Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Авыл халкы газ начар янудан зарлана: сәбәбе нидә?!

$
0
0
19.10.2019 Авыл
Укучыларыбыздан: “Газ өчен түлибез, әмма өйне дә җылытмый, духовкада ризык та озак пешә”, – дигән хәбәрләр килде. Дөрес, күбесенең исемен күрсәтәсе килми. “ВТ” хәбәрчесе бу аһ-зарларның асылына төшенергә тырышты.
Газ да башкача яна   Күпме генә җавап табарга тырышсалар да, авыл кешеләренең газга бәйле сорауларына тәгаен генә җавап бирүче юк икән. – Бездә район үзәгеннән читтәрәк торучылар, газ килеп җитми, дип зарлана. Башта газ юан торба буйлап бара, аннан ул кечерәеп китә. Һич кенә дә аңлап булмый. Димәк, авыл башына җиткәч, ул кими, – ди үзен Гөлчәчәк дип таныштырган ханым. – Бездә кайчак газ кызыл төс белән дә яна. Сүнеп киткән чаклары да була. Куркабыз инде. Бәла-казлардан Алла сакласын! Әнә бит гел газ шартлый. Ул хакта уйларга да куркам. Гөлчәчәкләр авылыннан тагын берничә кеше белән аралаштык. – Былтыр өйдә бик салкын булды. Әллә гаеп үзебездәме дип батареяларны да алыштырдык. Газчыны да чакырттык. Ул, газның басымын арттырырга кирәк, ди. Мич янында бик озак актарынды. Быел кыш туңмабыздыр дип өметләнәм, – ди Рәшидә ханым. – Газ килми дип тормый бит, исәпләгеч йөгерә генә. Түләү килеп тора. Узган ел кыш көне тугызар мең түләдек. Балтач районының Түнтәр авылыннан даими укучыбыз Әлфинур Якупова белән дә сөйләшеп алдык. – Безнең якта газга ниндидер сыеклык кушалар дип сөйлиләр. Гади кеше аны каян белсен инде? Нәрсә дип әйтсәләр, шуңа ышанабыз. Үзем дә газның сыйфаты яхшы дип әйтә алмыйм. Исәпләгеч тә начар эшли башлады. Ниндидер корым утыра. Әле менә шушы көннәрдә генә яңа исәпләгеч алып кайттым. Арзаны очрады, 1 меңгә таптык. Плитәбез дә начар эшли. Газчыны көтәбез әле. Килермен дигәненә өч көн инде, – ди ул.   Авылын да, исемен дә күрсәтмәвебезне сораган тагын бер ханым, авыл кешесен алдыйлар, дигән фикердә. – Курыкмыйча сөйләр идең дә аны, шушы авылда яшисе бар бит! Газ начар эшли. Моны газчы да яшерми. Духовкада ризык пешереп булмый. Камыр ризыгын сатып алабыз хәзер. Аның каравы, түләү күп килә. Начар газ кушылгач, исәпләгеч тизрәк әйләнә, дип тә сөйлиләр. Утсыз төтен булмас – белми әйтмиләрдер. Зуррак кешеләргә әйтсәң, кырын караулары бар. Авыл кешесе шул инде ул, зары булса да, кычкырып сөйли алмый, – ди ул. Арбор авылында гомер итүче Рәйсә Шиһапова белән аралаштык. Баксаң, аларның йортлары авыл читендә, мари ягына киткән юлда икән. – Безнең өебез зур. 2006 елда авылга газ керде. Шуннан бирле рәхәткә чыктык. Хәзер мунчаны да газ белән ягабыз. Әлбәттә, әгәр мичне дә эшләтеп, мунча да ягып җибәрсәң, өйне дә җылытсаң, газның көче кими. Бу арада балалар да бездә. Көне-төне мунча җылытабыз. Түләве җәй көне 5-6 мең сум булса, кышка арта. Шулай да элеккеге төсле утын әзерләп азаплану түгел инде. Әле бит ул чакта мичне ягып томалыйсың гына, җылысын җил алып бетерә иде ди, – ди ул. Рәйсә апа газ буенча бик күп белә булып чыкты. “Газ бит ул морҗаң дөрес салынмаган булса да сүнеп китә. Хәзер морҗаны торба белән алыштыралар. Аның биеклеге дөрес куелмаса да, газ сүнә”, – ди ул.   Арбор авылында газ җиһазларына Алмаз Әсхәдуллин хезмәт күрсәтә. Газ сыйфаты начар, ризык пешереп булмый, дип мөрәҗәгать итүчеләр юк икән. Ә менә, газ казаны дөрес эшләми, дип килүчеләр бар. – Күп кешедә 1992 елда чыккан “Идел” плитәсе тора. Алар җылылыкны тотмый. Бәлки, гаеп шундадыр. Быелдан һәр газдан кулланучы эшләү яраклыгы чыккан җиһазларына акт төзетергә тиеш. Эшкә яраклымы ул, юкмы – шуны ачыклаячаклар. Бу юлы алар үз җиһазларын махсус лабораториягә алып килә. Бәлки, шуннан соң зарлар кимер. Торбадан килә торган газның басымы 0,003 МПа булырга тиеш. Куркынычсызлык кагыйдәләренә туры килсен, дип без аны бер процентка киметеп бирәбез. Газга кислород кушасыз, су өстиләр, диләр. Бу дөрес түгел. Аңа берни дә куша алмыйбыз, – диде ул.   Мич сагындыра   Кукмара районының Төркәш авылыннан Илсөяр Гыйниятуллиналарның йорты авыл читендә урнашкан. – Кыш көне нинди генә салкыннар булса да, бездә газ көче кимеми. Дөрес, көз, яз айларында каты җылытмый. Күпмегә генә арттырсаң да, бер төсле тора. Газ миче әйбәт пешерә, ризыклар уңа. Әмма хәзерге җылы башка төрле, элеккесеннән аерыла, – ди Илсөяр апа. Алар кыш көне газ өчен аена 5 мең сум түлиләр икән.   Актанышта яшәүчеләрдән дә газ сыйфаты турында сораштык. – Без газ начар дип зарлана алмыйбыз. Рәхәттә яшибез. Пешергән ризыкларыбыз тәмле була. Элек бездә электр плитәсе иде, камырның йөзе килмичә тилмертте. Хәзер газ яхшы пешерә. Зарланып булмый. Авылдагы өй буш торса да, газны өзмибез, ай саен 1100 сум түлибез. Хәзер яши торган өйдә ай саен 1 800 сумлык счет килә, – ди Ирина Шиһабиева. Сабада яшәүчеләр белән дә элемтәгә кердек. – Узган ел газ миче эшләмичә тилмертте. Күршеләрдә дә шул ук хәл иде. Аптырап беттек. Газчыны чакыртабыз – гаебен тапмый. Ирем белән уйлаштык та, газның өске өлешен калдырып, астын электр белән пешерә торганга алыштырдык. Газның сыйфаты начар дигәнгә ышанам мин. Үзегез уйлап карагыз, хәзер кайда да файда табарга тырышалар. Сөткә су кушалар, ярты ризык консервантлы, газны гына бутамый калмаслар инде, – дигән фикердә Шәмәрдән бистәсендә яшәүче Гөлчирә ханым. Алексеевскида яшәүче танышларымнан да белештем. Алар ризык пешерүнең вакыты озайды, элеккеге төсле тиз пешми, ди. – Авылда әнидән калган өй бар. Мичне сүттермәдек. Ашлар уздырганда, камыр ризыкларын шунда кайтып пешереп киләм. Мин бу проблеманы бездә генә дип торам. Әле менә яхшырак газ миче алырга йөри идек, – ди Гөлия Абдрахманова. Казан – Чаллы юлында урнашкан “Сайкичү” базарында сатучылар белән аралаштык. – Безнең район Татарстанның уртасында урнашкан. Газ килеп җитми, дигән зарыбыз юк. Бездә мичләр шулкадәр әйбәт эшли. Эшләмәсә, көнгә икешәр-өчәр мәртәбә ризык пешереп булмас иде, – ди Түбән Яке авылыннан Фәүзия Шиһапова. – Элек мичкә ягып та пешердек. Шәймиевкә рәхмәт инде. Газлы итте. Газ булмаса, бу кадәр сату итеп булмас иде.   Сабын, пумала кирәк   Газга күчтек, рәхәт хәзер, дип сөйләнсәк тә, аның куркыныч икәнен истән чыгармаска кирәк. Язманы әзерләгәндә үзем белән булган бер вакыйга искә төште. Яңа фатирга күчкән генә вакыт. Гыйнвар ае иде бу. Берзаман өйгә газ исе чыкты. Ирем төнге сменада. Нишләргә? Иң элек күршебезне чакырдык. Ул исә, тиз генә сабын күбеге ясап, газ исе чыккан урынга сөртеп карады. Гаепнең исәпләгечтә икәнлеге ачыкланды. Тиз арада газ хезмәткәрләрен чакырдык. Ярый вакытында сизендек… Соңгы вакытта күп фатирларга газ казаны куела. Анысы да тагын бер проблема. Вакытында техник күзәтү ясатасы, әгәр ватылса, үз кесәңнән түләп төзәтәсе әле аны. Казанны елга бер карап чыгып киткән өчен элек 2 мең сум түлисе иде, быел 500 сумга арткан. Ватыла-нитә калса, яңадан түлисе. Казан әйбәт эшләп торганда, ишек шакыган газчыларны да кертмибез кайчак. Янәсе, әле бит ватылмаган. Ә менә шул ваемсызлык бәла-каза китерергә мөмкин. Әгәр техник хезмәт күрсәтү өчен өегезгә газчыны кертмисез икән, 2000 сум штраф түләттерергә мөмкиннәр. Башта техник хезмәт күрсәтү өчен кертмәгән дип фатирга эләгә алмау турында акт төзелә. Техник хезмәт күрсәтү өчен өйгә кертүне сорап почта аша хат килергә дә мөмкин. Әгәр шуннан соң да фатирга кереп булмый икән, бу хакта торак инспекциясенә хәбәр итәләр.
Сүзгә-сүз “Газпром Трансгаз Казан” оешмасының матбугат бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Минкина: – Газ белән җылытылучы йортларда температураны махсус көйләп була. Кеше үзенә күпме кирәк, шуның кадәр яга ала. Ризык пешереп булмый, дип зарланучыларга газ мичен каратырга кирәк. Бәлки ул искергәндер яки аның төзексезлеге бардыр. “Балтач газ” идарәсе җитәкчесе Наил Сафин: – Безнең якларга килә торган газның сертификаты бар. Балтач читендәге авылларга, гомумән, чит илгә җибәрелүче газ эләгә. Басым да җитәрлек. Читтәрәк басым азрак булса да, нормадан читләшми. Халыктан газга су кушыла дигән сүзләр дә ишетелә. Әмма ул дөрес түгел.   Кайсы очракта газ шартларга һәм сөрем белән агуланырга мөмкин? – Газ җиһазлары начар, алардагы куркынычсызлык автоматикасы төзек булмаса; – беркетеп куелган вентиляциядән газ чыгып торса, сөрем газы җыелуга сәбәп булырга мөмкин; – газ плитәсе өстендәге вытяжка торбасы вентиляция каналы тишемен тулысынча капласа, газ җыелырга һәм аз гына очкыннан да көнкүреш газы шартларга мөмкин; – газ баганасын томалап куярга ярамый. Белгечләр аны таба алмаса, газ чыгуны туктатып булмаячак; – төтен юллыгының чистарту уемнары тулган яки томаланган булу; – газ плитәсе яки казан урнаштырылган бүлмәдә йокларга ярамый; – газ җиһазларын мөстәкыйль рәвештә урнаштырмаска кирәк. Аны бары тик техник хезмәт күрсәтүгә килешү төзелгән махсуслашкан оешмалар гына башкарырга тиеш.   Белешмә: Газ составы нинди? Аның 70 – 98 процент өлешен метан алып тора. Шулай ук составында бутан, пропан, углекислый газ, су парлары, сероводород бар. Газ өчен күпме түлибез? 2019 елның беренче яртыеллыгында бер кубометры 5 сум 66 тиен булса, 1 июльдән 5 сум 72 тиен тора. Районнарда исәпләгеч куелмаган кешеләр норматив буенча түли. Ул очракта торак мәйданын да исәплиләр, хайван асраганга да карыйлар икән. Билгеле, исәпләгечсез газ кыйммәткә чыга. Газ исе килсә, нишләргә? Барлык газ җайланмаларын сүндерергә, ишек-тәрәзәләрне ачарга, газ исе булган урыннан чыгарга кирәк. Кичекмәстән 104 номерына, кесә телефоннарыннан 112 номеры аша да шалтыратып хәбәр итәргә мөмкин.   Сөрем газы белән агуланганда беренче ярдәм күрсәтү: 1. Сөрем газы белән агуланучыны кичекмәстән саф һавага алып чыгарга кирәк. Мөмкинлек булмаса, тәрәзәне, ишекне ачарга. 2. Кичекмәстән ашыгыч медицина ярдәме машинасын чакырырга. 3. Кешенең якасын ычкындырырга, кысып торучы киемнәрен салдырырга. 4. Башына һәм күкрәгенә салкын сулы компресс яки бозлы шешә куярга. Чигәләрен аш серкәсе яки нашатырь спирты белән уарга. 5. Әгәр сулыш алмаса, ясалма сулыш һәм йөрәгенә массаж ясарга кирәк. 6. Аңына килгәч, кайнар чәй эчертегез, 2-3 стакан чәй аның хәлен яхшыртачак.
Гөлгенә ШИҺАПОВА

--- | 19.10.2019

Бай ир табармын әле

$
0
0
19.10.2019 Язмыш
Ирина белән якын дуслар да түгелбез. Әмма үзебез яшәгән шәһәрдә якташлар әллә ни күп булмаганлыктан, сирәк булса да очрашып-күрешеп торабыз. Ирина җилбәзәгрәк булды. Хәтерлим, яшь чакта ук берәребезнең ниндидер егет белән танышуын белсә, беренче соравы: "Бай микән? Чибәрме?" – була иде.
Инде акыл кереп, буй җитеп, гаилә кора башлагач та, аның бу гадәте бетмәде. Уртак танышыбызның тормышка чыгуын ишетсә, тизрәк аның хәләл җефетенең байлыгы турында кызыксына һәм теге традицион сорау яңгырый иде: "Бай микән?"   Озак кына күрешми тордык, әмма Ирина үзгәрмәгән икән. 7-8 елдан соң очрашкач, минем тормышка чыгуымны ишеткәч, теге сорауны ярып салды: "Ирең баймы?" Белмим, нигә Иринага байлык шулкадәр мөһим булгандыр инде. Хәер, ул яшь чагыннан ук матур киемгә, балдак-йөзекләргә кызыкты. Без йотлыгып китап укыганда, ул, чәчләрен бөдрәләтеп, клубка чыгып китә иде. Тормышка да иртә чыкты, моның сәбәбе – йөргән егетенең "Жигули"е бар иде. Чират торып кына машина алып булган ул заманда Айдарның дәү әниләренә Себердән ялтырап торган кызыл "Лада" белән кайтуы хәлиткеч роль уйнады. Ай буе егет кочагыннан чыкмады, ә ул китеп, бер ай торгач, Себергә "йөккә уздым" дигән хәбәр озатты. Чемоданын җыеп, үзе дә шунда китте. Айдар белән озак яшәмәделәр, тегесе кызның үзенә алдап өйләндерүен белгәч, гафу итмәде. Ике ел тарткалашканнан соң аерылыштылар. Өч бүлмәле фатир да, машина да Иринага тәтемәде. Әмма ул бай ирләрнең "оясына" барып эләккән иде. Шунда торып калды. Ялга кайткач, бармаклары саен алтын йөзек, муенындагы калын-калын чылбырлар белән мактанды. Минем йөземдә бернинди дә кызыксыну, соклану күрмәгәч: "И, ятасың инде шушында, бармагыңда бер балдагың да юк, колагың хәерчеләнеп тора. Тап үзеңә бер бай ир!" – дип тиргәп ташлады. Аннары колакларындагы икешәр алтын алканы сыйпый-сыйпый үзенең ничек типтереп яшәвен сөйләде.   Себердә үзенә бер бай ир тапкан икән. Әмма тегесе инде гаиләле булган. "Саудым гына тегене, ел саен чит илгә ял итәргә барулармы, затлы туннармы – бернәрсәгә отказ бирмәде, барысын да алды!" – дип горурланып сөйләде ул. Әмма бераздан юлында тагын да баерак ир очрый һәм Ирина, ике дә уйламый, анысына китә. Китә дип, хатынлыкка түгел, әлбәттә, сөяркә булып. "Тунны гына да дүртне алдырдым, ул үзе исәбен югалтты. Мин сиңа бер тун алдым бит инде, дигән иде, каян булсын, хатыныңа алган белән бутыйсыңдыр, дип ялганладым тегеңә. Ә ул вакытта миңа өч тун алган иде инде!" – дип көлеп сөйләде Ирина.    Әмма без капчыкта ятмый. Сөяр­кәсенең хатыны Ирина турында белгән һәм, аны эзләп табып, ярыйсы гына тукмаган. "Монда калсаң, тереләй җиргә күмдерәм!" – дип янагач, бай сөяркәне калдырып, ераккарак сыпыртудан башка чара калмаган Иринага.   Алты-җиде ел элек ул без яшәгән шәһәргә кайтып төпләнде һәм янә бай ир эзләргә кереште. Себердәге фатирын ашыгып кына арзанга саткач, хаклар да кинәт үсеп китеп, ул монда бер бүлмәле фатир гына ала алды. Әмма төшенкелеккә бирелмәде. "Берәр бай ир табылыр әле, алырмын зурракны!" – дип үзен юатты. Туннары туза башлагач та: "И, булыр әле, берәр бай ир табылыр!" – диде, кыскасы, үзен дә, безне дә шулай юатты. Акыллы ир дә димәде ул, эшчәнне дә сорамады, ә нәкъ менә байны юрады. Табылды шундый берәү. Дөрес, монысы да гаиләле иде. Башта качып кына очрашып йөрделәр, аннары ир бөтенләйгә Иринага чыгып китте. Әмма ул "яңа хатынның" фатирын киңәйтергә дә, көтелгән джакузилар урнаштырырга да ашыкмады, киресенчә, чапты да чапты, чит илләрдә сәяхәт итәргә түгел, ресторанга алып барырга да вакыты юк иде аның. Алай да бер тун алып бирде. Бу беразга гына Иринаның кәефен күтәреп торды, әмма көтелгән бәхетне китермәде. "Ресторанга да йөртмисең, мин хәзер үзем ашарга пешереп ятыйммыни?! Фитнес-клубларга илтеп куярга шоферың да юк бит синең!" – ише тавыш еш чыга башлагач, теге ир тиз генә үз хатыны янына кайтып китте. "Кадалып китсен, миңа дигән берәр бай ир табылыр әле!" – дип калды аның артыннан Ирина. Табылуын табылды, әмма алдагы мөнәсәбәтләр дә шулай тәмамланды.    Беркөнне Ирина ишек шакыды. "Берәр юньле психолог белмисеңме, чистый туйдым җыен җүнсез ир белән бәйләнеп, психологка барып карыйм әле, каян эзләргә, берәр киңәш бирмәс микән?" – ди бу. "Нигә соң кемдер сине гомер буе карарга, туйдырырга тиеш, гарипме әллә син? Нигә әлегә кадәр хезмәт кенәгәң дә юк, сиңа бит инде 50 тула... Байлык кешегә бәхет китерәмени? Нигә соң алайса бармагың саен берәрне түгел, икене кигән алтыннарың сине бәхетле итми? Икәүнең корган һәм тырышып саклап килгән гаиләсен бозарга ни хакың бар синең? Шул турыда уйлаганың бармы? Син ирләрдән байлык, сөю-наз көтәсең, ә үзең аларга нәрсә бирәсең соң? Хәтта җылы аш пешереп каршы да алмыйсың, эштән кайтып, сине ресторанга алып баруын көтеп утырасың!" – дип әйтәсе килә дә соң Иринага, әмма авызны ачмый калам. Психологлар аңлатыр әле. Хәер, Иринаның башкача фикерли башлавы икеле, әнә бит, күзеннән аккан карасын сөртте дә, өс-башын төзәткәли башлады: "Ярар, ничава, миңа дигән берәр бай ир табылыр әле!"   Бу очрашудан күп тә үтмәгән иде, Иринаның Себердә яшәгән чордагы "серләре" ачылды. Баксаң, ул анда бай сөяркәләренең һәрберсеннән бала тапкан һәм аларны бала тудыру йортында калдырып чыккан икән. Моны миңа шулай ук Себердә яшәгән өченче танышыбыз җиткерде. "Сез аралашып торасыз бит, әйт әле Иринага, юлласын балаларын, әле хатасын төзәтергә соң түгел. Мине тыңламады, бәлки синең сүзләреңә колак салыр", – диде.    Һәм менә мин Иринада утырам. Килгәнен дә көтмәдем, үзем бардым. Озын матур тырнаклары белән өстәлне "текелдәтә-текелдәтә" тыңлады ул мине. Ясалма керфекләр ябыштырган күзен бер тапкыр да күтәреп карамады. Мине тыңлап бетергәч, әкрен генә: – Шулай килеп чыкты, нишлисең инде хәзер. Аборттан курыктым, вакытында алдырырга бармадым. Ә бала белән мин ул ирләрнең берсенә дә кирәк түгел идем. Балалары аларның үз өйләрендә дә бар. Шуңа, гариза язып, хастаханәдә калдырдым. Ничава, алар бит ач түгел, хөкүмәт карый, тамакларын туйдыра, киендерә. Кыз балалар бит, үсәрләр, үз-үзләрен карарга өйрәнерләр, аннан берәр бай ир табып, кияүгә чыгарлар, – дип тезеп китте.  

Валлаһи, мин шул чакта Иринаның түбәсенә биреп алудан чак тыелып калдым. Үзгәрмәсә дә үзгәрмәс икән кеше! Юл буе бер генә теләк кабатладым: "Тәүбә-тәүбә, кызлары берүк Ирина кебек булып үсмәсен, аңа охшамасыннар, тәүбә-тәүбә!"

Язма "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 12 март 2015 № 11


---

--- | 19.10.2019

Тинчурин театрында квест узды

$
0
0
20.10.2019 Мәдәният
18 нче октябрь К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Казанның Авиатөзелеш районы "М.Җәлил исемендәге №26 нчы номерлы Лицей" һәм Совет районы "Советлар Союзы Герое С.А. Әхтәмов исемендәге №121 нче Лицей" укучылары өчен “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында квест уздырылды.

Укучылар өч командага бүленеп, грим ясау, бутафория һәм сәхнә осталыгы буенча театрыбызның әйдәп баручы, Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Нәүмәтова һәм шулай ук Кадрия Фәйзетдинова, Әлфия Вәлиева һәм Юля Выборновадан дәресләр алды.

Укучылар барлык мастер-классларда булганнан соң, укытучылары – Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гайнуллинага үзләренең фикерләре белән дә бүлештеләр. 

Тинчурин театры балаларда театр сәнгатенә мәхәббәтне төрле кызыклы мастер-класс һәм экскурсияләр аша да уятырга омтыла. Әлеге чара нәкъ шул уңайдан оештырылды һәм, һичшиксез, куйган максатыбызга ирештек. Балаларның бик теләп мастер-классларда катнашуы, канәгать елмаюлар моның ачык мисалы булып тора.
---

--- | 20.10.2019

Рамил хәзрәт Юнысов: «Гагаринга кадәр космоска чыккан иң беренче кеше – Мөхәммәд Пәйгамбәр»

$
0
0
20.10.2019 Дин
Клиник үлем кичерүчеләр турында ишетеп торабыз. Күбесе шул вакытта үзләре белән булган хәлләрне сөйләп тәмам шаккатыра. Бер танышым тоннель эченнән очып барып, вафат булган әтисен күрүе, икенчесе тәкбир, ягъни «Аллаһе әкбәр» дип әйтүләрен ишетүе һәм операция өстәлендә яткан тәненә очып төшүе турында сөйләгән иде. Һәм бик күпләр шушы хәлләрдән соң дингә килә.
Клиник үлем вакытындагы галәмәтләр диндә ничек аңлатыла? Коръәндә моның турында сүз бармы? «Иске таш» мәчете имамы Рамил хәзрәт Юнысов белән чираттагы әңгәмәбезне шушы темага багышларга булдык.   – Рамил хәзрәт, биологик һәм клиник үлемнән кала, йоклаган вакытта да кешенең җаны тәненнән аерыла һәм кире кайта. Йоклаган җирдән вафат булучыларның җаннары кире әйләнеп кайтмый булып чыгамы? – Һәр мөселман кешесе, иртән торгач, «Әлхәмдү лилләәһилләзии әхйәәнәә бәгъдә мәә әмәәтәнәә вә иләйһил-бәгъсү вән-нүшүүр» дип дога кылырга тиеш. Аның тәрҗемәсе: «Безне үлгәннән соң терелтүче Аллаһыга мактау булсын! Үлгәннән соң терелтү Аллаһыдандыр, кайту да Аңадыр». Шушы дога безгә йокының үзенә күрә бер үлем булуына дәлил булып тора. Галимнәр, йоклаган вакытта да кешенең җаны тәненнән чыга, ди. Әмма шуны аңларга кирәк: җан берничә өлештән тора. Йоклаганда, аның бер өлеше чыкса, клиник үлем кичергәндә, тагын да күбрәк өлеше, ә биологик үлем вакытында ул бөтенләе белән чыгып китә. Коръәндә һәм Пәйгамбәребез хәдисләрендә клиник үлем турында мәгъ­лүмат күрмибез. Шулай да Коръәндә биш урында Аллаһы Тәгаләнең кешенең җанын алып, бу дөньяда ук терелтүе турында әйтелә. «Бәкара» сүрәсендә шундый аять бар: берәү Аллаһтан, Син безне ничек терелтәсең, дип сорый, Ул шул кешене үтерә һәм 100 елдан кабат терелтә. Теге дөньяда күпме булдың дип сорагач, бер-ике көн, ди. Чынлык­та 100 ел үткән була. Бәни Исраил кавемендә дә моңа охшаш вакыйгалар булуын беләбез. Бу үтереп терелтү очрагы клиник үлем белән бәйле түгел. Кеше чынлап та үлә һәм Аллаһ аңа җанын яңадан кайтара. «Кәһаф» сүрәсендә җиде егетнең, мәгарәгә качып, 300 ел йоклаулары турында сөйләнә. Моны бездә, мәрткә китү, диләр. Клиник үлемме бу, түгелме – монысын әйтә алмыйбыз, һәрхәлдә, шундый халәттә булгандыр алар. Фәнни яктан ул әле ачыкланмаган. Шулай да йокы белән биологик үлем арасында үзенчәлек­ле халәт барлыгын беләбез. Кешенең җаны чыгып үзен карап торуы турында минем дә бик күп тапкырлар ишеткәнем булды. Онколог-табиб Лонг Джеффри «Жизнь после жизни» китабында да клиник үлемнең йөзләгән очрагы турында яза. Наркозда булган бер пациент табибка, мин сезне өстән күзәтеп тордым, дип, аның операция вакытында нәрсәләр эшләвен сөйләп бирә. Моңа охшаш хәлне бер танышым үземә дә сөйләгән иде. Үзе, хатыны һәм ике яшьлек баласы белән автоһәлакәткә очраганнар. «Өстән тәнемне кара пакетка салып ябып куюларын күрдем. Балам да үзем янында иде, безне болытлар җыелып килеп кысып алды да өскә менгезеп алып киттеләр. Бер капкадан балам кереп китте, мин калдым. Шунда күкрәгемдә бик каты авырту тоеп уянып киттем. Ул вакытта мине моргта яра башлаган булганнар», – дип сөйләде ул.   Хатыныгызны коткардык, балагыз­ны алып кала алмадык, дигәннәр аңа. Европада, шулай ук бездә дә морг ишек­ләрен караңгыда күренә торган ут белән яктыртып, сенсорлы итеп ясый башладылар. Алай-болай кеше терелеп уянса, ишекне үзе ачып чыга ала.   – Клиник үлем кичерүчеләрнең бу хәлдән соң дингә керүләре билгеле... – Миңа үзе белән булган вакыйганы сөйләгән кеше дә дингә кергән. Бу адәм баласына бер гыйбрәт. Клиник үлемне Аллаһның бер рәхмәте дияр идем. Мәрткә китүчеләр арасында ахирәтне, җәннәт-җәһәннәмне күрүчеләр дә бар. Башка төрле затлар, әрвахлар белән дә күрешеп сөйләшүчеләр бар. Шуны аңлап, туры юлга басарга бер сәбәп тә булырга мөмкин. Әмма бу урында клиник үлем, Джеффриның үлемнән соң кабат терелүчеләр турында язган китап­ларын биологик үлем белән тәңгәл китерергә ярамый. Күп кенә кеше үлем җиңел икән, Коръәндә, хәдисләрдә сөйләнгәнчә, Газраил дә килеп утырмый, җанны алуы да авыр түгел икән дип ялгышырга мөмкин. Ни өчен дигәндә, клиник үлем кичерүчеләр анда рәхәт, җәннәт кебек тыныч иде, монда кайтасы да килмәде дип сөйли. Шул сүзләргә алданып, үлем җиңел була дип тынычланырга кирәкми. Чын үлемдә кеше башка халәттә була. Аның турында беркем дә сөйли алмый.   – Ахирәт дөньясы, үлгәннән соң да тормыш дәвам итәчәге турында сөйләгәндә, теге дөньяга барып кайт­кан кеше юк әле, дип әйтергә яраталар. Аларга җавабыгыз? – Үземә дә еш кына әйтәләр аны. Ә мин беләм, бар андый кеше, дим, Габдулла улы Мөхәммәд чынлап та булып кайткан. Кем соң ул, диләр. Пәйгамбәребез, мин әйтәм. Мигъраҗ кичәсендә Мәккәдән Иерусалимга күчә һәм аннан җиде кат күккә күтәрелеп, ахирәткә сәяхәт ясый. Кемдер аны тәне белән түгел, җаны белән генә барган, ди. Кемдер, төшендә булган, ди. Юк. Тәне һәм җаны белән сәяхәт кыла ул анда.   Җәннәткә дә, җәһәннәмгә дә кереп карый. Иң яхшы космик корабль белән айга менәр өчен өч тәүлек кирәк. Кояшка менеп җитәр өчен дистәләгән еллар кирәк. Ә Пәйгамбәребез җиде кат күккә очып, Аллаһы Тәгалә белән сөйләшеп, кире Мәккәгә кайтканда, аның йоклаган урыны суынмаган була. Гагаринга кадәр космоска чыккан иң беренче кеше – Мөхәммәд Пәйгамбәр. Моны беркем кире кага алмый. Аңа ышанмаучы Мәккә мөшрикләре кебек була. Аларга сөйләп күрсәткәч, безнең иң яхшы дөяләрдән торган кәрван Мәккәдән Иерусалимга бер ай бара, бер ай кайта, ә син бер төндә барып кайттым дисең, диләр аңа мөшрикләр. Бу уйдырма түгел, аның турында дистәләгән хәдис бар. Шунда барып кайткач, Пәйгамбәребез көлми башлый, елмая гына. Йа рәсүлулла, элек көлә идегез, сез хәзер нигә көлмисез, дип сорагач аңардан, ул, мин җәһәннәмне күрдем, сез аны күрсәгез, гомер буе елар идегез, ди.   – Мигъраҗ кичәсе турында тәфсилләбрәк сөйләгез әле. – Пәйгамбәр төнлә Мәккәдә йок­лап ятканда, аны Җәбраил уята да яшен тизлегендәге бурак дигән атка утыртып, Иерусалимга җибәрә. Җиденче кат күккә күтәрелә, анда пәйгамбәрләр белән күрешә. Кире Мәккәгә кайткач, Мәккә мөшрикләренә Иерусалимга барганны гына сөйлим, күккә менгәнне сөйләсәм, бөтенләй ышанмаслар, дип уйлый. Мөшрикләр, алай булгач, Иерусалим шәһәрен сурәтләп бир, диләр. Базарлары кайдалыгын, урамнары турында сорашалар. Пәйгамбәр Иерусалимда төнлә Акса дигән мәчеттә намаз укый, шәһәрне күрми дә. Шуннан Аллаһы Тәгалә аның каршына илаһи телевизор куя. Аны пәйгамбәр генә күрә. Шул фантастик телевизорга карап, тегеләрнең сораганнарын сурәтләп бирә. Безнең кәрван хәзер кайда, ничә көннән кайтып җитәрлек юл үтәселәре бар, дип тә сорыйлар. Телевизорга карап, шул сорауга да җавабын бирә. Чынлап та кәрван, ул әйткәнчә, өч көннән кайтып җитә.   – Мөшрикләр кемнәр соң алар? – Ул «ширек» сүзеннән чыккан. Ширек – Аллаһыга кемне яки нәрсәне дә булса тиңдәш тоту, Аллаһыдан башкага гыйбадәт кылу. Мөшрик­ләр Аллага ышана, әмма башка төрле потка табыналар. Безнең дөньяда алар бик күп. Аллаһка ышана, әмма гороскопка таяна. Ырым-шырымнарга ышана. Бу кече ширек була. Олы ширек – Аллаһ урынына икенче бер әйбергә табыну. Бүген Аллаһны алыштыручы әйберләр күп, әйтик, акча, дөнья ләззәтләре. Кызганыч, халык шуларга табына башлады. Бу дөньяда Аллаһ кушканча яшәп, әҗәлләребез җиткәч, һәркайсыбызның үлгәннән соң ахирәт дөньясына – мәңгелек йортыбызга кайтачагыбыз турында онытмасак иде.
Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА

--- | 17.10.2019

Казахстанда "Ханский дом"компаниясе вәкиллеге ачылды

$
0
0
20.10.2019 Җәмгыять
Сезнең белән шатлыклы хәбәр белән уртаклашырга ашыгабыз — "Ханский дом" компаниясе Халыкара компаниягә әверелде. Казахстанда әлеге төзелеш фирмасының вәкиллеге ачылды.

Фотода Казахстанда Нурсолтан шәһәрендә урнашкан фирма вәкиле, идарәче партнер - Жандос.   ⠀

Әгәр сез дә партнер булырга һәм үзегезнең шәһәрегездә "Ханский дом" компаниясенең филиалын ачарга телисез икән, белгечләргә директка хәбәр итегез. 

 
---

--- | 20.10.2019

Казан метросында брендлы Камал театры поезды йөри (ФОТО)

$
0
0
20.10.2019 Мәдәният
18 октябрьдә Галиәсгар Камал театры труппасы һәм оркестры Казан метросында театрга багышланган поездны тәкъдим итте. Тематик поезд 114нче сезон ачылу һәм Россиядә Театр елы уңаеннан барлыкка килде.

Әлеге поезд өч ай дәвамында йөриячәк. Поездны ясауда дизайнерлар, рәссамнардан торган команда эшләде. 

Казан – брендлы транспортлар булдыручы беренче шәһәр түгел, мондый тәҗрибәнең Мәскәүдә, Новосибирскта һәм башка зур шәһәрләрдә үткәрелгәне бар.

Тагын да күбрәк фотолар биредә.


---

--- | 18.10.2019

Казанда "перехват": хокук бозучыны куганда ДПС машинасы әйләнеп капланган (ФОТО)

$
0
0
20.10.2019 Криминал
Казанда хокук бозган машина йөртүчене эзәрлекләгәндә ДПС машинасы түбәсенә әйләнеп капланган. Бу хакта Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Гвардейская урамындагы “Сады” тукталышында патруль хезмәткәрләре номерсыз һәм тәрәзәләренә тонировка ясалган 13нче модельле “Лада” машинасын күрә. Полиция хезмәткәрләре йөртүчедән машинаны туктатуын сорый, әмма хокук бозучы качарга тели, дип яза Татар-информ.     Патрис Лумумба һәм Гвардейская урамнары чатында ДПС машинасы “Хендэ” автомобиле белән бәрелешә һәм түбәсенә каплана.     Патруль машинасы йөртүчесен хастаханәгә озатканнар, “Хендэ” йөртүчесенә зыян килмәгән. Ә хокук бозган йөртүче качып киткән. Казанда “перехват” планы игълан ителде.  
---

--- | 20.10.2019

Иреңне ничек кабат үзеңә гашыйк итәргә? Психолог киңәше

$
0
0
20.10.2019 Ир белән хатын
Кочак-кочак чәчәк бәйләмнәре, игътибар, наз… Гаилә корып, еллар үткән саен, бу сүзләр никтер үткәндә калган төшенчәләргә әверелә дә куя. Күп кенә хатыннар ирләренең үзләренә карата суынуыннан зарлана. Иреңне ничек кабат үзеңә гашыйк итәргә? Психолог Светлана Брагина түбәндәге киңәшләргә колак салырга чакыра:
1. Ирегезне мактагыз! Рәхмәт әйтергә өйрәнегез. “Бигрәк булган инде син!”, “Мин синең белән горурланам” ише сүзләр теләсә кемнең йөрәген эретергә сәләтле. Ирегезне башкалар белән чагыштырмагыз! Ул үзенең дөньядагы иң яхшы ир-ат икәнен, сезнең аны сайлавыгызга сөенеп туя алмавыгызны сизеп яшәсен. Ирен мактый белгән хатын, җавап йөзеннән, үзе дә шундый ук сүзләр ишетәчәк. Игътибар, наз, чәчәк бәйләмнәре турында хыяллансагыз, ирегезгә күбрәк игътибар бирегез. Барысы да хатын-кыздан тора.   2. Үткәнне искә алыгыз. Һәрбер парның “безнең” сүзен кулланып искә төшерә торган уртак хатирәләре була. Мөнәсәбәтләрдә салкынлык сизелсә, әнә шул якты истәлекләрне яңарту да комачауламас. Сигез сәгать буе аш бүлмәсенә обой сайлавыгызны искә алыгыз димим. Үткәндәге самими, мөнәсәбәтләрегез яңа гына бөреләнә башлаган чакларны искә төшерегез. Әйтик, сез танышкан тукталыш яныннан үтеп барганда ирегезгә: “Ә хәтерлисеңме…” – дип сүз катсагыз, ул ирексездән шул чактагы рәхәт вакытларны искә төшерәчәк. Үткәндәге андый хатирәләр еш кына хәзерге тормыштагы китекләрне ялгарга сәләтле.   3. Үз-үзегезгә игътибарлырак булыгыз. Яшерен-батырын түгел, ир-ат күзләр белән ярата. Шуңа күрә хатын-кыз өйдә дә матур булырга тиеш. Ни кызганыч, көндәлек тормышта бар да башкача килеп чыга. Күп кенә ханымнар: “Өйдә ярамаган тагын”, – дип сузылган футболка, уңган халат киеп йөрергә дә күп сорамый. Араларында хәтта чәч тарарга иренүчеләре дә очрый. Аннары берәр кая барырга туры килсә, ярты көн кием сайлый, бизәнә-ясана башлыйлар. Бу – бик зур хата. Моны күреп торган ирегез: “Минем янда нинди кыяфәттә йөри дә башкалар өчен әнә ничек тырыша”, – дип нәтиҗә ясаячак. Шуңа күрә хатын-кыз өйдә торганда да пөхтә итеп киенгән, чәчләрен юып, матур итеп җыйган булырга тиеш. Ирегезгә боларның барысын да нәкъ менә аңа охшар өчен эшләвегезне сиздереп торыгыз.   4. Икәү генә ял итәргә вакыт табыгыз. Балалар, туганнар белән әвәрә килгәндә хатынга кабаттан гашыйк булу кыен. Шуңа күрә ара-тирә икәүдән-икәү генә ял итәргә җай табыгыз. Көндәлек мәшәкатьләрдән арынып, икегез өчен генә кызык булган темаларга сөйләшерлек булсын. Шул ук вакытта бер-береңнән дә ял итә белергә кирәк. “Ярты сәгать тынлык” дигән төшенчәне ишеткәнегез бармы? Эштән арып кайткан ирегезнең сөйләшәсе килмәсә, аны борчырга кирәкми. Борчуы булганда ирләр – дәшмәүне, хатын-кыз исә барысын да түкми-чәчми сөйләүне өстен күрә. Шуңа күрә андый чакта ирегезне тынычлыкта калдырып, үз эшләрегез белән шөгыльләнегез.   5. Вакытлыча аерым торыгыз. Берәр атна ялгызы гына яшәгән ир сезне сагына башларга, бергә булганда тормышның күпкә кызыклырак булуын аңларга мөмкин. Ләкин бу киңәшкә бик сак карарга кирәк. Аерылышу чигенә җиткән парларга вакытлыча аерым тору зыян гына салачак. Хатынының, футбол карама, иптәшләрең белән еш күрешәсең, кебек зарларыннан туйган ир шул вакыт эчендә үзенә генә ничек рәхәт булуын аңлап алачак. Мөнәсәбәтләрне саклап калу да, ай-һай, авыр булачак.   6. Яңалык эзләгез. Сез ун ел буе иртәнге ашны өйдә генә ашарга күнеккәнме? Бу гадәтне бераз үзгәртергә кирәк. Атнага ике-өч мәртәбә иртәнге ашны башка урында, әйтик, кафеда, табигатьтә ашап карагыз әле. Баштарак бу тәкъдимгә сәерсенеп караган ирегез соңрак сезнең арттан иярүен сизми дә калачак. Яңалык эзләп, күзләре ут янып торган хатын-кызга кабат-кабат гашыйк буласы гына килеп тора!
---

--- | 20.10.2019

"Татар Шумахеры": Салаватның улы Чечняда абсолют рекорд куйган (ВИДЕО)

$
0
0
20.10.2019 Шоу-бизнес
Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның улы чираттагы җиңүен яулаган. "Матбугат.ру" ачыклаганча, бу юлы Рөстәм Чечняда узган ярышта ралли кросс буенча Россия чемпионы исеменә лаек булган.

"Булды бу! Җиңдек. Чечня. Рөстәм - чемпион. 5тән 5се. Абсолют рекорд", - дип истәлекле видеомизгелләр белән уртаклаша Салават Зәкиевич.

Видео астында кайбер укучылар яшь спортчыны "татар Шумахеры" дип атый. Күпләр, мактап, котлау сүзләре язып калдырган.

Моңа кадәр "Матбугат.ру"да әле август аенда гына Рөстәм Фәтхетдиновның автомобиль спорты буенча Россия күләмендә ярышта җиңүен язган идек.

          Посмотреть эту публикацию в Instagram                  

Сәхнәгә күз салуга, район җитәкчеләренең театрга карашын күреп була

$
0
0
21.10.2019 Мәдәният
Башкалабызда Шамил Закиров исемендәге XIX Төбәкара “Идел-йорт” театр коллективлары бәйгесенең йомгаклау турына 12 спектакль сайлап алынган иде. Мәдәният министрлыгы, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы оештырган әлеге конкурс Мөслим район мәдәният йорты куйган “Ай тотылган төндә” (М. Кәрим) дигән спектакль белән башланып китте.
Артистлар бу трагедияне зур җаваплылык тоеп уйнадылар. Тамашачы мөслимлеләрнең уенын , һәрвакыттагыча, яратып кабул итте Шунысын да әйтергә кирәк, конкурска күбрәк классик әсәрләр сайлап алынган. Коллективлар бик җитди әзерләнгәннәр.   Гафур Каюмовның “Ыру” әсәрен бер генә театрның да сәхнәләштергәне юк иде әле. Балык Бистәсе районының халык театры режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Раушан Шәриф әлеге катлаулы әсәрне тамашачы күңелен тетрәндерерлек итеп иҗат иткән. Әгәр авторы исән-сау булса, коллективка һәм режиссерга үзенең рәхмәтен җиткерер иде. Спектакль катнашучыларның күп булуы белән дә аерылып тора. Бүгенге көн өчен актуаль булган бу әсәр тамашачыны уйланырга мәҗбүр итә. Жюри рәисе, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ринат Әюпов әйтүенчә, артистлар автор әйтергә теләгәнне тән хәрәкәте, биюләр белән дә бирергә тырышалар.   Бүгенге көндә тамашачы юморга бай сәхнә әсәрләрен дә ярата. Шуны күздә тотып, Теләче районы коллективы “Гайфи бабай, өйлән давай...”, сарманлылар “Кыю кызлар”, Башкортстанның Илеш районы халык театры “Кыз урлау”, чүпрәлеләр “Биш бармакта − биш балдак” дигән комедияләрен алып килгән иде. Илешлеләрнең җыр-бию белән үрелеп барган спектаклендә (режиссеры − Эльвира Миңнеголова) халкыбызның күптән онытылган милли гореф-гадәтләре чагыла. Артистларның барысы да җыр-биюгә осталыклары белән аерылып тора.   Халык театрлары спектакльләрен караганда күпме язмышлар күз алдыннан үтте?! Артистларның уйнавы да елдан-ел үзгәрә, камилләшә бара. Халкыбызның асыл сыйфатларын чагылдырган әсәрләрне репертуарларына алырга тырышалар.   Унике көн буе халык театрлары Казан тамашачысы алдында зур сынау тотты. Районнарда халык театрлары булу ул – безнең мәдәни байлыгыбыз. Моны аңлаган район җитәкчеләре коллективларга ярдәм итәргә тырыша. Сәхнәгә күз салуга, аларның сәнгатькә карашын күреп була.   Халык театрларына яшәү беркайчан да җиңел булмаган. Шулай да алар үз йөзләрен саклап калырга тырыша. Тормыштагы проблемаларны күтәргән әсәрләр сәхнәләштерелә. Шактый гына театрларда режиссерлар үзгәргән. “Театр яшәсен”, дип җан атып йөргән элекке сәнгать җитәкчеләрен дә бу чарада искә алып үтү урынлы булыр иде.   Конкурста Гран-при алган коллектив 9 октябрьдә Г.Камал исемендәге театрда чыгыш ясый. Коллективларга төрле номинациядә бүләкләр тапшырыла. Җиңүче исә акчалата бүләккә ия була. Фото: Камал театры сайтыннан  
Люция ХӘБИБУЛЛИНА

--- | 21.10.2019

Түбән Камада гауга: ветеринар караудан баш тарткан эт клиника бусагасында үлгән

$
0
0
21.10.2019 Җәмгыять
Социаль челтәрләрдә Түбән Каманың бер ветеринария клиникасыннан видео таралды. Кадрларга караганда, ветеринар машина бәрдергән һәм шул җәрәхәтләрдән үлеп баручы этне караудан баш тарткан. Эт клиника бусагасында үлгән, дип хәбәр итә Эльвира Дәүлекаева исемле интернетчы.
Аның сүзләренә караганда, «Кама» кунакханәсе янында таксист өлкән яшьтәге ир-атның этен бәрдергән. Якшәмбе көн булганлыктан бер генә клиника эшләве ачыкланган.   «Без анда 8:35тә килдек. Якынча 8:45тә табиб килде (клиника 9:00дан эшли). Аннан безне иртәрәк кабул итүен үтендек, эт инде тормыш билгеләре бирми башлаган иде. Табиб баш тартты», - дип сөйли Дәүлекаева социаль челтәрләрдә. Язма авторы сүзләренчә, табиб алардан ветеринария паспорты таләп иткән.   «Күз алдыгызга китерегез әле: өлкән яшьтәге бабай, күз яшенә буылып, клиника бусагасында үлеп баручы этен түләүле кабул итәргә өнди, ә табиб котыру авыруыннан прививка кайчан ясалган, конкрет нинди вакцина, нинди клиникада дигән сорауларга җавап бирүне таләп итә. Чиратта торган кешеләр дә түзмәде хәтта, конфликт башланды. Нәтиҗәдә, табиб кабул итүдән баш тартты, эт клиника бусагасында җан бирде», — дип сөйли Дәүлекаева.   Бер тәүлек эчендә бу тетрәндергеч вакыйга киң колач алды, ветеринар белән конфликт видеосы вируслы булып интернетта таралды, дип яза БИЗНЕС Online. Фото: видеодан скриншот
---

--- | 21.10.2019

«Богатые тоже плачут», «Дикая роза» фильмнары герое Вероника Кастро танымаслык булып үзгәргән (ФОТО)

$
0
0
21.10.2019 Шоу-бизнес
«Богатые тоже плачут» һәм «Дикая роза» сериалы аша тамашачы мәхәббәтен яулаган Вероника Кастрога кичә, 19 октябрьдә, 67 яшь тулган.
Озын бөдрә чәче, зур күзләре белән теләсә кайсы ир-атны гашыйк итәргә сәләтле Вероника үз гомерендә бик күп пластик операциялә ясаткан. Аны "битлек кигән кеше төсле" дип бераз чеметтереп тә алганнар. Тик актриса үзенең тышкы кыяфәтеннән бик канәгать.   Ул карьерасына нокта куеп, калган гомерен гаиләсенә -  балаларына (ике улы бар) һәм оныкларына багышларга җыена.   Аның картлыгында төп керем чыганагы булырлык үзе нигез салган  исемле косметика бренды бар.    
---

--- | 20.10.2019

“Тын калыгыз да тыңлагыз!”: Чаллыда Нәҗибә Сафина белән очрашу узды

$
0
0
21.10.2019 Әдәбият
17 нче октябрьдә Чаллы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге үзәк китапханәсендә танылган шагыйрә һәм журналист Нәҗибә Сафина белән бик җылы очрашу узды. “Тын калыгыз да тыңлагыз!” дип исемләнгән чарага шәһәрнең каләм әһелләре, татар теле укытучылары, шагыйрәнең иҗатына битараф булмаган әдәбият сөючеләр җыелган иде.
Кичәне «Ләйсән» әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе, Әдәбият тарихы музее хезмәткәре Роза Хәмидуллина алып барды.   Тын калып тыңларлык күпсанлы гамьле мизгелләрне үз эченә алган чараның  рухын Шагыйрә үзе билгеләде. Холкына һәм иҗатына  миллилек,  туры сүзлелек хас булган Нәҗибә ханым җанын телгәләгән мәсьәләләргә тукталды, күңелдән күңелгә барып җитәрлек шигъри ярсуын-борчуын ирештерде, кызык та, кайвакыт кызганыч та булган тормыш хәлләрен бәян итте. Чаллы педагогия университеты  студентлары башкаруында лирик шигырьләр дә, авторның үзе башкаруында милләтпәрвәрлек рухы белән сугарылган шигырьләр дә яңгырады кичәдә.   Җир тудырган һәрбер нәрсә
Тамырлы.
Тамырсыз кешене тарих
Танырмы?   Бу кичә гади генә очрашу булмыйча, Нәҗибә ханымның юбилей кичәсе иде. Ләкин ишетеп гадәтләнгән мактау-мәдхия сүзләре түгел, күбрәк рәхмәт сүзләре яңгырады биредә. “Мөдәрриснең максаты – татар әдәбиятына үзеннән бер өлеш кертү булды. Нәҗибә дә – кошлар нәселеннән, исеме зур хәреф белән язылырга тиешле шәхес, дип бәяләгән иде шагыйрь энем Нәҗибәне, ул аны рухташы дип санады”, – диде Мөдәррис Әгъләмовның апасы Рәсимә ханым һә шагыйрәдән “Сөрелгән кош” балладасын укуын сорады.   Кичәдә  чыгыш ясаучылар күп булды.  Күренекле балалар шагыйре Рәшит Бәшәр студент чак хатирәләре белән уртаклашты. Алар укыган төркемнән сигез язучы чыгуы гына да 70нче еллар әдәби мохитенең нинди куәтле булуын сөйли.  Язучы, шагыйрь Мансур Сафин “Казан” журналында эшләгән чакларының уртак истәлекләрен барлады.  Сәхнәгә күтәрелгән Айдар Хәлим  Шәриф Камалның “Акчарлаклар” әсәрендәге өзекне сөйләп, Нәҗибә ханымны акчарлак белән чагыштырды.   Чистай районыннан килгән Роза Закированың баш иеп, Шагыйрәнең аяк очына чәчәк гөлләмәсе куюы да ихлас иде. Нәҗибә Сафинаны биредә гадел, иҗади мөгаллимә буларак та хәтерлиләр икән. Журналист Наилә Вилданова, шагыйрьләр – Айрат Суфиянов, Рәзинә Мөхияр, Рәкит Әбделманов  һәм  сәхнәгә күтәрелгән тагын бик күпләр аның “былбыл йөрәкле лачын”, көрәшче рухлы, көчле шәхес булуына басым ясадылар.   Вакыт кысалары чикләмәсә, истәлекләре белән уртаклашучылар, ихлас рәхмәтләрен белдерүчеләр тагын да күбрәк булыр иде. Кичә Дания Сибгатуллина, Илсөяр Зарипова, Зөлфия Җиһан башкаруындагы җырлар белән үрелеп барды һәм бергәләп башкарган “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Бу да табигый иде.  Нәҗибә Сафина иҗатының  да нигез ташы – милли рух, асыл максаты – туган телне, татарлыкны саклау омтылышы түгелмени?! Лилия Фәттахова, Чаллы.
---

--- | 21.10.2019

Татарстан китап нәшрияты бушлай мөмкинлектән файдаланып калырга чакыра

$
0
0
21.10.2019 Җәмгыять
Дуслар, Татарстан китап нәшрияты китап кибетләре ишекләре һәркемгә ачык. Мөмкинлектән файдаланып калыгыз, биредә сез менә нәрсәләрне бушлай эшли аласыз:

1. Күзегезгә чалынган теләсә-кайсы китапны кулыгызга тота аласыз;

2. Китапны ачып карый аласыз;   3. Теге яисә бу китапның сатуда булу-булмавын белешә аласыз;   4. Кыйммәтле китапларны ташламалы бәядән сатып ала аласыз;   5.Китапны сатып алмыйча, кибеттә укый аласыз;   6.Сумкагыз комачауласа, аны урындыкка куеп яисә элгечкә элеп тора аласыз.;   7.Өске кием комачауласа, шулай ук элгечкә эләргә мөмкин;   8.Арысагыз урындыкка яисә пуфикка утырып тора аласыз;   9.Безнең белән һәм үзара сөйләшә аласыз;   10.Китап сайлаганда бездән ярдәм сорый аласыз;   11.Без үткәргән чараларда бушлай катнаша аласыз;   12.Дөньяның теләсә-кайсы почмагына китап заказ бирә аласыз;   13.Кибет эчендә һәм тышында фотога төшә аласыз;   14.Бәләкәй китап сөючеләр белән килсәгез, алар өчен рәсем ясау урыны бар. Буягыч китаплар кибеттә җитәрлек!
Казанда фирма кибетләре: * Декабристлар ур., 2 (ял көннәре: шимбә, якшәмбе). * Бауман ур., 19. * Бауман ур., 51. (ГУМ сәүдә үзәге, 3 этаж).


---

--- | 21.10.2019

Бер хатын 11 яшьлек малайдан бала тапкан

$
0
0
21.10.2019 Җәмгыять
АКШның Флорида штатында 28 яшьлек хатын бала белән җенси мөнәсәбәткә кергәне өчен хөкем ителгән. Бер гаиләдә няня булып эшләгәндә ул 11 яшьлек тәрбияләнүчесен җенси мөнәсәбәтләргә керергә күндергән, ә соңыннан аңардан бала тапкан.
Бары тик өч елдан соң гына малай әнисенә бу хәлләрне сөйләп бирә. Ә ана кеше шунда ук полициягә мөрәҗәгать итә. Экспертиза няня баласының әтисе шул малай икәнлеген раслый.    - Бүгенге көндә кайчандыр каза күргән малай баланы тәрбияли. Көчләүче хатын исә суд карары белән 20 елга хөкем ителгән, - дип яза җирле матбугат чаралары.    Колониядән чыккач та, азгын хатын 10 ел сынау срогында булачак, арытаба аны бакыйлыкка күчкәнче полиция күзәтүе астында яшәү көтә.    Менә шулай, дуслар. Чит илдә законнар ничек гадел эшли. Ә безнең илдә соңгы арада исеме “яңгыраган” Михаил Туватин көчләү өчен нибары 6 (!) ел утырып чыккан. Адәм көлкесе! Бәлки, аны озаккарак утырткан булсалар, 9 яшьлек Лиза Киселева бүген дә иртән уянып, яңа көнгә шатланыр иде.  Автор : Шакирҗанова Әлфия Чыганак: news-r.ru Фото: pixabay.com

 


---

--- | 21.10.2019

ШАЯН ТВ"балалар каналы хезмәткәрләре дөрес язу осталыгын тикшерде (ФОТО)

$
0
0
21.10.2019 Матбугат
19нчы октябрь көнне татар халкы дөрес язу осталыгын тикшерде. Казан шәһәренең Яңа Савиново районыныда урнашкан 177нче лицее да "Татарча диктант" халыкара акциясенә кушылды. "ШАЯН ТВ" балалар каналы хезмәткәрләре дә мондый чаралардан читтә калмады.

Балаларга татар телен өйрәтүне, мәдәниятебезгә мәхәббәт, гореф-гадәтләргә карата кызыксыну тәрбияләүне максат итеп куйган канал хезмәткәрләре дә белемнәрен сынап карады.

Текстны" ШАЯН ТВ"ның башкарма директоры, баш мөхәррире, педагогика фәннәре кандидаты Сәхабетдинова Рамилә Әхмәтзакир кызы укыды.

«Укытучылар, укучылар, мәртәбәле артистлар, диктант язарга килгән әти-әниләр каршында диктант текстын уку – зур җаваплылык. Мондый акцияләр күбрәк булсын иде. Телебезне саклауда алар әһәмиятле роль уйный. Безгә күбрәк татарча укырга, язарга һәм, әлбәттә, «ШАЯН ТВ» каналын карарга кирәк», – диде Рамилә Сәхабетдинова.

Диктант язарга каналыбызның төп геройлары Шаян, Биби, башка алып баручылар, канал хезмәткәрләре белән берлектә, Тататрстан Дәүләт советы депутаты Алсу Нәбиева, Татарстаннның атказан артисты Алмаз Сабирҗанов, К.Тинчурин театры артисты Артем Пискунов та килгән иде.


---

--- | 21.10.2019

Милли Музейда «Шүркә музейга дәшә» дип исемләнгән чараның чираттагысы булып үтте

$
0
0
21.10.2019 Мәдәният
19 октябрь көнне Татастан Республикасы Милли музенда «Салават күпере» журналханәсе белән берлектә үткәрелүче «Шүркә музейга дәшә» дип исемләнгән чараның чираттагысы булып үтте. Күренекле шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиянең кызыксындыру бүләге, Абдулла Алиш премиясе лауреаты Фәйрүзә Мөслимова белән очрашу узды.
Нәни кунакларыбыз үзләрен кызыксындырган сорауларын биреп, шигырьләр сөйләп үз сәләтләрен күрсәттеләр. Очрашу ахырында, балалар музей заллары буенча мавыктыргыч экскурсия тыңладылар,   «Унган халкымның оста куллары: татарлар һөнәре» дип аталган күргәзмә буенча «Оста китсә, эшләгән заты калыр» дип исемләнгән квест-уенда көчләрен сынадылар һәм «Татарстан – безнең уртак йортыбыз» интерактив балалар мәйданчыгында татар бизәге ясау буенча мастер-класста катнаштылар.
---

--- | 19.10.2019

Фирдүс Тямаевта башкорт каны да агамы?

$
0
0
21.10.2019 Шоу-бизнес
Сәхнәдә башкортча элементлар кушып биеп китсә, башлыгын киеп җибәрсә, нәкъ башкорт була да куя инде менә. Фамилиясенә караганда, татар гына түгел инде үзе...
Бу хакта аның үзеннән сорарга булдык, дип яза Кызыл таң.   - Башкорт биюләрен, чыннан да, яратам.Бик җиренә җиткереп булмаса да, кайбер элементларын үзем дә отып алдым, - ди ул. - Әмма үзем татар инде. Аның да "каймагы" - мишәрмен.   Тямаевны элегрәк чуваш фамилияседер дип уйлый идем. Туган ягым - Татарстанның Түбән Нурлат районында халыкның яртысы, мөселман булсалар да, чуваш фамилиясен йөртә. Элек монда чувашлар күп яшәгән.   Энциклопедияләрне актарып карадым. “Тямай” төрек-татар сүзе булып чыкты. “Җор телле, булдыклы” дигәнне аңлата. Ә Фирдүс исеме “оҗмах бакчасы” дигән мәгънәгә ия. Түбән Нурлатта Тямаев фамилиясен йөртүчеләр җитәрлек.   Фамилияңне танытуга күп көч салсаң, соңрак ул үзе сиңа эшли башлый, диләр. Тямаевка да шундый вакыт килеп җиткән булса кирәк.
---

--- | 21.10.2019

“Соңга калырбыз дип куркам”

$
0
0
21.10.2019 Җәмгыять
Биектау районының Коркачык станциясендә яшәүче Камилә Хәйруллинаның әнисе шулай борчыла. Чит ил табиблары сораган сумманы ике ай эчендә җыеп бетереп, операциягә килмәсәләр, сабыйга ярдәм итүе авыр булачак.
Камилә – Алия белән Ирек гаиләсендә көтеп алынган бала. Тик туганда ук умырткаларының имгәнүе ачыклана. Аңа шунда ук операция ясыйлар. Ул вакытта бар да әйбәт тәмамланса да, биш елдан авыру тагын үзен сиздерә.  Умырткалыклары эчкә таба кәкрәя, баланың арка миендә бүсер барлыгы беленә. Әнә шул аякларга да зыян биреп, йөрүен дә начарлата икән, башка органнарга да зыян салырга мөмкин.   –  Узган ел Республика балалар клиник хастаханәсендә ике операция ясадылар. Әмма ул нәтиҗә бирмәде. Соңгысында аяклары  авырта башлады. Табаннары сызлый, хәтта бәвелен дә тота алмаска әйләнде. Сколиоз вакытында шулай була икән. Безгә хәзер тагын да катлаулырак операция ясатырга кирәк. Әгәр аны ясатмасаң, кызым йөри алмый башларга мөмкин, – дип сөйли Алия. – Гәүдәсе үсә барган саен, авыруы көчәя генә. Шуңа тизрәк бу  сызланулардан котыласы иде.   Авырса да, кызчык укуын ташламый. Гел “бишле”  билгеләренә генә укый икән. Районда узган барлык бәйгеләрдә катнаша. Матур итеп җырлый да. Авыруы да булмаса!..   – Чит ил клиникасындагы бер профессор белән сөйләштек. Ул Камиләнең терелүенә ышана. Бер операция бөтен тормышын хәл итәчәк дип ышандыра. Шуларның файдасын күргән баланың әнисе белән дә сөйләштем. Арбада утырган балалары йөреп киткән, – ди Алия.   Табиблар сораган сумма зур – 3 миллион сум, аны декабрь аена җыеп бетерергә кирәк. Өстәмә чыгымнар өчен тагын 500 мең сум кирәк булачак. “Бер хәйрия фонды операциягә дигән акчаны җыярга ярдәм итәчәк. Тик калган сумма да күп бит әле. Баламны бик тә терелтәсем килә. Шуңа да мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм сорарга булдым. Безгә хәзер бик тә сезнең ярдәм кирәк. Ирем үзе генә эшләгәч, акчаны җиткерә алмыйбыз. Булышсагыз иде”, – ди Алия.
Камиләгә ярдәм итү өчен исәп-хисап счетлары   Сәмига Сафиуллина исемендәге Саклык банкы картасы:    2202 2001 2988 4159   Ак барс банкындагы Сафиуллина Алия Ринат кызы исемендәге счет: БИК: 049205805 ИНН: 1653001805 КПП: 165601001 Счет номеры: 40817810845904633196
Гөлгенә ШИҺАПОВА

--- | 21.10.2019

Татарстанда укытучы беренче класс балаларының авызын скотч белән ябыштырган

$
0
0
21.10.2019 Мәгариф
Әлмәт прокуратурасы шәһәрдәге бер мәктәптә укытучының балаларның авызын скотч белән ябыштыруы турындагы мәгълүматны тикшерә. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Моңа кадәр социаль челтәрләрдә бер ана язма калдырган булган. Ул 25нче мәктәптә дәрестә сөйләшкән өчен укытучының беренче сыйныф укучыларының авызларын скотч белән ябыштыруына зарлана.   Бу хәбәр астында бер малайның әтисе дә комментарий калдырган. Ул әлеге хәл турында полициягә гариза язуы хакында хәбәр иткән. Әмма, аның әйтүенчә, укытучыны беркем дә эшеннән алырга җыенмый, дип яза Татар-информ.   Күзәтчелек ведомствосы белгечләре алдында әлеге хәлне тикшерү бурычы тора. Тикшерү нәтиҗәләре буенча тиешле чаралар күреләчәк. Фото: пиксабай  
---

--- | 21.10.2019
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>