Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Камал театры труппасының традицион җыены узачак #6449

$
0
0
13.08.2012 Мәдәният
Труппа җыены - күптәнге традиция. Ел саен җәйге яллардан соң беренче көнне үк кече сәхнәдә барлык Камал театры хезмәткәрләре җыела. Бу көнне яңа сезонда куелачак спектакльләр игълан ителә. Шулай ук монда труппага алынган яңа артистлар белән танышу уза, театр администрациясендәге үзгәрешләр турында әйтелә.

Бу юлы җыенда Татарстан Республикасының мәдәният министры Айрат Сибагатллин,  Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе  театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев,  Камал театры директоры вазифаларын башкаручы Илфир Якупов, Камал театры артисты, театрның профсоюз рәисе  Миляүшә Шәйхетдинова да катнашыр дип көтелә.
 
Чара 14 август көнне 10:00 сәгатькә билгеләнгән. Журналистлар, кече сәхнәгә рәхим итегез.


---

№--- | 13.08.2012

Сихерчеләр – суд эскәмиясендә #6450

$
0
0
13.08.2012 Җәмгыять
Соңгы вакытта Казанда исеме шактый киң таралган «Возрождение» язмышларны төзәтү үзәге хезмәткәрләренә карата дүртенче тапкыр җинаять эше ачылды. Шунысы кызык, гадәттән тыш көчләр ярдәмендә уңыш бүләк итәргә вәгъдә биреп, беркатлы кешеләрне адым саен төп башына утыртсалар да, үзләрен «унөченче буын күрәзәчеләр» дип атап йөртүчеләргә мөрәҗәгать итүчеләрнең саны кимеми.

Әлеге үзәккә беренчеләрдән булып Казанда яшәүче 56 яшьлек Кадрия Д. шикаять белдерде. «Возрождение» үзәгендә бу ханымның язмышын 78 мең сумга үзгәртергә вәгъдә иткәннәр. Аңлашыла ки, вәгъдәнең үтәлүен ул бик озак көткән. Соңыннан алдакчыларга биргән акчасын суд аша кайтарып ала алмагач, прокуратура һәм полициягә гариза язган. Тикшерү барышында ачыкланганча, Кадрия ханым бу күрәзәчеләрнең тозагына эләккән бердәнбер кеше түгел икән: июль урталарында РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе тикшерү идарәсендә «Возрождение» үзәге хезмәткәрләренә карата «мошенниклык» маддәсе буенча берьюлы өч җинаять эше ачылган.

 

Һәм менә шушы көннәрдә генә прокуратурага чираттагы зыян күрүчедән гариза килде. Сихерчеләр әлеге ханымның 145 мең сум акчасын алдалап алган. Казанның Вахитов районы прокуратурасы вәкиле Руслан Фазылҗанов хәбәр иткәнчә, зыян күргән хатын «Возрождение» үзәгенә, телевизордагы рекламаны күреп, июль азагында мөрәҗәгать иткән. Консультация өчен аңардан 9 мең сум акча сораганнар, ә аннары «башын әйләндерә» башлаганнар...

 

– Мисал өчен, күрәзәчеләрнең берсе бу хатынның баласы сурәтләнгән фотога карап, аның начар юлга басачагын, наркотикларга бәйле проблемалары булачагын әйткән. Моны кисәтү өчен билгеле бер йолалар башкарырга киңәш иткән. Шуның өчен 145 мең сум акча сораган, – дип сөйли прокуратура вәкиле.

 

Баштарак хатын «экстрасенсларга» моның кадәр акча бирергә теләмәгән. Ләкин аңа басым ясаганнар, үгетләгәннәр. Нәтиҗәдә, ул болай да кредитлары, ипотекасы була торып, банктан тагын бурычка акча алган.

 

Билгеле инде, сихерле йолалардан соң да мескен хатынның тормышындагы проблемалар кимемәгән. Алдануын аңлап, ул хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән.

 

– Җинаять эше «мошенниклык» маддәсе буенча кузгатылды. Хәзер «Возрождение» үзәге хезмәткәрләренә карата ачылган җинаять эшләре барысы да бер эшкә берләштерелде. Шулай ук бу оешманың эшчәнлеген туктату мәсьәләсе дә карала, – дип сөйли Руслан Фазылҗанов.

 

Шушы хәлләрдән соң экстрасенсларның үзләренә мөрәҗәгать иткәч, анда бу күңелсез тема турында сөйләшергә яратмаулары ачыкланды: язмышны төзәтү проблемасы кызыксындырмавын белгәч, телефон аша җавап биргән кыз шунда ук трубканы куйды.

 

Аның каруы, сихерчеләр үзәге үзен адым саен рекламалауны дәвам итә. «Возрождение» үзәгенең рәсми сайтында күрәзәчеләр тарафыннан күрсәтелгән могҗизалар турындагы язмаларны укысаң, шаккатасың. Шунда ук Интернет аша онлайн-консультацияләр дә үткәрергә була икән. Ләкин бөтен сорауга җаваплар гына бертөрле – «безгә шалтыратыгыз». Шалтыраткач нәрсә булачагын күзаллау өчен дүртенче тапкыр кузгатылган җинаять эше турында искә төшерү дә җитәдер, мөгаен.


Кәрим МИҢНУЛЛИН

№ | 13.08.2012

Татар театрында «ню» #6451

$
0
0
13.08.2012 Мәдәният
Артисткалар берничә төрле була: талантлылар, матурлар һәм… өченче төрне ничегрәк дип билгеләргә икән… әйтик, «сөйкемле сөяге бар» диепме?.. Эстрадада бар бит андый җырчыларыбыз. Артык матур да түгел, җырлавы да уртача. Ә ир-ат шуларның сәхнәдә йөреп торуыннан тәм таба. Монда эш артистка туташ-ханымның киенеп яки чишенеп бетмәвендә генә түгелдер. Нишләтәсең, Ходай кемгәдер ирләрне котырта торган «сөйкемле сөяк»не биргән, кемгәдер җитми калган. Татар эстрадасында күп андыйлар. Әмма бүген эстрада турында сүз алып бармабыз. Чөнки аларны җырларының тозсызлыгын, үзләренең әрсезлеген һәм, әлеге дә баягы, кием мәсьәләсен сүгеп торучылар болай да күп, бу тема өчен журналист каләме соралмый.

Безнең театр дигән югары сәнгать төре әлеге «сөйкемле сөяк»ләргә ни дәрәҗәдә басым ясый соң? Аларга да тамашачы җыярга кирәк ләбаса.

 

Хәтерлисезме, шактый тыйнак совет киносы чоры үткәч, «кыргый капитализмга» кереп барганда кинематография безне нинди генә эпизодлар белән сыйламады?! Хәзер инде кинодагы андый юк-барга исебез дә китми башлады. Ә менә опера яки драма театры… монысы кызыграк. Үткән ел булса кирәк, М.Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театры үзенең Р.Нуриев исемендәге халыкара фестиваленә Анастасия Волочкованы чакырган иде. Журналистлар аның нигә килүен сорагач, оештыручыларның берсе канәгать елмаеп: «Аның «туда-сюда» йөрүе дә күңелле бит», – дигәнрәк фикер әйтте. Дөрес, театрның балет буенча сәнгать җитәкчесе Владимир Яковлев: «Фестиваль өчен Волочкова күрсәткеч түгел, ул бары тик кунакларның берсе», – дип аклангандай итте. Әмма ни генә булмасын, былтыр классик балет фестивале Казан тамашачысына Волочкова йөзендә «ню» («nu» дигән француз сүзе «ялангач» мәгънәсен бирә) кисәге бүләк итте. Хәер, Волочкованың чыгышы «ачыктан-ачык» булмады үзе, әмма аның сәхнәдә бөтерелүен күргән тамашачы күз алдына башка Волочкованы (әйтик, интернетта күргәнне) китерсә – бер дә гаҗәп түгел.

 

Камал театры исә «ню»ны читтән китермәде. «Курчак туе» спектаклендә (М.Гыйләҗев белән Р.Хәмиднең Г.Исхакый әсәрләренә нигезләнеп язылган пьесасы буенча куелган) героиняны – Камәрне, дөресрәге, Камар Казанскаяны көзгеле декорация каршысына бастырып, тамашачыга арты белән куеп, «аз гына» чишендереп күрсәтте. Әлбәттә, актрисаның кара болыт кебек куе чәчләре бөтенесен ләззәтләнеп күзәтергә ирек бирмәде. Шулай да «ню» тамашачыга гына түгел, театрның үзенә дә бик ошап китте булса кирәк. Спектакльгә телеанонс буларак нәкъ шушы пикантлы күренеш алынган иде.

 

Белүемчә, Фәрит Бикчәнтәев заманында Ромео белән Джульеттаны куйганда да героиняны азрак чишендерергә хыялланган, ди. Әмма җае туры килмәгәнме, вакытымы – сәбәпләре булгандыр, кыскасы, андый сәхнәләр моңарчы булмады.

 

«Курчак туе»ндагы ул күренеш – спектакль өчен якты бер «тап», – диде Камал театрының әдәби бүлек мөдире, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов.

 

Мөгаен, бүгенге театрга мондый «таплар» кирәктер. Чөнки ир-ат, шаяртып булса да, телерекламадагы «куе чәчләр арасын» еш искә алды. Искә алган икән – димәк, билет та алган булырга мөмкин. Әлеге спектакль – театр репетуарындагы аншлаглы тамашаларның берсе.

Быел К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры Туфан Миңнуллинның «Төш» әсәрен чыгарды. Миңа калса, бу әсәргә әле тиешенчә игътибар җитмәде. Монысы – театрда менеджментның тиешенчә куелмау бәласе, дип уйлыйм. Югыйсә, гафу итегез, ирләр күлмәге кигән Гөлназ Нәүмәтовага да ир-ат тамашачыбызның реакциясе начар булмас иде. Чөнки Гөлназда нәкъ менә теге «сөйкемле сөяк» бар.

 

«Танышулар-кавышулар» спектаклендә дә шундыйрак киемнән йөргән идем, – дип көлә Гөлназ. – Анда официантканы да уйнадым. Бик кыска иде күлмәгем. Дөресен әйткәндә, кияүгә чыгарга җыенган вакытларым иде, булачак ирем алдында да уңайсызландым. Ул чакта авыррак кабул иткән идем, ә бу юлы җиңелрәк булды. Чөнки Елена киеп йөргән ул ирләр күлмәге минем өчен махсус тегелде, төймәләре дә чишелеп китмәслек итеп беркетелгән иде. Дөрес, баштарак репетицияләрдә чын ирләр күлмәге белән уйнарга туры килде. Болай басып торганда ярыйсы кебек, әмма мине сәхнәдә партнерым күтәрә – андый вакыт эчке киемнәр күренгәндә уңайсыз. Режиссер да, халык өнәп бетермәс, дип уйлады булса кирәк, тамашачы андый күренешләрне: «Аһ, оятсыз!» дип кабул итә бит. Күлмәгем хакында аерым фикер ишетмәдем. Чөнки әсәр ул хакта түгел бит, уйланыр урыны күп. Шуңа да аерым игътибар ителмәгәндер…»

 

Әлегә менә шундыйрак тыйнак кына, кыюсыз гына адымнар. Сиксәненче-туксанынчы еллардагы кинематография искә төшә. Совет киносында бары тик ачык җилкә һәм ымсындыргыч карашлар гына булса, соңрак…

 

1981 ел. «Москва слезам не верит». Вера Алентова. Режиссеры – ире. Сиксәненче еллар башы өчен кыю адым. 1991 ел. «Ночные забавы» фильмы. Валентин Гафт һәм Ирина Алферова. «Маленькая Вера» (Наталья Негода, Андрей Соколов), «Интердевочка»ның (Вера Яковлева) популяр чагын хәтерлим. Аннары… аннары чуты-чамасы юк инде андый фильмнарның.

 

Татар театрын шул юл көтәдер, дип уйлыйсым килми. Чишенеп яки киенеп бетмәүчеләр эстрадада аз түгел. Ә татар театрында артыгы кыланылмастыр инде аның. «Якты тап» кына булырлык булсын. Кара тап түгел.


Рузилә МӨХӘММӘТОВА

№8 |

Лондон-2012 тарихка кереп калды #6452

$
0
0
13.08.2012 Спорт
12 август кичендә Лондонда Җәйге Олимпия уеннары тәмамланды. Алтын медальләр саны буенча беренчелекне АКШ җыелмасы алды. Икенче урында Кытай, өченчесендә Британия. Русия Олимпиаданың соңгы көннәрендәге тырышлыклары белән генә дүртенче урынга күтәрелүгә иреште.

XXX Олимпия уеннарын ябу тантанасы Казан вакыты белән төн уртасында башланды. “Британ музыкасы симфониясе” дип аталган бу чара британ музыкасының соңгы ярты гасыр дәвамында дөньяга көчле тәэсир иткәнен хәтерләтергә тиеш иде. Ябылу тантанасында 4 меңгә якын кеше катнашты, аларның 3,5 меңе – үз теләкләрен белдергән волонтерлар.

Олимпия стадионында узган бу тамашаны бер миллиардка якын кеше күзәткән. 3 сәгать дәвам иткән чарада Лондон симфоник оркестры, күренекле британ рок һәм поп-музыка төркемнәре катнашты. Элтон Джон, Джордж Майкл, Джесси Джей, The Spice Girs, Muse кебек танылу алган башкаручылар исемнәре күпләргә таныш. Формасы ягыннан тантана зур концертны хәтерләткән иде.

204 илне тәкъдим иткән спортчылар ябылу тантанасында бер төркем булып барды. Бу – Олимпия кардәшлегенең бердәмлегенә ишарәләде. Чарада өч байрак күтәрелде: Олимпия уеннарның бишеге булган Греция байрагы, 2012 едгы Олимпия уеннарының хуҗасы Британия байрагы һәм 2016 елгы Олимпия уеннарын кабул итәчәк Бразилия байрагы.

Спорт нәтиҗәләре

Олимпия бәйгеләре нәтиҗәләренә килгәндә, алтын медальләр саны белән дә, гомум медальләр исәбе белән дә беренче урынга АКШ иреште. Беренче унлыкның нәтиҗәләрен түбәндәгечә:

Ил                                  Алтын    көмеш    бронза   гомум

АКШ                               46            29          29         104

Кытай                            38            27          22          87

Британия                       29           17           19          65

Русия                             24            25          33          82

Көньяк Корея                 13            8             7           28

Алмания                         11            19           14          44

Франция                         11            11           12          34

Италия                           8              9            11          28

Маҗарстан                     8             4             5           17

Австралия                      7            16           12           35

 

Бәйгеләр нәтиҗәсенә тукталганда, аеруча Русияне телгә алырга кирәк. Лондон уеннары башланганнан бирле Русия спортчыларына карата тәнкыйть уты ява. Матбугатта беренче урында торган ССРБ нәтиҗәләрен еш кына искә төшерәләр. Шулай да, уеннарның соңгы көнендә Русия Пекин Олимпиадасы нәтиҗәләрен уза алды дип хәбәр ителде.

Әле шулай гына түгел, Русинең медальләрен яулап алган спортчылар арасында гадәттә мыскылланучы азчылык халыклар аеруча күп. Кавказ халыклары вәкилләренең уңышка ирешүе социаль челтәрләрдә карагруһчыларга карата шаян сүзләр язуга китерде. Гадәттә, мыскылланып аталучы милләтләр кинәт кенә “россияннарга” әйләнде.

Әлеге Олимпия уеннарында татарлар да уңышка иреште. Татарстаннан киткән 22 спортчы 10 медаль алып кайта. Facebook  челтәрендә Idel-Ural-Qirim берләшмәсе хисаплап чыгарганча, Татарстан аерым дәүләт булып чыгыш ясаса, ул бу олимпиадада 26 нчы урын алган булыр иде. Ә дүрт медаль яулаган Алия Мостафина исә, гомумән, татарларның каһарманына әйләнде кебек.

Чиратта Рио-де-Жанейро

Олимпия уты һәм байрагы тантаналы төстә Бразилиягә тапшырылды. 2016 елгы Җәйге Олимпия уеннарын Рио-де-Жанейро кабул итәчәк. Бразил халкы моны инде бәйрәм итәргә дә өлгерде – Лондон уеннарын ябу тантанасында бразил биюләренә 8 минут бирелгән иде.

Лондон мэры Борис Джонсон “Минем коллега, Рио-де-Жанейро мэрына Олимпия эстафетасын каршылыклы хисләр белән тапшырам. Бер яктан мин Лондонда бу чараны бик яхшы үткәрүебезгә кәнәгатьлек һәм шатлык хисләрен кичерәм. Икенче яктан, уеннарның тәмамлану сәбәпле миңа күңелсез дә” – дип белдерде. 


Ленар МӨХӘММӘДИЕВ

№ | 13.08.2012

Казанда ХIХ-ХХ гасыр татар мәдәнияте белән танышырга мөмкин (ФОТО) #6453

$
0
0
13.08.2012 Мәдәният
Казан Кремленең «Манеж» күргәзмә залында "ХIХ-ХХ гасыр татар мәдәнияте" күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәгә куелган 250 экспонат Санкт-Петербургтагы Россия этнографик музееның алтын фондына керә. Әйтергә кирәк, алар Казанда беренче тапкыр күрсәтелә. Тукымалар күплеге, чигүләр, зәркән һәм бизәнү әйберләре, күннән җитештерелгән кирәк-яраклар, декаратив сәнгать үрнәкләре татар һөнәрчеләренең осталыгы ни кадәр югары дәрәҗәдә булуын күрсәтә. Монда Казан, Кырым, Касыйм, Әстерхан, Себер, Уфа, Нократ буе, Кострома татарларының кием-салымы, аяк һәм баш киемнәре, бизәнү әйберләрен күреп була.

 

 

 

 

Фото №1

 Фото №2

 Фото №3

 Фото №4

 Фото №5

 Фото №6

 Фото №7

ФОТОчыганак


---

№--- | 13.08.2012

Луиза Батыр-Болгари: «Бер мизгелдә тавышымны кире кайтардылар» #6454

$
0
0
14.08.2012 Медицина
Күренекле композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Луиза БАТЫР-БОЛГАРИ белән очрашуыбыз очраклы түгел. Беркөнне телефоннан шалтыратканнан соң, аның тавышын ишетеп гаҗәпләнеп калдым. Ни өчен дисәгез, моннан тугыз ел элек бөтенләй тавышын югалткан иде ул. Үзебездәге табибларга йөреп бернинди ярдәмнәре тимәсә дә, чит ил докторларына өметен җуймый Луиза ханым... Аның Кытайга барып дәвалануы һәм аннан алган тәэсирләре белән уртаклашуын укучыларыбызга да тәкъдим итәсе килә.

– Луиза ханым, дәвалану өчен соңгы вакытта күпләр Германия, Израиль кебек илләргә бара. Сез ни өчен Кытайны сайларга булдыгыз?

– Минем ирем Анатолий Кытайның Нанкин шәһәрендә техник университетта укыта. Ул – очкыч аппаратлары кафедрасы профессоры. Мин әлеге университетның студентлар шифаханәсенә бардым. Энә белән дәвалаучы табиб бер сеанстан соң тавышымны ачкач, үзем дә аптырап киттем. Ничә еллар буе тилмереп яшәдем бит. Андагы медицинага сокланырлык та шул. Минем күз алдында гына бер егетне күтәреп китергәннәр иде. Аны да унбиш минут эчендә аякка бастырдылар. Бу хәлне күреп шаккаттым. Кытайда дәвалану бәясе дә бик арзан.

– Кытайга баргач, нинди телдә аралаштыгыз? Андагы халыкны үз музыкагыз белән таныштырмадыгызмы?

– Мин соңгы вакытта кытай һәм инглиз телләрен өйрәнәм, әмма кытайча авыррак бирелә. Бер сүз дүрт төрле басым белән әйтелеп, төрле мәгънә аңлата. Телләрендә татарчага охшаш сүзләр очрый. Аларның кайбер көйләренең мелизматикасы да безнекенә охшаш. Үзем дә Кытай студентларына авторлык концерты бирдем. Сигез миллион халкы булган Нанкин шәһәренә багышлап җыр да яздым. Аны үзебездән берәр җырчы алып барып, рус һәм кытай телләрендә яңгыратасым килә.

– Безнең халыкта, «Чит җирләргә барып гыйбрәт ал», дигән әйтем бар. Сезне Кытайда нәрсәләр сокландырды һәм гаҗәпләндерде?

– Мин андагы тормыш турында биш сәгатьлек фильм төшердем. Бер баруымда Яңа ел бәйрәменә туры килдем. Анда Яңа елны өч мәртәбә каршы алалар. Беренчесе – 25 декабрьдә, икенчесе – 31ендә, өченчесе кытайларның Милли бәйрәме – гыйнварның теләсә кайсы көненә туры килергә мөмкин (күчеп йөри). Яңа елда халык читкә туганнарының хәлен белешергә китә. Шәһәр бушап кала. Анда урамнардагы тәртипкә, чисталыкка шаккатып йөрисең. Урамда бер полицейский булмаса да тәртип. Җирдә яткан чүп күрмәссең. 100 метр саен бушлай бәдрәфләр. Һәркайда бию мәйданнары бар. Музыка яңгыраган көйгә олысы-кечесе биергә ярата. Анда һәркем спорт белән шөгыльләнә. Мәктәптә 1 нче сыйныфтан башлап атнага өч мәртәбә физкультура дәресләре керә.

Аннан соң миңа студентлар тормышы да кызык тоелды. Студентлар уку йортына кергәндә елына егерме мең сум акча түли. Шуңа ашау-эчү, яшәү һәм медицина ярдәме керә. Шуның өстенә стипендия бирәләр. Ул түләгәннәре үзләренә кире әйләнеп кайта. Уку дәверендә шәһәр балалары да авылдан килгәннәр белән бер шартларда тулай торакта яши. Андагы студентлар бездәге кебек машиналарга утырып түгел, велосипедларда йөриләр. Алар китап укырга яраталар. Беркемнең дә сыра яки аракы эчеп йөргәнен күрмәссең. 30 яшьлек белгечнең фатир яисә яхшы машина алырлык мөмкинлеге бар. Мине тагын Кытай кешеләрендәге оптимизм, пенсионерларның бәхетле яшәве сокландырды. Бер-берсенә ярдәм итәргә ашкынып тора алар. Шәхси эшен ачарга теләгән кешегә әлеге хыялын бернинди каршылыксыз башкарып чыгарга бер көн җитә. Кытай гаиләсенә хөкүмәт бер бала өчен генә ярдәм итүгә карамастан, милләтне саклау буенча зур эш башкарыла. Алар киләчәккә өмет белән яши.

– Үзегез булган илләр арасында кайсысы иң яхшылар рәтендә?

– Миңа ирем белән бергә узган ел Норвегиядә Лофотен утрауларында булырга туры килде. Анда Американың хәрби базасы урнашкан. Әгәр бу илне күрмәсәм, иң яхшысы – Кытай, дияр идем. Шуңа күрә иң әйбәт яшәү шартлары Норвегиядә дип уйлыйм. Анда укытучы белән табиб аена – ун-унбиш мең доллар, балык сатучылар – утыз мең, гади эшче биш мең доллар акча ала. Чит ил студентларының бушлай укыганын белгәч: «Ничек алай соң ул?» – дип сорамый булдыра алмадым. Алар исә: «Безнең нефть бар бит», – дип җавап бирде. Азык-төлек белән кием-салым бездәгедән аз гына кыйммәтрәк. Норвегия мине үзенең матур табигате һәм дөньядагы иң яхшы яшәү шартлары белән сокландырды. Мин мәдәният сараенда музыкаль кичә үткәрдем. Татарча көйләр уйнап, үз халкыбыз турында сөйләдем. Аннары беренче мәртәбә Норвегия җирендә Татарстан әләме күтәрелде. Шунысын да әйтим, анда төнге бердә кояш яктыртып тора.

– Шундый яшәү шартларын күргәннән соң үзегезнең дә бөтенләй чит илгә китәргә исәбегез юкмы соң?

– Киләчәкне белеп булмый. Әлегә биредә башкарасы эшләрем бар. 14 сентябрьдә «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында мин мюзикл язган «Кәҗә белән сарык» әкияте күрсәтеләчәк. Соңгы вакытта «Борынгы аваз» дигән дискыма музыкаль клип төшерү белән шөгыльләнәбез. Кырыктан артык яңа җырым бар, алары да өстәлдә ята. Башкару өчен үзешчәннәргә бирәсем килми. Җыентык чыгарырга финанс мөмкинлеге юк. Мин үзебездә авторлык концертымны да үткәрә алмыйм.

– Сәнгать өлкәсендә эшләү авыр булуга карамастан, Сез балаларыгызны да аннан читкә тайпылдырмагансыз. Хәзерге вакытта алар һәм үзегез нәрсә белән шөгыльләнәсез?

– Улым Рөстәм дә җырлар яза һәм үз студиясендә башкаларныкын да яздыра. Рәсүл Ташкент консерваториясендә композиция бүлеген тәмамлады. Оста пианиночы булса да, соңгы вакытта фильм төшерү белән шөгыльләнә башлады. Кызым Гөлнара да музыкаль белемле, миңа ноталар язарга булыша һәм авыру әнине карарга ярдәм итә. Мин аларның сәнгать юлыннан китүләренә бик риза да түгел, чөнки бүгенге көндә профессионалларга яшәү авыр. Шулай да теләкләренә каршы килә алмадым. Үземнең иҗаттан туктап торганым юк. Соңгы вакытта Европа стилендә һәм заказга русча көйләр язам. Бүген профессионаллар язган җырлар радио-телевидениедән яңгырамый. Эфирда түләүле җырлар гына ишетелү мине нык борчый. 


Люция ХӘБИБУЛЛИНА

№ |

Яңа мулла #6455

$
0
0
14.08.2012 Юмор
Ни өчендер аны Бака Нәҗми дип йөртәләр иде. Кемдер аның борынгы бабасы Бакый исемле булган ди, кайсысыдыр аның бабасы Бәкер булган икән ди, кемдер аның нәселе куе җирән чәчле булганына күрә Бакыр кушаматлы булган ди. Имеш, аның бабасының атасы Тарыш мулла ачлык елны, кешеләр күпләп кырылганда бака ашатып, гаиләсен үлемнән саклап калган диләр.

Тарыш мулла амбарындагы бөтен ашлыгын ачларга таратып, үзе дә халык белән бергә ачыга башлаган. Гаиләсен ачтан үтермәс өчен, Тарыш мулла гөмбә җыеп, тозлап та, пешереп тә ашый торган булган, ләкин халык «гөмбә ул мөселман ризыгы түгел» дип, агуланудан куркып, гөмбә ашамаган, ачтан кырылган. Аннан соң Тарыш мулла күл бакаларын чиләккә тутырып алып кайтып, тозлы суда пешереп ашаган. Тарыш мулла кешеләргә: бака тотыгыз, җан сакларсыз, дип вәгазь укыган, ләкин кешеләр бака ашарга теләмәгән. Яртысы кырылып беткән. Сәвитләр килгәч, Тарыш мулла салдырган мәчетнең манарасын аударып, клуб ясадылар, аскы каты таш булганлыктан, амбар иттеләр.

 

Нәҗминең бабаларын авылдан куганнар, ата-анасы гүрдә, абыйлары, апалары кайсы кая чәчелгән.

 

Бака Нәҗми ялгызы гына яши. Ул шахтада эшләгәндә ташкүмергә басылып, сул аягы гарипләнеп, яшьли пенсиягә чыккан. Каралты-курасы уртача. Хуҗабикәсе булмаганлыктан, ул бөтен эшне үзе башкара. Вак-төяк малы да бар шунда. Тавык-чебеш, каз-үрдәк дигәндәй. Эчәренә дә, ашарына да җитәрлек, шөкер.

 

Аның ике гадәте бар. Ул эчә. Эчеп буза куптармый, ләкин авызына каптымы, ул өендә утыралмый, кеше арасына чыга, клубка бара, урамда сөйләнеп, җырлап та йөри. Аек чакта ул курасыннан чыкмый, кешеләр белән аралашмый. Өй эшләрен караштыра, яки китап укып утыра. Калхуз-инвестр эшләренә йөрми, үз җаена гына яши бирә.

 

Нәҗми «исерек, айнымас сәрхуш» дәрәҗәсен кире алмастай итеп үзенә беркеткән инде.

 

Ләкин Нәҗминең бер гадәте кешеләрне аптырашта калдыра бирә. Бака Нәҗми ураза аенда эчүен ташлый. Бака Нәҗмине ураза аенда эттән алып, эткә салып сүкмиләр. Бар андый алкашлар, авыл тулы. Ләкин алар ураза аенда, корбан гаетләрендә дә егылып эчәләр.

 

Ураза аенда, корбан гаетләрендә Нәҗмине аштан калдырмыйлар. Ул чиста киемнәр киеп, яхшылап кырынып, хәергә бирәсе акчасын күкрәк кесәсенә салып, чакырылган вакытына мәҗлескә килә. Бу вакытларда аңа сокланмаган кеше юк.

 

Башка авыллардагы кебек, Таштугайда да Тарыш мулла мәчетенең таш нигезе урынына яңа мәчет салдылар. Шушы авылдан чыккан бер бай егет мәчет чыгымнарын каплады. Мулласы да табылды. Шушы авылның элеккеге парторгы Җәмшык Таптыргановны мәчеткә имам-хатыйп итеп беркеттеләр. Бака Нәҗми яхшы хәтерли әле, әтисе сөйләгән иде: Җәмшык өйгә кереп, киштәдәге гарәп хәрефле китапларны, дивардагы шамаилләрне кубарып алып, ишегалдына алып чыгып яндырган.

 

Бака Нәҗми аның мулла булып китүенә дә шаккатмый, булсын, бәлки ул тәүбә иткәндер, тәүбә иткәннәрне Аллаһ ярлыкый лабаса. Нәҗминең ачуын китергәне шулдыр ки, Җәмшык Таптырганов каядыр китеп, бер-ике атна дин сабаклары алып кайтты да, мулла булды да куйды. Парторг чагында йорт саен кереп аракы таптырып, тиресеннән чыгып, Алла сүккән атеист Җәмшык мулла булып кайткач, үтә диндар булып китте. Чалма урап, алтын ука белән чигелгән яшел хөббә киеп, кулына артыштан ясалган карышкы таяк тотып алгач, гел харап, шамакайга охшап калды. Коръән уку мәҗлесләрендә Җәмшык мулла вәгазь сөйләгән була, сөйләргә сүзе юк, гыйлем сандыгы буш. Алланы сүккән чакта ул сүзләр таба иде, ләкин динне, Коръән сүрәләрен аңлатырга аның белем җегәре җитми иде. Парторг булган чакларында ул түрә иде, ул җитәкче, хәзер дә ул авылның җитәкчесе булырга тырыша. Дилбегәне кулдан ычкындырасы килми. Ул мөнбәрдән дә, табын янында да кычкырып, куркытып сөйли, ул бердәнбер хөкемдар, бердәнбер дөреслекне сөйләүче кебек кылана.

 

Бака Нәҗми аның вәгазьләрен тыңлап, җир тишегенә кереп китәрдәй булса да, мәжлесне бозмады, Җәмшыкның хаталарын төзәтмәде, кеше алдында аның йөзен ертмады. Табын әзерләгән хуҗаларның кәефен җибәрергә теләмәде.

 

Әмма мәчеттә, соңгы җомга вәгазендә ул түзмәде, мулла абзыйга сорау бирде.

 

— Хәзрәт, менә сез вәгазегездә әйттегез: уң кул белән ашарга кирәк, мөселман кешесе фәкать уң кулы белән генә ашарга тиеш, дидегез. Әгәр дә кешенең уң кулы булмаса, ул нишләргә тиеш?

 

Җомгага байтак кеше килгән иде, шәһәрдән бәйрәмгә кайтканнар белән мәчет тулы иде. Шаулашып утыра торган кешеләр кинәт тынып калды. Сорау барысының да дикъкатен тартты. Мулла кеше көтелмәгән сораудан каушап калды, сорау бирүче шундук аның дошманына әверелде. Ни әйтергә сүз табалмагач, Җәмшык мулла:

 

— Мин исерекләрнең мәгънәсез сорауларына җавап бирмим! — дип кычкырды. — Әүвәл башыңа түбәтәеңне киеп кил, аннан соң сораулар бирерсең.

 

Мөселманнар шаулаша башлады. Куштаннар мулланы яклап:

 

— Дөрес! — дип кычкырды.

 

Кайсыларыдыр:

 

— Нәҗми исерек түгел! — дип шаулый.

 

Гыйбадәт залы икегә аерылды. Шаулашу озакка сузылгач, шәһәрдән кайткан, мәчет салдыруда үҗәт катнашкан Варис Игъламов исемле кәттә егет:

 

— Мулла абзый, — диде. — Син сорауга җавап бир инде... Мине дә бу мәсьәлә бик кызыксындыра, сулагай кеше кайсы кулы белән ашарга тиеш? Менә мин дә сулагай.

 

Мәчет калхуз җыелышына әверелеп китте. Кемдер:

 

— Ике кулы да булмаганнар ничек ашарга тиеш? — дип кычкырды.

 

Дәррәү көлештеләр. Җомга намазы сәхнә тамашасына әйләнеп бара иде. Шулчак Нәҗми аягүрә калыкты:

 

— Түбәтәй мәсьәләсендә, — диде ул. — Түбәтәй киеп мәчеткә йөрү мәҗбүри түгел, түбәтәй кигәнгә савап юк, түбәтәй кимичә йөрүнең дә гөнаһасы булмас.

 

Габбас исемле егет сикереп торды:

 

— Дөрес! — диде ул. — Җәмшык абый мине, түбәтәй киеп кил, дип мәҗлестән куып чыгарды, шуның аркасында мин Коръән укыганны тыңлый алмый калдым.

 

Җәмшык мулла шау-шуны туктатыр дәрәҗәдә түгел иде. Ул һаман кан дошманы Нәҗипкә акыра:

 

— Бака ашаучы нәҗес син, Нәҗми, намазны боздырдың!

 

Мөселманнар тагын да катырак шаулый башлады. Кемнең ни кычкырганы аңлашылырлык түгел иде.

 

Нәҗми ике кулын да күтәреп, халыкны тынычландырды.

 

— Тавыш! — дип кычкырды Варис. — Нәҗми абыйны тыңлыйбыз!

 

— Җәмәгать! — диде Нәҗми сабыр гына. — Бака ите мөселманга харам түгел.

 

Ирләр тагын шауларга тотынды.

 

— Коръәндә бака ите ашарга ярый диелмәгән! — дип кычкырды Җәмшык.

 

— Ләкин бака ите харам диеп тә язылмаган! — диде Нәҗми.

 

— Ә син каян беләсең язылганмы, язылмаганмы! — диде элеккеге парторг.

 

— Җәмгый хәзрәт! — диде Нәҗми «хәзрәт» сүзенә аеруча басым ясап.

 

Габбас:

 

— Хәзрәт түгел ул — хәсрәт! — диде.

 

Нәҗметдин дәвам итте:

 

— Коръәннең Нәхел сүрәсенең 14 нче аятендә болай дигән Аллаһы Тәгалә: саф ит ашасыннар дип, зиннәтләр чыгарсыннар дип, Ул сезнең өчен диңгезне, елгаларны яралтты. Бишенче сүрәнең 96 аятендә дә әйтә: суда ау оештыру, тотылган ризыкны ашау хәләл кылынды. Коръәндә, мулла абзый, бака турында сүз юк. Коръән тыймый икән, димәк, ул хәләл.

 

Габбас исемле егет тиз генә китап киштәсеннән Коръәннең татарчасын алып килеп, кирәкле сүрәне эзли башлады, ниһаять, тапты да кычкырды:

 

— Нәкъ Нәҗми абый әйткәнчә, шулай язылган! — диде.

 

Кемдер кул чапты, кемдер Нәҗмине аягүрә торып алкышлады. Тагын кәттә Варис калыкты.

 

— Авылдашлар, монда кем соң мулла? Җәмшыкмы хәзрәт, әллә Нәҗметдин абзыймы?

 

Халык шаулашып алды да тынды. Кәттә егетнең сүзе бетмәгән иде әле?

 

— Менә без Җәмгый абзый Таптыргановны Казанга муллалыкка укырга җибәреп кайтардык. Ул аннан әллә ниләргә өйрәнеп кайтты. Мәрхүмнең өчесендә, җидесендә, кырыгында Коръән укырга ярамый дип, безнең бабайлар йоласын тыйды. Ни өчен ярамый, кайдан чыккан ул закон, Җәмшык абзый?

 

Мулла ачулы карашын Нәҗмидән алып, Вариска текәде, карышкы таягын әвәләп алды да тамак кырып сүз башлады:

 

— Коръән мәетнең рухына багышланырга тиеш түгел, ул Аллага гына багышланырга тиеш.

 

— Дөресме шул? — диде Варис Нәҗмигә борылып.

 

Нәҗми әйтте:

 

— Өйдәме, мәет янындамы, кабер өстендәме, урмандамы, дачадамы, Коръән уку тыелмаган. Киресенчә, Коръәнне чиста, саф урында уку, нинди урын, нинди вакыт булуга карамастан, хуплана.

 

Халык шаулаша башлады. Мулла намаз вакыты җиткәнне белгертеп, идәнгә таяк орды. Ләкин намазлары намаз булмады. Мулла да, башка мөселманнар да әлеге сөйләшүдән нык борчылган иде. Намазны тәмам кылгач, тагын калхуз җыелышы башланды. Кычкырышып арыгач, таралдылар.

 

Шәһәрнекеләр китеп барды. Ураза ае бетте. Җәмшык ачулы иде. Аның нәҗесе тышка чыккан, ул төксе, җиңелүне авыр кичерә. Урамга чыкса, эте дә, бете дә:

 

— Надан парторг, надан мулла! — дип кычкырып кала.

 

Шулай итеп, ул җомга намазларына да чыкмас булып китте, аны өендә эчеп ята диделәр. Чыннан да аның исереклеге расланды. Айныган чакларында ул намаз укыта, бер-ике атна шулай йөри дә тагын юкка чыга, капланып эчә.

 

Ни гаҗәп, бу ураза гаетеннән соң Бака Нәҗми авызына тамчы да капмый, аек йөри башлады.

 

Көннәрдән бер көнне авылга Кәттә Варис кайтып төште дә капыл гына җыелыш җыйдырды.

 

— Җәмәгать, мин үз кесәмнән чыгарып мәчет салдырдым, аның мулласы өчен дә мин айлык хезмәт хакы бүлеп барам, күп булмаса да авыл җирендә ярап тора. Ләкин бу яңа мәчеткә укымышлы яңа мулла кирәк. Бу исерек парторгка өмет юк.

 

— Синең бер меңеңә яшь мулла килерме соң, аңа торыр урын кирәк. — дип кычкырдылар.

 

— Шуңа күрә, авыл кешесен сайлыйбыз! — диде Варис.

 

— Кемне? — диделәр.

 

— Нәҗметдин абзыйны! —диде Варис. — Мин аңа өч мең бирәм. Эшләсен!

 

— Шул сәрхушнымы? — диючеләр дә булды.

 

— Нәҗми абый сәрхуш түгел! — диде Варис. — Ризамы син Нәҗми абый.

 

Бака Нәҗми дәшмәде.

 

— Дәшмәү — ризалык галәмәте ! — диде Варис.

 

— Җәмшык мулла сәрхуш булды, сәрхуш Нәҗми мулла булды! — диде Габбас.

 

— Озакка барырмы Бака Нәҗминең аеклыгы? — диделәр.

 

Шулай итеп, Бака Нәҗми Таштугай авылында бабасы салдырган бина нигезендәге мәчетнең имам-хатыйбы булып китте һәм вафатына чаклы мулла булып торды.

 


БАТУЛЛА

№8 |

Туфанга әле дә шалтыраткалыйм #6456

$
0
0
14.08.2012 Җәмгыять
Элегрәк Татарстан Язучылар берлегендә матур традиция яши иде. “Тукта, тумас борын бабайлардан күп белеп, яшьләр үзлә­реннән-үзләре чумар чыгарып ятмасыннар әле”, – дипме, яшь дра­ма­тург­ларны, прозаикларны, шагыйрьләрне Казанга дәшеп, индивидуаль иҗади семинарлар үткәрәләр иде. Менә безне дә шундый җыенга дәштеләр. Туфан Миң­нуллин белән Роберт Батулла, Мәскәүдән, берсе – артистлыкка, икенчесе ре­жиссерлыкка укыган җирләреннән кайтты. Радик Фәизов – Арчадан, мин Лениногорскидан килдем.

Шул өч-дүрт көнлек се­минарның файдасы зур булды, без әдәби әсәрләр язуның күп серләренә төшендек. Дуслаштык. Туфан белән дә якыннан күрешеп-белешеп, го­мергә дуслашып калдык. Аннары ул бастырып драмалар язарга кереште. “Әлдермештән Әлмәндәр”е белән дөнья­га танылды.

 

Әлдермеш – бер чорда патшабыз булып торган дуамал холыклы Никита Хрущев таркаткан Дөбъяз районы­ның сулы-чишмәле, матур, төзек авылы. Халкының әүвәл-әүвәлтеннән килгән “чәлдер­меш” гадәте дә бар. Без Казаннан Дөбъяз сельпосына товар ташыганда, шоферлар Әлдер­мештә туктамаска тырышалар иде. Кибет каршында биш кенә минут туктап торсаң да, күрми дә каласың, Әлдер­мешнең шук малайлары машина кузовыннан бер әрҗә печеньеңнымы, прәннегең­не­ме, хәзер чәлдереп өлге­рә.

 

Әлдермештә байтак еллар рәттән колхоз рәисе булып бик укымышлы, әдәпле кеше Әгъ­зам абый Җәләлиев эшләде. Ул галәмәт театр, әдә­бият, сәнгать ярата торган кеше иде. Аңа кунакка һәрчак сәнгать кешеләре – артистлар, шагыйрьләр, композиторлар кайта иде. Хөрмәтле Туфаныбызның да Әгъ­зам абыйда берничә тапкыр кунакта булуын, “ух-ух” килеп чабынып мунча керүен сөйлә­гәне булды. Ничә еллар сәхнәдән төшмәгән һәм дә тө­шәргә җыенмаган әсәренә шушы исемне Әлдермешкә мунча керергә килүләренең берсен­дә куярга карар кылганнар.

 

Кыскасы, шул семинарда күрешеп-та­нышып, белешеп, без Туфан белән гомергә дуслашып калдык. Бер-бере­безне күздән югалтмый, кырык еллап дуслыкта-татулыкта яшә­дек. Шалтырата калганда, йомшак тавыш белән:

 

– Ни хәлләр? – дип сузар иде. Без Нәҗибә җиңгәң белән синең исәнлекне-саулыкны шуннан белеп торабыз: һәркөн иртән “Ватаным Татар­стан”ны ачабыз да: “Кая, Альберт дустыбызның мәкаләсе бармы? Бу юлы нәрсә язды икән?” – дип эзлибез, – дияр иде.

 

Әйтсәм әйтим, Туфан дустымның чын холкы ай-һай иде. Сөйгәннәре булды, берничек тә кабул итмәгәннәре дә. Сөйгәннәре өчен атланмай булды, кабул итмәгәннәрен танымады. Ә бик әллә­кем булып, борыннан күккә чөеп йөрүчеләрне сидереп сидегенә утыртырга да күп сорамый иде.

 

Ә гомумән алганда, Туфан әйбәт иде. Ләкин “әйбәт” сүзе берни дә бирми. Кирәк чакта икеләнеп тормый бик усал егет тә була белә. Бер чорда Татарстан Язучылар оешмасы коммунистларының башлыгы булып торды.

 

– Карагыз аны, Коммунистлар партиясенең төп ли­ниясенә каршы чыксагыз, колагыгызны кисмәгәек, – дип уенын-чынын бергә кушып, кисәтә торган иде. Ул чорда мин аны олылап “иптәш Генсек Туфан” дип йөртә идем. Килештерә, авызын ерып елмая иде.

 

Аннары Гариф абый Ахуновтан соң, без аның рәисебез итеп сайладык. Аңа кадәр рәис бүлмәсенә өч ишек аша узарга кирәк иде. Бу берсен дә калдырмады. Сүтеп ташлады.

 

– Язучылар оешмасы дөнья­да иң демократик оешма булырга тиеш. Язучы кеше дә үзе сайлаган рәис каршына бернинди тоткарлыксыз керергә тиеш, – дия иде.

 

Берчакны шулай, гыйн­варның тыныңны куырырлык салкын көне. Мондый суыкта тавыклар куначадан да төшмиләр. Төш алларында телефон шалтырый. Барып трубканы алсам, Туфан дустым тавышы. Гадәтенчә: “Ни хәл-ләр?” – дип суза.

 

– Хәлләр ал да гөл, калганын үзең бел. Хәлләр хуш, сөйләгәндә мине дә куш. Хәлләр дөбер-шатор, яшәп ятабыз как губернатор, – дип телемә салынам. – Син кайдан шалтыратасың әле? Казаннанмы?

 

– Сездән. Лениногорскиегыздан. Иске Писмән калагыздан, – ди бу.

 

Мин каушап калдым.

 

– Белмисең, ишетмәгәнсең дә, ахры. Камал театры минем “Гөргөри кияүләре” белән калагызга гастрольгә килде. Гастрольләрдә йөреп, мине бөтенләй санга сукмаска әйләнмәсен, әз булса да күз-колак булыйм дип, хатынга ияреп, мин дә килдем. Үзең соң ни эшләр майтарасың? Бик онытылып язып утырган чагың түгелме? Эшеңнән аермадыммы?

 

– Юк, юк, – дидем. – Тавышыңны ишетүгә дә бик шат. Икебез дә өйдә. Шөкер генә яшәп ятабыз. Мәдинәм-гөлкәем бик тырышып камыр ясый. Мин пилмәнгә ит чыгарып маташам...

 

– Әле менә без дә, – дип бүлдерде мине Туфан дустым – бу шәһәрдә сез була торып, Лениногорскиның салкын ку­накханәләрендә кунып ятмабыз дип, сезгә куна төшәргә җыена идек.

 

– Әйдүк, әйдүк. Бик шәп булыр. Без бик шат. Кузгалмагыз, хәзер үзем менеп алам, – дип чыгып та чаптым. Туфан дустым белән Нәҗибә ханымны үзебезгә алып төштем.

 

Туфан белән мин генә түгел, хатыннарыбыз да, бер-берсен килештереп, тиз арада гөр килеп сөйләшеп киттеләр. Их, соңыннан сагынып сөйләрлек рәхәт, бәхетле минутлар ки­чергәнбез икән ул чакта!

 

Җир йөзендә дөнья көтеп, кулыңнан килгәнчә әз-мәз ге­нә хезмәт тә кылгач, юби­лейлар-бәйрәмнәр чоры да җитә икән. Әдәби эшчәнлегемә илле ел тулган көннәрдә, юбилей белән котлап килгән иң олы кунакларымның берсе Туфан дустым булды. Тантанабызга аның да килүенә бик сөендек. Ә ул бик гади генә итеп:

 

– Синең олуг бәйрәмеңә килергә вакыт тапмасам... Мин соң кем булам? – дип куйды.

 

Мәҗлес-җыеннарда Туфан булган җирдә бернинди тама­даның кирәге юк. Тә­гә­рәп-тә­гәрәп көлә торган юморларны, үткер, шаян сүзләрне учлап-учлап кына сипте. Дусларым белән күрешү шушы сүзнең тулы мәгънә­сендә, үзе бер гомер булды бу кичтә.

 

Нәшриятларга йомышым төшеп, Казанга килеп чыкканда, беренче эшем итеп Туфанга сугылам. Дәүләт Советына, аның бүлмәсенә керәм. Ачык йөз белән, йомшак итеп: “Ни хәлләр? Синмени әле? Кайчан, нинди гозерләр белән килеп чыктың? – дип кызыксына. – Китапларың чыгамы? – дип сораша. Соңгы күре­шүләребезнең берсендә, шулай ук аның бүлмәсендә утырабыз. Дөнья хәлләрен сөйләштек. Шунда кинәттән генә: “Без дә картаябыз бит”, – диде. Күзлеген салып, озак кына сөртте.

 

– Соңгы вакытта нишләп сирәк шалтыратасың? – дип куйды. Мин дә бу сорауга әзер идем. Хәтта бераз кә­җәләнебрәк:

 

– Шалтыратып сине туры китереп буламы соң? Табар­сың, бар. Йә сессиядә, йә авылда... – дидем

 

– Бир әле даими дипло­матыңда йөрткән куе дәфтә­реңне, – дип сорап алды. Бирдем. Шуның урта бер би­тенә, зур хәрефләр белән:

 

“89196463082” дигән цифр­ларны язды.

 

Туфан М. 14.V.2012 ел., дип имзалап куйды.

 

– Менә шушы номер белән язның-көзнең, төннең-көннең теләсә кайсы вакытында шалтырат. һәрчак “Әү” дип җавап бирермен. Бу телефон күп иптәшләрдә юк...

 

Ни хикмәт, әй: сагынган, юксынган чакларда әле да шалтыраткалыйм. “Ник сирәк шалтыратасың?” – дип шелтә­ләде ич. Ни гаҗәп, трубкада Туфан дустымның: “Ни хәл-ләр?” – дигән көр тавышы ишетелә.


Альберт ХӘСӘНОВ

№161 | 14.08.2012

Марат Моратов ТР Президенты Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары итеп билгеләнгән #6457

$
0
0
14.08.2012 Сәясәт
Бүгенге көнгә кадәр ул Республиканың матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгын җитәкләде.

Бүген төшке вакытта Казан Кремлендә ТР Президенты Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасарын тәкъдим итү булды. Ул – Марат Моратов. Марат Моратов ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе, ТР Президентының Дини оешмалар,ММЧ белән багланышлар буенча идарәсе эшчәнлеген җитәкләр дип фаразлана.

 

2009 елдан алып, бүгенге көнгә кадәр Марат Моратов Республиканың матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе вазыйфасын башкарды.

 

Белешмә өчен: Моратов Марат Яшәр улы Киров өлкәсенең Кирово-Чепецк шәһәрендә туа. “Журналист” белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын тәмамлый.

 

1986 - 1991 елларда –"Союзнефтепромхим" НПО операторы;

 

1992 - 1999 елларда - "Фатум" ТОО, "Интерпромхим" НПФ директоры;

 

1998 – 2003 елларда – ТР Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама районы администрациясе башлыгының урынбасары, беренче урынбасары;

 

2003 - 2009 елларда - "Татмедиа" ТР массакүләм мәгълүмат агентлыгының генераль директоры (2003 елның 12 маенда ТР Президенты Указы белән билгеләнә);

 

2006 - 2009 елларда – Казан шәһәре Думасы депутаты;

 

2009 елдан - Республиканың матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе.

 

Юридик фәннәр кандидаты.

 

“Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” (2005 ел), “Бөтенроссия халык исәбен алуны үткәрүдә күрсәткән хезмәте өчен” (2006 ел), “Фидакарь хезмәт өчен” (2008 ел) медальләре, II дәрәҗә “Ватан алдында казанышлары өчен” (2010 ел) ордены медале белән бүләкләнгән.

 

Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы комиссиясе, ТРда коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча республика советы комиссиясе, ТР Куркынычсызлык советының мәгълүмати сәясәт буенча ведомствоара комиссиясе, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы СПИДка көрәш буенча Ведомствоара комиссиясе вәкиле.

 

Өйләнгән, ике кыз үстерә.




№ | 14.08.2012

Марат Гатин ТР Президентының Дини оешмалар белән багланышлар идарәсеннән китте #6458

$
0
0
14.08.2012 Сәясәт
2012 елның 13 августында ТР Президентының Указы нигезендә Гатин Марат Илшат улы, башка эшкә күчү сәбәпле, ТР Президентының Дини оешмалар белән багланышлар идарәсе башлыгы вазыйфасыннан азат итлегән.

Исегезгә төшерик, Марат Гатин 2010 елның 26 декабреннән алып, бу вазыйфаны башкарды. Бүген Казан Кремлендә ТР Президенты Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасарын тәкъдим итү булды. Ул – Марат Моратов.

 Ул ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе, ТР Президентының Дини оешмалар, ММЧ белән багланышлар идарәсе эшчәнлеген җитәкләр дип фаразлана, дип хәбәр итә ТР Президенты матубгат хезмәте. 
 


---

№--- | 14.08.2012

Айрат Сибагатуллин: «Г. Камал театры директорын билгеләү мәсьәләсе хәл ителә» #6459

$
0
0
14.08.2012 Мәдәният
Министр читләтеп кенә аның хәзерге вакытта директор вазыйфаларын башкаручы 30 яшьлек Илфир Якупов булу мөмкинлегенә ишарә ясады

Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында труппа җыены вакытында ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин театр директорын билгеләү мәсьәләсенең хәл ителүен хәбәр итте. Бүген труппа җыены вакытында артистлар директорның исеме аталачагын көткән иде. Министр читләтеп кенә аның хәзерге вакытта директор вазыйфаларын башкаручы 30 яшьлек Илфир Якупов булу мөмкинлегенә ишарә ясады. Илфир Якупов директор вазыйфаларын элеккеге директор Шамил Закиров вафатыннан соң башкара башлаган иде. Аңарчы директор урынбасары булып эшләде.

Труппа җыены - күптәнге традиция. Бүген җәйге яллардан соң беренче көнне үк кече сәхнәдә барлык Г.Камал театры хезмәткәрләре җыелды.

Бу юлы җыенда Татарстан Республикасының Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Г.Камал театры директоры вазыйфаларын башкаручы Илфир Якупов, Г.Камал театры артисты, театрның һөнәр берлеге рәисе Миләүшә Шәйхетдинова да катнашты. 


Римма ГАТИНА

№ | 14.08.2012

Балаңны ялгыз калдырсаң... #6460

$
0
0
15.08.2012 Сәясәт
Көзге сессиядә Россия Дәүләт Думасы депутатлары балаларын өйдә, урамда яки машинада караучысыз калдырган ата-аналарны җавапка тарту мәсьәләсен карарга ниятли. Депутатлар әлеге уңайдан дөнья тәҗрибәсенә таянмакчы. Мисал өчен, АКШта балаларын караучысыз калдырган ата-аналарны кулга алырга, хәтта ата-ана хокукыннан мәхрүм итәргә дә мөмкиннәр.

Әлеге мәсьәләнең закон нигезендә хәл ителешен эзләргә җәмгыятьтә урнашкан вәзгыять этәрә, чөнки өлкәннәр күзәтүеннән мәхрүм калып, төрле бәхетсезлекләргә дучар булган балаларның саны артканнан-арта бара. Быел гына да Россияне берничә шундый фаҗига тетрәндерде. Кемеровода 1 июль көнне өйдә ялгызы калган биш яшьлек Тимофей Каминиченко бишенче каттан егылып төшә. Июнь аенда Владимир өлкәсендә урланган һәм үтерелгән биш яшьлек Богдан Прахов та ул көнне урамда берүзе уйнап йөргән. 15 июльдә Томск өлкәсенең Асиновск районы Новиковка бистәсендә бер хатын өч баласын өйдә калдырган. Әниләре кайтканчы, балаларның берсе электр мичендә һәлак булган. 19 июльдә Башкортстанның Гафури районында ике бала янып үлә: аларның берсенә – ике, икенчесенә дүрт яшь була. Аларны да өйдә ялгызын калдырганнар.

Депутатлар фикеренчә, балаларына күз-колак булмаган ата-аналарны җәзага тартырга кирәк. Иң элек депутатларга балаларны ничә яшьтә һәм нинди очракта, шулай ук күпме вакытка ата-ана күзәтүеннән башка калдырырга яраганлыгын хәл итәргә туры киләчәк.

– Без һәр ата-ана артыннан тикшереп-күзәтеп торучы куя алмыйбыз, шуңа күрә кагыйдәләрнең мантыйкый нигезе булырга тиеш, – дип аңлата Дәүләт Думасының хатын-кызлар, гаилә һәм балалар эшләре комитеты рәисе урынбасары Ольга Баталина. – Вәзгыятьне кирәгеннән артык киеренкеләндерергә ярамый, чөнки ата-аналарның бөтенесенең дә балаларын мәктәптән каршы алырга мөмкинлеге юк, өстәвенә, еш кына мәктәп өйгә бик якын урнашкан була. 12-14 яшьлек балалар музыка яисә сәнгать мәктәпләренә үзләре генә йөри. Тыюлар кертсәң, балаларны өстәмә белем бирү системасыннан аеру куркынычы барлыкка килә. Шуңа күрә иҗтимагый оешмалар белән киңәшләшеп, уртак нәтиҗәгә килү мөһим.

Ваемсыз ата-аналарны нинди җәза көтәчәге әле төгәл билгеле түгел, шулай да депутатлар чит илләрдәге тәҗрибәгә таяначагын белдерә.

Әйтик, мондый чакта АКШта иң кырыс җәза кулланыла, анда 12 яшькәчә баланы ялгызын калдырырга ярамый. Әгәр дә күршеләр ата-ананың сабыйны өйдә яисә машинада берүзен калдырганын күрсә, шунда ук полиция һәм социаль хезмәт вәкилләрен чакырта. Бу очракта баланы махсус учреждениегә алып китәләр, ә ата-ананы суд вакытлыча ата-ана хокукыннан мәхрүм итә. Аларның баласын вакытлыча башка гаиләгә дә бирергә мөмкиннәр. Сабыйны кире кайтару өчен ата-анага суд юлын таптап, социаль хезмәткәрләргә аны тәрбияли алуын исбатларга туры киләчәк.

Балалар омбудсмены Павел Астахов сабыйларын карамаган ата-аналарны җавапка тарту тәкъдимен хуплый, дип яза «Известия» газетасы.

– Баланы әти-әнисе якларга тиеш, алар сабый гомере өчен җаваплы, – дип белдерә Астахов. – Ләкин җәза чарасын билгеләгәнче, илдә балалар бакчалары һәм көн дәвамында эшли торган мәктәпләргә бәйле мәсьәләне хәл итәргә иде. Әгәр дә бөтен мөмкинлеге булып та, баласын карамаган ата-аналар очраса, андыйларны, һичшиксез, җавапка тартырга кирәк. 




№ | 15.08.2012

Ирек Миңнәхмәтов “Татмедиа”га яңа җитәкче итеп билгеләнде #6461

$
0
0
15.08.2012 Сәясәт
Моңа кадәр “Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыятен Айдар Сәлимгәрәев җитәкләде. Ирек Җәүдәт улы Миңнәхмәтов 1980 елның 25 декабрендә Казанда туган, 2003 елда КФЭИны, 2008 елда КФУның юридик факультетын тәмалаган.

 

2010 елның августыннан башлап “Татспиртпром” ААҖдә коммерция эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән. Шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнә - ул “Чыңгызхан” оешмасының директоры. 2008 елдан башлап 2010 елга кадәр Казан шәһәр думасы депутаты.




№ | 15.08.2012

Без кешеме икән? #6462

$
0
0
15.08.2012 Җәмгыять
Без һәммәбез – Җир кешеләре, Табигать баласы. Табигатьнең биниһая киңлекләрендә әле тагын меңәрләгән үсемлекләр, урман-болыннар, елга-океаннар, кош-кортлар, киекләр талгын гына яшәп ята. Безгә меңәр гасырлар элек менә шушындый дөнья белән туганнарча янәшә, тату яшәү гармониясе бүләк ителгән булган. Ләкин без – кешеләр – менә шушы алтын кагыйдәне боздык: үзебезне ашаткан, эчерткән, сулыш алырга мөмкинлек биргән бердәнбер (!) табигатебезне рәнҗеттек һәм әле дә булса рәнҗетә киләбез, тирә-юнебездәге барлык нәрсәләрне һәм тереклек ияләрен кырып-себереп юкка чыгарабыз.

Табигать һәм андагы макро-микро дөнья бездән башка да бик рәхәтләнеп, җай гына яши алыр иде. Юк, без бит аның һәммә почмакларына кадәр кирза итек белән үтеп керәбез, сәяси телдә әйтсәк, «эчке эшләренә тыкшынабыз», күп нәрсәләрнең астын өскә китерәбез.

 

Мисалларга тукталганчы, иң әүвәл галимнәр сүзенә колак салыйк әле. Аларның аңлатуынча, бүгенге заманда дөньяга һәм кешелеккә өч төрле куркыныч яный: экологик һәлакәт, атом сугышы һәм, ниһаять, гасырлар сынавы узган мәдәни-әхлакый хәзинәләрнең җимерелүе.

 

* * *

 

Дөньяда кешедән дә рәхимсез зат юктыр, мөгаен. Ниндидер шаукымга бирелеп, бәрәкәтле чәчүлек җирләребезне химик ашламалар белән агуладык. Болары – соңгы еллардарак. Патшачылык дәверендә дә һәм Сталинның бишьеллыкларында да тайгаларны, калын-калын урманнарны кул һәм техник көче белән кырдык, таладык, кистек-турадык. Бу кырылу процесслары Себер киңлекләрендә әле дә булса дәвам итә: урман материалы әзерләүчеләр агачларны илгә дә, Кытайга да гектары-гектары белән аудара-эшкәртә тора. Тиешле контроль җитмәгәнлектән, боларның күбесе яшертен һәм коррупция юлы белән эшләнә.

 

Себер һәм Амазонканың атаклы урманнары дөньядагы иң чиста, гыйффәтле һәм бай хәзинәләрдән санала иде. Ләкин хәзер моның белән мактанып булмый: ике куллы һәм ике аяклы кешеләр бу байлыкны талыйлар, таладылар, исраф итәләр һәм бу һөҗүмне туктатырлык акыл көчләре күренми әлегә.

 

Нефть катламнарына тирәнрәк төшә барган саен, елга-күлләребез, чишмәләр кибә, суларыбыз эчәргә яраксыз хәлгә әверелә. Дөньядагы иң чисталардан саналган Байкал күле дә үзенең сафлык сыйфатларын югалта бара, чөнки аның янәшәсендәге кәгазь-целлюлоза комбинаты үзенең әшәке-ташландык суларын шунда агызды һәм агыза бирә. Бу экологик җинаятьләр өчен әле берәүне дә хөкем иткәннәре юк. Ангара һәм Енисей кебек гигантларны да буйсындырырга, йөгәнләргә тырышып карадык. Алай гынамы, хәтта кайбер елгаларны кирегә бору планнарына хәтле барып җиттек. Шушы фантастик, чынга ашмастай уй-ниятләр белән яшәгән ахмак галимнәрнең үзләренең муенын вакытында кирегә борып куясы булган ләбаса!

 

«Целина! Чирәм җирләр!» дигән булып, Казахстанның күпме киңлек-далаларын тузанга, чүлгә, яраксыз хәлгә китереп җиткердек. Хәзер андагы табигать бәласен төзәтү-дәвалау өчен көчебез җитәрме икән?!

 

Җирдәгеләре бер хәл, инде Ходай Тәгалә яралткан галәмгә дә кул тыга башладык. Космоска күтәрелү һәм «йолдызлар сугышы» өчен күпме миллиардлар, кул һәм акыл көче, нанотехнология, затлы металлар исраф ителә! (Их, димен, бу исәпсез акчаларны кешеләрнең тормышын яхшырту, ким дигәндә, фатир-йортлар төзү өчен файдаланасы иде дә бит...)

 

Күкнең атмосфера һәм озон катламнары космик ракеталар тарафыннан күптән тишкәләнеп бетте инде. Бу «кара тишек»ләрдән «җәһәннәм» җилләре өрә хәзер. Без үскәндә (илленче еллар), каен агачлары үзләренең яшел чуклы шәлләрен көнозын аска салындырып хәрәкәтсез торыр иде, бернинди җилләрнең дә әрсезлек вә усаллыгын хәтерләмим. Ә хәзерме? Хәзер көн дә давыл, көн дә ачы, чәнечкеле, тозлы җил...

 

Адәм балаларының начар гамәлләренә җавап рәвешендә, табигать үзенең үчен кайтара башлады түгелме? Таиландның башкаласы яртылаш диярлек су астында калды. Быел Японияне ут белән дә, су белән дә бик нык кисәтте табигать. Инде Франция, Италия һәм Германия кебек алга киткән илләргә дә алагаем су ташкыны ябырылды. Галимнәр моның сәбәбен төгәл генә аңлата алмый. Ләкин бик күпләр ышана: үзен рәнҗеткән өчен табигать бездән – кешеләрдән үч ала. Әйе, Аллаһының барлыгына һәм берлегенә ышанмау, денсез-динсез сәясәт бик кыйммәткә төшәчәктер безгә, мөгаен. Дин юлына баскан хәлдә генә без табигать белән уртак тел таба алачакбыздыр.

 

* * *

 

Инде килеп, игътибарыбызны сугышка һәм хәрби хәлләргә юнәлтеп карыйк.

 

Шәхсән мин бу тормышта ике нәрсәне күңелем вә вөҗүдем белән кабул итә алмадым: атом бомбасын һәм машина-мотор уйлап табучыларны. Чөнки атом бомбасын һәм кешеләрне күпләп үтерү коралларын уйлап табучыларны мин, бер дә икеләнеп тормыйча, ХХ гасыр җинаятьчеләре, дип атар идем. Алардан герой ясау һәм түшләренә орден-медальләр кадау, минем уемча, әхлаксызлык, кешелеккә каршы эш. Аларны пьедесталдан төшерергә һәм онытылуга дучар итәр вакыт җиткәндер.

 

Акмы-кызылмы, карамы-зәңгәрме – нинди төстә генә булмасын, Җир шарындагы исәпсез-хисапсыз генералларның барысы да бер чыбыктан сөрелгән диярлек: аларның психологиясе, яшәү һәм фикерләү рәвеше кешеләр өстеннән хакимлек итүгә, җир һәм чикләрне бүлешүгә, кечкенә һәм көчсез илләрне куркытуга, басып-яулап алуга корылган. Шушы миссияләренә мәңге тугрылыклы алар. НАТОның да, Варшава договорының да асылда кешеләргә өч тиенлек тә кирәге юк иде. Акылга килеп, без Варшава договорын сүтеп ташладык. Шулай булгач, нигә моңардан үрнәк алмаска һәм НАТОны да тарих чүплегенә илтеп аудармаска?!. Юк, алар яхшы якка үзгәрешләрне теләми. Киресенчә, без Куба һәм Вьетнамдагы хәрби базаларны япкан чакта (акча әрәме бит!), алар постсовет киңлекләрендә үзләренең яңадан-яңа базаларын сафка бастыралар. Бу гаделсезлек, оятсызлык кына түгел, хәрби һәм сәяси ахмаклык! Күпме генә кылансагыз да, господалар, күпмилләтле (милитаристик) Россияне тезләндерү мөмкин түгел. Өстегезгә кризис арты кризис ябырылганда, нигә әле миллиардлаган акчаларыгызны суга саласыз? Нефтьне өстәлләр артына утырып та бүлешеп була бит.

 

НАТО илләре кешелеккә каршы бик күп явызлыклар эшләп өлгерде. Әфганстан һәм Гыйракка басып керүләр... Бер гөнаһсыз Ливияне бомбага тотулар... Сәддам Хөсәенне асып кую... Муамар Каддафине үтерү һәм мәетен бөтен ватандашлары алдында мәсхәрә итү... сиксәннән узган Хөсни Мөбәрәкне аяксыз-телсез калдыру һ.б. Мөселман дөньясына «тәре походы» түгелмени болар? Чиратта кем? Дөньяда бер генә президент та, илбашы да саф-чиста була алмый. Уңай хезмәтләрен исәпкә алмыйча, аларның һәммәсен дә бер селтәнүдә хурлык баганасына терәп кую дөрес гамәлме икән? Сәясәт, ни әйтсәң дә, пычрак эш шул.

 

Статистика исәпләп чыгарган: кешелекнең канлы юлларын 200 меңгә якын сугышлар, бәрелешләр тәшкил итә. Никадәрле үтерешләр, югалтулар, хәрабәләр дигән сүз бит бу! Нәрсә, әгәр акылыбыз һәм дипломатия җитсә, кылычсыз-утсыз гына яши алмас идекмени?!.

 

Кул һәм акыл көчебезне төзү һәм иҗтиһад эшләренә багышласак, дөньялар яхшырып кына китәчәк ләбаса.

 

Кешелек атлаган юллар кан, газап һәм күз яшьләре белән юылган. Хәрби машина безне һаман да изә, таптый, мыскыл итә, ашар ризыкларыбызны тартып ала, җирдәге гармонияне боза. Ни кызганыч, моның иге-чиге күренми. Заманында Гитлер, Сталин, Мао кебекләр дөнья халыкларының газапларын арттырган, көчәйткән генә. Аларга алмашка тарих сәхнәсенә эреле-ваклы яңа тираннар килмәкче була. Дөнья һаман кайнамакта... Бернинди әхлактан, бәддогадан, Аллаһыдан курку юк.

 

Безнең татар Сабан туенда күркәм бер традиция бар: ат чабышында иң азактан килгән чаптарның муенына әби-карчыклар чиккән сөлге бәйлиләр. Соклангыч үрнәк, теләктәшлек билгесе бу! Ә менә ил башлары һәм НАТО генераллары, Әфганстан, Гыйрак, Ливия кебек артта калган һәм җимерелгән илләргә әхлакый һәм матди ярдәм, теләктәшлек күрсәтәсе урында... менә сиңа мә: шәһәр өсләренә бомба яудыралар! Безнең әби-карчыклар сәясәтчеләргә, киң маңгайлы генералларга караганда күпкә әхлаклы һәм акыллырак, күрәсең.

 

* * *

 

Җәмгыятебезне әхлакый сафландыру көннән-көн кыенлаша бара.

 

Җиргә, табигатькә, аның биниһая байлыкларына җылы мөнәсәбәт, җәмгыятьтәге сәламәт кануннарны, кешеара багланышларны хөрмәт итә белү, намуслы булу әдәп-әхлак төшенчәләренә турыдан-туры бәйле. Бозык һәм тәртипсез җәмгыятьтә яшәү кислороды җитешми, әхлак чишмәләре саегып кала, коргаксый. Соңгы ун-егерме елда бездә акчага табыну культы көчәйде. Бу – бик куркыныч фал. Ә бит иң саф, дөрес юл – Аллаһыга табыну, аның мәрхәмәтенә сыену. Дин һәм гуманизм юлына аяк баскан илләр, халыклар, милләтләр үзенең мәсләген һәм шөһрәтен һичкайчан югалтмас.

 

Яшәештә, тирә-юнебездә сәрхушләр, наркоманнар, җинаятьчеләр, үтерүчеләр нигә күбәеп китте? Бөтен бәла – динсезлектә, имансызлыкта. Даһилар иҗат иткән бөтендөнья мәдәният әхрамы һәм сарайлары акрынлап онытыла, җимерелә... Монысына кем гаепле? Җавап һаман да бер үк: чөнки кешеләр иманын югалта бара, киләчәк буыннар турында кайгыртмый.

 

Телевизор каналларының кайсын гына кабызып җибәрсәң дә бер үк нәрсә күзгә ташлана: моннан йөз ел, мең ел элек монархлар, ханнар, патшалар, ил башлыклары ни сөйләсәләр, ни әйтсәләр – бүгенге олы сәясәтчеләр дә тынычлык, яхшылык, дуслык һәм туганлык турында нәкъ шул ук сүзләрне тәкрарлыйлар. Исем-фамилияләре, йөз-кыяфәтләре генә үзгә, ә типаж һаман да бер: тынычлыкка, үзара татулыкка чакыралар, янәсе. Ә чынбарлыкта шуларның гел киресе эшләнә тора.

 

Менә шушы байтак кына мисалларны күздән кичергәннән соң, чаң кагасы, набат сугасы килә: без кем соң, кеше дип аталырга хакыбыз бармы? Ни өчен бу җиргә килдек без? Җимерергәме? Без кеше сүзен кайчагында (зурлап, янәсе) баш хәрефтән язарга яратабыз. Минемчә, ул моңа лаек түгел.


Рашат НИЗАМИ

№ |

Хан кызы Турандык #6463

$
0
0
15.08.2012 Мәдәният
Танылган итальян драматургы әсәрен сәхнәләштерү театр коллективыннан аеруча зур җаваплылык, ачышларга, экспериментларга омтылу һәм яңа караш таләп итте.

 Эш менә нәрсәдә: «Хан кызы Турандык» – яшерен идеологик мәгънә салынган театраль легенда, тормышка гашыйк совет сәнгатенең көч-гайрәте символы. Евгений Вахтангов 1922 елда, инде авыру килеш, бу әкиятне МХТның Өченче студиясендә (соңрак – Вахтангов исемендәге театр) сәхнәләштерә. Бу куелыштан җиңеллек, юмор, кояш энергиясе шулкадәр ташып тора ки, әлеге вакыйга озак елларга хәтергә уелып кала. Күнегелгән, психологик яктан төгәл, тормышчан куелыш урынына режиссер шаян яшь труппа катнашындагы тамаша тәкъдим итә. Үзәктә – персонаж түгел, ә актер. Спектакль гаҗәеп рәвештә җиңел, нәфис илтифатсызлык белән куела. Беренче планга тормыш чынбарлыгы түгел, ә иҗатның чынлыгы чыгарыла. Тамашачы хозурында – шартлы, әкияти күренештә үз героен күрсәтеп уйнарга теләүче һәм шуңа ирешүче актер. Үз чоры өчен заманча алымнан, нәтиҗәдә, актерлык осталыгының «Вахтангов мәктәбе» башлана, ә «Хан кызы Турандык» театрның шартлы, уенга корылган табигатенең символы, актерларның шаярулы импровизацияләре өчен нигез булып китә. Совет театрында бу үзенә күрә бер штампка да әверелә.

 

 Шул ук вакытта, теләсә кайсы классик әсәр сыман, «Хан кызы Турандык» та бер генә мәгънәле түгел. Аны төрлечә тасвирларга мөмкин. Моның дәлиле – Пуччининың шул ук исемдәге операсы. Бу әсәрдә беренче планда – опера сәнгатенә хас булганча эпик киңлек һәм купшылык белән күрсәтелгән тирән һәм кайнар мәхәббәт тарихы.

 

 2010 елда Пушкин исемендәге Мәскәү дәүләт драма театрында «Хан кызы Турандык»ны рус театры өчен классик булган психологик юнәлештә сәхнәләштерделәр. Режиссер Константин Богомолов үзенең спектаклендә берләштереп булмаслыкны – Гоцци әкияте белән Достоевскийның «Идиот» романы мотивларын бергә куша. Һәм бу – уйдырма эксперимент түгел, ә ике әсәрнең тирән охшашлыгыннан килеп чыккан үтә дә табигый нәтиҗә. Режиссер үзе бу хакта болай ди: «Хан кызы Турандык»ны куярга алынганда мин Достоевский турында уйламадым да. Бу берләштерү репетиция процессында барлыкка килде. Миңа яңа Халәф кирәк иде. Үзенә генә хас дөньясы һәм кешеләр белән аралашу рәвеше булган князь Мышкин исемә төште. Бу ике әсәрнең герой һәм герои  нялары бик охшаш икән бит! Мышкин белән Халәф икесе дә көнчыгышка көнбатыштан кил  гәннәр, икесе дә ялгыз. Тегесе дә, монысы да таныш булмаган кызның рәсемен күрәләр дә гашыйк булалар. Берсе – Турандыкка, икенчесе – Настасья Филипповнага. Героинялар да – икесе дә сәер, икесен дә әйләнә-тирәдәгеләр кабул итми, икесе дә чын мәхәббәт алып киләчәк кешене көтә».

 

 Чыннан да, Халәф белән Турандыкның мәхәббәт тарихы бормалы һәм шартлы әкияти сюжет фонында гадилеге һәм психологик чынбарлыгы белән җәлеп итә. Бу борынгы, әмма беркайчан да искермәс тарих. Ир-ат белән хатын-кыз арасындагы мәхәббәт көрәшендә бары бирелеп кенә җиңеп була. Бераз алга китеп шуны әйтәсе килә, камаллыларның спектаклендә Алсу Каюмова белән Искәндәр Хәйруллин дуэты нәкъ шундый чишелеш тапкан. Халәф үзенең беркатлылыгы, чисталыгы, гадилеге белән князь Мышкинны хәтерләтә. Хәтта хан кызын күргәч, хушын җуеп егылуы белән дә. Искәндәр Хәйруллинның табигый актерлык фактурасы бу образга тулысынча туры килә. Ул кемне генә уйнаса да, аның геройларына һәрвакыт сабыйлык, самимилек, турылык хас. Күзгә ташланып тормый торган ир-ат көче, дәрт, йомшаклык, җылылык – болар барысы да иң горур һәм таләпчән гүзәлнең йөрәген яуларлык көчле корал. Чөнки хатын-кыз йөрәгендә, хәтта таш булып каткан йөрәктә дә, ана инстинкты яши. Байлыгы, матурлыгы, сугышчан көче белән дә җәлеп итми Халәф хан кызын (аның сугышуы да шаярып кына, юри генә сыман), ə чиксез назлы, тугры һəм буйсынучан холкы белəн үз ягына авыштыра. Хатын-кызлар товарга əйлəнгəн, ə җəмгыятьтə көч һəм ир-атның əйдəп баруы культы хөкем сөргəн кырыс һəм прагматик заманыбызда мондый вакыйга чын, ихлас мəхəббəт турында искə төшерə. Спектакльнең мəгънəсе, идеясе, кыйммəте дə нəкъ шунда. Калган атрибутлар – бизəлеш мəсьəлəлəре генə.

 

 Турандыкны уйнаган Алсу Каюмова героинясының төгəл тышкы сурəтен ясый. Горур, салкын, тəкəббер – безнең каршыбызда чып-чын Кар патшабикəсе – җансыз камил зат. Актриса үзен Кар патшабикəсе кебек тота – тавышы да яңгыравыклы, хəрəкəтлəре дə салмак, киемнəре дə зəвыклы. Ə героиняның күңелендə чиксез тəкəбберлек һəм буйсынмау телəгеннəн башка тагын ни бар – аңлавы кыен. Хəер, җиңел акыллы һəм үз-үзен генə кайгыртучан ирлəр кулында курчак булырга телəмəгəн матур, акыллы һəм бəйсез хатыннар тарихы – хрестоматиялəргə кергəн тарих. Хан кызы бу мəсьəлəгə нинди мөнəсəбəттə булуын монологында əйтə, əмма төп мəсьəлə барыбер чишелмичə кала: ул Халəфне чын күңелдəн яраттымы, əллə, гашыйк шаһзадə аның кулында уенчык булыр дип өметлəнеп, мəхəббəт белəн килеште генəме? Туйдан соң тормыш тəмамланмый лабаса. Алда геройларны ни көтə? Гармонияме, əллə сугышмы? Əкиятнең ахыры бəхетлеме-юкмы икəнлеге дə шуңа бəйле.

 

 Бу куелыштан жанр табигате талəп итмəгəн психологик дөреслек һəм тормышчанлык көтəсең, дип каршы килүчелəр дə булыр. Минем фикеремчə, тормыш һəм тарих чынбарлыгы булмаган əкияттə төгəл һəм анык идея, эмоциональ тулылык, мəгънə зуррак. Халəф белəн Турандык чыннан да бер-берсе өчен яратылган һəм үзлəренең мəңгелек мəхəббəтен тапкан, дип ышанасы килə. Əмма моның өчен хан кызы үзенең тəккəберлеген һəм горурлыын киметергə, холкына йомшаклык, нəфислек, хис өстəргə тиеш.

 

 Пьесаның төп идеясе, «төш»е булган мəхəббəт коллизиясе якты театраль тамаша өчен нигез булды. Бу спектакль өчен форма мөһим роль уйный.

 

 Традиция буенча, «Хан кызы Турандык»ны итальян дель арте комедиясе стилендə сəхнəлəштерəлəр. Г.Камал исемендəге театр башка юлдан киткəн. Ул төп басымны драматургның миллəтенə түгел, ə вакыйгалар барган урынга ясый. Билгеле булганча, вакыйгалар Кытайда бара. Казан тамашачысы, актерларга ияреп, якты төслəргə бай, серле, экзотик дөньяга кереп китте. Спектакльнең режиссеры Ма Джэньхон белəн куючы рəссамы Биен Вентонг сəхнəдə илнең тышкы атрибутларын һəм эстетикасын гына түгел, рухын да чагылдыра алган. Карло Гоцци пьесасын Кытай режиссеры Пекин операсы элементлары кергəн музыкаль спектакльгə əйлəндергəн. Шуны əйтергə кирəк, итальян мас калар комедиясе белəн Пекин операсы арасында охшаш яклар аз түгел. Тегесендə дə, монысында да персонажлар амплуа буенча төгəл бүленə, һəркайсының үз костюмы һəм гримы билгелəнгəн. Сəхнə хəрəкəтлəренə, актерлык техникасына, уйнау сəнгатенə зур игътибар бирелə, клоунада, акробатика, музыка һəм бию актив файдаланыла. Итальян маскалар комедиясе дə, Пекин операсы да халык театры формаларына карый, алар икесе дə бик демократик һəм мавыктыргыч. Əмма икесенə дə кабатланмас милли үзенчəлеклəр хас.

 

 Камаллыларның спектак ленə милли кытай колоритын га җə еп эффектлы костюмнар һəм декорациялəр, грим һəм ымлыклар, чүпрəктəн ясалган курчаклар һəм гим настка өсти. Зур башлы балалар арасында йөрүче кытай хатыны Гөлкəй ролендə Алсу Гайнуллина бик табигый. Синхрон рəвештə хəрəкəтлəнүче, бер-берсеннəн аерып булмаслык сугышчыларны «тере декорациялəр»гə тиң лəргə була. Лəйсəн Рəхимова башкаруында Зəлимə бик нəфис. Баш  ка персонажларны кытайча, дип атавы кыенрак. Аеруча Алтын Ханны (Айдар Хафиз) һəм аның вəзирлəрен. Алар күбрəк əкияти персонажлар. Гомуми фонда Лəйсəн Фəйзуллина башкаруындагы тормышчан, драматик, дəртле Гаделмəлəк образы аерылып тора. Татар ханы Тимер ролендə Əзһəр Шакиров та бик тормышчан. Тамашачы аның көчсезлеген тоеп, аның өчен борчылып утыра. Туруфутдин (Фəнис Җиһанша) белəн Бəрəкалла (Илтөзəр Мөхəммəтгалиев) дуэты пародияле, берникадəр эстра далы чишелеш тап кан.

 

 Гомумəн, спек такль дə төрле милли мə дəниятлəр – кытай, итальян, татар, рус мəдəнияте син тезы ачык чагыла. Спектакль дə Вахтангов рухы да сакланган – сəхнəдə иҗат бəйрəме, ачыктан-ачык уен, ак терларның импро визациясе, ассызык ланган шарт лылык (аеруча зиндандагы күренештə). «Хан кызы Турандык» гаять якты һəм чын-чынлап бəйрəмчə килеп чыккан.


Айгөл ГАБӘШИ

№8 |

Башка төрле балалар #6464

$
0
0
15.08.2012 Җәмгыять
Җир шарында таң калдыргыч балалар туа. Алар сәер сәләтләргә ия, һәм мондый могҗиза балаларны өлкәннәр контрольдә тота алмый. Гадәттән тыш булганнары өчен аларны табигатьтә бик сирәк очрый торган төс исеме белән “индиго” дип атаганнар.

Берлинда гадәттән тыш көчкә ия булган биш яшьлек малай яши. Аның мускуллар күләме гадәти кешенекеннән икеләтә артыграк. Белгечләр моны генетик үзгәрешләр бе­лән аңлата. Бу баланың ДНКсын өйрәнеп, мускул дистрофиясен җиңәрдәй дәва табу турында уйланалар.

Австралиядә яшәүче Энн-Мари Рокуэлл беренче карашка бүтәннәрдән берни белән дә аерылып тормаган бала таба. Шунысы кызык: сабыйның авызында алтын теше була. Соңыннан аңла­шылганча, көмәнле хатынның әтисе Лондонда вафат булган икән. Ул ир-атның нәкъ аскы теш казнасы уртасында алтын теше булган. Белгечләр баланың үзенчәлеген җанның бик кыска вакыт эчендә кү­ченүе белән аңлаткан.

Чиләбе өлкәсенең Копейск шәһәрендә яшәүче Нина беренче баласын 1985 елның 30 декабрендә таба. Тиздән әнисе дә, табиблар да кызның бөтенләй үсмәвен ачыклыйлар. Бер ел эчендә бернинди дә үзгәреш булмый. Педиатрлар белән килешеп, яшь ата-ана икенче бала табарга тәвәккәлли. Бу юлы дә нәкъ шундый хәл кабатлана. Нина белән ире гаҗәпкә кала. Иван белән Зинаиданы генетик аномалияләр китабына (шундый китап та бар икән) теркәп куялар. Мондый сирәк күренешкә әле дә аң­латма бирә алмыйлар икән. Хәер, 25 ел үткәч тә берни үзгәрмәгән – малай белән кыз ике яшьлек сабыйны хәтерләтә, икесенең дә авырлыгы 14әр кило, өйдә алар сабыйлар чалбары киеп йөри.

Россиянең иң яшь студентына нибары унике яшь тулган. Лиза Чухарова исемле кыз Төньяк Осетия дәүләт университетының журналис­тика факультетына әнә шул яшьтә укырга кергән. Лиза инглиз, француз телләрендә иркен сөйләшә, латинны яхшы белә. Төмән шәһәрендә яшәүче 15 яшьлек Вера исә әдәбият белеме буенча искиткеч сәләтле. Сигезенче сыйныфта укыганда, кыз борынгы кельтлар риваяте турында трактат язган. Белгечләр бу хезмәтне кандидатлык диссертация­сенә тиңләгән. Кызганыч, тик укучыларга гыйльми дәрәҗә бирелми.

Вологда-Петербург трассасы янындарак урнашкан Никулино авылында Танк кушаматлы кыз яши. Даша Миронова могҗизалы көчкә ия. Балчыкка батып калган йөк машиналарын ул берүзе тартып чыгара ала икән. Дашага мондый көч тумыштан би­релгән. Алыптай зур гәүдәле ирләр күтәрә алмаган әйбер­ләрне бик җиңел генә күче­реп куюы белән кыз бөтен кешене таң калдыра. Шуңа яшь­тәшләре аңа “Танк” дип кушамат таккан.

Вологдадан Надежда Николаева исә үлем якынлашуын сизә икән. Кемнең кайчан, ничек, нәрсәдән үләсен кыз төп-төгәл белә: моның өчен кызга кешенең күзенә карау җитә. Барысы да моннан ун ел элек башланган. Кыз автомобиль һәлакәтенә юлыккан, 18 тәүлек буе комада яткан. Аңына килгәч, ул төрле тавышлар ишетә башлаган, куркыныч сәләте дә шул чакта ачылган. Аңа дустының бер айдан үлә­чәген күрергә дә туры килә, ул әтисенең соңгы көнен дә дөрес билгеләгән. Надежда әле­гә бер генә тапкыр да ялгышмаган.

Британия халкын ике яшьлек кызчык таң калдырган: интеллект коэффициентын билгеләүче тестта сабый 152 балл җыйган. Бактың исә, мондый акыллы кешеләр дөньяда бар халыкның нибары 2 процентын гына тәшкил итә икән. Нью-Йорктан Джон Брайан, музыка мәктәбенә йөрмәсә дә, 5 яшь чагында җыр һәм көйләр яза, үзлегеннән ноталар таный башлаган. Әти-әнисе аны музыка мәктәбенә бирергә те­ләгәч, Джон каршы төшкән. Бүгенгә малай ике компакт-дискка җитәрлек музыка язган, продюсер табып, аның белән килешү төзегән һәм үзенең беренче гонорарын әти-әнисенә алып кайтып биргән.

Санкт-Петербургта яшәү­че Сергей Краснов ябык китапларны да укый ала. Шул ук шәһәрдән Сергей Лебедков сүзләрне арттан алга әйтеп сөйләшә, укый һәм җырлый. Алты айлык испан сабые ошаган уенчыгын күз карашы белән генә үз янына тартып китергән. Карашы белән тимер кашыкны да бөгә алган. Украинадан Александра Гавриленко йөз­дән артык кошның сайравын кабатларга сәләтле. Кошларча “сөйлә­шергә” Саша 5 яшендә өйрәнгән. Канатлы дуслары аның белән бик теләп аралаша, ди.

Американың Джорджия штатындагы 7 яшьлек Эшлин Блокер исә авыртуны тоймый, шунлыктан бернәрсәдән дә курыкмый. Әти-әнисе һәм дуслары аны бер минутка да күз уңыннан ычкындырмый, кайнар чәйгә пешүдән, тәрә­зәдән сикерүдән саклый. Эшлинның үзенчәлеге табиблар тарафыннан бик сирәк очрый торган генетик аномалияләр рәтенә кертелгән. Аның кебек кешеләр дөньяда нибары 100әү генә икән.

Гыйракның Ән-Нәҗаф шәһәреннән 15 яшьлек Мө­хәммәт исә инде 5 ел буе йокламый. Үсмергә йоклата торган бик көчле дарулар да булышмый. Ул күзләрен ачып ята һәм аңлаешсыз сүзләр мыгырдый. Күп санлы тикшеренүләр үткәргәннән соң, табиблар аны сау-сәламәт дип тапкан. Үсмер үзе сөйләшсә дә, аның баш мие йоклый икән. Мөхәммәтнең тагы бер сәер гадәте бар. Ул кичләрен зиратка бара һәм сәгатьләр буе үзалдына сөйләшеп утыра. Аның нинди телдә сөйлә­нүен бер кем дә аңламый.

Брюс Хлебников планетадагы иң көчле балаларның бер­се булып санала. Алты яшендә ул 365 битле календарьның бөтен битлә­рен дә берьюлы җиңел генә ертып ала торган була. Шул яшендә мең битле китапны ертып, Гиннесның рекордлар китабына керә. Ә ун яшендә, гомуми авырлыклары 5 тонна булган ике “БМВ” машинасын чәчләренә тагып, сөйрәп алып барган. 


Ренат ГАЛӘВИН

№162 | 15.08.2012

Мин дөя түгел: ләкин ышанмыйлар #6465

$
0
0
15.08.2012 Авто
Эшлисең, чабасың, бертуктамый нәрсәләрдер хәл итәсең... hәм hич көтмәгәндә язмыш үзенең таягы белән сине шап туктата:тукта кеше, әзерәк артыңа, адыңа, як-ягыңа борылып кара! Минем өчен менә шундый таяк урынына гибдд хезмәткәрләре сыбызгысы булды.

Барабыз шулай улым белән машинада ашыкмыйча, ипләп кенә. Якшәмбе көн, Казан урамында машиналар аз, яңа гына явып киткән яңгырдан соң, hава саф, җиләс. Шулвакыт көзгедән күрәм, безнең белән янәшә гибдд машинасы бара, гибддшник сыбызгысын сызгырта, таягы белән каядыр күрсәтә. Улым тизрәк аңышты, ул безгә туктарга куша ди. Икебез дә аптырашта, мондый хәлне кинода гына күргән булгач, ни уйларга да белгән юк. Әни, син әллә кызыл утка чыгып киттеңме соң, ди улым. Туктадык, гибдд хезмәткәренең сүзләре мине аптырашка гына түгел, ә куркуга салды. Мин имеш, ДТП урынынннан качып киткәнмен икән. Шуның белән шул, калганын иртәгә гибддның розыск бүлегенә баргач аңлатырлар диде ул. Әлбәттә, бер тәүлек эчендә бөтен узган гомерне җентекләп барлап чыктым дисәм дә ялган булмас, ләкин миңа ташланган гаепкә охшаш берни дә таба алмадым.

Икенче көнне киттем, эштән сорап, чакырган җиргә. Ике сәгатьтән артык көтеп утыргач, чират миңа килеп җитте. Аңлаттылар: Вахитов белән Большая Крыловка киселешендә бер машинаны бәрдереп, китеп барганмын икән. Иң гаҗәбе hәм аянычы шунда, нәкъ шул вакыт арасында, мин ул урыннан уздым, алай гына да түгел минем машинада бөтенләй башка дтп эзләре бар иде. Шунда мин үземнең дөя түгеллегемне исбатларга мөмкин булмаячагын төшенә башладым.

Ярар, шулай ике сәгатькә якын бәхәс куертканнан соң, тикшерүченең исенә төште: зыян күрүчене чакыртырга кирәк икән. Тегесе телефоннан, мин ике сәгатьтән соң гына килеп җитә алам ди. Нишлисең, дүрт сәгать утырганны, тагын ике-өч сәгать кенә көтәм инде. Мин бит хәзер гаепләнүче. Килде бу, моның калинасында 3-4 см лагы сыдырылган. Шунда эчкә җылы кереп китте. Чөнки моның машинасындагы эзләр белән, минекендәгеләр гомумән туры килми. Ләкин, иртәрәк шатланганмын, әгәр кирәк булса, акны кара, караны ак итеп исбатлап булганын онытып җибәргәнмен. Болар да миңа яхшылап аңлаттылар: сыдырылган урыннар бер үк биеклектә түгелме, димәк минем машина барган җиреннән 15-20 смга чүккән; нишләп минем машинада буяу, ә калинада лагы гына сыдырылган, димәк безнең илдә машиналар ясарга өйрәнгәннәр... h.б. Миндә сораулар бик күп иде дә, ләкин калганнарына җавап бирергә кирәк тапмадылар. Мәсәлән, гаепләүче якның язуы буенча мин өченче рәттән утларны кабызып, борылырга мәтәшкәндә, калина алга җилдерә. hәм мин тик торган җирдән 15 смга чүгеп (!), водитель ягыннан арткы ишек тирәсенә килеп бәреләм. Калинаны йөртүче, автомат рәвештә борылып карыйсы урында, әллә кая китеп туктый, ничә метр китеп туктаганын ул тәки әйтә алмады, ә иң гаҗәбе руль артында кем утырганын күрергә аңа кояш комаучау итә.

Ниhаять, бу фарс тәмамланды, иртәгә судка киләсез дип, повестькага кул куйдырып, кайтарып җибәрделәр. Карале, мин әйтәм, мондый хәлләрне бездә ничек тиз хәл итәләр икән дип, таң калып кайтып киттем. Эштән сорап, көтеп утырам шулай, кайчан шалтыратырлар икән дип. Төш җитте шалтыратучы юк, әле дә ярый телефон номеры биргәннәр иде, үзем шалтыраттым. Мине судка озатырга тиешле гибдд хезмәткәре, бүген дә булмый, киләсе ике-өч көндә шулай ук булмас ди. Судка чакыру көтә-көтә айга якын вакыт үтеп китте. Барасы җиргә бара алмыйча, эшлисе эшне эшли алмыйча, шулай суд көтәм дә, суд көтәм. Бу вакыт эчендә тагын бер күңелсез хәл булды: аякны каймыктырып, гипс салдырырга, больничныйга чыгарга туры килде.

Язарга онытып торам, миңа бит әле тагын бер повестька бирделәр, гибддның район бүлегенә барырга, кирәкле ара (дистанция) сакламаган өчен штраф түләргә беркетмә төзетергә. Билгеләнгән вакыт килеп җиткәч, гипслы аяк белән киттем, 3 нче катка (!) бер аякта сикереп менеп җиттем. Мендем дә шаккаттым, минем эш буенча материаллар бу бүлеккә гомумән килеп җитмәгәннәр булып чыкты: ике атна вакыт үтүгә, hәм мине әгәр билгеләнгән вакытка бармасаң, привод белән китерәбез дип, кисәтүгә карамастан!

Иң гаҗәп хәлләр судта булды. Беренче утырышны кичектерделәр, мин шахитларны чакыру буенча юллама биргән идем. Икенче суд утырышына шахитларның берсе генә килде, икенчесенә повестька барып җитмәгән булып чыкты. Сәгатьтән артык суд башлануын көткәч, ниhаять суд залына чакырдылар. Тагын зыян күрүче юк. Мин гибдд бүлегенә титаклап менгән көнне дә ул юк иде. Судья үзе (!), карале кәрәзле телефоны юк икән дип сөйләнә-сөйләнә, моның эш урынына шалтыратып, телефон номерын алып, зыян күрүчене судка чакыра. Тегесе ике сәгатьтән соң килергә вәгъдә итә. hәм мин бүгеннән йөртү таныклыксыз калуымны инде яхшы аңлыйм. Рәхмәт инде, геройняга бу юлы ике сәгать көттермәде, бер сәгать дигәндә килеп җитте.

Судья сорый:

- Нәкъ менә шушы машина икәнен ничек исегездә калдырдыгыз?

- Миндә бер визитка кисәге бар иде шуда язып куйдым.

- Ул визиткагыз үзегез беләнме?

- Әйе-әйе үзем белән, рәхим итегез.

Судья шундый зур җаваплылык хисе белән әлеге кәгазь кисәген конвертка тыгып, делога беркетеп куя. Минем яктан чыгыш ясаган шахитларның минем бу вакытта бөтенләй башка урында булуымны исбатлап әйткән сүзләрен дә, язмача күрсәтмәләрен дә, гомумән минем бу дтпда катнашмавымны да, димәк аннан кача алмавымны да бер визитка кисәге яхшы итеп бастырып куя.

...Суд карары көтеп утырабыз. Күптән ремонт күрмәгән стеналар, күптән юылмаган, тузан өелгән, пычрак идәннәр: менә шушы шартларда судья көненә ничәмә-ничә кешенең язмышында борылыш ясарлык карарлар чыгара. Әбәд вакыты җиткән иде, секретарь кызлар без утырган суд залындагы гаепләнүчеләр чыгыш ясарга куелган трибунадан, пычак, савыт-саба, кыяр ташый башладылар. Галиҗәнап судьяның карары мин сүзен-сүзгә ап-ачык күз алдына китергәнчә яңгырады: гаеплене (мине!) ДТП урынын ташлап киткән өчен бер елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә...

Моннан соң Казанның бер башыннан икенче башына ничек эшкә йөрермен, балалар берсе эшкә, берсе укырга ничек барырлар, 350 чакрым ераклыкта урнашкан авылга, 81 яшьлек әни янына ничек кайтырмын, бу турыда әлегә уйламаска тырышам. Бу төшкә дә кермәгән хәлләрдән, мондый чарасызлыктан башны ташка бәреп булмый бит инде. Тик шулай да авыр, бик авыр. Мин бит шушы минутка кадәр, дөреслек мине яклар дип, бу хәлләр турында артык борчылмыйча, бернинди чара күрмичә, экспертиза ясатмыйча, хәтта зыян күрүченең кем икәнен дә белергә теләмичә тынычлап яшәргә тырыштым. Хәзер башыма килеп җитте, дөреслекнең үзен мөмкин булган-булмаган бөтен ысуллар белән якларга кирәк булган, ләбаса!


Раушания ЗАРИПОВА

№--- | 15.08.2012

Җырлы-моңлы еллар... (Татарстан Дәүләт филармониясе оешуга 75 ел) #6466

$
0
0
16.08.2012 Мәдәният
Һәр үткән ел күпмедер вакыттан соң тарихка әйләнә. Һәр үткән елда диярлек җәмгыятьтә булган ниндидер бер вакыйга үзенең эзен калдыра. 1937 елның 21 августында Татарстан Совнаркомының 1383 нче карары нигезендә Татар дәүләт филармониясе оештырылу да әнә шундый вакыйгаларның берсе.

Дәүләт карамагындагы әлеге оешманың барлыкка килүе дә иҗат көчләрен бергә туплап бер максатка, бер идеологиягә хезмәт иттерү була. Еллары да нинди еллар бит! Дустың яки хезмәттәшеңнең елмаеп исәнләшмәвеннән дә дошман эзли торган вакытлар. Нәрсә турында җырлаячагыңны, ни сөйлисеңне бары тик өстәгеләрнең җиз иләге аша үткәреп кенә халыкка җиткерә аласың. Тик ничек кенә булмасын, Татар дәүләт филармониясенең оешуы татар җыр сәнгатен, фольклорын, милли музыкасын үстерүдә мөһим роль уйный.

Филармония – грек сүзеннән гармония дигәнне аңлата, ягъни филармония эчендә барлыкка килгән симфоник оркестр, җыр һәм бию ансамбле, милли эстрада һәм башка сәнгать әһелләре берләшеп югары дәрәҗәдәге сәнгатьне тудыру.

Бу шулай ук эстрада бүлегендә эшләгән аерым җырчыларның үзләрен таныта алуларына да зур мөмкинлек бирә. Йөрәгеңдә милләтпәрвәрлек хисе булган һәр татар баласы ул чорда сәнгатьнең никадәр авырлык, сабырлык, тырышлык белән бирелүен аңлый булыр.

Филармония оешып, инде тулы көчкә эшләргә, милли сәнгатьне үстерүгә мөмкинлекләр ачылды дип сөенеп кенә йөргәндә Ватан сугышы башлана. Илгә килгән кайгыны ил белән күтәрергә кирәклеге композиторларыбыз, сәнгатькәрләребез иҗатларына да үзгәрешләр кертә. Репертуарда күбрәк Ватан-ананы саклау, дошманнардан азат итү, җиңү көнен якынайту темасына караган җыр-шигырьләр өстенлек итә. Әнә, Татар дәүләт опера һәм балет театрында Муса Җәлилнең халык фольклорына таянып иҗат ителгән, туган илне, милләтне саклау проблемаларын яктырткан «Алтынчәч» операсының премьерасы бара, сәхнәдән Алтынчәчнең: Куркакларга хатын булганчы, батырдан тол калу яхшырак... дип өзгәләнгән сүзләре яңгырый; Камал театры сәхнәсендә Фатыйма Ильская «Тормыш җыры» әсәрендәге Басыйр образы аша тылдагы күпме хатын-кызны үзләренең Басыйрлары белән очраштыра: Мин үлмим, җиңелмим, җиңелә торган кеше түгел мин! Филармония артистлары Фәйзи Йосыпов, Әзәл Яһүдин, Зифа Басыйрова, Җәвәһирә Сәлахова, Гөлсем Сөләйманова, Разия Тимерханова, Әлфия Галимова һәм башка бик күпләр тыл хезмәткәрләренә, фронтларга барып салкын окопларда, госпитальләрдә сугышчыларга газиз аналарының, сөйгәннәренең сәламнәрен җыр аша ирештереп яралы җаннарын дәвалыйлар.

Филармония тарихында мәшһүр җырчы Рәшит Ваһапов исеме аерым бер урын алып тора. Үзенең саф халыкчан тавышы белән халык җырларының кабатланмас үрнәген тудыручы, татар моңын үзенә генә хас булган төсмерләр аша җиткерә белүче җырчы филармониядә 22 ел эшли, татар җырын халыкка таныта. Ләкин «Бармы соң бездә чын кеше кадерен белү» – филармониягә иң күп табыш китерүче җырчы хөкүмәт тарафыннан зурлаулар, игътибарга бик үк тиенә алмый. Шулай ук, халык никадәр генә яратса да әлеге хәл «музыкаль белеме юк» дип Габдулла Рәхимкуловны да читләтеп үтми.

1946 елның 26 февралендә Г.Тукайның тууына 60 ел тулу уңае белән филармониягә бөек шагыйрьнең исеме бирелү филармония тормышында зур вакыйга була.

1940-50 еллар филармониянең күтәрелеш чоры булса,1960-70 еллар чын мәгънәсендә чәчәк ату чоры дип бәяләнә ала, яңа, яшь талантлар өлгереп җитә. Әлеге еллар Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалованыкы дип тә атала аладыр, бәлки. Ул елларда яше-карты, олысы-кечесеннән башлап әлеге талантларны белмәгән, аларның иҗатларын яратмаган кеше булдымы икән? Патриотик җырлар тематикасы беркадәр онытыла төшеп, җырчыларның репертуарында лирик җырлар өстенлек итә башлый. Халык аларның концертларына агылып йөри, авылларда концерт куйганда үзләрендә кундырып, юк ризыкны да бар итеп, хөрмәт күрсәтүне мәртәбә, дәрәҗәгә саный. И халкымның ихлас, самими чаклары! Ул вакытта һәркем үз дәрәҗәсен, үз урынын яхшы белгән шул.

Татар җыр сәнгате турында сөйләгәндә күз алдына үзенең тыйнак елмаюы, йомшак-моңлы тавышы белән Таһир Якупов килеп баса; татар сәхнәсенә салмак бию хәрәкәтләре белән килеп кергән, композиторларыбыз әсәрләрен дә, халык көйләрен дә тыңлаган саен тыңлыйсы килерлек дәрәҗәдә башкаручы Вафирә Гыйззәтуллина, Венера Шәрипова, Зиннур Нурмөхәммәтов, Рабига Сибгатуллина, Флера Сөләйманова, Римма Ибраһимова, Хәмдүнә Тимергалиева һәм башка бик күпләр татар җыры аша үзләрен таныта, татар җыры үсешенә үзләреннән зур өлеш кертүче җырчылар саналырга хаклы.

Симфоник оркестр, Җыр һәм бию ансамбле бераз вакыттан соң филармониядән аерылып чыгып аерым коллектив булып яши башлый. Ләкин максатлар, бурычлар уртак: татар музыкасын, җыр сәнгатен югары сәнгать дәрәҗәсенә үстерү, тарихын баету! Озак еллар филармониянең сәнгать җитәкчесе булып эшләгән, мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакиров үзенең бер язмасында: «Сәнгатьнең нинди генә төрен алсак та, ул тирән милли хисле һәм югары профессиональ дәрәҗәдә булырга тиеш. Ә безнең татар милли сәнгатен ул дәрәҗәгә күтәрүдә Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең дә, филармониянең дә өлеше бик зур булды» – дип искә алып үтә.

Филармония тарихы, аның эшчәнлеге турында сөйләгәндә нәфис сүз сәнгатенә дә тукталмыйча үтеп булмый. Нәфис сүз, шигърият ул чакта сәхнәнең түрендә иде. Чын мәгънәсендә нәфис сүз остасы булган Х.Сәлимҗанов, Г.Шамуков, Ф.Йосыпов, Ә.Яһүдин, А.Арсланов, И.Сафин, Р.Сабировлар шигырьнең асылын, сүзнең тәмен, кичерешләрнең гамен бирә алучы осталар иде. Кызганыч, бу жанрны соңгы елларда «очсызлы» юмор алыштырды, тамашачы концертка ял итәргә, көләргә килә дигән нияттән чыгып, тамашачыны чын сәнгатьтән бераз читләштерделәр. Әлеге нәфис сүз осталарының һәркайсының чыгышын аерым-аерым гына да сәгатьләр буе тыңлап була иде, чөнки аларның максаты үзләрен күрсәтеп дан казану түгел, милләтебезнең, халкыбызның асыл ташлары булган шигьри хәзинәсен халыкка ишеттерү, халыкка җиткерү.

Үзенең затлы килеш-кыяфәте, мәгърур тавышы белән Айрат Арслановның Тукай әсәрләрен укуын ул чор тамашачылары әле дә хәтерли булыр; Әзәл ага Яһүдинның «Саратский яшел гармун»ны үзе сөйләп, үзе уйнап җибәрүләре! Концерт эчендәге тагын бер кечкенә генә концерт иде. Үзе дә соңыннан йөрәк авыруыннан вафат булган Илдус Сафинның «Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне?» дип залдагы тамашачыга әрнүле чакыру җибәрүе, татар шигъриятен яхшы белгән, һәр сүзе, һәр интонациясе белән йокымсырап утырган тамашачыны да уятырлык итеп яңгырата алучы Рәшит Сабиров... Шагыйрь, язучы, көйләр авторы һәм башкаручы,күп концерт программаларының сценарий авторы һәм режессеры Алмаз Хәмзин... Бар бит бездә талантлар,бар, тик аларны югалтмаска, таркатмаска гына кирәк!

Җыр сәнгатенең беренче көннәреннән үк җырчыларыбызның уң кулы булган баянистларыбыз... Башкортта кубыз-курай, татарда мәҗлес күрке булган гармун-баяннарыбыз! Инде сезне дә сагынып сөйләргә генә калыр микәнни... Сәхнәдә — фонограмма, мәҗлесләрдә караоке («карап укы»). Юкса хәзерге сәнгать әһелләре дә «сәнгатькә, халыкка хезмәт итәбез» диләр, тик ниндидер ясалма, җиңел юл белән. Фәйзулла Туишев, Оркыя Ибраһимова, Рәфкать Гомәров, Марс Макаров, Фәрит Хатипов, Рамил Курамшин, Кирам Сатиев, Рөстәм Вәлиев һәм башка бик күпләр – чын мәгънәсендә киң профильле музыкантлар, композиторлар, татар музыка сәнгате турында китап авторлары. Аларны тыңлап җаныңа рәхәтлек аласың, үзләрен күрмичә дә беренче аккордларыннан ук кем уйнаганын аерасың, чөнки алар бер-берсен кабатламый, һәркайсының үз стиле, үз уйнау осталыгы. Бу хакта 1967-73 елларда филармониянең сәнгать җитәкчесе, Тукай премиясе лауреаты, музыка белгече Мәхмүт ага Нигъмәтҗановның сүзләрен китереп үтү дә урынлы булыр.

«Ул чакта филармониядә 300 гә якын музыкант, җырчы һәм биюче эшләде. Андагы 4 коллективның иҗади эшчәнлеге турында махсус китаплар язып булыр иде, чөнки аларның һәрберсе (симфоник оркестр, милли ансамбль, лекторий, эстрада) аерым, үзенчәлекле мөстәкыйль коллектив, һәм алар барысы да татар милли сәнгатебезнең төрле якларын чагылдырдылар, аның байлыгын, милли йөзен, дөнья мәдәниятенә керткән өлешен лаеклы гәүдәләндерделәр. Коллективтагы шәхесләрнең шактые турында озак итеп сөйләп булыр иде һәм алар аңа лаек». («Ватаным Татарстан» 2002 ел, 18 октябрь).

Әйе, болар барсы да үткәндә... Кайчакта күңелгә шундый уйлар да килә, филармониядә эстрада бүлеге, ягъни җыр сәнгатен үз тирәсенә туплап,тотып торучы үзәк таркалмаган булса, бәлки җыр сәнгате бүгенге көндә бу хәлгә төшмәс, көйсез җырлар, сүзсез шигырьләр, тавышсыз җырчылар өстенлек алмас иде...

...Филармония белән 75 еллык гомерендә берничә кеше җитәкчелек итә. Араларында музыкаль белемгә ия булмыйча оста оештыручы булганнары да, сәнгатьне тирәнтен аңлап эш иткәннәре дә бар. Бүгенге директор Кадим Назир улы Нуруллин филармонияне 2003 елда – беркадәр авыр вакытында кабул итеп ала. Илдәге үзгәртеп коруларның сәнгатькә дә нык кына суккан, ак-каралар бутала башлаган, эстрада бүлеге таркалып, гастрольләргә йөрүләр дә тукталган вакыт була ул. Филармонияне саклап калыйм дисәң эшне традицияләргә таянып,төрле жанрлардагы сәнгать әсәрләрен бүгенге көн таләбенә туры китереп, заман ихтыяҗына җавап бирерлек итеп оештырырга кирәклеге ачык билгеләнә. Россиянең халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты А.Шутиков җитәкчелегендәге халык уен кораллары оркестрының, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Анатолий Васельевский җитәкчелегендәге джаз оркес­трының да, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге фольклор ансамбленең дә, Татарстанның халык артисткасы Лидия Әхмәтова җитәкләгән әдәби-музыкаль лектория бүлегенең дә бүгенге көндәге бурычы Тукай исемен йөрткән Татар дәүләт филармониясен чит илләрдә таныту белән берлектә зәвыклы яңа буын тамашачысы тәрбияләү.Татар моңы,татар милли сәнгате яңа этапта. Әле аны яңгыратасы да яңгыратасы... 

 


Гөлзадә БӘЙРӘМОВА

№8 |

Кол Шәриф имамнары вазифасына яңа намзәтләр бар #6467

$
0
0
16.08.2012 Дин
Кол Шәриф мәчете имамы вазифасына тәкъдим ителүче ике намзәт турында хәбәрне расламыйлар да, кире дә какмыйлар.

19 июльдә булган җинаятьләрдән соң Рамил хәзрәт Юныс белән Рөстәм хәзрәт Зиннуровны эшләреннән, вазифаларыннан алдылар. Юнысның кайдалыгы билгесез, Лондонда диләр, шулай ук Истанбулда  дигән имеш-мимеш таралды. Рамил Юнысны якыннан белгән кешеләр дә аның кайдалыгын әйтә алмый. Бертуган энесе дә саубуллаша алмаган, ул билгесезлектә.

 

Рамил Юныска таш атулар артык зурдан кубып оештырыла. Казанның Вахитов районы прокуратурасы аны  “Казан Кремле” музей-тыюлыгына эшкә алынганда ялган диплом күрсәткән дип әйтә. Тикшеренүләр шуны күрсәткән: Рамил Юныс Казан Дәүләт аграр университетында укымаган. Имам мондый ялган дипломны берничә тапкыр кулланган дигән рәсми хәбәрләр таралды. Ләкин, әлегә берсе дә ул дипломны күрсәтмәде. Чынында кулланганмы ул аны - берсе дә өздереп әйтә алмый.

 

Аның турында “акчалар урлап, Канар утрауларында” ятуы турында әйтү дә урынсыз, чөнки аның кайдалыгын хәтта якыннары да белми. Кем белә, бәлки, аны кайдадыр кемдер богаулап тотадыр? Кешене шул кадәр китереп кысып була, андый чакта үзеңнең, якыннарыңның исәнлеге өчен ни кушсалар, шуны эшләргә ризасың. Бу очракта Рамил Юнысны өммәтен ташлаган, төкереп биргән, аның җинаятьләргә катнашы бар дип ашыгыч нәтиҗәләр ясарга иртәрәк. 

 

Бу вакыйгалардан соң халык Кол Шәрифкә җомга намазына да, тәрәвихка да йөрергә курка. "Бармау хәерлерәк" дип өйдә гыйбадәт кылуны яхшырак күрәләр. Моңа кадәр Рамазан айларында Кол Шәрифтә тәрәвих намазлары вакытында буш урын да таба алырлык түгел иде. Хәтта эш көннәрендә дә халык мәчеткә тула иде, ә хәзер 50-100 кеше буламы, юкмы...

 

Кол Шәрифкә бәйле вәзгыять бик әкәмәт килеп чыга. Сентябрь аенда мәчетне гомумән ремонтка ябып куюлары бар. Бу турыда “Казан Кремле” музей-тыюлыгы мөдире Зилә Вәлиева әйтте. Моны мәчеткә инде күптәннән ремонт кирәк иде дип аңлаттылар, ләкин чынында Кол Шәриф тирәсендәге шау-шулар тынганын көтәләр булса кирәк.

 

Ә ремонтка ябылыр алдыннан әле Гает бар. Изге Рамазан аеның тәмамлануы быел зурлап Кол Шәриф мәчетендә узачак. Гает намазын мөфти Илдус хәзрәт үзе алып барачак, вәгазен дә ул укыячак. Иң кызыгы шул ки, Илдус Фәиз мөфти булып сайлангач, Гаетләрне Кол Шәрифтән Мәрҗәни мәчетенә күчерде. Бу зур "күченеш" күп сораулар тудырды, ләкин ТР Диния нәзарәтендә, имеш, гаетләр Җәмигъ мәчетендә укылырга тиеш, "бу – безнең татарның мәчете, биредә барлык дини традицияләр сакланган" дип шома гына җавап бирделәр.  Ә хәзер нәрсә – Мәрҗәни Жәмигъ мәчете булудан туктадымы? Гаетләрне Кол Шәрифтән Мәрҗәнигә күчерүнең сәбәбе башкага бәйле булып чыга түгелме соң?

 

Кол Шәрифтә әлегә намазларны мөфтинең вазифасын үтәүче Габдулла  Әдһәмов үткәрә. Әлегә Кол Шәрифтә рәсми рәвештә имамнар билгеләнмәде. Ләкин имеш-мимешләргә караганда, ике намзәт бар, аның берсе – Казанның “Тынычлык” мәчете имамы Камил Сәмигуллин, икенчесе – Чүпрәле районының имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов.

 

Камил Сәмигуллинның телефоны сүнгән килеш торды. Фәһим хәзрәткә шалтыратып, бу имеш-мимешләрне раслауны яки кире кагуын сорадык, ләкин ул безнең белән сөйләшергә теләмәде. “Кол Шәрифтә мулла Илдус Фәиз, мин түгел” дип, район хакимиятеннән шалтыратуларына сылтап, сөйләшүне өзде. Күпме генә шалтыратсак та, Фәһим хәзрәт бүтәнчә телефонын алмады.

 

Камил хәзрәт Сәмигуллин турында мәгълүмат аз.Тумышы белән Мари Иленнән. Үзлегеннән татар телен өйрәнгән.  Төркиядә укыган, суфыйлар мәдрәсәсендә белем туплаган. Ул Татарстан Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы. Әлеге көнне ул читтән торып РИУда шәригать фәннәре факультетында укый. Интернетта аның исемен җыеп карасагыз, РИСИ сәхифәләренә сылтамалар пәйда була. Аны Кол Шәрифкә беренче имам итеп куярга ниятлиләр дигән хәбәрләр бар.

 

Фәһим Әхмәтҗәнов исә икенче имам булыр дип көтелә икән. Аның турында мәгълүмат табу шулай ук авыр. Чүпрәле район хакимияте аның Кол Шәрифкә китәргә мөмкинлеге турында берни белми булып чыкты. Имамнарын яхшы яктан гына телгә алдылар. “Яшь, матур сөйли, мәчеткә халык күп йөри башлады” дип әйттеләр.

 

“Кол Шәрифкә билгесез имамнарны китертеп утырту дөрес түгел”

 

Ислам белгече Азат Ахунов “Кол Шәрифкә халыкка билгеле булмаган имамнарны китертеп утырту дөрес түгел” дип саный.

 

​​"Кол Шәриф белән Мәрҗәни мәчетләре Татарстанның, Казанның йөзек кашы. Анда урамнан беркем белми торган имамнарны билгеләү хата дип саныйм. Мин, мәсәлән, бу имамнарның исемнәрен ишеткәнем дә юк. Алар турында  начар сүз әйтәсем килми, ләкин Кол Шәрифтә Рамил Юнысны алыштырырлык кешеләр алар түгелдер. Мисал өчен, Яшел Үзәннән Гәбделхәмит Зиннәтуллин, Түбән Камадан Йосыф Дәүләтшин бар. Алар имамлыкны яхшы башкарыр иде. Биредә халык арасында абруй казанган, матур кыяфәтле, оста итеп сөйли белгән руханилар эшләве кирәк.

 

Кол Шәрифкә чит төбәкләрдән кунаклар күп килә, еш кына җомга намазларына эләгеп, алар биредәге имамнарның вәгазьләрен тыңлый. Хәзер бирегә йөрүче мөселманнар кимеде. Яңа имамнарны кую белән алар тагын да сирәгәячәк. Кол Шәрифкә кешеләрнең аз йөрүе безгә, Татарстан мөселман өммәтенә зур “минус”.

 

Миңа калса, бу "вакытлыча имамнар", аларны билгеләгән очракта да, аларның эшчәнлекләре озакка сузылмас кебек. Тагын алмаштырулар булырга мөмкин.

 

Фаразлау авыр, бер ни аңлашылмый торган вәзгыять. Татарстан Диния нәзарәтендә дә нишләргә, мәсьәләрне ничек чишәргә икәнен белмиләр, әле бер якка бәреләләр, әле икенче якка сугылалар. Үзләре аптырашта. Системга салынган эш юк. Бу очракта да алдым-бәрдем кебек эш итәләр. Гәрчә киңәшләшеп эшләргә мөмкин бит. РИУ, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе, абруйлы руханилар, зыялылар бар. Комиссия төзеп,  җыелышлар уздырып, бергәләп эшләргә кирәк тә бит, ләкин бу юнәлештә нәзарәттән бернинди дә адым ясалмый”, ди Азат Ахунов.

 

Әлегә Камил Самигуллин белән Фәһим Әхмәтҗәновның намзәтләре рәсми рәвештә расланмады, фәрман юк.


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА

№ | 14.08.2012

Казанда “Коръән – Иран сәнгате көзгесендә” күргәзмәсе ачылды (ФОТО) #6468

$
0
0
16.08.2012 Мәдәният
Ислам мәдәнияте музеенда “Коръән – Иран сәнгате көзгесендә” күргәзмәсе ачылды. Казанлылар һәм башкала кунаклары мөселманнарның Изге китабын бизәү буенча киңкырлы сәнгать белән таныша алачак. Коръән текстлары Иранның бүгенге заман рәссамнары интерпретациясендә күрсәтелгән. Коръән аятьләре һәм сүрәләренең сәнгатьчә бизәлешендә “матур язу сәнгате” – каллиграфия һәм текстны сәнгатьчә декорлау - тәсхиб аерым урынны алып тора. Күргәзмәдә Иран рәссамнарының 50 дән артык әсәре тәкъдим ителгән.

 

 

 

 

Фото №1 

 Фото №2

 Фото №3

 

 Фото №4

 Фото №5

 Фото №6

 Фото №7

 Фото №8

 Фото №9

 Фото №10

 Фото №11

 Фото №12

Фото: Шамил АБДЮШЕВ. 


---

№--- | 16.08.2012
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live