Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

«Иделем акчарлагы-2018» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле (ФОТО)

$
0
0
26.11.2018 Әдәбият
"Иделем акчарлагы - 2018" яшь татар язучылары бәйгесе тәмам. Үз әсәрләрен (шигырь, проза, драма һ.б.) конкурска тәкъдим итүчеләр арасында җиңүчеләр билгеле, дип хәбәр итә Татарстан язучылар берлеге.
«Поэзия» номинациясе:    Гран-при: Ләйлә Хабибуллина һәм Миләүшә Гафурова  1 урын-Алсу Сәлахова  2 урын-Илназ Закиров һәм Резеда Мөхәммәтҗанова  3 урын-Зәринә Хуҗина һәм Сөмбел Әхмәтҗанова  Кызыксындыру бүләге-Рәфидә Вахитова
«Проза» номинациясе:    1 урын-Алинә Галиева  2 урын-Розалина Тимербулатова  3 урын-Гөлфинә Шакирова  Кызыксындыру бүләге- Рәфидә Галимҗанова  Кызыксындыру бүләге-Ландыш Салихова    «Драма» номинациясе:    3 урын-Рәфидә Галимҗанова  Кызыксындыру бүләге- Гөлгенә Галимова    «Балалар әдәбияты» номинациясе:    1 урын-Рәфидә Галимҗанова  2 урын-Алия Хакимханова  3 урын-Эльвира Хайруллина              
---

--- | 26.11.2018

«Дождь» каналының туры эфирында – Балтач егете Булат Карипов

$
0
0
26.11.2018 Матбугат
«Дождь» телеканалын сирәк кеше карый. Кабель операторларында ул, гадәттә, түләүле. Сайтлары аша карасаң да акча түлисе. Башка матбугат чаралары белән чагыштырганда сүз иреге күбрәк булган әлеге каналда туры эфирда Балтач егете Булат Карипов эшли. Күпләр аның чеп-чи татар районыннан чеп-чи татар егете икәнен белми дә, чөнки бернинди акценты юк. «Матбугат.ру» хәбәрчесе Булатның үзе белән сөйләште.
«Дождь» каналында чагыштырмача күптән түгел кызыклы гына бер проект чыга башлады. «Технический перерыв» дип аталган интерактив тамаша каналның үзендә, «Вконтакте» социаль челтәрендә һәм «ютуб»та туры эфирда бара. Өч яшь егет һәм бер кыз җәмгыять, сәясәт, тормыш, интернет һ.б. темалар турында сөйләшәләр. Кәҗәсе дә, мәзәге дә бар. Кирилл, Юля, Дима һәм Булат – дүрт җилкәнчек сәяси яктан шактый хәбәрдар. Бүген яшьләр сәясәт белән кызыксынмый дигән сүз алар турында түгел.   Дүрт алып баручының берсе – Булат Карипов. Тапшыру барышында егетнең берничә тапкыр Балтачны да искә алганы бар. Бу аның туган ягы. Балтач урта мәктәбен тәмамлап ул Мәскәүгә укырга кергән.      – Булат, «Дождь» каналына ничек эләктең?   – Бу көтмәгәндә килеп чыкты, журналист булырмын дип уйламаган идем, чөнки мин Мәскәүнең Югары икътисад мәктәбенең (Высшая школа экономики) Юридик факультетының 4нче курсында укыйм. Уку йортыбызның туган көненә багышланган бәйрәмдә ток-шоу алып бардым. Аның бер кунагы «Дождь» телеканалының генераль директоры Наталья Синдеева иде. Ул мине күреп алды һәм ток-шоудан соң мине студиягә килергә чакырдылар.   – Эфирга чыкканчы берәр әзерлек булдымы?   – Продюсерлар безне әзерәк өйрәттеләр. Үзеңне эфирда ничек тотырга кирәген аңлаттылар. Камера булмаганда дусларча ничек сөйләшәсез, шулай сөйләшегез диделәр дә камераны кабыздылар.   – Еш кына туган ягың Балтачны тапшыруда искә аласың – бу бик кызык. Махсус шулай еш искә аласыңмы?   – Махсус дип тә әйтү дөрес булмас, ләкин Балтач турында күбрәк кеше белүен телим, ул бит минем туган ягым.     – ТВ да күренә башлагач, таныган кешеләр яза башладымы?   – Яза башладылар, ләкин күп түгел, бер нәрсә дә үзгәрмәде.    – Эшең укуга комачауламыймы?   – Юк, чөнки ул атнага бер кич кенә.    – Юрист һөнәрен телевидениегә алыштырырга уйламыйсыңмы?   – Юрист булырга инде беренче курстан ук теләмим. Реклама һәм телевидение юнәлешендә бара алсам, әйбәт булыр иде.   – Мәскәүдәге иң дәрәҗәле уку йортларының берсендә укыр өчен бердәм дәүләт имтиханын ничә баллга тапшырырга кирәк?   – ЕГЭны истә тотмыйм, 4 предметтан 350 тирәсе чыкты. Вышкадан тыш МГУ, СПБГУ һәм КФУ турында уйлаган идем, хәзер үземнең сайлавым турында үкенмим.      Фото: tvrain.ru, instagram.com/krpvb

 


Әдилә СӘФӘРОВА

--- | 26.11.2018

Татарстанга чын кыш килә

$
0
0
27.11.2018 Җәмгыять
Пәнҗешәмбе төнгә, 29 ноябрьдә, Татарстанда 15 градус салкын була. Бу хакта КФУның Экология һәм табигый байлыклардан файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы җитәкчесе Юрий Переведенцев хәбәр итә.
Татар-информ” язуынча, 27 ноябрьдә, көндез 5 градуска, төнлә 10 градуска кадәр салкын була. 28 ноябрьдә көндез -7 градус, төнлә исә -15 градус көтелә.   Пәнҗешәмбе, 29 ноябрьдә Татарстанда, җил төньяктан искәнгә, тагын да салкынрак булачак. Көндез 12 градуска, төнлә 15 градуска кадәр суытачак.   Көзнең соңгы көнендә, 30 ноябрьдә, бераз җылыта. Көндез 6 градус, төнлә 11 градус салкын булачагы фаразлана. Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә һава торышы -7 градустан түбән булмаячак.   Моннан тыш, Переведенцев Татарстанда даими кар катламы ятуын хәбәр итә. Хәзер ул, метеостанция мәгълүматлары буенча, 12 сантиметрны тәшкил итә.    
---

--- | 27.11.2018

"Әниләреннән алган вакытта балалар ач, шәрә килеш салкын идәндә пычрак эчендә аунап яткан"

$
0
0
27.11.2018 Язмыш
Календарьга күз салсаң, нинди генә бәйрәм һәм даталар юк. Моңарчы мин балаларга кагылышлы 1 июньне генә белә идем. Баксаң, ноябрьдә – Ятим балалар көне дә, декабрьдә исә Асрамага алынган балалар көне дә бар икән. Шуларны белгәч, үз башымнан үткәннәрне кабат искә төшердем. Уллыка бала алу маҗаралары ул.
Мәхәббәтнең яшен сорамыйлар   Шулай килеп чыкты инде: булачак тормыш иптәшем Лилия белән соң табыштык. Мин – 38не тутырган кеше, ул миннән бераз өлкәнрәк. Лилиянең беренче ире белән аерылышуына шактый еллар узган. Берүзе дигәндәй, өч бала үстереп, аякка бастырган, кеше иткән. Минем дә кыска гына булса да гаиләле булу тәҗ­рибәсе бар иде. Икебезнең дә депрессиядән интеккән чагыбызда очраштырды безне Ходай. Тора-бара бер-беребездән башка яши алмаганны аңладык. Булмады түгел, гайбәт сүзләр дә, бармак белән төртеп күрсәтү­челәр дә булды. Лилияне – минем туганнарым, мине исә ха­тынымның ахирәтләре кабул итмәде. Хатынымның балалары гына безне аңлады.   Төрле чаклар булды, әмма иң мөһиме икебез дә дөнья матурлыгын күрә башладык, икебез дә бәхетле идек. Бәхет тулы булсын өчен ни кирәк? Бала!  Әмма уртак балаларыбыз була алмаячагын алдан ук белә идек. Вакыты узган иде инде. Минем кеше сүзенә ачуым чыкса, Лилия кабат үз эченә бикләнә башлады. Аралаша торгач, үсеп җитеп, кеше булгач, балалар йортыннан бер ятим сабыйны булса да уллыкка алып тәрбияләү – безнең уртак хыялыбыз булуы ачыкланды. Шулай итеп, “баласыз гаилә – бә­хетсез гаилә” диючеләрнең авызын капларга булдык.   Яңадан ата-ана булырга өйрәндек   Эшне нәрсәдән башларга соң? Тәгаен генә моны беркем дә белми. Киттек җирле хакимияткә. Ниһаять, опекунлык һәм попечительлек бүлекләре нәрсәгә кирәк, дигән соравыма да җавап таптым. Асрамага яисә уллыкка бала алырга ниятләсәң, иң элек аларга мө­рәҗәгать итәсе икән. Бүлек мөди­ре минем күрше, ишегалдындагы комлыкта бергә тәгәрәшеп, уйнап үскән балачак танышымның хатыны булып чыкты. Кире какмады, барысын да бәйнә-бәйнә аңлатып бирде.  Башта сертификат кирәк икән. “Мин – өч бала анасы, минем һәр сертификатым күптән инде үз тормышы белән яши, кирәксә, килеп күрсәтерләр үзләрен”, – диде гомерендә дә тел яшермәгән хатыным. Баксаң, нинди генә тормыш тәҗрибәң һәм күпме балаң булмасын, ике айлык ШПР мәктәбен узып, сертификатлы булырга ки­рәк икән, юкса, уллыкка алу теләге бары хыялда гына калачак.   Укыган кеше белгән кешеме?   Киттек хатыным белән култык­лашып шул мәктәпне эзләп. Ул Чис­тай балалар йорты нигезендә оештырылган икән. Шунда укырбыз да күңелебезгә ятышлы бала да күзәткәләрбез, дидек. Булмады. “Бездә уллыкка алырлык балалар юк”, – диделәр һәм андагы балалар белән безгә аралашуны тыйдылар. Гомумән, бу мәктәп турында күңелдә күп сораулар калды. Дәресләрне шул ук балалар йортында психолог булып эшләүчеләр үткәрә. Нәрсә беләм, шуны сөйлим формасында алып барылды әлеге дәресләр. Уллыкка алган бала белән уртак тел табу, бер-беребезгә ияләшү турында сөйләшү түгел, күз алдына университетның беренче курсындагы психология дәресләре килеп басты. Ә бит мәктәпкә күрше районнардан да йөреп укучылар бар. Һәр шимбә ир­тәнге сигезгә килергә кирәк.   Йөри торгач, ике ай узып та китте. Безгә уллыкка алу мөм­кинлеге бирүче сертификат тапшырдылар. Без янәдән опекунлык һәм попечительлек бүлегенә киттек. Кабат документ   һәм медицина белешмә­ләре сорадылар. Җыйдык анысын да һәм, җирле опеканың ризалыгы бе­лән, республиканың опекунлык һәм попечительлек үзәгенә юл тоттык. Анда номер биреп, республика һәм Россия базасына теркиләр икән. Шулай итеп, ятим балалар базасына кереп, аннан бала карау мөмкинлеге бирелә.   Уллыкка бала алу теләге белән янучылар исәбендә без 363 нче булдык. Димәк, Татарстанда ул вакытка 363 гаилә безнең ише хыял белән яши дигән фикергә килдек. Көне-төне сайтлар, социаль челтәр­ләрдәге махсус төркемнәрне актара башладык. Туганнарны һәм дусларны җәлеп иттек хәтта. Башта алар, аннары мин дә дистан­циядән төшеп калдым. Лилия өметен өзмәскә тырышты.   Россия буйлап бала эзләгәч, иң элек теге яки бу төбәктәге опека һәм попечительлек органнары белән элемтәгә керергә кирәк. Бары алар аша гына кызыксындырган бала турында нинди дә булса мәгълүмат алып, очрашуга язылып була. Лилия шалтыратмаган бер оператор да калмагандыр Россия­дә. Мурманск, хәтта Камчатка калмады. Балалар күп дисәләр дә, кем­неңдер статусы билгеләнмәгән, кемдер анкетабыздагы таләп­ләргә туры килми, кемдер опекунлыкка гына бара, кемнедер эне-сеңелләре белән генә би­рәләр. Киртә артыннан киртә. Рәсми рәвештә уллыкка алганчы, бала янына ким дигәндә дүрт-биш мәртәбә барып киләсе була. Законы шундый.   Шул рәвешле ел ярым вакыт узып та китте. Нәтиҗәсе генә юк. Лилиянең дә өмете өзелгәндәй булды. Ә бер көнне ШПР мәктә­бендә укыткан психологыбызны очраттык. Безгә ике яше тулмаган бала кирәк иде, ул исә олыракны эзләргә киңәш итте. Ике елга бирелгән сертификатның да вакыты чыгып бара. Тыңладык. Озак та үтмәде, шатлыклы тавышы белән Лилиям шалтыратты. Үзе шатлана, үзе елый, үзе берөзлексез сөйли. “Таптым, йөзе сиңа охшаган дүрт яшьлек малай, әмма өч яшьлек энесе дә бар. Аермыйлар, икесен бергә бирәләр”, – ди. “Икәүләшеп Ходайга ялваруыбыз нәтиҗәсе бу – һәрберебезне берәр ул белән бәхетле иткән”, – дим. Бездән 600 чакрым ераклыкта урнашкан бер шәһәрдән икән алар. Төбәк операторы белән элемтәгә кереп, сөйләшеп, ризалык алып, малайлар янына кунакка җыена башладык. Әле дә хәтерлим: балалар йортының капкасын шакыганда 3 мартның кояшлы иртәсе иде.   Лев – Данияр, Гавриил  Айнур булды   Безне яхшы гына кабул ит­теләр. 120 сабыйга исәпләнгән балалар йортында тәртип, чиста­лык-пөхтәлек. Балалар төркем­нә­рендә үз эшләре белән мәш­гуль. Безне очрашулар бүлмә­сенә озаттылар. Шактый вакыттан соң гына алып керделәр безнекеләрне. Барыбыз да каушап, югалып калдык. Әмма уртак телне бик тиз таптык. Тәм-томнар, уенчыклар алып килгән идек. Куанды кечкенә малайлар. Ярату һәм аралашу җитмәгәне күренеп тора. Читенсенеп кенә, назны бик кабул итмичә генә аралашалар. Телләре дә ачылмаган. Зурысы, гомумән сөйләшә белми икән, бары тик бармагы белән төртеп кенә ни кирәклеген аңлата белә.   Әтиләре – төрле, әниләре –бер. Дәүләттән балалар пособиесен алыр өчен һәр ел ярым саен бала табып тора икән. Лев һәм Гавриилны бирегә ел ярым элек китергәннәр. Әниләреннән алган вакытта балалар ач, шәрә килеш салкын идәндә пычрак эчендә аунап ятканнар. Тәннәре төрле җәрәхәтләр белән тулган булган. Алгарак китеп әйтәм: өлкәне Гавриилның тәнендә пешү, тәмәке төпчеге сүндерү, пычак эзләре дә бар. Ул бала күрәсен күргән инде анда. Әле дә балык күрсә, чирканып карый. Әнисе аракыга кабымлыкка консерва алган булса кирәк, һәм балага да шул консерва балыгы ашаткан дигән нәтиҗәгә килдек без. Кечкенәсе Лев аңлы вакытын инде әлеге бинада уздырган. Аның кыяфәте дә башка, ул аралашуга ачык, елмаюы йөзеннән китми.   Әлегә кадәр бу балалар статуссыз булганнар, ягъни ятимнәр рәтенә кермәгәннәр. Әмма ярты ел дәвамында әти-әниләреннән хәбәр булмагач, аларны таба алмагач, балаларның туганнары алардан рәсми рәвештә баш тарткач, сабыйлар ятим статусын ала һәм аларны уллыкка алырга мөмкинлек туа. Әмма моны бары тик суд кына хәл итә икән. Без шул судка әзерләндек, тиешле вакытны көттек. Яз үтте, җәй җитте. Без әлеге балалар белән берничә тапкыр очраштык, милли тәм-томнарыбыз белән таныштырырга да өлгердек. Барыбыз да яраттык, үз иттек балаларны, алар да безгә “әти-әни” дип дәшә башлады. Шатлыгыбызның чиге юк иде. Бар булган документларын яңадан теркәтеп, Айнур һәм Данияр исемнәрен куштык. Татар булып тумасалар да, татар рухлы булып үссеннәр, дидек.   Күктән җиргә төшкәч   Балаларны үзебезгә алып кайтканга да ел ярым вакыт узды инде. Әйтергә генә җиңел... Ә яшәве? Гадәти көндәлек тормыш безне бик тиз күктән җиргә төшерде. Бу балалар белән үзебез генә калдык. Тирәбездә ниндидер бушлык барлыкка килде. Безгә болай да сәерсенеп карыйлар иде, мондый авыр заманда башы белән дус булмаганнар гына уллыка бала аладыр дип, чын-чынлап тилергән ке­шеләр рәтенә керттеләр булса кирәк. Дәүләттән дә тиешле ярдәм булмады. Ни психологик, ни рухи яктан.     Китаплар укырга керештек, Интернет аша мәгълүмат тупладык, охшаш гаиләләр белән элемтәгә кердек. Бер-беребезгә ияләшү процессы бик авыр булды. Сынап та карады безне бу балалар. Бер заман икебез дә үкси-үкси елый башладык. Яшермим, кире кайтару теләге дә булды. Статистика күрсәткәнчә, казна йортындагы балалар саны елдан-ел кими бара. Узган ел әлеге сан 54 мең бала булса, быелның беренче ноябренә 4 меңгә кимегән. Россия буйлап 100 меңнән артык гаилә асрамага яисә уллыка балалар алган. Шул исәптән балалар йортлары саны да кими. Шатлыклы хәл, билгеле. Әмма ел саен гаиләләргә урнаштырылган балаларның 10 проценты төрле сәбәпләр аркасында кире дәүләт карамагына кайтарыла.     Бүген, Аллага шөкер, мөнәсә­бәтләр яхшы, бер-беребезгә ия­ләш­тек дисәк тә була. Психолог­лар әйтә бит, яңа әти-әни һәм балалар бер-берсен тулысынча кабул итсен, яңа системага ияләш­сен өчен ким дигәндә өч ел кирәк, дип. Без әле юлның  уртасында гына, әмма атлавы җиңелрәк инде. Ничек кенә теләсәк тә, бу балаларга тудырган әти-әнисе була алмыйбыз, чөнки кан, геннар төрле. Җан тартмаса, кан тарта дигән гый­барә монда берничек тә була алмый. Моны кабул итеп яшәргә кирәк.     Һәр нәрсәнең үз вакыты. Бу балаларга үз вакытында наз, ана җылысы, ата игътибары бирел­мәгән. Алар хисләрнең нәрсә икәнен түгел, хәтта барлыгын да белмәгәннәр. Аларда оят, борчылу, шатлану, кайгыртучанлык, яхшы-начар төшенчәләрен тәр­бияләмәгәннәр. Аларны яңа туган сабыйны тәрбияләгән кебек үстерергә кирәк. Монда аң белән йөрәк сугышы бара. Башкача булмый. Һәм шул сугышта йә син җиңәсең, йә йөрәгеңне кысып, уллыкка алу хыялыңны тормышка ашыру теләге белән саубул­лашасың. Хискә һәм йөрәккә бер­кайчан да таянырга түгел икән, бары тик аек акыл булырга тиеш. Булдыра алам яисә юк. Урталык була алмый. Ә сүз бала тормышы турында бара. Игелек кылу – яхшы, саваплы гамәл. Әмма андый адымга барганда җиде кат уйларга туры килә. 

 


Инсаф ГАЙНУЛЛИН

--- | 27.11.2018

Опера җырчысы Илһам Вәлиевнең иреннәре ертылган - җырлый алмаячак (ФОТО)

$
0
0
27.11.2018 Шоу-бизнес
Башкортстанның опера җырчысы Илһам Вәлиев Екатеринбург театры сәхнәсендә чыгыш ясаган вакытта җәрәхәтләнгән. Екатеринбургның опера һәм балет академия театры солисты сүзләренә караганда, күңелсез хәл «Кармен» спектакле вакытында булган.
«Сугышу трюклары автоматлаштырылган дәрәҗәдә профессиональ каскадерлар ярдәмендә куела. Моңарчы беркайчан да мондый хәл булганы юк иде. Бу юлы әллә нәрсә булды, иренннәрем яраланып, спектакльдә җәрәхәтләнгән килеш эшләп бетердем», дип яза Илһам Вәлиев инстаграмында.   Артист шулай ук театр табибы Ирина Суллга рәхмәт сүзләрен җиткерә. Травмпунктта җырчының ертылган иреннәрен хәтта тегәргә туры килгән. Уфадагы хирург исә ике атна җырламаска кушкан.    
---

--- | 27.11.2018

«Эхо Казанского кинофестиваля» Татарстан буйлап сәяхәткә чыга

$
0
0
27.11.2018 Җәмгыять
3 нче декабрьдә Татарстанда «Эхо Казанского кинофестиваля» башлана. Чара ел саен фестивальдә катнашкан дөнья фильмнарын киң тамашачыга тәкъдим итү өчен оештырыла. Күрсәтүләр район үзәкләре һәм шәһәрләрнең муниципаль кино залларында үтәчәк. Казанда исә атналыкны 3 нче декабрьдән 9 нчы декабрьгә кадәр күреп булачак.
Программага 2018 елгы Казан кинофестиваленең 8 фильм-катнашучысы кергән. Алар Иран, Мисыр, Бангладеш, Төркия, Казахстан, Һиндстан һәм Татарстан фильмнары. Тамашачылар фестивальнең Гран-при иясе – «Ласковое безразличие мира» (режиссеры А. Ирҗанов, Казахстан) фильмын күрә алачак. Шулай ук программага теркәлгән фильмнар:   - «Ксерокопия» (режиссеры Т. Әшри, Иран) – «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясе җиңүчесе;  - «Халеф» (режиссеры М. Дөзгенуглы, Төркия) – «Иң яхшы сценарий» номинациясе җиңүчесе;    - «Гөлниза» (режиссеры С. Гөл, Иран) – «Тулы метражлы нәфис фильмның иң яхшы режиссеры» һәм «Иң яхшы оператор эше» номинацияләре җиңүчесе;   - «Любовь и Шукла» (режиссеры Дж. Сиддартхи, Һиндстан) – фестиваль кунагы;    - «Халдаа» (режиссеры Т. Әхмәд, Бангладеш) – фестиваль кунагы;     «Эхо Казанского кинофестиваля» чарасында Татарстаннан фестивальдә Кино белгечләре һәм тәнкыйтьчеләре берләшмәсенең махсус бүләген алган «Гульназек – победитель дивов» (режиссеры Е. Ермолина) һәм «Нигез йорт» (режиссерлары Н. Йөрешбаев һәм Ә. Галиәскәров) фильмнары да бар.   Быел кино фестивале җитәкчелеге карары нигезендә, фестивальдә катнашкан фильмнарга рус телендә дубляж ясадылар. Димәк, «Эхо Казанского кинофестиваля» фильмнарын тамашачы рус телендә карый алачак.     Яңалыкларны «ТатарКино» (tatarkino.ru) һәм Казан Халыкара мөселман киносы фестивале (kazan-mfmk.com) рәсми сайтларында күзәтеп барырга мөмкин.    Партнерлар яңалыгы
---

--- | 27.11.2018

Казанның сперма доноры балаларын эзли: алар 70тән артык! (ВИДЕО)

$
0
0
27.11.2018 Җәмгыять
Казанда яшәүче 44 яшьлек Олег Лихачев үзенең биологик балаларын эзли. Тамада булып эшләүче ир берничә ел сперма доноры булган һәм кимендә 70ләп баласы туган булырга тиеш. «ДНК» программасы студиясендә Лихачев 32 сан астында 140 тапкыр биологик материал тапшырганын сөйләгән.
Аның үзенең ике баласы үсә. Бу хәлләрне белгәннән соң, хатыны аерылышырга гариза биргән. Әйтүләренчә, Лихачев Россия премьер-министры Дмитрий Медведевтан «Почетлы сперма доноры» дигән исем һәм премия сораган булган.    


---

--- | 26.11.2018

2019 елны каршылаганда табынны ир-атларга әзерләргә кирәк

$
0
0
27.11.2018 Бәйрәм
31 декабрьгә кадәр күп калмады. Яңа 2019 елны ничек һәм нәрсәләр әзерләп каршылау хакында уйларга вакыт. Астрологлар быел өстәлне бай итеп әзерләргә киңәш итә, чөнки Кабан (Көнчыгыш календаре буенча 2019 – Кабан елы) тәмле ризык ярата, матур итеп бизәлгән өстәлне хөрмәтли.
Итле ризыклар, салатлар, үзенчәлекле кабымлыклар, кайнар ашлар, ә кичә ахырында десертлар хуплана, дип яза Кызыл таң.   Шунысы игътибарга лаек, ел хуҗасы гүзәл затларны ярата, шуңа күрә хатын-кызларга бәйрәмгә әзерлек вакытында артык көч түкмәскә мөмкин. Күпчелек мәшәкатьне көчле затларга тапшыру хәерле.   Ризык артык катлаулы, күп чыгымнар таләп итүче булырга тиеш түгел. Ел символы үпкәләмәсен өчен гади рецептларга тукталу яхшырак! Тик Кабан ясалмалылыкны да танымый, шуңа күрә өстәлгә фастфуд, ярымфабрикатлар бирү тыела, идеалда хәтта тортны да үзең пешерергә кирәк.   Фото: pixabay.com    
---

--- | 27.11.2018

“Звезда Поволжья” баш мөхәррире Рәшит Әхмәтовка ярдәм кирәк

$
0
0
27.11.2018 Матбугат
“Звезда Поволжья” газетасының баш мөхәррире Рәшит Әхмәтовның аяк табанының бер өлешен кискәннәр. Үз газетасы аша бик күпләргә ярдәм күрсәткән, ә хәзер бар акчасын дарулар һәм газета чыгаруга тотып баручы Рәшит абыйның үзенә дә ярдәм кирәк.
2000  тиражлы “Звезда Поволжья” газетасы үз битләрендә төрле сәяси караштагы кешеләргә урын биреп килде. Анда сүз иреге дәүләт басмаларына караганда күбрәк иде. Гомумән, Рәшит Әхмәтов матбугатта сүз иреген үстерү өчен күп көч куючы шәхес.   Рәшит абыйга финанслата ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Сбербанк картасының номеры 639002629006774714.   Фото: “Звезда Поволжья”
---

--- | 27.11.2018

Татар дәүләт филармониясендә «Яхин - Гала» йомгаклау концерты уза

$
0
0
27.11.2018 Мәдәният
Бүген 18.30да Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Яхин - Гала» йомгаклау концерты белән Рөстәм Яхин исемендәге IV классик музыка фестивале ябыла.
Концертта ТР атказанган артисткасы Динә Гарипова, ТР атказанган артисты Рөстәм Рәхмәтуллин (баян), ТР атказанган артисткасы Алинә Шәрипҗанова, Динар Шәрәфетдинов, Зәринә Вилданова, Илгиз Зәкиев, Илүсә Хуҗина, ТР Филармония джаз оркестры һәм La Primavera Казан камера оркестры катнашындагы симфо - джаз оркестр катнаша.   Дирижер – Сергей Васильев   Алып баручылар Әмир Әхмәдишин һәм Марина Ясельская.
Фестиваль турында Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе тарафыннан оештырылган Рөстәм Яхин исемендәге классик музыка фестивале 2015 елда барлыкка килде. Чараның төп максаты – татар музыка сәнгатен үстерү hәм пропагандалау, мәшhүр композиторның милли чикләргә генә бикләнмәгән, дөньякүләм биеклеккә ия булган бай иҗади мирасын тыңлаучыга тәкъдим итү. Фестиваль югары сәнгать өлкәсендә танылган башкаручыларны җәлеп итә, яшь талантларның профессиональ үсешенә уңай йогынты ясый. Рөстәм Яхин исемендәге классик музыка фестивале ел да «ЯХИН-ГАЛА» йомгаклау концерты белән тәмамлана.   Мәшhүр композитор Рөстәм Яхин иҗаты халкыбызның музыкаль-эстетик зәвыгын тәрбияләүдә, аның милли-патриотик, фәлсәфи-музыкаль фикерләвен үстерүдә гаять зур роль уйный. Композиторның милли музыка сәнгатен үстерүгә hәм аны пропагандалауга керткән өлеше игътибарга лаек. Рөстәм Яхин татар композитор мәктәбе үсешенә зур өлеш кертә. Ул күренекле камера–вокаль һәм камера-инструменталь музыка остасы, татар җыры һәм романсын, милли характерлы инструменталь миниатюра жанрларын яңа дәрәҗәгә күтәрүче. Камера-инструменталь иҗатында аның фортепиано өчен язылган әсәрләре аерым урын алып тора. Ул татар фортепиано осталыгы үсешенә зур көч куя, профессиональ белеме булган беренче татар композиторы һәм концертлар бирүче пианист була. Хәзер Р.Яхинның фортепиано өчен язган әсәрләре татар пианистлары репертуарының алтын фондын тәшкил итә. Рахманинов, Чайковский, Европа романтиклары традицияләренә нигезләнеп, Яхин татар музыка сәнгате мөмкинлекләрен киңәйтте hәм аның бай образлар дөньясын тудырды. Мәшһүр композитор Рөстәм Яхин иҗатында музыка белән поэзиянең гаҗәеп дәрәҗәдә бербөтен булып үрелүе бар тулылыгы, матурлыгы белән ачыла. Татар шагыйрьләренең шигырьләре милли сәнгатьне үстерүгә камил җирлек булса, ул, үз чиратында, татар поэзиясен, татар шагыйрьләренең әсәрләрен мәңгеләштереп яңгырата.
---

--- | 27.11.2018

"Мисс Москва" Оксана Воеводина Барвихада Малайзия короле белән хәмерсез туй уздырган

$
0
0
27.11.2018 Ир белән хатын
Малайзия короле, Келантан солтаны Мөхәммәт Бишенче шушы көннәрдә генә Русия чибәре, "Мисс Москва — 2015" җиңүчесе Оксана Воеводинага өйләнгән. Туй 22 ноябрьдә Мәскәү яны Барвиха поселогында узган.
Табын хәмерсез һәм бары тик хәләл ризыклардан гына әзерләнгән.    Кәләш кунаклар алдына милли рус, ә кияү – гадәти малайзия киеменнән чыккан.   ​Оксана Воеводина  - Мәскәүдә уза торган  “Мисс Москва” конкурсының “Иң чибәр кыз” титулын 22 яшендә яулаган. Бу бәйге 1994нче елдан үткәрелә. Анда кияүдә булмаган, балалары булмаган 14-26 яшьлек кызлар катнаша.  
---

--- | 27.11.2018

Габдулла Кариев театры дин дәресләре бирә (ВИДЕО)

$
0
0
27.11.2018 Мәдәният
30 ноябрь һәм 1 декабрьдә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Кәҗүл читек» спектакле премьерасы була. Бу уңайдан театрда иртәгә, 28 ноябрьдә, 15.00 сәгатьтә журналистлар өчен пресс-показ оештырыла.

Гает бәйрәме – халкыбызның дини йолаларының берсе. Аны өлкәннәр дә, балалар да көтеп аладыр, мөгаен. Иртән мичтә пешкән тәмле коймакның хуш исенә уянып китеп, тәмләп чәй эчү... Матур, чиста киемнәр киеп мәчеткә бәйрәмгә бару... Спектакль герое Әхмәдулланың да күптәнге хыялы бу. Чөнки әтисе бәйрәмгә яңа кәҗүл читек алып кайтырга вәгъдә бирде бит...

 Автор – Гаяз Исхакый, режиссер һәм пластик режиссер – Ренат Әюпов, инсценировка – Нәзифә Кәримова, рәссам – Илшат Вильданов, композитор – Миләүшә Хәйруллина.   «Гаяз Исхакыйга беренче генә мөрәҗәгать итүем түгел. Моңа кадәр «Остазбикә», «Сөннәтче бабай», «Кәләпүшче кыз» әсәрләрен сәхнәләштердем. Хәзер аларның рәтен «Кәҗүл читек» әсәре дә тулыландырды, – дип уртаклашты спектакль режиссеры Ренат Әюпов. Әсәр Әхмәдулланың Гает бәйрәме алдыннан булган кичерешләрен күрсәтә. Без бу бәйрәмнең килеп чыгу тарихына да мөрәҗәгать итәбез. Шулай итеп тамаша тере дәрес формасында үтәр дип планлаштырыла. Спектакльнең финалы тамашачылар өчен көтелмәгән булачак», - дип хәбәр итә Г.Кариев театры.   Сезне 30 ноябрь (13.00) һәм 1 декабрь (18.00) көнне Кариев театрына премьерага һәм коймак ашарга көтәбез!  


---

--- | 27.11.2018

Георгий Ибушев: Рәхмәт сиңа, җыр, рәхмәт!

$
0
0
28.11.2018 Мәдәният
Ерактан, бик ерактан акрын гына бер җыр агыла. Аһ, бу нинди йөрәк өзгеч моң?! Кайда ишеткәнем бар соң әле минем бу җырны? Нишләп әле ул минем җанымны шулай өтеп ала? Ул каядыр чакыра, дәшә, ымлый.
Безнең ил — сандугач сайрар җир, 
Безнең ил — гөл-чәчәк арасы.   Күңелем сихерләнеп, моң агылган тарафка йөгерәм. Ул — якында... Бәгырьләремне телгәли, елыйсыны китерә... Елыйм, рәхәтләнеп үксеп-үксеп елыйм.   Һәр күзәнәгемне сихри наз иркәли, йөрәккә җылы нур коя. Бөтен күкрәкне тутырып, тирән итеп сулыш алам да: «Син кем, син кем?» — дип өзгәләнеп кычкырып, уянып китәм.   Карале, күзләремнән һаман яшь ага.   «Безнең ил — уйнар-көләр җир», — дип җырлаган матур йомшак тавыш бөтен Ястык урамын, югары очны чорнап алган. Яшьле күзләремне учларым белән угалап алам да, ниндидер бер булачак могҗизаны кабул итеп алырга әзер булган кебек, шушы моңлы агымга ияреп китеп барам.   Әй, язмыш, рәхмәт сиңа бу төнең өчен! Рәхмәт сиңа дүрт тәрәзле, җилкапкалы, салам түбәле өең, шул өйнең, әтинең иске тунына күмеп йоклаткан өйалдысы өчен! Рәхмәт сиңа! Шыгырдап торган нык бүрәнәләрдән салынган зиннәтле өй эчендә, мамык юрганнарга чумып ятсам, миңа бу сихри аһәң кагыла алган булыр идемени? Мин аны ишетеп, төшләнеп, үксеп уяныр идемме? Юк, җыр, төнге тынлык аша болын-тугайларга китеп таралып эрер яки кемнедер, башканы сайлап кагылып, назлап үтәр иде. Җыр, шушы төнне син мине иркәләп, ап-ак канатларың өстендә тибрәтеп, нәни җаныма, үзем дә аңлап бетерә алмаслык чиста моң салып, кире кайтардың. Халкым аһәңенә төрелгән көенчә, мин ул төндә беренче мәртәбә елата торган көч бар-лыкны, ул бетмәс көчнең йөрәк аша чыгып, яңадан кешеләргә сафлык, моң булып, аларны чистартырга, елатырга, авыр чакта көч бирергә әйләнеп кайтуын аңладым. Бу, җыр, син идең, син...   Безнең ил — сандугач сайрар җир...   Бөтен тирә-якны яңгыратып, шушы җырны аңлап, аны тагын да матуррак, тулырак итәргә теләгәндәй, чынлап та, сандугачлар сайрый иде. Мин үземне Ходай күктән иңдергән кодрәт астында калгандай хис иттем. Бакчадагы юкәләрдән хуш ис тарала, талгын җилдә аларның яфраклары, лепер-лепер килеп, «тыңла, тыңла» дип әйтәләр сыман иде. Мин тыңладым. Бу җыр әйтерсең лә моң ташып торган күңелдән генә чыгып калмый, бәлки, төнге күктән, Киек Каз Юлыннан күңелләргә, болын-тугайларга, урман-күлләргә җылы нурдай сирпелә иде.   Рәхмәт сиңа, язмыш, син миңа шушы төнне җыр бүләк иттең. Ул гади җыр түгел, ә бәлки, якты йолдыз сыман төнне яктырта алырлык нурлы җыр иде. Күпме еллар узса да, ул җыр мине һаман үзе белән яктылыкка, матурлыкка, чисталыкка әйдәп, ап-ак нурлы канатлары өстендә алып бара. Әллә нинди мин ишетмәгән, белмәгән, бары җаным белән сиземли, тоя торган җыр дулкыннары аша ерак үткәннәргә алып чыгып җанны тетрәндерерлек борынгы җырлар белән таныштыра. Шушы җырлардан әсәрләнеп китеп, шушы моң назыннан айнып өлгергәнче, болыннарга сыймастай булып җәелгән, тибрәнеп, дулкынланып торган җырын боҗра түгәрәк уеннар эченә китереп төшерә. Миңа бала чагымнан таныш, кадерле булган Раштуа, Нардуган, Олы көн, Торойсын кебек керәшен бәйрәмнәрендә йөртә, гаҗәеп матур җырдан гына торган керәшен туйларында шушы җырларның камиллегенә, гүзәллегенә сокландырып елата. Нинди асыл җырулар җырланыла бу бәйрәмнәрдә, туйларда. Нәкъ менә шунда җырланылган җырлар туганлыкның кадерен белергә, туган җирнең бөеклеген аңларга ярдәм итә. Шушы бөек могҗиза, җырның көче, сере нәрсәдә соң?   Җыр — әниләрнең безне дөньяга китергәндә кычкырган изге тавышы ул.   Җыр — таңнарның алсулыгы, чыкларның җемелдәве ул.   Җыр — сабыйларның көлүе, төркем-төркем күперенеп килгән ап-ак болытларның агымы ул.   Җыр — «сөям» дигән серле пышылдау, иреннәрнең иреннәргә кагылгандагы назы ул.   Җыр — җылы дулкын булып игеннәргә сарылган рәшә чыңы, чишмәләрнең челтерәве ул.   Җыр — серле төндә йолдызлар булып коелган керсез карларның аклыгы. Киек Каз Юлларыннан иңгән яктылык ул.   Җыр — минем, синең ярсып типкән йөрәк тибеше, халыкларны азатлыкка чакырып дәшкән көчле аваз ул.   Җыр — ятимнәрнең күз яше, тормышта адашканнарның, чит җирләрдә юксынганнарның сагышы ул.   Җыр — халыкларны халык иткән, аларны берләштергән, һәрберсенең үзенә генә хас төсмере ул.   Җыр — язгы җылы яңгыр астында хуш ис бөркегән сирень, шомыртларның шавы, кеше җанының бетмәс-төкәнмәс матурлыкка, чисталыкка, кешелелеккә, изгелеккә ия булырга тиеш икәнлеген дәлилләүче бөек рух ул.   Җыр — берни белән дә чагыштырып булмаслык, Ходай кешеләргә бәһасез җан авазы итеп иңдергән изге моң ул.   Әгәр дә мин өздереп, җыр менә шушы инде ул, дисәм, минем белән килешеп ризалашып бетмәүчеләр дә аз булмас иде. Чөнки җырны аңлаган, яраткан һәр кешенең җыр турында үз фикере, үз сүзе бар һәм бу бик дөрес тә, чөнки җыр бит ул — тере нәрсә, җан моңы. Шуңа күрә аны һәр җан үзенчә аңлый, үзенчә кабул итә.   Җыр ничек туа соң? Мин композитор түгел, ләкин, минем сиземләвем буенча, чын җыр бик тә бәхетле чакта, яки өзелеп юксынганда, нәрсәдәндер кинәт кенә күңел нечкәреп, ташып киткән чакта туадыр. Җыр болай гына бер сәбәпсез тумыйдыр ул. Тукта, җыр языйм әле, дип кенә җансыз язылган җыр чын җырдан бик ерак тора. Чөнки иҗат вакытында була торган ләззәтле бер дулкынлану, газаплану, тойгылар, хисләр белән сугарылмый ул җыр. Бары тик чын йөрәктән язылган җыр гына арыган күңелгә җиңеллек китерә, җанны чистарта, көрәшкә дәшә, матурлыкка ишек ача. Зур, чын җыр иксез-чиксез көчкә ия. Ул таныштыра, кавыштыра, авырудан дәвалый, хәтта бер-берсен дошман күргәннәрне дә татуландыра, елата, юата.   Чү, тыңла, ишетәсеңме? Миллионлаган аналар тавышы Җир шарын уратып алган. Күпме телләрдә тибрәлә өмет катыш бу тавыш. Бәхет теләп җырланучы бишек җыры ул. Һәр бишек, гөнаһсыз сабый янында ап-ак канатларын кагып, һәрбер нәни йөрәккә кагылып алырга омтыла. Күр-күр, әнә кечкенә генә шушы зат әнкәсенең күкрәгеннән иреннәрен алган да, бишек җыры астында йокымсыраган килеш елмаеп куя. Күр, ул башын ничек матур итеп артка ташлаган, ә алсу яңагы буйлап әкрен генә ап-ак сөт тамчысы тәгәрәп төшеп бара, тагын бер мизгел — шушы тамчы тып итеп каядыр төшәр дә бөтен Җир шарына без аңламый, ишетми торган телдә җырга рәхмәт әйтер, чынлап куяр. Әй, керсез нәни йөрәк, шушы чыңны югалтмыйча саклап кала алырсыңмы син? Еллар үтү белән безнең бу тор-мыштагы ялган, ялагайлык, акчага, чүпрәккә сатылу синең йөрәгеңдәге бу нурны сүндермәсме? Сүндермә син ул нурны, сүндермә! Ул сине «Әллүки»ләргә, «Тәфтиләү»ләргә алып чыгар, «Безнең ил»ләре, «Кара урман»нары белән иркәләр. Җирдә ялганнан, пычрактан башка Матурлык дигән тагын бер төшенчә — җырлы, моңлы, кешелекле дөнья бар әле. И җыр гынам, нигә без, кешеләр, бу дөньяга Матурлык җыярга туасы урынга бер-беребезгә шулкадәр күп әшәкелек эшләргә киләбез?! Бер уйласаң, без бу дөньяга кунакка гына килгән бит. Шушы мизгелдә бер-беребезгә әйтерлек җылы сүзләребез юкмыни соң? Күзгә күз карашып, назлы сүзләр әйтеп сөешерлек намусыбыз да калмаганмыни инде? Әй, сабый, кичер мине мондый сүзләрем өчен! Җирдә бөтен нәрсә дә нурдан, изгелектән генә тормый шул әле. Кеше җанын каралтырга, түбәнсетергә, таптап узарга әзер торган күп әшәкелек, гаделсезлек бар җирдә. Ләкин син күңелеңә әнкәңнең бишек җыры аша кергән шушы изге нурны сүндермә, югалтма! Шушы нур, якты маяк булып, бөтен гомерең буена җемелдәп, алга — матурлыкка, камилләшүгә таба дөрес юл күрсәтеп, чакырып торыр. Син курыкма гына, курыкма! Алга — яктылыкка бар, камилләшүгә таба — кешелеклелеккә атла. Әгәр дә син кешене кеше итүдән туктатучы шушы караңгылыкны узып, яктылыкка чыга алсаң, үзеңнең кеше дигән бөек исемеңә лаек булырсың.     Оч, җырым, оч! Ап-ак канатларыңны җилпеп-җилпеп ал да, бу тормышта адашып, аптырап беткәннәр, дөреслеккә сусап та аны таба алмыйча өметсезләнгәннәр, матурлыкка, гүзәллеккә омтылганнар күңеленә якты нурыңны сирпе. Көчсезләнгәннәргә — терәк, адашканнарга — маяк, өметен җуйганнарга өмет бир. Бөтен тирә-якта гаделсезлек тулып яткан шушы дөньяда Матурлыкка алып чыгучы нурлы юлыңны күрсәт. Юк, бу кеше нәфесен канәгатьләндерү өчен түгел, ә бәлки, кешенең эчке дөньясын баетуга алып бара торган юл. Кеше җанының чисталыгы, сафлыгы байлык белән дә, дәрәҗә белән дә үлчәнми, аны сатып алып та, алыштырып та булмый, ул һәркемгә кылган гамәлләренә, намусына карап бирелә. Юк, бу һич кенә дә кеше затлы киенмәскә, мул яшәмәскә, иркен йортларда тормаска тиеш дигән сүз түгел! Намуслы тырыш хезмәт белән эшләп тапканны кияргә дә, булган белән горурланырга да мөмкин. Ләкин мал колы булырга ярамый. Чөнки җан кол булу өчен яратылмаган. Юк, мең тапкыр юк. Җан изгелек кылу, матурлыкка омтылу өчен яратылган лабаса. Җан, әнкәсе кулында оеп, башын артка ташлап йоклап киткән сабый кебек керсез булып туа түгелмени? Хәтерегездәме, алсу яңак буйлап тәгәрәп төшеп баручы ап-ак сөт тамчысы? Кешегә көч бирүче изге тамчы, тере тамчы ул. Ана күкрәгеннән чиксез сөю белән баласына бирелә торган бу тамчыда өмет, ышаныч тулы. Бу — үзе матур җыр. Җыр гына да түгел, ә бәлки, җан, күңел ачкычы. Балачак хыялларын, чисталыгын, җылылыгын, хәтта балалыкның үзен дә аз гына булса да саклап кала алган күңелләргә ул тамчы зың итеп килеп кагылыр да, нурлы юл буенча әйдәп, Матурлык иленә ишек кагар.   Атла син бу юл буйлап. Матурлык, гүзәллек, моң, җыр иленә керергә лаексың. Син түгелмени ул, ата-ананы хөрмәт иткән, кайда һәм кем булсаң да, кече күңелле, кешелекле булып кала алган кеше?! Таныш булмаганга абынганда кулын сузган, бер телем икмәкне урталай бүлешкән, чит кайгыны уртаклашырга ашыккан, зур булмаган шатлыкка да чын күңелдән сөенә, шатлана белгән кеше син түгелмени ул? Син. Син ул. Матурлыкка омтылган, бишек җыры кабызган якты, җырлы маякны сүндерми саклаучы изге күңелле кеше. Шушы маяк сине караңгылык аша комсызлыктан, кешелексезлектән, җанны данга һәм дәрәҗәгә сатудан саклап калды, Гадилек, Матурлык, Җыр иленә алып чыкты. Күрәсеңме, шифалы нурларын чәчеп, дөньяны иркәләп кояш күтәрелеп килә. Болын-кырлар өстендә рәшә дулкыны уйный, нидер көйли, җырлый. Узган төннең кара-кучкыл дулкыннары офык читенә кереп күмелә, югала. Күр бу матурлыкны, җыр әнә шулай туа.   Уяна иркен болыннар,   Ачыла гөл керфекләре, —   дип кычкырып җырлыйсы, гүзәл табигатьнең иртәнге җырына кушылып, моң булып эрисе килә. Әнә ул җыр, утлы тамчы булып, гөл керфекләре өстендә яна. Җил уйнап узар да, бу тамчылар, бәллүр чыңыдай бер-берсенә кагыла-кагыла, җиргә сибелерләр. Кем белә, бәлки, бу чың таң җырының кушымтасы булыр. Әнә җыр үзәннәр өстендә, үтә күренмәле җиңел япма булып, әкрен генә дулкынланып ята, ә йомшак җил, шаярырга теләгәндәй, шушы купшы япманың бер читенә кагылып ала да, сылу яшь каеннарның бөдрәләрен капларга теләгәндәй, шушы аклыкны үзән читенә таба ияртеп алып китә. Җыр кешене матурлык алдына китереп бастыра: күзең бар икән, күр, җаның бар икән, той. Матурлык бу үр, ерактагы офык чите белән генә чикләнми. Ул чиксез, бертуктамый үзгәреп, яңгырап тора.   Җыр яңгыраганда гына иң бөек көченә ия. Җыр — кәгазьдә ноталы тамга, ә күңелдә бикләнеп ятканда җылы тойгы гына, кеше күкрәгеннән ургылып чыкканда исә сүз, көч, моң, яктылык ул. Күңелендә аз гына кешелеклелек хисе сакланып калган булса, таш бәгырьне дә эретерлек, аңа җан өрерлек көче бар аның. Җыр кешене туганда бишек җыры булып каршы ала, көчлеләр җанын үлем аша үлемсезлеккә алып чыга.   Ләкин җыр уенчык түгел, җыр белән уйнарга-шаярырга ярамый. Юк, сүз бүген көннәр буе яңгырый торган вак-төяк җырлар турында бармый. Алар ялтыравыклы уенчыкларны гына хәтерләтәләр. Без бүген җыр дип, ни сүзе, ни көе булмаган йөзләрчә бер-берсенә охшаган уенчыкларны атый башладык. Ни өчен уенчык, ә җыр түгел соң? Чөнки алар яшәр өчен тумаган. Без алар белән вакытлыча уйныйбыз гына. Берничә айдан инде аларның беркемгә дә кирәге калмый — алмашка яңа төрле бизәкле уенчыклар килә. Шыгрым тулы залларда җырланыла торган буш сүзле, чиле-пешле җыр дип атала торган гарип көйләрне тыңлап, эреп-оеп үтыручы зыялыларыбызны күреп кызганам мин. Җырны уенчыктан аера башларга вакыт түгелме? Әлбәттә, вакыт. Бүгенге көндә зыялыларыбызның күпчелеге иң гади җырдан, такмактан тәм табып, катлаулырак, эчтәлеклерәк җырны кабул итәргә әзер түгел икән, гади халык турында нәрсә әйтергә мөмкин соң? Без үзебезне шушы мескен хәлгә тартып төшердек. «Зөлхиҗә»не, «Гөлҗамал»ны, «Уел»ны, «Рәйхан»ны халык күңеленә ирештерерлек ничә генә бөртек җырчыбыз бар соң? Ләкин ул җырлар яңгыраган вакытта да бик күпләрнең аларны ахырына кадәр тыңларга түземлеге җитми. Без моңлы, эчтәлекле җырны тыңлаудан бизә барабыз. Әйе, андый моңны кабул итү өчен аз гына уйланырга, күңелне ачып, аңа үтеп керергә, җырчыны хөрмәт белән тыңларга өйрәнергә кирәк. Без бәгырьнең түреннән, йөрәк аша ургып чыккан бу изге аһәңнең җан авазы икәнен оныттыкмы әллә? Тыңлыйк әле, ул тере, йомшак авазны. Бу аваз кешене таң калдыра, көтмәгәндә генә биеклеккә омтыла, тәннәрне чемер-чемер китереп ала, сандугач кебек җилпенергә, сайрарга тотына, йә булмаса, киң Идел сыман тулып, салмак кына агыла башлый. Яки көтмәгәндә генә, җылы май кичен искә төшереп, шундый тыныч, үтә күренмәле нур сыман эленеп кала. Кеше тавышы иң затлы уен коралларыннан да матуррак, нәфисрәк. Чөнки аның кыллары җан шул. Ә җан кояшлы, моңлы, назлы, кирәк икән нәфрәтле, көчле һәм горур ул.   Җыр — кеше фикерен матур, нечкә итеп җиткерүче иң гүзәл, иң югары нокта ул. Без тормышта бер-беребез белән гади сөйләм телендә аңлашабыз.   Күтәренке, саф хисләребезне шигъри юлларга күчерәбез. Ә инде шигъри тел белән дә аңлатып булмаган нечкәлекне бары тик җыр гына күңелләргә җиткерә ала. Җырның тәэсир итү көче сүзнекенә караганда күпкә көчлерәк аның. Телнең терәге һәм бизәге — җыр. Җыр барда тел, халык бар. Олы җырны башкарырлык җырчыбыз, аңларлык халкыбыз калмаса, ап-ак канатлы җыр бездән китәр. Ә милләт моңсыз, җырсыз яши алмый. Ләкин безнең җыр сәнгатебез гел моңлы, елак җырлардан гына торырга тиеш түгел, моңга гына салынып сагышланып ятсак, без бөтенләй йомшап, җебеп бетәрбез. Безнең җырларыбыз моң, сагыш белән бергә, күтәренке рухлы, тирән эчтәлекле һәм яңгырашлы булырга тиеш. Андый җырлар күбрәк булса, без үзебез дә җаныбыз белән чистарынып, яктырып, сафланып китәрбез. Менә ни өчен җырга бары тик күңел ачу өчен генә тудырылган нәрсә итеп карарга ярамый. Җырны аңлау өчен югары уку йортын тәмамлау кирәкми, ул безгә тумыштан бирелгән. Шуны тоя, ишетә белү генә зарур. Тыңла да җый: каеннар шавыннан, тургайлар җырыннан, кичке эңгердән, болын гөленнән — бары да җыр бит Каеннарга сөеп, гөлләргә назлап карарга өйрән. Каенга бары тик буласы утын, болын гөлләренә, яшел хәтфәсенә печән итеп кенә караудан узмасак, ничек күңел матурлыкка омтыла алсын ди?! Матурлыкны тойган күңел генә яхшыдан начарны аера белә. Ә яхшы җыр безне олы музыка дөньясына алып чыгар, опера, симфония, балет белән таныштырыр. Бу өлкәдә белгечләр булмасак та, зур сәнгатькә җан белән кагылып алу бәхет түгелмени? Почмактагы чаршау читеннән генә карап, «Сәнгатьнең бу төре безгә кирәкме, юкмы», — дип ятсак, «Безгә мөнәҗәттән башка берни дә кирәк түгел» — дип әйтүчеләр дә табылыр. Ә зур сәнгать ул диңгез кебек. Шул диңгезгә курыкмыйча керсәк, башка халыкларның да күңел хәзинәсе белән танышырбыз. Күңелдә сакланып калган бишек җыры безне моң дәрьясына алып керсә, зур сәнгать дөньясына да юл ачылыр.   Ап-ак канатларыңны җилпеп-җилпеп оч, күңелләргә өмет, ышаныч бир, җыр! Безгә, кешеләргә, бәхет, тугрылык, сөю, матурлык турында җырла! Матурлыкка, чисталыкка сусаган җан шушы серле дөньяга тартылып торсын.   Олы җыр — сер дә әле ул. Беркайчан да ачылып бетмәячәк татлы сер. Җырның тагын бер бөек көче — аның серлелегендә. Менә шушы серлелек башкаручы йөрәге аша узып таныш, бик тә таныш җырга да яңа яңгыраш, яңа бизәкләр өстәп, таң калдыра, кешедә ләззәтләнү, рәхмәт хисе тудыра.   Рәхмәт сиңа, җыр, рәхмәт! Синең телеңне, әйтер сүзеңне аңлый алу зур бәхет ул. Бәхет ул — яраткан эшендә, сәнгатьтә горурланып, чиста намус белән кеше күзенә карый алуда, үзеңне кеше итеп тоюда һәм күңелеңдә син йөрткән олы җырда.
---

--- | 28.11.2018

Алсу Фазлыева ничек итеп ике ай эчендә ябыгу серләрен ачты (ФОТО)

$
0
0
28.11.2018 Шоу-бизнес
Җырчы Алсу Фазлыеваны 18 яшьлек кызлардан аерып булмый хәзер. Ул тагын да чибәрләнгән, ябыгып киткән. Хәзер яңа фигурасына туры китереп, кәттә генә күлмәкләре белән сокландырып йөри. Алсуның ябыгу сере нидә соң?
- Күп кеше дөрес туклануны диета белән бутый. Диета тотканда сиңа күпмедер вакыт аралыгында нәрсәдер ашарга ярамый. Ә дөрес туклану – ул яшәү рәвеше.  Мин бернинди диетада утырмыйм, ә дөрес туклану алып барам, - ди Алсу.   Җырчы “Дөрес туклану” мәктәбенә йөри икән. Анда тренер белән ашап ябыгу серләренә өйрәнәләр.   - Дөрес тукланып, ике ай эчендә 7 килограммга ябыктым. Бит тиресе үзгәрүен дә сиздем. Ул матурланып китте. Моңарчы кыздырылган тавыклар, майонезлы салатлар да ашый идем. Хәзер парда, фольгада, суда пешкән ризыкларга өстенлек бирәм. Хәтта туй табынында да дөрес ризыклар гына ашый алам. Салатларны майонез белән түгел, ә көнбагыш, көнҗет мае белән болгатам. Ит, балыкны хәзер яшелчәләр белән ашыйм, алай ул тизрәк үзләштерелә. Берәр көнне бәлеш ашасам, икенче көнне җиңелрәк ризык ашап, ашказанын ял иттерәм, - дип ябыгу серләре белән уртаклаша Алсу Фазлыева.     Ни кызык, дөрес туклануга Алсу бар гаиләсен күчергән.     - Азатка аерым ризык пешереп утырмыйм инде. Мин нәрсә ашыйм, ул да шуның белән туклана. Ияләшкәч, бер кыенлыгы да юк ул дөрес туклануның. Ә менә спорт белән шөгыльләнергә вакыт юк. Мин бит гел юлда. Минем яшәү рәвешем үзе бер спорт кебек инде. Ләкин спорт белән шөгыльләнеп, аерым бер җирләргә массаж ясатып кына ябыгып булмый. Иң беренче чиратта туклануны тәртипкә китерергә кирәк. Аннан соң елына бер тапкыр организмны шлаклардан чистартам. Эчәклек, бавыр, бөерләрен табиблар да еш чистартып тора, - ди Алсу Фазлыева.
Алисә ШӘРӘФИЕВА

--- | 27.11.2018

Гомерен саклау өчен 2 минут буе ыштан балагына эләгеп оча (ВИДЕО)

$
0
0
28.11.2018 Җәмгыять
Әлеге ир-ат Швейцариядә ял итүенең беренче көнендә үк үз гомерендә тәүге тапкыр дельтапланда очарга була. Ләкин моның нәрсә белән тәмамланасын күз алдына китерми...

Ирне очкычка каешлар белән эләктерергә онытканнар. Моны кузгалып киткәч кенә күреп алалар. Егылып төшеп һәлак булмас өчен, ир-атка 2 минут 14 секунд дәвамында шасси һәм инструкторның чалбар балагына эләгеп торып, гомерен саклау өчен көрәшергә туры килә.

Бәхеткә, берничә җәрәхәтне исәпкә алмаганда, барысы да яхшы төгәлләнә, дип яза pikabu.

 


---

--- | 28.11.2018

Татарстанда ир белән хатын боз астына киткән

$
0
0
28.11.2018 Хәвеф-хәтәр
Татарстанның Тукай районында үзлектән ясалган мотовездеходта боз астына киткән ир белән хатынны коткарганнар. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бердәм 112 ашыгыч хезмәте номерына кичә кич Чулман елгасында Боерган авылы тирәсендә 48 яшьлек ир-ат һәм 61 яшьлек хатын-кызның мотовездеходта боз астына киткәнлеге турында хәбәр алынган, дип яза агентлык.   Урынга 61нче зона коткаручылары “Хивус-6” һава мендәрендә килгән. Алар батучыларны коткарып, ярга чыгарган һәм табиблар кулына тапшырган.   Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, бозның калынлыгы җиде сантиметрдан ким булганда, бозга керергә ярамавын һәм кергән очракта кешеләргә мең ярымнан ике меңгә, вазифаи затларга биштән җиде меңгә, юридик затларга илледән җитмеш меңгә кадәр административ штраф билгеләнгәнлеген искәртә.   Моннан тыш, сулыкларның яр буе саклау полосасын кулланган өчен шулай ук административ җаваплылык каралган.  
---

--- | 28.11.2018

Ир йөкле сөяркәсен үтергән

$
0
0
28.11.2018 Криминал
Башкортстанның Югары суды йөкле сөяркәсен үтергән уфалыга хөкем карары чыгарды. 30 яшьлек ир 15 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Эш материалларын өйрәнгәндә шул билгеле була: гаепләнүче үтерелгән яшь хатын белән 2016 елда таныша, һәм алар очраша башлый. Былтыр августта исә хатын сөйгәненә йөкле икәнен хәбәр итә.
Гаепләнүче өйләнгән була,  ул вакытта аның законлы хатыны да бәби көтә, шуңа никахсыз туган бала иргә кирәкми.  Ир  сөяркәсенә аборт ясатырга тәкъдим итә, ләкин яшь хатын баш тарта. Шул чак ул үтерүгә бара. Муенына берничә тапкыр пычак чәнчеп сөяркәсен үтерә. Башта яшь хатын мәетен чүплектә калдыра.  Икенче көнне җинаять урынына барып, мәетне күмә.   Мәрхүмәне эзләп әти-әниләре хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә.   Фото: https://pixabay.com
---

--- | 28.11.2018

"Операция ясарга теләмәделәр. Үз аягыма бас­канчы, инвалид арбасында утыр­дым"

$
0
0
28.11.2018 Язмыш
Балтач районының Арбаш авылында яшәүче Әнисә Фазылҗанованы язмыш инде әллә ничә кат сынарга өлгерә. 19 яшен тутырган кызга катлаулы операцияләр аша узарга да, инвалид арбасына да утырырга туры килә.
Мин гаиләдә дүртенчә бала булып туганмын. Уң як кулымда биш түгел, алты бармак булган. Мөгаен, моны табиблар да күр­мәгәндер. Чөнки әбием артык бармакны бары тик мине өйгә алып кайткач кына шәйләп ала, – дип сөйли Әнисә. – Бер яшьтә миңа операция ясаганнар. Артык бармакны кисеп ташламыйлар, ки­ресенчә, икесен берләштереп, тегеп куялар”.   Нәселләрендә Шарко-Мари дип аталган авыру барлыгын алар­­ның барысы да белә. Әти­сендә дә, бабасында да булган бу авыру. Фазылҗановлар әлеге чир­нең балаларын урап узганына сөенеп туя алмыйлар. Чөнки берсендә дә аның билгеләре сизелми. Әмма иртә шатланганнар икән. Әнисәгә өч яшь тулгач, әлеге авы­руның кайбер билге­ләре күренә башлый. Еллар уза тора, авыру кимеми, көчәя генә. Мәктәптә укучы кыз авырдан йөри башлый. Җитмәсә, кызга 11 яшь чагында гаиләләре таркала: әтисе белән әнисе аерылышалар. Сабый бу хәлне бик авыр кичер­гәндер, күрәсең, авырулары бер­мә-бер көчәеп китә. Башта үр­мәләп йөри алса, соңрак аяклары бөтенләй тыңлаусызга әй­лә­нә. Хәтта укуын да өйдә генә тә­мамлый.   – Әмма мин йөри алмавым белән һич кенә дә килешмәдем. Тулы канлы тормыш белән яшисем килде. Районда узган “Милли тавыш” дигән программада катнаштым. Кастингны үткәч, концертларда чыгыш ясый башладым. Сәхнәдә басып тору шул­кадәр авыр булса да, түзә идем, – ди ул.   – 2016 елда Казанда элемтә техникумына укырга керергә насыйп булды. Әмма озак укый алмадым. Аягым тагын да начарланды. Менә шул чакта миңа әтием ярдәмгә килде, аянычлы хәлгә җиткермәс өчен бар көчен бирде. Үзенең дә физик мөмкинлеге чикләнгән, көчкә аяк­ларын сөй­рәп йөри иде ул. Тик миңа гарип­ләнергә ирек бирмәде. Кирәкле табибларны тапты. Алар исә миңа операция ясарга теләмәделәр. Ә әтием аларны үгетләп, минем хакыма барысын да эшләде. Бер елда ике катлаулы операция киче­рергә туры килде. Үз аягыма бас­канчы, инвалид арбасында утыр­дым.   Шөкер, Әнисә киредән үз аяк­ларына баса. Техникумда яңадан укуын дәвам итә башлый. Кулыннан килмәгән эше юк. Иҗат итүен ташламый, районда оештырылган “Фикердәш” клубы әгъзасы булып тора, апасыннан кул эшләренә дә өйрәнә. Башка кызлар кебек ул да  матур гаилә корырга, бәхетле булырга хыяллана.   “Үземә килгән сынауларны язмышымдыр дип кабул иттем. Аллаһы Тәгалә көчле кешегә генә мондый авырлыклар җибәрәдер. Әмма мин күп нәрсәгә өйрәндем. Тормышка башкача карый башладым. Хәзер сәламәтлекнең кадерен беләм. Үз аякларыңда йөрүнең, күзләрең күрү, кулла­рың эшләүнең кадерле бүләк икәнен аңладым. Әгәр язмыш кушуы буенча инвалид арбасына утырасың икән, югалып калмаска кирәк. Анда утырып та, хыял канатларында очарга була. Иң мөһиме – тормышны яратырга кирәк”.
Гөлгенә ШИҺАПОВА

--- | 28.11.2018

Минтимер Шәймиев кайгы уртаклашучыларга рәхмәтен белдерә

$
0
0
28.11.2018 Сәясәт
Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев хәләл җефете Сәкинә Шәймиева вафат булу сәбәпле кайгы уртаклашучыларга рәхмәтен белдерә.
«Кадерле дуслар! Гаиләбез өчен кайгылы бу көннәрдә безгә Сәкинә Шакир кызы вафаты сәбәпле йөзләгән телеграммалар килде. Бөтен республикадан, Россия Федерациясенең, якын һәм ерак чит илләрнең төрле почмакларыннан, безнең гаилә белән шәхсән таныш һәм таныш булмаган кешеләр кайгыбызны уртаклашты. Сәкинә Шакировна турында җылы истәлекләр, ихлас сүзләр массакүләм мәгълүмат чараларында да, социаль челтәрләрдә дә күп булуын беләбез. Сәкинә кешеләрне ярата иде, ул гел изгелек кылырга тырышты һәм Татарстан кешеләренең үзенә карата игелекле мөнәсәбәтен югары бәяләде.   Шушы авыр вакытта безгә карата игътибарлы булып, кайгыбызны уртаклашканыгыз өчен, ярдәмегез өчен барыгызга да чын йөрәктән тирән ихтирамыбызны һәм олы рәхмәтебезне белдерәбез.   Барыгызга да сәламәтлек һәм бәрәкәт телибез. Үз туганнарыгызның һәм якыннарыгызның кадерен белегез һәм саклагыз», – дигән ул.
---

--- | 28.11.2018

Татарстан китап нәшрияты Фатих Хөснинең "Адәм балалары" аудиокитабын тәкъдим итә

$
0
0
28.11.2018 Әдәбият
Татарстан китап нәшрияты үзенең сайтында яңа аудиокитап тыңларга тәкдим итә. Бу - Фатих Хөснинең "Адәм балалары" повесте. Тыңлау - бушлай.

"Маркиз" утравында була бу хәл: кыз суга бата башлый, егет аны коткара. Дәвамын беләсегез килсә, www.tatkniga.ru сайтының аудиокитаплар бүлегенә кереп, Фатих Хөснинең "Адәм балалары" повестен тыңлагыз.

Аны Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты Фәнис Кәлимуллин укый.


---

--- | 28.11.2018
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>