Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Гүзәл Уразованың ата-бабалары нинди милләттән булган? Җырчы кызыклы сорауларга җавап бирә

$
0
0
11.02.2019 Шоу-бизнес
Гүзәл Уразованың YouTube каналында кызыклы видео пәйда булды. Җырчы анда коймак пешергән арада кыска сорауларга җавап бирә. Сораулар арасында яраткан китабы (спойлер - "Ак чәчәкләр"), киносы, ризыгы, киеме кебек гадирәкләре дә, "мәхәббәтне ничек сакларга?", "13 яшьлек кызга нинди киңәш бирер идең?", "бүгенге тормышыңны нинди сүз белән атар идең?" кебек уйланырга мәҗбүр итәрдәйләре дә бар.
Блиц-опрос вакытында Гүзәл Уразова кунакларын "гусь по-уразовски" һәм манты белән сыйлавы, "Санта Барбара" сериалына кереп, Сиси Кэпвеллга сүз катарга теләве, беркайчан да кыска шорты кимәячәге турында да сөйләп алды.    Җырчыга "ата-бабаларың арасында башка милләт кешеләре бармы?" дигән көтелмәгәнрәк сорау да бирелде. "Юк. Үзебезнекеләр генә", - диде Гүзәл.    Ә инде Гүзәл Уразованың балаларына ничек дәшүен, җырчы булмаса, кем булырга җыенуын, кеше белмәгән нинди таланты барлыгын, йоклар алдыннан нишләвен белер өчен видеоны карагыз. 
---

--- | 11.02.2019

Казанда Галиәсгар Камалны искә алачаклар

$
0
0
11.02.2019 Мәдәният
27 февральдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында татар драматургиясе классигы, күренекле җәмәгать эшлеклесе Галиәсгар Камалны (1879-1933) искә алу кичәсе уза. Әлеге кичә драматургның тууына 140 ел тулуга багышлана.
Сценарий авторы, режиссер һәм кичәне алып баручы - Татарстанның халык артисткасы Луара Шакирҗанова.    Чакыру билетларын Камал театры кассасында, Татарстан урамы, 1 йорт адресы буенча алырга мөмкин.
---

--- | 11.02.2019

Казанга чит илләрдән һәм Россия төбәкләреннән антрополог һәм этнологлар җыела

$
0
0
11.02.2019 Җәмгыять
2-5 июль көннәрендә Казанда Россия антропологлары һәм этнологларының XIII конгрессы узачак. ТР Дәүләт Советында шушы чараны оештыруга әзерлек буеча беренче киңәшмә үтте.
Парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, конгрессны Казанда уздыруга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәер-фатихасын биргән. Фәрит Мөхәммәтшин чарага әзерлек буенча эшче төркем төзеләчәген әйтте. Аның сүзләренә караганда, форумга Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 700ләп белгеч килүе көтелә.   Россия Фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты директоры, тарихчы Валерий Тишков конгрессның ниһаять Казанда узачагына шат булуын белдерде.   «Миннән гел, нигә һаман Казанда үткәрмибез инде, дип сорыйлар иде. Чират Казанга да килеп җитте», — диде.   Валерий Тишков сүзләренә караганда, соңгы елларда конгресста катнашырга теләүчеләр саны артып тора, заявкаларның 1 меңнән арткан чагы да булган. Ул форумга бер һөнәр вәкилләре генә түгел, катнаш дисциплина белгечләре дә киләчәген билгеләп узды.   Аның әйтүенчә, конгресс уза торган урында шушы юнәлештә эшләүче мәктәп, белгечләр булу да әһәмиятле.   «Шул вакытта без фәнни эш күтәрелешен күрәбез. Ә Казан бу яктан көчле. Университетта этнология кафедрасы, Мәрҗани институтында да этнология секторы бар. Безне Татарстандагы этнография үзәкләре дә кызыксындыра», — диде.   Фәрит Мөхәммәтшин конгресс кысаларында кунакларны төрле истәлекле урыннар, Лаеш, Арча яклары белән дә таныштыруны, барасы объектлар әзерлек барышында тәгаенләнәчәген әйтте.   ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары — ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департамент җитәкчесе Александр Терентьев аның сүзен җөпләп, бөтен матурлыкны күрсәтү өчен туристик маршрутлар уйланачагын әйтте. Шулай ук парковкалар, волонтерлар эше, кунакханәләргә урнаштыру, тукландыруны оештыру мәсьәләләре барысы да нечкәлекләренә кадәр хәл ителәчәген белдерде.   Этномәдәни мохитне күрсәтү программасын төзү, республика турында фильм әзерләүне, этнографик кино күрсәтү өчен мәйданчык оештыруны уйларга кушты. Атна дәвамында планга төзәтмәләр, тәкъдимнәр кабул ителәчәген искәртте. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова милли бәйрәмнәрне күрсәтүне дә уйларга кирәк дигән фикердә.   ТР Дәүләт Советы
---

--- | 25.01.2019

«Улымны санлап яшәрдәй хатынлы итәсем килә...»

$
0
0
11.02.2019 Ир белән хатын
Аерылышучылар саны елдан ел арта. Гаеплене эзли башласаң да, очына чыгармын димә. Олылар яшьләрне, яшьләр өлкәннәрне гаепли.
– Байлыгы да, бернәрсәсе дә кирәкми, Аллага шөкер, үзебезнеке җитәрлек. Әти-әнисе төшеп калганнардан булмаган, уртача гына гаиләдән авыл кызы кирәк иде киленлеккә, берәр димләрдәй танышың юкмы? – дип өметле күзләрен миңа төбәгән Земфира ханымның соравына җавап та биреп өлгермәдем, ул үзенекен дәвам итте. – Өйләнеп карады инде улым бер бай шәһәр кызына. Алар белән каберләрең якын булмасын. Бер сүз әйтергә ярамый, серкәсе су күтәрми, йокы бүлмәсенә кереп бикләнә дә телефоннан әти-әнисенә зарлана. Ярты сәгать тә үтми, тегеләре разборкага килеп җитә. Без кысылсак, зурга китәр дип курка идем. Малай бераз җебегәнрәк, ир була белмәде анысы да, булмаган гаепләре өчен гафу үтенә-үтенә тәмам чүпрәккә әйләнеп бетте. Көн дә «спектакль» куя башлагач, түзмәдем: «Тагын бер зарланып әти-әниеңә шалтыратасың икән, монда эзең дә булмасын», – дидем. Шул сүзләремне генә көткән диярсең, машинасына кием-салымнарын, бер шкаф туфлиларын төяде дә чыгып китте. Аллага шөкер, мин әйтәм, котылдык. Ярты ел эчендә күрсәтмәгән «спектакле» калмады, моңа тагын берәр ел түзсәм, валлаһи, баш өянәгеннән үлеп киткән булыр идем.   Дөрес, улым гына ямансулап, миңа бераз үпкәләп йөрде, тик вакыт барысын да дәвалый, онытты бугай инде теге явызны. – Нигә менә нәкъ авыл кызы кирәк соң? – дим.   – Сүзгә килгән саен чемоданын төяп чыгып китә торганнар кирәк түгел. Ә авыл кызлары аерылып кайтудан куркып, кеше алдында хурлыкка калмыйм дип яши. Дөрес, төрлесе бар хәзер авылда да, әмма юньлеләре бөтенләй үк бетмәгәндер әле. Әнә күршемнең малае авыл кызын алды, рәхәтләнеп яшәп яталар, тавыш-тыннары да чыкмый, тупылдап торган ике бала үстерәләр. Ә безнеке, бала турында сүз кузгатсаң, кара көя иде. Имеш, утызга кадәр баланы юләрләр генә таба. Хәзер яшьләрнең эш бик җайлы икән, аз гына сабыр итү турында уйларына да килми. Менә минем үземнең дә чыгып китәсем килгән чакларым күп булды, ләкин түздем бит, Аллага шөкер, гаиләмне саклап калдым. Улымны кеше танырга өйрәтә алмаганмындыр инде, шуңа күрә үзем исән-сау булганда, аны санлап яшәрдәй хатынлы итәсем, оныклар сөясем килә.   Тиешле кандидатура табып бирә алмагач, Земфира ханым: «Быел булмаса, бәлки, икенче елга берәр кыз таба алмассыңмы?» – дигән өметтә минем белән саубуллашты. Фото: https://pixabay.com
Гөлнара ЗИННӘТУЛЛИНА

--- | 09.02.2019

Аккош мәхәббәте (Булган хәл)

$
0
0
11.02.2019 Язмыш
Тук, тук-тук, тук – кинәт ишекне шулай итеп шакулары Гадиләне тетрәндерде. Ул «тук-тук»ларны морзе әлифбасына күчерсәң, нокта, сызык, нокта, ягъни «Р» хәрефе килеп чыга. Рүзәл ишекне гел шулай шакый торган иде бит. Соңгы тапкыр ул… унҗиде ел элек шакыган иде!.. Гадилә ишекне киереп ачып җибәрде.
- Синме бу? – хатынның аяк буыннары йомшарды, күз аллары караңгыланды. Тирән упкынга егылдым дигәндә генә хәрби киемдәге ир аны кулларыннан тотып калды. Салкын һава Гадиләнең йөзенә килеп бәрелде һәм ул күзләрен ачты. Кипкән иреннәрен чак кыймылдатып:   - Рүзәл! Син! Син! – дип кабатлады. Күзен йомса, кабат югалтудан куркып, ирнең шинеленә чат ябышты. Өзелеп сагынды бит ул аны! Күңелен өткән бу сагыш, моң, тәмуг утында яндырган мәхәббәте шулкадәр зур иде, хәтта кояшны каплады, хатынның көне белән төне тоташты. Унҗиде ел ул канаты каерылган аккоштай тормыш күлендә ялгызы гына йөзде. Күзләрендәге яшьләрен балаларыннан яшереп, алар йокыга талганда гына мендәренә койды. Яңгыр тамчыларына кушылып, “тып-тып” елады.   “Юк, бу төш, куркыныч төш. Уянырга кирәк!” - дип, ничә тапкырлар үз-үзенә кабатлады ул.   Бу караңгылык күпме дәвам итәр иде, әгәр бүгенге көне булмаса? Ниһаять, ул уянды. Куркыныч төшкә әйләнгән өне артта калды. Рүзәле кайткан бит!   Яшь тулы мөлдерәмә карашларын сөекле кешесенең йөзеннән ала алмады:   – Унҗиде ел унҗиде көн түгел бит! Сагындык, шулкадәр сагындык!   Ничек йөреп кайттың? Эшләрегез уңдымы? Нишләп без бусагада торабыз әле? Үт, кадерлем, - дип, ирнең кулыннан җитәкләп алды.  - Өшегәнсең, кулларың шундый салкын. Хәзер чәемне яңартам. Ашым пешкән. Балалар килергә тиеш. Их, сине күреп, шулкадәр сөенерләр! Алар сине бер генә мизгелгә дә онытмады. Ләкин син танырсыңмы үзләрен? Улыбыз – синең яшьлегең, кызларыбыз – минем яшьлек. Танырсың! Тик син генә бер дә үзгәрмәгәнсең... Чәчәләреңә дә чал кунмаган, йөзеңдә дә яшьлек нуры сүнмәгән. Карашларың гына салкын. Ә мин элекке Гадиләң түгел инде, - дип, хатын тиз генә ишек янындагы көзгегә күз салды. - Ак күлмәк кисәм дә, кара шәл булып иңнәремә кайгы пәрдәсе ятты. Ә менә, син кайткач, кара күлмәгемдә дә бәхет таплары пәйда булды.   Көзге каршында бөтерелгән хатынын күзәтергә ярата иде Рүзәл. Бу юлы да онытылып китеп, Гадиләсенә карап торды да, ниһаять, кыяр-кыймас кына бусагадан атлап үтте. Ашыкмый гына тирә-юньне күзеннән кичерде. Иренең уйларын укыгандай:   - Синең эшеңнән безгә тиешле өч бүлмәле фатир турында оныттылар. Унҗиде ел эчендә хәлебезне белешкән кеше булмады. Үзем дә эзләп йөрмәдем. Синең нурыңны саклаган йортыбыздан китәсем килмәде, кайтуыңны күңелем белән тойдым. Ишектәге йозакларны да бик озак алыштырмадык.   Илгизәребез, армиядән кайткач, ремонт ясады. Аңа кадәр бар да син эшләгәнчә торды. Бер әйберне дә урыныннан күчермәдек... – Гафу үтенгәндәй, Гадилә дәвам итте. - Синсез күңелләрне генә түгел, йортыбызны да сагыш басты. Балалар: “Өйгә якты төсләр кертик”, дигәч, ризалаштым.   Ирнең карашы стенадагы картинада тукталды. Авыл табигате. Рүзәлнең туган авылы. Таныды ул өзелеп яраткан су буйларын. Әнә, инеш басмасында ул утыра түгелме?   - Улыбыз синең кебек рәссам. Бик матур итеп төшерә. Армиядә дә сурәт төшерү, бизәлеш эшләрен аңа йөкләделәр. Холкы да син инде.   Бервакыт иртәнге сәгать алтылар тирәсе иде. Илгизәр мине уятты. “Әни, әйдә, икәүләп чәй эчәбез”, ди. Сәгатькә күз салдым: “Иртәрәк торгансың, балам”, - дим. “Әни, минем хәрби хезмәткә алыныр вакытым җитә”, - ди ул. “Әйе, беләм, улым”. “Миңа чакыру кәгазе килде”. Бу сүзләрне ишеткәч, йөрәгем жу итте. “Кайчанга?” “Бүген, хәзер кузгалам”... “Ничек? Нигә алдарак әйтмәдең? Юлыңа да берни әзерләмәдек бит!” “Әни, мин әзерләндем, син борчылма гына”...   Барысын да алдан уйлап эшләгән, авылга кайтып, туганнар белән күрешеп чыккан, синең өске киемнәреңне алып килгән. Костюм һәм чалбарыңны кигәч, каршымда син басып торгандай булды. Нәкъ синең кебек тыныч кына юлга җыенган. Военкоматка кадәр дә озатып куярга рөхсәт итмәде.   Балалар шулкадәр ипле, үзаллы булып үстеләр. Сәләтлеләр, кызлар икесе дә музыка мәктәбендә укыдылар. Өчесе дә югары уку йортын тәмамлады.   Илгизәребез өйләнде. Оныгыбыз бар. Кызлар да буй җитте. Алтын балыгыбыз да кияүгә бирерлек булды.   Хәтерлисеңме, Аденда яшәгәндә без пляжга йөрдек. Җирле хатын-кызлар диңгездә су коенмый иде. Ә су шулкадәр чиста, балык бик күп, басып торганда, аягыңа килеп бәреләләр. Шулай гадәттәгечә су коенып кайткач, чәй эчәргә утырдык. Сиңа чәй ясап, чынаягыңны алдыңа куйыйм дисәм, нидер эчемдә селкенә башлады, әйтерсең, балык йөзә. Котым очты. “Рүзәл, минем эчемә балык кергән, ахырсы”, - дидем, диңгез буендагы исәпсез балыкларны күз алдыма китереп. Син, минем сүзләремне чынга алмый: “Алтын балык түгелме?” – дип шаярттың. Икенче көнне терапевтка килдем, ә ул мине хатын-кыз табибына җибәрде. Шулай итеп, 1984 елны алтын балыгыбыз – кызыбыз Ильвина дөньяга килде. Сабыебыз үз илебездә тусын дип, Йеменнан Уфага кайттык. 1985 елны икенче кызыбыз Гөлнара якты дөньяларга ашыкты, әле дә шундый, үзе җитез, үзе һәрвакыт каядыр ашыга, ә апасы Ильвина, киресенчә, сабыр, йомшак холыклы, - Гадилә сөйләде дә сөйләде. Унҗиде ел күңеленә җыелган сүзләрен әйтеп өлгерергә ашыкты.   - Хәзер син яраткан бәлешне пешерергә куярмын. Йемен хатын-кызлары өйрәткәнен. Эштән кайтуыңа әзерли идем. Европада өйрәнгән цеппелиннар яисә диджкукулиларым да уңа. Балалар яратып ашый, – Гадилә иренең алдына киселгән токмачлы ашын утыртты да үзе бәлешкә камырын куеп җибәрде.   - Яшьлегебезнең гүзәл мизгелләре чит илләрдә үтте. Болгария, Венгрия, Согуд Гарәпстаны, Һиндстанда яшәдек. Язмыш җиле җылы якларга озатып торды, ә без кошлар сыман туган якларга омтылдык. Син генә бу юлы бик озаклап кайттың, - дип, Гадилә сөю тулы шелтәле карашын янә иренә юнәлтте. Аннан уйларында балачагына ашыкты.   - Юлда йөрү минем язмышым булган. Сигезенче сыйныфка кадәр безнең авылдан 25 чакрым ераклыкта урнашкан Арыслан авылында укыдым. Әнием Арысланныкы иде, картәниемнәрдә яшәдем. Тугызынчы сыйныфка 7 чакрым ераклыктагы күрше авыл мәктәбенә укырга бардым. Бу араны җәяү йөрмәсен дип, әтием миңа “Иж-Планета” мотоциклын бирде. Ул мотоциклның тарихын  сиңа сөйләгәнем дә булгандыр. Әти 5 лотерея билеты алган булган, һәрберсенә безнең исемнәрне язган. Миңа – мотоцикл, сеңелемә “Чайка” сәгате чыкты.   Маңгаема язылганны күңелем белән тойганмындыр. Балачактан үземне чит ил кешеләре белән аралашам икән дип күз алдына китерә идем. Тауда берүзем чаңгы шуып йөрим, үз алдыма сөйләнәм, имеш, гарәпчә сөйләшәм, картәниемнән ишеткән догалардагы сүзләрне кабатлыйм. Чит телдә икән дип, төрле авазлардан яңа сүзләр уйлап чыгара идем.   Бүгенге көнне үзем дә, балалар да немец, мадьяр, гарәп, инглиз телләрендә югалып калмый, аралаша алабыз. Кайда яшәсәк, шул ил халкының телен өйрәнергә тырыштык бит. Телгә мәхәббәт, әвәслек нәселдән бирелгәндер. Әнием башлангыч сыйныф укытучысы иде бит. Әти - Бөек Ватан сугышы ветераны, Германиягә кадәр барып җиткән, сугыш тәмамлангач та анда өч ел хезмәт иткән. Немец телен яхшы белә иде. Безгә, биш баласына да, бу телне өйрәтергә тырышты.   Беренче бала буларак, ешрак әти янында бөтерелдем, техника белән кызыксындым... – Гадилә бәлешенә эчлеген дә өлгертеп, иренә мәтрүшкәле чәй ясап бирде. Шунда гына Рүзәлнең өстәл янына шинелен дә салмый килеп утыруына игътибар итте. – Берничә күлмәк һәм чалбарыңны шул килеш сакладым. Бәлки, балалар кайтканчы, өс киемнәреңне алыштырып, ятып торырсың.   Кызганычка каршы, калган әйберләреңне авылга кайтардым. Кызларны шифоньердан чыгарып булмый иде. “Монда әтинең исе килә”, - дип, шкаф эченә керделәр дә утырдылар.   Сине соңгы командировкаңа озатканда, балалар мәктәп укучылары гына иде бит. Синсез аларны аякка бастыру җиңелдән булмады, югалып, сыгылып калмавыма Аллаһыга рәхмәтлемен. Җәй көне Ильвина белән Илгизәр Татарстанда энекәшләрдә кунакта иде, Гөлнараны үзем белән алып, йөк машинасында Сочи шәһәреннән компьютерлар ташыдым. Үсмер чактан мотоцикл, машина йөртү тәҗрибәм ярдәмгә килде.   Аннан балалар поликлиникасына эшкә урнаштым, 2007 елда хаклы ялга чыктым.   Рүзәл аш бүлмәсеннән залдагы диванга чыгып утырды, әмма өс киемнәрен салмады. Аннан янәшәдә торган пианиноның капкачын ачып, бер-ике клавишка басып алды.   - Иң авыр вакытларда сатарга да уйлаган идем, әмма күңел түрендәге моң-зарымны тыңлаган, миңа кушылып көйләгән юатучым белән аерылыша алмадым.   Мәктәптә укыганда ук җырга мәхәббәтем көчле иде, шуңа да сәнгатьне үз иттем. Сәнгать юлын сайламасам, бәлки, язмышларыбыз да очрашмас иде. Стәрлетамак агарту училищесын тәмамлагач, Федоровка районына диплом якларга җибәрделәр. Савымчы, колхозчылар белән Таҗи Гыйззәтнең әсәрен сәхнәләштердек.   Бу авыл безнең алдагы тормыш юлыбызны хәл итте. Хәтерләсәң, китапханәдә Мәвә исемле апа эшли иде. Ул бертуганының туен алды. Мине баянда уйнарга чакырды. Арада кунак булып килгән бер яшь пар бар иде. Хатыны, якын күреп: “Минем ике энекәшем бар. Берсе – офицер, Фрунзе шәһәрендә хезмәт итә, икенчесе – архитектор, Мәскәүдә. Офицер энем Рүзәл белән килешер идегез”, - диде. Мин: “Офицерларның кызлары күп була”, - дидем дә бу сөйләшү турында оныттым. Күпмедер вакыт үткәч, фотосурәт белән хат килеп төште. Солдат хаты. Синең апаңа адресымны Мәвә апа биргән булган. “Хат язаргамы, юкмы?” – дип икеләндем. Җәмилә әбидә фатирда яши идем. Ул сезнең гаиләне яхшы белгән икән. Булачак каенана һәм каенатам укытучылар иде бит, аларны да юллама белән бу авылга җибәргәннәр. Яшь гаилә шулай ук Җәмилә әбидә фатирда торган. “Бик ипле кешеләр. Җавап яз”, - дип киңәш итте ул миңа. Шулай итеп, синең белән хат алыша башладык. Телефоннан бер тапкыр сөйләштек, аннан сиңа ял биргәч, очраштык. Син миңа өйләнешергә тәкъдим ясадың. Төскә чибәр, уртача буйлы, ипле холыклы егет идең, бер күрүдә үз итсәм дә: “Читкә китәргә җыенмыйм. Өйләнәсең килсә, кайтырсың”, - дип җавап бирдем. Һәм син кайттың. УМПОның хәрби двигательләр цехына инженер булып эшкә урнаштың. Уфаның Дим районыннан фатир бирделәр. Өйләнештек. Туйдан соң өч көн үтүгә,  Венгриягә командировкага җибәрделәр. Шулай башланды безнең гаилә тормышыбыз. Мин Дим районындагы “Беренче май” клубына эшкә кердем. Бию коллективын җитәкләдем. Күп тә үтми сине эшеңнән Болгариягә җибәрделәр. Бер ел бу илдә яшәдек. Аннан кайткач, мин филармониядә эшли башладым. Бер кичне, концерттан кайтып килгәндә, мин утырган трамвай кинәт туктады, янымда торган пассажирлар өстемә егылдылар. Йөрәк астымда яралган беренче нарасыем өчен бу тукталыш үлемечле булды. Көтеп алган балабызны югалттык. Шул елны әти дә үлеп китте. Йөрәк дип дәвалаганнар, бавыры чирле булган. Ун көн дигәндә, күз алдыбызда шиңде, бу югалтулардан соң мин сәхнә эшеннән читләштем. “Союзнефтеавтоматика” предприятиесенә эшкә күчтем. Улыбыз Илгизәр туды.   Синең эшең чит җирләргә командировкалар белән бәйле иде. Якын арада булса, без синең яныңа  кунакка бара идек. Шулай Союз илләрен, шәһәрләрен йөреп чыктык. 1980 елда сине Согуд Гарәбстанына җибәрделәр. Еракка һәм озакка булгач, чит илгә гаиләбез белән бардык.   Йеменда мин кабат сәхнәгә күтәрелә алдым. Хәтерлисеңме, берчак илчелеккә чакырттылар. “Ни булды икән?” дип котыбыз очкан иде. Беренче советник белән очрашу булды. Ул миңа дәүләт театры коллективы белән бергә концерт куярга тәкъдим итте. Безнең шәхси эшебезне тикшерәләр иде. Минем сәнгать өлкәсендәге белемемә игътибар иткәннәр. Гарәпләр татар җырларын бик яратып кабул итте. Сәхнәгә озын җиңле күлмәкләр киеп, яулык бөркәнеп чыга идек. Аннан балалар бакчасына музыка буенча укытучы эшен тәкъдим иттеләр, шатланып риза булдым. Гарәп телен өйрәндем. Союз илләреннән килгән танышларым арасында телне белмәгән хатын-кызлар белән еш кына кибетләргә йөрергә туры килде. Мөслимә булгач, бик җылы каршы алалар иде.   Согуд Гарәпстаныннан кайткач, ике кызыбыз туды. Сине һаман да чит якларга командировкага җибәрделәр, өч бала белән еш кына берүземә калырга туры килде. Авыррак та булгандыр. Улыбыз Илгизәр кечкенәдән терәк булып үсте. Иртән мәктәпкә киткәнче, сеңелкәшләренә бидон белән сөт алып кайта иде. Туганнары өчен һәрвакыт җан атып тора ул.   Балалар бераз үскәч, гаиләбез белән Венгриягә чыктык. Бала-чага телне тиз өйрәнде, мадьяр телендәге җырларны отып алдылар. Бу илдә дә өч еллап яшәдек.   Сине эшеңдә үз иттеләр, анда калырга үгетләделәр. Күңел туган якка тартты. Чираттагы командировкаң Украинага булды.   Ә бит ата-ана йортыннан зур тормыш юлына канат какканда, җирдә беренче адымнарын ясаган кошчыктай сагыш-моңның ни икәнен белмәдем, югарыга, еракларга омтылдым. Синең белән дөнья гиздем. Мәхәббәт илендә юлларыбызны бәхет йолдызы яктыртты. Тик ник сүнде соң ул безнең йолдыз? Салкын җилләрне, кар-бураннарны бергә җиңә идек...  Парлы идек...   “Тагын өч-дүрт ел Кытайда эшләрбез дә аннан командировкаларны туктатырбыз”, - дидең, юлга чыкканда. Бик гадел, кешелекле, дөреслеккә баручы, ихлас кеше идең син. Яраттың, ярата белдең. Әмма фаҗига көтелмәгәндә килде. Күз алдында соңгы карашың, соңгы сүзләрең мәңгегә уелды...   1995 елның 10 июнь көне. Украинадан цинк табут кайтардылар. Синең үлемеңнең сәбәбен безгә әйтмәделәр. Цинк табутны да ачтырмадылар.   Югарыда парлап очкан аккошлар идек, беребезне атып төшерделәр. Язмышның бу сынавы йөрәкләрне телгәләде. Тормышның мәгънәсе югалган авыр чакта балалар көч бирде, алар өчен типте ана йөрәге... Яшәргә, яшәргә, тормыш мәгънәсен югалтырга хакым булмады. Балаларыбыз өчен. Ялгызлык ачысын алар тоярга тиеш түгел иде.   Әмма ышанмадым, Рүзәл, ышанмадым үлемеңә! Зиратыңа да йөрмәдем. Менә шулай бер кайтып керүеңә ышандым һәм ялгышмадым, - дип, Гадилә иренең янына утырды да, кысып-кысып кочаклап, сулкылдап елап җибәрде. – Сине ниндидер серле эшкә җибәргәннәрдер дип ышандырдым үземне. Безне тәмуг утында яндыруыңның сәбәбе хәрби антыңа тугры калуың икәнен яхшы белдем. Әмма озак кайтмавың өчен ачуландым, язмышыма да үпкәләгән чакларым булгандыр. Синсез никадәр авыр булуын сүзләр белән аңлата алмыйм. Яшереп кенә түккән яшьләремне генә үлчәсәк тә, Аден диңгезе хасил булыр иде...   Ир хатынына яшьлектәге кебек яратып, сокланып карады. Бу караш Гадиләгә яхшы таныш иде.   - Балаларыбыз да синең кебек менә шулай бер караш, бер сүз белән күпме көч бирәләр. Шундый бәхетле мизгелебездә елап утырырга хакым бармы минем?   “Әни, син безнең өчен күп тырыштың. Хәзер үзең өчен яшәргә кирәк”, - диләр алар. Ә мин сине көттем. Унҗиде ел унҗиде ай түгел! Барыбер көттем, хәтта эзләдем сине. Шулай быел балалар мине Делига ахирәтемә кунакка җибәрделәр. Аның белән син Делида эшләгәндә танышкан идек. Гоада булдым. Бәлки, сине Украинадан кабат Һиндстанга эшкә җибәрмәделәрме икән? дигән уйлар да туды.   Делидан Гоага самолет белән очсак, Гоадан Делига поезд белән кайттым. Илне эченнән күрәсем килде.   Һиндстанда өч ай булдым. Синең белән йөргән юллардан да йөрдем. Әмма эзләреңне таба алмадым. Әмма кайда булдың син, кадерлем? Унҗиде ел, унҗиде кыш һәм яз, унҗиде җәй һәм көз кайда булдың син?!   Рүзәл нидер әйтергә теләде. Әмма сүзләре сүзгә бәйләнмәде. Шулвакыт Гадилә аның  тавышын ишетмәвен аңлады. Иренең йөзендәге һәр җыерчыкны хәтерләде, әмма тавышын оныткан бит!!!   Шулвакыт ишек шакыдылар.   - Балалар килде! – дип, үз уйлары эчендә оеп утырган хатын урыныннан сикереп торды.   Тук, тук-тук, тук – нокта, сызык, нокта. Нәкъ Рүзәл кебек шакый иделәр. Гадилә йөгереп барып, ишекне ачып җибәрде. Бусагада әти-әниләре белән оныгы басып тора иде. Улы Илгизәр:   - Әни! Куркыттың бит! Ишек кыңгыравына басабыз, җавап юк. Бала, түземсезләнеп, ишеккә шакый башлады инде! Ни булды?   Гадилә:   - Әтиегез кайтты!!! - дип әйтергә иде, туктап калды. Бу мизгелне ул унҗиде ел көтте...   ... Тагын унҗиде ел вакыт үтәр. Язмыш дигән тирән күлдә канаты каерылган горур аккош һаман да ялгыз йөзәр. Күккә багар күзләрен, ак болытлар арасыннан Аны эзләр...  Назлы җилләрдә – Аның җылысы, кояш нурларында – Аның карашы, яшьле болытларда - ялгыз аккошның сагыну, сагышы... Фото ачык чыганактан алынды. 
Дилә МӨХӘРРӘМ-ХӘЙРЕТДИНОВА

--- | 11.02.2019

"Ростелеком"«Быть в плюсе» пакетына яңа сервислар өстәгән

$
0
0
11.02.2019 Җәмгыять
"Ростелеком" кече һәм урта бизнес өчен «Быть в плюсе» пакеты тәкъдимен яңартты. Хәзер база пакетына эшмәкәрләр өстәмә рәвештә яңа цифрлы сервисларны — 50% ташлама белән «Виртуаль АТС» һәм 8 800 номерын тоташтыра ала.

    Партнерлар яңалыгы
---

--- | 11.02.2019

Элвин Грей Тукай премиясе турында катгый фикерен әйтте (ӘҢГӘМӘ)

$
0
0
11.02.2019 Шоу-бизнес
9 фервальдә популяр җырчы Элвин Грейның (Радик Юльякшин) Мәскәүнең Кремль сараенда беренче концерты уза. Ул Казанга мартта "ТМТВ" премиясенә килер дип көтелә, Татарстандагы гастрольләре кайчан узачагы әлегә билгесез. Узган ел "Татар җыры" фестивален йомгаклауда Элвин Грей "Елның иң популяр җырчысы" дип аталды.
"Татнефть-Арена"да Радик 9 мең тамашачы җыйганнан соң "Татар җыры" аның Казандагы соңгы чыгышы булды. Азатлык Элвин Грей белән әңгәмә тәкъдим итә.
– Син татарча әйбәт кенә сөйләшә башлагансың. Укытучы белән шөгыльләнәсеңме әллә?​   – Юк, тәҗрибә җыела инде. Халык белән татар-башкорт телләрендә аралашам, Татарстан районнары буенча йөрим, күп сөйләшергә туры килә. Шуңа күрә акыл күбәя, тел остара.
– Син узган ел Азатлыкка "мин – башкорт", дип әйткән идең. Шуннан соң үзеңә карата нинди мөнәсәбәт, фикерләр ишеттең?   – Ә нинди булсын? Чынлыкта шулай булгач. Нормаль караш, барсы да моны белә.   – Киләчәккә нинди планнар? Аренаны алдың, Кремль сарае. Аннан соң нинди максатлар?   – Менә 6 мең тамашачы сыйдырышлы Кремль сараеннан соң Мәскәүнең Олимпийский стадионын алырга ният. ​   – Казандагы "Татнефть-Арена"дагы концертыңнан соң сиңа Татарстанның атказанган артисты исеме һәм Тукай бүләге бирергә кирәк дигән тәкъдимнәр әйтелде. Син моны ничек кабул иттең? Ишеткәнең бар идеме ул премия турында?   – Әйе, ишеткәнем бар, ләкин хәбәр чыккач, интернетта нинди премия булуын ныклап карадым. Мондый премия бирсәләр, мин бик шат булыр идем.​   – Татар җырларына, татар эстрадасына нәрсә җитми дип уйлыйсың?   – Минем уйлавымча, татар җырларында сыйфат җитми. Мин электән әйтәм, җыр, нинди телдә булса да, Русия яки Европа җырларыннан аерылмаска тиеш. Шундый ук яңгыраш, сыйфат булырга тиеш. Шул ук баянны, курайны сыйфатлы итеп яздырырга кирәк. Гадәттә, башкаручылар җырны, "Әй, концертта җырларга ярар әле", дип яздыралар да, артык тырышып тормыйлар. Чынлыкта җыр белән бик озак, алдан планлаштырып эшләргә кирәк. Бер көн генә түгел. Минем бер җыр өчен ун аранжировка эшләткәнем бар. Шуның берсен генә сайлап алып, җырны тәкъдим итәм.   – Артистлар арасында атмосфера нинди? Сине ничек кабул итәләр? Кемнәрдер сиңа каршы, кемнәрдер синең яклы. Моңа ничек карыйсың?   – Уңай карыйм. Ул шулай булырга тиеш. Яраткан, яратмаган кешеләр дә булырга тиеш. Бигрәк тә мине яратмаганнар миңа көч бирә. Алар каты әйтеп куйсалар, мин күбрәк, әйбәтрәк эшли башлыйм. Мондый очраклар мине илһамландыра гына. ​   – Айдар Галимов белән ничек уртак тел таба алдың?   – Без Айдар абый белән электән аралашабыз, сөйләшәбез. Бу минем күптәнге хыялым иде, тормышка ашты. Бергә җыр яздырдык. ​   – Бу кемнең идеясе? Синекеме?   – Әйе. Электән, Уфада чагында ук мин Айдар абыйга әйтә идем: "Берәр дуэт яздырырга иде", дип. Ул каршы килмәде. Һәм менә сигез ел үтте микән, тугызмы. Көне килеп җитте. "Әйт, авылым", дип атала бу җыр. Сүз уңаеннан, әлеге җыр мин туган 1989 елда чыккан.   – "Каеннар арасында", "Уфтанма" һәм башка шундый элек җырланган җырларны башкарасың. Син авторлар белән ничек килешәсең?   – Без җырны болай гына ала алмыйбыз. "Уфтанма" җырының авторы Рәис Ханнановның авылына бардым. Сөйләштек, чәй эчеп алдык. "Әйдәгез, сезнең җырны балалар, яшьләр, бөтен стадион башкарсын, яңартабыз?", дидем. Минем уйлавымча, һәр автор моңа риза. "Каеннар арасында" җырының сүз авторы Роберт Миңнуллин, көен язган Оскар Усманов белән дә шулай ук булды. Күрештек, сөйләштек, килештек. ​   – Алайса Elvin Grey кеше җырын җырлап популярлык казана дигән сүз дөрес түгел?    – Анысын мин күп ишеттем. Мин аларга "Сез дә ул җырны алып җырлагыз", дип әйтәм. "Кешегә җиткерә алсагыз – булдырырсыз!". Кеше тыңлый, кеше ярата. Монда начар нәрсә юк. Алга таба да җырларның яртысы үземнеке, яртысы ретро җырлар булачак. Чөнки безнең концертларга өлкән яшьтәге абый-апалар килә, алар ретро җырларны көтә. Концертта алар кушылып җырлап, биеп алалар. Каршы сүз әйтүчеләр алсыннар да, үзләре шулай ук эшләп карасыннар.
---

--- | 11.02.2019

Бер ай элек «ышаныч югалта» язган Чистай Башкарма комитеты җитәкчесе отставкага китте. Сәбәбе - акча

$
0
0
11.02.2019 Криминал
Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов ришвәт алуда тотылган Чистай башкарма комитеты җитәкчесе Александр Заиконниковның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылуы хакында белдерде. Чистай шәһәр советының 31нче утырышында шул хакта билгеле булды.
«Александр Геннадьевичтан аннан Чистай шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе вәкаләтләрен алу турында гариза керде», - диде Иванов.   Парламентарийлар моны бертавыштан хуплады. Бушаган вазифага конкурс игълан ителде, дип яза Татар-информ.   Моннан бер ай элек, 11 гыйнварда, район хакимиятендә узган коррупциягә каршы комиссия утырышында Заиконниковны «ышанычны югалтуга» бәйле рәвештә вазифасыннан азат итәргә тәкъдим иткәннәр иде.   Тикшерүчеләр фаразлавынча, 2017-2018 елларда Заиконников «Тесла» компаниясе белән Чистай шәһәрен төзекләндерү һәм урамнарны җыештыру эшләрен башкару буенча килешүләр төзегән. Башкарылган эшләр турындагы актларны имзалау өчен, компания җитәкчелеге Заиконниковка 880 мең сум акча биргән. Казанның Яңа Савин районы суды ришвәт алуда гаепләнүчене 7 мартка кадәр өй арестына озатты. Фото: https://pixabay.com  
---

--- | 11.02.2019

"Кыйнауларга түзеп яшәмәс идем”

$
0
0
11.02.2019 Язмыш
Сания мәктәпне тәмамлауга Казанга килеп, шундагы заводларның берсенә эшкә урнаша. Ике ел эшләгәч, хезмәтен ошатмыйча, апасы белән җизнәсе янына Уфага китә, шунда эшкә керергә тели. Ләкин поезд бик озак баргач, әти белән әнине бер күрергә тилмерәчәкмен икән дип, апаларында бераз кунак булуга, туган ягына кайтып китә.

Бер районда эшкә урнашырга тели, әмма анда прописка сорыйлар. Шунда яшәгән туганнары янына пропискага керү мәсьәләсе белән барган кызны анда электән яратып йөргән егете каршы ала. Туганнары Санияне бик ныгытып шул егеткә димли башлыйлар. Аңа бер төзелеш оешмасы әлеге авылдан йорт биргән, ә йортка яхшы хуҗабикә кирәк икән. Никах укытып, Санияне шул йортка килен итеп төшерәләр. Туй уздырырлык мөмкинлекләре булмый. Соңыннан егетнең үз авылларында да йөргән кызы булганлыгы ачыклана. Ул кыз Казанга эшкә киткән һәм авылга яшәргә кайтырга теләмәгән икән. Шунлыктан егет эшлим, яшим дип үзе теләп авылга кайткан Саниягә капланып төшкән дә инде.

Яшь гаиләнең тормышы башыннан ук барып чыкмый. Ирнең эшләгән акчасы үзеннән артмый. Ачлы-туклы яши торгач, Сания шәл бәйләргә өйрәнә. Иренең эчүдән башы чыкмый, өстәвенә үзләре дә аракы белән дус каенана белән каената киленнәрен нигәдер өнәмиләр. Туганнары бер булып ирне Саниягә каршы котырталар. Дүрт ай авырга узмаган хатынны ире: “Син кысыр, бала алып кайтырга ярамыйсың”,– дип кыйный башлый. Ничек тә түзәргә кирәк, кире кайтып кеше көлдермим дип уйлый хатын. Әкренләп шәл бәйләп сатарга тотына. Куллары җитезләнгәннән-җитезләнә. Шәл бәйләгән акча ризык юнәтергә дә җитә, артып та кала. Хатын үзе һәм ире исеменә счет ачып, банкка акча салып бара башлый. Ире Фәрит шабашка эшенә алына. Бервакыт аңа эше өчен тана бирәләр, ул буаз булып чыга һәм игезәк бозау китерә. Алар авылда беренчеләр рәтендә сыерлы булалар. Аннан шул рәвешле алып кайткан бозаулар саны бишкә тула. Гаиләгә шатлык өстәп кыз бала туа. Ләкин ир кыйнаудан туктамый. Хатынын имгәткәнче кыйнар өчен бала юклыгы бер сылтау гына була. Яңак сөяге, борыны сынып, берничә тапкыр сырхауханәдә ятса да, Сания ире өстеннән гариза язмый. Бу мәхшәргә түзә алмыйча ике тапкыр аерылып китеп карый, ләкин ире бабасының, ягъни, Саниянең әтисенең аякларын кочаклап елап: “Бүтән беркайчан да кул күтәрмим”, – дип ант иткәч, хатын аны кызганып кире кайта. Әлбәттә, бу антлар тукран тәүбәсе була.   Фәритнең абыйсының хатыны Саниянең ирен котырту буенча әйтерсең лә үзенә бер төрле ярышта катнаша. Фәрит шабашкадан кайтып өенә кереп кенә чыга да, иң элек абыйларына китә. Абыйсының хатыны шуны көтеп кенә тора: Сания кая барган, кем белән сөйләшкән, аларга кем кергән – түкми-чәчми, үзеннән дә өстәп, барысын да җиткереп тора. Аннан Фәрит өенә кайта да, тавыш чыгарып, Санияне кыйный. Икенче баласын алып кайтырга йөргән хатынның кыйналудан соң җиде айлык авыры төшә. Исән килеш туган бала санаулы сәгатьләрдән күзләрен мәңгегә йома. Сания бу хәлне бик авыр күтәрә. Аңарда депрессия башлана. Төшенкелек, өметсезлек чоңгылыннан үз көче белән генә чыга алмый, нервы авырулары больницасына эләгеп, бер ай ятып чыга.   Бер-ике ай мыштым гына йөргән ир тагын үз эзенә кайтып төшә: шабашкадан кайта, эчә, кыйный... Сания үз эшенә (төрле оешмада җыештыручы, табак-савыт юучы) өстәп, мал асрап, шәл бәйләп сатып йортка саллы-саллы акча кертә. Ир тора-бара яңа “җыр” таба. Имеш, Сания аңа ир малай алып кайтып бирсә, ул аңа тырнак белән дә чиртмәячәк. Сания тагын авырга уза һәм малай алып кайтып, ирен сөендерә. Фәрит, чыннан да, 7 ай эчми, хатынына кул күтәрми, хәтта өйдә булыша, бала караша. Ләкин түземлеге шуннан артыкка җитми, тагын иске эзенә әйләнеп кайта.   Балалар үсеп килә, улына 10 яшь тулганда Сания кыйнаулардан әзрәк онытылып торырмын дип, беренче тапкыр кулына стакан ала. Әздән генә башланган эчү әкренләп ешая, аракы кешене тиз “йота” бит. Хәзер инде ирле-хатынлы эчә башлыйлар. “Аунап ятарлык итеп эчмәдем мин, малларны үзем карадым, өйдәге эшләрне үзем эшләдем”, – ди Сания. Шәл бәйләр өчен мамык кәҗәсе ала, тавык-чебешне күпләп асрый. Ике баласын да үзе тәрбияли. Шабашкага чыгып китмәгәндә ире эчәр өчен генә туганнарында төрле ремонт эшләп йөри. Кулыннан килмәгән эше булмый үзенең. “Куллары алтын иде”, – дип сөйли Сания.   Ә өйдә бер генә көн дә диярлек тавыш чыкмый калмый. Фаҗигагә кадәр бер көн алда Фәрит шабашкадан кайта. Иртән иртүк ул алып кайткан аракыны эчәләр. Сания бер генә рюмка эчә, калганын ире эчеп бетерә, әмма бу гына аз тоела. Тагын ике шешә аракы алып, бер ир белән берсен эчеп бетерә дә, абыйларына керә. Анда тагын котырту. Сания бу вакытта кер юарга җыена. Көнче ир тагын кайтып тавыш чыгарып аны кыйный башлый. “Пычакны алып, аңа ничек чәнчегәнемне хәтерләмим”, – ди Сания. Бу фаҗигадән соң чире нык көчәя, аны больницага салалар. “Үткәннәргә кире кайтып булса, мин кыйнауларга түзеп яшәмәс идем, аерылып үз тормышымны корыр идем, ирем дә исән булыр иде. Ул мине барыбер бер үтерер иде, соңгы вакытта кулында гел балта, пычак булды. Кеше соңыннан гына акыл белән эш итә башлый, тик күп нәрсәгә соңга калабыз шул. Үз гомеребезне гел заяга үткәрәбез...” – ди Сания.   Сөмбелә ГАЯЗОВА. Мамадыш районы.   P.S. Исемнәр үзгәртеп бирелде. 
---

--- | 11.02.2019

"Ашыгыч ярдәм чакыртканда соң була": Татарстанда кыргый җинаять фактын тикшерәләр

$
0
0
12.02.2019 Криминал
Татарстанның Тикшерү комитеты 58 яшьлек хатын-кызның үлүе факты буенча җинаять эше кузгаткан. Фаҗига узган ялларда Алексеевск районында булган.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, бергәләп аракы эчеп утырган ир белән хатын арасында низаг чыга. Ир-ат хатынын үтергәнче кыйный.   Суламый башлавын күреп, ир ашыгыч ярдәм чакырта, тик, кызганычка каршы, соң була. Мәет экспертизага җибәрелгән, дип хәбәр итә татарстан24. Фото: скриншот
---

--- | 12.02.2019

Россия мобиль операция системасы "Аврора"бренды астында үсешнең яңа этабын башлый

$
0
0
12.02.2019 Җәмгыять
Илдәге бердәнбер мобиль операция системасы (МОС) яңа рус телле «Аврора» (элек Sailfish) исемен алды. МОС эшләү белән «Ачык Мобиль платформа» һәм «Вотрон» шөгыльләнә, үз чиратында алар 2018 елдан «Ростелеком» төркеменә керә.
«Аврора» мобиль операцион системасында барлык стандарт функцияләр – контактлар, шалтыратулар һәм хәбәрләр белән идарә итү, почта клиентлары, браузер, медиа карау, календарь, язмалар, камера һәм галерея, сәгатьләр һәм таймерлар, диктофон, документлар белән эшләү һәм башкалар бар.   Партнерлар яңалыгы
---

--- | 12.02.2019

Татарча солянка концерты: бәйрәм һәм “любовник” турында уйланулар

$
0
0
12.02.2019 Шоу-бизнес
Узган шимбә Филармония концертлар залы иң популяр артистлар эпицентрына әйләнде. “Татарча солянка” Мәскәү, Уфа, Буа, Чаллы һәм башка шәһәрләрдә яшәүче җырчыларны бер урында җыйды.
Кич буе тамашага Айваз Садыров белән Рамил Шәрәфиев тон биреп торды. Егетләр буйдаклар рәтендә йөри. Шуңа флюидларын әле беренче рәттә утыручы туташларга, әле арттарак утыручы яшь кызларга тараттылар.   Концертны Римма Никитина ачып җибәрде. Җырчының сәхнәдә берәр киемен салып ата торган гадәте бар диләр. Бу юлы Филармония тамашачысының зәвыгын истә тотты – туфлиләрен салу белән генә чикләнде. Ә менә иҗатына тел-теш тидерерлек түгел. Римма эшенә йөз процент бирелгән - иң дәртле биюләре белән кунакларга заряд биреп китте.   Риммадан эстафетаны алган Раяз сәхнәдә үзен тыйнак тотты. Әллә мин дә ботинкамны салыйммы соң, дип шаярып алды да, залны җыр-моңнарына күмде. Сәхнәгә ак яулыклы әбиең менеп үзен мактап та төште: җылы сүзләрен әйтеп, чәчәкләрен тапшырды. Әбиең бик тәҗрибәле булып чыкты. Тамашачыларга кул болгап, үзенә тигән алкышларын да алып төшеп китте.   Татарча солянка бәйрәмнәр марафонын ачып җибәрә. Алып баручылар артистларның бәйрәмне ничек уздыруларын тәмләп сөйләп торды. Яшь әти Илшат Хәмәдиевка, мәсәлән, гашыйклар көнен искә төшерделәр. Баксаң, узган ел ул хатынын бик оригиналь котлаган: кызының тәненә марганцовка белән мәхәббәт сүзләре язып куйган.   Ватанны саклаучылар көнен дә читләп узмадылар. Рамил, миңа Мессиның кулы куелган футболка, футбол чемпионатын карау булачак дип башлаган иде, егетнең нибары татлы төшен сөйли икәне ачыкланды...   8 мартка алып баручылар иң яхшы бүләк Ринат Рахматуллин диештеләр. Хатын-кызлар мондый перспективага бик шат идеме, Ринат иҗатына бик сусаганнармы, тамашачы җырчыны аеруча кайнар каршы алды.   Ә менә Рамазановлар сәхнәдә гашыйклар көненең репетициясен үк оештырды. Башта бер парны сайлап алып үбештереп карадылар. Ошаса, сольный концертыбызга билет бирәбез дигәннәр иде. Ошавын-ошады, кесәдә билет кына юк булып чыкты. Нишләргә? Ризат залогка ни калдырырга белми аптырады. Вариантлар арасында хәттә Айваз да бар иде. Чая ханым югалып калмады, Айваз бит любовнигым түгел дип ярып салды! Соңрак билет табылды, ә тамашачы Рамазановлардан «бис»ка өченче җыр сорады.   Сәхнәнең утларыннан да яктырак күлмәк кигән Айгөл Рәхимова бу кичтә барыннан да бәхетле иде. Шуңа алып баручыларның төртмәле шаяруларына исе китмәде. Күптән түгел Филармониядә узган сольный концерты хаман күңелен җылыта иде.   Татарча солянка концертның хейдлайнеры – Хәмдүнә Тимергалиева. Легендар җырчыбызның хыялы тормышка ашкан булса, ул сәхнәгә очучы костюмыннан чыгар иде. Балачакта очучы булырга теләгән бит. Хәер, болай да яшьләрне бер якка куеп, сәхнә буенча ялт-йолт йөрде. Хәрәкәтләреннән болай сүзләре көчле: “70не генә тутырдым әле, “махы” биргән юк. Үлгәч тә, өч көн дошманнарга бирешми селкенеп торам”, - дип, җор теле белән халыкның күңелен күрде.   Шимбә кич булуы тәэсир иттеме, концерт тәмамланды, тамашачы гына таралашырга ашыкмады. Залдан салмак кына чыктылар, фойеда сөйләшүләр, фикер алышулар башланды. Һавада “ябыккан-тазарган”, “тагын барабыз” ише сүзләр эленеп калды..
---

--- | 12.02.2019

Казанда «Ибраһим Аганинның өч гомере» китабын тәкъдим итү кичәсе була

$
0
0
12.02.2019 Әдәбият
15 февраль, җомга көнне бик үзенчәлекле, әһәмиятле вакыйга көтелә: «Ибраһим Аганинның өч гомере» дигән китап авторы - Николай Лузан белән очрашу булачак. Бу китап Мәскәүдә, «Кучково поле» нәшриятында рус телендә басылып чыккан иде.

Бер сулышта укылырдай мавыктыргыч китапны укучылар тиз арада яратып өлгерде. Гаҗәеп, һич көтелмәгән борылышларга бай сюжетны шәп разведчик Ибраһим Аганин һәм тормыш үзе яза.

Күптән түгел әлеге документаль повесть татар телендә, Фирая Бәдретдинова тәрҗемәсендә, Татарстан китап нәшриятында басылып чыкты. Кереш сүз - Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев авторлыгында. Китапта лейтенант Аганинның 1943-1944 еллардагы тормышы һәм хәрби хезмәте сурәтләнә. Басманың авторы - лаеклы ялдагы полковник, махсус хәрби хезмәт тарихчысы Николай Лузан. Ул 70 елдан артык яшерен сер булып сакланган архив материаллары арасында Аганинны күреп ала. Лейтенант Аганин бик шәп немец телен белә һәм күптөрле талантларга ия була. Аңа Сталинград чолганышыннан качып чыккан немец офицеры образында дошманның махсус хәрби хезмәте сафларына үтеп керү максат итеп куела. Зур сынаулар кичеп, ул алга куелган бурычны үти: бер ел һәм ике ай дәвамында Ибраһим Аганин партизаннар, яшерен хәрәттә катнашучылар гомерен саклап калырдай кыйммәтле мәгълүматлар таба. Фаш ителү куркынычы янаган мизгелдә бүтән немец офицерын юк итеп, аның исем-фамилиясе астында бүтән урында - Кырымда эшен дәвам итә.

«Ибраһим Аганинның өч гомере» китабын тәкъдим итү кичәсе бу җомгада ГУМда (Бауман урамы, 51 йорт, 3 кат), Татарстан китап нәшрияты фирма кибете янында узачак. Башлана - 14 сәгатьтә. Рәхим итегез!
---

--- | 12.02.2019

Казанга Айгөл Сагынбаева килә

$
0
0
12.02.2019 Мәдәният
Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган Айгөл Сагынбаева бүген Уфада яшәп иҗат итә. Айгөл 2007 елда ук Ваһапов фестиваленең яшь башкаручылар конкурсында 1 нче урынны алган иде. Татарстанның атказанган артисткасы да ул.
Үзенчәлекле моңга, югары башкару культурасына , затлы, зәвыклы репертуарга ия җырчы соңгы вакытта Казанга бик сирәк, сагындырып кына килә. Шуны истә тотып, Ваһапов фестивале, Башкорт дәүләт филармониясе белән берлектә, Казанда Айгөл Сагынбаеваның сольный концертын оештыра.   Концерт 28 март Татар дәүләт филармониясендә үтәчәк.   Концертта шулай ук “Караван” төркеме, Рәдиф Зарипов, Ринат Вәлиев, Башкортостан Республикасының халык уен кораллары милли оркестры катнаша.   Билетлар – сатуда.
---

--- | 12.02.2019

Чура авылында тракторчы егет ничек Инстаграм йолдызына әверелгән?

$
0
0
12.02.2019 Авыл
Кукмара районының Чура авылы егете Василий Ивановның инстаграм сәхифәсендә унике меңнән артык язылучысы бар. Ул артист та, язучы да, түрә дә түгел - гап-гади авыл тракторчысы. Үзен дә ул “тракторчы-профи” дип таныштыра.
Василий төшергән видеолар гап-гади, сөйли торган сүзләре дә бернинди дә “кәнфит кәгазе”нә төреп тәкъдим ителмәгән. Ул язылучыларына татар телендә авыл тормышы, аның яшәеше, дуслары, тракторлары турында яратып сөйли. Видеоларны да купшы рестораннардан, концерт залларыннан, сәхнә артыннан, яки кибетләрдән түгел, ә гаражда, ишегалдында, басуга тирес түгәргә барган җирендә, ватылып киткән тракторын ремонтлаганда төшерә. Һәм шулар белән халыкта кызыксыну уята бит. Аның видеоларын көнгә берничә мең кеше кереп карый.     Василийның видеоларын кызыксынып күзәтеп баручылар арасында танылган шәхесләр дә шактый. Алар арасында җырчылар, алып баручылар, блогерлар бар. Инстаграмда танылу серен без Василийның үзеннән сораштык.   - Инстаграмга теркәлүемә бер ел да юк әле. Үзем бу өлкәдә берни дә аңламагач, хатыным Алисә теркәп биргән иде. Башта башкаларны гына күзәтеп тордым, ә үземнең видео-постларны җәй көне куя башладым, – ди ул.   Шуннан соң, ни гаҗәп, Василийның язылучылары көнләп түгел, сәгатьләп арткан. Ә популярлыгының серен ул гадилеккә бәйләп аңлата. - Халык минем селфи-видеоларымны гади булганым өчен үз иткәндер дип уйлыйм, чөнки барысын да ничек бар, шулай  сөйлим. Ялганламыйм бит мин. Ниндидер популярлык казану турында башыма да китермәгән идем. Төшерә торган видеоларым, гади авыл тормышы кешеләрдә шундый зур кызыксыну уятыр дип уйламаган да идем, – ди Василий.       Инстаграм “йолдызы” безгә үзенең гаилә тормышын да сөйләде. Аңа 40 яшь икән. Хатыны Алисә белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. Хатыны да, үзе кебек үк, авылда фермада эшли. Василий – “Вахит” исемендәге хуҗалыкның алдынгы механизаторы.   - Техникада эшләвемә егерме елдан артык инде. Эшемне дә, авылны да, хезмәттәшләремне дә бик яратам. Халык арасында видеоларым популяр булса да, көнозынына телефонда утырмыйм, чөнки эшем күп. Вакытым булганда, берничә минут кына яздырам да, социаль челтәргә эләм. Аннан соң бераз утыргач, интернетны сүндереп куям. Алайса смс-хатлар, комментарийлар күп килә. Көне буе телефонда гына утырып булмый бит, – ди ул.     Василий Инстаграмдагы аккаунтын киләчәктә тагын да киңрәк җәелдерергә тели. - Видеоларыңны “Ютуб-канал”га урнаштырырга ярдәм итикме, камера алып бирикме, дип шалтыраталар. Аларга җавап бирмәдем әле. Ләкин авыл темасын  үзгәртмиячәкмен. Моңа кадәр ничек төшергәнмен, шулай дәвам итәчәкмен. Соңгы вакытта реклама тәкъдим итүчеләр дә артты. Киләчәктә моның буенча да шөгыльләнмәкче булам, – диде гап-гади авылның “йолдыз” механизаторы Василий.               Посмотреть эту публикацию в Instagram                      


Айваз Садыйров татар яшьләренә "Шәрык клубы" кебек аралашу мәйданы булдыруны сорый

$
0
0
12.02.2019 Милләт
“Татар радиосы” баш мөхәррире Айваз Садыйров татар халкы үсеше стратегиясенә керергә тиешле бер максат дип татар яшьләрен үзара аралаштыра торган урын оештыруны атады. Бу фикерен ул кичә ТР премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевның татар журналистлары һәм мөхәррирләре белән очрашуы вакытында җиткерде.
“Сәләт” балалар һәм яшүсмерләр оешмасы бар, ә аннан соң яшьләрне берләштерә торган хәрәкәт юк. Актив татар яшьләренең җыелып аралашу мәйданы юк. Әгәр шундый бер хәрәкәт оешса, ул татар кадрлары үсешенә дә тәэсир итәр иде, бу зур механизмның башлангычы булыр иде”, - диде Садыйров.   Ул мисал итеп “Шәрык клубы”н атады, дип яза Татар-информ.“Элек “Шәрык клубы” бар иде. Зыялылар “Шәрык клубы” форматында җыела торган булган һәм аларның фикерләре җитәкчелеккә дә җиткерелгән. Без дә аралашырга тиеш”, - диде Айваз Садыйров. Ул бу пунктны Татар халкының үсеш стратегиясе эскизына өстәмә буларак кертергә тәкъдим итте.     “Шәрык клубы” – 1907 елда татар мөселман яшьләренең аралашу клубы буларак оеша. Төрле елларда аның әгъзалары Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Камал, Г.Кариев, С.Гыйззәтуллина-Волжская, С.Рәмиев була. ХХ гасыр ахырында татар яшьләре “Шәрык клубы”н кабат торгыза һәм татар иҗтимагый үзәге бинасында иҗади кичәләр оештыра башлый. 2012 елда бинаның хуҗасы алышына һәм “Шәрык клубы” кичәләре туктала.   Татар халкының үсеш стратегиясен төзү бурычын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов куйды. Эш Бөтендөнья татар конгрессына йөкләнде. Хәзерге вакытта стратегиянең эскизы әзер. Аны җәмәгатьчелектән килгән фикер-тәкъдимнәр белән тулыландыру бара. Стратегия 30 август, Татарстан республикасы көнендә кабул ителәчәк.   
---

--- | 12.02.2019

ТАССР оешуга 100 ел уңаеннан конкурс: тарих, шәхес һәм әдәбият

$
0
0
12.02.2019 Бәйге
«Идел» журналы яшь авторларны барлау максатында, ТАССР оешуның йөз еллыгы уңаеннан, өр-яңа иҗади бәйге игълан итә. Әгәр дә сез мәктәптә югары сыйныфта укыйсыз яки югары уку йорты студенты икәнсез һәм дә данлы тарихыбызны, аны тудырган шәхесләребезне, әдәбиятыбызны яхшы беләсез икән, рәхим итегез!
Иҗат эшләре ике жанрда (эссе, очерк) кабул ителә һәм алар 2019 елның 31 ноябренә кадәр idel-kazan@mail.ru адресына юлланырга тиеш.   Җиңүчеләрне дипломнар һәм акчалата (өченче урын – биш мең (ике урын), икенче урын – ун мең, беренче урын – унбиш мең сум) бүләкләр көтә!   Катнашыгыз, отыгыз, әдәби, тарихи мирасыбызга үз өлешегезне кертегез!
---

--- | 12.02.2019

"Ипотекага алынган фатирыбыз өчен җыел­ган бурыч суммасын күргәч, йокылар качты"

$
0
0
12.02.2019 Җәмгыять
Мамадыш шәһәрендә яшәүче Фирая һәм Мин­невә­рис Мингалиевлардан редакциягә хат килеп төште. Минневәрис әфәнде – район газетасында мө­хәррир урынбасары, Фирая ханым бизәлеш-биткә салучы булып эшли. “Бар өметебез – сездә”, – ди алар. Гаилә авыр хәлдә калган.
– Бу хакта бер генә минут та уйламаганыбыз юк. Социаль ипотекага алынган фатирыбыз өчен җыел­ган бурыч суммасын күргәч, йокылар качты. Икебез дә авыруга әйләндек. Нигә мондый хәлгә калдык соң без? Газиз улыбызны югалту хәсрәте тормыш­ның бар ямен алды. Рәмисебез – тормышта зур терәк иде. Яхшы укыды. Укытучылар бер дә зарланмады үзеннән. Мәктәп­не тәмамлагач, табиблыкка укыр­га керде. Аны укыту да җиңел булмады. Әмма без тырыштык. Хәрби хезмәтен дә үтәп кайтты. Үзе эшләп, “Жигули” алды, Мамадышка кайтып йөрде. Юдинога илтә торган юлда куркыныч юл фа­җигасе килеп чыккан. Такси хуҗасы, ир­тәдән кичкә кадәр кеше ташып, йокыга киткән була. Шулай итеп кеше гаебе аркасында улыбыз гүр иясе булды. Без картлык көнебездә терәксез калдык.   Ипотекага фатир алганчы, Нократ елгасы буенда кечкенә йортыбызда яшәгән идек. Фатир сорап, район башлыгына да кереп йөр­мәдек. 2007 елда социаль ипотекага йортлар төзелә башлагач, без дә фатир алырга булдык. Улыбыз белән тиз генә түләп бетерербез дип уйладык. Тормыш без ди­гән­чә генә бармый шул. Һаман, балам, дип бәргәләнәм. Авырдым, инфаркт кичердем. кыйм­мәтле дарулар алып дәваландым. Шушы көн­нәр­дә, фатирыгыз өчен 400 мең сумнан артык бурычыгыз җыелды, дип Дәүләт торак фонды безне судка бирде. Ул бурычларга өстәп, тагын наем бәясе дә түләтәләр. Шулай итеп, 500 мең сумнан артык түләргә тиеш икән без. Болардан тыш, фатирга агымдагы түләүләрне дә күчерәсе, утка, суга, газга, чүпкә дә түләп барасы бар бит әле. Безнең алган хезмәт хаклары боларның яртысына да җит­ми. Икебездә дә кан басымы, минеке – түбән, иптә­шем­неке – югары. Дарулар эчмичә торса, 200гә кадәр күтәрелә. Иптә­шемнең йөрәк тибеше дә түбәнәйде. Аена берничә мең сумлык дарулар кирәк. Нәрсә эшләргә дә белмибез. Зин­һар, безгә ярдәм кулыгызны сузыгыз!” – диелә анда.   Районда ярдәм итәрлек кешеләргә мөрәҗәгать итеп карасалар да, уңай җавап ишетмәгәннәр. Бар өметләре – мәрхәмәтле кешеләрдә. Каләмдәшләребезгә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизиты:   Минневәрис Харисович Мингалиев исемендәге Саклык банкы картасы номеры:  4276 8620 1261 3990.
---

--- | 12.02.2019

«Бәхет төене»

$
0
0
12.02.2019 Милләт
Халкыбызның рухи мәдәниятендә тамырлары ерак-ерак гасырларга барып тоташучы, әле ислам дине кергәнче үк бабаларыбызның тормыш-көнкүрешендә гаять зур урын биләгән ышанулар, ырымнар сакланып калган. Аларның берише «бәхет» образы белән бәйле. Болары XX гасырда күзгә артык бәрелеп тормасалар да, «Бәхет-дәүләт» догасы дигән борынгы әсәр табылып, басылып чыкканнан соң («Бәхет-дәүләт догасы»//Марсель Әхмәтҗанов.
Татар кулъязма китабы. – Казан: Татар. кит. нәшр.; 2000), әлеге тема белән кызыксыну сизелерлек җанланды дияргә мөмкин. Моңа дәлил итеп Фирдүс Дәүбашның 2006 елда дөнья күргән «Татар догалары» исемле китабын да китерә алабыз.   Татарлар арасында бүгенге көнгә кадәр «бәхет китерү», «бәхетне саклау», «бәхет китү» кебек гыйбарәләр киң кулланыла. Без аларны образлы сүзтезмә рәвешендә генә кабул итәргә күнеккән. Ә менә борынгыларыбызда бу сүзтезмәләр туры мәгънәсендә йөргән. Алар бәхет китерү, аны саклауның төрле-төрле чараларын уйлап тапканнар. Шуларның берсе – челтәрләп үрелгән бизәк-сызыклар.   Мисал өчен, һәр татар йортының яме, кадерле җиһазы булган сандыкны алыйк. Безнең өчен сандык – әбиләрнең-бабайларның кадерле киемнәрен, истәлекләрен саклый торган урыны. Сандык – борынгыдан килә торган сүз. Аның этимологиясен ачыклау кыен түгел: борынгы сону, ягъни кую сүзенә -дык кушымчасы ялгау юлы белән ясалган ул. Күчмә тормыш белән яшәүче төркиләргә дә, татарларга да бар мөлкәтен таратмыйча саклап йөртү өчен ныклы, ышанычлы ысул кирәк булган. Сандыкның йөзлек ягына, уң һәм сул тарафларына челтәрсыман итеп ясалган орнаментларны күз алдыгызга китерегез әле. Менә шулар борынгыларыбыз аңлавындагы «Бәхет төене» була да инде.   Тагын да борынгырак чорларда мал-мөлкәтне таратмый саклау ролен бау үтәгән. (Ә бау булган җирдә «Бәхет төене» булмый кала аламы!) Бау белән ниләр генә кыланмаганнар: оештырып, таралмасын дип, кием-салымны, азык-төлекне бәйләп куйганнар; атлар, кошлар да бау ярдәмендә бәйдә торган; тылсымнар һ.б.   шулай ук бау белән төйнәлгән. Билбау белән билне ураганнар; баулар сузып биек урыннарга менгәннәр, аска төшкәннәр. Бауны җәянең кереше ясап, укның килеп төшү ераклыгын арттырганнар; бауны кабыкларга тарттырып, музыка авазлары чыгарганнар. Баулардан җәтмәләр үреп, балыкларны, кошларны, киекләрне аулаганнар. Гомумән, бау ниндидер магик көчкә ия әйбер итеп каралган.   Шунлыктан борынгы заманнардагы халыкларда бау белән бәйле ырымнар да булган. Мәсәлән, борынгы македон патшасы Искәндәр Зәлкарнәйингә баулардан чуалып беткән бер төен биргәннәр һәм: «Шушы төенне чишә алган кеше – Кече Азиянең хуҗасы булачак», – дип әйткәннәр. Искәндәр күп уйлап тормый, кылычын тартып чыгарып, шуның ярдәмендә чуалчык төенне бик тиз «чишеп» бетерә. Менә шулай, баудан ясалган төеннәр адәм баласына һәм яхшы, һәм яман ниятләрен гамәлгә ашырырга ярдәм иткәннәр.   Татар халкының борынгы ырымнары телендә бәйләп (баглаб) төен ясап кую бар. Ул бер эшне ныгытып кую мәгънәсендә кулланыла. Мәсәлән, татарларның борынгы бер мәхәббәт ырымында болай диелә:   «Багладым, башыны,   мәндин үзгәгә әйләнмәсен!   Багладым, ике күзене,   мәндин үзгәгә карамасын!   Багладым, ике колакны,   мәндин үзгәгә сүзене тыңламасын!   Багладым, телене,   мәндин үзгәгә сүзләшмәсен!».   Бу дога фрагментында «баглауның» бөти формасына керә бару стадиясе күзгә ташлана.   Татарда ХIХ-ХХ гасырларда да әле күннән ясалган кечкенә генә өчпочмаклы пакетларда догалар язылган кәгазьләр – «бөти»ләр йөртү гадәте бар иде. Аларның үрнәкләре археографик экспедицияләр вакытында аз очрамады. Бу бөтиләр адәм углын төрле яманлыклардан саклау вазыйфасын үтәгәннәр. Бөтиләрдәге догаларның берсе, һичшиксез, «Айател-көрси» була,   чөнки ул мөселманнар арасында саклану, саклау өчен хасияте зур булган дога булып санала. «Айател-көрси»не шәмаилләр итеп яздырып, яки типографияләрдә басылган нөсхәләрен фатир интерьерына кую гадәте дә очрый.   Инде янә «Бәхет төене»нә әйләнеп кайтыйк. Аның серләрен без борынгы бабаларыбызның якын күршеләре булган кытайлар мәдәниятендә дә күрә һәм ача алабыз.   Бервакыт шулай Казанда ачылган бер милли кытай кафесының бизәлешенә, төгәлрәк әйткәндә, бер сурәтнең ике ягына да эленгән, кызыл җепләрдән (нечкәрәк баулардан) үрелгән җәтмәсыман ике җиһазга игътибар итәргә туры килде. Зурлыклары чама белән 40x90 см чамасы. Кафе хезмәткәре булган кытай кызыннан бу әйберләр ни аңлатуын сорагач, ул: «Бәхет төене», – дип җавап бирде. Аның җавабын фәһемләп, мин алда әйтеп үтелгән сандыкларыбыздагы геометрик бизәкләрдә дә, атлардагы шлея-чукларда да, хәтта хатын-кызларның чуклы шәлләрендә дә «Бәхет төене»нең милли формаларын күрдем. «Бәхет төене»ндә аны үргән баулар төптән ялтыравыклы металл балдаклар белән ныгытылганнар. Алар «Бәхет төене»нә илаһи бер матурлык биреп торалар. Борынгы татарларның байраклары юкка гына чуклар рәвешендә булмаган ләбаса! Мәсәлән, Чыңгыз ханның байрагы тугыз чуклы булган. Татардан урыслыкка язылган Дон, Запорожье, Җаек казакларындагы полк байрагы – «бунчыг» – «мең чугы» дигән мәгънәне белдерә... Татар телендәге:   «Кыз чагында –   кызыл чук,   Хатын булгач,   каткан балчык» дигән әйтемдә дә чукның байрак мәгънәсенә ия икәнен аңлау кыен түгел. Чук – шул бәхет төенен тәшкил иткән бауларның очлары, алар соңыннан эстетик бизәк образларына әйләнгәннәр.   Соңгы елларда аерым кешеләрнең фатир ишекләренә, килгән кеше кнопкага басып, хуҗага үзенең килү хәбәрен җиткерү өчен махсус җайланмалар куя башладылар. Кытайда эшләнгән бу яңалык «предмет» буларак «Бәхет   төене»нә охшаган, тик боларда, хәрәкәткә килгәндә нәфис музыкаль тавышлар чыксын өчен, махсус шөлдерләр эленгән. Бу үзенчәлекләре белән ул татарларның борынгы «Бәхет-дәүләт» догасының аерым юлларын хәтерләтә.   «Әссәламәгаләйкүм, йа бәхет-дәүләт!   Әйү вә хуш килгел, йа бәхет-дәүләт,   Кулдашлык илә килгел, йа бәхет-дәүләт,   Моңлуг мән килгел, йа бәхет-дәүләт,   Ай тик ага килгел, йа бәхет-дәүләт,   Көн вә койаш тик туга килгел,   йа бәхет-дәүләт,   Йагмур тик йага килгел, йа бәхет-дәүләт,   Кар тик йага килгел, йа бәхет-дәүләт,   Кыш тик кышлайу, килгел, йа бәхет-дәүләт,   Сәгадәт кабалын ала килгел,   йа бәхет-дәүләт,   Сөенечлек белән килгел, йа бәхет-дәүләт,   Нигъмәт капугыйн ача килгел,   йа бәхет-дәүләт,   Рәхмәт нурына сачә килгел,   йа бәхет-дәүләт,   Аллаһ кадыйр сөбхан хакы өчүн килгел,   йа бәхет-дәүләт»...   Бу җәһәттән татар халкы ышанулары системасында сакланган «Дәүләт чүкече» образы да кызыклы. Дәүләт чүкече дип вакыт-вакыт йорт эчендә металлга суккандай зеңгелдәп таралучы нәфис кенә аһәңне атаганнар. Әлеге аһәңне борынгыларыбыз дәүләткә бәхет, сөенеч, бәрәкәт килүгә юраганнар. Моны безгә Казанда яшәгән, чыгышы белән Югары Бәрәскә авылыннан (Татарстан Республикасы, Әтнә төбәге) булган Галимә апа Әхмәтҗанова сөйләгән иде.   «Дәүләт чүкече» мифологик «Дәүләт кошы» образына якын мотив.   Казанда XIX гасырның икенче яртысыннан 1917 елга кадәрге чорда «Бәхет-дәүләт догасы» әсәренең берничә төрле вариантлары басылып чыккан. Шунысы анык – «Бәхет төене», «Дәүләт чүкече» кебек рухи мирас хәзинәләренең тарихы бик борынгы дәверләргә барып тоташа һәм алар халкыбызның бай рухи хәзинәсен чагылдыручы кадерле ядкарьләр булып торалар.   Әхмәтҗанов Марсель   Ибраһим улы,   филология фәннәре докторы.
Илсөяр ГАРИПОВА

--- | 12.02.2019

Татарстанда гомере буе ил өчен тырышкан тыл ветеранын йортыннан куып чыгаралар

$
0
0
12.02.2019 Җәмгыять
Яшел Үзәндә берничә йортны каза хәлендә дип бәяләп кешеләргә башка урынга китәргә кушалар. Кешеләр, бу бәяләмә ялганга нигезләнгән дип, каршы булса да, йортлар урынында парк төзергә җыеналар.
11 февральдә Яшел Үзәннән берничә кеше Татарстан Дәүләт шурасы каршына ялгыз пикетка чыкты. Әлеге кешеләр яши торган йортны хакимият каза хәлендә дип белдереп, анда гомер итүчеләрне бу йортлардан чыгарга куша.   Чарада катнашучыларның берсе "Татарстан хакимияте безнең милкебезне тартып алды. Без – сукбайлар", дигән шигар белән басып торды. Аның әйтүенчә, Мәскәү алдында бөтенләй башка хисаплар ясала һәм Татарстанда кешеләрне ипотека алырга мәҗбүр итеп өйләреннән куып чыгару инде гадәткә әйләнеп баруы турында беркайда да әйтелми.   "Русия президентына бу хакта сөйләрләрме, кешеләргә компенсация түләр өчен акча сорарлармы? Юк, дип кистереп әйтә бу кешеләр. Татарстан күз буяуга оста. Путин алдында хурлыкка кала алмый бит инде”, дип язалар акциядә катнашучылар үз хәбәрләрендә.   2018 елда Яшел Үзән хакимияте кешеләрне йортларыннан мәҗбүри чыгару өчен мәхкәмәгә 435 шикаять бирде. Хәзергә 136 эшне карау туктатылган. Ипотекага яки арендага фатир алып аңа күченгәндә яки хакимият тәкъдим иткән акчага ризалашканда мәхкәмә эшне карауны туктата. Мәхкәмә Яшел Үзән хакимияте биргән шикаятьләрнең 128ен канәгатьләндергән. Кешеләрнең күбесе йортларыннан чыгаруга каршы булган. Берничә мөрәҗәгать каралмаган килеш калган.   Узган көздә хакимият инде йортлардагы ут-суларны сүндерә башлады.   Азатлык Яшел Үзәнгә барып әлеге каза хәлендә дип табылган йортны карап, анда яшәүчеләр белән сөйләшеп кайтты.   Яшел Үзәндә гомер итүче 92 яшьлек Мәрфуга Һадиева яшәгән йортны җирле хакимият каза хәлендә дип таныды һәм аңа йорттан чыгарга кушты. Бу хәбәр күпләрне аптырашта калдырды. Азатлык хәбәрчесе Яшел Үзәнгә барып әлеге хәлне ачыкларга тырышты.   Азатлык хәбәрчесе килеп кергәндә Мәрфуга әби намаз укуын тәмамлый иде. Намазын тәмамлап, дисбеләрен тартып зикер әйтеп бетергәч безнең белән әңгәмә корды. Колагы бик начар ишетә, күзләре начар күрә – гомер буе авыр хезмәттә эшләү нәтиҗәсе. 1941 елда сугышның беренче көннәрендә үк 14 яшьлек Мәрфуганы Яшел Үзәннең Горький исемендәге кораблар төзү заводында снарядлар ясау бүлегенә эшкә бастыралар.   "Кем никадәр план башкарган дигән исемлек элеп куялар иде. Иң өстә Мөбәрәкҗанова (кыз фамилиясе – ред.) планны арттырып башкарган дип язалар иде”, дип искә ала Мәрфуга әби ул елларны. Сугыш тәмамланган көнне искә төшергәч исә күз яшьләрен тыя алмады. "Гомер буе дәүләтне торгызырга дип көчемне жәлләмичә хезмәт иттем. Сугыштан соң Ленинград, Керич, Таллинга да кораблар төзү заводларына эшкә җибәрәләр иде. Трюмнардагы пычракларны җыю, буяу, төзекләндерү эшләрен башкардык, кораблар өлешләрен ясадык”, ди ул.   Мәрфуга әбинең кызы Дания Перминова әнисенең берара кондуктор булып эшләве турында да искә төшерә, ләкин Мәрфуга әби кистереп "хурлык бу", дип сөйләмәскә куша. Соңыннан кызы Дания, әнисенең химияле буяулар белән эш итү сәбәпле глаукома белән авырып китүен һәм шунлыктан аңа заводтан китеп кондуктор булып эшләргә туры килгәнлеген әйтте, шуны Мәрфуга әби хурлык дип санаганын аңлатты.   Хакимият, яшәгән йортларын каза хәлендә дип танып, кешеләргә аннан чыгарга туры киләчәк дип кисәтә башлагач, Дания 92 яшьлек әнисенә моны ничек аңлатырга икәнен белми аптырап йөргән. Инде әнисенә барысын да сөйләп биргәч, Мәрфуга әбинең моңа ышанмавын, болай була алмый, халыкны урамда калдыра алмыйлар бит дип аңа ышанырга да теләмәвен әйтә ул.   "Аллаһ ярдәме белән сугышны исән-сау җиңеп чыгып, картлык елларымда шул хәлгә калырбыз дип һич уйламаган идек. Бу фатир үз тырышлыгыбыз белән эшләп алынган. Гомер буе дәүләтне торгызуга көчне кызганмый эшләдек, әллә фатирлы булырга лаек түгелме без? Ничек мине үз йортымнан урамга куып чыгарсыннар? Фашизмны җиңеп чыктык, хәзер хакимият безне фатирсыз калдыра инде. Бу бит фашизмнан да яманрак нәрсә", ди Мәрфуга Һадиева.   2012 елда Дания ханым әнисе белән бергә яшәгән ике бүлмәле фатирын сатып, шушы йорттан 2 млн сумга өч бүлмәлене сатып ала. "Минем әнием тыл ветераны, андый ветераннарның саны инде хәзер күп калмаган. Дәүләттән ялынып фатир сорап йөрмик дип, шушы районнан фатир алып монда күчәргә булдык. Әнием бот муенчыгын сындыру сәбәпле, фатир алганда була алмады. Фатирны шул сәбәпле үз исемемә яздырдым. Әнием бу фатирда язылган. 2015 елда безгә бу йорт имеш 2011 елда ук каза хәлендә дип танылган булуын әйттеләр. Бу – ялган. Ул документлар 2015 елда элекке дата белән теркәлгән дип уйлыйбыз. Документ 31 декабрьдә төзелгән. Ул елны 31 декабрь шимбә көнгә туры килгән, ял көнне кем йортларның авариялелеген тикшереп йөрсен ди.   2018 елда безнең бу милеккә хокукыбызны гамәлдән чыгардылар. Хәзер безгә бу фатир өчен 700 мең сум тәкъдим итәләр. 700 меңгә нинди фатир алып була бүгенге көндә? Безгә моннан ерак түгел урнашкан яңа йортларга күчәргә кушалар, ләкин андагы фатирларда 700 мең сум 6,2 дүрткел метр сатып алырга гына җитә. 15 елга ипотека алырга өндиләр. Нишләп без ипотека алырга тиеш ди. Безнең йорт бернинди каза хәлендә түгел", ди Перминова.   Әлеге йорт 1938 елда салына, аның белән бергә тагын дүрт нәкъ шундый ук йорт төзелә. Экспертиза кәгазьләренә караганда, 1нче санлы йорт каза хәлендә дип саналмый, 3нче санлысы санала, 9нчы йорт (Мәрфуга әби яшәгән) шулай ук каза хәлендә диелә, 11нче санлысы яшәргә яраклы, ә менә 13нче йорт 2010 елда капиталь ремонт күргән булса да, барыбер каза хәлендә дип танылган.   Шәһәр башкарма комитеты ясаткан экспертиза нәтиҗәләренә караганда, йорт 62 процентка тузган диелә. Ләкин экспертиза кәгазьләрен укыгач, анда язылган кайбер нәрсәләрнең чынбарлыкка туры килмәве күренә. Экспертлар язган документта кереш баскычлары, катлар арасындагы баскычлар агачтан ясалган диелгән, ә чынлыкта алар бетоннан эшләнгән. Тотынгычлар (перила) белән дә шул ук хәл: кәгазьдә алар – агачтан, ә чынлыкта – тимердән.   Йортта торучылар башкарма комитет экспертизасын ялган дип, бәйсез экспертлар яллаган. "Йортның никадәр тузганын белер өчен, үзебез бәйсез экспертиза ялладык. Алар тикшерүләр үткәргәннән соң, йорт 46 процентка гына тузган дигән нәтиҗә ясады. Һәм бу йортның паспортларын тикшереп, аның хезмәт итү чиге 150 ел диелде. Бәйсез экспертлар "конструктив элементлар йортта торырга мөмкинлек бирә. Ләкин кайбер җирләре өлешчә төзекләндерү таләп итә. Ул төзекләндерүне нәкъ хәзерге хәлдә башкару отышлы", дип яздылар", ди Дания ханым. Әлеге экспертизаны узган мәхкәмәдә кабул итмәгәннәр.   Әлеге йортта яшәүчеләр бәйсез экспертлардан башкарма комитет ясаган экспертизага бәя биреп рецензия язауны да сораган. Бәйсез эксперт язган рецензиядә хакимият экспертизасы үткәргән вакытта тиешле җиһазлар кулланылмаганы, үткәрү шартлары тиешле дәрәҗәдә үтәлмәве, димәк дөрес нәтиҗә дә ясала алмавы турында язылган.   Йортта яшәгән башка кешеләрнең дә фикерен белер өчен, күршеләрнең ишекләренә дә шакырга булдык. Беренче катта яшәүче Лида Шумилина ишекне ачты. Иң әүвәл аптырап калган булса, нинди мәсьәлә белән килгәнебезне белгәч фатирына да кертте. Бу мәсьәлә күршеләрне берләштергән, без кергәндә Лида ханым һәм аның кызы Нина Крайнова яшәгән фатирда күршесе Фәйрүзә Гомәрова да бар иде.   Крайнова да хакимият экспертизасында ялганнар булуын әйтте. "Бу хәлне чын мәгънәдә башкарма комитет башбаштаклыгы дип саныйм. Беренчедән, имеш идарәләр арасындагы акт 2011 елда төзелгән, бу – ялган. Ул актны укысаң, тулаем бер ялган икәнлеге күренә. Агачтан ясалган баскыч аралыклар, агач тотынгычларны каян тапканнар? Баскычлар бетоннан, тотынгычлар тимердән эшләнгән бездә. Ярар, түшәм агачтан ди, ләкин алар бөтен иске йортларда да агачтан. Экспертизаны йортта яшәүчеләрдән башка гына һәм тору урыннарын карап чыкмый гына үткәрделәр. Иң кызыгы – фатирларда обойлар асылынып тора, унитазлар ярылган дип язганнар экспертизада. Алар безгә керми генә безнең обойларны каян күргәннәр соң? Һәм асылынып торган обой, ярык унитаз йортны каза хәлендә дип санарга сәбәп була аламы?   Петр Землянский (Башкарма комитет сораган экспертизаны әзерләгән экспертларның берсе – ред.) тарафыннан үткәрелгән экспертиза 30-35 минутка якын вакыт алды, күренгән ярыкларны фотога төшерү һәм чардакка менү белән чикләнде. Безнең фатирга кереп фотога төшереп чыктылар, ул вакытта, югыйсә, мин аларга идәнне ачып күрсәтәм, базга төшеп карагыз фундаментның нинди дәрәҗәдә икәнен карарсыз дип тәкъдим иттем. Алар юк, кирәкми дип баш тарттылар. Нәтиҗәдә, экспертиза кәгазьләрен карасак, бәдрәф белән ванна бүлмәсе фотолары безнеке, ә тору бүлмәләре безнеке түгел иде.   Икенчедән, алар безнең йортны 2011 елда ук каза хәлендә дип таныган икән. Хәзер бит инде 2019 ел, һәм берни ишелми, җимерелми. Район башлыгы, шәһәр мэры Александр Тыгин тарафыннан эшләнгән башбаштаклык бу! Инвалидларның, картларның, балаларның бердәнбер йортларын тартып ала бит ул. Әлбәттә, бәлки кемнеңдер күчәргә башка фатиры бардыр, ләкин күбесенең бу бердәнбер тору урыны. 10-12 мең пенсия алучыларда каян тагын фатирлар булсын ди” дип сөйләде Нина Крайнова.   Лида Шумилина фатирын күрсәтеп чыкты һәм бу йортны бик җиңел генә җимереп тә булмаячак диде: "Карагыз, диварлар калынлыгы 60 см, биеклек 3 метр, бу – тулаем кирпечтән салынган диварлар, җиңел генә җимереп тә булмаячак, җимерер өчен бомба белән шартлату кирәк булачак". Әгәр экспертизадагыча диварлар, түшәмнәр җимерек булса, бездә дымлылык, күгәргән урыннар булыр иде, бездә андый күренеш юк. Канализация торбалары яңа, батарейлар яңа”   Фәйрүзә Гомәрова фатирында өч кеше яши: Фәйрүзә ханым үзе, оныгы һәм оныгының 3 яшьлек малае. Мәхкәмә карары белән 2017 елдан бирле фатирлары инде аларның милке саналмый һәм, Дания Перминова кебек, алар да февраль аенда фатирдан чыгарга тиеш: "18 февральдә югары мәхкәмәдә эшебез каралачак, безгә чыгарга кушалар, мин ике бала белән урамга чыгып китәргә тиеш булам. 15 елга ипотека алыгыз диләр. Миңа 70 яшь, нинди ипотека алыйм ди мин? Балам да әле эшли башлады гына. Кая барыйм мин?   Мин бу фатирны 2010 елда сатып алдым, ул вакытта беркем дә йорт искергән дип әйтмәде. Теркәлү процессын бернинди проблемсыз үттек. Менә күрше Дания 2012 елда алды. Ә бит, әгәр йортны 2011 елда ук каза хәлендә дип таныган булсалар, нәрсәгә нигезләнеп аларга проблемсыз теркәлү уздырдылар соң?   Мин ике тапкыр Мәскәүдә президент кабул итү бүлмәсендә булдым шул мәсьәлә белән. Президент киңәшчеләре миннән "сез үзәктә яшисезме?", дип сорадылар. Әйе, дим, каян беләсез? "Сезне шулай куып чыгаралар икән, димәк җирегез кирәк", дип җавап кайтардылар. Мәхкәмә карары белән сез инде милек хуҗасы саналмыйсыз, без инде бернәрсә дә эшли алмыйбыз диделәр”, дип әйтте Фәйрүзә ханым.   Февральдә йортны бушату таләп ителә, ә дүрт фатир хуҗалары әле һаман хосусый милек ияләре санала.   "Хакимият экспертизасында безнең йортка бәя биргән экспертка карата, дөреслеккә туры килмәгән мәгълүматлар биргән өчен дип, җинаять эше ачылган, Казанда хәзер мәхкәмәләргә йөрибез. Һәм тагын бер гаҗәп нәрсә – мәхкәмә карары нигезендә, мин әни белән февраль азагына фатирдан чыгарга тиеш, ә күршеләремнең кайберләре әле һаман хосусый милек иясе санала”, дип сөйли Перминова.   Хакимияткә бу йортларны юк итү нәрсә өчен кирәк?   "Тыгин белән очрашуда булдык. Шунда ул: "Менә сезнең йорт урынында парк төзим", диде. Әнә үзе яшәгән җирдә, Ореховкада төзесен парк. Моннан беркая да чыкмаячакбыз. Әгәр куа башласалар, барлык әйберләремне җыям да Тыгин йортына Ореховкага күчәм", дип белдерде Нина Крайнова.   "Ул бит безнең саф экологик мохит өчен көрәшкән була. Имеш, безнең шәһәрдә парклар аз икән. "Сезнең йорт урынында парк төзелеп, скәмияләр урнаштырылачак", диде шәхси очрашуда. Менә шул скәмияләрдә утырып торырбыз инде, аның каравы башыбызга түшәм ишелеп төшмәс. Рәхмәт "хөрмәтле" Тыгин әфәнде", дип сүзен тәмамлады Дания Перминова.    


---

--- | 12.02.2019
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>