Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Абыстай (ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН)

$
0
0
08.03.2019 Язмыш
Фина белән Таһирның ничә ел өметләнеп көткән хыяллары тормышка ашты: ниһаятъ, аерым фатир бирделәр. Ничә еллар буе өч бүлмәле фатирның бер бүлмәсендә ике гаиләгә уртак аш бүлмәсе белән яшәү аларны туйдырган иде. Таһирның әнисе Сафияттәйнең пропискада торуы аркасында ике бүлмәлесен бирделәр.
Беренче көннәрне үзләре дә ышанып бетә алмадылар, чөнки балалары булмагач, бер бүлмәлегә дә риза иделәр, аерым гына булсын! Этажы да ошады – бишенче. Гадәттә, Сафияттәй кыш көне ике ай чамасы аларда яши дә, калган гомере авылдагы кызы Нәсимә янында үтә. Шәһәрне яратмаганнан гына түгел, килене Финаны үз итмәде ул. Таһиры тыңламады шул: улын ахирәте Хәдичәнең кызы Лизага өйләндерергә теләгән иде. Әмма Таһир армиядән кайткач, башкалада аш-су осталарын әзерләүче училищеда укып йөргән югары оч Хәким кызы Финаны озата башлады.   Көнгә чыкса, Сафияттәй Лизаны теленнән төшермәде. Ләкин Таһир әнисен ишетергә дә теләмәде.   Бераз колхозда эшләп йөргәннән соң, Таһир шәһәргә китеп барды. Зур булмаган бер оешманың җитәкчесен йөртергә урнашты. Фина укуын бетергәч, туй ясап өйләнештеләр.   Кыз сорарга баргач та, туйда да Сафияттәй кара коелып утырды. Колхозның баш бухгалтеры Ибрай, сатучы Хәдичә белән кода-кодагый булып яшәү өмете Лиза кияүгә чыкмыйча сүнмәде.    Фина белән Таһирга тормыш башлап китүләре җиңел булмады. Беренче елларны фатирдан фатирга йөрделәр. Эшләгән акчаларының фатир хакын түләүгә китүенә эчләре пошып: «Эх, кооператив фатир алырлык хуты булса иде», – дип куйган чаклары да булды. Сафияттәй Таһирның җиденче класстан бирле җәйләрен комбайн ярдәмчесе булып, армиягә кадәр, аннан кайткач та эшләп, кассага җыеп барган акчасын, аларга бирергә ашыкмады. Таһир, сугыштан кайтмаган әтиләре өчен дә дөньяларын алып барган әнисеннән акчасын сорарга оялды. Сафияттәй бераздан ул акчаларны, ире белән ике бала үстергән, Нәсимә кызы исеменә күчертте.   Ил өстендә чыпчык үлми дигәннәре дөрес икән. Берничә елдан Таһирга эшеннән уртак кухня белән булса да, бер бүлмә бирделәр. Ашханәдә пешекче булып эшләгән Финаны да, ашханә мөдире итеп үрләткәч, тормышлары җиңеләеп китте.   Фина ике бүлмәле фатирга күченгән вакытны чираттагы ялын алды. Иң беренче итеп Коръән мәҗлесе уздырып алырга булдылар. Икесенең дә әниләрен (Финаның әтисе күптән мәрхүм иде), олы яшьтәге туган-тумачаларын эндәштеләр. Яңа күршеләре Зөһрә икенче этажда Шәмсия исемле абыстай яшәгәнен дә әйткәч, Коръән укырга шул абыстайны чакырырга булдылар.   Фина үзе бик уңган, оста булса да, булышырга дип энесенең институтта укыган ике кызын да чакырган иде. Алар килгәч, Фина Шәмсия абыстай яшәгән фатирга төшеп китте.   Ишекне унбиш яшьләр чамасындагы ир-бала ачты. «Оныгыдыр, безнең дә балабыз булса, нәкъ шушы чама булыр иде, Аллаһы бирмәде шул», – дип уйлап куйды Фина.   – Исәнмесез! Бишенче этаждан, утыз сигезенче фатирдан мин. Шәмсия абыстайга йомышым бар иде, мөмкинме?   – Әбием янынамы? Керегез.   Фина онык артыннан зал ягына иярде. Тәрәзә төбендәге гөлләрләрнең яфракларын чистартып торган Шәмсия абыстай, Фина белән әллә кайчангы танышы кебек исәнләште. Ягымлы йөзле, җыйнак гәүдәле абыстайга карап: «Бигрәк яшь күренә, Коръән укуы дөрес микән?» - дип уйлап куйды Фина.   – Яшем бар минем, сиксәнне уздым, балам.    Фина сискәнеп китте. Уйларны укыймы әллә?   – Әйдә, утыр, балам, ачуланмасаң бер сүз әйтәм.   Фина диван читенә кыяр-кыймас кына килеп утырды. Эченә бераз курку да килеп керде: абыстай ничектер аңа бик текләп карый төсле тоелды.   – Балагыз булмаган бит сезнең. Нигә сәбәбен ачыкламадыгыз?   Фина кинәт кенә биргән сорауга, нәрсә дип җавап бирергә белми торды. Нигә сәбәбен ачыкламадыгыз, диме? Беренче елларны, кеше өстендә фатирда торганда, авырга калмаганына сөенеп йөрде ул, врачка-мазар күренеп тә мәшәкатьләнмәде. Өч ел яшәгәннән соң, врачка күренгән иде, бала таба аласың, ирең килсен, диделәр. Тик Таһир хастаханәгә бармады. Финаны да бала сорап җәфаламады. Бүген кырыкны куганда бала алып кайту өмете икесендә дә сүрелгән иде инде.   – Сездә бит врач чире булмаган, балам.   – Нәрсә булган соң, әллә бозым-фәлән булганмы? Инәй дә шулайрак әйтә торган иде өйләнешкән елларны.   – Беренче кичегездә үзегез генә кунмагансыз, бер яшь бала булган. Балагыз булмасын өчен, бала белән бозганнар сезне.   Фина ышаныргамы, ышанмаскамы дигәндәй, абыстайга карап куйды. Чынлап та ул кичне Нәсимәнең өч яшьлек кызы Рәфинә алар янында кунды.   Кайнанасы Сафиянең: «Ул сезгә комачауламас, бик тиз йоклап китә, төнлә уянмый», – дигәне әле дә хәтерендә тора.          Финаның күзләрендә  очкыннар кабынып, битләре алланып китте.    – Абыстай, безнең балабыз булачакмы?   – Догалар белән Аллаһыдан сорагыз, Аллаһу Сөбеханәһү вә Тәгалә ярдәм итми калмас…   Фина Шәмсия абыстайдан ишеткәннәрен  иренә сөйләргә икеләнде. «Ир-ат мондый нәрсәләргә ышанамы? Фатир котларга килгәч, туган апа белән киңәшләшермен әле, ни дисәң дә, ул олы кеше. Догасы ничегрәк  икән? Ярый, анысын инәй дә белә торгандыр, сорармын», – дигән уйлар белән чикләнде.    Шаулап-гөрләп өй туе мәҗлесләре дә узып китте. Финаның  яллары бетеп, эшкә чыкты. Тормыш аларны үзенең мәшәкатьле кочагыннан чыгармыйча, алга тәгәрәтте.  Абыстайның: “Догалар белән Аллаһыдан сорагыз, Аллаһу Сөбеханәһү вә Тәгалә ярдәм итми калмас”, – дип биргән киңәше дә әкренләп онытылды, туган апасы белән дә иркенләп бу турыда сөйләшергә җае чыкмады.   Фина, гадәттә,  иртән эшкә җиде тулмас борын чыгып китә дә, өенә кичке сигез тулып киткәндә генә кайтып керә. Әлдә үзе ашханә мөдире булып эшләгәч, һәр кирәкле җирдә таныш-белеше бар. Заманы шул, нишлисең – “алыш-биреш – артҡа тибеш”. Чират  торырга калса,  төнсез дә кайтып кермәссең. Хәер, чират торганнарга нәрсә эләгә дисең инде, бөтен яхшы әйбер “итәк астыннан” озатыла. Әле үзеңә генә алу юк, ике якның нәсел-нәсәбен дә кайгыртырга кирәк. Фина кулдан килгәнчә, гел ярдәм итеп килде. Үзләре дә, балалары да булмагач, ялларда фатир саклап ятырга тырышмадылар, күбрәк авылга кайту ягын карадылар. Дөрес, үзләрен дә буш озатмадылар – кем әйтмешли, мае-каймагы акмаса да, тамып торды.   “Бар да яхшы инде, шөкер, балабыз гына юк”, – дип көрсенеп алды бүген кич эштән кайтканда Фина. “Әллә бу ялда тагын абыстай янына кереп, сөйләшеп чыгасы инде, нинди догалар укырга кирәк икәнен дә язып алырмын. Йә, шулай итим әле, инәй әйтмешли, аллабирса, аллабирса! Кызыбыз булса иде. “Кыз бала өйгә бизәк”, – диләр бит. Алай дисәң, авылдагы бер түтәсе алты кызын да кияүгә биргәч:  “Атадан алтау туса да, үз улың булмаса, ялгызсың”, – дип, күрешкән саен әйтә.  Шулай уйларына бирелеп, тукталышын узып киткәнен дә сизми калды. Инде ярты еллап монда яшәсәләр дә, һаман да өйрәнеп бетеп булмый шул әле.  Гадәттә, Таһир иртәрәк кайта һәм аны каршы алырга килә, чөнки кайбер көннәрдә сумкалар бигрәк авыр була.  “Бүген сумкам авыр түгел”, – дип, Фина үтеп киткән тукталыш арасын җәяү генә атларга уйлады.  Үкчәле итекләре белән кардан әллә ни майтарып булмаса да, булдыра алган кадәр тырышты, тирләп чыкты.  Үзләренең тукталышына ун минут дигәндә килеп тә җитте. Тик анда Таһир күренмәде. “Әллә эшендә бер-бер хәл булдымы? Алай дисәң, эш телефоныма шылтыратып әйткән булыр иде. Ярый, хәерлегә булсын, башка язмаган уйлар килеп тик тора, бәлки, көткән-көткәндер дә, кайтып киткәндер”.   Подъездлары каршында кешеләр җыелып торганын күргәч, Финаның йөрәге “жу” итеп китте. Тирләгән аркасына боздай салкын су сипкән кебек булдылар. Халык арасыннан күзләре белән ирен эзли башлады. “Уф, әнә басып тора ич! Котымны алды!” Финаның йөзендә: “Нәрсә булган, нишләп халык җыелган?” – дигән сорау аерым-ачык күренеп ятканга, ире  пышылдап диярлек аңлатып бирде. “Шәмсия абыстай китеп барган. Ярдәм кирәк булса дип, күрше-тирә сөйләшеп тора идек, сине каршы алырга да шуңа баралмадым”. “Шәмсия абыстай!?” – дип кабатлап сорады Фина. “Әйе”, – дигәч, иң кирәк кешесен югалтканын аңлап, сыгылып төште. Икенче көнне Шәмсия абыстайны туган авылына алып кайтып җирләделәр. Фина белән Таһир күрше-күләннәр белән аны каладагы йортыннан мәңгелек юлына озатып калды.       Атна-ун көн узгач, абыстайның килене Талия ханым Финага эченә ниндидер язу салынган конверт  кертте. “Әнкәй, вафатын сизенгәндер,  мине күмгәч, тапшырырсыз, дип, сезнең  исемне һәм фатир номерын әйтте”.   Фина алтын тавына юлыккан кебек, конвертны ачып, эчендәге язуны йотлыгып укырга кереште. Анда ул укырлык һәм аңларлык итеп догалар язылган иде. “Рабби һәбли минассалиһин” (И, Раббым, Син миңа изге бала бир). “Рабби ләә тәзәрнии фәрдәүв-вә әңтә хайруль-вәәрисиин” (Әй Раббым! Мине бер ялгызымны калдырма, миңа бер бала бир. Чөнки Син варисларның иң хәерлесе).   Бер елдан соң Таһир белән Фина яшәгән фатирдан  яшь бала елаган тавыш ишетелә башлады.   Люция ӘБЛИЕВА.   Фото ачык чыганактан алынды.
---

--- | 08.03.2019

Ришат Төхвәтуллин концертында Гөлназ Асаева нигә катнашмаган?

$
0
0
08.03.2019 Шоу-бизнес
“Пирамида” концертлар залында Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллиның юбилей концерты узды. Зәвыклы тамашачы Ришат башкаруындагы халык көйләрен, сыйфатлы җырларны рәхәтләнеп тыңлап ләззәт алса, “Фәйзи Гаскәров” исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбленең биюләрен карап хозурланды. Җырчы туган җиренә, туган теленә булган мәхәббәтен, әти-әнисенә, укытучыларына зур рәхмәт хисләрен җырга төреп бирә алды.
"Концертка әзерлек җиңел булмады, чөнки бу өр-яңа программа иде. Репетицияләргә дә вакыт аз булды. Шулай да концертта тагын бер хыялым тормышка ашты. Мин бала чактан ук карап, иҗатларын күзәтеп барган “Фәйзи Гаскәров” бию ансамбленең концертта катнашуы минем өчен зур дәрәҗә иде. “Пирамида” залында узган тамашаларда, гадәттә, халык сүлпәнрәк, пассиврак була торган иде, тик бүген бу залга минем үз тамашачыларым җыелган иде. Алар авызыма гына карап торды", – диде Ришат концерт тәмамланганнан соң.       Концертта җырчының иҗатташ дуслары Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, Чулпан Йосыпова, Алия Карачурина да катнашты. Тамашаның кульминацион ноктасы Филүс белән Ришатның Илһам Шакиров репертуарындагы “Сандугач” җырын башкаруы булды. Егетләр әлеге җырчы искиткеч итеп башкарды. Тамашачылар арасында аларны хәтта аягурә басып алкышлаучылар да булды. Әлеге чыгышны символик мәгънәгә ия дип тә әйтергә мөмкин. “Ришат белән Филүс бөек җырчының юлын дәвам итүчеләр”, – дигән фикерне берничә тамашачыдан ишетергә туры килде.         Моннан тыш, концертта Ришатның әнисе Розалия ханым да җырлады.     Концерт алдыннан узган матбугат очрашуында җырчы тамашада Гөлназ Асаеваның катнашачагын да әйткән иде. Тик Гөлназ юбилей концертында катнашмады. Моның сәбәбен Ришатның үзеннән сорадык.     "Бу турыда аның үзеннән сорагыз. Аның башында нинди уйлардыр, белмим. Моннан соң минем авыздан аның турында бер сүз дә ишетмәссез. Аңа кагылышлы бер сорауга да җавап бирә алмыйм. Уфа концертында катнашты ул. Ә бүген концертыма килмәвендә минем бер гаебем дә юк. Аның булмавын үзем дә “Пирамида”га килгәч кенә белдем", – диде Ришат.   Гөлназ Асаеваның үзенә шалтыраткач, аның безнең белән сөйләшергә теләмәве аңлашылды. Шулай булгач, вәгъдә итеп тә, хезмәттәшенең концертында катнашмавы безгә сер булып кала. 
Зөһрә САДЫЙКОВА

--- | 07.03.2019

Рафинә Ганиуллина икенчегә бәби көтә. ФОТОЛАРын күрсәтте

$
0
0
08.03.2019 Шоу-бизнес
Рафинә Ганиуллинаның икенчегә бәби көтүе турындагы имеш-мимешләр гыйнвар ахырларында таралган иде. Ул вакытта җырчы бу хактагы хәбәргә карата бернинди дә комментарий бирмәде. Ә шушы көннәрдә аның шәхси аккаунтында кызыклы гына фотолар пәйда булды:

"Мондый төр фотосессияләр хәзер бик популярлашты, мин дә ясарга булдым. Хатын-кызның «күркәм чорын» сәнгатьле итеп, истәлекле фотоларда саклап була, бары тик сузмаска гына кирәк. Әлеге эшләр белән вакыты җиткәч бүлешермен" ди Рафинә Ганиуллина.


---

--- | 08.03.2019

Бар булмышы – фотоларда (Шамил Абдюшев истәлегенә)

$
0
0
09.03.2019 Матбугат
Кешенең кемлеге юлда беленә. Фотограф Шамил абый Абдюшев белән юлда шактый йөрергә туры килде. Соңгысы бик якында, Казаннан кул сузымында гына урнашкан Сәйдәш аланы булса, моннан берничә ел элек Ульян өлкә­сендәге Кулаткы районына сәфәр кылган идек. Кайтырга кузгалыр алдыннан югалттык без аны. Әле генә яныбызда иде, шул арада сиздерми генә юкка чыккан. Фанилыктан китүе дә шулай: кинәт, сиздер­мичә һәм көтелмәгәнчә булды.
Һәр очрашкан саен, мин инде күп йөри алмам, хастаханәгә кереп ятармын, дисә дә, берәр мөһимрәк вакыйга булса, килми калмый иде. Фотоларын, гадәттәгечә, безгә һәм тагын берничә җиргә җибәрә. Элегрәк бу рәсемнәр башка җирдә дә чыккан диешсәк, соңгы елларда бу хәлгә дә күз йомдык. Шамил абыйга фотоларының басылып торуының рухи яхтан да, матди яктан да бик кирәк булуын аңлый идек чөнки.   Бик күпләр аны юксынып, бик кызу кеше иде, дип яза. Әйе, аңар­дан безгә дә эләккәләде. Фотолары чыкмаса, ачуланып смслар яудыра, телефоннан аңлашканда инде тынычланган була. Шамил абый, ник алай итәсең, дигәч, миңа парны чыгарырга кирәк, алайса, үләм, дигәне дә бар. Үзе бик тиз кайтып төшә. Аны белгән кешеләр дә мондый “приступ”ларга үпкә­ләми. Шамил абыйның риясыз, чиста күңелле кеше, эшенә бөтен барлыгы белән бирелгәнлеге хакында барысы да белә.   Моннан биш ел элек ул Казанда үзенең шәхси фотокүргәзмәсен оештырды. Бер караганда, аның рәсемнәрендә дә шул ук кешеләр. Юк шул, Шамил абый аларны үзен­чә тотып ала белгән. Түрәләр, спортчылар, сәнгать әһелләренең рәсмилектән котылып, иркенәеп киткән чаклары. Кеше күрмәгәнне күрә белүе аркасында үзенчәлекле рәсемнәре белән сөендерде. Матбугат өчен төп сыйфатлардан саналган тизлек һәм оперативлык мәсьәләсендә исә аны уздыра алучылар бик сирәк булды. Фото­сән­гать – аның өчен иң югары сәнгать булды.   Теге вакытта Кулаткыда ашын-ялын белмичә эшләде дә эшләде тынгысыз җан. Ул ял итәргә туктаганда, кузгалырга вакыт җиткән иде. Ач, әмма канәгать килеш кайтырга дип автобуска кереп утырды. Сәйдәш аланы... Хәрәкәтләре салмакланган, бик күп кадрлары томанлы чыккан. Шамил абый, фотоаппарат ватылган, дип акланды. Бәлки. Куллары да хыянәт итә, туктаусыз дерелди иде шул.   Урыны оҗмахта, рухы шат  булсын риясыз җанның...
Гөлинә ГЫЙМАДОВА

--- | 08.03.2019

Авылда яшәүче пенсионерларның акчасы артты

$
0
0
09.03.2019 Авыл
2019 елдан гамәлгә кергән закон нигезендә авыл җирендә эш стажы 30 елдан артык булган кешеләрнең пенсияләре артты.
Арттырылган акчаны эшләмәүче пенсионерлар гыйнвар, февраль айларында алды. Татарстан Пенсия фонды матбугат үзәге хәбәр итүенчә, әлеге категориягә кергән 54 меңнән артык пенсионерның пенсиясенә үзгәрешләр керде. Билгеле булганча, авыл хуҗалыгы: терлекчелек, үсемчелек өлкәсендә 30 ел эш стажы булган кешенең пенсиясенең фиксацияләнгән өлеше 25 процентка арта. Моның өчен мөһим шартлар – кешенең авылда яшәве һәм эшләмәүче пенсионер булуы. Авыл стажы буенча пенсия уртача 1300 сумга артты.   Анна Арахамия фотосы
---

--- | 08.03.2019

“Бәхилләшергә өлгердегезме, васыяте бармы?”

$
0
0
09.03.2019 Җәмгыять
Васыять язу, дәвамчыларыңа яшәү кагыйдәләрен әйтеп, аңлатып калдыру турындагы сүзләр юк-юк та колакка чалына. Казанның “Гаилә” мәчетенең “Васыятьнамә – киләсе буыннарга әйтер сүз” дигән бәйге оештыруын ишеткәч тә, тирә-ягымдагы танышлар, дус-ишләр арасында үземчә сораштыру үткәрдем.

 Кайсысы: “Васыять ул үләр алдыннан туганнарга әйтеп калдыра торган, бигрәк тә балаларыңа аталган үгет-нәсихәт”, – диде. Күпләре: “Нигә ашыгырга, мин әле үләргә җыенмыйм, малны, мирасны ничек бүләсен, васыять итәсен вакыт күрсәтер”, – дип җаваплады. “Васыять нотариуста бергәләп языла торган документ, гомер буе җыелган байлыкның кемгә күпме биреләсен аңлаткан язудыр инде ул”, – дип аңлатучылар да булды.

...Улы вафатыннан соң ук, килененнән көне-сәгате белән малае өлешен даулаучылар, энесе яки абыйсы өлешен дәгъвалаучылар да барлыгын, кайчандыр бер ояда үскән 5-6 баланың, әти-әниләре үлеп киткәч, төп нигезне, азмы-күпме җыелган дәүләтне тыныч кына бүлешә алмыйча, тәмсезләнешеп бетүләрен еш ишетәбез. Элегрәк дини кысаларда яшәгән, алга карап фикер итә белгән әби-бабайлар бу яктан хәзерлекле булган. Йорттагы өлкән кеше, нәселе бергә җыелган саен үгет-нәсихәтен җиткерү җаен белгән, төп нигездә каласы төпчек улына өметләнүен, туганнар арасында татулыкны саклауны, үзара юл кую, әдәп белән яшәүне аңлаткан.   Туган-тумачаны, якыннарны соңгы юлга озатырга килгәч тә: “Бәхилләштегезме, ризалыгын алып калырга өлгердегезме, васыяте булгандыр инде?” – дип йомшак кына искәртеп куйгалыйбыз. Дөрестән дә, васыятьнамә язу тәртибе, аның эчтәлеге нидән гыйбарәт соң? Әлеге сорауларга дөрес, төпле җавап ишетү, васыятьнамә язуга халыкның игътибарын җәлеп итү максатыннан “Гаилә” мәчете Республика министрлар кабинетының загс идарәсе, архив эше буенча дәүләт комитеты, Русия мөселман эшкуарлары ассоциациясе, “Мөселманнар” газетасы белән берлектә васыятьнамәләр язуга конкурс игълан итте. Тәүге тапкыр үткәрелгән бу чара васыятьнамәнең кеше тормышындагы әхлакый-тәрбияви әһәмиятен ассызыклап, аны төзү үрнәкләре белән таныштырып, үзенә күрә бер ачык дәрес төсен алды.   Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә безгә кат-кат аңлаттылар: “Яшьме-картмы – килер буыннарына, якыннарына һәркемнең әйтер сүзе, әманәте язылган булырга тиеш! Ислам шәригате шулай куша. Фәлән яшькә җиткәч, менә фәлән вакытта язармын дип, тартып-сузасы түгел. Камил акылыңда, сау-сәламәт хәлеңдә бүген үк язып, елын, урынын күрсәтеп, үзегез имзалаган васыятьнамәгез булсын!” Васыять итү – Пәйгамбәребезнең сөннәте дип тә искәрттеләр. Гомер буе җыйган малны, синнән соң каласы мирасны бүлү белән бәйле мәсьәлә динебездә тикмәгә генә иң четерекле сораулардан саналмый. Балалар, якын туганнар арасында низаглашырга урын калдырмауның бик кирәкле ысулы бу.   Әти-әнинең, әби-бабайның килер буыннарга әйтер сүзе, кайгыртуы мал бүлүгә генә кайтып калмый, билгеле. Берничә буын варисларына җиткерәсе нәсихәте, рухи ягы да мөһим. Нәсел-нәсәп данын, буыннар чылбырының ныклыгын кайгырткан зирәк кардәшләребез әйтәсе сүзен, ата-бабай васыятен иртәгәгә калдырмаган. Чорыбызның атаклы дин әһеле, заманында Татарстанның беренче казые булып торган Габделхак хәзрәт Саматов шигъри васыятендә:     “Алтын сарай мирас итмим сиңа,   Кичерерсең инде, и, улым!   Соңгы сулышыңа кадәр динең, халкың белән,   Аерылмаслык булсын үз юлың”, – дип, аталарча нәсихәт иткән. Халкыбызның энҗе-якутлардан да кыйммәт гореф-гадәтләре дә, гаилә-ыру булып яшәү кыйммәтләре дә сыйган ата васыятенә!   – Васыятьнамәгә сиңа кадәр дөнья көткән әби-бабаңның акыл өйрәтүе дип карарга кирәкми. Аларның тормыш тәҗрибәсеннән туган нәсихәте – ул сине кайсы дәвердә дә дөрес яшәргә өндәү дәресе! – диде Русиядә мөселман эшмәкәрләре ассоциациясен җитәкләүче Айдар Шаһимәрдәнов бабасы Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшинның моннан 50 ел элек язып калдырган васыятьнамәсендәге юлларны мисалга китереп.   “Васыятьнамә – киләсе буыннарга әйтер сүз” бәйгесенең асыл кыйммәтләренә тукталып, “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы, жюри рәисе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, васыятьнамәнең төп әһәмиятенә басым ясап болай диде: “Дини кануннар буенча, мөселман кешесе мирасының бары тик өчтән берен генә чит кешегә васыять итеп калдыра ала. Калган өлешләрне ничек итеп дөрес бүлү турында Коръән китабында бәйнә-бәйнә аңлатып язылган. Бу эшкә алынуыбызның максаты – васыятьнамәне тормышыбызга кабат кайтару, шуның белән туганлык җепләрен өзмәү, татулыкны саклау, ата-бабаларыбызның рухи мирасына хөрмәт уяту, варисларда күркәм холык тәрбияләү”.   Бәйгегә егермеләп васыятьнамә килгән иде. Араларында шигъри формада язылганнары да, балаларына ана сүзе – үгет-нәсихәт формасында язылганнары да бар. Конкурс нигезләмәсенә туры килгән, барлык шартларын үтәргә тырышучылар призлы урыннарга лаек булды, аларга – дипломнар, васыятьнамә язуга җаваплы карап, әлеге бәйгедә катнашучыларның һәрберсенә сертификат тапшырылды.   Казаннан Рәисә Фатыйхованың йөрәк җылысы белән язылган васыятьнамәсен җюри беренче урынга лаек дип тапты. Үрнәк формасында аны укып та күрсәтте. “Бер-берегезгә ачу саклап йөрмәгез, гафу итә белегез! Төп нигезгә сукмакны өзмәгез! Нәсел шәҗәрәсен лаеклы дәвам итегез”, – дигән юлларны укыганда ананың да, залга җыелган кунакларның да, әнисенең чыгышын тыңларга килгән улының да күзләре яшьләнде. Икенче урынны Гөлсинә Кәлимуллина белән Миләүшә Сәлахетдинова бүлеште. Миләүшә ханым васыятьнамәсендә бүтәннәрнекеннән аермалы нәсихәткә: “Улым! Хатыныңны хөрмәт итеп, кадерләп яшә! Аллаһы Тәгалә хатын-кызны иренә әманәт итеп биргән. Әманәтне сакларга кирәк!” – дигәненә сокландык. Өченче урынны Дания Хәбибуллина һәм Фирдәүсә Кәримова алды. Фирдәүсә ханым, әтисе васыятенә нигезләп, варисларына сүзен шигъри формада язуы белән аерылып торды. “Туган телегезне өйрәнегез һәм онытмагыз. Нәселемдәге туганнарым! Балаларыгызны һәм оныкларыгызны татарча укырга-язарга өйрәтегез. Туган телебез юкка чыкмасын” дигән юллар авторы Маргарита Хасяновага жюриның махсус бүләге бирелде. Алсу Шакири 6 битлек васыятьнамәсендә улларына нәсихәтен – аерым, кызларына, киленнәренә дигәнен аерым тәфсилләп җиткерүне кирәк тапкан. Ул да варисларын татар итеп тәрбияләүгә, туган телне өйрәтүгә аерым басым ясаган. Җыеп әйткәндә, конкурс яшәү кагыйдәләрен барлауга, рухи-дини мирасны килер буыннарда дәвам итәргә чакырган үрнәк алырлык ачык дәрес булды.   Вәсилә РӘХИМОВА. Казан.   
---

--- | 08.03.2019

«Бул гына» - Хәкимнән өр-яңа ВИДЕОклип

$
0
0
09.03.2019 Шоу-бизнес
Мәскәүдә яшәп иҗат итүче җырчы Гүзәлия продюсерлык белән дә шөгыльләнә. Аның яңа проекты – Хәким турында ишеткәнсездер. Кичә Хәким өр-яңа клибын тәкъдим итте. Ул “Бул гына” дип атала. Видеоны Masspack командасы “Бәхетле” сәүдә үзәгендә төшергән. Гүзәлия һәм Хәким әлеге оешманың җитәкчесе Латыйпова Мөслимә Хәбриевнага рәхмәтләрен белдерәләр.

Яңа җырның көй автора – Гүзәлия. Сүзләрен Гөлфия Шакирова язган. Аранжировкасы Артур Җамалетдиновныкы.  

  Хореография: Йосыф Юсупов, Нурҗан Рәхмәтов, Регина Шәйхетдинова, Руслана Шәймәтова.    Фотограф: Марат Салихов    Җырны төрле мәйданчыкларда тыңларга мөмкин - http://band.link/5V8Yv       

   
---

--- | 09.03.2019

“Дарулар бирәм, әмма файдасы юк. Балам ничек түзәдер"

$
0
0
10.03.2019 Хәйрия
Арчада яшәүче Тәнзилә апа Гайфетдинова редакциягә ярдәм итүебезне сорап еш шалтырата. “Хәлем бик авыр. Кызыма ярдәм итә алмаганыма йөрәгем әрни. Авыру бала тәрбияләве җиңел түгел. Кайчак ник туганыма да үкенеп куям”, – ди ул. Тәнзилә апа ялгызы гына авыру кызы Гөлияне тәрбияли.
"Ирем Гөлиягә ике яшь вакытта үлде. 24 ел ялгызым яшим. Ике балам – улым белән кызымның үз тормышы. Шөкер, алар гел ярдәм итеп тора. Балаларым  булышмаса, белмим, нишләр идем, – ди ул. – Иремнең нидән үлгәнен дә бел­мәдек. Табиблар, бөерләре эш­ләү­дән туктаган, диде. Ул чакларны искә төшерсәм дә, күңелем тула. Әмма яшьлек беләндер инде, түз­гәнмен. Табиблар Гөлиянең башка сабыйлар кебек түгеллеген  әйт­те,  ДЦП диагнозы куйдылар. 12 яшенә кадәр үзе йөрде бит югый­сә. Аннары аяклары авыртуга зарлана башлады”.   Урын өстенә яткач, Гөлиянең өянәкләре арта. Көненә бишәр сәгать азапланган чаклары була аның. “Дарулар биреп торам, әмма файдасы юк. Өянәк вакытында сөякләре сына.  Балам ничек түзәдер. “Ашыгыч ярдәм” килеп, дарулар биреп, уколлар салып китә китүен. Өянәкләр ки­мегәч, табибка барып сөякләрне күрсәтәбез”, – ди Тәнзилә апа.   Гөлияне дәвалар өчен хәйрия концертлары да оештырдылар. Тәнзилә апа җырчы Лилия Муллагалиевага  мөрәҗәгать иткән була. Ул чакта алар Мәскәүгә баралар. Әмма табиблар караса да, үзләре күренергә теләгән профессорга эләгә алмыйлар.   – Ул клиника безгә бик ошый. Миңа хәзер – 59 яшь. Кызымны күтәреп йөртү дә җиңел түгел. Андагы караватлар да җайлы. Икебез бергә яшәгәнгә дә сүз әйт­миләр. Табиблар безне белә. Быел да барырга иде исәбебез. Әмма 600 мең сум акча сорыйлар, – ди Тәнзилә апа. – Үзем дә авыру. Ши­кәрем бик югары. Әле менә соңгы арада күңелем төшеп йөри.  Бернигә дә кулым бармый. Хәтта кан анализлары да бирмичә йөр­дем. Балаларым сүккәч, тапшырсам – шикәрем 30га менгән. Кайгырулар, борчылулар инде бу. Кы­зымны гел үзем карыйм бит. Калтырамаган вакытында ашатырга тырышам. Күзгә карап яткан сабыемны терелтәсем килә. Акыл ягына да зыян кил­мәгән. Бөтен әйберне аңлый, ишетә, күреп тора. Кайчак әрнеп-әрнеп елый. Болай яшәүдән ул да арды. Тик бернишләп булмый, ничек тә сабыр итәргә инде.   Тәнзилә апага кызын аякка бастырыр өчен ярдәм итәргә те­ләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:   Получатель: ПАО “АК БАРС” БАНК                       ИНН: 1653001805    КПП: 160903001      БАНК: ПАО “АК БАРС” БАНК     БИК: 049205805   КОР. СЧЕТ: 30101810000000000805     Р/СЧЕТ: 47422810300020920001 Назначение платежа: Для зачисления на лицевой счет  № 40817810900214482396 (Гайфутдинова Танзиля Гарабшаовна).
Гөлгенә ШИҺАПОВА

--- | 08.03.2019

Туй күлмәкләре кибетен судка биргән

$
0
0
10.03.2019 Җәмгыять
Яр Чаллы шәһәрендә кәләш минем размердагы туй күлмәге сатмадылар дип кибетне судка биргән. Судта ачыкланучынча, булачак кәләш кибет белән 23,9 мең сумга күлмәк сатып алуы турында килешү төзи. Килешүдә ул күкрәген 46 нчы, билен 44 нчы размер дип билгели.
Туй күлмәген килешүдә күрсәтелгән вакыттан соңрак китерәләр, шуның өстәвенә ул кәләшкә зур булып чыга. Судта кибет вәкиле экспертиза үткәрүләрен таләп итә һәм тикшеренүләр чынлап та күлмәкнең кәләшкә зур булуын күрсәтә.   Суд күлмәк хакын тулысынча кайтаруны, кәләшкә 1 мең сум күләмендә әхлакый зыян түләү турында карар чыгара. Кибет хуҗасы 5 мең сум штраф та түләргә бурычлы.   Фото социаль челтәрләрдән алынды. 
---

--- | 08.03.2019

“Котылды бичара...”

$
0
0
10.03.2019 Язмыш
Бу кеше турында яза башлаганчы ике төрле хис кичердем: кызгану һәм ачу хисе. Хәер, үзегез укып карагыз, исемнәрен үзгәртеп язам. Кыям бабай бүгенге көндә ялгыз яши, картлыгын бик авыр кичерә. Ялгызлык бу кадәр авыр булыр дип уйламаган иде ул. Яшь чагында кулыннан килмәгән эше юк иде. үтүк төзәтүдән башлап, машина җыюга кадәр, ниләр генә майтармады!

Эшкә карусызлыгы, ашауга талымсызлыгы аркасында аңа эш кушучыларның чуты юк, хәтта күрше авыллардан да эшкә әйдәргә килүчеләрдән кайчак чират тезелә иде.

Эшләткән кешегә яхшы: хезмәте өчен артык кыйммәт сорамый, алына икән, җиренә җиткереп эшли. Бер ярты утыртсаң, сөйләшенгән бәядән азрак та ала. Тик аның бу эш­лә­ре өйдәгеләренә генә бик кыенга төшә, чөнки ир эчкән аракысын буена сеңдерә белми. Эченә 100 грамм керүгә, останың җырга “һәвәслеге”н бәреп чыгара. Моңы юк, ә көе һәр­вакыт “Алмагач­ла­ры”­ныкы, нинди генә җыр җырласа да. Анысы бер хәл, Кыям абыйны тың­ларга “тамашачы” кирәк. Ике малае, көне буе фермада эшләп, аннан кайтып өйдәге эшен тәмамлаганчы тәмам хәлдән тайган хатыны Кыям абый арып йокыга киткәнче аның “концертын” тыңларга мәҗбүр иде. Тыңламыйлар икән, өйдә тавыш чыга, имеш, аны санламыйлар, өйдә аны — алтын куллы Кыямны хөрмәт итүче юк.   Балалар кечерәк вакытта ярый иде әле, ул мескеннәр тыңлап утырган җирләрендә йоклап китә­ләр дә, әниләре урыннарына алып барып сала иде. Ләкин малайлар укыр­га кергәч, эшләр мөшкелләнде. Аларга тыныч кына дәрес хәзерләү бик сирәк көннәрдә генә эләгә иде.   Оста Кыямның шабашкага чакырылмый калган көне бик сирәк, шуңа карап аек көне дә юк диярлек. Хатыны белән уллары айның бер генә атнасын булса да тыныч кына яши алдымы икән? Ике көннең берендә балалар белән мунчада кунып йөрүләр, исерек атаның йокыга китүен көтеп бәрәңге бакчасында утырулар бер дә рәхәт түгел иде.   Халисә апа Кыям абый белән күп тапкырлар сөйләшеп карады, тик нәти­җә­­се генә юк, ире исереп кайттымы, теләсә-нәрсә­дән зур тавыш чыгарып котыра иде. Аерылып ки­тәр җире дә юк, әти-әнисе күптән вафат, туганнары юк.   Әти-әнисенә бердәнбер бала иде Халисә. Якты дөньяда шушы ике баласы белән Кыямыннан кала беркеме юк бит. Түзде Халисә, тешләрен кысып йө­ри торгач, алар какшап коелып беттеләр. Ябыгып, ямьсезләнеп бик яшьли төс ташлады. Әллә балалар үсә төшкәч бераз басылырмы дип өметләнсә дә, өмете бөтенләй акланмады.   Ике малае, нинди авыр шартларда үссәләр дә, икесе дә югары белем алып, шәһәргә торырга китеп бардылар, гаилә кордылар. Алтыдагы — алтмышта диләр, балалары кыска вакытка кунакка кайтканда да тыела белмәде Кыям абый. Инде күптән лаеклы ялга чыгып, яхшы гына пенсия алса да, шабашкага йөрүен дә, эчүен дә ташламады. Балалары туган йортларыннан тәмам бизеп, бик сирәк кайта башладылар. Әни­ләрен кызгандылар алар. Әтиләрен дөрес юлга кертә алуларыннан өметләрен өзеп, әниләрен үзләре белән китәргә үгетләделәр. Халисә апа кайчагында әллә чынлап та китим микән, картлык көнемдә тынычлап, оныкларымны тәрбияләшеп, балаларым янында яшәр идем дип талпынып куйса да, гомер иткән Кыямын ташлап чыгып китәргә кызганды, ни дисәң дә бергә ничә дистә еллар яшәлгән, балалар үстерелгән бит. Күңелсез, бер-берсенә ике тамчы су кебек охшаш көннәр бер-бер артлы үтә торды. Халисә апаның элеккечә үк бер генә тыныч, рәхәт көне булмады, һаман шул бер репертуардагы “концерт”, тавыш-гауга. әллә нигә бер кайткан балалары хәтта бер төн кунарга да калмадылар, хәл-әхвәл белешеп чәй эчүгә китү ягын карадылар.   Халисә апа беркөнне утырган көенчә күзләрен бүтән ачмады. Аның хәлен якыннан белгән күрше-күлән: “Котылды бичара...” — диюдән ары сүз әйтмәде. Балалары әти­ләрен битәрләп бер генә сүз дә әйтмәделәр. Шунысы кыен да иде инде аның өчен. Кайткан саен әни­ләрен үзләре белән алып китәргә өндәгән балалары Кыям абыйны алып китү турында бер сүз кузгатмадылар. Халисәсенең кырыгын уздырганнан соң балалар, оныклар, туганнар таралышып беттеләр. Кыям абыйга һәр почмак саен яман күзе белән ялгызлык карап тора башлады. Үч иткән кебек ник бер кеше килеп эшкә чакырсын! Килсеннәр генә иде, бушлай эшләр иде эшләрен, юк килмиләр, әйтерсең лә бөтенесе сүз берләште. Халисә исән вакытта еш кереп йөргән күрше-күлән дә капка келәсенә орынмас булды...   Сәер хәл: Халисәсе үлгән көннән Кыям абый кырт кисеп эчүен ташлады. Ялгызлык бик үзәгенә үткәндә бер ярты алып кайтып карады, ләкин нигәдер эчә алмады. үз гомерендә бер мәртәбә елап карамаган ир хәзер Халисәсен сагынуга, ялгызлыкка түзә алмыйча бик еш елый торганга әйләнде. Кайвакыт капка төбенә чыгып утыргалый, балалар кайтасы юлга озаклап карап тора. Тик анда да юл буп-буш, Кыям абыйның күңеле кебек үк. Ишегалдында да ике кулына бер эш тапмыйча интегеп кенә йөри. Үткәннәре өчен бик үкенсә дә инде бер нәрсәне дә кире кайтару мөмкин булмавы җанын талый аның. Сатудан гына аласы, югыйсә Газетаның бер санында якташым Ми­ләү­­шәнең: “Сатмасалар тарт­маслар иде” дигән мәкаләсен кызыксынып укыдым. Дөрес сүзгә җавап юк. һәркем шул фикердәдер. Халыкның сәламәтлеген саклау турында сөйләнәләр, ә бит тәмәке, аракы афәт­­ләреннән арындыручы юк. Исерек белән идарә итү җиңел чөнки. Беркөнне кибеттә бер хатын: “Самолетлар, йортлар шартлый, бик кызганыч. Нишләп аракы заводлары шартламый икән, анысына көенмәс идем”, — дип куйды. Үзәгенә үткәнгә әйтте бит инде ул бу сүзләрне. Аракы, тә­мә­ке тамак туклыгы түгел. Сатудан гына алырга кирәк, шуның белән эш бетә. Без үскәндә наркоман, наркотик терминнары сүзлектә дә юк иде. ә хәзер илгә каян керә бу агу? Наркоманнар кулыннан күпме кеше харап булды. Кешегә гомер сәгатьләп, минутлап саналып кына бирелгән. Ә гомернең, ил байлыгы булган халыкның кадере юк.  
---

--- | 08.03.2019

«Ирем 12 ел хыянәт итте, барыбер тату яшәдек»

$
0
0
11.03.2019 Ир белән хатын
Сөембикә апага – 79 яшь. Тик, күз тимәсен, яшем бара дип, тик утыра торганнардан түгел ул. «Урамга һава суларга чыккач та, без атлап барабыз, ә ул карга ятып тәгәри», – дип, уенын-чынын бергә кушып сөйли туганы Фирдия апа. Кул эшенә дә оста, бәйли дә, тегә дә. Әнә «көрпәләр» дә бәйләгән. Әтнә ягында урындык япмаларын шулай атыйлар.
Сөембикә апаларның өйләре дә үзенчәлекле. Йортка кергәч тә, идән астына төшеп киткән бер бүлмә бар. Баксаң, ул аш бүлмәсе икән. Анда текә баскычтан төшәргә кирәк. – Элек аш исе түр якка чыкмасын өчен ясаган булганбыз инде. Каенсарда күп кешедә иде шундый йортлар. Күбесе подвалны бетерде. Ә без калдырдык әле. Баскычтан менеп-төшеп йөрү гәүдәне зифа тотарга ярдәм итә бит, – дип шаярта Сөембикә апа.    Безгә чәй әзерләгән арада да ничә катлады икән ул баскычларны? Аш бүлмәсендә акшарланган зур мич тә бар. Сөембикә апа бүген дә өчпочмак, пирогларын мичтә пешерә. Әле узган җәй күрше авылда узган урам бәйрәмендә барысын да бер кәстрүл мич коймагы белән сыйлаган.    Сөембикә апа намазларын калдырмый, газеталар яратып укый, иртән зарядка ясый. Бу тормышта бәхетле булу өчен сәламәтлек, тату, тыныч яшәргә һәм сабыр булырга кирәк, ди. Сүз үзеннән-үзе аның яшьлек елларына барып тоташа. Сөембикә апа ире Исмәгыйль абый белән алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер әңгәмәдәшемнең алты оныгы, өч оныкчыгы үсеп килә. Балалары, оныклары белән горурланып яши. Өйләнәм дип йөргәндә генә 21 яшендә Казанда Кабан күленә батып үлгән Динар оныгын да сагынып искә ала. «Ирем белән 51 ел да 7 ай да 15 көн яшәдек», – ди Сөемибикә апа. Аның хәтеренә сокланам. «Барысы да йөрәгемә языла. Ирем 12 ел хыянәт итте, барыбер тату яшәдек», – дип, тагын да гаҗәпләндерә. Минем шар булган күзләремне күреп елмаеп куя да дәвам итә:    – Көндәшем яшьли ирсез калды, дүрт баласы бар иде, безнең дә алты бала бит инде. Ирем кызганган, күрәсең, шул хатын янына йөри башлады, печәнен кайтарта, йорт-җирендә булыша. Минем янымнан да китми. Гафу да үтенми, сиздерми дә. Читкә йөрүе турында мин генә түгел, бөтен авыл белде анысы. Тик мин берни сиздермәдем, әти-әнигә дә кайтып зарланмадым, тавыш та чыгармадым. Хыянәт дип, гаиләне җимерергә кирәкми. Ирләр дә, хатыннар да тәүфыйклы булсыннар анысы, мондый адымга бармасыннар. Әмма гафу итә белергә, сабыр булырга да кирәк. Көндәшем белән бергә эшләдек, көн дә аны күрә идем, ирем белән икесен бергә очраткан чакларым да булды. Берни дәшмәдем, кычкырышып нишлим? Кунарга ирем минем яныма кайта иде бит. Ничек диләр әле? Барыбер кайта инде ул ашаган җиренә, ташлап киткән ирләрнең дә язмышы матур төгәлләнми гадәттә. Күзләрен мәңгелеккә йомар алдыннан: «Син миннән ризамы?» – дип сорады Исмәгыйль. «Мең риза», – дидем. Яхшы кеше иде ул, тавышы бик матур иде, бер авыл башында җырлап җибәрсә, икенче яктан ишетелер иде. Урыны җәннәттә булсын.   Моны тыңлап утырган шоферыбыз Альберт җөпләп куйды: «Менә хәзер хатын-кызлар сезнең кебек акыллы, сабыр булсын иде ул. Күпне белмәсәң, артыгын күрмәсәң яхшы. Шуңа элек аерылышучылар сирәк булган, күрәсең», – диде. Әллә чынлап та шулай микән? 
Эльвира МОЗАФФАР

--- | 10.03.2019

Халыклар дуслыгы йортында киндердә майлы буяулар белән ясарга өйрәнделәр

$
0
0
11.03.2019 Мәдәният
Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Россия Сәнгать академиясенең живопись буенча иҗат остананәсе рәссамчы-стажеры Полина Илюшкинаның «Преображение» мастер-классы узды.
Мастер-класс кысаларында рәссамчы киндер тукымага майлы буяулар белән ясау техникасын аңлатты. Мисал буларак диңгез пейзажы сурәтләнгән «Горы в Кемере на закате» картинасы фрагменты алынган иде. Автор әйтүенчә, төп максаты – киндер тукымада һава киңлеген күрсәтү иде. Моннан тыш, рәссам чарада катнашучыларны картинаны ясау адымнары белән дә таныштырды: сурәт төшерү, буяулар ягу, композицияне уйлау, алгы һәм арткы планны билгеләү, алардан салмак кына һава киңлегенә күчү…   Искәртеп үтәбез, Халыклар дуслыгы йортында «От Дуная до Янцзы» рәссамының шәхси күргәзмәсе эшли. Аны бу елның 19 мартына кадәр килеп күрергә мөмкин.   Полина Илюшкина Казанда туган, 2005-2009 елларда Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында укыган, 2007-2011 елларда №6 сәнгать мәктәбендә эшләгән, шулай ук В.И. Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтын тәмамлаган. Плина – Россия рәссамнары иҗат союзы һәм Халыкара рәссамнар федерациясе әгъзасы, халыкара фестивальләр лауреаты, россиякүләм һәм төбәкара күргәзмәләрда катнашучы.
---

--- | 06.03.2019

Элвин Грей һәм Бабек Мамедрзаевның татарча җырына ЯҢА КЛИП чыкты

$
0
0
11.03.2019 Шоу-бизнес
Популяр җырчы Элвин Грейның яңа татарча җырына клип чыккан. "Сәлам Алейкум" җырына клипны Тайландта төшергәннәр.
Җырчы әлеге җырны, милләте буенча әзербайҗан булган Казахстан егете Бабек Мамедрзаев белән башкара. Шунсы куандыра, Элвин үзе генә түгел, аның сәхнәдәше дә татарча шактый чиста җырлый алган.     


---

--- | 11.03.2019

Халкыбызның моңлы сандугачы, Татарстанның халык артисты Флюра Сөләймановага 80 яшь (ФОТО)

$
0
0
11.03.2019 Мәдәният
Сөләйманова (Асеева) Флюра Зыятдин кызы 1939 елның 10 мартында Татарстанның Кама Тамагы районы Иске Барыш авылында туа.Татарстанның атказанган артисты (1983), Татарстанның халык артисты (2006), «Хезмәттәге батырлыгы өчен» һәм «Хезмәт ветераны» медальләре иясе.
Кечкенәдән ятим калган кыз яшьтәшләре арасында моңлы, сагышлы булуы белән аерылып тора. Тугызынчы классны  тәмамалаганнан соң,  Казанга килеп, киез итек комбинатына апасы янына эшкә урнаша. Шул ук вакытта 18 нче татар яшьләре кичке мәктәбендә  укуын дәвам итә, М. Горький исемендәге мәдәният йорты каршындагы  хорга да йөри. Бу хорның җитәкчесе күренекле композитор Сара Садыйкова аңа җырчы булыр өчен кирәкле күнекмәләр бирә. Флюра Сөләйманова  хорда дүрт ел җырлагач, һәр талантлы яшь кешегә игътибарлы  Сара Садыйкова аны җитәкләп, филармониягә алып бара. Яшь җырчы Флюра Гани Вәлиев җитәкләгән сәнгать бригадасына кабул ителә.     Филармониядә Флюра Сөләйманова җырчыларның Бөтенсоюз аттестациясендә җырлап, «СССРның эстрада сәхнәләрендә чыгыш ясау хокукы бирелә» дигән таныклык ала.   1960 елда Казахстанның Актүбә һәм Алма - Ата дәүләт филармониясенең татар артистлары бригадасына талантлы яшьләрне җыялар.Флюра Сөләйманова үзенең язмышын сынап карый. Аны бик рәхәтләнеп эшкә кабул итәләр. Биредә өч ел эшләп Казанга кайткач, Татарстанның халык артисты Усман Әлмиев җитәкчелегендә Ульяновск өлкәсендә эшләүче татар артистлары бригадасында берничә ел эшли. Ә аннан соң ул – Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе җырчысы. Ул монда композиторлар, шагыйрьләр белән бергәләп яңа әсәрләр тудыруда катнаша, халык көйләреннән матур репертуар төзи.Үзенең концерт бригадасын оештыра, сәнгать дөньясында көннән-көн таныла бара.     Ләкин бервакыт ул сәхнәдән китеп, Казан радиосына китәргә мәҗбүр була. Флюра Сөләйманованың радиодан башкарган җырлары халык арасында таныла, тарала башлый. Татарстан радиосында аның шул елларда башкарган илледән артык язмасы бар. 1971 елда аны янәдән филармониягә чакырып алалар һәм ул биредә утыз елдан артык эшли.  Флюра Сөләйманова башкарган җырлар арасында  «Гөлшаһидә» (Г. Әпсәләмов сүз., Җ. Фәйзи көе), «Әниемә» (Г. Каербеков сүз., Ш. Калдаяков көе),  «Мәк чәчәге» (А. Абдуллин сүз.,М. Макаров көе), «Истә, һаман да истә» (Л. Айтуганов сүз., И. Шакиров көе), «Кыр казлары артынан» (И. Юзеев сүз., М. Имашев көе), «Тамчылар тамар чаклар» (Ш.Галиев сүз., Фасил Әхмәтов көе), «Йөрәк сере» (И. Ганиева сүз., С. Садыйкова көе), «Гүзәлия» җыры (С. Сөләйманова сүз., М. Имашев көе), «Алтын-көмеш» (М. Миншин сүз. халык көе), «Оренбур шәле», «Сибелә чәчем», «Хатирәм» (татар халык җыры) һәм тагын дистәләрчә татар композиторларының иҗат иткән  моңлы, матур җырлары һәм татар халык җырлары бар.   Заманында композитор Җ. Фәйзи үзенең «Халык җәүһәрләре» исемле китабында: «...Зифа Басыйрова, Әлфия Афзалова, Габдулла Рәхимкулов, Флюра Сөләйманова кебекләр исә профессиональ җырчылык алымнарын үзләреннән өйрәнеп, халык көйләрен оста башкаручылар булып танылдылар», – дип язды.     Халкыбызның яраткан җырчысы лаеклы ялга китсә дә, җырлавын дәвам итә, чакырулар буенча төрле кичәләрдә җырлый. Соңгы елларда ул филармония сәхнә ветераннарының «Илһамият» клубы концертларында еш чыгыш ясады.  2016 елның 30 сентябрендә филармония бакчасында җырчы үзе катнашында аның исеменнән истәлекле чыршы утыртылды.                
---

--- | 11.03.2019

Андрей Малахов 1 яшьлек улын диетага утырткан

$
0
0
11.03.2019 Шоу-бизнес
Андрей Малахов һәм Наталья Шкулёваның малайларына 1 яшь тә 3 ай тулды. Шоумен сүзләре буенча, малай аларны аптырата: бала тиз арада симергән. Шул сәбәпле, әти-әнисе кечкенә малайны диетага утыртырга мәҗбүр була.
- Наташа улыбызның ипине чамадан артык ашамасын дип  күзәтеп тора инде. Ә ул исә, барлык балалар кебек, нәкъ тыелган ризыкларны ярата. Шуңа күрә кичен улыбыз диета тота. Улыбызга 1 яшь тә 3 ай, һәм аның гәүдә авырлыгы 15 килограмм, бу бераз артыграк, миңа калса, - дигән Андрей Малахов Борис Корчевниковның "Судьба человека" тапшыруында. 
---

--- | 11.03.2019

Татарстанда авызына чәчәк бәйләме каптырылган эт башы сурәтен прокуратура тикшерә

$
0
0
11.03.2019 Криминал
Татарстан Прокуратурасы социаль челтәрләрдә таралган фотоны тикшерә. Анда авызына чәчәк бәйләме каптырылган эт башы сурәтләнгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
«Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков социаль челтәрләрдә таралган авызына чәчәк бәйләме каптырылган эт башы сурәтләнгән фотоны тикшерергә йөкләмә бирде. Интернет файдаланучының гамәлләренә балаларны аларның сәламәтлеге һәм үсешенә зыян китерә торган мәгълүматтан саклау турындагы закон таләпләренең үтәлеше җәһәтеннән, шулай ук хайваннарга карата рәхимсез мөнәсәбәт күрсәтү факты буенча хокукый бәяләмә биреләчәк», - дигән агентлыкка Руслан Галиев.   Гаммәви мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, Әлмәттә яшәүче күпбалалы ана шундый алым белән хатын-кызларны 8 Март белән котларга булган.    
---

--- | 11.03.2019

Тактаны укытучы сөртергә тиеш

$
0
0
11.03.2019 Мәгариф
Балтач районындагы Смәел мәктәбенең технология укытучысы Рәшид Нәҗметдинов Казанда юрист булып эшли. Авыл укытучысы шәһәрдәге хезмәттәшләрен якларга булыша. “Күбрәк мәктәп җитәкчелеге белән укытучылар арасындагы гаугаларны хәл итәбез. Укытучылар – хокуксыз һәм куркытылган кешеләр”, – ди. Аның әй­түенчә, сыйныф бүлмәлә­ренә видеокамералар урнаштырырга кирәк.
– Рәшид, бүген авыл укучысына шәһәрнекеннән калышмас өчен шартлар җи­тәме?
  – Авыл мәктәбе шәһәр­не­кен­нән калышмый. Сәләтле, укырга теләге булган укучыларга авылда да мөмкинлекләр тудырылган. Кала белән сала арасындагы мәгълүмати тигезсезлекне интернет бетерде. Интернет челтәреннән уку өчен ки­рәкле барлык материалларны да табып була. Укучыда үзле­геннән уку сәләте булмаса, аны кайда гына укытсаң да, белемен таләп ителгән дәрәҗәгә күтәреп булмый.   – Ни өчен икенче белгечлек сайларга булдыгыз? Шә­һәргә йөреп эшләү җиңел түгелдер?
  – Дөресен әйткәндә, укытучы эшен бик ошатып бетермим. Чөнки бу – бик җаваплы, шул ук вакытта буталчык эш. Яхшы укытучылар, бик тырышып эш­ләсә дә, күп очракта нәтиҗәгә ирешә алмый, ягъни укыту­чының куйган көче бик аз процентларда гына “продукция”гә әверелә. Шуңа күрә башка профессия буенча эшләп карарга булдым. Икенче һөнәрем – инженер-электроник. Ләкин бу белгечлек тә күңелемә хуш килеп бетмәде. Ә инде юрист эшен кызыксынып башкарам. Хә­зерге вакытта башкаладагы бер хокук үзәгендә бүлек җитәкчесе булып эшлим. Ил төбәкләре буенча командировкаларга еш йөрергә туры килә. Элек информатика, физкультура, технология дәресләрен укытсам, хәзер технологиядән генә белем бирәм. Сәгатьләр саны күп түгел.   – Бүген укучылар, мәктәп­тәге гаугаларны тиз генә видеога тө­шереп, интернетка куя. Бу – нәрсә дигән сүз? Ба­лаларның тәрбиясе аксыймы, әллә укытучыларда ярату хисе кимедеме?
  – Узган еллар белән чагыштырганда мөгаллимнәр белән укучылар арасында конфликтлар саны бер чама. Укытучыларда балаларны ярату хисе үзгәрмәде, ләкин интернетка куелган бозыклык, тәр­тип­сезлек үрнәкләре балаларның тәртибенә тискәре йогынты ясый дип уйлыйм. Укучыларның күбе­сендә камералы, диктофонлы һәм интернет челтәренә чыгу мөм­кин­леге булган телефоннар бар. Шуңа күрә укучылар өчен, бу конфликтларны видеокамерага төшереп, интернет челтәренә куюның бернинди дә авырлыгы юк.   Минем уйлавымча, мондый конфликтларны киметү өчен, барлык сыйныфларга, коридорларга видеокамералар куелырга тиеш. Беренчедән, укыту­чының белем бирү процессын дөрес оештыруын, үзенә куелган таләпләрне контрольдә тотып булачак. Икенчедән, уку­чыларның тәртибен күзәтергә мөмкин. Өченчедән, балалар арасындагы бәхәсләрне киметеп булачак. Бу инде югары сыйныф укучыларының түбән сыйныф укучыларын, көчлерәк укучы­лар­ның көчсезрәкләрне кыерсытуы кебек күңелсез кү­ренешләрне ки­метәчәк.   Хәзерге вакытта укытучылар хокукый яктан укучыларга берничек тә тәэсир итә алмый. Укучыларның кайберләре икенче сыйныфта ук үзләренең хокукларын үтәүне таләп итә башлый, ә үзләренең бурычлары турында оныталар. Авыр холыклы һәм девиант тәртипле балалар өчен махсус мәктәпләр ачылырга тиеш. Хәзерге вакытта әлеге балалар гадәти мәк­тәпләрдә укый. Сыйныфтагы шундый бер бала бөтен сыйныфка укырга мөмкинлек бирми.   Статистика буенча, 2017 елда балигъ булмаган балалар катнашында Россиядә 45,3 мең җинаять кылынган.   – Балабызны мәктәптә эш­ләтәләр, такта сөрттерәләр, идән юдырталар, дип зарланучы әти-әниләр дә очрый. Хәтта авылда да баланы бә­рәңге алырга җибәргән өчен тавыш чыгаручылар бар. Болай булса, алар эштән тәмам бизеп бет­мәсме?
  – Балаларга хезмәт тәр­биясен нигездә әти-әни бирергә тиеш дип уйлыйм. Технология дәресләрендә укучыларга программада каралган хезмәт тәр­биясе бирелә. Укучылардан идән юдырту дөрес түгел. Идән юу өчен мәктәптә техник хезмәткәр бар. Шулай ук такта сөрттерү дә  дөрес түгел. Аны укытучы үзе сөртергә тиеш. Укытучы укыткан өчен акча ала, ә такта – аның эш коралы. Авыл укучыларын бәрәңге алуда катнаштыру – законны тупас бозу. Хәзер элекке колхозлар урынында җа­ваплылыгы чикләнгән җәм­гыять­ләр яки авыл хуҗа­лыгы җитештерү кооперативлары оешты. Аларның бары­сының да нигезендә шәхси милек ята. Шуңа күрә ни өчен укучылар сентябрьдә, ай буе мәк­тәптә укымыйча, әлеге шәх­си хуҗа­лыкларда бәрәңге алырга тиеш? Бәрәңге алганда җ­ә­рәхәт алу куркынычы бик зур. Ни өчен укытучылар, үзләренә җаваплылык алып, укучыларны бәрәңге чүпләргә алып чыгарга тиеш? Мәктәп ул – авыл ху­җалыгы продукциясе җитеш­терү предприятиесе түгел. Болай эшләү – закон бозу, мәктәп администрациясе, укытучылар тарафыннан җинаять эшләү. Укучылар бәрәңге җыйган чорда укытучылар, укыттык, дип, журнал тутырырга мәҗбүр була. Ә монысы буенча Җинаять кодексында аерым маддәләр бар. Укучыларны бә­рәңгегә чыгару район җитәкчеләре рөх­сәте буенча башкарыла. Монда максат итеп беренче чиратта акча табышы алу куела, ә уку­чыларның сәламәтлеге һәм белем алуы алар өчен икенче планга күчә. Укытучы, мәктәп адми­нистрациясенең законсыз таләп­ләрен үтәп, укучыларны бәрәңгегә алып чыгарга тиеш түгел.   – Укытучының дәрәҗәсен күтәрер өчен нишләргә? Алар­ны бүген якланган дип әйтеп буламы?   – Укытучылар – хокуксыз һәм куркытылган кешеләр. Алар­ның укучылар, әти-әниләр, администра­ция тарафыннан да кыерсытылуы – мөмкин хәл. Хезмәт кодексы тарафыннан укытучы шактый якланган булса да, җәй җитүгә, аларны төрле эшләргә законсыз җәлеп итә башлыйлар. Бу мәктәптә ремонт, төрле төзелеш эшләре һәм башкалар... Укытучылар мәк­тәп җитәкче­ле­генең әлеге законсыз таләпләренә каршы килми, куркалар. Кая бар­саң да, укытучыларның бер-бер­сенә зарланганын ишетергә туры килә. Ләкин үзләренең хокукларын яклау буенча бер эш тә башкармыйлар.   Укытучының дәрәҗәсен кү­тәрү өчен, аларны укучылардан һәм әти-әниләрдән яклый ала торган законнар кабул итү кирәк. Шулай ук хезмәт хакын арттырасы бар. Бүген яңа эшли башлаган укытучы 15 мең сум хезмәт хакы ала. Бу – бик аз акча. Мәктәптә кәгазь эше дә ки­мемәде. 
Сәрия МИФТАХОВА

--- | 11.03.2019

"Драконнар җире" - "Ростелеком"нан бүләкләр һәм сюрпризлар территориясе

$
0
0
11.03.2019 Җәмгыять
"Ростелеком" «бонус» һәм «ОнЛайм Бонус» программасында катнашучы абонентлар өчен «Дракон җире» исемле яңа онлайн-уен тәкъдим итә. Уенда катнашырга теләүчеләргә 2019 елның 2 июненнән дә соңга калмыйча igra.rt.ru сайтында теркәлү узарга кирәк.
«Бонус» программасына кушылучы барлык яңа клиентлар "Ростелеком"нан сюрприз һәм бүләкләргә ия булачак.     Партнерлар яңалыгы
---

--- | 11.03.2019

Казандагы фаҗигадә кем гаепле булуы ачыкланган

$
0
0
12.03.2019 Фаҗига
Казанда үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте «Фиат» машина йөртүчесе аркасында килеп чыккан. Беренчел мәгълүматлар буенча, «Фиат» машинасын йөртүче каршы як хәрәкәт юлына чыккан. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
«11 март иртән 5 сәгать 28 минутта Себер тракты буенча 44нче номерлы йорт каршында «Фиат» машинасының 26 яшьлек йөртүчесе куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм каршы хәрәкәт полосасына чыккан. Анда 20 яшьлек егет руль артына утырган «Лада Приора» автомобиле белән бәрелешкән», - дип сөйләделәр Казан Дәүләт автоинспекциясендә.   Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, «Лада» машина йөртүчесе алган җәрәхәтләрдән шунда ук җан биргән. Аның ике пассажиры (ир-ат һәм хатын-кыз) һәм чит ил машинасын йөртүче 26 яшьлек егет 7 нче шәһәр хастаханәсенә китерелгән.   Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.   Моңа кадәр «Татар-информ» Казанда Себер трактында «Лада» һәм «Фиат» катнашында юл-транспорт һәлакәте булганлыгын хәбәр иткән иде. Бәрелешү каты булу аркасында чит ил машинасы түбәсенә әйләнеп каплана.  
---

--- | 12.03.2019

"Татарстан" дәүләт телерадиокомпаниясенә татар яңалыклары бүлегенә җитәкче кирәк

$
0
0
12.03.2019 Җәмгыять
"Татарстан" дәүләт телерадиокомпаниясендә вакансия: татар яңалыклары бүлегенә җитәкче кирәк. Эш сөюче, эшли белүче, камил телле һәм тәҗрибәле булуы мөһим.

Әгәр дә сез грамоталы журналист, яңалыклар белән эшли-дөрес итеп аера беләсез һәм зур коллективта эшләргә курыкмыйсыз икән, резюмегызны firdus1980@mail.ru почтасына җибәрегез.

Вазыйфага ике ярдәмче каралган. Калганын тулырак әңгәмә вакытында белергә мөмкин.

 


---

--- | 12.03.2019
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>