Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Балаларның хыяллары чынга аша

$
0
0
03.12.2018 Мәдәният
Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында “Игелекле дулкын” Бөтенроссия балалар иҗаты фестиваленең гала-концерты узды. Проект кысаларында күп балаларның хыяллары тормышка ашты.
“Игелекле дулкын” фестивале – Казан Башкарма комитеты белән җырчы, композитор, Россиянең халык артисты Игорь Крутой һәм популяр музыка академиясенең уртак проекты. Фестиваль – сәламәт һәм мөмкинлекләре чикле балаларның уртак иҗат мәйданчыгы булып тора.   Сәләтле балаларны котларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, РФ Президенты каршындагы балалар хокуклары буенча төп вәкиле Анна Кузнецова, фестивальнең генераль продюсеры, композитор Игорь Крутой килде. Шулай ук гала-концертны ачу тантанасында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның фестивальдә катнашучыларга котлау телеграммасы укылды:   “Әлбәттә “Игелекле дулкын” Россиянең талантларга бай булуын, бездә мавыгучан, хезмәт сөючән балаларның күп булуын үз күзләребез күрү мөмкинлеге бирә. Алар үз казанышлары белән иҗади яктан үз-үзеңне күрсәтү өчен киртәләр булмавын исбатлый”, — дигән Владимир Путин. Телеграмма текстында Россия Президенты фестиваль финалчыларын һәм җиңүчеләрен котлаган, уңышлар теләгән.   Аннан балаларны котларга сүз Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка бирелде.   “Игелекле дулкын” фестиваленең исеме үк аның нинди чара икәнлеге хакында сөйли. Беренче чиратта, матди яктан булышуны үз өстенә алган Россия Президентының ярдәм фондына зур рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Бу бәйрәм балаларга үзләрен күрсәтергә һәм сәләтләрен ачарга мөмкинлек бирә. Финалның Казанда узуына без бик шат, Татарстан мондый проектларга һәрвакыт ачык”, — диде ТР Президенты үзенең чыгышында.   Аннан концертны фестивальнең генераль продюсеры Игорь Крутой дәвам итте. Ул Казан һәм Татарстан җитәкчелегенә фестивальне оештырганнары өчен рәхмәт белдерде һәм киләсе елда катнашучылар тагын да күбрәк булачагына ышаныч белдерде. “Казанда шундый җылы кабул итүләре өчен бик зур рәхмәт, Президент гранты өчен ил Президентына аерым рәхмәт, шуның аркасында безнең илнең 10 төбәгендә сайлап алу турларын үткәрү мөмкинлеге барлыкка килде. Киләсе елга бу шәһәрләр күбрәк булыр дип өметләнәм, чөнки, кызганычка каршы, һәр шәһәрдә кайгы җитәрлек, һәм без шәһәрләрне күбрәк колачлаган саен, балаларыбызга җылылык күбрәк бирелер”, — дип билгеләде Игорь Крутой.   Конкурсның финалына 10 регионнан 130 талантлы бала узды. Бу балаларның һәркайсы җиңү юлында зур адымнар ясады.   “Хыялларны үти” дигән сүз — фестивальнең девизы гына түгел, ә яшь талантларны әлеге фестивальга җәлеп итү, һәм һәркайсына үзләрен күрсәтүгә мөмкинлекләр бирүне дә аңлата. Катнашучыларның күбесе, сәламәтлекләре чикләнгән булуга карамастан, югары уңышларга ирешә алган. Шуларның берсе — Самарадан 11 яшьлек Даниил Хачатуров. Ул күп еллар онкология авыруы белән көрәшкән. Һәм әлеге авыру эзсез узмаган – малайның күзләре күрми торган булып калган. Әнисе сүзләре буенча: ”Даниил беркайчан да бирешмәскә өйрәнде, ул бик көчле егет. Үз дигәненә ирешүчән, тырыш. Кайчакта аңарда шулкадәр көч каян килә икән дип үзем дә аптырыйм.”   Николай Василенко сәхнәдә үзен иркен тота. Малайның күзләре күрми, әмма иҗатта бернинди чикләнүләр дә юк. 11 яшьлек малайның хыялы-акустик гитарада уйнау һәм безнең вакытның популяр башкаручылары белән танышу. Аның җырлавын зал тын да алмый тоңлады.   Бер мең тамашачы алдына Севастопольдән килгән Михаил Непип чыккач, күпләр сүзсез калды. Малайда церебраль паралич. Тик бу бала Сергей Есенинның “Әни хаты” шигырен укыгач, тамашачылар күз яшен тота алмадылар, ә чыгышыннан соң зал аягүрә басып алкышлады. Михаил күптән Игорь Крутой белән очрашырга хыялланган булган һәм аның хыялы бүген чынга ашты.   Хәер, фестивальдә катнашкан барлык балаларның да хыяллары чынга ашты. Яшь талантлар Россия эстрадасының танылган артистлары – Филипп Киркоров, Сергей Лазарев, Валерией, Юлия Караулова һәм Динә Гарипова белән бер сәхнәдә чыгыш ясадылар. Артистлар балалар өчен җырлар гына башкарып калмыйча, аларга истәлекле бүләкләр дә тапшырдылар.   Балаларның хыяллары гала-концерттан соң да тормышка ашырылачак. Фестивальдә катнашучыларның берсе – Татарстаннан Тимур Фазлыев. Аның хыялы – аякка басу. Әмма әлеге хыялны тормышка ашырыр өчен Германиядә кыйммәтле операция кирәк. Баланың теләге бик тиздән чынга ашачак, чөнки әлеге концертта сатылган билетлар акчасы тулаем Тимурны дәвалауга тотылачак.
---

--- | 03.12.2018

Татарстанда янгын 8 кешелек гаиләне урамда калдырган

$
0
0
03.12.2018 Фаҗига
Түбән Кама районының Смыловка авылында күпбалалы гаиләнең йорты янып беткән. Янгын кичә кич булган. Әлеге гаиләдә - 3 олы кеше һәм 5 бала, алар вакытында йорттан чыгып, исән-сау калганнар.
Янгын нәтиҗәсендә йорт тулысынча янып беткән, сәбәбе мичтә төзексезлек булган, дип фаразлана.
---

--- | 03.12.2018

Казанда машина йөртүче алты машинаны бәрдерә һәм үзе дә үлә (ФОТО, ВИДЕО)

$
0
0
03.12.2018 Фаҗига
Казанда "Форд” машинасы йөртүчесе, үзен начар хис итеп, берничә машинаны бәрдергән һәм соңрак хастаханәдә үлгән. Бу хакта “Татар-информ”га шәхси чыганаклардан билгеле булды.
Һәлакәт бүген иртән “Бакчалар” (“Сады”) җәмәгать транспорты тукталышы янында килеп чыккан. Беренчел мәгълүматлар буенча, "Форд” машинасы, юл кырыена чыгып китеп, берничә машинаны бәрдергән, дип яза агентлык.   Социаль челтәрләрдә барлыкка килгән видеоязмадан күренгәнчә, юл-транспорт һәлакәтендә кимендә алты машина зыян күргән.     Агентлыкка шәхси чыганак хәбәр итүенчә, машина йөртүченең хроник авыру өянәге башланган, үзен начар хис иткән. Ир-ат идарәне югалтып, һәлакәт китереп чыгарган.     “Татар-информ”га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә "Форд” машинасы йөртүченең башы җәрәхәтләнүдән хастаханәдә үлүен әйттеләр. Әлеге һәлакәттә зыян күргән тагын ике кеше хастаханәдә ятудан баш тарткан.  


---

--- | 03.12.2018

Тинчуринлылар өстәл теннисы һәм шашка ярышында призлы урыннар яулады (ФОТО)

$
0
0
04.12.2018 Мәдәният
Кичә Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында, киләсе - 2019 ел - Театр елы уңаеннан уздырылган Татарстан театрлары арасында өстәл теннисы һәм шашка уеннары буенча ярыш узды. Чараны Г.Камал исемендәге ТДАТ белән берлектә "Татарстан Республикасының профсоюзлар Федерациясе" Союзы оештырды.
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары һәм хезмәткәрләре әлеге ярышларда призлы урыннарга лаек булды:   Шашка уеннары, хатын-кызлар: 1 УРЫН - ДИЛӘРӘ ФӘТТАХОВА 2 УРЫН - ЗӨЛФИЯ ВӘЛИЕВА 3 УРЫН - ЛИЛИЯ КАМАЛИЕВА   Өстәл теннисы, ир-атлар:  1 УРЫН - ИЛДАР МОСТАФИН         
---

--- | 04.12.2018

Яңа елда ничек ял итәбез?

$
0
0
04.12.2018 Бәйрәм
Русиялеләрнең күбесе өчен Яңа ел каникуллары 2018 елның 30 декабрендә үк (якшәмбе) башланачак. 5 көн эшләүчеләр өчен эш атнасы 6 көн дәвам итәчәк. 31 декабрьнең эш көнен 29 декабрьгә (шимбә көне) күчерәләр.
Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Русия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 маддәсенә ярашлы, 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар – Яңа ел каникуллары, 7 гыйнвар – Раштуа бәйрәме – ял һәм бәйрәм көннәре дип игълан ителә.   2019 елда 5 һәм 6 гыйнвар көннәре шимбә һәм якшәмбегә туры килә. РФ Хөкүмәтенең “2019 елда ял көннәрен күчерү хакында”гы  карарына ярашлы ял көннәре 5 гыйнварның шимбәсеннән  - 2 майның пәнҗешәмбесенә, 6 гыйнварның якшәмбесеннән 3 май җомгасына күчерелә.   Шулай итеп, атнасына 5 көн эшләүчеләр 2018 елда 30,31 декабрьдә, Яңа елда 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 8 гыйнвар көннәрендә ял итәчәк. 31 декабрь көнне эш вакыты 1 сәгатькә кыскара.   РФ Хезмәт кодексының 120 маддәсенә ярашлы, ел саен рәсмиләштерә торган түләүле отпускның календарь көннәренә 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 8 гыйнвар көннәре керми. Фото: https://pixabay.com/
---

--- | 04.12.2018

Резеда Сәләхова: «Дуслар өчен генә башланган эш сарафан радиосы аша таралды»

$
0
0
04.12.2018 Шоу-бизнес
К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының талантлы актрисасы Резеда Сәләхованы тамашачы, театр эшчәнлегеннән тыш, төрле мәртәбәле чаралар алып баручы буларак белә. Моннан тыш, ул яшь парларның никахларын рәсмиләштерүче дә икән әле.
- Никахларны терки башлавым очраклы рәвештә генә килеп чыкты. Танышларыбыз “татар телендә туебызны рәсмиләштерүче кирәк, син бул әле”, диделәр дә, мин ризалаштым. Алты-җиде ел элек бу кәсеп киң таралмаган иде бит әле. Дуслар өчен генә башланган эш, менә шулай сарафан радиосы аша таралды. Хәзер чакырсалар, вакыт булганда, алып барам.   - Кайбер тамадалар мин беренче карашка парларның никахы озын гомерле булырмы, юкмы икәнен аңлыйм инде, ди. Сезнең шулай булганы бармы? - Беренчедән, мин тамада түгел, икенчедән, бу өлкәдә әле тәҗрибәм бик аз. Алай тәҗрибәле тамадалар кебек егет-белән кызның күзенә карап, “болар озак тормаслар инде” дип әйткәнем дә, уйлаганым да юк. Тормыш ул без дигәнчә генә бармый. Парларның ничек яшисен Аллаһ Тәгаләдән башка берәү дә белми. Әле әти-әниең белергә мөмкин, алар бер вакытта да ялгышмый.
Алисә ШӘРӘФИЕВА

--- | 03.12.2018

Динә Гәрәева: "Татар җыры" 19 ел буена табыш китерә торган фестиваль булмады"

$
0
0
04.12.2018 Шоу-бизнес
Халыкара «Татар Җыры» эстрада фестивале быел 22 декабрь 17:00дә «Пирамида» концертлар залында 19нчы тапкыр үткәреләчәк. Ул "Бер адым" дигән девиз астында уза. Юбилей елына бер адым ягъни мәсәлән. "Матбугат.ру" хәбәрчесе фестивальгә багышланган матбугат конференциясендә соңгы яңалыкларны белешеп кайтты.
“Иң яхшы җырчы”, “Иң яхшы дуэт”, “Яңа исем”, “Үзенчәлекле проект”, “Иң яхшы клип” – быел барлыгы 26 номинация булыр дип көтелә.    Чараны Гөлназ Сәфәрова һәм Айваз Садыйров алып барачак. Аларга тагын ике алып баручы кушылачак - ләкин исемнәре соңгы көнгәчә сер булып кала. Сценарий авторы Гөлназ Сәфәрова.   Татар җырының быелгысы 11 миллион сумга эшләнелә. Фестивальнең бюджеты шундый. Бу акчалар өч өлештән булдырыла: компания акчалары, партнерлар акчалары һәм сатылган билетлардан кергән керемнәр.   Компаниянең җитәкчесе Динә Гәрәева әйтүенчә, 19 ел буена татар җыры беркайчан да финанс табыш китерә торган булмаган.      
---

--- | 04.12.2018

Иркә: "Барс-Медиа" белән 15 ел эшлим, шушыннан пенсиягә чыгарга җыенам"

$
0
0
04.12.2018 Шоу-бизнес
Ел саен ниндидер яңалык китерүче "Татар җыры" барлык серләрен дә ачып бетерми. Тамашачылар сюрпризларны 22 декабрь көнне 17:00дә «Пирамида»да үз күзләре белән күрә алачак. Бара алмаучылар өчен концертны элек ТМТВ, хәзер исә ТатМузТВ дип аталучы канал туры эфирда күрсәтә.
Узган ел фестивальдә беренче тапкыр Ришат Төхвәтуллин чыгыш ясаган иде. Популяр артист "Зәңгәр күзләр" җырын башкарып, лауреат титулына ия булды.   Быел исә Иркә беренче тапкыр яңа статуста чыгыш ясаячак - Татарстаның атказанган артисты буларак.   Бу хакта "Матбугат.ру" хәбәрчесенә фестивальгә багышланган матбугат конференциясендә билгеле булды. Иркә әлеге очрашуда "Барс-Медиа" белән 15 ел эшлим, шушыннан пенсиягә чыгарга җыенам" дип белдерде.   
---

--- | 04.12.2018

Филармония ветераннары Хәйрия концерты куя

$
0
0
04.12.2018 Мәдәният
Бу көннәрдә Республикада һәм мәркәзебез Казанда мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә багышланган төрле чаралар үткәрелә. Әлеге декада кысаларында, бүген – 4 декабрьдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнә ветераннарының «Илһамият» клубы Казанның Дәрвишләр бистәсендәге психоневрология интернатында хәйрия концерты куя.
Концертта Татарстанның халык артистлары, җырчылар – Римма Ибраһимова, Асаф Вәлиев, Лена Бичарина, Искәндәр Биктаһиров, Татарстанның атказанган артистлары – биюче  Шамил Галиев, нәфис сүз һәм оригиналь жанр остасы Виктор Шәрәфетдинов, музыкантлар –Татарстанның халык артисты Фәрит Хатыйпов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәйдәр Сафин, Илфират Гыйззәтуллин  катнаша.    
---

--- | 04.12.2018

"Бүген авылга имамнар кирәк­ми, кеше үлгәч, җирләргә генә мулла табалар"

$
0
0
04.12.2018 Дин
Дин әһелләренең сүзенә колак салалармы? Нишләп мәчетләр була торып, аларда эшләргә кеше юк? Мәдрәсәләрдә, башка дини уку йортларында укучылар нигә авылга кайтмый? Бу атнада Казандагы Галиев мәчетендә Татарстан Диния нәзарәте оештырган “түгәрәк өстәл” янында сөйләшүдә шул сорауларга җавап табарга тырыштылар. Ул сөйләшүдән кайбер фикерләрне сезгә дә тәкъдим итәбез:
Җәлил хәзрәт Фазлыев, Та­тарстанның баш казые:   – Авылларда имамнар җитми, булганнары да махсус әзерлекле түгел. Табиб, агрономнар авылга кайтса, хезмәт хакы түләүдән тыш, матди кызыксындыру чаралары да күрәләр. Имамга бер­нәрсә бирми­ләр. Ул мәчетне дә карап торырга, халык белән дә эшләргә тиеш. Шуннан соң, фәлән мәчеттә нишләп имам юк, дип сорыйлар. Берсендә, депутат Разил Вәлиев, мәдәнияткә кәҗәгә би­релгән шикелле генә бюджет каралган, алардан нәрсә таләп итә­сез, дип чыгыш ясады. Ә дин­че­ләргә ул кадәр дә юк. Бүген имам вазифасын фидакарь хәзрәт­ләр башкара. Авылда имам юклыгы хезмәт хакына гына да килеп терәлми. Акча түләп торган килеш тә, бер-ике елдан авылдан качучылар булды. Яшь­ләргә аралашу өчен мохит җитми.    Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, мөфти урынбасары:   – Дини уку йортларына укырга ки­лүчеләр күп. Ә тәмамлагач, шә­һәрдә калу ягын карыйлар. Чөнки авылларда аларны көтеп торучы юк. Бөтенләй мулла булмаган авыллар да бар. Саннарны әйтергә дә куркыныч.   Җ.Ф.: “Курыкмагыз, әйтегез, Ман­­сур хәзрәт. Ул да – Аллаһы Тәга­ләнең рәхмәте. Бер кеше: “Муллалар карак, баеп беттеләр ин­де”, – дип язган. Мин әйтәм: “Бездә фәлән чаклы мәчет имамсыз, малаеңны укыт та шунда җибәр, тиз генә баесын!”   М.Җ.: “Республика буенча 1 мең 500 мәчет теркәлгән, аларның 60ында имам юк. Статистика буенча, 700 мәчеттә дини белеме булмаган имамнар эшли. 1990 елларда бик күп мәчетләр төзелә башлады. Авылдан берәр укымышлы кешене мулла итеп сайлап куйдылар. Бүген күбесе төрле курсларда укып йө­ри”.   Зөлфәт хәзрәт Габдуллин, Казандагы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе проректоры:   – Республикада тугыз мәдрәсә эшли. Кайберсе егетләрне генә укыта. Кызларга да, егетләргә дә белем бирүчеләре дә бар. Мәчетләр өчен имам-хатыйплар, мөгаллим­нәр әзер­либез. Укырга Татарстаннан гына түгел, Россиянең төрле төбәк­ләреннән киләләр. Мәдрәсә­ләрдә яшьләр профессиональ белем ала. Бүген мәдрәсәләрдә Тукай язып калдырган “аңламадым бернәрсә дә...” мохите түгел. Безнең белгечләр­гә дәүләт органнарында да эш тәкъдим итәләр. Әйтик, дәүләт архивында аларны бишкуллап алырга торалар. Бакчаларда тәрбияче һөнәренә урнашучылар да була. Авылга кайтырга теләү­челәр булыр иде, әгәр көтеп торсалар. Авыл халкын “Әттәхият” кенә укый белүче имамнар да канә­гать­ләндерә, алар укымышлыга мохтаҗ түгел.   Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев, Чаллыдагы “Ак мәчет” мәдрәсәсе директоры:   – Бүген авылга имамнар кирәк­ми, кеше үлгәч, җирләргә мулла табалар, балага исемне шәһәргә барып та куштыралар. Милләтебез турында уйлыйбыз икән, динебез турында дәүләтнең төпле программасы булырга тиеш. Яшьләрне авылга җибәрәсең икән, һич югы район күләмендә бергә аралаша торган мохит тудыру мәслихәт. Хәзрәтләрне белемле итү генә проблеманы юкка чыгармый. Имамның вазифасы зур – йолаларны үтәтү, авыл халкын берләштерү, хәмер­дән биздерү, балаларны тәрбияләү дә – аның өлеше. Татар телен укытуны да мәчеткә кайтарып калдырмакчылар. Дәүләт сәясәтен үзгәрт­мәсәң, телне дә, динне дә саклап булмый...   Җ.Ф.: “Тагын бер гыйбрәтле хәл: бер мәктәптә югары сыйныфта укучы малай кечерәк укучыны кыйнаган. Төнлә теге бала Аллаһы Тәга­ләгә: “Син бит бөтен кешене яклаучы, нигә мәктәптә мине яклама­дың?” – дигән. Аңа Аллаһы Тәгалә: “Миңа мәктәпкә керергә рөхсәт юк шул”, – ди. Безгә дә, бакчага керергә ярамый, мәктәптә дә, балаларны дин белән куркытмагыз, диләр. Зуррак сыйныф укучылары арасында суицид яки башка яман хәлләр килеп чыккач кына, тың­ламыйлар, син булса да  әйтеп кара инде, диләр”.    М.Җ.: “Әгәр “Вакыф”ны Кон­ститу­циягә кертсәләр, матди якны чишәргә ярдәм итәр иде. Ул мәсьә­ләне Хөкүмәт вәкилләре, Дәүләт Советы депутатлары белән утырып сөйләшергә кирәк. Газ өчен түләүне генә алсак та, мулла акчаны каян табарга тиеш? Шәһәрдә имам берәр һөнәрчелек белән шөгыльләнә башласа, аңа кырын карыйлар. Акча сорарга ярамый, эш күрсәтү дә хупланмый. Мәхәлләне ничек алып барырга?”    Рафик Мөхәммәтшин, мөфтинең мәгариф буенча урынбасары:   – Татарстанда дини уку йортлары күп. Аларда 3 меңгә якын шәкерт укый. Димәк, без әзерләгән кадр­лар мәчетләрне тәэмин итәрлек. Әмма уку йортын тәмамлаган­нар­ның 60 проценты гына үз белгечлеге буенча эшли. Имамнарның якынча 15 проценты – сиксәнне узган, 60 проценты – дини белемсез. Дачага әйләнгән авыллар да байтак. Аларда җәй көне генә кеше яшәгәнлек­тән, имам тотуның мәгънәсе юк. Район мөхтәсибләре уку йортлары кадрлар әзерләп кайтарыр әле, дип көтеп утырмасын, үз авылларыннан берәр кешене укыр­га җибәрсеннәр иде. Алдан кайгыртучанлык күрсәтсеннәр. Кадрларга эш хакы, тору урыны, Пенсия фондына акча күчерү ише социаль пакет булырга тиеш. Бездә андый нәрсә булмаганга, имамнарны авыл мәчетенә беркетү авыр. Алар авылга Аллаһы ризалыгы өчен дип китсә дә, озакламый проблемалар башлана: өйләнгәч, хатынына эш урыны, баласына бакча бул­мый... Имамнарны әзерләү – комплекслы мәсьәлә. Революциягә кадәр мәхәллә булган. Анда үзенең бае ярдәм күрсәткән. Бүген ул авылда да, шәһәрдә дә юк. Безнең ислам динен кабул итү дәрәҗәбез, бәлки, шулай түбәндер, бәлки, заманның үзгәрүе сәбәпчедер.   Җ.Ф.: “Республикада хоккей, футбол, баскетбол командалары бар һәм аларның үз бюджеты. Татарстанда меңнән артык мәчет, дүрт йөз чиркәү эшли. Санаган идем: бер хоккейчыга бирелгән акча, Татарстандагы муллаларга, поп­ларга хезмәт хакы түләргә җитә. Менә бит аларга акча табыла...”
Фәния АРСЛАНОВА

--- | 04.12.2018

Казан мәктәбендә балалар күсе агуы ашап агулану фактын тикшерү тәмам. Кем гаепле?

$
0
0
04.12.2018 Криминал
Казандагы мәктәптә укучылар күсе агуы ашаганнан соң, прокуратура ваемсызлык турында эш кузгатуны таләп итә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
«Казанның Авиатөзелеш районы прокуратурасы шәһәр мәктәпләренең берсендә укучыларның агулануы турындагы мәгълүматны тикшерүне төгәлләде. Мәктәп җитәкчелеге, шулай ук белем бирү учреждениесендә дератизация чаралары үткәргән оешма вәкилләреннән сорау алынды», - диде Руслан Галиев.   Күзәтчелек ведомствосы ачыклаганча, мәктәптә дезинсекция һәм дератизация эшләрен махсус компания килешү буенча үткәргән. Дератизатор сүзләренчә, фирма хезмәткәрләре ай саен уку йортын җентекләп тикшергән, подвалда күселәргә һәм бөҗәкләргә агу куйган.   Фирма хезмәткәре искәрткәнчә, ул күсе агуының бер өлешен мөстәкыйль файдалану өчен мәктәп хезмәткәренә биргән. Тикшерү үткәргәннән соң дератизаторны дисциплинар җаваплылыкка тартканнар һәм премиядән мәхрүм иткәннәр.   Авиатөзелеш районы прокуратурасы тикшерү органнарына «Ваемсызлык» маддәсе буенча җинаять эше кузгату турында таләп юллаган.   Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы узган җомгада Республика балалар клиник хастаханәсенә Казандагы 60нчы мәктәптән күсе агуы ашаган 9 яшьлек өч баланы китерүләре хакында хәбәр иткән иде. Башлангыч мәгълүматларга караганда, аларның берсе актлар залында идәндә бөртек салынган пакет тапкан, берсен ашап караган һәм иптәшләренә дә тәкъдим иткән. Фото: https://pixabay.com  
---

--- | 04.12.2018

"Казан"һәм "Бигеш"аэропортларының ЯҢА исемнәре билгеле

$
0
0
05.12.2018 Җәмгыять
«Россия 1» телеканалында «60 минут» тапшыруының туры эфирында «Россиянең бөек исемнәре» проектына йомгак ясалды. 5 миллионнан артык кеше аэропортларга кушылырга тиешле кандидат исменәре өчен тавыш биргән.
Татарстаннан бу проектта ике аэропорт– «Казан» һәм «Бигеш» аэропортлары катнашты. Республика буенча шорт-листка җиде исем кергән.   ТР башкаласының аэропортына Муса Җәлил, Габдулла Тукай һәм Андрей Туполев исемнәрен бирү тәкъдим ителде. Проект сайты нигезендә, Тукай өчен иң күп кеше тавыш бирде. Барлыгы 123 меңнән артык кеше.   "Бигеш» аэропортына Николай Лемаев, Дмитрий Менделеев, Салих Сәйдәшев яки Иван Шишкин исемнәре бирелергә мөмкин иде. Бу очракта тавыш бирү лидеры итеп Лемаев билгеләнде – Түбән Камага нигез салучыларның һәм җирле химия сәнәгатен булдыручыларның берсе. Тавыш бирүдә 65 меңнән артык кеше катнашты.    Нәтиҗәдә, "Казан" аэропорты татар әдәбияты классигы Габдулла Тукай исемен алды, ә "Бигеш" аэропорты СССР химия һәм нефть эшкәртү сәнәгате министры Николай Лемаев исеменә лаек булды.  
---

--- | 05.12.2018

Лилия Хәйруллина тормышында югалту: "Табылмас инде ул... Ярата идем шуны"

$
0
0
05.12.2018 Шоу-бизнес
Лилия Хәйруллина тормышында күңелсез хәл булган: җырчы үзенең янчыгын югалткан. Алай гына да түгел, янчык эчендәге машина йөртү таныклыгы, башка документлар, карточкалар, дисконткалар, акчалар "очкан".

"Кибет һәм машина арасында ара 30 метр гына. Кем дә булса кесәгә кергәнме, төшеп калганмы - белмим. Моңарчы аны беркайчан да сумкадан аерым йөртмәгән идем. Төнне полициядә каршыладым. Табылмас инде ул... Ярата идем шуны. Аның каравы мин кайбер кешеләрнең миңа мөнәсәбәтен белдем. Югалтуларга караганда күбрәк таптым. Мине хөрмәт итүче, битараф булмаган кешеләргә рәхмәтемне белдерәм.  Кемдер кофе белән кабартма алып килгән, кемдер бензинга акча, картага акча күчерделәр. Мондый искиткеч кешеләр булуына сөенәм", - ди Лилия Хәйруллина.

        Посмотреть эту публикацию в Instagram                  

Элвин Грей ничек итеп тугыз мең кешене җыйды?

$
0
0
05.12.2018 Шоу-бизнес
Бу җырчы егет, эстрадага аяк баскан көненнән бирле, халыкта каршылыклы фикерләр уятты. Берәүләр аны җырлый белмәүдә гаепләсә, икенчеләре аның өчен җан ата. Беркемгә ярарга тырышмавын да исбатлап күрсәтте инде ул. Аннан, тугыз меңгә якын тамашачыны сыйдыра алырлык “Татнефть-Арена” бинасын кайсы җырчының тутырганы бар әле? Узган шимбәдә Элвин Грей (Радик Юлъякшин) моның мөмкин булуын раслады.
Тарихи көнгә кадәр   Концерт 1 декабрьдә узды. Моңа кадәр социаль челтәрләрдә, концертны үткәрмәскә дип, петициягә имза җыя башлаганнар иде. Бу шау-шу урыс реперлары Хаски, Элджей, IC3PEAK (Айспик) төркеменең Россия төбәкләрендәге концертларын тыюдан соң барлыкка килде. Аларның җыр текстларында корал, үз-үзеңә кул салу, көчләү тематикасын чагылдырган урыннар бар. “Ә Элвин Грейның җырлары колакны “көчли” – татар-башкорт йолдызының тамашасын шушы сәбәп белән тыярга кирәк.” Әмма, киртәләргә карамастан, Элвин Грейның тамашасы узды.   “Әйдәгез, бүген оялмыйк!”
  Элвин Грейның иҗатына кагылышлы матбугат очрашуына шактый соңарып килгәнен яхшы хәтерлибез. Концерты да соңга калып башланды. Сәхнәгә Элвин Грей чыгар дип көтсәләр дә, билгесез бер егетнең җырлавына карап, халык “җылына” торды. Менә аннан соң инде чараның төп каһарманы үзе күренде. “Красивая&Хороший” җыры белән Элвин Грей концертын башлап җибәрде. Шушы җыр аркасында ул Гүзәл Уразова белән авторлык хокуклары буенча бәхәскә кергән иде. Концертта Элвин Грей әлеге җырның урыс телле куплетларын гына башкарды.   Җырдан соң Грей тамашачысына мөрәҗәгать итте. “Казан, сәлам! Кәефләр ничек? Әйдәгез, бүген оялмыйк, биик!” – татар-башкорт-урыс телләрен бергә кушып, Элвин Грей тамашачысын “кыздырып” җибәрде.   Җырчы егетнең репертуарына яңа җырлар да өстәлгән. Дөресрәге, элекке җырларны яңача яңгыратты. Рәсим Низамов башкаруындагы “Ак каеннар арасында” җырын Радик “эксклюзив”  дип атады, чөнки аны тәүге тапкыр башкаруы икән.   Элвинның чын җанатары булганнар гына аның концертындагы кайбер кимчелекләрне гафу итә алгандыр. Күпләрне җырчыларның сүзләрен аңлап булмавы борчыды. Җырдан тыш сөйләнгән сүзләре дә халыкка авырлык белән генә барып иреште, җырларының аерым өлешләре йотылып калды, кайбер мизгелләрдә нинди телдә башкарылуы да аңлашылмады. Радикның үзенә дә бу ошамады, билгеле.   Җырчының чын фанатлары искиткеч күп иде. Һәр җырына кушылып, биеп, Элвинның һәр хәрәкәтен телефонына төшерүчеләр ничәмә-ничә кул! Күпчелеге кызлар, әлбәттә. Радик Юлъякшинның иҗаты белән күптәннән кызыксынучы Энҗе Ризванова тамашаны көтеп алган.     Аның һәр яңа җыры телефонымда көн дәвамында әйләнергә мөмкин. Ни өчен иҗатын шулкадәр яратамдыр, аңлата алмыйм. Барысы да югары дәрәҗәдә: музыка, ут, яраткан җырлар, сәләтле җырчылар һәм тәэсирләр ташкыны! – диде ул хисләрен тыя алмыйча.   Элвин Грей күптән түгел үзенең лейблын булдырды. Ягъни, ул яшь артистларны сәхнәгә чыгарачак. 1 декабрьдә иҗади чирканчыкны Вилдан Шәмсетдинов (Вилли исеме астында чыгыш ясый) алды. Тамашачы башта гаҗәпкә дә калды кебек: сәхнәдә ике  Элвин Грей басып тора диярсең! Татар халык җыры “Ай, былбылым”ны Вилли оста башкарды. Тугыз меңнән артык халыкның “Агыйделнең камышы” дип моңлануын Элвин Грей концертында гына күреп буладыр ул, мөгаен. Моннан тыш, концертта Элвин Грейның иҗатташ дуслары − Бабек Мамедрзаев һәм Эльбрус Джанмирзоев чыгыш ясады.   Башкорстанның атказанган артисты лейбл белән генә чикләнмичә, парфюмерия, кием һәм аш-су нокталарын булдыру турында ниятен дә әйткән иде. Концертта яңа идея туды: Элвин Грей исемендәге ЗАГС кирәк! Ник дигәндә, концертларда тәкъдим ясаулар ешаеп китте. Бу кичтә дә Айгөл исемле туташ кәләш булып куйды. Ә Радикның иҗат төркемендә исә барысы да өйләнмәгән егетләр икән әле.   Биеп арыгач...   Элвин Грейның концерты тәмамлангач, халык өйләренә ашыкты. 9 мең тамашачы белән җырчы егетнең фотога төшүе  турында сүз булырга да мөмкин түгел иде. Тамаша исә концерттан соң да дәвам итте:“Татнефть-Арена” каршында концерт башланганчы да, беткәч тә “бөке”ләр пәйда булды, бина эчендә татар телендә җырлаган тамашачы әле җәмәгать транспортында да Радик җырларын көйләде. Концерт үткәрү масштабы буенча башка эстрада җырчыларын узып киткән Элвин Грей чираттагы аншлагны Уфада, 8 декабрь көнне җыймакчы. Фото: Барс медиа
Чулпан ГАРИФУЛЛИНА

--- | 05.12.2018

Бөгелмәдә тынарга өлгермәде, Чаллыда укытучы белән укучы арасында конфликт чыкты

$
0
0
05.12.2018 Мәгариф
Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Винер Харисов сүзләренчә, 2018 елның 1 декабрендә Чаллы шәһәренең 22нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы математика дәресендә 7нче сыйныф укучысын такта янына чакырган.
Педагог сүзләренә караганда, укучы мәсьәләне чишә алмау сәбәпле, ул аны иңбашыннан тотып алган һәм формула күрсәтү өчен тактаның икенче ягына алып барган.   Дәресләрдән соң кыз, әнисе белән иңбашындагы авыртуга шикаять белдереп, травмпунктка мөрәҗәгать иткән. Анда балага «уң җилкәсенең йомшак тукымалары бәрелеп имгәнгән» дигән диагноз куйганнар. Әлеге очрак буенча мәктәптә тикшерү үткәрелгән. Нәтиҗәдә укытучыга дисциплинар җәза бирелгән. Укытучы исә эштән азат итү турында гариза язган.   Бу очракны хәл итү Татарстан Республикасы вице-премьер урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов та үз күзәтүе астына алган. Министр Винер Харисов һәм 22нче мәктәп директоры Николай Осипов белән очрашкан. Рафис Борһанов карары буенча, укытучы белән укучы арасында килеп чыккан конфликт очраклары бу елның декабрендә үткәреләчәк республикакүләм ата-аналар җыелышында да каралачак. Анда педагогик этикага кагылышлы мәсьәләләр дә күтәреләчәк.   Укытучының балага кагылуын, тән җәрәхәте ясавын бер нәрсә дә аклый алмый инде анысы. Шулай да бүгенге балаларның тәртибенә игътибар итсәк, аларны да аңларга була. Укытучылар үзләре сөйләвенчә, һәрхәлдә, гаепне ике яктан да эзләргә кирәк.     – Бер яктан, укытучы профессионал булырга тиеш. Баланы башкалар алдында макта, үзе генә калган вакытта тәнкыйтьлә, дигән сүзләр һәрберебезгә таныш. Шул ук вакытта укучы да укытучысын хөрмәт итәргә тиеш. Бүген бу мәсьәлә мәктәпләрдә бик кискен тора. Кайвакыт балалар укытучыны, мыскыллап, телефоннарына видеога төшереп утыра. Хәзер инде кайбер мәктәпләрдә телефоннарны да тыйдылар. Моны махсус ата-ана белән килешеп эшлиләр. Конфликтлы ситуацияләрне булдырмый калу өчен алымнарның берсе бу, минемчә. Ата-ана да балага нәрсә яхшы, нәрсә яман икәнен аңлатырга тиеш. Хәзер укытучы укытучы булудан бигрәк партнер, тормышта үз юлын табарга ярдәм итүче булырга тиеш, – ди «Ел укытучысы – 2017» бәйгесе җиңүчесе Алмаз Хәмидуллин.   Ул инде тугыз елга якын Казанның II лицей-интернатында математика фәнен укыта.   Эшенең авырлыгы, хезмәт хакының түбән булуы күп кенә яшьләрне инде студент вакытта ук мәктәптән биздерә.   – Хәзер балалар да башка төрле бит. Ата-аналар да «азды». Мәктәптә генә түгел, балалар бакчаларында да шундый хәл. Түләүле балалар бакчасында эшләгән танышларым эшен ташлап китте. Балалар бакчасының һәр почмагында видеокамера тора, тәрбиячеләр балалар белән ничек аралашсалар да, ата-аналар тарафыннан кисәтүләр явып кына тора икән. Мин үзем дә Казан дәүләт педагогия университетын тәмамладым. Тарих фәне укытырга тиешле кеше мин. 2005 елда беренче тапкыр Казан мәктәпләренең берсенә практика узарга килдем. Ул вакытта укытучыларның хезмәт хакы 15 мең генә иде әле. Көн дәвамында балалар белән эшләп өйгә кайтканнан соң, кеше белән сөйләшәсем дә килми иде, хәтта селкенергә дә хәлем калмаган вакытлар булды. Әле бит өйдә кабат өй эшләрен тикшерергә, яңа дәрескә әзерләнергә кирәк. Бу бик каты энергияне ала торган эш. Икенче юлы практикага килгәндә, X-XI сыйныф укучыларын бирделәр. Аларны бөтенләй тыңлатырлык түгел иде. Шулай укып бетергәндә, мин инде үземнең мәктәпкә эшкә бармаячагымны аңладым. Төркемдәшләремнең бары тик биш проценты гына укытучы булып эшли, – ди хәзер бухгалтер булып эшләүче Илсинә Садретдинова.   Укытучылар бер тавыштан, укытучы һөнәренең дәрәҗәсен күтәрергә кирәк, ди.   – Иң беренче чиратта, әлбәттә, хезмәт хакын арттырырга кирәк. Бу – төп факторларның берсе. Ләкин ул гына проблеманы хәл итәргә ярдәм итмәячәк. Укытучыларга дөрес белем бирү дә мөһим. Аннан соң кәгазь эшен киметергә кирәк. Укытучылык кызыклы иҗади һөнәр булырга тиеш. Элек укытучылар турында бик күп яхшы, матур фильмнар күрсәтәләр иде. Хәзер укытучыны начар яктан күрсәтеп төшерәләр. Яхшы фильм да укытучы дәрәҗәсен күтәрә ала, – ди Алмаз Хәмидуллин.
---

--- | 05.12.2018

Чәч буйыйм дип... үлә язган

$
0
0
05.12.2018 Җәмгыять
Бүгенге көндә яшьләр дә, олы яшьтәгеләр дә, хәтта ир-егетләр дә чәч буйый. Бәлки шуңа да, чәч буявы бизнесы гөрләп чәчәк ата. Кибетләрдә аларның төрлелегәннән хәтта күзләр камаша. Кызганычка каршы, кайбер буяуларының сәламәтлеккә зур зыян салуы мөмкин. Моңа мисаллар хәттин ашкан. Шуңа бәйле Парижда булган түбәндәге вакыйга күпләребезгә сабак булырлык.
19 яшьлек Эстель исемле кызыкай супермакеттан кара чәч буяуы сатып ала. Буяу чарасына беркетелгән инструкциядә фенилендиамен парына аллергия булу-булмавын тикшереп карарга киңәш ителгән була. Кызыкай тест белән файдалануын- файдаланган, әмма 48 сәгать урынына 30 минут кына көтәргә түземлеге җиткән.   Чәчләрен буяганнан соң санаулы минутлар эчендә, кызның баш түбәсе кычытып, шешенә башлый.  Иртән торуга башы 56дан 63 сантиметрга кадәр зурая. Маңгае ике тапкырга шешенүе нәтиҗәсендә башы лампочкага охшап кала. Әнисе дәваханәгә алып бара, әмма анда дарулар язып, өенә кайтарып җибәрәләр.   Тагын бер төн үтүгә Эстельнең хәлләре тәмам мөшкелләнеп китә. Тончыга, теле кабара, йөрәге еш-еш тибә башлый. Тагын дәваханәгә алып китәләр. Бу юлы аңа адреналин инъекциясен кадыйлар. Бу төнне кыз табиблар күзәтүе астында кала. Икенче көнне хәлләре яхшыргач, өенә кайтырып җибәрәләр.   Керфек озынайтам дип күзсез кала язган кызлар да бар. Канадада яшәүче 20 яшьлек бер кыз күзләренә ясалма керфекләр ябыштыру җилеме аллергия бирүе аркасында күзләрен бик озак ача алмый җәфалана.   Ярый ла, безнең мисаллардагы кызлар, матурлык корбанына әверелмичә, исән-сау калганнар. Матурлык хакында уйлаганда, сәламәтлек турында онытып җибәрәбез шул.     Фото: https://pixabay.com
---

--- | 05.12.2018

Фаҗигагә очрап инвалид калган Илшат Әкбәров куллары белән могҗиза ясый (ФОТО)

$
0
0
05.12.2018 Җәмгыять
1992 елда БМО Генераль ассамблеясе 3 декабрьне Халыкара инвалидлар көне дип игълан итте. Андыйларга карата игътибарыбызны шушы инвалидлар ункөнлеге кысаларында гына күрсәтеп калып чикләнмәсәк иде, алар арасында бит безгә үрнәк булырдай чын талант ияләре дә бар. "Матбугат.ру" укучыларын шундый авыр сынауга дучар булып та, тормышка мәхәббәтен югалтмаган, шул мәхәббәтне картиналарында чагылдырган якташыбыз белән таныштырырга телибез.

Балык Бистәсе районы Иске Арыш авылында яшәүче Әкбәров Илшат Сәрвәр улы 2013 елда авариягә очрап 1 группа инвалид булып кала. Ләкин рухы белән сынмый, тормыш өчен җаны-тәне белән көрәшә. Өйләнгән, ике улына үрнәк әти. Тормышка булган мәхәббәтен Илшат үзлегеннән ясаган картиналар аша чагылдыра. Мөмкинлеге чикләнгән гади авыл егете ясаган дияргә тел әйләнми. Бу картиналар чын сәнгать әсәре!


---

--- | 05.12.2018

Кариев театры яңа логотип сайлый (ФОТО)

$
0
0
05.12.2018 Мәдәният
Сентябрьдә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры үз стилен уйлап табу буенча конкурс игълан иткән иде. Ноябрьдә логотип сайлап алуның беренче этабы башланды.
Конкурска Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы студентларыннан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән 44 эш кабул ителде. Алар арасында экспертлар тарафыннан 16 логотип сайлап алынды. Икенче этапта Кариев театры артистлары һәм хезмәткәрләре үзләренә охшаган логотип өчен тавыш биргәннән соң, финалга 3 лидер чыкты. Хәзерге вакытта театр социаль челтәрләрендә конкурсның өченче этабы бара: анда тамашачылар үзләре җиңүчене сайлый.   Тавышны театрның Вконтакте челтәрендә бирергә мөмкин.   P.S. Театр җитәкчелеге соңгы карарны кабул итү хокукына ия.      
---

--- | 05.12.2018

XI «Филармониада»ның беренче концерты узды (ФОТО)

$
0
0
05.12.2018 Мәдәният
Кичә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә XI Халыкара «Филармониада» сәнгать фестивале ачылды. Фестивальне «Ел фасыллары» программасы белән «Мәскәү виртуозлары» Дәүләт камера оркестры ачты (дирижер – А.Соловьев).

Концертта П.Чайковский («Ел фасыллары», оркестр өчен вариант), А.Вивальди («Ел фасыллары», скрипка, кыллы уен кораллары, чембало өчен дүрт концерт), А.Пьяццолла (скрипка һәм оркестр өчен «Буэнос-Айроста дүрт ел фасылы) әсәрләре яңгырады.

  Унберенче фестивальнең беренче концертыннан фоторепортаж:            
---

--- | 05.12.2018

Камал театры сәхнәсендә "Бию пәрие"спектакленең премьерасы уза

$
0
0
05.12.2018 Мәдәният
21 һәм 22 декабрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә "Бию пәрие" спектакленең премьерасы уза. Спектакльнең авторы һәм режиссеры - Илгиз Зәйниев, рәссам - Сергей Скоморохов, композитор - Эльмир Низамов, балетмейстер - Сәлимә Әминова.
“Бию пәрие” спектаклен кую идеясе Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахмановның юбилей кичәсе өчен куелган тамашадан соң туды. Популяр артист гадәти форматтагы юбилей кичәсе белән генә чикләнмичә, драматург, режиссер Илгиз Зәйниевтән гомерен биюгә багышлаган кеше турында кыска гына пьеса язып, аны сәхнәгә куюын сорады. Тамаша уңышлы килеп чыкты. Алай гына да түгел, күп санлы тамашачылар, уңай фикерләрен җиткереп, спектакльне репертуарга кертүне сорадылар. Зәйниев пьесага яңа сәхнәләр өстәп язды һәм җәй көне репетицияләрне башлады.    Озак еллар югалып торганнан соң туган шәһәренә үз сәнгатенә генә табынучы биюче Сәяр Рәмиев кайта. Анда ул яшьлек мәхәббәтен очрата, яңа буын биючеләр белән таныша, үзе өчен мөһим хакыйкатьләрне аңлый. Авторның тирән фикерләре спектакльдә биюләр белән баетылган музыкаль комедия формасы аша җиткерелә.
---

--- | 05.12.2018
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>