Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

"Матбугат.ру" укучысы җибәргән вируслы ВИДЕО эч катканчы көлдерә

$
0
0
06.03.2019 Юмор
Шушы көннәрдә "Матбугат.ру" укучысы редакциягә кызыклы видео җибәрде. Сәхнәдә балалар биегәндә ир-атның жюри әгъзалары һәм залда утыручыларга игътибар итмичә очына-очына биюе интернет-хитка әйләнергә мөмкин. Вируслы видео диләр андый роликларны.

Вакыйга Казанда булган дип фаразлана. 20 секунд эчендә күпме егәр, дәрт һәм энергия! "Матбугат.ру" инстаграмын күзәтеп баручы кайбер укучыларыбыз әлеге ир-атны Казан Идел буе районы балалар сәнгать мәктәбе каршында эшләп килгән "Мирас" балалар фольклор ансамбле җитәкчесе Дәүләт Үмәровка охшаткан. Шулаймы-юкмы икәнен әйтә алмыйбыз, ләкин шушы кыска гына видеоның кәефләрегезне күтәрәчәге һичшиксез. 


---

--- | 06.03.2019

Отставкадагы подполковник Татьяна Зарипова: Эштән бәхет бар минем

$
0
0
06.03.2019 Җәмгыять
Фотодагы бу мөлаем ханым – отставкадагы подполковник Татьяна Зарипова – Росгвардиянең Ведомстводан тыш сак идарәсендә аналитик булып эшли. Март – ел дәверендә аның иң яраткан ае. Чөнки 1 март – туган көне, 8 март – иң якын иткән бәйрәме, 25се – сөекле оныгы Эмильнең туган көне. 27 мартта – хезмәт бәйрәме – Рәсәй күләмендә Милли гаскәрләр көне билгеләп үтелә, ә ул бөтен гомерен шушы хезмәткә багышлаган кеше.

Казан дәүләт университетының биология-химия факультетын тәмамлагач хезмәт юлы башкаланың Мәскәү районы ведомстводан тыш сак бүлегендә саклау пульты дежурные вазыйфасыннан башланып китә. 2 ел эшләгәч, актив һәм тырыш кызга погоннар кияргә тәкъдим иткәннәр. Озак еллар кадрлар бүлеге инспекторы булып эшли.

- Беренче карашка кадровик эше күзгә күренмәскә дә мөмкин. Эштән бәхет бар минем – бер минут та тик торганымны хәтерләмим. Кешене эшкә алу, аларны тикшеренсләр уздырту, югарырак вазыйфага документлар әзерләү, бүләкләүгә, званиеләргә тәкъдим итү, пенсиягә озату, эш вазыйфаларын башкарганда һәлак булганнарның гаиләләре белән социаль эш алып бару, ветераннар оешмасы белән эшләү – барысы да безнең бүлекнең вазыйфасында булды, – дип сөйли Татьяна Зарипова.   Моннан тыш, рейдларга бару, кизү тору, спорт һәм мәдәни чараларда тәртип саклау эшендә катнашу, коралдан ату буенча бәйгеләрдә ярышу дисеңме – Татьяна ханым һәркайсында актив катнашып һәм призлы урыннар алып бара.   20 ел ведомстводан тыш сак хезмәтендә эшли. Башта Казан буенча идарәгә, соңрак – республика буенча идарәгә эшкә чакыртып алалар үзен. 2017 елдан Татьяна ханым пенсиядә. Әмма лаеклы ялда да өйдә утырасы килмичә, яраткан хезмәтенә эшкә чыга.   Отставкадагы подполковник Зарипова - үрнәк хезмәткәр генә тугел, ул әле - яраткан тормыш иптәше, ике кызын сөюче ана, бердәнбер оныгына - күркәм әби, үрнәк хуҗабикә дә. Яраткан эше ана беркайчан да балаларын тәрбияләргә, өйдәге хуҗалык эшләрен үрнәк башкарырга да комачауламады. Хоббие - гөлләр үстерү вә бәйләп гүзәл күл эше үрнәкләре булдырырга аның вакыты табылып торды. Сөйгән тормыш иптәше - ире Ринат Зарипов белән дә аны хезмәт таныштырды. Татьяна эшкә урнашканда егет ул вакытта тоткарлау экипажында хезмәт иткән. Бүген дә бу матур пар бергә.
---

--- | 06.03.2019

Казанда танылган фоторепортер Шамил Абдюшев белән хушлаштылар (ФОТО)

$
0
0
06.03.2019 Матбугат
Кичә "Матбугат.ру"ның якын дусты, Казанда танылган фоторепортер Шамил Абдюшев вафат булды. Профессиональ фотограф, Журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстанның иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни тормышы үзәгендә кайнаган кеше ул. Быел июльдә Шамил абыйга 70 яшь тулган булыр иде.

Фотоларыбызның сыйфаты шулкадәр генә, Шамил Абдюшев кебек төшерә алмадык...

 
---

--- | 06.03.2019

Тинчуринлылар Исламия Мәхмүтованың туган ягында булып кайтты

$
0
0
06.03.2019 Мәдәният
Кичә, 5 нче март, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры коллективы Исламия ханым Мәхмүтованың туган ягы Әлки районы Базарлы Матак авылында "Син бит минем бергенәм" премьерасын тәкъдим итте.

Исламия ханымны күркәм юбилее белән Әлки районы башлыгы Никошин Александр Федорович һәм урынбасары Лия Каюмовна Мәрдегәлләмова һәм зал тутырып килгән авылдашлары котлады. Исламия ханым туган ягын еракларга таныткан шәхес, якташлары да талантлы артистка белән горурланалар һәм хөрмәт итәләр.


---

--- | 06.03.2019

Таң суының серләре (ЫРЫМНАР)

$
0
0
06.03.2019 Милләт
Борынгыдан килгән мәҗүси ышануларыбыз арасында ырымнар үзенә аерым бер саллы өлеш алып тора. Ырым ул борынгы кешенең үз максатына ирешү өчен сүз һәм хәрәкәт «кодрәтенә» таянып эш итүе, хуҗалык һәм көнкүреш ихтыяҗларын махсус сүз формулалары һәм йола-хәрәкәтләр ярдәмендә хәл итәргә омтылуы. Димәк, ырым сүз белән хәрәкәттән — башкару йоласыннан тора. Чөнки ырым текстларын әйткәндә гадәттә махсус йоласы да башкарылган.
Ырымнар, барлыкка килгәндә үк, йола белән тыгыз бәйләнештә булганнар. Шуңа күрә кайбер фольклорчылар аларны йола фольклоры составында карыйлар да. Ләкин вакыт үтү белән, ырымнарның йола белән бәйлелеге кимегән. Кайчандыр турыдан-туры йола-хәрәкәт белән бәйле текстлар (арбаулар, әфсен-догалар) мөстәкыйль рәвештә дә башкарыла башлаганнар.   Китап текстыннан аермалы буларак, фольклорда текст контексттан башка яши алмый. Контекстта гына ул тулы мәгънәсендә ачыла, аңлашыла, төгәл информация саклана. Им-том йоласын барлык структур берәмлекләр берлеге итеп карарга мөмкин. Ул үз эчендә төрле кодларга кергән элементларны туплый:   — акциональ код (йола — билгеле бер эш-хәрәкәтләрнең башкарылу тәртибе);   — реаль яки предметлы код (им-том башкарылганда билгеле бер көнкүреш предметлары яки махсус җиһазлар кулланыла);   — вербаль код (им-том йоласы билгеле бер сүзтезмә формулалары, дога, теләк, мөрәҗәгать һ.б. белән эш итә);   — персональ код (йола хәрәкәтләре билгеле бер кеше тарафыннан башкарыла һәм нинди дә булса шәхескә, персонажга юнәлдерелгән булырга мөмкин);   — локатив код (эш-хәрәкәтләр тирә-юньдәге билгеле бер предметларга яки гомумән пространстводагы бер тарафка (күк, җир, кыйбла һ.б.) юнәлеп башкарыла);   — темпораль код (йола, билгеле булганча, көннең, елның билгеле бер вакытында, берәр мөһим вакыйга алдыннан яки аннан соң башкарыла);   — музыкаль код (им-том тексты белән бергә яки аннан башка);   — сәнгати код (ритуал символлары, азык-төлек, кием-салым, мөһим предметлар һ.б.).   Им-том йоласын тулысынча аңлау, аңлату өчен барлык элементларны да игътибарга алу мөһим.   Җәйге кыр фольклор практикасы вакытында Саба районының Сатыш, Урта Саба авылларында «Таң суы алу»га кагылышлы ырымнарга тап булдык.   Беренче информант Сатыш авылы абыстае Әминә Хафиз кызы Хафизова (1933 елда туган) күрсәткәнчә, таң суы — таң атканчы, беренче әтәч кычкырганчы алына. Нигездә, мөмкинлек булганда, чишмә суы файдаланыла. Ләкин, әгәр мондый мөмкинлек булмаса, бу гамәл өчен теләсә нинди агымсу кулланыла ала. Информантның үз сүзләре белән әйткәндә: «Таң суыннан халык бик шифа таба. Аны кайткач, бик әйбәтләп өшкерәләр: 41 бисмилла, 41 «Көлхуаллаһ», 41 «Фәлакъ», 41 «Нас» сүрәләре белән. Менә ул бөтен авыртуларга шифа. Электән үк, борынгыдан ук, Рәсүлебез заманыннан ук бозыклар булган, менә шушыны сулар белән өшкереп, шуннан шифа тапканнар».   Әлеге ырымның акциональ коды:   1. Су алу;   2. Аны өшкерү;   3. Авыруга эчертү яки аны таң суы белән юындыру.   Реаль яки предметлы код — «таң суы» үзе.   Вербаль код ролендә Коръән сүрәләре, ягъни 41 бисмилла, 41 «Көлхуаллаһ», 41 «Фәлакъ», 41 «Нас» сүрәләре чыгыш ясый.   Персональ код таң суын алып өшкерүчедә һәм авыруда реальләшә. Таң суын алу, әйтеп үтелгәнчә, таң атканчы башкарыла. Су алыну урыны — агымсу.   Икенче информант, шул ук авылда яшәүче Фәһимә апа Харисова сөйләвенчә (1936 елда туган), «Таң суын алу» йоласын башкаруның тагын берничә мөһим моменты бар: әгәр суны чишмәдән алсаң, суга барганда белгән   дога-сүрәләрне укып барырга, шул ук вакытта беркем белән дә сөйләшмәскә кирәк. Суны алгач, «Раббана» укып, дога кылырга. Кайткан вакытта дәшми кайту мәҗбүри түгел. Темпораль кодта да үзгәреш бар: таң суы чәршәмбе таңында алына. Предметлы кодка килсәк, суны 41 савыт алырга кирәк: нигездә таң суына банка, чиләк белән барганнар; су алу савыты ролендә кашык, касә, чокыр кулланылган. Су алганда Коръән сүрәләре — «Аятел-Көрси», «Нас» — укыла. Локатив код — су алучы кыйбла тарафына карап (савыт та кыйблага юнәлгән булырга тиеш) алырга тиеш. Вербаль код — өшкергәннән соң түбәндәге ырым тексты әйтелә: «Алты ала күз, биш кара күз, дүрт куй күз, минем күзем түгелдер, Гайшә-Фатыйма күзедер, тфү-тфү...»   Таң суы төрле авыруларны дәвалау өчен, өшкерү өчен кулланыла. Аны эчәргә һәм аның белән юынырга мөмкин.   Урта Саба авылында туып-үскән Минтаһирә апа Кыямова (1932 елда туган) сөйләве буенча, таң суы чишмәдән алына. Бер дә булмаса, үз краныңнан булса да аласың. Темпораль код — таң суы беренче азан тавышы ишетелүгә, ягъни иртәнге намазга чакырып әйтелгән азан тавышы ишетелүгә алына. Бу турыда кайбер дини китапларда да язылган, дип искәртә информант. Әлеге авылда яшәп килгән гадәт буенча, ырым тексты да үзгә, су алганчы башта су хуҗаларыннан рөхсәт сорала:   Су анасы Сылубикә,   Җир анасы Җирәнбикә,   Су алырга рөхсәт бир.   Шуннан соң гына Коръән сүрәләре укый-укый су алына, өшкерелә һәм авыруга эчерелә.   Таң суы алу белән беррәттән, Урта Саба авылында «Бәрәат суы» дигән төшенчә дә яшәп килә. Таң суыннан аермалы буларак, әлеге суны бары чишмәдән генә алырга кирәк, һәм су кичен кояш баткан вакытта алынырга тиеш. Халыкта яшәп килгән ышану буенча, әлеге су бер елга кадәр бозылмый. Аны, таң суын алгандагы кебек, су хуҗаларыннан рөхсәт сорап алалар. Кайткач, су өшкерелә. Әлеге суны өшкерүче үзе дә куллана ала, шулай ук башкаларга да бирергә мөмкин. Информант һәр ай саен «Бәрәат кичәсе» булуын да искәртә.   Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә кирәк: им-том, ырымнар җанрында текстларны гомумән контексттан башка карау бернинди информация бирми. Мәсәлән, алда әйтеп үтелгән:   «Су анасы Сылубикә,   Җир анасы Җирәнбикә,   Су алырга рөхсәт бир!» текстында әлеге тезмәнең таң суына караганлыгын белдерүче бер генә элемент та юк. Текстның су алганда әйтелгәне генә ачык аңлашыла. Шулай ук авыруларны дәвалау, өшкерү өчен кулланылуына да ишарә итүче сүз, формалар юк. Аны аңлау өчен әлеге текст белән бергә реаль (предметлы) кодны тәшкил итүче Коръән сүрәләрен дә игътибарга алырга кирәк.
Фәнзилә ҖӘҮҺӘРЕВА

--- | 06.03.2019

Гүзәл Уразова пластик операция ясатканмы? (ВИДЕО)

$
0
0
06.03.2019 Шоу-бизнес
Эстрадабызның популяр артистлары матур булып күренү өчен төрле матурлану процедуралары, пластик операцияләр, теш куйдыртулар, ботокс ясатуларына күнегеп киләбез бугай инде. Бу моданың яңа төр агымы татар эстрадасы артистлары арасында да күренә башлады кебек.
Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова ТМТВ каналының «Сер булып калсын» тапшыруында мондый процедуралар ясаганмы-юкмы икәнлеге турында сөйләгән:           Посмотреть эту публикацию в Instagram                  

ТMTV Премиясе яңа рекордлар куя (ФОТО)

$
0
0
06.03.2019 Шоу-бизнес
5 мартта Татар Музыкаль телеканалыныңТMTV Премиясе уңаеннан матбугат конференциясе оештырылды. Очрашуның беренче өлешендә спикерлар: «Барс Медиа» татар медиа группасы башкарма директорыДинә Гәрәева, «ТатМузТВ» телеканалынын баш мөхәррире, Премиянең режиссеры Алмаз Гыйлметдинов һәм Татарстанның атказанган артисты, “TMTV - 2019” Премиясенең алып баручысы Гөлназ Сәфәрова булачак тантананың үзенчәлекләре турында сөйләп китте.
Быел дүртенче тапкыр узачак грандиоз тамашада ниләр көтелә соң?   Беренчедән, бу юлы да TMTV Премиясе алдыннан “Кызыл келәм” оештырылачак. Ул 15.00 сәгатьтә Пирамида фойесында узачак.Игътибар! Кызыл келәмнән үтүче йолдызларны күрергә телисез икән, рәхим итегез, керү бушлай.   Икенчедән, 2019 ел Премиясе бигрәк тә рекордлары белән истә калырга мөмкин: 45 номинация!!! 55 җырчы! 10 дуэт! 60 биюче! Һәм 6 сәгатьлек шоу!     Өченчедән, тамашачыларны лазерлы шоу һәм бик күп кызыклы номерлар көтә. Һәрбер чыгыш үзе бер тарихка әвереләчәк.   Дүртенчедән, тантананы Гөлназ Сәфәрова һәм Рамил Шараповтан кала әле Айваз Садыйров, Иркә, Айрат Ильясов һәм Рамил Шәрәфиев алып барачак.   Бишенчедән, җиңүчеләрне игълан итүчеләр арасында татар эстрадасының үсешенә үз өлешен керткән шәхесләр дә булачак: җыр авторлары, модельер, аранжировщик, җырчыларны җыр сәнгатенә алып кергән остазлар һ.б.     Алтынчыдан, иң яхшы урыннар аз калып бара икән. Шуңа да оештыручылар озакка сузмаска киңәш итә. Билетларны Пирамида кассаларында һәм кассир.ру сайты аша алу мөмкинлеге бар.   TMTV Премиясенә багышланган пресс-конференциянең икенче өлеше уен форматында узды. Артистлар (Ландыш Нигъматҗанова, Алсу Әбелханова, Салават Миңнеханов, Гүзәлем, Вадим Захаров, Рамил Шарапов) һәм журналистлар ике командага бүленеп, бер-берсе белән ярышты.     Уен барышында эстраданың популяр җырчыларын танып белергә, җырда төшеп калган сүзне әйтергә, җыр исемен белергә кирәк иде.   Бер команда да сынатырга теләмәде, ахыр нәтиҗәдә берничә балл белән журналистлар беренчелекне яулады.   Ә араларында иң актив җавап бирүчегә 23 мартта Пирамидада узачак TMTV Премиясенә ике кешелек билет тапшырылды!   Язның көтелгән чарасына санаулы көннәр генә калып бара икән инде! 23 март көнне Пирамидада очрашканчыга кадәр!   Фото: Татар-информ
---

--- | 06.03.2019

Күкләрдән карап торадыр... (ЯЗМЫШ)

$
0
0
06.03.2019 Язмыш
“Бүген бездә бәйрәм булды. Залда мине укыткан барлык укытучылар да бар иде. Әминә Илдусовна гына юк. Мөгаен, күк­ләрдән карап торгандыр”. Кечкенә кызым­ның әнә шулай диюе уйларымны айкады. Мон­нан биш ел элек мәктәпкә укырга килгәндә, бергә өйрәнчеккә йөргән барлык татар балаларының әти-әниләре берсүзсез укытучыбыз итеп Әминә Гатинаны сайлап алган идек.
Өйрәнчектәге татулык дәвам итте. Балалар да бер-берләрен белә, әти-әниләр дә туганлашырга өлгерде. Юк-бар сәбәпләр табып, әти-әниләр җыелышы да уздырып куябыз. Кирәкмәсә дә, сыйныф җыештырган булабыз. Балалар өчен бәй­рәм­нәр уйлап табабыз, төрле кү­ңелле чаралар уздырабыз. Шулай итеп бер ел узып та китте. Балалар икенче сыйныфка күчте. Ә бер көнне мине укытучы чакырып алды.   – Минем хәлем яхшы тү­гел. Әлегә мәктәптән китеп торырга кирәк. Барлык әти-әниләр алдында гафу үте­нәм. Әмма башка эшләп булмый”, – диде. Әминә ханымда яман шеш авыруы тапканнар икән. Дөресрәге, ул аның белән яшәгән инде. Вакыт-вакыт дәваланып, төр­ле анализлар тапшырып торган булган. Әмма бу юлы мәкерле авыру башка органнарга күчкән. Йомшак сүзле, йөзеннән нур балкучы, беркайчан да сабыйларга тавыш күтәрмәс иде ул. Һәр сабыйның гаиләсен белеп торды. Тормыш шартлары белән кызыксынды, авыр яшәүчеләргә барып хәл дә белә иде әле.   Моннан дүрт ел элек 8 Март бәйрәме алдыннан без укытучыбызны котларга бар­дык. Ул матур итеп киен­гән, мул өстәл әзерләгән иде. Рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. “Тормышның матур якларын күрергә кирәк. Ашыкмаска, сабыр итәргә. Күп уйламаска, шөкер кылырга”, – ди Әминә Илдусовна. Ә үзе нур кебек балкый. Китәбез дигәч тә, бик озак җибәрмичә торды. Мин бу очрашудан укытучым өчен сөенеп кайттым. Әмма бер ай да узмады, аның вафат булганын хәбәр иттеләр. Баксаң, чираттагы химия терапиясе җиткән булган. Теләмәсә дә, табиблар шалтыратып чакыргач, барган була ул. Әмма даруларны кү­тәрә алмаган.   Бу авыр көннәрне искә алу да кыен. Әнисе Сания апаның йөрәге ничек түз­гәндер? Соңгы елларда гел бергә яшәгән ана белән кыз үзара нык бәйләнгән иде. Сания апа бер минут та еламый тормады. Әминәсен сагынды ул. “Монда авыр. Кая карасам да, Әминә хәтер­ләт­кән әйберләр. Менә-менә мәк­тәптән кайтып керер кебек”, – ди иде. Казандагы фатирына килеп яшәргә дә көч тапкан иде югыйсә. Әмма биш вакыт намазын укып, һәр баласын үзенең догасыннан калдырмаган Сания апа сабыр була белде. Кы­зының ел ашларын да уз­дыр­ды. Ә аннары үзе мәң­гелеккә китеп барды. Оныгы Алсу белән апасына кунакка барырга дип тукталышка чыккан җи­рендә Сания апаның хәле китә. Ул аңын югалтып егыла. Табиблар хастаханәгә алып китсә дә, ярдәм итәргә соң була. Бер ел эчендә икесе дә безне калдырып китте. Әми­нә Илдусовна авырып торса да, һәрвакыт балаларга күч­тә­нәч өләштерә иде. Кайчак сабыйлар килгән бәйрәмгә дә килә, әмма кү­ренми. Чит­тә генә елап басып торыр иде. Соңгы укыткан сабыйларын бик яратты. Әми­нә ханымны Нур­лат райо­нының Колбай-Мораса авылы мәк­тәбен тәмамлаучы укучылары да сагыналар. Казан гим­назиясендә дә аны онытмыйлар. Кайчандыр кул­ла­рын­нан җитәкләп мәк­тәп бусагасыннан алып кереп киткән, кулына каләм тотарга өй­рәткән сабыйлары инде аңа атап дога кыла.   “Әминә апа безне 1 нче сыйныфтан алып 10 нчыга кадәр укытты. Икенче әние­без төсле иде. Аның сабырлыгына еллар узган саен сок­ланам. Бөтен җанын-тәнен биреп укытты. Үз баласы булмагач, безне газиз сабыйлары кебек күргәндер инде, – ди Колбай-Мораса мәктәбен тәмамлаган Илүсә Гыймранова. – Мине аеруча якын күрде. Үзенең туган көнендә гел төшемә керә. Авыр вакытларда киңәшлә­рен бирә. Әле менә бүген дә төштә күргән идем. Үлгән булса да, барысын да белеп тора. Еллар узган саен, укы­тучымның никадәр акыллы, төпле киңәшле икәнен аң­лыйм. Чын мөгаллимә булган бит ул!”
Гөлгенә ШИҺАПОВА

--- | 06.03.2019

"18 яшьлек улын җир куенына иңдергәндә, ана йөрәге ничекләр түзде икән?! Ата йөрәге ниләр кичерде икән?"

$
0
0
06.03.2019 Язмыш
Май иртәсе. Сәгать иртәнге сигез генә булуга карамастан, кояш шактый ук кыздыра. Бакчада баз өстендә бәрәңге күзәнәге ярып утырам. Кесә телефоным шалтырый. Классташым Резедә икән, мәктәптә дәресләр башланыр алдыннан шалтыратуы. «Лилия, мин әти турында истәлекләр китабы язарга ниятләгән идем. Әнигә дә бер бүлекне багышларга булдым», – дип, миннән Рәйсә апа турында берәр язма әзерләп бирүемне үтенде.

Мәктәптә соңгы кыңгырау бәйрәме җитеп килгән вакытлар, табигатьнең яшәреп чәчәккә төренгән, күңелләрне иләсләндергән мәле иде. Классташымның шалтыратуыннан соң болай да түгелергә торган күңел касәм чайпалып китте, хатирәләр күзләремнән яшь бөртекләре булып тамды...

Укытучы Рәйсә апа   ... Алар Чалпы авылына без 4нче класста укыган елны килделәр. Алар дигәнем Рәйсә һәм Илдус Гыйләҗевләр гаиләсе. Илдус Сабирович дүрт авылны берләштергән «Коммунизмга» колхозына рәис итеп билгеләнгән, тормыш иптәше Рәйсә апа рус теле һәм әдәбиятыннан укытачак икән. Зур кызлары Резедә безнең белән бер класста укыячак. Рәйсә апа дәрестә гел русча гына сөйләшә, ди, үзенә Рәйсә Каюмовна дип кенә эндәшергә куша, ди, татарча бер сүз дә әйтми, ди... Нишләрбез икән инде?!   Әнә шундый борчылулар белән беренче рус теле дәресенә кереп утырдык. Менә кыңгырау шалтырады, ишектә укытучы күренде. Өстендә гади, әмма зәвык белән тегелгән, матур сәдәфләр белән бизәлгән озын җиңле яшькелт күлмәк, аякларында биек үкчәле туфлиләр, кулына портфель тоткан. Барыннан да бигрәк, аның ягымлылык бөркелгән йөзе, укучыларына сөю һәм ышаныч белән караган, сизелер-сизелмәс кенә шаянлык һәм үз итеп елмаю яшеренгән, томырылып караучы зур кара күзләре игътибарны җәлеп итте. Ә баш артына урап куелган, безнең кебек кыз-кыркынның һушын алган, ялтырап торган чем-кара калын чәч толымы! Мирсәй Әмирнең саф күңелле Саниясе ич бу! Озын керфекләре күз кабакларына тиеп торган, укучыларына гына түгел, тирә-юньгә, бөтен дөньяга сөенеч һәм ярату белән баккан шушы карашның, «Балакайлар!» – дип, үзенә генә хас аһәң белән әйтелгән үгет-нәсыйхәт тулы сүзләрнең безне гомер буе озата барачагын без, 10-11 яшьлек балалар, ул вакытта белдек микән?   Ул безне иң элек менә шулай, безнең як хатын-кызларына хас булмаган үзгә матурлыгы белән әсир итте. Зур хәрефтән язылырлык Укытучы белән без әнә шулай таныштык. Ә аннан соң инде без аның үз-үзен тотышына, белеменә, сабырлыгына, осталыгына һәм башка бик күп матур сыйфатларына сокланып мөкиббән киттек. Дәрес темасын аңлатканда, такта янында басып торуы да бүтәнчә иде шул   аның. Үз укучыларын сүз белән генә түгел, әнә шул үз-үзен тотышы, басып торышы, хәтта күз карашы белән тәрбияли иде. Тәртипсезрәк малайлар кирәкмәгән берәр шуклык эшләп ташласа, ул, бер сүз дәшмичә, томырылып карап тора иде. Ләкин ул карашта нинди генә мәгънә булмый иде! Бу карашта үпкәләү дә, яратып шелтәләү дә, «Син шуны булдыра аласыңмыни?» дигән кебек гаҗәпләнү дә – барысы да була, тик өметсезлек һәм йөз чөерү генә булмый иде. Ул беркайчан да үз укучыларыннан өмет өзмәде.   Әнә шулай, гадилек һәм эчкерсезлек бөркелеп торган күз карашына гипнозланган кебек, без рус теле һәм әдәбияты дөньясына кереп киттек. Бетмәс-төкәнмәс кагыйдәләр, сүз төркемнәре, килешләр, приставкалар, суффикслар; аларны дөрес кулланып, русча кимчелексез, акцентсыз сөйләшәсе килү теләге безне бөтереп алды. Беренче карашка күңелсезрәк тоелган шушы нәрсәләрне Рәйсә апа ничектер бик тә гади итеп, гайрәтне чигермичә, туйдырмыйча гына аңлата белә иде. Без, үзебез дә сизмәстән, шушы кагыйдәләр белән яши башладык, Рәйсә апа кебек, русча матур итеп сөйләшергә, сүзләрне аның кебек әйтергә тырыша идек.   Иң кадерле нәрсә – ирек   5-6нчы классларда Рәйсә апа безгә тарих дәресләрен дә укытты. «Балакайлар, белеп торыгыз, дөньяда иң кадерле нәрсә – ирек», – дия иде ул. Әлеге дәүләтләрнең культурасы, сәнгать әсәрләре турында Рәйсә апа бик тә кызыклы, тәмле итеп сөйли иде ки, без, ирексездән, шул чорларга кереп китә идек; шул матур биналарны, амфитеатрны, нәфис сәнгать әсәрләрен – вазаларны, картиналарны үз күзләребез белән күргәндәй, кулларыбыз белән сыпырып карагандай була идек. Ул искиткеч сәнгать әсәрләре турында Рәйсә ападан кала бүтән кеше шулай зәвык белән, тәмле итеп сөйли дә алмас кебек иде.   Ә рус әдәбияты дәресләре! Мин күләмле әсәрләр өйрәнә башлаганны түземсезлек белән көтеп ала идем. Бервакыт, «Москва майская» шигырен өйрәнгән чакта, ул безгә шушы җырны җырлап күрсәтте. Юкка гына «университет сандугачы» дип йөртмәгәннәр икән үзен! «Балакайлар, русча чиста итеп сөйләшәсегез килә икән, рус телендәге әдәби китапларны кычкырып укыгыз», – дия иде ул. Мин, аның шушы киңәшен истә тотып, русча әсәрләрне кычкырып укый идем. Шулай тырышуларым бушка китмәгән булып чыкты. Мәктәпне тәмамлагач, Казан педагогия институтында белем алдым. Группада 44 кеше, шуларны, мәктәптә нинди чит тел өйрәнүенә карап, 4 төркемгә бүлделәр. Мәктәптә тулы курс инглиз телен укыган булгач, мин «А» группасына эләктем (үзара шаярып, безне «элита» дип тә йөртәләр иде). Монда барысы да рус мәктәбендә укыган шәһәр кызлары, бер авыз сүз татарча белмиләр, үзләре шундый күңелле, эчкерсез һәм ярдәмчелләр! Һәм алар минем татар мәктәбен тәмамлап, авылдан килүемә ышанмадылар!   Тормышка юл күрсәткән укытучыларыма, яраткан мәктәбемә рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Мәктәп – үзе бер кызык дөнья, мәктәп еллары үзенең кызыклары да, сабак бирердәй мизгелләре белән дә һәркемнең күңелендә уелып кала. Бервакыт, хезмәт дәресендә, сөйләшә-сөйләшә, нидер эшлибез. Бер кызыбызның исенә татар халык мәкале килеп төшкән бит! «Кемнең чәче озын – шуның акылы кыска!» – дип куймасынмы бу. Без, яхшы укучы кызлар, озын чәчле идек, шаярып, безгә төрттерүе инде. Шулвакыт Рәйсә апа: «Алайса, сезнең арада иң акылсызы мин булам инде», – диде дә башындагы матур бүреген салды. Бүрек эчендә йоклап яткан елан кебек озын калын чәч толымы, ласылдап, тездән түбәнгә үк сузылып төште... Без, ачкан авызларыбызны йомарга да онытып, шаккатып карап торабыз... Ә теге мәкальне әйткән кызыбызның хәле?! «Бетте инде чәчем, балакайлар, элек шушындый ике толым була иде, баш артына урап куя алмыйм, аска тарта иде», – дип сөйләнә-сөйләнә, чәчен кабат җыйды Рәйсә апа. Һәм шуннан соң, имән бармагын өскә күтәрде дә: «Балакайлар, сүзегезне һәрвакыт уйлап сөйләгез», – диде. Бу күренеш, күңел төпкеленә үтеп кергән эчкерсез караш, кичә генә булган кебек, әле дә күз алдында тора...   Рәйсә апа коеп куйган Укытучы гына түгел, искиткеч кайгыртучан Ана да, уңган хуҗабикә дә иде әле. Аның әзерләгән аш-сулары телеңне йотарлык тәмле булу өстенә, матур итеп зәвык белән әзерләнгән була иде. Хезмәт дәресләрендә ул өйрәткән рецепт буенча «үз суында тозлана торган» помидорларны, вак алмадан сабагын өзмичә генә кайнатып ясаган, сары гәрәбәдәй вареньеларны әле дә ясыйм; шуларны табынга куйган саен Рәйсә апа, аның йорт эшләренә өйрәткән киңәшләре исемә төшә. Әниләре үрнәгендә өч кызы да шундый ук уңган-булган, эш сөючән булып үстеләр.   Председатель хатыны   Менә дигән укытучы, үрнәк әни булудан тыш, Рәйсә апаның тагын бер зур миссиясе бар иде, ул да булса – председатель хатыны булу. «Председатель хатыны», – дигәч, күпләрнең күз алдына алтын-көмешкә чумган, затлы ефәк-парчага төренеп, боерык биреп кенә утыручы, әзергә-бәзер яшәүче, җирне-күкне тетрәтеп торучы усал хатын киләдер. Ләкин Рәйсә апа андыйлардан түгел иде. Сайлаган профессиясе, эшләгән эше катлаулы, зур сабырлык сорый, сине бөтенләең белән йота торган эш; шуның өстенә әле тагын председательнең ныклы тылы булырга да кирәк. Бу урында Илдус Сабировичның «Җиңел эш» дигән шигырен искә төшерәсе килә: «Гаиләңә кайтып егыласың, булса терәгең», – диелгән әлеге шигырьдә. Ә Илдус Сабировичның терәге ныклы иде, ничек кенә ныклы иде! Хөкүмәт эшендә күпме нервы туздырып, йончып, кайчагында тузынып кайткан ирне һәрвакыт якты йөзле хатын, тыныч-рәхәт өй, тәмле кайнар ризык, караулы-тәрбияле балалар каршы ала. Колхоз председателенең бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләрен күтәрешергә тормыш иптәше дә иңен куймаса, мең төрле көйсезлекләрен җайга салганда хәленә кермәсә, ай-һай, бик авырга туры килер иде председатель кешегә!   Җитәкченең тормышы, гади кешенекенә караганда, күп тапкыр тынгысызрак. Ул – хөкүмәт кешесе, өендә, гаиләсендә ни генә булса да, ул хөкүмәт карамагында булырга тиеш. Эленке-салынкы кыяфәттә түгел, ялт итеп торырга тиеш! Җитәкче нинди – колхозы шундый, колхозыңа да, үзеңә дә мөнәсәбәт шундый! Шуңа күрә кайбер көннәрдә 2-3әр күлмәк алыштырырга туры килгән чаклар да була. Эше шундый, үз кул астыңда эшләүчеләр янында да, үзеңнән югарырак җитәкчеләр янында да җыйнаксыз күренергә ярамый. Ир-атны һәрвакыт кеше күзендә ялт итеп торырлык хәлдә йөртү – хатын-кыз өчен күп вакыт сорый торган зур хезмәт.   Әнә шулай, тәгәрмәчтәге тиен кебек бөтерелеп, мең төрле мәшәкатьне хәл итеп яшәгәнгәме, бервакыт кул эшләре түгәрәгендә бәйләү үрнәге өйрәнеп утырганда, Рәйсә апа безгә: «Бик арыдым, балакайлар, менә шулай бәйләм бәйләп, тәмле әйберләр пешереп, өйдә генә утырыр идем», – диде. Ял итәсе килепме, Ходайның язганы шулай булдымы, без 9нчы класста укыган елны ул декрет ялына китте. Өч кыздан соң тансыклап көтеп алган, илнең нуры булырга тиешле Илнур исемле малай туды... Бар өметләрен баглап, олыгайган көнебездә терәк булыр, дип, күңеленең бар назын биреп үстергән егет солтаны... Кызганыч, гомере генә кыска булган... Кара бөдрә чәчле, очкын чәчеп торган кара күзле, баһадирдай 18 яшьлек улын җир куенына иңдергәндә, ана йөрәге ничекләр түзде икән?! Ата йөрәге ниләр кичерде икән?.. «Яраткан бәндәләремә сынауның да авырын бирермен» дигән Ходай Тәгалә, сабырлыгын да Үзе бирсә икән... Улының рәсемен Рәйсә апа соңгы көннәренә кадәр үзе белән йөртте, аңардан бер мизгелгә дә аерылмады. Ата белән Ана өлешенә тигән иң авыр хәсрәт – бала хәсрәте аларны да дөньядан алып китте...   ... Моңсу да, җанга якын да булган хатирәләргә бирелеп, Гомер китабының битләрен актарам. Күз алдымда балачагым, мәктәп елларымның онытылмаслык булып күңелгә уелып калган мизгелләре яңара. Менә мәктәп бакчасындагы алмагачлар шау чәчәккә күмелгән; шул матурлыкка сокланып, хозурланып йөрүче яшәреп киткән укытучылар арасында Рәйсә апа да бар, үзенә килешеп торган, изүләренә көмеш чәчәкләр чигеп бизәлгән күпертмә җиңле зәңгәр күлмәк, күлмәгенә килешеп торган көмеш төсле биек үкчәле босоножкилар кигән, чем-кара озын толымын баш артына зур төен итеп төйнәп куйган... Менә авыл урамнарыннан яшькелт «Нива»сының рулен нык куллары белән тоткан Илдус Сабирович үтеп китә, юлында очраган кешеләр белән, кем генә булса да, башын иеп исәнләшә... Сагындырасыз шул... Сагынмаслык түгел идегез шул... Әле ярый Сезне искә төшереп торырга кызларыгыз бар, оныкларыгыз үсеп килә; Сез укыткан укучылар Сезне хәтерли; Сез төзегән йортларда гомер итүчеләр Сезгә Рәхмәт укый; Җир куеныннан илһам алып, буразнага язылган шигырьләрегез яши. Алар Сезнең данлы гомер юлыгызны киләчәк буыннарга илтә...   Лилия Гәрәева-Махиянова, Чалпы авылы балалар бакчасы тәрбиячесе. Азнакай районы.   Рәсемдә: Рәйсә Каюм кызы Гыйләҗева, 1973 ел.   («Шәһри Казан», 5.03.2019, 7 бит)
---

--- | 06.03.2019

Татарстан миллиардерлары тагын йөзәр млн долларга баеган

$
0
0
07.03.2019 Сәясәт
Forbes журналы дөньядагы доллар миллиардерлары исемлеген чыгарды. Анда элекке еллардагы кебек Татарстанның дүрт миллиардеры бар. Аларның һәрберсенең милке алдагы елдагы кебек үк 100 млн долларга арткан.
Татарстан дәүләт киңәшчесе, элекке президент Миңтимер Шәймиевнең уллары Айрат (56 яшь) һәм Радик (54 яшь) Шәймиевләр дөнья байлары исемлегендә икесе дә 1717-нче урында торалар. Былтыр алар 1867-нче урында иделәр. Соңгы бер елда аларның һәрберсенең байлыгы 2017 елдагы кебек үк 100 млн долларга артып 1,3 млрд долларга җиткән. Нәтиҗәдә алар Русиядәге иң бай кешеләр исемлегендә дә җиде урынга күтәрелеп, былтыргы 84-нче һәм 85-нче урыннарыннан быел 77-нче һәм 88-нче урыннарга күчкәннәр.   Шәймиевләр белән бергә ТАИФта хезмәттәшлек итүче тагын ике миллиардерның милке дә йөзәр млн долларга арткан. ТАИФның баш мөдире Альберт Шиһабетдиновның (66 яшь) да, аның беренче урынбасары Рөстәм Сүлтиевнең (65 яшь) дә байлыклары хәзер 1,2 млрд (былтыр 1,1 млрд иде) доллар тәшкил итә. Алар дөнья байлары исемлегендә 1918-нче урында (былтыр 1999-нчы иде), Русия байлары исемлегендә 84-нче (былтыр 95-нче) һәм 85-нче (былтыр 96-нчы) урыннарда тора, дип яза Азатлык.   Forbes исемлегенә дөньядагы 2153, ә Русиядәге 98 доллар миллиардеры кергән. Былтыр Русия исемлегендә иң бай кеше булган Владимир Лисинны (21,3 млрд) икенчегә чигереп, беренче урынга Леонид Михельсон чыккан. Дөнья байлары арасында 32-нче урындагы Михельсонның милке 24 млрд млрд доллар. НОВАТЭК идарәсе рәисе Михельсон былтыр 18 млрд доллар белән Русия исемлегендә өченче урында иде.   Дөньядагы иң бай биш кеше түбәндәгеләр: Джефф Безо – 131 млрд доллар (Amazon ширкәте, АКШ, былтыр 112 млрд), Билл Гейтс – 96,5 млрд доллар (Microsoft, АКШ, былтыр 90 млрд), Уоррен Баффетт – 82,5 млрд доллар (Berkshire Hathaway, АКШ, былтыр 84 млрд), Бернар Арно – 76 млрд доллар (LVMH, Франция, былтыр 72 млрд) Һәм Карлос Слим – 64 млрд доллар (America Movil, Мексика, былтыр 67,1 млрд).
---

--- | 07.03.2019

Илдар Низамов: "Котыгыз очып китмәсен, гел яхшыга, өскә әйдәсен"

$
0
0
07.03.2019 Ана теле
Төп тезисыбызга керешкәнче Матбугат.руның барча тырыш-уңган, сөйкемле ханым, кызларын, шулар йөзендә барча интернетчы хатын-кызны 8 март бәйрәме белән ихластан тәбрик итәм, тормышыгызда һәр сулыш-гамәлегез бәйрәмчә котлы булсын дип, һәркайсыгызда олы җанлылык – котлылык кимемәсен дип, килеп чыккан кыенлыклар котыгызны алмасын, котыгыз очып китмәсен, котыгыз гел яхшыга, өскә әйдәсен, котсыз дигән яманат ишетмик, котсызлык чиренә тарымыйк , дип телим. Илдар абыегыз”.
Инде эшкә керешик. Үткән язманы болаерак тәмамлаган идек: ... парлы сүзләрне сөйләмдә куллануда җитди генә кимчелекләр дә бар. Аларны үткән язмаларда да телгә алгаладык. Форсаттан файдаланып, янә кисәтү “чаңы сугып” карыйк әле. Әйтик, парлы сүзләрнең бер төркеменә күплекне белдерү хас. Азык-төлек, мал-туар, тимер-томыр, савыт-саба, бала-чага, явым-төшем теләсә кайсы очракта күплекне белдерә, чын татар аларга берничек тә -лар/-ләрне өсти алмый. Ә бит өстиләр! Урынсыз кулланылуы соңгы чиккә җиткән, яман чиргә әйләнгән кушымчалардан бүген татар сөйләмендә ул –-лар/-ләр, /-нар/-нәр. Алар бүген сөйләмнең тәрҗемә белән бәйле рәсми, фәнни, иҗтимагый өлкәләрен тәмам басып китеп, көнкүреш сөйләменә, матур әдәбияткә дә колорад коңгызы кебек ябырыла бара. Бу – телебезнең үзәгенә, тамырына яный торган каза. Ул хәтта парлы сүзләрнең дә “татарлык” тамырын чаба. Әнә җитди генә радиобыз да “явым-төшемнәр” ди. Бүген трамвайда бер татар әбисе “ир-атларга урын бирегез”, диде.     Ә бит  әйберне, предмет, күренешне атый торган сүзләрнең џәркайсы диярлек асылында берлекне дә, күплекне дә белдерә икәнен һәр татар тумыштан белә,нарат урманы, сыер көтүе, алма бакчасы, бер чиләкбәрәңге, урам тулы  машина, ди. Бу хакыйкать фәндә аксиома дип атала, моңа бернинди дәлил, исбатлау кирәкми.     Бәй, шулай булгач үзен татар санаган кешеләр нигә соң оешма, кибетләргә «Китаплар», «Чәчәкләр», «Хатын-кызлар киемнәре» дип язалар? «Чәчәк», «Яшелчә», “Азык-төлек» дип саф татарча язып куйсагыз, «Монда бер  генә чәчәк саталар икән», дип керми китәрләр дип курыкмыйсыздыр лабаса. Ә радио, телевидение, газетларда ике сүзнең берендә «йортлар идарәләре», «кар тотулар», «сайлаулар», «каникуллар» һәм башкалар тулып ята. Бу очракларда күплек икәнен татар-ларсыз  да аңлый – телебез акыл белән эш итүгә көйләнгән. Без генә дә бу хакта күпме яздык инде! Аптырарсың:   эше, вазыйфасы татар теле белән, татарча сөйләү белән башкарыла торган, ягъни телне белүе, тоемлавы аның һөнәри бурычы, вазыйфасы саналган кешеләр, аерым алганда журналистлар, тел укытучыларының да: «байтак хатлар килде», «утызлапсыерлар карый», «алты балалары котлый», «республикада бик күп газет-журналлар чыга», «бер төркем депутатлар» дияргә теле әйләнә. Пар сүзе икене белдерә, димәк, ул сан төшенчәсен аңлата. Шуңа күрә татар гомер-гомергә пар каен, пар күгәрчен, пар ат, пар канат диде. Нигә соң бүген пар күгәрченнәр, пар канатлар дия алалар. Гомер буе каникул дип сөйләштек, ә хәзер каникуллар. Сайлаулар да көн саен диярлек тешкә тиеп шыкырдап тора. Хәтта урыс үзе дә «выборная кампания» дип берлектә әйткәндә, без «сайлаулар кампаниясе» дип кабатлый бирәбез. Аларның «выборы» дигәнен бозмыйбыз, янәсе, утызынчы еллардан бирле шулай кереп киткән, янәсе. Аңлыйк инде, бүген бит утыз җиденче ел түгел! Нигә һаман кемнәндер куркабыз, нигә һаман фикерне дөрес әйттемме, дип бәяләгәндә аны урысчага тәрҗемә итеп карыйбыз?!     Бер хата икенчесен, охшашын, ияртә. Татар җөмләсендә ия белән хәбәр күплектә ярашмый. Бик сирәк очракта гына, чыгарма рәвешендә генә яраша. Ә дәреслекләрдәге кагыйдә яраштырырга куша. Шуны тыңлап, дөресрәге, үзебез урысча фикерләүгә, калькага күнеккәнгә сөйләмне артык, кирәкмәс -лар/-ләр белән тутырабыз. Менә «Курай» радиосы «Зәйнәп Фәхретдинова һәм Зөфәр Билалов үзләренең «Сөн буйлары» дигән җырларын башкарып чыгалар», ди». Бер җөмләдә һич кирәкмәс өч -лар. Югыйсә җырчыларның икәү икәнен аңлаган татарга бу җөмләдә шуннан бүтән бер генә -лар да кирәкми.     Бу кимчелек бәлки күплек кушымчаларының башка функцияләре барлыгын белмәүдән дә киләдер. Бу төр кушымча унлап бүтән мәгънәне, аеруча хис-тойгы төсмерләрен дә белдерә. «Эх, язмышкайларым!», ди татар. Монда күп язмыш турында сүз бармый, ә җан әрнүенә ишарәләгән чара. Менә Рафаил Төхвәтуллин әсәрләреннән бер-ике генә мисал: Кеше көе көйләпйөрүләре бик кыен; Әлегесен болай селкенеп йөри алганда , бер генә дә кузгаласыларым килми; Мәшәкатьләнеп кайтып йөрүеңә бикләр дә инде рәхмәт.    Кушымчаларга иҗади корал, чара дип карау, эзләнү, уйлану мәйданы матур әдәбият кенә түгел, әлбәттә. Менә публицистик чыгыштан мисаллар: Ялварыплар сорыйм, булышыгыз;  Сезләргә үз сәламнәребезне җиткерәбез;  Ә бит публицистикадагы «ларылдау»  кимчелеге инде, гадәткә әйләнеп китеп, аңа күпләр аптырамый да башлады, киресенчә, бу чиргә бирешмәскә тырышу омтылышы үзе бер иҗади ачыш булып тоела. Мәсәлән, «Сөембикә»дән укыйм:  «Кунаклар иңенә Президентыбыз чуклы зәңгәр шәл салды». Рәхмәт, каләмдәшләр,  Президент өч-дүрт кунакка бер шәл бүләк иткән икән дип аптырарлар дип курыкмагансыз. Бик дөрес эшләгәнсез: татар андый ук аңгыра түгел. Телебез дә андый аңгыралыкка юл куя торганнардан түгел. Уйланганнарга, эзләнгәннәргә, иҗат иткәннәргә ул үз хәзинәсенә сандыгын һәрчак ачып җибәрә.                                      Кабатлау тискәре күренеш дип танылып аннан котылу чарасын күрү дә тел гыйлеменең тезисларыннан берседер. Кайбер фикер, тәкъдимнәрне без дә теркәгәнбез. Аеруча җырдагы кабатлауларга борчылу көчле. Ә бит алардан котылу сәбәпләреннән иң беренчесе ул уңай мисал. Бу юлларны язып утырганда Татарстан радиосында Флера Сөләйманова җырлый. Халык җырлары, Гөлшат Зәйнәшева шигыренә “Туйдан соң...”. Ник бер кабатлау булсын! Ә башка җырларда... Әлбәттә, авазларны урынсыз кабатлаудан башларга кирәк. Аннары иҗек.  Лотфи Яфаров язмасыннан бер өзек: “татар телендә сыйфат ... яки сыйфат функциясендә килгән теләсә нинди сүз, сыйфатланмыш белән бергә килгәндә (синтаксиста – аергыч) һичбер төрле  төрләнеш кабул итми. (агач өй, таш йорт, тимер көрәк һ.б.)”. Мондый “китекләрне” кимчелек дип, телнең үсеш чоры җитешсезлекләре дип тану “зур ялгыш”. “Болар һәрбер телнең үзенчәлеге, үзенә хас булган законнары”.  Телебезнең кабатлау канунын төшендергән үткән язмаларның берсендә без мондый мисал китергән идек: “Азатлык” радиосы сайтында Татарстан Президентының кыска гына постында 14 хәреф хатасы табып, “шау-шу” куптарып алдылар. ИнтернетчыҖәмилә Президентны тәнкыйть иткәндә аның  “татарстаннарны” дигән сүзенә  ташланган: “Бәлки Татарстанлыларны дип, татар телегезне камилләштерү өстендә эшли башларсыз!” дигән.   Илбашыбыз моны укыганмы, укыган булса, яисә аңарга моны җиткергән булсалар, ул ни уйлаган, безгә бимәгълүм, ә без менә ни уйлап куйдык. Сөйләмдә еш очрый торган бу фактор турында күптән түгел без шушы тәлгәш язмаларыбызның берсендә болай язган идек.  “Артык -лы/-легә килгәндә, шөкер,  Тукайга тугрылар  да бар: Болгар радиосы: Казаннар, диде. Бүтән кайберәүләр кебек “Казанлылар”, димәде”. Моннан шактый еллар  элегрәк, Әтнә театрының 90 еллыгы уңаеннан Г.Камал исемендәге театрда булган тантанадан соң болай дип язганмын: Тантанада сөйләүчеләрнең кайберләре – күпчелегендә Әтнә ягы кешеләре үзләре “әтнәләр” диде, ә кайберләре – башлыча рәсми оешма вәкилләре, яисә бүтән як кешеләре“әтнәлеләр” диде...     Тукайның сәнгати чара буларак парлы сүздән оста файдалануына мисалларны җитәрлек китердек. Синтаксик фигура буларак кабатлаудан файдалануы да аның осталыгына дәлил. Янә бер мисал белән генә чикләник: “Йокы” шигыре сюжеты шул сүзне кабатлаудан тора. Безне адәм иткән йокы,//Адәмне алга илткән йокы,//Илтеп күккә җиткән йокы –//Йокы, йокы, йокы. Бер куплетта алты “йокы”; Шигырьдә җиде куплет. Димәк ки, кырык ике “йокы”. Тик ник берсе урынсыз, артык кебек тоелсын.     Ә бит шагыйрь “артык”ны – урынсыз кабатлауны бик нечкә тоемлый. Аннан ничек тә котылырга тырыша. Ничекме? Менә ничек “котылган”. Әлбәттә, “...Тотса мәскәүләр якаң” – тарихи үрнәк. Янә дә:   Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем... (күрермен); Бүреләрдән курыктисәң,урманга бармау яхшырак; Ул синеңчен, милләтем, атылып йөри; Ничек гали минем урным, түбәнгеләр күрәмсез?-ди; Тынычлыкны боза аның әчи таушы; Гөл йөзеңә күзләренетеккән (текәгән) бар да;  Ни дирсең син, әгәр дә мин өйләнсәм...; Тәгәридер ул матур кыз – язның алтын файтоны;  Ул көн буе аузы берлән матур итеп оя ясый; Суыклыктан очар кошлар очалмасын; Дәрсенә күңел бирсә; Менә бәхтеаның шунда; Качасиде моннан; Югары булды урны; Ни кушсаң шуны язалды; ...Безнеңлә (безнең илә) бергә йоклый ул; Һаман йөгрә, өрә; Әйдәле, Акбай...; Сикрепбарып аулау өчен; Иртәгә килгәнче дуслар, тәндә җаным торса гәр, Шул фәлән атлы кеше кысты,– диермен,сурсалар; Мондагы ун урнына...; Мондагы төслүктер...;     Мондый кыскартуларга карата Тукайның үз фикере бәян ителгән: “Поезд барган көйгә” дигән шигырендә “Ах, дүдәк-дүдәк-дүдәк–//Басма өстендә балүрдәк строфасында “балүрдәк”кә апостраф куеп, битасты искәрмәсендә “Җырлаганда “бала үрдәк” дип аерып әйтмичә, ике сүзне кушып җибәрәләр”, дигән. Истә тотыйк: шагыйрь монда гомумән шигырь урында түгел,”җырлаганда” дип кисәтә. (2 т., 160 б.);     Әлбәттә инде, шигъри сөйләм хәсиятенә ул да буйсынмый кала алмый – табигый, милли көй, аһәң мәҗбүр итә.    Аваз, иҗекләрне үзгәртә, тик сүзнең төп тамырын оныттырмаска тырыша: И бәрәңне... Кил бәрәңге,җан ашым (аерып язган)// Син генә тәмләртәсең бар ярлылар, байлар ашын (2 т., 208); Аның   аваз кыскартуларына мисаллар: Амрика; Күрнеш; Йөгрә; Күз йомалмый; Кар себрелә; Кар котрына; Йөгрешеп йон аулый; Төртте бармакларын бүркенә;  Муйныма сузды; Шайтан чишалмаслык минем билдә пута; Тәнгә тиялмый китте инде күп суык; Кайгыралмыйм; Артка карасак борлып...;  Сүз азагында   Басымсыз сузыкларны кыскартуы – безгә бүген дә кагыйдә булырга тиеш: Барча цензур ябылгач; Реклам; Газет һ.б.;  Шагыйребез –    “Иҗек остасы” да: Куркынырда елмаялар; Килде тоткынлык,түбәнләнде уемның куллары; Белмәдең кадрем, гонаһибивафа (вәгъдәсез); (148 б.);  Күрең (Күрдеңме?!) патша хәзрәтен,//Җуйды халык хәсрәтен;    Төшенә киләбез ки, кабатлау күренеше телебезнең ифрат та колачлы, күп кырлы, сөйләмебезне төрләндерү, тәэсирле, сурәтле итү өчен мөмкинлекләре чикләнмәгән чара икән. Дөресен әйткәндә, без бит көндәлек аралашуыбызда сөйләм кору барышында  телнең бу үзенчәлеген файдалану ихтыяҗын тоеп яшибез. Аны төпле үзләштерү-өйрәнү өчен фәндә булган барлык чыганакларны барлап, “эшкә җигү” зарурдыр. Шәхси үзем, мәшһүр тел галиме Гыйбадулла Алпаровның кабат бастырып чыгарылган “Сайланма хезмәтләр”еннән (Казан: “Мәгариф” нәшр., 2008) өстәмә файда күрдем.  Аерым алганда анда әдипнең 1928 елда Ленинградта укыган чагында Востоковедение институтында ясаган  “Татар телендә кушма төрләр” дигән доклады урнаштырылган.  Телебезнең кабатлау канунын үзләштерергә алынганда бу хезмәткә ныклап таянырга була. Әйтик, галим телнең “кабатлы кушмалар” дип аталган берәмлекләрен төзелеше ягыннан гына тикшереп калмый, гамәли куллану өчен кирәкле нәтиҗәләр дә ясый.  Бер генә мисал белән канәгатьләнеп китәргә мәҗбүрбез. Без инде телгә алган “синтаксик фигура” дигән кабатлауга бик урынлы мисал: “Стиль өчен (ягьни сөйләм максатында) кабатлап әйтүгә килгәндә...1) кабатлы кушмалар фәкать ике рәт кенә әйтеләләр. Стиль өчен булган кабатлау ике дә, күбрәк тә әйтелергә мөмкин. Мәсәлән: Су анасыннан котылгачтан тынычлангач, әни//Әй орышты, әй орышты, әй орышты соң мине (Г.Тукай); 2) Кабатла кушмалар бары ялгыз сүзләрдән генә тезелә, ә стиль өчен булган чын кабатлау исә берничә сүзне, хәтта бер җөмләне кабатлау белән дә төзелергә мөмкин. Мәсәлән: таң ата да кич була, таң ата да кич була. 3) Кабатлы кушмаларның арасына башка сүз кертеп, хәтта бер кушымча ялгап та булмый, мәгънә үзгәреп китә; ә кабатлау өчен әйтелгән сүзләр арасына башка сүз керү белән мәгънә үзгәрми, кушымча ялгау да аны бозмый, бәлки ачыкландыра гына. Мәсәлән: Килегез, килегез = килегез, дим бит инде, килегез;  Юк, юк = юк әле хәзергә, юк;   Бу язмасында галим кушма сүзләрнең, шул исәптән парлы сүзләрнең дә сөйләмдә куллану өчен үзенчәлекле сыйфатларын бүген дә урынлы мисаллар белән төшендереп бирә. Ул хезмәттә әле “парлы сүзләр” дигән термин кулланылмаган. Ул аларны “тагылмалы кушмалар” дип атый, аларның башлыча төзелешенә-әйтелешенә караган якларын ачыклый. Бер компонентының (“тагылма кисәкләренең”) тарихи этимологиясенә караган табышлары (малай-шалай, әрәм-шәрәм, ыбыр-чыбыр, берәм-сәрәм һ.б.) аеруча кызыклы. Аларның мөмкинлекләрен бүген файдаланып бетермибез. Мәсәлән, “тере тавыш“, “җанлы тавыш” кебек ясалма калькалар урынына “чып-чын тавыш” татарча булмас идемени?!         Бу кыйммәтле фәнни хезмәт белән җентекле танышып, ана телебезнең соклангыч сыйфатларының берсе  белән горурлык хисен кичерүне шәкертләребез-интернетчыларыбызның үзләренә тапшырып, бу теманы мөстәкыйль үзләштерүне дәвам иттерүләрен теләп, без алдагы язманы телебезнең яңа канунын – сингармонизм асылын өйрәнүгә багышларга җыенабыз.                                                          Илдар Низамов,                                  филология фәннәре докторы.  
Илдар НИЗАМОВ

--- | 07.03.2019

Кинофестивальдә татар фольклоры көчле алкышларга күмелде (ФОТО)

$
0
0
07.03.2019 Мәдәният
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Египетның Шәрм-әл-Шәех шәһәрендә узучы кинофестивальдә катнаша.
3 март көнне, фестивальнең ачылу тантанасында чыгыш ясап, ансамбль көчле алкышларга күмелде. «Кинофестивальне ачу тантасанында Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге фольклор музыкасы ансамбленең чыгышы көчле алкышларга күмелде. Туган илдән еракта үзебезнекеләр өчен горурлык, соклану тагын да арта», – дип яза үзенең социаль челтәрдәге битендә Казан мөселман киносы фестивале директоры, Шәрм-әл -Шәех фестиваленең жюри әгъзасы Миләүшә Айтуганова.   Илдар Ягафаровның конкурс программасында күрсәтелүче «Байгал» фильмын карарга килүчеләрне фестиваль уза торган кинокомплекста, шулай ук, Фольклор музыкасы ансамбленең чыгышы каршы алды. «Египетлылар татарлардан алган мәдәни шоктан озак айный алмаслар әле. Кино һәм музыка – дипломатиядән мең кат көчлерәк!» – ди Миләүшә Айтуганова.   Ансамбль бу көннәрдә  Шәрм-әл -Шәехтә, Кызыл диңгез буенда репертуарындагы  «Күзләрем» дип аталучы Кытай татарлары җырына клип та төшерә.   9 март – кинофестивальнең соңгы көне. Купшы ябылу тантанасында чыгыш ясап, Татарстанның фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, һичшиксез, кабат көчле алкышларга күмеләчәк.   Афәрин! Илгә кайтыр юлларыгыз хәерле булсын!              
---

--- | 07.03.2019

Язучылар берлеге хатын-кыз язучыларны яз бәйрәме белән котлады (ФОТО)

$
0
0
07.03.2019 Әдәбият
Татарстан Республикасы Язучылар берлеге хатын-кыз язучыларны Казанның купшы ресторанарының берсенә чакырып, Яз бәйрәме белән тәбрикләде. Бәйрәм мәҗлесен шагыйрь, Берлекнең татар әдәбияты буенча консультанты Марат Закир алып барды. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Тукай клубы мөдире – җырчы Рафаил Сафин гүзәл затларга багышлап җырлар башкардылар.
Шагыйрәләр, язучы ханымнар очрашуда үз әсәрләрен укыдылар.    Соңгы елларның бу матур традициясе  дәвамлы булсын. Гүзәл затлар һәрчак игътибарга лаек бит!                            
---

--- | 07.03.2019

Рөстәм Гибадуллин бөерендә 4 ел энә йөрткән

$
0
0
07.03.2019 Җәмгыять
Башкортстанда яшәүче Рөстәм Гибадуллинның бөерендә 4 ел буена энәгә охшаш металл әйбер йөргән. Аны операция вакытында табиблар калдырган.
Ир кеше сөйләвенчә, бөерләрендә ташлар булу сәбәпле, ул Уфаның ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү дәваханәсенә килеп эләгә. Аңа операция ясыйлар һәм өенә кайтырып җибәрәләр. Әмма хәле яхшырмый. Тикшерүләр үтә торгач, бер елдан соң аның тәнендә чит әйбер булуы ачыклана. Компьютер томографиясе 4 сантиметр озынлыгындагы энәгә охшаш предмет барлыгын күрсәтә. Ир шунда ук операция ясаган хирургка килә. Аның сөйләвенчә, табибның кылыгы аңа адекват түгел кебек тоела.   Рөстәм Гибадуллин өч ел буена төрле медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итә, әмма бер табиб та энәне ала алмый. Ә менә Израиль һәм Германия клиникалары ризалык бирә. Ләкин алар операцияне миллионга якын сумга бәяли.   Ирнең бәхетенә, кирәкле техник корылмалар Башкортстан дәүләт медицина университеты клиникасында да табыла. Һәм биредә аның бөереннән ят нәрсәне алалар.   Дүрт ел буе бөерендә энә йөрткән Рөстәм Гибадуллин судка мөрәҗәгать итә. Тикшерү эшләре инде икенче ел бара. Беренче экспертиза медицина хезмәткәрләренең гамәлләрендә тәртип бозуны тапмый. Уфаның ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү дәваханәсеннән әйтүләренчә, әлеге очракны табиблар комиссиясе караган, материаллар судка тапшырылган.   Пациент үз хокукын яклавын дәвам итә: әхлакый һәм сәламәтлегенә китерелгән зыян өчен ул 950 мең сум компенсация таләп итә. Алда аны чираттагы медэкспертиза һәм суд утырышы көтә.   Фото: скриншот ГТРК «Башкортостан» .
---

--- | 07.03.2019

1 гыйнвардан пенсиясе артмаган кешеләр акчаны кайчан алачагы билгеле

$
0
0
07.03.2019 Җәмгыять
2019 елның 1 гыйнварыннан гомуми пенсия түләүләре артмый калган иң фәкыйрь пенсионерлар май-июнь айларында өстәмә акча алачак. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Андрей Пудовка сылтама ясап хәбәр итә.
Дәүләт Думасында хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты утырышында 1 гыйнвардан пенсиясе артуын сизмәгән пенсионерларның акчасын арттыруны тәэмин итә торган закон проекты хакында фикер алышканнар. Пенсиясе яшәү минимумына да җитми торган иң фәкыйрь пенсионерларның гомуми кереме яшәү минимумы дәрәҗәсендә булсын өчен, дәүләт аларга өстәмә акча түли.   «Без өстәмә акчаны май аенда түли башларга ниятлибез. Программа белән тәэмин итү системасын бик нык яңартырга кирәклеген исәпкә алсак, тагын бер срок – июнь ае. Ягъни әлеге өстәмә акча июль аена кадәр ияләренә барып җитәчәк», - дигән Андрей Пудов.   Пудов әлеге түләүләр өчен акча бар икәнлеген искәрткән, дип яза Татар-информ.   Закон проектын беренче укылышта – 12 мартта, икенчесен – 19 мартта, өченчесен 21 мартта карарга ниятлиләр. Шул рәвешле, закон проекты Федерация Советы тарафыннан карау өчен 27 мартта әзер булачак.  
---

--- | 07.03.2019

Арчада фаҗигадә кешеләр һәлак булган

$
0
0
07.03.2019 Фаҗига
Төнлә Арча районының Яңа Кырлай авылында фаҗига булган. Зур янгында ике ир-ат һәлак булган, дип хәбәр ителә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе сайтында.
"Кырлай" комплексы коткаручылары урынга барып җиткәндә йорт тулысынча ут камап алган була. Ялкын телләре күршедәге каралты-кура, мунчага таба үрмәли. Янгын сүндерүчеләр бер сәгать чамасы ут белән көрәшә.   Кызганычка каршы, фаҗига урынында 79 һәм 40 яшьлек ике ир-ат мәете табыла.    Беренче фаразлар буенча, янгын исерек килеш тәмәке тартудан чыккан дип хәбәр ителә. Фото: sodruzhestvoppk.ru  
---

--- | 07.03.2019

Чүпне икеләтү. Халык бер үк хезмәт өчен ике тапкыр түләргә мәҗбүр

$
0
0
07.03.2019 Җәмгыять
Россияне чүп реформасы белән бәйле җәнҗаллар тетрәтә. Кайдадыр күптән үлгән кешеләргә чүп өчен түләү квитанцияләре китерәләр, кайдадыр пропискадагы кешеләр саны арттырылып күрсәтелә. Илнең 36 шәһәрендә чүп өчен ике тапкыр түләтү гамәлгә кереп ята.
Закон буенча торак өчен түләү квитанцияләрендә көнкүреш чүбенә түләү графасы булырга тиеш түгел. Бу хезмәт өчен аерым тариф белән акча җыела. Бөтенроссия Халык фронты чүп реформасы турында доклад әзерләп Путинга җибәрде. Белгечләр төбәкләр­дә торак өчен түләү квитанцияләрен өйрәнгәннән соң, чүпкә аерым түләү сәбәпле, торакка түләү түбәнәергә тиеш булса да, кайбер төбәкләрдә бәянең шул килеш калуын күргәннәр. Нәти­җәдә мондый төбәкләрдә халык бер үк хезмәт өчен ике тапкыр түләргә мәҗбүр булган. Моннан тыш фронт активистлары, ил буенча йөреп мәсьәләне өйрән­гәч, шундый нәтиҗәләргә килгәннәр: байтак урыннарда чүпне җыю, чыгару һәм эшкәртү тәртипкә салынып килә, әмма чүп өчен яңача акча җыеп та, аны нәкъ элекке кебек үк аерып-эшкәртеп тормыйча, тулып ташыган иске чүплек­ләргә илтеп аудару гадәте һаман да яшәп яткан төбәкләр дә җитәрлек икән. Бармак белән санарлык шәһәрләрдә генә чүпне аерып җыю өчен савытлар куелган.   Моннан тыш Владимир Путин ”болганчык конторалар” дип тамгалаган төбәк чүп җыю операторлары барлыгы да ачыкланган. Чүп җыюга килешү төзегән биш төбәк операторының штатында бер хезмәткәр дә юк, ди. Тагын унбиш төбәк операторының штатында бер генә кеше табылган. Боларның чүпне ни рәвешле җыюлары аңлашыла инде: чүп урынына акча гына җыела. Төбәк операторларын сайлау да күп кенә урыннарда конкурссыз үткән. Бу, көндәшләр булмау сәбәпле, бердәнбер монополист нинди бәя куйса, шул бәя белән килешүгә китергән. Авырлык белән баручы реформа тәгәрмәче ”фронт доклады”ннан соң җиңелрәк әй­ләнә башлармы, анысын вакыт күрсәтер.
---

--- | 07.03.2019

“Бердәмлек”не сүтүчеләр без түгел ул, без түгел...

$
0
0
07.03.2019 Матбугат
Иксез-чиксез дөньяда бернәрсә дә мәңгелек түгел – бер көнлек шатлыклар да, озаккарак сузылган кайгылар да. Барысы да уза, күп нәрсәләр онытыла. Тик кәгазьгә төшерелгән һәм вакыты белән архивларга кергән язмалар гына гасырлар дәвамында сакланып, замандашларыбызның ихлас омтылышларын, тырыш гамәлләрен киләчәк буыннарга илтеп ирештерә...
Без, “Бердәмлек” хезмәткәрләре, гел шуны истә тотып эшлибез. Басмабызның 1500нче саны якынлашып килгәндә дә аны халык өчен файдалырак, тарихта калырлык итебрәк үткәрергә кирәк, дигән фикерне күз алдында тоттык. Күптән инде авыл-шәһәрләрдә яшәүче хәбәрчеләребезне һәм газета укучыларын бергә җыеп сөйләшергә кирәк иде. Газета укучылары конференциясе моның өчен бик тә яхшы җирлек дип, без җиң сызганып эшкә керештек.   Редакциянең якын дусты Разия апа Әюпова кунакларны чәй белән сыйлау эшен үз кулларына алып, эшебезне бераз җиңеләйтте. Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре дә махсус стенд әзерләргә булыштылар, видео һәм фотопрезентация ясау өчен аппаратура куйдылар, иң якты, иң тантаналы залны бирделәр. Чакырылган кунакларыбыз да барысы да бер булып килергә вәгъдә иттеләр. Шулай итеп тантаналы көн килеп җиткәнен сизми дә калдык. Ә залдагы алтмыш урындыкның берсе дә буш булмавын күреп, бигрәк тә куандык. Димәк, газета халыкка кирәк һәм ул аның киләчәгенә битараф түгел.     Бөтендөнья туган тел көненә һәм газетаның 1500нче саны чыгуга багышланган конференция югары дәрәҗәдә узды, дип әйтә алабыз бүген. Тәбрикләү сүзләре, күчтәнәчләр күп булу - дулкынландырды, ГИС һәм Губерния өлкә телевидениеләре хәбәрчеләре хезмәткәрләребездән интервью алганда - каушатты, “Бердәмлек”нең укучылары чыгыш ясаганда - елатты, ә чын күңелдән әйтелгән сүзләре өмет уятты...   Газета укучылары конференциясе “ирекле микрофон” сыйфатында оештырылган булса да, утырыш башында “Бердәмлек”нең әлеге баш мөхәррире Эльмира Варфоломеева чыгыш ясап, газетаның бүгенге хәлен тасвирлады, соңгы өч елда дөнья куйган хезмәткәрләребезне - Исхак Апанаев, Зәйнәп Әһлиуллина, Рәфгать Әһлиуллин һәм Минзакир Нуретдиновны яхшы сүзләр белән искә алып, бер минут тынлык игълан итте. Зал дәррәү торып басты һәм шушы бер минут эчендә “Бердәмлек”нең 29 еллык гомере күз алдыннан йөгереп узды сыман. Хәер, моны зур экраннан күрсәтелеп барган видеоязмадан да күрергә мөмкин иде. Аны караганда исемә гел Һади Такташ сүзләре төшә:   “Их син, яшьлек! Их син, тиле   яшьлек!   Шундый кыска булып   тоелдың.   Кичен чәчәк аткан булдың,   Ә таңында... Ә таңында   инде коелдың...”   Әнә безнең япь-яшь хезмәткәрләр яңа гына сатып алынган компьютерларны өйрәнеп утыралар, әнә “Бердәмлек”нең чираттагы юбилеенда бииләр, әнә “Пресса көне”ндә йомырка салынган агач кашык кабып йөгерәләр... Бердәмлеклеләр уңышлар булганда канатланып, хаталар килеп чыкканда көенеп, 29 ел буе халкыбызның өйләренә шатлык китереп торалар бит.     Хәер, 1500нче сан ул сәгать укларының бер секундасы кебек кенә. Менә инде яңа көн килде, һәм без газетаның чираттагы 1501нче саны өстендә эшли башладык... Күпме булыр андый саннар? Ансы инде сездән тора, хөрмәтле укучыларыбыз. Кирәксенеп языласыз икән, газета да чыгудан туктамас, Аллаһы Теләсә. “Юк, кирәкми, без инде татарча белмибез”, - дисәгез, ихтыярыгызда...   Өлкә администрациясендә җәмәгать фикерен өйрәнү департаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе, баш консультанты Надежда Осипова бүгенге чыгышында “Бердәмлек” газетасының әйдәп баручы ролен билгеләп үтте. “Үзгәртеп кору еллары башында беренче булып барлыкка килгән “Бердәмлек” татар газетасы үрнәгендә башка милли басмалар да дөнья күрә башлады. Яһүд, чуваш, мордва, азәрбайҗан, украин, башкорт газеталары барысы да башта Рәфгать Әһлиуллиннан тәҗрибә өйрәнделәр, шуннан соң үз газеталарын да ачып җибәрделәр”, - дип сөйләде.     Кызганычка, шулар арасыннан тик “Бердәмлек” кенә үз укучыларын саклап кала алды һәм аның тиражы әле дә зур. Ә менә башка милли газеталар бер-бер артлы ябылдылар. Моның сәбәбе дә билгеле һәм ул киләчәктә “Бердәмлек”кә дә янаячак - типография һәм почта чыгымнары ел саен артып тору, ә язылучылар саны кимү нәтиҗәсендә “кайчы” барлыкка килеп, газета чыгару өчен акча җитешми башлый.   Өлкәбездә үз акчасына татар телле сайт һәм журнал ачып җибәргән меценат, өлкә “Туган тел” җәмгыяте җитәкчесе Ильяс Шәкүровның чыгышын “ялкынлы” дип атыйсы килә. Ул шушы җитешсезлекләрне үз җилкәсендә татыган кеше буларак, проблеманың асылын белеп сөйләде. “Ни гаҗәп, ут күршебез - Ульян татарлары тормышы безнекеннән нык аерыла. Андагы ике катлы Татар мәдәнияте үзәгендә 21 методист-хезмәткәр төрледән-төрле матур чаралар уздырып торалар, “Өмет” газетасы беркайчан да акчага кытлык кичерми, аның нигезендә әле татар китап нәшрияты да эшләп, елына берничә татар китабы бастырып чыгара. Бу милли эшләрнең барысына да өлкә хөкүмәтеннән акча бирелә. Бер илдә яшибез кебек, ә Самара өлкәсендә милли оешмаларның хәле мөшкел”...   Залда җыелган халыкны региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин да сәламләп, хәерле эшебезгә фатиха бирде. Ул, “Кыйбла” кушымтасын оештыручы буларак, аның сыйфатына һәм әһәмиятенә тукталып үтте, газетага кыенлыкларны җиңеп, алга баруын теләде.   Самара татарлары тарихчысы, ә 29 ел элек “Бердәмлек” газетасының беренче санын чыгаручылар арасында булган Шамил Галимов революциягә кадәр һәм аннан соң Самара төбәгендә нәшер ителгән газета-журналлар турында сөйләде. Ул 1990 елның 3 марты да газета өчен истәлекле булуын билгеләп үтте: бу көнне “Бердәмлек” газетасын чыгару карарына өлкә башкарма комитеты кул куйган һәм шуның белән газетаны ачу буенча юридик эшләр тәмамланган.   Менә, ниһаять, көтеп алынган “ирекле микрофон” залга да төште. Алдан тәгаенләнгәнчә, газета укучылары биш сорауга җавап бирергә тиеш иделәр: “Бердәмлек”тә рус телендә язылган мәкаләләр, үзәк телевидение каналлары программалары урнаштыру кирәкме”, “Яшьләргә дә газета кызыклы булсын өчен ни эшләргә”, “Аерым интернет-версиясен ясаргамы”, “Хәзерге укучыны нинди темалар кызыксындыра”, “Тиражын ничек күтәреп була” һәм башкалар...     Беренче сүзне даими укучыбыз Гакыйль Әхмәтҗанов алып, газетага “Безнең авыл” дип аталган яңа рубрика тәкъдим итте. “Ә болай газета бик әйбәт: дин дә, тормыш та бар, “Без - бергә” кушымтасы бөтен дөнья татарлары тормышын яктырта. Рәхмәт”, - диде.   Камышлы районы вәкиле булып килгән районның үзәк китапханәсе мөдире Римма Галимуллина Ильяс Гомәр улының чыгышын хуплап: “Әйдәгез, үзебездән башлыйк. Һәр татар гаиләсе “Бердәмлек” газетасына язылып, аның тиражы күтәрелсә, редакция хезмәткәрләренә кул сузып акча сорап йөрергә туры килмәс иде. Алар үзләрен тулысынча иҗат эшенә багышлап, газетаның сыйфатын тагын да күтәрү өстендә эшләрләр иде. Өлкә, район администрацияләре дә халык арасында агарту эшләре алып барсын, почта хезмәткәрләре дә шушы эшне аңлап эшләсен иде. Ә сезгә, бердәмлеклеләр, фидакарь хезмәтегез өчен зур рәхмәт”, - дип, ачынып сөйләде.   “Яктылык” татар мәктәбенең татар теле укытучысы Фәния Гыйлаҗеваның чыгышы, дөресен генә әйткәндә, оптимизм тудырмады: “Укыту стандартлары программасы милли телләрне кысрыклап чыгара бара. Элек өлкән сыйныфларда татар телен - ике, әдәбиятын ике сәгать укыткан вакытта без укучыны газета һәм журналлар белән таныштырырга мөмкинлек таба идек. Ә хәзер чыгарылыш сыйныфларында “Татар матбугаты” темасына багышланган бер генә дәрес калды. Балаларга туган телебезне, мәдәниятебезне мәктәптән тыш чараларда өйрәтергә туры килә. Мин шушы трибунадан ата-аналарга мөрәҗәгать итәм: язылыгыз “Бердәмлек” газетасына, ул бик зур эш эшли. “Балалар почмагы”ндагы бөтен мәкаләләрне бергәләшеп укыгыз, өйдә гел татарча сөйләшегез”, - дип бик зур теманы күтәрде.   Әйе, әдәби татар телен белмичә үскән балалар милләтебезнең киләчәге була алыр микән? Менә Похвистнево районының Мәчәләй авылында яшәүче хәбәрчебез Шамил абый Мамышев та авылларның бетә баруын билгеләп үтте. Ә уйлап карасаң, авылларда гына татар телен камил белүче шәхесләр үсә дә бит. Әнвәр Давыдов, Зыя Ярмәки, Рөстәм Мингалим һәм башкалар шуның дәлиле булып тора. Шамил әфәнде: “Чын күңелемнән өч-дүрт бөртек кенә калган “Бердәмлек” хезмәткәрләренә рәхмәтләремне әйтәм. Алар кебек телне камил белүчеләр юк дәрәҗәдә. Менә зур-зур Сабан туйлары үткәрәбез, иганәчеләр дә, хөкүмәт тә анда акчаны күп итеп бирә. Әйе, бәйрәмнәрне яратабыз без. Ә шунда, аз гына булса да, “Бердәмлек”кә дә ярдәм булсын дип, ярышта җиңүчеләрне газетага яздырсак, тагын бер савабы булыр иде. Авылларыбызга кайткач, мәчеттә, клубта, мәктәпләрдә бу турыда гел сөйләргә кирәк. Без газетабызга тик шулай гына ярдәм итә алабыз”, - дип бик тә файдалы фикер әйтте.   Заманында “Ялкынлы яшьлек” ансамбле җырчысы булган, әле дә “Туган тел” җәмгыяте, “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы активисты Асия апа Шәймарданованы кем белми? Ул бу юлы да тарихка кереп калырдай тәкъдим белән чыкты. Алты еллар чамасы элек ябылган “Азан” газетасы үрнәгендә, беренче биттә, “Бердәмлек” исеме астында: “Газетаның беренче баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин” дигән сүзләр язып куярга тәкъдим итте. Зал моны алкышлар белән каршы алды. Һәм без дә бу тәкъдимне хуплап, 1501нче саныбызда ук аның тәкъдимен тормышка ашырдык.   Похвистнево районының Гали, Венера авыллары вәкиле Илһамия Кәримова да Шамил ага Мамышевның тәкъдимен хуплап, җирле “Ак калфак” оешмасы шушы көннән башлап юбилярларга “Бердәмлек”кә язылу бүләк итәчәк, дип белдерде. Ә хатын-кызларга дин сабаклары укытучы Мәрбия Сафина биш мең сум акчаны шушы конференциядә үк чыгарып бирде.     Өлкә “Ак калфак” оешмасы рәисе Разия Әюпова Рәфгать Нәбиулла улы казанышларының иң кыйммәтлесе – коллективында эшләгән һәр кешене профессиональ журналист дәрәҗәсенә үстерү иде, дип атады. Әйе, без барыбыз да Әһлиуллиннар мәктәбен үткән кешеләр. Зәйнәп апа безне хатасыз язарга, ә Рәфгать абый җөмлә төзелешенә һәм төп фикерне ачып бирү осталыгына өйрәттеләр. Менә Разия апа Әюпова да алардан өйрәнеп, газетага матур-матур мәкаләләр яза башлаган иде. Ул биредә рәсми очрашу дип тормаган, кызлары Наилә һәм Галия белән бергәләшеп 4 килолы торт күтәреп килгәннәр, кунакларыбызның барсына да җитәрлек итеп өчпочмаклар пешергәннәр. “Ак калфак” җәмгыяте оештырган бөтен чаралар турында да җентекләп язып, “Бердәмлек” татар йолаларын, гореф-гадәтләрен саклауга зур өлеш кертә”, - диде ул ахырда.   Рәфгать Әһлиуллинның кызы Тәнзилә дә сүз алып, әтисенең “Бердәмлек” газетасы өчен борчылып, кайчан да булса, татарларны берләштерүче көчләр табылып, газетаның үсеп китәчәгенә өмет белән яшәгәне турында сөйләде. “Рәхмәт, “Бердәмлек”тә эшләү-челәргә. Сез берләшеп әтинең эшен дәвам иттегез”, - дип әйтте.   Чарага “Бердәмлек” газетасына язучылар гына түгел, әбүнәчеләребез дә килгән иде. Суфия һәм Хасиятулла Ягоферовларның кызы, кияве һәм киявенең сеңлесе юл һәлакәтендә һәлак булгач, ә оныгы яралангач, җаннарын кая куярга белмичә, редакциягә килгәннәр иде. “Рәфгать абый, Эльмира безне психологлар кебек тынычландырдылар, бәлабезне тыңлап, бик матур мәкалә язып чыгардылар. Шуннан соң безне белгән дә, белмәгән дә кешеләр шалтырата башладылар. Әллә инде без кайгыбызны сөйләп тараттык, әллә халыктан ярдәм күрдек, ләкин әрнүләребез бераз басылды кебек. Һәлакәттән яраланып калган оныгыбызга берничә операция ясаткач, ул да тулысынча савыкты, университет тәмамлады, хәзер юрист булып эшли инде. Рәхмәт сезгә, “Бердәмлек” хезмәткәрләре, бик зур эш эшлисез”, - дип сөйләде. Әйе, андый кайгы да булган иде шул бездә...   15 ел буе Губерна думасы депутаты булып эшләгән Гомәр Вәлитов балаларның татар телендә укымавына борчылды: “Беренчедән, ана телендә укый белмиләр, ә икенчедән алар барысы да интернетта утыралар. Димәк, интернетны да уздырып, газетадагы мәкаләләрне матур итеп урнаштырырга, алар зур булмаска һәм көнүзәк темаларга язылган булырга тиеш. Мәсәлән, яшьләр мохиты, социаль тормыш, пенсияләр, торак хуҗалык проблемаларын күтәрергә кирәк. Шул вакытта газета укучылары артачак”, - дип сөйләде.   “Бердәмлек” газетасының Камышлы районы буенча үз хәбәрчесе Фәния Кәримова тәүге шигырьләрен газетада бастырып, Рәфгать Нәбиулла улы аңа юл күрсәтүен исенә төшерде. Бүген инде ул биш китап авторы, гомере буе “Камышлы хәбәрләре” газетасында эшләп лаеклы ялга чыккан тәҗрибәле хәбәрче. Фәния ханым: “Бердәмлек” газетасын бетермәү өчен тырышырга кирәк. Газетасыз калсак - татарлар үзара элемтәсез калган кебек булачак”, - диде. Шулай булмасын өчен “Бердәмлек” мөхәррире аңа фотоаппарат бүләк итеп, “Бердәмлек” белән хезмәттәшлеге озак елларга сузылсын, дип теләде.   Газетаны оештыручылар арасында булган “Туган тел” оешмасы ветераны Азат абый Надиров баланың нинди гаиләдә, нинди мохитта яшәвенең мөһим булуын әйтеп үтте. Кыз һәм егетләр үзләренә пар сайлаганда аңлы рәвештә татар гаиләсе төзергә тырышсыннар иде, диде.   “Дуслык” җәмгыяте президенты киңәшчесе Идеал Галәүтдинов, конференцияне йомгаклап, өстә аталган мәсьәләләр буенча үз фи-керләрен дә әйтте, милли мәсьәләләрне чишүдә хөкүмәт ролен дә билгеләп үтте. Ул Президент Владимир Путинның сүзләрен кабатлады: “Для России - с ее многообразием языков, традиций, этносов и культур - национальный вопрос, без всякого преувеличения, носит фундаментальный характер. Любой ответственный политик, общественный деятель должен отдавать себе отчет в том, что одним из главных условий самого существования нашей страны является гражданское и межнациональное согласие…»   Әлбәттә, зур булмаган җыелышыбызда андый ук фундаменталь мәсьәләләр чишә алмас идек. Ләкин губернатор Дмитрий Азаровка мөрәҗәгать язып, “Бердәмлек”кә ярдәм сорау мәсьәләсен хәл итәргә тырыштык. Моны хуплап, залда утыручылар, бертавыштан кул күтәрделәр.   Зур, бик зур көч-куәт алдык без бу конференциядән. Җыелышта катнашкан газета дусларының тәкъдимнәрен истә тотып, тагын да тырышыбрак эшләргә, дөньяда соңгы татар калганчы газета чыгарырга карар кылдык.   Утырыш Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Ә аннан алдарак Рәфгать Нәбиулла улының кәгазьләре арасыннан килеп чыккан язучы-прозаик, драматург Рабит Батулланың “Бердәмлек” газетасының 5 еллык юбилеена язган багышлавын халыкка җиткердек. 25 ел элек тә Самара татарлары алдында шул ук проблемалар торган икән. Батулладан да яхшырак әйтеп булмас, сез дә, хөрмәтле укучыларыбыз, укып карагыз әле:   “Бердәмлек” - гади сүз түгел,   Тирәннән ага Идел.   “Бердәмлек”не сүткәннәре   Без түгел ул,   Без түгел!   Идел үрләргә акса да,   Онытачак без түгел!   Самар туганнарыбызга   Омтылып кала күңел.   Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.   Әнәс МИНГАЛИЕВ фотосурәтләре.
---

--- | 07.03.2019

Россиянең атказанган артисты Нәсимә Җиһаншина вафат булган

$
0
0
07.03.2019 Мәдәният
Минзәлә театры актрисасы, Россиянең атказанган артисты Нәсимә Җиһаншина 93нче яшендә вафат булды. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза Татар-информ.
Нәсимә Мансур кызы Җиһаншина 1926 елның 1 апрелендә Актаныш районының Пучы авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан театр училищесына укырга кергән. 1946 елда Минзәлә татар драма театрында эшли башлаган, анда 40 елга якын хезмәт куйган, дип яза агентлык.   Тамашачы аны Мирхәйдәр Фәйзинең шул исемдәге пьесасында Галиябану, Сәет Шәкүровның «Тамырлар»ында Саҗидә һ.б. рольләре аша белә. Ул үз геройларының милли сыйфатларын гаҗәеп нәфислек белән ачып биргән.   Мәскәүдә узган Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы нәтиҗәләре буенча Нәсимә Җиһаншинага РСФСРның атказанган артисты исеме бирелә. Карьерасын төгәлләгәннән соң актриса озак еллар дәвамында Минзәлә театрының хәзерге коллективының дусты булып кала.   «Татарстан Республикасы Мәдәният Министрлыгы Нәсимә Җиһаншинаның якыннары һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклаша. Танылган актрисаның якты истәлеге күңелләребездә һәрвакыт сакланачак», - диелә министрлык хәбәрендә.    
---

--- | 07.03.2019

Хатын-кызга нинди бүләк кирәк?

$
0
0
08.03.2019 Бәйрәм
Superjob порталы уздырган тикшерү нәтиҗәләренә ышансаң, хатын-кызлар бәйрәменә бүләк алу өчен, һәр ир-ат 2800 сум чамасы акча тотарга җыена. Чәчәккә 2200 сум сарыф ителәчәк. Ир-атларның күбесе гүзәл затларны котларга җыена, әлбәттә. Ә менә 26 проценты моны эшләмәячәк икән.

Cүз уңаеннан, илдәге ир-атлар, хатын-кызларга бәйрәмгә бүләк алырга, дип 250 мең микрокредит рәсмиләштерә. Бу – ике миллиард сум чамасы акча дигән сүз. Ә Уфадагы ЮХИДИ инспекторлары исә бәйрәм көннәрендә хатын-кызлар рульгә утырып юлга чыкмас дип өметләнә. “Бу хакта һәр ир-ат хыяллана”, – дигән алар. Хатын-кызга нинди бүләк кирәк?

Ләйлә Дәүләтова, шагыйрә:   – Хатын-кызлар бәйрәмдә руль­гә утырмасыннар дигәннәре белән бик килешеп бетмим. Юлдагы иминлек ир һәм  хатынга карамый. Һәр­беребезгә исән-сау йө­рергә язсын. Бәйрәмнәр ди­гәндә, мин мө­гаен, күңелем белән әле дә сабый бала булып калганмындыр. Һәр туган көннән ниндидер могҗиза, матур сүз көтәм. Әлбәттә, кемнәндер игътибар булу сөен­дерә. Ә мин күбрәк үзем кешеләрне сөен­де­рергә яратам. Әниемне, кызымны, туганнарымны, дусларымны котлармын дип торам. Чәчәк, бүләк өләшү генә түгел, иң мөһиме: матур сүз­ләреңне, яратуыңны кыз­ганмас­ка кирәк.   Рузилә Галләмова, “Гыйлем” китап нәшрияты директоры:   – Хатын-кызлар рульдә саграк йөри,  гаиләсен уйлый, дигән караш яши. Ирләр ара­сында хатын-кыз йөртү­че­ләр­не граната тоткан маймылга тиңләү­челәр дә аз түгел. Ир­ләр­нең дә юлда тиз кызып китү­чәннәре бар. Йөртә белмәү – бәхәсле мәсь­әлә. 8 Март көнне  исә  асыл затлар өйдә ял итсә дә ярый. Уфадагы ЮХИДИ хез­мәт­кәрләренең бәй­рәм көнне нәфис затларны  туктатасы кил­мәве генәдер бу. Быел гаиләдә бик күп бәйрәмнәр үткәрдек, бик күп чәчәкләр бүләк ителде. Аларны чыгарып ату кызганыч миңа. Акчаны исраф итү дип саныйм. Шуңа күрә  гөл бүләк итсәләр, яхшырак. Бәйрәмгә бернинди бүләк тә көтмим. Энә дә – бүләк, дөя дә. Гаиләмдәге тыныч тормышка да ризамын.  Әмма шул ук вакытта бирмәсәләр дә, күңелле булмас иде. Иремнең игътибарын тоеп яшим. Бәй­рәм­гә карамыйча  бүләк итә ул. Кредитка кыйммәтле бүләк алуны бөтенләй аңламыйм.   Равил Халиев, Кукмара районы үзәк хастаханәсе баш табибы:   – Эштәге гүзәл затларга чәчәк бүләк иттек. Бүләк алганда һәр­кем акчаны үзенең хәленә күрә туз­дырадыр. Хатын-кыз яхшы сүзгә, игътибарга да эреп китә ул. Юктан да күңеле була, юктан да хәтере кала, дигән сүзләр дә аларга атап әйтелгән кебек. Алар күп эшли, бик активлар, аларны сакларга кирәк. Дөрес, хатын-кыз­лар ирләргә караганда, болай да ун ел озаграк яши. Тагын да күб­рәк яшәсеннәр, ирләрен дә сакласыннар.   Фәния Җәләлиева, Казандагы “Гадел” мәчете мөгаллимәсе:
  – Бу көннәрдә өсте өстенә бәйрәм әле, үземнең дә – юбилей көннәрем. Шул яшькә килеп җит­тем дип куанам. Аллаһы Тә­галәгә шөкрана кылам. Рәгаиб кичәсенә олы Коръән мәҗлесе әзерлибез. Пәйгамбәребезнең әти-әнисе кавышкан көн бит инде. Без дә менә шундый олы бәй­рәм ясыйбыз. Күр­ше-тирә авыллардан имамнарны җыя­быз. Хатын-кыз­ларга  теләгем шул: барына риза булсаң, шуны сак­ласаң, бәхетле булыр­сың.    Зөлфәт Зиннуров, “Башваткыч” тапшыруы алып баручысы:   – Минем өйдә кызлар күп бит әле. Бәйрәмнәргә чәчәк бүләк итәргә яратмыйм. Тиз сулалар, бер файдасы юк. Шуңа да күбрәк хатынымның нинди әйбере юк, шуны алам. Кызларым нәрсә кө­тәдер, әлегә белмим. Әмма бәйрәм көнне берсе дә бү­ләксез калмас дип торам.   Равия Мухина, Казан шәһәренең ревматология үзәге мөдире:
  – Һәр хатын-кыз бәхетле булсын иде. Иң мөһиме – авырмасыннар. Безнең бүлектә сигез па­лата­ның алтысында хатын-кыз­лар ята. Гүзәл затларыбыз сәла­мәтлеген кайгыртып торсын иде. Ревматологик чирләр кеч­ке­нәдән килә. Сабыйлар киләчәктә авырмасын өчен, бала тугач та, әниләре күкрәк сөтен кызганмасын иде. Авыруларга бирешмәс өчен, физик тәрбия дә, борчу-стрессларга каршы тора  бе­лү дә кирәк. Минем өчен, янә­шәмдәге кеше­ләр­нең авырмавы, па­­циентларның шатлыклы йөз­ләрен  күрү – иң зур бүләк.
---

--- | 08.03.2019
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>