Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Самарада яңа мәхәлләгә нигез салынды

$
0
0
16.08.2021 Дин
Шушы көннәрдә Самараның Стройкерамика бистәсендә Смышляевка җирлегендә мәчет төзү мәсьәләсе буенча администрация башлыгы Вячеслав Брызгалов белән очрашу узды. Сөйләшүдә Смышляевка халкы, Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин һәм Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ленар Сабиров катнаштылар.

Волжский районында мәхәллә булдыру һәм мәчет төзү биредә ислам динен тотучыларның күпләп яшәве белән аңлатыла. Район администрациясе дә мәчеткә урын бүлеп бирүдә ярдәм итәргә әзер. Әлеге җыелыш та мәхәллә төзү, аның рәисен һәм учредительләрен сайлау, мәчет төзү өчен урын алу максатыннан оештырылган иде.

  Диния нәзарәте идарәчесе Наил хәзрәт Сөләйманов мәхәллә ачу кагыйдәләрен һәм гамәлдәге законнар таләпләрен аңлатып бирде, мөселман дини оешмасының Устав өлгесе белән таныштырды. Шулай итеп, Совет рәисе итеп Искәндәр Арсланов сайланды, ә учредительләр булырга җирле ун кеше ризалашты. Смышляевка җирлеге башлыгы Вячеслав Брызгалов мәчет төзү өчен берничә мәйданчык тәкъдим итте. Талип хәзрәт Яруллин региональ Диния нәзарәтенең өлкә мөселманнарын берләштерүче бердәнбер оешма булуын искәртеп, яңа мәхәллә ачуда, документларны рәсмиләштерү һәм теркәү эшләрендә ярдәм күрсәтеләчәген әйтте. Мөфти, җыелышта катнашучыларга рәхмәт әйтеп, мәчет якын арада төзелә башлар, дигән ышаныч белдерде. Очрашу ахырында «Ялкынлы яшьлек» ансамбле халыкка иҗади бүләк ясады.    
Руслан МОСТАФИН

--- | 16.08.2021

“Элита”ның азык сыйфатын тикшерү лабораториясеннән ВИДЕОкүзәтү

$
0
0
17.08.2021 Авыл
“Элита” җәмгыятенең хайваннарның азык сыйфатын тикшерү лабораториясе терлекләрнең нәрсә ашавын белергә ярдәм итә. Әлеге «NutriOpt» лабораториясе терлекләрне тукландыруның модульле системасы базасында хезмәт күрсәтә һәм «FOSS» NIRS DS 2500 анализаторында алынган төгәл анализларны үз эченә ала.

“NutriOpt” чималның туклыклыгын билгели һәм NIR приборы белән үлчәү нәтиҗәләрен 50 елдан артык эш тәҗрибәсеннән алынган мәгълүмат базасы белән чагыштыра. NIRS DS2500 - азык һәм катнаш азык экспресс-анализаторы. Әлеге ышанычлы һәм төгәл прибор махсус сыйфатны һәм җитештерүне контрольдә тоту өчен эшләнгән. Чималда да, әзер комбиазыкларда да тиз һәм төгәл нәтиҗә алырга мөмкинлек бирә.

Азык сыйфатын контрольдә тоту хезмәтенә 8 (800)550 77 54 бушлай кайнар линия буенча шалтыратырга мөмкин.

Әлеге үзенчәлекле лаборатория эшчәнлеге белән түбәндәге видеокүзәтүдән таныша аласыз.

 


---

--- | 17.08.2021

Ике баланы урлаганнар

$
0
0
17.08.2021 Фаҗига
Башкортстанда яшәүче бер ханым ике кызын урлауларын белдергән. Хатын дәваханәдә яткан арада, аның балаларын элекке ире алып киткән.
Ачыклануынча, ир элекке хатыны коронавирус белән авырып дәваханәдә яткан арада кызларын шифаханәгә алып киткән, ә аннары әниләренә алар белән күрешүне тыйган.   Ир белән хатын талаша, аннан балалар зыян күрә. Әти кеше дә суд карары буенча балаларын тәрбияләргә хокуклы.   Тик балалар хакына бу проблеманы тыныч кына хәл итеп буладыр бит...   Чыганак фото: u-mama.ru
---

--- | 17.08.2021

Помидорга нәрсә җитми?

$
0
0
17.08.2021 Авыл
Теплицада үсә торган помидорларның сабак тирәсе кызармый. Сорауга танылган бакчачы Франс ХӘЛИЛОВ җавап бирде:

— Моның сәбәпләре күп. Мәсәлән, үсентеләрне куе утыртканда, яктылык тиешенчә кермәскә мөмкин. Быелгы кызу җәй дә үз өлешен кертте. Көндез +35...+40, кояшта +50 оСка кадәр кыздыру, ә төнлә чагыштырмача түбән температура помидорның тигез кызармавына китерә ала. Ян сабакчаларын өзмәү яки моны вакытында эшләмәү (алар зурайгач, үсемлекнең көчен алгач кына кисү) дә сәбәпче була. Яфраклар көчле, яшел булырга мөмкин, ә помидорына туклану тиешенчә килми һәм сабак тирәсе өлгерми, эче ак кала.

Томат үсентеләрен куе утыртмагыз. Уртача биеклектәгеләрен — 40х40 см, ә биек үсә торган сортларны 50х60 яки 60х60 см аралык белән утыртырга кирәк. Помидорлары зурайгач, көл белән тукландыру файдалы, һәр төпкә 100 әр г көл салырга һәм шундук яхшылап су сибәргә кирәк. Көл булмаса, 10 л суга 70 г калий сульфаты һәм 50 г икеләтелгән суперфосфат кушып тукландырырга мөмкин. Һәр төпкә 1 әр л эремә салырга һәм шундук 3-5 л су сибәргә.   Помидорлар кызара башлаганда, азотлы ашламалар (мочевина, аммиак селитрасы) яки составында азот булган катлаулы ашламалар кертергә ярамый. Мондый тукландыру шулай ук помидорларның тигез кызармавына китерә ала.
---

--- | 17.08.2021

Бер самолетка 600дән артык пассажир утыртканнар

$
0
0
17.08.2021 Хәвеф-хәтәр
Америка хәрби-һава көчләренең C-17 Globemaster III хәрби-транспорт самолеты Әфганстанның Кабул аэропортыннан 640лап әфганлыны эвакуацияләгән. Defense One басмасы хәбәр итүенчә, тәүдә очкыч бортына ул кадәр кеше алырга планлаштырылмаган. Әмма эвакуациягә үткәрелгән әфганлылар очу кырына үтеп кергән һәм үзаллы самолет бортына менгәннәр.

Моннан соң экипаж борттагыларның барысы белән дә очарга карар кабул иткән. Челтәрләрдәге кадрларда күренүенчә, кешеләр самолет идәнендә кысылышып баралар. Очкыч әфганлыларн Катарга илткән.

“640ка якын Әфганстан гражданнарын Катарга илттек”, – ди АКШның  Оборона министрлыгы вәкиле.      Моннан алда Пентагон вәкилләре Кабул аэропортында атыш булуын сөйләделәр. Талиблар ( Русия территориясендә тыелган “Талибан” оешмасы вәкилләре) ул атыш өчен җаваплы түгел, диләр Пентагон вәкилләре. Инцидент вакытында бер Америка хәрбие җиңелчә яраланган.   Бер көн эчендә “Талибан” (Русия территориясендә тыелган оешма)  хәрәкәте Әфганстанның башкаласын басып алды һәм илдә АКШ армиясенең 20 ел дәвамында булуына нокта куйды.  Илнең элекке президенты Әшрәф Гани чит илгә качкан. Талиблардан изелеп яшәргә теләмәүчеләр илдән китүне хуп күрә.   Фото:REUTERS/Courtesy of Defense One
Әлфия ШАКИРҖАНОВА

--- | 17.08.2021

“Фарсель бик тынгысыз җан иде. Беркайчан да үзе өчен яшәмәде. Кешеләргә ярдәм итәргә ашыкты”

$
0
0
17.08.2021 Җәмгыять
Язучы, профессор, бакчачы Фарсель абый Зыятдинов белән хушлашырга килүчеләрнең һәммәсе аның турында шулай ди.

21 июнь көнне Фарсель Зыятдиновка инсульт булган. Ике айга якын ул Республика клиник хастаханәсендә ята һәм шунда вафат та була. Бүген “Мәрҗани” мәчетендә аны соңгы юлга озаттылар. Мәрхүмне Биектау районы зиратында җирләделәр.  

Фарсель абыйның хатыны Венера апа аның янына ике көнгә бер тапкыр барып йөргән. Үзе ашый алмагач, иттарткычтан ит чыгарып, шуннан шулпа пешереп, трубка ярдәмендә ашата торган булган.    – 55 көн ятты хастаханәдә. Сөйләшә алмаса да, аңында булды, ишетеп ятты. Җомга көнне баргач, телефоннан “Ясин” сүрәсен укыттым. Температурасы күтәрелгән иде, бер сәгать кулымны маңгаена куеп утырдым. Дүшәмбе киләм, исән-сау бул, дип саубуллаштым. Кичә ашыга-ашыга хастаханәгә барып кердем. Табиб, керми торыгыз әле, ди. Берникадәр вакыттан тагын аның янына кермәкче булам. Аның хәле авыр, керми торыгыз, ди. Андый вакытта ничек кермим инде дип кереп киттем. Күзләре яртылаш йомык иде, бөтен тәне кайнар, сизәм, әкрен генә китеп бара. Фарсель, китәсең бит, бәхилләшик, миңа рәнҗемә, дидем, күзләрен йомдырдым. Соңгы сулышында саубуллашып өлгердем мин аның белән, – дип сөйләде Венера апа.    Фарсель белән алар ундүрт ел яшәгән. Фарсель абыйны күпләр бакчачы буларак белә, ул беренче чиратта укытучы иде. Казан университетында укытты. Венера апа аның бик төгәл, тынгысыз җан булуын искә алды.    – Иртәнге җидедә чыгып китә иде, кич соң гына кайта. Аннары лекцияләргә әзерләнә, рецензияләр, китабын яза, шигырьләр дә язарга өлгерә. Бер минут вакытын әрәм итми, төне буе язу белән мәшгуль була иде. Икенче көнне мин китапларын компьютерда җыя идем. Әле тагын радиога да йөри. Анда бәйрәмгә барган кебек бара иде. “тәртип”, “Болгар” радиоларын, анда эшләүчеләрне бик яратты. Татарстан радиосына барасы булса, иртәнге өчтә торып, биштә, беренче автобуслар йөри башлауга ук чыгып китә, чөнки радио ерак урнашкан. Ул анда эшләүчеләргә кадәр үк алдан барып утыра торган булган. Бик тынгысыз җан иде. Беркайчан да үзе өчен яшәмәде. Кешеләргә ярдәм итәргә ашыкты, аларга файдалы булырга тырышты. Булганына канәгать була белде. Күп авырлыклар күрде. Сәламәтлеге дә булмады. Сырхауханәләргә үзем алып бардым, табибка авыруы турында сөйләгәндә дә югалып кала, аның өчен үзем сөйли идем. Сабыр, тыйнак иде, – ди Венера апа мәрхүм ире турында.
Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА

--- | 17.08.2021

Бала тудыру йортында өзелгән гомер: яңа туган сабыйның ни гөнаһы бар?

$
0
0
17.08.2021 Фаҗига
Башкортостанның Стәрлетамак шәһәрендә бала тудыру йортында бер хатын-кыз өченче кат тәрәзәсеннән башка хатын-кызның баласын тотып аткан. Алынган җәрәхәтләрдән сабый урында вафат була.

Бу хәл кичә, 16 августта, кичке алтылар тирәсендә була. 29 яшьлек хатын-кыз үзе белән бер палатада яткан хатынның яңа туган баласын тәрәзәдән ыргыткан.

Хәзерге вакытта булган хәлнең барлык шартларын, шулай ук үтерүгә китергән сәбәпләрне һәм шартларны ачыклыйлар. Шикләнелүче белән тикшерү гамәлләре үткәрелә, кулга алу турындагы мәсьәлә хәл ителә.   "112" телеграм-каналлары һәм Baza мәгълүматлары буенча, хатын-кыз психик яктан сәламәт булмаган һәм психдиспансерда исәптә торган.    
---

--- | 17.08.2021

Камал театры Александр Володин исемендәге «Пять вечеров» фестивалендә катнаша

$
0
0
17.08.2021 Мәдәният
21-25 сентябрьдә Санкт-Петербургта Александр Володин исемендәге "Пять вечеров" театр фестивале уза. Фестивальдә Мәскәү, Краснодар, Пермь крае һәм Татарстанның әйдәп баручы театрлары спектакльләрен тәкъдим итәчәк. 21 сентябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры фестивальне ачып җибәрә.

Александр Володин әсәре буенча Айдар Җәббаров сәхнәләштергән "Санаулы кичләр" Брянцев исемендәге данлыклы театр сәхнәсендә күрсәтеләчәк.

Фестиваль тарихы 2004 елга барып тоташа. Ел саен фестиваль төрле кешеләрне - театр коллективларын һәм тамашачыларны бер мәйданга җыя. Фестивальнең оештыручысы - "Петербург театр журналы".


---

--- | 17.08.2021

Татарстанда 15 мең кешегә ни өчен яңа пособие бирелмәячәген әйттеләр

$
0
0
17.08.2021 Җәмгыять
Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлегенә финанс хәле авыр булган һәм йөклелекнең иртә срогында исәпкә баскан булачак әниләрдән һәм 8-16 яшьлек балалар тәрбияләүче ялгыз ата-аналардан пособие түләүне сорап 74 меңгә якын гариза килгән, дип хәбәр итә Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге матбугат хезмәте.

«Гаризалар 1 июльдән кабул ителә. Каралган мөрәҗәгатьләр буенча 7 меңнән артык уңай карар кабул ителгән. 15 мең кешегә пособие билгеләнмәячәк. Барлыгы 57 меңнән артык гариза көтелә. Гариза бирүчеләрнең кайберләренә дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетларга тиешле карар кабул ителүе турында белдерү кәгазьләре килде инде.

Алар пособие билгеләү, аны түләүдән баш тарту яки гаризаны карау вакытын озайтуга кагыла. Россия Пенсия фонды пособие билгеләгәндә гаиләнең аңа мохтаҗмы-түгелме икәнлеген бәяли», — дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.   Айлык пособиеләр билгеләүдән баш тарту турында карар берничә сәбәп белән чыгарылырга мөмкин. Гаиләнең җан башына уртача айлык кереме Татарстанда бер кешегә исәпләнгән яшәү минимумы күләменнән (9 955 сум) югарырак булса, пособие билгеләнми.   Гариза бирүче һәм аның гаилә әгъзалары мөлкәтендә билгеләнгән нормадан артып китә торган санда һәм күләмдә күчемле яки күчемсез милек булуы да пособие билгеләүдән баш тарту өчен сәбәп була ала. Әйтик, әгәр гариза тапшыручының милкендә ике яки берничә автомобиль яисә фатир булса. Гаризаларны караганда аларда күрсәтелгән мәгълүматларның дөреслеге исәпкә алына.
---

--- | 17.08.2021

Айгөл Шәйхетдинова: "Эш билгесез вакытка тукталды..."

$
0
0
17.08.2021 Шоу-бизнес
Җырлы гаилә Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар белән соңгы яңалыклары турында сөйләштек.

“Пандемиядә туктап торган эшләр экрен генә китте. Җәй буе туй-юбилейларда, төрле мәҗлесләрдә эшлибез. Яңа гына иҗат иткән “Туй җыры”н яздырдык. Никах-туйларга шушы җыр белән чакыралар.

Җәй башыннан мунча төзергә керешкән идек, төзелеш материалларына кинәт бәяләр күтәрелгәч, эш билгесез вакытка тукталды...

Быел ял итәргә беркая да бармадык. Җәй үзебез дә кызу һәм рәхәт булды. Үз йортыбыз белән яшәгәч, эш тә җитәрлек. Бакчада мәш килдек, уңыш күп булды, Аллаһка шөкер.   Ниһаять, сыйныфташлар очрашуы булды. Мәктәпне тәмамлаганга узган ел 20 ел иде, әмма пандемия аркасында очрашуыбыз бу елга кичектерелде. Бик күңелле утырдык, шундый җылы очрашу булды. Күбесе белән мәктәпне тәмамлаганнан бирле күрешкән юк иде. Минем өчен җылы истәлекле кичә булды”, - дип сөйләде Айгөл Шәйхетдинова.    
---

--- | 17.08.2021

“Кыргый этләр 10 бозауны ботарлады”

$
0
0
17.08.2021 Җәмгыять
Хәтерләсәгез, берничә ай элек Яшел Үзән районындагы Осиново бистәсендә сукбай этләрнең 11 яшьлек малайны талавы турында язган идек. Күп тә узмады, шушы ук районда хуҗасыз маэмайлар белән бәйле тагын бер канлы вакыйга теркәлде: Әйшә авылында этләр фермага кереп, бозауларны ботарлаган...
“ЯРДӘМ КӨТӘСЕ ЮК!”   Әлеге хәл “Овощевод” ҖЧҖ территориясендә урнашкан фермаларда булган. Аларны фермерлык хуҗалыгы оештырып, терлекчелек белән шөгыльләнүче Идиятуллиннар гаиләсе арендага алган. 44 яшьлек Светлана һәм аның 5 улы 84 баш терлек асраган. Сыер-таналар көтүгә куылса, 30 бозау фермада торган һәм этләр нәкъ аларга һөҗүм иткән. Беренче тапкыр этләр фермага 25 июльгә каршы төндә кергән. Төнлә дә эссе булгач, һава йөрсен өчен, ферманың ишеген ачык калдырганнар. Кыргый этләр әнә шуннан кереп, төн буе бозауларны талап үтереп, эчләрен тишеп, ашап рәхәтләнгәннәр. Иртәнге якта ялланып эшләүче мал караучы белән сыер савучы килгәч, этләр фермадан чыгып качкан. Ул көнне 4 бозау харап булган, 4 есе җәрәхәтләнгән. Әмма этләр моның белән генә туктамаган, 1 августта көпә-көндез фермага кергән. Теге хәлдән соң хуҗалар ферманы төнгә бикли башлаган. Шуңа да ач сукбай этләр һөҗүмне якты вакытта оештырган. Эшчеләр ферманың икенче ягында эшләгән арада, 5 минут эчендә тагын 4 бозауны ботарлап атканнар. Ул гына да түгел, беренче һөҗүм вакытында яраланган 2 бозауның да хәле начараеп, аларны да юк итәсе булган. Шулай итеп, Идиятуллиннар сукбай этләр аркасында 10 бозаусыз калган.   — Үләксәләр ит-сөяк оны ясаудан бүтәнгә ярамый, аларны Алабугага җибәрдек, — дип сөйләде Светлана Идиятуллина. — Безгә килгән югалту бик зур. Бозауларны иткә дип түгел, сөт җитештерү өчен үстерәбез. Кыргый этләр 4-5 айлык тана бозауларны харап иткән. Ә бит бозауны үстерү ансат түгел, ничә айлык хезмәтебез юкка чыкты дигән сүз.   Безнең илдә эт таласа, үзең гаепле буласың һәм хөкүмәттән ярдәм алам димә. Шушы хәлләрдән соң авыл җирлегенә һәм прокуратурага гариза әзерләдек. Әмма аннан ни файда? Бернинди субсидия, ярдәмгә өмет итәсе юк. Сукбай этләргә карата нишләп тиешле чаралар күрелми, менә шунысы шаккатмалы. Алар саны мөгезле эре терлекнекеннән дә күбрәк кебек. Үзебез дә урамга чыгарга куркабыз. Терлеккә ташланган эт кешедән куркамы соң? Малларны көтүгә куганда да ташланалар. Көтүне ике-өч өлешкә бүләләр, зәгыйфьрәк малларны бер яккарак куып, шуларны талый башлыйлар. Этләр беркемнән курыкмый, көтүчене уйлап та бирми. Карданы ватып кына торалар, малларны аннан куып чыгаралар. Бу этләр белән күрмәгән калмады...   “КАЙСЫ ЭТНЕ ТОТАРГА КИРӘГЕН БЕЛМИБЕЗ”   Әлеге мәсьәлә буенча Яшел Үзән районындагы “Кот и Пес” дип аталган сукбай эт-мәчеләр приюты җитәкчесе Альберт Галиев белән сөйләштек. Шушы хәлдән соң район хакимияте бу оешмага кичектергесез рәвештә агрессив эт көтүен ауларга кушкан.   — Бозауларга сукбай этләр ташлануны дәлилли торган фактлар юк, — диде приют директоры. — Беркем күрмәгән, ишетмәгән. Бер генә видео бар: бозаулар эчләре чыккан, таланган килеш ята. Иң гаҗәбе: без аулау төркеме белән килгәч, территориягә кертмәделәр. Икенче юлы керттеләр, әмма ул көндезге сәгать 3 ләр иде. Ә этләр бу вакытта кайдадыр качып ята, эсседә йөрми. Ферма хуҗалары үз территориясенә кыргый җанварлар кермәслек итәргә тиеш. Тишек булса, ямыйлар, ишекне ачык калдырмыйлар... Без хәзер кайсы этне тотарга кирәген белмибез. Фермадан чыккан этләрне күреп, кыяфәтләрен әйтсәләр, кайсын тотарга икәнен чамалар идек. Кечкенә сукбай этләрнең бозау хәтле бозауны егып салып үтерә алуына ышанып бетмим.   — Аулау оешмасына “Овощевод” территориясенә керергә пропуск булды, хәзер алар анда иркенләп эш итә ала, — диде Әйшә авыл җирлеге башлыгы Радик Галәвиев. — Этләр шактый, барысы да дирялек биркалы. Әмма аларның тешләре бар бит. Кешегә өрәләр, куркыталар. Тавык-чебешне буу очраклары да булгалады.   Яшел Үзәндәге ветеринария оешмасы белдерүенчә, сукбай этләрне аулау ансат түгел, чөнки бу районда печәне чабылмый торган кыр-болыннар күп. Кыргый җанварлар шунда оя ясап, качып ята икән. Ветеринарлар моның котыру чире таралу куркынычын арттыруы турында да кисәтә. Чөнки этләр төлке, керпе, күсе кебек шушы чирне таратучылар белән контактка керә.  
Рәзилә РӘСИМ

--- | 17.08.2021

Иртәгә Гашурә көне

$
0
0
17.08.2021 Дин
Бүген кояш баю белән Гашурә көне керде, ул - Мөхәррәм аеның бизәге. Бу көнне ислам тарихында күпләгән мөһим вакыйгалар булган:

- Аллаһ пәйгамбәр Муса (г.с.)не котылу могҗизасы белән бүләкләгән;

- Нух (г.с.) Аллаһның рәхмәтенә ирешкән;

- Раббыбыз Юныс (г.с.)не балык карыныннан коткарган;

- Аллаһ пәйгамбәр Адәм (г.с.) һәм Һаваның тәүбәләрен кабул иткән;

- Халык пәйгамбәр Йосыф (г.с.)не коедан табып алып чыгарган;

- Бу көнне Гайсә (г.с.) дөньяга килгән;

- Аллаһы Тәгалә Давыт (г.с.)ны гафу кылган;

- Исмәгыйль (г.с.) бу көнне дөньяга килгән;

- Пәйгамбәр Якуб (г.с.)-нең күзләре күрә башлаган;

- Пәйгамбәр Әюб (г.с.) авыр чирдән савыккан.

Бу көнне ураза тотарга киңәш ителә. Гадәттә, уразаны ике көн - Гашурә көнендә һәм бер көн алдан яки бер көнне өстәп, яисә өч көн рәттән тоталар. Пәйгамбәр  әйткән: “Гашурә көнендә ураза тотыгыз; әмма бер көн алдан яки бер көнне өстәп ураза тотып, яһүдләрдән аерылып торыгыз”.

 


---

--- | 17.08.2021

Айдар Фәйзрахманов ансамбле "Милли аһәң"композициясен тәкъдим итте (ВИДЕО)

$
0
0
17.08.2021 Мәдәният
Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле "Милли аһәң" дип аталган инструменталь-хореографик композицияне тамашачылар игътибарына тәкъдим итте. Аны сезгә дә карарга тәкъдим итәбез.


---

--- | 17.08.2021

Фирүзә Ибәтуллина апасы Хәния Фәрхигә үзәк өзгеч хат язган

$
0
0
18.08.2021 Шоу-бизнес
Фирүзә Ибәтуллина апасы, җырчы Хәния Фәрхине юксына. Ул инстаграмга хисле пост куйган, шуның белән бөтен инстачыларны да елаткан.
«Һәр туар таңга, зәңгәр күккә, төнлә калыккан айга сагынуымны, саргаюымны сөйләп, үз алдыма җыр көйләп, ике яңагым буйлап бертуктаусыз күз яшьләре агып, елап, үзәк өзелүдән ыңгырашып, дүртенче җәйне синсез каршы алам, кояшым.   Мин тере кеше. Аякларым-кулларым богаусыз, күзләрем күрә, тамагыма ризык үтә, акылым зәгыйфь түгел, иншалла. Ата-бабалардан калган йола буенча, Ходайга мең шөкер, пар канатлымын. Йорт-җиребез, эчәр суыбыз бар. Якты дөньяларда хатын-кызны иң зур бүләге — ана булу бәхетеннән мәхрүм түгелмен. Газиз әнием исән-сау, дүрт саннары төгәл улларым-кызларым, сөеп туймаслык оныкларыбыз бар. Арыган-талчыккан вакытта иңнәрен куяр туганнар бар.   Бар да бар, ләкин (яратмыйм шул сүзне) син генә юк, минем җанымның яртысы. Һәрбер күзәнәгемнең сәламәтлеге, күңел түремне җылыткан, балкыткан кояшым — Хәния апам минем. Әйе, мин сине, синең истәлекләрне, безнең бергә бер ояда үскән балачакны, балигъ булгач, уртак серләрне, син бүләк иткән һәрбер бүләкне, синең җырларыңны, кечкенәдән минем йөрәгемә сеңеп калган һәрбер киңәшеңне кыйммәтле бер ядкәр итеп саклыйм.   Сине ничекләр өзелепләр сагынганымны белсәң икән. Аны аңлатып та, язып та булмый. Мине ишеткәннәргә, укыганнарга дәшәм. Бу тормышта исәннәрнең сагынып, күрешүләр көтеп яшәүдән дә иң татлы, иң кадерле, кыйммәтле хис юктыр. Алар барыбер кайта, әле булмаса, соңрак кайта. Ә менә мәңгелек иленә киткәннәрне сагыну хисе, никадәр чарасызлык, өметсез, әрнү-газаплар, һәм син шул сагыну алдында никадәр көчсез һәм бер мескен бәндәсең.   Бик еракта-еракта өзгәләнеп, шашып сагынганда ярый әле, кояшым, кызларың Алияң, Алсуың бар. Аларга карыйм да сокланам, чиксез яратам. Аларның бит һәр күзәнәге, сулаган сулышы, төс-кыяфәте синеке, синең яшәешең, синең дәвамың. Ике бөртек сабыеңа мин шул кадәр рәхмәтлемен. Икесе дә акыллы, сөекле ир хатыны, сабыйларының газиз аналары булып, матур итеп дөнья көтәләр. Яшь булуларына карамастан, тормышның асылын аңлап, дөрес фикер йөртеп яшәүләренә сокланам мин кояшымның кызларына. Аларның газиз аналарын өзелеп сагынулары да тыйнак, сабыр.   Алар мин бәрелеп-сугылып, ярсып, әрнеп, чарасызлыктан бөгелеп төшкәндә дә: «Фирүзә апа, җитәр инде сиңа, әниебезне кайтарып булмый, туктат бу эшеңне. Әниебез көчле иде, һәрвакыт көчле булды, ул көчсезләрне яратмый, җитәр, зинһар», — дип икесе ике яктан сабый баланы юаткан кебек юаталар да, әниләренең дә, үзләренең дә иң бәхетле мизгелләрен сөйләп, минем иелгән башымны күтәрәләр. Үз балаларыма бәхет-тәүфыйк теләп, изге теләкләремне Ходай хозурына юллаганда, кояшымның ике багалмасына, йөрәк парәләренә дә изге теләкләремне юллыйм.   Аннары үземә бер юану, кояшымның гомерен озайтуны шулай дип уйлыйм. Күз нурымның яшәлгән бер көн гомере 2-3 көнгә тәңгәл килгәндер. Ник дигәндә, шул кыска гына гомер юлында үз көче белән нинди генә биеклекләргә, үрләргә менмәде, күпме халык яраткан хит җырлар калдырды, күпме якты истәлекләр, тамашачы сөюе. Ә инде мәңгелек иленең сайрар былбылы булып очкач, кояшымның тамашачысы меңләтә артты. Башкорт-татар эстрада күгендә эз калдырган моң алиһәбезнең җырларына, аның үзенә булган сөю-мәхәббәт беркайчан сүнмәс, сүрелмәс.   Ә үземә килгәндә, апа, кадерлем, йөрәк парәм, кояшым минем, мин синең рухыңны беркайчан да нурсыз итмәм, онытмам. Сиң исән чакта ук вәгъдә иткән безнең гаилә тарихын чагылдырган повестьны тәмамларга, туган җиребездә «Хәния» музее ачарга, синең җырларыңны җырларга, синең бәгыреңнән өзелеп төшкән сабыйларыңны яратып кадерләргә, тормыш иптәшең җизни белән туганлык җепләрен өзмәскә, рухыңны шатландырып хәер-догадан калдырмаска вәгъдә бирәм.   Җаннарың тыныч, урыннарның оҗмахларда булсын, канкардәшем, апам, кояшым», — дигән ул.     Чыганак Фото: tatar-today.ru 
---

--- | 18.08.2021

Самарада «Татарларда кунакта» күчмә күргәзмәсе булды (ФОТО)

$
0
0
18.08.2021 Мәдәният
30 июльдә Самараның Петр Алабин исемендәге музеенда Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы оештырган күчмә күргәзмә ачылды. “Татарларда кунакта” дип аталган проект – татар милли мәдәниятенең төрле якларын чагылдырган гүзәл энциклопедия. Әлеге күргәзмәдә XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында кулланышта булган этнографик материаллар, Россиядә һәм чит илләрдә иҗат итүче танылган рәссамнарның иҗади эшләре һәм халкыбызның йөзгә якын декоратив-гамәли сәнгать әйберләре җыелган.
Анда татарларның көндәлек һәм бәйрәм киемнәрен, көнкүреш кирәк-яракларын, хезмәт һәм музыка коралларын, савыт-саба һәм өй җиһазларын гына түгел, буяулар урынына нефть кулланып ясалган картиналарны һәм ике метрлы агач шүрәлеләрне дә күрергә була. Андый эксклюзив әйберләр олы яшьтәге кешеләрдә дә, балаларда да зур кызыксыну уяталар.   Һәр милләт үз халкының гасырлардан килгән әхлак кагыйдәләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, авыз иҗатын кадерләп сакларга тырыша. Һәр халыкның үзенә генә хас булган аерым бизәге дә була. Татар символы булган лалә чәчәге тукымада да чигелә, киезгә дә басыла, төсле күн читекләрдә, чүәкләрдә, мендәрләрдә һәм панноларда да үз урынын таба. Зәркан бизәкле алкалар, чулпылар, яка чылбырлары, хаситә, беләзекләр дә милли бизәкләргә бай.   Татар халкының декоратив-гамәли сәнгатендә график эшләр дә ят әйбер түгел, әлеге күргәзмәдә дә алар зур урын алып тора. Гарәп графикасындагы катлаулы язу ысулы белән башкарылган шәмаилләр дә һәр татар өенең күрке булып торырлык. Ә бу күргәзмәдә заманча ясалган берничә шәмаил дә бар.   Экспонатлар һәм картиналар тамашачыны, татар халкының йолалары, гореф-гадәтләре, халык авыз иҗаты белән таныштыра-таныштыра, бала чагына, туган якларына алып кайта, Татарстанның истәлекле урыннары белән очраштыра. Осталарның иҗат чыганагы да гади һәм ихлас халык сәнгатеннән башланадыр. Шуңа күрә самаралылар хозурына тәкъдим ителгән экспозиция һәрбер тамашачыга якын һәм кадерле.   Әлеге күргәзмәне ачу тантанасы да Самара татарлары өчен чын бәйрәм булды. Чараның рәсми өлешен Самара өлкәсенең Алабин музее директоры Андрей Кочетков башлап җибәрде һәм беренче сүзне “Дуслык” оешмасы вице-президенты Минәхмәт Хәлиулловка тапшырды. Ул үзенең чыгышында күргәзмәне оештырган Алабуга тарих һәм архитектура музей-тыюлыгы вәкилләренә һәм кабул итүчеләргә - Алабин музее хезмәткәрләренә, рәхмәт сүзләре әйтте, Җир шарының төрле материкларында яшәүче татарлар арасында элемтәләрне ныгытырга һәм сакларга кирәклеген билгеләп үтте. “Дуслык” оешмасы президенты киңәшчесе Идеал Галәветдинов та, оештыручыларга күргәзмә өчен рәхмәт әйтеп, алга таба да хезмәттәшлек итүгә өмет белдерде. Самара өлкәсенең «Туган тел» татар җәмгыяте җитәкчесе Ильяс Шәкүров Самара татарларының туган якны өйрәнүгә зур әһәмият бирүен ассызыклады. Ул кунакларга “Самар татарлары” журналын бүләк итте һәм басманың бу юнәлештәге казанышларын билгеләп үтте.   Тантана татар җәмәгатьчелеге арасында танылган җырчылар - аталы-кызлы Искәндәр һәм Альмира Сәетовлар, “Идел” татар халык эстрадасы ансамбле һәм аның алыштыргысыз җитәкчесе Мидхәт Әминов, “Яктылык” татар мәктәбенең “Йолдыз” бию ансамбле әзерләгән концерт номерлары белән үрелеп барды. Зур экраннан Татарстанның туристик һәм икътисади потенциалы, төп сәнәгать предприятиеләре һәм әйдәп баручы музейлары турында видео күрсәтелде.   Тантана ахырында Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының “Хәтер музее” мөдире Роза Ибраһимова күргәзмә буенча экскурсия үткәрде. Экспозицияне карагач та әле тамашачылар таралышырга ашыкмады. Алар Роза ханыма сораулар яудырып, Алабуганың истәлекле урыннары һәм музейлары, читек һәм түбәтәйләрне кайдан алып булуы, агач Шүрәлеләрне ясаучы осталар турында сораштылар. Музей мөдире “Бердәмлек” газетасы хәбәрчесе сорауларына да җавап бирде.   - Роза ханым, әлеге күргәзмә Россиянең биш төбәгендә узган икән инде. Самара татарлары сезне ничек каршы алды? Башка төбәкләрдә яшәүче татарлардан аерма бармы?   - Самара татарлары искиткеч кунакчыл, киң күңелле халык. Бүгенге тантанага җыелган халык саны аның милли мәдәнияте, тарихы белән нык кызыксынуы турында сөйли. Мин “Яктылык” укучылары чыгышын карап бик тә шатландым. Яшьләргә шундый күркәм тәрбия бирүче ата-аналарга, укытучыларга бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Өлкә татарларының бердәмлеге, татулыгы нык сизелә. Афәрин! - дип хисләре белән уртаклашты Роза ханым.   Күргәзмә 29 августка кадәр Самара шәһәре, Ленинская урамы, 142 йорт адресы буенча урнашкан Алабин исемендәге музейда эшен дәвам итәчәк. Искәртеп үтәбез, дүшәмбе – ял көне. Билет бәясе 150 сум. Ә балалар, студентлар һәм пенсионерлар өчен 100 сум гына. Килегез, күрегез, сокланыгыз.   Белешмәләр өчен телефон: (846) 333-64-23 (П.Алабин исемендәге музей).  
Эльмира СӘЙФУЛЛИНА

--- | 18.08.2021

Тинчурин театры артисты Айдар Фәтхрахманов икенче тапкыр әти булды

$
0
0
18.08.2021 Җәмгыять
Шушы көннәрдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Айдар Фәтхрахманов һәм аның тормыш иптәше Рания икенче тапкыр әти һәм әни булдылар – аларның икенче уллары туды.

“Кадерле Айдар һәм Рания, театрыбыз коллективы, барлык тамашачылар исеменнән сезне әлеге шатлыклы вакыйга белән чын күңелдән котлыйбыз! Сабыегыз сау-сәламәт, игелекле, акыллы, бәхетле булып үссен! Сезгә гаилә иминлеге, исәнлек-саулык телибез”, диелә театырның котлавында.


---

--- | 18.08.2021

Быел август соңгы 120 елдагы иң эссе ай булып тарихта калачак

$
0
0
18.08.2021 Җәмгыять
Җәйнең соңгы ае быел Казанда соңгы 120 елда иң эссе августларның берсе булып тарихка кереп калырга мөмкин.

КФУ Экология һәм табигатьтән файдалану институты кафедра доценты Тимур Әүһәдиев «Татар-информ» агентлыгына әйткәнчә, айның беренче декадасында температура нормадан 5 градуска диярлек югары булган. Якындагы ун көндә – 17–26 август аралыгында эсселекнең нормадан 8 градуска күбрәк булуы көтелә. Шул рәвешле айлык уртача температураның нормадан 5 градустан артып китүе фаразланыла. «Без соңгы 120 елда мондый очракның нибары өч тапкыр: 1972, 2010 һәм 2016 елларда булганлыгын беләбез», – дигән ул.

Норма буенча августта тәүлеклек уртача температура 17,6 градус тәшкил итә. Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, бу атнада Казанда гына түгел, бөтен республикада эссе булачак. Бүген  төнлә Татарстан буенча температура +15+20 градус тәшкил итә. Көндез +33градуска кадәр җылыта. 18 августта төнлә бераз салкынча +12+17. Аның каравы, көндез +35 градус эсселек көтелә. 19 августта урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явып үтәчәк. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +22 градуска кадәр күтәреләчәк, ә көндез +37 градуска кадәр кыздырачак.
---

--- | 18.08.2021

Фирдүс Тямаев Германиядән кайтты: "Аллаһы Тәгалә һәр кешегә төрле язмыш язган"

$
0
0
18.08.2021 Шоу-бизнес
Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев Германиядән кайтты. Җырчы анда аягына операция ясату өчен барган иде. “Аллаһка шөкер, операция уңышлы узды, аякка бастым. Болай булгач, рәхәтләнеп концерт куярга була. Аллаһы Тәгалә һәрбер кешегә төрле язмыш язган. Сәламәтлегегезне саклагыз”, - ди Фирдүс.

Аны аэропорттан якыннары каршы алган, ә хатыны Резидә тәмле бәлеш белән көткән.

Фирдүс яңа концерт сезонына әзерләнүен һәм 28 августта Мөслим районына чыгыш ясарга барачагын әйтте.    
---

--- | 18.08.2021

Айгөл Бариеваның улы Россия 1 каналы төшергән сериалда катнаша

$
0
0
18.08.2021 Шоу-бизнес
Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева инстаграмда үзенең шатлыгы белән уртаклашты. Җырчының улы Камил Йосыпов Россия 1 каналы уздырган кастингны үтеп, хәзерге вакытта төшерелә торган «Ловец снов» сериалында төп рольләрнең берсен башкара. Фильм быел кыш зәңгәр экраннарга чыгачак.

Бүгенге көндә Камил Мәскәүдә ГИТИСта белем ала. Моңа кадәр “Dabro” төркеменең “На часах ноль-ноль” исемле җырына төшерелгән клипта төп рольне башкарган иде.

 
---

--- | 18.08.2021

Тотылган машина алганда ниләргә игътибар итәргә?

$
0
0
18.08.2021 Җәмгыять
Кайбер йөртүчеләр, техника инде тулысынча киендерелгән, “обкатка” узган, сыналган, арзанракка да төшә дип, махсус тотылган машинага өстенлек бирә. Дөрес сайласаң, андыйлары да озак еллар проблемасыз йөри. Беренче чиратта нәрсәләргә игътибар итәргә?
Кузовның буявы бертөрле һәм тигез булырга тиеш. Аны махсус прибор ярдәмендә белеп була. Салонда урындыклар нинди хәлдә, педальнең резиналары ничек сакланган, руль шомарып бетмәгәнме — барысын да тикшерергә. Капот астына карап, автомобильнең үткән юлы белән спидометр күрсәткечен чагыштырырга мөмкин. Машина бер-ике еллык кына булса, күзгә күренеп торган коррозия билгеләре аның ремонтка кереп чыгуы турында сөйли. Машинаны йөртеп карарга, “ходовой”ны тикшерергә. Тизлекне алыштыру тартмасын, арткы “мост”ны тыңларга була. Двигатель эшләвенә игътибар итәргә. Ят тавышлар юкмы? Сату-алу килешүендә мәгълүмат төгәл күрсәтелергә тиеш. ПТСның оригинале булсын. Акча алу турындагы “расписка” хакында да онытмаска.

 


---

--- | 18.08.2021
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>