Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

"Марсельнең очасы килә, ә шигьрият - ул очыш!": Арчадан отставкадагы майор Марсель Шәрәпов ШИГЫРЬЛӘРЕ

$
0
0
23.01.2019 Әдәбият
Арчада яшәп иҗат итүче һәвәскәр шагыйрь Шәрәпов Марсель Гаптрауфов улының беренче шигырь җыентыгы басылып чыкты. Шәрәпов Марсель Гаптрауфов улы 1961 елның 24 ноябрендә Татарстаннның Арча районы Сарай-Чокырча авылында дөньяга килә.

Мәктәп елларыннан соң Казан самолет моторлары төзү заводында токарь булып эшли, ике ел армия сафларында  Байконкурда хезмәт итә. Солдат хезмәтен тәмамлап кайткач, авыл хуҗалыгы институтында укый. Инститтан соң  авыл хуҗалыгында  6 ел баш инженер булып эшли. Аннан соң 22 ел МВД сафындахезмәт итә, майор дәрәҗәсендә отставкага чыга.

Хәзерге вакытта Шәрәпов Марсель үз авылында культура йортында директор булыр эшли.

Элек үзе өчен генә язса, 2017 елдан чынлап иҗат эшенә тотына. Шигырьләре, пьеса, хикәяләре район РТ газеталарында, интернет челтәрләрендә күренә башлый.   “Мәктәп тәмамлаганнан соң Марсель очучы булырга омтыла, очучының да ниндие әле - истребитель! Минем уйлавымча, аның шагыйрьлеге шушында ята. Марсельнең очасы килә, ә шигьрият - ул очыш! Марсельнең иҗаты күпкырлы, анда мәхәббәт, сугыш, туган ил, милләт, татар теле, милли йолалар, кешеләр арасындагы мөнәсәбәт, гаделсезлек, туганлык хисләре, эчке матурлык темалары урын алган.   Мәсәлләр дә киң кулланылган, гражданлык пафосы, патриотлык та сизелә.”  -дип яза  Марсель Шрапов иҗаты турында, китапка беренче кереш сүзне язган , язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь, галим, Һади Такташ Такташ әдәби бүләк иясе Рифат Җамал.   Шулай ук китапны дөньяга чыгару өчен матди ярдәм күрсәткән Гилязетдинов Рауф  Курса ширкәте директоры, Закиров Айдар  Тайд Фойл кибетләр челтәре директоры, Лукманов Әгьләм Западный сәүдә үзәге директоры, эшмәкәр авылдашы Габдельхаков Инильгә  олы рәхмәтебезне белдерәбез.     Җыентыкка кергән берничә шигырь:
Кырым
Сау бул диңгез, ерак Кырым иле, Бакча Сарай, Кырым ханы өе, Изге хатирәләр, "елак фонтан", Пушкин узе аңа җырлаган дан!
hәр ягында ошбу җирдә биек таулар, Бездәге кук булмаса да, усә таллар, Бу туфракка кардәшләрнең каны тамган, Арысландай гайәр ирләр башын салган!
Озатып калды башын иеп бер ак тополь Каршылады мәшhур шәhәр-Севастополь, Батыр ис(е)мен юкка гына ул алмаган, Дошман явын иң беренче каршылаган!
Сәфәремне дәвам итәм, Ялта алда, Җылы диңгез, зур дулкыннар бәрә ярга, Сулыш алу шундый рәхәт, чиста hава, Бар сырхавың-чирең монда син дәвала!
Әйе якташ, куркәм, хозур Кырым җиле, Ташкыяда замок - "Карлыгачның өе", Ә шулай да якын миңа Арча җире, Бернигә дә алыштырмам туган илне.
Сугыш җиле
Кыяр-кыймас кына аяк басам Идел шәhәренең уренә, Кургандагы кызның кылычында, Зур дәхшәтнең чыңы куренә!
Ипләп атлыйм биеклеккә таба, Барган саен куңел шомлана, Сарылган кук йөзгә ачы төтен, Ирексездән кузләр дымлана!
Шушы җирдә бабайларның каны, Диварларда соңгы язулары, Ут яңгыры тоташ яуган мәлдә, Соңгы тапкыр яуга барулары!
Сугыш афәтенең корыч җиле, Талкып кахәрләгән бу җирне, Аркылыга-буйга таптап йөргән, Дага каккан фашист итеге!
Дога укыйм ошбу биеклектә, Битләремнән убә җылы җил, Кургандагы гузәл дәшә кебек, "Дошман кермәс, йокла туган ил!"
Әткәемнең моңлы тальяны
Көзләремдә, моңсулана куңел, Тынгы бирми, ни айкый җанны ? Хөрмәт белән алам буген әти Шурлектәге синең. тальянны !
Бу гармунның каешы да җылы, Тартмалары зирек-куактан, Әткәй-әнкәйләрнең тәуге җыры Ишетелә сыман ерактан!
Монда сыйган синең куңел җылың, Яшеренгән яшьлек җырларың Нинди генә көйләр көйләсәм дә , Туймыйм тыңлап тальян моңнарың!
Бик сагынам әти моңлы итеп, Тальян тартып җырлап кайтуың, Шул гармунның бер очкыны миндә, Кабызды кук иҗат ялкынынын!
Кайгырма
Кайгырма хич әгәр сине "курмәсәләр", Эшләгәнең - "эш бу" диеп белмәсәләр, Артларыңнан нахак гайбәт сөйләсәләр,- Бер сәбәпсез кара янып сөймәсәләр!
Аптырама, синең арттан "чәйнәсәләр", Димәк дускай, алар артта сөйрәләләр, Надан "көту" чәйнәренә азык табар, Хич югында, авызына әрем кабар!!!
Тырнак астыңнан кер эзләсә әгәр йолкыш, Тубәнсенмә! Аңышмыйдыр бу тутый кош ! Кенәри кук сайрый алмый, шуңа зары, Чөнки җыры өч нотадан тора бары!
Таш атканга аш ат диеп әйткән бер карт, Тик бу заман өчен тугел ошбу сабак, Купме яхшы гамәл кылсаң син алдында, Шул кадәрле яман ясар ул артыңда!!!
Борчылма ла, бәндә синнән әгәр көлсә, Ачык авыздан упкәсе куренсә, Бер атнага җиде тапкыр ул исерсә, Аңлашыла, адәм тугел, улдыр - кемсә!
Иң хәтәре - бу исерек айнып алгач, Чөнки аның хәтер ягы - шыр ялангач! Бар җиханга сөрән сала әрсез ырбач, Нәҗес тулы зур чиләген тышка оргач!!!
Хәр гали зат, ул барында, чирле бөҗәк, Тиз онытты, ничек тотты кичә бизгәк! Хуҗалар хәм янындагы олпат адәм, Бу бәндәгә әллә кеше, әллә тизәк!!!
Ә чынлыкта төкер сәнә, ис китмәсен, Дөнья шулай корылгандыр, нишләтәсең! Буре хаман йөри торыр, ә эт өрер, Колагына кич кермәсә, иртән керер !!!
Алтын бөртек
Иген кыры, киң басулар, тук башаклар Авырлыкка тузә алмый башын игән Балачактан таныш аваз -көзге иңрәу Хәтеремдә "ДОН" иярләп, кырлар иңләу!
Әле дз истә беренче көн, кырга чыккач, Тәуге тапкыр аргамакны эшкә җиккәч , Бу гигантның тыңламыйча азаплавы, Яш тай кебек тәртә тибеп чыгымлавы!
Аргамагым сизде ахры каты кулны, Төшендеме тимер атым изге уйны, Китап аша мин дә аның "телен чиштем", Хәр ел саен зур уңышларга ирештем!
Курәм, буген басуларда "ДОН" нар сирәк, Заманасы шундый дускай, аңлау кирәк, Кырмыскадай бар да эшли, юктыр ятлар, Кырны иңли "читтән" кайткан тимер атлар!
Иярләгән ул атларны гаярь ирләр, Йоклап ятса мондый көндә, таза - чирләр, Алтын бөртек көн-төн кайта амбарларга, Игенченең зур хезмәтен кумә данга !
Инде шактый таушалса да төрле яктан, Кызыл төсен "тимер атым" югалтмаган, Хич каллышмый легендар "ДОН" чит корабтан, Бирешәсе килмидер шул, хаман сафта, Утыз елга якын авыр йөкне тарта!!!  
---

--- | 23.01.2019

Татарстан автодилерлар ассоциациясе башлыгы ТТС җәнҗалы хәбәрен таратуны кире какты

$
0
0
23.01.2019 Криминал
Татарстан автодилерлар ассоциациясе башлыгы һәм «Россия авточелтәре» («Автосеть РФ») генераль директоры Руслан Абдулнасыйров арадашчылар аша җирле һәм федераль гаммәви мәгълүмат чараларына акча тәкъдим итеп, ТрансТехСервистагы караклык җәнҗалы турындагы хәбәрне тарату мәгълүматын кире какты.
"Әлбәттә, мин бу мәгълүматны кире кагам. Беренчедән, бу бик начар. Бу имеш-мимешләр бит. Безнең көндәшлек мохитебезне исәпкә алып, моны теләсә кем эшли ала»,- дип хәбәр итте «Татар-информ» корреспондентына Абдулнасыйров.   Мәгълүматны аноним Телеграм-каналда бастырып чыгарганнар.   «Бу бик авыр һәм ишетүе кыен, ләкин менә шундый электрон массакүләм мәгълүмат чаралары. Мөгаен, шуңа күрә дәүләт мәгълүматны бозып күрсәткән өчен нинди дә булса җаваплылык кертергә тырышадыр», - дип шәрехләде ул.   «Татар-информ» элек «ТрансТехСервис» компаниясенең элеккеге менеджеры Айрат Фәйзуллинның автосалонга бәяләү һәм аннан соң сату өчен казанлылар биргән автомобильләргә ялган документ эшләвен хәбәр иткән иде.   Ир-ат машиналарны салонга яңадан үзе саткан, тик табышны үзендә калдырган. Китерелгән зыян күләме 18 млн сумнан артып киткән. Хәзерге вакытта Фәйзуллин эзләүдә.   Фото: https://pixabay.com
---

--- | 23.01.2019

Яман шеш белән көрәшүче Айгөл Фазыйлова: "Үзем исән булганда, улымны беркемгә дә бирмим"

$
0
0
23.01.2019 Язмыш
Дөньяның кеме генә юк та, нинди генә язмышлы кешеләр белән очраштырмый ул. Яман чирдән интегүче һәм кечкенә баласының язмышы өчен борчылучы Айгөл Фазыйлова белән танышкач та шундый уйлар узды баштан.
Без очрашып танышкан көннәрдә Казан хосписында дәвалана иде ул. Тормышында күпне кичерсә дә, сыгылып, зар елап утырмады яшь әни.  Барысын да ничек бар, шулай бәйнә-бәйнә сөйләп бирде.         Авыру белән көрәш   - Әнием кияүгә чыккач, мин дә аның янына, Норлатка кайткан идем. Соңрак улым Әмир туды. Ә авыру белән көрәшем 2014 елдан (ул вакытта кызга 25 яшь була – Авт.) башланды. Күкрәгемә бер-бер артлы чыккан шешләргә башта артык игътибар да бирмәдем шикелле,  – ди Айгөл үзе белән таныштырып.     2014 ел – Айгөлнең тормышындагы иң авыр вакыт булгандыр, күрәсең. Шул ук елны шушы ук авыру иң якын кешесен - әнисен дә алып китә. Сынаулар моның белән генә бетми әле. Әнисен җирләп кайтуга, Айгөлнең төенчекләрен төйнәп, 1 яшь тә 4 айлык баласы белән бергә урамга куып чыгаралар. Кая барып бәрелергә белмәгән яшь әни дус кызының тупсасына барып егылырга мәҗбүр була. Баласын аңа калдыра да, кибеткә эшкә урнаша. Күкрәгендәге шешләр авыртып, сызлый башласа да, хастаханәгә дәваланырга барырга ашыкмый әле Айгөл. Беркөнне әнисенең Казанда яшәүче Рәхилә апасы улы Әмирне үз янына чакырта. Айгөлнең хәлен күреп, Норлаттагы онкологка барырга куша. Шунда аңа УЗИ ясагач, тиз арада Казанга юллыйлар. Биопсия нәтиҗәләре исә яшь әнидә яман шешнең өченче стадиясе икәнлеген күрсәтә. 2015 елның маенда операция ясап, Айгөлнең бер күкрәген алалар.   Кызның хәле бер ел яхшы була, әмма 2016 елның җәендә һава җитмәүдән, тыны кысылудан, көчле ютәлдән зарлана башлый. Монда да тиз арада гына табибка күренергә ашыкмый. Бераздан тиешле тикшеренү процедуралары узганнан соң, Айгөлнең ике үпкәсендә һәм бавырында метастазалар китүе билгеле була. Баш авыртулары бик нык көчәйгәч, МРТ ясата. Һәм әлеге куркыныч авыруның шунда да барып җиткәнлеген ачыклана.   - Мин шикләнә башлаган идем инде, чөнки сәламәт баш шулкадәр нык авыртырга тиеш түгел иде. Ә ул бертуктаусыз сызлады. Кулдагы анализларга күзем төшү белән үк барысын да аңладым... Шашып елый башладым, чөнки иң курыкканым шул иде. “Монысы белән берничек тә көрәшеп булмый инде”, – дип үкседем, – ди ул.     Химия терапияләренең нәтиҗәсе булмый, метастазалар үсүен дәвам итә.  Алга китеш булмагач, табиблар консилиум җыеп, химия терапиясен бирүдән туктатып, авыруны өенә кайтарып җибәрәләр. Кабаттан яхшы табиб кулына эләккәч кенә, Айгөл химия дару төймәләрен эчә башлый. Шуның белән хәле яхшыра. Әле дә ул шушы дарулар белән генә яши. Үпкә, бавыр, башындагы метастазалар үсүен туктатса да, сөягендә яңа шешләр барлыкка килгән.   Алда язганымча, Айгөл белән без Казан хосписында очраштык. Ә язманы газетага әзерләгән көннәрдә ул өенә кайткан иде инде.       - Айгөл безгә мөрәҗәгать иткәч, кабул иттек. Килгәндә хәле начаррак иде, хәзер стабильләште, – дигән иде хосписның җитәкчесе Владимир Вавилов. – Анализларына карасаң, ул инде күптән безнең арада булырга тиеш кеше түгел, чөнки метастазалар бөтен җиренә таралган. 24 гыйнварда консультация булачак. Рак күзәнәкләре үсеп китмәсен өчен, аңа агрессив дәвалау тыела.      “Улым өчен борчылам”   Яшь ана авырулары белән көрәшкән арада улы Әмиргә алты яшь тулган. Айгөл Казанга килеп урнашкач, улы белән бергәләп тулай торакта бер бүлмә арендалап тора башлый. Инвалидлык буенча группа ала, тик пенсия акчасы көнне көнгә ялгап яшәр өчен генә җитә шул. Акча җиткерер өчен, ир-атлар белән кирпеч ташып, өстәмә эш ала идем. Яңгырлы, салкын көндә эшләүләр дә үзенекен итте инде, – дип көрсенә Айгөл.   Мөмкинлеге булмаган вакытта туганында да яшиләр әле. Беренче группа инвалидлык алгач, кабаттан фатир арендалап тора башлыйлар. Әле ярый бердәнбер туганы, терәге һәм таянычы булган Рахилә апасы бар. Айгөл дәваланган вакытта Әмирне ул карый.   Күптән түгел генә федераль канал Айгөл турында “Турыдан туры эфир” тапшыруын төшерде. Аннан соң авыру әни һәм аның баласы белән кызыксынучылар бик күп арткан.     - Минем катнашымдагы “Турыдан-туры эфир” тапшыруы күрсәтелгәч, “Улыгызны алып китәбез” дип бик күп кеше шалтырата башлады, ләкин халык дөрес аңласын иде. Мин улымны хәзердән үк тәрбиягә алуларын теләмим. Тапшыруга баруыбызның да максаты ул түгел иде. Бераз ярдәм булмас микән дигән өмет белән эшләнгән эш иде ул. Беренчедән, безнең үз куышыбыз юк. Фатир өчен түләгәч, яшәргә акча калмый да. Әмирнең балалар бакчасына да, мәктәпкә әзерлек төркеменә дә түләргә кирәк. Шушы чыгымнарыбызга бераз булышлык күрсәтүче булмас микән дигән идек, – дип аңлата ул.      Айгөл әйтүенчә, шалтыратучыларның күбесе Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәреннән икән. Кайберәүләр хәтта исәнләшмичә дә: “Әмирне уллыкка алырга әзербез”, – дип сүз башлый дип гаҗәпләндерде ул.   - Кабатлат әйтәм, үзем исән булганда, улымны беркемгә дә бирмим. Үзем карыйм, үзем үстерәм. Әгәр минем белән ул-бу була калса, опеканы Рәхилә апага ясыйм. Бер ел эчендә минем белән нәрсә буласын беркем дә белми бит. Әгәр тәртипле, акыллы, яхшы күңелле татар гаиләсе безнең белән танышырга, кирәк вакытта ярдәм итәргә теләсә, аралашырга каршы булмас идек. Ләкин аларның кечкенә балалары булмаса яхшы булыр иде, чөнки Әмирне кагуларын теләмим. Улым бөтен кешегә дә ачыла торган бала түгел. Мине дә югалтса, бөтенләй төшенкелеккә бирелер дип куркам. Ул минем савыгуымны теләп, һәр кич Аллаһы Тәгаләдән сорый, догалар укый. Гел минем янәшәмдә. Мин булмасам, улым нишләп бетәр икән. Бу турыда уйларга да куркам, – ди чарасызлыктан төрле юлларны эзләп караган Айгөл.   Рәхилә апасына 65 яшь. Өлкән яшьтә булгач, ул баланы озак вакытка опекунлыкка ала алмый. Үзем исән чагында яхшы күңелле кешеләр очраса, аралашыр, йөрешер идек. Ә аннан соң инде Рәхилә апа ул гаилә белән аралашуын дәвам итәр иде. Иң мөһиме, улымның балалар йортына эләгүен теләмим, – ди бичара ана.     Айгөл улының әтисе белән аралашмый. Аның башка гаиләсе, тагын бер баласы бар. Федераль каналда тапшыру чыккан соң, иренең хатыны Альбина Айгөл белән элемтәгә кергән һәм очрашырга теләк белдергән икән. Айгөл исә тәкъдимне бик үк шатланып кабул итмәсә дә, очрашырга каршы түгел үзе. Хәзерге вакытта әлеге гаиләнең язмышы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның да, Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачинаның шәхси контроленә алынды.        Алда мине нәрсә көтәсен бары тик Аллаһы Тәгалә генә белә. Табиблар берни дә әйтеп өметләндерми. Хәер, алар үзләре дә мондый авыру белән ике ел яшәвемә шакката. “Сине Аллаһы Тәгалә генә яшәтә”, – диләр. Миңа калса, мин бала хакына гына яшим. Аның теләк-догалары барып ирешәдер, бәлки. Миңа берни дә кирәкми инде. Әмирем генә янымда булсын. Акчам булганда, бөтен әйберсе дә булсын дип тырышам. Аллаһы Тәгалә балам өчен гомеремне бераз булса да озынайтсаң иде, дип сорыйм, догалар укыйм, намазга бастым. Аның бит миннән башка якын кешесе дә юк. Әнине югалткач, үземнең дә тормышым бөтенләй үзгәрде, – ди Айгөл Фазыйлова.        Әлеге гаиләнең барысы да яхшы булсын иде дигән теләктә калабыз. Ә инде ярдәм кулы сузарга теләүчеләр булса, түбәндәге реквизитлар буенча акча күчерә ала.        Реквизиты для помощи Айгуль Фазыйловой: Фазыйлова Айгуль Тальгатовна MASTERCARD 5469 6200 2180 1608 НОМЕР СЧЁТА: 40817810462002890955 Банк получателя: ОТДЕЛЕНИЕ "БАНК ТАТАРСТАН" N8610 ПАО СБЕРБАНК БИК: 049205603 Корреспондентский счёт: 30101810600000000603 ИНН: 7707083893 КПП: 165502001
Зөһрә САДЫЙКОВА

--- | 23.01.2019

Язучы Айдар Хәлим Тукай премиясеннән баш тартырга булган

$
0
0
23.01.2019 Әдәбият
Язучы Айдар Хәлим Габдулла Тукай исемендәге әдәби премия өчен көрәшүдән баш тарта. Аның кандидатурасын бу бүләкә Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы оешмасы тәкъдим иткән иде. Сәбәбен ул әлеге премия комитетына юллаган мөрәҗәгатендә аңлаткан. Язучы үз фикерләрен “Ватаным Татарстан” белән дә уртаклашты.
Билгеле булуынча, Татарстан Язучылар Берлегенең Чаллы оешмасы минем кандидатурамны республиканың 2018 елдагы Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим иткән иде. Күрсәтелгән игътибар өчен каләмдәшләремә рәхмәт белдереп, милли әдәбиятыбыз алдында зур җаваплылык кичереп, безнең чорда, кызганычка каршы, аеруча соңгы елларда, бөек Тукаебызның дөньякүләм милли хәзинәсен һәм шәхеслек абруен, татар әдәбиятының гуманистик потенциалын күтәрүгә хезмәт итмәгән, сүз сәнгатенең  идея-нәфислек таләпларына җавап биреп  җиткермәгән, киресенчә, тәрбияви бурыч-идеалларының елдан-ел түбәнәя барган һәм этик-эстетик яктан җитлекмәгән язмаларны да   Тукай исемендәге кебек дәүләт премияләре белән зурлау гадәткә кереп барган шартларда мин мондый «ярыш» процедурасында катнашудан баш тартам. Тукай бүләге кебек бөек милли бүләк барлык халык мәхәббәтен яулаган әсәрләргә генә бирелергә тиеш. Аны еллар буе теләнеп, бугазга-бугаз килеп, ямьсезләшеп алмыйлар. Тартыш белән яуланган малның бәрәкәте булмый, ди халык. Дөрес тә. Без менә ни өчен соңгы чорда аеруча бәрәкәтсезгә әйләнеп киттек. Бу мең еллык әдәби мирасы булган татар милләте өчен ят күренеш. Минем кешелек кануннарым мондый сансыз гамәлләрне кабул итә алмый. Татарның түбән төшә барган абруен кайтара башлауны беренче чиратта Тукай премиясен  лаеклы әсәрләргә бирә башлаудан башларга һәм берүк вакытта «әдәби көнлекчеләр» премия табынына үтә алмаслык дәрәҗәдә бу бүләкнең яңа Уставын һәм шартларын яңадан язарга кирәк.    Берүк вакытта мин күп санлы укучыларыма үземнең татар мәдәнияте идеалларына гомерем буе  җаным-тәнем белән хезмәт итүемне, ихлас күңелем, бирелгән куәтем, изге тирем белән иҗат ителгән  әсәрләремнең кайчан да булса халыкның үзе тарафыннан иң югары әдәби бүләкләргә лаек була алачакларына тирән ышанычымны җиткерәм.   Фото: Татар-информ
---

--- | 23.01.2019

Мәгариф министрлыгында белдерү белән чыктылар

$
0
0
23.01.2019 Мәгариф
Кышкы салкыннар белән бәйле рәвештә мәктәп расписаниесенә үзгәрешләр кертеләчәк. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
"Татар-информ" язуынча, авыл мәктәпләренең башлангыч классларында һава температурасы -23 градус булганда, температура -25 градус булганда шәһәр мәктәпләренең башлангыч классларында һәм авыл мәктәпләренең 5–9нчы сыйныфларында, -27 градус булганда шәһәр мәктәпләренең 5–9нчы сыйныфларында, -30 градус булганда авыл мәктәпләренең 10 – 11нче сыйныфларында, -32 градус булганда шәһәр мәктәпләренең 10–11нче сыйныфларында укулар булмый.   Моннан тыш, кышкы чорда, санитар нормалар һәм кагыйдәләр нигезендә, ачык һавада физкультура дәресләрен түбән сыйныф укучылары өчен һава температурасы өч градустан түбән булмаганда гына һәм җил тизлеге секундына 6-10 метрдан артмаган очракта гына, югары сыйныф укучылары өчен -10 градустан түбән булмаганда, җил секундына 6-10 метрдан да артык булмаганда гына үткәрергә тәкъдим ителә.   Һаваның температурасы -30 градус һәм аннан да түбәнрәк булганда 1нче сыйныфтан алып, чыгарылыш сыйныфына кадәрле барлык укучылар дәресләрдән азат ителә.   Шул ук вакытта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һава температурасы -25 градус һәм аннан да түбәнрәк булганда балаларны мәктәп автобуслары белән йөртүне туктатып торырга һәм муниципаль берәмлекләрдән читкә чыгуны тыярга тәкъдим итә.   ТР мәгариф идарәсе органнары һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләренә көчле салкыннар вакытында җылылык белән тәэмин итү системалары эшенә контрольне көчәйтергә тәкъдим ителде. Фото: https://pixabay.com/  
---

--- | 23.01.2019

Илһам Шакировның моңарчы беркайда да басылмаган УНИКАЛЬ ФОТОЛАРЫ

$
0
0
23.01.2019 Мәдәният
Татар дәүләт филармониясе "Матбугат.ру" укучылары игътибарына Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировның архивта сакланучы фотоларын тәкъдим итә. Алар арасында моңарчы беркайда да басылмаган уникаль кадрлар да бар. Аларның бер өлешен бүген бастырабыз, әле алга таба тагын булачак.
28 гыйнвар, 2015.ел. Филармониянең кунак бүлмәсендә очрашу   28 гыйнвар, 2015 ел. Калеб клубы яшьләренең Илһам Шакиров белән очрашуыннан соң   2003 ел. “Таныш моңнар, таныш исемнәр” концертыннан соң. Илһам абый белән фотода Рөстәм Вәлиев, Илдар Юзеев, Роберт Әхмәтҗанов, Хәмдүнә Тимергалиева, Шәүкәт Галиев, Айдар Фәйзрахманов һ.б.   Илһам абый репетициягә килә! Казан консерваториясе 14 февраль, 2014 ел.   Илһам абый Шакировка 70 яшь тулуга багышланган тантаналы кичә. Минтимер Шәймиев, Илһам Шакиров. 15 февраль, 2005 ел. Г.Камал театры сәхнәсе.   Илһам Шакиров, Анатолий Шутиков. Илһам абыйның туган көн концертында төшерелгән фото. 15 февраль, 2002 ел.   Илһам Шакиров, Салават Фәтхетдинов, Рөстәм Вәлиев   Илһам Шакировка 75 яшь тулуга багышланган матбугат конференциясе.  14 февраль, 2010 ел.   Илһам Шакировның 80 яшьлек юбилей  концерты. 14 февраль, 2015 ел. Татар филармониясе.   Илһам Шакировның туган көн  концертыннан соң. 15 февраль, 2012 ел. 26 февральдә Камал театры директоры Шамил Закиров, 2 майда Туфан абый Миңнуллин вафат булдылар. Фотода алар бар...  
---

--- | 23.01.2019

“Соңгы тапкыр чәчәк бирүем булган, берничә минуттан ул безне мәңгегә ташлап китте”

$
0
0
23.01.2019 Фаҗига
Сәхнәдән үз эшенең остасы булып, “елама” дип китеп барды. 20 гыйнвар кичендә Димитровград шәһәренең “Восход” мәдәният йортында концертта чыгыш ясаганда кинәт кенә сәхнәдә вафат булган “Карлыгач” балалар музыкаль ансамбле җитәкчесе Фәния Хәлиуллова турында әйтелгән сүзләр бу. Концертта булган кешеләр мәрхүмәнең чыгышын видеога төшерә.
Фәния Хәлиуллова үзе җитәкләгән “Сүнмәс йолдызлар” ансамбле концертын ачып җибәргәндә, сәхнәдән “Елама, ярсыма” җырын башкарган вакытта, егыла. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре аны хастаханәгә алып китә, әмма җырчының гомерен саклап кала алмыйлар. Беренчел мәгълүматларга караганда, үлемнең сәбәбе – баш миенә кан саву, юан тамыры шартлауда.  Соңгы арада кан басымының югаруы булуыннан зарланган ул. Әмма табибларга күренеп, дәваланып йөрергә вакыт тапмаган, эшләгән, иҗатта кайнаган, дип әйтә якын дуслары. Фәния Хәлиулловага 53 яшь иде. Аның белән хушлашу чарасы 22 гыйнварда, Ульян өлкәсенең Мәләкәс районындагы Филипповка авылында узды.   Артистны сәләтле җырчы һәм вокал буенча искиткеч укытучы буларак искә алырга калды. Ул Габдулла Тукай исемендәге 22 нче мәктәптә музыка укытучысы булып та эшләгән. Фәния Хәлиуллованы Димитровградта уза торган күп кенә милли чараларның алып баручысы итеп тә беләләр.   Мәрхүмәнең сәхнәдә чыгыш ясаган видеосы берәүне дә битараф калдырмаган. Социаль челтәрләрдә аңа карата әйтелгән сүзләр үзе үк моңа дәлил: “Бик яхшы кеше иде”, “Аны киң күңелле кеше буларак та яраттык”, “Фәния Саматовнага соңгы тапкыр чәчәк бирүем булган, берничә минуттан ул безне мәңгегә ташлап китте”. Ульян өлкәсе Сәнгать һәм мәдәни сәясәт министрлыгы матбугат хезмәтенең “ВКонтакте”дагы төркемендә кайгы уртаклашу хәбәрендә дә бу хакта искәртелә. “Фәния Саматовна хәтердә үз һөнәренә һәм халкына тугры кеше булып уелып калды. Ул сүнмәс тормыш энергиясе, тормыш яратучанлыгы һәм кешелеклелек сыйфатлары белән дә истә калачак”, – диелгән хәбәрдә.   Фәния Самат кызы белән таныш булган Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының мәгълүмати-аналитика идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи:   – Бу хәбәрне ишетү минем өчен шок булды. Видеоны күргәннән соң, нәрсә кичергәнне дә аңлата алмыйм, әле дә шулай. Фәнияне күргәнем бар, аның иҗатын беләм. Ульян өлкәсендә иҗади сәфәрләр барышында ансамбль чыгышларын тыңлаган бар. Соңгы арада минем аның белән элемтәгә кергәнем булмады шул. Аның ансамбле, ул тәрбияләгән балалар – искиткеч тавышлы җырчылар. Фәния – милләтне һәм мәдәниятне саклап торучы кеше иде. Урыны оҗмаһта булсын! – диде. 
Чулпан ГАРИФУЛЛИНА

--- | 23.01.2019

Фатир алуның яңа ысуллары

$
0
0
23.01.2019 Җәмгыять
Торак өчен акча туплау кооперативлары шактый күптән барлыкка килде. «Жилищные накопительные кооперативы» (ЖНК) дип аталган оешма чама белән 13 ел элек уйлап табыла. Ләкин кулланучыларның күбесе аның белән бөтенләй таныш түгел, йә бик аз мәгълүмат кына белә. Казан, Уфа, Тольятти шәһәрләрендә яшәүчеләр игътибарына! Хәзер сезне кооперативның эш тәртибе һәм ул ача торган мөмкинлекләр белән таныштырырбыз.
Торак өчен акча туплау кооперативы нәрсә ул?    Асылда, бу – даими рәвештә кертем кертүче гражданнар төркеме. Алар билгеле бер фонд формалаштыра. Шул фонд хисабына күчемсез милек сатып алына.   Кертемнәрнең срогы һәм күләме килешү шартлары буенча билгеләнә. Шуңа күрә табышы бик зур булмаган кешеләр өчен әлеге ысул аеруча уңайлы.    16 яшьтән өлкәнрәк һәм паспорты булган Россия гражданины әлеге кооператив әгъзасы була ала. Моның өчен тиешле гаризаны язып, бронь турында килешү төзергә кирәк. Акчаны туплау срогы торак өчен акча туплау кооперативында катнашу турындагы килешү шартлары буенча билгеләнә.   Сайлап алган фатир мәйданының яртысы өчен акчаны түләп бетергәч һәм йорт куллануга тапшырылгач кына, кооператив әгъзасы фатирны куллану мөмкинлегенә ия була. Кайсыбер очракларда акция дә каралган: беренчел кертем итеп фатир бәясенең утыз процентын алдан түләп куйганда ук бронь билгеләнә. Ә йортны куллануга тапшыру вакытына фатирның ярты бәясенә кадәр түләп куярга була: бу вакыт «пай туплау» («паенакопление») дип атала.   Бу – Уфа, Казан, Тольятти шәһәрләрендә «Унистрой» https://znkgt.ru/tat/objects/ девелопер компаниясе төзи торган торак комплексларда сыйфатлы фатирны бронировать итү өчен гаҗәеп яхшы ысул.   «Торак традицияләре» («Жилищные традиции») Торак өчен акча туплау кооперативы шартлары яңа төзелә торган йортлардан фатир алучылар өчен уңайлы. Моны аңлау өчен әлеге программаның үзенчәлекләре исемлегенә игътибар итү дә җитә.   • Килештерү процедурасы принципта ук юк. Кооператив әгъзалары керү турында гариза буенча һәм 10 000 сум күләмендә кертем түләгәннән соң кабул ителә;    • Алдан ук зур суммалар түләп куярга кирәкми. Кереме бик зур булмаган кешеләр өчен аеруча уңайлы. Хәлдән килгәнчә түләп барып, кирәк кадәр акча тупларга мөмкинлек бирелә;    • Акчаны процентсыз гына өлешләп түләү – рассрочка. Кертемнәр ай саен 1000 сум тәшкил итә. Бу – бөтен торак бәясеннән процент комиссиясе рәвешендәге шактый зур процент түләргә мөмкинлеге булмаган кешеләр өчен мөһим шарт.    • Торак алу формасы мөселманнар өчен дә кулай. Чөнки ул Шәригать кануннарына туры килә. (17.04.2018 елда кабул ителгән 1/18 нигезләмә).   Шулар хисабына, әлегә җыйган акчалары һәм өстәмә табыш чыганаклары булмаган яшь гаиләләр дә бу кооператив буенча фатирлы була ала.    Торак өчен акча туплау кооперативлары эшчәнлеген мәҗбүри рәвештә  берничә оешма тикшереп тора. Алар арасында ФСН, Үзәк банк, Росреестр, шулай ук аудитор компанияләре һәм ревизор бар. Болар барысы да кооператив әгъзаларының хокукларын сакларга һәм килешү шартларын үтәгәндә фатир алуны гарантияләргә мөмкинлек бирә.     * * * «Торак традицияләре» торак өчен акча туплау кооперативында әгъзалыкны сатып алган очракта рассрочка файдалану мөмкинлеге була. «Торак традицияләре» кооперативы үз эшчәнлеген 30.12.2004 елда чыккан №215-ФЗ «Торак өчен туплау кооперативлары турында» канун нигезендә алып бара.
22.03.2018 елда Россия Банкы карары белән «Торак традицияләре» торак өчен акча туплау кооперативы Россиядәге торак өчен туплау кооперативлары реестрына кертелде. 
16 яшьтән өлкәнрәк булган һәр гражданин кооператив әгъзасы була ала. Кооперативка керү өчен беренче әгъзалык кертеме 10 мең сум тәшкил итә. 
Пай өчен акча туплау срогы пайчының кооперативта булу вакыты белән генә чикләнә.   30.12.2004 елдагы №215 «Торак өчен акча туплау кооперативлары турында» Федераль канунның 24 нче маддәсе буенча, Кооператив әгъзасы фатир өчен дәүләт пошлиналарын түләү белән бәйле чыгымнарны тәэмин итәргә тиеш.
Ихтимал булган чыгымнарны каплау тәртибе Кооператив уставында билгеләнә. Устав белән znkgt.ru рәсми сайтында танышырга мөмкин.
Рассрочка күләме, шартлар һәм түләп бетерү тәртибе кооператив әгъзасы белән килешеп билгеләнә.
Әлеге тәкъдим гаммәви оферта түгел.   Партнерлар яңалыгы
---

--- | 23.01.2019

Казанда сабыен үтерергә җыенган анага баласын кире бирерләрме?

$
0
0
24.01.2019 Криминал
2018 елның ноябрендә өендә бала тапкан ана үтерергә җыенган сабыен кире үзенә кайтаруларын сорый. Казанда яшәүче 33 яшьлек хатын-кыз көмәнен ахырына кадәр күтәрә алмаган, көмәнлелегенең алтынчы аенда ул өендә кыз бала тапкан. Ана кеше баланың кендек бавын кискәннән соң, аны кечкенә өстәл өстенә куеп, бүлмә ишеген катып итеп ябып чыгып киткән һәм үз эшләре белән мәшгуль булган.
Ул вакыты җитми туган сабыйны озак яшәмәс дип уйлаган. Ә кызчыкның үләсе килмәгән - ул елаган да елаган. Ахырда нияте чынга ашмавын аңлаган ана "Ашыгыч ярдәм" машинасы чакырткан һәм табибларга баланы подъездан "табуы" турында сөйләгән. Әмма аңа беркем дә ышанмаган. Соңыннан ул барысын да сөйләргә мәҗбүр булган.   Табиблар баланың гомерен саклап калу өчен ике ай дәвамында көрәшкәннәр. Ана кеше хастаханәгә килеп, үкенүе һәм баланы кайтарырга теләве турында әйткән. Аның бу гамәле чыннан да үкенүдәнме, әллә җинаять җаваплылыгыннан качарга сәбәп эзләвеме - әлегә билгесез. Фото: https://pixabay.com  

 


---

--- | 23.01.2019

Кабатлана микән әллә язмышлар...

$
0
0
24.01.2019 Язмыш
Әнисә ятим үсте. Әти итәгенә утырып, иркәләнеп, чәчләреннән сыйпап яратылу кызга насыйп булмады шул. Бергә уйнап үскән кызларга карап көнләшә иде. „Их, минем әтием булса, курчак бүләк итсә,” – дип уйлар иде дә, шомырт кара күзләре яшькә капланыр иде. Әнисе дә, зур әнисе дә сабыйны бик яратып үстерде, тәрбияләде дә соң. Барыбер Әнисәнең әтисенә сыенып иркәләнәсе, яшьтәшләре алдында менә минем әтием шундый көчле, акыллы, чибәр, дип мактанасы, горурланасы килү тойгылары күңелдәге бушлыкны тирәнәйтә торды.
Әлфия белән Ильяс бер-берсен яратып, вәгъдәләшеп өйләнештеләр. Ул вакытта Әлфиягә нибары 19 яшь иде, сатучы һөнәрен үзләштереп, күрше авыл кибетенә эшкә килде. Кыз шушы авылда мәктәпне тәмамлады. Ильяс белән дуслыклары биредә җиденче сыйныфта укыганда башланды. Әмма бу дуслыкны бары тик Ильясның әнисе генә хуп күрмәде. Янәсе, алар гаиләсе хәерче, гади колхозчылар. Аның кебек дипломлы түгелләр! Ничек шулар белән кода булмак кирәк?! Өйләнү турында сүз чыккач, ана кеше зилзилә бураннары чыгарды. Ата кеше ризалыгын риза. Шулай да хатыны сүзеннән чыга алмый.  –Әнисе, улыбыз яраткан икән ул кызны, алсын, әйдә. Аңа яшәргә бит, безгә түгел. Ризалыгыңны бир инде. –Бирермен, бирми ни. Килен итә торган кешем бар. Алса да, яшәтмим шул хәерче баласы белән, – дип тузынды. –Гомер буе үз туксаныңны туксан иткәнгә карап яшәгән мин исәр. Улыбыз бәхетсез булса, бары син гаепле буласың, – дип ишекне шап итеп ябып тышка чыгып китте. Озын, авыр итеп тын алды да, бигрәкләр юаш-сабыр булдым шул, – дип үкенгәнен аңлатып, кулын селтәп куйды... Әнисенең каршы төшүенә карамастан, Ильяс Әлфияне килен итеп төшерде. Озак та тормый каенана ачуын тышка чыгара, бар үчен киленнән ала башлый. Адым саен бәйләнә, юктан тавыш куптара, тырнак астыннан кер эзли. Килен эштә чакта Ильясны котырта. Юкны бар дип исбатлый. Шул дәрәҗәгә барып җитә ки, ачудан шашкан каенана, килен башкарган эшләрне бозып куеп, улына күрсәтә. Имеш, менә нинди юньсез, эшкилмәс килен алып башыңны бәхетсез иттең!? Тамчы тама-тама ташны тишә, диләр. Әнисе котырта-котырта улын үз ягына аудара. Яшь гаиләдә татулык бетә. Әлфия никадәр генә тырышмасын, барыбер каенанага ярый алмый. Әнисә исемле сабыйларының дөньяга килүе дә өйгә ямь өстәми. Каенана исә үзе теләгән бай кода-кодагыйны түр башына утыртырга хыяллана. Бу хәл ата кешене дә, туганнарны да борчуга сала. Бер гаепсез бала әтисез үсәргә тиешме инде?  –Ильяс, син хәзер үзең әти кеше. Гаиләң өчен син җаваплы. Читкә чыгып китсәгез, әйбәт булыр иде. Әниең сүзенә карама, ир бул, – диләр.  Ә Ильяс, гүя, сихерләнгән, әнисе рөхсәтеннән башка өйдән чыгып бер адым да атламый.  Бу күренешне йөрәге аша үткәргән Әлфия түзә алмый, баласын күтәреп, әнисе янына туган нигезенә кайтып егыла. Яраткан Ильясының мондый адымга баруына һич тә ышанасы килми. Өзелеп көтә. Килеп керер дә, кызын кочагына алып: –Гафу итегез мине, әйдәгез, кайтабыз да, читкә чыгып китәбез, – дияр кебек. Ә өч яшьлек Әнисә ишек ачылганны ишетү белән „Әттә, әттә”, – дип сөенеп килә дә, әтисе күренмәгәч, боегып китә. Бу минутларда Әлфиянең йөрәге өзелеп төшкән кебек булып, яшьләренә буыла һәм сабыен кочагына алып: –Кызым, әтиең еракка китте шул. Тиз генә кайтмастыр, ә без көтик, яме!— дип үзен дә, баласын да юата. Ике авыл арасы ике генә чакрым булса да, Ильяс гаиләсен күрергә вакыт тапмадымы, әллә әнисе җибәрмәдеме, килмәде. Кая инде хәл белү, Ильяс бит хәзер өйләнү хәстәре белән чаба. Өч ай дигәндә әнисе теләгән кызны — бай киленне хатын итеп алып кайта. Ләкин бу никах бәхет китерми. Башта сыерлары егылып үлә. Улының тәртибе, хатынының ут чәчүе йорт хуҗасының йөрәген шартлата һәм ул дөнья белән хушлаша. Ә бай килен бик тә хәйләкәр каенанасын үз кубызына биетә башлый. –Мин сезгә Әлфия түгел, елар дип көтмәгез. Үзегезне елатам әле мин сезне. Килен каенана туфрагыннан ул, – дип җибәрә. Сүзендә тора килен, каенананы да, ирен дә биетепме биетә. Каенана башта тел күрсәтергә тотынган иде, тиз сүрелде. Чөнки, килене үзеннән дә яман усал, тискәре, көнчел. Юктан сәбәп табып, тавыш чыгара башлавы бигрәк тә үзәгенә үтте каенананың. Ана белән улы тиз арада “телсез”гә әйләнде.  –Ул котырганга каршы дәшеп тагы да очындырасым юк әле, дип каенана үз эченә бикләнде. Ә яраткан килене ел саен диярлек бәби алып кайтып, өчесен дә аның иңенә салды.  –Бер кыз оныгыңны карарга теләмәгән идең. Менә сиңа өч малай. Рәхәтләнеп карап үстер, – дип кенә куйды.  Көн артыннан көн узды. Башбирмәс каенана басылды, хәерче киленне еш кына искә ала башлады. Әмма соң иде инде.   **** Әнисә дә үсеп килә. Мәктәпкә укырга төште. Әтисен күрү теләге кызда үскәннән-үсә барып, беркемгә әйтми, берүзе күрше авылга әтисе өен эзләп килде. Юл буена нәрсәләр сөйләргә, ни дип әтисенә дәшәргә уйлап, ятлап бетте.  Менә капка алдында басып тора. Келәгә үрелергә хәле җитми, йөрәге чыгардай булып дөп-дөп тибә. Ятлаган сүзләр баштан чыгып очты. Кызның капканы ачып эчкә үтәргә кыюлыгы җитмәде, ул эскәмиягә барып утырды да, берәрсе чыгар әле, дип көтә башлады. “Әти генә чыксын иде,” дип теләде. Теләгән теләк кабул була шул. Менә капкадан ике улын ияртеп әти кеше килеп чыкты: —О-о-о, матур кыз. Кунак кызы. Кем кызы син, кемнәргә кунакка кайттың? – дип Әнисәгә дәште. Әнисә генә бу очрашудан телсез калды. “Әти, әтием, мин бит синең кызың,” дияргә бик исәбе бар, әмма тавышы чыкмый. Ә гәүдәсе һавага күтәрелә төсле. Ул бер мәлгә аңкы-миңке килеп торды да, үксеп елап җибәрде һәм уктай атылып, җан әрнүе белән урам буйлап йөгерде. Ә колагында ике малайның: “Әти, ул кыз нигә елый ул?” — дип сораганы гына яңгырап торды. Ике чакрым араны ул, елый-елый әллә ике, әллә өч-дүрт сәгать бик озак кайтты.  Әнисе, аны югалтып, эзләргә чыккан иде. Кыз эзмә-эзлекле итеп күргәннәрен сөйләп бирде. Бала күңеленә төзәлмәс яра салды бу көн. Әнисе белән зур әнисе кызның кәефен күтәрергә тырышты.  –И, балам, күз алмам. Ни хәл итәбез, язмыштан узып булмый. Без исән булсак, сине үстерербез, укытырбыз. Әтиледән ким итмәбез. Барына да вакыт кирәк. Вакыт зур дәва. Тән ярасы төзәлә, җан ярасы – юк, бәбкәм. Түзик инде... Еллар уза торды. Әнисә мәктәпне медальгә тәмамлады. Ул тагын әтисе белән сөйләшеп, аңлашып карарга дип өйләренә килде. Әтисе өйдә юк иде, хатыны кызны пыр туздырып әрләп чыгарды... Әнисә педагогия институты студенты булды. Зур әнисенең теләге тормышка ашты. Аның оныгын укытучы итеп күрергә теләге зур иде.  Кеше арасында кешечә киенергә, яшәргә кирәк. Әлфия дә кызына ярдәм итәр өчен эшкә Себер якларына юлланды. Бер ел эшләгәч, гомер буе ялгыз яшәп булмас, дип тормышка чыкты. Бәхетенә ире әйбәт кеше булды. Кызны укытып чыгардылар. Зур әнинең шатлыгының чиге юк. Оныгы-бердәнбере диплом алып кайтты. Ходаем көч бирде авырлыкларны җиңәргә. Көз көне кыз авыл мәктәбенә укытучы булып эш башлады. Каникул көннәренең берсендә бүлмәдәш дус кызы күрше районга туена чакырды. Бик теләп барды Әнисә анда. Егет белән танышу моңа кадәр уена да кереп чыкмады. Чөнки ул ир-ат затыннан курка иде. Барысы да әтисе кебек хыянәтче дип уйлады.  Туйда егетләр хәтсез генә иде. Әмма Әнисәне берсе дә кызыксындырмады. Хәтта сөйләшәсе дә килмәде үзләре белән. Бер егет танышырга бик теләде сыман. Кыз гына сер бирмәде. Теге егет әрсез булып чыга, дус кызыннан телефон номерын алып шалтырата. Башта Әнисә моңа игътибар итми. Шалтыратулар теңкәсенә тигәч, юри генә сөйләшеп карарга була. Егет үзенең кызга гашыйк булуын әйтә һәм кулын сорый. Кыз бу хәлгә дә көлеп кенә карый. Ә егет бер генә озатып килә дә, икенче килүендә кызны зур әниеңә барабыз, дип алдап машинасына утыртып алып китә. Ә машина эчендә өч кияү егете утыра. Юл ерак кына.  –Без сине урладык, хәзер беркая китә алмыйсың, – диләр. –Мин сезне белмим. Кияүгә дә чыгарга җыенмыйм. Төшерегез, зинһар, җибәрегез! – дип ялынып та, ялварып та карый.  Егетләр аңа: –Ярар, ярар. Менә Рөстәмнең йортын гына күрсәтәбез дә, аннан сине кире илтеп куябыз, – диләр. Әнисә бу сүзләргә ышана һәм алдана. Улының килен алып кайтуын көтмәгән ана егетләрне кара йөз белән каршы ала. Каты гына сөйләшә, кияү егетләрен әрләп ташлый. Улы белән Әнисәгә карап: –Ярар, Ходай шулай кушкандыр инде. Үзе егылган еламас. Яшәп карагыз, аннан күз күрер, – ди. Утырып калган кыз булып зур әнисе янына кайтырга ярамый. “Бу хәлне күтәрә алмас. Монда калсам... ни күрермен? Язганым шулдыр инде, Ходаем,” дип уйланып, Әнисә килен булып төшә. “Бер бәхетең булмаса, ник пешкән алма түгелсең,” – дигәннәр. Ире үлгән, ут чәчеп торган илле яшьлек каенана Әнисәгә гел каршы төшә. Һәр эшеннән гаеп таба. Баштагы айларда ире бик әйбәт тота үзен. Игътибарлы, ярдәмчел. Аннары “бозыла” башлый. Баксаң, моның сере бар икән. Йөргән кызы Рөстәмгә үч итеп тоткан да кияүгә киткән. Кунак ашы, кара-каршы бит инде. Егет тә ике уйлап тормаган, туйда күргән, бер кич озаткан кызны мәҗбүри урлап кайткан. Ике җирдә ике язмыш җимерелә. Бер-берсен яратмаган парлар нинди гаилә корсын ди инде. Күп тә үтми, теге кыз иреннән аерылып кайта һәм Рөстәмне аздыра башлый. Ә каенана моңа бик шат. Әнисәне ул беренче күрүдән яратмады.  Әнисә бәби көтә. Ә ире һаман кайтмаган әле. Бик тә авыр яшь хатынга. Абынды шул, абынды. Үкенсә дә, соң шул инде. Бәхетсезлегенә әрнеп башына яман уйлар да килә. Әмма йөрәк астында типкән бәгырь ите хакына яшәргә кирәк аңа. Яшәргә! Кызлары туды. Нинди шатлык яшь әни өчен! Ә яшь әти генә аңламый да, белергә дә теләми. Тагы өйләнергә йөри икән. Азгынлыгы баштан ашкан атаның. Кызын бала тудыру йортыннан алып чыгасы урынга, яңа хатыны белән туй сәяхәтенә юлланганнар. Ятим бала күз яше төшәр дип тә уйламыйлар микәнни? Каенанага нәрсә, ул такси чакыртып, килен белән оныгын киленнең зур әнисенә илтеп куйды да, эш тә бетте. Дөрләп янды Әнисә ут эчендә. Ярый әле зур әнисе бар, күңел төшенкелегенә бирелергә юл куймый. Әнисе белән үги атасы да бер сүз әйтми булышалар, сабыйны карашалар. Бик авыр чаклар артта калды. Көчле рухлы ана баш имәде. Алга, гел алга барды. Сабые хакына.  Менә бүген, йөрәк парәсе Алиясе беренче сыйныфка укырга бара. Үзенең классына. Ана шатлыктан балкый, сабыйда — ятимлек сарысы. Ни өчен язмыш бәндәләре белән шундый усал шаяра икән дә, ни өчен бәхетсезлек буыннан-буынга кабатлана икән? Бу сорауга Әнисә һаман җавап таба алмый. Хак Тәгаләм, берүк кызым-бәгъремне көтмәсен мондый ачы язмыш. Киләчәккә бәхет юрап, үзалдына моңсу елмаеп куйды ул.    
Фируза СИРАЕВА

--- | 24.01.2019

Ана теле: “Иҗектән җитешегез әле!” Шунсыз ялганмалык канунын үтәп булмый

$
0
0
24.01.2019 Ана теле
Милләтебезнең хосусыйлыгын, мөстәкыйльлеген билгеләгән төп шарт – телебезнең асылын хасыйль иткән кануннарын барлый башлап, ялганмалык канунына шактый җентекле тукталып, соңгы язманы тәкъдим итәргә дә вакыт җитте. Телебезнең нәкъ менә ялганмалык сәләтенә ия булуы, ягъни кушымча-иҗекләр хисабына үсеп, баеп торуы аркасында үтемле, сурәтле, хәрәкәтчән булуына инандык.
Галим Вәли Хангилдин хаклы: “Безнең әдәби телебез бүгенге көндә гаять күп ясалма сүзләрне үз эченә ала. Аларның ясалулары, нигездә, телебезнең тарихи урнашкан эчке үсеш законнары буенча бара”. Димәк ки, безгә ул канун-законнарны төпле үзләштерү зарур. Шуңа булыша алырлык күзәтүләрне – иҗек-кушымчага багышланган фәнни тезисларны ачыклауны дәвам иттерик әле.     Ялганмалык безнең аңда тамыр сүзгә кушымча ялгануы дип карарга күнегелгән. Гамәлдә бит мәгънә төсмере сүзгә телнең башка чаралары (тамырга икенче бер мөстәкыйль сүз, хәбәрлек, ярдәмлек, мөнәсәбәтле сүзләр, бәйлек һәм бәйләгечләр, ярдәмче фигыль, кисәкчә һ.б.) ялганып та үзгәрә ала. Бу фактны  заманында Г.Алпаров күрсәткән булган. “Бездә сүзләрнең кушымчалар рәтендә йөргән ярдәмлекләр белән кушылып яки ярдәмсезлек әйтелүләре дә аерым бер тышкы күренештән саналырга мөмкин (ягъни канун дәрәҗәсендәге күренеш – Н.И.). Чөнки ярдәмлекләр дә, бер яктан караганда, тамыр (төп) сүзләрнең гармониясенә ияреп өлгермәгән кушымчаларның үзләренә дә, төп сүзнең гармониясенә ияреп, аерым сүз булу табигатен югалткан ярдәмлекләр дип карарга мөмкин. Мәсәлән, атбелән килде; атсыз килде; ул безгә киләчәк түгел... дигәндә белән, түгел ярдәмлекләрен кушып яки кушмый әйтелгән сүзләр дә үзенә күрә тышкы бер төрләрдән саналалар” (Күрсәт. хезмәт, 30 бит).     Мәсьәлә бүген дә актуаль; дөрес иҗек урынына күпме артык сүз, мөнәсәбәтлек кулланыла!   Мәңгегә сөяр өчен (сөяргә) (Җыр);  Озак яшә әнкәй шатлык белән... (әти белән, безнең белән һ.б. була ала, ә монда шатлыкта, шатланып һ.б.); Санны ачыклаган  артык, күбрәк ярдәмлекләренә мәгънә төгәллеге җитми бит (Ярышта йөздән артык бала катнашты. Нигә ул балалар артык, ягъни кирәкмәс?) Төгәлрәк мәгънәле иҗекләр бар икән: 50ләп бала укыган (“Кояш”, 1917).     Тел фәнендә, сүзлекләрдә иҗек, кушымчалар грамматик чара (корал) сыйфатында теркәлеп, алар тотрыклы морфема рәвешендә өйрәнелә, үзләштерелә. Сөйләмият аларны хәрәкәттәге, җанлы әгъза рәвешендә  хис итәргә, куллану максатында өйрәнергә тиеш. Иҗекнең телдә берегү-берекмәвен, активлык-пассивлыгын, кыскасы, иҗекнең язмышын сөйләм хәл итә. Гомер буе Алла дип сөйләнде, шулай язылды. Менә Аллаһы(у)га күчә башладылар. Бер хәзрәт аңлатуынча, Алла Пугачева белән бутамас  өчен икән. Ә гомербакый үзгәрешсез килгән телбизәкләрне нишләтәсең (Аллам сакласын, аллага шөкер, алла ярдәм итсен һ.б.).     Сүзьясагыч чараларны (аеруча калькаларны) кушымча белән алыштыру мөмкинлеген эшкә җигүдә Фуат Ганиев хезмәтләре зур таяныч була ала. Олуг галимебезнең бихисап китапларына өстәп аеруча берсен “ихластан кодалыйм” әле  “Төрки телләрдә сүзьясалышы: тикшеренүләр һәм проблемалар (Фуат Ганиевнең 80 еллык юбилеена багышланган Халыкара тюркологик конференция материаллары. Казан, 20–21 сентябрь, 2010 ел.–Казан, 2011.     Әле менә ничәнче кабат инде андагы тамгаларыма күз салам. Хәтерлисездер, үткән язмада кайбер кушымчаларга диккать иткәләгән идек. Әйтик “-Сыз” кушымчасына багышлап, Лена Шагыйрьҗан шигырь язган, дидек. Бу мәҗмугада А.Ф.Ханованың (Чаллы) “Татар телендә каршылыкны белдерүче сүзьясагыч чаралар” дигән мәкаләсендә -сыз/-сез кушымчасының сөйләмне тәэсирле итү өчен ифрат мул мәгънәви һәм хисси төсмерләре ачыла. Берничә генә мисал: Хыялсыз кеше – канат сыз кош (мәкаль); Канатсызлар кансыз һәм атсыз була (Г.Морат); Файдасыз файдасызын да, тик нишлисең (Ф.Бәйрәмова); Иксез-чиксез бәхетле булып кайттым (М.Фәйзи); Ерык авыздан кирәксез сүзләр коела торган була (А.Гыйләҗев); Җире рәтсез якта халык һөнәрле була (М.Мәһдиев);   -Җит, җитеш  берәмлекләрен дә үткән язмада телгә ала башлаган идек. Әлеге җыентыкта шуларга да ачыклык кергән икән – Г.М.Шәйхиеваның “Кунак сыйлау гыйбарәләренең ясалу үзенчәлекләре” дигән мәкаләсендә мондый юллар: Татар телендә кунак сыйлаганда кулланыла торган гыйбарәләрдә җитеш фигыле дә актив. Биредә -еш кушымчасы уртаклык юнәлеше мәгънәсен белдерми. Ф.Ә.Ганиевнең күпчелек хезмәтләрендә фигыльләргә ялгана торган -ыш,-еш,-ш сүзьясагыч кушымчасын сыйфт ясалышында күрәбез. Әлеге җитеш сүзе дә җит фигыленнән кушымчалау ысулы белән ясалган. Бу фигыль алдыннан исем чыгыш килешендә кулланыла: Син итеннән җитеш әле, итеннән (М.Галиев) (556 б.);   –Татар теленең гомумән дә алынмалар белән тыгыз бәйләнешле тел булуы анда алынма иҗек (кушымча) өлкәсенең булуы да табигый саналырга тиештер. Чыннан да фәндә алынма кушымчалар проблемасы бар. Тел галиме  Л.Яфаров заманында ачыклаган булган:  Алучы тел башка телләрдән кергән сүзләрне аларның кушымчаларыннан башка гына ала да, аларга үз кушымчаларын ялгый. Тик ул кушымчалар алынма сүзләрне һәм телне тупасландыручы, шыксызландыручы элементлар булмаска, бәлки аңа гүзәллек, матурлык бирүче кисәкләр булырга тиешләр. Менә бу мәсьәләдә дә безгә сүзләрнең алгы рәт сузыклары ярдәмендә әйтелү тенденциясе (сингармонизм – И.Н.)законына таянып эш итәргә кирәк. Бу тенденция алынма сүзләрнең кушымчаларына да карый. Шуңа күрә дә бит информация, классификация, организация, орфография кебек, нигездә, калын әйтелешле сүзләргә дә нечкә кушымчалар ялгау килешеп тора. Ә менә орфография кагыйдәләре буенча эпопея, октябрь, ноябрь сүзләренә калын кушымчалар ялгау күпчелек тарафыннан уңышсыз күренеш дип карала.  Практик эшебездә мәсьәләнең бу ягы, һичшиксез, искә алынырга тиеш. Әгәр алай булмаса, хәрәкәт итеп килгән тел законнары белән исәпләшмәү безне тагын да ялгышларга китерәчәк... Гарәп теленнән кергән бәлә, сәләм, әдәбият сүзләренең дә актыкларын калынайтып түгел, бәлки, халык телендә әйтелешләренчә, нечкә итеп язарга кирәк. (94 б.).      Сузыклар законы тартыклар әйтелешенә дә тәэсир итә. Л.Яфаров: “ Тюркология, тартык авазларның  калын яки нечкә әйтелештә кулланылуларын сузык авазларның калын яки нечкә әйтелешләренә бәйле, тик і белән к һәм ѓ белән г авазлары гына калын һәм нечкә сүзләрдә үзара чиратлашып килергә мөмкин (туріан – кәккүк, суѓан – йөгән, ләкин: іәрдәш, бәѓер, календарь, гудок һ.б.ш.) дип карый (94 б.).     Шулай да көндәлек сөйләм барышында гарәп теле кушымчаларына карата югалып калу очраклары булып тора Бәхәссез ки: үз телебез кануннарына буйсына икән,(битараф, дәүләти, Нури (ый һ.б.), нигә кулланмаска ди; Тик монда алынма кушымчаларга мөкиббән китү очраклары булуын да кисәтергә кирәктер. -Ман/-мән фарсы кушымчасы дип (каһарман, мөселман, дарман һ.б.), аның активлануын хуплау сизелгән иде. Моңа галимнәр дә игътибар иткән. Әле телгә алган җыентыкта Л.Ш.Арсланов, М.М. Нигмәтулловның әлеге мәсьләгә караган мәкаләсе басылган. Алар бу аффиксның төрки телләрнең күпчелегендә борынгы сүзъясагыч чарасы дип саный. Чыннан да,  урман, чытырман, чикмән, китмән, әрекмән, әйдәмәннәрне ясаган иҗекне ничек  читтән кергән дип булсын!     Бу язмалар тәлгәшен шушындый фәнни-нәзәри уйланулардан гамәли күзәтүләргә күчеп тәмамлыйк әле. Ялганмалык канунын оста файдалану үрнәген без әдипләребез мисалында күреп килдек, шуларның бай мирасыннан, бүгенге иҗат казанышларыннан тәкъдим иттек. Менә янә берничә мисал: Бу кыйблада күпләрк урынлы рәвештә абыстай-остабикә дип танылган Лена Шагыйрьҗан:  “Шигырьдә һәр сүз, һәр ымлык-кисәкчә сәнгати мантыйклыктан чыгып кына куелырга тиеш. Шигырьдән бер сүзне дә төшереп калдырмаслык булсын!“ (К.у., 1997, №11, 148–164 б.). Менә ул үзе шигырьләрендә иҗек-кушымчаларны ничек эшкә җигә: Иртә-кичен хуш ис аңкыш (К.у., 2007, №10, 47 б.); Язлар киләсене уйлап; Мәхәббәттән кояшлана көн / мәхәббәттән төннәр айлана (К.у., 2007, №10, 47 б.); Үткән гомеркәйләр кире кайткач... (К.у., 2009, №11, 8 б.); Ишеткәнчүк, сизенгәләп торган... (К.у., 2002, №9, 5 б.); Йомыкый булмаса да йомык мин (К.у., 2009, №11, 6 б.);     Мисалларны Рөстәм Мингалим әсәрләреннән дәвам иттерик (аның шигырен укыганда һәр  фразасын, тезмәсен, сүзен генә түгел, һәр тынына, иҗегенә диккать итәсең, чөнки ул берәмлек иҗат  ачышы булып чыга):  “...Янәшәмнән шап-шоп атлап киттеләр”;  Яисә еш кабатлана торган гап-гади –/лык кушымчасы көтмәгәндә шигьри сурәт чарасы булып куймасынмы! “...Икәү барабыз сыман  каенлык арасыннан.../ Арышлык арасыннан. / Камышлык арасыннан;     Үзенчәлекле шагыйрь Шамил Анак иҗаты белән танышканда мондый нәтиҗәгә дә киләсең:   Сүзнең көчен бик нечкә белгәнгә, ул, ихтыяҗ туганда, үзе дә яңа  сүз  (неологизм) ясарга җөрьят итә. Берничә генә мисал: Күчәбәлек;    Юанылмас бу сагышта юындым мин лимон сарысы белән; Бу иҗади процесста ул татар теленең иң нечкә асыл үзенчәлекләрен тоемлавын күрсәтә. Мәсәлән, ялганмалык үзенчәлеген – кушымчалар да бездә хис белдерү, метафора ясау сәләтенә ия; парлы сүзләр дә  татарның иң “милли” үз берәмлекләреннән: яшәү үзе // очсыз-соңсыз бау түгел...     Ялганмалык канунына багышланган тәлгәшне  телебезнең бу кыйммәтле җәүһәрен Габдулла Тукайның ничек куллануын искә төшереп тәмамлыйбыз. Галимә Йолдыз Вәлитованың язмасында (Казан утлары, 1969, №3) мондый юллар бар: Төрек-угыз теленә хас морфологик күрсәткечләрнең Тукай әсәрләрендә тоткан урынын һәм ролен тикшергәндә шул нәрсә ачыклана: арада иң күп кулланылганы фигыльнең инфинитив төрен ясый торган кушымчалар икән. Шагыйрь аларны татарның төп үз фигыльләренә ялгарга ярата. Татар фигыльләренең инфинитив төре күбрәк билгесез килештә, аерым очракларда исә модаль сүзләр һәм бәйлекләр белән ярашкан, шулай ук төрле кыек килешләрнең кушымчалары ялганган хәлдә очрый...  Билгесез килештәге инфинитив фигыльне шагыйрь “кәрәк” дигән модаль һәм “белән”, “өчен” кебек бәйлекләр белән янәшә дә куллана. Модаль сүзләр белән янәшә килгәндә (ифтихар итмәк кәрәк, акмак кирәк), инфинитив затланышсыз конструкцияләр хасил итә.     Иҗатының соңгы елларында Тукай урын-вакыт килеше кушымчалары ялганып ясалган, өзлексез дәвам итә һәм хәзер дә бара торган эшне белдергән... “утыр”, “тор” кебек фигыльләрне дә дәвамлы хәзерге заман формасында куллана: Уйга баткан, утырмакта шагыйрь язып...”; ... Әдәби эшчәнлегенең беренче елларында Тукай аерым очракларда инфинитив кушымчалары һәм татар телендәге чыгыш килеше кушымчалары ярдәмендә ясалган фигыльләр куллана: Тырышмактан, тырмашмактан һич бушамыйк!       Поэмаларның берсендә “кич” фигыленең “кисек инфинитив” дигән төре урын-вакыт килешендә очрый. Фигыльдән ясалган мондый исем җөмләдә хәбәр ролендә йөри: ... Кичмәдә шул хәлдә...     Г.Тукай әсәрләрендәге иҗек, кушымча байлыгы – телебенең ялганмалык канунын үтәү максатында сөйләмебезне камилләштерү сабаклары өчен төкәнмәс хәзинә ул. Мондый мирастан файдаланмау – гонаһтыр.     Тукаебыз мирасын җентеклерәк өйрәнеп, аны кулдан килгәнчә үз сөйләмебезне үтемлерәк, тәэсирлерәк итү өчен файдаланырга омтылу теләген балаларыбызга да сеңдерергә иде. Әлбәттә инде, аваздан, иҗектән башлау мәслихәттер. Ә телебезнең бу яктан байлыгы искиткеч бит! Кичә генә шушы язманың беренче өлешен хатынымнан укып чыгуын үтендем, хата китә күрмәсен дигән максаттан иде дә бит, тик хатын “мактанасың килә инде”,  дип төрттереп алды. “Дорфалыгын” килештермичә, ялгыш ишеткәнмендер, иҗекне ап-ачык әйтмәгәндер дип вәсвәсәләндем. Ә ничек әйтү ихтималы булды соң дип, кушымчаларны ни дәрәҗәдә белүемне барлый башладым. “Мактатасың килә...”, “макталасың килә”,“макташасың килә”... Сүзлеккә дә багам: мактангалау, мактандыру, мактанчык, мактарлык, мактау, мактаулы, мактаучы, макташтырган...      Сөбханалла! Бай да соң телебез! Горурланыйк! Өйрәник! Бер иҗек, кушымчабыз үзе бер сабак икән ич. Кадерен белик!                                                  Илдар Низамов,                                филология фәннәре докторы. Фото: pixabay
Илдар НИЗАМОВ

--- | 24.01.2019

1995 елдан бирле Журналистлар берлеген җитәкләгән Римма Ратникова вазыйфасыннан китте. Аның урынына - Әминов

$
0
0
24.01.2019 Матбугат
Журналистлар берлегенең XIX съездында берлекнең рәисе Римма Ратникова вазыйфасыннан китүен белдерде. Халыклар дуслыгы йортында узган утырышта дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Журналистлар берлегендә бүген 1100 әгъза исәпләнә. Иң яшенә 30, иң өлкәненә 90 яшьтән артык. Берлек белән 1995 елдан бирле җитәкчелек итүче Римма Ратникова урынына Татарстан Дәүләт Советы депутаты, "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Юныс улы Әминов сайланды дип хәбәр итә делегат буларак чакырылган Матбугат.ру хәбәрчесе.   Утырыш ахырында зал аягурә басып Римма Ратниковага хөрмәт йөзеннән кул чапты.           Фотолар: Матбугат.ру Төп фото: Бизнес Онлайн
---

--- | 24.01.2019

«Тизрәк уздырып җибәрик» дип йөрүче оештыручыларны күрү канымны кайната

$
0
0
24.01.2019 Авыл
60-70 ел элек татар җыр сәнгатенең дә, татар мәдәниятының да иң шанлы, иң затлы чоры булган!.. Хәзерге көнгә алыштыргысыз зәвыклы чоры! Сабантуйларда халык мәйданга ашкынып торган, авыл урамнарында милли көйләр агылган. Капка төпләрендә гармунчылар, баянчылар өздереп уйнаган. Кешеләр чын хатлар алышканнар, бәйрәмнәргә открыткалар җибәрешкәннәр!..
Җәен, мең газап кичереп, әмма шул газаплы эштән дә күңел көрлеге табып, печәнгә чыкканнар. Егетләр чын егет булган, кызлар чын кыз булган!.. Клубларда концерт-спектакльләр куелган, мәгънәле! җырлар җырланган.   Күңелем белән мин бүгенге көн кешесе түгел. Миңа гаджет-фәләннәрсез аралашу, капка төбендә таң атканчы серләшү кадерле! Ә гармунда, баянда уйный белүчеләргә, гомумән, сокланып туя алмыйм!   Сабантуйларының да халык өчен эшләнүен көтәм! «Тизрәк уздырып җибәрик»,- дигән девиз белән бер көнгә 5 күрше авылда Сабантуе кую, кар яуса да, боз яуса да бәйрәмне үткәрү, ашык-пошык уен уйнату, «Әйдә, чык инде уенга!» — дип ялынып йөрүче оештыручыларны күрү канымны кайната.   Мин туарга тиешле 60-70 ел элек булган чорда бар да башкача булган. Кешеләр гади булган, ач булсалар да, мәдәниятны, җыр-моңны югалтмаганнар, күңелләрен тапландырмаганнар.   …Моннан 60-70 ел элек Илһам да гади бер егет булган. Күкрәк киереп җырлаучы, моңын һәр кешенең йөрәгенә алып барып җиткерүче гади җырчы. Ул чорның һәр җырчысы ҖЫРЧЫ булган, үз юлына тугры калган җырчы!.. Мин туарга теләгән ул чорның һәр иҗат әһеле — легенда!..   Ә бүгенге көн куркыта… Фото: https://pixabay.com
---

--- | 24.01.2019

Машинада вакытыннан алда тулгагы башланган хатынга ЮХИДИ инспекторлары ярдәм иткән

$
0
0
24.01.2019 Җәмгыять
азан ЮХИДИ инспекторлары машинада вакытыннан алда бала таба башлаган хатын-кызга ярдәм иткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Казанның Иске Аракчино урамында хезмәт вазифаларын башкарган вакытта составында полиция өлкән лейтенанты Александр Григорьев һәм полиция өлкән лейтенанты Александр Купчихин булган юл-патруль хезмәте нарядына бер машина йөртүче мөрәҗәгать иткән», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.   Ир-ат машинада хатынының вакытыннан алда тулгагы башлануы хакында хәбәр иткән, дип яза агентлык.   Инспекторлар, бер минутны да әрәм итмичә, сигналларын кабызып, булачак әти-әниләр утырган машинаны 1нче бала табу йортына кадәр озата барган.  Фото: 16.мвд.рф  
---

--- | 24.01.2019

"Ростелеком"электрон килешүләргә күчә

$
0
0
24.01.2019 Җәмгыять
"Ростелеком" Татарстанда абонентлар белән килешүләрне электрон рәвештә төзи башлады. Цифрлы сервис документ рәсмиләштерү процедурасын гадиләштерә һәм аны саклауның ышанычлылыгын тәэмин итә. Бу хезмәткә абонентларга өстәмә хезмәт күрсәтү дә керә.

Электрон килешү төзү өчен клиентка үз смартфоны яки башка шәхси җайланма ярдәмендә «Ростелеком» ның махсус ресурсында кирәкле имзалар куярга кирәк. Цифрлы имза аналогы булып sms аша алынган код хезмәт итә. Документ автомат рәвештә компаниянең электрон архивына җибәрелә, ә абонент аны үз җиһазларында саклый.

Партнерлар яңалыгы


---

--- | 24.01.2019

"Ана каргышы төште Сөмбелгә..."

$
0
0
24.01.2019 Язмыш
Җиденче сыйныфта безнең белән Сөмбел исемле кыз укый башлады. Ул Кемерово өлкәсеннән, әтисе лаеклы ялга чыгу сәбәпле, күченеп кайтып, безнең авылда яши башлаган иде. Сары бөдрә чәчлә­рен ике толым итеп үреп куйган сөйкемле кызны бер кү­рүдә ошаттым. Без бик якын дуслар булып киттек. Бер партада утырабыз, мәктәпкә бергә барабыз, бергә кайтабыз. Сөмбелнең үз әнисе моннан биш ел элек каты авырудан үлгән. әтисе кабат өйләнгән.
Сөмбелнең сеңлесенә ул вакытта нибары өч яшь булган. Яңа әни үзе тагын бәби алып кайткан. Сөмбел, миңа калса, үги әнисен бик яратып бетерми иде. Сәбәпләре дә булгандыр инде. Ни генә әйтсәләр дә, хатын-кыз үз баласын күбрәк яратадыр инде ул. Кызы белән яңа хатын арасындагы мөнәсәбәтләрнең кискен икәнен әтисе белә, ләкин Сөмбелне якламыйча, хатыны сүзен җөпләп яшәргә тырыша иде. Дустымның бөтен хыялы тизрәк ата-ана йортыннан чыгып китеп, аларны сирәгрәк кү­рү. Шуңа күрә сигез клас­сны бетерүгә, ул күрше районда бухгалтерлар әзерләүче техникумга укырга керде. Безнең очрашулар да сирәгәйде, чөнки ул инде авылга каникуларга гына кайтып йөри башлады. Ул тагын да чибәрләнеп китте. Кө­дрә чәчләрен таратып җибәреп, клубка килеп кергәндә бик күп егетләрнең күзләре анда гына була иде. Аны колхоз рәисе улы Самат озата кайта башлады. Егет бик чибәр иде. һәм авылның бик күп кызлары аның белән сөйләшеп кенә торуны да бәхеткә саныйлар иде, ахрысы. әмма мин дустымның кемне яратканын беләм. Безнең бит бер-беребездән серләребез юк. Ул безнең белән бер сыйныфта укыган Илшатны бик ярата иде. Колхозчы гаиләсеннән булган бу егет нәрсәсе белән үзенә караткандыр Сөмбелне?   Еллар үтте. Мәктәпне тәмамлап, без дә төрле якка таралдык. Бервакыт дустымның кияүгә чыкканын ишетеп, гаҗәпкә калдым. Авылда сөйләүлә­ренчә, Самат әти-әнисен алып, Сөмбелне кияүгә сорарга кил­­гән булган. Кызның ата-аналары шатланып табын хәс­тәрлә­гәннәр, мулланы ризалатканнар. Дин әһеленең яшьләрне Ислам кануннары буенча ир белән хатын дип игъ­лан итүе алдыннан гына ишек ачылып китеп, Илшат килеп кергән. Кергән, нигәдер өс­тәлдәге ризык тулы савытларны кулы белән идәнгә сыпырып төшергән, аннан түрдә утырган Сөмбелне кулыннан алган да, урамга чыгып киткән. Кыз, сихерләгән кебек, карышмаган. Илшат өйлә­ренә дә кереп тормыйча, олы юлга чыгып, машина тотып, сөйгәне белән Казанга китеп барган. Иң аянычы шул: Самат та, әнисенең илереп елавына карамастан, хурлыгыннан машинасына утырып, юл­га чыгып киткән. һәм, каршыга чыгып, юл һәлакәте ясаган. Саматны авыр хәлдә сырхауханәгә озат­тканнар. Егет аңсыз булган. Бу хәлдән соң әти-әнисе улларын дөбердәп торган егет кебек бүтән күрмәделәр. Башта ул өч көн район сырхауханәсендә ятса, аннан дүрт ай шәһәр больницасында булды. Ләкин аны комадан чыгара алмадылар. Вакыт үтү белән аны янә районга кайтардылар. әти-әнисенә әйтеп караганнар: «өмет юк, ясалма сулыш алу аппаратыннан өзик», — дип. Лә­кин алар риза булмады. Аннан Саматны өйгә алып кайттылар. Хәлен белергә кергән кешеләр танырлык түгел диделәр. Ике ел яшә­де шу­шы хәлләрдән соң Самат. үзе бетеп, әти-әнисен картайтып, авыруга сабыштырып, гүр иясе булды. ә бит комадагы авырулар бөтенесен белеп ята дигән фикер бар, бары ашау, селкенү һәм башка их­тыяҗларны башкара алмыйлар. Бу очракта авыруның үзе өчен дә, караган кеше өчен Аллаһының сынавымы бу? Бит аларның төк­рек­ләрен дә махсус аппарат белән суыртырга кирәк.   Ә Сөмбелләр авылга кайтып, туй мәшәкатьләре белән йөрделәр. Аннан клубта зур мәҗлес оештырдылар. Алар клубка зур кәстрүлләр, би­доннар белән табын ризыгы ташыганда, Саматның туганнары­ ни кичерде икән? Ана кеше бары бер җөм­лә ыргытты диделәр. «Мин кичергәнне кичерсә ярар иде», — дип. Сөм­белләр мул яшәдер. Иң яхшы йорт, иң зат­лы машина аларда булды. Чөнки ул берничә авылны берләштергән райпода бухгалтер иде. Лотерейга машина откан дип тә сөйләделәр аның турыда. Башта малай, аннан кыз тапты Сөмбел.   Ана каргышы улы Самат яшенә җиткәч төште Сөмбелгә. Малае юл һә­ла­кә­тенә очрап, фаҗигале рәвештә бакыйлыкка күч­те. Илшатны бу кайгыдан соң инсульт китереп бәрде.   Яшь вакытта без бернәрсә турында да уйламыйбыз. Гел шулай матур, бәхетле булырбыз кебек тоела. Ләкин эшлә­гән гамәлләре өчен кеше фани дөньядамы, ахирәттәме җавап бирә. Бер бәхетсез гел бәхетсез дигән гыйбарә дә бар. Балачакта әнисез калган Сөмбел гаилә тормы­шында бәхетле булды микән? Илшатны бик кырыс ир, теге никах көне өчен гел хатынын талап торган дип ишеттем. Кыйнап ташларга да күп сорамагандыр. Ризык тулы өстәлне аударган ир юньле булды микән ул?  
Алмазия ГАТИНА, Казан

--- | 24.01.2019

Чаллыда Айдар Хәлим укулары узды (ФОТО)

$
0
0
24.01.2019 Әдәбият
Чаллы шәһәренең 41 нче мәктәбендә шагыйрь, прозаик, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлим исемендәге II региональ укулар узды. Заман таләпләренә тулысынча җавап бирә торган өр-яңа бинада урнашкан белем йортында югары кимәлдә үткән әлеге чара Чаллыдан һәм республикабызның 11 шәһәр-районыннан укытучыларны, әдәбият белгечләрен, студентларны, мәктәп укучыларын җыйды, сиксәннән артык эш кабул ителде һәм бәяләнде.
Оештыручылары Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге, Чаллы дәүләт педагогия университеты, шәһәрнең Информацион методик үзәге, 41 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе.   Региональ укуларның Айдар Хәлим шигырьләре белән ачылып киткән пленар утырышында мәктәп директоры Рөстәм Хуҗин, филология фәннәре кандидаты Лилия Хөснетдинова, шагыйрь Айрат Суфиянов чыгыш ясады. Ихлас, ялкынлы чыгышларда балаларыбызда татар теленә мәхәббәт тәрбияләү, туган телне өйрәнүдә яңа ысуллар куллану, телебезне, гореф-гадәтләребезне киләчәк буынга җиткерү мәсьәләләре күтәрелде. Һәм, билгеле инде, күренекле әдип Айдар Хәлимнең титаник хезмәтләре аталды, аларның милләтебезнең үзаңын  үстерүдәге тиңдәшсез роле турында әйтелде. “Айдар Хәлимнең һәрбер әсәреннән яраланган милләтебезнең каны тамчылый”, –  диде милләтпәрвар шагыйрь Айрат Суфиянов.   Аннан укулар төрле секцияләрдә дәвам итте. Аларның исемнәрен генә атау да бу бик кирәкле чараның, фикер алышуның, аралашуның ни дәрәҗәдә актуаль һәм җитди булуын дәлилли: “Рәхмәт, халкым, хак язмышым итеп, үз телеңне бирдең иң элек!”, “Биктырыш “Әлифба укый”, “Мине яратмаска мөмкин – талант өчен, мине яратырга мөмкин – талант өчен” һ.б.   Соңыннан Айдар Хәлим укуларында катнашучыларга сертификатлар тапшырылды, ә фәнни хезмәтләр тиз арада электрон китап булып дөнья күрәчәге турында әйтелде. Иң мөһиме, әлеге чарадан һәркем киләчәктә дә милләтем дип яшәр, эшләр өчен өчен җанына рухи азык, таяныч алып, йөрәгенә көч-дәрт өстәп таралашты. Шагыйрь мең хаклы:   Таш күзеннән җандай чәчрәп чыгып,            Әйтү ләззәт икән:            Без исән!  Г. Абдуллина          
---

--- | 24.01.2019

Рафинә Ганиуллина концертыннан тулы ФОТОРЕПОРТАЖ

$
0
0
25.01.2019 Шоу-бизнес
Кичә 24 гыйнвар көнне Казанның Филармония залында Рафинә Ганиуллина концерты гөрләде. "Матбугат.ру" әлеге матур чараның мәгълүмати иганәчесе иде. Тамашада кемнәр катнашты, костюмнар матур идеме, нинди сюрпризлар булды - барысы да безнең фоторепортажда:

 

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

32

33

34

35

36

37

38

39

40

41

42

43

Наил Зыятдинов фотолары.

 


---

--- | 25.01.2019

Казан-Ульяновск трассасында фаҗига: ике бала һәлак булган

$
0
0
25.01.2019 Фаҗига
Татарстан территориясендә Казан-Ульяновск трассасында булган юл һәлакәтендә алты һәм җиде яшьлек ике бала үлгән. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
24 гыйнварда 18.36 сәгатьтә әлеге трассаның 112нче километрында «Ниссан Кашкай» машинасы каршы як полосага чыккан. Ул Казанга таба барган. «Ниссан»  каршы як полосадан килә торган «МАН» йөк машинасына кара-каршы бәрелгән.   Авария вакытында җимерелгән «Ниссан» машинасының салонында дүрт пассажир һәм йөртүче үзе кысылып калган. Аларның бишесен дә янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар чыгарган, дип яза агентлык.   Имгәнүчеләрне Буа Үзәк район хастаханәсенә илткәннәр. Алар арасындагы алты һәм җиде яшьлек ике бала үлгән. Фото: https://pixabay.com/  
---

--- | 25.01.2019

Хәй Вахитка багышланган чаралар туган төбәге Биектауда узды

$
0
0
25.01.2019 Әдәбият
Биектау районында күренекле драматург Хәй Вахитның тууына 100 ел тулуга багышланган чаралар узды. Чараларда күренекле язучылар, артистлар, бу түбәкнең сәхнә осталары, укучылар катнашты.

 

 


---

--- | 25.01.2019
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live