Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Баш өстебездә түбә, тагын ни кирәк безгә? #6429

$
0
0
08.08.2012 Җәмгыять
Башка районнардан килеп укучы һәр «энә белән кое казучы»га да тулай торак эләкми. Эләкте исә, бәхет баса. «Баш өстебездә түбә, тагын ни кирәк безгә?» – дип, такмак әйтеп тик йөрерсең. Бүген без Казан югары уку йортларының тулай торакларында кунакта.

70 студент калган

Казан федераль университетының 10 тулай торагы (ТДГПУ белән кушылгач. – Авт.) бар. 1968 елда төзелгән 5 нче тулай торак 507 студентны сыйдыра. Монда физика институты һәм татар филологиясе факультетында укучылар яши. Биредә җәйгә практика узучы 70 студент калган. Универсиада авылындагы 52 студент та җәйгә монда урнашкан. Бүлмәдә өчәр кеше тора. Һәрбер катта 2 кухня, юыну бүлмәләре. Душ беренче катта. «Кызыл почмак», педагог бүлмәсе, уку, тренажер залы бар. Инде 30 ел китапханә эшләп килә. Тулай торак иртәнге 5тә ачылып, төнге 12дә ябыла. Кунакларны кичке 10га кадәр кертү каралган. Түләү бәясе – аена 55 сум. Прейскурант буенча, кулланылган электр энергиясе (елына якынча 400 сум) өчен түләнелә.

«Чараларның күбесе 3 нче тулай торактагы ял үзәгендә уза, – ди 12 ел тулай торак мөдире булып эшләүче Гөлсинә Әсгар кызы Сәйфетдинова. – Беренче курслар Универсиада авылына урнаша башлагач, чаралар кимеде. Студентларыбыз актив, спорт ярышларында катнаша. Былтыр патриотик тәрбия бүлмәсе ачылды. Анда сугыш һәм хезмәт ветераннары белән очрашулар үткәрәбез».

Тулай торак – оазиста

Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе оазиста урнашкан. Монда керүгә яшеллек, агачларга игътибар итми калмыйсың. Студентлар карамагында ике тулай торак (1 нче, 4 нче). Беренчесе – биостандартлаштыру факультетыныкы, дүртенчесе ветеринария медицинасы факультетына беркетелгән.

1 нче тулай торак 1968 елда төзелгән. Бүген монда 420 студент яши. Җәйгә якынча 50 студент кала. «Безнең академиядә тулай тораксыз калучылар юк», – ди тулай торак мөдире Ландыш Фиркать кызы Шәрәпова. – 1 нче курста ничек урнашсалар, киләсе елга шул бүлмәдә калалар. Яшәү өчен түләү – аена 72 сум. Барлык шартлар да булдырылган. Вузга 5 минутлык юл, студентлар укырга җәяү йөри.

Тулай торакның һәр катында – кухня (өчәр плитә), юыну бүлмәсе, 2 бәдрәф. Төрле чаралар өчен аерым заллар бар. Тулай торак төнге 11дә ябыла. «Студентларыбыз җәйге практика вакытында тулай торакка ремонт ясарга булыша. Студент бригадалары ел әйләнәсе эшли, зур төзекләндерү эшләрен алар башкара», – ди Л. Шәрәпова. Бинада янгын куркынычсызлыгы буенча шактый эшләр башкарылган, интернет тоташтырылган, җиһазлар алынган. Душ бүлмәләре кечкенә, киләчәктә зурайтырга исәпләре бар.

«Йөзләп урын өстәләчәк»

Казан дәүләт медицина университетының 6 тулай торагы бар. 1 нче тулай торак 160 булачак табибны сыйдыра. «Быел урыннарны арттырырга исәп бар, – ди, шатланып, КДМУның Студентлар шәһәрчеге директоры Фәнис Марат улы Хәйруллин. – 3 нчесендә ремонтны төгәллибез, анда 60 урын өстәләчәк. Өстәмә душ бүлмәләре, кухнялар ясадык, җиһазлар алдык. 6 нчы тулай торакны ремонтлап, 48 урынга арттырырга исәплибез, Аллаһ боерса. Барлыгы йөзләп урын өстәләчәк».

1 нче тулай торакта практикага 10лап кеше калган. Монда II курстан соң эләгергә мөмкин. Активист, фәнни эшчәнлек алып баручы һәм «биш»легә укучыларның, спортчыларның гаризалары конкурс аша уза. Бу тулай торак уку йортына якын.

Студсовет теләге буенча, кер юу бүлмәләре ясаганнар, яңа автомат кер юу машиналары алганнар. Кунаклар кичке 4тән 9га кадәр була ала. Якын туганнары кунарга калган очракта гариза языла, студентның тәртип бозу-бозмавы ачыклана, күршесенең ризалыгы алына.

Студентлар карамагында ике спортзал, студсовет бүлмәсе, китапханә бар. Башта тулай торакка ятим, аз керемле гаиләдән булган, чит илдән килгән, түләүсез бүлектә укучыларны кертәләр. Беренче курста кайсы бүлмәдә торса, студент киләсе елга да шунда ук кала. Түләүсез бүлектә укучылар аена – 60, түләүледәгеләр якынча 300-350 сум, чит илдән килгән студентлар якынча 20 евро түли.

1 тулай торак = 2 корпус

Казан дәүләт аграр университетының тулай торагы ике «игезәк» йорттан тора. Бу – 1 нче тулай торакның а һәм б корпуслары. Монда 800гә якын студент яши. Тулай торак төп уку бинасының каршысында урнашкан.

Тулай торак мөдире Мәдинә Закар кызы Галимуллина әйтүенчә, август аена калган кешеләр саны 100-150 тирәсе. Тулай торак секцияләрдән (берсендә ике бүлмә) тора. Студентлар саны күп булу сәбәпле, бер бүлмәдә 3-4 студент яши. Секциянең һәрберсендә бәдрәф, юынгыч бар. Һәр катта кухня, анда 5 газ плитәсе, 2 өстәл. Беренче катта – егетләр душы, икенчесендә – кызларныкы. Кер юу бүлмәсендә ике кер юу машинасы һәм кер такталары куелган. Тулай торакта спорт сыйныфы бар. Студентлар гаебе белән әйбер ватылса, чыгымны үзләре каплый. «Әле каршыга бер егет очрады. Яшәгән вакытта балкон тәрәзәсен ватканнар. Җыелышып, тәрәзә куеп китәләр», – ди студентлар советы рәисе Раил Хөсәенов. «Кунакларны кичке 6га кадәр кертәбез. Әти-әнисе, туганы кунарга калган очракта, гариза язалар», – ди М. Галимуллина. Тулай торак иртәнге 6да ачылып, төнге 11дә ябыла. Тору бәясе – 310 сум. КДАУ тулай торагында урын җитмәү проблемасы бар. «Беренче чиратта, тулай торакка ташламага ия булган, ерактан килгән студентларны, активистларны урнаштырабыз», – ди тәрбия бүлеге мөдире Әнәс Әмин улы Мостафин.

Студентлар балл җыя

Казан дәүләт энергетика университетының ике тулай торагы бар. Уку йортына 5-10 минутлык юл. 1 нче тулай торак 536 кешегә исәпләнгән. Быел биредә 600-630 кеше торачак. Сәбәбе дә аңлашыла: I курсларны да, өлкәнрәкләрне дә кыерсытасылары килми. «Безнең тулай торакта балл-рейтинг системасы бар. Беренче чиратта I курсларны урнаштырабыз. Өлкән курслар икенче елга калу өчен балл җыя. Шимбә өмәләрендә катнашу, чараларга йөрү, катнашу балл җыярга булыша», – ди 1 һәм 2 нче тулай торак мөдире Любовь Петровна Демина.

Быел җәйгә чит илдән килгән 100, практика узучы 70-80 студент калган. Тулай торакта китапханә, уку залы бар. Бәдрәф, душ ике бүлмәгә берәү, кухня – бер катка икәү. Кунакларны кабул итү вакыты кичке 4тән 8гә кадәр. Быел студентларны (I курстагы түләүле һәм түләүсез бүлектәгеләрне дә кертәләр) иртәрәк урнаштырачаклар. Тулай торакта бию, студентлар советы бүлмәсе бар. Иске тулай торакның «туган елы» 1983 ел булса, яңасы әле бөтенләй сабый гына. Аны студентларга 2010 елда тапшырганнар. Тулай торакта яшәү 121 сум. Ятим балалар түләүсез яши.

Чит ил студентлары күп

Казан милли тикшеренү технология университеты карамагында 5 тулай торак бар. Һәрберсендә аерым бер факультет тора. 4 нчесе – автоматлаштыру һәм идарә итү, нефть һәм нефтехимия факультеты студентларыныкы. «Бездә чит илдән килгән студентлар бик күп. Килешү шартлары буенча, аларга урын тәкъдим итәргә тиешбез. Шуңа өлкән курслар өчен урыннар аз кала. Урын җитмәсә, башка тулай торакта табарга тырышабыз. Өлкән курслар конкурс нәтиҗәсендә (матди хәл, активлык буенча) урнаша», – ди проректорның уку-методик эшчәнлек буенча ярдәмчесе Марина Васильевна Журавлева.

Бүлмәләрдә 2-3 кеше яши. Беренче катта – душ. «Кызыл почмак», уку, студсовет бүлмәләре, спортзал бар. Бер катта 2 кухня (анда икешәр плитә). Кер юу бүлмәсендә берничә машина урнашкан. Кунакларны иртәнге 9дан кичке 10га кадәр кертү каралган. Тулай торакта яшәү өчен түләү бәясе стипендиянең 5 процентын тәшкил итә. Өстәмә хезмәтләре дә бар. Аларга көчле электр приборларын (компьютер, суыткыч, үтүк) куллану, спортзалга йөрү, саклау бүлмәсенә зур әйберләрне кую керә. Студент аена 305 сум (өстәмә хезмәтне кертеп) түли.

Практикага якынча 10 студент калган. Тагын 20се чит илдән килгән студент. «Җәйгә туган ягына кайтмаган чит ил студентлары тулай торакны төзекләндерүдә катнаша. Кайберләре гадәти булган кагыйдәләрне дә аңлап җиткерми. Шуңа, бик катгый тәртип бозулар булса, аларны куып чыгарырга туры килә. Тәмәке тарту, тыңламау, бүлмәдәге антисанитария хәле шундый нәтиҗәләргә алып килә ала», – ди М. Журавлева.

* * *

Студент иптәшенә:

– Син минем күлмәгемне кая куйдың?

– Тулай торакның кер юу бүлмәсенә илттем.

И Ходаем, хәзер нәрсә эшлим инде? Аның җиңнәрендә тарих буенча бөтен курс язылган иде бит! 


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

№ |

Кемгә ышанырга белмәссең #6430

$
0
0
09.08.2012 Җәмгыять
Россия халкының күпчелеге галим, укытучы, хәрбиләргә һәм дин әһелләренә ышана. Ә сәясәтчеләр, дәүләт хезмәткәрләре, полиция һәм эшмәкәрләрнең фикерләренә шикләнеп карый. Бу хакта Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре хәбәр итә.

Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге Россия халкына: “Кайсы һөнәр ияләренә ышанасыз?” – дигән сорау белән мөрәҗәгать иткән. Баксаң, халыкның ышанычын яулап алган иң хөрмәтле кешеләр галимнәр һәм укытучылар икән. Россия халкының 66 проценты аларга ышана. Икенче урында – хәрбиләр, аларга ышанучылар 57 процент. Табибларга – 54 процент, дин әһелләренә 50 процент халык ышана икән. Ә менә сәясәтчеләр, дәүләт хезмәткәрләре һәм эшмә­кәрләрнең хәле мактанырлык түгел. Сәясәтчеләргә ил халкының 53 проценты ышанмый. Дәү­ләт хезмәткәрләре һәм поли­ция­гә ышан­маучылар 52 процентны тәшкил итә. Эшмә­кәрләр Россиядә яшәүчеләрнең нәкъ яртысының гына ышанычын яулаган. Һөнәрләр исемлегендә журналистлар да бар. Әлеге һөнәрне башкаручыларга халыкның 37 проценты ышана, ә 32 проценты – юк.

Россия җәмәгатьчелек фи­керен өйрәнү институты әле­ге сораштыруны быел­ның июнь аенда үткәргән. Анда Россиянең 46 төбәгенең 138 шә­һәр һәм авылларында яшәү­че 1 мең 600 кеше катнашкан. Быелгы нәтиҗәләрне башка еллардагылары белән чагыштыру да кызыклы мәгъ­лүматлар ачып салган. Рос­сия халкы ышаныч белдергән һөнәр ияләренең дә абруе елдан-ел төшә бара икән. Мә­сәлән, дин әһелләренә ышанучылар ике ел эчендә 65 проценттан 50 процентка калган. Галимнәргә элек 71 процент халык ышана торган булган, хәзер 66 гына. Укытучыларга ышанучылар ике ел элек 68 процентны, хәрбиләргә ышанучылар 62 процентны тәшкил иткән. 




№157 | 08.08.2012

Таккүз (Серле хикәя) #6431

$
0
0
09.08.2012 Җәмгыять
Без, Казан каласыннан Урал якларына сәяхәткә чыккан өч кеше, Белорет каласындагы бер типтәр йортына фатирга төштек. Максатыбыз бу яклардагы риваятьләр, әкиятләр, маҗаралы хикәяләр җыйнау иде. Бер уңайдан Урал тауларын да күреп китәргә иде исәп.

— Ямантауга якын бармагыз! — диде хуҗабикә. — Анда Таккүз яши.

 

Имеш, Ямантау мәгарәләренең берсендә Таккүз исемле дию яши икән. Таккүз кайчандыр ике күзле, җөп күзле булган, ләкин Урал батыр орышта аның бер күзен чыгарган да, дию бер күзле, так күз булып калган. Сыңаркүз иң олы мәгарәне үзенә сайлап, шунда яши, мәгарәсенә якын килгән кешеләрне кунакка дәшә. Кунаклар мәгарәгә кергәч, дию тау куышын таш белән бастырып куя. Аннан беркем дә чыга алмый. Таккүз гаять зиһенле дию икән, тоткындагы кешеләрне ул яхшы ашата, эчертә, алар белән зыялы әңгәмәләр кора, кешеләр симергәч, ул аларны тотып ашый, ди. Таккүз үзенә катлаулы табышмаклар, мәсъәләләр биргәнне бик тә хуплый. Һәм нинди генә катлаулы сораулар булса да ул аларны бик тиз чишә, әгәр дә куелган сорауга өч тәүлек эчендә җавап табалмаса, аның көче бетә. Тау куышы үзеннән үзе ачылып китә, кешеләр иреккә чыга, ди. Ләкин моңа чаклы тау куышыннан чыкккан кеше булмаган, ди.

 

Безнең экспедиция составында өч кеше, дидем. Мин, фәкыйрегез, өйләнә алмыйча йөрүче карт буйдак, өлкән фәнни хезмәткәр Сайраш, гыйлми дәрәҗәсе булмаган, сазаган карт кыз Залидә.

 

Дәрәҗәләр буенча Сайраш белән без аннан югарырак булсак та, белем ягыннан Залидә бездән күпкә өстен кебек сизәм. Ул тыныч холыклы, кияүсез калганына ияләнгән, кияүгә чыкан кызлардан ул көнләшми дә кебек. Матур гаилә корганнарга карап ул сөенә. Ләкин сизенәм мин, аның яшертен хыялы бар: гаилә кору, балалар үстерү. Ир-егетләр аңа игътибар итми. Әллә бар ул, әллә юк. Фән темасында гына ирләр аның белән сөйләшә. Сайраш, гомумән, аны хатын-кызга да санамый.

 

Киттек Урал тауларын карарга. Сайраш та, Залидә дә, мин дә: әйдәгез, Ямантауны барып күрик, димәдек. Сүз куешкандай, без Ямантау тарафына юл алдык.

 

Ямантау диңгез өстеннән 1600 метр биеклектә булып, анда менеп җитәр өчен шактый көч сарыф итәргә кирәк булды. Ярый әле, без сәяхәткә ныклап әзерләнгән идек, тау араларында йөрерлек аяк киеме, чатырлар, учак тергезер өчен әсбаплар, ашау-эчү җаен да караган идек. Компасыбыз да бар иде. Ләкин без адаштык. Йөреп арыгач, чатыр корып йокларга яттык. Иртән торып тагын йөреп киттек. Күпме генә йөрсәк тә без Ямантау башына барып чыга алмыйча гаҗиз булдык. Тагын ялга туктадык. Дусларым пошаманга төште, сиздермәскә тырышалар. Шулай йөри торгач, алган ризыкларыбыз да бетте, без ачыга-кибегә башладык. Ике тәүлек ризыксыз, сусыз йөреп, хәлдән тайдык. Безнең уен фаҗигага охшап калды. Сайраш каушаган, шомлана, дәшми, минем дә эчтә курку, Залидә генә тыныч күренә, ул безне юата. Сәяхәтләрдә тәҗрибә туплаган булсак та, без таулар арасында ничек ризык табарга икәнен белми идек. Кайтыр юлны тапмасак, без ачтан үләчәкбез, дигән шом сызылып узды.

 

Чатыр корырга хәл юк иде, без өчебез өч җиргә биштәрләребезне ташлап ял итәбез.

 

Шул чак тау куаклары артыннан бер егет килеп чыкты. Өчебез бердән кычкырдык:

 

— Котылдык! — дидек.

 

Егетнең бер күзе кара чүпрәк белән бәйләүле иде.

 

— Югарырак менгәнсез шул! — диде егет.

 

Ул янга аскан букчасыннан шешәле су чыгарып, Залидәгә сузды. Залидә ике йотты да шешәне миңа бирде, мин дә бер-ике йотканнан соң Сайрашка бирдем.

 

— Әйдәгез! — диде сәер егет. — Минем куышыма. Анда ризык та бар, җылыда ял итәрсез.

 

Ул куаклар арасына ташланган ике куян, бер көртлекне алып, алдан китте.

 

Бераз баргач, без тау куышына килеп җиттек. Тау куышы алагаем зур түгәрәк таш белән бастырып куелган иде. Без биштәрләребез белән маташкан арада егет нидер кылды, таш капкач күчте, без тау куышына кердек. Без керүгә үк егет тагын нидер кылды, әлеге таш мәгарә авызын каплап куйды. Мәгарәдә якты иде. Монда җәнлек тиреләре белән капланган таш сәкеләр, диварларга кеше сөлдәләре эленгән, уртада учак, казан, алда тагын бер куыш. Егет шул куышка кереп китте дә тиз генә әйләнеп тә чыкты, теге егет урынында сыңар күзле алагаем зур гәүдәле дию иде. Безнең гаҗәпләнгәнне күреп, дию көлде:

 

— Курыкмагыз, бу мин — Таккүз! — диде. — Ашагыз, эчегез, сез монннан чыга алмаячаксыз. Бары тик мин сез куйган табышмакларга җавап бирә алмасам гына сезгә юл ачылыр. Ләкин әле моннан чыга алган кеше булмады. — Ул кеше сөякләренә ишарә итте. — Әнә, табышмак белмгәннәрнең сөлдәләре! — диде.

 

Без телсез калдык.

 

Сайраш капчыгын ташлап, үкерә башлады:

 

— Нәҗес! Җирәнгеч хайван! Чыгар безне моннан!

 

Минем дә хәл мөшкел иде, ләкин мин куркуымны күрсәтмәскә тырыштым. Дию ул арада куяннарны тунап, көртлекне пешекләп, казан асты. Учак көлендәге утлы күмер тиз көйрәде, Таккүз учакка утын ташлады да янә үз куышына кереп китте, ул аннан чүлмәк алып чыкты:

 

— Монысы ширбәт! — диде Таккүз, һәм Залидәгә чүмеч сузды: — Бал кушып ясалган эчемлек. Татып багыгыз!

 

Сайраш һаман чәбәләнә, Залидә берни булмагандай чүлмәктән ширбәт чумырып алды да эчә башлады.

 

— Татлы ширбәт! — диде кыз.

 

Мин дә эчтем, чыннан да эчемлек гаять ләззәтле иде. Аңынчы куяннар белән көртлек ите дә өлгерде, без бер гаилә кебек, учак тирәли табын ясап утырдык, Сайраш та канәгатьсез мыгырдап, безгә кушылды.

 

— Күрәм, сез фән белән шөгыльләнәсез! — диде хуҗа. — Минем гел бертөрле яшәешемә сез якты нур алып килдегез. Безнең кичәләр гаять кызык узар дип уйлыйм. Сезнең кайсыгыз алдан симерсә, мин шуны ашармын. Аңынчы сез миңа табышмаклар, сораулар бирерсез.

 

Эчтән генә уйлап куйдым, беренче булып Сайраш симерәчәк, чөнки ул инде болай да симез.

 

Әйе, Таккүз атлы дию мәгарәсендә безнең гел бертөрле тормышыбыз башланды. Сайраш та бар булган табышмакларын әйтеп бетерде, мин дә четерекле сораулар бирдем, Таккүз аларны бик тиз чишеп, сорауларга тиз җавап биреп, безне хәйран калдырды. Чират Залидәгә җитте.

 

— Тыңлагыз! — диде Залидә көннәрдән бер көнне. — Бер падишаның өч кызы булган. Икесе бик тә уңган, тиктормас, өченчесе үшән, ялкау, йокы чүлмәге булган ди. Бу пошмасына кияү табылмас, уңганнарына кияү тиз табылыр әле дип падиша иң башта төпчек кызын башлы-күзе итәргә хәйлә корган. Падиша халыкны, булачак кияүләрне мәйданга җыйган. Өч бертөрле казан астырган, казаннарга бер үк микъдарда су салынган, һәр казан янына берәр кызын куйган да игълан иткән: барысына да бер тигез шарт, бер тигез ризыклар, бертигез утын, кайсы кызымның казаны алдан кайнап, ашы өлгерә, шул кызымны беренче булып кияүгә бирәм, дигән. Иң башта ялкау кызның казаны кайнаган. Һәм ул шаһзадәгә кияүгә чыккан. Ни өчен аның казаны алдан кайнаган?

 

Таккүз аптырашта иде.

 

— Кызык! — диде мәгарә хуҗасы. — Кызык! Миңа уйларга вакыт кирәк.

 

Дию куышына кереп, юк булды. Бер көн узды, икенче көн узып бара Тоткынлыктан котылдык дип торганда гына дию башваткычның чишелешен әйте:

 

— Уңган кызлар: казаным кайчан кайнап чыгар икән, дип ашның тозы таманмы, дип казан өстен ара-тирә ачып-ачып караштырганнар, ялкау кыз бер тапкыр да казан өстен ачмаган, казан кырында йоклап утырган, аның казаны тизрәк кайнаган, ашы тизрәк өлгергән.

 

Дию тантана итә, без сөмсеребез коелган килеш йокларга яттык.

 

Икенче көнне Залидә тагын табышмак әйтте:

 

— Әйт, Таккүз! Икедә өч, өчтә ике — нәрсә ул?

 

Бу юлы да дию аптырашта иде, җавапны ул тиз генә табалмады. Өченче көнгә киткәндә тагын әйтте:

 

— «Ике» сүзендә өч аваз, «өч»сүзендә ике генә! — диде.

 

Тагын йокларга яттык. Залидә төннәр буе йокламый иде, барыбыз да белгәннәребезне Таккүзгә әйтеп бетердек, Залидәнең дә запасы бетте, ул табышмакларны үзе уйлап чыгара иде булса кирәк.

 

Ул арада Сайраш тәмам симереп өлгерде. Таккүз мине тотып ашар дип төне буе борсаланып чыга.

 

— Дию Таккүз! — диде Залидә. — Менә бу йон бөртеген турайтырга синең куәтең җитәрме?

 

Төкне күргәч, Таккүз шаркылдап көлде.

 

— Мин андый төкне генә түгел, тимер капкаларны, тимер бүрәнәләрне дә турайтам, клиндер ясый мин алардан.

 

Залидә Таккүзгә йон бөртеген бирде. Дию-егет төкне турайтып карады, төк янә бөгәрләнеп килде. Тарта торгач, йон өзелде, ләкин тураймады.

 

— Яңасын бир! — диде дию.

 

Залидә кесәсеннән яңа төк чыгарып бирде. Дию төкне ике башыннан таш белән бастырып, төнгә куеп та карады, төк тураймады, ташларны алуга ук янә бөгәрләнеп килде.

 

Залидә челтерәп көлде, Сайраш та елмайды.

 

Өченче көн бетеп килә иде. Таккүз йонны турайта алмады.

 

— Юк! Булмый! — диде Таккүз һәм шулчак мәгарә ишеге ачылып китте, тоткыннар иреккә чыкты.

 

Аерылышыр алдыннан бичара Таккүз Залидә алдына тезләнеп:

 

— Зинһар, әйт, — диде. — Нинди төк булды ул мин турайта алмаган?

 

Залидә әйтте:

 

— Шул нәрсәмнең йонын да турайта алмагач, син нинди дию инде, такбаш! — диде.

 

Таккүз мәгарәсенең ишеге янында үкереп елап калды, без таудан төшеп, туры юлны табып, кайтып киттек.

 

Казанга кайтканда мин күземне Залидәдән алалмадым, ул миңа шундый гүзәл булып күренде, мин аңа үлеп гашыйк идем. Казанга кайткач, без өйләнештек.


БАТУЛЛА

№8 |

Психолог киңәше – мәгълүмат җыю белән мавыкмаска! #6432

$
0
0
09.08.2012 Медицина
Депрессия дигәндә, без язгы, көзге яисә кышкы күңел төшенкелеген генә күздә тотабыз. Кояш җылы нурларын сипкәндә вә дөнья чәчәккә күмелгәндә, моңсуланып, боегып утырырга сәбәп бар димени?

Нечкәләбрәк карасаң, барысы да алай ук гади генә түгел икән шул. Психология фәннәре кандидаты, социология фәннәре докторы Айсылу Нәгыймова белән шул хакта сөйләшәбез. Әңгәмәдәшебез кеше психологиясенә тискәре йогынты ясаучы факторларны да санап үтте.

 

– Айсылу ханым, “Мәгълүматы булган кеше дөньяны кулда тота”, – диләр. Кирәгеннән артык информация адәм баласының психикасына зыян китермиме? Бигрәк тә тискәре, негатив хәбәрләр?

 

– Мин эшли торган Татарстан Фәннәр академиясенең “Социаль эзләнүләр үзәге”ндә нәкъ сез күтәргән мәсьәләне тикшерә идек. Кешегә информация бирүнең дозасы бармы, бу җәһәткә контроль булырга тиешме? Әгәр дә уйлап карасаң, чыннан да, без информация заманында яшибез. Кеше көн саен миллионлаган, хәттә аннан да күбрәк мәгълүмати һөҗүмгә дучар ителә. Кайчакта адәм баласының боларның барысын да кабул итеп, аңлап, анализларга мөмкинлеге дә калмый. Һәм бу күренеш депрессиягә китерергә дә бик мөмкин. Шуңа күрә, мәгълүматны бөтен мөмкинлектән файдаланып җыю кирәк түгел, дип уйлыйм мин. Билгеле ки, заманасы шундый булгач, үзебезне җәмгыятьтән читләштерә дә алмыйбыз. Ләкин, барыбер, мәгълүматны сайлап кулланырга кирәк.

 

– Психологлар телендә “җәйге депрессия” дигән термин юкмы? Күпләребез җәй, яшеллек, кояш булуга да карамастан, күңел төшенкелеге кичерә...

 

– Гадәттә, без сезонлы депрессия дибез инде. Һәм ни гаҗәп: хәзер җәйге депрессия дә карала инде! Кеше организмында ниндидер гармоннар җитмәү сәбәпле килеп чыга торган күренеш. Кыш айларында кояш җитмәүгә бәйлибез. Бер карасаң, җәй көне кояш, ял вакыты, күңелле чор. Гомумән, сезонлы депрессиянең беренче сәбәбе ел фасылы алышу белән безнең тормыш, яшәү гадәтләребез үзгәрүгә бәйле. Әйтик, җәй айларында көнкүрешебезне кышкы сыман итеп көйли алмыйбыз. Хатын-кызларыбыз тышкы кыяфәтләренә игътибарны арттыра. Һәркемнең нәфис гәүдәле буласы килә. Өченче ел кигән күлмәкләренең яисә су коену костюмнарының таман булуын тели. Диеталар башлана, болар шулай ук депрессияне китереп чыгаручы факторлар. Балаларның һәм үзебезнең ялны кайгыртырга, оештырырга кирәк. Бер яктан, үзебезне кысырыклыйбыз булып чыга. Җәй җиттеме, ял итеп калырга тырышабыз, мөмкинлегебез булганда, диңгез буена баруны максат итәбез. Ләкин боларның барысын да оештырып чыгу – үзе бер проблема. Финанс мәсьәләләре кузгатыла. Хәзер икътисадый тотрыклылыкның какшавы турында радио-телевидениедән җиткереп торалар бит. Кризис булырга мөмкин, Көнбатыш илләрендә ул инде тантана итә дип лаф оралар. Без һәрвакыт куркыныч астында торабыз. Ул кризис килеп безгә дә кагылыр төсле, безнең дә матди хәлебез начарланыр дип пошаманга төшәбез. Күпләребез финанс ягыннан бәйлелек кичерә: кредит, ипотека түлисебез бар. Җәй булуга да карамастан, менә боларның барсысы да безнең яшәешебезгә йогынты ясый, билгесезлеккә китерә.

 

– Мондый очракта нишләргә соң? Психолог буларак нинди киңәш бирәсез?

 

– Иң беренче, әлбәттә, нинди генә булмасын, күңел төшенкелегенең сәбәпләрен ачыкларга кирәк. Эшегез артып китү, тормышыгызның агышы үзгәрүме, башка сәбәпме? Менә шулардан чыгып план төзегез. Әйтик, сезнең җәйге депрессия ялны оештыру белән бәйле булса, барысын да алдан планлаштырырга кирәк. Балалар ялын, үзегезнең ял вакытларын ачыклап. Финансларыгызны барлап куярга кирәк. Алдан ук балалар өчен кем җаваплы, әти-әниләрне кем кайгырта? Менә боларның барысын да җәй җиткәнче үк гаилә эчендә хәл итеп куярга кирәк. Мондый очракта җәй күңелсез үтмәячәгенә өмет бар.

 

– Айсылу ханым, җәйге ялдан килгәч, эшкә кереп китәргә дә авыр бит әле...

 

– Әйе, моннан бик күп кешеләр интегә. Ун көнгә диңгез буена барып кайтабыз да, яңадан эшкә чумарга. Ә бүтән кешеләр ял итә дигән уй да тынгы бирми. Соңгы елларда табигать тә көйсезләнде – бик эссе. Яңгыр яуса, ул да күңелсезләнергә сәбәп булырга мөмкин. Җәйге ялның ике генә атнасын алырга киңәш итәм. Калганын башка вакытка калдырырга мөмкин. Чөнки ялны бүлү “әле минем алда тагы ялым бар бит” дигән фикер тудыра, күңелгә сөенеч өсти. Ялдан чыкканнан соң беренче көннән үк баштан чумып эшкә тотынырга кирәк түгелдер. Эш рәтенә акрын-акрын гына керә барырга кирәк. Атна азагын, ял көннәрен күңеллерәк үткәрергә тырышыгыз, табигатькә чыгарга, үзеңне әле җәй бетмәде дип ышандырырга киңәш итәм. Гадәттә, җәй көнне йокларга да соң ятабыз, бу дөрес хәл түгел. Җәй көннәрендә дә вакытында йокларга кирәк. Тынчу бүлмәдә эшлим дип, интегеп утыру да уңай күренешкә санамыйм.

 

– Диндә кеше тынычлык таба. Аны исә хәзер ничектер низаг объекты итеп куйдылар... Әлеге провакацияләргә бирешмәс өчен нишләргә?

 

– Мин гомумән кеше буларак, Ходай Тәгалә белән ике арада арадашчы кирәкми дип саныйм. Шуңа күрә дин җитәкчелеге арасында булган аңлашылмаучылыклар, җинаятьләр безнең Аллаһы Тәгаләгә яки үзебезнең эчке, дини ышанычыбызга тәэсир итәргә тиеш түгел. Чөнки минем иманым, ышанычым, Ходай белән аралашуым – минем шәхси эшем. Мәчет эше дә түгел, чиркәү эше дә түгел. Шуңа күрә әлеге күңелсез вакыйгаларны эчке ышанычларыңа, инануларыңа бәйләргә ярамый. Моны бары тик мәгълүмат итеп, дөньяда барган бер хәл итеп кенә кабул итәргә кирәк. Әгәр дә без дини шәхесләребезне үзебезнең Аллаһы Тәгаләгә булган эчке ышануларыбызга бәйләп карасак, бу бөтенләй дөрес булмас иде. Иман юлында динчеләребез ярдәм итсә дә, Аллаһы Тәгалә белән бәндәгә арадашчылык итә алмыйлар. Хәзер Рамазан ае, мөселманнар ураза тота. Соңгы күренешләр аларның ышанычларына һич тә бәйле булырга тиеш түгел. Гамәлләре кабул булуны телим!

 

– Рәхмәт сезгә!


Мөршидә КЫЯМОВА

№ | 09.08.2012

Яңа буын д’Артаньянын Казаннан татар егете уйнаячак #6433

$
0
0
09.08.2012 Мәдәният
Бу көннәрдә Александр Дюманың “Өч мушкетер” исемле романы буенча 8 серияле телефильмны төшерергә әзерлек бара. Фильмның режиссеры һәм продюсеры Сергей Жигунов, һәр буынның үз “Өч мушкетер”ы булырга тиеш, дип саный.

Әйтергә кирәк, Жигунов телефильмның баш герое - д’Артаньян роленә татар егете Ринал Мөхәмәтовны раслаган.

Ринал Татарстанның Алексеевски районы үзәгендә туып үскән. Урта мәктәпне Казанда тәмамлый. 22 яшьлек егет МХАТның Кирилл Серебренников курсында белем алган.

Мәрхүм әтисе – татар, әнисе – рус кешесе. Шулай да Ринал Мөхәмәтов үзен татар-мөселман дип саный, татар милләтен ярата. Татар әбисенең милли тәрбиясе, бабасының гармунда уйнавы, татар җырларын җырлап онык үстерүләре бушка китмәгән.

 Кино белгечләре Риналда актерлык сәләте бик көчле булуыннан бигрәк, аның аек акылы, төгәл фикерләве белән аерылып торуын билгели.  Шулай итеп, озакламый яңа буын тамашачысы телевизор экраннарында татар канлы д’Артаньянны күрә алачак.
 


---

№--- | 09.08.2012

Артык мактыйсым килмәсә дә... #6434

$
0
0
09.08.2012 Җәмгыять
Россиябез инде ничәмә дистә еллар буе Европа илләре артыннан куа. Сәясәт, мәдәният, икътисад… Хәер, нигә санап утырам әле, барлык өлкәләрдә дә диярлек Европаны үрнәккә куеп, Россия шундагыдай тормыш дәрәҗәсенә омтыла.

Мәйданы ягыннан иксез-чиксез Россиябезнең «уч төбенә генә сыярлык» Европа күптән инде илебез үсешенең стимулына әйләнде. Евростандартлар буенча төзелеш эшләре, евросыйфатлы көнкүреш җиһазлары, «евроишек-евротәрәзәләр», Европада җыелган машиналар, көнкүреш техникасы, анда тегелгән кием-салым һәм башкаларны аңнарыбыз бер шиксез иң югары өлге итеп кабул итә.

 

Европа дәрәҗәсе безнең илнең һәр почмагында шулкадәр идеальләштерелә ки, үз гомерендә чит илгә түгел, Россиянең берәр зуррак шәһәренә дә аяк басмаган авыл агаеның: «Их, кайчан Европача яши башларбыз инде!» – дип уфтанып куюына да аптырамассың хәтта.

 

Европа илләрендәге яшәеш сыйфаты хакында телевизион тапшырулар карап, кеше сөйләгәннәрдән ишетеп колаклар күптән «тук». Ул ишеткәннәрнең барысын бергә укмаштырсаң, Европа дөньяның әкияти бер почмагы булып күз алдына килеп баса – рәхәт, мул тормыш, идеаль тәртип, акча күп, өс бөтен, тамак тук, кайгы-хәсрәт юк һ.б. Бу мөмкинме икәнни соң?! Ышануы да кыен. «Йөз мәртәбә ишеткәнче, бер мәртәбә күрүең хәерлерәк», – ди мәкаль. Европаның тәрбия һәм тәртип ягыннан, мөгаен, иң «европалы» (ягъни, идеаль) иле булган Германиядә өч айга якын торып кайткач, ул ишеткәннәрнең кайсы дөрес, кайсы уйдырма булуы турында азмы-күпме фикер йөртә аламдыр дип уйлыйм.

 

Кешене кешегә санаучы ил

 

Германиягә аяк баскач, иң беренче үзен сиздергән нәрсә ачык, риясыз мөнәсәбәт булгандыр, мөгаен. Казан аэропорты белән Франкфурт аэропортын икесен ике дөнья, дияр идем. Зурлыгы ягыннан яисә матурлыгы, чисталыгы, пөхтәлеге ягыннан түгел, эшчеләренең пассажирларга карата эчкерсез теләктәшлек белдерүендә, чын күңелдән ярдәм итүендә, ачык йөз, ягымлы карашта сизелә бу. Алайса, Казан аэропортында елмаеп каршы алуга һәм хәерле юл теләп озатып калуга бизнес-класс белән сәфәр кылучылар гына лаек, ахры, дигән фикер туган иде.

 

Аэропортта гына түгел, кунакханә, кибет хезмәткәрләреннән дә, хәтта урамда да бер ачулы караш, канәгатьсезлек чаткылары күрмәдем. Хастаханәләрне әйтәсе дә юк! Үзебезнең күпчелек хастаханәләрдәге чиратлар, этеш-төртеш, табиб белән пациент арасындагы хөрмәтсез мөнәсәбәт, табибларның һәрчак талчыккан, кырыс чырайларына ияләшкәнгә, андагы хастаханәләрдәге тәртип, авыру артыннан тәрбия кылу дәрәҗәсе шаккатырды. Табиблар һәрбер процедураны пациент белән киңәшләшеп билгели, көненә берничә тапкыр кереп, хәлеңне белә; шәфкать туташлары иртә дими, кич дими, чакыру төймәсенә басуга елмаеп, йөгереп кереп җитәләр. Реабилитация сырхауханәсендә ятканда, хезмәткәрләрнең дә, бүтән дәваланучыларның да очраган саен елмаеп исәнләшеп үтүләре, гел ярдәм итәргә ашкынып торулары беренче мәлдә ятрак тоелган иде, тора-бара ияләшеп беттем. Яхшыга тиз ияләшәсең, начарга тиз өйрәнәсең, диләрме әле?

 

Мине иң шатландырганы шул булды: Германиядә инвалид арбасына утырган көе дә үзеңне башкалардан үзгә, ким итеп сизмисең. Бездә урамга чыксаң, кызганулы карашлар, синең турында пышылдаулар башлана, ә анда инвалид арбасында утыручы гап-гади кеше сыман кабул ителә. Булышуга мохтаҗ чакта ярдәм кулы сузу дәрәҗәсе һәм сыйфаты да бөтенләй икенче. Мисал өчен, арбалы инвалид автобуска утырасы булса, шофер беренче эш итеп, аңа керергә ярдәм итә, калган пассажирлар соңыннан гына керә. Шундый бер хәл дә булды: бервакыт автобуска утырганда, йөртүчесе күрмәмешкә салышып, ярдәм итмәгән иде. Икенче көнне пассажирлар арасында булган бер ханым сырхауханәгә шалтыратып, минем ничек кайтып җитүем турында кызыксынган, автобус йөртүчесенә карата транспорт оешмасына зар язуын да әйткән. Ә теге шофер һәрчак дәррәү кубып, ярдәм итәргә әзер торган немец халкы арасында «көтүне буклаучы» азларның берсе булгандыр, мөгаен. Ә бәлки милләте буенча рустыр да әле!

 

Шунысын да әйтергә кирәк: бездә инвалид маршрут автобусына утыру түгел, уңайлыклар булдырылмаганга, рәхәтләнеп урамга да чыгып йөри алмый, ә Германиядә арбасына утырып, теләгән җиренә сәфәр кыла ала – бөтен җирләр инвалидлар өчен дә җайлаштырылган.

 

Аяк асты чиста келәм сыман

 

Германиядә урамнардагы, бина эчләрендәге чисталык, пөхтәлеккә таң калырлык. Үтеп йөри торган бөтен җирләргә асфальт яисә таш җәелгән булганга, анда яңгырдан соң да бернинди пычрак, шакшы сулы күлдәвекләр юк. Өйгә кергәч, аяк киемеңнән келәмгә тузан да төшми хәтта. Халык чүпне дә чүп әрҗәләренә генә ыргыта, якында гына булмаса, әрҗә очратканчы, аны букчасына салып йөртә. Менә шундый тәрбия! Мин дә ияләшкән «худтан», Казанга кайткач та юл буе кәгазь йомарламын учымда тотып барганмын. Онытканмын бит бездә аны теләсә кая ташлап калдырырга «яраганлыкны»!

 

Инде кайту юлы телгә алынгач, читкә киткәнче, юл мәсьәләсенә дә тукталыйм. Бусы өч ай буена шәп юлларга күнегеп беткән бил һәм арт сан зары. «Германиянең шоп-шома, тип-тигез юлыннан Россиянең ярымҗимерек, чокыр-чакырлы юлларына килеп кергәч, үзеңне оҗмахтан тәмугка эләккән сыман хис итәсең. Шунысын да әйтергә кирәк: күпчелек Европа илләрендә түләүле юллар байтак, ә Германиядә барлык трассалар да бушлай.

 

Авыл белән авыл аермасы

 

Авыллар мәсьәләсендә дә аерма шундыйрак. Сүз дә юк, безнең авыллар үзләренчә ямьле, әмма һәр авылыбызга хас ташландык, ярымҗимерек, ишегалдын кеше буе чүп үләне баскан йортлар, кыйшайган капка-коймалар, бакча артындагы тирес өемнәре бер дә күңелле манзара түгел. Германия авыллары исә төзек, пөхтә, гадәттә, берничә катлы йортлардан, тигез асфальтлы юллардан, үләне купшы итеп кыркылган ишегалларыннан, балалар өчен корылган уен мәйданчыкларыннан гыйбарәт. Безнең үлеп баручы авылларны андагы бәләкәй авыллар белән генә чагыштырганда да җир белән күк аермасы.

 

Картлык менә кайда шатлык

 

Мин реабилитация узган сырхауханәдә 70-80 яшьлек әби-бабайлар бихисап иде. Алар шәһәр буенча велосипедка атланып хәрәкәт итәләр; кызу дими, яңгыр дими, көннәр буе бассейннан чыкмыйлар, кичләрен җыелышып йә кафеда утыралар, яисә, бизәнеп-ясанып, картлар өчен махсус оештырылган дискәтүкләргә юл тоталар. Бездә андый тормыш рәвеше алып баручы әби-бабайлар бардыр дип күз алдына китерүе дә кыен.

 

Бу немец әби-бабайлары арасында 1941 елдагы сугышта катнашучылар да бардыр инде, дип уйлап, ул хакта массаж ясаучы бер рус хатыныннан кызыксындым, русларга карата мөнәсәбәтләре нинди булуын сорадым. «Алар монда күп, әмма берсенең дә руслар турында начар сүз әйткәнен ишеткәнем булмады. Кайберләренең, киресенчә, русларны хөрмәт итүләре, тоткынлыкта чакта үзләренә карата булган яхшы мөнәсәбәт турында сөйләгәннәре бар», – дип җавап бирде инде 10 елдан артык Германиядә яшәүче Земфира исемле бу хатын.

 

Авырый калсаң да куркыныч түгел

 

Һәм, әлбәттә, Германиядә иң югары мактауга лаек нәрсә – ул бу илнең медицинасы. Немец табиблары иң катлаулы операцияләргә алынып, аларны яхшы башкарып чыгалар. Юкка гына Германия медицинасы дөньякүләм макталмый бит! Минем хәлне генә дә мисалга китерсәң була: Россия, Украина, Япония, Финляндия, Англия, Испаниянең алдынгы сырхауханәләре мине дәвалаудан баш тарткач, Германиянең әллә ни зур булмаган Хайдельберг шәһәренең Университет клиникасы табиблары операциягә алынып, аны уңышлы эшләп чыгып, яман чирдән азат иттеләр, тиздән аякка басачагыма өмет бирделәр. Аларга бик рәхмәтлемен!

 

Чит ил гражданнары өчен Германия медицинасы бик кыйбатлы, әлбәттә. Немецларның үзләре өчен дә дәвалар бушлай түгел. Моның өчен алар һәр хезмәт хакларының күпмедер өлешен (ялгышмасам, 15 процентын) хастаханә кассаларына күчереп барырга мәҗбүр. Аның каравы, чирләп киткән очракта, ул хастаханәгә, табибларга кесәсеннән бер тиен дә чыгармый һәм даруханәдән дарулар сатып алганда, препарат бәясенең аз өлешен генә үзе түли. Мисал өчен, гаиләсе белән Чаллыдан күченеп килеп, 11 ел буе Германиядә яшәүче Иван абый оныгының кан куермау чире белән авыруын һәм аена һәркайсы 500 евро (якынча 20 мең сум) торучы өчәр уколны тулаем хастаханә кассасы каплап барганын сөйләде. «Россиядә нишләп беткән булыр иде балабыз, ул уколларга минем мондагы хезмәт хакым да җитми», – дигән иде Иван абый.

 

Хастаханәләрдә ришвәтчелек, табиб кесәсенә акча салу турында сөйләп тору да урынсыз. Андый хәлләр була калса, алай гына да түгел, табиб яисә шәфкать туташы авыруны тиешенчә тәрбия кылмаса, начар мөгамәләдә булса, алар шунда ук эш урыннарыннан очачак.

Ә Россия гел үз репертуарында

 

Германиядән ул ил турында менә шундый уңай, уңай гына да түгел, сокланырлык фикерләр багажы белән кайтып төштем. Ишеткәннәрем хак булып чыкты. Юкка гына Россия Европа илләре артыннан кумый икән. Германиядәге тормыш дәрәҗәсе, хезмәт күрсәтүләр нәкъ әкияти үк булмаса да, әкияткә бик нык охшаган.

 

Ә Россиянең Россия икәне Казан аэропортына килеп төшүгә үк үзен сиздерде. Германиядәге тынычлык, тәрбиялелек, бер-береңә ярдәмләшеп яшәү мохитеннән самолетта очканда да айнымаган идем әле, аэропортка төшеп утыргач, аэропорт хезмәткәрләре ул халәттән тиз чыгарды. Эш шунда: мин коляскалы инвалид булуым турында берәр җиргә очканда авиакомпаниягә алдан хәбәр итеп куярга тиешмен, алар исә озатып калу һәм каршы алу хәстәрен күрергә бурычлы. Шулай эшләдем дә, авиакомпаниягә берничә атна кала да, онытмасыннар өчен, бер тәүлек алдан да шалтыраттым, алар барысы да тәртиптә дип ышандырдылар. Германиядән озатканда, бу хезмәт югары дәрәҗәдә күрсәтелде: ике таза немец ир-аты коляска белән самолетка күтәреп кертеп куйдылар үземне. Ә Казанга килеп төшкәч, аэропорт эшчеләренең коляскалы инвалидны каршы алырга әзер булмаулары ачыкланды. Салонда берүзем утырып калгач, яныма бер хатын керде:

 

– Сез инвалидмы, әллә берәр нинди һәлакәттән соңмы?

 

– Инвалид, операциядән соң.

 

– Баса аласыздыр ич?

 

– Юк.

 

– Бер аякта булса да сикереп чыгып карагыз инде.

 

– Мин бөтенләй йөри алмыйм.

 

Ахыр чиктә йөкче бер ир, көтеп утыручыларның кызыксынулы карашлары астында, мине аркасына атландырып алып чыкты. Инвалид булуымнан моның кадәр гарьләнгәнем юк иде әле.

 

Менә шундый хәлләр. Кайчандыр безгә сугыш игълан иткән, шуның аркасында миллионлаган милләттәшләребез, шул исәптән үземнең карт бабаем, туганнарым да һәлак булган илне алай мактыйсым килмәгән иде дә бит. Әмма фактлар фактлар булып кала.   


Айнур ГАЛИМОВ

№ |

Кол Шәриф мәчете имамына карата җинаять эше кузгатылган #6435

$
0
0
09.08.2012 Дин
Бу турыда "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итә. Тулырак:

В Казани сегодня было возбуждено уголовное дело в отношении бывшего заместителя директора по связям с общественными и религиозными организациями музея-заповедника «Казанский Кремль». Рамиль Юнусов подозревается в использовании поддельного диплома.

Отметим, в официальной биографии имама мечети Кул Шариф значится, что в 1986 году он окончил среднюю школу с серебряной медалью, с 1986 по 1992 гг. учился в КГТУ им.Туполева, затем перевелся в Казанский государственный финансово-экономический институт, с 1992 по 1997 гг. обучался в Исламском университете в Медине, окончил экономический факультет Казанской сельскохозяйственной академии, получил диплом экономиста.

Как следует из материалов, предоставленных прокуратурой Вахитовского района Казани, проведенной проверкой установлено, что в октябре 2011 года Юнусов, претендуя на должность заместителя директора по связям с общественными и религиозными организациями музея-заповедника, представил диплом о высшем образовании, выданный КГАУ. Однако, как в дальнейшем было установлено, указанный диплом не выдавался. Сам Юнусов в списках студентов университета (окончивших, отчисленных либо обучающихся) не значится.

Следует отметить, что данный диплом Юнусов и ранее неоднократно использовал при трудоустройстве, в том числе и при поступлении на работу в «Казанский Кремль» еще в 2005 году.

Как сообщалось ранее, Юнусов уволился по собственному желанию 20 июля 2012 года. Его местонахождение сейчас устанавливается.

Стоит отметить, что в конце июля на сайте Казанского государственного аграрного университета появилась информация со списком лиц, которые являются владельцами поддельных дипломов. Руководство вуза объяснило тогда публикацию этой информации результатом служебного расследования и рекомендовало ее к сведению работодателей.  


---

№--- | 09.08.2012

Мәскәүнең маймылы без (№1, 2004 ел) #6436

$
0
0
09.08.2012 Мәдәният
Җир йөзендәге һәммә бөҗәк, һәммә җәнлек иясе шатлыгын үзенчә белдерә. Менә шул хайванәт дөньясыннан кала бердәнбер адәми затка шатлыгын елмаеп кына белдермичә, шаркылдап көлү бәхете дә бирелгән. Авыз шәрифеңне бәрәкәтле ачып, башыңны артка ташлап, дөньяңны онытып, гөнаһсыз калып, гөргелдәп бер көлүең җанга әллә нинди шифалар бирәдер, мөгаен.

Кеше ялгызы гына әллә ни җәелеп көлә алмый. Ә инде күмәк булганда, бер-береңне котыртып, әсәртеп торганда көлү шарлавыгына кушылып китүеңне сизми дә каласың.

Көлүнең иң хикмәтле ачкычы – эстрада юморында.

Бармы ул безнең татар галәмендә андый юмор? Көлдергеч осталарын берәм-берәм күз алдыннан үткәрәм дә... бар да ул, юк та ул бездә, дигән нәтиҗәгә киләм.

Онытмыйк, җәмәгать!

Безнең халык бик тиз ышанучан, беркатлы, китапка басылган һәм сәхнәдән яңгыраган сүзне хисләнеп, йөрәге белән, уптым илаһи кабул итә һәм тиз арада канына сеңдерә. Шуңа күрә уйнап сөйләгәндә дә уйлап сөйләргә гадәтләник!

Нишлисең, Казанның эстрада юморы Мәскәү осталары үрнәгеннән, аларга охшарга тырышудан, алар тешләп ташлаганны иелеп алып кабудан ерак китә алмый шул...

Безнең эстрада сәнгате – Мәскәүнең маймылына әйләнә бара...

Китап юморы һәм сәхнә юморы... Бу жанрда хәзерге көндә әнә шундый аермалыклар барлыкка килде. Щедрин, Чехов, Зощенко, Тукай, Шәфигуллиннарның сюжетлы, хикәяләү рәвешендәге юморлары бүгенге мәйданга чыккан җөмлә юморы осталары тарафыннан кысрыклана бара. Тамашачы хәзер артистның һәр җөмләсеннән, аяусыз рәвештә, көлү көтә. Телевизордан күрәбез: Мәскәү тамашачысы сәгатьләр буе көлеп утырырга риза. Нәрсә бу?! Мәскәүлеләрнең – артык нык туклыгыннанмы, әллә соң елыйсы килгән заманнан көлеп үч алумы бу?!

Безнең кайбер артистларыбыз мәскәүлеләр теләсә ни сөйли бит әле дип, аннан-моннан ишеткән өчле-тугызлы анекдотларны сәхнәгә алып менделәр. Бигрәк тә Рәшит Шамкаев бу өлкәдә елгырлык күрсәтә. Көлдерүнең җиңел ысулын тапты ул: анекдотларын йә мишәрчәләп, йә ярым русча телне имгәтеп, билдән түбән якны анадан тума чишендереп, халыкны сарык итүне яратып башкара.

Казаннан бер төркем язучылар чыгыш ясап йөргәндә кайбер районнарда:

– Нигә чыгарасыз шул Шамкаевны, сәхнәдән бик тупас сүзләр сөйли бит?! – диләр.

– Зал белән көлеп утырасыз бит, сызгырып озатмыйсыз сәхнәдән, димәк, сезгә ошый. Тамашачысы нинди – артисты шундый, – дип җавап бирәбез чарасыз халыкка.

Рәшит Сабиров татар кызы яисә егете бүтән милләт кешесе белән никахлашса, гаҗәп бәхеткә ирешә икәне хакында берничә ел буена юмореска укып йөрде (Авторы кем? Рәшит үзе дә, мин дә хәтергә төшерә алмадым...). Яраткан артистыбыз Рәшит Сабиров шулай сөйләде, дип, ышанып, күпме татарлар үз балаларын чит милләткә озатып харап иткәндер. Димәк, төптән уйламыйча гына, Рәшит Сабиров корыч тавышы белән, сәхнә биеклегеннән күпме өлкәләрдә «милләтне киметү бациллалары» таратып чыккан.

Бәлки, беренче карашка шулай тоеладыр, әмма Мәскәү артистларының күбесе теләсә ни сөйләмиләр. Аларның репертуарында – эчке фабуласы-мәгънәсе булган, бүгенге көнкүрешнең мәзәк якларын чагылдырган, профессионал язучылар кулыннан төшкән әсәрләр. Надан кешегә генә алар теләсә ни турында сөйлиләр шикелле тоеладыр.

Нишләп әле соңгы елларда бездә юмор саекты; телебез көнкүрештән төшеп, кухня стеналары арасында йомыла барамы? Әнә, рус теле читтән реклама белән кергән һәрбер яңа сүзне чәйнәмичә дә йотып җибәрә. Ә безнең нәзберек телебез чит канны, чит тәнне бик авырлык белән кабул итә түгелме?

Әллә соң телебез шәһәрләшә, заман тизлегенә яраша алмыймы, аңыбыз бу чуар дөньяны кабул итәргә әзер түгелме? Юкмыни безнең язучыларны уята торган Петросян, Винокур, Шифриннарыбыз. Юкмыни безнең Задорнов кебек кентаврларыбыз (үзе язучы, үзе артист дигән мәгънәдә...)

Әнә шулай, мең-мең сораулар белән гаҗизләнеп, өметсезлеккә бирелеп йөргәндә... Кинәт!..

Шаккатып калдым. Бар икән бит ул безнең дә кентаврыбыз!

Язучылар янында – артист, артистлар янында язучы булган Камил Кәримов бар икән ич безнең!

Искәрми дә йөргәндә, ул көлдерү аланында үткен чалгысын көйләп куеп, мул покослар чыгарга өлгергән дә икән. Юморы – саф татарча, заманча, елгыр фикерле, йөгерек уйлы, йомры мәгънәле – залдагы тамашачының күңелен әйләндерә дә каплый, китә көлү ерганаклары! Задорновларың тел шартлатып куярлык.

Болай булгач, яшибез әле! Камил Кәримовтан соң да сәхнәгә юмор кентаврлары менәр, Аллаһ боерса! 


Марсель ГАЛИЕВ

№8 |

Фәрит Мифтахов татар җәмәгатьчелеген мәдрәсәгә ифтарга җыя #6437

$
0
0
09.08.2012 Дин
Татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе, Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов җомга көнне – 10 августта Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәгә татар җәмәгатьчелеген ифтарга мәҗлесенә җыя.

Ифтар алдыннан җәмәгать, дәүләт, дин эшлеклеләре татар милләте өчен Рамазан аеның әһәмияте турында фикер алышачак. Аннан традицион исламны үстерүне төп бурыч итеп куйган “Ислам һәм татар” дөньясын концепциясе тикшерелә, аңа өстәмәләр, тәкъдимнәр кертеләчәк. Шулай ук Казан бүлегенең күпкырлы эшчәнлеге белән таныштыру булачак.

Фәрит Мифтахов оештырган ифтар ашында традиицион исламны үстерү турында сөйләшү Казан башлыгы Илсур Метшин чакыруына җавап булып тора. Мэр белдергәнчә, экстремизм һәм терроризм белән көрәшү өчен хакимият, депутатларның, матбугат чараларының, хокук саклаучыларның, җәмәгатьчелекнең берләшеп эш алып баруы кирәк.

- Казандагы татар-мөселман җәмәгатьчелеге Татарстанда традицион исламны үстерү һәм җәелдерүнең конкрет юлларын билгеләргә тиеш. Татар конгрессы традицион исламны кайтаруда төп көч була ала -, ди татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов. 




№ |

Дин агымымы, илдәге агыммы? #6438

$
0
0
10.08.2012 Җәмгыять
Кызганычка кар­шы, парламент каникулын өзәрлек вакыйгалар, фаҗига­ләр торымнан-торымга булып торачак. Дөньясы шундый. Аларның кайсысына игътибар бирергә, кайсысын инкарь итәргә – гадәт­тәгечә, иң өстәге түрәләр хәл итә. Илебез шундый.

Минемчә, 19 июльдәге терактлардан соң: "Татарстанга ваһһабизм керде, сәләфичеләр бездә тамыр җәя!" – дип лаф орырга ашыгу кирәкми. Республикабызда исламның яман агымы барлыкка килде дип бөтен дөньяга кычкырып, татарның барлы-юклы дәүләтчелеген тәмам бетерергә маташалар түгелме?

 

Дәүләт Советының утырышында сүзне күбрәк руханиларга бирергә кирәк иде.

 

Нәрсә ул ваһһабизм?

 

Нәрсә ул традицион ислам?

 

Мин боларны китаплар укып, сүзлекләр актарып, дин тотучылар белән аралашып беләм. Ә андый мөмкинлекләре булмаган кешегә ничек аңлатырга бу нәрсәләрне?

 

Диннән бөтенләй ерак торучы кешеләр, әле үзләрен күрсә­тер өчен, әле үзләрен аклар өчен, әле эш күрсәткән булып, торалар да сәләфичеләр турында, ваһһабистларның көн саен терактлар оештырырга омтылулары хакында озын-озак итеп чыгышлар ясыйлар, "дөрес" сүзләр сөйлиләр. Әмма вәзгыятьтәге халәтне аңлатыр өчен алар бит ник теге яки бу фаҗига килеп чыкканын да аңлата белергә тиешләр. Минемчә, кайберәүләрнең, дин агымнарын белмәгән, аңламаган килеш, зур аудиторияләрдә ниндидер фикерләр әйтергә маташулары психологик яктан бик зур зыян китерә.

 

Гафу итегез, бит чыгыш ясау­чылар арасында юридик белемле кешеләр дә шактый. 19 июльдәге җинаятьләргә дин агымнарының бөтенләй катнашы булмавы ихтимал. Хәзерге вакытта тикшерү бара. Ниш­ләп әле бу вакыйгалар буенча тикшерү барганда, әллә нинди имеш-мимешләр күтәреп, руханиларның үзара ызгышлары хакында чәчрәп чыгарга ашыгасыз?!

 

19 июль вакыйгалары хакында минем үземнең берничә версиям бар, әмма аларны тикшерү барган вакытта әйтәсем килми.

 

Ә менә, "монда хәлләр мөшкел икән дип, Татарстанны губерна яки өлкә дип калдырырга омтылмыйлармы икән" дигән шик-шөбһәне бер мин генә түгел, бик күпләр әйтә.

 

Татарстанда ваһһабизм бар дип коткы тарату белән үзләре өчен дер калтыраучы түрәләр күптән шөгыльләнәләр инде. Аларга "эш күрсәтергә" омтылучы куштаннар кушылып "сайрыйлар".

 

"Паровоз" алдыннан чабып, республикабызга ваһһабизм керде, диючеләр татар халкының дошманнары төзегән тегермәнгә су коялар түгелме?!

 

Ашыкмагыз! Ни генә булмасын, динебезгә, диндәге руханиларыбызга, хәтта андагы низагларга да тел-теш тигезергә ашыкмагыз! Ә бу көннәрдәге авазларга колак салсаң, котсыз калырлык – бездә, имеш, ислам чалыш юлга керә, укырга киткәннәр кире кайтмыйлар, укып кайтканнары бозылып кайт­каннар.

 

Дин дәүләттән аерым түгелме? Әллә мин ялгышаммы?

 

Бездәге ислам динендәге халәтне түрәләр һәм аларның куштаннары тикшерергә, анализларга тотынганнар икән, менә бу күренеш чыннан да бик ямьсез. Чыгыш ясаган кайберәүләрнең, диннән ерак булуларына кара­мастан, барып, башларына чалма урыйсы килә башлады.

 

Казанның Дәрвишләр бис­тәсендә берәүне милиционерлар арткы тишеген швабра сабы белән каезлап җәзаладылар. Бу эшне яптылар, бер шаулашып алдылар да шуның белән вәс­сәлам. Күп тә үтмәде, Дальнийда милиционерлар берәүне арткы тишегенә шампан шешәсе тыгып үтерделәр. Нишләп шундый җинаятьләрдән соң, чаң кагып, Госсовет утырышын җыймадыгыз? Алла өчен мулла да, гади кеше дә бертигез!

 

Минем нәрсә әйтәсем килә...

 

Дин ул – Дин! Җинаять ул – җинаять! Бу ике төшенчә бер үк координатлар системасында карала алмыйлар. Бу болгавыр заманда, бигрәк тә Россиядә байлыкны, акчаны идеологиягә әйләндергән илдә, муеннан коррупция сазлыгына баткан дәүләттә дин өлкәсе тирәсендә дә әллә нинди агымнар, әллә кемнәр барлыкка килер әле. Диннең монда катнашы юк!

 

Дин ул – Дин!

 

90 нчы елларда эшмәкәрләр үзара кан койганда, исемнәре нык яңгыраган бизнесменнарны үтергәндә, нишләп бер генә дә махсус утырыш җыелмады? "Ерунда, это передел собственности", – дидегез. Имештер, "все через это прошли". Нәтиҗәдә менә шушындый ил-көн килеп чыкты. Җитәкчеләребез күзәтүе астында, бизнес белән кулга-кул тотышып, дәүләт милкен урлаган акчага һәрбер әүкатлы кеше үз туган ягында мәчет салган булып, менә шушындый руханизм барлыкка килде.

 

Урланган акчага күпме мәчетләр салынды! Инде яңа буын үсеп җитте, алар "крутой"­ның Алладан да, мулладан да курыкмавын һәм шул ук вакытта мәчет салып куюын күрделәр.

 

19 июльдәге вакыйгаларга нигез 80 нче еллар азагыннан алып 90 нчы еллар буена салынды, ныгыды, ә хәзер инде, утырыш җыеп, кемне гаепләмәкче буласыз? Кайдадыр укып кайткан шәкертләр­неме? Әкият сатмагыз!

 

Моннан 30 ел элек мәчетләр турында "Ярым ай" дип аталган җырымны язганда мин дин ти­рәсендәге бүгенге матавыкларны күз алдыма да китермәгән идем. Ислам дине минем өчен дөньяда иң чиста күңелле кеше – әбием Хөснелбанат тоткан изге Дин ул!

 

Бүгенге көндә, мәгълүмат чаралары бихисап булганда, Интернет заманында әллә нинди агымнар, әллә нинди оешмалар турында ишетерләр. Ләкин дин мәсьәләләрендә, терактлар булган сурәттә дә, минемчә, саклык белән генә эш итәргә кирәк. Ниндидер китаплар, брошюралар дөнья күргән икән, кешенең аларны укырга хакы бар, гәрчә кемгәдер алар шикле булып тоелсалар да.

 

Гитлерның "Майн кампф"ын Мәскәүдә сатып алып була. Алай-болай аны Интернеттан укысаң, син фашист буласыңмы?

 

19 июль вакыйгаларын тикшерсеннәр, суд утырышы булсын, гаепсез килеш кулга алынучылар булса, алардан гафу үтенсеннәр. Аннары нәтиҗәләр ясап чыгыш ясарга була бит.

 

Кеше ялгышырга да мөм­кин, кемнеңдер диндәге кайбер нәрсәләрне аңлап бетермәве дә ихтимал. Гаепләве, мөһер сугуы җиңел ул. Ялгышучыларга карата ялгыш ысуллар белән тәэсир итеп булмаячак. Дин әһелләре үзләре хәл итәргә тиешле нәрсәләр бу.

 

Информацион көрәштә җи­ңелдек диючеләр дә бар. Чын журналистиканы булдырмау өчен күпме көч куйдыгыз да, хәзер ничек инде информацион җиңүгә ирешергә мөмкин? Үз фикерен кыю иттереп әйтә бе­лүче журналистларыгыз калмады бит сезнең. Белгеч табып, аны тиз генә Интернетка кертеп утыртып кына информация кырында җиңүгә ирешү мөмкин түгел. Журналистика җәмгыятьтә ачыклык, тотрыклык булсын өчен кирәк. Чын журна­листларга ирек бирсәгез, бик күп җинаятьләргә алдан профилактика ясалыр иде.

 

Информация дигәннән... Бездә соңгы вакытта тетрәндергеч вакыйгалар еш булып тора. Мине шунысы гаҗәпләндерә: көн буе, кайвакыт берничә көн рәттән Татарстандагы хәлләр турында үзәк каналларны карап, "Эхо Москвы"ны тыңлап мәгълүмат алабыз. Ә безнең "бөтен планетага" чыккан "Яңа гасыр" телевидениесе ләм-мим, бер сүз дәшми, "Башваткыч", "Кәеф ничек?", "Елмай шоу" күрсәтеп ята. Тиз генә эфирга чыгып, булган вакыйга турында соңгы хәбәрләрне җиткерү хәлләреннән килмиме, профессионаллары юкмы, әллә өстән кушмыйлармы? Мөгаен, барысы да бергәдер. "Кто такой Хади Такташ?" – дип сораган режиссерлар эшли Татарстан телевидениесендә, бәлки шуңадыр.

 

19 июльдән соң гәҗитләребездә шул вакыйгаларга бәйле булган саллы, акыллы фикерле язмалар күренмәде.

 

Шуның урынына кайчаннан бирле инде берничә кеше чаршау артыннан чыгалар да мич артындагы аралыкта экстремистларны күрдек диләр. "Кампанейщина"ларга күнеккән мәэмурият, шул психологиягә тугры калып, "дини экстремизм"га каршы яңа "кампанейщина" башларга тели бугай. Дингә андый установка белән тыгылырга ярамый. Җинаятьне булдырмас өчен профилактик чаралар кулланыгыз. Җинаять кылсалар, хокук саклау органнары тикшерсеннәр, хөкем итсеннәр, гаеплеләр булса, җәзага тартсыннар. Рухстан иленә сүтеп җыю нияте белән кереп бернишли алмаячаксыз. Бәлки әле 19 июльдәге җинаятьләр бернинди идеологияләргә бәйле түгелдер, әле суд булмады бит. Ваһһабизм эзләре табылса, дин әһелләре, юристлар, татарның затлы шәхесләре, бергә җыелып, проблемаларны хәл итегез. Ә Госсовет утырышы кебек "показухалар" белән исә дини идеологиягә тәэсир итә алмаячаксыз.

 

Халыкка терактларның булмавы кирәк. Универсиадалар тыныч кына узсын. Универсиададан соң да татарстанлылар исән-имин генә яшәсеннәр. Показуха, кампанейщина алымнары белән уңай нәтиҗәләргә ирешә алмаячаксыз. Такмак язучы шагыйрегезнең чыгышы бернинди тәэссоратка ия түгел. Салкын мунчада тас шалтыраган тавышны хәтерләтә сезнең ки­чәге коммунист-атеистларыгызның чыгышлары. Лозунгларыгызны, бөгәрләп, чормагызга алып менеп ташлагыз. Заманалар башка. Яңа буыннар килә, алар белән уртак тел таба алучыларның калкуы зарур.

 

Парламент җитәкчесе Фә­рит әфәнде Мөхәммәтшинның утырыш азагында, залдагы дин әһелләренә ишарәләп, аларны "команда" дип атавы кызык һәм сәер яңгырады. Француз теленнән тәрҗемә иткәндә бу сүз "хәрби оешма" дигәнне аңлата. Иптәш Мөхәммәтшин сәясәттә, бигрәк тә сайлаулар вакытында үзләрен команда дип атагач, руханиларыбызны да бер команда итеп күрәсе килә.

 

Бу – игътибарга лаеклы момент. Безнең илдә шәхесне инкарь итү җитәкчеләрнең канына сеңгән. Кешеләрне бертөрле төркемгә әверелдергәч, алар белән сөйләшүе җиңел, аларга команда биреп була. Һәрбер ке­ше индивидуум, һәрбер кешенең үз язмышы бар, һәрбер кеше кабатланмас, шуңа күрә утырышка чакырылган руханиларга "сезнең команда" дип эн­дәшкәннән соң төпле әңгәмә барып чыкмаганы аңлашылды. Шәхесне гавамда батырып калдыруыгыз – сезнең иң яман чирегез. Шәхесләрне инкарь итүегез үпкәләүче, кыҗраучы, көн­ләшүче һәм гаделсезлеккә рән­җүче кешеләрне барлыкка китерә.

 

Безнең мәчетләр тирәсен тикшерүләр, андагы руханиларның мөнәсәбәтләре турындагы имеш-мимешләр миңа теге "Пуанкаре проблемасы"н хә­терләтә. Француз математигы Анри Пуанкареның дифференциаль тигезләмәләре – күбрәк фәлсәфи проблемалар. Аларны, мөгаен, беркайчан төгәл хәл итеп булмыйдыр. Григорий Перельман дигән кеше Пуанкаре проблемасын хәл иткән диюләре дөрес түгел. Ул проблеманы 30нчы елларда ике галим хәл итте дигәннәр иде, ләкин ялгышканнар. Төрле яссылыклар белән кәкре сызыклар бәйләнешендә бер генә нокта түгел, ничек санасаң да, берничә нокта килеп чыгачак. Пространствода әйберне ничек кенә бөксәң дә, сыксаң да, аның асылын тигезләмәләр, формулалар белән аңлату мөмкин түгел.

 

Дин мәсьәләсендә, аның кануннарын төгәл кабул итсәң дә, аны чак кына үзгә аңлатучылар табылачак. Шакыраеп каткан һәм составын формула белән, эшчәнлеген тигезләмәләр ярдәмендә аңлатырлык рухият була алмый. Вөҗданына тап тидермәгән, иманлы, чын руханиларыбыз белән элемтәгә керергә, шулар белән эш итәргә кирәк. Ниндидер "команда" Алла белән инсаният арасында арадашчы була алмый.

 

Зинһар, ашыкмагыз! Татарстанны, республикадагы исламны ялгыш юлга керә дип игълан итәргә ашыкмагыз! Дин тотучылар белән хәзерге кебек дорфа сөйлә­шүдән тыелырга кирәк, дини кешене рәнҗетү ул – үзеңнең эштәге коллегаңны рәнҗетү генә түгел.

 

Руханиларыбызның күбесе, һичшиксез, чын руханилардыр. Аларның кайберләрен җитәкчеләребез "карманный" итеп тотарга тырыша, моңа дин әһел­ләре үзләре юл куймасыннар иде. Чөнки үзара низагларның кайберләрен бу факт та тудырадыр, ахрысы.

 

Безнең илдә экстремизм өчен уңай шартлар күп: илнең үзәгенә үтеп кергән коррупция, әлеге дә баягы "командность", ягъни "көтү"лек, әшнә-кодалык, дәүләтнең кыйбласызлыгы, түрәләрнең ил-көнне үз милке дип санап дустына, малаена, туганына мирас итеп тапшыра алулары, гадел сайлауларның булмавы, дәүләт эшен халыкның контрольдә тота алмавы, тормыш-көн­күрешне яктыртучы профессиональ журналистлар җитенкерәмәве һ. б., һ. б.

 

Иң аянычлысы – җитәкче­ләребез тарафыннан "Дәүләтнең нигезе – гаделлек!" дигән формуланың кабул ителмәве.

 

Ничек кенә булмасын, Аллага ышанса да, ышанмаса да, һәр кешенең рух-омтылышлары – чиксезлекне аңларга тырышу, яшәү мәгънәсен эзләү, гаделсезлекнең һәм газапның сәбәпләрен эзләү, теге дөньяда җан тынычлыгына ирешү өмете.

 

Без культура урынына цивилизация калыккан заманда яшибез. Культура үзенең борынгылыгы белән горурлана, "культ" дигән сүздән ул, аның очы ерак бабалар тоткан дингә барып тоташа. Ә цивилизация кичә-бүген барлыкка килгән ялтыравыклы әйберләре белән, табигатьне бетерә торган техник казанышлары белән мактана. Техник казанышлар кешенең мин-минлеген арттырды, аның күңеленә җансыз механизмнарга табыну хисен тутырды һәм кеше, комфортка омтылып, кешене чын Кеше иткән бик күп төшенчәләргә өстән карый башлады, ихтирамын югалтты, Аллага үзенә кирәк чакта гына ышанучылар буынын тудырды.

 

Шул сәбәпле башка милләт­ләрне аңлау да өстән-өстән генә килеп чыга. Халыклар хәзер үзләренең яшәү рәвешеннән, үзләренең мәдәни күзлекләреннән чыгып кына аралашалар, ә башкаларның социаль, икътисадый һәм сәяси тормышларын инкарь итәләр.

 

Халыклар бер-берсен аңласын өчен һәрвакыт дин ярдәмгә килә.

 

Төрле илләрдә хәтта атеист­лар да төрле. Мөселман илендәге атеист белән татар яисә урыс атеисты арасында бик зур аерма бар. Һәрбер ил, һәрбер цивилизация үзенең дини төсмеренә ия. Менә шул төсмерләрне аңлау гына башкаларның культурасын аңларга, халыклар арасында чын толерантлык булдырырга мөмкинлек бирә.

 

Шуны да һәрвакыт истә тотарга кирәк: бик күпләр Аллага ышана, әмма дә ләкин бу ышану төрле формаларда булырга мөмкин: кемдер куркып ышана, кемдер өметләнеп, кемдер бөек көчкә ихтирам белән карап ышана, кемдер Алла белән якынлык тоя. Ә кайберәүләр үзенең куркуын җиңәр өчен ышана, җаваплылыкны өстенә алырга телә­мәүдән яисә аңлашылмаган нәрсәләрне аңларга теләмәүдән.

 

Кайсыдыр фикер иясе әйт­кән: "XXI гасыр йә дини булачак, йә бөтенләй булмаячак".

 

Кеше ул – гел үзеннән-үзе качырга омтылучы, үзенең кылган гөнаһларыннан котылырга тырышучы җан иясе. Әмма үз-үзеңнән качу мөмкин түгел. Күк тарафларындагы Аллага да барып җитү мөмкин түгел. Аңа таба фәкать юлны табарга һәм шул юлдан барырга гына мөмкин.

 

Дини агымнар гомер бакый булдылар һәм булачаклар. Уңга-сулга кизәнеп нәтиҗәләр ясарга ашыкмагыз. Ялгышып, гаепсезләрне аудара күрмәгез.

 

Күз салыгыз, нинди ил тө­зелде!

 

Нинди идеология хөкем сөрә бүгенге ил-көнебездә?

 

Илебездәге тормыш-көнкү­решне яшәешнең нинди агымы дип атарга була?

 

Ходай бу агым өчен барыбызны да җавапка тартмасмы?!


Зөлфәт ХӘКИМ

№158-159 | 10.08.2012

Язгөл Сөләйманова: Гарәп телен белүчеләргә ихтыяҗ арта #6439

$
0
0
10.08.2012 Җәмгыять
Бүген Россия Гарәп илләренә йөз белән борылды. Татарстан да инде берничә ел мөселман инвесторлары белән эш итү яклы. Нинди соң ул - көнчыгыш? Андагы телләрне өйрәнү ни дәрәҗәдә отышлы?

Бу хакта кечкенәдән үк телләр белән кызыкысынучы, бүген исә берничә чит телдә иркен аралаша алган Язгөл Сөләймәнова белән сөйләшербез. Ул гарәп илләрендә сәяхәт итеп кайтканнан соң, Казанда тел курслары оештырган. Яшь буынның актив вәкиле бүген сәхифәбезнең кунагы.

 

-Язгөл, син Европа телләрен дә яхшы беләсең, ник нәкъ менә Көнчыгыш телләренә игътибарын зур булды?

 

- Әйе, әлбәттә, инглиз һәм испан телләрен дә үз итәм. Аларның киләчәге бар дип уйлыйм. Ләкин гарәп, төрек телләре миңа ничектер якынрак. Коръән дә гарәп телендә иңгән. Мөселман кешесенә аны кайчан да булса барыбер өйрәнергә кирәк. Боларны барысын бергә исәпкә алып, кая укырга керергә дип йөргәндә, әти-әнием югары белемне Казан федераль университетының Көнчыгыш телләре институтында алырга киңәш итте. Мин шунда бардым һәм үкенмим дә. Кайберәүләр гарәп телен үзләштерү авыр дип сөйли, ләкин алар белән бер дә килешмим. Сүзләр ятларга, укырга, гарәпчә аралышрга гына кирәк.

 

- Килешәсеңдер, гарәп кешесен Казан урамында очратып булмый. Аралашыр кешене кайдан табарга соң?

 

- Юк, Казанда аралашыр өчен гарәп яшьләрен табуы авыр түгел. Бүген уку, эш буенча чит илдән килүчеләр күп. Гарәпләр күбесенчә безнең медицина университетында укый. Алар белән элемтәгә чыгып, рәхәтләнеп сөйләшергә була. Үзләре дә бик ачык. Безне исә университеттан Мисырга стажировкага җибәрделәр. 1 елга якын вакыт эчендә миңа тел практикасы җитәрлек эләкте.

 

- Анда тормыш-көнкүреш ничегрәк?

 

- Әлбәттә, һәр илнең үз гадәтләре бар. Безне дә университетта Мисырга алдан ук әзерләделәр. Төркемебездән 6 кеше барды. Кайбер мөгаллимнәр дә яныбызда булды. Пирамидалар дәүләтендә ябынып йөрү гадәте булганга, кызлар гарәп кешеләренә хөрмәт йөзеннән тулысынча ябынып йөрде. Мисырга килгәч, үземне бөтенләй башка дөньяга килеп эләккәндәй хис иттем.

 

- Ә гарәпләр үзләре нинди?

 

- Күзгә бәрелеп торган сыйфатлары - кунакчыллык. Россиядә кеше барыбер ничектер ябыграк, күбрәк үзен кайгырта, мин-минлек көчле дип әйтимме инде... Каһирәдә йөргәндә юл сорасак, барган җиреннән туктап, аңлатучылар, автобуска утыртып җибәреп: «Бу кызны шул-шул тукталышта чыгарырсыз» дип ярдәм итүчеләр дә булды. Әле бер кеше автобуста билет өчен дә түләде. Бик ачык, юмарт алар. Бу аларның йөзе, визит карточкасы.

 

- Татар теле гарәп теле белән ни дәрәҗәдә охшаш? Узган гасыр башында язылган татарча текстларны алсак, алар тулысынча диярлек гарәп алынмаларыннан тора.

 

-Татар телен камил белгәннәргә гарәп теле дә җиңелрәк бирелә дип уйлыйм. Чөнки күп кенә сүзләр безнең телгә гарәпчәдән күчкән. Көндәлек кулланышта булган китап, каләм, вакыт - барысы да алынма. Шуңа татарларга өстәмә сүзләрне генә өйрәнәсе кала. Грамматикада да уртаклыклар бар.

 

- Гарәп сүзләренең синонимнары күп диләр. Бер мәгънәне аңлатыр өчен 20гә кадәр сүз куллану мөмкин дип ишеткәнем бар. Шуңа бу телне кайсы илдә, кайсы диалектын өйрәнү хәерлерәк?

 

- Казанда укыганда без, иң беренче чиратта, Коръән телен үзләштердек. Бүген анарда сөйләшүчеләр аз, ул сөйләм дә кулланылмый диярлек. Күп илләрдә, нигездә, диалектта сөйләшәләр. 22 гарәп иле бар икән, 22 диалект яши дигән сүз. Мисырга Коръән телен өйрәнеп барган идек, аңа өстәп җирле диалектны да өйрәнергә туры килде. Коръән теле классик санала, аны белсәң, сине бар җирдә дә аңлыйлар. Безнең рус теле кебек инде. Хәзер күп кенә чит илдә туристларга хезмәт күрсәтүчеләр - официантлар, сатучылар рус телен аңлый бит. Коръән теле Мисыр диалектына якын. Ул җиңел санала. Өйрәнү өчен иң авыр диалект - Мәгъриб (Морокко) сөйләме.

 

Мисырда сыйфат фигыльнең исемләшкән формасы кулланыла. «Мин баручы», «мин утырып торучы» дип сөйләшәләр. Синонимнарга килсәк, алар һәр телдә дә бихисап. Шул ук инглиз теле сүзләргә бай. Ләкин аңа карап, аны өйрәнми тормыйлар. Гарәпчәдә сүзнең тамырын белергә кирәк. Анда тартык хәрефләр генә языла, сузыклар хәрәкә рәвешендә бирелә. Әйтик, «кәф», «ти», «би» хәрефләреннән җаның теләгәнчә сүзләр ясарга мөмкин. Кәтәбә - «язарга» дигәнне аңлата, шул тамырдан хәрәкәләр ярдәмендә «китап, «мәктәп» сүзләрен китереп чыгарасың.

 

- Гарәпләр үзләре нинди тел өйрәнә?

 

- Әлбәттә, инглиз теле. Без Мисырда гарәпләр белән гарәпчә сөйләшергә тырышабыз, ә аларның инглиз теле белемен гамәлдә куллынасы, шомартасы килә - безнең чит илдән килгәнне белгәч, инглизчә сөйләшергә тырыштылар.  Бу бөтен гарәп иленә дә хас дип әйтмәс идем. Мәсәлән, Иранда фарсы телен өйрәнгән чакта шуңа игътибар иттем: андагы яшьләр үз телен генә белә, башкасы белән кызыксынмый. Тормышта да аларны берни кызыксындырмый. Яшь кеше, гадәттә, актив була бит. Шул ук Мисыр гарәпләре диңгезгә йөри, спорт белән шөгыльләнә, табигатькә чыга. Иранда исә мин моны сизмәдем.

 

- Гарәп илләрендә татарлар турында беләләрме?

 

- Кызганыч, әлегә алар өчен Татарстан сүзе ят. «-стан» кушымчасы булганга, республикабызны Таҗикстан, Үзбәкстан белән бер тирәдә дип уйлыйлар. Ул Россия составында, анда да мөселманнар яши, мәчетләр бар, дини бәйрәмнәрне үткәрәләр дигәч, бик куанып Татарстан турында сораша башлыйлар. Алар өчен дин дуслыгы бик мөһим. Мөселманнарга хөрмәтләре бик зур. Җәй көннәрендә аларга бездәге Сабан туйлары турында да сөйләдек. Татарстанның төрле университетларыннан Мисырга килгән яшьләр хәтта ки анда үзенчә бер Сабан туе да оештырды. Көрәш, капчык киеп сикерү, колгага менү - берсе дә калмады. Бәйрәмгә бер укучының әтисе акча бирде. Гарәпләрдә исә безнең бәйрәм кызыксыну хисләре калдырды. Бер бәйрәмнән генә татарларны яраттылар, кабул иттеләр дип әйтеп булмый. Беренче адымнар гына ясалды. Алга таба Көнчыгыш илләрендә безнең республика турында белә башларлар дип уйлыйм.

 

- Гарәп телен белгән кызлар-егетләр Россиядә нинди эштә эшли ала?

 

- Мәскәүдә, Петербургта Көнчыгышны өйрәнү көчле. Хәзер бу Татарстанга да килеп җитте. Гарәп телен белгәннәрнең күбесе матбугатта - зур федераль мәгълүмат агентлыкларында, телевидениедә көч куя. Тәрҗемәче булып китүчеләр дә шактый. Бер танышым Сомалида хәрби тылмач булып эшләде. Дөньякүләм икътисади, сәяси, мәдәни чараларның Казанда узуы көнчыгыш телен өйрәнү ихтыяҗын арттыра. Мәркәзебездә гарәп хәбәрләрен бирә торган телевидение эшләр, журналлар чыга башлар дигән өмет бар. Элек кешеләр доганы да мәгънәсен аңламый гына укый иде, хәзер исә тел өйрәнүгә офыклар ныграк ачылды, яшьләр ни укыганын аңларга тели. Бездә гарәп теленә кызыксыну тагын да артачак.

 

- Казанда тел курслары оештырып җибәрүең дә шуңа бәйледер, күрәсең?

 

 - Дусларым, якыннарым арасында тел өйрәт әле дип мөрәҗәгать итүчеләр бар иде. Тәвәкәлләп, бу эшкә алынып карарга булдым. Беренче төркемне чыгаргач, үзем дә бик аптырыдым: шәкертләрем ике ай эчендә дә мин еллар буе үзләштергәнне эләктереп ала алган. Бәлки, әниемнең педагог сәләте дә күчкәндер. Укучыларым, хата белән булса да, сөйләшеп китте. Аларның сөйләмен гарәп кешеләре аңлап, җавап бирерлек иде. Бу мине шулкадәр канатландырып җибәрде ки, тагын берничә төркем җыеп, аларга да дәресләр бирдем. Курсларны исә инглиз телендә дә уздырам. Үзем генә җитешмәгәнгә, мөгаллимлек эшенә чит илләрдә укып кайткан яшьләрне җәлеп итәм.

 

Курсларны оештырганда дусларым нык ярдәм итте. Документ теркәүдә, бухгалтерия эшләрендә булышканнары, миңа ышанып, рухи яктан хуплап торганнары өчен дә рәхмәт аларга! Кеше гомер буе нәрсәгәдер өйрәнә. Әгәр мин бу процесста үз өлешемне кертә алам икән, мин шуның белән бик бәхетле!


Миләүшә ЗАКИРОВА

№ |

«Ризык ашыкканны яратмый» #6440

$
0
0
10.08.2012 Аш-су
«Тәмле булсын апа» исемен алган Резидә ХӨСӘЕНОВАны белмәгән хуҗабикә юктыр. Иртәнге «Хәерле иртә!» тапшыруының «Тәмле булсын!» сәхифәсендә ул үзен кул астындагы ризыклардан тиз генә әзерләнә торган, берсеннән-берсе тәмле ризык рецептлары белән яраттырды. Бер караганда, Резидә ханым барыбыз да пешерә торган шул ук ит яки бәрәңгедән, йә булмаса балыктан гап-гади ризык әзерли кебек. Әмма ул аларны пешергәндә бер дә уйламаган икенче бер продуктны кушып җибәрә дә ризыгы искитмәле тәмле һәм хуш исле булып чыга. Шуның өстенә аларны матур итеп бизәп тә куя.

Резидә ханымның үзе әйтүенчә, ризык әзерләгәндә ул фантазиясен эшкә җигеп, иҗади яктан якын килеп эшли. «Мин рецептларны интернеттан өйрәнеп утырмыйм. Аларны үз тәҗрибәмнән чыгып ясыйм. Суыткычны ачам да нәрсә барлыгын карыйм. Шул булган нәрсәләрдән генә берәр ризык уйлап чыгарам. Ризык әзерләгәндә үземә рәхәтлек алам, җырлап та җибәрәм, кәефем дә гел күтәренке була», ди пешекче. «Ни өчен нәкъ менә пешекче һөнәрен сайладыгыз?» – дигән соравыма да ул: «Кечкенәдән әзерләргә ярата идем. Гаиләбез зур булды. Әни өч көнгә бер тапкыр бер чиләк су белән камыр куеп, җидешәр ипи сала иде. Гел аның янында кайнаштым. Шуңа да кая укырга барыйм икән дип уйлап та тормадым. Баштан ук шулай хәл иткән идем. Кооператив техникумында укыдым. Гомер буе аш-су янында, башка эшне тапшырсалар, эшли дә алмам кебек», – ди «Тәмле булсын апа».  

 

– Резидә апа, рецептларыгызны туплап, китап чыгарырга теләгегез юкмы?

 

– Кулинария турындагы китап өстендә эшлим. Өч йөз биттән торган, 140 рецептны үз эченә алган, татар, рус һәм инглиз телләрендә язылган китап булачак ул. Исемен дә «Тәмле булсын!» дип куярга уйлап торам.

 

– Игътибар иткәнегез бармы икән? Бер үк рецепт буенча пешерелгән ризык та төрле кешенең төрлечә килеп чыга. Сез моны ничек аңлатасыз?

 

– Сүзләрегез белән килешәм. «Кулы тәмле» дигән гыйбарә дә юктан гына килеп чыкмаган инде ул. Кул үзенекен ала. Тик шулай да ризык әзерләгәндә мин, ашыкмаска кирәк, дим. Ризык ашыкканны яратмый. Кулыңны юып, башыңа яулык бәйләп, бисмиллаңны әйтеп, бөтен күңелеңне биреп эшләсәң, ризык тәмле килеп чыга. Ходай үзе дә булышып тора ул. Тозы да артык салынмый, төбе дә көйми, камыры да уңа.

 

– Күбесенчә ризыкларны нинди иттән әзерлисез?

 

– Соңгы вакытта күркә итенә өстенлек бирә башладым. Гаиләм әфлисун маринадында әзерләнгән күркә итен яратып ашый.

 

– Аның ничек әзерләнгәнен дә әйтегез инде.

 

– Маринад өчен 1 әфлисун, 1 чәй кашыгы бал, 1 тырнак сарымсак, тоз, борыч кирәк була. Әфлисунның кабыгын вак угычта уабыз, ә согын сыгып, бал, тоз, борыч кушабыз, изелгән сарымсак өстибез. Барысын болгатып, маринад әзерлибез. 200 гр күркә ите түшен юка телемнәргә кисеп, махсус чүкеч белән төябез. Маринадка салып, 20 минутка суыткычка куябыз. Аннары майлы табада ике яклап кыздырабыз да өстенә маринадын агызып, 2-3 минут томалап пешерәбез. Табынга чыгарганда салат яфракларына куеп, зәйтүн җимеше белән бизибез.

 

– Соңгы вакытта күпләр бәрән итен ашамый башлады. Аның исен яратмыйлар. Ул истән котылу өчен нәрсә эшлисез?

 

– Бәрән итенә күп итеп яшел тәмләткеч салам. Лайм согын сыгам. Шулай ук аның исен кинза да ала.

 

– «Тәмле булсын!» тапшыруында Сез бервакыт иткә әфлисун кабыгын уып салдыгыз?

 

– Соңгы вакытта иткә әфлисун кабыгын куша башладым шул. Аны кыздырганда да яки шашлык әзерләгәндә дә вак угычтан уып салам. Бердән, әфлисунның бөтен витамины кабыгында. Ә икенчедән, ул иткә ниндидер бер тәм кертә, андый ризык хуш исле дә була.

 

– Тапшыруыгызга әйләнеп кайтсак, Сез анда күбесенчә җиңел генә әзерләнә торган ризыклар тәкъдим итәсез. Шуларның берсе белән безне дә таныштырыгыз әле.

 

– Минем яратып ясый торган салат рецептым бар. Аны Коръән ашларында да ясый башладым. Әбиләр дә бик ошата. Салат өчен виноград, алма, ысланган тавык түше, сельдерей сабагы һәм майонез кирәк. Ингредиентларның барысын да шакмаклап турыйбыз да майонез салып болгатабыз. Мондый салат тәмле дә була, бик тиз дә эшләнә.

 

– Резидә апа, камыр ризыкларыгыз күпереп пешә, бәлки, серен әйтерсез?

 

– Аның бернинди дә сере юк. Мин камырга разрыхлитель салам. Ул камырга көч кертә. Аннары камырны 5-10 минут кына кабартам. Элек әниләр аны озаклап әчетеп тота иде. Алай иткәндә аның әче тәме килә. Өчпочмакны әче камырдан пешерәм. Лимон пирогы өчен дә әче камыр яхшы. Гомумән, чүпрәле камыр яхшырак, ул аны йомшарта, шуңа тиз генә катып та китми.

 

– Камыр ризыклары турында сөйләгәч, гөбәдия ашыйсы килеп китте. Сез гөбәдия камырын ничек әзерлисез?

 

– Камырга 1 стакан сөт, 2 аш кашыгы каймак, тоз, шикәр комы, 20 гр чүпрә салып, яхшылап болгатам. Он өстим дә, бераз тоткач, 100 гр маргарин салам. Маргаринны бүлмә темперурасында гына эретәм. Катырак итеп камыр басам. Камыр кулга ябышмасын өчен, 1-2 аш кашыгы сыек май да салырга ярый. Камыр бераз күтәрелә башлагач, 200-250 гр камыр алып, аны табага җәеп салам. Эчлек тутырам. 150 гр камырны алып бәлеш өсте ясыйм. Эчлек өчен йөзем, кара җимеш, күрәгә, дөге, шикәр комы салып болгатам. Иң аска корт, аның өстенә дөгеле-җимешле катнашма, ә иң өскә күкәй уып салам. 200-250 гр атланмай эретеп сибәм.


Дилбәр ГАРИФ

№ |

Рөстәм Мингалим: «Кысады-су, әй, туган су, йөзем юган су...» #6441

$
0
0
10.08.2012 Мәдәният
15 августта танылган якташыбыз, татар шагыйре, прозаик, драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Татарстанның халык шагыйре Рөстәм МИНГАЛИМнең тууына 75 яшь тула

Без аның белән бер мәктәптә - Камышлы районының Дәүләткол җидееллык мәктәбендә укыган идек. Дөрес, ул миннән берничә яшькә өлкәнрәк иде. Аларның иртән-иртүк төркемнәре белән безнең Дәүләткол авылыннан өч-дүрт чакрым арада урнашкан күрше Йолдыз бистәсеннән шаулашып мәктәпкә килеп керүләре әле дә хәтеремдә.

Йолдыз авылы күптәннән юк инде. Без моннан 15 ел элек шагыйрьнең 60 яшьлеген билгеләп үткән көннәрдә элек аның туган авылы булган, кычыткан, әрем басып киткән урынны барып күргән, “Мөбин” чокыры буйлап, Йолдызда башлангыч мәктәпне тәмамлагач, Рөстәмнең классташ дуслары, иптәшләре белән Дәүләтколга укырга йөргән сукмаклары аша үткән идек.

Бу таулар, чокырлар, шаулап үскән каеннар, юкәләр, имәннәр, тау астында чылтыр-чылтыр итеп агып яткан кечкенә генә Кысады инеше, гомумән, туган якның гүзәл табигате турында яшүсмер елларында шагыйрь үзенең күпме шигырен язган.

“Ничек йөрмәсен хәтердә

Хәтәр терәк таулар.

Безне тирбәткән каеннар

Ничек онытылсын алар...”

Дәүләткол мәктәбендә укыган илленче еллар башында Рөстәм үзенең шигырьләрен стена газетасында да, тора-бара күренекле татар шагыйре булып киткән Әнвәр Давыдов мөхәррирлек иткән “Югары уңыш өчен” район газетасы битләрендә дә урнаштыргалый иде. Әле шул вакытта ук укытучыларыбыз аның киләчәктә шагыйрь булачагына өмет баглыйлар иде инде. Ә ул минем кумирыма әйләнеп китте.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң Рөстәм Мингалимовның исеме минем өчен берникадәр вакыт югалып торды. Ә ул Татарстанның Камышлыга күрше Бөгелмә шәһәрендә авыл хуҗалыгы училищесын тәмамлаган, аннан соң Казахстан далаларында чирәм җирләрен күтәрүдә тракторчы һәм комбайнчы буларак катнашкан, Ташкент заводларында слесарь һәм станоклар көйләүче булып эшләгән икән. Тик барыбер туган як һәрвакыт аны үзенә тартып торган. Һәм ул энесе һәм әнисе яшәгән Бөгелмә шәһәренә яңадан кайтып урнаша һәм берникадәр вакыт биредә йөк ташучы булып эшләп ала. Берүк вакытта ул, әлбәттә, шигырьләр язуын да дәвам итә.

Тик чын шагыйрь булу өчен үзенең белеме җитмәвен аңлап, Рөстәм алтмышынчы еллар башында Казанга килеп, дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә, укуын тәмамлагач, сигез ел дәвамында “Яшь ленинчы” газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр һәм җаваплы секретарь, аннан соң пенсиягә киткәнче егерме елга якын Татарстан Язучылары берлегендә әдәби консультант булып эшли.

Нәкъ шушында Казанга килеп, университетта укыган елларда Рөстәм Мингалим чын шагыйрь булып җитлегә дә инде. Аның бер-бер артлы китаплары дөнья күрә башлый: “Әйт, кояшым” – балалар өчен шигырьләр, 1966 ел, “Эзләр” – өлкәннәр өчен шигырьләр, 1967 ел.

Бу елларда Рөстәм Мингалим балалар өчен күп шигырьләр иҗат итә һәм аерым китаплар чыгара: “Ә сәгать келт-келт итә” (1968), “Уйланырга кирәк” (1971), “Төнге әкият” (1973), “Бәхетле исем” (1977).

Шагыйрьнең 1998 елда дөнья күргән “Их, Самара яклары” исемле китабы аеруча игътибарга лаек. Үзенең китапка кереш сүзендә автор болайрак язган: “Мин Самара өлкәсеннән, Камышлы районының Йолдыз авылыннан. Туган ягымда алты яшькә җиткән вакытым булды. Аны тиздән алтмышка якынлашучы (ә бүген аңа 75 яшь инде) бабай чагым алыштыра. Ә күңелдә һаман балачак һәм туган як. Бу китабым туган ягым балаларына кечкенә бүләгем, истәлегем булсын иде.

Аннан кай якта да, бала бала бит инде ул. Һәркайсы миңа кадерле, якын. Бу шигырьләремне барча нәни дусларым да үз итсә, яратса, мин үземне чиксез бәхетле санар идем”.

Яратмый ни!? Шагыйрьнең бу китабындагы “Их, Самара яклары” дигән шигыре генә ни тора! Ул җыр булып яңгырарга да хаклы.

Без бәләкәй чакларда,

 атланабыз атларга,

Төшәбез әй мәтәләп -

урамнарга, чатларга:

- Ап-па, оп-па,

без Самара яклары!

Йолдыз белән Дәүләткол,

Усман, Бакай, Балыклы,

Камышлы һәм башкасы

Бездән көлә эч катып.

Ап-па, оп-па,

без Самара яклары!

Биредә бирелгән 89 шигырьнең һәркайсы балаларга зур мәхәббәт,тирән тәрбия рухы белән сугарылган. Мондый дәрәҗәдә балалар өчен шигырь язучылар бүгенге татар әдәбиятында бармы икән дип уйлап та куясың. Ә инде Рөстәм Мингалимнең өлкәннәр өчен язган шигырьләренә килгәндә, аларда фикер һәм хис муллыгы ташып тора. Аның төп шигърияте дә, шул исәптән милләтебез язмышы турындагы “Иртәгә” дигән поэмасы да, нәкъ шундыйлардан. Бу әсәр хәлебезне ачык аңларга, заман тизлегеннән калмаска, үз төсебезне югалтмаска, борынгыдан килгән кырларыбызда шөһрәтле булып яшәргә чакыра.

Әдип драматургия өлкәсендә дә актив эшли. Заманның проблемаларына багышланган, идеянең сәнгать психологизмы, кызыклы образлар системасы белән аерылып торган әсәрләрдән “Кунак кызы гел килмәс”, “Тау астында - бүре”, “Кайда сез, ирләр?” исемле лирик, сатирик, моңсу комедияләрен, “Кире уйларга соң инде”, “Өченче бүлмәдә эт яши”, “Әгәр булса борчуларың”, “Сабый туды” драмаларын санарга мөмкин.

Татар балалар әдәбиятын үстерү һәм баету юнәлешендәге эшчәнлеге өчен 1977 елда Рөстәм Мингалим Татарстан Язучылары берлегенең Абдулла Алиш исемендәге бүләгенә лаек була. 1988 елда аңа “Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем бирелә.

Рөстәм Мингалим “Дәрт чүлмәге” шигъри җыентыгы өчен 2005 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды. Ә 2011 елда аңа “Татарстанның халык шагыйре” дигән мактаулы исем бирелде.

Соңгы елларда каты авыру шагыйрьне аягыннан егарга теләсә дә, ул бирешмәде, теше-тырнагы белән тормышка ябышып, көрәшүен дәвам итә. Аңа яраткан хатыны Илүсәр ханым һәм кызы Алсу ныклы терәк булып торалар. Әтисенең алтмыш яшен билгеләгән көннәрдә әле башлангыч сыйныфта гына укыган Алсу бүген инде җиткән кыз булып, югары уку йортын тәмамлап, яраткан һөнәре - рәссам белгечлеге буенча диплом алырга да өлгергән.

Рөстәм Мингалим үзенең 75 яшьлек юбилее көннәрендә авыру сәбәпле, Казаннан, өеннән чыкмыйча яшәргә мәҗбүр ителсә дә, бөтен күңеле белән бүген ул туган ягында, якташлары янында.

Бер шигырендә әйтелгәнчә: “фикер очларымның бик күпләре авылыма калган уралып”. Шуңа да шагыйрь үзенең шатлыклы минутларында да, борчылу минутларында да гел туган якларына, күңелендә генә булса да балачагына әйләнеп кайта. Чөнки биредә аның - таяну ноктасы.

Үзенең “Бердәмлек”нең бишьеллыгына багышлап язган шигырендә Рөстәм Мингалим болай дигән иде:

Туган якта мине көткән

йортым юк,

Учагында мине көткән утым

юк.

Бәрәңгесе шаулап чәчәк

атса да,

Юк, ишектән әнкәм чыкмас

бакчага,

Апам кайтмас мәңгелектән

су алып,

Таң җилендә чәчкәйләре

чуалып.

Ни белсәк тә, болай ук дип

белмәдек,

Хәзер утым һәм йортым

син, “Бердәмлек”!

Шагыйрьнең уты һәм йорты булган “Бердэмлек” газетасы коллективы да, үзенең күпсанлы укучылары исеменнән танылган якташыбызны, халык шагыйре Рөстәм Мингалимне 75 яшьлек олуг юбилее белән чын күңелдән котлап, аңа исәнлек, хәерле гомер, иҗатында яңа уңышлар тели.

 

* * *

 

Рөстәм Мингалим

 

Тау астында гади су

 

Күк ул тиңсез,

Касады-су -

тау астында гади су.

Исән бул, йөзем юган су,

мин дә юлга чыгасы.

...Туган су,

сау бул, йөзем юган су.

Алым кала,

гөлем кала,

алып булмый шул инде.

Җитсә китәр вакытларың,

калып булмый шул инде.

...Туган су,

сау бул, йөзем юган су.

Күк ул тиңсез,

галәм чиксез,

анда йолдыз адашкан.

Адашкан йолдызлар хәле

тигән безнең язмышка

...Туган су,

сау бул, йөзем юган су.

Касады-су, әй, туган су,

сау бул, йөзем юган су.

1984

 

Ак болытлар үтте

 

Еш сөйләшәм быел күккә

 карап,

үзем генә калгач, бергә-бер.

Әткәм, бабам, аның

 бабасы да

бу күк йөзен шулай күргәндер.

Күпме үтте, ак болытлар үтте-

еллар битен сыйпап, иркәләп.

...Гомер иттем,

Җиңдем,

канатландым,

бәйрәм, җырлар -

истә... Истәләр...

Әрнеп-әрнеп елаганым да бар,

чынлап елау - булмый

 онытырлык.

Җан телендә, ачык яраларда

тоз таулары эреп утырды.

Көлгән чагым булды үз

 хәлемнән,

яралану, әрнү, елаудан,

мәхәббәттән,

табу, югалтудан,

гомер, тарих,

уйдан,

юллардан.

Мин көлмим дә быел,

 еламыйм да,

кайдан килде бу ел, ник

 килде?

Еласам -

мине һичкем

юаталмас,

көлсәм- туктап булмас

 шикелле.

1980-1997

 

Кайвакытта

 

Кайвакытта үз-үземне

 мактыйм мин:

Ап-аз яшәп, күпме нәрсә

 таптым, дим.

Тапканым да хәрам йә ялган

 түгел –

Мин югалту хисабына таптым

 гел.

Мактанырлык тапканың ни,

 дисезме?

И дусларым, шуны да

 күрмисезме:

Күпме җиргә күз нурларым

 чәчелде,

Дөнья уе сирәгәйтте чәчемне...

Кимеп калды йөземдәге

 алсулык, -

Элек булган көлү инде

 миндә юк.

Җитдилегем арта бара

 бермә-бер,

Көтмәгәндә әллә нишли

 йөрәгем.

Ташкын кебек гөрләп килгән

 елларым

Артта кала моңсу гүләү

 чыгарып.

Минем күңел бераз нечкә

 күңел бу,

Тик белегез, зарлануым

 түгел бу.

Бу югалту минем өчен

 чүп әле,

Югалтканнан югалтасым

 күп әле...

Бер үземне югалтырмын,

 шунда сез

Минем нәрсә тапканымны

 күрерсез.

1970

 

Җиңүче чәчәк

 

Каян килә икән талау рухы,

алдау рухы килә кайлардан?!

Буып, талап, суеп байый

 берәү,

икенчесе талый аңардан...

Яңа сүздә, күздә - баю уты,

тирә-юньгә янап, пешереп...

Җыелып, өелеп, сүгенеп

 сугыша да

сибелеп Жирне талый

 кешелек.

Бөек максат булып талау

 калды,

маяк булды - баеп танылу:

нинди Алла уйлап

 чыгардык та,

бу соң әле нинди табыну? -

Мондый юлга ничек

 кердек икән,

чыгу юлын инде белмибез...

- Тиздән Җир дә бетә,

кешеләр дә...

Бергә бетә, - диеп йөрибез.

...Кешелекне кеше бетерер дә,

Җир җилләнеп калыр

 төслерәк:

Һәм -

Җиңүче булып -

чәчәк чыгар

безнең уртак кабер өстенә.

1991

 

Бәхетем

 

Көндез кояш йөзә бәхетем

 булып,

Бәхетем булып төнлә

 ай чыга...

Язгы сулар ташый бәхетем

 булып,

Бәхетем булып гөлләр ачыла.

Болыт булып йөри минем

 бәхетем,

Яшен булып кисә һаваны...

Минем бәхет -

 хәтәр-хәвефләрдә

Юкка чыккан ирләр дәвамы.

Яшем арткан саен арта

 барып,

Зурайды шул бәхетем бик

 күпкә;

Бар кешенең бәхете, бәлкем,

 җирдә

Тиң түгелдер минем бәхеткә.

һич бетәрлек түгел минем

 бәхетем,

Минем бәхетем - Җиргә

 килүемдә,

Минем бәхетем - бөтен

 бәхетсезне,

Бөтен бәхетлене сөюемдә.

1971

 

Базарда

 

Егерменче гасыр иде,

 берзаман

шулай мин дә уздым сезнең

 базардан.

...Бүкән тора, түшкә тора

 бүкәндә,

ә исерек ит чабучы ит чаба.

Ызгышлар ник,

талашлар ник дөньяда?

Сугышлар ник,

бүлешләр ник дөньяда?

Ә исерек ит чабучы ит чаба...

һәм ит ята охшап канлы

 дөньяга,

исерек, шат ит чабучы ит чаба.

Ит чабучы! Әй, үтим мин,

 чапмый тор!

Юкса минем башны уем

 яндырыр.

...Егерменче гасыр иде,

 берзаман

шулай мин дә уздым сезнең

 базардан.

1975 


Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН

№33 | 11.08.2012

«Ә мин аны яратмадыммыни?» #6442

$
0
0
10.08.2012 Җәмгыять
Без Фәния ханым белән май ахырларында таныштык. Улым укый торган лицейда вахтер булып эшли ул. Авылга кайтырга дип улымны көтеп торганда сөйләшеп киттек без аның белән. Вак-төяк мәшәкатьләрдән, ил-көн вакыйгаларыннан соң сүз үзеннән-үзе шәхси тормышка күчте. Күңелен бушатасы килдеме – Фәния апа миңа катлаулы тормышын бәян итте. «Үзем турында сөйләмим, улымның язмышы бик гыйбрәтле булды», – дип башлады ул сүзен.

– Дамир бик иртә өйләнде. Рус кызы Лена белән өч елга якын очрашып йөрделәр, бер-берсен бик яраттылар. «Улым, яхшылап уйла, марҗа марҗа инде ул, тора башлагач, төрле милләттән булуыгыз сизелер», – дип кисәттем. Тыңламады. Газиз балама аяк чалмадым инде. Киленемне бик ошаттым тагы. Чибәр, ягымлы иде Лена. Озакламый балалары Марс туды. Оныгыма алты ай булганда, Дамирны армиягә алдылар. Самара ягында ракета гаскәрләрендә хезмәт итте ул.

Лена яшь, дәрте ташып тора. Тормышның артына тибеп яши торган чагы. Бер тиен акчасы булмаган ирен ике ел көтсенмени инде? Улым китеп, берничә ай узуга, башка ир белән яши башлаган. Бу турыда миңа кодагый әйтте. Марс кодалар йортында яшәде, аны бергәләп тәрбияләдек. Кодагый балалар бакчасына илтә, мин алып кайтам. Оныгым белән арабызны өзмәделәр, анысы өчен рәхмәт.

Улыма хатынының ташлап китүен әйтергә курыктым. Хезмәтен тыныч кына тәмамласын, кайткач, аңлатырмын дидем. Дамир барыбер сизенде инде. «И әни, кемне алдарга тырышасың соң син?» – дип яза иде. Ул хатынын ирләр белән чуала дип уйлаган, бөтенләйгә ташлап киткән дип башына да китермәгән.

Улым кайткан көнне эштән ял алдым, мул итеп өстәл әзерләдем. Кайтып керүгә, хатыны белән баласы янына барам диде. «Алар барыбер өйдә юк әле, утырып аша башта», – дип кенә тотып калдым. Үзем елмаеп улым белән сөйләшәм, хәлләрен сорашам, үземнең йөрәгем яна. Ашап алгач, бөтен кыюлыгымны җыеп, Лена турында әйттем. Улым бер сүз дәшмәде, еламады да. Ничек авыр булганын үзе генә беләдер. Кич белән кодагый оныкны алып килде. Бала ишектән керүгә әтисенең муенына сарылды. «Әтидән башка беркая да бармыйм», – дип, үзенекен тукыган сабый ике көн бездә кунды, әтисенең куенында гына йоклады. Тик артык ияләшкәнче дип, кире кодагыйлар йортына илтеп куярга туры килде.

Улым Лена янына барып караган. Моны миңа киленем үзе сөйләде. «Кире кайтсаң, кабул итәм, кичерәм», – дигән Дамирны Лена кире борган. Байлыкны кулыннан ычкындырасы килмәгән шул. Улым башка аның янына барып йөрмәде, өйләнмәде дә. Хатыны була торып ялгызы гомер кичерде. Лена белән рәсми рәвештә аерылышмады алар. Эшендә дә уңыш елмаймады Дамирга. Аферистлар кулына эләгеп, әллә ничә тапкыр алдап киттеләр. Кешеләргә артык ышануы харап итте аны.

Көтмәгәндә ташлап китте балакаем. Ваннада тәмәке тартып утырган җирендә йөрәге тоткан. Идәндә яткан улымны күреп, «Ашыгыч ярдәм» чакырттым. Табиблар кулларыннан килгәнне эшләделәр, тик коткарып кына кала алмадылар.

Унөч ел узса да, улым турында еламыйча сөйли алмыйм. Бүген бердәнбер куанычым – оныгым Марс. Былтыр университетны тәмамлады ул, дипломлы юрист булды. Ичмасам, оныгым бәхетле булсын иде, дип, һәркөн теләк телим.  

Дамирның вафатыннан соң Лена белән юлларыбыз кисеште. Киленемне гаепләмим мин, аңларга тырышам, оныгымны укытып, кеше иткәне өчен рәхмәтем зур. «Улым гомере өзелгәнче сине яратты, оныта алмады», – дидем киленемә. Лена күзләремә тутырып карады да бер генә җөмлә әйтте: «Ә мин аны яратмадыммыни?» Бер-берсен яраткан ике йөрәк ялгыз бәргәләнгән бит. Бәхетемдер дип уйлаган бай ир бәхетсезлеге булып чыккан икән. 


Сөембикә БИЛАЛОВА

№ |

Түрәләрне "тимер пәрдә" белән каплау эше дәвам итә #6443

$
0
0
11.08.2012 Сәясәт
Русиядә түрә балаларына читтә белем алуны һәм түрәләргә чит ил ватандашлары белән гаилә коруны да тыярга җыеналар.

Русия дәүләт думасы түрә балаларына чит илләрдә белем алуны тыю мәсьәләсен карый. Думада “Русиядә сивиль дәүләт хезмәте турында” канунга шундый үзгәрешләр кертү турында сүз бара. Хәзер каралучы канун өлгесе түрәләргә һәм аларның туганнарына читтә дәвалану яки белем алуны тыймый. Думаның Конституцион канун чыгару һәм дәүләт төзелеше комитеты рәис урынбасары Вячеслав Лысаков әйтүенчә, икенче укылышка кадәр аңа түрә балаларына кагылышлы үзгәрешләр дә кертелергә мөмкин.

“Кеше ниндидер югары материяләр һәм ватанпәрвәрлек турында сөйли, ә үзенең балаларын укырга чит илгә җибәрә”, ди Лысаков.

​​“Әгәр кеше хакимиятне вәкиллек итә икән, ул гади ватандашларга караганда әхлаклырак булырга тиеш. Мәгарифкә килгәндә, бу мантыйкка туры килә, әгәр син ватанга хезмәт итәсең икән, син үзеңне һәм балаларыңның тормышын Русия Федерациясендә планлаштырырга тиеш. Түрә балаларына читтә укуны тыю алар ватан өчен эшләсен һәм тормыш планнарын Русия белән бәйләсен өчен эшләнә. Бу идеянең нигезе бар, бәлки, ул тиздән канун үзгәреше буларак расланыр һәм тикшерелеп кабул да ителер”, ди ул.

Шул ук вакытта, аның әйтүенчә, әгәр дә берәр түрә баласы үзенең сәләтен күрсәтеп дәүләт гранты алса, андыйларга читтә уку рөхсәт ителәчәк.

Нәтиҗәле сәясәт вакыфы президенты Глеб Павловский мондый үзгәрешләрнең бер файдасы да юк, дигән фикердә.

​​"Янәсе коррупциягә каршы дигән булып күз буяучы мондый чараларга балаларны тартуга мин кискен каршы. Монда балаларның бер катнашы да юк, балалар үзләренә кайда яхшы булса, шунда укый ала һәм шунда укысыннар да. Бу бик тә ясалма һәм ялган тема, түрәләрнең чын милкенә, бюджеттан урлашуларга һәм хатыннары, якыннары исеменә язылган ширкәтләргә моның бер катнашы да юк”, ди Павловский.

Күтпән түгел генә “Бердәм Русия” фиркасе вәкилләре түрәләргә чит илдә күчемсез милек сатып алуны һәм банк хисаплары ачуны тыючы канун үзгәреше керткән иде.

“Эхо Москвы” журналисты Владимир Варфоломеев исә “Русияне караңгы урта гасыр дәүләтенә әверелдерү сәясәте алып барылуны” истә тотканда бу үзгәрешләр мантыйкка сыешлы дигән фикердә.

​​Федерация шурасының Фән, мәгариф, мәдәният һәм мәгълүмат сәясәте комитеты әгъзасы Руслан Гаттаров “Миндә Дума тиздән дәүләт хезмәткәрләренә һәммә нәрсәне тыячак дигән хис бар. Күрәсең, депутатлар читтә күчемсез милек сатып алуны һәм акчаларны чит илдә саклауны тыю белән генә чикләнеп калмаячак. Хәзер алар дәүләт хезмәткәрләренең балаларына Русиядән читтә укуны тыярга телиләр, моннан соң, бәлки, анда ял итүне дә тыярлар, ә коммунистлар үз чиратында, “тимер пәрдәне” кире кайтарырга теләрләр. Нәтиҗәдә һәммә нәрсә тыелачак һәм бөтен кеше өчен дә тыелырга мөмкин, чөнки түрәләрдән башладылар, ә кайвакытта булганча, туктарга оныталар да, кизәнәләр һәм... барлык ватандашларны “каплап куялар” ди Гаттаров.

​​Федерация Шурасындагы Башкортстан вәкиле, Саклану һәм иминлек комитеты рәис урынбасары Рудик Искужин гомумән алганда бу тәкъдим белән килешсә дә, алай ук кырт кисмәскә кирәк дигән фикердә. Искужин төрле дәрәҗәдәге түрәләр өчен шартлар төрле булырга тиеш, дип исәпли. Шул ук вакытта ул барлык түрәләрнең дә балаларын читтә укуны тәмамлагач Русиягә кайтару яклы. Дәүләт хезмәтендә югары дәрәҗәдә эшләүче түрә балаларының чит илдә эшләве шактый сәер һәм стратегик яктан бик үк дөрес булмас иде, дигән фикердә ул.

“Икенче яктан караганда, бер төбәк икенчесеннән аерыла. Мәскәүдә югары уку йортлары бик күп, минем Башкортстан республикасында андый төрлелек юк. Ә кайбер төбәкләрдә укырлык урын бөтенләй юк – андый очракта нишләргә? Моннан тыш дини белемне чит илдә алу гадәте дә киң таралган. Башкортстаннан, мәсәлән, хәзер 20 кешелек яшьләр төркеме Мароккога китте”, ди Искужин.

Соңгы елларда күп кенә Русия түрәләренең балалары көнбатыш илләрендә белем алды. Русиянең элекке президенты Борис Ельцинның оныгы, кече Борис Ельцин Британиядә белем алды. Тышкы эшләр министры Сергей Лавровның кызы Екатерина Нью-Йоркның Колумбия университетын тәмамлады. Федерация шурасы рәисәсе Валентина Матвиенконың улы Сергей Матвиенко да Калифорниядә укыды.

Ул арада Lifenews.ru сәхифәсе “Бердәм Русия” фиркасенең түрәләр белән чит ил ватандашлары арасында никахларны тыярга җыенуын да хәбәр итте.

​​Әлеге канун өлгесен әзерләгән Евгений Федоров әйтүенчә: “Әгәр дә түрәнең хатыны яки ире чит ил ватандашы булса, димәк, ул кешенең түрә вазифасында эшләргә хокукы булмаячак һәм, әгәр дә чит ил кешесенә өйләнергә теләсә, вазифасын бушатырга тиеш булачак. Бу түрәнең эшендә чикләү булачак, алар хәзер дә күп. Хәзер дәүләт серләре һәм яшеренлек белән бәйле түрәләр чи ил ватандашлары белән гаилә кора алмый”.

Федоров яңа канун кабул ителгән очракта ул барлык дәрәҗәдәге түрәләргә дә кагылачак һәм бу чит ил кешесе белән гаилә корган түрәгә чит илдән басым ясау мөмкинлеге булдырмау өчен эшләнә, ди. 


Наиф АКМАЛ

№ | 11.08.2012

Равил Фәйзуллин Казансуда йөзү оештырган (ФОТО) #6444

$
0
0
11.08.2012 Җәмгыять
Шагыйрь Равил абый Фәйзуллин безне иҗаты белән дә, тормыштагы кайбер гадәтләре белән дә гел гаҗәпләндереп, сокландырып яши. Мин аның спорт, сәламәтлек чаралары белән дә дус булуын, кышын рәхәтләнеп чаңгыда йөрүен, җәен сәгатьләр буе йөзүен һәм профессионаллар дәрәҗәсендә теннис уйнавын беләм. Читтән караганда, аның бер генә минут та буш вакыты юктыр кебек. Ара-тирә нәшрият бинасында, урамда очраштыргалаганда да ул иң элек көчле куллары белән кулны кыса, икенчесе белән җилкәне «кагып ала» һәм философларча ниндидер берәр гыйбарә әйтеп, син шул гыйбарәнең чын асылына төшенгәнче ашыгып китеп тә бара.

Беркөнне нәшриятка кергәндә, очратып: «Дустым, Атлас, мин уникесе көнне сәгать уникедән соң Казансуда йөзү оештырам. Син мине көймәдә озатучылар командасына керәсең. Килерсең бит», – дигәч, шунда ук риза булдым. Чорыбызның олы шагыйре сине кешегә санап үз «командасына» чакырган икән, кем әйтмешли, «галстукларсыз гына» аралашу өчен моңардан да уңай форсат кайчан чыгарга мөмкин соң?!

Моннан 15-20 еллар элек Равил абыйның Компрессорлар заводы янындагы күпердән Ленин дамбасына кадәр, ә бервакыт хәтта Киров районындагы күпергә кадәр бертуктамый йөзгәнен ишетеп беләм. Ул чакта моны күзәтүчеләрнең шагыйрьнең түземлелегенә шаккатып сөйләгәннәре истә. Дөрес бу юлы Равил абый маршрутын бераз кыскартырга булган. Әмма аңа инде 69 яшь тулып килүен дә онытмыйк.

Шагыйрь үзе белән 11 яшьлек улы Газизне дә алган. Алдан ук шуны әйтеп китик: әле дүртенче сыйныфны гына тәмамлаган бу егет (аны малай гына дип әйтергә тел әйләнми) әтисе йөзгән дистанциянең яртысын диярлек йөзде, әгәр дә әтисе тыймаган булса, ул араны тулысынча да буйсындырган булыр иде.

Яхшы, хуш, бу юлы да Ветакадемия янындагы күпердән кузгалып киттек. Равил абый белән Газиз йөзеп, ә без –озата баручылар өч резина көймәгә төялдек. Университет буенча сабакташым, шагыйрь Газинур Морат белән без бер көймәгә эләктек. Газиз дә безнең көймәгә беркетелгән. (Ул көймәгә менеп ял иткән арада без дә суга төшкәләп мендек). Икенче көймәгә шагыйрь Зиннур Мансуров белән галим Рифат Җамал утырды. Өченче көймәгә исә Камил Кәримов, Марат Закир, Рөстәм Галиуллин һәм Рузәл Мөхәммәтшин кебек язучылар төялде. Сүз көрәштерү, бер-беребезгә гаепсез генә төртмә җөмләләр ыргыту, кыскасы, су өстендә уйнап-көлеп бару өчен менә дигән компания. Мин башта ук уңайсызланып та куйдым: бездән шактыйга өлкәнрәк Равил абый һәм безнең малайлардан да яшьрәк Газиз йөзеп баралар, ә без – ир уртасы кешеләр көймәдә утырып барабыз. Ә ян-якта Казаныбызның без күрмәгән, күреп тә игътибар итмәгән матур манзаралары. Әнә бер якта халык арасында “сөт короле” дип аталган Вәгыйз Минһаҗевның Казансуга терәп диярлек салынган коттедж-замогы. Икенче якта – Универсиадага дип атап төзелүче 45 мең тамашачы сыйдырырлык гигант стадион. Аның кырыенда гына Су спорты төрләре үзәге, аквапарк. Аннан инде Көрәш сараена да күп калмый. Чагыштыру, уйлану, гыйбрәт алу өчен никадәр азык: бер якта сәламәтлек чаралары үткәрү өчен корылмалар, икенче якта 15 нче сырхауханә, онкология бульнисе... Ә без уртадан йөзәбез.

Әллә нигә бер үтеп киткәләгән “Миллениум” күперенең ике өлештән торганлыгын гомердә дә белмәс идем, чыннан да, бер якка бара торганы икенче якка таба бара торганыннан аерылып тора икән – астан бу бик ачык күренә.

Казансу да бик чиста дип әйтмәс идем. Юлыбызда шактый еш очраган селитерлы (суалчанлы) дәү балыклар моның шулай икәнлегенә тагын бер кат ышандырдылар. Ә без шул шакшы суда коенган булабыз тагын, кемнәрдер балык та тота әле.

Балык дигәннән, Камил Кәримов “экипажы” берзаман, болай да миңгерәүләнгән суалчанлы дәү генә корбан балыгын кыйный-кыйный бер ишкәкләренең калагын сындырып, безнең төркемнән шактый артка калды. Шулай итеп, “ау” дәрте белән мавыгып китеп, алар үзләренең төп бурычларын – Равил абыйны озата баруны онытып җибәрделәр. Ә Равил абый йөзүен белә. Ара-тирә безнең белән дә сөйләшкәләп ала. Без аңа: “Аргансыздыр, бераз көймә кырыендагы бауга тотын!” –дибез, ә ул башын гына селки. Өч сәгатьтән артык шулай йөзеп барганнан соң без үзебез эшли торган “Идел-Пресс” нәшриятыннан ерак түгел комлыкка чыгабыз һәм җыйнаулашып Су патшасы Нептун кебек мәгърур кыяфәттә ярга таба атлаучы Равил Фәйзуллинны, Сабан туе батырын чөйгән кебек, һавага чөябез... Чыннан да, миләр кайнарлык шушындый эсседә өч сәгатьтән артык бертуктаусыз йөзеп 8-9 чакрым араны буйсындыру өчен күпме тәвәккәллек, рух ныклыгы, физик көч кирәк. Рәхмәт сиңа, Шагыйрь, безне – яшьрәкләрне дә бер мизгелгә генә булса да тынчу кабинетлардан табигать кочагына алып чыгып, гыйбрәтле сабак биргәнең өчен!

Кемгәдер Равил абыйның бу адымы файдасыз бер шөгыль булып тоелырга мөмкин, кемдер аны масаю, кылану дип тә кабул итәргә мөмкин. Ә минем моны Егетлек дип атыйсым килә! 

 

 1

2


Атлас ГАФИЯТОВ

№9 | 02.08.2012

«Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк» #6445

$
0
0
12.08.2012 Дин
Ислам дөньясында айлар арасында – Рамазан ае, көннәр арасында – җомга көне, кичләр арасында Кадер кичәсе иң мөбарәк вә иң мөкатдәсе буларак кабул ителгән. Бу көнне Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.) Коръән иңдерелә башлаган. Кадер кичәсенең Рамазан аенда икәнлеген белсәк тә, аның төгәл көне билгеләнмәгән. Бер хәдисендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Кадер кичен Рамазанның соңгы ун көне арасыннан, бигрәк тә так санлы кичләреннән эзләгез», – дигән. Асылда Пәйгамбәребез Кадер кичен төгәл белергә мөмкин дип исәпләгән, әмма бу кич яшерен калган. Аның төгәл көне булмауның хикмәтен исә без «Шамил» мәчете имам хатибы Мәхмүт хәзрәт ШӘРӘФЕТДИНнән сорадык.

– Мәхмүт хәзрәт, ни өчен Кадер кичәсенең төгәл көне юк?

– Аның үзенә күрә бер хикмәте бар. Кадер киченең максаты да Рамазан аендагы һәр кичне гыйбадәтләр белән үткәрергә өндәү. Әлеге кичәнең төгәл көнен әйтеп куйсалар, кешеләр шул көнне генә гыйбадәттә булыр иде. Алтын-көмешне дә бит күз алдында тотмыйбыз, аны каядыр яшереп куябыз. Юлга чәчеп куйсак, аны башкалар күреп, алып та китәрләр иде. Шуның кебек Кадер кичәсе дә яшереп куелган һәм аны Рамазан аеның соңгы ун көненнән эзләргә кирәк. Кадер кичәсе Рамазан аеның 26 нчы киченнән 27сенә, ягъни Милади ел буенча быел 15 августка туры килә.

– Кайберәүләр, ул көн бигрәк тә матур, тыныч була, яңгыр да, кар да яумый, диләр. Табигатькә карап кына аның төгәл көнен чамалап буламы?

– Кадер кичәсе көнне, гадәттә, аяз була, бернинди тавыш та булмый, җил дә исми, эт тә өрми, кошлар да сайрамый. Кадер кичәсе таңында кояш та ап-ак булып чыга. Бу билгеләр Кадер кичәсе көнен күрсәтә.

– Кадер кичәсендә нәрсәләр эшләргә, нинди догалар укырга кирәк?

– Бу кичә мең айдан да хәерлерәк һәм савабы мең ай кылган гыйбадәттән артыграк. Шуңа да Рамазан аеның соңгы көннәрендә төннәрен уяу торып, Аллаһының рәхмәтен өмет итеп, барча гөнаһларыбыздан тәүбә-истигъфар кылып, намазларыбызны укырга тиешбез. Аллаһка зикер әйтү, Коръән уку нәсыйхәт ителә. «Әй Аллаһ, Син – Гафу итүче. Мине гафу ит, гөнаһларымнан ярлыка» дип дога кылыйк.

– Игътикаф кылу нәрсә соң ул?

– Игътикаф кылу ул– дөньядан ваз кичеп, мәчеттә бикләнеп, гыйбадәт кылу. Гадәттә, ирләр – мәчеттә, ә хатын-кыз өйдә игътикаф кыла. Бу, әлбәттә, мәҗбүри түгел.

– Кадер кичәсендә кешенең алдагы бер еллык тәкъдире языла, диләр. Бу хакмы?

– Хәдисләрдән аңлашылганча, бу кичне кешенең бер еллык тәкъдирнамәсе күктән җиргә үтәлсен дип иңдерелә. Шуңа да адәм баласы, үзенә бер еллык күркәм бер тәкъдир иңсен өчен, елы бәла-казаларсыз үтсенгә, бу төнгә игътибарлы булсын иде. Аллаһы Тәгалә олылаган бер әйбергә хөрмәт күрсәтү үзе хөрмәтле булуга этәрә. Аллаһы Тәгалә каршында игелек иткән кеше исә күркәм тәкъдиргә ия булачак. 


Дилбәр ГАРИФ

№ |

Сатлык мөгаллимнәр шәкертләр тәрбияли #6446

$
0
0
13.08.2012 Мәгариф
Бер сессиядән икенче сессиягә чаклы яшәүче студент халкы көтеп алган җәйге каникулның да са­наулы көннәре генә калып бара. Бик тиздән, яңа уку елы башланып, чираттагы “урак өсте” дә җитәчәк.

Бу чорны ничек үткәреп җибәрү, “уңыш”ны ни рә­вешле җыю инде һәр студентның үзеннән тора. Берәү­ләр, көн белән төнне тигезләп, башы тубал булганчы имтихан материалын өйрәнә. Икенче берәүләр фәкать “шпора” язу белән генә чикләнә. Тагын бер төркем студент исә, алдагыларының борыннарына чиертеп, бернинди әзерлексез имтихан-зачетын сатып кына ала. Бер үк билгене берәүләр намус белән, икен­челәре хәрәмлә­шеп алганда, гарьләнми ничек түзәргә кирәк! Бу тормышта акыллылардан бигрәк акчалылар алдыра шул...

Рәсми мәгълүматларга караганда, башкалабызның һәр бишенче студенты (22 процент) уку дәверендә риш­вәт биргән. Россия буенча бу сан тагын да югарырак – 27 процент. Career.ru порталы белгечләре, студентлар арасында сораштыру үткәргәннән соң, әнә шундый нәти­җәгә килгән. Респондентлар белдерүенчә, ришвәт күләме 1,5 меңнән 1,6 млн сумга кадәр җиткән. Сораштыруда катнашу­чы­ларның 13 проценты гына, үзеннән риш­­вәт таләп итсәләр, хокук саклау органнарына мөрә­җәгать итә­чәген белдергән. 46 проценты бу очракта башка җаен табуны кулай күргән.

Сораштыруда катнашкан студентларның күбесе ришвәтне китап актарып, нервларын бетереп, имтихан-зачетларга әзерләнеп утырасы килмәгәнлектән биргән. Шул ук вакытта һәр өченчесе бу адымга чарасызлыктан барган. 71 проценты бөтен уку дәверендә ике тапкыр гына ришвәт тәкъдим иткән. Шуларның 12 проценты – имтиханда, 14 проценты зачетта уңай билге алу өчен бирелгән.

Ата-ана һәм студентлар ришвәткә елына уртача 30 мең сум акча сарыф итә икән. Вузга укырга керү аеруча кыйммәткә төшә. Уртача 200 мең сум. Ә инде вуздан куылу куркынычы янаса, студентка 135 меңен чыгарып бирергә туры ки­ләчәк. Респондентларның сүзләреннән аңла­шылганча, иң кыйм­мәтле ришвәт 1,6 млн сумлык булган. Анысы да укырга керү өчен бирелгән.

Узган ел шушы ук мәсьә­ләгә багышлап үткәрелгән сораштыру Россия вузларының 68 процентында корруп­ция­нең чәчәк атуын күрсәткән. Студентларның 25 проценты үзләренең уку йортларында ришвәт бирүнең гадәти күре­неш икәнлеген белдергән. Вузларның 32 процентында коррупция бө­тенләй юк, имеш. Россия студентлары­ның 71 проценты ришвәтне уңай билге өчен бирсә, 23 проценты бу адымга уку йортыннан куылмас өчен барган. Район җир­легендә ришвәтнең күләме, каланыкы белән чагыштырганда, шактый тү­бән икән. Уртача 1– 5 мең сум тәшкил итә.

Коорупциягә каршы кө­рәш турында күпме генә сөйләнсә дә, бу саннардан чәчләрең үрә торырлык. Балалар бакчасы, мәктәп эскә­миясеннән үк ришвәт белән дуслашып тәрбияләнгән яшь­ләрдән торган җәмгыятьтә бу күренешкә аптырыйсы да юк кебек. Баласын бакчага чиратсыз гына урнаштырырга теләп, 10000 сумны “бүләк иткән”, мәктәптә баласына яхшы мөгамәлә булсын өчен әле тегендә, әле монда акча төрткән ата-аналар үз арабызда да юк түгел. Нәти­җәдә бар нәрсәне акча үлчәвенә салып кына бәяләүче яңа буын үсеп килә.

Әле бу көннәрдә генә дә зачет алу өчен укытучыларына 72 мең сум акча тәкъдим иткән 8 Псков студентын хө­кем итәчәкләр. Курган, Омск, Төмән өлкәсендә ришвәт би­рү белән бәйле шау-шулы вакыйгаларны да ишетеп белмәүчеләр юктыр. Социологлар фикеренчә, студентлар­ның күпчелеге (20 процент) укытучыга ришвәт бирүнең бернинди начарлыгын да күрми. Үз гомерендә бер тапкыр да ришвәт биреп карамаган 7 процент студент имтиханда беренче уңыш­сызлык­тан соң ук акча тәкъдим итәчәген әйткән. 39 проценты исә имтиханда үзләрен тагын бер тапкыр сынап карагач кына кесәлә­рен бушатачагын белдергән. Студентларның ба­ры тик 13 проценты гына бу очракта тиешле органнарга мөрә­җәгать итәчәк икән.

Ришвәтчелек чиренең барыннан да бигрәк мә­гариф өлкәсендә ныклап тамыр җәя баруы кызганыч. Яшь буын тәрбияләнә торган урыннарда шундый хәл күзәтелгәнне, калган өлкәләр язмышы турында уйларга да куркыныч. Жәмгыятьнең йөзен анда яшәүчеләр билгели. Ә без торган саен “акча колы”на әверелә барабыз…

Яшьләр үзләре бу хакта нәрсә уйлый икән соң?

Лилия Вафина:

– Ришвәтчелеккә карашым уңай да, тискәре дә түгел. Укый алмаган кеше шуның белән генә бара бит. Дөньясы шуңа корылган. Ансыз берничек тә булмый. Танышларым арасында да ришвәт биреп укучылар шактый. Берсенең дә тотылганы юк әле.

Динар Исмәгыйлев:

– Иң яхшысы – үзең тырышып уку. Дәресләрне бер тапкыр да калдырганым юк. Укырга йөрсәң, бернинди проблема да килеп чыкмаячак.

Айгөл Мөхәммәдиева:

– Берсе дә үз көчең белән тырышып укуга җитми инде. Ләкин укытучы ришвәт сорый икән, аны бирергә кирәк. Ул теләгәнчә эшләмәсәң, зачет-имтиханнар вакытында рә­хәтләнеп каныгачак. Бер тапкыр укытучы “төрттергәч”, бөтен төркемебез белән аңа шампан шә­рабе, кыйбатлы чәй, конфет ише әйберләр алып бирдек. Зачетны берсүзсез куеп чыгарды.

Исемен әйтергә телә­мә­гән студент:

– Физкультураны җенем сөйми. Иртә торып барырга да кирәк. Шуңа күрә ел саен аны сатып кына алам. Яртыеллыкка 2000 – 2500 сум бирәм. 


Динә ШӘКҮРОВА

№160 | 11.08.2012

Фәйзрахманчылар: "Балаларны тартып алдылар, кайда икәннәрен белмибез" (ВИДЕО) #6447

$
0
0
13.08.2012 Дин
Халык арасында "фәйзрахманчылар" дип билгеле булган мөселманнарга балаларының кайдалыгын әйтмиләр. "Бертуган абый-сеңелләрне дә аерып, төрле ятимнәр йортларына урнаштырганнар" дип аналар күз яшьләренә буылып елый. 21 бала да ата-аналарына кайтарылмаган.

Билгеле булганча, 1 август көнне Казанның Торфяная урамы, 41нче йортта яшәгән “фәйзрахманчылар” җәмгыятендәге балалар алып чыгып кителеп, Казанның 18 санлы хастаханәсенә озатылды. Балалар яшәү өчен тиешле дәрәҗәдә шартлар тудырылмаган, “антисанитария” дигән сылтама белән аларны ата-аналарыннан аердылар.

Татарстан матбугаты алар турында күп язды һәм оныткан иде. Ләкин полиция тарафыннан зур шау-шу куптарып “фәйзрахманчылар” йортында тентү уздырып дөньяга Казанны яңадан “таныттылар”. Хәзер көн саен диярлек бу йорт янына журналистлар килә, федераль каналлар гына түгел, чит ил матбугаты да ишек бусагаларын таптый.

Үзен хәлиф дип таныштырган Гомәр абый “журналистлар безнең турында ялган яза. Татарстан матбугаты өстән кушканны үти, ә Мәскәүләр мыскыл итеп яза” дип “Комсомольская правда” гәзитен күрсәтә. Янында торган егет телефоныннан интернетка тоташып, челтәрдәге видеоны күрсәтә, аны да ялган, ди. “Бу безнең подвал түгел, башка бер йорт идәнастын күрсәтеп, халыкны алдыйлар, ләкин сезне дә кертмибез, күрсәтмибез. Нинди ният белән килгәнегезне белмибез”, дип өйгә кертмәделәр.  Шулай да капка артына, ишегалдына узарга рөхсәт иттеләр.

"21 баланы автомат белән алып чыгып киттеләр"

“Безне сектантлар дип тә, "фәйзрахманчылар" дип тә, экстремистлар да дип әйтәләр. Ләкин без үзебезне "Коръәнчә яшәүчеләр җәмгыяте" дип атыйбыз. Кяфер дөньяны кабул итмибез, шуңа чит-ятлардан ерак торабыз. Хастаханәгә йөрмибез, дога белән бер-беребезне дәвалыйбыз. Хатыннар бәбиләгәндә аларга башкалары ярдәм итә, барлык кораллар да бар. Өйдә телевизор, компьютер юк, чөнки аны җәддал уйлап тапкан. Балаларны кяфер җәмгыять мәктәпләрендә белем алуларына каршыбыз. Коебыз бар, электр энергиясе булдыра торган генераторыбыз бар. Ризык пешерер өчен шартлар эшләнгән. Үзебезнең тормышны үзебез корабыз. Аллаһ кушканча яшибез", диде Гомәр абый.

– Йортта ничә кеше яши, ничә бала? Алар кайда хәзер?

– Без даими рәвештә 50 кеше яшибез, Рамазанда ишәябез, туздырып таратмаганга кадәр 70 кеше идек. 21 бала бар иде, иң олысына – 10 яшь.

1 август көндезен тентү булды. Көн озынын нидер эзләделәр, эт белән керделәр. Кич белән 21 баланы төяп алып киттеләр. Кайбер аналар балалары белән китте, кайберәүләрен куып чыгардылар. Өлкән балаларны участокта 6нчы бүлектә тотканнар. Ул бит җинаятьчеләрне тота торган урын. Кичен җибәрделәр. Шуннан соң икенче көнне инде бөтен балаларны да кире кайтардылар. Бу пәнжешәмбе көн иде.

Җомга көнне, 3 август, тагын ике автобуста 40 кеше килде. Автоматлары юк иде, калканнары бар иде. Башта ачмадык, коймадан сикереп кердедәр, ирләрне бер почмакка кыстылар, өйдән балаларны, хатыннарны өстерәп чыгардылар. Автобуска этеп кертә башладылар,  без берни эшли, каршылык күрсәтә алмадык.

Башта 18нче хастаханәдә иделәр, без аларны күрә ала идек. Кичә, 9 август, балаларны төрле районнардагы приютларга тараттылар. Имчәк балаларны, олыларны да. Кайда икәнен төгәл әйтмиләр. Өйдә бер бала да юк.

"Ураза тотучы, ата-аналы бала кемгә комачаулый?"

Бу вакытта өйдән бер-бер артлы өч хатын чыкты. Битләре капланган. Күз яшьләренә буылып балалары турында сөйли башладылар. Әминә исемле ханым биредә яшәргә килер алдыннан математика укытучысы, Чаллыда  мәктәп директоры булып эшләгән, ләкин кайсы мәктәп икәнен әйтми. Дүрт бала анасы: өч малай, бер кызы бар. Олысына –10, иң кечесенә – 2 яшь 8 ай.

– Әминә апа, балаларның кайда икәнен ник әйтмиләр?

–  Мине гомумән хастаханәгә дә кертмәделәр. Башкаларның балалары аналары белән булды, минекеләр үзләре генә. Менә Ландыш дигән кардәш карады. Өч балам Питрәч районындагы приютта, ә бер балабызның кайдалыгын белмибез. Ник бертуган балаларны аерганнар?! Автобуска да төягәндә мине этеп-төртеп чыгардылар. "Бу хатынны чыгырап атыгыз" дип кенә әйттеләр, ике автоматлы ир мине өстерәп алып чыгып китте. Шуннан бирле беркайда да кертмиләр.
Табиблар опека органнарыннан рөхсәт алмыйча, бала белән күрешә алмыйсың диделәр”, дип хәлләрен сөйләде Әминә ханым.

Сүзгә Ландыш исемле ана кушылды. Ул да 15 ел дәвамында укытучы булып эшләгән, 5 ел элек эшен ташлаган, ире дә мөгаллим. Икесе дә дүрт баласы белән шушы йортта яши. Күптән түгел генә килгәннәр, "тулысынча күченеп бетә алмыйбыз, авылда ялгыз әниләрне карыйбыз. Ураза тотарга монда килгән идек", дип аңлатты.

“Опека органнары ник наркоман, зиначы, эчкече ир-хатынарның гаиләсен карамый, тикшермиләр? Безнең балалар ятим түгел бит. Рамазан аенда ураза тоткан балаларны, Коръән өйрәнүче нарасыйларны йолкып алып киттеләр. Хастаханәдә урысчалап миңа: “Ваши дети, наконец, свет увидели!” дип кычкырдылар. Алар бит кимсетелгән балалар түгел иде. 

Өч баламны автомат белән йолкып алдылар, шушы йорт алдында сөйрәп йөрттеләр, мин баламны бирмәскә дип карышам, сугышам. Кечкенә балам кулымда. Кечкенә баламны тартып алдып, капкага китереп бәрделәр, бала куркып  кычкыра. Апасы, абыйларыннан аерылгач, бала тагын да курыккан. Хастаханәнең бер почмагыннан икенчесенә бәрелеп елап йөргән, стресстан тынычлана алмаган, тумбочкалар артына, карават астына кереп качкан. Температурасы күтәрелгән. Табиблар тынычландыра алмагач, мине алып килергә кушканнар. Бала мине күргәч, шок кичерде: “Әни, сине атып үтермәделәрмени?” дип елый. Шул кадәрлекләр авыр, йөрәк ярылырдай!”, дип елап сөйләде Ландыш ханым.

Аңа Алсу исемлесе кушылды. Ул да “өч балам да өч төрле урында, алар аерым яши алмый, күнекмәгән. Ичмасам, аермасыннар иде! Приютка бирер алдыннан аерылганда татар хатыннары карасын иде дип сорадык”, дип елый.

Ни өчен сезгә балаларны күрергә  рөхсәт итмиләр?

– Күрә аласыз диделәр, ләкин флюрография төшеп, туберкулез юкмы икәнен тикшерергә тиешбез, венеролог, дерматологтан белешмә, анализлар нәтиҗәләрен бирсәгез, рөхсәт булачак диделәр. Бу нинди мәсхәрә инде? Башта ук безне алып киткәндә ник сорамадылар, ник хастаханәгә керттеләр, бәлки, мин анда чир таратып йөрткәнмендер...

– Сабыйларыгызны күрер, аларны кайтару хакына булса да сез боларны башкарырга ризамы?

– Безгә моны эшләргә Аллаһтан рөхсәт юк. Без аларга ялынмыйбыз. Балалар язмышын Аллаһка тапшырдык, Ул кире кайтарыр дип ышанабыз. Дога кылабыз, сорыйбыз.

– Ник балаларыгызны мәктәптә укытмыйсыз?

– Кяферләр җәмгыятендә нәрсәгә өйрәнсеннәр алар? Аллага шөкер, без аларга тиешле белемне бирәбез. 15 ел мәктәптә эшләдем, начар укытмадым, укыткан балаларым бар, мәктәптән киткәнгә 5 ел. Төп көчне Коръән уку, сарыф, нәхү дәресләренә салабыз, гарәп телен укытабыз. Дөньяви фәннәрдән математика, татар теле, урыс теле бар. Урыс телен яңарак кына укыта башладык. Аңа кадәр Аллаһтан әмер юк иде. Физика фәне белгече бар, аңа рөхсәт ителсә, ул да укытылыр.

– Рөхсәт ни рәвешле килә?

– Аллаһ Тәгалә үзе белгертә, юлын күрсәтә. Төш аша да хәбәр бирә, башка юллар белән дә әйтә. Балалар язмышы белән уйнап, безне диннән яздырырга тырышалар. Приютлар, бәлки, чистадыр, ләкин безнең балалар өчен ул төрмә. 

– Сезне нәрсәдә гаеплиләр? Балаларыгызның кайдалыгын белештегезме?

– “Жестокое обращение с детьми” диләр. Ул кыйнау гына түгел, ә баланы медицина ярдәменнән, белем алудан чикләү икән. Ә балалар сәламәт! Аларга нигә кирәк хастаханәләр? Менә дигән теремек, акыллы, уйлый белә торган, иҗади балалар.

Балалар яшәгән урыннарның адресларын сорадык, әйтмиләр,  приютларга шалтырабыз, ләм-мим. Казанның Совет администрациясенә бардык, анда кабул итү бүлмәсеннән уза алмадык, полиция чакыртабыз дип куркытып, чыгарып җибәрделәр.

"Без берсенә дә зыян китермибез"

Сөйләшүне Гомәр абый белән дәвам итәбез.
 
– Гомәр абый, йортта 70 кеше яши, ризык та җиткерәсе бар бит. Бәрәңге утыртасызмы?

– Яшелчә утыртырлык мөмкинлек юк, җиребез юк. 7 сутый җирдә әллә ни утыртып булмый. Ризыгыбыз бар, ач тормыйбыз.

– Ит, он, бодай, икмәк алыр өчен дә акча кирәк бит? Шул ук кесә телефоны акчасыз эшләми, машинагыз бар, бензин сатып алырга да кирәк. Кайда, кем булып эшләп акча табасыз? Яисә күршеләр сәдака бирәме?

–  Эшләмибез. Малны Аллаһ бирә. Ач торганыбыз юк, хәтта артып та кала. Исраф калмасын өчен мәчеләргә ашатабыз, алар бездә егермеләп, ә этләрне кертмибез, алар нәҗес. Калган боткаларны кошларга, кырмыскаларга ашатабыз. Корбан гаетенә сарыклар чалабыз, итне тозлап куябыз, ел буена җитә. Безгә кайдадыр, кемгәдер ялланып эшләү рөхсәт ителми. Дәүләт оешмаларында бигрәк тә. Ләкин йортта торучыларның барсын да тыеп булмый, кемдер кайдадыр акчаны эшләп тә кайта. Күршеләр белән аралашмыйбыз. Алар безгә, без аларга тимибез.

– Сезгә килгән кешеләр, яңа вәкилләр буларак, йортта яшәр өчен “взнос” түлиме? Берәр уртак акча янчыгы бармы?

–  Юк, бернинди дә “взнослар” юк. Уртак мал табабыз, онын, икмәген сатып алабыз. Бездә үзара хезмәт бүленгән. Кемдер ризык белән тәэмин итү белән шөгыльләнә, кемдер йортны карый, утын әзерли, су ташый, кемдер ашарга пешерә, балаларны укыта. Һәр гаиләгә аерым бүлмә бар. Һәркайсысының үз хатыны, үз ире, балалары. Һәрберсендә йә ике, йә өч бала бар. Дүрт бала тәрбияләгән гаиләләр дә бар.

– Җитмеш кеше булгач, унбишләп гаилә дигән сүз. Һәрберсенә бүлмә җитәме? Сезнең йортта җирастында 8 катлы идәнасты бар дип язалар?

– Шушы йорт эчендә көрәк белән сигез катлы тирәнлектәге баз казып  буламы соң? Аның өчен техника кирәк бит? Җир астында яшәгән кешеләр нинди кыяфәттә була? Безнең балаларны кояш нуры күрмәгән дип язалар, ялган! Беренчедән, без аларны табигатькә дә алып чыгабыз, су да керәбез балалар белән. Киемнәре дә барысының да бар, ниндисен телиләр, шунысы булды. Тамаклары тук, өсләре бөтен. Сыябыз, барысына да урын бар.

–  Тормышта туу белән үлем-китеме дә бар. Сез үз кешеләрегезне кайда җирлисез?

– Зиратка кертмиләр, үлем турында таныклык сорыйлар. Өч кардәшебез дөнья куйды, аларны урманга илтеп күмәбез, бернинди таш, чардуган куймыйбыз. Урыннарын беләбез, ләкин туганнарына кайда җирләнгәннәрен хәбәр итмибез, казып алып китәргә мөмкиннәр.

 


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА, Райнур ШАКИР

№--- | 10.08.2012

Кемнең авызына сугасы?! #6448

$
0
0
13.08.2012 Җәмгыять
Казанга юл алу. Яңавыл чатында машина көтеп, чайкала-чайкала өч ир-ат басып тора. Салмыш халыкны җенем сөймәсә дә юлда кеше калдырмаска тырышам. Машинага кереп утырганчы ук болар ни турыдадыр кызып-кызып бәхәсләшәләр иде.

Утыруга:

- Безгә Котлы Бүкәш борылышына чаклы, - дип, бәхәсләрен дәвам иттеләр. Сабашкадан кайтып барулары ахыры, кемнедер сүгәләр, нидер бүлешәләр. Шул сәбәпле авызларыннан начар сүзләрдә чыккалый.

- Егетләр, матур гына сөйләшегез әле - дип, кисәтү дә ясыйм, юк, бер минут та узмый кабат элекке эзләренә төшәләр. Бер-ике кисәтүдән соң олырагы:

- Энекәш, безне үзгәртә алмыйсың инде син, әле монда мине түгел, оныкны да тыеп булмый дип, - үз зарын сөйләп китте. - Өч яшьлек онык урысча сүгенү сүзен отып калган. Гел шуны такылдап йөри. Күрше-күләннәр, туганнар янында да оятка калып беттек инде...

Танышлары да бу яңалыкны беренче ишетеп, әңгәмәгә кушыла:

- Соң нидә булса кыласыздыр бит инде?

- Әнисе әйткән саен авызына суга инде. Әбисе дә кимен куймый. Ишеткәндә үзем дә ипи шүрлегенә менеп төшкәлим. Юк, тынмый гына бит, сугыш чорындагы партизан диярсең, суккан саен үҗәтләнеп, елый-елый шул сүзен кабатлый.

- Кемнән ишеткән, каян өйрәнгән соң ул аны?

- Белмим инде, балалар бакчасында дияр идең, анда йөрми әле. Дөрес, әнисе сирәк кенә урысның шул б... хәрефенә башланган сүзен ычкындыргалый.

- Соң шулай булгач нәрсәгә баланың авызын өчәүләп төясез? Киленнең авызына сугарга кирәк, баланың ни гаебе бар монда?

- Әйе, сугарсың, килен кеше баласы бит ул. Аннан киленне дә аңларга була. Малай салгалап, яисә эштән әллә кайларда йөреп соңарып кайтканда, аптырагач, урысның шул сүзен ычкындыргалыйдыр инде. Ул да әдәм баласы бит.

- Алай булгач атасының авызына сугарга кирәк!

- Кирәктер анысы, бәлкем иртәрәк сугарга кирәк булгандыр. Яшьләр безнең белән тора бит. Малайны карап бетермәүдә карчык белән безнең дә гаеп бар.

- Болай булгач аңлашылды, “имәндә икән чикләвек”. Әбисе белән бабасының авызына сугарга кирәк!

Иптәшләре кычкырып көлде. Абый исә аклануын дәвам итә. Сезгә ансат ул, киңәш бирүе. Бу илдә эчмәсәң ат урынына эшли алмыйсың, сүгенмәсәң бер елда нервыларың какшап бетә. Әллә бездә генәме бу чир. Аның әнә халыкны шул хәлгә төшергән дәүләтен, шуный белән идарә итүче түрәләренең авызларын...

Чыелдатып тормозга басам. Юлчыларның әңгәмәсенә колак салып, кирәк җирне узып киткәнмен. Юлчылар исә, рәхмәтләрен дә әйтергә онытып, бәхәсләшә-бәхәсләшә юлларын дәвам итте. Кызганыч, аларның нинди фикергә килгәннәрен, гаепнең кемдә икәнлеген белә алмадым.

Юл буе үземдә уйланып бардым...

Күз алдыма Мәдәният институты, Казан Дәүләт университеты һәм башка шундый биналар тирәсендә тәмәке тартып, сыра чөмереп, авызларыннан шакшы сүзләр таратучы кыз-кыркын, егетләр килеп басты. Хәзердә шулар турында хатирәләр яңарган, яисә шундыйларны кабат очраткан саен, баш миен һаман шул бер сорау ярсыта... “Болары өчен кемнең авызына сугасы?!!!”


Нурулла ГАРИФ

№--- | 13.08.2012
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>