Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Рәсүлебезгә салават

$
0
0
23.11.2018 Дин
Үткән сишәмбедә Самараның Киров мәйданындагы Иҗат сараенда мөселманнар Мәүлид ән-Нәби - Мөхәммәт пәйгамбәребезнең туган көнен бәйрәм иттеләр.
Эш көне булуына карамастан, залда алма төшәрлек урын юк иде. Чара алдыннан фойеда да халык күп йөрде. Кемдер Самараның “Ак калфак” оешмасы хатын-кызларының кул эшләренә карап сокланды, кемдер рәссам Тәслимә Мостафинаның картиналарын күзәтте, кемдер “Бердәмлек”кә язылырга ашыкты (ел ахыры бит, кадерле укучыларыбыз 2019 елның беренче яртысына язылырга онытмаганнардыр, дип ышынабыз), кемдер “Түбәтәй” тиз ашау кафесыннан китерелгән татар милли ашлары белән сыйланды, ә кемдер "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Разия Әюпованың аш-суларыннан авыз итте.   Ә күргәзмәләр артында шашка өстәлләре тезелеп киткән. Бу яңалык турында үзе дә, шашка буенча дөнья чемпионы булып танылган Фәхретдин Канюкаевтан сораган идем, шаярыбрак җавап бирде бугай:   - Муллалар яшьләргә якынрак булсын дигән идек. Менә, таныш булыгыз, Халыкара гроссмейстер Олег Дашков, Россия чемпионаты призеры Анастасия Дикушина яшьләребезгә мастер-класс күрсәтәчәкләр. Бәлки, шушы көннән башлап, шашка спорты татарлар арасында тагын да популяр булып китәр әле.   Уен башлану белән малайлар шашка өстәлләрен сырып алдылар һәм, залга тамаша карарга да кермичә, кич буе уйнадылар.   Төрле авыллардан, шәһәрләрдән, Самараның үзеннән килгән халык утырышып беткәч, сәхнәдә зур экран кабынды һәм фильм башланды. Карале, артистлары Самараныкылар икән бит! Үзебезнең татар кызлары һәм егетләре чын профессиональ дәрәҗәдә төшергән кыска гына фильм беркемне дә битараф калдырмады. Төп герое - яшь кенә татар егете (рольдә “Яктылык” мәктәбен тәмамлап, югары уку йортында укучы Илнур Биккулов) төне буе кызлар белән типтерде, дуслары белән сыра эчте, өенә кайткач, төшкә кадәр йоклады. Аны уятырга кергән әнисе (“Яктылык” мәктәбе директоры сәркатибе Лилия Вакказова) улын битәрли башлаган иде, егет аңа катырак сүз әйтеп, чыгып йөгерде һәм, дусларының эшләре буенча машинага утырып китеп, юл һәлакәтенә эләкте. Аңсыз яткан егетне шайтаннар алып китәргә дип килгәннәр иде, ләкин әнисенең догалары саклап калды һәм Аллаһы Тәгалә, хаталарын тану һәм төзәтү өчен, кабат аны җиргә кайтарды...   Фильмның тормыштагы өлеше - экранда, ә Мәхшәр мәйданындагы хәлләр сәхнәдә барды. "Яктылык" мәктәбе укытучысы, яшь режиссер Вәсимә Фәрдиеваның бу идеясе бигрәк тә уңышлы барып чыккан. Күпчелек ханымнар, кешегә күрсәтмичә генә, күзләренә килгән яшь бөртекләрен сөртеп утырдылар. Дөрестән дә, безнең арабызда да бу егет кебек аңы җитлекмәгән үсмерләр юк түгел бит?! Алар акылга утырганчы әле күп еллар үтәргә, күп хаталар ясалырга мөмкин. Ә шушы кыска гына фильм ярдәмендә яшьләрне Аллаһыга якынайтырга, намазга бастырырга, мөселманча яшәү рәвешенә өйрәтергә була.   Олы яшьтәге бер әби: “Нәрсә дип моны күрсәтәләр инде, муллалар сәхнәгә чыксын иде”, - дип боргалана башлаган иде, шул рәттә утырган имамнарның берсе: “Тынычлан әби, гыйбрәт өчен бу”, - дип аны шундук тынычландырды. Чыннан да, гыйбрәт булды инде.   Әлбәттә, сәхнәгә мулла да чыкты. Дөресләп әйткәндә, Мәүлид ән-Нәби бәйрәмен оештыручылар - региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин һәм Бөтендөнья татар конгрессы бюросы әгъзасы, өлкә “Дуслык” татар иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев халыкны бишенче тапкыр уздырылучы Мәүлид ән-Нәби бәйрәме белән котлап, иң изге теләкләрен җиткерделәр. Шулай ук губернатор администрациясенең милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе Надежда Осипова губернаторның һәм үзенең котлау сүзләрен җиткерде. Надежда Петровна Дмитрий Игоревичның йөкләмәсен үтәп, Камышлы мөх-тәсибәтенең имам-мөхтәсибе Рамил Кәримовка, Яңа Усман авылы имам-хатыйбы Ринат Кәлимуллинга, “Дуслык” татар иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты киңәшчесе Идеал Галәүтдиновка һәм башкаларга губернаторның Рәхмәт хатларын тапшырды. Ә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров татар халкы үсешенә керткән зур өлеше өчен Бөтендөнья татар конгрессының иң югары бүләгенә - медальгә ия булды. Шулай ук “Прогресс-В” компанияләр төркеме президенты Вазыйх Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.   Искиткеч матур бу бәйрәм “Яктылык” татар мәктәбе укучылары башкаруындагы җырлы-биюле номерлар белән үрелеп барды. Чара Татарстан Республикасының халык артисты, җырчы, мөгаллим Миңгол Галиев һәм аның укучысы Ильяс Халиковның Мөхәммәт пәйгамбәргә багышланган җырлары һәм мөнәҗәтләре белән тәмамланды.    
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА

--- | 23.11.2018

Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Сарманда чыгыш ясый

$
0
0
23.11.2018 Мәдәният
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле бүген Сарманда сәнгати тәрбия дәресе бирә – район мәктәпләре укучылары алдында чыгыш ясый.
Быел ансамбль республиканың тугыз төбәгендә мондый-дәресләр уздырды.    Татар фольклоры Аксубай, Тукай, Теләче,  Ютазы,  Актаныш, Нурлат,  Байлар Сабасы, Арча, Кайбыч районы укучылары өчен яңгырады Сарман  – унынчы!
---

--- | 23.11.2018

Азнакайда 84 яшьлек әби белмәгән кешеләргә бер миллионга якын акча биргән

$
0
0
23.11.2018 Криминал
Телефон аферистлары Азнакайда яшәүче 84 яшьлек әбинең 700 мең сум акчасын урлаган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Татар-информ» язуынча, кичә пенсионер әби полицейскийларга, аңа бер атна дәвамында билгесез кешеләр шалтыратып, моңарчы сатып алган дарулары өчен компенсация түләргә вәгъдә итүләре хакында сөйләгән.   Җинаятьчеләр аннан, имештер, чыгымнарны каплау өчен билгеләнгән акчаның күпмедер өлешен таләп иткән. Нәтиҗәдә, әби мошенникларга 710 мең сум акча күчергән.   Әлеге факт буенча «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.   
---

--- | 23.11.2018

“Халкым минем” тапшыруы авторы Ләйсәнә Садретдинова мәртәбәле бүләккә лаек булды (ФОТО)

$
0
0
23.11.2018 Мәдәният
“Яңа гасыр” телеканалының “Халкым минем” тапшыруы авторы, редакторы һәм алып баручысы Ләйсәнә Садретдиновага Башкортстанда Мифтахетдин Акмулла исемендәге премия тапшырдылар. Әлеге премия ел саен Стәрлебаш районы исеменнән районны данлаган кешеләргә бирелә.
- Бу минем өчен көтелмәгән, шул ук вакытта бик сөенечле вакыйга булды. Мин “Халкым минем” тапшыруына Стәрлебаш турында сюжет әзерләгән идем. Алар минем хезмәтемне күреп, миңа шулай рәхмәтләрен җиткерде, - ди Ләйсәнә ханым.   Әлеге премияне Татарстаннан Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры да “Арбалы хатыннар” (З.Зәйнуллин) спектаклье өчен алган булган икән әле.     - Ләйсәнәнең сюжетын бөтен район яратып карады. Ярты сәгатьлек тапшыруга ул район тарихын, аның матурлыкларын, данын сыйдырган. Танылган артистларның концертына да моның кадәр кеше килми иде мәдәният йортына, кичә тамашачы залында алма төшәрлек тә урын булмады. Без аңа бик рәхмәтле, - ди әлеге премиягә нигез салучы, аның иганәчесе Ягъфәр абый Хисмәтуллин.     Мифтахетдин Акмулла исемендәге беренче премия 1995 елда тапшырылган.
---

--- | 23.11.2018

Габдулла Кариев театры «Әкияти палитра» фестивалендә җиңү яулады

$
0
0
23.11.2018 Мәдәният
Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» (реж. Ренат Әюпов) спектакле белән Чувашиядә узган «Әкияти палитра» III Регионара милли театрлар фестивалендә җиңү яулап кайтты.
“Яшь тамашачы өчен иң яхшы спектакль (режиссура)» номинациясендә “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” спектакле өчен Ренат Әюпов җиңүче дип табылды. Ә спектакльдә төп рольне башкарган артист Булат Гатауллин куян образы өчен махсус диплом белән бүләкләнде.   Фестиваль Чуашстан республикасының Мәдәният, милләтләр һәм архив эшләре министрлыгы, шулай ук Россия һәм Чувашиянең Театр әһелләре берлекләре ярдәме белән оештырылган иде.   Сәхнәдә Башкортстан, Татарстан, Марий Эл һәм Чувашиянең театр коллективлары үз иҗатларын тәкъдим итте.
---

--- | 23.11.2018

“Табиблар булдыра алмаганны башкара”

$
0
0
24.11.2018 Могҗиза
Аяксыз килеш киләләр, аяк белән кайтып китәләр. Апас районында кемне генә очратсаң да, Кара Борнаш авылында яшәүче Әлфинур әби Гыйниятуллина турында әнә шулай диләр. Дөрес булса, фатир бирәбез дип, Казанга да дәваларга чакырган булганнар, дип тә өстиләр. Буыннарны утыртучы әбине эзләп, әлеге авылга кузгалдык.
“Табиблар булдыра алмаганны башкара”   Кара Борнаш авылы әк­ренләп сүнеп бара. Ташландык йортлар да күренә. Авыл­да көпә-көндез капка бик­ли­ләр икән. Ничәсен шакысак та, ачучы булмады. Шулай да мәчете, кибете бар. Юлыбызга очраган Дәвеш авылы кешесе Рафыйк Сафиуллин биредә кибет тота. Әби янына килүебезне бел­гәч, үз башыннан кичкәннәр­не сөйләргә тотынды. “Мәк­тәптә укыганда, Әлфинур апа янына еш барырга туры килде. Футбол уйнаганда, гел бармагым урыныннан чыга иде. Чатанлап барам да йөгерә-йөгерә кайтып китәм. Ә бервакыт, көрәшеп, кулым күтәрелми башлады. Әби табиблар булдыра алмаганны башкара. Капка төбендә көн саен машиналар тора”, – ди эшмәкәр. Рафыйк абый әйтүенчә, әбине эзләп, кайлардан гына килмиләр. Кешеләр аңа гомер буе рәхмәтле. Аякка бас­тырып җибәргән Мәскәү кешесе хәзер ел саен янына хәл белешергә кайта икән. Күр­ше авылларда яшәүчеләр дә аның файдасын күреп тора. “Мунчада егылып, оча сөя­гем имгәнгән иде. Шул чакта аны ирем, мото­цикл­га утыртып, өйгә алып кайтты. Сеңлемнең сынган аягын төзәтте. Оныгымның эченә бүсер үскән иде, Әлфинур апага алып баргач, кечерәя башлады”, – дип куана Розалия ханым.   Әлфинур әбинең дә капкасы бикле иде. Кат-кат сораштыргач кына ишеген ачты ул. Үзен күрәзәчегә са­нау­чыларны өенә бөтенләй керт­ми икән. “Мин – күрә­зәче дә, им-томчы да түгел. Әмма ке­шенең имгәнгән җирен рентген кебек кү­рәм. Кө­чемнән килмәгән авыруларны кабул итмим. Андыйларга табибка барырга кушам”, – ди 83 яшьлек карчык.   Гап-гади йортта тормышына шөкер итеп яшәп ята ул. Тумышы белән Олы Бакырчы авылыннан. Шагыйрь Шәүкәт Галиевнең туганы булып чыкты. Ике бала югалту ачысы кичер­гән. Бердәнбер кызы Апас­та яши. Әлфинур әби кылган игелекләре бе­лән мактанырга, артыгын сөйлә­шергә яратмый. Тракторга кысылып имгәткән кулын үзе дәвалаган. Мондый сәләте­нең ничек барлыкка килүе турында ачылып сөй­ләмәде. “Беләм дип башламадым. Яшь чагымнан бирле чыккан буыннарны, сөякләр­не утыртам”, – диде. Берәү­ләр аңа бу сәләте әнисеннән күчкән ди­сә, икенчеләр, кае­нанасының калак сөяген утыртып, тирә-юньгә даны таралды, диләр. Күршедә яшәүче ахирәте Гөлҗиһан апа Сабирова исә торф чыгарырга барган җирендә бу сәләтне “йоктырып” кайтуын әйтә. Шунда бер дәвалаучы хатын булган, шул өйрәткән, ди. “Авылның докторы ул. Кеше әллә кайлардан кадәр сихәт эзләп килә. Авырсагыз, читенсенеп тормагыз дип, гел чакырып тора. Оныгым аның яр­дәме белән йөреп китте. Аяк-куллары имгәнү­челәр генә түгел, балага уза алмаган хатыннар да килә. Башым авырта башласа, тизрәк күршемә керәм“, – ди ул.    “Гомер буе авыр эштә эшләдем”   Әлфинур әби әнә шулай ди. Сугыш вакытында алты ел вербовкада йөргән. Урман кискән, таш, торф чыгарган. Фермада дуңгыз караган, кол­хозда төрле эшләрдә эшләгән. “Мактанып утыра алмыйм. Ярдәмем тигәннәр дә, тимәгәннәр дә бардыр. Күтәреп алып килеп, үз аякларында кайтып китүчеләр дә бар. Кул-аяк сөякләре чыгып, егылып, имгәнеп килә­ләр. Кемнеңдер янбашы авырта, муен тамырлары борыла. Арка авыруларыннан зарланалар. Ирләр, Сабантуйларда көрәшеп, җәрәхәт ала. Кайбер кешеләргә бер сеанс кына җитми. Кеше­ләрне кычкыртып дәвала­мыйм, бик кызганам. Шуңа күрә кабат чакырырга туры килә, – ди. – Элек капка төбем шаулап тора иде. Көннәр буе кабул иттем. Хәзер картайдым инде, көчем бетте. Туксанга җитеп киләм бит инде. Шуңа күрә кире дә боргалыйм. Бик зинһарлап сораучыларга каршы да килә алмыйм. Табиб­лар туганымны гарип булып калачак дигән­нәр иде. Тукта, болай булмый дип, аның янына Казанга киттем. Унике тапкыр баргач кына терелде. Хәзер бөтенесе дә яхшы. Рәхмәтен гел әйтеп тора”.   Аның янына килгәндә, кулъяулык алып килергә ки­рәк. Шуны авырткан җиргә җәеп, нокталарга басып дә­валый. Кешегә бүсере чыгу­ын-чыкмавын әйтә. “Эчәк­ләргә кагылырга куркам. Бүген күпләр бозыктан, начар авырудан интегә. Аллам сакласын, шул гына кагылган иде дип, суд юлларында йөр­түләре дә бар”, – ди дәвалау­чы. Мәрхүм ирен дә искә төшереп алды әби. Кое казыганда, аркасына бик нык салкын тидергән булган. Кыймылдый да алмаган ирен аркасына юлбарыс мае сөртеп аякка бастырган. Бил-арка­лары сызлаучыларга шуны сөртергә киңәш итә.   Гомер буе авыру кабул итеп, әллә кайчан баеп бет­кән булыр иде. Аның турында, нинди генә түрәләрне, алар­ның туганнарын терелт­мәде, диләр. Комагай түгел мин, ди ул үзе турында. Акчаны бир­сә­ләр, ала, бирмәсәләр – юк.   Безне капка төбенә озатырга чыккач: “Авылыбыз зур иде, соңгы өч елда таркала башлады. Эш юк. Элек каз-үрдәкләр асрыйлар иде. Хәзер бернәрсә юк, бер фермер гына бар. Гомер иткән авылны ташлап китә­ләр­мени? Беркая да китәргә җы­енмыйм”, – диде Әлфинур әби.
Сәрия МИФТАХОВА

--- | 23.11.2018

Утын алырга акчасы булмаган әбигә бөтенләй чит кешеләр фатир алып биргәннәр

$
0
0
24.11.2018 Җәмгыять
Волгоград өлкәсендә кызы һәм оныгы белән җылытылмый торган шәхси йортта яшәүче әбигә бер таныш булмаган кешеләр фатир бүләк иткәннәр, дип яза "Российская газета". Фатир алу өчен акчаны авыр тормышта яшәүче пенсионер турында сюжет карарганнан соң җыйганнар. Хәйрия чарасында 3 меңгә якын кеше катнашкан.
8 мең пенсиягә яшәүче 72 яшьлек әбинең утын алырлык акчасы юк, ул шуңа урманнан чыбык-чабык җыеп, өен җылытырга мәҗбүр. Кыш чыгу өчен аңа утынга 30 мең тирәсе акча кирәк. Әби турындагы сюжет эфирга чыкканнан соң, аны утынга "күмгәннәр". Башта җирле эшмәкәр алып килеп бирсә, соңрак Мәскәүдән билгесез бер кеше ике машина утын кайтарып аударган.   Җирле хакимият башлыгы Сергей Жестянников та әбинең хәлен белеп киткән. Ул социаль ипотека программасы буенча чиратка басарга яки арендалы торакта яшәп торырга тәкъдим иткән.   Пенсионерга сайлап торырга туры килмәгән. Интернеттагы видеоканалларның берсендә сюжет кабатлап күрсәтелеп, таратылганнан соң, әбигә 3 меңгә якын россияле акча җыйган. 470 меңгә әби заманча йорттан бер бүлмәле фатир алган. Хәзер аны ремонтлап, мебель сатып алырга кирәк. Моның өчен дә изге күңелле кешеләр акча җыярга җыена.   Картлык көнендә ишелеп төшкән бәхеткә әби куанып бетә алмый, ди. Ул фатир алырга булышкан һәр кешегә зур рәхмәтен җиткергән.   Фото: скрин: ВЕСТИ35.РФ / YouTube
---

--- | 23.11.2018

"Моабит дәфтәрләре"н хәзер аудиокитап буларак тыңлап була

$
0
0
24.11.2018 Әдәбият
Татарстан китап нәшрияты сайтының аудиокитаплар бүлегендә Муса Җәлилнең "Моабит дәфтәрләре" шигырьләр җыентыгы урын алды. Аудиофайлларны бушлай тыңлау һәм күчереп алу мөмкинлеге бар.

 

Рәхим итеп тыңлагыз: https://tatkniga.ru/media-book/tat/moabit-daftare.html 

 

        Посмотреть эту публикацию в Instagram                  

www.tatkniga.ru сайтының аудиокитаплар бүлегендә Муса Җәлилнең "Моабит дәфтәрләре" шигырьләр җыентыгы урын алды. Рәхим итеп тыңлагыз! Аудиофайлларны бушлай тыңлау һәм күчереп алу мөмкинлеге бар
---

--- | 24.11.2018


Чулпан Әмири: “Студиягә җырлап керәм!”

$
0
0
23.11.2018 Матбугат
“Татарстан” дәүләт те­лерадиокомпаниясе мон­­нан ике ел ярым элек “Хә­бәр­ләр”не татар телендә дә сөйли башлады. Бер ел элек исә тормыш-көнкү­рештәге төрле теманы яктырткан “Хәерле көн, Татарстан!” тапшыруы беренче тапкыр эфирга чыкты. һәм элекке дик­торлар­ның җиренә җит­кереп, тә­м­ле итеп сөйлә­гәннәрен әле онытып бетермәгән татар тамашачысы, кабат зәвыклы, саф татар сөйләмен рә­хәтләнеп тың­лау бәхетенә тиенде.
Бүгенге кунагыбыз — “Яңа­­лыклар”ны сөйләүче һәм “Хәерле көн, Татарстан!” тапшыруын да алып баручы Чулпан Әмири.   — Чулпан, син элекке дикторларыбыз кебек бик оста сөйлисең, кайларда үстең син, кемнәр укытты үзеңне?   — Мин Арча төбәгеннән. әтием шул яктан, әнием Казан кызы. Икесе дә югары белемлеләр, әтием — авыл хуҗалыгы тармагында, ә әнием тарих, рус теле, әдә­бият укытучысы һәм медицина өлкәсе белгече. Без гаиләдә ике кыз, Айназ исемле сең­лем бар.   Мин балачактан бик шук, кызыксынучан идем. Әтием белән әнием әйтүенчә, алар миңа кечке­нәдән үк “Шүрәле”, “Мой­додыр”, “Айболит”­ларны еш укыганнар. Мин шуларны хәтердә калдырып, яттан сөйлә­гәнмен, алар аны кассеталарга яздырып барганнар. Ул язмаларым әле дә саклана.   Көчен файдалы якка юнәлтик әле бу баланың дип, әтием белән әнием, мине дүрт яшьтән Арча музыка мәктәбенең хореография бүлегенә укырга биргәннәр. Анда Казаннан кайткан профессиональ хореограф Венер Хисамиев белән төрле биюләр өйрәнеп, дипломант, лауреат исемнәрен алу насыйп булды. Биюгә йөрим дип кенә әле басылмаганмын, шуңа кү­рә, мин тиктормасны баян классына да биргәннәр. Әтием үзе дә баянда бик матур уйный, искиткеч җырлый иде. Без сең­лем белән әтиемнең баян тавышына йоклап китә идек. Өебездә җыр-моң һаман яңгырап торды. әтиемнең әтисе, бер ди­гән балта остасы, тә­рәзә йөзлекләрен карап туймаслык итеп ясаучы бабаем, тальянда матур уйный иде, әбием аш-су остасы иде. Гаилә белән Сабантуйларына баруыбыз һич исемнән чык­мый: бабаем — тальянда, әтием баянда уйный, бөтен урамга бәйрәм рухы, моң тарала...   Ә әнием ягыннан дәү әтием белән дәү әнием, сугыш михнәтләрен күргән ветераннар. Шунлыктан, без каникулларга Казанга килгәч, алар безне һәрвакыт Горький паркына, сугышта үлгән солдат хөрмәтенә куелган һәйкәл янына алып киләләр, безне музейларга йөртәләр иде. Алар менә шундый тәрбия бирүләре белән истә калган.   Әле әниемнең әтисенең әнисе — Сабира әбием бар иде. Ул 97 яшькә кадәр яшәде. Олы әбием (без аңа шулай эндәшә идек) миңа һәрвакыт мөнәҗәтләр, хәдисләр сөйли иде. Бала вакытымнан ул миңа биш асыл сыйфатны сеңдерде: намус, оят-әдәп, акыл, күңел ч исталыгы һәм сабырлык. Өч яшьтән ас­рамага эләккән олы әбиебез, бер сыйныф укымаса да, бик дини, ачык зиһенле, зирәк кеше иде. Шуңа без аны “профессор” дип йөрдек. Тормыш сабаклары биреп, асыл үрнәкләрдә тәрбияләгәннәре өчен, мин аларның һәрберсенә чиксез рәхмәтле.
— Мәктәпкә дә иртә кердеңме?   — Районда кеше бер-берсен яхшы белә бит инде. Миңа 6 яшь тулганда беренче сыйныфка укучыларны данлыклы Клавдия Михайловна туплаган. Шуңа күрә мине мәктәпкә иртә биргәннәр. Әнием беренче укытучым Клавдия Михайловнага: “Кызым сулагай, аны уң кул белән эш итәргә өйрәтеп булырмы икән?” — дип сорады. “Юк, кирәкми, шулай калсын, сулагай хәтта борчаны да дагалаган”, — диде укытучым. Шулай итеп, мин бүгенге көнгәчә сулагай. Дөрес, Коръәндә кушылганча, ризыкны уң кул белән тотып ашарга тырышам.   Тугызынчы сыйныфтан соң мин Арча педагогия колледжының музыка факультетына кердем. Безне легендар ветеран педагог Илдус Сәгъдиев җитәкчелегендәге коллектив укытты. Шунда мин “Арча егетләре” ансамбленә эләктем. Аны Айдар Фәй­з­рахмановның олы абыйсы Марсель абый Фәйзрахманов җитәкли иде. Ул безне сәнгатькә, җырга, музыка уен коралларында уйнарга өйрәтеп кенә калмады, тормыш сабаклары да бирде: авыр чакта югалып калмаска, нык булырга, үз сү­зең­не һәрвакыт әйтә белергә, куркак булмаска, гадел һәм тырыш булырга өйрәтте. Уку җиңел түгел бит, репетицияләрдә кайвакыт елап та бетә идек. “Менә сез елыйсыз, өйрәнгәндә авыр булса да, тормышта җиңел булыр”, — дия иде. Безне шулай чыныктырды. Аның һәр сүзе афоризм кебек иде. “Бары тик яраткан эшеңдә генә рәхәтләнеп, бирелеп эшлисең, ә яратмаган эш­тән китүең хәерле”, — дип әйтә иде. Кызганыч, Марсель абый бүген ара­бызда юк инде, әмма ул өйрәткән сәнгать һәм тормыш дәресләре һәрвакыт истә.   — Чулпан, ә Казанны ничек “яуладың”?   — Миңа колледжны тәмамларга бер ел кала, әтиемә Казанда эш тәкъдим иттеләр. Гаиләбез Казанга күченде, ә миңа мөстәкыйль яшәп, Арчада укып бетерергә туры килде. Шул вакытта Нурия апа белән Илдар абый Абдуллиннарның, Банат, Сәгыйдә апаларның киңәше, ярдәме зур булды. Колледжны кызыл дипломга тәмамлап, Казанга килгәч, мин Педагогика институтының музыка факультетына, Мәдәният һәм сәнгать институтының актер-режиссерлык факультетына керү өчен имтиханнар тапшырдым. Икесенә дә кабул ителдем, әмма яңалыкка омтылуым сәбәпле, актер-режиссерлык юнәлешен сайладым. Курс җитәкчесе Наил абый Дунаев, кураторыбыз Азат абый Зарипов, сәхнә теле укыту­чысы Наил Самат улы икәнен белгәч, аеруча сөендем. Студент еллары биредә дә бик күңелле дәвам итте. Шулкадәр аб­руйлы, күренекле Наил абый Дунаев без — студентларга карата һәрвакыт гади булды. Уку бе­лән беррәттән, татар-тө­рек лицеенда ике ел музыка да укыттым. Шунда егетләр ансамбле оештырып, кассетага татар, тө­рек җырларын яздырдык. Ул вакытта лицей директоры Ирхан бәй, моңа рәхмәт йөзеннән, безне юллама белән Төркиягә җибәрде. Шунда мин “Королек птичка певчая” фильмындагы төп героиня Фәридә-Айдан Шенер белән таныштым, аның белән аралашу күңелемә якты хатирә булып кереп калды.   — Син актриса-диктор икән!   — Әйе. Соңгы курста диплом спектакле итеп Генрих Ибсенның “Кукольный дом” әсәрен куйдык. Мин анда төп героиня Нораны уйнадым. Наилә апа Гәрәеваның: “Булдырасың, Чулпан!” — ди­гән сүзе минем өчен бик зур бәя булды. Диплом спектакльләрен республиканың төрле театрларыннан килгән режиссерлар, белгечләр, җитәкчеләр карап, өметле кү­ренгән актерларны сайлап алалар. Миңа да тәкъ­­димнәр булса да, шул вакытта гаи­ләбезгә олы хәсрәт килде — әтием вафат булды. Һич көтелмәгән бу югалтудан мин олыгаеп киттем, әниемә терәк булырга, әле мәктәптә генә укып йөргән сеңлемә ярдәм итәргә кирәк дигән карарга килдем. Тормышта бер нәрсә дә очраклы гына килеп чык­мый, мин моңа яши-яши ныграк инанам. Институтны кызыл дипломга тәмамлаган көннәрдә, телевизордан “Татарстан — Яңа гасыр” каналына кор­респондент-хә­бәр­че­ләр кирәк дигән игъ­лан күреп алдым. Тә­вә­ккәлләп бардым. “Син ниндирәк юнә­лештә эш­ләп карар идең?” — дип сорадылар. Мин танылган бөек шәхесләрнең балалары турында, “Алмагачның алмасы” дигән рубрика эшләргә теләвемне әйттем. Хупладылар. Чакырылган кунаклар ихластан, ачылып китеп сөйләшерлек булсын дип, җылы мохит табарга тырыштым. Таптым. Ялкынланып янган чын камин янында тапшыруны төшерә баш­ладык. Беренче героем итеп күренекле язучыбыз Сибгат ага Хә­ким­нең улы Рафаэль Хә­ки­мовны чакырдым. Ул чакта Рафаэль Сибгатович беренче Президентыбыз Шәймиев Минтимер Шә­рипович­ның дәүләт ки­ңәш­чесе иде. Ничек батырчылык иткәнмендер, хәзер уйлыйм да, аптырап китәм. “Яшьләр, яшьләр — кыю халык”, — дип тик­мәгә җырламыйлар шул. Аннан Аяз Гыйләҗевнең улы Искәндәр Гыйләҗев, Туфан абый Миңнуллин кызы әлфия Миңнуллина белән тапшыру эфирга чыкты. Барлыгы 17 герой белән әңгәмә кордым. Дөньяга карашымны киңәйткәннәре, күп яңалык, файдалы гыйлем биргәннәре өчен, мин ул геройларымның һәрберсенә рәхмәтле. Алар белән очрашу мөмкинлеге биргән язмышыма рәхмәт.   — “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясенә ничек килеп ке­рүеңне дә сөйлә әле, Чулпан.   — “Татарстан — Яңа га­сыр”да мин килешү буенча, кемнеңдер урынында вакытлыча гына эшләдем. Шул чакта һөнәри осталы­гымны үстерү өчен төпле һөнәр, җигелеп, рә­хәт­ләнеп эшләрлек ышанычлы, даими эш урыны кирәк дигән фикергә килдем. һәм “Алмагачның ал­масы” тапшырулары яздырылган дискларымны күтәреп, “ТНВ” янәшәсендәге “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясенә кереп киттем. Ул чакта коллективны Айрат Сибагатуллин җитәкли иде. “Карарбыз, чылтыратып үз сүзебезне әйтербез”, — диде. Күпмедер вакыттан соң, мине чакыртып, За­һидуллина Лия Михайловна җитәкчелегендәге Милли тапшырулар редакциясенә эшкә алдылар. Бик куандым, чөнки “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе, белгәнегезчә, элек-электән легендар шә­хесләребез, дикторларның профессиональлеге белән данлыклы. Эшкә килүгә, кызыксынып, архивларны өйрәнә башладым. Әминә Сафиуллина, Иркә Сакаева, Лия Заһидуллина тапшыруларын карап, үрнәк тәҗрибә алдым. Лия Михайловна миңа “Иҗат” “Замандаш”, “Бәхетем минем” тапшыруларын ышанып йөкләде. Шулай ук күренекле шә­хесләр турында рус телендә “Современник” тапшыруларын да алып бардым, һөнәремнең барлык нечкәлекләрен белергә кирәк дип, корреспондент буларак та эшләдем. Коллективка зур рәхмәт, бик җылы кабул иттеләр. Бүгенгәчә бер гаилә кебек ки­ңәшеп, ярдәмләшеп хезмәт итәбез.   Татарстан Президенты карары нигезендә 2012 елда “Авыл клублары” дигән республика программасы гамәлгә керде. Шул уңайдан “Мәдәни учак” дигән проект булдыру идеясе туды. Шуннан без — телевидениедә инде 40 елдан артык эшләүче оператор Таһир абый Хәсәнов, күренекле режиссер Зәйтүн абый Яркәев һәм мин, яңа Мә­дәният йорты ачылган барлык районнарны, авыл­ларны йө­реп чыктык, халыкның шатлыгын “Мә­дәни учак” тапшыруында яктырттык.   — Чулпан, сине 2016 елның 16 маенда “Татарстан” телевидениесендә татар телендә беренче тапкыр эфирга чыккан “Яңалык­лар”ны алып баручы итеп ничек сайлап алдылар?   — Үз һөнәрләренең ос­таларыннан торган абруйлы жюри әгъзалары җентекләп тикшерде: камера алдында үзеңне ничек тотасың, югалып калмыйсыңмы, дөрес сөйлисеңме — барысын да исәпкә алдылар. Әле бит тапшыру туры эфирда бара, ә ул зур җаваплылык дигән сүз. “Яңалыклар” — профессиональ үсешемдә яңа бер этап, алга бер баскыч булды.   — Син элекке дикторлар кебек ягымлы, тәм­ле итеп сөйлисең.   — Рәхмәт! Миңа бу вазыйфаны ышанып тапшырган җитәкчеләрнең өметен акларга, легендар дикторларыбыз эшен лаеклы дәвам итәргә кирәк дип эшлим. Рус мәктәбен тәмамласам да, чиста татар мохитендә үскәч, ана теле бар нечкәлекләре бе­лән канга, йөрәккә сеңгән.   Әминә Сафиуллина, Ир­кә Сакаева, Лия Заһидуллина, Рөстәм Нәбиуллин, рус дикторларыннан Анна Шатилова, Игорь Кириллов турындагы барлык мәгълүматны бүгенге көнгә кадәр укып барам. Һәм кызыклы нәтиҗәгә килдем: дикторларның күбесе йә педагоглар, йә артистлар икән. “Время” тапшыруын 40 елдан артык алып барган Кириллов һөнәре буенча актер, Шатилова педагог-физик-математик, Лия Заһидуллина актриса, әминә Сафиуллина актриса... Үземне алар дәрәҗәсенә куюым түгел, фактны гына әйтәм, мин дә башта укытучылыкка белем алдым бит. Безнең эштә бу һөнәрләрнең икесе дә кирәк. “Хәерле көн, Татарстан!” тапшыруын бергә алып баручы хезмәттәшем Раил Садри — Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган журналист. Ул миннән яшь булса да, бик эзләнүчән, белемле егет. Ул да кайвакыт: “Безгә дә сәхнә, сөйләм теле, дикция, интонация дәресләре укытылган булса, бик яхшы буласы иде”, — ди. Күп кенә журналистлар белән аралашканда алар да шул фикерне әйтә.   — “Татарстан” телеканалында сөйләм бик дөрес, чиста. Сез — алып баручылар, заманнарны бутап нер­выга тимисез, ялгышмыйсыз. Яңалыкларны сезгә кем язып бирә?   — Бу — күмәк коллектив эше. Шеф-редактор да, продюсер да, корреспондент та, тәрҗемәче, диктор да үз өлешен кертә. Корреспондент урынга барып, ике телдә дә мәгълүмат алып кайта. Аннан текстларны эшкәртәбез, монтажлыйбыз, тикшерәбез. Үзебезнең тәрҗемәчебез бар — танылган радиожурналист Фәнис Мөхәммәтов. Текстларны шеф-редакторлар карый, ахыр чиктә ул алып баручылар карамагына күчә. Мин текстны һәрвакыт укып чыгам, кирәк икән хәтта төзәтмәләр кертәм. Тамашачыга ни хакында сөйләячәгебезне ике сүздән аң­ларлык итәргә тырышабыз. җитәкчебез — “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе директоры Фирдүс Гыймалтдиновның тапшыруларны җентекләп, иләк аша үткәреп караганын беләбез, бу безгә тагын да камилләшергә, ил­һам­ланып эшләргә стимул бирә.   “Хәерле көн, Татарстан!” тапшыруына исә сценарийны Раил Садри белән икәү язабыз, соңыннан аны Милли тап­шырулар редакциясе җи­тәкчесе Илнур Фәйзрахманов үзе карап, эфирга чыгара. Шунысы куанычлы, ул безгә иҗади ирек бирә. Тапшыруга шундый кызыклы шәхесне чакырсак ничек булыр дигәндә, һәрвакыт тыңлый, хуплый. Мин “Яңалыклар”, “Хәерле көн, Татарстан!” тапшыруларын караган тамашачылар: “Их, дәвамы булса иде”, — дип әйтерлек итеп эшләргә тырышам.   — Тамак карлыкмасын, тавыш чиста чыксын өчен нинди күгенүләр ясыйсың?   — Бу җәһәттән минем үземнең ысул — эфирга кергәндә җырлап керәм. Тын юллары киңәя, дикция көйләнә.   — Чулпан, эфирда си­нең йөз-кыяфәтең, киемнәрең дә сокланып карап торырлык. Ки­емнәрне үзең сайлыйсыңмы?   — Стилистым — сеңлем. Айназ икътисадчы, бик иҗади шәхес, чын эстет. “Кием тыйнак та булсын, шул ук вакытта күзгә рә­хәт­лек тә бирсен”, — ди. Ул да музыка мәк­тәбен тәмамлады, бәйрәмнәрдә, гаилә белән җыелганда фортепианода уйнап, күңелгә рәхәт ял бирә.   Безнең өйдә элек зур картиналар аз иде. Әниебез рамкаларга алып, төрле бөек шәхесләрнең афоризмнарын стенага элеп куя иде. Антон Чеховның “В человеке все должно быть прекрасно: и лицо, и одежда, и душа, и мысли” дигән канатлы сүзе аеруча истә калган. Дикторның чәченнән алып, үкчәсенә кадәр матур, пөхтә, күзне иркәләрлек булырга тиеш. Әйтик, әлеге дә баягы Анна Шатилова, эфирга һәр­вакыт крахмалланган ак күлмәктән, кызыл костюм яки шарфтан чыга иде. Ул Япониягә барып кайткач үзенә шул стильне булдырган.   Минем һәрьяктан иң беренче тәнкыйтьчем — әнием, сердәшем һәм киңәшчем — сеңлем. Бервакыт “Хәерле көн, Татарстан!” тапшыруына чәчемне бөдрәләтеп чыккан идем. Өйгә кайтканда урамда бер ханым: “Сез “Яңалыклар” алып баручы Чулпанның туганы түгелме?” дип, мөрәҗәгать итте. Үзем булуымны белгәч: “Фирменный” прическагыз бик килешле, үзгәртмәгез”, — диде. Миңа тамашачы фикере шулай ук кадерле.   Мин студиягә шатланып, елмаеп, мәшәкатьләрне онытып керәм, чөнки бу ыгы-зыгылы тормышта тамашачыга алып баручының моңсуланып утыруы кирәк түгел. Укытучы дәресне һәр баланың аңына барып җитәрлек итеп аңлат­кан кебек, диктор да һәр яңалыкны кешегә җиткерә белергә тиеш. Хәбәрләрне укыганда тавыш йә көчәя, йә әкре­нәя, чөнки һәр мәгълүмат йөрәк аша үтә. Тамашачыны якының, туганың кебек күрергә кирәк. Кемдер каналларны күчереп утырганда гына сиңа тап булырга мөмкин, кемдер бәлки көтеп аладыр, кемнеңдер күтәренке кәеф белән өйдә ял итеп утырган вакытыдыр, кемдер, бәлки, ялгызлыктан аптырап яңалык карарга уйлагандыр һәм мин үземә бирелгән вакыт эчендә, тамашачының мәшәкатен оныттырып, борчулы уйларыннан арындырып тора ал­ганмын икән, димәк, бүгенге көнем бушка узмаган дип саныйм.   — Син бик яратып эш­лисең алайса?   — Җанны, күңелне биреп эшлим. Кечкенәдән хәтерлим, әтием һәркөнне “Время” карый иде, ә мин башыма табурет киеп (телевизор, янәсе), алар өйрәткән әкиятләрне сөйли идем. әтием: “Кызым, әле­гә мин сине сүндереп торам, “Время” беткәч, син кабат эфирга чыгарсың”, — дип әйтә иде. әтиемнең мине шулай дикторга тиңләп сөйләшкән чагыннан башлап, әкрен-әкрен адымнар белән телевидениегә якынайганмын, ди­мәк. “җомга көн кич бе­лән” альманахын яратып карый, радиодан “Тел күрке — сүз”не йотлыгып тың­лый, радиоспектакльләрне көтеп ала идек. Казанга каникулга килгәч, дәү әти сеңлем бе­лән мине утыртып куя иде дә, хәзер театрга барабыз дип, радионы кабыза һәм без бер сәгать барган спектакльне тын да алмыйча тыңлап утыра идек. Аннан мин Арчага кайткач, хәзер театрга барабыз дип, әтием белән әниемне дә утыртып, радиодан спектакль тыңлата идем. Болар да һөнәр сайлавыма йогынты ясаган инде, әлбәттә.   — Чулпан, син бик ачык, көр күңелле. Боек, сөмсере коелган кеше телевидениедә эшли дә алмыйдыр ул, шулай бит?   — Билгеле. Кешеләрне яратмасаң, эфирда эшләү мөмкин түгел. Мин оптимист. Эчемә тискәре уйлар керт­мәскә тырышам. Моны көчле шәхесләр генә булдыра ала, ә мин, мактану булмасын, ул яктан үземне көчле дип саныйм. Эшкә шатланып киләм, гаиләмә ка­нәгатьлек хисе тоеп, куанып кайтам. Иртән торуга якты көнне күрүемә, сәламәт булуыма рәхмәт әйтәм, кич йокларга ятканда көн дәвамында очраган кешеләргә күңелемнән рәх­мәт җиткерәм, чөнки һәр кеше сиңа ниндидер гыйлем бирә, эчке дөньяңны баета. Кешеләрне гаңәпләндерә белгән һәм үзе гаҗәпләнә торган кешеләрне яратам. Табигатькә чыгарга, машинада җил­де­рергә, атка атланып йөрергә яратам. Сабантуйларында да гаиләбез белән тизрәк ат чабышларын карарга ашыгабыз.   Бала чактан тальян-баян моң­нарын тыңлап үскәнгәдер, җырдан-көйдән аерылганым юк. Инде дүрт еллап Казандагы Химиклар Мәдәният йортында Роберт Гарипов җитәкчелегендә эшләүче һәвәскәр гармунчылар клубы белән тыгыз иҗади элемтәдә торабыз. Төрле һөнәр ияләреннән тупланган клуб бердәм, зур иҗади коллектив булып, бүгенге көндә дә бик матур эшли. Аларны “Хә­ерле көн, Татарстан!” тапшыруында да күрсәттек.   Әле эшли генә башлаган чорымда күп кенә танылган җырлар авторы Гөлсәрвәр апа турында тапшыру эшләгәннән соң, ул миңа “Иң бәхетле кеше” дигән шигырен бүләк иткән иде. Аңа көй яздырдым. әтием истәлегенә шулай ук Гөлсәрвәр апа “әткәй” җырын, “җиргә бәхет өстәүче” (“Табиб”) җырларын да иҗат итте. Аллага шөкер, җырдагыча, мин үземне һәр яктан иң бәхетле кеше дип саныйм. Шулай ук хөрмәтле “Татарстан яшьләре” газетасын яратып укыган күпсанлы тамашачыларга, гомумән, “Яналыклар”, “Хә­ерле көн, Татарстан!” тапшыруларын көтеп алган һәркемгә, тормышның тәмен белеп, бик-бик бәхетле яшәүләрен телим!   Әңгәмәдәш — Назилә САФИУЛЛИНА.
---

--- | 23.11.2018

Ләхеттән хатынына шалтыраткан?!

$
0
0
24.11.2018 Җәмгыять
Берчак шулай кесә телефонын һәркем үзендә булдыру теләге булды. Аны сынап карады: кайда нинди оператор әйбәт эшли. Менә шул вакытлар булгандыр, ир-атлар, җыелышып, авыл зиратында бер мәрхүмгә кабер казыйлар. Һәркем үзенчә үз телефонын мактый икән.
Шулчак авылдашыбыз Ф. бер операторның бик яхшы элемтә чарасы булуын исбатларга тотына. Ләкин ир-атлар, үзара күз кысышып алып, юри кире якка сукалыйлар. Ф. аптырап калмый, ләхеткә сикереп төшеп ята да хатынына шалтыратып хәл белеп ала.   Улыма җиткерәсе иде
  Кесә телефоннары чыккан заман. Һәр яңалыкны җылы кабул итүче Рифкат бабай авылда иң беренчеләрдән булып үзенә кәрәзле телефон сатып ала. Әби еш авырый, шуңа да балалар белән аралашып тору өчен иң кулай чара итеп кабул итә. Беркөнне карчыгы нык чирләп киткәч, тиз арада олы улына шалтыратып әйтәсе килә. Номерын җыйгач, трубкадан «абонент временно недоступен» дигән тавыш ишетә, әмма бабай, тизрәк улына хәбәр җиткерү теләге белән: – Әй кызым, тукта, мине тыңла әле, әбием чирләде, хәле авыр бит, улыма шуны җиткер әле, – дип үтенечен әйтә.   Телефонның «тискәре» ягы   Авыл клубында эшләүче М. үз хезмәттәшләре белән күрше авылга концерт куярга бара, әмма уен-көлке озаккарак сузыла төшеп, соңара. Ире, кайгырып, телефонннан шалтыратып кайчан кайтуын сораша. Шулвакыт әңгәмә тәмам дип уйлап, М. ның хезмәттәше ир-атларны себереп салып сүгеп ыргыта. шалтыратучы ир-атның кирәген биреп, М.ны юата. М. өенә кайткач, ире аңа хезмәттәшенең бөтен сүзен түкми-чәчми сөйләп бирә. Баксаң, ике як та телефонның сүндерү төймәсенә басмаган булганнар.   Фәнис Шәфыйков, Чирмешән районы, Кара Чишмә авылы.
---

--- | 23.11.2018

"Гомерем буе әни сүзен әйтергә тилмереп яшәдем"

$
0
0
24.11.2018 Җәмгыять
Бүген – Әниләр көне. Әниләрне олылауга багышланган халыкара бәйрәм Россиядә 1998 нче елдан бирле билгеләп үтелә. Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтүенчә, Татарстанда быел беренче бәбиен алып кайткан әниләр саны алдан фаразлаганнан да артып киткән. Моңа яшь әниләргә яңа төр пособие түләү дә ярдәм итә, ди министр. Әниләрне ничек кадерләргә?
Илүсә Галиҗанова, китапханәче:   – Әнием үлгәндә миңа 3 яшь булган. Шуннан соң әти тагын  өйләнгән. Мин гомерем буе әни сүзен әйтергә тилмереп яшәдем. Үги әнине мин дә, апаларым да кабул итә алмадык. Әти бәхетле яшәсен дип, сүз әйтмәдек. Тик ул озын гомерле булмады. Ә менә шуннан соң башланды инде хәлләр. Төп йортка үги әнинең кызы гына кайта тор­ган булды. Үз нигезебезне сагынып яшәдек. Тик олыгайгач, үги әнигә ярдәм кирәк булды. Менә шулчакта мин аны үзебезгә алып кайтып карадым. Бу га­мәлемә сөенеп бетә алмыйм. Үсеп килүче ике кызыма үр­нәк булган икән бу эшем. Еллар узды. Хәзер инде мин үзем – дәү әни. Кызларымнан, кияүлә­рем­нән игелек күрәм.   Айгөл Биктимерова, Татарстан Диния нәза­рәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе:   – Әниләребезнең бер тулгагы гына да, гомер буе игелек итеп тә, кайтарып бетерә торган түгел. Алла­һы Тәгалә һәр баланың күңеленә анасына хөрмәт күрсәтә алырлык изгелек орлыклары салсын иде!      Камил Шәрәфиев, эшмәкәр:   – Мине әни кечкенә вактымда әтинең әнисенә калдырып киткән. Әбиемне әни­ем төсле яратып яшә­дем. Ничек кенә кадерләп калырга тырышмадым. Ул да, син үз баламнан да артык, ди торган иде. Узган ел туган көненә кызыл  розалар күтәреп кайттым. Шунда әбием рәхмәтен белдереп, әле безнең авылда кемнең баласы шушындый чә­чәкләр бирә, диде. Шуннан соң ике атна да узмады, ул мәңгелеккә күзләрен йомды. Күңелемә әбием бик тә җит­ми. Яратып яшәсәм дә, бар назымны бирмәгәнмен төс­ле.   Лилия Шәрипова, декрет ялындагы әни:
  – Әниләр көненә бер атна алдан әзерләнә башладым. Күпләп сату базарыннан бакча җиләге, җимеш­ләр сатып алып кайттым. Хәзер шулардан баллы букетлар ясыйм. Әниләрен матур да, файдалы да бүләк белән сөендерергә теләү­челәр күп. Унбишләп бу­кетка заказ алдым. Әни­ләргә дигәч, бәясенә дә акча кызганмыйлар. Бер букет бәясе уртача 1 мең 500 сум тора. Мәсәлән, быел 8 Март бәйрәмендә күбрәк 600-800 сумлык букетлар ясадым.   Алсу Мөхәрләмова, 15 бала анасы:    – Әнием исән түгел. Ба­лаларның бишесе мәктәп­тә укый, калганнары зурлар инде. Иң олысы Хәлилгә – 32, кечесе Зөһрәгә – 8 яшь. Без­нең заманда хәзерге кебек посо­биеләр бирү юк иде. Һәр бала үз ризыгы белән туа. Берсен дә акча өчен дип тапмадык. Бәйрәмнәрдә мине дә, әти­ләрен дә игътибарсыз калдырмыйлар. Кайта алмаганда, шалтыратып булса да котлыйлар. Миңа күбрәк чәчәк, өй кирәк-яраклары бирергә яраталар. Бергәләп телевизор бүләк иткәннәре дә бар. Кечкенәләре үз куллары белән нәрсә булса да ясап сөендерә. Бәйрәмнәрдә генә түгел, һәрвакыт аларның игъ­­тибарын тоеп яшим. Дөнья яме  – балаларда! Әти-әни өчен иң мөһиме – алар­ның тәрбияле булуы.
Кадрия Идрисова, республика “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗ­тимагый оешмасы җи­тәкчесе:
– Безнең әни 81 яшькә кадәр яшәде. Ул исән чагын­да, командировкага юлым Актаныш аша үтә икән, беркайчан да әни янына керми калмый идем. Әнине соңгы юлга озат­каннан соң, авылга ул кадәр ашкынып кайта ал­мыйсың. Әни ул – ана корт кебек бергә җыючы. Ана корт үлгәч, күч тарала. Әни исән вакытта кадерли белергә кирәк. Аннан соң елап йөрү, үкенү – әнине түгел, үзеңне кызганып елау ул. Менә шуны һәр кешегә аңлатасым килә.
---

--- | 24.11.2018

Алинә Шәрипҗанованы федераль телеканалга чакырганнар (ФОТО)

$
0
0
24.11.2018 Шоу-бизнес
Татар җырчылары Алинә Шәрипҗанова һәм Айдар Сөләйманов «Россия-Культура» каналында чыккан «Шаболовка, 37» телетапшыруында татар җыры турында сөйләделәр.
«Шаболовка, 37» - джаз музыканты Вадим Эйленкригның авторлык тапшыруы. Вадим Эйленкриг – “Үзгәреш җиле” татар җыры фестиваленең сәнгать җитәкчесе, дип яза Татар-информ.   Айдар Сөләйманов тапшыруда “Рәйхан” татар халык җырын башкарды, ә Алинә Шәрипҗанова “Гөлҗамал” халык җырын.   Татарстанның атказанган артистлары Алинә Шәрипҗанова һәм Айдар Сөләйманов - “Үзгәреш җиле” татар җыры фестивалендә өч сезон рәттән катнашучы җырчылар. Социаль челтәрләрдә фестиваль йөзе буларак алар фоторәсемнәре урнаштырылган.     Яңа елга кадәр тагын тапшыруда татар җырчылары булачак дип вәгъдә итә М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрының матбугат үзәге җитәкчесе Елена Остроумова.  
---

--- | 24.11.2018

Казан үзәгендә янгын. 30лап кешене эвакуациялиләр (ФОТО, ВИДЕО)

$
0
0
26.11.2018 Хәвеф-хәтәр
Казан үзәгендә Университет урамы буенча урнашкан бер офис бинасында янгын чыгып, 30лап кеше эвакуацияләнгән. Янгын сүндерүчеләр мәгълүматларына караганда, ялкын бинаның икенче кат мансардасында чыккан.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте урыннан 30 кешенең эвакуацияләнүен хәбәр итә. Интернетта беренче фото һәм видеолар пәйда була башлады.

Азат Садриев фотолары. 


---

--- | 26.11.2018

Айдар Фәйзрахманов: Миңа ул чакта ярдәм кулы сузучы булмады

$
0
0
26.11.2018 Мәдәният
Сәнгать кешеләре, сәнгать коллективлары турында язганда, минем күңелдә һәрвакыт бертөрле икеләнү, хәтта канәгатьсезлек дип әйтергә мөмкиндер, тойгысы була. Моның сәбәбе — әлеге өлкәдә чын мәгънәсендә белгеч булган осталарның фикерен ишетәсе килү. Тик, кызганыч ки, безнең сәнгать өлкәсендә татарча фикерли, анализлап яза ала торган белгечләребез юк диярлек. Шул сәбәпле, бу бушлыкны да, мөмкин булганча, журналист, язучыларга тутырырга мәҗбүр.
Татарстан Республикасының фольклор музыкасы дәүләт ансамбле турында да инде күптән фольклор музыкасы белгечләре тарафыннан өйрәнелеп язылган әтрафлы язмалар булырга тиеш иде. Алар юк... Әмма, халык арасында ансамбль белән кызыксыну бик көчле. Шуңа күрә, белгечләр өлешенә кереп тормыйча гына, мин, күп еллык күзәтүләремнән чыгып, әлеге коллектив турында фикерләремне укучыга җиткерергә җөрьәт итәм.   Әлеге ансамбльне оешкан вакытыннан ук беләм дисәм дә ялгыш булмас. Аның белән мине иң беренче Алмаз абый Монасыйпов таныштырды. Алмаз абый Мәскәүдә яши, Казанга бик еш килә иде. 1999 ел. Композиторлар берлегендә очрашып, минем сүзләремә язган яңа җырын тыңлаганнан соң: «Син беләсеңме, бик кызыклы ансамбль оешкан бит Казанда, фольклор ансамбле, — диде. — Алар хәзер зур концерт залында репетициядә булырга тиеш, кызыксынсаң, таныштырам». Шул танышудан әлеге ансамбльне чын күңелемнән яратып калдым. Яшьләр, матурлар, талантлылар, ачыклар һәм, иң гаҗәбе — барысы да җырлыйлар да, бииләр дә, музыка коралларында да уйныйлар. Кыскасы, универсиаллар. Алмаз абый Казанга бер килүендә: « Ансамбльгә җитәкче итеп Айдар Фәйзрахмановны куялар, син ничек уйлыйсың, Айдар аны үстерә алыр микән?» — дигән иде.   Бүген татар фольклор музыкасы аша милләтебезне бөтен дөньяга танытучы ансамбльнең тоткан кыйбласы, эшчәнлеге, репертуары — әлеге сорауга ап-ачык җавап.   Казанда булган концерт программаларын карап баруым өстенә, әлеге ансамбль белән миңа ерак юлларга чыгу да насыйп булды. Читтә, бигрәк тә чит илдә, милләтеңә кагылышлы бөтен нәрсәгә дә аерым бер тәэсир белән карыйсың. Чөнки, менә бу — синеке — үзәк-бәгыреңдәге, җаныңдагы! Ансамбль Улан-Баторда үткән «Россия —Монголия дуслыгының 48 нче айлыгы» кысаларында беренче тапкыр чыгыш ясаганда, мин күз яшьләремне тыя алмадым. Ничәмә-ничә кат тыңлаган җыр — «Бер алманы бишкә бүләек» мине шулкадәр дулкынландырды ки, мин аны бөтенләй яңа шәрехләүдә укыдым, яңача тойдым, җаным аша үткәрдем:   «Алма булып, бәхет пеште, —   Бер алманы бишкә әй бүләек...»   Бу аһәңгә барабаннарның бәргәләнү катыш тантаналы авазы, скрипкаларның үзәкне өзеп сызуы, тальянның тибрәнеп сулкылдавы кушылган. .. Шушы дәртле дә, сагышлы да, куанычлы да хисләрне бергә төйнәгән сулыш җанны әсәрләндерә, йөрәк түреннән купкан тойгылар өермәсе күзгә яшь булып каплана...   Безнең белән барган мәскәү галимнәре дә шулкадәр тәэсирләнгәннәр иде: «Шушы матурлыкны күрү өчен Монголиягә килү кирәк булган икән безгә !» — диделәр. Мин үзебезнең егетләргә-кызларга горурланып карадым. Милли костюмнар киеп алган, тиңсез бер хәзинә кебек кадерләп кулларына милли уен коралларын тоткан артистлар илаһи бер яктылык белән өртелгәндәй тоелды миңа. Әле генә аралашкан гап-гади егет-кызлар түгел инде болар; сәхнә, моң, милли аһәң аларны җирдән биегрәк күтәреп, аерым бар халәткә керткән иде. Ансамбльнең көче дә нәкъ шунда — әлеге халәткә керә алуда, һәм тамашачыны шул халәткә китерә алуда. Бу, әлбәттә, һөнәрмәндлек (профессиональлек). Әмма бу һөнәрмәндлек эчендә икенче бик тирән катлам — тәрбия, милли үзаң, тамыр тирәнлеген тою бар. Монысы — иң мөһиме. Бу инде җитәкченең милләттән, гаиләдән килгән тәрбияне тирәнәйтеп, үзаң дәрәҗәсенә җиткерә алуы. Бу инде аерым зур хезмәт. Монда ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахмановның педагоглык сәләтенә сокланмый мөмкин түгел. Бу аңарда нәселдән, табигатьтән килә. «Айдар, кайберәүләр кебек, музыка мәктәбендә яисә концерваториядә генә татарча җырларга өйрәнгән кеше түгел, — дип язган иде аның турында Разил Вәлиев. — Татар аһәңе аның күңеленә бишек җырлары, кичке уеннар, аулак өйләр, сабантуй моңнары аша балачакта ук иңгән. Хәтта милләтсез опера театры да аны тулаем Европа кысаларына куып кертә алмаган. Ә инде 2002 елда фольклор ансамблен җитәкләп, тора-бара университет профессоры дәрәҗәсенә җиткәндә, ул инде татар җыры, татар моңы сагында торучы, аны табып-туплап, эшкәртеп халыкның үзенә кире кайтаручы «Остага һәм Остазга» әверелә. Фольклор ансамбле репертуарындагы һәр җыр, борынгы яисә бүгенге булуына карамастан, татар милли музыкасының чын үрнәге, эталоны дәрәҗәсендә башкарыла. Шуның өстенә әлеге башкару миллилек һәм музыкаль камиллек белән бергә мавыктыргыч һәм гыйбрәтле театраль тамаша төсен дә ала».   Һәркайсы үзе шәхес, аерым бер дөнья булган артистларны уртак хезмәттә күңелдәш, фикердәш итеп оештыра алу — үзе бер талант, минемчә. Шуңа ирешкәндә генә, ансамбль бербөтен итеп кабул ителә һәм тамашачыны үз дөньясына алып керә ала.   2010 елда Клайпеда шәһәрендә (Литва) үткән I Халыкара милли сәнгать фестивалендә дистәләгән коллективлар арасыннан безнең ансамбльне аерып алып бәяләгәндә, Балтыйк буе республикаларында яшәүче милләттәшләребезнең (ансамбльне күрү өчен төрле шәһәрләрдән җыелып килгәннәр иде алар) хисләр ташкынын күрсәгез иде сез! Сәнгатьнең милләтне берләштерү көчен тойсагыз иде! Кеше күңелендә шундый тирән милли хисләр уята алуы белән кадерле миңа бу коллектив. Бу җәһәттән, мин ышанып һәм ышандырып әйтә алам, дөньяның теләсә кайсы почмагында татар милләтен иң югары дәрәҗәдә зур тарихлы, матур, затлы-зыялы халык итеп таныта ала торган ансамбль бу. Милләт өчен эшли торган коллектив. Соңгы биш-алты ел эчендә йөргән юлларына гына күз салсаң да, искитәрлек. Казан шәһәрендә, Татарстан районнарында, авылларда, мәктәпләрдә ясаган чыгышларыннан тыш, күпме чит мәмләкәтләрдә татарны танытканнар алар: 2008 ел — Германия, Тунис, Төркия, Монголия; 2009 ел — Литва, Төрекмәнстан; 2010 ел — Франция; 2011 ел — Германия, Оман Солтанатлыгы, Франция, Төркия, Чехия; 2012 ел — Германия, Төркия (ике тапкыр), Голландия; 2013 ел — Германия. Бу гастрольләрдән тыш күпме зур концерт программалары («Дастан», «Риваять –концерт», «Шүрәлесен, Шүрәле дә...», «Көй эзләү»...) эшләнгән, клиплар төшерелгән, видеоальбомнар чыгарылган... Әле яңа гына дөнья күргән «Онытырга мөмкин түгел» дип исемләнгән җыентык исә — милли-мәдәни тормышыбызда үзе бер вакыйга.   «Тәкъдим ителә торган хезмәттә татар музыкаль сәнгатенең тарихы мөмкин булган тулылык белән чагылган. Чыннан да, монда халкыбызның төрле вакытта, төрле төркемнәре тудырган, аларның үзенчәлекләрен чагылдырган җыр-моң тупланган. Онытылып беткән диярлек уен кораллары да нәкъ үз авазлары белән яңгыраш тапкан.   Халкыбыз үзенең затлы һәм шул ук вакытта фаҗигале тарихын әнә шул моңыбызга салган. Анда ул тарих бөтен тулылыгы белән ярылып ята. Аларны тыңлаганда, нәкъ Тукаебыз язганча, күз алдына Болгар һәм Агыйдел буйлары килеп баса. Алар халык күңелләрен кузгаталар, аның нечкә кылларын тибрәтәләр.   Җыентыктагы материаллар белән танышканда үзеңне әнә шул бай тарих эчендәге кебек хис итәсең.   Шул ук вакытта бу җыр-моң җыентыгы гына түгел. Бу ансамбльнең музыкаль байлыкларыбызны барлап үткән бай һәм нәтиҗәле юлы да», — дип бәя бирә әлеге хезмәткә академик Индус Таһиров. Бу үткән юл, ул юлдагы уй-гамьнәр, борчу-шатлыклар турында ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Фәйзрахмановның үзеннән сөйләтсәк дөресрәк булыр.   «2002 елда мине ансамбльнең сәнгать җитәкчесе итеп эшкә чакырдылар. Мин ул чакта Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшлим, Казан дәүләт педагогия институтында укытам, кыскасы, бөтен барлыгым белән эшкә чумган кеше идем. Шулай да Илһам Шакиров белән филармониянең ул чактагы директоры Әсхәт Сафин мине күндерделәр: бер ай уйлаганнан соң, бер ел эшләп карарга ризалык бирдем. Бер елдан соң репертуарны яңарту өчен фольклор материалына кытлык туды. Әле студент вакытта ук Казан дәүләт университеты студентлары белән фольклор экспедицияләрендә катнашып йөргәнлектән, Татарстан Фәннәр академиясендә бик бай материал тупланганлыгын белә идем. Омск, Томск өлкәләрендә җыйган материалларны да без Роза Исхакова-Вамбага алып кайтып тапшырган идек. 1976-77 елларда фольклорчы галимнәр Илдус Хөснуллин, Марсель Бакировлар белән Курган өлкәсендә экспедициядә йөреп, халык арасында сакланган байлыкка таң калып кайтканым да хәтердә. Дөнья менә шундый кызык — түгәрәк бит ул: шул материалларны кабат эзли башладым. Архивларга чыктым, галимнәргә мөрәҗәгать иттем. Дөресен әйтим, миңа ул чакта ярдәм кулы сузучы булмады. Мин бик гаҗәпләндем: ул байлыкны кешеләрдән яшереп, архивларда черетеп ятасы түгел, аны халыкка кайтару зарур бит. Ә халыкка кайтаруның төп юлы — сәнгать аша. Менә бу урында шундый четерекле сорау килеп туа: фольклор материалы аутентик рәвештә генә, ягъни, халыкта ничек сакланган, нәкъ шул килеш кенә бирелергә тиешме, әллә сәнгати эшкәртелеп, тәкъдим ителергә тиешме? Монда инде нинди коллектив, нинди максатны күздә тота — шуны бик ачык аңларга кирәк. Әгәр коллектив чиста фольклор ансамбле икән, әлбәттә, аутентиклык сакланырга тиеш. Ә безнең ансамблебез, мин һәрвакытта да ассызыклап әйтәм, фольклор музыкасы ансамбле. Ягъни, без фольклор материалын алып, эшкәртеп, сәнгати югарылыкта тәкъдим итәбез.   Бу урында кайбер галимнәрнең безгә тагын шундый дәгъвасы бар: фольклор музыкасы ансамбле булгач, без биергә тиешме, юкмы? Бию нигезендә дә музыка, халык көе костюмнарыбыз белән дә, камил дәрәҗәдәге аппратура белән дә ята бит. Һәм, гомумән, фольклор ансамбле ул берьяклы гына була алмый, фольклор үзе үк бөтен жанрларны берләштерә. Анда җырны, биюне, музыка коралында уйнауны бер-берсеннән аерып алып карап булмый. Ул нәкъ менә шул ягы белән кызыклы, үзенчәлекле. Кабатлап әйтәм, без фольклор материалы нигезендә эшләүче, фольклор әсәрен шомартып, заман таләпләренә туры китереп (костюмнарыбыз белән дә, камил дәрәҗәдәге аппратура белән дә), сәхнәгә алып менүче ансамбль. Әлбәттә, фольклор материалының асылын, миллилеген саклап. Миллилекне тою миңа табигатьтән салынган, бу мәсьәләдә мин бернинди хилафлыкка юл куймыйм. Ә фольклор материалы ул бик күпкырлы. Нинди дә булса әсәрне, ул нәкъ менә шулай гына башкарылган, дип әйтеп тә булмый, аларның төрле вариантлары бар. Әйтик, «Карурман»ның да төрле вариантлары бар, ә без аны Илһам Шакиров башкаруындагы вариантта кабул иткәнбез. Рәшит Ваһапов башкарган «Урман җыры» да, «Рамай» да шулай ук төрле вариантта булган. Үткән елны Самара шәһәрендә узган «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклоры фестивалендә Ульян өлкәсеннән килгән коллектив «Ел тиз уза» дигән җырны нәкъ без башкарган вариантта тәкъдим итте. Мин моңа бик шатландым. Без шулай бер-беребезне баетып, үстереп яшәргә тиеш тә. Бу җырны миңа Илгиз абый Кадыйров биргән иде, мин аңа бик рәхмәтле.   Ә «Түгәрәк уен» фестиваленә килгәндә, ул үзе бер мәктәп. Монда инде, чынлап та, чиста фольклор коллективлар материалны аутентик рәвештә башкарып күрсәтә. Бу — коллективларны яңа эзләнүләргә, үсешкә этәрә торган чара. Ә халык арасында безнең әле әллә никадәр җәүһәрләребез саклана. Дөрес, фольклор материалның бөтенесен дә сәхнәгә алып менеп булмый, йөздән бер-икесен чыгарып була. Халык арасында бер зур катлам — совет чоры фольклоры бар. Ул катламның әле тиешенчә өйрәнелеп, сәхнәгә менгәне юк. Ә менә һәр этник төркемнең үзенә генә хас, тирәннән   килә торган фольклоры — ул инде бәһасез байлык. Халык турында аның җырына, биюенә, уен коралларына карап фикер йөртәсең бит. Бу җәһәттән, безнең татар фольклоры гаҗәп киң — монда халыкның зурлыгы да, төрлелеге дә, затлылыгы да, тырышлыгы да, холкы-табигате дә аерым ачык күренә. Арча якларында биелә торган «Кетеки», Балтачның «Чабата»сы, Самара өлкәсе Камышлы районының «Ярмәк вагы», Свердловск өлкәсенең Әрәкәй авылы биюе — барысы да уникаль. Халык аларны буыннан-буынга тапшырып саклаган, бүгенге көнгә китереп җиткергән. Безнең бурыч — бу байлыкны дөньяга күрсәтү. Шулай ук Чиләбе өлкәсендә яшәүче татарлар фольклорыннан «Без барабыз Аскындин», «Каз канат», керәшен татарларының «Париж көе», урал татарларының «Ак чатырлар» җырлары безнең репертуарыбызның матур бер өлеше. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында татар әсирләреннән немец галимнәре язып алган фольклор байлыгы да илебезгә кайтты. Аның бер үрнәген — «Аһ син, заман» җырын без дә үзебезнең тамашачыга тәкъдим иттек. Бу җыр, беренчедән, үзенең милли эчтәлеге, рухы белән кадерле булса, икенчедән, ул шундый авыр шартларда — тоткынлыкта да безнең милләттәшләребезнең шушы җырны җаннарында саклавы белән тетрәндерә.   Дөньяда, гомумән, татар милләте белән кызыксыну бик көчле. Күп илләрдә гади халык арасында ялган идеология нәтиҗәсендә тудырылган «татар-варвар» төшенчәсе дә әлегә кадәр яши. Безнең чыгышларны караганнан соң, алар татарның чын йөзен, асылын аңлап калырга тиеш. Бу да безнең максатларыбызның берсе.   Хезмәтебезнең тагын бер юнәлеше — яшь буында милли хәзинәбез белән кызыксыну уяту. Шөкер, ул кызыксыну бар — мәктәпләрдә биргән концерт- дәресләребезне балалар шык та итми карыйлар. Ә бит анда йөзәрләгән бала утыра. Уен коралларын тотып карыйлар, киемнәребез белән кызыксыналар. Без аларда сәнгать аша милли рух тәрбияләргә тырышабыз. «Сорнай» ансамбле дә, яңа оешкан «Риваять» ансамбле дә бу практиканы куллана. Үтә кирәкле, чын мәгънәсендә файдалы эш бу. Бездә профессиональ фольклор ансамбльләре күп түгел, безнең һәркайсыбызга да мәйдан җитәрлек. «Сорнай» — ул иң беренче оешып, үз кыйбасын тапкан һәм шуңа тугъры кала алган профессиональ фольклор ансамбле. Мин бу ансамбль белән горурланам. Чөнки аларның хезмәтен бик яхшы аңлыйм, бәяли алам. Сәхнәгә чыгып концерт бирү — ул бит айсбергның күренеп торган өлеше генә. Ә аның төп өлеше —көндәлек хезмәт —тамашачы күзеннән ерак. Без һәр елны репертуарыбызга алты-җиде яңа әсәр кертәбез. Тамашачы кабул итәрлек итеп сәхнәгә алып менү өчен аларның бит һәрберсен ювилер кебек эшкәртергә кирәк. Бүгенге көндә безнең хәзинәбездә 150дән артык әсәр бар. Шуларның яртысыннан күбесен мин үзем таптым. Бу җәһәттән минем хезмәтемне аңлаучы кешеләр булды, алар миңа бик ярдәм иттеләр. Аларның барысына да рәхмәтлемен. Аерып, Айдар Хәлимгә рәхмәтемне җиткерәм, ул миңа күп материал бирде. Хәзерге көндә миндә үз гомеремә җитәрлек материал тупланган. Һәм без үз юлыбызда шактый мирас калдырабыз дип уйлыйм
Илсөяр ИКСАНОВА

--- | 26.11.2018

Булат Җиһаншинның баласы туган. Бик сирәк исем биргәннәр (ФОТО)

$
0
0
26.11.2018 Шоу-бизнес
Популяр җырчы Булат Җиһаншинның улы туган. Авырлыгы 3400 г, буе 53 см. Тормыш иптәше Альфира нарасыйны Азнакай бала тудыру йортында тапкан. “Зур рәхмәт әйтәсем килә медицина хезмәткәрләренә, барлык шунда эшләүчеләргә. Альфирамны да, улымны да шундый яхшы итеп карадылар. Чит төбәкләрдән дә килеп бала табалар икән монда”, - дип шатлыгын “Матбугат.ру” белән уртаклашты Булат.
“Ә инде исемгә килгәндә, балабызның фамилиясе минеке, үзе Булат улы - шуңа исемне хатыным сайлады. Ә миңа бик ошады. Шулай итеп, бу дөньяга Кемаль Булат улы Җиһаншин туды”, - дип зур сөенече белән бүлешә бәхетле әти.   Тагын шунысы кызык: Булат Җиһаншин бик күп еллар Микки Маус фанаты. “Инстаграм”да да аның сәхифәсенә язылган. “Вконтакте”дагы баш биттәге фотосында да Микки белән бергә.  Уллары Кемальга да уенчыкларны, стена сәгатен  Микки сүрәтлесен әзерләгән булганнар. “Ничектер шулай туры килде - балабыз Миккиның юбилее көнне туды. Аның рәсми туган көн датасы - 18.11.1928”.   Ә без, үз чиратыбызда, Альфира белән Булатны әти-әни булулары белән чын күңелдән котлыйбыз!            
Эльза ГАЗИЗОВА

--- | 26.11.2018

Тинчурин театры Яңа ел тамашасы карарга чакыра

$
0
0
26.11.2018 Мәдәният
Күңелле һәм гыйбрәтле музыкаль яңа ел тамашасы сезнең Яңа Ел бәйрәменә тагын да күбрәк могҗиза өстәр! Иң мөһиме – балалар өчен генә түгел, ә зурларга да кызыклы булырдай дөрес тамаша сайларга кирәк. Төсле ачык төстәге костюмнар, сюжет һәм декорацияләр белән эшләнгән спектакль карау – гаилә белән үткәргән иң шәп вакыт булыр!
Тинчурин театрына яңа ел тамашасына килгән барлык балаларга да тәмле бүләкләр биреләчәк. Спектакль башланыр алдыннан, фойеда балалар, һичшиксез, Кыш бабай һәм аның оныгы – Кар кызы һәм башка әкияти персонажлар белән очрашачак, бергә-бергә чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнәчәк.   Кар өстендә цирк! Әлеге тамаша яңа ел могҗизасы малае – Кар бөртеге һәм кечкенә Клоунессаның тышкы кыяфәтләренең охшамаган, цирктагы ачулы зурларның канәгатьсезлекләрен җиңү юлында очраган маҗаралары турында. Финалда барысы да бу дөньяда һәркемнең Кар бөртеге сыман яхшы, гаҗәеп һәм кабатланмас икәнен аңлый! Бервакыт һәркемгә күктән бәхет ишелеп төшәчәк, иң мөһиме, - эреп юкка чыгарга мөмкинлек бирмәскә кирәк.   “Кар бөртеге маҗаралары” спектакле түбәндәге көннәрдә татар һәм рус телләрендә күрсәтеләчәк:   25 декабрь 2018 – 11:00, 13:30 – рус телендә   26 декабрь 2018 – 11:00, 13:30 – татар телендә   27 декабрь 2018 – 11:00, 13:30 – рус телендә   28 декабрь 2018 – 11:00, 13:30 – татар телендә   29 декабрь 2018 – 11:00, 13:30 – рус телендә   30 декабрь 2018 – 11:00, 13:30, 18:00 – рус телендә   2 гыйнвар 2019 – 11:00, 13:30, 18:00 – рус телендә   3 гыйнвар 2019 – 11:00, 13:30 – татар телендә   4 гыйнвар 2019 – 11:00, 13:30 – рус телендә   5 гыйнвар 2019 – 11:00, 13:30 – татар телендә   6 гыйнвар 2019 – 11:00, 13:30 – рус телендә   7 гыйнвар 2019 – 11:00, 13:30 – татар телендә   8 гыйнвар 2019 – 11:00, 13:30 – рус телендә   Спектакль 45 минут, чыршы тирәсендәге интерактив тамаша 25 минут бара.   Яшь чикләве – 3+.  
---

--- | 26.11.2018

Камал театры Әниләр көне белән котлый (ВИДЕО)

$
0
0
26.11.2018 Мәдәният
Камал театры кичә булып үткән Әниләр көне белән котлап, барлык әниләргә ныклы сәламәтлек, бәхет бөркеп торучы күзләр, ихлас елмаю һәм бик күп онытылмаслык матур мизгелләр тели.

"Җылы бәйрәм сезнең елмаюыгыз һәм бәхетегез көненә әверелсен. Рәхмәт сезгә яшәү бүләк иткәнегез, мәхәббәтегез һәм якты күңелегез өчен! Җан тынычлыгы, балалар игелеге һәм күзләрегездә һәрвакыт бәхет нуры балкуын телибез!" диелә Г.Камал театры коллективы сайтында.


---

--- | 26.11.2018

Максим Галкин Алла Пугачеваның күпме пенсия алуын әйтте (ВИДЕО)

$
0
0
26.11.2018 Шоу-бизнес
Масим Галкин белән репер Баста (Василий Вакуленко) әңгәмә корган. Баста аны "әңгәмә" дип атамый, ә "сорауларга җавап алу" дип саный. Әлеге "сорауларга җавап алу"да Алла Пугачеваның пенсиясе турында да сүз булды.
Пенсия ала башлаганда (2004 елда пенсиягә чыккан) ул нибары ике мең (!) алган. Галкин әйтүенчә, Леонтьев ул вакытта 10 мең алган, чөнки ул үзен җырчы дип түгел, "балетный" дип рәсмиләштергән булган.   Шаккаткан Бастага: "Мин гаиләдә "эш аты",  шунлыктан кайгырмыйбыз, бар да яхшы", – дигән, ә бүгенге көндә хатынының  күпме пенсия алуы хакында әйтеп тормаган Максим.  

Фото: https://vk.com


---

--- | 25.11.2018

Татарстанда Иж елгасында балыкчылар бозда агып киткән

$
0
0
26.11.2018 Фаҗига
Татарстанда Иж елгасында ярдан юка бозда аерылып киткән өч балыкчыны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Агентлык язуынча, кичә кич Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Ижевка авылы янында Иж елгасында өч балыкчының бәлагә юлыгуы хакында хәбәр килгән. Ир-атлар, бозның юка булуы аркасында, мөстәкыйль рәвештә яр буена чыга алмаган.   6нчы зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре «Хивус-6» судносында килеп, 30 яшьлек ир-атларны яр буена алып чыккан.  
---

--- | 26.11.2018

75 яшьлек Айдар Хафизов яңадан өйләнә?

$
0
0
26.11.2018 Мәдәният
Русиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Хафиз 27 ноябрь көнне Камал театры сәхнәсендә узачак 75 яшьлек юбилей кичәсенә чакырып кала. Аның актер, педагог, режиссер буларак иҗат эшчәнлеге ярты гасырга сузыла.
Камал театрына ул эшкә 1970 елда Казан театр училищесын тәмамлап килә. Ш.Хөсәеновның «Әни килде» спектаклендә башкарган беренче роле Сәйярне тамашачы бик җылы кабул итә.   Юбилей кичәсенең сценарие авторы Илгизәр Мөхәммәтгалиев белән  режиссер-куючы Радик Бариев тамашаның беренче өлешен Илдар Юзеевның «Ак калфагым төшердем кулдан» спектакле буенча әзерли. 2017 елның 7 апрелендә Фәрид Бикчәнтәев тарафыннан сәхнәләштергән әлеге әсәр «Алтын Битлек» милли театр премиясенең лонг-листына кергән иде. Юбилейда исә телекүпер геройлары – Айдар Хафиз уйнаган персонажлар, балалары һәм оныклары.   Чараның икенче өлеше Хафизовларның «алтын туй»ларына багышлана. Бу күркәм гаиләне котларга ЗАГС хезмәткәрләре киләчәк. Кунаклар арасында шулай ук язучылар, мәдәният хезмәткәрләре, республикабыз җитәкчеләре дә бар.
---

--- | 26.11.2018
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>