Quantcast
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

"Күптәннән авылда яшәмәсәм дә, бу яңалык минем җан тынычлыгымны алды"

13.10.2019 Авыл
Узган җәйнең башы салкын, яңгырлы булса да, тоташ өч ай дәвамында көннәр җылы торып, кояш нурларын мулдан сипкәнгә күрә, тырыш бакчачылар үз кишәрлекләреннән шактый мул уңыш җыеп алды. Безнең дә алты сутыйлы бакчабыз бар, шунда иртә яздан кара көзгәчә казынып, гаиләбезне яшелчә, җиләк-җимеш, дару үләннәре белән тәэмин итәбез.
Казанда яшәүче улымның гаиләсенә, тугызынчы дистәсен тутырып килүче әнкәйгә өлеш чыгарабыз, туган-тумачага күчтәнәчкә таратабыз. Бакчаның мәйданы нәни булса да, саный китсәң, чыгымнары шактый җыела. Җир салымы – тугыз йөз сумга якын, үсентене үзем үстергәнгә күрә, элиталы чәчүлек орлык, чәчәк бүлбеләре, яшь агач-куак үсентеләре, корткычлардан саклаучы препаратлар, минераль ашламалар, микроэлементлар, бер мәртәбә кулланылышлы пластик стаканнар, лотоклар сатып алуга, бакча инвентарен яңартуга ел саен 9-10 мең сум чамасы китә. Бер сезонда якынча 1,5 мең сумлык электр энергиясе ягабыз, 5 меңгә тирес сатып алабыз, мунчага ягарга дигән утынның кубометры 1 мең тора. Без бакча сатып алган 2009нчы елда взносы 3600 сум гына иде, ел саен арта торгач, 8 меңне узып китте, каравылчыларга – 1,5 мең, җәмәгать эшләре башкаручыларга – 400 сум түлибез. 5-6 ай дәвамында Казан белән бакча арасында киләп саруга киткән бензин бәясен дә кушып исәпләсәң, без үстергәннәрнең үзкыйммәте алтын бәясе торуын күреп шаккатарсың! Аларны кибеттән яки базардан сатып алу күпкә арзанрак, билгеле. Хәер, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү беркайчан да, бер илдә дә керемле булмаган һәм булмаячак та. Бакчачының уч тутырып акчалата керем алуы турында сүз дә булуы мөмкин түгел. Аллага шөкер, иртә яздан кара көзгәчә саф һава сулыйбыз, чиста су эчәбез, кошлар җырын тыңлап уянабыз, табигать гүзәллеге белән хозурланабыз, авыр физик хезмәт башкарсак та, агуланмаган хәләл ризык ашыйбыз, җиргә нык басып йөрибез, һәрдаим хәрәкәтләнәбез. Чирләргә бай, мыжгак холыклы картлык дигән сөйкемсез заттан бөтенләйгә качып котылып булмаса да, бакчада казынган, витаминлы ризыкларны садә килеш сабагыннан өзеп ашаган айларда, моңарчы күпне күргән йөрәк тә бик нык чыгымчыламый, кан басымы уйнамый тора, уңай хис-кичерешләргә, даими хәрәкәткә бай бакча сезонында йокысызлык бигүк борчымый, дип сөенәбез. Бакчачыларның 80-90 проценты пенсия яшендәге, чирле- чорлы, очын-очка ялгаучы карт-коры. Уңыш өлгерә башлауга, әби-чәбиләр, «ах-ух» килеп, җиде кат тиргә батып, кул арбасы тартып урам чатларындагы кыргый базарчыкларга юл тота. Күке төкереге чаклы пенсиямә өстәмә булыр, ипотека түләп интеккән балаларыма, мәктәптә укучы туруннарыма, студент оныкларыма аз булса да булышырмын дип, үзеннән артканын сатарга алып чыгу җаен карый. Ялгыз яшәгән карчыклар базардан кергән сәмәнгә дарулар сатып алырга, аз булса да эсвежи ит-майдан авыз итәргә өметләнә.   Мөмкинлек булганда, соңгы елларда үзем дә чыккалыйм ул базарга. Акмаса да тама дигәндәй, сатудан кергән акчага янәшәдәге кибетләрдән азык-төлек җыеп кайтабыз, ягулык салу станциясенә туктап, машинабызга бензин салабыз. Оныкларның туган көннәренә бүләк алырга да ярап куя ул. Бер пенсиягә генә карап утыру түгел инде, ни дисәң дә керем белән чыгым бер түгел, дип юанабыз. Әбиләр үстереп алып килгәнне шәһәр халкы, аеруча үз бакчасы булмаган карт-коры, балалы хатыннар үз итә. Арзан бәяле, сабагыннан яңа өзелгән, агулы пестицидлар, гербицидлар сибеп үстерелмәгән, складларда озак саклансын өчен коллоидлы күкерт эремәсе бөркеп эшкәртелмәгән яки парафинга манып алынмаган, сыйфатлы һәм файдалы, җитмәсә, арзанлы ризыкны тагын каян табасың? Байлар гына кыйммәтле супермаркетлардан туклана ала, гади халыкның моңа мөмкинлеге юк.   Авыл кешеләре дә бакчасында бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш үстерә. Шуның өстенә ел әйләнәсе йокы-ял күрмичә, терлек асрап, кош-корт асрап иза чигә. Печәнен-фуражын, бодаен-арпасын шактый кыйммәт бәядән сатып алып ашата. Бакча сукалатканга, бәрәңге утыртканга, чүбен тырмалатып, төбенә өйдергәнгә, бүлбеләрне трактор белән казыттырып чыгарганга 4-5 мең сум акчасын сарыф итсә дә, бакчасында шайтан таягы үстерә алмый инде ул. Электән килгән гадәте буенча, ел саен чәчә, утырта, карап үстерә, ихатасындагы мал-туарын, кош-кортын тәрбияли. Кара көзгә кергәч, баз тулы бәрәңгесе, «Лар-ПОЗИС»ы тулы ите, мае булуына сөенеп яши бирә. Уфтанмый, хөкүмәттән ярдәм сорамый, шәхси хуҗалыгындагы бер-ике баш сыерына, бер дистә сарыгына, ун-унбиш тавыгына, бер оя каз белән үрдәгенә җитәрлек мал азыгын үзе табыштыра. Бәясе ташка үлчим булса да, көндәлек керем чыганагы бит әле ул, дип уйлап, үзеннән арткан сөтен хөкүмәткә тапшыра. Барына шөкер итеп, телевизордан яңалыклар караганда, берүк дөньялар тыныч булсын, сугыш кына чыга күрмәсен, дип, ил-көнгә иминлек, ил башлыгына сәламәтлек һәм озын гомер, дәүләт белән идарә итүче түрәләргә эшләрендә уңышлар теләп, мәтрүшкәле сөтле чәен эчеп йокларга ята. Аяктан калганчы эшләп хәлдән тайган шәхси ярдәмче хуҗалык башлыгы гафләт йокысы белән йоклаган арада, халык тормышын җиңеләйтергә, илне алга җибәрергә яраклы кануннар кабул итәргә, безне төрле золым-зольмәтләрдән сакларга, якларга дип, үзебез сайлап куйган, тук чырайлы, әйбәт тормышлы, халык җилкәсендә дөньяның артына тибеп яшәүче, балаларын дөньяның иң шәп вузларында укытучы, байлыкларын чит ил банкларына урнаштырып, гади халыкның төшенә дә кермәгән мая туплаучы депутатлар, йомшак кәнәфиләрдә җәелеп утырып, шул бичара халыкка каршы кануннар кабул итә. Әйтик, гомер буе авыр хезмәт башкарып, иллегә җиткәнче үк буыннары сызлап интегүче тракторчы Мирсәлим агайның исән-имин 60ка, уналты яшеннән фермага эшкә урнашып, ел әйләнәсе резин итек киеп саз ерган хатыны Сария түтинең 55кә җитүе зур сорау астында булуына исләре дә китмичә, пенсия яшен биш елга арттырып куюларын ишетү бу бичараларны быел бер мәртәбә барган юлларыннан сөрлектерде бит инде. Бензин кыйммәтләнгән саен, әйбер бәяләре артып тора. Авыл кешесе иске сырмасын үлгәнче өстеннән төшермәс төшерүен, ә калада гомер итүче балалары, оныклары ничек яшәр? Бу авырлыкларның барысы да әлеге дә баягы Мирсәлим агай белән Сария түти кебек гади халык җилкәсенә, аларның балалары иңенә авыр йөк булып төшәчәк. Ничарадан- бичара йорт хуҗасы, аптыраудан ярымпеләш башын кашып: «Әнисе, әллә быел буаз танабызны сыер итикме? Бәлки сарыкларның баш санын да бераз арттырыргадыр?» – дип сүз башласа, күп нәрсәдән хәбәрдар Сария түти: «Әтисе, гәҗит укымавың, Беренче каналдан «Вести» карамавың аркасында, дөньядан артта калгансың бит! Дәүләт Думасында утыручы түрәләр безнең ише крестьянны кычкыртып талап, тәмам бөлгенлеккә төшереп, җир йөзеннән себереп түгәргә җыена бугай анда. Мал-туары, кош-корты, бәрәңге бакчасы булган авыл кешеләрен шәхси эшмәкәргә, ягъни үзмәшгульгә чутламакчылар. 70-80 меңлек патент дигән нәмәкәйне алырга мәҗбүр итмәкчеләр. Тапшырган сөтең, саткан йомыркаң, итең, бәрәңгең өчен салым түләтергә җыенуларын ишетмәдеңмени? Закун чыгаручыларның ахмаклыгы аркасында, соңгы сөтбикәбез белән азгын кәҗәкәебездән дә колак кагуыбыз бар», – дип шунда ук каршы төшәчәк. Боларны ишеткәч, Мирсәлим агайның күзе маңгаена менәр, төн йокысы качар, эшләп имгәнгән кулбашы сызлый башлар. Мәрхүмә әнисе каһәрләп елый-елый сөйләгән Хрущев заманнары кылт итеп исенә төшәр. Ул чакта да хуҗалыктагы бар нәрсәгә, терлек-туарга гына түгел, бакчадагы алмагачларга тиклем салым салынган. Кая ул ике сыер, бер көтү сарык асрарга рөхсәт бирү? Яшь бозауларны ике айлык чагында ук суярга мәҗбүр булганнар. Ике сарыктан артыгын асрарга ярамаган. Силсәвит куштаннарының йорттан-йортка кереп мал исәбен алуларын ишетүгә, буаз сарыкларны кар базында яшереп кала торган булганнар. Аңа карап халыкның тормышы яхшырмаган. Нишләп бүген тагын шул ук тырмага басарга җыеналар икән соң, ә? Нинди генә закун чыкса да, халыкка каршы. Нишләп без бу мәнсез бәндәләрне Дәүләт Думасына сайлап куйдык икән? Халыкны талап кына илне баетып булмавын, чимал сатудан, күмәкләшеп казнаны талаудан туктап, җитештерүне арттырырга кирәклеген белмиләр микәнни? Сигез класс белемем белән мин дә чамалыйм бит инде болай ярамавын. Халык җилкәсендә яшисез бит, әфәнделәр. Үзегез утырган агачның ботагын кисүдән ни мәгънә? Башсызланып, аска мәтәлергә җыенмыйсыздыр бит?   Пружинаны кысуын кысасың инде ул, чамасын белмәсәң, ычкынып китеп, үз маңгаеңа китереп бирергә дә күп сорамас. Һәй, башсызлар! Сезне шуның өчен сайлап куйдыкмыни?» – дип гасабиланыр. Ярый хуш, гади авыл агае каланчасыннан күп нәрсә күренми, шунлыктан үзенчәлекле фикер сөреше өчен аны гаепләп булмый. Өстәгеләрнең авылдагы чынбарлыкны белмәве, вазгыятьне дөрес анализлап, болай да таудан түбән тәгәрәргә керешкән, бетү юлына баскан саланы коткарырга, үзен ашатучы крестьянны якларга, товар җитештерүченең мәнфәгатен сакларга керешмәве аптырашка калдыра. Авылдан болай да яшьләр качып бетеп бара бит инде! Соңгы дүрт елда авылда яшәүчеләр саны 10 процентка кимегән. Үз эшен ачкан фермер хуҗалыкларының 46 проценты ябылырга мәҗбүр булган. Аграр тармакта чыгымнар – чамасыз күп, керемнәр – аз. Димәк, дәүләттән саллы ярдәм булмаса, гаделсез вазгыять азык-төлек җитештерүчене бөлгенлек сазлыгына үзе үк этеп төшерәчәк. Аек акыллы яшь кеше ниемә дип бушка эшләп иза чиксен? Шәһәргә качып котылачак ул. Кеше почмагын арендалап, бай эшкуарга ялланып, авыр эштә иза чигәчәк. Җирдә эшләп, илне туендыручыларга рәхмәттән гайре берни әйтмичә, кадер-хөрмәт күрсәтеп, уч төбендә генә биетәсе югыйсә. Чынбарлыкта хаксызлык – чәчләрең үрә торырлык! Халык партиясе саналган, сезне кайгыртабыз, дип лаф оручы «Бердәм Русия»нең авыл җирлегендә яшәп, шәхси хуҗалыгында мал-туар асраучы, кош-корт үрчетеп, яшелчә, җиләк-җимеш үстерүчеләрне эшмәкәрләргә тиңләүне ничек аңларга? Авыл халкына үзе үлгәнче үк укылачак «Йәсин» сүрәсе дипме? Карт-корылар күңел төшенкелегеннән яки ачтан үлеп бетсен, пенсия түлисе булмас, дипме? Дәүләт Думасына оппозициядәге «Гадел Русия» партиясе вәкиле Олег Нилов әлеге закон проектын тикшергәндә юкка гына бәхетсезлек таратучы «Пандора» тартмасын ачу дип бәяләмәде. Моннан башка да Русиядә һәр көнне ике авыл юкка чыга, дип язалар. Бу процессны тизләтү кемгә отышлы? Бүгенге көндә Русиядә 18 миллион шәхси ярдәмче хуҗалык исәпләнә. Крестьян хуҗалыклары товар җитештергәндә дәүләттән бер тиен ярдәм сорамыйча, мал азыгы сатып алуга, кулланылган техникага, ГСМга, электр энергиясенә үз кесәләреннән шактый чыгымнар тотып булса да, илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә сизелерлек зур өлеш кертә. Шулар арасында күпләп мал асраучылары, уч тутырып табыш алучылары ил буенча нибары 3-5 процент чамасы гына икән. Соңгыларына, шәхси эшмәкәр статусына ия булып, хәл кадәренчә салым түләсә дә килешә.   Күптәннән авылда яшәмәсәм дә, бу яңалык минем дә җан тынычлыгымны алды: канун бозучы булып куймагаек, дим, бакчабызда үстерелгән кыякны сатып…   Хәмидә ГАРИПОВА,   Казан шәһәре, Безнең гәҗит
---

--- | 13.10.2019

Көрәш буенча Универсиада чемпионы алтын медален сатуга куйган: аны моңа нәрсә этәргән?

13.10.2019 Спорт
Татарстанның танылган көрәшчесе, 2013 елда Казанда узган Универсиада чемпионы Ренат Әхмәтшин студентларның Бөтендөнья Уеннарында яулаган алтын медален сатуга куйган. Социаль челтәрләрдә шул хакта хәбәр таралып өлгерде. Чаллы батырын әлеге адымга барырга нәрсә мәҗбүр иткән? “ШК” журналисты көрәшче белән элемтәгә чыкты.
– Кызыксынып кына башлаган эш иде бу. Чынлыкта әлеге медальне сатарга җыенмыйм, – дип сөйләде безгә Ренат.   Кызыксыну юктан гына тумаган. Көрәш белән кызыксынучыларга Ульяновск пәһлеваны Сергей Павлик исеме яхшы таныш. Хәтерләсәгез, Сергей да Универсиада чемпионы булганнан соң алтын медальне сатарга куйдым әле, дип сөйләп йөргән иде.   – Менә шул сүзләр искә төште дә, дүрт айлап элек кызыксынып медальне сатуга куйдым, – ди Ренат. – Павлик саткандырмы – белмим, миңа Мәскәүдән сатып алырга теләп шалтыраттылар. Уйлап карау сылтавы белән аларга уңай җавап бирмәдем. Шуннан соң бу хакта оныткан идем инде. Бу көннәрдә шул белдерүне күреп, кабат кузгаттылар.   Медальне сатарга уйламыйм, ди Ренат. Белдерүен дә кире алган инде. – Кызык өчен генә башланган эш иде. Сатып алучысы да табылыр, аннары терсәкне тешләп булмас шул. Әлеге медаль – иң кадерлесе, – ди батыр.
Фәрит САЛИХОВ

--- | 11.10.2019

16 яшьлек Виктория репетитор янына дип чыгып китә һәм югала

13.10.2019 Криминал
Быел август аенда, ике меңенче елларда зур тавыш куптарган җинаятьләрнең берсе – җырчы Михаил Кругны кем үтергәнен ачыкладылар кебек. «Тверские волки» бандасы киллеры, гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителгән Александр Агеев бу җинаятьне үзе эшләвен таныды. Тикшерүчеләр өчен һич көтелмәгән уңыш бу. Еш кына алар, күп еллар үтсә дә, дөньяга даны таралган җинаятьләрне ачыклый алмыйлар бит.
1971 елның 10 октябре. Мәскәү-Симферополь самолетындагы теракт
  Ул көнне Украина гражданлык һава флотының Ту-104Б очкычы Симферополь-Мәскәү-Симферополь маршруты буенча ике рейс ясарга тиеш була.   Мәскәү вакыты белән 19.02 сәгатьтә самолет башкаланың Внуково аэропортына исән-имин төшә һәм экипаж кире Симферопольгә очарга әзерләнә башлый. 20.16 сәгатьтә 7 экипаж әгъзасыннан торган самолет 18 пассажирны алып һавага күтәрелә. Тик Ту-104Б бортына Кырымга барып җитү насыйп булмый, бер минутлап очканнан соң, самолет диспетчер чакыруларына җавап бирми башлый. Соңыннан очкычның калдыкларын Мәскәү өлкәсенең Наро-Фоминск районының Баран авылы янында табалар.   Тикшерү күрсәткәнчә, самолет бортына бомба куелган була. Билгесез затлар аны утыргычлар белән фюзеляж арасына яшергәннәр. Шартлаудан беркем дә исән калмый. Терактны кем оештырганын тикшерүчеләр әлегәчә ачыклый алмаганнар.   1981 елның 11 декабре. Зоя Федорованы үтерү   Танылган совет актрисасы Зоя Федорованы фатирында атып үтерәләр. Аның мәетен хәл белергә килгән туганы таба. Ишекне ачып кергәч, ул кулына телефон тотып өстәл артында утырган Федорованы күрә. Актрисаның башы артка ташланган, ә бите кан белән капланган була.   “Зеленый огонек”, “Свадьба в Малиновке” һәм “Москва слезам не верит” фильмнарында уйнаган рольләре белән танылган актрисаны нигә үтергәннәре сер булып кала бирә. Кайберәүләр Федорова криминаль дөнья белән бәйле булган, АКШка кыйммәтле бизәнү әйберләре алып чыгып сату белән шөгыльләнгән, дип сөйлиләр. Ни генә булмасын, Федорованы кем үтергәне ачыкланмаган.   1992 елның 26 октябре. «Центровые» төркеме башлыгы Олег Вагинны үтерү   Свердловск өлкәсендә даны таралган “Центровые” оешкан җинаятьчел төркеменең лидеры, эре эшкуар Олег Вагинны элиталы районда урнашкан йорт ишек алдында атып үтерәләр. Шул ук йортта эчке эшләр министрлыгы, прокуратура хезмәткәрләре һәм хәтта Свердловск өлкәсе губернаторы да яшәгән.   Вагинга тән сакчылары белән подъезддан чыгып килгәндә һөҗүм итәләр. ОПГ башлыгы ишектән күренүгә, “Москвич” машинасыннан киллерлар чыгып, аңа ут ачалар. Авторитет башка подъездга кереп качарга омтыла, тик анда аны тагын бер киллер көтеп торган. Хокук саклаучылар җинаятьне кем эшләгәнен ачыклый алмаганнар.   1994 елның 13 сентябре. Сильвестер кушаматлы Сергей Тимофеевны үтерәләр   “Ореховские” оешкан җинаятьчел төркем башлыгын Мәскәүнең үзәгендә, көпә-көндез юк итәләр. Киллер авторитетның машинасы астына бомба куйган була. Тимофеев салонга кереп утыргач, машина шартлый. Сильвестерның дошманнары күп була, тик конкрет кем үтергәне билгесез булып кала.   Имеш-мимешләргә караганда, машина эчендә чит кеше шартлаган, ә Тимофеев Европада исән-имин яши ди   1994 елның 17 октябре. Журналист Дмитрий Холодовны үтерү   “Московский комсомолец” журналисты Холодовны газета редакциясендә үтерәләр. 27 яшьлек журналист билгесез кеше биргән дипломатны редакциягә алып килә. Имеш, анда Саклану министрлыгындагы коррупция, корал белән законсыз сәүдә итү, моңа кагылышлы кешеләр турында документлар булган. Дипломатны ачкач, көчле шартлау яңгырый, Дмитрий шунда ук һәлак була. Дүрт елдан соң аны үтерүдә гаепләп 6 кешене кулга алалар. Ләкин, күпмедер вакыттан соң, дәлилләр җитмәү сәбәпле, аларны иреккә чыгаралар.   Формаль рәвештә Дмитрий Холодовны кемнәр үтерүе ачыкланмаган.   1995 елның 1 марты. ОРТ гендиректоры Владислав Листьевны үтерү   ВИД телекомпаниясенә нигез салучы, ОРТ генераль директорын үзе яшәгән йорт подъездында атып үтерәләр. Ул вакытта Владны соңгы юлга озатырга дистәләгән мең кеше җыела, телетапшырулар туктатыла һәм бөтен ил буенча телевизор экраннарында аның портреты гына күрсәтелә.   Журналистны үтерү эшен тикшергәндә – олигарх Борис Березовскийдан, бизнесмен Сергей Лисовскийдан, “Солнцевский” ОПГсы лидерыннан сорау алганнар. Әмма җинаятьне кем кылганын ачыклый алмыйлар.   2011 елның 26 марты. «Лукойл» топ-менеджеры кызы Виктория Теслюкны урлап китеп үтерәләр.   Дмитровск шоссесы буйлап, МКАДтан 20 чакрым ераклыкта урнашкан Грибки бистәсендә яшәүче 16 яшьлек Виктория репетитор янына дип Мәскәүгә чыгып китә һәм югала. Шул ук көнне аны эзли башлыйлар, ә иртәгәсен аның югалуы буенча җинаять эше кузгаталар.   Викториянең мәетен 27 апрельдә, Мәскәү өлкәсенең Талдом районындагы “Родник” бакчалык ширкәтеннән ерак түгел җирдә табалар. Экспертлар кызны үтерер алдыннан газаплауларын, мыскыллауларын ачыклаганнар. Викторияне югалган көнне үк үтергәннәр.   Шунысын да әйтергә кирәк, кыздагы кыйммәтле бизәнү әйберләренә тимәгәннәр. Туганнары сөйләвенчә, кызга һәм аның туганнарына янаучы булмаган. Криминалистлар Викториянең тырнак астыннан үтерүченең генетик материалын табалар. Тик әлеге бәндәнең кем икәне бүгенге көнгә кадәр ачыкланмаган.   2011-12нче еллар. Идел буенда һәм Уралда 32 хатын-кызны үтерү   Бу елларда әлеге регионнарда ялгыз хатын-кызларны үтерү сериясе булып ала. Полиция үтерүләрне бер үк кеше башкарган дигән нәтиҗәгә килә. Залим ялгыз яшәүче карчыкларның фатирларына ТСЖ яки социаль хезмәткәр булып кергән һәм корбаннарын буып үтереп, мал-мөлкәтләрен алып чыккан. Маньяк бары тик 75-90 яшьтәге хатын-кызларны гына аулаган.   Үтерүләр Казанда башланып китә. Тугыз пенсионер ханым буып үтерелә, унынчысы ниндидер могҗиза белән исән кала. Тик ул маньякның йөзен тасвирлап бирә алмый. Соңрак моңа охшаш җинаятьләр Ульян, Түбән Новгород, Ижау, Пермь, Самара һәм Уфада кабатлана. “Идел буе маньягы” полициядән бик оста эзен яшерә. Ул бары бер тапкыр гына видеокүзәтү камерасына эләккән.   Шуннан чыгып, хокук саклау органнары аның сурәтен ясый алганнар. Әмма маньякны бүгенге көнгә кадәр тота алганнары юк. Җинаятьчене тотуда ярдәм итүчегә Русия Эчке эшләр министрлыгының Үзәк аппараты өч миллион сум премия түләргә вәгъдә итә.   «Лента.ру». Фото: пиксабайдан очраклы фото
---

--- | 13.10.2019

Бүген Айваз Садыйровның туе. Беренче ФОТОлар чыга башлады

13.10.2019 Шоу-бизнес
«Татар радиосы» баш мөхәррире Айваз Садыйров өйләнде. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, туй бүген Казанның "Туган авылым" комплексында уза. Ә никахны 29 сентябрь көнне Арчада укыттылар.

Кәләш Алинә исемле. Айваз үзенең бәхетле көне турында “Матбугат.ру” хәбәрчесенә дә сөйләде, хисләре белән уртаклашты. Алинә нинди өлкәдә хезмәт куя дигән сорауга “Әлегә аның төп эше минем хатын булу” диде ди-джей. Яшьләр ел ярым очрашып йөргәннәр.

“10 ел элек бер озатып куйган булганмын. Анысын үзе әйтте. Так что башыннан алып хәзергә кадәр 11,5 ел очраштык дияргә була. 10 еллык пауза белән”, – дип сөйләгән иде Айваз шаярып.       Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Image may be NSFW.
Clik here to view.
   
---

--- | 13.10.2019

"Халык театры"бәйгесенең 3 финалисты Камал театрында уйнаячак

14.10.2019 Мәдәният
8 һәм 9 октябрьдә Актерлар Йортында "Халык театры" Бөтенроссия талантлар бәйгесе кастингы үтте. Ике көн дәвамында конкурсның жюри әгъзалары 88 катнашучының чыгышын карады. Кастинг нәтиҗәләре буенча 3 финалист сайлап алынды. Алар быел Камал театрының Зур залында "Зәңгәр шәл спектаклендә катнашачак.
Бәйгенең җиңүчеләре:   Айзилә Шәймөхәммәтова (КФУның журналистика факультеты студенткасы) Рамил Хәйретдинов ("Газпром Трансгаз" оешмасында инженер) Людмила Абрамова (Татар теле укытучысы).   Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм театрда репетицияләрдә көтеп калабыз.   Image may be NSFW.
Clik here to view.

---

--- | 14.10.2019

II Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесе башланды

14.10.2019 Әдәбият
2019 елның 1 октябреннән II Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенә старт бирелде. Чара Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә оештырыла.
Бәйге 7 номинациядән гыйбарәт: М.Җәлил шигырьләре татарча, русча, дөнья телләрендә, Яшь җәлилчеләр (катнашучылар Бөек Ватан сугышы турында: сугыш чорына кагылышлы вакыйгалар, фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре турында һәм башкалар) үзләре язган әсәр белән чыгыш ясый.   Шулай ук бу елдан яңа номинацияләр дә өстәлә. Татар милләтеннән булган фронтовик язучылар әсәрләрен башкару. Әлеге номинациядә катнашучы үзенең туган төбәгеннән чыккан язучы-фронтовик әсәрләрен тәкъдим итәргә тиеш. Бу номинациядә татар һәм рус телендә чыгыш ясарга мөмкин. Күмәк башкаручылар өчен дә номинация булдырылды һәм бәйгедә татар милләтеннән булган фронтовик язучыларның әсәрләрен татар һәм урыс телендә башкарырга мөмкин.   Номинацияләр яшь буенча төркемнәргә бүленгән. 4 тән 8 яшькә кадәр, 9 дан 13 яшькә кадәр, 14 тән 17 яшькә кадәр, 18 дән 25 яшькә кадәр.   Бәйге 4 этаптан тора. Алар турында тулырак – II Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең нигезләмәсе.
---

--- | 14.10.2019

Татарстан китап нәшриятының Ташкентка сәфәрен "Татарлар" тапшыруы күрсәтте (ВИДЕО)

14.10.2019 Әдәбият
Татарстан китап нәшрияты Үзбәкстанның Ташкент шәһәрендә узган Халыкара китап күргәзмә-ярминкәсендә булып кайтты. Әлеге чарада Бөек Британия, Германия, Казахстан, Төньяк Корея, Кыргызстан, Россия, Төркия илләреннән 16 нәшрият һәм китап сату эшенә мөнәсәбәтле оешма катнашты.

Татарстан китап нәшрияты бирегә үзенең иң яхшы китап үрнәкләрен алып килгән иде. Киштәләрдә бүләк өчен өзерләнгән затлы, матур бизәлешле, бай эчтәлекле китаплар, матур әдәбият, проза, поэзия, драматургия әсәрләре, балалар басмалары, тарихи китаплар, өлкәне, туган якны өйрәнүгә багышланган китаплар урын алды.     

100 тапкыр ишеткәнче 1 тапкыр күрүең хәерле! I Ташкент халыкара китап күргәзмә-ярминкәсендә татар китаплары беренче мәртәбә тәкъдим ителде. Моның хакта "Татарлар" тапшыруы сөйли.


---

--- | 14.10.2019

Автобус белән авариядән соң, ун кеше имгәнгән (ФОТО, ВИДЕО)

14.10.2019 Хәвеф-хәтәр
12 октябрьдә кич белән Уфада СССРның 50 еллыгы урамы һәм Октябрь проспекты чатында «ПАЗ» автобусы һәм «ВАЗ-2109» автомобиле бәрелешкән. Шуннан соң ун кешене хастаханәгә китергәннәр.
Җиңел машина белән бәрелешкәч, автобус электр баганасына барып бәрелгән.  Авариядә һәлак булучылар юк. Зыян күргән дүрт кеше хастаханәгә салынган.   «Авариядә зыян күрүчеләр булуы ачыкланды. Сигез кешене, аларның берсе - бала, урында ук табиблар карады, аннары алар шәһәр хастаханәләренә китерелде. Ике кеше транспортта үзләре 18нче хастаханәгә килде. Нәтиҗәдә, ун кеше шәһәрнең медучреждениеләрендә тикшерүдә», - дип хәбәр итәләр Башкортстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.   Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Башкортстан ЮХХДИ матбугат хезмәте мәгълуматлары буенча, зыян куручелер арасында «ПАЗа» шоферы да бар. Автобус салонында барлыгы егермеләп пассажир булган, дип яза Татар-информ.   Уфада «Спорт» тукталышында һәлакәткә юлыккан 249нчы маршрутның ПАЗ хуҗасы юл-транспорт һәлакәтендә гаепле кешене әйткән. Пассажирлар ташучы иң зур шәхси компания директоры Фәнис Батыров фикеренчә, бәрелеш җиңел автомобиль йөртүче гаебе белән килеп чыккан.   «249 маршруты - «АБЗ-ТСК Пушкин» — минем маршрут. Автобус шоферы хаклы - юл хәрәкәте кагыйдәләрен «тугызлы» йөртүчесе бозган», - дип хәбәр итә РБК-Уфа Батыровка сылтама белән.    
---

--- | 14.10.2019

Баласын урманда адаштырып, котылмакчы булган

14.10.2019 Криминал
Белгород өлкәсендә 6 яшьлек бала 4 көн буе урманда берүзе яшәргә мәҗбүр булган. Сәрхүш ана баласы белән гөмбәгә барган җирдә, әкияттәге үги ана сүзенә бирелгән ир сыман, баласын урманда адаштырып, аннан котылырга булган.
Дүрт көн адашып йөргән баланы аучылар тапкан. Ә анага хәзер гамәле өчен җавап бирергә туры киләчәк. Фото: пиксабай
---

--- | 12.10.2019

"Кайтуыңа өч мәет булачак!"

14.10.2019 Фаҗига
Татарстан республикасының Тикшерү комитетында ике баласына пычак белән ташланган хатын гаебен таныган дип хәбәр итәләр. Әлеге вакытта җинаять эше тикшерелә.
Табиблар ул коточкыч төнне исән калган малайның хәле турында сөйләгән. 6 яшьлек малай белән әле психологлар эшли. Ул катлаулы операция кичергән, аның сәламәтлегенә бүгенге көндә берни янамый, малай акрынлап терелә. Дәваханәдә оныгын әбисе карый.   Узган дүшәмбедә Яр Чаллы шәһәре фатирларының берсендә гаилә драмасы була - ир белән хатын бик каты сүзгә килә. Хатын ирен коллегасы белән хыянәттә гаепли, эшеннән китүне таләп итә. Ир озак талашып тормый, әти-әниләренә чыгып китә. Хатыны аңа бер-бер артлы смс-лар яудыра. Кайсыдыр моментта чыгырыннан чыккан хатын 2 яшьлек малаена пычак белән һөҗүм итә. Тиз арада аның кара канга баткан фотосурәтен иренә җибәрә. "Кайтуыңа өч мәет булачак!" - дип кисәтә ул.   Ире ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре белән фатирга килеп кергәндә котырынган хатын 6 яшьлек малаен да яралап өлгерә.    5 тапкыр пычак белән чәнчелгән кече малае табиблар килгәнче үк үлә. Олы малае гомере өчен исә медиклар берничә сәгать көрәшә.    Ире килгәнче хатын үзенә дә кул салмакчы була. Ләкин өлгерми. Шуңа хәзер аны "Үтерү" һәм "Кече яшьтәгеләрне үтерергә маташу" маддәләре буенча хөкем итәчәкләр.   Аллаһ сакласын. Көнчеллекне юкка гына чиргә тиңләмиләр шул. Һәрхәлдә сәламәт хатын-кызның, ананың ир-ат өчен (!) бу адымга баруын акыл кабул итми... Автор : Шакирҗанова Әлфия Чыганак: Бугульминская газета
---

--- | 14.10.2019

Ваһапов фестивале Италиягә юл тота

14.10.2019 Мәдәният
Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале лауреатларының чираттагы концерты 18 октябрь Рим шәһәрендә үтәчәк. Италия башкаласына генераль продюсер Рифат Фәттахов җитәкләгән иҗади делегациядә Ваһапов фестивале лауреатлары Руслан Сәйфетдинов, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Рәнис Габбазов, Зәлилә һәм Ильяс Шәрипов бар.
Алар 18 октябрь Россиянең Рим шәһәрендәге фән һәм мәдәният үзәгендә чыгыш ясаячак.   Программада – татар халык көйләре, татар композиторларының классик әсәрләре, шулай ук рус романслары һәм неопалитан җырлары. Концертның кунаклары – Калабрия-Боволино вокал академиясе солистлары һәм Италиядә яшәүче милләттәшебез Рафис Хөснетдинов.   “Концертка Италиядә яшәүче милләттәшләребезне, гомумән татар музыкасы белән кызыксынучыларны көтәбез”, - диде проектның продюсеры Рифат Фәттахов.   Ваһапов фестиваленең Италиягә сәфәре Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Россотрудничество Агентлыгының Италиядәге вәкиллеге ярдәмендә оештырыла.   Image may be NSFW.
Clik here to view.

---

--- | 14.10.2019

Икесе дә исерек? Казан һәм Чаллыда машиналардан тимер-томыр өеме генә калган (ФОТО)

14.10.2019 Хәвеф-хәтәр
Исерек кыз Казанда каршеринглы "Яндекс.Драйв" автомобилен җимергән. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итә. Кичә иртәнге дүрттә Сәлимҗанов урамында юл һәлакәте булды. Башлангыч мәгълүматлар буенча, иномарка баганага бәрелә.
Кадрларда арендаланган машинаның тулысынча ватылуы күренә.   Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Ә Чаллыда «КАМАЗ» шоферы светофорда җиңел машинага бәрелгән. Бу хакта җирле Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.   Узган ял көннәрендә М7 трассасында Казан проспекты тирәсендәге 43 яшьлек «Камаз» шоферы куркынычсыз дистанцияне сайламаган һәм «Рено» га килеп бәрелгән, дип яза Татар-информ.   Вакыйга урынына килгән ЮХИДИ хезмәткәрләре «КамАЗ» машинасы йөртүчесенең исерек булуын ачыклый.   Бәрелешү нәтиҗәсендә 57 яшьлек иномарка пассажиры зыян күргән.    Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Image may be NSFW.
Clik here to view.
 
---

--- | 14.10.2019

Тинчурин театры актеры Ирек Хафизовның бүлмәсенә төнге уникедән соң кергәннәр...

14.10.2019 Мәдәният
- Бүген төнлә булды бу хәл. Унике тулып узган иде, әкрен генә ишек шакыйлар, - ди Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Ирек Галимулла улы.
- Ул да булса - балалар! Һәр елдагыча, тортка шәмнәр куеп, котларга кергәннәр! Бик матур итеп котлыйлар, бүләкләр тапшыралар. Дуслардан да котлаулар күп килә. Дусларым күп, онытмыйлар, барысына да рәхмәтлемен.   Театрда, Аллаһыга шөкер, бик матур гына эшлибез. Бүгенге көндә Башкортстаннан килгән режиссер Илшат Мөхетдинов спектакль чыгара, Салават Әбүзәровның "Хыялый" спектаклен куя. Шулай ук, Илгиз Зәйниев белән Аяз Гыйләҗевның "Өч аршин җир" спектакленә әзерлек башладык. Анда без хатыным Гөлчәчәк белән төп рольләрне башкарачакбыз. Коллектив Башкортстанга гастрольгә чыгарга тора. Кызганычка каршы, бу юлы минем спектаклем булса да, икенче состав бара. Әйткәндәй, Уфа тамашачысын бик сагынып барабыз, заллар тулы була. "Кызыл таң"чылар да чакырырга онытмый, моңа да рәхмәт. Киләчәктә дә күрешергә, очрашырга язсын!   Котлауларга без дә кушылабыз! Тормышында һәм иҗатта зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телибез!
---

--- | 14.10.2019

Аның исәнме-юкмы икәнен дә белмибез (ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН)

14.10.2019 Язмыш
Бу апа һәрвакыт бер үк кибет ишеге төбендә басып тора. Хәер сорана, кайчак кулына акча да салып китәләр. Көн саен очраткач, инде игътибар да итми башлыйсың. Ә берсендә юкка чыкты ул. Баксаң, урынын алмаштырган икән. Гөлсылу апа үзе дә танып алды.
– Мине хәзер теге кибет янында тотмыйлар. Куып җибәрделәр. Аннары бер чиркәү төбендә хәер сораша башладым. Анда да сыймадым. Баксаң, үз кешеләре бар икән. Өч көн дигәндә, бер ир килеп башка анда күренмәскә кушты, – ди ул.   Аралашуга сусаганы күренеп тора. Сорау биргәнне дә көтмичә, сөйләп китте.   – Кама Тамагы районыннан мин. Заводка эшчеләр кирәк дигәч, Казанга килдек. Яшьлек, җүләрлек харап итте дә инде мине. Бер рус егетенә гашыйк булдым. Үзем юньләп сөйләшә дә алмыйм. Тик мәхәббәткә тел кирәкми шул. Гаилә дә кордык, телне дә өйрәндем. Әнинең әнә шулчакта ничек елаганын белсәгез! Ә мин аны уйлап та бирмәдем, үз сүзем сүз, тыңламадым, – ди ул.   Әнә шулай итеп Гөлсылу Галинага әйләнеп куя. Бер-бер артлы ике уллары туа. Гөлсылу апа иренә ярарга тырышып, балаларын чиркәүгә дә алып бара.   – Шушы хәлдән соң әти белән әни мине бөтенләй өйгә кертмәде. Кайтып йөрмә, син безнең өчен үлдең, диделәр. Мин аларны хәтта соңгы юлга озатырга да кайтмадым. Үземчә рәхәт кенә итеп, сөеп-сөелеп яшәрмен дип уйлаган идем. Кая ул?! Ирем бик каты эчәргә тотынды, кул да күтәрә башлады. Озак та үтмәде, мин аның башка җирдә гаиләсе барын белдем. Шулай бер ирне икегә бүлдек. Еламаган көнем сирәк иде. Ул чыгып киткәч, аралар өзелде, хәтта аның исәнме-юкмы икәнен дә белмибез.   Әти кулы эләкмәгәч, малайлар ни теләсә шуны эшләп үсә. Тәмәкегә дә тиз өйрәнә, үсмер чакта ук эчә башлыйлар. Олысы Андрей 21 яшендә   фаҗигале төстә вафат була. Кечесе Никита да күрсәтмәгәнне калдырмый. Башта бер кызны көчләгән өчен төрмәгә эләгә. Анда да акылга утырмый. Иреккә чыккач, начар юлга кереп китә, урлаша, кешеләрне алдалый. Кыскасы, тагын өч мәртәбә утырып чыга.   Ике тапкыр өйләнеп, аерылган ир хәзер әнисе белән яши.   – Мине бит соранырга улым чыгара. Эчә ул. Пенсия акчамны гына көтеп тора. Бирмәс идем, куркам. Кул күтәрер, рәнҗетер дим. Өйдә аның ямьсез кыяфәтен күргәнче, монда торуым мең артык, – ди ул. – Ялгыштым, ашыктым. Әти-әниемне тыңламадым. Ул чакта бит, картлык килер төсле түгел иде. Йөрәктә мәңге төзәлмәс ярам бар. Күңелемә тынычлык тапмаммы дип, мәчеткә йөри башладым. 75 яшемдә дога өйрәнәм. Гөнаһларымны бераз юар өчен, Аллаһы Тәгаләдән гомер сорыйм. Бәлки, өлгерермен әле.
---

--- | 14.10.2019

«Ак Барс» хоккей клубы сакчысы Альберт Яруллин «Ханский дом»ны ышанычлы төзүче буларак тәкъдим итә (ВИДЕО)

14.10.2019 Җәмгыять
Бу көннәрдә "Ханский дом" төзелеш компаниясендә Казанның «Ак Барс» хоккей клубы сакчысы Альберт Яруллин кунак булды. Спортчы компаниянең эш сыйфатын шәхсән үзе бәяләде һәм «Ханский дом»ны ышанычлы төзүче буларак тәкъдим итте.

"Ханский дом" теләге булган барлык клиентларын Казан һәм шәһәр янындагы әзер һәм төзелә торган объектлар буенча экскурсияләргә чакыра.

Белгечләр сезгә түләүсез консультация алырга һәм сорауларыгызга җавап табарга ярдәм итәчәк.

            Посмотреть эту публикацию в Instagram                  


Яшь ярымлык кызын суеп үтергән ир-атны психиатрия экспертизасына җибәрәләр

14.10.2019 Криминал
Быел июль аенда фатирда үзенең яшь ярымлык кызын суеп үтергән ир-атны Мәскәүгә психиатрия экспертизасына озатачаклар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
«Ир-атка комплекслы психологик-психиатрия экспертизасы билгеләнгән. Моның өчен аны Мәскәүгә Сербский исемендәге Федераль психиатрия һәм наркология медицина тикшеренү үзәгенә озатачаклар», – диде Андрей Шептицкий.   «Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, 3 июль көнне Камил Якуп урамындагы йортларның берсендә ир-ат үзенең кызын суеп үтергән. Ул сабыйның муенына өч тапкыр пычак белән кадаган.   Шуннан соң ир-ат үз-үзенә кул салырга омтылган – тәнен берничә тапкыр пычак белән яралаган. Хастаханәдә ашыгыч ярдәм күрсәткәннән соң аны кулга алганнар.   Тикшерү комитеты аңа карата җинаять эше кузгаткан. Казанның Вахитов районы суды ир-аты кулга алып тикшерү изоляторына озаткан.
---

--- | 14.10.2019

Җәвит Шакиров үзен үлгән дип хәбәр таратучыларга ВИДЕОҖАВАП бирде

14.10.2019 Шоу-бизнес
Җырчы һәм юмор остасы, “Кәмит Җәвит” тапшыруын алып баручы Җәвит Шакиров үлгән, имеш. Билгесез затлар социаль челтәрләрдә менә шундый хәбәр тараткан. "Инде телефоннан җавап биреп арыдым!" дип уртаклаша көненә унлап шалтыратуларга җавап бирергә мәҗбүр булган артист.

"Мондый хәбәрне кем тараткандыр, гөнаһысы үзенә! Яшәргә дә әле яшәргә исәп. Ходай үзе белә күпме гомер язганын! Ярый бу хәбәрне ишеткәндә Зөлфия янда иде, шок хәлендә бик озак утырды! Әгәрдә син өйдә булмыйча миңа шалтыратсалар - үлгән булыр идем,- ди. Әнкәйләргә, туганнарга да шалтыратып, барысын да аңлатырга туры килде. Ышанмагыз, мин исән-сау", - ди җырчы.

"Матбугат.ру"га билгеле булганча, аның бу видеомөрәҗәгате бик күп комментарийлар җыйган.   "Озын гомергә юрагыз Жәвид әфәнде. Ялгыш бүтән Жәвид турында сөйләгәннәрдер. Безнең шулай булган иде. АЗСта бергә эшләгән кызлар шалтырата: "Илсия үлгән икән" дип. Иии шалтыратыша башладык, кемнәр белә Илсияне, алай икән, нишләп үлгән икән, диагноз да куйдылар. Үзенә шалтыратсам... Исән дустым, аллага шокер. Сүз бүтән Илсия турында булган. АЗСта эшләүче бер ханымның Илсия исемле кайнанасы үлгән булган... Вәт шулай" дип яза бер инстачы.         Посмотреть эту публикацию в Instagram                  

Бу хәбәр бөтен Казанны шаулатты

15.10.2019 Криминал
Казанның Совет районы җәмәгать суды җәй көне бөтен Казанны шаулаткан – 28 яшьлек Иван Дмитриевның бер яшьлек кызын юл читенә утыртып, китеп бару вакыйгасын карый башлады. Ир-атны баланы куркыныч хәлдә калдыруда гаеплиләр.
«25 июльдә хатыны белән бәхәсләшкәннән соң, ир бер яшьлек кызын үз автомобилендә алып киткән. Ул баланы Нәҗип Җиһанов урамындагы юл читенә утырта, шуннан соң фотога төшереп, хатынына фотосурәт җибәрә. Әмма хатыны ул фотога әһәмият бирмәгән. Тиздән бала очраклы узып баручылар тарафыннан табылган, алар полиция чакырткан», - дип сөйләде Казанның Совет районы прокуроры ярдәмчесе Аида Шәйдуллина.   Прокурор сүзләренчә, ир белән хатын арасында низаг өйдә булган. Ире һәм хатыны бер-берсен хыянәттә гаепләгән. Шуның аркасында җәнҗал башлана.   Хәзер ир-атка бер елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный. Суд утырышы башланыр алдыннан ир белән хатынның килешергә теләве ачыкланды. Суд утырышына әлеге пар бергә килгән. Алар журналистлар белән аралашудан баш тартты. Икесе дә суд утырышы башлануы турында вакытында хәбәр алмаганлыктан, процессны икенче көнгә күчерделәр.   «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 25 июльдә Нәҗип Җиһанов урамында очраклы узып баручылар юл читендә бер яшьлек баланы табып, полиция чакырткан.   Тиздән полицейскийлар кызның әти-әниләрен таба. Баланың әтисе полицейскийларга хатыны белән әрләшүе турында сөйли. Баланың ата-аналарына карата «Ата-аналар яки башка законлы вәкилләрнең балигъ булмаганнарны карап тоту һәм тәрбияләү бурычларын үтәмәве» маддәсе буенча административ эш кузгатылган. Фото: пиксабай  
---

--- | 15.10.2019

Ландыш Нигъмәтҗанованың бианасы: "Үземне идеаль дия алмас идем"

15.10.2019 Шоу-бизнес
Римма Ибраһимова дигәч, минем өчен никтер гел аның башкаруында «Бишек җыры» колагымда яңгырый. Беркайчан да үзгәрми торган, кечкенә генә буйлы, әмма искиткеч талантлы бу ханымга чибәрлекне дә табигать «вагоны белән» өеп биргән. Юкка гына аны Мәскәү кадәр Мәскәүгә җибәреп укытып кайтармаганнардыр.
Югалган бит – Мәскәүгә билет   Римма ханым кечкенәдән җырчы булырга хыялланмаган, әмма очрак­лык, язмыш бу талантка югалырга юл куймаган.   – Хыялланып яшәмәдем дип әйтү дөрес тә түгелдер. Мин бит кечкенәдән җырлыйм. Концертларда, укытучылар концертлар куйганда да, районнардагы смотрларга, фес­тивальләргә чакыралар иде. Әти-­әни дә бу һөнәрне сайлауны бик хуплап бетермәде. Шуңа да җырчы булу теләге белән яну сүлпәнрәк булгандыр, – ди Римма Ибраһимова. Аның абыйлары, әти-әтисе бик матур җырлый торган булган. Әтисе гармунда уйнаган. Шулай булуга да карамастан, булачак халык ­артисты Казан дәүләт университетының тарих факультетына керергә ниятли. Ләкин беренче имтиханнан соң «имтихан бите»н югалта һәм керә алмыйча кала. Моны очраклылык, язмыш дип атамыйча, тагын нәрсә дия­сең инде?!   Шул елны Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә төркем җыя башлыйлар. Максатлары – яшь талантларны Мәскәүдә эстрада буен­ча укыту. Йөзләгән кеше арасыннан башкалага Клара Хәйретдинова, Зиннур Нурмөхәммәтов, Рабига Сибгатуллина, биючеләр – барлыгы 14 кеше сайлап алына. Араларында Римма ханым да була.   – Бу конкурсны оештыручыларга мин бик рәхмәтле. Шул бәйге нәтиҗәсендә мин Мәс­кәүгә китеп, артист булып кайткан кеше. Бу юлны сайлаганга үкенү, һөнәр алыштыру теләге башыма да кергәне булмады. Аннан бик күп нәрсәгә өйрәнеп кайттык. Безне хәтта сәхнәдә үз-үзеңне ничек тоту, арканы төз итеп йөртү өчен биючеләрне өйрәткәндә генә кулланыла торган «станок» янына бас­тырып өйрәт­теләр. Индивидуаль дә­ресләрдән соң спорт дә­ресләре була иде. Анда шул кадәр әзерләделәр: кирәк булса, цирк­та да эшли алыр идек, – дип җылы итеп искә ала студент елларын җырчы.   «Татарлар елап озата иде»   Мәскәүдән кайткач та укуын туктатмый ул. Башта Казандагы училищеда белем ала, аннан исә Мәдәният институтын тәмамлый.   – Без ул чорда күп түгел идек. Мәскәүдән укуны тәмамлап кайт­канда, Әлфия апа, Илһам абый һәм тагын берничә төркем бар иде. Укып кайтканнан соң барыбыз да бригадабыз белән эшли башладык, – ди Римма ханым.   Халык артисты Советлар Союзын аркылыга-буйга йөри. Кая барса да, сибелгән татар халкы аны сөенеп каршы ала. Моннан тыш Римма Ибраһимовага Польша, Финляндия, Төркия, Венгрия, Чехословакиядә чыгыш ясарга туры килә. Бер интервьюсында җырчы, Финляндия­дәге чыгыш аеруча да истә калды, ди. Чөнки татар музыкасына, татар мохитенә сусаган милләттәшләр аны елап, шул ук вакытта җырлап-биеп озатып кала.   – Без май аенда чыгып китә идек тә гастрольләрдән август ахырында гына кайтып керә идек. Татарстан буенча да, чит төбәкләрдә дә күп йөрдек. Үзбәкстанда гына да әллә ничә булдык, – ди җырчы. Бу кадәр күп чыгыш ясаган җыр­чының репертуары да бай һәм эчтәлекле булырга тиеш, билгеле. Аның башкаруында «Гөлҗамал», «Сибелә чәчәк», «Су буйлап», «Әгәр белгән булсам» җырлары халык теленнән төшми.   – Әле күптән түгел килеп әйттеләр үземә. Римма апа, сезнең башкаруыгызда «Бишек җыры»н куябыз да балага, бик тиз йокыга китә. Бернинди мәшәкате юк, рәхмәт сезгә, диләр. Аның җыры бик матур. Сүзләре дә йөрәккә ята торган, баланы тынычландыра торган бит, – ди җырчы.
«Малай на белом барсе»ны рәхәтләнеп тыңладым»   Җырчы булуы өстенә хәзер яшь артистлар әзерләүче педагог буларак, Римма Ибраһимова замана сәхнәсен дә актив күзәтеп бара. – Үзең укытучы булгач, эстраданың хәзерге хәлен дә, сәнгатьнең ни хәлдә икәнен дә белергә кирәк. Укытканда да балаларга сәхнәдә нәрсә ярый, нәрсә ярамаганын төшендерәсең. Безнекеләр – Мәскәүдән, Мәскәү чит илдән үрнәк ала. Элек бездә чит ил музыкасы тыела иде бит. Әмма аны барыбер төрле юллар белән, төнлә радио челтәреннән табып тыңлыйлар иде. Аннан дөнья ачылып китте дә, җырчылар да, тамашачылар да нәрсәне сайларга, кулланырга, дип аптырап калды. Аннан халык та бик шаккатмый башлый. Хәзер күңел үзенекен таләп итә. Хәзер бездә хәлләр бик начар дип әйтмәс идем, – дип бәяли Римма Ибраһимова.  Гел халыкчан җырлар гына җырлап булмый, тамашачы төрлелек сорый, дип саный ул.   – «Малай на белом барсе» җыры бар бит әле. Бер көнне мине «Татарча солянка» концертына чакыр­дылар. «Зәңгәр шәл»не заманча итеп куйганнар иде. Үзем дә шул «малай»­ны рәхәтләнеп тыңладым. Рәхәтләнеп бии торган җыр. Мин аның бернинди куркынычын тапмыйм. Сәхнәдә андый җырлар да булырга тиеш, – ди Римма Ибраһимова. Халык артисты Энҗе Шәймурзина, Сөмбел Билалова, Ильвина, Ришат Фазлыйәхмәтов кебек артистларны сәхнәгә әзерләгән кеше. – Мин классик музыкага өйрәтәм, академик музыка укытмыйм. Хәзерге эстрадада җырлый алырлык, вокалның нәрсә икәнен белеп, дөрес итеп җырларга да өйрәнеп чыга торган артистлар әзерлим, – ди үзе.   Image may be NSFW.
Clik here to view.
  «Ләйләгә сәләт табигатьтән килә»   Җырчы, укытучы гына түгел, ­Римма Ибраһимованың әни һәм дәү әни дә булуын онытмаска кирәктер. Инстаграмда «Йәйә» буларак танылган Ләйлә Таишева – Римма ханымның улы Фәрит Таишев һәм җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова кызы икәнен дә күпләр белә.   – Ләйлә үзе дә мин артист булам, мин укытучы булам, дип йөри. Инстаграмда чыга башлагач, борчылган да идем. Ландыш өйрәтеп сөйләтәме икән аны. Өйрәтсәң дә, ул кадәр «кырт» кисеп, барысын да истә калдырып сөйли алмас иде. Ул – үзе артист. Аңа бирелгән сәләттер бу. Мин үземне идеаль әби дия алмас идем. Укыткач, эшләгәч, онык­лар белән балаларга бик ярдәм дә итә алмыйм. Мин кодагыйга бик рәхмәтле. Ул яктан Ландышка бик ярдәм итә. Өч бала белән бик җиңел түгел. Булдыра алганда, мин дә барырга тырышам, – ди Римма Ибраһимова.   Сүз уңаеннан, киләсе елда Татарстанның халык артисты 70 яшьлеген бәйрәм итәчәк. Юбилейга әзерлек эшләре инде хәзер үк башланган. Сүз уңаеннан, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония бакчасында җырчы хөрмәтенә чыршы агачы да утыртылды.    
Лилия ЛОКМАНОВА

--- | 14.10.2019

Ярдәм килгәнче 20 минут күршесен күтәреп торырга туры килгән

15.10.2019 Җәмгыять
Мәскәүнең Чиркизовская урамында үтеп-сүтеп йөрүчеләр шушы көннәрдә чәчләр үрә торырлык бер хәлгә шаһит булган. Күп катлы йортның дүртенче катында тәрәзәдән бер хатын икенчесен кулыннан тотып, егылып төшүдән сакларга тырышкан.
Ул хатын ычкынып китәрлек булып тәрәзәдә нәрсә эшләде икән? Бәлки, үрелеп урамнан берәрсен карагандыр? Бәлки, тәрәзә югандыр. Монысын хәзер ачыклыйлар.   Ничек кенә булмасын, хатыннарның берсе ни сәбәпледер тәрәзәдән ычкынып, аска оча язган, бәхеткә каршы, икенчесе – күршесе – тегене кулыннан эләктереп калырга өлгергән. Өлгергән һәм бар көченә кычкырып, кешеләрне ярдәмгә чакырган. Ләкин ярдәм килгәнче аңа 20 минут күршесен кулыннан эләктереп, күтәреп торырга туры килгән!    Бу тавышны ишетүчеләр йөгереп кереп, “очучы” хатынны кире фатирына сөйрәп алырга ярдәм иткән. Шулай, җәмәгать, гомерең бетмәсә, яшисең. Бетсә, күркә талаганнан да җан тәслим кыласың. Автор : Таҗиева Руфина Чыганак: “РИА Новости” Фото: “РИА Новости”
---

--- | 15.10.2019
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>