Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Депутат һәм сенаторларны байлыклары турындагы мәгълүматны ачарга мәҗбүр итмәкчеләр #6409

$
0
0
06.08.2012 Сәясәт
Думадагы “бердәмроссиялеләр” югары дәрәҗәле түрәләрне, шулай ук депутат һәм сенаторларны чит ил банкларындагы вкладлары һәм чит илдәге милекләре – йортлары, теплоходлары яки сатып алынган компания активлары турындагы мәгълүматны ачарга мәҗбүр итмәкче.

Дәүләт Думасының вице-спикеры Сергей Җелезняк хәбәр иткәнчә, “Бердәм Россия” фракциясе тиздән, каникуллар чоры булуга карамастан, “дәүләт вазифаларын башкарган затлар, Федерация Советы әгъзалары, депутатлар һәм губернаторларны чит ил банкларында счетлар ачу, күчемсез милек һәм компания  активлары сатып алу турында хәбәр итү процедурасын кертү”не күздә тоткан закон проектын тапшырырга әзер. Бу закон проектына парламентның түбән палатасындагы оппозиция фракцияләре әгъзалары да үз имзаларын куяр дип көтелә, чөнки алар мондый фикер белән бер генә тапкыр чыгыш ясамаган.

 

Халык инде күптәннән депутатларның матди хәле белән кызыксына. Әлегә бу кызыксыну өлешчә генә канәгатьләндерелгән. Ел саен яз көне дәүләт хезмәткәрләре һәм парламентарийлар үзләренең һәм якын туганнарының табышы турында декларация бирә. Тик аларның ни дәрәҗәдә чынбарлыкка туры килүен быел гына тикшерә башладылар. Моның өчен төрле структураларда махсус комиссияләр оештырылган, алар декларацияләрдә шикләнер өчен сәбәп күргән халыктан килгән сигналларга җавап бирергә тиеш. Тиздән әлеге тикшерү эшен хокукый нигездә ныгыту – дәүләт хезмәткәрләре һәм халык ышанычлыларының чыгымнарының декларацияләнгән керемнәренә туры килүен контрольдә тоту турындагы закон пәйда булачак. Әлеге закон проекты Дәүләт Думасына узган сессиядә тапшырылды.

 

“Бердәмроссиялеләрнең” яңа башлангычы россиялеләрнең байлыкларын үзләре теләгән җирдә, шул исәптән чит ил счетларында саклау мөмкинлеген чикләми. Әмма дәүләт хезмәткәрләренең һәм депутатларның мондый мәгълүматны яшергәне өчен җинаять җаваплылыгы кертүне күздә тота. Сергей Железняк сүзләренчә, закон проектында башкарма һәм закон чыгару хакимияте вәкилләренең чит ил банкларындагы счетлары, чит илдә милекләре һәм чит ил компанияләренең кыйммәтле кәгазьләре булу-булмавы турында җәмгыятькә хәбәр итү тәртибе билгеләнәчәк.

 

- Кешеләр бу хакта белергә һәм ниндидер сәбәпләр белән тупланган байлыгын Ватаннан читтә саклауны өстен күргән закон чыгару һәм башкарма хакимият вәкилләре эшчәнлегенең мотивларын объектив рәвештә бәяләргә тиеш, - дип белдерде Железняк.

 

“Бердәмроссиялеләр” оппозициядә торучы партияләрдәге хезмәттәшләрен дә закон проекты автордашлары сыйфатында чакырырга ышандыра.




№ | 04.08.2012

Эсседән котылып буламы? #6410

$
0
0
06.08.2012 Экология
Метеорологлар август һәм сентябрь айлары гадәттәгедән кызу булачак, дип куркыта. Көннең кызган чагын эштә үткәрү организм өчен икеләтә авыр. Шуңа илнең баш санитар табибы Геннадий Онищенко иртән һәм кичен эшләргә, ә төшке ял вакытын озынайтырга тәкъдим итә. Роспотребнадзор башлыгы фикеренчә, бу хезмәткәрнең сәламәтлеген дә саклаячак, эш сыйфатын да арттырачак. Ә сез эсселектән ничек сакланасыз?

Алсу ХӘБИБУЛЛИНА, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе белгече:

 

– Эсселектән эштә кондиционер кабызып котылабыз. Башкача булмый. Өйдә кондиционер юк. Әле вентилятор да ватык. Шуңа көндез тәрәзәләрне ябык тотабыз. Өйдәге һава артык җылынырга өлгерми. Тәрә­зәне кояш сүрелгәч кенә ачабыз һәм төне буе ачык тотабыз. Йокларга рәхәт була. Көн саен салкынча душ керү дә ярдәм итә. Аеруча ураза тоткан вакытта. Болай уразада булсак та, бик сизелми әле эсселек, Аллага шөкер!

 

Салават МИҢНЕХАНОВ, җырчы:

 

– Якшәмбе көнне Азнакайдан Казанга килергә ниятлим. Машинада кондиционер ярдәмгә киләчәк. Аны кабызып куйгач, урамдагы эсселек онытыла. Ел саен ураза тотам, алай да һава торышы авырлыклар китерми. Хәзер бер җырчыга клип төшерәбез. Эш барышында эчәсе килеп китә анысы – тик түзәм. Мин генә түгел, төзүчеләр, авыр эштә эшләүчеләр дә ураза тота, түзә. Әлеге температураларны коточкыч димәс идем.

 

Марат МӨБАРӘКШИН, “Ашыгыч ярдәм” хезмәте табибы:

 

– Бар икән күрәселәр. 34 градуслы эсселекне әйтәм. Ник дигәндә, һава температура­сы­ның артуы чакырулар санын кискен арттыра. Безгә эсселек шул ягы белән тәэсир итә. Кешеләрнең йө­рәк авырулары кискен­ләшә, кан басымы арта йә кими. Ләкин урамда кыздыра башлагач, салкын тидереп мө­рәҗәгать итүчеләр саны да арта. Кешеләр кондиционер кабыза, үтәли җилне сизми башлый. Әйтик, узган атна белән чагыштырганда, мондый авырулар саны бермә-бер артты. Өстәвенә ке­шеләр карбыз, кавын ашарга тотынды – әлеге җимешләр сусауны баса, диючеләр дә бар. Кояш астында тәүлекләр буе яткан мондый ризыкны ашау исә ашказаны инфекция­лә­рен йоктыру куркынычын арттыра. Узган атнада мондый мөрәҗәгатьләр саны 10 процентка артты. Шуңа без халыкка чит төбәкләрдән кертелгән җимешләр белән артык мавыкмаска, кондиционерларны бар көченә кабызмаска, балсыз, газсыз су эчәргә киңәш итәбез.

 

Факия САБЫРҖАНОВА, модельер:

 

– Үзем тегүче булгангамы, киемгә игътибар итәм. Җәй көне натураль тукымадан тегелгән иркен күлмәкләр кияргә тырышам. Тән сулагач, эссене кичерүе җиңелрәк. Уразага кадәр күбрәк су эчәргә тырыштым. Суның газландырылмаган, ши­кәрсезен сайлыйм. Баллы су сусауны бер дә басмый ул. Урамда һава температурасы күтә­релгән саен, ураза тоту да кыенлаша, билгеле. Ләкин бу аны калдырырга сәбәп түгел.




№155 | 04.08.2012

Сәнгатьтә провинция юк (“Дөресен әйткәндә” рубрикасы) #6411

$
0
0
06.08.2012 Мәдәният
2011 – 2012 елгы сезон Татарстан театрларында гаять эчтәлекле булып чыкты. Истә калырлык спектакльләр булды, әмма сүз ул хакта түгел.

Иң беренче чиратта, мин сәнгать оештыру принципларын яңарту һәм театраль җәмәгатьчелек аңында уңай үзгәрешләр турында әйтергә телим. Күңелле сүздән башлыйм. Үзегез уйлап карагыз, «Тантана» республика театраль премиясе икенче тапкыр бирелде. Бу чараның дәвамлылыгын дәлилләүче, киләчәктә ел саен үткәреләчәгенә өмет бирүче күрсәткеч. Әлеге чара ни сәбәпле шулкадәр мөһим соң? Республика җитәкчелегенең театр сәнгатенә игътибары кыйммәт. Актерларның уңышлы хезмәтләрен матди яктан бәяләү – лаеклы хезмәт хакы алмаган актерларны үсендерү чарасы. Иң мөһиме – ул конкурс нигезендә республиканың бөтен театрларын аралаштыру мөмкинлеге, тәҗрибә уртаклашу һәм иҗади конкуренция мәйданы да. Бүген театр коллективлары еш кына күршеләренең ничек яшәвен белми, театр сәнгате төрләрен – курчакларны, опера, балет, драма, пантомиманы, dance theatre дип аталган агымны бетоннан коелган дивар аерып тора. Зурлар театрлары балалар театрлары тормышы белән аз кызыксына, милли коллективлар – рус, рус театрлары – милли театрларның көнкүрешен белми. Ә күптән түгел оештырылган дәүләт театрлары театр процессының алдынгы коллективлары тарафыннан кимсетүле караш тоеп яши. Бар да катлаулы. Бер әйбер генә төгәл билгеле: Татарстанның шулкадәр төрле булып тоелган театрларының уртак яклары без уйлаганнан да күбрәк. «Тантана» йогынтысында театрлар бер-берсе белән күбрәк кызыксына, проект мөнәсәбәтләренә активрак керә башлады. Әмма бу фикерне тагын берничә елдан гына ачык әйтеп булачак. Һәр хак фикер сафсата булып туа да банальлек дәрәҗәсендә үлә. Берникадәр вакыттан «Сәхнә» журналы битләрендә репертуар театрларының проблема  ла  ры һәм үсеш перспективалары турында дискуссия булыр әле. Проект театры (антреприза белән бутамагыз) кебек күренеш турында да әйтергә кирәк. Берникадәр вакыттан безнең театр эшчәнлеген оештыру формаларын күзаллауларыбыз төгәл чагылыш табачак, дип уйлыйм. Мисал өчен, Юлия Захарова Актерлар йортында сәхнәләштергән «Катыргы дөнья» спектакле. Әлеге куелышта Рус яшь тамашачы театры актрисасы, Татар яшь тамашачы театры актеры, һәвәскәр актер һәм театр училищесының эстрада бүлеге студенткасы катнаша. Спектакльнең җитешсез яклары бар, әмма, гомумән, бу сәнгати яктан оешкан сәхнә әсәре. Нәтиҗәдә, яшь режиссер спектакль сәхнәләштерү өчен Стәрлетамак баш   корт театрыннан чакыру алды. Башка мисал. Иң яшь та  тар театры – Әтнә театры башкорт драматургы Флорид Бүләков әсәре буенча куелган спек  такльдә уйнау өчен Камал театрының атаклы актерларының берсе Наил Дунаевны җәлеп итә. Яисә Минзәлә театры режиссеры Дамир Сәмерханов төрек авторы Түнҗәр Җүҗәнуглының «Ташкын» пьесасы буенча куелучы спектакльгә Чаллы татар театрының алдынгы актеры Инсаф Фәхретдиновны чакыра. Ә аңа кадәр Кариев театры Ренат Харисның «Умырзая»сын сәхнәләштергәндә бай тәҗрибәле актриса Гөлсем Исәнгуловага мөрәҗәгать итә. Моңа өстәп, режиссерлар, сценографлар, композиторлар, хореографлар театрдан – театрга, бер куелыштан икенчесенә күчеп йөри! Мондый шартларда республикадагы театраль процессның бер яклы гына үсүе һәм аерым коллективларның үз эченә бикләнеп яшәве, рус һәм татар театрлары арасында демаркация чиге узу турында сүз йөртү сәер. Бердәмлек болай да бар иде, «Тантана» соңгы елларда тупланган тәҗрибәне гомумиләштерде генә.

Күптән түгел тәмамланган сезонның тагын бер үзенчәлеге республика коллективларының актив гастроль-фестиваль эшчәнлегеннән гыйбарәт. Элек фестивальләрдә берничә театр гына катнашса, бүген бөтен театрлар да диярлек бу процесска кушылды. Сезон лидерлары арасында – Әлмәт белән Түбән Кама. Республиканың нефть башкаласы театры фестивальләр хәрәкәте юлына берничә ел элек үк аяк атласа, нефть химиясе башкаласы театры бу юнәлештә беренче адымнарын гына ясый. Әмма бу кыю адымнар. Быелгы сезонда театр коллективы Казан, Улан-Удэ, Коньяда узган фестивальләрдә булып кайтты. Хәзер аларга фестиваль репертуарын кинәйтергә кирәк. «Бүре каны» – һичшиксез, көчле спектакль, әмма аңа фестиваль форматында куелган башка спектакльләр белән «ярдәм итү» кирәк. Кама аръягының башка театрлары бу мәсьәләдә әлегә пассиврак, әмма бу вакытлы күренеш, дип уйлыйм. Минзәлә театрының Россиянең кече шәһәрләре театрлары фестиваленә сукмак салганын искә төшерик. Чаллы татар театрының да потенциалы зур. Курчак театрларының фестивальләрдә катнашу активлыгын да әйтми калып булмый. Чаллы курчак театры «Рабочая лошадка» халыкара фестивален быел өченче тапкыр уздырды. Россия курчак театрлары арасында иң яхшы бинасы булган «Әкият»нең дә тиздән үз фестивален оештырып җибәрүе ихтимал. Оештырылмаса, бу мине бик нык гаҗәпләндерәчәк. Соңгы елларда Татарстан коллективлары арасында Россия фестивальләрендә катнашу буенча лидер – Опера һәм балет театры, халыкара мәйданда чыгыш ясауда Камал театрына тиңнәр юк. Рус театрлары, Россиянең зур дәрәҗәле фестивальләрендә үк булмаса да, даими рәвештә төрле фестивальләрдә катнашып килә. «Алтын битлек», «Балтийский дом», «Реальный театр», «Арлекин» фестивальләрендә Казан театрларының күптән катнашканы юк. Бу мәсьәләдә кайчандыр әйдәп баручылар рәтендә булган Рус яшь тамашачы театры өчен күңел аеруча әрни. Чаллының «Мастеровые» театрының гастроль-фестиваль эшчәнлеге узган сезонда күзгә күренеп активлашты. Бөгелмә рус драма театрының да фестивальләрне яңгыратыр көннәре ерак түгелдер, дип уйлыйм.

Шулай да Бөтенроссия һәм Халыкара театраль хәрәкәтенә актив кушылу, иң беренче чиратта, нәкъ милли театрлар өчен кирәк. Татар театрларына фестивальләрдә катнашу нәрсәгә кирәк, дигән сорауга минем ике җавабым бар. Замана белән элемтәне югалтмас һәм халкыбызның театраль мәдәниятен иң югары дәрәҗәдә күрсәтү өчен. Әйе, Камал театры бу эшне бик күптәннән уңышлы гына башкарып килә. Әмма илебезнең алдынгы тәнкыйтьчеләре авызыннан башка татар театрлары турында да җылы сүзләр ишетү икеләтә күңелле. Моннан тыш, көч бирүче иҗади көндәшлектән башка театр коллективының тормышы мөмкин түгел. Бүген көндәшлек мәйданы киңәя бара. Интернет һәм югары технологияләр заманында «периферия» сүзенең мәгънәсе югала. Сәнгать өлкәсе өчен «провинция» төшенчәсе, гомумән, ят. Да Винчи Кло-Люседа иҗат иткән, Гёте – Веймарда, Лев Толстой – Ясная Полянада, Мильтинс – Паневежиста. Театр тарихында да, бүгенге театрда да мисаллар бихисап. Кешеләр үзләрен провинциал дип хис итмәгән җирдә, шәһәрдә ничә кеше яшәвенә дә, «үзәк»тән ерак урнашуына да карамастан, театрлар үсә һәм таныла. Кайда соң ул театр дөньясының үзәге? Минзәлә өчен Казан башкала, Казан өчен – Мәскәү белән Санкт-Петербург, Мәскәү өчен – Лондон белән Нью-Йорк, ә Европаның «баш» фестивале Авиньонда уза. Авиньон белән чагыштырганда, безнең Чаллы шәһәре – мегаполис. Исәпләүне кайсы ноктадан башлыйбыз соң? Андый нокта булса да, ул географик координатларда түгел, чын сәнгать һәм профессиягә тугрылык өлкәсендәдер... Кызганыч, татар театр эшлеклеләре арасында провинциальлек тамырлары киң җәелгән. Чагыштыруларны яратмыйм, әмма кайвакыт алардан башка да мөмкин түгел. Әйтик, 1,5 миллион халык яшәүче башкала шәһәрнең драма һәм комедия театрына караганда Кама аръягының кайбер театрларын бүгенге театраль Россиядә яхшырак беләләр. Ни кызганыч, бу – хакыйкать. Театр җитәкчелеген бу вазгыять канәгатьләндерә алмый, шуңа күрә алар «отышсыз» адым ясый – 90 нчы елларда популяр булган, соңыннан юкка чыккан Кәрим Тинчурин исемендәге фестивальгә яңа сулыш өрергә тели. Бу да өметсез юл түгел. Бөтен планнар тормышка ашса, Казанда яңа фестиваль барлыкка киләчәк. Әйе, әйбәт эш. Әмма театр репертуарында оештыру амбицияләренә туры килерлек, Россия һәм чит ил фестивальләрендә катнашырлык бер­ике спектакль барлыкка килсә, яхшырак булыр иде. Бу театрның моңа ирешү өчен иҗади көче бар.

Театр сезонының мөһим вакыйгаларының өченчесе, һичшиксез, Фәрит Бикчәнтәев ТР Театр әһелләре берлеге рәисе вазыйфасына билгеләнү белән Актерлар йорты эшчәнлегенең күзгә күренеп активлашуы. Һәрдаим эшләп килүче «Мин яратам сине, Казан!» темасына лаборатория, Бөтенроссия Г.Тукай исемендәге шигырь укучылар конкурсы, шактый кызыклы берничә спектакль, иҗади очрашулар, үз сайтын булдыру һәм креатив ребрендинг – сезон эчендә Актерлар йортында узган чараларның кайберләре генә. Театраль проектларга грантлар аша дәүләт субсидияләре белән ярдәм күрсәтү турында аерым әйтәсе килә. Моның мәгънәсе нидә? Хөкүмәт бер елга 4 спектакль куеп дәүләт бурычын үтәү өчен бирә торган «постановочныйлар» суммасы 60 мең сум (!) булуы беркем өчен дә сер түгел. Республиканың Президент грантларын алмаучы театрлары керемнәрен спектакльләр куюга кертергә мәҗбүр. Нәтиҗәдә, хезмәт хаклары фондына зыян килә һәм кадр  лар эштән китә башлый, ә театрлар зур бурычларга бата. Хәзер исә Театр әһелләре берлеге исәбендә берникадәр күләмдә акча булачак, аны театрларга ярдәм итүгә тотачаклар. Әлбәттә, бу эш конкурс нигезендә башкарылачак. Фәрит Бикчәнтәевне рәис итеп сайлау шушы эш өчен генә булса да кирәк иде!

Ә иң мөһиме – Актерлар йорты янәдән, элекке еллардагы сыман, республика театрларын берләштерүче иҗади аралашу мәйданына әйләнә бара. Анда бүгенге тормыш пульсы тибә, чор чагыла. Бер ел эчендә Берлек әгъзаларының саны артты, аның составы яшәрде. Бикчәнтәевнең яшь командасы һәм, иң беренче чиратта, театраль матбугат хезмәтләренең иң яхшы җитәкчесе Айгөл Дәүләтшина тырышлыгы белән Актерлар йорты сезонның төп ньюсмейкеры булып торды. Бүген пиар – замана таләбе. Моны аңламаучылар, элеккегечә «чиста сәнгать» идеяләре белән генә яшәүчеләр – лузерлар. Шунысы кызык, чыпчын чиста сәнгать белән яшәүче коллективлар да пиар мөмкинлекләре һәм перспективаларыннан актив файдалана.

Сезон ахырында Казанда II «Нәүрүз» халыкара театральбелем бирү форумы узды. Бу аерым игътибар таләп иткән чара, дип исәплим. Шулай да форум педагогларының дәрәҗәсе һәм катнашырга теләүчеләрнең саны, җитәкчелекнең оештыру сыйфаты һәм игътибарлылыгы, «Мено Фортас» театрының катнашуы һәм 5 сәгатьлек «Идиот» спектаклендә аншлаг булуы форумның бик тә кирәкле эш икәнен күрсәтте. Нәтиҗәләр дә озак көттермәс, дип уйлыйм. Сүз уңаеннан, фестивальфорумда татарстанлылар арасыннан иң актив катнашучылар иң амбицияле һәм уңышлы театрларның вәкилләре булды. Күрәсең, башкаларга мич башында утырып уңышлар, грантлар, дәрәҗәле исемнәр яңгыры яуганын көтү күбрәк ошыйдыр.

Кызганыч, узган сезон җиңүләр һәм казанышлар белән генә истә калмаячак... Татар театры һәм әдәбиятының мәшһүр вәкилләре – Равил Бохараев, Фәнәвил Галиев, Фирдәвес Әхтәмова, Шамил Закиров, Туфан Миңнуллин, Шәүкәт Биктимеров бербер артлы безнең арабыздан китте. Татар мәдәнияте ятимләнеп калды, йөрәкләрдәге һәм күңелләрдәге бушлыкны тутырырлык кешеләр әлегә күренми. Тулы бер буын китеп бара һәм аларга лаек алмаш әле  гә юк. Татар театрының бүгенге йөзен «Әлдермештән Әлмәндәр»дән һәм Туфан Миңнуллинның татар теле һәм сәнгате өчен көрәшеннән, Шамил Закировның кайнап торган күпкырлы эшчәнлегеннән, бөек татар актрисаларының иң тыйнагы башкаруында кәмитрәк йомышчы кыз Биби белән зирәк Бибинур әбидән, Кариев театрының алдынгы актерының пьесалары һәм рольләреннән, Равил Бохараев татар мәдәниятен Европада популярлаштыруга куйган тырышлыгыннан башка күз алдына китереп буламы? Шәүкәт Биктимеров соңгы елларда сәхнәдә уйнамады, әмма аның булуын белү генә дә актерларга киләчәкнең өметле икәнлегенә ышаныч биреп тора иде. Чөнки ул һәрвакыт коллегаларына ярдәмгә килергә әзер остаз, берничә буын актерлар һәм тамашачылар өчен әхлакый маяк иде. Ихластан ышанучан һәм зирәк төпсез зәңгәр күзләренең бу камил булмаган дөньяга балаларча саф карашын югалтмаган гениаль актер. «Йолдыз чире»нә абсолют иммунитеты булган йолдыз, гаҗәеп якты һәм яхшы кеше, татарның чып-чын интеллигенты һәм интеллектуалы. Тышкы гадилегенә карамастан, аның белән иң катлаулы темаларга да сөйләшеп була иде.

Бу шәхесләрнең һәрберсенә дә төрле мөнәсәбәт булырга мөмкин (фәрештәләр күктә яши), әмма алар – титаннар иде! Моны танымый мөмкин түгел. Шамил Закиров белән вак кына мәсьәләләр буенча да ничә тапкыр бәхәсләштек, ничә тапкыр үпкәләштек һәм янә дуслаштык, түрәләрнең юләрлегеннән, түбән күңеллеләрнең үзләре хакында югары фикердә булуыннан бергәләшеп ихластан көлдек, милләт язмышы өчен борчылдык һәм хезмәттәшләребезнең уңышларына сөендек, күпме театраль юлларны бергә уздык! Ул ахыргача театр эшенә тугры булды, аның җитәкчелегендә Камал театры әле күп еллар сакланып киләчәк югары дәрәҗәгә җитте. Ачык, шул сәбәпле тупаслык һәм тәрбиясезлек каршында гаҗиз кеше, китапка гашыйк зирәк шәхес. Беренче күргән кешегә дә бер үтенече буенча гына, ә кайвакыт хәтта үтенечләрсез дә ярдәмгә килергә әзер, вак кына булып тоелган әйберләрне дә йөрәге аша үткәрүче... Аңа карата кайвакыт тупасрак булуыма бүген күңелем әрни... Ә Туфан Миңнуллин – минем бәхәстәшем һәм тәнкыйть объектым. Аның белән соңгы сөйләшүебез башкаларыннан күпкә озынрак булуына һәм дустанә узуына, хәзер инде мөмкин булмаган киләчәк мөнәсәбәтләр өчен нигез салучы аралашу булуына мин бүген чиксез сөенәм. Бу тормышны яңабаштан яшәү мөмкинлеге бирелсә, иманым камил, мин үземә каршы килә алмас идем, әмма фикерләремне ничек җиткерүем хакында ныклап уйланыр идем. Өстәвенә, минем сүзләрем хакыйкатьнең соңгы ноктасы, дип кем әйтә ала? Авыр югалтулар йомшак күңеллелеккә һәм гафу итә белергә, исәннәргә карата игътибарлырак һәм саграк булырга өйрәтә... Фирдәвес Әхтәмованың гайрәтле эчке көчен һәм кеше алдында масаймыйча гына үз бәясен белеп яшәвен беркайчан да онытасым юк. Аның Бибинуры милли хәрәкәтнең лаф оручыларының чыгышларына караганда милли горурлык хисен үстерү өчен күбрәк өлеш кертте. Фирдәвес Әхтәмова турында бөтен кеше бер фикердә булды: кешеләр аның тыйнаклыгына таң кала иде, аны хөрмәт итәләр, аңа рәхмәтле иделәр. Яратмасаң да, хөрмәт итми булмый торган кешеләр була. Аны яраттылар да, хөрмәт тә иттеләр...

Бу югалтулардан күңелне тоныклык һәм боеклык баса. Җаваплылык авыр йөк булып безнең җилкәләребезгә төште. Быел мин, бик күп яшьтәшләрем сыман ук, шуны аңладым – яшьлек үтте, хәзер инде без урта буын... Укучы, син дә, бер мизгелгә тукталып, мәңгелек турында уйлан әле... Бу катлаулы кәбисә елында арабыздан китүчеләр мәңге хәтеребездә... 


Нияз ИГЪЛАМОВ

№8 |

30нчы елгы Казан ФОТОлары табылды #6412

$
0
0
06.08.2012 Җәмгыять
Профессор Франк Уитсон Феттер 1930 елның язында Россия буенча сәяхәт итә. Сәяхәт вакытында ул Казанда булып, шәһәрне фотога төшергән.

 

 

 

 

  

 

 

Фото №1 

 Фото №2

 Фото №3

 Фото №4

 Фото №5

 Фото №6

 Фото №7

 Фото №8

 Фото №9

 Фото №10

 Фото №11

 Фото №12

 Фото №13

 Фото №14

 Фото №15

 Фото №16

 Фото №17

 Фото №18

 Фото №19

 Фото №20

 Фото №21

  Фото №22

  Фото №23

  Фото №24

  Фото №25

  Фото №26

  Фото №27

  Фото №28

  Фото №29

  Фото №30

Чыганак. 

 


---

№--- | 06.08.2012

"Саташкан сандугач һәм башка пьесалар". Ркаил Зәйдулла #6413

$
0
0
06.08.2012 ЯҢА КИТАПЛАР
Һәр драматургның үзенә генә хас темалары була. Ркаил Зәйдулла драматургиясендә исә хәлиткеч катлаулы дәверләрдә шәхеснең тарихтагы роле беренче планга чыга…

Шагыйрь, язучы һәм драматург, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулланың бу китабына төрле елларда иҗат ителгән, күпчелеге татар театрларында куелып уңыш казанган әсәрләре туплап бирелде.

 

 

 

 

 


---

№--- | 06.08.2012

“Бөркеткә сәлам әйтегез”. Нәкыйп Каштанов #6414

$
0
0
06.08.2012 ЯҢА КИТАПЛАР
Китапта язучының мәхәббәт, яшәү, язмыш, яшьлек темаларына караган хикәяләре тупланды. Аларда кешелеклелек, явызлык, саранлык, гадел һәм ярдәмчел булу кебек уңай һәм тискәре сыйфатлар төрле геройлар мисалында ачыла. Хикәяләр укучыны кешелек кыйммәтләре хакында уйланырга мәҗбүр итә.

Китап ике бүлектән тора. Беренче бүлектәге хикәяләр киң катлам укучыларга, икенче бүлектәге әсәрләр балаларга адреслана.

 

 

 

 

 


---

№--- | 06.08.2012

Рүзәл Юсупов: Ана телебездәге җәрәхәтләр #6415

$
0
0
06.08.2012 Милләт
Соңгы елларда (ә ул еллар дистәләп исәпләнә инде) телебезнең бозыла баруы турында мәгълүмат чараларында, китапларда, төрле сөйләшүләрдә сүз булгалап тора. Чыннан да, хәл шундый: туган телебезнең бүгенге торышы, киләчәк язмышы җәһәтеннән чаң сугар вакыт җитте.

Мин, гадәтемчә, гәзит-журналларны, китапларны кулыма карандаш тотып укыйм: кыйммәтле фикерләрне, гыйбрәтле сүзләрне, телне бозып куллану очракларын билгеләп барам һәм соңыннан  аларны каләм белән аерым карточкаларга язып куям. Шулай итеп, минем күп еллар буена  тупланып килгән тел ялгышлары фондым (портфелем дип тә әйтергә була) барлыкка килде. Ул меңнәрчә cүзләр, әйтелмәләр, җөмләләрдән тора. Һәм бу “хәзинә” көннән-көн байый, арта бара.

Тел ялгышлары күп төрле һәм күп санлы. Аларны төркемнәргә бүлеп һәм берләштереп әйткәндә, мондыйрак картина барлыкка килә. Бу картина сүзләрне ялгыш мәгънәдә кулланудан, урынсыз, кирәксезгә чит тел сүзләреннән һәм туган тел кагыйдәләрен бозып ясалган сүзләрдән файдаланудан, лексик чараларның морфологик төзелешен, сүзләрнең үзара табигый бәйләнеш нормаларын, җөмләдә урнашу тәртибен бозудан, татар теленең бай  фигыль формаларыннан файдалана белмәү һәм урыс теле өчен генә хас формаларны татар теленә күчереп кую күренешләреннән һ.б. ялгышлардан тора.

Татар теленең тиешле мәгънәне белдерерлек үз сүзләре яки татарларның үз сүзләре дәрәҗәсендә үзләштерелгән гарәп-фарсы алынмалары була торып та, кайбер гәзитләрдә  сфера, занятие, средство, работник, специалист, момент, изделие, реализацияләү кебек кәлимәләр кулланылуның туган телебезнең сафлыгына зыян китерүе һәркемгә аңлашыла булса кирәк.

Шулай ук кайбер гәзит-журналларда һәм дәреслекләрдә гамәлият, нәфасәт, һәндәсә (геометрия), рәкым (цифр), монзара (диспут), гомсар (компонент), мөэррих (тарихчылар) кебек инде күптән кулланылыштан чыккан һәм халыкка аңлашылмый торган гарәп һәм фарсы сүзләре куллану бүгенге көн таләпләренә туры килми, әлбәттә.

Мәгълүм ки, без, татарлар, урыслар белән якыннан аралашып яшибез, һәм шунлыктан үзебезнең туган телебез белән беррәттән, даими рәвештә урыс телендә дә сөйлибез һәм язабыз. Шуның өстенә, Русиядә яшәгәнлектән, күп кенә яңа предмет һәм төшенчәләрнең исемнәрен урыс теленнән тәрҗемә итеп алырга туры килә. Беренче карашка, моның бернинди дә  зыяны юк кебек. Киресенчә, тәрҗемә итү нәтиҗәсендә туган тел оригинал теле хисабына күпмедер дәрәҗәдә байый да әле. Әмма бу тәрҗемә эшен белеп башкарганда гына шулай.

Бездә, Татарстанда, исә, урысчадан татарчага тәрҗемә, нигездә, профессиональ дәрәҗәдә түгел, һәвәскәрләр дәрәҗәсендә генә башкарыла. Шунлыктан тәрҗемә теленең сыйфаты тиешле югарылыкта тормый.

Татар телендә каләм белән эш итүче һәркемгә дә – барыннан да бигрәк журналистларга – даими рәвештә (кемгә күбрәк, кемгә азрак кына) урысчадан татарчага тәрҗемә белән шөгыльләнергә туры килә. Барысы да тәрҗемә итә, ләкин күбесе тәрҗемәнең принципларын, метод һәм алымнарын белми һәм белергә кирәк дип тә санамый. Хәлбуки, тәрҗемәнең үз теориясе, фәне бар. Һәм бу эш шулай кустарьчылык дәрәҗәсендә эшләнгәнлектән, ялгышлар да китә, телебез бозыла.

Безнең тәрҗемәләрдә һичшиксез гамәлгә ашырылырга тиеш булып та еш кына үтәлми торган төп принципларның бер-икесен генә әйтеп китәргә кирәк, дип саныйм. Андый принципларның иң әһәмиятлесе шул: тәрҗемәдә оригиналның эчтәлек белән форма бердәмлеге сакланырга тиеш. Бу нәрсә дигән сүз? Бу тәрҗемәдә оригиналның эчтәлеге, мәгънәсе дә мөмкин кадәр тулы бирелергә һәм тәрҗемәнең теле дә, оригиналныкы кебек үк, ачык, аңлаешлы, дөрес, камил, тәэсирле булырга тиеш, дигән сүз. (Мин монда нәфис әдәбият тәрҗемәсендә кайчак телне стиль максатында махсус бозып бирүләрне күздә тотмыйм).

Урысчадан татарчага тәрҗемәчеләр, гадәттә, барыннан да бигрәк оригиналның эчтәлеген, мәгънәсен бик тулы итеп бирү максаты белән эш итеп, буквализм (хәрефкә-хәреф) методына бирелә, һәм нәтиҗәдә тәрҗемәнең теленә дә, мәгънәсенә дә зыян килә, телнең табигый нормалары төзелеше (тәртибе) бозыла. “...республикада яшәүчеләрне бәйрәм ялларында көн дә кар көтә. Һава торышы якшәмбегә генә аязачак, дип ышандырганнар. Аңа кадәр көндез һава  торышы – 5 градус, ә төнлә - 8-11 градус салкын булыр дип көтелә”. Менә бу – сүзгә-сүз тәрҗемә итәргә тырышып, уйламыйча, механик рәвештә эшләү мисалы. Әлеге хәбәрдәге җөмләләрнең төзелеше дә, алардагы сүзләрнең мәгънәви бәйләнеше дә табигый түгел, теле ясалма, “казенный”. Хәлбуки, журналист төгәл тәрҗемә иттем, дип уйлап эшләгәндер. “Һава торышы  аязачак”, “һава торышы ... градус салкын булыр” дип әйтеп буламы? Әйтеп була, әлбәттә, теләсә нәрсә дип әйтергә мөмкин, әмма ул татарча түгел инде. Шулай ук “яшәүчеләрне кар көтә” дип сөйләү дә татарча дөрес булырмы икән? Ышандырганнар сүзенең урынлы кулланылуына да бер дә ышанасы килми.

Әле мисал итеп китергән абзацта оригиналның һәр сүзе тәрҗемә теленә аның туры мәгънәсенә карап билгеләнгән аерым сүз белән бирелгән. Болай эшләгәндә бервакытта да уңышка ирешеп булмый. Беренчедән, оригиналның һәр сүзенә тәрҗемә телендә аның мәгънәсен белдерерлек аерым сүз бар дип уйлау беркатлылык дип кенә бәяләнергә мөмкин. Оригинал сүзенең мәгънәсе тәрҗемә телендә ике сүз белән дә, өч сүз белән дә, тагын да күбрәк сүз белән дә белдерелә. Кайчакта исә оригиналның теге яки бу сүзенә тәрҗемә телендә аерым гына алганда бернинди тәңгәллек тә булмаска мөмкин. Тәрҗемәдә оригиналның аерым сүзләрдән торган җөмләсендәге фикер, мәгънә шулай ук аерым сүзләрдән торган җөмлә ярдәмендә белдерелә. Монда шуны искәртү кирәк: бу җөмләләрдәге фикер еш кына аерым сүзләр мәгънәләренең механик суммасыннан тормый. Монда телләр төзелешенең катлаулы, үзенчәлекле күренеше чагылыш таба.

Һәм шушы урында тәрҗемәнең тагын бер бик әһәмиятле принципларыннан берсен бәян итү кирәктер. Бу менә нәрсәдән гыйбарәт. Тәрҗемәдә оригинал сүзенә тәңгәллек табу (билгеләү) һәм гомумән тәрҗемә эше – иҗади процесс. Чөнки бер телнең теге яки бу сүзенә тәрҗемә телендә һәрвакытта да мәгънәсе буенча төгәл туры килә торган әзер тәңгәл сүз булып тормый. Тәңгәллек һәр конкрет очракта оригинал җөмләсенә яки тагын да киңрәк контекстка нигезләнеп һәм шул ук вакытта, әлбәттә, тәрҗемә теленең контекстын да исәпкә алып табыла.

Менә бу элементар принцип – алтын кагыйдә – безнең тәрҗемә белән шөгыльләнә торган (аларның күбесе моның белән шөгыльләнә) журналистлар тарафыннан күп очракта исәпкә алынмый. Шуңа күрә еш кына ясалма, коры, начар мәгънәдәге гәзит теле барлыкка килә дә инде. Югарыда мисал итеп китергән текстны, мәсәлән, иҗади эшләгәндә, табигыйрак, җанлырак (чын татарча) итеп үзгәртеп төзеп булыр иде: “...республикабызда бәйрәм көннәрендә кар явачак, һәм ул якшәмбегә генә туктар, дип фараз ителә. Моңарчы көндез 5 градус, ә төнлә 8-11 градус салкын булыр дип уйланыла”.

Әле бәян ителгән принципларның исәпкә алынмавы аркасында килеп чыккан күпсанлы тел ялгышларының кайберләрен карап китик (мисаллар, нигездә, республика гәзитләренең соңгы бер елда чыккан саннарыннан алынды).

“Бүген “Тынычлык яратылу” фестивалендә катнашучылар ... концерт бирергә тиеш”. Оригиналда сүз тынычлык яратылу турында түгел (татарча алай дип әйтеп тә булмый), бәлки, дөнья яратылу турында бара (сотворение мира).

"Путин исә чынбарлыкта билгеләп куелды”. Чынбарлыкта бу очракта урынсыз: чынлыкта, дөресен әйткәндә... кебегрәк булырга тиеш иде.

“Аның әнисе – урыс, әтисе – латыш”. ("Мать – русская, отец – латыш”). Әмма чын татарча ана кешегә карата һич кенә дә урыс дип әйтеп булмый: урыс хатыны яки марҗа дияргә кирәк иде.

“Тәрәзәләр тонировкалы, кузов броньланган”. Менә бу җөмлә сүзнең нәрсә турында барганлыгын, ягъни оригинал сүзен төшенмичә тәрҗемә итү мисалы: броньлау дигән сүз юк (бронь дигән сүз дә юк!), “броня белән капланган яки тышланган” дияргә кирәк иде.

“Моңа Илдар Халиков та басым ясады”. Бу җөмләдәге басым ясады – подчеркнулның ялгыш тәрҗемәсе. Басым ясау - ул давить. Ә монда сүз аерып әйтү, аеруча игътибар итеп әйтү һ.б. турында бара.

“Кичә Министрлар Кабинетында узган очрашуда журналистларга Универсиадага  әзерлек турында җиткерделәр”. Нәрсә җиткергәннәр? Сүз, әлбәттә, нәрсәдер әйтү, хәбәр итү, нинидидер мәгълүмат бирү турында бара булса кирәк – шулай әйтергә дә иде аны!

“Бразилиягә беренче килү” (гәзиттәге хәбәрнең исеме). “Татарстан Президенты  Рөстәм Миңнеханов кичә эшлекле сәфәр белән Бразилиягә килде, дип хәбәр итә ТР  Президенты матбугат хезмәте”. Татарча Бразилиягә килеп булмый, барып кына була (монда, үзеңә таба хәрәкәт итү, килү була, моннан тегендә, – үзеңнән – китү). Шуның өстенә чын татарча сөйләгәндә, сәфәр белән килде дип әйтмиләр, сәфәр кылды, сәфәр ясады диләр: сәфәр сүзе каядыр бару ул, шулай булгач, сәфәр белән килү яки бару – мәгънә тавтологиясе (урысча масло в масле диләр).

“Арча читекләрен Германиягә чакырдылар” (мәкалә–хәбәрнең исеме). Татарча җансыз нәрсәне чакырып булмый. “Арча читекләрен Германиягә соратып алганнар” яки “алдырганнар” дияргә кирәк иде, әлбәттә.

“Алар арасында ...3567 сугыш ветераны толы бар икән”. Татар телендә затны белдерә торган тол сүзе үзе генә бик сирәк кулланыла: тол хатын яки тол ир, хатыны тол калган рәвешендә сөйлиләр. Мисал итеп китергән бу җөмләне дә “Алар арасында ...3567 сугыш ветеранының тол калган хатыннары бар” рәвешендә төзәргә кирәк иде.

Сөйләмдә теләсә нинди сүз башка һәртөрле сүз белән мәгънәләре буенча бергә килә алмый, ягъни билгеле бер сүзләр ниндидер икенче бер төрле сүзләр белән генә бәйләнешкә керә ала. Әйтик, чибәр сүзе белән кыз сүзе табигый бәйләнешкә керә (чибәр кыз), шул ук чибәр сүзе йорт сүзе белән табигый (гадәти) бәйләнешкә керә алмый: чибәр йорт дип әйтелми, матур йорт дип әйтелә. Сөйләм культурасы турында сөйләгәндә, барыннан да бигрәк менә шушы схеманы күздә тотып эш итәргә кирәк була.

Бер тел күләмендә генә эш иткәндә, ихтимал, бу гамәл катлаулы түгелдер, тәрҗемә процессында бер тел сүзләренә икенче телдә мәгънәләре буенча тиң сүзләр, ягъни тәңгәллекләр табып, аларны башка сүзләр белән бәйләнешкә керткәндә, мәсьәлә шактый катлаулана төшә, һәм ике тел нисбәтенә караган бәла-казалар шунда башлана да инде.

Хикмәт менә нәрсәдә: оригиналдагы сүзләр һәм аларның тәрҗемәдәге тәңгәллекләре башка сүзләр белән мәгънәви бәйләнешкә керү мөмкинлекләре яки сәләтләре буенча бер очракта үзара туры килә, икенче очракта - юк. Бу төрле телләрдәге тәңгәл сүзләрнең сөйләмдә башка сүзләр белән бәйләнешкә керүе үзенчәлекле булуы белән аңлатыла. Хәзер әлеге фикерне мисаллар белән дәлиллик. Урыс телендәге глубокий сүзе, река сүзе белән бәйләнешкә кереп, бу тел өчен табигый сүзтезмә (әйтем, әйтелмә) тәшкил итә (глубокая река), ул сүзләрнең татар телендәге тәңгәллекләре, үзара бәйләнешкә кереп, шулай ук бу тел өчен табигый әйтелмә төзи (тирән елга). Шул ук вакытта урыс сүзе глубокий, благодарность белән мәгънә бәйләнешенә кереп, табигый әйтелмә тәшкил итсә (глубокая благодарность), аларның татар телендәге туры тәңгәллекләре тирән һәм рәхмәт үзара урыс телендәге кебек табигый бәйләнешкә керә алмый: кайберәүләр куллана торган тирән рәхмәт ул саф татарча түгел, бәлки, урысчадан уңышсыз калька. Урыс телендәге глубокая благодарность әйтелмәсенең татарча табигый яңгырашлы (адекват) мәгънәви тәңгәллеген төзү өчен глубокий сүзенең оригинал контекстындагы  мәгънәсен белдерерлек тирәннән башка (контекстуаль) тәңгәллеген кулланырга туры килә: бу очракта андый вазифаны зур сүзе башкара (зур рәхмәт).

Сүз уңаенда әйтеп китик: бүгенге мәгълүмат чараларында һәм кайбер ике тел ияләре (билингвлар) телендә еш кулланыла торган тирән сүзе белән ясалган дистәләрчә әйтелмәләр - әле күрсәтелгәнчә, механик рәвештә төзелгән уңышсыз калькалар: тирән тәэсир, тирән кызыксыну, тирән үзләштерү, тирән белем, тирән игътибар, тирән ихтирам, тирән мәхәббәт, тирән кайгы, тирән ышаныч, тирән борчылу, тирән уйлану, тирән дуслык, тирән канәгатьләнү, тирән гомумиләштерү, тирән өйрәнү, тирән үзгәреш, тирән аңлау, тирән ачу һ.б. Бу әйтелмәләрдәге тирән сүзен зур, олы, нык, каты, үтә кебек сүзләр белән алмаштырсаң, әлеге тәгъбирләр саф татарча булыр иде: нык кызыксыну, көчле тәэсир, олы ихтирам, зур үзгәреш, үтә (нык) шатлану, җентекләп өйрәнү һ.б.

Хәзерге матбугатта рост, развитие сүзләрен, уйланып-нитеп тормыйча, ягъни сүзләрнең үзара мәгънәви бәйләнеш нормаларын исәпкә алмыйча, һәр очракта да үсү сүзе белән тәрҗемә итү аркасында ясалган гайре табигый әйтелмәләр тулып ята: киеренкелек үсә, ризасызлык үсә, хәл үсә, куркыныч үсә һ.б. (тагын әллә нәрсәләрне үстерәләр хәзерге каләм ияләре). Болар һәм башка шундый сүзтезмәләрнең берсе дә саф татарча түгел. Алар чын татарча язганда һәм сөйләгәндә, киеренкелек арта, ризасызлык көчәя, хәлләр киеренкеләнә, авыру көчәя, омтылыш ныгый, бәяләр арта яки күтәрелә рәвешендә булырга тиеш.

Димәк, бу мәкаләне укыган кешеләр (андыйлар булса, әлбәттә) аңласын иде: бүгенге көндә телебездә шактый актив кулланылган бик күп ялгыш тәгъбирләр (әйтелмә, сүзтезмәләр) сөйләмдә (текстта) сүзләрнең үзара табигый мәгънәви  бәйләнешкә керү нормаларын бозу аркасында барлыкка килә. Бу исә - туган телне дә, урыс телен дә камил белмәү һәм тәрҗемә теориясеннән, төрле телләр нисбәтендәге кануннардан хәбәрдар булмау нәтиҗәсе.

Бездә, ягъни Татарстанда, чыга торган гәзит-журналларда, радио-телевидение тапшыруларында бирелгән материалның телен тикшерү шуны күрсәтә: бу органнарда эшләүче журналистлар тәрҗемә иткәндә күпчелек очракта урыс сүзләренә тәңгәллекләрне ул  сүзләрнең контексттагы мәгънәләренә карап түгел, бәлки, сүзлекләрдә теркәлгән, күбесенчә кулланыла торган мәгънәләренә карап кына билгели, ягъни туры, даими тәңгәллекләр белән генә эш итә. Болай эшләгәндә телебезнең сафлыгын бервакытта да саклап булмаячак.

Уйлап карыйк әле: хәзер мәгълүмат чараларында да, күп кенә кешеләр үз сөйләмендә дә урысча “кто-то полетел куда-то” дигән мәгънәне татарча “эһ” тә итмичә, “фәлән кеше фәлән җиргә очты” дип яза һәм сөйли. Һәм бу хәл хәзер инде сөйләмебездә гадәти күренешкә әверелә бара. Мәсәлән, “Татарстан Президенты Мәскәүгә очты” кебек җөмләләр бездәге басмаларда һәрдаим күренеп тора. Бу - тупас хата, әлбәттә. Дөресе: “Президент (самолет белән – монысын әйтү шарт түгел – нәрсә белән барганлыгы бик әһәмиятле булганда гына әйтелә) Мәскәүгә китте”. Менә гәзиттән бер-ике тискәре мисал: “Гыйрак Президенты ... дәвалану өчен Иорданиягә очкан” (“...полетел в Иорданию”дан) (дөресе – “...Иорданиягә киткән”).  “Альбина Шаһиморатова иртәгә Бакуга оча” (“...Бакуга китә” кирәк, әлбәттә: татарча кеше оча алмый”)

Бүгенге икетеллелек заманасында үзара бәйләнештәге телләрнең һәркайсына хас үзенчәлекләрен белеп эш итү – журналист өчен иң әһәмиятле таләпләрнең берсе. Урысча “теплоход яки лодка плавает (плывет)" дип әйтелә, татарча исә “теплоход яки көймә йөзә” (йөзә - плыветның туры мәгънәсендәге тәңгәллеге булса да) дип әйтелми: теплоход яки көймә килә, китә, бара диелә. “Көймә килә, көймә килә, эзе юк шул” дип җырлый халык, “көймә йөзә” дими.

Соңгы вакытларда звучатьны кирәксә-кирәкмәсә яңгырата башладылар: “Әлеге утырышта яңгыраган фикерләр... хакында газетабызның алдагы саннарында язарбыз”. Фикер яңгырамый, аны белдерәләр, әйтәләр. “Бу утырышта әйтелгән фикерләр...” кирәк.

Телебезнең нык бозылуына китергән тагын бер сәбәп – ул сөйләмдә сүзләр бәйләнешенең грамматик чараларын урысчадан татарчага шулай ук механик рәвештә, букваль тәрҗемә итү. Бу предлогларны татар телендә һәр очракта да, контекстны исәпкә алмыйча, теге яки бу бәйлек сүз белән бирүгә нигезләнә. Мисалларга мөрәҗәгать итик.

Над предлогы бик еш ялгыш (өст бәйлек сүзе белән тәрҗемә ителә: үз өстендә эшләү (дөресе – белемеңне, осталыгыңны арттыру, күтәрү, камилләштерү), диплом өстендә эшләү (диплом язу кирәк) кебек дистәләрчә, йөзләрчә, Ходай кушмаган, күз күрмәгән, колак ишетмәгән тәгъбирләр матбугат битләрендә тулып ята. “Без үз вакытында бу мәсьәлә өстендә җитди эшләдек” (җитди республика гәзитенең быелгы саннарының берсендә). “Без вакытында бу мәсьәлә белән җитди шөгыльләндек” рәвешендә үзгәртеп төзесәң, татарча булыр иде. Югыйсә, ничек итеп үз өстеңдә, диссертация өстендә, сәламәтлегеңне ныгыту өстендә һәм башка шундый төшенчәләр өстендә эшләргә була.

“Үз йортың белән торган хуҗалыкта...” (“со своим домом” калькасы). Ни өчен үз йортыңда түгел? “Мәскәү асты заводларында...” ( на Подмосковных заводах яки на заводах Подмосковья калькасы булса кирәк), (чын татарча – Мәскәү тирәсендәге заводларда); “Әлеге мәсьәләне министр үз күзәтүе астында тота” (... үзе күзәтеп тора кирәк); “Башка мәчетләр ... кавказлылар йогынтысы астында” (под влиянием калькасы) (чын татарча – кавказлылар йогынтысында).

За предлогын арт бәйлек сүзе белән букваль тәрҗемә итү күренеше нык таралган: парта артында (чын татарча – партада), өстәл артында (өстәл янында яки өстәлдә, табында) утыру; станок артында эшләү (станокта эшләү кирәк); пианино артында утыру (пианино алдында кирәк, әлбәттә); “Балалар бит хәзер көне буе компьютер артында утыра” дип язып чыкты шушы ел башында  бер күренекле язучы республика гәзитендә: нишләп компьютер артында утыра икән ул балалар. Ходайның рәхмәте, дип сорыйсы килә бу язучыдан, нормаль кешеләр компьютерның алдында (каршында) утырып эшли бит!

Хәзер безнең журналистлар сидеть за рулемны букваль тәрҗемә итеп, бөтен кешеләрне дә руль артына утыртты: “Дмитрий Медведев бәйрәмгә руль артына утырып килде” (чын татарча – “... машинаны үзе идарә итеп яки рульгә үзе утырып килде: руль артына дип әйтү һич кенә килешми – рульнең артына түгел, алдына утыралар бит!) “Мәскәүдән Казанга – китап артыннан” (мәкаләнең исеме). Болай туган телен белмәгән татар балалары гына сөйләшергә мөмкин: ипи артыннан килдем (за хлебом пришел). Әлеге мисаллардагы җөмлә болайрак булырга тиеш иде: “Мәскәүдән Казанга – китапка дип" (яки китап алырга дип).

Соңгы вакытта тел сүзе белән килгән гайре табигый әйтелмәләр кулланылышка кереп килә: “...татар телле мәктәпләрне ничек коткарырга?”, “Бүгенге татар телле матбугатка икеләтә авыр” (телне яхшы белгән журналистлар җитешмәгәндә бигрәк тә авыр, дип өстәр идем мин. – Р.Ю.). Чын татарча язарга һәм сөйләргә нияте булган кешегә: урыс телле, татар телле яки башка телле дип һич кенә дә әйтергә ярамый, тел сүзе үзенең иясе исеменә тартым кушымчасы ярдәмендә бәйләнә: татар теле, урыс теле һ.б. Бу - татар теленең катгый кануны. Урыс телле дигән гарип калька – русскоязычный формасына ияреп ясалган. Сәбәбе: тәрҗемәнең элементар ысулларын белмәү, оригиналның һәр аерым сүзе аерым бер сүз белән тәрҗемә ителергә тиеш, дип уйлау: русскоязычная школа. Игътибар: русскоязычная – урыс телле. Җиңел бит, баш катырып, уйлап торасы юк! Ул татарча дөресме–юкмы - монысы инде әһәмиятле түгел. Киләчәктә дә болай эшләсәк, ерак китә алмабыз, җәмәгать! Русскоязычная школа - ул урыс телле мәктәп түгел, андый мәктәп булмый, татарча уртача гына белгән кеше булса да, алай әйтмәс. Дөресе – урыс телендә укытыла торган яки урыс мәктәбе. Русскоязычные учащиеся – урыс телле укучылар түгел, бәлки, урысча укый торган яки урыс телендә сөйләшүче балалар. “Көнчыгыш телләрне өйрәнү институты..." дип яза республика гәзитләренең берсе (дөресе – көнчыгыш телләрен). Гадәттә, татарча начар белгән татарлар шул рәвешле сөйләшә һәм яза. Ә бу бит үзәк республика гәзите. Гәзитләрнең бурычы мәгълүмат бирү генә түгел, үрнәк әдәби телдә язып, халыкта дөрес тел культурасы тәрбияләү дә.

Кыскасы, телебездә, бигрәк тә матбугатта, радио-телевидение тапшыруларында ялгышлар кимеми, киресенчә, арта гына бара. Болай дәвам итсә, татар теленең якын киләчәктә ниндидер бер ясалма телгә әверелүе ихтимал. Милләтнең, халыкның иң беренче билгесе тел икәнлеген истә тотсак, меңнәрчә ел төзелеп, камилләшеп килгән ана телебезнең, сыйфаты түбәнәя баруы белән бергә татар халкының үзенең дә асылы үзгәрергә, табигый халәте тутыгып таркалырга мөмкин.

Югары цивилизацияле, культуралы халык үзенең милләт буларак бетүенә, ана теленең югалуына битараф карый алмый. Без дә, борынгы тарихлы, югары культуралы татарлар да, телебезнең язмышына карата ваемсыз булмабыз, аның көннән-көн бозыла баруын тыныч кына күзәтеп тормабыз.

Туган телебезне саклап үстерү өчен нинди чаралар күрергә кирәк соң? Беренчедән, бу эш хөкүмәтебезнең даими игътибар үзәгендә  булырга тиеш. Татар теленең динамикасын президентыбыз күзәтеп, андагы тискәре үзгәрешләрне туктатып, уңай борылыш өчен тиешле  шартлар булдыруга үзе җитәкчелек итсен иде.

Министрлар Кабинетында ана телебезнең торышы, сыйфаты, үсеш перспективасы белән  хөкүмәт исеменнән турыдан-туры шөгыльләнүче, бу процесс белән идарә итүче татар телен, культурасын, тарихын яхшы белгән, югары белемле (компетентлы) кешеләрдән торган бер махсус орган – бүлек булсын иде. Ул, иң әһәмиятле мәсьәләләрне вакытында һәм нәтиҗәле хәл итә алсын өчен, югары квалификацияле белгечләрне, күренекле галимнәрне үз тирәсенә туплап, шуларга таянып эш итсә, нәтиҗә булмый калмас.

Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты да тел үсеше, сөйләм культурасы мәсьәләләре белән җитдирәк, активрак шөгыльләнергә тиеш. Бу фәнни учреждениедә тәрҗемә теориясе һәм сөйләм культурасы бүлеге булдырылып, ул телебезнең сафлыгын саклау мәсьәләсе белән актив һәм нәтиҗәле шөгыльләнсен иде.

Журналистлар тәрҗемә принципларын һәм методларын татар һәм урыс телләре күренешләренең үзара нисбәтендәге закончалыкларны, сөйләм культурасының шартларын һәм технологиясен яхшы белергә тиеш. Күпсанлы гәзитләргә телнең сыйфаты өчен җаваплылыкны көчәйтергә һәм контроль булдырырга.

Һәм, ниһаять, мәктәпләрдә, урта һәм югары махсус уку йортларында татар телен укыту, сыйфатлы итеп укыту өчен җаваплылык арттырылырга тиеш. 


Рүзәл ЮСУПОВ

№ | 05.08.2012

Разил Вәлиев: “Телең дәүләт теленә әйләнсен өчен дәүләтең булу кирәк” #6416

$
0
0
07.08.2012 Милләт
ТР Дәүләт Советы депутаты, туксанынчы елларда Татарстанның дәүләт суверенлыгы турында декларациянең, «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында» Закон кабул ителүнең шаһиты булган, алай гына да түгел, бу документларны эшләүдә турыдан-туры катнашкан Разил Вәлиев белән егерме ел элек булган вакыйгалар турында сөйләшәбез. Татар теленең чын мәгънәсендә нигә дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрелә алмавының сәбәпләрен эзлибез.

– Разил абый, Татарстанда Телләр турында закон кабул ителүгә 20 ел тулды. Сез бу көннәрдә әлеге вакыйга белән бәйле нинди хатирәләрне яңартасыз? Телләр сәясәте белән бәйле планнарның кайсылары тормышка ашты? Ни әйтсәң дә, 20 ел зур вакыт бит...

– Телләр турындагы законның тарихын мин 1992 елның 8 июленнән түгел, 1990 елның 30 августыннан ук башлар идем. Августның соңгы көннәрендә Декларация проектын тикшергән вакытта бик зур бәхәсләр килеп чыкты. Дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул иткәндә, һич көтмәгәндә, иң бәхәсле мәсьәлә булып телләр мәсьәләсе торуы ачыкланды. Моңа бик күпләр аптырап та калды. Югыйсә, кеше бит инде беренче чиратта үзенең тормышының муллыгы, иленең, халкының байлыгы турында уйлый. Ул елларда милли хәрәкәттә сәяси бәйсезлек турында уйлау да шактый көчле иде. Әмма бөтенесе бер заман телләр мәсьәләсенә төртелеп калды. Чөнки кайсы телне дәүләт теле итү турында сүз чыккач, 3 төрле вариант барлыкка килде. Аның беренче вариантын “Народовластие” дигән төркем тәкъдим итте (анда Грачев, Штанин, Солтановлар керде). Алар Татарстанда, бөтен Русиядәге кебек (Татарстан – Русиянең бер өлеше дип), бары тик урыс теле генә дәүләт теле булырга тиеш, дип чыктылар. Икенчесе – капма-каршы төркем, соңрак ул “Татарстан”, “Идел йорт” төркеменә дә әйләнде. Анда без дә кердек. Бу төркем Татарстанда бары тик татар теле генә дәүләт теле булсын дигән фикерне алга сөрде. Ә инде өченче төркем (аның башында ул чактагы Татарстан Югары Советы Рәисе, булачак Президент Минтимер Шәрип улы Шәймиев торды) галимнәр, сәясәтчеләр белән киңәшләшкәннән соң, Татарстанда ике дәүләт теле булырга тиеш, аның берсе – татар теле, икенчесе – урыс теле дигән вариант тәкъдим итте. Бары тик урыс теле генә яки бары тик татар теле генә дәүләт теле булсын дигән ике каршы як бер-берсе белән көрәшә-көрәшә көчләрен югалтып, уртадагы әлеге вариант җиңеп чыкты. Чыннан да, капма-каршы фикерле депутатлар беркайчан да уртак бер фикергә килә алмаячаклар иде. Беренче һәм икенче төркемнең тәкъдимнәрен үткәрү өчен парламентта тавышлар җитмәячәк иде.

– Ике дәүләт теле булу үз-үзен акладымы?

– Билгеле: ике дәүләт теле булу – ул сәяси яктан бик кулай, чөнки бу очракта – теге якның да, бу якның да фикерләре исәпкә алына. Әмма ләкин ике дәүләт телен тормышка ашыру ай-һай катлаулы нәрсә икән. Без әле аны ул вакытта аңлап та бетермәгәнбездер. Декларация кабул итеп, бераз гына тынычлангач, Телләр турында закон проектын эшли башладык. Анда бик күп галимнәр, белгечләр, депутатлар катнашты. Районнардан, төрле оешмалардан да фикерләр сорадык. Ике ел эчендә без Телләр турындагы законны эшләп, кабул иттек. Законны кабул итүен иттек, әмма аны тормышка ашырырга кирәк бит әле. Ә аны тормышка ашыру өчен кирәк булган дәүләт программасын эшләү законны эшләгәнгә караганда да катлаулырак булгандыр. Чөнки анда һәр гамәлне бик тәфсилләп язарга кирәк иде. Теге яки бу эшне кем башкарырга тиеш, аңа кайдан күпме акча бирелә һәм аның нәтиҗәсе ничек булырга тиеш. Без моны бик җентекләп эшләдек. Кат-кат бәхәсләр булды һәм программаны эшләү ике елга сузылды һәм ул 1994 елда гына гамәлгә кертелде.

– Шулай да яңа гына торгызылып килә торган татар телен шуның кадәр яклау таләп итмәгән урыс теле белән тәңгәл куеп, бәлки дөрес тә эшләнмәгәндер?

– Нишлисең, закон башкача кабул ителә алмый иде. Бары тик татар теле генә дәүләт теле булсын дигән кешеләрнең нияте изге. Мин аларны аңлыйм да, яклыйм да, аклыйм да. Әмма ул мөмкин түгел иде. Чөнки депутатларның яртысы – башка милләт кешеләре, безнең татар милләтеннән булган депутатларның яртысыннан күбрәге татар телен белми. Һәм аларны берничек тә ышандырып та булмый, бу реаль хәл түгел иде. Без, татар теле белән урыс теленең хәлләре төрлечә икәнен аңлап, бу мәсьәләне дәүләт программасында искә алырга тырыштык. Дәүләт программасын эшләгәндә татар теленә күбрәк басым ясадык һәм яклауны күбрәк татар теленә бирдек. Моның өчен безне тәнкыйть итүчеләр дә, шикаять язучылар да булды. Ә безнең аргументларыбыз болай иде: әгәр гаиләдә ике бала булса, аның берсе – типсә тимер өзәрлек таза, икенчесе хаста икән, икесенә дә бертөсле игътибар бирелергә тиеш түгел. Кем авыру – шуңа игътибар һәрвакыт зуррак була. Татар теле дә бүген хаста, авыру хәлендә. Димәк, аңа да зуррак игътибар кирәк. Без ул вакытта әлеге мәсьәләне менә шулай аңлата алдык. Программага нигездә шушы идеяне салдык.

– Разил абый, сез 1993 елда Югары Советның 14 нче сессиясендә чыгыш ясаган вакытта: “Татар телен чыннан да дәүләт теленә әйләндерү өчен, аның тирәлегендә ихтирамлы мохит булдырырга кирәк”, – дигәнсез. Әмма бүгенге көнгә кадәр без моңа тулысынча ирешә алмадык кебек ...

– Билгеле инде милли мохитсез, ихтирамлы мохитсез тел мәсьәләсендә зур эшләр майтарып булмый. Чөнки тәүлек әйләнәсендә телевизион каналларның, радиоларның 99 проценты урыс телендә генә сөйләп, күрсәтеп торганда, газеталарның 90 проценты бары тик урыс телендә генә чыкканда, урамнарда, вокзалларда, дәүләт оешмаларында – бөтен җирдә нигездә урысча гына сөйләшкәндә, татар телен урыс теле дәрәҗәсенә күтәрү искиткеч катлаулы нәрсә. Без бит яныбызда бер урыс кешесе булса да, татар телен кырыйга куеп, урыс теленә күчә башлыйбыз. Бу – безнең бүгенге менталитетыбыз, бу безнең гадәтебезгә сеңгән. Менә шушы гадәтне үзгәртергә кирәк. Рухны, милли үзаңны үзгәртергә кирәк. Бу өлкәдә күпмедер алга китеш булды, әлбәттә. Хәзер урамда да, трамвай-троллейбусларда да, оялып тормыйча, үзара туган телебездә сөйләшкәлибез. Элек беркайчан да ТР Дәүләт Советы утырышларында татар сөйләме юк иде, хәзер исә берничә депутатыбыз татарча чыгышлар ясый. Әмма болар гына аз. Халыкта “балык башыннан чери” дип әйтәләр бит. Без үзебездән – Татарстан Дәүләт Советыннан, депутатлардан, министрлардан, җитәкчеләребездән башларга тиешбез. Татарстан Конституциясендә Президент ике дәүләт телен белергә тиеш дип язылган. Президент белергә тиеш булгач, ни өчен Премьер-министр, Дәүләт Советы Рәисе, бөтен депутатлар һәм дәүләт хезмәткәрләре белергә тиеш түгел? Мин бу мәсьәләне инде егерме ел күтәреп киләм. Без “дәүләт хезмәткәре” дип аталабыз. Ә дәүләт хезмәткәренең дәүләт телен белмәвен берничек тә аңлатып булмый.

– Казахстанда ике дәүләт телен белергә тиешлек турында норма керттеләр бит инде...

– Ул шулай булырга тиеш тә. Мин бу хакта сөйли-сөйли арыдым, әмма фикеремә тиешле дәрәҗәдә колак салучылар юк. Тел мәсьәләсен, һичшиксез, иң беренче чиратта бары шушы юл белән генә хәл итеп була дип саныйм. Билгеле, мәгариф системасында, мәдәнияттә, гомумән, безнең иҗтимагый тормышыбызда татар теленең урыны күпкә зуррак булырга тиеш. Безгә – дәүләт органнарына, шуннан башларга кирәк: дәүләт хезмәткәре эшкә урнашканда, яисә кемдер депутатлыкка дәгъва иткәндә, ике дәүләт телен белергә тиеш дигән таләп куелсын. Татар телен ни дәрәҗәдә белү хакында нормативлар эшләү дә зарур. Ул, билгеле, шигырь язар дәрәҗәдә үк булмас, әмма депутат үзенең сайлаучылары белән аралашырлык күләмдә татар телен белергә тиеш.

– Разил абый, 1994 елда Дәүләт программасын кабул иткәндә ике дәүләт телен белергә тиешле һөнәр ияләре исемлеге төзү мәсьәләсе бәхәсләр китереп чыгарган да бит. Бәлки шушы исемлекне раслый алмау татар теленә булган ихтыяҗны формалаштыруга аяк та чалгандыр? Сез ничек уйлыйсыз?

– Хөкүмәттә бу исемлекне берничә мәртәбә эшләргә тырышып карадылар. Әмма без аны Дәүләт Советына чыгарырга җыенгач, татар телен белмәүчеләр өстебездән шикаятьләр яза башладылар, хәтта Мәскәүгә дә барып җиттеләр. Бу бит тел нигезендә дискриминация, кеше хокукларын бозу дип, безне туктатып калдылар. Әмма, чынлыкта, бу һич кенә дә кеше хокукларын бозу түгел иде. Бу, киресенчә, бүгенге көндә безнең кеше белән кеше, кеше белән дәүләт, милләт белән милләт арасындагы элемтәләрне ныгыту гына. Әгәр урыс милләтеннән булган кеше – татар телен, без – татарлар урыс телен белсәк, аннан беркемгә дә зыян юк. Киресенчә, без тагын да татурак яши башлар идек. Аннары безгә – дәүләт оешмаларына халык белән эшләү дә җиңеләер иде. Кызганыч, бу исемлек бүгенге көнгә кадәр расланмаган. Билгеле, ул зур исемлек, аның төрле вариантлары бар иде. Әгәр бу исемлекне республика күләмендә раслап булмый икән, әлеге эшне министрлыкларга тапшырыйк дип тә тәкъдим итеп карадык. Безнең халыкта өстәгеләргә карап фикер йөртү, аларга охшарга тырышу бар бит. Әгәр җитәкчеләр, депутатлар, дәүләт хезмәткәрләре татарча сөйли башласа, аларга башкалар да иярер иде.

– Разил абый, ачыклык кертеп китегез әле: нинди дә булса һөнәр иясе ике дәүләт телен белергә тиеш дигән норма закондамы яки дәүләт программасында бармы?

– Әйткәнемчә, Конституциядә Президентка ике дәүләт телен белү таләбе куела. Законда ике дәүләт телен белгән һәм эшендә файдаланган хезмәткәрләр өчен 15 процентка кадәр өстәмә түләү карала дигән маддә бар.

– Элек түләнә дә иде ...

– Элек кайбер оешмаларда түләнә иде. Хәзер хезмәткә яңача түләү системасына күчәбез бит. Менә шунда министрлыклар моны гамәлгә ашырырга тиешләр. Без Мәдәният һәм Мәгариф министрлыклары алдына шундый бурыч куйдык. Бүгенге көндә аларның моңа мөмкинлекләре бар.

– Разил абый, җитәкчеләребез арасында ике дәүләт телен белүчеләр дә бар бит ...

– Мин турыдан-туры үзебезнең җитәкчебез Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшинны әйтер идем. Ул туксанынчы елларда татарча бик авыр “сукалый” иде. Әмма: “Мин өйрәнәчәкмен, мин кешедән киммени?” – дип үз-үзенә сүз бирде. Менә хәзер ул саф татар телендә интервью да бирә, чыгышлар да ясый.

– Ә бит ул “телем урыс телендә ачылды” дип әйткән иде...

– Теле урыс телендә ачылган, урыс мәктәбендә укыган. Урыслар арасында яшәгән, үскән. “Фәрит әфәнде, сез татар телен ничек өйрәндегез?” – дигәч, “Мин көн саен эштән кайткач, кычкырып татарча китаплар, газеталар укый идем”, – дип җавап бирде. Аннан бик тә кызыксына торган кеше ул. Шул елларда ул миңа турыдан-туры телефоннан көненә берничә мәртәбә: “Разил, бу сүз ничек була?” – дип чылтырата иде. Мин әйтәм: “Фәрит Хәйруллович, сез бит инде аны сүзлектән дә карый аласыз”, – дим. Ул: “Юк, сүзлектән карагач, истә калмый ул, ә сездән сорагач истә кала”, – дип әйтә иде. Акрынлап-акрынлап, ул шулай итеп татарча өйрәнде.

– Димәк, монда гражданлык позициясе дә зур роль уйный дигән сүз?

– Әйе, бик күп нәрсә үзеңнән тора. Кемгәдер сылтап, теге юк, бу юк дип утыру –Кҗиңелрәк эш. Билгеле, туган телне өйрәнү-өйрәтү юлында киртәләр дә шактый күп. Әмма теләгәндә, максатка ирешергә була.

– 1994 елда Дәүләт программасын караганда, Президент тарафыннан да, депутатлар тарафыннан да телләр белән бәйле мәсьәләләрне сәясиләштермәскә дигән таләп куела. Шулай ук программада кеше хокукларын бозучы урыннар булмаска тиеш дип тә әйтелә. Сез ике дәүләт телен дә белергә тиешле белгечләр исемлеген раслауга бәйле рәвештә берсен әйтеп киттегез инде. Программада тагын нинди хокук бозулар булырга мөмкин иде соң?

– Без бит исемлекне төзибез дә шушы исемлек буенча менә бу һөнәр ияләре ике дәүләт телен дә белергә тиеш дип раслыйбыз, дигән идек. Безнең оппонентлар исә: “Әгәр дә татар телен белмим икән, димәк, мине эшкә алмыйсыз? Бу – дискриминация, минем хокукларымны бозу була”, – дип әйтәләр. Беркайда да – Русия законнарында да, элекке Советлар берлеге законнарында тел белми дип эшкә алмау юк иде. “Менә сез шундый нәрсәне уйлап чыгарачаксыз, димәк, эшкә урнашканда безнең хокукларыбызны бозачаксыз”, – дип, алар шуңа басым ясадылар.

– Матбугатта да бит инде ул вакытта чыгышлар булган ...

– Һай, ул вакытта кайнар-кайнар бәхәсләр күп булды.

– Разил абый, ул чакта сәясиләштерү белән бәйле вәзгыять бар идеме? Закон кабул иткәндә дә, Дәүләт программасын караганда да кайнар бәхәсләр күп булды, дидегез. Бәлки ул вакытта бу сәясиләштерү дип каралмагандыр?

– Әгәр без – депутатлар Дәүләт Советында эшлибез икән, ул бит сәяси орган, димәк, без сәясәттән читләшә алмыйбыз. Бер караганда, бөтен нәрсәдә дә сәясәт бар. Сәясәт ул хәтта су сата торган шешә белән дә бәйле булырга мөмкин. Әгәр анда урысча гына язылган икән, татарчасы юк икән, димәк, бу минем хокукларымны кысу дигән сүз. Минем үз туган телемдә, дәүләт телендә “Шифалы су” дигәнне укыйсым килә. Ә анда “Святой ключ” дип кенә язылган, ди. Әгәр минем тел мәсьәләсендә хокукларым кысыла икән, бу да шулай ук сәясәт дигән сүз.

Сәясәт бөтен җирдә дә бар. Кайвакытта ул өскәрәк чыга, кайвакытта аскарак яшеренгән була, турыдан-туры күренеп тормый. Кайвакытта ясалма сәясиләштерү дә була, без менә шунысын күз алдында тоткан идек.

– Ә ул нидә чагыла?

– Менә соңгы арада берничә кеше плакатлар күтәреп, “бездә урыс телен кысалар, татар телен күп укыталар”, дип, урамга чыгалар. Бу, беренчедән, турыдан-туры ялган. Чөнки безнең Телләр, Мәгариф турындагы законнарыбызда да, Конституциябездә дә “ике тел бертигез” дип язылган. Һәм без мәктәптә дә, дәүләт телләре буларак, татар һәм урыс телләрен тигез күләмдә укытырга тырышабыз. Закон нигезендә шулай эшләнә бу, ә болар тигезлеккә каршы чыгалар. Алар фикере буенча урыс балаларына татар телен киметергә, урыс телен арттырырга кирәк булып чыга. Тигезлеккә каршы чыгу бернинди кысага сыймый, тигезлектән дә зур гаделлек була алмый дөньяда. Менә болар юк урында проблема уйлап табалар, әйтерсең лә, бездә урыс телен кысалар, ә татар теленең хәле яхшырак. Ныгытып уйлап, мәсьәләнең эченә керсәләр, татар теленең хәле, урыс теленә караганда, йөз мәртәбә кыенрак икәнен күрерләр иде. Менә бу инде ясалма, ялган сәясәт була. Ясалма сәясиләштерү күзгә карап алдау дигән сүз. Без һәрвакытта да моңа каршы булдык һәм киләчәктә дә каршы булачакбыз. Чөнки гаделлек безнең якта.

– Хокукый документларда “Телләр законын тормышка ашыру өчен Хөкүмәттә – Совет, ә Совет каршында – терминология, топонимика, тел хезмәте комиссияләре оештыру” турында әйтелә. Әмма бүгенге көнгә кадәр җитәрлек дәрәҗәдә терминнар сүзлеге дә чыгарылганы юк. Кем ничек булдыра – шулай тәрҗемә итә. Ә тел хезмәте Советының эшчәнлеге нидән гыйбарәт булырга тиеш иде?

– Ул Совет хөкүмәт каршында оештырылган иде. Аның җитәкчесе – бүгенге көндә Премьер-министр һәм ул кварталга, ким дигәндә, бер тапкыр җыела. Бу Совет шактый озак тәнәфестән соң ике ел элек яңадан эшли башлады. Моны хупларга кирәк, инде аның нәтиҗәләре дә бар. Менә шушы арада бу Советның карары белән Казан федераль университеты каршында Лингвистик үзәк төзү эшенә керештеләр. Моңа кадәр инглиз телен белү дәрәҗәң турында документ алырга теләсәң, TOEFL тапшыра һәм инглиз телен кулланып, эшләү һәм уку өчен документ ала идең. Урыс теле буенча да бар ул. Ә татар теле буенча андый нәрсә юк иде. Лингвистик үзәк бик тә кирәк нәрсә. Аның бүгенге көндә нигезләмәсе эшләнгән, без аны киләчәктә, һичшиксез, расланыр дип уйлыйбыз. Аны, әлеге дә баягы, телләрне рәсми рәвештә дәүләт хезмәтендә кулланганда да файдаланып булачак. Киләчәктә “бу кеше шушы дәрәҗәдә татар телен белергә тиеш” дигән таләп куябыз икән, әлеге лингвистик үзәктә имтихан биреп, документ аласың. Кешенең татар телен ни дәрәҗәдә белгәнен башкача ничек билгелисең?

– Разил абый, бу документка ихтыяҗ булырмы соң?

– Булачак, ничек кенә булачак әле! Безнең программада дәүләт телләрен өйрәтү буенча түләүсез курслар ачу турында язылган иде. Татарстанда урыс телен белмәгән кеше юктыр. Ә татар телен өйрәтү буенча түләүсез курслар һичшиксез кирәк.

– Алар бит моңа кадәр оештырылып та килде...

– Баштарак булды ул, аннан туктады. Менә быел гына Казан федераль университетында элеккеге ТДГПУ базасында шушындый курслар ачарга булдылар. Башта алар нибары 60 кеше җыярга уйлаганнар иде. Һәм хөкүмәт 60 кеше исәбеннән укытучыларга түләү өчен акча да бүлеп биргән иде. Без моңа артык зур өметләр багламаган идек, килерләрме-юкмы дип уйладык. Берзаман курсларга халык агыла башлады, башта 750 кешегә, аннан 1200 кешегә җитте. Моңа шаккаттык. Ә килүчеләрнең 70-80 проценты – татар милләтеннән булмаган кешеләр. Димәк, ихтыяҗ бар. Аларның бу курслардан соң документ та алып китәселәре килә. Ул эшкә урнашканда да кирәк, чөнки хәзер эшкә урнашканда кайбер оешмаларда “ике дәүләт телен беләсеңме” дип сорыйлар. Югыйсә, андый нәрсә законда юк. Чөнки икесен дә белсә, конкурентлык ягыннан ул кешенең дәрәҗәсе бер башка югарырак була. Аңа дәүләт оешмаларында эшләү дә җиңеләя.

– Ике дәүләт телен белүне бәлки конкуренциягә өмет иткән оешмалар сорыйдыр?

– Билгеле шулай.

– Алдагы сораудагы терминнар белән бәйле мәсьәләне дә ачыклап китсәгез иде ...

– Бу шулай ук безнең иң авырткан урыннарыбызның берсе. Заманында терминология комиссиясе формаль яктан оешкан иде. Әмма аның эш нәтиҗәләре без көткәнчә булмады. Эш башладылар, әмма ярты юлда туктап калдылар. Бүгенге көндә тел белеме өлкәсендә эшләүче белгечләребез бармак белән санарлык кына. Алар шул КФУда, күп дигәндә, бер дистәгә җыела торгандыр, Чаллыда һәм Алабугада берничә кешедер. 8 миллион халыкка бер-ике дистә тел белгече белән генә туган телне күтәреп булмый. Безгә, һичшиксез, бу өлкәдә күзгә күренеп алга китү зарур: Тел, әдәбият һәм сәнгать институтын бик нык көчәйтергә кирәк. Анда инде белгечләребезнең дә күбесе 60-70 яшьтә, өлкәнрәкләр дә бар. Бу мәсьәләне теләк белән генә хәл итеп булмый. Иң элек институтның матди-техник базасын ныгытырга, галимнәрнең хезмәт хакын бермә-бер арттырырга кирәк.

– Разил абый, бер утырышта Галимҗан Ибраһимов вакытында шундый терминология комиссияләре эшләгән, күпмедер сүзне кулланышка да керткәннәр, дип сөйләгәннәр иде. Димәк, өйрәнерлек тәҗрибә бар дигән сүз бит инде бу...

– Егерменче-утызынчы елларда безнең республикада тел өлкәсендә бик күп эшләр эшләнгән. Ул вакытта чын мәгънәсендә дәүләт дәрәҗәсендә куелган мәсьәлә булган ул. Хәзер, ни кызганыч, без аны республикада игътибар үзәгендәге мәсьәлә дип әйтә алмас идек.

– Шулай да терминология юнәлешен алга җибәрүдә берәр конкрет эш эшләнәме?

– Терминология комиссиясе – ул иҗтимагый оешма, аның белән генә эшне тулысынча хәл итеп булмый. Әлеге Совет каршында оешкан терминология комиссиясе бурычлар гына куя ала. Ә бит кемдер моңа гомерен багышлап, лаеклы хезмәт хакы алып эшләргә тиеш.

– Эшләүчесе Тел, әдәбият һәм сәнгать институтымы?

– Әйе, алар эшләргә тиеш. Әмма ТӘҺСИнең бүгенге көндә андый куәте юк.

– Ә менә Тел хезмәте комиссиясе ул вакытта ниндирәк итеп күзалланган иде?

– Тел мәсьәләсе буенча еш кына безгә дә, Министрлар Кабинетына да мөрәҗәгать итәләр. “Менә шушы сүзне афишага яисә элмә тактага ничек язарга? Татар телендәге текстны аскамы, өскәме, сулгамы, уңгамы язарга?” дип сорыйлар. Андый сораулар бихисап күп...

– Бу мәсьәлә буенча бездә берәр махсус оешма бармы соң??

– Юк андый оешма. Әгәр дә тел буенча бәхәсле мәсьәлә килеп чыкса, кемгә мөрәҗәгать итәргә? Менә шундый мәсьәләләр буенча бер дәүләт органы каршында тел хезмәте буенча бүлекме, үзәкме булырга тиеш.

– ТР Министрлар Кабинетында шундый бүлек бар бит инде ...

– Бар иде дә, хәзер ул сектор дәрәҗәсендә генә калды. Менә шуны көчәйтергә кирәк. Ул секторда бүген нибары бер кеше эшли. 8 миллион татарга бик аз бит бу. Анда, ким дигәндә, 7-8 кеше хезмәт итәргә тиеш. Министрлар Кабинетындагы шушы секторны бүлеккә әйләндерергә кирәк, ул – дәүләт органы, аның карар чыгару вәкаләтләре бар. Ә бу бүлекнең теоретик, фәнни базасы әлеге Лингвистик үзәк булырга тиеш.

– Ә бүлекне көчәйтү кемнән тора соң?

– Хөкүмәттән тора. Совет утырышында мин секторны көчәйтү турында тәкъдим ясадым. Әлеге тәкъдим протоколга керде.

– Разил абый, 1992 елда Телләр турында закон кабул ителгәч, күпләп татар теле укытучылары әзерләнә башлый, мәктәпләрдә генә түгел, кайбер югары уку йортларында да татар теле укытыла, татар телендә аерым фәннәр өйрәтелә, ә бүген, Бердәм дәүләт имтиханын урыс телендә тапшырырга кирәклекне сәбәп итеп, фәннәрне татар телендә укыту мәктәптән китеп бара... Ул елларда да татар телен мәктәпләргә кертү җиңел булмагандыр. Туксанынчы еллардагы уңышларның сәбәбе нидә: кешеләрнең батыр йөрәкле булуындамы, әллә белем бирү өлкәсе бәйсезрәк, мөстәкыйльрәк идеме?

– Туксанынчы елларда мәсьәләләрне хәл итү җиңелрәк иде. Чөнки тезгеннәр бушаган чак иде. Ул чакта “суверенитетны күпме телисез шуның кадәр алыгыз”, дип тә әйткәлиләр иде. Хәзер исә заманалар, вәзгыять бөтенләй башка. Хәтта “суверенитет” сүзен Конституциябездән алуны таләп итә башладылар.

– 2004 елда Телләр турындагы законга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелә, ул “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләр турында” ТР Законы дип атала башлый. Бу үзгәрешләр татар теленең дәүләт теле буларак статусын күтәрүдә нинди роль уйнады?

– Без 2004 елда Телләр турындагы законның яңа редакциясен һәм яңа дәүләт программасы кабул иткәндә, Татарстаннан читтә яшәүче татарларга игътибарны арттырырга тырыштык. Әгәр татар халкын саклап калырга телибез икән, Татарстандагы 2 миллион татар мәнфәгатьләрен кайгыртып кына бу мәсьәләне хәл итеп булмаячак. Республикадан читтәге татарларның мәгариф өлкәсендәге проблемалары Татарстандагыдан бермә-бер артык. Без аларга дәреслекләр дә җибәрә идек, укытучылар да әзерли идек, семинарларга да чакыра идек. Әмма соңгы елларда бу өлкәдә сүлпәнлек сизелә башлады. Бу әлеге дә баягы 309 нчы законны кабул итү белән бәйләнгән. Монда инде Мәгариф министрлыгының да активлыгы җитенкерәми дип уйлыйм. Бүгенге вәзгыятьтә Татарстан законнары белән генә милли мәгарифне тулысынча аякка бастыру мөмкин түгел. Моның өчен ил күләмендә мәгариф өлкәсендә сәясәт үзгәрергә тиеш. Бигрәк тә тел сәясәте үзгәрергә тиеш. Милләтләр ягына йөз белән борылу кирәк. Әгәр дә Русия үзен күпмилләтле дәүләт дип таный, үз илендә яшәүче халыкларның киләчәге турында уйлый икән, ул, һичшиксез, милли сәясәтне шул милләтләрне кайгырту ягына борырга тиеш. Шулай булмаса, бу милләтләрнең дә киләчәге юк, аларның киләчәге булмагач, Русиянең киләчәге дә өметсез.

– Разил абый, сан ягыннан Русиядә икенче урында торган татар халкының теле Татарстанда нигә дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрелә алмады дигән сорауга бүген ничек җавап бирер идегез?

– Бу сорауга мин инде ике дистә ел буе җавап эзлим. Югыйсә бик гади икән бит аның җавабы: телең дәүләт теле булсын өчен, иң әүвәл дәүләтең булу кирәк! Шуңа күрә без, “минем дәүләтем булган һәм булачак” дип, һәр татарның аңына сеңдерергә тиешбез. Һәм ул дәүләтчелекне ныгыту юлында көн-төн эшләргә кирәк. Дәүләтеңне ныгытмый торып, туган телеңне дәүләт теле ясап булмый. Тел үзеннән-үзе генә ныгый алмый. Алар икесе бергә ныгырга, икесе бергә үсәргә тиеш.

– Әмма бүгенге көндә ныгыту юллары күренеп тормый бит әле...

– Күренеп тормый шул... Әмма бирешергә ярамый. Бүгенге катлаулы шартларда да башны аска имичә, өметсезлеккә бирелмичә, акрын-акрын, үҗәтләнеп алга барырга кирәк! 


Римма ГАТИНА

№12 |

“Наласа авылы көе”. Гүзәл Әдһәм #6417

$
0
0
07.08.2012 ЯҢА КИТАПЛАР
Гүзәл Әдһәмнең бу китабына ике повесте һәм хикәяләре туплап бирелде. Тормышны, кешеләр психологиясен яхшы белеп язылган әсәрләрдә үткән һәм бүгенге дә, туу һәм үлем дә, мәхәббәт һәм гыйбрәтле кеше язмышларын сурәтләгән тетрәндергеч вакыйгалар да гәү дәләнә.

 

 

 

 

 

 

  


---

№--- | 07.08.2012

“Ике әни һәм бер математика”. Ләлә Гыймадиева #6418

$
0
0
07.08.2012 ЯҢА КИТАПЛАР
Ләлә Гыймадиеваның әлеге китабына балалар өчен язылган хикәяләре һәм повесте кертелде. Әсәрләрендә язучы укучыларны балалар бакчасы, мәктәп дөньясы белән таныштыра. Балаларны дуслыкның кадерен белергә, тирә-юньдәге кешеләргә игътибарлы, ярдәмчел булырга өнди.


 

 

 

 

 

 


---

№--- | 07.08.2012

“Татар шагыйрьләре”. Нурмөхәммәт Хисамов #6419

$
0
0
07.08.2012 ЯҢА КИТАПЛАР
Бу китап татар шигъриятенең Кол Галидән башлап Рәдиф Гаташкача булган үсешен гәүдәләндерүче иң күренекле вәкилләрен эченә ала. Алар барысы – егерме сигез. Шигърият сөючеләр, әдәбият белгечләре әлеге хезмәттән шигърият тарихының өч дәвере: урта гасыр, ХХ йөз башы һәм совет чоры хакында төшенчә алачак.

Җыентык шигърият белгечләренә, югары уку йорты мөгал лим нәренә, филолог студентларга, урта мәктәп укытучыларына һәм югары сыйныф укучыларына адреслана. 

 

 

 

 


---

№--- | 07.08.2012

Бу бәхеткә исем кушып булмый #6420

$
0
0
07.08.2012 Җәмгыять
(Шигырьләр)

***

Бәрелеп китмәгез үткәндә!

Сөртмәгез яшемне — кипкәндә.

...Көттермә һичкайчан, мин сине

Өзелеп-өзелеп көткәндә.

 

Җанымның тәнемә сыймавы —

Күңелнең килбәтсез биюе.

Йөрәкне учыма кыстым да

Туйганчы йөгердем мин бүген...

 

Колакта уйнаган җырларның

Сүзләрен ишетмә. Ишетмә!

Буй җитеп, яшь белән үссәм дә,

Акылым һаман да бишектә...

 

Бәхетле чакларның вакыты

Сизелми үтә дә китә ул.

Тик күктә очынып йөрүләр

Бер якты һәм кыска күренеш —

Үтә ул...

 

Очасы килгәндә, тилмереп,

Оныту кирәктә күңелгә —

Юату сүзенә түгел лә,

Вак-төяк эшләргә күмеләм...

 

Бәрелеп китмәгез үткәндә!

Башкалар еласа, көлмәгез.

Кайгылы вакытта килмәгәч,

Бәхетле чакта да килмәгез.

 

***

 

Адымнар — вак кына,

Сүзләр дә сак кына.

Шулай да гомернең

Буталчык юлында

Еш кына

Абынам.

 

Күзләрдә моң гына,

Тавышлар тын гына...

Ә күңел шау-шулы,

Гөрләвек, ташулы

Язларны сагына.

 

Һәрбер көн — әкият,

Һәр гамәл — могҗиза.

Шулай да

Хыялга, өметкә

Язылган юлларны

Еш сызам.

 

Йөрәктә тибеш бар,

Кан дигән инеш бар.

Табигать-тәнемнең

Яшәеш чорында

Бары өч килеш бар:

 

Туасың, яшисең, үләсең...

Елыйсың, көләсең.

Һәм тагын еш кына

Яшәеш заяга узганын

Беләсең...

 

Кайвакыт, дусларың

Хушлашып киткәндә,

Тамак та кырмыйсың.

Ә кайчак, үкенеп,

Тик күккә багасың,

Җирләрне тырныйсың...

 

...Селкенми керфек тә,

Битараф, битараф!

Сиңа бит барыбер

Һәр тараф.

Һәр гамәл, һәр мизгел,

Һәр хәбәр — барыбер.

Тик күңел леперди:

Өмет бар — бары бер.

 

Бер сынык икмәктә

Яшәеш өмете.

Ә тормыш, хәйләкәр,

Җитәрлек чеметте.

Икмәккә үрелеп җиткәнче —

Кибектем.

 

Мәгънәсез сүзләрең.

Тырышма,

Сатылмас акылың.

Мин бүген

Йоттым да фикерне,

Юләрлек йортының

Ишеген шакыдым.

 

...Тәнкыйтең гаҗәеп,

Белемең югары,

Искиткеч!

Мактавың, ясалма елмаю өстәсәк —

Исерткеч!

 

Тик синең бу гаҗәп

Сәләтең бер тиен —

Асылын белмисең

Гамәлнең.

Бар, киен!

Сагынгандыр күптән

Буш өең.

 

Йөрәгең, акылың сугышы

Үткәнен көткәндә,

Соңарма.

Ә синең ясалма йөзеңдә

Катырып куелган сурәтең

Язмышның иң авыр сынавын

Үткәндә — чыдармы?

 

***

Бу бәхеткә исем кушып булмый,

Бу бәхеткә хәтта... сүз җитми!

Аллаһыма рәхмәт — бар күңелдә,

Касәсенә тулып җан түгелә,

Ярыймы, мин

бу халәттән китмим?

 

Мин һәрвакыт шундый булыр идем,

Шулай яшәр идем һәр көнне!

Әгәр күңел шулай якты торса,

Бу бәхеттән һәрчак аң яктырса —

Ярдәм, изге гамәл эшләр өчен

Куяр идем бөтен көчемне...

 

Аптырыйм да, кайчак, башкаларга...

Мондый бәхет бар бит күпләрдә!

Әмма бар да сукыр хисле бугай...

Ихлас тойсаң шушы бәхетеңне,

Яши алмас идең, карамыйча

Ходай сүзе, җиде күкләргә...

 

Белсәм дә мин бүген бәхет аша

Авыр көннәр чират аласын,

Бүген менә каршы дәшә күңел!

Килә минем шушы яктылыкта —

Бу бәхеттә мәңге каласым!

 

Ә авырлык килсен, ансыз булмас,

Тик бәхет тә барсын янәшә.

Яме, Ходам?

Күкрәгемнән чыгып көләч күңел

Күккә карап бүген мең дәшә...

 

Бу бәхеткә исем кушып булмый.

Бу бәхеткә хәтта...сүз җитми!

Авырлыклар килсә килер инде,

Ходай безне сынар, ә мин хәзер

Бу бәхеттән китмим!

 

Кирәкми

Кирәкми, елмайма, кирәкми!

Күзләрең пыяла — күрәм бит.

Сорама хәлемне, сорама —

Һич мөһим түгелен беләм бит.

Әйдә, кит!

 

Кирәкми ярдәмең, кирәкми!

Өметең — миннән дә җавап бит.

Кәгазьгә, сүзләргә түгел лә —

Күңелгә карап кит!

Эшеңнең мәгънәсе буш булса —

Харап ит!

 

Кирәкми мактаулы сүзләрең,

Кирәкми, кирәкми, кирәкми!

Миңа бер ихлас иҗегең,

Бер ихлас фикерең кирәк бит!

Сирәк бит...

 

Егылсам, мең рәхмәт сораучы —

Торгызыр кулың да кирәкми.

Мин түгел ул шундый бер кире —

Йөрәк бит!...

 

***

Күңелдә ут уйный.

Ә акыл һаман шул —

Йөрәкне тыймый.

Чарасыз ачуның дәрманы

Күңелгә сыймый.

 

Күзләрне яндыра,

сулышны өтә...

Тыныч бул, барсы да

Иртәме, соңмы —

бер үтә.

Йодрыкны йомарлап,

Сүзләрне тотып,

Күмер кисәген —

Ачуны йоттык.

 

Күңелдә ут уйный...

Тик сабыр булырга

Тиеш мин.

Кызларга һич тә бит

Усаллык килешми...

 

***

Ялгыз калдырып,

Дуслар киткәндә,

Тормыш газабы

Җанны өткәндә

Яшермә йөзең,

Качмасын күңел!

Син бит чын кеше,

Ә курчак түгел!

 

Хәйләкәр дошман

Чыркылдап көлсә,

Иң зур сереңне

Бар галәм белсә,

Борчулы көннәр

Өеңә керсә...

Ихласлыгыңны

Югалта күрмә.

Дошманнар йөрсен —

Син аны күрмә.

 

Читләр янына

Эләксәң килеп,

Ясалма сүзләр

Башыңа килер.

Тешләрсең телең,

«Тәртипле» булып,

Җаныңа керер

Корымлы болыт.

 

Бәлки оялу,

Ә бәлки башка...

Бик еш ясалма

Фикерләр башта.

Йөрәгең нәрсә

Сорап типкәнен

Оныта күрмә

Инде, үскәнем...

 

***

көлке хыялларны вакыт таптый.

күңел генә көлми - көрсенә!

кайчак, язмыш, хыялланып көткән

бер көнне дә безгә күпсенә.


Ләйсән ФӘТХЕТДИНОВА

№8 |

Әле дә без бар! #6421

$
0
0
07.08.2012 Җәмгыять
Әле дә ярый миндәйләр күбәү. Юкса сәүдәгәрләр байый алмый интегер иде. Мин гел шулай уйлыйм инде – хатын-кызлар булмаса, бу дөнья эшмәкәрләре, алыпсатарлары мәңге байый алмас иде.

Менә хәзер дә шундый чор – бөтен җирдә ташламалар башланды да кибетләр үзләренең байлыкларын өч тиенгә сатарга кереште. Телефон көне буе тынып тормый хәзер. (Менә мәйтәм, эшләмәскә бер сәбәп!) Кырыкмаса-кырык кибет бүлекләре смс җибәреп кенә ята. (Дисконт карта алганда андагы анкетага үзең турында бөтен мәгълүматны бирәсең бит.) «Бездә бүген 30 процент ташлама», ике көннән шул ук кибеттән «ярты хакына гына бирәбез» дип язалар, бер атнадан процент күләме 70кә үк менә...

 

Әле ничек язалар бит: «Кадерле Гөлнара!», «Хәерле көн, Гөлнара!» Минем авызга елмаю менеп кунаклый – салпы якка салам кыстырырга да онытмыйлар бит, шайтан алгыры. Һәм мин, сыр исенә барган тычкан баласы төсле, эштән соң шунда теркелдәргә тиеш. Ничек баер иде икән бу сатучылар минем кебек хатын-кызлар булмаса? Юкса менә бу кием миңа кирәкми дә төсле, ярар, ярты хакка булгач алам инде... Кырыкмаса-кырык сумкам бар, әмма кыстагач, бусын да алырга туры килә, төсе матур бит. Өйгә кайтып, көзге каршында иремә бөтерелә башлагач, тагын көләчәк инде ул миннән, әмма матур булгач матур инде!

 

Төркиядә укып, хәзер җәен безгә эшкә кайткан Илдар да әнә ни ди бит: «Мин елга ике тапкыр чит илдә ташламалы чорда бер кочак әйбер алам да, аннан ел буена кием-салым турында уйламыйм». Әлеге тәгълимат акрынлап безгә – Казанга да үтеп керә башлады кебек. Кайберәүләр (аеруча сабыр ир-атлар бу төркемгә керәдер), чынлап та, кибетләрдәге ташламалы чорда гына үзләренең гардеробын баета. Ким дигәндә илле процент хакын чигермәсәләр, көтеп торырга әзерләр дә бар.

 

Ә мин... Мин хатын-кыз инде! Әлбәттә, ташламаны да бик яратам, смс-алдауларга да «кабам», кибетләрне дә урап уза алмыйм. Әйтәм бит, әле дә ярый миндәйләр күбәү. Юкса, сәүдәгәрләр байый алмый интегер иде.


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА

№ |

Ипигә дә арта, иткә дә... #6422

$
0
0
07.08.2012 Икътисад
Россиядә азык-төлеккә бәя арта. Росстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, саннар узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 2,9 процентка югарырак.

Июль аенда аракы һәм шикәр комының бәясе 1,1-1 процентка арткан. Тавык ите – 0,9, бодай оны – 0,5, беренче һәм икенче сортлы бодай оныннан пешкән күмәчнең бәясе 0,4 процентка сикергән. Аның каравы карабодай, тары ярмалары арзанайган. Туң­ды­рылган балык, сыр бәясе 0,1 процентка кимегән. Яшелчә­ләрнеке арткан. Аерым алганда, кишер, суган бәясе 2,8-2,5 процентка үскән. Кәбестә, киресенчә, арзанайган.

 

Белгечләр бәяләр тагын да артачак дип фаразлый. Чөнки авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр, ел коры килгәнлектән, бәяне арттырырга кирәк, дип белдерә.

 

“Күмәртәләп алучыларга икмәк ризыкларын бүгенге бәядән җибәрәбез икән, безнең предприятие хезмәткәрләргә хезмәт хакын да, салымнарны да түли алмаячак. Чимал сатып алуда да кыенлыклар булачак. Бу исә предприятие эшчәнлеген туктатуга китерәчәк”, – дигән мө­рә­җә­гать белән чыга Брянск өлкә­сенең бер икмәк җитеш­терү предприятиесе. Алар фике­ренчә, бәяне 3-10 процентка арттырырга кирәк.

 

Оннан продукция җитеш­терүче эшмәкәрләр барысы да шул фикердә. Чөнки 1 июльдән электр энергиясенә, коммуналь хезмәтләргә тү­ләү­ләр арткан. Өстәвенә ел коры килгәнлектән ашлыкка бәя үсә тора. Июль аенда электр энергиясе – 6, газ 15 процентка үскән. Бер ай эчендә онга бәя 15-20 процентка арткан. “Әгәр дә июнь аенда бер тонна 1 сортлы бодай онының тоннасы 11-11,5 мең сум булса, хәзер икмәк пешерүчеләр аны 13-14 мең сумга сатып алырга мәҗбүр”, – ди “Прозерно” аналитик агентлыгы генераль директоры Владимир Петриченко.

 

Тәмле тортлары, печеньелары белән дан казанган “Хлебпром” оешмасы генераль директоры Антон Губкин сентябрь аеннан бәяне 5 процентка күтәрәчәкләрен әйткән. “Онга бәя якынча 20 процентка артты. Шулай ук коммуналь хезмәтләргә дә. Бу үз чиратында без җите­штергән товарга бәя артуга китерә. Без хәзер шул хакта киңәшләшәбез”, – дигән ул.

 

Сер түгел, быел Россиядә ашлык көтелгәнчә булмады. Авыл хуҗалыгы министрлыгы яз айларында, аграр хезмәтчәннәр быел 94 млн тонна ашлык җыеп алачаклар, дип фаразлаган иде. Тик хәзер, 70-75 млн тонна гына булыр, диләр. Шул исәптән безнең респуб­ликада да ашлык алдан фаразланганча түгел. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгълү­матлар буенча, быел тулаем җыем 3,4 миллион тонна чамасы булыр дип планлаштырыла. Бу узган елга караганда шактыйга ким. Тик аграр министр Марат Әхмәтов респуб­ликада ипи бәяләре нык үсмә­ячәк дип ышандыра. Аның фикеренчә, август аенда социаль бәядән сатылучы ипигә бәя артмаячак. Ай дәвамында күрше төбәкләрдәге вәзгыять­не өйрә­неп, ипи бәяләренә җентекле мониторинг уздырылачак.

 

– Яңа уңыштан пешкән ипи бәясе элеккеге кебек булмас. Безнең республикада икмәккә бәяне җайлау алымнары бар. Шуңа да башка төбәкләр белән чагыштырганда түбән бәяләр сакланып калачак, – диде Марат Әхмәтов Министрлар Кабинетында узган брифинг барышында.

 

Белгечләр ипи бәясе генә түгел, ашлыкка бәя арту иткә дә йогынты ясарга мөмкин, диләр. Иткә бәя арту декабрь – гыйнвар айларында күзәте­лергә мөмкин.


Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА

№156 | 07.08.2012

Камал театры “Сәйдәшстанга сәяхәт”кә чакыра #6423

$
0
0
07.08.2012 Мәдәният
18нче август көнне традиция буенча Югары Ослан районы Кызыл Байрак авылында композитор Салих Сәйдәшев истәлегенә багышланган Сәнгать бәйрәме – “Сәйдәшстанга сәяхәт” үткәреләчәк. Бәйрәмдә күренекле сәнгать коллективлары, театр артистлары, Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры, язучылар, җырчылар Венера Ганиева, Гөлшат Имамиева, Рөстәм Асаев, Хәмдүнә Тимергалиева һәм башкалар катнашыр дип көтелә.

“Сәйдәшстанга сәяхәт” беренче тапкыр 2000нче елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Галиәсгар Камал театры тарафыннан оештырыла. Татар профессиональ музыкасына нигез салган Салих Сәйдәшевны һәм аның исемен югары дәрәҗәгә күтәрүне үзенең максаты иткән Закиров Шамил Зиннур улы әлеге чарага нигез салучыларның берсе. Бу күркәм бәйрәм ел да түземсезлек белән көтеп алына. Анда халкыбызның сөекле улы Салих Сәйдәшев иҗат иткән арияләр, җырлар, көйләр яңгырый.

Сәйдәш аланына баручы автобуслар Галиәсгар Камал театры яныннан 9:00 сәгатьтә кузгала. 


---

№--- | 07.08.2012

Ике рәхәт бергә килми #6424

$
0
0
07.08.2012 Ир белән хатын
Кайсы гына гәзит-журналны ачсаң да хатын-кызлар ирләреннән зарланалар. Берсенең ире хыянәт иткән, икенчесенеке яшь кызга өйләнгән, өченчесе мәңге айнымас ирен каһәрләп яза. Шул хатыннарның моңзарларын укыгач, уйланып йөрдем-йөрдем дә, мин дә язарга булдым. Юк, иремнән, тормышымнан зарланып түгел. Гаилә учагын сүндермичә ничек саклап калуым турында сөйлисем килде. Бәлки, кайбер хатын-кызларга файдасы тияр.

Ирем Фаяз белән без дә яшьли, бер-беребезне яратып өйләнештек. Тормыш башлаганда сыңар калагыбыз да юк иде. Бөтен байлыгыбыз – кая барсаң да безнең белән бергә йөри торган китаплар. Берсе өстенә берсен өеп бәйләгән китапларыбыз өстәл һәм урындык ролен үтәделәр. Фатир турында әйтеп тә торасы түгел инде. Үзебезнең оябыз булганчы кайда очсызракка бирәләр – шулай күчә-күчә яшәдек. Ашарга да каты-коты. Бер-бер артлы балаларыбыз тугач, җитмәүчелек тагын да ныграк сиздерә башлады. Икебезнең дә әти-әниләребез булса да, беркайчан да аларга тормышыбыз турында зарланмадык. Авылга кайтканда, әҗәткә акча алып булса да, әти-әнигә күчтәнәч алып кайта идек. Алар безгә итен, маен-сөтен, яшелчәсен җибәрделәр. Шәһәргә килгәч алар биргән әйберләрне күпмегә җиткерергә икәнен алдан бүлеп куя торган идем.

Ирем белән икәүләп тормышны рәткә кертер өчен тырыштык. Тора-бара ирем гади хезмәткәрдән җитәкчегә күтәрелде. Дәрәҗәсе үсә барган саен иркенрәктә яши башладык. Шулай итеп, әкренләп тормыш итәр өчен бөтен нәрсәбез дә булды. Бер бүлмәле фатир алдык. Балаларыбыз үсә барган саен фатирыбызны зурракка алыштырдык. Аннары инде шәһәр читенә коттедж салдык. Аллага шөкер, гомер уртасына җиткәч булса да рәхәттә яши башладым. Үз капкамны ачып керәм, өстәлем тулы тәмле ризыклар, суыткычлар да шыплап тулган. Шкафлар затлы киемнәрдән сыгылып тора. Балаларның икесе дә чит илдә белем алды. Ирем эшләргә кушмый, хәзер мин өйдә генә утырам. Бакчада казынам, чәчәкләр арасында йөрим. Берәр җиргә барырга туры килсә, гаражда үз машинам тора.

Әйе, мондый тормыш та була икән. Бары тик сабыр итә белергә генә кирәк. Кайчандыр кәнфит-прәннек түгел, ипине дә туйганчы ашый алмадык. Инде тормышыбыз рәтләнә башлагач иремнең башын югалтып читтә йөргәненә дә түздем. Кайчан кайтыр икән дип, тупсага башымны салып көткән чакларым да бик күп булды. Әнием Фаяз белән минем арадагы хәлләрне сизепме, әллә болай гынамы: “Кызым, ир белән торыр өчен Җир характерлы булырга кирәк. Беләсеңме, аңа төкерәләр, какыралар, аны таптыйлар, тырмыйлар, актаралар. Ә Җир барысына да түзә, беркемгә дә ачу сакламый. Шул кешеләрне ашата, табигатендә рәхәтләндереп ял иттерә, матурлыгын бирә. Гөлләре белән тормышыбызны бизи”, – диде. Әниемнең шул акыллы сүзләре мине гомере буена озата барды, инде күңелем кыллары өзелде, тормышыбыз бетте дигән чакларымда яшәргә көч бирде. Ирем читләр янына йөри башлагач та гаепне үземнән эзләдем. Кайчан кайтып керсә дә пешкән ашым әзер булды. Өсте-башын чиста тоттым, тәмле телемне, ягымлы карашымны жәлләмәдем. Исереп кайтып егылса мунча кертеп, эшенә кеше ясап җибәрә торган идем. Яхшылык барыбер үзеңә меңе белән әйләнеп кайта ул. Әгәр мин шул чакларда Фаязның соң кайтуына, мине мыскыллавына түзмичә тавыш, җәнҗал куптарган булсам, ирем әллә кайчан чыгып киткән булыр иде инде. Ничек итсә иттем, аны барыбер читләргә бирмәдем. Хәзер ирем үткәндәге ялгышлыклары өчен үкенеп туя алмый. “Бәгырем, әгәр син шул чакларда түзмәгән булсаң, мин юлдан язган булыр идем бит. Рәхмәт сиңа, акыллым, барысы-барысы өчен дә”, – дип сөеп туя алмый.

Аны эштән көтеп алу минем өчен зур шатлык. Хәзер инде без – әби-бабай. Шулай булсак та әле генә яши башлаган парлар кебек. Һәр көнебез әйтерсең бәйрәмгә тиң. Яшь киленнәр, хатыннар, сезгә әйтәм: ике рәхәт бергә килми ул. Язмышның ачы сынауларына түзеп, яулап алган бәхет, саклап калган тормыш бик кадерле, мәхәббәте татлы була икән аның. 


РУЗИЛӘ М.

№10 |

Милләтебезнең үз онлайн-мәктәбе була #6425

$
0
0
08.08.2012 Мәгариф
“ТатарТаун” дип аталган онлайн-мәктәп проектын “EF Education First” компаниясе республиканың татар теле белгечләре белән берлектә эшлиячәк. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның бүген әлеге компания җитәкчелеге белән очрашуында килешенде.

EF Education First ширкәте Казанда узачак җәйге Универсиаданың партнеры да булачак, дип искәртә “Татар-информ” агентлыгы. Моны күздә тоткан беркетмә июль аенда имзаланган иде. Май аенда исә башкалабызда EF-ның мәгариф үзәге эшли башлады. Республиканың өч мең ярымлап укытучысы компаниянең укыту үзәкләрендә инглиз телен тирәнтен өйршәнү мөмкинлеген алган.

Казан мэриясе дә EF белән хезмәттәшлек хакында килешү имзалады. Якын арада исә Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы (1 меңгә якын кеше)  сайлап алган белгечләргә инглиз телен өйрәтүне күздә тоткан беркетмәгә дә кул куелачак.

“ТатарТаун” проектын тормышка ашырачак килешүне президент республика мөгаллимнәренең август киңәшмәсе барышында имзаларга тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов искәртүенчә, бүген татарларның 30 проценты гына республикада яши, калганнары башка төбәкләрдә, дөньяның төрле илләрендә гомер кичерә. “Без татар телен сакларга омтылабыз. Онлайн-мәктәп теләге булган барлык кешегә татар телен өйрәнүдә ярдәмгә киләчәк”, – ди Миннеханов.

Хөкүмәт йортында узган очрашуда компаниянең техник директоры, укытуның интерактив системасын эшләүче Энио Омайя, “EF Corporate Language Learning Solutions” компаниясе президенты Кристоф Уилферт һ.б. катнашты. 




№ | 07.08.2012

Алабугада Спас ярминкәсе узды (ФОТО) #6426

$
0
0
08.08.2012 Җәмгыять

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

1

 

 

2

 

 

3

 

 

4

 

 

5

 

 

6

 

 

7

 

 

8

 

 

9

 

 

10

 

 

11

 

 

12

 

 

13

 

 

14

 

 

15

 

 

16

 

 

17

 

 

18

 

 

19

 

 

20

 

 

21

 

 

22

 

 

23

 

 

24

 

 

25


Илдус КӘШФРАЗЫЕВ фотолары

№ |

Төрекләр кебек яшәргә өйрәнмәдек әле #6427

$
0
0
08.08.2012 Җәмгыять
Төркиягә беренче генә баруым түгел. Ял итәргә барган саен, биредә яшәүче халыкка сокланып кайтам. Менә яши беләләр, ичмасам! Дөрес, бүген юллама алып, Анталия, Кәмәр якларына баручылардан төрле фикерләр ишетергә туры килә. Ашау-эчүләре ашказаныма зыян китерде, ачы ризыкларын ашап, юньләп ял итмәдем, диләр. Кемдер, кунакханәдәге кондиционерны кабыза алмыйча, эсселектән тәмам тилмергән булып чыга.

Мин монда Төркияне дә, төрекләрне дә гаепләргә җыенмыйм. Бу – безнең тел белмәү галәмәте генә. Әгәр аш­ханә­дәге хезмәткәрләргә, миңа ачы ризык әзерләмәгез әле, дисәң, алар синең теләсә нинди гозереңне үтәргә әзер.

 

Төрекләр ничек ял итә?

 

Сәфәрем бу юлы туганнарыма – Төркиянең Дидим якларына иде. Акбүк – Эгей диңгезе ярларына сыенып утырган гаҗәеп матур култык. Ерактан Греция утраулары кү­ренеп тора. Россия туристлары бирегә бик аяк басмый. Чөнки монда килү өчен ике самолетка утырырга кирәк.

 

Акбүктә зур кунакханәләр юк. Биредә төрекләр үзләре генә ял итә. Диңгез ярларына сыенып утырган өч катлы йортларны шәһәр мэриясе барысын да бер стандартка туры китереп эшләгән. Сатып алган өеңдә үз белдегең белән ниндидер янкормалар төзергә рөхсәт ителми. Акбүктә төрекләрдән кала французлар һәм инглизләр бик күп яши. Алар биредә җәй буе ял итә. Мине биредә тагын бер нәрсә гаҗәпкә калдырды: диңгез ярында яшәгән ин­глиз­ләрнең йортлары янә­шәсендәге бассейнда бака кебек чупырдап ятуы. Төрекләр моңа үзләре дә аптырыйлар.

 

Акбүктәге өч катлы йортларны арендага биреп торучылар да шактый. Бер көнгә – 100 лира. Безнең акчага кү­черсәң, 2000 сум тирәсе була. Дөрес, 75 лирага биреп торучылар да бар. Әмма алары кондиционер булмаган йортлар. Шунысы да бар: 40-46 градус эсседә кондиционерсыз ял итәм димә. Бөркү һавада кан басымың күтәре­леп, башың самавыр урынына кайный башласа, ялың ял булмаячак. Әнә күршебездә балалары белән бер гаилә ял итәргә килгән иде, бер төн генә кундылар да әйберләрен төяп китеп тә бардылар. “Кондиционерлары юк, – диде туганым Әмәл апа. – Инде җәй буе әллә ничә кеше килеп карады, әмма бер яки ике көннән ары тора алмыйлар. Кондиционерсыз биредә яшәп булмый”.

 

Безнең юллама белән Төркиядә ял итүебез аларның акчалары белән санап күрсәткәч, бик көлке булып кү­ренә икән. Егерме-егерме биш мең сум акчага (көзгә таба бәяләр тагын да кимиячәк) самолетта очып кил, рәхәтләнеп кунакханәдә яшә, аннан өч тапкыр аша, җылы-чиста урында ятып йокла. “Мондый акчага кунакха­нәдә ял итә алмыйбыз, безгә бик кыйммәт чыга”, – диләр алар.

 

Төрекләр – бик тә кунакчыл халык. Күршеләр бер-берсен кичке ашка дәшеп, сыйларга ярата. Мин самолеттан килеп төшүгә үк, күршебез кичке ашка чакырды. Төрекләрдә кешеләрне сыйлау иң саваплы гамәлләрдән санала. Ул алар­ның каннарына сең­гән. Ә Рамазан аенда кафеларда урамда үткән-сүткән кеше­ләрне ифтар мәҗле­сендә ашату – гадәти кү­ренеш.

 

Бер көнне карыйм: күршебезнең кыйммәтле ташлардан корып куйган коймаларын трактор белән җимереп ташладылар. Нәрсә булды, дип сорагач, күршесе белән ызгышкан, диделәр. Әллә җир бүлү безгә генә хасмы дисәм, биредә дә андыйлар бар икән. Каршы күршесе Нурия ханымга ямьсез сүзләр әйткән, монысы исә шикаять белдергән. Кеше рәнҗет­кәне өчен әлеге ир-ат штраф түләгән. Моның белән генә ызгыш тәмамланмаган. Бу ир-ат: “Нурия ханымнарның бакчалары башка кешеләрдән 50 сантиметрга артыграк”, – дип мэ­риягә дәгъва белдергән. Кайдан үлчәгән, ничек 50 см икәнен белгән диген? Икенче көнне мэрия­дән килеп үлчә­деләр, чыннан да, җирләре артыграк булып чыкты һәм койманы җимереп бетерделәр. Кыз­­ганыч, зәйтүн, йөзем агачларына зыян килде. Шунысы бар: Нурия ханым бе­рәүнең дә җиренә кермәгән, берәүгә дә комачауламаган, ә алар­ның йортлары юл кырыенда булып чыкты. 50 см араны киметүдән күршесе файда да, зыян да күрми иде ләбаса. Әлбәттә, мондый ызгышларга төрекләр бик тыныч карый. Әхлак ягы зәгыйфь кешеләр белән булышып булмый, диделәр дә икенче көнне шундый ук койма торгызып куйдылар.

 

Төрекләр нәрсә ашый?

 

Кемдер бик баллы, кемдер бик ачы дияр. Миңа калса, алар бик дөрес туклана. Безнең кебек кисәге-кисәге белән ит ашамыйлар. Күбрәк яшелчәгә өстенлек бирәләр. Ногыт борчагының бик күп төрлә­реннән телне йотарлык ризыклар әзерлиләр.

 

Атнага бер тапкыр Акбүктә бик зур базар була. Анда җаның нәрсә тели, шул бар. Күрше-тирә авыллардан яшелчә, җиләк-җимеш алып киләләр. Шунысы гаҗәп: күрше авыл үстергән җиләк-җимешне яки яшелчәне күршесе үстереп сатарга тырышмый. Чөнки ул үстергән уңышыннан яхшы табыш алмаячак. Акбүктән Истанбулга барганда моның шулай булуына тагын бер кат инандым. Әйтик, юл чатында бер авыл карбыз һәм кавын үстереп сатса, дүрт-биш чакрым үтүгә икенчесе янәшәсендә бер төрек абзаң өрек, шәфталу белән сату итә. Дөрес, болары да бакчасында карбыз-кавын үстерә, әмма сатарга түгел, ә ашар өчен.

 

Җәйлек өйләрендә яшәү­челәр үзләре дә җиләк-җимеш агачлары үстерәләр. Инжир, йөзем, мандарин, лимон, зәйтүн агачлары һәркемнең бакчасында диярлек бар. Помидор, кыяр үстереп торуның кирәге юк дип саныйлар. Һәрдаим су сибеп торырга кирәк булган әлеге яшелчәләрне базардан 10-15 сумга алу хәерлерәк тә, мантыйклырак та.

 

Төркиядә ит бик кыйммәт йөри. Безнеке белән чагыштырганда, өч тапкыр артык. Ит рестораннары иң кыйм­мәтле ашау урыны булып санала. Мин андый рестораннарда Төркиянең иң мәшһүр ризыгы – Искәндәр-кебабны яратып ашыйм. Ашаганнан соң төрекләрнең “чәйлек” калдырып китүе сәеррәк тоела, әлбәттә. “Бездә булса, официант бу акчаны күптән үз кесәсенә алып тыга инде”, – дип әйткәнемне сизми дә калдым. Әмәл апа елмаеп куйды. “Күрәсеңме, касса янында тартмачык бар. Ул аны шунда алып барып сала. Ә ресторан ябылгач, кич белән акчаны официантлар тигез итеп бүлешәләр”, – диде. Юк шул, без төрекләр кебек яшәргә дә, ял итәргә дә өйрәнмәгән әле.


Алсу ХӘСӘНОВА

№157 | 08.08.2012

Фарсель Зыятдинов: “Халык ышанычын акларга кирәк!” #6428

$
0
0
08.08.2012 Җәмгыять
Башкаларга үрнәк булып тыныч кына яшәп яткан Татарстанның илгә кабат начар даны чыкты. 19 июль вакыйгалары күпләрне уйланырга мәҗбүр итте, пошаманга салды.

Мондый ук куркыныч хәлләрне, мөгаен, беркем дә фаразлый алмагандыр. Киләчәктә Татарстандагы тотрыклылык какшамасмы, республикабыз үз кыйбласын югалтмасмы? Тыныч тормышка ияләнгән гражданнарыбызга, бигрәк тә икътисади-финанс ягыннан, зыян-заурәт килмәсме? Әлеге сорау белән Intertat.ru икътисад галиме, профессор, язучы Фарсель Зыятдиновка мөрәҗәгать итте.

 

Дөнья хәлләре һәм без

 

– Хәзерге вакытта Татарстанда финанс тоткырлылыгы югалды дип әйтеп булмый. Ә менә фаразларга килгәндә, төрлесе бар инде. Алга таба рубльнең үзгәрүен дә инкяр итмиләр. Ул да тотрыксызлыкка китерергә мөмкин.

 

Сәясәтчеләр, икътисадчылар арасында Россия һәм башка илләрнең икътисад прогнозларын төрлечә ясап, провокацион характерда белдерү бирүчеләр дә бар. Халык арасында чыгыш ясаганда, бу мәсьәләгә сак килергә кирәк. Телевидение һәм радиодан ашыгып, нигезсез сөйләүләр халыкка зыян китерергә мөмкин. Чыгыш ясаучыларның фикерләре бу яктан уйланылган булырга тиеш. Мәсәлән, күчемсез милекне алыйк. Күчемсез милекне хәзер сатарга теләмиләр, чөнки ул киләчәктә матди тотрыклыкны саклап калырга сәләтле дип карыйлар. Ләкин бу – уйланып җитмәгән әйбер. Шуңа күрә пропаганда чаралары үз сүзенә сак карарга тиеш дип саныйм. Телевидение яки радиодан чыгыш ясаучыларга халык тулысынча ышана бит!

 

Менә мондый хәлләр дә күргәнегезчә, тотрыксызлыкка китерергә ихтимал. Июль аеннан безнең Россия Бөтендөнья сәүдә оешмасына керде. Татарстанда да, табигый ки, аның йогынтысы сизеләчәк. Халык өчен, бер яктан караганда, бу файдалы, отышлы юл. Икенче яктан, арзанлы “Буш ботлары” кебек вакыйгалар кабатлануы да сагайта.

 

Иминлекне какшату бик җайлы

 

Республикадагы иҗтимагый вәзгыятькә килгәндә, моннан 2 ел элек Нурлат районында булган вакыйгаларны искә алыйк. Полиция хезмәткәрләре анда өч кешене атып үтерделәр. Үзе беренче булып корал кулланмаган кешегә ут ачу дөрес идеме? Операциядә катнашкан дистәләгән хокук сакчысы ни өчен аларны кулга ала алмаган? Җавапсыз калган сораулар байтак.

 

Быелгы июль хәлләрен ваһһабилар белән генә бәйле дип булмастыр. Башка кешеләрнең катнашы булырга да мөмкин. Татарстанны тискәре яктан күрсәтергә теләгәннәрдер – яз көне МВДның начар эшләвен күрсәттеләр бит. Безне пычратып күрсәтү өчен махсус оештырылган эш түгелме икән дип тә уйландыра. Гаепсез кешеләрне кулга алып, аларны интектерүнең исә гомумән кирәге юк.

 

Кол Шәрифтәге низагта халыкның бер өлеше Рамилне яклап чыкты. Кеше дин өлкәсенә килгән икән, дин әһеле, җитәкче икән, ул, беренчедән, бөтен яктан да намуслы булырга тиеш. Аллаһы Тәгалә алдында да, халык алдында да. Шул вакытта гына бөтен мәсьәләне хәл итеп була. Акчага тартыла икән, баю ягына омтылыш ясый икән, мондый кешеләрне дин өлкәсендә һич тә тотарга ярамый. Халык алардан үрнәк ала.

 

Бер заман Госман хәзрзт Исхакый белән сөйләшкән вакытта мин әйткән идем: “Дин әһелләре кешедә ышаныч яуларга тиеш. Баладан алып, өлкәннәргә кадәр. Мондый хәлләр килеп чыкканнан соң, билгеле, ышаныч югала. Безнең авылда Миргалим дигән мулла абзый бар һәм ул без, балаларны җыеп, вәгазь укый торган иде. Без шулкадәр ышанып, бирелеп, сөйләгәннәрен тыңлап утырабыз. “Килер бер көн: үлгән кешеләрне юып, теге дөньяга озатучы муллалар да калмас”, – дип әйтеп куйды. Бу сүзләр миңа шулкадәр тәэсир итте. Мин шулчак Миргалим абый үлгәнче мин үлсәм иде дип уйлап куйдым. Менә нинди ышандыргыч көчкә ия булган ул мулла! Безнекеләр тавыш-шоу, акча артыннан кууларны китереп чыгардылар. Халык арасында ышанычларын югалталар. Мондый хәл үзеннән-үзе икътисади тотрыклылыкка да, җәмгыять иминлегенә дә зарар китерә ала. Бу – минем фикер.




№ | 07.08.2012
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live