Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Венера Аитова бәби көтәме? (ФОТО)

$
0
0
30.11.2018 Шоу-бизнес
Тышкы кыяфәте белән дә, күңеле белән дә матурлар була бит. Менә ул шундый. Ничә ел беләмендер, күпме гомер дус булып яшибездер, әмма Венераның теләсә нинди ситуациядә үз-үзенә хыянәт итмәве сокландыра килә мине. Сүзем – «Яңа Гасыр» телеканалындагы «Таяну ноктасы»ның алып баручысы курчак төсле матур Венера Аитова турында.
Кияүгә чыгасыңмы, бәбиең юкмы әле?   Венера белән шау-гөр килеп чәйләп утырабыз. Сирәк күрешәбез күрешүен, ну күрешсәәәк... Эштән башлап, ботинка бавына кадәр сөйләшеп чыгабыз инде. «Сәлам, карьеристка» дигән сүземне яратмый инде ул минем, тик әйтәм. Әмма бу юлы мин башка Венерага «килеп төртеләм»: дөрес әйткәнсең икән, ди Венера, минем хәзер чыннан да тәмле кофе эчеп, чәчләремне таратып, өй башмагын гына сөйрәп, җылы өемнән чыгасы килмәгән көннәрем шактый, ди.   – Олыгаям микән, ә? – ди, чыркылдап көлеп. – Юк, – мәйтәм, – кызый. Мәхәббәт! Венераның күзләре ут яна, андагы бәхеткә карап, мин сөенеп туймыйм: Аллага шөкер! Кем кем – Венера күптән лаек иде бу түгәрәк бәхеткә.   – Ай, кызый! Аз тинтерәтмәделәр инде мине ул «Кияүгә чыгарга күптән вакыт», «Утырып каласың бит инде» (әйтерсең «икеле» капчыгы! (көлешәбез), «Синең яшьтә минем фәлән балам бар иде инде» дип. Минем гомергә андый уй-хорафатка бирелгәнем булмады анысы. Һәрвакытта әби әйтә иде, Аллаһы Тәгалә әйткән: «Үлем сәгатен кичектерермен, никах сәгатен кичектермәм». Мин шуңа ышанып яшәдем. Шуңадырмы, безнең күп әйбер гадирәк үтә. Ауропачарак караш кайчак күп нәрсәләргә корректив кертә. Ә бездәге менталитет, кешеләрнең әшәкелегеме шунда – синең язмышыңны синнән алда төзеп куярга да күп сорамыйлар кайчак. Ә бит әнә шулай, кирәксез киңәшләр, тирә-яктагы сүздән өстен кала алмыйча, кабаланып, үз киләчәген бозып куйган кызлар да юк түгел.   «Мин хәзер Аитова»
– Гаилә булып яши башлавыгызга бер ел узып киткән. Матур парны матур бәйрәме белән! – Рәхмәт! Әмма мин әле андый әйберләрне сөйләп йөрергә дә ничектер оялам, диимме шунда. Дуслар-танышлар котлап шалтыраткач та, югалып калам. Динарның исә андый котлауларга җавабы да әзер – без 100 ел бергә бугай инде, ди. Аллага шөкер, без инде икебез дә өлгергән, акыл туплаган, шәхес булып формалашып беткәч кавыштык. Шуңадырмы, башкалар әйтә торган «притирка» чоры бездә булмагандыр да инде ул. Кыек куелган башмак, дөрес эленмәгән кофта-ыштан өчен шуңа да кара тавыш чыкмый (бөтенләй юк түгел инде!) (рәхәтләнеп көлә), әмма стандарт классик проблемалар безне урап узды. Яшь утырткан, акыл туплап өйләнешкән бөтен парларда да шулай булырга тиештер инде ул.     – Әллә төнгә кадәр сузылган эшеңә дә бер сүз әйтмиме Динар? Мин әйтер идем... (Көлешәбез.) – Бердән, ул минем кем булып эшләгәнемне, кайда эшләгәнемне, эшемне фанатларча яратуымны туйга кадәр үк тә бик яхшы белә иде. Хәзер дә әлеге карашта берни үзгәрмәде – ул эшем белән кызыксына, аңлый, ярдәм итә. Икенчедән, әни (Динарның әнисе) гомер буе театрда эшләгән (артист түгел), ул да кичләрен эштә булган. Өченчедән, күпме генә эшләсәм дә, мин өйдә ир хатыны булып калам, гаилә – һәрчак беренче урында. Өйдә мин – чып-чын татар хатын-кызы форматында.   – «Таяну ноктасы» сиңа ныклап таянды инде... Болай да көне-төне телевидениедә идең, хәзер бер күрешәм дигән яллыкта да – зар-интизар. – Эшемне бик яратып башкарам бит. 14 ел эшләвемә карамастан, һәм тапшыруга беренчесенә әзерләнгән кебек әзерләнәм дә әле мин! Телевидение ялкыттырмадымы, диючеләргә дә җавабым әзер: ялкыттырмады, минем бит бер урында таптанганым юк. Башта хәбәрче булып эшләдем мин, аннан тапшырулар әзерләүче, аннан – режиссёр, хәзер – көндәлек мәгълүмати-аналитик авторлык тапшыруы. Бер җирдә эшләгән булып саналсам да, мин – баскычның һәр басмасына басып караган кеше! «Таяну ноктасы» исә бөтенләй башка формат, ул мине дә икенче яктан ачкан, үстергән тапшыру. Мин аның эчендә йөзеп, кинәнеп эшлим.
– Потенциаль аудиториясеннән канәгатьме соң син? Егылып китеп телевидение тапшыруы караучылар бар дип саныйсыңмы? – Интернет безнең тормышка ажгырып килеп кергән чара булса да, барыбер алдан телевидение атлый. Бу сүзләр безнең «Таяну ноктасы»на да кагыла. Аудиториябез, иң мөһиме, битараф түгел, тапшыруны үз итә.   – Вакыты бик кысан, кеше сөйли генә башлый, шундук бүлдерәләр, аннан килеп керә рекламасы, аннан сюжеты... Бу сүзләр килеп ирешәдер, име? – Ирешә. Тамашачылар фикеренә без һәрвакыт ачык, алар – беренче урында. Вакыты, бәлки, азрактыр, ләкин һәр көнне ярты сәгатьлек чиста татар телендәге ток-шоу болай да начар әйбер түгел. Бәлки, киләчәктә озынайтырлар да. Фикер җиткерү дигәннән, һәр кеше иркенләп фикерен җиткерә башласа, аңа биш сәгать вакыт та җитми, шунысы белән кызык та ул! Теш төбендә калырлык балы, йодрыкка сыяр фикере булырга тиеш тапшыруның.   – Синең гаеп түгел, Венера. Әмма безгә нинди ток-шоу форматы инде? Без бит кычкырып түгел, кайбер фикерне пышылдап әйтергә дә курыкканнар илендә яшибез. Булсын иде ул Малахов кунаклары төсле маңгайга-маңгай, пәрмә-пәр бәхәсләшер затлар... Мин кайчан сине карыйм да, ничек бу «шомартинскийлар»га түзеп басып тора икән дип тә куям... – Бар андый кунаклар, бар. Ялганлаганын, боргалаганын мин дә беләм, калганнар да мыек астыннан елмая. Әмма ачылып китеп сөйләүчеләр, кинәт маңгайга бәреп турысын сөйләүчеләр дә юк түгел бит. Берсендә Миңназыйм абый Сәфәров, абортлар темасында үз гаиләсе серен ачып салып, ачыктан-ачык фикерен белдергән иде. Тетрәндергеч булды. Ә бар, син әйткәнчә, тапшыруда: «Сорамаса гына ярар иде», – дип койрык кысып, тапшыру соңында: «Миннән сораган булсаң, мин турысын бәреп әйткән булыр идем», – дип гайрәтләнеп төкерек чәчүчеләр. Тегесе дә, бусы да янәшәдә.   «Мин песи төсле иркәләнеп үстем»
– Син бик матур гаиләдән, Венера. Әти-әниләрең, нурлы әбиләрең белән бергә, Казанга күченеп килделәр. Безнең матур карьеристкабызны күрергә мөмкинлекләре бармы соң? – Синең шул төрттерү булыр инде! (Чырык-чырык көлешәбез.) Әлбәттә инде! Атна ахырында ирем, сеңлем Айгөл гаиләсе, аларның тәмле бәбие белән җыйнаулашып, мунча керергә барырга тырышабыз. Мунча кереп, әниемнең тәмле ризыклары белән сыйланып, рәхәтләнеп аралашып, энекәшем белән уйнап кайтуга ни җитә. Булдыра алганча, әти белән әни янына (ирем Динарның әти-әнисе) Чаллыга да кайтабыз, анда да безне сагынып көтеп торалар.     – Динар кияүне яраттылар алайса? – Ул гомер буе безнең белән яшәгән төсле! (Көлә.) IT өлкәсендә икътисадчы булып эшләгәч, компьютер белән җенләнгән энем белән дә бик тиз уртак тел таптылар. Әйтәм бит, без гомер буе менә шушы составта яшәгән төсле. Сеңлем, энем, мин – өчебез дә әтием-әниемә сырпаланып, песи балалары кебек үстек без. Шуңадырмы, хәзер корган гаиләләребездә дә җылылык беренче урында тора. Бу, әлбәттә, ирләребез гаиләләреннән дә тора. Динарның гаиләсендә дә нәкъ шундый мохит хөкем сөрә. Без шул традицияләрне дәвам итүчеләр. Бер-береңне хөрмәт итү, санлау-зурлау, иркә-наз. Гомер буе шулай дәвам итсен иде, берүк. Тормыш бүгенгедәй гөрләп барсын иде.   «Һәр шимбә – бездә лав стори»
– Бәби көтәсезме, көтәргә җыенасызмы, җыенырга җыена башладыгызмы әле, ише сорауларга җавап алмасам, минем бу әңгәмәмне басарга биреп тә торасы юк инде... – Һәр нәрсәнең үз вакыты. Мин үземне, гомумән, соң өлгерә торган җимеш белән чагыштырам. Тормышымда бер нәрсәнең дә иртәләгәне юк – минем үз вакытым. Ходайдан «Амин» сәгате сукмыйча, каударланып чабу кирәкми. Ә бәби... Бәбине аны минем эш белән яшереп калдыру, әйтмичә тору мөмкин булмаячак – иң беренче чиратта тормышым белән кызыксынган тамашачы күрәчәк.   – Әңгәмә ахырында Динарның романтик ир-егет икәнен дә сөйләп китсәң... – Беләсең бит инде, мин җете кызыл, яңгыравыклы сүзләр белән сөйләшергә яратмыйм. Шуңа сырлап, чачаклап-чучаклап, тешкә сылана торган сүзләр дә сөйлисем килми. Романтик дип... Ул үзен: «Мин романтик түгел инде», – дип шәрехли. Нәрсә соң ул романтиклык? Көн саен күктән йолдыз алып бирү булса, анысы – юк. Әмма мин аның һәрдаим җан җылысын тоеп яшим. Һәр көн, йокларга ятканда, Аллаһы Тәгаләгә һәрвакыт рәхмәт әйтеп, уянганда, шөкер, дип уянам. Янымда – минем кадерле кешем, мин дә аның өчен шундый ук якын. Миңа әнә шул күрер күзгә күренми торганы кадерлерәк. Һәр шимбә бездә традиция. Иртән-иртүк, җитәкләшеп, берәр яңа урынга – кафе-ресторанга кофе эчәргә чыгып китәбез. Аралашу-көлешү, җитәкләшеп Казан урамнарыннан атлау, позитив туплау, елмаю-көлү... минем өчен бәхет шул. Аның турында кычкырып йөрү дә килешми дип беләм. Аннан, Толстойның әйткән сүзләре бар бит әле, шуның белән фикеремне түгәрәкләп куясым килә: бәхетлеләрнең бөтенесе дә бер төсле бәхетле, бәхетсезләрнең генә бәхетсезлеге төрле-төрле. Шуңа да мин бөтен кешегә бәхет телим. Тәмле, мәхәббәтле бәхет.   Әңгәмәдәш – Гөлнара Җәлилова
---

--- | 29.11.2018

Батырларны искә алдылар

$
0
0
30.11.2018 Спорт
22 ноябрьдə Уразавыл мəдəният йортында күптөрле сабантуйлар чемпионы, оста көрəшче, хəзер инде мəрхүм Мидихат ага Хөснетдиновның 85 еллыгы уңаеннан аның якты истəлегенə багышлап, балалар һəм яшүсмерлəр арасында билбаулар белəн көрəш буенча районара турнир узды.

Аны Кызыл Октябрь районының мəгариф, спорт һəм яшьлəр эше буенча комитеты оештырды. Шушы якты шəхесебез 1950 елдан алып 1978 елгача көрəшүе дəверендə байтак кына батырларны мəйданнарда сыртка сала булган. Кызыл Октябрь, Сергач һəм Пильна районнарыннан бу истəлекле турнирда алты дистə чамасы яшь көрəшче үзлəренең көчлəрен сынады. Турнир башланыр алдыннан барча катнашучылар сафка тезелеп, колонна белəн залны əйлəнделəр.

Баш судья вазифасын башкаручы Рəис Мөҗипов барча кунакларны сəламлəп, микрофонны Чүмбəли мəчете имамы Али хəзрəт Алеевка тапшырды. Имам Коръəн сүрəлəре укыды һəм мəрхүм Мидихат аганың рухына багышлап, дога кылды. Җитəкчелəрдəн беренче булып район мəгариф комитеты рəисе Фəнис Саберов чыгыш ясады, районнан чыккан сабантуй һəм дөнья чемпионнарының исемнəре белəн таныштырып чыкты. Билбаулар белəн көрəш буенча өлкə федерациясе президенты Максут Сəмиуллин, Россиянең атказанган физкультура хезмəткəре Зəки Валемеев, Рəис Мөҗипов та Мидихат Хөснетдиновны җылы искə алдылар.

Махсус кунак буларак, мəрхүм Мидихат абыйны якыннан белгəн көрəш батыры, мочалилы Хасыл ага Фəйзрахманов та яшьлəр бил алышканны күзəтергə килгəн иде. Рəис Мөҗипов янында район спорт секторы инструкторы Ма- рат Ибраһимов белəн турнирның баш секретаре итеп билгелəнгəн Зəки Валемеев утырдылар. Келəмдə судьялыкны билбаулар белəн көрəш буенча беренче дөнья чем- пионы Ханнəн Мусин, Сергач командасы җитəкчесе Камил Шəймəрданов, Сафаҗай урта мəктəбенең физкультура укытучысы Рөстəм Хайретдинов һəм Рбишчадан Ансар На- сибуллин алып бардылар. Беренчелəрдəн булып келəмгə 26 килограммга кадəр категориядəге иң кече көрəшчелəр чыкты. Алар түгəрəк буенча бер тапкыр көрəшеп, финалга чыгучылар ачыклангач, музыкаль паузада Илдус Харрясов баянда уйнап, мəрхүм Мидихат ага бигрəк яратып тыңлый торган “Сандугач”ны сузды, ə Ханнəн Мусин белəн Камил Шəймəрданов аңа кушылдылар. Халык бик үтенеп сорагач, чиратлап һәркайсы берәр матур җыр башкарды.

Сергач районы командаларында көрəшүче кызлар да булуын истə тотып, судьялар аларны да келəмгə чыгардылар. Кызлар малайлардан калышмыйча, оста иттереп бил алыш- тылар. Нəтиҗəдə, Камил Шəймəрданов җитəкчелегендə шөгыльлəнүче Камка кызы Диляра Тиманова җиңеп чыкты, ə Рафаэль Арифуллин тəрбиялəгəн Сергачның балалар һəм яшүсмерлəр мəктəбеннəн килгəн Анжела Григорьева белəн Евгения Кузнецова икенче һəм өченче урыннарны яуладылар. Кызлар арасында җиңүчелəрне Рəис Мөҗипов Мəскəү җəмигъ мəчете исеменнəн бүлəклəде. Барча 8 үлчəү категориясе буенча да җиңүчелəр һəм при- зерлар билгелəнгəч, келəмгə абсолют авырлыкта батырлар чыкты, Сафаҗай егете Ханнəн Камалетдинов турнир чемпионы исемен яулады, ə аның авылдашы Ришат Сəбитов белəн Илназ Халилуллин (Зур Рбишча) икенче һəм өченче урыннарны бүлештелəр. Оештыручылар тарафыннан һəр финалистка медальлəр һəм грамоталар тапшырылды, ə алар арасында һəр категориядə җиңүчелəр кубоклар белəн бүлəклəнде. Максут Сəмиуллин өлкə көрəш федерациясе исеменнəн абсолют авырлыкта көрəшкəннəрнең өчесенə дə өстəмə махсус кубоклар тапшырды. Шулай ук кайбер көрəшчелəрне аерым бүлəклəүчелəр дə булды.     Сафаҗайдан килгəн кунак Рөстəм Сəбитов 55 һəм 65 килограммга кадəр авырлыкта көрəшкəннəргə үз исеменнəн өстəмə призлар бирде, Рəис Мөҗипов Сафаҗай көрəшчесе Камил Абдулбəровка матур көрəш күрсəткəне өчен Мəскəү җəмигъ мəчете исеменнəн түбəтəй бүлəк итте. Ахырда Кызыл Октябрь районының җирле үзидарə башлыгы Рафаэль Ильясов Зəки əфəнде Валемеевка районда милли спортны җəелдерүдə актив катнашканы өчен «Бердəм Россия” партиясе исеменнəн Рəхмəт хаты белəн бүлəк тапшырды. Халит Мөхəммəтович барча оештыручылар һəм мəрхүм Мидихат Хөснетдиновның истəлеген хөрмəтлəп килгəн кунаклар исеменə рəхмəт белдерде. Районда шушы милли спорт төрен тагын да киңрəк җəелдерергə, төбəгебез һəм илебез генə түгел, дөнья күлəмендə дə миллəтебез данын таныткан башка шəхеслəрнең призларына да шундый турнирлар оештырырга кирəклеген белдерде.      Турнирда җиңүчелəр исемлеге белəн «ВКонтак те» һəм «Одноклассники» челтəрендəге «Туган як» битлəрендə таныша аласыз. 
Ришат РАМАЗАНОВ

--- | 30.11.2018

Самарада татар рухы мәңге яшәячәк

$
0
0
30.11.2018 Милләт
Үткән гасырның егерменче елларында Самарада туган Фаикъ Хәйрулла улы ДАВЫДОВ татар халкының данлыклы әдәбият һәм сәнгать вәкилләрен ишетеп һәм күреп белгән, шулар арасында үскән милләттәшебез иде. Ул күпләргә рус телле шагыйрь Владимир Мирный исеме астында таныш.
“Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбле оешкач, соңрак “Бердәмлек” татар газетасы барлыкка килгәч, “Волжская коммуна” газетасы хәбәрчесе булып эшләгән шагыйрь аларның эшчәнлеге турында өлкә газеталарына да язып тора иде.   Быел Фаикъ Хәйрулла улына 93 яшь тулган булыр иде. Булыр иде генә шул, чөнки ул әле 2000 елда җитмеш биш яшендә вафат булды. Шагыйрь соңгы елларында ялгыз яшәгәнлектән, аның мәетен җирләү мәшәкатьләрен “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин һәм хәбәрчесе Исхак Апанаев (икесе дә мәрхүм инде, урыннары оҗмахта булсын) үз өсләренә алып, Юзовская урамындагы зиратка, әнисе Наһәр апа янына күмеп кайтканнарын хәтерлим.   Фаикъ Давыдовның күп еллар караучысыз торган кабере җир белән тигезләнгәнлектән, аны табуы мөмкин түгел иде кебек. Шулай да, ике ел элек, сеңлесе Зәйнәп Әһлиуллинаны җирләргә баргач, баш мөхәрриребез ул каберне эзләп тапты һәм Фаикъ Хәйрулла улына һәм Наһәр апага рәшәткә кую, исемнәре язылган такта элү өчен аны белгән кешеләрдән акча җыя башлады. Хәтерләвемчә, редакторыбыз үзе, мин, Эльмира Шәвәлиева, татар тарихчысы Шамил Галимов, “Дуслык” оешмасы президенты киңәшчесе Идеал Галәүтдинов, “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең беренче җитәкчесе Илгиз Колючев һәм тагын берничә кеше биргән акчага менә дигән рәшәткә һәм исемнәре язылган элмә такта ясатканнар иде.   Рәфгать Нәбиулла улы рәшәткәне куюда үзе катнашырга теләде. Ләкин, хәле начар булу сәбәпле, бу эшне һаман кичектереп килде. Ә гомеренең соңгы көнендә редакциягә шалтыратып, бу эшне башкаруны Шамил Галимовка һәм миңа тапшырды. Шулай итеп, Рәфгать абыебызга кабер казыган вакытта без Шамил белән Фаикъ абыйга рәшәткә кую, элмә такта элү белән шөгыльләнә идек...   Нәрсәсе белән кызыклы соң бу кеше? Фаикъның әтисе Хәйрулла Бәшир улы Давыдов Пенза өлкәсенең Ус-Туза авылының атаклы тимерчеләр нәселендә туа. 1916 елда, егерме яше тулгач, аны рус-герман сугышына алалар. Каты яраланып, Самара госпиталенә килеп эләгә һәм озак кына шунда дәвалана.   1918 елның октябрендә, Самара ак чехлардан азат ителгәч, биредә дүрт мөселман полкы штабы оештырыла. Ул хәзерге Ленинградский урамының (элеккеге Панской) 28нче йортында урнашкан була. Илленче елларга кадәр бу бинаның тышкы ягында мемориаль такта да эленеп торган иде. Ләкин кемгәдер «мөселманнар» сүзе ошамаган, күрәсең, такта көннәрнең берендә юкка чыга.   Шул ук вакытта шушы йортта татар клубы һәм мөселман кызылармеецларына хезмәт күрсәтү өчен концерт-драма үзешчән сәнгать коллективы оештырыла, беренче тапкыр сәхнәгә татар драматургиясе классигы Галиәсгар Камалның «Банкрот» спектакле куела. Аның режиссеры округ политработнигы, ә киләчәктә танылган татар драматургы, «Зәңгәр шәл» пьесасы авторы Кәрим Тинчурин була.   Нәкъ шунда Фаикъның әнисе Наһәр Хәсәнова Хәйрулла Давыдов белән таныша да инде. Озак та үтмәстән алар өйләнешәләр. «Туебыз түрендә Кәрим Тинчурин утырган иде», - дип Наһәр гомере буе горурлана.   Аларның Казан бистәсендәге (хәзерге Алексей Толстой урамы) йортларына татар халкының бик күп танылган мәдәният хезмәткәрләре килеп йөргән. Мәсәлән, соңрак күренекле татар язучысы булып киткән, илленче еллар башында «Язгы җилләр» романы өчен Дәүләт премиясе белән бүләкләнгән Кави Нәҗми аларда фатирда яшәгән. Кави Нәҗми Самарада 1923 елда «Красноармеец» хәрби округ газетасын оештыруда актив катнаша (хәзерге «Солдат Отечества» газетасы). Андагы очрашуларда крайның башкарма комитетында милли азчылыклар буенча бүлек мөдире булып эшләгән Камышлы районының Иске Ярмәк авылында туып-үскән татар язучысы Халикъ Садри да катнашкан.   Хәйрулла да, Наһәр дә шигъри җанлы, татар моңына гашыйк адәмнәр булалар. Тик хатыны үз вакытында мәдрәсә тәмамлап, белем алуга ирешкән булса, ире укымышлы булмаган.   Кызганычка, Бөек Ватан сугышы алдыннан нацменнар клубы ябыла, «Колхозчы» газетасы чыгудан туктый, милли мәктәпләрдә туган телләр яңгырамый, ә Давыдовларның өенә килеп йөрүче татар зыялыларының саны күпкә азая. «Колхозчы» татар газетасының баш мөхәррире булып эшләгән Мөбарәкшин һәм сугышта һәлак булган танылган татар шагыйре Сәхап Урайский гына Фаикъның «Будь готов!» өлкә пионер газетасына мәкаләләр яза башлавының сәбәпчеләре, беренче язмаларына бәя бирүчеләре булалар.   Фаикъка, дөньяны белә башлагач, татар мәдәниятенә генә түгел, рус культурасына да якынаерга насыйп була.   1947 елда сугыштан кайтучылар татар сәнгатен аякка бастырырга маташып карыйлар. Хәзерге Дзержинский исемендәге клуб сәхнәсендә үзешчән режиссер Фатыйх Абдуллов Мирхәйдәр Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясен куя. Ә ике елдан соң шушы үзешчән драма коллективы чакыруы буенча Казаннан атаклы Галиәсгар Камал исемендәге театр артистлары киләләр. Күптәннән күренекле татар зыялыларын күрмәгән Давыдовлар фатиры яңадан шатлыклы шау-шу белән тула. Татарстанның халык артисткасы Гөлсем Болгарская, Татарстанның атказанган артисткасы Зифа Басыйрова һәм башка танылган татар артистлары бер атна буе биредә гастрольләр уздыралар.   Шуннан соң Самара төбәге татарларының иҗтимагый мәдәни-сәнгате тормышында озакка сузылган тынлык урнаша. Аны җитмешенче еллар башында «Ялкынлы яшьлек» ансамблен оештырган Илгиз Колючев, Рәшит Шамкаев, Шамил Саттаровлар гына таратып, шәһәр татарларының рухи тормышына җанлылык кертеп җибәрделәр.   Бу эшләрдә Фаикъ Давыдовның да берникадәр ярдәме тиде, дип әйтергә була. Ул ансамбльнең һәр адымын газеталарга язып бара, җыелышларында, гастрольләрендә катнаша. «Туган тел» милли-мәдәни үзәген оештыручылар арасында да ул була, “Бердәмлек” газетасына да мәкаләләр язгалый, килеп йөри. Фатыйх Кәрим, Зәки Нури, Ренат Харис, Гәрәй Рәхим, Рөстәм Мингалим кебек танылган татар шагыйрьләренең күп кенә шигырьләрен русчага тәрҗемә итә. Казан кунаклары безнең якларга килгәндә, гадәт буенча, Фаикъ Давыдовның өен дә читләп узмыйлар. Шагыйрьләр Ренат Харис, Рөстәм Мингалим, Гәрәй Рәхим, артистлар Илһам Шакиров, Гөлзада Сафиуллиналар белән якын дуслар булуы белән горурлана алыр иде ул.   Фаикъ Давыдов соңгы көннәренә кадәр Жигули таулары турында шигъри формада легендалар һәм риваятьләр язуын тәмамларга хыялланды, татар дусларының шигырьләрен рус теленә тәрҗемә итүне дәвам итте. Кайчандыр Самара төбәгендә яшәп, иҗат өлкәсендә танылган күренекле татар җәмәгать эшлеклеләренә һәм язучыларына истәлекле мемориаль такталар куярга хыялланган иде...   Аллага шөкер, соңгы елларда берничә мемориаль такта куелды да инде. Хәзер татар мемориаль такталары эленгән урыннар буйлап экскурсияләр оештырыла, вафат булган зыялыларыбызның тормышы турында сәяхәтчеләргә экскурсияче Рәмзия Бадыйкова бик матур һәм эчтәлекле итеп сөйләп бирә.   Бу эшне Татарстан хөкүмәтенең матди ярдәме белән Фаикъ Давыдовны үзе күреп белгән тарихчыбыз Шамил Галимов дәвам итә. Давыдовларның каберенә рәшәткә куюны һәм элмә такта элүне дә татар җәмәгатьчелеге җыйган акчага ул һәм Рәфгать Әһлиуллин башкарып чыктылар.   Менә шулай, зур кыенлыклар белән булса да, татар рухы яши, мәрхүмнәребезнең каберләре табыла, эшләре барланып, газеталарда языла һәм мемориаль такталарда чагылыш таба.   Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИНның   1995 елда (“Бердәмлек”   44 сан, 24 -30 октябрь) басылып чыккан   мәкаләсенә таянып   Эльмира ШӘВӘЛИЕВА язды.
---

--- | 30.11.2018

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе коллективлары бүген кайда ни эшли?

$
0
0
30.11.2018 Мәдәният
Татар дәүләт филармониясенең иң зур иҗат коллективы – Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы халык уен кораллары оркестры бүген кич (19.00) Әлмәт шәһәренең «Нефтче» Мәдәният сараенда «Бәйрәм кәефендә» программасы белән чыгыш ясый.
Солистлар – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Резидә Галимова (вокал) һәм Татарстанның  халык артисты Ольга Вайссбеккер (балалайка).   Россиянең атказанган, Татарстанның халык  артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле филармония сәхнәсендә, Айдар Фәйзрахманов җырларыннан һәм татар шагыйрьләре әсәрләреннән төзелгән «Борчылма» программасында (18.30) чыгыш ясый. Әлеге программа «Олы юл әйтте...» шигъри -музыкаль циклының дәвамы.   Сергей Васильев җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Филармония джаз оркестры якшәмбе –  2 декабрьдә (11.00) филармония сәхнәсендә узачак, балалар өчен әзерләнгән «Табигатьнең матурлыгы джаз төсмерләрендә» концертына репетиция ясый. Әлеге программада  бик күп  сәнгать мәктәбе укучылары да катнаша, шунлыктан бүген Татар филармониясе балалар чыр-чуыннан кайнап тора.   Татарстанның атказанган артисты Владимир Васильев җитәкчелегендәге Филармония әдәби-музыкаль лекторие балалар өчен Яңа ел әкиятләрен «шомарта». Филармониянең иң өлкән коллективы бу сезонда балалар өчен ӨЧ Яңа ел программасы күрсәтәчәк.  Алдагы елларда күрсәтелеп хитка әверелгән «Буратино маҗаралары»,  «Нехочуха» һәм балалар өчен Яңа ел концерты. «Буратино маҗаралары»нда Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев гаҗәеп инсафлы, нечкә күңелле, шигъри җанлы Шүрәле булып уйный. Ул «Минем исемем – Шүрәле, туган як – Кырлай...» дип җырлый башлауга аңа бер төркем татар кызылтүшләре кушылып бии башлый.   Татар филармониясендә бүген тормыш шулайрак кайный. Сездә дә тулы тәртиптер дип ышанабыз!)
---

--- | 30.11.2018

ЮХИДИ хезмәткәрен үтергән җинаятьчене алты елга ирегеннән мәхрүм иттеләр

$
0
0
30.11.2018 Криминал
Бүген Татарстан Югары суды 31 яшьлек Артур Садретдиновны рәшәткә артына озатты. Аны юл-патруль хезмәте инспекторы үлемендә гаепле дип таптылар.
Дәүләт гаепләүчесе Артур Садретдиновка карата элегрәк белдерелгән «Хокук саклау органы хезмәткәренең тормышына зыян китерү» һәм «Чит кеше милкенә карата зыян китерү» маддәләре буенча гаепләүләрне «Исерек хәлдәге кешенең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы нәтиҗәсендә саксызлык буенча кеше үлеменә китерү» маддәсенә алыштырырга кирәк дигән карар чыгарды, дип яза Татар-информ.   Нәтиҗәдә, Артур Садретдинов алты елга гомуми режимлы колониягә озатылды һәм ике елга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде.   Исегезгә төшерәбез, 27 апрельдә әлеге ир-ат полицейскийлардан качып төнге шәһәр буйлап «узыш» оештырган. Стритрейсерны туктату өчен патруль машинасы аның юлында «тере калкан» булып баскан. Патруль машинасы БМВ белән бәрелешү нәтиҗәсендә автоинспектор Юрий Матренинның гомере өзелгән. Икенче инспекторның баш мие селкенгән.    
---

--- | 30.11.2018

Улларыма әни кирәк

$
0
0
30.11.2018 Язмыш
Авыру алдан кисәтеп килми. Кемдер табиблардан кайтып керми, кайберәүләр им-томчылар сукмагын таптый. Барысын да якыннарын аякка бастыру теләге йөртә. Казанда яшәүче Резеда Әүхәдиеваның якыннары әнә шундый хыял белән яши.
– Авырга узгач, кызым табиб­ларга күренергә китте. Хилафлык барлыгын күргәч, кичек­мәстән операция ясарга кирәк­леген әйткәннәр. Июнь аенда булды бу хәл, – дип искә ала Ре­зеданың әнисе Халидә ханым. – Операция өстәлендә аның ике тапкыр йөрәге туктый. Кислород җитмәгәч, башына да зыян килә. Хәле авыр иде. Реанима­циягә чыгаргач, комага киткән. Өч кенә минут була ул, дигәннәр иде, инде кызым алты айга якын аңсыз ята.    Табиблар Резеданың якын­нарының өметен өзми. “Әгәр берни дә барып чыкмаслык булса, әйтерләр иде. Шулай дип уйлап, могҗиза көтәбез. Казан хастаханәсендә ятканда, Санкт-Петербургтан табиб чакырткан идек. Алар әллә ни вәгъдә итмә­сәләр дә, җылы сүз әйттеләр. Баксаң, алар нәкъ менә шушындый авырулар белән эшли икән, – ди Халидә ханым. – Кызымның ике улы бар. Берсенә – 13, икен­чесенә – 9 яшь. Ул сабыйлар әни­ләренең савыгуын бик тә көтә. Мин дә гел бер теләк кенә телим. Аңына килеп, балаларын үзе үстерергә насыйп булсын иде. Әкренләп йөрер дә иде әле. Ятып кына торса да риза. Нинди кызым иде бит! Эшендә яраталар. Әле менә бу хәл булгач, аның иптәшләренең кешелек­легенә, үзебезнең якыннары­бызның ми­һербанлыгына шаккаттым”.   Халидә апа үзләренә килгән бу хәсрәтне сынау дип кабул итә. “Күрәчәктер инде. Беркемне дә гаепләп булмый”, – ди ул.   Резеданы ике ай дәвалау өчен 2 миллион сум акча кирәк. Алты ай буена әлеге гаилә бер­кемнән дә ярдәм сорамаган. Дө­рес, Резеда­ның эшеннән яр­дәм кулы сузганнар. Халидә апа аларга да чиксез рәхмәтле. “Моңа кадәр кешедән акча җый­ган булмады. Хезмәт хакым үземә җитеп бара иде. Инде акча җыела башлагач та, борчылып куйдым. Күп акча бит, ничекләр җавап биреп бетерермен. Күңелгә әллә ниләр килә. Кызым савыгып китсә, артык калган акчаны ярдәм кирәк балага бирер идем дип тә уйлап куям”, – ди ул.   Резеда Әүхәдиевага ярдәм итәргә теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:   Әнисе Хәмзина Халидә Хә­нәфи кызы исемендәге  Саклык банкы картасы: 2202200820265534. Сеңлесе Дамира Мөхә­мә­дие­ва исемендәге “Ак барс” банкы картасы: 4000793474196997.  Яндекс кошелек –410016924198317.  Киви кошелек – 79050261758.   Web-money R754143932018.
Гөлгенә ШИҺАПОВА

--- | 30.11.2018

20 елдан артык бәби көткән Фәридә Закирҗанова: «Табам булгач табам!»

$
0
0
01.12.2018 Язмыш
20 елдан артык баласызлык белән көрәшеп, үзе дә аздан гына үлемнән калып, 45 яшендә әни булу бәхетен татыган Фәридә Закирҗанова белән күзгә-күз сөйләшеп утырабыз.
Газиз балаларын куенына алганчы никадәрле сынау узган ханым, түкми-чәчми, эчендәгесен бушата, ә мин: «Шушы кадәрле дә үҗәт, тәвәккәл һәм шашып бала теләүче кеше була икән», – дип шаккатып, аны тыңлап утырам. Аннан соң икебезнең дә күздән яшь тәгәри... Барысын да үзе сөйләгәнчә язам. Ул кичергәннәр кем өчендер сабак булыр, ә кемгәдер өмет буларак яңгырар.   Төпсез казан   Без ирем белән бу бәхетне 20 ел көттек. Аңа кадәр бик күп тикшеренүләр узарга туры килде. Татарстанда күренмәгән бер генә табиб-гинеколог та калмагандыр. Мәскәү, Удмуртия табибларына кадәр барып җиттек. Баштагы вакытларда безгә «баласызлык» диагнозын куймадылар әле. Биш ел өметләндерделәр. Табибларның әледән-әле: «Менә шушы дәвалануның нәтиҗәсе булырга тиеш», – дигән сүзләреннән соң: «Балагыз булмаячак!» – дигән карары яңгырады. Бөтен җаны-тәне белән бала теләгән хатын-кыз өчен моннан да зуррак кайгы була ала микән?   Балабыз булмагач, ирем белән ике арадагы мөнәсәбәтләр дә киеренкеләнә башлады. Рәшитнең ике арада бәргәләнгән, икеләнгән вакытлары да булгалады, әмма ул мине бөтенләй ташлап чыгып китә алмады, чөнки яратуы көчле иде.   Мин исә үзем «булмады инде» дип елап утыра торганнардан түгел. Бөтенесе каршы булса да, «Табам булгач табам!» – дип яшәдем. Шәмәрдәндә эшләүче гинеколог Гөлсинә Азатовна Шәрипова белән бик якын идек. Ул да мине гел: «Фәридә, син табарга тиеш! Йөр, бирешмә!» – дип үсендереп торды. «Акчаң булмаса, биреп тә торам. Кирәк икән, алтыннарыңны сат!» – дип тә әйткәне булды. ...Гаиләне планлаштыру үзәгенең ишеген беренче тапкыр ачып кергәндә, миңа 42 яшь иде инде. Рәшит, башта икеләнеп калса да, соңыннан ризалашты. «Йөрибез! Кирәк икән, бөтен нәрсәне сатып бетерәбез. Машинаны да, өйне дә, ләкин ахырга кадәр барабыз», – дип, соңгы сүзне каты итеп әйтте. Бу юлны узганда, аның миңа карата булган мәхәббәте дә, бер фикердә булуыбыз да ярдәм иткәндер дип уйлыйм. Чыннан да, бик күп чыгымнар тотылды. Алтыннарымны саттым, кредитларга чумдык. Ял итәргә бармадык, өсте-өстенә кием сатып алудан тыелдык. Туганнарның, ике яктан да әти-әниләрнең, Рәшитнең әби-бабасының да матди ярдәмнәрен тойдык. Бераз акча туплыйбыз да хастаханәгә китәбез... Бер ЭКО ясадык, икенчесен, өченчесен, дүртенчесен... Анализлар, процедуралар, дарулар... Ләкин барысы да уңышсыз... Төпсез казанга акча ташлаган кебек хис итә идек үзебезне. Ә яшь бара бит! Ихтыяр көче зур да ул, ә сәламәтлек, нервлар бит мактанырлык түгел. Гел эштән сорап китәргә туры килгәч, аны да туктатып торырга туры килде.   Иң авыры – көтелгән нәтиҗәнең булмавы иде. Анализларны белеп, өйгә кайтып кергәнчегә кадәрге хәлне әйтеп-аңлатып бетерә торган түгел. Өметсезлеккә төшкән көннәрем дә, кычкырып-кычкырып елаган вакытларым да күп булды. Инде тора-бара табиблар да кул селтәде, ләкин мин һаман үз фикеремдә тордым: «Мин барыбер Әни булырга тиеш!» Табиблар: «Чираттагы ЭКОдан соң бераз вакыт узсын. Организмыңны ял иттер, болай ярамый», – дип ачуланып та карыйлар. Ләкин мин: «Яшем бара. Вакытым күп түгел. Тиз арада киләсен әйтегез», – дим дә тагын ЭКОга киләм. Алар да минем көчле булуыма шаккаталар иде.
Үлеп терелү   Бишенче ЭКОны ясаткач, анализларны белергә килдем. Табиблар, ишек төбендә кулларына минем анализларны тоткан да, шаккатып: «1000 берәмлек! 1000 берәмлек!» – дип кабатлый. Моның нәрсә аңлатканын аңламыйм бит әле. Ни уйларга да белми аптырап торганда: «Сез йөкле! Игезәкләрдер», – диделәр. Моңа сөенүемне әйтеп аңлата торган түгел иде. Табиблар, сәламәтлегем өчен куркып, берсен алдырырга киңәш итте, тик Ходай сөеп биргән шундый бүләктән баш тартырга батырчылык итмәдем.   Иң авыры – көтелгән нәтиҗәнең булмавы иде. Анализларны белеп, өйгә кайтып кергәнчегә кадәрге хәлне әйтеп-аңлатып бетерә торган түгел. Өметсезлеккә төшкән көннәрем дә, кычкырып-кычкырып елаган вакытларым да күп булды. Инде тора-бара табиблар да кул селтәде, ләкин мин һаман үз фикеремдә тордым: «Мин барыбер Әни булырга тиеш!»     Йөклелекне авырлык белән күтәрдем. 20 атнада хастаханәгә салдылар. Март ае иде ул. Майга кадәр шунда булдым. Шуннан соң Балалар республика клиник хастаханәсенең перинаталь бүлегенә күчерделәр. Хәлемнең көннән-көн авырлашуын сизеп йөрим бит инде. Башта беркем берни әйтмәде. Шуннан соң беркөнне табиб: «Фәридә, безгә сине коткарырга кирәк...» – диде. «Мине нигә коткарырга? Юк, без йә бергә үләбез, йә аларны гына коткарасыз!» – дидем. Консилиум җыеп, операциягә әзерли башладылар. Бу вакытта йөклелегемнең 25 атнасы иде. Башта малайны алдылар, аннан – кызны. Балалар бик кечкенә иделәр. Кыз – 680 грамм, малай – 1 кг 100 гр. Аларны боксларга урнаштырдылар.   Профессор шунда ук: «Кызга өмет баглап булмый, ул донор булып барачак. Аның хәтта соңгылыгы да юк. Ә малайның гомере өчен бераз гарантия биреп була әле», – диде.   Шуннан соң үземнең гомерем өчен көрәш башланды. Операция ясадылар. Кан басымым бик югары булгач, аны бик авыр кичердем. Табиблар берни белән дә өметләндермәгәннәр. Хәлем, чыннан да, бик авыр булган. Соңыннан табиблар: «Синең исән калуың да могҗизага тиң», – диделәр.   Реанимациядә яткан балаларымның да хәле бик авыр иде. Еллар буе көрәшеп, көтеп алган газизләрем көч-хәл белән генә сулыш алып ятты. Ун көннән соң улым Искәндәрне башка бүлеккә күчерделәр. Биш көн узгач, без аны югалттык. Мин аны хәтта күмәргә дә чыга алмадым... Шулай итеп, Әминәм өчен көрәш башланды. Ун көннән соң безне 1нче шәһәр хастаханәсенә күчерделәр. Өч ай реанимациядә яттык. Күзләренә операцияләр кичерде. Ә сулыш алуы һаман да рәтләнми иде. Реамобиль белән алып баралар, алып кайталар.   Шундагы бер табиб, яныма килде дә: – Беркемгә дә әйтмә, әмма балаңны болай итеп кислород сулатып бетерәсең генә бит. Урамга алып чык син аны, – диде. Сабыемны төрдем дә, кочагыма кысып, урамга алып чыгып киттем. Шуннан бирле ул сулый башлады.   Хастаханәдән чыккач та бик күп тырышырга, Әминәнең сәламәтлеген кайгыртырга туры килде әле. Ярый әле, Ходай Тәгалә юлыма гел яхшы табибларны гына чыгарды. 1нче шәһәр хастаханәсе табибларына, педиатрыбыз Зөлфия Камилевналарга мең рәхмәт. Баламны аягына да баса алмас дигәннәр иде. Табиблар, массажлар ярдәме белән, иртәрәк тә йөреп китте. Хәзерге вакытта Әминәмә – 8 яшь. Икенчедә, сәләтле балалар классында укый. Нәфис гимнастика белән шөгыльләнә.
Көтелмәгән бүләк   Бөтен көчебез һәм акчабыз Әминәне аякка бастыруга китә иде. Барлык шатлыгыбыз һәм мәшәкатьләребез аның белән бәйле булды. Инде хәле дә күзгә күренеп яхшырды, саулыкка туя башлады. Шуңа күрә икенче бала турындагы уйның башка да кереп караганы булмады. Ләкин Ходай Тәгалә безгә тагын бер бүләк әзерләгән булып чыкты. Кызыбызга ике яшь тулып узгач, мин үземнең йөккә узуымны белдем! Минем хәлне күз алдына китерәсезме? 48 яшь бит инде. Гормональ препаратлар, даруларның нәтиҗәсе булгандыр инде, кәефем китә, кан басымым төшми җәфалый иде. Беренчесен тапканда да үлемнән калгач, табиблар монысын алып кайтмаска киңәш итте. Бу юлы да үз фикеремдә тордым: «Табам булгач табам! Әминәмә иптәш кирәк...»   Мәдинә 35-36 атналык булып туды. Авырлыгы 2 килограмм иде. Монысында да табиблар мине үлем тырнагыннан алып калды.   Хәлемнең көннән-көн авырлашуын сизеп йөрим бит инде. Башта беркем берни әйтмәде. Шуннан соң беркөнне табиб: «Фәридә, безгә сине коткарырга кирәк...» – диде. «Мине нигә коткарырга? Юк, без йә бергә үләбез, йә аларны гына коткарасыз!» – дидем. Консилиум җыеп, операциягә әзерли башладылар. Бу вакытта йөклелегемнең 25 атнасы иде. Башта малайны алдылар, аннан – кызны. Балалар бик кечкенә иделәр. Кыз – 680 грамм, малай – 1 кг 100 гр.     Хәзер инде һәр туар таңны «Аллага шөкер!» дип каршы алам. Балаларның һәр уңышы өчен сөенәбез. Олыгаеп алып кайткач, тәрбияләү дә башка шул. Барысын да төптән уйлап, җиренә җиткереп эшлисең. Хәзер үземә дә бәби алып кайта алмаган кешеләр киңәш сорап күп килә. Аларга да: «Бервакытта да: «Булмый инде», – дип кул селтәргә кирәкми», – дип киңәш итәм. Ышанырга, көрәшергә кирәк. Ирем Рәшит тә кызлар өчен үлеп тора. Эштә булганда да берничә тапкыр шалтыратып, хәлебезне белешә. Аларга карыйм да шул кадәрле тырышуларыбыз юкка булмады бит дип уйлыйм. Шушы бәхетне татыр өчен ике тапкыр үлеп терелергә туры килсә дә, шөкер итеп яшәргә өйрәндем. Инде балаларыбызның саулыгын һәм бәхетен бирсен иде Раббым.
Зөһрә САДЫЙКОВА

--- | 30.11.2018

Мәктәп тамашалары: “Хайван, бер­не әйләндереп җибәрсәң, белер идең!"

$
0
0
01.12.2018 Мәгариф
“Кем булдың әле син миңа акыл өйрәтергә?!” Укучының укытучыга әйткән сүзләре бу. Узган атнада “мәктәп тамаша”­ларына тагын бер вакыйга өстәлде. Бөгелмә укучысы, укытучысының кыланмышларын яздыртып, аны интернетта хур итәргә булган. Бу гауганы хәзер прокуратура тикшерә. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләргә педагогларның әхлагын ныгытуны йөкләгән.
Узган атнада социаль челтәр­ләргә аудиоязма рәвешендә ки­леп эләккән язма Бөгелмә кала­сындагы мәктәптә 22 ноябрьдә булган. Язмадан аңлашылганча, барысына да укучының сыйныф тактасына ике хәреф язуыннан башланган. “Хайван, ник син аны алтынчы сыйныф укучылары ал­дында язасың? – дип сүгә укы­тучы үсмерне. – Кул кычыта, бер­не әйләндереп җибәрсәң, үзеңне ничек тотасын белер идең. Күр­сәтәм мин сиңа хәзер гадирәк булыгыз!” Акылга утырмаса, бе­рәрсенә әйтеп, гарип итәргә мөм­кин икәнен дә өсти. Укытучы бер ай элек әлеге 9 нчы сыйныф уку­чысына ашханәдә бер сум акча да биреп торган икән. Яр­сыган вакытта шуны да искә төшергән. “Акчаны өстәлгә куй. Әле тагын бер сумыгыз юкмыни, дип сорап тора. Мин сиңа әниеңме әллә? Авызын ерып утыр­ган була”, – ди. Укучысының боларны дик­то­фон­га яз­ды­рып барганын кү­з алдына да ки­термәгән, күрәсең. Видеояз­ма хокук сакчыларына да барып җиткән. Татарстан про­куроры Илдус Нәфыйков бу вакыйганы тикшерергә кушкан. Шуннан соң хокукый бәя бирә­чәкләр. Хәер, социаль челтәр­ләрдә бәя биреп өлгерделәр ин­де. Берәүләр, мон­дый укытучыны мәктәптә эшлә­тергә ярамый, ди­гән фи­керне алга сөрсә, икен­че­ләр тәртипсез балаларга түзгәне өчен рәхмәтен әйтә. “Укыту­чыларның хезмәте батырлыкка тиң, мин мәктәптә эшли алмас идем”, – дип тә яза­лар.     Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында Бөгелмәдә урыс теле дәресендә килеп чыккан кү­ңелсез хәлне тупас хата дип саныйлар. Укучы белән дөрес сөйләш­мәгән өчен укытучы дисциплинар җаваплылыкка тартылган. Мәсьә­ләнең икенче ягы да бар. Ун ай эчендә үсмер дүрт мәртәбә хокук бозган. Урлашканы, исерткеч эчем­лекләр кулланганы өчен махсус исәптә дә тора. “Әмма моның белән 34 ел стажы булган тәҗрибәле педагогны аклап булмый”, – диелә министрлык җавабында. Мәга­риф идарәләренә әдәп кагый­дәләрен үтәүне көчәйтергә тәкъдим ител­гән. Бу вакыйга укытучылар киңәш­мәсендә, әти-әниләр җыелышла­рында фикер алышырга сәбәп булачак. Әлеге тема хакында декабрь башында республика күләмендә узачак интернетта ата-аналар җыелы­шында да сөйләшмәкчеләр.   Татарстан Мәгариф һәм фән хезмәткәрләре һөнәр берлеге рәи­се Юрий Прохоров әйтүенчә, укытучыга балаларны ярату гына җитми, “тимер нерв”, сабырлык та кирәк. “Элек мин мәктәп директоры булып эшләгәндә, тәртипсез балаларның әти-әниләре: “Муен тамырына бирә алмыйсызмыни? Мин өйдә каеш белән кыйныйм“, – ди иде. Хәзер исә балага тавыш күтәрү дә җинаять булып санала. Әти-әниләр бүген акча эшләү белән мәшгуль. Шуңа күрә гаиләнең дә, мәктәпнең дә тәрбия белән шөгыльләнмәве аяныч. Укытучылар менә нәтиҗәсен татый”, – ди белгеч.
“Тактага оятсыз сүзләр язалар”   Тәртипсез балалар – мәктәп­нең бәласе. Бүген генә түгел, элек тә шулай булган. “Элек укучылар иң яман дигәндә, урындыкны акбур белән буйый, анда кнопка куя, тактага шәм сөртеп әшәкелек кыла иде. Каршы әйтүчеләр элек тә булды. Хәзер укытучыны видеога төшереп, хурлыкка калдыралар. Шуның бер өлешен генә кисеп, социаль челтәрләргә куялар. Ахыр чиктә, укытучы юләр булып кала. Шуңа күрә кабинетларны видеокамералар белән җиһаз­лан­дырырга кирәк, – ди Казан мәктәпләренең берсендә укытучы булып эшләүче Зәйнәп ханым. – Ачулана башласаң, моңа хакыгыз юк, диләр. Юк шул. Укы­тучыларның бүген бурычлары күп, әмма бернинди хокуклары да юк. Укытучыга түзәргә генә кала”.   Шук балалар булганда, бер укытучының да дәресе шома гына бармый. Кемнекендәдер чүп­рәк­ләр, кемнекендәдер чүп чиләкләре оча. Укытучыга вакыйганы тирәнгә җибәрмәс өчен нишләргә соң?   “Дәрескә кергәндә, тактага оятсыз сүзләр язылган чаклар еш очрый. Мин күз кырые белән тиз генә карыйм да аннан бөтенләй карамаска тырышам. Бүген кизү кем иде әле, тактаны сөртегез, дип сүзне икенчегә борам. Кайчакта тиз генә сөртәләр дә, шуның белән башка сүз булмый. Әмма кайбер очракларда кызык эзләргә теләү­челәр дә була. Тактага оятсыз сүз язганнар бит, диләр. Йә булмаса, апа, анда нәрсә язганнар, дип кызыксыналар. Бервакытта да моның өчен кычкырмыйм. Әйдәгез, директорда бик калын сүзлек бар, шунда керәбез дә карыйбыз, дим аптырагач. Шуннан үзләре үк туктый, – ди район мәктәпләренең берсендә белем бирүче математика укытучысы Газизә Зиннурова. – Укучы белән әйткәләшеп утырсаң, сүксәң, алар, киресенчә, ярсый башлаячак. Бер бик тәртипсез укучым бар иде. Ул дәрестә бер дә тик тора белмәде. Каршы әйтә, дәрестә йөри, кызларның дәфтәрләренә сыза, китапларын яшерә. Ходаем, бу балага кул күтәрүдән сакла, дип кабатлый идем. Кызганыч, ул юньле юлдан китмәде. Тәртибе аркасында төрмәгә эләкте”.   Ычкыныгыз әле моннан!   Минзәлә районы укытучысы Гөлфинә Хамаеваның да дәресендә төрле хәлләр була. Әмма ул тавыш күтәрүгә беркайчан да юл куймый икән.   – Беркөнне бер укучым китабын өендә онытып калдырган. “Китабың кайда?” – дип сорадым. Бу миңа, ычкын әле моннан, ди­мә­сенме? Мин бер сүз дә дәшмәдем, – ди ул. – Әнисе белән генә үсүен беләм. Алгы партада утырганда яхшы укый идең, хәзер менә “2ле”ләр ала башладың, дигәч, үзе тагын кире урынына барып утырды. Тиз кызып китүчән баланы ачуланып, аны котыртудан файда юк. Син бит тәртипсез түгел, әйбәт. Ник шулай кыла­насың? Син бит үзеңне шулай күрсәтергә тели­сең генә, дип тынычландырам. Башларыннан сый­­пап куйгач, йомшарып ки­тәләр тагын. Төрле гаилә­ләрдә тәрбияләнүчеләр бар. Кем­неңдер әти-әнисе эчкече, тәртипсез тормыш алып бара. Кемдер үги әти белән үсә. Бер сыйныфта исә 4-5 баланың әнисе юк. Андыйларга бер дә рәхәт түгел. Күңелдәге халәтне алар кычкырып, ярсып чыгарырга тырыша. Өйләрендә дә, мәктәптә дә каһәрләсәләр, ул бала нишләр? Без укыганда сыйныфта Айрат (мәрхүм инде) гел тәр­тип­сезләр рәтендә йөрде. Интернаттан качып кайтып китә иде. Ә укытучыбыз Фирдәвис абый шуны бер дә ачуланмый иде. “Ни хәл, дустым?” – дип җилкәсенә кулын куяр иде. Димәк, укытучыбыз аның сагынганын аңлаган. Шәп психолог булган. Тәрбиясез дип балаларга тамга такмасак иде. Үч алу – укытучы эше түгел. Бүген укытучыларга ба­ланың гаиләсен, нинди мохиттә яшәвен аңларга кирәктер, ми­немчә. Сәбәпсез бер бала да начарлык кылмас. 
“Үпкәләп йөрүдән дә авыры юк”   Конфликтлы баладан нәрсә кө­тәсен белеп торасың, ә менә кү­ңелеңдә үпкә йөртүдән дә авыррак нәрсә юк. Казанның 11 нче гимназия укытучысы Зө­ләй­ха Хафизова фи­керенчә, явызлык белән беркайчан да укучыны җиңеп булмый. Тәртип­сезрәк бала булса, стена газетасына рәсем ясарга куша икән. Ясап килгәч, аны икенче көнне мактый. Һәркайсына нинди булса да шөгыль табарга тырыша. “Алар миннән ачулану көтә, ә мин яхшылык белән җавап бирәм. Шуннан хаталарын аңлый башлыйлар. Явызлануның сәбәбен аңларга тырышам. Юктан гына бала андый адымга бармый”, – ди Зөләйха ханым.   Мәктәптәге күңелсез хәлләр турында башкала мәктәбендә эш­ләүче бер директор урынбасары белән сөйләшеп тордык. “Аңла­шылмаучанлыклар күбрәк яшь укытучылар арасында килеп чыга. Аларның бар теләге – акча эшләү. Өстәмә эш кушсаң, акча түләнәме, дип сорыйлар. Укучыларны ярату хисе җитми. Балалар да укымый, хәтерләре начар. Алар белән эшләү җиңел түгел. Начар билге куйсак, әти-әниләр шундук тавыш чыгара башлый. Шуңа күрә мин, алар белән бәхәскә кермәс өчен, “2ле”не бөтенләй куймыйм. Нәрсәгә миңа баш авыртуы? Мәктәптә тәрбия дигән нәрсә юк, өйдә юк. Балалар торгынлык кичерә. Ничек тели, шулай яши”, – ди ул, ачыктан-ачык.   Психологлар әйтүенчә, укытучыга берничек тә укучыны ким­сетергә ярамый. “Әгәр авыр балалар белән уртак тел таба алмыйлар икән, бу хакта психологка мөрә­җәгать итәргә кирәк. Бөгелмә очрагында үсмер бер генә тапкыр тәртип бозмаган. Аңа игътибар җитмәгән. Үзен шулай тотып, нинди дә булса җавап көткән. Замана үзгәрә, ә укытучыларның күбесе элеккеге гасырда яшәп кала. Алар­ның укучылар мавыккан шөгыльләр белән кызыксынуы җитми. Укытучылар бе­лән укучылар арасында аңлашыл­мау­чанлыклар элек тә булды, хәзер дә бар, алга таба да булачак”, – ди нейропсихолог Әлфия Махатадзе.
Сәрия МИФТАХОВА

--- | 30.11.2018

Җырчы Ләйсән Сөнәгәтова ни өчен ире Айрат белән дуэт җырламавын аңлатты

$
0
0
01.12.2018 Шоу-бизнес
Җырчы Ләйсән Сөнәгәтова I курста укыганда, үзе сүз башлап, композитор Зөфәр Хәйретдинов белән таныша. Аралаша торгач, Зөфәр абый аңа “Син” дигән җырны бүләк итә.
— Казанга укырга кергәч, әти җиңел машинасына прицеп тагып, бөтен кирәк-яракны тулай торакка китерде дә Башкортостанга кайтып китте. Елый-елый тәрәзәдән кул болгадым. Казанда ялгызым калдым, — дип сөйли Ләйсән. — Укый башладым, эшкә урнаштым. Зур концертлар залында баскычтан төшеп килгән Зөфәр абыйны читенсенмичә туктатып, сүз башлавыма хәзер гаҗәпләнәм, ничек батырчылык иттем икән, дим. Яшь чак инде. “У, Зөфәр абый, исәнмесез! Сезне телевизордан гел карый идем. Җырларыгызны шундый яратам!” — дидем. Ул елмаеп тыңлап торды. Шуннан кабат консерваториядә һәм офисында күрештек. Зөфәр абый биргән “Син” җыры миңа танылу алып килде.    — Ләйсән, консерваториягә кергән булгансың. Ник башка уку йортына күчерделәр?  — Казанга килдем, ә үзем кая барырга, нишләргә белмим. Шунда җфырчы Рөстәм Маликовка шалтыраттым. Аның белән “Дуслык моңы” конкурсында танышкан идек. Ул: “Казанга килгәч, берәр киңәш кирәк булса, шалтыратырсың”, — дигән иде. Рөстәм абый консерватория адресын, ничек барасын, гариза язасын өйрәтте. Килдем. Татар вокал бүлегенә ике генә урын икән. Түләүлегә керүдән башка чара калмады. 20 мең сум ул чакта аз түгел. Шулай да әти-әни ризалашты. Бер елына түләдек. Эшкә дә урнаштым. Бер ел түләп укыгач, бәлки, бюджет бүлегенә күчерерләр, дип өметләндем. Тик урын бушагач та, үзгәреш булмады. Ә түләү бәясе бермә-бер артты. Без — гади гаилә. Әни — интернатта пешекче, ул чакта әти Себердә вахта ысулы белән эшли иде, ерак юлга йөрүче шофер. Кая инде ул кадәр акча түләү?! Кәефем төште, еладым. Шуннан остазыбыз, җырчы Зилә Сөнгатуллина: “Казан дәүләт мәдәният институтының вокал бүлегенә күч. Син академик калыптагы җырчы түгел, эстрада юнәлешеннән кит”, — дип киңәш бирде...
— Институтка җайлы кабул иттеләрме?  — Институтта Римма Ибраһимова тыңлады, икенче көнне Салават Зәкиевичка әйтте. Салават абый тыңлауга ук: “Җәйге каникулда нишлисең?” — диде. “Авылда булам, әти-әни янында”, — дидем. “Әйдә, концертларыма җырларга кил”, — дип чакырды. 2004 ел, Салават абыйның 15 енче сезон концертлары иде. I курс тәмамлаган студентны шундый зур җырчы чакыргач, күктән төшкән тәкъдим кебек тоелды. Канатланып ризалаштым. Концертларында чыгыш ясап, сентябрьдә укырга килдем. Шуннан Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә урнаштым.   
— Айрат белән дә шунда таныштыгыз, әйеме?  — Ансамбльгә урнашып, Яңа ел бәйрәмнәре узгач, Айрат та шунда эшкә килде. Таныштык та әкренләп мәхәббәт уты кабынды. Әмма ансамбль белән генә булмый, концертларга да чакырдылар. Тик эштән еш сорагач, яратмадылар. Авырлашкач, ансамбльдән китәргә туры килде. Уку да бар бит әле. Соңгы курста “Казан” милли-мәдәни үзәгенә эшкә чакырдылар...   — Айрат белән гаилә корганыгызга 10 ел икән!  — 2007 елда никах укыттык. 2008 елның 14 февралендә туй ясадык. Миңа 25 яшь иде. Иҗатым бераз түбәнгә китеп, киртәләр барлыкка килгән икән, димәк, башка якны үстерергә кирәк, дидем. Кызыбыз Ралина туды. Никахтан соң, ипотека артыннан йөри башладык. Фатирлы булдык. “Яланаяклы кыз”ның 2 нче бүлеген төшердек тә Ильвинабыз белән декрет ялына киттем...
— Дуэт булып сирәк чыгыш ясыйсыз.  — Моны Айрат теләми. Концерт белән йөрергә җыенмый. Банкетлар белән мавыга. Мәскәүгә барып “КВН”нар, юмор тапшырулары да карап кайта. Алып бару эше дә җиңел түгел. 100-200 кешелек табынны тотарга кирәк. Банкеттан кайткач, үзенә урын таба алмаган чаклары да була. Арада авыр ауралы кешеләр бар, алар энергияңне суыра. Андый чакта банкеттан кайткач, икенче көнне өйдә генә ята...  
Лилия ЙОСЫПОВА

--- | 30.11.2018

«Ул кабызган утлар балкышы» дип исемләнгән театраль бәйгегә йомгак ясалды

$
0
0
01.12.2018 Мәдәният
30 нчы ноябрь, К.Тинчуринның тууына 131 ел тулуга һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 85 еллыгы уңаеннан үткәрелә торган IV Республика мәктәпләре конкурсына йомгак — «Ул кабызган утлар балкышы» дип исемләнгән тантаналы котлау булды
Тантаналы котлау кичәсе бәйгене оештыру эшендә башлап йөрүче конкурсның директоры Татарстаның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов, оештыру эшләре комитеты җитәкчесе, жюри әгъзасы, театрыбызның музей җитәкчесе Розалия Вәлиәхмәт кызы Чабатова, Фестивальнең жюри рәисе Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Назыйм улы Харисов һәм мөхтәрәм жюри - РСФСР ның атказанган, ТР ның халык артисты Исламия Идиятулла кызы Мәхмүтова, Татарстанның халык артистлары: Нуретдин Гыйльмехан улы Нәҗмиев, Ләлә Рафаил кызы Миңнуллина, Татарстанның атказанган артистлары Шамил Тимергали улы Фәрхетдинов, Зөлфия Наил кызы Латыйпова, театрның хормейстеры,педагог,танылган җырчы Алия Алмаз кызы Хәмзина, Чаллы татар дәүләт драма театрыннан ,ТР ның халык артисты Булат Сәләхов, танылган театр рәссамы ,Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Линар Рәфис улы Гыйльметдинов кебек олуг шәхесләребезнең хәер-фатихасыннан башланып китте. Фәнис Наил улы билгеләп үткәнчә, әлеге конкурска елдан-ел күбрәк эшләр кабул ителә һәм катнашучылар саны да елдан-ел арта. Жюри әгъзалары да укучыларның эшләрен югары бәяләде.   Безнең җиңүчеләребез   “Спектакльдән өзек” номинациясе - 3 нче урын - Кайбыч муниципаль районы “Р.Кәлимуллин исемендәге Борындык төп гомуми белем мәктәбе” укучылары.  - 3 нче урын - Теләче муниципаль районы “Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбе” укучылары.  - 2 нче урын - Казан шәһәре Идел буе районы “16 нчы татар-инглиз гимназиясе” укучылары.  - 2 нче урын - Әлмәт шәһәренең “Ризаэддин Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназия” укучылары. - 1 нче урын - Актаныш муниципаль районы “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат” укучылары. - Гран-при - Казан шәһәре Идел буе районы “6 нчы номерлы гимназия” укучылары.   “Макет” номинациясе - 3 нче урын - Казан шәһәре Идел буе районы  “Татар телендә белем бирүче 18 нче гимназия ” укучысы Якупова Талия. - 2 нче урын - Саба муниципаль районы “Явлаштау урта гомумбелем бирү мәктәбе” укучысы Әкбәрова Динара. - 1 нче урын - Казан шәһәре Вахитов районы “96 нчы гимназия” укучысы Афремова Кристина. - 1 нче урын - Казан шәһәре Вахитов районы “96 нчы гимназия” укучысы Герасимова Анастасия. - Гран-при - Биектау муниципаль районы “Ямаширмә гомуми урта белем бирү мәктәбе” укучысы Кәлимуллина Айсинә.   “Спектакльдән монолог” номинациясе - 3 нче урын - Тукай муниципаль районы “Калмаш урта гомуми белем бирү мәктәбе” укучысы Бронникова Диана. - 3 нче урын - Мөслим муниципаль районы “Әмәкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе” укучысы Шамс Айрат. - 2нче урын - Арча районы Яңа Кенәр Балалар иҗат йорты укучысы Хәбибрахманова Айгөл. - 2 нче урын - Биектау муниципаль районы “Ямаширмә гомуми урта белем бирү мәктәбе” укучысы Галиев Инсаф. - 1 нче урын - Әтнә районы Бәрәскә урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Хәйруллин Айзат Әнәс улы. - Гран-при - Кайбыч муниципаль районы “Бәрлебаш төп гомуми белем бирү мәктәбе” укучысы Әскәров Ранис.   “Спектакльдән җыр” номинациясе -  3 нче урын - Ютазы муниципаль районы “Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбе” укучысы Шәйгоманова Алия. - 3 нче урын - Биектау муниципаль районы "Галимҗан Баруди исемендәге 4 нче номерлы урта гомуми мәктәп" укучысы Феофанова Амелия. - 2 нче урын - Теләче муниципаль районы “Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбе” укучысы Галләмов Мурат. - 2 нче урын - Лаеш муниципаль районы “Кече Елга гомуми белем мәктәбе” укучысы Гыйниятова Ләйлә. - 1 нче урын - Казан шәһәре Идел буе районы “6 нчы гимназия” укучысы Сөләйманова Айсылу. - Гран-при - Биектау муниципаль районы “1 нче урта мәктәбе” укучысы Зиннәтуллина Әдилә.   “Оста рәссам” номинациясе - 3 нче урын - Чистай муниципаль районы «1нче гимназия» укучысы Никитина Людмила. - 2 нче урын - Әлмәт муниципаль районы “Р.Г. Галиев исемендәге Сөләй урта гомуми белем бирү мәктәбе” укучысы Муратова Алинә. - 1 нче урын - Сарман муниципаль районы “2 нче санлы Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбе” укучысы Галләмова Ралина. 
- Гран-при - Кама Тамагы муниципаль районы "Советлар Союзы Герое Михаил Алексей улы Чирков исемендәге Кама Тамагы кадет мәктәп-интернаты" укучысы Михайлова Екатерина.                    
---

--- | 01.12.2018

Галимҗан Ибраһимовның "Алмачуар"ы аудиокитап итеп тыңлап була

$
0
0
02.12.2018 Әдәбият
Татарстан китап нәшрияты сайтының аудиокитаплар бүлегендә Галимҗан Ибраһимовның "Алмачуар" әсәре урын алды. Аудиофайлны түләүсез тыңлау һәм күчереп алу мөмкинлеге бар.

Галимҗан Ибраһимовның "Алмачуар" әсәрен бушлай тыңлау өчен www.tatkniga.ru сайтына керергә кирәк.

 
---

--- | 02.12.2018

Шагыйрь Рөстәм Зәкуанов вафат

$
0
0
02.12.2018 Әдәбият
Бүген, озакка сузылган каты авырудан соң, шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Газизҗан улы Зәкуанов вафат булды. Аңа 2017 елның 25 маенда 60 яшь тулган иде...

Мәрхүмнең якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Хушлашу вакытын, урынын соңрак хәбәр итәрбез, дип яза Татарстан Язучылар берлеге.


---

--- | 02.12.2018

Казанда Элвин Грей концертына 9000 тамашачы килде (ФОТО, ВИДЕО)

$
0
0
02.12.2018 Шоу-бизнес
Татар-башкорт җырчысы Радик Юльякшин (Элвин Грей) кичә Казанда 9 мең тамашачыга концерт куйды. "Татнефть-Арена" стадионында узган чарада, җырчыдан тыш, аның исемендәге лейблга кергән яшь башкаручылар да чыгыш ясады.
Радик Юльякшин беренче итеп Бабек Мамедрзаев һәм Эльвира Сафина белән берлектә иҗат иткән "Красивая, хороший" җырын башкарды. Искәртеп үтик, әлеге җырны шулай ук Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова башкара. Быел көз Юльякшин белән Уразова арасында авторлык хокукларына кагылышлы бәхәс чыкты, мәсьәлә әлегәчә хәл ителмәгән, аны юристлар тикшерә, дип яза Татар-информ.   Концертында Элвин Грей репертуарындагы барлык хитларны, шул исәптән "Уфтанма", "Елама, ярсыма", "Гомерләр үтә икән" ретро-җырларын һәм авторлык композицияләрен башкарды. Һәр җырны диярлек Грей тамашачылары белән җырлады.   Концертта казах җырчысы Бабек Мамедрзаев һәм дагыстанлы Эльбрус Джанмирзоевлар та катнашты.   1 декабрь "Элвин Грей" лейблының туган көне дип игълан ителде.  


---

--- | 02.12.2018

Рөстәм Зәкуан белән хушлашу урыны һәм вакыты билгеле булды

$
0
0
02.12.2018 Әдәбият
Танылган язучы, быелга Тукай премиясе иясе Рөстәм Зәкуанның үлүе турында хәбәр иткән идек. Язучының соңгы юлга озатырга теләүчеләр күп. Хушлашу вакыты һәм урыны билгеле булды.

"Матбугат.ру"га билгеле булганча, Рөстәм Зәкуан белән хушлашу иртәгә 3 декабрь көнне Казан шәһәре Ершов урамы 62Г адресы буенча 07:30 сәгатьтә булачак.

Язучыны хатынының туган авылы Биектау районы Мүлмә авылы зиратында җирләячәкләр.


---

--- | 02.12.2018

"Ришат Төхвәтуллинга бу исемне беренче булып Татарстан бирергә тиеш иде"

$
0
0
02.12.2018 Шоу-бизнес
Йокыдан тору белән кухняда радионы тоташтырам. Радиоалгычым янып чыккач яңаны алган идем, рәхәтләнәм “Болгар радиосы”н тыңлап. Искесендә ул юк иде. Иртәнге 5тә дә, кичке 11дә дә җырлап торалар, сөйләп торалар. Тик күп вакыт кем җырлаганын, ни җырлаганын әйтеп тору юк, рәттән сыдыралар. Аннары иртәнге якта, сәгать инде 10 тулганда да “Иртәнге чәй” дип, өч алып баручы берьюлы сөйләшеп утыра.
Берсен-берсе бүлә-бүлә, бәхәсләшә-көлешә берәр яңалыкны, теманы “чәйниләр”. Иртәнге 9-10да нинди иртәнге чәй икән инде ул, без ул сәгатьләрдә инде әбәдкә әзерләнеп йөрибез.   Иртәнге якта Ришат Төхфәтуллин, Эльмира Сөләйманова, Илсөя Бәдретдинова кебек җырчыларның тавышын ишетсәм, көне буе күңелем күтәренке була, әле авыз эченнән җырларының ике-өч юлын кабатлап, көйләп йөрим. Сентябрь башларында Ришат Төхфәтуллинга “Башкортстанның халык җырчысы” исеме бирелү турында ишетеп калдым. Бу турыда татар газеталары берни язмадылар, радио да кабатлап тормады, кирәкмәс нәрсәләрне кат-кат әйтәләр, югыйсә. Ришат бик лаек әлеге исемгә. Тик аны аңа беренчеләрдән булып Татарстан бирергә тиеш иде дип уйлыйм. Башкортстанда туса да, ул бит татар, үз ана телебездә, татарча җырлап йөри. Инде Җәлил поселогына да ике тапкыр килде яраткан җырчыбыз. Зал тулы халыкка үзенең матур җырларын, моңнарын бүләк итте.   Эстрадабызның Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Флера Сөләйманова, Зөһрә Сәхәбиева, Зөһрә Шәрифуллина, Салават, Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Хәмдүнә Тимергалиева кебек халык мәхәббәтен яулаган, төрле исемнәр алган җырчыларыбызга урта буын, яшьләр өстәлеп торуы бик куанычлы хәл. Айдар Галимов, Илсур Сафин, Габделфәт Сафин, Филүс Каһиров, Раяз Фасыйхов, Марсель Вәгыйзов, Әнвәр Нургалиев, Ранас, дуэт белән җырлаучы Шәйхетдиновлар, Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина, Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов, Руслан Кираметдинов белән Эльмира Нәгыймова, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Зәнирә һәм Ризат Рамазановлар, Айгөл Бариева, Фирдүс Тямаев, Данир Сабировлар – үзләре бер тамаша-спектакль. Райкин, Петросяннарың бер якта торсын. Алары тел тегермәне генә тарталар иде, ә болары бииләр, җырлыйлар, үзләре үк сөйлиләр. Бай шул халкым талантларга!   Радиодан телевизорга күчкәнмен икән. Быел телеэфир белән тәэмин итүчеләрне дә икенче компаниягә алыштырган идем. “Мәйдан” каналы барлыкка килде. Тамаша дисәң дә тамаша анда! Ул клип дигәннәренә бер дә чикләү, контроль юк микәнни соң?.. Ниләр генә кыланмыйлар бит. Яшь кенә җырчы хатын-кыз бер егетнең муенына ук менеп атланды. Клипта күбесе машинасын, йорт-җирен, киемнәрен күрсәтү белән мәшгуль. Йә урын өстендә, йә пляжда, йә урман-басуларда җырлыйлар. Менә Азалия Зиннәт исемле берәү җырлый. “Җаныкаем” җырына тавыш бирегез дип әйтергә дә онытмый. Бу җырны көненә дистәләгән тапкыр әйләндерәләр. Мәхәббәткә кагылышлы “Ярат мине” җыры белән ялварганнан соң: “Барсигым минем” дип, эткә дәшкән кебек чакыра, әле азактан “Ыррр” дип ырылдап та куя...   Хәзер җырчылар җырларының йә сүзләрен, йә көен үзләре маташтыра бит. Шуңадыр, җырның ни турында барганын аңларлык түгел. Радиодан да, телевизордан да концертларны өлкән буын кешеләре тыңлый-карый. Эш кешесенең вакыты юк, ә яшьләргә татарча җырлар кирәкми, алар чит телдә җырлаучыларны өстен күрә. Шул саф татар авылларында кечкенәдән татарча җырлар ишетеп үскән яшьләр тыңласа гына. Ә бит бездәгедәй моң бик күп халыкларда юк. Һинд халкында һәм үзебезнең башкортларда гына безнеке белән ярышырлык көйләр, җырлар бар дип уйлыйм.   Безнең поселокка җырчылар даими килә үзе, билетлар сатылып тора, Җәлил халкы җыр-моңны ярата. Яхшы сүз кебек яхшы җыр да җан азыгы бит ул.   Халисә ШӘЙДУЛЛИНА. Сарман районы, Җәлил поселогы.
---

--- | 02.12.2018

Азнакай районында фаҗигале рәвештә әби белән оныгы үлгән

$
0
0
03.12.2018 Фаҗига
Азнакай районында «Лада» автомобиле 59 яшьлек хатын-кыз һәм аның 8 яшьлек оныгын бәрдергән. Әби еблән онык икесе дә шунда ук үлгән.
«Татар-информ» язуынча, кичә көндезге өчләр тирәсендә Чемодур авылында «Лада Гранта» автомобилен идарә итүче 29 яшьлек ир-ат зур тизлектә юл читенә чыккан һәм 59 яшьлек хатын-кыз белән аның оныгын таптаткан.   Хәзерге вакытта ЮХИДИ хезмәткәрләре авариянең нечкәлекләрен ачыклый.  
---

--- | 03.12.2018

Нефтекама халкы "канлы"җимешләргә тап булып чаң суга

$
0
0
03.12.2018 Җәмгыять
Нефтекама шәһәрендә яшәүчеләр чаң суга: алар урындагы кибетләрнең берсендә сатып алган бананнарының эчендә канга охшаш кызыл таплар барлыгын күреп шаккаткан.
Әлбәттә, мондый азыкны беркем дә ашамаган. "Канлы" бананнар хакында халык социаль челтәрләргә язып салган, дип хәбәр итә Кызыл таң. "Сак булыгыз, моның нәрсә белән бәйле икәнен белмибез!" - дигән әлеге күңелсез хәлгә таручылар.   Ә менә азык-төлекнең сыйфатын тикшерү белән шөгыльләнүче оешмалар банандагы кызыл тапларның аларның бактерияләр белән зарарлануы сәбәпле барлыкка килүен билгеләгән.   Бозыла башлаган азык-төлекне ашап агулануың да бик мөмкин, шуңа күрә шикле бананнарны чыгарып ташлау хәерлерәк, әлбәттә.   Фото: new.infoportal.iv сайтыннан

 


---

--- | 03.12.2018

Азат Фазлыев гаиләсенә авыр сынау килгән: әниләренә трансплантация таләп ителә

$
0
0
03.12.2018 Шоу-бизнес
Күңелсез хәбәр белән инстаграм аша Азат Фазлыев бүлешә: табиблар Азатның әнисенә куркыныч диагноз куйганнар. Моннан алты ел элек ул бу авыруны инде бер тапкыр җиңгән булган, ләкин көтмәгәндә чир янә баш калкыткан. Азат Фазлыев бу хакта күңелендәгесен болай дип яза (үзгәртми бирәбез):

"Сезгэ, ярдэм сорап язам!!!! Безнен, гаилэбезгэ авыр сынау килде!!! Ин кадерле кешебез Эниебезгэ авыр диагноз куйдылар!!! Моннан 6 ел элек, рак 4 стадия дигэннэр иде, врачлар булмый диделэр. Лэкин, Энием - мин жинэчэкмен, оныкларымнын ускэннэрен курэсем, мин булмасам алар каникулларында авылга да кайта алмыйлар дип, тырышып жинде. Хэзер тагын бик зур сынау килде.

Без, Энинен оч баласы кулыбыздан килгэнне эшлибез, кредитлар да алдык, бутэн бирмилэр, сата алганны сатабыз. Лэкин, сумма зур!!! Сездэн ярдэм сорап язам!!! ДОЛГка биреп торучылар булса да рэхмэтле булыр идек!!! Яшэтэсе иде Энине!!! Ходай, барыбызны авыр сынаулардан сакласын иде.

Поставили Диагноз: МДС, рефрактерная анемия с избытком бластов 2 ipss-r, высокий риск. Нужна трансплантация костного мозга. Этот диагноз поставили нам в Израиле и там же озвучили стоимость операции – 18 млн. рублей. В Израиле потратили уже несколько миллионов на определение диагноза и на дорогие лекарства. Лекарства к сожалению не помогают! В Турции нашли клинику которая готова сделать операцию за - 10 млн.рублей ( счет выставили на 155000 долларов). В операции есть Срочность. Эта сумма, к сожалению, на данный момент для нас не подьемная! Просим помощь кто чем может. Рассматриваем даже деньги в долг!

По ссылке все подтверждающие документы. 

Сберкарта 4276620020655795 Фазлыев Азат Рафаилевич Сбербанк онлайн 89274239767 Рэхмэт, Сезгэ!!!"


---

--- | 03.12.2018

Казанда Рөстәм Зәкуан белән хушлаштылар (ФОТО)

$
0
0
03.12.2018 Җәмгыять
2 декабрь көнне озакка сузылган каты авырудан соң, шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Газизҗан улы Зәкуанов вафат булды. Бүген аны соңгы юлга озаттылар. Язучыны хатынының туган авылы Биектау районы Мүлмә авылы зиратында җирлиләр.
  1     2     3     4     5     6     7     8     9     10     11     12     13     14     15     16     17     18     19     20     21     22  
Шамил АБДЮШЕВ фотолары

--- | 03.12.2018

Ал яулык, зәңгәр шәл, узган гомер бигрәк жәл...

$
0
0
03.12.2018 Тарих
Авыр сугыш еллары. 1943 елда Ленинград оборонасын кичкән әтием, яраланып, берничә ай буе Чита шәһәрендәге госпитальдә дәвалана. 1944 елның язында аны, яралары төзәлер-төзәлмәс хәлдә, туган ягына (Лаеш районының Саралан авылы) озаталар. Кайтыр юлы бик ерак була.
Госпитальдәге олырак кына хәрби доктор яралары бихисап булган әтинең исән-сау кайтып җитә алуына икеләнә, борчыла. Аның сугышчыга ничек тә ярдәм итәсе дә килә. Тырыша торгач, юлына бераз азык-төлек бирдерүгә ирешә. Алар арасындагы берничә башлы шикәрне әти балаларына (анда аны 6 кызы көтә!) күчтәнәчкә дип уйлап куя. Доктор, яралары ачылып китү очрагын фаразлап, бәйләү материаллары белән дә ярдәм итә. Шул материаллар арасында шактый зур ап-ак җәймә дә (простыня) була. Кайту юлы бик авыр була, поездларга эләгү кыен, этеш-төртеш, шунлыктан, азык-төлектән тыш, бинт-йодлар да тотыла, әмма әти биштәрендәге ике шакмак шикәренә һәм ак җәймәсенә кагылмый. Җәймәне берничә тапкыр ипигә алмаштырыр хәлгә җиткән чаклары да була, әмма, күз алдына балалары килеп, яңадан биштәренә салып куя.   Шулай итеп, ул авылга, гаиләсе янына кайтып җитә. Кызларының берсе, төпчеге, фаҗигале рәвештә вафат булган... Төн вакыты булса да, әти биштәрендәге шикәрләрен кызларына ватып бирә. Әниебез әти алып кайткан җәймәдән 5 кызына өч почмаклы яулыклар (косынкалар) ясый, бераздан соң аларны зәңгәр төскә манып та бирә. Җәймәнең озынча бер өлеше артып кала. Әни анысыннан үзенә яулык ясый (андый тар, озынча яулыкларны тастар дип йөрткәннәр). 1945 елда төшкән фотода әни әнә шул яулыкны бәйләп төшкән.   Әни турында сөйли башлагач, тагын шуны да әйтеп үтәсем килә. Ул һәрвакыт ак, чиста яулыктан йөри иде. Үзенең сөйләүләре дә истә калган. «Алмашка яулыгым юк, һаман бер яулыктан йөрим, ә каралганны бәйлисе килми. Иртән көтү куганда, һәркемне энә күзеннән үткәрәләр: хатын-кызга   шунда бәя бирәләр. Җаен таптым: кичен яулыгымны юып эләм, иртән сырлы бәләк белән үтүклим дә көтү куарга чыгам. Тора-бара яулыкны кызларым ук юып куя башладылар. Урамда да шәйләгәннәр, ахры, яулыкларымның «күплегенә» гаҗәпләнүчеләр дә булды. Бар иде заманалар... Барысын да кешегә сөйләп йөреп булмый. Хәзер яулыкларның ниндие генә юк?!» Шушы урында Н.Касыймовның «Кара кайгыларны күрсәң дә син, Каралтмадың, әнкәм, яулыгың», дигән шигырь юлларын өстәп куясым килә. Олыгая башлагач, әни ачык җирлеккә зур ачык чәчәкләр төшкән яулыкларны яратып бәйли иде. Кунакка барганда, җилкәсенә әнисеннән калган ефәк шәлен дә сала иде. Фотода әнием Шамил атлы оныгының игезәк кызлары тугач, алар бүләк иткән шәлъяулыктан (1983 ел).   Яулыклар белән бәйле нинди генә вакыйгалар юк икән уйлап карасаң! Шулай бер вакыт 87 яшьлек Зәкия апамның фотоларын карап утырам. Зәкия апамның каенанасы — Миннегайшә кодагый әбинең фотосына юлыктым. Мине ире сугышта һәлак булган тол хатынның байлар бәйли торган зур затлы яулыгы кызыксындырды. Мондый яулык аңа ничек килеп эләккән икән? Соравымны апама бирдем. Тарихы гыйбрәтле булып чыкты.     Кодагый әбинең Рабига исемле кызы, ир баласы белән, иреннән аерылып әниләре янына кайта. Үзе авыл кибетендә кибетче булып эшли. Бер вакыт авылга рабкооптан ревизор килеп төшә. Ул (фамилиясе Спиридонов булырга тиеш диләр) тирә-юнь авыллары кибетләрен дә тикшерәчәк икән, әмма фатирда безнең Саралан авылында торачак. Агентны (авыл халкы тикшерүчеләрнең барысын да шулай дип йөрткән) байлар нәселеннән булган Мозаффар Фатыймаларына урнаштыралар. Тикшерүченең кибеттә эшләүче яшь хатынга — Рабигага күзе төшә, властеннан файдаланырга өметләнсә дә, хатынның исе китми. Агент Рабиганың әнисе аша эш итәргә уйлый. Тик ничек? Бу сорауга җавап табыла: хатынның әнисенә бүләк бирергә! Әмма андый бүләк башкаларда булмасын. Кайдан алырга соң андый бүләкне дип аптырап йөргәндә, җае да табыла. Бер көнне фатир хуҗасы Фатыйма апаның сандыгы бикләнми кала. Өйдә кеше-кара юк чакта агент сандыкны ачып   карый: яулыкларның ниндие генә юк анда! Агент өстә яткан чәчәкле зур яулыкны сайлый. Инде аны тапшырасы гына кала.   Сабан туйлары якынлаша. Җаен туры китереп, агент Миннегайшә апа янына килә, аның кызына яхшы эшләгәне өчен рабкооптан бүләк бирүләрен әйтеп, яулыкны тапшыра. Рабига бик ышанып та бетми бу сүзләргә. Шулай да яулыкны калдыра, әнисенә бәйләп йөрергә куша.   Миннегайшә апа яулыкны Сабан туена бәйләп чыга. Бу көнне авыл бәйрәменә фотограф та килгән була. Ул искитәрлек матур яулык бәйләгән апаны оныгы белән карточкага төшерә. Вакыйга шулай шатлык белән генә тәмамланса икән ул. Юк шул. Миннегайшә апаның башындагы яулыгын Фатыйма апаның кызы Мәрзия күреп ала һәм бу турыда әнисенә җиткерә. Алай гына да түгел, Миннегайшә апаны караклыкта гаепләп, бөтен кеше алдында фаш итәргә өнди. Һәр нәрсәне уйлап эшләргә өйрәнгән Фатыйма апа кызына алай эшләргә ярамавын, Миннегайшәнең андый хатын булмавын аңлата. Алар Миннегайшә апаны читкә чакырып алалар. Ул исә хәлне сөйләп бирә һәм башындагы яулыгын, берсүзсез салып, хуҗасына тапшыра. Яулык,билгеле инде, фотода мәңгеләшә. Тиздән теге ревизор да авылдан китеп югала.   Калын шәлләр белән бәйле истәлекләрем дә бар икән әле.   Монысы инде икенче кодагый әбием, әтинең сеңлесе Рабига апамның (без аны «нәнә апа» дип йөртә идек) каенанасы Бәдриҗамал фотосы белән бәйле (1951 ел). Фотода кодагый әби улы — Әсәдулла, аның гаиләсе һәм кызы Нурания янәшәсендә. Бәдриҗамал кодагый зур калын шәл бөркәнгән. Артта, калын шәлне муены аша урап, Нурания апа баскан.   Әсәт җизни сугышның башыннан ахырына кадәр фронтта була. Өенә 7 елдан соң гына әйләнеп кайта. Белоруссия сазлыкларында үпкәсенә салкын тидерә ул. Озак кына кыр госпитальләрендә дәвалана. Аннары тагын сугыш юлларын дәвам итә. Ләкин авыруы һәрвакыт үзен сиздерә тора. Дәвалануның да нәтиҗәсе күренми. Бер белорус хатыны аны үзенчә дәваларга тырыша: аякларына үзе бәйләгән оекбашларны кигезә, калын шәлен бирә, салкын тиюдән сакланыр өчен, шәлне һәрвакыт үзе белән йөртергә куша. Чынлап та күп салкыннарда җылыта аны бу калын шәл. Җизни шәлне үзе белән алып кайтып әнисенә бирә. Кодагый әби улының бүләген кергән бер кешегә күрсәтеп мактана. Кунакларга баргач та: «Әсәдуллам сугыштан алып кайткан бүләк», — дип, горурланып сөйли торган була. Шәл юрган вазифасын да башкара: оныкларын мунчадан шул шәлгә төреп алып чыгалар, йоклаганда өсләренә дә ябалар.     Шәл белән бәйле тагын бер вакыйганы искә төшереп үтәсе килә. Минем әниемнең әнисе, 18 яшьлек улы белән, кулак тамгасы тагылып, Магнитогорск шәһәренә озатыла. Әби бер елдан соң кайта, ә Хәбибулла абый гомере буе металлургия комбинатында эшли. 30нчы елларда илдә стахановчылар хәрәкәте киң колач ала. Алдынгы стахановчыларга бүләкләр тапшыралар. Хәбибулла абый да лаек була ул бүләккә. Аңа зур калын шәл бирәләр. Шәл аларга шулай ук озак еллар хезмәт итә. Авылдан сөрелүләренә 40 ел булганда, Хәбибулла абый туган якларына кайтып килә. Шул вакыт ул өч апасына бүләк итеп матур яулыклар алып кайта. Минем әнигә теге калын шәлне дә алып кайтырга онытмый. Хәзер ул шәл миндә саклана.   Заманалар үзгәрә, тормышлар ямьләнә. Хәзер инде язып яулык бәйләүләр өлкән әбиләргә генә күчә бара. Әмма алар ап-ак яулык белән бергә иңнәренә ап-ак шәлләрен дә салырга онытмыйлар. Ак төскә беркайчан да тап төшермәгән апа-әбиләр...   Наҗия Гыймадиева,   Казан.
---

--- | 03.12.2018
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>