Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

“Вы жалкие уроды!”

$
0
0
13.02.2019 Интернет
Уфадагы барбершопларның (ир-атлар өчен чәчтараш) берсендә эшләүче яшь кыз, клиентларның оятсыз кыланышларына түзә алмыйча, видеоязма төшергән.
Эш шунда: әлеге чәчтараш ачылуы көнендә  “Күпме телисең, шулкадәр түлә” промо-акциясе игълан иткән. Аның кысаларында чәч кистергән өчен 50, 100  сум акча калдыручылар да булган. Менә шулар аркасында барбершопта эшләүче яшь хезмәткәрнең җене котырган да инде. Андый клиентларны ул “циничные и жалкие уроды” ди. Социаль челтәрләрне кулланучылар исә видеоязма авторы фикере белән килешми.   Ә бит уйлап караганда, чәчтараш үзе акция игълан иткән. Андагы хезмәткәрләр эш бирүче алып барган сәясәт  белән килешергә тиеш түгелмени? Аннары, акцияләре көн саен түгелдер әле. Әнә ич, видеоязмада “прически от Бога” 1500 сумлап тора ди...   Әйткәндәй, чәчтараш хуҗалары, бу роликның Интернетка чыгуын белгәч, ачуы кабарган хезмәткәрне эштән азат иткән... Фото ачык чыганактан алынды. 
---

--- | 13.02.2019

«Көндәшләр» булып яшәде безнең әниләр

$
0
0
13.02.2019 Язмыш
Без, өч бертуган малай, һәр елның май ахырлары җитүгә Кызылбайга барырга җыена башлыйбыз. Кызылбай туган авылыбыз булса да, хәзер башка жирдә — әни туып-үскән авылда яшибез. Әтиебез сугыш ярасыннан бик яшьли үлгәч, карт атагыз белән карт әниегез янында тормыш итү җиңелрәк булыр дип, әни өйне сатып, калган мөлкәтне берничә арбага төяп, сыер, бозауны шуларга бәйләп, безне төенчекләр, мендәрләр, бәбкәле каз оялары арасына утыртып, үзе туып-үскән авылына төянеп кайтты.
Искерә башлаган дүрт почмаклы өй сатып алып, яңа урында тормыш көтә башладык. Еллар үтеп, буйга җиткәч, анысын да туган авылым дип әйтергә була. Сүз чыкканда без аларның икесен дә, бер дә тартынмый, уңайсызланмый, «туган авыл» дип йөртәбез. Миндә, малай, хәзер ике мин, дигәндәй, ике төбәк тә бер дәрәҗәдә кадерле.   Кызылбайдан күчеп киткәндә миңа, өч малайның иң олысына, биш яшь тулып кына килсә дә, без анда кунакка баруны айлар, еллар буе сагынып көтә идек. Ул заманда, узган гасырның уртасында, аттан башка транспорт юк диярлек чорда, без ятимнәрне кем һаман кунакка йөртсен инде. Алай да, 12-13 яшьләремдә бугай, кышкы каникулда кемдер толыпка төреп кошевкага утыртып, ике тапкыр берәр атнага «утырмага» алып барды. Авылдан бер чакрым читтә урнашкан Терке авылында (бу якта наратны терке дип йөртәләр), Бакый исемле борынгы карттайларда бик күңелле итеп кунак булуымны хәзер дә җылы итеп искә алам. Кем соң алар борындык карттай һәм борындык картнәй? Ул елларда, хәзерге күзлектән караганда, кызык кына традиция бар иде Урал татарлары арасында. Туганлык җепләре бөтенләй булмаган, ләкин бер-берсен якын итеп озак кына аралашып, кунакка барышып яшәгән яшь һәм олырак ирле-хатынлы гаиләләр, дуслыкны ныгыту өчен зур мәҗлес оештырып, шунда, чакырылган башка парлар катнашыңда, өлкәнрәкләрен «борындык әни», «борындык әти», яшьрәкләрне «ул» һәм «кыз» исемнәре белән атап, яна «нәсел» нигезлиләр, ягъни ясалма әти-әни, ясалма ул һәм кыз ячейкасын төзиләр. Шул көннән башлап ике гаилә арасы чын туганнарча ныгый. Бу якынлык балаларына да күчеп, аларның да дуслыгы зур була.   Кызылбайга кунакка — әни белән әтинең борындык әти-әнисенә җибәрү үзенчә туган авылыбыз белән ара бөтенләй өзелмәсен өчен эшләнгәндер инде. Борындык бабайның үзенең дә сигез баласы булып, берничәсенең шәһәрдә эшләгәне, укыганы хәтердә. Улы Рәкыйп белән күрше авылда урта мәктәпне бергә тәмамладык. Ул күп еллар эчке эшләр бүлеге башлыгы булып эшләгәннән соң ялга чыкты.   Безнең әле Кызылбайда дәү әниебез дә яши. Аның исеме бу якларда очрамый торган исем — Мөсәтыйха. Бәлки аны халык телендә бозып әйткәннәрдер, бәлки мулла шулай кушкандыр, белешмәләрдә, татар исемнәре китабында очратканым булмады. Иң мөһиме исемнең ничек язылуы яки әйтелүе түгел, ә дәү әнинең безгә якын булуы.   Иң гаҗәбе шунда: дәү әни ул — әтинең беренче хатыны. Бөек Ватан сугышы башланганчы бергә яшәгәннәр, Рәфкать исемле малайлары туган. Шул ук елны әти фронтка китә. Сугыштан кайткач, гаиләсен ташлап, ялгыз яши башлый.   — Мөсәтыйханы калдырып чыкканда, иңбашына бер балта гына салып чыгып киткән әтиегез, — дип сөйләде әни без бераз үскәч. — Авыл кырыендарак буш өйгә барып кергән, акчасын соңыннан эшли-эшли түләгән. Миңа яучы җибәргәндә йортын рәтләп, өй эчен чистартып, өстәл, кровать, савыт-саба алып, килен төшерерлек хәлгә китергән иде. Фронтовикка күршеләре дә хәлләреннән килгәнчә булышкан.   — Әни, әти ни өчен күрше авылдан өйләнергә булды икән? Ике авыл арасында юньле юл да булмаган бит ул елларда.   — Авыл белән авыл арасында юл булмый тормый инде. Ә менә язгы ташкын вакытында Әй елгасы ел саен күперне агызып китеп, су кайтып, май   ахыры җитмичә яңа күпер салып булмый. Мине күрергә әтиең күпер салгач тарантаска утырып килгән иде.   — Сезне кем таныштырды соң?   — Кем булсын, Кәримә әбиең. Аның әнисе Кызылбайдан килен булып төшкән булган. Алар нәселе әтиеңнең ата-әнкәсе исән чагында аралашып яшәгәннәр. Әтиең, ялгыз калгач, тегеләргә киңәш сорап мөрәҗәгать иткән. Алар мине димләргә булганнар. Безне күрештерделәр. Бер-беребезне ошатканбыздыр инде. Әтиең икенче атнартында килде дә, никах укыттык. Печәнгә төшкәнче төяп алып кайтып та китте.   — Әти ниндирәк кеше иде соң?   — Әйбәт кеше иде. Ул миннән күпкә сабыр, йомшак, хатын-кызга юл куя белә торган ир булды. Бер чакны, син әле тумаган да идең, шулкадәр әтиләргә кайтасым килеп китте. Рафил абыең да аларда торып калгач, бигрәк кенә күрәсем килә. Әтиеңә, сагындым, авылыма кайтып киләсе иде, дип әйтергә куркам. Килен өч ай тормаган, уттай эш вакытында ничек өйне ташлап китмәк кирәк, дип сүгеп ташлаудан котым чыга. Ә туган йортка кайтасы килә. Нишләргә? Уйладым, уйладым да, тәвәккәлләп ныклы карарга килдем: әтиеңнең кесә сәгатен чалбар кесәсенә салдым да чалбары белән бергә юдым. Сәгать сугыштан соң сирәк кешедә генә була торган бик кадерле нәрсә икәнен белеп эшләдем. Әтиең детдомнан төшке ашка кайткач, хәлне аңлатырмын, ул мин юньсезне сүгеп ташлар, хурлыклы сүзләр әйтер, дип уйладым. Мин, чын-чынлап үпкәләгән булып, әтиләр өенә кайтып китәрмен — ара унбиш чакрым гына бит. Ике-өч кич кунгач, гафу үтенеп, шыпырт кына янына кайтып төшәрмен.   Юк шул, мин уйлаганча барып чыкмады. Сәгатьне сабынлы суда юганны белгәч: «Сәлиха, син әле ирләр кесәсен актарып өйрәнмәгәнсең икән, бер дә хафаланма. — диде. — Без аның капкачын ачабыз да, кояшка каратып куеп киптерәбез. Һичшиксез, йөреп китәчәк».   Син туып тәпи йөри башлагач, түзми сөйләдем әтиеңә сәгать юу серен. Шунда, мине кызганып, бер кичкә булса да әтиләргә алып барып кайтырга башы җитмәгәне өчен, үзен битәрләде. Мин берәр гаеп эш эшләсәм, йә көтелмәгән бәла-каза килеп чыкса, хафаланмыйк дөнья малы өчен, кеше дә ятып үлә, дип гел тынычландыра иде. Иң мөһиме — бала күңелле кеше булуы. Авылда яшәп, көне-төне мәшәкатькә чумып яшәсә дә, эт булып арып кайтса да, иң элек сезне кулларына алып, сөеп, сөйләндереп күңеле булгач кына өстәл артына утыра. Йомшак, кешелекле холкы өчен бөтен авыл яратты үзен. Төрмәгә эләгүдән курыкса да, мохтаҗларга, хәленнән килгәнчә, ярдәм итте. Шуңа күрәдер инде, үлгәч бөтен авыл озата барды.   — Ә ни өчен дәү әнине ташлаган?   — Ни сәбәптән аларның юллары аерылышкандыр, анык кына әйтә алмыйм. Бу хакта сөйләшүне тыйды ул. Без өйләнешкәнче үк булган күңелсез хәлләр хакында сүләшмәскә сүз куештык. Мин дә бит сугыш башланганчы башка ирдә идем. Рафил абыегызның әтисе фронтта үлмәсә, әтиегез белән очрашмаган булыр идек, сез дә булмас идегез. И балалар, сүләп китсәң, аның осына сыгарлык түгел.   Мөсәтыйха дәү әнигә кайчан, кем өйрәтүе буенча «дәү әни» дип әйтә башлавыбызны хәтерләмим. Шунысы хак: бер тапкыр да дәү әнине безнең әнинең көндәше итеп уйлаган чак булмады. Билгеле булганча, көндәшләрнең 99 проценты бер-берсен өнәми, хәтта гомер буе дошман булып, бер-берсеннән кара көнләшү белән яшиләр. Ә безнең әниләр үлгәнче аралашып, яшьрәк, көчлерәк вакытта күрешеп, балалары, оныклары өчен бергә сөенеп көн күрделәр. Аларны ничек «көндәшләр» дип әйтәсең инде. Кыз туганнар кебек башкаларны көнләштереп яшәделәр. Ә бит икесе дә җебек, төшеп калган хатын түгел; кирәк булса, чәйнәми йотарга да күп сорамаслар.   Әйткән идем бит, Кызылбайга кунакка баруны ел буе көтәбез, дип. Быел да, май ахырында соңгы кыңгырау чылтырау белән өчәүләшеп — 12, 9, 7 яшьлек балалар, юлга чыгып киттек. Барасы җиребез безнең өчен шактый ерак — турыдан унбиш чакрым булыр. Зират яныннан менеп китеп, Красноуфим тракты аша чыгасы да, Урыс күлгә алып баручы юлдан сиптерәсе. "Сиптерәсе" диюем шуңа: барасы юлның беренче яртысын уйный-уйный, сикерә-сикерә узасың. Кояш кыздыра башлап, тамак кипкәч, аяклар хәлсезләнә, кәеф бераз кырыла. Совхозның «Второе отделение» дип аталган урыс авылына янынды коедан тешне сындырырлык салкын су эчеп, утырып аз гына ял итеп алгач, тагын хәл керә, сәфәрне дәвам итәргә дә була. Бик җәелеп утырсаң, урыс малайларының кыйнавы да бар. Андый ямьсез очракларга үзебезнең юлыккан булмаса да, барыбер күңел шикләнә. Тизрәк комлы машина юлыннан туган авылга таба элдертергә кирәк. Кояш кыздыруына түзеп, төпчек малайны хәлдән тайдырмыйча ике чакрым үтә алсак, оҗмах рәхәтлеге башланачак: юл катнаш урманга — усак, каен агачлары арасына барып керәчәк. Күләгәдә кошлар сайравын тыңлап, тәмле исләр иснәп баруы никадәр рәхәт!   Дәү әни белән Рәфкать абый безне якты йөз белән каршылый. Тормышлары ишсез гаиләдәгечә тыйнак булса да, дәү әнинең чиста өе, матур ишегалды, капка төбенә терәлеп диярлек аккан Әй елгасы, әгәр азрак арттырып җибәрсәң, шул минутта ук арыганны оныттыра.   Юлга чыгар алдыннан әни яхшы инструкция бирде: үзара сугышмаска, талашмаска, өстәл артында үзеңне кунактагы кебек тыйнак тотарга; ярамаган эш эшләмәскә («зыян итсәгез — җаныгызны алырмын»); өч кич кунгач, рәхмәт әйтеп кайтып китәргә («абыегыз училище бетереп эшкә башлый гына, дәү әниегезнең әндрәй казнасы юк»).   Без киләсен белгәнгә (телефон булмаса да, әнкәй берәр кеше аша алдан хәбәр итә), абый кармак таякларын киптереп, күптән әзерләп, өй артына сөяп куйган. Икенче көнне йокыдан торуга дүрт малай — Хөрмәтнең дүрт улы — дәү әни зур табага өеп пешергән коймакны яки кәртүк шәңгәне корсакка төеп тутырып, сөтле чәй белән бастыргач, суалчан казып, балыкка китәбез. Кунакта үзебезне ничек тотканбыздыр, анысын хәтерләмим, ә менә бер зур чиләк алабуга тотып кайткан ул җәйге көн әле дә булса сагындыра.   Шулай итеп, дүртәүләшеп балык тотарга чыгып киттек. Киттек дип, барасы да юк — елга абыйлар өеннән күп булса ике йөз метрда гына. Хет ярдан аякларыңны салындырып утырып, хет биек, озын күпер өстеннән кармак ташла. Әмма абыйның үз планы бар. Ярты чакрым чамасы ераклыктагы Әй борылышында алабуга яхшы чиртә икән. Кармак суга батканчы ук суалчанга ябышалар, ди. Бер-ике сәгать утырсаң — бер чиләк алабуга! Шундый шәп урын була торып, ник күпер башында ятарга, колыннар кебек уйный-уйный барабыз абыйның бер алдына, биш артына чыгып.   Быел яз аеруча соң килгәнгәме, май бетеп баруга карамастан, шомырт чәчәкләре коела гына башлаган. Шулай булмый, ай башында чәчүгә төшүгә, гомердә булмаганча, тездән кар яуды бит. Агачлар чәчәк атарга соңлаган кебек, балык та уылдык чәчәргә бераз су җылынганын көткәндер.   Елга борылышында язгы су казанда аш кайнаган кебек күбекләнеп, болганып ага икән. Ялгыш төшеп китсәң, котыла да алмыйсың, коткара да алмыйлар. Ака елгасына төшеп, әздән генә батып үлүдән калган чак та булды. Ә Әй елгасы Ака гына түгел — киңлеге йөз метрлар белән исәпләнә. Олылар әйткәнчә, аңда сыртларына мүк үсеп беткән чуртаннар, өстәлгә сыймаслык корбан балыклары яши, тобада яшеренеп яткан җәеннәр каз-үрдәкләрне тереләй йота.   Серле Әй елгасы турында сөйләшә-сөйләшә тиешле урынга килеп җиткәнне сизми дә калдык. Абый дөрес әйткән икән, суалчанны эләктереп кармак салуга, шуны гына көтеп торган кебек, балык секунды белән йота да аска, тирәнгә сөйрәп алып китә. Менә шул мизгелдә артык кабаланмый гына кармак таягын күтәреп җибәрәсең дә — алабуга кояшта ялтырап, яр өстенә килеп төшә. Ул минутларның рәхәтлеген сүз белән аңлатырлык түгел. Елга култыгында су чыннан да тыныч түгел, ә кайнап торган сыман. Шул су өстендә бертуктаусыз балык сикереп уйный. Мин моңа кадәр дә, моннан соң да бер урында балык җыелып шулай «кайнаганын» күрмәдем. Балыкчылар еш кына ялганлап мактанырга яратсалар да, без алабуга тоткан көн чын мәгънәсендә мактанырлык иде. Абый юкка гына чиләк алдырмаган икән — өч кармак белән, оста балыкчылар булмасак та, сәгать эчендә савытны эре-эре алабуга белән тутырдык та куйдык. Аннан соң нәфесләнеп китеп әллә ничә тал чыбыгына балык тезеп, бәйрәмнән кайткан кебек юлга кузгалдык.   Алабуганы чистарту бик авыр. Шуңа күрә дәү әни, кулыгызны кисәрсез, дип, безне якын җибәрмәде, бик озак маташса да, үзе генә чистартты. Ул көнне без туйганчы табада кыздырган ап-ак итле балык ашадык. Ә иртән йокыдан торуга дәү әни иң эреләрен салып балык бәлеше пешергән иде.   Безнең әни Кызылбайда әтиебез белән яши башлауга ук, аның беренче хатыныннан булган алты яшьлек улы Рәфкатьне якын итә. Ап-ак тәнле, сары чәчле бу мөлаем бала да әнидән бер дә тарсынмый, җае чыккан саен йөгереп килә дә җитә. Әни аның аркасыннан сөеп, хәленнән килгәнчә сыйлап, кичкә таба: «Улым, әниең югалтмасын, бар кайт, иртәгә килерсең», — дип озата. Әти бу дуслыкка бик сөенә, әлбәттә. Әнинең Рәфкатьне якын итүендә тагын бер сәбәп бар: беренче иреннән туган җиде яшьлек улын әтиләренә калдырып кияүгә чыккан бит ул. Үги әтисе Хөрмәт баланы Кызылбайга алып килергә бик риза булса да, картлар, үзебезгә иптәш, йорт арасында булышырга кирәк, дип, җибәрмиләр. Әни, мөгаен, Рәфкатьне олы улын сагынып, бу да ярым ятим үсә дип, аркасыннан сөйгәндер. Кыскасы, малай ике арада йөреп үсә. Берәм-берәм без — энеләре туа башлагач, әнигә (ул аны әнкәй ди) бала карарга булыша.   Рәфкать үги әнисен якын иткәнгә Мөсәтыйха дәү әни бер дә көнләшмәгән. Элекке иренең яшь хатыны турында башка хатын-кызларның да гайбәт сөйләүләрен өнәмәгән. Берничә класс кына белеме булган авыл хатынына мондый тәрбиялелек каян килгән? Моны мин бүген дә аңлый алмыйм. Безнең әни дә ашка таш белән атмый. Рәфкать абый аркасында тәмам якынаялар. Бер-берсенә кунакка йөрмәсәләр дә, очрашканда үзләрен кешеләрчә тоталар, йөз чытмыйлар.   Сер түгел, ирле йортта ашау-эчү дә яхшырак. Сугыштан соңгы авыр елларда Хөрмәт әтиебез бик «блатной» урыннарда эшли: башта балалар йортыңда (әти үзе дә детдомда үскән) склад, хуҗалык мөдире була,   ятимнәрне башка районга күчергәч, колхозның склад мөдире итеп билгелиләр. Әни, көндәшенең тормышы җиңел булмавын яхшы белгәнгә, җае чыккан саен ансын-монсын биреп, ярдәм кулы суза. Әти мондый дуслыкны бик өнәп бетермәсә дә, олы малае хакына әнкәйгә каты бәрелми. Яшь хатыны исә күп кенә «кырын эшләрен» иренә сиздермәскә тырыша.   Шулай тату яшәгәнгәдер инде, әти үлгәч Кызылбайны калдырып киткәндә, Рәфкать абый, дәү әни белән аерылышу бик авыр булды. Безнең мал-мөлкәт төялгән атлар Әй елгасы аша салынган күпер янына җиткәч, шактый туктап торды: озату озакка сузылды. Хатын-кызлар яулык очлары, кул сыртлары белән яшьләрен сөртә. Әнкәй аларның һәрберсен кочаклап чыккач, дәү әни белән иң ахырдан күреште. Алар бер-берсенә җылы сүзләр әйттеләр, хәзер без икебез дә тол хатын, дип юатыштылар. Әмма озатышуның иң авыры безгә төште: Рәфкать абый, энеләремнән аермагыз, мин дә алар белән китәм, дип елый. Аңа карап без үкерәбез. Аптыраган олылар ярсыган балаларны ничек тынычландырырга белми. Алай да әни Рәфкать абыйның «ачкычын» ничектер табып, калырга ризалатты. Каникул җиткән саен безгә кунакка киләчәгенә ышандырды. Хәтта, юатып, бишлек кәгазь акча биргәне дә хәтердә.   Безнең туганлык җепләребез үскәндә өзелмәде. Абый, җае чыккан саен, безгә килеп сөендерде. Үсә төшкәч, алда сөйләгәнчә, без дә аларга барып йөри башладык. Студент чакларда да дәү әниебезне — безне көтеп, җылы сүзләр белән каршы алган кешебезне — күрергә сагынып кайта идек. Безнең өчен ике авылда ике әни яшәде. Әниләребез дуслыгы ятимлек елларын да җиңелрәк уздырырга ярдәм иткәндер, мөгаен. Әти үлгәч, алар тагын да якынайдылар. Очрашканда сөйләшеп (безнең турында инде) сүзләре бетми. Ә пенсиягә чыккач, кунакка йөрешергә дә, малайларның туйларыңда утырырга да насыйп булды аларга. Менә шундый «көндәшләр» булып яшәде безнең әниләр.
Разит СИБАТОВ

--- | 13.02.2019

14 яшьлек кыз, шатлык яшьләрен тыя алмый елый-елый, табибларга рәхмәт укый

$
0
0
13.02.2019 Медицина
Бала карында чакта әти-әнинең: «Дүрт саны тигез булып туса иде», – дип теләве юкка түгел. Соңгы елларда инвалид балалар турында еш ишетергә туры килә, ни хикмәт, кайбер очракларда табиблар үзләре дә авыруның сәбәбен аңлата алмыйлар.
Шундыйлардан берсе – сидек куыгы экстрофия­се. Әлеге чир нәтиҗәсендә, кеше тиешенчә кече йомышын үти алмый. Әлеге җитешсезлек һәр яңа туган 50 мең баланың берсендә очрый икән. Малайларда күбрәк була ди. Кызларда исә алты тапкырга азрак күзәтелә. Фәнни чыганакларда да кызларны бу авырудан дәвалау буенча 30лап кына эш саклана.   Сидек куыгын үз урынына кайтаруның бердәнбер ысулы – нарасыйга мөмкин кадәр тиз арада операция ясау. Гадәттә, аны балага өч яшь тулганчы ясарга тырышалар. Мондый уникаль, катлаулы операцияләрнең берсе күптән түгел Республика балалар клиник хастаханәсендә узды – профессор, уролог-андролог Наил Әкрәмов 14 яшьлек кызга операция ясады.   – Иң беренче чиратта травматология бүлеге белгечләре әлеге кызга республикабызда эшләнгән махсус аппарат куйдылар. Аны ай ярым киеп йөргәч, сөякләре арасындагы ераклык 11 сантиметрдан 1,5 сантиметрга кадәр кимеде. Әлеге авыруны дәвалау буенча клиник күрсәтмәләр булдыручы эшче төркемдәге табиблар белән гел элемтәдә тордым. Операция алты сәгать дәвам итте. Нәтиҗәдә, сидек куыгын эчкә керттек, аның муенсасын ясадык, эченең алгы як мускулларын пластик юл белән тоташтырдык. Хәзер кыз үзен яхшы хис итә, барысы да әйбәт булыр дип фаразлыйм. Операциянең уңышы – уртак хезмәт нәтиҗәсе, – ди Наил Әкрәмов. – Алга таба тагын операция ясыйсы була әле.   Пациент кыз исә, шатлык яшьләрен тыя алмый елый-елый, табибларга рәхмәт укый.   – Әлеге хастаханә табибларын иң яхшы, кешелекле, үз һөнәренең осталары дияр идем. Наил Әкрәмов курыкмыйча әлеге эшкә алынып, операцияне уңышлы башкарып чыкты. Хәзер дә гел хәлемне белешеп, кайгыртып тора. Мин әлеге җитешсезлек белән ничә ел яшәдем, башкаларга охшамаган булуымнан бик читенсенә идем. Операцияне алданрак ясатырга әле бер сәбәп, әле икенче сәбәп аркасында мөмкинлек булмады. Берара мәктәпкә йөрмичә өйдә генә дә укырга туры килде. Хәзер кече йомышымны табигый рәвештә үти алу – зур бәхет минем өчен. Алга таба бөтен дәвалау этапларын узып, мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлыйсым, уку йортына кереп белгечлек үзләштерәсем килә. Хәзер матур тормыш турында да хыялланырга була инде, – диде операция кичергән кыз.   Лилия Гатауллина
Лилия ГАТАУЛЛИНА

--- | 12.02.2019

Татар филармониясендә Илһам Шакиров истәлегенә концерт була

$
0
0
13.02.2019 Мәдәният
2002 елдан алып ел саен 15 февральдә легендар җырчы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай бүләге иясе Илһам Шакировның туган көн концертын уздыру Татар дәүләт филармониясенең традициясенә әверелгән иде. Быел ул концерт җырчының якты истәлегенә багышлана...
Туган көненә нәкъ бер ай кала Илһам ага бакыйлыкка күчте...   2019 елның 15 февралендә Татар дәүләт филармониясендә узачак «Илһамият – Илһамга» дип аталган искә алу концертында Илһам Шакиров белән бер чорда иҗат иткән җырчылар, артистлар катнаша.   Концертка аккредитация 89053126758 телефоны (Зимфира Гыйльметдинова) яки press@tatfil.ru эл.адресы буенча.
---

--- | 13.02.2019

Аллергик балага манту ясаган бакча хезмәткәрләрен нинди җәза көтә?

$
0
0
13.02.2019 Хәвеф-хәтәр
Чаллы прокуратурасы балага манту ясаган балалар бакчасы хезмәткәрләренә җәза бирүне таләп итә. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
«86нчы балалар бакчасында тикшерү нәтиҗәләре буенча прокуратура Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе адресына хокук бозуларны бетерү һәм гаеплеләрне дисциплинар җаваплылыкка тарту турында күрсәтмә бирде», - дип сөйләде Руслан Галиев.   Элегрәк «Татар-информ» гыйнвар урталарында гаммәви мәгълүмат чаралары «Электроник» балалар бакчасында балага манту ясалуы һәм шуннан соң хәле начарлануы турында мәгълүмат бастырган иде, дип хәбәр иткән иде.   Тикшерү күрсәткәнчә, әнисе туберкулин диагностикасыннан язмача баш тартуга карамастан ир балага манту ясаганнар.   Ана бала табиб-аллергологта диспансер исәптә торуы сәбәпле манту ясатудан баш тарткан булган. Фото: https://pixabay.com
---

--- | 13.02.2019

Филармония Илһам Шакировның УНИКАЛЬ ФОТОЛАРЫН тәкъдим итә

$
0
0
13.02.2019 Мәдәният
15 февраль - Илһам ага Шакировның туган көне. Бу елда без ул көнне җырчыны үзеннән башка искә алабыз. Илһам аганың Филармония архивында сакланучы фотолары - шул хәтер, истәлекләр, онытылмас тукталган мизгелләр алар...
1. Илһам Шакиров һәм баянчы-аккомпаниаторлар Рокыя Ибраһимова, Мохтар Әхмәдиев. 60 нчы еллар азагы   2. Илһам Шакиров ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән очрашудан соң. 2009 ел   3. Илһам Шакиров, Айдар Фәйзрахманов, Кирам Сатиев, ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбле.15 февраль 2003 ел   4. Илһам Шакиров, Кирам Сатиев, Рөстәм Вәлиев. 2006 ел   5. Илһам Шакировның концерт бригадасы. Кайбыч. 1976 ел    6. Сулдан уңга -  З.Хәбибуллин, И.Шакиров, Р.Гомәров. 1969   7. Филармония артистлары Финляндия Президенты Урхо Кеккенен белән очрашудан соң. 1968  
---

--- | 13.02.2019

"Юк, юк, йөрмим бүтән күршеләргә..."

$
0
0
13.02.2019 Җәмгыять
Мин – җомга малае. Бүтән көннәргә дә карашым уңай анысы, әмма... Юк инде, үземнеке – үзәктә. Тормышта төрле хәлләр килеп чыга, күршеләрсез бер дә булмый. Шимбәгә кереп, хәл-әхвәл сорашырга өлгермим, якшәмбе эндәшеп ала.

Нәрсәсе белән тартадыр, монысында инде исәнлек-саулык сорашып кына тукталып калды юк, табын җәелә, ашы-бәрәңгесе, ите-кәтлите, кишере-чөгендере, мае-балы – өстәл түрендә. Менә шуннан башлана инде тормышның онытылмас, сүнмәс-сүрелмәс мизгелләре, көн узганын сизми башлыйсың, килүеңнең сәбәпләре онытыла. Вакытында кире әйләнеп кайтасы иде, юк шул, якшәмбе хозурына бер кереп урнашкач, ничек тирәнгә тәгәрәгәнеңне чамаламый да каласың. Якшәмбенең тәэсире шулкадәр көчле ки, вакыты белән үзеңнең җомгадан икәнеңне тоймый башлыйсың, артка әйләнеп тә карыйсы килми. Шимбәгә тукталмый гына туган нигезгә кайтып урнашасы, югыйсә. Бүтән чара юк, ярдәм сорап дүшәмбегә мөрәҗәгать итми булмый. Болай зарланырлык түгел лә дүшәмбе күршем, тик юк инде, якшәмбе шаукымы үз эшен эшли, бәргәләнеп-сугылып алҗыгач, сишәмбегә кереп егылам. Монысы минем өчен гомумән авыр, кай ягыннан карасаң да батмый... Якынлык сизелми, безнеке түгел бу, озаклый алмыйм – чәршәмбегә ишек кагам. Сүзем юк, бик дустанә мөнәсәбәттә һәйбәтләп каршы ала чәршәмбе күршем. Күренеп тора: ниндидер уртаклык сизелә, яңа күршемнең җылы карашларын тоям. Фикерләшеп, шактый утырыла, тик кайтырга кирәк, кунактан-кунакка йөрүләре бик күңелле, ләкин йортны озакка ташлап булмый. Шактый ерак кителгән, юллар урап кайтасы килми – кыскасын сайлыйм. Чәршәмбе белән матур гына саубуллашып, алга юл тотам. И-и, пәнҗешәмбекәем-җаныкаем, ут күршем, атнакичем, сагынган идем үзеңне, күптән күренмисең бит. Гадәттәгечә, чәйләп алып, ипләп кенә гәпләшеп утырабыз, менә тамаша – әле кереп өлгермәдем, инде көн кичкә авышкан. Кояшкайның тау артына төшеп югалуы булды, мин дә мыштым гына үз өемә кереп урнаштым.

Күршедән-күршегә йөреп бик алҗыган идем, мин, җомга малае, ниһаять, үз өемдә. Кайсысына сугылсаң да, көнең үтә дә китә икән. Көн артыннан атна үтә, ае атнасына тормый, айлар узып ел дигәненең артта калганын да сизмисең.   Күп йөрдем күршеләрдә, бик күп йөрдем. Һәркайсының үз борчуы, үз мәшәкате. Тегесенең күңелен күрәсең, монысының, алай тынычландырасың, болай ярдәм итәргә телисең, шулай итеп, үзең турында уйларга вакыт та калмый. Бигрәк тә якшәмбесе алҗыта, керсәм, карурманнарда адашкандай тоям үземне, һай чыга алмый интегәм, аяк-кулларым богауланамыни!   Юк, юк, йөрмим бүтән күршеләргә, мин җомга малае, миңа җомгада рәхәт, күрше көен көйли-көйли үз ихатам бар яктан кыйшая башлаган, каралты-курамның карарлык җире юк, капкасы авышып бара, коймалары турында әйтәсе дә түгел, инде череп авасылары гына калган. Булды, җитте, үз өеңә хуҗа булырга кирәк! Һәр көннең үз малы, үз җае. Шул ара-тирә кергәләрмен. Шимбә малаеның ашына күпме тоз сипкәнен карап, чәендәге писүгенә күз төшерермен. Артыгы кирәкмәс, чөнки мин җомга малае, мин җомга өчен җаваплы. Бетә торган дөньясында да, бетми торган дөньяга күчкәч тә җомга өчен җавап тотачакмын. Өйдәшләрем-кардәшләрем, сезгә дә киңәшем: җомгада булыгыз, җомгада калыгыз, йөрмәгез өй борынча, рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган җир. Кай ягыннан карасаң да җомгага җитми инде – чишмәләре саф, инешләре тирән, һавалары чиста, урманнары төз, киң кырларда уңган-булган, чибәр, яулыклы кызлар урак ура, артларыннан баһадирдай гәүдәле, түбәтәйле, эшчән егетләр эскерт кора. Галәмнәрне сискәндергән сихри азан тавышы яңгырый, мөнбәрләрдән күңелләрне айкап, үзәкләрне өзәрдәй вәгазьләр сөйләнә, иң яшерен изге ниятләр тормышка аша, кылган саваплы гамәлләр җуелмаслык булып, һәрберебезнең гамәл дәфтәренә беркетелә...   Барча дөнья халкы кызыгып караучы изге көнебез турында күп язарга булыр иде, тик артык киңәеп, сезне ялыктырасым килми, якташлар. Турысын әйтәм, Бөек һәм Кодрәтле Аллаһ мине узган гасырның алтмышынчы елларында җомга көнне фани дөньяга китергән, җомга өммәтеннән яралтып, иксез-чиксез бәхетле иткән. Һәм фәкыйрегезнең иң олы теләге – гомеренең калган өлешен дә җомга йортында уздырып, Хак Тәгаләбез һәм Аның коллары каршындагы бурычларымны тулысынча үтәп, нәкъ менә изге җомга көнне соңгы сулышларымны: “Ләәә иләәһә иллаллаһ”, – диеп алып, бакыйлыкка күчү. Галәмнәр хуҗасыннан үземә сораганнарны барыгызга да сорыйм. Аллаһ сезне бу дөньяда да, киләчәк дөньяда да зур нигъмәтләр белән бүләкләсен, Аллаһ сезне утлардан сакласын! Җомгаларыбыз һәрвакыттагыча мөбарәк булсын!   Рәсүл ГӘРӘЕВ. Мамадыш районы, Шәмәк авылы.
---

--- | 13.02.2019

Казанда "Перехват" операциясе игълан ителде (ВИДЕО)

$
0
0
13.02.2019 Криминал
Казанда билгесез затлар чит ил машинасы белән үзләренә туктарга әмер биргән ЮХИДИ инспекторын бәрдереп, аны берничә метр капотында сөйрәп барган. Аннан башка машинага утырып, урыннан качкан. Вакыйга бүген Восстание урамында булган.

Бу инциденттан соң шәһәрдә "Перехват" планы игълан ителгән. Зыян күрүче ЮХИДИ инспекторын 7нче хастаханәгә озатканнар, дип яза Татар-информ. Вакыйганың барлык нечкәлекләре дә ачыклана.


---

--- | 13.02.2019

Яман шеш белән көрәшүче Шәле кызына тагын 4 млн сум кирәк

$
0
0
13.02.2019 Хәйрия
Шәле авылы кызы Гүзәл Ногмановага 6 яшь, ул пилоидлы астроцитома (ми яман шеше) авыруы белән көрәшә. Гүзәлнең дәвалау курсына 3 млн 800 мең сум акча кирәк. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә кызның әти-әнисе хәбәр итте.
Татар-информ” хәбәрчесе, Гүзәлнең хәлләрен белешеп, аның әтисе Камил һәм әнисе Гөлчәчәк белән сөйләште. “Гүзәлнең хәлләре стабиль. Нәрсә әйтәсең инде. Барлыгы 5 млн 700 мең сум акча кирәк. Бүгенге көндә кызыбыз Гүзәлнең дәвалау курсына 1 млн 900 мең сум акча җыя алдык, әле тагын 3 млн 800 мең сум акча җыярга кирәк. Больницадан өйгә кайтарып җибәрделәр, әлегә дарулар алып, үз көчебез белән дәваланабыз. Гүзәлнең хәлләре стабиль булсын дип тырышабыз инде”, - дип уртаклашты кызның әтисе Камил Ногманов.   Гүзәлнең әнисе Гөлчәчәк Ногманова кызларының хәле турында нәрсә дип әйтергә дә белми. “Безне шул үзебезнең онколог карый инде, бүтән карау юк бездә. Нәрсә булып бетәр. Бик озакка сузылды шул дәвалау процессы. Инде хәзер кече кызыбыз да үсеп бетте, ул да хәзер барысын да аңлый. Дүрт яшь бит инде аңа да. Апайсын гел уйнарга чакыра, чөнки апайсының соңгы арада гел ятып кына торганын күрә. Хәзер аның нишләп йөрмәгәнен, нишләп уйнамаганын белә, аңлый инде”, - диде Гөлчәчәк Ногманова.   Рәсми рәвештә акча җыю 2018 елның 20 ноябрендә башланган. Шул көннән алып, бүгенге көнгә кадәр 1 млн 900 мең сум акча җыелган.  
---

--- | 13.02.2019

Азат Фазлыев әнисенә дип җыелган акчаны авыру сабыйга тапшыра

$
0
0
14.02.2019 Хәйрия
Арча районы Утар Аты авылында яшәүче Адил Миңнуллинга 4 яшь тула. Шушы вакыт эчендә сабыйга нинди генә диагноз куелмаган, нинди генә сынаулар аша узарга туры килмәгән. Ә көрәш әле дә дәвам итә...
Адил 2015 елның 21 маенда туа. Авыру көтмәгәндә, гап-гади температурадан башланып китә. Анализлар бер ни дә күрсәтми. Башта Арча хастаханәсенә яталар, аптырагач, Казанга, йогышлы авырулар хастаханәсенә баралар. Әмма температураның нәрсәдән икәнен әйтә алмыйлар.   Республика балалар клиник хастаханәсендә пункция алгач кына, Адилнең канында цитамегаловирус табалар. Аны да дәвалыйлар, ләкин температура бүгенге көнгә кадәр төшми.     Соңрак кечкенә Адилгә тагын бер куркыныч диагноз - “сул як үпкәдә ателектаз” дигәнен куялар. Михнәтләр әле моның белән генә тәмамланмый. Нәни Адилнең гомере өчен көрәш әле дә дәвам итә. Әти-әниләре, якыннары кулларыннан килгәннең барын да эшли, газиз уллары өчен алар барысына да әзер.   Шушы көннәрдә Адилнең әнисе Гөлзирә ханым яхшы яңалык җиткерде. Җырчы Азат Фазлыев Миңнуллиннар гаиләсенә 3600$ (якынча 230000 сум) акча тапшырган. Бу акча Азатның яман чир белән көрәшүче әнисен терелтү өчен ярдәм йөзеннән үткәрелгән хәйрия концертында җыелган.     "Безнең өчен бу көтелмәгән хәл иде. Шушы изгелекләр өчен Аллаһы Тәгалә һәрберегезне зурласын, сөендерсен, сәламәтлектән аермасын иде" ди Гөлзирә Миңнуллина. 
Ярдәм итү өчен реквизитлар: СБЕРБАНК 4276 6200 4149 2152 Гульзира Маратовна (мама) АК БАРС : 2200 5301 2798 0290 Гульзира Маратовна (мама) СБЕРБАНК 2202 2003 7101 6450  Тимур Рустамович (папа, карта привязана к номеру 89510612282)  QIWI кошелёк: +79372828789 PAYPAL: princess-0306@mail.ru (Миннуллина Гульзира Маратовна)
---

--- | 14.02.2019

Казанда ЮХИДИ инспекторын таптатучының ФОТОсы чыкты. Аны эзлиләр

$
0
0
14.02.2019 Криминал
Казанда ЮХИДИ инспекторын бәрдереп, һәлакәт урыныннан качкан хокук бозучыны эзләү дәвам итә. Җинаятьтә 32 яшьлек Рөстәм Гыйльфанов шикләнелә.
Исегезгә төшерәбез, кичә Казанда ЮХИДИ инспекторын таптату факты зур резонанс тудырды.    Инспекторның туктау турындагы әмерен үтәмичә, иномарка хуҗасы китмәкче була. Нәтиҗәдә инспекторны берничә метр машинасы белән сөйрәп бара һәм, машинасын ташлап, һәлакәт урыныннан кача.   Башкалада «Перехват» планы игълан ителде, шикләнелүче ир-атны эзлиләр, дип яза Казанский репортер.    
---

--- | 14.02.2019

Тинчуринлылар Чуашстан татарларында кунакта булды (ФОТО)

$
0
0
14.02.2019 Мәдәният
13 нче февраль К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Чуашстан татарлары милли-мәдәни мөхтәриятендә кунакта булды. К.Тинчурин театры һәм Чуашстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте озак еллар дәвамында аралашып яши.

Дустанә очрашуда Чуашстан татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов һәм Тинчурин театры артистлары , баш администратор Зөлфия ханым Бәшәрова белән бергәләшеп күп еллар дәвамында ике арада салынган иҗади дуслык күпере турында әңгәмә һәм фикер алышулар белән үрелеп барды. РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия ханым Мәхмүтованы барлык Чуашстан халкы олуг юбилее белән чын күңелдән котлап, истәлекле бүләкләрен тапшырдылар.

Очрашуыбыз ”Кара пулат” мәчетенең имамы Фәнис хәзрәт Сафиуллин, Чуашстан мөселманнары диния нәзарәте мөфти урынбасары, Русия ислам университеты дини белем бирү ресурс үзәге җитәкчесе, Тукай авылы мәчете имамы Наил хәзрәт Җамалетдиновның үгет-нәсыйхәтләре, "Мишәр" ансамбле тарафыннан башкарылган җыр-биюгә үрелеп барды. Тамашачылар белән аралашу да аеруча күңелле булды. Очрашу "Син бит минем бергенәм" спектаклен карау белән дәвам итте. 

 

 


---

--- | 14.02.2019

Айрат Сафин һәм DJ Радик Казанны гөрләтәчәк

$
0
0
14.02.2019 Шоу-бизнес
14 март 19:00да Пирамида концертлар залында Мәскәү җырчылары Айрат Сафин һәм DJ Радик үзләренең концертларын тәкъдим итә.

Яшь, энергияләре ташып торган бу егетләр “кыздыра” торган җырлары белән миллионлаган кеше күңеленә керә алды. Айрат Сафин һәм DJ Радик концерты ул – көтелмәгән ачышлар, онытлмас эмоцияләр, популяр җырларын тыңлап, рәхәтләнеп биеп, ял итеп кайту мөмкинлеге.


---

--- | 14.02.2019

Телнең тәртип канунын үтәсәң, сөйләмең – тәртиптә (АХЫРЫ)

$
0
0
14.02.2019 Ана теле
Соңгы язмабызны болай тәмамлаган идек: “Сүзтезмәдә барлыкка килә торган мантыйкый хата, кытыршылыкларны, ягъни мәгънә хилафлыкларын аерым төркемнәргә туплап анализларга була. Бу тезиска тәфсиллерәк тукталу сорала”. Дәвам иттерик.
А) Бер сүзтезмәдә (синтагмада) ике, хәтта өч төрле мәгънә төсмере чагылуы ихтимал, ягъни омоним (омофон) күренеше. Язма сүзтезмә белән әйтмә сүзтезмә (синтагма) арасында буталчык аерма килеп туа. Мәсәлән, “...Урысларның алты айда эшләгәнен искә алганда...”. (“Азатлык” радиосы). Язуда нинди дә булса кыенлык күзәтелмәсә дә әйтүдә Алтайда омофоны буталчыклык китереп чыгара. Сүз тәртибен үзгәрткәндә моннан котылып була.     Яисә “Икенче эфирда очрашканчыга кадәр сау булыгыз” (“Татарстан” радиосы) мисалында омофон күренеше аңлашылмауга юл калдыра. Аны булдырмас өчен “Икенче эфир” тезмәсен әйтүдә үзгә интонация яисә пауза кулланырга туры килә: икенче // эфирда. Ә язуда омонимнан котылу өчен сүзнең урынын алыштыру сорала: “...эфирда икенче очрашканчыга кадәр...”.    Ә) Бер үк мәгънәле ике яки берничә сүзтезмә (синоним) ясалу мөмкинлеге булганда нәкъ шушы сөйләмгә муафыйгын сайлап ала белмәү. Сүзтезмә синтаксисы, бәхәссез ки, ике төп бүлектән тора: беренчесе, мәгълүм грамматик бәйләү чаралары ярдәмендә бер мәгънәле, бербөтен берәмлек төзү, аны сөйләмдә дөрес куллану алымнарын өйрәтә; икенчесе, иң күләмлесе һәм әһәмиятлесе, нәкъ менә синонимия мәсьәләсен ачыклый. Тик бүгенге грамматика мәктәптә менә бу соңгысы белән канәгатьләнерлек шөгыльләнми.     Менә уйланыр өчен берничә синоним вариант: исәбе-хисабы юк – бик күп; Мөдире Хәбибуллин булган ферма – Хәбибуллин мөдирлек иткән ферма; буйсыну сүзенә – баш ору, баш салмак (борыңгы әдәбияттән); җитәкчелегендә – кул астында. Шушы берничә генә мисалдан да күренгәнчә, сөйләмдә мәгънәдәш берәмлекләр сүзгә сүз генә түгел, ә бәлки сүзгә сүзтезмә дә, сүзтезмәгә сүзтезмә дә, гади сүзтезмәгә фразеологик тезмә һәм бүтән төрле катлаулы синтаксик конструкцияләр дә була ала икән. Уйла гына, сайла, яисә үзең төзе генә!     Тик берәмлекне кабатламыйм, яңасын ясыйм, дип мәгънә төгәллегенә хилафлык китерергә  ярамый. Менә бу вариантларны чагыштырыгыз әле: имән төслеләр, ди радиотапшыруда бер автор, ә сөйләм агышы имәннәр төсле вариантын сорый. Яисә бер газет “станция исемнәрен укыр өчен тамбурга чыгып карарга кирәк”, ди. Станцияләр исемен түгелме?     Мондый төрләндерү (монипуляция) очракларында беренче таләп – мәгънә төгәллеген саклау, мантыйкый “китекләргә” сизгер була алу. “Нефтьчеләр быел да сынатырга уйламыйлар” дигән фразада “сынатмаска уйлыйлар”ы төгәлрәк булыр иде бит. Яисә “Буш вакытлары күңелсез узмый” мисалында “күңелле уза” сорала түгелме? Күрәсез, бер караганда болар синоним кебек, әмма уйлый калсаң, мәгънәви аерымлыклары тоемлана.     Дөрес, мәгънә төгәллегенә бәяне сөйләмне (текстны) тулаем анализлагач кына биреп була. Мәгънәви каршылык, кытыршылыкларны, хәтта мәгънәсезлекләрне  махсус куллану хәлләре дә очрый. Моңа аерым тукталыйк әле. Мәсәлән, “Җырламыйм мин җырларымны” – тискәре мәгънәле берәмлек, ә җырны тыңлаганда контекстта аның уңай мәгънәлелегенә шик калмый. Янә менә бу мисалларны анализлап, андагы “тәртип бозу” (инверсия, парцелляция) очракларының  сезгә тискәреме, уңаймы булып тоелуын ачыклагыз әле: “Кемне сөяр, кемне алыр, кемне итәр бәхетле”; “Сине генә килә күрәсем”; Бик сагындым, бик саргайдым // Килә күрәселәрем;  Күзләр тия күрмәсен;  Сагындым авылым, сагындым сине өзелеп; Сиземләве кыен түгел: шигьри сөйләмдә сурәт чарасы буларак,  ритм, рифма, сүз уйнату максатында да грамматик “бозык” тезмәләр махсус кулланыла, шагыйрьләр аннан оста файдалана. Телне бик нечкә белеп, оста кулланган шагыйрәбез Лена Шагыйрьҗан иҗатыннан бер генә мисал: Чикерткәле өй. Нәрсә ашап торды алар икән, дим.//Гөл яфрагы, гөл туфрагы микән, дим.//Вакытлыча гына булса да, нигә//Миндә яшәп торды алар икән?– дим.    Б) Сүзтезмәдә мәгънә күләме әйтергә теләгән төшенчәдән дә кимрәк, йә артыграк була. Мәгънә күләме артыграк тезмәләр – татар сөйләмендә үзенә бер закон бозу “чире” ул. Мисалларга үзегез бәя бирегез: “җыелышлар монда регуляр төстә уза”, “аларда кимчелекләр даими рәвештә тәнкыйть ителә”; “иң төпчек кыз”; “муенына шарф буды”; бәяне югары күтәрү”; бәйрәм итү көннәре”; басуга ашлама кертү агрегаты чыкты”; “халык товарлары җитештерү буенча килешү” һ.б.     Бер уйласаң, астына сызылган мондый өстәмәләр мәгънә төгәллеге өчен кирәк сыман, чынында алар кирәксез тавтологиягә генә нигез була. Андый артыклыкларның сүзләр белән генә түгел, ә бәлки телнең башка чаралары (кушымча, бәйләгечләр һ.б.) белән дә барлыкка килү ихтималын күз алдында тотарга кирәк: “үзләренең тырышлыклары һәм эшкә булган мөнәсәбәтләре белән аерылып торалар...”. Һәр радио диярлек “Безнең тапшыруларыбыз...” ди, безнең өстәмәсе язуда соралса, үзен акласа да, әйтмә сөйләмдә ул артык – аны интонация белән тәгаенләп була.     Мәгънә күләменең ким булу очрагына да мисал китереп китик әле. “Җитәкчеләрнең белә торып та  килүләренә түздек...” дигән фразада “йомып”ның мәгънәсен ачыкларга туры килә. Йому ул яшерүнең синонимы. Ә бу очракта фикер төсмере яшерү турында түгел, ә күрмәмешкә сабышу, күз йому турында бара икән.    В) Тезмәнең мәгънә төгәллегенә ике юл белән ирешелә: бәйләгеч чараларның грамматик дөрес, “законлы” булуы һәм тезмә тәшкил иткән сүзләрнең мантыйкый дөрес нисбәттә булуы. Беренчесенә мисалларны инде китергән идек; икенче таләп үтәлеп җитмәүгә берничә мисал: “Иң мөһиме – дәүләт келәтләренә күбрәк ашлык салу”. Биредә “дәүләт келәтләре” – күптән күнегелгән, фразеологизм хәленә җиткән тезмә, шул ук вакытта журналист уйланырга да тиеш, келәт сүзе күпчелек яшь укучыга аңлашылмаганга, тезмәне тулаем камил дип буламы?     Яисә укытучы язмасындагы менә бу “Мәктәптә минем түгәрәк әгъзаларым тырышып эшли” дигән җөмләдә “түгәрәк”, “әгъза” сүзләре аңлашылса да, үзара бәйләнешкә кергәч, аларның “суммасы” мантыйкый томанлырак килеп чыга – тезмә шундук аңлашылмый, өстәмә уйлау таләп ителә.       Тәртип законын төшендергәндә Гыйбадулла Алпаров җөмләгә, анда сүзләрнең нәкъ урынында кулланылуына зур әһәмият бирә. Чыннан да, тәртип законының гамәлдә үтәлүе җөмләдә сүз (сүзтезмә) тәртибенә нык бәйле. Шөкер, бу мәсьәләгә татар тел гыйлеменең җөмлә синтаксисы (М.Зәкиев һ.б.), синтаксик синонимия (С.Ибраһимов һ.б.), сүз тәртибе (Ф.Сафиуллина һ.б.) дигән махсус юнәлеш-бүлекләре багышланган. Бу язмада инде мәгълүм кагыйдәләрне кабатлап тормыйбыз, көндәлек сөйләм оештырганда туып тора торган кайбер кыенлыкларга гына тукталырбыз.     Җөмлә – ул (гарәпчә бер бөтен, бер рәт, бер исәп дигәнгә туры килә) аралашу максатында сөйләм иясеннән сөйләм адресатына фикер җиткерү өчен салынган юл. Беренче таләп: ул ачык, туры, кыска булсын. Керәле-чыгалы, сикәлтәле-чокырлы, бормалы-сырмалы җөмләләр белән аралашу кыен. Иң надан, булдыксыз кешене халык үзе дә “ике сүзне бәйли белми”, ди. Бик гади генә сөйләм дә ике генә сүздән тормый, ул инде төрледән-төрле сүзтезмәләр рәтеннән дә, төрледән-төрле җөмләләр, микротекстлар рәтеннән дә укмаша. Аларны оештырганда барлык синтаксик конструкцияләрнең, беренче чиратта, әлбәттә, барлык төр җөмләләрнең бәйләнү чараларын да, бер-берсен алыштыра алу мөмкинлекләрен (синонимнарын) бик яхшы үзләштергән булырга тиешсең. Тәртип законы шуны куша.     Нинди генә өлеш-кисәктән торса да (төшенчә, синтагма, җөмлә кисәге һ.б.) алар бер-берсе белән мәгънәви дөрес нисбәттәге, грамматик дөрес, әдәби нормаларга җавап бирә торган, аралашучылар күнеккән бәйләү чаралары белән беркетелгән булырга тиеш. Ә нинди кимчелекләр күзәтелә соң?     1) Тәртип законы һәр җөмлә кисәгенең җөмләдә үз урынын билгели. Аны бозарга ярамый. Әйтик, әүвәл ия, аннары хәбәр һ.б. Ни кызганыч, бу кагыйдә хәтта язма сөйләмдә дә еш бозыла. Тискәре инверсия бүген татар сөйләменең чиренә әйләнде.     Һәрхәлдә грамматик тәртипнең беренче бурычы – ул мәгънә төгәллегенә хилафлык китермәү. Менә бер җөмлә: “Италиядә яңа ел алдыннан урамда йөрүе дә куркыныч: тәрәзәдән артык-портык, кирәкмәгән әйберләр ташлыйлар, баш төбәңне җимереп, иске-москы төшүе бар”. Монда хәрәкәт һәм нәтиҗә эзлеклелеге сакланмаган – иске-москы элек төшә, аннары җимерәдер, ләбаса.     Татар кешесе сөйләменең гадәти агышын, көен, аһәңен тоярга тиеш. Мондый тәрбия алмаган, “татарча” сөйләргә күнекмәгән кеше сүз тәртибен бозуга җиңелрәк бирелә. Менә мондый кытыршылыклар аларга ят булып тоелмый: “Минем башта аның бизәкләп бәйләнгән йон фуфайкасына, затлы күлмәгенә, ялтырап торган туфлиенә күзем төште”; “...Төзелеш беткәч, тоткан чыгымнар тиз капланачакмы? Акыллы хуҗа әнә шуларны ачык күз алдына китереп эш башларга тиеш”; “Музейда күренекле йөздән артык авторның иҗат җимешләре куелган”.     Болар җөмләдә кайбер сүзләрнең фактик (физик) урынын алыштыру кебек зарарсыз китеклек кебек кенә тоеладыр (бүтән тупас хаталары да баштин ашкан бит), яшь журналистлар хәзер “кушылманың урыны үзгәрүдән сумма үзгәрми”, дип кенә җибәрә. Үзгәрә шул! Мисалларны кабат укып карагыз әле – мәгънә китеклеген дә тоймый калмассыз.     2) Мәгънә төгәллеге таләпләрен башка кисәкләргә куела торган закончалыкларны үтәгән очракта гына җиренә җиткереп була. Әйтик, грамматика тиңдәш кисәкләргә махсус таләпләр куя. Аларны да мәгънәгә хилафлык китермичә үтәргә тиешбез. Менә бу җөмләне ничек аңларга: “Ул Татарстан радиосын тыңлый, телевидениесен карый алмый”. Бактың исә, зарланучы автор радионы да тыңлый алмый, телевидениене дә карый алмый икән.     Тәртип законы, әлбәттә, сүзтезмә һәм җөмлә белән генә чикләнми, ул сөйләм төзелешенең барлык тел чараларына да кагыла (микротекст – синтаксик бөтен, макротекст һәм текст тулаем). Тик, кызганыч ки, бүгенге тел фәне әле, соңгы елларда текст синтаксисы өлкәсендә кыю-кыю адымнар ясалса да (Ф.Сафиуллина, В.Гарифуллин, И.Низамов һ.б.) синтаксис материалының сөйләм таләп иткән эчтәлеге өйрәнелеп беткәне юк, булган нәтиҗәләр дә укытуга җәлеп ителеп бетми, кыскасы, тәртип законын бозмас өчен оештыручыларга фәнни нәтиҗәләргә таянып кабул ителгән кагыйдәләрне катгый үтәгәндә тәртип законы сакланачак, сөйләмебез аңлаешлы, үтемле, тәэсирле булачак.
Илдар  Низамов,         филология фәннәре докторы.
Илдар НИЗАМОВ

--- | 14.02.2019

Фирдүс Тямаев һәм "Болгар кызлары"нда гауга чыгарган Ләйсән Басыйрованы нәрсә бәйли?

$
0
0
14.02.2019 Шоу-бизнес
"Болгар кызлары" төркеме җырчысы Ләйсән Басыйрова Инстаграмында Фирдүс Тямаев белән төшкән видео урнаштырып, интернетта чираттагы бәхәс куптарды. Фирдүс белән Ләйсәнне нинди җепләр бәйли? Бу провокацияме яисә гадәти иҗади процессмы?

Хәтерләсәгез, Ләйсән Басыйрова Инстаграмында интим фотоларын урнаштыру төркемдә гауга тудырды. Трио продюссеры Айгөл Зәйнуллина Ләйсәннең төркемдә кала алмавын хәбәр итте һәм моны "бөтен коллектив карары" дип атады.

Инде менә Ләйсән Басыйрова Фирдүс Тямаев белән очрашкан. Җырчы турында кыз "Гадел, үз принципларына тугры кеше. Ул хәтта минем чыгарылыш кичәмдә чыгыш ясаган иде" дип уртаклашса, Фирдүс үзе Ләйсән турында: "Тавышын ишеткәч шаклар каттым, бигрәк матур җырлый икән" дип яза.             Посмотреть эту публикацию в Instagram                  


Гүзәл Уразова Мәхәббәт көненә яңа җыр ПРЕМЬЕРАСЫН тәкъдим итте. Рус телендә

$
0
0
14.02.2019 Шоу-бизнес
Эстрадабызның популяр җырчысы Гүзәл Уразова рус телендә җырлый башлаган. Аның «Любили» дип аталучы беренче премьерасы Гашыйклар көнендә дөнья күреп, тамашачыларның йөрәген яуларга өлгерде инде:

"Гашыйклар көнендә Сезгә мәхәббәтемне белдерәсем килә! Яратыгыз һәм яратылыгыз! Беркайчан да яраткан кешеләрегез белән аерылышмагыз! Мөнәсәбәтләр, бәхет мизгелләре бәясез. Аларны беркайчан да кире кайтарып булмый..." ди премьера турында Гүзәл Уразова.

Ә менә тамашачылар фикере икегә аерылган: берәүләр Гүзәлнең акцент белән җырлавына ишарәләсә, икенчеләре җырчының экспериментын хуплый һәм алга таба да уңышлар гына тели.


---

--- | 14.02.2019

Рөстәм Миңнеханов: «Мондый ахмаклыклар белән шөгыльләнмәгез!»

$
0
0
14.02.2019 Сәясәт
“Казан-Экспо” Халыкара күргәзмә үзәгендә агросәнәгать комплексының 2018 елгы эшенә йомгак ясадылар. Коллегия эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Премьер-министр Алексей Песошин, район башлыклары һәм башка рәсми затлар катнашты.
– Бүген безнең алда узган елга йомгак ясау максаты гына түгел, ә алган сабаклардан тагын да көчлерәк булырга өйрәнү. 2018 ел безнең өчен чираттагы сынау елы булды. Республиканың ярты өлеше корылык белән сыналды. Калган өлешен дә имин дип әйтеп булмады. Шушындый шартларда да күпчелек район аграрийлары кулларыннан килгәнчә тырышты, тик табигать бездән көчлерәк булып чыкты, – дип сүзен башлады Марат Әхмәтов.   Министр хәбәр иткәнчә, 2018 елда Татарстанның агросәнәгать комплексының тулаем продукциясе 376 млрд сумны тәшкил итә. Шул исәптән, азык-төлек сәнәгатендә җитештерү күләме – 160 млрд сум, авыл хуҗалыгы – 216 млрд сум.   Идел буе федераль округында авыл хуҗалыгында тулаем җыелма продукт буенча без даими рәвештә беренче урында, тик ил буенча беренчелекне Белгород өлкәсенә бирергә туры килде, – диде министр.      Марат Әхмәтов фикеренчә, авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлегендәге нәтиҗәлелеккә бәя һәм климатик факторлар бик зур йогынты ясый. Акчалата керем – 100 млрд сум, табыш 8 млрд сум тирәсе һәм рентабельлек 9,5 процентны тәшкил итә.
Алдынгы һәм аутсайдер районнар   Гадәттәгечә, Марат Әхмәтов елга йомгак ясаган вакытта, авыл хуҗалыгында алдынгы һәм артта баручы районнарны атады.   Министрлык, районнар белән бергә, күп кенә территорияләрнең мөмкинлекләрен тулысынча файдаланып бетә алмый әле. Моны районнар арасындагы күрсәткечләрнең шактый сизелерлек зур булуы күрсәтә, – дигән фикердә тора ул.   Әтнә, Зәй, Саба, Кукмара, Балтач районнары сөрүлек җирләре мәйданыннан 1,5-2 тапкырга күбрәк акчалата керем алса, Спас, Чиремшән, Бөгелмә һәм Кама Тамагы районнарында – киресенчә. Алардан бераз гына Баулы, Әлмәт, Менделевск, Яңа Чишмә районнары аерыла.    Шул ук вакытта артта калучылар көн саен реаль эш белән шөгыльләнәсе урында йөз төрле сәбәп таба. Ә бит күпләр өчен авыл хуҗалыгы халыкның кереме һәм шөгыле өчен төп чыганак. Һәм министрга җитәкчелек алдында күрсәткечләрдәге шундый зур аерма өчен кызарырга туры килә, – диде министр.      Шунысы кызыклы, авыл хуҗалыгы рейтингында 2015 елда Әгерҗе 32 нче урында булса, узган ел – 42гә төшеп утырган. Баулы 30 нчы урында булса, 2018 елда 40 нчы урынга урнашкан. Чистай – 27 нчедән 38 нчегә, Балык Бистәсе – 21дән 36га, ә Апас 8 нче урыннан бөтенләй 32нчегә төшкән.      Ә менә тәүлегенә иң күп сөт савып алучылар исемлеген Кукмара районы җитәкли. Соңгы биш елда кукмаралылар ике тапкыр күбрәк үсеш күрсәткән. Министр әйтүенчә, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре тәүлегенә 260 тонна сөт савып ала. Сөт җитештерү тармагында Мамадыш һәм Әтнә (аларда үсеш 1,7 тапкыр), Әлки (1,6 тапкыр), Саба һәм Биектау (1,4 тапкыр), Балтач (1,3 тапкыр) районнары да уңышка ирешкән.
Хезмәт хакын арттыру   Еллык коллегиядә аграрийларның хезмәт хаклары турында да сөйләде министр. Бүгенге көндә тармакта уртача хезмәт хакы 22,7 мең сумны тәшкил итә.    Хезмәт хакы 22,7 мең сум булганда, ул икътисад буенча уртача 34 мең сум тәшкил итә. Аена 15 мең сум белән эшчеләрне тотып калып булмый. Әгәр авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең хезмәт хакын башка тармаклар белән тигезләмәсәк, тармакка җәлеп итәргә кыен булачак. Шуның өчен авыл хуҗалыгында хезмәт хакы арту темпларын арттырырга кирәк. Якындагы ике елда Татарстанда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы 22,8 меңнән 30 мең сумга кадәр артырга тиеш, - диде ул.   Бу максатларга ирешер өчен акчалата керемне 150 млрд сумга кадәр күтәрергә кирәклеген әйтте. Марат Әхмәтов экспорт темасына да кагылды. Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан продукциясе 46 илгә чыга. Лидерлар - «Казан май завод», «Нәфис-Биопродукт», «Эссен-продакшн», «Татспиртпром», «Таткрахмалпатока», «Акульчев», «Челны-холод», «Зәй шикәре». Ләкин бер генә сөт җитештерүче дә юк. Шуңа күрә министр заводларга Кытай базарына чыгарга кушты. Без экспортның бу юнәлешендә лидерлар булырга тиешбез. Минем теләгем – бу юнәлешне эшкә җигү. Әлегә Татарстаннан Кытайга аккредитация алган бер генә компания да юк, – диде ул.     Сыерларны арттырырга кирәк   Коллегиядә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та чыгыш ясады. Ул авыл хуҗалыгы югары уку йортларының ректорларын түбән рейтинг өчен шелтәләде. Авыл хуҗалыгы буенча артта калган районнарның башлыкларын бастырып сүкмәсә дә, күрсәткечләрен арттырып язган районнарга кисәтү ясалды. Аның тел төбеннән аңлашылганча, бу мәсьәләдә Алабуганың гаебе булган. Имин булып күренүнең арты хәерле булмый аның. Мин бу турыда берничә тапкыр әйткәнем бар. Мондый ахмаклыклар белән шөгыльләнмәгез. Отчетлар ясаган вакытлар артта калды инде. Без дә бит районда эшләгән кешеләр, аның ничек эшләнгәнен бик яхшы беләбез. Кайберәүләр хәтта нәрсә язганнарын да карап тормый, – диде Президент.   Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов узган ел республиканың 6 районында кош гриппы таралу очрагы буенча да тиешле тикшеренүләр алып барырга кирәклеген әйтте. Шулай ук ялган сөт продукциясенә катгый контроль ясарга кушты. Аның сүзләренә караганда,  ялган сөт продукцияләренең күп өлеше мәктәпкәчә һәм башка мәгариф учреждениеләре, медицина оешмалары, сәламәтлек саклау учреждениеләре һәм социаль хезмәт күрсәтү оешмалары ашханәләрендә ачыклана. Әлеге тармакка аеруча зур әһәмият бирергә кирәк. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе һәм ветеринария хезмәте тарафыннан әлеге вазгыятькә зур игътибар булырга тиеш. Бу халыкны сыйфатлы сөт продукциясе белән генә тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, - диде Президент.   Рөстәм Миңнеханов шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлек саннарын саклап калу мәсьәләсенә дә тукталды. Президент билгеләп үткәнчә, ун ел элек 100 йортка уртача 54 сыер туры килгән. Бүген бу күрсәткеч нибары 21 генә. Авылның тормышы терлек асрау белән бәйле, аннан башка аның яме һәм матурлыгы юк. Без авылда тәрбияләнеп үстек. Сыерың булмаса, тормыш алып барып булмый. Хәзерге вакытта халыкта биш яки сигез башка кадәр мини-фермалар төзелешенә ихтыяҗ зур. Әлеге юнәлешне дә игътибарга алырга кирәк, - диде ул. Шулай ук сыер асраучыларга ярдәм итәргә кирәклеген дә әйтте.   Татарстан терлекчелек үсешенә аеруча зур игътибар итә. Хәзерге вакытта шәхси хуҗалыкларда савым сыерларының баш санын саклап калу мөһим бурыч. Республикада шәхси хуҗалыкларда терлек санын арттыруга юнәлтелгән программалар уңышлы эшләргә тиеш. Шәхси хуҗалыкларда терлек асраучыларга субсидия, терлек азыгы, көтүлек җирләре белән бәйле мәсьәләләрне хәл итәргә булышырга кирәк. Ниндидер этәргеч булырга тиеш. Югары Ослан, Питрәч, Лаеш кебек районнарда 100 ишегалдына алты баш сыер туры килә. Бүгенге көндә потенциал бик зур, чөнки сөтне базарда сатарга һәм яхшы табыш алырга була, - диде Татарстан Президенты.
Зөһрә САДЫЙКОВА

--- | 14.02.2019

Казанда Муса Җәлилне искә алачаклар

$
0
0
14.02.2019 Җәмгыять
Иртәгә 15 февральдә Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулуга багышланган чаралар уза. Чараларга керү ирекле.
Программа:   12.00 – М. Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу (1 Май мәйданы)   12.30 – Тантаналы чара ачылышы (Милли музей, Казан, Кремль урамы, 2 йорт)   12.40 – М.Җәлил шигырьләрен уку буенча («#Җәлил2019») интернет-конкурста җиңүчеләрне бүләкләү   12.50 –2017 елның М.Җәлил премиясе лауреаты, Дамир Сираҗиев исемендәге һәм «Тантана» театр премияләре лауреаты Артем Пискунов чыгышы,   13.00 – «Моабит дәфтәрләре»н алып чыгу.   13.10 – Бер минутлык тынлык   13.15 – «Җәлил укулары» I Халыкара нәфис сүз осталары бәйгесе җиңүчеләре башкаруында шигырьләр.    
---

--- | 14.02.2019

"Ростелеком"халыкка яңа импульс бирә: кәрәзле элемтә авылларны тоташтыра

$
0
0
14.02.2019 Җәмгыять
Инфраструктура операторы буларак "Ростелеком" Идел буенда NaaS – Network as a Service сервис хезмәте күрсәтә башлады. Компания мобиль операторларга кече торак пунктларның һәм аның янәшәсендәге автотрассаларның кәрәзле элемтәсен каплау өчен инфраструктура һәм техник чишелешләр тәкъдим итә.
Авылларны элемтә белән тәэмин итү өчен «Ростелеком» цифрлы тигезсезлекне бетерү федераль программасы кысаларында төзелгән оптик челтәрләрне дә куллана.   Партнерлар яңалыгы
---

--- | 14.02.2019

Акча җыялар, чисталык юк

$
0
0
15.02.2019 Авыл
Ютазы районы, Бәйрәкә авылыннан Зөлфия Ямаева яза: “Безнең авылда көнкүреш калдыкларын контейнерга җыялар. Әле Пушкин урамының 34 нче йорты янындагы чүп түгү урынына барган идем, ул тулган, чүпләр очып йөри. Җәй көне савытлардан сасы ис килә, өстәвенә этләр, мәчеләр дә шунда ята. Ник аңа дез­инфекция ясамыйлар икән? Бер юлы “КамАЗ” машинасы чүпне зират башына түгеп калдырган.

Кеше башына 50 сумнан артыграк акча түлибез. Пропискада булса да, авылда яшәмәгән кешедән акча җыю дөресме? Акча җыялар, чисталык юк”.

Чүп мәсьәләсенә ачык­лык кертү өчен Ютазы районының Бәйрәкә авыл башлыгы Альбина Әх­мәт­шина белән элемтә­гә кердек:   – Башта халык көнкүреш калдыкларын чүплеккә ташлый иде. 2016 елдан Урыссуда урнашкан “Эко-система” оешмасы белән килешү төзедек. Алар аны атнага бер мәртәбә килеп, җыеп китә. Авылда барлыгы 1200гә якын кеше яши. 14 урында 54 контейнер куелган. Бураннар булу сә­бәпле, Пушкин урамына техника керә алмаган иде. Шул сәбәпле бер атна җыел­мыйча калды. Андый очраклар бик сирәк була, – ди Альбина Олеговна. – Авыл халкы башта чүп җы­ю­га каршы иде. Тик со­ңыннан ияләштеләр. Элег­рәк контейнерларга тирес, йорт җиһазларына кадәр тутыралар иде. Хәзер алай ярамаганын аңлый­лар. Чүп­не техника зират янындагы чүплеккә түгеп калдырган дигән сүз белән килешмим. Яз һәм көз көне анда бакча чүпләрен түгәр­гә рөхсәт итәбез. Тиресне дә түгәргә мөмкин. Кеше хәзер артык чистарды, кайберәүләргә тирес ки­рәк­ми, аны ашлама урынына да кулланырга була бит югыйсә. Чүпне бу урыннан трактор җыеп алып китә, авылда ташландык чүп­лекләр ясау тыела. Прокуратура тикшереп ке­нә тора. Контейнерларга де­зинфекция үткәрү киле­шүдә каралмаган. Төрле көн­күреш калдыкларын түк­кәч, хуш ис аңкып тормас инде анысы. Аннан мәчеләрне дә куып йөри алмыйбыз. Пропискада торган һәр кеше акча түләргә тиеш. Бу хакта, гаиләбездәге фәлән кеше башка җирдә яши, ник акча түләтәсез, дип килүчеләр бар. Тик шулай каралган. Авылда пычрак дип әйтеп булмый, чисталыкны гел күзәтеп торабыз. 
Сәрия МИФТАХОВА

--- | 15.02.2019
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>