Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live

Дәниф Шәрәфетдинов: "Мондый хәлгә калырмын дип уйламадым"

$
0
0
18.08.2021 Шоу-бизнес
Март аенда бар дөнья шау-гөр килеп танылган җырчы Дәниф Шәрәфетдиновка акча җыйды. Дәнифкә атнасына ике тапкыр кыйммәтле укол ясатырга кирәк. Аена 60 мең сум акча таләп ителә дигән сүз бу. Әлбәттә, җырчы үз көче белән генә ул уколларны ала алмый.

Хәзерге вакытта Дәниф халыктан җыелган һәм хәйрия концертыннан кергән акчага алынган уколлар ярдәме белән яши. Әмма алар күп калмаган, тиздән бетәчәк. Шуңа да җырчы дәүләттән бушлай укол сорарга мәҗбүр. Әйе, мәҗбүр, чөнки аны беркем дә китереп бирми...

“Июльдән миңа тагын да кыйбатрак уколлар билгеләделәр. Алар миңа федераль программа нигезендә бушлай кайтарылырга тиеш. Әмма әлегә кадәр көтәм. Әгәр 25 августка кадәр булмаса, катгый чаралар күрергә мәҗбүр булачакмын. Инде бу чир күзгә зыян итте, бер күзем күрми башлады. Мондый хәлгә калырмын дип гомеремдә дә уйламадым. Гыйбрәт бу. Бик куркыныч. Минем кебекләр бик күп, кеше язмышы белән уйныйлар. Менә шунысы аяныч”, - диде Дәниф.
Эльвира ШАКИРОВА

--- | 18.08.2021

«Татар радиосы» алып баручысы Айгөл Сөләйманова: «Күз тию һәм башка ырым-шырымнар турында уйламаска тырышам»

$
0
0
18.08.2021 Җәмгыять
Бер карасаң – монда, икенче караганда – башка җирдә ул. Кечкенә улы белән эшкә дә чыгып китә, күпләрнең кәефен күтәрә торган видеолар төшерергә дә вакыт таба. «Татар радиосы» алып баручысы, блогер һәм яшь әни Айгөл Сөләйманова турында сүзебез.

– Сез – яшь әни дә, радиода алып баручы да, «Инстаграм»дагы сәхифәгезгә карап, блогерлар рәтенә дә кертерлек. Шулай да, иң кадерлесеннән башлыйк әле. Ир бала үстерү ничегрәк?

–  Әни булу рәхәт, ләкин җиңел түгел. Мин барысына да өлгерергә тырышам. Беренче мәлләрдә тормыш иптәшем бик ярдәм итте, мин радиода эшләсен дип, ял көннәрен балабызга багышлый иде. Хәзер инде ияләндек, ничектер җиңелрәк тә тоела. Бала үстереп карамаган бит – барысы белән дә танышырга туры килде, үз җае белән өйрәнәсең икән. Беренче айлар кыен иде, хәзер инде тормышымны улыбыздан башка күз алдына да китерә алмыйм.   – Бик актив кеше сез. Законлы бала ялыннан озаклап тәм табучылар шактый бит…   – Әйе, мин бала туганчы да һәрвакыт актив тормыш алып бардым. Хәзер дә шулай. Әйткәнемчә, миңа ирем бик ярдәм итә, шуңа барысына да – эшкә барырга да, «Инстаграм»га да вакыт табам.   – Телгә, сүзгә оста булуыгызны шактыйдан беләм. Ләкин нигә нәкъ менә радио?   – Күңелемә ята бу эш. Син, микрофон һәм меңнән артык тыңлаучы. Син аларның кәефен күтәрүгә сәбәпче була аласың, ә мин кеше күңелен күрергә яратам. Хезмәттәшләрем дә – бик яхшы кешеләр, бу да минем өчен бик мөһим әйбер.   – Берсеннән-берсе кызыклы видеолар да төшерәсез. Темаларын каян табып бетерәсез?   – Төрлечә була. Кайберләрен үзем уйлап чыгарам, кайсы берсе кисәк кенә тормышта килеп чыга. Шуларны язып алам да, соңыннан шуңа охшатып, видео төшерәм. Аннан соң, «Тик-Ток»та да кызык-кызык видеолар күп бит, аңа да күз салам.   – Юморны аңламаучылар, башкача әйткәндә, «хейтер»ларыгыз бармы? Тәнкыйтькә ничек карыйсыз?   – Бар. Аларның булуы бик яхшы, димәк, мин – дөрес юнәлештә. Бөтен кешегә дә минем юмор ошарга тиеш димәгән бит, «хейт» та булырга тиеш. Тәнкыйтькә килгәндә, нигезле булган очракта, аңа да уңай карыйм.   – Ә кәефегезне нәрсә төшерә ала? Һәм нәрсә күтәрә?   – Куелган максатларымны, планлаштырган эшләремне вакытында үти алмыйм икән, бик кәефсезләнәм. Ә яхшы кәефемнең сәбәпчеләре – минем гаиләм, тәмле телле язылучыларым. Кешедән бер җылы сүз ишетү җитә миңа, май кояшыдай елмаям!   – Шәхси тормышыгызны социаль челтәрләр аша күрсәтеп барасыз. Күз тию һәм башка ырым-шырымнарга да ышанмыйсызмы?   – Миңа бу турыда әйтмәгән кеше калмагандыр инде. Күпләр: «Айгөл, гаиләңне бик яратабыз, бигрәк тә улыңа яратып карыйбыз. Ләкин күз тидерүдән куркабыз. Өшкер, битен капла, күп күрсәтмә», – дип яза. Ләкин табигатем шундый – ачык кеше мин. Эчемдәге – тышымда. Шатлыгым да, кайгыларым да «Инстаграм»га чыга. Ә күз тию һәм башка ырым-шырымнар турында уйламаска тырышам. Улымны йоклар алдыннан үзем өшкерәм.    БЛИЦ-СОРАШТЫРУ   – Көнегез нидән башлана?   – План төзүдән.   – Әни булу – ул…   – …гаять зур бәхет һәм җаваплылык.   – Тормышыгызны үзгәрткән көн?   – Булачак тормыш иптәшем белән танышкан көн.   – Үзегезне карьера артыннан куучылар рәтенә кертә аласызмы?   – Белмим, бәлки.   – Энергия чыганагыгыз?   – Гаиләм.   – Иң зур хыялыгыз?   – Мальдив утрауларына бару.
Лилия ГЫЙМАЗОВА

--- | 18.08.2021

Авыруны коткарганнар, ә үзләре...

$
0
0
18.08.2021 Фаҗига
Бүген Иглин юлында һәлак булганнарның шәхесләре билгеле. Уфа янында ашыгыч ярдәм машинасы һәм КамАЗ белән булган авариядә үлгән фельдшер медицина вузы студенты булып чыга. Ул бик нык арыган һәм булачак туе алдыннан эштән китәргә җыенган булган.
26 яшьлек Дамир БДМУда өченче курста укыган һәм Иглин район дәваханәсендә эшләгән. Фаҗига көнендә Дамир эшләгән ашыгыч ярдәм бригадасы бер пациентны ковид-госпитальгә илткән, ә кайтышлый авария булган. Аның белән бергә 56 яшьлек ашыгыч ярдәм машинасы йөртүчесе Михаил М. вафат.   Иглин дәваханәсендә Дамир өч-дүрт елга якын эшләгән.   - Дамир медучилищедан соң БДМУга укырга керде. Яхшы егет иде, булачак табиб. Начар гадәтләре юк. Ул әнисенең бердәнбер улы иде. Бер кыз белән яшәде, язылышырга өлгермәделәр, балалары юк, - дип сөйли аның танышы.   Бүген иртән ашыгыч ярдәм машинасы КамАЗга килеп бәрелү нәтиҗәсендә ике кеше һәлак булды. Машинаның тормоз системасы сафтан чыккан булуы мөмкин. Әле тикшерү бара.   Водительнең ике баласы калган.   Чыганак Фото: bashnews.ru 
---

--- | 18.08.2021

Айдар Галимов: "Берәр кайчан сөйләрмен"

$
0
0
19.08.2021 Шоу-бизнес
Башкортстанның һәм Татарстанның халык җырчысы Айдар Галимов инстаграмга моңсу сторислар төшереп куйган. Ул узган атнаның бик авыр, сынаулы булуын хәбәр итә, бу турыда инстачыларга да берәр вакыт сөйләргә вәгъдә бирә.

«Мине бу арада күпләрегез югалтты, ахры. Минем өчен борчылып торганыгызны да беләм. Соңгы атнада булганнарны мин берәр кайчан сөйләрмен, пост итеп куярмын, җыр яздырырмын, ә бәлки үземнең китабымда язармын… Бер якын дустым әйтмешли, яраларны төзәтәбез дә алга атлыйбыз», — ди Айдар Галимов.

Җырчы инстадусларына беркайчан да өметләрен өзмәскә кушкан.   Фото:rsloboda-rt.ru
---

--- | 19.08.2021

Зарина Вилданова әни булырга әзерләнә

$
0
0
19.08.2021 Шоу-бизнес
Җырчы Зарина Вилданова яңа белем ала. Ул «Сабый белән беренче очрашуга ничек яхшырак әзерләнергә” дигән юнәлеш буенча укый. Узган елда кияүгә чыккан “Чикләвек” төркеме солисты бала көтүе турында кичә Инстаграм битендә хәбәр итте. Бу хәбәрне ул “Идел”гә дә дәлилләде.

Июль ахырында Зәринә үзенең кечкенә каникулларга китүе турында хәбәр иткән иде. 

“Миңа инде сикерүләр авырррак һәм оверсайз да инде оверсайз түгел”,  - дип үзенең авырлы булуын ишарәләп хәбәр иткән иде.   Кичә инде ул социаль челтәрдә ачыктан-ачык ире белән бала көтүләре турында язды.   “Әгәр дә алдагы постлардан аңлавы авыр булса, без гаиләбездә яңа кеше барлыкка килүен көтәбез. Әлегә мин көмәнле фотога әзерләнәм генә, корсагым артында инде үзем күренмәсәм дә”, - дип язган.   Зәринә Вильданова 1993 елның 31 маенда Башкортстанның Октябрьски шәһәрендә туган. Татар халык җырларын World music (этник музыка) рәвешендә башкара. Ул татар музыкасын гомуми дөнья мәдәнияте кысаларына кертергә тырыша.  Аны татар халык җырларына яңа сулыш өрүче җырчы дип атыйлар. Репертуарында үзе язган җырлар да бар. Күпсанлы фестиваль һәм конкурсларда катнашкан.  
---

--- | 19.08.2021

Миләүшә Айтуганова: «Татар халкы татар киносына йөрми. Бушка булса гына…»

$
0
0
19.08.2021 Мәдәният
Татар киносы прокатка чыга аламы? Бүген аңа беренче чиратта нәрсә җитми? Мөселман кинофестивале татар киносы нәтиҗәләрен күрсәтәчәкме? Бу өлкәнең уңышлары һәм проблемалары турында «Татаркино» оешмасы директоры, продюсер Миләүшә Айтуганова белән сөйләштек.

– Миләүшә Ләбибовна, кино өлкәсе белгече буларак әйтегез әле, татар киносы ни хәлдә?

– Иң сөендергәне – үсеш бар. Режиссерлар үзләренең кирәклеген тойды, һәрберсенең эшлисе, иҗат җимешләрен төрле кинофестивальләрдә күрсәтәсе килә. Алай гына да түгел, без ел саен Татарстан киносы көннәрен үткәрәбез. Халык анда Татарстанда төшерелгән яңа фильмнар белән таныша ала. Режиссерлар аңа да әзерләнә.

Быел тагын бер зур вакыйга – халыкара питчинг көтелә. Бу – Татарстан белән берлектә төшереләчәк фильмнарга сценарийлар тәкъдим итү. Әлеге чара Казан халыкара мөселман кинофестивале кысасында узачак. Анда җиңгән режиссерлар үзләренең эшләрен төрле илләр һәм төбәкләр белән берлектә башкарачак. Миңа калса, бу – үсеш өчен бик зур этәргеч. Гомумән, бездә энтузиастлар җитәрлек, тагын берничә елдан зур индустрия дә барлыкка килергә мөмкин. Мин моңа ышанам.

– Питчинг дигәннән. Аның беренчесе пандемиягә кадәр, Казан мөселман кинофестивале кысасында узган иде инде. Нәтиҗәләре нинди булды?

– Ул вакытта Татарстанның берничә проекты җиңгән иде. Аның берсе – Илдар Матуровның «Сафа һәм Саҗидә» фильмы. Ләкин Төркия аңа акча бирмәде һәм ул Татарстанның финанс ярдәме белән генә эшләнде. Әлеге картинаның нигезендә Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр» әсәре ята. Үзбәкстан белән уртак «Сөмбел» проекты бар иде, ул эшләнеп бетте. Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» әсәренә нигезләнеп эшләнәчәк фильм исә Казахстан белән уртак проектыбыз булачак. Аның съемка өлешләре төгәлләнде, хәзер монтаж эшләре бара. Әлеге картинаны төрки халыкларга тәкъдим итү ниятебез бар. Чөнки ат – барыбызны да берләштергән символ ул.

– Уртак проектларда Татарстан үз фикерен ни дәрәҗәдә нык итеп әйтә ала? Әйтик, «Алмачуар»да үз карашларын саклый алдымы? Бу картина тирәсендә үпкә-аңлашылмаучанлыклар да булды шикелле.

– Казахстан безнең бер генә теләккә дә каршы килмәде, бөтен идеяләр тормышка ашты. Сценарий авторы Бекболат Шекеров Галимҗан Ибраһимов әсәренә бернинди хилафлык китермәде. Бары тик чор үзгәрде. Беренче сценарий буенча ризасызлык бары тик финанслар аркасында килеп чыкты. Анда бернинди сәясәт юк. Бу бик урынсыз күренеш булды. Чөнки халыкара проектларда Татарстанның классик әсәрләре күтәрелә икән, моңа сөенергә генә кирәк. Мин әле бүген дә, ничек алар безнең әсәрне алдылар соң, дип шаккатам. Билгеле, монда шәхси фактор да булды инде. Минем бурыч – бу әсәрне җиренә җиткереп тәкъдим итү. Фильмдагы Сабан туе һәм көрәш күренешләре Татарстанда төшерелде. Бары тик шулай гына Галимҗан Ибраһимов әсәрендәге милли рухны җиткереп булыр иде. Бу һәр яклап катлаулы мәсьәлә иде. Финансны гына алсак та, әйтик, ат чабышларын төшерә торган машинаның бер көне 500 мең сум тора. Без аларның барысын да җиңеп чыга алдык. Чөнки картинага Президент тарафыннан зур ярдәм булды. Ике як та 15әр миллион сум финанс ярдәме күрсәтте. Бу исә заманча җиһазларны кулланырга мөмкинлек бирде.

Команда Галимҗан Ибраһимов тормышын һәм иҗатын белгән кешеләрдән тупланды. Әйтик, Казахстан продюсеры Алмагөл Тлеуханова, студент чагында Галимҗан Ибраһимов әсәрләрен өйрәнеп, фәнни эш язган. Әтисе – танылган язучы, татар әдәбиятын өйрәнгән галим. Рухи яктан бай кешеләрдән торган команданың эше уңышлы булыр, миңа калса. Бүген «Алмачуар» фильмын монтажлау бара.

Шунысы да бар: Татарстан белән Казахстанның әлегә кадәр уртак фильмнары булмаган. Ә бит Галимҗан Ибраһимов биографиясен генә алсак та, әдип анда яшәгән, иҗат иткән. Аның «Казах кызы» дигән романы да бар. Озын сүзнең кыскасы, бәлки әле казах белән татарның алга таба да уртак фильмнары барлыкка килер.

– Соңгы вакытта театрда да, кино өлкәсендә дә әдәби әсәрләргә игътибар зур. Сезнеңчә, аның сәбәбе нәрсәдә? Бүген «Без – 41 нче ел балалары» фильмы съемкалары бар, сез – әлеге картинаның продюсеры. Бәлки ниндидер шәхси сәбәп тә бардыр.

– Телевидениедә эшләгәндә үк татар әдәбиятының ун әсәрен экранга чыгарырга дигән максат куйган идем. Эш Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр»ен экранлаштырудан башланды. Аннан Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар»ы нигезендә фильм барлыкка килде. Өченче әсәр булып, «Алмачуар» килә. Ә инде Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без – 41 нче ел балалары» әсәре әлеге исемлеккә кермәсә, ул тулы булмас иде. «Остазбикә» – кыска метрлы фильм булса да, барыбер шул исемлектә. Хыялда Әмирхан Еники әсәрләренә нигезләнеп, фильм төшерү дә, Илдар Юзеевның «Гашыйклар тавы»н экранлаштыру да бар. Туфан Миңнуллинның «Мулла» әсәре экраннарга менде, башка әсәрләренә мөрәҗәгать итү нияте бар. Ун әсәрне экранга чыгарып, мәңгелеккә калдыра алабыз икән, хыялым чынга ашачак. Кино ул – мәңгелек сәнгать. Әллә кайчан чыккан «Девчата», «Весна на Заречной улице» фильмнарын әле дә карыйбыз бит, татар әсәрләре дә шулай ук мәңгелеккә кала ала. Аларны кинотеатрларда гына түгел, телевидение аша да күрсәтеп була.

– Ләкин яшьләр телевизор карамый. Аларның эше дә, яшәеше дә, күңел ачу чаралары да – интернетта. Мондый вазгыятьтә кино яшьләргә ниндидер йогынты ясый аламы? Бигрәк тә татар телен саклау калу буенча.

– Фильмнарны интернет-платформаларга күчерсәк, яшьләрнең игътибарын җәлеп итәргә була. «Сөмбел» һәм «Әпипә» картиналарын «Okko.tv» һәм «Ivi.ru» кинотеатрларына бирдек. Алар берничә фильмны карадылар, милли картиналарга зур кызыксыну белдерделәр. Бары тик фильмнарның тәрҗемәсен эшләргә кирәк. «Байгал» да «Okko.tv» кинотеатрына бирелгән, бу процесс алга таба да дәвам итәчәк. Үсеш булсын дисәк, башка юл юк.

– Татар киносына нәрсә җитми?

– Беренчедән, безгә дәүләт киностудиясе җитми. Ул бөтен җирдә, әйтик, Башкортстанда, Чувашиядә һәм башка республикаларда бар. Нәрсә эшлиләр, ничек – анысы инде икенче мәсьәлә. Бездә исә юк. Казан кинохроникасы бар иде, ләкин ул хроникаль иде, анысы да бетте. Дәүләт киностудиясе булмаса, үсәргә авыр булачак. Дөрес, бу хакта сөйләшүләр бара. Әлбәттә, аны Татарстан гына күтәрә алмый. Мәсьәләне шәхси-дәүләт партнерлыгы хисабына хәл итеп булыр дип уйлыйм. Пандемиягә кадәр инвестицион проектка презентация булды. Тәкъдимнәр кабул ителде. Саклык банкы һәм Татарстан партнерлыгында әлеге ният тормышка ашарга мөмкин. Бу юнәлештә эш бара, әлегә тәфсилләбрәк сөйләшергә иртәрәк.

Сорауга иҗади яктан җавап бирсәк, безгә иң беренче чиратта сценарий язучылар җитми. Бәлкем, максатчан сценаристлар төркемен туплап, укытырга кирәктер.

Казан мәдәният институтында кино факультеты бар. Анда режиссерлар, операторлар әзерләнә. Шәхсән үзем бары тик яшьләр белән генә эшлим, чөнки яңа буын әзерләргә кирәк. Илшат Рәхимбай, Әмир Галиәскәров, Айдар Габдрахманов, Юлия Захарова – аларның мөмкинлекләре зур. Шул ук вакытта кино Татарстан эчендә генә үсә алмый, читтән дә мөмкинлекләр эзләргә кирәк. Бу инде – Россия бәйгеләрендә дә катнашу дигән сүз. Икенчедән, әйткәнемчә, инфраструктура кирәк. Эшнең структурасы, ягъни формасы булырга тиеш. Аннан башка булмый.

– Режиссерлар арасында бердәмлек бармы соң?

– Татарга гына хас сыйфат түгелдер инде ул, әмма кеше азрак күтәрелә башласа, аннан көнләшү дә була. Иҗат кешеләре, гомумән, ялгыз һәм алар арасында көрәш бара. Бәлкем, бу табигыйдыр да. Тагын бер кызыклы күзәтү: чит төбәкләргә чыксаң, татар яшәгән җирдә берничә милли оешма эшли һәм алар бер-берсе белән тарткалашта. Берләшергә кирәк юкса. Бу хакта Илһам Шакировтан да сораганым бар. Ул озак уйлады һәм: «Бу – күпканлылыктан килә, Миләүшә», – диде. Шулайдыр һәм һәрбер кан үз ягына тартадыр. Иҗат өлкәсендә бу бигрәк тә чагыла.

– Прокатчы буларак, сезгә нинди жанр җитми? Халыкка нинди фильмнар кызыклы булыр иде?

– Фәкать прокат белән генә табыш ала торган фильм эшләргә теләп, «Әпипә»не төшердек, ләкин табышка чыга алмадык, чөнки пандемия чорына эләктек. Ләкин ул яхшы тәҗрибә булды. Ярдәм итүчеләр шактый иде, Әлмәт, Биектау, Питрәч район башлыклары бик җылы кабул иттеләр, һәрбер үтенечебезгә колак салдылар. Төбәк үз көче белән генә масштаблы картиналар төшерә алмый. Әйтик, «Без – 41 нче ел балалары» фильмы өчен бюджеттан 4 миллион 700 мең сум акча бүлеп бирелде. Бу – фильм өчен зур сумма түгел. Ләкин безгә Арча, Яшел Үзән районнары ярдәм итә. Күп кенә әйберләр үзара ярдәмләшеп эшләнә. Кино бит ул караганда җиңел тоела. Аның бөтен авырлыгын тояр өчен, эшләп карарга кирәк. Бер мисал китерәм. Заманында Туфан Миңнуллин «Татарстан – Яңа Гасыр» каналын тәнкыйтьли иде. Дәүләт Советында трибунага чыкса, каналга тәнкыйть эләкмичә калмый иде. Шуннан без Илшат Әминов белән аны тапшыру алып барырга чакырдык. Алып бара башлаганнан соң, ул бик күп четерекле якларны күрде һәм тәнкыйтьне туктатты. Кино сәнгате дә бик катлаулы. Эчендә кайнамыйча гына аңлап булмый аны.

– Прокат турында сүз чыккач, элекке әңгәмәләрнең берсендә сез: «Кайбер районнар кино прокатына әзер түгел», – дигән идегез. Хәзер бу мәсьәлә ничек тора?

– Күп кенә районнар әле дә DVD форматта эшли. Яңа төзелгән клубларның да кайберләрендә фильм күрсәтерлек җиһазлар юк. Әлбәттә, аның чыгымнарын Татарстан гына күтәрә алмый, монда «Мәдәният» илкүләм программасы ярдәмгә килә. Анда кино сәнгатенә багышланган зур өлеш бар. Аның нигезендә җиһазлар өчен районнар 5 миллион сум күләмендә акча алырга мөмкин. Шул ук вакытта күп кенә районнар бу конкурста катнашырга да әзер түгел. Чөнки биналары юк яки начар хәлдә. Мәсәлән, Әлки клубына әлеге җиһазлар куелды, әмма бина ремонтка мохтаҗ. Шулай да, чагыштырып караганда, җиһазланыш буенча Татарстанның хәле начар түгел. Цифрлы җиһазлар белән 25 кинотеатр тәэмин ителгән. Чуашстанда, мәсәлән, бу сан күпкә ким.

Тагын бер проблема бар. Татар халкы татар киносына йөрми. Аны әле өйрәтергә кирәк. Бушлай күрсәтсәң, киләләр, акча түләп йөрмиләр. Шул ук вакытта спектакльгә акча түләп керәләр бит. Бу өлкәдә эшлисе эшләр күп әле.

Сөйләгәнем дә бар инде… «Ак чәчәкләр» белән прокат эшләгәндә, мин кинотеатрлар белән элемтәгә чыкмадым. Гомумән, «Татаркино» дигән оешма бар икәнен дә белмәдем. Мәзәк инде… Ул вакытта мин шушы фильмда катнашкан актерлар белән сөйләшеп, алар эшләгән театрларга чыктым. Премьера Әлмәт, Минзәлә, Чаллы, Әтнә театрларында күрсәтелде. Безнең чагыштырмача әйбәт прокат килеп чыкты. Бер айда ике миллион сум акча эшләдек. Аның яртысы – «ТНВ»га, икенче яртысы театрларга калды. Шул чакта татар киносы белән прокатка чыгып булганына ышандым. Хәзер исә театрлар фильмнарны алмый. Чөнки аларда кинотеатрларда булган җиһазлар юк. Режиссерның да үз иҗатын сыйфатлы итеп күрсәтәсе килә.

– Бер ел тәнәфестән соң Казан мөселман кинофестивале кайта. Ул нинди яңалыклар белән сөендерәчәк?

– Пандемия кино сәнгатендә дә чагылды. Бу елларда яңа картиналар саны бик аз. Шуңа да карамастан, кинофестивальгә 600гә якын гариза килде. 2019–2020 елларда төшерелгән картиналар тәкъдим ителде. Әлеге фильмнар 45 илдә төшерелгән. Картиналарның, димәк, фестиваль программасының сыйфаты югары. Киләсе елда ислам динен рәсми рәвештә кабул итүебезгә 1100 ел тула, әлеге вакыйгага без аерым программа багышладык. «Россия – Ислам дөньясы» программасы да шактый бай. Быелгы яңалыкларның берсе – һәрбер номинациядә Татарстаннан фильм тәкъдим ителгән. Бу – моңарчы булган хәл түгел.

Фестивальнең ачылышы Казан Ратушасында узачак һәм формат да үзгә булачак. Ябылышы һәрвакыттагыча «Пирамида» комплексында узачак. Тагын бер яңалык – фестиваль янә «Родина» кинотеатрына кайтты.

– Әңгәмә ахырында әтиегез, шагыйрь Ләбиб Айтугановны искә алыйк әле. Аның иҗатын кино сәнгатендә мәңгеләштерү турында уйланмыйсызмы?

– Әтинең иҗатын туплап, китабын нәшер иткән идек инде. Аның бер пьесасы бар, ул Камал театрында сәхнәләштерелгән иде. Премьера вакытлары әле дә күз алдында, мин бик дулкынланган идем. Актерларга чәчәкләр тапшырганда, үземне җир белән күк арасында сыман хис иттем. Ләкин ул спектакльнең гомере озын булмады, ике ел тирәсе уйналгач, сәхнәдән теште. Шунысы кызганыч: телевидениегә дә язылмыйча калды. Әлбәттә, аны кино буларак эшләп була. Ләкин мин әле аңа әзер түгел.

Әсәрнең тарихы кызыклы. Әти аңа «Мин кайтырмын, Миләүшә» дигән исем биргән, спектакль «Мин ышанам сиңа» дип аталды. Әлеге пьесаның ахыры юк иде, без аны Юныс Сафиуллин белән бергәләп эшләп бетердек. Әлеге пьеса кергән китапны мин Фәриткә (Бикчәнтәев, Камал театрының баш режиссеры. – Ред.) дә бүләк иттем. Чөнки безнең әтиләр элек-электән дус булганнар. Мин аңа, пьесаны укып кара әле, бәлки Минзәлә театрына тәкъдим итәрбез, дидем. Ул бер төндә укып чыкты да: «Мин аны куям», – диде. Дулкынлану әнә шул мизгелдән башланды.

Мин бит әтине хәтерләмим дә. Ул вафат булганда, миңа нибары бер яшь булган. Мин гомер буе аның кочагына сыену хыялы белән яшәдем. Ә монда аның бердәнбер пьесасы Камал сәхнәсендә куелачак! Шундый бәхетле мизгел иде ул. Әлеге спектакльдә баш рольләрдә Нәфисә Хәйруллина, Әсхәт Хисмәт уйнады. Әле бер көнне Нәфисә: «Мин ышанам сиңа» спектаклендә башкарган ролем – дебют иде бит», – дип язды. Аның бу хәбәре дә – бәлкем, миңа бер билгедер…

Блиц-сораулар

– Җитте, арыдым дигән чиккә җиткәндә, кайдан көч алырга?

– Ялгыз гына табигатькә чыгарга, йога белән шөгыльләнергә кирәк. Йога белән шөгыльләнә башлавыма ун ел, аның төрле алымнарын кулланам. Хәтта мин «телефон аша йога» дигән форматын да кулланам. Диңгездән, кыш көне чаңгыда йөрүдән көч алам. Хәтта укытучылык та миңа көч бирә. Студентлар арасында үземне яшь тоям.

– Иң рәхәт ял кайда?

– Мунчада. Кыш көне – карлы, җәй көне салкын сулы мунча керәм. Салкын су белән утыз еллап коенам. Ул да көч бирә.

– Иң зур максат?

– Татар әдәбиятына нигезләнеп төшерелгән 10 фильм.

– Яраткан язучыгыз?

– Әмирхан Еники.

– Шундый мөмкинлек булса, татар мәдәни тормышында нәрсәне үзгәртер идегез?

– Һәркем үз эшен намус белән, җиренә җиткереп башкарса, бернәрсәне дә үзгәртергә кирәкми. Күп кенә кыйммәтләрнең акча белән үлчәнүен теләмәс идем. Прагматизм мәдәниятне үстерми. Китап укуны модага әйләндерер идем.

Чыганак


---

--- | 19.08.2021

Милли музейның җәйге сәхнәсендә Эльмир Низамовның иҗат кичәсе узачак

$
0
0
19.08.2021 Мәдәният
20 август сәгать 19.30да Татарстан Республикасы Милли музееның җәйге сәхнәсендә (Кремль ур., 2, музейның эчке ишегалды, арка аша керү юлы) композитор Эльмир Низамовның иҗат кичәсе узачак.

Концерт ике өлештән торачак: беренче бүлектә Эльмир җырчы Мубай, икенче бүлектә Эльмира Кәлимуллина белән чыгыш ясаячак.

 


---

--- | 19.08.2021

"Мин гафу итәм..."

$
0
0
19.08.2021 Хәвеф-хәтәр
Стәрлетамакның бала тудыру йортында сабые тәрәзәдән ташлау нәтиҗәсендә үлгән ана кичерешләре белән уртаклашты. Виктория үзенең социаль челтәрләрдәге битендә «иң мөһим һәм ихлас» постын язган. Ул бөтен кешене дә: табибларны да, "бу үз-үзен белештермәгән хатын-кызны" да гафу итүен белдерә.

- 16 августта операция белән мин өченче сабыемны таптым. (Викториянең тагын ике улы бар.) Бу ирем белән безнең өчен дә, балаларыбыз өчен дә бик көтеп алынган сабый иде – өченче баланы бик теләдек, – дип язган Виктория.

Аның сүзләренә караганда, бала тапкан вакытта «үләргә мөмкин» кебек тоелса да, ул түзә. Хатын "барысын да яхшы эшләгән" табибларга рәхмәт белдерә. Операциядән соң аны реанимациягә күчерәләр.   "Алга таба безне реанимациягә күчерделәр. Анда минем белән балалары булган тагын өч хатын ятты. Мин шундый бәхетле идем, ватсап буенча шалтыраттым, балабызны иремә һәм балаларыма күрсәттем. Өлкән балалар карында чакта ук сабыйны яратты. Алар бик шатландылар һәм бу көнне Гагарин паркына юл тоттылар. Ә алга таба фаҗигале хәлләрдән соң без сабыйны югалттык", – дип дәвам итә хатын.   Ул 16 август көн вакыйгаларын җентекләп сурәтләргә теләмәвен әйтә. Виктория әйтүенчә, «бу аның гаиләсе өчен иң куркыныч һәм коточкыч көн булды».   - Фаҗигадән соң ирем белән бала табу йортында калырга туры килгән көннәрдә (чөнки мин дәвалана идем), булган бөтен нәрсәне дә күз алдыннан кичердек. Төне буе еладык, йокламадык. Ә соңыннан аңладык, кыска гына гомере эчендә сабыебыз безне якыннарыбызны тагын да ныграк кадерләргә һәм яратырга өйрәтте. Аны да, бер-беребезне дә, балаларыбызны да, гомумән, тормышны. Без ачу тотмыйбыз һәм барысын да гафу итәбез: бала табу йортын да, табибларны да, реанимациядә яткан бу акылы зәгыйфләнгән хатынны да, - ди Виктория.   Ул гаилә судка гариза язмаячак, дип белдерде, чөнки бер нәрсәне дә «явызлык белән җиңеп булмый». Хатын үзенең яңа туган баласының бер фотосурәтен эшләргә өлгергән һәм шуның белән бәхетле. Кичә, 18 августта, гаилә сабый белән хушлашкан, ә бүген Виктория һәм аның иренең туй көне. Хатын барыбер үзен өч бала анасы дип саный -"бары бер балам минем йөрәгемдә яши". Хәзер без сабыебыз хакына бик бәхетле яшәячәкбез", - дип тәмамлаган язмасын Виктория.   Чыганак фото: kp.ru  
---

--- | 19.08.2021

“Рецептын әнкәй Ташкенттан өйрәнеп кайткан”

$
0
0
19.08.2021 Җәмгыять
Гүзәл Сәлимова Саба районының 5 нче санлы “Бәләкәч” балалар бакчасында физик тәрбия инструкторы булып эшли. Ире белән сөйкемле малай үстерәләр. Күптән түгел алар Кырым пәхләвәсе ясый башлаган.
— Әнкәй гомере буе ашларга пәхләвә ясый иде. Аннары туганнар үзләре үткәргән мәҗлесләргә сорый башлады. Аш уздырганда 10-15 не куеп булмый, тик чәй эчәргә 50 күп була. Шуңа кечкенә тартмаларда ясарга тәкъдим иттем, — дип сүз башлады Гүзәл.   2020 елның җәендә “Хәят” оешмасына йөрүче хатын-кызлар өчен ярминкә оештыру мөмкинлеге туа. Гүзәл дә, барлык кыюлыгын җыеп, биредә катнашырга була.   — Пәхләвәнең рецептын әнкәй Ташкенттан өйрәнеп кайткан. Аны пешерү, күпләр уйлавынча, ансат түгел. Вакыт та, көч тә кирәк. Аллага шөкер, зарлана торган түгел. Сораганнарның барысына да җиткерергә тырышабыз, гәрчә төнлә эшләргә туры килсә дә, — ди пәхләвә ясау остасы. Кырым пәхләвәсе күпереп һәм кетердәп тора. Гүзәлнең теләге: әлеге тәм-том турында башкаларга да белгертү.   — Әнкәемнең тәмле рецептлары күп, тик пәхләвә йөрәгемә үтеп керде, — ди ул.  
Альмира МӘҮЛЕТОВА

--- | 19.08.2021

"Радик белән танышу бик кызык кына булды ул..."

$
0
0
19.08.2021 Шоу-бизнес
Танылган җырчы, Башкортстанның атказанган артисты Элвин Грейның кәләше Инзилә Фәтхетдинова сөеклесе белән ничек танышуы турындагы серне социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә ачкан.

- Мин укыган вакытта мөстәкыйль булырга, акча эшләргә омтылдым. Нәкъ шул вакытта бала караучы булып эшләдем. Бик яхшы гаиләгә кызларны карарга урнашкан идем. Мин эшләгән йортка ике-өч тапкыр Радик килде. Соңгы тапкыр килгәндә, без аның белән якынрак аралаша башладык, - дип уртаклашкан кыз.

Яшьләр никах укытып, экзотик илдә "баллы ай"ларын үткәрүгә дә бер ел узды. Бәхетләре дәвамлы, җимешле булсын иде яшьләрнең.   Чыганак Фото: ufa.kp.ru
---

--- | 19.08.2021

100 мең сум отасың киләме?

$
0
0
19.08.2021 Сәясәт
Русия хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин вакцина ясаткан русиялеләр арасында акча уйнату турындагы карарга кул куйган. ТАСС хәбәр итүенчә, приз 100 мең сум тәшкил итәчәк. 1000 җиңүче сайлап алыначак.
“Вакцина ясатучыларның бердәм регистры мәгълүматларына таянып, чара 1 сентябрьдән 1 декабрьгә кадәр үткәреләчәк”, – диелә министрлар кабинеты хәбәрендә.   Әйткәндәй, Уфада COVID-19дан вакцина ясатучылар арасында шуңа охшаш конкурс үткәрелгән иде. Июньдә башкалада урнашкан бер бүлмәле фатир һәм 10 заманча смартфон  уйнатылды.
---

--- | 19.08.2021

Күп сынаулар аша узган 24 яшьлек Рания Минһаҗева: «Әнинең ирен бик яратам…»

$
0
0
19.08.2021 Язмыш
Таш астыннан чыккан чәчәк. Аксубай районының Иске Ибрай авылы кызы Рания Минһаҗевага әбисе гел шул сүзне кабатлый торган булган. 24 яшьлек кыз ниләр генә күрмәгән! Яшьли әтисез калып, әнисез үсү өстенә яшьтәшләреннән бик күп авыр сүзләр дә ишетергә туры килә аңа. Шушы сүзләр көчле итә дә инде үзен. Рания кечкенәрәк чакта нигә миңа гына инде бу сынаулар дисә, хәзер язмышына рәхмәт укый.

–  Әнием әтиемә кияүгә чыкканда беренче никахтан кызы була. Ул аны үзе белән алмый, әнисе янында калдыра. Шулай итеп, Рәсимә апам Факия әбиемдә үсә. Мине дә кечкенә чагымда гел Чирмешән районы Утыз Имән авылына илтеп куйганнар. Бервакыт кыш көне мин анда булганмын. Әтием алырга килгән. Тышта буран, юллар начар икән. Әбием Факия мине җибәрмәвен әйткән. Әтием Хәлилне дә китмәскә үгетләгән. Тик ул каршы килгән. Әбине тыңламыйча китеп барган. Ул чыгып киткәч, мин үксеп-үксеп елаганмын. Әллә әтисез каласымны сизгәнмен инде… Күп тә үтмәгән, авылдашлар аның юлда авариягә очрап үлүен җиткергән, – дип искә ала Рания. – Миңа ул чакта ике яшь иде. Әтисез калу, әнисез дә итте. Әни яңадан кияүгә чыкты, мине дә үзе белән алды. Әни белән китәргә туры килде. Андагы тормышны бик хәтерләмим. Әбиемнең сүзләреннән генә чыгып әйтәм.  «Бервакыт сезгә төштем. Салкын көн иде. Өй аллары бозланып беткән. Син шул салкында, бер кат майкадан йөрисең. Җитмәсә, йөткерәсең дә. Сине киендереп, үзебезгә алып кайтып киттем. Бабаң төшеп, киемнәреңне алып кайтты, дип сөйләгән иде ул. Шуннан соң мине әби тәрбиягә алган. Бераз үсә төшкәч, мине Рәсимә апам тәрбияләде. Ул миңа апа да, әни дә булырга тырышты. Тик аның ниндидер авыруы бар иде. 9 нчы сыйныфта укыганда гел баш авыруына зарланып йөрде. Район табиблары тикшереп тә карады. Тик бернәрсә дә тапмадылар. Бервакыт күңеле болганып, башы әйләнеп табибка баргач, аның сукыр эчәгенә операция дә ясап кайтардылар. Авыруның сәбәбе башкада булган. Аны Казан табиблары әйтте. Апамның башында яман шеш иде.

  Рәсимәгә химия терапиясе алырга кушалар. Ә аннары бер-бер артлы өч операция ясала. Соңгысы бөтенләй уңышсыз килеп чыга. Кызны йөри алмас хәлдә, аяк-куллары тыңламаган килеш алып кайталар.   –  Апам бик авыр хәлдә иде. Хәтта, сөйләшә дә алмады. Сүзләрен бик авырлык белән генә әйтте. Бер сөйләшкәндә, мин китәм инде, кемгә калырсың, диде. Баштарак ни әйткәнен аңлап бетермәсәм, апаны югалткач, мин нинди югалту килгәнен аңладым. Әби белән яшәсәм дә, ул миңа апамдай җылысын бирә алмый иде. Әбинең үз язмышы  үзенә җиткән. Янындагы ике баласы да авыру иде. Аларны карарга кирәк. Җитмәсә, бабам  Минтаһирның ике күзе дә сукыр иде. Әбием шуларның барысын да тәрбияләде. Балаларның да, бабайның да холыклары бар иде. Әби үзенең усал булуы белән генә аларны җиңә алды. Әбиемнең балалары барысы да акылга зәгыйфь иде. Хәтта, минем әниемдә дә бераз тайпылышлар сизелә иде. Ул махсус мәктәптә укыган. Әбием шуңа да үз кызының хәлен белеп, апа белән мине канаты астына сыендырган да инде, – ди Рания.     Факия апага да сынаулар өелеп килә. Башта 21 яшьлек оныгы Рәсимәне югалту ачысы, аннан исә гомер иткән иренең бакыйлыкка күчүе. Минтаһир абый вафат булып, озак та үтми, Факия апаның улы Фәритнең үпкәсендә яман шеш табыла. Табиблар кичекмәстән операция ясарга дигән карар кыла. Тик Факия апа каршы килә. Рәсимәмне  җирләдем инде, икенчесен дә югалтасым килми, ди ул. Фәрит абый озак яшәми. 1 ай дигәндә якты дөньядан китеп бара. Ә аннары Раниянең әнисе Фәния үлеп китә. Аңа 53 яшь була. Инде хәзер бергә яшәүче кызы Әлфия дә авырый икән.   – Әни мин икенче сыйныфта укыганда тагын кияүгә чыкты.  Мин бик тә әтиле, әниле яшәргә хыялландым. Бервакыт безгә әнинең ире Тәлгать абый килеп керде. Мин исә, балалыгым белән син минем әтиме дидем. Ә ул, әйе, кызым, дип кочып алды. Икенче көнне мәктәпкә баргач, укытучы апага, классташларга: «Хәзер минем дә әтием бар, кичә әтием кайтты», – дип мактандым. Чөнки балалар бакчасына йөргәндә дә, әтиең дә, әниең дә юк, дип кыерсытучылар булды. Мин әтиле булгач, каникул саен Иске Кармәткә кайтып йөри башладым. Әни мине карамады, миңа карата начар мөнәсәбәттә иде, дия алмыйм. Авыруы сәбәпле, әнигә үзен үзе карап йөртергә өйрәнергә кирәк иде башта. Әнинең яратуын тоймасам да, ул мине якын итә иде. Ана бит инде ул! Җәй көне мәктәпкә дә әзерли иде. Кулыма акча тоттырганы да истә. Әмма күңелдә барыбер яра калды.  Әни кочагында иркәләнеп үсә алмадым. Әнинең иренә мин хәзер дә әти диям. Аны бик яратам. Әти бик кешелекле, ярдәмчел. Әни авырып ятканда да, аны тәрбияләде. Әнидә дә яман чир таптылар. Казан хастаханәләрендә күп ятты, – ди Рания.     Кыз үзен тормышка өйрәткән укытучыларына рәхмәтле икәнен дә әйтә. Алар аны чисталыкка, пөхтәлеккә өйрәтә. Өенә килеп йөриләр. Хәтта, 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, чыгып китәм, дигән кызны, югары уку йортына керергә кирәк сиңа, дип туктатып калалар. Әле бит Рания бик матур итеп җырлый да. Ансыз бер генә Сабантуй да узмый Чирмешәндә! Шөкер, ул теләген тормышка ашыра. Кулына диплом алып, җырчы була.   Рания күптән түгел кияүгә чыккан. Ире Ильяс – Чаллы егете. Алар интернет аша танышканнар. Хәзер ул Мингалеева фамилиясен йөртә.   – Үз гаиләм булу турында гел хыялландым. Күп сынаулар узсам да, язмышыма үпкәләмим. Мине Аллаһы Тәгалә яңадан бер кат әти-әниле итте. Иремнекеләр «кызым» дип кенә тора. Чит гаиләдә җылы таптым. Ирем һәрьяклап ярдәм итеп, үсендереп тора. Әбием исән-сау. Аңа 82 яшь инде. Әтием кайтуымны көтеп яши. Тормышыма шөкер итәм. Әбием өйрәткән догалар ярдәмгә килә. Аларны укыгач җиңел булып китә, – ди ул. – Кемгәдер үпкәләп утыра алмыйм. Әниемне дә гафу иттем инде. Үләсе көнне ул миңа шалтыраткан иде. Мин аны аңлый алмадым. Сөйләшеп булмады. Берничә сәгатьтән ул үлеп киткән. Миңа бик кыен булды. Әмма соңрак әнием төшемә керде. «Кызым, сине бик тә күрәсем килде, ди. Ә мин, үпкәләмисеңме миңа, дип сорыйм икән. Әнием исә, юк инде, мин сине бик яратам, дип җавап бирде. Шуңа да күңелдә авыр йөк юк хәзер. Тормышны яратып, матур планнар белән яшим. Бик тә бәхетле буласым килә!    
Гөлгенә ШИҺАПОВА

--- | 19.08.2021

«ASYL» II Бөтенроссия драматургия конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

$
0
0
19.08.2021 Мәдәният
Агымдагы елның 1 октябренә кадәр Кариев театры балалар һәм яшүсмерләр өчен «ASYL» II Бөтенроссия драматурия конкурсына гаризалар кабул итә. Конкурсның төп максаты: яшь тамашачы театрларының репертуарын яңа пьесалар белән баету.

1 нче октябрьгә кадәр катнашырга теләге булган һәр кеше үз иҗатын проект почтасына asyltextkariev@mail.ru җибәрә ала.

Конкурсның шартлары белән нигезләмәдә таныша аласыз.

 


---

--- | 19.08.2021

Татарстанның халык артисты вафат...

$
0
0
19.08.2021 Җәмгыять
Җитди авырудан соң Уфада Татарстан АССР халык артисты, РСФСРның атказанган артисты Наил Сәрвәров вафат булды. Аңа 75 яшь иде. «Башинформ» хәбәр иткәнчә, Наил Сәрвәров 20 елдан артык Фәйзи Гаскәров исемендәге Дәүләт халык биюе академия ансамблендә классик бию буенча педагог-репетитор булып эшләгән.
Ул Башкортстанның хореография сәнгате үсешенә зур өлеш керткән. Башкорт хореография училищесында эшләгән, ә соңгы елларда Акмулла исемендәге Башкортстан педагогика университетында хезмәт куйган.   Наил Сәрвәров 1946 елның 10 ноябрендә Татарстанның Соболевка авылында туган. Хореография училищесын тәмамлагач, Муса Җәлил исемендәге Казан опера һәм балет театрында эшләгән, дип яза Татар-информ.    
---

--- | 19.08.2021

Канәфер нәрсәдән файдалы?

$
0
0
19.08.2021 Медицина
Канәфернең дәвалау үзенчәлекләре күптән билгеле. Бу хуш исле тәмләткеч бета-каротин, В төркеме витаминнары, С, Е витаминына, эфир майларына бай. Киптерелгән канәфер күп авырудан ярдәм итә.

Авыз куышлыгы чирләре булганда, көн саен канәфер чәйнәгез. Бу киңәшне тотучылар стоматит, пародонтоз, теш казнасы ялкынсыну турында онытачак. Канәфер — авыз куышлыгын сафландыручы табигый чара. Аның эфир майлары авыздагы начар исне бетерә. Тамак авырта башлауга канәфер чәйнәргә була.

Ул ашкайнату эшчәнлеген, матдәләр алмашын яхшырта, ябыгырга булыша. Моның өчен ашарга 15 минут кала 2 канәферне 1 чәй калагы бал белән чәйнәргә кирәк.   Канәфер колит, метеоризмны да дәвалый, ашказаны согының әчелеге түбән булган гастриттан булыша.   Канәфердә яман шеш күзәнәкләре үсешен тоткарлаучы, яңалары барлыкка килүдән саклаучы эвгенол матдәсе бар. Гаиләдә рак белән авыручы булганда, чирне кисәтү максатыннан канәфер белән дуслашыгыз.   10 бөртек канәферне 1 стакан кайнар суда төнәтеп эчегез. Салкын тиеп авыруның ни икәнен дә белмәссез. Борын тыгылганда тамызырга да мөмкин.   Кан басымы түбән булудан ярдәм итүче чаралар күп түгел. Кан басымы төшүен сизү белән ашыкмыйча гына 2 канәфер чәйнәргә кирәк. Тәэсире каһвәдән ким түгел. Баш авырту бетәр, хәл керер.   Ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте, кан басымы югары булганда, канәфер белән дәваланырга ярамый, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.   Чыганак
---

--- | 19.08.2021

Хатынын, тумаган баласын...

$
0
0
20.08.2021 Фаҗига
Чишмә районының Шиңгәккүл авылында яшәүче 50 яшьлек кешегә карата җинаять эше судка тапшырылган. Ирне баласын югалткан йөкле хатынның сәламәтлегенә авыр зыян китерүдә гаеплиләр. Бу хакта Башкорттстан Тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Быел 3 февральдә исерек ир ызгыш вакытында йөкле хатынын кыйный башлый. Ул аның аркасын һәм корсагын сәнәк сабы белән тукмый. Хатыны алган җәрәхәтләрдән зыян күргән, аның баласы төшкән. Шулай ук тикшерүчеләр шикләнелүченең зыян күрүчене үтерергә күп тапкыр янавын ачыклаган, тик ул бу хакта полициягә хәбәр итмәгән.   Бу бәндә үз гаебен танудан баш тарткан. Хәзерге вакытта ул сак астында.   Җаһил иргә түзеп яшәүче хатыннар үзләрен генә түгел, балаларын да куркыныч астына куя. Моны берни белән дә аклап та, аңлап та булмый.   Чыганак Фото: pexels.com
---

--- | 20.08.2021

«ШАЯН ТВ» каналында яңа мультсериал күрсәтеләчәк (ВИДЕО)

$
0
0
20.08.2021 Мәдәният
“Шаян ТВ” каналы балалар өчен яңа премьера әзерләгән. Дүшәмбедән җомгага кадәр 8:55 һәм 16:55 «Очучы җәнлекләр» мультсериалын татар телендә карап булчак. Карамый калмагыз!


---

--- | 20.08.2021

Табиб Ирек Шәрипов: "Сәламәтлеккә акча жәлләргә ярамый"

$
0
0
20.08.2021 Медицина
Табиб булачагын ул инде дүртенче сыйныфта укыганда ук аныклап куя. Ун яшендә аңа шактый катлаулы операция кичерергә туры килә. Азнакай районы Актүбә амбулаториясенә Вәдүт Хәйруллинга дәваланырга йөргәндә, ак халат кигән тәвәккәл, мөлаем табибларның хезмәтләренә гашыйк булган егет, мәктәпне тәмамлагач, ике дә уйламый, Казан дәүләт медицина университетына укырга керә.

ТАТАРЧА ДӘВАЛЫЙ

Яшь булуына да карамастан, Ирек Шәрипов бүген инде шактый танылган, бигрәк тә социаль челтәрләрдә популярлашкан хирург-флеболог. Азнакай районының Актүбә эшчеләр бистәсендә туып-үскәнгәме, Ирек рәхәтләнеп татарча сөйләшә, татар пациентларына моннан да зур шатлык юк инде. Алар үз сырхавын, зарларын һәм сыкрауларын иркенләп аңлата ала. Ә хаста кеше барысын да төгәл сөйләп биргәч, табибка дәвалау ысулларын билгеләве дә җиңелрәк.   – Безнең нәселдә табиб һөнәрен сайлаучылар бөтенләй юк. Әтием машина йөртә, әни авыл хуҗалыгында, кадрлар бүлегендә эшли. Минем табиб булуыма куаналар, әлбәттә. Ә татарча сөйләшүем хезмәтемдә булыша, бик күп авырулар, хасталар шикләнүчән, табибка ышанырга ашыкмый. Ә менә үзебезчә аңлатып сөйли башлагач, милләттәшләрнең шик-шөбһәләре кими, табибка ачылып китә. Безгә республиканың төрле татар авылларыннан да мөрәҗәгать итүчеләр күп бит. Татарча аралашсаң, аларга уңайлырак, – ди табиб егет.   Флебология юнәлешендә шактый уңышларга ирешкәнче, Ирек Казан дәүләт медицина университетын тәмамлагач та, Мәскәүнең Бурденко исемендәге госпиталендә ординатура узган. Әле тырышегет армия сафларында хезмәт итеп кайтырга да өлгерә. Ә аннансоң үзенең хезмәт юлын Казанның 7 нче шәһәр сырхауханәсендә башлап җибәрә.   Гаҗәеп техника заманында яшибез, интернет бик күп мөмкинлекләр бирә. Шуңа күрә яшьләр моннан оста файдалана. Ирек тә үзенең инстаграм битендә шәхси тормышы белән беррәттән, профессиональ эшчәнлеген дә киң яктыртып бара. Файдалы киңәшләр, операциядән соң дәвалану курслары турында сөйли, язылучыларның күп төрле сорауларына төгәл җаваплар биреп барырга вакыт таба.   ТАБИБ – ПОПУЛЯР ҺӨНӘР ТҮГЕЛ!   – Мин бик гади принцип буенча эшлим, иң мөһиме – аңлаешлы телдә язу. Җиңел, бер укуда аңларлык итеп бирелгән киңәшләр отышлы. Табиб кеше, гомумән, арадашчыларсыз эшләргә тиеш, дип саныйм, – ди Ирек. – Табиб һөнәре популяр һөнәр димәс идем. Һәркем бу дөньяда үз юлын сайлый. Хәзерге вакытта безнең Русиядә медицина юнәлеше шактый катлаулы халәттә. Хөкүмәт медицинасы авырлыклар кичерә.   Акчасызлык чабудан тарта. Бөтен яңалык, яңа техника түләүле медицинада гына дисәм дә, ялгыш булмас. Ә хөкүмәткә караган хастаханә һәм сырхауханәләрдә заманча технологияләрне кертеп барырга, нишләптер, ашыкмыйлар. Таякның авыр башы пациентларга килеп төшә.   Талантлы табибларга да уңайсыз, хөкүмәт хастаханәләре заманча технологияләр белән баетылып торса, күпме яхшы табиблар эшләр иде аларда!   Медицинаның шактый кызыклы тармагы – флебология өлкәсе белән ул армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң кызыксына башлый. Кан тамырларының серле дөньясы аны үзенең хасияте һәм дәвалаганда нәтиҗәнең көттермәве белән җәлеп итә. Салган хезмәтеңнең уңай нәтиҗәсе табибның ышанычын арттыра, ә яңа алымнарны тизрәк кулланырга, сырхауларга җәһәтрәк ярдәм күрсәтергә мөмкинлек тудыруы исә шулай ук үзенә ымсындыра.     ИСӘНМЕ СЕЗ   Кызыксынучан табиб даими рәвештә өстәмә гыйлем туплый. Барысын да аңлагач, хастаханәгә яткырмый гына да пациентларга җиңеллек китерергә мөмкин икәнлеген аңлата.   – Кан тамырларын дәвалау миңа бик ошый. Хирург буларак операция ясауга ук, хезмәтемнең нәтиҗәсен күреп сөенергә мөмкин. Канәгать калган пациентларым белән бергә ихластан шатланам, аларга җиңеллек килгәнне тойгач, үземә дә канатлар үскәндәй булып китә. Һәрбер пациентым белән хәбәрдә торам.   Ирек үзе дә сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Университетта укыганда ук йөгерү белән шөгыльләнгән. Әлеге мавыгу аңа укуында авырлыклар да китергән. Әмма егет укуның мөһимлеген аңлап, күбрәк вакытын белем алуга юнәлтә. Шулай да саф һавада йөгерүен туктатмый. Хәзер дә ул иртән берничә чакрымны йөгереп кайтуны хуп күрә. Татарстанда оештырылган марафоннарда катнашырга да вакыт таба.   – Көн саен кешеләр белән эшләгәч, аралашкач, яшь кеше булсам да, хәлем калмый диярлек. Мораль яктан суырылып кайтам. Ә менә бусагамнан атлап кереп, гаиләм белән күрешкәч, каршыма улым йөгереп килгәч, икенче сулышым ачылып китә. Спорт нык булыша. Көн саен ярты сәгать йөгереп кайтам. Ял көннәрендә гаиләм белән табигать кочагына чыгам. Табигатьтә ял итәргә өйрәнергә кирәк!   Егетнең хоббие да төп эшенә бәйле. Таксидермия, дип атала ул. Еш кына олы юл буйларында машиналар бәрдереп киткән төлке, куян һәм башка төр җәнлекләрдән карачкылар ясарга ярата. Тиреләрен иләтә, тегә һәм җансыз хайваннарны үз кулы белән ясап та куя. Бу шөгыль егеткә өстәмә керем дә китерә икән...   ЯШӘҮ МӘГЪНӘСЕ – КАМИЛЛЕККӘ ОМТЫЛУДА   – Минем өчен яшәү мәгънәсе – үсеш, әле ярты ел элек кенә акча дип эшләгән булсам, хәзер инде төп мәгънәне акча күплегендә күрмим, – ди Ирек Шәрипов. – Адәм баласы төрле яктан үсәргә тиеш, белемен арттырырга, яңа технологияләрне барларга, аз инвазив дәвалаулар табарга: кешеләр хастаханәгә эләгү белән куркып ятмасыннар. Аларга ярдәм итәргә, гадәти тормыш ритмына тизрәк кайтсыннар өчен нишләргә кирәклеген эзләнәм. Табибка иң мөһиме: тырышлык, чисталык һәм ачык булу – мөлаемлек.   Һәрвакыт гадел, дөресен сөйләргә кирәк. Адәм баласының иң зур байлыгы – саулыгы, шуңа күрә сәламәтлеккә килгәндә, беркайчан да финансны жәлләргә ярамый. Хөкүмәт тә үз гражданнарының сәламәтлегеннән акча кысарга тиеш түгел. Кешеләр үзләренең алдагы көннәренә ышаныч белән карасын! Ниндидер чир аяктан екты икән, ул үзенең проблемалары белән бер ялгызы калмасын. Үзенә тиешле ярдәмне алачагын, аның турында кайгыртачакларын авыру кеше белеп торырга тиеш!”   Ирекнең хатыны да табибә-терапевт. Кристина белән бер төркемдә укыганнар. Бүгенге көндә яшь ана бәби ялында. Табибләр гаиләсендә Руслан һәм Артур исемле егетләр үсә.
Мөршидә КЫЯМОВА

--- | 20.08.2021

Гөлүсә Шаһбан: “Закир түгел, арабызга кергән хатын-кыз гаепле”

$
0
0
20.08.2021 Шоу-бизнес
Гөлүсә һәм Закир Шаһбан гаиләсе – эстраданың үзенчәлекле пары. Гөлүсә белән икесе арасындагы мөнәсәбәтләре турында сөйләштек.

- Гөлүсә, ни өчен Закирны сайладың?

- Күрми торган кеше булгач, Закирны мөмкинлекләре чикләнгән кеше диләр. Ләкин ул бу сүзне үзе яратмый. Бүген андыйлар өчен бөтен шартлар да бар. Алар безгә караганда да күбрәк китап укый, мәгълүмат үзләштерә, компьютерны да яхшырак белә. Рульгә утырып, машина гына йөртмиләрдер. Кеше аны тышкы кыяфәтенә карап, “мескен” дип кызгана. Ә бит дүрт ягы сау-сәламәт кешеләр арасында да күпкә мескенрәк, тормышның төбенә төшкән кешеләр бик күп.   - Син Закирдан 11 яшькә яшьрәк. Өстәвенә дүртенче хатын булып баргансың...   - Минем турында: “Ничек инде шундый яшь, чибәр Гөлүсә дүртенче хатын булып Закир Шаһбанга кияүгә чыккан?”, “Акчасына кызыкканмы?”, “Түшәктә шәпме икән әллә?” – диючеләр күп булды. Ул вакытта хәзерге кебек социаль челтәр булса, бөтенләй теләсә нәрсә язарлар иде. Һәрбер кеше яшьлек-юләрлек белән кияүгә чыгып кала.   - Әти-әниең ничек кабул итте?   - Артка борылып карасаң, Закир белән кавышканыбызга 20 ел вакыт үтеп киткән. Буй җиткән кызымның әнисе күзлегеннән бу хәлгә карыйм да, әнинең хәлен бик яхшы аңлыйм. Минем өчен бик борчылгандыр. Теләгән ризыгымны ашадым, теләгән җиргә бардым. Беркайчан да әти-әни янына елап кайтканым булмады. Әти баштан ук: “Монда кайтып елыйсы булма. Бер генә тапкыр әйтәм, бүтән әйтмим”, – диде. Хәзерге көнгә кадәр әти-әни ярдәмен тоеп яшибез. Исән-сау була күрсеннәр.   - Закирга кияүгә чыкканыңа үкенмисеңме?   - Юк. Безнең вакытта кияүгә чыккан кайбер кызларның гомерләре исерек ир көен көйләп үтте. Эчмәсә дә, кыйналып яшәүчеләр, акчага интегүчеләр дә күп булды. Аларны миннән бәхетлерәктер дип уйламыйм. Күрми торган иргә кияүгә чыгуыма үкенмим. Мин – бәхетле. Закир миңа беркайчан да киртәләр куймады. Мин дә аңа яхшы хатын булдым дип уйлыйм. Көн дә тәмле ризык пешерәм, хәтта эчке киемнәрен дә үтүкләп кидерәм.   - Шулкадәр идеаль кешеме Закир?   - Бер минусы бар – холкы. Аның күрмәве берни түгел, ә менә холкы авыр. Элекке чын татар ирләренә хас усаллыгы бар. Аны берничек тә сындырып та, үзгәртеп тә булмый. Кирелеге дә бар. Әгәр ир кеше хатын-кыз киңәшенә колак салып яшәсә, бик зур уңышка ирешер иде дигәнне укыганым бар. Әгәр ул теләк-тәкъдимнәремне тыңласа, бүген бөтенләй әллә кем булыр иде.   - Закир элекке хатыннары белән аралашамы?   - Беренче хатыныннан улы бар. Аңа 37 яшь. Хәзер дә безгә Оренбургтан килеп йөри. Аңа һәрвакыт ишегем ачык, чәем кайнаган булды. Закир Татарстанга күченеп кайтырга хыялланганга күрә, икенче хатынына – Татарстан кызына ияреп монда кайткан. Кызганыч, ул хатын инде мәрхүмә. Өченче хатыны үзенең авылыннан, сеңлесенең сыйныфташы. Аның белән өч-дүрт ел яшәгән. Закир аларны гел яхшы яктан искә ала, берсен дә яманлаганы юк.   - “Закир бишенче тапкыр өйләнергә уйласа?” – дигән уй тумадымы?   - Андый уй башыма да килмәде. Мин алай тирәнтен уйлый торган кеше түгел, тормышка җиңел карыйм. Дөрес, барысын да йөрәк аша үткәрәм. Ләкин эчемдә берни дә сакламыйм, дусларыма бушанам, елыйм. Аннары күңел тынычланып кала.   - Гөлүсә, күп кенә гаиләдә була торган сынау сезне дә урап узмаган...   - Бу һәр гаиләдә була торган хәл. Танылганрак кешеләрнеке халыкка тиз тарала. 2015 ел иде бу. Закирның “Одноклассники” дигән социаль челтәрдә шәхси бите бар. Анда минем телефоннан да кереп була иде. Берзаман кереп карасам, Закир белән бер хатын арасында мәхәббәт кайный. Болар инде фатир алып, аерым яшәргә планлаштырган. Күзләрем маңгаема менде. Әгәр ул аның янына барып, бер тапкыр йоклап кайтса, ул кадәр авыр да булмас иде. Ләкин бер тапкыр да йокламыйча, җаны белән гашыйк булып, дөньясын оныткан хыянәт бик авыр кичерелә. Закир – иҗат кешесе, эмоцияләргә тиз бирелә. Теге хатын шул дәрәҗәдә аны чыгарыннан чыгарган булган. Күрешкәннәрме, юкмы икәнен белмим.   - Закирның үзе белән сөйләштеңме? Теге хатын белән элемтәгә чыктыңмы?   - Закирга кисәтү ясадым, ярсып еладым. Йөрәгемне алып атасым килде. Теге хатын белән дә сөйләштем. Ул шундук Закирга шалтыратып: “Нишләп миңа хатының шалтырата?” дип зарланды. Шуннан соң аралашуны туктаттылар. Күпмедер вакыттан соң, парольне алмаштырырга дип керсәм, бөтенләй икенче төрле исем-фамилияләр белән икесенә дә аккаунт ачкан. Шунда аралашып ятканнар.   - Синеңчә, бу очракта гаеп кемдә?   - Закирны гаепләмәдем. Монда кеше тормышына кергән хатын-кыз гаепле. Югыйсә, үзе дә гаиләле ул. Күпме кисәтүләрдән соң да аралашуларын дәвам иткәч, кызым бу хәлләргә шаһит булып елагач, шул хатынның әнисенә шалтыратырга булдым. Алдан ук: “Туктамасагыз, әниегезгә шалтыратам”, – дидем. “Вконтакте”да туганнарын табып: “Бу – журналист иде, миңа фәләннең әнисенең телефон номеры кирәк иде”, – дип яздым. Ул Биектау районындагы бер авылда яши булып чыкты. Сөйләштек. Бәлки аны борчырга кирәк булмагандыр. Ләкин үз гаиләм өчен көрәштем. Әгәр минем урында башка кеше булып, гафу итмичә, аерылышкан булса, ул хатын мәңге Закир белән яшәмәс иде. Ничә кешенең тормышы җимерелер иде? Бала әтисез калыр иде. Теләсә кайсы ирне үзеңә каратып була ул. Бигрәк тә хәзерге заман ирләрен. Теге хатын әле дә социаль челтәрдә мине күзәтеп утыра.   - Ялгышмасам, бу хәлләрдән соң, Закир белән рәсми төстә язылышкансыз?   - Бу хәл күземне ачты, бик яхшы сабак булды. Гомумән, бу – һәркем өчен гыйбрәт. Хатын-кыз үз мәнфәгатен дә кайгыртырга тиеш. “Иргә ышанма, Иделгә таянма”, – ди халык әйтеме. Шуңа да мәктәп программасында психология фәнен кертергә кирәк дип уйлыйм. Әгәр Закирның башын әйләндереп, фатирын алсалар, кызым белән урамда калачакбыз дип курыктым. Моңа кадәр без никах белән яшәдек, 13 елдан соң язылыштык. Матур итеп фотосессия ясадык. Шулай итеп, Шаһбан фамилиясенә ия булдым.   - Гаиләгездә акчаны кем тота?   - Икебез дә. Закирның ике картасы бар. Кирәк булса, миңа да, кызыбыз Алисәгә дә акча күчерә. Түләүләр өчен дә Закир җаваплы. Барысын да телефон аша онлайн түли. Ничек түлидер, минем аңа башым җитми. Мәхәббәт турындагы шигырьләреңне укыйм да, үзең дә еш гашыйк буласың, дигән фикер туа... Мин – нечкә күңелле кеше. Әгәр берәрсе кулы белән генә тиеп китсә дә, шигырь туа. Айгөл Бариева “Үз кешем” дип җырлый бит әле? Мин ул “үз кешене” бер тапкыр күргәнем дә, тавышын ишеткәнем дә юк. Интернетта бер тапкыр аралаштык. Ул үзе аның турында шигырь язуымны белми дә. Мондый аралашулар шигырь язарга этәргеч булып ала. Закир беркайчан да күңел халәтемдә казынмый һәм көнләшми. Мин баш-аягым белән гашыйк булып, кем беләндер очрашып, юлдан язып йөрмим.   - Гөлүсә, ни өчен бер бала белән генә калдыгыз?   - Алисәгә 18 яшь тула, Аллаһ боерса. Гомер үтмәс, гел шулай булыр, теләсә кайчан бала табарсың кебек. Күпләр шулай уйлап ялгыша. Кызым бераз үссен әле, дия-дия гомер үтте дә китте. Ләкин бер дә уфтанмыйм. Шөкер, мин бүгенге тормышым белән канәгать.
Эльвира ШАКИРОВА

--- | 20.08.2021

Татарстанда 14 яшьлек малай батып үлгәннән соң прокуратура тикшерү башлады

$
0
0
20.08.2021 Хәвеф-хәтәр
Чаллы шәһәренең иске өлешендә урнашкан пляжда 14 яшьлек малай батып үлгән. Әлеге фаҗигадан соң прокуратура тикшерү бшлады.

Кичә кич Мәләкәскә елгасында яшүсмер батып үлгәннән соң Чаллының прокурор урынбасары Айдар Сәмигуллин фаҗига урынына килде.

– Күзәтчелек ведомствосы балигъ булмаганнарның күзәтчесезлеген профилактикалау системасы органнары эшенә хокукый бәя бирәчәк. Тикшерү чаралары нәтиҗәләре буенча прокурор тарафыннан чаралар турында карар кабул ителәчәк», — дип хәбәр итте Татарстан Республикасы прокурорының массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек буенча өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.
---

--- | 20.08.2021
Viewing all 24670 articles
Browse latest View live


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>