15.10.2019 Мәдәният
Гасыр тавышы нинди тизлектә хәрәкәт итә? Ул ничә елдан соң аермачык ишетелә башлый? Без Көмеш гасыр аһәңен таныйбыз, 60нчы еллар тавышы турында да күзаллавыбыз бар, 90нчы еллар тавышын да инде чамалый алабыз кебек. Ә бүгенге чордан ни калыр? Әлегә берәү дә төгәл әйтә алмастыр. Ләкин фаразлап карарга мөмкин.
Аудиокитапның язылып бетүен һәм альбомның да әзер булуын форсат итеп, Калеб "XXI гасыр тавышы" әдәби-музыкаль кичә уздырды.
Җыентык XXI гасырда әдәби мәйданга килгән язучыларның әсәрләреннән тора. Әсәрләрне шагыйрьләр үзләре һәм актерлар укый. Редакторлар: Йолдыз Миңнуллина һәм Лилия Гыйбадуллина.
Җыентыкка Луиза Янсуар, Гөлназ Газизова, Зөләйха Камалова, Миләүшә Нигъмәтуллина, Резеда Гобәева, Рүзәл Мөхәммәтшин, Ландыш Әбүдарова, Фәнил Гыйләҗев, Гөлүсә Батталова, Зилә Сабитова, Гөлназ Вәлиева, Рифат Сәлах, Гөлүсә Шиһапова, Эльвира Һадиева, Гүзәл Закирова, Эльмира Җәлилова, Ленар Шәех, Эльнар Байназаров, Айгөл Абдрахманова, Алсу Сәлахова, Ләйлә Хәбибуллина, Илгиз Зәйниев, Йолдыз Миңнуллина, Миләүшә Гафурова, Рөстәм Галиуллин, Алмаз Мансуров, Гүзәл Әхмәтгәрәй, Булат Ибраһим, Лилия Гыйбадуллина, Сөмбел Гаффарова әсәрләре кертелде.
Кичәне инструменталь ансамбль көенә укылган мәхәббәт, милләт, тел, фәлсәфи шигырьләр белән беррәттән “Безнең җыр” лабораториясендәге Эльмира Җәлилова, Гөлүсә Батталова, Лилия Гыйбадуллина сүзләренә язылган җырлар тәкъдим ителде.
Кичәнең махсус кунаклары: җырчылар —Илгиз Мөхетдинов, Эльза Исламова, Илнар Миранов, композиторлар — Эльмир Низамов һәм Миләүшә Хәйруллина, скрипкачы Динә Закирова. Кичә һәм аудиокитапның режиссеры Нәфисә Исмәгыйлова.
“Бу безнең алты ел буе ниятләгән һәм күңелебездә йөрткән идеябезнең тормышка ашырылуы. Насыйп вакыты нәкъ менә 2019 елда булган икән. Без бик шатбыз, бик зур эш башкарып чыга алдык. Алга!” – дип кичәне тәмамлады “Калеб” яңа буын җыены авторы, Кариев театры директоры Гүзәл Сәгыйтова.
Мәгълүмат өчен:
Идея авторлары: Гүзәл Сәгыйтова, Луиза Янсуар
Режиссер: Нәфисә Исмәгыйлева
Композитор: Миләүшә Хәйруллина
Редакторлар: Йолдыз Миңнуллина, Лилия Гыйбадуллина
Дикторлар: Эмиль Талипов, Гүзәл Сәгыйтова
Тышлык рәссамы: Руслан Ибраһимов
Тавыш операторы: Николай Болотнов.
Диск һәм флешкалы-дисклы форматларда сатыла. Кариев сайты һәм Калеб кичәләре алдыннан сатып алырга мөмкин.
---
--- | 15.10.2019