Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Уфага күченеп киткән Андрей Губин җитди авырый

$
0
0
21.01.2019 Шоу-бизнес
Беренче каналдагы “Сегодня вечером” тапшыруы 90 еллар йолдызларына багышланган иде. Чакырылган кунаклар арасында Уфадан Андрей Губин да булды. “Мальчик-бродяга” көнкүреше хакында һәм үзенә карата артык игътибарны яратмавын сөйләде.
Фанатларың сине урамда таныймы дигән сорауга Губин  “төрле хәлләр була, таныйлар да, әмма берсе дә муеныма ташланмый” диде.   "Әлеге вакытта Уфада яшим. Әлбәттә бөтен Уфа Губинның кайда йөргәнен белә. Кибеткә барып җиткәнче 2-3 фотога төшәм, кире кайтканда – шулай ук. Ләкин шулай да плакатлар тотып басып тормыйлар, минем плакатларым хәтта үземдә дә юк”, - ди Андрей.   Билгеле җырчы игътибар җитмәүгә зарланмый.
"Теләсә кайда күп игътибар итәләр, кайчагында бик ямьсез формада, чит илдә дә, мәсәлән. Биредә үземне тыныч тотарга вәгъдә бирдем, ә чынында исә усал гына итеп әйтәсе дә килә", - диде ул.   Студиядәге тамашачыларның дәррәү кул чабуына Губинның йөзләре үзгәреп китте, нигә шулкадәр еш һәм нык кул чабасыз, имеш.   Андрей Губин Уфа буйлап беруши киеп йөрүен әйтте.   "Якындагы “Магнит” кибетендәге барлык сатучылар белән дә танышып беттем. Искитмәле. Мин беруши киям. Бермәл сатучы белән сөйләшеп торганда берушины югалттым. Алар миңа табып бирде, - дип уртаклаша җырчы.   Авырулары турында да әйтте Губин.   "Публикага бик тә чыгар идем. Ләкин мин физик яктан начар формада, шуңа үземне артык күрсәтергә тырышмыйм. Иртәдән кичкә кадәр авырыйм мин. Шуңа фотога төшәргә, съемкаларда катнашырга яратмыйм. Кайчагында имеш-мимешләрне кире кагар өчен генә күренгәлим. Бу-читләшү түгел. Бу бары тик сызлануларны җиңәргә тырышу гына. Табиблар күптән миңа кул селтәде".   Ләкин Андрюша тиз генә бирешми ул. Тапшыруда күрсәтелгән элекке клипларын Губин күңелсез генә  күзәтә.   “Яңа җырлар язасыңмы?” дигән сорауга башкаручы үзен тәнкыйтьләп болай диде:   "Кайтам да нидер җырлап карыйм, ләкин әллә ничек яңгыравын сизеп торам. Аннары спорт белән шөгыльләнәм".    Алып баручылар Андрей Губинның яшь күренүен мактап телгә алды.   30да 15 яшьлек кебек күренсәң, бүген сиңа нибары 30ны биреп була, - диде алар. Ахырда Губин үзен объектив бәяләвен һәм клипларындагы теге кешене (ягъни үзен) һаман да яратуын әйтте.    
---

--- | 21.01.2019

Сергей Скоморохов Россия рәссамнарына бирелүче иң зур дәрәҗәгә ия булды

$
0
0
21.01.2019 Мәдәният
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш рәссамы Сергей Геннадий улы Скоморохов Россия рәссамнары җәмгыятендә "РУХИЯТ. ТРАДИЦИЯ. ОСТАЛЫК" дигән алтын медаль белән бүләкләнде.
Бу рәссамнарга бирелә торган иң зур дәрәҗә. Медальны аңа Мәскәүдә оештырылган "Театр.Скоморохов" күргәзмәсе ачылышында Россия Сәнгать Академиясы әгъзасы, Россияның халык рәссамы, С.В. Образцов исемендәге курчак театрының баш рәссамы Сергей Александрович Алимов тапшырды.    Сергей Геннадьевич белән чын күңелдән горурланабыз, ихластан котлыйбыз!  
---

--- | 18.01.2019

Тинчурин театры февраль аена АФИША тәкъдим итә

$
0
0
21.01.2019 Мәдәният
Кышкы салкын кичләрдә гаилә, яраткан кеше, дуслар белән рәхәтләнеп спектакль караудан да кулайрак шөгыль юктыр. Тинчурин театры февраль аена афиша тәкъдим итә һәм кышкы кичләрне бергә үткәрергә чакыра.

 

 


---

--- | 21.01.2019

Яшел Үзәндә гадәти булмаган туй үткән (ФОТО)

$
0
0
21.01.2019 Җәмгыять
Яшел Үзәндә кияү белән кәләш, кунаклардан аермалы буларак, үзләренең туй мәҗлесенә футболка һәм джинсы киеп килгән. Гадәти булмаган туй тантанасы турында "Татпресса.ру"га бәйрәм һәм мәҗлесләр алып баручы Альбина Кармышева хәбәр итә.

Туйда "Әче!" дип кычкырмаганнар, ползункиларга акча җыймаганнар, торт чыгармаганнар. Аның каравы, алып баручының сүзләренә караганда, «лайково һәм хайпово», җиңел һәм иркен булган. 

Кияү Азат терапевт, кәләш Гүзәл мәгариф идарәсендә эшли. Шул ук көнне яшьләр никахларын да үткәргәннәр, ә кич белән кафеда мәҗлес оештырганнар.

Тулырак: В Зеленодольске жених и невеста пришли на свою свадьбу в футболке и джинсах (ФОТО) 

        Фото: instagram.com/albina_karmysheva/ 
---

--- | 21.01.2019

“Ул сине үтереп, иреңне тартып алырга тели”

$
0
0
21.01.2019 Язмыш
Беркөнне кесә телефоныма таныш түгел ханым чыл­ты­ратты. “Номеры­гызны “Татарстан яшьлә­ре” редакциясеннән алдым, йөрәгемне әрнетеп, җанымны талап торган серләремне сөйләп, эчемне бушатасым килә, газетага язып чы­гыгыз әле”, — диде. Бертуган апасы Гөл­ниса, өч балалы сең­лесенең уңган, акчаны көрәп эшләүче, юмарт, ярдәмчел, эшлекле ирен тартып алу өчен, сихерче­ләр ярдәмендә сең­ле­сенә берничә мәртәбә үлем тозагы корган икән.
Кеше ышанмаслык сүзне чын булса да сөйләмә ди­сәләр дә, Фирая ханымның (исем­нәрне үз­гәрт­тем — авт.) күз яшьләре белән җит­кергән үтенечен кире кагарга җөрь­әт итмәдем. Зифа буйлы, пенсия яшен­дә булуына карамастан, чибәрлеген, хатын-кыз нәзә­кать­лелеген җуймаган Фирая ханым бе­лән Казандагы яңа, чиста, иркен фатирында ка­раң­гы төшкәнче гәпләшеп утырдык. Аның гыйбрәтле кыйссасын хәйран калып дип әйтү генә аз, тетрәнеп тың­ла­дым.   — Башкортстанның Бакалы районында, алты балалы гаиләдә туып үстем, дүрт кыз, ике малай идек, — дип сүз башлады Фирая ханым. — Авыл җирендә эш күп, кул арасына бик тиз кердек. Мәк­тәпне тәмамлагач, штукатур-буяучы һөнәрен үзләштереп, эшләп ашый башладым. Гаиләдәге алты балада — алты төрле холык. Беребез дә төшеп калганнардан булмасак та, олы апам Гөл­ниса чаялыгы, чибәрлеге, беркадәр кырыслыгы, һәрнәрсәдә башкалардан өстен булырга омтылуы, үзсүзлелеге белән аерылып торды. Ул сәүдә-көнкүреш хезмәте күрсәтү юлын сайлады. Шактый югары пост биләгән нефтьче инженерга кияүгә чыгып, Татарстандагы нефтьчеләр каласының берсендә яши баш­лады. “Мин монда япа-ялгыз, янымда терәгем, сердәшем булырсың”, — дип, мине үзе янына күчеп килергә чакырды. Бик якын туганым, бер ана карынында ятып, бер инәкәй сөтен имеп үскән балалар бит без дип, тәвәккәлләдем. Аларда яшәвемә җизни каршы килмәде. Кечкенә балаларын үземнекедәй якын итеп караштым. Апа мине эшкә урнаштырды. Читтән торып Әлмәт сәүдә техникумында укый баш­ладым. Бервакыт туган авылыма кайтырга чыккач, автобуста булачак ирем Рафыйкны очраттым. Аксыл йөзле, озын борынлы, козыреклы кепка, шакмаклы (модалы) озын пальто кигән уртача буйлы егетне беренче күрүдә ошатмадым. Әмма ул җор телле булып чыкты. “Бу кара чутыр “чегән кызлары” ке­сәм­дәге соңгы бер тәңкәмнән колак кактырмасын тагын дип, иң арттагы утыргычка утырдым әле”, — дип шаяртып, барыбызны да көлдерде.   Ул әлмәт нефть техникумы студенты икән. Мин инде диплом алып, кибеттә ул чакта дефицит товар саналган колбасалар сату бүлегендә эшли идем. Бөгелмә юлын­да очраган әлеге шаян егет кибеткә дә килеп керде. “Төркемебез белән диплом юарга табигатькә чыгарга җыенган идек. Бер генә таяк колбаса үлчәп бир әле! әйдә, үзең дә безнең белән!” — диде. Дус кызым Саимәнең туганнан туганы икән ул. Беркөнне сеңлесе эшли торган кафеда мул өстәл көйләп, очрашуга чакырды. Шуннан ешрак очраша башладык, ул әле кинога билет ала, әле паркка дәшә. Беренче очрашуда ук кысып кочаклап алды да, күтәреп итәгенә утырт­ты. Үзе көчле, үзе шаян, бик ягымлы, юмарт, булдыклы нефтьче-мастер егет күңелемә юл тапты. Миңа тәкъдим ясар алдыннан, авылдан әтисен чакырып китереп, башта безне таныштырды. Мин шунда әти-әнисен хөрмәт итүче чын кеше икән бу егет, дип уйладым. “Синнән яшермим, өйләнешкәнче әйтерлек бер кимчелегем бар”, — дигәч, ай Аллам, хатын аергандыр, читтә баласы үсәдер дип хафаланган идем, ә ул туй ясарлык акчам юк, абыемнан бурычка алып торсам, каршы килмәссеңме дигәч, эчемә җылы керде. “Бурычлы үлми, чирле үлә, эшләп түләрбез”, — дидем.   Рафыйкны зурлап, нефть чыгару идарәсеннән туебызга килеп, “малосемейка” бүлмәсеннән ачкыч, тузан суырткыч, кер машинасы бүләк иттеләр. Олы кызыбыз шул бүлмәдә туды, улыбызны яңа фатирга алып кайттык. Тормышлар җайланды ди­гәндә, иремне Сургутка эшкә чакырдылар. Ике бала кочаклап, борчылып, ямансулап иремне ерак юлга озатып калдым. Андагы шартлар кырыс булса да, эштә үсү мөмкинлеге бар, акчаны уч тутырып түлиләр. Ирем фатирлы булуга, безне дә үзе янына алып китте. 50 градуслы суык Сургутка килеп төш­тек. Әмма өйдә җылы, бер-береңә кайгыртучан мөнәсәбәт, ышаныч булганда, тыштагы суык чүп ке­нә ул. Әйбәт кенә яшәп киттек, фатирларның зуррагына кү­чә-күчә, өченче балабыз туганда, дүрт бүлмәлесенә тиендек. Мин зур кибеттә гади сатучы булып эшли башлаган идем, тырыш хезмәт куеп, бүлек башлыгына кадәр күтәрелдем.   Ләкин тормыш һаман көйле генә бармый икән, берзаман төрле бәла-казаларга юлыга башладык: караклар иремнең хосусый фирмасын басып, күп кенә акчасын урлап чыктылар. Татарстанга чираттагы ялыбызга кайтып килгән саен, иремнең миннән суына, битарафлана, үз эченә бикләнә баруын сиздем. Үземдә әле бер, әле икенче чир табылып, өч операция ясадылар. Берсендә наркозны күбрәк бирүләре сәбәпле, клиник үлем кичердем. Шулчак, мондый хәлдә булган күп­ләр кебек, мин дә озын тоннельдән, ап-ак томан эченнән бик озак очып бардым. Балаларым бәхетенәдер, исән калдым.   Безнең шулай тиз арада мантып китүебезгә сөен­мәүче, кара көнчелегеннән шартлый язып йөрүче кешенең бертуган Гөлниса апам булуын башыма да китермәдем. Моны соң­рак, күңел бушлыгымнан, җан газабымнан арына алмыйча, экстрасенс якут хатынына мөрәҗәгать иткәч белдем. Ул: “Кара чәчле, кара тутлы, юан гәүдәле бертуганың аракыга әшәке канын салып иреңә эчерткән — ул сине үтереп, иреңне тартып алырга тели”, — дип сөйләп биргәч, авып китә яздым. Ярый, ирең хыянәт итсен дә ди, ә бертуган апаңның шундый эшкә баруын, хыянәтен ничек кичерергә? Уйлый-уйлый, тормыш юлыбызны киредән сүтеп җыйдым. Төр­ле елларда апам бе­лән иремә бәйле сәер хәлләр кино кадрлары сыман күз алдымнан үтте.   ...Апалар яшәгән шә­һәрдә торган чагыбыз. Кичке унда ирем арып-талып “эштән” кайтып, ашамыйча урынга ава. Аның артыннан ук бусагабызда бизәнгән-ясанган Гөлниса апа пәйда була... Апаның дачасында эшлибез. Ирем белән апа пар сандугачлардай серләшеп, иңне-иңгә куеп, бә­рәңге төбенә өяләр, мин әллә бар аларга, әллә — юк... Ирем бе­лән туганнар янына отпускага кайтабыз. Мин бер айдан соң Сургутка китәм, ирем үз ялы тәмамланганчы тагын бер айны апаларда үткәрә... Татарстанга кунакка кайтып килсәк, әле бер әйберем югалганын си­зәм, әле икенчесен. Дәвачы хатын бүләк иткән билгә бәйләнә торган бөтием дә, дару үләннә­рем дә юкка чыкты. Икенче юлы без Себергә киткәндә апа юл ризыгы итеп, холодец тө­реп бирә. Шуны ашаганчы шау-гөр килеп, күңелле генә сөйләшеп килгән иремне гүя җен алмаштыра, ул телен йота, сорауларыма җавап бирми, мине ишетми дә, күрми дә, тонык, битараф карашын әллә кая төби... Экстрасенс хатыннан кайткач, иремә: “Мин барысын да беләм, кемне яратсаң, шуның белән яшә! Балаларымны алам да, әни янына кайтып китәм!” — дидем. Ул шунда апамның хәйләле тозагына ничек килеп кабуы, күптәннән сөяркәләр икәнлеге турында дөресен сөйләргә мәҗбүр булды. “Нишлим соң, монда килсәм — сине, анда кайтсам апаңны яра­там. Балаларымны әйтәсе юк, аларны һәрвакыт яратам. Кайтып китә күрмә!” — дип ялварды, гафу үтенде. Күпме елларым эчемдә ут көйрәгән килеш тилмереп узса да, балаларымны кайгыртучан әтисез калдырырга йөрәгем җитмәде. Сургутта 14 ел яшәгәч, Татарстанда элек торган шәһәребезгә әйләнеп кайттык. Анда хан сараедай йорт салып кердек. Апа олыгайса да, безнең гаиләнең нигезен какшатудан, кү­рәләтә этлек эшләүдән туктамады. Ирем белән икесенең апа фатирында бикләнеп кәеф-сафа корып ятуын белеп алгач, башта олы кызымны ияртеп бардым. Күпме шакысам да, ишекне ачмадылар. Аптырагач, апаны оялтырга, яман гадәтеннән биздерергә теләп, әнине алып килдем. Апа аның беләгеннән умырып тотты да, бар көченә ишектән бол­гап бәрде. Әни бик нык рәнҗеп, әрнеп елады шул чакта. Әтиебез исән чакта, эчеп кайтканы өчен, апа аны каешны урталай бөкләп, тимере белән суга-суга тукмаган иде... Улымның туена әзерләнеп йөргән шатлыклы чагыбызда, иртән урамга ап-кар төшкән иде. Тышка чыксам, ишек төбеннән алып, юлга кадәр аяк астына чем кара туфрак сибелгән. Аны-моны уйлап тормастан, шуңа төшеп басканмын. Шуннан соң аяксыз калдым, табиблар ярдәме тимәгәч, ирем дога укып өшкерүче әбигә алып китте. Берничә сеанстан соң гына аякка баса алдым. Өшкерүче карчык: “Сине үтерергә ниятләп, бозым салганнар, яман эчле, хөсетле бәндәләр көндәшләре бусагасына кабер туфрагы сибә”, — дип, котымны алды. Икенче юлы олы кызым чәчәк түтәле ясарга алгы бакчага чыккач, шикле нәрсә казып чыгарды. Ә мин аны урамга алып чыгып, учакка якканчы, бәхетсезлегемә күрә, сүтеп карадым. Целлофан пакетка төреп, тимерчыбык бе­лән чорнап салынган кәфенлек кисәге булып чыкты ул. Их, шуңа кагылмаган булсамчы! Тагын чирләп урынга егылдым. Ирем бер райондагы дәвачы янына 17 мәртәбә алып барды. Шуннан соң гына үз халәтемә кайттым.   Туган якка кайткач, ирем ике ел эш таба алмыйча, үзен кая куярга белмичә тилмерде. Казанга күчеп килдек. Монда үз эшен башларга тырышып карады. Тик... Яман чир аны бездән тартып алды. үләр алдыннан елый-елый гафу үтенде.   “Син — чын ир, ышанып таянырлык терәк булдың, безне мул тормышта яшәттең, балаларыбызны аякка бастырдың, аларга бер дигән әти булдың. Мин сине күптән кичердем инде”, — дидем. Кулымда җан бирде...   Ә апа үзе тукмап, ка­һәр­ләп үстергән малаеннан бер җылы сүз ишетергә тилмереп, кыен ашап яши. җизни үлгәнгә шактый еллар инде.   Күптән түгел сеңлебезнең юбилеенда очраштык. Апаның йөзенә карарлык түгел: бик картайган, коточкыч ябыккан. Каты авы­рып киткәч, ярдәм сорап, дус сихерчесе янына барган булган. Тегесе: “Берничек тә булыша алмыйм, сиңа атаң белән анаң рәнҗеше төшкән. Ясаткан бозымнарың үзе­ңә кайткан. 73 яшьтә үлә­чәксең”, — дип әйткән. Бу серне ахирәте әйтте. Ки­ләсе елда апага 73 тула, ул хәзер үлемен көтеп, кан калтырап, җан асрый.   — Фирая, беребез дә мәңгелеккә килмәгән, дөньяныкы дөньяда калсын, авыр булса да, кичер син аны, өстеңнән авыр йөк төшкәч, үзең үк җиңел суларсың, — дидем мин яңа танышыма.   Сөйкемле ханым, карашын бер читкә төбәп озак кына уйланып торганнан соң, авыр сулап:   — Мин аны йөрәгемнән күптән сызып ыргыттым инде, — диде.    

 


Хәмидә ГАРИПОВА

--- | 21.01.2019

Быел Татарстанда аз керемле гаиләләргә ана капиталының айлык түләү күләме билгеле

$
0
0
21.01.2019 Җәмгыять
Быел Татарстанда ана капиталыннан айлык түләүләргә гариза язган аз керемле гаиләләргә аена 8896 сум түләнәчәк. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәчесе урынбасары Асия Вәлиуллина әйтте.
“2018 елда кертелгән яңалыкларның берсе – аз керемле яшь гаиләләргә матди ярдәм йөзеннән, балага 1,5 яшь тулганчы, сертификаттан ай саен акча түләп бару”, - диде ул. Аның сүзләренчә, 2018 елда Татарстанда 350 гаилә ана капиталыннан шушы айлык яңа түләүләрне алуга гариза белән Пенсия фондының территориаль органнарына мөрәҗәгать иткән, дип яза агентлык.   Гаиләнең 2019 елда айлык түләүгә хокукы бармы-юкмы икәнен белү өчен, соңгы 12 айда гаиләнең тулай керемен алып, аны 12 гә бүлеп, яңа туган баланы да исәпкә алып, гаилә әгъзалары санына бүләргә кирәк. Әгәр бу сан 14 034 сумнан (республикада бер кешегә яшәү минимумының 1,5 күләме) азрак булса, Пенсия фондына барып, айлык түләүгә гариза бирергә мөмкин.   Гаризаны балага алты ай тулганчы язарга була – шушы ярты ел өчен акча күчәчәк. Әгәр гариза балага алты ай тулып киткәч кенә языла икән, акча гариза язган көннән алып кына түләнә башлый. Ана капиталыннан түләү гаиләнең кайсы төбәктә яшәвенә карый. “Бу акчаны ничек куллану гаиләнең үз ихтыярында. Кием-салымга, азык-төлеккә, балага уенчыклар сатып алу өчен дә кулланырга ярый”, - диде А.Вәлиуллина.   Быел гариза белән мөрәҗәгать итүче гаиләләр өчен айлык түләү баланың 2018 елның икенче кварталында яшәү минимумы күләмендә – Татарстанда ул 8 896 сум. 2018 елда гариза язучылар өчен 8 490 сум күләмендә калачак, ләкин бер ел узгач, Пенсия фондына яки күп функцияле үзәккә яңа гариза белән кабат мөрәҗәгать итәргә була. Ул вакытта акча 8 896 сумга үзгәрәчәк.   Ана капиталы акчасын, шулай ук, белем бирү хезмәтләренә, торак шартларын яхшыртуга, әни пенсиясенең тупланма өлешенә, инвалид балаларның социаль адаптациясе һәм җәмгыятькә ияләштерүгә тотарга була.  
---

--- | 21.01.2019

Цифрлы телеканалларга ничек күчәргә?

$
0
0
21.01.2019 Җәмгыять
Быел Россия тулысынча цифрлы телевидениегә күчәргә тиеш. Белгечләр ышандыруынча, бу – телевидениенең сыйфатын күпкә яхшыртачак. Шунысын әйтергә кирәк, әлеге мәсьәләдә без бик күп илләрдән калышабыз.
Белгечләр әйтүенчә, бу илебезнең масштаблары белән бәйле. Россиянең цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Волин: «Җир шарындагы бер генә илдә дә, Россиядәге кебек, «цифр»га күчү буенча мондый зур проект юк», – дип белдергән. Моның өчен дәүләткә 80 млрд сум акча кирәк булачагы да мәгълүм.   Узган ел урталарында «цифр»лыга күчү вакытын гыйнвар башы дип хәбәр иткәннәр иде, ләкин ул чигерелде. Алексей Волин сүзләренә караганда, 20 федераль каналны «цифр»лыга күчерү өч этапта башкарылачак. Россиянең 7 төбәге аналоглы тапшыруларны – 11 февральдә, 20 субъекты – 15 апрельдә, калганнары (шул исәптән Татарстан да) 3 июньдә туктатачак. Телевизорны «цифр»лыга күчерү буенча газета укучыларыбыздан да күп сораулар килә. Әлеге язмада без аларга җавап бирергә тырышырбыз.   Цифрлы телевидениегә күчү россиялеләрнең кесәсенә сугачакмы?   Әлеге сорау күпләрне кызыксындыра торгандыр. Иң элек шуны аңларга кирәк: бушлай карап булу мөмкинлеге булган пакетка 1 нче һәм 2 нче мультиплекстагы 20 топ россия каналы керәчәк. (Исемлек аерым күрсәтелгән. – Авт.)   Цифрлы эфир телевидениесенә теләсә нинди телевизорны тоташтырырга мөмкин. Монда бары тик сезнең өйдә нинди телевизор икәнлеген генә искә алырга кирәк. Әлбәттә инде, ул никадәр яңарак, заманчарак икән, цифрлы телевидениегә күчү дә шуның кадәрле гадирәк, җайлырак булачак.   Аңлаешлы булсын өчен, сезгә тәфсилләбрәк язабыз. Белгечләр барлык телевизорларны да, ничәнче елда эшләнгән булуына карап, өч төргә бүлә. 2013 елдан соң чыккан яссы телевизорларның иң заманча модельләре сигналны DVB T2 форматында автомат рәвештә кабул итә. Аларны «цифр»лыга күчерү өчен антеннаны турыдан-туры тоташтырырга гына, ягъни пульттагы менюга басып, каналларны гына көйләргә кирәк. 2013 елга кадәр чыккан яссы телевизорларның модельләрендә бу функция булмаска да мөмкин. Сезнең телевизорда аның барлыгын-юклыгын белер өчен, җиһазның паспортын алып карау да җитә. Паспортта сигналны DVB T2 форматында кабул итү-итмәү турында мәгълүмат булырга тиеш. Әгәр ул юк икән, аерым приставка һәм, кирәк булган очракта, дециметрлы антенна алырга туры киләчәк. Әлеге приставкалар кинескоплы «аналог»лы телевизорлар өчен дә кирәк булачак. Аңа антенна һәм телевизор тоташтырыла.   Антенна кайсы очракларда кирәк түгел?   Татарстан Радиотелевизион тапшырулар үзәге белгечләре «Татар-информ» агентлыгына аңлатканча, беренче чиратта антенна сатып алырга туры киләчәк. Антенна – цифрлы телевидение белән эшләгәндә, кирәкле компонент, ләкин кайбер очракларда аны аерым урнаштырырга туры килмәячәк. Мәсәлән, күпкатлы йортларда куелган антенналарның сигналны DVB T2 форматта кабул итү-итмәвен белер өчен, идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр уңай җавап алсагыз, приставка да җитә. Ә юк икән, шунда яшәүчеләр күмәк гариза язарга тиеш булачак. Шулай ук чыбыклы телевидение кулланучыларга да антенна кирәк булмаячак. Андый телевизор хуҗалары чыбыклы операторлар белән бөтен кеше карый ала торган 20 каналны бушлай карау турында килешү төзергә хокуклы.   Моннан тыш, спутниклы тәлинкә урнаштырылган телевизор караучыларга да антенна алырга кирәк булмаячак. Калган очракларда, антеннасыз берничек тә булмаячак.   Антеннаны цифрлы телевидениегә ничек урнаштырырга?   Белгечләр монда кыенлык булмас дип ышандыра. Бу эштә якындагы телеманарага кадәр булган араны искә алырга кирәк. Әгәр ара ераклыгы 5 чакрымнан азрак булса, цифрлы сигналны кабул итеп алыр өчен гадәти бүлмә антеннасы да җитәчәк. Ара ераклыгы 5-20 чакрым булганда, көчлерәк, тышкы антенна кирәк. Ә инде телеманара өегездән 20-60 чакрым ераклыкта булса, антеннаның көчәйткечлесен сайлап алырга кирәк булачак.   Цифрлы эфирлы телевидениене кабул итсен өчен, антенна ДМВ-диапазонлы булырга тиеш. Шулай ук ул бөтен дулкынлы (всеволновая) антеннаны кулланырга мөмкин. Бу аналоглы да, цифрлы да каналларны бервакытта карау мөмкинлеген бирәчәк.   Ә инде приставкаларны махсус кибетләрдән һәм почта бүлекчәләреннән сатып алырга мөмкин. Аларның бәяләре 700 сумнан башлана. Республика җитәкчелеге аларның почта бүлекләрендә булырга тиешлеген әйтсә дә, «ШК» хәбәрчесе берничә шундый урынга кереп сорагач, приставкаларның булмавын ачыклады. Почта хезмәткәрләре, киләчәктә булачакмы-юкмы, дигән сорауга да җавап бирә алмадылар. Шуңа күрә иң яхшысы – кибетләрдән эзләү булыр. Җитәкчеләр сату челтәрләрендә кирәкле товарларның барлыгын да, аларга бәяләрне дә контрольдә тотарга кушты.   Әлеге яңалык төбәк телевидениесенә ничек тәэсир итәчәк?   Ә менә 1 нче, 2 нче мультиплекска кермәгән төбәк телеканалларының язмышы ничек булачак? Әлегә шәһәр, район телеканаллары тапшыруларны аналоглы форматта дәвам итәчәк. Тиешле лицензияләр озайтылган.   – Мультиплекска кермәгән һәм аналоглы тапшырулары булган телеканаллар үзләре теләгәнчегә кадәр бу мөмкинлекне саклап кала ала. Шуңа күрә аналоглы төбәк каналлары мәҗбүри рәвештә туктатылмаячак, – дигән Алексей Волин.   Ләкин «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе җитәкчесе Илшат Әминов белдергәнчә, бу мәсьәләдә хәл итеп бетерәсе мәсьәләләр шактый әле.   Цифрлы телевидениегә күчүдә тагын бер проблема бар. Эш шунда ки, цифрлы телевидениене кабул итү зонасыннан читтә яшәүчеләр дә бар. Республиканың премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов әйтүенчә, мондый зонага Татарстанның 157 авылы эләгә. Бу – 24 мең кеше дигән сүз.   Татарстан муниципаль берәмлекләре советының XIII утырышында Рөстәм Миңнеханов әлеге мәсьәләгә аерым тукталып узган. Ул республикада цифрлы телевидениегә күчешне проблемаларсыз оештыру Роман Шәйхетдинов җаваплылыгында булуын белдергән.   Министр, үз чиратында, цифрлы телевидение кабул итү зонасыннан читтә яшәүче социаль якланмаган гражданнарга ярдәм тәртибе билгеле булуын хәбәр иткән. – Район башлыкларының, цифрлы телевидениегә күчүне оештырганда, халык белән элемтәдә тору буенча җаваплы кешеләрне билгеләве мөһим. Җаваплыларның төп бурычлары – сигнал трансляциясе өчен җаваплы оператор билгеләү, челтәр сыйфатын тикшерү, халыкка җыеннарда аңлату, шулай ук гаризаларны өйрәнү, – дигән ул.   Рөстәм Миңнеханов моның белән килешмәвен әйткән. – Җайлы гына, район җитәкчеләрен сорадың, ләкин моны бит өйрәтелгән, махсус җиһазлары булган кешеләр башкарырга тиеш. Сигнал бармы-юкмы дип, урам буенча телефон белән үлчәп йөрергә тиешме? Бу – сезнең эш, республика буенча оештырыгыз, – дигән Рөстәм Миңнеханов.   Белеп торырга кирәкле мәгълүмат   Бушлай карау мөмкинлеге булган 20 федераль канал исемлеге   Мультиплекс РТРС-1: 1. Беренче канал 2. «Россия 1» 3. «Матч ТВ» 4. НТВ 5. «Петербург –5 канал» 6. «Россия – Культура» телеканалы («Россия-К») 7. Россия мәгълүмати канал «Россия 24» 8. «Карусель» балалар-яшүсмерләр телеканалы 9. «Общественное телевидение России» (ОТР) телеканалы 10. «ТВ Центр – Москва». Мультиплекс РТРС-2: 11. РЕН-ТВ 12. «Спас» 13. СТС 14. «Домашний» 15. ТВ3 16. «Пятница» 17. «Звезда» 18. «Мир» 19. ТНТ 20. «Муз-ТВ»   Телевизорның аналоглы икәнен ничек белергә? (ТНВ)   Узган елның июненнән аналоглы телесигнал Беренче канал, «Россия1», НТВ, «5 Канал» логотиплары янына А хәрефе өстәп күрсәтелә. Аның телеэкраннарда булуы тамашачының иске аналоглы яки яңа, ләкин цифрлы сигнал кабул итү режимына күчерелмәгән тапшырулар каравын аңлата.   Татарстан Радиотелевизион тапшырулар үзәге республика халкына цифрлы телевидениегә күчү өчен нинди җиһазлар, аларны ничек көйләргә һәм, җитешсезлекләр туган очракта, аларны ничек бетерергә кирәклеге турында тулы мәгълүмат бирергә әзер.   Моның өчен 8 800 220-20-02 бушлай федераль номерына, (843) 2000-528 номеры буенча Консультацияләр ярдәме үзәгенә шалтыратырга яки tatarstan@rtrn.ru электрон адресына язарга кирәк.   Анна АРАХАМИЯ фотосы
Зөһрә САДЫЙКОВА

--- | 21.01.2019

«Карлыгач» музыка ансамбле җитәкчесе Фәния Хәлиуллова концерт вакытында сәхнәдә үлгән

$
0
0
21.01.2019 Фаҗига
20 гыйнвар көнне Димитровградта танылган «Карлыгач» музыка ансамбле җитәкчесе, югары категорияле педагог Фәния Хәлиуллова концерт вакытында сәхнәдә вафат булган. Хатын-кыз җыр башкарганда кинәт егылган.

 

Бу хакта dimgrad24 хәбәр итә.   Урынга килгән табиблар артистканы хастаханәгә салса да, гомерен саклап кала алмый. Беренче версия буенча, үлем сәбәбе - йөрәк туктавы.   Фәния Хәлиуллинага 53 яшь булган, шәһәр халкы аны талантлы җырчы һәм вокал буенча искиткеч укытучы буларак белә. Ул бик күп яшь талантлар тәрбияләгән һәм милли татар бәйрәмнәренең алыштыргысыз алып баручысы булган. Балалар иҗат йорты педагогы белән хушлашу иртәгә булачак.   Фото: dimgrad24
---

--- | 21.01.2019

Хитлар авторы Айдар Тимербаев: "Мин теләп тә, җырымны башкармаган кеше — Зәйнәп Фәрхетдинова"

$
0
0
22.01.2019 Шоу-бизнес
Гаҗәеп кеше икән ул — бөтенләе белән ачылып китеп, күңелдәгесен чайпалдырып түгәргә дә курка, әмма ихласлыгы-гадилеге киресен эшләргә дә ирек куймый. Күңел бураннары, гел шома бармаган тормыш юлындагы сынауларны үтеп, бүген танылу алган шәхестә эреләнү-кәпрәюнең исә тамчысы да юк. “Әни бәгърем — бик нечкә-йомшак күңелле кеше, кечкенәдән аңлата килде: кәпрәю-тәкәбберлектән ерак торыгыз!” Композитор, күп хитлар авторы Айдар Тимербаевның күңел тәрәзәсе әнә шул әнкәй фатыйхасы белән ачыла.
Айдар абыйны күпләр дистәләгән хитлары (җырларның саны 500 тирәсе — Г.Җ.) аша танып белсә дә, шактый музыкаль проектларда җиңеп чыккан композитор буларак хөрмәт итсә дә, Айдар абый үзен композитор дип санамый икән.    — Юк, сеңлем, мин композитор түгел, — ди ул, көлә-көлә. — Җырга көй язу — хоббием. Аны кәсепкә куеп, мөһер сугып дәлилләп йөрмим. Тулып өлгергәч кенә, җитлегеп туган көйләр алар. Беркемгә дә заказга җыр язмыйм, дияр идем — дуска-туганга багышлаганнары бар икән. Әмма алар — бик якыннар исемлегендәгеләр...
— Сез бик теләп тә, җырыгызны башкармаган җырчы бармы?  — Равил Харисов җитәкләгән “Мирас” төркеме белән Җәмилә беренче җырларымны башкарды. Тора-бара шигырь язудан туктап, профессиональ авторларга мөрәҗәгать итә башладым. Тезелешеп, җырларыма чират тормадылар. Илтеп бирәм: “Ярар, тыңлап карармын”, — диләр дә ачып та карамыйлар... Әмма тора-бара үзгәрде. Җыр сораучылар, яратып башкаручылар артты. Ә менә мин теләп тә, җырымны башкармаган кеше — Зәйнәп Фәрхетдинова. Калганнар җырлады. Салаватта гына 16 җырым бар.    — Биш йөзгә якын җыр, дидегез — шуларның үзегез өчен иң-иңнәре нинди?  — “Кагылма кеше ярына”, Вадим Захаров башкаруында “Көттермәсәк иде әнкәйләрне”, “Ак барс — чемпион”. Җырларны сатып та бирәм, бүләк иткән чакларым да бар. Моңа өстәп, Зинира-Ризат Рамазановларның продюсеры да булып эшлим — тагын бер тармакта үземне сынап карыйм...    — Студент еллары Айдарны композитор буларак кына ачып калмаган, башларны әйләндереп, мәхәббәт кочагына да алып ташлаган.  — Әйе, анысы — тормышымдагы иң зур табышым. Гөлнара белән студент вакытта, ул тулай торакка иптәш кызы янына килгәч таныштык. Миңа — 19, аңа 16 яшь иде. Икенче көнне Милли-мәдәни үзәктә дебют концертым буласы иде. Чәчәк тотып килгән Гөлнараны озата кайттым. Беренче күрүдә үк бөтен ягы белән дә ошаган матур кызга шунда әйттем: “Барыбер минеке булачаксың, сиңа гына өйләнәм”. Шулай булды да — өч ел очрашып йөргәннән соң, укуны тәмамлагач, өйләнештек...
— Улларыгыз зур егет икән инде.  — Олысы Азатка 22 яшь, КФУның юридик факультетының магистратурасында белем ала, җомга намазларын калдырмый. Безгә бөтен яктан ярдәм итә. Кечкенәсе Булатка 8 яшь. Музыка мәктәбенең фортепиано классына, футболга йөри. Анысын өлкәнәеп алып кайткач, бигрәк тәмле — кочаклап кына ятабыз...   
Гөлнара ҖӘЛИЛОВА

--- | 22.01.2019

Ризаэддин Фәхреддиннең тууына 160 ел булу уңаеннан "түгәрәк өстәл"утырышы узды

$
0
0
22.01.2019 Әдәбият
Татар язучылары Татарстанның Әлмәт районы Кичүчат авылында, Ризаэддин Фәхреддин музеенда узган Түгәрәк өстәл утырышында катнаштылар.
Түгәрәк өстәл утырышы Ризаэддин Фәхреддиннең тууына 160 ел тулуга багышланды.        
---

--- | 22.01.2019

Татар дастаннары турында яңа китап дөнья күрде

$
0
0
22.01.2019 Милләт
Филология фәннәре докторы Лилия Мөхәммәтҗанованың “Дөнья цивилизациясендә татар дастаннары” дигән китабы 300 данә тираж белән басылып чыкты. “Татар халкында дастаннар бик күп. Аларның бик күп төрле кулъязма вариантлары сакланган. Дастаннарны халыкка таныту кирәк, шуңа күрә бу китапны язарга уйладым”, – диде Лилия Мөхәммәтҗанова.
Аның сүзләренчә, үзенең фәнни хезмәтләрендә ул төрки халыклардагы дастаннарны тикшергән.   Лилия Мөхәммәтҗанова – Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Халык иҗаты бүлегендә баш фәнни хезмәткәр, филология фәннәре докторы, доцент. Аның 2000 елда “Төрки халыклар иҗатында “Чура батыр” дастаны” кандидатлык һәм 2014 елда “Татарский эпос: книжные дастаны” докторлык диссертацияләре аерым китап булып басылып чыккан. Татар-информ

 


---

--- | 14.01.2019

Язучылар татар халкы үсеше хакында сөйләштеләр

$
0
0
22.01.2019 Әдәбият
Кичә Татарстан язучылары татар халкының милли үсеш стратегиясе хакында фикер алышуда катнаштылар.
Утырышны Милли Шура рәисе  В.Г. Шәйхразиев алып барды.            (Марат Закир фотолары)
---

--- | 22.01.2019

Татарстанга көчле салкыннар якынлаша

$
0
0
22.01.2019 Сәясәт
Скандинавиядән салкын арктик һава килгәнлектән, республикада һава торышы үзгәрәчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе кисәтә. Алдагы төндә Татарстан Республикасы территориясендә һава торышын салкын атмосфера фронты, ә иртәгә көндез төньяк атлантик циклонның төньяк өлеше билгеләячәк. Аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә бераз кар явуы көтелә.

«Татар-информ» язуынча, төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә термометр баганалары -17, ә аязган вакытта -20 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -10...-15 градуска кадәр булачак, дип билгеләп үтә Татарстан Гидрометеорология үзәге.

Соңрак, 23 һәм 24 гыйнварда, Татарстанда салкыннар көчәячәк. Төнлә һәм иртән термометр баганалары 26га кадәр, ә аязган вакытта 31 градуска кадәр төшәчәк. 23 гыйнварда һава температурасы -16...-21 градуска кадәр, 24 гыйнварда көндез -12...-17градус тәшкил итәчәк.   Шул ук вакытта 24 гыйнварда атмосфера фронты үткән вакытта урыны белән кар явачак. Иртән һәм көндез бераз буран һәм җилнең тизлеге секундына 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин.   Атна ахырында һәм ял көннәрендә Татарстанда бик салкын һава торышы сакланачак. Фото: https://pixabay.com  
---

--- | 22.01.2019

Сөенче: ана капиталы арта

$
0
0
22.01.2019 Җәмгыять
Быелдан ана капиталын өлешләп алырга теләүчеләр ай саен 8896 сум пособие алачак. Ана капиталына кагылышлы башка үзгәрешләр хакында “Татар информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.
Ана капиталы программасы 2021 елның 31 декабренә кадәр озыйтылды. Бүген аның суммасы 453 026 сумны тәшкил итә. Россия пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе урынбасары Асия Вәлиуллина әйтүенчә, былтыр ана капиталын 20 мең кеше алган. Программа гамәлгә ашырыла башлаган 2007 елдан бирле сертификаттан барлыгы 266 меңнән артык гаилә файдаланган. Акчаларны күпләр – 207 мең гаилә торак шартларын яхшыртуга тоткан.   Балага өч яшь тулганчы ук ана капиталын мәктәпкәчә учреждениеләр өчен кулланырга рөхсәт бирелүнең уңай нәтиҗәсе бар. 16 мең гариза баланың укуы өчен кабул ителгән. Дүрт меңнән артык гаилә сертификат ярдәмендә ясле, бакча чыгымнары өчен түләгән.   Былтырдан әлеге программага кергән үзгәрешләр яшь гаиләләр өчен яңа мөмкинлекләр тудырды. 2018 елдан ана капиталын ай саен өлешләп алу мөмкинлеге бирелде. Бу мөмкинлектән былтыр барлыгы 350 гаилә файдаланган.   Ана капиталын алу өчен документлар тапшырганда, беррәттән ана капиталын ай саен өлешләп алуга да гариза бирергә була. Документларны бала тууга алты ай эчендә бирсәң отышлырак. Чөнки соңрак бирсәң, түләүләр гариза тапшырган көннән алып кына билгеләнә.Ана капиталыннан ай саен өлешләп акчаны бары 2018 елның 1 гыйнварыннан соң гаиләдә икенче булып туган балалары яки уллыкка алынган сабыйлары булганнар гына алырга хаклы. Моннан тыш, гаиләнең аз керемле булуы да роль уйный.   Ана капиталын өлешләп алу өчен гаиләнең аз керемле икәнен ничек исәпләргә?   Моның өчен соңгы 12 ай эчендәге гаилә керемен кушып 12гә бүләсең, шул рәвешле айлык уртача керем килеп чыга. Шуннан килеп чыккан сумманы гаиләдәге кеше санына бүләргә кирәк (бу исәпкә яңа туган сабый да керә). Әгәр дә килеп чыккан сумма 14034 сумнан артмаса, сез айлык түләүләргә дәгъва кыла аласыз. Ай саен ана капиталыннан 8896 сум акча бирелеп барачак. Әйтик, гаиләдә дүрт кеше, ди. Әни кеше икенче баласы белән декретта, әтиләре эшли. Гаиләнең айлык уртача кереме 40 мең сум дип алыйк. 40000:4=10000; 10000 <  14034 димәк, сезгә ай саен 8896сум түләнеп барачак.   Яшәү минимумы арттырылу сәбәпле, айлык түләү суммасы да артты. Дөрес, гаризаны 2018 елда тапшырган гаиләләргә элеккечә 8490сум пособие биреләчәк. Документларны бер ел узгач яңартырга кирәк булачак. Шул чакта яңа гариза нигезендә пособие арттырылган суммада түләнә башлаячак.   Ана капиталын моннан тыш баланың югары уку йортында белем алуы өчен, сертификат иясенең киләчәк пенсиясенең тупланма өлешен үстерүгә юнәлдерергә, инвалид балаларның җәмгыятькә җайлашу, яраклашуы өчен  кирәкле чараларны алганда файдаланырга була.   Асия Вәлиуллина сүзләренчә, ана капиталы 2020 елда индексацияләнәчәк һәм суммасы 470 мең 241 сумны тәшкил итәчәк.
Эльвира МОЗАФФАР

--- | 21.01.2019

Кариев театры «Калеб-ликбез» лекцияләрен тәкъдим итә

$
0
0
22.01.2019 Мәдәният
Кариев театры “Калеб-ликбез” белем бирү лекцияләрен башлап җибәрә. Лекцияләр “Калеб” яңа буын җыена кысаларында үтәчәк. Алар үз эченә алдынгы сәнгать вәкилләре белән фикер алышу, очрашуларны ала. Проектның төп максаты – Кариев театры базасында уку-укыту, фикер алышу мәйданы булдыру.

Гыйнвар аенда үтәчәк лекциянең төп темасы – “Хәзерге Европа театры үсешенең тенденцияләре”. Катнашучылар көнбатыш театрының гомуми үсеш юнәлешләре, заманча Европа спектакльләре белән танышачак, теория һәм практика үрелеп биреләчәк, мастер-класслар үткәреләчәк.

  “Калеб-ликбез” – ачык проект, шуңа күрә анда теләге булган бөтен кеше дә катнаша ала.   Театраль лекцияләр һәр айның 24 числосында 15.00 сәгатьтә Кариев театрының кече сәхнәсендә үтәчәк. (Петербург ур., 55Б)   Исегезгә төшерәбез, “Калеб-ликбез” 2015 елда “Калеб” яңа буын җыены һәм Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе базасында оештырыла башлады.   Проектта катнашу ирекле.  
---

--- | 22.01.2019

Татар язучылары Илдус Гыйләҗевне искә алды (ФОТО)

$
0
0
22.01.2019 Әдәбият
Татар язучылары бүген Азнакай төбәгендә шагыйрь Илдус Гыйләҗевне искә алу чараларында катнашалар.

Татарстан Язучылар берлегенең матбугат үзәге әлеге чарадан фотолар тәкъдим итә.


---

--- | 22.01.2019

"Яман чирдән иң яхшы дәва - аяк астыбызда ук үсә икән!"

$
0
0
22.01.2019 Киңәш-табыш
Безнең илдә яман шеш авыруы бик күпләрне бакыйлыкка алып китә. Мин дә ул чир белән күзгә-күз очрашкан кеше: күкрәгемә ике тапкыр операция ясаттым. Беренчесен – 1985 елда. Шул көннән бирле әлеге чир турында шулкадәр күп материал тупладым, бу өлкәдә, ачуым да бер килмәгәе, профессорга әйләндем бугай.
Яман чирне түндербаш (болиголов) белән дәвалауларын белмәгән кеше калмагандыр инде, чыннан да, ул бу чирдән иң яхшы дәва. Аны сусын (сабельник) төнәтмәсе белән бергә эчәләр. Тырнак гөл (календула) төнәтмәсе эчкәндә дә файдасы бик зур.   Табиблар чирне соңгы стадиядә инде дәвалап та тормыйлар, фәлән көн яки фәлән ай гомере калган дип, авыруны тизрәк өенә озаталар. Мондый очракта өметсезлеккә бирелмичә, үлән белән дәвалаучыга (күрәзәчегә түгел!) барып күренеп кайтырга кирәк. Мин беренче тапкыр чирләгәч үк шундый кешегә бардым. Ул миңа галәмәт сасы, үләксә исе килеп торган сыеклык бирде, һәм түндербаш үләне белән дәваланырга, 3 курс үткәч, кабат килергә кушып озатты. Ничек, күпме эчәргә кирәклеген язып бирде. 240 көнгә сузылган дәвалану курсларын үтеп беткәч, сул күкрәгемдәге шешләр, төерләр бөтенләй юкка чыкты.   Ләкин 1986 елда уң күкрәктә шундый биз-шешләр барлыкка килгәч, Казан сырхауханәсенә киттем. Бүген дә иң зур ялгышым шул дип исәплим. Үлән белән дәвалаучы теге апага яңадан күренмәвемә үкенеп бетә алмадым. Ник дигәндә, химия белән дәваланганда чәчем коелып бетте, күкрәгемне телеп-кисеп гарипләп бетерделәр генә түгел, бөтенләй кисеп ташлыйсылар иде, үзем этләшеп кенә кистермәдем. Табиблар шешләрнең яңадан барлыкка килеп, бүтән органнарга да таралачагын (метастазалар) әйтеп, бик “сөендереп” озаттылар. Чыннан да, 1987 елда култык астымда борчак зурлыгындагы шеш тойдым. Әкренләп үсеп, ул чыпчык йомыркасы кадәр булды. Тагын теге апага киттем. Ул миңа яңадан түндербаш бирде дә, бер китаптан тагын бер үлән рәсемен күрсәтте. Ул мин белгән гап-гади, хәтта бер елны үзебезнең бакча башында күргән үлән булып чыкты. Израильдә ул алтын бәясенә йөри дип ишеткәнем бар иде, ә бездә аяк астыбызда ук үсә икән!   Белорусиядә түндербашның 100 граммын 50 еврога саталар дип язалар. Беренче курсны эчкәч, яман шеш вирусы үрчеми башлый, икенче курсны эчкәндә вируслар үлә. Өченче курс инде сәламәтлекне ныгыту өчен эчелә. Тик аны сусынның өй шартларында ясалган, кызыл төстәге төнәтмәсе белән бергә эчәргә кирәк. Үләннәрне эчеп, бер сәгать үткәч, 3 процентлы водород перекисе эчәргә тәкъдим ителә. Шунысы бар, түндербаш яман шештән генә түгел, дистәләгән авыр чирдән дәва. 240 көн эчендә мин моңа тәмам ышандым. Тагын бер нәрсәгә: дәва барышында чир көчәя икән, дәвачы миңа моннан куркырга кирәкми, шул рәвешле чир белән дару көрәшә, дәвалануны туктатасы түгел диде.   Яман чир каршында медицина әле бик көчсез. Үләннәр белән эш итүче халык дәвачылары һәр районда бар. Табиблар шул чирне сездә таба икән, һичшиксез, бу үләнчеләрне эзләп табарга кирәк. Сусын (сазкылыч үләне дип тә йөртәләр) төнәтмәсе өчен аның яфракларын – июльдә, ә тамырларын көзен җыялар. Төнәтмә яман шешнең элпәсен юкарта (түндербашка дәваларга юл ача), шешнең бүтән органнарга таралуыннан саклый. Түндербаш төнәтмәсе белән шулай ук ишәк колак (окопник) үләненнән ясалганын да эчәләр. Ул шешләрнең тизрәк суырылуына ярдәм итә. Аның тамырын иттарткычтан чыгарып, 21 көн аракыда төнәтәсе. Шуннан ул желатин, җилем кебек куера. Бу үләннәр аптекада сатыла, ләкин үзең җыеп ясасаң, төнәтмәләре куәтлерәк була.   Сүз уңаеннан шунысын да әйтим әле, сусын үләне онкологик чирдән генә түгел, ревматизм, полиартрит кебек буын чирләреннән дә дәвалый. Тик бер эчә башлагач, өзмичә 3 ай эчәргә кирәк. Ишәк колак төнәтмәсен сөяк сынганда эчкән һәм компресс ясаган кешеләрнең сөякләре тизрәк ялгана.   Кыскасы, бу өч дару үләне могҗизалар ясарга сәләтле. Шулар белән 3 курс дәвалангач, үзеңдә бик зур көч-куәт сизәсең, тик 3 курсны да үтмәсәң, чир бөтенләйгә чигенми. Чир алдында башыгызны ияргә ашыкмагыз.   Язилә САБИРОВА. Мамадыш районы.  Фото: https://pixabay.com/
---

--- | 22.01.2019

Димитровградта сәхнәдә җырчы Фәния Хәлиуллина вафат булу сәбәбе билгеле (ФАҖИГА МИЗГЕЛЕ ВИДЕОДА)

$
0
0
22.01.2019 Фаҗига
Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендәге “Восход” мәдәният йорты сәхнәсендә җырлаганда Фәния Хәлиуллина баш миенә кан савып, юан кан тамыры шартлаудан вафат булган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә җырчының дусты, шәһәрнең 22нче мәктәп директоры Мөнирә Джумаева сөйләде.
Мөнирә Джумаева – 20 гыйнвар көнне мәдәният йортында булган хәлнең шаһиты. Дусты сәхнәдә авып киткәндә, ул залда - тамашачылар арасында була.   Мөнирә Джумаева дустының авырып йөргәнен хәтерләмәсә дә, кан басымыннан зарланганын ишеткән.   “Соңгы вакытта кан басымы уйный әле”, - диде. “Фәния, табибка бар, ул бит инде тиешле даруны, тиешле нормада язып бирә”, дидем. “Әй, эчтем инде мин, хәзер төште”, дия иде. Бөтенебез шул бит инде. Ә аның баш миенә кан сауган. Юан тамыры кинәт шартлаган диделәр”, - дип сөйләде ул “Татар-информ”га.  
---

--- | 22.01.2019

Хәй Вахитның тууына 100 ел тула

$
0
0
22.01.2019 Әдәбият
Иртәгә – 23 гыйнварда Биектау районында драматург Хәй Вахитның тууына 100 ел тулуга багышланган чаралар уза.

Чараларда танылган драматург, прозаик, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый,  Саҗидә Сөләйманова, Гамил Афзал исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов; танылган шагыйрь, драматург, прозаик,  Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Абдулла Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты Рафис Корбан; танылган  прозаик,  Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Абдулла Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты Солтан Шәмси; шагыйрь, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе  һәм Һади Такташ исемендәге әдәби премия лауреаты, Татарстан язучылар берлеге рәисенең иҗат эшләре бунча урынбасары Рәмис Аймәт;  әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, КФУ профессоры Ләйлә Минһаҗева; танылган  прозаик,  Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты Ләлә Гыймадиева; яшь шагыйрь, Төркиянең Намык Кемаль  исемендәге әдәби премия лауреаты, Татарстан китап нәшриятының бүлек мөхәррире Рифат Сәлах; яшь язучы, «Казан утлары» журналының бүлек мөдире Айсылу Имамиева катнашачак.


---

--- | 22.01.2019

"Сәхнә түрләрендә җыр сузды да туктап калды җырчы сандугач": шагыйрә Гөлнур Айзат Фәния Халиулловага багышлап бәет язган

$
0
0
23.01.2019 Җәмгыять
Буада яшәүче шагыйрә Гөлнур Айзат сәхнәдә "Елама, ярсыма" җырын җырлап җан биргән укытучы, җырчы, "Карлыгач" ансамбле җитәкчесе, Сембер, Дмитровград сандугачы Фәния Хәлиуллованың якты истәлегенә багышлап бәет иҗат иткән:
Сүнде йолдыз    Сәхнә –серле, сәхнә -фаҗигале,  Мин ышандым ничә мәртәбә.  Гомерләрен аңа багышлаган  Чын артистлар үлә сәхнәдә!    Мироновны кара, Соломинны,  Глузский, Тальков, Барыкин!  Бик күп алар: барлый, саный китсәң,  Сәхнә чиратында тагын кем?    Тукай үлемен уйнап Дамир китте,  Рәхимкулов, инде Фәния!  “Сүнмәс йолдызлар”ның чын йолдызы  Кинәт сүнде, язмыш, я нигә?!    “Карлыгач”лы иде бит ул әле,  Күпме бала көтәр остазын.  Соңгы тапкыр сәхнә алкышлады  Фәниянең моңлы,тын сазын.    Җыр-ул шундый галиҗанәп нәрсә:  Ул исемең күккә күтәрә.  Аннан кинәт мәңгелеккә ата-  Сагыш утын ташлап күпләргә.    Моңга гашыйк балаларга – кояш,  Бөтен җиһан иде Фәния!  Сембер карлыгачы канаткаен  Ник көйдердең, язмыш, я нигә?!    Үз моңнарын ихлас яратканнар  Чынлап җырлый ,өзеп йөрәктән.  “Елама”дип җырлап моңсулатты,  Елатты да җырчы кинәттән.    Сәхнә түрләрендә җыр сузды да  Туктап калды җырчы сандугач.  Тик исемен телләр тибрәтерләр  Сагынып аны һәр көн таң тугач.  Тыныч йокла,Сандугач!   Гөлнур Айзат. Буа. 22.01 19
---

--- | 23.01.2019
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>