Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

3 февральдән җәмәгать транспортына билет бәясе арта

$
0
0
25.01.2019 Җәмгыять
3 февральдән башлап Казанда җәмәгать транспортында йөрү өчен билет бәясе арта. Акча белән түләгәндә, бер билет 27 сум торачак. Электрон проездной буенча түләгәндә, билет бәясе 25 сум була. Бу турыда Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты карарында әйтелгән.
Шулай ук Тарифлар буенча дәүләт комитеты 100 тапкыр транспортка утыру өчен проездной бәясен 1800 сум итеп билгеләде. (Бу проездной буенча бер тапкыр бару бәясе 18 сум була.)   "Билет бәясе үзгәртү өчен нигезләмәне Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты, Татарстан Юстиция министрлыгы, Татарстан Прокуратурасы өйрәнде", - диелгән әлеге документта.   Моңа кадәр "Татар-информ" агентлыгы лимитсыз проезднойлар барлыкка киләчәк дип хәбәр иткән иде. Шәһәр транспортының барлык төрләре (шул исәптән метрода 50 тапкыр бару) өчен транспорт картасының бәясе 2500 сумга кадәр артты.  
---

--- | 25.01.2019

Тарих җиле кайтавазы

$
0
0
25.01.2019 Милләт
19 январьда Камышлы районының Иске Ярмәк авылы Мәдәният йортында үткән елда басылып чыккан “Иске Ярмәк авылы тарихы” китабын тәкъдим итү кичәсе уздырылды. Аның авторы – шушы авылда туып-үскән Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ. Китапта авыл тарихына караган риваятьләр, язмалар, истәлекле вакыйгалар, гыйбрәтле язмышлар һәм аерым шәхесләрнең данлы эшләре турында бәян ителгән, биредә яшәүче халыкның рухи байлыгын дәлилләүче язмалар урнаштырылган. Анда урын алган мәгълүматларның шактый өлеше архивларда сакланучы документларга таянып язылган.

Кыш уртасы булуга карамастан, Халикъ Садри исемендәге мәдәният йорты халык белән шыгрым тулы. Билгеле булганча, ярмәклеләр җыр-биюгә дә оста, әдәбият өлкәсендә дә аларга тиңнәр юк. Алар әле бик кунакчыл да. Менә тәкъдим итү кичәсенә кайткан авылдашларны, кунакларны да сый-хөрмәт, ачык йөз белән каршы алдылар, түрдән урын бирделәр. Туып-үскән авылларын яратмасалар, шунда гөрләп үткән бала чакларын, яшьлек елларын сагынмасалар, салкын кышларны җылытырлык мондый матур чаралар оештыра алырлар иде микән алар?

  Дөресен генә әйткәндә, бәйрәм рухы авылда иртән үк башланган иде. Татарстаннан килгән бер төркем кунакларны Сәләй Вагыйзов туып-үскән Байтуган авылына алып барып, андагы Әлифба музеен күрсәтеп кайттылар. Ә Ярмәктә аларны укучы балалар матур сүзләр, бавырсак белән каршы алдылар һәм урта мәктәп бинасында урнашкан авыл музеена чакырдылар. Тарихи материаллар белән танышу соңында кунаклар мәктәп балалары белән әңгәмә корып җибәрделәр. Сүз милләт, туган тел язмышы, һөнәрнең туган авылыңа, милләтеңә файда китерә торганын сайлау турында барды. “Кунак күчтәнәчсез килми”, дигән гыйбарәне дәлилләп, татарстанлылар мәктәпкә бер кочак китаплар да бүләк иттеләр.   Шушы көнне үк мәктәпнең спорт залында шахматчы, шагыйрь, укытучы Салих Шәрәфетдинов истәлегенә багышланган өлкә шахмат ярышлары үтә иде. Өлкәнең бөтен шәһәр һәм авылларыннан килгән шахматчылар ярышкан арада кунаклар Мәдәният йортындагы күргәзмә белән танышып йөрделәр. Авыл уңганбикәләре чиккән, теккән, бәйләгән, суккан кул эшләре, милли камыр ашлары Мәдәният йорты фойесына шыплап тутырылган иде кебек. Ә осталары санап бетерерлек түгел.     Менә Фәрид Ширияздановның “Иске Ярмәк авылы тарихы”н тәкъдим итү тантанасы башланды. Кичә сүз остасы Әлфия Баһаутдинова язган сценарий буенча һәвәскәр артистларның, мәктәп балаларының туган авылыбызга багышланган җырлары, шигырьләре, дәртле биюләре белән үрелеп барды. Шуны да әйтеп үтәсе килә: Иске Ярмәк авылының үз шагыйрьләре, үз җырлары, үз биюе дә бар. Хәтта атаклы тальян гармун ясау остасы Гали Гәрәевнең гармуннары да шушы авылда ясалган бит. Әнә сәхнә пәрдәләре дә атаклы шагыйрь, авылдашыбыз Зыя Ярмәкинең “Ак каен” җыры белән күтәрелде.   Бәйрәмнең тантаналы өлешен Камышлы районы башлыгы Рафаэль Камил улы Баһаутдинов ачып җибәрде. Ул китап авторына изге теләкләрен җиткереп, арабызда аның кебек фидакарь кешеләр булмаса, телебез, гореф-гадәтләребез, тарихыбыз югалыр иде, дип белдерде. Рафаэль Камил улы китап тәкъдим итү бәйрәменең дәрәҗәсен күтәреп, чарага килгән кунакларга рәхмәтләрен җиткерергә дә онытмады, китап бастырып чыгаруда ярдәм күрсәткән иганәчеләргә, тарихи мәгълүматлар җыюда булышкан якташларыбызга Самара Губерна думасының Рәхмәт хатларын тапшырды.   Ерак араларны якын итеп килгән кунакларга да сүз бирелде. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының туган якны өйрәнү бүлеге җитәкчесе, профессор Альберт Борһанов, Россия ислам институты профессоры, тарих фәннәре докторы Фәйзелхак Ислаев, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, берничә китап авторы Рәүф Юнысов кебек дәрәҗәле милләттәшләребез татар авыллары, милләт язмышы, тарихыбызны өйрәнү мөһимлеге турында сөйләделәр. Шул исәптән, “Иске Ярмәк авылы тарихы” китабына да югары бәя бирделәр. Бүләкләрдән тыш, китапка материаллар туплау дәверендә ярдәм иткән авылдашларга - Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Мактау грамоталары, ә Фәрид әфәндегә “Халыкара Берлеге медале” тапшырылды. Радиожурналист, “Риваять” фольклор ансамбле җитәкчесе Руслан Габитовның милли уен коралларында уйнавын халык бигрәк тә җылы кабул итте.   Самарадан килгән кунаклар - өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров һәм “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыяте президенты киңәшчесе Идеал Галәүтдинов та китап авторына җылы теләкләрен җиткереп, шулай ук, бүләкләр тапшырдылар, ә Идеал Муса улы, гармунда уйнап, "Аккош күле" җырын башкарды.     Матур, зәвыклы итеп эшләнгән китап бары тик 300 данә күләмендә басылган. Бәлки киләчәктә аны тагын да тулыландырып бастырып чыгарырга мөмкин булыр, дип өметләнә автор. Чөнки авыл тарихын барлау эше алга таба да дәвам итәчәк.   Ә бу китап өчен материаллар туплау эшен Фәрид Хәмәтнур улы әле 2012 елда ук башлап җибәргән. Бу турыда ул үзе сөйләде. Анда тарихи фотосурәтләргә аеруча зур игътибар бирелгән. Аларга карап, узган гасыр уртасында авыл халкы ничек яшәгән, ничек эшләгән — барысын да бер караштан аңлап була. Элек гаиләләрдә балалар күп булган, халык иген иккән, терлек асраган, табигать байлыкларыннан файдаланган. Авылның үз тегүчеләре, тимерчеләре, киез басучылары, тегермәнчеләре, гармун ясаучылары - ягъни, кул эшләре һәм һөнәр осталары булган, мәктәбе, кибете, клубы гөрләп торган, амбарлар һәм терлек утарлары буш тормаган. Сугыш елларында илебез азатлыгы өчен кан түккән, башларын чит җирләрдә салган ир-егетләребез, тылда аяусыз хезмәт күрсәткән якташларыбыз турында да бик күп мәгълүматлар тупланган.   Автор Ярмәкнең игелекле кешеләре Салават Йосыпов, Марс Йосыпов, Илдар Гарифуллин, Фәрит һәм Гаилә Гадыевлар, Рәфкать Габидуллин, Фәнис Нәгыймуллиннарга, мәчет картларына һәм башка авылдашларына чиксез рәхмәтләрен белдереп: “Сез булмасагыз, бүген кулыбызда бу китапны тотып тора алмас идек, - диде. - Монда язылган һәр сүзем йөрәкләрегезгә барып җитсә, мин бик шат булыр идем. Аллаһыга шөкер, китап дөнья күрде. Вакыты белән аңа сокланучылар да булыр, себереп түгүчеләр дә табылыр. Кешеләрдә аның турында фикерләр туа икән, димәк аны укыйлар, кызыксыналар. Битарафлар гына булмасын”, - дип өстәде Фәрид әфәнде сүз ахырында.   15 - 20 ел элек кенә булган вакыйгалар да югалып барган вакытта, бер гасырга якын чорны үз эченә алган китап туплау - бик мактаулы эш. Бабаларыбыз телебезне, милләтебезне, гореф-гадәтләребезне, динебезне үз җаннарыннан да кадерлерәк итеп саклаганнар. Ә хәзерге кеше тарихны түгел, якын туганын да оныта.   Гомумән, бу кичәдә бик күп авылдашлар китап, авыл тарихы, киләчәге турында уй-фикерләре белән уртаклаштылар. “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”, - дип Иске Ярмәк авылының беренче тарихчысы Гатиятулла ага Әхмәдуллинны, аның кызы Әнисә апаны, тарих укытучысы Әсхәт Мөхәммәтҗановны һәм башкаларны зурлап искә алдылар. Бер тында үткән истәлекле бу кичәне Иске Ярмәк авыл җирлегенең үзидарә башлыгы Минсәгыйть Шәйхетдинов йомгаклап, кинога төшергән ТНВ каналы хезмәткәрләренә, кунак-ларга, һәвәскәр артистларга рәхмәтләрен белдерде.     Әйе, туган ил, туган авыл һәркемгә дә газиз, һәркемгә дә кадерле. Ераграк киткән саен, аны көчлерәк сагынасың, төшләреңдә күреп уянасың. “Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил”, - дип юкка гына әйтмиләрдер. Тик туган авылларыбызның тарихын саклыйсы, барлыйсы, киләчәк буын кешеләренә матур һәм төзек кенә түгел, тарихлы авыл итеп калдырасыбыз бар әле. Гореф-гадәтләребезне, җыр-моңнарыбызны нәсел чылбырын дәвам итүче балаларыбыз, оныкларыбыз өчен ядкарь итеп саклыйсы иде. Аллага шөкер, безнең өлкәдә бу юнәлештә эш алып барыла. Ә Иске Ярмәктә узган чираттагы китап бәйрәме шуның ачык бер дәлиле булып тора.   Фәния КӘРИМОВА.   Иске Ярмәк авылы,   Камышлы районы.
---

--- | 25.01.2019

«Ак Барс» капкачысы түбәтәй киеп бозга чыккан

$
0
0
25.01.2019 Спорт
«Ак Барс»ның капкачысы Владислав Подъяпольский Континенталь хоккей лигасы уздырган мастер-шоу­га татар милли баш киеме – түбәтәй киеп чыккан.
«Бик якты рухи кичереш, һәр яңалыктан шундый халәттә буласың. Иң мөһиме – әлеге чараның Казанда узуы, чөнки монда үзебезнең җанатарларыбыз бик күп. Иң әүвәл минем исемне атаулары бик күңелле булды. Җанатарлар шулхәтле тырышып җан атты – аларның тавышыннан без бер-беребезне ишетмәдек. Бу бик рәхәт кичереш, рәхмәт аларга», – дип, үзенең кичерешләре белән бүлешкән Харламов дивизионы һәм Казан клубы капкачысы Подъяпольский.   Аның сүзләренчә, түбәтәй киеп чыгу уе кинәттән генә – бозга чыгар алдыннан гына килеп туган.   Фото: ak-bars.ru
---

--- | 24.01.2019

Илһам Шакировның моңарчы беркайда да басылмаган УНИКАЛЬ ФОТОЛАРЫ

$
0
0
25.01.2019 Мәдәният
Татар дәүләт филармониясе "Матбугат.ру" укучылары игътибарына Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировның архивта сакланучы фотоларын тәкъдим итә. Алар арасында моңарчы беркайда да басылмаган уникаль кадрлар да бар.

Фотоларның бер өлешен берничә көн элек бастырган идек.

«Яңа гасыр» телевидениесенең «Мәдәният дөньясы» тапшыруын төшергәч. 15 март, 2002 ел   14 февраль, 2014 ел. Илһам абыйның туган көненә багышланган концерт алдыннан репетиция бара   15 февраль, 2014 ел. Илһам абыйның туган көненә багышланган концерттан соң   26 май, 2011 ел. Татар филармониясендә   Ике легендар татар! Шагыйрь Лена Шагыйрьҗан һәм Илһам Шакиров   Илһам Шакировның туган көненә китап чыккач. 15 февраль, 2011 ел. Илһам Шакиров, Разил Вәлиев   Күренекле сүз остасы Айрат Арслановны искә алу мәҗлесеннән соң. Рамил Курамшин, Илам Шакиров, Хәлим Җәләй. 23 апрель 2011 ел. Г.Камал театры   Сулдан уңга - Фоат Рафиков, Илһам Хаҗиев, Ганс Сәйфуллин, Кадим Нуруллин, Айрат  Сибагатуллин, Кирам Сатиев Илһам ага белән. Филармониянең кунак бүлмәсендә. 15 февраль 2017 ел   Татар җырын башкаручыларның И.Шакиров исемендәге Халыкара конкурсының йомгаклау концерты. 2005 ел   Татар филармониясенең 70 еллыгын билгеләп үткәндә. Владимир Варшавский, Анатолий Шутиков, Илһам Шакиров, Фуат Мансуров, Рубин Абдуллин. Зур Концерт залы. 2007 ел  

 

 

 


---

--- | 25.01.2019

Театр елы уңаеннан Казан шәһәре мәктәп укучылары Тинчурин театрында кунакта (ФОТО)

$
0
0
25.01.2019 Мәдәният
25нче гыйнвар Казан шәһәре мәктәп укучылары К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына сәяхәт ясады. 2019 нчы ел – Театр елы уңаеннан оештырылган очрашуда музей мөдире Розалия ханым Чабатова укучыларны театрыбыз тарихы белән таныштырды, шулай ук бина буенча экскурсия ясады. Очрашуыбызның матур мизгеле булып, укучыларга “Али баба һәм өч карак” спектакле күрсәтелүен дә атап узарга кирәк. Укучыларга театр сәнгате серләрен ачу, театрыбыз белән таныштыру киләчәктә дә дәвам итәчәк.
                       
---

--- | 25.01.2019

Артист Илдар Хәйруллин “ничек зур уңышка ирешергә” кебек сорауларга җавап бирде

$
0
0
25.01.2019 Мәдәният
24 нче гыйнварда Казан шәһәренең 181 нче күп профильле мәктәбендә чираттагы “Эшлекле очрашу” ( “Деловой завтрак”) оештырылды. Атна саен уздырыла торган чараның бүгенге кунагы- Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Илдар Зиннурович Хайруллин булды. Балалар күренекле артистыбызны зур кызыксыну белән тыңладылар, сораулар бирделәр.
Илдар Зиннурович укучыларга тормышта уңышка ирешү өчен тырышып укырга, ялкауланмаска, тәртипле булырга кирәклеге турында сөйләде. Туган телдә сөйләшергә, китаплар күп укырга, тарих, әдәбият белән кызыксынырга кирәклеге турында ассызыклап әйтте. Мөхтәрәм артистыбыз укучыларның театр турында, “ничек артист булырга”, “ничек зур уңышка ирешергә” кебек сорауларына җавап бирде. 
---

--- | 25.01.2019

«Калеб-ликбез» лекцияләренең беренче дәресе «Хәзерге Европа театры үсеше тенденцияләре» темасына багышланды

$
0
0
25.01.2019 Мәдәният
Кариев театрында оештырылган «Калеб-ликбез» лекцияләренең беренче дәресе «Хәзерге Европа театры үсеше тенденцияләре» темасына багышланды. Спикерлар – КФУ педагоглары – профессор Вера Шамина, доцент Елена Шевченко; Кариев театры педагогы Нурбәк Батулла.

Вера Шамина хәзерге театр деконструкциясе темасына лекция укыса, Елена Шевченко «Германиядә постдраматик театр» темасын алган иде. Нурбәк Батулла физик театр турында сөйләде. Ул лекциясен Виктор Вилисовның заманча театрны аңларга ярдәм итә торган «Нас всех тошнит» китабын тәкъдим итү белән төгәлләде һәм тамашачы соравы буенча физик театр үрнәгендә мастер-класс үткәрде.

Лекцияләрен Камал театры, Казан яшь тамашачы театры, курчак театры, Әтнә театры артистлары тыңлады. Лекцияләргә сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина килгән иде.


---

--- | 25.01.2019

"Кешегә чыгарасым килмәде" (ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН)

$
0
0
25.01.2019 Язмыш
Әтнә районының Олы Мәңгәр авылында яшәүче Надия Сәфәргалиева турында белмәүче кеше сирәктер. Хәер, аларны хәзер Татарстанда гына түгел, башка төбәкләрдә дә таныйлар. Телевидениедә гаиләләре турында тапшыру чыккач, кайдан гына шалтыратулар булмаган. Надия апа – газетабызның күптәнге дусты. Әтнә район үзәгенең РТС бистәсендә узган хәйрия концертында очрашып, без дуслык җепләрен тагын да ныгыттык.
Кешегә чыгарасым килмәде   Надия апаның көчле рухлы, батыр булуына сокланмаган кеше юк. Булдыра торган хатын. Ире Фәр­гать абый моннан 19 ел элек инвалид калып, урын өстенә яткач та, үзендә яшәргә көч табып, ирен дә язмыш сынаулары алдында сыгылып төшмәскә күндерә ул.   – Без ирем белән 34 ел бергә яшибез. Шуның 19 елы сизелмичә дә узып киткән. Бер-беребезне яратып яшәгәнгәдер инде. Әмма күңелдә китек бар иде. Бик тә бала сөясебез килде. Үз балаларыбыз булмады. Ирем авариягә эләккәч, мин бу хакта тагын да ныграк уйлана башладым. Ичмаса, балабыз да юк, дия идем. Мине шундый минутларда Аллаһы Тәгалә ишеткәндер, күрәсең, берне генә түгел, өчне җибәрде, – дип сөйли  Надия апа. – Ирем дә каршы булмады. Үзе генә өйдә ята башлагач, күңелсезләнде ул. Янәшәдә  кеше булмау бик читен бит. Тәвәккәлләп, район опека бү­легенә киттем. Нинди документлар кирәген аңлатып бирделәр. Мәшәкате күп булды. Шунда бер танышым киңәш бирде. Бала алу – озак эш. Син аны башта кунакка алып кайт. Аннары илтеп тормас­сың. Рәс­миләштерүе җиңел булыр, диде. Тыңладым. Беренче көнне бала карарга киттем. Анда бит сабыйларны компьютер аша  гына кү­рәсең. Күңелләрен яралап, кү­ренеп йөрергә ярамый. Озак сайландым. Шунда җитәкче ханым, карале, Надия, мин хәзер монда бер кызны алып керәм. Ул рәсемнәр караганда, син аны күзлә, диде. Керде бала. Шулчакта йөрәгем дерт итеп китте. Минеке бит бу! Нәкъ үз кызым! Килеш-килбәтләре, кыяфә­тенә кадәр үзем. Бу баланы бик яраттым. Икенче көнне, кунакка алып кайтырга дип, тагын чыгып киттем. Ул вакытта язгы каникул иде. Беренче сыйныфта укучы Кадриямне иярттем дә кайттым.   Үткәнемне искә алу авыр   Надия апа Кадрияне авылга алып кайтканчы, Мәскәү базарында урнашкан  колак тиштерә  торган җиргә алып керә. Шундук алка да кидереп куялар. Кадрия исә бу йортны шулкадәр ярата. Ишектән каршы алган бабасын да, әтисен дә бер күрүдә үз итә. Надия апа кызыннан, әни дип әйтерсеңме, дип сорый. Ә ул шулкадәр тере, үткен була, бер дә югалып калмый, әйбәт булсаң, әйтермен, дип җавап кайтара. Гомере буе әни сүзен ишетергә тилмергән ханым бу бәхетне татыр өчен әйбәт кенә түгел, бик әйбәт булырга тырыша.   – Үз әниемне үтерделәр. Шуннан соң без әти белән калдык. 90 нчы еллар иде бу. Ул чакта әшәкелек көчле  булган. Әти гарип тә иде әле. Кара риэлторлар тозагына эләгеп, фатирсыз калдык. Мине балалар йортына озаттылар. Әти юкка чыкты. Мин аны бик ярата идем. Ул чакларны уйласам, йөрәк өзелә. Сүз белән генә аңла­тырлык түгел. Шөкер, бәхетебезгә, әтием белән әнием килеп чыкты. Безнең кебек әтием, әнием дип дәшүче кешеләр Әтнәдә  юктыр, мөгаен. Шулкадәр рәхәт сүз бит ул. Мин аның кадерен белеп әйтәм, – дип сөйли Кадрия.   Икенче итеп Надия апа  ту­ганының кызын үзләренә алып кайталар. Шулай килеп чыга, кыз аларга яшәргә күченә. Элина да, апасына карап, әтием һәм әнием дип йөри башлый. Баланың үз әнисе дә исән-сау. Аның белән аралашып тора. Әле бәйрәм­нәрдә, Гөлия әнигә моны алыйк, аның бу әйбере  юк, дип әйтә икән.  Менә шулай  бу йортта кызлар да олы йөрәкле, мәрхәмәтле булып үсә. Ике кызы булгач, Надия апа, малайлы да булыйм әле дип, тагын РОНОга юл тота. Аңа, авыру ирең янына бала ташыма, диючеләр дә очрап куя. Әмма ул  бер дә кеше сүзенә карап тормый. Балалар йортында яшәүче 5 яшьлек Маратны алып кайта. Ошаса ошар икән, ул да коеп куйган Надия апа! Кечкенә вакытын хә­терләми дә, инде хәзер бу хакта уйларга да теләми ул. “Әти-әние­мә зур рәхмәт! Безне бәхетле ит­теләр. Минем өчен алар бер­дәнбер!” – ди Марат.   Ул – өйдә, мин – тышта   Фәргать абый йөреп торган җиреннән  инвалид арбасына калуны авыр кичерә. Өч ел буена кеше күзенә күренми. Урамга бө­тенләй чыкмый. Надия апа аны болай ук авыр кичерер дип уйламый. “Авариядән  соң сөйләшә, акылында. Бер дә йөри алмас дигән уем булмады. Табиблар аяк­лар турында әйтә башлагач кына бераз уйландым. Ә инде йөри алмаслыгын әйткәч, тагын бер кат  көчле булырга өйрәндем. Төрле чаклар булды. Әмма сабырлык белән тормышны җайлый алдык, – ди Надия апа.  – Ирем армиядә ашчы булган. Өйдә утыра башлагач, ашарга пешерә башлады. Мин маллар карадым, тышта булдым. Дус кызым да арбада йөри. Бервакыт ул кунакка кайтты. Миләүшә Фәр­гатьне дөньяга алып чыкты.  Моңарчы кешегә күренгәне юк иде. Әк­ренләп уңайсызланмый башлады. Үзенең халәтен ничек бар шулай кабул итте. Итми ни! Без аны ничек бар, шулай яратабыз. Иремә булган хисләрем еллар барган саен ныгый гына. Гаиләгә бер каза килсә, аның янәшәсенә сөеп, яратып туя алмаслык балаларым пәйда булды. Әнием дигән сүзне мин бит 19 ел буе көттем! Мин дә аларга бар назымны бирәм. Шул­кадәр яраттым үзләрен. Әнием дә кайчак шакката. “Ии, балам. Мин сезне болай ук яратмадым кебек”, – ди. Тормышыма бик рәх­мәт­лемен. Бер дигән дусларым бар, авылдашларым, райондашларым хөрмәт итеп, яратып тора. Ирем янәшәмдә, балаларыма сөенеп туя алмыйм. Мин Ходаема чиксез рәхмәтле”. Шул чакта Надия апа белән Фәргать абый турында йотлыгып, яратып сөй­ләүче Кадрия кушыла. “Чын тәрбия бирде алар безгә. Әнием башкалар белән матур итеп сөйләшергә өйрәтте. Гел беренче бул, тырыш, кызым, диде. Эш белән тәр­бия­ләделәр. Хәзер без курыкмыйча бөтен эшкә тотына алабыз. Мин әтием белән әнием­нең аякларын үбәр идем”.   Әле менә шушы көннәрдә Надия апа белән Фәргать абый турында ишетеп, бер гаилә боларга кунакка килгән. Күптән түгел бер­дәнбер  баласын югалткан бу гаилә алар мисалында ятимнәрне әти-әниле итмәкче була икән.   “Үзем ана булып карамагач, кулыма алып нарасыйларымны сөй­мәгәч, миңа бу балаларым газиз. Мин бар яратуымны аларга бирәм. Ә менә үз баласы булып та, аның янына алып кайтучыларга тагын да сокланам. Әле менә яңа танышларым да бала алмакчы. Авыр хәсрәт килгән гаиләләргә үрнәк була алабыз икән, без бик шат, – ди Надия апа. – Гомер уза да китә икән ул. Күңелендә, ятим баланы бәхетле итәр идем, дип йөргән кеше бар икән, бу эшне  соңга калмыйча башкарсын иде. Безнең кебек бә­хетлеләр күбрәк булсын”
Гөлгенә ШИҺАПОВА

--- | 25.01.2019

Мәрҗани мәчетендә Илһам Шакировның җидесен үткәрәләр (ФОТО)

$
0
0
25.01.2019 Дин
Бүген Мәрҗани мәчетендә бөек җырчы Илһам Шакировның вафат булуына җидесен үткәрергә дип аның туганнары һәм татар җәмәгатьчелеге җыелды.
Чараны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев һәм Республиканың Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев ачып җибәрделәр.     Җәлил хәзрәт мәчеттә җыелган 100гә якын кешене Илһам Шакиров рухы хөрмәтенә күмәк тәсбих кылып дога кылырга чакырды. Шуннан соң Татарстан Республикасы Мөфти урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов Коръән Кәримнән өзекләр укыды, дип яза Татар-информ.   Килгәннәр арасында - Роберт Миңнуллин, Венера Ганиева, Салават Фәтхетдинов, Миңгол Галиев, Зилә Сөнгатуллина, Фәндәс Сафиуллин, Рөстәм Маликов, Ренат Харис, Илфир Ягъкубов, Камал театры актерлары һәм башкалар.     Шулай ук чарага Болгар Ислам Академиясе президенты Камил Исхаков, Татарстан Республикасы Дәүләт советы депутаты Разил Вәлиев һәм Казан Кремле тыюлык музее директоры Зилә Вәлиева килде.  
---

--- | 25.01.2019

"Хәз­рәт дигәч тә, без дә фәрештә түгел"

$
0
0
26.01.2019 Дин
Бүгенге әңгәмәдәшебез – Биектауда яшәп ятучы, дистәгә якын ди­ни китаплар авторы Зөфәр хәзрәт Тәхавиев. Каршылыклы шәхес, диләр аның турында. Холкын, фикер сөрешен бер генә сүз белән тасвирлау мөмкин түгел. Тик шунысына иманым камил: аның вәгазьләре уйландыра, китаплары укыла, кулдан-кулга йөри.

– Зөфәр хәзрәт, үзегез бу уңайдан ни диярсез?

 – Килен намаздан кайткач: “Әти, ошаттылармы вәгазьне?” – дип кызыксына. Кешенең нәрсә уйлавы башыма да кергәне юк. Күзәтмим дә, карашларын да барламыйм. Сүзне, кемгәдер ошасын әле, дип сөйләмим. Дини юлга басканчы хәрби хезмәттә идем, милиция органнарында эшләдем. Холкым элек тә шундый булды, хәзер дә үзгәрми. Вәгазьне фәкать Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен сөйлим.    – Беркайчан да кеше фикере кызыксындырмыймы?   – Фикер нәрсә соң ул? Яраклашу заманында яшибез. Бик күпләр хамелеон кебек минут эчендә төс алмаштыра. Бүген берне сөйли, иртәгә – башканы. Бүген сине үте­реп мактаган кеше иртәгә битеңә төкереп китәргә мөмкин. Кешенең фикерендә дә, гамәлендә дә тотрык­лылык юк. Гомумән хәзер үткен фикерле кешеләр кирәкми, фикер­сезләр белән идарә итү җиңелрәк. Үз сүзен турыдан әйт­кәннәр читкә­рәк кагыла. Мөхәммәд пәйгамбәр: “Килер бер заман, галимнәрнең, фикер ияләренең сүзләре кабул ителмәс, алар читтә булыр. Куштан, ялагайлар өстә булачак”, – дигән. Тагын бер алтын кагыйдә: “Кеше Аллаһы Тәгаләгә никадәр якынайса, шулкадәр түбәнчелекле, мин-минлексез һәм гади була”.   – Халык каршында сөйләгән беренче вәгазегезне хәтерли­сезме?   – Ни хакында икәнен әйтә алмыйм. Кем каршында чыгыш ясасам да, ятланган шаблон сөйләмим. Мине тың­ларга башка районнардан да ки­ләләр. Сезнең вәгазегездә буш сүз юк, диләр. Дөньяны үзгәртергә те­лә­сәң, үзгәрүне үзеңнән башла. Бүген без нинди? Кеше тәнкыйть­ләргә яратабыз, гаепне түрәләрдән, патшалардан күрәбез. Мин, ни генә булса да, сәбәпне үземнән эзлим. Берәр зыян күрсәм, нәрсәдә хаталандым, дип уйланам. Мисал  өчен, юлда машинаң­ны бәрделәр ди. Моны Аллаһы Тәгалә тик торганнан бирми. Балаң тың­ламыймы, тәртип­сезләнәме? Тагын уйлан, гаеп балада гынамы, бәл­ки, үзеңнең дә ата-анаңа игъти­барың, хөрмәтең җит­мидер?!   – Бүгенге җәмгыятьтә мулла вәгазе белән генә кешенең фикерен үзгәртеп буламы икән?   – Вәгазь сөйләгәндә хатын-кызлар елый, ирләрнең күзләре яшьләнә. Берсендә бер ир-ат туктау­сыз елады. Ахырдан янына килеп: “Нәрсә булды?” – дидем. “Вәгазегез күңелгә тиде”, – ди. “Ә ник атна саен киләсең?” – дигәч: “Үзегез китерә­сез...” – диде. Мин китермим, вәга­зем тартып китерә. Бу атнада нәрсә сөйләр икән, дигән кызыксыну алып килә. Теге ир үзенең дөнья­лыктагы хаталарын танып елаган. Йөрәгендә яшеренеп яткан хис­ләре уянган. Кешенең күзе еламый, йөрәге елый. Ул үзенең сорауларына җавап тапкан.    – Кеше алдында чыгыш ясар өчен белем алу, гыйлем туплау да кирәктер...   – Башкаларны җәлеп итәрлек итеп сөйли белү сәләте укып кына килми. Ул – миңа Аллаһы Тәгаләдән бирелгән бүләк. Дөрес, күпмедер дини гыйлемем бар, Казандагы Ислам динен кабул итүгә мең­ ел исемендәге мәдрәсәдә укыдым. Аннары РИУда укуны дәвам иттем. Аллаһы Тәгалә кемгә нәрсә биргән инде. Сиңа язган икән – сиңа була. Балаларга да, буең җитәрлеккә генә үрел, дим. Авызыңа артыгын капма, алайса, тыгылып үләсең, дип тә кисәтәм. Тагын еш әйтә торган киңәшләр: кешенекенә кызыкма, көнләшмә. Болар  күңелне каралта, Аллаһыдан ерагайта. Пәйгам­бәребез дә, көнчелек изгелекне бетерә, дигән. Изгелекләр ут утынны ашаган кебек юкка чыга. Шуышырга туган кеше, күпме генә тырышса да, оча алмый, дигәнне дә дөрес аңларга кирәк.    – Ә кемдер үч саклый, үч­ләшүдән тәм таба...   – Мин үч саклый алмыйм, шунда ук кичерәм. Берсендә бер танышым авыр сүз әйтте. Тыңлап тормадым, ярсымадым, сүзе миңа ябышмады бит әле дип, борылдым да киттем. Менә гыйлем кайда кирәк ул? Гыйлемне файдалана белмәсәң, ул сине һәлак итә, дөрес куллансаң, уңышка китерә. Дингә килгәч, шулай уйлый башладым, элек җавапсыз калмас идем. Теге кеше бер елдан соң гафу үтенде. Күрәм, бик нык үкенә. Әйе, тел әйтә ул, әйтә дә кача. Ә синең әле яшисең бар. “Шул көнне үк гафу иттем, Ал­лаһы Тәгалә үз хатасын танырга мөм­кинчелек бирсен, дип дога кылдым”, – дидем. Гыйлем бәлеш ашар өчен түгел, бездәге наданлыкны бетерү өчен кирәк. Күршең белән шундый хәлләр килеп чыкканда да, хатын-кыз белән мөгамәлә корганда да, гаиләдә берәү күркә кебек кабарганда да, гыйлемсез булмый. Ул кеше ник бер ел буе күк­рәгендә таш йөрткән, алданрак аң­лашса, үзенә җиңелрәк булыр иде.   – Кайбер мөселманнар гыйлемне үз файдасына каера. Әй­тик, шәригать дүрт хатынга өй­ләнүне рөхсәт итә, диләр...   – Башта берсе белән яхшы итеп торырга кирәк әле. Ир-атның күбе­се җенси якынлык өчен икенче хатынга кызыга. Ә тормыш ул яктан гына тормый. Бер хәдистә, ике хатын алып, икесен дә тигез күрмәсәң, кыямәт көнендә ярты ягың белән кубарыласың, диелгән. Кешенең ярты ягы юк икәнен күз алдына китерегез. Икенче хатын алам, никах укыгыз әле, дип килү­челәргә дә шуны әйтәм. Кардәшем, ике хатынны да тигез яратырга тиеш буласың, бу мөмкин түгел, дим. Мәхәббәтең барыбер кайсынадыр күбрәк була. Мал белән тәэмин итүне алыйк: ике хатынга да йорт сал, балаларын тәрбиялә, берсен дә бүләксез калдырырга ярамый. Гадел түгел икәнсең, Аллаһ каршында гөнаһлы буласың. Хатыннан хатынга йөрү дә гыйлем булмаудан, ир белән хатын арасындагы хакларны белмәүдән. Ир үзенең хакын белсә, җиңел генә гаиләсен ташлап чыгып китә алмый. Бер хатынның хакын үтәп бара алсаң да бик әйбәт әле. Безнең гаиләдә дә төрле чаклар була. Хәз­рәт дигәч тә, без дә фәрештә түгел. Тик өч көн үч саклап йөрисең икән, мөселманлык сыйфатын югал­та­сың. Ике хатын белән яшәү­челәр соңрак, уф, дип килә. Керер тишек эзләгәнче, чыгар тишегеңне уйла, дигән борынгылар. Хәдистә дә, соңыннан үкенерлек эшләр эшлә­мәгез, диелгән.
– Улыгызга кәләш сайлаганда нинди киңәш бирдегез?   – Төптән уйлап караганда, кә­ләш акыллы, чибәр, яхшы нәселдән һәм дини булырга тиеш. Арада иң кирәкле сыйфат – ихластан дини булу. Динле хатын-кыз, тормыш кайсы гына якка каерса да, ике тәрәзә арасында калган чебен кебек чәбәләнми. Ул акчаның ник җитәрлек түгеллеген аңлый, чир килсә, Аллаһыдан ди, борчуны җи­ңел уздыра.  Дини дигәндә, беренче чиратта, яулыклы кызларны күз алдында тотмыйм. Аларның да төр­лесе бар. Динилек киемдә түгел, күңелдә булсын.
– Кайберәүләр җәмәгатьче­лек каршында әйбәт, ярдәмчел, суфиларча кылана. Тик өендә киресе күзәтелә. Моны ничек аңлатасыз?   – Пәйгамбәребез: “Аллаһ каршында иң хәерле кеше – үз гаилә­сенә иң күркәм холыклы булган кеше”, – ди. Гаилә – җәмгыятьнең учагы. Башта өеңдә җылы мохит тудыр, аннары башкаларга акыл өйрәт. Әйтик, мәхәлләдәшләремә, чит хатыннар белән йөрмәгез, дип нотык укыйм да үзем мәчеттән чыгуга сулга китәм ди, яки шушындый сакалдан, түбәтәйдән сыраханәгә сугылдым ди. Моннан да зуррак тәрбия­сезлек булырга мөмкинме?! Әйлә­нә-тирә­дәгеләр: “Әстәгъ­фирулла, нинди ике­йөзле хәзрәт”, – диячәк. Бозыклык чәчәк аткан заманда яшибез. Һәр гамәлебезне уйлап, соңын­нан үкенмәслек итеп башкарсак иде. Укучылар күп хәзер, дин тирәсендә йөрүчеләр дә күп. Безнең максат – кешегә иярү дә, ярау да түгел, үзебез булып калу. Нигезебез нык булсын! Беркем дә өй төзегәндә түбәдән башламый, башта нигезне төзи.
Фәния АРСЛАНОВА

--- | 26.01.2019

Буа газетасы баш мөхәррире Гакыйл Камалетдиновка 50 яшь

$
0
0
26.01.2019 Матбугат
Бүген 26 гыйнвар көнне Буа районында чыгучы "Байрак" ("Знамя") газетасының баш мөхәррире, танылган журналист Гакыйл Арәфетдин улы Камалетдинов үзенең гомер бәйрәмен - 50 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.

Гакыйл әфәнде район газетасын 2000 елдан бирле җитәкли. Бу дәвер эчендә басма күп уңышларга иреште. Бик күп журналистлар Гакыйл Арәфетдиновичны үзләренең укытучысы дип саный. 

 

Гакыйл әфәнде Бөгелмә районы Ирекле Стан авылында туган.

1997 елда Казан дәүләт университетында журналист һөнәре алып чыга. 1988-1990 - армиядә хезмәт итә. 1990 - "СК Хеопс" кооперативында баш инженер. 1990 - "Байрак" газетасының авыл хуҗалыгы бүлегендә хәбәрче. 2000-2008 - "Знамя" газетасы редакторы. 2008 - "ТАТМЕДИА" филиалы "Знамя" газетасы редакциясе директоры. Өйләнгән, ике баласы бар. 

"Матбугат.ру" редакциясе коллективы Гакыйл абыйны чын күңелдән котлый. Гаилә бәхете һәм иҗади уңышлар теләп калабыз!

 
---

--- | 26.01.2019

Башкортстанда моннан тугыз ел элек хәбәрсез югалган 28 яшьлек Наилә Шәрипованы эзлиләр

$
0
0
26.01.2019 Җәмгыять
Башкортстанда моннан тугыз ел элек хәбәрсез югалган 28 яшьлек Наилә Шәрипованы эзлиләр. «Уфа һәм Башкортстан Республикасында югалган балаларны эзләү» төбәк иҗтимагый оешмасы волонтерлар төркемендә урнаштырылган мәгълүматтан күренгәнчә, ул 2010 елның 23 сентябрендә Уфада өеннән чыгып, Ягодная Поляна бистәсенә таба юнәлгән.
Кызның билгеләре: карап торышка 20-22 яшьтә, таза гәүдәле, буе 175-180 сантиметр, зәңгәрсу-соры күзле, нечкә иренле, аксыл чәчле, дип яза Татар-информ.   Ул югалган көнне кара төстәге джинсы, алсу күлмәк, балеткалар, аклы-каралы шакмаклар төшкән бәйләнгән җиңле зәңгәр плащ кигән иде.   «Әгәр кызны күрүчеләр булса, 02, 020 (полиция), 8-927-969-89-19 («Уфа һәм Башкортстан Республикасында югалган балаларны эзләү» төбәк иҗтимагый оешмасының кизү номеры) телефоннары буенча шалтыратуларын сорыйбыз», - дип мөрәҗәгать иткән волонтерлар гражданнарга.   Фото: группа РОО "Поиск детей - Уфа" (Башкортостан)  
---

--- | 26.01.2019

"Мәхәббәтләре чәчәк атмый, җимеш бирә алмый корыды"

$
0
0
26.01.2019 Язмыш
Бу хәлләр элеккеге Кузнечиха (хәзерге Әлки) районына караган Төгәлбай авылында булган иде. Авыл шактый зур, Бизнә елгасы ярларында урнашкан. Халык түбән һәм тау башы дип йөртә. 5 мең гектарга якын җир бар, дүрт-биш төрле ферма эшли, кыскасы, эшсез кеше юк. Таякка гына эшләсә дә, халык читкә китәргә бик талпынып тормый иде.
Хәер, китәргә теләгән кешене дә колхоз җибәрми, шуңа ул елларда халыкның 75 проценты авылда яшәде. Рәхим, әнисе Миңниса апа һәм сеңлесе Әминә белән, тау башы ягында яши иде. Һәр авылның бер тилесе йә бер исереге була, диләр бит халыкта. Рәхимнең әтиләре Насыйбулла абый салгаларга ярата иде. Шулай 1937 елда салмыш хәлдә авыл советының тәрәзәсен ватып кереп, төнлә белән күп кенә документларны ерткалап, яндырып чыккан. Кыскасы, аны моның өчен дүрт елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.    Срогын тутырып кайтам дигәндә генә, 1941 елда сугыш башлана. Кызганыч, ул туган җиренә кайта алмый, сугышта һәлак була. Миңниса апа, Рәхим дә колхозда эшләделәр. Рәхимгә 19 яшь тулгач, хәрби хезмәткә барыр вакыты җитте. Үзләре яшәгән урамда Миңлегөл апа кызы Галия белән дуслашып йөри иде. Галия дә аны ярата. Рәхим, армиягә киткәнче, кыз белән никахлашырга уйлый. Тик Миңлегөл апа риза булмый: «Хәбие Насыйбы улына (Рәхимнең әтисенең кушаматы шулай иде) кызымны бирмим», – дип җаваплый. Кыскасы, Рәхим дусты Рәшит белән Миңлегөл апаны куркытырга булалар. Галия ул көнне иптәш кызында кунган була. «Кызыңны бирәсеңме, юкмы?» – дип, Миңлегөл апаны буарга ук тотыналар. Хатын кушаяклап тибенергә, үзен якларга тотынгач, егетләрнең берсе аңа пәке белән кадый.    Ул елны безнең гаилә хуҗалык көтүен көтәргә ялланган иде. Көтү җыелып беткәч, Миңлегөл апаның сыерларын чыгармавын күреп, әтиебез Идиятулла улы Хөсәенгә Миңлегөл апаларга кереп чыгарга куша. Керсә, хатын кан эчендә ята. Аны тиз генә район хастаханәсенә алып китәләр. Ул аңында булып чыга. Булган хәлләрнең барысын да сөйләп бирә. Кыскасы, егетләрне эләктерәләр. Биш елга хөкем итеп, Спас төрмәсенә ябалар. Тәтештән Казанга күмер ягып эшли торган тәгәрмәчле такта канатлы пароходлар бар иде ул чакта. Егетләрне Казанга күчерергә уйлыйлар, кулларын тасма белән бәйләп, пароход койрыгына утырталар. Тик аларны озата барган милиционерның йоклап киткәненнән файдаланып, егетләр качарга талпына, аларны тотып, Донбасска шахтага ук җибәрәләр. Рәхим анда срогын тутырып бетерә, шунда бер хохол кызына өйләнә. Миңниса апа һәм сеңлесе Әминә Паратскийда фанер заводында эшли. Вафат була, Әминә кияүгә чыгып, Яшел Үзән шәһәрендә төпләнеп кала.    Рәхим шахтер булгач, 50 яшеннән пенсиягә чыга. Гаиләсен калдырып, Казанга кайта. Дары заводында эшләүче Наҗия исемле бер балалы хатынны йортка кертә, уртак кызлары туа. Хәзер Рәхим дә, Наҗия дә юк, кызлары – кияүдә. Казанда яши. Рәхим абый белән Галия апаның яшьлектә бөреләнгән мәхәббәтләре чәчәк атмый, җимеш бирә алмый корыды. Язмыш, күрәсең. Авылдашларымны искә алуым рухларына дога булып барсын.    Сөләйман Шакиров, Казан Фото: https://pixabay.com
---

--- | 26.01.2019

"Имеш, яңа туган баланы чүплеккә ташлап, ул начарлык эш­ләмәгән, ач хәерче белән ил тулган, берсе кимегәннән җир убылмас, янәсе..."

$
0
0
27.01.2019 Җәмгыять
Телевизорда нигә шулкадәр авыр тәэсир итүче, тискәре тапшырулар күрсәтәләр икән ул? Халык, тәмам туеп, интернетка күчсен өчен дияр идең, кызыксынып эзләнгән кешене анда тагын да яманрак эшләргә өйрәтәләр. Үзебезнең тирәдә дә башка сыймаслык җинаятьләр эшләнеп тора. Берничәсен телгә алып китәм.
К. һәркөнне иртә-кич өч чакрым араны йөгереп узып, бераз саф һава сулап кайта. Вакыйга буласы кичне дә шул ният бе­лән паркка йөгерергә чыга. Сукмак буйлап аз гына үтүгә, колагына бала елаган тавыш ишетелә. Янә­шәдәге эскәмиядә кеше утырганы күренми, бер төргәк кенә ята. Якын­рак килеп иелеп карагач, аптырап китә: төргәктә әле генә туган кып-кызыл битле бала елап ята! К. як-ягына борылгалап, эндәшеп караса да, җавап бирүче булмый. Баланы алып, полициягә барудан башка чара калмый. Хатынның үзеннән шикләнеп сорау алулар һәм табиб тикшеренүләре үтүен ул бик читенсенеп сөйләде. Хәер, бала таш­лаган хатынны, шәһәр тибындагы бистәдә яшәүче хатын ярдәмендә бик тиз табалар. Беркайда да эш­ләмәүче, әнисе белән кеше фатирында гына торучы кыз бу адымга чарасызлыктан баруын әйтә. Алар әнисе белән бер үк вакытта диярлек эшсез калганнар икән. Тулы гәү­дәле кыз авырлы икәнен белеп, эчендә бала тибенә баш­лагач, эчен кысып бәйләп, иркен тегелгән күлмәк киеп йөрүгә күчә. әнисенең башы бүтән нәрсә бе­лән каткан, көне-төне эш эзли, интернетта казына. Тагын бер айга җитәрлек кенә акчалары калуын, анысының да ипи белән кефир эчеп торсалар гына җитә­чәген уйлап, башы сызлый башлый. Кыскасы, баласының эчке халәтен түгел, үзенекен дә аңларлык хәлдә булмый. Бала даими буылып йөри торгач, җиде айдан кызның тулгагы башлана. әнисе бер оешмада эш табып, урнашу тәртибе белән танышырга дип өйдән чы­гып киткән була. Бала исән килеш туа. Кыз үзе кендеген кисеп, баланы төрә дә, үзләре янындагы паркка чыгып китә. Эскәмиядә ялгыз утырган хатын янына килеп утыра. Бу хатын аннан баласын нишләп арбага салмыйча күтәреп йөрүе белән кызыксына. Теге-бу сораулар биреп караса да, кызның бернинди җавап бирмичә утыруына аптырап, торып китеп бара (полиция со­ңыннан аның сүзләре буенча ясалган фоторобот ярдәмендә кызның эзенә төшә).   Баласын ташлаган яшь хатын судта елый-елый менә ниләр сөйли:   — Эшемдә бер егет бе­лән таныштым, ул да минем кебек һөнәрсез, әле генә 9 класс тәмамлап килгән иде, — ди. — Без яшел­чәләр аралап тордык. Эштән бушаган вакытларда аның фатирында очраштык, якынлык кылдык. Аннан соң мин гел башым әйләнеп, күңел болганып интектем, эшләү бик авыр булганлыктан, эшемне ташладым. Аннан авырлы икәнемне белгәч, егетем янына барып хә­лемне аңлаттым. Тик ул балага үзенең бернинди катнашы булмавын, дуслашып йөргән кызы барлыгын әйтте. Аның көне-төне эчеп яткан әти-әнисенә сөйләүдән файда булмаячагын аңлый идем. әнигә дә сөйләргә курыктым, чөнки соңгы вакытта матди хәлебез бик авыр, акчабыз ипи белән сөткә генә җитә иде. Мине бу хәлдә бернинди эшкә алмаячаклары билгеле иде, бала да алып кайтсам, әни мине кыйнап им­гәтәчәк иде, чөнки холкы кы­рыс, усал. Баланы гел ныклап кысып, эчемне бу­ып йөргәч бәлки үле килеш туар дигән идем, ул тере килеш туды, үтерергә кулым күтәрелмәде. Утыргычта ялгызын калдыргач та мин аны ташлап китмәдем, агач артына качып, табып алганнарын көтеп тордым. Бер яшь хатынның алып киткәнен күргәч кенә өйгә кайттым. Юынып, өстемне алыштырдым, пычранган кием, чүпрәкләрне әй­бәтләп юып, өйне җыеш­тырдым. Бик соң кайткан әни, миңа күтәрелеп тә карамыйча, чәй эчте дә, ятып йоклады. Эшкә урнашып кайткан булган, иртүк тагын чыгып китте. Мине полиция бер ай үткәч ке­нә тапты. Хәзер алда мине ни көтә — белмим. Тик мин бу адымны ки­ләчәктә баламны тәрбияләргә бернинди өметем булмаганга эшләдем. Мин аны үтермәдем...   Шушы вакыйгага охшаш тагын берсен язам. Чаллыда чүп түгәргә чыккан хатын контейнерларның берсендә көчек шың­шыган тавыш ишетеп, актарынып, бер пакет тартып чыгара һәм чактан гына аңын югалтмый: кара төс­тәге чүп пакетында әллә елаудан, әллә туңудан тавышы беткән ярымшәрә бала ята! Кендеге дә юньләп кипмәгән баланы нәрсә эшләтергә белми аптырап торган хатын янына кешеләр җыела башлый. Шунда бер ир баланы хәзер үк якындагы больницага алып барырга кирәклеген, үз машинасында озатып куя алуын әйтә. Бәхетсез сабыйның үзенә күрә бәхете бар икән: көз ае булса да, әле дә ярый көннәр җылы торган, әле дә ярый машина килеп чүпне алып китмәгән!   Баланың әнисен эзләргә тотыналар. Күршеләренең ярдәме белән ике айдан эзенә төшәләр. Ул шул ишегалдындагы йортларның берсендә яшәүче ике бала анасы булып чыга. Тәртипсез яшәп, балага кемнән узганын да белмәгән анага өченче бала бөтенләй кирәк булмый. Аны өйдә тудырып, кеше-кара күргәнче чүп контейнерына ташлау турында ул алдан ук планлаштырып куя. Ике баласын авылда яшәүче әнисе янына кайтарып куя. “Эшкә урнашып йөрим, балаларны карарга кеше юк”, — дигәч, әнисе риза була. Кызының нинди этлек эшләргә җыенып йөрүе башына кереп тә чыкмый. Хатынның фатирында һаман эчү мәҗлесләре уздырып ятуыннан гарык булган күршеләре, бервакыт монда бала елаган тавыш ишетеп, аптырап китәләр. Аннан берәрсе яшь бала белән кунакка килгәндер дип уйлыйлар. Күршеләре күреп тора: бу көннәрдә эчеп, кәеф-сафа корырга дип килгән ирләр, ишекне ачтыра алмыйча, борылып китәләр. Ә бала елавы әле өч көн дәвам итә. Чүплектән бала табылгач та алар әле бу вакыйганы полициягә барып әйтмиләр. Ике бала тәрбияләүче ана шундый вәхшилек эшләр дип баш­ларына да китермиләр. Эзләнүләр бер айдан туктала, хатын исә тагын элекке шөгыленә әйләнеп кайта, исерекләр өере белән аракы эчүен дәвам итә. Күршеләре бе­лән низагка керә. үзен полиция эзләгәндә дә бернигә исе китмәгән кыя­фәттә йөри бирә. Подъезд төбендә, исерек баштан, ташланган теге баланың үзенеке икәнен әйтеп шаркылдап көлә. Беренче юлы хатыннар аның сүзенә игътибар да итми­ләр, 40 яшенә җитеп, ике баласын да бик соң тапкан ялгыз хатын шундый ахмаклык эшләр, ирсез тагын балага узар дип уйламыйлар. Ләкин хатын, лаекыл исерек кө­енчә, баланы тагын телгә алгач, участковыйга чылтыратып, хәлне сөйләп бирәләр. Полиция хатынны кулга алгач, аны табиблардан тикшертәләр һәм алар хатынның моннан ике ай чамасы элек бала табуын әйтәләр. Судта ике баласын дәүләткә тапшырырга дигән карар чыгарып, аларны Балалар йортына алалар. Судта ул үзенең исерек килеш ялгышлык белән генә балага узуын, табу нияте башыннан ук булмавын, өйдә баланы төшеү өчен ике тап­кыр дару, үләннәр эчү­ен, лә­кин баладан котыла алмавын, эшсез булуын, балалар пособиесенә генә яшәвен әйтә. Имеш, яңа туган баланы чүплеккә ташлап, ул начарлык эш­ләмәгән, ач хәерче белән ил тулган, берсе кимегәннән җир убылмас, янәсе...   Шунысы гаҗәп, хатын үзенең вәхшилеген “шәп” сәбәп белән аклый: балаларымны барыбер кеше итә алмас идем, ач хәерче үрчеткәнче, беренче ике баламны да чүп савытына атасы булган ди. Монда инде кемне күбрәк гаепләргә икәнен белгән юк: дәүләтнеме, әллә хатыннымы? Нигә безнең илдә ире-хатыны егылып эчә, нигә бездә бала үстерү бер бәлагә әйләнде соң? Бала тәрбияләүче аналар (күбесе эчми) нигә ач яшәргә тиеш? Сораулар бик күп, җавап бирүче генә юк. Ул хатын җәзасын алыр, тик моның белән аналарга-балаларга бәйле вәзгыять үзгәрерме соң?   Миләүшә ХәЙРУЛЛИНА.Мамадыш районы,Ямаш авылы.
---

--- | 27.01.2019

"Чирек гасыр бергә яшәгән ире шулай мыскыл итәрме?"

$
0
0
27.01.2019 Язмыш
Идәндә буеннан –буена, баштүбән каплап тезелгән кыяр, помидор, борыч тулы банкаларга Рәхилә бер мәл сокланып карап торды. Менә бит, җәй буена сулар сибеп үстергән яшелчәләрдән ни хәтле тәмлүшкәләр эшләп ташлады ул. И-ии маладис инде үзе! Кыш буена балаларына да бирер, үзләре дә рәхәтләнеп ашарлар! Шатлыклы ризыклар итсен инде Ходаем!Чая да, уңган да хатынның шимбәсе шулай үтте. Әнә бит, көн кичкә дә авышкан икән инде... Ире -Фәрите генә кайда йөридер?
Өйләреннән өч чакрымнар чамасы ераклыкта бакчалары бар аларның. Иртүк барып, шуннан яшелчәләрне җыеп кайтарды да, “эшем бар” дип чыгып шылды.Төш вакытлары җиткәч, Рәхилә телефоннан шалтыратып карады каравын, тик теге марҗаның һаман да: “Абонент временно недоступен”, - дип торуына ачуы килепме, башка шалтыратмаска булды.   Кайтыр... мал да ашаган җиренә кайта диләр! Хатын кичке аш әзерләргә кереште. Эчкече булмаса да, ара-тирә яка артына сала торган гадәте бар шул ирнең. Ял көне җиттеме, һаман шул гаражына китеп югала да, кичен салметдин булып кайта да керә. Бу гадәте бигрәк тә соңгы вакытларда ешайды. Хатын инде ачуланып та карый, яхшылап та сөйләшә... тик әлегә файда юк. Рәхиләнең уйларын бүлеп телефон шалтырады...Фәритедер инде дип,тиз генә телефонын барып алса ...дусты Зөһрә икән. Күптән аралашып яшиләр алар,бакчалары да янәшә генә, яшәгән җирләре дә бер тирәдә. Хәзер Зөһрәнең, тәмләп –тәмләп, барлык хәбәрләрнене сөйләячәген белгән Рәхилә ,телефонын тотып олы бүлмәгә үтте дә диванга барып утырды. “Слухай”, -  диде Зөһрә, -  син кайда соң ул...? Фәритең монда - бакчада, тик... берүзе түгел...бер бичәкәй белән... ” Зөһрәнең бу сүзләреннән, Рәхилә, корт чаккандай диваннан сикереп торганын сизми дә калды... Ни сөйли ул Зөһрә..? Бер бичә белән диме? Телефоннан тагын иренә шылтыратып карады. Ләкин әлеге дә баягы: “Абонент временно недоступен!”   Аның Фәрите ниндидер бичә белән...? Бу сүзләр башына сыймады. Ни эшләргә инде? Барып фаш итәргәме, әллә инде бу түбәнчелектән югары булып калыргамы? Зөһрәнең соңгы вакыт, бик еш кына: “Иргә ышану Иделгә таяну ул, дустым”,- дип кабатлавы юкка булмаган, күрәсең! Нинди мәсхәрә! Шушы яшькә җитеп, бу оят хәлгә калуы башына сыймый Рәхиләнең. Җор сүзле, шаян да, чая да булган бу чибәр хатыннан ире үзе гомер буе көнләште. Бер дә юкка авыр сүз әйтеп рәнҗеткән чаклары аз булмады аның...Соңыннан: “Эчкән баштан әйтелгән”, - дип гафу үтенсә дә, бу сүзләре  гөнаһсыз хатынның йөрәгенә яра булып кала килде. Ә үзе ...үзе соң...! Ни эшләргә инде...? Бакчаларына юл бер өч чакрым чамасы булыр...Рәхилә киенеп өеннән чыкты. Якында гына күрше малае Айнур машинасында казына, каядыр китәргә җыена бугай. “Туганым, мине бакчага хәтле илтеп куймассыңмы икән”,  диюгә егет: “Әйдә, утыр Рәхилә апа, мин шул якка барам”, -  диде. Юл буе егет дәртле көй уйнатып барды, нидер сөйләде, ара тирә әйе-әйе, дип баш какса да, егетнең сөйләгәннәрен ишетмәде бугай Рәхилә-тынгысыз уйлар аның миен бораулады.Чирек гасыр бергә яшәгән ире шулай мыскыл итәрме? Дөресме бу хәл? Элегрәк тә аңа әйтмәделәр түгел эйттеләр, имеш иреңә күз колак бул. Ышанмады ул гайбәтләргә ...Булмас, янәсе. Аллаһ каршында никахлашып, яшьли яратышып өйләнешкән ирдән ник шикләнсен?!Ара-тирә берничә сәгатькә югалгаласа да, юлдан язган дигән уй башына да килгәне булмады хатынның. Ике кыз үстереп, туйлар ясап икесен дә кияүгә бирделәр. Бүген-иртәгә картәти,картәни булырга торалар. Үткән яз бергә яшәүләренең дә 25 еллыгын билгеләп үттеләр... Булмас, дөрес түгелдер....ялгыш күргәндер күршесе..!Бәлки, берәрсе йомыш белән генә килгәндер...Алай дисәң, Зөһрә юкны сөйли торганнардан түгел. Дустының “күзен ачыйм”диюеме..?    Килеп җиттеләр. Рәхилә егеткә рәхмәт әйтеп машинадан төште дә бакчалары ягына юнәлде. Бакча капкасыннан керүгә йөрәге бөтенләй чыгардай булып тибә башлады. Йортлары каршында торган машиналары яныннан ишек алдына узды, беркем дә күренми. Йорт ишеген тартып тартып карады-бикле!Эчтән биклеме соң бу, тыштанмы, әлегә аңлашылмый!? Мунча тирәләрен йөреп килде - беркем дә юк. Шул вакыт өйдә ниндидер шыбырдау ишетеп, йөрәге тагын урыныннан купты. Рәхилә ике куллап ишекне дөмбәсләргә тотынды: “Фәрит ...Фәрит дим ...ач әле ишекне, ач дим!”   Җавап булмады... Өй эчендә сәер тынлык урынлашты.    Йортны әйләнеп чыкты, тәрәзәләргә тимер рәшәткә куелган. Рәхилә янә ишекккә килде: “Фәрит,ач дим, хәзер үк ач ишекне!”   Җавап булмады ....Инде караңгы да төшеп килә. Димәк, дөрес... димәк,  аның ире башка хатыннар белән чуала диюләре дөрес..! Нинди мәсхәрә! Икенче яктан, ирен фаш итү теләге торган саен көчәя генә барды. Юк,  болай калдырмаячак ул моны! Ничә тапкыр бер гаепсезгә җәберләнде ул, ире тарафыннан. “Соң тапкыр әйтәм, ач ишекне, яисә хазер ут төртәм дә яндырам икегезне дә”, - дип сөйләнсә дә тавыш-тын килмәде. Сабырлыгы беткән хатын мунча яныннан барып бер кочак утын алып килде...шырпысы да мунча кыегында гына торган. Утыннарны ишеккә сөяп тезде дә шырпы сызды... Каен кайрысына ут бик тиз кабынып китте. Әкрен генә үрмәләгән ут телләренә карап торса да, Рәхилә белә, янмас алар... ире тереләй яна торганнардан түгел - уттан да судан да чыккан кеше ул. Менә хәзер килеп чыгарлар әле, төтенгә тончыгып....Һәм ул ялгышмады, ишекне бәреп ачып чыккан ир, утын пүләннәрен тибеп очырды:   Син нәрсә, акылдан яздыңмы әллә ...?! -Акылдан син язгансың бугай,- диде Рәхилә эчкә үтәргә маташып. Ире аның юлына аркылы төште. -Кермә анда!Авызыннан хәмер исе бәргән,олы гәүдәле ирне, Рәхилә, индидер җан ачуы белән баскычтан этеп җибәрде дә эчкә узды. Өске катка менә торган баскычка омтылды. Каршысына төшеп килгән, куркудан күзләрен зур ачкан хезмәттәше Сәидәне күреп телсез калды. -Си-иин? Ни эшлисең син монда, ә?   Секунд эчендә учлап күлмәгеннән эләктереп алды да, җилтерәтеп түбәнгә төшерде, җан ачуы белән кулына беренче эләккән - газ өстендәге тимер рәшәткәне алып Сәидәнең башына тондырды. Хатын һушсыз булып идәнгә ауды...Ни эшләргә дә өлгерми калган Фәрит бу хәлгә аптырап калды: “Ни эшләвең бу, бер ни дә булмады бит, болай гына ”... - дип сөйләнде. Рәхилә бер мәлгә, кулларын ташлап идәндә яткан хатынга карап,катып калды....Үтердем...Кеше үтердем...!Кинәт буыннары йомшарып идәнгә чүкте, хатынның беләген тотып пульсын капшады...юк! Икенче кулыннан пульсын капшады...Юк! Ул кеше үтерде...! Инде ни эшләргә дә белми ары бире сугылды да тышка чыгып китте. Бочкадагы яңгыр суы белән битләрен кулларын юды... Тик йөрәктәге утны су гына сүндерә алырмы соң...Йорт болдырына утырды да битен ике кулы белән каплап, бу хәлләрдән йөрәге әрнеп, үксеп-үксеп еларга кереште. Инде ни эшләргә? Аны юатырга дип, кулбашына кагылган ирнең кулын, бер җирәнү тойгысы белән,этеп җибәрде:   Оятсыз син!Синең аркада мин кеше үтердем! Ни җитмәде сиңа...? Мәхәббәтең көчле булгач аерыл да кавыш идең! Ник мине болай мәсхәрә иттең, оятсыз!-дип кычкырды. Бу хәлләрдән айный барган ир: “Нинди мәхәббәт булсын Рәхилә, гафу ит”, - дип мыгырдаудан артмады.Тегесенә ни әйтим тагы, үз ире була торып, ни җитмәгән? !- дип әрнеп сөйләнде хатын.    Бер конторада эшлиләр иде алар. Шым гына йөргән, йомшак холыклы Сәидәне шундыйдыр дип кем уйлаган! Бары тик бәйрәм кичәләре вакытында хәмер яратканын бар да белә иде белүен. Шул чакларда бәйдән ычкына иде бичә...  Фәрит иелгән башын күтәрми генә: - Кичер мине, Рәхилә, әллә нинди шайтан котыртты, -  дип мыгырдады.      - Шайтан, шайтан... иртәгә үк аерылам синнән, әшәке, бер көн дә тормыйм, - диде Рәхилә, калтыраган тавыш белән. Хәер...иртәгә аның артыннан полиция килер, кулларына богаулар салып алып китәрләр.., ничә елга утыртырлар инде. И, Ходаем! Гөнаһы ни тора...! Ояты ни тора! Балалар күзенә, кешеләр күзенә ничек күренер хәзер!? Хезмәттәшләре ни диярләр? Шул чак: “Муенына таш бәйлик тә күлгә илтеп бәрик”, - диде Фәрит, хатынның уйларын бүлеп. Аның бу сүзләреннән беразга телсез калган Рәхилә : “Әйдә, чыгар... сал машинага!” -диде. Исерек ир, бик тырышса да, хатынны күтәрә алмады. Менә алар икәүләп Сәидәнең авыраеп калган гәүдәсен өстерәп алып чыгарып машинаның алгы урындыгына сузып салдылар. Бакча капкасын ябып маташкан ирен дә көтми Рәхилә рульгә утырып газга басты.    Хастаханәгә килеп җиткәндә инде караңгы төшкән иде. Хатын кабул итү ишеге янында машинасын туктатты да авыр ишекне көч белән этеп эчкә узды. Каршы чыккан шәфкать туташына: "Җаным, бер апаны китердем ... юлда аунап ята иде, машина бәргән булса кирәк", - дип алдашты. Ишектән ак халатлы, олы гына апа белән яшь кенә егет чыгып, Сәидәне носилкага күтәреп салдылар, егет күз кабагын тартып, пульсын тотып караганнан соң, алып кереп киттеләр. Рәхилә тиз генә рульгә утырып кирегә сыпыртты. Артыннан берәүнең: “Апа,  туктагыз әле, полиция килгәнне көтегез”, -  дип кычкырып калганын ишетсә дә,  “ишетмәде”. Җитәр бүгенгә! Иртәгә үзе барачак полициягә, үзе барып барын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирәчәк....Ә бүгенг ә- җитәр...Бу кичерешләрдән хәлсезләнеп өенә кайтып егылганда инде ярты төн үзган иде.    Йокысы йокы булмады - саташып чыкты Рәхилә. Менә аның кулларына богау салганнар да маймыл кебек читлеккә япканнар,  имеш.   Хезмәттәшләре, ике кызы, ике кияве аңа карап башларын чайкап торалар, имеш. Ә Сәидә судьяга күз кыса,  имеш, үзе: “Гомерлеккә утыртыгыз, гомерлеккә!” - дип кычкыра икән... Рәхилә салкын тиргә батып уянып киткәндә, таң яңа беленеп килә иде... Кичәге хәлләр исенә төшеп йөрәге сыкрап куйды. Исәнме икән Сәидә? “Пульсы чәк беленә”, - диде бит кичә кабул иткән табиб ... Хатын чәйнектән агызып салкын чәй генә йотты да, чыгып рульгә утырды. Аңына киләлдеме, әллә инде башына кан савып җан тәслим кылдымы...? Ах, Рәхилә, ни эшләдең син, ә? - дип үз-үзен битәрләп, кара уйларга уралып, хастаханә ихатасына килеп кергәнен сизми дә калды... Бер мәл чыгып барган йөрәген учлап, болдырда басып торды да, бар көчен җыеп эчкә үтте. Буш коридор буйлап бераз баргач постта утыручы шәфкать туташыннан:“Сеңлем, мин кичә китергән апаның хәлен белмәкче идем”, -  дип сорады. Чибәр кыз күзләрен зур ачып: “Ой, ул апа төнлә тәрәзәдән чыгып качкан бит, исемен дә белми калдык”, - дип куйды...   Кызый тагын нидер сөйләде, тик Рәхилә инде аны ишетмәде - өстеннән таулар ишелеп төшкән сыман булды аның шул минутта! Ишектән чыгып, күкрәген тутырып иртәнге саф һаваны сулады да машинасы янына килде. Ишеген ачып, урыныннан чүпләрене себереп төшерде дә руль артына кереп утырды.   Ул район үзәгеннән чыкканда инде югарыга күтәрелгән яңа кояшның нурларыннан  45 яшлек чибәр хатынның йөзенә нур, җанына җылы йөгерде! Бүген ул кая барасын һәм ни эшләсен бик яхшы белә  иде.  Гөлфия Гаян
---

--- | 27.01.2019

"Әниеңне сагынсаң, ник кайтып хәлен белмисең?"

$
0
0
26.01.2019 Әдәбият
Язучы Гәрәй Рәхим килсә, хикмәт көт, диләр бездә. Бу чыннан да шулай. Авырып китсәң, аңардан берәр хикмәтле рецепт, чыныгу серләрен, күңел төшенке вакытта теләсә кемне селкетеп җибәрерлек сүз алып калабыз. Җырлаткан, мәзәк сөйләп, хәл беткәнче көлдергән чаклары да бар. Бүген исә әдәбият һәм милләт турында сөйләштек.
– Гәрәй абый, узган ел мәк­тәпләрдә татар теленең кыс­рык­лануы белән дә тарихка кереп калды. Шушы уңайдан, тел өчен көрәштә язучылар пассив булды, дигән фикерне еш ише­тергә туры килә.   – Мин бу фикер белән килешмим. Әйдәгез, сәбәпләрне ачык­лыйк әле. Әйтик, 2018 елда Россия Мәгариф министрлыгы, го­му­мән, федераль үзәк милли тел­ләргә игътибарны киметү ягында булды. Алар моның нинди авыр нәти­җәләргә китерүен аңлый алмады. Милли телләрне укытуны киметү Россия Федерациясенең төп нигезенә, яшәү рәвешенә зыян китерә, илнең төп юлын тарайта. Бу мәсьәләдә шау-шу кузгалды, монда язучылар да актив катнашты дип саныйм. Бу шигърияттә дә ачык күренә. Әйтик, тел турында шигырьләр бик күбәйде. Туган телне бетерү – милләтне бетерү дигән сүз. Чөнки милләтнең иң беренче билгесе – туган тел. Үз теле булган милләт кенә милләт була ала. Әлбәттә, милләтнең  башка факторлары да бар. Әйтик, музыка, гореф-гадәт, аш-су, кием-са­лым. Ләкин тел булмаса, болар­ның да әһәмияте калмый. Дөресен әйткәндә, Россия җирлегендә инде ничәмә-ничә йөз еллар туган телләрне һәм милләтләрне бетерү юлыннан бардылар. Телләрне бетерүнең нинди генә чараларын уйлап тапмадылар. Милли мәк­тәпләрне ябып, хәзер инде татар теле укытучыларын әзерли торган кафедраларны юкка чыгарып, милләтне бетерәбез дип уйладылар, күрәсең. Ләкин татар һаман да бетмәде, алга барды. Хәтта язучы, галимнәрне төрмәләргә утыртып та милләтне юкка чыгарырга тырыштылар, ниятләре барып чыкмады. Хәзер исә мәгариф өлкә­сендә эшләүче галимнәр шундый чара уйлап таптылар, монда кылыч та, кан кою да кирәкми. Аның телен генә бетерергә кирәк. Бу – мәктәптә үз телеңдә укытуны, имтихан бирүне бетерү. Шуңа күрә бүген республика җитәкчелә­ренең, галимнәрнең, язучылар­ның төп бурычы туган телне сак­лап калу булырга тиеш. Әйе, Россия Мәгариф министрлыгы чыгарган канун буенча туган телне атнага ике сәгать укыту каралган. Ләкин бит канунның тагын бер өлеше бар.  Ата-аналар һәм балалар теләге белән татар мәктәп­ләрен булдыру, укыту мөмкинлеге бар. Без бүгенгә кадәр шушыны файдалана алмыйбыз! Ата-ана­лардан 40лап гариза булса, милли мәктәп оештырырга мөмкинлек бар юкса. Ләкин без шуны эш­лә­мибез яки киресен эшлибез. Чөнки халык, татар теле белән ерак китеп булмый, дип уйлый. Ата-аналар белән турыдан-туры эшләп, татар мәктәбендә белем алу турында гаризалар яздыртырга кирәк. Без бер дулкын булып, татар мәктәпләрен саклыйбыз дип күтәрелергә тиеш идек. Ләкин каршылык бик аз булды. Ә язучылар арасында бу фикер яши, ул алар­ның әсәрләрендә дә, чыгышларында да күренә. Ләкин алар күпме генә кычкырса да, эш барып чыкмаячак. Бу мәсьәләне Хөкүмәт, министрлыклар, депутатлар, район хакимиятләре, мәк­тәпләр генә хәл итә ала. Тик алар бу мәсьәләне хәл итүгә аз катнаша. Димәк, безгә депутатларның да фикеренә тәэ­сир итү кирәк. Чөнки җитәкчеләр һәм депутатларның күбесе әле һаман да “безнең фикер генә дөрес, язучылар, журналистлар безне тың­лап кына эш итәргә тиеш” дигән ялгыш уй белән яши. Юкса тел мәсьәләсе һәммәбезнең бер­гәлә­шеп эш­­ләвен таләп итә.   – Быел Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау булачак. Бу җәһәттән Сезнең фаразлар нинди? Дәүсовет татар телен чын күңелдән кайгыртучы депутатларга баермы?   – Ул шулай булса, бик яхшы булыр иде. Безгә бүген яшьләрнең дә депутат булырга омтылуы ки­рәк. Ләкин мондый омтылыш кү­ренми. Барыбер үткәрмиләр дип уйлау ялгыш, хәрәкәт кирәк. Шул ук татар теле һәм әдәбияты буенча эшләүче галимнәр, укытучылар, җәмә­гатьчелек эшендә актив катнашучылар – барысы да депутат булырга омтылырга тиеш. Омтылмыйлар дип тә әйтеп булмый, ләкин депутатлыкка әзер­ләү­че даирәләрдә без әйткән мәсь­­ә­ләләрне аңлау дәрәҗәсе әллә ни зур түгел дип уйлыйм. Һа­ман да шул баерак, югары чинлы ке­ше­ләрне сайларга тырышалар. Юкса байлар, депутат булмаса да, мил­ләткә ярдәм итә ала. Алар­ның мөм­кинлекләре депутатларга караганда зуррак. Шуңа күрә депутатлыкны шәхси эшендә, бизнесында гына файдаланырга тырышучылар мөмкин кадәр кимесен иде.   – Язучыларның ел йомгак­ларында “кызганыч ки, дөнья­ны  шаулатырлык әсәрләр тумый” дигән фикер дә яңгырады. Моның сәбәбе нәрсәдә соң?   – Сәбәп бик гади: илдә, шул исәптән Россиядә дә милли әдә­биятка игътибар бөтенләй юк. Безгә, дөньяга чыгу өчен, тәрҗемә эшен җайга салу сорала. Ә бу бездән генә торган мәсьәлә түгел. Чөнки булган тәрҗемәләрне Татарстанда нәшер итү әсәрне кысалардан чыгарырга барыбер ярдәм итми. Мәскәү исә милли әдә­бият­лар белән аз шөгыльләнә. Бездә генә түгел, башка милләтләрдә дә шул ук хәл бит. Башкортстанда, мәсәлән, Мостай Кәримнәр китте, анда дөньяга күтәрелерлек шә­хесләр дә бардыр, ләкин Мәскәү алар белән кызыксынмый. Әл­бәттә, үзебездә дә гаеп бар. Бөтен көчебез  телне, милләтне саклауга китә, бик авыр шартларда яшибез. Ә бу инде үтелгән этап булырга тиеш иде. Милләтне саклау турында бүген сөйләшкән өчен бик оят булырга тиеш безгә. Милләт моңа кадәр сак­ланган булырга тиеш иде инде. Ә бүген бөтен көчебезне шуңа сарыф итәбез. Сарыф итмибез икән, бөтенләй бетәбез. Бу мәсьәләләр белән шөгыльләнү, шуларны әдә­биятта чагылдыру исә  дәүләтле халыкларга бөтенләй кызык түгел. Алар бу чорны үткән инде. Алар хәзер үзләренең те­лендә язылган китапларның дөнья күләменә чыга алуына ышана. Без ышана алмыйбыз. Ә бит күтәрелде бер­ничәсе. Урыс телендә татарны бетереп, мыс­кыл итеп язган әсәр­ләрне күтә­рәләр һәм, кызганыч ки, без аларны үзебез дә күтәрәбез. Үзебездә үк татарны бетерә торган әсәрләрдән кино ясыйбыз, спектакльләр куябыз. Бу гамәл­ләрне үз-үзебезгә каршы эшлибез.
– Сез – китапханәләр чел­тәрендә үткәрелә торган “Ел китабы” бәйгесенең жюри рәисе дә. Татар китабын укучылар артамы, кимиме? Халык­ның зә­вы­гы ни дәрәҗәдә?   – Без – Россиядә ел китапларына бәйге үткәрүче бердәнбер милли республика. Нәтиҗәләр бер елда укылган китапларның саны буенча ясала. Сер түгел, китапны уку кими. Чөнки әлеге дә баягы – “татарча укып, зур урынга кү­тәрелеп булмый” дигән фикер халык күңеленә нык кереп урнашкан. Бу фикерне юк итү өчен, мә­гариф системасының үзгәрүе, юга­ры­да­гыларның милләткә карата фи­кер­ләренең яхшыруы кирәк. Китап­ның дәрәҗәсе төшүгә укучы да, язучы да гаепле түгел, китап дөньясына мөнәсәбәт гаепле. Юга­рыдан төшкән мөнәсәбәт бө­тен нәрсәне уңай якка да, тис­кә­ре­гә дә хәл итә ала. Бездә әле тискәре якка гына эшли.  Мин – 1941 елгы, 50 нче елларда мәк­тәптә бары тик татар телендә генә укыдым. Атнасына 1-2 сәгать урыс теле, әдәби­яты укытыла иде, калган бөтен фән­нәрне дә татарча укыдык. Татар теле аша без дөньяга чыктык. Хәзер киресенчә.   Зәвыкка килгәндә, без бит укучыны үзебез дә бозабыз. Язучылар һаман мәхәббәт өчпочмагы тирә­сендә бутала. Милләт язмышы, халык язмышы, халыкның гомуми язмышының аерым шәхесләргә тәэсир итүе турында әсәрләр исә аз. Яшьләрнең поэзиясе фәлсәфи яктан бик көчле, ләкин әлеге дә баягы әдәби публицистика җитеп бетми. Җыларга кирәк халкың турында, киләчәкне ничек яхшырту юлларын күрсәтергә кирәк. Ә безнең яшьләрнең күбесе начар якларны күрә, милләтне ничек үстерергә дип баш ватмый, сәбәп һәм тәкъдимнәр күрсәтми.   – Шигърият турында сүз чыккач, заман поэзиясендәге төп темаларны барлыйк әле.   – Аерым темаларны гына алу дөрес булмас иде. Ләкин һаман да төп тема әнә шул мәхәббәт ти­рә­сендә чуала һәм язучы шәхси эчке хисләрен шигърияткә чыгару юлларын эзли. Бу – начар түгел, поэзияне баетучы күренеш. Тик шул ук вакытта шигъриятнең публицистикасы, сәяси ягы да күтәрелсен иде.   – Бездә җыр бәйгеләре күп үткәрелә. Алардан чыгып, җыр текстлары әдәби әсәр булудан туктады бугай, дигән фикергә киләсең.   – Җыр түгел, эстрада жанры туктады. Әлеге жанрдагы ши­гырьләр, җыр текстлары шулкадәр түбән дәрәҗәдә язылган, бер-бер­сен кабатлаулар бик күп. Әйтик, бөтен җырда диярлек чишмә ага, каеннар шаулый, сары яфраклар өзелеп төшә. Әниләр турында текстлар эстраданың 80-90 процентын тәшкил итә. Аларда, әнием, мин сине сагындым, авылга кайтып бер күрәсем килә, дип өзгә­ләнәләр. Иренмичә берничә җыр­ны карап чыктым. Баксаң, сагындым дип өзгәләнгән авторларның әниләре Арча районында гына яши икән. Авторлар шунда туып үсеп, хәзер Казанда яшиләр. Казаннан Арчага кайту бик авыр микәнни инде, дип уйлап куйдым. Бу автор-башкаручылар чит ил машинасында җилдерә юкса. Нигә анасын кайтып күреп, сагынуын басмый ул? Моның зур сәбәбе бар. Чөнки әни турында җыр акча китерә. Димәк, ул әле дә әнисен имә. Мондый җырлар әниләрдән читләшүгә алып бара, минемчә. Чөнки, туйдырды инде бу җыр, дигән фикерне әледән-әле ише­тергә туры килә. Радио-телеви­дение, концертлар әниләр турында җыр белән тулды. Эстрада жанры һаман да үз көенә тәгәрәсә, татарча җырдан да, әниләрдән дә бизеп бетмәбез микән дип шик­ләнәм мин.   – 2018 ел язучылар өчен нинди булды?   – Язучы бер көнлек күренеш белән генә яши алмый. Ул бүгенге күренешләрне киләчәктә әдәби әсәрләрне баету өчен файдаланырга тиеш. 2018 елда чыккан әсәр­ләребезне барласак, поэзи­ядә бигрәк тә, башка жанрларда да әдипләр шушы юнәлештә эш­ләде. Ләкин шунысын да әйтеп китәргә кирәк: чор әдәби жанрларда гына түгел, публицистикада да чагылырга тиеш. Язучы публицистикасы белән журналист публицистикасы исә бер-берсенә бик якын. Алар икесе дә халкыбыз тормышын, үзгәрешләр һәм киләчәккә өметләрне чагылдыра. Ләкин бу ике публицистика бер-берсеннән аерыла да. Журналистлар төп-төгәл фактларга ни­гезләнә, ә әдәбият, бүгенгене узган тормыш белән чагыштырып, ки­ләчәккә өметләрне берләште­реп язылганга, чын мәгънәсендә фәл­сәфи әсәргә әйләнергә мөмкин.  Бу яктан караганда, журналистларыбыз әйбәт эшли дип уйлыйм, ләкин әдәби публицистика булган мөм­кинлек­ләрен файдаланып бетерә алмый. Моның сәбәпләре бар. Берен­че­дән, язучылар бүгенге тормышка бик тирән керә алмый. Бу – киләчәк эше. Икенчедән, темалар бик тиз үзгәреп тора. Мәсәлән, совет чоры һәм коммунистлар партиясе чорындагы пуб­лицистика авторлардан конкрет кешеләр һәм аларның хезмәте турында очерклар язуны таләп итә иде. Әдәби публицистиканы менә шушылай аерым ке­шеләр турында гына язу тарайта да инде. Ул, шушы кешеләр язмышларын, эш­чәнлекләрен фәл­сәфи­ләш­тереп, илне, халыкны, мил­ләтне килә­чәккә күтәрүнең төп бурычларын ачыкларга тиеш. Бу яктан караганда, без әле бүген дә совет чоры таләпләрен үтәүдән читкә китә, тормышның яңа борылышларына кереп җитә алмыйбыз. Шуның аркасында әдәби публицистика әле үзенең чын бурычын үтәп бетерә алмый.   – Бәлки бу жанрның аксавына әдәбиятка яшьләрнең аз килүе дә сәбәпчедер?   – Яшьләргә публицистикада иҗат итү өлкәннәргә караганда авыррак. Ни өчен дигәндә, өл­кән­нәрнең тәҗрибәсе бар, алар нәр­сәнең кирәк, ә нәрсәнең ки­рәк­мәвен аңлый. Без шундый чорда: совет чоры таләпләре китте, яңа­лары әле чыгып җитмәгән. Яшьләр шуны аңлап бетерә алмый. Монда берәүне дә гаепләп булмый, фә­кать тырышлык сорала. Ләкин яшьләрнең тырышырга телә­мәү­ләре дә бар. Ни өчен теләми? Чөн­ки публицистиканы әдәбиятта вак нәрсә дип кабул итәләр.  Шигырь язу – мәсәлән, бөек иҗат, ә публицистика – көндәлек иҗат, ди­гән караш таралган.
Гөлинә ГЫЙМАДОВА

--- | 26.01.2019

Казанда агач башында кысылып калган баланы коткарыр өчен МЧС чакыртканнар (ФОТОлары бар)

$
0
0
27.01.2019 Җәмгыять
Уен дигәндә бала-чага кая гына менми дә, кайда гына кысылмый. Кичә 26 гыйнвар көнне Казанның Мусин урамы 59Б йорты янындагы балалар уйнау мәйданчыгында бер малайга ярдәм кирәк була. 11 яшьлек малай агач башына менгән дә, ике ботак арасында аягы кысылып калып, кире төшә алмаган.

Моны күргән кешеләр МЧС хезмәткәрләрен чакыртканнар. Урамда бик салкын иде ул көнне. Коткаручылар тиз арада килеп җитә һәм эшкә керешә. Махсус кораллар белән ике зур ботакны аералар һәм шук малайны агач тозагыннан азат итәләр. Бала ата-анасына тапшырыла.

          Татарстан МЧС хезмәте фотолары
---

--- | 27.01.2019

Татарстанда таксист пассажирга аткан

$
0
0
28.01.2019 Криминал
Казанда «Леруа Мерлен» парковкасында таксист һәм пассажирлар арасында чыккан конфликт атыш белән тәмамланган. Бу мәгълүматны «Татар-информ»га Казан буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә расладылар.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, кичә кичке дүртләр тирәсендә парковкада таксист һәм өч пассажир арасында конфликт чыккан. Пассажирларның берсе травматик пистолет чыгарып ата башлаган.   Бер пассажир яраланган, дип яза агентлык.   Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, әлеге кешеләрнең дүртесе дә кулга алынган һәм полиция бүлегенә китерелгән. Тулырак мәгълүмат ачыклана.   Фото: https://pixabay.com
---

--- | 28.01.2019

Концертлар сезонын "Татарча солянка"ача

$
0
0
28.01.2019 Мәдәният
Яңа елның концертлар сезонын бары тик хитлардан гына торган "Татарча солянка" концерты белән башлыйк әле. Эстрадабыз йолдызлары, алар башкаруында иң шәп җырлар һәм күтәренке кәеф - болар барысы да бер концертта булачак.

9 февраль 17:00дә Филармониядә очрашырбыз!

  Билетлар кассир.ру сайтында Белешмәләр өчен телефон: 2974377
---

--- | 28.01.2019

"Үткән гомер генә саубуллашып, китеп бара кошлар юлыннан...": Сиренә Гатиятова шигырьләре

$
0
0
28.01.2019 Әдәбият
Гатиятова Сиренә Васил кызы 1967 елның 29 январенда Саба районы Тимершык авылында туган. Тимершык сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, Казан медицина көллиятендә укый. 1985 елдан 1992 елга кадәр Казан шәһәре 8 нче балалар хастахәнәсенең психо-неврология бүлегендә шәфкать туташы булып эшли. 1991 елда кияүгә чыгып, гаиләсе белән иренә бирелгән юллама буенча Теләчегә кайтып төпләнә.

Ире Гатиятов Рәсип Рәшитович - укытучы, физкультура һәм тормыш иминлеге дәресләрен укыта. Сиренә ханым үзе Теләче үзәк шифахәнасендә физиотерапия бүлегендә шәфкать туташы булып эшли, хезмәт стажы быел 34 ел була. Ике балалалары бар.

Кызлары Алабуга культура училещесының хореография булеген тәмамлаган,Казан Федераль университетында сайлаган һөнәре буенча көндезге бүлектә һәм шул ук университетның Юристпруденция булеген Алабуга шәһәрендә читтән торып бетергән. Хәзер Теләченең музыка мәктәбендә бию укытучысы булып эшли, кияүдә, бер кызлары бар.

Уллары Рамиль быел Казан дәүләт төзелеш архитектура институтында магистратураны тәмамлый, өйләнмәгән, дин юлында.   "Гаиләмдә мин кадерле хатын, бәхетле әни. Спорт белән мәдәниятне берләштереп матур итеп яшибез. Иҗат белән мәктәптә укыганда кызыксындым, шигырьләр язып "Яшь ленинчы", район гәжитләренә язгаладым. Каләмегез өметле, дип жавап хаты язалар иде. Никтер шигьрияткә ныклап кереп китә алмадым, кубрәк җыр белән кызыксындым. " Татарстан - минем республикам" республика бәйгесендә лауреат, "Чаллы былбылы" конкурсында "Тамашачы мәхәббәте" призы алдым. Районда оешкан конкурсларда жиңгән күп кенә уңышларым бар. Шифахәнәдә үзем оештырган "Шау-шу" төркемем бар. Тормыштан алынган, район тормышына кагылган көлкеле сценарийлар язам, өйрәнәбез, уйныйбыз, халык яратып кабул итә. Сирәк кенә шигырьләр, котлаулар яза идем.    2017 елның августында энем начар чир белән авырый башлагач, йөрәгем әрнүенә чыдый алмыйча шигырьләрне турыга телефонга язып, контакт челтәренә куя башладым. Көн саен... Исәбен белмим, 300 дән арткандыр, бәлки куймаганнары белән кубрәктер дә.   Дусларым артты... Иң беренче Илдар абый Мубаракшин бик булышты. Ватсапта группаларга чакырдылар. Шулай күптән түгел, "Ызандашлар" төркеменә Марсель абый Шарапов чакырды.   Өйрәнәм, тырышам, төркемдәшләремә, аеруча Сүрия апа Мингатинага бик рәхмәтлемен.   Шигырьләремне сайлап алып, матур итеп укып яздырган Фирдәвес апа Хасаншинага рәхмәтем зурдан. Дүрт шигыремә райондашым Илһам Якупов көй язды, матур жырлары өчен дустыма рәхмәтләрем чиксез" дип яза үзенең иҗат юлы турында Сиренә ханым.   Синең кичәң!.. ( Илфат Газизҗановка багышлыйм)   Кунак кына булып кайттың, дустым, Бик аз вакыт сиңа бирелгән. Елмаюлы серле карашыңнан  Сәхнәгә дә нурлар сибелгән.   "Үзем ерак инде, җаным кайтты, Сизәсеңме, кызый, мин монда! Кыска гомеремнең ачышларын Шигырьләрем сөйләр, син тыңла!"   Кичә бара: сихри нурга күмеп Моң агыла - синең жырларың! Тойдым кебек шагыйрь йөрәгенең Ннинди садә, чиста булганын!   Язгы ташкын булып килеп керде Хыялларың ачык күңелгә, Күз яшьләре белән язылганы Алып китте диңгез күрергә.   Туры сүзең белән ярып барган Буразнаңда - зур- зур түмгәкләр! Җан тырмашып узган гомереңдә Күпме тузды икән күлмәкләр?..   Җырларыңда ятим ачысын да, Ишеттем мин йөрәк сагышын. "Әни!.."- диеп сагынып кайтуыңны Читкә тибәргәндә язмышың...   Шигырьләрең кайтты китап булып, Ссин дә күрдең безнең шатлыкны!.. Сүзләр белән әйтеп бирә алмам Күңелемә күчкән аклыкны   Вакыт туктап кына торган икән... Яшәештән киттең - өзелдең... Суга кереп бер югалган идең, Инде мәңгелеккә күмелдең.   Дисәм, күрче, ялгышканмын икән: Суда йөзгән йолдыз шәүләсенә Кагылдың да, мәңге янар өчен, Нурлар булып күккә үрелдең...     Җиңәр көчем...   Ялгыш сукмак сайлап кереп китсәм Күңел күзем белән күрмичә. Аякларым, тышау салган сыман Чыгар юлын тапмый тилмерсә.   Колагыма файдалы сүз түгел, Ишетелсә зыян салганы. Башым тубал кебек тулып китсә Аермаса чыннан -ялганны.   Күзләремнән шатлык яше түгел, Әрнү катыш тамса әчесе. Йөрәгем дә япса ишекләрен - Килми минем, - диеп яшисе!   Мин уйлаган инеш елга булса, Ерып чыгасымны мин беләм! Ташкыннарны җиңеп чыгар көчем- Балаларым,ирем,гаиләм !   Тансык дөньям   Эй, кукләрдән төшкән сихри дөнья!  Кабул итче,мине бүген дә! Төшләремә кереп юаныймчы, Кунак булып алыйм узеңдә!   Төнге күктә янган йолдыз кебек Чынга ашмый калган хыялым! Төшләремә алып керерсең дә Төшерерсең искә, ул барын!   Очрашулар булсын, кавышулар Хыялларның чиген кем куйган? Аңлап алып,иртән үкенәсең Минем күргән төштә- ул булган!!!   Тансык дөньям! Мизгел генә, Таң атуга бетә вакытың.... Төшләремдә калдым, күңел белән Чыга алмадым, ә син ашыктың....   Тулган күңел   Шатлыкларга тулган күңел, Шатланамын һәр көнемә!!! Аллаһыма рәхмәт укыйм, Миңа ризык биргәненә.   Сөенечкә тулган күңел, Аякларым йөргәненә! Тирә- ягым матурлыгын Үз күзләрем күргәненә!   Бәхетләргә тулган күңел, Парлы тормыш биргәненә! Балаларым -куз нурларым, Минем бәхет- миндә генә!   Борчуларга тулган күңел, Борылып карыйм үткәнемә.... Аптырыймын читнекен дә Үз хәсрәтем иткәнемә!   Җыр -моңнарга тулган күңел Алар якын йөрәгемә! Шатланамын җырларымның  Башкаларга кирәгенә!   Рәхмәтләргә тулган күңел Риза булам,булганына! Саләмәтлек ташламасын, Исем китми,калганына!   Уйнарбызмы   Яңа туган сабый бала кебек Чын күңелдән елый беләбезме? Ничек үзгәргәнне белер өчен Үткәннәргә сәфәр китәбезме?   Кире кайта алсак балачакка Бар дөньяны он(ы)тып уйнарбызмы? Ачу килсә,йомшак кына итеп "Дошманыңа менеп кунарбызмы?"   Ямау салган чалбарларны ялгыш Ертсак,туңып китеп еларбызмы? Әни күргәнче дип,бер почмакка Яшеренеп тегеп куярбызмы?   ”Шәһәр алган!"- кебек ,сумкаларны "Бишле" алган саен болгарбызмы? "Аҗаганда" уйнап ,урамнарны Жиңүчеләр кебек узарбызмы?   Бишмәтләргә таккан погоннарны "Дошман!- диеп йолкып атарбызмы? Урам уртасына казан асып Җыелышып ботка ашарбызмы?   "Әче су" дан кавыклаган чәчкә Игьтибар да итми йөрербезме? Кәкре тарак белән тарап кына Калын толымнарны үрербезме?   Самавырга ышкып ефәк тасма Үтүкләгән кебек күренерме? Тыңламаган чигә чәчен әни Эштән кайткач үреп өлгерерме?   Таба алсак йөргән эзебезне Танымабыз,бәлки узебезне... "Авыр яшәдек"- дип уфтанмабыз Шатлык яше каплар күзебезне!   Ник ашыгам?   Сәер халәт.. - күзең йомасың да,  Күз алдыннан үтми ни генә: Тиз йөрешле поезд чаба кебек,  Вагоннары үтә тиз генә.   Яшәешең бүлгәләнгән саннар, Һәрберсендә якты үткәнем; Сабый чагым- кызыл төстәгесе, Бер борчусыз гомер көткәнем.   Рәсемнәре ачык, ихлас аның, Якты төсләр белән буялган. Туктап калчы тик беразга гына,  Мин бит әле уйнап туймаган!   Ал төстәге вагон якынлаша, Кул болгарга чак- чак өлгердем. Гармун тавышы килде колагыма, Яшьлегемне курдем үземнең!   Зәңгәре дә, агы, карасы да Узып китте минем каршымнан. Аларына дөнья куган еллар, Иң бәхетле чагым утырган.   Сарысында мин барамдыр кебек: Чәчләрем ак, йөздә - сабырлык. Булган жыерчыкның исәбе юк,  "Минме?"- диеп, хәйран калырлык.   Күзләремә сагыш иңгәнме соң?! Үзгәрмәгән кебек үземә, Төшеп калдым әле ... - күзем ачып, Атлап киттем гомер көзенә
Җылы йөрәк   Кышның салкынлыгын яратам, дип, Ялганлыйсым килми беркемгә. Җир читенә чыгып китә алам, Жылы эзләп туңган күңелгә.   Салкын күңелледән ерак качам, Йөзе ачык, матур булса да. Сүзе шифа булган дустым якын, Чибәрлектән ерак торса да.   Матур сөйләшкәннән куркып куям, Сүзләреннән салкын бөркелсә. Эндәшмичә калсам, бер сөенәм, Ике йөзле булып күренсә.   Кышын тудым, тик нигәдер туңам, Учларыма алсам ак карны. Туңа тәнем, ә йөрәгем - жылы, Җылытырга җитә җиһанны!   Ятьмә   Рәнҗеттеләр. Иң саф хисләремне Таптадылар кара җиргә салып. Күңел капкам һәрчак ачык иде, Бикләп куйдым инде, йозак алып...   Бер адашып кергән ялгыш сүзгә Бәргәләнде күңел, елады. Ятьмә сыман камап алды ялган, Чыгар өчен көчем калмады.   Ышанганмын дөрес яшәвемә Рәнҗетмичә, хәтта бөҗәкне, Нахак сүзләр авыр була икән, Өтеп кенә ала үзәкне.   Күңел капкам ябык торгач - читен... Ачып керер сузне кем белә? Могҗизалар көтеп ардым инде, Җаным елый, яшем түгелә   Тәмле пакет   Яңа елны көткән сабый чагым Хәтеремдә мәңге саклана Мәктәп елларына кайтып килдем Иң күңелле, ихлас чакларга   Бүләк алыр өчен бәйрәмнән соң Пакет теккән дәфтәр битеннән Төн йокламый кәгазь пакетларга Матур итеп рәсем төшергән....   Буяу карандашы төрле - төрле Кыскарса да тотып атмаган Кибеп китсә ,башын төкерекләп Матур итеп рәсем ясаган!   Кыш бабай да булган,яшел чыршы, Кар бөртеген сызып куйганбыз "Менә нинди матур,минеке !-дип Әле мактанышып алганбыз!   Үзеңнеке элэкмәгән инде, Иң кызыгы шунда булгандыр Начар рәсемлесе туры килсә Читкә китеп елап алгандыр...   Аздан гына күңел булган безнең Юктан гына шатлык кичергән Бер кап печеньясе,вафли ,кәнфит Перәннеген күреп сикергән!   Әй замана! Хәзер сөенәме Пакет бушатканда балалар? Эзләп күренмәсә теләгәне Тавыш чыга,елап алалар...   Теккән пакет түгел,бизәклесе Ошап бетми хэзер аларга! Чыршы төпләренә бүләк салып Әти- әни тырыша,ярарга!   Безнең кебек буын үсмәс бүтән Саклап яшәучеләр үткәнен Тәртипнең дә иң катысын таткан Әби- бабайлардан күчкәнен!   Без бәхетле, юк заманда устек, Беләбез без ризык кадерен Риза булып яши белгәнгәме Ходай биреп тора, әҗерен!!!   Сәйләннәрем,мәрҗәннәрем   Елның соңгы атналары... Җитез аттай гомер чаба Яшьлегемнең дәртле чагы Артта кала...кала....кала...   Күпме күргән,кичергәнем Сәйлән булып тезеләме Чәчләремә чаллар булып Үреләме...сибеләме...   Мәрҗән итеп көннәремне Җыеп барам,сизеләме? Җебе сидерәп бара күк Өзеләме ...өзеләме..   Адымнарым салмак инде Басам картлык эзенәме? Олыгаю кузләремнән Беленәме....куренәме...   Сәйләннәрем,мәрҗәннәрем... Бөртекләре күбәяме? Оныт әле мин барлыкны Картлык мине күрмә,яме???   Көзге моң   Гап гади көн...көз уртасы Салкын җиле куя искәләп... Сискәндереп ала бу тынлыктан Болытларның яше төшкәләп...   Көзге моңсулыкка ямь биргәндәй Кояш бата инде кызарып Күлмәкләрен салган агачлар да Башын игән кебек,оялып....   Чыпчыклар да үзгә җырын суза Тырышалар кебек узләре Кызыл миләш агачына кунып Бәйрәм ясап үтә көннәре!   Йорт казлары инде үсеп житкән Ишегалды тиздән буш калыр Саубуллашкан кебек каңгылдыйлар Тавышларын тыңлау бик авыр...   Һәр ел кабатлана берүк сагыш Җырлар туып тора моңыннан... Үткән гомер генә саубуллашып Китеп бара кошлар юлыннан...   Судан карап тора үткәнем   Чишмә буе! Син дә үзгәргәнсең, Еш йөрмиләр ахры,яныңнан... Калай белэн каплап,аерганнар Яр буенда үскән талыңнан...   Мин белгәннән бирле,шаулап аккан Көчле чишмә,кая суларың? Чиләк көянтәләр шалтырамый, Буш куренә инде,сукмагың...   Бер улакта көнгә ничә тапкыр Кер чайкаган кызлар,кайда сез? Олыгаеп,китеп бардыгызмы, Эзлэп тапмам сезне,файдасыз...   Потлы чиләк күп сыйдыра диеп, "Эрәкә" дән сулар ташыган, Үсмер кызың менә! Мин бит инде  Елап узып барам,каршыңнан!!!   Купме сулар аккан....олыгаям Матур картлык инде көткәнем! Әрәкәгә килгәч,яшәрдем күк Судан карап тора үткәнем....
---

--- | 28.01.2019
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live