Quantcast
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

5 бала һәм 2 олы кешене тереләй яндырып үтерүченең кем булуы билгеле

21.10.2019 Фаҗига
Кичә иртән Ростов шәһәренең Ленская урамындагы йортның баскыч урнашкан өлешендә янгын чыгып, анда 7 кешенең гомере өзелгән. Аларның бишесе- балалар иде. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткән вакытта икенче кат тулысынча ишелеп төшкән булган.
Ут төрткән 1982 елгы ир кеше кулга алынган. Ул үз гаебен таныган һәм әлеге гамәлен исерек булу аркасында кылуы хакында әйткән. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара. Зыян күрүчеләргә һәм якыннарын югалтучыларга матди ярдәм күрсәтеләчәк.
---

--- | 21.10.2019

Ваһапов фестивале – Италиядә (ФОТОрепортаж)

21.10.2019 Мәдәният
Бүген Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале лауреатлары Римнан кайтты. Италия башкаласында зур уңыш белән Ваһапов фестивале концерты үтте.
Концертны кереш сүз белән фестивальнең генераль продюсеры Рифат Фәттахов башлап җибәрде. Айбикә Фәттахова һәм Рафис Хөснетдинов татар һәм итальян телләрендә алып барган программада фестиваль лауреатлары Руслан Сәйфетдинов, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Рәнис Габбазов, Зәлилә, Ильяс Шәрипов, шулай ук Калабрия-Бовалинодан музыка академиясе студентлары катнашты.   Шунысы игътибарга лаек: тамашачыларның күпчелеге итальяннар иде.   Ваһапов фестиваленең Италиядәге концерты Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Россотрудничество агентлыгының Италиядәге вәкиллеге ярдәмендә оештырылды.   Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Image may be NSFW.
Clik here to view.

---

--- | 21.10.2019

"Юк икән шул" - Илнур Фәйзрахманов иҗатка кайткан

22.10.2019 Шоу-бизнес
Заманында “Яңа гасыр” телеканалының радио буенча генераль директор урынбасары һәм “Болгар радиосы” баш мөхәррире буларак таныш, берара “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясенең Милли тапшырулар редакциясе шеф-мәхәррире итеп хезмәт куйган Илнур Фәйзрахмановның тормышында үзгәрешләр булган.

"Матбугат.ру"га билгеле булганча, Илнур Фәйзияздан улы җырчы Марсель Вәгыйзов белән концерт кую эшенә тотынган. Зур тамаша 19 ноябрь көнне Филармония залында үтәр дип планлаштырыла. Хәзер әзерлек эшләре бара икән.

"Мин үземне "иҗат кешесе" дип исәпләми идем. Әйе, иҗади өлкәдә эшләнелде. Монда иң мөһим сүзтезмә: "иҗади өлкәдә эшләнелде". Иҗат - минем өчен эш иде... Юк икән шул. Шагыйрь, язучы булмасам да, иҗат - минем күңел халәте булган... Шундый аралык булды: бер - бер артлы, элек җиңеллек белән, бик яратып башкарган сценарийлар язу эшеннән баш тарттым. Исемләп язып тормыйм... Ул кешеләр мине аңлады, үпкә, ачу сакламады... Мең рәхмәт аларга... Күңелдә бушлык иде... Аллага тапшырып, Марсель Вәгыйзов белән эшкә тотындык әле", дип уртаклаша Илнур Фәйзрахманов.  
---

--- | 22.10.2019

Башкортстанда апасын суйган миллионер төрмәдә утырмаячак

22.10.2019 Криминал
Инглиз телен өйрәнү буенча бик популяр LinguaLeo кушымтасын уйлап табучы Айнур Әбделнасыйров, Дүртөйлегә кайткач, бертуган апасына пычак кадаган.
Бу турыда "Кызыл таң" газетасы яза.   Аның 47 яшьлек туганы шизофрения белән интеккән һәм гомере буе әнисе белән яшәгән. Ул көнне әнисе кибеткә китә, Айнурга туганын карап торырга куша. Әйләнеп кайтканда коточкыч күренешкә тап була: йорт янында ашыгыч ярдәм машинасы, кызының канга баткан гәүдәсе һәм аның янында Айнур басып тора. Полиция егетне кулга ала.   Тикшерү вакытында Айнурның да психикасы тәртиптә булмавы ачыкланган. Берничә экспертиза аның "үз гамәлләренең куркыныч булуын аңлап бетермәвен " күрсәткән. Егетнең үз-үзен дөрес тотмау билгеләре 2013 елда ук күренә башлаган.   Тикшерү барышында аның үз-үзен белештермичә пычак белән ташланганлыгы ачыклана. Төрмәгә утырту урынына Айнур Әбделнасыйровны клиникага мәҗбүри дәвалануга җибәрәчәкләр.  
---

--- | 22.10.2019

"Аны бик еш кимсетәләр иде": бер яшьлек бала әтисенең үлем нечкәлекләре билгеле

22.10.2019 Фаҗига
Уфада үз фатирында үтерелгән Александр турында якыннары аның хатынына кул күтәрә ала торган кеше булуын инкарь иткәннәр. Мәктәптә укыганда да аны бик еш кимсеткәннәр, чөнки ул иптәшләреннән кечкенә булуы белән аерылып торган.
13 октябрь көнне Александр исереп кайтып, хатынына ташланганлыктан, хатыны аны чәнчеп үтергән, дигән хәбәр таралган иде. Якыннары әлеге хәбәр белән килешеп бетми, чөнки аны бик йомшак, яхшы кеше, ди алар. Ә әлеге җинаятькә барган хатынына иң кырыс җәза бирүне таләп итәләр.   Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара. Фото: пиксабай
---

--- | 20.10.2019

Тикшерү комитеты Әлмәттә укучы авызына скотч ябыштырган укытучы эше буенча комментарий бирде

22.10.2019 Җәмгыять
Беренче сыйныф укучысының авызына скотч ябыштырган Әлмәтнең бер мәктәбе укытучысы белән тикшерүчеләр кызыксынды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
Тикшерү барышында ачыкланганча, 9 октябрьдә Әлмәт мәктәпләренең берсендә укытучы дәрес вакытында 7 яшьлек бала авызын скотч белән ябыштырган.   Бу күңелсез хәл турында полициягә укучының әти-әнисе хәбәр итә. Әлеге факт буенча тикшерү башланды. Тикшерүчеләр шаһитлардан һәм мәктәп персоналыннан, шулай ук вакыйга шаһитларыннан сораштырачак. Тикшерү нәтиҗәләре буенча укытучы һәм мәктәп җитәкчелеге гамәлләренә бәя биреләчәк.   «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек Татарстан прокуратурасы Әлмәт мәктәпләренең берсендә балалар авызын скотч белән ябып кую турындагы мәгълүматны тикшерүен хәбәр иткән иде. Фото: соцчелтәрләрдән очраклы фото  
---

--- | 22.10.2019

Әбине МРТ эчендә онытканнар: 6 сәгатьтән соң гына тапканнар

22.10.2019 Медицина
Болгария табиблары 70 яшьлек пациентканы МРТга тыккан да...югалткан. Аны 6 сәгать эзләгәннәр. Эзләмәсләр иде, пациентканың кызы әнисен югалтып полициягә хәбәр иткән.
Бахыр әбине рентгенологның ассистенты томографка тыгып куйган да, ишекне бикләп китеп барган. Ул анда башкача әйләнеп килмәгән. Әби бикле МРТда ята-ята арыгач, кычкыра башлаган. Аны шуннан соң гына эзләп тапканнар.   Хастаханә табиблары шулкадәр озак МРТда яту әбинең сәламәтлегенә зыян салмаган, диләр, чөнки ассистент аны кабызмаган. Әмма әбинең кызы судка бирергә ниятли, дип хәбәр итә  Nova телеканалы. Автор : Әсәдуллина Эльвира Чыганак: РИА Новости Фото: depositphotos.com
---

--- | 22.10.2019

Җитәкче һәм шагыйрь Әнәс Исхаков вафат

22.10.2019 Җәмгыять
Әнәс Гатуф улы ТАССРның Лениногорск районы Югары Чыршылы авылында туган. Үзенең хезмәт юлын ул 1965 елда Актүбә урта мәктәбендә рәсем һәм сызым укытучысы булып башлый. Шул дәвердән алып, 40 елы Азнакай районы белән бәйле. Ул комсомол, партия органнарында эшли, бик күп яңа башлангычларның инициаторы була.
1983-1992 елларда Азнакай район Советы башкарма комитеты рәисе итеп билгеләнә.   1992-2005 елларда Әнәс Гатуф улы Азнакай районы һәм шәһәре хакимиятен җитәкли, халык депутатларының берләштерелгән Советына рәислек итә.   1990-1995 елларда Татарстан Республикасы Югары Советына депутат итеп сайлана.   1995-2000 елларда Татарстан Республикасының халык депутаты, дәүләт төзелеше мәсьәләләре, җирле үзидарә һәм тышкы элемтәләр буенча комиссия әгъзасы була.   2005 елдан Әнәс Исхаков Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының дәүләт власте һәм җирле үзидарә башкарма органнарын оештыру һәм үзара эшчәнлек буенча бүлек начальнигы.   Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Әнәс Гатуф улы Исхаков Халыклар Дуслыгы Ордены, “Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүдәге хезмәтләре өчен”, “Фидакарь хезмәт өчен” медальләренә ия, “Татарстан Республикасының Атказанган Авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исемен йөртә.   Әнәс Гатуф улы район һәм шәһәрнең икътисади-социаль үсешенә зур өлеш керткән легендар шәхес. Аның җитәкчелегендә һәм турыдан-туры катнашында җирлегебездә юллар, торак йортлар салынды, социаль мәдәни объектлар калкып чыкты, халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту юнәлешендә максатчан эш алып барылды.   2004 елның 2 июлендә халык депутатларының берләштерелгән Советы карары белән аңа “Азнакайның Почетлы гражданины” исеме бирелде.   Азнакайлыларның олы хөрмәтенә ия Әнәс Гатуф улы иҗади ялкынлы, талантлы шәхес иде. Аның шигырьләренә бик күп җырлар язылды, Азнакайга багышлап күңел түреннән чыккан шигьри тәлгәшләрендә туган якка мәхәббәтен, аның кешеләренә соклануын, хөрмәтен чагылдырды.   Чыганак: aznakaevo-rt.ru
---

--- | 22.10.2019

"Сез беркем дә түгел. Аңладыгызмы?" - Укытучы укучының өенә килергә тиешме?

22.10.2019 Мәгариф
Сез беркем дә түгел. Аңладыгызмы? Чаллыда укучыларның социаль хәлен тикшерергә килгән бер төркем укытучыларны бер ир-ат әнә шулай дип өенә кертмәгән. Әлеге вакыйга социаль челтәрләрдә шау-шу кузгатты. Бу хәлдән соң берәүләр укытучыларның әлеге гамәлен кеше тормышына тыкшыну дип кабул итсә, икенчеләр исә, киресенчә, хуплый. Укытучының укучысы яшәгән фатирга кунакка килүе начармыни?
“Мин сезне белмим”   Автокалада укытучылар комиссиясе “Быт” дигән операция кысасында 3 нче сыйныф укучысының өенә барган, тик абыйсы кертмәгән. Ахыр чиктә, укытучылар, каршы киләбез, дип кәгазьгә кул куярга тәкъдим итә. Шуннан соң егет, кызып китеп: “Минем сезне өйгә кертмәскә дә, кәгазьгә кул куймаска да хокукым бар. Күргәнем юк, шуңа күрә сез – минем өчен беркем түгел”, – ди. Укытучылар, безне әби белә, дип үгетләп караса да, сөйләшү барып чыкмый.   Социаль челтәрләрдә “кулдан-кулга” йөргән видеоязманы караучылар аптырашта. Фикерләр төрле. Нигә укытучылар кирәкмәгән җиргә борынын тыга, диючеләр дә, имин булмаган гаиләләрнең хәлен тагын ничек ачыкларга, дип шаккатучылар да бар. Кемнәрдер әлеге ир-атны дөрес эшләгән дип мактап, башка әти-әниләрне дә “ә” дигәнгә “җә” димәскә чакыра. Укытучыларны якты чырай белән каршыламау – кем өчендер бөтенләй башка сыймаслык хәл. Кайда монда укытучыга хөрмәт? Мәктәп белән әти-әниләр арасында элемтәләр нигә шундый чиккә җитте? Бәлкем, бала ачтыр, аны җәберлиләрдер, укытучы бу хакта каян белергә тиеш? Бала белән берәр хәл булса, мәктәп кая караган, дип сүгә башлаячаклар бит. Берничә минутлык видео күпме сорау тудыра! Алтын урталыкны ничек табарга?   – Бездә электән үк укучыларның өйләренә йөрү гадәте саклана. Бүген “Быт” дигән операция кысасында укытучылар балаларның тормыш шартлары белән кызыксына. Дөрес, сыйныф җитәкчесен үзен генә җибәрмибез, гаиләләрдә төрле хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Шуңа күрә берничә укучы йөри. Монда бернинди мәҗбүриләү дә юк, барысы да әти-әни ризалыгы белән башкарыла, – ди Чаллы мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин. – Әлеге гаиләдә башта малайның әнисе белән әбисе килергә рөхсәт биргән булган, ә бу – аның абыйсы. Фатирга кертмәү турында укытучылар кул куйдыртырга гына теләгән. Монда укытучылар бернинди хокук та бозмаган. Педагоглар өйгә кереп, суыткыч актарып яки башкасын тикшереп йөрми. Гаиләдә тәрбия мәсьәләсе, балаларга карата мөнәсәбәт, өй эшләре һәм башкасы турында сораштыра. Бер ел эчендә күп нәрсә үзгәрергә мөмкин. Әйтик, аерылышу очраклары һәм башкалар. Өйгә килеп хәл белешү баланы саклау өчен эшләнә. Моны бары кунакка килү кебек кабул итәргә кирәк. Өйдә яшерерлек әйбер булмаганда, укытучыны кертәсең бит инде. Мондый күңелсезлек килеп чыкты дип, өйләргә баруны туктатмаячакбыз.   Килсеннәр иде әле…   Әти-әниләр, укытучыларның да фикерен белештек.   – Килсеннәр иде әле, күренмиләр генә. Кисәтүсез керсәләр дә, сүзем юк. Газ хезмәткәреме, сантехникмы… өйгә кертәбез бит. Бер чынаяк чәй эчермичә чыгармыйм. Нигә укытучыга ачык йөз күрсәтмәскә? Безнең балаларга белем бирә бит алар, – ди Казанда яшәүче ике бала әнисе Зәйнәп.   – Мин дә йөрдем балаларның өенә. Ул вакытта укытучының хокукы бар иде. Ник килдең диюче булмады. Укытучыны хөрмәт иттеләр. Сүзеңне тыңласыннар өчен, үзеңне дөрес итеп тота белергә кирәк, – ди мәктәптән башка эшкә күчкән Гөлнур Гыймаева. – Бу укытучыларны да аңлап була, алар бит үз теләкләре белән килмәгән. Мәктәп җитәкчелеге таләп итә, хисап сорыйдыр. Аралаша белүдән дә күп нәрсә тора. Бу очрак миңа ошап бетмәде. Укучылар белән бәхәсләр дә педагогларның үзләрен дөрес тотмавыннан   килеп чыга. Йорт хуҗасын да аңлап була, бер белмәгән кешене ни өчен фатирына кертергә тиеш? Документлары юк, бәлкем, алар кырыгалдардыр? Тагын үткәннәргә әйләнеп кайтам. Ул вакытта укучыңның исерек атасын урамда тотып сүксәң дә, сүз әйтмиләр иде. Укучылар белән бакча да казыдык, урманнарга да йөрдек, учак ягып, бәрәңге дә пешердек. Хәзер балалардан “файдаланырга” ярамый. Экскурсиягә дә болай гына чыгып китәм димә.   Баш иеп исәнләшү кайда?   Арча педагогия көллиятенең элеккеге директоры Илдус Сәгъдиев әйтүенчә, укытучы укучысының нинди шартларда яшәвен белмәсә, ул аңа ярдәм итә алмаячак. “Укытучылар өчен иң авыр проблема – әти-әниләрнең мәктәпкә карата игътибары җитмәү. Элек мәктәпкә килгәч, укучы, баш киемен салып, мөгаллимнең әйткән сүзен бүлдермичә тыңлап тора иде. Урамда тәмәке тартып торган ир-атлар, тизрәк тәмәкесен сүндереп, исәнләшергә ашыга иде. Кызганыч, бу күренеш бетеп бара. Хәзер укучының өенә килгән өчен укытучыны гаеплиләр. Заманында кире борган бер генә очракны да хәтерләмим. Бүген Мәгариф һәм фән министрлыгы әти-әниләр белән эшләүгә күбрәк игътибар бирсен иде.   – Элек без дә балаларның өйләренә бара идек. Мин үзем Казандагы 79 нчы мәктәптә тарих укыттым, сыйныф җитәкчесе булдым. Барысының да фатирларына йөреп чыга идем. Каршы килүчеләрне хәтерләмим. Гаилә белән мәктәп һәрвакыт элемтәдә булырга тиеш. Ләкин бүген закон буенча укытучы укучының өенә рөхсәтсез бара алмый. Хәер, мин элегрәк тә укучыларымнан: “Сезгә барырга җыенам, мине көтәсеңме? – дип алдан сорый идем. Кайберсе оялырга да мөмкин бит. Сыйныф җитәкчеләре башта әти-әниләр белән сөйләшергә тиеш, – ди Татарстан укытучыларның белемен күтәрү институтының социаль-гуманитар дисциплиналар кафедрасының өлкән укытучысы Илсөя Фокеева.
Белгеч сүзе:
Рәшид Нәҗметдинов, юрист-укытучы:   – Конституциянен 25 нче статьясы буенча торак хуҗасы ихтыярыннан тыш яки суд карарыннан башка кешенең өенә керергә ярамый. Шуңа күрә әти-әниләрнең педагогларны фатирына кертмәскә хокукы бар. Үземнең, укытучы буларак, укучыларның өйләренә барганым юк, чөнки ул минем хезмәт вазифаларыма керми.
---

--- | 22.10.2019

"Илһам абыйны юксыну нәрсәгә әверелде?.."

22.10.2019 Мәдәният
Илһам абыйның якты дөньядан безне ташлап китүенә әле бер ел да үтәргә өлгермәде, аны юксыну тойгысы җанымны бимазалый башлады. Әйе, халкы белән гомерлеккә хушлашуыннан соң көчәйгәннән-көчәя генә барды ул сары сагыш, ачы үкенеч...
Әйтерсең лә тормыш агышы туктап калды: кышның аклыгын күрмәдем, язның ямен сизмәдем, җылысына сөенмәдем, инде көзгә керәбез... Карлы юллардан кыңгыраулы атларның җилдереп узулары Илһам тавышы тоемында тагын да дәртлерәк яңгырый иде шул.   Урап-урап карлар күмә
Кышның озын юлларын,
Чың-чың итә, җил тузгыта
Җиз кыңгырау моңнарын.   Аның аһәнеңдә генә хас моңсулыктан ишеткән яз җыры – “Умырзая”да быел аны ямансулап җырланды, гөрләвекләр дә шаулап акмады. Умырзая үзе дә кар астыннан соң калыкты сыман. Югыйсә, җырдагы кебек:   Юк, мин яшәр идем, җәй ясаучы
Зур чәчәкләр белән җыелып,
Юк, мин үлмәс идем
Умырзая кебек,
Умырзая кебек боегып...   – Шундый иде кебек исәбе бөегебезнең...   Көзгә керде шул гомере, көзгә керде. Тормышыбыз, яшәешебез халкыбыз белән бергә боеккан чакта, шул рухны соңгы сулышына сеңдереп, җырлап хушлашты, елатып, әрнетеп, сызландырып.   Җир гаменнән мием чатный,
Йөрәгемдә сызлый ярам...
Мин бит заман ярын йотып,
Иблисләргә ләгънәт укып,
Мәңгелеккә китеп барам...   Юксынуым чиктән ашты – түзмәдем, ни дип әйтсәләр дә әйтерләр, дип Илһам абыебызның туган авылына барып, авылдашлары алдында аның турында бар булган истәлекләремне сөйләп, белгән кадәр җырларын җырлап, күңелемне бушатып кайтыйм дигән фикергә килдем. Нәрсә булган, куып җибәрмәсләр әле?! Ник дисәгез, бераз халык таныган исемем дә бар бит инде... Беләләр... Мәшһүр җырчыбыз белән җырлаштыргалап та, концертларында, юбилей кичәләрендә дә катнашып йөрдем. Илһам абыйга “Абзыйлар” вәгъдә иткән мәгърур һәйкәлле киләчәкләр җиткәнче, ичмасам, үземнең күңелемне тынычландырып кайтыйм. Клубларын яңгыратырлык аппаратурам бар, баян, гармунны алам, дустым Гыймадины үгетлим дә... Концерт куябыз инде аны! Ул туган, үскән, яшәгән авылны күреп, халкының күзенә карап, күңеленә кереп кайтыйм, мәйтәм.   Бу фикеремне Бөтендөнья Татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мәҗит улы Ганиев белән дә уртаклаштым. Һәй, ул инде милләт дигәндә андый эшләрне күкләргә чөеп хуплый. Ләкин монысын шул хәтле чөяр дип уйламаган идем. Ярты җөмләмнән туктатып:   – Тукта, алай гына итмиләр аны!.. – диде дә, – калганын үзем эшлим дип, план төзергә кереште. – Тәк, район главасына әйтми ярамый, Разил белән дә килешик, афиша ясатырмын, һәм, иң элек – иртәгүк, авылларына барып кайтам, авыл җитәкчеләренә әйтергә кирәк. Аннан соң “Илһам” чишмәсе дигән чишмә бар диләр анда.   – Син, Рөстәм Мәҗитович, бөтен районны кузгатасың бит болай булгач?! Мин кешеләрне мәшәкатьләми, үзем синең белән генә барырга уйлап киңәшүем иде лә...   – Синең эшең сәхнәдән аның җырларын җырлау һәм күпме истәлекләрең бар, шуны сөйләвең булсын. Иртәгүк китәм...   ... Һәм барып та кайткан... Күрештем. Сөйләштем, ди. “Ничек, чыннан да, Хәмзин киләм дип әйттеме”, – дип сораганнар. – “Бушкамы?” ... “Аның түләтеп, беркайчан да куйганы юк”, – дип әйттем дигән. Мин инде нәрсә дим, рәхмәттән башка сүз калмаган моның шулай җиренә җиткереп оештырып йөрүләренә.   Алга таба хәлләр өермәләнеп, давылга әверелде. Дустым, авылдашым Разил Вәлиев чылтырата. Ул инде һәрвакыт оста дипломатлар шикелле сүз башлый.   – Алмаз туган, нихәлләр, Илһамның авылына барасыз икән, мине дә ияртмәссезме? – дип, әллә ни артык кеше булмас идем дигән хистә, кыюсыз тавыш белән җөмләне әйтә. Бер дә күргәнем юк аның авылын, – дигәнен дә өстәп куя. Югыйсә, аның баруына минем шатланачагымны белә инде.   – Әлбәттә, – мәйтәм, – Разил, сәхнәдә өчәү булырбыз –син, Рөстәм Мәҗитович.   Өчәү генә булырга язмаган икән. Рәшит Ваһапов исемендәге данлыклы фестивальләрне оештыручы һәм шуның җитәкчесенең тавышына юлыктым беркөнне.   – Рифат бу, Фәттахов, – ди.   Тавышыннан таныйм кем икәнен.   – О-о, бик шат ишетүе. Нинди гозерләр белән безнең колак тарафларына телефонны куйдырттыгыз?   – Син һаман шулай кызык сөйләшәсең.   – Рәхмәт, комплиментың өчен.   – Ни... Син Илһам Шакиров авылында концерт-очрашу оештырасың икән, мине дә алмассыңмы? Беләсеңме, күпме яшәп булганым юк шунда...   – Рифат, ничек сиңа барма дип әйтим инде.   – Алай булгач, рөхсәт.   – Әйдә бергә-бергә ду китереп кайтырбыз!.. Җырларсың да шунда!   – Һаман шаяртасың...   Шаяртам гына, билгеле. Аның ул авылны, андагы халыкны күреп кайтырга теләве, мөгаен, киләчәктә нинди дә булса яхшы фикерләр уятасын сизәм. Ул аны булдырачак. Барсын!..   Тәк... дүртәү булдык.   Рөстәм Мәҗитович ике көннең берендә Яңа Бүләккә барып-кайткалап йөрде. Өченче баруында Сарман трассасының авылга хәтле арасындагы бераз дыңгыртыкланган асфальт юлның чокырларына ремонт ясалганын күреп кайткан. Бер килүендә: “Юлыгыз бераз тузган икән?” – дип әйтеп ташлаган булган. Болай гына инде, сүз җае белән генә. Чишмә юлы да булдозер беләнме тип-тигез итеп эттерелгән – асфальтның бер кырында торсын. Әллә район башлыгы эше, әллә җирле үзидарәлеләр... Юк, мондый күләмле, чыгымлы вазыйфаны “югарыдагысы” эшләткәндер. Чөнки авылдагылар аңа: “Ниндидер бер кеше килеп, юлларыгыз чокырлырак икән, дип киткән”, – дигән хәбәр җиткергән мөгаен. Һәй, ничек булса да булгандыр, анысы мөһим түгел, әмма халык өчен эшләнгән гамәл бу. Булдырганнар! Сәбәпкә җаен тапканнар... Әйтәм бит!..   Мин нәрсә? Борчылып йөрим инде. Нихәтле кешене эшеннән аердым, урыныннан куптардым. Хәзер, Яңа Бүләккә барып концерт куярга да уңайсызланам. Билләһи шулай... Менә минем Илһам абыйны юксыну нәрсәгә әверелде?..   Көне килеп җиткәч, барысы да онытылды тагы. Әй, җыена халык Сарман юлыннан Яңа Бүләк борылышына. Машиналар чож да чож, ниндие генә юк, киләләр дә туктыйлар, киләләр дә туктыйлар. Бөек җырчыбыз сыны төшерелгән мәһабәт җылы җанлы күрсәтмә-обелиск янына. Итәкләрен назлап кына искән җилдә чәк-чәк тотып торган кызлардан күзеңне ала алмаслык. Нинди тантана! Рәхәт бит! Район башлыгы Фаил Мисбах улын көтәбез. Менә-менә килеп җитәргә тиеш дигән уйны уйлап та бетермәдек, инде күренделәр дә... Шәп егет икәнен беребезне дә калдырмыйча күрешеп чыгуыннан ук сиздем. Инде бу юлларны, бу әзерлекләрнең, гомумән, мәшәкатьләрнең төбеннән алып очына хәтле ул җитәкләгәненә бер шигем дә калмады.   Чәк-чәк белән сыйлаучы матур кызларга күз кысып озак торырга килмәде, Фаил Мисбаховичның:   – Киттекме, егетләр! – дигән сүзенә ияреп, авылга – Яңа Бүләккә юл алдык. Ямалган юлларның ялганган җирләрен тәгәрмәчләр сиздереп бара, ләкин, иманым камил, бу юлларга озакламый киң итеп яңа асфальт салыначак, ак сызыклар белән, кырыена ак ташлар җәеп. Бу турыда миңа караганда Фаил әфәнде ныграк уйланып барадыр, тәгәрмәчләр тәпердәп куйган саен, ә хәзергә монысы да шәп әле. Менә бер көн эчендә рәтләттергән бит җиде чакрым араны! Болай булгач әйбәт итеп куябыз концертны! Монысы өчен борчылма, Фаил Мисбахович! Сынатмабыз!   Кортежыбыз озын урамның түрендәге сокландыргыч Илһам музее янына барып терәлде. Машинадан чыгып карасам, бинаның керә торган баскычлы ягында, өстә, икенче кат балконында баянчы белән Илһам абыйның җырларын җырлап, Кыям абыйсының улы Флүр тора. Авызымны ачып катып калдым. Шакировлар Илһам Шакиров аһәне белән тутырылган икән. Камилләре дә шулай, диделәр, оныклары да... Хәер, мин бит инде аларның бер калыптан сугылган, гел моңнан торганлыкларын белә идем. Хәтеремә төште, үзем филармониядә режиссер булып эшләгәндә, әле Илһам абыйның абыйсы шаулатып җырлаган чакта “Кырык биш ел тоташ җыр ява” дигән исем астында концерт программасы эшләгән идем. Анда шул ук Флүр, Камил, әтиләре Кыям абый һәм Илһам Шакиров үзе катнашкан иде. Киң җәмәгатьчелектә бу концерт зур бәя алып, киң тарафларга яңалык булып таралды.   Менә шул Флүр, абыйсының музее балконында, итальян операларындагы арияләрне җырлаган кебек, халык моңнарын җиһанга тарата. Их, моны язып кына сурәтләп тә, аңлатып та бирү мөмкин түгел. Аны күрергә, тыңларга һәм шул мохиттә булырга кирәк. Ә төгәлрәк – Яңа Бүләктә, кичкә табан, кояш батканда, музей бинасына җайлап кына лампа нуры төшкәндә. Үзегез килеп карагыз, җәмәгать! Үзегез!..   Концертның кайбер мизгелләрен генә язам, ямегез! Үзең турыда үзең язуы һәрвакыт читен һәм уңайсыз, анысын башкалар сөйләсен. Программага Илһам Шакировның җырларын (ул башкарган дип әйтүем) кертеп төзедем, аннан соң үземнең дә халык арасында таралган, ләкин мин язган икәнен белмәгәннәрен белгертеп, җырларымны яңгыраттым. Мәшһүребез белән булган кайбер истәлекләрне, очрашуларны, концертларны сөйләп бардым. Үземнең генә чыгышым сәгать ярымга сузылгандыр. Илһамны күп еллар белгән, уртак иҗади хезмәттәшлек иткән күренекле шәхес – Разил Вәлиев тә дулкынландыргыч хатирәләре белән уртаклашты, Рифат Фәттахов сәхнәгә күтәрелеп бу очрашуга кагылышлы фикерләрен әйтте, Рөстәм Ганиев та, Илһам аганың якын дусты буларак, бөегебезгә багышланып үткәрелгән спорт ярышлары турында сөйләде. Авылдашлары тарафыннан да җылы, күзгә яшьләр килердәй сүзләр ишеттек.   Аннан соң, концертларда, яки менә шундый матур кичләрдә көтелмәгән кызыклы хәлләр дә булып куя бит. Шундыйларның берсе: минем залга төшеп җырлый торган гадәт бар. Бигрәк тә хатын-кызларга, әбиләргә күбрәк якын килеп җырлыйм мин. Чөнки алар боегыбрак киткән кебек тоелалар. Ул көнне “Гөлйөзем” дигән җырымны сайладым. Карыйм, берәү бик кыю утыра, үзе барысына күренә торган җирдәрәк. Нигәдер инде ул әби миңа башта ук күз кысып, бармагы белән күрсәтеп, мине чакырып утырды. Киттем, шуңа җырлыйм бу җырны. Җырлый торам,үрелә-үрелә колакка пышылдый әбекәй, нәрсәдер әйтә – чурт белсен. Миңа бит әле буталмыйча җырларга да кирәк. Ярар, җыр беткәч сорармын.   Гөл-гөл-гөл, Гөлйөзем
Мин бит һаман берүзем...
Үрелә дә: “Мин дә берүзем”... – ди.   Көләсем килә, түзәм... җырлыйм. Теге һаман бармагын изи. Иеләм.
Гомерлек ялгыз итте,
Яратам, дигән сүзең...   Бу минем колакка: “Мин дә яратам!” – ди. Чыдап булмый, йөзенә карасаң – үзе сөйкемле тагы... Халык егылып көлә. Өченче куплетка күчәм. Читкәрәк китеп җырлыйм – арттан ияреп бара... Тагын теге җире җырның:   Гөл-гөл-гөл, Гөлйөзем,
Мин бит һаман берүзем...   Аптырагач, ул әйткән: “Мин дә берүзем” дигән сүзенә микрофон куйдым. Халык тәгәрәп китте.   Ярар, көлеп аргач, тамаша залы бераз тынгач, сорыйм моннан:   – Апа, нәрсә әйтергә теләгән идең? – дим.   – Хәмзин, җаным, мин бит сугыштан соң сезнең авылда торып, урман турадым, – ди. – Әй, үземне Ташлык егетләре яраттылар да инде, – дип өстәп куймасынмы. – Сугышып беттеләр минем өчен.   – Кит, аннан!.. – мәйтәм, – алай-болай эшләр начарга китмәдеме соң? Тегеләйгә... йөри торгач...   Аның ничек җавап биргәнен язып тормыйм. Ярамый. Әтчәенная апа булып чыкты ул.   Кичәбез өч сәгатькә сузылды. Сузылды, дигәнем мәгънәгә туры килеп бетми. Халыкның таралмавы моңа зур мисал. Иң ахырдан сәхнә түренә катнашучыларның барысын чакырып, Фаил Мисбаховичка сүз бирдем.   Күңеленең канәгатьлеген кичереп, киерелеп сүз башлавы, егетләрчә, үзебезчә рәхмәт әйтә белүе, ныгытып кулыбызны кысуы, киләчәктә мәшһүр җырчыбыз Илһам ага Шакировка күрсәтелгән мөнәсәбәтне, игътибарны, ихтирамны алып, үзе кебек, илһам хәтле югарылыкта башкарылачагына шиге юклыгын белдерде.   Төгәл бер ай үткәч, Илһам авылында, аның якты истәлегенә Бразилиядәге кебегрәк карнавал үтте. Мин кадерле кунаклар арасында шундый ук кадергә лаек булып, кунакка чакырылдым. Мине әле бер генә район башлыгының шулай хөрмәтләп, зурлап чакырганы юк иде. Аның исеме шул ук – Фаил Мисбах улы Камаев! Хөрмәтле кунагыбыз булырсың, дисә дә баянымны да алып бардым. Кирәге чыгарга мөмкин бит, мәҗлестә бер кызып киткән чак була, менә шунда, үл-егыл, гармун җитми. Беләм бит... Тәҗрибә бар.   Олы юлдан, авыл борылышына җиткәч, мине көткәндәге кебек җыелышу булып алды. Тик бу юлы куерак иде халык. Ни дисәң дә, Фаил туган, нишләп сиңа туган булсын глава, дисезме, ул хәзер миңа туганнан да кадерлерәк кебек, бик беләсегез килсә. Әйе. Түземсезлек белән аны көтәбез. Арабызда, минем урынга килгән Рифат Фәттахов җырчылары, Уфадан атаклы җырчы – Идрис Газиев та бар. Әлбәттә, элек күрешкәндәге дуслар, Кыям абый уллары – Флүр, Камил Шакировлар, чәкчәкле-бавырсаклы чибәр кызлар, фотографлар, хуҗалык җитәкчеләре. Илһамлы аншлаг каршында фотога төшәбез. Кырларга күз төшә: әле үткән килгәндә ындыр табагына таба иелеп торган иген басулары бушап, камылга калган. Димәк, районның һәм агрохуҗалыкларның эшләре гөрләп бара. Әйе, эшең җайга салынмаса, уйнап йөреп булмый.   Шундый уйлар, күзәтүләр белән мавыкканда күрми дә калганмын, кай арада килеп тә туктаган үзе. Тәмле булса да бавырсак белән әллә ни тамак туйдырып булмады, берән-сәрән фотографлар алдында һава суламый гына, елмаеп фотога төштек тә, глава машинасы артына тезелеп, Яңа Бүләккә сыпырдык.   Анда, малай, анда!.. Урам тулы халык – җырлыйлар, бииләр, һәр авыл коллективы сый-хөрмәт әзерләгән, чәй, компот, коймак... Тартып китерәләр дә фотога төшерәләр. Менә ике кулымны селкеп килсәм нишләр идем? Хәзер баянымны тартып, ду китереп биетәм. Үзләренең дә баянчылары бар, югыйсә, мин уйнаганга бииләр, аннан соң бергәләп уйнап, биетәбез. Бер чакрымлапка сузылгандыр бу карнавал ташкыны. Шунда Илһам абый моны күрсә ни дип әйтер иде икән, дип уйлап куйдым. Әйе, биер иде Бөеккәем, җырлар иде Мәшһүркәем. Гел әйтә торган: “Мин иң бәхетсез кеше” дигән сүзен әйтмәс иде, Бердәнберебез!   Ялгыз каен булмый диләр,
Менә бер ялгыз каен ла,
Менә бер ялгыз каен.
Ялгыз каеннардан ялгыз
Иттең бит, җаныкаем, –   дип җырламас иде.   “Без кабызган утлар сүнмәс алар,
Сүнмәс алар хәтәр җилләрдә,   – дип, гадәтенчә кулларын болгап җырлар иде. Авылындагы шушы галәмәткә сокланып.   Тагын шунысына шаккаттым: без беренче килгәндәге вакытта ремонтта булган мәктәп, ишекләрен киң ачып, һәр кешене үзенә чакырып тора иде. Инде укулар башланган, класслар яп-якты, коридорлар иркен, шул – укучылар өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Укысыннар гына, Илһам абыйларына гына мондый җәннәтне күреп белем алырга язмаган. Әйе, без килмичә торган бер ай эчендә, Илһам абыйның музеена да шактый күп үзгәрешләр кертелгән. Чын күңелләрен биреп эшләсәләр дә эшләгәннәр икән авылдашлары, райондашлары!   Яңа Бүләк өчен иң шаккатырганы, мөгаен, мәктәп артындагы яшел мәйданда барлыкка килгән алагаем эстрада сәхнәсе булгандыр. Сәхнәнең арткы планында Илһам абыйның уйчан карашлы сурәте банерга төшерелеп эленгән. Спонсорлар күрсәтелгән. “Китмә, сандугач” дип исемләнгән Илһам Шакировның әлеге карнавал-бәйрәме тулысынча, хәтта көтелмәгән югарылыкта үтте.   Рәхмәт Фаил Мисбах улы Камаевка һәм аның ярдәмчеләренә, халык шагыйре Разил Вәлиевкә, Мәдәният министрлыгына, Рифат Фәттаховка һәм дә аның җырчыларына, Яңа Бүләк халкына, Тукай районы һәвәскәрләренә!   Ә менә бу күркәм тантананы ТНВ каналы хезмәткәрләре килеп төшереп тә киткән булса, бөтен дөнья карар иде.  
Алмаз ХӘМЗИН

--- | 22.10.2019

Беренче сыйныф укучысының авызын скотч белән ябыштырган укытучы җәза алды

22.10.2019 Криминал
Беренче сыйныф укучысының авызын скотч белән ябыштырган укытучы җәза алды. Бу хакта журналистларга Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина хәбәр итте.
«Бу хәл расланды — укытучы, чыннан да, беренче сыйныф укучысының авызын скотч белән ябыштырган. Ул бер балага карата булган. Әлеге гамәле өчен укытучы җәза алган: башта аңа кисәтү ясаганнар, аннары шелтә белдергәннәр. Шуннан соң укытучы үз теләге белән эштән китү турында гариза биргән, ул канәгатьләндерелергә мөмкин», - дип сөйләде балалар омбудсмены.  
---

--- | 22.10.2019

Киноклубның чираттагы утырышы фәлсәфи драмага багышлана

22.10.2019 Мәдәният
24 октябрьдә 18: 00 сәгатьтә «Фестивальное» кафесында (Достоевский ур., 30, 2 нче кат) гадәттәгечә Киноклубның җыелышы була. Бу юлы фикер алышу өчен кинематограф жанры буларак фәлсәфи драма сайланды.
Чара кысаларында катнашучыларга Андрей Беловның "Фейерверк" фильмы тәкъдим ителәчәк. Кинолентаның төп герое Иван үзенең яңа фатирына фильм өчен сценарий язарга дип килә. Әмма яңа урында хәл ителмәслек проблемалар туа. Ул сценарийны язып бетерә алачакмы? Герой бу сорауга җавап эзли...   Фильмның иҗат төркеме – режиссер, сценарист Андрей Белов, оператор Марсель Сафиуллин, баш рольне башкаручы Айрат Бейсенбаев катнашында бирелгән темага дискуссия узачак.   16+
---

--- | 22.10.2019

«Болгар радиосы» VII Милли музыкаль премиясе нинди сюрпризлар әзерли?

22.10.2019 Шоу-бизнес
2019 елның 14 декабрь көнендә Казанның “Пирамида” концертлар залында “Болгар радиосы” VII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узачак.
“Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясенең максаты – халык күңелен яулаган җырларны барлау, җырчыларны һәм аларның иҗат җимешләрен алтын фондка кертү. “Болгар радиосы” халкыбыз фикеренә таянып, иң яхшыларын гына барлый, яңа гына табадан төшкән җырларны еллар белән сыналган сәнгать әсәрләре белән янәшә куеп замана белән бергә атлый.   Билгеле булганча, “Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясе лауреатларының бер өлеше - “Кайнар хит” проектында тавыш бирү нәтиҗәсендә җиңү яулаган артистлар. Алар арасында Ришат Төхвәтуллин, Гүзәл Уразова, Раяз Фәсыйхов, Марат Шәйбәков, Гөлназ Асаева, Марат Фәйрушин, ИлСаф, Рүзилә Хәертдинова, Сиринә Зәйнетдинова, Рәзил Камалов белән Рәфинә Ганиуллина һәм башкалар бар.   “Кайнар хит” җиңүчеләреннән кала, ел дәвамында “Болгар радиосы”нда еш соралган һәм халык күңеленә кергән җырлар да “Алтын йолдыз” сыны белән бүләкләнә. Шуны да әйтергә кирәк, “Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясенә җырчылар гына түгел, җырны иҗат иткән авторлар да лаек була”, - ди “Болгар радиосы” баш мөхәррире, продюсеры Илфар Кәримов.   Быел “Болгар радиосы” VII Милли музыкаль премиясендә 30дан артык номинация көтелә. Елдагыча, артистлар “Иң халыкчан җырчы”, “Татар җыр сәнгатен дөньяга танытканы өчен”, “Ел ачышы”, “Иң лирик җыр”, “Иң моңлы җырчы”, “Елның гаилә дуэты”, “Халык мәхәббәте”, “Кабатланмас тавыш” һәм башка номинацияләрдә бүләкләнәчәк.   “Болгар радиосы” VII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы 14 декабрьдә 18:00 сәгатьтә “Пирамида”да узачак. 6+
---

--- | 22.10.2019

Чыганак: Түбән Камада ир йөкле хатынын үтергән һәм үз-үзенә кул салган

23.10.2019 Фаҗига
Кичә кич белән Түбән Каманың Химиклар проспектындагы йортта бер фатирда ике мәет табылган.

Бу хакта "БИЗНЕС Online"га үз чыганакларыннан билгеле булган.

Башлангыч версия буенча, 54 яшьлек ир 31 яшьлек йөкле хатынын үтергән, ә аннары үз-үзенә кул салган. Парның өч баласы булуы билгеле.   Тикшерү эше белән Тикшерү комитеты шөгыльләнә. Фото: пиксабай
---

--- | 23.10.2019

Казанда әйләнеп капланган фура турында видео һәм хәбәр ялган булып чыкты

23.10.2019 Хәвеф-хәтәр
Телеграм каналында һәлакәттә әйләнеп капланган фура турында ялган видео чыкты. Фейк хәбәрне бүген «Татарстанга барам» таратты. Юл-транспорт һәлакәтендә тәгәрмәче шартлап, юл киртәсен җимереп, үзе ян ягына ауган һәм юлның бер өлешен каплаган фура видеосы басылып чыккан. Авторлар бу хәл бүген көндез Казанда Аккош күле янында булды, дип расладылар.
«Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, мондый авария бүген дә, башка көннәрдә дә Казанда булмаган.   Ачыкланганча, әлеге видео ике ел элек төшерелгән һәм аның Татарстанга бернинди мөнәсәбәте юк.    
---

--- | 23.10.2019

Алмаз Мирзаянов: «Ике метрлы 32 яшьлек ир-ат бу хакта сөйләргә тиеш тә түгелдер»

23.10.2019 Шоу-бизнес
Алмаз Мирзаянов мәктәпкә иртә керә. Тугызынчыны тәмамлагач та, авылдан китү ягын карый, әмма 13 яшьлек малайны әти-әнисе яныннан җибәрми.
– Бу хакта әйтү кирәкмидер дә, бәлки. Безнең өйдә тынычлык булмады. Дәү әни белән яшәгән вакытлар да булды. Шуңа да мин авылдан йөгер-йөгерә чыгып киткән кеше. Унберенчене тәмамлаганда миңа унбиш яшь иде. Мин укуны тәмамлавыма бик шат идем. Лениногорск музыка училищесына укырга кердем. Беренче курста беренче атналарда бигрәк авыр булды калганнарга. Курсташларга карыйсың да, сагынып елыйлар. Атна бетмичә дә, авылларына кайтып китәләр. Ә мин исә авылга беренче тапкыр өч ай узганнан соң гына кайттым, - дип искә ала Алмаз.   Моның сәбәпләре шактый. Газетада барысын да язып булмый. Әмма бөтен нечкәлекләрне беләсегез килсә, Алмазның быелгы концертларына бара аласыз. “Әнидән рөхсәт юк, әмма кайбер әйберләр хакында концертта сөйләячәкмен”, дип вәгъдә бирде артист үзе.   – Мин кеше талашканын тыныч кына карый алмыйм. Хәтта кинода талашу булса да. Шунда ук минем тамагыма төер утыра һәм күз яшьләрем бәреп чыга. Ике метрлы, 32 яшьлек ир-ат  бәлки болай сөйләп утырмаска да тиештер. Әмма бу минем күңелдә калган әйбер һәм минем башкалар өендә дә андый талашулар-ызгышулар күрәсем килми. Гәрчә, ул вакыт өчен авылда бу нормаль күренеш булса да. Кемнең кайда икәнен, нәрсә эшләгәнен бөтен авыл белә. Бөтен кеше эчә иде. Хәзер бөтенесе айнып беттеләр, диярлек инде. Хәзер алар мәчеттә, - ди Алмаз.   Әмма артист әти-әнисенә бик рәхмәтле. Аеруча да аларның сабыр булулары өчен. Алмазның үзендә дә бар бу сыйфат. Оят булса да языйм инде. Гомеремдә беренче тапкыр мин кеше белән очрашуга соңга калдым. Вакытны дөрес бүлеп бетермичә, ике очрашу арасын якын билгеләгәнмен. Нәтиҗәдә, Алмазга мине төгәл бер сәгать көтеп утырырга туры килде. Башка берәү булса, сиңа кирәк бит, килерсең әле, дип, китеп барыр иде. Әмма ул алай итмәде. Сокланам мин андый кешеләргә! Чын күңелдән сокланам!    
Лилия ЛОКМАНОВА

--- | 22.10.2019

6 айлык баланы эскәмиядә ташлап киткәннәр

23.10.2019 Җәмгыять
Мәскәү урамында бер ир 6 айлык баланы калдырып киткән. Бу хакта журналистларга башкаланың тикшерү комитеты рәисе Юлия Иванова хәбәр иткән. Әле сабый дәваханәдә.
Мәскәүнең Щепкин урамында табылган бу сабый баланы эскәмиядә билгесез  ир калдырып киткән. Следовательләр тикшерү эшләре башлаган, әлеге вакытта алар нарасыйның әти-әнисен һәм туганнарын ачыклау белән мәшгуль.   Курткага төрелгән кыз баланы иң беренче булып такси водителе күреп калган. Аннары ул ашыгыч ярдәм чакырган. Автор : Таҗиева Руфина Чыганак: Mail.ru Фото: Mail.ru
---

--- | 23.10.2019

Әлмәттә бер егет әбисен кыйнап үтергән

23.10.2019 Криминал
Әлмәттә исерек килеш әбисен кыйнап үтергән 26 яшьлек егетне хөкем иткәннәр. Алар арасында низаг агымдагы елның май аенда булган. Исерек егет кызып итеп 75 яшьлек пенсионер ханымның күкрәгенә йодрык белән суккан.
Алган тән җәрәхәтләреннән әби үлгән, дип яза Әлмәт таңнары.   Шәһәр суды аны “саксызлык аркасында зыян күрүченең үлеменә китерү" маддәсе нигезендә гаепле дип таный. Ул алты ел катгый режимлы колониягә хөкем ителгән. Хөкем карары законлы көченә кермәгән һәм аңа карата шикаять белдерелергә мөмкин, дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте. Фото: пиксабай  
---

--- | 23.10.2019

Филармония сәхнә ветераннары «Башваткыч»та катнашты (ФОТО)

23.10.2019 Мәдәният
Бу көннәрдә филармония сәхнә ветераннары Татарстан «Яңа гасыр» телеканалы «Башваткыч» тапшыруында кунакта булдылар.
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә хезмәт куйган биючеләр, оригиналь жанр осталарына багышланган бу тапшыруда, 1969 елда Мәскәүдә Бөтенроссия эстрада студиясендә белем алган биючеләр: Мөнир Мөхәммәтдинов, Татарстанның атказанган артистлары Эльба һәм Виктор Шәрәфетдиновлар катнашты. Карарга онытмагыз.   Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Image may be NSFW.
Clik here to view.
  Image may be NSFW.
Clik here to view.

---

--- | 23.10.2019

Апас районы Шәмәк авылы квадрокоптердан ВИДЕОга төшерелде

23.10.2019 Авыл
«Матбугат.ру» татар авылларын квадрокоптердан төшерә. Сезнең авылны да төшерербез, кирәк булса. Узган юлы Балык Бистәсе районы Яншык авылыннан матур видео ясаган идек. Бу юлы менә Апас районы Шәмәк авылыннан. Апас якларыннан танышларыгыз булса, аларга җибәрегез.

Балык Бистәсе районы Яншык авылы видеосы монда.

Ә монысы - Шәмәк:  

Әгәр бу видео сезгә ошаса, сезнең авылны да шулай төшереп китә алабыз. Редакция белән элемтәгә керегез.


  


---

--- | 23.10.2019
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>