә генә алсаң да, бүген мин сиңа һич киртә куймыйм, алмашка да һичнәрсә сорамыйм», – ди. Фәрештә аңа: «Бөтен малыңны үзеңә калдыр, миңа һичнәрсә кирәкми, бу сезгә сынау иде. Аллаһ синнән разый, теге икесенә ачулы булды», – дип әйтә» (Бухари риваяте).

Адәм баласы бигрәк тиз оныта шул. Кичә нинди хәлдә булуына карамыйча, бүгенгесеннән зарлана. Һаман да өстәге болытларны күреп, кулында булган күпме нигъмәткә көферлек кыла.

Иртә белән уянгач, үзегезгә: «Миңа ниләр кирәк?» – дип сорау бирегез. Хыялларыгызны санап бетерә алмасагыз, каләм белән язып карагыз. «Акча болай да җитми, өйгә ремонт кирәк, суыткыч тавышланып эшли, телефон модадан чыккан, машина да искергән, тунга көя төшкән һ.б...» Әйтерсең лә синнән дә хәсрәтле кеше юк. Кайгыларың баса башласа, яулык белән күзләреңне бәйлә һәм төшкә кадәр генә күздән башка яшәп кара. Аяк бармагыңны карават аягына бәр, юыну бүлмәсендә теш щеткасын эзләп кара, чәй ясап эч, ашарыңа пешер, киемнәреңне юарга сал... Төшкә кадәр сабыр иткәннән соң, үзеңә янә шул сорауны бир: «Миңа ниләр кирәк икән?» Күңелеңдә якты кояш нурларын, кадерле гаиләңне күрүдән дә зуррак теләк булырмы икән?! Бүген мәктәптә укучы кызы, айфон алып бирмәгәнгә, ата-анасына дошман булып йөри. Күпме шуның кебек кызлар һәм егетләр көн яктысын күрергә тилмереп яши. Күпмеләр үз аяклары белән җиргә басып, үз куллары белән ризык тотып ашарга хыяллана. Меңләгән яшьләр үзләрен үстерүче, кеше итүче әти-әниләрен рәнҗетә, меңләгән ятимнәр «әни, әти» сүзен әйтә алмый иза чигә.

Чыннан да, күпме кеше җир өстендә авырлыкларга сабыр итеп яши. Күпме сызланулар, күңел хәсрәте кичерәләр. Берәүләр түзеп булмастай авыру һәм сызлануларга сабыр итәләр, икенчеләре саулык-сәламәтлекләренә чыдый алмыйлар. Хәмер эчеп, тәмәке тартып, гомерләрен бозалар. Кемнәрдер ялгызлыкка түзә, кемнәрдер, туган-тумачасына сабыр итә алмый, тәмам дошманлашып бетә. Кемнәрдер ачлык һәм ялангачлыкка түзә, кемнәрдер байлык һәм туклыктан шаша. Кемдер авырлык аша иман, хаклык һәм гаделлек юлын таба, кемдер, җиңел тормышка чумып, иманын һәм намусын югалта. Тикмәгә генә борынгылар: «Михнәткә түзеп була, рәхәткә чыдап булмый», – димәгәннәр инде.


Йосыф ДӘҮЛӘТШИН, Түбән Кама мәчетенең имамы

№--- | 02.08.2012

"Күңел" радиосына 15 ел тулды (ВИДЕО) #6405

$
0
0
03.08.2012 Матбугат
Чаллыда эшләүче "Күңел" радиосын без дә котлыйбыз. Радио турында ТВ-сюжет:

 

 

 

 

 

 

 

 


---

№--- | 03.08.2012

Мәхмүтовлар: «Авырлыкларны бергә күрдек, шатлыкларны бергә кичердек» #6406

$
0
0
05.08.2012 Ир белән хатын
Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Исламия МӘХМҮТОВА белән Татарстанның халык артисты Хәлил МӘХМҮТОВ: «Вишневка бистәсендәге йортыбыз төзелеп беткәч, кунакка килерсең әле», – дип, узган ел ук чакырып куйганнар иде. Салмачы бистәсеннән шактый гына җәяү барасы булса да, беркөнне шунда юл тоттым. Кирәкле урамны табу җиңел булмады, билгеле.

Ниһаять, Исламия апалар йортына килеп кердем. Нарат бүрәнәләрдән эшләнгән өйнең һавасы да башка шул. Исламия апаның туганнан туган сеңелләре дә хәл белешергә килгәннәр икән. Өстәл янында Хәлил абыйның да утыруын күреп, сөенеп куйдым. Моннан бер ай элек кенә аның хәле ул кадәр үк түгел иде әле. Әлеге гаилә бигрәк туган җанлы, киң күңелле булгангадыр, алардан беркайчан да туганнары өзелми. «Мин бөтен туганнарымны якын итәм, аларның шатлыгына сөенәм, кайгыларына борчылам, – ди Исламия апа. – Сеңлем Рузия Мотыйгуллина җизнәсен бигрәк ярата, хәлен белергә еш килеп тора. Авылдан килгәч, үзебездә яшәгән иде бит. «Бу өй урынын сатып алганга да егерме еллап вакыт узды. Бервакыт аны сатарга да уйлап куйган идек. Анда да Рузия акыллы киңәш бирде. Шуннан соң, балаларга ата-ана йорты кебек булсын, дип, өй салырга булдык. Аны эшләгәндә кияүләребез Ринат белән Руслан күп көч куйды. Аллага шөкер, алар икесе дә алтын куллылар». 

Их, шушы өйдә рәхәтләнеп яшисе дә бит. Көтмәгәндә килгән бәла быел Хәлил абыйны аяктан екты шул. «8 март көнне көндез репетицияләр ясадык, – дип искә ала Исламия апа. – Кичен «Бала баласы балдан татлы» дигән спектакль иде. Бергәләп театрга кереп киттек. Башка вакытта иртәдән үк бәйрәм белән котлый торган гадәте бар иде. Бу юлы кичкә таба гына: «Карале, бүген 8 март икән бит, эштәге кызларны котларга кирәк булыр», – диде. Сәхнәдә дулкынлана-дулкынлана сөйләгәндә, Хәлилнең йөзе үзгәрде. Мин шунда ук пәрдәне ябарга куштым. Үзе чыкты да: «Миңа әллә нәрсә булды», – дип куйды. Тиз арада ашыгыч ярдәм чакырдык. Спектакль шуның белән өзелде. Тамашачы таралышмыйча, Хәлилнең хәле белән кызыксына башлады. 10 март көнне аның туган көне иде. 73 яшь тулды. Нәкъ шул көнне ул яңадан туды. Табиблар: «Операция ясатмасагыз, яшәвенә өмет юк»,– дигәч, ризалыгымны белдереп, кәгазьләренә елый– елый кул куйдым. МКДЦда операция ясадылар. Лилия белән чиратлап карадык үзен, чөнки Ләйсәннең яшь баласы бар бит. Операциядән соң башта аңына килеп алды да, аннары унике көн аңсыз ятуы барыбызны да куркытты. 75 яшьлек юбилеен уздырганчы эшләргә җыенган иде ул. А.Алиш исемендәге иҗат үзәгендә балалар укытуны да ташларга ниятләде. Быел ике укучысы театр училищесына, берсе мәдәният һәм сәнгать университетына укырга керде. Соңгы вакытта югары кан басымы белән йөри башлаган иде шул. Дарулар да эчмәскә тырышты.

«Бу хәл буласын сиздереп төшләр кермәдеме соң?» – дип сорыйм Исламия ападан. «Бер тапкыр сыңар аяк киемемне таба алмый аптыраганымны күрдем. Икенче юлы күргән төшемдә анысын да тапканмын икән», – диде ул, яхшыга юрап.

«Авыру карау җиңелләрдән түгел инде, Ходай сабырлык бирсен үзегезгә», – дим, аның хәленә кереп. Аңа каршы Исламия апа: «Бер дә авырсынмыйм мин аны карарга. Хәлил гомер буе әйбәт булды. Без бит 47 ел тату гомер иттек. Бергә гастрольләргә чыгып киттек, бергә кайтып кердек. Авылларда йөргәндә дә фатирларга даими кунарга керә торган хуҗаларыбыз бар иде. Авырлыкларны бергә күрдек, шатлыкларны бергә кичердек. Бервакыт кыш көне буран чыгып, Балык Бистәсе районының Күгәрчен авылыннан китә алмыйча, ике тәүлек яттык. Аллага шөкер, без халык белән аралашып яшәдек. Киләсе елга минем театрда хезмәт юлымны башлавыма – 50 ел, үземә 70 яшь тула, Алла боерса».

Исламия апа Хәлил абый ята торган карават каршындагы диварга үзләренең бергә төшкән фотоларын (рәсемдә) элеп куйган. Һәркөн иртән Хәлил абыйга ул: «Син аякка басарга, әнә шушы фотодагыча булырга тиеш», – дип кабатларга гадәтләнгән. Исламия апа аны вакытында ашатып, кан басымын үлчәп кенә тота. Акрынлап булса да алга таба китүенә сөенә ул. Хәлил абый авызыннан бер генә сүз чыкса да, шатланып куя. Шушында килгәч, хәле дә рәтләнеп киткән. Тиздән булачак бәйрәмдә корбан чалдырып, әлеге өйдә аш уздырырга да ниятләп торалар. «Быел, сынап карау өчен, Хәлил хөрмәтенә помидор үсентеләре дә сатып алган идем. Әнә ничек шаулап үсеп утыралар, – ди Исламия апа, куанып. – Хәлил абыегыз көчле рухлы кеше бит ул. Әнә тамагына да ризыкны үз куллары белән тотып ашый башлады. Бүгенгә хәтле аның бөтен тешләре дә үзенеке. Шушында килгәч, һәркөнне мунча ягып керергә ярата иде. Мин үзем дә интеллигент булып кына яши алмыйм. Җирне, яшеллекне яратам. Балачакта туган ягым болыннарында атка атланып малайлар белән узышып йөргән чакларымны еш искә алам».

Чыннан да, биредә бөтен нәрсә авылдагыча. Түтәлләрдә Исламия апа белән Лилия утырткан яшелчәләр өлгергән. Ишегалдындагы мунча алдына каен себеркеләре әзерләп куйганнар. Исламия апа шул арада мунчасын да ягып җибәрде. Верандадагы өстәлдә Хәлил абыйның әнисе Сабира апаның истәлеге булган самавыр гөжли башлады. Чәй эчкәндә, Исламия апа бер тамашачының үзенә багышлап язган шигырь юлларын да укып күрсәтте.

...Өзелергә ирек бирмичә,
Нечкә кылны ялгый белүче,
Авырлыклар килсә, тыныч кына
Һәр кешегә киңәш бирүче,
Һәр эштә син алдан йөрүче
Халкыбызның хөрмәтенә ия
Син бит ул, Исламия.

Хәер, үзләренең яраткан артистларына ихтирам хисләрен белдереп язган шигырь юллары шактый аларда. Без сөйләшеп утырган арада үзенең гаиләсе белән Ләйсән дә килеп җитте. Кияүләре Руслан, килеп керүгә, Хәлил абыйны кочаклап алды, аның хәлен сораша башлады. Уллары Сөләйман икенче сыйныфны тәмамласа, Йосыф яшь ярымлык булган. Лилия белән Ринат уллары Ришатны Кырымга ялга озатканнар.

Өстәл янына утыргач, Ләйсән балачак елларын хәтердә яңартып алды. «Әти белән әнине гастрольләрдән сагынып көтеп ала идек. Лилия апа миңа әти дә, әни дә булды. Безнең әти-әни җитди дә, гадел дә иде. Мин артист буласы килгәнне әйткәч тә, алар каршы төшмәде. Әти гомер буе дөресен сөйләргә яратты. Бервакыт мин кечкенә чакта әти белән троллейбуска утырганда, бер исерек миңа юл бирмичә, ишектән кереп бара. Шунда әти аның сабагын укыткан иде. Шул чагында үзем дә яклаучым барлыгын тойдым. Мин кияүгә чыкканда да алар каршы килмәде. Үзем, әни сыман, укчы билгесе астында туганмын. Шуңа күрә башлаган эшемне ахырына кадәр җиткерә торган гадәтем аңардан күчкән. Ирем Руслан әти шикелле – «балык».

Руслан Исламия апа белән Хәлил абыйга «әни», «әти» дип дәшә. «Алар мине үз балаларыдай кабул иттеләр. Шулай булгач, үзләренә дә яхшылыклар гына эшлисе килә. Әти бигрәк әйбәт холыклы кеше. Аның терелүен генә телибез»,– ди Руслан.

Әйе, Хәлил абый, яраткан тамашачыларыгыз да Сезнең савыгып аякка басуыгызны тели. Бу иҗади, тату гаиләнең таркалмыйча озак яшәвен күрәсе килә. 


Люция ХӘБИБУЛЛИНА

№02.08.2012 | 05.08.2012

Читтәге татарлар Казанга җәен килергә ярата #6407

$
0
0
06.08.2012 Милләт
Җәй көне Казанга елдагыча татарлар агыла. Бу елны да Татарстан башкаласында күп кенә татарлар булып китәргә өлгерде. Җәй көне, гадәттә, милли җыеннар үтә: Сабантуйлар, татар яшьләре көннәре, Бөтендөнья татар яшьләре җыены һ.б. Ләкин рәсми җыеннардан тыш та, ирекле сәфәргә чыгып китүчеләр бар.

Җәй – туристлар, шәһәр кунаклары өчен уңайлы вакыт. Җәен меңъеллык шәһәр яшелгә күмелә, кояш җылысы күзләрне чеметә. Гадәттә, күбесе җәй көне яллар ала. Татарлар ял вакытларын Казанда үткәрергә ашыга.

 

Леана: “Казан татар рухы белән сугарылган”

 

Казан кызы Леана Хәммәдова бүген Американың Нью-Йорк шәһәрендә яши. Берничә ел элек студентлар алмашы програмы белән океан аръягына чыгып киткән кыз Америкада төпләнеп калырга уйлый. Нью-Йоркта  Леана үз тирәсендә татар мохите тудырган. Һәр елны АКШның Көнчыгыш ярында яшәүче татарлар Нью-Йоркта Сабантуй оештыралар. Леана үзе дә татар дөньясына мохтаҗ. Вакыты кысан, аралар ерак булса да быел инде икенче тапкыр Казанга килә.

 

​​“Мин Казанга бик тә килергә яратам. Быел инде ике тапкыр булырга өлгердем. Казанда бигрәк тә җәй көне рәхәт, чөнки ял итеп, туристик урыннарны карап була. Башкалага шаккатып туя алмыйм: ул елдан-ел үзгәрә, яңа биналар барлыкка килә,  архитектура һәйкәлләре төзекләндерә. Ә шәһәрнең үзендә башкаларда булмаган атмосфера хөкем сөрә, ул тулысынча татар рухы белән сугарылган. Татарлар чиксез мәрхәмәтле, кунакчыл халык. Мин татар гореф-гадәтләрен хөрмәт итәм, ә милләтебезнең ашлары никадәр тәмле!

 

Казанда үземне йортымда кебек хис итәм, чөнки ул минем туган җирем”, диде Леана.

 

Гөлүзә: “Туган җир сагындыра”

 

Гөлүзә Зыятдинның әле чит илгә киткәнче үк  җырларын еш кына радиода, телевидениедә әйләндерә иделәр. Бүген Гөлүзә ханым дистә елдан артык Швецияда тора. Тормыш иптәше Швеция татары Түркәр әфәнде Соуккан белән Таби шәһәрендә гомер кичерәләр. Быел алар Казанда да, Чаллыда да булганнар.

 

​​“Гадәттә, җәй көне яллар алабыз. Мәктәпкә йөри торган 12 яшьлек улыбыз Илһан өчен дә бу бик уңайлы вакыт. Мин үзем шәхсән Татарстанны җәен яратам, чөнки Швециядә бик ямьле табигать булса да, анда гел яңгыр булып тора һәм уртача һава торышы температурасы 18-20 градус. Кыш көне дә кайтыр идек, әмма безнең кышкы киемнәребез дә юк. Швециядә кыш җылы. Бары тик февраль ае гына бераз салкынрак була.

 

Казанга килгәч, хисләр ташый. Анда бер Камал театрына бару гына ни тора. Без быел сезон ябылу көнендә “Зәңгәр шәл” спектаклен күрү бәхетенә ирештек. Казанда минем яшьлек елларым, студент чагым узды. Мин укыган чорлар белән, бүгенге Казанны чагыштырсак, башкаланы танып булмый. Бигрәк тә мин яшәгән Павлюхин урамнары тирәсе бик тә аерыла.

 

Казанда, Чаллыда мине һәм гаиләмне каршы алып кунак итүче безнең яраткан дусларыбыз, коллегаларым һәм туганнарым яши. Ямьле булса да торган җир, сагындыра туган җир. Шуңа күрә сагынып ел саен кайтабыз. Туган якларга кайтып, мин үземә рухи азык, көч алып киләмен", ди Гөлүзә.

 

Юша: “Татар мәчетләрендә татарлык булырга тиеш”

 

Юша Козакевич - Америкада яшәүче Польша татары. Юша яшүсмер чагына кадәр үзенең татар икәнен белмичә яшәгән. Моның сәбәбе - көчле интеграцияга бирелүдә. Юшаның ата-бабалары Американың Аллентаун каласына XIX гасыр азагында килеп урнашкан. Шуннан соң милли тамырлар онытыла барган, ләкин Юшаны гаилә тарихы белән кызыксынуы Казанга китергән. Юша Казан кызын гомерлек юлдашы иткән.

 

​​“Казанга икенче тапкыр киләм. Хатыным да бу яклардан бит. Туристларның Казан турында фикерләрен ишеткәнем бар. Алар татарларның йортка мөнәсәбәтен билгеләп үтәләр. Миңа калса, Казанга, үз йортыбызга кебек, зур игътибар белән карау мәслихәт. Бу килүдә өч хыялымны тормышка ашыра алмадым: Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында булу, филармонияда Яхин музыкасын ишетү һәм “Шүрәле” балетын күрү.

 

Польша һәм Казан татарлары бик тә охшаган. Тарих, авыллардагы архитектура, агач мәчетләр, шәмаилләр бер үк төрле.

 

Татарлар мәчетләрне күп очракта агачтан төзегән. Бүгенге татар мәчетләрендә татарлык булырга тиеш. Татарлар агач мәчетләрне күрсәләр, бәлки милли үзаңнары артып китәр иде. Хәтта кибетләрдә дә гарәп, төрек галимнәре китаплары сатыла. Ләкин ни өчен аларны халыкка чыгарырга - аңламыйм? Бездә шундый көчле дини галимнәр бар: Бигиев, Мәрҗани, Фәхретдин. Безнең өчен барысы да язылган, бары тик аласы да укыйсы. Татарлар үзенә фундамент төзи. Әгәр башка кавем кагыйдәләре белән яшәсәк, әлбәттә, ассимиляция тизрәк барачак”, дип сөйли Юша.

 

Кадрия: “Казан аша милләтемә гашыйк булдым”

 

Кадрия Гәрәева – Европа татарларының бер кечкенә генә кыйпылчыгы. Ләкин нәкъ менә аның һәм дусларының тырышлыгы белән быел Ригада I Европа татар яшьләре җыены оештырылды. Кадрия башкалага Бөтендөнья татар яшьләре җыенынан килгәч мөкиббән китә. Эстонияда туып үскәнгә карамастан, Кадрия башкалага еш килә. Быел да гадәттән тайпылмаган.

 

​​“Европа илләрендә яшәүче күп татарлар өчен Татарстан тарихи Ватан булып тора. Кемдер башкалага ел саен килә, ә кемдер бер тапкыр да булмаган. Миңа хәзер 23 яшь һәм Казанда 3 тапкыр булдым. Беренче тапкыр балачакта ук булырга туры килде, аннары Бөтендөнья татар яшьләре җыенына чакырылдым. Шул мизгел Казан белән мөнәсәбәтләргә ачыклык кертте. Мин аңа гашыйк булдым, ә Казан аша мин үз халкыма гашыйк булдым. Шул сәфәрдән соң тормышым бик нык үзгәрде: мин Эстонияда татар җәмгыяте эшләре белән шөгыльләнә башладым. Башта мин Европада татарлар турында сөйләп йөрүне артта калганлык белән тиңли идем. Ә хәзер үз тормышымны татар теленнән, гореф-гадәтләреннән башка күз алдына китерә алмыйм. Күп төрле илләрдә, шул исәптән, Казанда да дусларым бар.

 

Быел Казанга өченче тапкыр гына килүгә карамастан, туган якка барган кебек кайтам. Бу җир кайчандыр минем күңелемдә үз милләтемә мәхәббәт уятты, ә бүгенге көндә бу мәхәббәт арта гына бара һәм ул чиксез”, ди Кадрия.


Ленар МӨХӘММӘДИЕВ

№ | 04.08.2012

Бәләкәй чак бәләкәйлек түгел ул #6408

$
0
0
06.08.2012 Җәмгыять
Бала чак, Такташ әйтмешли, һәр нәрсәгә исең китеп дөнья белән танышып йөрү чоры. Тормышның һәр күренеше әле яңа чакта, беренче мәртәбә күргән, ишеткән һәр нәрсәне, һәр сүзне хәтереңә, күңелеңә сеңдереп йөргән көннәр өлкәннәрнең айларына, елларына тиң буладыр.

Галимнәр раславынча, дөньяга килгән балада кешелек сыйфатларының гомерлек нигезе салыну, аның нәрсәгә дә булса сәләте, омтылышлары формалашуы 8-9 яшькә тикле генә дәвам итә. Аннан соңгы гомерең никадәр генә озын, тормыш тәҗрибәң никадәр генә бай булса да, бала чагыңда туплап, җаның, күңелең «киштәләренә» урнаштырып өлгергән хис-хәтер, акыл-аң хәзинәңне, кешелек үзенчәлекләреңне алыштыра да, артык үзгәртә дә алмыйсың. Шуңа күрәдер инде, бәләкәй чаклар бик еракта калган озын еллар булып, борынгы заманнар кебек хәтердә калалар. Ә олыгая барган саен еллар ваклана, «кыскара» баралар. Әгәр истә калырлык үзгәрешләр булмый торса, ул елларның үткәнен сизми дә каласың.

 

Озын гомер — озын хәтер дигән сүз ул.

 

Хәтерем кыйпылчыклары

 

Балачак хәтерем — минем иң кадерле гомерлек байлыгымдыр.

 

Хәтер капчыгымның төбендә бик иртә салынган, күп кеше ышанмаслык булып, сакланып калганнары да бар. Үскәчрәк, кайберсен әниемә сөйләгәндә, «Әллә шул да исеңдә калганмы?» дип гаҗәпләнә торган иде. Иң әвәлге хатирәләрем Мәлбагыш авылы белән бәйле. Азнакай районының шул авылында 1936 елның 17 августында мин дөньяга килгәнмен. Төп йортыбыз күрше Актүбәдә булган.

 

Әтием — башлангыч класслар укытучысы. Әнием — колхоз батрагы.

 

Әтиемнең укытучылыгы да шул бер чама гына булгандыр инде — Мәлбагышта ТБУМ ны тәмамлаган «укымышлы» егет булгач, аны Бөгелмәгә бер елга укытучылыкка укырга җибәргәннәр. Шуннан кайткач, үзе укып чыккан мәктәпкә җибәргәннәр. Ә ТБУМ дигәне «тулы булмаган урта мәктәп» дигән сүз була. Ягъни булмавы — 7 сыйныфлы гына.

 

Мәлбагышта безгә яшәп торырга урын биргән Гайшә апалар өендә миңа бер яшь тулганчы торганбыз. Шул бер яшькә кадәр гомеремнең дә кайбер мәлләре хәтеремдә. Әниемнең мине бәләкәй арбага утыртып каядыр алып барганы истә. Ошап җитмәде бугай ул арба: баш очы ябык, караңгы, аннан берни күренми. Курыкканмындыр, күрәсең. Беренче утыруым булгандыр инде. Аннан соң күп йөртсәләр дә, алары истә калмаган. Ул арбаларның әрҗәсен дә, түр ягындагы түбәсен дә юан юкәнең кайрысыннан, түгәрәкләп бөгеп ясый торган булганнар. Аның төзелешен үземнән калган шул арбаны тартып-сөйрәп уйный башлагач күргәнмендер инде.

 

Искәртеп китәргә оныта язганмын: мәктәп яшемә җиткәнчегә кадәр мин «әтием», «әнием» дип сөйләшә идем. Урам малайлары да мине «әтием Фәндәс», «әнием Фәндәс» дип үртиләр иде.

 

Ул чорда «декретный отпуск», ясле кебек нәрсәләр авыл кешесенең әкиятләрендә дә булмагандыр. Әтием-әнием эшкә киткәндә мине әбиле күрше-тирәгә калдыра торган булганнар.

 

Дүрт аяклап йөргән чагымдагы «яслеләремнән» кайбер күренешләр хәтеремдә. Әнием мине күтәреп кемгәдер алып керде дә, аларның сәкеләренә утыртып чыгып китте. Ә сәкедә бәләкәй кызлар «чәй эчеп» утыралар. Алларында шешә — «самавыр», кулларында чынаяк ватыклары, шулардан «чәй» чөмерәләр, курчакларын «сыйлыйлар». Миңа бернинди игътибар да, «чәй» бирүче дә юк. Тавышым чыккач кына искәрделәр мине.

 

Әнием мине тагын бер «яслегә» алып кергәндә, андагы сәкенең әйберләрен читкәрәк этәргәннәр, такталарын күтәреп маташалар. Ә сәке астында бер бәләкәй малай арт ягын туңкайтып, кулларына йөзтүбән капланып йоклап ята.

 

Әтием каяндыр өстен кар каплаган киемнәре белән кайтып керде. Әнием матур зәңгәр пыяла савыттагы коймакларны мичтә пешеп яткан ипи янына куйды. Ә пыяла савыт шылт итеп, урталай ярылып, ике кырые ике якка ауды. Минем урыным нәкъ мич каршында иде. Янган утыннарның тере ялкыннары хәтердә.

 

Санап китсәм, хәтеремдә шактый күп алар — андый аерым, кыска күренешләр. Шулар арасында бер бик тетрәндергече дә бар. Анысын озынрак итеп хәтерлим. Бу хәтәр хәл 1937 елның җәендә булган. Әтием каяндыр ашыгып кайтып керде. Рамлы ике сурәт алып кайткан. Урындыкка басып, чүкеч белән стенага кадак кагып, шул сурәтләрне әнием белән элә башладылар. Мин үрмәләп әтием тирәсенә килгәндә шул рамнарның берсе, әтиемнең кулыннан ычкыныпмы, бавы өзелепме, почмагы белән минем башка килеп төште. Ачы тавыш яңгыраганын хәтерлим — минеке булдымы икән, әниемнекеме — белмим. Әнием мине күтәреп алып, ак яулыгы белән башымны кысып каплады. Әтием ишекне бәреп чыгып йөгерде, тиз арада бер җигелгән атның арбасына аягүрә баскан килеш кайтып җитте. Атны чаптырып, мине каядыр алып киттеләр. Башымны әнием кысып каплаган ак яулыкның битемә төшеп торган очындагы кызыл таплар хәтеремдә калган. Барып җиткәнебезне, анда мине кем, ничек коткарып калганын хәтерләмим. Бәлки, аңымны җуйганмындыр. Әнием сөйләвенчә, ул авылның «дуктырына» барып җиткәнче бер тавыш-тыным чыкмаган, аны шул бик куркыткан. Инде бик күп еллар үткәч, әниемне дә соңгы юлына озаткач кына бу хәлнең миңа җиткерелмәгән сәбәбен, тарихын белергә насыйп булды. Үзе дә китәр алдыннан миңа аны әтиемнең сеңлесе Мәрзия апа сөйләп калдырды.

 

Әтием өстеннән әләк килгән булган. Бу турыда әтиемне кемдер шыпырт кына кисәткән. Мәктәп директоры булса кирәк. Анысын Мәрзия апа төгәл әйтә алмады. Кем генә булса да, бик тәвәккәл, кеше җанлы зат булган инде. Ул елны, ягъни 1937 елда авыллардан бик күп укытучыларны алып китеп атып үтергәннәр бит. Минем икенче туган авылым булып киткән Актүбәнең өч укытучысыннан икесен атканнар. Бер гаепсезгә. Аларның берсе, Тәрҗеманов Заһит абый, 1920 елда Актүбә авылы оешканда үзенең алты почмаклы бик матур йортын авылның түбән очында, аерым урында, инешебезнең биек яры башында урманга терәп салган булган. Җитмәсә тагын аны калай түбә белән каплаган. Бөтен авыл салам түбәле, ә аңарда — калай. Менә шул калай түбә, үзенең хуҗасының «контра» икәнен «раслап», совет хакимиятенә тагын бер «куркыныч» өстәгән. Хәзерге Россиягә татарның латин хәрефләре кебек. Икенче атылган укытучы Мортазин абыйның нәрсәсе совет хөкүмәтенә «куркыныч» булып күренгәндер, анысын белмим.

 

Донос җиткерүче әтиемне нәрсәдә гаепләгәнен, бераз уңайсызрак булса да, әйтәм инде. Миңа бер яшь туласы, шул 1937 елның җәендә әтием ата-бабаларыбыздан килгән бер мөселман йоласын үтәгән. Шуны районга җиткергәннәр. Әтиемне кисәткәндә, районнан кемнеңдер киләсен әйткәннәр. «Бәлки, алып китүчеләр дә түгелдер, тикшерүчеләр генәдер. «Өеңдә бер-ике юлбашчыбызның сурәтләрен элеп куй», дип киңәш иткәннәр. Шуларның икесен әтием мәктәптән алып кайткан булган. Суга батканда саламга тотыну инде бу. Тикшерүләр булганмы-юкмы, анысын белмим. Булса да, НКВДдан түгелдер ул. Донос аларга ук барып җитмәгәндер, күрәсең. Бәлки, минем башны ярган бәла эшне бераз кичектергәндер. Шул хәлләрдән соң әтиемне тиз генә Мәлбагыштан шактый ерак урнашкан кечкенә бер авылга — Мәнәвезгә күчергәннәр.

 

Ул авылдан да хәтеремдә калган бер шомлы истәлек бар. Без күченеп урнашу белән бер коры, эссе көнне авылда янгын чыккан. Җил уңаенда урнашкан салам түбәле өйләр берсе артыннан икенчесе дөрләп кабына башлаганнар. Аларын мин күрмәгәнмендер. Хәтеремдә кешеләрнең кычкырышуы, йөгерешүе, ниндидер шатыртаган, улаган тавышлар гына калган. Тәрәзәдән әйберләр ыргыталар. Мине ишек алдына чыгарып утырттылар. Аннан әнием мине күтәреп алып каядыр йөгерде дә, әллә нинди яшел куаклар арасына утыртып калдырды. Бәрәңге бакчасы булгандыр инде. Өстә биектә каралы-аклы әшәке болыт агыла. Аның астыннан кызыл очкыннары чәчелеп бара торган ниндидер кара әйберләр оча. Мин шуларга карап тик кенә утырам. Без урнашкан өйгә янгын тимәгән. Салам түбәсен су сибеп ныклап чылатып өлгергәннәр...

 

Әтиемне аннары, уку елы башланганчы ук, Актүбәгә күчергәннәр. Анда бер ел укыткач, Мәсгут авылында, аннан Әлмәт районының Нәдер авылында укытты әтием. Ул чорда яшьрәк укытучыларны, чегәннәр кебек итеп, ел саен күчереп, бутап интектергәннәр. Контрреволюция оештырмасыннар дип курыкканнардыр инде.

 

Ә теге портретлар әтием белән бергә күченеп йөрделәр. Берсендә мыеклы, борыны өстенә тоткасыз күзлек элеп куйган абзый. Икенчесе кәҗә сакаллы, мыегы да бар, күзлеген колакларына эләктергән. Безгә кагылып үткән кайбер әбиләр, бабайлар: «Болары кемнәрегез була инде?» — дип сораганда, телем ачылгач, мин җавап бирә идем: «Монысы — Молотов Вячеслав Михайлович, бусы — Калинин Михаил Иванович», дип. Соңрак алар янына, әтием нигәдер Мичурин портретын да элеп куйган иде. Әтиемне сугышка озатып, әнием белән Нәдердән Актүбәгә кайтып киткәндә, алар өчесе дә шунда калдылар. Мичуринның исеме истә калмаган. Ә шулай да мин аның үзен онытмадым. 1956 елда безне, Саратов танк училищесы курсантларын, Белоруссияга практикага алып барганда, Тамбов өлкәсенең Мичурин шәһәре станциясендә поездларыбызны алыштырырга шактый озакка тукталган идек. Мичуринның атаклы бакчасын ашыкмыйча йөреп, күреп чыга алдым.

 

«Сугыш башланган!»

 

Безнең буын — бәләкәй чакларыбыз сугыш уты белән көйдерелеп, бик күпләребез әтиләрсез калып, ятимлек дөньясында үскән балалар. Минем хәтеремдә дә иң тирән, әрнеп яңара торган эзләрне сугыш һәм сугыштан соңгы еллар калдырды.

 

Сугыш башланган көнне ачык хәтерлим. Миңа инде 4 яшь тә 10 ай. Без Әлмәт районының Нәдер авылында торабыз. 1940-41 уку елында әтием шул авылның мәктәбендә укытты. 22 июнь — авылларда сабан туе булган көне. Рәхимсез Сталин заманында Татарстандагы татар авылларын хәзерге кебек сабан туен июнь башында, салкын яңгырлар астында үткәрергә указ белән мәҗбүр итмәгәннәр. Халкыбыз үзенең иң күркәм бәйрәме көнен үзе билгели алган.

 

1941 елгы Нәдер авылы сабан туе минем өчен бу матур бәйрәмебезне беренче мәртәбә күрүем иде. Ә онытылмаслык шомлы тәэсирне күңелемдә аның куркыныч хәбәр белән тәмамлануы калдырды. Әле генә уен-көлке бара иде. Әтием йөгерештә җиңеп, бер тартма исле сабыннар алды. (Хәзерге «туалетное мыло» шулай дип атала иде элегрәк). Аны мәктәп кызлары чорнап алдылар, чыр-чыр килеп сикерешәләр. Әтием аларга шул матур сабыннарын өләшеп бетерде, әниемә берсе дә калмады. Аннан соң тагын ниндидер уенда өстәлгә куешлы бик матур көзге отты. Анысын әниемә тоттырды. Шул вакыт бөтен халык кинәт тып-тын калды. Авыл ягыннан кемдер атка атланып мәйдан ягына чаба, үзе нидер кычкыра, сызгыра. Килеп җиткәч, артык кычкырмыйча гына: «Сугыш башланган!» дип, тагын нәрсәдер әйтте дә, кирегә чапты. Халыкның тып-тын калып таралганын хәтерлим.

 

Әтиемне сугышка без ике мәртәбә озаттык. Мин әле ул «сугыш» дигән нәрсәнең ни икәнен дә, кайда икәнен дә белмим. Бәлки, өлкәннәр дә илгә нинди куркыныч афәт килгәнененә баштарак ышанып та җитмәгәннәрдер, беренче китүчеләрне әле ничектер җиңелрәк озаттылар. Әтиемнең алар белән китеп баруы истә калмаган. Кире әйләнеп кайтканын хәтерлим. Көлемсерәп кайтып керде. «Менә сезгә куян күчтәнәче» дип, өстәлгә җилкә капчыгыннан әнием пешереп салып җибәргән ризыкларны бушатты. Ә алар барысы да диярлек күгәргәннәр. Исән сыманнарын сындырып, аларының да күгәргәнлеген күреп көлешәләр, ә мин «куян күчтәнәче» көтеп утырам.

 

Биш яшьлек гомеремдә сәгатьләре-минутлары белән хәтеремдә калган көн — әтиемне ахыр мәртәбә сугышка озаткан көн булды.

 

Кире әйләнеп кайтуыннан ничә көннәр үткәндер, әтиемә «сугышка чакыру» кабат килгән. Аңа гына түгел, авылның бик күп ир-егетләренә. Әллә нинди авыр көн булды ул. Урамда балалар да, ә кич җиткәч, капка төпләренә чыгып утыручылар да юк. Икенче көнне иртән урам буйлап җигүле атлар тора. Арбаларына абыйлар, апалар утыралар. Алар янында әбиләр, бабайлар, балалар. Әтиемне алып китәсе арбага без дүртебез утырдык: әтием, әнием, мин һәм безне илтүче абзый. Барыбыз да берьюлы кузгалып, Зәй елгасын суы сай урыныннан кичеп, Әлмәткә юнәлдек. Без барган саен юлчылар күбәя, башка яклардан да күп халык кузгалган. Әлмәткә кергәндә, атлы арбаларның, җәяүләп баручыларның башы-очы күренми иде. Китүчеләрне теркәү, туплау урыны «райвоенкомат» дигән урын. Иртәрәк килеп җиткәнбез булса кирәк, әтием мине җитәкләп каядыр алып китте. Бер кибеткә кердек. Киштәсендә бер бик матур уенчык үрдәк бәбкәсе күреп, шуңа күзем төште. Үзе сап-сары, томшыгы, күзләре кара. Агачтан уеп ясалган булгандыр инде. Ул чорда баланың күңеленә ятышсыз, җансыз пластмасс уенчыклар юк иде бит әле. Бик кызыктым шул үрдәк бәбкәсенә. Әтием шуны алып бирер дип көтсәм дә, ул аны алмады, җитәкләп кибеттән алып чыгып китте. Бераз үсә төшкәч, шуны искә алып әниемә сөйләгәч кенә белдем: әтием юлга дип алган акчасын да китәргә чыкканда өстәл тартмасына салып, калдырып киткән булган. Кибеткә кергәндә шуны оныткан булгандыр инде.

 

Халык җыелган урынга барып җитүебезгә, китүчеләрне тезеп бастыра башлаганнар иде. Исемен ишеткәч, әтием дә барып басты. Бик күп булдылар алар — ул көнне сугышка китүче әтиләр, абыйлар. Барлап бетергәч, барысын да яңадан тигезләп, әллә ничә рәткә бастырып тезделәр. Алларында озын, киң, тирән ниндидер котсыз чокыр. Шуннан чыккан кызыл балчык өстенә бер кеше чыгып басты. Башында матур кепка, билендә каеш. Җилкәсенә аскан сумкасыннан бер кәгазь чыгарып, тезелеп баскан ирләргә нидер акырып җибәрде. Тегеләр барысы да бер тезләре белән җиргә тезләнделәр. Балчык өеме өстенә баскан теге кеше кәгазеннән нидер кычкырып укый, ә тезләнгән әтиләр, абыйлар шуны еракта күк күкрәгән төсле гөрелдәп чыккан тавыш белән кабатлап торалар. «Присяга» дигән нәрсә булгандыр инде ул.

 

Теге кәгазь укылып беткәч, китүчеләрне юлга чыгарып тезә башладылар. Менә шунда башланды инде хушлашулар, саубуллашулар. Аны үзе күрмәгән, ишетмәгән кеше күз алдына китерерлек итеп сурәтләп булмый торгандыр. Кычкырып, үкереп елауларны хәтерләмим. Бөтен яктан сүзләрен аермаслык тоташ гөжләгән тавыш, аерым яңгырап киткән хатын-кызлар тавышы ишетелә.

 

Ниһаять, китүчеләр колоннасы кузгалды. Әтиләребезне җәяүләп Бөгелмәгә алып киттеләр. 60 чакрымлап атлыйсы, йомры ташлар җәйгән юл иде ул. Асфальтлысы ул чорда әле юк иде. Җәяүле, атлы озатучылар юл кырыеннан баралар. Җәяүлеләрнең аяк астыннан томан сыман тузан күтәрелә. Әтиемне 10-12 чакрым, Габдрахман авылына тикле, озата бардык. Авыл урамына бик күп кешеләр чыккан иде. Юлның сул ягындагы беренче йорт яныннан үткәндә мин кычкырып елап җибәрдем. Әтием йөгереп килеп, «Ни булды, улым», дип сорагач, «су эчәсем килә» дидем. Әтием шул юл буендагы йорттан бер калай чүмечне тутырып су алып килде. Эчәсем дә килмәгәндер инде, бик озак итеп чөмердем мин ул суны. Хушлашканда әтиемнең миңа ни әйткәне нигәдер хәтеремдә сакланмаган. Соңгы истәлеге итеп миңа үзенең «Ворошиловский стрелок» дигән значогын биргәнен, аннары колоннага үз урынына йөгергәнен хәтерлим. Саклый алмадым мин әтиемнең соңгы бүләген. Актүбәгә күченеп кайткач, үземнән олырак бер малай нәрсә беләндер алдап алды да, кире бирмәде. Бала чагымнан ук кешегә тиз ышанып, җиңел алдануымнан инде картайганчы да арына алмадым. Гомер юлымдагы бөтен күңелсез әйберләр, ялгышуларым шуннан гына булдылар кебек.

 

 Исән-сау әтием белән мәңгелеккә хушлашкан көннең соңгы минутлары да бүгенгедәй күз алдымда. Еш искә алына торган көннәр онытылмыйлар инде алар.

 

Нәдергә, бушап калган өебезгә кайтып керү белән, әнием идәнгә җәелгән паласка авып, йөзтүбән капланды. Җилкәләре селкенеп-селкенеп китә, тавышсыз-тынсыз гына елый. Мин түргә узарга да кыймыйча, каушап, ишек бусагасына утырып калдым. Ишек яңагына сөялеп, шунда йоклап та киткәнмен.

 

1941 елның җәе. Төгәл датасын белмим. Әтиемә — 32, әниемә — 27, миңа тулыр-тулмас 5 яшь... Бу көн бәләкәй чагымның иң авыр, иң караңгы көне булгандыр.

 

Әйтеп үтәргә онытканмын: миннән соң туган ике кечкенә сеңелләрем инде юк иделәр. Яшәү, күрәсең, аларга насыйп булмаган.

 

Әтине озаткач та Актүбәгә кайтырга җыендык. Җыену дигәннән — артык мәшәкатьләнәсе дә юк иде инде: бер өстәл, дурт урындык (аларның берсе әле дә исән), ике зур төенчек — берсендә савыт-саба, икенчесендә кием-салым. Барыбыз да бер арбага сыйдык. Мине озатырга бергә уйнап-тәгәрәп йөргән абыйлы-энеле күрше ике малай килделәр. Олырагы минем яшьтәшем Рәмзи. Кечерәге, бәләкәй Рәфис, күкрәгенә кысып зур кыңгырау тоткан. Андый кыңгырауны көтүдән качып йөри торган усал сыерның муенына тагалар иде. Шуны миңа бүләк итәргә җыена бу, ә аның үзенә дә бик кирәк икәне күренеп тора. Әнием аңа: «Рәфис, Актүбәдә безнең андый кыңгырау бар инде» дигәч, тынычланды бәләкәй дустым.

 

Безне Актүбәгә дә әтиебезне «сугышка алып киткән» абзый илтте. Кайтканыбызны хәтерлим, ләкин юлда булган бер кызык хәлне әнием сөйләвеннән генә беләм. Безне илтүче абзый кемгә кайтуыбыз белән кызыксынгач, әнием миннән: «Улым, кайсы әбиләреңә кайтыйк соң», дип сораган. «Ерак әбиләргә кайтыйк, аларның бакчасы зур, бәрәңгеләре күп була», дигәнмен. Әтиемнең әтисе Сафиулла бабай инде күптән вафат иде. Аның бакчасы, «якын» Саҗидә әбиемә җитәрлек булса да, чынлап та башкаларныкыннан кечерәк булган. Ә әниемнең әтисе-әнисе, «ерак» Хаҗи бабам белән Хәерлебанат әбием шактый көр яшиләр иде. Аларга кайтуыбыз, әлбәттә, минем «киңәш» буенча булмаган. Аңынчы ук килешенгән булган. «Синең алда бакчалар, бәрәңгеләр турында сөйләшкән дә булмады бит, каян чыкты икән ул сүзең», дип әнием искә алып аптырый иде.

 

Бәләкәй чагым Актүбәдә калды

 

Киң дөньяга күзем ачылган, сабыйчак хатирәләремне иң нык баеткан, җаным-тәнем өчен йомшак һәм җылы оям булган төбәк — Актүбәм. Бик җыйнак, 40 хуҗалыклы гына, су буена бер яклы урам булып кына урнашкан авыл иде минем балачак Актүбәм. Кайсы авылга күченеп йөрсәк тә, без аннан аерылмадык. Еш кайта идек, җәй көннәремнең дә күбесе шунда үтте.

 

Актүбә XX гасырның 20нче еллары башында, совет заманында гына Азнакай районы җирлегендә оешкан авыл.

 

Татарстан хөкүмәтенең беренче җитәкчеләреннән берсе Кашаф Мөхтәровның бик кыю тырышлыгы белән шул елларда байтак кына яңа татар авыллары барлыкка килгән. Аның бу эшендә төп максат Идел, Кама буйларындагы Казан ханлыгын яулап алганда юк ителгән авылларны торгызу булган. Бөтен Татарстан буенча яңа авыллар төзүгә ирек бирү һәм ярдәм итү шул төп максатны ачыктан-ачык күрсәтергә теләмәү булгандыр инде. Шул тырышлыгы аның гомерен өзгән, ике мәртәбә кулга алынып, соңгысында — 1937 елда атып үтерелгән.

 

Актүбәне Азнакай районының Мәлбагыш авылыннан бер төркем, Әлмәт районының Кама Исмәгыйль авылыннан икенче төркем бик эшчән, үткер ирләр — безнең бабайларыбыз, үз авылларыннан аерылып чыгып, ике ел эчендә матурлап төзеп тә куйганнар. Табигатьнең үзләре сайлап алган гүзәл бер почмагында, өч ягыннан урман төреп алган, күп чишмәле, зирек, шомырт урманы баскан инеш буендагы аулак урынга төпләнергә рөхсәт ала алганнар. Минем бер бабам — Хаҗи бабай, Хәерлебанат әбием белән балаларын, шулар арасында минем әнием булачак 8 яшьлек Сәмиганы да ияртеп Камыдан, икенче бабам Сафиулла бабай һәм Саҗидә әбием, минем әтием булачак 13 яшьлек Миншакирны һәм башка балалары белән, Мәлбагыштан килеп Актүбә җирендә урнашканнар.

 

Әтием-әниемнең гаилә тормышы Актүбә җирлегендә башланган. Үземнеке дә шулай ук булды. Тормыш иптәшем, Камил абзый белән Кәримә апаның кызлары яшьтәшем Рәзинәм белән, бәләкәй чактан ук бергә, бер-беребезне күзәтеп үстек. Беренче класстан башлап җиденчене тәмамлаганчы бергә укыдык. Бер партада утырырга гына туры килмәде.

 

Без үскәндә әле искереп өлгермәгән гаҗәеп матур авылыбыз, аның урнашкан җире-суы үтеп йөрүче юлчыларны да туктатып сокландыра иде. Без, әтиләребездән аерылган сугыш еллары балалары, шул матур табигатебезнең кочагында иркәләнеп үстек. Хәрби хезмәттә, читтә яшәгәндә бик сагына идем авылымны. Хәзер дә искә алып юксынам, чөнки элекке Актүбәм юк инде... Дөрес, ул таралып-чәчелеп юкка чыкмады. Иске Актүбә хәзер 50 нче елларда урман-кырларны кысрыклап, җиләкле яланнарыбызны таптап калыккан нефтьчеләр бистәсенең бер урамы гына булып калды.

 

Сугыш еллары һәм аннан соңраклары

 

Әкренләп, озакка сузылган, олысына да, кечесенә дә, барысына да рәхимсез кырыс «сугыш еллары» дигән тормыш башланды. Ул еллар һәм аннан соңгылары инде берөзлексез диярлек хәтеремдә. Барысын да бәйләп, ялгап язсам, бик күпкә китәр иде ул. Шуңа күрә бу язмамны аерым өзекләр төсендә генә, нәрсәләрне искә алырга дигән «исемлегем» буенча гына дәвам итәм.

 

Беренче чиратта, җаныма сеңеп калган бер кара көн күз алдыма килеп баса. Миңа биш яшь ярым булгандыр. Сугыш башлануга шактый вакыт үтеп, салкын кыш килеп җиткән. Җәй көне үк китеп барган әтиемнән дә, Әнвәр абыйдан да (әниемнең энесе) бер хәбәр юк. Әбиемнең аз гына, үзе әйткәндәй, «тын алырга» вакыты булган арада капка төбенә чыгып, яисә койма өстенә үрелеп, хәбәр көтеп юлга, авыл башына карап торганы хәтеремдә.

 

Беркөнне шулай иртән йокыдан уянгач, өйдәге ниндидер сәер тынлыкка игътибар иттем. Бабамның да ишек алдында шакы-шокы килгәне ишетелми, эчке яктан әбиемнең дә табак-савыты шалтырамый. Өстәлдә, иртән торуыма әбием миңа әзерләп, өстенә ипи телеме каплап куя торган сөт савыты да юк. Түр якның ишеген куркып кына, әкрен генә ачтым. Ачтым да куркып калдым — әбием, бабам (бала чагымда шулай әйтә идем: «әбием», бабам» дип) икесе сәкенең ике ягында стенага сөялеп утырганнар, башлары иелгән, җилкәләре иңгән... Тыныч кына, бер сүз дәшмичә елыйлар... Әбием башын күтәреп миңа карап: «Әнвәр абыеңның үле хәбәре килде бит, улым», диде дә, күзләрен яулыгы белән каплап, үксеп елый башлады.

 

Кеше башына төшкән ачы кайгының нәрсә икәне шул көнне аңыма ныклап сеңеп калгандыр. Бераз соңрак, берничә хаты-хәбәре килгәннән соң, әтием дә Ленинград, Волхов тирәләрендә хәбәрсез югалды. 1942 елда һәлак булуы сугыштан соң гына ачыкланды. Ул орденсыз-медальсез рядовой солдат булып һәлак булган, ә Әнвәр абый лейтенант дәрәҗәсенә җитеп өлгергән иде.

 

Актүбәдә әнием хәрбиләштергән леспромхозга эшкә урнашты. Кышын, язын урман кисәләр. Иптәшләре, күпчелек, күрше урыс авылының эре гәүдәле марҗалары. Мотопила дигән әйберләре юк. Кул пычкысы белән юан-юан агачларны аударалар. Көнлек норма — һәр кисүчегә алты кубметр. Әниемнең пычкысы үзеннән аз гына кыскарак. Без, берничә малай, чаңгы тагып, урман аударганны күрергә баргач, безнең күз алдында кисеп аударган зур каен читкә тайпылып өлгермәгән бер марҗаны басты. Әле ярый ботаклы урыны туры килмәгән, кар да бик калын булган. Исән калды, атлы чанага салып алып киттеләр.

 

Яз үтеп юллар төшкәч, кискән имәннәрне шпал ясарга озаталар, каеннардан дегет, сумала куу башлана. Каеннарны ваклап кисеп-ярып, тракторларга, машиналарга ягулык итеп тә кулланып карадылар ул елларда. Бу саташып язуым түгел. Чынлап та машина-тракторларны утын ягып йөрергә дә «өйрәттеләр». Яннарына беркетеп куелган озын мичкә сыман «газогенератор» дигән нәмәрсәгә коры каен шакмаклары тутырып, көйрәтеп яндырсаң, шуннан машинаны эшләтерлек яна торган газ чыга икән.

 

Эшкә яраксыз «урманны» Бөгелмәнең госпиталенә һәм төрмәсенә утынга алып китәләр иде. Шуларны ташучы ике машина Актүбә малай-шалайларының барысының да хәтерендә калгандыр. Берсенең шоферы Нюра апа, безнең дус. Авылга кергәч тә машинасын туктата. Без йөгереп килеп «әрҗәсенә» менеп утырабыз. Радиаторына салырга су кирәк булса, чабышып алып киләбез. «Урманны» төягәч, аның өстенә менеп утырып кайтабыз. Хәзерге ГАИ булса, каты эләгер иде Нюра апага.

 

Икенчесе — Саша исемле бер явыз. Бөгелмә төрмәсеннән. Машинасы кап-кара төстә. Авыл аркылы үткәндә, туктату түгел, әкренәйтми дә машинасын, тавык-чебешне куркытып чаптыра гына. Бөтен куаныч тыкрык ягына борылганда әрҗәсенең артына ябышып, куллар арганчы бару. Төшеп калганда абынмыйча бик каты йөгерергә кирәк була. Юкса мәтәлләп тәгәрисең. Бер вакыт без моңа каршы, Нюра апа килми торган көнне, «диверсия» ясарга булдык. Килүенә шул тыкрык борылмасында тәгәрмәч эзләре турында ике чокыр казып, буадан ташып су тутырып куйдык. Безнең якта үзле балчык, су тиз генә китми. Максатыбыз — бу явызны «буксовать иттерү». Качып көтеп утырабыз моны, үч алырга өмет итеп. Килеп җитте бу. Коры көнне юл өстендә нинди су булуын чамалапмы, бераз гына әкренәйтте дә машинасын, без салган суларны ике якка чәчрәтеп, чапылдатып үтеп тә китте. «Диверсия» барып чыкмады. Хәзерге заман булса, « В деревне Актюба предотвращена попытка террористического акта!», дип шауларлар иде. Соңрак барыбер үчен алдык тегенең. «Гранаталар» ыргытып җанына тидек. Ул «гранаталар»ны ясау да, куллану да бик гади генә. Коры көннәрдә юлларда, арба эзләрендә көлгә әйләнгән туфракны кул белән сыпырып җыеп, әрекмән яфрагына әйбәтләп төреп, «дошман» машинасының тәрәзәсенә тондырсаң, тузан болыты граната шартлаганнан ким булмый.

 

Сугыш елларының төрле кыенлыклары олысын-кечесен аермаса да, бала кешегә табигать барыбер бер өстенлек бирә. Бәләкәй чагыңда тормышның куркынычлы үзгәрешләрен, җан өзгеч күренешләрен тулысынча сизеп-аңлап бетерә алмыйсың. Чөнки бала кешенең яхшыны, начарны чагыштырырлык тормыш тәҗрибәсе юк, бар күргәнеңне «табигый» итеп кабул итәсең. Тормышның башкача да булганын, башка төрле булырга тиешлеген дә әле аңлап, төшенеп җиткермисең. Ул турыда, әкиятләргә ышанган кебек, хыялланасың гына. Бездән өлкән буынның, әтиләребез-әниләребез, әбиләребез-бабаларыбыз кичергән кайгы-хәсрәтнең, акылга сыймаслык гаделсезлекләрнең, авырлыкларның күбесен үзең күреп үссәң дә, аларны аңлап, яңадан әрнеп кичерү соңрак килә икән шул. Анысы да, әгәр хәтерең исән-сау булса гына. Хәтерсезләргә яшәү күпкә җиңелрәктер.

 

Сугыш һәм сугыштан соңгы Актүбә колхозы тормышыннан берничә күренешне искә алып китим әле.

 

Яз җиткән. Сабанга чыгарга әзерләнәләр. Техника юк. Трактор урынына атлар да хатын-кызлар. Бераз печән өстәлгән, ваклап тураган салам ашап кына кышны чыккан атлар тәмам хәлсезләнгәннәр. Иртәнге якта яткан урыннарыннан кешеләр ярдәм итмичә торып баса алмыйлар. Минем бабам ат караучы иде, барысын да күреп беләм. Шул атларны күтәртеп бастырырга колхоз бригадиры дәшкән башка бабайлар да, олырак малайлар да киләләр. Ат абзарында ул бичара хайваннарны күтәртә торган бер корылма да була иде. Ул «спорт борыслары» дигән әйберне хәтерләтә. Аны яткан атның ике ягына бастырып куялар. Бер як киртәсенә киң озын каеш бәйләнгән. Аның икенче очын атның астыннан, күкрәге тирәсеннән үткәреп, икенче киртә өстеннән салындырып төшерәләр дә, берничә кеше шуңа тотынып аска тарталар. Ат үзе дә тырыша. Торып баскач, ул әле дер-дер калтырап тора. Аңа бер чиләк җылымса суга нидер бутап эчәргә бирәләр. Шуны эчкәч, сабанчы хатын аны, йөгән кидереп, җитәкләп, җир сөрергә алып китә. Ә ул хатын үзе ни ашап-эчеп, балаларына нәрсә калдырып киткән — анысын үзе генә белә. Бабам, шул атларны эшкә озатып кайткач, өстәл янында берүзе, бер сүз эндәшмичә озак кына утыра торган иде.

 

Урак өсте җиткән. Халык караңгыдан караңгыга тикле басуда, кырда, ындыр табагында. Суктыргыч астыннан чыккан ашлыкны веялка аша үткәреп чистартырга, капчыкларга тутырырга, башка төрле ашыгыч эшләргә төнге сменага да калдыралар. Анысы ярты кило чамасы ипи хакына. «Веялка» дигән нәрсәне көне-төне әйләндерергә бер ат көче кирәктер. Аны ике хатын-кыз әйләндерә. Хәл алырга дип, шул үзләре чистарткан ашлык өстенә утырып, йокымсырап китә башласалар, наганын болгый-болгый акырып, «пулнамучный» килеп җитә. Язгы сабан, чәчү, җәйге урак өсте җиткәндә авылга районнан «районный уполномоченный» дигән бер бәндә килеп төшә иде. Тарантаска җигелгән яхшы ат белән. Соңрак елларда сугыштан кайткан Америка «виллисы» да күренә башлады. Нәрсәгә утырып килсә дә, билендә каеш, каешында наган, авызында шул наганнан атылган төсле яңгыраган сүзләр.

 

Урак өсте бетте. «Уңыш бирү» көне килеп җитте. Еллык «эш хакын» түләүне «уңыш бирү» дип әйтәләр иде. Колхозда акчалата түләү ишетелмәгән-күренмәгән нәрсә. Хрущев заманында гына башланды бугай ул. Ә теге елларда бөртекле ашлык яисә он белән «түлиләр» иде.

 

Кайсы ел икәнен белмим, без малай-шалайлар урамда шау-гөр килеп «клүкле» уйныйбыз. «Городки»га ошаганрак уен инде. Капка төбенә чыккан әбием мине чакырып алды да: «Улым, амбарда уңыш бирәләр икән. Йөгереп кенә барып алып кайт әле», дип, башындагы яулыгын салып миңа тотырды. Моңынчы урамда, йә ишек алдында әбиемне яулыксыз күргәнем юк иде. Йөгердем. Ат караучы бабамның еллык «эш хакын», берничә кило арыш онын, әбиемнең яулыгына салып алып кайттым.

 

Бер тиен эш хакы алмый торган авыл халкының җилеген суырган налоглар, заемнар — аларны ничек түләргә? Аны хәзерге заман кешесе, бигрәк тә шәһәрнеке, күз алдына да китерә алмый. Бер сыердан гына өч төрле налог: акчалата, сөт яисә май. Һәм ит! Сыерыңның ботын кисеп илтеп булмый бит инде. Димәк, бозавын үстереп суеп түлисең. Сарык суйсаң, үзеңә эчәген, үпкә-бавырын, башын, аякларын калдырып, түшкәсен базарга илтәсең. «Сталин заманында ел саен бәяләрне төшерәләр иде. Карточная системаны отменять иттеләр» дип лыгырдаучыларны ишетсәм, ачуымнан тешләрем кысылып, яңак сөякләрем шыгырдый. Булсын иде әле авылларда шул «карточная система»!

 

Дәүләтне, фронтны икмәк белән туендырып та, ачлыктан, хәерчелектән үлгән балаларының күзләрен йомдырган аналарны күз алдына китереп карагыз! Әйе, зур бакчалы Актүбәдә ачка үлүчеләр булмады булуын, ә үлем чигендә ачка интегүчеләр булды.

 

Бабайларыбыз Актүбәне төзегәндә кырыгар сутый җир бүлеп алып өлгергәннәр. Коллективизация чорында да, сугыш елларында да, моны ничектер искәрмәгәннәр. Хрущев заманында гына яртысын кистереп ташлап, алабута басуы ясадылар. Шул зур бакчалар коткарды безнең авылны. Дөрес, аларны тиешенчә эшкәртеп булмый иде. Сортсыз бәрәңгенең уңышы да артык күп булмады. Колхозда ял көннәре юк, эш көннәре чиксез. Бакча казу көрәк белән. Бәрәңгесен колхозның көзге эшләре бетмичә юньләп ала да алмыйсың, салкын яңгырлар астында пычрактан актарасың. Күмелеп, балчыкка буталып калганы да әрәм булмый иде. Ул өшеп, боламыксыман мәлҗери. Язын кабыгын салдырып кына ташлыйсың да, табада кыздырып аласың. Шул була инде кәлҗемә «котлеты». Безнең бакчалы авылның «меню»ына да керми калмады ул. Яз җиткәч, бәләкәй бакчалы күрше авыллардан көрәк күтәреп, шул туңып җебегән бәрәңгеләрне үзләренә җыеп алу хакына гына бәрәңге бакчаларын казып чыгарга сорап килүчеләр була иде. Шуннан күз алдына китерә аласың инде ул авылларның хәлен.

 

Ни гаҗәп, хәзерге заманда кәлҗемәгә әйләнә торган бәрәңгеләр юк. Яз көне бакча казыганда килеп чыкканнары да сентябрьдә алганнары кебек шылтырап торалар.

 

Авыл тормышыннан үзем шаһит булган тагын ике күренеш. Сугышның соңгы кышы ахырында булды бугай бу хәл. Кич белән, төнгә каршы әниемнең дус хатыны Газизә апа безгә очынып килеп керде. Үзе шаркылдап көлә, ә күзе шар кебек, карарга куркыныч. «Самига, мин үземнекеләрне ашатып-эчертеп тормыйча йокыга яткырырга өйрәндем!» дип кычкырып сөйләп китте. «Янган мичкә чуен белән су куям да, балаларны кайсын алдыма, кайсын яныма мич каршысына утыртам да, «менә хәзер аш пешә, менә хәзер бәрәңге пешә», дип көттереп утырам. Алар җылыдан эреп йоклап киткәч, илтеп салам» дип «мактанырга» кергән Газизә апа. Әнием аны озатырга чыгып, озак кына кайтмый торды. Газизә апаның алай шашынуы башка кабатланмады. Озакламый әтиләре Хай абзый да сугыштан кайтты. Алтын куллы кеше иде. Ике-өч елдан гаиләсе белән кайсы яккадыр, китеп бардылар.

 

Икенче вакыйга бераз соңрак булды, сугыштан соң. Елын төгәл хәтерләмим, 46нчымы, 47нчеме елның җәй көне иде. Без өч күрше малай: мин, туганнан туганым Индүс, өченче яшьтәшебез Фәнзәт белән аларның ишек алдында пәкеле уйнап утырабыз. Яныбызда Фәнзәтнең әле мәктәпкә йөрмәгән энесе утыра. (Пәкеле уйнау — егермеләп төрле ысул белән пәкене җиргә кадатып уйнау). Капка алдына җигүле ат белән кемнәрдер килеп туктады. Аннан ике ят кеше килеп керделәр. Фәнзәтнең әнисен, Мөхәссәнә апаны, чакыртып чыгардылар. Бер кәгазьдән укып, налог түләмәгән өчен «недоимка» итеп, боларның кәҗәләрен алып китәргә килгәннәрен әйттеләр. «Недоимка» дигән куркыныч сүз, налог түләмәсәң, малыңны бирәсең дигәнне аңлата. Кәҗә безнең тирәдә үлән чемченеп йөри. Мөхәссәнә апа бер сүз дә әйтә алмыйча аптырап тора. Тегеләр эшләрен озакка сузмыйча, кәҗәне, муеныннан бау белән эләктереп, урам ягына сөйри дә башладылар. Мөгезеннән эләктерсәләр бер хәл иде. Кәҗә буыла, әллә нинди әшәке тавышлар чыгарып бакыра, бер адым да атламый. Барыбер, өстерәп алып чыгып, арбаларына салып алып киттеләр. Ияреп чыгып, күреп, карап калдык шул мескен кәҗәне алып киткәннәрен. Ишек алдына кире әйләнеп керсәк, анда Мөхәссәнә апа ауный-тәгәри җирне, ишек алды үләннәрен бармаклары белән тырмап елый. Аларның сыерлары да, сарыклары да юк иде. Әтиләре сугышта югалган. Ашарларына үстереп өлгерә алган бәрәңге дә, шул кәҗәнең сөте генә иде инде. Мөхәссәнә апа шул тетрәнүдән айный алмады. Акылыннан язды. Һәрвакыт урамда үзе белән үзе сөйләшеп йөри торган булып калды. Шул хәлендә дә, үлгәнчегә тикле үзен-үзе карый алды, беркемгә дә зарар китерерлек булмады. Ил буйлап санап чыксаң, хисапсыз күп булгандыр андый аяныч хәлләр.

Совет хөкүмәтенең кеменә кирәк булды икән сугыш ялгыз калдырган, еллар буе ипи ризыгы күрмичә дәүләтне, фронтны туендырган хатын-кызларны, сугыш ятим иткән баларны рәхимсез вакчыл явызлык белән талау. Төрле льготаларга алар иң беренче чиратта лаеклылар иде. Татарстан халык депутаты чагымда, Татарстан Югары Советының ветераннар комиссиясенда эшләгәндә шундый тәкъдимнәр кузгатып караган өчен сугыш ветераннары тарафыннан бик каты тәнкыйть сүзләре ишетергә туры килде миңа.

 

Паспортсыз авылларда бер тиен эш хакы алмыйча, эш хакына эшләп тә түли алмаслык налоглар, бөтен авыл хуҗалыгы эшләрен бернинди техникасыз башкарып чыгу, үстергән уңышыңны бөртегенә кадәр дүләткә тапшыру, ач утырган балаларыңа бер учка сыярлык бөртек алып тотылсаң, төрмәгә китү, «полномочный» надсмотрщиклар — болар концлагерь күренешләре түгелмени? Аларны сугыш алып килгән котылгысыз авырлыклар рәтенә кертеп аклап булмый. Сугыштан соң әле ничә еллар буе авыл тормышы шулай ач халыкны талау рәвешендә дәвам итте.

 

Хәзер тагын, авылларны «раскулачивать» итеп, аларны районнары белән яңа алпавытларга, олы түрәләрнең кечерәк дус-ишләренә бүләк итеп, авыл халкын шуларның — төрле «ваминнарның» коллары иттеләр. Аларның явыз «пулнамочный»лары да Бериянекеләрдән ким түгел бугай.

 

Сугышта ирләрен, улларын югалткан авыл хатын-кызларын аеруча кимсетү, түбәнсетеп җәберләү безнең якларда гына булган хәл түгел ул. Аларның «солдатка» дигән гомуми кушаматлары да бар иде әле.

 

Үзем күргәннәрдән ераграк бер мисалны өстәмичә, бу темадан китә алмыйм. Чөнки анда минем бәләкәй чагым да чагылган. Зинһар, гаепләмәгез.

 

Татарстан халык депутаты чагымда миңа Казанның Һади Такташ урамында 12 кв.м. бүлмәдә өйләнгән улы, оныгы белән яшәүче бер ханымның бик авыр эчтәлекле хаты килгән иде. Миңнегөл ханымнан (яза башлагач, исемен дә әйтим инде) килгән ул хатны һаман саклыйм. Менә шуннан бер өзек:

 

«Бер бәхетсез, гел бәхетсез инде ул тормыш. Үземнең әтием Әбелкасыйм һәм Әгъзам абыем белән Мансур абыем сугышта хәбәрсез югалдылар. Хәбәрсез югалу кәгазе килгәч, әнине күп тапкырлар район үзәгенә чакыртканнары хәтердә. Әни аннан чыккач, мине кочаклап елый иде. Шуннан 23 км. җәяүләп, колхозга орлык ташый иделәр. Язгы сулар ага башлагач, берсендә кайтканда, Шушма аша чыкканда, боз ватылып, алар бата башлап, көянтәгә аскан орлык бодайлары су астына китә. Ә үзләре боз арасыннан чыгалар. Икенче көнне әни урын өстенә ятты. Ә авыл советыннан председательләр килеп, баткан орлык өчен, син халык дошманы дип, безнең булган сарыкларны алып чыгып киттеләр. Кәҗәбезне дә. Әле синең ирең дә, ике улың да безвести пропал, алар кайда, әйт дип кычкырдылар. Шуннан әни урын өстендә 7 ай ятып, корып, кибеп, безне дүртебезне калдырып, 1950 елда үлеп китте. Шуннан мин 13 яшемдә, мәктәпне ташлап, сыер саварга төштем...»

 

Мин аларга торак шартларын яхшыртырга ярдәм итә алмадым. Көчем җитмәгән, булдыра алмаган очракларым күп булды инде. Үземә килгән җавап-отпискаларны да аларга җибәрергә, йә үзләренә барып «аңлатып» маташырга батырчылыгым җитмәде.

 

Актүбә «солдаткалары» да, Бөгелмә элеваторыннан Актүбәгә, 33 чакрымнан, бәләкәй чана тартып, орлык ташыдылар.

 

Педучилище тәмамлап бездән 10 чакрым Илбәк авылы мәктәбендә беренче елын укыта башлаган әниемнең сеңлесе, 20 яше генә тулган Сәлимә апам да, үлемнән качып кайтканда язгы ташуга батып, берничә ай авырып ятканнан соң вафат булды. Татарстан авылларында бер бик куркыныч авыру күтәрелеп чыккан иде. Авылларда аңардан күп халык кырылды. Шәһәр халкына кагылмады бугай. Әллә кайлардан комиссиялар килеп тикшерсәләр дә, озак айлар сәбәбен таба алмадылар. Соңрак белделәр. Кар астында басуда кышлаган бодай башаклары үтергеч агулы булалар икән. Шуларны җыеп ашаган кешеләр борыннарыннан, авызларыннан туктаусыз кан китеп үлгәннәр. Башта аны йогышлы авыру дип уйлаганнар. Сәлимә апам да, авыл кешеләре гаиләләре, үзе укыткан балалары белән, җирләргә өлгерә алмыйча, кырыла башлагач, куркуыннан Актүбәгә кайтканда үлем бәласенә эләккән.

 

Безнең авылны кан чиреннән бәрәңге җитү коткарды. Бер генә кеше ул афәткә юлыкты. Сугыштан бер аягын өздереп кайткан бабамның энесе Хәким абзыйның улы Мәҗит абыйны гына алып китте ул. Бераз ныгысын дип, аның өчен генә шул язгы бодайны җыеп, аңа гына ашаткан булганнар. Көз көне бер башак өчен дә төрмәгә утыруың мөмкин иде, ә яз җиткәч тыючы да булмаган бит шул башакларны җыюны.

 

Безнең гаилә ачлык кичермәде. Без бераз гына шәһәрчәрәк тә яшәп өлгердек. Хәрбиләштергән леспромхозда урман кисүче әнием сугыш беткәнчегә кадәр ай саен «военный паек» ала иде. Аңа, ничә кило булганын хәтерләмим, он да, ниндидер «консервы»лар да керә иде. Ә бер көнне Америка җибәргән йомырка порошогы алып кайтты. Теш порошогы кебек йомшак итеп төелгән, төсе сап-сары. Сөт белән бутап табада пешергәч, бик тәмле. Үсеп җиткәч кенә белдем — ташбака йомыркасы булган ул. Куе яшел төстәге каты кәгазьдән ясалган тартмасы да истә калган. Аның тышкы ягы калын итеп, балавыз төсле әйбер белән сыланган. Пычакның арты белән бик җиңел кырыла. Җылытканда бик тиз эри, учактагы утынга тамызсаң, бик әйбәт яна. Парафин дигән нәрсә булган икән ул.

 

Әниемнең паегыннан башка, бабамның умарталары бар иде. Ниндидер игътибарсызлык беләнме — белмим, безнең якларда умартага налог булмады. Тавык бугына, мичтән чыккан көлгә (колхоз басуларына ашламага) «местный налог» булды, ә умартага юк. Бабам шул «лазейка»дан бик яхшы файдаланып өлгерде. Кыш көннәрендә Бөгелмә базарында сатылган бал безне күп кыенлыклардан коткарды. Чабата ясап та сата иде. Колхоздагы эше дә бик «престижный» эш иде — 67 яшенә тикле ат караучы булды. Чапкан печәнне, кискән утынны безгә бәләкәй арба тартып ташырга туры килмәде. Базарга барырга да ат сорый ала иде.

 

Яз көннәрендә каен суына да без бик бай була идек. Урман кисүче әнием аны чиләк тутырып алып кайта иде. Колач җитмәслек каеннарны аударганда, чиләгеңне куеп кына өлгер. Самавырда кайнатып, чәй итеп эчә идек без аны. (Кисәтеп үтим әле: каен суы нык кайнап чыкса, сөт кебек күпереп ташый. Кайнаткычка аны тутырмыйча салырга, кайный башлау белән туктатырга кирәк).

 

Безнең гаиләнең тагын бер «өстенлеген» әйтеп үтим инде. Бабамның сугышта һәлак булган кече улы, әниемнең энесе Әнвәр абый авылыбызның сугыш корбаннары арасында бердәнбер лейтенант дәрәҗәсен алып өлгергән. Аның үлеменнән соң ай саен килеп торган пособие ул заман авылы өчен шактый зур байлык иде.

 

Без иректә үстек

 

Без, сугыш чоры балалары, нинди кыенлыклар кичерсәк тә, күпме киләчәк мөмкинчелекләребезне югалтсак та, барыбер сагынып искә алырлык көннәрдән мәхрүм калмадык. Иректә, үзебезгә үзебез хуҗа булып үстек. Тукай әйтмешли, эшең беткәч уйнарга кайчан, кая чыгып китәсең, кайчан ни төстә кайтып керәсең — шелтә сүзе әйтүче юк. Өлкәннәрнең безнең белән шөгыльләнергә вакытлары да, көчләре дә калмагандыр инде. Яздан көзгә тикле урманда, «подножный корм»да. Кыш көннәрендә бишмәтең, бияләйләрең бозланып катканчы карда, бозда; чана-чаңгыда, тимераякта. Тимераяк дигәннән, анысы да үзенә күрә кызыклы иде: калын табанлы, кәкре башлы, каеш баулар белән беркетешле. Әлбәттә, барысы да «борынгылар» — сугышка кадәр ясалганнар. Авыл тимерчеләре ясаганнары да очрый иде. Аларны чабатага беркетү бик кыен, ныграк кыссаң, чабата яньчелә, кысып җиткермәсәң, тиз какшый. Киез итеккә беркетү уңайлырак, бигрәк тә салкын көннәрдә: какшый башласалар, бәке кырыена утырып, аякларыңны суга манчып аласың да, бераз көтәсең. Тимераяклар итек табанына шатырдап ябышып каталар. Минем беренче тимераякларым Ленинградтан килеп эләктеләр. Табаннары юка, башлары очланып ясалган. Буа (бездә — Бүә) өстендә шуарга өйбәт, ә сырланып каткан инеш өстендә атлаган саен төртелеп абынасың. Анысыннан бигрәк, аның тарихы уңайсызланып искә ала торган булып калды.

 

Безнең авылга Ленинградтан эвакуацияләнгән берничә гаилә килеп урнашкан иде. Бездә — бер ялгыз Кузьма бабай. Искергән, тузган киез итекләрне, туннарны ямап төзәтергә бик оста иде. Түбән очта берәүләрдә әбисе, ике оныгы белән тагын бер бабай. Бик матур итеп каен тузыннан кәрҗин үрә, хәттә ватылган чүлмәкләрне дә тышыннан шул каен тузы белән тарттырып, сөт акмаслык итеп төзәтә иде. Онык кызы Люля эвакуациядәге гомерен безнең белән бергә малайларча уйнап үткәрде. Чын исеме нинди булгандыр, безнең өчен Люля булып калды инде. Татарчаны бик тиз өйрәнде. Эт кебек артыннан калмый ияреп йөри торган кәҗәсе бар иде. Кайберләребез: «Люля, кәҗәң үлә» дип ачуын китерәләр иде. Әтисе сугыштан аксап кайтып, гаиләсен дә алып, күрше рус авылында урнашты. Берничә ел аннан килеп, Актүбә мәктәбендә өченче-дүртенче класс малайларына «военная подготовка» «укытып» йөрде. «Укыту» дигәне бик тә аңлаешлы иде. Безне җыеп урманга, яланнарга алып китә дә, сугышлы уйнаганыбызны таягына таянып күзәтеп, дөресләп тора. Кананухин абыйның килгәнен көтеп кенә тора идек.

 

Тимераяклар тарихын оныта язганмын бит. Ленинградтан өч баласы белән килгән яшь кенә бер хатын да бар иде. Бик җиңелчә килгәннәр. Кышкы өс-баш, аяк киемнәре юк диярлек. Кыш буе өйдә генә утыралар. Әтиләре сугышта бомбардировщикта оча икән. Анысын без бик тиз белдек. Ул елларда безнең өстән, күктә, бик югарыда әллә нинди самолетлар үткәлиләр иде. Ул чакныкылар бит әле бик әкрен очалар иде, үрмәләп, шуышып барган сыман. Ә тавышлары хәзерге реактив самолетларныкы кебек шома гына гүләп китү түгел, ә дулкын-дулкын булып гөрелдәп, бер көчәеп, бер әкренәеп килә торган шомлы улау, үкерү. Менә шул тавышны ишетүгә теге өч бала йөгерешеп ялан тәпи ишек алдына чыгалар, сикерә-сикерә, кулларын болгап, «Папа! Папа!» дип кычкыралар. Әниләре чыгып кочагын җәеп, ул балаларны, өйгә алып кереп китә иде. Җиңелчә килсәләр дә, үзләре белән ботинкалы бер пар шәһәр тимераякларын алып килгәннәр. Балаларның берсенә аяк киеме булсын дип, тимераякны ботинкаларыннан кубарып алганнар. Әнием шуларны бәрәңгегә алыштырган. Куанмадым мин әниемнең ул бүләгенә.

 

Яз җитүгә очучыбыз үзе кайтып җитте, бер-ике көннән гаиләсен үзе белән алып китеп тә барды. Ә киткәнче, авыл бала-чагасын җыеп, «салют» ясап күрсәтте. Авылдан читтәрәк нишләптер ялгызы утырган бер багана әйләнәсенә әллә ничә сигнал ракетасын бәйләп куеп, аларның картон гильзаларына пәкесе белән кечкенә тишекләр уеп чыкты. Шул тишекләр өстенә, күкертле башларын терәтеп, шырпылар беркетте. Шырпыны сызып җибәрә, ракета оча: кызылы, яшеле, сарысы... Әкият дөньясы булды ул кич безгә.

 

Куян баласы

 

Урманнан буш кул белән кайтмый иде әнием. Язның бер көнендә бер ятим куян баласын алып кайткан. Яңа туган песи баласы кебек кенә. Үстердем бит шуны. Башта бөтереп төргән чүпрәкне сөткә манчып имезә идем, соңрак йомшак үлән кыякларын «кимерә» башлады, сөтне иркенләп эчәргә өйрәнде. Усак ботакларын кимерергә ярата иде. Чиратлап күчеп йөрүче авыл сепараторы бездә чакта, сөт аертырга килүчеләр сыйлап карыйлар, ә ул безнекеннән башка берсенекен дә эчми. Песи кебек булып үсте. Чакыру белән йөгереп килә, минем янымда йоклый. Кыш үтеп барганда тәртибе бераз бозыла башлады. Безгә кергән кешеләрнең аяк киемнәрен кимерә, үзебезнең тупсаларны да «ашый». Абзарның бер почмагына урын ясап чыгарган идек, төнлә үзенә юл ачып урманга качкан. Артыннан эзләп киттем. Карның өсте тыгызланган чак, шуңа күрә эзләре бер күренә, бер югала. Урман кырыеннан минем тавышны ишеткәч , чабып килеп чыкты. Каршы алырга чүгәләгәч, сикереп тезләремә менеп утырды. Күтәреп алып кайттым үзен. Тишекне ныклап ямап куйган булдым. Төнлә тагын чыгып качкан. Бу юлы урманга түгел, ә урамга. Шакир бабайның Сизгер исемле эте, авыл малайларының яраткан дусты, куянымны буып үтергән. Миңа шулай дип әйттеләр. Күрергә үзем бармадым.

 

Күп еллардан соң, мин Чехословакияда хезмәт иткәндә, шул куян тарихының дәвамы була язды. Ике улымны да ияртеп Миловице тирәсен йөреп кайтканда, күтәрелеп кенә килә торган арпа басуында калкып торган колакларыннан искәреп, бер куян баласын күреп алдык. Качарга җыенмый. Колакларыннан тотып күтәргәч, бәләкәй бала тавышы белән кычкырып җибәрде. Аягы имгәнгән булган. Өйдәге сый-хөрмәттән тиз арада терелде. Тик бик начар холыклы булып чыкты, ашарына биргәндә дә кулны тешләргә тырыша иде. Куян димәссең. Безне, әллә аның җирендә оккупантлар булганыбыз өчен, якын итмәде. Кроликлар үстерүче бер чех картына күрсәткән идек, «патриот» куянын ул үзенә алып калды.

 

Сугыш бете

 

Миңа 9 яшь туласы елның язында, беренче класста укып йөргәндә, сугыш бетте. Ул сөенечле көнне әбиемнең мине иртән йокыдан уятып әйткән сүзләреннән хәтерлим. «Сугыш беткән бит, улым. Силсәвиттән атлы хәбәрче килгән. Әнә, кешеләр мәктәп ягына ашыгалар,» дип, аркамнан сыйпап әйтүе белән мин торып йөгердем. «Силсәвит хәбәрчесе» әбием миңа җиткергән ике сүзлек хәбәрне килгән кешеләргә кабатлап тора. Сталинны, партияны мактаудан артыгын өстәп әйтерлек яңалыклары юк иде. Колхоз идарәсе, авылның аксакаллары халыкның күңелен күтәреп, олысын-кечесен, барысын да җыеп, мәктәп ишек алдында итле аш мәҗлесе үткәрделәр. Ләкин кемгә ничектер, ә минем үземдә 1945 елның 9 май көне авыр тәэсир калдырды. Берәүләр сөенеп кул чаба, икенчеләре тавышсыз-тынсыз гына елашалар, кайсының шатлыктан авызы ерылган, кайсының башлары авыраеп түбән иелгән. Шуннан соң инде ничә дистә еллар үтсә дә, сугыш беткән көн минем өчен бәйрәм була алмады. Ул көнне мин иртәдән кичкә тикле нинди дә булса эш белән үткәрәм. Әтиемне бәләкәй малай кебек сагынып искә алам.

 

Әтием турында Рәшит абый сүзе

 

Әтиемнең «тере» хәтерен саклап калучылар без бүген икәү генә. Икенчесе — 1939-1940 уку елында әтием Азнакай районының Мәсгут авылы мәктәбендә укытканда шул мәктәпнең директоры булган Рәшит абый Измайлов. Азнакайның бик абруйлы сугыш һәм хезмәт ветераны. 2004 елның май аенда «Татарстан яшьләре» газетасында аның әтиемнең истәлегенә багышланган язмасы чыкты. Фин сугышы башлангач, мәктәпнең бер-бер артлы ике директорын, башка яшь укытучыларын армиягә алып китәләр. Рәшит абый директор булып кала, минем әтиемне Мәсгут мәктәбенә физкультура укытучысы итеп җибәрәләр. «Хәл авырайганнан-авырайды, — дип яза Рәшит абый — ике сменага күчелде, лампалар юк, утын җитми. Директор атка атланып Азнакайга керосин эзләп китә — барган саен буш кайта. Укытучыларның күбесе яшь кызлар, ә укучылары шаяннар, дәрес алып барырга ирек бирмиләр. Менә шундый вакытта физкультура укытырга син килдең, Шакир абый. Шатлыгымның чиге булмады. Алып чыгып китә идең егетләрне Мәсгутның Озы тауларына. Окоплар, траншеялар казый торгач, ак кар кара балчык белән буталып бетә иде. Кайткач укучыларның өсләреннән пар атып тора, үзең дә канцелярияга керү белән әйләндереп ташлый идең өстәлгә пар чыгып торган олы бүрегеңне. Шаян кызларның да башларыннан сыйпамадың физкультура дәресләрендә, укучылар армиядәге кебек тәртипкә өйрәнделәр. Дәресләрдә тынычлык урнашты, укытучылар да еламый башладылар».

 

Соңарып тормышка ашкан хыялым

 

Бәләкәй чагымнан бик күпне хәтерләсәм дә, кем буласым килгәнне хәтерләмим. Юкса бит баланың үзенең дә: «Үскәч кем буласың килә?» дип сорашып теңкәсенә тияләр. Миннән дә сораганнардыр инде, җавабым да булгандыр, ләкин хәтеремдә аларның эзе дә юк. Беркем дә буласым килмәде микәнни? Ә шулай да, «музыка» дигән сүзне белмәсәм дә, җырны, музыканы бик кечкенә чагымнан ябышып ярата идем. Габдулла Тукайның «Бала белән күбәләк» шигырен көйләп, «җырлап» сөйләргә мине әтием телем ачылгач та өйрәткән булган. Әтием, әнием миңа кушылып җырлыйлар иде аны:

 

«Әйт әле, күбәләк,

Сөйләшик бергәләп:

Бу кадәр күп очып,

Армыйсың син ничек?...»

 

Минем бәләкәй чагым бәләкәй музыка дөньясында үтте дисәм дә артык күпертү булмас. Укытучы әтиемне кайсы авылга күчереп йөртсәләр дә, аларның һәрберсендә безнең патефон бердәнбере була иде. Ул чордагы радиосыз, телевидениесез тормышта патефонның нинди гаҗәеп әйбер икәнен хәзерге заман кешесе күз алына да китерә алмый. Әтием кая барса да яңа «тәлинкәләр» алып кайта. Өйдә дә, әтиемнең мәктәбендә дә, кино килсә, халык җыелган арада анда да әйләндерәбез төрле җырларны. Әтием сугышка киткәч тә күп әйләндердем мин ул патефонны. Кайбер әйберләрне сатарга туры килсә дә, патефонга кагылмадык.

 

Ул караңгы елларда да кеше җыр-моңнан, хәттә уен-көлкедән дә аерылмады. «Кичә бетте оныбыз, Бүген бетте тозыбыз, Бәрәңге дә бетеп килә, Үлсәк, бәхил булыгыз», дип тә җырлыйлар иде. Бер бик шаян җырның ярты куплеты гына истә калган: «Һаваларда очкан үрдәкләрнең Җиргә тамып бара майлары...». Менә мондый җыр да бар иде:

 

«Атланып корчаңгы атка,

Киттек райвоенкоматка.

Безне күрегез!

Алдыбызда алабута,

Ашамыйбыз! Эч авырта.

Ипи бирегез!»

 

Бу җыр бер патриотик җырның көенә пародия формасында җырлана иде. Актүбә халкында «Гайниҗамал көе» дип атала иде. Чөнки аның бер куплетында менә мондый сүзләр дә бар иде: «Кайгырма, Гайниҗамалым, Булган ачык-тишегеңне үзем ямармын!»

 

Сугыш елларында да кеше берсеннән-берсе бизенмәде, үзара аралашып, ярдәмләшеп яшәде. Җыелып очрашулар, ашка йөрүләр дә дәвам иттеләр. Әнием чакырылган җиргә без өчәүләп бара идек: әнием, мин һәм патефон. Миннән башка аны эшләтә белүче юк иде чөнки. Бөтен нәрсәсе әзер булганда, аны әйләндереп җибәрү берни дә түгел. Ләкин, сугыш башлангач, шул гади генә аппарат өчен дә бер проблема килеп чыкты — энәләре бетте. Ни кибеттә, ни базарда юк. Ә алар бик йомшак тимердән ясалалар, тиз ашалалар, чөнки артык каты яисә, артык очлы булсалар, тәлинкәне кисәләр. Искедән калганнарын бик саклап, оста итеп бабамның кырынгыч пәкесен үткенли торган кара ташта үткеннәргә өйрәндем. Патефон энәсен яссы итеп, кырлы итеп очларга ярамый, түгәрәк итеп кенә кирәк. Юкса патефон тәлинкәсен боза. Очлап бетергәч, очын ташка бастырып бер ышкып, уеп алырга да кирәк. Җырлар әйләнә торалар, ә мин энәләр үткенләп утырам. Хәзер яшьләрне музыка уйнатып биетүчеләргә мәгънәсе аңлашылмаслык яңгыравык исем таптылар. Миңа бер кушамат та эләкмәде. Бәләкәй чагымда үзем әйләндергән халкыбызның матур җырларын бик яхшы хәтерлим, хәзер дә бик яратып тыңлыйм. Кайберләрен әле шуннан соң ишеткәнем дә юк.

 

Ни үкенеч, музыка белән актив шөгыльләнергә бала чагымда миңа насыйп булмады. Беренче күргән-ишеткән бик оста гармунчым Җәмил абый булды. Тайсуган авылы егете. Сугыштан ике күзен дә югалтып кайткан. Актүбәгә, Газизә апаларга кунакка алып киләләр иде аны. Гармуны һәрвакыт үзе белән. Капка төбендә утырып уйнаган бер «концертын» да калдырмадым мин аның.

 

Өченче класста укыганда, 1947 елда, бозавыбыз Мишканы сатып, Бөгелмәдән яңа тальян гармун алып кайтып бирделәр. Алганда тикшереп-карап тормаганнардыр инде, уйнап булмады аңарда. Баскан телләре кире ябылмыйлар, рәтләтер кеше дә юк авылда. Сандык төбенә салып куйдылар аны. Күп еллар үткәч, мин инде офицер булып Белоруссияда хезмәт иткәндә аны сандыктан алып карасалар, гармуным «терелгән». Күрәсең, теге вакытта аның агачлары дымлырак булгандыр. Миңа хат язып, сатыйкмы дип сорагач, каршы килмәдем. Гармун кайгысы булмый инде яшь лейтенант башында.

 

Әнием белән Тайсуганга, сугыш беткән ел булса кирәк, кунакка баргач, мине гомерлеккә үзенә гашыйк иткән аккордеон дигән гармунны күрдем. Тайсуганда әниемнең апасы, сугышта ирен югалтып тол калган Хәмидә апабыз яши иде. Аның әтисез калган ике улы, минем туганнан туган дусларым — яшьтәшем Җәүдәт, бездән өлкәнрәге Сарыйм абый белән еш аралашып, якын дуслар булып үстек. Әнием белән килгән теге көнне алар мине клубка алып киттеләр. Анда нәрсәгә халыкның олысы-кечесе бергә күпләп җыелганы истә калмаган. Ә залдан сәхнәгә менеп баскан егетның күкрәгенә каешлар белән аскан искиткеч матур тавышлы ак төстәге аккордеоны бүген дә күз алдымда. Германиядан гармунчы солдат алып кайткан трофей булган ул. Шуннан соң әтиемнең сугыштан кайтуы турындагы хыялларыма шундый аккордеон да алып кайтыр әле дигән өлеше дә өстәлде. Хыял хыял булып калды. Үсеп җиткәч, олыгая башлагач, Германия белән сугышмыйча да аккордеон алырлык хәлем булса да, уйнарга өйрәнә башларга батырчылыгым җитмәде. Булдырырмын дип үземә үзем ышана алмадым. 60 яшем тулып килгәндә, картая башлаган кешенең балалыкка кайта башлау чире булыпмы, аккордеонда уйнарга өйрәнү дәртем яңадан кабынып китте. Ике улыбызның берсе булса да өйрәнмәсме дип алып куйган, ә алар теләмәгәч, тик яткан бәләкәй аккордеоныбыз бар иде. Утырдым шуны тарткаларга. Татарстанда депутат чагым, эштән кайту белән утырам-тартам. Иркенләп уйнарлык вакытым болай да әз калып килә дип, аны әрәм итеп ноталар өйрәнеп тормадым. Ә уйнарга өйрәндем тәки. Сәхнәгә чыгарлык булмаса да, үз-үземне юатырга, күңелемне күтәрергә бик ярарлык. Дус-ишләрем дә уйнавыңның рәте юк дип әйтмиләр.

 

Кино маҗаралары

 

Без бәләкәй чакларда авыл халкына кино күрсәтү шактый яхшы оештырылган иде. Радио, телевидение юк чакта дәүләтнең иң көчле пропаганда коралы кино булган бит инде. Киномеханик күпчелек очракта йә сугыштан гарипләнеп кайткан, яисә берәр төрле сәбәп белән сугышка ярамаган яшь ир-егет. Хатын-кыз булса — берәр усал марҗа. Аларны татар авылларына җибәрмиләр диярлек, чөнки кинолар телсез, эчтәлеге дә урысча язылып бара. Шуңа күрә татар авылларында киномеханикка киноны күрсәтү генә җитми, ул оста тәрҗемәче хезмәтен дә үти, телсез киноны тере тавышлы кино итүче дублер да була. Кайда ничек булгандыр, ә безгә килгәннәре бик оста, мавыктыргыч итеп «тавышландыралар» иде телсез киноларын.

 

Билгеле, кино үз аягы белән йөрми. Аны ат белән, арбасына аппаратурасын төяп, күчмә кино итеп йөртәләр. Авылга кино килгән көн малай кешеләргә үзе бер бәйрәм була иде. Кино караудан бигрәк, ул көнне һәрберебез үзенең «егетлеген» күрсәтергә тырыша. Акча түләп керү — иң түбән дәрәҗәдә булдыксызлык санала. Бөтен максат һәм «спорт дәрте» кинога түләмичә керүгә юнәлтелгән. Иң ышанычлы, ихтирамга лаек юлы — эшләп керү. Анысы болай була. Кино килеп төшүгә, иң әүвәл аның нинди кино икәнен түгел, ничә «пәрдәле» икәнен белү кирәк. «Пәрдә» дигәне — кино кисәкләре салынган түгәрәк калай савытларның саны. Кино аппаратын механик үз кулы белән әйләндерсә дә, кино бит электр уты белән яктыртылып күрсәтелә. Электр утын эскәмиягә беркетеп куйган генератор бирә. Ә генераторны, «пәрдә» саен алышынып, без — малай-салайлар әйләндерәбез. Үткенрәк «егетебез» киномеханик белән килешү төзи: әйләндерүчеләр киноны бушлай карыйлар. «Кандидатлар», билгеле, «пәрдәләр» саныннан һәрвакыт күпкә артыграк була. Сайлау процедурасы, бернинди фальсификациясез, озын таяк җитмәсә, дилбегә тотышып үткәрелә. Кино башланыр алдыннан киномеханик җиңеп чыгучыларның бүрекләрен җыеп ала. Эш башланып китә. Генераторны әйләндерү бик җиңел эш түгел ул. Артык тиз дә, бик әкрен дә әйләндерергә ярамый, өзлексез һәм бер чама, бер тизлек белән генә кирәк. Шактый җылынып чиратыңны үткәргәч, бүрегеңне алып, урыныңа утырасың. Эшләп керә алмаганнар үз хәйләләрен уйлап табарга тиеш булалар. Нинди генә талантлар уянмый шул этлекне тормышка ашыруда!

 

Мөгаен, һәр татар авылында ул телсез киноларны карау үзе бер тамаша булгандыр. Бигрәк тә әгәр җор телле, шаянрак киномеханик туры килсә. Киноның эчтәлеген ул үзе аңлаганча тәрҗемә итеп бара. «Зал»дан берәрсе аның белән бәхәскә дә кереп китә кайчак.

 

Кинолар барысы да диярлек сугыш турында. Анда безнекеләр нимечләрне кырып кына салалар, ә үзләренә берни тими. Хатын-кызлар «сугыш» барышын минеке күренмәс микән дип, күзәтеп утыралар. Иң актив тамашачылар — беренче герман сугышын үткән абзыйлар, бабайлар. Сугышның дөрес бармаганын бик тиз күрәләр. Киноларның берсендә безнекеләрнең бер блиндажы турында бәхәс купкан иде. «Блиндажны шулай коралармыни инде. Моның өстенә берәр тычкак сыер килеп басса да ишелеп төшә бит бу. Әй, ахмаклар!» дип Шәйхулла бабай башлап җибәрде. Китте шуннан дискуссия! Киномеханик та үзенекен өсти. Кайвакыт Шайхулла бабайның үзенә дә төрттереп алалар иде. Безнекеләрнең пулеметыннан кырылып ауган нимечләрнең берәрсен якынайтыбрак күрсәткәндә: «Шәйхулла, синең мөртәтеңне чәкеделәр түгелме?» дип сүз кыстырып куйгалыйлар иде. Ә ул төртке сүзнең «тарихи» нигезе бар иде. Безнең күршебез Шәйхулла бабай герман сугышында пленга эләгеп, Германияда берничә ел гомерен үткәреп кенә калмаган, анда бер немец марҗасына өйләнеп, бер малайларын тудырып та өлгергән. Бергәләп төшкән гаилә фотосурәте өендә рамда эленеп тора иде. Аны күргән кешегә ул, әнисенең алдында утырган малайга бармагы белән төртеп: «Менә бу мөртәт малай безнекеләргә каршы сугышып йөри торгандыр әле», дип әйтә торган иде.

 

Экран итеп җәеп эленгән ак чүпрәктә сугыш күренешләре үзгәргән саен, бәхәснең темалары да алышынып тора. Менә шундый актив тамашачылары, сүзгә оста киномеханиклары белән бик кызыклы булалар иде ул телсез кинолар. Бер дә үкенмим безнең чорда хәзергесе кебек «спецэффектлар» тутырылган матур кинолар булмавына.

 

Бәләкәй чак мәктәбем

 

Әтием укытучы булгангамы, мәктәпкә йөри башлауны мин бик көтеп алдым. Өч мәктәптә укырга туры килде миңа. I-IV классларны Актүбәдә үттем, V-VII классны Мәльбагыш авылында, сигез чакрым йөреп укыдым. Унъеллыкны Бөгелмә татар мәктәбендә тәмамладым. Өчесендә дә укытучыларымнан уңдым. Барысына да олы хөрмәт белән рәхмәтлемен. Үрнәк булырлык шәхесләр иде алар. Мәктәпләрдән тыш «мәктәпләрем» — тормыш биргән дәресләрем дә файдасыз булмадылар.

 

Безнең заманда беренче класска 8 яшь тулгач алалар иде. Минем өчен ул 1944 ел булды. Мәктәбебез урам буйлап үткән инешебезнең аргы ягына, биек яр башындагы ачык урынга иркен итеп бурап салынган алты почмаклы, калай түбәле йорт иде. Дүрт класска ике укытучы. Берсе революцияга кадәр дә укытып өлгергән, Актүбәдә күп еллар укыткан Шәех абый, икенчесе «күчмә» укытучы — ел саен алышынып тора торган кызлардан. Бер смена укыйбыз, бер бүлмәдә ике класс утыра. Дәрес икесенә дә берьюлы алып барыла. Кышның бик салкын көннәрендә, яисә укытучыларның берәрсе килә алмаса, дүрт класс бергә утырып укыйбыз. Дәреслекләр юк диярлек. Булганы да сугышка тикле басылганнары гына. Өйдә укырга аларны начаррак укыган балаларга гына бирәләр. 1944 елның беренче класс укучыларына безнең мәктәптә бөтен уку елына ике дәфтәр, ике каләм, бер карандаш бирделәр. Язарга караны мич корымыннан ясый идек. Арифметика өчен дәфтәрләрне каян нәрсә тапсаң шуңардан, иске газеталардан, ташландык китап битләреннән үзебез ясый идек. Кайберәүләрдә үзең белән йөртешле, дәфтәрдән зуррак, берничә битле кара такта да була иде. Грифель тактасы дип атала иде бугай ул. Аңа акбур сыман әйбер белән язып та, сөртеп тә була.

 

Менә шундый хәерчелек шартларында да, илебезгә үлем куркынычы якынайганда да, бер мәктәп тә ябылмаган, бернинди «оптимизация» үткәрелмәгән. Бүгенге, баеп чери башлаган илебездә мәктәпләрне дистәләп, йөзәрләп «кыскарту» бара. Гитлер булдыра алмаганны бүген үзебез БУЛДЫРАБЫЗ.

 

Сугыш елларында дәреслекләргә генә түгел, гомумән китапларга да мохтаҗлык бик зур иде. 1939-40нчы елларда урыс графикасына күчкәч, иске китаплар бетерелгән, ә яңалары күренә генә башлаганнар. Беренче укыган китабым «Мәхәббәт турында җырлар» булды. Аны икенче класста укыганда шкаф өстендәге чүп-чар арасыннан табып алган идем. Шуны укып латин әлифбасын үзләштердем. Аннан соң келәттә тагын бер калын китап таптым. СТЗ-ХТЗ тракторының төзелеше, эшләеше турында кулланма иде бу. Җентекләп өйрәнеп чыктым мин ул «тимер атны». Мавыгып укый башлагач, китаплар да төрле яклардан табыла башлады. «Мең дә бер кичә» әкиятләре, Яков Перельманның «Кызыклы астрономия»се икенче-дүртенче классларда иң яратып укыган китапларым булдылар. Ләкин булганнарын да иркенләп укып булмый иде әле. Көндез — вакыт, караңгы төшкәч, яктылык җитми. Йорт-өй тирәсендә бик күп эшләр бала-чагалар җилкәсендә: чишмәдән су ташу, учакка утын әзерләү, бозауны, көтүдән кайтмаган сарыкларны эзләп табып алып кайту, абзарны чистарту, бәрәңге әрчү, бакча утау — алар санап бетергесез. Кыз балаларның безнекеннән дә күбрәк. Китапны качып-посып кына укыйсың. Көннәр кыска вакытта өстәл янына сукыр лампа каршына китап-дәфтәр тотып утырсам, әбиемнең ачуы килә башлый иде. «Көне буе ни эшләп утырасыз ул мәктәбегездә, өйгә кайткач та керәчин әрәм итеп укып-язып утырырлык булгач», дип шелтәли иде. Шулай итеп, дүрт классны мин өйдә дәрес әзерләп утырмыйча гына укыдым. Бабам гарәпчәдән, фарсыдан, иске төрки телдән тәрҗемәләп укыса да, әбием укый-яза белми иде. Бер генә китапны — Коръән китабын гына китап дип таный иде. Башка китаплар турында: «Аларның берсен укыгач, башкаларын уку ни пычагыма кирәк икән?» дигән сүзләре көлдерә иде мине.

 

Актүбәнең башлангыч мәктәбендә бер яхшы традиция бар иде. Октябрь бәйрәме, Яңа ел алдыннан авыл халкына «театр» уйнап күрсәтә идек. Миңа да «артист» булырга туры килде. «Киләчәк безнеке» дигән «театр»да мин бер бабай ролен «уйнаган» идем. Сүстән үзем ясаган сакал-мыекны сагыз белән битемә ябыштырып чыкканымны гына хәтерлим. Пьесаның эчтәлеге исемдә калмаган. Авторы Габдрахман Әпсәләмов икәнен әле шушы көннәрдә генә, «Татар энциклопедиясе»н актарып утырганда гына күреп алдым.

 

Мәлбагышка йөреп укыганда Яңа ел бәйрәменә тагын бер «театр» әзерләп алып кайткан идек. Анысы турында бераз соңрак.

 

Актүбә башлангыч мәктәбеннән соң V-VII классны Мәлбагышка, әйткәнемчә, сигез чакрым йөреп укый идек. Кышкы салкыннар, кар-бураннар башлангач, безгә көн саен барып-кайтып йөрергә рөхсәт итмиләр иде. Мәктәп янында «торак» дип атала торган, өч өлешкә бүленгән бер буш йортны бирәләр иде. Бер башында кызлар, икенчесендә без — малайлар кереп урнашабыз. Уртада уртак бүлмә. Анда ничек әзерли алсак, каян тапсак, шул утынны тутырабыз. «Торак» бөтенләй үзебезнең карамакта. Шимбә көн дәрестән соң Актүбәбезгә кайтып китәбез. Дүшәмбе көн иртән туры дәрескә киләбез. Дәресләрдән соң, мичкә ягып, өч көн буена суынып беткән «торагыбызны» җылытабыз. Чуен чүлмәкләр белән иртән, кичен бәрәңге пешерәбез. Вакыт-вакыт боламык, крахмал боткасы белән аш төрләндерәбез. Бераз сөтебез дә була иде. Аны бозландырып катырып алып килә идек. Каймагы өскә күтәрелеп каткан була. Беренче көннәрне шуны калак белән кимереп сыйланабыз. Зәңгәрсу аскы ягы боткага китә. Өч чүлмәгебезнең икесе зуррак, алардан өчәр малай туена. Кечерәк чүлмәгебездән — икебез. Иртән иртәрәк торып, мич ягу, кичтән әзерләп куйган чуеннарны мичкә кую — чиратлап эшләнә. Бишенчедә укыйсыңмы син, җиденчедәме — бернинди аерма юк, бертигез җаваплылык. Будильниксыз ничек уянылгандыр — белмим.

 

Бик каты салкыннар, күз ачмаслык бураннар булганда, безне ял көненә дә Актүбәгә җибәрмичә, төн җиткәнче саклыйлар иде. Ә кайтасы, кайтып, өйдәгечә сыйланасы килә. Төрле хәйләсен табып, качып та киткәли идек. Мәсәлән, дәрестән чыккач, мичне ягып җибәрәбез. Сакчы укытучы өчен бу кайтырга җыенмыйбыз дигән «сигнал» була. Шуңа ышанып, үзе дә өенә кайтып китмәсә, кичке бәрәңгене пешерергә әзерләнә башлыйбыз. Укытучы апаның үз йортында да эшләре күп, «Ярый, балалар, иртәнгә буран тынса, кайтып китәрсез» дип китеп бара. Ул күздән югалуга, берәмләп чыгып, урам башында җыелабыз да, Актүбәгә юнәләбез. Ул чорда төнге буранда сигез чакрым арада адашу бик җиңел иде бит. Юллары да, авыл ягыннан күренерлек ут яктысы да, каяндыр үткән-сүткән машина уты-тавышы да юк. 10-15 адымнан бер-береңне күрмисең. Элегрәк елларда юлчы адашмасын өчен юл буйлап «маяклар», очына бәләкәй салам көлтәсе бәйләнгән таяклар, утыртып куя торган булганнар. Без укыганда аларны куеп йөрерлек кеше юк иде. Кызларыбыз да батырлар иде. Без малайлар качу «операциясен» оештырганда, беркайчан да бездән калмадылар, һәм берсе дә безне сатмады. Бишенче класстагылары арасында бик бәләкәйләре дә бар. Бигрәк тә Гадимә исемлесе, Газизә апа кызы. Барыбыз да бәрәңге балалары инде. Арыганнар-талганнар буран ыжгырган ачык төнге даланы үткәндә юлдан язмасыннар өчен бәләкәйрәкләребез, йомшагракларыбыз алдан әзерләп юлга алган дилбегәгә тотынып баралар.

 

Гомумән, 40нчы елларның кышлары бик салкын, күз ачмаслык буранлы, ә җәйләре бик эссе булдылар бугай. Кыш көннәрендә: «Кибеттә аракы каткан!» дигән сүзләрне ишетергә туры килә иде. Авыл кешесенең йорт тирәсен, абзарларын каплап куйган бураннарны үзебезнең күргәнебез булды. Ял көненә кайтасы бер көнне менә шундый буран купты. Безгә «дежур»га иң кырыс, иң яраткан ир укытучыбызны, сугышта бер кулын калдырып кайткан Галиев абыйны куйдылар. Холкы бик тә «командирский» иде. Аның алгебра дәресләрендә иң шук малайлар да фәрештә балалары кебек утыралар. Берәребезнең йокымсырап киткәнен яисә игътибарсыз утырганын күрсә, бер сүз эндәшмичә акбур кисәген чиртеп очырган төсле генә итеп атып җибәрә тегенең маңгаена. Арттарак утырганы булса да тидермичә калмый. Соклана идек аның снайперлыгына. Шул номерын циркта күрсәтеп тә ипилек-тозлык эшли алган булыр иде. Холкыннан шүрләсәк тә, барыбер аның янына сыена идек. Галиев Мөхәррәм абыйның нинди кешелекле җан икәнен, бер көнне үзенең шул искиткеч оста һөнәрен күрсәтми калуда күргән идем. Көз ахыры. «Торак»ка керергә иртәрәк. Мәктәпкә, сигез чакрымга, әле көн саен килеп-китеп йөрибез. Бер көнне салкын яңгырдан чыланып, лыҗыртаган чабаталар белән килеп кердек Галиев абый дәресенә. Арткы рәттә, янымда утыручы минем иң якын дустым, туганнан туган Индүс, башын партага салып йоклап китте. Төртеп карадым, уянмый. Ямаулы иске телогрейкасы өстеннән пар күтәрелгәне күренә. Галиев абый моны күреп кулына бурны алгач, бер-ике мизгел карап торды да, тактага борылып яза башлады. Бөтен дәресне йоклап үткәргән Индүсне, күрмәгән кебек итеп, уятырга да кушмады.

 

Менә шул «снайпер» укытучыбыз теге буранлы төнгә каршы безне сакларга куелган иде. Барыбер качарга булдык. Буран артык әшәке булу сәбәпле, бу юлы малайлар гына. Сыналганча башладык «операция»не: ашыкмыйча мич ягып торакны җылыттык, кичке бәрәңгене пешереп ашадык. Һәр шимбә клубта була башлаган кинога билетлар алып кереп киттек! Клуб безнең күршедә генә. Бүректән башка, өске киемнәрне киеп тормадык. Качу ниятебез турында бер шик тә калырлык түгел иде сыман. «Разведка» безнең сакчыны күренмичә генә күзәтә. «Китте!» дигән хәбәр килү белән 5-10 минут үтмәгәндер, без инде юлда идек. Мәлбагыштан чыгып бер чакрым да үтмәгәнбездер, арттан безне ат атланган бер кеше куып җитте дә, атыннан сикереп төшеп, әле беребезне, әле икенчебезне бер кулы белән якадан, икенчесе белән штан төбеннән эләктереп як-якка ыргыта башлады. Алдан баручы, Декан дигән сәер исемле, шуклыгы белән танылган малайны башы белән кар көртенә батырып куйды. Күз ачып йомганчы диярлек тиз булды безнең «операцияне» чәлпәрәмә итү. Кем икәнен беренче «матур» сүзләреннән таныдык безне тар-мар итүчене. Мәктәбебезнең директоры Исхаков абый үзе иде ул! «Пленныйлар»ны куган кебек итеп алып кайтты ул безне торагыбызга. Галиев абыебыз бездән хәйләкәррәк булып чыккан. Шунысы гаҗәп: икенче көнне дә, соңрак та безне ачуланучы, шелтәләүче, тикшеренүче булмады. Актүбәгә килеп, аналар җыелышы үткәргәндә дә, Исхаков абый ул төнге вакыйганы искә алмады.

 

Берәребезнең дәрес хәзерләп утырганын да хәтерләмим мин ул «торакта». Ярым караңгы бер бүлмәдә, чит авылда салкын кышны үткәреп, бернинди контрольсыз яшәп ятучы төрле яшьтәге сигез малай ничек инде «җиделе» сукыр лампа тирәсендә дәрес карап утырсын ди? Андый гадәт безнең кызларда гына бар иде. Яз җитеп, көн саен барып-кайтып йөри башлагач, имтиханнар алдыннан бераз өйдә дә укырга туры килә иде килүен.

 

«Җиделе» сукыр лампага да керосин җиткереп булмый иде әле. Мәктәп директорының, укытучылар бүлмәсенең лампаларыннан сорамыйча алып чыккаларга туры килә иде. Хуҗалары юк чакта, лампаларының башын борып ачып, керосинын авызыңа тутырып аласың да, торакка чыгып йөгерәсең. Ерак юл түгел. Малайлар үз бүлмәләренә, кызлар үзләренекенә ташыйлар. Хәзерге сайлаулардагы «карусель» формасында була иде ул, үзеңнең лампага бушатасың да, кабат йөгерәсең. Шундый «операциянең берсе минем гаебем белән өзелә язды. Гадимә исемле теге иң бәләкәй кызыбыз директор бүлмәсеннән чыгып килә. Яңаклары басудан яңак капчыкларына бөртек тутырып кайтып килгән әрләннекесыман кабарып чыккан, куркуыннан күзе акайган. Шуны күреп, түзә алмыйча кычкырып көлеп җибәрдем. Гадимә дә, көчкә тыелып, мәктәп ишеген ачып чыгу белән керосинын бушатты. Коридорда түгеп, эзе, исе калса, эләгүебез мөмкин иде. Шуннан соң мине катнаштырмадылар бу җаваплы эшкә. Сакта тордым.

 

«Җиделе лампа» дигәне аның җиде буй җепкә тукылган тар филтәсен аңлата. Ә «сукыр лампа, пыяла куыксыз лампа дигән сүз. «Җиделе куыксыз» бер шәм яктылыгы бирә. Куыгын кидертсәң, күпкә яктырак, ләкин керосинны күп яндыра. Хәллерәк кешеләрдә, яисә кунаклар килгәндә, ашка җыйганда «унлы» куыклы лампа кулланыла иде.

 

 Берәр кызыклы китап кулга эләксә, аны беребез укып чыга да, утны сүдереп яткач, шуны безгә сөйли. Иң оста китап сөйләүчебез Әмир исемле малай булды. Жюль Вернның «Серле утравын», «Унбиш яшьлек капитанын» яттан белгән кебек җентекләп, сурәтләп, әллә ничә төн рәттән сөйләгәне хәтердә. Бөтенләй ятим үсте ул бик тә талантлы малай. Әнисе сугыш алдыннан вафат булып, әтисе сугышта ятып калды. Солдат хезмәтенә киткәнче әбисендә булды. Армиядан Донбасска китеп, пенсияга тикле күмер казыды, аннан авылга кайтып, урман караучы булып эшләде. Бүгенге көндә Әмир Галиев, мин һәм минем туганнан туганым, классташым Индүс Мостафин — өч якын дус, безнең чор Актүбә малайларын төрле уеннарга, шуклыкларга әйдәп йөрүчеләр генә әле исәннәр.

 

Иң кызыклы маҗаралар, иң тәвәккәл шаяртулар «идеясе» Индүстән чыга иде. Инде үсеп җитеп, армия хезмәтеннән кайткач та, күрсәтте ул үзенең егетлеген. Армияга киткәнче үк яратып йөргән, әтисез-әнисез үскән Азнакай кызы Рәйханәне әбисе ирексезләп башка егеткә кияүгә бирергә җыенганын ишеткәч, Индүсебез ат атланып, бездән 20 чакрым Азнакайга чабып, Рәйханәсен, үзенең беренче һәм гомерлек мәхәббәтен, урлап алып кайтты. «Урлап» дисәң дә бик дөрес булмый әле. Индүс барып җиткәндә никах мәҗлесе инде башланган булган. Рәйханәсен ул шул мәҗлестән талап алып кайтты.

 

Сүз уңаеннан, шуны да әйтер идем: ачлык, хәерчелек, әйтеп бетергесез гаделсезлек елларында әтиләрсез, әниләрен дә күрер-күрмәс үскән Актүбә малайлары-кызлары арасыннан берсе дә нинди дә булса бозыклык юлына басмады, җинаять кылмады, әниләрен, әтиләренең исемен, авылдашларын хур итмәде.

 

Әйе, Мәлбагыштагы «торагыбыздан» кышкы каникулга алып кайткан «театр»ны искә алырга вәгъдә иткән идем. Хәзер шуның турында сүз. Ул «театрның», ягъни, пьесаның авторы да, эчтәлеге дә инде бөтенләй онытылган. Күрәсең, күңелгә ятышлы әйбер булмагандыр. «Сәхнә» артыннан «суфлер»ыбызның «артистларыбызга» гына түгел, бөтен «залга» ишетелерлек итеп, «Ишеттеңме?» дип әйткән бердәнбер сүзен генә хәтерлим. «Театр» барышының икенче яртысындагы бер күренештә, ролен алтынчы класс кызыбыз Сания уйнаучы бер «хатын» ачуланып, икенче «хатынга» нәрсәдер сөйли. Тегесе, «Әйе шул, әйе шул» дип җавап биреп кенә тора. Сания үзенең «монологын» ятлау түгел, укып та карамаган. «Суфлер»дан ишеткәнен ишетеп, ишетеп җиткермәгәнен үзенчә итеп, ачулана бит тегесен. Тамашачылыр да тыныч кына утырмыйлар: «Әнисенә ошаса да ошар икән» дип Санияне мактыйлар, көлешәләр. Халык шаулашкан саен, «суфлер» да тавышын көчәйтә. Аның «артисткага» ишетелсен дип, кычкырып диярлек: «Ишеттеңме?» дип әйткән сүзен Саниябез: «Эт тишеге!» дип җикеренеп «кабатлап» та куйды. Шул җитә калды халыкка. Буылып көләбез барыбыз да, кая анда «театрны» дәвам итү! «Артистларыбыз» уйнарлык хәлдә түгел. Өлкән укытучыбыз Шәех абый урыныннан торып басып: «Рәхмәт, балалар! Тырышкансыз. Бик күңелле театр алып кайткансыз», дип, безне мактап, халыкны тагын бер кабат көлдереп тәмамлады ул тамашаны.

 

 Мәлбагышта укыган елларыбыз бәләкәй чагыбыз белән хушлашуыбыз булган икән. Җиде класс укуны тәмамлагач, күпчелегебез укуларын дәвам итә алмады, төрле һөнәрләр үзләштереп, эшкә урнаштылар. Безнең якларга килеп җитә башлаган нефть чыгару күпләребезне колхоздан аерды, авыл халкының әкренләп хәлен яхшыртты дияргә була. Укуларын дәвам итүчеләр төрле якларга таралдылар. Сигезенче класска мин берүзем Бөгелмәгә, авылыбыздан 33 чакрымга 3нче татар урта мәктәбенә киттем. Бу язмаларымның темасы бәләкәй чак турында булганга күрә, анда укыган елларым һәм аннан соңгылары турында җәелеп язып тормыйм. Бәләкәй чагымның кая таба борылганын берничә җөмлә белән әйтеп китү өчен генә искә алып, хәтер капчыгымны яңадан төйнәп куям.

 

Очып китә алмасам да, талпынып карадым

 

Бөгелмә мәктәбенә бабам мине үзе алып килде. Үз йортлары белән торучы электән таныш кешеләргә мине урнаштырганнан соң, мәктәп директорына мине җитәкләп диярлек алып кереп, аңа: «Улым синдә укысын!» дип, ә миңа: «Кеше булганчы укыйсың!» дип, мине калдырып, кайтырга чыгып та китте.

 

Тугызынчы класста укыганда мин Мәскәүнең халыкара мөнәсәбәтләр институтына керергә хыяллана башладым. Яраткан укытучым инде бик өлкән яшьтәге Неонелла апа Шашель ярдәме белән немец телен ныклап өйрәнергә тотындым. Унынчы класста җиңелрәк немец телле китапларны сүзлексез укый башлаган идем инде. Институтка гариза яздым, тиздән җавап та килде. Бик тә беркатлы хыялый егет икәнсең дип турыдан-туры әйтелмәсә дә, ул җавапның мәгънәсе шулайрак иде. Әдәпле генә итеп, КПСС өлкә комитетыннан рекомендация алып килергә кушканнар. Немец телен шактый үзләштерсәм дә, обком телендә сөйләшерлек рәтем булмады шул... Зәңгәр күккә менәргә исәпләп корылган хыялый баскычым чәлпәрәмә җимерелеп төшкәч, акыл-тәҗрибә туплап өлгермәгән хәлдә җирдә калдым. Аның өстенә, мәктәпне тәмамлап чыккан көнне диярлек авырып китеп, бер айга хастаханәгә эләктем.

 

Аннан дәваланып чыкканда инде берәр институтка юл тотарга соң иде. Кая китеп «кеше булганчы» укуны ничек дәвам итәргә киңәш бирерлек кешем дә юк. Паспортсыз авылыңа бер кайтып эләксәң, аннан үзең теләгән якка китә алуың да шикле. Шуларны уйлап, Бөгелмә урамнарында арлы-бирле сугылып йөргәндә, хәрби училищеларга чакырган бер белдерүне күреп, военкоматка кереп киттем. Анда иңбашларына күп йолдызлар тагылган бер абый утыра иде. Аның «капитан» булганын үзем курсант погоннарын таккач кына аңладым. Саратовка, танк училищесына барасыңмы?» —дип сорагач, «барам» дидем инде. Казаныбызда шундый ук училище булганын мин белми идем, ул әйтмәде. Саратовка планы үтәлмәгән булгандыр инде.

 

Хыялларымда гомеремне хәрби хезмәткә багышлау гел дә юк иде юкса. Кырыс холыклы бабамның: «Кеше булганчы укыйсың!», дигән сүзе чигенергә юл калдырмады.

 

Авылга кайтып, офицерлыкка укырга җыенганымны әйткәч, бабам куанып хуплады. Улын, Әнвәр абыйны да күз алдына китергәндер инде.

 

Училищены тәмамлап өйгә кайткач, лейтенант погоннары тагылган, ул елларда гамәлдә булган бик тә ялтыравыклы парад формасын киеп, бабам каршына килеп баскач, ул, күңеле тулып: «Булдымы, улым? Укып чыктыңмы?» — дип сорады. «Булды, бабай, рәхмәт сиңа», — дидем. Бик сөенде бабам. Әтиемнең аңа: «Кайтмый калсам, Фәндәсне укыт!», дигән васыяте булган икән. Шул көнне генә бабам аны миңа җиткерде. Җаным тартылмаган юлны сайлаганыма үкенгәнемне бабама да, әниемә дә беркайчан да сиздермәдем.

 

Армияда хезмәт итүем, бер барып эләккәч, 34 елга якын сузылды. Холкым армияга ярашлы булмаса да, отставкага полковник дәрәҗәсендә чыктым. Хәрби хезмәттә яшьлек елларымны, ярты гомеремне үткәргәнемә инде күптән үкенмим.

 

Язмыш барыбер үзенекен итте. Күңелемә ятышлы киләчәгем дә, «кеше буласым» да мине әле алдарак көткән икән...


Фәндәс САФИУЛЛИН

№8 |
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>